diff --git a/index.json b/index.json index 2e4cebf..3f023c3 100644 --- a/index.json +++ b/index.json @@ -4,30 +4,43 @@ "0x265697d0", "0x2b787968", "0x2f762f1", + "0x33a48749", "0x3544db61", "0x368fa7e1", "0x405d9bbc", "0x40d26584", + "0x40d8f3b5", "0x410ac6df", "0x50b7c320", "0x519f2bd3", "0x536e7a4f", + "0x570bf390", "0x5aa31445", + "0x5c2fc4f7", "0x5fa54595", + "0x6a445490", + "0x6a901da5", "0x70124f89", "0x760f8605", "0x7c1fb3d", "0x7eebdcbc", + "0x884f19a7", "0x8d9f4e00", "0x96bd1331", + "0x9752daec", "0x9e04d4e5", "0xa103f60c", + "0xa35b677c", "0xa4d5bb02", "0xa7ab023", + "0xab54b1a8", "0xadab08df", + "0xb4e172c5", "0xb6518fc7", "0xbef5a849", "0xc7413c40", + "0xc7702093", + "0xce6d0da0", "0xd04d7fcb", "0xd20a1e56", "0xd28fef9", diff --git "a/workdi-00000_later/\320\234\321\203\321\201\320\260 \322\226\323\231\320\273\320\270\320\273 \321\202\321\203\321\200\321\213\320\275\320\264\320\260 \320\270\321\201\321\202\323\231\320\273\320\265\320\272\320\273\323\231\321\200 (\321\202\323\251\320\267. \320\240.\323\230.\320\234\320\276\321\201\321\202\320\260\321\204\320\270\320\275)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2006).txt" "b/workdi-00000_later/\320\234\321\203\321\201\320\260 \322\226\323\231\320\273\320\270\320\273 \321\202\321\203\321\200\321\213\320\275\320\264\320\260 \320\270\321\201\321\202\323\231\320\273\320\265\320\272\320\273\323\231\321\200 (\321\202\323\251\320\267. \320\240.\323\230.\320\234\320\276\321\201\321\202\320\260\321\204\320\270\320\275)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2006).txt" new file mode 100644 index 0000000..ff84e51 --- /dev/null +++ "b/workdi-00000_later/\320\234\321\203\321\201\320\260 \322\226\323\231\320\273\320\270\320\273 \321\202\321\203\321\200\321\213\320\275\320\264\320\260 \320\270\321\201\321\202\323\231\320\273\320\265\320\272\320\273\323\231\321\200 (\321\202\323\251\320\267. \320\240.\323\230.\320\234\320\276\321\201\321\202\320\260\321\204\320\270\320\275)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2006).txt" @@ -0,0 +1,2626 @@ +Ибраһим Җәлилов +ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ +(Истә калганнардан) +Безнең әтинең әтисе — Әбүбәкер бабай — авылның көтүчесе булган. Гаиләсе ишле булганлыктан, икмәккә дә туеп тормаганнар. Әбүбәкер бабайның иң кече улы Мостафа — ул безнең әти — 8-9 яшендә үк кызыл мал кибетенә малайлыкка эшкә бирелә. Ул чакта Гыйбадулла Госманов дигән байның Шарлыкта зур кибете була (Шарлык Мостафа авылыннан 8-10 километр ераклыкта). Әти, Госмановларның приказчикларына самовар куеп, ашамлык-эчемлек ташып, төрле йомыш башкарып йөри. Берничә ел шулай йөргәч, аның үзен приказчик итеп куялар. Зирәклеге аркасында ул үзлегеннән татарча һәм русча укырга-язарга өйрәнә. +Сату-алу эшендә азмы-күпме акча туплагач һәм өйләнгәч, үзе дә, кибет ачып, сату итәргә ниятләгән. Баеннан вексель белән бурычка акча алган һәм, Мостафа авылына кайтып, кечкенә бер кибет ачкан. +Әти авыл хуҗалыгы белән бик мавыкмады. Ашарга кирәк кадәр генә иген икте. Тирә-як базарларга сәүдә белән йөрү өчен ике ат асрады. Төп кәсебе вак сәүдә булды. +1911 елда Оренбург якларында бик каты корылык булды, ачлык килде. Әтинең сәүдә эшләре шул елда начарланды. Җитмәсә, әлеге Госманов вексель белән алган бурычны сорый. Әти түли алмый. Аны 2-3 ай долговой төрмәдә дә утыртып чыгаралар. Маллар сатыла, кибет ябыла. Шуннан соң әтиебез Мостафа, 1913 елны өй-каралтыларын, җирен сатып, Оренбургка күчеп китә. +Оренбургта безнең тормыш рәтләнмәде, ул ярлы толчокчы тормышы иде. Муса бу чорны үзенең "Тормыш юлым" исемле очеркында бик дөрес сурәтли. +Муса белән мине тормыш төрле якларга ташлады. Ул укыган елларда, мин армиядә булдым, икебез ике шәһәрдә тордык, ә хат алышып кына кешенең тормышын тулы итеп белеп булмый бит... Балалык еллары минем күз алдымда узса да, хәзер матбугатта билгеле булмаган эпизодлар аз шикелле, Шул арның кайберләре күңелдә яктырып китә, һәм мин шулар турында гына сөйләмәкче булам. +Муса — Мостафа гаиләсендә алтынчы бала. Әти-әнинең беренче дүрт баласы кечкенәдән үк үлгәннәр. Беренче исән калган бала булганлыктан, мине бик кадерләгәннәр, укытырга, кеше итәргә тырышканнар. Муса миннән дүрт яшькә кечерәк. Зәйнәп белән Хәдичә арасында Гайшә исемле сеңлебез бар иде. Хәдичәдән соң туган Закир һәм Зәки исемле энеләребез ачлык елны үлделәр. +Шушы ишле бала арасында әбиебезнең (ул Гыйльми исемле иде) иң сөекле оныгы Муса булды. Ул аны бик кадерли һәм бик ярата торган иде. Мусага ул яратып, үзенчә "посыкаем" дип кенә дәшә. Соңыннан, без Оренбургта яшәгәндә (Гыйльми әби, туган-үскән җирдән аерылып китәргә теләмичә, авылда калган иде), ул аны бик сагынган, ишегалдына чыгып: +— Посыкаем, син кайларда хәзер? — дип кычкырып йөргән, аны юксынган... +Әле авылда чакта шундый бер хәл булган иде. Муса Зариф исемле иптәше белән балык каптырырга китә, ләкин кармакка балык түгел, үзе эләгеп кайта. Малайлар икесе дә елыйлар, бик курыкканнар һәм борын сыртына килеп кадалган кармакның җебен өзәргә дә онытканнар. Бәхетсезлеккә очраган "посыкаен" күргәч, әби дә каушап калган... Әби Мусаны җитәкләгән, аның артыннан Зариф кармак сабын күтәреп бара икән, сукыр Нигъмәтҗанга барып, Мусаны кармактан ычкындырганнар. +Оренбургта без башта "Хөсәения" мәдрәсәсенең ишегалдында, подвалда яшәдек. Муса хәзерлек курсларына укырга керде. Тырышып укый, бик күп яза, китапханәдә еш була иде. +Татар китапханәсе бездән ерак түгел, урамның теге як почмагында — "Урал" номерларының аскы катында. Ул елларны "Балалар китапханәсе" сериясендә кечкенә форматта татарча китаплар чыга торган иде. Анда татар язучы - ларының да, татар теленә тәрҗемә ителгән рус язучыларының да хикәяләре басыла торган иде. Муса шул китапларны өйгә алып кайтып та, күбесенчә китапханәдә кичләрен утырып укып чыкты. Алар арасында Габдулла Тукайның шигырь җыентыклары, матур рәсемнәр белән аерым китап булып чыккан "Алтын әтәч", "Су анасы", "Мияубикә" һәм бантка китаплар бар иде. +Революция булды. Билгеле, аның асыл мәгънәсенә төшенү өчен без бик яшь идек әле. Шулай да революция давыллары һәрвакыт якты ярга таба гына илткәнен әйтергә кирәк. Оренбургта Дутов диктатурасының байтакка сузылуы да, Оренбург өчен барган көрәшләр дә Мусаның иҗтимагый фикере формалаша башлауга сәбәп булды. 1918 елның 18(31) гыйнварында Дутов власте җимерелә. Шәһәргә большевиклар килеп керәләр. +Әле дә хәтердә, без ул чакта Урал аръягында, "Чүпрәк шәһәр" (Оренбургның старьевгциклары торганга, бу шәһәр чите районын шулай атаганнар булса кирәк) дигән җирдә тора идек. Муса белән Зәйнәп укыйлар, ә мин "Вакыт" газетасы конторасында эшли башлаган идем. Бер кышкы салкын көнне хезмәттән өйгә кайтып барганда, урамдагы бер төркем янына тукталдым. Андагы халык шәһәрдә власть юклыгы турында сөйләшә иде: "Хәзер шәһәрдә бер власть та калмады, полное безвластие. Дутов качкан, ә кызыллар килеп җитмәгән", — диләр. Чыннан да, бер-ике көннән соң гына шәһәргә кызыллар килеп керде. "Вакыт" типографиясе конфискацияләнде. Большевиклар үз газеталарын — "Оренбург губернасы мөселман комиссариатының мөхбире" исемле татарча газета чыгара башладылар. Мин шушы яңа газетага корректор булып эшкә урнаштым. +Бу газетаны "Мөхбир" дип кенә йөртәләр, ул безнең өйдә көтелгән кунак иде. Абыйсының хезмәте кергән газетаны Муса бик яратып укый, "Кызыл фронт" хәлләре белән кызыксына, шигырьләрне ятлый иде. Шуннан соң ул үзе дә "Хөсәения"дә газета чыгара башлады. +Гәрчә Дутов бандалары шәһәрдән куып чыгарылган булса да, алар әледән-әле шәһәргә һөҗүм итеп торалар. 1918 елның апрель башларында бер төнне Дутов шайкасы — кавалеристлар — көтмәгәндә шәһәргә үтеп керәләр, казармаларның берсенә һөҗүм итәләр һәм йоклап яткан берничә солдатны үтереп качалар. Бу фаҗигале хәл турында "Мөхбир" газетасы да язды, шәһәр халкы бик нык нәфрәтләнде. Муса бу авыр вакыйганы газетадан укып кына калырга теләмәде, корбан булган солдатларның мәетен барып карыйсы килде. Үтерелгән кызылармеецларның гәүдәсе соңыннан кәрвансарайга китерелде. Без Муса белән аларны шунда барып карадык. +Шуннан кайткач, Муса, бик нык нәфрәтләнеп, үз газетасына бер мәкалә язды. Класс күләмендә чыга торган бу газета Муса редакторлыгында, аның мәкалә һәм шигырьләре белән тулы була иде. +1918 елның язында әти яңадан Мостафа авылына күчеп кайтырга булды. Чын-чыннан крестьян эше белән шөгыльләнергә исәпләп, ул бер алама гына ат та сатып алды, һәм алар Муса белән авылга кайтып киттеләр. Шәһәрдә мин генә калдым. +1918 елның июль башында Дутов бандалары шәһәрне икенче мәртәбә алдылар. Безнең "Мөхбир" газетасы басыла торган типография ябылды, мин авылга кайтып киттем һәм 1919 елның апреленә кадәр балалар укыттым. Бу вакыт эчендә без Муса белән бергә булдык. +Оренбург шәһәре кебек үк, безнең Мостафа авылы да ул чакта кулдан-кулга күчеп торды. Авыл берничә тапкыр әле аклар, әле кызыллар кулында калды. +1919 елның язгы ташкын вакытында, төнлә Мостафа авылыннан кызыллар чигенеп, аклар килеп кергән чакта, Ченәкәйнең шул елларны басылып чыккан китапларын һәм берничә сәяси брошюраларны яшереп йөргәнебез исемдә. Бәлки, ул китапларны Муса элегрәк Оренбургтан алып кайткан булгандыр. +Оренбург дутовчылардан азат ителсә дә, тирә-якта сугышлар тынмаган иде әле. Шулай да яшь Совет власте мәгариф-культура эшләрен җайга салу өчен күп көч куйды. Төрле курслар оештырылды, кадрлар хәзерләү эшенә керешелде. Мин дә шул елның маенда Оренбургка педагогия курсларына укырга килдем. Муса авылда калды. +Җәй айларында Оренбург тирәсендә тынычлык урнашты. +Әнә шул вакытларда Муса яңадан Оренбургка килде һәм күбесенчә язу эше белән шөгыльләнә башлады. +Ул Ченәкәй квартирасына урнашты һәм Көнчыгыш шагыйрьләре белән мавыга башлады. Минем янга ул еш кына килә һәм үзенең шигырьләрен укый иде. +Курсларда укыган вакытта безне кәрзин үрергә һәм китап төпләргә өйрәттеләр. Бу һөнәрләр Мусага бик ошады, ул да бу эш белән мавыга башлады, үзенең шигырьләре, хикәяләре тупланган өч дәфтәр төпләде. +1919 ел безгә шатлык та, кайгы да алып килде. Сентябрьдә мин әтинең үлүе турында хәбәр алдым. Ләкин бу кайгылы хәбәрне Мусага ничек итеп әйтергә белмичә аптырап йөрдем. +Оренбургның хәзерге Совет урамында, универмагның өске этажында элек "Фурор" дигән кинотеатр бар иде. Шунда татарча әдәби кичә булды. Кичә башланыр алдыннан кемдер чыгып, шәһәрдә әлеге вакытта булган вакыйгалар турында кыскача доклад ясады. Аннан кичә башланды. Хәрби киемнән, күпереп торган чәчле бер яшь егет көр тавыш белән "Алга, иптәшләр, алга, ак таңга таба... Иркенлек, яктылыкларга таба..." дип җырлады. "Камил Мотыйгый бу", — диделәр. Кичәдән безгә кайтып, капка төбендә утырдык. Шунда мин аңа әтинең үлгәнен әйттем, һәм без бик озак елаштык. Әти үлгәч, мин авылга кайтып балалар укыта башладым, Муса Оренбургта калды. +Шушы елда Муса матбугатка чыкты. "Бәхет" шигырен ул редакциягә нәкъ шушы кайгылы көннәрдә тапшырмадымы икән? Муса үзе: "Бу 1919 елның сентябре иде", — дип яза. Чынлап та шулай булырга кирәк. Әгәр Муса ул шигырьләрне мин Оренбургта чакта редакциягә илткән булса, шиксез, минем истә калган булыр иде. Бу турыда Муса миңа соңыннан, "Кечкенә Җәлил" имзасы белән шигырем газетада басылып чыкты, дип сөйләде. Аннан бервакыт: "Пьесам шәһәр театрында куелды, "Автор, бис" дип чакырып чыгардылар", — дип, миңа хат язганын хәтерлим. Тик кайвакытта язганы исемдә калмаган. Төрле вакыйгаларны искә төшереп, чагыштырып карыйм да, шигыре басылуы турында язган хаты шул 1919 елның сентябренә туры килә, пьесасы турында язган хаты 1920 елларны булырга кирәк. +1920 елның кышында Муса Мостафа авылына кайтты. Кайткач та ул авыл яшьләре, мәктәп балалары арасында бик җанлы эш башлап җибәргән иде, тик, озак та үтмәстән, тиф белән авырды. Ул елны без тиф белән барыбыз да авырдык. +Авыру көчле булды һәм шактый озакка сузылды. Шунысы хәтердә калган: тифтан терелә башлагач, Муса яткан җиреннән шигырьләр яза иде. Иң элек поднос сорап ала, подносны тезләренә куя да кәгазь өстеннән вак кына хәрефләр белән язарга керешә. +— Муса, ни өчен шулкадәр вак язасың? — дигән сорауга Муса болай җавап бирә иде: +— Хәлем юк, кулымны көчкә йөртәм... +Авырудан терелгәннән соң, Муса яшьләр арасында бик актив эшли башлады: мәктәп балаларын оештырып, спектакльләр куя, газета-журналлар чыгара, үзе пьесалар яза, комсомол ячейкасы белән җитәкчелек итә иде. +Мин комбед җыелышлары уздырылуын, авыл советы сайлауны, байларны, кулакларны җыелыштан куып чыгаруыбызны хәтерлим. Муса шундый җәмәгать җыелышларыннан да читтә калмый иде. Бу уңайдан бер вакыйга искә төшә. Мин партия ячейкасы секретаре идем. Беркөнне Муса аһ-ваһ килеп йөгереп кайтып керде дә: +— Абый, сельсовет йортында ниндидер тавыш-гауга бара, мине кертми куып чыгардылар. Тиктомалга түгелдер, бер хәл булса кирәк, әйдә киттек, — диде. +Барып керсәк, берничә сельсовет әгъзасы председательне (Хөсәен Габҗәлилов дигән бер коммунист иде, безгә чыбык очы туган тиешле) почмакка кысып алганнар, шау-шу килеп, йодрыкларын күтәреп һөҗүм итеп яталар. Без килеп бу хәлгә катыша башлагач, тавыш бигрәк тә көчәйде, безне дә кыса башладылар. Шуннан Хөсәен абзый Мусага: "Бар, энекәем, йөгер, безнекеләрне алып кил, юкса эш харап", — диде. Муса чыгып чапты. +Эш болай булган икән. Мостафа авыл советының составына элек мироед булып йөргән берничә подкулачник кереп калып, советның эшенә тискәре тәэсир ясарга маташулары турында, аларны советтан чыгару кирәклеге турында фамилияләрен күрсәтеп, партячейка волкомга, волисполкомга язган иде. Авылга милиционер килеп, теге кешеләрне алып та киткән. Аларны волисполкомда, ЧКда дер селкетеп, котларын алып кайтарып җибәргәннәр, ләкин сельсовет составыннан чыгармаганнар. Болар, авылга кайткач, кайсыбер совет членнарын котыртып, җыйналып, председательне чакыртып: "Безне һич гаепсез ЧКга тартып йөрттеләр, үлемнән чак калдык. Моңа Хөсәен гаепле, бу — коммунистларның эше", — дип тавыш күтәреп, Хөсәенне председательлектән алып ташлау мәсьәләсен куя башлаганнар. Шул ыгы-зыгы арасына Муса белән безнең барып керүебез утка май тамызып җибәргән икән... +Ул арада Муса актив коммунистлардан Хәбиб Маняковны, Мөхәррәм Мөхәммәтовны алып килде. Көч-хәл белән халыкны тынычландырып, калган сельсовет әгъзаларын чакыртып, мәсьәләне тикшердек. Әлеге подкулачникларны совет членлыгыннан чыгару турында карар кабул иттек. +Шулай итеп, Муса безгә зур ярдәм иткән иде. +1920 елларда төрле кулак бандалары совет яклы кешеләргә һөҗүм итеп йөрделәр. Алар ул чакта дала ягыннан Эстәрлетамак ягына — урманга таба омтылалар иде. Без — Шарлык волосте коммунистлары — коммунистик отряд төзеп, кулак бандаларын тар-мар итәргә керештек. +Шарлыктан (ЧОН штабыннан) килгән приказ буенча Мостафа коммунистлары, авылда булган кадәресе җыелып, Шарлыкка киттек. Анда безне бер отрядка куштылар. Эстәрлебаш ягына качып барган бер банданы куып киттек. Шул вакытларда, Колама тау якларында ниндидер бер банда йөри, имеш, дигән хәбәр алгач, бер отряд Шарлыктан Мостафа авылы аркылы шул бандага каршы киткән. Әлеге отрядка Муса һәм тагын берничә кеше кушылганнар. Кечкенә банда, безнекеләрне күрү белән, төрле якка таралып качып беткән. +Муса, отряд белән Шарлыкка барып, бер төн патрульдә йөргән. Аннан соң безнең отрядка җибәрелгән группага кушылган. Без, банданы юк итеп кире кайтып килгәндә, Эстәрлебаш белән Шарлык арасында юлда очраштык. Мусаның кулында иске генә бер винтовка бар иде. Иокысызлыктан ул бик арыган булса да, күңеле шат иде. +Мин, көтелмәгән очрашудан аптырап: +— Муса, син каян? Ничек син монда? — дидем. +Муса, үпкәле тавыш белән: +— Син монда сугышып йөр, ә мин өйдә кулаклар килеп үтереп киткәнне көтеп ятыйммы?! — диде. +1920-1921 уку елында Мостафа авылында татар укытучылары съезды уздырылды. Анда укытучылар, мәктәпкәчә тәрбиячеләр катнашты. Съездда Муса доклад ясады, үзенең балалар оешмасында ничек эшләве турында хисап бирде. Кичен аның оешмасы спектакль куйды. Мусаның мәктәп балалары белән эшләү тәҗрибәсен (ул чакта әле пионерлар оешмасы бөтен илдә юк иде) укытучылар бик мактадылар һәм ул тәҗрибәне башка авылларда да җәеп җибәрергә кирәк дип фикер йөрттеләр, һәркем Мусаны үз авылларына чакыра, эшне башлап җибәрергә булышуын сорый иде. +Мусада яшь чагында ук тыңлаучыларны ышандыру көче бар иде. Аның агитаторлык сәләте яхшы булганга, ул революциянең беренче елларында ук яшүсмерләрдә көрәш уты кабыза алган. Яшүсмерләрдә генә түгел, зурларны да ул ышандыра белә, аларның йөрәгенә дә юл таба иде. Бу уңайдан бер вакыйга искә төшә. +1920 ел булырга кирәк. Ул елларда гужповинность буенча авылдан авылга подвода җигәләр иде. Беркөнне Муса, Мостафа авылыннан подвода җиктереп, волостька китә. Аның волкомолда эше була. Эшен башкарып, кичкә таба кайтырга уйлый һәм, Ново-Никольскийдан подвода алып, юлга чыга. Подводчик "Бу малайны пычагымамы төнлә ун чакрым ташып йөрим" дип уйлаган булса кирәк. Ново-Никольский белән Мостафаның нәкъ уртасындагы Самойловка исемле кечкенә бер украин авылына җиткәч, подводчик Мусаны арбасыннан җилтерәтеп төшерә дә кире борылып кайта да китә. +Самойловка крестьяннары гомердә дә подвода җикми торганнар иде. Хәер, 4-5 километрга подвода алыштыруны, бәлки, кем дә теләмәгәндер. Безнең Муса хутор башында ялгыз кала. Ул арада караңгы да төшеп килә. Җәяү кайтырга куркыныч, кулак бандалары булуын да истә тотарга кирәк. Муса, озак уйлап тормастан, бер кешенең өенә керә дә подвода сорый. Ә анда күршеләр, җыелып, тәмәке тартып утыралар икән. Мусаның сүзен ишеткәч, боларга бик көлке тоела. Аның җирдән бер карыш кыска буена карап көләләр: +— Син кем? Нинди начальник? +— Кайдан киләсең? +— Күрсәт әле мандатыңны? +Мусага төрле сораулар бирәләр һәм подвода турында авыз ачмаска кушалар. +Муса бик кыю гына кем икәнен, каян килеп, кая барганын әйтә, мандатын күрсәтә. Муса моны үзе болай сөйли иде: +— Шуннан, мин сиңа әйтим, сүздән сүз чыгып, комсомол турында, Совет власте, большевиклар турында, разверстка турында әңгәмә китте. Мин өстәл артына кереп утырып сөйләргә керештем... +Кыскасы, өстәл артыннан башы гына күренеп торган елтыр күзле бер малай бик кыю рәвештә политик әңгәмә үткәрә. Ул арада өй эче авыл халкы белән тула. Мусага кискенкискен сораулар бирәләр. Аның көймәсен комга терәтеп калдырырга уйлыйлар, көлешәләр. Тора-бара Мусаның сүзләренә игътибар арта башлый. +— О, це правильно! +— Добре хлопец балакае! — дигән сүзләр дә ишетелеп куя. +Шул рәвешчә, Муса төн җиткәнче әңгәмә уздыра һәм ахырдан сүзне яңадан подвода мәсьәләсенә кайтарып калдыра. +Беркемгә подвода бирми торган Самойловка крестьяннары: +— Бирергә кирәк, добрый хлопец! — диешеп, подвода бирергә булалар. +Бераздан пар ат җигә торган бричкага ат җигелә һәм җилтерәтеп "агитатор Муса"ны Мостафа авылына китереп куялар. +Кайткач, Муса моны кызык итеп сөйләп көлдерткән иде. +1921 елның җәендә, ачлык башлангач, Муса авылдан Оренбургка китте. Шуңа күрә, аның белән сирәк очрашырга туры килде. +МУСЛНЫҢ БЛЛЛЧЛГЫ +Безнең авылның исеме Мостафа. Ул вакытларда урта күләмдәге ике мәчетле авыл иде. Тау башында тора. Тирәякта урманлык юк, ләкин күз күрер җиргә кадәр тигез матур тугайлык. Өч яктан урап Нит елгасы ага. Авылның бер башында су тегермәне, икенче башында агач күпер. 4-5 километр җирдә Саелмыш елгасы ага. Саелмыштан 2-3 километрда тигез җирдә мәһабәт булып Бурлы тау калкып тора. Бурлы тауга капма-каршы якта, авылдан 4-5 километрда, тезмә таулардан торган Колама тау бар. Нитның авылга якын килгән төшен гадәттә күл дип йөртәләр. Күпердән борылып, авылның икенче ягыннан үткән җире куе камыш белән уратылган аерым күлләрдән тора, һәр күлнең үз исеме бар: Комлык, Аргы кара яту, Бирге кара яту, Әйләмә һәм башкалар. +Боларны тәфсилләп язуымның хикмәте шунда: Муса авылның табигатен бик ярата иде. Аның акварель белән авылның төрле яктан күренешен: тегермәнен, күпер бантын, Нит һәм Саелмышның аерым күренешләрен, чишмә буен һәм башкаларны ясаган альбомы да бар иде. Дөрес, альбом бала вакыттагы түгел, 1922-1924 еллардагы. Ләкин авыл табигатен сөюе бала чагыннан ук килә. Малай вакытларында тегермән буасына, Кара ятуга һәм Әйләмәгә, шулай ук аргы тегермәнгә (Колама тау итәгендә) һәм Саелмыш буйларына балык каптырырга йөрергә бик ярата иде. Рәсемнәр альбомыннан башка тагын авылның тарихы турында, аерым мөһим булган вакыйгалар хакында да җыеп язган дәфтәрләре бар иде. (Боларны язу өчен Муса күптән үлгән Вилдан мулланың китапханәсендә казынып, шуның белән кызыксынып, төннәр буе утыра иде.) Бурлы тау, Кара яту, Әйләмә турындагы легендаларны да җыйган иде. Ләкин ул язуларның берсе дә сакланмады. +Мусаның бер (исеме хәтеремдә юк): "Пүчтәк... — диде Рәхми агай..." дип башланган хикәясе бар иде. Кыскача бөл ай: халык сүзенә карап, Рәхми агай тау җеннәрен күрергә бара да, археологик казылмаларны күреп, җеннәрнең юклыгына тәмам ышана. Бу хикәя, легендага нигезләнеп, Бурлы тауның таш базларында туган. +Безнең йорт һәм җиһазлар турында әйтә алмыйм, чөнки Муса туган йортны мин белмим (мин белгәндә инде икенче йорт иде). Ләкин шуны әйтә алам, безнең авылда бар йортлар да бер типта. Безнеке дә шулай булгандыр инде: зур мич, сәке, мич яныннан бүленгән кече як, бер зур агач сандык һәм савыт-саба өчен агач шкаф. Балалардан бер зурысы сандык өстендә йоклый (безнең семьяда ул Ибраһим булгандыр инде), башкалар бар да сәкедә тезелеп яталар. Муса өчен бер аерымлык: әбинең сөйгән бәбкәсе булганга күрә, ул әби янында агач караватта йоклаган. +Муса алты яше тулмастан мәдрәсәгә йөри башлаган. Ибраһимга ияреп килеп, бик елагач, ул вакыттагы безнең авылның укытучысы Габдулла хәлфә: "Йөреп торсын, үзе туйгач ташлар әле", — дип, мәктәпкә йөрергә рөхсәт биргән. Ләкин Муса мәктәпне ташламаган. Тырыш, зиһенле Муса Габдулла хәлфәгә бик ошаган. Шул ук кышның уртасында ниндидер бер бәйрәмдә Габдулла хәлфәнең соравы һәм мулланың рөхсәте белән Муса шыгрым тулы мәчеттә яттан "Тәбарәк"не укыган. Хәзер безнең өчен бу нәрсә кызык тоелса да, ул вакытта "үзе һәфтияктән бәләкәй" баланың "публичное выступление"се безнең гаилә өчен генә түгел, бөтен авыл өчен зур бер вакыйга булган. Мусаның белемгә омтылышында прогрессив карашлы Габдулла хәлфәнең тәэсире юк түгел. +II +1913 елны авылдан Оренбургка күчеп килгәч, яңа җирләр, таныш булмаган зур йортлар, киң урамнар, матур киенгән кешеләр, фаэтонлы извозчиклар һәм атсыз арбалар башта без бала-чагаларны бик кызыксындыра иде, ләкин без тиз арада авылны сагына башладык. Бердән, рус телен белмәвебез аркасында иптәшләр табу читен; икенчедән, тапталырсыз, адашырсыз дип, әни урамга чыгарга кушмый иде. Су коенырга барыр идең, Урал елгасы бездән ерак. Шунлыктан безгә, авылда үз иркең белән тугайларда, аланнарда йөгереп уйнаган, күлләрдә туңып-күгәреп беткәнче су коенып өйрәнгән балаларга, шәһәр тормышы бик күңелсезгә әйләнеп китте. +Кышын Муса "Хөсәения" мәдрәсәсенә йөри башлады, иптәшләре дә булды. Ләкин авылны сагынуыбыз аз гына да басылмады. Кичләрен яткач, юрган астында пыш-пыш килеп, һаман шул үзебезнең авылда уйнаганнарны искә төшерә идек. Шуңа күрә 1914 елның җәендә авылга, әтинең апасы Мәхүп түтигә кунакка кайтасыбыз хәбәрен без бәйрәм көне кебек шатланып каршы алдык. +Авылга кайткач, Муса иртәдән тегермән буасына балык каптырырга китә иде. Якын җирләрдә зур балыклар капмый, вак тәрәч, кызылкүз, алабуга балыклары гына эләгә. Ләкин Мусаны балыктан да бигрәк авылның табигате: елга буйлары, болыннар кызыксындыра. Ул карга оялары туздырып, чит кешеләрнең бакчасыннан кыяр урлап йөрү кебек уеннарны яратмый, андый уеннарга бөтенләй катнашмый, хәтта нәфрәтләнә иде, чөнки ул үзе кызыклы уеннар оештырырга гаҗәеп оста иде. Иң күңелле уеннарның берсе — "Сабан туе". Без, кыз балалар, бергә күмәкләшеп курчак уйнаганда, Муса, үзенең иптәш малайларын җыеп, чыбык атларга атланып, безнең янга килә дә, "өйдән өйгә" кереп, "сөлге" җыеп йөри. Бу уен безнең өчен дә бик кызык булганга, без ситсыларны кызганмыйбыз, беребездән беребез арттырыбрак матурракларын бирергә тырышабыз. "Сөлге"ләр җыелып беткәч, барыбыз да күл буена йә авыл артындагы сыртка чыгып китәбез. Анда инде ярышлар башлана: йөгерәләр, көрәшәләр, төрле уеннар уйнала. Җиңгәннәргә "сөлге" ләр бирелә. +Ә печән өсте җиткәч, Муса "печән өмәсе" оештыра иде. Җәй көне зурлар бар да кыр эшендә булалар. Балаларга авылда иркен, сүз әйткән кеше юк. Без, җилкәләргә тырма, сәнәкләр күтәреп килеп, кемнең дә булса ишегалдында чәчелеп яткан печәннәрен "күбәгә", "кибәнгә" өяргә тотынабыз. Берсендә беткәч, икенчесенә күчәбез. Үзебезчә инде: бер диләнкене бетереп, икенче диләнкегә күчәбез, имеш. Ә хуҗалар, кич эштән кайткач: "Менә рәхмәт төшкән балалар, ишегалдын ничек чистартып куйганнар", — дип, бик шат булалар иде. Мөхәммәди абзый (Мәхүп түтинең зур улы) кайвакыт, иртән эшкә киткәндә: "Муса, тагын печән өмәсе җый әле булмаса, ишегалдын чистартырга бер дә вакыт юк. Мал-туар бик печән туздырган", — дип, үзе куптып китә иде. Ә Мусага шул гына кирәк тә инде! +Мәхүп түти безне йокларга ишегалдына яткыра иде. Анда Муса белән мин һәм тагын берничә бала җыела. Гомумән, Мәхүп түти янында бөтен туганнарның балалары диярлек бутала иде. Без — Муса, Камилә, Кәримә, Сәгьдетдин, мин һәм Галимә, бергә йоклый идек, һәр кичне чиратлап әкият сөйләү һәркайсыбызның вазифасы булып исәпләнә. Тик Галимә белән мин кечкенә булганга, ул эштән азат ителгән идек. Әкиятләрнең күпчелеген инде Гыйльми әбидән ишеткән булсак та, тагын төн буе тыңлап чыгарга риза идек. Бигрәк тә Муса белән Камиләнең әкиятләре матур килеп чыга торган иде. Ә беркөнне Муса үзе белән бергә мине, Камиләне һәм Кәримәне тегермән буасына балык каптырырга алып барды. Килеп җиткәч, Муса, камыш арасына кереп, кармак салырга тотынды. Без бераз уйнап йөрдек тә су коенырга булдык. Гадәттә буаның үзендә балалар коенмый иде: анда, яр текә, су тирән. Камилә моны белмәгән булса кирәк (ул Йөзәй авылыннан килгән иде), барыбыздан да тизрәк чишенде дә, без сүз әйтергә өлгергәнче, буа ярыннан сикереп төште дә бата да башлады. Күрәсең, ул йөзә белмәгәндер, без Кәримә белән бик курыктык. Коткарырга төшәргә беребезнең дә йөрәк җитми, йөзә дә белмибез. Әче тавыш белән кычкырып, буа буенда йөгереп тик йөрибез. Безнең тавышны иптетеп, Муса камыш арасыннан килеп чыкты да киемнәрен дә салып тормады, сикереп суга төште һәм Камиләне чәченнән эләктереп ярга алып чыкты. Ярый әле Камилә тончыкмаган, ярда бераз ятты да, хәл алгач, киенә башлады. Муса да яңадан балык каптырырга бармады, безне өйгә алып кайтты һәм: "Моннан соң мин сезне тегермән буасына алып бармыйм!" — дип әрләп куйды. +Ләкин бала чакта алай гына акыл керәме соң? Без инде Камилә вакыйгасын онытып та өлгергән идек һәм, тегермән буасына бармасак та, Комлык дигән күлдән чыкмый ята идек. Шулай бервакытны су коенганда, 3 яшьлек бер кечкенә кызны тактага утырттык та бер-беребезгә таба этәреп уйный башладык. Янәсе, ул баланы көймәдә йөртәбез! Кызларның кайсыдыр тактаны ныграк этеп җибәрде. Ә такта, безнең яннан выжлап узып, күлнең тирән җиренә, төнбоек яфраклары арасына кереп китте. Инде нишләргә? Без анда керергә куркабыз. Су астыннан сузылган төнбоек сабаклары аягыңа елан шикелле килеп уралса, беттем диген, төпкә өстерәп алып төшеп китәчәк бит! Ә бала, әз генә тактасы кырынайды исә, су төбенә китәчәк. +Менә, чыр-чу килеп, җан-фәрманга кычкыра башладык. Үзебез елыйбыз, үзебез кычкырабыз. Муса малайлар белән бергә йөз илле метрлар ераклыктагы Кара яту күлендә балык тота иде. Алар безнең тавышны ишеткән булсалар кирәк, Муса бер малай белән йөгереп килеп җитте. "Тагын нәрсә булды сезгә?" — ди. +— Әнә, әнә... бата! — дибез без елый-елый. +Муса йөгереп күлгә кереп китте, ике-өч колач ташлауга такта янына җитте дә әлеге кызны тартып та чыгарды. +Мусадан тагын эләкте безгә! +III +Оренбургка кайткач, беренче ишеткән хәбәр сугыш башлануы турында булды. Мин әле аны бик аңлап бетерми идем. Ләкин безнең уеннар үзгәрә башлады. Шәһәрдә солдатлар күбәйде. Без дә "солдат" уйный башладык. Элек күбрәк Муса ат рәсемнәре ясарга ярата иде, хәзер солдатлар, мылтык, туплар һәм шундый нәрсәләр ясарга кереште. Оренбургның хәзерге ипподром урынында зур мәйданда солдатларны сугышка әзерләү өчен өйрәнүләр үткәрәләр. Муса еш кына шуларны карарга бара башлады. Кышын ул "Хөсәения" мәдрәсәсендә укуын дәвам итте. Мәдрәсәдән ерак түгел "Белек" китапханәсе бар иде (революциядән соң аңа Ямашев исеме бирелде). Муса бик кечкенәдән шул китапханәгә яратып йөрде. Аннан төрле китаплар алып кайта һәм өйдә шуларны кычкырып укый иде. Тыңлаучы булса бик ярата, ләкин күп вакыт тыңлаучы мин генә була идем. Чөнки Ибраһим үзе укый белә, ә әти-әниләрнең вакыты юк. Мин дә китап телен бик яхшы аңлап бетерә алмаганга, Муса укыганын миңа сөйләп тә бирә торган иде. Шулай итеп, мин, мәктәпкә барганчы ук, "Шаян Фәһим", "Гали баба" кебек хикәяләрне белә идем инде. Габдулла Тукайның "Бичара куян", "Бала белән күбәләк" кебек кечкенә шигырьләрен дә Муса миңа күңелдән сөйләргә өйрәтте. Бик кечкенәдән үк Муса Габдулла Тукайның барлык шигырьләрен яттан белә иде. 1917-1918 елларда инде ул бу китапханәдәге барлык китапларны укып чыкты диярлек. 1916 елны Муса үзе китапханә төзергә уйлады. Безнең өйдә алай китапханә төзерлек китаплар юк иде, шуңа күрә Муса китапларны үзе язарга булды. Гадәти генә дәфтәрне дүрткә бөкләгән күләмдәге дүрт китабы хәтеремдә: берсендә әни сөйләгән ниндидер халык әкияте, берсендә Муса үзе иҗат иткән әкият, икесе Муса язган җырлар һәм шигырьләр иде. Мусаның фикере буенча китапханә бер авторның гына китапларыннан тормаска тиеш, шәһәр китапханәләрендәге кебек, күп авторларның китаплары булырга тиеш. Шул исәп белән Ибраһимга никадәр ялынып караса да, аннан бер китап та яздыра алмады. Миннән ниндидер бер әкият чыгартып (билгеле, Муса ярдәме белән), минем исемнән үзе язып, китапханәсен тагын бер исемгә арттырды. Ләкин ул биш китаптан артыкка китә алмады. Чөнки куярга урын булмыйча, тәрәзә төпләрендә аунап йөргәннән соң, ул китапларны әни нәни балаларга уйнарга биргән. Бала, шиксез, ал арны вак кисәкләргә ерткалаган. Муса: "Минем китапларымны ерткансыз", — дип еласа да, андый хәлгә безнең өйдә әһәмият биргән кеше булмады. Мусага: "Бик күп кәгазь бетерәсең, дәфтәр сатып алып җиткерер хәл юк", — дип, грифель такта алып биргәннәр иде. Ул шул тактага сәгатьләр буенча нәрсәдер язып, бозып, тагын язып утыра торган иде. Мин мәктәпкә йөри башлагач та безнең Муса белән икебезгә шул бер такта һәм бер Коръән иде. Без аларны чиратлап мәктәпкә ала идек: бер көн Коръән, икенче көнне грифель такта. Муса бик еш кына Коръәнне грифель тактасына алыша иде. Димәк, Мусаның яза бантлавы 1916 елдан түгел, иртәрәк (1915 ел), 1916-1917 елларда инде ул шактый нәрсәләр язды. Ләкин алар бар да югалган. (Аның өстенә тагын Мусаның солдаткалар каршында танылган җыр чыгаручы булуын һәм бик күпләргә фронттагы солдатларга язылган хатлар өчен җыр чыгарып бирүен кушсак, 1916 елда инде Муса үзенең иҗат юлының беренче бусагасына баскан була.) Муса кечкенәдән үк халык җырларын, халык көйләрен, халык әкиятләрен бик ярата иде. +IV +Муса белән безнең балачак гел бергә үтте диярлек. 1916 елның җәендә без Оренбург шәһәре читендәрәк бер фатирда яшәдек. Беркөнне хуҗа хатыны безгә зур форматлы, күп рәсемле ниндидер журналлар бирде. Без аларны, балалар ертып бетермәсеннәр дип, утын сараена яшердек һәм шунда кереп, сурәтләрен карап, кызыксынып утыра торган булдык. Карап туйгач, журналларның инде кызыгы беткәч, Муса шул кәгазьләрдән костюм тегәргә киңәш бирде. Без, энә, җеп, кайчы алып чыгып, зурлардан яшереп кенә сарайда костюмнар тектек. Бөтен нәрсәләр әзер булгач, ал арның барысын да хуҗаларның өйалдында торган буш шкафка яшердек. Муса өй халкына: "Бүген театр була", — дип игълан итте, үзе билет ясады. Без ал арны берәр тиеннән саттык. Әти, әни, Ибраһим һәм хуҗа хатыны — бар да билет алдылар. Шулай итеп, без 7 тиен акча җыйдык. Караучылар, үзләре урындыклар алып чыгып, өйалдында тезелеп утыргач, без шкафка кереп киенә башладык. Шкафта кысрык, караңгы. Без киемнәрне бутап бетердек. Башмак урынына эшләпә, күлмәк урынына штан киеп, бөтен киемнәребез ертылып бетте. Кыскасы, "сәхнәгә" чыкканда, безнең өстә костюм түгел, ертык кәгазь кисәкләре генә эленеп торалар иде. Без җитәкләшеп, үзебезгә үзебез җырлап, "Полька-бабочка"ны биедек. Бөтен театрыбыз шуның белән бетте. Театрдан соң 7 тиенгә мороженое һәм ирис алып ашадык. +Икенче театрыбызны 1917 елның җәендә куйдык. Муса ак коленкордан, үзе кисеп, бер куян текте. Бүлмәнең бер почмагына әнинең шәлен чаршау итеп кордык. Идәнгә, үлән төсле булсын дип, яшел одеял җәйдек. Мин, сәхнәгә әлеге куян белән чыгып, Тукайның "Бичара куян" шигырен укыдым. Бала сүзләрен мин сөйләдем, куян сүзләрен сәхнә артыннан Муса әйтеп торды. Бу театрыбыз күпкә матуррак чыкты, һәрхәлдә, үзебезгә бик ошады. +1917 елның Октябрь революциясен Муса бик ялкынланып каршы алды. Билгеле, аның әһәмиятен ул вакытта без әле аңламый идек. Ләкин шау-шулы демонстрацияләр, бөтен җирдә кызыл флаглар — болар бар да безне бик җилкендерде. Туганыбыз тиешле Хәмидә апа бездә тора иде. Шул Хәмидә апа, Муса белән мине җитәкләп, демонстрациягә алып чыгып китте. Юлда Муса миңа әйтә: "Бөтен кеше күкрәкләренә кызыл тасма таккан, безгә дә тагарга кирәк", — ди. Без борылып кердек тә эзләнә башладык. Өйдә кызыл тасма юк икән. Минем курчаклар арасындагы чуар кызыл чүпрәкләр Мусага ошамады. Әнинең кызыл атластан теккән өйдә киеп йөри торган бер иске башмагы бар иде. Шул башмакларның бөтенрәк җирләрен кисеп алып, Муса миңа да, үзенә дә лента итеп такты, һәм без башкалар шикелле үк горурлык, шатлык белән урамга чыгып киттек. Дөрес, соңыннан ул башмаклар өчен безгә эләкте эләгүен, ләкин демонстрациядә булу шатлыгы ул җәзадан көчлерәк иде. Хәзер инде без өйдә дә "солдат" урынына "хөррият" уйный башладык. +1919 елның җәендә, укулар беткәч, Муса авылга кайтты. Вакытны ничек үткәрергә белми йөргән дүртенче класс балаларын җыйды да: "Әйдәгез, спектакль куйыйк, мин пьеса язармын, ничек уйнарга да өйрәтермен", — дип, безне котырта башлады. Бу киңәш безгә бик ошап калды. +Беренче спектакльнең исеме хәтеремдә калмаган. Бер пәрдәлек, дүрт кешелек кенә кечкенә әйбер иде. Мине суфлер итеп куйдылар. Киемнәрне, сәхнәгә кирәк нәрсәләрне "артистлар" үзләре өйдән һәм танышлардан җыйдылар. Сәхнә өчен чаршау да өйдән алып килдек. Сәхнәгә өй сыйфаты бирер өчен паласлар һәм одеяллар кактык. Грим урынына акварель ярады. +Спектакль көткәннән артык уңышлы үтте. Зал шыгрым тулы халык иде. Безне бик мактадылар. Спектакль алдыннан коммунист Хәйбул Маннапов дингә каршы темага доклад ясады. Спектакльдән соң без кечкенә генә концерт бирдек: хор белән җырладык. Муса мандолинада уйнады. Зөһрә Мәүлүтева белән икәү парлап җырладык. +Беренче спектакльнең мондый уңышлы булуы безне канатландырып җибәрде. Икенче көнне үк моңа кадәр кушылмаган бик күп балалар килеп, үзләренең дә спектакльдә катнашырга теләүләрен белдерделәр. +Шул вакытта Муса тик спектакль кую белән генә калмаска, ә "Балалар түгәрәге" дигән оешма төзергә киңәш бирде. Бу киңәшне дә без бик шатланып каршы алдык. Өч кешедән бюро сайладык. Бюрога Муса, Зәкия Сәйфуллина һәм Бари Вахитов керделәр. Муса җитәкчелегендә "Балалар түгәрәге"нең уставын төзедек. Устав буенча түгәрәк әгъзалары яхшы укырга, тәртипле булырга тиешләр. "Балалар түгәрәге "нә "Кызыл чәчәк" дигән исем бирдек. Ләкин без бу исемне соңыннан берничә мәртәбә үзгәрттек, бервакытны "Кызыл йолдыз" дип атала иде. Гомумән, без аны исеме белән түгел, "Балалар түгәрәге" дип кенә йөрттек. Түгәрәк үзенең газетасын чыгара башлады. Без газета дип атый идек, ләкин, дөресен әйткәндә, ул әдәби һәм иҗтимагый журнал иде. Зурлыгы 15-20 сантиметр. Сары төргәк кәгазьдән (ак кәгазь ул елларда юк иде), дүрт-биш табакны бергә тегә идек. Муса газетаның редакторы да, художнигы да иде. Без анда төрле хикәяләр, шигырьләр, җырлар яза идек. +"Артистларыбыз күбәеп китте. Театрны ике атнага бер куеп тора башладык. Хәзер инде барлык пьесаларның да исеме хәтердә калмаган, тик "Варенье", "Ураза тотканда", "Бәйрәм көн", "Хәерче бала" исемле пьесаларны гына хәтерлим. Пьесада булса да, концертта булса да — кирәк урында Муса мандолина уйный, ә үзе сәхнәдә булганда, мандолинада Ибраһим абый уйный иде. +Муса җитәкчелегендә бик еш кына Колама тауга һәм чишмә буена поход ясый идек. Без аны "сәхрәгә чыгу" дип атап йөрттек. Ләкин, дөресен әйткәндә, Муса аны балалар белән төрле әңгәмәләр үткәрү өчен оештыра иде. Минем хәтеремдә әле, птундый бер "сәхрә"дә Муса "Алла бармы?" дигән әңгәмә үткәрде. (Күрәсең, ата-аналар янында балаларга андый сүзләрне сөйләргә кыюлыгы җитеп бетмәгәндер.) Икенче вакыт "Җир ничек яратылган?" дигән темага сөйләде. Тагын бер темасы "Ленин кем?" иде. Әдәби кичәләр оештырып, анда түгәрәк әгъзаларының язган әйберсен укып тәнкыйть итә идек. +1920 елның җәендә безнең авылда Оренбург губернасындагы Татар укытучылары конференциясе булды. Шунда губерна мәгариф бүлегеннән килгән кешенең тәкъдиме буенча "Балалар түгәрәге"нең эшләре турында Мусаның докладын тыңладылар. Укытучыларга бик ошады, түгәрәкне мәктәптән тыш тәрбия эшендә бик яхшы дип таптылар һәм, шул ук вәкил тәкъдиме белән, аны башка мәктәпләрдә дә оештырырга дигән карар кабул иттеләр. Ул елларны әле пионер отрядлары юк иде. Безнең "Балалар түгәрәге" соңыннан шул пионер отрядларының беренче башлангычы булып китте... 1920 елны Муса Мостафа авылында комсомол ячейкасы төзегәндә, аның үзәге булып менә шушы "Балалар түгәрәге"нең актив членнары керделәр. +* * * +Безнең әти, җиде яшеннән кибеттә малай булып йөреп, белем алырга мөмкинлек булмаганлыктан, балаларының укырга өйрәнүләрен бик тели иде. Ләкин аның теләге шул теләктән артыкка китә алмады. Итәк тулы бала белән җитешсезлектән йончыган, сабыр, йомшак табигатьле, итагатьле әни дә Мусага уку мәсьәләсендә йогынты ясый алмады, билгеле. Шунысы бар, алар бервакытта да аңар киртә булмадылар. Күрәсең, бу юлда "Хөсәения" мәдрәсәсе зур роль уйнагандыр. Яраткан укытучыларыннан мин тик Сәләх хәлфәне генә беләм. Ул рәсем дәресе бирә иде. +Әти үлгән вакытта Муса "Хөсәения" мәдрәсәсендә, Ибраһим укытучылар хәзерли торган курсларда иде. Әти үлгәч, алар өйгә (авылга) кайттылар. 16 яшьлек Ибраһим карамагына әни һәм биш баладан торган алты кешелек семья калды. Безнең йорт та юк, сыер да юк, аның өстенә авыр еллар. Муса: "Минем Ибраһимга ярдәмем аз, һич булмаса, җәфам тимәсен, ярдәм итәрлек көчем булганга кадәр үз көнемне үзем күрәм", — дип, җәяүләп шәһәргә (150 километр) чыгып китте. Менә шуннан башлана инде аның авыр көннәре. һичбер ярдәмчесез, ялгыз, шәһәр базары чүплегендә карбыз кабыклары белән туенып гомер иткән вакытында да Мусада белемгә омтылыш сүнми. Шул елны аның шигыре беренче мәртәбә журналда басыла. Шул вакытта Ченәкәй белән таныша. Ченәкәй Мусага күп ярдәм итә. Материаль яктан гына түгел, әдәби яктан да ярдәм итә. Шуңа күрә Мусаның Казанга кадәр (1923 елга кадәр) язган шигырьләрендә Ченәкәй тәэсире юк түгел. ТИНО да укыганда, Муса инде чын-чынлап шигырьләр яза иде. +БЕЗНЕҢ МУСЛ +Безнең Мостафа авылы кечкенә Нит елгасы буена утырган. Ул елга авылның яртысын диярлек урап алган һәм Оренбург ягыннан Саелмышка кушылып киткән. Елга кечкенә булса да, авыл тирәсендә ул шактый тирән һәм балыклы. Каникулларга кайткан чакларда, Муса буш вакытын шул елга буенда уздыра иде. Аңа ияреп мин дә балыкка бара идем, Муса кармаклар күтәрә, мин селәүчән салган банка белән ашарга икмәк алып барам. Менә без тугайлыктагы тын, тирән җиргә килеп җитәбез һәм кармакларны атабыз. +Балык эләгеп чыкса, Муса шундук ул балыкның тарихын, биографиясен сөйләп китә иде. Янәсе, ул шундый-шундый җирләрдән килгән, шундый маҗараларга очрап, чуртан авызыннан ычкынган... +Муса табигатьне бик ярата иде. Еш кына без аның белән ерак тегермәнгә бара идек. Буаның суы тулган, ярдан ташырга тора, як-якта куе әрәмәлек, әйләнә-тирәгә карасаң, хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлык; бер якта еракларга киткән дала, икенче якта урман, тау чылбырлары, ә битләвектә дулкынланып үсә торган ашлык, астарак яшелчә бакчалары. Муса шундагы матурлыкка сокланып карап тора, шуннан тиз генә дәфтәрен ала да, аны минем аркама куеп, бай табигатебезнең пейзажын төшерергә керешә. Ул шулкадәр төгәл һәм матур итеп ясый, мин гаҗәпләнеп карыйм. +Шуннан ул кычкырып шигырь укырга керешә, ул аны да шундук иҗат итә иде булса кирәк. Ләкин мин бик яшь булганга, аның шигырьләрен аңламый идем. +Ул миңа шигырьләрен генә түгел, пьесаларын, хикәяләрен дә укый иде, ләкин мин аның тәнкыйтьчесе була алмый идем әле. Бер вакыйга бик нык истә калган. Муса абый аны шулкадәр оста итеп, күңелгә сеңеп калырлык итеп сөйләгән, күрәсең, бу вакыйга әле генә булган кебек тоела. Ә ул хәл 1915 елда ук булган, Ибраһим абый моны нәкъ шулай дип раслый. Оренбургта торганда, безгә бер кардәш тиешле кешебез килә. Чәй эчеп, сөйләшеп беткәннән соң, ул кайтырга җыена. Галошын кигәндә, кунак кеше галошының зурлыгын әйтә, башына берәр нәрсә кыстырмасаң, пычракта төшеп калуы да бар икән. Әти аны-моны уйлап тормаган, тәрәзә төбендәге дәфтәрдән бер битне ертып алган да кунакка тоттырган. Ә ул кәгазьдә Муса абыйның шундый зур өмет белән язылган шигыре булган... Кунак шул шигырьне йомарлап галош бантына тыккан. +Шулай итеп, кунак китә, аның галошында шигырь дә китә. Бу хәлне белгәннән соң, Муса абыйның кайгысына чик булмый. Ул елый да, кунак артыннан йөгерергә дә уйлый, ләкин әни аны тыеп кала. +— Елама, улым, тагын язарсың! — дип юата әни. +һәм чыннан да абыйда бик матур теләк туа. Ул шул кәгазь кисәге тарихын язарга керешә. Хәзер инде мин аның эчтәлеген тулысынча хәтерләмим, шулай да аның гомуми фабуласы истә. Кечкенә кәгазь кисәге, туган көненнән башлап, ут һәм суны кичә. Мусаның хыялы ул кәгазь кисәген бик күп сынаулар аша кичерә, ниһаять, ул галош башына кереп утыра. Ул бик җанлы һәм кызык итеп язылган иде, аны укыган яки тыңлаган кешеләр буылып-буылып көләләр иде. Шул көлүләр аның шигырьне югалту кайгысын оныттыргандыр да әле! +Рабфакта укыган еллары да истә калган. Беренче каникулда ук ул авылга кайтты һәм андагы тәртипне үзенчә куйды. Ул кызлар белән егетләрне бергә җыелырга күнектерде, аңа кадәр егет кызы белән тәрәзә төбенә килеп кенә сөйләшә иде. Муса абый кызлар һәм егетләрнең уеннарын оештырды, күмәк җырга өйрәтте, төрле кызыклы вакыйгалар сөйләде һәм үзенең шигырьләрен укыды. Акрынлап мондый кичке уеннар йорттан клубка күчте. Мин әле ул чакта шулай ук яшь идем, ләкин шактый әйбәт җырлый идем. Абый мине үз шигырьләрен җырларга өйрәтте. Ул җырларны мин кайчакта сәхнәдән дә җырладым. +Без сырт урамның иң читендә тора идек. Безнең йорт белән янәшә сүтелеп бетмәгән өйнең стенасы һәм миче тора иде. Бервакыт Муса, шуларга карап, миңа: +— Акыллы булсаң, бал белән сыйлармын! — диде дә тиз генә киенә башлады. Аягына әнинең оекларын киде, иңбашыннан зур одеял ябынды, ул җиргә үк сөйрәлеп тора иде. Башына чүпрәк чолгады. Кулына кисәү агачы тотып, шул сүтелеп бетмәгән стенага таба китте. Ул анда кортлар оялаган дип уйлый иде, ахры. +Әни рәхәтләнеп көлә. Биш минут та узмады, без Мусаны көтелмәгән хәлдә күрдек. Ул бөтен көченә кисәү агачы белән селтәнә, башындагы чүпрәге төшкән, озын одеял аякларына урала, коты алынып безгә таба йөгерә: аны бөтен оясы белән шөпшә күче куып килә иде. +Бервакыт мин бик каты авырдым. Абый бик игътибар белән карады мине, ничек тә аның мине тизрәк терелтәсе килә иде. Ул, балчыктан төрле фигуралар ясап, минем картлыга табуреткага куя, әкиятләр сөйли. Аннан беркөнне: +— Тизрәк терел, ишегалдында мин сиңа сарай салып куйдым! — диде. +Әллә аның шул сүзләре миңа көч бирде, әллә чыннан да инде вакыт җиткән иде, мин тиздән аякка бастым. Муса мине "сарай" янына алып килде. Чыннан да гаҗәп иде! Ул балчыктан әкиятләрдә генә сөйләнә торган шундый сарай салган, аның манаралары гына ни тора. Аңа керү юллары яшерен, ә әйләнә-тирәсендә балчык сыерлар, сарыклар көтүе. Бер эт тә бар иде хәтта. Муса абый укырга киткәч тә әле мин аның ул сараен бик озак сакладым. +Безнең семьяны туйдырып торучы олы абыебыз Ибраһимны армиягә алдылар. Апам Зәйнәп укырга китте. Әни белән мине тәрбияләү мәшәкате Муса җилкәсенә төште. Ул безне үзе янына Оренбургка алдырды. Бу вакытта ул комсомол өяз комитетының татар-башкорт секциясендә инструктор булып эшли иде; үзенең эшен бик ярата, авылдан авылга йөри, комсомол ячейкалары, үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештыра, ничек эшләргә өйрәтә, булыша. Өйгә һәрвакыт арып, ләкин бик канәгать булып кайта; рәтләп ял да итмәстән, ике-өч көннән яңадан авылларга чыгып китә иде. Аның бик күп вакыты ниндидер инструкцияләр һәм эш буенча отчетлар язуга китә иде. Мин аның ул эшләрен һәрвакыт күчереп яздым. Моның өчен ул мине кинога алып бара яки төнлә белән Нат Пинкертонның маҗараларын сөйли. Ул мине теләсә нинди кинога алып бармый, героик характердагы киноларны сайлый иде. "Красные дьяволята" картинасын без биш-алты тапкыр карадык шикелле. +Өйдә торган көннәрдә Муса абый гел шигырьләр яза иде. Аның һаман язып утыруына борчылган әни Мусаны йокларга үгетләп карый, ә Муса әнине урындыкка утырта да әле генә язган шигырьләрен укый башлый. Аның шигырьләре әнигә бик ошый, ул шатлыгыннан елый торган иде. +Муса спорт ярата иде. һәр иртәне ул гимнастика белән шөгыльләнә. Ул чакта әле радио юк, шуңа күрә ул гимнастика ясаганда, миңа "На сопках Маньчжурии" җырын көйләп утырырга туры килә иде. Ял көннәрендә яки кич белән без көймәдә йөри идек. Урал аръягында торучылар таза егетнең һәм аның белән нәни кызның спорт көймәсе "Чайка"да Урал дулкыннарын кыю кисеп йөзүләрен ярдан карап торалар иде. Оренбург яшьләре, бигрәк тә студентлары арасында, Муса инде ул вакытта ук атаклы һәм аны яраталар иде. Безгә аның бик күп дуслары килә, Муса ал арга үзенең шигырьләрен укый; алар бәхәсләшәләр, шаярышалар, күп чакта хор белән бик матур җырлар җырлыйлар. Бер бәллү җыры миңа күбрәк ошый иде. Абый ул җырның аеруча яхшы башкарылуын тели иде. Шуңа күрә ул дусларын тавышларга бүлеп чыкты. Кайберләре бөтен җыр дәвамында бары "бәллү-бәү" дип кенә кабатларга тиеш, ә аларга акрын гына җыр тексты белән кызлар тавышы кушылып китә иде. Бу җыр аларның үзләре иҗат иткән җырлары идеме, түгелме — белмим, ләкин аның көе һәм бер куплеты минем хәтеремдә һаман саклана әле. +Бервакыт абый мине үзе белән студентлар кичәсенә алып китте. Без килгәндә инде концерт башланган иде. Озакламый конферансье: +— Залда безнең сөекле шагыйребез Муса Җәлил утыра, тамашачылар исеменнән мин аның "Авыру комсомолец" поэмасыннан өзекләр укуын сорыйм!.. — диде. +Зал дәррәү килеп шаулый башлады, барысы да кул чабалар, абыйның сәхнәгә күтәрелүен сорыйлар. Муса абый сәхнәгә менде. Шундук Маһирә (фамилиясен белмим) исемле студентка рояль янына килде һәм аккомпанировать итәргә әзерләнде. +Хәзер дә бик яхшы хәтерлим: Муса абый "Гибель Титаника" вальсы астында поэманы укыды. Зал шулчаклы тын: чебен очса да ишетелерлек иде. Ә инде укып бетергәннән соң залның гөрләвен сөйләп бетерерлек түгел. Яшьләр сәхнәгә ташландылар, һәркем кулын суза, тәбрикли, аны сәхнәдән күтәреп диярлек төшерәләр... Ә Муса абый уңайсызланып елмаеп тора. +Оренбургта без өчәүләп озак яшәдек. 1927 елда комсомолның өяз комитеты Муса абыйны Мәскәү университетына укырга җибәрде. Әни бик каты елады, күрәсең, ана күңеле сөекле улын соңгы тапкыр күрүен сизенгәндер. Шулай да ул абыйның укырга китүенә каршы тормады, барырга рөхсәт бирде. Мин дә бик озак ямансулап йөрдем, көн саен еракка-еракка узып барган поезд вагоннарына карап елый идем. +1928 елда әни үлде. Муса абый мине үзе янына Мәскәүгә алып китте һәм балалар йортына урнаштырды. +Мин бик еш университетның тулай торагына абый янына бара идем. Абый бик шаян, кеше белән бик тиз уртак тел таба, аның яныннан студентлар өзелми иде. Тулай торакта һәрвакыт күңелле, шау-шулы була иде. +Ул чакта Муса абый, университетта укудан тыш, "Октябрь баласы" журналының редакторы булып эшләде. Шуңа күрә ул балалар йортында үзе дә бик еш була иде. Ул балаларны бик ярата, аларның күңеленә керә белә. Балалардан яшь корреспондентлар тәрбияләвен генә күрсәгез иде: ул үзенең журналы өчен яшь язучы кадрлар үстерүгә барлык көчен, мәхәббәтен салды, ал арны түземлелек белән каләм тотарга, ягъни язарга өйрәтте. +Балалар йортындагы иптәш кызым белән икәү яңа пешеп чыккан йомшак француз булкилары ярата идек. Абый биргән акча гына шул булкиларны һәрчак алып торырга җитми иде. Шуңа күрә без үзебез акча табарга уйладык: шигырь язарга да гонорар алырга. Иптәш кызым белән тырышып-тырышып шигырь язарга керештек, бу эш безгә бик авыр булды. Никадәр тырышсак та, шигырь килеп чыкмады. Шулай да без, ал арны күтәреп, редакциягә, абый янына киттек. Муса абый безнең шигырьләрне укыды да рәхәтләнеп көлде. Аннан кинәт җитди төс алып: +— Ни өчен яздыгыз бу шигырьләрне? Озак яздыгызмы? — дип сораштыра башлады. +Без, ни өчен язарга керешкәнебезне яшермичә, ачыктан - ачык сөйләп бирдек: +— Бик озак язмадык шул, көч тә куймадык, безгә булкилык акча кирәк булды... +Муса абый безгә бик озак шигырьнең нәрсә икәнен сөйләде. +— Акча эшләү өчен генә шигырь язмыйлар, — диде ул. — Шигырьне иң элек яратырга кирәк, йөрәк белән тоярга кирәк, йөрәктән чыкса гына шигырь әйбәт була. Талант дигән нәрсә кирәк тагын. Менә мин сезгә пионерларның шигырьләрен укып күрсәтим әле. +Муса абый үзе яраткан, күрәсең, инде журналында басарга дип әзерләгән шигырьләрне укып күрсәтте. +— Ал арны менә яшьләр язган! — диде ул. +Шулай итеп, без үзебезнең шигырьләр өчен оялып кайтып киттек. +Миңа үзебезнең балалар йорты ошамый иде. Бервакыт А.Неверовның "Ташкент — икмәкле шәһәр" исемле әсәрен укыгач, иптәш кызым белән мин шул романның герое шикелле булырга уйладык: Ташкентка качарга план кордык. Ләкин аз булса да акча кирәк иде. Мин Муса абый янына киттем. Ун сум акча сорадым. +— Нәрсәгә кирәк булды әле ул кадәр акча? — дип кызыксынды Муса абый. +Мин алдашырга өйрәнмәгән идем, абыйдан минем һичбер яшерен серем юк иде, дөресен сөйләп бирдем. +Абый, гадәтенчә кычкырып, эчкерсез көлү белән көлде. Аннан соң университетта бергә укый торган иптәшен чакырып алды да: +— Менә күр бу "качкынны"! — дип, миңа ымлады. +Абыйның йөзе җитдиләнде, хәтта ул бу минутта ачулы да иде. +— Безнең туган илебезнең һәрбер почмагы искиткеч матур, бу турыда хисапсыз күп китап язылган, — дип, Муса абый миңа ниндидер дөреслекне ышандырырга тырыша башлады. — Дөньяның матур җире Ташкент кына түгел бит. Авырлык туган саен Ташкентка йөгерә башласаң, читенлек беркайчан да юкка чыкмый бит. Авырлык кала, хәтта зурая да. +Шулай сөйләнә-сөйләнә, ул мине икенче җирдәге балалар йортына алып китте. Анда балаларга яхшы. Бәхетле һәм шат балалар анда бездәге кебек рухи кысынкылык сизмиләр иде. +Шушы вакыйгалардан соң Муса абый безнең балалар йортындагы җитешсезлекләрне бетерү буенча бик күп эшләде. Соңыннан безнең балалар йорты үрнәк интернат булып әверелде. +Муса абый әдәби әсәрләрне бик бирелеп, мавыгып укый иде. Мин аны бик җиңел таба идем: ул университет бакчасында була. Мине күрүгә, укыган китабы турында сөйли башлый, аеруча ошаган урыннарын шундук укып күрсәтә яки кызыклы эпизодларны сөйләп чыга иде. һәрбер китап аны рухландыра, һәрбер китаптан ул үзенә кирәкле белем һәм тойгы ала иде. +Абый университетны 1931 елда тәмамлады. Шул вакыт аңа Столешников тыкрыгыннан бер бүлмә бирделәр. Бүлмә алгач, мин дә аның янына күчтем. Бу вакытта инде мин дә ФЗӨ бетергән идем. Үз бүлмәсе булгач, абый бик күп яза башлады. Күбесенчә ул төнлә яза иде. Иртәрәк ятса, төн уртасында торып, язарга утыра. Кайвакыт мине дә уята һәм башына килгән берәр кызыклы фикер белән уртаклаша башлый яки берәр вакыйганың датасын яздыра. +ФЗӨ бетергәннән соң, мин туку фабрикасында эшли башладым. Муса абый фабрика хәлләре, эшчеләр тормышы белән бик кызыксына. Көн саен эштән кайткач, ул фабрикадагы барлык вакыйгаларны җентекләп сораша. Нинди яңалыклар бар, кемнәр нәрсә сөйли, ничек сөйли, нинди җырлар җырлыйлар, нинди мәкальләр кулланалар, нинди әкиятләр сөйлиләр; гомумән, эшчеләрнең ничек эшләү, ничек торулары, нинди сулыш белән яшәүләре — барысы да абыйны кызыксындыра иде. Мин үзем күргән һәм белгәнне, ишеткән халык әкиятләрен, мәкаль һәм җырларны абыйга сөйлим. Бервакыт мин аңа шаян малай турында сөйләдем. Бер малай ишектәге звонокка үрелә, буе җитми. Шуннан узып баручыдан звонокка басарга сорый. Тегесе басканнан соң: "Хәзер, абый, шылыйк, юкса икебезгә дә эләгер", — ди. Муса абый моны ишеткәч, эче катып көлә. Ә менә шул гади хикәяне, ничә еллар узганнан соң, ул, Моабит төрмәсендә исенә төшереп, "Интек төбендә" исемле шигырен язган. +1936 елда мин Киров шәһәренә киттем. Зәйнәп апа, хәрби-химик академияне тәмамлагач, шунда эшли башлаган иде. Ике елдан соң мин яңадан Мәскәүгә техникумга укырга килдем. Муса абый бу вакытта Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә эшли иде. Бервакытта да онытасым юк: беркөнне ул кояш кебек балкып кайтып керде һәм опера либреттосы язу өчен файдаланачак әкиятне сөйләде. Әкият "Алтынчәч" дип атала иде, һәм ул илһамланып либретто өстендә эшли дә башлады. +Ватан сугышы башлангач, Муса абый ил саклаучылар сафына басты. Миңа җиңүгә ышаныч белән тулы хатлар язды. Ул совет солдатының батырлыгына соклана иде. Хатларында ул кәгазь җибәрергә куша, окопта да каләмен ташламаячагын белдерә иде. Мин, Язучылар союзына барып, ал арның ярдәме белән берме, икеме кәгазь посылкасы җибәрдем ... +Бервакыт безнең җеп өзелде, хатлар килми башлады. Муса абый хәбәрсез югалды... Моны белү бик авыр иде, ләкин шулай да күңелнең бер почмагында, бәлки, исәндер, бәлки, кайтып керер дигән җылы өмет яши иде. +Ул, әлбәттә, кайтты, үлемсез "Моабит дәфтәрләре" белән кайтты. Фашист коллыгында алып барган героик көрәше, илһамлы иҗаты белән ул халык күңелендә бервакытта да үлмәс. +Мәрьям Сайфетдинова +ЯШЬ ВАКЫТЛАР +Мусаның балалык вакыты шактый авыр үтте. +Аларның атасы Мостафа җизни эчмәгән вакытта балаларын бик яратып тәрбияли торган шат күңелле, булдыклы, үткен кеше иде. +1919 елда бугай, Мостафа җизни эчәк авыруыннан үлеп киткәч, тормышлары тагын да авырлаша төште. Әмма нинди генә кыенлык күрсәләр дә, зарлану дигән нәрсәне белмәделәр, горур күңелле булып үстеләр. +Таныш-белешләр, туганнар барысы да Мусаның зирәклеген, зиһенлелеген мактап сөйләп бетерә алмыйлар иде. "Хөсәения" мәдрәсәсе укытучылары да (минем абыем укытучы, өйдә укытучылар булгалый иде) аны бик мактап сөйлиләр иде. +Муса рәсем ясарга бик ярата, рәсем укытучысы Сәләх Камалны яратып сөйли иде. һәр атнакич Тукайның калын җыентыгын күтәреп безгә килә иде. Аның термины буенча бу кичәләр "Серле кичә" дип атала иде. Тукай шигырьләрен ятлый торган идек. Соңрак Мәҗит Гафури шигырьләреннән берсе дә ятланмый калмагандыр. +9-10 яшьләргә җиткәндә инде Мусаның ул вакыттагы татар әдәбиятыннан укымаган китабы калды микән? Калмагандыр. Чөнки "Белек" китапханәсендә аңа бирергә китап таба алмый аптырый торганнар иде. Барысын да ул белә, укыган булып чыга иде. "Ак юл" журналын (балалар журналы) иң беренче табып укыган кеше ул була иде. +Ачык хәтерләмим, 1914 ел тирәсе булырга кирәк, бервакыт безгә Рәхимә абыстай елап килде: "Көн саен кичкә таба күрми дә калам, Муса югала. Төн уртасында гына кайтып ята. Кайда йөргәнен һичбер төрле юл белән дә әйттереп булмый. Нигәдер бу арада бик тын йөри. Ай инде шундый хәл, шул турыда бик борчылам. Кайдан эзләргә дә белмим". +Бер-ике көннән соң Муса безгә килде. Антлар иттереп, сер итеп, мине үзе белән кинога йөрергә чакырды: "Мин көн саен өчәр сеанс төрле кинода булам. Акча кирәкми. Берәр зур кешенең итәгенә тотынып кереп китәм. Ул кеше сизми. Ә билетерша ул кеше белән килгән бала дип уйлый. Чөнки мин бик акыллы гына, юаш кына булып торам. Кинода бик күңелле, кызык нәрсәләр күрсәтәләр. Үзенә аерым серле дөнья. Тын алырга куркып карап утырасың хәтта. Бер ияләшкәнче генә, соңыннан үзеңнең дә көн саен барасың гына килеп торыр. Менә шул кинодагы кебек артист булсаң иде!" +Гомумән, Муса бик тиз җанланып, мавыгып китә, сер сөйләргә ярата иде. +* * * +1915 ел башы. Рәхимә абыстай белән Муса безгә бәби туена килделәр. Муса бездә кунарга калды. Шул төндә ул миңа сер итеп үзенең Тукай кебек шагыйрь булырга теләгәнен сөйләде. Башта миннән берәүгә дә сөйләмәм дип ант иттереп, үзенең язган ике шигырен укыды. Текстларын хәзер хәтерләмим, онытылган. Шигырьләренең берсе Мостафа авылын мактап язылган иде. Икенчесе язгы кояшка багышланган иде. Болар аның беренче шигырьләреме, юкмы, әйтә алмыйм. +1915-1916 елның ахыры. Рәхимә абыстайның бездә көлеп сөйләп утырганын хәтерлим: "Муса төннәрдә качып шигырь яза. Икенче көнне атасы белән мин исебез китеп тыңлап утырабыз. Матур яза бит". +1916 елның кышы. Өске базар мәйданында Урта Азиядән килгән үзбәк акробат бөтен йортлардан биек итеп тартылган тимерчыбык буенча аягына тарелкалар бәйләп йөрде. Шуны карап кайткач, Мусаның залимнәр дөньясын каргап, тамагын туйдырыр өчен шундый әче суыкка түзгән, изелгән талантны кызганып шигырь язып утырганын хәтерлим. +1917 ел тирәләрендә Муса туган-танышлар арасында кечкенә шагыйрь дип танылган иде инде. +Оренбургта гражданнар сугышы вакытлары. Авылдан Мусаның Ибраһимга ияреп сугышка катнашып йөрү хәбәрләре килә. Соңрак, Мостафа авылында балалар түгәрәге төзеп, авыл халкы өчен аң-белем кичәләре үткәреп йөрүләре ишетелә. Шул вакытларда миңа Мусадан көрәшкә димләп шигырь белән язылган хат килде. Хат рәсемнәр белән бизәлгән кәгазьгә язылган иде. Кызганычка каршы, ул хат 1922 елда Уралның көчле язгы ташкыны вакытында су астында калып югалды (без ул вакытта шәһәр читендә, Урал аръягында тора идек). +1919-1920 елларда мәктәп балалары арасында Мусаны белмәгән кеше аз булгандыр. Ямашев исемендәге китапханәдә (элекке "Белек" йорты) еш-еш кына балалар иртәләре үткәрелә иде. Шул утренникларда Муса үзенең шигырьләре белән чыккалый иде. Минемчә, шул елларда аның татар газетасында кайбер шигырьләре басылгалады да. Ул елларда "бәләкәй шагыйрь" Ченәкәйнең ярдәменә мохтаҗ иде әле. Шәһәрдә Мусаны "бәләкәй шагыйрь" итеп танытуда да Ченәкәйнең тәэсире булды. Газетада басылуына да Ченәкәй сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. +1921-1923 елларда ТИНОда укыган вакытлары. Казанга рабфакка укырга китәргә җыенып йөргән чорлары. Муса бу елларда инде бик күп яза иде. Ләкин Мусаның саксызлыгы байтак шигырьләрен юкка чыгарган булуы мөмкин. +1925-1927 еллар. Муса — Оренбургта укомол работнигы. Кайдан вакыт тапкандыр, әле дә аңлап җитә алмыйм: мин мәктәптә укытучы булып эшли идем, программа буенча мин балалар белән шәһәр тарихын өйрәнергә тиеш, Муса көн саен диярлек кайдандыр шәһәр тарихы турында дөнья кадәр материал җыеп кайта торган иде. +Гомумән, бала вакытларында Муса, тыштан караганда кеше белән исәнләшергә дә оялып, кызарып торган кыюсыз гына оялчан малай булса да, бик инициативалы, энергияле, шат күңелле, җор сүзле, җырларга, биергә ярата торган кеше иде. Ул булган җирдә җыр да, көлү дә өзелми торган иде. Бу яктан Муса әнисенә, Рәхимә абыстайга охшаган. Рәхимә абыстай, хәреф тә танымаган надан, тормышта изелгән, йончыган кеше булуына карамастан, шактый зур артист иде. Кичләрен ул, мимика белән төрле таныш кешеләр кыяфәтенә кереп, безне көлдерә торган иде. Балаларын бик сөеп, яратып үстерде. Төсе белән дә Муса күбрәк әнисенә охшаган. Буй ягыннан әтисе дә, әнисе дә, бөтен туганнары (Ибраһимнан башкалар) кечкенә буйлылар. +Студент елларында хат алыша идек (ул Мәскәүдә, мин Казанда), аның хатларында ачыктан-ачык сөйләшүенә, бөтен уйлары, планнары, уңышлары, хаталары, мәхәббәтләре турында шулкадәр ачык сөйләвенә аптырый идем. +Кызганыч, хатлар саклау гадәтем юк. Бик үкенәм. +Зәкия Йосыпова +БАЛАЛАР ОЕШМАСЫ +Минем әти Мусаның әнисе белән бертуган. Безнең балалык еллары бөтенләй диярлек бергә узды. Хәтта кайвакыт бер үк семьяда яшәргә туры килде. Шулай булса да Мусаның балалык чоры турында тулы бернәрсә сөйли алмыйм, инде күп нәрсә онытылган. Хәтердә калган нәрсә шул: Муса үзенең яшенә караганда күбрәк белә торган малай иде. Ул көчле, шаян, кечелекле һәм ярдәмгә хәзер торучан иде. Табигать аның өчен серле бер дөнья иде. Ул кырларда, болыннарда йөрергә, балык тотарга бик ярата. Кайвакыт ул көне буена югалып тора, димәк, ул инде балык каптыру белән мавыга. Мусаның әнисе борчылып минем әтигә килә. +— Шундый тынгысыз, баш бирмәс малай белән нишлим инде мин? — ди иде. +Муса бик турылыклы, гадел малай булды, ул бервакытта да алдашмады, бервакытта да хәйлә юлына басмады. Берчакны ул үзенең турылыгы аркасында кызык хәлдә калды. Мәктәптә дәрес бара. Бары Муса гына ниндидер уйга чумган һәм дәрестә икәнен оныткан. Ул үз янына укытучы килеп басканны да сизми калган. Укытучы аңардан: +— Муса, син нәрсә уйлап утырасың? — дип сорый. +— Өйдә чәй эчкәнебезне уйлап утырам, — дип җавап бирә Муса. +Ачык сорауга туры җавап. Ул арада укучылар көлә башлыйлар. Ләкин укытучы Мусаның алдашмавы өчен һичбер җәза бирми. +Муса һәрвакыт "4" һәм "5" билгеләре генә ала, бигрәк тә математикадан яхшы укый иде. Укытучылар һәрвакыт аның зирәк акылын, җитез фикерләвен әйтәләр иде. +Муса яшьтән үк яхшы художник иде. Безнең авылның күренешләрен ул майлы буяу белән бик күп ясады. Шундый күренешләрдән торган махсус альбомы да бар иде аның. Боларны ул "Туган ил" дип атады. Муса шулай ук карикатуралар ясарга да оста иде. +Гражданнар сугышы тынгач, безнең авылда партия ячейкасы булды һәм совет хезмәт мәктәбе оештырылды. Соңгарак наданлыкны бетерү мәктәпләре оешты, зурлар укырга йөри башладылар, уку йорты ачылды, гомумән, авылда культура революциясе башланды. Шушы хәрәкәттә зурлар белән бергә без — балалар да катнаша идек. Мусаның абыйсы Ибраһим партия әгъзасы һәм безнең мәктәптә укыта иде. Минем зур апам да мәктәптә укыта иде. Абыйлар, апалар лекцияләр сөйлиләр, концертлар, спектакльләр куялар, ә без, балалар, ничек тә шул эшләргә катнашырга һәм ал арга ярдәм итәргә тырышабыз. Зурлар безгә төрле эш кушалар, хәтта кайвакыт спектакльләрдә дә катнаша идек (ул чакта әле аеруча хатын-кыз рольләрен башкаручылар күп түгел иде). Шулай булуга да карамастан без әле бик япть идек, зурлар башкарган кайбер нәрсәләр безгә аңлашылып та җитми иде. Еш кына безне, җыелыштан, репетицияләрдән яки клубта башка берәр нәрсә үткәргәндә, илтифатсыз гына куып чыгаралар иде. Андый чакларда безгә бик күңелсез була, зурларга бер көнчелек белән карый идек. +Шундый көннәрнең берсендә булса кирәк, Муса миңа болай диде: +— Зәкия, беләсеңме нәрсә, әйдә без үзебезгә аерым бер балалар түгәрәге оештырабыз, ал ардан аерылып эшләрбез һәм башка балаларны да чакырырбыз. Мин инде бу хакта бик нык уйладым, кайбер нәрсәләрем дә бар. Менә күрерсең, безнең эшебез дә гөрләп торыр. +Аның идеясе бик мавыктыргыч, ләкин бу юлда кыенлыклар да аз түгел иде. +— Әйдә, үзебез балалар спектакле куябыз, — ди Муса, — эшне шуннан башлыйбыз. +Муса пьесаларның авторы гына түгел, ул оештыручы, җитәкче, спектакльне куючы режиссер, художник һәм актер да иде. +Иң элек "Варенье" дип аталган спектакль куйдык. Постановканың балаларча беркатлы булуына һәм рольләрне дә шул ук балалар башкаруына карамастан (декорация өстәл, ике утыргыч, өй гөлләре, сөлге һәм мендәрләрдән гыйбарәт, аларның барысын да үз өйләребездән алып килгән идек), спектакль искиткеч уңыш белән барды. Шунысын да әйтергә кирәк: без, авыл балалары, театр, концерт дигән сүзләрне әле беренче тапкыр ишетә идек. Безнең постановкалар кич белән була, балалар гына түгел, зурлар да килә иде. +Беренче постановкадан соң түбәләребез күккә тиде, без бик канәгать булдык. Рухланып, дәрт белән эшкә керештек, оешма рәсми яши башлады.Аның председателе Муса, ә секретаре мин идем. Оешманың бюросы сайланды, ул атна саен җыела, ә гомуми җыелыш аена ике тапкыр була иде. Башта оешманың әгъзалары күп булмады, соңыннан бик тиз үсеп китте. Чөнки безнең эшебез җанлы, кызыклы, балаларны мавыктырырлык иде. Дөрес, башта кызларны оешмага тарту авыр булды, кызларны әниләре җибәрми, шуңа күрә алар ата-аналарыннан качып-посып киләләр иде. +Оешма каршында редколлегия сайланды һәм ике атналык журнал чыгарыла башлады (дөресендә ул стена газетасы, тик битләре журнал кебек тегелә иде). Аның исемен хәзер мин хәтерләмим. Журналның редакторы һәм художнигы Муса, мәкаләләрне без барыбыз да яза идек, кайчакта зурлар да катнашалар иде. +Безнең эшнең иң уңышлы тармагы театр булды. Моны мин пьесаларны үз тормышыбыздан актуаль темаларга язылган булуыннан дип уйлыйм. Үз тормышыбыз чагылганга, авыл халкы аларны алкышлап каршы алды. Пьесалар бик еш куела һәм һәрчак диярлек яңа әсәр куела. Тик мин Муса язган пьесалардан бантка нинди дә булса бантка авторларга мөрәҗәгать итүебезне белмим. Бәлки, ул пьесалар хәзер дә кайда да булса сакланадыр. Муса ул вакытта бик күп язды, бик күп кулъязмалары булырга тиеш. +Безнең оешма үсте, хәзер инде расходлары да күренә башлады: кәгазь алырга кирәк, ансыз журнал чыгарып булмый, грим кирәк, керосин һәм башкалар кирәк, һәм без акчалы спектакльләр куя башладык. Гаҗәп, спектакльләр түләүле булса да, билетлар җитмәде, тамаша залы һәрвакыт тулып торды. +Кызык, зурлар "Казанга сәяхәт", "Мәкер вә мәхәббәт", "Бәхетсез егет" кебек әсәрләрне сәхнәгә куялар иде. Ләкин аларның постановкалары Муса пьесалары кебек үк уңыш казанмыйлар иде. Ничек кенә әйтсәң дә, зурлар постановкасында бүгенге көн чагылмый иде. +Ярты еллап эшләгәннән соң, безнең оешма әгъзалары саны бик күбәйде. Оешма әгъзасы дигән исемне яулап алырга кирәк була башлады. Оешма үзенең устав һәм программасын эшләде (билгеле, ул коммунистлар ярдәме белән күмәк рәвештә язылды). Уставны бозган әгъзаларга төрле чаралар кулланылды. Бер елдан соң инде безнең оешма көчле коллективка әверелде, безнең үз клубыбыз булды. Дөрес, бу махсус салынган клуб түгел, без бер тол хатынның йортын акча түләп арендага алдык. Оешманың үсеше өчен аның әһәмияте зур булды. Клубта газеталар була, үзебез чыгарган журнал була, авыл балалары теләсә ни вакытта клубка килә алалар иде. +Оешманың даны тирә-якка таралды, аның турында күрше авылларда гына түгел, волостьта да сөйлиләр, безнең оешманы үрнәк итеп телгә алалар иде. Кышкы каникул вакытында Татар укытучыларының губерна съезды безнең авылда булды. Делегатларның соравы буенча, съезд безнең оешманың эше турында доклад тыңлады. Берничә тапкыр Мусаның пьесаларыннан спектакльләр куйдык. Бу спектакльләр югары бәя алды. Делегатлар безнең журналларны алып укыдылар һәм, балаларны оештыру өчен, үз авылларына чакырдылар . +Ел ярым, ике ел эшләгәннән соң, волость балалар оешмасы төзелде (ачык хәтерләмим — волость комсомол оешмасы каршында булса кирәк). Без дә шуңа кушылдык һәм безнең авыл оешмасы "Балалар пролетар клубы-театры" дип исемләнә башлады. +Мәктәптә +Минем өчен Муса шагыйрь һәм көрәшче генә түгел, ул минем укучым да. Бик күп еллар (1907-1954) балалар укыту, тәрбия итү эшендә эшләгән кешегә үзең тәрбияләгән балаларның батырлыкларын күрү — әйтеп бетергесез зур шатлык, шатлык кына да түгел, зур бәхет. +М.Җәлил турында үземнең кайбер истәлекләремне язып үтәргә телим. +Мин Муса укырга кергән елны Шарлык районы Мостафа авылында икенче ел укыта идем. Бу елларда авыл мәдрәсәләренә берникадәр яңалыклар кертелә башлаган иде: иске урындыклар урынына парталар ясату һ.б.ш. Билгеле, бу вакытларда мәдрәсәләрдәге үзгәрешләр халыкның үз көче белән эшләтелеп, аның башка расходлары да авыл кешеләре карамагында иде. Мусаның әтисе Мостафа агай, акча белән яки материаль ярдәм итә алмаса да, хәленнән килгәнчә (стандарт парталар, башка нәрсәләр ясатуда) активлык күрсәткән кешеләрнең берсе булды. +Балалар мәдрәсәгә укырга җыелдылар. Менә шул вакытта мәдрәсәгә балалар белән бергә Мостафа агай да килеп керде, ләкин ул үзе белән беркемне дә алып килмәгән. Аның йомыпты шул: "Ни эшлибез, Габдулла, малай бик үзсүзле булып чыкты, укырга барам, дип, һәр көн мәдрәсәгә барырга җыена", — диде. Мин Мусага мәдрәсәгә килергә, тыңлап утырырга рөхсәт бирдем. +Муса килеп тыңлап утыручы гына булмады. Алты яшендә мәдрәсәгә килеп кергән бу бала үзенең зирәклеге белән бик тиз танылып өлгерде. Ул вакытта дүрт класс укучылары бер бүлмәдә, бер укытучы тарафыннан укытыла, 1 нче класс — беренче рәттә, 2 нче класс — икенче рәттә, 3 нче класс — өченче рәттә, аннары 4 нче класс укучылары. +Унбиш көн чамасы узгач, Мусада зур үзгәреш сизелде: 1 нче класс укучысына куелган сорауларга тулы җавап бирү белән бергә, 2 нче класс укучыларына куелган сорауларга да катнаша башлады. Шулай итеп, 6 яшьлек Муса вакытлыча гына дип рөхсәт бирелгән бик тиз вакыт эчендә 1 нче класс өчен бирелергә тиеш белемне үзләштерде. Моның минем өчен кыен яклары да булды. Хәзер инде Муса беренче класс рәтендә утырса да, күңеле белән 2 нче класс тирәсендә йөри, хәтта түздереп тә булмый башлады. Шул рәвешле мин: "Син, булмаса, Муса, бу рәткә чыгып утыр", — дип, аны 2 нче класс рәтенә утырттым. Бу хәл Мусага бик зур тәэсир ясады: ул (үзенең алга баруын сизептерме, балаларча мактаныптырмы) бик горурланды. Хәзер инде Муса һәр дәресне игътибар биреп, тагын да рухланып тыңлый башлады, тагын да активлашты. Җыр дәресләрендә һич тә тартынусыз беренче булып җыр башлый, аерым гына җырларга кушылса, үзе теләп бик рәхәтләнеп җырлап күрсәтә иде. Ул халык җырларын бик күп белә иде. +Мин әле Мусадан болай гына тынычлана алмадым. Берике ай укыгач, аның кызыксынуы арта төшеп, ул тагын да түземсезләнә башлады. 4 нче класслар тапкырлау таблицасын өйрәнәләр. Мин Мусаны читтән генә күзәтәм: 4 нче классның кайбер укучылары тапкырлау таблицасы буенча җавап бирергә кыенсынганда, Муса да, кул күтәреп, птупты ук сорауга җавап хәзерләп утыра иде. +Ләкин Муса тәртипсез, урынсызга шаяручы малай түгел иде. Мин аны тәртипсезлек күрсәткәнлектән яки тыя аямаганлыктан түгел, ә зирәк, тырыш булганга, бар нәрсә белән дә кызыксынганга, бераз вакыт үткәч, 3 нче класс укучылары рәтенә күчереп утыртуны дөресрәк санадым. +Шулай итеп, уку елының азагында ул 4 нче класска күчерелде. Ә җәйгә чыккач, тормыш авырлыклары аркасында, Мостафа агай шәһәргә, Оренбургка семьясы белән күчеп китте. +Муса мәктәптә генә түгел, башка вакытларда да күп нәрсә белән кызыксына иде. Аның сораулары кайчакта гаҗәеп була, чөнки ул олыларча уйланып, бик күп белергә хәзерләнгәндәй сорый иде. Мәсәлән, нигә сыерчыклар кыш көне бездән китәләр дә нигә алар бездә кышларга һаман да өйрәнмиләр икән? Нигә мәчеткә барган мәзин бантына чүпрәк урый, ә башкалар бүрек кия? Ни өчен мәчет манарасына көндез менеп азан әйтәләр, ә кичкә таба менмичә, җирдән генә азан әйтәләр? Мәзин бабай азан әйткәндә ни өчен колагына бармагын тыга? +Мин аңа: "Мәзин үз тавыптын ишетмәскә тырыша, чөнки ул көненә биш тапкыр азан әйтеп, үз тавышыннан үзе туйгандыр", — дигәч, ул: "Мин дә хәзер, ул азан әйткәндә, колагымны каплыйм әле", — дип көлә иде. +Муса Оренбургка киткәч, мин аның белән озак вакыт очраша алмадым. Чөнки мин бу авылныкы түгел, ә күрше Тукай авылыныкы идем. Аннан соң мин аны 1926 елда птупты ук Мостафа авылында очраттым. Ул туган авылына кунакка кайткан, мин дә кунакка килгән идем. Бу очрашуда ул инде буйга үскән зур егет булган иде. Ул хәзер авыл халкының тормышы белән кызыксына, туган авылы табигатенә соклана, яшьләр белән спектакльләрдә катнаша иде. Саел 3-58 33 мыш һәм Нит елгасы арасына урнашкан Мостафа авылының пейзажын эшләп, авыл картларына күрсәтә. +Менә шулай Муса тормышны һәрьяклап белергә тырыша, тормышны сөя иде. Шул елдан соң без аның белән очраша алмадык. +Сагыйть Агиш +ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА КАЙБЕР ИСТӘЛЕКЛӘР +Без Муса Җәлил белән якташлар гына түгел, бала чакта бер үк мәктәптә укыган кешеләр дә. Муса Җәлил туган Мостафа авылыннан Оренбургка безнең авыл аша үтәләр. Тигез ялан, сирәк-сирәк кенә очрый торган ялангач калкулыклар буйлап сузылган юлдан Муса Җәлил кайсы вакытта узгандыр, анысын белмим, ләкин мин 1917 елда Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсенә барганда, ул анда укый иде инде. +Оренбургта ул вакытта дан тоткан ике мәдрәсә бар иде. Берсе шәкертләре күмер карагы дип аталган (кашларына, күзләренә сөрмә тарталар иде бугай) схоластик мәдрәсә — Вәли мулла мәдрәсәсе, икенчесе муштрага нигезләнгән "Хөсәения" мәдрәсәсе. Монда, дин дәресләре белән бергә, физика, математика, география, туган тел, рус теле дә укытыла, рәсем һәм физкультура да бар иде. Мәдрәсәдә гомуми ятак. Биш вакыт намаз үтәү өчен идәненә яшел постаудан намазлык җәелгән бүлмә дә бар иде. +Мәдрәсәдә төп дәфтәргә теркәлгән синең исемең алдында бер номер була. Әйтик, ул номер 32нче. Бөтен җирдә: ашханә өстәлеңә, сөлге куя торган ящигыңа, сандыгыңа, бүлмәңдәге киштәңә, караватыңа, партаңа шупты номер язылган. Буш вакытта базарга, авылдашларың килсә, алар янына урамга чыгып әйләнү өчен дә казыйдан рөхсәт алырга кирәк. +Шуны да әйтергә кирәк: кемнәрнең тәэсире беләндер бу мәдрәсәдә әдәби хәрәкәт шактый көчле иде. Ниндидер ислахчылар (реформаторлар) группасы, үзләренең имзаларын куймыйча, дин дәресләрен кыскартуны таләп итеп, мөрәҗәгатьләр ябыштыралар. Шагыйрь Һади Такташ та әллә шушында укый, әллә килеп кенә йөри иде, анысын ачык әйтә алмыйм, әмма без аны бик еш күрә идек. Башмаков дигән бер шагыйрь дә бар иде, ләкин Ибраһим түгел, Исхак иде бугай. Мәдрәсәдә кулъязма рәвешендә чыга торган журналда Кәрим Фәйзи һ.б.ларның шигырьләре басыла иде. Революция башлангач, бу егет ирекле рәвештә Кызыл Армиягә китте, соңыннан авырып үлде. Шулай ук мәшһүр артист Габдрахман Мангушев та бу мәдрәсәдә бик еш була иде. +Муса Җәлилне мин менә шушы мәдрәсәдә очраттым. Бу кечкенә генә гәүдәле, "р" авазын бик үк ачык әйтә алмаучы чандыр йөзле үсмер тирәсеннән кеше өзелми иде. Чөнки ул яхшы укучы булу өстенә бик яхшы иптәш, кеше белән бик әйбәт сөйләшә, шигырьләр, балалар тормышыннан берәр пәрдәлек пьесалар яза иде. Мондый пьесаларны мәдрәсәдә бик теләп каршы алалар. Өлкән шәкертләр кайсы чакларда ашханәдә, өстәлләрдән — сәхнә, одеяллардан декорация ясап, зурлар тормышыннан язылган сәхнә әсәрләре куялар. Табигый, бәләкәйләрнең дә уйныйсы килә, ә ал арга роль юк. Булса да, йомышчы малай кебек сүзсез яки "әтием кайтып килә" кебек бер-ике сүзле рольләр генә була иде. Муса Җәлил, шушы кирәкләрне каплар өчен, пьесалар яза. Шундый пьесаларның берсе "Варенье" дип атала иде. Бер пәрдәлек бу пьесаның сюжеты шактый кызыклы, бигрәк тә сүзләре мәзәк иде. Ул бик күп тапкыр куелды. Мәдрәсәдә кызлар юк, шуңа күрә кызлар ролен башкару өчен күршедәге кызлар мәдрәсәсендәге укучылар чакырыла иде. Әй, күпме ялындыра торганнар иде алар! Хәер, яшь "драматург", бу кыенлыкны исәпкә алып, кызлар образын кертмәскә тырыша иде. Бу пьесада өч кеше катнаша: ике дус малай һәм берсенең сеңлесе. Йорт хуҗасы булган малай өйгә иптәшен алып кайта. Өйдә варенье булганын әйтә. Ләкин кайда икәнлеген белмиләр. Ул киштәдә. Берсе җилкәсенә икенчесе басып, вареньены алалар. Ашыйлар. Ишек шакыйлар. Савытны яшерәләр, йорт хуҗасы булган малайның сеңлесе кайтып керә. Варенье турында шикләнә. Тегеләр баш тарталар. Малайларның авызлары буялган. Малайларның берсе бер кулын артка яшерә. Кыз бала ике кулын да күтәрүне таләп итә. Җиңешү башлана. Малай кулларын күтәрә, бал калагы идәнгә төшеп китә. +Сез, пьесаның идеясе нәрсәдән гыйбарәт, диярсез? Нәрсә дим? Автор, билгеле, урларга, алдашырга ярамый дигәнрәк фикерне әйтергә теләгәндер. Унбер яшьлек баланың әсәрендә шуннан артык нәрсә булсын инде! һәм ул беренче каләм тибрәтүче өчен начар түгел иде шикелле. +Кулъязмасы бик матур, рәсемгә дә бик оста иде Муса Җәлил. Берчак ул, мине үз классларына алып кереп, партасын күрсәтте. Гаҗәп пөхтә итеп җыештырылган бу парта эчендә китаплар, пенал, буяулар куелган, капкачына кнопкалар белән рәсемле открыткалар беркетелгән. Ул вакытта, бәлки, авторларына игътибар да ителмәгәндер, тик хәзер, томан эчендә генә булса да, алар арасында Шишкин, Левитан рәсемнәре 2 35 барлыгын хәтерлим. Рәсем дәфтәренә Муса Җәлил акварель белән рәсемнәр ясаган. +Рәсемнәр белән мавыгу аның күңелендә, әдәби әсәрләр белән мавыгуга караганда, нинди урын алгандыр, әйтүе кыен, ләкин без барыбыз да аңардан булачак шагыйрь, бәләкәй түгел, зур шагыйрь көтә идек. Бигрәк тә аны иптәшләре арасында шушы елларда шәһәр сәхнәсендә куелган "Усал" исемле пьесасы күтәрде. Балалар тормышыннан язылган зур күләмдәге әсәр иде ул. Шагыйрьнең истәлекләрендә, хатларында бу пьеса турында искә алулар бармы, юкмыдыр, ләкин ул Муса Җәлилнең тәүге адымнары өчен бик әһәмиятле әсәр иде. Анда яхшылык белән яманлыкның бәрелеше, азактан тәүгесенең өстенлек алуы күрсәтелгән. Әсәр яхшы теләкле романтика белән сугарылган, язучы рухының югарылыгы турында сөйли. +Миңа Оренбургтан китәргә туры килде, һәм мин иптәшләр язган хатлар аша Муса Җәлилнең революциянең тәүге елларында ук губерна күләмендәге зур комсомол работнигы булып китүен ишеттем. Ул комсомолның Оренбург губкомында татар-башкорт бюросында эшли иде. Инде аның шигырьләре берсе артыннан икенчесе чыгып тора. Муса Җәлил Мәскәү, Казан матбугатында бик еш күренә башлады. +1928 елларда мин Муса Җәлилдән хат алдым. Ул үзенең бу хатында, "Кечкенә иптәшләр" журналына катнашырга чакырып, шушындый юлларны язган иде: "Без бәләкәй чакларда уенчык журналлар чыгара идек. ВЛКСМ Үзәк Комитеты "Кечкенә иптәшләр" исемле чын журнал чыгара. Чынлап кына шушы журналда катнаш әле". Күптәнге танышның бала чакны бергә үткәргән дусын онытмавы, әлбәттә, мине куандырды. +Муса Җәлилне Ватан сугышына кадәр үк Башкортстанда татар телендә язган шигырьләре аша бик яхшы беләләр иде. 1930 елларга кадәр Муса Җәлилнең "Бәләкәй кыз"1 драмасы башкорт сәхнәсендә уңыш белән барды. Мин аның эчтәлеген яхпты хәтерләмим, һәрхәлдә, ул "Алтынчәч" либреттосына бик якын иде. Хәтта Тугзак дигән исем дә бар иде шикелле. Шулай итеп, "Алтынчәч" аның күңелендә бик озак йөргән булырга тиеш. Ниһаять, "Алтынчәч" иҗат ителде. Композитор Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосы буенча язылган "Алтынчәч" операсын Башкортстан тамашачылары һаман да дулкынлану белән тыңлыйлар. +Совет кешеләренең сокландыргыч сыйфатларын үзендә туплаган патриот шагыйрьнең якты истәлеге аның үлмәс әсәрләрендә яшәр. +Төхфәт Ченәкәй +БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР +1918 елның көзе иде. Мин башлангыч мәктәптә укыта идем. Кемдер миңа: "Бер бәләкәй генә бала бар, шигырь язып маташа, син аны күр әле", — диде. Мин, "Хөсәения"гә кереп, кечкенә һәм кыюсыз баланы эзләп таптым. +— Шигырьләр язасыңмы? +— Язам. +— Син ал арны миңа күрсәт. +Муса, шундук җанланып китеп: +— Хәзер күрсәтимме? — диде. +— Юк, син ал арның барысын да җыеп минем өйгә алып кил, — дидем мин. +Билгеләнгән вакытка Муса, шигырьләрен алып, минем квартирага килде. Шулай итеп, безнең иҗади дуслык башланды. Башта без атнага бер тапкыр очраша идек, аннан соң еш очраша башладык, бераздан инде бергә үк тордык... Без гел бергә йөрибез, мин кайда булсам, ул шунда. Безне һәрвакыт бергә күрүчеләр: +— Әллә бу синең улыңмы? — дип сорыйлар иде. +Муса ул чакта тар гына ак костюм кия иде, шул ак кием фонында аның кызаруы, уңайсызлануы бик нык сизелә иде. +Минем китапханәмдә шактый гына борынгы китаплар бар: Әбелмәних Каргалыйның "Өммикамал" исемле шигырьләр китабы, "Мөхәммәдия", "Бакырган", "Йосыф" китаплары, "Таһир-Зөһрә", "Бүз егет" һ.б. Мин бу китапларны Мусага аңлатып бирәм, аларның шигырь төзелешләрен күрсәтә идем. Шул 1918 елның ахырында Гали Рәхимнең "Шәрык шагыйрьләре" исемле китабы басылып чыкты. Аны без Муса белән бергә укыдык. Анда Хәйям, Хафиз, Ширази, Руми, Робиндранат Тагор һ.б. авторлардан үрнәкләр бар иде. Муса бу китапны өенә алып китеп тә укыды, теткәләнеп беткәннән соң гына кире кайтарды. Димәк, ул ал арны бик нык өйрәнгән. Мусаның шагыйрь булып формалашуына, һәрхәлдә, аның беренче адымнарын ясауга, бу өйрәнүләрнең тәэсире булмый калмагандыр. +Муса үз шигырьләрен тикшереп тәнкыйть итүгә әйбәт карый иде. Кайбер шагыйрьләр кебек тәнкыйть күтәрмичә күңелсезләнеп утыруын хәтерләмим. Була бит шундый шагыйрьләр, син аңламыйсың, минем шигырьне 200 елдан соң яратырлар, дип кәпрәя башлый. Ә Муса сүз тыңлаучан булды, сүзне күңел биреп тыңлый, һәрбер фикергә игътибар итә. Шуны да әйтим, ул бик авыр хәлдә яшәгәндә дә яхпты укыды, бу аның игътибарлы булуыннан, кеше сүзен күңеленә салып баруыннан килә иде. Укытучылар да аны шуның өчен хөрмәт итәләр, менә Муса кебек укыгыз, дип, аны башкаларга үрнәк итеп куялар иде. +1918-1919 елларда мәдрәсә шәкертләре ике төркемгә бүленделәр. Бер якта — комсомоллар, революция яклы яшьләр, икенче якта — милләтчеләр. Муса белән мин комсомоллар ягында идек. Бу тарафта Дәминов, Саттар Иптбулдин, Сөләйманов кебек шәкертләр булуын хәтерлим. +1920-1921 елларда Оренбургта без Муса белән бер подвалда квартирада яшәдек. Бу бик авыр еллар иде. Ачлык еллары. Мин укыту өстенә АРА ашханәсенең мөдире булып эшли идем. Муса ТИНО студенты. Ләкин ул шулкадәр бәләкәй, аны, 4 нче класс укучысы дип, АРА ашханәгә беркеттек. Буйга аның 4 нче класс балаларыннан аермасы аз иде. Ул, шул балаларны оештырып, ашханәгә арба белән ашамлыклар таптый иде. Мин кайчак, подвалга кайткач: +— Кайчан чыгарбыз икән бу җир астыннан? — дия идем. +Моңа каршы Муса: +— Кайгырма, Ченәкәй абый, яхшы орлыкны җир астына күмәләр, аннан соң алар нинди матур чәчәкләр, җимешләр булып үсеп чыгалар, — ди иде. +Ул елларда Оренбургта Казаннан газеталар гына яздыралар, журналлар килми иде. Миңа журналларны Казаннан җибәреп торалар. Муса барлык газета-журналларны укып барды. +Еллар узды. Муса Мәскәүдә укый һәм эшли башлады. Мин еш кына Мәскәүгә барам һәм Муса янында туктыйм. Ул "Кечкенә иптәшләр" журналында эшли, үзе студент, общежитиедә тора. Төнге сәгать өчләргә кадәр дәресләр карый, журнал эше белән шөгыльләнә. Ул журнал материалларын шулкадәр җентекләп эшли: төзәтә, яңадан күчереп яза, тагын сыза, тагын яза. +— Е1ик шулчаклы җентеклисең? — дисәң, ул: +— Ул бит балалар журналы, мин аның һәрбер сүзе өчен җавап бирәм. Үзең язмасаң, кирәкле материал җитми, — ди иде. +1930 елларда ул сеңлесе Хәдичә белән аерым квартирада тора башлады. Ләкин эшләве элеккечә иде: көне-төне эштә, укуда! Күп вакыт мин иртә торуга, ул булмый иде инде. Яки: +— Мин киттем, син үзең чәй кайнатып эч! — дип уятып китә. +1934 елда булса кирәк, Мусаны Мәскәүдән районга газета чыгарырга җибәрделәр. Ул Казанга миңа килеп төште. Юлда ук ул газета өчен мәкаләләр сызгалап килгән. Миңа килеп кергәч тә, газета планнарын төзи башлады, мәкаләләр язуын дәвам иттерде. Бүленгән араларда әдәбият турында, туганнары турында сөйләшә башлыйбыз. Ул арада нидер исенә килә һәм Муса, онытмас өчен, баргач менә шуны эшләргә кирәк, дип, яңадан каләмгә, кәгазьгә тотына... +Муса белән минем бәйләнеш 1937 елда өзелде... Аның миндә хатлары бик күп иде... Аларның иҗтимагый әһәмияте бар дип уйлыйм. Без интим нәрсәләр турында язышмый идек. Ул үзенең хезмәте, укуы турында яза. Мин җибәргән шигырьләргә карата бу шигыреңне басам, бөл арын басмыйм, үзеңә кире җибәримме, әллә ертып ташлыйммы, дип сорый. "Безнең юл" журналында басылган шигырьләремнең үзенә ошавы яки ошамавы турында яза иде. +Гали Маннапов +ОТРЯД БЕЛӘН +Оренбургтан күчеп кайткач, кайсыдыр елны Мусалар Сәгыйть исемле кеше өендә тордылар. Соңыннан йортны Нит ягына күчереп салдылар. Мусаның әнисе Рәхимә апаны күршеләр бик ярата иде, минем белүемчә, аның язган шигырьләре дә булган. +Муса авыл балаларын оештырды, аның оешмасында яшьтәшләре дә бар, кечерәкләр дә җитәрлек, минем кебек олыраклар да бар иде. Бари Вахитов Мусадан 2-3 яшькә зур булса да, алар мәктәптә икесе бергә укыдылар. Бари уртачарак буйлы, түгәрәк йөзле, матур, булган егет иде. Муса "Каз канаты" пьесасындагы җырларны шушы Бари белән киңәшеп язды. +Муса түгәрәк әгъзаларын декламацияләр сөйләргә өйрәтте. Бервакыт бер малай (исеме хәтердә калмаган) декламация сөйләргә чыкты да: "Иптәшләр!" — дип сүз башлауга, сүзен онытты. Халык көлә, ул кызара, каушый. Сүзен әйтә алмый торганнан соң: +— Мин сүземне бетердем, — дип кереп китте. +Муса әнә шундый сөйли белмәүчеләрне дә сөйләргә өйрәтте. +Спектакльләрдә, кичәләрдә әйбәт итеп сөйләсәң, Мусаның бик кәефе була иде. Бервакыт мин Г.Тукайның "Хөррият" исемле шигырен укыдым. Әйбәт итеп сөйләгәч, халык дәррәү килеп кул чапты. Муса бик шатланды. +Муса җитәкчелегендә спектакльләр еш куела иде. Спектакльләрдә Бари бик актив катнаша, кызлардан сеңлесе Зәйнәп, аннан соң Зәкия, аның апасы Шәрифә, Галимә Маннапова, Хәлимә Кәбировалар катнашалар иде. +Мусаның әнисе — Рәхимә апа — спектакльләрне куюда бик булыша, такыялар, бөркәнчекләр әзерләп куя, камзулларга тәңкәләр тага иде. +Без еш кына стена газетасы чыгара идек. Мусаның "Күселәр патшасы" исемле балаларга язылган рәсемле кечкенә бер китабы бар иде. Аны Муса үзе язган иде булса кирәк. Китап кечкенә күләмдә, саргылт-коңгырт төстәге кәгазьгә язылган иде. Мусаның бер сандыгы бар, китапларын, язган шигырьләрен ул шунда саклый иде. +1920 ел. Үләннәр яшәргән чак. Никольскийга, Ларка сыртына, Күлгән, Кара Тал авылларына банда таралган дигән хәбәр килде. Волость Кара Талда иде, безнең авыл коммунистларын волостька чакырдылар. +Минем абый Маннапов Хәбибулла һәм Мусаның абыйсы Ибраһим Җәлилов авылда иң элек коммунист булган кешеләр. Укытучы Гали Игъдисанов, укытучы Зариф Әбдиянов, Бари Маннапов барысы да Шарлыкка киттеләр, корал алып коммунистик отрядка кушылдылар. +Абыйлар киткәч, Муса үз оешмасының актив членнарын җыйды да: +— Нишләргә? Кулак бандаларының үтереп киткәнен көтеп ятарга ярамый бит! — ди. +Без инде бандитларның кеше талауларын, коммунистларны үтерүләрен күп ишеткән идек. Гомәр авылыннан бер комсомол, бер комсомолканы бик хурлап үтерүләрен дә белә идек. +— Әйдә китәбез, абыйлар китте, — ди Муса. +Без абыйларга барып кушылырга булдык. +Колама тауга таба әрәмәлектән киттек, янәсе, кеше күрмәсен. Өчебезгә бер берданка бар. Ул бик иске, күгәреп беткән, атмый да иде бугай. Аны Муса күтәреп килде, арыгач, өстерәп китте. Без бик озак йөрдек, арып беттек. Нит тугайлыкларында, әрәмәлектә бик озак әйләнеп, адашып йөрдек. Мусага "мылтык" бик авыр була башлады. Аны икенчебез күтәрде, Муса аны ташламаска кушты. +Менә бервакыт, Колама тау янына килеп җиткәч, Күлгән сыртында кораллы кешеләр күрдек. Без аларны кулак бандасы дип белгәнбез булса кирәк, посу ягын караганбыз. Мусаны да шунда югалттык. Соңыннан билгеле булды, Муса куркып качмаган, коммунистлар отрядына барып кушылган. Шунда абыйсын да очраткан. +Отрядта: +— Син яшь бит, сугышта һәлак булуың бар, — дип, төрлечә үгетләп, ачуланып карасалар да, Мусаны авылга кайтарып җибәрә алмаганнар. Шулай итеп, ул, унбиш көн буе, банданы тар-мар иткәнче, коммунистик отрядта сугыптып йөрде. +Ә без, нишләргә белмичә, шул әрәмәлектә ике көн адашып йөрдек тә өйгә кайттык. +1921 елда, авылдан киткәндә, Муса безгә килде. Әнидән бик ялынып сорады: +— Гали абыйны үзем белән алып китәм. Миңа ышаныгыз! — диде. +Ләкин мине җибәрмәделәр. Әти: +— Өч улым да читтә. Берсе дә өйдә калмый. Үзем илтермен, ат белән илтермен! — диде. +Шулай итеп, мин авылда калдым, Муса Оренбургка китте. +ул артист та иде +Муса кечкенәдән үткер, зирәк бала булды. Дәртле, кечелекле иде. Дәрестә шаярып кына утырган кебек була, укытучы, моңа игътибар итеп: +— Кая әле, Муса, син шаярып кына утырдың бугай. Әйтеп кара әле, беләсең микән? — дип, дәресләрне сорый башласа, Муса һичбер бәйләнерлек урын калдырмыйча чатнатып сөйләп бирә торган иде. +Казанда укыган чагында, җәй көне каникулга кайткач, бәйләгән ак оекка чалбар балагын кыстырып, чабата киеп, печән чабарга ярата иде. Шунда ук бик тиз генә стена газетасы оештырып ала иде. Җырга, музыкага, уен-көлкегә бик сәләтле иде. +Революциядән соң беренче мәртәбә Мостафада спектакль куелды. Оештыручы Гали Игъдисанов иде (ул соңыннан фронтта һәлак булды). Муса, кечкенә булуга карамастан, беренче спектакльләрдә үк катнашты. Бу — революциянең беренче еллары, спектакль халык өчен яңа нәрсә иде. Беренче булып картлар үзләре килде, хатын-кызлар булмады. +Без "Анам кабере янында"ны сәхнәләштерәбез. Сәхнәдә кәсләр белән каберләр ясалган. Муса кечкенә ятимне уйный. Ул бик яхшы уйный. Картлар елашып та алалар. +— Зарарлы нәрсә юк ич, тагын кабатлагыз! — диләр картлар. +Менә шулай башланып китте безнең спектакльләр. +Мусаның нәрсә эшли алуын кечкенәдән үк сизеп була иде. Бераздан ул бию-җырлар белән катнаш опера сыман спектакльләр куя башлады. Халык аларны бик яратты. +Мусаның коммунистик отрядта Эстәрлебашка хәтле килүе хак. Ул агасы Ибраһим белән бергә булды. Бирсәң, Муса винтовка да алды, кылыч та такты. +Ул чакта төрле кулак бандалары, сәнәкчеләр әле аннан, әле моннан күтәрелә тордылар. Мәсәлән, шул ук 1920 елны боз туңган чорда сәнәкчеләр күтәрелде. Никольскийга кадәр килделәр. Безнең авылны сәнәкчеләргә каршы Ибраһим Җәлилов җитәкләде. Икенче тапкыр сәнәкчеләр язгы тырма вакытында күтәрелделәр. Без, йөзләп коммунист, районнан аларга каршы бардык. Муса бу операциядә дә катнашты. Сәнәкчеләр безнең авылга керә алмадылар. +ТИНОда +Мин Муса белән 1921 елда, авыр ачлык елларында очраштым. Ул Оренбургта ТИНОда укый иде. Мин дә, авылдан килеп, шунда укырга кердем. Исеме пединститут булса да, программасы педтехникумнан бик аз гына югары иде. Анда күпчелек авылдан килгән татар балалары иде. +ТИНОда чыга торган "Истикъбаль йолдызы" исемле журналда Муса даими язучы иде. Мин дә шул журналга язгаладым. Муса, минем язган мәкаләләремне яратып, килешмәгән җирләрен төзәтеп, күп ярдәм итә торган иде. +Муса бик шаян, кызыклы сүзләр белән кешене үзенә җәлеп итә, көлдерә, үзе дә уен сүзне күтәрә, бер дә үпкәли, ачулана белми иде. Укучылар шул елларда шактый ачлык күрделәр. Ач көе уку кыен, әлбәттә. Муса, безнең күңелләрне күтәреп, укырга яңа көч, дәрт кертеп китә иде. +Муса башта Ченәкәй белән бер квартирада торды. Шулай да тулай торактан китми торган иде. Мусаның соңгы көннәрдә ТИНОда күп булуын, кичләрен дә килүеннән кайбер усал телләр "Мусаны ТИНОга ниндидер магнит тарта" дип көлсәләр дә, ул ал арга каршы ачулануны белмәде. Гомумән, Муса бик киң күңелле, берәү белән дә бәйләнеп йөрми, ачуланмый иде. һәрвакыт ул яхшы киңәш бирә, кешенең авыр көннәрендә кулыннан килгән ярдәмне һичбер кызганмый иде. Муса Казанга киткәч тә, без аның белән элемтәне өзмәдек, хатлар язышып, җәйләрен күрешеп тордык. +Ул мине Казанга укырга барырга димләде, аның сүзен тотып, мин Казанга килдем. Үзе Казаннан китте. +*0. рал-ьс(сий +МУСД ҖӘП ИП ОРЕНБУРГТП +1926-1927 елдан бирле бик күп вакыт узды бит инде. Ул чакта без комсомолның Оренбург өяз оешмасында эшли идек. +Бервакыт миңа, поэзиягә аерым бер ярату тойгысы белән йөргән яшь журналистка, искиткеч хәбәр әйттеләр: +— Бездә яңа инструктор!.. Татар шагыйре... +"Шагыйрь" дигән сүз мине кызыксындырды, билгеле, аны күрәсе килү теләге туды. Ләкин өстәлләр, утыргычлар белән тулы зур укомол бүлмәсендә мин бернинди шагыйрь күрмәдем. Берсе, минем аптырап калуымны сизеп, бүлмәнең түр почмагына ымлады. Ләкин мин анда да шагыйрь диярлек кеше тапмадым. Почмактагы өстәл артында кечкенә генә буйлы бер егет утыра, аны, инструктор диюгә караганда, мәктәп укучысы дияргә мөмкин иде. +Яшь егет нидер яза, бантын бик түбән игән. Минем гаҗәпләнүем бик тиз таралды. Кабинет ишегеннән укомол секретаре башын тыкты да: +— Муса, минем янга кер әле! — диде. +Яшь егет, кулына язылган кәгазьләрен тотып, урыныннан торды. Шул вакытта мин аның уйчан, эшкә бирелгән җитди йөзен һәм кара үткен күзләрен күрдем. Ул уртачадан аз гына кайтым иде. Оялчан елмаю белән ул, барысын да тәбрик иткән кебек, өстәлләр арасыннан узып, кабинетка кереп китте. +— Булдыклы егет, — диде минем иптәшем, — күптән түгел без аның белән Никольский авылы яшьләренең җыелышын уздырдык. Яшьләр аны бик нык алкышладылар, ул авыл яшьләренең кызыл партизаннар хәрәкәтендә катнашулары һәм яшьләрнең хәзерге бурычлары турында бик әйбәт сөйләде. Күп укыган. Лениннан цитаталарны күңелдән әйтә. +Бераздан Муса секретарь кабинетыннан чыкты. Аның бәхетле елмаюына карап, авылга бару турындагы отчетны секретарьның хуплап кабул итүен аңладык... +Без зур өстәл тирәсендә Сергей Есенин шигырьләре турында бәхәсләшә идек бугай, өстәлдә Есенинның китабы ята, һәм ул укый-укый теткәләнеп беткән иде инде. Аны кайсыдыр авыл мәктәбеннән безнең укомол работнигы алып кайткан иде. Ул елларда Есенин иҗаты турында һәркайда бәхәс бара, каршылыклы фикерләр күп әйтелә иде. +Муса безнең бәхәскә колак салып торды да яныбызга килде. Өстәлдән китапны алды, бөкләнгән битләрне язып, кулы белән сыйпап куйды һәм сүз башлады: +— Әйе, иптәшләр, без кызык чорда яшибез. Ә алда ничаклы эш, ничаклы эш! Ленин рухында яшьләрне тәрбияләүдән дә күңелле эш бармыни. Мин менә хәзер авылдагы егетләр һәм кызларның белемгә омтылуларын, яңага ашкынуларын күрәм, аларга менә яхшылап ярдәм итәсе килә, һәрвакыт алар арасында буласы килә. +Муса акрын сөйли иде, ләкин нигезле, төпле сөйли, бу мәсьәлә аны дулкынландыра иде. +Кызганыч, хәзер мин Мусаның Есенин поэзиясенә нинди бәя бирүен хәтерләмим. Ләкин шунысы хәтердә калган, бәхәс үзеннән-үзе комсомол активының масса белән эшләү юлларын яхшыртуга әйләнеп китте. Башлангыч оешмалардагы (ул вакытта ячейка диелә иде) эш тәҗрибәләреннән мисаллар китерелде, дошман элементлар тәэсире турында да, аларга каршы көрәштә чын батырлар җитлегүе турында да күп сөйләнде. +Ул вакытта әле һәрбер авылда да ячейкалар юк иде. Кайбер җирләрдә комсомолецлар ялгыз яшиләр һәм, нинди генә вакыт булмасын, унар километр ераклыктан комсомол җыелышына киләләр иде. Муса боларның барысын да үзе күргән. Шуңа күрә ул башлангыч оешмаларның нинди ярдәм сорауларын бик яхшы белә иде. Киңәшмәгә әйләнеп киткән бу әңгәмәдән соң без иртәгә үк өязнең иң ерак авылларына китәргә булдык. +Кемдер шунда Мусадан үз шигырен укуын сорады. Ул баш тартты, чөнки безнең башкаларыбыз татарча белми, ә ул татар телендә яза иде. Без шулай да аның татарча укуын сорадык. Ничек яңгырый икән аның шигыре! +Муса шигырьләрен укый башлады. Аның йөзе балкый, күзләре аерым тантана белән елтырыйлар. Без, тын да алмыйча, шагыйрьне тыңлыйбыз һәм шигырь ритмын тотарга тырышабыз. +Менә Муса дәрт белән илһамланып укыды да ягымлы елмаеп безгә карады. +— Юкка укыйм, күреп торам бит, аңламыйсыз!.. — диде ул һәм шундук өстәде: — Мин сезгә проза белән сөйләп бирәм. +Ул "Орлее комсомолецы" шигыренең эчтәлеген сөйләп бирде. Безгә шигырь ошады, без аны тәбрик иттек. +Беркөнне мин көннең икенче яртысын үземдә — Форштадта (Оренбург шәһәре районы) комсомол комитетында эшләдем, ә кич белән яңадан укомолга килдем. Анда Муса ялгыз гына утыра, башкалар кайтып беткәннәр. Муса озын өстәл артында бик мавыгып шигырь яза иде. +— Комачауладыммы? +— һич, — диде Муса һәм татарча: — Бетте, — дип өстәде. Шундук ул сүзне русчага тәрҗемә итеп әйтте. +— Ә мин гадәтемчә өйдә язам. Ялгыз утырырга яратам, — дим мин. +— Мин дә шулай ук. Ләкин шундый минутлар була, уңайлык турында бөтенләй онытасың. +Без Урал елгасы буена чыктык. Биек яр астында коенучылар белән тулган Урал Каспийга таба ага. +Совет матбугаты, совет әдәбияты турында сөйләшеп бик озак йөрдек. Сиздерми генә караңгы төшә башлады. +Муса, кинәт тукталып, маңгаена учы белән сугып алды да: +— Бөтенләй онытылганмын... Минем барасы җирем бар. Эх, вакыт җиткереп булмый, — диде. +Без кул кысыштык та, ул халык арасына кереп югалды. +Шул кичтән соң без аның белән күптәнге танышлар сыйфатында еш очраша башладык. Ләкин безнең очрашулар озакка сузылмады. 1927 елда җәй көне авыллардан әйләнеп кайтсам, Муса Оренбургта юк иде инде. Аны Үзәк Комитет Мәскәүгә балалар журналында эшләү өчен чакырткан иде. Ләкин безнең шул кыска вакытлы дуслык чорыбыз онытылмаслык булып калды. Тагын аның белән очрашасы килә иде, һәм мин шул вакытны көтеп яшәдем... +...Кинәт кайгылы хәбәр аяктан еккандай итте. Ул батырлык күрсәтеп һәлак булган. Бу үлем авыр төер булып йөрәккә утырды. Күз алдыннан аның героик юлы узды. Фронт, әсирлек, төрмә, гестапо... Башын горур рәвештә югары тоткан шагыйрь! +Мин узган көннәрне күз алдыма китерәм, архивымны актарам, һәм менә безнең укомолда эшләгән чакта группа белән төшкән рәсемебез! Мин игътибар белән карыйм, Җәлилне җентекләп күзәтәм. Караган саен минем каршымда аның үлемсез образы ачыграк күренә. +Әйе, без аны ул чакта Муса Залилов дип йөри идек, ул үзенең иптәшлеге белән, тыйнаклыгы белән, җанлылыгы белән аерылып тора иде. Кылану, кәпрәю кебек гадәтләр аның өчен чит иде. Русча ул җиңел сөйли, татар акценты сизелә, әмма сүзләрне ачык һәм төгәл әйтә. Ләкин нәрсәгә булса да ачуы кабарса, аның сөйләве кыза, кара күзләреннән ачу сибелә, һәм ул уң кулындагы карандаш белән селтәнәселтәнә сөйли башлый, әйтерсең ул шулай кемнедер төйгечли иде. +Җәлил язганда да тиз һәм матур яза иде. Бервакыт мин аңа бу турыда бөл ай дидем: +— Мин еш кына хәрефләрне игътибарсыз язам. Ә менә син ал арны шундый матур, вкус белән төшерәсең. +Муса бик кызу гына болай диде: +— Бу шуның өчен: мин, сезгә караганда, рус телен өйрәнүгә күбрәк көч һәм мәхәббәт бирәм. Сезгә рус теле җиңел бирелә, ә миңа авыррак. Шуңа күрә мин хәрефләрне тырышып язам, миңа хәрефләрне язу бик күңелле. +Ул шундук йөгерек почерк белән укомолның директивасын язарга кереште. +Җәлил табигатьне бик ярата иде һәм нинди дә булса бер матур пейзаж күрсә, чын мәгънәсендә балкый иде. +Оренбургта декабрь суыклары бик рәхимсез була. Суыктан еш кына тәрәзә пыялалары чатный. Әнә шундый салкын көннәрнең берсендә иртә белән мин Советская урамыннан барам. Миннән алда бик ашыгып Муса да бара. Мин аны куып җитәргә тырышмыйм. Ерактан күзәтү кызык. Ул шул елларда рабфакчылар кия торган кара шинельдән, ә ул аңа бик килешеп, тәненә сыланып тора. Сул кулына кәгазьләр белән папка тоткан. Ян кесәсеннән калын гына блокноты чыгып тора. Блокноты кесәгә көчләп тыгылган, ул зур һәм менә-менә төшеп китәргә тора. Ләкин Җәлил аны сизми, ул бик ашыгып Урал ярына таба бара. Анда безнең ике этажлы йортыбыз — ВЛКСМның Оренбург өяз комитеты бинасы. +Ишеккә килеп җиткәч, Муса Җәлил кинәт туктады, мин дә аның янына килеп җиттем. Мусаның битләре ут булып яна, бүреге, керфекләре бәсләнеп агарган. Ул минем кулымны кысып исәнләште дә: +— Кара, нинди матур! — диде. +Яңа күтәрелеп килгән кояш нурларында бәскә уралган әрәмәлек, чыннан да, искиткеч матур иде, чаткылар сибеп тора иде. Калын кәүсәле агачларның ябалдашлары авыр кар бүрекләр кигән. Топольнең сыгылып төшкән ботагына саескан килеп кунды, томшыгында азыгы да бар. Саесканның авырлыгыннан ботактан ялтырап бәс коелды, нәрсәдәндер куркып, саескан очып китте һәм койрыгы белән бантка ботакларны селкетте. Бер мәлгә кар-буран уйнап алды. Җәлил балаларча көлеп җибәрде: +— Бөтенләй каушады. Бик куркак кош, ә урлашырга белә, — диде ул. Шундук исенә килеп: — Эх, соңга калдык! — дип өстәде. +— Юк, юк, — дип тынычландырдым мин Мусаны, — әле сигез туларга унбиш минут. Укомол утырышы тугызда!.. +Муса яңадан сокланып әрәмәлеккә карый. +Укомол утырышы башлана, Муса секретарь өстәле янында утыра, блокнот һәм карандаш тотып, сөйләүчеләрне игътибар белән тыңлый... +ГЯДИ, ЕЛГЫР ЕГЕТ +Яшь вакыттагы дусларның алда кем буласын да белмисең, аларны истә тоту кирәк булыр дип тә уйламыйсың. Шуңа күрә бик күп вакыт узганнан соң Мусаны искә төшерүе миңа бик авыр. Дөрес, ул онытыла торган кеше түгел иде. һәрвакыт шат, шаян, кече күңелле, теләсәң-теләмәсәң дә игътибарны үзенә тарта торган бу елгыр егетне, әлбәттә, онытырга мөмкин түгел. +Мин аның белән Оренбургта, 1919 елда ук очраштым. ТИНОда без бергә укыдык. Бергә спектакльләр куеп йөрдек. Без барыбыз да бик яшьләр, буйга да бик кечкенәләр булганга, шуның өстенә бик дус, тату яшәгәнгә, безне "кәтүкләр компаниясе" дип атыйлар иде. Муса бик тиз — ике көн эчендә пьеса язып өлгертә иде, рольләрне башкара алучылар санында гына персонажлар була, без бик дәртләнеп уйный идек. Кызганычка каршы, ул пьесаларның эчтәлекләре хәзер ачык хәтердә калмаган. Муса шул вакытта ук инде мандолинада уйный, һәм сәхнәдә дә аңардан оста уйнаучы юк иде. +Муса пьесалар гына түгел, шигырьләр дә күп яза һәм ал арны укырга ярата иде. Аңа тыңлаучы кирәк булган, күрәсең. Безнең бүлмәгә кереп, ул, теләсәң-теләмәсәң дә, үз шигырьләрен укырга керешә иде. Мин, бүгенгә җитәр инде, дисәм дә, ул, тагын берне, тагын берне генә, дип укый торгач, шактый күп укый иде. Мин лирикага караганда математика белән күбрәк кызыксына идем, шуңа күрә тиешле игътибар биреп тыңламый да идем. Шулай да аларның басылып чыгуын тели идем. +— Муса, син боларны ник бастырмыйсың? — дип соравымны хәтерлим. +Ул: +— Мондый җаныңнан кайнап чыккан шигырьләрне бастырмыйлар шул... — диде. Күрәсең, алар бик нечкә хисле лирика булгандыр. +Шуннан соң без 1928 елда Мәскәүдә очраштык. Мин МГУда укый идем. Бервакыт бер квартирада тордык. Муса татар клубына йөри һәм мине дә, ай-ваема карамыйча, шунда алып бара иде. +Мусаның характеры бик матур иде. Ул бик кешелекле, акчага исе китми, булган акчасына әйберләр ала икән, ул аны иптәшләре белән уртаклаша. Шуның өстенә ул бик кечелекле, мактануны яратмый торган, үзенең белеме белән дә горурланмый, эреләнми торган бер егет иде. Ә матур кызлар күрсә, кинәт кенә аңарда мәхәббәт уты кабынып китә иде. Шуннан соң ул тотына шул кызны мактарга, дөньяда аннан да матур кыз юк дип ышана башлыйсың. Андый чакта мин аңар: +— Син ул кызны миңа күрсәт әле, шулай ук микән, — ди идем. +Бер уңаен туры китереп, макталган кызны күрсәтә, мин аның кимчелекле якларын чүпли башлыйм. Кайчак: "Катыкка буясаң, эт яламый ич моны", — дип тә өстим. Мусаның күңеле сүрелә, ул моңсуланып китә... +Муса бик өлгер иде: эшли дә, университетта да укый, кырык төрле җәмәгать эше алып бара, шулай да вакыт табып шигырьләр дә яза. Ал арны кычкырып укый, бәя бирүне көтә. Вакыт-вакыт мандолина чиртә башлый. Хәтерлим, берчакны ул "Каз канаты" көенең әллә ничә вариантын уйнады . +Минем Муса белән бергә төшкән рәсемнәрем дә шактый иде, Мусаның хатлары да бар иде, ләкин алар сакланмаган. Кызганыч... +Тө-лселс 'Хэсэ&о&г +лчлык ЕЛНЫ +Мин Оренбург шәһәренә 1921 елда килдем. Минем иптәшем Абдулла Хәсәнов Ченәкәй белән дус иде. Ә Ченәкәй безгә Муса Җәлилне ияртеп килә. Абдулла Мусаны китапханәдә эшләгән чактан ук белә: ирем Ямашев исемендәге китапханәнең мөдире булып эшләгән иде. +Шунысын да әйтим: мин элек Уральскида балалар йорты мөдире булып эшләдем. Нәҗип Җиһанов, Садриҗиһанов миндә тәрбияләнделәр... Оренбургка килгәч тә, балалар тәрбиячесе булып кердем. Бездә мәктәп яшенә кадәр булган татар, чуаш һ.б.милләт балалары тәрбияләнә иде. Әнә шул балалар Муса Җәлил белән бик тиз дуслашып алдылар. Муса аларга мандолинада төрле көйләр уйный, төрле уеннар уйната. Ул күренүгә: +— Муса абый, Муса абый!— дип, балалар аны сырып алалар иде. +Муса балаларны "Күк күгәрчен" уйнарга өйрәтте. Нинди көйгә җырларга һәм нинди хәрәкәтләр ясарга кирәклеген аңлатты. Җырның эчтәлеге бик гади, балалар җиңел аңлыйлар, хәрәкәтләрне җыр белән бергә күмәк үтиләр һәм бик күңелле була иде. +Күк күгәрчен, күк күгәрчен, +Ничек күлмәк кияләр?.. +Менә шулай, менә шулай... +(Балалар күмәк хәрәкәт ясыйлар.) +Ничек бит юалар, ничек гармонь уйныйлар, ничек йөри әбиләр, ничек бии егетләр... һәркайсы җыр белән башкарыла. Уенның ахырын кызлар әйләнеп биеп тәмамлыйлар. +Балалар йортына шул елларда ук пианино алдык. Пианино булгач, безнең балалар янына Салих Сәйдәшев, артист Мәҗит Илдар килә башладылар. Сәйдәшев балаларны пианинода уйнарга өйрәтте. +Бик авыр ел — ачлык иде. Башкалар кебек Мусаның да бик аптыраган вакытлары күп булды. Шуңа карамастан аның күңеле көр, шат иде. Муса, бик дәртләнеп, балаларча ярсып, үз шигырьләрен укый, ә минем иптәшем аларга карап тора да: +— Ач көе ничек яздыгыз? — дип сорый. +— Ач көе ачу да, илһам да шәбрәк килә ул! — ди иде Муса. +Муса белән Ченәкәй скрипка футляры күтәреп киләләр иде. Киткәндә, без ул футлярга төрле ашамлыклар тутырып җибәрә идек. +Шул вакытта Муса минем альбомга үз кулы белән бер шигырь язып калдырды. Ул шигырь Мусаның томлыгында басылган, тик минем альбомда соңгы юлы "Онытмачы гасый мәгъзүр колыңны" дип бетә. +1930 елның кышында мин Мусаны Мәскәүдә очраттым. Ул миңа бик зур хөрмәт күрсәтте. Аның ярдәме белән мин Колонналы залны күреп чыктым... +БЕРГӘ БУЛГЛН ЧЛКЛЛР +1923 елларда булса кирәк, "Безнең юл" журналында Муса Җәлилнең шигырьләре басыла башлады. Минем Муса белән беренче тапкыр танышуым да шул журналда басылган шигырьләр аркылы булды. Ул шигырьләрдән "Ачып куйдым бүген мин Гөлзарымны", "Сукачы утлы" һәм тагы башкалар миңа тирән тәэсир иткәне исемдә... +1924 елның яз башында мин, музыка мәктәбендә уку максаты белән, Казанга күчеп килдем. +Казанда Ташкенттагы "Белем йорты"нда бераз вакыт укып, соңыннан китеп барган берничә укучы бар иде. Алар аркылы мин Муса Җәлилнең дә рабфакта укып йөргәнен белдем. Мине, татрабфакның тулай торагына алып барып, Муса белән таныштырдылар. +Мин элек Мусаны зур гәүдәле, күзлек кигән мәһабәт бер кешедер һәм кем булса, шуның белән сөйләшми торгандыр дип күз алдыма китерә идем. Карасам, ул да минем төсле үк кечерәк буйлы, кара чәчле, ачык күңелле бер егет икән. Минем шикелле үк ул да кыек якалы ак күлмәк кия икән; сораштырып карасам, икебез дә бер елгы, ягъни 1906 елда туган яшьтәшләр булып чыктык. +Беренче очрашуда ук без аның белән күптәнге дуслар шикелле сөйләшеп киттек. Безнең сөйләшкән мәсьәлә музыкага салырга яраклы шигырьләр язу турында иде. Муса, мине озата барганда, коридорда стена газетасында чыккан бер шигырен күрсәтте. Үзенең шул газетага җитәкчелек итүен сөйләде. +Муса аркылы мин яшь татар язучылары түгәрәге әгъзалары белән таныштым. Бигрәк тә Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Әхмәт Исхаклар белән күбрәк аралаштым. Ул вакытларда мин, әле бер җиргә дә урнашып җитмәвем сәбәпле, теләсә кайда кунып йөри идем. Берничә кич Кави Нәҗми бүлмәсендә дә кунарга туры килде. (Кави Нәҗминең бүлмәсе кайсыдыр бер гостиницаның бүлмәсе иде шикелле.) Кави Нәҗминең иптәше каядыр ялга киткән иде бугай. Шуңа күрә ул ялгыз иде. Беркөнне минем белән бергә Кавигә Гадел Кутуй да кунарга килде. Кави белән Кутуй бик дуслар иде. Төн буе әдәбият мәсьәләләре турында сөйләшеп яттык. Шул ук гостиницада, ялгышмасам, Галимҗан Ибраһимов та тора иде. Минем үтенечем буенча Кави мине Галимҗан Ибраһимов белән таныштырды. Кави Нәҗми белән киңәшеп, мин "Кызыл Татарстан" газетасына бер-ике шигыремне бирдем. +Мусаның рабфакны бетерер алдыннан булган актык кышы иде бугай. Шуңа күрә ул укудан бушамады. Аның белән бик сирәк очраштык. Шул кышта Мусаның "Бибкәй кыз" исемле бик матур бер пьесасы куелганы исемдә. +1925 елның яз башында Муса, укуын тәмам итеп, Казаннан китте. Мин дә, педагогия техникумында укулар бетү белән каникулга чыгып, Ташкентка кайтып киттем. +1927 елда Мәскәүгә килдем һәм беренче номерлы Мәскәү музыка техникумының композиторлар бүлегенә укучы булып кердем. Озакламый Муса Җәлилнең дә Мәскәүгә килгәнен белдем. Очрашкач, Муса Мәскәүгә университетның филология факультетына укырга килгәнен, шуның белән бергә Мәскәүдә чыгарылачак балалар журналында редактор булып эшләячәген сөйләде. +Уку белән бергә мин Мәскәүдәге татар мәктәпләрендә җыр-музыка укытучысы да булып эшләдем. Шунда миңа мәктәп балалары һәм пионерлар өчен яңа көйләр кирәк була башлады. Ул елларда татарлардан Солтан Габәпти, Салих Сәйдәштән бантка билгеле композиторлар юк иде. Аларның да иҗади эшкә яңа гына керешеп яткан вакытлары иде. Шуңа күрә балаларга яраклы совет заманы рухындагы яңа көйләрне үземә яза башларга туры килде. Менә шунда инде мин Муса Җәлилне бу эштә ярдәмгә чакыра башладым. +Бәхеткә, ул мин торган йортка, типография эшчесе Газиз Усалиевның бүлмәсенә күчеп килде. Шулай итеп, уйламаганда Муса белән без бер квартирада күрше булып калдык. Муса да, мин дә ул вакытта өйләнмәгән идек әле. +Муса йокысыннан бик иртә уяна, торгач та гимнастика ясый. Юеш сөлге белән тәнен сөртә, ашый да тизрәк эшенә китә. Шул китүдән Муса көнозын күренми, тик кич белән сәгать Эларда, Юнарда гына кайта. Кайткач та тизрәк берәр нәрсә язарга, укырга тотына иде. Мусаның ул вакыттагы көн тәртибе: иртә белән редакциядә була, аннан типографиягә китә, аннан йә университетка лекция тыңларга, йә райкомга ниндидер бер киңәшмәгә бара. Кайвакыт ниндидер бер клубта эшчеләргә йә мәктәп балаларына төрле докладлар ясый, шигырьләр укый, әдәби түгәрәкләргә җитәкчелек итә. Шулай итеп, Мусаның эшсез, буш йөргәнен бер дә күргәнем юк иде. +Әгәр Мусага әйтәсе сүзем булса, үзен өйдә очрату кыен булу сәбәпле, мин кайвакыт, аның бүлмәсенә кереп, өстәл өстендәге кәгазь кисәкләренә әйтер сүзләремне язып китәдер идем. Минем әйтер сүзем күбрәк мәктәп балаларына яраклы җырлар язуны үтенү турында була иде. +Икенче көнне үк Муса, йә эшкә барышлый, йә эштән кайткач, мин сораган шигырьне бирә, бирер алдыннан элек шигырьне үзе укып чыга һәм: "Ничек, шулай ярармы?" — дип, минем фикеремне сорый торган иде. Мусаның шигырьләре музыкага салырга бик уңай булалар, һәм мин ал арны шатланып кабул итә идем. Шулай булса да, бер-ике көн үткәч, Муса, тагын миңа килеп, ул шигырьнең әле бер сүзен, әле икенче бер сүзен үзгәртеп йә булмаса шигырьне яңадан язып бирә иде. +Иң элек Муса белән без бер картинада музыкаль күренеш язарга уйладык. Картинаның лейтмотивы итеп билгеле халык көе "Көзге ачы җилләрдә"не алырга булдык. Бу картинада безнең совет илләрендә яшәүче эшче яшьләренең күңелле тормышларына чит илләрдә авыр хәлдә яшәгән эшче яшьләренең тормышын каршы куймакчы идек. Эшче яшьләр арасындагы интернациональ бәйләнешне күрсәтү өчен чит илдәге эшче яшьләреннән килгән бер хат та язылырга тиеш иде. Муса, минем үтенечем буенча, булачак музыкаль картинага берничә шигырь язып карады. Ул "Көзге ачы җилләрдә" көен кечкенәдән бирле белә икән. Мәктәптә укыганда, Тукай шигыре белән җырлаган да икән. Беркөнне Муса эштән кайткач, мин пианинода, ул үзенең мандолинасында уйнап, шул шигырьләрне "Көзге ачы җилләрдә" көе белән җырлап та карадык. (Шуны да әйтергә кирәк: Муса баритон сыман тавышы белән мандолинага кушылып җырлап та җибәрә иде. Кайбер шигырьләрне нинди дә булса бер яраткан көйгә җырлап язганын да сөйли иде.) +Шуннан соң Муса бу "Көзге ачы җилләрдә" исемле музыкаль картинага тагы да яңа шигырьләр язарга уйлады. "Син, Хәмиди, мине ашыктырма, бу — балалар өчен бик кирәкле, кызыклы яңа бер әсәр булып чыгарга тиеш, мин бу әсәрне ашыкмыйча, уйлап языйм!" — диде. Мусаның әйтүенчә, бу аның гомерендә композитор белән беренче тапкыр иҗади эш башлавы иде. Шуңа күрә, музыкаль картинаны язудан элек, үзебезгә бераз тәҗрибә булсын дип, кечкенәкечкенә җырлар язарга булдык. Иң элек "Октябрь җырлары" һәм "Көз җитте" шигырьләре язылды. Бу шигырьләр мин язган ноталар белән "Октябрь баласы" журналында басылып чыктылар. Мин ал арны үзем эшли торган Мәскәү татар мәктәпләрендә балаларга өйрәттем. Балалар бик яратып җырлыйлар иде. Шуннан соң "Күрсәт әле" исемле уенлы җыр язуны Мусадан үтендем. Рус телендә басылып чыккан шундый уенлы җырларны Мусага пианинода уйнап һәм җырлап күрсәттем. Муса бу үтенечемне дә бик тиз вакыт эчендә башкарды. Җыр соңында уенның ничек булырга кирәк икәнен белдергән искәрмәне дә Муса үзе язды. Бу җыр да "Октябрь баласы"ның чираттагы бер номерында басылып чыкты. +Соңыннан Муса белән тагын бер уенлы җыр яздык. Бусы Мусаның тәкъдиме буенча иде. "Куян" исемле. Бу да "Октябрь баласы" журналында басылды 2. +Беркөнне миңа Муса, "Ударниклар" исемле яшьләр журналы чыга башлаячагын хәбәр итеп, шуның беренче номерына багышлап, "Юнгштурм" исемле шигыренә көй язарга тәкъдим итте. Мин, шигырьне яратып, аңа үземчә бер көй язып, Мусага бирдем. Ләкин "Юнгштурм" дип әйтүгә каршылык белдердем. Муса: "Нигә, "Юнгштурм" матур сүз бит! Шулай калса ни була?" — дип, минем белән бераз бәхәсләште дә соңыннан: "Иә, ярый, синеңчә булсын", — дип, "Комсомолия җыры" исеме белән бастырырга риза булды. Ләкин шигырьнең үзендә "юнгштурм" сүзе калды. +Мин ул вакытта музыка техникумының өченче курсында идем. Миңа зуррак формада музыка әсәрләре яза башларга вакыт иде. Шул максат белән мин Мусага, инде бер романс та язып карыйсы иде, ди башладым. Беркөнне Муса, менә сиңа бер романс өчен яраклы шигырь, дип, "Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы?" сүзләренә башланган бер шигырен бирде. Мин бу шигырьгә дә музыка яздым. Ләкин бу шигырь "Ударниклар" журналында нотасы белән басылдымы, нотасыз гына басылдымы — исемдә юк. һәрхәлдә, бу ул вакытта татар телендә язылган романсларның берсе булып исәпләнергә тиеш иде. +Кайбер көйләрне мин, үз сүзләремә язып, балаларга җырлата идем. Беркөн Муса минем бүлмәдә утырганда, үземнең шигырьләремә язылган көйләремне пианинода уйнап, җырлап күрсәттем. Мусага вальс һәм марш ритмы белән язылган ике көем бик ошады. "Әгәр минем бу көйләремне яратсаң, үзең җырларын да язып бирер идең. Мин бит профессиональ шагыйрь түгел, үзең беләсең", — дидем. Шуннан Муса башта көйләрне өйрәнеп алды, бер-ике көннән сүзләрен язып та китерде. Ул вакытта татар телендә вальс ритмында язылган көйләрнең беренчесе булганга күрә, Мусаның тәкъдиме буенча көйнең исемен дә "Беренче вальс" дип куйдык. Шул исем белән ул "Октябрь баласы" журналында басылып чыкты. Бу көйнең нотасы пианинода уйнарга яраклы итеп язылды. Марш ритмында язылган көйгә Муса "Күңелле яшьләр" шигырен язып бирде. Мусаның тәкъдиме буенча мин бу көйнең пианино партиясен язып бирдем. Анысы соңрак — 1932 елда — "Октябрь баласы" журналында басылды. +Бервакыт миңа мәктәп балаларына өйрәтергә Ленин турында җырлар кирәк булды. Гадәттәгечә мин тагын Мусага мөрәҗәгать иттем. Ул халык җырлары формасында бик матур җырлар язып бирде. Муса ул җырларны беркайда да бастырып өлгермәде, ахрысы. Ә 1933 елның май азагында мин Мәскәүдән Алма-Атага күчеп киттем. +Бервакыт уйламаганда "Ленин в песнях народов СССР" дигән китап кулыма төште. Аның эчендә алты җыр ноталары белән басылган икән. Шуның берсе Мусаның шигыренә язылган минем көй булып чыкты. Мусаның башка җыентыкларында булмаганга, ул җырларны биредә китерергә булдым. +ЛЕНИН ТУРЫНДА +Ленин бабайның үлеме +Бик әрнетте йөрәкне. +Безне батыр көрәшергә +Ленин бабай өйрәтте. +Ленин сүзләрен өйрәник, +Пионерлар, килегез! +Ленин бабай өйрәткәнчә +Төзелә безнең илебез! +Ленин юлы җиңү биргән +Иң туры юл, безнең юл. +Ленин төсле көчле бул, +Ленин төсле сизгер бул! +Ленин бабайның сүзләрен +Син чыгарма исеңнән. +Син укуда алдынгы бул: +"Ленинчы бу!" дисеннәр!..1 +Мин тагын Мусаның "Кызыл очкыч җыры" исемле шигыренә дә музыка язган идем. Аның нотасы басылып чыктымы-юкмы, исемдә калмаган. Бервакыт без Муса белән журналда балаларга музыка белеме бирергә уйладык. Балаларга укырга кызык булсын өчен, бу эшне ике баланың бер-берсе белән хат язышуы формасында бирергә булдык. Ул хатларны иң элек мин язып чыктым да Мусага бирдем. Бер-ике көннән "Октябрь баласы" журналы редакциясенә баргач, Муса миңа: "Менә синең хатларың, укып кара әле!" — диде. Карасам, минем "хатларымнан" бернәрсә дә калмаган, Муса ал арны үзенчә эшкәртеп, үз кулы белән өр-яңадан язып чыккан, тик минем имзаны гына калдырган. Мин Мусага: "Хатлар синең эшкәртүең белән бик яхпты булганнар, ләкин нигә үзеңнең дә имзаңны куймадың?.. Бу хәзер икебезнең хезмәт булды ич!" — дидем. Шунда Муса миңа, журналдагы "М.", "Апуш", "М.Җ." имзалары белән яки бөтенләй имзасыз язылган әсәрләрне күрсәтеп: "Менә боларны кем язган дисең? Журнал күптән түгел генә чыга башлады бит, аның янында язучылар активы тупланып өлгермәгән әле, шуңа күрә миңа болай да күп язарга туры килә. "Хатлар"га минем имза куелмаса да ярый", — диде. +Муса имзаларының берсе "Апуш" булуының сәбәбе болай: беркөн Мусаның яшь вакытында төшкән рәсемнәрен карап утырганда, мин Мусаның бу рәсемен Габдулла Тукайның яшь вакытына охшаттым. Тукайны кечкенә вакытта "Апуш" дип йөрткәннәре мәгълүм. Мин дә шаярып Мусаны "Апуш" дип йөри башладым. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны бик ихтирам итүем сәбәпле, "Апуш" дип эндәшкәнгә Муса үпкәләми торган иде. Бу, билгеле, безнең икебезнең арабызда гына булган хәл. Ә болай, бүтән кешеләр алдында, Муса үзенең халыкка билгеле шагыйрь икәнен күрсәтергә яратмый, бик тыйнак тота иде. +Мусаның балаларга җыр өчен язган шигырьләре миңа һәрвакытта ошаса да, зурлар өчен язылган шигырьләренең кайберләре ул кадәр үк ошап җитми иде. Аның сәбәбе болай: минем, Муса белән танышканчы, япть вакытта ук иң беренче күргән, ишеткән һәм укыган шагыйрем Һади Такташ иде. Зәңгәр күзле, озын чәчле, ул вакытта романтик Һади Такташ сәхнәдә үзенең шигырьләрен бик тирән хис белән укый иде. Татар шагыйрьләре арасында үзенең шигырьләрен Һади Такташтан да оста укучы шагыйрьне мин әле дә булса күргәнем юк (ә мин ул вакыттагы татар шагыйрьләренең күпчелеген сәхнәдә ишеткәнем бар иде). Үзенең шигырьләрен бик дәртле, оста укучы Гадел Кутуй да Такташ кадәрле үк булып җитми иде. Шуңа күрә дә халык Такташны искиткеч яратып тыңлый, аңа бик озак кул чабып, сәхнәдән җибәрмиләр иде. Һади Такташны сәхнәдә генә түгел, болай да яхшы белүем сәбәпле, минем өчен ул вакытта татар шагыйрьләренең иң көчлесе Һади Такташ иде. Ташкентта, Казанда һәм Мәскәүдә вакытта да мин Һади белән еш кына очраша идем. Аның миңа абый булып биргән кайбер киңәшләре, Казанда үзенең номерына алып барып, миңа шигырьләрен укуы, Мәскәүдә аның квартирасында кунакта булуларым әле булса исемнән чыкмыйлар. Менә шуңа күрә мин Такташны гына зур даһи шагыйрь дип исәпләп, аннан бүтән шагыйрьләргә, шул исәптән Мусага да тәнкыйть күзе белән карый идем. Моны мин Мусаның үзеннән дә яшерми идем. Кайвакыт Мусага Һади Такташның шигырьләрен бик яратканымны сөйләп, осталык һәм форма ягыннан аңардан өйрәнергә кирәклеген әйтә идем. Муса Һадиның оста, көчле шагыйрь икәненә каршы килми, ләкин, РАПП тәэсире белән булса кирәк, саф "пролетар шагыйрь" көткәнлеген сиздерә иде. Беркөнне шулай Һади Такташ белән Мансур Крыймов турында кызу гына бәхәсләшеп алгач: "Тукта әле, Хәмиди, бу мәсьәләне син генә түгел, байтак кешеләр яхшылап төшенеп җитмиләр. Шуңа күрә мин, яхшы гына уйланып, бу ике шагыйрь турында бер мәкалә язып карыйм әле!" — диде. Чыннан да, "Ударниклар" журналының 1931 елгы 5-6 нчы кушылып чыккан саннарында Муса Җәлилнең "Ике шагыйрь турында" исемле мәкаләсе басылып чыкты. Муса ул мәкаләсендә Һади Такташ белән Мансур Крыймовның иҗатына анализ ясый, күп кенә дөрес һәм урынлы фикерләр әйтә. Аның күп белемле, җитлеккән, оста тәнкыйтьче икәнлеге күренә, һәрхәлдә, Муса Һади Такташның зур шагыйрь икәнен белә, аны ихтирам белән искә ала иде. Һади Такташның үлү хәбәре килгәч (1931), Мәскәү татар язучыларының Һади Такташны искә алу җыелышында Муса бик тәэсирләнеп сөйләде. Татар әдәбиятында зур югалту булуын, Һади Такташның мирасы кадерле мирас икәнен, аны сакларга һәм тирән өйрәнергә кирәклеге турында сөйләгәне әле дә исемдә. Җыелыштан соң: "Әй Такташ, вакытсыз арабыздан китте шул, әрәм генә булды бит!" — дип, җан ачынып әйткәне хәтердә. +Муса белән без шулай анда-санда кызу гына бәхәсләшеп алгаласак та, безнең дуслыкка аның тәэсире булмый иде. Бу бәхәсләр безнең икебез өчен дә бик файдалы, ди торган иде Муса. Шуның өстенә, ул сәяси яктан миңа караганда көчлерәк булганга, аннары партиядә дә әгъза булып торганга, бу мәсьәләләрдә Муса минем өчен зур авторитет иде. +Бантка иптәшләр шикелле, мин дә Мусага зур ихтирам белән карадым. Аның киңәше белән ул вакытлардагы Мәскәү татар язучыларының җыелышларына катнаша һәм ул вакытта Мәскәүдә чыга торган газета-журналларга музыка мәсьәләләре турында мәкаләләр яза идем. +Мусаның Мәскәүдәге татар язучылары оешмасының җаваплы секретаре булып эшләгәне дә исемдә. Беркөн "Коммунист" газетасы редакциясенә барганда (язучылар җыелышы күбрәк шунда була торган иде), Муса тирә-ягындагы Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй, Гәрәй Әхтәмов һәм тагы башкаларга үзенең җыелышта сөйлисе отчет докладын укып утыра икән. Муса мине күрде дә: "Кил, Хәмиди, син дә тыңла! Син бит арабызда бердәнбер композитор, менә бу отчет буенча язучылар җыелышында әдәбият һәм музыка мәсьәләләре турында чыгыш ясарсың!" — диде. Мусаның әйтүе буенча мин дә шул язучылар җыелышына катнаштым һәм кыскача гына чыгыш ясадым. +Муса сәяси һәм белем ягыннан гына түгел, мораль яктан да үрнәк булырлык кеше иде. Тәмәке тартмый, исерткеч эчми, рестораннарга баруны яратмый, яман сүзләр белән сүгенүне белми, оятсыз анекдотлар сөйләми. Ләкин баштан үткән кызык вакыйгаларны, тапкыр сүзләрне бик ярата, әгәр ошаса, бик рәхәтләнеп шаркылдап көлә иде. +Муса турында язылган истәлекләрнең берсендә кемдер "Муса матур хатын-кызларны ярата иде" дип язды шикелле. Чыннан да, Муса өйләнгәнче сөйкемле, матур бер кыз күрсә, аңа бик соклана. "Әмма матур да инде, нинди сөйкемле!" дип яратып калганын яшерми иде, ләкин шунысы гаҗәп: шул үзенә ошаган кыз белән танышу түгел, хәтта аның белән очрашудан да кача иде. Мин аның белән бер квартирада күпме вакыт күрше булып торып, аңа кызлардан кем дә булса берәүнең килүен яки бер кыз белән кинога баруын күргәнем юк. Әллә Мусаның, эше күп булу сәбәпле, кызлар белән йөрергә вакыты булмады, әллә үзе кыюсыз, оялчан иде — һәрхәлдә, аның хатын-кызлар белән күп аралашмаганы хәтеремдә. Әгәр Мусага бер кыз белән якын таныш булырга туры килсә, ул күбрәк Мусаның теләге белән түгел, шул кызның чаялыгы, йә үткенлеге аркасында була иде. +Бервакыт Муса күн тужурка кигән эшче кыяфәтендәге бер кеше белән минем бүлмәгә килеп керде. "Менә бу егет безнең яшь композитор Хәмиди була инде. Ә бу — Хәсән Туфан", — дип, безне таныштырды. Хәсән Туфан белән Муса электән танышлар идеме, анысын белмим. Ләкин ал арның күптәнге дуслар шикелле озак сөйләшеп утырганнары хәтеремдә. Хәсән Туфан Казан язучылары белән Мәскәү язучылары арасындагы элемтәне якынайту мәсьәләсе буенча килгән иде шикелле. Туфан тагы берничә тапкыр Мәскәүгә килгәләде. Килгән саен, Мусага керми китми, икәвенең берберен хөрмәт иткәнлеге күренеп тора иде. +Муса үзе дә бик гади һәм аның аралашкан иптәшләре дә үзе шикелле гади, тыйнак кешеләр иде. Муса Газиз Усалиевның (ул вакытта типография эшчесе — наборгцик) өенә күчеп килгәндә, Газиз, Мусаны хөрмәт итеп, аңа түрдәге бүлмәне тәкъдим итте. Муса, катгый рәвештә моңа каршы булып, алдагы (проходная) бүлмәдә торырга булды. Мин аңар: "Ничек инде син, Муса, алгы бүлмәдә торырга риза? Син бит язучы, сиңа тынычлык кирәк!" — дигән идем дә, "Юк инде, Хәмиди, алар ирле-хатынлы семьялы кешеләр, кечкенә генә кызлары да бар, ничек итеп мин алар аша йөрим?" — дип җавап кайтарды. Сүз арасында әйтеп китим: Газиз Усалиевларның кечкенә генә кызы белән Муса бик дуслар иде. Муса аның белән балаларча сөйләшә, уенчыклар алып кайтып бирә, кайчак күтәреп урамга алып чыгып китә иде. +Мусаның мин торган йортка күчеп килүе 1928 елның көзендә иде шикелле. Ә кайчан күчеп китүе хәтеремдә юк. һәрхәлдә, 1929 елның башларына хәтле торды бугай. +Муса мин торган йорттан күчеп киткәч, аны күрергә редакциягә бара торган булдым. "Октябрь баласы" журналында музыка-җыр бүлегенең җитәкчесе икәнлегем турындагы Муса үзе кул куеп биргән таныклама әле дә булса архивымда саклана (1930, V). +1931 елның яз башында мин музыка техникумын тәмамлап эшли башладым. Шул ук вакытта Муса да яхшы билгеләр белән университетны бетерде һәм "Коммунист" газетасының күчмә редакциясе эше белән Донбасска, тагын кайдадыр китеп йөри башлады. Мин исә, Мәскәүдәге татар эшче яшьләре арасында җыр-музыка түгәрәкләренә җитәкчелек итеп, бик кызу эшкә чумдым. Шулай итеп, без Муса белән бик сирәк очраша башладык. 1933 елда инде мин Алма-Атага күчеп киттем. +Мәскәүдән китәр алдыннан без "Октябрь баласы" журналында басылган җырларыбызны ноталары белән җыентык итеп бастыру турында сөйләшкән идек. Алма-Атага килеп берничә атна үткәч, Мусадан бер бандероль килде. Ачып карасам, безнең җырлар җыентыгы икән. Ул шигырьләрне яңадан язып күчергән, җыентыкка кереш сүз язган. Бу материаллар шушы көнгә чаклы миндә саклана. +1936 елның көзендә мин Мәскәү консерваториясе янында оештырылган Татар опера студиясенә укырга кердем. Муса шул студиянең әдәби җитәкчесе иде. Бу вакытта ул Мәскәүдә Столешников тыкрыгында тора, Әминә исемле сөйкемле генә хатыны, Чулпан исемле кызы бар иде. Муса белән очрашып күрешкәнгә күп тә үтмәде, ул, мине квартирасына алып килеп, семьясы белән таныштырып кунак итте. Шул көннән башлап мин еш кына аның квартирасына баргалый башладым. Кайчан гына Мусаларга килеп керсәм дә, өй хуҗасын язу өстәле янында, язып утырган хәлдә күрә идем. +Бер тапкыр Әминә ханым белән мин, Мусаның эшләп утырганын онытып, кычкырыбрак сөйләшеп киткән булсак кирәк. Шул вакытта Мусаның өстәлендә радио да әкрен генә сөйләп тора иде. Муса радионың вилкасын тартып алды да: "Менә радио нинди рәхәт: мешать итә башласа, бик уңай гына туктатып була. Ә Хәмидине ничек туктатырга?.." — диде. +Кайвакыт Муса, язудан туктап, Әминә ханым белән миңа ни язганын укып бирә, фикер алыша иде. Утны сүндереп йокларга яткач, Муса: "Иә, Хәмиди, бик йокың килмәсә, бер башыңнан үткән кызык хәлләрне сөйләп җибәр әле, синең бик кызык әкиятләрең күп була, йоклар алдыннан яхпты була ул!" — дип, мине сөйләтә башлый. Икенче көнне мин, иртүк торып, ал арны йокыдан уятмыйча китеп барам. Өстәл өстендә, кунак иткән өчен рәхмәт әйтеп, кечкенә бер кәгазь кисәге язып калдырам. Көндез мине Муса, консерваториядә очратып, нигә безне уятмый, безнең белән бергә чәй эчми киттең, дип шелтәли һәм, квартира табылмаса, тагын безгә кунарга кил, дип чакыра иде. +Мусага миннән бантка баручылар да күп иде. Композиторлардан Җәүдәт Фәйзи белән дуслар иде. Язучылардан Мусаны Әхмәт Фәйзи, Мәхмүд Максуд белән күбрәк бергә очрата идем. +Бу вакытларда Мусаның эше бигрәк тә күп иде. Студия композиторлары язасы операларга либреттолар язу эшен оештыру, опера драматургиясе турында эзләнеп, мәкаләләр, докладлар язу, студия стена газетасының редакторы буларак, аның нәүбәттәге номерларын чыгарып тору, рус телендәге классик композиторларның романсларын, опера эчендәге кайбер арияләрнең сүзләрен татарчага тәрҗемә итү һ.б. Муса бу вакытта инде музыкадан яхшы гына мәгълүмат алган һәм күп кенә музыка терминнарына төшенә башлаган иде. Бервакыт ул бу эштә минем белән бергә "Октябрь баласы" журналында бергә эшләүнең файдасы булганын әйтте. +Муса ул вакытта рус совет әдәбиятын күп укый, аның өстәл өстендә Маяковский, Безыменский, тагын башка рус язучылары әсәрләре күренә иде. Ялгышмасам, Муса шул вакытта Габдулла Тукай әсәрләренең редакциясен карап, басмага хәзерли иде шикелле. (Тукайның иҗади юлы турында язган зур гына бер мәкаләсен миңа укуы исемдә калган.) +Муса студия эшенә Мәскәүдә яшәгән татар язучыларының күбесен тартты. Муса тирәсендә язучылар түгәрәге оешты. Бу түгәрәкнең актив әгъзалары Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй, Мәхмүд Максуд һ.б. иде. Татар опера студиясенең үзенә күрә художество советы бар иде. Бу киңәшмәдә яңа язылган либретто яки языласы либреттоның планы, ал арга язылган операларның фрагментлары, композиторларның яңа романслары һәм башка музыка әсәрләре тыңлана, алар турында фикер алышулар була иде. +Муса, студиянең әдәби мөдире буларак, бу киңәшмәгә актив катнаша, бик төпле, мәгънәле фикерләр сөйли иде. Муса, билгеле, алдан ук беркадәр материал карап, яхшы гына хәзерләнеп, әйтер сүзләрен бер дәфтәргә язып килә торган иде. Мусаның студия киңәшмәсендә булган чыгышы бик зур ихтирам белән тыңлана, аның фикерләре киңәшмә әгъзаларына тирән тәэсир итә торган иде. +Студиядә укучы артистлар, Мәскәү завод-фабрикаларында эшләүче татар эшчеләре арасына барып, концерт бирәләр иде. Алар белән бергә еш кына Муса да бара һәм концерт бүлегендә үзенең шигырьләрен укый иде. Шул концертларның берсеннән соң нәүбәттәге стена газетасында Мусаның "Репертуар сугышы фронтыннан хәбәрләр" исемле бер сатирик шигыре басылып чыкты. Шигырь имзасыз, аның Муса тарафыннан язылган булуын якын дусларыннан бантка күп кеше белми калды. Мин ул шигырьне, бик яратып, стена газетасыннан күчереп алган идем. +1936 елның ахырында Пушкинның үлеменә 100 ел тулуны үткәрергә хәзерләнә башладык. Студиядә укучы композиторлар Пушкин шигырьләренә берәр-икешәр романс язарга булдык. Пушкинның шигырьләрен татарчага тәрҗемә итүне оештыру эше Мусага тапшырылды. Ул үзе дә башка шагыйрьләр белән бергә тәрҗемә эшенә кереште. Мусаның тәрҗемәләренә студия композиторлары бик яратып музыка яздылар. Шул җөмләдән мин дә "Чегәннәр" (Цыгане) исемле тәрҗемәгә музыка яздым. Ул романс Казан радиосы янындагы художество советы тарафыннан расланып кабул ителде. Беркадәр вакыт Казан радио җырчылары тарафыннан башкарылып та килде. +"Алтынчәч" операсының либреттосын язып бетергәч, Муса совет кешеләре темасына бер либретто язарга һәвәсләнеп йөрде. Ул операны йә син, йә Җәүдәт Фәйзи язарсыз дип ышанам, диде. Аның Каспий диңгезе балыкчылары тормышыннан "Балыкчы кыз" исемле бер сюжеты да бар иде. Мин Мусаларга барганда, безнең сөйләшкән сүзебез күбрәк шул "Балыкчы кыз" либреттосы турында була. Муса үзенең драматургия планын сөйли, мин исә, аның музыкаль корылышын күз алдыма китереп, нинди арияләр, хорлар һәм балет номерлары булырга кирәген сөйлим. Беркөнне мин Мусага баргач: "Менә, Хәмиди, Гөлчәһрә ариясенең сүзләре, син шуңа музыка язып кара әле", — дип, миңа бирде. Ул кулъязма, минем портфелемдә йөри-йөри тузып бетсә дә, әле дә исән (Мусаның җыентыгында "Дулкыннар" исеме белән басылган). +1937 ел яз бантымы икән, хәтеремдә яхшы калмаган — студиянең барлык укучылары Казанга музыка, сәнгать мәсьәләләре турында үткәреләчәк киңәшмәгә бардылар. Поездда йомшак вагонда мин, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил — өчәү бер купега туры килдек. Кичке вакыт иде, поезд кузгалып киткәч тә, Муса югарыгы полкага менеп ятты да Казанга җиткәнче ял итеп барды. Ул Казанда киңәшмәдә сөйлисе докладын күңеленнән уйлап һәм "бикләп" барган икән. Аны миңа соңыннан сөйләде. +1939 елда Муса Татар дәүләт опера театрының әдәби җитәкчесе булып Казанга китте... +Алма-Ата, 1961-1962 +УЛ ЯХШЫ ИПТӘШ ТӘ ИДЕ... +1923 елның сентябрь ае иде. Казанда яңа ачылып, әле оешып кына килә торган татар рабфагы Кабан күленең сул ягындагы зур ак таш бинага урнашкан. Беркөнне мин рабфакның ашханәсендә ашап утыра идем, кинәт бүлмәнең аргы башында басып торган ике кешегә күзем төште. Боларның берсе миңа таныш Курамшин иде. Ул янындагы иптәшенә мине күрсәтте. Мин уңайсызланып аз гына борылыбрак утырдым. +Бер минуттан теге икенче иптәш, минем яныма килеп: +— Иптәш Байчурова, таныш булыйк, без бер курс укучылары бит, минем фамилиям — Җәлил, — диде һәм үзенең стена газетасы тирәсенә актив тупларга теләвен әйтте. — Иртәгә редколлегия утырышы була, шунда килегез. Җыелган материалларны бергә карарбыз, киңәшербез, — диде. +Бара торгач, мин редколлегия члены булып киттем, һәм без газетаны бергә әзерләп чыгара башладык. +Без Муса белән бер курста, бер группада булып чыктык. Ул — бик сәләтле укучы, бик җитез, шат күңелле, сизгер йөрәкле яхшы иптәш иде. +Ул вакытта яшьләр арасында "Яңа көнкүреш өчен көрәш" дигән лозунг бик таралган, җыелышларда шул темага докладлар ясала, фикер алышулар үткәрелә иде. Менә шул эшнең бер тармагы буларак, безнең рабфак каршындагы хатын-кызлар секциясе үзенең җыелышында егетләребезне шефка алу турында карар кабул итте: тулай торакта торучы һәрбер укучы кыз, бер егетне шефка алып, аның керен юарга тиеш булды. Мин шефка Мусаны алдым. +Кайсы оешма карары белән булгандыр, анысын хәтерләмим, без рабфак капкасы төбендә патруль тора идек. Көндез кызлар, төнлә егетләр постка басалар иде. Беркөнне шулай Муса кичтән төнге постка басты. Мин аның янына чыгып утырдым. Менә шунда ул үзенең яңа яза башлаган шигырен укып күрсәтте һәм шунда ук аны төзәтә, эшкәртә башлады. Бу шигырь соңыннан "Иске Себер тарихы" дигән исем белән басылып чыкты. +Бигрәк тә соңгы, өченче курста укуыбыз хәтеремдә. Төрле сәбәпләрдән безнең группа бик азаеп, бары 16 кеше генә калды (11 егет, 5 кыз). Бу кечкенә коллектив искиткеч дус һәм бердәм иде. Менә шушы коллективның йөрәге — группаның старостасы — кечкенә, шаян Муса булды. +1925 елны без рабфакны тәмамладык. Бу — беренче чыгарылыш. Шушы вакыйгага багышлап июнь аенда Татар академия театры бинасында зур тантаналы кичә ясалды. Кичәнең художество бүлеге өчен Муса махсус инсценировка язды. Аның бөтен эчтәлеге тулысынча исемдә калмаган. Ләкин сюжеты рабфакның ике еллык тормышын, ягъни туу, үсү тарихын гәүдәләндерә иде. Анда ялгыз һәм күмәк җырлар да, коллектив сөйләүләр дә, биюләр һәм физкультура чыгышлары да бар иде. Бертуктамый музыка уйнап торды. Бөтен рольләрне һәм номерларны, Татар коммунистик университетыннан кайбер иптәшләрнең катнашы белән, үзебезнең рабфак укучылары башкарды. +Уен тәмамлангач, көчле кул чабулар бөтен залны күтәрде. Тамашачылар бердән: +— Авторны чыгарыгыз! — дип кычкыра башладылар. +Сәхнәгә йөгереп Муса килеп чыкты. Берьялгызы зур, буш сәхнәдә ул тагын да яшь, бала сымак булып күренде. +Миңа якын утырган бер абый: +— Әй җаным, бигрәк бала икән әле! — дип куйды. +* * * +Рабфакны тәмамлагач, югары уку йортына керү турында сүз кузгалса, Муса һәрвакыт: +— Мин моннан туры вузга китмим әле, элек бер-ике ел эшлим, — дия иде. +һәм шулай итте дә. Ул, Оренбург губернасы Орск шәһәренә комсомол эшенә китеп, шунда бер ел, аннан Оренбургка кайтып эшләде. +Август аенда Муса, Мәскәүгә килеп, Ломоносов исемендәге университетның әдәбият бүлегенә укырга керде. Без аның белән еш кына кичләрен шәһәр карарга чыга идек. Аңардагы искиткеч кызыксыну, бөтен нәрсәне тизрәк белергә, күрергә теләү дәрте гаҗәпләндерә иде. +1929 елда Мәскәүдә Мусаның "Иптәшкә" исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Шул китабын ул миңа да бүләк итте. Аның титул битендә Муса кулы белән болай язылган: +"Гайшә! +Теләкләремне җырлап уртаклаша алуыма сөенәм. Нинди теләкләр икәнен син беләсең. Мә, теләктәшеңнән сиңа бер бүләк булсын. +М. Җәлил. +12. IV. 29. +Мәскәү". +Бу китапны мин кадерле истәлек итеп саклыйм. +* * * +1930 елны мин, университетны тәмамлап, Мәскәүдән киттем, һәм без озак вакытлар очрашмадык. +1937 елның язы иде. Салкын җилле ямьсез бер көндә без Казанның Бауман урамында Матбугат йорты алдында очраштык. Сөйләшер сүз күп иде. Якындагы бер чәйханәгә кереп, чәй алып утырдык. Беренче хәбәр итеп ул: "Әле кичә генә (бугай) Мәскәүдән командировкага килгән идем, бүген өйдән телеграмма алдым: кызым туган. Тизрәк кире кайтып китәргә җыенам", — диде. Соңгы җиде ел эчендә башыбыздан үткән хәлләр турында озак кына сөйләшеп утырдык. +1940 елның җәендә ул инде гаиләсе белән Казанда яши иде. Мин аны тормыш иптәше Әминә ханым һәм нәни кызы Чулпан белән чәйгә чакырдым. Шунда ул "Алтынчәч" дигән либретто язарга җыенуын, либреттоның эчтәлеген һәм сюжетын сөйләп утырды. +Кайбер җәмәгать урыннарында яки урамда кыска вакытка очрашып сөйләшүләрне санамаганда, шул соңгы очрашуыбыз булды. +ӘСТЕРХДНДЛ +Муса Җәлил иҗатында иң якты сәхифәләрнең берсе аның Әстерханда булуы белән бәйләнгән. Ул монда 1933 елның җәендә булды һәм "Иделдән хат", "Балыкчы кыз җыры", "Шаланда" кебек матур шигырьләрен язды, ал арны ул вакытта Әстерханда чыккан "Ялкын" газетасында бастырды . +Әстерханга ул Дергач районында язгы чәчүдә эшләгән күчмә редакция эшен тәмамлагач килде. Бу күчмә редакция Мәскәүдә чыккан "Коммунист" һәм Түбән Идел краенда чыккан "Ялкын" газеталары тарафыннан оештырылган иде. Муса Җәлил шушы күчмә газетада редактор булып эшләде. +Шул елны МТСлар һәм совхозлар янында политбүлекләр төзелде. Муса Җәлил дә, язгы беренче политбүлекчеләр белән бергә, ул чакта социализм өчен көрәшнең алдынгы сызыгына килде. +Хәзер, Муса Җәлилнең бөтен героик тормыш юлы йомгаклангач, аның көчле сыйнфый көрәш барган Идел арты далаларына, нәкъ менә Дергач районының Алтата авылына ни өчен килеп төшүе бик аңлаешлы. Авыллары бер-берсеннән еракта яшәгән Идел арты далаларына ул елны нәкъ менә Муса кебек ялкынлы йөрәкле коммунистлар килделәр. Алар 1930 еллардагы тоташ күмәкләшү нәтиҗәсендә башланган яңа тормышны җайлауда һәм аны ныгытуда колхозчыларга ярдәм иттеләр. Муса Җәлилнең шул вакытта язган "Иделдән хат", "Ләйсән" һәм бантка бик күп шигырьләре, аның редакторлыгында чыккан газета битләре шул турыда сөйлиләр. Муса Җәлил архивыннан игълан ителгән "Совхоз директоры" поэмасын укыгач та: +— Бу бит Дергач районындагы "Орошаемое" совхозы турында язылган! — диясе килде. +Әстерханда, Идел ярында утырып, бөек елганың киңлегенә һәм көчлелегенә сокланганда, Муса миңа: +— Күчмә редакция белән килеп һәм Әстерханда булып, мин бик яхшы эшләдем. Бу мине бөтен яктан баетты, — дигән иде. +Бу хәлләрдән соң үтеп киткән егерме биш еллап вакыт бик күп детальләрне оныттырган инде, ләкин шул ераклык рәшәсе аша да аның образы күз алдында тора. +Здйшц&э +яның хдты +Муса Җәлил безнең гаиләбезнең якын дусларыннан берсе иде. Мин бервакыт ирем, кызым белән Кара Якуб авылында кымыз эчеп, ял итеп йөри идем. Беренче тапкыр без Муса Җәлил белән шунда таныштык. Бу кайсы ел? 1929 елмы, әллә 1930 яки 1931 елмы — хәтеремдә ачык калмаган. Муса һәрвакыт төскә яшь күренгәнлектән, аңа ничә яшь булуын да дөрес кенә белә алмадым. Миңа ул япь-яшь кенә бер егет кебек күренде. Бу турыда искә алып миннән еш кына көлә иде. Иремнең дуслары арасында телгә оста булуы белән аерылып тора иде. +1933 ел. Мин Мәскәү консерваториясенә укырга киттем. Шунда, татар студиясе студентлары арасында, Муса Җәлил белән тагын да очрашырга туры килде. Бу танышлык торабара иптәшләрчә якын дуслыкка әйләнде. Чөнки безнең фикерләребездә, тормышка карашыбызда бик күп уртак яклар бар иде. Беренчедән, без бер үк яшьләрдә идек. Ул да минем кебек комсомолец. Икенчедән, мин татар композиторларының аның сүзләренә язылган бик күп җырларын җырлый идем. Аның белән теләгән темага: хәзерге заман яшьләре нинди булырга, кызлар үз-үзләрен ничек тотарга, егетләр белән кызлар арасындагы мөнәсәбәт, хәзерге гаилә ничек булырга тиеш? дигән темаларга киңәшләшеп, бәхәсләшеп була иде. +— Хәзерге заман гаиләсенә ирең белән икегез өлге була аласыз, — ди торган иде ул. +Соңыннан белүемчә, бу темага минем ирем белән дә бик күп сөйләшкән, минем сүзләр аша безнең мөнәсәбәтнең чынын тикшереп карарга булган икән. Шуннан инде ул үзенә йомгак ясый, үрнәк, матур тормыш төзү өчен үзалдына бурычлар куя; мондый һәр бәхәстән соң матур тормыш төзү өчен икәвеңә дә — иргә дә, хатынга да — бик күп укырга кирәк дигән фикергә килә иде. +Менә минем алда Муса Җәлилнең иптәшләрчә язган берничә хаты. Күп түгел, бик аз. Алар Муса Җәлил гомеренең үзенә күрә бер тарихын, аның хыялын, омтылышын, тормышка карашын чагылдыралар. Кайбер хатлары 1935 елда, Мәскәү дә "Коммунист" газетасында эшләгән чакта язылган. Бу вакытта инде ул бай фикерле, әйтергә теләгән фикерен әдәби тел аша бирә алырлык талантлы шагыйрь иде. +Аның хаты башкаларда да кызыксыну тудырыр дип, мин бер хатын күчереп китәм: 3 3-58 65 +"Зәйтүнә! +Мин тормышта тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Мин табигатьне дә, кошны да, чәчәкне дә, музыканы да һәм намуслы хезмәтне дә, ялкынлы иҗатны да, тиңдәшсез илемне дә шулай ук янып, кайнарланып сөям. Бу минем эчке тирән оер сыйфатым инде. +Мин хатын-кызга да шундый ук саф, кайнар сөю бүләк иттем. +Семья — безнең җәмгыятьтә (шулай ук коммунизмда да) бергәлек җенес мөнәсәбәтләренең иң дөрес формасы булганын мин аңлыйм. Алай гына да түгел, мин семьяны хәзерге җәмгыятьтә дә идеаль төстә өр-яңадан матур чәчкә атарга тиеш форма дип саныйм. +Ике социализм төзүченең көрәштә, эштә бергә кушылып, бер-беренә чын иптәш, чын ярдәмче булып яшәүләре һәм шул ук вакытта дөрес формада яңа буын үстерүләре яңа семьяда урын ала. +Мин — бик бирелеп иҗат итәргә тиеш кеше. Мин — бөтен акылым һәм талантымны дөрес туплап, планлы, системалы эшкә җигәргә тиешле кеше, мин бөтен вакытымны җитди рәвештә, дөрес бүлеп, эшкә бирергә тиешле кеше. Коммунистлык, шагыйрьлек миннән шуны сорый. +Мин моны бары семьяда тулысынча булдыра алачакмын. Семья минем тормыштагы һәм эштәге плансызлыгымны, системасызлыгымны, тәртипсезлегемне һәм җитди түгеллегемне бетерер. Акыллы иптәшемнең ярдәме белән аның өчен дә, минем өчен дә планлы, рациональ һәм күңелле, кызыклы, акыллы тормыш корып булыр. Шуның аркасында мин (һәм ул) хәзергегә караганда өч өлеш артыграк иҗат итәрмен һәм эшләрмен. Шуның белән бәхетле дә булырмын. +Шуның өчен миңа өйләнергә кирәк. +Ләкин... Боларның барысы өчен сөяргә кирәк, сөю булмаса, берсе дә булмый. +Сөеп өйлән! +Менә шулай ди миңа акыл. +Ләкин сөюнең үзен акыл белән эшләп булмый. Сөю — йөрәк эше. Мин бик тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Ләкин сирәк сөям. +Шушы каршылыкны чишә алсам, бик бәхетле булыр идем. +Хуш. +Март, 1935. +Хәлил Маннан +ДИМ БУЕНДА +Дөньяда шулай яшәргә кирәк, үлгәннән +соң да үлмәслек булсын — яшәүнең +бөтен максаты шунда түгелмени? +М. Җәлил +Гүзәл Дим елгасының сул як ярында, үзенең 3-4 катлы береннән-бере матур, мәһабәт корпуслары белән ялтырап, матурлыкта Дим елгасы һәм аның тирә-ягындагы табигать белән ярышырга теләгәндәй эре агачлар яшеллегенә күмелеп, Башкортстанның "Иоматау" санаториясе күренә. +Уфадан 30 километр гына көньякка таба урнашкан бу санаториядә Башкортстан хезмәт ияләрен генә түгел, илебезнең барлык почмакларыннан ялга килүчеләрне дә күп күрергә була. Чөнки аның Кырым, Кавказ һавасыдай сәламәтлек өчен шифалы саф һавасы, тирән карасу-зәңгәр сулы матур Дим елгасы, беренче класслы физик дәвалану кабинетлары, шифалы кымызы — болар бөтенесе дә аның данын бик еракларга җибәргәннәр. +1936 ел, июль аеның иң матур көннәрендә, төннәре дә көндезгедәй җылынып, табигатьнең тәмам күкрәп, һәртөрле гүзәл чәчәкләргә, хуш исләргә күмелгән чагында, мин дә "Иоматау" санаториясенә бару бәхетенә ирештем. +Санаториягә барып бер-ике көн генә торган идем, анда "Шагыйрь Муса Җәлил килгән... Мәскәүдән... Ял итәргә килгән..." дигән хәбәр таралды. +Билгеле, ул вакытта Җәлил 20 елга якын язып, үзенең бик күп шигырьләре, поэмалары, мәкаләләре, хәтта пьесалары һәм башка әсәрләре белән нык танылган, күп кенә китаплары чыккан атаклы язучы һәм шагыйрь иде инде. Бу елларда аны бигрәк тә яшьләр яратып укыйлар иде. +Мусаның Мәскәүдә яшәгән чагы булып, ялга да шуннан килгән иде. +Бу сезонда "Иоматау"да Уфаның бик күп эшче-хезмәткәрләре, артистлары, язучылары, укытучылары, журналистлары ял итә иде. Алар арасында ул заманда халык бик яратып тыңлый торган, Мәскәү консерваториясеннән укудан кайткан яшь җырчы Зәйтүнә Илбаева, Башкортстанның танылган артистларыннан Әмин ага Зөбәеров, Галимҗан Карамышев, Хаҗи Бохарский, Таңсылу Рәшитова, шагыйрь Хәй Мөхәммәдъяров һәм бантка язучылар, җаваплы эшчеләр бар иде. 3 67 +Муса Җәлилнең килү хәбәрен ишеткәч, билгеле, һәркем аны күрергә ашыкты һәм аның кайда урнашуын, хәзер нишләвен сораша да башладылар. Кемдер берәү аның әле яңа гына врачка кереп китүен әйтте. +Без инде, билгеле, түзмәдек, 4-5 кеше җыелдык та, аның врач кабинетыннан чыгуына каршы барып күрергә, танышырга дип киттек. Арабызда язучылардан Хәй Мөхәммәдъяровмы, Габдулла Шамуковмы — хәтеремдә ачык калмаган — элек аны күреп белгән иптәш тә бар иде. +Үзлегеннән оешып киткән бу "делегация членнары" коридорда Җәлилнең врачтан чыгуын көтә башладык. +Муса ишектән бик шат кыяфәт белән елмаеп килеп чыкты да безне, бигрәк тә таныш язучыны күреп: +— һай, егетләр! Саумысез? Сез дә монда икән, болай булгач, күңелле булачак, — дип, күрешергә кулларын сузып, безнең янга килде. +Аның белән барыбыз да фамилияләребезне әйтеп күрештек. Ул, һәркайсыбызның кулларын бик нык кысып, алга иелебрәк, олылап ике куллап күреште. +Танышып беткәч, ул: +— Әйдәгез, егетләр, һавага, вагонда да бик туйдырды, аннан соң, бу халык тирәсендә күп йөрсәң, булмаган чирләрне дә табып бәйләнә башлыйлар алар, — дип көлде. +Без дә, аның сүзен хуплап, көлешә-көлешә, күмәкләп, волейбол мәйданына таба юнәлдек. +Ерак юлдан иртән генә килеп төшүенә һәм әле ял итмәгән булуына да карамастан, ул, берни дә булмаган кебек, исәнлек-саулык, хәл-әхвәл, яңалыклар, санаторий хәлләре турында сораша башлады. Безнең чыгуга 10-15 минут та үтмәгәндер, тегеннән дә, моннан да яныбызга халык җыела башлады. Ал арның кыюраклары шунда ук килеп күрешә, таныша, кайбер кыя алмаганнары, күмәк әңгәмәгә кушылмыйча, читтән кызыгып, өлгерербез әле дигәндәй, тыңлап тора башладылар. +Күп тә үтми, Муса 20-30 кешелек зур түгәрәкнең уртасында ук торып калды, һәм аңа шунда ук төрле сораулар да ява башлады. Сорауларга һич җавап кайтарып бетерерлек түгеллеген күреп, кемдер берәү: +— Ярар, иптәшләр, яңа килгән кешегә ял итәргә бирик, ай буе сөйләшергә дә, сорашырга да өлгерербез әле, — диде. +Халык бу тәкъдимне яклады, ләкин үзләре һаман да таралмыйлар иде әле. Тик шул вакытта төшке ашка, звонок шалтырагач кына, кешеләр, аны сырып алган килеш, көлешәкөлешә ашханәгә юнәлделәр. Муса Җәлил белән минем беренче танышу әнә шулай булды. Ләкин бу беренче очрашудан соң һәркем күңеленнән аның белән кабат ныклап танышырга, сөйләшергә карар биреп куйган иде инде. +1930 елларда мин Мәскәүдә чыга торган "Коммунист" газетасының (редакторы И.Агишев) актив хәбәрчесе идем. Аңа үзем эшләгән Ишембайдан, Кандырадан һәм Балтачтан берничә ел буе хәбәрләр, очерклар җибәреп тордым. +Шулай бервакыт 1935 елның башында, Кандыра МТСында (Туймазы районы) политбүлек газетасы редакторы булып эшләгәндә, Муса Җәлилдән бер хат алдым. Хатында ул минем Уфа — Ишембай тимер юлы (1934 ел) салынуга багышлап язган җырларымның һәм "Ике очрашу" дигән очеркның газета чыгудан тукталу сәбәпле басылмаганлыгын белдереп язган иде. +"Коммунист" газетасы эш кәгазенә язылган ул хатны тулысы белән китереп үтәм. +"Хәлил Ураллы (Маннан) иптәш! +Кәгазь җитешмәү аркасында һәм, гомумән, газеталарга типлаштыру үткәрелү уңае белән, югары органнарның карары нигезендә, "Коммунист" газетасы чыгудан туктады. Шунлыктан сезнең газетабызда файдаланмаган "УфаИшембай җырлары", "Ике очрашу" дигән язмаларыгызны үзегезгә кайтарабыз. +Алдагы язу эшләрегездә "Октябрь" (Уфа) журналы һәм "Совет әдәбияты" (Казан) белән бәйләнешергә киңәш бирәбез. +Сәлам белән әдәбият секторы: +М.Җәлил. 7 гыйнвар, 1935 ел". +Белмим, яшь чакта ук бик яратып укыган шагыйрь бул гангадырмы, яшьтәш булгангадырмы, әллә җылы итеп язылган хаты өчендерме — Дим буена килү белән ул миңа бик якын, күптәнге таныш кеше шикелле булып күренде. Берберебезгә еш кына "яшьтәш" дип дәшә торган идек. +Без Мусаны көн саен гына түгел, көненә берничә мәртәбә күрә идек. Ул беркемгә карата да үзен эре тотмый, теләсә кем белән ихластан сөйләшә, шаяра, бигрәк тә волейбол уенын бик ярата торган булып чыкты. Җәлилне бигрәк тә яшьләр яраттылар, чыгу белән аны сырып алалар. Аның һәрвакыт көлемсерәгән төсле ачык, мөлаем йөзе, киң күңеллелеге ирексездән һәркемне үзенә тарта торган булды. +Муса Җәлил урта буйлы, таза гына, атлетларчарак юантык гәүдәле, киң күкрәкле, карарак тәнле, коңгырт күзле, озынчарак яңаклы, кара чәчле булып, чәчен ярым бокс фасоны белән алдырып, бер якка кырын тараган була иде. Ул сөйләгәндә ашыкмый, шаян табигатьле булса да, тавышы басынкы, үзе кешегә сабыр караш белән карый, кешенең сүзен тыңлап беткәч кенә көлемсерәп җавап кайтара, һичвакытта тавышын күтәрми торган иде. +Бер ай бергә булган арада аның уенчак характеры башкаларга да йоккандай булды. Ул, кая гына атласа да, һәрвакыт халык эчендә булды. Үзе яланбаш булып, көндезләрен ачык майкадан йөрде. Тик кичләрен генә, ак күлмәккә галстук тагып, күбрәк чакта костюмсыз, күлмәкчән чыга торган иде. +Димдә йөрергә чыккан чакларда аның янына утырырга теләүчеләр күп булганлыктан, күп вакыт 3-4 көймәдә бергә чыга идек. Анда ул тагын да ачыла, төрле мәзәкләр, әкиятләр, мәсәлләр сөйләп, халыкны көлдерә иде. +Бервакыт шулай санаторий алдында җыелган курортчылар Мусадан үз шигырьләрен укуын сорадылар. Ул һич ялындырып тормады: +— Ярар, алай булса, сезгә яшьләр ярата торган лирик шигырьләрне сөйлим әле, — дип көлемсерәп, укырга да кереште. +Аның шигырь укуы да оста, хәрәкәтләре дә матур һәм урынлы иде. Башлап үзенең шул елларда гына язылган "Дим кызына" дигән шигырен укыды. Бу тирән хисле һәм мәхәббәт аңкып торган көчле шигырь булып, барыбызга да бик ошады. Без аны күмәкләп алкышладык. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: аның бу шигыре, бердән, Дим буеның матурлыкларын чагылдырса, икенчедән, Дим буенда үскән һәм шул елларда Мәскәү консерваториясендә укыган Илбаевага багышланган иде. +Дим буена кайтсаң, мин тирбәнгән +Зифа тирәкләрне күрерсең, +Мин аунаган яшел чирәмнәрдә +Ал чәчәкләр өзеп йөрерсең... +Дим буена кайтсаң... +Икәү бергә йөргән юлдан җырлап үтсәнә!.. +Бик күңелле булыр, төсем итеп +Дим чәчәген өзеп үпсәнә!.. +Бу шигырь соңыннан исемсез, тик йолдызлар белән генә ("Зәйтүнәгә" дип) басылып чыкты. +Бу көнне ул гел үз шигырьләрен генә укыды. Алар "Кояшлы көнгә", "Иптәпткә", "Студент көндәлегеннән", "Яшьлек" һәм "Җырым булсын бүләгем" кебек яшьләрне дәртләндерә торган матур лирик шигырьләр иде. +Җәлил шигырьне, җырны, әдәбият һәм сәнгатьне чиксез ярата, үз янындагы кешеләрне дә сиздермәстән шуның белән сихерли иде. Ул үзенең һәм бантка шагыйрьләрнең, язучыларның әсәрләрен берсен дә карап укымый, күңеленнән сөйли торган иде. Ул әле дә минем күз алдымда үзенең бөтен кыяфәте, килеш-килбәте белән басып тора. +Я(Сй(1 Т/ха гй +ИДЕЛ УЛЫ +Гомерем минем моңлы бер җыр иде, +Үлемем дә яңграр җыр булып. +М. Җәлил +Мәскәүдә чыга торган "Коммунист" газетасы (татар телендә) белән "Коммунар" газетасы (чуаш телендә) редакцияләре Никольский урамының 10 нчы номерлы йортында бер үк коридорда булып, хәтта ал арның икесен аерып торган ишек тә юк иде. Мин, ике халык вәкилләренең менә шушы якын күршелеге аркасында, Муса Җәлилне көн саен күрә идем, аның "Коммунист" газетасында еш кына чыгып торган шигырьләрен даими рәвештә укып бара идем. Ара-тирә ул минем, мин аның шигырьләрен тәрҗемә итешә идек. Муса Җәлилнең шигырьләре фикер тирәнлеге, әдәби оста эшләнешләре белән, төгәл һәм тыйнак язылышлары, аз сүз кулланып та, күп нәрсә аңлатулары белән күңелгә сеңеп кала иде. +Ул чакны әле әдәби оешмаларда безгә дошман булган карьерист элементлар да шактый иде. Алар, буш эчтәлекле язымтыкларын югарыга күтәреп, чын-чыннан тирән фикерле, олы җанлы шагыйрьләрне исә авызлыклап торырга исәп тоталар, чын совет язучыларын реализмның бәрәкәтле киң юлыннан өметсез тар сукмакка борып кертергә тырышалар, аларга каршы бертөрле киртәгә дә сыймый торган "чукмар мәкаләләре" белән чыгалар иде. +Халык дошманнары үзләренең пычрак кулларын татар совет әдәбиятына каршы да күтәрә иделәр. Алар Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Такташка кизәнәләр иде. +Муса Җәлил белән мин менә шул чорда, әдәби көрәш ялкынының гаять көчле вакытында таныштым. Аның белән безнең көн саен очрашулар, саф күңелдән сөйләшүләр икебезне дә чын дуслык юлына алып чыкты. +Мәскәү университеты студенты, эшлекле коммунист Муса Җәлил башкалада яшәүче татар язучылары арасында шактый авторитет казанды. Мин аның кешеләргә тирән кайгырту белән карый торган иркен күңелле, ачык принциплы иптәш икәнен шул чакта яхшы аңладым. +1931 елның көзе. Вак кына салкын яңгыр сибәли. Асфальтлы тар Никольский урамы юеш. Өстә тоташ болыт. Көннең ачылырга исәбе дә юк. Редакция йортына кереп барган чагымда миңа Муса очрады. Өстендә гади генә пальто. Гадәтенчә күн кепкасын каш өстенә төшеребрәк кигән. Ул минем кулны ике кулы белән тотып алды да болай да калку түгәрәк иреннәрен аз гына кабартып көлеп куйды һәм: +— Исәнме, — диде. +Дүрт ел буе танышлык чорында мин аның белән нинди генә сүзләр сөйләшмәдем: татулысы да булды, ачулысы да, җылысы да булды, суыгы да... Билгеле инде, безнең бу сүзләр бары бер генә нәрсәгә — әдәбият темасына гына кайтып кала иде. Ул үзенең уйларын күпме генә яшерергә тырышмасын, аның хәйләсез күзләре шунда ук дөресен әйтеп бирә иде. Шуңа күрә Мусада алдау да, хәйлә дә юк иде. +— Әйе, исән-сау, — дидем мин аның баягы эндәшүенә каршы. — Үзең ничек? +— Бик шәп! +Мин шунда ук аның күзләренә карадым. Аның карашында миннән яшерергә тырышкан ниндидер сәер билгеләр бар иде. Аның күңеле тыныч түгел, егетне нәрсәдер борчый иде. Мин әйтеп куйдым: +— Алдыйсың инде... +— Каян беләсең? +— Күзләрең үк бит сиңа: "Муса, алдама", — диләр. Миннән серне яшерергә телиләр дә, тик яшерә алмыйлар. Андый чакны инде син башыңны түбән иеп кенә сөйләшер идең! +— Юк, малай, баш иеп сөйләшү эш түгел, — диде ул һәм ачык күз карашын миңа төбәде, — әйдә, вакытың булса, бераз йөреп килик. +Минем, әле генә лекция тыңлап чыгып, редакциядәге иптәшләр янына килешем иде, эш белән түгел, болай сөйләшеп утырыр өчен генә инде. Шуңа күрә карышып тормадым, Мусаның нигә хәтере калганын беләсем килде. +Никольский урамыннан Кызыл мәйдан ягына таба атлыйбыз. +— Син Тукайны яратасың бугай? — диде һәм кесәсенә тыгылды. +Мин аның кесәсендә ниндидер кәгазьнең кыштырдаганын ишетеп калдым. +Мин Тукайны яратам гына түгел, аның "Шүрәле"сен чуаш теленә тәрҗемә дә иткән идем инде. Мусаның әле ни әйтәсен белмәстән үк, мин "Шүрәле"не яттан татарча укырга тотындым. Ул тыңлап, мин укып, без Кызыл мәйданнан үткәнне дә сизми калганбыз. Кремль янындагы бакчага кердек тә бер эскәмиягә барып утырдык. +— Мәҗит Гафури синеңчә ничек? — диде ул яңадан һәм, җавап көтеп, бантын миңа таба борды. +Мин, Уфада яшәгән чагымда, Мәҗит Гафури белән танышкан идем. Еш кына карт шагыйрьнең өендә булырга да, аның белән Агыйдел буенда йөрергә дә, бергә утырып чәй эчәргә дә туры килгәләде. Мин Мусага гнуларны сөйләдем. Ахырдан шаярып кына икенче темага күчтем дә, ул чакта татар әдәбиятында булган кайбер вакыйгаларга нигезләп бер-ике анекдот сөйләп алдым. Ул бу нәрсәләрне теләр-теләмәс кенә тыңлады да, ялт итеп торып, минем яннан читкә китеп утырды. +Шунысы кызык булды: бу кечкенә генә эпизод Мусаның баягы кәефсез уйларын исенә төшерде. Мин үзем дә ул хакта оныткан идем инде. +Муса җитди чырай белән яңадан минем янга килеп утырды, кесәсеннән ниндидер журнал чыгарды, аны тиз-тиз ача башлады. Кирәк урынны тапты да, бармагы белән төртеп, миңа күрсәтте: +— Менә күр, монда бер шүрәле тәнкыйтьче мәкалә бастырган. Тукай белән Гафуридан реакцион карашлар эзли. Намусы да, ояты да юк. Ә бит Тукай, кара реакция белән сугыша-сугыша, япь-яшь көенчә гүргә керде. Мондый "тәнкыйть" язучы шүрәленең сыртын сукаларга, әгәр алай да Тукайның кем икәнен аңламаса, бармагын агачка кыстырырга кирәк. Әнә теге Кырлай авылы егете Былтыр кыстырган кебек итеп! Без әле андый кыяфәтсез шүрәлеләргә акыл өйрәтербез. Тукай белән Гафури әсәрләренә карата әйбәт, хаклы сүзләр, аерым мәкаләләр язачакбыз. Әйдә, дус, Тукайны, Гафурины күбрәк тәрҗемә ит! +— Әлбәттә! — дидем мин. +Көчле яңгыр ява башлады. Без аерылышырга мәҗбүр булдык. +— Кичләр хәерле булсын! — диде Муса. +Чыннан да, Мәскәү киче хәерле, матур иде. Электр яктысында тылсымлы күренешләр тудырып, көчле яңгыр явып тора... +1934 елның җәендә Совет язучыларының I съезды барган көннәрдә без еш кына Муса Җәлил белән икәүләп залда йөри идек. Съезд ачылып, Максим Горький докладын тыңлаганнан соң, без әлеге Никольский урамына — татар һәм чуаш газеталары урнашкан йортка кайтып барабыз. +— Безнең әдәбиятлар хәзер атлап кына түгел, чабып та барачак! — диде Муса сөенеп һәм, кош тоткан күк итеп, уң кулын алга, югарыга сузып куйды. +1934 елда мин Чабаксарга эшкә кайттым. Җәлил мине Мәскәүнең Казан вокзалына бара торган трамвайга озата килде. Шунысы ачык хәтеремдә, без ул чакны әллә ничек сугыш темасына сөйләшеп бардык. Чөнки сәбәп тә бар иде инде: герман фашизмы үзенең канлы башын күтәрә башлаган чак иде. Европа өстенә кара болытлар җыелып килә. Ерак Көнчыгышта япон самурайлары котырына иде. +— Сугыш исе килә бит, малай. Безгә китәргә вакыт җитмәгәе, — диде Муса уйланып. +— Китәрбез! — дидем мин, үз сүземә хисап бирмичә генә. Күрәсең, китү миңа бик җиңел тоелган. +Трамвай килде. Мин, ялт итеп сикереп, трамвай баскычына мендем. +Бу безнең соңгы очрашу булды. Мин Чабаксарга китеп бардым. Әмма мин, Мәскәүдә булсам да, Чабаксарда, Уфада булсам да, Муса Җәлилнең ничаклы зур энергия белән иҗат итүен белеп тора идем. Без икебез дә Кремль бакчасы янында әйткән сүзебезне үтәдек: ул Тукай һәм Мәҗит Гафури әсәрләрен чыгару өчен күп көч куйды, мин ал арның шактый шигырьләрен чуаш теленә тәрҗемә иттем... +Бөек Ватан сугышы шагыйрьләрне төрле фронтларга ташлады: кем турыдан-туры ут эчендә йөрде, кем фронт газеталарында эшләде. Без ул чакта бер-беребез белән хәбәр дә алыша алмадык. +1943 елны мин, Беренче Украина фронтыннан отпускка кайтышлый Мәскәүдә тукталып, Язучылар союзына кердем. Анда Гадел Кутуйны очраттым. Аңа биргән беренче соравым Муса Җәлил турында иде. +— Күптән инде аның хакында бер хәбәр дә юк, — диде Кутуй көрсенеп. +Минем өчен бу бик читен булып китте. Волхов фронтында булган трагедияне мин белә идем инде. "Үлде микән, дошман кулына эләкте микән?" Бу сорауның һәр икесе дә безнең өчен бик авыр иде. +Әлеге сорауга җавапны мин бик озак еллардан соң гына ала алдым. Чөнки Муса Җәлил, елларны кичеп, җыр булып үзе кайтты. Ләкин инде бу юлы ул мин соңгы кат күргәндәге мөлаем чырайлы, шат, шаян Муса булып кына түгел, татар халкының бөек улы булып, олы, мәһабәт шагыйрь булып кайтты. +онытылмлс ХДТИРӘЛӘР +"Совет әдәбияты" журналының 1959 елгы 8 нче санында Г.Кашшафның "Маяк булып балкыган исемнәр" дип аталган мәкаләсен укыгач, минем күз алдымнан бик күптән булган тормышның аерым битләре берәм-берәм кире ачылдылар. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыкларын искә алган көннәрдә минем күз алдыма таза гәүдәле, бакыр сыман тәнле, түбәнге ирененең уртасы иркә генә чокырланып торган яшьлек дустым Муса Җәлил килеп басты. Мин аны 1927 еллардан ук белсәм дә, безнең чын дуслык 1930 елда башланды. Татар мәдәнияте йортында (хәзер ТЮЗ театры бинасы) татар әдәбияты кичәләре еш уздырыла иде. Мин, ул вакытта язу белән бик кызыксынганга, андый кичәләргә еш йөри идем. Шуларның берсендә миңа беренче тапкыр Муса Җәлилне күрергә туры килде. Соры костюм кигән һәм ул вакытта бик модада булган ботинкалары өстеннән гетрлар каплаган кечерәк буйлы Муса Җәлил, сәхнәгә чыгып, үзенең "Батрак ана" һәм "Авыл советына" шигырьләрен укыган иде. Бу кичәләрне оештыручыларның иң активы булган Гадел Кутуй мине, соравым буенча, Муса Җәлил белән таныштырды. Шуннан соң без аның белән каникул вакытларында берничә мәртәбә очрашып, шактый якынайдык. Аның Мәскәү университетында, минем Казан университетында укыган еллар бу. +1930 елны без, Муса белән алдан сөйләшү буенча, Башкортстанның Чишмә районы Кара Якуб авылындагы ял йортында очраштык. Айга якын бергә тордык. Урманда йөрдек, волейбол уйнадык, кичләрен танцыларга йөрдек. Безнең иң яраткан эшебез, кичләрен үз тирәбезгә яшьләрне җыеп, әдәбият турында сөйләшү, бергәләшеп җырлап утыру иде. Клубта пианино бар. Мин уйныйм, Муса җыр башлап тора, ә яшьләр аңа кушылалар. Мусаның иң яраткан көйләре: "Күбәләгем-түгәрәгем", "Асиләсе-Вәсиләсе" һәм "Дисәнә" иде. Ул вакытта без Муса авызыннан ишеткән җырларның "Хат ташучы" поэмасында да урын алулары, бәлки, шуның белән аңлашыла торгандыр да. Муса Җәлил белән һаман бергә булу һәм аның белән уздырылган әңгәмәләр әдәбиятка һәм музыкага булган миндәге мәхәббәтне тагын да көчәйтте . +Мин инде бу вакытта "Алты бармак" комедиясе, берничә басылып чыккан хикәя һәм шигырьләр авторы. Шул ук вакытта "Кызыл яшьләр", "Карт пычкычы", "Язгы тамчылар" исемле көйләр дә язган егет. Ә үзем университетның юридик факультетында укыйм. Бер-ике елдан юрист булып чыгам. Кем булырга соң? Юристмы, язучымы, әллә композитормы? Менә бу сораулар ул вакытта мине бик борчыйлар иде. Бу сорауларга җавапны Муса ачыклады: +— Островский да, Чайковский да, Шуберт та юрист булганнар. Синдә югары белем булу язучылыкка да, композиторлыкка да комачаулык китерми, киресенчә, зур ярдәм генә булачак. Синең эрудицияле иҗат кешесе булуың бик мөмкин. Әдәби талантыңмы, әллә музыкага булган зур мәхәббәтеңме — кайсысы җиңәр, анысын хәзергә билгеләп булмый, киләчәк күрсәтер, — дигән иде. +Һади Такташның үлеменә бер ел тулуга багышланган кичәдә, ягъни 1932 елның ахырында, "Урман кызы" җыры беренче мәртәбә башкарылды. +"Урман кызы"ның халыкка киң таралуы минем икеләнүемне бетерде. Композитор булу турында фикер йөртә башладым. 1934 елда мине Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укыту бүлеге мөдире итеп һәм С.Сәйдәшев белән бергә композиторлык бүлегенә укырга чакырдылар . +Мәскәү дә мине Муса каршы алды. Принципиаль булуым өчен мактады. Муса аша мин Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Фәйзиләр белән таныштым. Безнең студия үзенә күрә бер культура йортына әйләнде. Шагыйрьләр, композиторлар, артистлар, бергә җыелышып, сәнгать кичәләре уздыра идек. Иҗади очрашулар Муса эшләгән "Коммунист" газетасы редакциясендә дә була торган иде. 1935 елны "Коммунист" газетасы чыгуыннан туктады. Мусаны Казанга "Кызыл яшьләр" газетасына редактор итеп чакырдылар. Ул үзенең Язучылар йортыннан җибәргән хатында (24.11.35): "Минем газетада эшлисем килми һәм, гомумән, Мәскәүдән бөтенләйгә аерыласым килми. Минем исәп Казанга берничә айга гына барып, үзем теләгәнчә, ирекле рәвештә заказлар алып эшләргә дә, җәй кире Мәскәүгә кайтып, әзерләнеп, Кызыл профессорлар институтына укырга керергә. Планым барып чыкса, шулай итеп карыйм әле", — дип язган иде. +Голицыно дигән Язучылар йортыннан кайткач, Муса Казанга китте. Без аның белән көзен генә очраштык. Студиядә уку чорында киләчәк өчен опера репертуары тудыру мәсьәләсе күз алдында тотылганга күрә, әдәби җитәкченең булуы һичшиксез кирәк иде. Шул уңай белән без студия директоры Вәлиев-Сульва белән ул вакытта Мәскәүдә булган татар язучыларын җыеп киңәшмә уздырдык. Дөресен әйткәндә, бу турыда мин Муса белән сүз алып барган идем инде. Ул миңа: "Сезнең коллективта әдәби җитәкче булып эшләү мине кызыксындыра, ләкин мин булдыра алырмын микән? Иптәшләрнең фикерен белергә кирәк", — дигән иде. Бу киңәшмә шуның өчен җыелды да. Киңәшмәдә Фәтхи Бурнаш (ул Мәскәүгә вакытлы килгән иде), Мәхмүд Максуд, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй иптәшләр катнаштылар. Бар да беравыздан бу эшне Муса Җәлилгә тапшыруны тиешле күрделәр. Шулай итеп, Муса белән без бергә эшли башладык. Шул сәбәпле ул Кызыл профессорлар институтына кереп уку теләгеннән кире кайтырга мәҗбүр булды. +Муса үзенең гадәте белән салмак, поптынмас кеше булса да, эштә бик сәләтле, принципиаль һәм яхшы оештыручы иде. Муса студиягә килү белән, безгә рус совет композиторлары, аларның яңа операларының музыкалары һәм либреттолары белән танышуга зур мөмкинлек туды. Чөнки ул күптәнге мәскәүле, күбесе белән аралашкан, хәтта кайбер авторлар белән якыннан таныш. Без 1935-1937 еллар арасында үзебезнең студиядә Р.Глиэрның "Шәхсәнәм", В.Желобинскийның М.Горькийның "Ана" романы буенча язган "Ана", Т. Хренниковның "Давылда" опералары белән таныштык. Бу операларны авторлар үзләре башкардылар. Мондый очрашуларның максаты — аларны киләчәктә ачылачак Опера театры репертуарына кертү мөмкинлекләрен истә тоту, кирәк булса хәзерлек алып бару һәм, татар теленә тәрҗемә итеп, сәхнәгә кую күз алдында тотыла иде. Бу бик табигый, чөнки ул вакытта бер татар операсы да юк иде әле. +Муса Җәлил инициативасы белән классик операларны тәрҗемә итү эше башланды. "Фауст", "Кармен", "Евгений Онегин", "Свадьба Фигаро" операларын татарчага тәрҗемә итү эшенә, Ә.Фәйзи, Ә.Ерикәй, М.Максудлардан тыш, Казандагы шагыйрьләр Ф.Бурнаш, X.Туфан да катнаштылар. Болардан тыш безнең актив опера либреттолары язу эшен бөтен көчкә җәелдереп җибәрде. 2-3 ел эчендә Муса Җәлил "Алтынчәч", "Беренче яз", "Балыкчы кыз"; Әхмәт Фәйзи "Качкын", "Шүрәле", "Сафа"; Әхмәт Ерикәй "Еалиябану", Мәхмүд Максуд "Кара йөзләр"; Фәтхи Бурнаш "Лачыннар" либреттоларын яздылар, композиторлар музыка язу эшенә керештеләр. "Алтынчәч" либреттосына музыка язу академик Борис Асафьевка тапшырылды. 1937 елның көзендә без бу операны авторның үзе башкаруында тыңладык та инде. Б.Асафьев Ленинградта тору сәбәпле, ә җәй көннәрендә Мәскәү тирәсендә дачада булганга күрә, Муса Җәлилгә бик еш аның янына барып йөрергә туры килде. Ул, мандолинасын култык астына кыстырып, минем кабинетка керә иде дә: "Җәүдәт, мин тагын бер-ике көнгә югалам. Картым елый. Үзенә татар көйләре өйрәтергә барам", — дип, вокзалга ашыга торган иде. Муса, Асафьевка барып, мандолинада татар халык көйләре уйный, композитор ул көйләрнең үзенә кирәклеләрен ноталарга сала, опера өчен материал җыя. Муса операның яхшы һәм татарча булуын бик теләгәнлектән, ул бу "героизм"ны эшләргә мәҗбүр иде. Ләкин Б.Асафьевның операсы уңышлы булмады, аның музыкасын җәмәгатьчелек кабул итмәде. Мусаның искиткеч уңышлы либреттосы бары Е1әҗип Җиһанов музыка язганнан соң гына чын сәнгать әсәре — татар опера сәнгатенең гүзәл үрнәге дәрәҗәсенә күтәрелде. +1938 елның декабрендә без, укуларны тәмам итеп, Казанга кайттык. Муса да бездән аерылмады, "яраткан Мәскәвен калдырып", Казанга күчте. Ул опера сәнгатенә аерылмаслык мәхәббәт белән бәйләнгән иде инде. +1939 елның июнендә Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылды. "Качкын", "Галиябану", "Ирек" опералары куелды. Н.Җиһанов "Алтынчәч" операсын язып бетерде. 1941 елның көзендә Мәскәүдә уздырылачак Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасына хәзерлек башланды. Театрның репертуарында "Алтынчәч", "Шүрәле" һәм "Хуҗа Насретдин" төп урында булырга тиешләр иде. Театр гөр килеп репетицияләр алып бара. Бу әсәрләр 1941 елның июнь ахырында Мәскәү комиссиясе тарафыннан кабул ителергә тиешле иде. Костюмнар да, декорацияләр дә әзер. Соңгы күзәтүләр бара. Көтмәгәндә коточкыч хәбәр! Фашист илбасарлары безнең дәүләт чиген узып кергәннәр! Бөек Ватан сугышы башланды, берничә көннән "Алтынчәч" операсы Казан тамашачыларына күрсәтелде. Муса Җәлил белән Нәҗип Җиһанов талантының уңышлы җимеше булган бу опера әйтерсең лә юри немец фашистларының җинаятен күрсәтер өчен язылган әсәр иде! Тугзак ана иленә кергән Мәмәт ханның золымы, халыкны җәберләве ул көннәрдәге хакыйкатькә туры килә иде. Менә Тугзак ана үзенең туруны Җик-мәргәнгә: +Ук-җәяңне ал, улым! +Яуга каршы бар, улым! +Тугыз батырның үчен +Кулупайдан ал, улым! — дип, ариясен тәмамлый. +Зал гөр килә. Алкышлар... Күзләрдә яшь... +Операдан зур рухлану һәм ләззәт алган тамашачылар шагыйрь белән композиторны сәхнәгә чакыралар, "браво!" кычкыралар. Менә Нәҗип Җиһанов һәм аның артыннан, минем ни катнашым бар, дигән сыман тыйнак кына Муса Җәлил сәхнәгә чыктылар. Мин шул чакта беренче мәртәбә Мусаны солдатча чәче алынган хәлдә күрдем. Димәк, Муса да Җик-мәргән кебек илен сакларга көрәш мәйданына китә! +Сәхнә артына кереп, Нәҗипне зур иҗади уңышы белән тәбрик иттем, ә Мусаны күрә алмадым — ул юк иде инде. Зур дулкынлану сәбәпле ул театрдан чыгып киткәндер дип уйладым. Икенче көнне премьерада Муса бөтенләй булмады. Аны кайсыдыр хәрби частька озатканнар иде инде. Бу вакытларда Фәрит Яруллин да, үзенең "Шүрәле"сенең сәхнәгә куелып бетүен күрә алмыйча, армия сафына китеп барды. 1941 елның декабрендә миңа Гази Кашшаф телефон аша: "Берничә көнгә Муса Казанга кайтты. Иртәгә үзен фронтка озатабыз. Бүген кич Тукай клубында аны озату кичәсе була. Мөсфирә белән икәүләшеп килегез!" — дип хәбәр итте. Кичә күңелле үтте. Күп речьләр сөйләнде. Рус шагыйре Алексей Сурков һәм тәрҗемәче Семен Липкин Мусага зур батырлыклар теләделәр. Муса Җәлилнең чыгынты тулысынча хәтердә калмаган. Шунысы истә: үзенең чыгышында ул үзен иң элек гражданин-коммунист, аннан соң гына шагыйрь диде, өлкән политрук буларак, ватанына үз тормышын аямыйча туры хезмәт итәчәген белдерде һәм җиңү безнең якта булачагына шикләнүсез ышануын әйтте. +Вакыт бик соң иде. Күп иптәшләр Муса белән саубуллашып, аңар исәнлек теләп таралыштылар. Муса мине үзе яныннан җибәрми. Берничә генә кеше калдык. Эстрадада рояль янында утырабыз. Ул минем уйнавымны сорады, һаман шул "Ташкыннар" драмасына язылган Гайнавал җырын уйната. Үзе җыр башлый, аңар башкалар кушыла: +Телеграм баганасын +Олы юлга кем куйган? +Китәсем килеп китмәдем, +Туган илдән кем туйган? +Без иртән сәгать дүртләрдә генә таралыштык. Кышның салкын иртәсендә Матбугат йорты алдында Муса белән соңгы мәртәбә кулларыбызны кысыштык. Бу безнең соңгы очрашу булды. Икенче көнне ул Казаннан киткән иде инде. +Менә шундый, эшендә турылыклы, бөтен тормышында ифрат тыйнак һәм бик гади булган Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында күрсәткән батырлыкларын ишеткәннән соң, палач балтасы астында язган мәңге югалмас "Моабит дәфтәрләре"н укыганнан соң, безнең совет кешеләрендә никадәр бетмәс-төкәнмәс яшерен көч ятканын аңлыйсың һәм алар белән горурланасың. +ГЛДИЛЕК +1953 елдан бирле Муса Җәлил поэзиясен сөюче кешеләрдән минем үземә яки кызыма, шулай ук төрле газета-журнал редакцияләренә хатлар килеп тора. Ул хатларда Мусаның характеры, тормышы, ничек иҗат итүе турындагы сорауларга тулы җавап бирүне үтенәләр. +Мәскәүдән, Казаннан, Идел буендагы һәм Себердәге авыллардан, Ростовтан, Оренбургтан һ. б. җирләрдән хатлар язалар. +Алма-Атада яшәүче Максутов Ф.Ш.үзенең хатында: "Мин үзем татар, Җәлилне бик яратам, алай гына да түгел — горурланам! Мин шигырьләр язам... Шигырьләремнең күбесе Җәлилгә багышланган", — ди. Максутовның шагыйрь турында мөмкин кадәр күбрәк беләсе килә. +Калинин шәһәреннән Мышевская Тамара исемле бер укучы кыз: "Муса Җәлилнең батырлыгына мин гаҗәпкә калам. Әсирлектә дә ул яшәү өчен, үз халкының яшәве өчен көрәшә. Аның шулкадәр көчле ихтыярлы булуына исем китә... Минем Муса Җәлилдән шундый булырга өйрәнәсем килә", — дип яза. +Тик укучылар бернәрсәне оныталар: Муса Җәлилнең нинди кеше булуы турында фикер йөртүе, һәркемнән бигрәк, миңа читен. Кешенең теге яки бу сыйфатлары читтән караган кешегә яхшырак күренә торган була бит. +Хатларга җавап бирүе, бигрәк тә бу иптәшләр кызыксынган нәрсәләрне тулысынча күз алдына китереп сөйләп бирүе кыен. Аннары хатларда бик гомуми сораулар язылган. Боларга җавап бирү өчен йә Җәлил турында белгәннәремне тулысынча сөйләп бирергә, йә гомуми фразалар белән генә язарга кирәк. Шуның өстенә хат язган кешенең үзен белеп бетермәгәч, күбрәк ни турында язарга икәнлеген дә белүе кыен. +Менә шулай, укучылардан бик күп сораулар килә торгач, бу эшнең кирәклеген тоеп, мин Муса турында бел тәннәремнең хәтеремдә калган кадәресен үземчә беркадәр тәртипкә салып язарга булдым. +* * * +Муса иртән торгач та зарядка ясый башлый, ике потлы герне, уенчык кебек, җиңел генә күтәрә иде. Аның гантельләре дә бар, шулар белән, зур бер рәхәт тапкан кебек, бик озак селтәнеп уйный иде. +Ял алдыннан кич, чаңгычылар костюмы киеп, шәһәр читендәге Загорянка дигән урынга, минем әти-әниләр торган җиргә, чаңгы шуарга китә. Шимбә кичне, якшәмбе көнне ул, кышкы тын табигать арасында ялгызы гына булудан рәхәт табып, тирә-юньдәге барлык кырларны, урманнарны йөреп чыга иде. Аның спорт яратуы "Чаңгы эзләре", "Чаңгы шуганда" дигән шигырьләрендә дә чагылган. Күңеле аның мәһабәт, тын табигатьне ярата иде. +Чаңгы шуарга ул вакыт-вакыт майкадан килеш кенә дә чыга. Бусы инде аның таза булудан гына түгел, ул кышкы салкыннан курыкмыйча, шуңа юри үч иткән кебек чыга иде. Кышкы кояш яктысында аның таза беләкләре җәйге кояптта янган төсле каралып күренә, хәтта бераз кызынып та алган кебек була иде. +Җәй көне Казан читендә яки Мәскәү янындагы дачада яшәгәндә, Муса, иртәнге сәгать 6~7ләрдә үк торып, су коенырга йөгерә иде. Кырымда чакта аның иң яраткан урыны пляж иде. +Муса, армас-талмас таза, көчле кеше булса да, авырырга ярата иде. Дөрес, авыру сирәк эләгә иде аңа. +Әгәр инде ул җиңелчә генә салкын тидерсә, шуны сизү белән үк пижамасын кия дә кроватька менеп ята. Аның өчен без җиләк суы кайнатабыз, куе итеп чәй ясап бирәбез, температурасын үлчибез, тиз генә аптекага барып дару алып кайтабыз. Караватыннан шуларга канәгать булып карап ята. Ул иркәләнергә ярата иде. Гомумән, ничектер гел иркәләп торганны ярата кебек иде. +Бервакыт Муса, салкын тидереп, чын-чыннан авырып китте. Аның өчен эшсез, хәрәкәтсез калудан да яманрак, авыррак хәл булмагандыр. Бер мәлгә аның хәле бөтенләй өметсез кебек иде. Шулай да ул өметсезлеккә бирелмәде, үз көченә ышанычын югалтмады. +Муса, дүрт ай авырып ятып, 1938 елның мартында гына урамга чыгып йөри башлады. Ул ябыгып, йөзе саргаеп, хәлсезләнеп калган иде. Бераз вакыттан соң аның таза организмы бу көтелмәгән авыруны җиңде. Авыруның бернинди зарары калмады, булганлыгы да онытылды. Таза, нык булуы Мусаның күңел бөтенлеген көчәйтә, эчке бер ныклыгын күрсәтеп тора иде. +Аның рухи ныклыгын физик тазалыгыннан килә дип әйтеп булмый иде. Әлеге каты авыру вакытында ул рухы гәүдәсенә буйсынмаганлыгын күрсәтте. Аның табигатьне яратуы, тормыштан аерылмыйча иркен күңел белән яши белүе рухи һәм физик яктан нык булуыннан килә иде. Ул күңеле белән гаять бөтен кеше, гел яшәр өчен, көрәшер өчен, эшләр өчен, сөенер өчен туган кебек иде. +* * * +Муса, иртәнге ашны ашагач ук, гадәтенчә эшенә ашыга башлый, һәрвакыт кайдадыр эшли, хезмәт итә иде ул. Мәскәү дә чакта 1939 елның февраленә хәтле консерватория каршындагы Татар опера студиясенең әдәби бүлек мөдире булып эшләде. Студиядәге эш Җәлилнең бик күп вакытын алса да, аңа сәхнә белән, сәхнә законнары белән якыннан танышырга ярдәм итте. Ул бик күп тәрҗемә итә, бик күп яза иде. +Муса еш кына, вакыты җитмәгән чакларда, мине дә эшкә куша. Мәсәлән, мин аңа "Севильский цирюльник"ның клавирын транскрипцияләп биргән идем. Муса аны каядыр барганда троллейбуста онытып калдырып кайтты. Шуннан соң ул, тагын шулай берәр нәрсәмне онытып калдырмагаем дип, гел җәяү йөри башлады. +Безгә әледән-әле музыкантлар, артистлар килә иде. Бигрәк тә җырчы халкы аңардан, текстның менә бу җирен болай, менә бусын тегеләй эшлә, дип, юл азагындагы "ы"ны "а"га йә "и"гә алмаштыруны яки киресенчә үзгәртүне сорыйлар иде. +Шулай итеп, Җәлилгә җырчылар белән дә эшләргә, студия өчен репертуар да сайларга, яңа җырлар һәм либреттолар иҗат итәргә, бөтен дөньяга атаклы булган операларны да тәрҗемә итәргә һәм репетицияләрдә дә утырырга туры килә иде. Шундый киеренке эш белән айлар, еллар үтеп китте. Бу тырышлык зур шатлык алып килде: 1939 елда Казанда студия нигезендә барлыкка килгән Опера театры эшли башлады. +Студия белән бергә без дә Казанга күчеп килдек. Студия халкын Казанның Ершов кырында Культура һәм ял паркы каршындагы зур йортка урнаштырдылар. +Күп тә үтми, Мусаны Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайладылар. Ул яңадан зур эшкә чумды. Монда эшләгәндә дә мин аның эш күплектән зарланганын хәтерләмим. Җәлил, гомумән, үзенә ышанып тапшырылган һәр эшне яратып эшли иде. Ул нәшрият өчен эчке рецензияләр яза, китаплар редакцияли, газета-журналлар өчен мәкаләләр яза, студиядә, Язучылар союзында, төрле органнарның редакцияләрендә эшли иде. Аңарда бетмәс-төкәнмәс энергия, яңага омтылыш бар иде. +Гел ыгы-зыгы эчендә кайнаганга, ул теләсә нинди шартларда, эш урынында да, урамда йөргәндә дә, кешеләр белән сөйләшеп торганда да иҗат итәргә гадәтләнгән иде. Ул: "Язасы төп фикерем күңелемдә тәмам ачыкланып җитмичә, кулыма каләм алып язарга утырмыйм мин", — ди торган иде. Ләкин әсәр күңелдәге уйланышыннан редакцияләнү хәленә җиткәнче шактый озак юл үтә, һәм бу эш өстәл артында, кәгазь өстендә эшләнә. Муса яза-яза да сыза, тагын яза, инде язылып бетә дигәндә генә тагын сыза һәм тагын өр-яңадан яза башлый иде. Шулай кат-кат язып эшләгән вакытларында аның үзенә дә, безгә дә кыен була торган иде. +Мәскәүдә без Столешников тыкрыгында 12 метрлы бер бүлмәдә тора идек. Бүлмәбездә бер түгәрәк өстәл, бер язу өстәле, зур бер кресло, кровать, шифоньер, китап шкафы һәм берничә урындык бар иде. Бүлмәдә Мусаның үзенә түгел, Чулпанга да йөрерлек түгел иде. Мусага көндез эшләп утырырлык шартлар юк иде. Күбесенчә кичләрен, төнлә эшли иде. Өстәл өсте, урындыклар, тәрәзә төбе язылган кәгазь битләре белән тула торган иде. Бигрәк тә "Алтынчәч" либреттосы бик күп вариантлар аркылы узды. Бүлмәдә таратып салынган кәгазьләрне идәнгә төшермичә, тәртибен чуалтмыйча йөреп тә булмый торган иде. +Кичке якта инде безнең Мәскәүдәге бүлмәдә тынлык урнаша. Ун квартирадагы ун семья, кичке алттны ашап, ял итә. Күрше бүлмәдә ишек тавышы да азрак ишетелә башлый. Безнең Чулпан йоклый. Зур коридордагы тавышлар тына. Көндез туктаусыз шаулап торган кухня да тынып кала. Шул чакта инде Муса утырып яза башлый. +Мусаның иҗат итүе көндәлек тормышыбызга бик нык бәйләнгән иде. Без бик тату яшәдек. Минемчә, семья тормышы аңа комачауламый иде шикелле, киресенчә, ярдәм генә итә: Чулпаннан башка, безнең кайгыртудан бантка аңа күңелсез иде. +Безнең көндәлек тормыш, квартира шартлары Мусаның хезмәте һәм җәмәгать эшләре белән бәйләнгән иде. Көне аның эш белән уза, квартира кысынкылыгы Мусаның төнгә кала торган иҗат эшенә комачаулык тудыра иде. +Мин, ул вакытта әле яшь булып, бернинди комачаулыкларны сизмәгәнмен, Җәлил дә шундый иде шикелле. Дөрес, ул үзенә идеаль шартлар булдырылырга тиешле әллә нинди бер даһи шагыйрь итеп карамый иде. Иҗат эшенә комачаулый торган кысынкылыкка әһәмият итми иде ул. Бу нәрсә, бәлкем, Мусаның илнең болай да кыенлыклары күплеген белүдән килгәндер. Аннары ул үз-үзенә бәя бирүдә дә бик тыйнак иде. +Көндез Җәлил Ленин китапханәсенә барып эшли: өйгә әллә никадәр материаллар күчереп язып алып кайта. Үзенең укыган әйберләрен кызыктырырлык итеп миңа да сөйли иде. Муса бигрәк тә "Алтынчәч"не язганда кызыклы-кызыклы китаплар белән танышты. Ул легендаларның, дастаннарның теле бай, образлы булуына исе китеп соклана торган иде. +Аңа "Алтынчәч"не язганда сугышка хәтле булган берничә декаданың файдасы тиде. "Төрле милли операларны (казакъ, кыргыз һ.б.халыкларның операларын) тыңлаганнан соң, миндә "Алтынчәч" либреттосының идеясе һәм гомуми планы туды", — дигән иде Муса. +Ул кая гына бармасын — концерт тыңлаганда да, спектакль караганда да, китап кибетләрендә булганда да, үзара сөйләшкәндә дә — яңа әсәр язар өчен материал, илһам таба белә иде. Гел иҗат итү дәрте белән рухланып йөргәнгә, көндәлек тормыштан һаман да үзенә кирәкле нәрсәләрне табып тора иде. +Казанга кайтып, ике бүлмәле квартира алганнан соң, Мусаның эш шартлары яхшырып китте. Ләкин ул Казанда вакытта да бик еш иртәнге 5-6ларга хәтле эшләп утыра, көне җәмәгать эшләре белән уза иде. Тазалык әнә кайчан кирәк булган икән: сәламәтлеге йомшак кеше шулай көн-төн эшләүгә түзә алмас иде. +Казанда чакта да Мусаның көндәлек режимы үзгәрмәде. Мәскәүдә вакыттагы кебек, сәгать 4~5ләрдә эштән кайтып йоклап ала. Шуннан соң инде банты ял итеп, яңадан иҗат итәрлек хәлгә кайта. Ул китап кибетләренә барып ял итә, уйлана, хыялларына чума иде, ахры. Шул рәвешчә, Муса язасы уйларын күңелендә яңартып, өйгә кайтып язарга утыра иде. +* * * +Сугышка кадәр булган җиде ел гомер эчендә, Мусаның иң күп иҗат иткән елларында, без бик дус, тату яшәдек. Чулпан безнең икебез өчен дә үзе бер зур куаныч иде. Муса аны бик ярата, аның белән бергә булуны күңелле бер эш итеп саный иде. Үзебезне бик бәхетле хис итә идек без. Җәлил бик игътибарлы, сизгер күңелле кеше иде, андыймондый аңлашылмаучылыклар килеп чыкса, бик ансат җайлый идек. +Безнең күңелле, шат яшәвебез, бәлки, Мусаның көр күңелле булуыннан да килгәндер, һаман да кәефе яхшы булганга, ул гел көләргә, шаяртырга ярата, дуслары белән очрашып, кичләрен озак-озак сөйләшеп утыралар иде. +Мәскәүдәге дуслары белән Җәлил гел аралашып торды. Безгә "Мәскәү кешеләреннән" Мәхмүд Максуд, Әхмәт Фәйзи, Латыйф Хәмиди, студия артистлары килә, Казаннан Гази Кашшаф, Хәсән Туфан, Әхмәт Исхак, Сибгат Хәким — кыскасы, барлык татар язучылары килә иде. Кайвакыт алар, һәммәсе бергә кафега барып, төн уртасы җиткәнче сөйләшеп утыралар, әледән-әле безнең бүлмәгә җыелышып, шахмат уйныйлар, шунда төрле шаяру сүзләре язып, бергәләп кечкенә генә газета да чыгаралар иде. +Җәлилнең дуслары бик күп иде. Кайвакыт без шулай бүлмәне бикләп, ачкычны коридордагы мич куышына куеп, семьябыз белән шәһәр читенә яисә ял йортына китәбез. Кайтып керүгә, дус-ишләр безнең өйдә булып, безгә өстәл өстендә язу язып калдырган булалар. Күршеләребез үзебез югында чит кешеләрнең безнең бүлмәгә кереп йөрүләренә гаҗәпләнмиләр иде. +Муса үзе белән аралаша торган кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булып кына калмый, аларга чын күңеленнән ышана иде. Шулай да бу нәрсә аңа иптәшләренең кайбер ошамый торган якларын, уңышсыз әсәрләрен каты тәнкыйть итәргә комачауламады. Иптәшләрен ул үзара сөйләшкәндә дә, матбугатта да, җыелышларда да тәнкыйтьли иде. +Гомумән, һәркемгә ышана торган иде ул. Тик, кызганычка каршы, Муса белән танышып йөргән кешеләрнең һәммәсен дә аның дусты иде дип булмый. Дус булып йөрүчеләрдән бер ишеләре Мусаның киң карашлы кеше икәнлеген, дусларына ышануын аңлап җиткерми иде. Ләкин шулай да мондый хәлләр, кайбер дус-ишләрендә килеп чыга торган начар яклар Мусаның кешеләргә булган ышанычын юкка чыгармады. +Җәлил 20 нче еллардагы комсомол тормышында тәрбияләнгән, иптәшлек мөнәсәбәтләрендә туры сүзле, үз фикерле комсомол работниклары арасында кайнап үскән, һәм соңыннан да иптәшлек, дуслык мөнәсәбәтләрендә күңеле белән яшь булып калган иде. Ул кешеләр белән аралашып яшәргә гадәтләнгән, үзалдына, ялгыз гына яши алмый иде. Җәлилдә саф, намуслы кешеләрдә генә була торган матур бер сыйфат — үз тирәсендәге кешеләргә бөтен күңел байлыгын өләшеп, тормышның бөтен яклары белән бәйләнешкә кереп, иркен итеп яши белү сыйфаты бар иде. +* * * +Мусаның еш кына теге яки бу нәрсәне онытуы, исеннән чыгаруы, соңга калып йөрүе миңа да, аның дус-ишләренә дә уңайсызлык китереп чыгара торган иде. +Шулай бервакыт без Казаннан Мәскәүгә китәргә җыендык. Китәргә вакыт килеп җиткәч кенә, ашыгыч бер эше барлыгы искә төшеп, Муса юл уңаенда гына театрга кереп чыгарга булды. Чулпанны үзе белән алып театрга йөгерде. Мин, Таҗдарова һәм Кутуй, өчәүләп, әйберләребезне төядек тә вокзалга киттек. +Поезд китәргә 20 минут калды, аннары 15, аннан 10, инде 5 минут кына калды... Әйберләрне вагоннан чыгарырга да вакыт калмый... Тирәли кешеләр мәш килә, саубуллашалар, үбешәләр, этешәләр-төртешәләр. Без өчәү Мусаны орышып торабыз. +Инде поезд кузгала дигәндә, ерактан Мусаның ак күлмәге күренде. Ашыга-ашыга безгә таба килә иде ул. Килеп җитеп, без өчәүләп орыша башлагач, Муса, соңга калмадым бит әле, дип, көлеп кенә җавап бирде. +Опера театрында "Алтынчәч"не сәхнәгә куючы Баратов көлеп: "Мусаны сәгать унбергә китерәсегез килсә, тугызга килергә кушыгыз, шуннан соң ул нәкъ унбергә килеп җитә", — ди торган иде. +Муса үзе болай бик төгәл, вакытны бушка әрәм итми, башкаларның да настроениесен истән чыгармый торган кеше иде, ә менә эшкә, репетициягә, поездга еш кына соңга кала иде. Кайвакыт инде бөтен әйберләрне чемоданга салып әзерләп куйгач та, Мусаның эше бар булып чыга иде. Ул, китәргә вакыт тәмам килеп җиткәч кенә, кулъязмаларын тиз-тиз портфеленә тутыра башлый. Шулай итеп, без тагын урамнарны, минутларны саный-саный ашыгабыз, ябык семафорлар янында туктап, ал арның ачылганын түземсезләнеп көтәргә мәҗбүр булабыз. +Мусаны кайчан гына күрмә, бик мөһим эше бар кебек иде. Ул үзенең тормышын алдан ук билгеләп, ниләрдер эшләргә тиешлеген уйлап куйган кебек, көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән чуарланмыйча, бербөтен күңел дөньясы белән яши иде. +Мусаның таланты бик яшьли, 13-15 яшьләрендә үк ачыла. Ул шактый авыр сынау уза һәм шуннан бирле киләчәккә омтылып яши. Муса үзенең гомере буена дәвам итәрлек яшәү максатын тапкан, еллар буена килә торган уй-хыяллары белән яши, шундыйлыгы аның характерында да чагыла иде. +* * * +1941 елның июлендә Хатип Госманның иптәше миңа Мусадан записка алып кайтып бирде. Ял көне без, Чулпанны алып, Госманова белән лагерьга ирләребез янына киттек. +Лагерь янына бик күп кеше җыелган иде. Авыллардан килгән борчулы солдат хатыннары монда атналар буе торалар икән. Мин инде Мусаны таба алмабыз дип курка да башлаган идем. Менә бервакыт кайдандыр X.Госман килеп чыкты, аның артыннан Муса да килеп җитте. +Мусаның чәче алынган, өстендә төсе уңган яшел гимнастерка иде. Чулпан әтисен танымады, ятсынды, аңа бармады. Мусаның күзләренә яшь чыкты. +Безнең бу күрешүебез җыентыклар төзү, кулъязмалар турында һәм эшлисе башка бик күп эшләр турында сөйләшеп узды. Муса бөтен уе белән Казандагы Язучылар оешмасы эшләренә чумган иде. Ләкин ул, үзе фронтка киткәч, Чулпан белән минем нинди хәлдә калачагыбыз турында да кайгыртты. Ул безгә, ир һәм әти буларак, иң көтелмәгән хәл була калганда да әйбәт яшәвебезне теләде. +Аның күңелендә көндәлек тормыш, эш турындагы уйлар үлем һәм үлемсезлек турындагы уйлардан ничектер аерылгысыз иде. Җәлилнең кешеләргә ышаныч белән карый торган сабыр, гади һәм көчле характерлы кеше булуы әнә шуның белән аңлатылса кирәк. Ул, үзенең нинди генә омтылышлары, эшләре, хыяллары белән яшәмәсен, һаман да гади, туры сүзле булып кала иде. +"Талия Т ^ айбии / сая +ОПЕРЛ ТЕДТРЫНДД +1935 елның кышы. Мәскәү. +Петр Ильич Чайковский исемендәге Дәүләт консерваториясе янында оештырылган Татар опера студиясендә дәртләнеп укып йөргәндә, мин шагыйребез Муса Җәлил белән таныштым. +Ул болай булды. Беркөнне мин консерватория классында бөтен күңелемне биреп ноталар өйрәнә идем, ишекне акрын гына ачып, кемдер килеп керде. +Мин күзләремне ноталардан алып күтәрелеп карасам, ишек янында бер кеше басып тора. Буйга озын түгел. Кояшта янган бите фонында күзләре ут кебек яна (ул күзләрне мин әле дә оныта алмыйм). +— Гафу итәсез, Галия ханым! Тавышыгызны ишетү белән сезне танып кердем, бер генә минутка мөмкинме? — диде ул. +— Исәнмесез! Сез кем буласыз? — дип сорадым мин һәм кул бирдем. +— Мин — Муса Җәлил. Хәмит Камилович мине студиягә эшләргә чакырды һәм әдәбият эшләренә җитәкчелек итүне миңа тапшырды, — диде ул, үзен танытып. +Мин аның белән танышуыма һәм аның шулай җитез кереп килүенә куанганымны белдергәч, ул бик шатланды, йөзе ачылып, чын күңеленнән елмаеп көлеп куйды. Мин дә көлеп җибәрдем. +Бер минут эчендә безнең арада һичбер тартынусыз, күптәнге танышлар арасында гына була торган фикер алышу башланды. +— "Свадьба Фигаро" операсында сез бит Сюзанна ролен уйныйсыз? Мин ул операны татарчага тәрҗемә итә башладым. Мөмкин булса, сезнең арияне җырлап, тикшереп карыйк әле, — диде ул. +Җырның татарчасы башкару өчен җиңел иде. Ария татар телендә безнең күңелгә тагын да ягымлы булып ишетелде. Моңа бик шатландык. +Рус классик һәм Көнбатыш Европа классик операларын тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Шуны искә алып, бүгенге тәрҗемәне җырлаганда, мин Муса Җәлилнең һичшиксез зур талант, сәнгать нечкәлекләрен, аның үзенчәлеген тирән тоючы кеше икәнен аңладым. +Татарчага тәрҗемә ителгән классик әсәрне мин дә беренче мәртәбә башкара идем, сөенечемнән Муса Җәлилнең кулын бик каты кысып алдым да тәбрикләп аны мактый башладым. Ул миңа елмаеп карады да: +— Ярамый, ярамый, шагыйрьләрне мактарга ярамый, — диде. — Бу беренче эшем әле, сезгә тагы тәрҗемә итәрмен, — дип, үзенең бу яңа эштә беренче тәҗрибәсе икәнлеген аңлатып куйды. Үзе тыйнак кына сөйләшсә дә, күзләре шатлык белән тулган һәм бу шатлык аның һәрбер хәрәкәтендә күренеп тора иде. +— Зинһар, алайса, менә шушы арияне дә тәрҗемә итеп бирегезче! Бик матур әйбер, итальян музыкасы. Композитор Гретри операсыннан Леонора ариясе. Мин аны экзаменга хәзерли идем, — дип, пианино алдындагы ноталарны алып бирдем. +Муса Җәлил минем бу соравымны кире какмады. Ул тиз генә кул сәгатенә күзен төшереп алды да, үземне җырлата-җырлата, арияне русчадан татарчага тәрҗемә итеп тә бирде. Моны ул бик тиз эшләде. +Икенче вакыт, Дзержинский исемендәге мәйданны аркылы чыгып барганда, каршыма көләч йөзле Муса Җәлил очрады. +— Әй! Әнә машина таптый күрмәсен үзегезне, — дип шаяртып куркытып алды да: — Галия ханым, кичә мин Большой театр филиалында "Севильский цирюльник" операсын тыңладым. Хәзер менә консерватория китапханәсендә аны тәрҗемә итеп утырдым, сезне эзләп килә идем. Җырларсызмы? Мин сезнең өчен тәрҗемә иттем бит, — диде һәм алттыгаашыга портфеленнән ноталарын ала башлады. +Мусаның йөзендә балкыган нур, күтәренке рухы, җитез хәрәкәте аның музыкага булган кайнар мәхәббәтен күрсәтеп тора иде. Шуның белән ул үзенең үтенеченә каршы килергә һичбер урын калдырмады. +— Тукта әле, Муса, мин әле генә клубтан кайтып бара идем, анда класс буш калды, булмаса, шунда барып җырлап карыйк, — дидем. +Муса үзе дә минем клубта булуыма өметләнеп килгән икән: +— Әйдә, киттек, — диде. +Розина ариясенең тәрҗемәсе бигрәк тә яхшы, җырларга җиңел итеп эшләнгән иде. Татар теленең үзенчәлекләрен саклап, Муса колоратура өчен кирәкле ачык авазларны бик уңай, бик кирәкле урыннарда кулланган. Шул ук вакытта ариянең эчтәлеге тулы килеш сакланган. +Шуннан соң озак та үтмәде, синең тавышка язылган, дип, ул миңа бер ария китереп бирде. Бу композитор Асафьев тарафыннан язылган "Алтынчәч" операсыннан Алтынчәч ариясе иде. Мин арияне җырлап күрсәткәннән соң, Муса балаларча шатланып, сикереп куйды. +— Галия! Яңа туып яткан операның бер өзеге бит бу, — диде. +Икенче көнне консерваториягә Муса Җәлил композитор Асафьев белән бергә килгән иде. Шунда мине Асафьев белән таныштырды. Композитор, үзе аккомпанировать итеп, Муса Җәлил янында мине җырлатты. Шуннан соң без еш кына очраша торган булып киттек. +Муса Җәлилнең ялкынлы хезмәтен мин бик күп күрдем, дисәм, ялгыш булмас. Студиядә уку чорында булсын, Казанда эшләгән чакта булсын, ул миңа чын дусларча кулыннан килгән ярдәмен кызганмады. +Муса шулкадәр намуслы, яхшы гадәтле кеше иде! Ул әйткән сүзендә тугрылыклы, биргән вәгъдәсендә нык булды. Романс, арияләрне һәм бантка әйберләр булсын — тәрҗемә итәргә кирәк икән, ул һичбер вакытта да минем вакытым юк әле дип, икенче көнгә сузып йөрмәде. Шул көнне үк йә булмаса үз янында ук тәрҗемә итеп бирә иде. Ә җырчылар өчен нинди кыйммәтле эш бит ул. Татар телендә музыкаль яңгыраулары нәтиҗәсендә Муса тәрҗемәләре сәхнәдә икешәр тапкыр кабатланалар иде. "Севильский цирюльник" операсыннан Розина ариясе, "Ревнивый любовник" операсыннан Леонора ариясе Муса Җәлил тәрҗемәсендә күп вакытта Казан сәхнәсендә дә икешәр мәртәбә җырланды. Муса Җәлил нәрсә тәрҗемә итәргә белә һәм тәрҗемәсе халыкка аңлаешлы була иде. +1940 елның июнь аенда беркөнне Җәүдәт Фәйзи янына дачага кунак булып бардык, Муса Җәлил дә бар иде. Төнлә кайтырга чыккач, поездлар йөри торган сәгатькә туры килә алмадык һәм барыбыз да җәяүләп кайтырга булдык. Төн якты, күктә тулган ай йөзә. Тумыштан шат күңелле Муса Җәлил кайткан чакта күңелсезлек сиздермәде. Кызык сүзләр табып көлдерә, балалар кебек йөгереп тә китә, агач араларыннан Җик-мәргән, Алтынчәч булып җырлап җибәрә, "Алтынчәч" күренешен хәтерләтеп, агач араларыннан йөгереп чыга һәм: "Кызлар, кызлар, Алтынчәч югалды. Алтынчәч югалды", — дип җырлый. Шулай итеп, вакыт узганы сизелмәде дә. Казанка суын бүрәнә аркылы чыктык. Бервакыт Муса юлдан бер кәгазь кисәге алды. Аны ай яктысында күзен кыса-кыса, эче катып көлә-көлә безгә дә укыды. Шул табылган хат уңае белән ул шушы шигырьне иҗат итте: +ТАБЫЛГАН ХАТ +Матур урман шаулап торган чакта +Туры килде узып китәргә. +Тукта! Күрәм менә... язу ята, +Бу нәрсә, дим, кирәк белергә. +Тиз-тиз генә ачып карыйм әле, +Нәрсә бар, дип, бу ят язуда. +Хат икәнен белгәч, җан дусларым, +Әллә ниләр төште күңелемә. +Егет яза матур сөйгәненә +Сагынычлы, ямьле сүзләрен. +Ай-Һай, егет, бигрәк оста язасың ла, +Алыр микән кызкай күңеленә. +Урман уртасында хатны тотып +Көлә башлыйм бөтен авазга. +Сорамагыз, дуслар, ник көлгәнне, +Чыдый алмыйм, ха-ха, бу сүзләргә. +Ну! Егеткәй бигрәк сөя икән +Ак кул, матур кара күзләрен. +Урманнарда хаты аунап ята — +Шуннан бел син алдап йөргәнен. +Муса Җәлил татар композиторлары белән уртак тел таба белә иде. Аның лирик җырлары композиторларга романс тудыруга бик күп булышлык итте. Билгеле булганча, "Алтынчәч" операсының либреттосы Муса Җәлил тарафыннан, музыкасы композитор Нәҗип Җиһанов тарафыннан язылды. Бу опера беренче тапкыр Казанда 1941 елны сәхнәгә куелды. Операны куярга дип хәзерлек алып барганда, опера театрының бөтен коллективы чын иҗат уты белән янып эшләде. Партия оешмалары һәм театр җитәкчеләре бу эшкә зур игътибар бирделәр, коллективның эшенә күп ярдәм иттеләр. Шуның өчен дә театр, операны бик тиз вакыт эчендә әзерләп бетереп, зур иҗади уңышларга иреште. +Бу эшләргә инде егерме елдан артык вакыт үтүгә карамастан, Муса Җәлилнең ул көннәрдә янып йөрүе, бу операның һәрьяктан яхшы хәзерләнүе өчен барлык эштә һәм бөтен кешегә ярдәм итәргә хәзер булып йөрүе әле дә минем күз алдымда. +Опера коллективының сызганып эшкә керешүе композитор Нәҗип Җиһановның операны язып бетереп театрга тапшырган көннән башланган булса, авторлары Җиһанов белән Муса Җәлил өчен бу эш, әлбәттә, күптән башланган иде инде. 40 нчы елларда булачак операның һәрбер ариясен артистларга биреп, ал ар дан җырлатып караулары, уңышлы чыккан саен Муса Җәлилнең чын күңелдән шатлануы әле дә исемдә. Хәтта без, артистлар, партияләребез өстендә эшли башлагач та, Муса Җәлил безнең концертмейстер белән эшләгәнне күзәтеп, яныбызга кереп һаман тыңлый һәм шундук теге яки бу кытыршы җирләрен төзәтеп тә куя иде. +1941 елның май ахырларында безнең хәзерлегебез яхшы гына иде инде. Булачак спектакльнең төп элементлары оешып килә иде. Хәтта аерым сценалар, декорация һәм костюмнар да була башлады. Бу көннәрдә Муса Җәлил чиксез шат, аның күңеле әллә нинди күтәренке романтик хисләр белән тулган, ул һәрбер артистны рухландыра, шатландыра белә иде. 25 майда мин икенче пәрдәдәге Алтынчәч ариясен башкарып чыккач, Муса Җәлил, сәхнә артына кереп: +— Галия, канат бирдең минем уйларыма, ялкын бирдең дәртле җырыма, — диде дә яңа гына язган шигырен сузды. +Мин, рәхмәт, дип әйтүем булды, үзе оялган сыман чыгып та китте. +Ул чыкканнан соң, шигырьне укырга тотынсам, ни күзем белән күрим, "Сөекле җырчыбыз Галия Кайбицкаяга багышлана" диелгән. Бу Муса Җәлилнең әлегә кадәр бер җирдә дә басылмаган "Үлмәс җыр" шигыре иде. +Сәлам сиңа, партия! Тормыш моңын +Син кабызган татар кызыннан. +Күкрәгемә алып мин кададым +Бәхет гөлен синең кулыңнан. +Канат бирдең минем уйларыма, +Ялкын бирдең дәртле җырыма. +Син җитәкләп мине кулларымнан +Алып чыктың бәхет юлына. +Мин сүз бирәм, керфекләрем +Йомылганга кадәр чак кына, +Син өйрәткән мәңге үлмәс җырны +Мин җырлармын сөйгән халкыма. +Муса Җәлил. +25 май, 1941 +Премьера көннәрендә спектакльнең уңышлы чыгуына Муса Җәлил һич тә шикләнмәде. Чыннан да, спектакль уңышлы үтте. Халык тарафыннан туктаусыз яудырылган алкышлар раслады моны. Аңа кадәр, кабул итү спектакленнән соң, Муса Җәлил безнең янга сәхнә артына яшен кебек атылып керде. Коллектив әгъзаларын берәм-берәм үбеп тәбрикләде, минем яныма килгәч: +— Рәхмәт, Галия дустым! Мин язганда күз алдымда тоткан ил кызын син сәхнәдә тулысынча гәүдәләндердең, мин шатмын, рәхмәт сиңа, мең яшә! —диде. +Бу минутларны йөрәктә мәңге сүнмәс шатлыклы көннәрнең берсе дип исәплим мин. Кулъяулыгы белән маңгаен сөртеп алды да, Алтынчәч каурыйлары белән җилләнә-җилләнә, киң сулыш алып, минем грим өстәле янына килеп утырды. +Ул шунда арыганын бераз сизгән кебек булды. Бераз ял иткәч, куен кесәсеннән алып, миңа "Алтынчәч" либреттосын бүләк итеп бирде. +— Бүгенге көн — онытылмас тарихи көн, Галия, — диде ул шул чакта. Кулыма Алтынчәч каурыйларын кире тапшырып, янә бер мәртәбә кулымны кысты, тәбрикләп чыгып китте. +1941 елда Мәскәүдә булачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына "Алтынчәч" операсын алып баруга нык хәзерлек бара иде. Көтелмәгәндә илебезгә ерткыч фашистлар басып керделәр. Тынычлык бетте. Ватан сугышы башланды. Декаданы үткәрергә туры килмәде. Бөтен ил халкы дошманга каршы күтәрелде. Сөекле шагыйребезнең дә йөрәге өзгәләнде, ул фронтка китәргә ашкынды. +Якты талантын, бөтен тормышын халыкка багышлаган, халык эше өчен янган Муса Җәлил сугышка киткән вакытта да күтәренке рух белән җиңүгә нык ышанып китте. +Аның эшләрен халык мәңге онытмас. Ә без, җырчылар, сәнгать эшчеләре, мең-мең рәхмәтләребезне әйтеп, аның кадерле образын үзебезнең күңелләребездә саклыйбыз! +МУСЛ ХӘРБИ КУРСЛЛРДД +Марьинода элекке князь Барятинскийның сарае бар, ул бик матур һәм бик зур парк эчендә. Паркта шулай ук бик матур күл җәелеп ята. Шул күл артында палаткалар корылды, без, хәрби курсларда укучы курсантлар, шул палаткаларда 12~13әр кеше яши идек. +Курслар политсостав буенча урта дәрәҗәле командирлар хәзерләү өчен оештырылган иде. Анда төрле милләт вәкилләре тупланды. Татарстаннан да байтак кеше бар иде, шулар арасында Муса Җәлил дә укыды. +Хәрби кешеләр гомумән бер-берсе белән бик тиз танышалар, якынаялар, дуслашып китәләр. Марьинога килеп озак та тормастан, мин Муса Җәлил белән таныштым. Соңыннан аны барлык курсантлар, гади генә итеп, Муса дип йөрделәр. +Программаны узу өчен безгә бик аз вакыт бирелде, укып кына өлгер. Зур программаны Муса бик тырышып үзләштерә һәм "отлично"га укый иде. Шуның өстенә ул "Боевой листок"ны чыгаруда актив катнашты. Ул анда шигырьләр дә, мәкаләләр дә яза, Гитлер илбасарларына каршы аяусыз көрәшкә чакыра иде. +Муса сугыш коралларын өйрәнүгә бик зур дәрт белән кереште. Хәтерлим, бервакыт без сүтелгән станковый пулемет каршында тора идек, Муса болай диде: "Безнең үзебезгә коралларны шулай үзләштерергә кирәк һәм сугышчыларны шулай өйрәтергә кирәк, сугыш вакытында һәркем, Чапаевның Анка-пулеметчицасы кебек, дошманны кыю һәм кискен кыра алсын". +Укулар дәвам итә, ләкин сугыш кыры да безгә якыная бара. Менә инде немецлар Глухово, Рыльск тирәсенә үк килделәр. Дошман самолетлары безнең парк өстендә дә күренә башлады. Бер зур йорт түбәсенә зенит пулеметы куйдык. Шундый бер вакыйга хәтердә калган. Көндезге ашны ашап утырганда, кинәт һава тревогасы башланды. Муса Җәлил ашханәдән йөгереп чыгып китте һәм өй түбәсендәге зенит пулеметы янына беренче булып килеп басты. +Фронт безгә бик якынайды. Безнең курсларны Щигрыга (Курск өлкәсе) күчерделәр, аннан соң Минзәләгә (Татарстан). Минзәләдә дә Муса элеккечә бик нык тырышып укыды, шигырьләр, мәкаләләр язды. +Ноябрь ахырындамы, әллә декабрь башындамы, Минзәлә клубында Муса язган пьесаны куйдылар. Мин аның исемен хәтерләмим, ләкин ул уңыш казанды. +Мин бервакыт аның "Боевой листок"тагы шигырен мактадым. Ул миңа: +— Дошманга каршы корал белән дә, каләм белән дә көрәшәчәкмен ! — диде. +1941 елның декабрь ахырында һәм 1942 елның гыйнвар башында безне, курсны тәмам итүчеләрне, политработник дигән хәрби исем биреп, группалап фронттагы төрле хәрби частьларга озаттылар. Без Муса белән аерылыштык: икебез ике якка киттек. Соңыннан гына мин Муса Җәлилнең, фашистлар тоткынлыгында яшәгәндә, фашистларга каршы көрәшүен һәм батырларча һәлак булуын ишеттем. +Ь.*Х . &$шсо& +МУСЛ БЕЛӘН БЕРГӘ +Курсларда укыганда, мин үзебезнең взводтагы басынкы һәм тыйнак бер курсант белән таныштым. Ул Татарстан егете Муса Җәлил иде. Моңа кадәр каты хәрби дисциплина шартларында яшәргә туры килмәгән, эче-тышы гражданский кеше булуын күрсәтеп торган шушы кешенең зур тырышлык белән, игътибар белән сугыш белемнәрен үзләштерергә керешүе миңа ошый иде. Мин үзем дә шул Җәлил хәлендәрәк калган идем. Тын һәм "кайгысыз" гражданлык тормышында азмы-күпме яшәгәннән соң, мин дә көтелмәгән рәвештә хәрби мәктәпкә килеп эләккән идем. +Безнең буш вакытыбыз юк иде диярлек, безне политик яктан да, физик яктан да чыныктыралар, сугыш алып бару сәнгатенә өйрәтәләр. Еш кына төнлә белән "тревога" сугып, йокыларыбызны бүләләр һәм бу өйрәнү өчен генә дә эшләнми иде. Шартлар кискенләште, дошман инде Курскны һәм шәһәр тирәсен бомбага тота башлады. +Бервакыт безнең взвод лейтенант Ребров командасында таң алдыннан егерме километрлык поход ясады. Кыска вакытлы ялга туктаганда, мин күбесенчә ялгыз уйланырга ярата торган Муса Җәлилне бер кырыйда үзе генә утырганын күрдем. Аның иреннәре кыймылдый һәм карандаш кисәге белән дәфтәргә нидер яза иде. Мин аның нәрсә эшләве белән кызыксындым. Муса берничә минут эндәшми торды, аннан соң мәктәп дәфтәрен җәеп салды да шигырьләрен күрсәтте. Шул чакта гына мин аның шагыйрь икәнен белдем. Кич белән мәктәпкә кайткач, Муса үзенең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен миңа бирде. Шул вакыттан алып минем Мусага булган ихтирамым тагы да үсте. Без бит фронт тормышы кебек үк каты шартларда яши идек. +Тактик занятиеләр вакытындагы привалларда яки буш минут табылган вакытта Муса миңа үзенең шигырьләрен татар телендә укый иде һәм шундук аларны юлга юл русча аңлатып бирә иде. Ул сугыш турында фашистларга нәфрәт белән язды, ерактагы Татарстан һәм Бөек Ватан сугышының беренче геройлары турында язды. Халык белән бергә, аның кайгысы белән яшәгәнлеге, аның белән бергә сулаганлыгы ул шигырьләрдән бик нык сизелеп тора иде. Сугышчы һәм шагыйрьнең дошманга нәфрәте бик көчле иде. +Муса еш кына Татарстанны, әдәби хезмәтне һәм семьясын искә ала иде. Бервакыт ул миңа, бик нык дулкынланып, "Кызым Чулпанга" исемле шигырен укыды. Бу шигырьне ул үзенең таң вакытында туган һәм шуның өчен таң йолдызы Чулпан дип исем алган, шул чакта бик нәни булган кызына багышлаган иде. +Муса Җәлил белән минем беренче күрешүемә инде егерме ел тула. Ләкин бу кешенең мөлаем йөзен оныту кыен. +1941 елның ноябрендә фашистлар армиясе Курск шәһәре янына килеп җитте. Безнең мәктәп башта Щигры шәһәренә күчәргә мәҗбүр булды. Бераздан соң без, бөтен мәктәп белән эшелонга төялеп, Татарстанга — Муса Җәлилнең туган иленә — Минзәлә шәһәренә киттек. +Эшелон бик акрын барды. Поездлар ул чакта хәрби нәрсәләр, гаскәри частьлар таптый иде, шуның өстенә эвакуацияләнүче совет кешеләре белән тулы иде. 24 көндә без Бөгелмә (Татарстан) станциясенә килеп җиттек. Юлда хәрби мәктәп үзенең эшен туктатмады: укулар дәвам итте. Курсантлар сугыш коралларының материаль частьлары буенча да, бантка дисциплиналар буенча да зачетлар тапшырдылар, аттестациягә хәзерләнделәр. +Бөгелмә станциясеннән Минзәләгә кадәр 100 километрдан артык юл бар. Без шул юлны стройга басып җәяүләп уздык, бик күп татар авылларын үттек. Мин Муса белән янәшә атладым, һәм бервакытта да Мусадан ару, талчыгу, походның авырлыгы турында сүз ишетмәдем. Ул һәрвакытта да көр күңелле, иптәшләренә игътибарлы һәм ярдәмгә хәзер иде. Электәгечә ул һаман буш минутларда шигырь яза, совет халкының бәйсезлеген һәм бәхетен яклап, көннең кадагына суга торган әсәрләр иҗат итә иде. +1942 елның гыйнварында без мәктәпне (курсларны) тәмамладык. Курсантлар, аттестация алып, маршевый роталар белән фронтларга киттеләр. Муса белән мине Мәскәүгә — Кызыл Армиянең Баш политуправлениесенә җибәрделәр, безне фронттагы газеталарда журналист итеп файдаланырга уйлаганнар иде. +Юлда, Мәскәүгә барышлый, без ике көнгә Казанда туктадык. Муса Җәлилнең семьясында тордык. Ул семьясы белән очрашуга чиксез шат иде: кызы Чулпаннан бөтенләй диярлек аерылмады. +Татарстанның әдәбият җәмәгатьчелеге үзенең улын, шагыйрь һәм гражданинын тантана белән озатты. Муса Җәлил халык ышанычын намусы белән аклаячагын, немец фашистларын — кешелек дөньясының явыз дошманнарын җиңү өчен тормышын һәм көчен кызганмаячагына шикләнмәвен әйтте. +^О.В- Терасе-в +* * * +Курсантлар каршына Ватан шундый бурыч куйды: алар икееллык хәрби мәктәп программасын бик кыска вакытта үзләштерергә, марксизм-ленинизм нигезләрен өйрәнергә, хәрби белем белән коралланырга, хәрби тактиканы белергә тиешләр иде. Бу белем фашистларга каршы сугыш операцияләрен хатасыз алып бару өчен һәм аларга җимергеч ударлар ясау өчен кирәк иде. Безнең барыбызда да дошманга нәфрәт көчле иде, шуңа күрә сугыш белемен тизрәк һәм яхшырак үзләштерергә тырыштык. +Муса Җәлил безнең кебек үк рядовой солдат иде, ул бервакытта да үзенең шагыйрь булуын сөйләп йөрмәде. Бик тыйнак, эшчән һәм кеше белән тиз дуслаша иде. Муса станковый пулеметны бик яхшы өйрәнде һәм иптәшләренә, шул җөмләдән миңа да, коралның материаль частьларын өйрәнүдә бик нык булышты. +Фашист гаскәрләре Марьинога якынлашкач, безгә ТТТигры шәһәренә эвакуацияләнергә приказ бирелде. Без җәяү киттек. Материаль частьлар, уку әсбаплары, уку инвентарьлары һәм азык-төлекне без үз җилкәбездә күтәреп бардык. Безнең кайбер иптәшләр йөкнең авырлыгына чыдый алмый башладылар, аларга физик ярдәм кирәк иде. Менә шунда Муса Җәлил, үзе дә арыган булуга карамастан, һәрвакыт иптәшләргә ярдәм итеп килде. Ул әле берсенең капчыгын күтәрә, әле икенчесенең ручной пулеметын тарта яисә ике-өч винтовканы берьюлы күтәреп китә, шаян сүзләр белән иптәшләрнең күңелен күтәрә. +ТТ Титрыда курсантлар еш кына станциядәге хәрби милекне сакларга нарядка баралар иде. Шундый нарядларның берсендә мин Муса Җәлил белән бергә булдым. Бу вакытта инде ТТ Титры дан эвакуацияләнүче кешеләрнең һәм ашамлыкларның соңгы эшелоны илебезнең тылына озатыла иде. Шәһәр тирәсе бомбага тотыла, ә кешеләр шушы соңгы эшелонга эләгергә тырышалар, балалары белән вагонга утыра алмыйча азапланалар иде. Муса, өч тапкыр каравыл начальнигыннан рөхсәт сорап, вагонга утыручыларга булышты. Ул әле китүчеләрнең әйберләрен, әле балаларын вагонга алып кертеп куя. Хәтердә, дүрт балалы бер хатын, вагонга утыра алмыйча, әле тегендә, әле монда килеп тыгыла, кычкырып елый, ничек тә урнаша алмый. Муса аңа ярдәмгә килде, кочаклап балаларын вагонга менгерде, аннан ал арның анасын урнаштырды. +Щигрыдан без үзебез дә Минзәләгә күчтек. Безнең азыктөлек инде бик аз иде. Бу мәсьәләдә дә Муса Җәлил безгә ярдәмгә килде: Татарстанның җирле халкы аны һәркайда таный икән, һәм без һәрбер татар семьясында туганнарча кунак булдык, безне ашаттылар, җылыттылар, хөрмәт иттеләр. +1941 елның декабрендә мин фронтка киттем. Безгә яңадан очрашырга туры килмәде. +мусл җәлил минзәләдә +Шагыйрь Муса Җәлил 1941 елның ноябрь айларында Минзәләгә килде. Минзәләдә фронт полосасыннан күчеп килгән политучилище эшли иде. Муса Җәлил шушы училищеда ике ай чамасы укыды. +Шагыйрь Муса Җәлилне хәрби киемнән бик тиз таныдылар. Мин педучилищеда укыта идем. Минем укучыларым: "Муса Җәлил абыйны почтада күрдек. "Шагыйрь Муса Җәлил абый бит сез?" дип әйткән идек, абый безнең белән сөйләште. Мәктәпкә килергә булды", — дип кайттылар. Муса икенче көнне үк училищега килде. Училищеда һәм шулай ук шәһәр китапханәсендә шагыйрь белән очрашулар оештырдык. Ул үзенең Ватан сугышына багышлап язылган шигырьләрен укыды, бантка җәмәгать урыннарында да еш булды. +Муса шул вакытларда бер җыентыгын чыгарырга җыенуын сөйләде. Нәкъ шул көннәрне Минзәлә колхоз-совхоз театрының художнигы иптәш Халиков, шлем киертеп, хәрби киемнән Муса Җәлилнең рәсемен эшләде. (Халиков Ватан сугышында үлде.) Муса бу рәсемне бик яратты, җыентыгында чыгарасы килгән иде. +Минем квартирам политучилище белән янәшә, бер үк ишегалдында иде. Шуңа күрә Муса, буш вакыты булган саен, атнасына өч-дүрт тапкыр кермичә калмый иде. Командование дә аны ярата һәм аңа игътибарлы иделәр. Минзәләдә аның зур шагыйрь икәнен белмәгән кеше булмагандыр. Аны һәркайдан чакыралар, тирә-як колхозлардан килеп алалар. Шулай итеп, Муса курсларда бик иркен йөрде. +Мин хәзер кистереп әйтә алмыйм, аны обкомнанмы, Язучылар союзыннанмы чакырып язу килде. Үзенә бронь бирелүе турында, Казанга кайтырга мөмкинлеге турында әйтелгән иде шикелле. 4 3-58 97 +Муса: +— Кайтырга мөмкин түгел, Ватан өчен көрәш — изге бурычым. Мине командир итеп тәрбияләү өчен хөкүмәт шулкадәр көч куйгач, тылда калырга мөмкин түгел. Казанга җиңүчеләр булып кайтырбыз! — дип сөйләгәне хәтердә калган. +Муса җәмәгать эше, төрле докладлар белән күрше колхозларга да йөрде. Дусай Кичү колхозы председателе Ханнанов Мусаның колхозда үз әсәрләрен укуын әле дә дулкынланып сөйли. +Училищены тәмамлагач, озату кичәсендә шәһәр театрында үзенең күп кенә әсәрләрен укыды: "Шлем", "Минзәләдә культура", "Без китәбез", "Тырышып эшләгез", "Чыршы җыры", "Мактанчыкка сабак", "Бүләк" (Иншәргә) һ.б. "Шлем"ның газетада басылган варианты түгел, кушымта белән язылганы бар иде, ул шуны укыды. +Аның "Мактанчыкка сабак", "Бүләк" (Иншәргә), "Чыршы җыры" дигән шигырьләре Минзәләдә чыга торган "Ленин байрагы" газетасында басылдылар. +"Новый путь" артеле Мусаның үзенә үлчәп бүрек, сырган җылы чалбар, телогрейка бүләк итте. Бу бүләкне ул совет халкының бүләге һәм аңа чиксез ышану билгесе итеп кабул итте. Шул ышанычны аклау теләге белән фронтка китте. +МУСЛ ЛБЫЙ +Исән кайтсам, тагын күрешербез, +Ә кайталмасам... +Җырым сагынсын! +Сине сөйгән шагыйрь абыеңны +Җыры белән искә алырсың... +М. Җәлил +Мин ул вакытта бик кечкенә идем әле. Әнием кич утырган вакытларда үзенең яшьлеген, аеруча Казанда рабфакта укыган чакларын, бергә укыган иптәшләренең хәзер төрле уку йортларында укытучы булып эшләүләрен искә төшереп сөйли иде. Ул Муса Җәлилнең талантлы шагыйрь булып китүе турында аерым бер горурлык белән искә ала иде. +Сугыш башланган елны әни шәһәр китапханәсеннән кечкенә генә форматтагы зәңгәр тышлы бер китап алып кайтты. Бу Муса Җәлилнең "Хат ташучы" исемле поэмасы иде. Без аны кич утырып укыдык, һәм әни: "Безнең белән укыган Муса язган инде моны", — дип, тагын аның турында сөйләде. Әле ул вакытта мин Муса Җәлилне ничек дип тә күз алдына китерә алмый идем. +Дәһшәтле сугыш башланды. Кадрларның фронтка китүе сәбәпле, әнине Минзәләдәге үзе укыткан Вахитов исемендәге мәктәпкә директор итеп билгеләделәр. +Беркөнне ул өйгә кайтып керде дә: +— Көтмәгәндә Мусаны очраттым, туганым белән күрешкән шикелле булдым, безгә дә килергә вәгъдә итте, — диде. Аның йөзендә балаларга гына хас күңеллелек, күзләрендә шатлык балкый иде. +Минем дә Муса абыйны, әни белән бергә укыган талантлы шагыйрь Муса абыйны тизрәк күрәсем килде. +Озак та үтмәде, ул безгә килде. +Мәктәптән (җиденче класста укый идем) кайткан гына идем, ишек ачылды да өстенә гади солдат гимнастеркасы, башына пилотка, аягына обмотка урап, ботинка кигән бер абый, аның артыннан әни килеп керде. +— Исәнмесез, сеңлем. Син Иншәр буласыңдыр инде? — дип, минем белән күреште. +— Муса абыең шушы була инде, — диде әни. +Алар залга уздылар. Мин кухняга аш әзерләргә кердем. Эшне бетереп алар янына чыкканда, фронт хәлләре турында сөйләшеп утыралар иде. +Без барыбыз да өстәл янына җыелдык. Бик күңелле әңгәмә башланды. Муса абый миннән үзенең шигырьләрен укуым-укымавым турында сорашты. Мин җавап биреп өлгергәнче, әни: +— Юктыр, ул беренче класстан бирле рус мәктәбендә укый, — диде. +— Укыганым бар шул, Муса абыйның "Хат ташучы" поэмасын бергәләп укыдык ич. Ул китап һаман бездә әле, — дидем мин һәм тиз генә эзләп алып та килдем. +Муса абый китапны кулына алды, аңа берничә генә секунд карап уйланып торды да поэманы яттан җилкенеп-җилкенеп сөйли башлады. +Аның укуы миндә моңарчы булмаган шигъри хис уятты. "Хат ташучы" поэмасы тагын да матуррак сыман тоела башлады, үземнең дә ятлыйсы һәм аның кебек итеп сөйли беләсем килде. Шушы поэманы укыганда, мин аны җентекләп күзләп чыктым. Кечкенә гәүдәле, кара туткыл йөзле, кара күзле; уңга таралган кара чәчле, көләч кенә, йомшак тавыш белән тартынган сыман сөйләшүче абый иде ул. 4 99 +Әни кинәт көлеп җибәрде һәм: +— Муса, син үз әсәрләреңне укыганда ничек уйлыйсың? Үзеңнекеләр дип хис итәсеңме, әллә башка берәү әсәре итеп күз алдына китерәсеңме? — дип сорады. +Бу сорау миңа бик кызык тоелды, Муса абый нинди җавап бирер икән дип көтә башладым. +— Үземнеке дип уйлыйм, әлбәттә, — диде ул көлемсерәп. — Ник алай сорадың әле, Мәхмүдә? +— Беләсем килә, алар бит басма хәрефләр белән типографиядә басылганнар, шулай булгач, икенче тоелуы бар. +— Мин аларны күңелдән беләм бит. +— Син шулай һәр шигыреңне дә күңелдән беләсеңме? +— Барысын да түгел, ләкин күбесен беләм. +Ул тагын берничә шигырен яттан укыды. Миңа бигрәк тә "Карак песи"е (Песи, песи, пескәем, хыянәтче икәнсең...) ошады. Ул бу шигыренең музыкага салынуы, аны балаларның җырлаулары турында да сөйләп бирде. Шулай ук тормыш юлын, кечкенә чакта ук шигырьләр язуын, ал арның Оренбургта газетада басылып чыгуын да сөйләде. +Күңелле сөйләшүдән соң Муса абый хат язарга кереште. Беренче очрашу шуның белән төгәлләнде, ул үзенә китәргә вакыт икәнлеген белдереп саубуллашты. +Берничә көн үткәч, Муса абый тагын килде. Әни өйдә юк, минем идән юып азапланган чак иде. Исәнләшкәч, залга, өстәл янына узды да нәрсәдер язарга кереште. Эшем беткәч, мин дә, аның картлысына утырып, дәресләр хәзерли башладым. Сөйләшә-сөйләшә самовар кайнап чыкканны сизмәгәнбез дә. Әни кайтып самовар турында искәртте, һәм мин кухняга чыктым. Әйләнеп керүемә, Муса абый әнигә хатлар, фоторәсемнәр күрсәтә иде. Әни карап бетергәч, миңа да күрсәтте. Ике фоторәсем иде. Берсендә Муса абый кызы Чулпан белән янәшә утырган, ә икенчесендә Чулпан ялгыз гына. +— Матурмы минем Чулпаным? — дип сорады ул һәм, кабат аңа текәлеп, бик озак карап торды. Муса абыйның кызын сагынуы безгә дә беленерлек рәвештә күзләренә чыккан иде. Бераз тын гына утыргач, кызын сагынуы турында әйтеп куйды. +Әни: +— Иптәшеңнең рәсеме кая, биредә юкмыни? — диде. +— Ул рәсемгә төшәргә бер дә яратмый иде. +Әни аңардан кызы белән бергә төшкән рәсемен бүләк итүен сорады. Кызганычка каршы, ул бик теләп бүләк итәсе килсә дә, берәү генә булуы сәбәпле бирә алмады. +Безнең ике мандолина бар иде. Чәйдән соң Муса абый ал арның икесен дә яхпты итеп көйләде, аннан соң әни белән бергәләп татар көйләрен уйнарга керештеләр. Ул мандолинада гаҗәп яхшы уйный, бер башласа, үзе белгән көйләрнең барысын да уйнап чыга иде. Мин Муса абыйның мандолинада яхшы уйнавына гаҗәпләнеп, музыка дөньясына чумып, онытылып утыра идем. +Ул безгә бик еш килә торган булды, һәр атнаны ялга каршы кичләрен бездә үткәрә иде. Шунысы бик хәтеремдә: ул һәрвакыт диярлек минем идән юган чакка туры килә һәм шулай туры килүгә бераз кыенсына да иде. Бервакыт шулай залны юганда килеп керде. Кечкенә якта гына чишенде дә шинелен элеп куярга куптып, миңа бирде. Мин аны залдагы этажерка почмагына элдем. Итекләрен, плита өстенә утын тезеп, шунда кибәргә куйдым. Көн бик салкын, Муса абый бераз туңган да иде. Ул мандолинаны сорап алды. Идәнне таптамас өчен аяк очларына гына басып, мич буендагы сандык өстенә аякларын бөкләп менеп утырды һәм бик моңлы итеп мандолина уйный башлады. +Әле дә хәтеремдә, озак итеп "Шахта" көен, аннары "Урман кызы"н, "Уракчы кыз"ны уйнады. +Мин бер күтәрелеп караганда, "Урман кызы"н уйный иде, күзләрен каядыр ерак бер ноктага төбәгән, кулларының хәрәкәт итүен искә алмаганда, селкенми дә. Шул вакыт күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште. +Муса абый төшенкелеккә бирелүчән түгел иде. Кайвакытта аңардан безнең гаскәрләрнең чигенүләре турында сорый идек. Ул безнең җиңәчәгебез турында бик зур ышаныч белән сөйли, төрле мисаллар китерә иде. Безгә рәхәт булып китә иде. +Муса абый хәрби киемне бик ярата иде. Беркөнне, сүз иярә сүз чыккач, шинелен киеп, безнең алда бөтерелгәләп күрсәтте. +— Килешәме? +Ләкин мин ошатмадым. Аның шинеле ничектер ятышсыз тоела, бик озын, җилкәләре киң иде. +Кабат килүендә миңа бер шигырь багышлады. +— Ничә килсәм дә, эш белән син. Үземнең бер шигырь дә багышлый алганым юк әле. Бүген инде берне багышларга уйладым. Чигә беләсеңме син, Иншәр сеңлем? — диде һәм куен дәфтәрен чыгарып актара да башлады. +— Чигә белер идем дә, минем матур җепләрем юк шул. Безнең класста бик матур чигүче кызлар бар. +Ул "Бүләк" шигырен укып күрсәтте һәм иң өскә: "С.Иншәргә" дип язып куйды. (Ул чакта минем фамилиям Сабирова иде.) Мин бик кыенсындым. Чөнки чигә белмәгән килеш шундый шигырь багышлангач, дөрес булмый бит инде. Ә ул миңа: +— Шигырь генә бит ул, Иншәр. Син бантка эшләрне бик яхшы эшлисең. Шулай булгач, чигәргә генә өйрәнерсең, ышанам, — диде. +Аның бу шигыре беренче тапкыр район газетасы — "Ленин байрагы"нда басылып чыкты. Соңыннан "Тупчы анты" җыентыгында очраттым. Икенче килүендә үз исемемә атап шигырь язды. Бер бит кәгазь сорап алып, аны күчерде. Әни кайтып кергәч, барыбызга да укып күрсәтте дә: +— Мә, Иншәр сеңлем, сакла, бер истәлегем булыр. Без тиздән китәчәкбез, тушына карап искә алырсың, — диде. Истәлеге астына Казандагы һәм Мәскәүдәге адресларын язып куйды. — Барырга туры килсә, безгә керерсең, керми калма. +Ул Минзәләдән декабрь аенда китте. Китү сәгатендә саубуллашу өчен тагын безгә килде. +Чатлама суык. Муса абый бүрек колакчынын төшереп ияк астыннан бәйләгән, кулына бер бармаклы бияләй кигән. Бүрек кырларына, якасына сыкы сарган. Ишектән керү белән исәнләште дә, алга бер генә адым атлап, кире чигенде. +— Гафу ит, сеңлем, идәнне таптыйм бугай. Әниең өйдәме? +— Кайтып җитмәде шул, Муса абый. Узыгыз, ул озакламас. +— Әниең бик кирәк иде, Иншәр. +— Озакламас ул, Муса абый, узыгыз инде. +— Көтәргә вакытым юк, Иншәр сеңлем, бик аз арага гына, фәкать саубуллашу өчен генә килдем. Без хәзер китәбез, бөтенләйгә китәбез. Әниең белән саубуллашасы иде дә бит, нишлисең... +Миңа бик авыр булды. Ни эшләргә дә белмәдем, баскан урынымда катып калдым. Без аңа бик ияләшкәнгә, китәр дип күз алдына да китермәгәнбез. +— Онытмагыз, Иншәр сеңлем, мин сезгә хат язармын, җавапсыз калдырмассыз, ярыймы? +— Онытабызмы соң, Муса абый... +— Синең белән саубуллашуым татар кызларының барысы белән дә саубуллашуым исеменнән булыр, кил, сеңлем, үзеңне бер үбим әле. +Ләкин мин оялудан читкә тартылдым. Ул көлемсерәде дә: +— Ярый инде, алайса, син дигәнчә булсын, кул биреп кенә саубуллашыйк, — дип, минем кулны каты итеп кысты. — Гафу ит, Иншәр сеңлем, оялттым бугай. Ә син онытма, хат яз, яме! Без озакламый тагын күрешербез. Унынчы классны төгәлләгәч, Казанга укырга барырсың. Безгә кунак булып кил, яме. Мәскәүгә барсаң да кер. +Ул үз адресын, нинди урамнар аша барырга кирәклеген өйрәтте. Мин дә барырга сүз бирдем. +— Әниеңә сәлам әйт, рәхмәтемне җиткер. Ачуланып калмагыз. Сезнең өйдә җылы урын таптым, үз семьягыз кешесе кебек кабул иттегез. Сездә мин вакытны бик күңелле уздырдым. Сау булыгыз, сеңлем. Хат язарсың бит? +— һичшиксез, Муса абый. +Ул шулай итеп китте дә. Ләкин ни сәбәптәндер хат яза алмады, һәм миңа да алар йортына барырга туры килмәде. +Әни шактый озак торып кайтты. Муса абыйның китү хәбәрен ишеткәч, бик кайгырды, әле китмәгәндер, бәлки, очратырмын да, дип әйләнеп тә керде, күрә алмады. +Муса абый белән очрашуым шулай төгәлләнде. Минем йөрәктә Муса абый образы онытылмаслык бер хатирә булып калды. +(/1е& +ХӘРБИ РЕДАКЦИЯДӘ +1942 елның 5 апрелендә, командировкадан кайткач, Җәлил Кече Вишера шәһәре урамында Мәскәү университеты буенча таныпты Лев Алексеевич Моисеевны очрата. Ул Е.Вучетич белән бергә Вишерага "Отвага" газетасы өчен кәгазь алырга килгән икән. +Хәзер Моисеев "Учительская газета"да эшли. Ул түбәндәгеләрне сөйләде. +Очраштык. Сорашулар башланды: ничек, нәрсә? +— Менә шулай, — ди Муса, — политуправление резервында утырам. Аерым заданиеләр бирәләр, ә гомумән күңелсез. Туйдырды. +— Әйдә безгә, — дим мин. +Шунда ук агитмасса эшләре начальнигы Золотаревка бардык. Ул риза булды. Киттек. +Ул вакытта "Отвага" редакциясе дошманнан күптән түгел генә азат ителгән Огорели авылында иде. Авылдан бары берничә йорт кына исән калган. Җәлил килеп бераз вакыт үткәч, редакция авыл янындагы урман авызына күчте. +Җәлил, редакциягә урнашкач, филология фәннәре кандидаты Л.Перльмуттер, философ Б.Бархаш, әдәбият белгече Н.Родионов, журналист А.Кузьмичевлар палаткасында торды. Бу дус коллективка Җәлил тиз ияләнде. Җәлилнең редактордан алган беренче заданиесе яраланган сугышчылардан частька килгән хатларга күзәтү язу булды. Соңыннан аның "Күчеп йөрүче миномет", "Автоматчы Поляков", "Элемтәчеләрнең художество ансамбле" дигән корреспонденцияләре чыга. Җәлил газетаның "Үз эшенең осталары" дигән яңа бүлегенә мәкаләләр яза. +Ләкин барыннан да элек ул — шагыйрь. Газетага бөтен көчен биреп эшләгән шартларда да ул шигырь язарга вакыт таба. Җәлил татарча яза. Сугышта шигырьләрне рус теленә тәрҗемә итеп торырга мөмкинлек тә, аны эшләрлек кеше дә юк. +Бу вакытка кадәр Җәлилнең рус телендә язылган бер генә шигыре дә билгеле түгел иде. 1942 елның 19 апрелендә "Отвага"да "Весенние резервы Гитлера" исемле бер шигыре басыла. Редакциядә эшләгән иптәшләр әйтүенчә, Җәлил рус телендә берничә шигырь язган, ләкин ал арның хәзергә кадәр табылганы юк әле. +А.Обыдена көндәлегендә 29 апрельдәге язма сакланган: "Кичә төнлә барысы да йокладылар, ә мин машинадан полосалар көттем. Муса Җәлил миңа үзенең шигырьләрен тәрҗемә итте. Йөрәккә үтә торган тирән хисле шигырьләр алар! Соңыннан кыска гына үзенең беренче мәхәббәте турында сөйләде" . Анна Ивановна Җәлилнең кызы Чулпан турында бик еш сөйләвен хәтерли. +Фронттагы хәл кискенләшә бара. Немецлар икенче армияне чолгап алуны төгәлләргә омтылалар. "Зур җир" белән элемтә тота торган урын — "Мясной бор" — торган саен кысыла төшә. +Май аенда редакциянең дүрт сотруднигы Ивановодагы курсларга китә. Авыру Вучетичны элек үк озаткан булалар. +Майның соңгы көннәрендә кабат сугышлар башлана. +Газетаның кәгазь запасы бетеп килә, ә мондый шартларда кәгазь китерү турында уйларга да мөмкин булмый. 29 майдан газета дүрт битледән ике битле булып чыга башлый. 3 июньдә Җәлил безгә килеп җиткән соңгы хатын яза. +1942 елның июнендә "Отвага" менә нәрсә турында язган: "...Соңгы көннәрдә күрәләтә утка кергән дошман белән безнең частьларның каты сугышлары дәвам итте..." +Хәл һаман авырлаша бара. Ләкин газета регуляр чыгарыла. Бензин беткәч, кулдан баса башлыйлар. Ял көне, 21 июньдә, "Отвага" соңгы мәртәбә чыга. Элекке вакыттагыча дүрт сәхифәле була ул. +Частьлар белән бәйләнеш югала. Тирә-якта сугыш бара. 22 июньдә редакция "Мясной бор"га таба юнәлә. Өч көннән соң 24 кешелек редакция штатыннан (шоферларны һәм ике каравылчы солдатны да санап) камалудан бары өчәү генә чыгалар. +22 июньдә Җәлил редакциядә булмый. Бәлки, ул берәр частька командировкага җибәрелгәндер, бәлки, "Отвага"ның соңгы номерында басылган бер авиация частена багышланган сәхифәне ул хәзерләгәндер һәм, редакциягә кайтып, беркемне дә туры китерә алмагандыр? +Җәлилнең нинди шартларда пленга төшүе турында сугыштан соң полковник Черных кемгәдер сөйләгән, диләр. Мин шушы фамилиядәге сигез полковникны һәм (кирәк була калса дип) подполковникны эзләп таптым, ләкин аларның берсе дә Җәлилне белмәде. +З&геН ий ^угеж и г +ҮЗ КЕШЕ ИДЕ УЛ +СССРның халык художнигы скульптор +Евгений Викторович Вучетич белән кыскача әңгәмә +— Беләсезме, мин сөйкемле Залиловны Муса Җәлил дип белмәгән идем. "Отвага" редакциясендә безнең бергә хезмәт итүебезне кемдер язып чыккач, миңа шалтыраттылар: ул бит шул Залилов, диләр. Әйе, ул 1942 елның язында безнең редакциягә эшкә килде. Килгәч, Мусаның әле үзенә ятарга да урыны юк иде. Мин аны үз палаткама алдым. Без шунда, Волхов фронтында, урманда кар өстендә яттык. Бик сөйкемле, шат күңелле, үз кеше иде ул. Сүзгә оста. Ярты сәгатьтән без бер-беребезгә "син" дип эндәшә башладык. Евгений Викторович, бик якын кешесен исенә төшергән кебек, бераз тукталып тора да: — Добряга, компанейский кеше иде, — дип өсти. — Мин хәтерлим, ул шигырьләр укый иде. Безгә аның шигырьләре ошый иде. Әйбәт шигырьләр иде алар. +— Е1инди телдә яза иде ул? — дип сорадым мин. +— Ул нинди телдә, ничек язгандыр, белмим, — диде Вучетич, — ләкин ул безгә рус телендә укый иде. Кызганыч, мин ул шигырьләрнең берсен дә соңыннан Муса Җәлил җыентыкларында очратмадым. Димәк, алар һәлак булганнар... +Хәзер хәтеремдә юк, безнең редакциядә бер башлап язучы шагыйрь бар иде, милләте белән еврей. Шул яшь шагыйрьгә карата Муса бик игътибарлы, аңа иҗади ярдәм итә иде. Тик миңа аның белән озак яшәргә туры килмәде. Безнең редакция чолганышта калудан бер 2-3 көн генә элек мин контужен булдым, һәм мине тылга алып чыктылар, юкса миңа да Муса язмышын кичерергә туры килер иде. Чолганыш майның 15ләрендә булды... +Фусасих +"МЯСНОЙ БОР-ДДГЫ ФЛҖИГЛ +Бу эш 1942 елның язында булды. Власовның хыянәте нәтиҗәсендә безнең частьлар Кече Вишера шәһәреннән көньяк-көнбатышта немецлар тарафыннан чолганып алынды. Армиянең штабы Яңа Кересть авылында иде. Мин ул чакта штабны саклауда идем. Хәрби званием буенча сержант. Муса белән очрашу мөмкинлегем бар иде. Ул фронт газетасы редакциясендә штаб офицеры булып хисаплана, ләкин ул, редакция эшеннән бигрәк, күбрәк кулына автомат тоткан килеш күренә, хезмәте буенча алдынгы ут сызыгына бик еш чыга иде булса кирәк. +"Мясной бор" совхозы тирәсендә чолганыш боҗрасын өзү өчен көн-төн каты сугышлар булып тора, ләкин нәтиҗәсез. Боҗра һаман кысыла бара. Июнь урталарында мин, дизентерия белән авырып, госпитальгә кердем. Госпиталь дигәнебез ылыслардан ясалган шалаш иде. 20 июньнәрдә Яңа Кересть авылындагы без аэродром итеп файдаланган басуны немецлар алды. Без сугыш кораллары һәм ашамлык белән тәэмин ителү мөмкинлегеннән мәхрүм булдык. Авылны немецлар басып алудан берничә сәгать элек кенә шул аэродром кырында, строй алдында берничә дезертир атылды. Муса шул күренешне карап торды. +Безнең хәлебез бик авыр иде: ашамлыклар да юк, патроннар да юк. Исән калган һәм әсир төшәргә теләмәгән кызылармеецлар, 150ләпкеше, урманга җыелдык. +Көньякта — авылда — немецлар, көнбатышта — тар тимер юл артында һәм көнчыгышта — шоссе юлы артында, димәк, һәркайда немецлар. Чолганыштан чыгу өчен төньякка — "Мясной бор" тирәсенә таба барырга кирәк иде. Безнең бер генә ышанычыбыз бар — нәкъ шул юнәлештән безнең частьлар безгә ярдәмгә киләләр. Ләкин ул юл җиңел түгел, дөресен әйткәндә, тәмуг аша чыгарга кирәк. Бу район инде җан кыю төбәгенә әверелгән иде. Безнекеләр чолганыш алкасын өзәргә омтылалар, немецлар йөзләрчә төрле калибрлы орудие һәм минометлардан бу төбәкне дә утка тоталар. Урман, сазлык ядрә белән асты өскә актарыла, һавада ике якның да самолетлары туктаусыз гүләп тора. +21 июньдә кич белән Муса, кызылармеецларны җыеп, аларга берәм-берәм яки вак-вак төркемнәргә бүленеп, чолганыштан чыгарга кирәклекне аңлатты. Зур төркем белән яки барыңа да берьюлы бару уңыш бирмәячәк, чөнки дошманның артиллериясен һәм авиациясен генә үз өстеңә яудырырга мөмкин. Немецлар, төнлә белән дә парашютларга ракеталар элеп, бөтен районны яктыртып торалар. +Барыбыз да эндәшми генә таралыштык. Мин ялгыз киттем, ләкин немецларның уңдагы артиллерия заслонын әйләнеп узарга теләвем барып чыкмады, уйламаганда немецларга килеп төртелдем. Бәхеткә каршы, алар ут ачмадылар, кулларын болгап, үзләренә чакырдылар. Ләкин ул плен төшү дигән сүз ич! Бу уй мине тетрәтеп җибәрде, һәм мин читкә йөгердем. +Урман эченнән тар тимер юлга чыгарга уйлап барганда, Мусага очрадым. Бераз сөйләшкәч, икәү бергә китәргә булдык. +1942 елның 22 июнь иртәсе томанлы булды. Без төньякка таба ике километрлап киттек. Бу юлы артиллерия туплары төшеп ярылу мөмкинлеге булган урыннардан сулгарак каердык. Тын иде әле, ләкин шулай да ал ар дан котылып булмады. Иртәнге тынлыкны бозып, немец автоматлары тавышы яңгырады. Без туп чокыган воронка эченә чумдык. Шундук вак миналар ява башлады. Турыдан-туры мина тию ихтималы зур түгел, ләкин немецлар үзләре бик якын, шартлау тынган арада ал арның русчаны җимереп кычкырган сүзләре ишетелеп тора: +— Русь, здавайсь! +Чокырда утырып файда юк, анда пуля яки плен гына булачак! Үз миналары тирә-якта шартлап торганда, немецлар башларын күтәрми яталар, автоматтан безгә төбәп ата алмыйлар. Без, шул хәлдән файдаланып, мина яңгыры коелган җирдән ераклашырга тырыштык. Бер биш минуттан әле генә без ташлап киткән җиргә төрле яктан снарядлар коела башлады. Немецлар да, безнекеләр дә аталар иде. Муса белән без уртада калдык. Томан төтенгә әверелде. Каяндыр "юнкерс"лар килеп чыкты, һәм алар сиреналарын үкертә башладылар. Без һаман төньякка таба, үзебезнекеләр ягына таба шуабыз. +Бераздан тагын немецларга очрадык, тагын автоматлар тырылдый башлады. Мин, кыска-кыска йөгерешләр ясап, ышыграк урынга чигенә башладым, Муса минем арттан йөгерә. Тәгәрмәчләрен югары күтәреп ауган кечкенә паровоз ята иде, шуңа ышыкланырга уйлап йөгерәм. Әйләнеп карасам, Муса минем арттан килми, пуля тигән булырга кирәк. Билгеле, ул минутта, немецлар күз алдында, мин дә аның янына килә алмый идем. Шундук миналар ява башлады. Ерак түгел җимерек немец танкын күрдем. Берничә сикерүдә аның янына килеп җиттем һәм, артиллерия давылы туктаганчы дип, эченә кереп утырдым. Немецлар, күрәсең, минем танкка кереп утыруымны күрми калдылар, танкка атучы булмады. +Ләкин Мусага ни булды? Танк эченнән ул күренми, ә ату дәвам итә. Атыш туктагач, мин Муса егылган җиргә килдем, тик ул анда юк иде инде... +караер- 'Хасри^аЗ +бпокнот уттл янды +1942 елның июль азакларында Волхов фронтында каты яраланган Муса Җәлилне мин Ленинград өлкәсенең Чусский станциясендә хәрби әсирләр лагеренда очраттым. Ул көннәрдә без бергә булсак та, бер-беребезнең кем икәнен белми идек әле. Җәлил белән атлар сараенда яткан вакытта минем хәлем дә бик авыр иде: ачтан бик нык шешенгән идем. Шул чакта Муса Җәлил миңа: "Энем, хәлең ничек, син ачлыктан интегәсеңме, әллә авырыйсыңмы? — дип, кесәсеннән бер кисәк икмәк чыгарып бирде. — Мә, аша, энем, бергә булырбыз", — диде. +Менә шул көннән алып без Муса Җәлил белән бергә көн итә башладык. Иртәгесен ул миңа: "Тыңла, энем, мин сиңа бер шигырь әйтәм", — ди. Ачлыктан төрле үлән тамырлары җыеп ашаганда, Муса Җәлил, кулына каләм-кәгазь тоткан килеш, шушылай дип язды: +Чәнечкеле тимерчыбык белән +Уратылган безнең йортыбыз. +Көне-төне шунда казынабыз, +Әйтерсең лә тирес корты без. +Кояш чыга койма аръягыннан, +Күрше кырлар нурга коена. +Шул кояшның матур нуры безгә +Тими үткән төсле тоела. +Миңа бу шигырьне бирде. Мин укып, гаҗәпкә калып: +— Абый, — дидем, — нигә борчыласың? +Ул: +— Бердән, хайваннар яткан конюшняда ятабыз, икенчедән, ач, өченчедән, яралар бик авырта, — ди. +Мин аңа тагын сөаль бирәм: +— Абый, сез бу шигырьне кайдан беләсез, әллә укытучы булдыгызмы? — дим. +— Мин, энем, Татарстан республикасының Казан шәһәреннән, шагыйрь Муса Җәлил булам, — диде ул. — Ләкин әйтү шул, беркем дә белмәсен мине, — диде, һәм шул ук вакытта, минем дә кем икәнемне сорашып, блокнотына язып алды. +Шул көннән алып Муса Җәлил миңа бер блокнотка төрле шигырьләр, төрле кирәкле булган кулланмалар һәм лагерьларда ниләр эшләргә икәнлеген — барысын яза башлады. +Блокнотның икенче битенә болай дип язды: +ГАРИФ ДУСКА +Исән кайтып илгә, искә алсаң +Әсирлектә үткән көннәрне, +Онытма, дус, синең белән +Бергә елап, бергә көлгәнне. +Без серләшеп бергә синең белән +Җиңеләйтә идек кайгыны. +Авыр булыр, беләм, икебезгә дә +Кинәт көтмәгәндә аерылу. +Бәхетең булып бер көн кайтсаң +Илгә, атаң-анаң янына, +Ә мин калсам, кайталмыйча, +Азык булып җирнең карнына, +Сөйлә минем якын дусларыма, +Сөйлә минем сөйгән халкыма, +Үлде, диеп, шагыйрь тоткынлыкта, +Тугры булып изге антына. +1942 елның сентябрь азагына кадәр шушы Чусский лагеренда булдык. Аннан Латвиянең Двинск шәһәрендәге хәрби әсирләр лагерена баргач, ул шушы блокнотын миңа тапшырып болай диде: "Менә, энем Гариф, исән илгә кайтсаң, шушы блокнотны йә Казанга, йә Уфага редакциягә тапшыр". +Мин Муса Җәлилнең васыятен җиренә җиткерә алмадым. Сентябрьнең азагында аңардан аерылдым. Кайсы көндә икәне хәтеремдә калмаган, безне эшкә алып киткәннәр иде, Муса Җәлилне каядыр озатканнар. Беркем дә кая икәнен белмәде. +Мин Двинск лагеренда октябрь азагына кадәр тордым. Башка лагерьга озатканда, мунчага алып киттеләр һәм безнең өстән бар киемнәрне чишендереп алдылар. Минем кулда бер тәмәке савыты белән бер блокнот кына калган иде. Мин шушы блокнотны тоткан килеш мунчаның ишегеннән үтеп барганда, тикшереп утыручы немец офицеры, мине туктатып, кулымдагы блокнотны тартып алды. Шул вакытта шушы югарыда язылган шигырьләрнең баш ягы минем кулда ертылып калды, ә калганын немец, минем күз алдымда мичкә ташлап, утта яндырды... +(?Лли% ТаКиеЗ +"ЭЧТӘН ШДРТЛДТЫРГД..." +Хәрби әсирләр лагере элекке яшелчә саклый торган ярым землянкада. Андагы юешлек, шакшылыкны сөйләп торасы да юк: түшәмнән дә ага, стеналары да мүкләнеп беткән. Ут юк, караңгы. Лагерьны берничә рәт чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алганнар, часовойларга вышкалар корылган. Лагерь эчендә дә чәнечкеле тимерчыбык. Патрульләр, полицейскийлар. Шуның өстенә әле төнгә безнең землянка-баракны бикләп тә куялар. Анда, билгеле, кеше яшәрлек түгел, хәшәрәтләр, җәнлекләр генә үрчи иде. Шуның өстенә кыйналу, ачлык... Монда таяк һәм резина шланг Алла һәм патша иде. Хәтта стенага таяк рәсеме эленгән һәм аның астына "Бу синең хуҗаң!" дип язылган. Шуңа да карамастан хәрби әсирләр бу авырлыкларны, мыскыл итүләрне ирләрчә нык кичерәләр иде. Әнә шундый шартларда мин Муса Җәлилне очраттым. Бу Двинск лагере иде... +Мин Муса Җәлилне Мәскәүдә Карл Либкнехт исемендәге педагогия институтында укыганда, 1930-1931 елларда күргән идем. Татар культурасы йортында әдәби түгәрәктә Муса Җәлил чыгыш ясаган иде. Аның шомырт кебек кара күзләре шулкадәр үткен карыйлар, әйтерсең сине үтәдән-үтә күрәләр, йөзе түгәрәк, чәче шома итеп уң якка таралган. Ул кара костюмнан, жилеттан, ачык сары күлмәк һәм галстуктан, кара штиблетлардан иде. Кечкенә блокнот тотып, ул совет поэзиясе турында сөйләде. Аның нәрсәләр сөйләгәне хәтердә калмаган, ләкин ягымлы елмаюы, бүлтәйгән аскы ирене, бик кызу, ләкин бик ачык, матур итеп сөйләве күз алдымда тора... +Лагерьда бер иптәшемә мин шул очрашу истәлегемне сөйләп кенә бетердем, ул эскәмиянең икенче башында утырган бер тәбәнәк кенә кеше янына алып килде дә: +— Таныйсыңмы бу кешене?! — диде. +Караңгы иде, шулай да мин таныдым. Бу Муса Җәлил иде. Каһәр суксын бу сугышны... Кара, Муса ничек ябыккан, ничек үзгәргән. Ләкин күзләре һәм елмаюы элеккечә үк! Ул телогрейкадан, колаклы бүректән иде. Бу 1942 елның сентябре иде инде. Бер-беребездән хәл-әхвәл сорашу башланды. Мин үземнең ничек әсир төшүемне сөйләдем, ул да сөйләде, тик аның детальләре инде онытылган. +Шунысы хак: без икебез дә бер үк төбәктә — "Мясной бор" төбәгендә көрәшкәнбез. 1942 елның 28 маенда без тәмам камалган идек инде, ләкин "капчык" эчендә калган килеш тә әле без ай буе немецларга каршы көрәштек. Мин 23 июньдә яралы хәлдә бәхетсезлеккә очрадым. Ә Муса 26 июньдә... 1942 елның 26 июнендә Муса алты кеше белән бергә автомашинада чолганыштан чыгарга тырышкан. Ләкин аларны немецлар бомбага тотканнар, минометтан атканнар. Машина күккә очкан, алты көрәшченең күбесе шундук һәлак булган, ә Муса, каты яраланып, шартлау дулкыны белән читкә ыргытыла. Ул да шул минем кебек, аңын югалткан хәлдә, немецлар тырнагына эләгә. +Мусаның сул як иңбашы яраланган иде, сөяге сынып, сул кулы салынып төшкән иде. Билендә һәм сул як кабыргаларында зур-зур гына умырылган яралары бар иде. Ядрә аның сул як билендәге ит кисәген мул итеп умырып алган. Двинскида сентябрь аенда да әле аның яралары төзәлмәгән иде. +Аның яралары бер үк вакытта булганмы, әллә төрле вакыттамы — хәтерләмим. Ләкин ул яраларны мин үз күзем белән күрдем һәм массаж да ясадым. +Ул шулай авыру булганлыктан, без аңа кулдан килгәнчә ярдәм итә, немецлардан яшереп эшкә барудан саклап кала идек. Ләкин ул үзе бик тыйнак һәм безнең ярдәмебезне кабул итми иде. +Шунысын да әйтергә кирәк, Муса миңа: +— Син мине Муса Җәлил дип беләсең, ә монда мине Гумеров дип бел һәм шулай дәш. Мин үземнең кемлегемне һәм узган тормышымны немецлардан яшердем, шулай уңайрак булыр. Алдагы вакытта да мин немецлар һәм таныш булмаган кешеләр өчен Гумеров булып калырмын, — диде. Ләкин ул Муса исемен үзендә калдырды. +1942 елның 15 октябре булса кирәк, безне, каядыр озату өчен, бер баракка җыйдылар. Аңа чаклы мунча керттеләр һәм беркадәр киендерделәр, юкса әсир булган көнне безнең һәммәбезне чишендереп бетергәннәр иде. Безнең хәзер кайсыбызда Бельгия солдаты формасы, кайсыбыз француз киемендә, кайсыбыз латыптча киенгән. Шундый чуарлыкка карап торгач, Муса: +— Еланнар, бөтен Европаны таладылар да инде безгә үрмәләделәр, — диде. Бераз торгач: — Россиядә бу еланнарның муеннарын барыбер борып өзәчәкләр, башларын сындырачаклар, мин моңа бик нык ышанам, — дип өстәде. +Мусага киң һәм озын шинель эләкте, ботинкалары да зур иде. +Моннан киткән вакытта кухняда эшләүче иптәшләр безгә беркадәр икмәк, бәрәңге кебек ашамлыклар бирә алдылар. +Менә безне икенче лагерьга алып баралар, без һаман туган илдән ераклашабыз. Муса бу хәлгә бик борчыла. +— Е1инди хурлык... Безнең аталарыбыз, абыйларыбыз һәрбер карыш җир өчен каты сугыш алып баралар, ә без монда ал арга һичбер ярдәм күрсәтә алмый җир таптыйбыз!.. — дип пышылдый Муса. — Е1и өчен мине шундук үтермәделәр икән, ник көрәш кырында үлмәдем икән... +Авыр уйлар иде болар. Хәер, без барыбыз да шулай уйлый идек. Рига юлында безнең ике әсир тиф белән авырды. Е1емецлар аларны аерып алмадылар, бәлки, носилкаларга салып, үзебезгә үк күтәреп алып китәргә туры килде. Ач, хәлсез, авыру әсирләр өчен бу җиңел эш түгел иде. Күтәреп баручылар әледән-әле алышынып торсалар да, алар бик тиз егылалар, ә немецлар, шуны гына көткән кебек, приклад белән кыйнарга керешәләр. Бу урамда, халык алдында булды. Безне кызганып хатын-кызлар елаша, икмәк, тәмәке ыргыталар.. . Бер карт кына хатын, күз яшьләрен түгә-түгә, безне бик озак озатып барды. Шушы хәлләрне күргән Муса җанланып китте, ул үзенең авыр фәлсәфи уйларыннан айныган кебек булды, аңарда немецларга карата нәфрәт кайный иде, һәм ул миңа пышылдады: +— Халык изелгән, халык риза түгел, димәк, немец озак ябышып тора алмас! +Бу мәгънәле сүзләр иде. Халыкның нәфрәт көчен туплау турында уйлый иде ул хәзер. +Безне пиво заводы йортына урнаштырдылар. Без анда 1942 елның 5 ноябрьләренә чаклы тордык. Завод подвалыннан бәрәңге таптык. Бу безгә шәп булды. +Двинскида чакта ук Мусаның соры тышлы калын дәфтәре бар иде. Ул инде бик таушалган, теткәләнгән. Муса үзе аны бик кадерләп саклый һәм чүпрәкләргә төрә, надзирательләр, сатлыкҗаннарга күрсәтмәскә тырыша иде. Ул чакта ук инде аның дәфтәренә язылган шигырьләр бик күп иде. Муса гарәп хәрефләре белән яза, "немец" сүзен гарәпчә "алман" дип куя һәм Гитлерны, фашизмны нәфрәт утында көйдереп, изге көрәшкә өнди торган шигырьләр иҗат итә иде. Аның Совет Армиясенә, сугышчыларга, аларның батырлыкларына багышланган шигырьләре күп иде. Мин аңа саклык өчен "Гитлер", "фашизм" дигән сүзләрне ерткычлар дип алыштырырга, Совет иле кебек сүзне дә "Ватан" дигән сүз белән генә алыштырырга киңәш бирдем. +— Әйе, — диде ул, минем белән килешеп, — совет кешеләре — алгы ут сызыгындамы яки әсирлектәме — кайда булсалар да, аларның Советлардан башка бүтән Ватаннары юк һәм була да алмый. Әгәр мин Ватанны сакларга, дошманга каршы аяусыз көрәшергә чакырам икән, мин Советлар Ватанын фашизмнан азат итү турында гына сөйлим. +1942 елның ноябрендә безне этап белән Каунаска алып килделәр. Неман елгасыннан һәм күпердән ерак түгел бер йортта тукталдык. Литва халкы, куркуны онытып, безгә икмәк-мазар белән әледән-әле ярдәм итеп тормаса, белмим кемнәр генә исән калыр иде икән. Бу хәл безгә өмет бирә иде. Качкан тәкъдирдә безне яшереп калучылар гына түгел, бәлки көрәшкә күтәрүчеләр дә табылыр иде. Муса шул карашта тора иде. +Озакламый безне моннан шәһәр читендәге "Форпост № 6" дигән лагерьга китерделәр. Элек, күрәсең, анда дары һәм сугыш кораллары сакланган, хәзер бәрәңге саклана иде. Безгә бәрәңге чүпләргә куштылар. Муса белән бергә эшләгәндә, сөйләшү өчен дә вакытыбыз җитәрлек иде. Кулны куптырып торырга ярамый бит! Нишләргә безгә?! Бу сорау нык борчый иде безне. Дөрес, без Ватанга хыянәт итмәдек, Ватан каршында безнең йөзебез ак, ләкин безгә әсирлектә йөрү хурлык иде. Туган илебезне яклаудан мәхрүм ителү безне газаплый иде... +Менә беркөнне Мусаны каядыр чакырдылар. Хушлашканда без бер-беребезгә сүз бирештек: кем генә исән кайтса да, үзебез турында сөйләргә. Әгәр икебез дә исән кайтсак, роман яки повесть язарга булдык. Мин аны әйләнеп кайтмас дип уйлаган идем. Муса шул көнне үк кич лагерьга кайтты, бик нык борчылган иде. +Муса Җәлил немецларга Гумеров фамилияле журналист буларак билгеле иде. Аны шагыйрь итеп белмиләр иде әле. һәм менә аңа немецлар файдасына эшләргә тәкъдим ясаганнар. Ул риза булмаган. +— Менә, сволочьлар, юха еланнар, димәк, алар әле совет кешесен танып бетермиләр, бик җиңел генә, арзан гына сатып алмакчы булалар. Ләкин бу беркайчан да булмас... +Ул, лагерьга кайткач, шулай нәфрәтләнеп сөйләде. Үзенең ун яшьтән шигырь яза башлавын, бөтен тормышын комсомол, партиягә, Ватанга багышлавын сөйләп алды. Башын киссәләр дә, коммунист булып үләчәген, һичбер көч коммунизм идеяләреннән ваз кичтерә алмаячагын сөйләде. "Үз-үзеңнән баш тартканчы — үлүең артык", — диде ул шул кичне. +Бер атнадан соң Мусаны тагын чакырдылар һәм кире кайтармадылар. Бу 1942 елның декабре иде инде. +* * * +Муса белән яңадан мин 1943 елның февралендә Вустрау лагеренда очраштым. Килгән көнне үк Муса мине читкә алып китте һәм мондагы кешеләрнең кемлеген, лагерьның нинди лагерь булуын сөйләде: +— Монда немецлар тәлинкәсен ялаучылар күзәтүе ас - тында әсирләрне милләтләренә карап аералар һәм, немецларга бик кискен каршылык күрсәтүләре беленеп тормаса, "ирек"кә чыгаралар. Ләкин "ирек"кә чыккач, моның кадерен белергә кирәк, ал арны эчтән торып шартлатырга кирәк! +Бу лагерьга ул 1943 ел башында килгән, аңа кадәр Каунас һәм Берлин төрмәләрендә утырган. Берлинда шундый тар бер камерада утырган. +— Утырып та, ятып та булмый, кымшанмыйча, аяк өсте генә басып торырлык иде. Биш көн ашарга бирмәделәр, хәлем бетте, ләкин егылмадым, үлек кебек катып тордым, — ди. +Без бик озак сөйләштек, ул очрашырга туры киләчәк кешеләргә характеристика бирде, кемнәргә ышанырга, кемнәрдән читтәрәк торырга кирәклеген әйтте. +— Син үзең атлыгып торма, — дип киңәш итте ул, — әгәр тәкъдим ясасалар, "Идел-Урал" газетасына эшләргә бар. Ул газетаны үзебезнең кулга алырга һәм фашизмга каршы көрәш коралына әйләндерергә кирәк. +Шушы лагерьда ул, зур төркем җыеп, Мәскәүдә булачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына ничек әзерләнүен, "Алтынчәч" операсына либретто язуын һәм декадага барырга әзерләнеп беткәндә генә сугыш башланып, бөтен эшнең җимерелүен сөйләде. Бик ачынып сөйләде. +Аның фикере бик җитез эшли иде. Теләсә, ул биш минутта бер шигырь язып ташлый ала иде. Кызганыч, ул шигырьләр минем хәтердә сакланмаганнар. Ул бик күп язды, тик аларның күбесе лагерь хуҗалары кулына эләгеп һәлак булды. +Аның янына Әхмәт Симаев килеп йөри һәм яңалыклар белән таныштыра иде. Шулай ук алар алдагы эш турында да сөйләшкәннәр. Башта шундый план корганнар: Симаев җитәкчелегендә бер биш кеше качарга һәм, фронт аша чыгып, безнең Армия белән бәйләнешкә керергә дә берсе яки икесе, махсус задание алып, дошман тылына кире кайтырга тиеш була. Ләкин бу планны тормышка ашырып булмады. +Мусаны лагерьдан алдылар. "Җитәкчелек өчен, бәлки, гомуми үзәк булыр", — дигән иде ул, ләкин язышу тәртибен ничек алып барырга кирәклеген без ахырына чаклы сөйләшеп бетерә алмадык. Шуннан соң мин Мусаны күрмәдем. +Мин Познаньга киттем... Бервакыт Мусаларның кулга алынуын һәм безгә дә сак булырга кирәклеге турында хат алдым. Шикләнерлек барлык нәрсәне юкка чыгарып кына өлгергән идем, алты кешене, шулар арасында мине дә, кулга алдылар һәм Берлинга китерделәр. Берлин төрмәсендә тикшерү алып барганда, Муса исемен өч тапкыр телгә алдылар . +— Гумеровны беләсезме? +— Юк, белмим. +— Бәлки, Муса Җәлилне беләсездер? +Кире җавап бирәм. Немецлар Гумеров белән Муса Җәлилнең бер үк кеше икәнен беләләр иде инде. +(/Кидхэьп +ПОЛЯКЛЛР БЕЛӘН БЕРГӘ +Муса Җәлилне мин Берлиннан ерак түгел Вустрау лагеренда очраттым. Аның яхшы иптәш булуы турында матбугатта күп язылды. Әсир солдатлар белән уртак тел таба белүен дә әйтеп тормыйм. Ул үзенең шигырьләрен дә укый иде. Фронтта, редакциядә эшләгәндә, "Сандугач һәм чишмә" балладасын русча язганлыгын әйтте, тик бастырырга өлгерә алмавы өчен борчылуын белдерде. +Беркөнне Муса Җәлил бер язу бирде, анда ун сорау куелган иде. Үзеңә ошаган сорауларга уңай җавап бирәсең килсә, плюс (+) куй, ошамаганына ачык әйт, диде. Рәхим Саттардан бантка кешегә күрсәтмә дә, әйтмә дә, дип өстәде. Сораулар арасында "Сугыш беткәнче өйләнмәскә, немец пропагандасына бирелмәскә сүз бирәсеңме?" кебек сораулар бар иде. Шул рәвешчә, ул сораулар әсир солдатның нинди уйлар белән яшәвен белү өчен кирәк булган. +Яшермим, мин сугыш беткәнче берәр крестьянда эшләп тормакчы идем. Бу теләкнең дөрес түгеллеген Муса абый бик тиз төшендерде. +— Немец кулагына тирес талттып, сез Ватанга нинди файда китермәкче буласыз? — диде Муса абый. — Ике кеше нәрсә кыра аласыз? Совет хөкүмәте алты ай буе үз иле өчен немец тылында эшләгән кешене әсир санамый. Моны истә тотыгыз! +Муса абый миңа, син үзең теләп барма, әгәр дә тәкъдим итсәләр, Познаньга бар, диде. Иптәшләр белән бер җирдә булыгыз, күрсәтү булыр, көтегез, диде. +Чыннан да, 1943 елның җәй башларында бер татар инженеры аша Муса абыйдан хат алдым. Ул миңа һәм тагын берничә иптәшкә Берлинга килергә кушкан иде, анда кайда төшәргә, кемне күрергә кирәклеге әйтелгән иде. Ачыграк әйткәндә, "Мариендорф тукталышында бер кеше көтәр, кая барасың, дип сораса, ост лагерьга кызлар янына, дип җавап бирерсең" диелгән иде. Мин хатта әйтелгәнчә эшләдем, Мариендорфта мине Алиш абый каршы алды. +Шул очрашудан соң мин Познань шәһәренә киттем. Анда безнең яшерен оешма эше поляк эшчеләре белән бергә алып барылды. Минем белән анда Гыймранов бар иде, ул хәрби заводтан ике кешене пулемет частьлары белән чыгарып җибәрде. Ләкин бер сатлыкҗан корал алып чыгучы полякның берсен таныган һәм немецларга саткан. Гыймранов белән поляк патриотын бергә астылар. Ләкин бу көрәшне туктатмады. +"шч арт өлгерербез ..." +Киев чолганышында калып, 1941 елда мин дә немецларга әсир төштем... +1943 елның гыйнварында Усман Халитов белән мине Берлинга китерделәр һәм бер төрмәгә ябып куйдылар. Анда французлар, итальяннар да бар иде. +Иртә белән яктыргач, мин стеналарга күз салдым: анда нинди генә телдә язулар юк иде!.. Кинәт күзем таныш фамилиягә текәлде: "Муса Джалиль, Казань, Галактионовская, 17, кв. 28..." Димәк, аны да ачы язмыш газаплап йөртә. +13 гыйнварда безне Вустрау лагерена китерделәр. Аннан бер-ике километр ераклыктагы ябык лагерьда Мусаның булуын ишеттек. Ничектер аны прогулкага безнең лагерьга китерделәр, һәм без очраштык. +Бу бик дулкынландыргыч күрешү булды, без — элекке дуслар — бер-беребезнең кочагына ташландык һәм бик каты елаштык. Мусаның беренче сүзләре шулар булды: "Без синең белән бертуган кебек. Беренчедән, синең әтиең — минем укытучым, икенчедән, без икебез дә партия членнары, өченчедән, безне бәхетсезлек тагын да якынайта. Син аңлыйсыңдыр, безнең хәлебез гаҗәп авыр, —диде ул. — Без ерткычлар өненә эләктек. Монда безне хурлыклы ач үлем көтә. Моннан чыгу юлы бер генә — көрәш. Кулларымны чишеп, бераз ирек алу өчен мин бу лагерьдан чыгарга ризалык бирдем, ләкин ахырына кадәр көрәшергә! Мин яшерен оешма төзим һәм ышанам, син аның членнарыннан берсе булырсың. Башкача безне Ватан кичермәс". +Моннан соң Муса белән тагын очраштык. Ул миңа Вустрауда калырга кушты. +— Син биредә калырсың, — диде Муса, — кешеләрне өйрән, бигрәк тә яңа килүчеләрнең Ватанга турылыклы булганнарын исәпкә ал, алар арасында аңлату эшләре алып бар. Бер төркем эмигрантлар, милләтчеләр өере һәм ал арның пычрак пропагандасы кая алып баруын әсирләр белсеннәр. Фашистларга ияргән аерым сатлыкҗаннарның пычрак йөзләрен ачык күрсеннәр. +Очрашкан саен Муса үзенең фашистларга каршы кайнаган нәфрәте турында сөйли иде. Эмигрантларга каршы да аңарда килешмәүчән нәфрәт яна иде. Ул кешеләрне бик яхшы таный, ал арның нинди һава белән сулагайлыкларын белә иде. Ул дошманнардан сакланды. Дуслар белән, Ватан каршында үзен бурычлы санаган әсирләр белән гомуми тел тапты, ал арны көрәшкә дәртләндерә, җиңүгә өметләндерә белде. +1943 елның май башында 25 татар солдатын татар эмигранты Яушев заводында эшләргә Познаньга җибәрәләр. Июльдә мине дә шунда пропагандист итеп җибәрергә булдылар. Шундый боерык алгач, мин киңәшкә Муса Җәлил янына килдем. +— Нәрсә эшләргә миңа, без бит болай да инде Ватан каршында гаепле кешеләр, ә алар минем муендагы муенчакны тагын да кысалар. +Муса, игътибар белән тыңлагач, болай диде: +— Бик яхшы, Назиф, син үзеңне тоттырма, ризасызлыгыңны белдермә, бу эштән баш тартма, бу безнең эшне җәелдереп җибәрү өчен кирәк. Познань шәһәрендә фашистлар татар лагере оештырырга уйлыйлар. Ә безнең эш анда большевистик ядро булдырудан гыйбарәт. Бу лагерьны сугышчан көчкә әверелдерергә, фашизмга каршы көрәшү өчен һәм Совет Армиясен данлыклы рәвештә каршы алу өчен без моннан торып ныклы көрәш алып барырга тиешбез. +Мин Мусада көне буе булдым. Муса ул вакытта Берлинда Шарлотенбургта кечкенә генә бер бүлмәдә тора иде. Миңа үзенең шигырьләрен укыды. Кызганычка каршы, мин аларның эчтәлеген оныттым. Бары бер шигыренең генә эчтәлеге хәтердә калган. Бу бик үткен, ачы сатира — эпиграмма иде. Муса аны легионнар оештыруда фашистларга лакейлык иткән ак эмигрантка карата язган. Аның лагерьларда исереп, кешелектән чыгып йөрүеннән көлеп, аны мыскыл итеп язылган шигырь иде ул. +Шул ук көнне Муса мине яшерен оешманың киңәшмәсенә алып китте. Иң элек зоология бакчасыннан ерак түгел "Тиргартен" ресторанында утырдык. Муса мине Абдулла Алиш белән, Вознесенск шәһәре газетасының элекке корреспонденты Әхмәт Симай белән таныштырды. Өченче кеше элек миндә укыган инженер Фоат Булатов иде. Шул рәвешчә, ресторанда без биш кеше идек. Кешеләрне шикләндермәс өчен, анда 15 — 20 минуттан артык утырмадык, зоология бакчасының паркына киттек. +Бу 1943 елның 25 июль тирәләре иде. +Киңәшмәдә Муса Җәлил ак эмигрантлар комитетына каршы актив көрәшү кирәклеген, Берлин группасының яшерен эшләрен активлаштыру кирәклеге турында кайнар рәвештә сөйләде. Берлин группасын ул түбәндәге кешеләрдән билгеләгән: М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Булатов, Ә.Симаев һ.б. Киңәшмәдә булган һәрбер кеше Мусадан конкрет задание алды. Миңа, мәсәлән, Познаньга баргач, совет патриотлары ядросы булдыру, поляк эшчеләре белән элемтә тоту һәм аның күрсәтмәләре буенча эш башлап җибәрү өчен әзер булырга кушылды. Күрсәтмәләрне ул соңыннан бирергә булды, Алиш һәм Симайга фашистларга каршы листовкалар хәзерләргә кушылды. Муса үзенең тиз көндә Радомга барасын белдерде һәм листовкаларны үзе белән бергә алып китәсен әйтте. Болардан тыш Алишка аерым бер күрсәтмә бирде. Ул газетада эшләүче птупты төркемнең вәкиле буларак, газетада советка каршы мәкаләләрнең чыгуына ничек кенә булса да тоткарлык ясарга тиеш, диелде. Шушы утырыштан мин Муса Җәлил белән бергә кайттым. +Юлда мин аңардан: "Муса, әйт әле, синең үзәк белән яки бантка оешмалар белән бәйләнешең бармы?" — дип сорадым. +— Әйе, бәйләнеш бар, ләкин син миңа ничаклы гына якын булма, конспирация өчен мин сиңа бернәрсә дә әйтә алмыйм, — диде. +Шул ук вакытта ул, комачауламасыннар өчен, сатлыкҗаннарны юлдан алып ташлаудан туктап калмаячакларын әйтте. Шунысы характерлы, Муса Җәлил яшерен группада актив эшләүче курку белмәс совет патриотларына гадәттә болай сөйли иде: +— Без качарга һәрвакыт өлгерербез, ләкин көрәшергә кирәк, фашистик стройны аның эченнән торып шартлату өчен көрәш оештырырга кирәк. Шушыннан торып без данлыклы Совет Армиясен каршы алырга хәзерләнергә тиешбез. Аның көрәш юлын җиңеләйтү — безнең бурыч. Совет Армиясе якынайганда, монда куып китерелгән совет кешеләре барысы да Гитлерга каршы көрәшкә күтәрелеп чыксыннар. Менә шулай эшләргә кирәк... +Муса Җәлил Радомга китте, мин Познаньга... Ул арада аның кулга алыну хәбәре дә килеп җитте... +ВУСТРЛУ +Сугыш — бик рәхимсез нәрсә. Кеше башына нинди авырлыклар, нинди кайгылар салмый ул... +Мин Бөек Ватан сугышын Киевта каршыладым. Киев өчен барган каты сугышларда безнең пулемет батальоны чолганышта калды. Кемнең дә дошман кулына эләгәсе килми, шуңа күрә соңгы чиккә чаклы сугыштык... +Шуннан соң миңа кайда гына булырга туры килмәде, нинди генә җәбер-золымнар кичермәдек... Ровно, Ковель, БрестЛитовск лагерьларын онытырга мөмкин түгел. Шуннан этап белән Германиягә алып киттеләр, Эйзенах лагеренда бер ай тилмерткәннән соң, Берлинга "Шталаг №1"гә җибәрделәр, аннан Вустрауга... +Нинди шартларда яшәвебезне әйтеп тормыйм. Үзебезнең армиядә хезмәт иткәндә 62 килограмм булсам, лагерьда 34 килограммга калдым. Мин ятакның сәндерәсенә менә алмый идем. Вустрауда бераз яхшырак булды, чөнки якшәмбе көннәрдә безне хәтта ике тапкыр ашаттылар. Шулай да лагерьда үлән үсмәде, үләннең һәрбер калкып чыккан кыягы ашала иде. +Вустрау лагерена 1942 елның азагында (бәлки, 1943 елның башларында) Муса Җәлилне дә китерделәр. Аның белән мин бер секциягә туры килдем. Ә секциядә барлыгы 18 кеше иде. Шушы ук лагерьда тагын Булатов, Алиптев та булалар, ләкин мин алар белән якыннан таныш түгел идем. +Әсирләр барысы да трофей киемнәрдән йөрделәр: башта француз солдатының козырексыз сары колпагы (береты), шундый ук сары чалбар, ә аякта агач башмаклар иде. Муса да шундый киемдә йөрде. Ул бик ябык һәм хәлсез иде әле. Мин бу лагерьда эшкә йөри башладым. Якын-тирәдәге кулакларда крестьян эше эшли идек. Шуннан файдаланып бәрәңге, кишер, шалкан кебек ашамлыклар алып кайта идек. Андый ашамлыкларны эшкә йөри алмаучы иптәшләрең белән бүлешәсең. +Безгә немец телен өйрәнү өчен дип бераз кәгазь бирделәр. Муса шулардай дәфтәр текте һәм шигырьләр язу өчен файдаланды. Аның сары төстәге кечкенә бер иске чемоданы бар иде, ятканда ул аны баш астына куеп ята, шигырьләр дәфтәрен дә шунда салып куя иде. Шул шигырьләрне Муса безнең секциядә яшәүче Кәлимуллинга, Мулланур Гәрәевкә, Салих Ганиевкә, Гайфи Кыямовка һәм миңа укый иде. Хәзер инде мин ул шигырьләрнең исемнәрен хәтерләмим, алар безнең әсирлек тормышыбызны, аянычлы хәлебезне сурәтлиләр иде, коммунистик идеяләргә турылыклы булып калу, дошманга нәфрәт белән карау һәм аны юк итү, барлык изелгән халыкларны фашизмнан азат итү өчен көрәшкә өндәү кебек фикерләр белән тулы була иде. +Муса Җәлил, бәлки, бантка әсирләргә дә шулай укый торган булгандыр, ләкин күбесенчә ул безнең белән бергә булды. Акрын-акрын безнең шушы төркемебез яшерен оешмага әйләнеп китте. Ул ничек башланды, нинди юл белән эшкә кереште, мин инде хәзер әйтә алмыйм. Ул үзеннән-үзе башланды, дисәм, бәлки, минем өчен генә шулай тоелгандыр. Муса Җәлил читтән күрсәтмә алгандыр һәм аның җитәкчесе булгандыр дип тә уйламыйм мин, чөнки тышкы тормыш белән бәйләнешкә керү, әйткәнемчә, мөмкин түгел иде. Әмма Муса бу лагерьда безнең вакытлы гына булачагыбызны әйтә, лагерьның Шәфи Алмаз тарафыннан оештырылуын да белә иде һәм безне немецларга каршы көрәшү өчен әзерли иде. +Безнең теләк качу оештыру иде. Качарга мөмкинлек булмаганда, кайда гына җибәрмәсеннәр, ничек кенә булмасын, үзебезнең илебез өчен эшләргә тиеш идек. Бер-беребездән аерылган тәкъдирдә дә без үзебез хәрәкәт итәргә тиеш идек. +Без шул шартларда нәрсә эшли ала идек? +Безнең яшерен оешма үзенең эш планнарын, көрәш программасын билгеләгән чакта, Германиядә төрле илләрдән куып китерелгән халыклар бик күп иде. Европаның төрле дәүләтеннән кешеләр бар иде. Без шул коллыкка төшерелгән халыклар арасында Совет иле, аның дәүләт төзелеше, халыкларыбызның тормышы, Совет җәмгыяте турында дөреслекне сөйләргә, фашизмны фаш итәргә, күпмилләтле Кызыл Армиянең дошманны җиңәчәгенә ышандырырга, әсирләрне һәм куып китерелгән эшчеләрне фашизм пропагандасы йогынтысыннан сакларга тиеш идек, халыклар дуслыгы идеясен җәелдерергә, коммунистлар партиясенең тоткан юлын аңлатырга тиеш идек. Тоткынлыкта яшәгән әсирләр өчен бу зур программа иде. +Вустрауда Муса шундый программа бирде. Яшерен оешманы мин шушы биш кешедән генә торган дип уйламыйм, чөнки Алишев, Булатовларның роле хәзер бөтен дөньяга билгеле, ә ул чакта без әле аларны оешмада дип тә белми идек. Аннан соң тагын, Себердән булса кирәк, Аникин исемле бер татар бар иде. Муса аның белән дә, тагын башка иптәшләр белән дә еш кына сөйләшә иде. Мин аларның нәрсә сөйләшкәнен белмим, ләкин сүз яшерен оешманың эше турында булуына шик тотмыйм. +Муса һәрвакыт кешенең кәефен таба белә, ул ничек тә кешенең рухын төшермәскә тырыша, һичшиксез илебезгә кайтачагыбыз, җиңеп кайтачагыбыз турында сөйли иде. +— Шуңа күрә, кайда гына булсаң да, немецка каршылык күрсәт! Яки үлем, яки немец фашистларына каршы көрәшеп, халыкларны азат итү! Фәкать шулай гына! — ди иде. +Муса Җәлилнең яшерен оешмасында булучылар шулай эшләделәр дә. Мин шул лагерьдан Тироль җирләренә (Австрия) җибәрелгән бер төркем татар егетләрен беләм. Аларның берсе инженер Исмәгыйлев иде, икенчесенең фамилиясе әллә Байчурин, әллә Бикчурин иде, ачык хәтерләмим. Ул сугышка хәтле Татарстанда ниндидер бер газета редакциясендә эшләгән. Шушы ике егет белән бергә тагын дүрт кеше пыяла заводында эшлиләр иде. Бу егетләр Муса Җәлил тарафыннан тәрбияләнгәннәр, аңардан күрсәтмәләр алганнар. Заводка эшкә килгәч тә алар немецларга каршы яшерен эш алып барганнар, җирле халык белән бәйләнешкә кереп, алар белән бергә эшләгәннәр, партизаннарга сәяси һәм хәрби мәгълүматлар биреп торганнар. Соңыннан алар фашистлар тарафыннан кулга алынганнар. Исмәгыйлевне, Байчуринны (Бикчуринны) һәм ал арның дүрт иптәшен фашистлар атып үтергәннәр. +Вустрау лагерена немецлар зур өмет белән карыйлар иде булса кирәк, чөнки шундагы әсирләрдән алар легионерлар кадрын туплаганнар: 1943 елның язына таба, бик пөхтә автомобильләргә утырып, ниндидер түрәләр дә килде. Озын буйлы, чандыр, ямьсез кешенең без соңыннан Розенберг икәнен белдек. Аны лагерь начальниклары бик зурлап каршы алдылар, нәрсәләрнедер күрсәтеп йөрделәр. Розенберг әсирләрнең кайберләре белән, шул исәптән Муса Җәлил белән дә сөйләште. +Бу лагерьда шулай ук ике мәртәбә тентү булды. Тентү вакытында безнең барыбызны да тикшерделәр, урын-җирләрне дә айкап чыктылар. Муса үзе тегеп ясаган кечкенә блокнотын тимер мичкә яшергән иде, немецлар аны табып ут төртеп яндырдылар. Без аның көлен генә күрдек. Бу беренче тентү Розенберг килер алдыннан булды. +Беркөнне, 1943 елның март ахырымы, апрель башындамы, мин эштән кайтканда, Муса Җәлил лагерьда юк иде инде. Иптәшләр, аны этап белән алып киттеләр, Берлинда татар эмигрантлары чыгара торган газетада эшләтергә уйлыйлар, дип сөйләделәр. +Май аенда Вустрау лагере ябылды. Анда булган әсирләрне цивильный, ягъни гражданский лагерьга күчерделәр. Шунда күчкәч, мин Мусаның чынлап та Берлинда икәнен белдем. +1943 елның май ахырларында Муса Җәлил үзе безне Берлинга чакыртты. Без лагерьдан утызлап кеше, шулар арасында Кәлимуллин, Гәрәев, Ганиев, Кыямовлар бар иде, Берлинга экскурсиягә киттек. Берлинга безне "Идел-Урал" комитетында эшләүче берәү алып килде, ә Муса Җәлил безне циркка алып барды. Муса инде әйбәт кенә киенгән иде: өстендә костюм, эшләпә, ботинкалар. +Циркта ул миңа үзенең рәсемен бүләк итеп бирде. Бу аның Берлинда алдырган рәсеме иде. Шушы кыйммәтле истәлекне мин саклый алмадым... +1943 елның июль ае урталарымы, әллә ахыры идеме, бер төркем әсирләрне Польшага, Познань шәһәренә ак эмигрант Яушев заводында эшләргә дип җибәрделәр. Без 22 кеше идек. Познаньга килгәч, безне поляклар белән бер лагерьга урнаштырдылар. Менә шунда инде без поляклар белән дуслык урнаштыра башладык. +Шунысын да әйтергә кирәк, безне монда поляк эшчеләре өстеннән контроль булырга, аларны күзәтеп торырга җибәргән булганнар. Без килгәнче буйсынмаган эшчеләрне карцерларга ябу, кыйнау кебек кыргыйлыклар эшләнгән. Без поляк эшчеләренә Советлар Союзында эшчеләр нинди хокуклар белән файдалануын, бездә тән җәзасы һичкемгә бирелмәвен, илебезнең уңышларын, халыклар дуслыгы турында сөйли идек. Бераздан радиоприемник белән Мәскәүне тыңлый башладык. Соңгы хәбәрләрне тыңлаганда, фашистларга каршы көрәшү өчен поляклардан дивизияләр төзелүен белдек. Бу хәбәрләрне без поляк дусларга сөйләп, аларны шатландырдык. +Әсир татарларны завод сагына куйгач, фашист Яушев тыныч йоклармын дип уйлагандыр. Ләкин поляк эшчеләре генә түгел, әсир татарлар да аңа тынычлык бирмәделәр. Кәлимуллин җитәкчелегендә заводның бер цехы яндырылды. Завод дүрт көн эштән туктап торды. Кәлимуллин хәйлә белән эшләгән. Пожар командасын үз бүлмәләренә бикләп куйган, пожарныйлар әллә карта уйнап утырганнар, әллә анекдот сөйләшү белән мавыгып торганнар, анысын белмим. Ләкин завод түбәсен ут чорнап алганда, пожарныйлар бүлмәләрендә бикләнеп калалар. +Кәлимуллинны кулга алдылар. Аннан соң ул Моабит төрмәсендә дә утырган, дип сөйләделәр. Кызганычка каршы, мин аның исемен дә белмим, язмышын да. +Пожар вакыйгасыннан соң безне анда озак тотмадылар. Берлиннан бер алты сәгать чамасы поездда алып барып, алпавыт имениесенә китереп ташладылар. Тик дүрт-биш көн дә узмады, безне яңадан, Берлинга алып килеп, Моабит төрмәсенә китереп яптылар. Без алты кеше идек, барыбыз да бер камерага эләктек. +Ике атналап ябылып торганнан соң, безне берәм-берәм допроска чакыра башладылар. Совет пропагандасы таратуда гаеплиләр, радио тыңлаганны да, поляклар белән элемтә тотуны да белгәннәр. +— Җәлилне беләсеңме? Сез аның белән Вустрауда бергә булгансыз бит, ул анда нәрсә эшләде? Кем ул? Нәрсәләр сөйләде? Кемнәр белән аралашты?.. +Ул вакытта әле мин Мусаның да шушы ук төрмәдә утырганын белми идем. Мин, гомумән, Мусаны бөтенләй белмим, дип, нишләгәнен күргәнем юк, ни сөйләгәнен ишеткәнем юк, дип бардым. +Беренче допростан соң ук безне бер-беребездән аердылар. Мине төрмәнең икенче катына, 22 нче камерага күчерделәр. Без гомуми камерада утырган чакта, беркөнне надзиратель (аларча "вахман") кереп, унике кешене кухняга бәрәңге әрчергә алып китте. Шулар арасына Гәрәев Мулланур да эләкте. Өч-дүрт көн эшләгәч, ул бөтенләй шул кухняда калды, соңыннан аны икенче коридорга күчерделәр. Беркөнне ул, вахман белән аш өләшеп йөргәндә, сиздерми генә: "Муса да монда", — дип әйтеп китте. +Менә ни өчен Муса турында бик җентекләп сорашалар икән! Димәк, безнең Мусабыз гестапо кулына эләккән! +Тагын допрос булды, тагын шул ук сораулар, шундый ук җәзалау, мыскыллаулар. Резина шланг белән бантны бик яман кыйныйлар иде. Икенче допростан соң Кыямов белән мине 1"А" камерасына күчерделәр. +Төрмә шартлары турында да әйтергә кирәк. Нинди генә камерада булсаң да бер инде ул: цемент идән, күп кешеле камера булса, ике-өч катлы сәндерә, 20 — 30 см калынлыгы авыр кара тимер ишек, буең җитмәслек югарыда кечкенә челтәрле тәрәзә, һава авыр, камералар ягылмый, салкын. Тәмәке тарттырмыйлар, ятканда үз киемең белән ятасың, каты сәкедә ятып янбашлар тишелеп бетте, һава алырга да бик сирәк чыгаралар иде. Мин ул төрмәдә сигез ай утырдым, шул вакыт эчендә өч-дүрт тапкыр гына һавага чыгуымны хәтерлим. +Ашау-эчү ягы да бик читен иде. Көненә безгә 275 грамм эрзац ипи, көндез сәгать 12 тулгач та (немецча төгәллек!) бер литр баланда бирәләр. Баланда шпинат суы яки кишер, шалкан суыннан гыйбарәт. +Төрмәдә хәбәрләшү бик кыен иде, Муса белән дә бәйләнеш тота алмадык. Ул үзе янына яңа керүче яки чыгучылар аша бәйләнеш тоткан. Үлем аны куркытмаган. Аның яраткан сүзе бар иде: "Без үлемнән көчлерәк булырга тиешбез!" Төрмәдә утырганда шул сүз һәрвакыт истә тора иде. +Мин Мусаны бер генә тапкыр күрә алдым. Ул коридорның икенче башыннан, кулы артка куелган килеш, вахман сагы астында бара, ә безне мунчага алып баралар иде. Ара ерак булды, сөйләшергә мөмкинлек чыкмады, безне икенче якка алып киттеләр. Муса борылып карады, мин дә. Күзебез белән генә исәнләштек. +Мин бу төрмәдә 1944 елның апрель аена кадәр утырдым. Аннан соң безне судсыз-нисез гомерлек каторгага җибәрделәр. Шулай итеп, Кәлимуллин, Ганиев, Гәрәев, мин, Кыямов һәм башкалар Бухенвальд дигән кеше үтерү фабрикасына килеп эләктек. Шунда килгәч, Мулланур Гәрәев Муса турында үзе белгән яңалыкларны сөйләде. Төрмәдә повар булып эшләгәндә, ул, повар калфагы астына яшереп, Мусага кәгазьләр бирә торган булган. Карандаш кисәген дә ул тапшырган. Кәгазьне, чыбыкка урап, аш өләшкәндә камерага ташлап йөргән. +элиж /ҺсиссиН +мусл әйткәнчә +Мин Муса Җәлил белән, 1942 елның азагындамы, 1943 елның башындамы, Берлиннан бер 70 километр ераклыктагы Вустрау дигән лагерьда очраштым. Кайсы айда икәне төгәл хәтердә юк. Шулай ук аның Вустрауга кайсы лагерьдан килүен дә белмим. +Вустрауга килгәндә, Мусаның йөзе ябык, өстендә чиста итеп юылган гимнастерка, чалбар һәм шинель иде. Без аны башта танымадык, ягъни кем икәнен белмәдек. Ләкин бәхетсезлек бик тиз аралаштыра бит, кем кайдан, кайсы өлкәдә туган, сугышка чаклы кайда хезмәт иткән — барысын да сорашасың. Шулай сорашып утырганда, ул үзенең татар язучысы Муса Җәлил икәнен белдерде. Минем Себер татары икәнемне белгәч, якыннан таныштык. Ул Себер татарлары культурасы, гореф-гадәтләре турында бик кызыксына иде; аеруча Себер татарларының туй йолалары турында җентекләп сөйләргә куша иде. +Муса үзе безгә шигырьләрен укый. Барыннан да бигрәк ул "Алтынчәч" операсының язылып бетмәве өчен кайгыра иде. Сугыш беткәч, туган илгә исән-сау әйләнеп кайтсак, шул операны язып бетерү турында сөйли иде. Үзенең сүзен ул сугышның озакка сузылуы, ләкин совет халкының һичшиксез җиңеп чыгачагына ышаныч белдереп төгәлли иде. +1 Иптәш Аникин "Илдар" либреттосы белән бутый булса кирәк. Муса үзенең фронттан язган хатында "Илдар" драматик поэмасы турында борчыла иде: "Бик кызганыч, мин "Илдар"ның соңгы җырын яза алмадым. Гомумән, мин хәзер "Илдар"ны яңача эшләр идем. Хәрби белемем һәм тәҗрибәм башка хәзер", — дип яза ул (17.IX.41). Әсирлектә дә Муса шул әсәренең эшләнеп бетмәве өчен кайгырган булырга кирәк. — Г. К. +Без, бәхетсезлеккә юлыккан әсирләр, күп вакыт кайгырышып, башларны түбән салындырып утырабыз. Бу коллыктан котылырга каршыбызда һичбер яктылык күренми иде. Шундый чакларда Муса Җәлил, әсирләрнең күңелен ачу өчен, безнең баракка каяндыр килеп эләккән иске мандолинаны ала да татар һәм рус көйләрен чирттерә башлый. Ул акрын гына җырлап җибәрә, без дә аңа куптылып җырлый башлыйбыз һәм күңелдәге авыр тойгыларны таратып җибәрәбез. +1943 елның башында без Совет Армиясенең фронттагы уңышларын ишеттек. Безнең шатлыкның чиге юк иде, Муса да, шул шатлыктан рухланып, шигырь язды. Ул дусларның безне көрәш кырында көтүләре турында иде. Муса Җәлилнең шигырьләре күп, аны шуның өчен татар егетләре яраталар һәм аның чын патриот икәнлегенә берәү дә шикләнми иде. +1943 ел башында аны Берлинга җибәрделәр. Китәр алдыннан ул безгә болай диде: +— Кая гына барсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә, нинди хәлдә, нинди тормышта гына булсагыз да, Туган илегез, Ватаныгыз барлыгын онытмагыз, ул сезне көтә, тизрәк кайтып, көрәшчеләр сафына басарга тырышыгыз, Ватанга булышыгыз! +Дөресен әйтим, аның бу сүзләре миңа һәрвакыт юлдаш булды. +1943 елны безне, берничә татар егетен, Познань шәһәренә эшләргә җибәрделәр. Без килгән заводта барлык эшчеләр дә поляклар иде. Заводны саклаучылар арасында Александр Федлер исемле бер охранник бар иде. Ул русчаны бик яхшы сөйли, әйтүенә караганда, аның әтисе немец, әнисе рус. Мин бу кеше белән бик дуслаштым. Ул һәр көнне Мәскәү радиосын тыңлый һәм барлык яңалыкларны миңа сөйли, мин ул хәбәрләрне үзебезнең иптәшләргә җиткерә идем. Ләкин бу дуслык озакка бармады. Берлинда Муса Җәлилне кулга алулары турында хәбәр килде. Берлиннан эмигрантлар килеп бездән дә сорау алдылар. Хәтта поляклар белән сөйләшергә дә рөхсәт итми башладылар. Шул шартларда мин Федлердан безгә качарга ярдәм итүен үтендем. Ул риза булды, һәм без (Латыйпов Садыйк, Шәмсиев Хатип, Тахтамиров Петр) качарга әзерләнә башладык. +Качу өчен безнең дүртебезгә дә таныклык кирәк иде. Аны ясавы авыр түгел, әмма басар өчен машинка кирәк. Ә алар складта саклана. Күп йөри торгач, поляклар ярдәме белән ачкыч эшләтеп алдык, һәм мине бер төнгә складка бикләделәр. Мин машинкада дүрт таныклык әзерләдем. +Без Федлер белән бергә Познаньнан Лодзь шәһәренә таба качтык. Берничә көннән соң поляк партизаннарына килеп кушылдык... +ЛФЗЛЛ ФӘТХУЛЛИН БЕЛӘН әңгәмә +Сорау. Афзал, сугыш алдында кайда һәм кем булып эшли идең? +Җавап. Сугыштан элек мин Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт опера театрында хор артисты булып эшләдем. 1941 елның 16 июнендә мине нәүбәттәге чакыру буенча армиягә алдылар һәм Киев шәһәренә җибәрделәр. Киевка барып җиткәндә генә, 22 июньдә сугыш башланды. Мин дүртенче десант батальонында идем. +Сорау. Мусаны очратканчы син нинди хәлләр кичердең? +Җавап. Минем баштан үткән хәлләр искиткеч! Аларның барысын да сөйләргә берничә көн вакыт кирәк. Кыскача гына әйткәндә, 1941 елның 18 августында Днепр буенда мин, немец фашистлары кулына пленга эләгеп, төрле-төрле лагерьларда күп газаплар кичердем. Соңгы булган лагерем Ченстохов шәһәрендә иде. 1942 елның февраль-март айлары булса кирәк, без торган лагерьга Шәфи Алмаз исемле бер татар эмигранты килеп, лагерьдагы татар, башкорт, чуаш, мари, мордва халыкларын исәпкә алып йөрде. Шул регистрациядән соң мине Берлинга китерделәр. Шунда мин Берлинда "Идел-Урал комитеты" корылганын, аның оештыручысы доктор Әхмәт Тимер икәнен ишеттем. Соңыннан ул Әхмәт Тимер урыныннан алынып, аның урынына Шәфи Алмаз билгеләнде дип ишеттек. +Сорау. Муса Җәлил белән кайда һәм ничек очраштыгыз? +Җавап. Минем Башкорт дәүләт опера театрының хорында эшләгән артист икәнемне һәм татар-башкорт көйләрен яхпты гына җырлый алуымны белгәч, "Идел-Урал комитеты"ндагы кешеләр мине кайбер мәҗлесләргә үзләре белән бергә алып йөри башладылар. Шул җөмләдән 1943 елның февраль айларында Корбан гаетен бәйрәм итү уңае белән Шәфи Алмаз, Гариф Солтан дигән кешеләр мине Вустрау лагерена алып килделәр. Шунда 30 — 40 кешедән торган татар-башкорт әсирләрен озын бер өстәл тирәсенә утыртып, бер мәҗлес ясадылар. Шул мәҗлестә мин беренче тапкыр Муса Җәлилне күрдем. (Ул миннән бер-ике кеше аша гына утырды.) Мәҗлес уңае белән мин бер-ике татар-башкорт көен башкардым. Муса үзенең "Кошчык" дигән шигырен укыды. Аның шигыре безгә бик нык тәэсир итте. +Сорау. Мусаны син электән белә идеңме? +Җавап. Муса Җәлилне мин элек тә ишетеп һәм шигырьләрен укып белә идем. Лагерьда ул үзен Гумеров фамилиясе белән йөртә иде. Ләкин без аның шагыйрь Муса Җәлил икәнен белә идек. +Сорау. Муса Җәлил белән тагын кайда очраштың? +Җавап. 1943 елның февраль-март айлары булса кирәк, Шәфи Алмаз мине һәм Муса Җәлилне Едльняга "Идел-Урал легионы" солдатлары арасында ниндидер бер концертка катнашырга алып китте. Анда барышлый юлда, Варшавада туктап, бер отельгә төштек. Шәфи Алмаз аерым бер бүлмәдә, без Муса белән икәү бер бүлмәдә булдык. Бервакыт Шәфи Алмаз нәрсәгәдер Мусаны чакырып алып китте. Беркадәр вакыттан соң Муса бик ачуланып, дулкынланып кайтты. Мин аңардан: "Ни булды, Муса, нигә болай бик кәефсезләндең?" — дип сорадым. Муса шунда, бик каты ачу белән: "Кара син аны, дуңгыз! Мине сатып алмакчы була бит! Юк, барып чыкмас ул эш! Исерекбаш!.." — дип, Шәфи Алмазны орыша башлады. Мин аны чак тынычландырып йокларга яткырдым. Икенче көнне "Идел-Урал легионы"ның беренче батальоны торган җиргә — Едльняга килеп җиттек. Ул батальон сугышка китәргә хәзерләнә иде бугай. Шунда солдатларның бер җыелышында мин Мусаның шигыренә чыгарылган "Сагыну" көен, "Җавап хаты"н, башкорт халык көе "Тияләскәй"не җырладым. Муса үзенең "Кошчык", "Парашют", "Томаулы гыйшык", "Хәдичә" кебек шигырьләрен укыды. Шәфи Алмаз үзенең эшләре белән китеп югалды. Аның самогон, тагын бантка әйберләр белән сату итеп һәм эчеписереп йөри торган гадәте бар иде. Шәфи Алмазның юклыгыннан файдаланып, без Муса белән тагын лагерьга бардык. Менә шунда Муса Җәлил беренче тапкыр Абдулла Баттал белән очрашты. Ул язучы Салих Батталлның энесе, элек МВД хезмәткәре булган. Алар икәү генә сөйләшә-сөйләшә лагерьны бер өч тапкыр әйләнделәр. Алар сөйләшеп бетергәч, Муса белән Берлинга кайтып киттек. +1943 елның көз айларында Синпин дигән җирдә легион өчен ял йорты шикелле бернәрсә ачылды. Мине шунда кухня тирәсендә эшләргә һәм официант хезмәтен үтәргә җибәрделәр. Күп тә үтми, шул йортка Муса Җәлил, Абдулла Алишев һәм Абдулла Баттал, өчәүләп килеп, берәр атна шунда булдылар. Мин ал арга аш илткәндә, кайнар аш аягыма түгелеп, берничә көн авырып яттым. Шул вакытларда Абдулла Баттал, минем белән ачыктан-ачык сөйләшеп, үзенең сугышка чаклы кем булганын, ничек пленга эләккәнен — барысын да әйтеп бирде. "Алай-болай исән калып, үзебезнекеләр ягына чыга калсаң, туганнарга һәм белгән кешеләргә минем турыда сөйләрсең, минем пароль З-Б-8", — диде ул. Мин шул вакытта аларның ниндидер бер яшерен эшләр эшләргә хәзерләнүләрен һәм, ул эшләре фашистларга беленә калса, исән калмаячакларын аңладым. +Сорау. Муса белән соңгы тапкыр кайда очраштың? +Җавап. "Идел-Урал легионы"ның еллыгын үткәрергә барабыз, дип, мине Едльняга алып киттеләр. +Күп тә үтми Муса белән Абдулла Баттал да, чемоданнарын күтәреп, шунда килеп җитте. Без ал арны каршы алдык. Абдулла Баттал, бер аулаграк җиргә алып барып, минем белән тагы бер кат сөйләште: "Без хәзер бәйрәм уңае белән (ягъни легионның еллыгы) солдатлар өчен бер постановка куябыз. Ул постановкада бер як — немецлар, күпчелек як партизаннар булып уйныйбыз. Сиңа партизан булып уйнарга тәкъдим итәбез. Партизан булып уйнаучыларга корал, ягъни винтовка һәм пулеметлар алачакбыз. Син дә бер винтовка алырсың!" — диде. +Бер-ике көннән соң бөтен музыкальный взводны һәм барлык "артистларны" клубка чакырдылар. Анда легион начальнигының урынбасары булып йөрүче немец офицеры бик озак итеп бәйрәм үткәрү тәртибен сөйләргә кереште. Ул сөйләп бетергәч, аның сүзен русчага тәрҗемә итәргә керештеләр. Ул да бик озакка сузылды. Шул вакытта бер немец офицеры: "Мичурин! Сезне чакыралар, клубтан чыгыгыз!" — дип кычкырды. Мичурин чыгып китте. Күп тә үтмәде: "Абдулла Баттал, сезне чакыралар, чыгыгыз!" — дип кычкырдылар. Аннан соң Курмашны, аның артыннан Хисаметдиновны, иң соңыннан мине шулай берәм-берәм чакырып клубтан чыгардылар. Чыксам, ни күзем белән күрим: һәркайсыбызга икешәр СС солдаты басып тора. Шуннан безне, машинага утыртып, Варшава төрмәсенә алып киттеләр. Төрмәдә Муса Җәлилне, Абдулла Батталны, Курмашны һәм тагын ике легионерны (фамилияләре исемдә калмаган) "одиночка"га яптылар. Шул ябылудан соң мин бантка бергә ябылган иптәшләрне күрмәдем. Муса Җәлилне дә актык күрүем шул ябылу алдыннан булды. +Сорау. Муса Җәлилнең һәм тагын башка иптәшләрнең нәрсә өчен кулга алынганнары турында белдеңме? +Җавап. "Одиночка"га ябып куйгач, мине берничә тапкыр чакыртып, кыйный-кыйный сорау алдылар. Иң элек миңа русча һәм татарча язылган ике листовка күрсәтеп, "Боларны кем язган?" — дип сорадылар. Ул листовкаларда немец фашистларына каршы өндәү язылган, советлар гаскәренең уңышлы рәвештә дошманны җиңеп алга баруы, легион солдатларын үзебезнең Совет Армиясе ягына чакырган сүзләр язылганы хәтеремдә. Мин, билгеле, ул листовкаларның кайдан килгәнен, кем язганын белми идем. Белсәм дә, барыбер әйтмәячәк идем. Ахырында унбер көн сорау ала-ала бик каты азаплагач, мине Варшава төрмәсеннән алып, легион гауптвахтасына яптылар. Соңыннан Берлинга комитет карамагына кайтарып җибәрделәр. Мине әллә бик яшь дип уйладылармы, ни булса да, мин шулай исән калдым. Соңыннан Әмировның һәм тагын күп кенә иптәшләрнең кулга алынуларын белдем. Комитет мине яңадан Синпингә, тагын да кухняда эшләргә һәм официант хезмәтен үтәргә җибәрде. Менә шунда күп кенә иптәшләр килеп миннән Муса Җәлил һәм башка кулга алынган иптәшләр турында сораша башладылар. Мин билгеле булган эшнең барысын да ал арга дөресен сөйләп бирдем. Листовкалар турында да сөйләдем. Анда нәрсә язылган икәнен дә әйтеп бирдем. Шул эшем өчен мине, ул җирдән алып, Шәфи Алмазның карамагына бирделәр. Мин берничә ай Шәфи Алмазның йортында ал арның өй эшләрен башкарып йөрдем. Миңа йорттан чыкмаска, Шәфи Алмазның семьясыннан башка беркем белән дә сөйләшмәскә кушылган иде. Шуңа карамастан, исәбен табып, Познаньдагы хәрби заводларда эшләүче татар әсирләре белән таныштым. Анда да Муса Җәлилне һәм аның белән кулга алынган кайбер иптәшләрне белүчеләр бар икән. Алар да миннән Муса Җәлилнең язмышы турында бик сораштылар. Менә шунда мин Муса Җәлилнең тамырлары белән киң күләмгә җәелгән бер яшерен оешма башлыгы икәнен аңлый башладым. Ул оешма әгъзалары күп җирләрдә, шул җөмләдән менә бу заводта эшләүчеләр арасында да бар икәнен сиздем. Алар, билгеле, Муса башлаган эшне дәвам иттерүчеләр иде. +Сорау. Муса Җәлилне белүчеләр һәм, синең уйлавыңча, аның эшен дәвам иттерүчеләрдән ул заводта кемнәрне хәтерлисең? +Җавап. Гыймранов, Фатихов һәм тагын бантка иптәшләр исемдә калган. +Сорау. Тагын кайда Мусаның эшен дәвам иттерүчеләр бар иде? +Җавап. Берлинның үзендә "Идел-Урал комитеты" эшенә катышырга тартылган татар, чуаш әсирләре арасында да, алар үзләре ачыктан-ачык сөйләмәсәләр дә, Муса Җәлилнең яшерен оешмасы башлаган эшне дәвам иттерүчеләр бар иде. +Сорау. Аны син кайдан белдең? Фамилияләре исеңдәме? +Җавап. Совет Армиясе Польшага якынлаша башлагач, Шәфи Алмаз семьясы белән Дрезден каласына күчеп китте. Мине тагын Берлинга комитет карамагына күчерделәр. Шул комитетта эшләүче сатлык бер бәндә, миңа күпмедер акча биреп, подполковник Алкаев, Янгуразов һәм чуаш егете Скобелев Иваннарның артыннан күзәтергә кушты. Ул чыгып киткәч, аның биргән акчасын атып бәрдем дә тегеләргә: "Сак булыгыз, сезнең артыгыздан күзәтәләр..." — дип хәбәр иттем. +Комитетта Муса Җәлил эше буенча кулга алынган ип 3-58 129 тәшләрдән Шабаев, Булатов һәм Симаевларны беләм. Ал ардан бантка тагын Сәйфелмөлек Янгуразов дигән кешене беләм. Ул элек укытучы булган. Әсирлектә ул да комитет тирәсендә эшли иде. Яшерен оешманың листовкалары комитетның үзендә ротаторда яшел кара белән басылганнар (комитет газеталары кара кара белән басыла иде), немецлар, кайда басылган икәнен белү өчен, шул яшел караны бик тырышып эзләгәннәр, ләкин һич таба алмаганнар. Ул яшел караны Сәйфелмөлек Янгуразов, листовкаларны басып алгач, һич таба алмаслык җиргә яшереп куйган булган. Исән-сау кайтып килүчеләрдән тагын җыр-музыка ансамбленә мандолинада уйнап катнашучы Зәйнетдинов дигән кешене беләм. +Сорау. Муса Җәлил белән бергә булган вакытта аның белән сөйләшкән сүзләрдән тагын нәрсәләрне хәтерлисең? +Җавап. Муса белән без шактый гына нәрсәләр турында сөйләшкән идек. Инде ул сөйләшүләрдән соң 20 елдан артык вакыт үтте. Бер очрак истә калган. "Идел-Урал комитетымда секретарь булып эшләүче Кунафин дигән кеше Мусага: "Менә бу шигырьләр дәфтәрең югалса, син нишләр идең?" — дип сорау биргән. Муса: "Ул шигырьләр менә монда да язылганнар алар!" — дип, үзенең башын тотып күрсәткән. Шуннан кайткач: "Кара син ул дуңгызларны, минем шигырьләремне урлап алып юк итәргә исәпләре бар икән! Менә явызлар!" — дип, ачулана-ачулана сөйләгәне исемдә. +Сорау. Муса Җәлилнең ул вакытлардагы өс-башы, кигән киеме, йөреш-торышы һәм тормышы ничек иде? +Җавап. Мин Мусаны беренче тапкыр күргәндә, ул гади лагерь киемендә иде. Соңыннан комитет эшләренә катнаша башлагач, лагерь киемен гражданский киемгә алыштырды. Ак күлмәк, галстук һәм костюмнан иде. Элек лагерь баракларында тора иде, соңыннан частный квартирага күчте. Мусаның йөреш-торышы бик гади иде. +КӨРӘШ КИҢ МӘЙДЛНДЛ БЛРДЫ +Сугыш башланганда, мин армиядә хезмәт итә идем. Фронтка лейтенант званиесендә артиллерист булып киттем. +Бик каты сугышлар булды, ал арны сөйли башласаң, үзе бер тарих. Июль-август айларында Витебск тирәсендәге шундый каты сугышларның берсендә мин яраландым. Безнең частьны дошман чолгап алган иде. Безгә ул алканы өзеп үзебезнең якка чыгарга һич мөмкинлек булмады. Берсе икенчесеннән яманрак бик күп лагерьлар күрдем. Шулай йөри торгач, 1942 елда мине Берлин янындагы Вольһайде лагерена китерделәр. Шушы лагерьда мин Әхмәт Симаев, Фәиз Мингалин, Ганиев һ.б. иптәшләрне очраттым. Бу лагерьга, күрәсең, укымышлы кешеләрне туплаганнар, анда элекке укытучылар күп иде. Мин дә педтехникум тәмамлаган, укытучы булган кеше, Фәиз дә, Ганиев тә... Шуңа күрәме без бик тиз якынайдык. Әхмәт Симаев исә безнең караңгы тормышыбызда бер якты нур булды. Аның яхшы, ягымлы кеше булуын әйтү генә аз, ул шул коточкыч авыр тормышыбыз аша киләчәккә карый белә, дошманны җиңеп чыгу турында өметле сөйли һәм дәртләндерә ала иде. +— Бу сугыш безнең файдага гына бетәчәк, дошман коткысына бирелә күрмәгез! — дип үгетли иде. +Без Симаев белән 1942 елның апреленнән бирле бергә булдык. +Аны 1942 елның июнь айларында, бездән аерып, каядыр алып киттеләр. Шуннан соң без аны югалттык дип уйлаган идек инде, чөнки айлар үтте, һичбер хәбәр-хәтер юк... Ниһаять, алты айдан соң гына без аны яңадан очраттык. Дөресен әйткәндә, ул үзе Муса Җәлилнең киңәше белән, ышанычлы кешеләр дип, безне ябык лагерьдан Берлинга чакыртып китерде. Безгә Пропаганда министрлыгының радио бүлегендә эшләргә куштылар. Без, әлбәттә, ул чакта яшерен оешма барлыгын белмәдек, Симаевның шунда чуалуына бик гаҗәпләндек. +— Мондый эштә безнең эшләгәнебез юк, — дип баш тарттык без. +Симаев безне ашханәгә алып төште һәм Фәиз Мингалин, мин һәм ул — өчәү генә калгач, бик мәгънәле рәвештә эшләргә кирәклеген аңлатты. Бу 1943 елның гыйнвар ае иде шикелле. +Радиода баш редактор булып ак эмигрант эшли, Симаев сотрудник, безгә текстлар бирәләр, һәм без аны татарча укыйбыз. Әхмәт безгә һаман берни дә сөйләми, бары бездән дөрес тәрҗемә сорый, итәкне җыеп йөрергә куша. Бервакыт ул шигырь язып килгән. Ул немецларның русларга каршы юнәлгән пропагандаларын сүгеп, милләтчелекне нәфрәт белән фаш итеп язылган иде. Шуннан без Әхмәтнең чын-чынлап яшерен эш алып баруын аңладык. +Беркөнне редакциядә мин Фәиз белән утыра идем, Симаев килеп керде. Чит кеше юклыгын белгәч, сак кына: +— Иптәшләр, сезгә эш бар, безгә шушы текстны матрицага алырга кирәк! — диде. +Без текстны укый башладык. Легионерларны Совет Армиясе ягына чыгарга өндәп язылган листовка иде ул. 5 131 +Симаев безгә Берлинда Гумеровның, Алишның барлыгын, ал арның эшләүләрен сөйләгән иде. Гумеровның Муса Җәлил икәнен мин белә идем. 1935 елда мин аны Мәскәүдә татар клубында күргән идем. Ул чакта Муса түгәрәк йөзле, кара гына, карсак кына тере егет иде. Менә хәзер без аның белән Берлинда очрашабыз. Бу — Александрплац тирәсендә булды. Ләкин мин бу Гумеровтан элекке Мусаны танымадым: бик ябык, тагын да кечерәк буйлы кебек... Бу очрашуда без аның белән сөйләшмәдек. Икенче тапкыр безне Әхмәт таныштырды, нәрсә турында сөйләшүебез хәтердә калмаган. +Без, әлбәттә, листовкалар басу белән генә чикләнеп калмадык. Ванзееда патроннар ясый торган хәрби заводта үзебезнең якташ кызларны очраттык һәм алар арасында пропаганда алып бару да безгә йөкләнде. Алар Донбасстан Германиягә куып китерелгән кызлар иде. Гомумән, совет кешеләре булган җирдә немец фашистларына каршы хәрәкәт булмый калмый. +Чыннан да, шул искә алынган патрон заводында да безнең совет кешеләре корткычлык эшлиләр, атылмый торган снарядлар ясыйлар. Фашистларның эше көннән-көн артка тәгәри, әле тегендә, әле монда аларга каршы күтәрелү турында ишетәсең. Көнчыгыш фронтына җибәрелгән татар солдатлары (Беренче батальон) үзебезнең якка чыгып китәләр, лагерьда булган әсирләр баш күтәрәләр. Тагын зур эшләр булырга тора. +Тик беркөнне Әхмәт бик агарынып килеп керде. Ул безгә Мусаның кулга алынуын әйтте. +— Кирәкмәгән әйберләрне юкка чыгарыгыз, сак булыгыз, безгә дә килеп җитәрләр, — диде. Андый-мондый хәл булганда, нык булырга, берни сөйләмәскә кушты. +Ике-өч көннән, уникенчеме, унөченчеме августта, безне дә кулга алдылар. Допрослар, җәзалаулар, ачтан тилмертүләр... барысы да булды, тик без берни дә әйтмәдек. "Белмим"... Листовкаларны да күрсәтәләр: "Күргәнем юк, белмим!" — дим. +Хәзер числосын хәтерләмим, Фәиз белән мине сентябрьдә Александрплац төрмәсеннән чыгардылар. Төрмәдән чыккач кына, без башкаларның да утыруларын белдек. Төрмәдәге иптәшләребезне коткару чарасына керешеп карадык, ләкин... Идриси исемле гимназист малай аркылы берничә передача бирүдән артык эш эшләп булмады (Идриси эмигрант малае иде). Ул малай Мусаның гарәп хәрефләре белән язылган бер шигырен алып кайтты. Аның соңгы юлы бик нык истә калган: "Каным шытсын кызыл гөл булып"1 дип тәмамлана иде. +Муса, Әхмәтләр бик күп төрмәләрдә утыралар: Моабитта, Тегельдә, Берлиннан тыш та... +Үлемгә барганда, алар җырлап барганнар, моны да Идриси төрмә сакчыларыннан ишетеп кайтып сөйләде. +'Рс^ьсолт. ^Сисажет^иНйв +уттлн ялкынга... +Көнбатыш Европаның бик күп төрмәләрендә утырып чыккан кешенең истәлеге кызыксыз булмас дип уйлыйм. Әйе, фашист лагерьларында камчы ашап, рухи һәм физик кыйналып, ачтан, салкыннан тилмереп бик күп йөргәннән соң, мине дә Висла буена китереп ташладылар. Менә шунда мин Муса Җәлилне очраттым, аның яшерен оешмасында эшли башладым ... +Аннан соң Варшава төрмәсендә, Берлинның Тегель төрмәсендә, Франциянең Ле-Пюи, Леон — Монлюк төрмәләрендә булдым... +1942 елның июнь көннәре. Без Донец елгасы буенда, фашистларга каршы сугышка керергә торабыз. Мин "әгәр шушы сугышта үлеп калсам, мине коммунист итеп исәпләгез" дип, партия сафына керергә гариза бирдем. Сугышта үлем миңа кагылмады, ләкин хәлебез үлемнән читенрәк булып китте . Без дошман гаскәрләре тарафыннан чолганган хәлдә калдык. Үзебезнең якка чыгу өчен, без бик озак һәм соңгы патронгача сугыштык. Аннан соң да урманнарда кача-поса, ачтан хәлсезләнгән килеш, үзебезнең якка таба барудан туктамадык . +1942 елның 14 июлендә Миллерово станциясе тирәсендә без — сигез кеше, үрдән түбән таба су буена төшеп барганда, тирә-ягыбызны автоматлы немец солдатлары чолгап алуын сизми дә калдык. +Мине бер крестьянның ишегалдына китереп ташладылар. Анда бер җитмешләп совет офицерлары. Койма тирәсен фашист солдатлары сырып алган, совет офицерларын беренче кат күрәләр булса кирәк, бик кызыксынып карыйлар. Безнең офицерлар бик йончыган күренәләр, берничә атна инде ашамаган булуларын белү кыен түгел. +Фашистларның безне мыскыл итәселәре килде булса кирәк, бер офицер, рус телен ватып-җимереп: +— Сезне хәзер туйдырабыз! — диде. +Шундук чиләк белән чикмәнле бәрәңге китереп куйдылар. Ач кешеләрнең күзләре яна башлады. Ләкин немецлар көткән тамаша булмады. Алар совет офицерлары ашамлыкка ташланырлар һәм бер-берсен өзгәли-өзгәли, эт кебек үзара сугышырлар дип уйлаганнар иде. Арабызда бер өлкән яшьтәге полковник бар иде, ул бер-ике сүз белән безгә үлгәндә дә совет офицеры дәрәҗәсен төшермәскә кирәклеген аңлатты. Шунда ук ул: +— Арагызда интендант бармы? — дип сорады. +Андый кеше дә табылды. Полковник аңа бәрәңгене тигезләп бүләргә кушты. Безгә берәр ярым бәрәңге тиде. +Ул лагерьда без озак тормадык, икенче көнне үк Миллерово станциясенә таба алып киттеләр. +Аннан соң мин этапка эләктем. Вагоннарга төяп, безне каядыр алып киттеләр. Ниһаять, Демблин крепостена китереп ташладылар. Муса Җәлилне мин беренче тапкыр шунда 1942 ел азагында очраттым. +Демблин крепостен кайчандыр патша Екатерина II Висла елгасы буена салдырган. Аның коймалары биек, кирпечтән өелгән. Койма буйлап тирән каналлар казылган, алары су белән тулы. Койманың өсте дә, крепость эче дә чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган. +Крепость блокларга бүленгән, анда совет солдатлары ач үлемгә хөкем ителгән иде. Көненә бер тапкыр баланда бирәләр. Ул — бәрәңге кабыгыннан һәм төрле ташландыклардан пешерелгән аш. Кешеләр монда чебен кебек кырылалар иде. Үлекләрне җыючы команда ачтан, авырудан үлгән совет кешеләрен җыеп бетерергә өлгерә алмый иде. +Ач кешеләр почмактан почмакка йөреп вакыт уздырырга тырышалар. Яңа килүчеләрнең итекләре, яхшы киемнәре салдырып алына, алар урынына агач башмак һәм әләмә-сәләмә бирәләр. +Берничә көннән мин тәмам хәлсезләндем һәм санчастька киттем. Врачка охшаган ак халатлы бер карт карады, ул үзе дә хәрби әсир икән. Мин шул санчастьта эшләргә урын юкмы дип сорадым. Мөмкинме соң, ул үзе гыйльми эшче икән, монда аны санитар итеп куйганнар. Ул миңа дизентерия белән авыручылар барагына барырга кушты. +— Анда кем дә бармый, алар ярдәмгә мохтаҗ. Үзең дә тамак ялгый алырсың! — диде. Шундук мине кисәтеп куйды: — Немец надзирателе очрата күрмәсен, шундук атып үтерер. +Мин шул баракка киттем. Анда авырулар чыннан да һичбер ярдәмсез яталар иде. Мине күрүгә, төрле яктан: +1 Интендант — армиядә хуҗалык эшләрен алып баручы кеше. +— Су! Су! — дип ялвара башладылар. +Мин ал арга су эчердем, үзләрен тәртипкә китердем. Шулай итеп, минем көндәлек эшем билгеләнде. Мине көтеп алалар иде. Ләкин "җен-палач" дип исем алган фашист надзиратель чыннан да миңа шул баракта очрады бит. Үзенең гадәте буенча ул револьверын алып миңа төзи дә башлаган иде, Валентин исемле егет мине кочаклап алды да: +— Бу минем бертуган абыем, минем хәлемне белергә кергән!.. — дип, бик ышандырырлык итеп әйтте. +Ефрейтор, бер сүз эндәшмичә, күзе белән мине ашарлык булып карады да барактан чыгып китте. +Гомуми баракта мин беренче булып Гайнан Кормаш белән таныштым. Ул уртадан бераз кайтыш, шатен, төз борынлы, нечкә кара кашлы, соры күзле матур егет иде. Бу бик акыллы җиңел сөякле кеше саф татар әдәби телендә сөйләшә һәм шигырьләрне бик матур укый иде. +Демблинда ул кухняда эшли, поварларга ярдәм итә, буш вакытларда үзенең Актүбә урта мәктәбендә завуч булып эшләвен, Казан институтында укуын сөйли иде. Кызыл Армиядә ул офицер булган. Туган илдә аның әнисе, энесе һәм сеңлесе калган. +Гайнан Кормаш Муса Җәлилнең иң якын иптәшләреннән берсе булды һәм соңыннан Радом-Едльня легионындагы яшерен оешманың иң актив җитәкчеләреннән берсе булып танылды. Немецлар тарафыннан оештырылган хәрби подразделениеләрне таркатуда Муса күрсәтүләрен бик кыю һәм тәвәккәл тормышка ашырып килде. Муса тарафыннан төзелгән музыкаль капелланың художество җитәкчесе дә Гайнан Кормаш булды һәм ул, Муса белән берлектә, бик уйлап нечкә политика уздырырлык репертуар төзи иде. +1942 елның азагы. Беркөнне Гайнан мине, бармагы белән ымлап, үзенә чакырып алды. Янына килгәч, бездән бер 10 — 15 адым ераклыкта торган бер кешене күрсәтте. Ул кеше тирән уйга чумып кымшанмыйча басып тора иде. Өстендә таушалып беткән шинель, башында кояшта уңган пилотка, аягында агач башмаклар. Җилкәсе аша противогаз сумкасы аскан. Гайнан Кормаш, тирә-ягына каранып безне берәү дә ишетмәгәнлекне белгәч, горурлык белән колагыма пышылдады: +— Бу безнең совет шагыйре Муса Җәлил! — диде. +Минем татар язучылары белән һич танышлыгым юк иде, шуңа күрә Гайнаннан Муса белән таныштыруын сорадым. Ул риза булды. +Без якынайганда, аның уйчан, шомырт күзләре Висла елгасына төбәлгән иде. Миңа ни өчендер Муса нәкъ шул вакытта үзенең "Висла" исемле шигырен күңеленә язгандыр кебек тоела. Аны соңыннан ятламаган әсир бик сирәк булгандыр : +Висла! +Синең көчле агымыңны +Борып булса иде кирегә, +Дулкыныңа төреп бу гәүдәмне +Илтер идең туган илемә!.. +Сәлам биргәч, Муса безгә борылды. Йөзе кинәт икенче кыяфәткә керде, күзләрендә шундый әйтеп булмый торган ягымлы нәфис чаткылар балкыды. Ул чаткылар аның көчле ихтыярын, олы җанлылыгын, зирәк акылын чагылдыралар иде. Кул кысышканда, мин, үземнең ветеринар врач икәнемне әйтеп: +— Хисаметдинов, — дидем. +— Гумеров! — диде ул, хәйләкәр елмаеп. +Шуннан соң без еш очраша башладык һәм, әйтергә кирәк, бик тиз якынаеп киттек. +Мусаны әсирләр бик хөрмәт итәләр иде. Аның шигырьләрен яраталар, күчереп алалар, күңелдән ятлыйлар. Ул шигырьләрдә туган илгә мәхәббәт көчле иде һәм безнең авыр язмышыбыз бик дөрес, йөрәк тетрәтерлек көч белән сурәтләнә иде. "Кошчык" шигыре дә шулай күңелгә нык сеңеп калган: +Чәнечкеле тимерчыбык белән +Әйләндергән безнең йортыбыз. +Көне буе шунда казынабыз, +Әйтерсең лә тирес корты без... +Чыннан да, лагерьларда ачтан тилмергән әсирләр җирдә үскән үләннәрне тамырлары белән чокып ашап бетерәләр иде бит. +Мусаның күренеп торган ярасы юк, ләкин ул бик акрын йөри, күз төпләре салынып төшкән иде. Крепостьта эттән талату, кыйнау, еврейләрне эзләү өчен чишендереп карау кебек кыргыйлыклар эшләнеп тора иде. +Муса бик матур итеп туган ил турында сөйли иде. Ватаныбызның казанышлары, Совет власте елларында ирешелгән уңышлар тагын да якынрак, зуррак булып, мавыктырып күз алдына килеп басалар иде. Күңелдә шундый мәхәббәт кабына, фашистларга шундый көчле нәфрәт үсә, Ватан өчен әллә нишләрлек буласың. Мусаның ягымлы әңгәмәләре, ялкынлы шигырьләре безне рухи яктан коралландырды. Озакламыйча мин Демблин крепостенда шундый тәвәккәл егетләр белән таныштым, соңыннан, легионга килгәч, без яшерен оешмада көрәш башлап җибәрдек. +Инде бик күп вакыт үтте. Байтак кына иптәшләрнең исемфамилияләре дә онытылган. Ләкин яшерен оешма активларын оныту һич мөмкин түгел. +Менә теләсә кемне көлдерә ала торган шат күңелле Абдулла Батталов. Ул урта буйлы, бераз аксабрак йөри иде. Аның бер аягы өшегән һәм ярты табаны киселгән иде. Фронтта ул офицер булган. Бик күп шагыйрьләрнең шигырьләрен күңелдән белә. Һади Такташ, Муса Җәлил һәм Салих Баттал шигырьләрен яратып укый. Әсирләр аңа аеруча хөрмәт белән карыйлар. Музыкаль капеллада ул шагыйрь булып хисаплана. Немецлар аны шулай дип белделәр. Соңыннан легионга килгәч, Едльняда ул яшерен оешманың иң актив әгъзасы булды, Зиннәт Хәсәнов белән бергә Берлиннан яшерен листовкалар ташыйлар, аны легионерлар арасында тараталар иде. Алар листовкаларны эшчеләр командасы арасында да тараттылар. +Зиннәт Хәсәнов белән мин Демблинда чакта ук таныштым. Ул үзен, Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылында тудым, дип сөйли иде. Сугышка кадәр Казанда эшләгән. Офицерлар мәктәбен тәмамлагач, лейтенант званиесе алган. Әсирлектә чакта ачлык, салкынны, фашистлар җәзалавын ирләрчә нык кичерде, чыдамлылык һәм куркусызлык үрнәге күрсәтүче егетләрдән булды. Легионга килгәч, аны музыкаль капеллага билгеләгән идек. Ул моңа бик борчылды: +— Мин бит артист та, шагыйрь дә түгел, немецлар мине бик тиз фаш итәрләр, ә мин шул чакта немецның икмәк шүрлегенә менми түзә алмам, анасы да танымас. Шуның аркасында сезгә кыен булыр, барыгызны да концлагерьга озатырлар, — дигән сүзләре әле дә исемдә. +— Тыныч бул, немецның борынын бергәләп җимерербез, — ди идек без. +Мин бу кадерле дустымның образын ничек итеп сурәтләргә дә белмим. Шуны гына әйтәсе килә — аңарда совет кешеләренең рухы, солдат хисе, туганлык тойгысы көчле иде. +Шушы Демблин крепостенда тагын мин Гарәф Фәхретдинов белән таныштым. Ул вакытта әле Гарәф "Дим Алишев" исеме белән йөри иде. Муса Җәлилнең җырларын һәм шигырьләрен ул бик яратып башкара иде. Бик ягымлы тавыш белән җырлый торган Гарәфне Муса үзе дә бик ярата, аңа үзенең җырларын һәм шигырьләрен ышанып бирә иде. Гарәф тавыпты белән генә түгел, кешегә йомшак эндәшүе, игътибарлы булуы белән дә аерылып тора иде. Берәрсенең күңеле төшсә, кайгыга батса, Гарәф аның күңелен табарга тырыша, ярдәм кулын сузарга онытмый, көлдерү, елмайту юлларын таба. Муса Демблин крепостенда да, аннан соң легионга күчерелгәч, Едльняда да Гарәф белән еш сөйләшә һәм шигырьләрен бирә иде. Ул үзе дә Татарстан егете, Яңа Писмән районы Карабаш авылыныкы. Әсирлеккә эләккәч, берничә тапкыр кача, тагын тотыла, кыйнала, җәзалана, ләкин барлык газапларны батырларча кичерә. +Демблинда Мусаның дуслары күп иде, билгеле, барысы белән дә мин танышып өлгерә алмадым. Чөнки мине этап белән Германиягә Ротвайль лагерена җибәрделәр. +Бу лагерьдан мин 1943 елның язында гына котылдым. Ләкин "котылдым" дигән сүз — уттан ялкынга керү белән бер булды. +Немец командованиесенең Көнчыгыш фронтта азау тешләре сынган вакыт. Совет Армиясе фашистларның башкисәр дивизияләрен утка салган боз кебек эретә. Фронтка кеше кирәк, солдат кирәк. Ә аны каян алырга? +Гитлер командованиесе кешелек дөньясы каршында тагын бер җинаять эшли: ул хәрби әсирләрне үз Ватаннарына, үз ата-агаларына каршы корал күтәртмәкче була. Шул явыз ният белән хәрби әсирләрне, милләтләре буенча аерып, легионнар оештырырга керешәләр. Идел буе халыкларын бергә туплап, "Идел-Урал легионы" да оештырыла. Анда татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт кебек халыклардан хәрби әсирләр куып китерелә. +Демблин крепосте да шул легионнарга кадрлар әзерләү учагына әйләндерелә. Немецлар, ашау-эчүне бераз рәтләп, үлем хәлендәге әсирләрне бераз аякка бастырып, Польшадагы Радом-Едльняга, Крушино һ.б. җирләргә куып китерәләр. Совет кешеләре Гитлерның легионына атлыгып тормыйлар, билгеле. Немец командованиесе, министр Розенберг, ак эмигрантлар иза чигеп бетәләр. Алар ачлыктан йөдәгән әсирләрнең ашауга алданып легионнарга үзләре теләп килмәүләренә гаҗәпләнәләр, алар әсирләрне үз артыннан ияртә алырлык көчле авторитетлы кеше эзлиләр... Ниһаять, ниндидер юллар белән аларга татарның атаклы шагыйре Муса Җәлилнең әсирлектә яшәве беленә. +Мин кемнәндер имеш-мимеш хәбәр ишеткән идем инде: янәсе, Муса Җәлил "Миттелынтелле"дә, ягъни "Татар комитеты"нда эшли икән. Моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәдем башта. Соңыннан гына билгеле булды: Мусаны үзләренә хезмәт иттерү өчен Розенберг та, верховный командованиенең татар легионындагы вәкиле Унгляубе да, "ИделУрал дәүләте" президенты Шәфи Алмаз да бик нык тырышып караганнар, ләкин аның ихтыярын сындыра алмаганнар. Соңыннан ул, үзенең якын иптәшләре белән киңәшкәннән соң, "Идел-Урал комитеты"нда эшләргә ризалык бирә. Шунда эшләгән булып йөрү — дошманның мәкерле планнарын җимерер өчен иң дөрес адым дип исәпли. Шул вакыттан алып ул үзенең яшерен оешмасының эшен җәелдереп җибәрә һәм актив көрәш юлына баса. +1943 елның язында мине дә Едльняга китерделәр. Бу вакытта анда беренче батальон (825 номер астында) легионерлары хәрби өйрәнү эшләре алып баралар иде. Мине штабка алып керделәр. "Син ветврач икәнсең, атларны карарсың!" — диделәр. +Килгән көнне үк мин музыкантлар белән таныштым, чөнки мине алар белән бер баракка куйдылар. Анда Маликов Гарәф бар иде. Ул үзе Уралдан, соңыннан ул яшерен оешма әгъзасы булды һәм Франциядә партизаннар белән бергә немецларга каршы көрәште. Ходжаев Кәрим — Әстерхан егете, скрипкада уйнады. Кечкенә буйлы Сабитов та Әстерханнан иде. Ул мандолинада уйнады һәм спектакльләрдә кызлар ролен башкарды. Шат күңелле, сүз тыңлаучан егет иде. Самирханов дигән чибәр егет тә кызлар ролен башкара һәм Сабитов белән татар биюләрен бик оста бии иде. Николай Малышев — урта яшьләрдәге Горький кешесе — гитарада оста гына чирттерә, чечетканы бии иде. Ул фашистларга булган нәфрәтен һич тыя алмады, аларны күзләренә карап сүгә, катлы-катлы сүзләр ата иде. Шуның өчен аны озак та үтмәстән, лагерь уртасында чишендереп, концлагерь киеменә киендерделәр һәм кайсыдыр үлем лагерена озаттылар. +Көннәрдән бер көнне Берлиннан "Идел-Урал комитеты"ннан легионга озын гына буйлы кара йөзле Солтан исемле бер кеше килде. +Музыкантлар барагына кергәч, Солтан исәнләште һәм: +— Ничек яшисез, егетләр? — дип сорады. +Без музыкантлар, артистлар юклыктан зарланып алдык. Инструментлар юклыгын әйттек. +— Мин боларны беләм, — диде Солтан. — Гумеров Демблин крепостеннан артистларны, музыкантларны алып килергә киңәш бирә. +Кинәт минем күз алдыма Муса Җәлил килеп басты, менә ни өчен ул комитетта эшли башлаган икән! Ул үзенең ышанычлы иптәшләрен ачык лагерьга алып чыгарга уйлый!.. Мин Солтанга, Демблиндагы артистларны беләм, дип әйттем. +— Яхшы, алайса, син дә барырсың, — диде Солтан миңа. Ул шулай ук Галимов исемле бер әсирне билгеләде. Шулай итеп, Галимов белән мин конвой астында Демблин крепостена артистлар алырга киттек. (Галимовны соңыннан фашистларга каршы пропаганда тараткан өчен һәм саботаж ясаганы өчен строй каршында анадан тума чишендереп, бик каты кыйнап, Бухенвальд лагерена озаттылар.) +Демблинга килгәч, мин Гайнан Кормашны, Абдулла Батталовны һәм башка иптәшләремне эзләп таптым. Ал арның Муса турында беләселәре килә иде. Мин Мусаның исән-сау булуын, аның кушуы буенча артистлар туплануын әйттем. Легион тормышын, андагы хәлләрне сөйләп бирдем. Шуннан кемнәрне артист итеп алып китү турында уйлаштык. Унөч кеше сайладык, билгеле, ал арның берсе дә чын мәгънәсендә профессиональ артист түгел иде. Гайнан Кормаш — укытучы булган кеше, артистлыгы үзешчән түгәрәктән узмаган. Абдулла Баттал — Кызыл Армиядә өлкән политрук. Зиннәт Хәсәнов — строевой командир. Фәрит Солтанов (Солтанбәков) — укытучы. Сәйфелмөлеков — укытучы, Сәмәркандта тарих укыткан бугай. Мичурин (Гали Корбанов) — юрист. Гариф Маликов, Иван Скобелев, Садыков һ.б. — артистлар түгел иде. Шулай булса да Гарәф Фәхретдиновны (Дим Алишев) Казан артисты дип, Одесса консерваториясе студенты Борисны (фамилиясен белмим), Бари Кәримов исеме биреп, опера театры артисты сыйфатында алып килдек. Борис — милләте белән еврей иде, аның еврей икәнен белсәләр, немецлар, әлбәттә, исән калдырмаячаклар иде. Немецлар аны татар дип кабул иттеләр булса кирәк. Ул үзе татарча җырларга бик тиз өйрәнде, ягымлы тавыш белән "Нигә, нигә..."не һ.б. җырларны уңышлы башкара иде. +Калганнарының фамилияләре истән чыккан. Менә шуларны Демблин крепостеннан алып килдек. Башка лагерьлардан да легионга кешеләр килгән иде. Мин аларның кайберләренең соңыннан Муса Җәлил кушуы буенча килгәнлекләрен белдем. +Мин килгәндә, легионерларның беренче батальоны фронтка җибәрелү алдында торганын югарыда әйткән идем инде. Совет солдатларына, совет партизаннарына каршы көрәштә файдаланырга телиләр иде бит! Ничек кулың күтәрелсен, ничек аягың атласын! Мин — Ленин комсомолы тарафыннан тәрбияләнгән, Ерак Көнчыгышта Ватаныбызның чикләрен саклауда яшьлеген уздырган совет офицеры! Немецлар миңа көчләп легионер киеме кидерәләр, мондый чакны намуслы кешенең вөҗданы газапланмыймыни?! Фронтка алып китсәләр, уңаен туры китереп, кача алсаң ярый. Үз кардәшләреңә таба, әлбәттә, бер пуля да җибәрмәячәксең, ләкин синең артыңда немец офицеры басып тора бит! Ул, син берәр чара күргәнче, арт яктан үзеңне җиргә кадаклап куймасмыни? Син шул җирәнгеч киемдә череп ятарга тиешме? +Мондый авыр уйлар кемнең генә башына килмәде икән! "Нишләргә?" соравы һәркемнең йөрәген тырный. Фронтка баргач качу, үзебезнең якка чыгу турында кем хыялланмый калды икән. Беренче батальондагы легионерлар бу турыда үзара яшерми сөйләнәләр иде инде. Мин соң ник беренче батальонда түгел! һәм мин качарга уйладым... +Билгеле, Польша дәүләте уртасыннан ялгыз качып котылу мөмкин түгел. Ныклы, ышанычлы иптәш кирәк. Мин инде эшчеләр командасыннан мунчада эшләүче поляк белән дә дуслашып алган идем. Ул поляк партизаннарына качарга ярдәм итәргә булган иде. Мин бу планны Гайнан Кормашка сөйләдем. Кормаш тиз генә җавап бирмәде, уйларга кирәк, диде. +Демблин крепостеннан 13 кеше килгәннән соң, легионда музыкаль капелла (культвзвод) оешты. Аның художество җитәкчесе кем булырга тиешлеген, күрәсең, Берлинда, комитетта уйлаганнар. Озак та үтмәстән Гайнан Кормашны Берлинга чакырдылар. Аннан ул капелланың художество җитәкчесе булып кайтты. +Муса, минем партизаннарга качарга җыенуымны ишеткәч, ачуланган. +— Ялгыз качу ул — җиңел юл, — дигән Муса. — Без качарга кайчан да өлгерербез, ә менә безгә бөтен легионны үзебез белән алып китәргә кирәк! Ал арны үзебезнең якка алып чыгарга кирәк! Шул вакытта гына без Ватан каршындагы бурычыбызны үтәрбез. +Мусаның кыю планы мине тетрәтеп җибәрде. Берәүләр аны хыялында йөрткәннәрдер, кемнәрдер фашистлардан котылуны башкачарак, минем кебек ялгыз качуда күргәннәрдер. Ә менә Муса гаҗәп кыю һәм бердәнбер дөрес юлны тапкан, шуның чарасына керешкән. Менә ул хәзер миңа да юл күрсәтә, юк, алай гына түгел, ул шул юлга чыгарга эш тәкъдим итә! Музыкаль капеллага ышанычлы кешеләр тупларга кушкан Муса! Капелланың гомуми җитәкчелеген алсын, дигән! +— Немецлар һәркайда үз кешеләрен куярга тырышалар, һәрбер частька мулла куялар. Ә безгә үз кешеләребезне куярга кирәк! +Шулай итеп, мин капелланың гомуми җитәкчесе булып киттем, ә Гайнан художество җитәкчесе булып эшли башлады. +Концертлар, спектакльләр куяр өчен репетицияләр ясарга керештек. Эш кызып китте. Менә кайчан Муса Җәлилнең патриотик җырларына канат үсте! Алар һәркайда, набат кебек, көрәшкә чакырып яңгырый башлады. Репертуарны бик җентекләп төзи идек. Анда татар халык җырлары, биюләре, туган илгә мәхәббәт үстерә торган, ата-ананы кадерләү, аларны сагыну кебек җырлар сайлана. Ал арга шаян җырлар кыстырыла һәм саклык белән генә дошманга нәфрәт көчәйтә торган җырлар, шигырьләр бирелә. +Беренче батальонны баштанаяк коралландырып фронтка җибәрделәр. Озак та узмастан немецлар өчен күңелсез хәбәр килде. Гәрчә немецлар аны яшерергә тырышсалар да, яшерә алмадылар. Батальон, Витебск районында немец офицерларын кырып бетереп, үзләрендәге корал белән тулысынча совет партизаннары һәм Совет Армиясе ягына чыккан... +Легионерлар, хурлыклы хезмәттән котылу мөмкинлеген белеп, бик шатланып йөрделәр ул чакта, һәркемгә билгеле иде инде: үзебезнең арада бик оста оештыручылар бар, яшерен оешма бар һәм аның кыю әгъзалары бар! +1943 елның май башларында безнең музыкаль капелланы Берлинга экскурсиягә дип чакырдылар. Анда безне бик шатлыклы йөз белән Муса Җәлил каршы алды. Бу — үзенең дусларын күрүдән кабынган шатлык кына түгел иде. Немец командованиесенең планы җимерелүдән туган шатлык көчлерәк иде, ничек кенә тырышмасыннар, безнең туганнарны үз илебезгә, үз халкыбызга каршы корал күтәртә алмадылар бит! +Экскурсиягә килгән артистларны Берлинның зоопаркына алып киттеләр — Тиргартен паркына. Бу бакчада нәрсәләр генә юк: бөтен дөньядан китерелгән җәнлекләр, кошлар, балыклар һ.б. Ерткыч җәнлекләргә монда шундый шартлар тудырылган, немец коллыгында яшәүчеләрнең төшләренә дә кермәс иде! +Без Гайнан Кормаш белән маймыллар читлеге тирәсендә артыграк мавыгып калдык. Маймыллар бик күп, бер-берсе белән сугышалар, чабышып китәләр, бик кызык итеп сикерешәләр, гомумән, ал арга карап тору бик күңелле иде. Безнең янга Муса Җәлил килде. Ул башкаларга сиздерми генә безне түгәрәк челтәрнең икенче ягына китәргә ымлады. Тирәякта немецлар юклыгын күргәч, ул бармагы белән маймылларга күрсәтте дә: +— Күзегезне маймылларга юнәлдерегез, ә үзегез мине игътибар белән тыңлагыз, — диде. +Минем гомеремдә иң тантаналы минутларның берсе булды бу. +— Мин сезгә ышанам, — диде Муса, — сез Совет Ватанына бирелгән кешеләр һәм Ватаныбызның теләсә нинди заданиесен үтәргә хәзердерсез! — Безнең бу мәсьәләдә икеләнеп тормавыбызны белгәч, дәвам итте: — Сез шушы көннән яшерен коммунистик оешма әгъзалары, барлык көчегезне һәм һәрбер адымыгызны Ватанга багышлау өчен ант итегез! +Гайнан белән мин тантаналы ант бирдек! Шундый зур ышаныч белдерүе һәм хөрмәт күрсәтүе өчен дулкынланып рәхмәт әйттек. Муса кыскача гына туган илдәге хәлләр белән таныштырды. Фронт хәлләре Совет Армиясе файдасына яхшыра барганын сөйләде. +— Безне үзебезнең ата-аналарыбызга, туганнарыбызгасеңелләребезгә каршы аякландырмакчы булалар. Оешкан рәвештә актив көрәшкә күтәрелү сәгате килеп җитте! Ватан бездән кискен чаралар сорый, ул безне көтә һәм без анда саф күңел белән кайтырбыз! Хәзер төп эш шунда: немецлар агитациясенә каршы үзебезнең агитацияне җәелдерергә кирәк. Музыкаль капелла бу эштә бик нык ярдәм итә ала. +Муса Радом-Едльня легионында яшерен оешманың ничек эш алып барырга тиешлеге турында сөйләде. Аның фикеренчә, яшерен оешма аерым төркемнәрдән торырга тиеш, һәрбер төркемдә өч-дүрт кешедән артык әгъза булмаска тиешлеген дә Муса нык төшендерде. +— Бу бик мөһим, — диде ул. — Бер төркем провалга очраса, башкалар сакланачак. Шуңа күрә төркем эчендәге рядовой членнар башка төркем членнарын һәм аларның эшләрен белмәскә тиешләр. Алар үз группалары башлыгын гына белергә, аңа гына буйсынырга тиешләр. +Ике көннән соң без легионга кайтырга тиеш идек. Китәр алдыннан, Муса, безне күреп, икебезгә ике пачка листовка бирде. Ул рус телендә язылган һәм ахырына "Дүртенче комитет" дип куелган иде. Ул листовкаларның эчтәлеге түбәндәгечә истә калган: +"Кызылармеец иптәшләр! +Сезне ач үлем белән куркытып, фашистлар ялган юл белән легионнар, батальоннар оештыралар. Сезне ата-аналарыгызга, туганнарыгызга, сеңелләрегезгә каршы күтәрмәкче булалар. Коралларыгызны үзегезнең дошманнарыгызга — фашистларга каршы юнәлдерегез..." +Шунда ук Совинформбюро сводкасы бирелгән һәм фронт хәлләре язылган иде. +* * * +Берлиннан кайткач, эшләр җанланып китте. Мин инде капелла репертуары турында югарыда әйткән идем. Бу — оешма эшенең бер төре. Безгә бит пропагандистлар табарга кирәк. Ул, билгеле, тышкы яктан немец пропагандисты булып күренергә тиеш, ә чынында немец пропагандасын сүтеп барырга, үзебезнең изге максат өчен эшләргә тиеш. +Пропагандист булып эшләргә Мичурин (Гали Корбанов) һәм Сәйфелмөлеков билгеләнде. Мичурин өчен мин оешмага поручительство бирдем. Хәтеремдә, Сәйфелмөлеков пропагандист булырга теләмәде: +— Ватан каршында без болай да хыянәтче булып күренәбез, инде элмәкне муенга үзем кииммени? Кардәш-ыру, атаана каршында ничек акланырбыз?! +— Ватан сезнең патриотик эшегезне беркайчан онытмаячак! — диделәр аңа. — Курыкма, синең кем файдасына эшләвеңне партия белә! +һәм ул да пропагандист булып эшли башлады. +Моны бик җиңел эш дип уйламагыз. Алар "Идел-Урал" газетасын легионерларга укыган булып күренәләр, шул ук вакытта Совет Армиясе хәрәкәте турында Совинформбюро хәбәрләрен сөйлиләр. Немецларның ялган хәбәрләрен фаш итәләр, фашистларның җиңелүе котылгысыз булуын күрсәтәләр. Пропаганда эшендә бөтен нәрсә файдаланыла. Мәсәлән, легионның командирлары гел немецлар, димәк, немец безгә ышанмый, бары үз туганнарыбызга каршы күтәреп, снарядка азык итәр өчен генә файдаланырга уйлый. Безнең кебек көнчыгыш халыкларын кешегә дә санамауларын фашистларның үз газета-журналларындагы фактлар белән беркетәләр. Бу эшне бик саклык белән эшләргә кирәк, билгеле. Шымчылар кайда да булырга мөмкин! +Пропагандистларга җиңел булсын өчен, радиоузелда да үз кеше торуы кирәк иде. Анда без Омаровны һәм Әхмәтовны куйдык. Омаров радиоалгыч белән бик оста эш итә белә иде, ул Ватан сугышы фронтларындагы иң яңа хәбәрләрне алып торды. +Немецлар безнең егетләрнең берсен дә белмиләр, шуңа күрә теге йә бу кешене эшкә билгеләгәндә, культвзвод белән киңәшәләр иде. Ә бу безнең яшерен оешма өчен бик уңай булды. Әхмәтов, яшерен оешма тәкъдиме буенча денщик булып урнашып, фон Зиккендорф радиоалгычыннан оста файдаланды һәм башка кирәкле хәбәрләр дә биреп торды. +Муса Җәлил музыкаль капелла эшеннән бик күп нәрсә көтә иде, аңа ышанычы зур иде. Минем белүемчә, капеллада яшерен оешманың иң зур отряды тупланган иде. Дөрес, ул бердәнбер ячейка түгел, аның аерым заданиеләрен үтәүчеләр, әлбәттә, бик күп. Шулай да музыкаль капелла аерым төркемнәр белән бәйләнеш тотуда Мусага күп ярдәм итте. Муса безнең капелланы үзенең төп терәге дип таныды. Чөнки без, концертлар хәзерләп, төрле җирләргә барабыз: Едльняда гына түгел, Радом шәһәрендә дә, Крушино лагеренда да, Демблин крепостенда да, Дрезден шәһәрендә дә, Узедомда да һ.б. җирләрдә концертлар бирдек. Муса безнең белән һәркайда булды. Дөрес, ул үзе артист яки шагыйрь сыйфатында бер чыгыш та ясамады. Ул начальник буларак, безне күзәтеп йөрүче хисабында йөри иде. Ләкин ул нәкъ шушы гастроль вакытларында үзенә кирәкле кешеләрне күрә ала һәм алар белән сөйләшә ала иде. +Мин Мусаның бик күп җирләрдә шулай яшерен сөйләшүләр алып барганын беләм. Минем күзәтүем буенча, Крушинода аның оешмасы бик көчле, шундагы бүлекләр аша ул поляк партизаннары белән бәйләнеш тоткан булырга тиеш. Кораллы восстание ясагач, без шул Крушино аркылы китәргә тиеш идек. Анда төрле милләттән эшче батальоннар бар иде. +Дрезденда Власов армиясенә куып китерелгән рус солдатлары белән яшерен сөйләшеп йөрүен хәтерлим. Яшерен оешма әгъзасы буларак, мин мондый сөйләшүләргә ярдәм итәргә тиеш идем: капелланың җитәкчесе булгач, миңа теге йә бу кешене күрү яки күрештерү җиңелрәк бит. Ләкин мин үзем белергә тиешлесеннән артыкны белмим. Мусаның кем белән нәрсә турында сөйләшүен мин белмим, белергә дә тиеш түгел идем. Әгәр дә берәр кеше: "Мин барысын да беләм", — дисә, мин аңа да ышанмас идем, чөнки Муса конспирацияне яхшы куйган иде. "Искра"ның да Муса оешмасының бер тармагы булуы мөмкин, ләкин мин моны кистереп әйтә алмыйм. +Үзем ачык белгән нәрсә шул: минем үз группам бар иде, анда Омаров, Әхмәтов, Г.Маликов эшләделәр; Гәрәев белән Хәмиев оешмага керү өчен хәзерләнеп беткәннәр иде. Кормаш группасында А.Батталов, Ф.Солтанов, З.Хәсәнов, Дим Алишев. Уфадан килгән башкорт Садыков хәрби роталардагы группаның башында торды. Болардан тыш Мичурин, Ф.Сәйфелмөлеков кебек пропагандистларыбыз бар, элемтәчеләр бар. Исламов, Шәрипов, Әмиров кебек иптәшләрнең яшерен оешмада торуларын беләм, тик кайсы төркемдә, нинди эш башкаруларын гына белмим. +Муса Җәлил безгә еш килә, һәркемнең эшен, бигрәк тә пропагандистлар эшен тикшереп тора. Гайнан Кормаш белән алар репертуарны бик җентекләп төзиләр һәм без "гастрольгә" китә идек. Хәтеремдә, бервакыт безнең концертны тыңларга Узедомга Шәфи Алмаз, хатыны, профессор фон Менде, Унгляубе һ.б. бардылар. Әнә шул Гитлер ялчылары — легион башлыклары булуга карамастан, без Муса Җәлилнең кушуы буенча һәм аның ярдәме белән Узедомдагы легионерлар арасында листовкалар тараттык (шунысын да әйтим, листовкаларда һәрвакыт "Дүртенче комитет" дигән имза гына тормый, "Совет патриотлары штабы" дигән имза да була иде). +Мусага карап безнең исебез китә иде: ул һәрвакыт уйланып утыра һәм гел бер юнәлештә — ничек тизрәк һәм үтемлерәк итеп немец фашистларын тар-мар итү турында гына кайгырта иде. Ул эшлекле кыяфәттә йөри, нәрсәдер язган булып күренергә тырыша, аз сөйли, тирәннән кичерә иде. +Бервакыт без Муса Җәлил белән музыкантлар барагы янында тукталып сөйләшеп тора идек. Безнең яннан легион командиры фон Зиккендорф узып китте һәм үтешли генә: +— Ә, Гумеров әфәнде, сез коммунистларга каршы китабыгызны кайчан бетерәсез инде? — дип сорады. +Муса тетрәнеп китте һәм, җирәнгәнен белдерми генә: +— Әле бетми шул, — дип җавап бирде. +Фон Зиккендорф, ашыктырырга куптып, үз юлына китте, ә Муса аның артыннан нәфрәтләнеп карап торды да: +— Син, фашист эте, миннән ул китапны ала алмассың, сезнеңчә булмаячак! Мин коммунист һәм намусым кушканча гына эшләячәкмен, — диде һәм, шундук миңа борылып: — Син, Рушат, Гитлерның "Минем көрәшем" дигән китабын укыдыңмы? — дип сорады. Мин "укымадым" дигәч: — Бу каһәр суккан фашистлар безне кешегә дә исәпләмиләр бит, безне кол итәргә генә җыеналар. Ул китапның русчасы бар, укып карасаң, күрерсең, нинди явыз ниятләр асрый ул... +Кайвакыт без Мусадан шигырьләрен укуны сорый идек. Аның шигырьләрен яратмаган кеше юк иде. Күп кенә шигырьләре, авторын Муса дип белмәсәләр дә, кулдан-кулга йөриләр, һәркем блокнотына күчерә һәм күңелдән ятлый. Чыннан да, Муса шигырьләре бик тиз күңелдә калалар, бик нык дулкынландыралар иде. Бәлки, күп хәсрәт суы эчкән кешенең хисләрен дөрес итеп чагылдырганга шулай булгандыр... Менә ул укый. Минем хәтердә "Шагыйрь" истә калган. +Йә, бу сагышның көчлелеге! +Татымадым мин һичкайчан +Мондый көчле, мондый әрнешле +Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне, +Мәхәббәтне, үчне, сагышны! +Мин Мусадан шигырь язуын үтендем: +— Мин аны ерактагы улым Равилгә багышлар идем, ул бит еракта-еракта, туган илем Алма-Атада! — дидем. +Муса сугышка чаклы ничек яшәвемне, хатыным, улым турында сөйләвемне үтенде. Мин Алма-Атаның матурлыкларын санап та бетерә алмадым, Муса кәгазь тоттырды. Анда шигырь язылган иде. Башта ул уналты юллы иде (дүрт строфа), шунда утырган Гайнан да нәрсәдер сызгалаган икән. Соңыннан бергәләп эшкәртә торгач, бишенче строфа Гайнан Кормаштан өстәлде. Менә ул шигырь: +Җыерчыклар басып, чал керсә дә, +Мактанырлык минем юлым бар. +Биек күксел тауның күкрәгендә +Арысландай минем улым бар. +Бөтен киң дөньяны шаулатырлык +Галим булыр, бәлки, ул бала, +Гасырларның исен китәрерлек +Шагыйрь булыр, бәлки, ул бала. +Бик күп еллар узды мин киткәнгә, +Бик күп сулар акты тугайдан. +Улым Равил, сагынам сине, +Их, килә бит күрәсе шулай да. +Алсу таңда, биек күксел тауда, +Гөлбакчада, җәйге кичләрдә +Өчәүләшеп йөри идек бергә, +Хәзер керә, ятсам, төшләргә. +Киң җәйләүләр, биек күксел таулар, +һаман сезгә, һаман ашкынам. +Улым Равил, җаным синдә калды, +Сакла аны, сиңа тапшырам. +Мин Мусага чын күңелдән рәхмәт әйттем һәм шигырьне ятлау өчен барактан чыгып киттем. +1943 елның июль ахырында Муса Җәлил тагын РадомЕдльня легионына килде. Бу инде аның, кораллы восстание оештырып, партизаннарга һәм Совет Армиясенә кушылу кебек зур планны тормышка ашырырга килүе иде. Ул үзенә инде Берлинга юл бикләнгән булуын исәпләп, чемоданы, әйберләре белән килде. Восстаниегә әзерләнү һәм аны башкарып чыгу, билгеле, аз вакыт сорамый. Бик күп җирләргә чәчелгән төркемнәрнең хәзерлеген тикшереп, алар арасындагы бәйләнешне көчәйтү һәм барлык көчләрне бер йодрыкка туплау өчен вакыт кирәк. Ул үзенең озак вакыт Радом-Едльняда калачагын аклар өчен һәм Берлиндагы "Е1делУрал комитеты"нда немецларда итик тудырмас өчен, "Шүрәле" исемле комедиясен язып бетерәчәген һәм аның постановкасын тормышка ашырачагын сылтау итеп алган. Чыннан да ул бер музыкаль комедия язды, "Шүрәле" дип атала иде. Аны ул бик тиз язып бетерде. Без инде рольләрне дә бүлешеп бетергән идек. Шүрәле ролен Еарәф Фәхретдинов башкарырга тиеш иде. +Репетицияләрне без урманның эченәрәк кереп ясый башладык, немецларның бу чарага ничегрәк карауларын беләсебез килде. Репетиция вакытында да немецларның безне күзәтеп торуларын онытмаска кирәк, күзәтүче офицер безнең белән урманга да бара иде. +— Е1и өчен урманга? — дигән сорауга, без немецларга: +— Шүрәле өчен урман кирәк, — дигән сылтау таптык. +Әнә шундый репетиция вакытында Муса үзенә кирәкле кеше белән очраша, сөйләшә ала иде. +Шунысын да әйтергә кирәк, Муса белән бергә Берлиннан бер татар офицеры килгән иде. Ул немец киеменнән. Озакламый ул офицер (кызганычка каршы, мин аның фамилиясен белмим) безнең дүрт иптәшебез белән качты. Дүрт кешенең берсе безнең яшерен оешма члены радист Омаров иде. ЕГкесе шофер иде. Аларның качуын, әлбәттә, Муса оештырган бу туруда искәртеп. Ул поляк партизаннары һәм Совет Армиясе белән бәйләнеш тотарга, безнең планны аларга җиткерергә тиеш иде. Дөрес, моның тәфсилләрен мин белмим, аны Мусадан башка тагы кем генә белде икән! +Бары берничә көн узганнан соң гына дүрт кешелек яшерен киңәшмәдә Муса бу турыда искәртеп куйды. Бу безнең иң соңгы киңәшмәбез булмадымы икән? 8 яки 9 августта булды бу. Анда Муса, Сәйфелмөлеков, Кормаш һәм мин булдык. Гарәф Фәхретдинов күзәтүдә торды. Төп мәсьәлә кораллы восстаниегә хәзерлек турында иде. Муса поляк партизаннары һәм совет гаскәрләре белән ныклы элемтәгә керү мәсьәләсе хәл ителгәнен әйтте. Кормаш шунда, хәрби подразделениелар ничек, дип сорады. +Муса: +— Бу хакта борчылмагыз, аларда әзерлек бетте, — диде. — Команда булыр, корал мәсьәләсе хәл кылынды. +Восстание көнне кем нәрсә эшләргә тиешлеген карадык. Безнең барыбызга да бик кыю егетләрне восстаниегә хәзерләү бурычы йөкләнде. Минуты белән кичекмәстән элемтәне өзәргә, часовойларны, немец офицерларын юк итәргә һ.б. Сәйфелмөлековка легион командованиесен юкка чыгару бурычы, миңа — пушкалары белән атларны алып китү, Гайнанга — часовойларны бетерү, Мичуринга (үзе киңәшмәдә юк иде) элемтәне юкка чыгару бурычы йөкләнде. +Без бөтен легионны күтәреп, немецларның барлык коралларын алып, Крушино аркылы поляк партизаннарына һәм алар ярдәме белән Совет Армиясенә кушылырга тиеш идек. Крушино да хәзерлек беткән булырга тиеш дип беләм, чөнки Муса капелла белән анда барып килгән иде. Сугышчан чакыру листовкалары бу көннәрдә күп таралды. Муса үзе белән үк русча, татарча листовкалар алып килгән иде. Анда "Коралыңны дошманыңа каршы бор, сезне ил көтә" кебек сүзләр барлыгын хәтерлим. +Муса яшерен киңәшмәләрне бик күп уздырды. Ул, әлбәттә, шундый мөһим сөйләшүләргә күп кеше чакырмый, икеөч кеше белән, күбесенчә аяк өсте генә сөйләшә, немецлар шикләнерлек итеп эшләми иде. Муса үзе тәмәке тартмый, ә шул тәмәке тартып торучылар янында тик юк-барны сөйләнеп тора, янәсе... +"Шүрәле" комедиясен кую белән бик мавыккан булып, кораллы восстаниегә җитди хәзерлек барды. Мин әле ул вакытта восстаниенең 14 августка билгеләнгәнен белми идем, Муса "команда булыр" дип кенә әйткән иде. Димәк, вакыт бик кыска, бик тыгыз... +Сүз уңаеннан "Шүрәле"нең эчтәлеген әйтеп китәргә кирәк. Бу музыкаль комедиядә халык җырларыннан үзгәртелгән җырлар бик күп һәм алар "Салкын чишмә", "Дисәнә", "Печән өсте", "Дүдәк" һ.б. көйләргә җырланырга тиешләр иде. Туган илебезнең киң болыннары, кырлары, бай табигате панорамасында вакыйгалар башланып китә. Үз тормышларыннан канәгать, шат күңелле егетләр печән чабалар, ерак түгел кызлар көлтә бәйлиләр. Кызлар белән егетләр арасында җыр белән ярыш китә. Кинәт, шатлыкны җимереп, хезмәтне туктатып, сәхнәгә кара көч — Шүрәле килеп чыга. Хезмәт кешеләре белән явыз көч арасында көрәш башлана. Билгеле, хезмәт кешеләре Шүрәлене, ягъни тыныч тормышны бозучы кара көчне, илбасарны җиңеп чыгалар. +Шүрәленең фашизм символы икәнен аңлатып торасы юк, билгеле. Тыныч хезмәтне бүлеп, сугышка китәргә мәҗбүр булган һәм фашистларда кол булып яшәгән әсирләр әсәрнең эчке мәгънәсен, әлбәттә, аңлаячаклар иде. Аны карагач, шулай ук кара көчләрнең җиңеләчәгенә дә ышаныч артуында шик юк иде. +Тик безгә ул әсәрне сәхнәдә күрсәтү насыйп булмады. 10 августта, көтмәгәндә, Муса юкка чыкты. Аның кая икәнен без белми калдык. Аның ничек кулга алынуын бөтен детальләре белән мин әле дә белмим. Бары мин аның богауланып Варшава төрмәсенә китерелүен, анда бер көнме, ике көнме булуын беләм. Соңыннан безне Берлин төрмәсенә күчергәндә, Гайнан Кормаш шул арны әйтте: Мусаны бик тиз Берлинга алып киткәннәр, төрмә капкасыннан чыгарганда, аяк белән типкәләп, бик каты кыйнаганнар. Аңа бу хәлне төрмәдә утыручылар сөйләгән. +11 августта (1943 ел) иртә белән "Шүрәле"не тикшерү, цензура аша уздыру сылтавы белән безнең барыбызны да ашханәгә чакырып алдылар. Без кереп утыру белән ашханәне немец солдатлары чолгап алды. Бик явыз кыяфәт белән озын буйлы немец капитаны Линкес керде. Ул немецча безне каһәрләп сүгә иде. +— Сезнең арагызда немец халкының да, татарларның да дошманнары бар, — дип башлады ул. Иң элек Гайнан Кормашны чакырып чыгарды һәм: — К выходу! — диде. +Икенче кеше итеп минем фамилиям яңгырады. Мин дә Гайнан артыннан залга чыктым. Гайнанны инде тентеп яталар иде. Мине шундук чишендереп тентергә керештеләр. Аннан соң Хәсәнов, Батталов, Мичурин, Әмиров һ.б.ны чыгардылар. Барлыгы утызлап кеше кулга алынды. +Кулга алулар безнең музыкаль капеллада гына булмаган, бер үк вакытта төрле җирләрдә булган. Аз гына шик төшсә, барысын да кулга алганнар. +Башта җиңелчә генә сорау алдылар, берничә көннән, кулларыбызны богаулап, Варшаваның хәрби төрмәсенә алып киттеләр. Анда килгәндә, Муса Җәлил юк иде инде. Прогулка вакытында мин безнең легионнан гына бер утызлап кеше күрдем. Ләкин ал арның саннары көннән-көн кими барды. Бәлки, кайберсен икенче җиргә озатканнардыр... +Бу төрмәдә без иң каты газаплар, кыйналуларны баштан кичердек. Листовкалар һәм яшерен оешма турында сорадылар . +— Листовкаларны кем алып килде? +— Яшерен оешмада кемнәр? +Шундый допрослар вакытында, минем сүз әйтмәвемнән котырынган лейтенант Хайс кыйнарга кушты. Ул миңа 15 удар билгеләде бугай. Алты тапкыр сукканнарын хәтерлим, җиденчесендә инде аңымны югалткан идем. Күземне ачып җибәргәндә, камера идәнендә ятам. Унтер-офицер тәрҗемәче минем өскә чиләк белән су коя. Аның фамилиясен белмим, ул озын кара мыеклы, русчаны поляк акценты белән бик әйбәт сөйли иде. һушыма килгәнемне күргәч, ул минем "хәлемә керергә" тырышты. Янәсе, ул мине кызгана, болай газаплатырга ярамый, барысын сөйләргә кирәк. Янәсе, иптәшләрең инде дөресен сөйләгәч, мондый газаплаулардан котылдылар ... +Бу, билгеле, провокация иде, андый ялганнарга ышанучылар, белмим, булдымы икән? Кайчандыр Муса яшерен оешма членнарын бик нык кисәткән иде: "Үл, ләкин сереңне чишмә! Белмимнең банты авыртмый, ди халык мәкале. Шуны истән чыгармагыз! Әгәр сине факт өстендә тота калсалар, ул чакта да башкаларга күләгә төшермәгез, барлык "гаеп"не үз өстегезгә алыгыз! Батырларча үлә белегез!" — ди иде. +— Белмим, беренче иптетәм! — дидем мин. +Икенче этажда, минем камерадан ерак түгел, Әмиров утыра иде. Ул соңгы бер айда капелланың солисты булып эшләде. Төрмәгә ябылгач та, ул җырлавын дәвам иттерде. Бик авыр минутларда, кыйналып, хәлсезләнгән чакларда аның җыры йөрәккә ял була иде. Кызганычка каршы, аның җыры озакка сузылмый, аны тыялар, тыңламаса, кыйныйлар. Берәр ай утырганнан соң, Әмировны каядыр алып киттеләр, үтерделәрме, каторгага җибәрделәрме, ул бөтенләй юкка чыкты. Сугыштан соң, илгә әйләнеп кайткач берничә елдан соң гына, Әмировның чын исем-фамилиясе Шәриф Гарифҗанов икәнен белдем һәм аның Варшава төрмәсеннән гомерлек каторгага җибәрелүен ишеттем. +1943 елның 25 октябрендә безне, җәлилчеләрне, Берлинга этап белән озаттылар. Кулларыбызга богаулар кидереп автобуска утырттылар. Безнең күбебез инде төрмәдән чыгарылган яки концлагерьга җибәрелгән иде. Берлинга без: Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Фәрит Солтанов (Солтанбәков) һәм мин киттек. +Бер җаен туры китереп, мин Батталдан, шыпырт кына: +— Безне кем сатты икән, белмисеңме? — дип сорадым. +Баттал: +— Мәхмүт Я... саткан, — диде. Шундук нәфрәт белән: +Эх, Мәхмүт, кызыл перчаткаңны +Юылмаслык итеп канга мангансың. +Сузма кулың безнең күкрәккә, +Буең җитмәс, үсми калгансың, — дип, һәм тагын берничә куплет пышылдады. Соңыннан, илгә кайткач, Казанда Абдулланың абыйсы Салих Батталга сөйләдем мин бу вакыйганы. Ул мине игътибар белән тыңлады да: +— Бу минем 1929 елны Чемберленга каршы язган шигырем иде, — диде. +Берлинга килеп җиткәч, безне станциядә ябык машинага утырттылар да Моабит төрмәсенә алып килделәр. Без аның коридорында бер өч-дүрт сәгать чамасы утырдык. Белмим, буш камералар булмадымы, әллә бантка тоткыннар белән аралаштырырга теләмәделәрме, нәрсәдер булды, безне Моабитта калдырмадылар, Вейделынтрассе, 39да урнашкан Тегель төрмәсенә алып киттеләр һәм ялгыз камераларга яптылар. +Тегель төрмәсе дүрт катлы, дүрт тармаклы. Безне, очрашу мөмкинлегеннән мәхрүм итеп, төрле почмакларына урнаштырдылар. Монда режим каты, төрмә тәртибен аз гына бозсаң да, камерада ук тотып кыйныйлар, каты диета белән изоляторга утырталар. +Төрмә коридорының ике ягыннан камералар китә, уртада бушлык, беренче каттан дүртенче катка хәтле ачык. Шуңа күрә төрле этажлар уңае туры килгәндә, бер-берсе белән сөйләшә алалар. Ләкин, кыйналуларга чыдый алмыйча, үзүзен үтерергә теләп, югары каттан сикереп төшәргә уйлаучылар берни эшли алмыйлар: һәр этаж арасында сетка бар. +Ул чакта Берлин союздаш гаскәрләрнең һава көчләре белән бомбага тотыла иде. һава тревогасы вакытында төрмә надзирательләре куркып бомбоубежищеларга качып бетәләр. Ә без — тоткыннар, сак юклыктан файдаланып, тәрәзә аша сөйләшергә керешә идек. Шул чакта төрмә ишле умарта күче кебек гүләп тора. Нинди генә телдә сөйләшмиләр монда. Анда немец антифашистлары күп иде, рус, украин, француз, поляк, чех, без — җәлилче татарлар... һәркем кычкыра, һәркем үз иптәшен эзли. Мең төрле тавышлар арасыннан, төрле телләрдә гүләгән төрмә эченнән үзеңә кирәкле тавышны табасың. Дөрес, төрмә тормышы моңа күнектерә, өйрәтә. Бервакыт мин аскы каттан (ә мин өченче катта утыра идем) "Синенький платочек" көенә сызгырганны һәм көйләгәнне ишеттем. Аңа җавап итеп үзем дә сызгыра башладым. Мин сызгырып беткәч, саф рус телендә: +— Кем сызгыра? — дигән тавыш ишеттем. +Мин үземнең кем икәнемне һәм ни өчен утыруымны әйттем. Ул да үзе белән таныштырды. Төрмәдә якташ белән танышу гаҗәп көчле тәэсир итә. Өйгә кайткан кебек буласың, ул сиңа көч тә бирә, өмет тә кертә. Без шулай бомбардировка вакытларында моның белән сөйләшә башладык. +Бу — Александр Дмитриевич Русанов иде. Ул дәүләт куркынычсызлыгы капитаны булып эшләгән, әсирлеккә төшкәнче партизаннар хәрәкәте штабы начальнигы генераллейтенант Строкачның шәхси адъютанты булган. Ул инде үлемгә хөкем ителгән иде. Көннәре санаулы булуын сөйләде, шуңа күрә булса кирәк, ул надзирательләрне бар дип тә белми, аларны русча бик каты сүгә, кайвакыт, бөтен төрмәне яңгыратып, "Широка страна моя родная", "Идет война народная", "Катюша" һ.б. җырларны җырлый иде. +Әнә шул үлем алдында торган кешене дә немецлар мәсхәрәләүдән туктамадылар. Аның ихтыяр көчен сындырырга тырышып, провокация эшләделәр. +— Мин немецча белмим, миңа русча китаплар бирегез, — дип теңкәләренә тиеп беткәч, миңа ак эмигрантларның "Новое слово" (әллә "Новое время"?) газетасын бирделәр. Бәлки, алар моны минем рухымны сындыру өчен, немецларга серне чиштерү өчен биргәннәрдер. Газетаның беренче битендә зур шрифтлар белән "Советлар Союзы дәүләт куркынычсызлыгы капитаны Александр Дмитриевич Русанов күрсәтүләре" дип язылган иде. Янәсе, ул үзе теләп немецларга бирелгән һәм элекке эшеннән тәүбә итә. +Чеп-чи ялганны язалар бит. Ләкин аны укыган һәрбер кешегә: "Бу ялган, ышанмагыз!" — дип, Русанов әйтә алудан мәхрүм! Синең көннәрең санаулы, син, Муса әйткәнчә, бөек хаклык өчен үләрсең, ә исемең өстенә дошманнар пычрак ата торырлар. Аяныч түгелме бу?! +Без төрмәдә әле бер-беребезне күрмәстән, бик якын дус булып киттек. Мин дә үзем турында барысын да сөйләдем. Ул инде Муса Җәлилне белә иде. Кайда күргән, ничек танышканнар — белмим. +— Молодец он, крепко держится, как настоящий советский патриот! —диде. — Ул прокуроргамы, шушы төрмәдә, мин коммунист, ә син фашист! дип әйткән. — Русанов моны сокланып сөйли иде. — Сезнекеләр монда күп, син дә нык тор! Молодец бул! Бу төрмәдә бөек кешеләр утырган. Монда бик озак вакыт Германия коммунистлар партиясенең генераль секретаре Әрнет Тельман утырды, аны күптән түгел каядыр алып киттеләр! — дип тә өстәде. +Мин аның белән алты ай диярлек сөйләштем. Совет Армиясенә погоннар кертелүен беренче тапкыр мин аңардан ишеттем. Мин Тегельдән киткәндә, Русанов анда калды әле. +Тегель төрмәсе режимының авырлыгын әйткән идем инде. Көндез анда беркем дә ятып тора алмый, стенага беркетелгән караватлар көндез стена эченә җыеп куела. Төнгә бөтенләй чишендерәләр һәм, киемне эскәмиягә элеп, коридорга чыгаралар. Иртән билгеле бер вакытта уятып, киенергә кушалар. Аннан парашаны чистартырга... Әгәр дә парашада әз генә тап калса, бик каты кыйныйлар һәм ашаудан мәхрүм итәләр. Ашау-эчү берничә бөртек бәрәңгедән һәм яшелчә калдыкларыннан пешерелгән яшел шулпадан гыйбарәт. Бәрәңгене аерым сеткалар белән бирәләр иде. Шундый ашаудан соң без ачлыктан шешенә башладык. Прогулка вакытында беркөнне мин Абдулла Батталны күрдем, ул да танымаслык булып ябыккан, хәтта карарга куркыныч иде. +Беркөнне караңгы төшкәч, тәрәзә челтәренә нидер бәрелгән тавыш чыкты, карасам, озын җепкә тагылган бернәрсә селкенә. Барып алдым. Шырпы тартмасы тагылган икән. Авырлык өчен эченә итек кадагы салынган. Анда немецча язылган бер записка: "Хабен зи раухен". Минем өстә генә үлемгә хөкем ителгән бер немец утыра иде, шул тартырга сорый. Ләкин ни аяныч, мин үзем дә бер тартырга тилмереп утыра идем. Соравын канәгатьләндерә алмадым. +Моның методы шулай да миңа ошады, мин, одеялдан җепләр сузып чыгарып, шундый ук нәрсә әтмәлләдем. Соңыннан бер җаен туры китереп, үземнән аста утырган кешегә тәмәке сорап записка төшердем. Җавап озак көттермәде. Анда бер художник утыра иде булса кирәк, ул ярты бит кәгазьгә рәсем ясап салган, ике сигарет һәм ике птырпы белән минем шырпы тартмамны бүләкләгән. Рәсем шуннан гыйбарәт иде: кәгазьнең югары катыннан самолет канаты күренә, канатта кызыл йолдыз, аста яна-яна мәтәлеп төшеп барган фашист самолеты. Таныш булмаган художник дусның бер сигаретын мин үзем тарттым, икенчесен югары каттагы немецка бирергә дип сакладым. Ләкин тапшырып булмады, күрәсең, аны атканнар иде инде. Мин ул сигаретны прогулка вакытында башка немец тоткынына бирдем. +һава тревогасы вакытында тәрәзә аша сөйләшеп аралашудан тыш прогулка вакытларында хат-записка алышу була иде. Монда синең кулыңа төрле телләрдә язылган запискалар килеп эләгә. Аны үзеңә язылмаганлыгын белгәч, күршеңә бирергә тырышасың. Бу яки шул көнне, яки икенче прогулка вакытында тапшырыла. Шулай итеп, мондый запискалар, иясен эзләп, кулдан-кулга бик озак йөриләр. Муса Җәлил шигырьләре дә шулай кулдан-кулга күчеп йөрделәр һәм алар миңа да килеп ирештеләр. +Рухи азык бирә торган бу шигырьләрне күчереп алып яңадан кулдан-кулга җибәрәсең. Мин, мәсәлән, Тегель төрмәсендә утырганда, "Ана бәйрәме" исемле шигырьне, "Юату", "Соңгы сүз", "Төн. Төрмә" шигырьләрен һәм тагын исемсезләрне алып укыдым. Мин аларның кайберләрен күңелдән ятладым. "Ана бәйрәме"нең эчтәлеге хәтердә бик нык сакланган. Бер ананың өч улы була. Икесе сугышта һәлак булалар, ә кечесе җиңү байрагы алып кайта. Кайгыдан күзләре сукырайган ананың, байрак белән күзен сыпыргач, күзе ачыла. +"Юату" шигыре Мусаның үз кулы белән язылган кәгазь кисәгендә иде шикелле. Хәтердә шулай калган. Мин аның язуын таный идем инде. Бу шигырь шулкадәр безнең рухны күтәрде, аны хәзер гади сүз белән әйтеп бетерергә мөмкин түгел. Аны укыгач, мин, бердән, Мусаның иптәшләрчә киңәше дип кабул иттем, икенчедән, ничектер көч арткан кебек булды. Мин аны гомергә онытмаслык итеп ятладым. Мусаның Моабит дәфтәрләре басылып чыккач кына, мин бу шигырьләрнең шул дәфтәрләрдә булуын белдем. Ә менә "Төн. Төрмә", "Соңгы сүз" ул дәфтәрләрдә юк. +Мусаны мин Тегель төрмәсендә хәтта ерактан да күрмәдем. Мин анда утырганда, Муса Тегельдә булдымы икән? Белмим. Ә соң аның шигырьләре ничек монда килеп җиткәннәр? Моны да мин ачык кына әйтә алмыйм. Ләкин, бердән, тоткыннар аралашу юлларын таба беләләр, икенчедән, 1944 ел башында (бәлки, 1943 ел ахырындадыр) Моабит төрмәсеннән Тегельгә Әхмәт Симаевны күчерделәр. Мин аны беркөнне прогулка вакытында ерактан гына күреп калдым, тик сөйләшеп булмады. Мин үзем Муса Җәлилнең шигырьләрен Әхмәт Симаев алып килгәндер дип беләм. +Менә тагын матбугатта басылмаган бер шигырь. Дөрес, аның соңгы строфасын инде мин хәтерли алмыйм. Кайбер сүзләр дә, бәлки, үзгәргәндер, ләкин ул, кулдан-кулга күчеп, Абдулла Баттал аркылы миңа да килеп керде. Менә ул: +Гөлчәчәктәй сүнеп ерак илдә, +Ирек даулап йөргән яшь егет +Ялгыз хәзер читлектәге коштай. +Дүртенче юлын һич хәтерли алмыйм: "сагынып юллый сезгә сәламен" шикеллерәк иде, ләкин рифмасыз түгел иде, билгеле. Икенче строфасы болай башлана: +Сәлам сиңа, бәгърем, сәлам миннән, +Сәлам сиңа ерак чит илдән, +Сәлам сиңа... +Сәлам сиңа, бәгърем, зинданнан. +Без кайтырбыз сиңа, туган илем, +Ирек яулап бәгърем иркәмә, +Шат елмаеп иртән каршы алырсың, +Зәңгәр шәлең салып җилкәңә. +Оркестрлар уйнар җиңү маршын, +Йөрәкләрдә шатлык дулкыны. +Безгә карап дуслар сокланырлар, +Безне мактап балкыр таң нуры. +Соңгы строфасында илгә кайткан булып җырлый иде! Менә шундый оптимистик рухлы, илгә кайту өмете белән җилкендерә торган, күңелләрдә канат үстерә торган шигырьләр иде алар. +Дөрес, Фәрит Солтанбәков "Төн. Төрмә", "Соңгы сүз" шигырьләренең авторы Муса түгел дип раслый. Ләкин аның дәлиле белән мин кушылмас идем. Мәсәлән, легионда чакта мин "Кошчык" шигырен беренче тапкыр А.Батталдан ишеттем һәм аның үз шигыре дип ышана идем, бераздан мин ул шигырьне Муса язганлыгын белдем. "Төн. Төрмә" шигырен А.Баттал Симай бирде дип сөйләгән иде! Тагын шунысы хәтердә калган: "Төн. Төрмә" Мусаның үз кулъязмасында миңа тапшырылган иде! Заманында, Демблин крепостенда, мин "Висла" шигырен беренче тапкыр Гайнан Кормаштан ишеткән идем. Аны Кормаш язган дигән ыптаныч белән дә йөрдем. Чөнки Гайнан шигырьләр язгалый иде. Гыймранов тапшырган блокнотта һәм Гарәф Фәхретдинев тапшырган шигырьләр арасында Гайнан Кормаш шигырьләре булуына мин шикләнмим. +* * * +1944 елның гыйнвар аенда мине, Гайнан Кормашны, Абдулла Батталны, Зиннәт Хәсәновны, Фәрит Солтанбәковны, "черный ворон" машинасына утыртып, шәһәргә прокуратурага алып киттеләр, һәркайсыбызны берәм-берәм чакырып, тагын сорау алдылар. Аннан соң Тегель төрмәсенә яңадан алып кайттылар. +Безне төрмәдән чыгарганда, миңа 1944 елның язы җиткән кебек иде инде. Беркөнне мине, Солтанбәковны һәм Шәриповны Тегель төрмәсеннән алып чыктылар һәм, станциягә китереп, вагонга утырттылар. Суд булганмы безгә, юкмы, кая алып баралар — белмибез. Юлда Солтанбәковны ниндидер бер шәһәр станциясендә төшереп калдырдылар, аны икенче конвой алып китте. Ә без юлны дәвам иттек. Соңыннан безне Франциягә Ле-Пюи шәһәренә китереп ташладылар . +Юлда килгәндә, мин конвоирдан иптәшләремнең язмышлары турында сорашкан идем. Синең газраилең булып барса да, йөзендә ниндидер кешелек чаткылары сизелә, ышаныч белдерә иде. Ул чыннан да сөйләшкән өчен усалланып җикермәде, бәлки хәлебезне аңлаган кыяфәт белән: +— Капут махен! — диде. Димәк, ал арны инде атканнар икән дигән нәтиҗә ясадым мин. +Ле-Пюигә килгәч, озак тормастан мине больницага урнаштырдылар. Мин инде кеше ярдәменнән башка басып та тора алмый идем. +Муса Җәлилнең яшерен оешмасы ачылып, җитәкчеләре төрмәләргә утыртылганнан соң, немецлар татар легионын Радом-Едльнядан алганнар, Франциягә Ле-Пюи шәһәренә күчергәннәр. Хәзер кешеләре дә бантка иде инде. Капелла да таратылган иде. Элекке иптәшләрдән мин Гарәф Фәхретдиновны, Маликовны, Садыковны, Гәрәевне, Мичуринны очраттым. Димәк, яшерен оешманың кайбер көчләре исән калган икән әле. Ал арның һәркайсы минем янга килә, төрмә хәлләрен, иптәшләрнең язмыптын сораша, мондагы хәлләр белән таныштыра. Шул ук вакытта алар миңа аеруча сак кыланырга киңәш бирәләр. +— Фашистлар тәмам ерткыч җәнлеккә әйләнеп беттеләр, саксызрак әйтелгән йомшак кына сүз өчен дә үлем җәзасы! — диләр. — Легион плацында ук һәркемнең күз алдында асып үтерүләр булды инде... +Фашистларның чыннан да котлары алынган икән шул. Җәлил һәм аның дусларын төрмәгә ябып куйгач, алар бик зур большевиклар оешмасын туздырдык дип шапырынганнар һәм инде һичбер болгану, баш имәү кебек нәрсә күренмәс дип уйлаганнар. Ләкин Муса кулга алыну белән совет патриотлары туктап калмаганнар, көрәш дәвам иткән. +Без төрмәгә ябылганчы оештырылган икенче батальонны, Муса оешмасы кулга алынгач, Көнбатыш Украина партизаннарын бастыру өчен файдаланырга уйлаганнар. Ләкин батальон, билгеләнгән җиргә килеп җиткәч, партизаннарга каршы түгел, немецларга каршы корал күтәргән. Беренче батальондагы кебек үк, немец офицерларын үтереп, Украина партизаннарына кушылу өчен сугыш башланган. Шул ук вакытта өченче батальонда да кораллы восстание башлана. Ләкин монысын инде немецлар коралсызландырып өлгерәләр һәм бик каты үч алалар. +Шул рәвешчә, немец командованиесенең мәкерле уйлары җимерелә. Совет кешеләрен үз Ватаннарына каршы сугышка җибәрә алмый ул! Калдык-постык, баш бирмәс легионерларны җыеп, Франциягә җибәрәләр һәм француз партизаннарына каршы көрәштә файдаланырга уйлыйлар. +Бу хәбәрләрне миңа больницага килеп иптәшләрем сөйләде. Мәсьәлә ачык иде. Хәрәкәтсез яту мөмкин түгел. Сак булырга кушкан иптәшләремнең дә тик кенә ятмаулары беленде. Ле-Пюи шәһәре тирәсендә хәрәкәт итүче француз партизаннары белән бәйләнешкә кергәннәр иде инде алар. Мин дә Маликов аркылы коммунистик партизан отряды командиры капитан Цегаль белән бәйләнешкә кердем. Без аның кушуы буенча легионның корал көче турында хәбәрләр бирдек, партизаннар янына качулар оештыра башладык. Маликов мине капитан Цегаль белән очраштырырга тиеш иде. Күрешү урыны парикмахерскийда дип билгеләнгән иде. Килсәк, парикмахер безгә аның киткәнен әйтте. +— Ул артык көтә алмады, менә ул шундый белешмәләр сорады... Легионда немец офицерлары составы... +Цегаль штабыннан бирелгән кәгазьләр әле дә миндә сакЛе1Не. +Июнь айлары иде инде, мин тагын лазаретта ятам, минем янга Гарәф Фәхретдинов килде. Ул бер төркем легионерларның француз партизаннарына качарга әзерләнеп беткәнлекләрен, билгеләнгән урында коммунист партизаннар (Цегаль группасы) каршы алачагын белдерде. +— Мине дә алып китегез, зинһар, — дидем мин. +— Юк, сиңа ярамый, — диде Гарәф. — Син бит әле ныклап аягыңда да тора алмыйсың. Терел элек, икенче группа белән чыгарсың. Яки без үзебез килеп барыгызны да коткарырбыз!.. +Мин, әлбәттә, партизаннарга качарлык хәлдә түгел идем. Көчкә басып торган кеше ничек йөгерә алсын! +Мин аңа төрмәдә кулыма килеп кергән һәм үзем ятлаган шигырьләрне яздырдым. Ул "Шагыйрь", "Төн. Төрмә", "Соңгы сүз", "Гөлчәчәктәй..." дип башланган һ.б. шигырьләрне язып алды. Без аның белән хушлаштык. +Гарәф Фәхретдинов бер төндә гаять кыю адым ясады. Ул үзенең төркеме белән кораллар складына һөҗүм итте, немец сакчыларын үтереп һәм легионерларны коралландырып, үзе кул пулеметы алып, француз партизаннарына чыгып китте. Аның белән бергә 18 кеше качты. Бу инде 1944 елның 18 июне иде шикелле. Аның төркеме уңышлы качты. Алар сугыш беткәнче диярлек фашистларны кырып йөрделәр. +Фашистларның канына аз тоз салмады ул Гарәф. Аның бантын кисеп китерүчегә немецлар бик зур сумма билгеләделәр. Аны үтерер өчен партизаннарга шымчы да җибәргәннәр дип сөйлиләр иде. Тик Гарәфнең башын кисеп китерүче табылмады, шымчыны француз коммунистлары фаш иткән. Гарәф француз ордены белән бүләкләнде. +30 июньдә мине лазаретта яткан җиремнән немецлар яңадан кулга алдылар. Автоматны күкрәккә терәп, Ле-Пюи төрмәсенә китереп яптылар. Берничә көннән соң допрос булды. Шул вакытта мин монда да бер хыянәтче булуын белдем. Мине партизаннар белән бәйләнеш тотуда, аларга качу оештыруда гаеплиләр. Мин, әлбәттә, кире кагам: "Күрәсез ич, мин басып та тора алмыйм", — дим. "Безгә хәбәрне үзегезнең арадан бирәләр", — ди следователь. +Билгеле, кулга алынучылар мин генә түгел идем. Берничә көннән соң мин утызлап татар егетләрен күрдем. Алар да, шул легионнан качып, партизаннарга кушылырга ашкынган егетләр иде, тик ал арның фамилияләрен генә белмим. Безнең барыбызны да богаулап, җитмәсә, арканнар белән бәйләп, машиналарга төяделәр һәм Лион шәһәренә алып киттеләр. Бер кешелек юеш камерада без 6 кеше август аена чаклы допроссыз-нисез утырдык. +Августның 25ендә барыбызны да (ә төрмәдә төрле милләттән меңләгән кеше утыра иде) чыгардылар, унар кеше итеп шеренгага тезделәр һәм көчле сак астында (як-яктан өчәр рәт автоматчылар) тимер юл станциясенә таба алып киттеләр. Безне пар-пар итеп богаулаганнар иде, ягъни бер тоткынның уң кулы күршесенең сул кулы белән богауланган. +Ниндидер бер урамны узганда, көтмәгәндә, бер өйнең түбәсеннән автоматлардан һәм пулеметлардан немец конвоирларына ата башладылар. Моны француз партизаннары оештырган, әлбәттә. Ләкин алар безне коткара алмадылар. Немецларның көче чамасыз күп иде һәм партизаннар уты тиз туктатылды. Ике арада атыш барган чакта без урамда ятып тордык. +Атыш тукталгач, бик җәһәтләп вокзалга алып килделәр һәм, алдан хәзерләнгән вагоннарга утыртып, Германиягә алып киттеләр. +Ләкин юлда бер вакыйга булып алды. Макон белән Шалон шәһәрләре арасында, Турню дигән бер төбәктә, көтмәгәндә самолет килеп чыкты һәм бара торган поезд алдына гына бер бомба ташлады. Поезд туктады. Партизаннар шуны гына көтеп торганнар икән, тау буйлатып эшелонга ата башладылар . +Шуннан файдаланып, мин качарга булдым, үзем белән бергә богауланган французга вагоннан чыгарга ишарә ясадым. Юл буендагы виноград куаклары арасына кереп постык. Мөмкин кадәр ераграк китеп, бер тиресле чокырга килеп төштек. Шунда чокыр казып, күмелеп яттык. Мин күптән инде кул богавын ачарга өйрәнгән идем, хәзер ул ярап куйды, кадак белән тиз ачыла ул. +Атыш бик озак дәвам итте. Ниһаять, партизаннарның көче җитмәде булса кирәк, алар чигенделәр. Немецлар эшелоннан качып беткән тоткыннарны эзләргә керештеләр. Бик озак эзләделәр, үзе теләп вагонга кайтмаганнарны тапсалар, шундук аттылар... Күрәсең, качучылар күп иде булса кирәк, ал арны таба алмагач, виноград куакларын автомат белән тентеп чыктылар. Пулялар без капланган тирескә дә эләкте, ләкин үлем бу юлы да читләтеп узды. +Эшелон Германиягә китте. Ниһаять, мин иректә! Бу вакыттагы шатлыкны сөйләп бетерү мөмкин түгел. +Партизаннарны очрату өмете белән француз белән тауга таба киттек. Бер карт очрады. +— Макилар кайда? — дип, партизаннарның кайдалыгын сорашабыз. Ул тау сукмагын күрсәтте. Чыннан да, бер өч-дүрт километр җир киткәч, без партизаннар патруленә очрадык. Соңыннан эшелоннан качкан кешеләрнең саны 21 тә җитте. +Инде бик күп еллар узды, бик күп детальләр хәтердән чыккан. Ләкин мин Муса рухландырган меңнәрчә иптәшләремнең ягымлы йөзләрен, өмет нуры белән янып торган күз карашларын һичвакыт онытасым юк! Аларның намусы саф калды, совет солдаты, совет гражданины дигән бөек исемгә алар кер кундырмадылар! Нинди генә авыр шартларда калсалар да, безнең дусларыбыз фашизмга каршы батырларча көрәш юлларын эзләп таптылар, шул көрәштә ирләрчә үлә белделәр. Мин аларны җиңүче совет халкының батыр уллары арасында күрәм! +@ 1 ( $ +ДЛДРНЫ ип онытмлс +Бик күп концлагерьлар артта калды. Инде 1943 елның гыйнвар ае. Безне Польшадагы Демблин крепостена күчерделәр. Газаплы көннәрнең берсендә мин лагерь ашханәсенә бардым. +Билен кысып бәйләгән, кара кашлы, тәбәнәгрәк буйлы кара гына бер егет ашханәне себереп йөри иде. Мин аңа: "Исәнмесез, иптәш!" — дип эндәштем. Ул да, миңа карап, кайгылы төстә генә сәлам бирде. Мин танышкан бу иптәш Гайнан Кормаш булып чыкты. Ул 1919 елда туган. Мари АССРның Бәрәңге районындагы педучилищены тәмамлагач, Актүбәгә китеп, шундагы татар урта мәктәбендә директор һәм физика укытучысы булып эшләгән. Без аның белән бик якын дуслар булып киттек. Кормаш мине Зиннәт Хәсәнов һәм Абдулла Батталов белән таныштырды. Алар үзләрен тәрбияләп үстергән илгә җаннары-тәннәре белән бирелгән чын патриотлар иде. +Зиннәт Хәсәнов әле менә хәзер дә күз алдымда: бантына пилотка, өстенә иске шинель, аягына агач башмак кигән түгәрәк кенә битле, саргылт чәчле, урта буйлы бер егет. Ул үзенең Татарстан АССРның Сарман районыннан булуын сөйләгән иде. Зиннәт Совет Армиясендә лейтенант булып хезмәт иткән. Аның бик акыллы, күп сөйләшми торган, басынкы һәм командирның һәр сүзен җиренә җиткереп үтәүче курыкмас йөрәкле кеше булганлыгын аеруча басым ясап әйтәсе килә. +Гайнан Кормашның шигырьләрен без бергәләшеп укый торган булып киттек. Аның күп кенә шигырьләре арасында "Әнкәмә хат", "Үлгән улыңнан хат" дип аталганнары күңелгә бигрәк тә нык сеңеп калган. +1943 елның март ахырларында лагерьга Шәфи Алмаз исемле ак эмигрант белән Муса Җәлил килде. Муса Җәлил һәм Гайнан Кормаш кочаклашып күрештеләр. Алар бер-берсе белән шактый озак сөйләшкәннән соң, Кормаш мине үзләре янына чакырып алды һәм Муса Җәлил белән таныштырды. +Муса Җәлилне минем элек күргәнем юк иде. Шунлыктан башта әле аның Демблин крепостена килүенең сәбәбен ачык белмәдем. Кормаш мине ни өчен ул кеше белән таныштыра, кем икән соң бу? дип уйланып та куйдым. Муса шул ук көнне китте. Ул киткәч, Кормаш миңа Муса Җәлилнең зур шагыйрь икәнлеген әйтте. Муса Җәлил белән Гайнан Кормаш Казанда ук таныш булганнар. Кормаш, Казан педагогия институтында читтән торып укыган вакытында, еш кына Муса Җәлил янына барып, шигырь язарга өйрәнеп йөргән. +Берничә көннән соң Гайнан Кормаш безгә Муса Җәлилнең сүзләрен кабатлады. Яшерен уздырылган бу сөйләшүдә ул безгә Радомда Муса Җәлил төзегән яшерен оешма булуын, андагы артистлар труппасының нәрсәләр эшләвен аңлатты. Муса Җәлил Кормашка шушы яшерен оешмада эшләрлек ышанычлы кешеләр кирәклеген әйткән. Ул кешеләр яхшы җырлый яки музыка инструментларында яхпты уйный белмәсәләр дә, маскировка өчен аларны артистлар труппасына алырга мөмкин булачагын белдергән. +Яшерен оешманың төп программасы әсир төшкән совет кешеләрен патриотик рухта тәрбияләүне, Совет Армиясенә каршы сугышырга җибәрелгән батальоннардагы немец офицерларын һәм хыянәтчеләрне үтереп, барлык корал белән үз ягыбызга чыгуны күздә тота икән. +Менә безне дә Радомга легионга китерделәр. Беркөнне Муса Җәлил белән Кормаш, урманга барып, бик озак сөйләшеп килделәр. Муса Җәлил икенче көнне китте. Соңыннан Кормаш Зиннәт Хәсәновны, Абдулла Батталовны һәм мине чакырып, шул ук урманга алып барды. "Урманда нинди матур урыннар барлыгын белеп торыйк, — диде ул, тирән мәгънәле итеп. — Безгә бит пьесаларыбызны урманда да хәзерләргә туры киләчәк". Урманны әйләнеп чыкканнан соң, бер чишмә буена килеп утырдык. Шунда Кормаш үзенең Муса Җәлилдән ишеткәннәрен сөйләп бирде. Легиондагы беренче батальон безнең илгә каршы сугышу өчен мартта фронтка җибәрелгән. Фронтка якынлашу белән, 15 немец офицерын һәм хыянәтчеләрне үтереп, меңгә якын кеше үзләренең барлык кораллары белән Совет Армиясе ягына чыкканнар. Моны һич тә көтмәгән фашистлар куркуга төшкәннәр һәм Совет Армиясенә каршы сугышка җибәрергә уйланган икенче батальонны Франциягә озатканнар. Бу батальондагы әсирләрне немецлар (фәкать сакчылар сыйфатында) француз партизаннарына каршы көрәштә файдаланырга уйлаганнар. Муса Җәлил шулай ук икенче батальонда да яшерен оешма членнары барлыгын, аларның Франциягә баргач та фашистларга каршы агитация эшләрен туктатмаячакларын һәм француз партизаннарына кушылу турында күрсәтмәләр бирелгәнлеген әйткән. Кормаш, безгә карап: "Безнең бу легионга килүебез тикмәгә түгел, без Муса Җәлил тарафыннан төзелгән яшерен оешманы киңәйтергә тиешбез", — диде. Муса Җәлил аңа оешмага бары тик ил өчен, халык өчен үзен корбан итәргә әзер торган, Ватанга чын күңелдән бирелгән егетләрнең генә кабул ителергә лаеклы булуларын аңлаткан. Муса, Радомга тиз көннәрдә киләм, дип киткән. +Артистлар труппасында 14 кеше исәпләнә иде. Үз гомерендә театрда эшләгәне булмаса да, Кормаш труппаның режиссеры булды. Муса Җәлил инде без килгәнче үк Рушат Хисаметдиновны капелла җитәкчесе итеп билгеләгән иде. Аның да моңарчы әле музыкант булганы юк иде. Шушы көнгәчә сәхнәгә бер генә тапкыр да аяк басмаган Хәсәнов һәм Батталов исә артист исеме алдылар. Мин дә мандолинада начар уйныйм: нота белән уйнау түгел, хәтта нотаны укый да белмим. Ләкин шулай да музыкант булырга туры килде. Фәхретдинов һәм Әмиров труппаның җырчылары иде. +Радомда легионның дүртенче батальоны урнашкан иде. Артистлар труппасы яши торган барак та шул ук батальонда. Труппаның яртысын яшерен оешма әгъзалары тәшкил итә иде. +Май ахырларында Муса Җәлил тагын Радомга килде. Без берәм-берәм урманга, чишмә буена җыелдык, һәркайсыбыз Муса Җәлил алдында ант иттек. Антның эчтәлеге түбәндәгечә иде: командирның һәрбер боерыгын һичсүзсез 6 3-58 161 үтәргә. Илгә соңгы сулышкача хезмәт итәргә. Оешманың боерыкларын үтәгәндә дошман кулына эләгергә туры килсә, яшерен оешманың эше турында сөйләмәскә, аның әгъзаларын әйтмәскә, һәртөрле газапларга түзәргә һәм серне йөрәктә сакларга. Кем дә кем антны боза, аны үз Ватанын сатучы, фашистлар ялчысы дип тамгаларга. +Муса Җәлил безне һәрвакыт уяу булырга, әсирләр арасында бик сак эш итәргә чакырды. +Шушы ук җыелышта, Гайнан Кормаш рекомендациясе белән, миңа һәм Хәсәновка Абдулла Алиштан листовкалар алып кайту эше йөкләтелде. Ә листовкаларны тарату Кормашка, Хәсәновка, миңа һәм Батталовка тапшырылды. Муса Җәлил шуннан соң Берлинга китте. +Июнь башында артистлар труппасын бер немец офицеры Узедомга концерт куярга алып китте. Юлыбыз Берлин аша үтә. Алдан сөйләшү буенча, анда да тукталырга тиешбез. Тукталуыбызның төп максаты — андагы яшерен оешма членнары белән танышу һәм листовкалар алып кайту юлларын өйрәнү. +Берлинда безне Муса Җәлил каршы алды. Ул безне Абдулла Алишлар торган җиргә алып китте. Абдулла Алиш белән мин беренче тапкыр шунда очраштым. Ул уртача буйлы, киң кара кашлы, кара күзле сөйкемле генә кеше булып чыкты. Аның белән таныштырганда, Муса Җәлил: "Алиш, менә сиңа кирәк кеше, Фәритне танып кал", — диде. Бу исә: "Листовкаларны синнән ул килеп алачак", — дигән мәгънәне аңлата иде. Без берәр сәгать чамасы сөйләшеп утырдык та кайтып йокладык, Муса Җәлил Абдулла Алиш белән калды. +Икенче көнне Узедомга киттек. Безнең белән Муса Җәлил дә барды. Узедом дигәннәре Балтик диңгезендәге кечкенә утрау булып чыкты. Биредә без җиде көн булдык, берничә концерт куйдык. Муса Җәлил дә җиде көн буена безнең белән бергә йөрде. Шул чагында ул "Шүрәле" дигән пьеса яза башлады. Муса Җәлил музыканы бик ярата, Гарәф Фәхретдиновның җырларын күңел биреп тыңлый, минем мандолинамны алып уйный, шигырьләр, җырлар яза иде. Гайнан Кормаш Узедомда "Ил кызы" исемле пьесасын язып бетерде. Легионда без бу пьесаны "Үч" дип атый идек. Аны язган вакытта Кормаш Муса Җәлилдән бик күп киңәшләр алды. +Узедомнан кайтышлый, тагын ике көнгә Берлинга тукталдык. Безне, Шәфи Алмазның шымчысы Солтан һәм бер немец офицеры күзәтчелеге астында, зоопаркка һәм бантка җирләргә экскурсиягә алып бардылар. Зоопаркта экскурсиядә йөргәндә, Муса Җәлил дә безнең белән иде. Экскурсиядән соң Алишлар янына киттек. Шунда Алиш безне Әхмәт Симаев белән таныштырды. Алиш безгә үзе кичергәннәрне, ачлык, ялангачлык һәм кыйналулар белән тулы концлагерь тормышы турында сөйләде. Соңыннан Кормаш аңа: "Без иртәгә кич белән килербез", — диде. Бу аның: "Листовкаларны әзерләп куегыз", — дигән сүзе иде. +Икенче көнне без яңадан Алишлар яшәгән җиргә бардык. Алиш һәм Әхмәт Симаевтан башка монда тагын ике татар егете бар иде. Вакытның кыска булуы һәм аларның бик тиз чыгып китүләре сәбәпле, без бу егетләрнең үзләре белән сөйләшеп утыра алмадык. Алиш безгә аларның берсе Фоат Булатов, икенчесе Гариф Шабаев икәнлеген һәм аларның типографиядә эшләүче яшерен оешма әгъзалары икәнен әйтте. Алиш яшергән җирдән немец телендә басылган газеталарга төрелгән листовкалар алып кереп бирде. Листовкаларны без кечкенә ике чемоданга салдык. Өсләренә теш щеткасы, сабын, теш порошогы шикелле нәрсәләр тутырып, ал арны немец газеталары белән капладык. Алиш безгә вагонда кайтканда чемоданнарны тәрәзә янына куярга кушты, хәвеф-хәтәр була калса, аларны тәрәзәдән ташларга кирәклек турында кисәтте. Листовкаларның бер өлеше рус телендә машинкада, ә калган өлеше типографиядә латин шрифты белән татарча басылган иде. (Шуны да әйтергә кирәк: листовкаларның ахырына башта "Дүртенче комитет" дип куелса, соңга таба "Патриот" дип куела башлады.) +Листовкаларны без Радомга алып кайттык. Кичке аш вакытында, урманга барып, аларны бер зур агач куыптына яшердек. Берничә көн үткәч, бер өлешен баракка алып кайтып, матрацлар эченә яшердек. Төнге сәгать икедән соң, листовкаларны итек кунычына тутырып чыгып, үзебезгә беркетелгән участокларга ябыштырдык, юлларга ташладык. Листовкаларны беребез ябыштырган вакытта икенчебез тирәякны күзәтеп тора иде. Листовка тарату концертлардан соң, шулай ук лагерьда немецлар әз калган чакларда алып барыла иде. Муса Җәлилнең: "Без үлемнән дә көчлерәк булырга тиешбез", — дигән сүзләре безне һичнәрсәдән курыкмаска, кыюлыкка һәм батырлыкка өйрәтте. +Әсирләрдән төзелгән һәм Крушинода урнашкан өченче батальонны июль ахырларында немецлар безнең илгә каршы сугышка җибәрмәкче булдылар. Анда пропагандист булып эшләүче яшерен оешма члены Абдуллин да фронтка китәргә тиеш. Бу батальон, беренче батальон шикелле үк, Совет Армиясе ягына чыгу өчен хәзерләнгән иде. Шуңа күрә дә Муса Җәлилнең кушуы буенча Гайнан Кормаш, совет командованиесенә тапшырырсың дип, яшерен оешмада эшләүче членнарның исемлеген Абдуллинга бирде. Ләкин нәрсәдер сизенгән немецлар өченче батальонны фронтка җибәрмәделәр. Исемлек Абдуллинда калды... 6 163 +Июль башлары. Муса Җәлил Радомга килде. Без тагын берәмләп-берәмләп урманга җыелдык. Муса Җәлил, безнең белән исәнләшкәннән соң, фашистларның легиондагы өченче һәм дүртенче батальоннарны фронтка җибәрмәскә булганлыкларын әйтте. Бу батальоннардагы әсирләрне алар Белоруссия һәм Украина байлыкларын Германиягә ташый торган эшелоннарны озатып йөрүчеләр итеп файдалана башлаганнар. Дошманга каршы көрәштә безгә хәзер башка төрле юл эзләп табарга кирәк иде. Муса Җәлил безгә легиондагы батальоннарны кораллы восстаниегә әзерләү, соңыннан ал арны партизаннар ягына алып чыгуны оештыру һәм моның өчен алдан ук партизаннар белән элемтәгә керергә кирәклеге турында сөйләде. Эшелоннарны озатып йөрүче әсирләрнең партизаннар ягына качып китүләрен, алар белән бәйләнешкә керүләрен тормышка ашыруны кичектергесез бурыч итеп куйды. +Эшелоннарны озата баручы 25 — 30 әсирдән 10 — 15 кеше генә легионга кире әйләнеп кайта. Калганнары, Польша чигеннән узганда, Украина партизаннарына качып китәләр иде. Кормашның исәпләвенчә, ул көннәрдә Украина партизаннарына 400гә якын кеше качып китте. Легионның үзеннән дә поляк партизаннарына качучылар күп булды. Ләкин немецлар өченче һәм дүртенче батальоннарны һәрвакыт тулыландырып тордылар. Муса Җәлил китеп өч-дүрт көн үткәннән соң, Кормаш миңа үзенең Берлинга барачагын әйтте. Берлинга аны Муса Җәлил чакырып киткән. Ул анда Кормашның "Ил кызы" исемле пьесасын сәхнәгә куярга рөхсәт алмакчы булган. Кормаш Берлиннан күп итеп листовкалар алып кайтты. Листовкаларга язылган сүзләрнең кыскача эчтәлеге түбәндәгечә иде: "Иптәшләр, үз илегезне һәм сезне сөеп, кайгыртып үстергән, бер күрергә тилмереп торучы атааналарыгызны, хатыннарыгызны һәм сөйгән кызларыгызны, туганнарыгызны һәм балаларыгызны онытмагыз! Дошманга каршы көрәшегез! Партизаннарга китегез! Иптәшләр, безнең һәркайсыбыз Ватан каршында зур бурычлы. Дошманга каршы аның үз оясында аяусыз көрәш алып барыйк. Туган илебезгә батыр ирләр булып кайтыйк!" +Эчтәлеге белән шушыңа охшашлы листовкалар күп тапкырлар Алиштан алып кайтып таратылды. Әйтеп үткәнемчә, өченче батальонда пропагандист булып Абдуллин эшли иде. Листовкаларны бу батальонда тарату бурычы аңа тапшырылды. Абдуллин белән Кормаш мине өченче батальонга концерт куярга баргач таныштырды. Абдуллин сугышка кадәр райком секретаре булып эшләгән. Ул уртача буйлы, кара кашлы, түгәрәк битле кеше иде. Аның кечкенә генә мыек йөртүе дә хәтеремдә. Ул Муса Җәлил һәм Кормаш кушканнарны һәрвакыт төгәл үти иде. +Батальоннардагы пропагандистлар Муса Җәлил рекомендациясе буенча билгеләнделәр. Дүртенче батальонда пропагандистлар булып Ф.Сәйфелмөлеков, Мичурин һ.б.лар эшләде. Беренче батальон Совет Армиясе ягына чыккач, фашистларга каршы пропаганда эше алып бару тагы да кыенлаша төште. Муса Җәлилгә аеруча сак булырга кирәк иде. Язган шигырьләрен дә ул үз янында йөртми башлады. Ләкин ул яшерен оешманы ышанычлы яңа кешеләр хисабына киңәйтүне өзлексез дәвам итте. Яшерен оешманың күпчелек эшен артистлар труппасы алып бара иде. Муса Җәлил һәм Гайнан Кормаш тарафыннан төзелгән программа буенча төрле урыннарда концертлар куелды. Концертларда нигездә Салих Сәйдәшев маршлары, Кәрим Тинчурин җырлары җырлана, Габдулла Тукай һәм Һади Такташ әсәрләре, Муса Җәлилнең, Гайнан Кормашның күп кенә шигырьләре таратыла иде. +Алда әйтеп үткәнемчә, Кормаш үзенең "Ил кызы" исемле пьесасын язды. Муса Җәлил "Шүрәле"не язып бетерде. Без ал арны сәхнәгә куярга хәзерләнә башладык. Г.Фәхретдинов "Ил кызы"нда егет ролен, "Шүрәле"дә Шүрәле ролен башкарачак иде. +Мусаны без бөркет дип атый идек. Абдулла Алиш бөркетнең уң канаты булса, Гайнан Курмаш аның сул канаты иде. +Август башларында Муса Җәлил Радомга килде. Бу килүендә ул үзенең "Шүрәле" пьесасын сәхнәгә кую белән шөгыльләнде, яшерен оешма членнары белән ныклы эш алып барды. +Июль башында ук инде Муса Җәлил эшелоннарны озата йөргән әсирләрдән биш кешене украин партизаннары белән элемтә тоту өчен җибәргән булган. Украина партизаннары ярдәмендә алар поляк партизаннары белән элемтәгә кергәннәр. Безгә ул бөтен легионны партизаннарга алып китәргә вакыт җиткәнлеген аңлатты. +Кораллы восстаниенең көне билгеләнүе, ул көнне махсус команда биреләчәге әйтелде. Поляк партизаннарына хәбәр бирү өчен яңадан берничә кеше җибәрелде. Шул ук вакытта Муса Җәлил Фоат Сәйфелмөлековны Крушинодагы өченче батальонны восстаниегә хәзерләү һәм партизаннарга китү юлларын аныклау өчен җибәргән иде. Ләкин Фоат анда кулга алынган. Восстаниене хәзерләүдә аның һәм Мичуринның роле зур иде. Легионерлар арасында кайсы офицерның нинди фикердә торуын, кайсы офицерны юк итәргә кирәклеген алар бик яхшы беләләр иде. +Мине Әмирханов исемле скрипач белән Узедомга концерт оештырырга җибәргәннәр иде, шул чакта фаҗига башланды да инде... Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1943 елның 10 августында гестапо тарафыннан кулга алынганнар. Берлин группасы кулга алынгач, фашистлар барлык легионнарга үзләренең шымчыларын, Мәхмүт шикелле сатлыкҗаннарны җибәрә башлаганнар. Мәхмүт, август аенда безнең баракка көн саен диярлек килеп, кичләрен бик озак сөйләшеп утыра иде. Аның безгә шулай якынлашуыннан барыбыз да шикләнә төштек. Кормаш безгә шул чагында ук инде: "Бу кешедән сакланыгыз!", — дип кисәтеп куйган иде. +Радомга кайтышлый, мин Берлинда тукталырга һәм, Кормаш әйтүе буенча, Мусаны күрергә тиеш идем. Ләкин мин моны эшли алмыйча калдым. 19 август көнне, концерт куярга хәзерләнеп йөргәндә, безнең яныбызга гестапо офицеры килеп китте. Ул безне күзәтеп йөргән икән. Икенче көнне иртә белән ул миңа: "Сине Муса Җәлил Берлинга чакыра", — диде. Йөрәгем жуу итеп китте. Карасам, якында гына тагын икенче бер офицерны күрәм. Мине тенти башладылар. Ләкин бернәрсә дә таба алмадылар. Җәлил һәм Кормаш шигырьләре язылган дәфтәремне Радомда калдырып киткән идем. Мине Берлинга алып килеп төрмәгә яптылар. Төрмә камерасында ике көн бер француз егете белән утырдым. Ике көннән соң мине Варшава төрмәсенә алып китү өчен камерадан чыгардылар. Ниндидер залга алып керделәр. Биленнән каешы салынган, күзлек кигән Мәхмүт тә шунда утыра иде. Ул миңа сәлам бирде. Аны күрү белән, Кормашның сүзләре кылт итеп исемә төште. Безне Варшава төрмәсенә алып киттеләр. Юлда барганда, Мәхмүт үзен чыннан да кулга алынган кеше төсле итеп күрсәтергә тырыша иде. "Радомдагы иптәшләр дә кулга алынган дип ишеттем, — диде ул миңа карап. — Андагы иптәшләрдән кемнәрнең кулга алынуы мөмкин?" Мин аңа: "Белмим, минем аннан киткәнемә биш көн булды инде", — дип җавап кайтардым. Ул һаман безне ни өчен кулга алулары турында сорашуын дәвам итте. "Туган илгә хыянәт иткән өчен кулга алдылар безне", — дидем мин аңа ачу белән. Бу исә аның Ватанга хыянәт итүен күзенә бәреп әйтүем иде. +Поездда немецларның безгә сөйләшергә рөхсәт итүләре мине тагын да шикләндерде. Станциядән безне, машинага утыртып, Варшава төрмәсенә китерделәр. Мине аерым камерага кертеп яптылар. Мәхмүт машинада калды. +Варшава төрмәсе калын биек койма белән әйләндереп алынган ике катлы хәрби төрмә иде. Капкадан кергәч тә — прогулка мәйданчыгы. Биредәге тоткыннар арасында немецлар да, руслар да, Радом группасындагы татар егетләре дә бар иде. Мин утырган камера Әмиров камерасы белән янәшә туры килде. Икебез дә прогулка мәйданчыгын ачык күрә идек. Икенче көнне тоткыннарны прогулкага алып чыктылар. Тәрәзә рәшәткәсе аша карап, мин Гайнан Кормашны, Батталовны, Хәсәновны таныдым. Үземне прогулкага алып чыкканда, Хисаметдинов һәм Әмиров күземә чалынды. Прогулка вакытында сөйләшергә рөхсәт итмиләр иде. +Өченче көнне мин тәрәзәдән карап торганда, Кормаш җиргә ниндидер кәгазь ташлады. Алардан соң прогулкага безне алып чыктылар. Шунда мин сак кына иелеп бу кәгазьне алдым. Кормаш анда: "Антны бозма", — дип язган иде. Берничә көннән соң сорау алулар башланды. Әле хәзер дә күз алдыма килә: кулларымны артка бәйләп, мине допроска алып баралар. Миннән Берлиндагы яшерен оешма турында сорашалар. Кире җавап алгач, фашистларның берсе башыма, икенчесе аякларыма утырып, шланг белән кыйныйлар. Мин тешләремне кысып түзәргә тырышам. "Белмим, мин бернәрсә дә белмим" дигән сүздән бантка берни дә әйтмим. Кыйнап ташлыйлар да яңадан күтәреп аякка бастыралар. Басып торырлык хәлем калмаган, башым әйләнеп тагын егылам. Шуннан соң мине кабат ялгыз камерага кертеп ябалар. +Үзләренә тапшырылган сугышчан бурычны үтәгәндә кулга төшкән яшерен оешма әгъзалары аеруча каты җәзаландылар. Үз аяклары белән йөри алмас булдылар. Ләкин алар соңгы сулышкача антларына тугры калдылар, бер-берләрен сатмадылар. +Варшава төрмәсендә мин Кормаш, Хәсәнов, Батталов, Хисаметдинов һәм Әмировтан башкаларны күрмәдем. Ике айдан соң безне Берлин төрмәсенә алып киттеләр. Тоткыннарны таптый торган машинада Кормаш, Хәсәнов, Батталов, Хисаметдинов һәм миннән башка, кеше юк иде. Әмиров Варшава төрмәсендә калдымы, әллә аны башка җиргә озаттылармы, белмим. +Барыбызны да Берлиндагы Тегель төрмәсенә яптылар. Бер-беребезне бары тик прогулкага чыкканда гына очратабыз. Мин һәрвакыт Кормаш яныннан узарга, аның кулындагы кәгазьне алырга, аңа үзем язганнарны бирергә тырышам. Варшавада язган хатларында ул антны онытмаска, берберебез турында сөйләмәскә куша иде. Берлин төрмәсеннән язган бер хатында Берлиндагы яшерен оешма членнарының листовка басканда кулга алынуларын хәбәр итте. +1944 елның февраль башларында безне, өсләре ябык автомашиналарга утыртып, каядыр алып киттеләр. Атарга алып бара торганнардыр дип уйлыйбыз. Сөйләшергә рөхсәт итмиләр. Бер-беребез белән башларны селкеп, күзгә-күз карашып кына саубуллашабыз. Ике кеше автомат белән машина эчендә ишек төбендә утыра, ә берсе шофер янында кабинада бара. +Менә безне машинадан төшерделәр. Бу — суд була торган җир икән. Төрмәдә кыйнау, җәберләү, сорау алулар гына җитмәгән, монда да газаплыйлар. Башта Кормашны алып киттеләр. Аннан соң Хәсәновны, Батталовны, мине һәм Хисаметдиновны аерым-аерым допроска чакырдылар. Бездән судның баш тикшерүчесе сорау ала, ниндидер унтер-офицер тәрҗемә итеп тора. +Допростан соң яңадан төрмәгә алып кайтып яптылар. Бу — минем сугышчан дусларым белән соңгы тапкыр кайтуым булды. Без минут саен үлем көтеп ятабыз. Төрмә ишегендәге йозакны ача башлаулары белән инде атарга алып барачаклар дип уйлыйбыз. 1944 елның 27 февралендә мине һәм Хисаметдиновны төрмәдән чыгардылар. Берлиннан поезд белән алып барганда, мине бер станциядә төшереп калдырдылар, ә Хисаметдиновны каядыр алып киттеләр. Мине 12 "А" концлагерена илтеп яптылар. Тагын лагерь газаплары башланды... +1945 елның 25 апрелендә безне Америка гаскәрләре азат итте. +ШТЫККД ТИҢ ҖЫРЛЯР +Акрын гына, авырлык белән генә күз кабагымны ачтым, караңгы, әллә кич булган, әллә күздә кан... Нәрсә булганын аңларга тырышам. Тукта, әллә тагын исән калдыммы? Булмас... Үз-үземә ышанмыйча, нәрсә булганын хәтерләргә тырышам. Ләкин бик авыр, баш чатный... Юк, мин тере түгел, үледер... Кинәт Зәй буйлары күземә күренә башлый, чияле таулар, җиләк-җимешле аланнар, шомырт куаклары. Без, кызыл галстуклы пионерлар, шунда уйнап йөрибез, костер тирәсендә сбор уздырабыз... Ул арада колакка атыш тавышлары килеп бәрелә. Әйе, әле мин сугыш кырында бит. Әнә ерактан "За Родину!" дигән авазлар ишетелә. Дәһшәтле көрәш бара, ә мин кузгала алмыйча ятам... Ә кайда соң мин?.. +Мин үземнең кайда булуымны соңыннан гына белдем. 22 июньнән бирле чик буеннан сугышып киләбез. Киев урамнарында да сугыштык, аннан да чигенергә туры килде. Мин инде сигез кат яраланган идем, монысы тугызынчысы икән... Батальонда снайпер буларак, командирыбызның тән сакчысы буларак мин һәрбер сугышта дистәләрчә фашистны дөмектерә идем. Димәк, хәзер мин изге җиребезне таптаучы дошманнан үч ала алмыйм?.. +Икенче көнне кич белән бер яралы солдат яныма килде. Ул шушы сазлыклар аша үзебезнең якка шуыша икән, минем яраларымны бәйләште, тирә-якта аунап яткан котелокларга су тутырып яныма куеп китте. Аңардан соң да мин бик озак яттым... Ниһаять, мине әсирләр лагерена китереп ташладылар. Яшь организм, күрәсең, барысын да күтәрә. Хәзер уйласаң, ышанасы килми, шомлы төш шикелле: салкын, ачлык, авыр яралар, эттән дә, беттән дә таланулар... Кайдан гына качсаң да тотып алалар, тагын кыйналу, тозлы суларда утыру... 1942 елның азакларында Висла елгасы утравына салынган Демблин крепостена килеп эләктем... +Муса, Кормашлар белән шунда таныштым да инде. Демблин... Монда кергән кеше исән чыкмый дип сөйлиләр, һәм, чыннан да, аннан исән чыгучылар бик аз булды. Кадыйров исемле егет белән икебезне комсомол булуыбыз өчен Польшадагы Кельцы лагереннан монда китерделәр. Әнә йөз кешелек капут-команда, алар көне буе үлек ташыйлар, кайчандыр безгә дә чират җитәр... +Туган ил сагындыра, дошманга каршы көчсез булуга ачу килә, чоланга бикләнгән песи балалары кебек, таш идәндә тәгәрәшеп яткан ач, авыру, туңган кешеләрнең ярдәмсез, өметсез күз карашлары җанны телгәли. Мин ачынып, кычкырып җырлап җибәрәм. Мин бит артист-җырчы булырга хыялланган яшь егет, миңа әле бары 20 яшь, әсирлек газапларын бик мул эчсәм дә, тавыш сакланган: +Үләрмен дә онытырлар, дип, +Юкка гына, йөрәк, янасың. +Тамбов урманнары сагыныр әле +Үзе үстергән бунтарь баласын! +Мин җырлап бетерүгә, нар астыннан бер кыска буйлы кеше чыкты һәм: +— Син, туган, бу шагыйрьнең башка шигырьләрен дә яттан беләсеңме? Әгәр сиңа җыр кирәк булса, мин сиңа язып бирермен, — ди. +Мин әле бу кешенең Муса Җәлил икәнен белми идем. Аңа Гумеров дип дәшәләр. Яңаклары эчкә баткан, туберкулез белән авырган кешене хәтерләтә иде. Соңыннан мин аның мандолинада бик оста уйнаганын күрдем, ишеттем. Аның белмәгән көе булдымы икән? Бер кеше дә ул белгән чаклы җыр белми, ул белгән чаклы көй белми иде. +Минем җырлавым башкаларга ошаган кебек, Мусага да ошады. Шул ук вакытта ул минем җырларга юнәлеш тә биреп бара иде. Эш шунда: мин күбесенчә кайгылы җырлар җырлыйм. Тыңлаучылар да бик авыр кичерә иде булса кирәк, ул: +— Энем, син аны җырлама, менә шушыны җырла, — дип, күңелне күтәрерлек, өмет, шатлык сала торган җырлар язып бирә иде. +Кайчак көйли беләбез, ә сүзләрен белмибез, Муса абый шундук бер бит кәгазь ала да җыр язып бирә. Әгәр ул язып биргән җыр текстына көй таба алмасаң, ул, мандолина алып, көйне уйнап күрсәтә иде. +Мондый җыр кичәләре эштән кайткач, кич белән була торган иде. Шунысын да әйтергә кирәк: ни өчендер Муса абый эшкә бармый, гел дневальный булып кала иде; моның серен дә мин соңыннан гына белдем: аны иптәшләр аралап калганнар икән. +Җыр мине Муса абый белән дуслаштырды. Шул ук җыр мине крепостьның поварлары белән дә якынайтты һәм дуслаштырды. Анда поварлар зур кеше булып исәпләнә иде. Абдулла Басыйров (чын фамилиясе Батталов), Гайнан Кормаш, Зиннәт Хәсәнов повар булып эшлиләр, кич белән минем җырны тыңларга киләләр һәм шул җыр өчен миңа баланда да күбрәк тама иде... +Шуны әйтергә кирәк, Муса Җәлилнең җырлары һәм шигырьләре әсирләргә бик нык тәэсир итә, ул җырлар туган илне тагын да ныграк сөяргә, Ватан өчен соңгы тамчы каныңа кадәр көрәшергә өндиләр иде. Минем сугышка чаклы ук шигырьне штыкка тиңләп сөйләгән сүзләрне, Маяковский шигырьләрен ишеткәнем бар иде. Ә бу крепостьта, тирә-якта үлем биеп торган җирдә, шигырьнең штыкка тиң булуын мин үзем күрдем. Туган иленнән, дусларыннан аерылган, ата-аналарыннан, сөйгән кызларыннан аерылган әсирләр бу шигырьләрне башта ничектер туган ил белән очрашкан кебек итеп тыңладылар. Ал ар да өмет очкыны кабына башлады, ачтан йончыган, физик кыйналган кешеләр үч һәм нәфрәт тойгысы белән, көрәш идеяләре белән яши башлыйлар. Муса җырлары — аларның йөрәк сүзләре булды. +Муса абый Демблинда "Висла" исемле, "Шагыйрь" исемле шигырьләрен язды. Ул боларны миңа үзе әйтеп торып яздырды. "Моабит дәфтәрләре" исемле җыентыкта "Вислага" исемлесе "Двинага" исеме белән басылган. Язылу вакыты да башкача күрсәтелгән. Күрәсең, ул аны төрмәдә утырган чакта яңадан төзәтеп язган. "Висла" шигырендә шундый юллар бар иде: +Мин уйладым тормыш дулкынында +Колач җәеп иркен йөзәргә. +Тик чикләнде гомерем коллык белән, +Бу хурлыкка ничек түзәргә? +...Күңелем риза туган туфрагымда +Бөтен авырлыкка түзәргә. +Теләр идем илдә мин иректә +Иҗат дөньясында йөзәргә... +Йөрәк давыл тели, кул богаулы, +Ә күңелдә канлы үч таша. +Йөгерек дулкыннарың кочагына +Син ал, Висла, мине, ичмаса... +Бу шигырьләрне күчереп алмаган һәм аларны ятламаган әсир бик сирәк булгандыр, чөнки анда безнең дә күңел дулкыны, өмет һәм теләкләребез әйтелгән иде. +Ләкин көтмәгәндә беркөнне Муса абыйны, бездән аерып, каядыр алып киттеләр. Иске шинельдән, кояшта, янып беткән пилоткадан, противогаз сумкасы аскан кечкенә буйлы, ләкин олы йөрәкле Муса абый агач башмакларын шакылдатып чыгып бара, безгә бу серле дә, шомлы да булып тоелды. Кая алып киттеләр аны, сорау алыргамы, бантка лагерьгамы?! +1943 елның апреле идеме, әллә май ае идеме — мине дә, бу крепостьтан чыгарып, унөч иптәш белән Радомга китереп ташладылар. Монда мин Кормаш, Хисаметдинов, Хәсәнов, Батталовлар белән бергә килдем. Бу ачык лагерь булып исәпләнә, ул бары тимерчыбык белән генә киртәләнгән иде. Монда инде легионерлар урнашкан, тик анда без Муса Җәлилне күрмәдек. +Минем үз гомеремдә Казанны күргәнем юк иде әле, шулай да мине Радомга Казан филармониясенең артисты дип алып килгәннәр. Моны мин соңыннан белдем — үзебезнең монда килүебез өчен Мусага бурычлы идек: ул төрле лагерьлардан үзе белгән һәм үзе ышанган әсирләрне көрәш оештырып җибәрү өчен йә Берлинга, йә Радом һ.б. җирләргә туплаган икән. +Берлинда Муса абый гел безнең белән булды, немец офицерлары күзәтеп торса да, ул безнең һәркайсыбыз белән аерым-аерым сөйләшә алды, безнең белән зоопаркка да барды. Шунда ук миңа берничә җыр язып бирде. Шуны да әйтим: Муса абый белән бу соңгы очрашу түгел иде әле, аннан соң мин аны бик еш очраттым һәм ул биргән шигырьләр, җырлар да бик күп булды. Аның шигырь, җырларын язган (арада халык җырларын безнең шартларга карата яраштырып, үзгәртеп язылган җырлар да күп иде) блокнотым шактый калын иде. Кызганыч, соңыннан миңа ул блокнотны үземә үк җиргә күмәргә туры килде... Шигырьләрнең берсе "Ил" дип атала, аның махсус көе дә бар иде: +Без кайтырбыз туган илгә +Таулар-елгалар аша. +Йә җиңәрбез шушы юлда, +Йә үләрбез шушы юлда, +Йә ясарбыз тамаша. +Муса абый "Казан сөлгесе" көенә җырлар өчен шушы җырны биргән иде: +Ник ашкына егет киң мәйданга, +Нигә ярсый аның йөрәге. +Бигрәк матур Казан сөлгесе — +Сөйгән кызын сагыну билгесе. +Анда көтә аны көрәш даны, +Матур кызның асыл бүләге. +Яшь батырга Казан сөлгесе — +Туган илен сагыну билгесе. +Шигырьләр арасында патриотик тойгыны үстерә торган юллар күп иде: +Бөек илем! Кайнар яшең түгеп +Көткәнсеңдер ярдәм улыңнан. +Ант итәмен, илем, кире кайтмам +Син өйрәткән көрәш юлыннан... +Артистлар группасы бары Муса Җәлил шигырьләрен генә башкарып йөрмәде. Халык җырларын да, Кормаш шигырьләрен дә башкара идек. Художество җитәкчесе буларак, яңа җырларны, декламация өчен шигырьләрне миңа Кормаш та бик күп бирә иде. "Син башкаруыңны бел, авторын сорашма", — ди торган иде ул. Халык җырлары әсирләрнең кәефенә, көннең кадагына туры китереп, җырларның эчтәлегенә аерым буяулар салып тәкъдим ителә иде. +Яшерен оешма эше буенча мин бары Кормашка гына буйсына идем һәм миңа легионерлар арасында патриотик шигырьләр, җырлар тарату эше тапшырылган иде. +Артистлар группасы башында Хисаметдинов торды. Ул — җитди, акыллы, урта яшьләрдәге кеше. Профессиясе буенча ветврач. Группа аны бик ярата иде. Ул бик сак һәм эшне белеп йөртә иде. Немецларның ышанычын ул яшерен оешманың эше өчен файдаланды. Мәсәлән, немецлар легионерлар арасында газета укучы табарга кушкач, Хисаметдинов бу эшкә Сәйфелмөлековны, ягъни шул ук безнең яшерен оешмадагы иптәшне тәкъдим итте. +Муса Җәлил, без Берлиннан кайткач, озак та тормастан Радомга килде. Соңыннан ул безгә бик еш килә башлады, безнең белән концертлар бирергә төрле шәһәрләргә йөрде. Ләкин ул үзе чыгыш ясамый иде. +Бер килгәндә, Муса абый безнең баракта бер ун көн торып китте. Без аңа өске полкадан урын бирдек. "Алтынчәч"не ничек язуы турында сөйләп, аңа үзгәрешләр кертте. Шул патриотик операны сәхнәгә кую өчен әзерлек башланды. Безнең янда Муса абый тагы "Шүрәле" исемле опера язарга кереште. Аның сюжеты безнең тормышыбызга бик туры килә иде, безне фашизмның явыз көченә каршы торуыбызга ишарә ясап кына түгел, бәлки көрәшкә күтәрелергә өнди иде. Бу операның үз җырлары, көйләре бар иде. "Печән өсте", "Дүдәк" кебек халык көйләреннән тыш, "Таң" җыры кебек бөтенләй оригиналь көйләр яңгырый иде. +Бервакыт Муса абый Радомга озынча буйлы бер татар егете белән килде. Ул егет немец хәрби киемендә иде. Беркадәр шадра, ябык, чәче артка таралган, тик бер көлтә чәче буйсынмыйча маңгаена төшеп тора. Хәрби киемдәге бу егетнең чемоданы "Идел-Урал" газетасы белән тулы иде. Мин үз күзем белән күрдем, газеталар бит белән салынган, бөкләнмәгән, араларына яшерен оешма тарафыннан таратыла торган листовкалар куелган иде. Бу кешенең фамилиясен Мусадан бантка тагын кем белде икән? Безнең сорашырга хакыбыз да юк иде. Мин аның чемоданын чит-ят күздән сакларга тиеш идем, аның Совет Армиясе командованиесенә барачак кеше икәнен белдем. Муса абый шул кешене пропаганда ясау өчен дигән сылтау белән Көнчыгыш фронтка җибәрә һәм Совет Армиясенә барып кушылырга боерган була. +Радом лагеренда легионерлар эшкә чыгып киткәннән соң, Муса Җәлил, Хисаметдинов, Кормаш һәм Сәйфелмөлеков — дүртәү киңәшмә уздырдылар. Мин, алар киңәшеп утырганда, сакта тордым. Киңәшмә беткәннән соң, бернәрсә дә булмаган шикелле, яңа җырлар өйрәнергә, репетицияләр ясарга керештек. +Икенче көнне зур чемоданлы теге егет инде юк иде. Аны фронт аша озату өчен лагерьдан дүрт-биш кеше качты. Качучыларның икесе шофер иде, тик исемнәрен белмим. Шоферлар юлда немецларның автомашиналарыннан файдалану өчен кирәк булганнар. Бу зур чемоданлы егет безнең якка чыга алдымы, әллә һәлак булдымы — без белмәдек. +Муса Җәлил бу килүдә, үз кулы белән язып, миңа "Таң маршы" һәм "Кайту маршы" исемле җырларын тапшырды. Ул бик тиз яза, блокнот битләре бик тиз тула иде. Аның ике блокноты бар, алар шигырьләр белән тулган. Берсе гарәп, берсе латин шрифты белән язылган иде. +Без инде "Шүрәле"не куярга хәзерләнеп беткән идек, әсәрне сәхнәгә куйганчы, немец командованиесеннән рөхсәт алырга кирәк иде. +Ләкин көтмәгәндә Муса Җәлил юкка чыкты. Аны Берлинга чакырып алдылар, ул немец конвое астында Берлинга китте, диделәр. Аның китүе шулкадәр көтелмәгәндә булды, без бернәрсә дә аңлый алмый калдык. "Шүрәле" кулъязмасы һәм Мусаның башка шигырьләре Кормашның мендәр астында калганнар иде. +Икенче көнне иртән, "Шүрәле"не тикшерү өчен дигән сылтау белән, барлык артистлар лагерь администрациясенә чакырылдылар. Бөтенесе дә баракта урнашкач, немец капитаны керде һәм, әсирләргә бармагы белән төртеп күрсәтеп, русча: +— Менә болар немец халкының дошманнары, аларны сатучылар. Кормаш, чыгыгыз! — дип боерды. +Җыйналган төркем арасыннан беренче булып Кормаш чыкты. Аннан соң Хәсәновны, Хисаметдиновны, Сәйфелмөлековны һ.б. кулга алдылар. +Баракка кайтып кергәндә, бөтен җир асты өскә килгән иде. Немецлар безнең мендәрләребезнең, матрацларыбызның һәрбер саламына кадәр бөртекләп тикшереп чыкканнар. Барлык кулъязмаларыбыз, блокнотлар җыеп алынган, Муса Җәлилнең кыйммәтле кулъязмалары да алар кулына эләккән иде. +Икенче көнне шундый кулга алулар башка җирләрдә дә булганы беленде. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов һәм башкалар инде гестапо кулында иде. +* * * +Муса абыйлар кулга алынгач, барлык эш сүндеме? Юк, сүнмәде. +Шушы баш бирмәс әсирләрне, Польшадан алып, Көньяк Франциянең тау араларына илтеп яшерергә уйладылар. Радомдагы бөтен легионны Франциягә Ле-Пюи лагерена китерделәр. Капелла таратылды, ләкин яшерен оешманың тамыры тирән иде, Франциягә килгәч, французлар белән бәйләнеш урнаштырдык. +Көтмәгәндә Ле-Пюи лагерена, төрмәдән чыгарып, Рушат Хисаметдиновны китерделәр. Бу 1944 елның март башлары иде. Төрмә аны бик йончыткан, ваткан, барлык саулыгын суырып алган иде. Без аны лазаретка урнаштырдык. Мин аның янына барып йөрдем. Хисаметдинов төрмәдәге хәлләрне сөйләде, иптәшләрнең аяныч язмыптын әйтте. Хисаметдинов Муса абыйның соңгы шигырьләрен алып кайткан иде. Ул төрмәдә аларны ятлаган булган, миңа телдән әйтеп торды, мин күчереп алдым. "Соңгы сүз" исемле шигырендә птундый юллар бар иде: +Тар урамнар, күксел утлар, +Тышта карлар явалар. +Өч ят кеше, автоматлар тотып, +Аны кырга алып баралар. +"Төн. Төрмә"1 исемле шигырьне дә язып алдым. +Төн. Төрмә. Тирән тынлык. +Бер тавыш юк бүлмә эчендә. +Тик тыштагы төнге часовойның +Аяк тавышы гына ишетелә. +Йокы килми, төрле уйлар килә, +Әнә анам, бала, сеңелләр, +Ә иркәмнең соңгы язган хатын +Тагын бер кат укыйм күңелдән. +"Хатларыңны алдым, җаным, +Рәхмәт сиңа, онытмыйсың әле иркәңне. +Өзелеп сагынам сине, өзелеп-өзелеп, +Кавышыр көннәр тагын җитәрме?" +Мин шатланып сиңа кайтыр идем, +Иркем булса иде кулымда. +Булса иде билдә үткен кылыч +һәм алсу таң барыр юлымда. +Ачы тормыш җиле кире исте, +Кылыч та юк миндә, мылтык та, +Ә йөрәгем әле һаман тибә — +Ишетәмен төнге тынлыкта. +Төн. Төрмә. Тирән тынлык. +Бер тавыш юк бүлмә эчендә. +Тик тыштагы төнге часовойның +Аяк тавышы гына ишетелә. +Француз коммунистлары оештырган партизаннар отряды белән элемтә яхпты булды. Алдан сөйләшү буенча, без билгеләнгән көнне макиларга (французлар партизаннарны "маки" дип йөртәләр) кушылырга тиеш идек. Менә ул көн килеп җитте. 1944 елның июнь төнендә, лагерьдагы корал складында торучы немец сакчыларын үтереп, үзебез коралландык та унсигез кеше француз партизаннарына кушылдык. +Шунысын да әйтим: әсирлектә йөргәндә, мин Дим Алишев исеме белән йөрдем, партизаннарга кушылу белән яңадан үз исемемне алдым. +1 "Төн. Төрмә" шигырен Фәрит Солтанбәков Гайнан Кормаш шигыре дип раслый, чөнки Тегель төрмәсендә аңа бу шигырьне Кормаш тапшырган. Хисаметдиновка шигырь шул ук төрмәдә кулына килеп кергән, һәм ул аны Муса Җәлил шигыре дип таный. — Г.К. +БЕР КЛМЕРедЛ +Бельгиянең Кнокке исемле курортлар шәһәрчегендә уздырылган халыкара поэзия фестивалендә миңа совет язучылары делегациясе әгъзасы сыйфатында Муса Җәлилнең җәмәгате язган хатны укырга туры килде. Бу хатында ул Муса Җәлил белән бергә Берлин төрмәсендә булган, бу гүзәл татар шагыйренең әдәбият өчен төрмәдә язган шигырьләрен саклап калган Бельгия патриоты Андре Тиммермансның мактаулы эше турында яза һәм аның ватандашлары — Бельгия шагыйрьләренә Җәлилнең шигырьләр китапларын бүләк итүен әйтә. +Фестиваль тәмамланып ике көн үткәч, мин Бельгиянең танылган шагыйре, Бельгия Фәннәр академиясе әгъзасы Роже Бодар белән очраштым һәм аңардан Андре Тиммермансны табуда миңа ярдәм итүен үтендем. +Андре Тиммерманс турында мәгълүматларыбыз аз: бары тик аның 1944 елда Берлинда немецлар төрмәсендә утырган булуы, сугыштан соң Җәлилнең шигырьләр дәфтәрен совет кешеләренә тапшыруы һәм фамилиясенең Бельгиядә бик таралган булуы гына билгеле иде. +Роже Бодар, эзләүнең уңышлы чыгачагына бераз шикләнеп кенә һәм бу хәлгә басым ясап, Андре Тиммермансны табу өчен кулыннан килгәннең барын да эшләячәген белдерде. +— Бәлки, сез, чама белән генә булса да аның ничә яшьтә булуын беләсездер? Бу хәл эзләүне бик нык җиңеләйтер иде, - диде Бодар. +Ләкин мин Тиммермансның яшен белми идем. Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"ндә Тиммерманска багышланган шигырьләр булса да, аларда аның яше турында бер сүз дә әйтелми. +Бу очрашудан соң ике көн үткәч, мин Бельгиядә безнең илчелек аша Бельгия тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре М.Р.Харреманстан бик җылы хат алдым. Бу хатында ул Роже Бодар үтенече буенча мәгълүматлар туплавын һәм мин эзләгән Тиммермансның 1917 елның 5 декабрендә Франциядә туган бельгияле, 1942 елда гестапо тарафыннан кулга алынып, Берлин төрмәләренең берсенә ябылган Андре Тиммерманс булып чыгуы бик ихтимал икәнлеген яза. Андре Тиммерманс моннан биш ел элек Бельгиядә Тирлемон шәһәрендә, Виктор Бодуэн урамындагы 51нче номерлы йортта яшәгән икән. Хатының азагында Харреманс әфәнде эзләвемнең уңышлы чыгачагына ышаныч белдерә. +Миңа ярдәм итәргә ашыккан бу кешегә һәм Роже Бодарга рәхмәт хисе белән мин Брюссельдән кырык километр чамасындагы Тирлемон шәһәренә киттем. +Әйе, безгә шуны белергә кирәк: моннан биш ел элек монда яшәгән Тиммерманс әле дә шунда яшиме һәм, әгәр яшәсә, ул мин эзләгән кешеме? Икенче бер сорауга — бу шаһит авызыннан без Муса Җәлил турында берәр нәрсә белә алырбызмы яисә шагыйрьнең соңгы еллары турында сөйләүче бердәнбер нәрсә булып элеккечә аның "Моабит дәфтәрләре" генә калырмы? дигән сорауга җавап та менә шуларга бәйле иде. +Ике катлы кечерәк кенә йорт. Тәрәзәләренә шешәләр тезеп куелган тар агач прилавкалы кибеткә бердәнбер ишек алып керә. Бу — эчемлек кибете. +Керү белән без прилавка артында торучы мөлаем йөзле хатынны күрдек. Безнең сорауга ул: "Андре Тиммерманс монда яши, ул минем ирем, әле йөрергә чыгып китте, хәзер кайтып җитәргә тиеш", — диде. +Берничә минут та үтмәде, Тиммерманс чыннан да кайтып җитте. Без аңа ни өчен килүебезне әйттек һәм аның беренче сүзләреннән үк нәкъ шул Андре Тиммерманс булуын аңладык: ул Муса Җәлил белән бергә төрмәдә утырган, аны белә һәм аның турында үзе хәтерләгәннең барысын да сөйләргә хәзер иде. +Без кибет артындагы бер бүлмәгә үттек. Мин үземнең сорауларга җавап йөзеннән, Тиммерманс исенә төшереп сөйләгәннәрнең бер сүзен дә төшереп калдырмаска тырышып, иске журналистлык гадәте буенча стенографистларча тизлек белән диярлек яза башладым. +Ләкин башта сөйләүче турында. Андре Тиммерманс — озын буйлы, ябык йөзле, кара чәчле, аз гына иелебрәк йөрүчән, тыйнак, хәтта бераз оялчанрак та кеше. Муса Җәлилгә бәйле булган һәрнәрсәне эчке киеренкелек белән бик тырышып исенә төшерә-төшерә сөйли, ә шул ук вакытта үзе турында теләр-теләмәс кенә һәм бик аз сүз белән әйтә: әйе, ул каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашкан, фашизмга каршы булган һәм хәзер дә шулай, ләкин бернинди дә партиядә тормаган һәм тормый. 1942 елда, аны берәр кешенең әйтүе буенча булса кирәк, немецлар кулга алганнар. Хәзер ул клерк булып эшли, ә хатыны һәм аның туганнары менә әле генә без үткән кечкенә кибетне тоталар. Аның үзе турында сөйләгәннәренең Муса Җәлил белән бәйле булмаган өлеше менә шул гына бугай. Калганнарын без, сүз уңаенда, Җәлил турындагы истәлекләрен сөйләгәндә беләбез. +Муса Җәлилнең тормышы — безнең әдәбиятыбыз тарихына кергән тормыш. Аның героик гомеренең соңгы айлары турындагы сүзләрне тыңлаганда никадәр дулкынлануымны һәркем аңлар. Ләкин, минем уемча, бу дулкынлануларымнан һәм кичерешләремнән бигрәк, укучыны фактлар үзләре күбрәк кызыксындыра, чөнки алар үзләре бер тарих. Шуңа күрә Муса Җәлил турындагы сорауларыма Андре Тиммермансның җавапларын әдәби бизәкләүләрсез турыдан-туры укучыга җиткерү, минемчә, дөресрәк булыр. Мин ал арны әңгәмәбез барышында үзем язып алганча бирәм. Алай гына да түгел, язып алынган тәртиптә үк бирәм. Шулай иткәндә, бу әңгәмә укучы күз алдына җанлырак һәм тулырак килеп басар. +* * * +Менә ул сөйләшү: +Мин. Муса Җәлил белән сез кайчан таныштыгыз? +Тиммерманс. Мин Җәлил белән 1943 елның азагында, дөресрәге, мөгаен, 1944 елның башында таныштым. Бу хәл Берлинда, Лертерштрассе урамында булды. +Мин. Җәлил камерага сездән элегрәкме, соңракмы килде? +Тиммерманс. Немецлар мине камерага алып килгәндә, Җәлил анда иде инде. Аның янында Польшада, Силезиядә туып үскән немец солдаты да утыра иде. Ниндидер бантка бер төрмәдә кухняда эшләгәнгә, бу солдат камерадан көн буена китеп тора — аны иртән алып китәләр, кичен китереп куялар иде. Шунлыктан без көн буена Җәлил белән икәү генә кала идек. +Мин. Җәлил белән ничек аңлаша идегез соң? +Тиммерманс. Мин французча һәм бераз гына немецча, ә Муса Җәлил рус һәм татар телләрен генә белгәнгә, аңлашу безгә бик кыен иде. Ләкин безнең бик сөйләшәсе килә иде. Төрмәдә тоткыннарга "Фёлькишер беобахтер" газетасы тараталар иде. Бу газетаның кырлары бик киң иде. Без ал арны кисеп алып тар гына дәфтәрләр ясадык. (Тиммерманс бу дәфтәрләрнең нинди киңлектә булуын бармаклары белән күрсәтә.) Җәлил һәм мин бу дәфтәрләргә төрле әйберләрнең рәсемен ясыйбыз да һәр очракта бу әйберләрнең исемен әйтәбез: Җәлил — русча, ә мин — французча, һәм һәр икебез бу сүзләрне ятлыйбыз. Хәер, башта дәфтәрләр ясамадык, әйбер рәсемнәрен һәм сүзләрне аерым кәгазь кисәкләренә язып, аннары гына ал арны тәрҗемәсе белән дәфтәрләргә күчерә идек. Минем бу дәфтәрләрем соңрак, немецлар мине башка төрмәгә күчергәндә, югалдылар. +Миңа укырга җиңелрәк булсын өчен, Җәлил сүзләрнең русча тәрҗемәсен латин хәрефләре белән яза иде. Абстракт төшенчәләр белән эш кыенрак иде, ләкин монда безгә кичләрен, эшеннән кайткач, поляк ярдәм итә иде. Поляк Җәлил белән полякча сөйләшә, алар бер-берсен бераз аңлыйлар, аннары поляк боларны миңа немецча аңлатырга тырыша иде. Мин, инде сезгә әйткәнчә, немецча бераз аңлыйм. Шулай итеп, без поляк һәм немец телләре ярдәмендә, абстракт төшенчәләрне русчадан французчага тәрҗемә итә идек. +Мин. Сез Җәлил белән бер камерада күпме вакыт булдыгыз? +Тиммерманс. Өзеп кенә әйтә алмыйм, берничә ай бугай. Төрмә көннәре бер-берсенә бик охшаганнар, аларның күпме булуын әйтү кыен. +Мин. Бу төрмәдә Җәлилдән башка тагын совет кешеләре бар идеме? +Тиммерманс. Төрмә зур булганга, мин тоткыннарның барын да белә алмадым, ләкин безнең белән күрше ике камерада — уңда һәм сулда — тагын ике татар утыра иде. Берсенең исеме Абдулла Булатов, ә икенчесенеке — Алишев. Бу Алишев, әгәр хәтерем ялгышмаса, элек, сугышка кадәр, балалар өчен әкиятләр язган бугай. Миңа бу турыда Муса Җәлил сөйләде. Бу татарлар белән бергә һәр камерада берәр бельгияле бар иде. Бу бельгиялеләр минем танышларым, аларның икесе дә минем белән бер үк эш өчен кулга алындылар. Минем алар белән, ә Җәлилнең үз иптәшләре — татарлар белән ничек тә булса элемтә урнаштырасыбыз килде. Без стенада язулы кәгазьләр үткәреп булырлык кечкенә тишек тишәргә теләдек, ләкин моның өчен бернинди дә инструментыбыз юк иде. +Безнең төрмәдә тоткыннарга, әгәр алар үзләре сорасалар, кайчак эш һәм эш өчен кирәкле инструментлар бирәләр иде. Стенаны тишәрдәй берәр инструмент алырга ниятләнеп, Җәлил белән без дә үзебезгә эш сорадык. Өмет акланды : безгә түгәрәк агач капкачларга ырмаулар ясарга куштылар. (Бу детальләрнең нәрсә өчен һәм кая киткәнен белмим.) Эш өчен безгә берничә инструмент, шул исәптән, кечерәк кенә яссы өтерге бирделәр. Менә шул өтерге белән без стенаны тишәргә тотындык. +Башта Булатов утырган камера стенасын тиштек. Бу стена буенда өч агач аяклы төрмә ләгәне тора иде. Шуның бер +1 Тиммерманс исемнәрне ялгыш әйтә. Дөресе: Фоат Булатов, Абдулла Алишев. — Г.К. аягы стенага терәлеп үк тора. Без стенаны нәкъ менә шул ләгән аягы каплаган урыннан тишек күренмәслек итеп чокырга тотындык. Эшебез уңышлы барды — башта ук ике кирпеч арасындагы ярыкка туры килдек. Стена ярты метр чамасы калынлыкта иде, без аны күпме тишкәнбездер, анысын хәтерләмим. Прогулкага чыккан саен, без, таш валчыкларын учыбызга алып чыгып, төрмә ишегалдына кеше сизмәслек итеп әз-әзләп кенә чәчеп калдыра идек. Ниһаять, без тар гына тишек тиштек, һәм шул көннән башлап мин бельгияле иптәшем белән, ә Җәлил Булатов белән сөйләшә башладык . +Берничә көннән икенче стенага тишек ясый башладык. Бу стенада җылыту трубалары куелган иде, эшләве кыенрак булды, шулай да без бу трубалар артыннан күренмәслек итеп тишәргә тырыштык. Бусы беренчесенә караганда катырак та төсле тоелды, бәлки, без арыган гына булганбыздыр. Бу стенаның теге ягында утыручы Алишев белән бик сөйләшәсем килә, ди иде Җәлил. Ләкин без эшне азагына кадәр җиткерә алмадык. Бервакыт конвойчылар кереп Җәлилне Дрезденга судка алып киттеләр. +Мин. Бу көнне Җәлилне соңгы күрүегез булдымы? Ул төрмәгә кире кайтмадымы? +Тиммерманс. Ул яңадан кайтмады, ләкин мин аны соңрак Шпандаудагы төрмәдә тагын күрдем. Без утырган төрмә, гомумән, гражданский кешеләр өчен булса да, бер канаты — без утырганы — тикшерү астында булган кешеләрне тоту өчен хәрби төрмә ителгән иде. Күрше камерада утырган татарлар да Дрезденга судка җибәрелделәр. Җәлил миңа аларның да үзе белән бер үк эш буенча утыруларын әйтте. +Мин. Сез Шпандау төрмәсендә Җәлил белән ничек һәм кайчан очраштыгыз? +Тиммерманс. Хәзер ачык хәтерли алмыйм инде, ләкин 1944 елның августында булса кирәк. Гитлерга һөҗүм ителү уңае белән, барлык сәяси тоткыннар, без утырган Берлин төрмәсеннән алынып, Шпандауга күчерелде. Шпандауга эләгүемнән соң берничә көн үткәч, иртән, төрмә ишегалдында йөргәндә, мин кемнеңдер тавыптын ишеттем. Кемдер, пышылдап кына, "пст... пст..." дип, минем игътибарны үзенә тартырга тырыша иде. Мин шактый озак вакыт як-ягыма каранып йөрдем, ләкин беркемне дә күрә алмадым. Бер көн үткәч, прогулка вакытында мин бу тавышны яңадан ишеттем. Төрмәнең аскы кат тәрәзәләре чагыштырмача түбән урнашканнар һәм, тар гына ярык калдырып, эчкә таба ачылалар иде. Мин кинәт әнә шундый ярыкта Җәлилнең бантын күреп калдым, дөресрәге, бөтен бантын түгел, ә битенең бер өлешен генә — чөнки ярык бик тар иде. Мин әйләнә буйлап йөрүемдә дәвам иттем — туктап торырга ярамый. Бер тапкыр әйләнеп үткәч, тагын теге тәрәзә белән тигезләндем һәм ботинкамның шнурын бәйләгән булып иелдем. Бу минутта Җәлилнең үзен күрмәсәм дә, аның тавышын ишеттем. Ул немецча пышылдап кына суд булуын һәм үзенең башын кисәчәкләрен әйтте. +Мин. Җәлил белән сезнең бу соңгы очрашуыгыз булдымы? +Тиммерманс. Юк, минем аның белән күрешәсем, сөйләшәсем бик килде һәм мин иптәшләрем аркылы Җәлил торган баштагы тоткыннарның нинди көндә душка йөрүләрен белергә тырыштым. Бу вакыт, Гитлерга һөҗүм итүдән соң, төрмәдә кеше бик күп иде, шуңа анда тәртипсезлек хөкем сөрде. Бантка очта утырсам да, мин төрмә душына икенче очтагы тоткыннар юынган көнгә һәм сәгатькә эләгә алдым. Анда мин Җәлилне күрдем һәм, бер-беребезгә бик якын торып юынган арада, аның белән ун минут буе сөйләштем. Җәлил миңа үзенең һәм татар иптәшләренең үлем җәзасына хөкем ителгән булуларын әйтте. +Мин. Җәлил белән тагын ниләр турында сөйләшә алдыгыз? +Тиммерманс. Башка берни турында да сөйләшмәдек. Аның белән ун минут буе бергә басып торсак та, сөйләшергә мөмкин түгел диярлек иде, әйләнә-тирәбездә кешеләр бар, алар безгә комачаулыйлар иде. +Мин. Җәлил сезгә үзе һәм татар иптәшләре турында әйткән; ал арны үлем җәзасына хөкем иткән процесс буенча, мөгаен, татарлар гына утырганнардыр? +Тиммерманс. Әйе, минем уемча, бу процесс буенча хөкем ителгәннәр барысы да татарлар булган, чөнки мин Җәлилдән бантка беркем турында да ишетмәдем. +Мин. Бу күрешүегездән соң Җәлилне бантка күрмәдегезме? +Тиммерманс. Юк. Берничә көннән соң мин Луккау шәһәренә лагерьга күчерелдем. +Мин. Сез саклап торган дәфтәрне Җәлил сезгә кайчан тапшырды? +Тиммерманс. Бу хәл аны Дрезденга судка җибәрүдән ярты ай чамасы элегрәк булды. Ул миңа төрмә кибетендә сатыла торган почта кәгазеннән эшләнгән кечкенә дәфтәрен бирде. +Мин. Нигә ул аны сезгә шул вакытта бирде? Ул инде үзен җәзалаячакларын көтә идемени? +Тиммерманс. Әйе. Суд булудан шактый күп элек үк ул үзен җәзалаячакларына ышана иде. Моңа аз гына да шикләнмәве турында ул берничә тапкыр миңа бик тыныч кына әйтте. Миңа дәфтәрен тапшырган көнне Җәлилне төрмә начальнигына чакырдылар. Ни өчен икәнен атап кына әйтә алмыйм, ләкин ниндидер кәгазьгә кул куюын таләп иткәннәр бугай. Төрмә конторасыннан кайткач, ул минем янга килде һәм миңа дәфтәрен биреп, исән калып өемә кайта алсам, аны саклавымны, сугыштан соң мин яшәячәк илдәге совет консуллыгына тапшыруымны үтенде. +Мин. Сез дәфтәрне ничек саклый һәм тапшыра алдыгыз? +Тиммерманс. Мине Шпандауга күчергәндә, мин аны үзем белән алдым — киемнәрем эченә яшердем, ә миңа биш ел каторгага җибәрү турында яңа хөкем карары игълан ителгәч, мин бу карар чыгуның икенче көнендә, башкалар кебек үк, төрмә конторасына барып, артык әйберләремне тапшырырга тиеш идем. Безнең эш тикшерелеп беткән булганга, безгә артык әйберләр тоту тыела иде. Мәсәлән, ике пар оекбашым бар икән, мин шуның берсен генә, ике күлмәгем булса — берсен генә калдырырга тиеш идем. Моннан тыш, гомумән, безнең барлык вак-төяк әйберләрне алалар иде. Мин тапшырырга тиеш булган әйберләремне җыйдым да Җәлилнең дәфтәрен башта ук күзгә ташланып тормаслык, ләкин шул ук вакытта бу аны махсус рәвештә яшергән икән дигән фикер тумаслык итеп, шулар арасына тыктым. Аның белән бергә миңа Берлин төрмәсендә немец рухание биргән догалык китабын да тыктым. Бу догалыкның беренче ике битендә Җәлилнең миңа бүләк итеп язган шигырьләре бар иде. +Немецлар әйберләрнең инвентарь исемлеген төзи башладылар. Алар, башка әйберләр арасында догалыкны һәм дәфтәрне күреп: "Нәрсә бар анда?" — дип сорадылар. Мин, бу минем көндәлегем, дидем, ә ул сантыйлар, минем бәхеткә, дәфтәрдәге язуның немецча да, французча да булмыйча, башка бер телдә булуына игътибар итмәделәр. Хәер, ул көнне бик күп кеше җибәрелгәнгә, алар ашыгалар иде. +Шунда ук дәфтәр һәм догалык белән бергә кырыну әйберләре һәм бантка вак-төяк нәрсәләр дә бар иде. Шуларның барысын да, инвентарь язуы белән бергә немецлар, урнашкан тәртип буенча, минем өйгә — әниемә җибәрделәр. Ул инвентарь язуы миндә кайдадыр саклана әле, бәлки, мин аны табармын да. (Тиммерманс саргаеп беткән төрле кәгазьләр салынган папка алып килә һәм анда озак кына актарына, ләкин шулай да ул инвентарь кәгазен таба алмый.) Минем әйберләр, догалык һәм Җәлил дәфтәре салынган посылка әниемә килеп җитә, ул ал арның барысын да сугыш бетеп мин өйгә кайтканчы саклый. Төрмәдән концлагерьга җибәргәндә, әниемә хат язарга рөхсәт иттеләр. Мин аңа турыдан-туры яза алмасам да, бу дәфтәрне һәм догалыкны ничек тә булса сакларга кирәклеген аңлатырга тырыштым. +Ничек болай килеп чыккандыр, белмим, ләкин мин кайтканда, догалык югалган иде, ә дәфтәр сакланган. Мин аны үзем тапшыра алмадым, чөнки концлагерьдан соң озак вакыт авырдым. Брюссельдә булгалый торган бер иптәшем минем үтенүем буенча дәфтәрне совет илчелегенә илтеп тапшырды . +Мин. Сез Җәлилнең төрмәдә ни өчен утырганын, фашистларның аны нәрсәдә гаепләүләрен белмисезме? +Тиммерманс. Бер-беребезнең телен бик аз белгәнлектән, сүзләрне ымлаулар белән тулыландырып сөйләшкәндә һәрвакыт һәм һәрнәрсәне аңлап бетереп булмый. Шуңа күрә, бәлки, мин Җәлил сөйләгәннәрне төгәл үк аңлап та җиткермәгәнмендер. Сезгә үзем аңлый алган кадәресен генә сөйлим. Җәлилнең минем белән һәм Булатов белән (аның белән ул, минемчә, русча сөйләшә иде, чөнки ал арның сөйләшүләреннән мин кайбер нәрсәләрне аңлый идем) сөйләшүләреннән аңлавымча, Җәлил, төрмәгә эләккәнче, немец концлагеренда утырган. Лагерьга алар янына баш мөфти (мин кабат сорыйм, һәм Тиммерманс кабатлый: баш мөфти) килгән. Лагерьда Җәлилнең язучы булуы билгеле булган, һәм мөфти аңардан Мусаның һәм башка берничә татарның, хәрби әсирләрне генерал Власов армиясенә керергә өндәп, мөрәҗәгать язуларын таләп иткән. Җәлилнең сүзләреннән аңлавымча, алар күз буяу өчен моны эшләргә риза булганнар, ләкин шул ук вакытта лагерьда үзләре чыгарган яшерен листовкаларда нәкъ шуның киресен язганнар һәм татарларны генерал Власов армиясенә кермәскә өндәгәннәр. Җәлилнең миңа сөйләвенчә, ал арның листовка чыгара торган яшерен оешмаларында татарлардан барлыгы 12 кеше калган. Соңыннан алар тагын берәүне — унөченче кешене алганнар, һәм бу унөченче кеше ал арны тоттырган. Хәтерләвемчә, алар бу турыда Булатов белән стена аша еш сөйләшәләр иде. +Әгәр мин Җәлил белән бергә тагын ике-өч ай утырган булсам, мин телне күп яхшырак белгән булыр идем һәм Җәлилне нәрсә өчен җәзалаулары һәм аның татар иптәшләре +1 Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"ндә, политик гаепләнеп, фашистлар төрмәсенә утыртылган кешеләрнең исемлеге язылган. Анда без түбәндәгеләрне укыйбыз: "Сәяси гаепләнеп утыручы татар агентлары: Гариф Шабаев — Үзбәкстан, бухгалтер; Муса Җәлил — Казан, шагыйрь; Әхмәт Симай — Мәскәү, журналист; Габдулла Баттал — Казан; Кормаш Г. — Казан; А. Алиш — Казан, язучы; Булатов Фоат — Казан; Сәйфелмөлеков — Үзбәкстан; Хисаметдинов — Үзбәкстан; Мичурин — Үзбәкстан, юрист; Әмиров — Казан, җырчы; Шәрипов — Казан". Шушы 12 кешенең исеменнән тыш хыянәтченең исеме аерып язылган. белән ни булуы турында күбрәк сөйли алган булыр идем. Ә хәзер үзем аңлаганнарны гына сөйли алам, болары да тулысынча төгәлдер дип әйтә алмыйм: ни генә әйтсәң дә, мин дә, ул да — икебез дә бер-беребезне бик начар аңлый идек. +Мин. Әйтегезче, сезгә тапшырган шигырьләрен Җәлил ничек яза иде? +Тиммерманс. Безнең буш вакытыбыз күп иде, мин аны тизрәк үткәрү өчен көн саен иртән озак-озак, берәр сәгать, хәтта күбрәк тә кырына идем. Хәтерем ялгышмаса, Җәлилнең сакалы акрынрак үсә иде, һәм ул сирәк кырына иде. Көн саен иртән мин кырынган арада, Муса гадәттә "Фелькишер беобахтер" газетасыннан ертып алынган кәгазь кисәкләренә нидер яза, ертып ташлый һәм яңадан яза иде. Мин кырынып бетергәч, ул язуыннан туктый, һәм без рәсемнәр ярдәмендә сөйләшә башлый идек. Ярты көнгә кадәр вакыт шулай үтә иде. Көн уртасында без төшке аш дип атый торган нәрсә була иде. Аннан соң без яңадан тел өйрәнә башлыйбыз, ә сәгать дүртләрдә Җәлил яңадан язарга тотына иде. +Мин. Сез Муса Җәлилнең шагыйрь икәнен белә идегезме соң? +Тиммерманс. Әйе, башта ук булмаса да, мин моны белдем. Мин беренче тапкыр камерага килеп Җәлилнең фамилиясен сорагач, ул, фамилиям Гумеров, диде, һәм мин фамилиясе "ов"ка тәмамлангач, бу рустыр инде дип уйлап алдым. Аннары без рәсемнәр ярдәмендә аңлаша башладык. Бервакыт, без инде бер-беребезне бераз аңлый башлагач, Җәлил Гитлер турында сүз кузгатты һәм, рус телендә "һ" хәрефе әйтелми, диде, һәрхәлдә, мин аны шулай аңладым һәм аны Гумеров түгел, ә Умеров дип йөртә башладым. Аннары "Умеров" сүзенең шагыйрь Гомер исеменә охшавын күрдем, һәм менә шул вакытта Җәлил үзенең дә шагыйрь икәнен әйтте. +Мин. Төрмә надзирательләре Җәлилгә язарга комачауламыйлар идеме? +Тиммерманс. Юк. Төрмәдәге сакчылар профессиональ төрмәчеләр түгел иде. Хәрби хезмәттәге бу картлар үз бурычларына салкын караучы ярыйсы гына кешеләр иде. Без камерада үз иркебезгә куелган идек, шуңа күрә Муса яза ала иде. +Мин. Әйтегезче, Муса сезгә үзенең татар иптәшләре турында ниләр сөйләде? +Тиммерманс. Без соңгы тапкыр төрмә душында очрашкан вакытта, Муса миңа, үзләрен тоттырган хыянәтчене дә кертеп, унөч кешенең барысының да үлем җәзасына хөкем ителгән булуларын әйтте. Ләкин мин аларның барысының да җәзалап үтерелгән яки үтерелмәгән булуын белмим — бу инде соңрак булды. Мине Луккауга күчергәндә, Муса һәм үлемгә хөкем ителгән башка татарлар әле Шпандауда калдылар . +Мин. Үзен җәзалаячаклары турында Җәлил сезгә беренче тапкыр кайчан әйтте? Аны алып китеп, аңардан ниндидер документка кул кую таләп ителгән көннеме? +Тиммерманс. Әйе, шул көнне, миңа дәфтәрен тапшырганда, ул, мине җәзалаячаклар, диде. Ләкин ул бу турыда инде беренче генә тапкыр әйтми иде. Ул миңа бу турыда элек тә берничә тапкыр әйткән иде. Аның моңа ышануы сөйләшүендә дә, үзен тотышында да сизелә иде. Ул моңа ышана һәм бик тыныч иде. +Мин. Муса Җәлил белән тагын ниләр сөйләшүегезне хәтерли алмыйсызмы? +Тиммерманс. Төрмәдә кешеләр нәрсә турында сөйләшсеннәр соң: безне ачлык газаплый, шуңа күрә без кайчак ашау турында сөйләшә идек, мин үзебезнең Бельгиядә, Җәлил үзләрендә, Татарстанда, нәрсә ашавыбыз турында берберебезгә сөйли идек. Семьяларыбыз, туганнарыбыз турында күп сөйләштек. Барысын да яхшы ук аңлаган булуыма ышанмыйм, ләкин Җәлил әтисенең крестьян булуы, кыз туганнарыннан берсенең инженер-химик булуы турында сөйләде бугай. Ә икенче кыз туганының кем булуы турында аңлатырга никадәр генә тырышса да, мин аңлый алмадым. Ул хатыны турында күп сөйли иде һәм, әгәр мин бутамасам, ул миңа биргән дәфтәрен дә хатынына тапшырырга тиешлеген әйтте. Ни турында гына сөйләмәсен, ул һәрвакыт бик тыныч һәм шул ягы белән мине сокландыра иде. +Мин. Әйтегезче, сез Җәлилне соңгы тапкыр төрмә душында күргән вакытта, ул сезнең белән үзенең дәфтәре турында, сездән аны саклауны үтенүе турында яңадан сөйләшмәдеме? +Тиммерманс. Юк, ул бу турыда башка минем исемә төшермәде. Ул миңа бер тапкыр әйтте һәм, вәгъдә биргәч, ул эшләр инде дип ышангандыр. Мин кабатлап әйтәм: ул бик тыныч һәм батыр кеше иде. Мин аның үтенечен үтәми кала алмый идем. Үзегезне минем урынга куеп карагыз: миңа мин белмәгән телдә язылган дәфтәр тапшыралар, мин аны укый алмыйм, мин анда нәрсә язылганын белмим. Мин бу кешенең шагыйрь икәнлеген беләм. Мин аның нинди шагыйрь, яхшымы яисә начармы икәнлеген белмим, ләкин мин аның яхшы кеше булуын беләм, тыныч булуы һәм батырлыгы өчен мин аны бик ихтирам итәм. Шундый кеше бер камерада утырган иптәшеннән ни дә булса эшләүне үтенә икән, мин аны эшләргә кирәк икәнлеген беләм. Минем фикеремчә, ул бу турыда минем онытмавымны белгәнгә күрә, соңгы күрешүебез вакытында миңа үзенең үтенече турында кабат әйтмәде. +Тиммерманс тагын бер папка таба, аны озак кына актара һәм, ниһаять, элегрәк хәтеренә төшергән исемлекне, немецлар аның ата-анасына җибәргән әйберләр исемлеген таба. Бу — машинкада немец телендә басылган җиде-сигез пункттан торган реестр: бритва, оекбаш, күлмәк, дүртенче яисә бишенче пункт булып "брифташе" — почта сумкасы дигән сүз тора. +— Догалык һәм Җәлилнең дәфтәре төрелгән пакет, мөгаен, птупты пунктта язылган булгандыр, — ди Тиммерманс. +* * * +Җәлил турында сөйләү тәмам. Тиммерманс инде үзе сөйләгән нәрсәләргә берничә кат кире әйләнеп кайта һәм киеренке уйланып, берәр нәрсә онытмадым микән дип хәтеренә төшерергә тырыша. Ләкин ул бантка бернәрсә дә исенә төшерә алмый. Ул птупты сөй ләгәннәреннән артыкны белми. +Тиммермансның үзенең тормышы турында бераз тулырак ишетәсем килә. Башта ул үзе турында кыска һәм теләр-теләмәс кенә сөйләде һәм шунда ук Җәлил турында сөйләүгә күчте. Ләкин хәзер мин үз сорауларымны яңадан кабатлыйм, һәм Тиммерманс үзе турында тыйнаклык белән, аз сүзле итеп, ләкин шулай да баштагыга караганда бераз тулырак сөйли. +Сугыш башында ул суд башкаручысы конторасында клерк булып эшләгән. Аны биредә, шушы ук Тирлемон шәһәрчегендә кулга алганнар. Каршылык хәрәкәте әле берничек дип тә аталмаган вакытта, ул бу хәрәкәтнең беренче членнарыннан булган. Аннары бу хәрәкәтне "Бәйсезлек фронты" дип атаганнар. Тирлемондагы каршылык хәрәкәте членнарының һәркайсының үзенең кечкенә генә эше булган. Тиммерманска исә коллаборационистлар исемлеген төзү тапшырылган. Ул, аларның һәркайсына аерым картотека ачып, шунда аларның фашистлар белән хезмәттәшлеге турында үзе тапкан бөтен мәгълүматны яза барган. Моннан тыш ул аларның фоторәсемнәрен табарга тырышкан. Акрынлап бу картотекага яңадан-яңа мәгълүматлар кертелә барган. Ул бу картотеканы үзендә тотмаган, бәлки әнисенең дусты булган карт кына ялгыз бер хатын өендә яшереп куйган. Яңа мәгълүмат кертү өчен картотеканы бу хатыннан ала да яңадан шунда илтеп куя торган булган. Соңрак Тиммермансның әнисе Җәлилнең дәфтәрен дә шушы хатында саклаган. +Кырык дүртенче елның азагында, Тиммерманс үзе немец +1 Коллаборационист — хыянәтче, илен сатучы. төрмәсендә инде өченче елын утырганда, ә Тирлемон шәһәре фашистлардан азат ителгәч, Бельгия патриотлары кырык икенче елда ул алып барган бу картотеканы әлеге карчыктан алалар һәм аның буенча күп кенә коллаборационистларны табалар. Шулай итеп, аның эше әрәмгә китми. Бу эштән тыш ул тагын әле яшерен газета тарату белән дә шөгыльләнгән. Аны, тагын алтмыш дүрт кеше белән, шул исәптән кыз туганының ире белән бер үк көнне, төнлә, урын өстендә вакытта кулга алганнар. Ал арны, дошманга ярдәм итүдә гаепләп, Брюссель төрмәсенә җибәргәннәр. Кыз туганының ирен үлем җәзасына хөкем иткәннәр, ә аңа һәм аның иптәшләренә өч елдан биш елга кадәр төрмә срогы билгеләгәннәр. Моннан соң аны Вестфалиягә җибәргәннәр. Аннан яңадан Брюссельгә, ә аннан инде Берлинга җибәргәннәр, һәм шунда ул Муса Җәлил белән очрашкан. Аннары аларны икенче кат хөкем иткәннәр һәм, дошманга ярдәм итүләре, фашизмга каршы әдәбият таратулары һәм Өченче рейхка лояль булган кешеләрнең исемлеген төзүләре өчен барысына да үлем җәзасы бирүне таләп иткәннәр. Ахырда, баштагы өч ел төрмә урынына аңа биш ел каторга биргәннәр. Алар соңгы вакытта утырган лагерь Эльба елгасы янында булган. Бу лагерьга бер үк вакытта ике яктан руслар һәм америкалылар якынлаша башлаган. Немец сакчылары качканнар. Руслар лагерьга якын ук килгәннәр, һәм Тиммерманс берничә көн буена аларда булган, хәтта медицина тикшерүе дә үткән. (Тиммерманс папкасыннан "М.П." — медпункт печате сугылган һәм безнең ниндидер хәрби врачыбызның танымаслык имзасы куелган кечкенә генә саргайган кәгазь кисәген чыгара.) Берничә көн үткәч, руслар аны һәм бантка бельгиялеләрне, туган җирләренә җибәрү өчен, америкалыларга тапшырганнар. +Сугыш беткәннән бирле ул Тирлемон да яши, өйләнгән, страховой конторада клерк булып эшли. Менә шул гына. Тиммерманска болай да инде үзе турында кирәгеннән артык күп сөйләде кебек тоела. Мин аңа татар әдәбияты һәм гомумән бөтен совет әдәбияты каршында бик зур хезмәт күрсәтүе турында, Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелүе турында сөйләп бирәм. +— Ул бик тыныч һәм бик батыр кеше иде, мин аны һәрвакыт ихтирам итә идем. — Бу сүзләрне ул инде ничәнче тапкыр зур эчке кичереш белән кабатлый. +Саубуллашу алдыннан, мин Тиммерманска тагын бер тапкыр зур рәхмәт белдерәм. Көтмәгәндә генә ул кашларын җыера һәм бу сүзгә каршы килү ишарәсе ясый. +— Мин аның нинди дәфтәр икәнен белмәдем дә ич, — ди ул бик җитди итеп. — Мин аның ниндидер искитәрлек нәрсә булуын белмәдем, мин иптәшемнең үтенечен генә җиренә җиткердем. Мин үзем искитәрлек нәрсә эшләдем дип уйламыйм. Ул дәфтәр бик мөһим дәфтәр булып чыккан икән — бик әйбәт, ләкин моны минем хезмәтем дип санарга ярамый, мин аны белмәдем, мин аңарга андый зур әһәмият бирмәдем... Боларның барысы да бик гади эш иде һәм хәзер дә минем өчен ул шундый ук гади нәрсә булып кала. Мин кешене ихтирам итә идем һәм аның өчен кулымнан килгәнне эшләдем. Муса Җәлилнең хатынын күргәндә, — дип өсти ул, — аңа әйтегез, мин аның ирен бик нык, бик нык ихтирам итә идем. Сез аңарга моны һичшиксез әйтегез... +Без саубуллашабыз. Кечкенә генә эчемлек кибетенең ачык ишеге янында, ишек яңагына сөялгән хәлдә, кулын кесәләренә тыккан озын буйлы, елмаймый торган тыйнак ир кеше, үзенең әнисе һәм тагын бер тыйнак бельгияле карчык белән бергә әдәбият өчен Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәре"н коткарып калган, бурычын үтәгән кеше — Андре Тиммерманс басып тора. +Ти рлемон — Мәскәү +ЕРТКЫЧ ОЯСЫНДЛ +Үзәк гестапода сорау алу вакытында (анда мине һәр көнне булмаса да, ике көнгә бер алып бара торганнар иде), Берлиндагы яшерен оешманың коточкыч уңышсызлыкка тап булуын белдем. ВКП(б)ның Берлин комитеты членнары, уннарча хәрби заводлардагы, көнчыгыш эшчеләре лагерьларындагы һәм хәрби әсирләрдән торган хәрби частьлардагы яшерен группа җитәкчеләренең күбесе, тентү вакытында листовка табылган бик күп кешеләр кулга алынган иде. Безнең арага гестапо провокаторы үтеп кергәнлегенә бернинди шик калмады. Шулай булмаса, полковник Бушманов һәм мин язган листовкаларның оригиналлары гестапо кулына эләкмәгән булыр иде. +Көннәрнең берсендә, бомбага тоту вакытында, мин, тәрәзәгә үрелеп, "Интернационал" җырларга керештем. Шул вакыт миңа Бушманов эндәште. Ул 216 нчы камерада миннән стена аша гына утыра икән. Ләкин бу юлы кирәгенчә сөйләшә алмадык. Кинәт кенә камерага надзиратель килеп керде, тәрәзәдән сөйрәп төшерде дә уңлап-суллап яңаклады һәм чылбырга бәйләп куйды. Чылбыр Бушманов стенасы ягына беркетелгән иде. Мин чылбырны стенага беркеткән тимерне селкетергә керештем — азрак селкенә башлады. Димәк, тартып чыгарырга була! +Ярты төн үткәч, надзиратель мине чылбырдан ычкындырды һәм хәзер үк йокларга ятарга кушты. Мин, аны тыңлаган булып, тиз генә койкага менеп яттым. Ул чыгып китеп, аяк тавышлары ишетелми башлагач, урынымнан тордым да эшкә керештем. Тәрәзәдән төшкән тонык ай яктысында стенада тимернең урыны гына беленеп калды, егерме сантиметрлап тирәнлектә тишек әзер иде инде. Хәзер шушы тишекне нәрсә беләндер тирәнәйтергә кирәк иде. Аннары элемтәгә керергә мөмкин булачак. Ләкин нәрсә белән тишәргә аны? Анда карадым, монда карадым, тишәрлек әйбер таба алмагач, тимерне үз урынына кертеп куйдым да йокларга яттым: иртән күз күрер әле. һәм иртән, чыннан да, эзләнә торгач табылды: койкамның бер аягы сынган булган, аны тимерчыбык белән беркетеп борып куйганнар. Тимерчыбыкны сүттем дә турайттым. Бер метр озынлыгындагы нечкә тимерчыбыкны эшкә кушасы гына калды. Төннәрен акрынлап стенаны тишәргә керештем. +Камера стенасындагы юеш штукатурның кисәге кубып, тимер очы күренгәч, Бушмановның гаҗәпләнүе чиктән ашкан. +— Менә, шайтан алгыры, уйлап тапкансың бит, ә, — диде ул, элемтә урнаштырылгач. — Мин башыма да китерә алмыйм: стенада нидер кыштырдый да кыштырдый. Каян тычкан килеп чыкты икән монда дим... +Шушы кечкенә тишек аша матрацтан сүтелгән нечкә җепне суздык, җепнең ике очына шырпы тартмалары беркеттек: телефон әзер! Төн җитү белән әңгәмәгә керешәбез. Бер-беребезгә допрос вакытында ни турында сорашканнары, гестапоны кызыксындырган сорауларга кемнең ничек җавап бирүен сөйләдек, һәрнәрсәне бары тик үз өстебезгә алырга, барлык бәйләнешләрне кире кагарга, һичнинди провокациягә бирелмәскә, очрашырга туры килгәндә барлык иптәшләргә бу турыда белдерергә килештек. +ВКП(б)ның Берлин комитеты члены, Орел шәһәре егете комсомолец Ваня Калганов бездән бер кат түбәндә утыра иде. Берлинны бомбага тоту вакытында аның белән дә сөйләшеп, бу турыда хәбәр бирдек. Комитетның бантка членнары белән бәйләнешкә керү кыенрак булды. Григорий Коноваленко, Федор Чичвиков, Алексей Сержантов, Владимир Тимошенко, Николай Антипов һәм Николай Казбан Тегель төрмәсендә, Таисия Грецкая Шварцекопфта һ.б. төрмәләрдә утыралар иде. Шулай да озакламый Бушманов, аннары мин үзәк гестапо коридорында Коноваленко һәм Чичвиков белән очраштык һәм барысын да сөйләштек. Ә алар бүтәннәргә сөйләгәннәр. Комитет членнары арасында үзенә күрә бер ярыш кебек нәрсә башланып китте: иптәшләребез тормышын саклап калу өчен кем күпме эшли ала. Менә бер бик гыйбрәтле мисал: +Бушмановка үзе язган листовканың оригиналын тоттыралар. Листовкадагы сүзләр дошман тылында совет кешеләрен фашизмга каршы фидакарь көрәшкә чакыра. Бушманов үз кулын расларга мәҗбүр була һәм ул бу листовканы язуын, беркемгә дә ышанмыйча аны үзе бастыруын, таратуын сөйләп бирә. Әмма шул ук оригиналны Федя Чичвиковка да күрсәтәләр. Ул да бу листовканы үзе язуын раслый. +— Сез нигә ялганны сөйлисез? — диләр аңа. — Бу листовканы Бушманов язган бит. Ул үзе моны әйтеп тора. +— Нигә мин үз-үземне бәлагә тыгыйм, — дип җавап бирә Федя. — Моның өчен мине бүләк түгел, дар агачы көтә бит. +Гестапочы моны тикшереп карарга уйлый: Чичвиковка бер бит кәгазь, кара, каләм бирә һәм әйтеп торып яздырырга керешә, һөнәре буенча художник һәм скульптор Чичвиков нәкъ Бушмановча итеп язып бирә. Гестапочы аптырап кала. Бушманов белән күзгә-күз очраштыргач та, Федя үз сүзеннән кайтмый. Берлин комитетының бүтән әгъзалары да допрос вакытында үзләрен лаеклы тоталар. Җәзалаулар да, ерткычларча газаплаулар, кыйнаулар да ал арның ихтыярын сындыра алмый, алар бер-берсенә күләгә төшермиләр. +Мине, берничә мәртәбә инде допроска чакырып, резина таяклар белән кыйнадылар, һәр допрос вакытында яшерен оешма членнарын әйтүемне таләп итәләр, һаман бер сүзне кабатлыйм: +— Сезгә каршы булдыра алган кадәр көрәшүемне яшермим. Хәзер мин сезнең кулда, теләсә нәрсә эшләтегез. Әмма беркем турында да әйталмыйм, берүзем эшләдем. +1943 елның сентябрь башлары иде бугай, мине тагы гестапога алып килделәр. Ләкин тикшерүче бүлмәсенә дүртенче катка күтәрү урынына подвалга төшерделәр. Мин фашистлар үзләре генә сәләтле булган ысуллар белән газаплый башлауларын көтеп тынычсызландым. Җир астында беренче каттагы кебек үк зур вестибюль булып, аннан төрле якка озын коридорлар сузылган иде. Коридорларның кафель стеналарында бик күп ишекләр күренде. "Мөгаен, биредә безнең кешеләрне газаплый, атып үтерә торганнардыр", — дип уйладым һәм үз-үземне әзерләргә керештем... +Сакчы мине вестибюльдәге бер ишек янында туктатты һәм керергә кушты. Бу — киңлеге өч метр, буе ун метрлап булган тәрәзәсез, тәбәнәк түшәмле бер "таш капчык" булып, түшәм уртасында тимерчыбык челтәр эчендә бер электр лампасы яна иде. Лампаның тонык яктысында мин "таш капчыкта уртада бер метр киңлектәге ара калганлыгын һәм ике яклап кечкенә кабиналар тезелеп киткәнлеген күрдем. Кабина эчендә стена кырыена таш утыргычлар куелган иде. Уң яктан беренче кабинада утырып торырга кушып, сакчы чыгып китте һәм ишекне бикләде. Мин хәзер генә моның Бушманов әйткән көтеп тору бүлмәсе икәнлеген аңладым. Монда ул кайбер иптәшләр белән очрашып сөйләшкән. Мөгаен, тикшерүче кемнән булса да сорау ала торгандыр да мине шуңа күрә ул бушаганчы бу "капчык"ка япканнардыр... +Сакчы чыгып киткәч, "таш капчык" тынып калды. Шул тынлык эчендә каршы як почмактан кемнеңдер авыр сулаганы ишетелде. Мин монда берүзем генә түгел икән! +— Кем дә булса бармы монда? — дип сорадым. +— Әлбәттә! Изге урын буш буламы соң?! +Тавыш миңа таныш кебек тоелды. +— Хуҗасы белән бергә кадалып китсен бу "изге" урын. +— Кадалыр. Күп калмады инде, һичшиксез кадалыр!.. +Йөрәгем ешрак тибәргә тотынды, үзем очраткан кешеләрне күз алдыма китерергә тырыштым. +— Без икәү генәме, әллә тагын кем дә булса бармы? — дип сорашуымны дәвам иттем, ә үзем тавышны игътибар беләнрәк тыңларга тырыштым. +— Бер иптәш бар иде, аны сез килер алдыннан алып киттеләр. +Кем тавышы бу? Кайда ишеткәнем бар соң аны? Күз алдымда торган кебек, әмма анык исемә төшерә алмыйм. Ә үзе күренми. +— Гафу итегез, сезнең тавышыгыз миңа бер танышымны... +— Кемне хәтерләтә? — дип, ул миңа сүземне әйтеп бетерергә ирек бирмәде, соңгы кабинадан елмаеп үзе дә килеп чыкты: +— Ну, хәзер таныдыгызмы инде?.. +— Муса! — дип кычкырып җибәрдем мин үз-үземне белешмәстән, һәм аңа ташландым. +— Менә сиңа очрашу! — диде ул, ашыгып минем якка Ә,ТЛӘ,П. +Әйе, бу Муса Җәлил иде. +Соңгы тапкыр Папенштрасседа очрашканнан бирле ул шактый үзгәргән иде: бик ябыккан, буйга да тәбәнәгрәк булып калган кебек, агарып калган йөзендә, күгәргән күз төпләрендә җыерчыклар барлыкка килгән, өске ирене тет кән һәм анда кутыр беленеп тора. Күрәсең, допрослар вакытында аңа да нык эләгә торгандыр. Шулай да ул күтәренке күңелле һәм һәр сүзендә, һәр хәрәкәтендә ныклык, кискенлек сизелеп тора иде. +Бу очрашу шулкадәр көтелмәгәндә булды, башта мин каушап калдым. Муса кулга алынган икән, димәк бу — яшерен татар оешмасы да уңышсызлыкка очраган дигән сүз иде бит. Кочаклашып күрешкәч үк яшерен үзәкнең язмышы, комитеттан кемнәрнең кулга алынуы, иректә калган иптәшләрнең эшләре, уңышсызлыкка очрауның сәбәбе һ.б.лар турында сораулар яудырырга кереште. Әмма мин бу "капчык"та ачыктан-ачык сөйләшү мөмкинлеген белми идем, фашистлар тыңлап тормасын дип шикләндем. Бәлки, монда яшереп куелган микрофоннар бардыр һәм безне монда юри ябып куйганнардыр да допроста белергә теләгәннәрен әйттерергә маташа торганнардыр? +Минем бу шикләнүләремне белгәч, Муса болай диде: +— Әлбәттә, бу стеналарның бөтенләй үк саңгырау булуларына ышанып җитеп булмый. Әмма мин инде монда өченче тапкыр утырам, шикләнерлек берни дә булмады. Шулай да саклану кирәк. +Без уртадагы кабиналарның берсенә кердек тә пышылдап кына сөйләшергә керештек. Мин кыскача гына Берлиндагы кулга алулар, безгә каршы дошман кулындагы дәлилләр һәм иптәшләрнең допрос вакытында үз-үзләрен тотулары хакында сөйләп бирдем. +— Бик дөрес! — диде ул тәэсирләнеп. — Беркемне дә бутамаска, бары үзең өчен генә җавап бирергә кирәк. Без дә нәкъ шул кагыйдә белән эш итәбез. Шунысы мөһим: алар безнең бер үк оешмада торуыбызны ничек тә белә алмасыннар. Аерым-аерым эшләгән дип белсеннәр, шулай булса, корбаннар азрак булыр. +— Комитетның барлык членнарына шундый күрсәтмә бирелгән, — дидем мин. — Сезнең оешма турында комитетта бары тик өч кеше белә: мин, Чичвиков һәм Бушманов. Ләкин Бушмановның берегез белән дә күзгә-күз очрашканы юк. Шулай булгач, сезнең турыда Чичвиков белән икәү генә әйтә алабыз. Бу хәлнең булмаячагына шикләнмәскә мөмкин. +— Ә Берлин комитеты белән бәйләнешне бөтен легионда миннән бантка Әхмәт белән Абдул гына белә иде. Бу сер минем белән бергә кабергә керер! Әхмәт белән Абдулга да шикләнмәгез — алар таштан да каты кешеләр. Кыскасы, без сезне белмибез, сез безне... +Мин аңардан яшерен татар оешмасындагы төп составның барысы да кулга алынуын белдем. Татар телендә басылган листовкалар да дошман кулына төшкән икән. Җәлил, иптәшләрен коткарып калу өчен, барысын да үз өстенә алган, бүтәннәренең дә һәрберсе шулай ук эшләгәннәр. Кем хыянәтче икәнен Муса әле белми. Шунысы ачык: хыянәтче яшерен оешма ядросында тормаган һәм, шулай булгач, аның Берлин комитеты белән бәйләнешне белүе мөмкин түгел; югыйсә гестапочылар бу турыда әллә кайчан иснәнергә керешерләр иде инде, ә хәзергә бу турыда сорамыйлар. +— Әйе, — диде Җәлил, авыр сулап, — безнең җыр җырланган инде... Шулай да башны түбән имик. Без беренчеләре дә, соңгылары да түгел. Туганнар Ватан язмышын саклап фронтта һәлак булалар, ә без биредә аның өчен үлә белик. Ни өчен икәнен белсәң, үлем куркыныч түгел. Шунысы кызганыч, азрак эшләнде, күбрәк эшли ала идек. Ләкин мин ышанам: партия һәм Ватан безне аңлар һәм онытмас! +Ун-унбиш минут үтмәгәндер, ишек артында аяк тавышлары ишетелде, ачкычлар шалтырады. Без, тиз генә саубуллашып, үз урыннарыбызга барып утырдык. Ишек ачылган вакытта мин аның зур дәрт белән шигырь укырга керешүен ишеттем. Мөгаен, ул юллар аның башына хәзер генә килгәндер : +Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә +һәм үләргә кыю ир булып... +Аны алырга килгәннәр иде. Ул чыкканда, бантын горур күтәреп, минем якка җылы саубуллашу карашы ташлады. Мин берүзем генә калдым һәм әле хәзер генә Муса чыгып киткән бикле ишеккә бик озак карап тордым. Күз алдымнан, экрандагы кебек, аның белән беренче очрашуыбыздан хәзерге очрашу арасында булып үткән вакыйгалар узды. +* * * +Викторияштрасседагы 10 нчы номерлы йортның подвалы. Кая карама, анда гитлерчылар тарафыннан оккупацияләнгән совет шәһәрләре китапханәләренең штамплары басылган китаплар өеме. Бу зур китапханә сугыш әсирләре һәм алардан оештырылган хәрби частьлар өчен рус телендә чыгарыла торган "Заря" исемле фашист газетасы редакциясенә файдалануга тапшырылган. Яшерен оешма карары нигезендә мин Власов армиясенә язылырга "вәгъдә бирдем" һәм менә хәзер китапханә мөдире сыйфатында биредә эшлим. Мин бу әдәбият тавын актарырга, аларны аерым-аерым шүрлекләргә тезәргә һәм картотека булдырырга тиеш. Зур һәм четерекле эш. Шулай да мин үземне яхшы урында итеп хис итәм, эшемнән канәгать. Чөнки минем кулымда гаять дәһшәтле корал, һәм аны фашистларга каршы юнәлдерергә кирәк. Монда Маркс, Энгельс, Ленин әсәрләренең тулы җыелмаларыннан алып һәртөрле сәяси, техник, фәнни һәм әдәби китапларга кадәр — барысы да бар. Алар барысы бергә вагоннарга төялгәннәр дә менә монда китереп ауда 3-58 193 рылганнар. Монда тагын көн саен пачкасы-пачкасы белән совет газеталары: "Правда", "Известия", "Труд", "Комсомольская правда", "Красная звезда", "Социалистическое земледелие" һәм башкалар килеп тора (һәрберсе 15 — 20 данә). Газеталар ике атнадан соң гына килеп җитә, ләкин алар Швейцария аша даими килеп торалар, һәр газетаның берәр данәсен тегеп барырга, калганнарын яндырырга катгый боерык бирелгән иде. +Мин көннәр буе китапханәдә утырам, китапларны тәртипкә китерәм, совет газеталарын, боерыкны үтәп, берәр данәләп тегеп куям, ләкин калганнарын яндырмыйм, көнчыгыш эшчеләре лагерьларына таратам һәм язу машинкасында шушы ук подвалда басылган листовкалар белән бергә яшерен төркем җитәкчеләренә бирәм. +ВКП(б)ның Берлин комитеты (мин шул комитет әгъзасы идем) мондый яшерен төркемнәрне мөмкин булган һәр урында оештыра һәм аларның эшен бер максатка — дошманның тирән тылында фашистик Германиянең хәрби һәм экономик куәтен җимерү, таркату максатына юнәлтә иде. Комитет составында минем белән Бушмановтан тыш Григорий Коноваленко, Федор Чичвиков, Юрий Рожановский, Анатолий Серченко, Владимир Тимошенко, Александр Сержантов, Николай Антипов, Иван Калганов, Николай Казбан, Галина Плигина, Таисия Грецкая, Фома Тимофеев һәм бантка күп кенә иптәшләр бар иде. Беренче вакытларда листовкалар язу машинкаларында, стеклографларда, ротаторларда басыла иде, ә соңрак Берлинда укучы болгар студентлары белән бәйләнешкә кердек, һәм алар листовкаларны типография ысулы белән бастыруны оештырдылар. +Көнчыгыш эшчеләре лагерьларында, төрле оешмаларда һәм зур Берлин территориясендәге хәрби частьларда яшерен төркемнәр оештыру минем бурычка керә иде. Мин ышанычлы кешеләр эзләп табам да аларга яшерен төркем оештырырга кушам һәм, даими бәйләнешкә кереп, ал арны Берлин комитеты листовкалары, совет газеталары, әдәбият белән тәэмин итеп тора идем. +Шулай Берлиннан ерак түгел Мариенфельд дигән урында, уннарча мең кешене эченә алган Көнчыгыш эшчеләре лагеренда көчләп Германиягә алып кителгән яшь совет патриоткасы Таисия Григорьевна Грецкая яшерен көрәш белән җитәкчелек итә иде. Ул үз тирәсенә дус кызларын туплап, алар ярдәмендә эшчеләр арасында листовкалар, совет газе +1 Сугыштан соң Т.Г.Грецкая (ире фамилиясе белән Ткаченко) Херсон өлкәсенең Борислав шәһәрендә укытучы булып эшли. тал ары, патриотик әдәбият тарата, заводларда саботаж оештыра иде. Яшерен эшкә актив катнашуы өчен Таисия Грецкая Берлин комитеты составына кертелде. +Шундый ук яшерен оешмалар белән Грюнвальд районында Харьков егете комсомолец Сергей Гордеев, Шпандауда Николай Васильевич Казган, Рансдорфтагы авиация заводында һәм Малев станциясендәге чит ил эшчеләре госпиталендә хәрби әсир, медсестра, комсомолка Галина Павловна Плигина, Цоссендә урнашкан хәрби предприятиеләрдә комсомолка Вера Пономаренко җитәкчелек итә, һәм алар барысы да комитет биремнәрен тырышып үтиләр, дошманга каршы актив көрәшәләр иде. +Көннәрдән бер көнне, 1943 елның гыйнвар айлары булса кирәк, подвалга өстенә гражданский кием кигән бер кеше килеп керде. Ул беравык текәлеп миңа карап торды — бу нинди кош икән дип уйлады булса кирәк. Ахры, миндә әллә нәрсә тапмады, исе китми генә сорап куйды: +— Бу байлыкларның патшасы сезме? — һәм бармагы белән китапларга төртеп күрсәтте. +— Әйе, ә сезгә нәрсә кирәк? — дип сорадым мин үз чиратымда, аның кем икәнен белергә тырышып. +— Менә бөл арны актарасы иде, нәрсәләрегез бар икән? +— Шул гынамы? Теләгегез зур түгел икән... Ләкин ул теләгегезне начальство рөхсәтеннән бантка үтәп булмый, — дидем мин. +— Мин аны алдан ук белдем, — дип көлемсерәде ул, — шуңа күрә башта начальствогызга кердем. Мәгез, рөхсәт язуы. +Редакция башлыгы Зыков татар комитетыннан Гумеров әфәндегә китапларны алып чыкмый гына китапханә фондыннан файдаланырга рөхсәт ителүе турында язган иде. +— Алай булса булды, теләгән кадәр казыныгыз, — дидем мин һәм язуны өстәл тартмасына салып куйдым. +Язу машинкасында китапларга карточка тутыра-тутыра, мин бу кешегә караштыргалыйм. Ул, чүмәшеп утырган килеш, китаплар өемен актара, тышлык өстенә кунган тузаннарны өреп чистарта да, башын чайкап һәм авыр сулый-сулый авыз эченнән генә нидер мыгырданып, аларны тигез итеп өеп куя. +Үз эшемә чынлап торып керешкән генә идем, кинәт ул кычкырып җибәрде: +— Карагыз әле, бу бит динамит! +— Нинди динамит?.. Кайда?.. — дип сикереп тордым мин. Аның кулында Карл Марксның "Капитал"ы һәм Ленин томы иде. +Бу көнне Гумеров өч сәгатьләп китапханәдә актарынды, йөзләрчә китапны тузаннан чистартты. Чыгып киткәндә болай диде: 7 195 +— Мин сездән көнләшәм. Яхшы урынга тап булгансыз. Монда үзеңнең Ватаннан читтә яшәгәнлегеңне дә онытасың... Ярдәм итәргә, китапларны тәртипкә китерергә, сезнең янга килгәләргә рөхсәт итсәгез иде. +— Рәхим итегез, тузан арасында маташырга телисез икән, көн саен килә бирегез. Сезнең немец командованиесе рөхсәте бар бит... +— Әйе, бу дөрес, — дип көлемсерәде Гумеров. +Ул, миңа көн саен килеп, икешәр сәгать китапларны тәртипкә китерергә булыша башлады. Бу кеше белән күбрәк очрашкан, төрле темаларга сөйләшкән саен, минем күз алдымда аның патриотик йөзе ачыла барды. Мин аның татар шагыйре Муса Җәлил икәнлеген, фашистлар аны Совет властена каршы көрәшү өчен төзелгән милләтчел татар оешмасына керергә мәҗбүр итүләрен, ләкин Мусаның чын совет кешесе булып калганлыгын, бу хәлдән чыгу мөмкинлеген барыбер табачагын белдем. Рөхсәт ителмәсә дә, мин аңа кирәкле китапларны биреп җибәрә башладым. Әгәр бу турыда немецлар сизсә, мине дар агачы көтәсен Муса яхшы белә иде. +Шулай итеп, безнең бер-беребезгә ышанычыбыз үсте. Муса минем биография белән кызыксына, үзе турында да күп сөйли иде. Минем ун елдан артыграк өлкә һәм край газеталарында, шул исәптән сигез елга якын хәрби өлкә газетасында һәм дивизия газеталарында эшләгәнемне белгәч, ул туп-туры сорау бирде: +— Политрук? +— Шулай булып чыга, — дип җавап бирдем мин, — ә син политработник түгелмени? +— Тагын кем булыйм ди! Әлбәттә, политработник. +— Димәк, безгә уртак тел табарга кирәк, — дидем мин. +— һичшиксез! Без уртак тел таба алмасак, бер-беребезне аңламасак, бик гаҗәп булыр иде. Андый политработникларның поты бер тиен... +Бу сөйләшүдән соң, мин аңа шул көнне алынган барлык совет газеталарыннан берәр данә бирдем. Муса нинди газеталар биргәнлегемне башта аңламый торды. Аннары, ал арның исемнәрен күреп, шатлыгыннан күзләре яшьләнде, үзүзен белешмәстән мине ташланып үбәргә кереште... +Без хәзер барлык нәрсә турында ачыктан-ачык сөйләшә, үзебезне дулкынландырган фикерләрне яшерми әйтә идек инде. Гомеребезнең соңгы минутына кадәр идеология фронты сугышчылары булу турында уртак фикергә килдек. Шушы шартларда Ватанга файдалы, фашистларга зарар итәрдәй нинди эш эшли алуыбыз турында уйлаштык. Мусаның фикере түбәндәгечә иде: +— Яшерен оешма төзергә һәм монда, ерак дошман тылында, җимерү эшен җәелдерергә, Власов армиясе частьларында, легионнарда таркату эше алып барырга, аларны совет гаскәрләре, партизаннар ягына чыгаруны оештырырга. +Мин моңа кадәр яшерен оешманың булуы һәм аның шундый ук эш алып баруы турында бер сүз дә әйтмәгән идем. Бу турыда сөйләргә минем хакым юк иде. Әмма Җәлилдән моны яшерүнең мәгънәсе калмады: мин аңа ВКП(б)ның Берлин комитеты листовкасын күрсәттем. Бу листовкада власовчыларны һәм офицерларны фашистлар тарафыннан бирелгән коралны фашистларның үзләренә үк юнәлтергә, кулларындагы корал белән оешкан төстә совет гаскәрләре һәм партизаннары ягына чыгарга, шуның белән Ватанга хыянәт итүчеләр дигән хурлыклы исемне үзләреннән юып ташларга чакырылган иде. +— Дускаем минем! — диде Җәлил, листовканы укыганнан соң, мине кочаклап. — Бу турыда моңарчы нигә бер сүз дә әйтмәдең?! Зинһар, барысын да сөйлә! Ул комитет кайда? Ул күптәннән бирле эшлиме? Безнең як белән элемтә бармы? Аның белән ничек бәйләнешкә керергә? +— Мәскәү белән әлегә элемтәгә кергәнебез юк, — дидем. — Шулай да аны тормышка ашыру өчен зур эш алып барабыз. Озакламый берничә иптәш, совет разведкасы органнары белән элемтәгә керү өчен, фронт аша безнең якка җибәреләчәк. +— Менә бу ичмасам эш! — диде Муса, кулларын угалап. — Күп айлар буена хыялланып килгән нәрсәне шушы подвалдан таптым, ә! Димәк, бу тузаннар арасында юкка гына казынмадым. Монда гаять әһәмиятле бер әйберне табармын дип ничектер сизенә идем! +Мин татар комитетында һәм легионындагы эшләр, яшерен көрәштә файдаланырлык ышанычлы кешеләрнең барлыгы-юклыгы белән кызыксындым. +— Андый кешеләр бөтен җирдә дә бар! — диде Муса. — Ватанга файдалы икән, бөтен эшне эшләргә әзер торган егетләр бар. Татар легионында яшерен оешма бар... +Без оешманың структурасы, кешеләрне яшерен көрәшкә тартуда саклык, һәр яңа кешене җентекләп тикшерү чаралары, Көнчыгышка җибәрелергә әзерләнә торган хәрби частьларда патриотик эш алып бару методлары һәм формалары, аларның партизаннар ягына чыгуларын ничек итеп оештыру мәсьәләләре һ.б.лар турында бик җитди итеп сөйләштек. +Ялгышмасам, 1943 елның февраль аенда булса кирәк, ВКП(б)ның Берлин комитеты һәм Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешма арасында элемтә урнаштырылды. Фашистлар эзгә төшмәсеннәр дип, без очрашуларны төрле урында — Берлинның төрле районнарында: Тиргартенда, Потсдаммерплац, Фридрихштрассе, Папенштрассе, Мариендорф, Мариенфельд яннарындагы метро станцияләрендә үткәрергә сүз куештык. Ә китапханәдә иң соңгы очракта гына күрешергә килештек, һәр очрашу вакытында алдагы очрашуларның урынын, вакытын билгеләдек. Мин мондый очрашулар вакытында аңа совет газеталары, аны кызыксындырган китаплар, Берлин комитеты листовкаларын бирә идем. Ә Муса ул листовкаларны "Идел-Урал" редакциясендәге иптәшләре белән бергә татар телендә бастыра һәм аларны легионерлар арасында тарата иде. +* * * +Муса еш кына берничә көнгә яисә бер-ике атнага командировкаларга чыга иде. Андый вакытларда билгеләнгән урынга яшерен әдәбият алып китү өчен аның ышанычлы дусларыннан кем дә булса килә иде. Мариенфельд янында беркөнне Таисия Грецкаяга кирәк булган әйберләрне тапшыргач, мин станциядән якын гына урындагы кабакка юнәлдем. Анда без Муса белән очрашырга тиеш идек. Кичке сәгать бишләр тирәсе. Менә-менә хәзер Муса килеп җитәргә тиеш. Мин калган биш минут вакытны үткәрү өчен трамвай тукталышына бардым (ул һәрвакыт билгеләнгән вакытка килеп җитә торган иде). Аннары очрашу урынына киттем. Кабак янына килеп җитәрәк, ике немец офицеры белән бергә торган Мусаны күрдем... Күз алларым караңгыланып китте: "Бу ни бу? Мин дә каптым, ахры?!" — дип уйлап алдым. Моннан алдагы очрашу вакытында Муса бүтәннәр белән киләсен әйтмәгән иде бит. Качар урын юк иде, өстәвенә тегеләр мине күреп тә өлгерделәр. Муса елмаеп миңа кул болгады, аның юлдашлары да миңа карап елмаялар иде. Минем яныма килеп җитәргә егерме метрлап калгач, офицерлар туктадылар, ә Муса ашыга-ашыга минем янга атлады. +— Кемнәр белән килдең? — дип каршы алдым мин аны. +— Борчылма, болар минем дуслар, газета редакциясендә эшлиләр. Бик ышанычлы кешеләр, алар өчен башым белән җавап бирәм, — диде Муса. +Муса иртәгә ике атнага легионерлар янына командировкага китәсе икән, шуңа күрә, бәйләнеш өзелмәсен дип, минем белән таныштырырга иптәшләрен алып килгән — алар чиратлашып әдәбият һәм Совинформбюро сводкалары алу өчен минем янга килеп торырга тиешләр. Без, туалетка кереп, листовкаларны һәм газеталарны минем кесәдән аның кесәсенә күчердек тә, залга кереп, берәр кружка сыра эчтек һәм урамга чыгып киттек. Офицерлар — Муса Җәлилнең дуслары — урам почмагында тыныч кына сөйләшеп торалар иде. +— Алар хәзер синең янга килерләр, — диде Муса. — Танышыгыз, ә мин киттем. +Муса кызу-кызу Мариендорф ягына атлады. Ул тыкрыкка кереп югалгач, мин станция ягына юнәлдем. Ярты юлда мине офицерлар куып җиттеләр. +— Саумысез, иптәш Андрей! — диде ал арның берсе, миңа кулын сузып. — Абдул. +Икенчесе үзен Әхмәт дип таныштырды. +— Бик яхшы, — дидем мин ал арның каты итеп кулымны кысуларына каршы. — Минем исемне беләсез, шуңа күрә кабатлап тормыйм. +— Әйе, Муса сөйләве буенча, сезне без күптән беләбез, — диде Абдул. +Алар икесе дә шат күңелле, яхпты мөгамәләле кешеләр иде. Без бер-беребезгә бик тиз ияләштек, сөйләшеп киттек, мәзәкләштек, көлештек. Әмма эш турында беребез дә бер сүз дә кузгатмады. Аннары Абдул сорап куйды: +— Ничек, иптәш Андрей, кайда һәм кайчан?.. +— Папенштрасседа, уборныйда... Берсекөнгә унҗиде сәгатьтә. +— Аңлашылды! +— Сау булыгыз! — дидем мин, аларга кул биреп. — Әнә минем электричка килеп җитте. +— Исән булыгыз! Иптәшләрнең барысына да сәлам әйтегез! +Муса командировкада вакытта яшерен татар оешмасы белән элемтә Абдулла белән Әхмәт аша барды. Алар, билгеләнгән урынга килеп, кирәкле әдәбиятны алалар һәм легиондагы, татар комитетындагы хәлләр турында сөйлиләр иде. Муса Берлинга кайтканнан соң, листовкаларның легиондагы солдатлар һәм офицерлар арасында зур күтәренкелек тудырганлыгын, Берлинда яшерен үзәк булу фактының легионерларга зур тәэсир ясаганлыгын әйтте. Беренче батальон солдатлары (Муса андагы күп кенә кешеләрне күреп сөйләшкән) Көнчыгыш фронтка барып җитүне, партизаннар белән бәйләнешкә кереп, алар ягына чыгуны аеруча түземсезләнеп көтәләр икән. +— Кешеләрне, вакытыннан элек кораллы восстание күтәрмәсеннәр өчен, тыеп торырга туры килә, — дип сөйләде Муса. +Мин үз чиратымда Җәлилгә көнчыгыштан алынган хәбәрләр турында сөйләдем. Ялган генерал-лейтенант, хыянәтче Желенков кул астындагы РОА дивизиясенең Белоруссия партизаннарына каршы җибәрелгән сугышчылары, фа +1 РОА — генерал Власов җитәкләгән Россия азатлык армиясе. шистларны һәм хыянәтчеләрне юк итеп, бөтен кораллары белән партизаннар ягына чыкканнар иде. Дивизия командиры Желенков үз кулы астындагы солдатлардан немец машинасына утырып качкан, хәзер ул Власов тирәсендә тәлинкә ялап йөри. Бу восстаниене безнең яшерен оешма тарафыннан җибәрелгән иптәшләр оештырган иде. +— Менә бу шәп! Менә дигән! Менә бу егетлек! — диде Муса шатланып. — Бу безнең легионерлар өчен дә менә дигән мисал. Без иртәгә үк бу турыда листовка язып таратачакбыз. Рус иптәшләреннән үрнәк алсыннар! Моңа син ничек карыйсың? +— Дөрес, — дидем мин, — мондый листовка кирәк. +Мин Мусадан татар комитетында листовкаларны күпләп бастырып чыгару мөмкинлеге турында сорадым. Ул андый мөмкинлекләрнең барлыгын әйтте. "Идел-Урал" газетасы редакциясендә татар телендә Советка каршы листовкалар чыгарыла икән. Немецларның татарча бер сүз дә белмәүләрен искә алып, яшерен оешма членнары алар урынына легаль төстә үзләренең листовкаларын җибәрә алалар. +Бу бик кызыклы фикер иде, ләкин мин моның безне харап итүгә китермәсме икән дип шикләнүемне белдердем. Немец экспедициясендә татар телен белүче кешенең дә булуы мөмкин бит. +— Мин алай дип уйламас идем, — диде Муса, бантын чайкап. — Минемчә, экспедициядә барлык басмаларны тикшереп тормаслар. Бу куркыныч юлга басканбыз икән, без тәвәккәл булудан баш тартмаска тиешбез. +Без ике көннән соң Потсдаммерплацта тагын очраштык. Муса бу очрашуга Абдул белән бергә килгән иде. Икесенең дә күңелләре көр. Муса тынычрак урынга барырга тәкъдим ясады. Без метро поездына утырдык та, Фридрихштрассе станциясенә хәтле барып, электричкага күчтек һәм Цоссенга таба киттек. Рансдорф станциясендә вагоннан чыгып, якындагы урман эченә кердек. Артыбыздан күзәтмиләрме икән дип тикшергәннән соң эшкә керештек. Муса мин биргән листовкаларны кесәсенә салды, ә газеталарны Абдулла итек балтырына яшерде. Алар үзләре дә татар телендә берничә листовка алып килгәннәр иде. Абдул аны шунда ук рус теленә тәрҗемә итеп бирде. Листовканың беренче абзацы советка каршы характерда һәм аннан кинәт бүтән рухта дәвам итә иде: "Легионер иптәшләр! Фашист һәм ак эмигрант көчекләренә ышанмагыз! Совет халкының әшәке дошманнары агитациясенә бирелмәгез! Үз туганнарыгыздан — кулларындагы коралны фашистларга каршы борган РОАдагы рус иптәшләрдән үрнәк алыгыз!" Аннары Желенков дивизиясенең партизаннар ягына чыгу тарихы һәм аларның хәзер Ватан даны өчен зур батырлыклар күрсәтеп сугышуы турында язылган иде. +— Берни дә аңламыйм, — дидем мин. — Советка каршы рухтагы кереш нигә кирәк булды? +Муса белән Абдул көлә-көлә бу листовканың тарихын сөйләп бирделәр. Басу машинкасына бер ак эмигрант тарафыннан язылган листовка тексты куелган. Шул ук вакытта шундый ук хәреф белән җыелган икенче листовка да әзер булган. Машинкадан чыккан беренче листовкаларга әлеге ак эмигрант кул куйганнан соң, иптәшләр машинкада дошман листовкаларының беренче абзацын гына калдырып, бүтәннәрен үз текстлары белән алыштырганнар. Зур тираж белән чыгарылган бу листовкаларны немец экспедициясе легион подразделениеләренә тараткан. +* * * +1943 елның апрель уртасында Власов генераллары Трухин белән Благовещенский миннән шикләнә башладылар, өстәвенә политрук булганлыгымны да белеп алганнар. Мине китапханәдәге эшемнән алдылар һәм, язмышым хәл ителгәнче дип, Дабендорфтагы резерв ротага җибәрделәр. +Айдан артык Бушманов канаты астында бер эш тә эшләмичә Дабендорфта яшәдем. Аның ярдәмендә алынган пропуск белән Зур Берлинда теләгәнчә йөри, көнчыгыш эшчеләре лагерьларында яшерен төркемнәр белән бәйләнешкә керә ала идем. Мин бөтенләе белән яшерен оешма эшенә чумдым. Хәзер мин совет газеталарын һәм китапларны яшерен оешма әгъзасы "Заря" редакциясендә эшләүче, китапханә мөдире эшен дә башкаручы Виктор Михайлович Харчевтан ала идем. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре белән Берлинның төрле районнарында очрашуны дәвам иттем. +Китапханәдән куылганнан соң озак та үтми Берлинда, Азатлык статуясы каршындагы паркта, Муса белән тагын очраштым. Як-якка Германия императорлары һәм полководецлары сыннары тезеп куелган үзәк аллея буенча киттек тә, куаклык артына кереп, бер эскәмиягә утырдык. Тар гына аллея буйлап агач эскәмияләр тезелеп киткән. Аларның артына зур готик хәрефләр белән "Нихт фюр юде!" (еврейлар өчен түгел) дип язылган иде. +— Нинди әшәкелек! — диде Муса, ачу белән йодрыгын кысып. — Үзләрен югары раса вәкилләре дип атарга ничек телләре әйләнә аларның? +— Шуңа күрә алар фашистлар да инде ... +— Безгә, совет кешеләренә, — дип сүзен дәвам итте Муса, — бу кыргыйлык булып күренә. Күз алдыңа китер: әгәр безнең берәр шәһәрдәге паркта шушындый язу булса, бөтен халык гауга күтәрер иде! Беләсеңме, мин нәрсә уйлыйм? Сугыштан соң, әгәр исән калсам, шундый бер эскәмияне, Мәскәүгә алып кайтып, музейга куям! Бу үзе генә дә яшьләргә бөтен бер калын китапка караганда да күбрәк нәрсә бирә... +Якын-тирәдә бер кеше дә юк иде. Ул миннән алган газеталарны, листовкаларны үз кесәләренә сала барды. Мин аңа берәр данә "Правда", "Известия" һәм "Комсомольская правда" газеталарын һәм бер егермеләп копировка аркылы басылган листовканы (бу листовкада Харьков янында немецларны тар-мар итү нәтиҗәләре турында язылган иде) бирдем. Муса бу кәгазьләрне яшереп кенә өлгерде, борылышта, бездән бер илле метрлап ераклыкта, ике кораллы немец күренде: берсе — биленә пистолет таккан унтер-офицер, икенчесе — автомат тоткан ефрейтор. Икесенең дә җиңнәренә фашист билгесе төшерелгән чүпрәк бәйләнгән. Без, нишләргә белмичә, бер-беребезгә караштык. Торып китү яки йөгереп качу бу вакытта мәгънәсезлек һәм файдасыз булыр иде. +— Утыра бирик, — дидем мин. +— Сиңа берни дә түгел, синең кесәләр буш, — диде Муса, көлдерергә тырышкан булып. +Мин, очрашу урынына килгәндә, майор погоннары таккан идем һәм хәзер өстенә гражданский костюм, бантына фетр эшләпә кигән кеше белән тыныч кына утыра бирәм. Чөнки югары дәрәҗәдәге офицерның документын кече офицерның һәм солдатның тикшерергә хакы юк. Мин, майор погоннары такканда, шуңа исәп тоткан идем. Без, фашистларны бөтенләй күрмәмешкә салышып, бик кызыклы нәрсә турында сөйләшкән булып утырабыз. Кинәт алар безнең каршыга килеп туктадылар. Мусаның хәле ничек булгандыр, минем чәчләрем үрә торды. Мин хәзер бая ук, ал арны күргәч үк торып китмәвебезгә үкендем. Мөгаен, гитлерчылар безнең арттан күптәннән бирле күзәткәннәрдер дип шикләндем. Мусага: "Ул бу була калса, автоматны тартып алырга әзер тор", — дип пышылдап өлгердем, ә үзем баш белән унтерның иягенә бәрергә, аны коралсызландырырга әзерләндем. Исәп — ал арны шундук юк итәргә һәм качарга иде. Унтерофицер белән ефрейтор, безнең каршыга килеп, егетләрчә үкчәләрен бәреп алдылар, "смирно" басып, бер кулларын алга суздылар: "Хайль Гитлер!" Мин башымны селектем. Унтер түбәнчелек белән документ күрсәтүемне сорады. +— Бу тагын нинди яңалык? — дип кычкырдым мин аңа, мөмкин кадәр кырыс булырга тырышып. +— Без хезмәттә, майор әфәнде! — дип, ике бармагын чигәсенә тидерде унтер. — Без приказны үтибез, приказ приказ инде ул. +"Майор әфәнде"нең таныкнамәсендә аның бары тик оберлейтенант булуы әйтелгән иде. Безгә аларны коралсызландырырга гына калды. Әгәр моны эшләмәсәк, хәзер безне хәрби комендатурага, аннан гестапога алып китәчәкләренә шик юк иде. Ни эшләргә? +Барысы да ничектер үзеннән-үзе, күз ачып йомганчы булды. Каушап калган унтер-офицерга усал, үтергеч караш ташлап, мин кесәмнән таныкнамәмне чыгардым да, аны ачып, кискен итеп борыны янында селектем. Ә унтер, аны яхшылап карап та тормастан: "Барысы да тәртиптә, майор әфәнде!" — диде һәм Муса таныкнамәсен алырга үрелде. Минем эчкә җылы кереп китте. +Гитлерчылар безнең яннан киткәч тә, без бер-беребезгә сүз әйтә алмыйча, беравык карашып тик тордык. Мин дә, Муса да болай җиңел генә котылуыбызга ышанмадык. Патруль борылышта күздән югалгач кына, Муса әйтеп куйды: +— Ничегрәк, майор әфәнде?.. +— Ярыйсы... Ә син ничек? +— Ярыйсы шунда... Тәпәләшмичә котылып булмас дип уйлаган идем. Каба яздык бит, ә! +— Ә тәпәләшер идеңме? +— Ул турыда сүз дә булуы мөмкин түгел! Ләкин үзебез моннан ничек ычкыныр идек?.. +Бераз тынычлангач, без бу урыннан тизрәк китү юлын карадык. Икенче монда бервакытта да очрашмаска сүз куештык . +* * * +1943 елның май ае. Фридрихштрассе станциясендә һәрвакыттагы кебек халык кайнап тора. Метро поездларыннан чыккан халык белән бөтен эскалаторлар, керү һәм чыгу урыннары тулы. Көч-хәл белән станция бинасыннан чыктым да, тротуардагы чуен багана янына туктап, урамдагы халыкны күзәтә башладым; өстенә соры костюм, бантына фетр эшләпә кигән кешене күреп калырга тырыштым мин. Кинәт кемдер арттан килеп беләгемнән тотты. Мин борылып карадым. Янымда Муса басып тора иде. +— О, син мондамыни инде! — дидем мин, шатланып. — Ә мин сине халык арасыннан эзлим. +Ул миннән иртәрәк килгән дә менә инде ун минут чамасы тротуар буйлап йөри икән. +— Анда-монда ашыкмасаң, әйдә, берәр җиргә барыйк, — диде ул. +Мин беркая да ашыкмый идем һәм әллә кая барып йөрергә дә кирәкми иде. Чөнки минем кесәдә газеталар да, листовкалар да калмаган иде инде — мин аларны Мариенфельдта ук биреп бетердем. Шулай да сөйләшер сүзләр күп иде. Урам буйлап йөри-йөри яңалыклар белән уртаклашырга керештек. +Сәгать ярымлап акрын гына урам буйлап йөрдек, мин аңа башта Совинформбюро хәбәрләре турында, соңгы көннәрдә булган вакыйгалар хакында сөйләдем. Берме-икеме көн элегрәк комитет урманда Зур Берлинның хәрби промышленность предприятиеләрендә эшләүче көнчыгыш эшчеләре лагерьларындагы яшерен оешманың актив членнары киңәшмәсен үткәрде. Анда яшерен оешма членнары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, предприятиеләрдә диверсион-җимерү эшләре алып бару, корал һәм фашист армиясе өчен сугыш кирәк-яраклары җитештерүне өзү буенча күрсәтмәләр алдылар. Җәлил бу киңәшмә турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңлады. +— Бу чынмы?! — диде ул шатланып. — Чын киңәшмә үткәрдегезме? +— Әйе, нигә чын булмасын? +— Бу бит нахальство, — дип шаяртты ул. — Без озакламый Гитлерның борын астында, ишек төбендә җыелыша башларбыз... Бу бит, шайтан алгыры, шундый тәвәккәллек!.. +— Әйе, әлбәттә, бу тәвәккәллек булды, — дидем мин. — Ләкин без саклану чараларын күрдек. Ул-бу булмады. +Муса хәрби промышленность предприятиеләрендә эшләүче яшерен оешма членнарының практик эшчәнлеге турында күбрәк сөйләвемне сорады. Аңа бу турыда сөйләү өчен мисаллар бик күп иде. Мәсәлән, Мариенфельдтагы Фриц Вернерның хәрби заводы. Анда эшләүче кызларның күбесе Советлар Союзының оккупацияләнгән өлкәләреннән куып китерелгән иде. Алар җимерү эшен шуннан башлыйлар: үзләре үк ясаган пуляларны ял вакытында уборный чокырына сибәләр, әзер әйберләрне, кирәкле материалларны бозалар. Аннары электромоторларны яндырырга, әһәмиятле агрегатларны, станокларны ватарга керешәләр. Шулар аркасында цехлар берничә көнгә эштән чыга, "титр" танкларын, үзйөрешле орудиеләрне һәм башка коралларны эшләп чыгару тукталып тора. Отто Даммлер белән Шток хәрби заводында, Рансдорфтагы авиация заводында, Цоссендагы, Лихтерфельдтагы, Шпандаудагы, Грюнвальдтагы һ.б. урыннардагы хәрби предприятиеләрдә дә шундый ук хәлләр кабатлана. +Вермахт өчен кием тегү фабрикасында эшләүче кызлар англо-америка авиациясе Берлинны бомбага тоту вакытында бу фабрикага ут төртәләр, һәм ул нигезенә кадәр янып бетә. Фронтка җибәрү өчен әзерләнгән кием бәйләмнәре, берничә вагон сукно һ.б. материаллар шул утта янып җилгә оча. Папенштрассе станциясе янына ук урнашкан хәрби заводта эшләүче совет яшүсмерләре 1943 елның 3 мартына каршы төндә Берлинны бомбага тоту вакытында цехны яндыралар, һава тревогасы башлану белән немецлар бомбадан саклану урыннарына качып бетәләр, ә егетләр, цехта ягулык һәм майлау материаллары белән тулы савытларны аударып, якын кварталларда бомбалар ярыла башлагач, ал арга ут төртәләр. Цех бомба төшкәндәй бик каты яна. Ут төртеп яндыру мөмкинлеген немецлар башларына да китермиләр, цехларның бары тик кирпеч стеналары гына ыржаеп кала. +— Син сөйләгәнне тыңлаганда, — диде Муса җилкенеп, — шулар турында уйлыйм: безнең партия, Совет власте менә нинди кешеләрне тәрбияләп үстерде! Бу бит, шайтан алгыры, батырлыкның да ниндие! Аңа каршы берни дә киртә була алмый! Бер уйлаганда, ачлыктан хәлсезләнгән, карарга да куркыныч дәрәҗәдә ябык бу кешеләр берни дә эшли алмаслар кебек... Фашист этләре күпме мыскыллыйлар, күпме газаплыйлар, тыңлаучан коллар итәргә телиләр, ә алар бирешмиләр, алай гына да түгел, дошманга птундый ударлар ясыйлар!.. Кайда диген әле син?.. Берлинның үзендә! +Муса легион урнашкан шәһәрдә дә хәрби промышленность предприятиеләренең булуын һәм аларда хәрби әсирләр эшләвен әйтте. +Мин аңа тиз көндә газеталар һәм листовкалар китерергә сүз бирдем. +— Газеталар күбрәк кирәк, — дип сүзен дәвам итте Муса. — Үзең беләсең, кешеләр белән аралашу өчен газета бик яхшы чара. Безгә хыянәтчеләргә караган кебек карыйлар, ышанмыйлар, һәрберсенә кем икәнлегеңне, ни эшләвеңне аңлатып йөреп булмый бит. +— Ә кем икәнлегеңне белгәч, чын дус булып әверелә алар. +— Ничек моны белдерәсең? Алар синнән кача бит! +— Артларыннан йөгерергә кирәк , — дип шаярттым мин. — Андый кешеләрне ычкындырырга ярамый. Андый яшерен оешма өчен менә дигән кешеләр. Менә мин, мәсәлән, алар йөземә төкерсәләр дә, артларыннан калмыйм. Синең әле йөзеңә төкергәннәре юктыр. +— Юк, ул нәрсәнең әлегә булганы юк, әмма булуы мөмкин. +— Әйе, бик мөмкин! +* * * +Май урталарында гестапо агентларының минем арттан эзәрлекләве көчәйде, шул сәбәпле Берлин комитеты мине мөмкин кадәр тизрәк Берлиннан озату турында карар кабул итте. Бушманов мине, бантка кайбер иптәшләр белән берлектә, көнчыгышка җибәрүне оештырды. Төп максат — Мәскәүгә барып җитү һәм совет командованиесе, разведка органнары белән Берлин яшерен оешмасының бәйләнешен урнаштыру, ә юлда, Көнчыгыш Пруссиядә, Литвада, Белоруссиядә яшерен оешманың терәк пунктларын оештыру иде. +Юлга чыгарга берничә көн кала Муса Җәлил белән соңгы кабат очраштык. +— Синең өчен бик шат мин, — диде Муса дулкынланып. — Бәлки, бер ай да үтмәс, син безнекеләр янында булырсың! Уңышлы юл телим. +Минем шартлы сигналым буенча (фуражкамны төзәтеп куйдым) Федор Чичвиков безнең янга килде. Мин аларны таныштырдым. Өчебез дә бергәләп станция астына төштек һәм җир асты коридоры буенча шәһәргә чыктык. Юлда барганда, Муса "Идел-Урал" редакциясендә эшләүче иптәшләрнең көнчыгыш эшчеләре лагерьлары белән бәйләнеш урнаштырулары һәм аларда да яшерен группалар оештырылуы турында сөйләде. Папенштрассе станциясеннән ике километрлап киткәч, ниндидер бер тыкрыктагы уборныйда газеталарны һәм листовкаларны аңа бирдем. Аннары тагын бераз урам буйлап йөрдек тә, мин ал арның икесен калдырып китеп бардым. +...18 майда мин Берлиннан киттем. Июльдә Берлин комитеты членнарын кулга алганнар. Мин максатыма барып җитә алмадым — Литвада герман контрразведкасы кулга алды һәм, Берлинга китереп, үзәк гестапога тапшырды. Татар легионындагы кулга алулар турында мин хәзер генә, үзәк гестапода очраклы рәвештә Муса белән очрашкач кына белдем. Хәлләр без күз алдына китергәнгә караганда да җитдирәк икән. +Хәзер инде мин беләм: Муса безнең белән бер үк төрмәдә. Ләкин әлегә кадәр минем аны күргәнем юк иде. Минем камера тәрәзәләре тоткыннар прогулка ясый торган ишегалдына карый, ләкин ул анда бер дә күренмәде. Бәйләнеш урнаштыру бик кыен, чөнки Муса камерасы беренче катта, ә минем камера иң өске катта иде. Бу очрашудан соң да мин тәрәзәдән күземне алмадым. Шулай да ул һич күренмәде. +Вакыт узды, безне тикшерү эшләре бетүгә якынлашты. Менә 1943 елның октябрь урталарында мине төрмә мунчасына китерделәр. Мунча беренче катта булып, анда егермеләп тоткын юына иде. Кайберләре инде киенәләр, кайберләрен надзирательләр камераларына озаталар. Киенүчеләр арасында Мусаны күреп алдым. Ул мине күрде дә урыныннан кузгалып куйды. Ләкин минем артта надзиратель бар иде. Ул, таеп китеп, көчкә егылмый калган кешедәй шып туктады да бүтәннәргә сиздерми генә күз кысты. Мин, аның янындагы эскәмиягә килеп, ашыкмый гына ботинка бавын чишәргә керештем. Надзирательләргә сиздермәстән, бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен сораштык. +— Нинди яңалыкларыгыз бар? — диде ул. +— Сөенерлек нәрсә юк... +— Тышта һава һаман начарлана бара. Безнең якта җылылык булмас инде, тиздән көчле салкын чыгарга тора... Сездә дә климат әйбәт түгел бугай, — диде Муса, икенче тапкыр эчке күлмәген кия-кия. Саубуллашканда без берберебезгә ахырга кадәр күңел көрлеге теләдек. Аны надзиратель алып китте. +Сизенүебез дөрескә чыкты. Ике атна да үтмәде, миңа һәм минем сигез иптәшемә гестапо тикшерүчесе үлем карарын белдерде... Без моңа күптән әзер булсак та, язмышның соңгы чиге килеп җитүен белү, аны көтеп яшәү җиңел булмады. Әмма Ватан файдасына азмы-күпме эш күрсәтүебез белән без шушы иң авыр моментта да горурландык, бу безгә рухи көч бирде... +(/Кихсшл '&сС<аМсш&(а +флшист тоткынлыгында +Яшерен үзәк заданиесе буенча мин, эсэсчыларның тәкъдимен кабул итеп, совет хәрби әсирләре арасында "пропагандист" булып йөри башладым. Минем бурыч — яшерен оешмалар, төркемнәр белән элемтә урнаштыру, әсирләрне фронттагы хәлләр белән таныштыру һ.б.лар иде. +Беркөнне Берлинда бомбага тоту башлангач, мин бомбадан саклану урынына эләктем. Анда ике рус кешесен очраттым. Сүз ара сүз китеп, берсе үзен Мәскәүдән икәнлеген белдерде, ләкин кем икәнлеген, исемен дә, фамилиясен дә әйтмәде. Башта мин аларны заводта эшләүче гражданский кешеләр дип белдем. Бу кешеләр рус газетасы редакциясенә барырга ниятлиләр иде. +Конспирация кагыйдәләренә буйсынып, мин алар белән артык сүз куертудан тыелдым, ләкин тагын очрашырга, бу юлы төрмәдә, Тегель төрмәсендә очрашырга туры килде. Алар Симаев белән Алишев булып чыктылар. Минем яшерен рус оешмасы әгъзасы икәнлегемне белдергәч, без якынрак танышып киттек. Менә шуның өчен дә Симаев соңрак миңа Муса Җәлил шигырьләре язылган блокнотны ышанып тапшырды. +...1943 елның декабрендә, иртән, төрмәдән прогулкага чыгарылганда, мин ялгыз тоткын ябыла торган күрше камера ишегендә инде бүтән карточка эленгәнен һәм анда Маршалковский фамилиясе язылганын күрдем. Бу кеше белән очрашуым минем киләчәк язмышымда да зур роль уйнады. Ул немец телен бик яхшы белгән совет офицеры иде. 1941 елда ул командованиенең күп кенә җаваплы махсус заданиеләрен үтәгән һәм шулар өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. 1916 елның 16 февралендә Одесса шәһәрендә туган Маршалковский махсус задание белән Одесса тирәсенә немец тылына яшерен оешмалар белән элемтә урнаштыру өчен җибәрелә. Әмма хыянәтчеләр аны фашистларга тотып бирәләр. Бик нык җәзалап, гестапода аңардан сорау алалар. Берничә мәртәбә аны атарга дип алып чыгалар, хөкем карары укыйлар һәм, башыннан әзрәк кенә өскәрәк залп биреп, яңадан камерага кертеп ябалар. +Совет разведчигы белән гестапоның югары чиновниклары да кызыксына: ул самолет белән Берлинга озатыла. Судка кадәр Альберт Маршалковский Моабит төрмәсендә утыра. Анда ул Муса Җәлил һәм аның иптәшләре белән очраша. Аны Тегель төрмәсенә үлемгә хөкем иткәннән соң китерәләр. Соңрак, 1944 елның язында, мин җәлилчеләр белән таныштым. Альберт миңа алар белән якыннанрак аралашырга ярдәм итте. Ул Муса Җәлилнең Беренче май турындагы шигырен немец теленә тәрҗемә дә иткән булган икән. Маршалковский Муса Җәлил турында бик җылы итеп сөйләде. Алар прогулка вакытында очраша торган булганнар. "Ул — тыйнак һәм олы җанлы кеше" — Маршалковский Муса Җәлил турында шулай диде. +1943 елның декабрендә мин капитан Русанов белән таныштым. Ул беренче катта 2 нче номерлы бер кешелек камерада утыра иде. Безнең камералар "Г" хәрефе формасындагы төрмәнең ике як-ягында булып, мин үзем утырган 523 нче камерадан аның тәрәзәләрен генә күрә идем. Безнең беренче танышуыбыз ул "Йзге сугыш" җырын җырлап торганда, ишектәге тимер челтәр аша гына булды. +Беренче очрашуда (1944 елның марты), бомбага тоту вакытында, ул безнең төрмәдә бер төркем совет татарлары утыруы турында сөйләде. Алар арасында татар шагыйре Муса Җәлилнең дә булуын әйтте. Мин бу хәбәрне ишетеп нык дулкынландым. Җәлилне мин татар поэзиясе вәкиле буларак сугышка кадәр үк белә идем бит. +Русанов миңа бу татардан да көчлерәк кешене күргәне юклыгы турында сөйләде. Җәлил үзен үлем көтәсен белгәне хәлендә дә нык торган. +Бервакытны — бу 1944 елның язында булды — безне төрмәнең өченче катындагы мунчага алып бардылар. Мунча ике-өч кеше сыярлык душ бүлмәләреннән гыйбарәт иде. Салкын төрмә душында һәр кешегә бирелгән биш-ун минут вакыт эчендә тәнгә каткан керне юып бетерү мөмкин түгел. Шулай да мунча, прогулкалар һәм бомбага тоту вакытлары кебек үк, камералардан беразга гына булса да чыгып торырга, дуслар белән очрашырга, ышанычлы тоткыннар белән танышырга мөмкинлек бирә иде. Шунда мин Әхмәт Симаев белән таныштым. +Әле дә күз алдымда тора: үлем турында гадәти нәрсә кебек бик тыныч итеп сөйли иде ул: +— Ялгыз камераларда утырган дусларым белән күрешәсе иде, — диде Симаев, авыр сулап, һәм, ярым пыт ылдап, Тегель төрмәсендә Казан татарларыннан 12 кеше утыруы, ал арның Германиягә каршы җимерү эше алып баруда гаепләнүләре турында сөйләде, үлемгә хөкем ителгән бу төркемдә танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең дә булуын, аны Мәскәүдә чакта ук белгәнлеген әйтте, Симаев сугышка кадәр башкалада яшәгән һәм эшләгән. 1942 елда безнең командованиенең махсус заданиесе белән дошман тылына җибәрелгән. +Мин Әхмәткә 1943 елның җәендә бомбадан саклану урынында очрашуыбызны исенә төшергәч, ул берничә иптәше белән татар телендә чыга торган газета редакциясендә эшләгән булуын әйтте. Алар анда рус һәм татар телләрендә листовкалар бастыруны җайга салганнар. Листовкалар хәрби әсирләр, легионерлар һәм Берлинда яшәүче гражданский кешеләр (Украинадан һәм Белоруссиядән куып китерелгән) арасында пропагандист булып йөрүчеләр тарафыннан таратылган . +— Ләкин уңышсызлыкка очрадык, һәм менә без монда — Тегель төрмәсендә. Без азатлыкны күрү бәхетенә ирешә алмасак та, бүтәннәр бу көнне күрерләр, әлбәттә, — дип, борчылуын уртаклашты Әхмәт. — Бу палачлар кулыннан үләсе килми, әтәч кебек муеныңның борып ташлануын көтү җиңел түгел. Хәбәр җибәрә алмый үлүе бигрәк тә авыр. Сиңа ни булганын туганнарың да белмиләр бит. +Душтан соң Симаев кулын биреп бик җиңел саубуллашты. +Әхмәт белән мин тагын берничә мәртәбә күрештем. Бүтән җәлилчеләрне дә күрдем. Күп вакыт бу күрешүләр баш иеп исәнләшүдән ары узмый иде. +Бу очрашулар турында мин капитан Русановка сөйләдем. Русанов чыннан да Берлинда зур яшерен оешма булуын әйтте. Аның сөйләве буенча, 1943 елның җәендә бу оешма бик зур уңышсызлыкка очраган, оешманың уннарча членнары кулга алынган. Аларның кайберләре Гитлер министры Альфред Розенберг кул астындагы Көнчыгышта оккупацияләнгән өлкәләр министрлыгы каршындагы рус комитетында эшләгәннәр. Шулардай чыгып, мондый нәтиҗә ясадым: димәк, минем кулга алынуым да шушы уңышсызлыкка бәйле икән... +Соңрак, бер очрашу вакытында, Әхмәт Симаев бу уңышсызлык турында киңрәк сөйләде. Алишев та аның сөйләгәнен дөресләде. 1943 елның августында газета редакциясендә яшерен оешманың Берлиндагы бер группасын кулга алалар. Анда Симаев, Алишев, Булатов, Шабаев һ.б.лар була. Ал арны кинәттән, Совинформбюро сводкасын тыңлаган чакта, кулга алалар. Дистәгә якын гестапочылар алар бүлмәсенә бәреп керәләр. Яшерен оешма членнарын бик җентекләп тентиләр. Сводканы язып алган кәгазь дә, оешма членнары үзләре җыйган радиоалгыч та гестапо кулына эләгә. Кулга алынган патриотларны гестапода җир астындагы камераларга ябалар. Бу "таш капчыклар"да алардан гестапочылар сорау алалар, җәзалыйлар: кыйныйлар, ачлыктан, сусаудан интектерәләр. +Көннәрнең берсендә Әхмәтне бер бүлмәгә сорау алырга алып керәләр. Бүлмәдә урындыкта танымаслык дәрәҗәдә кыйналган Муса утыра. Әхмәт гаҗәпләнми дә, югалып та калмый, дустына карап, сизелер-сизелмәс кенә елмая һәм башын селки. +— Бу әфәндене беләсезме? — дип сорый тикшерүче Симаевтан. +— Әлбәттә. Бу иптәш белән без лагерьда бергә утырдык, ә аннары Берлинда бергә эшләдек. +Аннары яшерен оешманың эшчәнлеге турында алардан сорау алу башлана. Әмма гестапочы үз дигәненә ирешә алмый. +Сорау алу белән гестапо шефы палач Мюллер шөгыльләнә. Совет кешеләренең, элеккеге солдатларның, яшерен оешмага катнашучы коммунистларның берни дә әйтмәячәкләрен ул яхшы белә. Гестапо шефы үзенең яраткан алымын — әсирләрнең психикасына тәэсир итү алымын кулланып карарга ниятли. +— Юкка гына сез, әфәнделәр, үзегезне герой итеп күрсәтергә, Ватаныгызның патриоты булырга тырышасыз, — дип мөрәҗәгать итә ул Муса белән Симаевка. — Россия сезнең батырлыкка бәя бирер дип уйлыйсызмы әллә? +— Без үз бурычыбызны — совет солдаты бурычын үтәдек, — дип җавап бирә Муса. +Мюллер тыныч кына сүзен дәвам итә: +— Беркатлы кешеләр сез, ахмаклар! Ачыктан-ачык әйткәндә, сез хыянәтчеләр, мөртәтләр: әсир булып төштегез, үз теләгегез белән фюрерга хезмәткә кердегез. Моны кире кага алмассыздыр дип уйлыйм. Ватаныгызга кайту юлы сезнең өчен юк, ул мәңгегә бикләнгән: хыянәтчеләрне анда дар агачы, пуля көтә, ә гаиләгезне репрессиягә тартачаклар. Сүз уңаеннан шуны да әйтим әле: бездә сезнең яктан, дөресрәге, элек сезнең як булган илдән алынган кайбер рәсми белешмәләр бар... +Мюллер рус телендәге бер газетаны ала да, андагы бер хәбәргә бармагы белән төртеп, Җәлилгә күрсәтә: +— Укыгыз. Бу совет командованиесе белдерүе. +Хәбәрдә бер төркем Казан татарларының политрук Җәлил җитәкчелегендә пленга бирелүләре, татар легионында хезмәт итүләре, Татарстанны азат итү өчен Советларга каршы сугышырга фронтка китәргә әзер торулары турында язылган була. Хәбәр зур хәрефләр белән басылган түбәндәге сүзләр белән тәмамлана: "Кабахәт хыянәтчеләргә хурлык! Аларны совет халкының каты җәзасы көтә!" +Мюллер, алар йөзендә югалып, куркып калу билгеләре күрергә исәпләп, дикъкать белән күзәтеп тора. +— Менә сезгә Ватанга тугры хезмәт итү, — ди ул, "Ватан" сүзенә басым ясап, — ә сез үзегезне герой, Ватанның нык уллары итеп күрсәтергә тырышкан буласыз. +— Алдыйсыз, шеф әфәнде! Бу ялган язу, без аңа ышанмыйбыз. Без совет кешеләре булдык һәм совет кешеләре булып калырбыз. Сатып ала алмассыз! — дип җавап бирә Муса. +Бер ай буена коточкыч җәзалаулардан, провокацияләрдән, күзгә-күз очрашулардан соң, җәлилчеләрне, Моабит төрмәсенә китереп, төрлесен төрле камераларга ябалар. Кыска прогулкалар вакытында дуслар, үзара очрашып, сорау алулар вакытында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклек турында сүз куешалар. Ә сорау алуга аларны бик еш чакырып торалар. Кайвакыт сорау алудан соң Моабитка кайтарып тормыйлар, чираттагы "профилактика" өчен гестапода калдыралар. Ә гестапочылар тоткыннарның көчләрен бетерергә, сәламәтлекләрен какшатырга, акылдан язу дәрәҗәсенә җиткерергә тырышалар. Ашамлык белән теңкәләренә тию — сорау алу вакытында иң яраткан алымнары иде. +Гестапочылар Моабиттан гестапога бару юлын да мораль җәза бирү алымы итеп файдаланалар иде. Юлда барганда, тоткын тәрәзәдән балаларны, хатын-кызларны күрсен өчен, машинаны метро янында туктатып торалар. Бу картинаны, бу тыныч тормышны күреп, тоткын үз семьясын исенә төшереп, яшәүгә теләге уяныр дип исәплиләр. Сорау алу вакытында алар тормышны саклап калу, күп кенә уңайлыклар тудыруны вәгъдә итеп, бу картинаны көчәйтәләр. +Әмма гестапочылар берни белән дә совет кешеләренең ихтыярын сындыра алмыйлар. Җәлил һәм аның иптәшләре, бер-берсенә мораль көч биреп, көрәшне дәвам иттерәләр. Муса төрмәдә дә үз группасының рухландыручысы була. Маршалковский җәлилчеләрнең Моабитта үз-үзләрен ничек тотулары турында сокланып сөйләде. +Ярты елга якын, 1944 елның февраль ахырына кадәр дәвам иткән тикшерүдән соң, җәлилчеләр группасын Берлиндагы Моабит төрмәсеннән Дрезден шәһәренә озаталар. +Берлиннан аларны ябык машиналарга бикләп алып китәләр һәм Дрезденда аерым, бер кешелек камераларга ябып куялар. Монда аларның һәрберсенә немец рейхына каршы җимерү эшләре алып барулары әйтелгән гаепләү карары бирелә. Гаепләү карарында күрсәтелгәнчә, аларның җимерү эше "Идел-Урал комитеты"нда, Идел татарлары легионында яшерен оешма төзүдән, легионерларны кулларындагы коралларын Гитлерга каршы борырга чакырып, листовкалар чыгарудан гыйбарәт булган. +Җәлилчеләрне совет командованиесе тарафыннан җибәрелгән шпионнар итеп, Германиядәге коммунистлар, эшчеләр белән яшерен эш алып барулары өчен гаеплиләр. +Суд утырышына җәлилчеләрне сәгать 9га китерәләр. Алар анда барысы бергә очрашалар. Бу очрашу алар өчен зур шатлык була. Тимер белән богауланган тоткыннарга, физик зәгыйфьлеккә, хәлсезлеккә карамастан, бу очрашу ихтыяр көчләрен ныгытырга ярдәм итә. Бер-берсенең дусларча карашы, якын итеп сәламләве ал арга көч бирә. +Прокурор үзенең гаепләү речендә җәлилчеләрне, герман командованиесенең "зур ышаныч" күрсәтүеннән файдаланып, рейхка каршы җимерү эше алып барган бандитлар төркеме дип күрсәтергә тырыша. Ул тоткыннарга үлем җәзасы бирүне таләп итә. Судьяларның: "Үзегезне гаепле дип саныйсызмы?" — дигән соравына каршы, җәлилчеләр үзләрендә бернинди гаеп булмавын, Ватан каршындагы бурычларын гына үтәүләрен әйтәләр. Судка (аларны Югары империя хәрби суды хөкем итә) ак эмигрант комитеты калдыклары һәм "нейтраль" ил булган Төркия вәкилләре дә катнаша. +Муса үз группасы исеменнән соңгы сүз белән чыгыш ясый. Ул Германиягә хыянәт итүчеләр алар түгел, ә Гитлер кликасы икәнлеген әйтә. +— Без шуның белән горур, — ди Җәлил, — фашизмны тар-мар итү эшенә үзебездән кечкенә генә булса да өлеш керттек һәм без бу көрәшне дәвам иттерә алмавыбызга үкенәбез. Элек сез, төрле ялган кәгазьләр күрсәтеп, безне хыянәтчеләр дип атадыгыз. Хәзер үзегез дә күрәсез, бу маташуларыгыз сабын куыгы кебек шартлады. Тикшерүчеләрдә безгә каршы бернинди дәлил дә юк иде, шуңа күрә алар безгә яңа "гаепләү" — безнең командование белән бәйләнешкә керүне, шпионажлыкны тактылар. Ләкин бу дөрес түгел. Без беркем белән дә бәйләнешкә кермәдек. Дөрес, моны башкара алмавыбыз бик кызганыч. Без — совет кешеләре, һәм без Ватан алдындагы бурычыбызны үтәдек. +Җәлилнең речен берничә мәртәбә бүлдерәләр, аны мыскыллыйлар һәм, болар большевиклар пропагандасы, дигән сылтау белән аңа сөйләп бетерергә ирек бирмиләр. +Хөкем карары укылгач та, бу батыр кешеләрнең бер генә мускулы да калтыранмый, бары тик ал арның йөзләре генә тагы да кырыслана төшә. +Җәлилчеләрнең бер генә таләбе була: ал арның исемнәрен Ватан белергә тиеш! Судья җәлилчеләрнең соравына каршы киная белән аларны фюрерга хезмәт иткән хыянәтчеләр итеп кенә белдерәчәкләре турында әйтә. "Җәлилнең рече һәрберебезне рухландырды, — дип сөйләде соңрак Әхмәт Симаев, — безгә көч өстәлгәндәй булды, без Ватан алдындагы бурычыбызны үтәү белән горур идек". +Минем Җәлил белән танышуым ничек булды соң? +Ничектер беркөнне безгә икенче каттан узарга туры килде. Монда җәлилчеләр утыралар иде. Аларның камералары ишегенә дә бүтән ишекләрдәге кебек үк: фамилияләре, исемнәре, милләтләре, дине һәм тикшерүченең исем-фамилиясе язылган табличка (без аларны "теге дөньяга визит карточкалары" дип атый идек) кадакланган иде. Татар иптәшләрнең бу карточкалары кызыл карандаш белән әйләндереп алынган һәм, ялгышмасам, ал арга өч тәре төшерелгән булып, бу — үлемгә хөкем ителгән дигән сүз иде. +Прогулкадан шул ук юл белән кайтканда (без йөзгә якын тоткын идек, шуңа күрә бер сакчы шактый еракта артта калды, ә икенчесе тоткыннарны камераларга таратып йөрде), мин тиз генә бер камера ишегендәге күзәтү өчен ясалган кечкенә тишекнең каплавычын ачып карадым. Өстәл янында бер кеше утыра иде. Каплавыч бернинди тавышсыз ачыла, шулай да тоткыннарның һәрберсе моны ниндидер инстинкт белән сизә һәм әйләнеп карый иде. Бу юлы да шулай булды: өстәл янында утырган кеше шунда ук борылып карап мине күрде. Аннан соң ул ни эшләгәндер, белмәдем, миңа интек яныннан китәргә туры килде. Бу камера 112 ме, 114 ме номерлы иде, тоткынның карточкага язылган фамилиясен укырга өлгерә алмадым. Соңрак мин бу турыда Симаевка сөйләгәч, ул бу камерада Муса утыруын әйтте. +Бервакыт параша чиләген чыгардым да (без аны камера алдына куя торган идек), тирә-ягыма каранып, астагы катка күз салдым. Нәкъ шул вакытта икенче каттагы Муса камерасы ачылды: ул да үз чиләген чыгарып куйды. Мусаның аяклары да, куллары да богаулы иде. Мин аңа дәштем һәм: "Эшләр ничек?" — дип сорадым. Ул: "Начар түгел, һәрхәлдә фюрерныкына караганда яхшырак", — дип җавап бирде. Шул вакытта сакчы килеп җитте, кычкырырга, сүгенергә кереште. Муса аңа нәрсә диптер җавап бирде, аннары богаулы кулларын, саубуллашу билгесе итеп, югары күтәрде, һәм камера ишеген аның артыннан шартлатып бикләп куйдылар. +Икенче вакыт прогулкадан кайтканда тагын бер күрдем. Ул камера ишеге төбендә йөри иде. Муса бик ябык, ләкин күңеле көр иде. Ул Симаевны яки аның бүтән иптәшләрен күрү-күрмәвем белән кызыксынды. Аннары үзенә үлем карарының копиясен тапшырулары турында әйтте. Әмма әңгәмәне дәвам иттерә алмадык, арттан сакчылар киләләр иде. +Бу татар шагыйре белән тагын бер очрашуымны хәтерлим. Сак астында мин баскычтан төшеп киләм (мине допроска илтәләр иде) миңа каршы камерадан бер тоткынны алып чыктылар. Аның белән тигезләнгәч, мин күтәрелеп карадым. Ул Җәлил иде. Шундый якын, янәшә генә Җәлилне беренче мәртәбә күрүем иде. Сакал-мыек астыннан да аның йөзенең аклыгы сизелеп тора. Ә күзләре! Эчкә баткан күз кабаклары астыннан алар кара күмер кебек ялтырыйлар. Кара чәчләренә кырау төшкән. Кара төстәге костюм ябык тәнендә капчык кебек эленеп тора. Богаулы кулларын күкрәгенә куеп, ул әкрен генә атлап бара — аңа богаулар комачаулый иде. Без үзара сәламләшеп уздык. +Соңрак мине төрмәнең бүтән ягына урнаштырдылар. Шунда мин берничә тапкыр аның иптәшләре белән сөйләшүен ишеттем, хәтта аның белән үзем дә сөйләштем. +Әхмәт Симаев һәм Алишев белән очрашуларның берсендә, алар Җәлилнең аерым кәгазь кисәкләренә шигырьләр язуын һәм бу шигырьләрнең зур кыенлык белән ышанычлы кешеләр аша бирелүен сөйләделәр. Әгәр бу мөмкинлек бул маса, Муса рәшәткәле тәрәзә аша үз шигырьләрен дусларына сөйләгән, ә дуслары аны язып алганнар. Мондый хәлләр гадәттә һава тревогалары вакытында булган. Шуңа күрә дә шагыйрьнең төрмәдә язылган шигырьләренең барысы да безгә кайтып җитмәгән булуы бик табигый. +Җәлил шигырьләре камерадан камерага күчеп яттан өйрәнелделәр, алар рус теленә, хәтта немец теленә тәрҗемә ителделәр. Бер факт хәтеремдә. Муса Беренче майга багышланган бер шигырен дусты Абдулла Алишка җибәргән. Аннары бу шигырь Русановка эләккән, ә Русанов аны безгә җибәрде. Минем күрше камерада утыручы Маршалковский бу шигырьне немец теленә тәрҗемә итте. Бу тәрҗемә белән мин берничә немецны һәм чехны таныштырдым. Алар, бу шигырьнең үлемгә хөкем ителгән, һәр көн үлем җәзасы көткән кеше язганын белгәч, бик нык гаҗәпләнделәр. Шигырьдәге фашизмны җиңүгә, яз килеренә ышанычны, Ватанга мәхәббәтне әйтеп бетерү мөмкин түгел! Бу шигырьне укыганнан соң, без үзебезне батыррак, көр күңеллерәк итеп хис иттек. Капитан Русанов Җәлил белән берничә тапкыр очрашкан, Муса шигырьләреннән өзекләрне ул безгә яттан укый иде. Аларның берсе "Юату" исемле: +Килер ул көн, дускай, тик борчылма, +Бары өметең сүнә күрмәсен! +Алыштырыр Казан Кремле +Тиздән шакшы мыррман төрмәсен. +Бу шигырь турында шулай ук Рушат Хисаметдинов та искә ала — ул бу шигырьне иптәшләреннән күчереп алган. +Соңгы тапкыр мин Җәлил белән (бу 1944 елның июль ахыры яки август башлары иде) һава тревогасы вакытында сөйләштем. Без фронт хәлләре турында фикерләребез белән уртаклаштык. Элекке сөйләшүләр вакытында ул мәзәкчән була торган иде, бу сөйләшүдә туганнары турында, Казан турында искә алды. +— Дуслар! — дип эндәште ул тоткыннарга рәшәткә аша. — Безне озакламый алып китәчәкләр. Җиңү көненә кадәр яши алмавыбыз бик кызганыч. Ә бу көн ерак түгел инде. Мин сездән бернәрсә турында үтенәм: азат ителү көненә кадәр яши алсагыз, совет кешеләренә безнең турыда гына түгел, Гитлер тоткынлыгында фашизмга каршы көрәшүчеләрнең, Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булганнарның барысы турында да сөйли күрегез. Тоткыннарның үз Ватаннарына соңгы чиккә кадәр турылыклы булулары турында әйтегез. Бу сезнең антыгыз булсын. +Аннары ул үзенең дуслары белән татарча сөйләшергә кереште, ләкин тиздән әңгәмә тукталды, чөнки тревога бетте. +Моннан соң берничә көн үткәч, бер иптәшкә язулы кәгазь бирергә тырышуым өчен надзирательләрдән миңа бик нык эләкте. Төрмәдәге амбулаториягә барырга мәҗбүр булдым. Анда без, гадәттә, дуслар белән еш кына очраша торган идек. Мин анда чиратта торган Әхмәт Симаевны күреп алдым. Ул да мине күрде һәм чиратка бергә басарга кирәклеген белдереп ишарә ясады. Инглиз һәм бераз француз телен белүем бүтән илләрдән булган тоткыннар белән аңлашырга ярдәм итте. Алар ярдәмендә мин, сакчыларга белдермичә, Симаев белән янәшә чиратка баса алдым. Ул миңа үлем +Мыррман — герман, фашист мәгънәсендә. карарын раслау килгәнлеген һәм аларны җәзага илтергә тиешлекләрен әйтте. Аннары үзендә Җәлилнең кечкенә шигырьләр дәфтәре булуын, аны элемтәче Николай аркылы капитан Русановка бирергә кирәклеген белдерде. (Николай сугыш башында ук пленга эләккән. Ул Тегельдә җыештыручы эшен башкара, парашаларны чистарта, азык өләшә иде.) Әхмәт бу дәфтәрне бары тик Русановка тапшыруымны үтенде. Русанов аның кемгә тапшырылырга тиешлеген белә, диде, дәфтәрнең төрмә сакчылары кулына эләкмәскә тиешлеген кат-кат кисәтте. +Бу соңгы очрашу вакытында мин Симаевтан үз язмышыннан зарлану, аңа авыр булу турындагы сүзләрне ишетмәдем. Киресенчә, ул, минем исән калачагымны әйтеп ышандырырга, юатырга тырышты. +— Әгәр исән калсаң, — диде ул, — безнең ни өчен көрәшүебез, ни өчен һәлак булуыбыз турында сөйлә. Мин үләчәгемә бер дә кайгырмыйм. Дошманны җиңү өчен аз эшләнгән булуы гына кызганыч. Мин уйлыйм: безнең фашист тоткынлыгында көрәшебез турында Ватаныбыз һәм совет халкы белер. Без Ватаныбызга ахыргача бирелгән кешеләр булдык. Безнең намусыбыз саф һәм туганнарыбызга, улларыбызга безнең өчен оялырга туры килмәс. Минем десантник дустым, бәхил бул! Үзең дә нык тор, иптәшләреңнең дә рухын күтәр. Җиңү безнең якта булыр! +Мин бу якын, батыр дустымның соңгы киңәшләрен, сүзләрен тыңлаганда, күз яшьләремне көчкә тыеп тордым. +Бераз вакыттан соң мин җәлилчеләр группасын Шпандау төрмәсенә алып китүләре һәм анда җәзалап үтерүләре турында ишеттем. Әхмәт Симаевның һәм Муса Җәлилнең соңгы, үлем алдыннан әйткән үтенечләрен үтәдем. Дөрес, Җәлил блокнотын капитан Русановка тапшыра алмадым, кызганычка каршы, мине түбән бүлеккә күчерделәр, ә капитанны каядыр алып киттеләр. +Әйе, бу авыр югалтулар вакыты иде. Минем күп кенә дусларым һәлак булды. Минем иң якын дусларымны: Альберт Маршалковскийны, Муса Җәлилне, Әхмәт Симаевны, Абдулла Алишны һәм ал арның иптәшләрен, капитан Русановны, чехны һәм башка батырларны җәзалап үтерделәр. +Камерада үзем генә чакта Муса Җәлил шигырьләре язылган дәфтәрне алып карыйм, әмма укый алмый идем. Бу бик кечкенә, 9x7 зурлыгындагы, соры һәм сары төстәге, әйбер төрә торган кәгазьләрдән тегелгән соры катыргы тышлы блокнот иде. Блокнот битләрендә гарәп хәрефләре белән язылган сүзләр тезелгән иде. Барлыгы утыз биткә якын иде, мөгаен, анда кырыкка якын шигырь булгандыр. Беренче биттә гарәпчә нәрсәдер язылган, ә өстә нәрсәдер сызылган иде. Дәфтәрнең ахыргы битендә Мусаның васыяте һәм үлемгә хөкем ителгән иптәшләренең исемлеге язылган. Алардан тыш Әхмәт Симаев тарафыннан язылган язу һәм аның адресы бар иде. +Җәлилнең бу дәфтәрен саклап калу өчен күп кыенлыклар күрергә туры килде. Чөнки тентүләр бик еш булып тора иде. Әмма иптәшләр бу турыда алдан хәбәр бирәләр, һәм бу блокнотны саклап калу өчен төрле хәйләләр корырга туры килә иде: ятак астына яшерә, тәрәзәдәге рәшәткәгә бәйләп куя идем һ.б. +Бервакыт шулай да минем саксызлыгым аркасында блокнот сакчы кулына эләкте, ә ул бүлек начальнигына тапшырган. Ләкин ул начар кеше булып чыкмады, мине үз янына чакырды һәм бу дәфтәрдә ни турында язылуын, анда фюрерга каршы сүзләр юкмы, дип сорашты. Мин бу язуларның шәхси көндәлекләр булуын һәм анда фюрерга каршы бер сүз дә булмавын әйттем. "Ә без аны гестапога бирсәк?" — дип сорады ул. Мин аңа тыныч кына, сезнең ихтыярда, дип җавап бирдем. Хәер, мин белә идем: мондый эш өчен аларның үзләренә дә эләгәчәк. Төнлә белән фельдфебель Генрих минем камерага кереп блокнотны тапшырды һәм миңа саграк булырга киңәш итте. Соңрак Генрихны бер немец коммунистына качарга ярдәм итүе өчен аттылар. +1944 елның ахырында, Америка авиациясенең тоташ бомбага тотуы вакытында төрмәгә ярты тонналы бомба эләккән вакытта, М.Җәлил блокноты минем белән бергә һәлак була язды. Безнең яктагы тоткыннарның күбесе (өч йөзгә якын кеше) ул вакытта һәлак булды. Мин контузия алдым, җимерекләр астында калдым, шулай да исән котылдым. 1945 елның гыйнварында мине, төрмә-крепостька күчереп, гомуми камерага яптылар. +8 майга каршы төндә Шварценбергтан ерак түгел урында (Цвиккаудан көньяктарак) совет гаскәрләре безне әсирлектән азат иттеләр. Мине Шварценбергтан кайдадыр көнчыгыштарак урнашкан фильтрацион җыелу пунктына озаттылар. Бу урынның исемен, кызганычка каршы, хәтерли алмыйм. Әмма безнең янга, элек хәрби әсирләр булган кешеләр янына килгән майор белән әңгәмә аермачык истә калган. Ул шунда әсирлектә һәлак булган офицерларның документларын һәм әйберләрен тапшыруны сорады. Мин аңа шагыйрьнең һәм аның сугышчан иптәшләренең язмышын сөйләдем, Муса Җәлил блокнотын тапшырдым. Майор өстән генә блокнотны карап чыкты һәм аны әйткән адрес буенча, ягъни совет язучылары союзына җибәрергә вәгъдә бирде. Бу 1945 елның 15 мае тирәсе иде. Тиздән мине өченче Украина фронтының артиллерия полкларының берсенә җибәрделәр. +(/ +Михаил Иконников Архангельск өлкәсендә туа. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң, балаларга немец телен укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, армиягә алына, алгы сызыкка җибәрелә. Каты сугышлар вакытында чолганышта калып әсир ителә. Төрле лагерьларда ачлы-туклы яшәп исән калганнан соң, Берлинга күчерелә һәм әсирләр арасында оешкан яшерен оешма эшендә актив катнаша. +Бу оешманы рус әсирләре оештыра. Алар татар яшерен оешмасы белән дә даими рәвештә элемтә тоталар. Михаил Иконников шул вакыт Муса Җәлил белән таныша, аеруча Әхмәт Симай белән тыгыз элемтәдә тора. +1943 елның җәендә немецлар аны кулга алалар, җәлилчеләр газап чиккән Тегель төрмәсенә утырталар. Монда ул Әхмәт Симай белән янә очраша, Җәлилне да читтән генә булса да күреп кала. +Сугыш беткәч, М.Иконников, туган якларына кайтып, сиксәненче елларга хәтле яңадан балалар укыта. +Мин аның янына Архангельск каласына барып, истәлекләрен язып алдым. Алар "Өзелгән җыр эзеннән" дигән китабымда шактый тәфсилләп китерелә. Озак еллар буе хат та языштык. Ул минем сорауларга бик тулы һәм төгәл итеп җавап бирә иде. Соңгы ике хаты М.Иконниковның вафаты алдыннан язылган. +Әлегәчә басылмаган шул ике хаттан өзекләр китерәм. Сүз нигездә Әхмәт Симай турында бара. Ләкин бу хатлар Җәлил һәм башка җәлилчеләр кичергән хәлләрне тулырак күзаллауга ярдәм итәләр. +"Хөрмәтле Рафаэль! +Сез Әхмәт Симай турында язуымны үтенгәнсез. +"Винета"1 бүлегендә эшләгәнгә күрә, Симаевның Берлин буенча һәм хәтта бөтен Германия буйлап йөрергә дә мөмкинлеге бар иде. Баштагы мәлне ул Шәфи Алмазның үз йортында яшәде (соңрак исә Вильмерсдорфштрассега күчте), шуннан файдаланып, татарларның ак эмигрантлары белән тыгыз элемтәгә керде. Совет власте дошманнарының рухи дөньясын тирәнрәк белергә, үз-үзләрен +1 "Винета" — фашистларның Пропаганда министрлыгы каршында оешкан радиотапшырулар редакциясе. Сугыш елларында немецлар татарча тапшырулар да алып баралар. тотышын һәм холыкларын өйрәнергә теләде ул. Алар гади дошман гына түгел — Гитлерга табынып, фашизмга тугрылыклы хезмәт итүчеләр, алар "Идел-Урал дәүләте" турында юмарт сөйләнсәләр дә, чынлыкта исә бу уйдырмага үзләре дә ышанмыйлар иде. +Сталинград сугышларыннан соң, әңгәмәләр бәхәскә әверелә торган булды. Ләкин Симаев, дошманга карата ярсыган нәфрәтен артык сиздермәс өчен, бәхәс вакытларында үзен мөмкин кадәр тыныч күрсәтергә тырышты. Нәтиҗәдә комитетта эшләүче кайбер эмигрантлар Симаев әфәнденең шпионлыгына ышанырга да теләмәделәр. Розенберг белән танышлыгы һәм "Идел-Урал комитеты" президенты Шәфи Алмазның яхшы мөгамәләсе Симаевка карата шик-шөбһәләрне киметте, ә бу исә яшерен эшләр оештыру өчен иң беренче шарт иде. +Симаев Вольхайде лагереның яшерен оешмасы белән тыгыз элемтәдә торды, аларга хәрби әсирләр арасында гына түгел, ә "Шәрык эшчеләре", чит илдән килүчеләр һәм хәрби частьлар арасында да яшерен оешма төзергә мөмкинлеге турында кирәкле һәм тиешле хәбәрләр җиткереп торды. Ул сугышка каршы булган немецлар һәм башка илләрдәге антифашистлар белән дә аралашу мөмкинлекләрен эзләде. Моның өчен ул Мариенфельд фабрикаларында һәм хәрби заводларында эшләүче кызлар, Мариендорф кешеләре, французлар, чехлар һәм поляклар белән танышты. Аларга Совинформбюро хәбәрләрен җиткерде. Әлбәттә, башта телдән генә, ә соңрак, листовкалар басу җайга салынгач, листовкалар илтте. +Беренче листовка нибарысы ун данә бастырылды, ул совет халкын туган илгә тугрылыклы булырга өнди иде. Геббельс пропагандасының ялганлыгын фаш итте. Симаев фатирында немецларның Мәскәү янында тар-мар ителүләре турында машинкада бастырылган листовкалар да саклана, алар "Патриот" дигән имза белән чыгалар иде. +Яшерен группаның беренче составы әллә ни зур булмый. Шуңа күрә иң мөһим эшләрне күбесенчә Симаевның үзенә башкарырга туры килә. Ярдәмчеләр эзләгәндә дә конспирациянең бөтен шартларын туры китереп, һәр адымын үлчәп баса торган аеруча сак кешеләрне генә җыя иде. Әгәр күп сөйләшүчеләр, сер тотмаслар, эчүне сөя торганнар очраса, ул аларга җаваплы эшләр йөкләми һәм әкренләп яшерен оешмадан бөтенләй читләштерә, чөнки оешманың Татар комитеты аның карамагында була. язмышы кечкенә генә саксызлыктан да челпәрәмә килергә мөмкин. +1943 елның гыйнвары. Ә.Симаев Вустраудагы "зондерлагерь"1га килә. Монда "Идел-Урал комитетытың пропагандистларын әзерләү курслары урнашкан була. Шинда ук Симаев, Җәлил, Алишев, Булатов, Саттаров һ.б. белән очрашып, зур һәм күптармаклы яшерен оешма төзү турындагы хыялы белән уртаклаша. Алар атна саен очрашып торалар (Польшага киткән чакларда, очрашу кичектерелә), Совинформбюро хәбәрләре белән танышалар, Берлиндагы яшерен көрәш оешмалары хакында белешәләр. +Яшерен оешманың үзәген оештыру Муса Җәлилгә йөкләнә. Моның өчен ул курстагылар арасыннан ныклап сыналган, һәрьяклап тикшерелгән чын патриотларны сайлап ала. Яшерен оешма, Волъхайдедагыча, пропагандистлар курсын таркатуны, типографиягә һәм газета редакциясенә, радиокомитетка, китапханәгә үтеп керүне үзенең төп эше итеп ала. Хәтта легион җитәкчеләре арасында ышанычлы кеше табу да кирәк була. Ниһаять, 1943 елның язына көчле яшерен оешма барлыкка килә. Курслар беткәч, күп кенә подпольщиклар хәрби әсирләр арасына лагерьларга, Польшадагы легионга җибәрелә. +Яшерен оешманың төп көче Алишев, Булатов, Шабаев, Саттаров һ.б. Җәлил җитәкчелегендә Берлинда кала; кирәкле һәм мөһим постларга урнаша. +Симаев Берлиндагы төркемне җитәкли, ә Җәлил, мәгълүм булганча, легионны таркату һәм Радомдагы оешманың восстаниесен әзерләү эшенә керешә. +Берлиндагы яшерен оешманы төзүдә Симаевның роле менә шулардан гыйбарәт. +Архангельск, 15.02.1980 ел". +* * * +"Кадерле Рафаэль! +Иҗади эшегездә һәрьяклап уңышка ирешүегезне теләп, сезгә төньяк сәламнәремне җибәреп калам. +"Кызыл ромашка" дигән хикәяләр кулъязмасын җибәрүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Герой шагыйрь турындагы хикәяләрегезне укыгач, нәни укучыларыбыз да бик сөенерләр. Алар кызыклы, яхшы һәм аңлаешлы итеп язылган. +Минемчә, әле Симаевның Принц-Алъбрехтштрасседа булуы турында да язарга кирәк. Аны сорау алыр өчен үзәк гестапоның җир астындагы камераларында җәзалыйлар. +Тоткыннарны физик җәзалар белән куркытырга тырышу — гестапочыларның киң таралган эш алымы. Әгәр әсирләр тән җәзасына бирелмәсә, гестапочылар психологик җәзалауга күчә, әйтик, шантаж, провокация, тормыш вәгъдә итү, күзгә-күз очраштырулар һ.б. Беренче очракта җәзалау белән гестапо шефы Мюллерның "сөяк сындыручы"лары шөгыльләнсә, икенчесендә Көнчыгыш кешеләрен яхшы белүче тикшерүчеләр катнаша. Тикшерүчеләрнең төп куркынычы шунда — алар рус телен һәм безнең илне әйбәт белә. Безнең белән бергә әсирлекнең бөтен авырлыгын кичергән һәр кеше тән җәзасыннан түгел, әнә шул Көнчыгыш буенча белгечләрдән курка иде. Сорау алуларга чакырылганда, алдан ук борчыла идек, чөнки чираттагы очрашуларга тикшерүчеләрнең нинди сюрприз әзерләп куйганын беркем дә белми. +Шелленберг карамагындагы гестапочылар кайбер көннәрдә әсирне, җиңел машинага утыртып, Берлин буенча яки шәһәр тирәсендәге метроларга, ресторан һәм кафеларга алып бара торган урамнар буенча йөртәләр иде. Яшерен оешма кешеләре очрашкалый торган Потсдаммерплац ресторанына алып кереп тә сынадылар. Имеш, берәрсе танып эндәшмәсме, әңгәмә куертмасмы... +Симаевның сөйләвенчә, мондый төр сәяхәтләр Җәлилгә дә, Симаевка да туры килгәләгән. Гестапочыларның уйлавынча, шәһәр буйлап сәяхәтләр әсир кешенең тормышка булган, яшәешкә булган сусавын көчәйтергә тиеш, һәм әсир ахыр чиктә гомерен саклап калыр өчен иленә хыянәт итәргә тиеш... Ләкин гестапочыларның уе чынга ашмый. +Алар нык тордылар. Әлбәттә, бу психологик җәзаларның төп максаты — тоткыннарның рухын сындыру, буйсындыру һәм теләсә нинди шартка, ягъни җинаять эшләргә дә ризалату. Ашау-эчү белән җәзалау да киң таралган ысулга әверелде. Әйтик, ачлыктан интектереп йөдәткәннән соң, Симаевка Потсдаммерплац рестораныннан алып килгән тәмле ризык — ит, шулпа тәкъдим итәләр. Бу ресторан турында сезгә Миршан сөйләгәндер инде, затлы ризыкларны әзерләүче бердәнбер урын ул. Гестапочыларның исәбе аңлашыла: әгәр әсир ризыкка ташланса, димәк, ул физик яктан хәлсезләнгән, ул баш ияргә әзер дигән сүз. +1 Принц-Альбрехтштрассе урамында гестапоның төп бинасы урнаша. +2 Шелленберг — гестапо җитәкчесе. +3 Бу турыда фәкать М.Иконников кына яза. Башка истәлекләрдә бу фактлар расланмый. +Җәлил белән Симаевны "Идел-Урал комитетыта алып килеп, татар ак эмигрантлары белән сөйләшү оештыралар, шунда ук алар Шәмсия Идриси белән дә очрашалар. Сөйләшү интим шартларда бара: шәраб куела, музыка яңгырый, бернинди янау, куркыту юк. Татар телендә шигырьләр укыла, халык җырлары башкарыла. Шушы кадәр ирек куелгач, әсирләр, әлбәттә, үз-үзләрен тыймаслар, язмышлары турында ныклап уйланырлар, диләр... Ә икенче көнне әңгәмә гестапода дәвам итә: янәсе, сезнең башка чарагыз юк, туган илегез өчен сез күптән хыянәтчеләр, немецларга хезмәт итүегез турында һәркемгә билгеле һ.б. +Солтан, Кунафин 2 ишеләр немецларга ярарга теләп аеруча тырыштылар. Шуңадырмы алар Муса Җәлилгә күбрәк игътибар иттеләр, ышанычка керү өчен тормыш вәгъдә итеп, чын дусларча кыланып, хәтта төрмәдән качарга ярдәм итү турында да сүз кузгаттылар. Бөтен гаепне "шпион" Симаевка аударырга куштылар. Әгәр Симаев шпионлык оешмасын төзүче дип танылса, тиешле җәзасын алыр, ә Мусаның гаебе артык беркатлылык аркасында кылынган хата гына булып калыр... +Мусага гаебен танучы итеп хат язарга, ягъни язма рәвештә үкенергә кушалар. Ләкин, билгеле булганча, Җәлил бернинди коткыга да бирелмәде. +Провокацияләрнең тагын бер төре — немецлар әсирләрне бер-берсенә каршы котыртып маташтылар. "Синең г ыда ул шулай дип әйтте", "Ә синең хакта теге болай +;" дигән яла белән әсирләрнең "телен ачмакчы" иделәр. +Симаев һәртөрле вак рәнҗүләрдән өстен кеше, үз дусларына үпкәли торганнардан түгел иде. Аның үз эчендә "бикләнеп" яшәвен башкача аңлатырга кирәк. Эш менә нәрсәдә... 1933 елдан бирле Тегель төрмәсендә утыручы немец коммунистлары, кайбер камера стеналарында сөйләшүләрне тыңлап торырдай яшерен аппаратлар бар, дип, безне кисәтеп куйдылар. Шуңа күрә без үзара сөйләшкәндә мөмкин кадәр саграк булырга тырыша идек. Симаев та Җәлил белән аралашканда аз сүзле булып күренә иде. +Ә гестапо, яшерен оешма кешеләре кайдадыр сизгерлеген югалтыр, кемгәдер ышаныр һәм оешма фаш ителер, дип һаман өметләнә иде. +1 Бу момент та башка истәлекләрдә расланмый. +2Гариф Солтан һәм Сабит Кунафин — татар комитетында эшләүче татар әсирләре. Алар немецларга хезмәт итәләр, сугыштан соң Көнбатыш Германиядә калалар. +Рабендорфка 2 ике качкынны китерделәр: рус майорын һәм Казан татары, лейтенант. Бу турыда Симаев якташ дусты Федор Чичвиковтан ишетә һәм бик нык борчыла. Борчылырлык та шул: Власов контрразведкасы әлеге офицерларның махсус задание белән җибәрелгәнлеген исбат итә һәм аларны Шарлоттенберг төрмәсенә күчерә. Симаев төннәр буе йоклый алмый. Ул, бу офицерларның фронт сызыгыннан җибәрелгәнлеген белеп, аларны күптән көтә иде инде. Әмма вакыйга шундый аяныч төс алды... +Симаевка тагын бер борчу өстәлде: баш күтәрергә әзерләнгәндә генә, яшерен оешма кешеләре, саклану чараларын онытып, кирәкмәгән кешеләргә ышаныч белдереп, үзләрен сиздерделәр... Алар әле күп нәрсәне судтан соң гына аңлап алалар. Бер-берсенең хатасын күрәләр, ләкин үпкәләү юк. Симаевның ниндидер "Султанты әрләп йөрүен, еш телгә алуын үзем дә аз ишетмәдем. Бары тик Лешкинның "Лица и маски" дигән китабы басылып чыккач кына, мин сатлыкҗан Солтан турында ныклап белдем. Җәлил, Симаев һәм башкаларның җәзага тартылуында Солтанның гаебе әйтеп бетергесез иде. +Муса чамасыз ышанучан иде, хәер, төркемдә бер ул гына түгел,ышанучанлык аркасында башкалар да интегә. Чөнки совет кешесе арасында ниндидер сатлыкҗаннар бардыр дип берәүнең дә башына килми. Бу — Җәлилнең төп ялгышы, ди Симаев. Шушы чамасыз ышаныч аркасында Җәлилнең листовкаларны кая яшергәнлеген дә беләләр. Симаев Мусага төрмәгә күчтәнәч китереп йөрүче кешедән сакланырга куша. Ул кеше — Илдар Идрисш булып чыга. Дөрес, Муса әлеге Идристә яшерен оешма белән бәйле булган йомышлар кушмый. Алар арасында гади дуслык кына була. +Симаев белән Җәлил бер-берсен хөрмәт итәләр һәм туганнарча яраталар. Җәлил турында сүз чыкса, Симаевның фикере бер генә: "Ул — саф күңелле, иленә тугрылыклы, көрәшче шагыйрь". Бу турыда хәтта аның шигыре дә бар. +Архангельск, 21.04.1980 ел". +1 Рабендорф — шул исемдәге Берлин районында урнашкан хәрби төрмә. +2 Илдар Идриси — Германиядә яшәүче милләттәшебез. Сугыш елларында ул Муса Җәлил янына төрмәгә килеп йөри, азык-төлек, киемсалым китерә. +^ ^ (/ +апа? +м ә ң г е оны ты лм лс +Үзләренең батырлыклары белән халыклар йөрәгендә мәңгелек хөрмәт тойгысы калдырган исемнәр бар. Чыннан да, татар халкының кыю улларын кемнәр генә онытыр икән? Муса Җәлил һәм аның якын көрәштәшләренең исемнәре буыннан буынга кабатланыр. Алар турында язылган әсәрләрне укыган саен укыйсы килә. Ватан өчен гомерен биргән батырларның көрәш юллары, хезмәтләре бик кызыклы һәм гыйбрәтле. Миңа авыр тоткынлык шартларында бу батырлар белән очрашырга, Муса Җәлил оештырган яшерен сәяси оешмага тартылып, оешманың сугышчан бурычларын үтәргә туры килде. +Мин Зәй районы Аксар авылыннан. Ватан сугышы башланганда, Германия чигендә пограничник идем. +Сугышның беренче көннәрендә, авыр яраланып, дошман кулында калдым. Яраланудан соң байтак вакыт үткәч, аңыма килгәндә, янымда йөргән немец солдатларын күреп, үземнең дошман кулында икәнемне аңладым. Газаплы юллар шуннан башланды. 1941 елның азагында мин Берлин янындагы Вольһайде лагеренда идем инде. Бу лагерьга кешеләрне укытып чыгару өчен җыялар икән дип ишеттем. Чыннан да, берничә көн үткәч, лагерь составын өчкә аердылар: руслар, украинлылар һәм белорусларны эшчеләр һәм укучылар төркеменә, калган башка милләттән булганнарны ике төркемгә дә кертмичә, аерым бер баракка керттеләр. Татарлардан Бахтиков, Фәтхуллин, Гәрәев, Мөхәммәдиев, Хәсәнов, Шәяхмәтов, Җәләев, тагын фамилияләре хәтеремдә калмаган бер-ике кеше бар иде. Берәр көн үткәч, Әхмәт Симаевны да безнең янга керттеләр. Ул бер почмактан урын алды. Без аның белән бергә мунчага баргач таныштык. Ул үзенең Мәскәүдән икәнен һәм журналист булганлыгын, 1942 ел башында махсус мәскәүлеләрдән оештырылган парашют десанты белән Мәскәү астыннан чигенүче дошман тылына төшкәнен, ике айлар бик каты сугышкан булуларын, бик мөһим булган разведкага баргач, яраланып немецларга эләгүен сөйләде. +Симаев, сүзгә саранрак булса да, яратып укыган китаплары, караган кинокартиналары турында бик тәэсирләнеп сөйли иде. Иртә белән аны каядыр сорауга алып китәләр иде. Мин моның белән бик кызыксына башладым, чөнки ул баракка бик боек һәм уйчан кайта. Беркөнне бу турыда сорарга батырчылык иттем. Үзе сөйләгәнче ул минем кем булуым, кайларда эшләвем, Совет Армиясендәге хезмәтем, кайчан һәм нинди шартларда әсир калуым турында кызыксынды. Үзем турында барын да сөйләп чыктым. Төшке аштан соң яңадан "кызынырга" чыктык. Бу юлы Симаев үзе турында озак сөйләде; немецларның төрле милләтләрдән легионнар оештыруларын, легион газеталары чыгара башлауларын, радио бүлекләре һәм милли комитетлар төзегәнлекләрен әйтте. Шул җирләрдә эшләү өчен кадрларның күпчелеген әсирләрдән җыячакларын, үзенә дә эш тәкъдим ителүен сөйләде. Бу сүзләрдән соң Симаевтан мин шикләнә төштем һәм моны үзенә әйттем: "Бу турыдан-туры Ватанга хыянәт итү түгелме соң?" — дидем. +"Мондый мөмкинлекләрдән файдаланып, Ватан файдасы өчен эшләү юллары бар, — диде ул. — Син, Фәйзрахман (мин әсирдә Галин Фәйзрахман исемендә йөри идем), гаҗәпләнмә, әгәр дә мин алар тәкъдим иткән эшкә риза булып лагерьдан чыгам икән, хәзерге көндә фронтта Ватаныбыз азатлыгы өчен кан коючы иптәшләребезгә ярдәм итү өчен үземә юл ачам. Безгә, чын совет кешеләренә, нинди генә юллар белән булса да ватандашларыбызга ярдәм итәргә кирәк. Көрәшне башлау өчен, башта кул-аякларны богаудан чишәргә, ягъни лагерьдан котылырга, ышанычлы дуслар белән бергә тупланырга кирәк. Әгәр дә мин бу лагерьдан чыга калсам, ничек тә моннан берничә кешене үзебезнең янга тартырга тырышырмын, ә тәкъдим синең исемгә булса, ни әйтерсең?" — диде. +Соңыннан мин бу турыда бик нык уйландым һәм чыннан да Симаев фикеренең дөрес булуын аңладым. Бу сөйләшүләр әле хыял гына булса да, ышанычлы һәм өметле иде. Соңыннан мин аңа хәрби хезмәткә кадәр комсомолец укытучы булган, армиядә хәрби училище тәмамлап, артиллерия лейтенанты булып хезмәт иткән Миннегали Газиевны тәкъдим иттем. Довгово (Двинск) лагереннан китерелгән Җәләев бар иде. Ул Двинск лагеренда шагыйрь Муса Җәлилнең булуын, анда аның шигырьләр язуын сөйләде. Үзенә күчереп алган "Лагерьда", "Кошчык", "Двинага" исемле шигырьләрен алып килгән иде. Шунда без Җәлилнең дә әсирлектә булуын белдек. +1942 елның август айларында татарлардан Бахтиковны һәм Фәтхуллинны, бераздан соң Симаевны каядыр алып киттеләр. Алар яңадан лагерьга кайтарылмадылар. Озата барган унтер-офицердан сорагач, аларның пропаганда эшенә Берлинга җибәрелгәнлекләрен әйтте. +1942 елның көзендә лагерьга берәү килеп (нинди кеше булгандыр, соңыннан аны күрергә туры килмәде) Кавказ, 8 3-58 225 Урта Азия милләтләреннән булган әсирләрне чакыртып сөйләште, татарлардан Газиев белән мине дә чакыртты. Русча, немецча укытып, яздырып карады, һәм бу яздырып караган кәгазьләрне үзе белән алып китте. 1943 елның гыйнвар азакларында Кавказ һәм Урта Азия милләтләреннән тугыз кеше, татарлардан Газиев белән мине лагерьдан Берлинга алып киттеләр һәм анда Монестр урамындагы почмак йортның өченче катына алып менделәр. Анда безне (татарларны) гражданский киемдә киенгән Симаев һәм Фәтхуллин каршы алды. Безне — унбер кешене — җитәкче янына алып керделәр һәм радиопропаганда бүлегенә эшкә алынуыбызны аңлаттылар. Икенче көнне лагерь киемнәрен салдырып, гражданский кием кидереп, яңадан эш урынына китерделәр. Газиев белән миңа рус теленнән тәрҗемә ителгән мәкаләләрне язу машинкасында басу, аларның бер нөсхәсен подшивкага тегү, мәкаләләрне матрицаларга алу һәм кирәкле урыннарга кертеп бирү вазифасы тапшырылды. Симаев миңа Муса Җәлилнең Вустрау лагерена китерелүен һәм аның янына барып кайтуын, Мусаның да тиздән лагерьдан чыгачагын сөйләде. Горурланып: "Менә үзәккә нинди кешеләр җыела", — диде. +1943 елның июнь башларында Симаев безнең эш урынына тәбәнәгрәк буйлы, көләч йөзле, яланбаш, костюм өстеннән күлмәк якасын чыгарып салган бер иптәш ияртеп килде. Ул безнең белән Гумеров дип күреште. Кызганычка каршы, бүлмәдә аның белән сөйләшеп булмады. Коридорга озата чыккач, Симаев безне яңа иптәш белән таныштырды. "Гумеров" безнең күп мәртәбәләр телгә алынган Муса Җәлил булып чыкты. Моңа кадәр Мусаны күргән булмагач, болай бик гади итеп күз алдына китерми идем. Аның шундый мөлаем, ягымлы булуы бер күрүдә үк ничектер үзенә тартты. Муса иркенләп сөйләшеп утырырга бүгенгә вакыты юклыгын, озакламый очрашырга вәгъдә итеп китәргә ашыкты. Июньнең 15ләрендә Симаев мине Александрплацның бер ресторанына алып барды. Без берәр кружка сыра эчеп бетергәнче, Муса Җәлил ике иптәш белән безнең янга килде. Яңа иптәшләрнең берсе Алиш, икенчесе Булатов дип күреште (моңа кадәр Булатовны Шабаев белән бергә күргәнем бар иде, тик фамилиясен генә белми идем). Яңадан сыралар алып Булатовның кызыклы анекдотларын тыңлап утырдык... Башта Муса минем туган илдә кайда һәм кем булып эшләвемне, кемнәр барлыгын, кайчан һәм кайда әсир калуым турында сораштырып утырды һәм әкренләп төп мәсьәләгә күчте. Ул озак итеп фронттагы хәлләр, көчебездән һәм мөмкинлегебездән килгән кадәр Ватаныбызга эшләргә бурычлы булуыбызны, бу эшләрнең нинди юллар белән эшләнергә тиешлеге турында сөйләде. +— Без, — диде Муса, — легиончылар арасында һәм Германия завод-фабрикаларына куып китерелгән совет гражданнары арасында дошманга каршы пропаганда алып барырга, төрле өндәмәләр, листовкалар таратып, легиончыларны кулларындагы кораллары белән совет солдатлары ягына чыгарга әзерләргә тиешбез. Ә лагерьдагы совет гражданнарына аларның озакламый Совет Армиясе тарафыннан азат ителәчәкләрен аңлатырга, җиңүне якынайту өчен эш урыннарында һәртөрле корткычлыклар эшләргә өндәргә тиешбез! +Аннан соң Муса Җәлил Берлинда "Дүртенче комитет" исемендә ирек комитеты төзелгәнлеген, комитетның эшенә тартылып, аның тапшырган йөкләмәләрен намус белән үтәгән кеше аның әгъзасы булып хисаплануын һәм ант итәргә тиешлеген әйтте. Мин ант итәргә үземнең әзер торуымны белдердем. Аннан соң безгә, пропаганда алып бару өчен, совет гражданнары яши торган эшче лагерьлар беркетелде. +— Ә легиончылар арасында, — диде М.Җәлилов, — безнең кешеләребез хәзерләнде. +Сүз листовкалар әзерләүгә күчкәч, Симаев листовкаларны бездә басу мөмкинлеген әйтте. Чыннан да, бездә машинкалар һәм күбәйтү өчен матрицалар да бар иде. Листовкаларны матрицаларга басу Газиев белән миңа йөкләнде. Безнең анда матрицалардан күбәйтеп басу мөмкинлеге генә юк иде. Ике көн үткәч, Симаев безгә басылачак листовкаларның караламаларын алып кайтты. Алар көрән карандаш белән гади дәфтәр битенә ике телдә: рус һәм татар телләрендә Муса Җәлил кулы белән язылганнар иде. Газиев белән безнең өчен иң кыены рус телендә язучы машинканы эләктерү булды. Чөнки ул машинка немец теленнән рус теленә тәрҗемә итүче хатын бүлмәсендә, эштән соң ул бүлмә бикле була иде. Кыен булса да, машинканы алырга кирәк. Эштән соң кешеләр кайтып киткәч, коридор тынычлангач, беребез баскычта сакта торып, икенчебез ачкыч яратып машинканы алып чыгабыз, эш беткәч, кертеп куя идек. Мин үзебезнең машинкада татар телендә, ә Газиев рус телендә баса һәм ал арны, тыгыз итеп трубкалап төреп, Симаевка тапшыра идек. Листовкаларның күбәйтелеп Алишлар тарафыннан басылуын соңыннан гына белдем. 1943 елның август башларында Әхмәт Симаев М.Җәлилнең комитет членнары өчен язылган хатын укытты. Хәтеремдә калганча, аның эчтәлеге болай иде: +Безнең комитет авыр шартлар эчендә оештырылды һәм күп кыенлыклар белән эшләп килә. Әле җитәрлек үк булмаса да, кадрлар артты һәм арта бара. Легион һәм лагерьлар арасында элемтә булдырылды. Боларны берен 227 че уңышлардан санарга кирәк. Безнең листовкалар легиончылар арасында кулдан-кулга йөри. Алар арасында Ватаныбызны сөю хисе тагын да арта, дошманга нәфрәт көчәя. Фронтка китүче легион батальоннары, беренче батальон үрнәгендә, Совет Армиясе ягына чыгып, немецның үз коралын үзенә юнәлдерәчәкләр. Алар арасында туган иле өчен җанын бирергә әзер торучы егетләр күп. Башка яшерен оешмалар белән элемтә булдырылды, озакламый кораллы партизан отрядлары белән элемтәгә керәчәкбез. Шәфи Алмаз җитәкчелегендәге милли комитетта таркалыш. Ш.Алмазның дәрәҗәсе юк. Шулай да бик сак булырга кирәк, чөнки милли комитетта безнең оешманың барлыгын сизделәр, арада шымчылар булуы мөмкин. +Пропаганда өчен әһәмиятле темалар: фашистлар Украинада, Белоруссиядә чигенәләр, партизаннар зур уңышларга ирешкәннәр, Африкада Роммель армиясе хурлыклы чигенә, немецлар үз газеталарында, Совет хөкүмәтенә яла ягып, Хатынь урманы турында ялган хәбәрләр тараталар, аларны фаш итәргә. +Бу вакыт эчендә совет гражданнары тупланган лагерьларда байтак эшләр эшләнде. Беренче очрашуда миңа Берлинның Ак күл районындагы эшче лагерьларда пропаганда эшләре алып бару беркетелде. Мин бу лагерьларның берсенә башта ук барып йөри идем. Анда сугышка кадәр Донбасста эштә булып, Донбассны немецлар басып алгач, Германиягә эшкә сөрелгән алты татар кызы бар иде. Якташларым янына барып килгәнгә лагерь сакчылары игътибар бирмиләр иде. +Ак күл районында байтак кына завод-фабрикалар һәм бик күп эшче лагерьлары бар иде. Бу эшчеләр якшәмбе көнне берничә сәгатькә лагерьдан йөреп керергә чыгарылалар, алар күл буендагы бакчага җыелалар иде. һәркем сораша, таныша, якташларын эзли, фронт хәлләрен, безнең гаскәрләрнең кайда хәрәкәт итүләрен, ни ишеткән, ни белгән — барын да сораша, һәркемне борчыган, һәркемне кызыксындырган бер сорау бар, ул — хәзер безнекеләр кайда икән? Чөнки илләреннән куып китерелгән эшчеләр, лагерьда бикләнеп ятып, тышкы дөньядан аерылганнар, радио тыңлый, газета укый алмыйлар. Бу вакытларда эмигрантлар һәм сатлык фашист ялчылары, лагерьлар эченә кереп, халыкка төрле ялганнар сөйләп йөриләр иде. Имеш, "немецлар азат иткән" җирләрдә халыклар бик яхшы яши башлады, күп һәм арзан товарлы магазиннар ачылган, кеше үзе ни тели, шул бар, янәсе, немец власте астында шундый матур, иркен тормыш булдырылган. Бары немецларга тизрәк җиңеп чыгарга булышырга, ирләргә РОАга, ягъни Власов армиясенә язылырга гына кирәк икән... Безгә мондый ялган сатып йөрүчеләрне фаш итәргә кирәк иде. +Лагерьларга барган вакытта, мин Совинформбюро материалларын күңелгә ятлап бара идем. Тора-бара лагерь эчендә әңгәмәләр үткәрү өчен лагерьларның үзендә яшәүче кешеләр арасыннан да пропагандистлар табылды. Мәсәлән: хатын-кызлар лагеренда элек укытучы булып эшләгән Днепропетровск кызы Мария Мехно һәм ирләр лагеренда шулай ук укытучы казах Омаров яхшы пропагандистлар булып киттеләр. Аларга мин Совинформбюро материалларын язып та бирә идем. Хәзерге вакытта безгә бу эшләр бик аз һәм кечкенә булып күренсә дә, үз чорында, иректән мәхрүм булып, туган иленнән аерылып, дошман илендә кол булып эшләүчеләр өчен, үз Ватанына булган өметләрен арттыру өчен әһәмияте булгандыр, билгеле. +1943 елның августында көндезге сәгать берләрдә безнең эш урынына гражданский киемдә биш кеше килеп керде. Без бүлмәдә Симаев, Фәтхуллин, Газиев, җитәкче Шәмсия Идрисова утыра идек. Бүлмәгә керүчеләр безне торгызып бер якка тезделәр, костюм якалары астына таккан гестапо значокларын күрсәттеләр дә бүлмәне һәм андагы барлык кәгазьләрне җентекләп тикшереп карап чыктылар, аннан соң, безнең кулларны күтәртеп, кесәләрне тентеделәр һәм кулга алынуыбызны әйттеләр. Кесәләрендәге пистолетларын күрсәтеп, үзләре белән бүлмәдән чыгарга куштылар һәм Александрплац урамындагы төрмәгә илтеп тапшырдылар. Төрмәдә, кесәдә булган бөтен вак-төяк әйберләрне алып безне берәм-берәм төрле камераларга тараттылар. Мин иң астагы камерага эләктем. Бу камерада ЗОлап кеше бар иде. Алар төрле милләттән, күбрәге руслар булып, төрлесе төрле "җинаять" өчен кулга алынганнар һәм эшләре тикшерүдә булучылар иде. Монда бер кич кунгач, мине бу камерадан алып 96 нчы ялгыз камерага яптылар. Камера бик тар, бер карават, карават кырыйлап аз гына бушлык, бер утыргыч, аш савыты, кашык, кружка, су савыты бар иде. Яту урыннары кан тапларына буялып беткән, югарыда рәшәткәле кечкенә тәрәзә, камерага көн яктысы начар төшә, ә төннәрен ут бөтенләй булмый. Стеналар күп еллар агартылмаган, хәтта 1918 елны язган язулар да бар. Стенага язган язуларга караганда, бу камерада күпчелеге сәяси тоткыннар утырган, кем язуына карасаң да, Гитлер хөкүмәтен тиргәгән, һәр утыручы көннәр, айлар, еллар санын стенага тырнап язып барган. Мин дә түшәм кырыннан ук бер буш урын табып, туфли астыннан теш белән бер кадак суырып алып, тырнап "календарь" ачтым. 96 нчы камерада 14 көн утыргач, беренче сорауга чакырдылар. Өстәл артында хәрби офицер киемендә 4 кеше утыра, һәм безне кулга алуда катнашкан гражданский киемдәге кара сакаллы тәрҗемәче дә бар иде. Башта мине төс бозмыйча каршы алдылар, хәтта, тәмәке биреп, тартырга рөхсәт иттеләр. 14 көн тәмәке тартмагач, бер-ике суыру белән минем бантым әйләнде, укшыта башлады. Иң элек кулга берничә листовка бирделәр һәм: "Укып чык, аннан соң мондый листовкаларны кайда күргәнеңне һәм кемнәр тарафыннан таратылганын сөйләп бир", — диделәр. Листовкаларны кулга тоткач, мин каушап китә яздым, чөнки болар без баскан листовкалар иде. Шулай да мин аларны укып чыккан булдым, үземне кулга алып: +— Мин боларны беренче күрәм һәм кемнәр тарафыннан таратылганын белмим, — дидем. "Ялган сөйләсәгез, фюрер законы нигезендә үлем җәзасы алачаксыз", — дигәч, икеләнмичә: — Ялган сөйләсәм, үтерерсез, — дидем. "Симаев һәрвакыт эш урынында була идеме, аның янына кемнәр килеп йөри иде? Гумеров Симаев янына килә идеме?" — дигән сорауга: — Симаев янына беркем дә килгәне булмады, — диюем булды, якында торган офицер яңакка сугып җибәрде һәм: "Ялганлыйсың, Гумеров килгән. Моны иптәшләреңнең берсе әйтте", — дип акырды. Листовкаларның ахырындагы "Дүртенче комитет" дигән сүзгә төртеп күрсәтеп: "Бу оешманы ишеткәнең бар идеме, аны кемнәр оештырган?" — дип сорады. Бернәрсә дә "белмәгәч", мине төрткәләп камерага кертеп яптылар. +Төрмә тәртибендә 15 көнгә бер мәртәбә 15 минутка прогулкага алып чыгу гадәте бар, прогулкага этаж-этаж белән чыгаралар иде. Читлек рәвешендә төзелгән төрмә корпуслары арасында 25 метр озынлыкта 6 — 7 метр киңлектәге ишегалды. Аңа ярты метр биеклектә бетоннан бер генә кеше барырлык озынча сукмак — түгәрәк йөрү урыны эшләнгән, ә уртада сакчы басып тора. Тоткыннар шул ярты метр биек урында бер-бер артлы йөрергә тиешләр. Беренче мәртәбә ишегалдына чыккач, ни күрим, Муса Җәлил... яланбаш, костюмнан, күк күлмәк, аягында брезент туфли. Аны күрү белән, мин бик елгыр гына артына чыктым. Ул миңа барлык иптәшләренең кулга алынуын, үзенең 10 августта Варшавада кулга алынып монда китерелүен, кулга алынганда чемоданында листовкалар булганын әйтте. +— Безне саттылар... Арабызда шундый сатлыкҗан булыр дип уйламаган идем, — диде. Миннән кайчан, кайда һәм кемнәр белән кулга алынуымны, допроста ниләр сораулары белән кызыксынды. Прогулкадан кергәндә, Муса: "Хәерле көн", — дип, минем яннан узып китте. +Этажга менгәч, тоткыннар үз камералары ишек янында туктап, надзиратель ишекне ачканчы, йөз белән ишеккә таба карап басып торырга тиешләр. Мин Мусаның кайда туктавын күз кыры белән күзәттем. Ул миннән 7 камера читтә туктады (103 нче камерага). Моннан соң мине тагын сорауга алып бардылар. Бу юлы да узган сораудагы кебек, яшерен оешма турындагы сорауларны кабатладылар һәм төрле хәйләләр, куркытулар кулланып карадылар. Имеш, Фәтхуллин, Газиев һәм Симаевлар белгәннәрен барын да сөйләп бирделәр, һәм шуның өчен алар котылып чыгып киттеләр. Имеш, мин генә белеп тә сөйләмим һәм шуның өчен асып үтереләчәкмен. Мин: +— Үтерегез, сез мине теләсә ни эшләтә аласыз, ләкин мин бер яшерен оешма турында да бернәрсә дә белмим, — дидем. +Бу юлы мине бик каты кыйнадылар, кат-кат сораулар биреп карадылар, яңадан илтеп камерага яптылар. +Икенче прогулкада без Муса Җәлил белән баскычтан ук бергә төштек. Бу юлы ул минем артымнан йөрергә булды. Ул башта сорауга чакырулары, кемнәрне күрүем турында сорашты һәм авыр сулап: "Күпләребезгә кабер шушы булыр инде, болар тырнагыннан котылып булырмы инде? Кара, Фәйзрахман, күк нинди чиста, тыныч. Анда палачлар да, сатлыкҗаннар да юк. Дөнья хәлен белеп булмый, әгәр моннан чыга-нитә калсаң, Франкфуртка бар, икенче вокзал, пивзавод, Шилов, кайсы баракка кереп сорасаң да, аны белерләр. Ул ярдәм итәр. Моннан котылу гына түгел, белеп булмый, бәлки, исән-сау туган илгә кайтырсың, мин синең кесәңә адресларны салам, киләсе прогулкага син дә үз адресыңны хәзерлә", — диде. Прогулкадан кергәч, минем камера ишеге янында саубуллаштык. Бу безнең соңгы саубуллашу булды. Камерага кергәч, Муса Җәлил биргән адресларны карадым. Ул тешләре коелган кара пластмасс ярты тарак, аның ике ягына ике адрес тырнап язылган иде. Беренчесе хәзер дә хәтеремдә әле: "г. Казань, ул. Болыная Галактионовская, дом № 17, кв. 28". Икенчесе Мәскәү адресы иде, анысы хәтеремдә юк инде. +Беркадәр вакыт үткәч, мине камерадан алып чыгып, бит яулыгын ишекнең тышкы ягына элдерделәр. Бу камерадан бөтенләй китү билгесе иде. Мине надзиратель икенче этажга алып төште. Анда Газиев коридорда тора иде, безне калдырып, надзиратель каяндыр Фәтхуллинны алып килде һәм өчебезне сорау алган бүлмәгә алып керде. Бүлмәдә утырган офицер безнең төрмәдән чыгарылачагыбызны әйтте һәм "сәясәт белән шөгыльләнмәскә" дип, бер кәгазьгә кул куйдырды. Без кабинеттан чыккан вакытта, коридорда надзиратель сагы астында йөзләре белән стенага борылган ике кеше тора иде. Ал арның берсен яхпты таныдым: Шабаев иде, икенчесен Алишка охшаттым. Шабаев борылып, исәнләшеп баш селекте. Төрмәдән чыгып, берничә көн үткәч, Муса Җәлил әйткән Франкфурт шәһәренә барырга ашыктым, ике мәртәбә документ тикшерүчеләргә очрап борылып кайттым. Чөнки кулдагы кәгазь (документ) фәкать Берлин шәһәре эчендә йөрү өчен генә бирелгән, ә Берлиннан тыш чыгып йөрергә рөхсәт ителми иде. Өченче мәртәбә Франкфуртка барып җиттем. Ләкин әйтелгән Шиловны күрә алмадым. Бараклардан аны сорап йөргәндә, бер украинлы хатын: "Син, егетем, монда аның исемен дә чыгара күрмә. Чөнки аны монда полиция бик нык эзләде, таба алмадылар, ул каядыр юк булды: әллә качты, әллә төрмәгә яптылар", — диде. +Тоткыннарның язмышын белү өчен, төрек подданные булып исәпләнгән татар эмигранты улы Илдар Идрисовтан төрмә идарәсенә баруын үтендек. Башта безнең җитәкче булып эшләгән Идрисованың улы иде ул. Идрисов төрмә идарәсенә баргач, тоткыннарның үлемгә хөкем ителгәнлекләрен һәм икенче төрмәгә җибәрелгәнлекләрен белеп кайтты. Бер баруда ул Мусаны күреп сөйләшә, Муса аңардан кәгазьләр сорый. Тагын ниләр сөйләшкәннәрдер, анысын Илдар әйтми иде. Ә сөйләшү надзиратель алдында немец телендә бара. Икенче юлы Идрисов кәгазь-карандаш алып барды. Өченче баруда, алар хәзер юк, үтерелгәннәр, дигән җавап алып кайтты. Сакчы Муса Җәлил камерасыннан җыештырган калдык кәгазьләрне чыгарып биргән. Бу кәгазьләр арасында Муса Җәлилнең төрмәдә үлем алдыннан төшерелгән фоторәсеме, төрле шигырьләре бар иде. Анда аерым куплетлар сызгалап, бозган урыннар да күп кенә иде. Идрисовтан бик үтенеп фоторәсемен һәм бер шигырен сорап алдым. Ул шигырьне мин бер генә мәртәбә укып чыктым, хәзер бөтенләй хәтерли дә алмыйм. Муса Җәлилнең минем кулда калган өч төрле (адреслы тарак, фоторәсем һәм бер шигырен) истәлеген мин гомергә саклармын дип бик күп вакытлар кадерләп йөрдем, хәтта туган якка алып кайттым. 1946 елга кадәр алар миндә сакланды. 1946 елда туган илгә кайткач, Муса Җәлилнең адреслары белән хәбәрләшергә икеләндем, чөнки әле илебездә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең Ватан өчен булган көрәшләре, хезмәтләре һәм фаҗигале үлемнәре турында телгә алучы юк иде. Мин инде чыннан да бу батырлар, Ватаныбыз өчен көрәшеп, үз башларын палач балтасы астына салсалар да, аларның бу хезмәтләре кирәкле булган дип табылмагандыр, яисә Ватан файдасына эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру максаты белән булса да, дошман оешмаларында "эшкә" урнашу гаеп саналадыр дип уйладым. Гомумән, бик авыр кичерешләр эчендә яшәдем мин бу вакытларда. Ниһаять, үземнең башта уйлаган уйларга ышанырга да туры килде. 1946 елны мин инде башлангыч мәктәп мөдире булып эшли башлаган идем. 1946 елның ноябрь ахырларында Фәтхуллин кулга алына, һәм аның күрсәтүе буенча Газиев белән мине дә кулга алдылар. Менә шул вакытта М.Җәлилнең истәлекләре юк ителде... +1947 елны безне "дошман файдасы өчен хезмәт итүчеләр" сыйфатында хөкем иттеләр... Шәхес культы заманы иде бу, Берия котырынган чак иде... Еллар үтте, сөекле Ватаны өчен үзләренең гомерләрен биргән батырларның изге көрәшләре танылды һәм бәяләнде. Аларның исемнәре халыклар йөрәгендә мәңге сакланыр. +МУСЛНЫҢ хдты +1943 елның башы. Берлиннан ерак булмаган Вустрау шәһәрендәге Фрайлагерь. Е1емец хөкүмәтенең исәбенчә, анда Россиядән пленга төшкән укымышлы, совет хөкүмәтеннән риза булмаган кешеләрне җыялар иде. Дөресендә, анда илен — Ватанын сөйгән совет патриотлары гына иде. Шулар эчендә Шабаев Гариф, Абдулла Алиптев, Фоат, Муса Җәлил (Гумеров) һәм башка шундый татар халкы арасыннан чыккан укымышлы талантлар бар иде. Ал арны, әзрәк кеше кыяфәтенә китереп, Берлиндагы татар комитетына озаттылар. Татар комитетында язу машинасы, басмаханә, каләм көче безнең кулда иде. Без көчебез барынча саклык белән күп нәрсәләрне яза идек. Шул эшнең башында Татарстан язучылары союзының башлыгы яшь шагыйрь, "Алтынчәч" операсының авторы Муса Җәлил юлбашчылык итә иде. Без аны күз карабыздай сакладык. Ләкин 1943 елда бер сатлыкҗан аларның башларына җитте. +1943 елның сентябрь айларында мин, Франциядән килгәч, Муса Җәлил аганың запискасын укыдым. Ул хәзергедәй хәтеремдә. +"Т уганнар! +Без дошманнарыбыз тарафыннан Моабит төрмәсенә ташландык. Тар бүлмәдә үлем хөкеменең җиренә җиткерелүен көтеп ятабыз. Ләкин безгә үлем куркыныч түгел. Чөнки фашистларның кабере казылган, алар инде Советлар иленнән куылганнар, диңгездәге саламга тотынып котылып кала алмагандай, алар да Польша, Литва, Эстония, Латвия кебек илләрдә диңгез дулкыннарына каршы тора алмаслар. Без илебезне азат итү юлында һәлак булырбыз, ләкин илебез һәлак булмас. Азатлыкка чыккан совет халкы җиңүне бәйрәм иткән көннәрдә безне дә искә алыр. +Үтенечем шул: минем квартирадан чиста күлмәк һәм киемнәремне китереп бирсәгез иде. Үлгәндә чиста киемдә үләсем килә. Күңел саф булгач, тәнемдә дә чиста кием булуын телим. Икенчедән, әгәр исән-сау илгә кайта калсагыз, гаиләләребезгә бездән сәлам җиткерегез, фашистларның зур шәһәрендәге Моабит төрмәсендә Совет иленең азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган татар улларыннан халкыбызга озын, рәхәт, тигез, шат гомер теләгәнебезне җиткерерсез. Хуш, сау булыгыз. +М.Җ.Гумеров". +Халык сүзенә караганда, аларны атмаганнар, асмаганнар, ә сәнәкчеләр күтәрелгәч, Совет иле өчен җаны-тәне белән көрәшкән халыкларны җәзалагандай, башларын, түмәргә куеп, балта белән чабып үтергәннәр. Ләкин ул һәлак булса да, без аны һәрчак үзебез белән бергә хис итәбез, ул безнең йөрәгебездә мәңге сакланачак. 1 +(/[тН '^ебеНцси-ь +1. ШЛГЫЙРЬ ҺӘМ КӨРӘШЧЕ +Гитлерчылар фашизмына каршы көрәш тарихын өйрәнүче һәркемнең игътибарын үзенә тарта торган " Моабит дәфтәрләре" исемле шигырьләр җыентыгы өчен Совет хөкүмәте 1957 елның 22 апрелендә татар шагыйре Муса Җәлилне Ленин премиясе белән бүләкләде. +Фашистлар тарафыннан үтерелгән бу шагыйрьнең тууына 50 ел туларга бер көн калганда гына, Совет хөкүмәте аңа илнең иң зур хәрби мактау исемен — Советлар Союзы Герое исемен бирде. +Бу, бердән, солдат һәм патриотның зур фидакарьлеген тәкъдир итүне күрсәтсә, Ленин премиясе бирелүе шагыйрьнең поэзиясенә әдәби-художество ягыннан зур бәя бирү дә, татар халкының культурасы чыннан да җитлеккән культура икәнлеген барлык совет халыклары алдында раслау да булды. +Сәнгатьнең алдынгы эшлеклесе Муса Җәлил Советлар Союзының бу бөек ике бүләгенә бик хаклы. +"Дөнья һәм дөнья әдәбияты исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә, — диде азәрбайҗан совет шагыйре Самәд Вургун Муса Җәлилнең юбилее көнендә. — Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил". +Демократик Германия Республикасында Муса Җәлилнең иҗаты һәм әсәрләре бик аз билгеле әле. "Моабит дәфтәрләремнән дигән исем белән Франц Лешнитцерның ирекле тәрҗемәсендә шигырьләр җыентыгын бастырып чыгаруы һәм Советлар власте шартларында шаулап чәчәк атып үскән татар халкының иң күренекле вәкиленең поэтик иҗаты белән танышырга мөмкинлек булдыруы өчен, без "Культура һәм Прогресс" нәшриятына рәхмәт әйтергә тиешбез. +Мин биредә Муса Җәлил тормышының соңгы чоры турында совет һәм немец иптәшләрнең коллектив тикшеренүләренә кыскача гына тукталып үтәргә телим. +Премьер-министр янындагы матбугат идарәсе һәм "Советлар Союзы матбугаты" редакциясе Германия Демократик Республикасында алып бара торган тикшеренүләргә фашизмга каршы көрәшүчеләр комитетында һәм Марксизмленинизм институтында эшләүче иптәшләр дә катнашты. +Ул тикшеренүләр нәтиҗәсендә хәзергә ирешелгән уңышларның берсе шул: безнең редакциябез Моабит зинданында Муса Җәлил белән бер камерада утырган бельгияле антифашист Андре Тиммерманс белән бәйләнешкә керә алды. +Киләчәк буыннар өчен "Моабит дәфтәре"н саклап калган А.Тиммермансның истәлекләре һ.б. алып барган тикшеренүләр фашизмга каршы аяусыз көрәшкән Муса Җәлил турында бик кыйммәтле материаллар бирәләр. +Муса Җәлил һәм аның иптәшләре бик катлаулы һәм бик авыр шартларда көрәшкәннәр. Алар Розенберг ялчылары тарафыннан төзелгән "Идел-Урал" исемле татар легионында гитлерчы ак эмигрантларның даими күзәтүе астында шул эмигрантлар үтә көчле милләтчелек пропагандасы алып барган шартларда эш иткәннәр. Легионнар һәм Власов армиясе дип йөртелгән нәрсә Германия Демократик Республикасында да һәм, миңа билгеле булганча, совет матбугатында да аз өйрәнелгән әле. Көнбатыш Германиядә, киресенчә, бу турыда шактый яздылар инде. Ләкин алардан Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәш иптәшләренең исемнәрен эзләп азаплану файдасыз. Күпчелеге ак эмигрантлардан торган ул авторлар иң элек үзләренең "хезмәтләре"н искә төшерергә тырышалар. Алар арасында бөтенләй башка теләк белән эш итүче немец авторлары да бар: ул авторлар, әсир төшкән совет гражданнарын коралландырып, үзләренең туган илләренә каршы сугышырга кертү кебек ачыктан-ачык мәгънәсез планнарының җимерелү сәбәбен үзләренчә аңлатырга һәм яңадан Советлар Союзы халыклары арасында милли дошманлык тудырырга азапланалар. Юрген Торвальдның Штутгарт шәһәрендә "Штайнгрубен" нәшриятында басылып чыккан "Сез кемне һәлак итәргә телисез?" Оигдеп Гһо'\\а(1 "\Уеп §1е уегбегЬеп \уо11еп" — "Зур хыянәт отчеты") исемле китабын менә шул юнәлештәге омтылышларның берсе дияргә була. +Торвальд болай дип расларга азаплана: янәсе, Власов ярдәмендә совет халкын "азат итәргә" теләгән кораллы көчләр һәм яхшы күңелле Розенберг булган, ләкин явыз Гитлер белән юньсез эсэсчылар шул "азатлык армиясе"нә бернинди дә ярдәм итмәгәннәр. Торвальдча, фашистлар Власовның кадерен белмәгәннәр булып чыга. Торвальд гитлерчылар Германиясенең тар-мар ителүе өчен фашистларны гаепләми, киресенчә, аларны күзгә күренеп торган нәрсәләрне дә сизә алмаган һәм "зур шанслар"дан файдаланмый калган гөнаһсыз бәндәләр дип атый. +Гитлерчылар вермахтының "азатлык миссиясе"н бизәп, ялганлап сурәтли торган барлык бу азаплануларга тарихи чын фактлар каршы куелырга тиеш. +Бар нәрсәне дә ерткычларча юк итү һәм җимерү комсызлыгы белән янган Гитлер Советлар Союзына басып керде: ул, Совет Армиясен җимерә калса, иң элек "шул бик зур бәлешне алдына салырга", икенчедән, шул ил белән идарә итәргә, өченчедән, шул илнең халкын һәм байлыгын эксплуатацияләргә өметләнә иде. +Гитлер, Розенберг, Ламмерс, Кейтель һәм Геринг 1941 елның 16 июлендә җыелып киңәшкәндә әнә шундый оятсыз өметләре турында фикер алышканнар. Аннан соң ул сүзләр фюрерның яманатлары чыккан боерыкларында тәмам кабул ителгән карар төсен алган һәм Розенбергның Көнчыгыш министрлыгының җинаятьчел аппараты шул боерыкларны тормышка ашырырга тотынган. +Шул ук киңәшмәдә белдерү ясалган: "Немецтан бантка бүтән беркемгә дә корал йөртергә һичкайчан да рөхсәт итмәскә! Бу нык кагыйдә булып калырга тиеш. Бу бик әһәмиятле . Коллыкка төшерелгән нинди дә булса халыкларны хәр +1 Бу киңәшмә турында бер язма сакланып калган. Аны Гиммлер яздырган булса кирәк. "Халыкара хәрби трибуналның төп хәрби җинаятьчеләргә каршы процессы" дигән документлар. Нюрнберг, 1945, 14 ноябрь — 1946 ел, октябрь (немец телендәге рәсми текст), XXXVIII том, 86 б. би ярдәмгә тарту, хәтта ул эш бик җиңел тоелса да, ул һичшиксез безгә каршы әйләнәчәк. Бары немец кына корал йөртергә хаклы. Славянин да, чех та, казакъ та, украинлы да корал йөртергә хаклы түгел". +Булачак колония өлкәләрендә "түбән расадагы" кешеләрне мөмкин кадәр тизрәк кырып бетерү өчен, 1941 елның мартында "Комиссарлар турында приказ" ("Копиззаг Ег1ар"0 дип аталган боерык чыгарган "хуҗалар расасының иң сайланган өлеше" ул чакта әле үзен бик көчле санаган. +Барыннан да элек "политик җитәкчеләргә һәм комиссарларга" каршы юнәлтелгән бу боерык буенча кулга алыну белән, комиссарлар, шулай ук еврейлар күпләп-күпләп һәм азаплап үтерелгән. Сугышның беренче айларында кулга төшкән әсирләр күбесенчә шунда ук юк ителә барылган, сугыш сузыла төшкәч кенә, алар, лагерьларга ябылып, шунда ачлыктан, төрле йогышлы авырулардан меңләп-меңләп кырылганнар 2. +Элекке Германия армиясе капитаны булган профессор Теодор Оберлендер, гитлерчы генераллар әле Кавказдан Урта Азиягә бәреп керү турында хыялланып утырган чакта, "таулылар бүлеге"3 дигән алдавыч исем астында, Кавказ һәм Урта Азия халыклары кешеләреннән баш күтәрүчеләр дигән исем белән гаскәри частьлар оештыру планын төзегән. +Совет Армиясенең баһадирларча ударлары ул явыз хыялларны юкка чыгарган. 1942 елны гомуми хәл шундый үзгәргән, "бары тик немец кына корал йөртергә хаклы" дигән принцип тулысынча алып ташланырга тиеш булган; комиссарлар турындагы боерык гамәлдән чыккан дип белдерелгән һәм фашистлар нәкъ "азиатлар" арасыннан, ягъни Советлар Союзында яшәүче рус булмаган милләтләр халыклары кешеләреннән "үзләре сугышырга теләүчеләрне" эзләргә тотынганнар. +Фашистлар басып алган көнчыгыш өлкәләрендә аеруча Розенберг министрлыгы зур активлык белән эшкә керешкән. Ул, төрле маҗаралар һәм җайлы тормыш эзләп йөрүче милләтче эмигрантлардан файдаланып, рус булмаган милләтләр халыкларын "азат итү комитетлары" оештырырга тотынган. Бу комитетлар аркылы фашистлар шул милләт +1 Кереш сүздән аерым битләр. "Конгресс" нәшрияты. Берлин, 1957. — 574-575 б. +2 Мәсәлән, Польшадагы Ченстохово лагерена ябылган 30 000 төркстанлыдан, ягъни Урта Азия халыклары кешеләреннән бары тик 2000 чамасы гына исән калган. +3 "Оег 5р1е§е" журналы. — 1954. — 21 апрель. +4 Аларга Германиядә яшәгән Вәли Каюм ханны, "генерал" Шкуроны, Дон казаклары атаманы Красновны, Кырым ханы Гәрәйне, генерал-лейтенант Бичераховны һ.б.ларны керткәннәр. кешеләреннән булган хәрби әсирләрне гитлерчылар Германиясе ширмасы астында автономияләр төзү дигән алдавыч белән төрле легионнарга тупларга уйлаганнар. +Профессор Г.фон Менде бу эш белән аеруча актив шөгыльләнгән. Элек резиденциясе Тбилисида урнашкан һәм Кавказ арты буенча Германиянең генерал-консулы булып хезмәт иткән, ә 1941 елдан башлап гомуми сәяси бүлек җитәкчесе һәм министрлыкның вермахт белән бәйләнешен булдыру вәкиле доктор Отто Бройтигам да Розенберг министрлыгында бу эш өчен авторитетлы кеше саналган. Коры җир гаскәрләре армиясенең баш командованиесе, төгәлрәк әйткәндә, генераль штабның оештыру бүлеге, "Көнчыгышның башка төр гаскәрләре" бүлеге белән бергә (аның җитәкчесе обер-лейтенант Белен булган), рус булмаган милләтләр халыклары хәрби әсирләреннән "күңеллеләр" сайлап алырга хәзерләнә башлаган. Шулай итеп, бераздан беренче гаскәри подразделениеләр төзелгән. Ул подразделение төркемнәренең җитәкчесе майор граф Штауфенберг һәм аның "Көнчыгышның башка төр гаскәрләре" бүлегенә җитәкчелек итүче дусты обер-лейтенант фон Роэнне, генерал Әрнет Кестрингны "күңеллеләр"гә җитәкче итеп раслатуга ирешкәннәр. Бу 66 яшьлек генерал 1942 елның 10 августында Винницага җибәрелгән һәм анда әлеге хәрби подразделениеләрне кабул итеп алган. Вермахт баш командованиесенең пропаганда бүлегендә эшләүче икенче бер офицерлар группасы (Николаус фон Гротэ, Ганс Мартин һ.б.) акгвардиячеләр оешмалары белән берлектә рус әсирләреннән һәм Германиядә хезмәт иттерү өчен көчләп куып китерелгән совет кешеләреннән "Добровольческая армия" төзергә керешкән. "Күңелсез ике төрлелек" турында, ягъни югарыда искә алынган ике группа арасындагы "көндәшлек" турында, Көнбатыш Германиянең тарихчылары бүген бик тырышып язалар. Чынлыкта исә немец фашистлары үзләренең хәрби авантюралары өчен теләсә нинди юл бе +1 Ул вакытта Бройтигам Бонның Чит ил эшләре министрлыгында министр диригенты (урынбасары). +2 Соңыннан 1944 елның 20 июле путчына актив катнашкан кеше. +3 Әрнет Кестринг 1876 елда Мәскәүдә китап сатучы семьясында туган. Мәскәү мәктәпләренең берсендә укыган һәм русча бик яхшы сөйләргә өйрәнгән. 1900 елларда Германиядә офицер булып хезмәт иткән. Аннан соң бөтендөнья сугышында катнашкан, ә 1914 елда гетман Скоропадский янындагы немец хәрби комиссиясендә эшләгән. 1927—1930 елларда ул Мәскәүдәге Германия илчелегендә хәрби атташе булып хезмәт иткән. 1933 елда Кестринг Германиягә чакыртып кайтарылган, ләкин 1935 елда тагы Мәскәүгә шул ук эшкә җибәрелгән. 1941 елның июлендә Кестринг Баку —Тбилиси —Косполис аркылы Германиягә кайткан. лән булса да руслардан, шулай ук рус булмаган бантка милләт кешеләреннән җинаятьчел рәвештә файдалану турында гына уйлаганнар. +Коры җир гаскәрләре баш командованиесе легионнары Польшага урнаштырылган, ал арның һәркайсының кадровый батальоны булган. Бу батальоннардагы әсирләр хәрби киемнәргә киендерелгән. Шунда ук кыр батальоннары да оештырылган. Лагерьларда легионнарга туплау эшен эмигрантларның милләтче комитетлары алып барган. Коточкыч шартларда, зур газаплар эчендә яшәүләренә карамастан, хәрби әсирләр фашистларга хезмәткә баруга бик каты каршы торганнар. Гитлерчылар табан асларын ялап йөрүче сатлыкҗан милләтчеләргә легионнарга кеше туплауда Иерусалимнан килгән "бөек" мөфти Сәет Мөхәммәдәмин әл Хөсәен җитәкчелек иткән. Гитлерга ялчылык иткән бу чалмалы авантюрист, фашистларның "яңа тәртибен" пропагандалау өчен, лагерьларга килеп йөргән. +1942 елның июнендә Волхов фронтында авыр яраланып әсир төшкән Муса Җәлил Холм һәм Демблин лагерьларыннан Вустрау лагерена китерелгән. Шунда әлеге мөфти аның белән очрашкан. Ак эмигрантларның пычрак эшләрен өзү уе белән янган Муса Җәлил, мөфти белән очрашудан файдаланып, Гумеров дигән фамилия астында милләтчеләрнең "Идел-Урал комитеты"на ышанычка кергән. +Янәсе, Советлар Союзын тар-мар иткәннән соң, гитлерчылар Германиясе кул астында, Идел белән Урал арасындагы җирләрдә оештырырга хыялланган "Татар-башкорт дәүләте" дип йөртелгән шул комитет турында берничә сүз. Профессор Менде ул комитетның башына Берлинда Рихард Вагнер мәйданчыгы янындагы тын гына бер урамда күп еллардан бирле төрек паспорты белән яшәүче Габдрахман Шәфи Алмаз дигән татар ак эмигрантын куйган. Вустрау лагереннан чыгарылганнан соң, Муса Җәлил бераз вакыт шул йортта яшәгән. +Җәлилгә лагерьда "культура эшләренә җитәкчелек итү" йөкләнгән. Бу хәл аңа лагерьдагы әсирләр белән турыдан - туры аралашырга һәм дошманның тирән тылына кереп йө +1 1942 елның сентябрендә Циленкеда обер-лейтенант Эрнекке командованиесендә "Төркстан легионы", шул ук Циленкеда майор Ридель командованиесендә "Азәрбайҗан легионы", Везоледа майор Хуселле командованиесендә "Грузин легионы", Пропотнеда "Әрмән легионы" төзелгән. Аннан соң "Грузин легионы"ннан "Төньяк Кавказ легионы" аерып чыгарылган. "Грузин легионы" обер-лейтенант Брайтнерга буйсындырылган һәм Польшага күчкән. Майор Зиккендорф командованиесендәге "ИделУрал легионы" Радом янындагы Едльняда төзелгән. рергә мөмкинлек биргән: Җәлил, фашистларга каршы көрәш оештыру өчен, моңар дан бик тиз файдалана башлаган. +Без фашистик Германиядә совет патриотларының каршылык көрәше ул чакны инде шактый киңәйгәнен беләбез (бу турыда беренче һәм шактый ышанычлы материаллар игълан ителде инде)1. Кулында бик киң фактик материаллар булган Ю.А.Бродский язганча, совет патриотларының азатлык көрәше янаучы көчкә әверелгән, һәм ул көч гитлерчылар дәүләтенең эчке сәяси хәленә торган саен зуррак куркыныч тудырган. Дошманның үз илендә аңа каршы аяусыз көрәшеп, совет кешеләре фашизмның тар-мар ителүенә һәм бөтен дөньяның тынычлык сөюче көчләре җиңеп чыгуга ярдәм иткәннәр. +Сугышның иң кызган һәм хәлиткеч чорында дошманның башкаласы Берлинда оешкан һәм бик үзенчәлекле шартларда эшләргә тиешле булган Муса Җәлилнең дошманга каршылык күрсәтү группасы шул героик һәм фидакарь көрәшнең бер буынын тәшкил иткән. Бу группа алда искә алынган комитетның агулы милләтчелек пропагандасына каршы чыккан, татар якташларының патриотик хисләрен уяту һәм ал арны хәрәкәткә күтәрү буенча бик актив эшли башлаган; билгеле, ул эш җиңел булмаган. Ачу белән янган ялкынлы сүз, көрәшкә чакыра торган шигырьләр каршылык күрсәтүче сугышчыларның озак вакытлар буе бердәнбер һәм бик әһәмиятле коралы булган. Эмигрантларның милләтче комитеты Берлинда фашистлар ярдәме белән "Идел-Урал" дигән газета чыгарып килгән. Каршылык сугышчылары листовкалар бастырып тарату өчен шушы күбәйткеч аппаратка тап булуларына бик шатланганнар. +Иң элек Германиядәге әсирләрнең төрле лагерьлары белән бәйләнеш булдырылган. Муса Җәлил татар һәм башкорт хәрби әсирләре күп кенә булган Свинемюнде лагерена барган. Каршылык күрсәтү группасы әгъзалары шулай ук Дрезденга да барганнар. Тиммермансның раславынча, хәрәкәт итүче группа иң элек Гамбургта эш алып барган. Ләкин барлык эшнең үзәге Идел буе татарларының төп батальоннары урнашкан Радом лагеренда тупланган. 1943 елның язында Җәлил культура эшчесе сыйфатында Радомга килгән. +Чәнечкеле тимерчыбыклы киртә эчендә ятуларына карамастан, каршылык күрсәтүчеләр шул хәлдә мөмкин булган барлык көрәш чараларын кулланганнар. Фашистлар, әсир +1 "Вопросы истории" журналы. — 1957. — № 3. Немецча чыккан "Советлар Союзы матбугаты" дигән басма. — 1957. — № 82 — 83. — 1816 б.; 1829-1832 б. +2 "Советлар Союзы матбугаты", — 1957. — № 83. — 1832 б. ләрне алдап, серләрен белү өчен, лагерьларда музыкаль-әдәби кичәләр ясарга рөхсәт иткәннәр. Шул кичәләрдә әсирләр шигырьләр укыганнар, төрле җырлар җырлаганнар, хәтта кечкенә генә пьесалар да куйганнар. Муса Җәлил менә шул кичәләргә катнашкан, төрле кинаяләр белән шигырьләренең сүзләрен алмаштырып укыган, ләкин аның ни әйтергә теләгәнен, ни уйлаганын һәркем диярлек ачык төшенгән. Муса Җәлилнең шигырьләре кешеләрдә өмет уяткан, ал арга яңа көч биргән. Җәлилнең шигырьләре кулдан-кулга күчеп йөргән, ал арны күңелдән ятлаганнар, һәм шул тирән тәэсир итә торган әсәрләрне кем язганын һәркем диярлек белгән. +Шулай итеп, бу группа бик кызу эш алып барган. Нәтиҗә озак көттермәгән: нәкъ Радомда төзелгән батальон, фронтка барышлый юлда баш күтәреп, партизаннар ягына чыккан. Бу батальонның баш күтәрүе легион эскәнҗәләре эчендәге совет кешеләре алып барган көрәшнең бердәнбер гәүдәләнеше генә булмаганы хәзер бик ачык инде. Каршылык күрсәтү группасы фашистлар тарафыннан ачылганнан соң күп тә үтми, берничә мең кешедән торган 4 нче батальон баш күтәргән. Бу баш күтәрүнең дә Муса Җәлил группасы эше икәнендә шик юк. +Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1943 елның август аенда лагерьда баш күтәрү башларга һәм легионерларны качырырга әзерләнгәннәр. Алар поляк партизаннары белән элемтәгә кергәннәр һәм полякларның ярдәменә исәп тотканнар. Ләкин группаның фашистлар тарафыннан кулга алынуы планны өзгән. +Радом лагерендагы һәм Берлиндагы каршылык күрсәтү группаларын гитлерчыларның ничек белүләре һәм Муса Җәлил белән аның иптәшләрен ничек кулга алынуы хәзер ачык билгеле. Без Муса Җәлил белән бергә кулга алынган һәм җәзалап үтерелгән көрәшчеләрнең күбесенең исемнәрен беләбез инде. Алардан Казаннан татар балалар язучысы Абдулла Алишны, Мәскәү редакцияләренең берсендә эшләгән журналист Әхмәт Симаевны күрсәтергә була. Бу группада +1 "Көнчыгыш группасы"ның төп көчләре 1943 елның ахырында Франциягә барып урнашкач, "Идел-Урал легионы" кешеләрен гитлерчы фашистлар иң ышанычсыз дип тапканнар. Обер-лейтенант Вальтер Ханден Көнбатышның баш командующие каршындагы "күңеллеләр" бүлеге командиры исеменнән көндәлегендә болай дип язып куйган: "10 август. Легионнан "күңеллеләр"нең кадровый дивизиясе командиры Идел буе татарларын һәм әрмән легионнарын коралсызландырырга боера. Болар барысы да ачыктан-ачык трагедия чигендә тора. 6 сентябрь. Идел буе татарлары батальоны җитәкчесе 827 үзенең батальоны калдыкларының коралсызландырылганын белдерә" (Юрген Торвальдның югарыда искә алынган китабыннан китерелә. 102 б.). шулай ук инженер Фоат Булатов, актер Әмиров, ветврач Хисаметдинов, бухгалтер Гариф Шабаев, юрист Мичурин, Кормаш, Габдулла Батталов, Сәйфелмөлеков һәм Шәрипов торганнар. Лагерьның җитәкчесе майор фон Зиккендорф ешаеп киткән качуларны оештыручыларны һәм легионерлар арасында таратыла торган листовка авторларын ачыкларга гестапога ярдәм итәрлек шымчылар тупларга боерган. Шундый бәндәне эзли торгач, фашистлар нишләргә белмичә аптырап йөргән, мораль яктан таркалган Мәхмүт Җ. дигән бер әсиргә тукталганнар. Ләкин ул бәндә дә шундук хаин булып китә алмаган әле. Мәхмүтне әллә ничә төннәр буе куркытканнар, атабыз дип урманга алып барып, кабер казытканнар. Шулай бер атна азаплаганнар. Мәхмүттән сорау алганда, милләтче эмигрантлар комитеты члены шунда булган, ул гестапо белән бәйләнештә булуын Мәхмүттән яшереп тә тормаган. Алтынчы төндә Мәхмүт, газаплауларга түзә алмыйча, гестапода эшләргә язма рәвештә ризалык биргән. Хыянәтчене Муса Җәлил эшләгән культбригадага билгеләгәннәр. Ул чакны каршылык күрсәтү сугышчылары лагерьдагы массовый качуга хәзерлек күрә торган булганнар. +Шул хәлдән соң күп тә үтми (бу июль башында булган), каршылык күрсәтү группасының ике кешесе — Кормаш белән Батталов — фашистларның пропаганда әдәбиятын алып кайту сылтавы белән, Радом лагереннан Берлинга киткәннәр. Җәлил аларга Берлинда яшерен рәвештә басыла торган листовкаларны алып кайтырга кушкан. Алар белән бергә, Кормаш белән Батталовларны күзәтү өчен, Мәхмүт тә барган. +Алар юлда озак булмаганнар. Хыянәтче ышанычка кергән һәм аларның комитетка ни өчен баруларын белеп алган. Лагерьга әйләнеп кайткач, көрәшчеләр листовкаларны таратканнар, әсирләр ал арны матрацлары эченә яшергәннәр. Мәхмүт тә листовкаларның бер пакетын алып яшергән һәм шунда ук гестапога хәбәр иткән. +1943 елның 12 августына каршы төнне солдатлар культбригада барагын чолгап алганнар. Гестапочылар баракны бик нык итеп тентергә тотынганнар. Листовкалар табылган, һәм каршылык күрсәтү группасы кешеләреннән күбесе кулга алынган. Аннан соң оешманың Берлиндагы өлеше дә кулга алынган. Хәтта хыянәтче Мәхмүтне дә кулга алганнар. Аны ялгыз камерага япканнар, аннан соң Варшавага күчереп, хыянәте өчен тиешле алтын белән бүләкләп, Австриягә экскурсиягә озатканнар. +Каршылык күрсәтү көрәшчеләре хәрби төрмәләргә ябылганнар, һәм алар шулай ук, хәрби суд тарафыннан хөкем ителеп, төрле җәзаларга тартылганнар булса кирәк. +* * * +1943 елның декабреннән башлап 1944 елның мартына кадәр Муса Җәлил бельгияле антифашист Андре Тиммерманс белән бергә Лертерштрасседагы Ү\\'Г төрмәсенең 382 нче камерасында утырган. +Дрезденга судка алып кителүенә ярты айлар чамасы калганда (Муса Җәлилне анда 1944 елның мартында алып китәләр), Җәлил Моабит циклындагы шигырьләрен Андре Тиммерманска әманәт итеп калдырган. +Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрендә без аның ялкынлы йөрәге тибешен ишетәбез, безгә шагыйрьнең тирән хисләре һәм уйлары, аның яшерен өметләре һәм дәртле омтылышлары ачыла. Без ул шигырьләрдә коммунистның көрәш рухын, аның һичнәрсә дә какшата алмаган нык ихтыярын, җиңеп чыгуга нык ышануын тоябыз. Ул шигырьләрне укыган саен, ал арны бары тик корыч ихтыярлы көрәшче, илнең патриоты, халыкның турылыклы улы гына яза алганын күрәсең. +Шагыйрь соңгы әсәрләрен үзенчә бер васыять итеп караган һәм алар киләчәк буыннар өчен саклана алырмы икән дип бик борчылган. +Безнең көннәргә тикле сакланып кала алган куен дәфтәрләренең берсенең соңгы битенә Муса Җәлил болай дип язып куйган: +"Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска. +Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай... 1942 елны сугышка килде һәм... әсирлектә күп газаплар чигеп, 40 үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең бОын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр би китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул! Муса Җәлил. 1943, декабрь". +* * * +Муса Җәлил һәм аның иптәшләренә хөкем Дрезденда 1944 елның мартында булган. (Аларны хәрби суд хөкем иткән булса кирәк.) Гаепләнүчеләр барысы да үлем җәзасына хөкем ителгән. Дрезденның бик каты җимерелүе бу процесс турында нинди дә булса архив материаллары табу мөмкинлегенә ышанычны юкка чыгарган. +Август аенда Тиммерманс Шпандау төрмәсендә Муса Җәлил белән яңадан очрашкан. Тиммермансның әйтүенчә, 1944 елның 20 июлендә Гитлерга һөҗүм ясалганнан соң, Моабит төрмәсендәге барлык политик тоткыннар Шпандауга күчерелгән. Берничә көннән соң Тиммерманс Муса Җәлилне тагын күргән һәм, аның әйтүенчә, кулында үлем җәзасына хөкем ителгән язуы булган Муса Җәлилне киредән Дрезденга алып киткәннәр. +Муса Җәлилнең моннан соңгы язмышы безгә ачык билгеле түгел. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре Тегель дигән хәрби төрмәдә 1944 елның җәендә күрешкәннәр. Аларның барысының да куллары, ә Муса Җәлилнең аяклары да богауланган булган. Муса Җәлил Тегель төрмәсеннән шигырьләр язылган тагын бер дәфтәрен биреп чыгарган дип уйланыла, ләкин ул дәфтәрнең кайда икәнлеге әле хәзергә билгеле түгел. +Әгәр ул мәгълүматлар табылса, без Муса Җәлилнең газаплары һәм көрәш юлы Берлинның хәрби төрмәләре аша ничек үткәнен ачык күрербез. Ләкин ул юл кайда очлана соң? +Моңарчы булган мәгълүматлар, Муса Җәлил Плетцензее төрмәсендә үтерелгән, диләр. +Үзе сугышка һәм фашизмга каршы булган Плетцензее төрмәсе рухание Пельхау истәлекләрендә Плетцензее төрмәсендә үтерелгән тоткыннар турында шактый тулы мәгълүматлар китерелә. 1943 елдан 1944 ел эчендә андый корбаннарның саны 1800гә җиткән. +Берлин өчен барган сугышларга катнашкан һәм Моабит төрмәсен алган совет солдатлары төрмә китапханәсендә рус телендәге бер китапның "Мин, атаклы татар шагыйре Муса Җәлил, Моабит төрмәсенең сәяси тоткыны, атып үтерелергә хөкем ителдем... Фадеевка, П.Тычинага һәм туганнарыма сәламемне тапшыруны үтенәм" дигән язулы соңгы битен тапканнар. +1 Дрезден округы дәүләт прокуроры безнең сорауга болай дип җавап бирде: "Дрезденда Пильнитцерштрасседагы элекке баш суд бинасында нацистларга каршылык күрсәткән антифашистларны җинаять җаваплылыгына тартып хөкем итү актлары саклана торган булган. 1945 елның 12 һәм 13 февраленә каршы төндәге каты бомбага тоту вакытында, бу бина тәмам янып беткән. Андагы барлык актлар да юкка чыккан. Аннан соң шул да мәгълүм: Кызыл Армия частьлары керер алдыннан, нацистлар судта һәм прокуратурадагы сәяси процессларга кагылышлы барлык актларны Дрездендагы Мюнхнер мәйданындагы суд бинасы ишегалдына чыгарып яндырганнар. Янган элекке төрмә судлары материаллары арасында да фашистлар заманындагы документлар сакланмаган". +Бу язу суд хөкеменнән соң язылган (язуның төзелеше бары тик шулай уйларга гына юл калдыра), аннан соң суд карары буенча Җәлил белән иптәшләре үтерелгәннәр дип уйланыла. Муса Җәлилне Дрезденнан башта Лертерштрассега алып килгәннәр һәм соңыннан гына Шпандауга күчергәннәр булса кирәк. Тегель төрмәсе аның атылыр алдыннан туктаган урыны булган, күрәсең. Аяк-куллары богаулы булуы шуңа ишарә ясыйлар. +Берлин төрмәсендә үлем җәзасына хөкем ителгән тоткыннар 1944 елга кадәр Кызлар аланы ОипфһгһеЫе) дигән җирдә атыла торган булганнар. Алар арасында чит ил кешеләреннән булган күп кенә тоткыннар да атылганы мәгълүм. Мәсәлән, 1943 елның 4 июнендә 32 голландияле, Штийкель группасы, норвегиялеләр группасы һ.б. атылган. +Әгәр Муса Җәлил һәм аның иптәшләре шунда үтерелгән булса, алар чит ил кешеләре мәетләре күмелгән Деберице каберлегендә яталар булып чыга. +Ләкин болар барысы да шулай булгандыр дип уйланыла гына. Чөнки "рәсми рәвештә үлем җәзасына хөкем ителгән кешеләр бөтен Германия буйлап үтерелә барган, — дип яза Пельхау. — "Өченче империя"нең соңгы минутына тикле фашистлар бик күп кешеләрне атканнар һәм асканнар. Соңгы җәзалар һөҗүм итеп килүче союздаш армияләрнең туп тавышлары астында үтәлгән"1. +Муса Җәлилнең соңгы көннәре турында безнең кулда булган шактый материаллар немец антифашистлары белән турыдан-туры бәйләнештә булуы турында берни сөйләмиләр. Ләкин интернационализм хисе белән янган бу зур шагыйрь яшьлек елларында ук немец эшчеләр сыйныфының көрәшен күзәтеп барган. Муса Җәлил 18 яшендә чагында (1924 елда) "Кисәкләр" дигән поэма язган. Әдәбиятчылар егерменче еллар татар әдәбиятының күренекле әсәрләреннән берсе дип саный торган бу поэманың аңлатмасы үзе үк аның темасын ачык күрсәтеп тора. +1935 елда шагыйрь Германия турындагы темага тагын әйләнеп кайта. "Джим" дигән поэмасында гуманист Җәлил фашистик расачылыкны фаш итә. +1943 елның декабрендә язылган "Алман илендә" шигыре — пролетар интернационализмның иң көчле документы. +Моабит зинданында утырган Муса Җәлил үзен немец антифашистлары белән фикердәш санаган һәм хәтта фашист палачлары кулында тоткында яткан хәлендә дә немец халкының алдынгы көчләренә мөрәҗәгать иткән. +1 Пельхау Геральдның "Соңгы сәгатьләр" дигән китабыннан. +Саф-саф булып тагын 19 нчы +Елгы төсле җырлап килегез +һәм күтәреп өскә уң йодрыкны, +"Рот-фронт" дип җавап бирегез. +Борыгыз муенын комсыз карчыганың, +Кояш чыксын Алман җиренә. +Күтәрелсен Тельман трибунага, +Маркс, Гейне кайтсын иленә. +Арагызда кем бар Цеткин улы, +Тельман егетләре кайсыгыз? +Ишетегез бөек хаклык сүзен, +Төрмәләрне безнең ачыгыз, — дип язган ул. +Моабит зинданында Муса Җәлил сагышланып көткән якты көннәр безнең республикабызда чынбарлыкка әйләнде, алар бөтен Германиядә дә чынбарлыкка әйләнәчәк. Ватаныбызның көнбатышында башларын калкытып килгән кара милитаризм көчләренә каршы шул бөек идеяләр өчен алып барыла торган көрәштә бөек шагыйрь һәм патриот Муса Җәлилне без үз яныбызда итеп сизәбез. +2. ҖӘЛИЛНЕҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ +Бөек татар шагыйре Муса Җәлил тормышының соңгы чорын аныкландыручы материалларның соңгы ике елда күбәюенә карамастан, фашизмга каршы бу батыр көрәшчене нацист палачларының кайчан һәм кайда үтергәнлекләре хәзергә кадәр билгесез булып килде. +Совет матбугатында чыгарылган беренче материалларда аның 1944 елның 10 гыйнварында Плетцензее төрмәсендә үтерелгәнлеге күрсәтелә иде. Ләкин соңрак немец иптәшләр тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр Муса Җәлилнең үтерелү көне дә һәм урыны да югарыда әйтелгәннәргә туры килмәгәнлекне күрсәтте. +1956 елның сентябрендә, Лертерштрассе хәрби төрмәсендә Муса Җәлил белән бер камерада булган бельгияле Андре Тиммерманс белән элемтә урнаштырылды. А.Тиммерманс Җәлилнең тик 1944 елның мартында гына Дрезденда судта булганлыгын һәм үлем җәзасына хөкем ителгәнлеген хәбәр итте. 1944 елның августында Шпандау төрмәсенә күчерелгән Тиммерманс анда Муса Җәлилне очраткан һәм коену бүлмәсендә хәтта аның белән бер-ике авыз сүз дә алыша алган. Тиммермансның әйтүенчә, август башларында әле Муса Җәлил исән булган. +Герой шагыйрьнең үлеме турында тулырак белергә теләп, мин элек фашизмга каршы актив көрәшкән һәм Плетцензее төрмәсендә рухани булган доктор Геральд Пельхауга хат яздым. Пельхау — гитлеризм тар-мар ителгәннән соң Германия Демократик Республикасында басылып чыккан "Соңгы сәгатьләр" дигән китапның авторларыннан берсе. Бу китапта фашизмга каршы көрәшкән күп кенә кешеләрнең үлем алдыннан кичергән соңгы көннәре турында языла. Мин доктор Пельхау немец хәрби төрмәсенә ябылган унике татар тоткыны кебек гадәттән тыш вакыйганы хәтерлидер дип өметләнгән идем. +Кызганычка каршы, бу өметләрем бушка чыкты. Доктор Пельхау Муса Җәлил һәм аның иптәшләре турында бернинди мәгълүмат та бирә алмады, ләкин ул минем хатымны бантка төрмәләрнең руханиларына җибәргәнен язды. Берничә айдан соң доктор Пельхаудан миңа бер хат килде. Бу хатны ул Берлинның Гатов бистәсендәге рухани Юрыткодан алган. Юрытко сугыш вакытында Шпандау төрмәсендәге католик тоткыннар арасында руханилык эше алып барган икән. "Мин татар шагыйре Муса Җәлилне хәтерлим, — дип язган аңа рухани Юрытко, — католик рухани буларак, мин аның янына керә идем. Аңа укыр өчен Гете китапларын китердем. Тыныч һәм олы җанлы бу кешегә хөрмәт белән карый торган булдым. Аны Шпандау хәрби төрмәсендәге тоткын иптәшләре бик ихтирам итәләр иде... Җәлил ниндидер инженер белән бер камерада утырды. Инженерның исемен хәтерләмим, Җәлилнең сөйләвенчә, ул үзенең якташларын рус солдатларына каршы сугышмаска чакырган өндәмәләр бастыруы һәм таратуы өчен үлем җәзасына хөкем ителгән". Аннары рухани Юрытко төрмәдән Муса Җәлилнең бер хатын алып чыкканын һәм шул хатны күрсәтелгән адрес буенча җибәргәнен белдергән. +Муса Җәлил турындагы романына материаллар җыя башлаган татар шагыйре Шәйхи Маннур 1958 елның августында Берлинга килде. Шул очрактан файдаланып, ул рухани Юрытко янына да барды, ләкин рухани югарыда өзекләре китерелгән хатта әйтелгәннәргә бик аз гына нәрсә өстәде. Юрытко, китаплар уку белән тоткыннарның бераз күңелен ачу өчен, үзенең зур китапханәсеннән китаплар китерүе турында сөйләде. Мәсәлән, ул Муса Җәлилгә Гетеның "Фауст"ын (бу китап соңыннан югалган), ә аның иптәшләренең берсенә, шулай ук үлем җәзасына хөкем ителгән, ләкин соңыннан гафу ителгән итальян хәрби әсирләренә Дантеның итальян телендәге "Илаһи комедия"сен биреп торган. +Менә шушы китапның тышкы битендә көч-хәл белән генә танырлык язу эзләре табылды. Аны "политик тәнкыйть" өчен 1944 елның 29 маенда Берлинда хәрби трибунал тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән 37 яшьлек итальянның язган булуы ачыкланды. Бу язмада хәрби әсирнең туган көне һәм урыны, ул чагында төньяк Италиядә, Мантуяда яшәүче хатынының исеме һәм адресы күрсәтелгән. +Бу элекке хәрби әсир Рениеро Ланфредини белән элемтә урнаштырырга тырышу, гәрчә инде ул тору урынын үзгәрткән булса да, уңышлы чыкты һәм көтелмәгән нәтиҗәләр бирде. +Италиягә кайткач, Рениеро Ланфредини фашистлар төрмәсендә башыннан кичергәннәрнең бөтенесен язган, ләкин үзенең язмаларын бастырып чыгара алмаган, чөнки, аның язуынча, "моңа акча күп кирәк булыр иде". Шушы язмаларга таянып, Ланфредини үзенә бирелгән сорауларга бик төгәл җаваплар язып җибәрде. +"1944 елның 5 июнендә, — дип яза Рениеро Ланфредини, — мине Шпандау төрмәсенең 53 нче камерасына яптылар. Анда Муса Җәлил һәм Булатов әфәнде дә бар иде. Алар мине бик ягымлы каршыладылар. Без шунда ук яхшы дуслар булып киттек. Алар миңа үзләренең инде күп айлар элек үк үлемгә хөкем ителгәнлекләрен һәм үлем җәзасы көтүләрен сөйләделәр. Алар үлем көткәндә дә тыныч һәм хәтта шат иделәр. Шул ук вакытта мин ал арның бантка кайбер иптәшләре белән, алар кебек үк нацистларга каршы пропаганда белән шөгыльләнгән татарлар белән таныштым. Бу камерада мин бер ай чамасы утырдым. Аннары мине 153 нче камерага күчерделәр. Шунда мин Җәлилнең һәм Булатовның дусларын очраттым. Алар унике кеше һәм барысы да үлем җәзасына хөкем ителгән иде. +1944 елның 25 августында иртән 6 сәгатьтә немец сакчылары камераның ишеген ачтылар. Жандармнар, үлемгә хөкем ителгән тоткыннарны фамилияләре белән чакырып, чыгарга куштылар. "Нәрсәгә?" дигән сорауга: "Сакчылар моны белмиләр", — дип җавап бирделәр. Ләкин тоткыннар моның нәрсәгә икәнлеген шунда ук аңладылар. Аларның әйткән сүзләре миңа удар кебек тәэсир итте. "Син үлүдән бик курыккан идең. Хәзер без үләргә барабыз", — диделәр алар. Барлык әйберләрен камерада калдырдылар. Алар чыгып барганда, мин Муса Җәлилнең һәм аның коридорда бер-берсе белән сөйләшеп баручы иптәшләренең тавышларын шунда ук бик ачык таныдым. Соңрак мин падре Юрыткодан: " Минем камера күршеләрем булган татарларны нишләттеләр?" — дип сорадым, һәм ул миңа: 4 Ал ар уникесе дә шул ук көнне иртән ун сәгатьтә җәзалап үтерелделәр",— диде, Ал арның кайда үтерелгәнлеген мин сезгә төгәл итеп әйтә алмыйм, ләкин падре Юрытко бу турыда күбрәк белергә тиеш, чөнки соңрак ул миңа: "Татарлар елмаеп, батырларча үлделәр", — дип сөйләде. +Бу мәгълүматлар герой шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның батыр иптәшләренең кайда һәм кайчан канлы фашист террорыннан һәлак булганлыкларын аныклыйлар. +ББЕЕРРЕЕННЧЧЕЕ (825) +БЛТЛЛЬОН +ТЯРИХЫННЯН +КЯЙБЕР +ИСТӘЛЕКЛӘР +"Идел-Урал легионы " 1942 елның сентябрь аенда Польшаның Варшава шәһәреннән ерак булмаган Радомнан 12 километр, Едльня станциясеннән бер километр булган хәрби шәһәрчектә иде, Бу шәһәрчек урман эчендә фин ысулындагы йортлардан салынган. Анда татар, башкорт, чуваш, удмурт, мари, ягъни Идел буенда торган халыклардан легион оештырылган. Шуңа күрә ул "Идел-Урал легионы" дип аталган. +Бүтәннәрдән аеру өчен, легионерларның сул як беләгенә зәңгәр материягә ук белән җәя ясалган һәм "Идел-Урал" дип язылган билге тегеп куелган иде. Анда Идел буе татарлары гына түгел, Себер татарлары да булды. Легионга үзе теләп килүчене мин белмим, әсирләрне кая озатачакларын әйтмичә генә конвой астында алып киләләр. Легионга килгәч, "Идел-Урал легионы"на килүләрен һәм солдат булачакларын хәбәр итәләр иде. Легионның беренче батальоны 1941 елны пленга эләккән, бөтен Германия лагерьларын үтеп, бик авыр газаплар кичергән, киемнәре дә ертылып беткән кадровый армиядән оештырылды. Монда килгәч, яшел француз киемнәре киендерделәр. +Безне фронтка яки партизаннарга каршы сугышка җибәрәселәрен без белдек. Батальон оештырылу белән, немецларга каршы агитация дә җәелә башлады. Бу агитацияне башлап оештыручы кем булгандыр, бер оешма тарафыннан алып барылганмы ул, анда кем булган — мин ачык әйтә алмыйм. Ләкин беренче (825) батальонда яшерен оешмада эшләүчеләрнең берсе Латыйпов Сабир исемле кеше иде. Латыйпов үзе хәзерге Арча районы Чембулат авылыныкы, армиядә летчик булган, сугыш алдыннан гына артиллериягә күчкән офицер. Латыйпов кебек агитаторларның кайберләре командир булып, кайберәүләр врач булып, берсе хәтта мулла булып эшләде. Әлеге "мулла" иртәнге намаз укыган вакытларда: "Егетләр, кайгырмагыз, без дә илебезгә кайтырбыз, бергә-бергә җыелышыйк, күмәк булыйк, вакыты җиткәч, моннан качарбыз",— дип, агитация алып барган. Әлбәттә, ул мулла булмаган, агитация эшләре алып бару өчен, мулла булып урнашкан. Латыйпов Сабир легионда рота командиры иде. Сабир һәм аның белән 3 — 4 кеше 1942 елның ахырындамы яки 1943 елның гыйнвар башларындамы кулга алынды. Латыйпов белән бергә кулга алынучыларның фамилияләрен белмим. Болар кулга алынгач та, беренче батальонда агитация эшләре тукталмады. Врач булып эшләүче чуаш егете Жуков һәм Сибгатуллин дигән егет бар иде, калганнарының фамилияләрен белмим. +Без легионда торганда, Берлиннан бер полковник килде, татар егете иде. Ул, батальонны җыеп, безгә түбәндәгеләрне сөйләде: "Сез, егетләр, күңелегезне сүрелтмәгез, берәмләп качмагыз (монда безнең 3 — 4 кеше полякларга качкан иде), мин сезне фронтка баргач, теге якка үзем алып чыгармын", — дип ачыктан-ачык сөйләде. Ул үзе дивизия командиры булган, олырак кына кеше, фамилиясен белмим. Беренче батальонны, немец киемнәренә киендереп, ант иттерделәр. Батальондагы кеше саны һәм кораллар бүтән батальоннардагы шикелле иде. 1943 елның февраль аеның 13ләрендә беренче батальон эшелонга төялде. Без үзебезне фронтка җибәрәселәрен белдек, шуңа күрә эшелонда барганда, берәмләп качмаска булдык. Батальонның оешкан рәвештә качачагын командирлар аңлаттылар. Алты көннән соң безне, Витебск станциясенә китереп, Витебскидан 20 километр ары партизаннарга каршы алып киттеләр. Бер авылга барып кердек. Монда һәр якта урман һәм күлләр иде. Без бу авылда өч көн тордык. Шул вакытта партизаннар белән сөйләшү булды. 23 февральгә каршы төнне оешкан рәвештә партизаннарга чыгабыз, диделәр. Ике көн эчендә партизаннарга чыгу өчен әзерлек барды, барыбызга да заданиеләр бирелде. Әгәр без заданиеләрне үтәмәсәк, безнең атылачакны белдерделәр. Штабка гранаталар ыргытып, яндырып китәргә тиеш идек — бу партизаннарга безнең сигнал иде. Китәр вакыт җитә башлагач, рота командирлары соңгы мәртәбә штабка җыела һәм соңгы приказ бирелә. Шунда бер рота командиры булган кеше бу эшкә каршы чыга. Сез ялгышасыз, монда немецлар бик зур көч тупладылар, безне монда барыбер үтереп бетерәләр, ди. Әлеге сүзләрне ишетү белән, безнең штабта эшләгән егетләр бу командирны шунда ук аталар. Шул ук вакытта штабка гранаталар җибәрелә, һәм ут кабына. Бу командирның фамилиясен белә алмадым. Моның урынына командир рота итеп качу өчен күп эш күрсәткән Сибгатуллин дигән егетне билгеләделәр. Сигналны ишетү белән, партизаннарга таба киттек. Күп тә үтмичә, сөйләшү буенча, Витебск партизаннары килеп каршы алдылар. Безне алып чыккан кеше — чуаш егете Жуков, аңа ярдәм итүчеләрнең берсе Сибгатуллин булды. Партизаннарга чыккач, ике-өч көн ял иттерделәр. Партизан отряды командиры Белоруссия кешесе Советлар Союзы Герое Райсов иде. +Май аенда немецлар, партизаннарга каршы зур һөҗүм әзерләп, безне чолгап алдылар һәм ультиматум белдергән листовкалар ташладылар. Бу листовкада немецлар, 5 көн эчендә коралларны ташлап, бирелергә кушалар. Шул срокта бирелмәсәгез, сезне атмыйбыз, ә асабыз, дип яныйлар иде. Шуннан соң безне отряд командиры Райсов җыеп алды да мондагы хәлне аңлатты: "Курыкмагыз, без теләсә нинди җирдән немец фронтын өзеп чыгабыз", — диде. +Төннәрнең берендә немецлар һөҗүм башлагач, Райсов безне бу чолганыштан сазлык аркылы алып чыкты. Безнең арттан немецлар шул сазлыкка килеп керделәр. Шунда без аларны тар-мар иттек. Шушы каты сугышта яраланган партизаннарны самолет белән Россиягә алып чыктылар. Калган егетләр, Совет Армиясе килгәнче, партизаннар белән бер сафта көрәшеп йөрделәр. Партизаннарга чыккан өчен һәм анда немецларга каршы сугышкан өчен күп кенә кешеләрне совет орденнары белән бүләкләделәр. +Беренче батальон партизаннарга киткәндә, атта эшләүчеләр батальоннан 2 — 3 километр булалар. Партизаннарга качу вакытын белдереп җибәрелгән элемтәчене немецлар кулга алалар һәм атлы частьта булган бОлап кеше кача алмыйча кала. Аларны немецлар, шундук кулга алып, Витебск төрмәсенә ябалар. Военный трибунал ул 60 кешене атарга хөкем итә. Ләкин немецлар ал арның качарга җыенганлыгын исбат итә алмыйлар. Шуңа күрә булса кирәк, аларны атмыйлар, төрле эшче батальоннарга таратып бетерәләр. Конвой белән Витебск өлкәсендәге Яңа Силке авылына алып барып, окоп казырга кушалар. +Мин — шул беренче батальон белән партизаннарга кушылган кеше. Сугышларда күрсәткән батырлыклар өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләндем. +МЕНӘ НӘРСӘ БУЛДЫ БЕРЛИН ШӘҺӘРЕНДӘ +1944 елның 10 гыйнварында Берлиндагы Моабит төрмәсендә палач балтасы бер шагыйрьнең бантын чабып өзде. Шунысы гаҗәп: безгә, атып үтерелгән Гарсия Лорканың исемен ишетеп җаны тетрәгән, атылган Жак Декурның соңгы сүзләрен яки нацистлар тарафыннан асылган Юлиус Фучикның төрмәдә язган китабын тын да алмый укып чыккан французларга, ул совет шагыйренең хәтта исеме дә билгеле булмады. Бу безнең өчен оят иде. Бу кеше үзенең һәрбер туганы — Казандагы һәм Новосибирскидагы, Одессадагы һәм Сәмәркандтагы, Владивостоктагы һәм Ленинградтагы, Тбилисидагы һәм Ригадагы туганнары өчен үлде. Ул шулай ук безнең өчен — французлар яки чехлар өчен дә үлде. Ул д'Этиен д'Орве яки Пери кебек үк үлде, ләкин без аның хәтта исемен дә, аның шагыйрь булуын да, аның башы Моабит төрмәсе ишегалдына җәелгән ташларга тәгәрәгәнен дә, аның каны палач бүкәнендә кипкәнен дә белми калдык. Ә палач шул вакыт үзенең балтасына карады, аны җентекләп сөртте, аннары үзенең балалары белән уйнарга китте. +Мин сезгә шул шагыйрь турында, аның тарафыннан Моабит төрмәсендә, аның гомерен палач балтасы өзгәнгә кадәр язылган шигырьләр турында сөйлим. Бер татар кешесе, өстенә палач балтасы төшкәнгә кадәр, Россиядә яшәүчеләрнең барысы өчен дә, безнең өчен дә әнә шул шигырьләрне язып калдырган: +Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, +Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә; +Кирәк икән, үләм аягүрә, +Балта белән башым киссәң дә. +Дүрт юл шигырь... Татар шагыйре Муса Җәлил шигыреннән дүрт юл... Съездда поэзия турында доклад ясаучы азәрбайҗан шагыйре Самәд Вургун трибунага менгәч, Муса Җәлил тавышы аның тавышы белән тагын яңгырады. +1 Луи Арагон Мусаның үтерелү датасын элекке мәгълүматлар буенча билгеләгән. — Г.К. +Муса Җәлил тавышы безгә таба Моабит төрмәсеннән күтәрелде. Самәд Вургун Ватан сугышы көннәре турында сөйли башлый. Менә... нәкъ менә шул чакта без шагыйрь сүзенең көчле булуын аеруча нык аңладык: +Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, +"Ул егылган арып", — дисәләр, +Син ышанма, бәгърем! +Мондый сүзне +Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. +Байрагыма каным белән язган +Антым чакыра алга барырга, +Хакым бармы минем абынырга, +Хакым бармы арып калырга? +...Илдән киттем ил һәм синең өчен +Автоматым асып аркама. +Илемне һәм сине алмаштыргач, +Җирдә миңа тагын ни кала? +Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, +"Муса инде үлгән", — дисәләр, +Син ышанма, бәгърем! +Мондый сүзне +Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр. +Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас +Ялкынлы җыр тулы күңелне, +"Үлем" диеп әйтеп буламы соң +Җиңеп үлгән мондый үлемне? +Муса Җәлил... Сез, Франция диварларында эленеп торган зур кызыл афишаларны оныткан кешеләр, кабатлагыз бу исемне, хәтерләгез сезнең палачлар килә торган рельсларны шартлаткан Манушиянны — әрмәнне. Манушиян да төрмәдә шигырьләр язган... Искә төшерегез Муса Җәлилнең исемен: сөеклесеннән ул үзенең үлүенә ышанмауны үтенгән, чөнки җырның гомере кешенекеннән озын... +' (/ +МУСЛ ҖӘЛИЛ ЭЗЛӘРЕННӘН... +Батыр шагыйрь Муса Җәлил турында, аның тормышы, иҗаты һәм бигрәк тә Германиядә авыр шартларда уздырган чоры турында кызыксыну халыкта артканнан-арта бара. Шуның белән бергә әле Мусаның фашистлар тоткынлыгындагы соңгы көннәренә кагылышлы ачыкланып җитмәгән әйберләр дә бар. +Шундый теләкләр белән ГДРга килгәч, мин күп кенә урыннарда булдым. Иң элек Моабит төрмәсенә бардым. Шунысы ачыкланды: Муса Моабитның үзендә утырмаган. Аның газаплар кичергән урыны — Лертерштрасседагы төрмә. Ул Моабит микрорайонына керә, Моабитган ерак түгел. Муса утырган камерага керергә туры килмәде, хәзер бу төрмә җимерек хәлдә. +Шуннан соң, батыр шагыйрь эзләре буенча барып, Анклам, Ораниенбург, Вустрау һәм шул тирәләрдәге башка урыннарда булырга туры килде. +Эзләнә торгач, җеп очлары бер җиргә килеп тоташтылар. Немец дуслар ярдәмендә миңа Көнбатыш Берлинда булырга һәм анда яшәүче католик рухание Юрытко әфәнде белән очрашырга мөмкинлек туды. +Юрытко әфәнде Муса Җәлил соңгы көннәрен үткәргән Шпандау төрмәсендә тоткыннар арасында руханилык хезмәтен үтәгән. Шунда ул Муса белән дә танышкан. Муса аңа үзенең тоткынга эләгүен: яшерен эш алып барулары, листовкалар чыгарулары, хәрби әсирләрне Ватаныбызга каршы атмаска өндәүләре өчен дип аңлаткан. +Җанны борчып торган бер нәрсә, ул да булса хәзергә кадәр Муса Җәлилнең күмелгән урыны билгеле булмавы. Монысы да бик катлаулы, бик күп көч сорый торган нәрсә. Атылган кешеләр исемлек буенча төрле зияратларга күмелгәннәр. Без, Деберице дигән җиргә барып, андагы зияратка күмелгән меңгә якын кешенең исемлеген тикшереп чыктык. Юрытконың әйтүенә караганда, Муса Зеебург дигән урында күмелгән булырга тиеш. Бу — Берлиннан 60 километрлар ераклыктагы бер урын. Әгәр Муса Җәлилнең күмелгән урыны табылса, аның гәүдәсен үз җиребезгә алып кайтып күмү мәсьәләсен куярга мөмкин булыр иде... +Хәзер немец язучылары да Муса турында материаллар җыялар. Ал ардан берсе, мәсәлән, Леон Небенцаль Лейпцигта тарихчыларның фәнни сессиясендә Муса турында җыйган материаллары буенча чыгыш ясаган. Бу материаллар аерым китап булып басылып чыккан. +1/К<кт<гй 'Кәрим +ҖЫР хә бә рсез югллмдды +Менә шулай, +Исмәгыйль! +Әсир төшкәндә дә +Бирелмәүдә бөтен мәсьәлә. +Назыйм Хикмәт +"Әсир төшкәндә дә бирелмәүдә бөтен мәсьәлә!" +Бу юлларны коммунист шагыйрь Назыйм Хикмәт — Төркия халкы палачлары тарафыннан озак еллар буена тоткынга ябылган, ләкин тоткынлык елларын дошманына баш ими горур атлап үткән кеше язган. Ләкин бу юлларны икенче бер коммунист шагыйрьнең зур һәм фаҗигале язмышы, газаплы һәм данлы язмышы турында уйлаганда, тагын, тагын кабатлыйм. Фашист кулына әсир төшкән, әмма бирелмәгән, һәлак булган, ләкин җиңелмәгән шагыйрь Муса Җәлилгә төбәп кабатлыйм мин Хикмәтнең шигырь юлларын. +— Хәбәрсез югалды! — дидек без бервакыт аның хакында. Бөек Ватан сугышының утлы елларында Җәлилнең тавышы тынып калды. Хат та, хәбәр дә килми башлады аңардан. Ләкин күңел ышанмады. Шагыйрьнең, совет шагыйренең, коммунист шагыйрьнең хәбәрсез югалуына каләмдәш дуслары да, укучылар да ышанмады. Җырның хәбәрсез югалуы акылга сыймый иде. +Сугышның соңгы көннәрендә татар язучысы, минем сугышчан дустым һәм иптәшем Мәхмүт Максуд белән бергә үткән юлларны хәтерлим. +1945 ел. Май. Данлыклы совет гаскәрләре туздырылган фашист армияләренең калдыкларын тар-мар итеп алга бара. Бөтен юллар буйлап дошманның җимерелгән хәрби техникасы аунап ята. Юлның ике ягында штыклары белән җиргә кадалган немец маркасы сугылган винтовкаларның исәбе дә, хисабы да юк. Димәк, монда дошман гаскәрләре, коралларын ташлап, кул күтәргән. Шул ук юллар буйлап фашист коллыгыннан котылган, ягъни без коткарган кешеләр төркем-төркем булып көнчыгышка таба агыла. Төркемнәр өстендә барлык Европа илләренең диярлек милли флаглары җилферди. Кешеләр йончыганнар, газап чиккәннәр, ләкин аларның йөзләрендә һичбер нәрсә белән дә тиңләштереп булмаган азатлык шатлыгы балкый иде. Күзләрдә куаныч яшьләре ялтырый. Җиңүче совет гаскәрләренә рус һәм болгар, француз һәм румын, итальян һәм венгр, чех һәм поляк телләрендә рәхмәт сүзләре яңгырый. Бу бөтен Европаның рәхмәте иде. +Кешеләр тоткынлыктан кайталар. Алар арасында, әлбәттә, куркаклары да, дошман күзенә тилмереп караучылары да, хәтта дошман алдында тез чүгүчеләре дә булгандыр. Ләкин төркемнәр арасында кара һәм авыр елларны, изелү һәм кимсетелү елларын каушамый һәм какшамый, Ватанны һәм намусны сатмый батырларча көрәшкән кешеләрнең күпчелек булуына ышана идек без. +...Без сугышның соңгы көннәр аша җиңү таңына таба барабыз. +Берчак Мәхмүт Максуд кинәт әйтеп куйды: +— Менә шушы азат ителгән кешеләр белән бергә безнең Җәлил дә туган илгә кайтып бара төсле. Мин һаман әле ул очрар дип өмет итәм. Ул үлмәскә дә, җиңелмәскә дә тиеш. Ул тормышны шулкадәр ярата иде, ә яраткан кеше көчле була ул. +Ләкин Җәлил Мәхмүт Максуд белән миңа да, башка фронтлардагы иптәшләргә дә очрамады. Ул үзе тере чакта иреккә чыга алмады. Ә җырлары... Канатлы җыр өчен киртәләр бармыни?.. +Талантлы татар совет шагыйре үзенең үлемен батырларча каршылады. Аның дөньяга ташланган иң соңгы карашы да ачык, өметле булды. Соңгы сулышына кадәр аның йөрәгендә җыр сүнмәде: +Җырлап үттем данлы көрәш кырын, +Җырлап килдем көрәш язына. +Соңгы җырым палач балтасына +Башны тоткан килеш языла. +Муса Җәлилне немец фашистлары үтерделәр. Моны онытуы да, гафу итүе дә мөмкин түгел. Ләкин без шуңа горурбыз: ул совет шагыйренең исемен югары тотты, аның бөек мәгънәсен төшермәде. Без шуңа горурбыз: аның ялкынлы шигырьләре, үзен үтерүчеләргә һәм дөньяны яңадан канга батырырга теләүчеләргә гаепләү акты булып, озак еллар буена яңгырап торачак. Без шуңа чиктән тыш горурбыз: безнең каләмдәш дустыбыз хәбәрсез югалмады, ул тереләр белән бергә дөньяның тынычлыгы өчен көрәшә. 9 3-58 257 +'КаисииЩ р +ЭЗЛӘНҮЛӘР НИЧЕК БЛШЛЛНДЫ? +— Муса турында истәлек кирәк! +Шушы сүзләр белән мин кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдем! Язучыларга, артистларга, композиторларга, белеш-танышларына, дусларына, көрәштәшләренә... Берсе дә тәкъдимне кире какмады, бик яхпты эш, изге эш, диделәр, андый истәлекләрнең киләчәк буыннар өчен аеруча кыйммәтле булачагын искә төшерделәр һәм... истәлекләр ява башларга тиеш иде, билгеле. Тик алай булмады... Моның вакыты юк, тегесе иртәгә тотыначак, өченчесе фикер туплый, чөнки ул бер генә тапкыр очрашкан кеше турында язмый, бәлки көн саен, сәгать саен аралашкан кешесе турында язачак бит... Ә менә бу үзе бик матур итеп язар иде дә, гаепләп булмый, ул язучы булып тумаган... +Шулай итеп, истәлекләр туплау эше шактый катлауланып китте һәм чамадан тыш авырлашты. Миңа дистәләрчә кешеләр белән хат язышырга, дистәләрчә иптәшләр янына барып кайтырга, бик күпләрне күреп сөйләшергә һәм хәтерләрендә сакланган энҗе бөртекләрен "инә белән казып" алырга туры килде. Шунысы да бар: кешенең хәтере үзгәреп торучан. Ул йә вакытын саташтыра, йә катнашучы кешеләрне, йә башкача... Чыннан да, узган эшләрне искә төшереп сөйләргә кирәк бит. Аеруча элекке хәрби әсирләр Мусаның яшерен хәрәкәтенә бәйләнгән адымнарын ачыклауда бик күп каршылыкларга килделәр. Берсе аның, бу вакыйга февраль аенда булды, дип раслый, икенчесе апрель яки бантка вакытны күрсәтә. Берсе, бу операцияне башкарганда, фәлән кеше дә бар иде, дип әйтә, икенчесе, ул түгел, фәлән кеше, дип ышандырырга тырыша. Моны ачыклау өчен, өченче, дүртенче кешегә мөрәҗәгать итәсең, ниһаять, анысы да, монысы да түгел, өченче факт ачыла. Яңадан сөйләшү, яңадан язышу, яңадан очрашу башлана... Шунысы да бар: аның берсе Магаданда яши, икенчесе — Заполярьеда; берсе — Әфган чигендә, икенчесе — төньякта яки көнбатышта... Урта Азиядә, Кавказда... +Авыр мәсьәләләрнең берсе — Муса Җәлилнең ничек, нинди шартларда дошман кулына эләгүен ачыклау булды. Авыр яраланып, аңын югалткан хәлдә дошман кулына килеп кабуын әйтү генә җитми иде, билгеле. Башта миңа Волхов фронтында сугышкан совет кешеләрен эзләргә туры килде, ниһаять, алар табылды, тик Мусаны күреп белмиләр иде. Шулай да Муса һәм аның иптәшләренең нинди авыр шартларда сугышуларын ачыклау мөмкин булды. Офицер П.А.Чипышевның истәлекләре, хәтта сугыш карталарын ясап күрсәтүе безгә зур ярдәм итте. Аннан соң Муса белән шул төбәктә сугышкан офицерлар, солдатлар табылды. Мин аларны язып алдым һәм берсен икенчесе белән чагыштыра башлагач, гаҗәп хәл ачылды: истәлекләр төрлечә иде, кемдер ялгыша кебек тоелды. Ләкин берәү дә ялгышмый һәм арттырмый иде. Хикмәт шунда — Муса чолганыштан чыгу юлында бик читен маҗараларны бантыннан кичерә. "Отвага" редакциясендәге иптәшләреннән аерылганнан соң да аңа ун көннән артык урман-сазлыкларда йөрергә туры килә. Ул, дошманга каршы сугыша-сугыша, алкадан ычкынырга тырыша, шул юлда ул әле бер кешегә очрый, әле икенчесенә... Ул бер уттан икенче ялкынга эләгә, бер маҗарадан икенчесенә килеп керә. А.Русских, мәсәлән, 22 июньдә аның әсир төшү ихтималын әйтә, Паньков аннан соң очраган, ә менә Ганиевкә Муса үзе 26 июньдәге фаҗигане сөйләгән. Шул рәвешчә вакытны ачыклау бик мөһим бернәрсә булып әверелде... +Яшерен оешма әгъзаларының фашистлар тарафыннан кулга алыну датасы да бәхәсле булды. Хәзер дә бу турыда бәхәсләшүче иптәшләр юк түгел. 1943 елның 10 август датасы хәзер бәхәссез, бу немец чыганаклары белән дә раслана. Ләкин барлык бәхәсле мәсьәләләр хәл ителеп бетте дип булмый әле. Шагыйрь Шәйхи Маннур, мәсәлән, Муса Җәлилләрнең җәзаланулары 1944 елның азакларына таба булмадымы икән дигән шик белән йөри. Ул моны Юрытко истәлегенә таянып сөйли. Ләкин мин бу мәсьәләдә бәхәс булырга мөмкин түгел дип карыйм. Доктор Каульның Плетцензее төрмәсендәге журнал язмасын алып җибәрүе бу бәхәскә чик куя дип уйлыйм. Ул язуда Мусаның якын көрәштәше Әхмәт Симаевның 1944 елның 25 августында җәзалануы әйтелә. +Әле бик мөһим бәхәс дәвам итә: бу — Мусаның шигырьләре мәсьәләсе. Гарәф Фәхретдинов миңа дистәләрчә шигырьләр тапшырды. Аларның әле Мусаныкы булу ихтималы ачыкланып бетмәгән. Фәрит Солтанбәков шул шигырьләрнең байтагын Гайнан Кормаш язды дип раслый. Әйе, Гайнан Кормаш шигырьләр һәм пьеса язган. "Дания" һ.б. кайбер шигырьләрнең Кормаш иҗат иткәнлеген Фәхретдинов та һәм Хисаметдинов та раслыйлар. Ләкин "Төн. Төрмә" кебек шигырьләрне Муса иҗат итүен катгый рәвештә әйтәләр. Бу фикер белән килешергә туры килә, чөнки шигырьнең эчтәлегендә шагыйрь баласына, хатынына мөрәҗәгать итә, ә Кормаш — өйләнмәгән егет... +Ачыклыйсы нәрсәләр ул гына түгел. Мин инде берничә ел буе ул мәсьәләләрне ачыклау буенча тырышып йөрим, 9 259 тик киң җәмәгатьчелек ярдәменнән башка аның очына чыгу мөмкин булмаячак. Бу юлда элекке әсир солдатлар ярдәм итәргә тиеш. Сүз Муса Җәлилнең көрәштәшләрен ачыклау турында бара: Муса Җәлил белән бергә фашистлар тарафыннан җәзаланган батырлар 12 кешеме, әллә унберме? +Китапны әзерләү процессында ук инде мин яңа адреслар, яңа истәлекләр белән баедым. 1964 елның башында берничә тапкыр Казан телевидениесе буенча чыгыш ясау яңа истәлекләргә юл ачты. Яңадан-яңа хатлар, киңәшләр килә башлады. Шул җөмләдән, мәсәлән, әлегәчә Муса Җәлил оешмасының немец коммунистлары белән очраша алмавы турында гына сөйләнә иде. Хәзер бу өлкәдә дә яңалык булу ихтималы бар. Мусаның Свинемюндедәге немец коммунистлары белән элемтә урнаштыруы турында хәбәрләр йөри. Бу турыда да иптәшләр язмый калмаслар дип уйлыйм. Димәк, Муса Җәлил һәм иптәшләренең көрәш юллары тагы да киңәя, һәм интернациональ характеры тирәнәя бара. Ә бу бик мөһим факт бит. +Минем үтенү буенча, Мәхмүт Максуд иптәш тә истәлек язарга керешкән иде, ләкин ул истәлек рамкаларыннан шактый чыкты һәм аерым китап булып басылды. +Эшне башлап җибәрү читен, аннан соң җайга салынган юллардан ул туктаусыз бара бирә. Истәлекләрне башлап җибәрүе шулай булды. Кайбер авторлар инде исән дә түгел, аларның истәлекләре миндә сакланган хатлары һәм исән чакта ясалган әңгәмә нигезендә язылды. Афзал Фәтхуллин истәлеген композитор Латыйф Хәмиди интервью төсендә алды, "терелгәч, Кашшаф абый белән очрашырмын" дигән теләк үтәлмичә калды, Хәмиди белән мин аны белгәндә, бик соң иде инде... Степанов, Зязиков һәм Герасев истәлекләрен журналист С.Масленников оештырды. Гомумән, партия, совет учреждениеләренең, газета-журнал редакцияләренең, дусларның, белешләрнең төрлечә ярдәме күп булды. +шиклять +Бу кәгазь Германия архивында сугыштан соң табыла. Чынлыкта бу — шикаять, ягъни донос, җәлилче Рәхим Саттар өстеннән донос. Аны "Идел-Урал штатытың булачак "президенты" Шәфи Алмаз (Габдрахман Шәфиев) язган. Документтан күренгәнчә, немец разведкасы Шәфи Алмазга татар әсирләре өстеннән күзәтү алып барырга куша. Шәфи Алмаз оу эшне кулыннан килгәнчә тырышып алып бара да. Күренә ки, Р. Саттар иленә турылыклы булып кала, немецлар файдасына эшне алып барырга теләми, киресенчә, "Идел-Урал" газетасын мөмкин кадәр төссез, нейтраль итеп чыгарырга тырыша. Мондый доностан соң Р. Саттарны кулга алырга тиеш булалар. Ләкин ул Берлиннан качып китә. Әмма Совет ягына да чыгып җитә алмый. Күрәсең, каядыр юлда немецлар белән бәрелешеп һәлак була. +Немецчадан тәрҗемә. +3.05.1943 +Зондерфюрер Людерзенга +Сезнең күрсәтмәгез буенча, мин 1942 елның ноябреннән татар телендә чыга торган "Идел-Урал" газетасы чыгару эшен оештырдым. Бу эшкә минем тарафтан чакырылган ике татар журналисты белән газетаның беренче санын атна эчендә чыгардык. Шул вакыттан алып газета атна саен өзлексез чыгып килде. "Идел-Урал" газетасы легионның матбугат органы булганга һәм анда хезмәттәшлек итүгә легионерлар тартылырга тиеш булганлыктан, без оккупациядән - гән өлкәләрнең Көнчыгыш министрлыгы хезмәткәре адвокат Унгляубе әфәнде белән бергә, хәрби әсирләр лагерена барып, шушы максат өчен дүрт кешене сайлап алдык. Әмма лагерьда озаграк торырга мөмкинлек бирелмәү сәбәпле, бу кешеләрнең сәяси яктан ышанычлылыгы һәм газетада эшләү өчен профессиональ әзерлекләре ачыклана алмый калды. +Без, адвокат Унгляубе әфәнде белән, бу кешеләрнең сәяси яктан ышанычлылыгы һәм бу эшкә ярау-ярамавы эш вакытында күренер, әгәр дә инде яраклы булып чыкмасалар, кире лагерьга озатылыр, дип сөйләштек. +Татар арадашчылыгы легион белән тыгыз элемтәдә тора һәм газетаны легионның сугышчан органы итү белән, аның большевизмга каршы сугышчан көчне ныгытуга, милли рухны күтәрүгә хезмәт итүе белән аеруча кызыксына. Хәзерге көнгә чаклы газета бу таләпләргә җавап биреп килде, әмма тик татар арадашчылыгыннан өч кешенең: Шәфи Алмаз, Дәүләтшин һәм Бәхтиков әфәнделәрнең актив катнашуы аркасында гына газета үз югарылыгында кала алды. Газетада чык +1 Бу дүрт кеше арасында Рәхим Саттардан тыш Гариф Шабаев белән Фоат Булатов та була. +2 Татар арадашчылыгы (Татарское посредничество) — татар әсирләре арасында эш алып бару өчен төзелгән җитәкче оешма. +3 Дәүләтшин, Бәхтиков — татар әсирләре. кан барлык сәяси, пропагандистлык, тарихи һәм дини мәкаләләр шушы өч кеше тарафыннан язылды. Әмма легионерларның һәммәсе дә үзләренә багланган өметләрне акламый. Газетада алар инде өч айдан артык эшлиләр, әмма большевизмга каршы бер генә дә пропаганда мәкаләсе язганнары юк. Аларның моңа кадәрге бөтен эшләре татар халкының атаклы кешеләре биографиясен һәм милли шагыйрьләрнең берничә шигырен күчереп язуга, рус газеталарыннан әһәмияте әллә ни зур булмаган бәләкәй генә хәбәрләрне тәрҗемә итүгә кайтып кала. Аларны актив эшкә тартырга һәм большевикларга каршы мәкаләләр яздырырга тырышуларыбыз бушка китте һәм хәтта ачыктан-ачык каршылыкка очрады. +Бу каршылык иң элек легионер Саттаровтан килә, ул, газетаның эшен, большевиклар рухын чагылдыра алмаса да, аңа зыян китермәслек итеп оештырырга тырыша. Менә аның карашларын чагылдырган берничә мисал. +Шушы елның мартында әсирлеккә эләккән, татарлардан булган большевиклар Кызыл Армия сугышчыларына үзләре "уртак Ватаныбыз" дип атаган Россияне якларга чакырып мөрәҗәгать итәләр (кызганычка каршы, бу хакта мин шушы көннәрдә генә укыдым). +Бу мөрәҗәгатьтә татар милли шагыйре Тукайның руслар белән татарлар арасындагы бердәмлеккә, аларның язмышлары уртак булуга дан җырлаган шигыре искә алына. Нәкъ менә шул чорда Саттаров "Идел-Урал" газетасында руслар белән татарлар арасындагы бердәмлекне яклаган, аларның уртак мәнфәгатьләре булуга басым ясаган мәкаләсен яза һәм теге шигырьне сүзгә-сүз китерә. Бу шигырьнең тәрҗемәсен кушымта итеп китерәм. Саттаровның ул мәкаләсен, большевиклар рухында булуы сәбәпле, мин кире кайтардым, һәм ул "Идел-Урал" газетасында чыкмый калды. +Саттаров әфәнде, газетаның бер хезмәткәре белән бергәләп, Казан шәһәре турында мәкалә язды. Анда ул большевиклар вакытында шәһәрнең гаять нык үсүенә, татарларга автономияле республика биргән Ленинның хезмәтләренә аеруча басым ясый. Бу мәкалә газетада бик нык үзгәртеп чыгарылды . +Моңа бәйләп тагын шуны да әйтү кызыклы: мәкаләдәге аргументлар алда телгә алынган большевиклар өндәмәсендә дә бар иде — монысын мин әле генә белә алдым. Шушы хәлләрдән соң без, Саттаров әфәнденең эшенә бик игътибарлы булырга кирәк, дигән фикергә килдек. +Газетада эшләүче легионерларны тикшереп карау өчен, +1 Сүз яшь шагыйрь һәм журналист Рәхим Саттар хакында бара. аларга Кызыл Армиядәге татар сугышчыларына мөрәҗәгать белән листовка язарга тәкъдим ителде. Әмма Саттаров әфәнде барлык легионерлар исеменнән бу тәкъдимне кире какты. +(Татар арадашчылыгы хезмәткәрләренә шундый ук бурыч куелды — алар унлап кеше иде — һәм алар бу бурычны уңышлы башкарып чыктылар.) +Газетада Саттаров язган "Кем гаепле?" исемле тарихи хикәя басылып чыкты, биредә ул яшерен формада сыйнфый көрәш идеяләрен үстерә. +Барлык шушы хәлләр, шулай ук аның белән үткәрелгән әңгәмәләр Саттаровның үз эше өчен яраксыз һәм хәтта фикер-карашлары буенча зарарлы кеше икәнлеген раслый. Алай гына да түгел, Саттаров — ялганга һәм алдауга корылган большевиклар пропагандасы методлары ярдәмендә матур киләчәккә өмет уята ала торган кеше. Моны ул легионерлар белән сөйләшкәндә яшертен рәвештә эшли. Шул ук вакытта ул үз ниятләрен яшерә алмаудан даими рәвештә зарланып килә. Без Саттаровның "Идел-Урал" газетасында эшләү өчен яраксыз һәм хәтта зарарлы булуына бик нык ышанабыз. Безгә каршы ул үзе генә эшләп калмый, бантка хезмәткәрләрне дә юлдан яздыра, шул сәбәпле без үз эшебездә бүтән легионерларның файдалы юнәлештә катнашуына ирешә алмыйбыз. Татар арадашчылыгы хезмәткәрләре җыйган материаллар аркасында гына газета шушы көнгә хәтле яшәп килә алды. +Саттаровның газета редакциясендә һаман да хезмәткәр булып калуы газетаның политик дәрәҗәсе бик нык төшүгә китерәчәк, ягъни газета иң яхшы очракта зарарсыз бернәрсә булачак, тиешле йогынтыны ясамаячак һәм пропаганда коралы буларак яраксызга әйләнәчәк. Ә большевикларның максаты нәкъ менә шундый. +Соңгы вакытта мин Саттаровның немецлар ягына хезмәткә күчүе хакында таныклыгы бар дип ишеттем. Әгәр дә чыннан да шулай икән (мин үзем ул таныклыкны күрмәдем), бу хәл Саттаровның большевиклар командованиесе тарафыннан безгә мөмкин кадәр күбрәк зыян китерү һәм безнең уртак милли хезмәтебезгә комачаулык итү өчен махсус җибәрелгәнлеге хакындагы шигебезне тагын да ныграк раслый. +Алда әйтеп кителгән очраклардан тыш Саттаровның зарарлы карашларын раслаучы тагын күп кенә мисаллар китерә алган булыр идем (алар безнең бергә эшләү дәверендә, сөйләшүләр вакытында ачыкланды), әмма биредә әйтеп кителгәннәр дә җитәрлектер дип уйлыйм. +Киләчәктә газетаның дәрәҗәсен саклап калыр һәм аның эчтәлеген тамырдан яхшыртыр өчен, без түбәндәгеләрне эшләү зарур дип саныйбыз. +Редакциядә эшләү өчен бөтенләй яраксыз булуы сәбәпле, легионер Саттаровны кире легионга җибәрергә, ә аның урынына бүтән яраклы кеше табарга. Без моны эшләячәкбез. +Сезгә бирелгән шушы хәбәрдә, беренче татар батальонында булган хәлләрдән соң безнең, легион командиры белән бергә кешеләрнең уй-фикерләрен белү өчен (яшерен оешма ярдәмендә), тиешле чаралар күрүебезне әйтәсем килә. Хәзер без Сезгә карашлары ягыннан тел-теш тидермәслек һәм безнең белән хезмәттәшлек өчен яраклы берничә кешене тәкъдим итә алабыз. +Газетаны большевистик элементлар ягыннан килгән яшертен зарарлы йогынтыдан саклап калу һәм легионга милли тәрбия бирү өчен, без "Идел-Урал" газетасы редакциясендә татар арадашчылыгы вәкилен һичшиксез калдырырга һәм аңарга газетага килгән материалларны тикшерү хокукын бирергә кирәк дип саныйбыз. +Моннан тыш, газетага чын милли характер бирү өчен, без аны ОКШ ның гомуми органына һәм татар арадашчылыгына кертүне сорыйбыз. Төркстан легионында нәкъ шулай эшләнә. +Уртак эш мәнфәгатьләрендә шушы фикерләрне Сезгә җиткерүне зарури һәм вакытлы дип саныйбыз. +Хайль Гитлер! +А.Шәфи Алмаз". +825 НЧЕ БЛТЛЛЬОННЫҢ СОБЕТ ЛРМИЯСЕ ЯГЫНЛ КҮЧҮЕНДӘ КЛТНЛШКЛН ЛБДРЛХМЛН ХӘКИМ УЛЫ +СОЛТЛНОВ СӨЙЛӘГӘННӘРДӘН +1941 елның көзендә, чолганышта калып, Киев янында әсирлеккә эләктем. Тиздән миңа качарга җай чыкты (эш вакытында). Иптәшем белән икәүләп, караңгы, ерак авылларда, салкын, юеш көзге урманнарда качып йөреп, Курск өлкәсенә хәтле килеп җиттек. Әмма фронт сызыгын үтеп чыгу насыйп булмады — биредә немец гаскәрләре бик күп тупланган иде, шул тирәдә яшәүчеләр, фронт сызыгын үтеп чыгу мөмкин түгел, дип кисәттеләр. +Без Сумск өлкәсенә әйләнеп кайттык, авылларда партизаннар белән элемтә эзләп йөрдек, әмма ал арның эзенә төшә +1 ОК\Ү — немец армиясенең пропаганда бүлеге. алмадык. 1942 елның маенда мине немецлар тотып алып, бик каты кыйнадылар һәм Сумск өлкәсенең бер район үзәгендәге төрмәгә китерделәр. Бу төрмәдән һәр төнне кешеләрне атарга алып китәләр иде, тик миңа ни өчендер тимәделәр. Мин таш идәндә параша янында аунап яттым. Иптәшләрем мине карадылар. +Шуннан соң мине хәлдән тайган, ачлыктан интегүче хәрби әсирләр яткан кирпеч бинага күчерделәр. Биредән атарга алып китмиләр, әмма ачлыктан һәм төрле авырулардан көн саен берничә кеше үлә иде. Шуннан соң этап белән Польшадагы Седльце лагерена күчерделәр. +Биредә мин хәрби әсирләр Вәли Лотфуллин, Харис Ганиев, Гыйззәтуллин һәм башкалар белән таныштым, алар лагерьдан качу уе белән йөриләр иде. Башта без унөч кеше идек, аннары артканнан-арта бардык. Без әсирләргә берәмләп түгел, ә оешкан төстә качу кирәклеген һәм беренче мөмкинлек булу белән үк поляк партизаннары ягына чыгарга кирәклеген төшендерә идек. +Тик без поляк патриотлары белән элемтә урнаштырырга өлгерә алмый калдык. +Бервакыт безне бикле вагонда каядыр алып киттеләр. Едльня станциясендә бушатып, татар легионы урнашкан җиргә алып килделәр. Карантин срогын үткәч, барыбызны да лагерь мәйданына тезделәр. Немец формасы кигән, рус телендә ярыйсы гына сөйләшә торган бер адәм кыска гына нотык сөйләде. Ул моннан соң безнең кулга корал тотып үз ватаныбызның — "Идел-Урал штаты"ның "бәйсезлеге" өчен рус большевикларына каршы сугышырга тиешлегебезне әйтте. Ул сөйләгәннәр безнең өчен яңалык түгел, бирегә алданрак килгәннәрдән ишетеп, без үзебезне нәрсә көткәнлеген чамалый идек инде. Шуңа күрә "Кызыл Армия командирлары — ун адым алга!" дигән команда булу белән, алдан сөйләшеп куелганча, строй алдына иң элек подполье оешмасы членнары чыгып басты. Немецлар әллә ни тикшереп тормадылар, ал арның легионны тизрәк оештырырга теләүләре сизелеп тора иде, һәм рота, взвод командирлары итеп иң элек үз теләкләре белән алга чыгып баскан кешеләрне куйдылар. Шулай итеп, әллә ни көч куймый гына, без командирлар итеп батальонда Ватанга тугрылыклы үз кешеләребезне куюга ирештек. Барыбыз да бер-беребезне белә идек, безне дә күп кенә хәрби әсирләр белә иде. Тик менә нәкъ шул хәл чиктән тыш сак булуны таләп итә иде. Бер ялгыш адым ясадыңмы — һәммәсе дә бетте дигән сүз... Әмма төп кыенлыклар алда иде әле. Патриотларның чыгышын оештырырга, куркакларның вөҗданын уятырга, дошманнар йогынтысыннан арындырырга кирәк иде. +Подполье комитетының махсус утырышларын уздырмадык — андый шартларда бу гафу ителмәслек хата булыр иде — әмма командирлар составы үзара даими элемтәдә торды. Киная белән генә сөйләшсәләр дә, кешеләр бер-берсен бик тиз, күз карашыннан ук аңлыйлар иде. Баштарак шундый бурыч куелды: легионерларның уй-фикерләрен өйрәнергә, шиклеләрне күзәтү астына алырга, хәлиткеч минутта кемгә таянырга икәнлеген ачыкларга. Үз планнарыбызны вакытыннан алда бер кешегә дә ачып салмаска карар кылдык. Тикшерелгән, ышанычлы кешеләрдән торган командирлар составына таянырга булдык. +Безнең батальонны фронтка җибәрер алдыннан гына, Берлиннан вәкил килде. Мин аның фамилиясен дә, нинди вазифа башкарганын да белмим — андый шартларда кызыксынучанлык күрсәтү ярамый иде. Мине, тәртип урнаштырырга дигән булып, бер контора бинасына чакырып алдылар. Теге кеше, тагын берничә взвод командиры һәм рота командирлары инде шунда иде. Мине Берлиннан килгән кеше белән таныштырдылар, ышанычлы кеше, аның алдында һәммәсен дә сөйләргә мөмкин, диделәр. +Берлиннан килгән кеше восстание оештыру һәм үзебезнекеләр ягына күчү буенча практик киңәшләрен бирде, легионерлар арасында аңлату эшләрен ничегрәк алып барырга кирәклеген әйтте. Кызыл Армиянең һичшиксез җиңәчәген, немецлар ирешкән уңышларның вакытлы икәнлеген һәркемнең аңына җиткерергә кирәк, диде ул. Сталинград янындагы иң авыр көннәр иде бу, немец пропагандасы, Сталинград җиңелде, Советлар Россиясе тар-мар ителде, дип, көнетөне тукып торган чак иде. Ул вакытта без әле 19 ноябрьдә совет гаскәрләренең һөҗүме башланганын белми идек. Әмма беребез дә җиңүнең киләчәгенә шикләнмәде. +Батальонны фронтка җибәрер алдыннан, без дусларыбыз белән хушлашыр өчен җыелдык. Калган кешеләр безнең планнар турында сизенә, безнең тиздән үзебезнекеләр ягында булачагыбызны уйлап көнләшә иде. Озак утырмадык, чөнки болай җыелу немецларның игътибарын җәлеп итәргә мөмкин иде. Калган кешеләрдән берсенең: "Эшегез уңышлы чыгачак, егетләр. Бөтен штаб ротасы сезнең кулда, барлык взвод командирлары, гомуми батальон җитәкчелеге сезнең белән. Ә легионерларның уй-фикерләрен сез беләсез — һәммәсе дә үзебезнекеләр ягына чыгарга ашкынып +1 Бу кешенең Муса Җәлилдән задание алган Абдулла Алиш булганлыгы хәзер инде ачык билгеле. тора. Кая гына барып чыксагыз да, шунда ук Кызыл Армия яки партизаннар ягына күчегез", — диюен хәтерлим. +Февраль уртасында безне, товар эшелонына төяп, Едльня лагереннан алып чыктылар. Берничә көннән Витебскида төшереп, поход колоннасы белән Двинаның көнбатыш яры буйлап Гралево һәм Сеньково авыллары ягына таба алып киттеләр. Без әле юлда чагында ук, урынга килеп җитү белән, һәрберебез партизаннар белән элемтә эзләргә тиешбез, дип сөйләшкән идек. Вәли Лотфуллин аша мин санитар вагонында немецлардан яшеренеп подполье группасы җитәкчеләреннән берсе Мөхәммәдов барганлыгын белә идем. +Партизаннар белән элемтәне хәрби врач Жуков урнаштыра алды. Сеньковода ул Буйниченко өендә урнашкан иде. Аның кызы комсомолка, партизаннар элемтәчесе икән. Жуков бу хакта Таҗиевка хәбәр иткәч, ул взвод командирларын һәм подполье комитеты әгъзаларын үзенә җыеп алды. Безнең белән исәнләшкәннән соң, Таҗиев, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән берничә бит кәгазь чыгарып, безгә күрсәтте. +— Карагыз әле, менә бу "полундра" нәрсә табып алган! +Ул Лотфуллинга ымлады. Аны, элек диңгезче булганлыктан, без "полундра" дип йөртә идек. Болар Дон казакларына (безгә кадәр биредә алар торган булган) мөрәҗәгать итеп язылган, аларны партизаннар ягына чыгарга өндәгән листовкалар иде. +— Күрәсезме, — дип дәвам итте Таҗиев, — партизаннар бар, алар хәрәкәт итә һәм үзләренә чакыра. +— Партизаннар гына түгел, — дип кыстырды шунда Лотфуллин. — Листовкаларның берсенә Витебскиның подпольедагы коммунистлар оешмасы кул куйган. +Аннары Жуков сөйләде, квартира хуҗасының кызы — партизаннар элемтәчесе белән сөйләшүен әйтте. Аны тыннарын да алмый тыңладылар. +— Мәсьәлә болай тора, иптәшләр, — диде Таҗиев, — яки без бүген үк партизаннар ягына күчәбез, яки безнең барлык планнар җимерелә. Иртәгә, 23 февральдә, немецлар Витебск партизаннарына каршы зур һөҗүм башларга уйлыйлар. Карательләр экспедициясе башланганга хәтле, без үзебезнекеләр янында булырга тиеш. Бер генә легионер да партизаннарга каршы бер генә мәртәбә дә, басым ясап әйтәм, бер генә мәртәбә дә атмаска тиеш. +— Әгәр инде эшләр шулай тора икән, — диде шунда кемдер, — хәзер үк роталарны күтәрергә дә немецларны кырып бетерергә һәм урманга китәргә кирәк. Югыйсә монда озакка утырып калуыбыз бар. +— Шул аен шулай да бит, — диде штаб ротасы командиры Мөхәммәдов. — Син әйтәсең, немецларны кырып бетерергә дә урманга китәргә, дисең. Немецларны без анысы тиз кырырбыз, ә менә урманда ничегрәк каршыларлар икән үзебезне? Немец формасыннан икәнеңне онытма! +— Сез икегез дә хаклы, — дип туктатты аларны Таҗиев. — Хәзер безнең иң төп бурыч — партизаннар белән элемтә урнаштыру. Әмма теләсә нинди очракта да батальон төнге уникедән дә калмыйча восстание күтәрергә һәм Двина артына китәргә тиеш. +Шунда ук парламентерлар итеп Лотфуллинны, Фәхретдиновны һәм Трубкинны җибәрергә булдык. Аларны Сеньково авылы кешесе Михальченко озата барырга тиеш иде. +— Сөйләшүләр тәмам, эшкә башладык, — диде Таҗиев, безнең белән саубуллашканда. +Барысы да таралыштылар. Ә миңа ул калырга кушты. +— Бик тиз генә, роталарда һәм взводларда таратыр өчен, листовка язарга кирәк. Кыска һәм ачык булсын! +Мин өстәл читенә килеп утырдым. +— Иә әле, ничегрәк килеп чыкты синең анда? — диде ул, беркадәр вакыт үткәч. Листовканың эчтәлеге менә мондый иде (хәтеремдә калганча китерәм): "Иптәшләр! Партизаннар белән элемтә урнаштырылды. Бүген төнге 12дә батальондагы немецларны юк итәбез һәм оешкан төстә партизаннар ягына чыгабыз. Безне Ватан көтә!" +— Минемчә, булган бу, — диде Таҗиев, листовканы укыгач. — Хәзер инде безнекеләр әзер булып торачак. Листовкаларны кулдан-кулга йөртәчәкләр, әмма, немецлар сизенеп алмасын өчен, аларны иң ышанычлы кешеләргә генә бирергә кирәк. +Листовка текстын Таҗиев, күбәйтеп, легионерлар арасында таратыр өчен, үзендә калдырды; ә миңа взводлар урнашкан төшкә барып, командирларга безнең карарны җиткерергә кушылды. Мин ат алдым да күрсәтмәне үтәргә дип киттем. Взводлар бер-берсеннән 8 — 10 километр ераклыкта урнашкан иде. Мин, үземә әллә ни игътибар иттермичә генә, бурычны үтәп чыктым. +Ә төнлә бүтән подпольщиклар белән бергә мин штабны һәм немец офицерларын юк итүдә катнаштым. Операция уңышлы үтте, әмма батальон командиры майор Цекны кулдан ычкындырдык. Аның шоферы Худояров хыянәтче булып чыккан, диделәр. Мин атка сикереп мендем дә восстание күтәргән бер төркем кеше белән бергә майорны куа киттем. Машина кайда да булса кар көртенә батып туктап калыр, һәм без ул фашистны куып җитә алырбыз дип уйлаган идек. Әмма машинаны куып җитә алмадык. Аннары, Витебскида инде восстание хакында мәгълүм икәнлеге һәм аны бастырыр өчен немец частьлары җибәрелгәнлеге турында хәбәр алдык. Шуннан соң кире борылдык. +Партизаннар янына мин таң атканда гына килеп җиттем. +Соңрак яңа килгән немец частьлары белән каты сугышлар башланып китте. Безнекеләр һәммәсе дә, бер адым артка чигенмичә, геройларча сугыштылар. Немецлар чолганышыннан чыккан чагында, мин каты яраландым. Аңымны югалта барып, иптәшләремнән мине атуларын сорадым. Исән калып, немецлар тырнагына эләксәм, үземне коточкыч җәзалаулар көткәнен белә идем. Гадәттә, немецлар, партизаннар өстенә бензин сибеп, тереләй яндырып үтерәләр иде. Әмма иптәшләрем мине ташламадылар, өстән явып торган дошман уты астында тирән кар буйлап мине җилкәләренә салып алып бардылар. Партизаннар госпиталендә мине дәвалап аякка бастырдылар, һәм мин яңадан сугыша башладым. +Миңа билгеле булганча, подполье оешмасының барлык җитәкчеләре — Таҗиев, Жуков, Трубкин һ.б. һәлак булган (аларны восстаниегә берничә сәгать кала немецлар эләктереп ала һәм атып үтерә). Әмма без үз бурычыбызны үтәп чыктык: батальон тулы килеш партизаннар ягына күчте. Мин үзем Муса Җәлилне күреп белми идем. Әмма восстаниегә җитәкчелекне подполье оешмасы алып барганлыгын, ә аның Муса җитәкләгән антифашистик оешма чылбырындагы бер буын икәнлеген беләм. Һәм җиңү хакына ике дә уйламый үлемгә барган кешеләр чын җәлилчеләр иде. +Гыйнвар, 1973 +Искәрмә. А.Х.Солтанов Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәде. +Н.Ф.БУЙНИЧЕНКО БЕПӘН ӘҢГӘМӘНЕҢ +СТЕНОГРАММАСЫ +(Август, 1968) +Сорау. Нина Федоровна, иң элек үзегез һәм гаиләгез турында сөйләп китегез әле. Кайда туып үстегез, оккупация вакытында кайда идегез, сезнең белән тагын кемнәр булды? +Җавап. Фашистлар оккупациясе чорында, 1941 — 1944 елларда, мин үземнең туган авылым Сеньковода яшәдем (Витебск өлкәсе). Безнең гаилә түбәндәге кешеләрдән тора иде: әнием, ир туганнарым — ул чагында өч-дүрт яшьлек Георгий; Олег (ул 1930 елгы, танкка каршы минага эләгеп, 1942 елның апрелендә һәлак булды) һәм 1928 елгы Евгений; кыз туганым Галина, 1932 елгы; һәм Вера. Шунысын да әйтеп үтәсем килә: апам Вера 1942 елда, безнең төбәктә партизаннар отряды булуы турындагы хәбәрне ишетү белән үк, партизаннар отрядына китте. +Сорау. Совет партизаннары белән сез кайчаннан бирле элемтә тоттыгыз? +Җавап. 1942 елның декабреннән алып 1943 елның июненә хәтле Совет партизаннары белән элемтәдә тордым. Соңрак оккупацияләнгән җирдә шартлар үзгәрү сәбәпле, партизаннар белән элемтә өзелде. Мин, тиешле присяганы кабул иткәннән соң, Беренче Белоруссия партизаннар бригадасы җитәкчелеге тарафыннан элемтәче итеп билгеләндем. +Партизаннар киңәше белән күрше Бабиничи авылына торф чыгару эшенә урнаштым. Эшче буларак, оккупацияләнгән җирләрдә беркадәр иркенләбрәк йөрергә мөмкинлек биргән пропускым бар иде. Шулай итеп, партизаннар янына очрашырга баруларым әллә ни шикләнү китереп чыгармады . +Партизаннар заданиесе буенча, немец-фашист армиясе частьларының урыннан урынга күчүе турында мәгълүматлар җыеп, ал арны партизаннарга җиткерә идем; җирле халыкны фашистларга каршылык күрсәтергә, партизаннарга мөмкин булганча материаль ярдәм итәргә өндәгән листовкалар тараттым. Партизаннарга тоз, сабын һ.б. илтә идем. +Элемтәче буларак, Михаил Федорович Бирюлин — Беренче Белоруссия партизаннар бригадасының командиры, бригаданың элекке комиссары Исак Григорьев белән, партизаннар отрядының элекке командиры Сысоев һәм партизаннар бригадасының элекке разведка начальнигы Игорь Тимогценко белән очраша идем. Элемтәче буларак, мине Тимощенко белән бергә очрашуга килгән тагын берничә разведчик белә иде. +Моннан тыш миңа бер татар батальонының совет партизаннары ягына чыгуында ярдәм күрсәтергә туры килде. +Сорау. Шул турыда җентекләбрәк сөйләгез әле. +Җавап. 1943 ел башында, аен хәтерләмим, безнең авылга автомашиналарга, мотоцикл һәм атларга төялгән хәрби часть килеп туктады. Соңыннан белүемчә, бу ниндидер татар легионы яки батальоны булып чыкты. Бу частьның гаскәри номеры миңа билгеле түгел. Анда меңләп кеше бар иде. Солдатлар һәммәсе дә физик яктан таза күренә, яхшы киемнән иде. +Сеньковога килеп туктагач, бу частьның солдатлары, кунып чыгарга өй эзләп, авыл буйлап таралдылар. Без бик ярлы яши идек, безнең йорт, йомшак кына итеп әйткәндә, иләмсез күренә иде. Шуңа күрә мин немецлар безгә кермәс дип уйлаган идем. Әмма мин уйлаганча килеп чыкмады. +Немецларны өйгә кертәсе килмичә, әни миңа ишекне бикләргә кушты. Мин шулай эшләдем дә. Берникадәр вакыт үткәч, без ишек шакылдаткан тавыш ишеттек. Ишекне ачмадык. Тагын шакылдаттылар. Бәла-каза килеп чыкмасын өчен, әни киңәш иткәнчә, мин ишекне ачтым. Бүлмәгә дүрт немец хәрбие килеп керде. +Кергәч, алар безнең белән саф рус телендә исәнләштеләр, хәтта һәрберебез белән кул биреп күрешеп чыктылар. Ал арның русча сөйләшүләрен ишеткәч, мин башта бөл арны немец формасы киеп, немецлар тылына төшерелгән совет солдатларыдыр дип уйладым. Әмма ал арның машиналары бик күп, өстәвенә совет самолетлары тавышы да ишетелми иде. +Солдатларның берсе минем янга күрешергә килгәч, мин аңарга кулымны бирергә теләмәдем. Ул миннән: "Нигә син совет кешеләре белән исәнләшергә теләмисең?" — дип сорады. Мин, совет кешеләре фашист формасында йөрми, дигәнрәк мәгънәдә җавап бирдем. Минем җавабым, үзем һич көтмәгәнчә, ал арга ошады, гаскәриләр көлеп җибәрделәр. Шуннан соң, минем бер дә ачык йөз күрсәтмәвемә карамастан, алар безнең өйдә калырга теләүләрен белдерделәр. Шулай дүртәүләшеп бездә яши башладылар. +Бездә алар дүрт-биш көннән ары тормадылар. Әмма шул вакыт эчендә дә без бер-беребез турында кайбер нәрсәләрне белеп өлгердек. +Мин бездә тукталган дүрт хәрбинең берсе русча бер сүз дә белми торган "саф" немец булганлыгын белдем. Ул немец хакында мин бүтән берни дә белмим. +Икенчесе Жуков иде, һәрхәлдә ул үзен шулай дип атады. Жуковның әйтүенә караганда, ул — татар кешесе, исеме татарча, әмма әйтүе кыен булганга, ул үзен Григорий дип йөртә икән. Белгечлеге буенча Жуков — врач, сугышка кадәр Мәскәү медицина институтын тәмамлаган. Немецларга әсирлеккә эләгеп, Германиядә булган. Безнең авылга килгән гаскәри частьта да ул медик булып хезмәт итә икән. Карап торышка аңа 20 — 25 яшьләр иде. +Өченче кеше Анатолий Мутало, 1920 елгы булырга тиеш, озын буйлы, сугышка хәтле Ленинградта яшәгән, ветеринария институтында укыган, немецларда да ветеринария буенча хезмәт итә. Мутало һәм Жуков сүзләренә караганда, Анатолий татар кешесе иде. +1 Икенче бер мәгълүматларга караганда, Жуков чуаш булган. +2 Фамилия буталган. Мөгаен, Моталлаповтыр. +Дүртенчесе Саша исемле, фамилиясен белмим. Саша уртача буйлы, аксыл чәчле, бик тере, тиктормас кеше иде. Немецларда нинди хезмәт башкарганын әйтә алмыйм, әмма медицина белән бәйләнеше юк сыман иде. Үзенең әйтүенә караганда, Саша — татар, сугышка хәтле Совет Армиясе офицеры булган. +Анатолий, Григорий һәм Саша үзара бик дус яшиләр, кәефләре һәрвакыт әйбәт була иде. +Ал арның тагын бер дуслары бар иде, исем-фамилиясен белмим. Ул кечерәк буйлы, коңгырт чәчле, йөзе озынча, чәчәк авыруы билгеләре бар иде. Жуковның әйтүенә караганда, ул немецлар алдында гаепле булып чыккан һәм хезмәтеннән алынган иде. Ул инде часть исемлегендә юк, аны Григорий, Анатолий һәм Саша яшереп киләләр иде. Ул да татар легионының партизаннар ягына күчүен җитәкләүче төркемгә керә иде. Жуковның: "Әгәр дә аның хакында белеп алсалар, партизаннар ягына күчү планы җимерелергә мөмкин", — дип әйтүен хәтерлим. +Легионда восстание күтәрү һәм партизаннар ягына чыгуны оештыруның җитәкчеләре нәкъ менә шушы дүрт кеше иде. Мөгаен, аларның вазифалары төрле булгандыр, әмма минем өчен бу кешеләр һәммәсе дә бер иде. +Алар белән берничә көн аралашкач, мин бу кешеләрнең легионда восстание оештыруларын һәм бөтен батальоннары белән партизаннар ягына күчәргә план корганнарын белдем. Алар өзми-куймый миннән үзләрен партизаннар белән бәйләнешкә кертүемне сорадылар. Билгеле бер дәрәҗәдә хәтәр эшкә баруымны белсәм дә, мин ал арга үземнең партизаннар элемтәчесе булуымны әйттем. +Партизаннар белән бәйләнешкә керергә һәм легионның партизаннар ягына чыгу нечкәлекләрен өйрәнергә, килештерергә тиешле төркем билгеләнде. Бу төркемне Саша җитәкләде. Баштарак алар, юл күрсәтер һәм партизаннар белән таныштырыр өчен, мине дә алырга уйлаганнар иде. Әмма соңыннан, хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын дип, бу планнан баш тарттылар. +Партизаннарны тизрәк тапсыннар өчен, мин аларга юлның маршрутын кәгазьгә сызып күрсәттем. Аннан тыш, хәтерем ялгышмаса, Игорь Тимощенко исеменә бәләкәй генә хат язып бирдем, анда легионерларның партизаннар ягына чыгарга нияте булганлыгын хәбәр иттем. Аннары Сашага үземнең кызыл яулыгымны бирдем, бу яулыкны миндә берничә мәртәбә күргән Игорь Тимощенко легионерларның партизаннар янына минем тарафтан җибәрелгәнлеген шунда ук аңлап алыр дип уйладым. +1943 ел февраленең егерменче числоларында, көнен төгәл генә хәтерләмим, Саша җитәкләгән легионерлар төркеме партизаннар штабы урнашкан Курино һәм Краснодворск авыллары ягына таба китте. +Саша җитәкләгән төркемнең беренче тапкыр партизаннар ягына чыгарга маташуы уңышсыз тәмамлана: алар фашист часовоена очрыйлар, тегесе ут ача. Төркем кире кайтырга мәҗбүр була. +Әллә шул ук кичне, әллә берникадәр вакыттан соң, Саша җитәкләгән төркем икенче мәртәбә партизаннар белән бәйләнергә тырышып карый, монысы уңышлы чыга. +Үзем күрмәгәч, төгәл генә әйтә алмыйм, әмма, соңрак Тимощенко әйтүе буенча, беренче мөмкинлек булу белән, татар легионы (12 — 15 кешедән тыш) партизаннар ягына чыга. +Легионерлар партизаннар ягына чыккан чагында, Анатолий Мутало, элемтә чыбыгын өзү өчен, телеграф баганасына менә, әмма аны фашистлар күреп алып, шунда ук атып үтерә. Анатолийны үле килеш мин үзем күрдем: ул безнең өйдән ерак түгел телеграф баганасы янында ята иде. +Григорий Жуков, партизаннар ягына чыкканнан соң берничә көн үткәч, ниндидер эш белән Витебскига бара, анда фашистлар танып алып, аны атып үтерәләр. Бу хакта миңа И.Тимогценко әйтте. +Тиздән, татар легионы партизаннар ягына чыкканнан соң, безнең төбәккә немец-фашист гаскәри часте килде һәм партизаннар белән каты сугышлар алып барды. Миңа Нина Дорофеенко сүзләреннән мәгълүм булганча, бу сугышлар вакытында партизаннар ягына күчкән татар легионы солдатлары фашистларга бик каты каршылык күрсәткәннәр, күбесе шул бәрелешләрдә һәлак булган. +Немецлар белән бәрелештән соң, Сашаны, восстание җитәкчеләреннән берсе буларак, партизаннар самолетта совет тылына озаталар. Шуннан соңгы язмышы миңа билгеле түгел. +Шунысын басым ясап әйтәсем килә: Жуков, Мутало һәм Саша җитәкләгән татар легионы солдатлары партизаннар ягына Сеньковога килгәч түгел, ә шактый элегрәк күчәргә карар кылалар. Моны мин Саша, Жуков һәм башкаларның күңеле гаять күтәренке булуга, шулай ук партизаннар белән бәйләнешкә кертүне ничек ныгытып сорауларына карап әйтәм. Миңа үзләренең партизаннар ягына чыгу хакындагы планнарын сөйләгәндә, Саша һәм башкалар еш кына татар шагыйре Муса Җәлилнең исемен телгә алалар иде. Әмма бу операциядә Муса Җәлилнең нинди роль уйнаганлыгы миңа мәгълүм түгел. +Татар легионының партизаннар ягына күчүе, төгәлрәге, күчәргә ниятләве турында үз вакытында мин инде бригада штабына донесение язган, анда күчүнең төгәл датасын күрсәткән идем. Ул донесение Витебск архивында саклана. +Татар легионына партизаннар ягына чыгуда ярдәм күрсәткән өчен 1945 елның маенда мин II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләндем. +ИГОРЬ ЛРТЕМЬЕВИЧ ТИМОЩЕНКОДЛН +ЯЗЫП ЛЛЫНГЛН СТЕНОГРЯММЯ +(Август, 1968) +1943 елның 18 — 19 февралендә мин Верховье, Мазолово, Талыново, Сокольники авылларында партизаннар сугышына җитәкчелек иттем. Без анда шактый гына кешебезне югалттык. 1943 елның 20 — 21 февральләрендә Верховичи, Койтово авыллары районында партизаннар подразделениесе Көнбатыш Двинаның уң як яры буйлап оборонага урнашты. Дошман утны нык яудырды, әмма ике көн буена барган бу сугышларда без бернинди дә югалтулар кичермәдек. Алай гына да түгел, безнең Көнбатыш Двина яры буенда урнашкан ут ноктабыз дошман кулына төшкән Сувар авылыннан 20 метрдан да еракта түгел иде. Соңрак безнең ни өчен югалтулар кичермәвебез аңлашылды. +1943 елның 22 февраль кичендә, мин бер төркем разведчиклар белән партизаннар отряды штабына кайткач, безнең отрядның элемтәчесе Н.Ф.Буйниченко (Костюшкина) килгәнлеген һәм мине эзләгәнлеген әйттеләр. Аны партизаннар отряды штабына алып килделәр, һәм Буйниченко Көнбатыш Двинаның сул як ярында безне татар батальоны чолгап алганын, анда командирларның татарлар булганлыгын, әмма аларның немецлар күзәтүе астында хәрәкәт иткәнлекләрен сөйләп бирде. Ул татарларның немецлар биргән приказларны үтәргә һәм партизаннар урнашкан тирәләрне утка тотарга мәҗбүр булганлыкларын хәбәр итте. Әмма алар төзәп атмаганнар, шуңа күрә бездә бернинди дә югалтулар булмаган икән. Элемтәче татарларның совет партизаннары ягына күчәргә теләгәнлеклерен, үз вәкилләрен кабул итүне үтенүләрен әйтте. Отряд командирлары Г.И.Сысоев һәм П.З.Потапенко татар батальоны вәкилләрен кабул итәргә ризалык бирделәр. +Татар батальоны вәкилләре белән очрашу Койтово авылы тирәсендә Көнбатыш Двинаның уң як ярында кичке 8 ләр тирәсенә билгеләнгән иде. Билгеләнгән вакытка авыл кешеләреннән берсе озатуында татар батальонының ике вәкиле килде. Аларны отряд штабына китерделәр. Бу вакытка отряд штабына мин дә килеп җиттем. Татар батальоны вәкилләре арасында хәтерләвемчә штаб ротасы командиры бар, икенчесе кече командирлардан иде, хәзер ал арның берсенең дә фамилиясе исемдә юк. Минем хәтеремдә штаб ротасы командирының гына йөз сызыклары әйбәт сакланып калган, һәм фотосурәтенә карап мин ул кешене таный алыр идем. +Татар батальоны вәкилләре белән бергәләп, без партизаннар ягына чыгу шартларын уйлаштык. +Бер төркем партизаннар белән бергә мин татар батальоны вәкилләрен Көнбатыш Двина ярына алып килдем, кичү урынын күрсәттем. Алар Двинаны Сувар — Руба авыллары районында взводлап кичәргә, коралларын Двинаның уң як ярында партизаннар ягында калдырырга тиешләр иде. Шуннан соң мин татар батальонының бер вәкиленә коралын кайтарып бирдем һәм, озатучы белән бергәләп, дошман ягындагы үз батальонына кайтырга рөхсәт иттем. Парламентерларның берсен мин заложник итеп үз янымда калдырдым, исем-фамилиясен хәтерләмим. +Татар батальонының рота командиры һәм озатучы китүгә, мин, провокация була калса дип, Көнбатыш Двина ярында ут белән саклану оештырдым һәм билгеләнгән вакытны көтә башладым. +Татар батальоны урнашкан яктан сигнал нәкъ билгеләнгән вакытында булды, аннары без ярты сәгатькә сузылган ату тавышларын ишеттек. Төнге берләр тирәсендә без Көнбатыш Двина елгасына таба бер төркем кеше килгәнлеген күрдек. Алдан килешенгәнчә, бу төркем, Көнбатыш Двинаның сул як ярында туктап, парольне кычкырды. Провокация-фәлән булмасын дип, мин взводлап түгел, ә 2 — 3 кешелек төркемнәр белән чыгарга куштым. +Татар батальонында хезмәт иткән кешеләр безнең якка башта 2 — 3 кешелек төркемнәр булып чыктылар, коралларын ярда ташлап калдырдылар. Күчүнең тоткарлануын һәм сул як ярда килүче кешеләрнең зур төркемнәре туплануын күреп, мин бу якка взводлап күчәргә команда бирдем, шулай эшләделәр дә. Килгән кешеләр калдырган кораллар ярда күп җыелды, һәм мин безнең якка чыккан татарларны үз янымдагы кешеләр белән генә саклап алып бара һәм алар калдырган коралларны алып китә алмаячагыбызны аңладым. +1 Хөсәен Сафинович Мөхәммәдовның фотосурәтен күрсәткәч, Тимощенко аның штаб ротасы командиры булганлыгын әйтте. +Бу вакытта безнең якка йөк төялгән атлар обозы да чыга башлады; алар да батальон минометлары, бүтән кораллар һәм сугыш кирәк-яраклары бар иде. Мин татарларның ниятләре изге булуына төшендем. Безнең якка чыгып җиткәч тә, алар безне кочаклый, үбә башладылар, куанычлары, шатлыклары эчләренә сыймый иде, бертуктаусыз немецларны каргадылар, түбәнсетелүләре өчен ал ардан үч алырга ант иттеләр. Шуннан соң мин калганнарга кораллары белән бергә чыгарга, баштагы төркемнәр ярда калдырган коралларны да үзләре белән алырга боердым. Ал арны Красный Двор авылына җибәрдем. Юл буенда, провокация очрагына дип, ут нокталары урнаштырылган иде. Красный Двор авылында килгән кешеләрне коралсызландырдылар. +Соңгы төркем белән безнең якка татар батальонының рота командиры чыкты, совет партизаннары ягына чыгу турында сөйләшергә дип, безнең янга шул кеше килгән иде. Минем аңлавымча, ул татар батальонының партизаннар ягына чыгуын оештыручы кешеләрнең берсе (бәлки, төп җитәкчеседер) булырга тиеш иде. Шушы соңгы төркем белән мин дә кайттым, әмма башта Көнбатыш Двина елгасы буйлап һәм немецлар урнашкан Верховичи авылы ягында оборона оештырдым. +Татар батальонында, безнең якка күчкән татарларның әйтүенә караганда, 875 кеше, гнуларның 80ләбе немецлар булган. Партизаннар ягына татар батальоныннан 700ләп кеше чыкты, әмма бу сан төгәл дип әйтә алмыйм. +Отряд урнашкан җиргә әйләнеп кайткач, безнең командованиенең, немецлар бик нык һөҗүм иткәнлектән, татарларга коралларын, орудие һәм минометларын кайтарып биргәнлекләрен һәм иртән аларны сугышка керткәнлекләрен белдек. Немецлар өчен бу коточкыч, көтелмәгән нәрсә иде. Партизаннар ягыннан алар шундый да көчле орудие һәм миномет утына юлыктылар ки, хәтта югалып, каушап калдылар һәм чигенделәр. +Шуннан соң татарлар Беренче Витебск партизаннар бригадасы подразделениеләренә таратылдылар һәм, миңа мәгълүм булганча, бригаданың партизаннар отрядлары составында немецларга каршы бик батыр сугыштылар. +1 Төгәл мәгълүматлар буенча, 825 нче батальонда меңнән артык кеше булган, гнуларның 800дән артыгы партизаннар ягына чыккан. +'Шафихги %улсип (1<ултаНбэ(саб беляН +'Рсирлгль (/Коап<крии эЦгэльэсе +МУСД ҖӘЛИЛ ҺӘМ ЛБДУЛЛЛ ллиш +шик лстындл +Б.С. Уңышны кулыма Ходай үзе китереп тоттыргандай, сирәк очрак иде бу. Партия органнарының илленче еллар уртасына караган архив материалларын актарып утырганда, мин КГБ (ул чакта МГБ) майоры, элек бу оешманың район бүлеге белән идарә иткән бер кешенең хатына юлыктым. Билгеле булганча, Сталин вафатыннан, бигрәк тә Берияне атканнан соң, Дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) органнарында зур үзгәрешләр булып узды. Чамадан тыш күпертелгән штатлар кыскартыла башлады. Бу чакта, табигый, кадрларның да бер урыннан икенчесенә күчереп йөртелүе котылгысыз иде. Шулар нәтиҗәсендә әлеге майор эшсез кала һәм, үзен рәнҗетелгән дип санап, җирле органнарга язып та тормыйча, турыдан-туры КПСС Үзәк Комитетыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. +Шикаять язучы ул чактагы Татарстан КГБсындагы эшләр торышын яхшы белә, архивтагы әһәмиятле эш кәгазьләре, документлар аңа яхшы таныш. Шуларны исәпкә алсак, бу хатның әһәмияте тагын да арта төшә. +Майор Татарстан КГБсы җитәкчелеген "буржуаз милләтчеләрне яклау"да, "аларның зарарлы эшчәнлеген йомып калдыру"да гаепли. Башка шуның ише "гаепләр" белән бергә, ул җитәкчелеккә КГБга әле 1947 елда ук кергән Муса Җәлилгә кагылышлы материалларга тиешле игътибар һәм әһәмият бирмәү кебек гаепне дә өсти. +Р.М. Монда бер төзәтмә кирәк, Булат Фәйзрахманович. Күрәсең, биредә майор республикага дипломатик каналлар аша 1947 елда барып ирешкән "Моабит дәфтәрләре"н күздә тоткан булгандыр. Аны төрмәдән Бельгия патриоты, Җәлил белән бер камерада утырган Андре Тиммерманс алып чыккан. Әмма бу вакыйгадан бер ел элек, 1946 елның мартында Татарстан Язучылар союзына (аннан исә туп-туры КГБ органнарына) Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның беренче дәфтәрләре килеп кергән була. Ал арны төрмәдән элекке хәрби тоткын Габбас Шәрипов алып чыга, Казанга Нигъмәт Терегулов алып кайта. Бу "җинаяте" өчен ул ГУЛАГ "төзәтү" оешмаларының берсендә гомере белән хушлаша. +Тик моңа кадәр дә, сугыш барган елларда һәм бигрәк тә сугыштан соңгы беренче елларда "органнар"га Муса Җәлил группасының яшерен эшчәнлеге хакында һәм җәлилчеләрнең язмышы турында шактый тулы информация килеп тора. Мин моны җирле КГБ архивларында эшләгән һәм бу "дело-эш"ләрне үз күзләрем белән күргән кеше буларак әйтәм. +Б.С. Билгеле булганча, "буржуаз милләтчелек" Совет власте яшәгән дәвердә милли республикалардагы партия органнарының котын ала торган карачкы иде. Әлбәттә, "халыклар юлбашчысы"ның вафатыннан соң башка чор килде. 1936 елда тулысынча ялганга һәм ачыктан-ачык "бөгештерүгә" корылган "Идел-Урал" кебек "эш"ләрне башлау (ә бу "эш"тә тулаем бөтен татар халкы диярлек "олавы белән" "милләтчелек"тә һәм "дошман агентурасының коткысына бирелгәнлек"тә гаепләнә) инде мөмкин булмый. Шулай да "милләтчелек калдыклары" белән көрәш партия органнарының аеруча нык контроле астында кала бирде. +1955 ел дәвамында әлеге отставкадагы майор күтәреп чыккан барча гаепләү пунктларын тикшерү бер көнгә дә туктап тормады. Нәтиҗәдә Татарстан КГБсы, саллы документ әзерләп, аны КПСС Үзәк Комитетына юллады. Анда бик төгәл, пункт артыннан пункт шикаятьченең гаепләүләре инкарь ителә. Документның тоны оптимистик рухта: янәсе, аерым кимчелекләр булуга карамастан, татар чекистлары җирле партия органнары җитәкчелегендә республикадагы һәм читтәге куркыныч милләтчелек элементларын туктаусыз һәм даими күзәтү астында тоталар. +М.Җәлилгә бәйле пунктка килсәк, ТАССР КГБ рәисенең урынбасары Кузнецов махсус бүлектә бу мәсьәләнең тарихын гаять җентекләп анализлап чыга. Нәтиҗәдә безнең алда гаять кызыклы детальләр, шагыйрьнең иҗат мирасы тирәсендә барган көрәшнең әлегә билгеле булмаган сәхифәләре ачыклана. +Әле 1946 елның февралендә үк Шамбазов дигән берәү М.Җәлилнең исән булуы һәм хәзерге вакытта яшерен рәвештә Көнбатыш Германиядә йә булмаса ниндидер бантка бер илдә яшәп ятуы турында мәгълүмат бирә. Шушы күрсәтүгә таянып, СССР МГБсының Дүртенче бүлеге 1946 елның 18 ноябрендә Муса Җәлилгә (Залилов Муса Мустафович — русча документларда шулай) эзләп табу эше (розыскное дело) кузгата. Анда Муса Җәлил Ватанга хыянәт итүдә гаепләнә һәм, птупты документка нигезләнеп, КГБның агентура челтәре безнең илдә дә, чит илләрдә дә эшкә тотына. Сүз уңаеннан, Рафаэль Әхмәтович, сезгә ошбу Шамбазов белән очрашырга яки аның турында ишетергә, укырга туры килмәдеме? Ниндирәк кеше ул? +Р.М. Туры килде килүен, тик бу хәл шактый соңрак, 1974 елда гына булды. Күп еллар буе мин М.Җәлил белән теге яки бу дәрәҗәдә бәйле кешеләрнең, хәтта шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы көрәшенә читтән торып бәйле булганнарның да картотекасын төзеп бардым. Менә шундый карточкаларның берсе. +"Шамбазов Явдат (документларда шулай язылган, дөресе, әлбәттә, Җәүдәт) Виньянович. 1913 елда ТАССРның элекке Ширәмәт районы Каенлы авылында туган. Белеме 5 класс. 1941 елда немецларга әсир төшә. Едльняда һәм легионда 1942 елның ноябреннән 1943 ел сентябренә кадәр исәпләнә. Легионның үзешчән сәнгатендә катнаша (башлыча комик рольләр башкара, көлкеле шигырьләр укый). Соңга таба батальон мулласы итеп билгеләнә. (Ул — мулла малае, шуңа күрә дин кагыйдәләре, дини гадәтләрдән хәбәрдар була, Коръәннең берничә сүрәсен яттан белә.) Соңыннан "ИделУрал" газетасына әдәби хезмәткәр итеп куела. Чынлыкта ул анда рәссам-ретушер һәм иллюстратор булып эшли, чөнки әдәби мөхәррирлек турында берни дә белми диярлек. Сугыштан соң Ватанына кайта һәм тиздән кулга алына. 1946 елда "Ватанга хыянәт иткән өчен" 25 елга хөкем ителә. 1956 елда амнистия буенча иреккә чыга. Реабилитацияләнмәгән". +Бернинди хокуксыз, кимсетелгән, эзәрлекләнгән бантка легионерлар кебек, Шамбазов та җирле "органнар" күзеннән ераккарак олагу ягын кулай күрә. Бу очракта ул Кырым өлкәсе Саки бистәсенә китә, юл идарәсенә рәссам булып эшкә урнаша, беркем белән дә хат алышмый һәм үзенең якты дөньяда барлыгын белдертмәскә тырыша. Менә ни өчен аны эзләвем шулай озакка сузылды. +Шамбазов сүзләренә караганда, ул М.Җәлил белән 1942 елның көзендә Польшадагы Демблин лагеренда таныша. Лагерь пешекчеләренең берсе, милләте белән татар, Шамбазовның яхшы рәсем ясавын ишетеп, аннан шигъри альбом бизәп бирүне үтенә. Соңыннан беленгәнчә, бу шигырьләрнең авторы М.Җәлил була. Шулай итеп Шамбазов шагыйрь турында ишетә һәм бераздан таныша да. +Едльня лагеренда да ул Җәлил белән берничә мәртәбә күрешә, Муса аңа, сәхнәдән укыр өчен, көлке шигырьләрен бирә. Мәгълүматларга караганда, ул яшерен группа әгъзасы булмаган, гәрчә, үз сүзенчә, дини вәгазьләрен фашистларга каршы агитация алып бару өчен файдаланган. Тиешле мәгълүматны белгән кешеләр аңа нәрсә сөйләргә икәнен, Кызыл Армиянең җиңүләре хакындагы "абсолют нигезсез имешмимешләрне" ничек итеп "инкарь итәргә" кирәклеген өйрәтәләр. Үз сүзләре буенча, ул әле рәсемнәре белән дә легионерларны патриотик рухта тәрбияләүдә катнаша. Хәмиев дигән рәссам белән ул үз картиналарыннан күргәзмә оештыра. Рәсемнәрнең берсе "Ул сине көтә" дип атала. Анда кое янында басып торган сагышлы татар кызы сурәтләнә. Бу картина күп кенә элекке легионерларның хәтеренә сеңеп калган. +Сугыш бетәргә берәр ел кала Шамбазовны редакциядән аз белемле һәм профессиясенә туры килми дип куып чыгаралар һәм ниндидер немец баеның утарына батрак итеп җибәрәләр. Шуңа күрә Җәлил һәм аның иптәшләре турында ул үзенә барып җиткән имеш-мимешләр аша гына фикер йөртә. Мәсәлән, Җәлилнең исән калуы, төрмәдән чыгуы һәм татар комитеты җитәкчесе Шәфи Алмаз белән башта Германиянең Көнбатыш зонасына, аннан Төркиягә качуы турындагы гайбәт аның колагына чагылып уза. +Б.С. Ул чакта, ягъни җитмешенче елларда, сез Шамбазов белән очрашуыгыз турында язып чыктыгызмы? +Р.М. Юк. Аның сөйләгәннәрендә бернинди яңалык юк — болар барысы да нигездә инде башка чыганак һәм истәлекләр аша мәгълүм иде. Моннан тыш аның сөйләгәннәре миңа алай ук ышанычлы булып тоелмадылар. Мәсәлән, ул сөйләгән әлеге гайбәтләрнең нигезсез һәм ялган булуларына төшендем. Җәлил берникадәр вакыт Шәфи Алмазның Берлиндагы йортында яшәп алса да, татар комитеты җитәкчесен һәрвакыт фашистларның ачыктан-ачык булышчысы дип саный һәм аның белән баррикаданың икенче ягында тора. Үз чиратында Шәфи Алмаз да Җәлил язмышын хәл итүдән баш тарта һәм үз хуҗалары алдында аны яклап сүз әйтүдән тыела. +Б.С. Шулай булса да ТАССР КГБсында әлеге күрсәтүне җитди кабул итәләр. Гәрчә Шамбазовтан сорау алганнан соң берничә көн үтүгә, элекке хәрби әсирләр Надиев, Фатыйхов һәм Гыйлаҗиев, Үзәк Комитетка җибәргән документта язылганча, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булу фактын дөреслиләр. Сез, Рафаэль Әхмәтович, КГБ архивында бу "эшләр" белән таныштыгызмы? +Р.М. Әлбәттә, таныштым. Киң укучыга бу исемнәр гамәлдә бөтенләй билгесез булуын искә алып, янә үз картотекамнан берничә әһәмиятле мәгълүмат китереп үтим. +Надиев Нәзиф Нургали улы. 1908 елда туган, доцент, техник фәннәр кандидаты, күренекле татар педагогы һәм мәгърифәтчесе Нургали Надиевның улы (Казанның Островский урамындагы Нургали Надиев торган йортка мемориаль такта кадакланган). Надиевларны әле Оренбургта Хөсәения мәдрәсәсендә укыган чакта ук яхшы белгәнгә һәм аларга карата туганнарча мөнәсәбәттә булганга күрә, Муса Җәлил утызынчы елларда Мәскәүдән Казанга килгән чакларында шушы йортта туктый торган булган. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, нәкъ шушы йортта сугыш вакытында һәм без телгә алган хәтәр кара елларда, Җәлилне хыянәтче дип санаган дәвердә, шагыйрьнең бай архивы сакланып кала. +Н. Надиев әсирлеккә 1941 елның ноябрендә төшә. Муса белән алар Вустрау лагеренда очрашалар. Кочаклашып үбешәләр, хәтта елашып та алалар. Баштарак гел бергә булалар. Әмма соңга таба аларның юллары аерыла. Инде белүебезчә, Җәлил яшерен көрәш юлын сайлый, ә Надиев үзен куркыныч астына куярга теләми һәм Берлиндагы бер хосусый конторга сызымчы булып урнаша. Сугыш беткәнчегә диярлек шунда "урындык туздырып" көн күрә. +Туган илгә әйләнеп кайткач, шуның өчен күпме кирәк җәза да ала: башта атарга хөкем ителә, аннан ун елга лагерьга озатыла. 1956 елны амнистиягә эләгә, әмма реабилитация кәгазен алмый. Гомеренең соңгы көннәренә хәтле аны үткәне өчен бертуктаусыз эзәрлеклиләр, ул Төньякта яшәргә, эш урынын да бик еш алыштырырга мәҗбүр була. +Тикшерү барышында Н.Надиев М.Җәлил һәм аның группасының патриотик эшчәнлегенә басым ясый, чөнки ул шагыйрь белән көн саен диярлек күрешеп тора һәм җәлилчеләрнең яшерен көрәшен яхшы белә. Әмма аны еш кына тыңлап тормыйлар, тупас рәвештә сүзен бүләләр, рәхимсез кыйныйлар, "тикшерү алып баруны читкә бору"да гаеплиләр. Шулай булуга карамастан, инде ул вакытта ук сорау алу беркетмәләрендә кайбер мөһим фактлар теркәлеп калган. Тоткынлыктан котылгач, Н.Надиев бик кыйммәтле истәлекләр калдырды. +Фатыйхов Гали Фатыйх улы (тоткынлыкта үзен Бахтиков Мөгыйн дип йөртә). 1905 елда ТАССРның элекке Тәкәнеш районы Вахит авылында туган, партиясез, тулы булмаган югары белемле. Сугышка кадәр Татарстан дәүләт нәшриятында баш мөхәррир урынбасары, берникадәр вакыт райком аппаратында эшләгән. Ул да Җәлилне якыннан белгән. 1941 ел азагында тоткынлыкка төшә. "Идел-Урал легионы"на беркетелә, анда пропагандистлар курсы тәмамлый. 1942 елның июленнән, ягъни "Идел-Урал" газетасы чыга башлаган көннән, аның әдәби хезмәткәре булып эшли. Газета өчен немец командованиесенең сводкаларын татар теленә тәрҗемә итә, үз материаллары белән дә мәдәният темаларына чыгышлар ясый. 1943 елның апрелендә редакциядән китә (МГБда сорау алуларга җавап биргәндә, ул моны үзенең кылган эшләре өчен Советлар үченнән куркып киттем дип аңлата) һәм "Идел-Урал легионы" командующие барон Зиккендорф утарында батрак булып эшли башлый. Сугыштан соң "дошман яклы булып, аңа булышлык күрсәткәне өчен" төрмәгә эләгә һәм ГУЛАГ лагерьларының берсендә вафат була. +Ул да Җәлил язмышы турында шактый мәгълүматлы була, чөнки аның хуҗасы, барон Зиккендорфны Җәлил эше белән бәйле рәвештә гестапо һәм контрразведкага еш чакырталар, йомшак күңеллелектә һәм үз вазифаларына салкын карауда гаеплиләр. Нәкъ менә барон үзе Галигә Җәлил һәм аның иптәшләренең җәзалап үтерелү хәбәрен әйтә. +Гыйлаҗиев Кыям Гыйлаҗи улы (тоткынлыкта үзен Галеев дип атаган) — "Идел-Урал" газетасының баш мөхәррире урынбасары, ә соңга табарак аның фактик мөхәррире, чөнки баш редактор Шәфи Алмаз редакция эшләренә артык катнашмый. Газетада "Илгизәр" псевдонимы белән мәкаләләр бастыра. Газетаның йөзенче саны чыгу уңаеннан аңа офицер дәрәҗәсе бирелә. (Газета вермахт карамагында чыгарыла.) Ул җәлилчеләргә теләктәшлек күрсәтә, еш кына газетада "Шәфи Алмаз большевиклар яклы" дип бәяләгән материаллар бастырудан да шөлләми. 1943 елның августында җәлилчеләр белән бергә ул да кулга алына. Әмма тикшерүчеләр аның яшерен оешмада булуын исбат итә алмыйлар, һәм ул иреккә чыгарыла. Ә менә үз илендә "органнар" аны кайтуга ук кулга ала, һәм ул СССР МВДсының махсус лагеренда вафат була. Аның эшендә дә Җәлил, Алиш һ.б. турында шактый тулы мәгълүматлар бар. +КПСС Үзәк Комитетына юлланган документта нибары өч фамилия аталган. Чынлыкта исә шаһитларның саны берничә йөзгә җитә. Әлбәттә, алар бертигез дәрәҗәдә әһәмиятле түгел. Кайберәүләр лагерьда шагыйрь белән якыннан аралашсалар да, аның яшерен эшчәнлеге турында бернәрсә дә белмиләр (әле конспирация кагыйдәләре һәм ысуллары да бар бит!). Икенчеләр Җәлилне фашистлар ягына чыгучылар һәм ак эмигрантлар арасында күргәннәр һәм шуңа күрә аны дошман санаганнар. Ниһаять, яшерен группада турыдан-туры катнашучыларның да күрсәтүләре бар (мәсәлән, Кыргызстанның Ош шәһәреннән Рушат Билалович Хисаметдинов шаһитлыгы). Бу кеше Җәлилне чын патриот, көрәшче һәм оста подпольщик итеп сурәтли. Кыскасы, нидә генә булсын, ә хәбәрдарсызлыкта "органнар"ны һич кенә дә гаепләргә мөмкин түгел. +Б.С. Шуңа да карамастан "Җәлил эше"н япмаганнар, хәтта шик астына да алмаганнар. Ул "эш" суд-канцелярия диңгезендә салмак, әмма туктаусыз "йөзүен" дәвам итә. Шагыйрьнең Көнбатышка качу версиясеннән тыш, аның, фамилиясен үзгәртеп, үз илендә качып йөрү версиясе дә тикшерелеп карый. Бу бит сугыштан соңгы рәхимсез вакыт. Әсирлектә булу үзе генә дә ул чакта җинаять саналган, ә инде легионда, ягъни дошман армиясендә булу бу гаепне күп тапкырга арттыра төшә. "Җинаятьчеләр"нең саны шундый күп була ки, әгәр вакытлыча һәм мәҗбүри рәвештә үлем җәзасын тыеп, аны 25 еллык катгый режим кебек "гуманлырак" чара белән алыштырмаган булсалар, безнең ил халкы тагын берничә миллионга кимегән булыр иде. +Р.М. Бу фактлар яктылыгында шагыйрьнең хатыны, тол калган Әминә Җәлилне көн саен диярлек Лубянкага чакырту да, кич буе коридорда басып торырга мәҗбүр итү дә, ә Җәлилләрнең Столешников тыкрыгындагы квартирасын даими күзәтү астына алуны да аңлап һәм аңлатып була. Ә.Җәлил әйтүенчә, аннан даими рәвештә отчет таләп итеп торганнар: ал арга кем, кайчан, ни өчен килгән, нәрсә турында сүз барган һ.б. +Әгәр Әминә ханым нәрсә турындадыр "онытып җибәрсә", аны шунда ук төзәтәләр һәм катгый кисәтәләр. +Б.С. "Өзелгән җыр эзеннән" исемле китабыгызда сез икенче "Моабит дәфтәре"н Татарстан Язучылар союзына 1947 елның 2 апрелендә тапшыралар дип язасыз. Әмма шул ук вакытта, өч көн үтүгә, Җәлил белән Алиш исемнәре СССР КГБсының Дүртенче идарәсе тарафыннан бөтенсоюз эзәрлекләү документларына иң куркыныч җинаятьчеләр, берьюлы берничә сәяси маддә буенча гаепләнүчеләр дип кертелүен ни өчендер яшереп калдырасыз. Аңлыйм, монда сезнең гаеп юк. Аннан соң, "хак җәза"дан качып йөрүче "совет властеның сәяси дошманнарын" эзләү тәгәрмәче шундый кызулык белән әйләнә башлар дип кемнең башына килсен ди?! Тагын бер нәрсә дикъкатьне җәлеп итә: бу эш белән татар чекистлары түгел (дөресрәге, алар гына түгел), ә КГБның үзәк оешмалары, аның киң җәелгән агентура челтәре шөгыльләнә. +Өстә игълан ителгән документка таянып, Татарстан КГБсы җитәкчеләре әледән-әле эзләнү-эзләү нәтиҗәләре турында Үзәктән сорашып торганнар. Җаваплар да шулай ук даими килеп торган. Әйтик, 1948 елның 7 сентябрендә Казанга МГБның Германиядәге вәкиле мәгълүматлары буенча "Залилов 1945 елда Германиянең Көнбатыш зонасына чыккан" дигән хәбәр килеп төшә. Бу хәбәрнең нәрсәгә нигезләнүе билгеле түгел, әмма аны шунда ук Татарстан өлкә комитетына җиткергәннәр. Шулай итеп, обком секретарьларына гаять каршылыклы хәбәр килеп керә. +Р.М. Әминә Җәлил әйтүенчә, җәмәгать фикеренең бу үзгәреш-талпынулары аңа булган мөнәсәбәттә дә турыдантуры чагылыш тапкан. Бер карасаң, аны кочак җәеп булмаса да, игътибарлы һәм итагатьле кабул итәләр, аны һәлак булган фронтовик-шагыйрьнең тол хатыны итеп хөрмәтлиләр. Икенче караганда, Язучылар берлеге бинасыннан сөреп чыгаралар, Ватанга хыянәт иткән шагыйрь хатыны дип исәплиләр. Бер караганда, өенә Муса Җәлил шигырьләрен ничек затлырак, матуррак итеп чыгарырга дип киңәш сорап киләләр йә, киресенчә, очрашканда күрмәмешкә сабышып, нидер мыгырданып узып китәргә ашыгалар. Шул ук нәрсәне шагыйрьнең дусты композитор Нәҗип Җиһанов та тоя. Төп герое Җәлил булган "Шагыйрь" операсы өстендә эшләргә башта мөмкинлек бирәләр. Бераздан, бу әсәрне сәхнәгә кую турында сүз дә булу мөмкин түгел, дип кисәтәләр. Әгәр бу үзгәрешләрнең хронологиясен күзәтсәк, ал арның органнардан килеп торган каршылыклы хәбәрләр белән туры килүен күрербез. Өлкән буын язучыларының сөйләве буенча мин шуны беләм: аларның байтагы ул чактагы Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре 3. Муратовка Җәлил эшен тикшереп бетерүне һәм шагыйрьне аклауны сорап мөрәҗәгать иткән, әмма бу күпсанлы үтенеч хатлары җавапсыз калган. +Б.С. Алай ук түгел. Теге хаттагы мәгълүмат буенча 3.Муратов та үз чиратында Татарстан КГБсы җитәкчелегенә Җәлил мәсьәләсе буенча берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Агентура юллары белән һәм тоткында булган кешеләрнең күрсәтүләре аша җәлилчеләрнең патриотик эшчәнлеге турында җыелган мәгълүмат аңа да билгеле булган, күрәсең. Җирле органнар бу озакка сузылган "эш" хакында Үзәкнең исенә төшереп торганнар. Әмма юанырлык нәрсә аз була. +1947 елның 8 маенда Татарстан МГБсы җитәкчеләренең берсе Токарев Мәскәүгә тагын бер сорау хаты юллый. Анда ул ГБның Германиядәге резиденты китергән белешмәләрне Казанда җыелган капма-каршы материал белән чагыштырып, төгәллек кертү кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыга. Җавап килмәгәч, Татарстан комитетының Дүртенче бүлек начальнигы подполковник Качалов Мәскәүгә ВЧ буенча телефоннан шалтырата һәм тикшерү барышын тизләтүне сорый, үзенең шик-шөбһәләре белән уртаклаша. Шул ук көнне Мәскәүдән катгый җавап килә. Анда бернинди шик-шөбһәгә урын калдырылмый. "Җәлилнең Көнбатышка качуы расланган һәм эзәрлекләү эше дәвам итә" диелә. Ул дәверне хәтерләгән кешеләр "компетентлы органнарның мәгълүматларына караганда" дигән яман сүзнең нәрсә аңлатканын яхшы беләләр. Ул хакыйкатьнең югары дәрәҗәсе булып тора һәм бернинди тикшерү яки үзгәртүгә юл калдырмый. Шуңа күрә Җәлилне реабилитацияләү эшенең озакка сузылуында "кеше күңеле инженерлары", шагыйрьнең кайбер дошманнары гына сәбәпче дип булмый. Дөрес, андый гайбәт +1 ВЧ — махсус элемтә (высокая частота). таратучылар да булмый калмаган, әмма төп сәбәп, алда күрсәтеп узганча, тирәндәрәк ята, һәм ул күп тапкыр җитдирәк. Бу хәл 1952 елга чаклы дәвам итә: билгесезлек томаны, мәсхәрәле шик-шөбһә, М.Җәлил әсәрләрен бастыру түгел, хәтта аның исемен атауны да тыю һ.б. һәм менә, ниһаять, 1952 елның уртасыннан тәүге һәм хәлиткеч адым ясала. +1952 елның 23 июнендә шул ук Качалов партия өлкә комитеты үтенече буенча Мәскәүдән "М.М.Залиловның һәлак булуын ачыклау"ны сорый. Бер ай тулганда җавап алына. 1952 елның 21 июлендә СССР МГБның Дүртенче идарәсе рәсми рәвештә Казанга түбәндәгеләрне хәбәр итә: "Эзәрлекләнүченең 1944 елда һәлак булуы сәбәпле, аны оператив эзләү эше туктатылды". Ә бу исә "Ватанына хыянәт иткән" һәм "Көнбатышка качкан мөртәт" турындагы версиянең башыннан ахырынача чи ялганга корылганлыгын ача, шулай итеп, "вакытлыча яшеренеп яткан шпион һәм диверсант", немец разведкасы гына түгел, хәтта ЦРУ агенты хакындагы уйдырмалар, сабын куыгы сыман шартлап, юкка чыгалар. +Р.М. Сез моны Җәлил "эше"нең, ниһаять, салкын йөрәкле һәм надан службист кулыннан үз эшен азмы-күпме белгән намуслы кеше кулына керүе белән аңлатмыйсызмы? Мин, мәсәлән, моны банткача аңлата алмыйм... +Б.С. Шулай булуы да бик ихтимал. Әмма иң мөһиме — Татарстанда бу вакытка Җәлилгә карата шактый саллы досье җыелу дип саныйм. Материалларның күпчелеге М.Җәлил һәм аның иптәшләренең героик үлемен катгый рәвештә исбатлап торалар бит! +1952 елның 8 августында, ягъни шагыйрьнең үлеменә сигез ел үткәч, Токарев Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм бантка җәлилчеләрнең реабилитацияләнүләре турында хәбәр итә, һәм үз вакытында идеология секретаре булып эшләгән С.Г.Батыев МГБга тапшырган М.Җәлил һәм А.Алишның шигырь дәфтәрләрен обкомга кире кайтара. Шуннан соң гына Җәлил һәм Алишның "эше" архивка тапшырыла. "Шулай итеп, — диелә КПСС Үзәк Комитетына адресланган документта, — Муса Җәлилне реабилитацияләүдәге тоткарлыкта Татарстан чекистларының гаебе юк". +Р.М. Шул аен шулай, әмма 1952 елның августыннан Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"н беренче кат бастырып чыгару арасында ярты елдан күбрәк вакыт ята. Гәрчә тышкы тоткарлыклар булмаса да, зур көч алырга өлгергән инерция әле яши бирә. Провинциаль куркаклык үзен нык сиздерә: "ул-бу булмагае..." һәм әгәр дә үзәк матбугатта бик урынлы, бик вакытлы язма басылып чыкмаса, әле бу хәл тагын берничә елга сузылган булыр иде. Бу язманың басылу тарихы турында мәрхүм Константин Симонов миңа үзе сөйләп биргән иде. Аның әйтүе буенча, Җәлил шигырьләренең сүзгә-сүз тәрҗемәсе белән ул әле 1948 — 1949 елларда ук танышкан. (Бу шигырьләрне аңа кайсыдыр татар язучысы биргән була.) Җәлил шигырьләре аны эчкерсезлеге, хис ташкыны, чын, тирән патриотизмы белән таң калдыра. Ул, әлбәттә, шагыйрь исеменә бәйле пычрак гайбәт, имеш-мимешләр хакында хәбәрдар була, әмма үзе дә, шагыйрь буларак, бер нәрсәгә инана: шагыйрьнең йөрәктән чыгып язылган бу шигырьләре — андый шик-шөбһәләрне юк итүче иң көчле дәлил. Шуңа күрә дә әлеге шигырьләрне ул вакытта үзе җитәкләгән "Новый мир" журналы битләрендә бастырып чыгарырга карар кыла. Шигырьләрне күренекле тәрҗемәче шагыйрь Лев Френкель тәрҗемә итә. Тәрҗемә Константин Михайловичка ошый (алар әле дә Җәлил җыентыкларында шул килеш басылып киләләр), һәм ул кечкенә генә кереш сүз яза да, аларны наборга җибәрә. Әмма Главлит басманы тоткарлый. К.Симонов, үзе сөйләвенчә, МГБның югары җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була, тик барыбер рөхсәт ала алмый. +1953 елның апрелендә, Сталин вафатыннан соң, ул чагында инде "Литературная газета"ның баш мөхәррире булып эшләгән Симонов яңадан Җәлил шигырьләрен бастырып чыгарырга омтылып карый. Главлит хезмәткәрләре, үз каналлары буенча МГБ белән киңәшкәннән соң, органнарның принципиаль каршылыгы булмавын әйтәләр. Шулай итеп, 1953 елның 25 апрелендә М.Җәлилнең "Моабит шигырьләре"нең беренче тупланмасы дөнья күрә. +Әминә Җәлил исә менә нәрсәләр сөйли: 24 апрельгә каршы төндә аңа тирән мәгънәле төш керә. Муса баштанаяк акка киенгән, йөзе дә яп-якты, шат, үзе елмая-көлә. Дөрес, ире аңа моңа чаклы да еш кергәли, әмма тоташ карадан. Көне буе ул ниндидер шатлыклы, яхпты хәбәр көтеп йөри, һәм менә инде кичкә таба аңа "Литературная газета"дан шалтыраталар: иртәгесе санда безнең газетада укыгыз!.. +Иртән, Чулпан белән бергәләп, алар бер киосктан икенчесенә чабып йөриләр, дистәләгән газета сатып алалар. Ә күпме сүз сөйләнелә бу көнне! Күпме бәхет-шатлык, үпкәрәнҗү яшьләре ага! +Шагыйрьнең иленә, халкына кайтуы менә шушы көннән, нәкъ шулай башланып китә. +(/К осш сириН +РЕНИЕРО ЛЛНФРЕДИНИ ХДТИРӘЛӘРЕ +1958 елда, Муса Җәлил турында роман язу максаты белән материал җыйганда, язучы Шәйхи Маннур Германиягә бара. Леон Небенцальдән адресын алып, Көнбатыш Германиядә яшәүче падре Юрытко белән дә очраша. Язучы белән әңгәмә вакытында Юрытко Җәлил турында болай ди: "Акыллы, ягымлы, тәрбияле, зур укымышлы ул кеше үлем көтеп торганын белгән хәлдә дә үзен бик тыныч тотуы белән миндә гадәттән тыш әйбәт тәэсир калдырды". +Дөрес, Юрытко үз хатында язганнарга өстәп, Шәйхи Маннурга бүтән бернинди яңалык та әйтә алмый. +Сөйләшә торгач, Юрытко Шәйхи Маннурга Җәлил белән Булатов камерасында шулай ук үлемгә хөкем ителгән бер итальян утырганын, соңыннан аны үтермичә калдыруларын әйтә. Ләкин ул итальянның исемен инде хәтерләми. Кат-кат сораштыра торгач, Юрытко ул итальянга Дантеның итальян телендә басылган "Илаһи комедия"сен биреп торганын хәтеренә төшерә. Бәхеткә каршы, ул китап үзе дә сакланган булып чыга. Шәйхи Маннур китапның һәр битен ачып, ипләп карый башлагач, бер битенең буш калган урынында беленер-беленмәс кенә итеп итальянча язган сүзләрне күреп ала. Аларны моңарчы Юрытко үзе дә күрмәгән икән. Ул язуны Мантуяда туган утыз җиде яшьлек итальян хәрби әсире Рениеро Ланфредини язып калдырган була. Шунда ук Ланфредини үзенең Италиядәге туганнарының адресларын да язып куйган икән. +Эзләнә торгач, Ланфредини белән элемтә урнаштырдык. +Үзе күргән һәм кичергәннәрне төрмәдән чыгу белән язып куйганга, Ланфредининың Җәлил турындагы мәгълүматлары Юрытконыкына караганда шактый бай һәм төгәл булып чыкты. +Ланфредини белән без бер ел чамасы хат языштык. Ниһаять, 1967 елның августында миңа аннан зур конвертлы калын гына хат килеп төште. Ланфредини үзенең мин күптән сораган язмаларын җибәргән иде. +"1944 елның 23 маенда мине немец суды үлемгә хөкем итте. +Шул ук елның 5 июнендә мине, үлемгә хөкем ителгән немец тоткыннары белән бергә, Тегель төрмәсеннән Шпандау төрмәсенә күчерделәр. Безне ябык йөк машинасында алып бардылар. Шпандауга иртәнге унда барып җиттек. Шпандау төрмәсен мин беренче тапкыр шунда күрдем. Ул миңа ямьсез, куркыныч, ерткыч каракош булып күренде. Мине башта бер, аннан икенче ишегалдына алып керделәр. Аннары беренче каттагы беренче коридорга барып кердем. Ишек һәм тимер рәшәткә аша үттем. Анда ишекләр бик күп булып, ул ишекләргә кызыл кайма белән әйләндереп алынган карточкалар беркетелгән, аларга үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең исем-фамилияләре язылган иде. +Миңа башка иптәшләрне камераларга урнаштырып бетергәнне көтеп торырга туры килде. Аннары үземә чират җитте. Әйберләремне үзем белән алырга кушып, бер камераны ачтылар да шунда бикләп куйдылар. Муса Җәлил белән Булатов камерасы иде бу. Без үзара таныштык. Алар мине дустанә кабул иттеләр. Шагыйрь бик ябык, ләкин кыяфәте ярыйсы, күзләре тере һәм акыллы иде. Маңгай чәче еш кына күзләренә төшеп тора. Өстенә каштан төсендәге костюм кигән. Булатов тәбәнәк буйлы, шактый юантык гәүдәле, сәламәтлеге әйбәт кеше иде. Өстендә немец офицеры мундиры. Шагыйрь дә, Булатов та миңа игътибарлы булдылар. Хәтта идәндә яткан сала: — " йбарәт булган урыныма кадәр җәешеп миңа миски (котелокка охшаганрак савыт) белән кашык табып бирделәр. +Шагыйрь үзен Әхмәт дип таныштырды. Ләкин Булатов миңа аның чын исемен һәм зур шагыйрь икәнен әйтте. Булатов Мусаны бик нык хөрмәт итә иде. +Шпандауда көн тәртибе менә болай иде: сәгать бда йокыдан тору. Аннары юыну-киенү һәм камераны җыештыру. б.ЗОда — кофе дип атала торган тәмсез сыекча. 7.30 — камерада авырулар юкмы? дип сорыйлар (булса — врач чакырту өчен), 9да, уникешәр кешелек төркемнәргә бүлеп, безне прогулкага алып чыгалар. Камерабыз башка татарларныкы белән күрше булганлыктан, без прогулкага һәрвакыт алар белән бергә чыгабыз һәм унике кешелек төркем хасил итә идек. Үзара сөйләшү катгый рәвештә тыела. Ләкин кайчакларда сакчыларга сиздермичә генә сөйләшкәли торган идек. Шагыйрь үзенең иптәшләре белән миңа бөтенләй дә таныш булмаган телдә сөйләшә иде. Прогулкадан соң камераларыбызга кайтабыз. Сәгать унбердә — сыек балан +1 Муса "Идел-Урал легионы"нда хәрби хезмәттә тормаган, шуңа кулга алынганда штатски киемдә булган. Ә аның кайбер иптәшләре легионда кулга алынган, шуңа немец мундирында булганнар. +2 Бу хәл безне башта аптырашта калдырган иде, Ланфредини Җәлилне журналист Әхмәт Симаев белән буташтыра, ахрысы, дип уйлаган идек. Әмма алай булып чыкмады. Рәсемнәрен карагач, Ланфредини Мусаны да, Симаевны да шундук танып, исемнәре белән әйтеп бирде. Күрәсең, беренче очрашкан чакта, Муса үзенең дуслары турында сөйләгәндә, Ланфредини, немец телен бик үк шәптән белмәгәнлектән (алар немецча сөйләшкәннәр), аны ялгыш аңлаган булгандыр. да һәм биш кисәк бәрәңгедән гыйбарәт булган төшке аш. 13 сәгатьтә — почта өләшү. Аннары — ял. Әледән-әле кычкырган тавышлар, коридорда сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора, ләкин бу төрмәдә ниләр эшләнүе беркайчан да билгеле булмый торган иде. Безнең коридор даими рәвештә көнентөнен саклана торган иде. 16 сәгатьтә — кичке аш: яфрак калынлыгы гына икмәк, аңа бәләкәй генә май кисәге ягылган һәм бер тамчы джем тамызылган була. 18 сәгатьтә надзирательләр килә. Без — үлемгә хөкем ителгәннәрне анадан тума чишендереп, киемнәребезне коридорга алып чыгып куялар. Аннары кулларны богаулыйлар, һәм шул килеш йокларга тиеш булабыз. Иртән богауларыбызны салдыралар, киемнәребезне кертәләр. Көн саен шулай эшләнә. 20 сәгатьтә утны сүндерәләр, төрмәдә тынлык урнаша. Тик коридорда йөрүче надзирательләрнең аяк тавышлары ишетелә дә аларның әледән-әле камера ишекләрендәге "күзләрте ачып караулары гына сизелеп тора иде. Безнең ни эшләгәнебезне карар өчен, төн уртасында кинәт камерада ут кабызалар. Үлемгә хөкем ителгәннәрне аеруча нык тикшереп торалар. Кайбер кансыз һәм имансызларын искә алмаганда, сакчылар алай начар түгел, күбесе сугыш инвалидлары: кайсы сугышта бер күзен, кайсы аягын, кайсы кулын калдырып кайткан кешеләр. +Мин — католик. Үземә рухи яктан ярдәм итеп торыр өчен, төрмә рухание падре Юрытконы чакырттым. Падре шунда ук килеп җитте. Шуннан соң ул минем янга атна саен ике-өч тапкыр килеп йөри торган булды. Төрмәдә мөселман руханилары юк иде. Ләкин татарлар, бергә җыелышып, көйли-көйли нидер укыйлар иде. Ни эшлисез, дип сорагач, "гыйбадәт кылабыз" диләр иде. +Минем Аллага инануым ул авыр көннәрдә бик нык ярдәм итте. Ул инану аркасында мин барлык кешеләрне дә үземнең туганнарым итеп күрдем. +Бу детальләр сезнең өчен кызык булыр дип уйлыйм. Үз тарафымнан нәрсә белән булса да ярдәм итүемә мин +1 Безгә җибәргән хатларының берсендә Ланфредини бу мәсьәләне болай дип аңлатып язды: "Үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең хәле бүтән тоткыннарныкына караганда өстенрәк: без җирле газеталар, китаплар укый алабыз... хат яза һәм үзебезгә килгән хатларны укый алабыз, өйләребездән яисә Кызыл Хачтан үз исемебезгә килгән посылкаларны алырга рөхсәт ителә иде. Ләкин миңа беркайчан да бер әйбер килгәне булмады". Икенче бер хатында Ланфредини, Җәлил төрмә кибетеннән газеталар сатып алып укый һәм анда язылган нәрсәләр хакында миңа да сөйли торган иде, дип язды. Күрәсең, хат язышу хокукыннан җәлилчеләрне мәхрүм иткән булганнардыр, чөнки Юрытконың әйтүенә караганда, шагыйрьнең бер-ике хатын төрмәдән ул алып чыгып җибәргән. 10 3-58 289 куанам. Мин сезгә барысын да, хәтта "Көндәлегем"дә дә булмаган бөтен вак-төякләре белән сөйләп бирергә тырышачакмын. Татарларга ниләр булганын тик мин генә беләм, чөнки соңгы көннәрендә алар янында тик мин генә булдым. +Шпандау төрмәсендә тагы ниләр булды соң? Дүшәмбе көнне тоткыннарны китерү һәм алып китүдән тыш бернинди яңалык та булмый. Тоткыннарны йә башка төрмәгә (тикшерү тәмам булганнан соң) күчерәләр яисә концлагерьларга озаталар иде. +Сишәмбе көн дә нәкъ дүшәмбе шикелле үтә. +Кайчакта иртәнге сәгать тугызларда штатски кешеләр, минем уемча, фабрика хезмәткәрләре килә. Алар безгә кәгазьләр алып килә, без ул кәгазьләрдән мармелад төрү өчен каплар ясыйбыз. Шагыйрь бик теләп һәм әйбәт итеп эшли. Булатов алай ук түгел иде. +Атнаның иң начар көннәре — чәршәмбе, җомга һәм шимбә. Болар — үлемгә хөкем ителгән тоткыннарны җәзалау көннәре. +Иртәнге сәгать биштә, кулларына автомат тотып, усал кыяфәтле ниндидер солдатлар килеп керә. Камераларның ишекләрен ачалар да, хөкем ителгән кешеләрнең исемнәрен атап: "Генерал Фромм сезгә рәхимлек күрсәтүдән баш тартты, ягъни сезгә үлем җәзасы бирергә дигән хөкем карарын раслады"1, — дип кычкыралар. Үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең саны көненә 5~6дан алып Эга кадәр җитә иде. +һәр көн иртән без, менә-менә ишегебез ачылыр да, безне үлемгә дәшәрләр, дип көтә идек. 5 сәг. 30 минутта без коридорда үлемгә баручыларның тавышларын ишетәбез. Кайчакта алар артык тавышланмыйча гына үтәләр, ә кайчакларда шундый итеп кычкырышалар, шундый итеп әти-әниләренә, Аллага ялваралар, аларның ул тавышларына, җаннары булса, төрмә ташлары да түзә алмас иде шикелле. Кайчакта падре Юрытконың хөкем ителгәннәрне тынычландырырга тырышкан тавышы ишетелә. Прогулкага чыккач, без бүген кемнәрне алып киткәннәрен белә торган идек. Еш кына аларның кайберләре әле кичтән генә безнең белән бергә прогулкага чыккан кешеләр була. Безнең +1 Хатларының берсендә Ланфредини бу хакта тулырак язган иде: "Тоткыннарның исем-фамилиясе язылган кәгазьне кулына тотып, сакчы килеп керә дә: "Синең өчен барысы да бетте: сиңа чыгарылган үлем карары расланган!" — дип кычкыра. Хөкем ителгән кеше, иптәшләре белән хушлашып, үзе шикелле үк үлемгә хөкем ителгән кешеләр янына коридорга чыгып китә". +2 Сүз зур төрмәнең тик бер канатындагылар хакында гына бара. эшләрне генерал Фромм карый торган иде. 1944 елның 20 июленнән соң аның урынына Гиммлер утырды, рәхимшәфкать күрсәтүдән баш тартып, татарларны үлемгә ул хөкем итте. +Хәзер безнең камерадагы тормышыбыз, Җәлил һәм Булатовлар белән үземнең нинди мөнәсәбәттә булганым хакында сөйләргә телим. +Мин аларга үземнең эшнең тарихын башыннан ахырына тикле сөйләп бирдем. Шуннан соң Муса, эшең бик җитди икән, шулай да сиңа рәхимлек күрсәтүләре һәм үлем җәзасыннан коткарулары мөмкин, диде. Бадалъо солдатына рәхимлек... миңа оу гел дә мөмкин түгел нәрсә шикелле булып тоела иде. +Шагыйрь камерадан чыккан вакытларда (мунчага яки врачка барырга туры килгәндә), Булатов миңа аның зур язучы булуы хакында сөйли иде. Җәлил һәркемгә карата бик әйбәт мөнәсәбәттә булды. Түземле, беркайчан да ачуланмас, кызып китмәс. Хәтта төрмә надзирательләре белән дә үзенең дәрәҗәсен белеп, ипләп кенә сөйләшә иде. Шагыйрь миңа үзен ничек кулга алуларын һәм иптәшләре белән бергә ничек үлемгә хөкем итүләрен сөйләде. Ләкин хәзер, инде егерме ел гомер узганнан соң, мин ул сөйләгәннәрнең барысын да хәтерләмим. +Шагыйрь миңа моңарчы Берлинда һәм Германиянең кайсыдыр шәһәрендә яшәгәнен сөйләде... Ул анда ниләр эшләгәнен мин хәтерләмим. Аның чагыштырмача ирекле хәлдә булганын гына беләм. Ул үз иптәшләре белән немецларга, ары таба сугышудан файда юк, сез сугышта оттырдыгыз, дип әйткән. Аларны бер иптәшләре саткан. +1 Генерал-полковник Фромм — Гитлерга һөҗүм әзерләүдә катнашучыларның берсе. Ләкин соңгы минутта ул үзенең Гитлерга тугрылыклы булып калуын әйтә, һөҗүм итәргә тиешле кешеләрне кулга ала. Шулай булуга да карамастан, Гитлер аны урыныннан алып, аның урынына Гиммлерны куя. +2 Ланфредини үлем җәзасына фашистлар режимын яманлаган һәм гестапо кулына эләккән бер язуында фюрерны сүккән өчен хөкем ителгән була. +3 Ланфредини үзенең миңа язган хатында бу хакта да җентекләбрәк сөйләгән иде: "Якшәмбе көннәрендә үзенең үтенече буенча, төш турыларында Җәлилне күрше камерага — татарлар янына кертәләр. Ул анда берәр сәгать чамасы торып чыга торган иде. Бик бәхетле булып чыга һәм Булатов белән рухланып-рухланып нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Күрше камералардагы йә итальян дусларым, яисә татарлар якшәмбе көннәрендә һәрвакыт минем җырлавымны үтенәләр иде (төрмә әлифбасы белән су торбасына шакып чакыралар иде алар мине). Мин аларга үз илемнең җырларын җырлап, азрак күңелләрен күтәрә торган идем. Ахырдан мин һәрвакыт изге язмадан бер куплет җырлый идем". 10 291 Судка кадәр төрлесе Германиянең төрле шәһәрләрендә яшәгән. Немецлар аларга карата бик каты, начар мөгамәләдә булган. Ул миңа үзенең тәнендәге җәза эзләрен күрсәтә иде. Әгәр мин дөрес аңлаган булсам, татарларга суд Дрезденда булган, алар шунда үлем җәзасына хөкем ителгәннәр. Судтан соң, Германиянең күп кенә төрмәләре аша үтеп, алар Шпандауга килеп эләккән. Аларны Германиягә һәм фюрерга каршы пропаганда алып барган өчен гаепләгәннәр. Мин Шпандауга килгән чакта, татарлар анда елга якын яталар иде инде. Шагыйрь белән Булатов үзләренә рәхимлек булыр дип ышаналар иде. Чөнки хөкем карары чыгарылганга инде күп вакыт үткән, ә бу хәл рәхимлеккә ышанырга мөмкинлек бирә иде. Күңеле төшенке, борчулы чакларында шагыйрь күп яза иде. Ләкин нәрсә яза? Монысын без белмибез. Язганнарын ил каткат укый да соңыннан ертып ташлый. Кайчакта бер ноктага текәлеп, бик озак уйга калып утыра. Ни турында уйлый ул? Анысын да белмибез, тик ара-тирә: "Йә Алла!" — дип көрсенеп куйганы гына ишетелә. Кайчакларда, немецларның да хәле мөшкел булачак, дип әйтә торган иде. Ул миңа рус хөкүмәтенең төзелеш структурасын аңлата, парламентның ике палатадан торуы хакында сөйли. Рус хөкүмәте башлыклары безнең хәлдәге кешеләргә карата рәхимлек күрсәтерләр иде, дип әйтә. Гаепле кешеләргә җәзасын бирүен бирерләр (Себергә эшкә җибәрерләр), әмма тормышларын саклап калырлар иде, дия иде. Еш кына үзенең туган иле турында сөйли, үлә калса, аны илендә онытмаслар дип ышана иде. Шагыйрь үзенең семьясы, туганнары, хатыны, кызы һәм әнисе хакында сөйли. Шул чакларында аның күзләре яшь белән тулы була. Без аңа үзебезгә бирелә торган бәрәңгеләрне бүлүне тапшыра идек. Ул һәрвакыт аларның эрерәкләрен йә миңа, яки Булатовка бирергә тырыша иде. Безгә көн саен җидешәр сигарет бирәләр (аларны тик үлемгә хөкем ителгән тоткыннарга гына бирә торганнар иде). Мин үземнең сигаретларымны йә шагыйрьгә, яки Булатовка бирәм, чөнки үзем тартмыйм, һәр җомга көн безгә алмашка эчке киемнәр +1 Ланфредини Җәлилне ялгыш аңлаган булса кирәк. Итальян белән очрашкан вакытта төрмәдә елга якын ятсалар да, Җәлилләр Шпандау төрмәсендә нибары ике айга якын гына утырган булалар. Ни өчен дигәндә, Дрезден төрмәсенең стенасындагы язуга караганда, 1944 елның 24 мартында алар әле Дрезденда булалар. +2 Бу мәсьәләне ачыклап, Ланфредини үзенең миңа язган хатында Мусаның күңеле төшенке чакларында гына түгел, бәлки һәр көнне, һәрвакыт язу белән шөгыльләнүен әйтте. +3 Җәлилнең беркайчан да тәмәке тартмавы мәгълүм. Мин: "Муса тәмәке тарта башлаган идемени?" — дип сорап язгач, Ланфредини: "Юк, тартмады, ул аларны күрше камерада утырган иптәшләренә бирер өчен ала иде", — дип җавап бирде. китерәләр. Ләкин бу турыда минем телгә аласым да килми. Чын мәгънәсендә дуңгызлык иде бу. Мунча, медицина караулары, эчке киемнәрне алыштыру — болар барысы да тик форма өчен генә эшләнә. Камерага керәләр, сине анадан тума калдырып чишендерәләр дә барлык әйберләреңне җентекләп тикшерәләр. Ә кайчакта тентергә СС солдатлары килә. Әгәр рөхсәт ителми торган берәр әйбер таба калсалар — беттең инде... +Еш кына без, вакыт үткәрер өчен, үзебезгә кадәр үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең стенага язып калдырган исемнәрен, үтерелгән вакытларын укып утыра торган идек. Тәрле милләт кешеләре язып калдырган андый язмалар белән бөтен стена чуарланып беткән иде. Булатов аз сөйләшә, әмма ул зур оптимист иде. Мин барысыннан да күбрәк сөйләшә идем, әлбәттә. Падре Юрытко, безнең камерага кергән чакларында, шагыйрьдән һәрвакыт: "Итальянның хәле ничек?" — дип сорый иде. Шагыйрь аңа: "Ул яхшы иптәш!" — дип җавап бирә иде. Юрытко шагыйрь белән озаклап гәпләшеп утыра, яңалыклар сөйли, бу атнада кемнәрне җәзалап үтергәннәрен әйтә. Ул шагыйрьнең запискаларын башка камераларга (татарларга) алып китә, икенче көнне аларга җавап алып килә. Кәгазь, икмәк, теш щеткасы, теш чистарта торган паста кебек әйберләрне дә ул алып килә. Падре Юрытко бар кешегә карата да ярдәмчел иде. +Шагыйрь итальян телен өйрәнергә теләде. Без һәр көн шул эш белән шөгыльләнә идек. Ул фразаларны тиз ятлап ала, аларны кабатлап йөри. Иртән һәм кичләрен мине итальянча сәламли иде. 1944 елның 20 июлендә Гитлерга һөҗүм итү булганын без төрмә сакчыларыннан шул ук көнне белдек. Безнең күңелләрдә бик зур ышаныч туды... Ә менә ул һөҗүмнең нәтиҗәсе турында ишеткәч, тагын рухыбыз төште. Фюрер үлгән булса, шагыйрь исән булыр иде. Безнең эшләрне Гиммлерга тапшырдылар, ул аларны бик тиз хәл итте... Көненә 17шәр кешене җәзалап үтерә башладылар. Татарларны җәзалап үтерү турындагы приказга да ул кул куйган иде. +Безнең камера һәрвакыт бик чиста була. Безне хәтта төрмә надзирательләре дә мактыйлар иде. Без бер-беребезгә туганнарча һәм зур хөрмәт белән карый идек. Бүтән татарлар да миңа шулай дустанә карыйлар иде. Күрәсең,1 +1 Ланфредини үзенең хатларында, шагыйрь һәрвакыт көчле рухлы һәм күтәренке күңелле иде, минем дә рухымны күтәрергә тырыша иде, дип язды. "Ләкин аның кайгыга калган минутлары да була торган иде. Мәсәлән, Гитлерга булган һөҗүмнең уңышсыз тәмамланганын белгәч шулай булды". шагыйрь аларга минем турыда әйткән булгандыр. Без берберебез белән татарлар гадәте буенча "Сәлам!" дип исәнләшә торган идек. (Ланфредини бу сүзне хәтерендә саклап калган һәм нәкъ менә шулай "сәлам" дип язган. — Р. М.) +...Шпандау төрмәсендә көннәр барысы да бертөрле үтә иде. Шагыйрь һәм Булатов белән без илләребезгә кайту мөмкинлеге хакында, сугыш бетү хакында сөйләшә идек. Андый чакларда шагыйрь уйчан һәм кайгылы була: күрәсең, ул үзенең туган илгә кайта алмаячагын сизенгәндер. 1944 елның 15 августында надзиратель мине бүтән камерага күчерде. Шагыйрь белән Булатов моңа бик нык гаҗәпләнделәр, ләкин немецлар белән бәхәсләшеп булмый бит. Мине элек утырган камера тирәсендәге башка оер камерага күчерделәр. Тәрәзәсе ишегалдына карап тора иде. Мин аннан шагыйрьнең гимнастика ясаганын күреп торам. Прогулка вакытларында без аның белән һәм Булатов белән бергә йөри идек. Мине татар дуслар камерасына — Алиш, Батталов, Симаевлар янына күчергәннәр иде. Прогулкага бергә йөргәнлектән, мин аларны электән дә белә идем. Өчесе дә немец хәрби формасыннан иде алар. Мине чын күңелләреннән якын иттеләр. Ләкин миңа шагыйрь белән Булатов янында әйбәтрәк иде. Уңайлы вакыт туры килгән чакларда, мин шагыйрь белән тәрәзә аша сөйләшә торган идем. Аннары 1944 елның 25 август көне килеп җитте, иртәнге сәгать бда камера ишеге ачылды, һәм мин инде алдагы хатымда язып җибәргән хәл булды..." +Ә ул хатында Ланфредини болай дип язган иде: "Кулларына исемлек тотып, ике төрмә сакчысы килеп керде. Өч татарның исемнәрен атап, аларга тиз генә киенергә куштылар. Тегеләр, кая барырга, дип сорагач, сакчылар: "Без берни дә белмибез", — дип җавап бирде. Ләкин татарлар үзләренең соңгы сәгате килгәнен шундук аңладылар. Алар әзерләнгәндә, чыгып торган сакчылар бераздан тагын әйләнеп керделәр дә, барлык әйберләрен калдырып, татарларны алып чыгып киттеләр. Татарларның берсе үзе белән кечкенә фоторәсем алды. Алар чыгып киткәндә, без, бүтән беркайчан да очрашмаячакларын белгән дуслардай, кочаклашып хушлаштык. Татарларның башка камерадагылары инде коридорга чыккан, сөйләшеп торалар иде. Мин ишек төбенә килдем дә, гадәттәгечә "Сәлам!" диешеп, без Җәлил белән хушлаштык. Аннары аларны коридордан алып киттеләр. Камерага тагын сакчы кереп, аларның әйберләрен (хат яза торган кәгазь, трубка, юыну кирәк-яраклары) алып чыкты. Берәр сәгатьтән бүтән сакчылар кереп, татарларның калган бөтен әйберләрен: тәлинкә, кашык, одеял һәм башка шуның ише нәрсәләренең исемлеген төзеделәр, шул исемлеккә миннән кул куйдырттылар. Болар барысы да минем дусларым үлемгә барган минутларда эшләнде. +Шул ук көнне минем камерага падре Юрытко килде һәм сәгать унда татарларның барысын да асып үтерүләрен, аларның елмаеп үлүләрен хәбәр итте. Алар белән бер немец унтер-офицерын да үтерделәр, диде. +Шагыйрь һәм татарлар белән бергә бары тик мин генә булдым. Аларның камерадан ничек итеп үлемгә китүен мин күреп калдым. Алар бик тыныч иделәр. Аларның хатирәсен мин бик кадерләп саклыйм. +Хөрмәтле язучы әфәнделәр, падре Юрытко сүзләрен беркайчан да онытмагыз: "Татарлар елмаеп үлделәр". +Үземнең бу язмаларымда мин барысын да дөрес һәм төгәл итеп язарга тырыштым. Мин әдип кеше түгел. Бик үк әдәби итеп яза алмавым өчен гафу итәрсез. Егерме өч елдан соң файдам тияр дип уйламаган идем. Әгәр берәр нәрсә кирәк булса, язып җибәрегез, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын. +Синьора Җәлилгә һәм аның кызына кайнар сәлам. +һәрьяклап уңыш телим сезгә, әфәнделәр. +Ланфредини". +Җәлилләрне җәзалап үтергән көнне Ланфредини Италия илчелегенә, үзенә рәхимлек күрсәтүне сорап, үтенеч яза. Аның үтенечен урынлы дип табып, илчелек хөкем карарын раслаган кешегә — Гиммлерга мөрәҗәгать итә. Ланфредининың Аллага +1 Соңыннан табылган документлардан күренгәнчә, Җәлилне һәм аның иптәшләрен асып түгел, бәлки гильотинада башларын чабып үтергәннәр. Бу хәл 1944 елның 25 августында көндезге 12 сәг. 06 минуттан 12 сәг. 36 минут вакыт арасында булган. +2 Җәлилнең биографиясен укыганнан, альбомын караганнан соң, Ланфредини миннән, нигә алар тугыз гына кеше, дип сорады. Мин аңа җәзалап үтерелгәннәрнең өчесенең исем-фамилияләре билгеле түгел, дип яздым. Шуннан соң ул тагын бер тапкыр: "Җәзалап үтерелгән татарлар (1944 елның 25 августында) тугыз түгел, унике кеше иде. Җәлилдән тыш инженерлар һәм журналистлар арасында немец хәрби формасы кигән тагын өч кеше бар иде, ләкин аларның исемнәрен хәтерләмим. Нацистлар режимына каршы пропаганда алып барган өчен асып үтерелгәннәрен генә беләм", — дип язды. Соңыннан штандесамт архивында (загс тибындагы учреждение) җәлилчеләрнең унберенең карточкасы табылды. Уникенчесе без алда искә алып киткән теге хәрби немец булгандыр, бәлки? Кызганычка каршы, хәзер моны ачыклау авыр. чын күңелдән ышанучы католик динендәге кеше булуын исәпкә алып, Юрытко да үз чиратында аны үлем җәзасыннан коткарып калуны үтенә. Әнә шул үтенечләр нәтиҗәсендә Ланфредининың үлем җәзасын 15 елга төрмәгә ябарга хөкем итү белән алыштыралар. Ләкин ул чакта фашистик Германиянең көннәре санаулы калган була инде. +1945 елның маенда һөҗүм итеп килүче Совет Армиясе гаскәрләре Ланфрединины төрмәдән азат итә. Үзенең әйтүенә караганда, азат ителгән көнне бер совет подполковнигы аның белән бик дустанә сөйләшкән һәм аңа шатлыктан азрак рус аракысы эчергән. Сәламәтлеге бик нык какшаган булганга, Ланфрединины рус врачлары хезмәт күрсәтә торган госпитальгә салганнар. "Алар барысы да бик әйбәт һәм үз эшләрен яхшы белә торган кешеләр иде", — дип яза бу хакта Ланфредини. Госпитальдә дәваланып, азрак рәтләнгәч, 1945 елның 10 июнендә ул туган иленә — Италиягә кайткан. "Мин, — дип яза ул, — русларга карата күңелемдә якынлык һәм рәхмәт хисләре саклыйм..." +Әлеге язмаларын җибәргәннән соң да без Ланфредини белән хат язышуны дәвам иттек. Мине барыннан да бигрәк Җәлил шигырьләренең язмышы кызыксындыра иде. Аның бит 1944 елның 1 гыйнварыннан соң язылган бер генә әсәре дә сакланмаган. Ә сигез айга якын вакыт эчендә ул бик күп әйберләр язган булырга тиеш. Шул хакта сораштыра торгач, Ланфредини миңа болай дип язды: "Мин Җәлил камерасында утырган вакытта, төрмә дирекциясе һәр 15 көн саен безгә укыр өчен китаплар биреп тора иде. Мин немец телен белмим, шуңа күрә миңа рәсемле журналлар гына бирәләр иде. Ә шагыйрь, киресенчә, немецча әйбәт укый да, яза да белә, калын-калын китаплар укый. Әгәр ул китапларда чиста калган берәр яки яртышар гына бит урын булса, шагыйрь нидер яза иде. Ул язганнарның кайберләрен булса да тапмадыгызмы? Төрмә китапханәсеннән?" +Димәк, Шпандау төрмәсендә китапханә булган, һәм шундагы китап битләренә Җәлил үзенең шигырьләрен язып калдырган булып чыга? Мин бу турыда сорап язгач, Ланфредини: "Шпандау төрмәсендә китапханә булганмы-юкмы, анысын мин белмим. Ләкин унбиш көнгә бер немец солдатлары (төрмә сакчылары) безгә китап кертәләр, ә алдан китергәннәрен алып китәләр иде. Тегель (Берлин) төрмәсендә дә шулай булды. Димәк, һәр төрмәнең китапханәсе булган булырга тиеш", — дип җавап бирде. +Бу мәсьәләне ачыклауда ярдәм сорап, мин Юрыткога да хат яздым. "Төрмәдә китапханә юк иде, тоткыннар соравы буенча мин аларга үземнең шәхси китапларымны алып килә торган идем", — дип җавап бирде ул. +Тоткыннарга Юрытко утызлап китап биреп торган. Ул китаплар Җәлилләрне җәзалап үтергәннән соң да төрмәдә калган. "1945 елның апрелендә руслар Берлинга кергәч, — дип яза Юрытко, — ул китапларны алырга дип мин БерлинШпандау төрмәсенә бардым. Граждански сакчылар (кызганычка каршы, мин ал арның исем-фамилияләрен һәм адресларын белмим) миңа, ул китапларның барысын да утка яктык, диделәр. Чыннан да шулай булгандырмы, — анысын әйтә алмыйм. Бу хакта белешмәне, бәлки, Вильгельмштрассе, 21дәге Берлин-Шпандау төрмәсе идарәсе бирә алыр иде. Кызганычка каршы, шуннан артык берни дә хәбәр итә алмыйм, чөнки башкалары минем кодрәтемнән килә торган нәрсәләр түгел". +Ул күрсәткән адрес белән хат язып, мин Шпандау төрмәсендә китапханә булмавын һәм анда бернинди китап та сакланып калмавын ачыкладым. +Җәлилнең куен дәфтәре булды микән? Аңардан нинди дә булса язулы кәгазьләр калган микән? Минем бу сорауларыма Ланфредини болай дип җавап бирде: "Шагыйрь китаплардан тапкан чиста кәгазь кисәкләренә яза торган иде. (Ул миңа синең турыда да яздым дип әйткән иде.) Ләкин аның бернинди дә куен дәфтәре юк иде. Чөнки көн саен диярлек камерада тентү үткәреп торалар, үлемгә хөкем ителгәннәрне исә аеруча җентекләп тентиләр, нинди дә булса берәр язу табылган кешене каты җәзага тарталар иде. Язуын Җәлил күп язды, ләкин язганнарын, вак кисәкләргә ертып, камерадагы унитаз тишегенә ташлый иде..." +Шаккатарлык хәл: яз да, аннары язганыңны ертып, суга агыза бар... Нигә соң Җәлил үзенең шигырьләрен Ланфрединига калдырырга тырышып карамады икән? Сәбәбе әлеге шул туктаусыз тентеп тору булгандыр, күрәсең. "Ул миңа, — дип язды Ланфредини, — үзенең адресын биреп калдырган иде. Ләкин немецлар атнасына өчәр-дүртәр тапкыр тентү ясап тора иде, шул тентүләрнең берсендә аны миннән алдылар". +Шуңа күрә шагыйрьнең язмышы турында ул безнең илгә хәбәр итә дә алмаган. +1967 ел ахырларында Ланфредининың сәламәтлеге кискен рәвештә начарланып китте. Ул минем хатларыма җавап бирүдән туктады. Ә аннары Кремонадан кайгылы хәбәр килде: шагыйрьнең соңгы көннәрен үз күзләре белән күргән бердәнбер шаһит, әдәбиятыбызның эчкерсез дусты, гади һәм гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле Рениеро Ланфредини 1967 елның 12 декабрендә йөрәк авыруыннан вафат булган. +төркиядәгЕ тавыш +Бервакыт миңа Татарстан АССР Югары Советы Президиумыннан шалтыраттылар. Салих Гыйлемханович Батыев тавышын әллә каян танып алдым. +— Рафаэль туган, — диде ул, үз итеп хәл-әхвәлләрне сорашкач. — Вакытың булганда бер кереп чыксаң иде. Миндә бик кызыклы хат бар. Мусаны белгән тагын бер кеше табылырга тора. +Ярты сәгатьтән мин инде Казан Кремлендә идем. +Хат Төркиядән килгән булып чыкты. Ватан сугышы вакытында әсирлеккә төшкән бер татар кешесе сугыш беткәч иленә кайтырга батырчылык итмәгән, Көнбатыш Германиядә калган. Соңыннан, дөньяны шактый гизеп, ачысын-төчесен татып, Төркиядә төпләнгән. Илгә кайтмау сәбәбен ачык итеп язмаган. Бәлки, дошман коткысына бирелгәндер, ә бәлки, нинди дә булса гаебе булгандыр. Утыз ел буе ләм-мим ятканнан соң, картаеп, каты авыруга сабышып, "кире әйләнеп кайтмый торган сәфәр"гә җыена башлагач, Татарстан җирендә калган туганнары "исенә төшкән". Шуларны эзләтә икән... +Мине аеруча хатның икенче өлеше кызыксындырды. Аз гына булса да файдам тисен диптер инде, хат язучы Төркиядә атаклы шагыйрь Муса Җәлилне якыннан белгән, аның белән Германия һәм Польшада очрашкан кешеләр барлыгын хәбәр иткән. Алар арасында минем колакны шундук торгызган кеше — Әнкара шәһәрендә яшәүче Казыйм Миршан булды. Аның турында: милләте буенча төрек, һөнәре буенча тюрколог, диелгән иде. Төрки халыкларының борынгы тарихы һәм килеп чыгышы турында берничә китабы да бар икән. Хат язучының сүзләренә караганда, аңарда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең шигырьләре саклана, имеш. +Казыйм Миршан... Бу исемне ишетү белән, кылт итеп моннан унбиш-егерме ел элек булган вакыйгалар исемә төште. Мин ул вакытта Муса Җәлил турындагы мәгълүматларны җыя гына башлаган идем. Ватан сугышы вакытында әсирлеккә эләккән, Германиядә булган кешеләрне берәм-берәм йөреп чыгып, истәлекләрен язып ала идем. Шул вакыт миңа Берлинда яшәгән бер сәер кеше турында сөйләделәр. Исемен кайберләре Касыйм, кайберләре Казыйм, фамилиясен кайберсе Миршан, кайберсе Миршар дип, төрле кеше төрлечә атады, һөнәрен инженер дип сөйләгәннәр иде. һәрхәлдә, Берлинның ниндидер техник вузында укыган. Татарча яхшы сөйләшкән, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган. Муса Җәлил белән якыннан таныш булган һәм аның шигырьләрен саклаган (аны күреп, Җәлил шигырьләрен укып караган кешеләр дә булган, имеш). +Сугыш беткәч аны, Италиягә киткән, дип сөйләгәннәр иде. Совет дәүләтенең Тышкы эшләр министрлыгы аша рәсми хат язып карадым. Бер-ике айдан "андый кеше Италия җирендә бүгенгесе көнне яшәми һәм аның турында Италия хөкүмәте кулында бернинди мәгълүмат юк" дигән җавап алдым. +Төркиядән килгән хатта бу исемне яңадан очраткач икеләнеп калдым: шул кешеме бу, әллә аңа охшаш бантка бүтәнме? Уртак моментлар да юк түгел... Әмма эчке бер сиземләү белән мондый тәңгәл килүнең очраклы булмавына ышана идем. +Хатта күрсәтелгән адрес буенча шул ук көнне Төркиягә яздым. Миршанның адресын ачыклауны үтендем. Җавап килмәде. Тагын берничә хат язып карадым — нәтиҗәсе шул ук булды. Әллә хатлар барып җитмәгән, әллә инде ул кеше үзе хат барып җиткәндә исән булмаган... Ничек кенә булмасын, күренеп кенә киткән җеп очы тагын кулдан ычкынды. +Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренә белгәнемне сөйләдем. Барысы да бертавыштан Төркиягә барып карарга киңәш иттеләр. Сугыштан соң күпме еллар үткән инде, берәү дә мәңге яшәми, соңгы шаһитларны да югалтуың ихтимал, диделәр, һәм мин Төркиягә бару өчен рәсми кәгазьләр хәстәрли башладым. +...Әнкара шәһәрендә безне (мин монда әрмән язучысы Микаэль Шатирян һәм Мәскәү тәрҗемәчесе Вера Феонова белән килдем) атаклы төрек хикәячесе Кәмал Бәйрәм каршы алды. Ул минем белән бер яшьтәрәк, урта буйлы, түгәрәк көләч йөзле, кара күзле, кара чәчле искиткеч мөлаем кеше булып чыкты. Төркиягә килгәнче үк мин аның кайбер китапларын укыган идем, прогрессив рухтагы язучы икәнен, карашлары өчен берничә ел төрмәдә утырып чыкканын да ишеткән идем. Ул безгә ихлас күңелдән ярдәм итәргә тырышты, үз машинасында безне кирәкле урыннарга алып барды, тиешле кешеләр белән очраштырды. Әнкара радиосы аша чыгышыбызны әзерләде, газета-журналларда безнең белән интервью бастырды. +Машинада вокзалдан отельгә барышлый ук мин аңа әлеге Миршан турында сөйләдем. +— Әйе, — дип сузды ул, бүлдермичә генә тыңлап бетергәч. — Ничегрәк эзләргә уйлыйсыз соң аны? Алдан уйлап куелган берәр планыгыз бармы дип әйтүем. +— План дип... Иң элек Әнкара муниципалитетына барам да белешеп карыйм. Адреслар бюросы сымаграк берәр бүлеге бардыр бит? +— Барлыгын бар да, тик... Рәсми оешмалар белән эш иткәндә, үзегез беләсез, иң элек тикшеренә башлыйлар: кем сез, нигә ул кеше кирәк булды, берәр яшерен ниятегез юкмы?.. Озакка сузылуы бар дип әйтүем. Аннан соң Миршан - Миршар ише фамилияләр бездә шактый киң таралган. Исемен дә, туган елын да төгәл белмәгәч, алар, бәлки, меңгә якын булыр. Ничек барысын да йөреп, белешеп чыгарсыз? +— Ул берничә ел Германиядә яшәгән, бәлки, шул ярдәм итәр? +— Белмим, белмим... Бездә бит эш эзләп Германиягә баручыларның исәбе-хисабы юк. Хәзер дә анда бер миллионга якын төрек эшчесе тир түгеп ята. Шул эшсезлек бәласе инде. Ныгытыбрак тотынырлык берәр сыйфаты юкмы соң? +— Соңгы хатта аны атаклы галим, тюрколог дип атаганнар иде. +— Менә монысына ябышып эзләп карарга була. Бездә фәнни оешмалар бар — "Дел корумы" ("Телчеләр җәмгыяте"), "Тарих корумы" ("Тарихчылар җәмгыяте"). Әгәр ул чыннан да атаклы галим булса, анда белергә тиешләр. +Бүлмәгә урнашып, ресторанга ашарга төшкәнче үк шул җәмгыятьтәгеләргә шалтырата башладык. Эзләгән кешебез бик үк атаклы галим булып чыкмады. "Фәлән кешегә", "фәлән бүлеккә шалтыратыгыз" дип йөрттеләр-йөрттеләр дә, ахырдан Миршан турында ишеткән кешегә юлыктык. Дөрес, ул безгә кирәкле мәгълүматларны селкеп салырга ашыкмады, исемебезне, фамилиябезне язып алып, иртәгесен тагын бер шалтыратырга кушты. +Икенче көнне билгеләнгән вакытта шалтыратуга: "Мәсьәлә ачыкланды, килегез", — дип, кыска һәм ышанычлы итеп җавап кайтарды. +Фамилиясе чыннан да Миршан, исеме Казыйм икән. Төрки халыкларының килеп чыгышы турында дүртме-бишме китабы, дистәләгән фәнни мәкаләсе бар икән. Телефон номерын һәм өй адресын биргәч, безнең белән сөйләшүче пөхтә генә киенгән, кара чәчле, кара мыеклы төрек болай дип өстәп куйды: +— Миршан әфәнде шактый сәер кеше. Бантка галимнәр белән аралашмый, фәнни утырышларда да бик сирәк катнаша, өендә дә беркемне дә кабул итми. Була бит шундый кырыс табигатьле йомыграк кешеләр... +Рәхмәт әйтеп чыгып киткәч: "Инде нишлибез?" — дип, тәрҗемәче Вера Феоновага карап алдым. Ләкин аның йөзе тыныч иде. Бераз уйланып баргач: +— Монда, Төркиядә, күп нәрсәне рекомендация хәл итә. Таныш булмаган кеше алдында ачылып китәргә беркем дә ашыкмый. Әмма абруйлы, дәрәҗәле кеше шалтыратып сөйләшсә, эш башкачарак бара... +Эзли торгач, андый кеше дә табылды. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, Миршан әфәнде киреләнеп тә, сузып та тормады. +— Ярый, алайса, бер сәгатьтән фәлән урынга килеп җитәрмен, шунда гына көтеп торыгыз, — дип җавап кайтарды . +Озынчарак буйлы, тирән җыерчыклар телгәләгән ябыграк йөзле, алтмыптнын өске ягындагы ир килеп керде. Шакмаклы пиджагының якасы тәмәке көленә буялган, иске модалы галстугы бераз кыйшая төшкән, чалбарлары тез турысында бүселеп чыккан. Күренеп тора — тышкы кыяфәте, кием-салымы турында баш ватучылардан түгел — үз фикерләренә, үз дөньясына чумган кеше. +— Исәнмесез! — дип кул бирүемә, ул: +— Ходайга шөкер, исән-имин әлегә. Үзегез исән-сау безнең якларга килеп җиттегезме? Хуш килдегез! — дип, саф татарчалап сәлам кайтарды. +— Ничек сез безнең телне шулай яхпты өйрәндегез? Сезне бит төрек дигәннәр иде... — дигәч, Миршан әфәнде рәхәтләнеп көлеп алды. +— Яхшы, дисез алайса... Ә мин туган телемне онытырмын дип курыккан идем. Мин бит чыгышым буенча татар. Дөрес, монда килгәч, төрек подданствосы (гражданствосы) алдым, паспортыма да төрек дип яздылар. Ләкин моңа карап кына татарлыгым беркая да китмәде... +Сораша торгач, мәсьәлә ачыкланды. +Чыгышы белән Миршан әфәнде Себердә яшәүче татарлардан икән. Бабасы кайчандыр зур сәүдәгәр булган, ефәк, чәй ише әйберләр белән сәүдә иткән, Кытай юлын шактый таптаган. Сәүдәне тагын да киңәйтергә ниятләп, ул революциягә чаклы ук Кытайга күчеп китә, бер төркем татар семьясы белән бергә, Харбин тирәләренә барып утыра. Казыйм ага да шунда туа. +Башлангыч белемне ул өлешчә өйдә, өлешчә татар мәктәбендә ала. (Харбин тирәсендәге татарлар, акча җыеп, татар телендә башлангыч мәктәп, мәчет булдырганнар.) Соңыннан ата-анасы аны, белемен дәвам иттерү өчен, Төркиягә җибәргән. Монда берничә ел укыганнан соң, югары белем алыр өчен, Миршан әфәнде Германиягә (аныңча әйткәндә, Алман иленә) китеп барган, техник вузга укырга кергән. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, берничә елга Берлинда тоткарланып калган. +Бервакыт Берлинда чакта аның кулына Германиядә татар телендә чыга торган "Идел-Урал" газетасы эләгә. Миршан, үзе әйтүенчә, элек-электән үз халкының теле, мәдәнияте, тарихы белән кызыксынган, аның турында күбрәк белергә омтылган. Шуңа күрә газетаны күреп шактый гаҗәпләнгән. Күрсәтелгән адрес буенча редакцияне эзләп тапкан, редакция хезмәткәрләре белән сөйләшкән. Дөрес, алар аның сорауларын канәгатьләндереп бетерә алмаганнар, чөнки алар арасында югары белемле кеше булмаган. Ләкин шунда аңа Германиядәге әсирләр лагеренда атаклы шагыйрь Муса Җәлил булуын һәм озакламый аның Берлинга күчереләчәген әйткәннәр. +Миршан өчен бу исем ул вакытта ук таныш була. Радио аша ул Җәлил либреттосына язылган "Алтынчәч" операсыннан өзекләр тыңлаган булган. Ул, редакциягә берничә мәртәбә килеп, Җәлилнең лагерьдан чыкканын түземсезлек белән көтеп ала. +Алар 1943 елның март-апрель айларында очрашалар. Җәлил, Миршан сүзләре буенча, кара-көрән костюмнан, якалары өскә чыгарылган ак күлмәктән, үзе шактый ябык, йончыган, яңаклары эчкә баткан була. Алар озак кына бергә утырып сөйләшәләр. "Муса Җәлил искиткеч тирән белемле кеше иде, — ди Миршан әфәнде. — Мине кызыксындырган барлык сорауларга мин аңардан тулы һәм төгәл җавап алдым. Техниканы ташлап, киләчәктә тарих белән кызыксынып китүемдә берникадәр Мусаның "гаебе" бардыр". +Алдагы айларда алар, бик еш булмаса да, ара-тирә очрашкалыйлар. Әмма Миршан ул вакытта Җәлилнең яшерен эше турында берни дә белмәгән, андый уй хәтта башына да килмәгән. Шагыйрьне һәм аның иптәшләрен кулга алгач кына Миршан ал арның Гитлерга һәм, гомумән, фашизмга каршы яшерен эш алып баруларын ишетә. Ул чакта редакциядә бу турыда сүз күп була. Җәлилчеләр бастырган өндәмәле листовкалар, ал арның яшерен оешмалары, Совет ягына качырып чыгарган меңләгән әсирләр турында сөйлиләр. +Миршан Җәлилгә чын күңелдән ярдәм итәргә омтыла. Ләкин шул ук вакытта гестапочылар белән дә очрашасы килми. Аңа, чит ил кешесенә, җитмәсә, чыгынты ягыннан Россия белән бәйләнештә дә булгач, мондый очрашу, әлбәттә, һичбер яхптылык вәгъдә итми. Шуңа күрә ул, Муса янына төрмәгә барып, аңа азык-төлек ише нәрсә илтергә кирәк икәнен яхшы белсә дә, моңа батырчылыгы җитмичә йөри. Шулай итеп, бер елдан артык вакыт узып китә. Ниһаять, азык-төлек илткән өчен генә берни дә булмаячагына ышангач, шул ук редакция хезмәткәрләре аша Муса утырган камераларны төгәл ачыклап, Шпандау төрмәсенә килә. Бу 1944 елның август ахырлары — сентябрь башларында була. Ләкин... соң була инде. Төрмә идарәсендә эшләүче хәрби кеше, исемлеккә карап, Җәлил һәм аның иптәшләренә карата чыгарылган үлем карарының җиренә җиткерелүен хәбәр итә. Миршан - ның кинәттән йөзе үзгәреп китүен күреп: "Сез аның кеме буласыз соң?" — дип сорый. Миршан аңлатып биргәч: "Аның монда башка танышлары, туганнары яки якын кешеләре бармы?" — дигән сорау бирә. Башта Миршан моның ни өчен кирәклеген аңламый, соңыннан гына белә: төрмә кагыйдәләре буенча, җәзаланган кешеләрдән калган әйберләрне аларның туганнарына яисә башка якын кешеләренә тапшырырга тиешләр икән. +Хәрби кеше язуы буенча махсус складка барып, Миршан шул әйберләрне эзләп таба. Монда кызыгырлык берни дә булмый — иске кием, чүпрәк-чапрак, кашык-кошык ише әйберләр генә. Ләкин шулар арасында Миршан өч-дүрт бит кәгазь күреп ала, махсус журналга кул куеп, аларны үзе белән алып чыга. +— Бу кәгазьләр әле дә сездә сакланамы? +— Саклана. +— Аларны миңа күрсәтә алырсызмы? +— Әлбәттә. Рәхим итегез. +Икенче көнне минем Сәнгать эшчеләре клубында төрек язучылары алдында бүгенге татар әдәбиятының торышы турында чыгышым булырга тиеш иде. Казыйм Миршан бу тема белән бик кызыксынуын әйтте, һәм без шунда очрашырга дип сүз куештык. +Ул сүзендә торды — икенче көнне Сәнгать клубына килеп, кулыма берничә саргаеп беткән кәгазь кисәге тоттырды. +Түземсезләнеп кәгазьләрне күздән кичердем. Берничә бите машинкада басылган, калганнары кулдан латинча язылган. Почеркы, әллә каян күренеп тора, Мусаныкы түгел. Симайныкы булса кирәк. Шигырьләрнең күпчелеге дә аныкы (җиде-сигез шигырь). Бер шигырь астында "Абдулла Баттал. Вест-Шпандау зинданы. 1944 ел" дип куелган. Икенче шигырь "Әхмәт Симайга" дип исемләнгән. Аның астына "Муса Җәлил. 1944" дип имза куелган. Моңарчы без Мусаның 1944 елны язган бер генә шигырен белә идек, ә Симай белән Абдулла Батталның сугыш чоры иҗатлары укучыларга бөтенләй таныш түгел иде. +Иң элек Җәлил шигырен укырга керештем. Әйе, бу һичшиксез аның шигыре иде — аңа хас булган образлар, аның җөмләләре. Җәлилне әллә каян аерып тора торган тыйнаклык. Әнә бит дусты Әхмәт Симай турында ул нинди ихтирам белән, сокланып, аны зурлап: "...Синдә көчле йөрәк, үткен акыл, корыч ихтыяр", — дип яза. Хәтта үзен берникадәр кечерәйтеп: "Бу сыйфатлар миндә аз булса да, бар булганы синнән йоктылар", — ди. +К.Миршан сүзләренә караганда, фашист ерткычлары тоткыннар арасында дошманлык, бер-берсенә ышанмау хисе тудырырга тырышканнар. Җәлил үз шигырен шуларга җавап йөзеннән язган булса кирәк. Күрәсең, ул аны дустына стена аша әйтеп кенә яздырган, шуңа шигырьдә аерым төгәлсезлекләр сизелә. Ләкин шигырьнең олы идеялелеге, зур җанлылыгы — һичшиксез. Бу шигырь Мусаның олы күңелле, эчкерсез җанлы булуын тагын бер мәртәбә раслый. Әхмәт Симайга булган ихтирамы да нигезсез булмаган — аның яшерен оешмадагы роле без уйлаганга караганда зуррак булган, күрәсең. +Тагын бернәрсә күзгә ташланды. Җәлил шигыренең кырыйларына иҗек саны, ритмика төзелеше схемасы ясалган. Башта мин моның сәбәбен аңламаган идем. Симайның үз шигырьләрендә ритмиканың шактый "аксаганын" күргәч, аңладым. Күрәсең, Муса дустының бу йомшак якларына игътибар иткән, аңа ритмиканы тирәнрәк өйрәнергә киңәш иткән, һәм Симай — үлемгә чаклы берничә көн калган вакытта! — Җәлил шигырьләренең ритмикасын өйрәнеп яткан. +Әлбәттә, шигырьләрне, һичшиксез, Мусаныкы дип әйтеп булмый әлегә. Җәлилнең үз кулы белән язылган оригинал табылса гына болай дип раслап булыр иде. Ләкин галимнәр һәм язучылар арасында бу шигырь шик уятмады. Җәлил мирасын өйрәнү буенча төзелгән комиссия утырышында шагыйрь Сибгат Хәким: "Муса исеме куелмаган булса да, бу шигырьне мин аныкы дияр идем. Чөнки Җәлил кебек профессиональ, өлгергән шагыйрьне әллә каян танып була. Аның кулы, аның рухы, аның сүз сөреше бик ачык итеп үзен сиздерә", - диде. +Комиссия, яңа табылган шигырьне Җәлилгә нисбәт ителгән шигырьләр рәтендә укучыларга җиткерергә була, дигән карарга килде. Ә.Симай һәм А.Баттал шигырьләре исә андый шикне бөтенләй уятмады. +Бу шигырь Җәлил җыентыкларына кермәде. Шуңа күрә мин аны монда тулысынча китерәм: +Әхмәт Симайга +Кем иде ул керсез дуслык белән +Кулын сузып миңа йөрәктән, +Әсирлектә кайгы-зарларымны, +Газабымны минем җиңеләйткән? +Кем иде ул, батыр сүзе белән +Якты таңга мине чакырган, +Көрәш утын салган йөрәгемә +Үзендәге сүнмәс ялкыннан? +Ул син идең, Әхмәт, +беренче кат +Яшең белән мине сугарып, +Үпкән идең: "Шагыйрь дустым, диеп, +Кардәшем син, диеп, туганым!" +Мин онытмам татлы бу минутны, +Ул хәтеремдә терелер яңадан. +Ә син инде аны оныттыңмы, +Кая синең антың, вәгадәң? +Әйтмим инде йөрәк сызлавымны, +Онытсам да күптән ачуны, +Дус шагыйрьне шулай итәләрме, +Их син, Симай, Ватан лачыны! +Мин бит беләм, синдә көчле йөрәк, +Үткен акыл, корыч ихтыяр... +Бу сыйфатлар миндә аз булса да, +Бар булганы синнән йоктылар. +Мин ышанам, синең соңгы сүзең +Моның белән әле бетмәде... +Ут чыгарып яшен-каләмеңнән, +Син куарсың беркөн этләрне. +Без тагын да шагыйрь дуслар булып +Кавышырбыз ирек таңында. +Кил, үбешик, теге татлы минут +Кабатлансын, дускай, тагын да! +Муса Җәлил, 1944 +Әлеге шигырьне хозурланып укыганнан соң, мин Казыйм ага Миршанга чын күңелемнән рәхмәтемне әйттем: +— Моңача Мусаның 1944 елда язылган бер генә шигыре билгеле иде. Сез тагы берсен табып бирдегез... +— Нишләп әле алай дисез? — дип каршы төште Казыйм ага. — Муса Җәлилнең 1944 елны язылган шигырьләре шактый күп. Мин ал арны үз күзләрем белән укыдым... +Аптырап калдым. Шуннан соң инде Казыйм Миршан, тәмам "чишелеп", барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. +1944 елның көзге айларында, төрмә складына баргач, аңа әлеге кәгазьләрдән тыш унбер куен дәфтәре дә бирәләр. Дөресрәге, унбер кәгазь төргәге, чөнки кайберләре тегелгән, кайберләре тегелмичә бөкләп кенә куелган була. Алар арасында берме, икеме Җәлил дәфтәре дә була. Бу гарәп шрифты белән язылган шигырьләрне Казыйм Миршан зур кызыксыну белән укып чыга. Аның сүзләренә караганда, аларда илгә тугрылык, халкына мәхәббәт ярылып ята. Шигырьләр әдәби яктан да бик төгәл, көчле яңгырашлы булалар. Бантка кәгазь төргәкләрендә дә кайсында шигырьләр, кайсында васыятьләр, туганнарына хатлар язылган була. Шрифтлары төрлечә: гарәпчә, латинча, кириллица да була. Миршан бу кәгазьләрнең нинди зур әһәмияткә ия булуларын яхшы аңлый, кадерләп, саклап тота. +Сугыш беткәч, Миршан Герман иленнән Италиягә барып чыга. Җае чыгу белән, 1946 елның башында булса кирәк, Италиядәге Совет илчелеген эзләп табып, әлеге дәфтәр һәм кәгазь төргәкләрен илчегә тапшыра, аңа ничек итеп килеп кергәннәрен аңлатып бирә. Шулай да берничә битен, башкалары белән кабатланганга күрә, үзендә калдыра. +Берничә ел үткәч, Җәлилнең төрмәдә язылган шигырьләре Совет илендә басылып чыга, башка телләргә дә тәрҗемә ителә. Бу хәбәр Төркиягә дә килеп җитә. Шуннан соң инде Казыйм Миршан тынычлана, үз вазифасын үтәгән дип саный. Мин аңа Муса дәфтәрләренең тарихын сөйләп биргәч, аптырап кала, үзе тапшырган дәфтәрләренең югалуына һич ышанасы килми. +Илгә кайту белән, мин Миршан тапшырган кәгазьләрне эзләргә керештем. Бу эштә миңа Татарстанның куркынычсызлык комитетында эшләүче Равил Кашапов зур ярдәм күрсәтте. Аның тырышлыгы белән, озак эзләгәннән соң, Чит эшләр министрлыгы архивында Италия илчелегендә алып барылган журнал табылды. Бу журналда Казыйм Миршан тарафыннан тапшырылган 11 дәфтәр (кәгазь төргәге) теркәлгән. Эчтәлеге билгесез, диелгән. (Күрәсең, татарча укый белүче кеше табылмаган.) Дәфтәрләр барысы да Мәскәүгә җибәрелде, диелгән. Датасы 1946 елның 6 гыйнвары дип куелган. +Дәфтәрләр исән-сау килеш Мәскәүгә килеп җитә. Бу турыда икенче журналда төгәл язма саклана. Шуннан соң дәфтәрләр НКВД органнарына тикшерү өчен бирелә. Шуның белән ал арның эзе өзелә. +НКВД-КГБ-Эчке эшләр органнарына күп язып карадык, әмма дәфтәрләрнең эзенә төшеп булмады. Аларның архивлары күбесенчә ябык, җитмәсә, төрле шәһәрләрдә урнашкан. Аларга эләккән әйбер югалырга тиеш түгел. Шуңа күрә бу дәфтәрләрнең табылуына өметне өзәргә ярамый. +ҖӘЛИЛЧЕЛӘР ТУРЫНДЛ ЯҢЛ МӘГЪЛҮМЛТ +ПРЛГЛДЛ ТЛБЫЛДЫ +Бөек Ватан сугышы елларында миллионлаган кешеләр эзсез-хәбәрсез югалды — әлегәчә алар турында берни дә билгеле түгел. Шулай да чын батырлык чит җирләрдә ятып калмый, соң булса да птытып чыга. Җәлилчеләрнең тиңсез батырлыгы белән дә нәкъ шулай булды. +Барысы да истәлек тактасыннан башланды. +1995 елның май башында Бөек Җиңүнең 50 еллыгы уңае белән Казаннан Берлинга бер төркем сугыш ветераннары барырга тиеш иде. Бу турыда алдан белеп Язучылар берлеге аларга бер йомыш та йөкләде: җәлилчеләр истәлегенә эшләнгән мемориаль тактаны үзләре белән Берлинга алып барып, батырларның гомере өзелгән Плетцензее төрмәсенә илтеп тапшырырга. Бу такта төсле металлдан коелып, аңа барлык җәлилчеләрнең исемнәре дә латин хәрефләре белән язылган иде. +Әлеге изге эшне Казан дәүләт университеты ветераннар комитеты рәисе Рәфкать ага Таһиров үз өстенә алды, 1995 елның 7 маенда истәлек тактасы тантаналы рәвештә Плетцензее төрмәсендә урнашкан мемориаль үзәккә илтеп тапшырылды. Бу турыда рәсми акт та төзелде. +Тапшырылуын тапшырылды, ләкин төрмә диварына беркетелмәде. Хат язып, исләренә төшереп торуга карамастан, әлеге мәсьәлә шул көе хәл ителмичә кала бирде. +Биш ел үткәч, 2000 елның маенда Җиңүнең 55 еллыгы уңае белән Казаннан Берлинга тагы бер делегация барды. Бу юлы ике генә кешелек: Рәфкать ага Таһиров һәм мин. Без Берлинның үзендә һәм аның якын-тирәсендә урнашкан совет солдатлары каберлекләрендә булдык, һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр куйдык, митингларда һәм башка чараларда катнаштык. 9 май көнне Плетцензее төрмәсенә бардык, җәлилчеләр истәлегенә дә чәчәкләр алып килдек. Ни кызганыч, мемориаль такта төрмә диварына һаман куелмаган иде. Мемориаль үзәкнең хакимият башлыклары белән очрашкач, алар мәсьәләгә бераз ачыклык керттеләр. Плетцензее төрмәсенең җәзалау барагы бүгенге көндә истәлекле урын итеп саклана икән. Ә истәлекле урыннар ничек булган, шулай сакланырга тиеш — аларның диварларына бернинди мемориаль такта яки бантка шуның ише әйбер куелырга тиеш түгел икән. Алар безгә әлеге мемориаль тактаны Берлиндагы Каршылык хәрәкәте музеена тапшырырга киңәш иттеләр... +Безнең белән Плетцензее төрмәсенә Мәскәүдә яшәүче татар кешесе, профессор Абдулхан Әхтәмҗан да барган иде. Ул үзенә хас егәр һәм тапкырлык белән эшкә алынды. Шундук Берлинның Каршылык хәрәкәте музее җитәкчеләре белән бәйләнешкә кереп, аларга мәсьәләнең асылын аңлатып бирде. Ләкин һич уйламаганда бер каршылык килеп чыкты. Музей җитәкчеләре күзлегеннән караганда, җәлилчеләрне фашизм корбаннары дип санап булмый икән. Әйе, Плетцензее төрмәсендә аларның героик үлеме турында документ сакланган — моны инкарь итеп булмый. Ләкин ни өчен аларның башларын кискәннәр? Әсирләрнең кайберләрен урлау, көчләү йә башка шуның ише җинаять өчен дә җәзалаганнар. Кыскасы, ал арның ни өчен җәзалап үтерелгәнен ачыкламыйча, Берлинның Каршылык хәрәкәте музеенда җәлилчеләргә урын юк, имеш... +Билгеле булганча, җәлилчеләрне Германиянең Дрезден шәһәрендә урнашкан Өченче империя суды 1944 елның февраль аенда хөкем иткән. Ләкин сугышның соңгы көннәрендә Дрезденны утка тоткан вакытларда суд бинасына бомба төшеп, бина һәм барлык архив янган. Шуңа күрә мәхкәмә карары безгә билгеле түгел. Без моны музей җитәкчеләренә дә аңлатып карадык, ләкин алар, фәкать документларга гына ышанабыз, дип җавап кайтарды. +Тамчы таш тишә. +Тагын берничә ай үткәч, 2001 елның гыйнвар аенда Берлинга ике атаклы татар кешесе бара: армия генералы Мәхмүт Гәрәев һәм шул ук профессор Абдулхан Әхтәмҗан. Алар фашизм корбаннарына багышланган бундестаг утырышында катнашалар, ГФР Президенты Иоһаннес Рауның чыгышын тыңлыйлар. Соңыннан Берлинның Штауффенберг урамында урнашкан Фашизмга каршы көрәшүчеләрнең мемориаль комплексында булалар, аның директоры Иоһаннес Тухель белән очрашалар. Бу юлы музей җитәкчесе, озакка сузмыйча, эшкә үзе катнаша. "Берлин докюмент сентер" дип аталган кампитр үзәгенә сорау юллый. Берничә минуттан җавап та ала: әйе, җәлилчеләрнең исемнәре кампитр хәтерендә бар икән. Унбер татар егете фашизм корбаннары булып санала. Ал арның батырлыгына шик юк. Кул астында булган хезмәткәрләрен чакыртып, И.Тухель аларга архивларда тагы бер эзләнеп карарга куша (интернет аша). Күп тә үтми, Прага архивында җәлилчеләргә караган яңа, моңарчы билгеле булмаган документ табыла. Нинди документ соң бу? Ул — суд карарының кулдан язылган кыскача өземтәсе. Аның башына "Кормаш һәм тагы ун кеше" дип язылган. Теркәү саны 36/44. Числосы — 1944 елның 12 феврале. Астарак җәяләр эчендә Фляшманн фамилиясе язылган. Әллә судьяның, әллә күчерүченең фамилиясе булса кирәк... Шуннан соң инде хөкем ителгән кешеләрнең фамилияләре санала (исемнәре күрсәтелмәгән): +Кормаш, легиончы, туган елы 1919. +Сәйфелмөлеков, взвод командиры, 1916. +Алишев, легиончы, 1908. +Булатов, инженер, 1913. +Гумеров, язучы, 1906. (Күрәбез ки, Җәлил бу документта ялган фамилия астында язылган. — Р.М .) +Шабаев, сәүдә хезмәткәре, 1907. +Симаев, журналист, 1915. +Батталов, легиончы, 1916. +Хәсәнов, легиончы, 1916. +Атнашев (һөнәре аңлашылмый. — Р.М .), 1918. +Бухаров (һөнәрен шулай ук танып булмый. — Р.М .), 1915. +Шулай итеп, без моңарчы белгән унбер каһарманның барысы да саналган. Әмма без аларны "җәлилчеләр төркеме" дип йөртсәк, алманнар исә аларны "Кормаш группасы" дип атый. Гомумән, Кормаш фамилиясе аерып алынган һәм янәшәдәге баганада аның нәрсә өчен гаепләнүе күрсәтелгән ("дошманнарга ярдәм итү" һәм "немец армиясен таркату"). Әлеге документтан күренгәнчә, Гайнан Кормаш яшерен оешманың җитәкчесе, ә Фоат Сәйфелмөлеков аның ярдәмчесе булган. +Бу ике кешегә хөкем карары да аерып, ә башкаларга карата бергә язылган: шул ук "дошманга ярдәм итү" һәм "Германиянең хәрби көчләрен таркату". +Ә менә соңгы өч кешегә карата хөкем карары бераз аерылып тора: "фетнәчеләр турында хәбәр итмәү" һәм "хәрби хыянәт". Җәлилчеләрнең кайберләрен дезертирлыкта да гаеплиләр. Ләкин бу гаепләү расланмаганга күрә, ул хөкем карарына кертелмәгән. Ләкин гаепләре төрлечә булса да, хөкем карары барысы өчен дә бер. +Шулай итеп, соңгы арада җәлилчеләр батырлыгы турында яңа һәм бик мөһим документ табылды. Аның Прагада саклануы кызыклы. Без моңарчы Германия җирләрендә эзләсәк, кайбер документлар ниндидер юллар белән Чехиягә дә барып чыккан икән. +Документ Җәлил-Кормаш төркеменең әһәмиятен тагы да арттыра. Фашизмга каршы аяусыз көрәшүчеләр буларак, алар үз исемнәрен Татарстан, татар халкы тарихына гына түгел, бөтендөнья тарихында да язып калдырдылар. ЛЛЛРНЫ "ҖИҢЕЛМӘС РЕЙХ-НЫҢ ХӘРБИ КӨЧЛӘРЕ Н +ҖИМЕРГӘН ӨЧЕН ХӨКЕМ ИТКӘННӘР +2002 елның октябрь аенда Татарстан вице-премьеры Зилә Вәлиева җитәкчелегендә республикабызның хөкүмәт делегациясе Германия башкаласы Берлинда булды. Делегация составында мин дә бар идем. Безнең группа элеккеге фашистлар төрмәсе Плетцензееда җәлилчеләргә багышланган яңа экспозиция ачуда катнашты. Казан кунаклары шулай ук Берлинның Штауффенберг урамында урнашкан Фашизмга каршы көрәшүчеләрнең мемориаль комплексында булдылар, татар каһарманнары истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәк бәйләмнәре куйдылар. Түбәндә шул турыда тәфсилләбрәк сөйлим. +Бу юлы баруымда Берлин мине бөтенләй сокландырды. Хәзер ул танымаслык булып үзгәргән. Кайчандыр соры, ямьсез, котсыз таш джунглины хәтерләткән әлеге шәһәр күзгә күренеп яшәргән, матурланган. Бик күп гасырлар дәвамында тупланган чаң-тузан катламы юып алынган, төрледән-төрле реставрация эшләре алып барыла, каланың йөзе яктыра. Әле кайчан гына шушы шәһәрнең көнбатышы белән көнчыгышы арасындагы өзек юллар яңадан торгызыла. Бер илне икегә бүлеп торган, ил чиге булып саналган Бранденбург капкасы янында бетон вә пыяладан корылган небоскреблар — безнеңчә әйтсәк, күккочар йортлар калкып чыккан. +Тагын мине бер нәрсә гаҗәпкә калдырды: Берлинның һәр урам чатында диярлек Россиядән килеп урнашкан кешегә юлыгасың, алар рус телендә сөйләшәләр. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Берлинда 100 меңнән артык рус кешесе яши. Ә рәсми булмаган мәгълүматлар бу санның 400 мең икәнлеген күрсәтә. Тулаем алганда, Алман илендә рус телендә сөйләшүче 3 млн. чамасы кеше гомер кичерә. Боларга Идел буенда яшәгән немецлар, Россиядән күчеп киткән яһүдләр, шулай ук украиннар, белоруслар һ.б.лар керә. Без монда Татарстаннан, аеруча Чаллыдан күчеп килгән якташларыбызны да байтак очраттык. +Берлинда рус телендә күләмле "Русская Германия" газетасы чыга. Билгеле бер сәгатьләрдә теле-радиотапшырулар алып барыла. Биредә хәтта рус театры эшли. Монда без булган көннәрдә М.Булгаковның "Эт йөрәге" әсәре зур уңыш белән барды. +Вокзалда безне "Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" лигасы әгъзалары каршылады. Ул елмаюлар, ул чәчәкләр дисеңме... Очрашуның шул ук минутларында Берлиндагы биш көнлек сәяхәтебезнең программасы сәгате-мизгеле белән язылып хәл ителде. +Сүзне озынга суздым бугай. Тукай әйтмешли, тукта әле, Берлинга соң ник килдек әле? +2002 елның 23 октябре +Без бу көнне Фашизмга каршылык күрсәтү музеенда булдык. Әйткәнебезчә, әлеге музей Берлинның нәкъ үзәгендә, элеккеге фашистик Германиянең хәрби идарәсе бинасында урнашкан. Музейга керер алдыннан чәчәкләр кибетенә сугылдык, истәлек тактасы алдына ниндирәк чәчәкләр кую хакында уйлаштык. Розалармы, әллә канәфер чәчәкләреме? Шунда арабыздан берәүнең күзе бер чәчәккә төште. Кызылдан кызыл, чын ялкын телен хәтерләткән чәчәк иде ул. Болар бит ромашкалар! Моңарчы без белмәгән, без күрмәгән, немец селекционерлары тарафыннан иҗат ителеп дөньяга килгән яңа сортлы илаһи чәчәкләр... +Мемориаль такта музейның конференц-залында, бөтен кеше күреп тора алырлык урынга куелды. Такта үзе матәм төсендәге кара тасма белән уралган иде. Шунда ук җәлилчеләрнең исемлеге алман телендә язып куелган. Явыз җәза кылынган Плетцензее төрмәсенең фоторәсеме... Музей хезмәткәрләре әлеге истәлек тактасының изге нәрсәгә әверелүе турында сөйлиләр. Күпләр аның нигә һәм кемнәргә багышлап куелуы белән кызыксыналар икән. Әнә шул чагында алар җәлилчеләр хакындагы электрон мәгълүматлар белән танышырга тәкъдим итәләр. Бу мәгълүматлар исә Казаннан җибәрелгән, бер өлешен музей хезмәткәрләре үзләре эзләп тапкан. Шунысын да әйтү зарурдыр: мондый мәгълүматлар базасы хәзергәчә Татарстанда да юк әле. +Бәлкем, кем дә булса: "Сез бу юлы Берлинда яңа мәгълүматлар таптыгызмы?" — дип сорарга мөмкин. Мин, әлбәттә, мондый сорауның бик табигый икәнлеген аңлыйм. Җәлилчеләр батырлыгы никадәрле гаҗәеп зур дәрәҗәдә булуына карамастан, мондый каһарманлыкның сирәк түгеллеген әйтергә кирәк. Чехлар Җәлилне "татар Фучигы" дип әйтсәләр, немецлар исә аны "татар Хаусхоферы" дип саныйлар. Асылда, кем соң ул Җәлил? +Тагын бераз читкә тайпылып, Хаусхоферларга әйләнеп кайтыйк. Алар — икәү. Аталы-уллы. Өлкәне — Карл Хаусхофер, 1869 елда Мюнхенда туган. Илче буларак, КөньякКөнбатыш Азия илләрендә яшертен эшләр алып бара. Бригада генералы дәрәҗәсенә күтәрелә. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Мюнхен университетында профессор булып эшли. Рейх тарихына ул геополитика (дөньякүләм сәясәт) институтын оештыручы буларак кереп калган. Имештер дә, арий расасы чәчәк атсын өчен, "Яшәеш галәме" дигән, ягъни яңа җирләр басып алуны нигезләү теория-тәгълиматын тудырган. +Фашистик Германиянең "Барбаросса" планы, ягъни Советлар иленә сугыш ачу турындагы фәлсәфәсе нәкъ менә шушы тәгълиматка нигезләнә дә инде. Ә птупты кабахәт фашистның улы Альбрехт Хаусхофер бөтенләй бантка караштагы кеше булып чыга. Ул да 1903 елда Мюнхенда туа. Әүвәле үзенең туган шәһәрендәге, аннары Берлиндагы университетларда география фәненнән укыта. Иҗат белән шөгыльләнә: шигырь, драма әсәрләре, эсселар яза. Иң мөһиме — нацизмны сөйми. Лекцияләрдә ирек-азатлык хакында ялкынланып сөйләгәне өчен аны эшеннән куалар һәм 1941 елда кулга алалар. Хәер, беренче кулга алынуы озакка сузылмый. Күрәсең, әтисенең югары даирәдәге бәйләнеш-элемтәләре ярдәм иткәндер. Чыннан да, атасының тугры шәкертләреннән берсе Рудольф Гесс бик зур көчкә ия була. +Әмма Альбрехт Хаусхофер төрмәдә "тиешле сабак" алмый, нацистларны фашлаудан туктамый. Шуңадыр да аны 1944 елда, янә кулга алып, Моабит төрмәсенә утырталар. Бу төрмә безнең халыкка мәгълүм — Җәлилнең атаклы шигырьләре птупты зиндан исеме белән дөньяга билгеле. Совет гаскәрләре Берлинга керергә берничә көн калганда, төгәле — 1945 елның 23 апрелендә — Альбрехтны төрмәдән алып китеп, кайдадыр атып үтерәләр. Риваятьләргә караганда, аның үле гәүдәсе кулларында Моабитта язылган шигырьләр дәфтәре була. +Соңыннан әлеге шигырьләре "Моабит сонетлары" исеме белән басылып чыга. Алар антифашист шагыйрьләрнең җыентыкларында дөнья күрә, антологияләргә керә. 2001 елда Берлинда Альбрехт Хаусхоферга бюст куела. +Әтисе улыннан соң әллә ни озак яшәми. 1946 елда үзенә үзе кул сала. Бәлкем, элекке инануларының дөрес түгеллеген, улының хаклы икәнен аңлагандыр. Электрон мәгълүматлар базасында аталы-уллы шушы ике кешенең фаҗигасе тирән яктыртылган. +Без А.Хаусхоферның бер китабын үзебез белән алып кайттык. Профессор А.Әхтәмҗанның хәләл җефете Хәдичә ханым берничә шигырен тәрҗемә итеп бирде. Әйе, птупты шигырьләр аша без бу шагыйрьнең Җәлил белән аваздаш икәнлеген тойдык. Югыйсә алар, төрле вакытта бер үк төрмәдә утырсалар да, бер-берләрен белмәгәннәр. Әмма немец шагыйре дә Муса Җәлил кичергәнне кичергән. +Мөмкинме соң йоклау таш төрмәдә? +Тәнне-җанны телә салкынлык. +Язмышыңны яклап чыгар өчен +Сүз әйтергә хәтта хакың юк. +Әйе, нәкъ Җәлил кебек, Альбрехт Хаусхофер да азат Алман иле, бөек иҗат әһелләре Гете һәм Бетховеннар ватаны хакында уйлаган. Намус газабы кичергән. Юк, фашистлар гаеп иткәнчә түгел. Ул үз авазын вакытында меңнәрчә-меңнәрчә кешеләргә ишеттерә алмаганы өчен әрнегән. Ләкин бу изге көрәштә үзе генә түгеллеген тою аның күңелен бераз юаткандыр. +Миннән битәр бик күпләргә язган +Бу коллыкта газап чигәргә. +Берләшкәндә генә төн карасын, +Явызлыкны мөмкин җиңәргә... +Шушы юлларда да татар шагыйре Җәлилгә хас ялкынлы хисләр чагыла. Алман илендәге дусларыбыз да әлеге ике шагыйрьнең бер тамырдан булуын әйттеләр. Иң мөһиме шунда ки: алар фашизмга каршы чыкканнар һәм шушы рәхимсез көрәштә үлемсезлек дигән бөеклеккә ирешкәннәр. +ПЛЕТЦЕНЗЕЕ ТӨРМӘСЕНЕҢ МӘКЕРЛЕ СЕРЛӘРЕ +Берлиндагы Плетцензее районы биниһая зур сәнәгать төбәге булып санала. Завод һәм фабрикаларның тәбәнәк кенә ыслы-корымлы корпуслары тезелеп киткән, һәртөрле сорысоргылт келәтләр, пакгаузлар... Тимер юллары, шулар тирәсендә тау-тау өелгән төзелеш материаллары... +Биек кирпеч койма белән әйләндереп алынган Плетцензее төрмәсе шәһәрнең шушы төбәгенә һич ямь өстәми. Төрмә хәзер дә эшли. Анда балигъ булмаган җинаятьче үсмерләр тотыла. Ләкин төрмә территориясенең бер өлеше һәм андагы җәзалау барагы мемориаль зона итеп калдырылган. Әлеге зонага керү юлында дивар корып куйганнар. Аңа немец телендә "Гитлер диктатурасы корбаннарына. 1933 — 1945 еллар" дигән сүзләр язылган. Әлеге стена сугыш чорыннан бирле бернинди үзгәреш кичермәгән җәзалау барагына килеп тоташа. Биредә дар агачында яки гильотинада төрле милләттәге өч мең чамасы кеше җәзалап үтерелгән. +Бу җәһәттән Плетцензее төрмәсеннән тыш Берлинда күпләп җәзалап үтерү алымы кулланылган тагын өч төрмә булуын әйтергә кирәк. 1945 елның язына үлем җәзасына хөкем ителүчеләр саны 16560 кешегә җиткән. Ләкин бу гитлерчылар тарафыннан корбан ителгәннәрнең бик аз өлеше генә. Миллионнарча кешеләр бернинди хөкем карары чыгармыйча үтерелә. Йөзләрчә мең тоткыннар концлагерьларда, хәрби әсирләр өчен корылган лагерьларда ачлыктан һәм тиф авыруыннан һәлак була, газ камераларында яндырып үтерелә. +Безне озатып йөрүче гид, Мемориаль комплекс хезмәткәре, әлеге төрмәнең җанны өшеткеч мәкерле серләре турында сөйли. +Тоткыннарны гадәттә көннең беренче яртысында җәзалап үтергәннәр. (Кабаттан исегезгә төшерәм: җәлилчеләрне 1944 елның 25 августында 12 сәгать 06 минуттан 12 сәгать 36 минутка кадәр вакыт эчендә юк иткәннәр.) Немец юстициясе кагыйдәләре нигезендә, җәзалау көне алдыннан прокурор сакчылар алдында тоткынга җәзалау турында хөкем карарын укыган, шул хакта беркетмә язылган. Бу җәһәттән җәлилчеләр үзләренә нәрсә янаганын 25 августта иртәнге 8 сәгатьтә Тегельдән Плетцензее төрмәсенә алып килгәч кенә беләләр. Аларны "үлем йорты" дип аталган аерым баракка урнаштыралар. Аннары, кулларын арт яктан бәйләп, хөкем карарын укыйлар. Шуңардан соң мулла белән очраштыралар. +Тоткыннарны билгеләнгән сәгатьтә "үлем йорты"ннан җәзалап үтерү барагына алып киләләр. Гильотина үзе күренмәслек итеп калын кара пәрдә белән каплап куелган була. Сакчылар тоткыннарны берәмләп эләктереп алып гильотинага ыргыталар. Бик үткенләп кайралган 75 килограммлы балта шунда ук башны чабып өзә. Шул мизгелдә корбанның үле гәүдәсен читкә алып ыргыталар, гильотинага чираттагы тоткынны китерәләр. +Гидның сөйләвенә караганда, монда өч палач эшләгән. Җәлладларга елына Зәр мең марка акча түләгәннәр. Өстәвенә киселгән һәр баш өчен өстәмә түләү бирелгән. Җәлладның булышчылары да өлешсез калмаган. Ә сугыш ахырында аларның хезмәтенең "авырлыгын" искә алып өстәмә паек: җәзалап үтерелгән һәр кеше өчен 8 сигарет биргәннәр. +Бигрәк тә Реттгер дигән палач явызлыгы белән аерылып торган. Чордашлары сөйләвенә караганда, ул имансыз, канечкеч җинаятьче — патологик яктан авыру адәм актыгы булган. Кешеләр гомерен ул җәзалап үтергәне өчен алган акча бәясе белән генә санаган. Моңардан искиткеч тәм тапкан. Йөзендә һәрчак мыскыллы, ыржаюлы елмаю булган, авызыннан беркайчан да сигарет төшермәгән. Атлап йөреше дә башкаларныкына охшамаган: караклардай качып-посып, киез чүәкләре белән цемент идәннән тавыш-тынсыз атлап йөргән. Тоткын өстенә селәүсендәй сикереп, аны гильотинага ыргыткан һәм шунда ук кнопкага баскан. +Әмма җәлилчеләрне фашистик Германиянең баш палачы Эрнест Раендель үзе җәзалап үтергәндер, мөгаен. Кыяфәте белән могътәбәрче булып тоелган, үзе һәрчак ыспай кара сюртук киеп йөргән, ике кулының да бармакларына алтын йөзекләр таккан. Э.Раендель гадәттә җәзалау көне алдыннан үлемгә хөкем ителгәннәрнең камерасына кереп, аларның авызын ачтырып караган: алтын тешләре бармы-юкмы икәнлеген тикшергән. Соңыннан, алар дөнья белән хушлашкач, шул тешләрне каерып алган. +Әгәр тоткын авызын ачмаса, хәтта аның йөзенә төкерсә, Раендель ерткыч җанвардай ырлаган: +— Аз гына көт... Башыңны чабып өзгәч, мин әле синең күзеңә карармын... +Чыннан да, ул үзенең шушы кабахәт антын үтәгән. Тоткынның башы идәнгә тәгәрәп төшүгә, палач аны кулына алып йөзенә караган. Җәлладлар фикеренчә, адәм балтты өзелүгә дә карамастан, каны агып бетмәгәнлектән, күпмедер мизгел үз аңында кала икән. Моны аңлау да, аңлату да мөмкин түгел: бу фәкать ерткыч җанварларга гына хас. +25 октябрь, 2002 +Без, Татарстан делегациясе вәкилләре, җәлилчеләр җәзалап үтерелгән урынга чәчәкләр куйдык. Безнең белән бергә Берлин сенаты һәм "Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" җәмгыяте җаваплы хезмәткәрләре шундый ук изге гамәлне кылдылар. +Бу көн безгә тагын шунысы белән истәлекле булды: әлеге йортта җәлилчеләргә багышланган стенд куелды. Шушы мемориальдә куелган 14 нче стенд ул. Монда Җәлил белән Алиш рәсемнәре, "Моабит дәфтәрләре"нең кайбер күчермәләрен күрергә була. Шунда ук алман халкы Җәлил шигырьләрен үз телләрендә укый алалар. Янә дә килеп җәза хакында һәм бантка мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. +Әлеге тантанада Татарстан делегациясе җитәкчесе ТР хөкүмәтенең вице-премьеры Зилә Вәлиева болай диде: "Минем шуны әйтәсем килә, фашизм төрмәсендә җәзалап үтерелгән шагыйрь немец халкына рәнҗү һәм нәфрәт белдермәгән. Киресенчә, ул бөек Гейне, Гете каршында баш игән, илаһи Бетховенның искитмәле музыкасын яраткан. Үлеменә берничә көн калганда, ул менә мондый шигырь язган: +Синме соң бу — бөек Маркс иле +һәм давыллы Шиллер ватаны? +Тоткын итеп сиңа китерде дә +"Кол" дип мине немец атады. +Әйт син миңа: утлы, "Рот фронт"лы +Көннәреңне кая югалттың? +Нигә мине — Клара әбисенең +Сөйгән улын — кыйнап елаттың? +Муса Җәлил шигырьләре аның соңгы сулышына хәтле үз иленә, демократия һәм гуманизм идеалларына тугры калуы турында сөйли. Тоталитаризмга һәм җаһиллеккә каршы көрәштә ул немец халкының иң яхшы көчләренә таянган. Мәгълүм булганча, Җәлил-Кормаш төркемендә немец патриотларыннан да берәү булган. Ни кызганыч, хәзергәчә без аның исемен ачыклый алмадык. +Без шулай ук Берлинда Фашизмга каршы көрәшүчеләрнең мемориаль комплексында эшләүче дусларыбызга тирәнтен рәхмәтлебез. Алар шулай ук фашизмның кара афәтенә каршы көрәштә һәлак булган безнең ил гражданнарын хәтерләрендә саклыйлар. Без шулай ук әлеге дусларыбыз аркасында Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгын тасвирлаган бик мөһим бер документны эзләп табуга ирешкәнебез өчен зур рәхмәтебезне юллыйбыз. Бу документ — совет патриотларының "немец армиясен таркатуда" һәм "дошманга зыян китерүдә" гаепләү турындагы акттан бер өзек. Кыскасы, якташларыбыз үз Ватаннарына тугры булып калганнар. +Минемчә, безнең әлеге эшлекле багланышларыбыз киләчәктә дә ныгыр һәм үсәр". +Шушы тантанадан соң мин әлеге чарада катнашкан берничә кеше белән сөйләштем. Фашизмга каршы көрәшүчеләрнең мемориаль комплексы директоры доктор Иоганнес Тухель болай диде: +— Гадәттә һәр кеше ялгызы үлә, дип сөйлиләр. Чыннан да шулайдыр. Ә инде җәлилчеләргә-кормашчыларга килгәндә, алар соңгы сулышкача бергә булганнар. Фашизмга каршы бергәләп көрәшкәннәр, тоткынлыкның бөтен газабын бергәләп кичергәннәр, үлемгә дә бергәләп барганнар. Плетцензее төрмәсендә 2889 кеше җәзалап үтерелгән. Шул кешеләр арасында аларның үлеме гаҗәеп бер күренеш. Шуңа күрә дә без татар көрәшчеләре истәлеге алдында башыбызны иябез. +"Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" лигасы җитәкчеләреннән берсе Хорст Херманн сүзен болай дип дәвам итте: +— Минем Россиядә күп тапкырлар булганым бар. Җәлил җыентыкларын да сатып алдым. Немец телендәгеләрен дә, рус телендәгеләрен дә сокланып укыйм. Минем шәхси китапханәмдә Сезнең "Өзелгән җыр эзеннән" дигән китабыгыз да бар. Әйе, минем беркайчан да Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгына гиикләнгәнем булмады. Килер бер көн, Берлинда мемориаль такта гына түгел, бәлкем, аларга һәйкәл дә куелыр. +Плетцензее төрмәсендәге Мемориаль комплекска ел саен 50 — 60 меңләп турист килә. Әлеге стендны ачу тантанасы вакытында гына да берничә автобус килеп туктады. Килүчеләрнең күпчелеге мәктәп укучылары иде. Бу балалар үз илләренең үткәне белән кызыксыналар, ә иң мөһиме — алар мондый фаҗиганең беркайчан да кабатланмавы турында хыялланалар. \ No newline at end of file diff --git "a/workdir/900_artifacts/\320\233\320\265\321\200\320\276\320\275_\320\221\320\276\321\200\321\207\320\260\320\272 \321\210\321\213\321\202\321\202\321\213\321\200\320\260\320\274. \323\250\321\207\320\265\320\275\321\207\320\265 \320\261\320\276\321\200\321\207\320\260\320\272. \320\250\320\260\320\273\321\202\320\274\321\213\320\273\321\202\321\204\320\270\320\273\321\214\320\274\320\275\320\260\321\200 (\320\273\323\231\320\261\320\270\320\261 \320\273\320\265\321\200\320\276\320\275)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2006).txt" "b/workdir/900_artifacts/\320\233\320\265\321\200\320\276\320\275_\320\221\320\276\321\200\321\207\320\260\320\272 \321\210\321\213\321\202\321\202\321\213\321\200\320\260\320\274. \323\250\321\207\320\265\320\275\321\207\320\265 \320\261\320\276\321\200\321\207\320\260\320\272. \320\250\320\260\320\273\321\202\320\274\321\213\320\273\321\202\321\204\320\270\320\273\321\214\320\274\320\275\320\260\321\200 (\320\273\323\231\320\261\320\270\320\261 \320\273\320\265\321\200\320\276\320\275)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2006).txt" new file mode 100644 index 0000000..6d542ad --- /dev/null +++ "b/workdir/900_artifacts/\320\233\320\265\321\200\320\276\320\275_\320\221\320\276\321\200\321\207\320\260\320\272 \321\210\321\213\321\202\321\202\321\213\321\200\320\260\320\274. \323\250\321\207\320\265\320\275\321\207\320\265 \320\261\320\276\321\200\321\207\320\260\320\272. \320\250\320\260\320\273\321\202\320\274\321\213\320\273\321\202\321\204\320\270\320\273\321\214\320\274\320\275\320\260\321\200 (\320\273\323\231\320\261\320\270\320\261 \320\273\320\265\321\200\320\276\320\275)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2006).txt" @@ -0,0 +1,141 @@ + +КЕРПЕ ШАТЛЫГЫ +Бүген дә иртән уянды Керпе +Һәм юынгычка су салды Керпе. +Бик әйбәт итеп юынганнан соң, +Алмагачлыкка юл алды Керпе. +Алмагачларда — хисапсыз алма: +Яшеле дә бар, бик күп алы да... +Уйлана Керпе, аптырап тора: +— Бу алмаларны ничек алырга? +Шулвакыт, кинәт, яман сызгырып, +Алмагачлыкта көчле җил исте... +Алмалар җиргә коелган чакта +Керпе башына бер алма төште. +Җил-давыл тынды, балкыды кояш. +Керпе, шатланып, җыйды алмалар: +Тырысы тулды, аркасында да +Алма сыярлык урын калмады. +ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР ӨЙ САЛА +Көтмәгәндә-уйламаганда биш әкәмәт зат очрашты. Таныштылар. +— Минем исемем Тапкыр! — диде марсиянга охшаганы. +— Җәйлән мин! — диде су сипкеч тотканы. +— Ә мин — Чытлыкай! — дип чытлыкланып алды күбәләкне хәтерләткәне. +— Мин Шаркыл булам,— диде төсле чәчлесе. +— Мин — Ашамсак. Тәм-томыгыз юкмы? — диде бүксәлесе. +— Бергә булсак, югалмабыз! — диделәр дә киттеләр болар юл буйлап. Бара торгач, юлдан бер тиен акча таптылар. +— Туйганчы ашыйбыз икән! — дип сөенде Ашамсак. +— Миңа матур күлмәк алыйк! — диде Чытлыкай. +— Су сипсәм, акча күбәймәсме? — диде Җәйлән. +— Син сип, мин җыярмын! — дип көлде Шаркыл. +— Өй салабыз. Безгә өй кирәк! — диде Тапкыр. +Килештеләр. Киңәштеләр. Керештеләр өй салырга. Тиз арада өйле дә булдылар. Күрше-күләнне өй туена дәштеләр. +— Бер тиенгә өй салдык, рәхәтләнеп ашап алдык! — диештеләр әкәмәт затлар. +Мондый хәлләр булмый, димә. Үзем шаһит — ышан миңа. +ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР МАШИНА ЯСЫЙ +Беркөнне әкәмәт затлар бик озак җәяү йөрделәр. Ашамсак, бүтән атлый алмас хәлгә килеп, лып итеп җиргә утырды. +— Их, машина булса! Җилдереп кенә йөрер идек! — диде ул дусларына. +Тапкырның башына шундук шәп фикер килде: +— Машина ясыйбыз! Хәзер үк эшкә тотынабыз... +— Ур-р-ра! — Тапкырның тапкырлыгына сокланып, дуслар шулай дип кычкырдылар. +Таптылар тәгәрмәчләр, тимер-томыр, шөреп-мөреп һәм калай ише бүтән кирәкяраклар. +Тотындылар эшкә: Тапкыр эшли, Ашамсак ашый, Шаркыл башын кашый, Җәйлән чәчәк җыя, Чытлыкай булачак машина тирәли очып йөри... +Тимер-томыр өеме, ниһаять, машина кыяфәтенә керде. +— Моны матурларга кирәк! — диде Җәйлән һәм тиз генә чәчәкләр белән бизәп тә куйды. +— Супермашина булды бу! — дип елмайды Шаркыл. +— Моңа нидер җитми,— диде Ашамсак. +Ни җитмәгәнен үзе әйтеп тә бирде: азык-төлек, тәм-том төяп йөртергә арба да кирәк икән. +Ясадылар. Ашамсак арбага җайлашты. +Төялешеп, кузгалып киттеләр. Шактый ара үткәч: +— Бензин салырга оныттык бит! — дип кычкырды Шаркыл. +— Бензинсыз да йөри ала торган машина бу,— диде Тапкыр. +Ашамсак алар сөйләшкәнне ишетмәде: ашау белән мәшгуль иде. +ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР БҮЛӘК САЙЛЫЙ +— Бүген Чытлыкайның туган көне! Бүләк әзерләргә кирәк,— диде Шаркыл дусларына. +— Әйдәгез, һәрберебез аерым бүләк әзерлик! — дип тәкъдим итте Тапкыр. +Ашамсакның бүләге күптән әзер иде инде. +— Мин Чытлыкайга "Ашап туймаслык" дигән торт бүләк итәм! — диде ул. +— Минем... минем бүләгем әзер түгел әле,— диде Җәйлән. +Тапкыр видеокөзге бүләк итәргә булды. Уйлады, тырышты, тәки үзе ясады. +— Көзгедән үткәнне дә, киләчәкне дә күреп була! — диде ул. +— Минем бүләгем һаман әзер түгел,— диде Җәйлән. +Шаркылның да бүләге, ниһаять, әзер булды. +— Сабын күбеге очырткыч түгел бу, шатлыклар очырткыч! — дип, үзенең бүләгенә аңлатма бирде. +Дуслар Чытлыкай янына килделәр дә: +— Чытлыкай, туган көнең белән котлыйбыз! — диделәр. +Бүләкләрне берәм-берәм бирделәр. +Җәйлән: "Үзем су сибеп үстердем!" — дип, салават күперен бүләк итте. +— Ә синең бүләгең кайда? — дип сорадылар Ашамсактан. +— Мин... мин... тортны... ялгыш ашап бетергәнмен...— дип, авыз эчендә ботка пешереп алды Ашамсак. +Әкәмәт затлар дәррәү көләргә тотындылар. +ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР КОНЦЕРТ КУЯ +— Дусларым, әйдәгез, балаларга концерт куябыз,— дип тәкъдим итте беркөнне Тапкыр. +— Мин клоун булып чыгыш ясыйм,— дип, Шаркыл шундук Тапкырның тәкъдиме белән килеште. +— Мин җырлый беләм! — дип, концертта җырчы буларак катнашачагын белдерде Чытлыкай. +— Мин чәчәкләр турында шигырь сөйләрмен,— диде Җәйлән. +Тапкыр фокус-мокуслар күрсәтергә булды. +— Ә синең нинди һөнәрең бар? — дип сорадылар Ашамсактан. +— Тамак тук чакта мәзәкләр сөйләргә яратам мин,— диде Ашамсак. +Концерт буласы көн бик тиз килеп җитте. +— Күбәләк гөлләргә куна, +Гөлдә булгач оясы...— дип җырлап, биеп, концертны башлап җибәрде Чытлыкай. +Аннан соң Җәйлән дәвам итте: +Ал чәчәк тә гөл чәчәк +Бүләк итәм бер бәйләм. +Бүген бәйрәм бетүгә, +Иртәгә тагын бәйрәм... +Тапкырның шундый оста күз бууына, Шаркылның кәмитләренә исләре китте балаларның. Сәхнәгә Ашамсакны чакырдылар. Ул: +— Мин... мин... диярмен... Ашап килгәч, сөйләрмен...— диюгә, тамашачылар шаркылдап көләргә тотынды. +ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР ДӨНЬЯ ГИЗӘ +— Их, чит илләргә барып, татлыдан-татлы ризыклар ашап кайтсаң иде! — дип хыялга бирелде беркөнне Ашамсак. +— Минем дә бер дә чит илдә булганым юк! — дип, Чытлыкай да уфтанып куйды. +— Борчылмагыз, дусларым,— диде Тапкыр.— Хәзер мин сезне чит илгә алып барам. +— Ничек итеп? — дип җанланып алдылар әкәмәт затлар. +Өреп кабарттылар шарлар, җеп-бауларын бер әрҗәгә бәйләделәр. Әрҗәгә утыруга һавага күтәрелделәр. +— Менә бу безнең Казан инде, — диде Шаркыл, түбәнгә карап. +— Сау бул, Казан! Без тиздән кайтырбыз! — диде Чытлыкай. +— Әле без һаман Казан өстендә,— диде Шаркыл. +— Әнә безнең Ашамсак алпан-тилпән килеп йөри,— дип, түбәнгә төртеп күрсәтте Җәйлән. +Әрҗәгә Ашамсакның утыра алмый калганын шунда гына белделәр. +Җиргә кире төштеләр. +— Туган җирдән дә кадерле җир юк! — дип каршылады аларны Ашамсак һәм пешкән кабыклы бәрәңгене чәйнәми-нитми генә йотып җибәрде.— Банан, әфлисунны чит илгә бармыйча да ашыйм мин... +Дуслар дәррәү көлештеләр. +ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР МӘКТӘПКӘ БАРА +Әкәмәт затлар мәктәпкә барырга җыендылар. Кузгалабыз дигәндә генә Шаркылның юклыгы беленде. +Эзләделәр — таптылар: Шаркыл әле йокыдан да уянмаган булган. +Шаркылны таптылар, Ашамсак юкка чыкты. Тотындылар эзләргә. Аны үзенең караваты астыннан таптылар. Шаркылны эзләп кергән дә кире чыга алмаган. "Мин монда!" — дип әйтергә авызына тыгылган торты комачаулаган икән. +Ниһаять, юл тоттылар мәктәпкә. Юлда аларга Акбай, Йөнтәслимә, Мырат белән Мыяусәмия, Чичибанат белән Чичилия килеп кушылды. +— Әйдәгез, җырлыйбыз! — диде Тапкыр. Ашамсакның авызындагы ризыгын чәйнәп йотканын көттеләр дә җыр башладылар: +Без мәктәпкә барабыз, +Анда белем алабыз: +Санарга өйрәнәбез, +Укыйбыз һәм язабыз... +Җырлый-җырлый мәктәпкә килеп җиттеләр. Ишектән иң беренче булып Чытлыкай очып узды. Юан Ашамсак, гадәттәгечә, ишеккә сыялмыйча бик озак азапланды... +— Китап-дәфтәрләрең кайда? — дип сорады укытучы Ашамсактан. +— Онытканмын...— диде ул. +— Ашарга тутырырга онытмагансың бит! — дип, укытучы Ашамсакның тәм-том белән тулган биштәренә ишарәләде. +Башкалар эчләрен тотып көлделәр. Ашамсакка оят булып китте. +ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР — ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕНДӘ +— Дусларым, Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Бәйрәмдә без дә катнашабыздыр бит?! — диде беркөнне Тапкыр. +— Әлбәттә! Катнашабыз! — диделәр әкәмәт затлар. +— Мин оча торган Кар кызы булып киенәм! — дип, иң беренчеләрдән булып чәтелдәде Чытлыкай. +Тапкыр — Кар малай, Җәйлән — Яшел Керпе, Шаркыл Шамакай (клоун!) булып киенергә җыенды. +— Мин Кыш бабай булып киенермен, ахры. Аның бүләк-күчтәнәч тулы биштәрен күтәрергә миндәй таза кеше кирәк,— диде Ашамсак. +Бәйрәм көне бик тиз килеп җитте. Әкәмәт затлар, җырлый-җырлый, бәйрәм буласы урынга юл тоттылар. Ашамсак, дуслары сизмәгәндә генә, биштәрендәге тәмтомнардан авыз итә барды. +Әкәмәт затлар матур итеп бизәлгән чыршы тирәли кулга-кул тотынышып әйләнгән балаларга килеп кушылдылар. Һәркем, бердәм булып, җырлый башлады: +Чыршы,чыршы, без сине +Сагынып көттек ел буе... +— Кыш бабай! Күчтәнәчләреңне өләш,— диде Чытлыкай. +— Мин... мин... тәм-томнарны... ялгыш ашап бетергәнмен...— диде Ашамсак. +— Борчылмагыз, балалар! — дип, Чытлыкай-Кар кызы икенче биштәрдән күчтәнәчләр алып өләште. +УРМАН КЫЗЫ +Ләйлә яшәгән авылны урман әйләндереп алган. Авылга терәлеп үк торгангадырмы, Ләйлә менә шул урманда еш булырга ярата. Яз көне ул кар астыннан калкып чыккан тәүге чәчәкләргә — умырзаяларга карап соклана, җәй көне әбисе белән — каен, кура җиләкләре, көз көне әтисе белән гөмбәләр җыя, кыш көне исә ябалдашларын бәс сарган агачлар белән сөйләшеп йөри. +Менә бүген дә ул, чаңгыларын киеп, урманга юл тотты. Үзе белән кураен да алырга онытмады. Музыка мәктәбенә йөри Ләйлә. Курай уйнарга өйрәнә. Шуңа күрә, кураен үзеннән бер дә калдырмаска тырыша... +Таныш юл буйлап агачлар арасына килеп керүгә үк Ләйлә: +— Исәнме, урман! — дип исәнләште. +— Саумы, Ләйлә! — дип җавап кайтарды урман. +Һәр агачка ягымлы, матур-матур сүзләр әйтә-әйтә, урман читеннән шактый ераклашканын сизми дә калды Ләйлә. Ул арада, буран чыгып, чаңгы эзләрен ап-ак кар каплап китте... +Адашты Ләйлә, кайтыр юлны югалтты. Моңарчы болай адашканы юк иде аның. Хәер, урман эченә бүгенге шикелле кергәне булмады ич әле Ләйләнең. Күңеленә шом, курку керде-керүен, әмма еламаска, түзәргә тырышты Ләйлә. "Мин бит — урман кызы. Миңа еларга ярамый!"— дип үз-үзен юатты, тынычландырды ул. Кураен исенә төшерде. "Берәрсе ишетмәсме?"— дип, курай уйнарга кереште. Шулвакыт аның янында Урман иясе пәйда булды. Шуннан соң агачлар арасыннан Убырлы карчык, Дию пәрие, үзе бер карыш, сакалы биш карыш булган Кәрлә килеп чыкты. Алар да бирегә курай тавышын ишетеп килгәннәр икән. +Ләйлә, курай уйнавыннан туктап, үзенең адашканын әйтте. +— Борчылма, Ләйлә. Без сине авыл читенә кадәр озатып куябыз,— диде Урман иясе. +— Әгәр теләсәң, безнең белән Курчак театрына бара аласың. Без хәзер шунда барабыз! — диде Кәрлә. \ No newline at end of file diff --git "a/workdir/900_artifacts/\320\234\320\260\320\275\320\275\320\260\320\277\320\276\320\262_\320\234\323\231\322\243\320\263\320\265\320\273\320\265\320\272\321\202\323\231\320\275 \320\265\320\273\320\274\320\260\321\216. \320\245\320\270\320\272\323\231\321\217\320\273\323\231\321\200, \321\205\320\260\321\202\320\270\321\200\323\231\320\273\323\231\321\200 (\321\210\320\260\320\274\320\270\320\273)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2001).txt" "b/workdir/900_artifacts/\320\234\320\260\320\275\320\275\320\260\320\277\320\276\320\262_\320\234\323\231\322\243\320\263\320\265\320\273\320\265\320\272\321\202\323\231\320\275 \320\265\320\273\320\274\320\260\321\216. \320\245\320\270\320\272\323\231\321\217\320\273\323\231\321\200, \321\205\320\260\321\202\320\270\321\200\323\231\320\273\323\231\321\200 (\321\210\320\260\320\274\320\270\320\273)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2001).txt" new file mode 100644 index 0000000..845800d --- /dev/null +++ "b/workdir/900_artifacts/\320\234\320\260\320\275\320\275\320\260\320\277\320\276\320\262_\320\234\323\231\322\243\320\263\320\265\320\273\320\265\320\272\321\202\323\231\320\275 \320\265\320\273\320\274\320\260\321\216. \320\245\320\270\320\272\323\231\321\217\320\273\323\231\321\200, \321\205\320\260\321\202\320\270\321\200\323\231\320\273\323\231\321\200 (\321\210\320\260\320\274\320\270\320\273)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2001).txt" @@ -0,0 +1,1218 @@ + +Гомерлек бурыч +Гаҗәеп хәл, тормышымда ниндидер җитди үзгәрешләр көтелгәндә яисә нәрсәдәндер җаным тетрәнгән вакытларда минем төшемә әни килеп керә. Һәрвакыт шулай. Тормыш упкыннарын үтеп чыга алмый изаланганда төшемә әни кереп, миңа төрле символик сүзләр, ишарәләр белән дөрес юлны табарга булыша. "Күкрәк көчем белән мул җимешләр җыеп алсам әгәр эшемдә, әллә нигә иркәләгән кебек, әни керә минем төшемә. Кинәт кенә хәсрәт уты кабып, янып йөрсә әгәр эчемдә, кемнәргәдер үпкәләгән сыман, әни керә минем төшемә..." Аның ишарәләренә, кыска гына итеп әйткән сүзләренә озын-озак уйланганнан соң гына төшенәм. Төш юрау дигән нәрсә, мөгаен, шулай буладыр инде... +Менә бүген дә әнием ап-ачык булып төшемә керде. Нәкъ исән вакыттагыча, кәшемир яулыгын ияк астыннан алдырып бәйләгән, мине юлга озатырга әзерләнеп, мич алдында юкалар, чәкчәкләр пешереп йөри. Борчулы йөзен эш арасында гына миңа борды да: "Улым, онытмадыңмы?" — диде. "Нәрсәне, әни?" "Бурычларыңны түләргә",— диде әни. Мин кемгә бурычлы булуымны сорамакчы идем, өлгерә алмый калдым — уянып киттем. Шуннан озак кына төш белән өн арасында уйланып яттым. Ни әйтергә теләде икән миңа әни? Мәрхүмнәр рухына атап һаман хәер биргәләп торам, әни, әти исемнәрен башлап телгә алам югыйсә... +Төшемнең дәвамын күрергә өметләнеп, күзләремне йомам. Әмма йокым ачылган инде. Йөгерек уйларым мине җәһәт кенә туган ягыма — Әлки районының Татар Мулла авылына алып китте. Уй өчен күперсез елгалар да, асфальтсыз юллар да комачау була алмый бит. Уйларым, Хуҗалар тавына, андагы Изгеләр чишмәсенә сәлам бирдереп, мине Зариф урманы авызына китереп төшерде. Уйсулыкка посып кына утырган туган авылым моннан уч төбендәге кебек ап-ачык күренеп тора. Әнә урман кебек бакчасы белән яшелләнеп күренгәне — безнең нигез. Кайчандыр абыйларым белән бергәләшеп салган йортның шифер түбәсе күзгә чалына. Әнә күршедәге йортның морҗасыннан сыек кына төтен тартып утырганы — ат караучы Габделхак әзиләрнеке. Кыш көннәрендә, юллардан машина уза алмаганда, ул мине район үзәгенә кадәр ат белән озаттыра иде. Әнә югары очтагы биек итеп салынган өйдә тракторчы Фәлах абзыйлар яши. Сугыштан соңгы елларда "дизель" дип аталган кибән кадәр зур трактор кайткач, аны башлап Фәлах абзый иярләгән иде. Машина, трактор ише техника яныннан безнең ише малайларны башкалар пыранлатып куган чакта Фәлах абзый яклый, дизель кабинасына күтәреп утыртып, кырларны әйләндерә торган иде... Шәп гәүдәле, Левитанныкына охшаган шәп тавышлы бу абзыйның яшьлеге фронтта, сугыш ялкынында өтелеп калды... +Фәлах абзыйлар ягалый шахтер-зимагур Готфан абыйларның калай түбәле йорты күренә. Юан-юан бүрәнәләрдән салынган (кунакка бер кайтуында Готфан абый салдырып киткән иде) бу матур йортның тәрәзәләре күп еллардан бирле инде кадакланган килеш тора. Шулай бервакыт Готфан абый чемодан тутырып акча төяп кайткан да бер әрҗә аракы алып авылның барлык ирләрен сыйлаган. Аннары сугыш елларында халыкны чыбыркы белән куалап "таякка" эшләткән колхоз рәисе Әслах абзыйны уңлы-суллы яңаклаган. "Нәрсә өчен болай кыланасың, энем?" — дип сораган тегесе. "Хәтерлисеңме, — дигән Готфан абый, — сыер белән сабан сөргәндә, чи калдырасың, малай актыгы! дип, мине, ундүрт яшьлек үсмерне, буразнага сугып егып кыйнаган идең. Шул бурычны түләдем. Хәзер без квиты!.." Шунда карап торган ирләрнең берсе дә Әслахны яклап сүз катмаган, дип сөйләделәр. +Сугыш елларында һәм аннан соң безнең ишле гаилә дә нужаны вә һәртөрле җәбер-золымны аз күрмәде. Әмма бездә кинә тоту юк, үзебезне җәберләүчеләргә "бурычыбызны" Готфан абый кебек итеп "кайтара алмадык". +Хәер, безнең җәфалы тормышыбызның төп сәбәпчесе рәис Әслах кебек бәндәләр генә идемени? Аның бит бөтен системасы халыкка каршы эшли торган заман иде! Шул системаның әмерен үтәмәгәннәрнең үзләрен утлы табага бастыралар иде бит. Әслах булмаса башкасын — аннан да зәһәррәген табарлар иде. +...Хыялымда шулай авылыма кайтып җиткәч, кыркапкадан чыгып киткәнче озатып калган газиз әниемнең гомергә онытылмас моңлы күзләре, хәер-фатихалы ягымлы сүзләре, әтиемнең район үзәгенә кадәр ат белән озата баруы, ак яулыклы күрше кызы, авылдашларым, балачак һәм яшьлек дусларым хәтеремдә яңара... +Басу капкасыннан олы тормышка аяк атлаганнан соң байтак юллар үтелгән икән инде... Әлбәттә, алар шома гына, каршылыксыз гына узылмагандыр. Анда ил белән кичергән бәла-казалар да, кайбер якын дусларның хыянәте дә, шәхси тормыштагы югалту-табышлар да, төрле хата-ялгышлар да, инде төзәтергә соң булган үкенечләр дә — һәммәсе бар. Ни генә димә, яшияши үзеңнең рухи яктан бик күпләргә бурычлы икәнлегеңне, еллар узган саен ул бурычларның һаман арта барганлыгын аңлыйсың... +Замандашларым, балачак һәм яшьлек дусларым, газиз әти-әнием, туганнарым, якташларым турындагы хатирә-хикәятләрем әнә шушы рухи бурычымны кайтару ниятендәге гамәлләремнең берсе буларак та кабул ителсен иде. +Моңсу хатирәләр +Әтиурманы Авылга кайтканда мин иң әүвәл Зариф урманы белән күрешәм. Киткәндә иң соңыннан Зариф урманы белән саубуллашам. Кайтыр юл да, китәр юл да шушы урман аркылы уза. Җил-җиләсле агачлар арасына килеп керүгә, яфраклар кыштырдавында әтием тавышын ишеткәндәй булам. +...Үземне белә-белгәннән бирле минем әти урман каравылчысы булып эшләде. "Мәгыйз абзый ул — урманны да тунатмас, утынсыз да калдырмас",— диләр иде авылдашлар аның турында. "Урман җене кагылгандыр сиңа, шуннан кайтып кергәнең юк. Ялгыз ничек кенә эчең пошмыйдыр урманда",— ди әни дә еш кына. Әти исә нарат сагызыдай саргылт мыегы астыннан елмая гына: +— Урманда кеше ялгыз буламыни?! Урман җанлы бит ул. +Чыннан да, әти урманга җитте исә агачлар белән сөйләшә башлый: +— Иһи-һи, матурым, сугыш зәхмәте сиңа да кагылган икән,— ди ул, корыган имән янына тукталып.— Шыр сөяккә калгансың лабаса. Кышлары зәһәр килде шул, кышлары. Сугыш узган урманнарның хәле сезнекенә караганда да мөшкелрәк булды. Агачлар да солдатлар кебек сугышты фашистка каршы. Күпме партизан туган өе итте урманны... +Әти, агач тамырлары кебек кытыршы бармаклары белән әле бер кәүсәне, әле икенчесен сыйпыйсыйпый, һаман эчкәрәк атлый. Ә минем тизрәк авылга, дуслар белән уйнарга кайтасым килә. Әледән-әле: +— Әти, кайтыйк инде-е,— дип куям. +— Кайтырбыз, улым, сабыр әйлә,— ди әти.— Әниеңнең чәе дә өлгермәгәндер әле. Күрәсеңме, никадәр агач корыган, алар урынына язын яшь үсентеләр утыртырга кирәк булыр. Ир-егет үз гомерендә, ким дигәндә, бер өй салырга, бер булса да агач утыртырга тиеш. +Ниһаять, без кайтыр юлга борылабыз. Урманны чыккач, әти ике көпшәле мылтыктан һавага атып җибәрә. Бу аның әнигә "Без кайтырга чыктык, чәеңне әзерли тор!" дигән шартлы сигналы. +...Кайчандыр бөтен мәктәп белән бергәләп утырткан яшь агачлар инде үсеп җитте. Алар да урманга кушылып шаулыйлар. Без дә җиткән егет булдык. Тик әти генә картайды. Күптән ялга чыгарга вакыты җитсә дә, урманын ташламады ул. Тамырланып китә алмаган үсентеләр урынына яңаларын утыртып, шуларның төпләрен йомшартып йөри бирде. Тагын шунысы бар: өлкәнәйгән саен агачларны кайгыртуы, урманга булган сакчыллыгы һаман арта барды аның. Ул инде утынга да үсеп утырган агачларны кисми, төпсәләр генә кубара башлады. Иртә таңнан балтадыр, ломдыр алып урманга китә. Күлмәге лычма тир белән аркасына ябышканчы төпчек кубара. Яфрак-туфрак белән томаланган булсалар да, аларны тиз таба ул. Кайчандыр шул урында мәгърур гына шаулап утырган имән егетләрен, каен кызларын, усак малайларын яхшы хәтерлидер, күрәсең. Үзе төпчек кубара, үзе иске танышын очраткандай сөйләнә: +— Мынатыраккынасы, сиңа да вакыт җитте, матурым. Картаймыш көнеңдә тагын бер ялкынланып алырга насыйп икән әле... +Инде мин бала вакыттагы кебек әтине ашыктырмыйм, шулай да төпсәләрне арбага төяп, олауны әйбәтләп бәйләгәннән соң да, әтинең һаман ашыкмавын абайлагач, әйтми булдыра алмыйм: +— Кайтырга вакыт түгелме икән, әти? +— Кайтырбыз, улым, кайтырбыз,— ди әти,— бераз сулу алыйк. Урман агай белән дә сөйләшеп туймадым бит әле... +...Инде мин дә урман телен аңларга өйрәнеп киләм бугай. Аның әкрен искән җилдә моңлы гына шаулавы миңа әтием тавышы булып ишетелә. +Тамырлар Без Кадыйр абый белән өлгереп килгән иген басулары буйлап атлыйбыз. Күпме күзәткәнем бар: сәхрәгә чыктымы, аның җилдә каралган йөзе яктырып-балкып китә, иркен кырлар, тургайлы күк чагылган зур коңгырт күзләре тагын да ягымлылана төшә, хәтта ки ул үзе дә янә бер карышка калкуланып-үсеп киткәндәй була. Бөдрә чәчләрен тузгытып искән җил кебек, иген кыры, тургай моңы кебек табигый тота ул үзен биредә. Аның белән ни турында гына гәпләшмик, сүз, ничектер, үзеннән-үзе игеннәр иленә килеп тоташа. Ул, һәр басуга туктала-туктала, уңышның күпме чыгасын күзе белән үлчәп-чамалап ала, теге яки бу сортның үзенчәлеге, холкы-фигыле турында мавыгып сөйли. Үзе, барган уңайга, басу кырыйларында аллы-гөлле булып көязләнеп утырган билчән, сөтле үлән, солыча кебек чүп үләннәрен йолкып-йолкып ыргытырга да өлгерә. +— Болардан бик матур букет ясап булыр иде,— дим мин. +Кадыйр абыйның зур коңгырт күзләре миңа елмаеп-сынап карый. +— Иген арасында чәчәк дигәнең дә чүп үләне генә булып кала шул, энекәш... +Имәнсәр янына җитәрәк ул, ниндидер хикмәт очраткандай тукталып, карашын бер ноктадан аермыйча торды. Аннары иелде дә сак кына йолкып алды. Челән борыны кебек нечкә генә кузаклы торна борчагы иде бу. Агроном абый аны башка чүп үләннәре кебек итеп читкә атмады, кузакларын җыеп, икегә бүлде дә кулларын аркасына яшерде: +— Кайсы кулдагысын аласың?— диде ул, елмаеп. +Нәкъ бала вакыттагы шикелле... +...Без Кадыйр абый белән куышып диярлек үстек. Бәйрәм көннәрендә генә авызга "ару" аш эләгә торган сугыш заманы иде ул. Башка көннәрдә әни ашны һәртөрле үлән яфракларыннан пешерә. Ә бу "витаминнарны" җыеп кайту безгә — ике малайга йөкләнгән. +Иртә таңнан көтүне куып кайтуга әни тегеп биргән капчыкларыбызны алабыз да урманга, Болан сазлыгына юнәләбез. Монда нинди генә нигъмәтләр юк: балтырган дисеңме, какы, дәгел дисеңме, елан көпшәсе, кузгалак дисеңме, зәрдә яки каз тәпие дисеңме — бары да бар. Шулар белән капчыкларны шыплап тутыргач, баеп барган кояшка аркан борылып, кайтыр юлга кузгалабыз. Кадыйр абый алдан атлый, мин — аның артыннан. Капчык авырлыгыннан иелгәнгә мин аның үзен күрмим, бары тик аю табаныдай билсез аяк эзләренә генә карап кайтам. Эзләр алга таба ераклаша бара, ераклаша бара. Капчык бавы тирләгән кулларымнан акрынлап түбән таба шуыша. Урман авызына чыгып җитәбез дигәндә капчык кулдан бөтенләй ычкынып китә. Мин, гарьләнеп-үҗәтләнеп, аны кабат күтәрмәкче булам, ләкин никадәр генә азаплансам да, капчыкның яңадан минем арык җилкәләремә менәсе килми. Мин, еларга җитешеп, ачудан капчыкны типкәлим. +Кадыйр абый туктый, тирләгән маңгаен күлмәк җиңе белән сөрткәләп миңа карый: +— Нәрсә, чыгымчылыймыни? Шулай, үлән ашы ул барганда гына алып барам, кайтканда миңа ышанмагыз, дип әйтә ди шул, энекәш. Ярый, борыныңны салма, хәзер тыңлатабыз аны. +Ул ике капчыкның авызын юкә кабыгы белән тоташтырып бәйли дә үз җилкәсенә атландыра. +— Киттек! +Булдыксызлыгыма кәефем кырыла, авыз салына, гаебемне аклыйсым, Кадыйр абыйга ничек тә ярдәмләшәсем килә. Теләк кенә булсын, җае табыла дигәндәй, юл читләрендә сузаеп утырган торна борчакларын җыя башлыйм. Вак кына әчкелтем борчакларны кузакларыннан бөрчим дә Кадыйр абыйның авызына каптырам, бөрчим дә каптырам. +— Молодец, энекәш, атны шулай чыбыркы белән түгел, солы белән куарга кирәк аны!— Бу сүзләр мине тагын да дәртләндереп-канатландырып җибәрә. +Борчак белән мавыгып, ындыр артына кайтып җитүебезне сизми дә калабыз. Шул көннән башлап мин торна борчагын алдан ук хәстәрләп бара торган булдым. +— Әйдә, сугыштан кайткан төшенә әтигә дә торна борчагы җыеп куябыз! +Бу тәкъдим икебезгә дә бик ошады. Инде җыелган борчакны өчкә бүлә башладык. Ике өлешен үзебез тәмләп ашыйбыз, бер өлешен әтигә дип яшереп куябыз. +...Соңыннан, әти фронттан кайткач, үзен торна борчагы белән сыйлавыбыз турында кеткелдәп көлә-көлә искә ала торган булды... +...Солдат хезмәтеннән соң Кадыйр абый туп-туры авыл хуҗалыгы институтына кайтып керде. Авыз тутырып "ару ипи" каба алмый үскән авыл малаеның бу адымына берәү дә гаҗәпләнмәде. Сугыш елларында күбесенчә кысыр калып, чүп үләннәре баскан туган туфракта һәммә кешегә җитәрлек икмәк үстерергә хыяллануы табигый хәл иде. +— Кыргый үсемлекләрнең генетик мөмкинлеге гаять зур.— Кадыйр абыйның күкрәктән чыккан ягымлы тавышы мине яңадан бүгенгегә, рәшә уйнап торган кырга кайтарды.— Утыйсың, йолкасың, гербицид белән агулыйсың — барыбер үсәргә җаен таба, шайтан. +Кадыйр абый туфрак галимнәренең, башлыча Нобель премиясе лауреаты Норман Борлаугның бу өлкәдәге гаҗәеп эшләре турында сөйли. Галимнәрнең әйтүенчә, чүп үләннәрнең культуралы үсемлекләр өчен зарары гына түгел, файдалы яклары да бар икән ләбаса. Каршылыклы бу дөнья дигәнең... +Агроном абый, минераль ашламаларга күчеп, аларны сакларга биналар җитенкерәмәүдән, шул сәбәпле никадәр кыйммәтле-туклыклы матдәләрнең ачык һавада исраф булып юкка чыгуыннан зарланып ала да янә кулындагы торна борчагына кайта: +— Тамырга ашлама кирәк, ләкин ашламаны суырып алыр өчен тамырның да нык булуы мөһим,— ди ул, торна борчагының тырпаеп торган калын тамырларын аралаштыргалап.— Әйтик, менә шушы кыргыйларның тамыр көчен ипекәйгә күчерәсе иде. Тамырда бит хикмәт... +"Әйе, хикмәт тамырда шул",— дип кабатладым мин, үзебезнең нәсел-тамырларыбыз шәҗәрәсенең игенчеләргә тоташкан булуын уйлап. +Ачы какылар Туган авылыма кайткан саен мин зират яныннан урап килмичә калмыйм. Бу изге урынга аяк басуга күңелне чиксез бер дулкынлану хисе биләп ала, ниндидер сәмави бер моң сара. Кайчандыр шул тирәгә, түбән очка, болын ягыннан көтү каршыларга төшүләр, көтү кайтканны көткән арада зиратка какы җыярга сугылган чаклар хәтердә яңара. Менә әле дә карт тирәкләр, мине таныгандай, талгын җилдә шыбырдашалар. Ә шул тирәкләрнең ябалдашына оя корган каргалар да, нәкъ балачактагы сыман: +— Кар, кар, ка-ар! Кар, ка-ар!— дип сәламлиләр. Әнә кемдер иске бер кабернең тузган рәшәткәсен алыштырып маташа. Якынрак киләм. Күршем Гомәр ләбаса. Агроном Гомәр. Янында чем кара күзле, йомры башлы малай да бар. +— Бу — күрше абыең булыр,— диде Гомәр, аңа мөрәҗәгать итеп.— Хәтерләмисеңмени? Узган ел конфет алып кайткан иде бит үзеңә. +Бераз дәшми торганнан соң малае: +— Бабайны да сурәтеннән генә күреп беләм ич мин, әти,— дип куйды. Аның тоныграк күкрәк тавышы миңа бик тә таныш, бик тә үз тоелды. Әйе, Гомәрнең дә балачакта сөйләшүе нәкъ шундый иде. Аның шушы зиратта: "Әти-и, мин монда-а..." дип еламсырап әйткән тавышы яңгырап киткәндәй булды. +...Күрше Галим абый сугыштан яраланып кайткан иде. Янында чибәр генә бер апа да бар. "Шәфкать туташы икән. Галимне әҗәл тырнагыннан шул гына алып калган икән, инде өйләнешкәннәр..." — дип сөйләделәр авылда. Тиздән аларның улы — Гомәр туды. Ләкин яшәү белән үлем янәшәдә генә йөргән икән. Улының: "Әттә!" — дип теле ачылуын да ишетә алмыйча, иске яралары ачылып, Галим абый вафат булды. +Үзеннән берничә яшькә олырак булсам да, Гомәр күбрәк минем белән уйнап үсте. Хәер, бик күп уйнарга да туры килмәде безгә. Буразнада абынып егылмаслык булып җирдән калкуга әниләрнең кул арасына керә башладык. Безнең иң зур эш — иртән көтү куып, кичен терлекләрне каршы алу иде. Юл уңаенда киртә арасыннан кысыла-кысыла зиратка керәбез, "бисмилла"бызны әйтә-әйтә, какы җыеп чыгабыз. Тамак тәмугка кертә, диләр бит... +Шунысы гаҗәп, зиратка кердекме, Гомәребез агачлар арасына кереп китә дә гаип була, югала. Аннары, ничек кинәт югалган булса, шулай искәрмәстән килеп безгә кушыла. Үзенең кулында какысы да бик аз, күзләре дә кызарган шикелле. +— Җыйган берен ашап барасың инде әллә?— дип сорыйм. +— Әйе. +— Ә күзләрең нишләп кызарды? +— Какы ачысыннан. +Көннәрдән бер көнне без сиздермичә генә аның артыннан сагалап бардык. Гомәр зиратның аргы башындагы кызыл йолдызлы чардуган каршына килеп тезләнде. Әтисенең истәлеккә калган, кояшта уңып беткән пилоткасын, башыннан салып, кулына тотты. +Бу якка искән җил белән аның: +— Әти, мин монда-а... мин быел укырга керәм... Әни әйтте... Әти-әти... — дигән өзек-өзек сүзләре ишетелде. +Без, яшеренгән урыннарыбыздан чыгып, Гомәр янына килдек. Үзен зурлар кебек тотарга яратучы Әнвәр әйтеп куйды: +— Нишлисең бит, малай, үлгән артыннан үлеп булмый. Үлгәннәр дә кире кайталмый. +— Дөрес түгел, минем әти кайтачак! — диде Гомәр, яшенә буылып.— Әни беләме, әллә синме? +— Әле хет синең әтиең авылга кайтып җитә алды... Минем әтинең кабере дә билгесез... +Без, юатырга тырышып, Гомәргә үзебезнең какыларыбызны бирдек. Ул бер сабакны кабарга дип авызына китергәндә какыга күз яше тәгәрәп төште. Малай какыларны кире сузды: +— Ачы...— диде. +Күршем рәшәткә куйган арада без әнә шуларны искә алып хатирәләргә бирелдек. +— Ә шулай да, әти кайтачак дип дөрес сукалаганмын бит,— диде Гомәр, зур учлары белән улының кара бөдрә чәченнән сөеп.— Менә Ирек улымны гел дә бабасы кебек диләр... +— Ә какы ачы дип дөрес әйтмәгәнсең, әти,— диде малай.— Какы бер дә ачы түгел, какы бик тәмле. +Без Гомәр белән гаҗәпләнеп бер-беребезгә карашып куйдык. Әтисе әйтте: +— Без ашаганнары ачы иде шул, улым. Сезгә андый ачыны татырга язмасын инде берүк! — диде. +Сутәме Авылдан хат килде. "Абый, кышкы каникулда барып чыгарга уйлыйм. Сезгә берәр әйбер алып киләсе түгелме? Бал, бәрәңге, ит-мазар кирәктер, бәлки..." — дип язган Салих энекәш. +Мин уйга калдым. Йомышым юк түгел. Авылдан китертергә ниятләп, нык сагынган-тансыклаган әйберем бар минем. Тик ул энекәш язганнарның берсе дә түгел. Бәлки, энекәшкә сәер булып та тоелыр. Чөнки мин тансыклаганы шәһәрдә дә дефицит түгел — торбадан фатирыма шаулап килеп тора. Кранны гына борасы. Әйе, әйе — су. Идел янында да суга сусыйсың икән шул. Хәлбуки, мин тансыклаган су гади генә түгел, ә туган авылым суы! Үзебезнең ындыр артында кайчандыр әти белән икәү тапкан чишмә суы... +Бүгенгедәй хәтеремдә: әтинең сугыштан, Бөек Ватан сугышыннан кайткан елы иде. Солдат итеге белән нык-нык басып бәрәңге бакчасы казый. Бәләкәй генә көрәгем белән мин дә әтигә булышкан булып йөрим. Яз исе, дымлы туфрак исе, яшь бөреләр исе борынны кытыклый. Рәхәт. +Бервакыт әти мине үз янына чакыра. +— Күрәмсең, улым? — ди. +Карасам, көрәк эзеннән мөлдерәп чыккан су буразна буйлап эз салырга азапланып ята. Мин көрәгем белән туфрак сибеп караган идем, шундук яңадан бәреп чыкты. +Әти: +— Чишмәне томаларга ярамый, улым, гөнаһ була! — диде дә учларын төкерекләп су чыккан урынны казый, тирәнәйтә башлады. Көрәк сабының яртысы күмелерлек булгач, су яхшы ук тибә башлады. Шуннан соң әти аны янәшә генә агып яткан инешкә борып төшерде. Чишмә суы, үзенә бертөрле тавыш белән челтерәп, зур суга кушылды. Гүяки ул үзенә юл сапканга шатлана, безгә рәхмәт әйтә иде. +Икенче көнне әти чишмәгә каен бура төшерде. Ян-якларына түгәрәкләп тал утыртты. Ялга туктаган арада сугыш хатирәләрен дә сөйләп алды. +Әти сугышта артиллерист булган. Дөресрәге, туп тартып йөрүче атларны караган. +— Дошман — елан, үзе чигенгәндә еш кына суларны да агулап калдыра иде,— дип сөйли әти.— Шунлыктан атларыма суны буралы чишмә, коелардан алмыйча, яңа гына төшкән снаряд чокырларыннан эчертә идем. Җир, улым, безнең халык күңеле кебек бит ул, аз гына кагылдыңмы, чишмә булып ургый. Дошман гына агулап бетермәле түгел аны. Әйе!.. Үзебезгә дә шул яңа чишмәләрдән су алып чәй куя идек... +Кичен әти чәйне яңа чишмә суыннан кайнатырга кушты. Самавырны Кенигсбергтан алып кайткан иде. Янбызына дистәләгән медаль төшерелгән Тула самавыры. Фашистларның да чәй эчеп карыйсы килгән, күрәсең, бездән талап алып киткән булганнар. Әти чәй яратканга аны калдырмаган, үзе белән алган, тик самавырның юлда борынын гына югалткан. Әти аңа яңа борын куйды. Солдат самавыры, күпне күрсә дә, гамәлгә яраклы иде. +Әти, беренче чәшкәне агызып "каплап" куюга, самавыр җизе төсендәге мыекларын сыпыргалап: +— Булган бу, әкәмәт! — дип куйды.— Кәүсәр чишмәсеннән бер дә кайтыш түгел икән ләбаса. +Шул көннән башлап әти самавырны үзебезнең чишмә суыннан гына куйдыра торган булды. Күршедә генә кое да бар югыйсә. Суы да көмеш кебек чип-чиста, алып чыгу да җиңелрәк. Үзебезнең чишмәдән китергәндә тау менеп, тау төшәсе бар. Ә бу эш минем өстә... +Кайвакыт суны күрше коедан алам да чишмәдән китердем дип хәйләлим. Буламы соң! Әти иренен тидерү белән үк сизеп ала. +— Нинди судан куйдыгыз самавырны? — дип сорый. +— Чишмә суы белән,— ди әни, мин әйткәнчә. +— Кил әле, эчеп кара әле. +Әни татып карый да: +— Әллә инде тагын. Сукыр тавыкка бар да ярма. Су — су инде, — ди. +Әти җиз мыегын учы белән сыпыргалый: +— Мин үзебезнең чишмә суын дөньядагы бернинди су белән буташтырмыйм да, алыштырмыйм да. Ә сез, әкәмәтләр, тәмен дә аермыйсыз...— дип куя. Аннары, чәшкәсен читкә этәреп, ачусыз гына әйтә: +— Малай, тагын бер мәртәбә алдашсаң, матри,— ди. +"Су булгач, барыбер түгелме икәнни. Әти аның тәмен ничек аера икән?" дип шакката идем. +Инде хәзер төшендем. Үзем дә су тәменә сизгерләнә барам. Туган җир суы башка сулардан аермалы була икән шул. Чит җирләрдә йөреп, туган ягын өзелеп сагыну сусавын кичергән кеше генә тоядыр аның чын тәмен... +"Кибән башы" Кешеләр күп уза биредән, әмма чүплек савыты янында, тәмәке төпчекләре арасында тилмереп яткан "кибән башы"на илтифат итүче юк. Инде мин дә узып киткән идем. Шулай да нидер исемә төшкәндәй тукталдым, акрын гына кире борылып килдем. Ипи телеменең кабылган урыны, авыз шикелле булып, миңа нидер әйтте кебек. "Оныттың дамыни?! Хәер, хәтерләмәсәң дә, гаеп итеп булмый. Ул вакытта сабый гына идең шул әле син..." — Ипи телеме миңа гүя шулай эндәште. +...Онытып буламыни ул көннәрне?.. +Безгә бик күп кеше җыйналган иде. Менә ишекне киң ачып, өйгә бер өер салкын ияртеп, әти кайтып керде. Керде дә мине көчле кулларына алып күкрәгенә кысты. Аның җиз мыеклары битемә орынды, муенымны кытыклады. Тик мин башка вакыттагыча көлә алмадым — әтинең кызарган күзләрендә яшь тамчысы елтырый иде... +Әни өстәлгә мичтән яңа алынган түм-түгәрәк ипи китереп куйды. Әти "кибән башы"н кисеп алды да, читеннән тешләп, калганын әнигә бирде. Әтинең нигә шулай эшләгәнен мин соңыннан гына белдем. +— Ипи телеме аны ашый башлаган кешенең исән-сау әйләнеп кайтуын тели, улым. Адәм баласын ризыгы тартып кайтара,— диде әни. +Шуннан без әтине сагынган-юксынган саен сандыктагы кадерле икмәкне алып карый, караган саен әтине ныграк сагына торган булдык. Әти булмагач, ничектер өй дә салкын, ашта тәмле түгел кебек иде. Ашка кычыткан, балтырган кебек нәрсәләр кушылды. Хуш исле арыш ипиен черек бәрәңге кәлҗемәсе алыштырды. Инде теге "кибән башы"на караган саен, әтине генә түгел, авыз тутырып тәмле ипи ашаган бәхетле көннәрне дә сагынабыз, авызга ирексездән сулар килә иде. Эх, бер генә кабып карарга! Юк, ярамый. Мин ашамыйча да түзәрмен, тик әти генә исән-сау әйләнеп кайтсын! +Шулай да "кибән башы"н бер көнне чак кына ашамый калдым бит, әй. Авырып тора идем. Кичкә таба төшләнә-саташа башлаганмын. Имеш, әни мич тутырып ипи пешергән. Өйгә тәмле булып яңа пешкән ипи исе таралган. Әни зур гына бер телем кисеп миңа суза: +— Аша, улым, аша,— ди. +Күзләремне ачсам, чыннан да, әни минем кулыма ипи тоттырып маташа иде. Әлеге "кибән башы"н. +— Аша, улым, әтиең болай да исән-имин кайтыр, Алла боерса, аша. Сугыш туктагачтын, моннан да тәмлерәк ипиләр пешерербез әле,— ди әни, үзе яшьле күзләрен миннән читкә яшерә. +Мин хәлсез кулларым белән ипи кыерчыгын күкрәгемә кыстым. Шул килеш кабат изрәп киткәнмен. Уянып, күзләремне ачсам, өйгә кояш нуры тулган. Баш авырту да, күңел болгану да беткән кебек. Күкрәгемдә нинди каты нәрсә бар дисәм, "кибән башы" икән. Ярый әле ашамаганмын дип сөенүемнең чиге булмады. +...Сугыш бетте. Әти яраланган килеш булса да әйләнеп кайтты. Ул алып кайткан "куян калачы" белән мавыгып, сандыктагы кисәк турында чүт кенә онытып җибәрмәгәнмен. Сандыкны ачып, "кибән башы"н алдым да әтигә суздым. +— Әти, ипекәйнең кешене сугыштан исән-сау алып кайтуы дөресме? —дип сорадым мин. +Әти, "кибән башы"н тамырлары бүртеп торган кулына алып, учы белән сыйпый-сыйпый бераз уйланып торды да әйтте: +— Дөрес, улым, хак әйтелгән сүз ул,— диде.— Гитлер мәлгуньне җиңәргә булышучы да, безне сугыш мәхшәреннән саклап алып чыгучы да шушы — туган як ипекәе булды... +...Уйларымнан айнып, чүплек савыты янында аунап яткан ипи телеменә карадым. Ул да үзен ташлап калдыручының яңадан кадерләп кулына алганын көтәдер шикелле тоелды миңа. "Әгәр, балам, син кайтмасаң..." +Әнием Сәрмәдия Зариф кызының +Якты рухына багышлыйм. Тәпи йөреп киткән көннәреннән алып соңгы сәфәренәчә адәм баласын изге дога — ата-ана догасы озата бара. Шул дога кешене тормыш карурманнарында адаштырмый, төрле бәла-казалардан исәнимин алып чыга, һәртөрле уңышларга рухландыра. +Сугыштан соңгы авыр елларда аякка чабата киеп, күрше авылга мәктәпкә чыгып киткәндә дә, яшем җитеп, солдатта хезмәт иткәндә дә, соңыннан Казан университетында гыйлем эстәгәндә дә, аннары гәзит-журнал редакцияләрендә эшләү елларымда да әти-әниемнең хәер-догасы таяныч булды миңа. Хәзер дә шулай... +"Ата-ана догасын алып калырга кирәк..." дигән сүзнең асыл мәгънәсен яши-яши аңлыйсың икән ул. Ул доганы алуның никадәр җаваплы вә кыенлыгын төшенәсең икән. "Әх, әти-әни сүзен нишләп колак яныннан гына шудырып җибәрдем икән? Акыллы киңәшләрен ник кенә хәтеремә салып куймадым икән? Газиз кешеләремнең кадерен үзләре исән чакта нигә белеп җиткермәдем икән соң?!" — дип, үкенеч утларында янарлык булмасын иде ул... +Ә туган илеңнең, туган халкыңның догасын алу аннан да кыенрак. Моның өчен гомерең дә җитмәс шикелле... +Әни безне гомер буе юлга озатты, солдатка озатты. Башта ул әтине Бөек Ватан сугышына озатып җибәрде. Аннары Зур абыебыз — Нургазиз абый комбайнын күрше Нурҗиһан апага тапшырды да фронтка чыгып китте. Аларга әни бик күп шигъри хатлар яздырта иде. Кызганыч, ул хатлар сакланмаган, тик шунысы хәтердә: аларның һәркайсында Гитлер мәлгуньне җиңеп, исән-сау кайтсагыз иде, дигән изге теләкләр күп булды. Тирә-күрше, дус-иш, авылдашлар да үзләренең сугыштагы сөекле кешеләренә "шигырь чыгарып бирүен" үтенеп, безнең әни янына киләләр, әни исә ялындырмый, чәй кайнап чыккан арада алар теләгәнне рифмага салып әйтеп тә бирә иде... +Сугыш бетеп, әти белән Зур абыйның яраланып булса да исән кайтулары сөенечен кичерүгә, әни берәм-берәм башка абыйларны солдатка озату хәстәрен күрә башлады. Каюм абый китте дә авиациядә офицер хезмәтендә торып калды. Аның артыннан Кадыйр абыйны озаттык. Ул, өч ел солдат хезмәтен тутырып, Казанга укырга кайтты. Аларга да шигырь белән бик күп хатлар язылды. +Ниһаять, миңа — төпчек малайга чират җитте... Мин әни яздырган шигырьләрне җыеп бардым. Чөнки дөньяның ачысын-төчесен шактый татыган әни соңгы елларда нык картайган, шунлыктан мин аның үзен дә, ул яздырган кадерле шигырьләрне дә югалтудан курыктым... +Һәм менә еллар үткәч, ул шигъри хатларны кабат-кабат кулыма алам, аларны укыган саен әлегәчә күрелмәгән яңа мәгънәләрен тапкандай булам, яңа хисләр кичерәм. +Җилләр исә... +Җил каксын дип, +Киртәгә элдем керемне. +Җырга салып сиңа язам +Эчемдәге серемне. +Көлә-көлә утырдың, +Улым, син машинага. +Киткән юлларыңа карап, +Күзләремнән яшь тама. +Төрлегез төрле яры +Таралдыгыз, улларым. +Шул улларым уйлый-уйлый, +Адашамын юлларым. +Төпчек улым, син дә киткәч, +Кызык бетте яшәүдән. +Нинди хәбәр килер диеп, +Хатлар көтәм Мәскәүдән. +Бу шигъри юлларын әни миңа Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән чагымда яздыртып җибәргән иде. Еллар узудан сары яфракларга охшап калган бу хатлардан миңа әниемнең моңсу йөзе, җанымны җылытучы нурлы күзләре карый сыман. Сагыну-сагыш тулы бу караш, бу шигырьләр солдат гимнастеркасы кигән яшьлегемне хәтердә яңарталар, мине якты дөньяга тудырган, изге күкрәк сөтен имезеп, өзелеп-колкынып, зур өметләр баглап үстергән газиз кешемә түләнмичә калган биниһая бурычым турында искә төшерәләр, йөрәкне үкенү-сагышлар кыса... +Көлә-көлә утырдың, +Улым, син машинага... +Әни-әни... Син бит үзең миңа: "Улым, аерылышканда елама. Елаганда кеше ямьсезләнә. Сер бирмә! Мин дә сине озаткач кына, артбакчага төшеп, синең киткән юлларыңа карый-карый иркенләп бер яшь түгәрмен..." — дигән идең. +Артыбызда ярлар биек, +Биек булса да су ташый. +Минем йөрәгемне, улым, +Сагыш утлары ашый. +Кошлар сайраганда елыйм +Күңелләрем тулганга. +Бигрәк тә сине сагынам +Төпчек улым булганга. +Шушындый кыска-кыска шигырьләрне әни каядыр, хат азагына гына яздырып куйган була. Башта: "Сезки данлыклы Совет Армиясе сафларында тырышып хезмәт итүче углыма, безки әнкәеңнән һавадагы кошлар, судагы балыклар санынча күптин-күп сәламнәремне иртән искән йомшак җилләр аша җибәреп, хәер-догаларымны кылып калдым..." — дип, чәчәкләп-чуклап сәламнәрен әйтә. Аннары авыл хәлләре, үз тормышларына күчә. Бик тәфсилләп хезмәтем турында сораша һәм хатны җыр белән төгәлли. Боларны укыганда әнинең почмак (безнең якта аш әзерләү бүлмәсен шулай атыйлар) белән түр арасында эшләрен башкарып йөри-йөри энекәштән (Зур абый малаеннан) хат яздыруы күз алдыма килә. Әнә аның уйчан йөзе илһамланып-нурланып киткән, үзе әледән-әле: "Яздыңмы? Булдымы? Сүземне төшереп калдырмадыңмы?" — дип сораштыргалап куя. Соңыннан хатны кычкырып укып күрсәтергә куша. Укылгач, авызын кәшемир яулык чите белән каплап көлә: +— Баш-аяк боткасы булган лабаса бу... Йә, ярар, килешмәгән җирләрен үзе килештереп укыр әле... Менә бу шигырьне дә язып куй: +Өстемдәге күлмәгемне +Ничек киеп туздырыйм? +Минуты — ай, сәгате — ел,— +Ничек кенә уздырыйм?! +Бала дисең, бала дисең,— +Балдан татлы була икән. +Балалар таралып беткәч, +Баш дивана була икән. +Каеннар яфрагын коя, +Көз җиткәнен сизенә. +Ризыкларың монда булып, +Кайтсаң иде нигезгә. +Шушындый эш арасында гына яздырып җибәргән шигъри юлларыңның солдат улыңа рухи көчдәрман бирүен, ил-көн, авылдашларым каршында, сезнең каршыгызда йөзем ак булсын өчен тырышып хезмәт итәргә дәрт бирүен белдеңме икән син, әни? Халык җырлары, мөнәҗәт рухы, Кандалый кебек борынгы шагыйрьләр рухы сизелеп торган бу шигырьләреңне без якташ егетләр белән бергәләшеп укый идек. Хәтта аларны рус, украин егетләре дә тәрҗемә иттереп тыңлыйлар иде... "Синең әниең дә нәкъ безнең әни кебек икән..."— диләр иде. +Минем улым кайда? — диеп, +Кыр казларыннан сорадым. +Кыр казлары кыйгылдашкач, +Бер утырып еладым. +Бу гомерләрнең үтүе, +Җыйган малның бетүе. +Бер ай микән, бер ел микән +Бер көнемнең үтүе. +Җәй дә яшел бу нарат, +Кыш та яшел бу нарат. +Яннарыңа барыр идем +Тормаенча бер сәгать... +Әнинең бу хатына җавабымны мин дә шигырь белән язганмын. Күрәсең, әнинең шигърияте мине дә шундый ук дулкынга көйләгәндер. Дөньяда гел шулай бит: изгелек — изгелекне, явызлык — явызлыкны, ышанмау — ышанмауны, ышаныч — ышанычны, мәхәббәт — мәхәббәтне, шигърият — шигъриятне тудыра... Еллар узгач, үз хисләреңә читтән карау да кызыклы икән. +Әни, синең җырларыңны +Күңелемә беркетәм. +Киңәшеңне истә тотып, +Тырышып хезмәт итәм. +Командирым рәхмәт әйтә, +Иптәшләр дә ярата. +Рәхмәтемне ничек кенә +Әйтим сиңа карата? +Әни, артбакчага төшсәң,— +Анда ике каен бар, +Ана белән бала кебек +Үскәннәр бер тамырдан. +Авылымда чакта шушы +Каеннарга сөялеп, +Киләчәкне уйлый идем +Еракларга төбәлеп. +Каеннар пышылдый иде +Яфраклары белән: +"Син киткәч, әниең калыр +Хәсрәтләре белән..." +Сәламемне җиткер, әни, +Дусларга — каеннарга. +Ил сагында тора улың,— +Бирешмә кайгыларга... +Әнинең җавап хатыннан: +Кош, балаларын очыргач, +Сайрап кала ояда. +Балалар янда булмагач, +Ни кызык бар дөньяда? +Улым, сиңа хат яздырам +Эчкенәем пошканга. +Килеп җитәр матур язлар, +Моңлы сайрар кошлар да. +Пар каенның ботагына +Элеп куйдым шәлемне. +Эчем яна, тышым көя, +Белүче юк хәлемне. +Көннәремне уздырамын, +Авыр уза төннәрем. +Син кайтырсың — мин булмам дип, +Куркадыр күңелләрем. +Әйе, әнинең исәнлеге шәптән түгел икәнен белә идем. Ул тормыш агачында сары яфрак кебек эләгеп кенә тора иде. Сугыш елларындагы ачлы-туклы тормыш, чамасыз авыр хезмәт, итәк тулы бала-чага хәсрәте аның саулыгын бик нык какшаткан иде. Шуны белә торып та, үземә ял биргәннән соң туган авылыма кайтуны ике айга сузып, кичектереп килүемне хәзер берничек тә аклый алмыйм. Ел ярымнан соң, тантаналы бер җыелышта әйбәт хезмәтем өчен миңа да кыска вакытлы ял бирелүен игълан иткәч, үз колакларыма үзем ышанмый тордым, шатлыгымның чиге булмады. +Ләкин мин кайтуны суздым. Ни өчен? Янәсе, кышын юллар авыр. Буран булып, самолетлар да очмаса, кадерле-санаулы вакытлар юлда узар дип уйладым. Моңарчы бит минем Әлкигә кайтып караганым юк иде. Әмма абыйларның кыш көне кайткан вакытларында юл азабы — гүр газабы, дип зарланганнары, әтинең дә: "Матур вакытларда — язын яки җәй көннәрендә кайту яхшы... Яман сыер гына ярда бозаулый..." дигәне хәтердә иде. Монысы бер. Икенчедән, җәйгә таба өс-баш та чибәррәк күренә. Бушлат яки шинель өстерәп йөрисе юк. Өстә — мундир, башта — фуражка. Офицердан бер дә ким түгел. Әле бит бергә мәктәптә укып, дуслашып йөргән, чигүле кулъяулыклар биреп озатып калган кызлар да бар авылда. Арада берсе — күк шикелле зәңгәр күзлесе, сине генә яратам, бәгърем, дигәне дә бар... Тик соңгы вакытларда нишләптер хатлары килми башлады әле аның. Көтеп-көтеп тә хат-хәбәре булмагач, тагын яздым. Тагын җавап юк. Җырда әйтелгәнчә, аерылып тору белән күңел сүрелә микәнни?.. +Кайткач-кайткач матур булып кайтырга кирәк авылга. Шуңа күрә дә мин ашыкмаска, ничек кенә булса да язны көтәргә булдым. Бу уема командирларым да каршы килмәде, старшина хәтта хуплады да. Солдат дуслар гына: "Ничек җаның түзә кайтып китмичә?" — дип гаҗәпләнделәр. +Ә ничек түзгәнемне мин үзем генә беләм. Әни әйтмешли, минуты — ай, сәгате ел булгандыр. +Бу вакытлардагы халәтемне, нинди каршылыклы тойгылар уртасында калуымны әни сизеп торган диярсең, мондый шигырьләр җибәргән: +Эч пошканнан бер эш диеп, +Утырып чәчем тарыймын. +Тәрәзәдән солдат күрсәм, +Сиңа охшатып карыймын. +Иптәшләрең арасында, +Улым, яхшы йөрсәнә. +Минем саргайган йөземне, +Улым, кайтып күрсәнә. +Хатның азагында әни болай дип өстәгән: "Улым, җибәрсәләр, кайт кына. Үзем исән чакта сине кунак итәрлек хөрмәт табармын. Бик сагындым. Бер күрүе — бер гомер..." +Ана йөрәге сизмиме соң?! +Кайтырга! Тизрәк юлга чыгарга кирәк! +Чираттагы дежур смена тәмамлануга ял итеп тә тормастан, командирыбыз — өлкән лейтенант Славуновка мөрәҗәгать иттем. Ихлас табигатьле, гадел кеше, ял сәгатьләрендә гармунда уйнарга яратучы бу офицерны мин үз абыйларымның берсенә охшата идем. Шуны сизде микән әллә, ул да миңа ничектер башкалардан аерыбрак, җылырак итеп карый иде төсле. Мине тыңлагач, аның какча йөзенә елмаю нурлары чыкты: +— Мин инде заявка биреп куйган идем,— диде ул.— Ике көннән китәрсең. +Иңнәремә канатлар үстемени?! Буш вакытта каптеркага кереп парад киемнәремне шәпләп үтүкләп куйдым. Итекләремне көзгедәй ялтыраттым, мундирга ап-ак яка тегеп, йолдызлы сәдәпләрен гуталинлап чистарттым... Инде ялларын алдан файдаланган егетләр миңа кызыгып карыйлар иде. +...Авылга кайтып җитүемне мин көндәлек дәфтәремә болай дип теркәгәнмен: +"Мәскәүдән Казанга поезд белән, Казаннан Чистайга пароходка утырып, Чистайдан Базарлы Матакка юлда очраган йөк машинасына, Матактан үзебезнең Татар Мулла авылына атка утырып кайтып җиттем. Юлда байтак гомер узды. Җәяү чыгып йөгерердәй минутлар күп булды". +Авыл бераз үзгәргән, такта башлы өйләр күренгәли. Тупыллар үсеп утырган албакчабыз каршына җиткәч, арбадан сикереп төштем. Карыйм, капка төбендә әни басып тора. Нәкъ элеккечә, өстенә фуфайка, башына бүрек кигән. Капкадан кереп китәргә теләгән дә нидер тоткарлаган сыман тукталып калган, ахры. "Әни!" — дип, җиңенә кагылгач борылып карады да мине күреп чак кына егылып китмәде, бичара. Кочаклап алдым үзен. Ул күкрәгемә сыенды да: "Улым..." — дип кенә әйтә алды. Аннары гына: +— Әйдә, улым, чәй кайнаган... — диде. — Без сине көттек... +— Мин бит кайтасымны хәбәр итмәгән идем, әни, каян белдегез? +Әни көлде. +— Без сине көн саен көттек. Самавыр кайный башлагач та әтиең гел син кайтуга юрый. "Әнә самавыр да Шамилегез кайта, Шамилегез кайта! дип әйтә",— ди. +Ул арада, өй ишеген киң ачып, зур резин итекләре белән лап-лоп атлап, әти үзе дә килеп чыкты. Җиз сакал-мыекларында ак төкләр күбәйгән икән. Башында — эшләпәсе, үзе күлмәкчән. Әти белән — карт солдат белән дә кочаклашып күрештек. +— Саумы, солдат! — диде ул, минем өс-башымны күздән кичереп.— Мәскәүне әйбәт саклыйсызмы? Әйбәт сакларга кирәк. Без фашистлардан саклап калдык аны, инде сезнең чират... +Бергәләп утырып, нәкъ элеккечә итеп, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтек. Юк, элеккечә дип әйтү дөрес үк булмас. Элеккегә караганда күп тапкыр җылырак, якынрак, мәгънәлерәк иде безнең бу табын... +Кичен клубтан кайтуыма почмактагы киштәдә нәкъ элеккечә, өстен ак ашъяулык белән ябып, әни яңа сауган сөт калдырган иде... +Бер күрешү, чыннан да, үзе бер гомер икән шул. Шушы ун көнлек ял вакытында авылдашларым белән очрашуларым, мин солдат хезмәтендә вакытта күңелем тарткан кызның башка берәүне үз итүеннән алган йөрәк ярасының өзелеп әрнүләре дә, авыл комсомоллары җыелышында мине зурлап президиумга чакырып алулары, мәктәптә укытучыларым белән күрешеп чыгуым...— һәммәсе күңелемә җуелмаслык булып уелган. Арада минем өчен иң авыры — сөйгәнемне югалту иде, билгеле. +Зәңгәр күзләр алдый, дигән сүз хактыр, күрәсең... Зәңгәр күзле Рәзинә турындагы уйлар мине кабат үткәннәргә алып китә. Хыялдагы "төсле телевизор" экранында өзек-өзек хатирәләр чагыла башлый. +...Әнә яланаяклы бәләкәй Рәзинә югары оч чишмәсеннән судан кайтып килә. Ябык иңнәрендә көянтәгә аскан бизәкле чиләкләре чайкала. Без, малайлар, яшел каз үләне өстенә сузылып, карта уйнап ятабыз. +— Кара, кара, әллә кем булган, исәнләшми дә узып бара! — ди озын буйлы булганы өчен "Әләкси" кушаматлы Радик.— Әйдәгез, малайлар, шуның чиләгенә туфрак салабыз. Үлчәп кайтсын әле тагын бер кат су юлын. Йә, кем булдыра, кайсыгыз батыр? +Күрше Миңнулла кузгала башлаган иде, Радик сөякчел бармакларын аның иңенә басты. +— Синең булдырганыңны беләм, әнә Шамил күрсәтсен үзенең кем икәнен. Йә-йә, әллә шүрләп калдыңмы, ә? +Кемнең инде үз ишләре арасында куркак булып күренәсе килсен? Акрын гына кузгалып, Рәзинәнең артына төшәм һәм юлдан тузан учлап, мөлдерәмә чиләгенә салам. Рәзинә зәңгәр ут шикелле күзләрен миңа юнәлтә. Бөтен урамга ишетелерлек итеп чәрелдәп кычкыра: +— Нишлисең син, бүксә тәре, каз муен! — ди һәм чиләген дә түкми, суга да яңадан китми, өенә теркелди. +Гаеп үземдә булса да, күңелдә ачу кузгала. "Бүксә тәре, имеш. Әнинең муенында зоб авыруы булганга шулай мыскыл итә. Үзен белми, Челән..." +— Молодец! — дип мактый мине Радик.— Бик үртәшсә, икенче чиләгенә дә тондырасың калган.— Кинәт аның зур күзләре тагын да зурая төшә: +— Малайлар, беттек! — ди ул.— Теге Челәннең әнисе килә! +Карасам, чыннан да, түбән очтан үрдәк кебек алпан-тилпән басып Гашия апа күтәрелә. Кулында — таяк. Ул арада дусларның кайсы кая качып беттеләр. Мин таралып калган карталарны тиз генә җыештырам да кыел артбакчага. Сугышка кадәр үк әти утыртып калдырган карлыганнар куе безнең, арасына кереп качсаң, шайтан да табарлык түгел. +Ләкин мине эзләп төшүче булмады. Бераздан курка-курка гына өйгә кайтам. Ишектә тыңлап торам: юк, Гашия апаның гөрелдек тавышы ишетелми. Керми торгач, әни үзе каршы чыга. Кайтып килүемне күргәндер, ахры. +— Бар, улым, чишмәдән су алып кайт,— ди ул тыныч кына.— Бер чиләк суымны Гашия апаңа биреп җибәрдем. Икенче юлысы алай тәрбиясезләнмә, кара аны! +Мин җиңел сулап куям да, үзем ясаган бер тәгәрмәчле кул арбасына ике чиләк асып, шалторшолтыр чишмәгә йөгерәм... +Шуннан соң Рәзинәне җәберләмәдем шикелле, киресенчә, башка малайлардан яклый торган идем. Мәктәптә кайвакыт без аның белән икәү дәрестән соң калып, стена гәзите чыгарабыз, аннары мин аны өенә кадәр сумкасын күтәрешеп, озата кайта идем. Бергә-бергә күңелле иде безгә. Тик ул, сигез классны тәмамлагач та, укуын ташлады. Бу вакытта инде аңа берәү дә "Челән!" дими, ул йомры иңбашлы, томрап торган, күк шикелле серле күзле чибәр кыз иде... +Күңел экранындагы вакыйгалар алышына. Әнә мин, унынчы классны тәмамларга йөргән ябык егет, язгы таңда тирәктәге каргаларны уята-уята Рәзинә яныннан кайтып киләм. Иренемдә аның кайнар иреннәре тәме, колагымда: "Тагын аз гына утырыйк әле..." дигән назлы тавышы... Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, әни әйтә миңа: +— Улым, синең бик җаваплы вакытың. Сынауларыңны бирәсең бар,— ди.— Болай йокламый, ял итми йөрсәң, сабагың башыңа кермәс бит...— ди.— Әгәренки берәү сине ярата икән, ул синең хәлеңне аңларга, болай капка төбен озак саклатмаска тиеш...— ди. +Җүләр түгел диген инде мине. Әнинең шушы сүзләрен кызга сөйләп торам бит. Ә ул алсу иреннәрен турсайтты да: +— Әйтче шуны: кайсыбызны күбрәк яратасың, минеме әллә әниеңнеме? — ди. +Көтелмәгән сораудан аптырап калам. Әниеңнеме әллә әтиеңнеме күбрәк яратасың, дигәннәрен ишеткәнем бар. Әмма сөйгән кыз белән әнине бер үлчәүгә кую чамага туры киләме икән? Әниең бит сине якты дөньяга тудырган, назлап сөя-сөя хәләл күкрәк сөтен имезеп аякка бастырган, иң тәмле ризыгын үзе капмыйча, сине ашатып үстергән, кеше иткән газизең. Ә яраткан ярың... Ул да киләчәктә ана буласы кеше. Ул да үз балалары өчен иң газиз кеше булыр, мөгаен... Безнең яратуыбызны бары тик башка кыз яки егеткә карата булган мөнәсәбәтебез белән генә ачыклау мөмкиндер. Бу нисбәттән, һич шикләнмә, Рәзинә, мин бары тик сине генә яратам! +Рәзинәгә шулайрак җавап бирдем шикелле. Аңлагандырмы-юкмы, белмим, мәгәр бүтәнчә бу турыда сүз куертмады... +Шулай да, ни белән күңелен биздердем дә, ничек үземнән читләшергә мәҗбүр иттем икән соң мин Рәзинәне? Алай гына да түгел, мине ташлап, дустым булып йөргән Радикка күңелен салырлык дәрәҗәгә кем җиткергән аны? Радик миннән берничә яшькә олы булганлыктан, солдат хезмәтен үтәп кайткан һәм... Рәзинәне алып, нефтьле Әлмәт якларына китеп барган иде... Китәр алдыннан Рәзинә әни янына кереп саубуллашкан, балавыз да сыгып алган. "Язмыш-язмыш... Моряк тельняшкасы белән башымны әйләндерде шул... Шамилгә әйтерсең инде, үпкәләмәсен, ул миннән дә әйбәтрәкләрне табар әле... Тагын ике ел көтеп, миңа өйләнмәсә, сазаган кыз булып калудан да курыктым",— дип сөйләгән. "Үгетләп, гыйбрәтләр сөйләп тә карадым, тыңламады, хәерлегә булсын инде,— диде әни.— Юлына ак җәймә!" +— Нигә миңа шундук хәбәр итмәдегез соң? — дидем мин. +— Хезмәтеңә зарар килмәсен, дидек, улым. Әтиең рөхсәт итмәде. Кайткач белерсең, дидек. +...Безнең якта шундый бер ырым бар: имеш, төн уртасында уянып, көзгегә карасаң, булачак парыңны күрәсең. Мин күңел көзгемдә Рәзинәнең нурлы йөзен һаман күрә идем. Ләкин еллар узган саен ул нурлы йөз тоныклана-тоныклана барды да аннары бөтенләй томанга уралды... Кыен булды миңа ул нурны югалту, әрнүле булды. Ләкин күңел күгемдә мине беркемгә дә алмаштырмаячак, гомер буе барыр юлларымны яктыртачак газиз әниемнең җуелмас нурлы йөзе калды. +Дусларыңның мөмкин онытуы, +Сөйгән ярның мөмкин ташлавы. +Бу дөньяда ана күңеленнән дә +Тугрылыклы күңел тапмадым. +Минем кичерешләремне аңлап, минем өчен борчылып калган әнигә мин әнә шундый юлларны язып җибәрдем. +Тиздән безнең араларны шигъри күпер яңадан тоташтырды. Әнидән дә хат килде: +Асламчы килгән урамга, +Асыл алдым юрганга. +Сүземне әйталмый калдым +Күңелләрем тулганга. +Кояшка каршы ялтырый +Клуб тәрәзәләре. +Безгә дә бер килер әле +Хакның вәгадәләре. +Җилбер-җилбер җилләр исеп, +Тибрәтәдер тирәкне. +Хәсрәт хәлләре авыр хәл,— +Тетрәтәдер йөрәкне. +Бөтен кеше хәйран кала +Язган шигырьләреңә. +Исән булсаң, күп калмады +Кайтасы көннәреңә. +Әти-әни, минем солдат хезмәтен тәмамлап, бөтенләйгә авылга, үз яннарына кайтуымны көтәләр иде. Ләкин күңелемдә күптәннән йөрткән хыялым — Казан университетына укырга керү теләгемне алар белмиләр иде шул. Мин читләтеп кенә шул турыда язып җибәрдем. Һәм мондый җавап алдым: +Урамнарына ташлар +Тезәләр һәрбер калага. +Бер Ходаем ташламасын,— +Ышаныч юк балага. +Агыйделдән көймә килә, +Көймәсе җиргә тия. +Ни килсә дә миңа килә, +Шуңарга җаным көя. +Аклы ситса күлмәгемне +Бер дә киясем килми. +Балакаем, син булмагач, +Бер дә көләсем килми. +Киткән чакта аклы күлмәк +Кигән идең түгелме? +Әни, сине ташламамын, +Дигән идең түгелме?.. +Артыбызда карлыган, +Ашамыйча туярмын. +Син — улымны уйлый-уйлый, +Башым җиргә куярмын... +Уң кулымда роза гөле, +Сул кулымда — корганы. +Әгәр, балам, син кайтмасаң, +Булам сагыш корбаны. +Кыен булды миңа бу шигырьне уку. Хәлбуки, әнигә моннан да кыенрак булгандыр. Ләкин нишлим: белем аласы килү, киләчәкнең алгысытып торган хыяллары барысыннан да көчлерәк булып чыкты. Әлегәчә булган теләкләрнең барысына тагын бер — мине ятларга алыштырган "зәңгәр күз"гә үземнең күгәргән калай түгеллегемне күрсәтәсе килү дә кушылган иде бугай... Әти-әнинең иртәме-соңмы миңа барыбер фатиха бирәселәренә исә иманым камил иде. +Солдатлар арасында урта белемле егетләрдән укырга кайтырга теләүчеләр күп булса да, барысына да андый бәхет эләкмәде. Егермеләп кешедән уныбызны сайлап алдылар. Хезмәт чорында бер генә тапкыр тәртип бозучы да бу исемлеккә эләгә алмады. Укырга җибәрүнең яхшы хезмәтебез өчен бүләк икәнен саубуллашу митингында командирыбыз Славунов та кат-кат әйтте. +Ул мине үзенең бишекле мотоциклына утыртып, Дорохово станциясенә кадәр озатып куйды. +— Син фәкать укырга тиешсең! — диде ул, аерылганда кулымны каты кысып. +Әлбәттә, миңа укырга китәргә кирәк иде. +Китмә дип күземә карыйсың, +Күзләреңдә синең карурман, +Күзләреңдә синең иген кыры, +Тавышыңда — тургай моңы. +Күкрәгемдә типкән чишмә +Ашкындыра мине алга. +Акмый тора алмый чишмә +Еракларга-еракларга. +Бер кайтырмын әле күкрәп, +Яңгыр булып явармын мин. +Яңгыр тамчылары булып, +"Бик сагындым, әнием",— дип, +Керфегеңә тамармын мин... +Шулай да әти-әни янына, яланаяк тәпи йөреп киткән туган туфрагыма кайтып, турыдан-туры шунда игелек күрсәтә алмавым өчен үкенеч хисенең еллар узган саен зурая, әрнүлерәк була барачагын ул вакытта мин белми идем әле... +...Тукай шигырьләреннән укып, бер күрергә хыялланып үскән нурлы Казан мине — өстенә солдат киеме кигән егетне — үз тормышына бик тиз алып кереп китте. Университетка укырга керү бәхетенә ирешкәч, Кызыл Позиция урамындагы тулай торагыннан бер почмак та бирде ул миңа. Солдат казармасы тормышыннан соң биш кешелек бу бүлмә оҗмах түре булып күренде. Үзенең мәһабәт Сөембикә манарасы белән, төннәрен миллион утлардан балкып торган шау-шулы урамнары белән, шагыйрьләргә куелган һәйкәлләре вә әллә нинди серле бәхетләр вәгъдә итеп, тынган бакчалары белән яшь күңелемне әсир итте Казан. Солдат хезмәтен үткән чакта Мәскәүнең матурлыгы болай ук тәэсир итмәгән иде ләбаса. Анда йортлар артык биек булганга микән, сине әллә ничек басып, изеп торган сыман, сине кечерәйтеп мескен итеп күрсәтәдер сыман иде. Ә Казан исә бөтенләй башкача. Карап торышка фәкыйрьрәк тоелса да, сине кимсетми, хәтта мең мәшәкатьләре тулып ятуга карамастан, хәлеңә керергә әзер сыман. Әллә аз булса да милли бизәкләре аның карашын шулай җылыта микән?.. +Кесә ягы такыррак булса да, кайчандыр Тукайлар, Сәйдәшләр, Такташлар йөргән урам ташларына басып узганда, мин үземне бәхетле итеп сизә идем. Шулай булмыйча, күкрәктә яшьлек дәрте тулы, тәндә — сәламәтлек рәхәтлеге, күңелдә — бер матурга мәхәббәт хисләре белән өртелгән шигъри илһам нуры, алда — киелмәгән матур кием кебек әле яңа гына башланган гомер, хыялда — кояшлы киләчәк... Тик әледән-әле авылдан килгән сәлам хатларыннан әнинең саулыгы һаман начарлана баруы, әтинең дә күзе әйле-шәйлегә әйләнүе турында белеп тору бәхет кояшымны күләгәли, күңелне боектыргалый иде. Ләкин яшь тәндәге яралар тиз төзәлгән кебек, күңел китеклеге дә тиз түгәрәкләнә, шау-шулы таш кала озын-озак уйга уелып утырырга ирек бирми иде. Биш ел уку дәверендә ул мине күренмәс җепләр белән үзенә бәйләп куйган, яшь гомер агачы таш араларына тамыр җибәрергә дә өлгергән иде бугай... Әмма укуны тәмамлап, үзендә яшәп калырга ниятләвемне белгәч, ташкаланың йөзе сүрәнләнде, ул миңа вакытлыча килеп тә, инде китәргә ашыкмаган кунагына караган хуҗа булып күренә башлады. Ул мине — әлегәчә неон утларына гашыйк булып һавада очкан шәкертне — көзге пальто чабуымнан тартып, гөнаһлы җиргә төшерде. Тәрәзәләрендә нурлар балкыткан мәһабәт йортларның берсендә дә мине көтеп тормауларын татар бистәсендәге җиргә чүккән иске өйләрдә, уртак коридорлы тар фатирларда, хәтта элеккеге байларның ат сарайларында гомер кичерүчеләрнең үз хәле дә мөшкел икәнен төшендергәннән соң, күзләремә туры карап болай дип сорады: +— Балакай, сиңа яшәр өчен фатир вәгъдә итә алмыйм. Тукай бабаң күргән мәхрүмлекләргә түзәргә ризамы син?.. +Мин әти фронтта чакта безне ач үлем тырнагыннан саклап калган моңсу күзле сыерыбызны сатып, әллә нинди салымнар түләвебезне хәтерләдем, әнинең вакытсыз агарган чәчләрен күргәндәй булдым. Аның: "Янымнан җибәрәсем килмәсә дә, үзеңә ничек яхшы — шулай эшлә инде, улым..." — дигән сүзләре колагымда кабат яңгырады. +Кайчандыр үз җире, ике аты, дистәләп сыеры вә башка мал-туары булган, колхозга куып кертелгәннән соң боларның барысыннан да мәхрүм ителгән әтинең авылыбыздагы салам түбәле өйдә үзе ясап куйган агач караватка утырып, чабата тукыганда: +Ай-һай, дөнья, туйдым синнән, +Син дә туйгансың миннән. +Шушы яшьләремә җитеп, +Ни рәхәт күрдем синнән...— дип, авыз эченнән генә моңаюын кабат ишеттем. +Унынчы классны тәмамлаганнан соң комбайнда эшләгәндә, Тарзан кушаматлы район түрәсенең кырга килеп, сәлам дә бирмичә "өстән урасыз, анагызны фәлән итим!" дип, эт итеп сүгеп китүләрен хәтерләдем. Шунда комбайнчы Муса абыйның: "Язуыңны ташлама, энем, укы, зур кеше булырга тырыш. Безнең кебек эт типкесенә кала күрмә!" — дигән сүзләрен исемә төшердем. Һәм миннән җавап көтеп торган ташкалага: +— Шартыңа ризамын,— дидем. +Ташкаланың минем белән алай тиз генә килешәсе килмәде. Кабат әйтте: +— Уйла, җиңел генә хәл итмә. Мин синең туачак оланнарыңны татарча юньләп укыта алмам. Алар ана телләрен онытырлар, ата-бабаларыңның күркәм гореф-гадәтләрен, үз тамырларын, нәсел шәҗәрәләренең чишмә башын белми үсәрләр. Ни татар, ни урыс булмаслар. Син шуңа да ризамы?.. +Мин уйга калдым. Татар мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамласам да, татар теленең район үзәгенә җитүгә гамәлдән чыгуын, русча белү җитенкерәмәгәнгә армиядә күргән михнәтләрем, югары уку йортына кергәндә дә, гәрчә ул татар теле һәм әдәбияты бүлеге дип аталса да, рус теле вә әдәбиятыннан имтихан алулары, шунда белгәннәремне дә тиешенчә сөйли алмыйча, "сират күпереннән" аз гына егылып төшми калуым бер-бер артлы күз алдымнан үтте. Юк! Минем балаларым ике телне дә яхшы белерләр, адәм баласы ана сөте белән кергән туган телен оныта димени?! +Ташкала, минем уйларымны сизгән кебек авыр көрсенеп: "Ярый. Әмма ләкин соңыннан үкенерлек булма..." — диде сыман. +Әни белән әти дә хатларында шул ук сүзләрне тәкрарладылар: "Соңыннан үкенерлек булма, улым, үкенерлек булма!.." +Никадәр алдан күреп әйтелгән сүзләр. +Җирдән-тамырдан аерылган өчен миңа гына түгел, минем шикелле бик күпләргә үкенергә туры килде соңыннан. Бит безнең халыкны элек-электән милләт буларак җире белән дине саклап килгән. Шуны белеп, башта аның җирен тартып алдылар, аннары ничәмә еллар буе диненнән яздырырга тырыштылар. Кызыл яулыклы һәм чабаталы коммуннар изге гыйбадәтханәләрне җимерсәләр дә, мәчетләрнең айлы манараларын кисеп аударсалар да, төннәрендә авыл күгендә барыбер ай калыкты. Шөкер, авыл кешесенең иманлы күңелендәге ярым ай нурын кибетләрдә бурычка стаканлап сатылган "иблис суы" юып төшерә алмады. Ә ташкалада... Ташкаланың балалар бакчасында ук: "Балагызны өйдә татарча сөйләштермәгез, югыйсә ул бутала, иптәшләре белән аралаша алмый..." — дип, ата-ана колагына тукыйлар иде шул. Аннары инде баланың туган теленә булган кызыксынуы акрынлап югала, соңыннан ул үзе сине урысчага өйрәтә башлый... Шушындый күңелсез уйлар чолганышында калган чакларымда мин кабат әни рухына сыенам: +Бәла җиле башым идергәндә +искә алам сине, әнием. +Киңәшеңне әллә тотмаганга +төште микән, димен, рәнҗүең. +"Канатыңнан бәйләп куеп булмый, +хәерле юл, балам..." — дисәң дә, +күзләреңдә рәнҗү күрдем сыман +төп нигездән чыгып киткәндә. +Тик белмәдем +авылыңнан китү — +тамырыңнан кубу икәнне, +чит-ят җирдә янә тамырлану +бигрәкләр дә кыен икәнне. +Нигезеңнән китү — +динеңнән дә, +телеңнән дә китү икәнне, +мирасыңнан китү — +үзеңне дә +мирасчысыз итү икәнне +белмәдем шул... +Шушы соңгарган үкенеч мине, үз җиренә үзе хуҗа булып, үз өендә үз телендә сөйләшү өчен азатлык даулап, мәйданнарга чыгучылар арасына чакыра. Мин анда үзем шикелле бәхет эзләп таш калалар арасына кереп адашкан күпләгән җир улларын — кадерле якташларымны очратам. Алар, минем кулымны кысып: "Әлегә соң түгел, туган!.." — диләр. +Нишлим, соң булса да тәвәккәлләп, кайтыр юлга җыенам. "Кайтырсың да танымассың диеп, үсәлмичә калдык син юкка..." — дип үпкәләп төшләремә керүче яшьтәшләремнең хәлен белешәсем, әти-әниемнең йомылган күзләре шикелле томаланган чишмәбезне ачасым, кычыткан, шайтан таяклары урап үскән туган нигездән тезләнеп гафу сорыйсым бар... +Акмаңгай Беренче мәхәббәт онытылмый, диләр. Мин моны үземчәрәк аңлыйм. Әлеге сүзнең мәгънәсе, яшьлек ярыңны гомер буе яратып, хыялый мәхәббәт белән яшәүне аңлатуга гына кайтып калмый. Хикмәт шунда ки, яшьлек хисләренә бәйләнешле рәвештә адәм баласында бик күп хатирәләр саклана. Мәңге онытылмас беренче мәхәббәт дигәнебез әнә шул үзе инде. +Миңа да яшьлек хатирәләрем бик кадерле. Шуларның кайберләрен — гомер буе онытылмаслык итеп хәтергә уеп калдырган бер сылуны мин һәрвакыт тирән дулкынлану хисләре белән искә алам. +Күптән түгел генә әнә шул хыялый вакытларны күңелдә кабат яңартырлык, тын гына яткан күңел дәрьясының йөгерек дулкыннарын кузгатырлык бер очрашу булып алды. Көтмәгәндәуйламаганда дигәндәй, колхоз базарында мин аның ахирәт дусты Кәримәне очраттым. Ул үзе мине танып эндәште: +— Пәрәмәч! Бу син түгелме соң, күрше? — диде ул, кояшта янып каралган йөзен нурландырып.— Җир түгәрәк шул, юллар кайда да очраша... +Бытбылдык Кәримә һаман шулай сүзчән икән, мин авыз ачарга өлгергәнче үзе тезеп китте: +— Ит сатарга килгән ием дә, менә бер уңайдан кәҗә эзләп йөрешем әле... +— Хәзер авыл көтүен шәһәргә килеп каршылыйсызмыни? — дидем мин, шаяртырга теләп. +Кәримә кеткелдәп көлде. +— Әйтмә дә инде, малай. Авылда да кәҗәләр калмады, каладан да табып булмый. Үземә түгел, Мәүлия ахирәт бик гозерләгән иде, акча да биреп җибәрде. +Минем сораулы карашымны күреп, Кәримә ачыклый төште: +— И-и, малай, былтырдан бирле сырхап йөри шул ахирәткәем. Йөзенә сары сукты бичаракайның. Үпкәсендә грипп шаукымы калган, дигәннәр брачлар, кәҗә сөте эчәргә киңәш иткәннәр үзенә. Тик менә ире кәҗә сөтен өнәми икән. Туйдым шул кәҗә сөте белән дару исеннән дип әйтә, ди. Ну Мәүлия ахирәт аңа карап тормый инде, кешедән алып булса да эчкәли. Инде үзе кәҗәле булмакчы... +Кәримәнең шуннан соңгы сүзләрен әллә ишеттем, әллә юк. "Кәҗәле булмакчы" сүзе дә, ничектер, "әҗәле, әҗәле" булып кына ишетелде шикелле. Шул сүздән буыннарымның хәле киткәндәй тоелды. Язмышның астыртынлыгына аптырап, исемне җыя алмый тордым. Колак төбендә күптән онытылган җыр сүзләре яңгырап киткәндәй булды: +Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй — +Сөте куе, мамыгы җылы, +Налогы да бәләкәй... +Сугыштан соңгы еллар, налогыннан һәм азык мәшәкатеннән гарык булган авыл халкының, сыерны бетереп, кәҗә асрауга күчкән вакытлары иде. Безнең гаилә ишле булганга, йорт тулы кәҗә асрыйбыз. Сөте дә куе, мамыгы да җылы кәҗәнең, әмма ул ристаннарның мәшәкате дә муеннан. Кеше бакчасына кереп, әр-хур ишеттергәннәрен әйткән дә юк. Көн саен йә берсе, йә икенчесе көтүдән кайтмый кала, еш кына мөгезләреннән сөйрәп алып кайтырга туры килә. Хәлбуки, ул ристаннарны карау, көтүгә куып, көтүдән каршы алу минем өстә. Минем исә начармы-яхшымы егет булып килгән чак. Бизәкле көянтәләрен йомры иңнәрендә уйната-уйната безнең оч чишмәсеннән су алып кайтучы яшь кызларны кызыксынып күзәтә башлаган вакыт. Шундый бер вакытта кәҗә көтүчесе булып йөр, имеш. Җитмәсә, көтүгә чыгуның беренче көннәрендә үк бер бәтине сыер таптады. Мин аны көтүче Кәшаф абый әйткән урыннан — Бәрәңге төбәгеннән табып, күтәреп алып кайттым. +Шуннан соң инде ул минем кулымнан төшмәде. Имгәк булмасын дип, әти аны чалып кына ташламакчы булган иде дә, әни каршы килде. Моңсу коңгырт күзләрен тутырып, әле пычак кайрап торган әтигә, әле арт санын күтәрә алмыйча бәргәләнгән бәрәнгә карады да: +— Тимә, яшәсен, нарасый гына бит әле, кызганыч...— диде. +— Һе, ә кем карар соң аны? +— Менә улым белән икәү карарбыз, шулай бит? — диде әни, аркамнан сөеп. +Әнинең ягымлы итеп әйткән сүзенә каршы килеп буламы соң?! +Безнең әни, әти фронтта вакытта күргән авырлыклардан саулыгын җуеп, төрле сырхаудан йөдәгән кеше булгангамы, көчсез-зәгыйфьләрне, авыруларны жәлләүчән, аларга ничек тә ярдәм итәргә тырышучан иде. +Шулай итеп, миңа тагын бер нәрәт — гарип кәҗә бәрәнен карау эше йөкләнде. Иртән көтү куып кайтканнан соң, шуны күтәреп, ындыр артындагы чирәмлеккә илтеп куям. Ул кырын яткан килеш керт-керт иттереп үлән ашый, мин исә урамга дус малайлар белән уйнарга чабам. Бераздан янә кәҗә бәтие янына йөгерәм. Ул инде тирә-юнендәге үләнне такырайткан була, ак маңгае белән яктырып мине көтә. Мөлдерәп торган зур күзләрендә ялвару-үтенү — үзен азыклырак җиргә күчерүемне көтә. Мин аны үләнле урынга күчереп куям да тагын урамга элдерәм. Кайвакыт уен белән мавыгып озаграк торыла. Андый вакытларда бәрәнем миңа күтәрелеп карамый. Ак маңгайлы башын озак ятудан изелеп-чәбәләнгән йонлы янбызына салып, күзләрен йомган була. Мөгез төрткән маңгаен сыйпагач кына мәэлдәп куя. Әйтерсең лә шулай соңгарып килүемә үпкәләвен белдерә иде. Куе сусыл үләнгә борыны тигәч кенә үпкәсе басылгандай "керт-керт" итеп ашый башлый. Янә миңа карап-карап ала. Янәсе, бар инде уйнасаң уйна. Тик болай озаклама гына. +Ул инде хәзер үзен күтәреп күчергәндә элеккечә җиргә төшәргә дип каерылмый-талпынмый, бала кебек куенга сыена, дымлы үлән исе килгән җылы иреннәрен битемә тидереп-тидереп ала, гүяки миңа рәхмәтен белдерергә тели. Без әнә шулай бер-беребезгә шактый ук ияләшеп, дуслашып киттек. Мин аңа бик матур исем дә уйлап таптым — Акмаңгай. Бәти үзенең бу исемен ошатты булса кирәк, "Акмаңгай, Акмаңгай!" дип дәштемме, әллә каян ишетеп, башын күтәреп карый, яңгыравыклы тавышы белән: "Мәэ-э-ә-ә!" дип җавап кайтара. Аның бу авазы миңа нишләптер гел: "Мәү-ли-я! Мәүлия-я!" дигән шикелле булып ишетелә. Кызык, әллә инде Акмаңгай минем Мәүлия исемле түбән оч кызына күз аткалап йөрүемне сизә микән? Шул кара күзнең, шомырт чәчкәседәй ак алъяпкычын җилфердәтеп, ындыр артыннан безнең югары очка чишмә суына килгәнен күргәндә дөньямны онытып торуымны сизми дә калмагандыр шул. Мәүлиянең дә кайвакыт күз карашы белән мине иркәләп узгалавын шәйләми калмагандыр Акмаңгай. Шулай берберебезгә караштырып йөргәннән соң, ниһаять, якынлашып-дуслашырга җай да чыкты. +Мәүлия белән дуслашу ничектер көтмәгәндә генә булды шикелле. Мин, Акмаңгайны үләнгә куеп, урамнан кайтып килә идем. Йөгереп барган мәлдә тыкрыкны борылуга аңа килеп бәрелдем. Егылып ук китмәде китүен, әмма чиләкләре көянтә башыннан ычкынып җиргә тәгәрәде дә, кыйгач кашлар астындагы ике кара күз мине көйдереп карады. +— Тиле. Әллә бәйдән ычкындыңмы?! — диде ул. Ачуланса да аның тавышы чишмә чылтыравы кебек матур булып ишетелде. +Кулларым аның зәңгәр чиләкләрен күтәреп алды. Аякларым аның белән янәшә атлап китте. Чишмәдән кайтканда да аның кулында — көянтә, минем кулларда аның чиләкләре иде. Тыкрыкка җиткәч, ул тукталды. +— Ярар, моннан үзем генә... Йә кеше күрер, тиле...— диде. Ул чиләкләрне, көянтә башындагы ыргакларга эләктереп, үз иңенә күтәрде дә тиз-тиз китеп барды. +Шул көннән башлап мин аны тыкрык башында көтеп ала идем дә, чишмәгә кадәр озата барып, суын күтәрешеп кайта идем. Мин шактый авыр чиләкләрне ике кулыма күтәреп (кызлар кебек көянтәгә асмам бит инде) кайтам, ә ул мине төрлечә шаярта-үрти, үзе кара күзләрен кысып яңгыратып көлә. Тыкрык башына җиткәч: +— Йә бар инде яраткан Акмаңгаең янына, сагынгандыр үзеңне,— дип куя. +Ни хикмәттер, соңгы вакытларда Мәүлия су юлында күренми башлады. Дөресрәге, ул, матур көянтә-чиләкләрен күтәреп, чишмәгә бара, әмма элеккечә ындыр артыннан түгел, урамнан гына кыяклый икән. Бу турыда миңа аның дус кызы такылдык Кәримә әйтте. Кәримә — күрше кызы, үзе безгә чыбык очы гына булса да туган тиеш, шунлыктан минем белән һәрвакыт үз итебрәк сөйләшә. Гомумән, ул шундый ачык холыклы кыз инде, һәркем белән бик тиз аралашып китә. Минем шикелле йомыкый түгел. Тик менә Кәримәнең авызында сүз тормавы гына начар. Югыйсә аның белән серләрне дә уртаклашып булыр иде. Ник хәзер ындыр артыннан йөрми икән Мәүлия чишмәгә? Эх, үзен күреп сөйләшәсе иде... +Язгы кояш Зариф урманы артына төшә башлагач, Акмаңгайны күтәреп алдым да ашыгып авылга атладым. Акмаңгай: "Иртәрәк түгелме соң? Әле бит ашап та туймадым",— дигәндәй, миңа карап-карап алды. Алып кайтып, абзардагы коры салам түшәгенә салдым да, юынып, өс-башымны алыштырып, түбән очка киттем. +Өй каршындагы албакчаларында шомыртлары ап-ак чәчәктә утыра. Әйтерсең лә ак алъяпкычын бәйләп Мәүлия чыгып баскан. Чыгамы соң?! Башка кызлар чишмә юлын берничә кат урап кайтырга өлгерделәр, ә ул һаман күренми дә күренми. +Чү, капка келәсе шылтырап куйды түгелме? Әллә йөрәкнең кыңгыраулары шулай чыңлыймы? Әйе, кемдер бар капка артында. Ләкин чыгучы Мәүлия түгел, әлеге дә баягы Кәримә иде. +— Пәрәмәч! Нәрсәңне югалттың монда, әллә кәҗәләреңне табалмыйсыңмы? — дип төрттереп алды ул, кыйгач кашларын уйнаткалап.— Көтмә дә, барыбер чыкмый ул... +— Кем чыкмый? — дидем мин, Кәримәнең чая күзләренә карамаска тырышып. +— Кем булсын, койрыклы җен. Белми дип уйлыйсыңдыр... +Мин үтенү тонына күчтем: +— Соң, Кәримә, чакыр әле алайса үзен, ә? +— Беспользительно, малай,— диде Кәримә. +— Ник икән? +Кәримә, "Әйтергәме-әйтмәскәме?" дигәндәй, песинеке кебек яшькелт күзләрен кыскалап куйды. Аннары кулын селтәде дә ярып салды: +— Синнән кәҗә исе килгәнен яратмый ул,— диде.— Кәҗә көтүчесе дип көлгәнен үз колагым белән ишеттем. +Хәлемә керергә теләү тонында әйтелсә дә, бу сүзләр авызга суккандай итте. Күз алдымнан аллыгөлле чаткылар очкандай булды. +Янә үз халәтемә кайтканда янымда Кәримә юк иде инде. Каршымда ак чәчәк атып утырган шомырт агачы салкын кар өеме булып күренде. Күңелемдәге беренче җылы тойгыларымның чәчәк атарга җыенган нәфис бөреләре әлеге салкыннан өшеп-куырылып калгандай булды. Алар урынына гарьләнү, үпкә һәм рәнҗү хисләре тулды. Үземнең, чыннан да, кәҗә көтүчесе булганыма гарьләнү, мине шул хәлгә төшергән гарип бәрәнгә, аны чалдырмыйча яклап калган әнигә карата үпкә һәм рәнҗү хисләре иде болар. +Өебезгә ничек кайтып җиткәнемне дә, кулыма ничек балта алганымны да, ничек итеп абзарга атылып керүемне дә юньләп хәтерләмим. Үземә төбәп караган зур моңсу күзләрдән генә кинәт айнып киткәндәй булдым. Акмаңгай яткан салам өстеннән миңа... әни күзләре карап тора иде! Сугарга дип күтәрелгән балтам кулымны аска сөйрәп төшеп китте. Шул минутта колагыма гарип бәрәннең мәэлдәве килеп бәрелде. Бу юлы аның кычкыруы миңа иң матур тоелган исем булып түгел, ә бәлки сулкылдап елаган бала авазы булып ишетелде... Үзем дә Акмаңгайның нечкә муеныннан кочып, елап җибәрүдән чак кына тыелып калдым... +...Эх Акмаңгай, Акмаңгай! Яшьлекнең кайсы тугайларында яшел чирәм чемченеп калдың икән син?! Әнә бит Мәүлия дә сине юксына хәзер. Бик соңгарып юксына шул инде... Ахирәт дустына гозерен әйтеп җибәргәндә ул да шомырт чәчкәседәй ак алъяпкычлы яшьлеген, албакчаларында үскән шомырт янында тузгак башымны иеп басып торган чагымны хәтерләгәндер бәлки. Хәтерләми калмагандыр. Яшьлек язында күңелгә уелган хисләрне еллар бөтенләй юа аламыни?! +Моң Филармониядән килгән егет баянын сайрата. +Бу моң минем йөрәгемдә күптән тамырланган. Тик тормышның эреле-ваклы мәшәкатьләре вакыт-вакыт аны томан эченә күмгәндәй итә. +Авыл чирәмендә бергә тәгәрәп үскән Адашларда (икебезнең дә исемебез бер булганга, без берберебезгә шулай эндәшәбез) бәйрәм ясап утырганда әлеге моң һич уйламаганда-көтмәгәндә яңадан кузгалды. +Җыр-көйне үлеп яратканымны белгәнгәме, Адаш кунакка баянчы егетне дә чакырган булып чыкты. Филормониядән икән. Егет, чыннан да, көйләрнең хасиятен белеп, барлык бормаларын табып, бөтен шартын китереп уйный. +Шулай уйнап-җырлап утырганда күзем өстәл читендәге бәләкәй тальянга төште. Сәерсенепме, дим, хәйран булыпмы, аңа карап телсез калдым. +— Таныдыңмы әллә, Адаш? — диде авылдашым һәм гармунны сузылып алды. +— Танымыйча! Кыңгыравына, күрегенең һәр сырына кадәр таныш лабаса. Сәгыйтваккас гармуны ич бу! +Сәгыйтваккас... Авылыбызның атаклы гармунчысы иде ул. Яшькә бездән әллә ни өлкән булмаса да, күбрәк зурлар арасында үсте. Безнең ише малай-шалай якын да килә алмаган кичәләрдә, аулак өйләрдә, мәҗлес-мазарда башына чиккән түбәтәен кигән, кулына тальянын тоткан Сәгыйтваккасның урыны һәрвакыт түр башында булыр иде. Уйнавын да уйнап карый иде шул: чылтырап аккан чишмә тавышыдай гаҗәеп авазлар күңелне сихерли, җанны иркәли, сине гүяки тылсым канатларында еракка-еракка, әлегәчә күрмәгән-белмәгән гаҗәеп ямь дөньясына очыртып алып китә иде. +Ил өстенә яу ябырылып, авылыбызның ир-егетләрен сугышка озата башлагач, Сәгыйтваккасның гармуны тагын да моңлырак уйный башлады. Кыңгыраулы тальян гармун фронтка китүчеләрне җырлатып урам әйләндерә, авылны чыкканчы озата бара, аннары, үзәкләрне өзеп, ялгыз гына моңаеп кайта. Ялгыз дип, гармунчы ялгыз каламы соң? Без аны хөрмәт йөзеннән "уфалла" арбасына утыртып кайтабыз. Ә ул уйнавын гына белә. Башын кыңгыр салган. Бизәкле кәләпүше эченнән бүселеп чыккан саргылт чәчләре җилдә тузгый. Җилдәнме, әллә болай гынамы бераз дымсуланган зәңгәр күзләре әллә кая — Чирмешән буйларыннан да узып, офыкка төбәлгән... +Ә көннәрнең берендә аның үзенә дә чират җитте. "Сәгыйтваккасны каралырга чакырганнар икән" дигән хәбәр һәммәбезне әсәрләндерде. +— И-и, наныкаем, гармунчысыз калырбыз микәнни?! Безнең күңел моңын синеңчә матур итеп кем генә әйтер инде?! — диештеләр фронтовик хатыннары. +Саулыгы чамалы булган, күрәсең, сер бирми генә йөргән — Сәгыйтваккасны солдатка алмадылар. Мәгәр ул үзе моңа бер дә шатланмады. Район үзәгеннән кайтып килешли гармунын да кулына алмады. Кичен дә тальянның тавышы-тыны чыкмады. +Берничә көннән соң гына яңадан телгә килде тальян. Элеккегә караганда да моңлырак-хәсрәтлерәк иде аның тавышы... +"Сәгыйтваккас, сыер җигеп чәчүлек орлык ташыганда, язгы суга баткан, шунда аякларын салкын алган. Чирмешән аша ничәмә-ничә капчыкны корыга чыгарган бит. Шунда җилегенә үткән суык хәзер йөрәгенә төшкән икән..." — Авылда әнә шундый хәбәр йөрде. +Сугышның дүртенче язында без Чирмешән бозлары өстенә яккан утлар белән бергә кайгыхәсрәтләребезне дә агызып җибәрдек шикелле. +Язгы талгын җилләр: "Сугыш бетте! Фашистлар Германиясе тар-мар ителде!" дигән шатлыклы хәбәр китерде. +Яу кырына төркем-төркем булып киткән ир-егетләр берән-сәрән генә кайттылар. Әйләнеп кайтучылар арасында Сәгыйтваккасның әтисе дә юк иде. Кара кайгы, төпсез тобадай тирән хәсрәт иде бу аның өчен. Иллә мәгәр кайгы кочаклап кына яши алмый бит тәнендә җаны бар кеше! Егетнең гармуны күңелле-дәртле көйләрдән дә йөз чөермәде. Киресенчә, дәртле көйләрне юлдаш итте. Армиягә китүчеләрне озатканда да тальян шулкадәр сагыш-моң түкми иде. Китүчеләр дә: +Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, +Сау булыгыз, туганнар,— дип моңаймады. Исән-имин кайтасын беләләр, аяз күккә, тонык суларга карап, ил сагына көр күңел белән китәләр иде. Тик гармунчының зәңгәр күзләре генә моң белән мөлдерәмә тулы иде. +Мине дә гармун уйнап, җырлатып, Сәгыйтваккас озатты. +— Яхшы хезмәт ит, ә мин гармун уйнап, әниеңне дә, үз дигәнеңне дә юата торырмын,— диде ул, көлемсерәп. +Күңелгә бәлзәм булып яткан гармун моңыннан соң аның үз тавышы гадәттәгедән тонык булып ишетелде. +— Ярый, Сәгыйтваккас дус, гармун уйнап каршы да алырсың инде,— дидем мин. +Ул дәшмәде. Моңсу гына елмайды да тальянын сузды. +Тик... аңа безне каршылау насыйп булмады. Сагынып көтеп алган хатларның берсе миңа авыр хәбәр китерде: "Сәгыйтваккас вафат!.." +Мин ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Бик ышанмас идең, тәфсилләп язганнар: "Башын тальяны өстенә куеп тынсыз калган. Духтырлар, йөрәге капыл гына туктаган, диделәр..." +...Сәгыйтваккасның үзе юк, гармуны безнең белән. Ил-көн өчен иң кыен елларда авыл халкын юаткан да, елаткан да тальян гармун... +Сугыш дәһшәте һәм тальян гармун моңы... Бер-берсеннән чиксез ерак тоелган шушы ике төшенчә минем күңелдә бер-берсенә бәйләнеп калды. Каһәрле сугыш булмаса, бәлки, меңләгән Сәгыйтваккаслар бүген үзләре дә безнең арабызда булыр иде. Бәлки, минем мөлаем авылдашым да консерватория тәмамлар, исеме ерак-еракларга яңгырар иде. Хәер, күпне өметләнмичә, шушы тальянда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә җыелган мәҗлестә бер генә көй сыздырса да, бик риза-канәгать булыр идек әле... +Тугрылык Юлыгыз төшеп, безнең авылга килеп чыксагыз, атлы бер кешене очратмый калмассыз. Моңсу зур күзләре беләнме, саллы-салмак адымымы, кайсы ягы беләндер үзе дә эшчән атны хәтерләткәнрәк бу кеше минем күршем, ат караучы Габделхак абый булыр. Ул ике куллап күрешкәндә дә йөгәнен ычкындырмас. Хәл-әхвәл сорашсаң, үзе турында түгел, атлар хакында әйтер: +— Барысы да яхшы, наныем, тик менә атлар гына кими бара, атлар гына... +Габделхак абыйның атларга булган яратуы күптәннән килә. Аның әтисе Габдулла абзый да ат караучы иде. Ул вакытта әле колхозда бер-ике бөртек чылбырсыз трактор белән дыңгыр-дыңгыр килеп чабучы полуторка машинасыннан башка техника булмаганлыктан, төп йөкне атлар тарта иде. +Әтисен фронтка озаткач, Габделхак абый ат караучы булып үзе генә калды. Хәер, үзе генә дип әйтү дөреслеккә туры ук килмәс. Шат күңелле, җор телле кеше ялгыз кала димени?! Без, тирәкүрше малайлары, үзебездән аз гына өлкәнрәк булса да, "Габделхак әзи дә Габделхак әзи!" дип, һәрвакыт ат караучы тирәсендә әвәрә килә идек. Төнлә, әниләрдән рөхсәт алып, Габделхак абый белән болынга атлар саклашырга чыгабыз. Малларны утлатырга җибәргәч, учак ягабыз, чикмәнле бәрәңге пешереп ашыйбыз. Аннан китә әкият сөйләш. Габделхак абый әкиятләрне галәмәт тә күп белә. Аның һәр әкиятендә диярлек батыр егет белән алтмыш колачлы Акбүз ат булмыйча калмый. Батыр егет әнә шушы Акбүз атның ялыннан эләктереп ала да, теге ничек кенә егып төшерергә тырышмасын, кулын ычкындырмый. +— Тормыш дигән чаптарның да ялын нык тотарга, какса-сукса да егылмаска, егылган очракта да еламаска кирәк, наныйларым,— ди иде Габделхак абый, кыйссадан хисса чыгарып. +Шулай да булса, үзенең бер тапкыр елаганын хәтерлим әле. Юк, әтисен фронтка озатканда да түгел, көтүгә бүре һөҗүм итеп, шуның белән сугышкан төннән соң да түгел, бүре буган кырыкмыш тай хакын бер өй бала-чаганы ач үлемнән саклап торган сыерларын сатып түләргә мәҗбүр иткәннәреннән соң да түгел... +Хикмәт шунда: бервакыт ир-егетләрне алган шикелле, атларны да сугышка озата башладылар. Шулар арасында Габделхак абый елның-елында Сабан туена бәйгегә әзерләп килгән Җирән кашка да бар иде. Шуны колыныннан аерып алу ифрат та кыен эш булып чыкты бит, әй. Борыла да үзәкләрне өзәрлек итеп кешни, борыла да кешни Җирән кашка, аратада калган колынын чакыра, мескенем. Авылны чыгып, үргә күтәрелә генә башлаган идек, карасак, җан-фәрманга чабып бер тай килә. Җирән кашка тае. Ябып калдырган аратасыннан ничек чыга алган диген син аны. Килеп тә җитте, әнисенә барып та сыенды. Габделхак абый башта аны ачуланды, аннары колынның муеныннан кочаклап әйтте: +— Кая бармакчы буласың син, наныкаем?! Авылда болай да атлар аз кала лабаса. +Габделхак абыйның, сагыш тулы тавышы өзелеп, үксеп куюыннан Җирән кашканың да күзенә яшьләр килде шикелле... +Авылдан төркем-төркем булып киткән ир-егетләр сугыш беткәч берән-сәрән генә кайттылар. Фронтка алынган атларның исә берсе дә кире әйләнеп кайтмады. Алар урынына башка атларны — немец ломовойларын китерделәр. +Габделхак абый: +— Фронттан кайталмаган атларга да һәйкәл куясы иде...— дип сөйләнгән, диләр. +Дөрестерме бу сүз, юктырмы — гөнаһсына керә алмыйм, тик шунысы хак: корыч аргамаклар тере атларны елдан-ел кысрыклый барса да, укып механизатор таныклыгы алса да, күрше абый атларга мәхәббәтендә тугрылыклы булып калды. +— Ат ул әкияттәге Сәмруг кошы үтә алмас юллардан да кичә, узган сугышлар моның шаһиты булды,— ди ул. Аннары бераз уйланып торгач өсти: — Тик менә атлар гына һаман кими бара, атлар гына... +Мондый минутларда мин ат караучы абыйның тавышында Җирән кашканы фронтка озатканда колынны кочаклап үксегәндәгечә сагыш авазлары ишетәм кебек. +Вәгъдә Авыл урамында автомашина күптән инде яңалыкка саналмый. Хәлбуки, юл тузанында аунаган тавыкларны пыр туздырып, кыр капкадан маңгаена "КамАЗ" дип язылган яшел фургон килеп кергәч, игътибар итми калучы булмады. Көтү каршыларга килгән малай-шалай аның артыннан чапты, кулларын каш өстенә куеп карт-коры карап калды. +Яшел машина албакчаларында өянкеләр җилбердәшкән йорт турына җиткәч кырт борылды да туктап калды. Кабина ачылып китте. Аннан җирән чәчләре янга тараулы, өстенә тужурка кигән ир-егетнең нык гәүдәсе күренде. +— Сәлам, авылдашлар! — диде ул, "р" авазын-да аз гына сакаулабрак. +Әнвәр ләбаса бу! Бергә авыл чирәмендә уйнап үскән Әнвәр. Кара син аны, дөнья ничек үзгәртә кешене. Күрешмәгәнгә байтак шул инде. Аның турында армиядән соң Горький автозаводында эшләгән, хәзер КамАЗда машиналар сынап йөри икән, дип сөйләгәннәр иде. Кунакка кайткандыр, күрәсең. +Тик нишләп әле ул үз өйләренә җитмәс борын, Фәлах абыйларга туктады. Әнә, капканы киң ачып, хуҗа үзе дә килеп чыкты. Әнвәр, безнең сорауны сүзсез аңлагандай, тигез ак тешләрен балкытып елмайды да: +— Нихәл, Фәлах әзи! Мин вәгъдәмне үтәргә кайттым,— диде. +Фәлах абый аптырау чагылган яшькелт күзләрен челт-челт йомгалап алды. Эшләпәсен арткарак шудырып, ындыр табагыдай зур, такыр башын кашыштырды. +— Ниткән вәгъдә ул тагын, наный? +— Оныттыңмыни? +Фәлах абый башын кашыштырган арада, хәтердә, рәшә уйнагандай, балачак вакыйгалары чагылып китте. +...Әнвәр безне нинди дә булса яңалык белән шаккатырырга ярата иде. Беркөнне ул башына машина көпчәгедәй сырлы-сырлы резин-күн бүрек киеп чыкты. +— Бу каз оясын нәп-нәзек муеның ничек күтәреп тора? — дип көлә башлаган идек, ул безне бик тиз туктатты: +— Бик беләсегез килсә, шлемофон бу! +— Кайдан алдың? +— Фәлах әзи бирде. Танкист ич ул. Шушы шлемофон белән Берлинны алган ул! +Әнвәрнең әтисе дә, абыйсы да сугыштан кайта алмагангамы, Фәлах абый аны һәрвакыт үз канаты астына сыендыра иде. Улы диярсең. Ул заманны Фәлах абый шофер иде. Бүтәннәрдән аермалы буларак, безне машинасы яныннан куып җибәрми, утыртып, урам да әйләндергәли. Әнвәрне исә үз янына, кабинага ала. +Ә тегесе шлемын төймәләп үк куя. Танкка керәмени. Шатлыгыннан битендәге һәр сипкеле елмая. +— Әй Фәлах әзи, синең кебек шофер булмасаммы! Сине дә машинама утыртып, дөнья гиздермәсәмме бер. +...Әнвәр Фәлах абыйның күзләренә елмаеп караган килеш кабатлады: +— Оныттыңмыни? Теге, берзаманны, дөнья гиздерәм әле үзеңне, дигәнне. +Фәлах абыйның калын иреннәре колагына җитә язды: +—Ә-ә, исемә төште, наный. +— Утыр алайса! — Әнвәр миңа борылды.— Син дә кер, яшьти, бөтен авыл сыя бу әзмәвергә. Утырыгыз, малайлар! +Без кузгалып киттек. Киң урамны тар итеп барабыз. Әнвәрнең бу машинаны сынап йөреше икән. Ул да булмый, җырлап та җибәрде: +Утырабыз да китәбез +Чирмешән бозларына, +Күрсәгез сәлам әйтегез +Муллавыл кызларына. +— Әх, Фәлах әзи, башка теге шлемофонны да киеп җибәрсәң, ә? +— Син аны әйтәсең, наный, мин үземнекен уйлыйм. Безнең заманда булсын ие мондый машиналар!.. +Урам әйләнеп кайткач, малайлар, рәхмәт әйтеп, янә көтү каршыларга чапты. Кем белә, бәлки, шушы минутта аларның берәрсе Әнвәр абыйсы кебек шофер булырга, аны үз машинасына утыртып, урам әйләндерергә күңеленнән вәгъдә беркетеп куйгандыр. +Эт гомере Сары йомгак сыман бу маэмайны каяндыр Кадыйр абый алып кайтты. Сары булганы өчен без аңа Сарбай дип исем куштык. Сарбай, күптәнге танышлары янына кайткан кебек, беребездән дә ятсынмады. Исеменә дә тиз күнекте. Без дә аны бер күрүдә яраттык. +— Минем мыек төсле икән, йортка төс булыр,— диде әти, көлемсерәп. +Тик әни генә өнәп бетермәде. +— Йортта болай да мал-туар җитәрлек, тагын бер тамак өстәлде,— дип куйды. +— Үзебез карарбыз, әни,— дидек без Кадыйр абый белән беравыздан һәм шундук эшкә керештек. Иске-москы такталардан оя әмәлләдек, эченә калын итеп салам түшәдек. Сарбаебыз сары саламга кереп күмелгәч күренми дә икән... +Шул көннән башлап мәктәптән кайтканда анда-монда уйнарга сугылыш юк, турук өйгә ашыгабыз. Безне, койрыгын болгый-болгый, ишегалдында нәни дустыбыз каршылый. Ул да сагыныпзарыккан, сумкабызны куйганны көтәргә дә тәкате юк, шундук ыр-ыр килеп ишегалды чирәмендә тәгәри-тәгәри уйнарга тотына. +Беркөнне Кадыйр абый әйтә: +— Мунча төнлегеннән чыгарсаң эт усал була икән,— ди. +Алып киттек Сарбайны мунчага. Башта, пар салып, каен себеркесе белән чаптык үзен, аннары ай-ваена карамыйча этә-төртә төнлектән чыгарып җибәрдек. +Әллә шуның файдасы тиде — Сарбаебыз, чыннан да, усал эт булып үсте. Усал, ләкин акыллы һәм гадел иде ул. Бик якын танышларыбызны, дусларыбызны гына үз итә, башкаларны капкага якын да китерми. Хәтта чит-ят кош-кортка кадәр таный. Тавыклар янына күрше әтәче керсә, шундук пыран туздырып чыгара. +Кыскасы, йортка төс булуы белән Сарбаебыз торган саен үзен яраттыра барды. +Әни генә: "Тавыкларны куркытып бетерә!" яки: "Ахирәт дустымны кертмичә интектерә" кебек сүзләр белән ризасызлык белдергәләп тора. Сарбай аңа сарылып аякларына сырпаланып та карый, әмма әни йомшармый. +— Кит әле, әрәмтамак! — дип кенә җибәрә. +Еллар үтте. Без дә үсеп җиттек. Сары йомгак — Сарбаебыз да бүрек колакчыннарыдай салпы колаклы, томрап торган эт булды. +Мәктәпне тәмамлагач, Кадыйр абыйны армиягә алдылар. Аны озатканнан соң әни ничектер боегып-уйчанланып калды. Ә иң гаҗәбе: Сарбай турында кайгыртучан, хәтта артык кайгыртучан булып китте. +Кадыйр абыйга хат язганда: +— Ә Сарбуштан — сары туптан сәлам яздыңмы соң? — дип куя. +Яки: +— Сарбушыңны ашаттыңмы әле? — дип, әледән-әле искә төшерә. +Беркөнне чик буеннан килгән зәңгәр конверттан фоторәсем дә чыкты. Кадыйр абый автомат тотып төшкән. Янында колакларын тырпайткан ниндидер эт тә бар. Әни башта: +— Анда да шул гадәтен ташламаган икән,— дип көлде. +Аннары: +— И-и, бу эт безнең Сарбайга бөтенләй охшамаган, эт түгелдер, бүредер бу,— дип, көнләшүгә якын бер хис белән кашларын җыерып куйды. +Фотоны Сарбайга да күрсәттем. Абый янындагы овчарканы күргәч, һау-һаулап өреп куйды. Ул да көнләште, ахрысы. +...Гаиләдә иң яшь саналган Сарбаебыз барыбыздан да алда картайды. Кадыйр абый хезмәтен төгәлләп кайтканда, ул инде колакка да катыланган, сизгерлеге дә кимегән иде. Солдат шинеле кигән хуҗасына башта карлыга-карлыга өреп маташты. Аннары, шуның оятыннан булса кирәк, атна буе оясыннан чыкмый ятты... +Чиратым җитеп, солдатка киткәч, әни миңа да Сарбайдан сәламнәр яздырып торды. "Хәзер инде Сарбайга синең төсең итеп карыйм, улым,— дип яздырды ул.— Тәрбиядә генә тотам үзен, озаграк яшәтәсем килә..." +...Инде яраткан этебез дә, газиз әти-әниебез дә күптән дөнья куйдылар. Ләкин әнинең: "Сарбайны озаграк яшәтәсем килә",— дигән сүзләре минем хәтеремдә һаман кабатланып тора. Ул сүзләр еллар узган саен фәлсәфи мәгънәгә ия була бара шикелле. +Кешенең әти-әни канаты астында булуы, иң күңелле яшәү еллары эт гомере кадәр генә икән бит... Шуңа күрә дә Сарбайны озаграк яшәтәсе килгәндер әнинең. +Мин гармунга ничек өйрәндем +(Бабам хикәясе) + Уф! Килеп җиттем. Ләкин кулым ишек тоткасының боз кебек салкын тимеренә орынуга, калтыранып, артка чигендем. Чү, ашыкма! Бу бит мунча. Әйе, алдымда, төн караңгылыгына төренеп, нәрсәдер сагалаган сыман, серле тынлыкта Гариф бабайлар мунчасы утыра. Бирегә ялгышып яки адашып килдемме соң? Юк шул, ялгышып та, адашып та түгел. Култыгымдагы шушы гармунны күтәреп, өченче төн килүем инде монда. Беренче килүемдә дә, икенчесендә дә менә шулкаһәр суккан ишек бавы харап итте. Кулым тиюгә, салкыны, электр тогыдай, бөтен тәнемә йөгерә. Эчкә керергә йөрәк җитми. Ә бит мунчага керә алсам, күптәнге хыялыма ирешү, гармунга өйрәнү бәхетенә ирешер идем. Ничек, дисезме? Белмисезмени? Алайса, сезнең гармунчы Гариф бабай турындагы хикәятне ишеткәнегез юктыр. Безнең якта аны яхшы беләләр. +Кичләрен Гариф бабай, үз бакчасындагы эскәмиягә утырып, саратский гармунын тартып җибәрүгә, яшьләр җыела башлый, безнең капка төбендәге әбиләр яшьләнгән күзләрен сөрткәлиләр. +— Әй өздерә дә соң, бу Гарифулланы әйтәм. +— Ул гармунга мунчада өйрәнгән шул. +— Аны мунча иясе өйрәткән диләр бит. Әгәр дә мәгәр җиде төн уртасында гармун алып мунчага барсаң, мунча иясе шул ук төнне гармун уйнарга өйрәтеп җибәрә, имеш... +Бу сүзләрне тыңлаганда минем йөрәк кыбырсып куя. Бер төн эчендә гармунга өйрәнү!.. Шүрләмәскә генә кирәк. Сез, бәлки: "Әбиләр әкиятенә ышандыңмы?" — диярсез. Баштарак мин ышанмаган да идем. Ә Гариф бабайның үзен күреп сөйләшкәннән соң, шигем эреде дә бетте. Ике сүздән аңлашылды. +— Бабай, сине гармунга мунчада өйрәнгән, диләр. Шул сүз дөресме? — диюемә, ул эш арасында гына: +— Рас бу сүз, улым, рас,— диде. +Урра! Мин дә өйрәнәм гармунга. Өченче классны тәмамлагач, әти бүләк иткән тальян гармун өстәлдә, тын тартмыйча, җитәрлек утырды. Өйрәнәм булгач өйрәнәм! Күңелне кытыклап торган сөенечне малайларга да әйтеп салдым: +— Фи,— мин әйтәм,— иртәгә минем гармунда уйнавымны тыңларга килегез. +Алар авыз гына ердылар. Шулай да үзләре икенче көнне килделәр. Ә мин... Ул төнне мунчадан гармунның "г" хәрефен дә өйрәнә алмыйча кайткан идем. Гаеп үземдә булды, эчкә керергә курыктым. +Бүген соңгы төн. Йә керәм мунчага, яисә малайлар алдында дәрәҗә бөтенләй төшәчәк. Эх, керәм дигәндә генә төн карасыдай шомлы уйлар башка килмәсә иде. Әйтик, кердем, ди. Керүгә мунча иясе өскә "гөрс" итеп сикереп төшсә... Әй, керәмме соң! Ә малайлар?.. Алар, белеп торам, иртәгә җыелышып килерләр дә: +— Кая әле, гармунчы, сыздыр булмаса,— дип авыз ерырлар. Эх, шул вакыт "тиндер-тиндер" иттереп уйнап җиббәрәсе! +Керәм! Гариф бабай да минем кебек вакытында кергән, үлмәгән бит. +Ишек үзеннән-үзе диярлек ачылып китте. Һәм мине мунчага гүя артымнан этеп керттеләр. Борынга каен себеркесенең юеш исе килеп бәрелде... Нинди кызу, бүген генә ягып кергәннәр, ахрысы. Капшанып эскәмияне табам. Гармунны мең бәла белән тезгә күчерәм. Калтыранган бармакларым шома баскаклар өстендә шуыша башлыйлар. +— Тран-тран-тринь! +Бу ни хикмәт, мин "Көмеш телле гармун" көен уйнамакчы булам, ә гармунымның көмеш телләре майланмаган арба тәгәрмәче сыман шыгырдый да тора. +Чү, нәрсә ул ләүкәдән шап итеп идәнгә сикерде? Мунча иясе! Мөгаен, шул. Гармунны тагын да тырышыбрак тартырга тотындым. +— Бга, бга, бак-бак! +Кинәт шундый ук икенче бер тавыш, минем гармуннан уздырырга теләгәндәй, шәрран ярып салды: +— Бака-ка-как! Квак-квак! +Тфү! Бака икән ләбаса. +Таң ата башлады. Тирә-якны яңгыратып, әтәчләр кычкырдылар. Мунчадан чыгуыма, мине талтирәктәге каргалар каркылдашып каршы алды. Гүя алар миннән шаркылдашып көләләр иде. Көләрләр дә шул, юк-бар сүзгә ышанып йөргәч. Ә соң Гариф бабай... Алдады микәнни? Туктале, үзен күрим әле. +Гариф бабайны бакчасында таптым. Ул: "Кара инде, яшь ботакларны кояш нурыннан тәмам томалаганнар бит",— дип, алмагачларның корыган ботакларын кисеп йөри иде. Эшеннән тиз генә тукталмаячагын белгәнгә, мин аны бүлдерергә булдым: +— Бабай,— дидем,— мин ни дип... килгән идем... +Гариф бабай, миңа күтәрелеп карамыйча гына, җитен мыегы астыннан көлемсерәде: +— Күрәм. Йомышың култыгыңда. +— Бабай, син бит гармунга мунчада өйрәндем, дигән идең? +— Рас әйтәсең, рас,— дип җавап кайтарды Гариф бабай, эшен дәвам итеп. Мин түзмәдем. +— Расын рас, бабай, расың дөрес булып чыкмады бит әле менә. Төн буе мунча саклап кайтып киләм ләбаса. +Гариф бабай эшеннән туктап миңа текәлде. Маңгаенда гармун кабыргалары кебек җыерчыклар хасил булды. Ул җитен сакалын бераз сыйпап-тарткалап алды. Йөзендәге җыерчыклар елмайдылар: +— Бәй, әнә син нәрсәгә ышангансың икән. +— Ничек инде ышанмаска ди синең сүзгә. Син Озын Әптерәш түгел лә инде алдашырга. +— Ә мин алдашмадым. Дөресе шулай. Мунчада өйрәндем мин гармунга. Әмма ләкин ник мунчада өйрәндем? Син бу хакта сорамадың бит. Тыңла алайса, үзем сөйлим. +Әйе... Сезнең хәзерге нигездә элек Насрый мулла яши иде. Андыйларны Хода үзе күрсәтмәсен. Җыр-көй дигәнне җене сөймәс иде шуның. Гармун шыгырдатканны ишетте исә, таягын тотып тукмакларга ташланыр иде. Минем дә үткен чак. Әмәлен таптым: ярканат кебек, караңгы төшкәнне сагалап торам да, элдерт мунчага. Мулла бабаң төнлә мунчага түгел, үз кирәгенә чыгарга да шүрлидер иде. Һе-һе. Тик яктыргач кына, урамга чыгып, әтәч кебек кагына-кагына, үткәнбарганга кычкыра: "Зада малае мунчада шәйтаннардан яэҗүз-мәэҗүз үнәренә өйрәнә! Авылның бәрәкәтен качыра!" +Ә хәзер нигә мунчага качарга, ди. Җыр-көйгә — кадер-хөрмәт, шуның өчен зур-зур мәптекләр салынган. Маһирлыгың бар икән, рәхим ит, өйрән генә. Һай, заманасы башка, улым, хәзер заманасы... +Чү, син ник борыныңны салындырдың әле. Күрәм, гармунга һәвәслегең зур. Бик әйбәт. Килгәлә, үзем өйрәтермен. Кая әле, әбиең иртәнге чәйгә чакырганчы, икәүләп берәр көйне шыгырдатып карыйк әле... +...Гармунны теземә утырттым. Бармакларыма Гариф бабайның эштә кытыршыланган кулы кагылды, һәм Гариф бабай яратып уйный торган таныш көй сызылып кына чыга баш-лады. +Матурым Аклы-каралы, бәләкәй генә бу маэмайны безнең ишегалдында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул күрендеме, олысы-кечесе илтифат күрсәтмичә калмый: +— Матурым, Матурым, кил монда! +Тегенең теләсә кемгә ягылыр исәбе юк. Килер сиңа, көтеп тор! Маңгай бөдрәләре арасыннан елтыраган түм-түгәрәк соры күзләре белән башта хуҗасына күтәрелеп карый. Мине чакыручы бу бәндәгә ышанырга ярыймы, янәсе. Ә маэмай хуҗасы Имаметдин кәефләнеп елмая. Ал-гарак чыгып торган нечкә иреннәре, вак кына үткен тешләре аның үзен дә акыллы маэмайга охшата сыман. Мал иясенә охшый дигән сүз бар. Күрәсең, хуҗа да кайчак үз малына охшый торгандыр. +Этенә күрсәтелгән игътибар Имаметдинның үзен зурлаудан да болайрак. Ул шундук ачылып сөйләшә башлый. Үзе этне бер секундка да күзеннән ычкындырмый. Тегесе аз гына ераккарак китте исә, Имаметдинның йөзенә борчылу галәмәте чыга. Хафаланып кычкыра: +— Машина юлына барма, Матурым! Мәйданчыкта гына уйна, Матурым. +Эт бөдрә башын күтәреп карый да, гаепле сыман, бантиклы койрыгын болгый-болгый кире борыла. +Имаметдинның йөзен янә елмаю яктырта. Ул, бөтен дөньясын онытып, эте турында, аның кызыклары турында сөйләргә керешә. +Аның сөйләвенә караганда, Матурым өйгә кергәндә ишек төбендә аягын сөртә, ашау-эчү, йоклау, саф һава суларга чыгу вакытын белеп тора, хәтта көйләрне дә бер-берсеннән аера икән. Радиодан ял концертын рәхәтләнеп тыңлый, телевизор карый. Мультфильмнарны, хайваннар дөньясын аеруча ярата. Курайда яки скрипкада уйнасалар, Матурым да сузып кына шыңшый. Үзенчә ул да җырлый, янәсе. Джаз яки поп-музыканы җене сөйми. Ишетте исә, кәефсезләнеп өрергә тотына. Аннары хәмер исен бер дә генә яратмый икән Матурым. Ишегалдындагы салмышлар Матурымны әллә кайдан урап узу ягын карыйлар. Тешләвен дә тешләми, әмма ләкин ишек төпләренә кадәр чәңгелдәп, аякларына уралып бара инде. +Кайвакыт Матурым иркәләнепме, көйсезләнепме, биргәнне ашамый. Мондый чакта Имаметдинның хәйләсе әзер: +— Ашамасаң, урамга чыкмыйбыз!— ди ул. +Шулай әйтүе була, табакның төбе генә ялтырап кала. +Имаметдин сөйли: +— Беркөнне шулай эштән сырхап кайттым. Диванда ятам. Кулыма ниндидер йомшак нәрсә кагылудан күземне ачсам, ни күрим: Матурым минем кулыма кабартма төртә. Аның колбасадыр, кабартмадыр кебек тәм-томны запаска җыеп куюын белә идем. Авырганга мине жәлләп, үз ризыгын китергән бит, әй. Әйтәм ич, бөтенесен аңлый ул бөдрә баш, кайтарып әйтергә теле генә юк. Татарча да, русча да аңлый. Адәм акылы бар аңарда. Хатынга: "Әнисе, бу егетне коендырырга вакыт түгелме?"— дисәм, диван астына кереп кача, мошенник. Коенырга яратмый. Судан курка. Шул, Игъламетдинебез белән булган фаҗигадән бирле судан куркынып калды... +Улының исемен телгә алуга күршемнең соры күзләре дымлана. Ул еш-еш тамагын кыргаларга тотына. +Әйе, аның малае Игъламетдин онытылырлык хәсрәт түгел шул. Тупырчык кебек ул малай минем дә күз алдымнан китми. Аклы-каралы бу маэмайны да әллә каян ул алып кайткан иде. Аны "Матурым" дип атаучы да шул булды. +Бер язда Имаметдин семьясы белән диңгез буена ял итәргә китте. Күктүбә дигән җиргә. Аннан исә малаеның җансыз гәүдәсен күтәреп кайттылар... +Фаҗига болай була. Диңгез ярына кызынырга төшәләр. Игъламетдин су читендә комнан ныгытмалар ясап уйный. Матурым да аның янында чуала. Җилле көн була. Тау-тау дулкыннар яр буена ишелеп киләләр дә малай төзегән ныгытмага җитәр-җитмәс, арып, кире чигенәләр. Игъламетдин моңа сөенә, кулларын чәбәкли, аннан тагын төзи башлый. Ул, шулай мавыгып, куәтле бер дулкынның үзен күтәреп алуын һәм диңгезгә чигенүен сизми дә кала. +Башларын комга терәп яткан ата белән ана уйламаган-көтелмәгән бу хәлне шулай ук искәрмиләр. Яннарында Матурым шыңшып-чабулап йөри башлагач карасалар, яр буе буп-буш. Малай юк! +Игъламетдинне икенче көнне Күктүбәдән ун-унбиш чакрым ераклыктагы бер урыннан табалар. Малай белән туйганчы уйнаган дулкыннар аны ярга чыгарып куйганнар, күрәсең. Ләкин алар Игъламетдиннең сулышын үзләрендә алып калганнар. Әйе, диңгезнең шаяруы хәтәр... +Малайны бөтен ишегалды кызганды. Бик ягымлы, җан җылымлы бала иде. Хайваннарны да бик ярата иде. +Хуҗасын җирләгәннән соң Матурым бик озак әйле-шәйле йөрде. Ашау-эчүенең дә рәте булмады. Берничә тапкыр аны малайның кабере өстеннән табып алып кайттылар. Каберне казып ята икән. Хуҗасын коткармакчы күрәсең, бахыр... +Бу фаҗигале вакыйгадан соң инде байтак еллар узды. Матурым, үсеп, әти булырга да, бабай булырга да өлгерде. Хәзер безнең ишегалдында аның үзе шикелле аклы-каралы бөдрә малайлары, оныклары чабып йөри. Ә Имаметдинның бүтәнчә бала-чагасы булмады. Ул бөтен мәхәббәтен улының яраткан эте Матурыма күчерде шикелле... +— Кунак булып кер әле, күрше,— диде Имаметдин миңа.— Малайларыңны да алып кер. Алар Матурымны ярата бит. Бергә-бергә уйнарлар. Матурымның кызыкларын үзең дә күрерсең. +— Керермен, Имаметдин, һичшиксез, керермен,— дидем мин, Матурымның йомшак йонлы аркасыннан сөеп. +Чуаркай Күз ачкысыз буранлы көннәрнең берсендә бәләкәй Мәнзүрәнең яраткан песие — Чуаркай югалды. Башта кыз аның: "Мияу-мияу!", ягъни "Бик туңдым лабаса, ишекне тизрәк ачсагыз ла!" дип кайтып керүен көтте. Бер-ике көннән дә күренмәгәч, чынлап ук пошынды Мәнзүрә, Чуаркаен эзләргә тотынды. Чорма башларын да, печән сайгагын да, баз өстен дә, кыскасы, качыш-качыш уйнаганда яшеренә торган бер җирне дә калдырмады. Тик Чуаркай, көрткә күмелгәндәй, беркайдан да табылмады, шөйлә юкка чыкты. +Мәнзүрәнең битендәге сипкелләре кайгы күләгәсе белән тагын да куера төшкәндәй булды. Бу — аның инде икенче кат нык кайгыруы иде. Җәй көне әнисе аны җитәкләп әбиләренә күчеп килгәч тә, шулай күңелсез булган иде. Оясы туздырылган каз кебек, башын иеп калган әтисен бик-бик жәлләде кыз. Әнисе ник яратмагандыр инде шундый яхшы әтисен. Эштән кайткан җиренә чәй дә әзерләми, ял көннәрендә урамга чыкканда да гел әтисен читтә калдырырга, Мәнзүрә белән генә чыгарга тырыша иде. Ә бит алар элек шундый күңелле торалар иде. Барысы да шул балдактан башланды бугай. Әтисенең кесәсеннән кулъяулыгын алганда идәнгә шылтырап килеп төште ул. Мәнзүрә шундук бу тәтине эләктереп, тәгәрәтә-тәгәрәтә уйный башлады. Тик әнисе Мәнзүрәнең кулыннан балдакны тартып алды да, шикле күзләре белән яндырып, әтисенә карады. Әтисе, ничектер, гаепле кеше сыман, кызарып куйды. Әлеге балдакны фермада табуы турында нәрсәдер аңлатырга тырышып карады. Әнисе исә тыңларга да теләмәде. +— Шикләнеп йөри идем аны, уйга килгән алга килә, диләр, шул — Нәсимә кәнтәйнеке, менә кашыннан ук таныдым,— дип, йөзекне учына йомарлап каядыр чапты. Шуннан китте, китте... Нигә ачулангандыр инде әнисе. Әтисе ул балдакны урламаган бит, тапкан гына. Хуҗасына кире кайтарган булыр иде. Тапкан — табыш, таныган — алыш. Бер-берсе белән булашып, Мәнзүрәнең дөньяда барлыгын да онытты алар. Инде әтисе дә элеккечә эштән елмаеп кайтып керми, гел кашы-күзе җимерелгән була. +Һәм, ниһаять, җәй көне әнисе әйберләрен җыештырды да, Мәнзүрәне җитәкләп, әбиләренә күчеп килде. +Мәнзүрә әтисен дә килер дип көтте. Тик әтисе килмәде дә килмәде. +Инде менә кайчандыр әтисе алып кайткан Чуаркай да югалды. Мәнзүрәне берәү дә яратмый, күрәсең. Яратсалар болай барысы да ташламаслар иде. +Әллә соң ул Чуаркаен рәнҗеткән идеме икән? Чынлап та булган иде шул андый хәл, булган иде. +Беркөнне аны чәченнән тартып уяттылар. Башта кыз, ни булганын аңламыйча, иләс-миләс якягына карангалап торды. Тагын авырттырып чәченнән тарттылар. Әйләнеп караса, Чуаркай икән. Ачуын тыеп кала алмады шул, сукты да очырды тегене. Катырак эләкте, ахры, чырыйлап мич астына шылды бичара. Ул көнне песи баласы гел кәефсезләнеп йөрде, гадәттәгечә, кыз белән идәндә тәгәри-тәгәри дә уйнамады, йомшак борыны белән битләрен кытыклап, мыр-мыр да килмәде. Нигә генә шулай каты бәрелде икән Мәнзүрә яраткан дустына. Исән-сау кайтсын гына, инде бер дә, бер дә кыерсытмас иде ул аны. Уенчыкларын туздырган өчен дә ачуланмас иде, әйдә уйный бирсен. Курчаклар теп-тере песи баласын алыштыра аламыни соң?! +— Мал иясенә охшый, атаң алып кайткан нәрсә, мут күз, берәрсендә кунак булып йөридер,— дип, кызны юатырга тырышты әнисе,— көннәр җылынгач, туп итеп кайтыр да керер әле. +Кыш үтте, яз җитте. Тәрәзә төбендәге уенчыкларның йөзләре дә яктырып киткәндәй булды. Алар да гүя Чуаркайның тиздән кайтасына ышаналар иде. Ләкин песи һаман күренмәде. Ул, күзләрен тутырып карап, моңсуланып, Мәнзүрәнең төшләренә генә керде. +Төзәлми торган яра, узмый торган кайгы булмас дип әнисе белмичә генә әйтмәгән икән. Вакыт узган саен Мәнзүрәнең сагыну-юксынулары да,яңгыр юган рәсем кебек, тоныклана барды. Көз җитеп, мәктәпкә йөри башлагач, песи турында онытып җибәргән чаклары тагын да ешайды. +Инде бөтенләй истән-хәтердән чыкты гына дигәндә кайтып керде Чуаркай. Үзе генә дә түгел. +Мәнзүрә дәресен әзерләп утыра иде. Ишектән әтисенең елмаюлы йөзе күренде. +— Менә песиеңне китердем, кызым,— диде ул керә-керешкә.— Күптәннән сугылмакчы идем дә, ничектер туры килмәде. +Тавышка кухнядан әнисе дә чыкты. Мәнзүрә бер әтисенә, бер әнисенә карады. Аннары, әнисенең кисәтүле күз карашыннан да курыкмыйча, йөгереп барып, әтисенең муенына сарылды. +Әтисенең муен төере еш-еш хәрәкәтләнеп алды. Тамак кыргалап сөйләнде: +— Төп йортны сагынган, яңа урынга хайван да озак күнегә бит... +Мәнзүрә әтисенең кочагыннан шуып төште дә Чуаркайга иелде. Песи аны ятсынган кебек. Ул үзгәргән дә бугай, әүвәлге назлы-иркә Чуаркай түгел иде. Мәнзүрә Чуаркай белән яңадан элеккечә тәгәри-тәгәри уйныйсын, аны элекке шикелле үк өзелеп яратасын ничектер күз алдына китерә алмады. Чуаркай югалганнан соң кичергәннәргә караганда да читенрәк, моңсурак булды аңа бу минутта. +Мәнзүрә әтисенә күтәрелеп карады. Гаҗиз булып әнисенә төбәлгән әтисе дә ул уйлаганнарны кичерә кебек тоелды Мәнзүрәгә... +Койма Габделбәр тагын ямьсез төшләр күреп, саташып-бастырылып уянды. Янә күзен йомарга куркып ятты, хәлбуки, йокыга китте исә, кабат шул төшнең дәвамы керә иде. Ниндидер күп серияле фильм кебек иде бу төш. Күрше Гаяз бабайның гүр иясе булганына да биш былтыр инде, югыйсә нишләп кенә болай төшкә кереп бимазалыйдыр. Рухы тынычлансын дип, Габделбәр ялгыз-ятимә карчык Маһруй әбигә хәер дә биреп карады, тик алай да файдасы тимәде. Йокларга дип ятагына башын куйды исә, ап-ачык булып Гаяз бабай күренә. Аның арпа башагы кебек сары кашлары астыннан өтеп ала торган күз карашы, чөйсыман сакалы, нечкә зәңгәрсу иреннәре арасыннан кысылып чыккан сүзләре нәкъ үзе исән вакыттагыча яңгырый: +— Күчер койманы, Габделбәр күрше, болай хилаф эш эшләмә. Җир ул барыбызга да җитәрлек. +Инде бит Габделбәрнең әлеге каһәр суккан койманы сүтеп алганына гына түгел, өен бүтән нигезгә күчереп салганына да ничәмә ел узды лабаса. Исән күршеңнән китеп була, ә үлгән күршең рухыннан качып та котыла алмыйсың икән ул. Бигрәк тә, сиңа рәнҗеп үлгәннәрдән. +Әйе, рәнҗеп китте шул Күрше бабай, Габделбәр аның бәхиллеген ала алмыйча калды. Ә бит Гаяз бабайдан күргән кадәр игелекне аның башка берәүдән дә күргәне булмагандыр, мөгаен. Киңәш-уңашка да, тегесе-монысы кирәксә дә, һаман шул Күрше бабасына йөгереп керер иде Габделбәр. Хәер, ул вакытта әле Гаяз бабайның күкрәп торган ир уртасы вакытлары булып, аңа олылап "Абзый" дип дәшәләр иде. Балтадыр, пычкыдыр кирәк булса, аның ишеген шакыйлар: "Күрше абзый, биреп торсана, утын кисәдериек..." Мунча керәселәре килсә, янә Гаяз абзый кирәк: "Мунчагызны ягып торыйк әле, Күрше абзый?.." Ул мунчасын үз утыны белән ягарга рөхсәт итә. Мунчасын яккач, себеркесе, мунчаласы да кирәк бит инде аның. Гаяз абзый аларын да һич кызганмый. "Алыгыз, улым, сихәте белән булсын",— ди. Ә үзе ягып кергән вакытларда беренче яки соңгы парда сихәтләнеп чыгарга берәр күршесенә әйтмичә калмый диярлек. Хәер, Гаяз абзыйның игелеге күршеләренә генә түгел, бөтен авылга җитә иде. Нинди дә булса гозере төшеп килүчеләрне буш кул белән борып җибәргәне булдымы икән аның?.. Үзе сугыш мәхшәреннән исән котылып кайтканга микән, фронтта ирләре үлеп калган тол хатыннар гозеренә аеруча илтифатлы иде Гаяз абзый. Кайсына чалгы таптап бирергә кирәк, кайсының балтасы үтмәсләнгән, кемнең кө-рәк сабы сынып чыккан, кемгә, әлеге дә баягы, мунчала кирәк. Гаяз абзый мунчала батыру өчен бәрәңге бакчасына кечерәк кенә күл казыды. Һәр яз урманнан утынга дип алган юкә агачларының кайрысын каезлап, күп итеп әлеге күлгә батыра, көзгә таба шулардан ефәк кебек мунчала төшерә иде. Габделбәр: "Бу кадәр мунчаланы базарга чыгарып сатсаң, баеп беткән булыриең инде",— дисә, Гаяз абзыйның җавабы әзер: "Акчаны тавык та чүпләми аны, ә бер рәхмәт мең бәладән коткара..." +Кайсы берсе бушка алырга уңайсызланып, йә йомырка, йә бераз атланмай кыстырып килә. +— Абзыкаем, ярдәм итсәнә. Бәрәңге бакчамны казырга чыкканием, көрәгем үтми. Шуны гына рәтләштереп бирсәнә. Менә берничә йомырка да алып килгәнием... +Гаяз абзый верстак янында нидер ышкылаган-юнган җиреннән күтәрелеп карый. Каешланган киез эшләпәсе астыннан зәңгәрсу күзләренең көлемсерәве күренә. Бөдрә йомычкаларны имән ботаклары сыман таза бармаклары белән алъяпкычыннан каккалап төшерә-төшерә, килүчене ачык йөз белән каршылый. +— Әйдүк, әйдүк. Ә йомырканы үзебезнең титибикәләр дә җитәрлек салып тора, шөкер. Анысы кирәкмәс, кем килен. Балаларыңа пешереп ашатырсың,— дип, хезмәте өчен берни дә алмый. +— И-и, рәхмәт кенә инде, Гаяз абзыкаем, кул-аякларың сызлаусыз булсын, ярабби! +— Шулай булсын, амин,— ди Гаяз абзый.— Без, мөселман кардәшләр, бер-беребезгә булышырга тиешле. Синең ирең фронттан исән кайткан булса, минекеләргә булышыр иде. Рас мин кайтканмын икән, бу эш миңа фарыз. +Кешегә игелек итүдән тәм таба торган иде Гаяз абзый. Тик аның хәләл җефете Сәрәфия җиңгинең генә, карты янында тол хатыннарның әвәрә килүләрен күреп, азрак эче пошкалый иде бугай. Күп вакытта сер бирмәскә тырышса да, яшьрәк киленнәр килгәндә карты артыграк ачылып сөйләшә кебек тоела иде аңа. Мондый очраклардан соң, чәй янында җаен туры китереп кенә әйткәли иде: +— Артыграк юмартланасың түгелме, карт?— ди иде. +Гаяз бабай аңа да җавапсыз калмый, җиз мыекларын сыйпаштырып болай ди: +— Дөнья малы — дуңгыз каны ул, карчык. Кайгырма, синең белән миңа гына җитәр әле... +Елмаеп-көлеп кергән хатыннарга эче пошкаласа да, Сәрәфия җиңги юмартлыкта үзе дә картыннан әллә ни калышмый иде. Ул бакчаларындагы карлыганны җыеп, күп итеп кагын ясый һәм шушы нигъмәттән бөтен тирә-күршегә, туган-тумачага, дус-ишкә өлеш чыгара. Ә күрше Габделбәрнең хатыны Зөлхәбирәгә атап, берничә куакны үзенә җыярга калдыра иде.— Күрше хакы — Алла хакы. Түлке сындырмыйча гына җыегыз,— ди торган иде.— И-и, безгә, картым белән ике бөртек җанга күпме генә кирәк соң?! +Ике бөртек җан дигәннән, аларның Габделбәрдән ике яшькә генә олы бердәнбер улларын Әфган сугышына җибәреп һәлак иттеләр. Әфисәр иде ул. Цинк табутта кайтаргач, Сәрәфия җиңгинең чәче вакытсыз агарды. Үз оланнары булмагангамы, Габделбәр белән Зөлхәбирәне үз балалары кебек якын итәләр иде. Яшь күршеләре дә баштарак яхшылыкка яхшылык белән дигәндәй җавап бирә килделәр. Әмма ләкин Габделбәр совхозда управляющий булып алгач, күрше абзасына ялынычы бетеп китте. Инде Габделбәргә ни теләсә, шуны китереп кенә бирә башладылар. Гөнаһ шомлыгына каршы, бу вакытта инде Гаяз абзый картаеп, Гаяз бабайга әйләнеп бара иде. Нишлисең бит, яшьләрнеке алга таба, картларныкы — артка, дигәндәй, Габделбәр тиз арада ак мунча да салдырып куйды. Анысы бер хәл, тик менә Гаяз бабай бакчасына аршын ярым чамасы кертеп салдырды ул мунчасын. Моңа Күрше бабайның эче пошты пошуын, мәгәр аршын ярым җир өчен орынып торган күршесе белән әчелешле буласы килмәде, эчтән тынды. Әмма ләкин Габделбәр ике арадагы сукмак буйлап утыртылган өрәңгеләрнең тамырларына үткен көрәге белән чаба-чаба канау казый башлагач, түземе төкәнде: +— Карале, Габделбәр улым, сиңа җир җитмимени соң? Агачларымны харап итәсең бит!— диде. +Габделбәр ык-мык итте, акланырлык сүз табалмый торды. Аннары: +— Әмрикәнски өрәңге чүп үләне күк әрсез ул, чурт та булмый аңа,— дип, өенә кереп китү ягын карады. +— Әйттем мин сиңа,— диде ул, бала имезеп утырган хатынына ярсып,— канауны аннан казымыйк, дип. Күрше бабайны үпкәләттек. +Зөлхәбирәнең кара тут йөзе тагын да карала төште сыман: +— Үпкәләсә үпкә ашасын әнә,— диде.— Бөтен бакчаны агач белән тутырды. Агачлары безнең бәрәңгеләрне күләгәли. Тамырлары бакчаның ашламасын суыра. Ул агачларын илаһи уптым кисеп кенә ташлыйсы бар. +Бусы да шулай узып киткән иде инде. Көннәрнең берендә Гаяз бабай янә сүз катты: +— Карале, Габделбәр улым, безнең ике арадагы койма баганалары черегән, койма авам-авам дип тора. Кешегә калган көн — таң атмаган төн, дигәндәй, әүвәлрәк мондый эшләрне үзем генә эшләгән булыр идем дә... Инде миннән булмас, син яңартып куясыңмы әллә? Кирәк түгел дисең икән инде, сүтеп алсаң да була. +— Ярый, уйлашырбыз,— диде Габделбәр. +Тик уйлашу озаккарак сузылды. Елдан артык вакыт узып китте. Ул арада баганалар бөтенләй авыш-тәвешкә әйләнде. Балалары өстенә койма аумасын өчен, Габделбәр аны Гаяз бабайның өй почмагына ук китереп сөяп куйды. Мәгәр Гаяз бабайның коймада гаме юк иде инде. Әле күптән түгел генә карчыгы үлеп китте. Ашказаны шешеп, бер генә атна авырып ятты, мескенем. Кеше кулына гына калмасам ярар иде, дигән теләге кабул булды. Ашказаны авырткан килеш тә бер көн калдырмый ураза тотты шул, бахыр. "Тотма уразаңны!"— дип, ничә әйтте карты. "Гөнаһсын кая куярмын?"— ди иде шул мәрхүмә. "Гөнаһсын үземә алырмын",— дип тә карады Гаяз бабай, әмма ләкин һәр сүзен тыңлап килгән карчыгы бу юлы аңа буйсынмады. Хәзер Гаяз бабай ишегалдында да сирәк күренә. Сарыкларына печән сала да тизрәк җылыга — өйгә ашыга. Дөрес, кереп китәр алдыннан коймага карап, көрсенеп куя куюын. Утыннары Габделбәр ягында калганга эче поша. Койманы бөтенләй алып кына куясы югыйсә. Чыннан да, ичмаса Габделбәр малайларының уйнаганын карап торырга җай чыгар, бер юаныч булыр иде карт кешегә. +Беркөнне шулай уйланып торганда Габделбәрнең тыз-быз кайтып килүен күрде ул. Артыннан ук әрҗәсенә каен утыны төялгән "КамАЗ" машинасы күренде. Габделбәрнең инде ишегалды тулы утын, хәтта урамда да печән кибәне кадәр утын әрдәнәсе өелгән. Туймаса да туймый икән адәм баласы, тагын алып кайткан... +— Карале, Габделбәр улым, койманы сүтеп кенә ташла булмаса. Минем утыннар синең якта калды бит югыйсә. Кирәге дә булмаган ул "кытай стенасының". Теге вакытта әтиең мәрхүм тотып калдырган иде. Соңыннан сүтәргә кулым бармады. +— Ярый, уйлашырбыз,— диде элеккечә Габделбәр. +Гаяз бабай өенә кереп китте. Аңа көзге суык чиркандыра башлаган карт сөяген җылытырга кирәк иде. Чыбык-чабык белән мичтә ут тергезде. Бераз күмер төшкәч, кече морҗаны ачып, самавыр куеп җибәрде. Ләкин аңа тынычлап чәй эчәргә туры килмәде. Кинәт стенага тукылдата башладылар. Кем булыр бу? Гаяз бабай, ни уйларга да белмичә, аягына галошларын эләктереп, ишегалдына чыкты. Чыкса, ни күрсен, Габделбәр койманы элекке урынына түгел, ә аның өй почмагына ук кадаклап маташа. Ике арадагы утыннарны бу якка ташлаган. Үз гомерендә хикмәти хәлләрне күп күргән, узган сугышларда утны-суны кичкән ветеранның аптыраудан авызы ачылып калды, беравык сүзен әйталмый торды. +— Чү! — дип гыжылдады ул, ниһаять.— Нишләвең бу, әкәмәт? +Габделбәр күтәргән чүкечен төшермичә генә җавап бирде: +— Ник? Нәрсә булган? Үзең куштың бит... +— Соң мин койманы минем ызбага кадакла дидеммени?! Син нәстә илбасар кебек кеше җиренә басып керәсең? Мунчаңны булды мунчаңны минем бакчага кертеп салдың. Җир җитмимени? +Габделбәрнең дә кара күмер кебек күзләрендә ачу чаткылары кабынды. +— Җитмәс шул! Бөтен бакчаны урман ясадың да безгә кояшны томалап куйдың! Бәрәңге уңмый. +— Хатының сүзен сүлисең, әкәмәт,— диде Гаяз бабай, тавышын күтәрмәскә тырышып.— Бакчаңны яхшылап ашларга иренмәсәң, бәрәңгең булыр... +Ул арада кулына юынтык су чиләге күтәреп, өйдән Габделбәрнең хатыны килеп чыкты. +— Син нәрсә, Гаяз бабай, тотасың да Габделбәргә бәйләнәсең, тотасың да Габделбәргә бәйләнәсең. Ул бит сиңа карчыгың Сәрәфия әби түгел. +Үз улы кебек күргән малайның шушы әрем телле хатынга өйләнгәннән бирле танымаслык үзгәрүенә, мал өстенә мал җыюга хиресләнүенә Гаяз бабайның болай да эче пошып йөри иде. +— Син, Зөлхәбирә килен, ат дагалаганда бака ботын кыстыргандай, кысылмый тор, яме. Юкса, тартып алучы булмас. +Җиңәрсең Зөлхәбирәне болай гына, бар! Ул сиңа "ә" дигәнгә "җә" дия торган Сәрәфия карчыгың түгел. +— Сәрәфия әбине ураза тоттырып, ачка үтердең. Инде миңа ябышыргамы исәбең! Минем тәртәм бик кыска! Ат башыннан да курыкмыйм мин. +Гаяз бабай тагын авызын ачып калды. Болай җавапка күршегә керә торганнардан булмаса да, оятсызлык, гаделсезлек алдында аптырап кала торган гадәте бар шул аның. Ул лач иттереп җиргә төкерде. +— Тефү! Имансыз ук икәнсең! Синең кебекләр белән каберең янәшә булмасын! +Карт, исерек кеше кебек, стенага тотына-тотына ишеккә таба атлады. Әрем телле хатынның үз артыннан: "Каргышың — кара башыңа!"— дип, тәкрарлавын ишетте ул. +Картның йөрәге ватык сәгать сыман аксый-туксый тибә, тәне бизгәк тоткандагы кебек калтырый иде. Ул кайчандыр үзе ясап куйган агач караватына менеп ятты. Өстенә карчыгының мамык шәлен ябынды. И-и, гомерләр. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән бу шәлне ул хәләленә туй бүләге итеп биргән иде бит. Мәрхүмәкәй, бик кадерләп кенә, кунакка барганда гына бәйли торган иде. Нишләп шулай саклагандыр инде рәхәтен күрмичә. Үзе алданрак тузды, шәле әле гамәлгә ярарлык. Фани дөнья. Дөнья малы — дуңгыз каны, дип белмичә әйтмәгәннәр шул. Үзең белән гүргә бернине дә алып китеп булмый. Ә кеше дигәнең бу дөньяга мәңгегә килгән кебек яши, кайберәүләр малга хиресләнеп китә, чик-чаманы онытып җибәрә, шул юлда башкаларны рәнҗетүдән дә тайчынмый. Әнә генә бер комсызына җир җитмәгән, кеше өлешенә керә. Теге, Израил дигән нәмәрсә гарәпләрне кыерсыткан кебек. Әнә генәк, стенаны җимерергә теләгәндәй, шак та шок кагуын белә. Гаяз карт, бу котсыз тавышны ишетмәс өчен, сугышта контузия алган колагын өскә куеп, ишетә торганын мендәргә томалап ятып та карый, юк, барыбер ишетелә, колагы белән генә түгел, йөрәге, тәненең һәр күзәнәге белән ишетә ул аны. "Тук-тук! Тук-тук-тук! Әллә соң чыгып, коймасын кул пычкысы белән шытыр-шытыр гына кисеп төшерергә микән? Эх, яшьрәк вакыты булса. Бар иде бит Гаяз бабаңның җегәрле вакытлары, икешәр потлы ике герне бау белән бәйләп, уртасыннан теше белән эләктереп күтәргән чаклары... Эх-хе-хе! Ит изгелек — көт явызлык, ди торганые мәрхүмә карчыгы. Рас әйткән икән. Дөрес, Гаяз бабай, дип аһ итеп торучылар да бар-барын. Әнә генәк, уң як күрше Хәлимә, һәрдаим кереп, хәлен белә, кибеттән ипи алып кайтып бирә. Идәнен, керләрен дә юарга әзер, тик аларына бабайның үзенең рөхсәте юк. Әлегә, әүкатендә чакта үз керен кешедән юдыртамы соң? Ходаем, бөтенләй аяктан егылып, кеше кулына калудан сакла. Үзең азапланып, кеше азаплап ятарга язмасын. +Картның уйлары яңадан Хәлимәгә кайтты. Күрше авылдан килен булып төшкәненә шактый ел узды инде. Бәхете булмады бичараның. Ире Нургата әйбәт малай иде, әмма яшел елан белән дуслашып харап булды. Урман караучысы иде. Гозер белән килгән бере ярты кыстырып килә яки чакырып кертеп сыйлыйлар. Малай йомшак холыклы, каршы килә алмый. Ие. Халык үзе харап итте. Шулай пирәшләнеп кайтуының берсендә Хәлимә тегенең кесәсендәге документларын алган да яшереп куйган. Шүрләтергә уйлаганмы, әллә югалтмасын дип җыеп куйганмы? Нургата, уянгач, баш төзәтергә ниятли. Караса, кесәләр буш, җилләр уйный. Акча да, документлар да юк. Партбилет та юк! Моның өчен баштан сыйпамыйлар иде бит элегрәк. Тегендә сугыла Нургата, монда сугыла, өйдә актармаган җирне калдырмый. Хәлимә бу вакытта әниләренә киткән була. Шул. Нургата тота да лапаска чыгып асылына. Җүләр димә инде шуны. Мордар китүдән дә курыкмаган. Хәзер инде ул кызыл билетларын кешеләр теләсә кая ташлый, яндыра. Үзгәртеп кору дигән нәрсә кемнең кемлеген ачыклый башлады. Үзләре ашаган табакка төкерәләр, әкәмәт. Хәер, Габделбәр, управляющий булгач, партбилетын бер дә ташламады. Түлке аның партийный булуыннан кемгә файда килде соң? Булса да үзенә генәдер. Иң башлап, кеше булырга кирәк шул адәм баласына... Әйтик, Хәлимә кебек. Әле дә булса газаплана, иренең үлеме өчен үзен гаепле саный. Картларны, карчыкларны җыеп, ике тапкыр Коръән укытты... +— Бабай, сиңа әпәй кирәкме, кибеткә барышым? +Шул Хәлимә тавышы бит, рәхмәт төшкере. Тукта, кызым, тукта, хәзер чыгам. Алырсың миңа да әпәй, алырсың. Ике бәхетсез бергәләп чәй эчәрбез. Мин Габделбәрнең мәрхәмәтсезлеген, Зөлхәбирәнең оятсызлыгын сөйләп, эчемне бушатырмын. Тукта, чү, йөрәк кенә әллә нишләп чәнчә башлады әле. Ай-ай! +Бабайның ыңгырашуын ишеткән Хәлимә ашыгып өйгә керде. Ни бу? Бабайның болай бер дә көндез ятып торганы юк иде шикелле. Ул гел кыштыр-кыштыр эш белән мәшгуль булыр иде. Инде ял итәргә уйласа, элеккеге гарәп хәрефләре белән язылган берәр китабын алдына куяр да, калын пыялалы күзлеген киеп, укып утырыр иде. "Нишләп бу арада керми узасың?"— дип, үз итеп кенә әрләп тә алыр иде. Хәлимә моңа үпкәләми, ул бабасының гадәтен яхшы белә, яраткан, үз иткән кешесенә генә шулай битәрләп дәшә, кырку булып кылана ул. Бүген дә гадәттәгечә ачуланып каршыласын иде дә соң... +— Бабай, бабай, дим, әллә сырхаулыйсың инде? +Гаяз бабайның чөй сакалы хәрәкәтсез. Хәлимә, ашыга-кабалана, учын аның маңгаена куйды. Картның маңгаена салкын тир тамчылары чыккан иде. Ул, күз кабакларын көч-хәл белән ачып, чүкеч тавышы килгән якка ымлады: +— Ишетәсеңме, кызым... нишлиләр?.. Стенама койма кагалар... +Хәлимә эшнең нидәлеген аңлап алды. +— Тынычлан, бабай, хәзер мин бураннарын туздырам ул каруннарның! +Гаяз бабай сөякчел бармаклары белән Хәлимәнең кулына кагылды: +— Кирәкмәс, кызым. Бу — Газраил шакый. Чыкма, сине танып калмасын...— диде. +Хәлимә төнгә Гаяз бабай янына картларны чакырды. Алар алмаш-тилмәш аның янында тордылар. Гаяз бабай һаман саташулы-уяулы ятты. Габделбәр дә кереп ишек төбенә чүмәшеп утырды. Гаяз бабай аны күрмәде, ә Габделбәр барысын да күреп, ишетеп торды. Карт саташканда еш кына, аларның исемнәрен телгә алды. "Өстемә Зөлхәбирә килә!"— дип гыжылдады. Ә иртәнге якта, ирләр уяулы-йокылы чакта, Гаяз бабай фани дөнья белән бәхилләшкән иде инде. +Габделбәр күршесенең бәхиллеген алалмыйча калды. Шул көннән башлап аның рухы Габделбәргә тынгылык бирмәде, һәрдаим төшләренә кереп йөдәтте, йокыдан шабыр тиргә батып уянырга мәҗбүр итте. "Күчер коймаңны!" дигән тавышы колагыннан китмәде. Инде Габделбәрнең, ул нигезен ташлап, йортын икенче урынга — түбән очка күчерүенә дә биш былтыр. Зөлхәбирәне паралич сукканнан соң качты ул каһәр суккан урыннан. Ләкин яңа нигездә дә тынгылык тапмады. Үлгәндә әйтте Зөлхәбирәсе: +— Безгә Гаяз бабай каргышы, аның бәддогасы төште ахры,— диде.— ...Мине әни янына җирләгез,— диде. Ул әйткәнчә эшләде Габделбәр. +Габделбәр авыр уйлары белән бергә өстендәге юрганын тибеп төшерде дә, ничек кирәк алай киенеп, зиратка таба юнәлде. Әле таң атарга өлгермәгәнлектән, тирәкләрдәге каргалар уянмаган, зират өсте тын һәм моңсу иде. Габделбәр таныш өрәңгеләрне ерактан ук танып алды, чыклы үләнне ерып, шунда таба атлады. Ләкин килеп җиткәч, гаҗәеп бер күренеш алдында шаккатып калды. Янәшә кабер өстендәге өрәңгенең бер ботагы, Зөлхәбирә каберенең тимер рәшәткәсе арасына кереп, аны җирдән бер-ике сөям чамасы югары күтәрттергән иде. Гүяки агач-куллар бу чардуганны моннан алып ташламакчы. Габделбәр мәрхүмәнең чардуганын үз урынына утыртырга тырышып карады, әмма ботак-кул аны нык тоткан. Тагын берәр елдан аның бу чардуганны кабер өстеннән йолкып ук алачагын чамалавы кыен түгел иде. Бу ботакны кисеп кенә ташламасаң... Кинәт башына килгән бу уйдан Габделбәрнең тез буын-нары калтырады. Өрәңгенең икенче бер ботак-кулы якасыннан эләктереп алырга сузыла башлаган кебек күренде. Габделбәр, күзләрен зур ачып, Зөлхәбирәнеке янындагы кабергә текәлде. Чү! Бу теге... Гаяз бабай бакчасындагы тамырына көрәк белән күпме чапсаң да үҗәтләнеп үсә торган өрәңге түгелме соң?! Шул ич! Кабере дә Гаяз бабайныкы лабаса. Сул якта — Зөлхәбирә әнисенең кабере. "Әни янына җирләгез..." — дигәч, каберне шунда казыганнар иде. Икенче якта Зөлхәбирәгә рәнҗеп үлгән Күрше бабайның мәңгелек йорты икәненә ничек игътибар ителмәгәндер. Хәер, соңыннан Хәлимәнең: "Бабай белән янәшә кемне җирләгәннәр бит, кемне җирләгәннәр бит!" — дип, тузынып йөрүләре хәтерендә калган. Ә ул вакытта хәсрәттән Габделбәрнең зиһене томаланган булгандыр, күрәсең... +Габделбәр үзе белгән догаларны укырга, дөресрәге бер үк сүзләрне дога итеп кабатларга тотынды: "Бисмиллаһир-рахманиррахим... Күрше бабай, гафу итә күр... Соң булса да бәхиллегеңне бир..." +Әх, бәхиллекне адәм баласы үзе исән вакытта сорап калырга кирәк икән шул. Ә иң дә яхшысы, аны рәнҗетүдән сакланырга кирәк икән. Бигрәк тә күрше булган кешене. Күрше хакы — Алла хакы, дип борынгылар юкка гына әйткәнмени?! +Мәңгелектән елмаю Ниндидер бер акыл иясе: "Адәм баласының күңелендә хосусый милекчелек хисен дөрләтим дисәң, аңа ашъяулык кадәр генә булса да җир бирергә кирәк",— дигән, имеш. Әйе, бик дөрес әйткән. Мисалга әллә кая барасы юк, үземнән беләм. Васильево белән Атлашкино арасындагы сыек кына урман буеннан дача өчен җир алганнан бирле күңел әллә нишләде. Аунап яткан такта-токта күрсәм эләктерә кайтам. Чүплеккә иске урындыклар, арурак тактадыр, фанердыр, әрҗәдер ташлаган булсалар — алам. Дачада ярап куяр. Элек мондый иске-москыны үзем чыгарып ташлый торган идем югыйсә, ә хәзер ташлау кая, һәммәсен җыям. Инде шундый "байлыктан" фатирымның аран кадәрле лоджиенда борылыр урын да калмады. Бу хәлгә хатыным Асылбикә баштарак ризасызлыгын белдереп караса да, соңыннан үзе дә мине уздырып тегене-моны ташый башлады. +Әле менә бүген җир казып арыгач, бераз бил яздырып кайтыйк дип, дачабыз янындагы урманга чыктык. Монда да кул кушырып бер-беребезгә карашып йөрергә вакыт юк. Күзебез, теге-бу очрамасмы дигәндәй, тирә-юньне күзли. Әнә нечкә генә каен кәүсәсе аунап ята. Кайсыдыр юньсезе, себеркегә дип, ботакларын аннан-моннан гына ботарлаган да ташлап калдырган. Урынын билгеләп китәбез. "Кайтышлый алырбыз, теплица ясаганда кирәк булыр бу!— ди хатын.— Нечкәрәк ботаклары помидорларны бәйләп куярга ярар". Әнә тагын... берничә кызыл кирпеч тәгәрәп ята. Иске учак урыны. Болары — сарай нигезенә менә дигән! +Чү, мондый затлы мәрмәр плитәне кайсы бае китереп ташлаган тагы? Иһи, шактый авыр икән үзе. Әмма арба алып килсәк хатын белән икәү ничек тә өстерәрбез әле. Плитәне, җирдән кубарып, икенче ягына әйләндереп салган идем — имәнеп киттем. Ташның кыеклатып киселгән почмагыннан миңа яулыклы бер кыз елмаеп карап тора. Бу хәлгә аптырап хатынга карыйм. Аның, киресенчә, күзләрендәге елмаюы сүнгән, йөзенә моңсу күләгә яткан. +Мин яшел үлән сабакларын йолкып, шулар белән плитәне сөрткәләгәч, елмаеп торган кыз сурәтенең астына ташны уеп язылган сүзләрне аермачык күрдем. "Сабирова Мәгъмүрә Әхмәр кызы. 1934—1955 санә" һәм шунда ук ике юллык шигырь: +Үлгәннәрнең каберен бел, +Исәннәрнең кадерен бел! +Үлгәннәрнең каберен бел... Ә бу каберне онытканнар, күрәсең... Шуңа да карамастан, якты дөньяда нибары егерме бер ел яшәп, җир куенына кергән бу матур кыз һаман елмаеп тора... Үлгәннәр үпкәли белмидер, күрәсең. Мәрхүмә шушы тирәдәге берәр авылдан булгандыр инде. Авыллары йә таралып беткән яки, "перспективасыз авыл" дип, башка урынга күчергәннәрдер. Ә менә зират күченмәгән. Ул калган. Чардуганнар ауган, җир белән тигезләнгән, кабер өсләренә утыртылган агачлар гөрләп үсеп киткән дә кечерәк әрәмәгә әйләнгән... Каберләр онытылган... Ә бәлки онытылмагандыр, бу кызның якын туганнары үз сеңелләрен яисә сөекле апаларын һаман да хәтерлидер, тик дөнья куып, бирегә килергә, ауган чардуганны торгызып, туганнарының моңсу елмаюлы йөзен сөртеп китәргә вакыт тапмый торганнардыр. Бәлки, башка сәбәпләре бардыр... +Менә үземнең дә Кама аръягындагы ерак бер авылдагы газиз әти, әни, сөекле Кечкенә апам (Факиһә апама мин шулай дәшә идем) каберләрен кайтып күрергә, зиярәт кылырга күптән инде вакыт таба алганым юк түгелме соң?! Минем апамны бит чәчәк кебек вакытында сугыш еллары кыравы суккан иде. Ул барлы-юклы киеме белән, ач-ялангач килеш дүрт-биш чакрымлы күрше авыл мәктәбенә укырга йөрде. Абыйга булышырга дип, бәләкәй чана тартып, урманга утынга да бара иде. Шуннан кайткач: "Тирләгән килеш утырып ял иткән идем, йокымсырап киткәнмен. Утын кисү белән мавыккан Кечкенә әзи дә мине онытып җибәргән. Уянып китсәм, агач кебек катканмын, шундый туңганмын, әни!"— дип, әрнеп әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә. Шуннан соң ул шактый авырып ятты. Аннары терелгәндәй булып укуын дәвам итте. Үзенең кулы, вакыт-вакыт ниндидер җайсызлык сизгәндәй, иңбашы аша аркасына сузылып, шунда тукталып кала торган иде. Җылы вакытта да, аркам туңа, дип, кәҗә мамыгыннан үзе бәйләгән шәлен ябынып утырыр иде. Ул укуда да бик тырыш, эшкә дә бик уңган, чирак кыз иде. Сәламәтлеге шәптән булмаса да, яшьтәшләреннән калышырга теләми, җәйге каникул вакытларында, бигрәк тә урак җиткәч, колхозга төрле эшләрдә булышып йөри, йә ындыр табагында ашлык җилгәрешә, йә басудагы чабылган борчакны әйләндереп-әйләндереп киптерешә. +Фаҗига буласы көнне дә Кечкенә апа, иптәш-дус кызлары белән тырма күтәреп, борчак басуына киткән иде. +Алар көне буе баш түбәсендә янып торган кояш кызуын сулап, борчак теземнәрен әйләндереп йөриләр. Үлеп эчәселәре килә, телләре беләүләнеп аңкауларына ябыша. Күзләрен мөлдерәтеп, авыл ягына карап-карап алалар, мәгәр кайтып китәргә ярамый. Әнә Имәнсәр буенда кара айгырына атланган колхоз рәисе Әслах абзыйлары күзәтеп тора. +Айгырның да ниндие әле: кеше талый торганы! Ат караучы Хәмәтьяр абзыйны берничә тапкыр җилкәсеннән умырып, башы аша ташлаганы бар. Ат караучыларны да куркытып, дер калтыратып торган бу юньсез Иблис пырагы, ни гаҗәп, рәиснең үзеннән генә курка иде... Аның камчысы бик зәһәр иде шул. +Әнә ул кызларга да: "Тизрәк кыймылдагыз!" — дип, кулындагы шушы зәһәр камчысын һавада болгап куя. Шулай да, төштән соң, түземнәре төкәнә кызларның. Алар, көтүчене тыңламаган кырыкмыш тайлар кебек, күтәрелеп, авылга йөгерәләр. Кызлар чаба, алар артыннан атка атланган рәис чаба. Кызлар, арган-талган булуларына карамастан, җан-фәрманга элдертәләр. Әмма рәиснең яллы бүре сыман айгырын узып буламыни? Әнә генә Әслахның, арттарак калган кызыйларны чаж-чож иттереп, камчы белән пешергәне ишетелә! +Ниһаять, кызлар, югары очтагы Габделлатыйф абзыйлар бакчасына җитеп, шунда агачлар арасына чумалар. Рәис чыбыркысыннан котылу дигән сүз инде бу, чөнки Габделлатыйф абзыйның бакчасы үзе кечтеки бер урман шикелле. Урман булгач, чишмәсе дә бар инде аның. Кызлар шул чишмәдән туйганчы сап-салкын су эчәләр, тирләп-пешкән битләрен, муеннарын юалар. Рәис Әслах бакча киртәсе буенда сүгенгәләп йөри-йөри дә, кулын селтәп, китеп бара. Үзе күрмәсә дә, кызлар аңа тел күрсәтеп, үртәп-көлеп калалар. Тынычлап, тагын учлары белән көмеш суга үреләләр. "Әй яратам да соң шул, Габделлатыйф абзыйлар чишмәсенең суын! Мин бит чәйгә дә суны гел шуннан китерәм..." — дип, мактый-мактый, рәхәтләнеп эчә апам. Ләкин бу рәхәтлекнең үзенә әҗәл угы булып кадаласын белми шул ул... +Кечкенә апамның, каты салкын тиеп, тәннәре ут кебек кызышкан хәлдә авырып ятуы, көтмәгәндә шаулатып кан косуы, ике атна чамасы үлем белән тартышуы һәм, керосины беткән лампа шикелле, таң алдыннан тетрәп сүнүе гомергә онытылмаслык әрнү булып бәгыремә уелып калган... Мин беренче мәртәбә үлемнең ни икәнен шул вакытта аңладым, газиз кешеңне югалту хәсрәтен, ятимлек ачысын беренче мәртәбә шунда кичердем. Кечкенә апам — мине җырлыйҗырлый бишектә тирбәтеп үстергән туганым, урамда ата казлардан, усал малайлардан яклаучым иде бит. Кечкенә апа дисәм дә, ул минем өчен зур иде. Район Сабан туйларында да, башка яшьтәшләре белән күңел ачыйм әле, дип, мине олау янында калдырып китмәс, кулымнан җитәкләп төрле кызыклар күрсәтеп йөрер, ашыйсым килгәндә соңгы кисәген миңа бирер иде. Аның: " И энем, нигә син кыз булып кына тумадың икән?.." — дип, миңа яулык бәйләтеп караулары, шомырт кара чәчләрен туздырып, Тукайның Су анасы булып кыланулары, минем куркып калуымнан кәефе килеп, башын артка ташлап шаркылдап көлүләре — барысы да бүгенгедәй күз алдымда... +Мин янә кабер ташыннан моңсу гына елмаеп карап торучы кыз сурәтенә текәләм. Күземә чыккан яшь элпәсе аша ул җанлы булып, иреннәре хәрәкәтләнгән кебек күренә. "Әйе, апаң сине ничек яраткан, ә син аның мәңгелек йортын зиярәт кылганың бармы соң?"— дип сорый шикелле ул миннән. Ни әйтим, еллар узган саен туган төбәккә кайтулар сирәгәйде шул. Бигрәк тә әти-әни вафат булганнан соң. Соңгы кайтуымда апам каберенең агач рәшәткәсе инде туза башлаганын күрсәм дә, яңартып торырга вакыт табалмадым. Казна эше белән берничә көнгә генә кайткан идем шул... Инде минем Кечкенә апамның каберендәге чардуган да шулай авып-түнеп, тузыптаралып ятмый микән? Әх! Ә мин менә дача җирен рәшәткәләү өчен такта-токталар җыеп йөрим... +Бу дөньяның фанилыгы, алдаучанлыгы турында күп укыганым да, еш ишеткәнем дә бар югыйсә. Билгесез мәрхүмә алдында миңа бик уңайсыз булып китте. Карашымны янә хатыныма күчердем. Ул да исәпкә-уйга калгандай тын гына басып тора. +— Әйдә, кайтырга вакыт...— диде ул, кемнедер уятудан курыккандай әкрен тавыш белән. +— Әйе, шул, кайтырга кирәк... Кайтырга... +Без кайтыр юлга борылдык. Дачабызга ала кайтырбыз дип карый килгән "төзелеш материаллары" онытылды. Бакый дөньядан елмаючы кыз кабере яныннан болай да күп нәрсә алып китеп бара идек без... Шуның өчен дә адымнарыбыз салмак-басынкы, башларыбыз аз гына иелгән иде... +Скрипка ни әйтә? Аның исем-шәрифен дә, кайсы авылныкы булуын да хәтерләмим инде. Аны без Скрипкачы бабай дип кенә атый идек. "Скрипкачы бабай килгән!" дигән хәбәр ишетелүгә, түбән очка — кибет янына йөгерә идек. Чөнки ул, кеше күп йөри торган урын дипме икән, кибет янына туктала, кибет белән колхоз идарәсе арасындагы мәйданчыкта яшел чирәм өстенә утыра да скрипкасын сыздырып җибәрә. Тагын шунысы: аның борыны юк, борын урынында алсуланып ике тишек кенә күренеп тора иде. Беренче дөнья сугышында әсирлеккә эләккән дә, нимесләр кисеп алганнар, ди борынын. Кайсыбер кеше, төче ашаган, имеш, дип тә әйтә. Ләкин борыны булмау, ничектер, аны кимчелекле итеп күрсәтми, бик табигый кабул ителә, хәтта ки, скрипкачылар нәкъ менә шундый, борынсыз булырга тиешледер кебек тоела иде безгә. Хикмәти кода, скрипкасына кушылып җырлаганда әнә шушы ике алсу тишектән чыга торган авазлар, ничектер, аның уенына аерым бер төсмер бирә, ярдәм итә кебек иде. Хәтта скрипка моңы да аның әнә шушы борын урыныннан чыгадыр сыман. +Скрипкачы бабай еш килми. Күрәсең, ул башка авылларга да баргалыйдыр. Аны соңгы күрү, соңгы кат тыңлау аеруча хәтердә калган. Сугыш вакыты иде бу. Язгы ташудан соң, юллар ачылгач та, килеп чыкты. "Скрипкачы бабай килгән!" дигән сөрәнне ишетүгә мин дә, абыйга ияреп, кәнсирт карарга киттем. Без кибет янына килеп җиткәндә Скрипкачы бабай үзен урап алган халык уртасына баскан килеш (утырырга әле җир юеш иде) үзе уйнап, үзе җырлый иде инде: +Германнар туп аталар, +Крипесне ваталар. +Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз, +Кычкырышып яталар. +Халык тын калып тыңлый. Ак алъяпкычлы җиңгиләрнең йомшарган борыннарын лышыклышык тартып куюлары гына ишетелә. Шунда кемдер: "Их бичаракайларым!.." — дип өзгәләнеп куя. Арадан кайсыдыр: "Вәт маладис, бабай! Шәп әйттең, афәрин!"— дип дәртләндерә. +Скрипкачы бабай моңланган, хәсрәтләнгән вә нәфрәтләнгән гавәмне бераз ял иттерим, кәефен ачып алыйм дип микән, күңеллерәк җырларын әйттерә башлый: +Скрипкам тарый-тарый, +Тарый булса да ярый. +Кая безгә матур кызлар, +Хатын булса да ярый. +Сыер сука сукалый, +Бозау тырма тырмалый. +Яз җиткәнен шуннан беләм: +Кызлар артын боргалый. +Халык күтәрелеп көлә. Яшь кызлар да, чырык-чырык көлешеп: "И-и, оятсыз!"— дигән булалар. Бабай шундыйларның берсенә күз кысып ала да җырын дәвам иттерә: +Скрипкамның кыллары +Борыла-сырыла башлады. +Кая барсаң да тол хатын — +Күңел аза башлады. +Аннары бабай авыз эченнән генә хикмәтле бер җыру әйтеп куя: +Калхуз каз ала микән, +Сәвит тары ала микән? +Казы да юк, тарысы да — +Кайдан табарга икән? +Каз ала — кадала, тары ала — тарала булып ишетелгәнгә, бу җырдан да тыенкы гына көлешеп алалар. Скрипкачы бабай кәнсиртенең ахырына якынлашты бугай, болай дип җырлады: +Скрипка ни әйтә?— +Ун тин акча, дип әйтә. +Ун тин акча бирмәсәләр, +Кайтып китик, дип әйтә. +Чыннан да, бабаң бушка гына җырлап тормас бит инде. (Югары очның Галимҗан абый гына ул һәр кичне клубтан урам ярып, бушлай җырлап кайта.) Кешеләрнең күзе шунда гына аның алдына куелган буш эшләпәсенә төшә. Эшләпәгә өч тиенлек, биш тиенлек бакыр акчалар төшкәли. Бабаң үз бәясен яхшы белә. Шаярган булып тешләшеп тә ала: +Биш тиен дә биш тиен, +Биш тиенгә нишлием? +Үзең карсак, дөмбер корсак,— +Синең белән нишлием? +Нишлисең, халык үзе дә ярлы шул. Кем әйтмешли, авызын ачса, үпкәсе күренә. Скрипкачы бабай вак акчаларны алып учында чылтыраткан булды да бишмәт кесәсенә салып куйды. Ә скрипкасын ашъяулыкка кадерләп төреп куенына яшерде һәм, тамашачылары белән саубуллашып, күрше авылга таба кузгалды. +— Яңадан кил, безне онытма, Скрипкачы бабай! — дип озатып калдылар аны. +Ләкин ул безнең авылда бүтән күренмәде. Аның югалуын төрлечә гоманладылар. Кайсы, язгы ташу вакытында Чирмешәнгә батып үлгән икән, дип, кайсыберсе, авылларда сәвиткә каршы коткы таратканга Себер җибәргәннәр икән үзен, дип сөйләделәр. Ни генә булмасын, Скрипкачы бабай суга төшкәндәй югалды. Әмма аның җырларын авыл онытмады, җае чыккан саен җырлыйлар иде. Адәм гомере чикле булса да, җыр үлемсез икән ләбаса. Җыр суда да батмый, утта да янмый. Җырны Себергә сөреп тә, күңелләрдән җуеп та булмый икән... Бәлки, скрипка безгә әнә шуны әйтергә теләгәндер... Дуслык Шәһәр тирәсендәге санаторийларда булган кешеләр игътибар иткәннәрдер: әлеге сихәт алу урыннарында койрыклы ял итүчеләр — песиләр һәм маэмайлар шактый очрый. Хәер, ял итүчеләр дип әйтү дөрес үк булмастыр,— алар биредә даими теркәлгәндәй яшиләр, бала үстерәләр, картаялар. Шуңадыр, күрәсең, үзләрен табиблар, шәфкать туташлары һәм башка хезмәткәрләр кебек үк табигый тоталар, кунак булып түгел, хуҗа булып йөриләр. Тик кайбер хезмәт күрсәтүчеләрдән аермалы буларак алар ял итүчеләргә карата бик тә ягымлы, бик тә итагатьле мөнәсәбәттә. Шулай булмый хәле дә юк, биредә сихәт алучылар койрыклы хуҗаларга дәгъва-мазар белдерми, теге яки бу дәваны таләп итми, юк даруларны сорап аптыратмый, киресенчә, үзләре аларның күңелләрен күрү җаен карый. Ашханәдә тамак ялгап чыгучылардан мыраубикә вә алабайларга калган кәтлит кисәгедер, сөяк-санак яисә балык койрыгы ише тәм-томнар эләгә тора. +Койрыклы хуҗалар сихәтханәдәге гомуми тәртипләрне дә яхшы беләләр. Бигрәк тә ашау һәм йокы вакытын. Шул мәл җиттеме, ашханә тирәсендә урала башлый болар. +— Беләсеңме, канәт, мәчеләр алар — хатын-кыз нәүгыннан, этләр исә — ир-ат сыман, талымсыз...— дип, аңлатма бирде миңа "Крутушка" санаториенда бергә ял итүче танышым Габделбарый абый. +Абый, дим, чөнки заманында сугыш мәхшәрен узып, инде җиденче дистәне ваклап килүче булса да, җиңел сөякле какча гәүдәсеме, ачык күңеллелегеме, аны шактый күркәм, яшь күрсәтә иде. Менә шул абый ял итә башлавының тәүге көннәрендә үк бер кәкре койрык белән дуслашты. Башкалары арасыннан ул нишләптер арт аягына аксаклап йөри торган юаш кына маэмайны сайлап алды. Бу этнең төсе үк мыегы кебек сары булуы җәлеп иттеме, әллә инде аның башка ишләре сыман ашханә ишек төбенә үк килеп әрсезләнмичә, моңсу гына күзләрен мөлдерәтеп бер читтә утыруы ошадымы, аксавы кызгану хисе уяттымы, белмим. Янына килеп чүгәләде дә: +— Нихәл, Сарбай?— дип, этнең башыннан сыйпады. +Теге алабае да, күптәнге хуҗасын очраткандай, йөнтәс койрыгын болгаштырып дуслык билгесе күрсәтте. Аның электәге исеме ничек булгандыр, кем белсен, әмма ул үзенең яңа атына да тиз күнекте. "Мине хет чүлмәк дип атагыз, тик кызган мичкә генә утыртмагыз",— диләрме әле? Шуның шикелле, Габделбарый абыйның ашханәдән кайтышлый: "Сарбай! Сарбай!"— дип дәшүенә культик-культик аксап шундук килеп җитә торган булды. Бу абыйның ягымлы тавышы да, кәгазьгә төреп китергән күчтәнәчләре дә, "Аша, аша тартынма",— дип, башыннан сыйпаштырып куюлары да күңеленә бик хуш килә Сарбайның. Ул, койрыгын рәхмәтле болгый-болгый, алдындагы ризыкны бик тиз ялмап бетерә дә: "Ай-һай тәмле булды, тагын юкмы соң?"— дигәндәй, яшькелт күзләрен мөлдерәтеп, Габделбарый абыйсына карый. +— Йә-йә, нибарына канәгать бул, күп ашасаң, йөгергәндә авырга килер үзеңә,— ди мәрхәмәтле абый, чал керә башлаган җиз мыегын боргалап. +Йөгерү димәктән, Габделбарый абый, һава хәленең нинди булуына карамастан, һәр иртәдә урман юлыннан сигез-тугыз чакрымны урап кайта, шунда Сарбайны да үзе белән ала. Бергәләшеп йөгерә алар. +Санаторийда булу мөддәте төгәлләнер алдыннан Габделбарый абыйның дүрт аяклы дустына булган илтифаты-кайгыртуы тагын да арта төште. Ул еш кына: +— Мин киткәч бу мәхлук нишләр инде?— дип уфтангалый башлады. +— Яңа килүчеләр арасында синең кебек мәрхәмәтле адәмнәр булмый калмас әле, иншалла,— дип юатырга тырышам мин аны. +Габделбарый абыйның какча йөзен янә елмаю нурлады: +— Беләсеңме, канәт, хайваннар белән дус булуның саулыкка да файдасы бар бит. Хәтта ки аларны сыйпау да кешене тынычландыра. Әнәтерә, дәвалаучы песиләр турында гәзитләрдә дә яза башладылар.— Ул, нидер исенә төшкәндәй, иңбашыма кагылып алды.— Карале, канәт, соңгы вакытта Сарбайга игътибар иткәнең бармы синең, ә? +— Нигә?— минәйтәм.— Берәр хәл булдымы әллә? +— Булды шул. Әйдә, күрсәтәм... +Ул мине үзебез торган өченче бинаның кояшлы ягына алып чыкты. +— Сарбай, тихий час тәмам!— дип эндәште ул. +Бина эргәсендә сары йомгак булып бөгәрләнеп яткан маэмай елтыр кара танавын күтәреп йөнтәс кашлары астыннан елт кына карап алды да яныбызга йөгереп килде, дустының аякларына сырпалана, иркәләнә башлады. Хәтта ул ап-ак казык тешләрен күрсәтеп елмая да шикелле иде. +— Күрдеңме, канәт? Күрдеңме, нинди егет булды безнең дустыбыз? +Күрмимме соң? Сарбайның элеккеге йолкыш туны шомарган-матурайган, гәүдәсе елгырланганҗитезләнгән, ә иң гаҗәбе: ул инде хәзер аксамый диярлек. +Габделбарый абый мыек астыннан елмая-елмая сүзен дәвам итте: +— Минем карчыкка да күрсәтәсе иде Сарбайны. Юкса картаймыш көнеңдә бала-чага кебек йөгереп йөрүдән нинди хикмәт табасыңдыр, дип битәрли ул мине. Менә Сарбайның йөгерәйөгерә төзәлгән яралы аягын күрсә, хикмәтнең нидәлеген үзе дә аңлар иде. Шулаймы, Сарбай дус? +Сарбай, сүзнең ни турында икәнлеген аңлаган шикелле, йөнтәс койрыгын болгый-болгый: +— Һай-һау!— дип өреп куйды. Гүяки ул: "Шулай, шулай!"— дип әйтергә тели иде. +Озын гомерле әлмәндәр Әлдермешнең Әлмәндәре... Чал гасырга тиң тормыш юлын узып та Кешегә хас асыл күңел җәүһәрләренең бөртеген дә җуймаган, гомере буе халык мәнфәгате, ил-дөнья гамен кайгырткан, хаксызлык белән кат-кат якалашып, хәтта Әҗәлнең үзен дә җиңеп чыккан Әлмәндәр бабай 1976 елдан бирле безнең арабызда яши, безгә тормыш дәресе бирә. Шул көннәрдән бирле "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсеннән төшкәне юк. Һәм һәрвакыт аншлаг белән бара. Бу спектакль өчен драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм Әлмәндәр ролен башкаручы күренекле артист Шәүкәт Биктимеров 1979 елда К. Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булдылар. Спектакль илебезнең бик күп театры репертуарларына кертелде, бу тамаша вә анда катнашучылар турында төрле республика гәзит-журналларында матур-матур фикерләр әйтелде. "Бу спектакль вакытында актерлар белән тамашачылар арасында аерма югала... Тамашачылар, Әлдермеш авылы кешеләренә, Әлмәндәрнең күршеләренә әверелеп, аның белән бергә сөенә, бергә көенә... Әлмәндәр — һичбер вакыт рухын төшерми, сыртын җиргә салмый торган герой, халыкның борынгыдан килә торган хикмәтен үзенә туплаган замандашыбыз ул". "Театральная жизнь" журналы 1980 елгы 7 санында әнә шулай дип язып чыккан иде. Нәкъ шундый шатлыклы көннәрдә мин әлеге спектакльне кабат карарга бардым. Гадәттәгечә зал шыгрым тулы иде. Алгы рәтләрнең берсендә Әлмәндәргә кордаш булырлык аксакал язучыларыбыз Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким утыралар иде... Спектакль тәмамланганнан соң алар да, аягүрә басып, артистларны алкышладылар. +Мин, алдан уйлап килгәнемчә, әкрен генә сәхнә артына чыктым. Әле гримын сөртергә, Әлмәндәр бабай роленнән чыгарга өлгермәгән СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровны очраттым. Ниятемне белгәч, ул ак сакалын сыпыргалап елмайды: +— Әҗәлдән качып котылсаң да, журналист халкыннан ансат кына котылып булмавын беләм инде, әйдә, гәпләшик соң алайса. +— Сез, Әлмәндәр бабай, һаман шул, картаймыйсыз да, үзгәрмисез дә. +— Беренче сүзең хак, энем. Җыр сүзләре белән әйткәндә, картаерга бер дә ашыкмыйм. Картаерга вакытым да юк. Тик менә үзгәрмисең, һаман шул көе торасың, диюең белән килешеп булмый. Туктаусыз үзгәреп торган заман, тамашачы үзе үзгәрергә мәҗбүр итә мине. Ә театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗановны әйткән дә юк инде. Һәр спектакль саен, тамаша башланыр алдыннан кәефем, саулыгым белән кызыксынган шикелле, тамаша тәмамланганнан соң да сәхнәдә ничек яшәвем турында фикерләрен әйтеп, мине һаман яхшы якка үзгәрергә мәҗбүр итә. Пьеса авторы Туфан Миңнуллин да һәр спектакльгә диярлек килеп, читтән генә карап тора. Хәйләкәр ул, карт кешенең күңелен калдырмыйча гына, мактаган булып, киңәш-тәкъдимнәрен әйткәли тора. +Ә иң мөһиме — тамашачы хөкеме, әлбәттә. Тамашачы мәхәббәте безнең өчен чәчәк-гөлләр сибелә торган су шикелле шифалы. Аннары Камал театрының күпьеллык уңай традицияләре туктаусыз камилләшергә булыша безгә. Нәтиҗәдә, спектакль дә һаман яхшыга таба үзгәрә, образлар чарлана, вакыйгаларда драматизм арта бара. Башта тамаша өч сәгатькә сузыла иде, хәзер ул ике сәгатьтән артмый диярлек. Хикмәт шунда: кирәкмәгән паузалар бетте, кирәкмәгән яки әһәмияте артык зур булмаган детальләр белән мавыгулар төшереп калдырылды. Кыскасы, спектакльнең темпы, ритмы табылды. +— Бәхеткә каршы, артистлар составы гына үзгәрешсез тора. Монысы инде яхшы фал. Сезнеңчә әйтсәк, иҗади операция ясалмавы хәерле. +— Артистлар составының бертөрле торуы чыннан да әйбәт нәрсә. Дөрес, минем рус дустым Евстигней генә алышынды. Өлкән артистыбыз Гали Надрюков лаеклы ялга китте. Әмма Һидаят Солтановның Евстигнее белән дә без, ягъни мин һәм тамашачы дуслаштык инде... +— Әлмәндәр бабай, Мәскәүнең күренекле театр белгече, сәнгать фәннәре докторы Н.А.Абалкин билгеләп үткәнчә, Сез — татар халкының бетмәс-төкәнмәс яшәү көчен, уен-көлке яратучы сәламәт рухын, инсафлылыгын, кешелек горурлыгын, ватандарлык вә интернационализм кебек матур сыйфатларын чагылдыручы халык характеры. Шулай да, ничек уйлыйсыз, драматург, режиссер һәм актер әлеге гомумиләштерелгән ил картына хас сыйфатларны Сезгә биреп җиткерә алдылармы? +— Әсәрнең драматик ягыннан эшләнеше буенча Туфанга бернинди дә үпкәм юк. Мин аңа сокланам гына. Ул мәңгелек тормыш фәлсәфәсен — яшәү мәгънәсен, хәят вә үлемнең кискен көрәшен алып, аңа заманча яңгыраш бирә алган, шул мәсьәләләрне бүгенге таләпләрдән чыгып сәнгатьчә чишә алган. Әлмәндәр комик образдан бигрәк, трагик образ. Автор үз әсәрен юкка гына "моңсу комедия" дип атамаган. Әлмәндәр абзагыз үзен соң мәртәбә алырга килгән Әҗәл белән көрәшә. Табигый ки, үлем Җирдәге һәр җан иясенә бер киләчәк котылгысыз хәл. Ә бу дөньядан берәүнең дә үзе теләп, үлемгә җиңел генә буйсынып, теге дөньяга китеп барасы килми. Ә үлемне ничек итеп үлемсезлеккә әверелдерергә соң? Артистка әнә шушы фәлсәфәне, ачыграк буяулар табып, тамашачыга төшендеребрәк җиткерү бурычы куелган. +— Яшәү белән Үлем көрәшендә Сез ялгыз түгел бит. Сезгә көч, дәрман биреп торучылар булмаса, фаҗига ягы басып төшәр иде... Хәлбуки, Әлмәндәр бабай, Сез бит үз тормышыгыз өчен генә көрәшмисез. Әҗәл Сезнең җаныгыз урынына улыгыз Искәндәрнең җанын (артист Ирек Баһманов) алырга мөмкинлек барын әйткәч, Сезнең Әҗәлгә булган нәфрәт ташкыныгызны тамашачы бик ачык күрде. Тамашачы аңлады: озын-озак яшәргә теләү Сезнең өчен үзмаксат, эгоистик бер теләк кенә түгел икән. Бөек Ватан сугышында яшьли гомерләре өзелгән улларыгыз өчен дә яшәргә, алар башкарырга өлгермәгән эшләрне дә төгәлләргә ниятегез бар. Җиңү кадерен белгән, яшәүнең нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынганлыгын бер генә минутка да хәтерегездән чыгармаучы кеше буларак, Сез үлемне кабул итә алмыйсыз, аның белән килешмисез. Үзеңнең башкаларга кирәкле булуыңны аңлау, кешеләрнең сиңа ихлас теләктәшлек итүен һәрвакыт тоеп тору да бетмәс-төкәнмәс көч бирәдер... +— Хак әйтәсең, энем. Ләкин шунысы да бар: озын гомерле булуның тагын бер серен әйтим әле. Ул — минем шәҗәрәм. Минем бабаларымның нәсел җебе атаклы Хуҗа Насретдиныбызга, Алпамшаларга, Шомбайларга, Камыр батырларга барып тоташа. Башка халыкларда да бар андый геройлар: Дон Кихотлар, Тиль Уленшпигельләр... Гади хезмәт халкы үз бәгыреннән алып тудырган вә халыкның үзе кебек үк үлемсез ул геройлар. Шулар аша халык үз-үзен таныткан, уйфикерләрен, дөньяга карашын, тормыш тәҗрибәсен, күңел җәүһәрләрен киләчәк буынга мирас итеп калдырган. "Әлдермештән Әлмәндәр"не театрыбызның иң абруйлы спектакльләреннән берсе итеп таныткан мөһим сәбәпләр болар, минемчә. +— Әйе, һәр халыкның рухындагы асыл сыйфатлар күпмедер дәрәҗәдә тәңгәл килә шул. "Әлмәндәр"не башка халыкларның да үз итүе, яратып каравы шуны раслый. Башка республикаларда гастрольләрдә театрның беренче спектакль итеп нәкъ менә шул тамашаны куюы очраклы түгелдер. Шулай бит? +— Әлбәттә. Бу спектакльне бөтен җирдә рәхәтләнеп карыйлар. Тамашачылар: "Әлмәндәрне туксан бер яшьтә күрдек, тагын йөзгә, йөз иллегә җиткәч тә килегез!"— дип озатып калалар. Кайвакыт кызык кына хәлләр дә булгалый гастрольләрдә. Шулай бервакыт Бишкек шәһәрендә спектакльдән соң сәхнәгә, ашыга-ашыга, бер ханым күтәрелде дә мине үзенә кунакка чакыра башлады. "Киленең дә бик явыз нәмәрсә икән, теләсәң, үземдә үк торып та калырсың,— ди.— Бу явыз,— ди, Өммия ролендә уйнаган Нәҗибә Ихсановага төртеп күрсәтә,— сиңа барыбер көн күрсәтмәс. Улыңны да ал, тормышым яхшы, икегез дә сыярсыз",— ди. Тамаша өстенә тамаша булды бу. Зал гөр килеп, көлә-көлә кул чапты. +Урамда очраган тамашачыларның: "Нихәл, Әлмәндәр бабай?"— дип сәлам биреп үтүләрен күрү дә күңелгә рәхәт. Үзләре өлкән яшьтәге агайлар да шулай. "Әлмәндәр бабай" диләр. Елмаялар. Ә кешеләр сиңа карап елмаялар икән, бу бик күңелле хәл. Димәк, алар елмаеп башка кешеләрнең дә кәефен күтәрәләр. Димәк, минем аркада күпме кеше елмая дигән сүз. Ә елмаеп-көлеп яшәгән адәм баласының эше дә әйбәт бара, гомере дә озын була. Кыскасы, елмаеп яши бел, башкаларны да елмайта бел! Татарлар фашист гильотинасына башларын куйганда да елмая белгәннәр ләбаса... +— Әлмәндәр бабай, Сез үзегез белән рәттән тагын нинди геройларны күрергә теләр идегез? +— Туган җиребез Татарстан — нефть республикасы. Кара алтын иле. Әмма аның алтыны безгә бик тәтеми, ә карасы бик күп йогып кала. Елга-суларыбыз, чишмәләребез, җиребез пычрана. Инде Әлмәт якларында чишмәләрдән тозлы-нефтьле су чыга башлаган, диләр. Уйландыра торган хәлләр болар. Әгәр без, шушы җирнең хуҗалары икәнне онытып, аңа битараф карыйбыз икән, киләчәк буын безгә ни дияр? Каберләребезгә кырын карап үтмәсме? Татарстан җирендә гигант төзелешләр бик күбәйде. Шагыйрь Равил Фәйзуллин әйтмешли, Татарстан — төтенстанга, дәүләт тимерчелегенә әйләнде. Экология проблемасы, мохитне саклау мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән +алдыбызга килеп басты. Крестьянны — безне туендырып торучы фидакарь җаннарны — чынчынлап җирнең хуҗасы итеп булырмы? Болар өстенә, миңа калса, милли мөнәсәбәтләр дә борчылырлык. Татар яшьләренең шактые безнең спектакльләрне наушник киеп, тәрҗемәдәтыңлап карый. Республикабызда, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, милли мәктәпләрнең һаман кими баруы нәтиҗәсе бу. Ә үзара мөнәсәбәттә — тәүфыйксызлык, мәрхәмәтсезлек, җинаятьчелек — азмы күңелне борчыган нәрсәләр! Менә шушы хәлләрне чагылдырган әсәрләр сорала хәзерге драматургларыбыздан, шушы мәсьәләләрне хәл итәрлек геройларны сәхнәгә күтәрәсе иде. Киләчәкнең озын гомерле Әлмәндәрләре күбрәк тусын иде. Амин. "Илһам Шакиров кайсы рота солдаты?" +Минем солдаттагы хезмәтем югалтулардан башланды. Частька килеп төшүгә безне сафка тезеп мунчага алып киттеләр. Табигый ки, юыну бүлмәсенә юл биштәрен алып кереп булмый. Без аларны командирның әмере буенча чишенү бүлмәсендәге эскәмияләргә куеп калдырдык. Шулай да кул сәгатемне һәм күрше авыл кызы бүләк иткән кулъяулыгымны үзем белән алырга баш җитте. Хәлбуки, болар минем өчен аеруча кадерле әйберләр иде. Сәгатьне комбайнда эшләп, беренче хезмәт хакыма сатып алдым, ә кулъяулык, әйткәнемчә, кызлар бүләге... Бүләкнең дә ниндие әле! Җырлап торганы. Чит-читләре ефәк җепләр белән каймаланган, почмакларына роза чәчәкләре белән бергә мондый җыр юллары чигелгән иде: +Алсу чәчәк саф мәхәббәт булса, +Зәңгәр чәчәк — өзелеп сөюче. +Ак чәчәктәй күңелең керсез булса, +Сагынып көтәр бүләк бирүче... +Ярый әле мунчага үзем белән алып кергәнмен, чөнки юынып чыккан арада эскәмиядә калдырган әйберләребездән җилләр искән иде. Әлфирак! Биштәрем белән бергә әни бәйләп җибәргән йон оекбаш-бияләйләр дә, шигырь һәм җыр дәфтәрләрем дә югалды. Аеруча шулары кызганыч булды. Бигрәк тә җырлар дәфтәрем... Ярый инде, хәтер хәзинәмдәгеләре дә җитәрлек әле, дип, юаттым үз-үземне. Җыр — иптәш тә, юлдаш та бит инде ул. +Чит-ят җирләрдә туган халкың җырларының кадере тагын да арта икән. Сагыну-сагышлардан җан дәвасы да икән әле. Мин хезмәт итә торган частьта дистәгә якын татар егете булып, очрашкан вакытларыбызда авыз тутырып ана телебездә сөйләшә, буш вакыт булганда җырлашып та утыра торган идек. Күбесенчә аулакта җырлыйбыз, чөнки урыс, украин егетләре: "Сезнең көйләр гел бер төрле генә икән",— дип, ачуны китерәләр. Шулай инде, сукыр тавыкка бар да ярма. Телеңне аңламагач соң, җырыңны ничек аңласыннар. Шулай беркөнне "Маяк" аша Казаннан концерт бирәләр иде, Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров концерты. Туган якның урманнарын, андагы кәккүк тавышларын искә төшереп, татлы хисләр кичереп утырганда, кинәт Гнеденков дигән шадра солдат: "Надоела эта каля-валя!"— дип куйды. Алай дип кенә калса бер хәл, урыныннан торып радиоалгычка таба китте бу. Борып сүндерергә иде бугай исәбе. Шулвакыт йомыкый гына йөргән алып гәүдәле Рәис дигән якташыбыз тегенең юлын бүлде. Пешекче Васяның озын саплы зур чүмеч кадәр йодрыгын иснәтеп алды тегеңә. Гнеденков, сүгенә-сүгенә, тәмәке тартырга чыгып китте. Башка солдатлар да, кече командирлар да аны яклап бер кәлимә әйтмәделәр. Киресенчә, артыннан көлеп калдылар. "Молодец, Ахмадеев!"— дип, Рәисне мактаучылар да табылды... +Шуннан бирле безнең җырлардан "каля-валя" дип көлүче күренми. Тик барыбер аулактарак җырларга тырышабыз. Аңламаган-санламаган бәндәләргә йөрәккә май булып ягыла торган моңнарыбызны әрәм итәсебез килми. Ә аулак урын табылып тора. +Әле менә керәшен егете Мишага солдат кухнясы өчен симертелә торган чучкалар карауны тапшырдылар. Азык ташырга Васька исемле үшән генә җирән алаша да бирделәр үзенә. Без, буш ара булдымы, җыелышып Мишаның ат сараена ычкынабыз. Үзебез белән ленкомнатадагы хромка гармунын да эләктерәбез. Миша безне кояштай балкып каршылый, яңа чабылган хуш исле печән җәеп утырырга урын әзерли. Әгерҗе районының Тугызбуй авылы егете Рифкат Садыйков чандыр иңбашына гармун каешын киеп ала, "кәнсирт" башлана. "Артистлар" шактый, тик менә тамашачы берәү генә. Ул да булса, җирән алаша — Васька. Үзе кымтыр-кымтыр иттереп яшел сусыл печән ашый, үзе колакларын шомрайтып безнең җырлаганны тыңлый. Ара-тирә, алкышлаган сыман, тоякларын шап-шоп иттереп арата такталарына бәргәләп ала, борын яфракларын киереп, "пуфр!" итеп, пошкыргалап куя. Монысы үзенчә "афәрин!" дип әйтүедер инде, күрәсең. +Бервакыт шулай туган якларны сагынып җырлашып утырганда яныбызда гына: "Привет, хлопцы!" — дигән тавышка сискәнеп куйдык. Күтәрелеп карасак, сарай ишеге төбендә хром итекләрен ялтыратып подполковник Руденко басып тора. Полк командирының хуҗалык эшләре буенча урынбасары. Җыр белән мавыгып, аның сарайга килеп кергәнен абайламый калганбыз, әкәмәт. Җәһәт кенә сикерешеп торып, честь бирдек, Устав кушканча аны сәламләдек. +— Утырыгыз, утыр,— диде Руденко, тамак төбеннән гөлдерәп чыккан украин шивәсе белән.— Әйдә, җырлагыз әле тагын, мин дә тыңлармын, әгәр каршы килмәсәгез... +Һе, каршы килмәсәгез, имеш. Каршы килеп кара! Командирның үтенече дә боерык дәрәҗәсендә икәнен белмибезме әллә? Шуңа күрә телибезме-юкмы, "кәнсиртебезне" дәвам итәргә туры килә. +Кара да гынай урман, караңгы төн, +Яхшы атлар кирәк лә үтәргә... +Руденко, чыдамы җитеп, безне азаккача тыңлап торды да: +— Ни турыда соң бу җыр? — дип сорады. +Без, бер-беребезне тулыландыра-тулыландыра һәм урысча сүз хәзинәбез җиткәнчә, җыр сүзләренең эчтәлеген сөйләп бирдек. +— Кхм! Бик төшенке җыр икән. Заманалар авыр, дисез инде, алайса? Кхм. Кем шулай язган аны? А? +— Кем язганын кем белгән,— диде Миша, подполковникның тел төбен чамалап.— Халык җыры бит ул. Борынгы җыр. Аның исеме дә "Иске кара урман" дип атала. +— Алай икән. Заманы өчен шәп җыр булгандыр бу, конешно. Мелодиясе күңелгә үтеп керә...— диде Руденко безнең белән килешкән сыман. +— Һи, иптәш подполковник, сез аны Илһам Шакиров җырлавында тыңласагыз аһ итәр идегез! +Руденко итеге кебек ялтырап торган каты козыреклы фуражкасын салып, пеләшен кашып алды. +— Илһам Шакиров? Кайсы рота солдаты соң ул? +Шаян холыклы Шәйхул "пырх" итеп көлеп җибәрә язган иде, вакытында учы белән ерык авызын каплап өлгерде. Без дә елмаюларыбызны күрсәтмәскә тырыштык. +— Илһам Шакиров — Казан филармониясе артисты ул,— дип, белдекле кыяфәт белән аңлатып бирде Рифкат. Үзе, гадәтенчә, күзләрен мәзәк кенә кыскалап башын чайкап куйды. +— Илһам — минем райондашым, ул да Сарманнан бит.— Монысын горурланып Ләке авылы егете Асанов әйтте. +— Ала-а-ай икән,— дип сузды Руденко.— Значит, сезнең Шакировыгызны солдат дип мин дөрес әйткәнмен. Ул — культура фронты солдаты икән, алайса. +Һәр бәхәстә өстен чыгарга яраткан Рифкат монда да тыелып кала алмады. +— Эһем! Алайга китсә, Илһам ул — безнең татарлар хезмәт итә торган һәр ротаның да солдаты инде... +Подполковник бу сүзләрне колак яныннан гына уздырып җибәрде. Ул, фуражкасы белән пеләшен каплап куйгач, сөйләшүгә йомгак ясагандай әйтте: +— Шулай, хлопцы, җырның күңеллерәген җырларга кирәк, күңеллерәген. Юкса заманалар авыр, имеш. Яхшы атлар кирәк, дескать... Кхм! — Ул үшән алашага карап алды, тагын нидер өстәмәкче иде дә кире уйлады, ахры. Елмаюын мыек астына яшереп эчтән тынды һәм саубуллашмыйча гына хром итекләрен шыгырдата-шыгырдата китеп барды. +Үзебез генә калгач, Шәйхул, Руденко булып, тамак төбе белән: +— Илһам Шакиров? Кайсы рота солдаты соң ул?— дип, кабатлап безне көлдерергә тотынды. Яшел печән паласыбызга тәгәрәшеп, озак шыркылдадык. Безнең көлешүгә "Миха-ха-хай!" дип, җирән алаша да кушылды. +Охшашлык эзләү +Хәзер "торгынлык еллары" дип төрле кеше төрлечә (кайсы — каргап-тиргәп, кайсы — мактапсагынып искә алган елларда партия өлкә комитеты кимәлендә уздырылган зур чараларның азагы банкет заллары, эчү мәҗлесләре белән төгәлләнә иде. Чувашстандагы Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә исә, ул эчүчелеккә вә алкоголизмга каршы каты көрәш башланган вакытка туры килгәнлектән, әлеге йола бозылды. "Чувашия" кунакханәсенең банкет залында утырсак та, өстәлләрдә минераль судан башка шешә юк иде. (Ул елларда партиянең Генераль секретарен да "минераль" секретарь дип җибәргәлиләр иде.) +Шул. Өстәлләрдә "шайтан малайлары" көлеп утырмагач, безнең дә йөзләр сүрән, күңелләр төшенке күренә. Күрәсең, инде без хәмердән башка табында күңелле итеп утыруны да оныткан булганбыздыр. Өстәлдә ризык та мул югыйсә. Барыбер, авыз ачарга нидер җитмәгәндәй, кашыкка үрелмичә тын гына утыра бирәбез. +Шулвакыт якташым Нәби ага Дәүли өстәлдә тирләп утырган бер шешәне үрелеп алды да, бөкесен ачып, бокалларга чыжылдатып су койды һәм: +— Тост әйтәбезме, әллә болай гына салып куябызмы?— дип сорады. +Сулы фужерын уң кулына тоткан килеш Ләбибә апа Ихсанова торып басты. +— Күнегелгән гадәт инде, ансыз булмас,— диде ул үзенең көйле тавышы белән. Һәм татар вә чуваш әдипләре арасындагы дуслыкның бик күптәннән килүе, тормыш иптәше Шәрәф Мөдәррис исән вакытта үзләрендә Педер Хузангай, Яков Ухсай кебек язучыларның бик еш кунак булулары, Шәрәф абыйның чуваш шагыйрьләрен татарчага тәрҗемә итүдә илһамланып эшләве турында сөйләп, шушы дуслыкның дәвамлы булуы өчен тост тәкъдим итте. +Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын, дип юкка әйтмәгәннәр икән, мондый матур сүзләрдән соң су гына эчсәк тә, телләр чишелгәндәй булды бит, әй. Язучылар турында мәзәк сөйләү китте. Ул да түгел, Ринат Мөхәммәдиев өлкән шагыйрь Сибгат абый булып сөйләп алды: +— Мына-а Муса Җәлил, дибез. Ул — Геркулес, дибез. Ә бит Муса-а (Ринат кулы белән үзенең күкрәк турына күрсәтә) мына-а минем шушы төшемнән генә иде. (Бәләкәй иде, янәсе.) +Сүзгә Шәүкәт Галиев кушылды: +— Нәби ага, сез инде Муса Җәлилне күреп белгән кеше, төскә-башка, буйга-сынга, дигәндәй, ниндирәк иде ул?— дип сорады. +Нәби абый бераз уйга калды. Шул арада: +— Җәлил ул буйга минем кадәр булган,— дип куйды Роберт Миңнуллин, мыек астыннан елмаеп. +— Юк,— диде Нәби абый, зур күзләрен Робертка юнәлдереп.— Муса Җәлил синнән калкурак иде. Җилкәгә дә киңрәк иде. +Разил Вәлиев тә "бәхетен" сынап карарга булды бугай. Әйтте: +— Җәлилне белүчеләр, аны миңа охшаган иде, диләр... +— Юк,— диде янә Нәби абый,— дөрес, буең туры килә, әмма синең гәүдәң томатрак. +— Безнең Ренат Харис охшаган булырга тиеш Җәлилгә,— диде Рәдиф Гаташ, үзе эшли торган "Казан утлары" журналының баш мөхәррирен тәкъдим итеп. +Тагын кемнәрнеңдер исемнәрен атап карадылар, ләкин туры сүзле Нәби Дәүли, кемнең-кем булуына карамастан, "Юк!"тан башканы белмәде, ярарга тырышып, кемне дә булса менә ул Муса Җәлилгә охшаган, дияргә ашыкмады. Азактан, үзенең тирән җыерчыклар белән чуарланган йөзен бераз тигезләргә теләгәндәй, учы белән сыпырып куйды да өстәл читендәрәк тын гына утырган, бернинди пост биләмәүче, профессиональ шагыйрь Әхсән Баяновка карады: +— Мына ул бераз тартым Мусага... Ә тулаем, монда Җәлилгә охшаган шагыйрь күренми әлегә...— диде. +— Ә үзегез, үзегез ничек соң? Охшаганмы Муса Җәлилгә?— дип сорады Ләбибә апа, хәйләкәр елмаеп. +Нәби Дәүли бу юлы да Нәби Дәүли булып калды: +—Бухенвальд лагеренда фашистларга каршы яшерен оешмада катнашуым белән язмышым Җәлил язмышына охшаган охшавын. Әмма, гильотинада башым киселмичә, туган җиремә исәнсау кайта алуым сәбәпле, кызганыч ки, мин дә Мусага охшамаган шул...— диде. +Кылы бураннар +Төрле кеше хәтердә төрлечә кала. Шагыйрь Хәсән ага Туфанның чәчәкләр яратканын белүчеләр, ихтимал, аны Аккош күлендәге бакчасында чәчәк-гөлләргә су сибеп йөргән килеш хәтерлидер. Мин исә Хәсән аганы ак чәчәкләр арасында түгел, ак бураннар эчендә күрәм. Әнә ул, колакчыннары күтәреп бәйләнгән бүреген артка чөя төшеп, җиңел адымнар белән буранга каршы бара. Озын чал чәчләре көзге пальто якасына агылып төшкән. Бара-бара да биегәндәге кебек тыптып басып, аягындагы карларны каккалап ала... +Бу күренеш, бәлки, кышкы очрашулар тәэсиреннәндер, бәлки, шагыйрьнең "тышы гына салкын, эче җылы дөнья" турындагы шигырьләре тәэсиреннәндер, ә бәлки, башка сәбәптәндер... +Бер очрашу аеруча хәтердә. Җитмешенче елның кыш башы иде. Салкын җил-бураннан якам белән ышыклана-ышыклана өйгә кайтып киләм. Декабристлар урамындагы үзем яши торган йорт янына җитәрәк, күрәм, янәшә аллеядан җәһәт кенә атлап, егетләрчә буй-сынлы берәү килеп чыкты. Хәсән Туфан?! Бу тирәдә нишләп йөрүе икән? Пальто якамны төшереп куюымны сизми дә калдым. Җилгә каршы ачык йөз белән килүче шагыйрь алдында борынымны җылы яка эченә яшереп тору уңайсыз иде. Мин Хәсән аганы сәламләргә җыендым. Без танышлар идек. Газета хезмәткәре буларак, аның фатирына барып, шигырьләрен, мәкаләләрен алып кайтканым бар. Яшьләр поэзиясе турындагы уйлануларын эченә алган "Юкны эзләргә түгел, барны үстерергә" дигән күләмле мәкаләсен дә редакция үтенече буенча язган иде ул. +— Мин бу тирәгә күчендем бит,— диде Хәсән абый, каршыдагы биш катлы панель йортка ишарәләп.— Бишенче фатир. Кергәлә,— дип тә өстәде. +Мин зур шагыйрьнең күршем булуына горурланып та, сөенеп тә куйдым. Әмма шигырьләремне күтәреп керергә ашыкмадым. Кыюлыгым җитмәде. Аннары, Хәсән абыйның бик принципиаль булуын белгәнгә, аның хөкемен ишетергә бераз шүрли дә идем. Дөрес, ул яшьләр газетасы редакциясе каршындагы әдәби берләшмәдә башкалар рәтеннән минем дә берничә шигыремне мактап телгә алган иде алуын... +Шулай да "Тамырлар" дигән шигъри җыентыгымны әзерләп бетергәч (бу минем өченче мөстәкыйль китабым булырга тиеш иде), нәшриятка тапшырганчы аны Хәсән ага Туфанга күрсәтеп аласы килү уе миңа тынгылык бирмәде. Тагын бер очрашу вакытында үзеннән ризалык алдым да шыплап тутырган калын папканы Хәсән абыйга кертеп бирдем. Ул шигырьләрне алып калды һәм... онытты шикелле. Чөнки очрашканда алар хакында ләм-мим дәшмәде. Мин дә сорарга җөрьәт итмим, ул да кузгатмый. Шулай кыш азагы да җитте. Ниһаять, көннәрнең берендә редакциягә шалтыратты ул: +— Вакытың булганда бер кереп чыгарсың әле, шигырьләрең турында сөйләшәсе бар,— диде. +"Кулъязмаларың" димичә, "шигырьләрең" дип әйтүе эчкә аз гына җылы керткәндәй булды. Шулай да дулкынланып кердем мин. Хәсән абый һәм Мөнҗия апа ачык йөз белән каршыладылар. Мөнҗия апа безгә комачауламас өчен микән, минем "хәлне җиңеләйтер" өчен микән кухняга кереп кул эшенә утырды. (Ул чакта аларның фатиры бер генә бүлмәле иде.) +Хәсән абый мине үзе белән янәшә өстәл янына утыртты. Елтырап торган тимер кысалы күзлеген киде, кулына яшел каралы ручкасын алды һәм шигырьләрне берәм-берәм "сүтә" башлады. Ул үзе ясаган ниндидер "билгеләр"гә, гарәп хәрефләре белән язган тамгаларга карый-карый сөйләде. +— Син инде татар шигыре мөмкинлекләреннән файдалана беләсең,— диде ул.— Менә бу шигырьләрнең детале отышлы. "Алина" да дулкынландыра... Ә менә "Җир утлары"нда ферма утларын йолдызларга тиңләү табигый түгел. Мөмкин кадәр сурәтләп язарга, күңел җылысын биреп язарга кирәк... +Бу җәһәттән Хәсән абый минем солдатта язылган, инде үземә беркатлырак булып тоела башлаган шигырьләремне хуплады. +— Монда синең фикерләвеңдә самимилек, ихласлык бар, җан хәрәкәте сизелә, монда син битараф түгел. Миңа иң ошаган сыйфатың шул. Боларда рифма, ритм ягы да төгәлрәк эшләнгән. +Хәсән ага кинәт "син"нән "сез"гә күчте: +— Сез инде образлы итеп язу серләренә төшенеп киләсез, ә менә телнең затлылыгына, шигырьнең эчке моңына тиешенчә илтифат итмисез, авыр форманың укучыга авыр аңлашылганын сизеп җиткермисез шикелле. Әнә бит Тукай шигырьләре ничек ипле яңгырый. +Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; +Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. +Хәсән абый 60 нчы елларда шигърияткә килгән яшьләрнең фикри сүз әйтергә омтылуларын хуплады, әмма аларның "яңачалык" белән артыграк мавыгулары, Тукай һәм аннан элгәреге шагыйрьләрнең инде халкыбыз күңелендә сыналган бай традицияләренә тиешенчә игътибарлы булмаулары өчен борчылуын белдерде. (Менә ни өчен "сез"гә күчкән икән ул.) Болар турында өлкән шагыйрь "Юкны эзләргә түгел, барны үстерергә" дигән мәкаләсендә дә язган иде: "...Һәр шагыйрьнең үзен табуының, үзенә кайтуының иң ышанычлы, сыналган кыска, туры юлы — бары тик әдәби традиция күперләре һәм урамнары аша үтә торган юлда гына..." (Х. Туфанның "Юкны эзләргә түгел, барны үстерергә" дигән мәкаләсе "Татарстан яшьләре" газетасының 1957 ел, 9 май санында басылды.) +Дөрес, заманында "юкны эзләргә түгел" дигәнен Туфанның яшь шагыйрьләрне эзләнүдән туктап, "әзер сукмактан барырга" өндәве дип аңлаучылар да, шул нигездә аның белән бәхәскә керүчеләр дә булмады түгел. Әмма вакыт — гадел хаким, диләр бит. Вакыт Хәсән ага Туфанның нигездә хаклы булуын раслады. +Дөресен әйтим, башта миңа да өлкән шагыйрьнең шигырь буыны, цензура шикелле нәрсәләр белән артык "ваклануы" ошап ук җитмәгән иде. Алар турында безгә университетта да җитәрлек аңлатканнар иде бит. Мәгәр, конкрет үз әсәрең өстендә бирелгән Туфан дәресләренең әле ныгып җитмәгән яшь каләм иясе өчен никадәр файдалы булганлыгын мин соңыннан гына төшендем. +Шулай да миңа "Тамырлар" җыентыгымны яңабаштан карап-эшләп чыгарга, яңа шигырьләр белән тулыландырырга туры килде. +Китап басылып чыкканнан соң җылы сүзләр язып, Хәсән абыйга да кертеп бирдем. Ә ул миңа матбугатта басылып чыккан кайбер шигырьләремнең кисемтәләрен тоттырды. "Бәлки файдасы тияр",— диде. Аларда "яхшы", "ярый бу" шикелле сүзләр белән янәшә "тел", "авыр укыла", "ритм" дигән искәрмәләр язылган иде. Кайсы газетадан, кайсы саннан икәнен билгеләп куярга да онытмаган хәтта. Башка яшь авторларны да шулай җентекләп күзәтеп бара иде Хәсән абый. (Кайвакыт ул кемне дә булса туктатып: "Фәлән әсәреңне укыдым, шәп язгансың лабаса!" — дип, башкаларыбызны көнләштергәләп тә куйгалый иде.) +Хәсән абый яңа китабымның эчтәлегенә күз йөртеп алды да урта бер битне ачты. Күреп торам: "Тамырлар" шигырен укый бу. Мин аның еллар чуарлаган җыерчыклы какча йөзенә карап уен белергә тырышам. Йөзе яктыра бара, һәрвакыт кызыксынып һәм мөлаем карый торган зәңгәр күзләрендә елмаю чаткылары кабынып-кабынып куя төсле. Минем дә эчкә җылы йөгерә. +— Ярый, иркенләп укып чыгармын,— дип "Тамырлар"ны киштәгә куйды. Аннан зәңгәр тышлы калын бер китапны алып миңа сузды: +— Бусы — миннән булыр,— диде. +Тышлыгына зур итеп "Хәсән Туфан" дип язылган бу китап аның "Давыллы еллар лирикасы" иде. +"Автографыгыз белән бирмәссезме икән?"— димәкче идем, тыелып калдым. Аның әрсезләрне өнәмәвен белә идем. +Өйгә чыккач, китапны ачып карасам, шагыйрьнең фотосына каршы як титул битендәге таныш почерк, таныш кара белән пөхтә итеп язылган сүзләрне күреп алдым. +"Энем һәм күршем Шамилгә, әдәбият урамнарында да күрше булуыңны теләп, Х. Туфан". 21.VI.73. +Шунда ук китапка кереш рәвешендә язылган шигырьдәге "чордаш" сүзен "ш" хәрефен генә калдырып сызган да "Шамил" дип төзәткән. Үзгәрткәннән соң шигырь болай укыла: +Ничек икән синең йөрәк? дисәң, +Ничек икән гомер көннәрең? +Кулыңдагы китабымда, Шамил, +Шигырьләрдә — минем йөрәгем. +Гаять сөендерде мине бу бүләк. Бу — остаз шагыйрьнең мине яшь каләмдәше буларак тануы, язарга хәер-фатиха бирүе шикелле булып тоелды. Сөендерде дә, зур җаваплылык хисе дә йөкләде ул миңа. Китаптагы "Бәлки, шагыйрь булмас та идем..." дигән кереш мәкаләне укып чыккач, кулына каләм алган кешенең гомер буе "әйбәт тынгысызлыкта", "иҗади накалда" яшәргә, "җанның-күңелнең-йөрәкнең-бәгырьнең дөрләгән, кайнаган, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган" чакларына "гүзәл гамь" дип карый белергә тиешлеген тагын да ачыграк төшендем. +Хәсән абый мине үз янына утыртып аңлаткан нәрсәләрне бу китабында иҗади биографиясе белән бәйләп, гыйбрәт алырлык итеп язган. Мин аларны әле дә кайта-кайта укыйм һәм шагыйрь белән әңгәмәбез дәвам итә кебек. +"Әгәр дә шигырьне бер җепкә, алтын бауга тезеп тоткан нәрсә, ритм дигән нәрсә булмаса,— ди Хәсән абый,— халыкның шигъри энҗеләре, бавы өзелгән муенса төймәләре кебек таралып, югалып беткән булыр иде..." +Хәсән абыйлар Вишневский урамындагы яңа фатирга күчеп киткәч тә, безнең очрашулар, күршелек мөнәсәбәтләре өзелмәде, дәвам итте. Хәсән абый миңа һаман "күрше" яки "якташ" дип дәшә торган иде. Аның белән соңгы очрашуларның берсен мин көндәлек дәфтәремә болай теркәп куйганмын: "23 декабрь, 1980 ел". Хәсән ага Туфан шалтыратты. "Шамил күрше, минем юбилейга башкорт дуслар да киләчәк. Аларга атап язган шигырьләремне бергәләп карап аласы иде бит",— диде ул. +Миңа ишекне Мөнҗия апа ачты. Уң як бүлмәдән Хәсән абый да килеп чыкты. Кул биреп күрештек тә, бүлмәгә кереп, кулъязмаларны карый башладык, Мөнҗия апа, гадәтенчә, икенче бүлмәгә чыгып китте. Анда аның язу машинкасында шыкылдаганы ишетелә иде. +Хәсән абый Сәйфи Кудашка, Мостай Кәримгә һ. б. шагыйрьләргә багышлаган шигырьләрен күрсәтте. +— Боларны гәзиткә бирсәм, ничек булыр икән?— диде. +— Болай гел багышлаулар гына бертөрлерәк килеп чыгар бит, Хәсән абый. Башка әсәрләрегезне дә кушып, бер бәйләм итеп булмыймы?— дидем мин. +Ул килеште: +— Син гәзитне яхшы беләсең инде,— дип, яңа язган әсәрләрен минем алга китереп куйды. Без Хәсән абый белән шигырьләрне сайлап тордык, Мөнҗия апа аларны машинкада баса барды. +— Минем секретарь әйбәт эшли ул!— дип мактап алды аны Хәсән абый, елмаеп. +Хәсән абый элеккечә уйнап-көлеп сөйләшсә дә, мин бу юлы аның шактый талчыккан кыяфәтенә, күкрәгенең тигезсез сулавына, анда — күкрәк читлегендә — нәрсәнеңдер һаман борчып, сулыш алырга комачаулап торуына игътибар итми калалмадым. +— Хәсән абый, Сезгә тартуны ташларга кирәкмиме икән?— дидем. +Ул өстәлдәге гарәпчә язылган этикеткалы елтыравык сигарет кабына карады, буш икәнен белдерү өчендерме, сөякчел озын бармаклары белән аңа шакылдатып алды. +— Ташлаганга бер ай була инде... +...Ул көнне дә тышта буран уйный иде. Декабрь бураннары. Хәсән ага буранга кереп китүемне тәрәзәсеннән карап калгандай тоелды миңа. +Бу кыш Хәсән ага Туфан өчен соңгы кыш, бу бураннар соңгы бураннар булган икән... +Ә мин аны һаман бураннарга уралган килеш күрәм. Чөнки Туфанның үз бураннары тынмады. Ул бураннар шагыйрьнең давыллы лирикасында һәм гыйбрәтле мәкаләләрендә, йөрәккә үтә торган моңлы җырларында шулай ук аның шигъри мәктәбен узу бәхетенә ирешкәннәр иҗатында дәвам итә. Җирдәге чәчәк-гөлләрне дөньяның суыкларыннан саклап, язларга илтүче җылы бураннар алар... +Әзәл — үлемсезлек дигән сүз +Муса Җәлилнең атаклы "Моабит дәфтәрләре" туган илебезгә исән-имин кайтып ирешкән еллар иде. Ул үлемсез шигырьләрне безнең Әлки якларына якташыбыз — күренекле нәфис сүз остасы Әзәл Яһудин алып кайтты дисәм, ялгышмамдыр. Хәлбуки, татар шагыйренең фашист тоткынлыгында какшамаган иманлы рухын, баш очында палач балтасы торганда да елмаерга-көләргә көч табуын бөтен йөрәгебез белән тоярга ул вакытта безгә Әзәл Яһудин ярдәм итте. +Беренче тапкыр "тере артист" күргәнгәме (артистның да ниндие генә әле: үзе сөйли, үзе гармун уйнап җырлый, кирәксә, тыпыр-тыпыр биеп тә китә), йә булмаса Муса Җәлил шигырьләренең тәэсиреннәнме, без — Алпар урта мәктәбе укучылары — искиткеч халәт кичергән идек. Тамаша залын бер артистның сәгатьләр буе үз авызына каратып тота алганлыгын безнең моңарчы күргәнебез дә, ишеткәнебез дә юк иде. Менә шигырьне ничек яңгыратырга мөмкин икән! Сөйли белеп сөйләгәндә әсәрнең аһәңе, кодрәте ничек арта икән бит. Менә ул профессиональ сәнгать дигәннәре нинди була икән! Дөрес, татар әдәбияты укытучыбыз, яшьлегендә үзе дә шигырьләр язгалаган Хасиб абый Рахманов оештырган әдәбият-иҗат түгәрәгендә без дә әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнәбез, ләкин кая инде ул безгә болай сөйли алу. Җитмәсә күбебездә — мишәр акценты... +Ул еллардан соң инде шактый җилләр исте, шактый сулар акты. Солдатта хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда, аннары гәзитжурнал редакцияләрендә эшләү елларында миңа Әзәл ага Яһудин концертларын күп тапкыр күрү-тыңлау, якташ артистның үзе белән дә якыннан танышып, аралашып яшәү бәхете насыйп булды. Әмма аны авылыбыз сәхнәсендә беренче мәртәбә күрүем хатирәсе күңелемдә аеруча якты бер нур булып саклана. Күрәсең, ул безнең сәнгатькә сусаган яшь күңел кырларыбызга бик вакытлы яңгыр булып яугандыр. Шундый очрашуларның берсендә безнең арада үзеннән-үзе эстрада сәнгате, нәфис сүз сәнгатенең серләре, Әзәл абыйның үз иҗат юлы турында әңгәмә башланып китте. +— Иртәгә үзебезнең "Мишәрстанга" китәм әле,— диде Әзәл ага,— Чистай якларына. Утызлап авылда чыгыш ясарга исәп. Филармониядән барасы нәфис сүз остасы авырый икән, шуңа үзләрен бәладән коткаруымны үтенделәр. Без пенсионерларга нәрсә, ала каргадан хәбәр генә булсын. Кирәгебез чыкканга сөенәбез генә... +— Ярты гасырдан артык сәхнә хезмәтегездә шактыйга җыеладыр мондый сәфәрләр, Әзәл ага? +— Һи-и, санасаң, башымдагы чәчем дә җитмәс. Бөек Ватан сугышы елларында госпитальләрдә генә дә 400 дән артык шефлык концертында катнашырга туры килде. Ул вакытта мин Татар дәүләт академия театрының шефлык комиссиясе рәисе идем. Бу комиссиягә кертелгән артистларыбыз барысы 600 ләп концерт куйдылар... +Илленче еллардан соң янә исәп-хисап алып бара башладым. Бүгенгәчә 6 меңгә якын концерт биргәнмен. Мин кайда нинди әсәрләр сөйләгәнемне махсус дәфтәргә язып барам. Бу инде, хәзергечә итеп әйткәндә, хезмәтне фәнни оештыру, хуҗалык исәбе алып бару кебегрәк нәрсә була. Болай эшләү теге яки бу урында кабат чыгыш ясаганда үз-үзеңне кабатламас өчен дә кирәк. Югыйсә кайларда гына булынмады бит инде. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгәндә, башка сәхнә осталары белән берлектә, гастрольләрдә Балтыйк буе республикалары белән Ерак Көнчыгыш арасындагы шәһәрләрдә, илебезнең иң зур промышленность үзәкләрендә, шахтерлар янында булдык. Урал, Себер якларындагы төзелешләрдә, Урта Азия, Кавказ республикаларында, Украина һәм Идел буе өлкәләрендә күп тапкырлар чыгыш ясарга туры килде. Безнең сигез миллионга якын татар халкын язмыш кайларга гына таратмаган... Ә үзебезнең Татарстан җөмһүрияте районнарын берничәшәр тапкыр йөреп чыктык. Җырда әйтелгәнчә, кабат-кабат урадык. Шуңа күрә үз-үзеңне кабатламас өчен, заман рухын күздә тотып, репертуарны гел яңартып торырга туры килә. +— Әлбәттә, репертуар төзегәндә беренче шарт — сәхнәдән халыкка көнүзәк әһәмиятендәге әсәрләр җиткерү. Икенче шарт — аларны югары сәнгатьле итеп башкару. Сез репертуарыгызны төзегәндә тагын нәрсәләргә әһәмият бирәсез, Әзәл ага? +— Өченче шартка да әһәмият итәм мин. Ул да булса, әсәр тыңлау өчен күңелле булсын, ялыктырмасын. Ләкин шунысы да бар: һәрбер яхшы әсәр сәхнәдән тиешенчә яңгырамаска да мөмкин. Аннары һәр артистның үз амплуасы, үз мөмкинлекләре дә бар бит әле. Кем әйтмешли, юрганыңа күрә аягыңны сузасың. Мине "тыңларга теләмәгән" кайбер шигырьләр, мәсәлән, бүтән артистлар тарафыннан менә дигән итеп башкарылырга мөмкин. Халык йөрәгенә үткәрерлек итеп сөйләүгә иманың камил булмаганда, әсәрне сәхнәдән сөйләп әрәм итмәү хәерлерәк. Югыйсә артист буларак үзеңнең дә, әсәр авторының да абруен гына төшерүең ихтимал. Мин, башлыча, юмор-сатира әсәрләрен уңышлырак башкарам дисәм, ялгыш булмастыр. Менә шуның өчен кайбер бик хөрмәтле шагыйрьләребезнең әсәрләренә минем "тешем үтми". Мисал өчен, халык шагыйре Сибгат Хәкимнең шигырьләрен мин сәхнәдән яңгырата алмадым. Берничә тапкыр алынып та карадым, ләкин күңелем канәгать булмады. Ә менә аның 1972 елда Габдулла Тукайга багышланган "40 нчы бүлмә" поэмасы дөнья күргәч, бу әсәр мине шундук әсир итте, канатландырды, илһамландырды. Һәм мин бу әсәрне өйрәнеп халыкка җиткерергә ният кылдым. Хәл кадәри сәләтемне, тырышлыгымны куеп өйрәндем. Нәтиҗәдә бу әсәр минем башкаруымда төрле очрашуларда да, телевидение аша да яңгырады. +— Әзәл ага, Сезнең холкыгызга да, иҗатыгызга да шаянлык хас. Шуңа күрәдер, репертуарыгызда Габдулла Тукайның юмористик шигырьләре зур урын тота. Сезнең башкаруда "Ысулы кадимче" шигырендәге "...Ходай орган караклар, уңмаганнар, кесәмнән пыртманитны урлаганнар" дигән юллар әле дә колагымда яңгырап тора сыман. Аннары, "Гыйшык уты" шигырен укыганнан соң, сезгә бер тамашачы егетнең: "Әзәл абый, сез бу әсәрне шундый образлы итеп укыйсыз ки, тыңлаганнан соң бер кызга да карыйсы килми",— дип шаяртканы хәтердә. +Сезнең башкаруда Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"ндәге шигырьләрен, "Хат ташучы" поэмасын, Габдрахман Әпсәләмовның "Алтын йолдыз" романындагы "Шаһиевнең өйләнүе" турындагы өзекне, Мөхәммәт Садриның "Бәхет турында җыр" поэмасын, Хәсән Туфанның "Соңгы мамонт" поэмасыннан "Башлана башлады" өзеген һәм, әлбәттә, Фатих Кәримнең атаклы "Кыңгыраулы яшел гармун"ын тамашачылар бик яратып кабул итә. Сез үзегезнең "Артист язмалары"гызда "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен башкару өчен Фатих Кәримнең үзеннән фатиха алуыгыз турында язып та чыккан идегез... +— Әйе... 1942 елның җәендә фронттан яраланып кайткан Фатих Кәрим бу әсәрен Казан госпиталендә дәваланып ятканда иҗат итте. Беренче тапкыр аны сәхнәдән Хәким ага Сәлимҗанов сөйләп күрсәтте. Мин бу әсәрне бик тә ошаттым. Шунда башыма, бу мәшһүр әсәрне җыр-музыка белән бизәп эшләргә мөмкин түгел микән? дигән уй килде. Әсәр үзе шуны сорап тора кебек иде. Мин көйләрнең халыкчан булганын сайладым. Финалга шул елның җәендә гастрольдә өйрәнеп кайткан "Дөм-дөм" көен керттем. Җыр өчен музыка сайлауда миңа композитор Җәүдәт Фәйзи ярдәм итте. Шуннан соң, "Кыңгыраулы яшел гармун" госпитальләрдә (ул елларда Казан госпитальләр шәһәренә әйләнеп, безгә аларда һәрдаим шефлык концертлары куярга туры килә иде. Ә бу әсәр нәкъ менә шундагы яралылар турында язылган диярсең!), концерт залларында, төрле кичәләрдә зур уңыш белән бара башлады. +1942 елның декабрь азагында Фатих Кәрим сәламәтләнеп чыкты. Фронтка китәр алдыннан без аның белән язучы Фатих Хөсни оештырган мәҗлестә очраштык. Менә шунда мин "Кыңгыраулы яшел гармун"ны сузып җибәрдем. Фатих Кәрим игътибар белән тыңлады. Мин башкарып чыкканнан соң, торып басты да дулкынланып кулымнан кысты: "Рәхмәт, Габделәзәл туган, әйбәт чыккан бу. Минем йөрәктәген әйтеп бирдең! Халыкка да нәкъ шулай җиткер..." — диде. Менә шул вакыттан бирле үлемсез бу әсәрне 4000 тапкырдан артык башкардым инде. Бу әсәр миңа авыр сугыш елларын, госпитальләрдә чыгыш ясап йөргән вакытларны хәтерләтә. Поэманы тыңлаган яралыларның җанланып, рухланып нурланган йөзләрен кабат күргәндәй булам. Бу әсәрне башкарган саен үзем өчен дә яшәү көче, җан рәхәте алам, нинди булса да яңалык ачам мин... +— Һәм Сез әнә шушы ачышларны тамашачыга да җиткерергә тырышасыздыр. Бер үк әсәрнең кат-кат тыңлап та туйдырмавы шуның белән аңлатыла торгандыр, мөгаен. Атаклы тәнкыйтьче Белинский әйткәнчә, актер үзе башкара торган әсәрне ничек бар, шулай сөйләп чыгучы гына түгел, ә бәлки үз уены белән автор идеалын тулыландыручы да ул. Мәгълүм ки, сатира-юмор әсәрләрен тамашачыга җиткерүдә нәфис сүз остасының вәкаләте зур. Биредә әсәрнең сүзләреннән тыш, артистның тавыш үзенчәлекләре дә, үз-үзен тотышы да, кирәкле сүзләрне логик басым белән әйтә белүе дә әһәмияткә ия. Тамашачыны көлдерә алу һәрбер нәфис сүз остасына да бирелмәгән... +— Ләкин тамашачыны көлдерә алу, аны елмаерга мәҗбүр итү — үзмаксат түгел, ә бәлки кеше күңелен кытыклап, аңа яшәешнең мөһим фикерләрен җиңелрәк итеп җиткерү чарасы ул. Кайвакыт тамашачының кирәк-кирәкмәгәндә көлеп утыруына борчылган чакларым да була. Мәсәлән, хәтерлисеңдер, Һади Такташның "Киләчәккә хатлар" поэмасында Мохтар карт турында мондый юллар бар: +Ул авылда тырышып колхоз төзегән. +Оештырган ярлы, ялчыны. +Шул эш өчен аны кочагыннан +Мәхрүм иткән сөйгән карчыгы. +Кайбер нәфис сүз осталары тамашачыны көлдерү өчен шушы куплетның соңгы юлларына басым ясыйлар. Ә биредә баштагы ике юлдагы фикер мөһим. Биредә сүз күмәк хуҗалыклар төзү, яңа тормыш формалашу турында бара. Сыйнфый аңның үсүе, крестьян психологиясендәге үзгәрешләр турында әйтергә тели Такташ. Әсәрне башкарганда әнә шуңа басым ясап сөйләргә кирәк тә, минемчә. +— Осталык турында сөйләгәндә шуны да әйтсәгез иде, Әзәл ага, нәфис сүз остасы, Сезнеңчә, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Сезнең эш бик тә четерекле бит. Сәхнәдә ялгыз килеш, ярдәмчесез-нисез тамашачы игътибарын бик тиз яулап алырга, аның ихтыяры белән идарә итә белергә кирәк. Бу яктан Сезнең эш гипноз ысулы белән дәвалаучы табиб хезмәтенә тиң. +— Минемчә, эстрада артисты сәхнәгә чыгу белән үзен залның хуҗасы итеп тоярга, нур бөркеп торырга тиеш. Ул кешеләрне яратырга, аларга игелек эшләргә әзер торуын сиздерергә тиеш. Моның өчен теге яки бу әсәрне яттан өйрәнеп, сөйләп чыгу гына аз. Үзең сөйләгәнне җисем итеп күрү зарур. Мәсәлән, мин Муса Җәлилнең "Күршеләр" шигырен сөйләгәндә теге, кәбестә кимереп йөрүче мут кәҗәне шундый итеп карыйм ки, алгы рәттәге тамашачыларның башы ирексездән шул якка таба борыла. Көтелмәгән төрле хәлләрдә югалып калмау, каласың икән, аннан оста гына чыга белү — нәфис сүз остасы өчен шулай ук бик кирәкле сыйфат. +— Шундый хәлләргә юлыккан чаклар да булдымы? +— Булмыймы соң? Шулай бер концертта бер егет "шайтан суы" кабып килгән. Шул, ат дагалаганда бака ботын кыстыргандай, кычкырынып утыра бит. Мин, концерт программасында булмаса да, Илдар Юзеевның "Ачуланма, энем!" дигән шигырен сөйләп җибәрдем. Анда салмышларга карата бик ачы әйтелгән. Теге әлкәшнең күзенә карап дигәндәй сөйлим. Зал бер миңа, бер теге егеткә карый. Көлә-көлә кул чаптылар. Салмыш малаең башына суккандай шым булды. Кайсыбер вакытта кыек атып туры тидерәсең. Концертларымның берсендә Башкортстан язучысы Ибраһим Абдуллинның "Иремне ничек акылга утырттым" дигән әсәрен укыдым мин. Анда эчүче бер адәмнең кунаклар алдында ничек мактануы, шапырынуы һәм хатынының шуны магнитофон тасмасына язып алып, икенче көнне иренә тыңлатуы турында тасвир ителә. Халык минем сөйләвемне көлә-көлә тыңлый, ә уртада җәелеп утырган юан бер ир, калын кашларын җыергалап, ризасыз кыяфәттә күренә. Аның тирәсендәге тамашачылар бу кешегә: "Әнә үзеңә кара..." дигән төсле төрттерәләр. Ахырда бу адәм түзә алмыйча сикереп торды да: "Дөрес түгел бу, артист дөрес сөйләми, мин алай ук кыланмыйм!"— дип, ачулана-ачулана, клубтан чыгып китте. Әй, көлде дә соң халык! +— Әзәл ага, Сез юлларда күп йөргән кеше. Халкыбыз күңеленә сәнгать нурын җиткерүдә төрле кыенлыкларга, көтелмәгән хәлләргә шактый очрарга туры килгәндер... +— Артистларга эләгә инде ул. Бигрәк тә гастрольләргә йөреп, күчмә тормыш белән эшләүчеләренә. Мин шактый вакыт халкыбызның яраткан җырчысы Рәшит Ваһапов җитәкләгән концерт бригадасында чыгышлар ясап йөрдем. Салкын җил-яңгыры да, зәмһәрир суыклары да, көйдереп ала торган эсселәре дә, юл газаплары да эләкте безгә. Юньле-башлы транспорты да юк иде бит әле аның. Ә авылларга чыгып китсәң, юллары чокыр да чакыр. Үгез җигеп тә, Донбасс якларында күмер вагонеткаларына утырып та юл узган чаклар булды. Бервакыт шулай әлеге дә баягы Чистай якларында "полуторка" әрҗәсенә утырып барабыз. Яңгыр явып кына үткән. Юл пычрак. Көтмәгәндә машинабыз бер якка ава башлады. Чүт кенә капланмый калды. Иптәшләремнең йөзенә карыйм: бар да, куркудан, агарынып калганнар. Ниһаять, Рәшит Ваһапов телгә килде, шаяртып: "Әҗәлне үзебез белән (миңа төрттерә) йөрткәч, шулай була инде ул, җәмәгать!"— диде. Баянчыбыз Рокыя Ибраһимова көлеп мине яклаган булды: "Юк, диде, Әҗәл түгел, Әзәл. Әзәл ул, беләсеңме, үлемсезлек дигән сүз. Үлемсезлек безнең белән бергә булганга гына без исән калдык бугай". "Шул-шул, миннән башка эшегез харап иде сезнең",— дип, мин дә мактанып алдым. "Үзебез үлемле булсак та, сәнгатебез үлемсез безнең, җәмәгать!.." — дип, нәтиҗә-йомгак ясап куйды Рәшит Ваһапов. +— Рокыя Ибраһимова дигәннән, Сезне фронтта солдатларга концерт куеп йөргәндә утлы һөҗүм астында калгансыз, шунда гармуныгыз "яраланган" булган дип сөйлиләр. Ничегрәк булды ул хәл, Әзәл ага? +— Шефлык концертлары куеп йөргәндә дөрестән дә гармуныбыз яраланган иде. Әмма бомбага эләгеп түгел, баянны күтәреп баручы иптәш бозлы юлда таеп егылды. Баян "кыйк!" итеп бер кычкырып алса да, без башта аңа илтифат итмәдек. Концерт башлангач, әлеге баянны күтәреп Рокыя Ибраһимова сәхнәгә чыкты. Ул Салих Сәйдәшевның "Совет Армиясе маршы"н уйнарга тиеш иде. Ләкин баяннан марш урынына һава гына пышылдап чыкты. Аның телләре коелган булган икән. Көтелмәгән хәлдән әлеге дә баягы нәфис сүз остасы — конферансье коткарырга тиеш. Мин: "Әй, иптәшләр, безнең баян фронтта яраланып кайткан иде бит, күрәсең, әле савыгып та җитмәгән",— дип, сәхнә артыннан тиз генә үземнең венский гармунымны алып чыгып, Рокыяга бирдем. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, минем гармунның да бер теле батып кычкыра булып чыкты. Нишлим, Рокыя янына басып, гармунымның "түбәсенә" йодрык белән төя тордым, ул уйный торды. Шулай итеп кактык-суктык, барыбер ерып чыктык! +— Әзәл абый, эстрадага ничек килүегез хакында да сөйләгез әле? +— Биш яшемнән үк Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләвем хәтердә. Билгеле, бер нәрсә дә буш урында үсеп чыкмый. Тамырың, нәсел-нәсәбең нинди — үзең шундый. Минем әти элекке Куйбышев районының Көек дигән авылында Абдулла Алишның бабасы тоткан мәдрәсәдә мөгаллим иде. Шуңа күрә мин укырга-язарга да бик бәләкәйдән өйрәндем. Соңрак инде тормышны танып белүдә, карашларым калыплашуда Габделәхәт абыемның йогынтысы зур булды. Габделәхәт абый — авылда беренчеләрдән булып комсомолга кергән кеше, шигырьләр яза, аларны сәхнәдән матур итеп сөйли, спектакльләрдә уйный иде. Рәсем ясауга да бик маһир егет иде ул. Ул мине дә үзенә ияртә, малайлар ролендә спектакльләрдә катнаштыра, һич булмаса суфлерлыкны тапшыра иде. Ләкин иске мәдрәсәләр тузанын бик күп йоту микән, кыен тормыш шартлары микән — аның сәламәтлеген какшатты. Ул Тукай шикелле япь-яшь килеш үпкә авыруыннан вафат булды... +Әтинең туган җиренә — Әлки районының Яңа Чаллы авылына кайткач, үзешчән сәнгатьтә тагын да активлаштым. Дөрес, ул вакытта авылларда хәзерге кебек зур-зур клублар, культура сарайлары юк иде. Спектакль, концертларны кую өчен зуррак өйле агайларга ялынычыбыз төшә иде. Мәгәр, ул елларда авылда культурага омтылыш, сәнгатьне, әдәбиятны ярату хәзергегә караганда көчлерәк иде шикелле. +Соңрак Спаска барып җидееллык мәктәптә уку, шунда әдәбиятны-сәнгатьне яраткан яшьтәшләрем белән "Зәңгәр блуза" түгәрәгенә йөрү мине 1925 елда Казанда ачылган Татар театр техникумына алып килде. Техникумны тәмамлаганнан соң башта Әстерхан татар театрында драма артисты булып эшләдем, аннан кайтып, районда үзешчәннәрне җитәкләдем, мәктәптә җыр-музыка дәресләре алып бардым. 1935 елда мине Казан академия театрына артист итеп чакырып алдылар. Эстрадага мин әнә шундый шактый борылмалы юллар, тормыш мәктәпләре аша килдем дия алам. Әлеге мәктәпләрдә алган белем-тәҗрибәм соңыннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлагач, эстрада сәнгатендә миңа бик тә ярап куйды. +— Мәктәбе булгач, аның укытучы-остазлары да була инде... +— Остазлар дигәндә, иң башлап, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының ул еллардагы режиссеры Гомәр Исмәгыйлев, художество җитәкчесе Гали Ильясов, филармониядә бергә эшләгән Кәшифә ханым Тумашева, композитор Җәүдәт Фәйзи исемнәрен зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алам. Алар миңа һәрвакыт бик теләп ярдәм иттеләр. Мин алардан өйрәндем. +— Зур Совет Энциклопедиясендә эстрада турында "Эстрада ул — заманча, көн кадагына суга торган әсәрләрдән төзелә" диелгән. Сез, Әзәл ага, күрүебезчә, еллар узган саен үз репертуарыгызны һаман яңарта торасыз. Тукайлардан алып бүгенгәчә Сез шигырьләрен сөйләмәгән шагыйрьләр аздыр. Шигърияткә илленче һәм алтмышынчы елларда килеп кергән шагыйрьләр дә Сезнең иҗатыгызга азыкны мул бирде. Инде нәфис сүз осталарының аксакалы буларак, язучылар иҗатында нинди әсәрләр күрергә теләр идегез? — Тамашачы яратып тыңларлык, тирән эчтәлекле, югары сәнгать дәрәҗәсендәге, юмор-сатирага бай әсәрләр күбрәк булсын иде. Әйтик, "Кыңгыраулы яшел гармун", "Хат ташучы" кебегрәк... Үзгәртеп кору, хәбәрдарлык заманы иҗат кешеләре өчен киң мөмкинлекләр ачты. Әмма бу мөмкинлекләр һаман да әле үткәнебезне яманлауга гына кайтып кала шикелле. +Ибрай абзый хикәятләре +Ачык йөрәк һәм ябык ишекләр +Аяклары җиргә казып утыртылган өстәлдә домино сугабыз. Көннәр язга авышканлыктан, кул туңарлык түгел. Ибрай абзый, гадәтенчә, транзисторының "колагын борып" куйды. Казаннан кичке концерт башланды. Таныш җыр яңгырады: +Килегез сез миңа, кешеләр, +Йөрәгем һәркемгә шар ачык... +Шулвакыт һич көтмәгәндә, тәмәкедән саргайган эре тешләрен ыржайтып, Ибрай абзый хихылдарга тотынды. Без моңа аптырап карадык. +— Ни булды, Ибрай абзый, әллә шайтан кытыклый инде үзеңне? +Ул шаркылдап көлүдән атылып чыккан күз яшьләрен шарф очы белән селтәп ташлады да: +— Бу җырның сүзләрен язган Рамай Рәхмәтидә кунакта булуым искә төште,— диде. +Ибрай абзыйның җырга-көйгә, шигырьгә бик мөкиббән кеше икәнен дә, менә шушы транзисторны алу өчен күптән түгел Казанга барып, кәҗәсен сатып кайтуын да беләбез. Әмма шагыйрь хәтле шагыйрьдә кунакта булуын әлегәчә ишеткәнебез юк иде. +— Ну борчакның эресен сибәсең дә инде, абзыкаем! +Ул колакчын бүреген арткарак шудырып куйды: +— Билләһи газим, алдамыйм, нанилар. Менә сезнең белән сөйләшкән кебек янәшә утырдык. +— Соң, аның нинди көлкесе бар? +— Вәт анысы башка мәсьәлә. Тәки төбенә кадәр төшәсез бит. Шушы җыр капчыгы (ул транзисторга чиертеп алды) өчен калага барганымны беләсез инде. Паром соңарганлыктан Казанга кичкырын гына барып төштем. Итне базар складына урнаштырдым да, инде үземә кая барып сыенырга, дип уйладым. Кышкы кич, шактый суык. Кунакханә дигәннәренә бардым — урын юк, диделәр. Шәһәрнең бер-бер йортына безнең авыл халкы кереп сыярлык та бит, белмәгән килешкә кайсы ишекне кагасың. Шулай баш ватып торганда шалт — искә төшмәсенме: бәй, Рамай Рәхмәти яшәргә тиешле бит монда. Радиодан көн саен диярлек "Килегез дә килегез!" дигән җырын җырлыйлар. Исеме генә түгел, үзе дә рәхмәтле адәмдер ул, мәйтәм, югыйсә шулай өзелеп-өзелеп чакырмас иде. Киттем радиокәмититне эзләп. Анда Рамайның әдрисен бик тиз табып бирделәр, рәхмәт төшкереләре. +Колхоз базарыннан әллә ни ерак та тормый икән. Ишекне көрәк сакаллы ир-ат ачты. Буйга зур түгел үзе. Кылыч борыны өстендә күзлек эзе кызарып тора. Китапларыннан Рамайның сурәтен күргән бар, ул сакалсыз булырга тиеш иде. +— Миңа Рамай Рәхмәти кирәк иде. +— Бик хуп, агайне, ул сезнең алда,— ди бу. +— Һм-м. Рәсемдәге Рамай сакалсыз иде шикелле. +Ул пеләшләнә башлаган башына ишарәләде: +— Чәч урынына, төк санын киметәсе килми. +— Анысы шулай,— мәйтәм,— сакал үстерү — иген игү түгел, үсә бирсен. Тик сез күзлекле идегез бит. +— Ә мин сезне күзлексез дә күрәм, агайне. Ни йомыш? +— Йомыш дип, әйтерлек йомыш юк та. Тик менә... +— Ярый, әйдә керегез әле, аяк өсте сөйләшү әйбәт түгел. +Фатиры ару гына икән. Диванда, җәмәгатедер инде, бер хатын сузылып яткан килеш телевизор карый. Ул әллә сәламемне ишетмәде, әллә ишетеп тә илтифат итмәде — күзен экраннан алмады. +Рамай мине икенче яктагы кечерәк бүлмәгә алып керде. Монда китап та китап, минсиңайтим, идәннән түшәмгә кадәр. Вәт, мәйтәм, яфрак калынлыгы китап язу өчен күпме укырга кирәк икән. Ә бер почмакта кармак таяклары кебек нәрсәләр. +— Балыкка да баргалыйсыз, ахры,— мәйтәм. +Рамай, уңайсызлангандай, сакалын сыпыргалап алды. +— Сирәк-мирәк. Еш ычкынып булмый, агайне,— диде. Һәм, нәрсәләрдән ычкынып булмавына ишарә ясагандай, башта карашын күзлеге аунап яткан язу өстәленә, аннары хатыны яткан теге бүлмәгә юнәлтеп алды. +— Без танышмадык та бит әле,— дидем мин.— Ибраһим булабыз. Авылда Ибрай гына диләр. +Рамай көлеп куйды: +— Язучылар теле белән әйткәндә, псевдонимыгыз була инде ул, алайса. Язмыйсыздыр бит? +— Ю-у-ук. Шту сез. Кеше язганны укуны гына мәслихәт күрәм. Мин базарга ит апкилдем. Транзистор аласы бар ие. Ә кунакханәдә урын юк икән, кадалгыры. +— Шулаймыни?— диде Рәхмәти, хәлемне аңлагандай.— Гостиница ягыннан шәһәрдә читенрәк шул. Берәр туган-тумачагыз юкмыни соң? +— Хикмәт тә шунда шул. +— Ә нигә нәкъ менә миңа керәсе иттегез? Гостиницага минем ни катышым?— диде Рәхмәти, күземә туры карамаска тырышып. +— Соң, аптыраган үрдәк арты белән суга чума дигәндәй, сезнең теге, "Килегез миңа" дигән җырыгыз искә төште дә... +Рәхмәти өстәлдә яткан күзлеген алып кылыч борынына атландырды, ни сөйли бу адәм, дигән сыман миңа текәлде. Аннары, нык көләсе килсә дә, тавышын тыеп кына хихылдады. Хәтта сакал төпләре алсуланудан кара сакалы җирән төскә кергәндәй булды. +— Хи-хи-хих. Вәт кәмит. Соң ул бит — җыр, агайне. Җырның ертыгы юк. +Мин дә бирешергә теләмәдем: +— Чын ихластан түгел икән, ничу чакырырга! +Алгы бүлмәдән теге хатын тавышы ишетелде: +— Нәрсә кешнисез анда? Башны авырттырып. Бетмәде бу җилкуарлары да. Авылдан килделәрме — күзләрен акайтып монда чабалар. Постоялый дворга әйләндерделәр чистый! +Рамай, бер карыш кечерәеп калгандай булып, урындыгына сеңде. +— Кхым. Ярый, агайне, мин сиңа (ул "сез"дән "син"гә күчте) булышырга тырышырмын. Киттек. +Урамга чыккач өстәде: +— Ерак түгел минем бер дус яши. Бәлки, ишеткәнең дә бардыр — Зыя Ихласины? +— Теге "Йолдызларың белән кил син миңа", дип язучымы? +Рәхмәтинең күзлек пыялалары елтырап китте: +— Оһо, агайне, син безнең братны гомумән дә шәп беләсең икән бит! Болай булгач, чәйли-чәйли сөйләшеп утырырга була синең белән. +Тик Зыя Ихласи дигәне кайсыдыр районга командировкага киткән булып чыкты. +— Кайгырма,— диде Рәхмәти,— безнең Гадел Идеалов та шушы тирәдә генә... Ул үзе, болай корырак булса да, деловой егет. +— Гәзиттәме, журналдамы — кайдадыр укыганым бар шикелле ул шагыйрьне. +— Шагыйрь түгел, драматург. Элегрәк шигырь яза иде. Соңыннан драмага күчте. Драма язганнарга сәмәнне күбрәк түлиләр. +— Безнеңчә әйткәндә, театр куючы икән. +Идеалов дигәннәре безне кочак җәеп каршы алды. Яшь. Җегәрле күренә. +— Оһо-һо! Әйдүк. Түрдән узыгыз, егетләр,— диде ул.— Как раз хатын да өйдә юк чак. Утырыйк әле бер иркенләп. +Хәл-әхвәл белешкәннән соң тагын да ачыла төште: +— Һо-һо, миллионлы шәһәрдә кунып чыгарга урын юк диң, ә? Шәп конфликт бит бу! +Идеалов учын-учка шапылдатып алды: +— Ну, нинди чәй пешерим, һинд чәенме, сәйлүннеме? +— Безгә сәйлүне дә ярый,— диде Рәхмәти, ачылып елмайды. +— Мәтрүшкә дә салыйммы? +— Иллә дә тәмләтә инде ул чәйне! +— Бөтнек тә өстәргәме, егетләр? +Гадел шулай сөйләнә-сөйләнә кухняда әвәрә килде. Нәрсәнедер шалтыратып төшереп җибәрде, нәрсәнедер дөбердәтеп аударды. Аннары янә безнең яныбызга чыкты. +— Газ юк икән, егетләр. Бигайбә инде,— диде. Аннары: — Ну, хәзер нишлибез, егетләр?— дип сорады. +— Инде китсәк тә буладыр, шәт,— дидем мин, кузгалып. +Гадел каршы килмәде. +— Ярый алайса, бигайбә, егетләр. Хатын өйдә булмады. Пилмән дә ашаган булыр идек. Минем хатын бик шәп әмәлли пилмәнне... +Төнге урамга чыккач, беркавым сүзсез тордык. +— Хәзер нишлибез инде, егетләр?— дип куйды Рәхмәти әллә шаярып, әллә чынлап... +Ибрай абзый, сүзеннән туктап, кесәсеннән "Астра" кабы чыгарды. Тартучыларга өләшкәннән соң үзе дә сигарет алып капты. Кабызып авызыннан төтен алкалары чыгара башлады. +— Шуннан нишләдегез соң?— дип сорады арадан берәү. +— Шуннан утырган да шуган, чалбары тишек булган, тишегеннән кар тулган. +Ибрай абзый шулай, бәясен арттыргандай әз генә көттереп алганнан соң, сүзен дәвам итте: +— Ул төнне кунакханәләргә дә кабат сугылып карадык, әмма ләкин берсендә дә аякны сузып ял итү насыйп булмады. Шуннан Рамай Рәхмәти гаҗиз булып әйтте: +— Ярый, Ибраһим абый,— диде,— үземә генә кайтырбыз инде булмаса. Хәзер, ялгыз кайтсам да, барыбер миңа хатыннан мәрхәмәт булмаячак,— диде. +Безгә ишекне озак ачмый тордылар. Аннары хатынының тавышы ишетелде: +— Кем бар анда? +— Без әле бу, Муза,— диде Рәхмәти.— Ач әле. +— Ач булсаң, ашап кайталар аны! +Шуннан, нанилар, ишек сызык кына ачылды, аннан кызыл тырнаклы йомры гына кул сузылды да Рәхмәтинең якасыннан эләктереп алды. И Рәхмәтине син күр дә, мин күр. Күз ачып йомган арада әлеге кул артыннан суырылып өйгә керде дә китте. Ишек шапылдап ябылды. Мин подъездда япа-ялгыз калдым. +Нишлим, бераз таптангалап тордым да вокзалга юнәлдем. Анда, үзегез беләсез, һәрвакыт кеше була. Шунда, эскәмиядә чүмәшеп, төнне уздырдым. Икенче көнне, эшне бетереп, шушы транзисторны элдем дә авылга сыпырттым. +— "Килегез, кешеләр, сезгә йөрәгем шар ачык",— диде арадан берәү. +Ибрай абзый сигаретын чытырдатып тагын бер суырды да төпчеген җепшек карга ташлады! +— Нишлисең бит, нанилар, ачык йөрәктә төн кунып булмый шул, ишекләр бикле булга-а-ач,— дип сузды ул. Кәкре каенлы Полковник абзый Узган сугышта безнең авылдан шактый кеше катнашса да, алар арасыннан зур командирлар чыкмаган, әй. Әле соңгы елларда гына кайбер егетләр, хәрби училищеларга китеп, офицер дәрәҗәсе ала башлады. Элек патша да белмәгән йөз йортлы кечкенә генә авылдан Бөек Ватан сугышы өчен хәрби җитәкчеләр табылмавы әллә ни гаҗәп тә түгелдер. +Шулай да бер Полковник абзый бар безнең авылда. Урман караучы Ибрай абзыйны олысы да, кечесе дә әнә шулай атый. +— Полковник абзый зелпе тамыры тапшырганнарга печән чабарга рөхсәт итә икән. +— Яшь үсентеләр утыртырга барасы: Полковник безне үзе идарәдән сораган. +Хәтта үзен очратканда да аңа шулай дәшәләр: +— Полковник абзый, исәнлек-саулыкмы? +Ул аркасындагы ике көпшәле мылтыкны рәтләштергәләп куя да, сынын туры тотарга тырышып: +— Так-тучны, тимер кебек! —дип җавап бирә. +Печтик кенә "тамак чылатып" алган — кәефле вакытларында үзенең ничек итеп полковник булуы турында сөйләргә дә ярата ул. +Сөйләвенә караганда, Ибрай абзый сугыш башында самолетта кочегар булган, имеш. Һөҗүм вакытында бомбалары беткәч, фрицларга зур-зур антрацит кисәкләре тондырырга да күп алмаган. Әй, качалар икән тегеләр, әй, йөгерәләр! Утлы табага басканнар, диярсең. +— Самолетка күмер ягалармыни?— дип, берәрсе шик-шөбһә белдерсә, җавапны тәмәке янчыгы белән бергә тартып чыгара ул: +— Бензиның бетсә, күмер түгел, салам да ягарсың, нанилар. +Ибрай абзый сөйләгәндә терсәктән киселгән сул кулы белән каз канатыдай итеп кагыныпкагынып куя. Бу аның сөйләвенә янә дә җорлык өсти сыман. Олыраклар: "Әй, килештереп тә алдый бу",— дигәндәй, мыек астыннан гына елмаеп утыралар, ә без, малайлар, күзләребезне дүрт итеп, колакларыбызны биш итеп тыңлыйбыз. +— Шуннан, нанилар,— дип дәвам итә урман караучы,— сәләтемне белеп алган башлыклар мине җәяүле гаскәргә күчерде. Тик мимечне куып барганда, гөнаһ шомлыгына каршы, безнең полк командиры сырхаулады. Эченә кату төште. Кату да төшәрлек, фрицны һич куып җитеп булмый, яман да каты сыпырта, каһәр. Шуннан эчен тоткан полковник әйтә миңа: "Иптәш Ибрай, мин бәдрәфкә кереп чыкканчы гына портупея белән планшетымны тотып тор әле",— ди. Үзегез беләсез, командир фәрманы — солдат өчен закон. +Ул арада фрицлар да туктап күзлекләрен ялтырата-ялтырата безнең якка карап тора башладылар. Борылып һөҗүм итәргә, ахры, исәпләре мәлгуньнәрнең. +Шуннан мин полковникның портупеясын киеп алдым да полкны ияртеп алга ыргылдым. "Ур-ра!" кычкырабыз, гранаталар томырабыз. Лимонкалар, минсиңайтим, Австрия казлары шикелле оча. +Дошман, хәлдән таеп, каршыдагы урманга кереп качты. Ә урманда мин судагы балык кебек икәнне үзегез беләсез. "Эһ" дигәнче куып чыгардык дошманны. Башта, ялтын-йолтын каранып, күзлекле янарал килеп чыкты. "Һенде һох!" дип кычкырдым моңа. Безнеңчә: "Кулларыңны күтәр, собакы!" дигән сүз була бу. +Колга буе кулларын һавада бутап ялына башлады теге: +— Киндер-миндер, арбайт-марбайт!— ди. Ягъни мәсәлән, егетләр, һәлак итмәгез. Мин дә "уфалла" арбасы тартып үскән малай, мин дә эшче-крәстиән яклы, дигәне. +— Әһә,— минәйтәм,— хәзер син дә безнең яклымыни?! Алайса, ни пычагыма эшче-крәстиән дәүләтенә каршы корал күтәрдең? +— Гитлер капут! — ди бу. Гитлер кушты, янәсе. +— Шәһәр, авылларны җимерергә, бер гөнаһсыз бала-чагаларны, хатын-кызларны, карт-корыны үтерергә, урманнарны яндырырга да шул тилергән эт куштымы?— дип, әй сал-лып җибәрмәкче идем тегеңә, бәхете — безне куып җиткән командир җиңемнән тотып калды. +— Коралсыз дошманны кыйнау егетлек түгел, иптәш Ибрай,— ди. Башта шулай ачуланса да, соңыннан стройны тезеп, фашистларны үзеннән башка йөз чакрым куганым өчен миңа рәхмәт әйтте тагы. "Әле, бәлкем, орденга да тәкъдим итәрмен үзеңне",— дип өстәде. +Шунда арбадан беребез сорап куя: +— Бирделәрме соң орденны, Полковник абзый? +— Сугыш беткәч, берәр атна көт, орденың килеп җитсен,— дигәннәр иде дә, җан түзмәде. "Урмандагы кәкре каенымны, Шүрәлемне сагындым",— дип кайтырга чыктым. Кайчан да булса килеп җитәр әле ул бүләк. Шүрәлемне сагындым шул, нанилар, Шүрәлемне... +Ул арада без Ибрай абзыйны яңадан йолыккалый башлыйбыз: +— Ә Шүрәлеңне безгә кайчан күрсәтәсең? +Ул зәңгәр очкынлы күзләрен кыса төшеп елмая: +— Хет бүген үк, әйдәгез соң. Тик үзегез белән китмән, көрәкләр алырга онытмагыз. Шүрәле ул эшсез кул кушырып торганны бер дә өнәми. +Без, шаулаша-сөйләшә кыркапкадан чыгып, авылга ук авып торган урманга юнәләбез. Ибрай абзый безне туп-туры яшь имәнлеккә алып бара. +— Узган юлы Шүрәлене шунда күрдем. Былтыр кыскан бармагын чүпрәк белән бәйләп утыра иде,— ди ул.— Хәзергә менә шушы яшь имән төпләрен йомшарта торыгыз. "Урман сарыгы" күренгәч тә, мин сезгә әйтермен. +Урман караучының төрле мәзәкләрен тыңлый-тыңлый эшләп кояш баеганын да сизми калабыз... +Кайтыр юлга чыгар алдыннан Шүрәле янә исебезгә төшә. +— Әй, Полковник абзый, кайда соң синең Шүрәлең? +Ибрай абзый, чын-чынлап гаҗәпләнгәндәй, тирә-ягына карана. +— Күрмәдегезмени соң, нанилар? Сез эшләгәндә ул ә-әнә теге кәкре каен артыннан ялтынйолтын каранып китте бит. Минем сезне эштән генә бүлдерәсем килмәде. Ярый инде, башка вакытта... +Бу вакыйгадан соң: +— Безне дә кәкре каенга терәткәч, фрицларны терәткән дә терәткән инде Полковник абзый! — дип көлештек. +Мунча пәриләре Уку ялыктырып, уен туйдыргач, малайларның билгеле инде — берәр яңа кызык эзли башлыйлар. Ә кызыкны аны әллә кайдан аласы түгел. Әнә ул, әбиләр чуагының җылымса көнендә башына зур колакчын бүрек, аягына киез итек киеп, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырган. +— Нихәл, Ибрай абзый? +Ул, уң кулын каш өстенә куеп, безгә күтәрелеп карый. Шаярып җавап бирә: +— Сезне күргәч бетте хәл, нанилар, сезне күргәч бетте хәл. +Башлап сәлам бирүче, гомумән, өлкәннәр белән гәпләшергә яратучан, белдекле Миңнәхәт аптырап калмый: +— "Саумы?"— дисәң, "Әллә син духтырмы?"— дисең, сиңа, Ибрай абзый, сүз табып та бетерә алмассың. Әйдә булмаса, үзең күргән-белгәннәрне сөйләп җибәр әле. Сөйләргә артык күп хәл дә кирәкми. +— Һе, алай икән. Күргән-белгәннәр сезнең елтырык борын төбеннән бик ерак китми шул инде хәзер. Аякта рматиз бит... +— Йә инде, Ибрай абзый, ялындырма,— дип, без дә ябырылабыз. +Ул кожан кесәсеннән чигүле янчыгын ала, ашыкмый гына "кәҗә аягы" төрергә тотына. +— Нәмәстә сүлим икән соң сезгә, нанилар? Хәзер бит сез туганда ук нивирситет бетереп туган, ахырзаман кувшиннары. +— Э-э, әнә теге Болан сазлыгындагы Шүрәлеләр туе турында сөйлә! — ди Миңнәхәт. +Авызын һәрвакыт карга баласы кебек ачып йөри торган һөҗүмчән холыклы Сәпәр аңа каршы төшә: +— Таптың сүз! Шүрәлеләр түгел, урман талаучы исерек браконьерлар турында бит ул. Шуны да аңламадыңмыни? +Миңнәхәт, Сәпәрнең сүзен колагына элмәгән булып кыланса да, фикерен үзгәртә: +— Алайса, Латыйф абзый мунчасында күргән мунча пәрие турында. +Ибрай абзый безнең бәхәсләшкәнне кәефе килеп, тәмәке төтененнән саргайган мыек чылгыйлары астыннан елмаеп тыңлап тора да тәмәкесен кабызып җибәрә. +— И-и, нанилар, Латыйф кордаш мунчасындагы пәри пүчтәк икән ул. Мунча хуҗасының үз карчыгына охшаган әлеге мәхлукның миңа зәррә-бөртек тә зарары тимәде. Ә менә кала мунчасындагыларын күрсәгез икән сез! Әле дә, исемә төшкән саен, салкын тиргә батам. +Ибрай абзый аз гына көттереп-тынып торганнан соң дәвам итә: +— Шул, калага баргачтын булды бу хәл. Аякларымны берсәк парлап кайтыйм дип, мунчага ниятләдем. Теге Сазгурттагы иске мунчага. Кызым каршы да төшеп караган иде. Ваннада гына рәхәтләнеп чупырдап ят, ди. Тыңламадым шул. Без, авыл кешесе, каен миннеге белән парланып керергә күнеккән бит. Ну, кызны тыңламаганга соңынтын үзем дә үкендем-үкенүен, тик терсәк кенә ерак инде. +Баштук чират сиратына барып төртелдем. Анда ике рәкәгать намаз укырлык вакыт узды. Аннары мунчага кердем — ут сүнеп китте. Мунчачы карчыкның сукрануына караганда, электрикслесарь исереп кайтып киткән. Капланып эчә торган вакыты башланган икән мөртәтнең. +Капшана-капшана бер урын табып килеп утырдым. Мәгәр уңмадым. Ике тарафымнан да юынтык сулар сибәргә тотындылар, абзыкаем. +— Нишлисез! — мәйтәм.—Мин үзем дә юына алам лабаса! +Тик кычкыру-ялваруларым һичнинди файда-нәтиҗә бирмәде. Тондыралар гына, рәхмәт төшкереләре. Ул да булмады, баш өстеннән выж да выж миннекләр оча башлады. +Мин шик-хафага төштем. Бабай мәрхүмнең сүләгәннәре кылт итеп искә төште. Элек мәдрәсәләрдә төнлә бәйдән ычкынган шайтаннарның мендәр, киез ката, себерке ише нәрсәләр атышып уйнаулары турында сүли иде ул. Мәйтәм, мөгаен шул мәлгуньнәр! Адәми зат булсалар, яхшылап әйткәнне аңламаслар идеме? +Белгән догаларымны укый-укый, бу шаукымлы урыннан тынычрак почмакка күчәсе иттем. Әмма дә ләкин, почмакка җитәрәк, торбадан чыккандай гөрелдек тавыш туктатты мине: +— Стой! Хту идет? +— Бывши гвардин, стрелок первого класса Ибрай Хамраев! — дип, чатнатып җавап бирдем. +— Ә-ә, минем кебек картлач икәнсең, утыр әйдә,— ди теге тавыш. +Бу очракта минем бәхет басты, әлеге абзагыз шайтан түгел, адәми зат булып чыкты. Зарымны тыңлагач көлеп кенә куйды. Шул, бер-беребезнең аркасын юыштык. Дөрес, мин сабынлануга кайнар су килми башлады. Ярый әле теге запаслы кеше икән. Җыеп калган бер таз суы бар иде, шуны икебезгә җиткездек. +Тик шайтаннарның миңа хассынуы моның белән генә бетмәгән икән әле. Чыга башлагач ни күрим: киемнәремнән җилләр искән. Ертык подштаннигым гына калган. Анысы да калмаган булыр иде, бер йонлач күкрәкле шайтан үз астына салып утырган да тәмәке пыскыта. Мин әйберләремне эзләп чабулый башлагач акаеп бер карады да салкын парнойга кереп китте. +— Кая минем әйберләрем?— дип сорыйм мунчачыдан. +— Мин каян белим. Бу караңгыда үземне урлап китсәләр дә бернишләп булмый,— ди бу. +— Син җен карчыгы кемгә хаҗәт,— мин- әйтәм. +Ә теге, минем белән юынган карт, көлә генә: +— Ярый әле, кордаш, карчыгыңны алып килмәгәнсең, юкса аңардан да колак кагасы икәнсең,— ди. +Үзе миңа артык-портык киемнәрен бирде, рәхмәт төшкере. Шуларга төренеп кызым фатирына чак кайтып егылдым... +— Их, шәһәр мунчасы, көн дә шулай булсачы! дип җырламадыңмы соң, Ибрай абзый? +— Һә, җырларсың, бар. Шайтаннар шаукымыннан әле дә айнып җитеп булмый, абзыкаем. Рматизым да куәтләнде. Әбиләр чуагы җиткәч тә киез итек өстерәп йөр инде менә хәзер...— дип түгәрәкләде сүзен Ибрай абзый. +"Птичий табак" Сүз арасында минем еш кына: "Ибрай абзый әйтмешли..." — дип кыстыра торган гадәтем бар. Рамил улым моны колагына салып барган икән. Беркөнне сорады бу миннән: +— Һаман шулай дисең, әти. Ә кем соң ул Ибрай абзый? +— Ибрай абзаң, улым, безнең авылның иң җор телле, иң тапкыр кешесе иде. Юк кына бер вакыйгадан да әллә нинди кызыклы хикәятләр чыгара иде. Алай гынамы соң? Һи-и, Ибрай абзаңны белмәскә. Хәер, ул вафат булган елны син туып кына калдың шул әле. Ибрай абзый әйтмешли, арба чәкүшкәсе кадәр генә идең... +Мин улыма Ибрай абзый белән бәйле вакыйгаларны сөйләп киттем. +— Ибрай абзаң, улым, безгә сугышта һәлак булган әтиләребезне дә, абыйларыбызны да алыштырды. Өстәвенә, ул авылдагы сирәк кенә урысча белүчеләрнең берсе иде. Уку ягы болай ике класс, бер коридордан артмаса да, гыйлемгә ул "кара исәбе" белән ирешкән, үзе әйтмешли, "тормыш ниверситетын" тәмамлаган кеше иде. Ә урысча сукаларга ул фронттан өйрәнеп кайтты. +"Ибрай абзый сугыштан кайткан!"— дигән хәбәрне ишетүгә, бөтен күрше-тирә аларга хәл белергә агылды. Малайларга ияреп, мин дә киттем. Кердек. Өй тулы халык. Кайсылары утырган, урын җитмәгәннәре басып тора. Ә Ибрай абзый — түр сәкедә, гәлифиле озын аякларын салындырып утырган да исән кулын селти-селти сөйли. Сөйләгәндә ак бинтка уралган сул кулы, минем барлыгымны да онытма, дигәндәй, селкенгәләп тора. Ибрай абзый сөйли: +— Ызначитсы, болай: күпме атакага барып, пуля да тырнамаган иде үземне. Бер высотаны алырга күтәрелгәч кемдер күкрәккә күсәк белән органдай булды. Егылдым. Карыйм, пличә башы уже ранный... +Немецның тересен дә, үлесен дә үз күзләре белән күргән кешенең һәр сүзе мичтә пешкән бәрәңгегә бәрабәр иде, улым. Аны кат-кат сөйләттеләр. Азактан халык теленә: "Карыйм, пличә башы уже ранный",— дигән сүзләре керде дә китте фронтовик абзаңның. Әйтик, көтмәгәндәискәрмәгәндә булган берәр хәл турында озын-озак сөйләп торганчы, кыска гына итеп: "Карыйм, пличә башы уже ранный",— дип кенә куялар. +Мин Ибрай абзыйны урысча сукаларга фронтта өйрәнеп кайтты, дигән идем. Ялгыш. Әле сугышка кадәр үк, абыйсы белән Аристов урманына утынга баргач, урысчага һәвәслеген күрсәткән ул. Утын төяп кайтып килгәндә арба көпчәге ватыла боларның. "Урыс авылы янәшәдә генә, тик менә көпчәкне ничек сорарга?"— дип башын кашый абыйсы. "Һәй, исең киткән икән иске чикмәнгә,— ди Ибрай.— Үзем сөйләшермен". "Ничек сөйләшерсең икән? Син бит урысча бер авыз сүз дә белмисең, энем". "Чепуха,— ди Ибрай,— нәстәсе бар аның". +Киләләр болар урыс авылына. Көпчәк ясау остасы Әндри дәдәйне табалар. Ибрай абзаң әйтә шунда чатнатып: "Без утынга барски, куляса ватылгански. Абый катюш, мин калуш, абый акча алып килүш тә бирүш!" Аннары үзе дә җиргә ятып, көпчәк сыман тәгәрәп күрсәтә. Баштарак аптырап, җирән сакалын сыйпаштырып торган Әндри дәдәй тәки төшенә бит Ибрайның сүзенә. "Галош не надо, ызнакум, а деньги принесете в другой раз",— дип, яңа көпчәк биреп җибәрә. +Игътибар белән тыңлап торган улым кыбырсып куйды: +— Ә теге, "птичий табак" дигәнең нәстә, әти? +— Анысы болай. Без, малайлар, гел Ибрай абзый тирәсендә әвәрә килә идек. Янгын сүндерүче булып эшләгәч, аның аты да бар иде. Ул, атына печән чабып кайтырга дип, ике көннең берендә урманга юнәлә. Ә без, аңа утырып, җиләккә барабыз. Кайсыбызның кулында — солдат котелогы, кайсыбызда — пыяла банкадыр, калай кружкадыр... Мин исә өйдәге бердәнбер затлы савытны — бизәкле агач коштабакны алып барам. +Шул коштабакка кып-кызыл җир җиләге җыя-җыя урман хуҗалыгы чалуына кереп китүемне сизми дә калганмын. Бервакыт: "Малайка!"— дигән тавышка күтәрелеп карасам, котым ботыма җитте. Миннән ун-унбиш адымда гына чалгы тоткан, кирпеч кебек кызыл йөзле әзмәвер басып тора. Бетте баш, калды муен тырпаеп! Лесхоз кешесе бу! Коштабакны эләктердем дә җанфәрманга йөгерергә тотындым. Борылып карасам: теге кирпеч бит тә минем арттан чаба. Чалгысын калдырган. Үзе: "Стой!"— дип кычкыра. Инде мин аның лаштыр-лоштыр печән ерып килгән галош тавышын ишетәм, хәтта муен тамырыма кайнар сулышы бәрелеп бара шикелле. Тизрәк йөгерер идем, кулдагы савыт комачаулый. Мин, ике уйлап тормастан, коштабакны читкә аттым да алга ыргылдым. Баш кадерлерәк бит. Бераздан тагын борылып карыйм: теге әзмәвер күренми, калган. +Ибрай абзый янына килеп җиткәндә дә мышкылдавым бетеп җитмәгән иде әле. +— Әллә аю кудымы үзеңне? — дип сорады Ибрай абзый. Ул инде чапкан печәнен арбасына төяп маташа иде. +— Ыһ-ыһ, ике аяклы аю куды... +Ибрай абзый артыгын төпченмәде. Хәлне аңлады бугай. +Бераздан курку тойгысы басыла төшкәч, янә пошаманга калдым мин. Коштабаксыз ничек кайтырга инде өйгә? Әнигә ни дип җавап бирермен? +Күземә мөлдерәп яшь килде. +— Иһи-һи,— диде Ибрай абзый, аптырап.— Ни дип соңыннан балавыз сыгарга булдың әле син? Янгыннан соң су сипкәндәй... +Дөресен сөйләп бирүдән башка чара юк иде. Ибрай абзый бу юлы да аптырап калмады: +— Ярар, ничу юкка кайгырырга. Хәзер алып киләбез аны,— диде дә, солдат итеге белән куе печәнне ера-ера, лесхоз аланы ягына юнәлде. +Ул күздән югалып бик озак торды шикелле. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Әллә адашып мине табалмый йөри микән дип уйлап, кычкырырга ниятләп торганда, ниһаять, куаклар арасыннан Ибрай абзый күренде. Кулында — минем бизәкле коштабак! Төбендә бераз җиләге дә калган әле. +— Мә, бүтән алай ташлап йөрмә.— Фронтовик абзыйның йөзе җитди иде.— Сугышта коралын ташлап качкан солдат, беләсеңме, кем була? Дезертир, диләр аны. Арттан куалар дип, без дә корал ташлап качсак, ни булыр иде, ә? Их, малай актыклары! +Без хуш исле печән өстенә утырып кайтырга чыктык. Башта мин, Ибрай абзыйның кабат ачуын китерүдән шүрләп, дәшми-тынмый гына кайттым. Урманны чыгып, түгәрәк уйсулыкта җәйрәп утырган авылыбыз, аннары тал-тирәкле бәрәңге бакчабыз күренә башлагач, кыюлыгымны җыеп, сорыйсы иттем: +— Коштабакны ничек алалдың, Ибрай абзый? Аның бит урысча исемен дә белергә кирәк әле... +Ибрай абзый, мыек астыннан гына көлемсерәп: +— Һе, анысын гына беләбез инде аның,— диде.— Коштабак ике сүздән ясалганмы? Кош и табак. Кош, ызначитсы, птица, ә табак — табак инде ул. Ызначитсы, птичий табак була инде. И мин шулай сорадым да. "Отдай птичий табак!"— дидем. +— Шундук бирде дәме? +— Ну, башта авызын синең коштабагың кадәр ачып, аңламаганга салышып торды. Аннары: "Малайкадан отнял",— дип тә өстәгәч, елмайды да савытыңны китереп бирде... +Әнә шуннан бирле "Отдай птичий табак!" дигән сүз дә телдән төшми. Монысын әҗәткә алып та кире бирергә онытучыга әйтәләр. +Ибрай абзаң, улым, соңгы елларда болай дип әйтергә ярата иде: "Урысча белмәү — бер оят, үз телеңне оныту — икеләтә оят..." Бигрәк тә каладан кунакка кайткан оныкларының урысча шәп белеп тә, үз ана телен аңламауларына эче пошып әйтә иде ул әлеге сүзләрен... +Шулвакыт улым әйтә куйды: +— Кызык кеше булган икән Ибрай абзый. Кызганыч, хәзер үзе юк... +Вәт йомры баш, ничек уй йөртә белә! +— Үзе булмаса да, сүзе бар аның, улым. Ибрай абзыйның үзе әйтмешли, гамәлгә яраклы сүз — үлемсез ул... +"Әүлия" киңәше +Безнең авылда һәртөрле киңәш-уңашка иң кулай кеше — Ибрай абзый булыр. Аңа юкка гына "әүлия" димиләр, күрәсең. Нинди генә гозерең төшеп, сүз кушсаң да, аның сине борчу-хафадан арындырырлык алтын киңәше әзер булыр. Әйтик, Фәридә апа еш кына аңа зар кыла. Улы белән килене калада, ә сала тормышы аның канына сеңгән. Ибрай абзый белән Фәридә апа — ут күршеләр. Шунлыктан сөйләшүләр такта-токталары кубарылган койма аркылы гы-на бара. +Фәридә апа сөйли: +— Туйдым бу утын хәсрәтеннән, мич ягып чиләнүдән туйдым! Ялгыз башым аран кадәр ызба саклап ятудан гарык булдым. Әллә, күршекәем, малаем янына гына китеп барыйм микән? +Ибрай абзый, ишегалдында кар көрәвеннән туктап: +— Мин сиңа әллә качан әттем ләбаса, бар, рәхәтләнеп үз оланнарың янында, килен рәхәтен күреп яшә, дидем. Соң, абзыкаем, кала кадәр калада шундый терәге булган кеше монда ялгыз-ятим килеш каңгырып яшиме?! Кышын — карга, җәен балчыкка батып. Шәһәрдә пыртуар буйлап асфальт шыкылдатып йөрмичә. Минем анда фатирлы малаем булсамы?! Бу тирес базында минут тормас идем... Үз оланнарың белән бергә яшәүләргә ни җитә. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, ди халык,— дип җавап кайтара. +— Анысы шулай да, Ибрай абзый, өлкәнәя башлагачтын агачны да күчереп утырту авырлаша бит. Әле кунакка барган вакытларда да әй сагындыра, әй җирсетә — белмисең... +— Нишләп белмим, ди, бик матур беләм. Дүрт елдан артык фронтта гына булдым... Сагындыра, канишны. Тем боли малай үзеңнеке булса да, килен — кеше баласы бит. Ә кешедә кунакның кадере өч кенә көн, дигәннәр. Җаның тыныч булмаса, каланың уңайлыклары да күзеңә күренмәс. Асфальтына капланып елардай булырсың, абзыкаем. Яшә инде лутче шунда — үз куышыңда. Ярты икмәгең булсын — җаның тыныч булсын, дигән бит бабайлар... Кар күмеп китәр дип тә курыкма, казып чыгарырбыз. +— И, рәхмәт инде, Ибрай абзый, ярый әле киңәшкә син бар... +Шулвакыт ишектән Ибрай абзыйның хәләл җефете Ниса апа килеп чыга. Кара күзләрен түгәрәкләндереп, картына дәшә: +— Нишләтергә инде бу малаеңны, атасы? Иртүк районга сөт илтергә нәрәт әйттеләр ие, ә ул һаман йокыдан арына алмый. +— Алмас шул,— ди әти кеше,— нишләп алсын ул, һәр тумыш көн таң әтәчләре кычкырганда кайткач. Иркәләп үзең бозып бетерәсең. Ничә әттем мин сиңа, соңгарып кайткан тәкъдирдә, ишекне бикләп куй дип. Ачма да и баста. Әнә мунча ләүкәсендә йокласын. Эшкә бармый икән, ашарына да бирмә. Өстен-башын да үзе юсын. Солдатта кирәк булыр. Упшым, кем эшләми — шул ашамый, ди халык мәкале. И шул вакыт тәртип булыр. +Ниса апа картының киңәшләрен сабыр гына тыңлап торганнан соң әйтеп куя: +— И-и, атасы, никрут елы бит, күңел ачып та каласы киләдер шул инде. Әрмедә акыл кертерләр әле... Әлегә яшьлек җүләрлеге баса төшәдер, күрәсең... +— Анысы да дөрес, канишны,— ди Ибрай абзый, колакчын бүреген тирләгән маңгаеннан арткарак шудырып куя.— Үзебезнең дә яшь чаклар, җүләр чаклар бар ие анысы, бар ие... Шушы киңәш-уңаш итешүләрдән соң бер елга якын вакыт узды. Таң әтәчләре кычкырганда гына кайтып, йокы симертергә яраткан малай инде солдатта. Инде "төпчек" дигәннәре егет булып килә. "Яренгә абый тракторына үзем утырам",— дип сөйләнә. Күрше Фәридә апаны исә улы белән килене кайтып үзләре янына алып китте. +Менә Фәридә апа каз өмәләре башланыр вакытта түзмәгән, су китергән чишмә буйларын күз читем белән генә булса да тагын бер күрим дип, кайтып төшкән. Койма аша Ибрай абзыйга сәлам биреп, болай ди: +— Ярый әле, синең киңәшне тоттым, күршекәем. Балаларым өрмәгән урынга да утыртмыйлар. Ни теләсәм — шул алдымда. Оныгым, оныгым шундый кызык, тегеләр эштә вакытта мәш килеп уйныйбыз. Ахирәт дуслары булдык чистый. +Ибрай абзый маллар астын җыештырган җиреннән тукталып: +— Соң, мин сиңа нәстә дидем? Әллә качан "бар!" дидем төгелме?! Рәзе, абзыкаем, ирекле көннән сыңар канат булып интегәләр. Аерылганны аю ашар... +— Тик, күрше, сагыну-сагышлар гына җанны сыза. Канатым булса, балконнарыннан күтәрелеп, очып кайтыр идем,— ди Фәридә апа. +— Алай бик ямансулатса, кайтырга да мөмкин, канишны. Авылда тормышлар яхшырганнан-яхшыра бара. Дөнья рәхәте. Ничек кенә булмасын, илдә чыпчык үлми. Бакчи, без дә үзебез генә кылдый-былдый яшәп ятабыз. КамАЗда эшләүче олы малай фатир алгач, чакырып та карады — кузгаласы итмәдек. Нигезне ташлап ничек китәсең?! +— Калага баргачтын — саланы, салага кайткачтын балаларны сагынам шул... Ярый әле киңәшуңашка син бар, күрше, рәхмәт яугыры!.. +Әлегәчә Ибрай абзый әнә шулай рәхмәтләр генә ишетеп яшәде. Ник шулай булмасын, аның киңәшләре үлчәү тәлинкәләренә бердәй салына диярлек, ике ягы да тип-тигез — теләгәнең сайлап ал. Кайсы киңәшен тотсаң да, киңәш бирүче хак булачак. Килегез Ибрай абзагызга, рәхәтләнеп бирә ул киңәшне. +Ләкин ни гаҗәп, Фәридә апа быелгы кайтуында күршесен танымады. Койма ярыгыннан борынын сузып: +— Нишлим икән, Ибрай абзый, әллә бөтенләй кайтыйм микән? Сагынуга...— дия генә башлаган иде, тегесе эшеннән туктап та тормыйча әйтеп куймасынмы: +— Үзеңә кара инде, абзыкаем, үзеңә кара. Кеше киңәше кешегә ярамый,— башкалар киңәшен тыңла да үзеңчә эшлә... +Фәридә белән күрешергә дип чыккан хатынының: +— Атасы, нишләтергә инде бу төпчек малаеңны? Аңа эшенә барырга вакыт, ә ул һаман йокы симертә,— дип сукрануына да тозлы-борычлы бер-ике сүз белән кисеп куйды: +— Кашың кара, күзең кара — үз җаеңны үзең кара... Җүләргә киңәш бирсәң, билеңдә балтаң булсын, дигәннәр бабайлар. +Хатыны яулыгы белән авызын томалап бер елмайды да сүзне артык озайтмады. Фәридә апа гына аптырашта калып: +— И-и, әүлия кебек кеше идең бит син, күрше, әллә мин шәһәрдә чакта алыштырып куйганнар инде үзеңне-е?— дип сузды. +Ибрай абзый җәйге кояш астында да салмый торган күн бүреген башыннан йолкып алып җиргә бәрде. Куркынган тавыклар читкә сибелде. +— Соң, алтын киңәшең акыллы башыңа бәла булып төшкәч, нишлисең, абзыкаем!.. +Ул, бүреген кага-кага, өйгә кереп китте. +Авызын кәшемир яулык чите белән каплый төшеп, көлүен чак тыеп торган хатыны әле йөзендә аптырау галәмәте таралмаган Фәридәгә аңлатуны кирәк тапты: +— Ялгышлык үземдә булды шул, күрше канатым. Әрмедәге малайны тәрбияләү тигентен биргән киңәшләрен картымның үзенә карата кулланган идем шул. Нишлим соң, шешә белән дуслашып, эшеннән бик соңлап кайта башлагач, ишекне бикләп куймый хәлем калмады. Факырым, берничә тапкыр "мунча саклады" шул. Эшкә бармыйча махмырдан аунаган көннәрендә ашарга да пешермәдем. Үзем апаларга кунакка фиют! Өстен-башын да юмаган чаклар булгалады. Вопщем, тәртип өчен кыстым моны берәзрәк. Сизде эшне Шүрәле дә... Акыллы киңәшнең файдасы тимичә калмады. Соңгы вакытта яшел елан суын тамчы да капканы юк әле. Эштән дә бик вакытында кайта башлады. Тфү-тфү, әйтмәгәнем генә булсын... +Аздякылы нигез +Без үсмерлектән егетлеккә чыгып килгән пәрәвезле җылы көздә авылыбызның янгын каравылчысы булып минем җор сүзле күршем Ибрай абзый эшли иде. Җылан җылыга ияләшә дигәндәй, без, тирә-күрше яшьләре, буш вакытта аның янына, янгын сараена юнәләбез. Ничек бармыйсың — пожарный өе яныннан терәлеп диярлек колхозның бәрәңге басуы сузылып киткән. Мич ягарга утыны да янәшәдә генә. Атлар сарае читәннән үреп ясалган. Читәне искереп-тузып беткән, тарттың исә чыртлап сынып чыга. Менә дигән коры утын. Инде янәшәсендә бүрәнәдән яңа атлар сарае төзепяталар, анда да йомычка, бүрәнә башлары җитәрлек. Басудан чиләк тутырып бәрәңге алып керәбез, мичне ягып җибәрәбез дә алланып күмер төшкәч, бер яккарак тартып куеп, мич төбенә әнә шушы "кыр тәкәләрен" тәгәрәтәбез. Әй, тәмле була да инде шул мичтә кызарып пешкән кабыклы бәрәңге! Шуның өстенә, барган саен Ибрай абзый, гадәтенчә, безгә нинди дә булса гыйбрәтле хәл турында сөйли, алары бәрәңгедән дә кадерлерәк. +Ул килүебездә күрше абзый мичне үзе ягып куйган, бәрәңгесен дә тәгәрәткән, каравыл өендә җылы, бәрәңге исе таралган иде. +— Бүген соңара төштегез, әллә кызлар озатып йөрисез инде?— дип, гадәтенчә шаяртып каршылады ул безне. +— Безгә дигән кызлар мич алдында күмер ашый әле, Ибрай абзый,— диде Радик, керпе инәләре кебек кыска һәм каты чәчләрен артка сыпырган булып.— Менә гармунчы Миңнәхәткә кызлар балга кунган шөпшә кебек сарыла, ул озатсын. +Миңнәхәт башын югары күтәрде, күзләрен кыскалап алды: +— Ник озатмаска, озатырбыз да, мәк чәчәге күк алсу иреннәреннән чуп иттереп үбеп тә алырбыз, ни эшләсә шул килешә өйләнмәгән егеткә, шулаймы, Ибрай абзый? +— Анысы шулаен шулай да, нани,— диде күрше абзый, никтер авыр сулап,— тик менә соңыннан ярларыгызга аздякы ияләшерлек булып чыкмасын... +Аздякы дигәч, безнең колаклар торды. +— Сөйлә әле, күрше абзый, шул аздякы турында. Аны бит элек безнең авыл кешеләрен тинтерәтеп бетергән, диләр. Ә чын дөресен белеп сөйләүче юк,— дидем мин. +— Йә, Ибрай абзый, ялындырма инде,— дип, иптәшләрем дә мине куәтләде. +Үзе ташлаган "җим"гә безне каптыра алуына кәефе килепме, Ибрай абзый имән ботагыдай нык һәм кыска бармаклары белән җиз мыегын сыйпаштырып елмайды. +— Аздякы ул, нанилар, Шүрәле яки мунча пәрие ише генә түгел, бик куркыныч нәрсә. Сөйләсәм, төнлә өегезгә кайтырга шүрләмәссезме соң? +— Менә ул шүрләсә генә инде рәзе, аның юлы зират яныннан уза,— дип, бу юлы миңа төрттерде Радик. +— Безгә кич утырырга килгән чагында үзеңне дә миннән озаттырганыңны оныттыңмыни, хәчтерүш?— "Кунак ашы — кара-каршы" дигәндәй, мин дә Радикны дусларча шулай шаяртып алдым. Көләргә яратучы Миңнәхәт бу сүздән бөгелеп төшеп хихылдарга тотынды. Тик Ибрай абзыйның сөйли башлавын ишетеп шым булды. +— Сугыш чыккач, иренең һәлак булуы турындагы кара хәбәр иң әүвәл түбән очның Бәриягә килеп төште,— дип, сүзен ерактан башлады Ибрай абзый.— Их, нанилар, авылда бер матур, багалмасы төсле яшь хатын иде ул. Кыз вакытында аңа үзем дә кызыгып йөргән идем. Хәер, мин генә түгел, күп егетләр аны уйлап төн йокыларын югалтты. Әмма ләкин Бәрия үзенә яр итеп гармунчы Гарифҗанны сайлады. Ходай аларны бер-берсе өчен яраткандыр, күрәсең, иллә дә пар килгәннәр иде. Эштә уңганлыклары өстенә, берсе гармунда уйный, икенчесе матур итеп җырлый. Үзләре өчен генә җырламый, ә халык өчен тырыша иделәр. Гарифҗан клуб мөдире булганлыктан Бәрияне дә шунда тартты. Алар кәнсирт куйганда клубта алма төшәрлек тә урын булмыйдыр иде. Бу парга карап, сокланмаган кеше калмагандыр... +Хәер, Бәриянең моңлы тавыш белән әкрен генә җырлаганын үземә дә ишеткәләргә туры килде. Аеруча бер җыры истә калган: +Айлар да юк, төн караңгы, +Кырларда кунам инде. +Сине уйлап, ямансулап +Дивана булам инде... +Менә шул Бәриябез ире турында публик кәгазе алганнан соң әллә нишләде. Элек гел елмаепкөлеп йөргән хатынга кара пәрәнҗә ябып куйдылар диярсең. Болай кеше алдында күз яшен чыгармады үзе, әмма ләкин өенә кайткач кызын кочаклап: "И ятимкәем, әтиеңнән башка ничек кенә яшәрбез, бу нужага, бу сагынуларга ничекләр генә түзәрбез!.."— дип сызлануларын ишеткән күршеләре кызганып сөйлиләр иде. Мин дә аулак өйләрдән кайтканда Бәриянең өе турыннан тыныч кына узып китә алмыйча, караңгы тәрәзәсенә карап, озак-озак басып тора идем. Шундый төннәрнең берсендә мине өнсез иткән хәл булды. Бүрек кадәр ут Керән тавы ягыннан очып килде дә Бәриянең морҗасына кереп китте. И һәм өй эче беразга гына яктырып алган төсле булды, аннары янә караңгылык. Мин ни уйларга да белмәдем. Әллә мәйтәм, ут, киресенчә, морҗадан чыктымы, дим. Алай дисәң, төн уртасында мич ягып нәрсә пешерер икән Бәрия? Әле бит пешерер өчен ризык ягы да такы-токы вакыт. Рәзе черек бәрәңге кәлҗемәсе пешерсә генә инде? Икенче төнне тагын күзәтергә булдым мин моны. Тагын шул ук хәл кабатланды, әкәмәт. Төн урталары җитәрәк янә теге ут йомгагы очып килеп морҗасына чумды Бәриянең. Нинди тамаша бу, минәйтәм? Нүжәли, минәйтәм, теге... мәлгунь... аздякы булыр бу?! Өченче төндә дә шушы шомлылыкның шаһиты булгач, шигем тагын да көчәйде. Нишләргә? Бу хәлне кешегә сөйләсәң төрле гайбәт китәчәк инде. И һәм сөйләми калып та булмый. Бәрия кызганыч, аннан да битәр бәләкәй кызы жәл. Тупырчык кебек үсеп килүче ул бала беренчеме, икенчеме сыйныфта укып йөри иде инде. Кем белән киңәшергә? Бәриягә ничек ярдәм итәргә? Уйладым-уйладым да эчемне бушатырлык кеше — Маһруй әби дигән фикергә килдем. Маһруй әби, бердән, тирә-юньдә атаклы им-томчы, аны нөҗүм гыйлемен белә, диләр, икенчедән, ул — барыбызның да кендек әбисе, өченчедән, минем әнинең ахирәт дусты. +Бәй, әни аша гына да әйттерә алам лабаса мин аңа. И һәм шулай эшләдем дә. Хәлне әнигә бәйнәбәйнә сөйләп бирдем, әни ахирәт дусты белән киңәште. Соңыннан хәбәрләр янә безгә әйләнеп кайта торды... +...Маһруй әби килеп кергәндә, Бәрия йокларга урын-җир җәеп йөри икән. Чакырылмаган кунакны ул өнәмичә генә каршылый. "Нихәл соң, Бәрия кызым, исән-имин генә торасызмы?"— ди Маһруй әби. "Яшибез инде шунда, исәпкә — бар, санга — юк, дигәндәй. Башны ташка бәреп булмый..." "Сабыр итәргә кирәк, кызым. Әссабыр — рахман, бисабыр — шайтан, ди китап. Саулыгыңны сакла. Менә кызыңны үстерәсең бар. Саулыгың ничек соң? Йөзең сулыгып, ябыгып киткәнсең әле. Авырмыйсыңдыр бит?" "Болай ятып сырхауларга вакыт юк, башым авырткалый, начар йоклыйм шул",— ди Бәрия, әбинең һаман чыгып китмәвенә пошынганы күренеп тора. "Ягарга утыным бетеп китте,— ди Маһруй әби,— өем салкын. Утын китерткәнчегә хәтле берничә кич сездә генә кунгалыйм әле?"— ди. "Караватым да берәү генә инде, белмим шул, сине кайда яткырырбыз икән соң?" "Кайда да ярый миңа. Гомергә урын талымламадым",— ди әбиең. "Алайса, әнә Нурия янына сәкегә ятсаң гына инде..." "Ярый-ярый, бик әйбәт булыр, Нурия кызым белән бер-беребезне җылытып йокларбыз,— ди Маһруй әби.— Шулаймы, кызым?" — дип, дәрес хәзерләп утыручы кызның бөдрә башыннан сөеп куя. "Ә син миңа әкият сөйләрсеңме соң?"— дип сорый Нурия, каш астыннан гына карап. "Мин әкиятләр белмим шул, кызым, син зур кыз инде, китаплардан үзең укырсың. Аннары миңа да сөйләрсең". "Әй, сез берегез дә әкият сөйләмисез. Әни дә сөйләми. Әти генә сөйли иде миңа әкиятне...— ди кыз, нәүмизләнеп.— Әни йокла ди, янына да яткырмый әле". "Ярар, телеңә күп салынма! Йокла, иртәгә мәктәбеңә соңгарырсың ату",— ди әнисе. +Яталар болар йокларга. Бәрия үзе чыбылдык эчендәге караватына сузыла. Кызы белән Маһруй әби — сәкегә. Бераздан Нурия мыш-мыш йоклап та китә, ә Маһруй әбинең күзенә йокы керми. Менә бервакыт өй эче бер мизгелгә генә яктырып алгандай була. И һәм шуның артыннан ук Бәриянең кем беләндер пышылдап кына сөйләшкәне ишетелә: "И Гарифҗан, бүген бездә ят кеше бар бит..." Шуның артыннан ук ир-ат тавышы: "Нинди кеше?! Ник керттең?!" "Әй, кызымның кендек әбисе инде шунда. Өендә салкын икән дә... бездә кунарга булды инде". "Аңа минем турыда әйтмәгәнсеңдер бит?" "Юк-юк, Аллам сакласын". Ир-ат тавышы ысылдап чыга: "Әйтмә, бүтәнчә шул алла дигән сүзеңне, кара аны!" +Маһруй әби дөньяны күп күргән булса да, коты алына. Шулай да ул югалып калмый. Алла дигән сүзне ишетү аңына китерә моны. Кычкырып торып дога укый башлый: "Әгузе билләһи минәшшайтан ирраҗим бисмиллаһир-рахманир-рахим!.." Шулай дип әйтүе була, өй эче янә яктырып ала и һәм казан капкачы шалтыраган тавыш ишетелә. Юрган астыннан борынын гына сузып караган Маһруй әби күрә: ут йомгагы башта казан капкачына сикереп менә, аннары кече морҗадан чыгып китә. Маһруй әби торып кече морҗаны карый: юшкәсе ябылмый калдырылган икән, бисмилла әйтеп ябып куя. И һәм берни дә булмагандай янә урынына барып ята. Бәриянең "Уф! Уф!" дигәләп куюы ишетелә, аннары янә бар да тына. Йоклап китәләр. +Икенче көнне Маһруй әби йокларга ятар алдыннан Бәриягә сиздермичә генә кече морҗаны дога укып яба. Ул төн тыныч уза. Өченче төнне дә, хәвеф узды бугай инде, дип, тынычлап йоклап китә Маһруй әби. Әмма ләкин төн урталарында Бәриянең бәргәләнеп ыңгырашуына уяна. Уяна да кычкырып дога укый башлый. Шулвакыт Бәрия караватыннан бер шәүлә идәнгә сикереп төшә дә зыр-р итеп әйләнә и һәм,ут йомгагына әверелеп, башта казан капкачы өстенә очып куна, аннан кече морҗа ярыгына кереп китә. Кечкенә Нурия дә йокысыннан куркынып уяна, калтыранган нәни куллары белән Маһруй әбине кысып кочаклый. Акыллы үзе, дәшми, шым гына ята. Маһруй әби кызның кулларын әкрен генә үзеннән ычкындыра да торып кече морҗа янына килә. Караса, юшкә ачык. Күрәсең, Бәрия төнлә торып ачып куйгандыр. Яба башлагач, Бәриянең: "Япма-япма, өйдә бөркү, җаным тыгызлана минем!"— дигән тавышы ишетелә, үзе һаман ыңгыраша. Маһруй әби аның чаршавын күтәрә дә янына килеп утыра. Белгән догаларын укып өшкерә Бәрияне. Хатын тынычлана төшкәч сорый: "Кызым,— ди,— мин барысын да күрдем, хәлең әйбәт түгел икән,— ди.— Синең яныңа кем булып килә ул?"— ди. Бәриянең күзеннән ике бөртек яше сытылып чыга: "Әй, Маһруй әби, ник Гарифҗанны качырдың инде?! — ди.— Синең аркада ул мине бүген буа башлады бит, үләм дип торам",— ди. "Шулай инде,— ди Маһруй әби әйтә,— ирләр алар башта гына яхшы булып кыланалар, аннары буа ук башлыйлар",— ди. Аннары җитди итеп өсти: "И-и, кызым-кызым, ул синең ирең түгел, аздякы килеп йөри шулай Гарифҗан булып. Китермә аны яныңа!"— ди әби әйтә. "Ни генә кылыйм соң инде, үзем куркам да, үзем аңардан башка тора да алмыйм шул. Киңәш бир, Маһруй әби җанашым!"— ди Бәрия. +Ибрай абзый кисәү агачы белән мичтән бер бәрәңгене тәгәрәтеп чыгарды да каешланган учына алып, бармаклары белән сак кына кыскалап карады. "Әһә, булган бу!"— дип калган бәрәңгеләрне дә чиләккә сыпырып төшерде һәм өстенә күпне күрүдән мыек чылгыйлары кебек саргая башлаган киез эшләпәсен каплап куйды. Кабыгы яхшы әрчелсен өчен, шулай бераз купшындыра ул бәрәңгене. Дөресен әйткәндә, хәзер инде бездә ашау кайгысы юк, аздякы ияләшкән бичара хатын вә бәләкәй кызының язмышы күңелләребезне биләп алган иде. Ибрай абзый моны сизгән кебек бер тын алды да сүзен дәвам итте: +— Әйе... Маһруй әби киңәш бирә Бәриягә: "Син,— ди,— аздякы килер алдыннан күршегә кереп кара. Ул сине югалтыр, иншалла". +И һәм шулай эшли дә Бәрия. Караңгы төшкәч кызын җитәкли дә күршесе Хәсәннәргә кереп китә. Хәсән, сугыштан яраланып кайтканнан соң, түбән очның Нәсимәгә өйләнгән генә иде әле. Ул вакытта, хәзерге кебек, яңа өйләнешүчеләргә ширбәт айлары үткәреп, ял итүләр тәтеми иде. Хәсән — көне-төне амбар янында, каравылда. Күршесе килеп кергәндә Нәсимә кабага йон бәйләп, эрләп утыра икән. "Ялгыз эч поша, кич утырырга кердек әле,— ди Бәрия,— син дә үзең генә икәнсең, әйбәт булды әле". "Әйдүк, әйдүк, түрдән уз, күрше апа",— дип, каршы ала аларны яшь килен, чәй куеп җибәрә. Чәй дә эчәләр, кызының йокысы да килеп утыра, әмма ләкин Бәрия чыгарга ашыкмый. Төн урталары узгач кына саубуллашып чыгып китә ул. Урынын җәеп, ятарга җыенып торганда ни күрсен яшь килен: мич аралыгыннан бер ир-ат шәүләсе чыгып килә! Коты алынган Нәсимә өеннән ишегалдына атыла, аннан — ире янына, амбарга таба элдертә. Тынына кабып килеп җитә ул: "Хәсән, Хәсән, анда... өйдә кемдер бар!"— дип елап җибәрә. Хатынының кыяфәтен күреп, Хәсән дә аптырап-каушап кала бермәл, битендәге шадраларына тир бәреп чыга, бал кәрәзе диярсең. "Кем соң ул? Сиңа тидемени?!"— дип сорый. "Белмим, кемдер, шәүләсен генә күрдем мин аның, мич арасыннан чыгып килә иде..." Хәсән елмаеп җибәрә: "Һи-и, күзеңә генә күренгәндер, кем чыксын безнең мич арасыннан. Чикерткә, йә бака, яки тараканнар чыкса гына инде... Бар, кайт, йөрмә җүләрләнеп". "Юк-юк, мин синнән башка атламыйм да анда",— ди хатыны. "Мәйлең, алайса",— дип, Хәсән берданкасын ала да хатынына иярә. Кайталар, өйдә беркем дә юк. Хәсән кесә фонаре белән яктыртып ишегалдын, абзарларны да тикшереп чыга — тыныч кына күшәп яткан кысыр кәҗәсеннән башка берни дә юк. "Курыкканга — куш, койрыгы белән биш... Әйтәм бит, күзеңә генә күренгән",— ди дә Хәсән яңадан каравылына китә. Ләкин икенче көнне дә, өченче көнне дә хатынының кәефе яхшырмый. Дөрес, инде ул куркынып, ире янына чабып килми, әмма Хәсән сизә: нидер борчый хатынын. Иртә белән йокысы туймаган кебек, авызын ачып еш-еш исни, кайвакыт уйга-исәпкә калып уелып утыра. Дәшсәң, куркып-сискәнеп китә. Үзе кичне борчылып та, сагынып та көткән кебек. Элек Хәсәнне төнге каравылга җибәрәсе килмичә: "Әллә бүгенгә өйдә генә каласыңмы?" — дия торган иде. Хәзер алай әйтми, киресенчә, тизрәк озатырга гына тора шикелле. Туктале, ди Хәсән, монда нидер булырга охшый. И һәм төннең бер вакытында искәрмәстән өенә кайтып төшә. Аерылмас иптәше — берданкасын да үзе белән ала, билгеле. Кайтып керү белән хатынының ятагына кесә фонаре утын юнәлтә. Нәсимә үзе генә. Әмма ләкин аның йокы аралаш сөйләшүен ишетеп, Хәсән чак кына егылып китми. "Галләметдин җаным, килдең дәмени, әле иртәрәк түгелме соң? Ярты төндә генә килә торган идең бит?"— ди хатыны. Хәсән аны җилтерәтеп торгыза. "Нинди Галләметдин ул синең яныңа килеп йөрүче?!" — дип, Нәсимәне селеккәли. Башта хатын уен-көлкегә борырга маташып карый, әмма ләкин ире бик кыскач түзми: "Әйтсәм, ачуланмассыңмы соң?"— дип сорый. "Ачуланмам, әйт!" "Ул — теге... батыр Галләметдин..."— ди Нәсимә, бөтен гәүдәсе белән калтыранып. "Соң, ул өченче ел ук Донбасска китте ләбаса! Кайтканмыни?!"— ди Хәсән, аптырап. "Белмим-белмим,— ди хатыны.— Мин дә аны киткән дип уйлаган идем, ә ул төн урталары җиттеме, безгә килә дә керә. Килмә, ирем ачуланыр дип тә әйтеп карадым мин аңа, тыңламый... Әле бүген дә килергә тиеш ул!" "Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме синең?!"— дип, Хәсән кызулык белән берикене тамызып та ала хатынына. "Хет кыйна, хет үтер — мин бернишли дә алмыйм!"— ди Нәсимә, елап урынына каплана. "Килергә тиеш дисеңме? Ярый, җанын җәһәннәмгә җибәрәм мин аның. Сугышка бармас өчен качып йөриме әллә ул, дезертир?! — ди Хәсән и һәм чишенә дә хатынын бер ягына, мылтыгын икенче ягына алып йокларга ята. +Ибрай абзый кинәт учы белән шап иттереп үзенең маңгаена сугып куйды: +— Һа, бәрәңгене онытып җибәрә язганбыз ласа. Әйдә суындырмыйк әле, суынгач хикмәте бетә аның,— дип, чиләк өстендәге эшләпәсен алып башына каплый да,— әйдә, җитешегез, бәрәңге корсаклар! — дип, безне кыстый башлый. +Бу юлы ризыкны әллә чәйнәдек, әллә шул килеш кенә кабып йоттык — бөтен игътибарыбыз күрше абзый сөйләгән вакыйгаларда иде инде. Ул исә мыекларын сыпыра-сыпыра, тәмләп кенә чәйнәвен белде. +— Йә-йә, шуннан соң ни булган, Ибрай абзый?— диде Радик, түземсезләнеп. Радик ул шундый: кызыклы китап укыганда да, ничек тәмамлануын тизрәк беләсе килеп, азагын ачып карый.— Йә, ялындырма инде, Ибрай абзый! +— Сабыр иткән — морадына җиткән,— диде күрше абзый һәм шартын китереп "Аллаһе әкбәр"ен әйтеп, битен сыпырып куйганнан соң хикәятен дәвам итте: — Шул, нанилар, Хәсән хатынын бер ягына, корылган берданкасын икенче ягына алып ятты бит инде. Озак кына йокламыйча, әйләнеп-тулганып азаплана бу. Аннары ничектер күзенә йокы эленә дә оеп китә. Бервакыт таң әтәчләре кычкырган тавышка уянып, күзен ачса, янында хатыны юк! Җилләр искән Нәсимәдән! Тышка чыккандыр дип, көтеп ята бераз — юк, керми. Киенеп, мылтыгын алып ишегалдына чыга, анда да күренми хатыны. Тирә-күршеләрнең ишеген шакый — аларга да кермәгән. Түбән очка — әбисенә сугыла. "Юк, кияү, килгәне юк. Ай Аллам, кайда булыр икән бу бала?!" — ди Фәгыйлә карчык, пошаманга төшеп. Шуннан Хәсән тыны-көне бетеп миңа йөгереп килде. Мин — кыр каравылчысы, гадирәк әйткәндә полевод идем ул вакытта. "Шулай-шулай, Ибраһим энем,— ди,— хатын югалды бит, нишләргә? — ди.— Әйдә әле Галләметдиннәргә барыйк икәү,— ди.— Ул килеп йөри дип әйткән иде хатын",— ди. Мин эшнең асылын шундук төшенеп алдым. Ә-ә, минәйтәм, бу болай икән. Бәрия котылган, ә күршеләре тотылган икән, минәйтәм. Маһруй әбинең әнигә сөйләгәннәре раска чыга, дип уйлыйм. "Юк, Хәсән, Галләметдиннәргә барудан файда булмас. Ул, үзең беләсең, күптән читтә. Монда безгә Маһруй әби генә ярдәм итсә итә ала",— дидем. Киттек күрәзәче әби янына. +Маһруй әбинең кечкенә генә өе авыл читендә берьялгызы моңаеп утыра. Кайчандыр ул авыл уртасында булган, диләр. "Керән тавы ягы — җенле як, тыныч түгел",— дип, түбән оч кешеләренең кайсы югары очка — Чишмә башына күченеп утырган, кайсылары бөтенләй читкә үк китеп барган... Маһруй әбигә килеп җиткәч, күченүләр тукталган. Ул күченмәгән. Үзсүзле карчык ул. Гомере буе колхозга кермичә, аерым хуҗалык булып яшәде. Колхозга кермәгән өчен картын — Сәлмән мулланы районнан килеп, кулакка чыгарып, Себергә сөрделәр. Мин бала гына идем әле ул вакытта, томанлы гына хәтерлим. Авыл кешеләре елап озатты. Игелекле кеше булган, диләр үзен. Сәлмән мулланың өен сүтеп, күрше авылга урта мәктәп итеп салдылар. Сез укып йөри торган мәктәп инде ул, нанилар. Ә мәчетнең манарасын кистереп клуб ясадылар. Сез хәзер идәнендә биеп йөргән бина инде анысы, нанилар. +Әйе, Маһруй җиңги картын алып китүне бик авыр кичергән, диделәр. Тик барыбер колхозга кермәгән. Бәрәңге бакчасына арышын да, бодаен да, тарысын да, киндерен дә и һәм башкасын да чәчеп үстерә иде ул. Уңышын гел диярлек мин чалгы белән чабып бирә идем. Урагы белән үзе дә чыгып маташкан була иде. "Нишләп калхузга кермисең, Маһруй әби?" — дип сорасаң, "Анда буш хезмәт көненә батрак булганчы, ач тамагым — тыныч колагым!" — дип җавап бирәдер иде. Ач тамагым, дисә дә, бервакытта да ризыкка аптырамады ул. Өшкергән, им-том иткән өчен дә, кендек әбисе булган өчен дә аңа хәер-сәдаканы жәлләмичә китерәләр иде. +Төп сүздән читкәрәк киттем бугай. +Әйе, без килеп кергәндә карчык иртәнге намазын укып утыра иде. Намазны бүлдерергә ярамый, тыныч кына көтеп тордык. Ниһаять, ул дога кылды, намазлыгын җыеп куйды и һәм без авыз ачарга өлгергәнче үзе сүз башлады: "Ник килгәнегезне беләм, балалар, барыгыз тизрәк Керән тавы ягыннан эзләгез. Яраткан кешесе булып, аздякы алып чыгып киткән аны. Йа Алла, без — адәмнәргә сабырлык вә инсаф бир, үзең ярдәмеңнән ташлама..."— дип сөйләнде әбиебез. +Хәсән белән кайтып, минем атны җиңел арбага җиктек тә Керән тавына чаптырып киттек. Ул тирәдә элек безнең болгар бабайларның каберлекләре булган, дип сөйлиләр. И һәм җенле диләр ул урынны. Ишеткәнегез бардыр, кышкы бураннарда адашкан юлчылар гел шунда килеп чыгалар икән, и һәм тәки әйләнеп йөриләр икән шул Керән тавы тирәли юл табалмыйча. Разбой салганнарын ишетеп, ничә кешене үзем барып коткардым. Ул үзе авылдан ерак та түгел, беләсез инде, нибары ике чакрым булыр. Чирмешән буенда. Хәзер анда дуңгызлар кардасы ясадылар. Андагы нәҗес искә ата шайтаннар да качып беткәндер. Әйе... Барабыз шулай атны чаптырып. Керән тавы тирәли әйләнеп эзлибез, юк кына бит! Әллә, без әйтәбез, Чирмешәнгә ташланды микән? Анда да алдап төшерергә мөмкин бит ул аздякы мәләвен! Көз мәле, салкын булса да, ятьмә алып килеп, сөзеп карарга дигән ният белән кире авылга борылдык. Кайтышлый аска салам салырга дип, эскерт янына борылып кердек. Карасам, нанилар, эскертне кемдер йолыккалаган. Ах, мәйтәм, кайсыдыр төнлә саламны шудырган, дим. Арбадан төшеп, якынрак килгәч, саламны урламаганнарын, ә кемнеңдер казып кергәнлеген күрдем. Хәсән ялт, арбадан сикереп тә төште теге куышка кереп тә китте. Аннан... хатынын күтәреп килеп чыкмасынмы?! Эчке күлмәктән генә, тәмам агач булып каткан бичара. Йөзендә җан әсәре юк, кәфен кебек ап-ак. Арбага салам җәеп, минем шинельгә, Хәсәннең фуфайкасына яхшылап төрдек тә үзен арбага салып, кайтырга чыктык. Чыгуын чыктык, әмма ләкин атыбыз бик авырсынып тарта арбаны. Бераз бара да туктый, бераз бара да туктый. Киерелеп тарта инде, минсиңайтим, әйтерсең лә бер тонна йөк төялгән. Җан-тиргә батты хайван. (Соңыннан әйтте Маһруй әби, арбагызга аздякы да утырган булган, кычкырып әгузе-бисмилла әйтергә, алай да булмаса, урысча сүгенергә кирәк иде, диде.) Ярар. Алып кайтып сәкегә салдык Нәсимәне. Мин ат белән тиз генә күрше авылдан фельдшер Галимәне алып килдем. Ул Нәсимәнең беләген тотып карады, йөрәген тыңлап бакты да үлгән дип, күмәргә рөхсәт кәгазе язып калдырды. Ә Маһруй әби Нәсимәнең борын турысына көзге куеп карады да: "Ашыкмагыз әле, җәмәгать, көзге парланды, ул үлмәгән,— диде.— Тәнен җылы аракы белән уарга кирәк",— диде. Хәсәннең башланган яртысы бар икән, ул шуны тартып чыгарды. Тәнен ууны Хәсән белән Маһруй әби үзе башкарды. Без өйдән чыгып тордык. Бераздан әйттеләр, юк, тереклек әсәре күренми, диделәр. +Кичен "төн әйтеп" чыгарга карчыклар җыелды Хәсәннәргә. Без Хәсән дус белән келәткә чыгып тәмәке көйрәтеп утырабыз. Бер заман өйдә шау-шу купты. Карчыклар ишегалдына өерелеп чыкты. "Мәет торып утырды!"— диләр. Өйгә керсәк, Маһруй әби генә Нәсимәнең башын тотып, чәшкә белән чәй каптырып тора иде. Аның: "И-и, балам, тагын чакырса, бара күрмә аның белән. Галләметдин түгел ул, аздякы ул!"— дигәнен ишетеп калдым. +Карчыклар таралды, мин дә атыма атланып кырны әйләнеп чыгарга киттем. Маһруй әби Хәсәннәрдә калды. Төн урталары булгандыр, кайтып киләм шулай. Авылга килеп керүем булды, Хәсәннәр ягында "гөрс" итеп мылтык аткан тавыш ишетелде. И һәм шуның артыннан ук шул турыдан һавага көлтә тәүмәллеге ут күтәрелеп, Керән тавы ягына таба очып китте. Атымны куалап килеп җиттем, өйләрендә ут бар иде, кердем. Өйдә Маһруй әби: "Әй, тәһарәтемне боздың, әй, тәһарәтсез калдым!"— дип угаланып йөри, Хәсән мылтыгына таянган хәлдә, тузган башын иеп, хатыны янында утыра иде. +Эш болай булган икән: халык таралгач, Маһруй әби бисмилла әйтеп, дога укып, ишек, тәрәзәләрне сыпырып чыга, морҗаны ябып куя да Нәсимәнең бер ягына Хәсәнне яткыра, икенче ягына үзе ята. Төн уртасы җитеп, шайтаннар бәйдән ычкынган вакытта Нәсимә сәкедән төшәргә азаплана башлый. Маһруй әби аны шытырдатып кочаклый, дога укып, өшкерә моны. Җибәрсәнә, әби, мине әнә Галләметдин йортка (безнең якта ишегалдын шулай атыйлар.— Ш. М.) чакыра, дип үрсәләнә хатын. Шулвакыт Хәсән сикереп тора да берданкасы белән мич арасына, нүешкә таба атып та җибәрә. Көлтә хәтле утның идән ярыгыннан кысылып төшеп китүен барысы да күреп калалар. Маһруй әби кече морҗаны да бисмилла әйтеп ябып куйган, ишек-тәрәзәләрне дә дога укып сыпырып чыккан иде дә бит, рәзе авыл өйләрендәге тишек-тошыкны алай гына томалап бетереп була?! Ул вакытта, нанилар, иске ызбаларның ярыкларына ябыштырырга пуртянкапуртянка заем кәгазьләре дә җитми торганые... Мылтык аткан тавышка микән, әллә теге аздякы утын күргәнгәме, Нәсимә дә акылына килә. "Аллага шөкер, котылдым!"— дип кычкырып җибәрә... +Әмма, нанилар, аздякыдан алай гына котылып булмый икән шул. Нәсимә һаман ябыкты, йөзенә сары сукты. Кайларга гына дәвалатырга-өшкертергә алып барып карамады ире; нәзерләр әйтеп Ходайга ялварды; Хуҗалар тавына алып барып, корбан чалып, ярлы-ябагайны сыйлап кайтты, әмма ләкин берсенең дә файдасы тимәде. Аздякыны хатын-кызга бер ияләшсә, саргайтып, кабергә кертмичә китми, диләр иде, хак икән... +Ибрай абзый мич капкачын ачып кисәү агачы белән эссе көлне буташтырып карады: күмерләре калмаганмы? Аннары авыз эченнән генә ниндидер дога укыды, юшкәне ябып куйды. +— Аздякы килеп кермәсен дисеңме әллә?— диде Миңнәхмәт, көлеп. +Күрше абзыйның елмаюдан мыек чылгыйлары уйнаклап алды. +— И-и, нани, аздякы минем кебек карт-коры белән нишләсен, яшьләрне, ашкын йөрәкле гашыйкларны эзли ул... +— Шулай да, азагы ничек бетте соң?— дип кызыксынды Радик. +— Азагы, нанилар, әкияттәге кебек күңелле бетмәде шул. Хәсәннең: "Аздякыңны син генә бездә калдырып чыккан!"— дип битәрләүләреннән гарык булыпмы, әллә нужа кыскангамы, ә бәлки, сугышта һәлак булган иренең истәлекләреннән ераграк булырга теләгәндер, ызба тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кадаклады да бер кулына кызын, икенчесенә бәләкәй генә төенчек тотып, Бәрия читкә чыгып китте. Ярыслауга торф эшенә урнашкан икән, диделәр. Шунда аяксыз калып, саргаеп үлгән, мескен. Кызын детдомга урнаштырганнар, дип сөйләделәр. Әйе, онытып торам икән әле, Нәсимәне җирләгәннән соң, озак та үтмәде, теге зимагур Галләметдин кайтып төште бит. Бер ярты кыстыра да бу Хәсәннең кайгысын уртаклашырга килергә чыга. Ә Хәсән аның кайтканлыгын ишетмәгән булган, күрәсең, тәрәзәдән шәйләп ала да Галләметдинне мылтыгына ябыша. Тәрәзәне ачып, амбразура ясый, шуннан мылтыкны төзи дә тегеңә, кычкыра: "Тукта, аздякы! Юкса атам!"— ди. Галләметдин аз гына кызмача икән. "Шаяртма әле, яшьти, менә кунак итәргә киләм үзеңне!"— дип, куеныннан теге яртыны алып югары күтәрә. "Назад! Тагын бер адым атласаң, мин сине пуля белән кунак итәчәкмен!" — дип акыра Хәсән. Ә теге авызын ерган да ап-ак тешләрен балкытып тәки килә юньсез. Мылтык аткан тавышка мин дә йөгереп чыктым өйдән, тирә-күрше җыелды. Галләметдинне урап алдык. Ә ул, дивана, ватык шешәсенә караган да башын селкеп тик тора. Әллә инде Хәсән шешәгә төзәп аткан, әллә туры тиюе шулай булган — белмәссең. Мылтыгын ташлап, теге мәргән үзе дә килеп чыкты. Йөзе ап-ак булган куркудан. "Фу, шайтан, син икәнсең, зимагур! Чүт кенә харап итмәдем ләбаса. Гафу ит!"— дип килеп күреште. Галләметдингә дә җитдилек иңде. Ул Хәсәннең иңбашыннан кочаклап болай диде: "Юк, яшьти, син үзең мине гафу ит, әгәр гафу итә алсаң... Вәгъдәмә хыянәт иткәнем өчен Нәсимәнең бәхиллеген алып калалмадым, хет син кичер мине. Мин бит аны да, сине дә бәхетсез иттем. Үзем дә читтә бәхет табалмадым..." — диде ихлас үкенеп. Хәтта ки күзләре яшьләнде бахырның. +Галләметдин авылда озак тормады. Әнисен алырга гына кайткан булган ул. Әмма әнисе, улын бик яратса да, авылны ташлап китә алмады. Соңыннан үзе дә үкенде үкенүен. Чөнки китеп берничә ай үткәч тә, "Галләметдинне шахта басып үтерде" дигән хәбәр килде. Авылга кайтарып, зурлап күмде шахтер дуслары. Кабере өстенә ярымайлы чардуган да куеп киттеләр. Әнисе аз гына акылыннан язмады, мескен. Ходайның һәр бирмеш көнендә зират янына килер иде дә, киртәләргә тотына-тотына ерактан гына улының каберенә карап: "Галләметдин улым, Галләметдин бәбкәм, ник дәшмисең? Мин килдем, мине дә үз яныңа ал, күз нурым!.."— дип сөйләнер иде. Зират эченә керми, чөнки мөселман дине хатын-кызга зиратка керергә рөхсәт итми, нанилар. +Менә шулай тәмамлана ул аздякы риваяте...— дип сүзен төгәлләде Ибрай абзый. +...Без өйгә кайтырга чыкканда төн урталары җитеп киләдер иде инде. Йортлары сирәкләнеп калган авылыбыз күген Ибрай абзыйның иске толыбы сыман эленке-салынкы болытлар томалаган. Керән тавы ягында караңгылык аеруча куе. Чү, бу ни: шул якта җирдән бүрек кадәрле ут йомгагы күтәрелеп һавада бераз чайкалып торды да эреп күздән гаип булды! Дулкынлануымны сиздермәскә тырышып, юлдашларыма карадым. Алар да елтырап торган сораулы карашларын миңа текәгәннәр иде. Күргәннәр, димәк! Аздякы! Ул якында гына. Димәк, кайдадыр ерак түгел үкенечле аерылышулар, хыянәт һәм үлем белән бәйләнгән ашкын йөрәкләр, хыялый гашыйк җаннар бар... \ No newline at end of file diff --git "a/workdir/900_artifacts/\320\234\320\276\321\201\321\202\320\260\321\204\320\270\320\275_\320\240\320\265\320\277\321\200\320\265\321\201\321\201\320\270\321\217\320\273\323\231\320\275\320\263\323\231\320\275 \321\202\320\260\321\202\320\260\321\200 \323\231\320\264\320\270\320\277\320\273\323\231\321\200\320\265 (\321\200\320\260\321\204\320\260\321\215\320\273\321\214)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2009).txt" "b/workdir/900_artifacts/\320\234\320\276\321\201\321\202\320\260\321\204\320\270\320\275_\320\240\320\265\320\277\321\200\320\265\321\201\321\201\320\270\321\217\320\273\323\231\320\275\320\263\323\231\320\275 \321\202\320\260\321\202\320\260\321\200 \323\231\320\264\320\270\320\277\320\273\323\231\321\200\320\265 (\321\200\320\260\321\204\320\260\321\215\320\273\321\214)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2009).txt" new file mode 100644 index 0000000..fb0b71b --- /dev/null +++ "b/workdir/900_artifacts/\320\234\320\276\321\201\321\202\320\260\321\204\320\270\320\275_\320\240\320\265\320\277\321\200\320\265\321\201\321\201\320\270\321\217\320\273\323\231\320\275\320\263\323\231\320\275 \321\202\320\260\321\202\320\260\321\200 \323\231\320\264\320\270\320\277\320\273\323\231\321\200\320\265 (\321\200\320\260\321\204\320\260\321\215\320\273\321\214)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2009).txt" @@ -0,0 +1,1172 @@ + +ОНЫТЫРГА ЯРАМЫЙ +Кайбер тарихчы галимнәрнең раславы дөрес булса, 1917 елдан банглап илдә урнашкан тоталитар режим шартларында язмышлары пыран-заран килгән - махсус оештырылган ачлык фаҗигаләрендә һәлак булган, йорт-җир һәм туган төбәкләреннән сөрелгән яки, бер гаепсезгә кулга алынып, нахак хөкем карары белән гомерләре киселгән, концлагерьларга озатылып, ерак Себер тайгаларында, кырыс табигатьле төньяк өлкәләрдә, Казакъстанның сусыз далаларында иза чиккән, авыр кол хезмәтеннән, кыйнау-рәнҗетүләрдән шунда әҗәлен тапкан яисә, иреккә сәламәтлекләрен тәмам югалтып, инвалид булып, рухи сүнеп чыккан кешеләрнең, ягъни репрессия корбаннарының гомуми саны утыз-кырык миллионга җитә икән. Бу - ил халкының якынча чиреге дигән сүз. Сталин репрессияләре бер генә төбәкне дә, бер генә халыкны, бер генә милләтне дә читләтеп узмаган. Бу яктан ул чын мәгънәсендә интернациональ күренеш - илдәге милләтләрнең уртак фаҗигасе. Хәер, соңга таба, бигрәк тә сугыштан соңгы елларда, репрессив сәясәт, теге яки бу милләтнең аерым шәхесләрен йә мәгълүм бер төркемен - "контрреволюцион элементларын", "җинаятьчел оешмаларын" юк итү белән генә канәгатьләнмичә, бөтен бар халыкларга, милләтләргә каршы геноцид мәгънәсендә дә кулланыла башлый. Сугыш һәм сугыштан соңгы беренче елларда Кырым татарларының, калмыкларның, Идел буе немецларының, кайбер Кавказ халыкларының (чечен, ингуш, карачай, балкар һ.б.) егерме дүрт сәгать эчендә туган җирләреннән сөрелеп, гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителүе һәм мөстәкыйль милләт булып яшәү өчен бөтенләй яраксыз, кыен шартларга куелуы әнә шул геноцид сәясәтенең бер мисалы иде. +Башка халыклар кебек үк, татар халкы да тоталитар режим аждаһасына үзеннән күп корбаннар биргән. Октябрьдән соңгы беренче елларда ук "буржуаз сыйныф вәкилләре" буларак репрессияләнгән һөнәри сәнгать эшлетслеләре, сәүдәгәрләр, дин әһелләре, зыялылар, Гражданнар сугышы корбаннары, 1921 елгы ачлык фаҗигасендә һәлак булган меңнәрчә гаиләләр, көчләп күмәкләштерү чорында "дошман сыйныф", "кулак", "кулак иярчене", "нэпман" тамгасы астында судсыз-нисез атып үтерелгән яки бөтен гаиләләре белән Себертә озатылган меңнәрчә крестьяннар, җир хуҗалары, җәмәгать-дәүләт эшлеклеләре, хуҗалык җитәкчеләре, мәдәният әһелләре, галимнәр, язучылар, мөгаллимнәр, табиблар, рәссамнар һ.б. - татар халкы биргән бу корбаннарның төгәл санын хәзер, мөгаен, ачыклап та бетереп булмыйдыр. +Репрессияләр иң беренче нәүбәттә милләтнең, халыкның әнә шул иҗат эше белән шөгыльләнгән өлешенә, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә мөһим роль уйнаган хөр карашлы катлавына таба юнәлтелгән була. +Мәгълүм ки, татар әдәбияты, XX йөз башында аеруча бер иж,ади күтәрелеш чоры кичереп, революцияне тотрыклы милли-демократик традицияләргә нигезләнгән, үзенчәлекле, күп жанрлы, җитлеккән, яшь талантларга бай, киләчәге өметле бер әдәбият булып каршылый. Дөрес, милли азатлык хәрәкәтендә чыныгу алган өлкән буын әдипләрнең бер өлеше (Г.Исхакый, С.Максуди, Г.Баттал, Ф.Туктаров һ.б.), Октябрьне кабул итмичә, Ватанны ташлап читкә китәргә мәҗбүр булалар. Монда калганнары исә, яше-карты, революция вәгъдә иткән якты киләчәк һәм милли үсеш хакына чын күңелдән илһамланып, иҗади эшләрен дәвам иттерергә тырышалар, яңа хакимият белән якын хезмәттәшлектә булмасалар да, һичьюгы, аңа карата лояль мөнәсәбәт саклыйлар (мәсәлән, Ф.Кәрими, Дәрдемәнд). Әмма егерменче еллар башында ук илдә диктатура көчәю һәм бөтен иҗтимагый тормышны идеологик кысалар эченә көчләп кертү нәтиҗәсендә, язучыларның иҗат хөрлеге көннән-көн кысыла-тарая бара, язган әсәрләренең кыйммәте фәкать сыйнфый көрәш күзлегеннән генә бәяләнә башлый. Әдәбият белемендә "вульгар социологизм" дигән исем алган ялган теория әдәби мираска карата да мөнәсәбәтен үзгәртә. Мәсәлән, Тукайга "вак буржуа интересларын яклаучы милләтче шагыйрь" ярлыгы тагыла, Дәрдемәнд белән Ф.Әмирханга - "эре буржуа әдипләре", Г.Камалга - "либераль буржуа" язучысы, С.Рәмиевкә "индивидуалист, символист шагыйрь" дигән мөһерләр сугыла. Г.Газиз, Җ.Вәлиди, Г.Рәхимнәр исә, гомумән, пролетар әдәбиятка татар буржуасының милләтчелек карашларын үткәрергә тырышучы агентлар итеп күрсәтелә. 1925-1926 елларда гарәп хәрефен латин әлифбасына күчерү мәсьәләсе буенча матбугатта һәм гыйльми конференцияләрдә кабынып киткән кызу бәхәсләр барышында гарәп шрифтын яклаучылар (Г.Ибраһимов, Г.Алпаров, Г.Шәрәф һ.б.) чыгышлары соңыннан, "солтангалиевчелек" шаукымы башлангач, мәдәният тарихы ноктасыннан бәяләнеп түгел, бәлки "татар буржуасының сыйнфый интересы белән бәйләнгән" сәяси бер вакыйга итеп карала. Гарәп әлифбасын яклап матбугатта мөрәҗәгать белән чыккан татар зыялыларына ("82 имза" мәгълүм) "Болар - турыдан-туры пролетариат диктатурасына, марксизм идеологиясенә каршылар, алар ачыктан-ачык эре буржуа сыйныфларының яклаучылары булганга, яңалиф хәрәкәтенә провокация төсен бирергә тырыштылар, алар бу хәрәкәтне үзләренең контрреволюция оешмалары өчен файдаланырга тырыштылар" дигән гаеп ташлана. +Гомумән, 1928 ел ахырында Сталинның шәхси күрсәтмәсе буенча ОГПУ органнары тарафыннан фальсификация юлы белән мәйданга чыгарылган һәм "Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы" дип исемләнгән сәяси процесс татар интеллигенциясенең милли кадрларын системалы рәвештә юк итүгә юнәлтелгән беренче зур террор була. Бу "эш" буенча җитмеш җиде кеше җавапка тартыла. Аларны буржуаз милләтчелектә, бөтен төрек-татар халыкларын бергә җыеп, бербөтен милли дәүләт төзү өчен яшерен әзерлек эше алып баруда гаеплиләр. Асылда исә бу милли сәясәт өлкәсендә Сталин җитәкчелегеннән ризасызлык күрсәткән милли интеллигенция вәкилләренең авызларын томалау максаты белән эшләнә. 1930 елның 28 июлендә ОГПУ коллегиясе "солтангалиевчелек"тә гаепләнүче җитмеш җиде кешенең егерме берен иң югары җәзага - атарга, унбер кешене - ун елга, егерме дүрт кешене - биш елга, унбер кешене - өч елга концлагерь хезмәтенә һәм тугыз кешене өч еллык сөрген җәзасына хөкем итә. 1931 елның 13 гыйнварында шул ук ОГПУ коллегиясе, алдагы карарын үзгәртеп, үлемгә хөкем ителгәннәрнең җәзасын ун еллык концлагерь белән алыштыра. Әмма монда шуны искәртеп үтәргә кирәк: соңрак, 1937-1938 елгы "олуг террор" вакытында, "солтангалиевчелек"тә гаепләнгән бу кешеләрнең һәммәсе диярлек, шул ук "җинаятьләре" өчен кабат җавапка тартылып, НКВД "өчлек"ләре ("тройка") карары белән атарга хөкем ителәләр. Танылган җәмәгать, дәүләт, партия-совет эшлеклеләре белән бергә бу исемлектә күренекле язучылар, журналистлар, сәнгать кешеләре дә була (Ф.Агиев, С.Сүнчәләй, һ. Ат лаен, Б.Урманче, Г.Мансуров, И.Терегулов Һ.6.). +"Солтангалиевчелек"не тар-мар итү сылтавы белән Татарстанда контрреволюцион милли төркемнәрне һәм оешмаларны "фаш итү" кампаниясе тагын да көчәеп китә. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумы үзенең 1929 елның 9 ноябрь карары белән барлык партия әгъзаларын "солтангалиевчелек"не тамырыннан йолкып атарга, артта калган халык массалары арасында милли хорафатларга каршы көрәшне көчәйтергә, әлегә кадәр безнең аппаратларда сакланып калган "солтангалиевчел" идеологияне алга сөрүче кешеләрне фаш итәргә чакыра. Шундый карарларны, күрсәтмәләрне үтәү йөзеннән язучылар даирәсендә мифик бер "Җидегән" оешмасы уйлап табыла, матбугатта ул "контрреволюцион яшерен оешма" әгъзалары Н.Исәнбәт, Ченәкәй, Г.Кутуй, Г.Минскийларның "пычрак эшләрен" фаш итә. Алар, әдәбият мәйданыннан куылып, бүтән эшкә күчәргә яисә бөтенләй Казаннан чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Мәсәлән, Г.Минский башта Чиләбегә, аннан Бакуга кача, Казанга сугыштан соң - 1952 елда гына әйләнеп кайта. Н.Исәнбәт "Спартак" фабрикасына гади эшче булып яллана, аннан, авылга китеп, мәктәптә эшли. Г.Кутуй да, язучылар даирәсен ташлап, Казан техникумнарында студентлар укытып йөри. Бу чорда һәр татар язучысының иҗатында нинди дә булса сәяси хата эзләнә. Ф.Бурнаш - "солтангалиевчеләр" тегермәненә су коючы милләтче әдип - "сарайлар, ханнар, кенәзләр, мәчетләр шагыйре" (Яңалиф. 1929. № 22), Ченәкәй - "Диния нәзарәте, сыраханә, лото, алимент һәм чүп-чарлар шагыйре" (Яңалиф. 1931. № 1) дип игълан ителә. К.Тинчурин "милли демократизм" тарафдары, ягъни "иске авылның горефгадәтләрен, халык уеннарын идеаллаштыра"; Ш.Усманов фәкать "татар комиссарларына гына игътибар итә", бары аларны гына "алгы планга чыгара"; Г.Ибраһимов "авылны шәһәргә каршы куеп" яза ("Адәмнәр" повесте күздә тотыла). Менә шундый ярлыклар уңга да, сулга да ябыштырыла башлый. Хәтта "пролетар шагыйре" Мансур Крыймов иҗатыннан да "вак буржуа карашларыннан арынмаган шигырьләр" эзләргә керешәләр. +"Бер-берсен мактау, пролетариат язучыларына, пролетариат әдәбиятына күчү юлында булган юлаучыларга аяк чалу, шулай итеп, оешу ягыннан милли демократизмга нык җирлек тудыру - менә ал арның алга сөргән контрреволюцион хәрәкәтләре!" - дип нәтиҗә ясый Г.Толымбай үзенең бер мәкаләсендә, "җидегәнчеләр"не "фаш итеп" (Яңалиф. 1929. № 9-10). +Пролеткультчылар тәнкыйтендәге мондый "фаш итүләр", өркетүләр, әлбәттә, әдәбиятыбызның табигый үсешен тоткарлаган, аның сәләтле кадрларына иҗади мөмкинлекләрен тулысынча ачарга комачаулаган. Революциягә хәтле үк исемнәре танылган кайбер әдипләрнең (Н.Думави, М.Укмаси, З.Ярмәки, Ә.Сәгыйди, Б.Рәхмәт, З.Бурнашева һ.б.) утызынчы елларда актив иҗат эшеннән читләшүләре, бәлки, әнә шушы идеологик чикләүләр, өркетүләр белән аңлатыладыр. +Ләкин парадокс хәл: егерменче һәм утызынчы елларда әдәби тәнкыйтьтә туктаусыз дәвам иткән һәм торган саен кискенләшә барган әлеге "сыйнфый көрәш" (Сталин тезисы!) әһелләре һәммәсе диярлек - тәнкыйтьчеләре дә, тәнкыйтьләнүчеләре дә - 1937 елгы "олуг террор" афәтеннән котыла алмыйлар. Бу чорда инде диктатор режимы талымлап тормый: милли интеллигенциянең исеме күзгә ташланырдай һәрбер вәкилен таш капчыкка җыя бара. Хөкем тегермәнен тизрәк эшләтү һәм закон таләпләре, кагыйдәләре белән мәшәкатьләнмәс өчен һәр республикада, өлкәдә өч кешедән (партия өлкә комитетының беренче секретаре, эчке эшләр халык комиссары, хәрби прокурор) торган махсус "өчлек"ләр ("тройка"лар) булдырыла. Татарстанда, мәсәлән, шундый ике "өчлек" - махсус "өчлек" һәм гади "өчлек" эшләгән. Махсус "өчлек" гаепләнүчегә һәрвакыт үлем җәзасы биргән. Гади "өчлек"нең сирәк кенә очракларда лагерь срогы бирү белән канәгатьләнгән чаклары да булгалаган. 1937-1938 еллар арасында бу "өчлек"ләр аша меңәрләгән "халык дошманы" узып, үзләренең гомер юлларын төгәллиләр. Мәсәлән, шул ике ел эчендә партиянең өлкә комитетына әгъза булып сайланган алтмыш бер кешенең илле дүрте, өлкә комитеты әгъзалыгына кандидат итеп сайланган егерме бер кешенең уналтысы юк ителә. +Татарстан Язучылар берлеге дә нәкъ шушы елларда иң зур югалтуларга дучар була. 1934 елда СССР Язучылар берлеге төзелгәч, Татарстаннан әгъза яки әгъзалыкка кандидат (стажер) итеп рәсмиләштерелгән утыз татар язучысының уналтысы репрессиягә эләгеп, шул арның унысы НКВД тырнаклары астында һәлак була. Язучылар берлегендә теге яки бу сәбәпләр аркасында (күп очракта шул ук идеологик сәбәпләр) әгъза булып тормаган, әмма иҗатлары, исемнәре белән халыкка танылган баттгка. репрессияләнгән каләм әһелләрен дә кушсак, әлеге сан берничә дистәгә җитә. +Хәзерге хәбәрдарлык чорында шәхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне, гаделлекне торгызу, ал арның исемнәренә кайчандыр ягылган кара тапны юып төшерү, шуңа бәйле рәвештә тормыш юлларына ачыклык кертү, биографияләрен фактик хаталардан арындыру юнәлешендә шактый гына уңышлы эшләр эшләнә. Укучыларда, бигрәк тә яшь буында әдәбиятыбызның үткәненә, ул әдәбиятны тудыручыларга, аларның тормыш юлларына булган кызыксынуны күздә тотып, утызынчы-кырыгынчы елларда һәм илленче еллар башында репрессияләнгән әдип-мөхәррирләребез хакында мәгълүматлар бирелә башлады. Бу, бер яктан, аларның саф-пакь исемнәрен тагын бер мәртәбә хөрмәт белән искә төшерү булса, икенче яктан, кеше язмышлары белән уйнаган диктатор режимнарының халыкны нинди афәтләргә салырга мөмкин икәнлегенә бер ишарә-кисәтү дә булыр. +ФАҖИГАЛЕ ЯЗМЫШ +(Язучы Мин Шабай турында яңа мэгълцматлар) +Куе кара мыеклы, уйчан карашлы, чалара башлаган чәчләрен Такташныкына артка ташлаган бу мөлаем кеше әле дә кцз алдымда тора. +Бервакыт, Язучылар берлегенең коридорында тыйнак кына елмаеп баруын кг/ргәч, мин аннан шатлыгының сәбәбен сораган идем. +- Соң, Рафаэль энем, яз җитә ич, яз! - дип, чын кг/ңелдән шатланып җавап кагЪпарды ул. +Февраль урталары иде. Тышта чатнама суык. Урамнан узучылар якаларын кгрпәреп, борыннарын бияләй белән каплап, тиз-тиз атлап йөриләр... Ә ул, яз, ди... +— Ленин бакчасыннан узышлый колагыма песнәкләр сайрашуы ишетелде. Борыныма шундый татлы, тансык ис бәрелде. Кг/тәрелеп карасам - ак тирәк бөреләре кояш нурлары астында җылынып, чак кына бг/ртеп, яз исе бөркеп торалар... +Мин Шабай яз килг/ен башкалардан алдарак сизеп, шуңа шатланып яши белде. Бу аның соңгы язы иде... +Уйналмаган скрннка +Мин Шабайны беренче чиратта оста хикәяче дип саныйм мин. Аның шактый шома язылган очерклары, яратып укыла торган повестьлары, заманы өчен уңышлы гына чыккан пьесалары, хәтта бер романы да бар. Әмма әдәбият тарихына уд үзенең искиткеч тәэсирле, җыйнак, моңы аңкып торган хикәяләре белән кереп калды. +Шулар арасында күңелемә иң якыны - "Уйналмаган скрипка". Хикәянең төп герое, ятим авыл малае, ниндидер могҗиза белән кулына бик затлы, кыйммәтле скрипка төшерә. Чит-ятлар күзеннән яшереп, ул аны җиргә, тирес өеме астына күмә. Күпмедер вакыттан соң скрипканы уен коралларын нечкә аңлый торган Фәтхи бабайга күрсәтә. Бабай скрипканы бик хөрмәтләп кулына ала, колагын салып чиертеп карый, озак-озак тыңлап тора да иясенә кайтара. Тирес астында яткан скрипкага черек тигән, ул элекке моңын, матур тавышын югалткан инде... +Бу күренешнең бик тирән эчке мәгънәсе бар. Кеше җанын, шул исәптән язучы күңелен дә затлы уен коралы белән тиңләп булыр иде. Аны да шулай тирес астына күмеп әрәм итү ихтимал... +Мин Шабайның ниндидер җыелыштан соң ачынып әйткән сүзләре әлегәчә колагымда яңгырый: +- Нишләп аз язасың, диләр... Мин бит ярты гомеремне төрмәдә черетеп үткәрдем... Ярты гомеремне! +Чыннан да, М.Шабай үз гомеренең илле елыннан уналтысын төрмәләрдә, колонияләрдә, лагерьларда, сөргеннәрдә үткәрә. Бер бит кәгазь, сынык каләм кисәген таба алмыйча интегә. Исәнлеген югалта, имгәнә, гангрена башланып, чак үлми кала... Кайвакыт, ачы шаяртып: "Миндә нинди генә авыру юк! - дип әйтә иде ул. - Врачлар, бавырыңны, бөерләреңне, ашказаныңны дәваларга кирәк, диләр. Югыйсә үләсең, имеш. Ә мин, аңа хәтле мин әллә кайчан инфаркттан үләчәкмен, дип әйтәм. Икесе булды инде, өченчесен көтәм... Алайса, йөрәгеңне дәваларга кирәк, диләр. Ә мин әйтәм, мин аңарчы яман шештән үләмен. Миндә ул да бар. Аяк-кул сызлавын әйткән дә юк инде!" +Ул үлгәч, хатыны, көндәлекләреннән шундый юлларын табып, миңа күрсәткән иде: "Биш минут язам, бер сәгать ятып ял итәм...". Врачлар, аннан зарланып, ничә мәртәбә Язучылар берлегенә шалтыраттылар: "Аңа больницага ятарга кирәк. Ә ул, бездән качып, дәваланмыйча йөри... Хәле бик начар, кисәтеп куябыз...". Ул вакыттагы Язучылар берлеге рәисе Мирсәй ага Әмир аның белән кат-кат сөйләшеп карады. "Гомеремнең соңгы көннәрен шифаханәдә тончыгып ятаммы соң! - дип җавап кайтара иде Мин Шабай. - Санаулы көннәремне үзем теләгәнчә яшәп калыйм, ичмасам..." +Һәм ул үзенекен итте: аның йөрәге 1963 елның кояшлы сентябрь иртәсендә якын дусты белән алма бакчасында серләшеп утырган чакта тибүдән туктады... +"Мин хулиган идем..." +Мин Шабай 1913 елның 28 апрелендә Башкортстанның хәзерге Кушнаренко районы Каратәкә авылында дөньяга килә. Алты яшеннән, әнисе үлеп, ярым ятим кала. Әтисе акча эшләргә читкә чыгып китә, ә ул үз көнен үзе күрергә мәҗбүр була. Байларга тамак хакына ялланып хезмәт итә. Бервакыт абзар түбәсеннән кар чистартканда егылып төшеп аягын имгәтә. Бай аны шундук өеннән куып чыгара: авыру баланы бушка ашатып яткырырга аңарда әндри казнасы юк, имеш... +Берничә елдан, әтисе бераз акча юнәтеп кайткач, тормышлары яхшыра төшә. Әтисе мал-туар, ат сатып ала, чын-чынлап дөнья куа башлый. Улын мәктәпкә бирә, тегесе бик яратып укып йөри. Ләкин колхозлашу еллары килеп җиткәч, аларны "раскулачить" итәләр, бөтен мал-мөлкәтләрен тартып алалар, әтисен мылтык белән алып китәләр. Мин Шабай исә качып котыла. +Унбиш яшьлек үсмер малай 1928 елдан ил буенча йөри. "Мин хулиган идем, - дип сөйли иде Мин ага бу еллар турында. - Карак шайкаларына кушылып урлаштым да, сугыштым да, кеше таларга да туры килде. Кайда эләксә, шунда йоклый идек, нәрсә эләксә, шуны ашый идек... Ярым ялангач, ачлы-туклы яшәлде. Ул елларда безнең ише ятим балалар буа буарлык булды. Бөтен вокзаллар, базарлар, тимер юл стансалары шулар белән тулы иде... Күбесе минем шикелле "кулак" балалары..." +1931 елның көзендә милиция хезмәткәрләре аны тотып алып, Уфа төрмәсенә утырталар. Бераздан аны Мәскәү янындагы Болошево станциясендә урнашкан 1 нче номерлы ОГПУның яшүсмерләр колониясенә күчерәләр. М.Шабай бәхетенә, бу А.С.Макаренко алымнарын кулланып эшли торган яшьләр коммунасы булып чыга. Монда яшь тоткыннарны җәберләмиләр. Киресенчә, аларга ышанып, шәхесләрен ихтирам итеп, тәрбия эше алып баралар, тәмам бозылып беткән бандитларны да аякка бастырып, кеше итәләр. Саф күңелле, тырыш М.Шабай ударникларча эшли, яратып укый, колониядә килеш урта мәктәпне тәмамлый. Бик күп китап укый. Аеруча классик язучылар әсәрләрен укырга ярата. Шулар тәэсирендә үзе дә кулына каләм ала. Һәм колониядә утырган елларында (утызынчы еллар башы) аның беренче очерклары матбугат битләрендә басылып чыга. +1934 елның көзендә М. Шабай иреккә чыга. Казанга килеп, педагогия институтының әдәбият бүлегенә укырга керә. Ләкин тормыш шартлары авыр булганга, икенче курстан укуын ташларга мәҗбүр була. Коммунасын сагынып, тагын шунда кайта, күпмедер вакыт йөк төяүче булып эшли. Армиягә алынып, ике ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, яңадан Казанга килә, төрле урыннарда эшли. ЕЕиһаять, "Яшь сталинчы" газетасына әдәби хезмәткәр булып урнаша. 1940 елда беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Ул, әдәбият өлкәсендә үз сукмагын табып, елдан-ел осталыгын үстереп, дәртләнеп иҗат итә. +Яшьләр газетасында эшләгән вакытта М.Шабай яшь журналист, шагыйрь Рәхим Саттар белән дуслаша. (Соңыннан Р.Саттар Муса Җәлилнең көрәштәше буларак таныла.) Алар бергә эшлиләр, бергә ашыйлар дигәндәй, икәүләшеп кызлар артыннан йөриләр. Серләре дә уртак була. Араларына кергән исемсез шымчы исә аларның ни турыда сөйләшкәннәрен көне-сәгате белән түкми-чәчми тиешле органнарга җиткереп тора. +Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 0354351 нче номерлы эштә теркәлгәнчә (архив номеры 18928), дуслар күбрәк милләт язмышы турында сөйләшкәннәр. Татарларны урыслаштыру, ассимиляция бара, дип зарланганнар. Татар теле бетүгә бара, болай булса, озакламый халык та бетәчәк, дип ачынганнар. Большевиклар сәясәте белән килешмәү л әрен дә бер-берсеннән яшермәгәннәр. +Р.Саттар сугышка китеп котыла һәм, озакламый әсирлеккә эләгеп, дошман тылында һәлак була. М.Шабайны исә, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, армиягә алмыйлар. Әмма шымчылар аның артыннан күзәтүне дәвам итәләр. +Бервакыт ул, "Сугышка ник үз теләгең белән китмисең?" дип сорагач, болай дип җавап бирә: +- Ни өчен сугышыйм ди мин? Кемне яклыйм? Атамны юк иткән большевикларнымы? Халкымны җәберләгән, телен бетүгә дучар иткән Сталиннымы? +Алай гына да түгел, Советка каршы юнәлгән мәзәк сөйли, СССР хәрефләрен русчалатып болай аңлата: Смерть Сталина Спасет Россию. Шымчы үз шикаятендә бу сүзләрне ишетеп торган шаһитларны да күрсәткән. (Шикаять 1942 елның май аенда язылган.) +Икенче бер вакыт, Сәхаб Урайский һәм Гали Хуҗи белән чак кына кәгеп утырганда, ул "халык дошманнары" Г.Исхакый һәм Г.Ибраһимовларны уңай яктан телгә алган, Г.Ибраһимовны кулга алу белән килешмәвен белдергән. Совет язучысы А.Толстойны бер чыгышы өчен "кара урыс", "шовинист" дип сүккән. Шундый ук карашларны ул башкорт дуслары Максуд Сөндекле һәм Баязит Бикбай белән аралашканда да ачыктан-ачык белдергән. +"Колыма планетасында" +Мин Шабайны 1942 елның 21 ноябрендә кулга алалар. Төн уртасында килеп тентү ясыйлар, бүлмәнең астын өскә китерәләр, барлык кулъязмаларын җыеп алалар һәм "кара козгын"га утыртып алып китәләр. Хатыны Мәгдүдә, һуштан язып, идәндә аунап кала. Ике айлык балалары Идегәй елаган тавышка гына аңына килеп, көч-хәл белән аякка баса. Баса дип, шул төннән алып аның йөрәге авырта башлый, бераздан ул инвалидлыкка кала. +Сорау алу беркетмәләреннән күренгәнчә, М.Шабай "контр" сүзләр сөйләнеп йөрүен инкарь итми, ләкин бернинди оешмада да тормадым, Советка каршы яшерен эш алып бармадым, ди. Тик бу озакка бармый. Нәкъ унсигез көн үтүгә аны тәмам сындыралар, һәм 1942 елның 8 декабрендә ул үз кулы белән түбәндәге белдерүне ясый: +"Дальнейшее сопротивление считаю бесполезным. Осознав тяжесть совершенного мною преступления и желая искупить свою вину перед советским народом, я решил рассказать всю правду". +Белдерү урысча язылган. Бу юлы инде ул үзенә өелгән барлык гаепләрне дә таный. Янәсе, ул яшерен оешмада да торган, Советка каршы актив көрәш тә алып барган, "бәйсез буржуаз татар дәүләте" турында да хыялланган. +Күп еллар үткәч, 1957 елда, реабилитация сорап язган гаризасында ул әлеге белдерүен болай аңлата: "Тикшерүченең көчле басымы астында (в силу насилия и угроз) үз-үземә яла ягарга мәҗбүр булдым". Бу басымның ни икәнен без хәзер күз алдыбызга бик яхшы китерәбез. Ләкин болай тиз сынуның икенче сәбәбе дә була. Тикшерүче аны алдый - гаебеңне танысаң, сиңа берни дә булмый, имеш. Гаебеңнең әллә ни зур булмавын яхшы аңлыйбыз, күп сөйләгәнсең генә. Шуңа күрә суд сине аклаячак яки, шартлы рәвештә хөкем итеп, сугышка җибәрәчәк. Беркатлы М.Шабай аның сүзләренә ышана. Һәм, әлбәттә, алдана. +1943 елның 1 гыйнварында - нәкъ Яңа ел бәйрәме көнне - ул барлык булган-булмаган гаепләрен санап чыккан беркетмәгә кул куя. +Монда болай диелгән: +"Входил в состав антисоветского формирования, проводил антисоветскую националистическую работу, проводил вербовочную работу среди молодежи - работников литературы - для антисоветской работы, восхвалял фашистских оккупантов и высказывал клевету на состояние татарской культуры и советской литературы". +Шул ук елның 19 февралендә тикшерү тәмамлана. Әмма хөкемне М.Шабайга бер елдан артык көтәргә туры килә. Бу арада ул сугышка җибәрүләрен сорап берничә гариза язып карый. Берсенә дә җавап килми. +1944 елның 8 март көнне Махсус киңәшмә (өч кешедән торган законсыз оешма) аны җиде елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем чыгара. Шул ук елның 23 июнь көнне аны этап белән Колымага озаталар. Ул "Пионер" приискасына эләгә. Бангка. тоткыннар белән бергә забойда эшли, алтын казый. Эш авыр, азык нормасы бик аз, җан сакларга да җитми. Таптаза ир-атлар да, уртача алганда алты ай чамасы эшләгәч, хәлдән таеп егылалар. Аларны, "расходка чыгарып", бозлы чокырга күмәләр. Алар урынына яңаларны китерәләр. +Мин Шабайның "шәхси эш"еннән күренгәнчә, 1944 елның октябрь аенда аны забойдан эшкә яраксыз дип "списать итәләр", лагерь шифаханәсенә җибәрәләр. Монда ул нәкъ бер ел үлем белән тарткалашып ята. Көч-хәл белән аякка баса, һәм авыру булуга карамастан, башкаларга ярдәм күрсәтеп йөри башлый: кемгә су китереп эчерә, кемнең астын-өстен алмаштырырга булыша... Хәтта соңгы икмәк сыныгы белән дә уртаклаша. Тоткыннар аны "изге җан" дип атап йөртәләр. Иң усал, бозылып беткән бандитлар да М.Шабайны җәберләмиләр, әйберләренә дә кагылмыйлар. +1945 елның октябрь аеннан ул шул ук лазаретта санитар булып хезмәт итә. 1948 елда аны "Ледяной" исемле лагпунктка фельдшер итеп күчерәләр. Ә 1949 елдан М.Шабай "Северный" лагереның лазаретында врач ярдәмчесе - лекпом булып эшли. +Әлбәттә, лазареттагы эш забойдагы каторжан эшенә тиң түгел. Әмма монда да кеше гомере бер тиен дә тормый. Менә, әйтик, бервакыт лазаретка кайдандыр зур начальник килеп төшә, шифаханәне "эштән качып яткан әрәм-тамаклардан" ("придуроклардан") арчырга боерык бирә: барысын да чыгарып атарга! Ярым ялангач, хәлсез бәндәләрне карга чыгарып тезәләр. Шунда катнашкан прокурор М.Шабайны күреп е1Л е! +- Туктагыз, монысын атмый торыгыз! Мин аны беләм, ул бит "изге җан". Күпме эшләп тә андый кешене очратканым юк иде... +Шулай итеп Мин Шабай үлемнән кала. +Икенче мәлдә, бер лагерьдан икенче лагерьга күчергәндә, уголовниклар, кәрт уенында оттырып, аны үтерергә җыеналар. Бу юлы аны конвой начальнигы коткарып кала. Эшнең кая барганын сизеп, ул, кагыйдәләрне бозып булса да, "изге җанны" үзе янына ала. Соңыннан Мин Шабай аңа рәхмәт йөзеннән үзенең соңгы галифе чалбарыннан баш киеме тегеп бүләк итә. +1949 елның 28 июнендә Мин Шабайны, яхшы эшләгәнен искә алып, срогыннан элек лагерьдан азат итәләр. Ләкин Казанга кайтырга рөхсәт бирмиләр. Шул ук "Колыма планетасында" кала. Эш урыны гына үзгәрә - хәзер инде ул Водопьянов исемендәге приискада башта склад мөдире, соңыннан завхоз булып эшли. Кулында паспорты яки башка документы булмау сәбәпле, беркая да чыгып йөри алмый. Хәтта туганнарына хат язарга да рөхсәт итмиләр. +Шулай итеп бер ел чамасы "иректә" яшәгәннән соң, 1950 елның 22 июлендә тагын бер суд була. Бу юлы бернинди гаеп-фәлән эзләп тормыйлар. Элекке гаепләре өчен мондыйларны "повторник" дип атыйлар, аны, үзен дә чакырып тормыйча, мәңгелек сөргенгә хөкем итәләр. Сөрген урыны итеп шул ук Магадан өлкәсенең Спорный поселогын билгелиләр. М.Шабай, шул ук елның 31 августында яңа урынга килеп, лагерьның хуҗалык эшләрен алып бара башлый. +Казанга ул тагын биш ел үткәч, Сталин үлеп, сәяси һавалар йомшара башлагач кына кайтып төшә. Ә тулы реабилитацияне өч ел үткәч, 1958 елның 13 мартында ала. +1959-1964 еллар арасында язучының "Бездә ел буе яз" исемле очерклар китабы, "Тормыш баскычлары", "Тормыш чакыра" исемле хикәя җыентыклары һәм "Уяну" исемле тарихи-социаль романы басыла (беренче кисәк). Ләкин сәламәтлеге бик начар булу сәбәпле, ул күпчелек иҗат планнарын тормышка ашыра алмый кала. +"ӨЗЕЛЕРГӘ ҖИТЕП СЫКРЫЙ КҮҢЕЛЕМ..." +(Шагыйрь тормышындагы "ак таплар") +"Татар әдәбияты тарихымның 5 нче томында (95 б.) шагыйрь гомеренең Ватан сугышы алды еллары турында нибары бер җөмлә белән әйтелә: "Бөек Ватан сугышы чорына Ф.Кәрим шәхес кулыпы белән бәйле репрессияләр, төрмәләр, лагерьлар аша цтеп ныгыган, чыныккан шагыйрь буларак килеп керде". +Башка басмаларда да Ф.Кәримнең 1938 елның башыннан 1941 елның ахырынача булган гомере бөтенләй< диярлек яктыртылмаган. +"Беренче таш" +Утызынчы еллар репрессияләренең үзенә күрә бер кануны була. Иң элек берәр газетада теге яки бу язучы турында үтергеч мәкалә басыла. Аннары әлеге мәкалә уңае белән "чаралар күрү" башлана: башта корбан буласы кешене партиядән яки комсомолдан куалар, аннан соң эшеннән чыгаралар. Ә тагын бераздан әлеге бәндә суга төшкәндәй эзсез югала. Әсәрләре басылмый, җырлары башкарылмый, исеме әдәбият тарихыннан сызып ташлана... +Фатих Кәрим белән дә нәкъ шулай була. Аңа беренче "ташны" "Яшь ленинчы" газетасы һәм "Пионер катәме" журналының баш мөхәррире, язучы Ләбиб Гыйльми "ата". "Кызыл Татарстан" газетасында (1937 елның 29 март саны) басылган мәкаләдә ул Ф.Кәримне "чит элемент", ягъни "халык дошманы", "Советка каршы коткы таратучы" дип атый. Мәкатә авторы яшь шагыйрьне үзенең социаль чыгышын яшерүдә (янәсе, мулла матае була торып, шуны яшергән дә алдау юлы белән комсомолга кергән), әсәрләрендә комсомолга, Совет иленә яла ягуда һәм, иң әшәкесе, рус шагыйре, "троцкийчы" Павел Васильев белән элемтәдә булуда гаепли. Ф.Кәрим, чыннан да, моннан берәр ел элек Мәскәүдә үзенең яраткан шагыйре Павел Васильев белән очраша. Атар бер кич утырып гәп коралар, шигърият турында сөйләшәләр. Ә бераздан П.Васильевны "троцкизм"да гаепләп кулга алалар. Димәк, ул чор карашлары буенча Ф.Кәрим дә "троцкийчы" булып чыга. +Әлеге мәкалә тарихы турында Ф.Кәрим үзенең хатыны Кадриягә болай сөйләгән. Берничә ел элек Л.Гыйльми - ул вакытта әле комсомолның Татарстан өлкә комитетының икенче сәркатибе - китап нәшриятына үзенең яңа гына тәмамланган "Чын мәхәббәт" исемле романын алып килә. Нәшриятта балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире булып эшләүче Ф.Кәрим, романны укып чыккач, авторга кире кайтара. "Әсәр әлегә чиле-пешле, аның өстендә шактый эшлисе бар", - дип әйтә. Республика күләмендә идеология эшләрен алып баручы, бу өлкәдә үзен зур белгеч дип санаучы Л.Гыйльминең моңа бик хәтере кала. Дөрес, ул романы өстендә эшләвен дәвам итә, аны шактый яхшырта, шомарта һәм 1936 елда аерым китап итеп бастырып та чыгара. Әмма җае чыгу белән үчен ала. +Калганнары инде югарыда телгә алынган тәртип буенча эшләнә. Ф.Кәримне комсомол сафыннан чыгаралар, бераздан нәшрияттан куалар. Тиздән кулга алачакларын сизенеп, 1937 елның җәендә Ф.Кәрим йөкле хатынын кечкенә баласы Ада белән Уфага, туганнары янына "ял итәргә" җибәрә. Үзе, бер тиен акчасыз калып, ачлы-туклы яшәп, иҗат эшләре белән шөгыльләнә. Берничә ай эчендә ул Марк Твенның "Том Сойер маҗаралары"н тәрҗемә итеп чыга. Ялкынланып, ихлас күңелдән тырышып эшли. Ипи алырга да акчасы булмаганлыктан, ул базардан иң арзанлы әчегән эремчек сатып ала һәм шуны ашап ята. Хатыны, Уфадан кайткач, бу "эт ашамас әче тваругны" ташларга җыена, шунда Ф.Кәрим, мыек астыннан гына елмаеп, әйтеп куя: "Алай димә, сөеклем. Ул булмаса, ирең ачтан үлгән булыр иде..." Шунда гына Кадрия ханым иренең нинди хәлдә калуын аңлый башлый: моңача Ф.Кәрим аңа үз хәлләре турында бер сүз дә ычкындырмаган. Хәтта Уфадан пароходның яхшы каютасында кайтыр өчен, әҗәткә алып торып, акча да җибәргән... +"Том Сойер маҗаралары"н Ф.Кәрим нәшриятка, үзе урынында калган язучы Гариф Гобәйгә илтеп бирә. Күп тә үтми, Ф.Кәримне кулга алалар. Төрмәдән язылган запискаларында ул хатыныннан нәшриятка барып, тәрҗемәнең язмышы турында белешүен үтенә. Гаиләсенә матди яктан бераз ярдәм булыр дип ышана. Кадрия ханым Гариф Гобәй янына баргач, тегесе: "Том Сойер маҗаралары"ның кулъязмасы бездә юк, ул югалган", - дип җавап бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң бу китап нәшриятта басылып чыга. Тик аның тәрҗемәчесе Г.Гобәй дип күрсәтелгән була. Кадрия ханымның күңеле моңа бик әрни, ул бу турыда үзенең көндәлекләрендә кат-кат яза. Ләкин нишләмәк кирәк?! Ф.Кәрим төрмәдә утыра, ә тәрҗемәнең кулъязмасы аларда калмаган! +2-5956 нчы эш +Фатих Кәримне кулга алганда (1938 ел, 3 гыйнвар) аңа әле утыз яшь тә тулмаган була. Егерме тугызынчы туган көнен ул берничә көннән, 9 гыйнварда, ялгыз камерада каршылый. Бу вакытта ул инде язучы, унлап китап авторы буларак (сигезе - шигырь, икесе - проза) татар укучылары арасында шактый танылган була. +Е1әрсәдә гаеплиләр соң Ф.Кәримне? Татарстанның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 2-5956 нчы эш моңа беркадәр ачыклык кертә. +Яшерен шымчыларның хәбәр итүләренә караганда, Ф.Кәрим, бервакыт якын дуслары белән сөйләшкәндә: "Бездә талант партбилетсыз үзенә юл яра алмый", - дип ычкындырган. Тәнкыйтьче Гомәр Галине кулга алгач, Хәсән Туфан фатирындагы мәҗлес вакытында ул күз яшьләрен агызып елаган, Г.Галинең тизрәк котылып, исән-сау әйләнеп кайтуы өчен тост күтәргән. Барлык гаебе менә шушы. Моңа өстәп тагын аны социаль чыгышын яшерүдә гаеплиләр. +Менә шушыларга таянып, НКВД хезмәткәрләре Ф.Кәримне "милләтче", "пантюркист", "буржуазияне яклаучы", "троцкийчылар белән элемтәдә булучы" дип атыйлар. 1937 елның 29 декабрендә язылган кулга алу турындагы ордерда аны ниндидер уйдырма "хәрби контрреволюцион троцкийчы оешмада" булуда гаеплиләр. Бу оешмада хәрбиләрдән Якуб ага Чанышев, язучылардан Кави Нәҗми, Газиз Иделле, Сафа Гыйльфан һ.б. торган, имеш. Оешма әгъзалары С.Кировны, М.Горькийны һ.б. үтерүдә катнашкан, имеш. Ул чор гадәтләре буенча, НКВД хезмәткәрләре кулга алынганнарның барысын да террор әзерләүдә гаепләп иң югары җәзага - үлемгә хөкем итәргә җыеналар. Конкретрак алганда, Ф.Кәримнең бу яшерен оешмадагы роле "оборона темасына язылган әдәбиятны тоткарлап, аны дөньяга чыгармаудан" гыйбарәт була. +Менә шуннан соң китә инде сорау алулар, кыйнаулар, тәүлекләр буе аягүрә бастырып тотулар, йокысыз төннәр һ.б. Әмма Ф.Кәрим алай җиңел генә сыгылып төшүчеләрдән булмый, нык тора, бернинди гаебен дә танымый, беркетмәләргә кул куймый. +1938 елның беренче яртысында эчке эшләр наркомы Ежов урынына Берия килгәч, һавалар беразга йомшарып ала. А.Солженицын бу күренешне "временный откат" - "вакытлыча йомшару" дип атый. Атарга өлгермәгән яки кыйналып-изелеп тә кул куймаган кайбер тоткыннарны иреккә чыгаралар, икенче берәүләрнең "эш"ләрен судка әзерлиләр. Әлбәттә, суд шул ук хакимият кулында кала һәм НКВД хезмәткәрләре күрсәтмәләрен төгәл рәвештә үтәп тора. Шулай да суд өчен ниндидер дәлилләр кирәк була, һәм бу дәлилләрне ашыгыч рәвештә оештыралар да... +Иң элек үз кул асларында булган, ихтыярлары сындырылган тоткыннарны файдаланалар. "Эш"тән күренгәнчә, Ф.Кәримне берничә мәртәбә К.Нәҗми белән күзгә-күз очраштыралар. Кыйналган, изелгән, тәмам кешелеген югалткан К.Нәҗми, язучы иптәшенең күзенә туры карамаска тырышып, тикшерүче кушканнарны кабатлап утыра. Янәсе, ул Ф.Кәримне "контрреволюцион яшерен оешмага" әле "Кызылармияче" газетасында бергә эшләгән чорда ук тарткан. Янәсе, шагыйрь аның кушуы буенча Советка каршы яшерен эш алып барган. Ф.Кәримнең "Бу эш нәрсәдән гыйбарәт иде соң?" дигән соравына каушап кала, нәрсә әйтергә дә белми, Ф.Кәрим "тоткарлаган" бер генә әсәрнең дә исемен атый алмый. Шуннан соң аны төрткәләп-суккалап алып китәләр. Яңадан инструкцияләр биреп, тагын очраштыралар. Ниһаять, тиешле беркетмәне төзиләр. +Шулай да К.Нәҗми НКВД зобаниларының ышанычын тулысынча аклый дип булмый. Билгеләнгән көнне аны судка сак астында шаһит буларак китерәләр, һәм ул алдан язылган, мәҗбүр ителгән язма мәгълүматларны укып чыга. Адвокат төпченә башлагач: "Әйе, мин Ф.Кәримне яшерен контрреволюцион оешмага тарттым, ләкин ул үзе бу турыда белмәде", - дип җавап бирә. +Соңыннан адвокат, аның бу ялгыш кына ычкынган сүзләренә таянып, Ф.Кәримне яклау җаен таба... +Башка тоткыннардан да шул рәвешле кирәкле шаһитнамәләр алалар. Әмма мондый шаһитнамәләрнең чын бәясен үзләре дә яхшы аңлаганга, болар белән генә суд алдына чыгарга җөрьәт итмиләр. Иректә, алар кулы астында булмаган "белгечләр" кирәк була, һәм андыйлары да табыла: атаклы совет язучылары Нур Баян, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс. Алар НКВД хезмәткәрләре кушуы буенча Ф.Кәрим иҗатына идеологик күзлектән экспертиза ясыйлар. Бу документ КГБ архивында әлегәчә саклана. Монда, нигездә, Ф.Кәримнең "Аникин" поэмасы тикшерелә. Шигъри юлларны аннан-моннан йолкып, үзләренчә аңлатып, "белгечләр" бу зур күләмле, тирән эчтәлекле, патриотик хисләр тәрбияли торган әсәрне идеологик яктан зарарлы дип табалар. +Шагыйрьнең бангка. әсәрләрендә дә алар "кулак идеологиясе", "Советка, революциягә каршы коткы тарату" күрәләр. Менә шушы документ суд барышында хәлиткеч роль уйный һәм Ф.Кәрим язмышын хәл итә дә инде... +Болардан тыш судка шаһит буларак Ибраһим Газины чакырталар. Башта аның белән Черек күл бинасында тиешле "әңгәмә" үткәрәләр, ризалыгын алалар. +Шул ук архив материаллары күрсәткәнчә, 1939 елның 15 февралендә НКВДга Хәсән ага Туфанны да чакырталар. Ул Ф.Кәримнең үзендә кунакта чакта Г.Галине жәлләп сүз әйтүен таный, ләкин шулай да аны үзенчә яклап маташа. "Ф.Кәрим халык дошманы түгел, аның бөтен иҗаты халык мәнфәгатьләрен яклауга багышланган", - дип әйтә. Соңыннан суд барышында да ул бу сүзләрен кабатлый, НКВД хезмәткәрләренең ачуын чыгара. +Нәтиҗәсе билгеле. Татарстанның Югары суды Ф.Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарганнан соң башкаларга кагылмыйлар, ә Туфанны озакламый кулга алалар һәм шул ук Черек күл төрмәсенә ябып куялар. +Татарстан Югары суды чыгарган хөкем карарыннан: +"Каримов Ф.В. обвиняется по ст. 58-2, 58-10, 58-11 Уголовного кодекса РСФСР в том, что он являлся членом контрреволюционной право-троцкистской националистической организации и проводил активную контрреволюционную деятельность на культурно-идеологическом фронте, возводя на страницах художественной литературы клевету на советскую действительность. На основании вышеизложенного Каримов Ф.В. приговаривается Судебной коллегией по уголовным делам Верховного суда ТАССР к десяти годам тюремного заключения с поражением в избирателъных правах сроком на пять лет. +14 марта 1939 года". +Тоткын язмыш ы +Кадрия ханым көндәлекләрендә суд булган көн турында тәфсилләп язылган. Март аеның кояшлы, җылы, матур көне... Кадрия ханым, ирен судка кайчан алып киләчәкләрен алдан белеп, Чернышевский (хәзерге Кремль) урамында коляска белән аны көтеп йөри. Коляскада кечкенә кызы Ләйлә мышный-мышный йоклап ята. Менә Югары суд бинасы янында "кара козгын" машинасы туктый. Машинадан төшкәндә берничә мизгелгә генә ябыккан, йончыган, саргаеп беткән Фатих Кәрим йөзе күренеп кала. Ул хатынын күреп киң итеп елмая, аңа кул изи. һәм шундук аны этеп-төртеп суд бинасына кертеп җибәрәләр. Документларга караганда, бу 1939 елның 13 мартында була. +Судтан соң да Ф.Кәрим бер елдан артык Казанда була әле. Башта 1 нче номерлы төрмәдә утыра. Аннан соң аны шул ук төрмә күршесендәге 1 нче номерлы колониягә күчерәләр. Монда обойлар җитештерү цехында тоткыннар төрле өй җиһазлары - диваннар, урындыклар, пружиналы матраслар һ.б. ясыйлар. +Суд карарыннан соң Ф.Кәримгә аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул Кадриядән күлмәк-ыштан, кашык-тәлинкә, бераз тәмәке сорый. Киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң Кадрия, ике яшьлек Ләйләне ияртеп, төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: "Әти! Кайт инде! Тизрәк кайт!" - дип кычкыра. Ф.Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып, бәргәләнә-бәргәләнә тыңлый... +Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек килеп чыгуга, Хәсән Туфан сыман, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Аның тоткынлык чорында язылган шигырьләре аеруча лирик җылылыгы, эчкерсезлеге, мөлаемлыгы белән аерылып торалар. Фикере һәрвакыт ачык, хисләре кайнар, тын алышы иркен. Ул һич көчәнмичә, һава сулаган сыман, иркен яза: +Тәрәзәмә кунган күгәрчен +Гөрли-гөрли канат кагына. +Кагына да уйнап очып китә +Син яшәгән өйләр ягына. +Ә мин калам тынчу таш төрмәдә, +Тимер рәшәткәгә баш иям. +Өзелергә җитеп сыкрый күңелем +Сагынудан сине, Кадриям! +Бу шигырьләрдә тоткын хәле бик ачык чагыла. Алай гына да түгел, шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә. +Диңгез төбендәге кораб сыман, +Караңгыга чумган төрмә. +Таш төрмәнең цемент идәнендә +Йоклап яткан ристан төш күрә. +Хурланудан калтырана ристан, +Язмыш, язмыш, аны нишләттең? +Башын япса, аягына җитми +Тик ямаудан торган бишмәте. +Хөкем карары белән килешмичә, Ф.Кәрим 1939 елның 25 мартында кассацион гариза яза, "эш"ен яңадан тикшерүне таләп итә. Хатыны Крылова фамилияле адвокат яллый. Ул кассацион гаризаны рәсми яктан дөрес, дәлилле итеп язарга булыша, Ф.Кәрим янына колониягә дә килеп йөри, аны коткару өчен шактый көч түгә. Гаризада Ф.Кәримнең ул вакыттагы адресы болай күрсәтелгән: Казан, Зур Вахитов урамы, 18, ИТК № 1, обой цехы. +Үлем баржасы +1940 елның 26 июнендә Ф.Кәрим хатынына болай дип яза: "Мине бу ген этапка алдылар. Мин икенче төрмәдә булырмын. Юлдан хат язып торырмын, борчылма. Иптәшләр бик яхшылар, без бик куп". +Берәр айдан аңардан икенче хат килеп төшә: "Без хәзер Ак диңгез буендагы Молотовск исемле яңа шәһәрдә (Архангельск өлкәсе) зур төзелеш эшендә эшлибез. Килгәч тә бераз уңайсыз булды, чөнки яңа климат узенекен итте - һич ашап булмады. Хәзер рәтләнеп киләм..." +Хат 1940 елның 15 июнендә язылган. Тоткыннарның хатларын энә күзеннән үткәреп тикшергәнгә күрә, Ф.Кәрим дөресен әйтә алмый, бик сак яза. Сөекле хатынын да борчыйсы килмәгәндер. Ә менә соңыннан, дусты X.Туфан белән Кремль асты төрмәсендә очрашкач, ул аңа бу "бераз уңайсыз хәл" турында тәфсилләбрәк сөйли. +Бервакыт этап белән төньякка барган тоткыннарны диңгез буена китереп бушаталар. Берничә көн көткәннән соң, аларны иләмсез зур агач баржаның трюмнарына дыңгычлап тутыралар. Утырган чакта ук Ф.Кәрим баржаның бик иске булуына игътибар итә. Буяулары уңып-кырылып төшкән, палуба такталары ярым черек, ярыклардан су саркыла. Тоткыннар тез тиңентен салкын суда басып торалар. +Баржаны буксир белән тарттырып, каядыр алып китәләр. Шактый барганнан соң, тоткыннар төтен исен сизә, дөрләп янган ут тавыигы ишетелә. Ярыклардан күреп алалар: конвой солдатлары, буксир корабына төялеп, ут капкан баржаны ташлап китәләр. Китә мәхшәр - ачыргаланып кычкыру, ләгънәт уку... Кайберәүләр, такта сыныкларын табып, баржаны эчтән җимерә башлый, палубаның пожар капмаган ягына чыга, суга сикереп, йөзеп чыгарга тырышалар. Әмма бозлы су бик салкын - әллә ни ерак китеп булмый. +Бераздан баржа су тулып бата башлый. Ф.Кәрим, такта кисәгенә тотынып, башкалар белән ярга таба йөзә. Күбесе батып үлә. Ярга берничә кеше генә исән чыга. Алар арасында Ф.Кәрим дә була. Сакчылар аларны берни булмаган сыман көтеп ала да, берәм-берәм җыеп, яңадан лагерьга китереп урнаштыра. +Ф.Кәрим сүзләренә караганда, бу махсус шулай эшләнә: тоткыннар шулкадәр күп була, аларны урнаштырырга урын, ашатырга азык-төлек җитми. Шул рәвешле диңгезгә батырып, артык авызлардан котылалар. +Соңыннан Ф.Кәрим бу вакыйга турында туганнарына да сөйләгән. Алар әйтүенчә, бөтен баржадан ике генә кеше исән калган. +Ул арада Казанда Ф.Кәрим язмышына кагылган бик җитди вакыйгалар була. "Хәрби оешма" эше буш куык булуы ачыклана. Я.Чанышев, К.Нәҗми, Г.Иделле һәм бангка. тоткыннарны тулысынча аклап төрмәдән чыгаралар. Ә бит Ф. Кәримне ала рның сүзләренә нигезләнеп, алар группасында булуда гаепләп хөкем итәләр. Бу турыда ишетү белән, Ф.Кәрим СССРның Генераль прокуроры исеменә бик дәлилле итеп тагын бер гариза яза. Аның гаризасына кушылып Кави Нәҗми дә Генераль прокурор исеменә бик җентекләп гариза яза. Төрмәдән чыгу белән, К.Нәҗми үзенең Югары суд барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тарта, барысы да физик басым астында, кыйналып яздырылган дип аңлата. Ф.Кәримне яклап бер генә язмый - кат-кат яза, үзе дә суд сукмакларын таптый. Бу эштә Якуп ага Чанышев та катнаша, ^адвокат Крылова да бик нык ярдәм итә. +Йөрүләре нәтиҗәсез калмый. 1940 елның 2 ноябрендә СССР Югары суды Ф.Кәримне гаепләү нигезсез дип таба. Дөрес, тоткынны иреккә чыгармый чыгаруын, ләкин аның "эш"ен яңадан тикшерергә дигән карар кабул итә. Тикшерү "эш"ен яңабаштан үткәрү өчен, Ф.Кәримне кайтару турында күрсәтмә бирелә. +Коми тайгасында +Фатих Кәримнең гаиләсенә язган хатларына караганда, тоткыннарны Ак диңгез аша Печора елгасы бухтасына илтергә тиеш булалар. Ләкин беренче баруда алар төялгән пароход боз тауларына килеп төртелә. Җәй уртасы булуга карамастан, пароход үтә алмый. Бозваткыч та бу очракта ярдәм итми. Тоткыннарны кире Молотовск шәһәренә кайтаралар. Бераздан, күрәсең, бозлар тарала төшә, һәм тоткыннарны Коми тайгасы уртасына илтеп ташлыйлар. +1940 елның 6 июлендә язган хатында Ф.Кәрим үзенең яңа урында, Ягрын лагеренда булуын хәбәр итә. Адресын ул болай күрсәтә: +Коми АССР, пос. Кожва +Усть-Усинского р-на, Печлагстрой, НКВД СССР +3-е отделение, колонна номер 40. +Хатына шагыйрь юл тәэсирләрен чагылдырган шигырен салган, шигырьнең бер генә данәдә булуын һәм аны аеруча нык сакларга кирәклеген искәрткән: +Бәйсезлектә ярсып дулый-дулый, +Сырты күбекләнгән дулкыннар +Озаттылар мине Ак диңгездән, +Алда үлчәү җитмәс упкыннар. +Алда кыргый бозлар океаны, +Җир шарының төньяк түбәсе, +Бу түбәгә каршы йөзеп килгән +Боз тауларын җимереп менәсе... +Яңа урында да Ф.Кәрим шигырь язуын дәвам итә. Әлеге шигырьләрдә ул яшәгән мохит ачык чагыла: +Ерып чыгалмаслык чиксез тайга. +Җәй дә монда ике ай гына. +Тын алмыйча тоташ улаган җил +Сала мине кара кайгыга. +Бөтен тормыш - көн-төн сыкрап эшләү. +Кәгазь дә юк монда, каләм дә... +Ф.Кәримне Казанга күчерү турындагы карар 1940 елның ноябрь башында ук кабул ителгән булса да, аны үтәргә бик ашкынып тормыйлар, төрле сәбәп табып, Коми лагерьларында тоталар. Шагыйрь бу турыда үзенең 1941 елның 6 мартында язылган хатында ачынып яза. Аның язуына караганда, аны әле 18 февральдә үк Казанга кайтарып җибәрергә тиеш булалар. Ләкин бюрократик сәбәпләр аркасында ("эш"е әзер булмау) аны тоткарлап калдыралар. Ул бик авыр хезмәттә - Воркута ягына тимер юл салу эшләрендә катнаша. Тоткыннар тачка белән сазлыкка ком, таш, балчык ташыйлар. Нормасы зур, үтәрлек түгел. Ә норма тутырмаган кешегә паек бирелми. Соңыннан, сәламәтлеге какшау сәбәпле аны бухгалтериягә күчереп, исәп-хисап эшен алып барырга кушалар. +Хат саен диярлек ул Кави ага Нәҗми, аның хатыны Сәрвәр апаларның хәлен сорашып тора, башка язучы иптәшләренә дә сәлам юллый. Үзеннән хатлар килеп торса да, лагерьга Кадрия язган бер хат та килеп җитми. Ә бәлки, килеп тә тапшырмаганнард ыр... +Кожва поселогыннан соңгы хаты 1941 елның 27 мартында язылган. Шуннан соң, күрәсең, аны этап белән Казанга алып китәләр. +"Муса Җәлил дә, Фатих Кәрим дә - сугышка кадәр үк формалашкан, дөньяга карашлары нык булган талантлы шагыйрьләр. Аларның озак вакыт әзерләнгән рухи көче ачылып китү өчен бары моментны гына көткән. Шәхес, шагыйрь үзен зур бәрелешләрдә таба", - дип язды Сибгат Хәким Ф.Кәрим китабының кереш сүзенә. +Хәсән Туфан белән очрашу +Шулай итеп, 1941 елның язында, тынчу төрмәләрдә, чиксез тайгаларда үлем белән күзгә-күз тарткалашып бер елга якын гомер узуга, Ф.Кәрим яңадан Казанга кайтарыла. Әлбәттә, сак астында - тимер рәшәткәле Столыпин вагонында. Әмма зур өметләр белән, якты киләчәккә, хакыйкатьнең җиңүенә ышанып... +Бу турыда шагыйрь "Сагынып кайтам сине" исемле шигырендә бик үтемле итеп яза: +Казан! Казан! Сагынып кайтам сине, +Килеп җиттем менә Иделгә. +Ә шулай да якынайган саен +Нәрсәдер ят тоела күңелгә. +Кайда гына барып күз салсам да, +Кул бирерлек кеше табылмас. +Элек бергә җитәкләшеп йөргән +Дуслар хәзер инде танымас. +Әлеге юллар X.Туфанның "Кайсыгызның кулы чиста? Бәйлисе бар йөрәкне" (беренче вариант) юллары белән аваздаш. Бу елларда Ф.Кәрим җан дусты Туфанны еш искә ала. Ул әле аның да кулга алынуын белми: +Иске капчык асып, конвой белән +Урамнарың аша узганда, +Очраса, күрмәгәнгә салышып, +Узып китәр хәтта Туфан да. +Шагыйрь Туфанга булган үпкәсен яшерми, бу турыда йөрәк әрнүе белән яза. Әмма шигырьне җентекләбрәк укыгач, шуны аңлыйсың: Туфанга мөрәҗәгать иткәндә, Ф.Кәрим баттгка. язучы-дусларын, экспертизага кул куйган, көндәшен батырып орден-медаль алырга хыялланган элекке дусларын истә тота: +Тупас вөҗдансызлар көннәрендә +Син тезләнеп мескен булдыңмы? +Дусларыңның авыр язмышына +Чирканмыйча кулың куйдыңмы? +Соң әллә син, медаль алмак булып, +Кафияләр сайлап йөримсең? +Менә шулай Казан белән исәнләшеп, күңеленнән дусты белән сөйләшеп барганда, Ф.Кәримне Казанның Кремль асты төрмәсенә (ул пересыльный, ягъни вакытлыча төрмә була) китереп, Хәсән Туфан утырган камерага биклиләр. Була бит язмышның да шундый шаярган чаклары! +Хәсән аганың сөйләве буенча, бу камерада берничә дистә тоткын утыра. Утыра дип, басып торырга да урын булмый анда. (Пугачев заманында бу камерада ике генә кеше утырган.) һава шулкадәр авыр, тынчу - тоткыннар, идәнгә ятып, чиратлашып ишек астыннан кергән һаваны сулап торырга мәҗбүр булалар. Прогулкага алып чыкмыйлар. Аттгау хөрти... Менә шушы тәмугка дыңгычлап диярлек тагын бер тоткынны китереп тыгалар. Хәсән абыйның караңгыга ияләшкән күзләре дустын шундук танып ала. Хәсән абый әйтүенә караганда, Ф.Кәримнең киеме иске булса да, таза, ямалган иде. Аркасында киндер биштәр, аягында автомобиль покрышкасыннан эретеп эшләнгән, тоткыннар телендә "трактор" дип аталган авыр, әмма теләсә нинди пычракта да аякны җылы, коры тоткан аяк киеме була. +Алар кочаклашып күрешәләр, Хәсән абый елап ук җибәрә. Бу көтелмәгән очрашу турында Ф.Кәрим бик тәэсирле итеп язып калдыра: +Ничек онытыйм Кремль буендагы +Пугачевлар яткан төрмәне! +Юк, онытмыйм тынчу камерада +Сулар һава тапмый йөргәнне. +Ишек ярыгыннан томанланып кергән +Бәдрәф исе катыш һаваны, +Балык кебек, авызларны ачып, +Алмаш-тилмәш икәү суладык... +Хәсән абый сөйләмәгән булса, мин бу юлларның мәгънәсен аңламаган булыр идем. Хәсән абый яшь ягыннан тугыз яшькә өлкәнрәк булса да, аңардан өч елга алданрак кулга алынган Ф.Кәрим "төрмә университетларын" күбрәк узган. Дустының авыру, тәмам хәлдән таю дәрәҗәсенә җиткәнлеген күреп, ул Туфанга ярдәм кулы суза, аны лазаретка урнаштыру юлларын таба, шулай итеп, котылгысыз үлемнән йолып кала. Шигырьләрендә Ф.Кәрим бу турыда да яза: +Яшь ягыннан абый син булсаң да, +Ристанлыкта абый мин идем. +Шуңар, ахры, моң-зар, нәфрәт уты +һәм әрсезлек миндә күп иде. +.. .Иске-москы салган капчык асып, +Төрмәләрдә байтак сөйрәлдек. +Катлы-катлы вә тәшдитле итеп +Сүгенергә яхшук өйрәндек. +X.Туфан сүзләренә караганда, Ф.Кәрим Кремль асты төрмәсендә ярты елга якын утыра. Аңа хәтта башкисәр бандитлар да зур ихтирам белән карый. Моны раслый торган шундый вакыйга турында сөйләде ул. +Югарыда әйтелгәнчә, Ф.Кәрим чиста-пакь йөрергә ярата. Тоткыннарның сакал-мыек баскан, йончыган йөзләренә карап, ул: "Нишләп берегез дә кырынмыйсыз әле?" - дип сорый. "һе, - дип җавап кайтаралар аңа. - Ничек кырынасың? Пәке юк бит! Пәке ише әйбер тоткан кешене тапсалар, пгундук карцерга утырталар ич!" Ләкин Ф.Кәрим югалып калмый: бервакыт конвой астында бәдрәфкә алып барган чакта, юыну бүлмәсенең тәрәз төбеннән калай кисәге сындырып алып кайта. Бу калайны цемент идәнгә ышкып үткенлиләр дә, бөтен камера - утызлап кеше - ялт итеп кырынып чыга. +Сакчылар моны күргәч аптырап калалар. "Кайсыгызның пәкесе бар?" - дип эзләтә башлыйлар. Бөтен камераны астын өскә китереп тентеп чыгалар, ләкин берни дә тапмыйлар. Ачулары чыгып: "Әгәр әйтмәсәгез, бөтен камераны да карцерга утыртабыз", - дип яныйлар. Янап кына калмыйлар, болай да әз бирелгән азык нормасын (400 грамм кылчыклы солы катыш арыш ипиен) кисеп, көненә 100 граммга калдыралар. +Шуннан Ф.Кәрим: +- Утыз кеше газап чиккәнче, мин берүзем генә газап чигим, ичмасам, - дип алга чыгып, "Мин гаепле" дип әйтә, таш ярыгына яшерелгән әлеге калай кисәген күрсәтә. Аны шундук юеш карцерга илтеп биклиләр. Көненә бер стакан су, бер телем күгәргән икмәк бирәләр. Башкаларга исә элекке нормаларын кайтаралар. +Ф.Кәримне алып киткәннән соң, камерадаш иптәшләре, үзара киңәшеп, шундый карарга киләләр: һәркем үзенең көндәлек нормасыннан берәр телем кисеп аңа калдыра. Бу ипи кисәкләрен киптереп, күз карасы кебек саклап, Ф.Кәрим өчен тоталар. Дүрт тәүлектән соң ябыккан, йөзе киткән шагыйрь камерага кайтарыла. Иптәшләре аны кочак җәеп каршы ала, әлеге ипи сыныклары белән туйганчы сыйлыйлар... +Яңа экспертиза +Фатих Кәрим Кремль асты төрмәсендә яткан вакытта аның шигырьләрен яңа экспертизага бирәләр. Бу юлы әлеге четерекле эшне язучыларга түгел, рәсми кешеләргә, партия өлкә комитетында эшләүче пропаганда бүлеге мөдире Ф.С.Семеновка һәм матбугат бүлеге мөдире И.Х.Сабитовка тапшыралар, һәм ттгушы "кәҗүнни" кешеләр (җитмәсә, берсе рус кешесе дә әле) "Аникин" поэмасында да, Ф.Кәримнең бапгка. әсәрләрендә дә "Советка, революциягә каршы бернинди идеологик диверсия дә юк" дигән нәтиҗәгә киләләр. Шулай итеп, Ф.Кәримнең ялганга, гайбәткә корылган "җинаять эше" җимерелеп төшә. +1941 елның 12 ноябрендә Татарстанның НКВД наркомы урынбасары Чембарисов: "Дело за недоказанностью прекратить, из-под стражи освободить", - дигән боерык бирә. Карар Мәскәүдә раслану белән, 1941 елның 3 декабрендә Ф.Кәримне, ниһаять, төрмәдән чыгаралар. +Татарстан НКВДсы карарыннан: +"Следственное дело в отношении Каримова Ф.В. прекратить за отсутствием. улик, как недоказанное (реабилитировать). +1 декабря 1941 года". +Бу көн Кадрия ханым күңеленә мәңгегә уелып калган. 1941 елның декабрендә зәмһәрир суык көннәр тора. Кәримнәрнең Миславский урамындагы фатирлары бик салкын була, чиләктәге су боз булып ката, йокларга ятканда да өске киемнәрен салмыйча ятарга туры килә. Кадрия ханым көн саен, эшеннән алданрак кайтып, мичне ягып җибәрә, шуннан соң кызларын алырга балалар бакчасына йөгерә. +3 декабрь көнендә дә ул шулай ашыгып-кабаланып кайтып керә. Фатир ишегендәге зур тимер йозак белән маташкан чакта аңа күрше бүлмәдә (элек анда кухня булган) яшәүче Даша исемле дворник хатын дәшә: +- Бер генә минутка безгә кереп чык әле. +- Кит әле, - дип кул гына селти Кадрия ханым. - Соңыннан, соңыннан... Бер минут вакытым юк. Мичне генә ягып җибәрәм дә балалар артыннан чабам... +- Шулай да кереп чык әле, - дип кабатлый тегесе. +Серле елмаюыннан нәрсәдер сизенә башлаган Кадрия ханым күршесенә керә. Караса, тәрәзә янындагы урындыкта, читкәрәк карап, таушалган бушлат кигән, сукбайга охшаган кеше утыра. Йөзен сакал-мыек баскан, үзе ябык, төсе сапсары. Тик күзләре генә аныкы - кара күмер бөртекләре сыман ялтырап торалар. +- Фатихым! Синме бу? Булмас, булмас... +- Кадриям! +Алар бер-беренә ташланалар. Елашалар, көлешәләр. Кадрия ханымның буыннары йомшап китә, аягында да басып тора алмый, сыгылып төшә. +Бераздан, аңнарына килгәч, балалар бакчасына кызларын алырга йөгерәләр. Шулай итеп, Фатих Кәримнең дүрт елга сузылган - төрмәләрдә, лагерьларда үткәрелгән "чыныгу чоры" тәмамлана. +Шул ук елның декабрь азагында Ф.Кәримне армиягә алалар, һәм ул фронтка китеп бара... +хыянәт +2008 елның 13 гыйнварында кг/ренекле драматург, "Таһир-Зөһрә", ЩЯшъ йөрәкләр" һ.б. бик кцп пьесалар авторы, шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Фәтхи Бурнаитың (Фәтхелислам Закир улы Бурнашевның) тууына 110 ел тулды. Фәтхи Бурнаш иҗаты шактый тулы һәм тирән өйрәнелгән. Аның турында дистәләрчә мәкаләләр, рецензияләр, хәтта аерым монографияләр язылган, диссертацияләр якланган. (Бу очракта беренче нәубәттә тәнкыйтьче, әдәбият һәм театр белгече Азат Әхмәдуллин хезмәтләрен кг/рсәтергә кирәк.) Әмма аның кайбер тормыш нечкәлекләре, бигрәк тә аның сраҗигале г/леме әлегәчә кг/ләгәдә калып килде. +Уфа төрмәсендә +1918 елның апрелендә РКП(б)ның Сембер губерна комитеты яшь драматург, шагыйрь һәм журналист Фәтхи БурНашны шәһәрдә чыга башлаган "Көн" газетасының мөхәррире итеп билгели. Дөресрәге, Сембердәге беренче татар газетасын егерме яшьлек Бурнаш үзе оештыра, үзе үк аның төп авторы һәм нашире дә була. "Көн" битләрендә ул Октябрь инкыйлабын яклаган большевистик рухтагы мәкаләләрен, Сембер байларын, инкыйлабның һәртөрле дошманнарын фаш иткән үткен эпиграммаларын, ялкынлы шигырьләрен, хикәяләрен бастыра. +Ак чехлар баш күтәреп, Сембер контрреволюцион көчләр кулында калгач, яшь мөхәррир Уфага качып китәргә мәҗбүр була. Ләкин аклар контрразведкасы монда да аның эзенә төшә һәм Ф.Бурнашны кулга ала. Өч ай буе (1918 елның август башыннан октябрь ахырына кадәр) язучы сасы төрмә камерасында үлем көтеп ята. Һәм өч ай буе аның миен бер фикер кимерә: хыянәтче кем? Кем аны дошманнарга саткан? Югыйсә аның Уфага качып килүен бары берничә кеше генә белә. Барысы даышанычлылар, дуслар, фикердәшләр... Аларга да ышанмасаң, бу дөньяда кемгә ышанырга, кемгә таянырга мөмкин? +Кызыллар Уфага якынлашкач, тоткыннарны, эшелонга төяп, Себергә озаталар. Юлда чакта Ф.Бурнаш ниндидер могҗиза белән үлем эшелоныннан кача. (Бу Октябрь инкыйлабының нәкъ берьеллык юбилей көнендә, 1918 елның 7 ноябрендә була.) Мең михнәтләр белән ул кабат Сембергә кайта, "Таң" газетасында (элеккеге "Көн") мөхәррир вазифасын дәвам иттерә. Аңа ул вакытта нибары 20 яшь була. +"Хыянәтче кем?" дигән соравы шул килеш җавапсыз КЙЛЙ. +Йөрәк ярасы +Ф.Бурнаш гомере буе кыйналып, этелеп-төртелеп яшәде. Инкыйлабка, марксизм идеяләренә ихлас күңелдән ышанса да, ул хакимият тирәсенә оялаган түрәләргә яраклаша белмәде. Коммунистлар фиркасенә ул Гражданнар сугышының иң кызган чорында - 1919 елның апрелендә керә. Беренче адымнарыннан ук совет хакимиятенең ышанычлы ярдәмчесе була. Партия-совет органнары эшендә катнаша. "Кызыл Армия" газетасының (ул вакытта бу иң популяр татар газетасы булып санала, аның тиражы 40 меңгә җитә) баш мөхәррире булып эшли. 1921 елдан 1924 елга чаклы җөмһүриятнең төп басмасы булган "Татарстан" (соңыннан "Кызыл Татарстан") газетасын җитәкли. Аннары Татар дәүләт академия театрының директоры була, театрны үстерүгә, аның репертуарын туплауга күп көч түгә. Үзе дә күп яза, ел саен диярлек яңа пьеса яки шигъри җыентык чыгара. Аның әсәрләре Академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара. +Шунысы да игътибарга лаек: башка татар шагыйрьләре төрле "изм"нар белән артык мавыккан чакта, Ф.Бурнаш реалистик сурәтләүгә тугры кала. Ул укучы күңеленә, аңына тәэсир итәргә тырыша, күпчелек очракта үз максатына ирешә дә. +Шул ук вакытта 20-30 нчы еллар тәнкыйте аны бертуктаусыз диярлек "милләтчелектә", "буржуаз идеологияне әдәбиятка сөйрәп кертүдә" һәм бангка. шуның ише гөнаһларда гаепли. Аның романтик рухта язылган, кешенең рухи көрлеген, эчке иреген зурлый торган "Таһир-Зөһрә" трагедиясен "реакцион әсәр" дип игълан итәләр. Чорның иң атаклы тәнкыйтьчесе булып саналган Ф.Сәйфи-Казанлы аны "сарайлар, ханнар, кенәзләр, мәчетләр шагыйре" дип атый (Яңалиф. 1929. № 15). +Бәла аяк астында ята, диләр. 1924 елда Ф.Бурнаш партия Үзәк Комитеты исеменә адресланган һәм Татарстанның милли мәсьәләләрен практик хәл итү кирәклеген күтәргән хат астына кул куя. Соңыннан бу документ "39 кеше белдерүе" (имза куючылар ганы буенча) дип йөртелә башлый, һәм имза куючылар барысы да диярлек "милләтчеләр", "оппортунистлар", "партиягә каршы группировка әгъзалары" дип эзәрлекләнә башлый. 1929-1930 елларда партия сафларын чистарту башлангач, кул куючыларны партиядән чыгаралар, кайберләрең кулга алалар, Соловкига җибәрәләр. 1930 елның 17 июнендә Ф.Бурнашны да, "уң тайпылышта", "буржуаз милләтчелектә" гаепләп, партиядән чыгаралар. Ул, төннәр буе йокламыйча, кулга алынуны көтеп ята. +Менә шулай язмышы кыл өстендә торган чакта ГПУ исеменә аның өстеннән шикаять килеп керә. Монда язучы "солтангалиевчеләр" белән тыгыз элемтәдә булуда, алар кулга алынгач, гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүдә гаепләнә (мәсәлән, Борындыков һәм Солтангалиев гаиләләренә). Ул чор өчен моннан да яман, моннан да куркыныч гаепләүне күз алдына да китереп булмас иде... +Шундый яман яланы кем яккан дисезме? Бурнашның тормыш иптәше, сөекле хатыны, бөек артист, татар сәхнәсенең йөзек кашы Фатыйма Ильская... Алар 1928 елда өйләнешәләр һәм бергә өч ел чамасы яшиләр. Әгәр әлеге шикаятьне үз күзләрем белән КГБ архивында күрмәсәм, ышанмас идем. Үз ихтыяры белән язганмы ул бу шикаятьне, әллә кемнеңдер кушуы, куркытуы буенчамы? Соңгысы дөреслеккә якынрак булырга тиеш, чөнки шикаять 1930 елның 1 сентябрендә язылган. Ә берничә көн элек, 27 августта, Ф.Ильскаяны Черек күлгә чакыралар, аның белән "әңгәмә" үткәрәләр (шул ук архив мәгълүматлары буенча). +Ничек кенә булмасын, олы артистканы бу вакыйга һич тә бизәми. Ф.Бурнашның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән белгеч А.Әхмәдуллин Ф.Ильская турында болай дип яза: +"Мондый катлаулы шартларда (сүз 1929-1930 еллар турында бара. - Р.М .) Ф.Бурнаш өйдә дә күңел тынычлыгы таба алмый. Аның тормыш иптәше Фатыйма Ильская белән мөнәсәбәтләре көннән-көн начарлана бара. Сәхнәдә бөек артистка булган, татар театры тарихында күренекле эз калдырган бу хатын тормышта дорфа һәм тәкәббер, үз-үзен генә яратучы һәм вакчыл була. Нәтиҗәдә алар аерылышалар". +Шулай да Ф.Бурнаш җебеп төшми, үз-үзен акларга, хакыйкатьне якларга көч таба. Ул ВКП(б)ның Үзәк контроль комиссиясе исеменә аппеляция яза, шактый җитди дәлилләр китереп, үзен партия сафларында торгызуны таләп итә. Гаризасын җентекләп тикшергәннән соң, Үзәк комиссия аны партиягә кире кайтара. Бу карар 1930 елның 12 ноябрендә кабул ителә. Ә шул ук елның 24 ноябрендә Ф.Бурнаш матбугат аша "39 кеше белдерүе" астына куелган имзасыннан һәм "солтангалиевчеләр" хәрәкәтеннән рәсми рәвештә баш тарта. (Күрәсең, аны партиядә һәм иректә калдыруның төп шарты шул булгандыр.) +Язучы өстендә куерган болытлар тавы шуннан соң бераз сирәгәя төшә. Ләкин төзәлмәс йөрәк ярасы кала... +1937 ел +Дәһшәтле 1937 ел килгәч, "39 кеше белдерүе" астына кул куйган барлык "оппортунист"лар эшен яңадан кузгатып, берсен-бер калдырмыйча чүпләп алалар. Үзләрен генә түгел, гаиләләрен, туганнарын, дус-ишләрен, таныш-белешләрен утыртып бетерәләр. Әмма Ф.Бурнаш бу чорда иректә кала. Дөрес, аны Язучылар берлегеннән "буржуаз милләтче" дип куып чыгаралар, әсәрләрен бастырмыйлар, пьесаларын сәхнәгә куймыйлар. Ләкин 1940 елга кадәр кулга алмыйлар. +Моның сәбәбе нәрсәдә? +Ф.Бурнашның соңгы көннәре турында язып чыккан А.Әхмәдуллин белән Ф.Баһаветдинов түбәндәгечә фараз кылалар. Билгеле булганча, Ф.Бурнаш совет чорында тәнкыйть өлкәсендә гаять актив эшли. Аның тәнкыйть уклары ул вакытның шактый дәрәҗәле кешеләренә - Г.Ибраһимов, К.Нәҗми, Ф.Сәйфи-Казанлы һ.б. каршы да юнәлә. 1937 елда исә Ф.Бурнаш тәнкыйть иткән олы әдипләрнең үзләрен, "халык дошманы" дип атап, кулга алалар. "Күрәсең, Ф.Бурнашның бу язучыларга карата кайчандыр тәнкыйть белән чыкканлыгы билгеле бер рәвештә аның репрессияләрнең иң кызган вакытында иректә калуын озайткан", - дип язалар авторлар. +Мин мондый фараз белән һич тә килешмәс идем. Ул чорда кем кемне тәнкыйтьләмәгән дә кем кемне фаш итмәгән? Әйтик, әллә шул ук Ф.Сәйфи-Казанлы башкаларны фаш итмәгәнме, режимга охшарга тырышмаганмы? Органнарда утыручы ярты надан, татарча укый-яза да белмәгән тикшерүчеләр өчен моның бер тиенлек хаҗәте дә булмаган. Барысын да җыеп утыртканнар, "дошман" иткәннәр, атып үтергәннәр. +Язучының бертуган энесе Вафаның кызы Йолдыз Бурнашева икенче төрле фараз кыла. Абыйсының башкалардан шактый соңарып кулга алынуын ул рус язучысы Максим Горький белән Ф.Бурнаш арасындагы җылы мөнәсәбәтләрдә, дуслыкта күрә. Моның белән дә килешеп булмый. Мәсәлән, әллә шул ук К.Нәҗми М.Горький белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләрдә булмаганмы? Ул бит Горький кушуы буенча 1934 елда совет язучыларының Беренче съездында татар әдәбияты турында махсус доклад белән дә чыга! +Миңа калса, сәбәбе бик гади. 1936 елдан 1939 елга чаклы Ф.Бурнаш Мәскәүдә яши һәм Татар опера студиясендә эшли. Мәскәү оешмалары өчен ул вак балык санала, шуңа күрә җәтмәгә эләкми кала. Казанга кайту белән, ул яңадан Черек күл күзәтүе астына юлыга... +Гаделсез хөкем +1940 елның 24 августында Ф.Бурнашка чират җитә. Бу көнне ул Иделнең аръягында, Югары Осландагы дачасында була. Җиң сызганып язып утырганда, хәрби киемдәге берничә кеше килеп керә. Ф.Бурнашны бер читкә бастырып, дачаның астын өскә китерәләр, тентү үткәрәләр, аннан язучыны үзләре белән алып китәләр. +Җинаять эшеннән күренгәнчә, кулга алынуның төп сәбәбе итеп шул ук Ф.Ильская язган шикаятьне файдаланалар. 15 сентябрь көнне элекке хатыны белән күзгә-күз очрашу үткәрәләр. Протоколдан күренгәнчә, Ф.Ильская Ф.Бурнашның "солтангалиевчеләр" белән якыннан таныш булуын, гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүен яңадан раслый. Тикшерүче исә моны "солтангалиевчеләр" хәрәкәтенә матди ярдәм иткән" дип теркәп куя. +Башка гаеп таба алмагач, барлык булган-булмаган гаепләрен Ф.Бурнашның үзеннән яздыралар. Язучы, берни яшермичә, кайсы әсәрендә Троцкий исемен уңай яктан телгә алуын, кайсында бангка. "халык дошманнарын" атаган булуын бәйнә-бәйнә язып бирә. Ләкин тикшерүчене бу гына канәгатьләндерми. Ул Ф.Бурнаштан үз-үзен фаш итүне, "Советка каршы көрәше" турында язуны таләп итә. Ф.Бурнаш исә моңардан баш тарта, тикшерүче сорауларына кирәкле җавап бирми. Ачуы чыккан тикшерүче тоткынны 1940 елның 2 октябрендә ун тәүлеккә салкын юеш карцерга утырта. Файдасы тимәгәч, яңадан утырта, аннан тагын, тагын... Дүрт-биш ай эчендә Ф.Бурнаш 103 тәүлекне карцерда үткәрә. Шулай да сыгылып төшми, ялганнарга кул куймый. +1937 елда кулга алынган башка бик күп тоткыннардан аермалы буларак, Ф.Бурнаш "эш"ен Республиканың Югары суды карарга тиеш була. Бурнаш камерасына хәтта аны якларга тиеш булган адвокатны да кертәләр. Бу очрашудан соң тоткынның күңеле күтәрелеп китә - ул совет судының гадел хөкеменә ышанып яши башлый. +Суд 1941 елның 24 гыйнварында була. Суд кушуы буенча Ф.Бурнашның әсәрләренә әдәби экспертиза ясала. Эксперт комиссиясенә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Н.Терентьев, И.Гази, Ә.Камал кертелә. Соңыннан Ф.Бурнаш үтенече буенча X.Хәйри һәм Т.Имаметдиновлар өстәлә. Комиссия язучының кайбер кимчелекләрен күрсәткән тәкъдирдә, "тулаем алганда, Ф.Бурнаш әсәрләрендә Советка каршы тенденция юк" дигән нәтиҗәгә килә. Судка шаһит рәвешендә чакырылган Т.Имаметдинов эксперт комиссиясе исеменнән шул ук нәтиҗәне кабатлый, Ф.Бурнаш әсәрләрендә бернинди контрреволюцион идея үткәрелми, ди. +Тагын бер шаһит Ф.Ильская элекке күрсәтмәләреннән баш тарта, Ф.Бурнаш белән бергә торган гомердә аңардан Советка, партиягә каршы бернинди сүз ишетмәдем, дип дөресен сөйли. Шулай итеп, Ф.Бурнашка тагылган гаепләү җимерелә дә төшә. Әмма суд мәсьәләне шулай уңай якка хәл итәргә торганда гына, бөтен эшне адвокат боза. Язучыны яклау урынына ул, прокурордан да уздырып, аның "солтангалиевчеләр" хәрәкәтенә катнашкан булуын раслый, тоткынның үзеннән ишеткән яңа фактлар китерә. Адвокатның мондый позициядә булуын күреп, суд, әлбәттә, Ф.Бурнашны акларга батырчылык итми, ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә, дип хөкем чыгара. +Соңгы хыянәт +Суд карары, нинди генә нахак һәм гаделсез булмасын, тоткынга ниндидер өмет тә калдыра. 42 яшьлек ир уртасы ун елдан соң да әдәбият эшенә яңадан кайтырга хыяллана. Ләкин... язмыш тагын аңа арты белән борыла. +1941 елның 21 мартында Ф.Бурнашны этап белән Сарытау өлкәсендә урнашкан Исемсез лагерьга (Безымянлагка) күчерәләр. Монда ул башкалар белән берлектә авыр физик хезмәттә эшли, кыенлык белән булса да лагерь шартларына җайлаша, яңа иптәшләр таба. Аеруча Яков Ильенков дигән бер рус тоткыны белән дуслаша. Я.Ильенков элек армиядә командир булып хезмәт иткән, партия члены булган, Ф.Бурнаш шикелле үк бер гаепсезгә сигез елга хөкем ителгән. Алар икәүләшеп бергә эшкә йөриләр, бергә ашыйлар, бер сәндерәдә уртак бушлатны ябынып йоклыйлар. Фикерләре дә уртак була. Ф.Бурнаш яңа дустыннан үзенең сәяси карашларын, иң тирәндәге уйларын да яшерми. +Тик беркөнне элеккеге дуслар арасында низаг чыга, кызганнан-кыза барып, алар бер-берсе белән сугыша башлыйлар. Шунда Я.Ильенков, икенче бер тоткын белән берләшеп, Бурнашны кара канга батырганчы кыйный. Бурнаш аның өстеннән отряд начальнигы исеменә шикаять яза. Ачуы чыккан Ильенков элекке дустын сәяси тотнаксызлыкта гаепли, Ф.Бурнашның эчкерсезлеге аркасында аңа сөйләгән барлык сәяси яктан хата булган сүзләрен лагерь җитәкчелегенә җиткерә. +Шуны гына көтеп торгандай, лагерь җитәкчелеге Ф.Бурнаш өстеннән "яңа җинаять" эше башлый һәм унике көннән аны иң югары җәзага - үлемгә хөкем итә. 1942 елның 1 августында үлем карары җиренә җиткерелә. +Монда барысы да ачык кебек тоелса да, мин, архивта сакланган бу "җинаять эше" белән танышканда, бер нәрсәгә игътибар иттем. Тикшерү материаллары буенча Ф.Бурнаш белән Я.Ильенков арасындагы низаг 1942 елның 12 гыйнварында булган. Гаделсез суд өчен нигез булган Я.Ильенков гаризасы исә дүрт ай элек, 1941 елның 24 сентябрендә, ягъни алар әле бик тату, дус яшәгән чакта ук язылган. Димәк, Бурнашның иң якын дусты баштан ук Ф.Бурнаштан ишеткәннәрне түкми-чәчми тиешле органнарга җиткереп торган. Дөрес, башта лагерь җитәкчеләре моңа тиешле бәя биреп җиткермәгәннәр. Кем нәрсә сөйләмәс дип уйлаганнар, күрәсең. Низаг чыгып, Я.Ильенков бу мәсьәләне яңадан кузгаткач кына чарасын күрергә керешкәннәр булса кирәк. +Димәк, монда да хыянәт... Кем әйтмешли, кеше башын бүре дә ашамый, арыслан да ашамый - хыянәт аттгый... +Ф.Бурнашның әдәби мирасы турында +кыска ча белешмә +Ф.Бурнаш 1916 елдан башлап 1940 елга чаклы 22 сәхнә әсәре, 30 поэма, 150 дән артык шигырь, 5 опера либреттосы, 500 гә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, берничә дистә хикәя һәм фельетоннар яза, башка язучыларның биш-алты томлык әсәрләрен тәрҗемә итә. Аның пьесалары әледән-әле төрле сәхнәләрдә куелып, китаплары басылып тора. Ф.Бурнашның татар әдәбиятында тоткан урыны зур, эшчәнлеге чын ихтирамга лаеклы. +КАРА ӘЛӘМ +Сөббух Рәфыйковны кулга алганда аңа нибары егерме дүрт яшь була. Яшь шагыйрь, прозаик, журналист, "Кызыл яшьләр" газетасында бүлек мөдире, соңыннан Татарстан китап нәшриятында редактор... Педагогия институтының читтән торып уку бүлегенең икенче курс студенты. Берничә хикәя, бер шигырь җыентыгы авторы. Әле өйләнергә дә өлгермәгән ялгыз егет. +Бервакыт мин аңардан: +- Кулга аласыларын алдан белә идегезме? Әллә бәла көтелмәгәндә башыгызга килеп төштеме? - дип сораган идем. +- Сизендем, - дип җавап кайтарды Сөббух ага. - Минем баш өстендәге болытлар 1937 елның башыннан ук куера башлаган иде. Комсомолдан гына да өч мәртәбә чыгардылар - март, июль, октябрь айларында. Әүвәле кулак малае, сәүдәгәр токымы дип бәйләнделәр. Урта хәлле крестьян баласы икәнемне исбат иткәч, яңадан торгыздылар. Аннан соң "троцкийчылар", "халык дошманнары" белән бәйләнештә булуда гаепләделәр. Анысын да кире кактым. Ахырдан инде Галимҗан Ибраһимовны юбилее белән котлап язган адреска кул куйган өчен персональ эшемне тикшерделәр. +Комсомолдан чыгару - бер хәл, эшемнән кудылар, хезмәт иткән газетада "мораль яктан череп таркалуда" гаепләп язып чыктылар. Ул вакытта шулай иде бит: синең турында газетада мәкалә чыкты исә, бер-ике көннән Черек күлдән килеп алып китәләр. Чөнки мәкаләне дә алар кушуы буенча бастыралар, барысы да план буенча эшләнә иде. +"...Кулак малае, комсомолдан куылган Сөббух Рәфыйков салган баштан Матбугат йортында: "Бетте баш, иртәгә булмаса, берсекөнгә мине кулга алырга тиешләр", - дип, елыйелый сөйләп утырды..." - дип күрсәтелгән билгесез шымчының 1937 елның октябрендә язылган шикаятендә (КГБ архивы, 2-5220 нче номерлы җинаять эше). +Җинаять эшеннән күренгәнчә, аны 1937 елның 17 октябрендә кулга алалар. Педагогия институтында оешкан "контрреволюцион, троцкийчы, террорчы оешмада" торуда, шуңа өстәп "Советка каршы агитация" алып баруда гаеплиләр. Шымчылар аның: "Элек, патша заманында, татар крестьяны яхшырак яшәгән", - дип сөйләнеп йөрүен хәбәр итеп торган. +Соңгысын С.Рәфыйков таный, әмма "бернинди оешмада да тормадым" дип нык тора. Шулай да Черек күл җәлладлары аны бераздан сындыралар, бар гаепләрен танып кул куярга мәҗбүр итәләр. +- Кыйнау, бозлы карцер, тәүлекләр буе стена янында бастырып тоту - бер хәл... Менә, әйтик, җәлладлар сине чишендереп идәнгә яткызып сала. Берсе итек үкчәсе белән синең җенси әгъзаларыңа китереп баса. Иә хәзер үк барысына да кул куясың, йә фәлән әйбереңне сытып ташлыйм, имеш. Шунда нишләр идегез? - дип ачынып искә ала иде С.Рәфыйков. +- Тикшеренүчеләрнең исем-фамилияләрен хәтерлисезме? - дип сорагач: +- Үлгәнче онытасым юк! - дип җавап бирде. - Ләкин әйтмим. Чөнки әйтмәскә дип кул куйдым. +Җинаять эшеннән күренгәнчә, С.Рәфыйковны кулга алырга дигән документларга Татарстанның НКВД наркомы В.И.Михайлов һәм аның урынбасары М.Шелудченко кул куйган. Сорау алу барышында да алар катнашкан. Тикшерү эшен исә Э.М.Маркович һәм В.С.Юрченко алып бара. 1938 ел азагында аларның барысын да "тикшерү вакытында законсыз алымнар кулланган өчен" җавапка тарталар. Михайлов белән Шелудченконы - атарга, Марковичны - 10 елга, Юрченконы 5 елга хөкем итәләр. Ләкин алар алып барган эшләрнең берсен дә яңадан карамыйлар, физик басым астында "үз гаебен танырга" мәҗбүр ителгән тоткыннарның берсен дә иреккә чыгармыйлар. +Суд 1938 елның 12 маенда була. С.Рәфыйков аңа зур өметләр баглый, шунда барысын да сөйләрмен, бер гаепсез икәнемне исбатлармын дип уйлый. Ләкин суд дигәннәре нибары биш минут чамасы дәвам итә. Шаһитларны да чакырып тормыйлар, яклаучы-фәлән дә булмый. Гаепләү актын укып чыгалар. "Гаебеңне таныйсыңмы?" - дип сорыйлар. "Юк" диюгә җилтерәтеп алып чыгып китәләр. С.Рәфыйков сүзләренә караганда, бу көнне меңләгән тоткынның эшен карыйлар, күбесен үлемгә хөкем итәләр. Һәм шул ук көнне подвалга алып төшеп атып үтерәләр. С.Рәфыйковны исә ун елга хөкем итәләр. +Бу документ та Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган. Аңа корвоенюрист Матулевич, бригада хәрби юристлары Ждан һәм Колпаков, сәркатип, өченче ранглы юрист Козлов кул куйган. +Казаннан С.Рәфыйковны атаклы СЛОН (Соловецкий лагерь особого назначения) лагерена, Соловкига алып китәләр. Бер елдан соң Норильскида урнашкан зур лагерьга күчерәләр. Ул монда җир казый, никель рудасы чыгара, металлургия комбинатын төзүдә катнаша. Ниндидер могҗиза белән исән кала (яшьлеге, тазалыгы ярдәм иткән, күрәсең). +1947 елның октябрендә, ун елын көненә-сәгатенә кадәр тутырып, ул лагерьдан чыга. Ләкин Норильскидан китәргә рөхсәт итмиләр - тагын биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителгән кеше буларак, ул шул ук комбинатта НКВД күзәтүе астында яшәргә тиеш була. Биш елның дүртесе үтеп, туган якларга кайту турында хыяллана башлагач, 1951 елның июнендә тагын бер суд була. Монысында яңа гаеп эзләп тормыйлар - иске "гаебе" өчен, элеккегә өстәп, мәңгелек сөргенгә хөкем итәләр. Сөрген урыны итеп шул ук Норильск комбинатын билгелиләр. Шулай итеп, ул тоткынлыкта һәм сөргендә гомеренең егерме елын үткәрә һәм Казанга, реабилитация алып, 1957 елның августында гына кайта. +Сөрген еллары турында Сөббух ага шундый бер вакыйга сөйләгән иде: +- Кырыгынчы еллар ахыры - илленче еллар башы булса кирәк. Сталин әле исән, һавалар йомшара башламаган чор. Мин Норильскида управдом булып эшли идем. Октябрь бәйрәме якынлашкач, кызыл флаглар эләргә куштылар. Ә кызыл материя юк - теләсәң кайдан тап! Ничектер кызыл буяу юнәттем дә, ак материяне кызылга манып, флаглар ясап элдем. Икенче көнне иртән-иртүк, әле ашарга да өлгермәгән идем, зобанилар килеп җиттеләр. "Син, контра, панимаешь, нишләп кара әләм элдең? Әллә анархистлар яклымы?" Бернәрсә дә аңламыйм. Урамга алып чыгып күрсәттеләр. Чыннан да, мин элгән әләмнәр кап-кара. Коелдым да төштем... Ярый әле НКВД начальнигы ипле кеше булып чыкты. Өйдә калган кызыл материя кисәкләрен күрсәттем. Шул ардан яңа әләмнәр ясап элеп карадык. Бер-ике сәгатьтән каралдылар да чыктылар. Җил юк, салкын томан, сарылы-яшелле төтеннәр бар да җиргә ята... Ул төтендә нинди генә газлар булмагандыр... Ниндидер химик реакция булган, күрәсең. Менә сиңа экология! Ул вакытта аны уйлаган кеше бар идеме соң... +Чираттагы бәйрәм алдыннан шуңа охшаш тагын бер вакыйга булып ала. Тоткыннар НКВД сакчылары өчен яңа торак йорты төзиләр. Шуны кабул итү комиссиясе белән карап йөргәндә, Сөббух ага су кранын ачып карамакчы була. Әллә катырак борганмы, әллә эшләнеше шундый гына булганмы - ул кагылу белән, торба каерыла да чыга. Китә су ташкыны. Шулкадәр каты басым астында ага - астан өскә кадәр бөтен катларны су баса. НКВД хезмәткәрләренең ачулары куба, С.Рәфыйковны "корткычлыкта" гаепләп атарга җыеналар... Экспертиза ярдәме белән генә хаклыгын исбат итеп, котылып кала. +Тормышының соңгы ундүрт елын ул Зәй якларында үткәрә, бер шигырь китабы, өч роман язып бастыра. Аеруча уңышлы "Беренче яз" романы кат-кат басылып чыга. Укучылар аны әлегә чаклы яратып, кулдан-кулга йөртеп укыйлар. +С.Рәфыйков 1971 елда, алтмыш яшен дә тутырмыйча, вафат була. +ҮКЕНЕЧЛЕ АЧЫ САГЫШ УЯТА +ТОРГАН ЯЗМЫШ +Галим Мөхәмитшин татар шигъриятенә Такташның иң нык шаулаган чорында - утызынчы еллар башында килеп керде. Поэзия күгендә гөлт итеп тагын бер якты йолдыз кабынды. Ул чор талантларга искиткеч бай булса да (Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Кави Нәҗми Һ.6.), егерме яшьлек Дөбъяз егете алар арасында югалып калмады, үз тавышын табып, үз юлын ярып иҗат итте. +Г.Мөхәмитшин аһәңе сафлыгы, эчкерсезлеге белән аерылып тора. Аның шигырьләренә Эдуард Багрицкийда булган илаһи бер романтик көч хас иде: +Төннәр зәңгәре өстендә +Каннар чәчрәтеп, +Ил өчен сугышты яшьлек, +Җан әлсерәтеп. +Без дошманга телдән түгел, +Туплардан дәштек... +Иҗат юлы бик кыска булуга карамастан, Г.Мөхәмитшин татар поэзиясенә биш шигъри җыентыгы һәм берничә поэмасы белән кереп калды. Аларда зур талантларга хас образлы фикерләү, сүз кодрәтен тоеп, тел җегәрен җигә белеп эш итү сизелә. +1937 елның көзге төнендә егерме алты яшьлек егетне - әле педагогия институтын да тәмамларга өлгермәгән студентны кулга алалар, "халык дошманы" дип игълан итәләр. Берничә айдан хатыны да кулга алына, ике нарасый баласы (берсенә өч, икенчесенә ике яшь тә тулмаган була) ятим кала. +Хатыны 1943 елны, лагерьда биш еллык срогын тутырып, Казанга кайта, ире турында сорашып, Черек күл юлын таптый башлый. Аңа: "Галим Мөхәмитшин, хат язу хокукыннан мәхрүм ителеп, ун елга хөкем ителде", - дип җавап бирәләр. Ун ел да үтә, тик иреннән бернинди хат-хәбәр булмый. Сталин үлеп, кырыс һавалар бераз йомшара башлагач, аңа "Г.М.Мөхәмитшин 1941 елның 7 октябрендә лагерьда үпкә авыруыннан вафат булды" дигән белешмә тоттыралар. Әлеге дата Г.Мөхәмитшинның моңа кадәр чыккан барлык биографияләрендә дә күрсәтелеп килде. +Каршымда 2-6643 нче номерлы соры папкага салынган "эш", "уң троцкист оешмада катнашучы", "контра", "халык дошманы" Г.Мөхәмитшин эше. Моннан күренгәнчә, аны кулга алырга 1937 елның 25 октябрендә рөхсәт бирелгән, шул ук көнне ордер да тутырылган. Ә икенче көнне, өендә тентү ясап, аны алып китәләр. +Кулга алынуның сәбәбе - яшь шагыйрь, башка каләмдәшләре белән берлектә, Галимҗан Ибраһимовка 50 яшь тулу уңае белән язылган котлау хатына үз имзасын куйган. Бар гаебе шул гына... +Тикшерүчеләр Михайлов, Шелудченко һәм Маркович аны берничә ай буе җәзалыйлар, кыйныйлар, бозлы карцерларда тоталар. Педагогия институтында контрреволюцион оешма төзүдә, ниндидер фашистик илнең шымчысы булуында (хәтта нинди ил икәнен дә әйтеп тормастан), террор оештыруда гаепле булуны тануын таләп итәләр. Башта яшь шагыйрь бер гаебен дә танымый, нык тора. Әмма күпмедер вакыт үткәч, йокысызлыктан, җәзалаулардан тәмам көче-мәдәте бетеп, ярым һушсыз хәлдә "гаебен" танып кул куя. +Бераз аңына килеп хәл җыйгач, 1938 елның 26 февралендә ул әлеге сүзләреннән баш тарта, мине кул куярга көчләп мәҗбүр иттеләр дип аңлата. Ләкин аның сүзләренә колак та салмыйлар. +1938 елның 9 маенда суд була. Югары судның хәрби коллегиясе бер утырышта йөзләгән кешенең язмышын хәл итә. Г.Мөхәмитшин эшенә бары берничә минут вакыт бирелә. Җәзалаулар-кыйнаулар турында авыз да ачтырмыйлар. Шулай да "Гаебеңне таныйсыңмы?" дигән сорауга ул: "Юк, танымыйм, барысы да яла ягу, чеп-чи ялган!" - дип җавап бирә. Тагын берничә минут киңәшкәннән соң, суд "халык дошманы" Г.Мөхәмитшинны "иң югары җәзага", ягъни үлемгә хөкем итә. Мәрхәмәт сорап апелляция-фәлән язарга гаепләнүченең хакы булмый. Суд карары шул ук көнне гамәлгә ашырыла. Дөрес, икенче бер документта "Г.Мөхәмитшин 1938 елның 10 маенда Черек күл подвалында атып үтерелде" дип әйтелә. Бәлки, монда документ тутырылган көн күрсәтелгәндер? +Гомәр ага Бәширов берничә ел элек Г.Мөхәмитшин белән бер чорда Черек күл төрмәсендә утырган, соңыннан котылып, иреккә чыга алган карт бер укытучыны очрата. Аның сүзләренә караганда, шагыйрь төрмәдә дә иҗатын дәвам итә, палачларыннан көлеп, ачы сатира рухында шигырьләр яза. Г.Мөхәмитшин шигырьләре, кулдан-кулга күчеп, камерадан камерага йөри. Кемдер бу турыда тикшерүчеләргә хәбәр итә. Менә ни өчен, янәсе, Г.Мөхәмитшинны атуга хөкем итәләр, ә аның белән бер үк эштә гаепләнгән Ибраһим Салахов, Сөббух Рәфыйковка унар ел бирү белән чикләнәләр, һәм алар исән калалар. Дөресме бу сүз, юкмы - әйтүе кыен. +Г.Мөхәмитшин "эш"ен алып барган тикшерүчеләрне исә тикшерү вакытында законсыз алымнар кулланган өчен шул ук 1938 елны үзләрен кулга алалар, кайсын аталар, кайсын НКВД органнарыннан куалар. +Суд шагыйрьнең барлык "шәхси милкен конфискацияләргә" дигән карар да чыгара. Әлеге "эш"кә Г.Мөхәмитшиннан алынган әйберләрнең исемлеге теркәлгән. Менә ул: +1. Тимер карават, зәңгәр төстә, иске - 1. +2. Пружиналы матрас - 1. +3. Балалар караваты - 2. +4. Язгы-көзге ирләр пальтосы, киелгән - 1. +5. Юкә өстәл - 1. +6. Клеенка, тишек - 1. +7. Мамык мендәр, иске - 3. +8. Стена сәгате - 1. +9. Тумбочкалы көзге (трюмо) - 1. +Бар байлыгы-мөлкәте шул була. Бу документ утызынчы еллардагы татар шагыйрьләренең ничек яшәгәнлеген бик ачык итеп күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. +Ләкин Г.Мөхәмитшинның "шәхси милке" моның белән генә чикләнми. Аның шигырь һәм поэмалары ("Язгы чәчәкләр", "Масаюсыз кыз", "Очучыга", "Безнең яшьлек", "Яңадан корылу", "Мәхәббәт хикәясе" һ.б.) шакшы кулларга эләкми, исән кала, безнең көннәргә хәтле килеп җитә. +Г.Мөхәмитшинның сайланма әсәрләре 1958 елда бер басылып чыккан иде, киләчәктә тагын да басылыр дип ышанабыз. +ИҢ АВЫР ЕЛЛАРДА +Мин Хәсән абый белән егерме биш ел буе аралашып яшәдем. Бу дәвер эчендә кичләрен озак-озак итеп сөйләшеп утырырга да (Аккош кулендәге дачаларыбыз куршедә генә иде), бергә командировкаларга чыгып йөрергә дә туры килде. +Бу язмаларда мин фәкать Хәсән Туфанның төрмәдә һәм сөргендә кургәннәрен генә сөйләргә булдым. Бу чор аның биографиясендә бөтенләй диярлек яктыртылмаган. Ул узе дә әлеге коточкыч авыр елларны искә төшерергә яратмый иде, Зарланырга, бигрәк тә кемнедер гаепләргә аның теле әйләнми иде. Аннан соң, Хәсән абый теләсә кемгә бу турыда сөйләргә дә ашыкмады. Мин узем дә аның йөрәк ярасын кузгатып сорашырга батырчылык итмәдем. Тик суз уңаенда, кәесре туры килеп, узе сөйләсә генә... +Кайбер вакыйгаларны ул кайта-кайта, төрле якларына тукталып, берничә кат сөйләде. Кайберләрен әйтеп тә бетермәгәндер. Өйгә кайткач, мин аның сөйләгәннәрен кәгазьгә теркәп бардым. Еллар уткәч, әлеге истәлекләрне, карап-эшкәртеп чыктым. Хәсән абый исеменнән суз алып барырга батырчылык итмим, хәтеремдә калганнарын гына язам. +Кулга алыну +Хәсән Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар. Моңа хәтле биш елга якын матбугат битләрендә аның турында кискен тәнкыйть мәкаләләре басылып килгән. +Сүз, нигездә, "Ант" поэмасы турында барган. С.М.Киров истәлегенә багышланган бу поэмада кайберәүләр "җитди идеологик хаталар", "политик сукырлык", хәтта "бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга яла ягу" кебек читкә тайпылулар күргәннәр. Ул чорда мондый гаепләүләрнең баш бәясенә торуын аңлавы читен түгел. +Хәсән абыйның үз сүзләренә караганда, ул Кировны кем, ничек һәм ни өчен үтергәнен бөтен нечкәлекләре белән белмәгән, әлбәттә. Бу мәсьәләнең әлегә кадәр ачыкланып җиткәне юк. Әмма шагыйрьләргә хас эчке сиземләү белән Киров һәм Сталинның ике төрле, хәтта кайбер сыйфатлары белән капма-каршы кеше, төрле метод кулланган юлбашчылар булуларын ул теге елларда ук сизенгән, Киров үлеменең кем файдасына булуын да эчке сизенү белән аңлаган, һәм бу эчке сизенү, теләсә-теләмәсә дә, аның поэмасында ниндидер чагылыш тапкан, күрәсең. +Миңа калса, эш анда гына да түгел. Поэманы бүгенге күзлектән карап укыганда, аңарда бернинди идеологик хата яки сәяси яктан гаепләрлек урыннар табылмый. Шулай да әсәрдә, ул чор догматлары карашы белән якын килгәндә, бәйләнерлек моментлар бар. Шагыйрь тарихи һәм диалектик материализм тәгълиматын шигырь белән бирергә ниятләгән. Ә бит поэзиянең максаты да, мөмкинлекләре дә башка. Шагыйрь, теләсә-теләмәсә дә, марксистик философия кануннарын үзенчә аңлый, гадиләштерә, догмага әйләнгән әзер калыплардан читкә тайпыла. Шигырьдә цитата китереп булмый ич! Булса да, ритм һәм рифма таләпләренә буйсынып, алар котылгысыз рәвештә башкачарак яңгырый башлый. Шуннан чыгып, авторны марксизм тәгълиматын бозуда гаепләү өчен нигез бөтенләй булмаган түгел. +1937 елда X.Туфанны Язучылар берлегеннән чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Бик күп якын дуслары, ул аралашып яшәгән язучылар кулга алына. Ул да көн саен, аннан да бигрәк төн саен алып китүләрен көтә. Әмма матбугатта бик яман мәкаләләр басылуга карамастан, аңа ул вакытта кагылмыйлар. Ахырдан, 1937 ел репрессияләре бераз сүрелә төшкәч, аңарда өмет чаткылары кабына башлый. Шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә күренгәли, исемен дә яманлап кына түгел, мактап та телгә ала башлыйлар... +Беркөнне Хәсән абый гадәттәгечә Бауман урамындагы Матбугат йортына кереп бара. Ишек төбендә аны таныш булмаган яшь, таза, гражданский киемдәге кеше көтеп торганын күреп ала. Бу кеше, Хәсән абыйны таныган төсле, бик итагатьле итеп исәнләшә, елмаеп сүз куша һәм, тавышын әкренәйтә төшеп, аңа үзе белән барырга тәкъдим итә. Хәсән абыйның аңламыйча, сәерсенеп карап торуын күргәч: "Наркомның сезне күрәсе килә, ул сезне үз янына чакыра", - дип +- Шулай берсүзсез киттегезме? - дип сорадым мин Хәсән абыйдан. +- Ә ни эшлисең? Бармый чараң юк... Башыңа төшсә, барасың шул... +Бер үк вакытта аның өендә дә тентү була. Бүлмәсенең астын өскә китерәләр, бөтен кәгазьләрен капчыкларга төяп алып китәләр. Шунда Хәсән абыйның гомер буена җыйган китапханәсе дә юкка чыга. +Бер уч тәмәке +Туфанны, Черек күлдәге бинаның өченче катына алып менеп, ялгыз камерага ябалар. Монда кергәндә ул шушы тар, караңгы һәм дымлы камерада бер ел ярым тирәсе утырачагын, әлбәттә, күз алдына да китерми. Беренче атналарда аны нарком янына да, сорау алуга да - гомумән беркая да чакырмыйлар. Кесәсендәге әйберләрен һәм каешын алып калалар да әйтерсең аның турында бөтенләй оныталар. +Хәсән абыйның үзе белән башланмаган бер пачка папиросы, бер кап шырпысы була. Ул көн буена папирос пыскытып, уйланып утыра. Икенче көнне кичкә аңына килә: моннан тиз генә ычкынып булмас, мөгаен, ә папирослар санаулы гына. Шуннан соң ул үзенә норма билгели: көненә өч папирос. Аннан - икене, ахырдан - берне. Соңгы папиросын ул ике-өч көнгә суза. Кабызып бераз тарта да сүндерә. Тагын бераз тарта да тагын сүндерә. +Шырпыларны да саклап тотарга туры килә аңа. Монысына ул шундый хәйлә таба: бәдрәфкә алып барган чакта юынгыч янындагы тутыккан калай кисәген сындырып ала да (аны сакчы күзәтүе астында бик сак эшләргә, юынган булып кыланып, өченче килүдә генә сындырырга мөмкин була), камерага кайткач, цемент стенага ышкып, аңардан пәке сыман нәрсә әмәлли. Шул пәке белән шырпыны башта икегә, соңыннан, остара төшкәч, дүрткә яра. Шулай итеп, бердәнбер ләззәтен мөмкин кадәр сузарга тырыша. +Ләкин бернәрсә дә мәңгелек түгел шул. Тартырга папиросы калмый. Кара кайгы, тагын да куерып, җилкәләренә авыр йөк булып төшә. Ни эшләргә белмичә, Хәсән абый кесәләрен актарырга керешә. Бөтенесен карап чыккач, бер-ике тәмәке бөртеге таба. Хәсән абый аларны уч төбенә салып, тегеләй дә, болай да әйләндереп, иснәп карый, нәрсә эшләргә белмичә үрсәләнә. +Шул чакта "кормушка" дип аталган агач капкач (аның аша арестантларга ашарга бирә торган булганнар) кинәт ачылып, анда яшь сакчы солдатның әле сакал-мыек та төртмәгән йөзе күренә. Як-ягына каранып, ул тәрәзәчеккә кулын тыга да шуның астындагы киштәгә мул итеп бер уч тәмәке сала. Хәсән абый аны-моны абайлап өлгергәнче, "кормушка" шапылдап ябыла. Мөгаен, сакчы ишектәге күзчек аша Туфанның газапларын күреп торгандыр һәм бераз ярдәм итәргә булгандыр. +- Моннан да зур бүләкне гомеремдә алганым булмады, - дип сөйли иде Хәсән абый. - Эш тәмәкенең минем өчен никадәр кыйммәт булуында гына түгел. Сакчыларга тоткыннар белән аралашу, сүз кату кискен рәвештә тыела. Әгәр белсәләр, солдатны ким дигәндә берничә тәүлеккә карцерга утыртачаклар иде. +Берничә көннән - 1940 елның 9 декабрендә - Хәсән абыйга кырык яшь тула. Шул бер уч тәмәкене "юбилей бүләге" дип кабул итәргә дә була, чөнки бүтән бүләк-фәлән юк. Хәсән абый башкасын өмет тә итми. +Бу тәмәке вакыйгасын ул миңа берничә тапкыр сөйләде һәм сөйләгән саен: +- Чын кешеләр кайда да бар алар... Тик аларны күрә белергә генә кирәк, - дип өстәп куя иде. +Тикшерүче белән "әңгәмәләр" +Ялгыз камерада үткәргән беренче көннәр никадәр авыр булмасын, чын авырлыклар алда булган икән әле. +Ниһаять, Туфанны ул түземсезлек белән көткән сорау алуга чакыралар. Тикшерүче - утыз яшьләр чамасындагы ыспай гәүдәле, салкын карашлы, елан кебек зәһәр адәм - гадәттәгечә, исем-фамилияләрен, туган-торган җирләрен сорашканнан соң, Хәсән абыйга аны нәрсәдә гаепләгәннәрен әйтә. Ул, контрреволюцион оешма төзеп, чит ил разведкалары белән элемтәгә кереп, совет властен таркатырга маташуда гаепләнә икән. Оешманың ничек төзелүе, эше һәм әгъзалары турында аңа баш ватасы да юк - барысы да язылган, кәгазьгә теркәлгән. Хәсән абыйга гаебен танып кул куярга да үзе белән бер оешмада торган җинаятьче иптәшләренең исемнәрен атарга гына калган икән. Әлбәттә, Хәсән абый мондый тәкъдимне җирәнү катыш нәфрәт белән кире кага. Тикшерүченең исә моңа бер дә исе китми. "Куярсың, - янәсе. - Бүген булмаса - иртәгә, иртәгә булмаса - берсекөнгә... Синең ише контрларны күп күрдек, - янәсе. - Барысы да баш тарткан була. Ләкин, вакыты җиткәч, һәммәсе кул куя". +Һәм менә шуннан соң башлана да инде... Көне буена сорау алуда ач тотканнан соң (тикшерүчегә исә кайнар аш, икенчегә котлет яки гуляш китерәләр; ул тоткынның ач күзләре каршында тәмләп-тәмләп ашый, тәмәкесен кабыза, төтенне арестантның битенә үк җибәрә; Хәсән абыйның исә эчендә ач бүреләр улый), аны, ниһаять, кичкырын гына камерасына илтеп ябалар. "Кормушка"да калдырылган ярты миски салкын баланда белән бер телем кара икмәк капкалап алганнан соң, Хәсән абый йокларга ята. Әмма йокыга китәргә өлгерми, ишек дөбер-шатыр ачыла, сакчылар аны урыныннан тартып төшерәләр дә типкәләп-төрткәләп яңадан допроска алып китәләр. +Бу юлы икенче тикшерүче сорау ала (алар шулай сменалап, алмаш-тилмәш эшлиләр). Монысы ул кадәр усал кыланмый, Туфанның иң изге идеалларын мыскыл итәргә тырышмый. Кул куй дип тә бәйләнеп тормый. Аңардан тик бер нәрсә генә сорала - арестантка йокларга ирек бирмәскә. Үзе арып, беразга чыгып торса, сакчылар тоткынга этеп-төртеп, штык очы белән кадап, ә артык миңгерәүләнеп ава башласа, колак төбенә берне кундырып булса да күз йомарга мөмкинлек бирмиләр. Камерага подъем алдыннан гына алып кайталар. Ә иртә таңнан яңадан шул ук хәл... +Ялгызлык-ачлык җәзасына инде күнегә башлаган Туфан бу яңа җәзаны бик авыр кичерә. Көннән-көн хәлсезләнә, мие түнә. Күпләр, мондый җәзага чыдый алмыйча, йә барлык "гаепләрен" таныйлар, шул исәптән башкаларны да батыралар. Иә акылдан шашалар... +Туфанның да ахыр чиккә җитеп, ихтыяры какшый башлаган чаклары була. "Кул куеп, бу җәзадан котылып торыргамы инде әллә? - дип уйлый ул. - Судта барыбер баш тартачакмын. Аңларлар, күрерләр - барысы да мондый ук хайван түгелдер әле..." +Ләкин ул моның белән күпме кешенең кулга алынуына сәбәпче булачак... Әнә тикшерүче исемлекне дә әзерләп куйган ич! Барысы да аның танышлары, дус язучылары. Тикшерүче ал арны Туфан өстеннән үзләре язып биргән дип әйтә әйтүен, ләкин Хәсән абый моңа ышанмый. Шулай булган тәкъдирдә дә ул кулларын яла белән пычратмас, кеше өстеннән гайбәт сөйләмәс. Шулай итеп, ул үлсәм дә кул куймаска дигән катгый карарга килә. Карар - бер хәл. Аны үтәү өчен көч тә кирәк бит! Шулай да әмәлен таба. +Төнге сорау алулар отбойдан алып подъемга кадәр бик төгәл алып барыла. Көндезгеләре исә күп вакытта шактый соңга калып башлана, кайбер көннәрдә бөтенләй булмый. Күрәсең, тикшерүченең башка эшләре дә булгандыр. Әмма подъемнан соң төрмәдә беркемгә дә йокларга ирек бирмиләр. Иртәнге сәгать алтыда урыныңны җыештыр, торып утыр. Алай-болай утырган көенчә черем итә башласаң, сакчы кереп изеп таиглый яисә тездән бозлы су тулы караңгы карцерга илтеп яба... +Туфан болай эшли: идәнгә беркетелгән утыргычка утырып, терсәгенә таяна да бер аягын өстәл астындагы себерке өстенә куя. һәм шул килеш берничә минут черем итеп ала. Сакчы күзчектән карый - Туфанның бер аягы өскә күтәрелгән. "Кеше алай йоклый алмас", - дип уйларга тиеш була ул. Әгәр инде чынлап йокыга китә башласа, күтәрелгән аягы себерке башыннан ычкынып төшә дә Хәсән абыйны уята. Көненә берничә мәртәбә шулай итеп күз йомып алса, Хәсән абый төн буена бирешми. +Корыч ихтыяр +Тикшерүчегә башта Туфанны сындыру әллә ни авыр булмас кебек тоелгандыр, күрәсең. "Черек интеллигент", җитмәсә, шагыйрь. Күрер күзгә дә йомшак буынлы, ябык-хәлсез кешегә охшаган. Ләкин атналар-айлар уза тора, әмма киребеткән тоткын һаман буйсынмый да буйсынмый... Көн-төн барган сорау алуларга тикшерүчеләр үзләре түзә алмый: әле берсе ял алып төнге сменага чыкмый кала, әле икенчесе авырып китә. Болай да ябык Хәсән абый шыр сөяккә кала, күзләре эчкә бата, аякларын көчкә сөйрәп йөри. Шулай да "гаебен" танымый. +Әйтергә кирәк, тикшерүчеләр кулында бердәнбер, ләкин ул чор өчен шактый җитди дәлил - бер төркем язучылар кул куйган экспертиза акты була. Анда турыдан-туры: "X.Туфан әсәрләрендә дошман идеологиясе үткәрелә", — дип язылган. +Кулында шундый документ була торып, тикшерүче, әлбәттә, Туфан эшен үз ихтыяры белән генә яба алмый һәм ябарга теләми дә. Вакыт узган саен ул тагын да үчләшә, яңадан-яңа җәзалар эзләп таба. Туфанның үзсүзлелеге аны чыгырыннан чыгара. Әйтүе генә җиңел, туктаусыз барган сорау алулар ярты елдан артыкка сузыла! Бу эшкә бирелгән вакыт күптән уза, начальниклары ачулана башлый, ә "эш"нең ахыры һаман күренми... +Бервакыт мин Хәсән абыйдан турыдан-туры: +- Кыйнаулар, физик җәзалаулар кулландылармы? - дип сораган идем. +- Тән газабы нәрсәу л, - дип, сүзне икенчегә борды Хәсән абый. - Иң авыры - җан газабы. Тикшерүченең бөтен максаты - кешелек сыйфатыңны юкка чыгару, ихтыярыңны сындыру. Бер сындырдымы, ул инде сине курчак урынына уйната ала, теләсә нәрсә яздыра да, кул да куйдыра. +Туфан өчен иң авыры - аның демократия идеяләренә таянган эчке иманыннан көлү, шуны юк итәргә тырышу. Имеш, монда эләккән кеше өчен конституция юк, бернинди хокукның булуы да мөмкин түгел. Ул тикшерүчегә генә буйсынырга, әйткән һәр сүзен раслап кына торырга тиеш. Шулай эшләсә генә исән калуы ихтимал. Ә инде киреләнеп маташа икән - үзенә үпкәләсен... +- Мин суд барышында барыбер дөресен сөйләячәкмен, сезне фаш итәчәкмен, - дип әйтеп карый Туфан. +Тикшерүче көлә генә: +- Сакаллы сабый син, сука. Суд та, чурт та - барысы да үз кулыбызда. +Ахырга таба сорау алулар тагын да кискенләшә. Туфанга хәзер утырырга да ирек бирмиләр: аңын югалтып, гөрселдәп авып төшкәнче аягүрә тоталар. Күрәсең, тикшерүчеләрнең үзләрен дә ашыктырган булганнардыр. +Кинәт, һич көтмәгәндә, сорау алулар туктала. Туфанга иркенләп йокларга да, вакытында ашарга да, ял итәргә дә мөмкинлек бирәләр. Башта Хәсән абый моны берәр хәйлә генә дип уйлый. Ләкин сакчыларның үз-үзләрен тотышыннан, пыш-пыш сөйләшүләреннән, төрмәдәге ыгы-зыгыдан нәрсәдер булганын сизенә. +Бервакыт, бәдрәфкә алып баргач, ул анда пычрак газета кисәген табып ала. Кран астында юа да, камерага кайткач, авырлык белән булса да укып чыга. Өзек-өзек җөмләләрдән Туфан Германия белән сугыш башланганын белә. +"Җан рәхәтем — шигъриятем..." +Сугыш башлану белән, Туфанның хәле бераз җиңеләя төшә. Аны сорау алуга бөтенләй йөртми башлыйлар. Ул хатлар, передачалар ала. Үзенә дә хат язарга ирек бирәләр. Хатыны азык-төлек җибәреп тора. Дөрес, яртысын сакчылар алып кала. Ләкин калган өлеше дә Туфанга бераз гына хәл җыярга, тернәкләнеп китәргә мөмкинлек бирә. Сөякләренә әзрәк ит куна, ул яңадан элекке хәленә кайта башлый. +Туфанның хатыны - ул чорның атаклы артисткасы Луиза (Гайникамал) Салиәскәрова - бу азык-төлекнең нинди бәягә төшүен үзе генә белә. Туфан шактый соң - утыз дүрт яшендә өйләнә. Яшь аермасы зур булуга карамастан, алар бик тату яшиләр. Туфанны кулга алганда аның дүрт яшьлек кызчыгы һәм дүрт айлык нәни улы кала. Ире "халык дошманы" дип игълан ителгәч, Луизаны театрдан чыгаралар, кечкенә балалары белән квартирасыннан куалар. Ул акчасыз гына түгел, ипи карточкасыз да кала. Ә ул чорда карточкадан тыш акчаң булса да, беркайдан бер грамм ипи табып булмый... +Бангка. чарасы калмагач, Луиза Академия театры дирекциясен судка бирә. Театрның бөтен коллективы аны яклап чыга. Берничә айга сузылган суд (өстәмә тикшерүләр, яңаданяңа экспертизалар, өстәмә шаһитларны чакыртулар һ.б. - ул чор өчен бик сирәк хәл!) "Луиза Салиәскәрованы эшенә кабат алырга, квартирасына кайтарырга" дигән карар чыгара. Ләкин, атна-ун көн үтми, Луизаны яңадан эштән куалар, балалары белән урамга чыгарып ташлыйлар. Ул, үҗәтләнеп, тагын судка бирә. Суд тагын шундый ук карар чыгара. Мондый хәл өч мәртәбә кабатлана! Ачлы-туклы, кешедән кешегә йөргәндә, Луизаның нәни улы каты авырый башлый. Кирәкле дару да, тиешле ризык та булмаганлыктан, 1942 ел башында үлә. +Луиза, әлбәттә, боларның берсе турында да иренә язмый. Киресенчә, аны мөмкин кадәр юатырга, күңелен күтәрергә тырыша. Шулай да икейөзлеләнә алмый. Хәсән абый: "Хатларында ул кызчыгыбыз турында бик тәфсилләп яза. Кыланышлары, матур-матур сүзләре - барысы-барысы турында да... Ә улыбыз хакында - ләм-мим. Мин сорап та карый идем. Башыма әллә улыбызны яратмый, үз итми микән дигән уйлар да килә иде", - дип искә ала иде. +Казанда ул вакытта мәктәп саен госпиталь була. Яралыларга бик күп кан кирәк. Кан тапшырган кешеләргә он, май, ит, бангка. шуның ише азык-төлек биргәннәр. Күпләп түгел, әлбәттә, берничә көнлек кенә, тапшырылган канын яңадан торгызырлык кына. Ә Луиза, үзе ашамыйча, шул ризыкларны иренә җибәреп торган. +Кулга алынганнан соң беренче мәртәбә Туфан шигырьләр яза башлый. Яза дип... Аның кәгазе дә, каләме дә булмый. Күңеленә беркетеп куя. Туган әдәбиятыннан аерылган булса да, ул чын мәгънәсендә шигърият белән яши. Тукай, Такташ, башка татар шагыйрьләренең әсәрләрен искә төшереп, яттан укый. Үз иҗатын яңадан барлап, теге яки бу юлларны төзәткәли, редакцияли (күңелдән генә, әлбәттә). Күзчектән караучы сакчылар аны, бәлки, җиңеләйгәндер бу дип уйлаганнардыр. Ул, кулларын селти-селти, камера буйлап йөри, иреннәрен кыймылдатып нидер мыгырдана, кайвакыт кычкырып көлеп җибәрә... +Шигърият аңа иманын, кешелек горурлыгын саклап калырга мөмкинлек бирә. "Җан рәхәтем - шигъриятем... Шул коткарды мине. Мин хәтта вакытны да поэзия ярдәмендә белә идем", - дип сөйли иде Хәсән абый. +Әйтик, аны төрмә ишегалдына унбиш минутлык прогулкага алып чыгалар. Ә сакчыларның җил-яңгырда, кышкы суыкларда басып торасылары килми, тизрәк кире алып керү ягын карыйлар. Туфан исә: "Юк, әле нибары алты (яки сигез, яки унбер) минут вакыт үтте, керергә иртә әле", - дип каршы төшә. Тегеләр сәгатьләренә карыйлар - дөрес әйтә. Үзенең сәгате-ние юк. Кайдан белә икән? дип сәерсенеп, гаҗәпләнеп карыйлар. +Ә сер бик гади. Утызынчы елларда радиода эшләгәндә, Туфан күп әсәрләрен радио аша укыган, кайсы ничә минут яңгыраганын яхшы белгән, һава суларга чыккач, "Юкмыш бабай әкияте"н яттан укып, күпме вакыт узуын да төп-төгәл белгән. +Хөкем +Хәсән абый, үзе әйтмешли, шулай тын гына, дәшмичә генә утырса, бәлки, аның эше уңай хәл ителгән булыр да иде. Сугыш башлану белән, үз "гаебен" танымаган, кул куярга өлгермәгән бик күпләрне иреккә чыгарып, йә сугышка, йә тылдагы завод-фабрикаларга җибәрәләр. Туфанның бөтен хыялы - сугышка барып, илен сакларга, ил алдындагы бурычын үтәп, булмаган гаебен кан белән юарга... Ул фронтка җибәрүләрен сорап берничә мәртәбә гариза яза. Хәтта исән калу ихтималы булмаган, үз-үзен корбан итәрлек берәр сугышчан задание бирүләрен үтенеп карый. Җавап-фәлән булмый... +Менә шуннан инде ул, югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп, хатлар яудыра башлый. Моңа хатынының хатлары да берникадәр сәбәпче була. "Гаепле булмасаң, нигә тик ятасың? Яз, үз хаклыгыңны расла, берсе аңламаса, икенчесе аңлар, берсенә барып җитмәсә, икенчесенә барып җитәр". Бу сүзләр Туфанның күңеленә таш булып утыра, һәм ул яза. Кызып китеп, төрмә тәртипләрен, тикшерүче кулланган законсыз ысулларны фаш итеп тә яза. Ә аның тикшерүчесе бу вакытта шактый зур постка күтәрелгән була, һәм Туфанның барлык хатлары аның кулына килеп керә. +Бервакыт ул Туфанны чакыртып ала да мыскыллап эт итеп сүгә. Ачуы килгәне әллә каян күренеп тора: "Син әле безнең өстән язасыңмы, контра? Менә без сиңа күрсәтербез күрмәгәнеңне. Белерсең кемнең кем икәнен..." +һәм үз сүзендә тора. 1942 елның 7 мартында суд була. +Хәсән абыйның әйтүе буенча, суд курчак уенын, дөресрәге, комедияне хәтерләтә. Туфанны шул ук бинадагы бер бүлмәгә алып керәләр. Өстәл артында "өчлек"нең башлыгы - әлеге тикшерүче утыра. Бер ягында аның ярдәмчесе " Туфанны төннәр буе җәзалаган зобани. Ә бер ягында - өлкән яшьләрдәге бик гади киенгән хатын. Тышкы кыяфәте буенча йә идән юучы, йә мич ягучы. Ул уңайсызлана, кулларын кая куярга белми, оятыннан җир тишегенә керергә әзер. Күзләрен мөлдерәтеп чын теләктәшлек белән Туфанга карый. Тикшерүче аңа ачулы караш ташласа, өстәлгә сеңә, башын күтәрергә дә базмый. +Тикшерүче алдан әзерләп куелган Туфанга күптән таныш гаепләү актын укый. Туфан "контрреволюцион оешма оештыруда", "фашистик Германия һәм империалистик Япония файдасына шпионаж алып баруда", тагын әллә нәрсәләрдә гаепләнә. Соңгы сүз бирсәләр, Туфан бер кешедән генә оешма була алмавын, гаепләү актының чеп-чи ялган булуын әйтергә тели. Ләкин аңа сүз бирмиләр... +Гаепләү акты укылганнан соң бердәнбер "шаһитны" алып керәләр. 19-20 яшьлек сакчы-солдат, Хәсән абый ягына карамаска тырышып, тотлыга-тотлыга, Туфанның Япония һәм Германия разведчиклары белән очрашып сөйләшүен үз күзләре белән "күргәнен" раслый. +Хәсән абый түзми: +- Тукта әле, энем, 1921 елда сиңа ничә яшь иде соң? - дип сорый. (Гаепләү актында ул Япония разведкасына 1921-1922 елларда, Ерак Көнчыгышта булган чагында сатылган дип әйтелә.) +Солдат, ни әйтергә дә белмичә, күзләрен йомгалап, начальникларына карап тора. +Шуның белән суд бетә. Туфанның сүзләрен беркетмәгә теркәүдән баш тарталар, ә үзен иң югары җәзага - үлемгә хөкем итәләр. +Үлем белән күзтә-күз +Үзен эчтән ничек кенә әзерләмәсен, бу карар Туфанның миенә тондырган тукмак кебек тәэсир итә. Колагында хөкемнең соңгы сүзләре яңгырый: "Приговор окончательный и обжалованию не подлежит... Привести в исполнение в течение семидесяти двух часов с момента вынесения". Димәк, аның бу якты дөньяда күп булса өч тәүлек гомере калган булып чыга. +Аның хәзер бердәнбер хокукы кала: миһербанлык сорап, Мәскәү оешмаларына гариза язу. Әмма бу хокук белән дә исәпләшергә теләүче күренми. Аны подвалдагы дөм караңгы камерага илтеп ябалар. Бераз хәл алып, аңына килгәч, Туфан камерасының тимер ишеген дөбердәтә башлый. Башта беркем дә моңа игътибар итми. Берничә сәгать үтеп, Туфан хәлдән таеп беткәч кенә, кемдер ачулы тавыш белән: "Нәрсә кирәк?" - дип сорый. Кәгазь-каләм турында ишеткәч, яман сүгенеп китеп бара. +Икенче тәүлек үтеп барганда гына Туфан камерасында ут кабызалар, бер бит кәгазь, кара һәм ручка бирәләр. Ярты сәгать тә үтми, гаризасын язылып бетмәгән көенчә тартып е1Ле1Ле1р. +Шулай, башын кая куярга белмичә, бәргәләнеп-суккаланып йөргәндә, аяк тавышлары ишетелә. Камера ишеге ачыла, Туфан янына урта яшьләрдәге бер ир кешене этеп кертәләр. Камерада берүзе түгеллеген абайлагач, яңа кеше: +- Что, тоже на Луну? - дип сорый. +Күптән инде тикшерүче-сакчылардан гайре тере кеше күрмәгән Туфанга бу рус кешесе беренче аваз салуыннан ук үз-якын булып китә. Аңа хәтта оят була. Әнә бит, бу кеше дә үлемгә хөкем ителгән. Ләкин шуңа карамастан шаярырга көч таба. Үлемгә дә, теге дөньяга да түгел - Айга җыенасыңмы, янәсе. +Яңа иптәше, кесәсеннән тәмәке чыгарып, пыскытып җибәрә. Туфанга да тәкъдим итә. Хәсән абый баш тарта - тәмәке булмаганга, ул күптән инде тартуын ташлаган була. "Ташласаң соң? - дип каршы килә әлеге кеше. - Гомер буена тарттым, дисең ич... Әйдә, рәхәтләнеп туйганчы бер тартып кал, ичмаса". Хәсән абый, кулын селтәп: "Да-вай, алайса" , - ди һәм шул минуттан башлап сиксәнгә җиткәнче диярлек тарта. +Алар бу кеше белән ике ай чамасы бергә утыралар. Күп нәрсә турында ачыктан-ачык, яшереп тормыйча сөйләшәләр. Сталинның властьны ничек үз кулына алуы, Ленин политикасын бозуы, партиянең иң кыйммәтле кадрларын - Ленин гвардиясен юк итүе турында да... Туфанның ялгыз камерада төннәр буена уйланып ятканы, хәтта үз-үзенә дә әйтергә базмаган фикерләре - барысы да бу кеше тарафыннан раслана. Үлем турында да алар күп сөйләшәләр. Әлбәттә, беркемнең дә үләсе килми. Ләкин һәркем иртәме-соңмы үләргә тиеш. Шулай булгач, тормышка тешең-тырнагың белән ябышып ятуның ни хаҗәте бар? Үләргә икән - горур кыяфәт белән, башыңны имичә, кешечә үләргә кирәк! +Беркөнне сакчы адымнары ишетелә. Туфан фамилиясен атыйлар. Камерадашы белән кочаклашып-үбешеп саубуллашканнан соң, Туфан үлемгә чыгып китә. Ләкин аның язмышы көтелмәгән борылыш ясый. Туфанны тикшерүче бүлмәсенә алып керәләр дә үлем карарының ун елга каты режимлы колониядә утыру белән алышынуын игълан итәләр. +Үлем белән татын бер очрашу +Хөкем карары чыгарылып, подследственныйдан тулы хокуклы арестантка әверелгәч, аны, Черек күл төрмәсендә артык тотмыйча, Кремль астындагы пересыльный төрмәгә күчерәләр. (Хәзер монда онкология диспансеры урнашкан.) Бу борынгы төрмәгә килгәч, теләсә нинди сынауларга әзер булган Хәсән ага да таң кала. Тар караңгы коридор буйлап аны камера янына алып киләләр. Ишекне ачсалар, камера халык белән шыгрым тулган. Ишек ачылган саен, кешеләр тышкы якка егыла язалар. Борынга сасы ис катыш тынчу һава бәрелә, төрле яктан ыңгырашу, яман сүгенү тавышлары ишетелә. Аяк басарга берәр урын бар микән дип торганда, Туфанны дыңгычлап тутырылган камерага этеп кертәләр дә шапылдатып ишекне бикләп куялар. +Туфан бер-берсенә кысылышып, аягүрә килеш асылынып диярлек торган хәлсез гәүдәләр арасында кала. Аны, терсәкләр белән төрткәләп, арткы почмакка, тапгып тулган параша - нәҗес мичкәсе янына ук китереп териләр. Монда сасы искә һич түзәрлек түгел. Парашаны тәүлеккә бер мәртәбә генә чыгаралар икән, сасы сыекча, мичкәдән ташып, идәнгә агып тора. +Пугачев заманында мондый камераларда икешәр кеше утырган. Туфанны бирегә китергәндә исә, камерада сиксәнләп тоткын була. Рәшәткәле тәрәзә такта белән кадакланган. Чак кына һава керерлек бердәнбер урын - ишек астындагы ярык. Шул ярык янына ятып, чиратлашып һава сулыйлар икән... +Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә. Аларны аякларыннан сөйрәп алып китәләр дә тагын берничәне төртеп кертәләр. Прогулкага чыгарып тормыйлар. Ашату да бик хөрти: Черек күлнекенә караганда күпкә начар. Камерадашларының барысы да "политический"лар булып чыга. Колониягә җибәрүне көтеп яталар икән. Дөресрәге, әкренләп, берәм-берәм үлеп баралар. +Хәсән абыйның да чатнап башы авырта башлый. Судан чыгарылган балык сыман, авызын ачып, еш-еш сулый. Яңаклары яна, температурасы күтәрелә. Кайчандыр, моннан бер ун ел элек, ул туберкулез белән авырган булган. Шул кузгалган булса кирәк. Ул үзенең мондый шартларда озак яши алмаячагын яхшы аңлый. +Туфан шушы җәһәннәм камерасында тоткынлык елларындагы иң зур шатлыгын да татый. Беркөнне камерага крестьянча гади, әмма таза-пөхтә киенгән бер тоткынны китереп тыгалар. Аркасында киндер биштәр. Аякларында автомобиль покрышкасыннан эретеп эшләнгән "тракторлар" - иләмсез авыр, ләкин су үткәрми торган, язгы-көзге пычрак өчен бик уңайлы аяк киеме. Хәсән абыйның караңгыга ияләнгән күзләре бу кешенең түгәрәк, каратут йөзендә ниндидер таныш чалымнар абайлый: "Фатих энем, әллә синме?" - дип сорый. +Әйе, бу чыннан да Фатих Кәрим булып чыга. Алар кочаклашып исәнләшәләр, елашалар, баштан кичкәннәрне сорашалар. Ф.Кәрим 1938 ел башында ук кулга алынып, дүрт елын төрле колонияләрдә үткәргән. Биштәр төбендә сакланган бер-ике сохари белән ул Туфанны сыйлый, аның йончыган, хәлсез кыяфәтен күреп бик пошына. +Алар берничә көн бергә булалар. Бер-берсенә шигырьләрен укыйлар. Ф.Кәрим ел ярым вакыт эчендә Хәсән абыйның беренче тыңлаучысы була. Ул да үзенең төрмә-колония шартларында язылган, Хәсән абый сүзләренә караганда, искиткеч көчле, йөрәк өзгеч шигырьләрен укый. Бу шигырьләрнең әлегә беркайда да басылганы юк. Алар, гомумән, сакландылар микән? +Хәсән абыйның хәле минут-сәгать саен авырая. Күзе тоныклана, аякларында басып тора алмый башлый... +Соңгы чиккә җиткәндә генә көтелмәгән хәл була: аны табиб янына чакырталар. Туфан моңа чын-чынлап аптырый, чөнки үлеп яткан кешеләрне дә табибка алып бармыйлар. Шулай да, Фатих Кәрим белән киңәшеп алгач, аякларын көчхәл белән сөйрәп, ул китә. +Аны яшь кенә, мөлаем гына бер татар егете кабул итә. Хәсән абыйны иҗаты буенча яхшы белә икән. Бик итагатьле итеп сөйләшә, температурасын үлчи һәм, тавышын әкренәйтә төшеп, мондый тәкъдим ясый: +- Хәсән абый, сез бу камерада үләчәксез... Мин сезне башка, яхшырак камерага күчерә алам. +Хәсән абый икеләнеп кала: берәр хәйлә түгел микән? Әллә Фатих Кәрим белән бер-беренә шигырь сөйләгәннәрен хәбәр иткәннәрме? +- Мөмкин булса, мин иртәгәгә кадәр уйлап карар идем, - +Табиб риза була. Ләкин Хәсән абыйны шул көенчә кайтарып җибәрми - эчке бүлмәгә алып кереп, бер телем кара ипи белән шикәрле чәй эчерә (үз паегы булса кирәк), дарулар каптыра. +Камерага кайткач, Туфан дустына барысын да сөйли. Фатих Кәрим аңа бу тәкъдимне берсүзсез кабул итәргә куша. "Хәзерге вакытта сиңа бу камерадан котылып, исән калырга кирәк", - ди. Үзе ул күптән инде фронтка язылган була. Шунда җибәрүләрен көтеп ята. Туфан да бик язылыр иде, статьясы башка. Мондый статья белән фронтка якын да җибәрмиләр. +Икенче көнне Хәсән Туфан фельдшерга ризалыгын бирә. Аны төрмә лазаретының изоляторына күчерәләр. Бу шундый ук камера була. Ләкин анда сиксән түгел, бары дүрт кеше генә утыра, һәрберсенә аерым сәке, салам тутырылган матрас. Аттгау да бераз яхшырак, прогулкага да алып чыгалар. Өстәвенә әлеге фельдшер, Хәсән абыйны көн саен янына чакыртып, ярдәм итеп тора. Кирәкле даруларны эчерә, бераз тамагын ялгап алырга да мөмкинлек бирә, Хәсән абый әкренләп яңадан аягына баса. +Бандитлар белән бер камерада +Хәсән абыйның камерадашлары кеше үтереп, кеше талап көн күрүче рецидивист-бандитлар булып чыга. Алар бөтен төрмәне кулларында тотып, тоткыннарны дер калтыратып, буйсындырып торганнар. Бу камераны коры һәм җылы булганга сайлап алганнар. Хокукларын яхттгы белеп, сакчылар берәр шартын үтәми башласалар, бугаздан тотып диярлек таләп иткәннәр. +Туфанны башта өнәмичә генә кабул итәләр. Куркытып, пычак белән янап карыйлар, шестерка (ягъни үзләренә буйсынучы кол) итәргә телиләр. Әмма Хәсән абый бандитлар алдында җебеп төшми. Шул ук вакытта, масаеп, аларга кимсетеп карамый, һәрхәлдә, тикшерүчегә караганда бандитлар белән уртак тел табуы аңа җиңелрәк була. +Ул үзе турында барын да ачыктан-ачык сөйләп бирә. Шагыйрь икәнлеген белгәч, тегеләр кызыксыналар, шигырь укуын сорыйлар. Берсе татар булып чыга. Хәсән абый аңа "Юкмыш бабай әкияте"н укый. Тегесе балалар беркатлылыгы белән эче катып көлә. Башкалары: "Нәрсә диде? Нәрсә диде?" - дип кызыксынып сорау биреп торалар. Шуннан китә инде танышлык. Хәсән абый аларга русча шигырьләр укый, кичләр буе укыган китапларының эчтәлеген сөйли. Беркайчан да кулларына китап алмаган бандитлар авызларын ачып тыңлыйлар. "Граф Монте-Кристо"ны сөйләгәндә таңга хәтле йокламыйлар. Хәсән абый аларга Л.Толстой, Ф. Достоевский, Г.Ибраһимов әсәрләренең эчтәлеген дә сөйли: әкият тыңлаган кебек, эһ тә итми тыңлап торалар. +Шулай итеп ул, үзе дә сизмәстән, төрмәнең абруйлы кешесенә әверелә. Уголовниклар аңа тимиләр генә түгел, кулдан килгәнчә ярдәм дә итәләр. Кайсы аяк киеме табып бирә, кайсы - күлмәк-ыштан йә берәр кисәк сахарин (чәй тәмләткеч), кайсы китап, кәгазь, газета яки бангка. кирәкле әйбер юнәтә. +Әлеге фельдшер да Туфанга ярдәм итеп тора. Бервакыт ул Туфанга семьясын табып, хәлен белеп чыгарга уйлавын әйтә. Туфан, бераз икеләнеп торгач, адресын бирә. Фельдшер Луизаны табып сөйләшә. Хәсән абый аңардан улының үлеме турында ишетә. Төрмәдә язылган шигырьләрен фельдшер аркылы иреккә чыгарасы бик килә. Ләкин батырчылык итми. Фельдшер кылган яхшылык махсус задание белән аның шигырьләрен кулга төшерер өчен эшләнгән тозак түгел микән дип шикләнә. +Тоткын бәхете озын булмый. Бу юлы да Туфан бераз көч җыеп, аякка басуга, аны Красин урамындагы төрмәгә күчерәләр. Бу төрмә турында Хәсән абый күп сөйләмәде. Ул монда озак утырмый, лагерьга җибәрер алдыннан берике атна чамасы гына була. "Тәртипләре каты, - ди торган иде. - Тик монда да мин кешелекле кешеләрне очраттым". +Башы авыртып, түзәр хәле калмагач, Хәсән абый табибка языла. Аны бик тә матур, искиткеч мөлаем доктор ханым кабул итә. Туфан аның матурлыгы, кешелеклелеге турында шундый тәэсирләнеп сөйләде ки, мин хәтта әллә бераз гашыйк та булды микән дип уйлап куйдым. Хәсән абыйны җентекләп карап чыккач, доктор баш авыртуның сәбәбе, күзе начар күрә башлап, күзлексез йөргәннән дигән диагноз куя, күзен тикшертергә җибәрә. +Красин төрмәсендә андый кеше булмаганлыктан, Хәсән абыйны Пләтән төрмәсенә алып китәләр. Татарстан урамы буйлап йөк машинасында барганда, хәзерге Академия театры бинасы тирәсенә җиткәч, Хәсән абый каршыга килүче ачык өсле җиңел машина күрә. Арткы утыргычка Туфанның җан газапчысы, тикшерүче һәм... атаклы артистка Фатыйма Ильская утырган. Ильская бизәнгән-ясанган, матур киенгән, йөзләре көләч. Нәрсә турындадыр көлә-көлә сөйләшеп баралар. +Бу очрашу Хәсән абыйга бик көчле тәэсир итә. Фатыйма Ильская Луиза белән бер театрда эшли... Хатыны белән җан дуслар... Бер хатында Луиза Ильскаяга аеруча рәхмәтле булуын әйткән була. Хәсән абый фикеренчә, Ильская, тикшерүченең фамилиясен белеп, аның белән махсус танышкан, шулай итеп, Хәсән абыйны башка камерага күчертеп, үлемнән коткарган булып чыга... +Пләтәндә Хәсән абыйга рецепт язып бирәләр. Теге доктор ханым ярдәмендә ул күзлек ясатып кия, һәм аның баш авыртуы чыннан да бетә. +Лагерьда +Хәсән абый лагерьда бераз җиңелрәк булмасмы дип өметләнә. Әмма ялгыша. +Туфанны иң авыр эшкә - урман кисәргә билгелиләр. Нормасы таза-сау, физик хезмәткә күнеккән һәм әйбәт ашый торган кешегә исәпләнгән була. Көчкә аякларын сөйрәп йөргән Хәсән абый, ничек кенә тырышып караса да, әлбәттә, нормасын үти алмый. Ә норманы үтәмәдеңме - хәлләр хөрти. Болай да җан асрарлык кына бирелгән паекның яртысы киселә. Закон - тайга законы, тәртипләр кырыс. Бер Хәсән абый белән генә түгел, күпләр белән шулай була. Тоткыннар тәмам хәлсезләнеп бетә. Аяк-куллары шешенә, күзләрендә нур сүнә. Андыйларны лагерьда "мөселман" дип атыйлар, һичнигә юньләп игътибар итмичә, һәрнәрсәгә, шул исәптән үз үлемнәренә дә битараф карый торган андый кешеләр лагерьның бер башыннан икенче башына күләгә сыман селкенеп йөриләр-йөриләр дә егылып үләләр. +Хәсән абый да беркөнне үзенең "мөселман"га әйләнүен аңлый. Тире белән сөяк арасына ниндидер яман сыекча җыела. Бармак белән басып торсаң, аксыл чокырчык шул көенчә уелып тора. Туфан ризык тәмен һәм шуның белән бергә тормыш ямен дә югалта. Өлешенә тигән ярты кружка сасы баланданы йотканда әллә аш каба, әллә балчык суы - бер аермасын да сизми. Хәсән абый, аптырагач, тоз ялап карый, әмма тозның ачысын да аермый. Димәк, аның күп булса бер-ике көн гомере калган. Мондый уйлар Хәсән абыйны борчуга салмый инде, аңа барыбер. +Тик бу юлы да әҗәле җитмәгән икән. Комендатурага чакыртып, аңа бер төенчек тапшыралар. Ачып караса, пәрәмәчләр, өчпочмаклар... Бу бит 1942 елның җәендә, сугышның иң кызган чагында, бөтен ил ач-ялангач яшәгән чакта! Хатыны ничек итеп аны Свияжск лагеренда эзләп тапкан да ничек передачаны тапшыра алган? Сакчылар да бу тәмле әйберләрне ничек үзләренә алып калмаган? +Хәсән абый, үз күзләренә үзе ышанмыйча, пәрәмәчнең бер читеннән чеметеп, авызына каба. Һәм гаҗәп хәл! Ит тәмен, кабарып пешкән ак камыр тәмен тоя. Беренче омтылышы - урыныннан кузгалмыйча, барысын да ашап бетерергә. Ләкин Хәсән абый яхшы аңлый: алай эшләсә, шундук үләчәк. Мондый хәлләрне аның ишеткәне дә, күргәне дә була. Ул барагына кайта, күчтәнәчне иптәшләренә дә авыз иттерә. Үзе дә бик сак кына, чеметеп-чеметеп кенә каба. +Передачалар атна саен диярлек кабатлана. Туфан кешеләр сөйләве буенча илдәге хәлләрне белеп тора. Шуңа күрә хатларында хатыныннан әллә ни затлы ризык салмавын, бары тик суган, катык ише гадирәк ризык җибәрүен сорый. Шулай да хатыны аңа тәмледән тәмле ризыклар җибәреп тора. +Озакламый Туфанны җиңелрәк эшкә - фронт өчен кием тегү цехына күчерәләр. Ул бик тырышып эшли. Кечкенәдән үк Урал заводларында йөреп, техника белән якыннан таныш булганга, Хәсән абый тегү машинасын үзе ремонтлый. Аның машинасы һәрвакыт майлаган-көйләнгән була. Нормасын ул ким дигәндә ике йөз процентка үти. Ә бу ике паек дигән сүз. Озакламый аны бригадир итеп куялар. Бригадасында да ул эшне шулай ук матур көйләп җибәрә. Кырыклап кешене, күбесенчә тәмам хәлсезләнгән хатын-кызларны канат астына алып, ач үлемнән коткара. Озакламый аны передача алу һәм хат язышу хокукыннан мәхрүм итәләр. Ләкин бу вакытта ул инде аякларына ныклап баскан була. Хәсән абыйның миңа әлеге вакыйгалар турында берничә тапкыр сөйләгәне булды. Бик ачынып, җан газабы белән сөйли иде. Үзенә ничек кенә авыр булса да, ул хатынының хәлен тулысынча аңлый да, күз алдына да китерә алмаган. Соңыннан гына, сөргеннән кайткач кына белә. +Хәсән абый авыру яки хәлсезләр белән үз паегын бүлешә, ничек тә кешене ач үлемнән коткарырга, аякка бастырырга тырыша. Шуңа күрә аны барысы да ихтирам итә. Алай гына да түгел, "изге җан" дип йөртәләр. +Лагерьда "изге җан" дип аталу ирекле тормыштагы "лауреат" исеменнән күпкә югарырак була. Әйтик, аның үзенә яки әйберләренә кагылырга беркемнең хакы булмый. Хәтта карак-бандитлар да бу кагыйдәне төгәл үтиләр. Берәрсе кагылса яки тырнак очы белән генә Хәсән абыйга тисә, үтерәләр. +Бервакыт Хәсән абыйның бердәнбер затлы әйберен - үзе теккән кара костюмын урлыйлар. Лагерь каракларының башлыгы, Пахан кушаматлы бандит, бу турыда ишеткәч, ни эшләргә белмичә үрсәләнә: +- Кайсы мөртәтнең кулы күтәрелде икән? Борчылма, Александр Иванович (Хәсән абыйны руслар шулай дип атыйлар), әйберең беркая да китмәс, табып бирербез... +Бер сәгатьтән яшь кенә малай (аны яңарак кына бу лагерьга күчергәннәр икән), канаган танавын тарта-тарта, костюмны Хәсән абыйга кайтарып бирә. "Мин бит сезнең изге җан икәнегезне белмәдем... Бу хәл беркайчан да кабатланмас, Паханга әйтегез, Александр Иванович кичермәсә, үтерәм, диде". +Әлбәттә, Хәсән абый малайны яклый. Алай гына да түгел, бригадасына ала, кеше итә. Егет производство алдынгысына әверелә, срогыннан алда иреккә чыга, матур-тату гаилә корып җибәрә. Соңыннан Хәсән абыйга рәхмәт хатлары язып тора. +Әлеге Паханга да Туфанның тәэсире шактый көчле була. Яшьтән үк бандитлык юлына баскан бу бәндәне беткән җанга саныйлар. Үзе дә ул моның белән килешә. "Миңа моннан чыгу юк, төрмә минем өчен туган йорт", - дип сөйләнә. Үзе шактый акыллы, башлы була, кешеләр белән җитәкчелек итә ала, аларны буйсындыра белә. Туфан аның белән сәгатьләр буена сөйләшә, бөтен кайгы-хәсрәтләрен уртаклаша. Әкренләп Пахан кәрт сугуны, чифирь белән мавыгуны ташлый. Бераздан аны бригадир итеп куялар. Ә берничә елдан Пахан зур төзелештәге атаклы бригада җитәкчесенә әверелә, рәсеме мактау тактасыннан төшми. +Иҗат +Колония шартларында ничек шигырь язмак кирәк? Ә бит Туфан иҗатының иң актив чоры, иң югары ноктасы нәкъ шул тоткынлык елларына туры килә. +Мондый сорауларыма каршы Хәсән абый, ягымлы елмаеп: +- Шигырьне язалармыни? Шигырь белән яшиләр, дөресрәге, ул үзе җаныңда бер изге зат булып яши. Аңа бернинди аерым вакыт та, махсус шартлар да кирәкми, - дип җавап бирә иде. +Шулай булган тәкъдирдә дә шигырьне ничектер кәгазьгә теркәргә кирәк бит. Ә колониядә берәр кешедә берәр ярамаган кәгазь кисәге тапсалар, йә карцерга утырталар, йә срок өстәп куялар. Тентүләр исә көн саен булмаса да, ике-өч көнгә бер булып тора. Хәсән абый башта шигырьләрен фәкать күңеленә беркетеп, исендә тота. Ләкин, күбрәк языла башлау белән, хәтердә тоту авырлаша. Ә иң аянычлысы: үзең үлеп китсәң, бөтен язганнарың юкка чыгачак. +Бу вакытта X.Туфан Мордовия җирендәге металлургия заводында, кайнар цехта эшли. Күбесенчә үз теләге белән төнге сменага йөри. Эш җиңелдән түгел. Әмма мичләргә тутырган корыч эреп беткәнче бер-ике, кайчакта өч-дүрт сәгать буш вакыт булып ала. Башкалар черем итәргә ята. Ә Хәсән абый иптәшләренең күзлекләрен җыя да, өч-дүрт күзлек киеп, каты карандашны кыл очы сыман очлап, шигырьләрен папирос кәгазенә яза. Ул миңа үзе белән алып кайткан берничә шундый кәгазьне күрсәтте. Баш бармак киңлегендәге кәгазь кисәгенә (ул аларны чыннан да папиростан аерып алган) Хәсән абый өч йөз юллап шигырь сыйдырган. +Егерме-утыз бит кәгазь җыелгач, аларны түгәрәкләп төргән дә сохари эченә яшергән. Тишекләрне ике яктан да ипи белән ябыштырып, мич янында кыздырып киптергән. "Лагерьда нинди генә тентүләр булмады, - дип сөйли иде Хәсән абый. - Анадан тума чишендерәләр, бөтен әйбереңне җентекләп тикшереп чыгалар. Ләкин капчыктагы сохариларга беркайчан да тимәделәр. Сохари лагерьда изге нәрсә санала иде". +Шулай итеп Хәсән абый лагерьда язганнарын саклап кала. Дөрес, барысын да түгел. +Бервакыт Туфан ОТК контролеры булып эшләгән. Эше авыр түгел, ә төнге сменада эш бөтенләй юк диярлек. Төннәр буе утырып, шактый шигырь язган. Шомартырга, эшкәртергә кирәк булганга, ул аларны папирос кәгазенә күчереп тормаган. Бервакыт аны лагерь начальнигы чакырта. Хәсән абый шигырьләрен яшерә дә чакырылган урынга бара. Килсә, аны башка лагерьга күчерәләр икән. Яшерелгән шигырьләрен алырга мөмкинлек булмый: алар шул көенчә кала. +Хәсән абый шигырьләренең даталарын караганда бер нәрсәгә игътибар иттем: 1947 елда шактый күп (берничә мең юл) шигырь язылган. Ә 1948-1949 елларда берничә генә шигырь. Сәбәбен сорагач, Хәсән абый болай дип аңлатты. Бу чорда ул аз кешеле, ташландык баракта яши. Шигырьләрен идән астындагы ышанычлы урында тота. Бу юлы да аны алдан әйтми-нитмичә чакыртып алалар һәм эшелон белән Себергә җибәрәләр. Ә ике ел буе язылганнары идән астында КӘЛӘ,. .. +Иреккә чыккач та Хәсән абый барлык язганнарын бастырмаган, күрәсең. Бервакытны, Маяковский урамындагы квартирасында сөйләшеп утырганда, ул миңа әлегәчә басылмаган шигырьләре кайда саклануын күрсәтте. Китап шкафының бер тартмасын тартып алды да, астагы фанерын шудыртып (тартманың төбе ике катлы булган икән), нечкә итеп җәелгән папирос кәгазьләрен күрсәтте. Бу, әлбәттә, зур ышаныч билгесе иде. +Мәңгелек сөрген +Хәсән Туфан колониядә үз срогын тулысынча тутыра. Нәкъ ун ел, арестантлар әйтмешли, "от звонка до звонка". Коточкыч йончый, хәлсезләнә. Күрәсең, төрмә ризыгы җан асрарлык булса да, аңарда ниндидер кирәкле матдәләр, витаминнар җитешми. Ә бәлки, рухи яктан да арылгандыр... Срогы бетәр алдыннан үткәрелгән медицина комиссиясе аны бернинди эшкә дә яраксыз дип таба. Мондый нәтиҗә белән колониядә гадәттә тотмыйлар, өйгә үләргә кайтарып җибәрәләр. Хәсән абый түземсезләнеп иреккә чыгу көнен көтә. +Әмма бер сүз дә аңлатып тормыйча, хәтта әйберләрен алырга да ирек бирмичә, аны Себергә мәңгелек сөргенгә җибәрәләр. +Мал ташый торган вагонга шыгрым тулып, көнчыгышка таба барганда шундый бер вакыйга була. +"Иртә таңда уянып китсәм, тып-тын, поезд туктап тора. Ярыктан карасам, станциягә "Бөгелмә" дип язылган, йөрәгем жу итеп китте. Әллә шушында, Татарстанда гына калдыралармы дип уйладым. Ләкин, бераз туктап торгач, поезд яңадан кузгалып китте", - дип сөйли иде ул. +Свердловск, Чиләбе, Төмәннәрне үтәләр. Кырларны калын кар каплаган була. Бер станциядә бушатып, аларны машиналарга төйиләр дә төньякка таба алып китәләр. Тагын шактый гына баргач, Устарка дигән район үзәгенә җитәләр. Колхозлардан олаучыларны чакыртып, олауларга утыртып, аларны колхозларга тараталар. Туфан Покровка авылына эләгә. +Олаучыларга өләшер алдыннан сакчылар аларга шундый күрсәтмә бирә: "Сез халык дошманнарын алып барачаксыз, контраларны... Бернинди ташлама, кызгану булмасын. Алар монда җинаятьләре өчен җибәрелгәннәрен онытмагыз...". Сөргенгә җибәрелгәннәрнең өсләре бик юка: бер кат чалбар, иске фуфайка, аякларында тишек штиблет. Утыз градуслы суык җелеккә үтә. Сакчылар күздән югалып, урманга керү белән, чаналар кинәт туктый. Олаучылар өсләрендәге толыпларын, җылы бияләйләрен, туннарын салып бирә: юл ерак, янәсе, без чыныккан кешеләр, ә сез туңып үләрсез... Авыруларны печәнгә күмеп утырталар, башкаларга хәрәкәт итәргә, чана артыннан йөгерергә кушалар. Шулай итеп, барысын да исән-имин алып кайталар. +"Себердә, - дип сөйли иде Хәсән абый, - мин халкыбызның ни дәрәҗәдә киң күңелле, ярдәмчел булуын күрдем, халыкны алдау мөмкин түгеллегенә тагын бер мәртәбә ышандым". +Покровка авылына алар егерме биш кеше килеп төшәләр. Барысы да югары белемлеләр. Араларында химиклар да, физиклар да, математиклар да, астрономнар да була. Фән докторлары, кандитатлар... Фәннәр академиясе филиалы ачып җибәрерлек. Барысын да өй борынча бүлеп, квартирга урнаштыралар. Туфанны мал караучы итеп куялар, фатирга бер колхозчы гаиләсенә беркетәләр. +"Килеп төшү белән, - дип искә ала иде Хәсән абый, - алар миңа кайнар аш ашаттылар, баллап чәй эчерделәр, мунча ягып керттеләр. Алдагы елларда да (аңа монда алты ел яшәргә туры килә) табыннарыннан аермадылар. Бары - бергә, югы уртак иде". Ә бит колхоздан тигән хезмәт көненә җан асрарлык та булмый. +Икенче көнне иртә белән Туфан эшкә җыена башлый: аягына киярлек киеме булмый. Аяк киеме тәмам тузып, бау белән астан бәйләп куелган. Хуҗа кеше хатыны белән карашып ала да сандыктан менә дигән җылы унты алып бирә. Хуҗа бу затлы аяк киемен Германиядән алып кайткан икән. Туфан баш тартып карый, әмма хуҗалар чын-чынлап үпкәли башлагач, рәхмәтләр әйтеп риза була. Шуңа өстәп хуҗа аңа, бик үк яңа булмаса да, җылы сарык тунын, колакчын бүреген, күн бияләйләрен бирә. Кыскасы, баштанаяк киендерә. +Бер тонналы үгез Прометей +Җәйгә чыгу белән Хәсән абый көтүче булып эшли. Бераз җаена төшенгәч, ярдәмчедән баш тартып, берүзе кала. Иртә яздан кар төшкәнче колхоз сыерларын көтә. +Кайвакыт Хәсән абыйның эче пошып, төшенкелеккә бирелгән чаклары булган. Бигрәк тә хатынының үлеме турында ишеткәч аңа бик авыр була. Туган якларын, туган телен сагынуга түзәр әмәле калмый. Ул, җиргә капланып, беркемгә дә күрсәтмичә елый. Әйтерсең Туфанның халәтен сизенеп, сыерлар аның янына җыела, боҗра сыман уратып алалар. +Туфанга барыннан да бигрәк колхозның Прометей кушаматлы нәсел үгезе ияләшә. Хәсән абый аны иткә тапшырудан коткарып кала. Мондый матур малны әрәм итеп буламы соң, янәсе. Бозау чагыннан алып үзе карый: сөт эчерә, хуш исле печән ашата, сабынлап юа... Берзаман бозау иләмсез зур, бер тонналы үгезгә, көтүченең беренче ярдәмчесенә әверелә. Көтүне кирәк якка алып бара, читкә тайпылган яки артта калган сыерларны куып китерә. Төннәрен көтүне бүреләрдән саклый. Бүре исен сизсә, күзләрен кан баса, шул якка ташлана... Прометей булганда, Туфан ерткычлардан курыкмый. +Йокларга да алар Прометей белән бергә "яталар": Туфан үгезнең җылы сыртына аркасын тери дә тыныч йокыга тала. +Шулай итеп, табигать кочагында йөреп, яңа сауган сөт эчеп, ул бераз хәл җыя, яңадан аягына баса. +* * * +1953 елның 5 мартында Сталин үлә. Әкренләп аның хаталары-ялгышлары турында сүзләр йөри башлый. Башта пышын-пышын гына, соңыннан "шәхес культы" дигән сүзләр матбугат битләрендә дә күренә. Хәсән абыйның фараз кылып йөргән уй-фикерләре барысы да диярлек раслана. Аның сөргендәге иптәшләрен берәм-берәм кайтара башлыйлар. +1956 елның 19 мартында СССРның Генераль прокуратурасы карары буенча Туфан тулы реабилитация ала, аның бер гаебе дә булмавы, ялгыш утыртылганы таныла. Бу карарны әдипнең кулына 9 апрель көнне тапшыралар. Әмма Устарка районында карантин игълан ителү сәбәпле, Хәсән абый тагын өч ай чамасы монда яшәргә мәҗбүр була. 21 июньдә генә аңа тиешле документлар бирелә, һәм ул туган якларына кайтып китә. +ОЛЫ ӘДИПМЕ, "КЫЗЫЛ КЫҢГЫРАУ"МЫ? +(Гомәр Толымбай турында капма-каршы фикерләр) +2008 елның май аенда Гомәр Толымбайның фаҗигале г/леменә 70 ел тулды. Бу тг/гәрәк дата уңаеннан аның турында тагын бер уйланасы килә. +Г.Толымбайны каршылыклы шәхес, бәхәсле фигура дип атыйлар. Бу чыннан да шулай. Матбугат битләрендә генә тг/гел, минем кг/ңелдә дә аның турында капма-каршы срикерләр яши. +Ак фикер +Гомәр Толымбай (Габделхак Җәләлетдин улы Шаһиәхмәтов) 1900 елның 14 апрелендә Сембер губернасының Буа өязе Толымбай (Адав-Толымбай) авылында мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа. +Егерменче еллар башында Казан көндәлек матбугатында (бигрәк тә "Безнең юл" журналында) аның "Г.Толымбай" псевдонимы астында бер-бер артлы сугышчан рухлы мәкаләләре һәм агитация характерындагы әдәби әсәрләре басыла башлый. Егерме елга якын сузылган иҗат гомерендә Г.Толымбайның утыздан артык китабы басылып чыга. Алар арасында әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендә заман идеологиясе белән сугарылган хезмәтләр дә ("Татар буржуа теле безнең тел түгел", "Фатих Әмирхан" һ.б.) реалистик рухта язылган матур-матур хикәя, повестьлар да бар ("Түбән елгада", "Куян солдат", "Әндәр бабай", "Кызыл Армиядән кайткач", "Мужик фәлсәфәсе", "Яз көне", "Дүрт туган" һ.б.). Г.Толымбай балалар өчен дә хикәяләр яза. Аның бу төр хикәяләре "Без үскәндә", "Кечкенә чакларда", "Минем әти" җыентыкларында тупланып чыга. +Г.Толымбай гомеренең соңгы елларында Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторы мөдире булып эшли. 1937 елның 10 апрелендә ВКП(б) сафларыннан чыгарыла. Шул ук елның 8 июнендә НКВД органнары тарафыннан кулга алынып, "контрреволюцион троцкийчы оешма"да катнашуда гаепләнә. 1938 елның май аена кадәр Г.Толымбай Пләтән төрмәсендә утыра. 1938 елның 8 маенда СССР Югары судының күчмә сессиясе аны иң югары җәзага - атарга хөкем итә. Карар шул ук көнне җиренә җиткерелә. +Олы әдип, сәләтле язучы, таләпчән тәнкыйтьче, әдәбият белгече, журналист, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе татар әдәбияты мәйданында нибары ун ел чамасы эшләп кала - егерменче еллар уртасыннан утызынчы еллар уртасына кадәр. Ләкин шул кыска дәвердә дә утызга якын китап чыгарып өлгерә. Шул чорның вакытлы матбугат битләрендә аның ялкынлы, кызу канлы мәкаләләре, матур-матур хикәяләре, публицистик рухтагы чыгышлары, бәхәсле фикерләре даими рәвештә басылып тора. Ул дискуссияләрдә актив катнаша, кайвакыт аларны үзе үк башлап та җибәрә, әдәби оешмалар төзи, әдәби судларда чыгышлар ясый. Кыскасы, Гомәр Толымбай фигурасыннан тыш бу чор татар әдәбиятын күз алдына китерү мөмкин түгел. Аның турында нинди генә каршылыклы фикерләр яшәмәсен, бу олы шәхесне татар әдәбияты тарихыннан сызып ташлау мөмкин түгел. +Кара фикер +Әйе, ул күренекле язучы, эре фигура. Эре булганга күрә аның әдәбият дөньясына китергән зарары да шактый зур була. Тәнкыйтьче-публицист сыйфатында ул бөтен игътибарын татар әдәбиятының идеологик һәм социологик якларына юнәлтә. Әмма бу проблемага пролеткультчылык һәм раппчылык рухында якын килә, җитди вульгар тайпылышлар ясый. Шуңа күрә аның карашлары әдәбият байлыгын объектив, дөрес бәяләүгә бик нык комачау итә. +Артык кызылланып, большевистик рухта язарга тырышып, ул әдәбиятта буржуаз агымга каршы аяусыз көрәш алып бара. Бу агымга ул Ф.Әмирхан, Г.Рәхим, Ф.Бурнаш һ.б. язучылар иҗатын, хәтта Г.Ибраһимовның да кайбер әсәрләрен кертә, аларны туктаусыз фаш итә. Г.Рәхимнең "Идел" хикәясе, Ф.Әмирханның "Тәгъзия"се, Ф.Бурнашның "Оҗмах коттгы", Г.Ибраһимовның "Адәмнәр"е турында Г.Толымбай әйткән фикерләрне укыганда чәчләрең үрә тора. Барысы да "дошман рухында", "революциягә каршы", "буржуаз милләтчелек" белән сугарылган, имеш. +Г.Толымбай һәм аның ише баттгка. вульгарчылар (Х.Наум, Ф.Мөсәгыйть, С.Атнагулов һ.б.) фикерләренә таянып, бу талантлы язучыларны, намуслы зыялыларны әдәбияттан куалар, басылырга ирек бирмиләр, соңыннан кулга алып юк итәләр. Кыскасы, утызынчы еллар атмосферасын, 1937 ел репрессияләрен әзерләүдә Г.Толымбайның да роле бик зур. Үз фаҗигасен ул үзе әзерли, үзе тудырырга булышкан канлы агымда үзе батып үлә дип әйтергә була. +Ак фикер +Шулай да бөтен гаепне аерым шәхесләргә генә аударып була микән? Әллә Г.Ибраһимов ялгышмаганмы? (Аның Г.Исхакый турында әйтелгән фикерләрен генә исегезгә төшерегез.) Әллә М.Солтангалиевнең җитди хаталары булмаганмы? Мисал өчен аның "Болак арты республикасы"н таркатудагы ролен алыйк. Ләкин моңа карап кына без бу олы шәхесләрне тарихтан сызып ташларга җыенмыйбыз ич! +Һәр тарихи шәхескә шул чор таләпләреннән чыгып якын килергә кирәк. Г.Толымбай революция идеяләренә чын күңелдән ышанган, аларга ихластан хезмәт итәргә тырышкан. Унтугыз яшеннән большевиклар партиясенә кергән. Егерме яшендә үз теләге белән Гражданнар сугышына киткән, ак полякларга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, каты яраланган. +Әдәбият мәйданында да ул буржуаз карашлар белән бугазга бугаз сугыша, кылыч-каләмен кавалеристларча уйната. Гадел Кутуй белән берлектә "Сулф" ("Сул фронт") оешмасын төзи, әдәби агымның алгы рәтендә барырга тырышып, үткәндәге мираска, революциягә кадәрге культура казанышларына үтә сул фикердә тора. +Шуны да онытмыйк: Мәскәү Әдәбият институтында укып, ул "кызыл профессор" исеме ала, шул исемгә лаек булырга тырыша. Ялгышса да, чор белән бергә ялгыша. +Нәрсә генә булса да, Г.Толымбай әдәбият тарихына әлеге ялгышлары белән түгел, үзенең матур хикәяләре, реалистик рухтагы повестьлары белән кереп кала. Аның әсәрләре калын-калын китап булып үзе үлгәч тә, 1959-1980 елларда басылып чыга. Аның "Түбән елгада", "Дүрт туган", "Куян солдат", "Мужик фәлсәфәсе" һәм бангка. бик күп әсәрләре буенча XX гасыр башындагы татар авылын, аның кешеләрен, шул чор үзенчәлекләрен шактый тулы итеп күз алдына китерергә мөмкин. +Кара фикер +Кызганычка каршы, Г.Толымбай "кызыл профессор" гына булып калмый, егерменче-утызынчы еллар татар җәмгыятендә үзенә күрә "кызыл кыңгырау" ролен үти. Барысыннан да уздырып, иң алдан, иң беренче итеп чаң сугарга тырыша. Ләкин халык дөрес әйтә: алдан кычкырган күкенең башы авырта. Г.Толымбай да шундыйлардан. Аларны, әлбәттә, яклап та, жәлләп тә була, ләкин аклап булмый. +Реалист язучы, оста каләм иясе... Чыннан да, Г.Ибраһимов яки Ф.Әмирхан дәрәҗәсенә җитмәсә дә, Г.Толымбай шул вакыт өчен матур гына әсәрләр калдырган. Әмма шул ук вакытта ул үзенә-үзе каршы килә. Язучының төп эш коралы нәрсә? Тел! Ә ул "татар буржуаз теле безнең тел түгел" дип (шул исемдәге китабы да бар), Тукайлардан, Г.Исхакыйлардан, Ф. Әмирханнард ан, Г.Ибраһимовлардан калган, алар чарлаган телне инкарь итә. Имештер, яңа чор өчен "мәчет", "мулла", "мәзин" ише "иске, буржуаз" сүзләр ярамый, яңа, дөньяда булмаган сүзләр эзләргә кирәк... +һәр язучының төп таянычы нәрсә? Борын-борыннан килә торган милли традицияләр. Ә ул шул традицияләргә каршы чыга, Ф.Әмирхан ише олы әдипләрне тарих чүплегенә чыгарып ташларга чакыра (аның Ф.Әмирхан турындагы китабын карагыз). Кыскасы, ул үзе утырган ботакны үз кулы белән кисә. +Ак фикер +Әйе, Г.Толымбай башкаларны кискен рәвештә тәнкыйтьләгән, "пролетар әдәбият" таләпләреннән чыгып эш иткән. Ләкин аның үзен дә туктаусыз диярлек фаш иткәннәр бит. Менә, мәсәлән, "Кызыл Татарстан" газетасында (1934, 4 июнь) Идрис Туктар һәм Төхфәтуллин имзасы куелган мәкаләдә аны кулак идеологиясен үткәрүдә гаеплиләр. Соңыннан бу гаепләү, җыелыш саен диярлек кабатланып, НКВД гаепләнүенә әйләнә. Шуның өчен аны партиядән чыгаралар, Язучылар берлегеннән куалар һәм 1937 елның 8 июнендә кулга да <1.1 <1.1 <1 р . +Урынлымы бу гаепләү? Бер карасаң, юк сыман. Г.Толымбай чын художникларча гади татар авылы турында яза, гади кешеләрнең Совет яклы булуларын күрсәтә. Әмма, тирәнрәк уйласаң, бу гаепләүләрнең бөтенләй үк урынсыз булмауларын аңлыйсың. Рәсми пропаганда нәрсә ди? Имештер, революциягә хәтле крестьян халкы ач-ялангач булган, аның тормышында бер генә якты ягы да булмаган. Фәкыйрьлек, мохтаҗлык, ачлык кына булган, янәсе. Күмәкләшү башлангач кына татар авылы, имеш, якты матур тормыш юлына чыккан... +Г.Толымбай әсәрләре исә бу калыпка сыймый. Художник-реалист буларак, ул тормышта булганнарны яза, реаль дөреслекне чагылдыра. Менә шуннан аның прозасы һәм тәнкыйть мәкаләләре арасындагы каршылык килеп туа да инде. Бу каршылык язучының йөрәге аша да узган. Менә аның фаҗигасенең чыганагы кайда! +Кара фикер +Бу каршылык аның шәхси каршылыгы гына булып калмаган шул. Мондый карашларга таянып, татар халкының үткәндәге зур рухи байлыгын инкарь итәләр, М.Галәү, Г. Рәхим, Җ.Вәлиди ише зур әдипләрне башта әдәбияттан кысрыклап чыгаралар, аннан үзләрен дә юк итәләр. +Хәтта кулга алынып, совет хакимиятенең чынында нинди икәнен үз күзләре белән күргәч тә, ул үзенең фаш итүен дәвам итә, дистәләгән татар язучылары өстеннән шикаять яза, аларны гаепли торган кәгазьләргә кул куя. Шуңа да аның исеме әдәбият тарихында кара таплар белән генә түгел, канлы таплар белән пычранган рәвештә кала... +Г.Толымбайның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 2-9009 нчы номерлы гаепләү эшен алып карыйк. Бу "эш" күрсәткәнчә, ул Г.Гобәйдуллин, К.Тинчурин, X.Туфан, Г.Сәгъди, К.Нәҗми, Г.Ибраһимов, Г.Нигъмәти, Ф.Сәйфи-Казанлы һәм бангка. бик күп татар язучылары турында кирәкле "мәгълүматлар" биргән. Ф.Кәрим белән М.Әмир турында ул: "Контрреволюцион яшерен оешмага мин ал арны үзем тарттым", - дип әйткән. Бәлки, ул, башкаларны батырып, үзе исән калырга теләгәндер. Әмма НКВД кулына эләккән "шаһит"ларны үзләрен дә юк иткәннәр шул. Шулай итеп, җеп очын яшергәннәр, тарих өчен бернинди эз калдырмаска тырышканнар. Ләкин чынбарлыкны яшереп булмый, вакыты җитү белән хакыйкать су астыннан да калкып чыга. +Ак фикер +Соңгы гаепләү бик җитди булганга, әйдәгез әле, бу "эш"не җентекләбрәк тикшереп карыйк. +Юк, Г.Толымбай кара эчле кеше булмаган. Кулга алынганчы ук шымчылар аның һәр адымын күзәтеп, тиешле оешмаларга хәбәр итеп торганнар. Менә, мәсәлән, Зәки Гыймранов белән сөйләшкән чакта ул: +- Дөреслекне язарга кирәк, дип әйтәләр... Ә тормышта булганны язсаң, берәр уклонга эләгүеңне көт тә тор. Хәзер өстеңә "эт үләксәләрен" элә башлыйлар. Безнең чорда язучы булырга бик читен. Совет тормышының чын фактлары кемгәдер ямьсез, яла ягу булып тоелуы ихтимал. Уңай образларны тудырырга кирәк, диләр. Әмма ала рны чын тормыштан ерак булган хыял ярдәмендә генә тудырырга мөмкин, - дип зарланган. +Димәк, утызынчы еллар уртасында, кулга алыну алдыннан, ул күп нәрсәләрне аңлый, элекке карашларыннан ваз кичә башлаган. +Шул ук шымчыларның хәбәр итүенә караганда, Г.Толымбай, өлкән язучы Г.Рәхим биш ел утырып кайткач, аны эшкә урнаштырырга ярдәм итә. Икенче "оппортунист" С.Атнагулов партиядән чыгарылып, эшеннән куылып, бер тиен акчасыз калгач, аңа матди ярдәм мәсьәләсен күтәреп карый. Кыскасы, үзен кешечә тота. Ул чор өчен бу бик җитди гаеп була шул! +Инде башкаларга каршы күрсәткән мәгълүматлары турында. "Эш" күрсәткәнчә, Г.Толымбай башта үз гаебен танымый, башкалар турында да бер нахак сүз әйтми. 1937 елның июнь аеннан декабрьгә кадәр сорау алу саен барысын да инкарь итә, бер гаепләү кәгазенә дә кул куймый. Шуннан кинәт күндәмләнә, бар гаебемне дә таныйм, тиешле мәгълүматларны бирергә әзермен дип, үз кулы белән НКВД җитәкчесе исеменә гариза яза. Бу гариза тик торганнан гына барлыкка килмәгән, әлбәттә. Г.Толымбайны сындырганнар. Ничек булган бу хәл? Башына тимер кыршау кидереп, винтлар белән кысып җәзалаганнармы? Хәзер инде моны беркем дә төгәл генә әйтә алмас. +1 нче номерлы төрмәдә Г. Толымбай белән бер чорда утырган И.Салахов үзенең "Колыма хикәяләре"ндә болай дип яза: "Бервакыт, төрмә әлифбасы белән стенага шакып: "Толымбай допроста акылдан язган", - дигән хәбәр тарала". Бу истәлек барысын да аңлата шикелле. Әгәр дә кешене акылдан язганчы җәзалыйлар икән, аны гаепләп буламы? Юк, әлбәттә. +1938 елның 8 маенда суд була. Суд нибары ун минут бара. Беркетмәдә күрсәтелгәнчә, Г.Толымбай "үз гаебен тулысынча таный, үз-үзен аклап берни дә әйтми". Аны иң югары җәзага, ягъни үлемгә хөкем итәләр. Һәм бу карарны икенче көнне үк, ягъни 1938 елның 9 маенда тормышка ашыралар: Черек күл подвалына төшереп атып үтерәләр. +КАТЛАУЛЫ ШӘХЕС +Сәләх Атнагуловны бүген белсәләр дә, үтә кызыл, милли мәдәниятләрне бетереп, алар урынына ниндидер төссез, интернациональ пролетар культураны яклаучы, бу мәсьәләдә Галимҗан Ибраһимовка каршы чыккан "сул"чылар башлыгы буларак кына беләләр. +Ә бит егерменче-утызынчы елларда ул шактый билгеле, эре, тарихта эз калдырган фигураларның берсе иде. С.Атнагулов - Мәскәүдә чыга торган "Эшче", Казандагы "Кызыл Татарстан" газеталарының баш мөхәррире, Татарстан Республикасының Үзәк башкарма комитеты (ЦИК), ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы. Г.Ибраһимовтан соң ул заманында фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә бик зур роль уйнаучы оешма - Академцентрның җитәкчесе (1927-1929), B. И.Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, аларны бастырып чыгару өчен төзелгән бик җитди һәм җаваплы комиссиянең рәисе була. Казан педагогия институты доценты, дистәләгән китап, брошюра, мәкалә, рецензияләр авторы... +Утызынчы елларның икенче яртысыннан илленче елларның икенче яртысына кадәр Атнагулов исеме телгә алынмый, бөтенләй юкка чыга. Соңыннан бу исем сирәк-мирәк булса да күренгәли башлый, нигездә, бер гаепсез кулга алынып юк ителгән шәхес культы чоры корбаны буларак. Тарихчылар, әдәбият белгечләре исә аны вульгар социологизм тарафдары, тәнкыйть һәм әдәбият белемен турыдан-туры идеологик көрәш мәсьәләләре белән бәйләүче, егерменче елларда барган идеологик көрәшнең сул канатында торган "кызыл авыз" дип атыйлар, аның эшчәнлеген исә күбесенчә зарарлы булган дип бәялиләр. +Мондый караш белән, нигездә, килешкән тәкъдирдә дә C. Атнагуловның шактый катлаулы, күпкырлы фигура булуын, аның эшчәнлеген дә бертөсле буяу белән генә билгеләп булмаганлыгын ассызыклап әйтеп китәргә кирәк. +Югыйсә аның беренчеләрдән булып, массакүләм репрессияләр башланганчы ук, 1936 елның уртасында кулга алынуы һич аңлашылмый. Большевиклар платформасын даими яклап килгән, "солтангалиевчеләр"гә каршы "аяусыз көрәш" алып барган, Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, М.Галәү кебек "буржуаз милләтчеләр"не фаш иткән, гарәп әлифбасыннан латинга да күчеп тормыйча турыдан-туры рус алфавитына күчүне яклап килгән кешенең совет власте, партия каршында нинди гаебе бар иде икән? +Шуны белергә теләп мин С.Атнагуловның Татарстанның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 2-68-51 нче номерлы җинаять эшенә мөрәҗәгать иттем (архив номеры П-408051). +"Эш"тән шунысы аңлашыла: С.Атнагуловның шактый эре, үз чорында зур роль уйнаган фигура булуы ГПУ-НКВД органнары игътибарын аңа күптән үк җәлеп иткән. Берничә ел дәвамында ул, татар халкының башка зур шәхесләре кебек, даими күзәтү астында торган. Күзәтү түбәндәге нәтиҗәләргә китергән: +1. С.Атнагулов - чыгыигы ягыннан ышанычсыз кеше. Әтисе башкорт старшинасы булган, урман белән сәүдә иткән. Үзе исә Уфада "Галия" мәдрәсәсен тәмамлаган, хәрби мулла таныклыгы алган. Димәк, ул чор терминнары белән әйткәндә, чит элемент. +2. 1917 елның маеннан 1918 елның башына кадәр эсерлар партиясендә әгъза булып торган. Ә элек эсер булган кешеләрне ул вакытта барысын да диярлек җыеп төрмәгә утыртканнар, юк иткәннәр. Г.Ибраһимовның кулга алынуының төп сәбәбе дә нәкъ шул була. +3. Уфада чакта, эшчәнлегенең башлангыч чорында, татарларның мөстәкыйль дәүләт булып яшәргә хокуклы булуларын яклаган. Мәсәлән, 1918 ел башында ул Милләт мәҗлесендә катнаша. Алай гына да түгел, чыгыш ясап, татарларның, хәтта казакъларның, украиннарның бәйсезлеген яклый, милли мәсьәләдә большевистик сәясәт белән килешмәвен әйтә. Мәҗлестә катнашучылар белән бергә ул Уфа ЧКсы тарафыннан бер мәртәбә кулга алынган да булган, ләкин аны бик тиз (шул ук көнне) иреккә чыгаралар. +С.Атнагулов, Казанга килгәч, "буржуаз" Хәрби шура әгъзасы була, "Болак арты республикасы"н яклый, баш күтәрүчеләр арасында йөри. Димәк, "буржуаз милләтче". Дөрес, соңрак ул мондый карашлардан баш тарта, большевиклар платформасына баса, кайвакыт аларны уздырып та җибәрә. Тик күзәтү органнары монысын үз карашларын яшерү өчен киелгән битлек кенә дип исәплиләр. +4. "Совет властеның явыз дошманы", "басмачы" Зәки Вәлиди белән тыгыз бәйләнештә булган, кайчандыр аның кушканнарын үтәүче йомышчы офицер булып хезмәт иткән. Көндәлек дәфтәрләрендә (органнар аларны да актарып чыкканнар) С.Атнагулов З.Вәлидине "зур галим", "бик акыллы кеше" дип атый, башка "дошманнар"га да (мәсәлән, Гаяз Исхакый, Муса Бигиев кебекләргә) "уңай бәя" бирә. +5. Заманында С.Атнагулов М.Бөдәйли китабына уңай рецензия язган. М.Бөдәйли "солтангалиевчеләр" рәтендә булганы өчен кулга алынган. И.Рәми китабына да эчке рецензия язган булган, шуның белән аның дөньяга чыгуына ярдәм иткән. И.Рәми исә шулай ук "солтангалиевчеләр" рәтенә кергән кеше буларак фаш ителгән. Димәк, телдән Солтангалиевне фаш итсә дә, чынлыкта үзе дә шулар оешмасында булган, янәсе. +Менә шуның ише гаепләүләр нигезендә 1936 елның 5 августында С.Атнагуловны партиядән чыгаралар. Казан шәһәре партия оешмасының Молотов райкомы карарында боларга өстәп "икейөзле кабахәт троцкистлар Эльвов, Ищенко һәм Фатих Сәйфи-Казанлы белән элемтәдә булганы өчен һәм бу хәлне партия оешмасыннан яшереп, алдау юлына басканы өчен" дип әйтелгән. +1936 елның 25 августында НКВД хезмәткәрләре капитан Веверс һәм лейтенант Марголин тарафыннан "буржуаз милләтче", "солтангалиевче", "уң троцкист" Сәләх Садри улы Атнагуловны кулга алу турында нигезләмә (обоснование) язылган. Аңарда югарыдагы гаепләүләр китерелгән. Партия өлкә комитеты ризалыгын алу белән, 1936 елның 2 сентябрендә С.Атнагуловны кулга алалар. Тентү вакытында бик күп китаплар, кулъязмалар һәм баигка. әйберләр белән бергә С.Атнагуловның шәхси коралын - пистолетын да конфискациялиләр. Корал йөртергә рәсми рөхсәте булса да, террор әзерләүгә бер дәлил буларак ул да ярап куя. +Ул чорга хас булганча, озакламый С.Атнагулов "эш"енә пединститут директоры З.Гыймранов, язучы һәм шул ук институт укытучысы Ф. Сәйфи-Казанлы һәм тагын берничә кеше "эш"ләрен куигып, "группа эше" әвәлиләр. Ә группада, ягъни "Советка каршы контрреволюцион оешма"да булган өчен ул чорда иң югары җәзага - үлемгә хөкем итәләр. +Тикшерүне лейтенант Марголин алып бара. С.Атнагулов үзенең эсер булганлыгын инкарь итми. "Яшь идем, күп нәрсәне аңламый идем, аңлап алуга, эсерлар белән араны өздем, большевиклар ягына чыгып, Коммунистлар партиясенә кердем", - ди. +Зәки Вәлиди белән бергә башкорт гаскәрендә хезмәт итүен дә таный. "Ләкин мин бит аны кызыллар ягына чыгарга үгетләдем, башкорт армиясе белән кызыллар арасында элемтәче булдым һәм, ниһаять, максатыма ирештем. Буржуаз милләтчелек хаталарыннан да арындым, ди. Киресенчә, бәлки, мавыгып китеп, "бөек державачыл", "шовинистик" хаталар җибәргәнмендер", - дип тә әйтә. С.Атнагулов позицияләрен төптән үзгәртүен тирән белеме, нигезле эрудициясе булмау белән аңлата. "Тагын нинди хаталарыгыз булды?" - дигән сорауга Ленин әсәрләрен тәрҗемә иткәндә сүзгә-сүз, механик рәвештә тәрҗемә итүен, татар телен рус сүзләре белән чуарлап, аны бозуын күрсәтә. +Кыскасы, кулга алынгач, С.Атнагулов күп нәрсә турында уйлана, эшчәнлегенә бик таләпчән, тәнкыйть күзлегеннән карый. +С.Атнагулов китапларына рецензия-экспертиза язуны Главлит башлыгы Әхмәтовка тапшыралар. Республиканың баш цензоры ал арда түбәндәге хаталарны таба: +1. "Җимерек Ватанны торгызу алымнары" ("Способы восстановления разрушенной Родины", Мәскәү, 1920) китабында автор, имеш, Октябрь революциясен пролетариатның буржуйлардан үч алуы итеп кенә күрсәткән. +2. "Россиядә профсоюзлар" (Казан, 1922) китабында, цензор фикеренчә, Россия профсоюзлары татар-башкорт эшчеләренә җитәрлек игътибар итмиләр дигән ялгыш фикер үткәрелгән. +3. "Эшче-корреспондент" (Мәскәү, 1923) китабында, янәсе, большевистик партиянең матбугат белән җитәкчелек итәргә тиешлеге тулы итеп яктыртылмаган, пролетариат культурасына да дөрес бәя бирелмәгән. +4. "Татар теленең орфографиясе" (Казан, 1929) китабында исә "халык дошманы" Гаяз Исхакый исеме уңай яктан телгә алына. +Шул ук рухта дәвам итеп, цензор С. Атнагуловның башка китапларында да "җитди политик хаталар" таба. Күрәбез ки, С.Атнагулов ничек кенә кызыл булырга, марксизм-ленинизм идеологиясенә туры килергә тырышмасын, власть вәкилләренә барыбер ярый алмаган. Элек ул үзе башкаларны марксизм идеологиясеннән читкә тайпылуда гаепләп фаш итсә, хәзер үзенең чираты җитә. Сорау алу вакытында әлеге экспертизаны күрсәткәч, С.Атнагулов кайбер хаталарын таный. Тик бер нәрсәдә генә нык тора: бу аңлы рәвештә эшләнгән хаталар түгел, очраклы хаталар гына дип аклана. +Тикшерүче исә аны "уң троцкийчы", "контра", "халык дошманы" итеп күрсәтергә тырыша. Тик С.Атнагулов мондый гаепләүләр белән һич килешми. +Өч ай ярым шулай тарткалашып иза чиккәннән соң, Марголин урынына икенче тикшерүче - Каменщиков билгеләнә. Монысы эшне шактый коры тота. 1936 ел ахырына мәхбүсне тәмам сындыралар - ул инде барлык нахак гаепләрне дә тулысынча таный, теләсә нинди беркетмәгә кул куеп, тикшерүче сүзләрен раслап кына тора. Мондый күндәмлекне аңларга Атнагулов эшендә сакланган медицина белешмәсе ярдәм итә. 1937 елның 3 июнендә язылган бу документта тоткынның сул кулында ике бармагы, уң аягында тагын берничә бармагы имгәнеп, хәрәкәтләнүдән мәхрүм булуы күрсәтелгән. +Дөрес, 1937 елның 3 июлендә С.Атнагулов элек биргән мәгълүматларыннан баш тарта, "Мин аларны авыру, башым миңгерәүләнгән чакта биргән идем", - дип аңлата. Ләкин аның сүзләренә колак салучы булмый. +1937 елның 16 августында Махсус киңәшмә дип аталучы законсыз орган үзенең ябык утырышында шаһитларны һәм яклаучыларны чакырмыйча гына, берничә минут эчендә С.Атнагулов "эш"ен тикшерә. Киңәшмә беркетмәсеннән күренгәнчә, С.Атнагулов гаебен танымый, элекке күрсәтүләрен "мәҗбүр итеп алынган иде" ди. Шуңа да карамастан әлеге киңәшмә аны иң югары җәзага хөкем итә. Суд карары шул ук көнне җиренә җиткерелә. Шулай итеп, бу катлаулы, каршылыклы шәхеснең биографиясенә куркыныч нокта куела. +ТАРИХ ХӨКЕМЕ НӘРСӘ ӘЙТЕР? +Ләбиб Гыйльми турында еш кына каршылыклы фикерләр ишетергә туры килде. Берәүләр аны сәләтле шагыйрь, заманында шактый популяр прозаик, танылган балалар язучысы дип атаса, икенче берәүләр, аның исемен ишетүгә, йөзләрен генә чыталар. +Ничек кенә булмасын, Ләбиб Гыйльми исеме әдәбиятыбыз тарихына кереп калган. "Совет Татарстаны язучылары исемле биобиблиографик белешмәдә (Казан, 1986) аның унбер китабы күрсәтелгән, тугызы үзе исән чакта (1930-1937), икесе реабилитация алганнан соң, 1958-1961 елларда басылып чыккан. Алар арасында заманында шаулап алган "Сәнәкчеләр" поэмасы, балалар өчен язылган "Аучы Хәмит", "Чимит Дурже", "Чалкаш" хикәяләре (балалар аларны чыннан да яратып укыйлар, кайберләрен хәтта мәктәп программаларына да кертәләр), "Кайгылы җыр" пьесасы, шигырьләр һәм хикәяләр җыентыклары бар. +Л.Гыйльминең иң уңышлы, иң шаулаган әсәре - "Чын мәхәббәт" романы (1936). Бу әсәрне яшьләр, аеруча авыл яшьләре, кулдан-кулга йөртеп, таушалып беткәнче укыйлар. Әлбәттә, хәзерге күзлектән караганда, авторның кеше күңеленнән бигрәк сыйнфый көрәш идеяләре белән мавыгуы бераз сәеррәк, хәтта примитив булып тоелуы ихтимал. Шуңа да карамастан ул заманда роман күпләрнең күңеленә хуш килә. +Моннан тыш Гыйльми 1935-1937 елларда балалар матбугаты органнары оештыруда һәм чыгаруда актив катнаша, "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй") газетасы һәм "Пионер каләме" (хәзерге "Ялкын") журналының җаваплы редакторы булып эшли. +Ләкин ул тарихка бөтенләй икенче, кара ягы белән кереп кэлэ,. +Татарстанның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында Л.Гыйльми тарафыннан 1937 елның 29 мартында язылган ямьсез эчтәлекле шикаяте саклана. Ул анда партия, Совет хөкүмәте һәм Дәүләт куркынычсызлыгы органнарына Язучылар берлегендә оешкан "яман шеш" - контрреволюцион оешма турында хәбәр итә. К.Нәҗми, Г.Толымбай, Г.Нигъмәти, Г.Гали кебек атаклы татар язучыларын (барлыгы унбишләп исем) "Советка каршы коткы таратуда", "партиягә каршы яшерен эш" алып баруда һәм башка шуның ише сәяси гөнаһларда гаепли. +Менә шуннан башланып китә дә инде Язучылар берлегендәге мәхшәр! Шикаятьтәге хәлләрне тикшерү өчен партия өлкә комитеты тарафыннан Махсус комиссия төзелә. Комиссиягә Л.Гыйльминең үзен дә кертәләр. Моңарчы Язучылар берлегенең рәисе булган Кави Нәҗмине халык дошманнарына "либеральлек", "буржуаз оппортунизм" күрсәткән өчен эшеннән азат итәләр. Дилбегәне Л.Гыйльми үз кулына ала. +1937 елның 28 апреленнән 5 майга кадәр Язучылар берлегендә үткәрелгән җыелыш аның инициативасы һәм аның җитәкчелегендә үтә. Докладны партия өлкә комитеты хезмәткәре Т.Имаметдинов ясый. Бу җыелыш әдәбиятыбыз тарихына юылмас кара тап булып кереп кала. Кемне генә "фаш итмиләр" дә нинди генә әшәке гаепләр такмыйлар анда! НКВД органнары исә фаш ителгән язучыларны берәмберәмләп тә, күмәкләштереп тә чүпләп бара. +Әлеге җыелыш уңаеннан Муса Җәлил хатыны Әминәгә шундый бер мәзәк сөйләгән. Мәскәүдәге СССР Язучылар берлегенә килеп кергәч, ниндидер рус язучысы, шаярып: "Ничек анда татарлар, ат итен һаман ашыйлармы?" - дип сорый. СССР Язучылар берлеге генераль сәркатибе Александр Фадеев моны ишетеп кала. Ул: "Юк, хәзер татарлар ат итен ашамыйлар, алар бер-берсенең башын ашыйлар", - дип әйткән, имеш. +Шулай да бер җыелышта гына барысының да башына җитеп булмый. Ай ярымнан соң, 1937 елның 12-14 июнендә, шул ук Л.Гыйльми җитәкчелегендә язучылар идарәсенең киңәйтелгән утырышы була. Монда К.Нәҗми, X.Туфан, Г.Толымбай, Ә.Фәйзи һәм Ф.Кәримнең персональ эшләре тикшерелә. Рәиснең тырышлыгы бушка китми: идарә әлеге язучыларның барысын да халык дошманнары дип игълан итә, Язучылар берлегеннән чыгара. Күп тә үтми, "кара козгын" машинасы барысын да диярлек җыеп чыга; бер Ә.Фәйзи генә Мәскәүгә китеп котыла. Алай гына да түгел, иң актив фаш итүчеләрнең үзләренә дә чират җитә: Язучылар берлегенең рәисе булып берничә ай эшләргә дә өлгерми, Л.Гыйльминең үзен дә күн курткалы зобанилар Черек күл камерасына китереп ташлыйлар. +Ул вакыйгалардан соң алты дистә ел вакыт узды, берничә буын язучылар алмашты. Ләкин йөрәктәге яралар балалары, оныклары күңелендә һаман төзәлми, әрни, төн йокыларын качыра. Тарихны үзгәртеп тә, яхшыртып та булмый - булганы булган. Әмма тарихтан сабак алырга теләсәк, дөреслекнең күзенә карарга тиешбез. Ни этәрде икән утыз бер яшьлек язучыны, заманының күренекле җәмәгать эшлеклесен мондый әшәке эш эшләргә? Карьерачылыкмы, көнчелекме, даһиларны күралмаумы? Башкаларны батырып, үз-үзен саклау теләгеме? Ә бәлки, ул моны чын күңелдән ышанып, партия бурычын үтим дип башкаргандыр? +Л.Гыйльми 1906 елның 12 июнендә Татарстанның хәзерге Әлмәт районы Иске Баграж (Елховой) авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бик иртә ятим калып, тормышның ачысын-төчесен татый, байларга ялланып мал көтә, иң авыр кыр эшләре башкара. Соңыннан ул үзенең "саф ярлы", "чын пролетар" чыгыигы белән горурлана, байларга сыйнфый нәфрәт күзлегеннән карый. +Революциянең беренче көннәреннән үк Л.Гыйльми авыл яшьләре арасында аңлату эшләре алып бара. Комсомол ячейкасы оештыра, үзе үк ячейканың сәркатибе, авыл яшьләрен оештыручы, яңа тормыш өчен актив көрәшүчеләрнең берсе була. Тәбәнәгрәк буйлы, балаларча мөлаем йөзле, тырпаеп торган кара чәчле, җитез хәрәкәтле бу егетнең яшьлеге беркадәр Муса Җәлил язмышын хәтерләтә. Җәлил шикелле үк, ул да партия-совет мәктәбен тәмамлый, Мөслимдә (Чистай өязе) һәм Иске Әлмәттә волость ячейкасы сәркатибе булып эшли. Нәкъ кечкенә Муса сыман, пионер оешмасы оештыруда да катнаша. Чистай кантонында беренчеләрдән булып пионер оешмасы төзи, аның беренче җитәкчесе була. +Көче таигып торган тәвәккәл егетне, яшь коммунистны (ул 1928 елда партия сафларына керә) Казанда да күреп алалар, Татарстан комсомолының өлкә комитетына инструктор итеп билгелиләр һәм ялгышмыйлар: Л.Гыйльми армый-талмый яшьләр арасында пропаганда эшләре алып бара, яңа ячейкалар төзи, яшьләрне якты киләчәккә өнди. Социализм идеяләреннән чыгып дин белән көрәшә, мәчет манараларын кисә, мулла-мәзиннәрне авыллардан кудырта, кайберләрен кулга алуда актив катнаша. Күмәкләшү башлангач, Казанга кайтмый да диярлек, күмәк хуҗалыклар төзи, кулакларны, алар кубызына уйнаучыларны фаш итеп сөргенгә җибәрә (әлбәттә, үзе генә түгел, ГПУ-НКВД органнары белән берлектә). +Мондый тырыш, ихлас күңелдән партиягә, социализм идеяләренә бирелгән егетне хәтта Мәскәүдә дә күрәләр һәм аеруча җаваплы халыкара эшне үтәү өчен файдаланалар. 1930 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты аны Монголиягә яшьләр эшләренә киңәшче сыйфатында җибәрә. Ике ел чамасы Л.Гыйльми монгол яшьләренә коммунистик идеяләр тирәсендә тупланырга, яңа тормыш корырга, социализм юлына басарга булыша. Шунысын да әйтергә кирәк: монда да ул ГПУ-НКВД органнары белән тыгыз элемтәдә була, партия күрсәтмәләрен җиренә җиткереп үти, комсомол намусына тап төшерми. +Моңарчы басылган мәкаләләрдә Л.Гыйльмине "партиянең турылыклы солдаты", "татар яшьләренең абруйлы җитәкчесе" дип атадылар (мәсәлән, З.Курмашев, Ш.Сидаев. "Картаймас яшьлек". Социалистик Татарстан. 1966. 17 апрель). Сибгат ага Хәким исә үзара сөйләшкәндә аның турында: "Артык кызыл иде шул мәрхүмкәй... Шул кызыллык аркасында башкаларның да башын ашады, үз башына да җитте... Их, шундый кызыл авызлар азрак булса, күпме кеше исән калыр, әдәбият та башкарак юлдан китәр иде", - дип әйтә иде. +Әлбәттә, Л.Гыйльми үз белдеге белән генә эш итмәгән. Беркатлы яшь егет органнар кулындагы корал, уенчык кына булган. Аны бик оста файдаланганнар. Кирәге калмагач, үзен дә юк иткәннәр. 1937 елның 21 сентябрендә Л.Гыйльми кулга алына. Элек ул башкаларны "контрреволюцион эшчәнлектә" гаепләп фаш итсә, хәзер инде үзенә нәкъ шундый гаепләр тагалар. Әйтик, НКВД органнары белән шулай ук тыгыз элемтәдә булган, ләкин ничектер исән калган, язучы исемен күтәреп йөрүче икенче бер бәндә - Хан Җәмил - "Кызыл Татарстан" газетасында (1937, 26 октябрь) болай дип яза: "Л.Гыйльми иң нечкә битлек астына яшеренә. Ул үзен моңа кадәр халык дошманнары тарафыннан кыерсытылып килгән кеше итеп күрсәтә. Матбугатта һәм аерым җыелышларда кызыл фаразларга төренеп чыгышлар ясый. Ул Язучылар союзының эшен тикшерү өчен төзелгән комиссиягә член булып үтүгә ирешә..." +Л.Гыйльминең идарәне җитәкләп башкаларны фаш итүе "күз буяу" гына, эшне "эчтән таркату" өчен генә башкарылган булып чыга. Төкермә коега, суын эчәрсең, дип халыкта бик дөрес әйтәләр. +Мин Л. Гыйльминең 3389 нчы номерлы җинаять эше белән Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында танышып чыктым. Безнең ышанычлы кешебез, безгә ярдәм иткән дип кәнфитләнеп тормаганнар. Берничә ай эчендә үз "гаебен тулысынча танырга" мәҗбүр иткәннәр. "Уң троцкийчы", "Советка каршы оешмада булган", "контра", "халык дошманы" дип кул куйгач, аны 1938 елның 9 маенда үткәрелгән Махсус киңәшмә (Особое совещание) карары белән иң югары җәзага - үлемгә хөкем итәләр һәм шул ук көнне Черек күл подвалында атып үтерәләр. +1957 елның 25 маенда бу карар законсыз дип табыла, һәм Л. Гыйльми тулысынча реабилитацияләнә. Әмма гаиләсенә бирелгән белешмәдә үлеменең сәбәбе дә, елы-көне дә алдап күрсәтелә. (Имештер, ул 1947 елның 20 февралендә үпкә авыруыннан вафат булган.) +Шулай итеп, Югары суд тарафыннан Л.Гыйльми тулысынча аклана, бер гаепсез булуы таныла. Әмма дөньяда аннан да югары суд - тарих хөкеме бар. Ул нәрсә әйтер икән? +БАТЫР ЙӨРӘКЛЕЛӘР, ЧЫН КӨРӘШЧЕЛӘР ДӘ +БУЛГАН... +Гадәттә, без репрессия корбаннарын бер калыптан карап күз алдына китерәбез: чын патриотны, ялкынлы коммунистны тик торганнан, бер гаепсез кулга алалар, хәлдән тайганчы кыйныйлар, җәзалыйлар, булмаган гаебен танырга мәҗбүр итәләр һәм ахырдан бөтенләй юкка чыгаралар. Күпчелек очракта чыннан да шулай булган... Әмма арада чын көрәшчеләр дә, большевистик режимның асылын аңлап эш итүчеләр дә булган. Әле дә исән әдип, талантлы язучы, татар әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстереп җибәрүчеләрнең берсе - Адлер Тимергалин - әнә шундыйлар рәтеннән. +1949 елның ахырында Татарстан Дәүләт куркынычсыз" лыгы комитетына кулдан язылган өндәмәләр керә башлый. Дәфтәр битендәге өндәмәләрдә коточкыч, акылга сыймый торган нәрсәләр күрсәтелгән була. Мәсәлән, русча язылган өндәмәләрнең берсендә хезмәт хакын күтәрү, бәяләрне төшерү, налогларны киметү таләп ителә. Икенчесендә газеталардагы ялганнар фаш ителә, халыкның чынлыкта ач-ялангач яшәве турында, Мәскәүнең, Коммунистлар партиясенең, шәхсән Сталинның милли сәясәте никадәр шовинистик, икейөзле булуы турында бик ачык итеп, тәфсилләп әйтелә. +Алай гына да түгел, язучы халыкны булачак сайлауларда катнашмаска, катнашкан очракта исә "Мәскәү колларына", депутат-большевикларга каршы тавыш бирергә өнди. Өндәмә "Сталинга үлем!" дигән коточкыч лозунг белән тәмамлана. +Мондый өндәмәләрне халык күп җыелган урыннарда - базарларда, кинотеатрларда, кибетләрдә, трамвай-троллейбусларда табатар. Ике телдә басма хәрефләр белән язылган булсалар да, атарның бер кеше тарафыннан язылган булуы Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты тикшерүчеләре өчен көн кебек ачык була. Ашыгыч рәвештә КГБ хезмәткәрләреннән махсус төркем төзелә, һәм атар бер минут кичекмәстән эшкә керешәләр. Өндәмәләрнең укымышлы, әмма бик яшь кеше тарафыннан язылган булуы күренеп тора. Шуңа күрә мәктәпнең югары классларында, вузларда, техникумнарда укучыларның язу рәвешләрен тикшерә башлыйлар... Өндәмәләр күбрәк үзәк урамнарда табылганга, милиция хезмәткәрләре белән берлектә бу тирәдә йөрүче яшьләрне аеруча нык күзәтү астына алалар. +Бу эш нәтиҗәсез калмый, 1950 елның 2 гыйнварында җинаятьчене җинаять урынында: Колхоз базары янында, Киров урамында, халык арасында өндәмә ташлаган вакытта күреп, артыннан иярәләр. Дәлиллек өчен ул ташлаган ике өндәмә алына. "Җинаятьченең" үзендә тагын биш өндәмә кала. Дөрес, күзәтүне сизеп, ул алардан котылырга тели. Банковская урамының 8 нче номерлы йорты янында ташлап калдыра. Тик артыннан күзәтеп баручылар аларны да, "җинаятьченең" үзен дә эләктереп алалар. +Кем икәнлеге ачыклангач (ул Казан университеты физика факультетының икенче курс студенты Адлер Камил улы Тимергалин булып чыга), ул яшәгән фатирда тентү үткәрәләр. Тагын берничә шундый ук өндәмә, язу өчен әзерләнгән кәгазь, каләм, караларны табалар. "Җинаятьче" баш тартмый, барысын да танырга мәҗбүр була. Ничек баш тартасың - хәтта аның көндәлекләрен дә табып алалар. Ә ул анда барысын да җентекләп язган. Ничек итеп большевистик режимның җинаятьчел асылына төшенә башлаганнарын да, колхозчыларның нинди шартларда яшәүләре, татар халкының теле, мәдәнияте, киләчәге турында да - кыскасы, ничек итеп режимга каршы көрәшә башлавы - барысы да теркәлгән. +Шуннан китә инде дәһшәтле төрмә чынбарлыгы: сорау алулар, ялгыз камерада ярым ач тотулар, салкын карцерлар, йокысыз төннәр... Яшьтәшем бу турыда үзе болай сөйли: +- Юк, кыйнау-фәлән дә, җәзалау да булмады... Ә нигә җәзаларга? Мин бит берсеннән дә баш тартмадым, барысын да таныдым. Әйе, мин яздым, дим. Әйе, совет властен җаным сөйми, Сталинны күралмыйм... Халкым кичергән авырлыкларның барысында да ул гаепле... Кыскасы, җебеп төшмәдем, үземне шактый кыю, хәтта горур тоттым... Ни өченме? Беренчедән, бик яшь идем әле... Мине 2 гыйнварда кулга алдылар. 1 гыйнварда миңа унтугыз яшь тулган иде. Икенчедән, мин күптән инде җанымны фида кылырга әзер идем. Мондый коллыкта, ачлыкта-ялангачлыкта яшәгәнче, үлүең мең кат яхшырак дип уйлый идем. Шуңа да Черек күл җәлладларының янауларына исем китмәде... +А.Тимергалинның сүзләрен аның белән бер чорда шул ук төрмәдә утырган А.Гыйләҗев, Г.Тавлин, М.Рәфыйковлар да раслый. Алар әйтүенчә, аның батырлыгына, үзен кыю, горур тотуына бөтен төрмә сокланган. Барлык тоткыннар да аны чын күңелдән ихтирам иткәннәр... +Тоткынның үзен шулай тотуына хәтта тикшерүчеләр дә аптырап калалар. Акылы сәламәт кеше үзен болай тота алмас , психик яктан зәгыйфь булган кеше генә үзен шулай тота алыр иде дип уйлыйлар. Моны сизеп алгач, Адлер үзе дә тиле булып кылана башлый. Башын җүләргә салып, әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйли, тикшерүче белән шактый куркыныч уен алып бара. Әлбәттә, Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында башын җүләргә салучыларны гына аерырлык белгечләр юк түгел. Ләкин, күрәсең, ал арның үзләре өчен дә тоткынны тиле итеп күрсәтү кулайрак була. "Сталинга үлем!" дигән сүзләр белән тәмамланган өндәмәләрне акыллы баштан язып булмый ич! Ә булса, алар нәрсә караган, обком кайда булган дигән сораулар туу ихтимал ич. +Кыскасы, медицина экспертизасы А.Тимергалинны акылы сау-сәламәт түгел, психик яктан зәгыйфь, димәк, кылган эшләре өчен җавап бирерлек түгел дип таба. Кем белә, бәлки, табиблар бу ябык, ак йөзле яшүсмер егетне жәлләп, тормыш юлын җимермәскә теләп тә шулай эшләгәннәрдер... +Экспертиза нәтиҗәсендә А.Тимергалинны җаваплылыктан азат итәләр һәм мәҗбүри рәвештә махсус шифаханәгә дәваланырга җибәрәләр. Ул ел ярым гомерен психик авырулар хастаханәсендә үткәрә. Бу турыда сорагач, Адлер кул гына селтәде: "И, яшьтәш, син сорама, мин әйтмим... Хастаханәнең дә ниндие бит - төрмә режимындагы... Чын тилеләр арасында... Ничек әле чыннан да акылдан язмадым - шуңа рәхмәт укырга гына кала..." +Махсус лагерьдан чыгу белән, Адлер күпмедер вакыт Сарман районында, ата-аналары янында яши (алар авыл мәктәбендә укытучы булып эшлиләр), аннан соң Ташкентка китеп, укытучылар әзерли торган Учительский институтка кереп укый (Казанда аңа барыбер көн күрсәтмәсләр иде - егет моны яхшы аңлый). Институт тәмамлаганнан соң, ул шул ук Урта Азия якларында укытучы булып эшли, техник түгәрәкләр җитәкли, балалар тәрбияли... Һәм акрынлап яза башлый. Аның "Роберт, уян, сөеклем!" исемле тәүге фантастик хикәясе 1959 елда "Идел" альманахында басылып чыга. Моннан соң ул унбишләп китап чыгара, фантастик жанрда эшләүче иң актив, нәтиҗәле эшләүче язучы данын ала. +Мин аның яшь чагында күрсәткән батырлыгы турында моннан биш-алты ел элек үк язарга җыенган идем. Ләкин, үзенә әйткәч, ул ризалыгын бирмәде. "Мин үлгәч язарсың", имеш... +Шуңа күрә бу юлы Адлерның үзенә әйтмичә генә язып чыгарга булдым. Ни өчен әле без чын көрәшчеләрне, халык өчен җаннарын фида кылырга әзер булучыларны үлгәннән соң гына хөрмәтләп искә алырга тиешбез? +ШАМИЛ УСМАНОВ ТУРЫНДА ӨЧ РИВАЯТЬ +Язучылар вафат булгач, алардан китаплар гына тг/гел, кцптөрле риваятьләр дә, колактан колакка йөри торган кызыклы сцзләр һәм хәтта имеш-мимешләр дә кала. Әлеге сг/зләр, риваятьләр теге, яки бу язучы хакында басылып чыккан монография яисә мәкаләләр хәтле гҗ мәгълцмат бирергә мөмкин. +Шамил Усманов та - цзе хакында байтак риваятьләр тудырган легендар шәхес. Аны исән чагында ук "татар Фурмановы" дип йөрткәннәр. Чыннан да, Усманов та революциягә хәтле цк большевиклар фиркасендә тора, Гражданнар сугышында комиссар була, ә аннары популяр язучы-драматург, прозаик, очеркист, фантастик әсәрләр иҗат итцчё. буларак таныла. Шамил Усмановка багышланган кг/псанлы мәкалә һәм монографияләрнең исемнәре генә дә кцп нәрсә турында сөйли: "Революция тарафыннан чакырылган", "Кызыл легион комиссары", "Революция сугышчысы һәм елъязмачысы", "Революция солдаты", "Каләмне штыкка тиңләп", "Гасыр каһарманлыгы" һ.б. +Бу язмамда мин Шамил. Усманов иҗатына анализ ясауны максат итеп куймыйм, берничә риваяупькә генә тукталып г/тмәкче булам. +Беренче риваять +Бу хәл 1917 елның феврале белән октябре арасында була. Унсигез яшьлек Шамил ул чагында Акчуриннарның туку фабрикасында (Сембер губернасы) слесарь булып эшли. Әлбәттә, бу инде тынгысыз еллар, давыллы чор. Күпсанлы фиркаләр төзелә, митинглар шаулый. Эшчеләр дә "соңгы һәм хәлиткеч һөҗүмгә" әзерләнеп коралланалар. Шул ук вакытта фабрикантлар да йоклап ятмый. Эшчеләр арасында шундый сүз тарала: имеш, Акчуриннар корал һәм башка сугыш кирәк-ярагы туплыйлар икән, аны Тимошкинодагы йортларында яшереп саклыйлар икән. Фирканең Гурьевтагы большевиклар секциясе Шамил Усмановка бик җитди эш куша: кызылгвардиячеләрнең кечерәк кенә бер отряды ярдәмендә Акчуриннар йортына тентү үткәрергә! +һәм менә өстенә күн куртка кигән, биленә наган таккан Шамил отряды Акчуриннар ихатасына килеп керә. Әмма язмышның усал шаяртуы диген: Акчуриннар бусагасында аны үзенең бертуган абыйсы - патша армиясенең поручигы — икенче Усманов каршылый. Ләкин ул, Шамилдән аермалы буларак, либераль карашларда тора, Акчуриннар белән дә дуслашып алган, хәтта туганлашырга да исәбе бар кебек. Менә шул егет "пролетариатның сугышчан отряд"ына юлны бикләмәкче була диген! Шамил шундук кобурасыннан корал тартып чыгара: +- Яки син безне үткәрәсең, яки мин сине үз кулларым белән... +- Ат! - дип катгый җавап бирә аңа абыйсы. Шундук, күрәсең, катырак сүзләр дә өстәгәндер инде. +Ату тавышы яңгырый. Шамил, абыйсының гәүдәсе аша атлап, өй эченә үтә. Анда җентекләп тентү ясый, табылган коралны алып чыга. +Әлеге вакыйга тирә-яктагы татар авылларында яшәүче халыкны шаккаттыра - бертуганнар бер-берсен үтерә башлады бит! Ул хакта хәтта бәет тә чыгаралар. Бу бәет илленче еллар уртасына хәтле телдән телгә күчеп йөри. Шунысы кызык: бәеттә моның ише хәлләрнең бөтенхалык фаҗигасе булып тәмамланасы алдан әйтелә, кисәтелә. +Шул ук вакытта бәет Усманов гаиләсе тормышындагы конкрет вакыйгаларны да теркәп калдырган. Анда, бу хәлне ишеткәч, ана кешенең акылдан язуы һәм шактый вакытлар үз акылына килә алмый йөрүе әйтелә. Ә Шамилнең хак динле әтисе (ул Мәккәгә барып хаҗ кылган кеше) башкисәр малаен чын күңеленнән каргый, туган йорт бусагасын атлап керүне гомерлеккә тыя. Ләкин инде большевистик идея белән тәмам очынган Шамил моны уйлап та бирми. Ул һаман "дөнья болгатуын" дәвам итә, "архиреволюцион адымнар"ны бер-бер артлы ясап кына тора. +Әле генә без сөйләп үткән бу риваять чыннан да дөрес микән соң? +Үз әтисе турында озак еллар буена материал туплаган һәм "Хәтер күзләре" дигән китап чыгарган Айсылу Сагайдак бу вакыйга хакында бөтенләй искә дә алмый. Бервакыт мин аннан: "Әлеге хәлне нигә бер дә искә алмыйсың?" — дип сораган идем. Аның җавабы шундыйрак булды: "Бәеттән бангка. бүтән бер генә дәлил дә юк шул". Үз туганын үтерү кебек фаҗига чыннан булса да, Ш.Усманов атмаган булырга да мөмкин. Аның отрядындагы берәр кызылармеец аткан булу ихтимал... Ә халык фантазиясе моны Шамилгә яккандыр... Икенче бер тикшеренүче Альберт Яхин (аның да бу хакта китаплары һәм бер пьесасы бар) атуын чынлап та Шамил аткан дип бара, ләкин үзенең абыйсын түгел, ә туган тиешле кешесен. А.Яхин әйтүе буенча да биредә ачыкланып җитмәгән нәрсәләр бик күп. Шуңа күрә ул да бу вакыйганы үз китабына кертмәгән. +Икенче риваять +Ә менә бу вакыйга исә күпкә соңрак була. Инде Гражданнар сугышы беткән. Дивизия комиссары булып алган Усманов (хәзерге дәрәҗәгә күчерсәң, бу генерал дигән сүз) Казандагы пехота командирлары курсында политбүлек начальнигы булып эшли. +Башта Шамил Усмановның бик чибәр кеше булуын әйтеп узыйк. Атаклы артистка Галия Кайбицкая аны хәтта чын ир-ат үрнәге дип тә атый. Ул буйга озын түгел, әмма нык, таза гәүдәле була, һәрвакыт гимнастеркадан һәм галифе чалбардан йөри, ялтырап торган хром итекләр кия. Хәрби фуражкасы яшьләрчә бер якка янтайтыбрак киелгән, аңа сыеп бетмәгән коңгыртрак чәчләр бүселеп чыгып тора. Биленең бер ягына кавалерия кылычы, ә икенчесенә маузер таккан. Менә шушы кеше, буш вакыт таптымы, кулына каләм ала... +Бу вакытта инде ул беренче хатыны белән аерылган, анда аның Айсылу исемле кечкенә кызы үсеп килә. Ә Шамил Усмановның күңелен инде ул чактагы татар сәхнәсенең йолдызы булган Асия Измайлова биләгән. +Бервакыт Асия Измайлова концерт бирергә дип Урта Кабан күле буена урнашкан командирлар курсына килә. Элек Аркадий бакчасы дип йөртелгән урын. Менә шушы ямьле урында концерт беткәннән соң, алар бик күптән утыртылган паркның матур аллеялары буйлап йөриләр. Шундый тыныч җәйге төн була бу. Күктә ай яктырта. Сандугачлар сайрап тора. Шул чагында кинәт мылтыктан аткан тавыш ишетелә, һәм куркынган хатын-кыз тавышы яңгырый. Шундук курсантлар йөгереп килә, һәм алар мондый күренешкә тап була: комиссар Шамил Усманов җиргә утырган да аягыннан итеген салырга азаплана. Ә итек эченнән кан ага. Янәшәсендә артистка Измайлова. Ул аңа итеген салырга булышып маташа. +Билгеле инде, йөгереп килгән курсантлар шундук булышырга телиләр, кайберләре исә, тирә-юньгә таралып, комиссарга аткан дошманны эзләп тапмакчы була. Ләкин гаҗәп: комиссар үзе аларны туктата. +- Кирәкми... Мин үзем бит... Аякка ялгыш үзем аттым бит МИН, - ди ул. +Курсантлар яралы комиссарны күтәреп күл буена хәтле киләләр һәм, көймәгә утыртып, госпитальгә алып китәләр. +Соңрак исә Шамил Усманов үзенең дусларының берсенә серне болай дип чишә: +- Аягыма үзем аттым бит мин, юләрлек белән. Асиягә булган мәхәббәтемне раслыйсым килеп!.. Югыйсә ул минем яратуыма ышанмый йөри. Яратуымны раслардай дәлилләр таләп итә бит. Менә шуңа мин кызып киттем инде. +Әлбәттә, бер гөнаһсызга яраланган аяк табаны шактый нык җәрәхәтләнгән була, ул әле озак төзәлми, Шамилне байтак газаплый. Ләкин безнең комиссар үз максатына ирешә - Асия Измайлова аңа кияүгә чыга. +Бу бер риваять кенә булса, шушы урында нокта куярга да мөмкин булыр иде. Ләкин бөтен хикмәт тә шунда шул - бу вакыйга чынлап та булган икән. Соңга таба гына ул риваятькә әйләнгән, һәм аңа тора-бара төрле-төрле үзгәрешләр кергән. Кыскасы, халык авыз иҗаты "эшли" башлый. Гайбәтчеләр дә тик ятмаган, әлбәттә. Ахыр чиктә шундый түзә алмаслык хәл килеп туа ки: гаилә, Казанны ташлап, Шамилнең яраткан эшен калдырып, Мәскәүгә күчеп китәргә мәҗбүр була. Ләкин аларның уртак гаилә тормышы анда да килеп чыкмый. +Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер, мөгаен, чөнки икесе дә баш бирергә яратмый торган көчле шәхесләр. Бер-берсен битәрләүләр, гаепләүләр торган саен ешая бара, һәм, аптырагач, алар аерылыша. +Шамил Усмановның моңа бик исе киткәндер дип әйтәсем килми. Чөнки яраткан кызы белән аерылышуның беренче трагедиясен ул яшь чагында ук, әле өйләнгәнче үк, бер мәртәбә кичергән була инде. Ул вакытта Шамилнең үлеп гашыйк булган кызы бүтән кешегә кияүгә китеп бара. Бу хакта белеп алгач, Шамил нишләргә дә белми, шундый нык газаплана, хәтта үз-үзенә кул салмакчы була һәм йөрәгенә төбәп ата. Ләкин ул йөрәкнең кайда урнашканлыгын гына белмәгән икән. Аны уң якта дип уйлап, күкрәгенең шул ягына аткан була. Үпкәсен генә яралый. +Өченче һәм соңгы риваять +Бу Шамил Усманов гел дә үзенә һәм туганнарын атып кына йөргән икән дип уйламасын иде укучы. Юк, ул барыннан да элек язучы булган — һәм андый-мондый гына язучы да түгел, ә бик тә актив иҗат итә торган әдип. Егерменче-утызынчы еллар әдәбиятында сизелерлек эз калдырган язучы. +1919 елда Шамил Усмановлар гаскәре Оренбург шәһәрен сугышып алганнан соң берникадәр вакыт тыныч көннәр була. Менә шул чагында инде ул үзенең беренче пьесасын - "Канлы көннәрдә"не яза. Билгеле, бүгенге көн биеклегеннән торып караганда әсәр бик примитив тоелырга мөмкин. Аның буеннан буена сыйнфый көрәш идеясе белән сугарылган булуын да ошатмаска була. Чөнки әсәрдә революциягә каршы кеше шәхес буларак та иң начар, иң җирәнгеч кеше итеп сурәтләнә. Инде революция яклы булса, ул - каһарман, ул - фидакарь, ул - сатылмас һәм нык рухлы, киң күңелле, имеш. Ләкин шунысы бар: пьеса солдатлар тарафыннан бик яратып, җылы кабул ителә. Аны, күбәйтеп, төрле-төрле хәрби частьларга җибәрәләр. Татар гаскәрләре булган бер генә полкта да әлеге әсәр сәхнәгә куелмыйча калмый диярлек. Кайвакытта пьесаны хәтта профессиональ труппалар да куя. +Бу уңайдан Шамил Усманов үзе еш кына болай дип сөйли торган була: "Менә Америкада бер драматург үзенең пьесасын мең мәртәбә куйдырган да миллион доллар акча эшләгән..." Аның "Канлы көннәрдә" һәм "Беренче адым" дигән пьесалары шулай ук күп куела куелуын, ләкин алар авторга бер тиен дә акча китерми. Революция эшенә файда итү - менә шул була авторга иң зур бүләк. +Хәзер, безнең көннәрдә, Шамил Усманов яклап көрәшкән коммунистик идеяләргә төрлечә карарга мөмкин, билгеле. Ләкин, ничек кенә булса да, Шамил Усмановның ихласлыгы, аның омтылышының саф йөрәктән чыгуы сокландыра. Үзенең 1926 елда язган "Памирдан радио" исемле фантастик повестенда ул революциянең дөнья күләмендә җиңүен һәм коммунистик хыялның чынга ашуын тасвирлый. Авторның ышануынча, бу хәл инде Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң егерме ел үтүгә үк тормышка ашарга тиеш була. Бу вакытта инде җир йөзендә изүчеләрнең һәм изелүчеләрнең берсе дә калмаска тиеш була. Имеш, сугышлар да бетәчәк, төрле җинаятьләр дә... Төрмәләрне җимерәчәкләр, ә алтыннан - ул беркемгә дә кирәк булмаганга күрә - бәдрәфләр салачаклар... +Ләкин... ләкин бик тә кызганыч: Шамил Усманов уйлаган егерме ел узар-узмас, илдә бөтенләй икенче төрле хәлләр башлана. +1936 елның август аенда Мәскәүдә кайчандыр Ленинның якын көрәштәшләре булган Г.Зиновьев белән Л.Каменевка - большевиклар партиясенең күренекле эшлеклеләренә - ачык суд процессы башлана. Аларга үлем карары чыгарылып ике көн дә үтми, Казанда Язучылар берлеге партия оешмасының шулай ук ачык җыелышы була. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә - "Троцкий-Зиновьев иярченнәре эше уңаеннан язучыларның революцион уяулыгын арттыру турында". Бу җыелышта доклад белән чыккан Язучылар берлеге җитәкчесе Кави Нәҗми "дошман элементларга" карата каты тәнкыйть сүзләрен бер дә кызганып тормый. "Дошманнар" дигән исемлеккә исә билгеле язучылар Ф.Сәйфи-Казанлы, М.Крыймов, И.Рәми һәм тагын байтак әдип эләгә. Шул исәптән Шамил Усманов та. +Ш.Усмановны, әсәрләрендә җитәрлек дәрәҗәдә аңлы булмаган кызылармеецларны сурәтләгәне өчен, Гражданнар сугышы чорында партизанлык чагылышлары өчен гаеплиләр. Булган җиңелүләр һәм чигенүләр турында да тәмләп сөйләргә иренмиләр. Әсәрләрендә тискәре геройлар әйткән сүзләрне авторның үзенеке дип әйтүчеләр дә табыла. Гражданнар сугышы каһарманы Блюхер образын түбәнәйтеп күрсәтергә тырышуда гаеплиләр. Ә инде бераздан, Блюхер халык дошманы дип кулга алынгач, аның уңышларын күпертүдә гаепли башлыйлар. Аннары Шамилне үз энесе белән бәйләнешен өзмәүдә дә гаеплиләр. Ә аның энесе, сәяси яктан гаепләнеп, кулга алынган була. +Әйе, теләк булганда, кешегә теләсә нинди гаепне дә тагарга мөмкин икән. +Ике көнгә сузылган бу җыелыш карарында Шамил Усманов әсәрләрендә "буржуаз милләтчелек идеяләрен үткәрергә тырышкан" өчен гаепләнә. Ул "Гражданнар сугышы тарихын начар якка бозып күрсәтергә дә тели икән". Карарда катгый таләп тә куела: "татар Язучылары берлеген дошман контрреволюцион элементлардан арындырырга". +Менә шушы куркыныч карар чыгарылып күп тә үтми, Татарстан НКВДсы партия өлкә комитеты секретаре Лепага коммунист Усмановны кулга алуга санкция сорап мөрәҗәгать итә. Бу санкция, әлбәттә, бик тиз бирелә дә. Сүз уңаеннан, Лепа үзе дә бу урында озак утыра алмый. Аны да бик тиздән кулга алалар. Ә Шамил Усманов исә 1937 елның 8 апрелендә Черек күлдәге мәгълүм бинаның ишеген атлап керә. +Ш.Усмановның кунакханәдәге бүлмәсендә тентү үткәргән вакытта (хәзерге "Казан" кунакханәсе) төрле язулар белән тулы 23 папка, 36 данә калын дәфтәр, 14 блокнот, бүләк итеп бирелгән исемле корал һәм бик күп китапны да алып чыгып китәләр. Шәхси милкенә килгәндә исә, ул кыршылып беткән портфельдән һәм иске чемоданнан гыйбарәт була. Тентү актына шундый искәрмә дә язып куелган: "Усмановның конфисковать итәрлек башка милке юк". +Шамил Усманов менә шушы кара язмыштан котылып кала ала идеме соң? Юктыр, мөгаен. Чөнки революция дигән нәрсә балаларын ашый торган ерткыч җанвар сыман. Усмановның ул чордагы күренекле шәхесләрдән Блюхер, Тухачевский, Каменев, Зиновьев һәм башкалар белән якыннан аралашкан булуы, Троцкий янына кергәләп йөрүе һәм аның приказларын үтәве - болар барысы да аны тиешле органнарның авыр чүкече астына илтеп тыга да инде. Моннан тыш Шамил Усманов, дуслары һәм танышлары белән сөйләшкәндә, НКВД органнары хакында, аларның артык көчәюе белән килешмәве хакында да сүзләр ычкындыргалый. Бу сүзләрне тиешле урынга җиткерүчеләр тиз табыла, әлбәттә. Органнарга хәбәр җиткерүчеләрдән берсенең язуына караганда, Шамил Усманов Сталинның яңа конституциясенә зур өмет баглаган, ул шәхес иминлеген тәэмин итәр дип ышанган. Ә күпләп кулга алуларны ул болай аңлаткан: әлеге әйбәт конституция кабул ителгәнче НКВД органнары үзләренә ярамаган кешеләрдән тизрәк котылырга телиләр, имеш. +Кулга алынган кешеләрне, әлбәттә инде, тулысынча изоляцияләргә тырышалар. Ләкин шуңа да карамастан тоткыннар Шамил Усмановның сорау алу вакытларында үзен чын ирләрчә тотуын һәм беркемне сатмавын, Советка каршы оешмаларда катнашу гаебе барлыгын танымавын - һәммәсен белеп торалар. Аны иң каты җәзага тартуларын да, "конвейер"га куеп атналар буе йоклатмыйча, тикшерүчеләрнең берсен-берсе алыштыра-алыштыра сорау алулар да, сулы карцерга утыртулары да (монда инде тоткын тәүлекләр буе билдән яисә муеннан ук салкын суда тотыла), кыйнаулар, кыерсытулар, ачка интектерүләр дә билгеле була. Соңгы сорау алуларның берсеннән соң аны тәмам хәлсезләнгән, коры сөяккә генә калган һәм бөтенләй һушсыз диярлек хәлдә сөйрәп барганнарын күрәләр. Ә бит әле аңа бу вакытта кырык яшь тә тулмаган була. Физик яктан ныклык, чыдамлык һәм хәрби әзерлек ягыннан татар язучыларыннан берәү дә аның белән тиңләшә алмый. +Ә тиздән Черек күлдәге эчке төрмәдә Шамил Усмановның үзен-үзе үтерүе турында хәбәр тарала. Сөйләүләргә караганда, ул соңгы сорау алу вакытында әллә нинди гаепләр тагылган беркетмәгә "кул куярга риза булдым" дигән сылтау белән тимер каләмле ручка сорап ала. Карага манып яза торган гап-гади каләм! Усманов аны кулында әйләндергәләп тора-тора да бермәлне бөтен көче белән күзенә китереп кадый! Ул шулхәтле ачу белән кадаган күрәсең - каләм баш миенә үк барып җитә. Шамил Усманов тикшерүче бүлмәсендә үк дөнья белән хушлаша. +Легендар шәхес тормышындагы соңгы риваять бу. Сиксәненче еллар уртасына хәтле ул риваять халык телендә йөрде. Ә инде илгә яңарыш килеп, әлеге куркыныч оешмаларның архивлары ачыла башлагач, чынлыкта эшнең ничек булганын ачыклау мөмкинлеге туды. Шамил Усмановны гаепләп 1937 елның 3 декабрендә тутырылган 2-5187 нче эштә менә мондый язу бар: +"Минем, ягъни НКВД санчасте начальнигы Шулутко Л.И. тарафыннан түбәндәге хакта 1937 елның 3 декабрендә акт төзелде: тоткын Усманов Ш. 1937 елның 3 декабрендә иртәнге 7 сәгатьтә кинәт вафат булды. Бөтен билгеләр буенча үлем йөрәк параличыннан булырга охшаган". +Бер караганда бу инде чын, дөрес документ кебек. Ул бөтен шартын китереп төзелгән, шуңа күрә мәсьәлә дә ачык шикелле. Ләкин без НКВД дип аталган оешманың эш стилен бик яхшы беләбез. Андагы документлар хакыйкатьне теркәп калдыру өчен түгел, ә чынлыкны яшерү, эз югалту өчен төзелә. Мин, менә шушындый шикләр белән КГБ архивында казына торгач, икенче бер документка юлыктым. Ул 1899 елда туган, элек Татарстан НКВДсының дүртенче (сәяси) бүлеге начальнигы вазифаларын башкарган Лазер Ефимович Марголинны гаепләү "эш"е. Аны 1939 елның 29 мартында, ягъни органнарга Берия килеп Ежов кешеләрен кулга алулар башлангач эләктерәләр. Марголинны Шамил Усмановтан сорау алу вакытында физик көч куллануда һәм нәтиҗәдә 1937 елның 4 декабренә каршы төндә Усмановның сорау алу вакытында үлемендә гаеплиләр. Икенче төрле итеп әйткәндә, Шамил Усмановны кыйнап үтергәннәр икән. Ә инде шушы кабахәт дөреслекне яшерү өчен ялган акт төзегәннәр. Мәетне инде, әлбәттә, ярып та тормаганнар. +Марголин мондый ерткычларча алымны бер Шамил Усмановка карата гына кулланмаган, билгеле. Мисал өчен аның Еналиев дигән татар кешесен кыйнап үтерүе дә мәгълүм. Тикшерү вакытында Марголин үзе бу хакта сөйли. Ләкин моны "тулаем эш стиле шундый иде" дип акламакчы була. Әлеге сүзләр дөреслеккә дөрес, билгеле. Күп тикшерүчеләр шулай ерткычларча кыланган. +Күрәсең, соңрак Марголинның үзенә карата да шушы "стиль"не кулланганнар. 1939 елның 16 октябрендә тап-таза Марголин кинәт вафат була. +Әйе, бер караганда Шамил Усманов турындагы өченче риваять расланмый сыман. Чөнки аны Черек күл төрмәсендә кыйнап үтергәннәр бит. Ләкин, минем фикеремчә, әлеге риваять Шамил Усмановның холкын, табигатен бик тә ачык итеп күз алдына китереп бастыра шикелле. Бары тик аның кебек кыю, тәвәккәл ир-ат кына әнә шундый адымга бара ала! Әгәр дә киләчәктә кем дә булса Шамил Усмановның легендар шәхесе турында ниндидер әдәби әсәр: роман, пьеса яисә кинофильм иҗат итәргә алына икән, менә бу трагик риваятькә чынлап та нигезләнә, таяна ала. Чөнки ул - иҗади дөреслеккә туры килә торган риваять! +ГПУ ТОЗАГЫНДА (С-эгыйть Сг/нчәләй биографиясенең билгесез сәхисрәләре) +Сәгыйтъ Сг/нчәләй татар әдәбияты тарихына иң элек Тукайның бик якын даирәсендәге шагыйрь һәм аның тугрылыклы дусларыннан берсе буларак кереп калган."Болгар" кунакханәсенең атаклы 40 нчы бг/лмәсендә ихлас сөйләиа/ләр белән мавыгып, алар озын кичләрне бергә уздырганнар. Утыргычларны ятак итеп һәм баш астына Тукайның иске бишмәтен салып, Сг/нчәләй еш кына кунарга кала торган булган. +Тукайның дусты +Бөек шагыйрьнең биографлары кызыклы гына һәм Тукайга нисбәтле бик уникаль шундый бер факт китерәләр: ул Сүнчәләй җибәргән Байронның "Шильон мәхбүсе" тәрҗемәсен хуплап кына калмый, үзе аны редакцияләп басарга әзерли, үз кулы белән акламага күчерә, кереш сүз-фатиха язып, аерым китап итеп чыгара. +Тагын бер кызыклы факт. Туксанынчы еллар башында, әдәбият галиме З.Рәмиев Тукайның еш кына цитатага атына торган "Сөй гомерне, сөй хатыкны, сөй халыкның дөньясын!" дигән мәшһүр шигыре чынлыкта Сәгыйть Сүнчәләйнеке икәнлеген исбатлады. Хәер, бу фактны ике мәгънәдә: Сүнчәләйнең шигъри остатыгы дип тә, шагыйрь Тукай шигъриятенең көчле йогынтысында булуына дәлил итеп тә шәрехләп булыр иде, +Сүнчәләй, әлбәттә, гади эпигон-тәкълитче генә булмаган. "Татар әдәбияты тарихы"ның 3 нче томында аның исеме һәр бит саен диярлек телгә алына. Сүнчәләйнең иҗаты чәчәк ату 1910-1914 елларга туры килә. Бу вакыт эчендә ул лирик-үтемле, романтик-күтәренке 250 дән артык оригиналь шигырен бастырып чыгарган. +Шулар белән бергә Сүнчәләй талантлы балалар шагыйре һәм уңышлы гына эшләп килүче тәрҗемәче дә булган. Әле инкыйлабка кадәр үк ул Пушкинның, Жуковский, Крылов, Лермонтов, Некрасов, Никитин, Майков, Надсон, Блок, Бальмонтның күп кенә шигырьләрен, Генрих Ьейненың танылган "Әлмансур" поэмасын татарчага тәрҗемә иткән. (Бу тәрҗемәне бастырып чыгару цензура комитеты тарафыннан "татарлар арасында панисламизм пропагандасы"ның бер формасы дип бәяләнә. Сүнчәләйнең квартирасында тентү үткәрәләр, ә ул үзе патша охранкасы эзәрлекләвенә дучар була.) Прозаиклардан ул Л.Толстой, И.Тургенев, В.Гюго һәм башка язучыларны тәрҗемә итә. +Тукай үлгәннән соң, Сүнчәләйне хәтта аның эшен дәвам итүче, ә инде драматургиядә - Г.Камал, прозада Ф.Әмирхан белән беррәттән татар әдәбиятында өч классикның берсе итеп карый башлыйлар. +Сүнчәләй иҗатының үзеннән соңгы буын шагыйрьләренә йогынтысы турында да аз язылмады. Мәсәлән, яшь Такташ "Шильон мәхбүсе"нең тәрҗемәсе белән саташкан дисәң дә була, ул поэманы яттан белгән һәм үзенең "Җир уллары" шигъри трагедиясен шушы әсәрнең көчле йогынтысына бирелеп язган. +Инкыйлаб алды елларында һәм Октябрь инкыйлабы белән Гражданнар сугышы чорында Сүнчәләй үз иҗатында "абстракт гуманизм"нан, "мәгърифәтчелек һәм гомумдемократик иллюзияләр"дән "чын революционлык"ка, "пролетар идеология"гә күчеш ясый, һәрхәлдә, "Татар әдәбияты тарихы" авторлары шулай яза. Революцион татар яшьләренең Октябрьгә кадәр үк Сүнчәләй сүзләренә язылган "Марсельеза"ны җырлавы мәгълүм. Бераз соңрак ул тәрҗемә иткән "Интернационал" белән "Матәм маршы" да киң тарала. +Болгавыр 1918 елда Сүнчәләйнең "Ихтилал шигырьләре" җыентыгы басылып чыга. Шагыйрь илдәге революцион үзгәрешләрне кайнар каршылый, Идел белән Урал өстеннән узган сафландыргыч ут өермәсеннән чын-чынлап ләззәтләнә. Бу идеяләр публицистик хисләр белән баетылып, тагын да турырак итеп Сүнчәләйнең 1919 елда чыккан икенче, "Революцион шигырьләр" җыентыгында әйтелгән. Бу китап ун мең тираж белән Үзәк мөселман коллегиясе тарафыннан нәшер ителә. Соңрак Сүнчәләй үзе ГПУга "Аңлатма язуы"нда язганча, җыентыкның төп идеясе - Колчакка каршы көрәшкә чакырып, татар халкына мөрәҗәгать итү. Сүнчәләйнең кайбер шигырьләре ("Фетнә", "Васыять", "Сугышка", "Марсельеза" тәрҗемәсе) прокламация итеп бастырылып фронтка озатылучы мөселман солдатлары арасында таратылган. +Болардан тыш Сүнчәләйнең шул ук "Аңлатма"сында хәбәр итүенчә, аның тарафыннан татар һәм башкорт телләрендә тугыз агитацион пьеса язылган була. Аларның кайберләрен Казандагы, Уфа, Оренбург һәм башка шәһәрләрдәге үзешчән сәнгать коллективлары белән профессиональ труппалар сәхнәләштергән. +Минем карашымча, Сүнчәләйнең революция еллары иҗаты, идея-тематик офыкларын киңәйтсә дә, күп нәрсәсен югалткан. Ихлас, җылы интонацияләр җуелган, лирик башлангыч көчсезләнгән. Ал арның урынын шартлап торган рәсмилек, лозунгчылык, маңгайга бәреп әйтелгән публицистлык биләп ала. Сүнчәләйнең әлеге чордагы тормышында поэзия ирексездән икенче планга күчә. Ул баштанаяк революцион көрәшкә чума, яңа революцион газета һәм журналларда хезмәттәшлек итә, халык мәгарифе өлкәсендә актив эшли. Башта сул эсерларга карый, соңыннан, 1919 елда, РКП(б) сафына керә. Шуннан нәкъ бер ай үткәч, яңа пешеп чыккан большевикны Мирсәет Солтангалиев рекомендациясе белән, революцион хәрәкәт оештыру өчен, Наркомнац вәкиле буларак аклар яулап алган Кырымга җибәрәләр. Сүнчәләй "врангельчеләр" кулына эләгә язып кала, Төркиягә качып кына котыла. Синоп, Трапезунд һәм Новороссийск аша урау юллардан Мәскәүгә кайтып төшә һәм Кырымдагы хәл турында ЧКда доклад сөйли. +Ярымутрауны азат иткәч, аны янә шунда совет властен ныгытырга җибәрәләр. Аннары ул берничә ел Уфада яши һәм эшли. 1923-1924 елларда Башкортстан Наркомпросы коллегиясенең әгъзасы булып тора, 1925 елда шул Наркоматның сәнгать бүлегенә мөдирлек итә, аннан соң Уфадагы сәнгать музеен җитәкли. 1926 елда чит ил эшләре Наркоматында эшләү өчен аны Мәскәүгә чакырталар һәм генераль Совет консуллыгы составында баштан Сүриягә, аннары Төркиягә тылмач итеп җибәрәләр. +1929 елда Сүнчәләйнең исеме кулланыштан кинәт төшеп кала. Китапханәләрдән аның шигырь һәм тәрҗемә җыентыклары алына. Аның тәрҗемәсендәге партия гимнын җырлау рәсми төстә тыела (аны әле озак җырлыйлар). Шагыйрьнең гаилә әгъзалары да репрессиягә дучар була. Фәкать утыз елдан соң гына, илленче еллар азагында, Сүнчәләйнең исеме яңадан матбугатта искә алына башлый. 1961 елда Г.Халит кереш сүзе белән аның "Сайланма әсәрләр" җыентыгы чыгарылды. Әмма шагыйрьнең язмышы турында "нигезсез репрессиягә дучар ителде" дигән сүзләрдән гайре элеккечә ачык кына берни дә әйтелмәгән. Хәтта аның үлү датасы да төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелә. Мәсәлән, "Совет Татарстаны язучылары" дигән биобиблиографик белешмәдә кыска гына итеп болай дип бирелә:"С.Сүнчәләй 1941 елның 27 октябрендә вафат булды". Аның иҗатын өйрәнүче З.Рәмиев исә, туганнарының сөйләвенә нигезләнеп, Сүнчәләйне 1938 елда атканнар дип бара. Фәкать безнең көннәрдә генә, элек бөтенләй яшерен КГБ архивларына үтеп керү мөмкинлеге арткан саен, бу исем тирәсендәге серләр пәрдәсе ачыла төшә. +Беренче кулга алыну +КГБ архивларында сакланган документларга караганда, Сүнчәләйне күнегелгән "контрреволюцион эшчәнлек"тә гаепләп беренче тапкыр 1927 елның 1 июнендә кулга алганнар. Тентүгә һәм кулга алуга рөхсәт бирүче 7125 нче номерлы ордер икенче көнне, 2 июньдә язылган. Күрүебезчә, "формальлекләр" белән инде ул чакта ук артык хисаплашмаганнар. Ордерда адрес күрсәтелгән: Мәскәү, Старая Площадь, "Восток" кунакханәсе, № 57. +Тентү беркетмәсендә кулга алганда табылган әйберләр санап үтелгән: патроннары белән бергә револьвер (күренекле партия эшлеклесе буларак Сүнчәләйнең корал йөртергә хокукы булган), китаплар, кулъязмалар, хатлар, шул исәптән Габдулла Тукайның өч хаты. Бөек шагыйрьнең биографлары Тукайның Сүнчәләйгә барлыгы унике хат язганлыгын санап чыгарды. Галимнәр кулына ал арның сигезе генә килеп иреште. Хәзер инде без Тукайның билгесез өч хаты ГПУ лабиринтларында эзсез юкка чыккан дип әйтә алабыз. +Сүнчәләй тормышында моңа кадәр үк инде беренче дәһшәтле кисәтү булган. 1926 ел башында "актив солтангалиевче" дип аны партиядән чыгаралар, ләкин соңыннан ҮК, кисәтү белән чикләнеп, аны янә ВКП(б)га кабул иткән. +Инде менә яңа гаеп табыла. Кулга алу ордерына Сүнчәләй "татар буржуаз эмиграциясе лидерларыннан берсе", "совет дошманы" һәм "басмачылык хәрәкәтен оештыручыларның берсе" Зәки Вәлид и белән элемтә урнаштырып, бәйләнештә торган: Истанбулда чакта аның белән очрашкан, ә Союзга кайткач, аның үтенече буенча татар, башкорт китаплары һәм журналлары җибәргән дип әйтелә. +Сүнчәләй беренче сорау алуда ук очрашу фактын таный, ләкин үз теләге белән түгел, ә турыдан-туры ГПУ күрсәтмәсеннән чыгып элемтәгә керүен дә әйтә. Чит илгә чыгып китәр алдыннан, ул елларга хас булганча, аның белән ГПУ хезмәткәре Ә.Алмаев сөйләшә. Тылмачка татар Мөһаҗирләре даирәсе белән элемтәгә кереп, аларның кәефләрен белергә һәм кемне дә булса Совет ягына авыштырырга да ул куша инде. Сүнчәләй сөйләгәнчә, Вәлид и белән нәкъ шулай була да. Вәлиди аны "контрреволюцион эшчәнлегемә үкенәм, баигка. "шакшы сәясәт" белән шөгыльләнәсем килми", "тулысынча фәнни эшкә бирелер идем" дип ышандыра. Ул, шәхси иминлек гарантияләнсә, Ватанга кайту мәсьәләсен уйлашырга да каршы түгел икәнен Сүнчәләйгә аңларга мөмкинлек бирә. +"Контрреволюцион эшчәнлек"тә гаепләр өчен нигез дә юк кебек. Әмма күзгә-күз очрашуга чакыртылган Алмаев, мондый инструкция "биргәнем юк һәм бирә дә алмас идем" дип, үз сүзләреннән баш тарта. Сүнчәләйнең хәле тагын да кыенлаша. "Без үз чекистларыбызга тулысынча ышануыбыз" сәбәпле, "тикшерү эшен ялган юлга кертергә тырышучы" ялганчы нәкъ менә ул - Сәгыйть булып чыга. Тикшерүче Петросян гаепләнүчегә бер минут тын алырга да ирек бирмичә ашыктыра, кабалана. Сорау алулар тәүлек буе диярлек дәвам иткәч, Сүнчәләй күрсәтмәләрен үзгәртергә мәҗбүр була. Үз кулы белән язган "Аңлатма язуы"нда ул болай дип тәүбә итә: +"Вәлидов белән очрашуымны зур ялгышлык гамәле дип таныйм. Гаепне уземә алам, булдыксызлыгымны, беркатлылыгымны гаеплим һәм мине, бөтен калебем белән Пролетар Революция эшенә бирелгән шагыйрьне, кичеруегезне утенәм. Гөнаһымны йолу юлында теләсә нинди корбанга, теләсә нинди җәзага әзермен. Сунчәләев". +Намус турында инкыйлабка кадәрге карашларда тәрбияләнгән, кадим зыялы Сүнчәләй чит "гөнаһ"ны үз өстенә алып вөҗданлылык эшлим дип уйлаган, күрәсең. Ләкин ул моның белән тикшерүчедә "партия каршында ихлас булмау"да шик уята. Югыйсә читлектәге кош чыгып оча да алмый бит инде... +Кемнеңдер пычрак уенында вак акчага әйләнүен белдеме, абайладымы икән Сәгыйть Сүнчәләй? Берникадәр вакыттан соң Әхмәтхан Алмаевка "солтанталиевчеләр эш"е буенча тикшерү группасын җитәкләүне тапшырачаклар. Ул үзен алдашу, ялган документлар ясау, күрәләтә хәрәмләшү, унлаган һәм йөзләгән гаепсез корбаннар каны белән таплаячак. Аннары, кирәге беткәч, артык шаһит буларак, күп кенә корбаннарыннан да алдарак аяусыз юк ителәчәк. Тик болар соңрак булачак. Хәзергә әле ул тантана итә. Итмичә, ул бит карьерасында башың әйләнерлек үсеш ясарга мөмкинлек бирердәй, "йомгак очы"н тапты! С.Сүнчәләй - М.Солтангалиевнең Казанда Учительская школада бергә укыган сыйныфташы, аның канат астындагы кеше. Сүнчәләйне Сталинга Наркомнацта эшләргә дә ул - Мирсәет тәкъдим иткән. Дөрес, алар сирәк очрашканнар. Мәгәр "элемтә" әле Солтангалиевне барлык постлардан төшергәч тә дәвам иткән. Агентура Сүнчәләйнең Солтангалиев белән ТТТнһаб Әхмәров квартирасында, соңрак Салих Сәйдәшевтә очрашуын җиткерә. Сүнчәләй үзе дә моны инкяр итмәгән. +Эзләгән нәрсә табыла да. Ничек кенә боргаласаң да, Сүнчәләй Төркиягә "Солтангалиевнең партиягә каршы группасы эмиссары" сыйфатында "буржуаз-контрреволюцион татар эмиграциясе даирәләре белән бәйләнешкә керү" өчен җибәрелгән булып чыга. +Сүнчәләйне чит илгә җибәрү, янәдән партиягә алу, ГПУның Төркиядә эмигрант даирәләре белән элемтәгә керү бурычын йөкләве - болар барысы да, минемчә, алдан уйланып эшләнгән. Кем ничектер, ә ГПУ җитәкчеләре генсекның сәяси дошманына нәфрәтен һәм "солтангалиевчелек"нең тамырын корыту" турындагы яшерен теләген бик яхшы белгәннәр. Бик ашыгыч "компромат" кирәк булган. +Сүнчәләй намусына тугры кала, тикшерүчеләр Алмаев белән Петросян әвәләп биргән күрәләтә ялганга кул куймый. Ә басым адәм күтәрмәслек булган. Дөрес, ул вакытларда "махсус алымнар"ны кулланмаганнар (диярлек). Сүнчәләй Тукай кебек үк үпкә туберкулезы белән авырган. Дымлы камерада, авыр кичерешләр тәэсирендә авыру кискенләшкән. Күрәсең, иректәгеләргә кемгә дә булса дип ул хат яза, бирермен дигәндә аны алып "эш"кә тегеп куйганнар. Ул болай дигән: "Чыдый алмам дип шикләнәм. Сырхавым көчәя. Мине, мөгаен, бүген үк хастаханәгә күчерерләр. Һәм гомумән, - дип дәвам итә ул, - болар бөтенесе дә гаять авыр". Ләкин ничек кенә ялварып сораса да, аны "башта кулыңны куй..." дип, хастаханәгә күчермиләр. Сүнчәләй "элеккеге танышы" генсекка мөрәҗәгать итәргә булып, аңа озын хат яза, очрашуларын искә төшерә, үзенең бер гаепсез икәнен әйтә, эшнең нидә икәнен бәйнә-бәйнә яза. Беркатлы да кеше инде! Барысы да юлбашчының фатихасы һәм даими күзәтүе астында эшләнүе, күрәсең, аның башына кереп тә чыкмагандыр. Хат (аңа 30 июнь, 1927 ел датасы куелган) тикшерүчедән ерак китмәгән һәм шунда ук тегелгән. С.Сүнчәләйнең ачык формалы туберкулез һәм кискенләшү стадиясендәге геморрой белән авыруы хакында медицина белешмәсе дә бар. +Сүнчәләй кан коса, югары температурадан изалана. Дару, саф һава һәм яхшы ашаудан мәхрүм хәлдә ул күренеп сула һәм ахыр чиктә түзми. Юк, "Солтангалиев кушуы буенча ак эмигрантлар белән бәйләнешен" тануына кул куймый. "Хезмәттәшлек итәргә" риза була. Тикшерүчеләрнең мәкерле логикасы якынча мондыйрак: ярый, яхшы, без сезгә ышанабыз. Тик сез партиягә турылыкны эш белән исбатлагыз. "Яшерен дошманнар" белән очрашачаксыз, аларның күңелендәгене, планнарын белеп, һәммәсе турында да ГПУга җиткереп торачаксыз. +Шымчы +Бу хакта язу авыр булса да, факт факт булып кала. Тукайның дусты, үзе исән чакта ук классик булыр дип уйланган татар әдәбиятының күренекле эшлеклесе - шымчы-сексот. Мин, истәлекләргә, хатларга нигезләнеп, талантлы, күп нәрсәгә сәләтле бу кешене күз алдына китерергә тырышам. Сүнчәләй шигырьләр генә язмаган, скрипкада да уйнаган, җырлаган, музыка иҗат иткән. Күп укыган, киң белемле булган. Байрон белән һейнены турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә иткән. Гарәп, фарсы, төрек телләрен белүен әйтмим дә. Инкыйлабка кадәрге татар зыялылары өчен бу гадәти хәл булган. Сүнчәләй - йомшак табигатьле, үтә хәрәкәтчән, хисле кеше. Сөяк җелегенә кадәр шагыйрь, ничек кенә булса да дипломат түгел. Әйбәт укытучы, ләкин начар сәясәтче. +Ул, бәлки, шигъриятне ташлап тулысынча иҗтимагый-сәяси тормышка чумуы белән тәкъдирендәге иң зур хатаны ясагандыр? Яки Сталинның турыдан-туры кушуы һәм ЧК ярдәме белән, тормышын куркыныч астына куеп булса да, Кырым подпольесын төзегәндә ялгыш адым ясагандыр? Бөтен йөрәге белән инкыйлаб эшенә, большевиклар партиясенә бирелгән кеше буларак, ул партияне ГПУдан аера алмаган. Алар исә чынлыкта икесе дә бер үк нәрсә булган... +Моңа охшаш тарихи очраклар булганмы соң? Булган... 1916 елда Тукай даирәсенең башка бер шагыйре һәм Сүнчәләйнең дусты Сәгыйть Рәмиевне Уфаның жандарм идарәсенә чакырталар. Куркытылган һәм алданган шагыйрь, калтырый-калтырый, хезмәттәшлеккә кул куя. Аңа, аена 25 сум жалованье билгеләп, татар зыялылары арасында панисламистик һәм пантюркистик настроениеләр турында җиткереп тору бурычы йөклиләр. Тик Рәмиев әләкләрен охранкага илткәнче, анда кем турында сүз бара, шуларга күрсәтә торган булган. Начарлык эшләмәскә тырышкан. Бурычларына салкын карау сәбәпле, бер елдан аны әләкчеләр исемлегеннән сызып ташлыйлар. +Инкыйлабтан соң, жандарм идарәсе архивлары җәмәгатьчелек кулына күчкәч, шагыйрьгә суд була. Суд С.Рәмиев шымчылык белән шөгыльләнмәгән дигән нәтиҗәгә килә һәм аны аклый. С.Рәмиев бу хәлне авыр кичерә, суд карарына карамастан, үзен мораль яктан пычранган дип саный. Ул шушы газаптан мантый алмый, берничә елдан вафат була. +Сүнчәләй, һичшиксез, әлеге эштән хәбәрдар була. Бу чорда ул Уфада яши һәм С.Рәмиев белән еш аралаша. Агентура Сүнчәләйнең һәр адымын күзәтә. Аңа яңадан-яңа бурычлар йөклиләр һәм тәгаен хисап бирүен таләп итәләр. Ул исә гомуми сүзләр, төрле имеш-мимеш, гайбәт белән чикләнгән. Мәсәлән, "бозылган һәм юлдан язган артистка Ильская" белән яшәүче драматург Фәтхи Бурнашны ул "солтангалиевче", Борындыковның якын дусты дип характерлый. Галимҗан Шәрәфне "Идел-Урал дәүләте проектын төзүче һәм яңалифкә каршы кампания оештыручы" дип җиткерә... Органнарга болар Сүнчәләйдән баигка. да яхшы билгеле инде югыйсә. Әдәбият галиме Галимҗан Сәгъдине "сәнәкчеләр фетнәсенең идея илһамчылары"ннан берсе, ә тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәтине кирәкле һәм файдалы эш эшләүче "асыл кеше" дип бәяли. +Әлбәттә, әләк әләк инде, болар турында уку да күңелле түгел. Мин башка, нәрсәгә гаҗәпләндем. Егерменче елларның икенче яртысыннан ГПУ кемнәрнең яманатын чыгарырга теләп материал туплый соң? Шагыйрь Гадел Кутуй һәм тәнкыйтьче Гомәр Гали; журналистлар Парсин белән А.Максудов ("Йолдыз" журналының элекке редакторы, эмигрант Садри Максудиның туганы) турында, татар әдәбиятының Фатих Сәйфи-Казанлы, Сәләх Атнагулов, Гомәр Толымбай һ.б. кебек "ультрареволюцион" эшлеклеләре турында. Аларны "сул милләтчеләр" дип атыйлар һәм җае чыккан саен "уңнар" белән талаштыралар (Гали Рәхим, Җамал Вәлиди, Садри Җәләл һ.б.). Ашыкмый гына, ипләп-нигезләп кенә кәгазьләр тутырыла. Бу гамәлдә Сүнчәләй генә ярдәм итмәгән, әлбәттә, хәбәрләр баттгка. каналлардан да килеп торган. +Ун елдан соң башланган татар мәдәнияте эшлеклеләрен киң күләмдә репрессияләү "очраклы" да , "нигезләнмәгән" дә түгел булып чыга. Биредә милләтнең чәчәк бөреләрен аңлы һәм планлы юк итү хакында сүз бара. Боларның күбесе татар милләтенең үз әһелләре, әйтик, Ә.Алмаев кебекләр кулы белән эшләнгән. +М.Солтангалиевне икенче кат кулга алганда, ГПУны иң әүвәл Борындыков, Мансуров, Сабиров, Вәлитов, Фирдәвес, Агиев, Мортазин һәм баттгка "солтангалиевчеләр" турындагы яла-әләк материаллары кызыксындыра. Яшерен документларда алар шулай, инициаллары һәм вазифалары күрсәтелмичә язылган да. Әлегә алар иректә, тик яман мөһер белән тамгаланганнар. Болар үз фикерләрен булдырырга яисә Мирсәет Солтангалиев белән якыннан танышырга җөрьәт иткән "бәндәләр". +Белмим, бу кешеләр Сүнчәләйнең яшерен вазифаларын сизендеме икән, әллә чыннан да Советка, партиягә каршы фикер башларына да кереп чыкмадымы икән. Әгәр, С.Сүнчәләй белән очрашып "тайдыргыч темалар"га сүз башланса, алар йә шунда ук тынып кала, йә тырышып-тырышып "акыл иясе һәм укытучы юлбашчы"ны мактарга керешкән. Сүнчәләй шулай итеп үз отчетларында элеккечә үк гомуми, берни дә сөйләмәүче характеристикалар белән чикләнә. Мәсәлән, Солтангалиевне ул "сакаллы мактанчык" яисә "мактанчык" (Ленин һәм Сталин белән дуслыгыннан мактанган), "чын кооператор" (мөгаен, аның фикердәшләр группасы төзергә омтылуы күз алдында тотыладыр) дип атый. Бер генә тәгаен факт та юк... +Уфа чекистлары (соңгы вакытларда Сүнчәләй белән элемтәне алар тота) агентка тынгы бирми, эчкерлеген, органнардан иң мөһимен яшереп калырга тырышуын фаш итәләр. Ахыр чиктә "әләк җиткереп торучы агент буларак эш күрсәтмәү"дә гаепләп, җавапка тарталар. 1929 елның 28 февралендә Сүнчәләйне Уфа ГПУсына чакырталар һәм "ялган күрсәтмә биргән өчен" 95 нче статья нигезендә, ягъни органнарны алдарга тырышкан өчен кулга алалар. +Фаҗигале финал +С.Сүнчәләй "эш"ен укыганда, ГПУ пәрәвезенең ничек оста, мәкерле, артык сизгер итеп үрелүенә ис-акылың китәрлек. Бер караганда, кеше иң әүвәл "солтангалиевчеләр эмиссары" буларак кирәккәндә, нәрсәгә дип аны бармактан суырып алынган 95 нче статья буенча гаепләү кирәк иде әле? Кешенең зиһенен томалау өчен. Бер гаебеннән акланганда үзе дә сизмәстән икенче гаепне дә танысын өчен, һәрнәрсәнең ак җеп белән тегелгәнлеге, бернинди дә җинаять факты юклыгы, бернигә дә бәйләнеп булмавы тикшерүчеләргә, башкаларга караганда ачыграк булгандыр дип уйлыйм. Шулай итеп Сүнчәләй эшенә яшь рәссам Бакый Урманче "эш"ен куигып җибәрәләр. Рәссам чит илдән әйбәт буяулар һәм пумалалар салуны соравы белән "гаепле" булып чыга. Берсе "контрреволюцион эмиграция" белән Төркия аша, ә икенчесе Германия аша "элемтәдә торуны" исбатлар өчен байтак фантазия һәм ялганчы осталыгы таләп ителә. +Сүнчәләйне кабат кулга алганда, пистолеты инде булмый, аның каравы яңа "дәлил" - 80 Америка доллары табыла. Мөгаен, алар чит илдә эшләгәннән соң калган булгандыр. Беренче өстән-өстән сорау алулар, анкета мәгълүматлары тутырулардан соң берничә көн үткәч, 5 мартта аны махсус конвой белән Мәскәүгә озаталар. Ул нәкъ менә анда, бөтен "солтангалиевчеләр"нең эшләре тупланган җирдә кирәк. Биредә аңа әллә ни тәкәллеф күрсәтмиләр, "сәяси икейөзле бәндә", "империализм агенты", "партия һәм совет властеның кан дошманы" итеп карыйлар. +Барлык шушы дәлилсез, һичнинди нигезсез гаепләүләр озакламый матбугат битләренә дә күчә. Аларны сүзен сүзгә диярлек "аяусыз тәнкыйтьче" һәм "партиянең булышчысы" Ф.Сәйфи-Казанлы кабатлый. Шунысы кызык: әгәр берәү аңа үзенең досьесын күрсәтеп, берничә елдан аны да шундый ук дәлилсез гаепләр ташлап атачакларын күрәзә итсә, ул нәрсәләр кылыр иде икән? +С.Сүнчәләйнең "эш"е башка "солтангалиевчеләр"неке шикелле үк ОГПУ Суд коллегиясенең ябык утырышында, адвокатсыз, шаһитларсыз тыңлана. Хөкем карары: социаль яклауның иң кырыс чарасы - ату. +Шунысы мөһим: ул вакытларда хөкем карарын аттгыгааттгыга үтәмәгәннәр, апелляция язарга, суд карарыннан риза булмыйча жалоба бирергә мөмкин булган. Ярты ел буе С.Сүнчәләй, карарның үтәлүен көтеп, үлемгә хөкем ителгәннәр камерасында ята, ә 1931 елның 13 гыйнварында ОГПУның шул ук коллегиясе, апелляцияне тикшереп шәфкать күрсәтә: атуны "ун елга концлагерьга ябу" белән алмаштыра. +Шагыйрьне башка "солтангалиевчеләр" белән атаклы СЛОНга озаталар. Аннан кайтучы сирәк була. Шундый сирәкләрнең берсе - Бакый Урманче. Ул Сәгыйть Сүнчәләй белән якыннан аралашуын, бала уенчыклары ясау цехында бергә эшләүләре турында сөйләгән иде. Урманче шагыйрьне ышанычлы, гадел, иптәшләре белән соңгысын да бүлешергә әзер кеше иде дип, олы ихтирам белән телгә алды. +Кеше күңеле - табышмак! Иректә чакта да көч-хәл белән өстерәлеп йөргән, хастаханәдән башы чыкмаган Сүнчәләй экстремаль шартларда мораль һәм физик яктан ныгый төшә, туганнарына көр авазлы хатлар яза, тиздән азат ителүенә өметләнә (аның ел ярымнан азрак срогы калган була). Мин Бакый агадан: "Ничек исән кала алдыгыз?" - дип сорый идем. "Балык коткарды, - диде ул. - Тирә-юньдә бит диңгез, бихисап каналлар, култыклар. Кайчакта ятьмәләргә, ясалма сөкәләргә балык үзе килә. Тозлап, каклап кышка да әзерли идек. Барыбыз булмаса да, күбебез исән калды". +Ләкин "акыллы юлбашчы һәм укытучы"ның хәтере әйбәт булган. 1937 елның 9 октябрендә Ленинград өлкәсе УНКВДсының "өчлеге" бюрократик волокитасыз гына, гаепләнүчеләрнең үзләренә дә җиткермәс борын, исән калган "солтангалиевчеләр"нең "эш"ләрен тиз-тиз генә карап чыгып, һәммәсен дә атарга хөкем итә. Тиешле кәгазьләр Соловкига килеп җитүгә, 1937 елның 27 октябрендә шулай эшләнә дә. "Солтангалиевчеләр" эшенә әнә шулай соңгы нокта куела. +1941 елның 27 октябрь датасы каян килеп чыкты соң дип сораулары мөмкин. 1958 елның мартында Сәгыйть Рәмиевнең туганы М.Х.Сүнчәләй мәхбүснең язмышын сорашып запрос язган. Аңа җавап итеп ялган белешмә биргәннәр. Анда үлемнең сәбәбе дә, елы да үзгәртелгән, ай һәм чиелоны ни өчендер шул көе калдырганнар. +Тукай даирәсе шагыйренең язмышы фаҗигале булып чыга. Төрле ялгышулар, буталулар булса да, С.Сүнчәләй исеме Тукайның якын дусты булганга гына түгел, тоталитар режим корбанына әйләнгән үзенчәлекле, оригиналь шагыйрь буларак татар әдәбияты тарихына мәңгелеккә язып куелды. +ЯЗУЧЫ-ДИССИДЕНТ САЛИХ БАТТАЛ +ИҖАТЫ ТУРЫНДА +Шулай бервакыт, архивымда актарынып утырганда, саргаеп беткән, г/тә кг/ренмәле папирос кәгазенә шыплап тутырылган бер язмага тап булдым. Язманың "Мин ваз кичәм!!!" дигән исеме кулдан язылган булып, ахырдан өч өндәг/ билгесе куелган иде. Текст соңында исә "Моңарчы Салих Баттал тәхәллг/се белән язып килгән "Иван Иванович Иванов" дигән имза тора иде. Шул мәлдә минем кцз алдымнан чор "уенында" г/зенә хакыйкый урын таба алмаган диссидент-язучы, г/тә дә сәер холыклы шәхеснең җанлы сурәте йөгереп узгандай булды. +Күлмәк итәгенә тагылган медаль +Мөгаен, бер генә татар язучысы турында да Салих Баттал турындагы кебек имеш-мимешләрне һәм гыйбрәтле хәлләрне сөйләми торганнардыр. Менә ал арның берничәсе. +Фәрваз Миңнуллин, әдәбият тәнкыйтьчесе: +- Салих Баттал үзенең иҗади эшчәнлеген, шигырьләр язу белән бергә, драматург буларак башлый. Аның "Оештыручы" дип аталган беренче пьесасы Мәскәүнең Үзәк Татар эшчеләр театрында (соңыннан ул ябыла) куела. Аны танылган режиссер Газиз Айдарский сәхнәләштерә. Пьеса Мәскәүнең күп кенә сәхнәләрендә бара һәм билгеле бер күләмдә уңыш та казана. +Соңрак аның берничә пьесасы Г. Камал исемендәге Татар академия театрында дөнья күрә. Әйтергә кирәк, драматург буларак аңа зур өметләр баглыйлар. Ләкин... көтелмәгән бер хәл килеп чыга. +Салих Баттал театрга чираттагы бер пьесасын алып килә. Ә ул һаман тузан җыеп ята: ни куймыйлар, ни кире кайтарып бирмиләр. Кем әйтмешли, йә режиссерның вакыты юк, йә театр гастрольләрдә. Шулай ярты ел: уза, бер ел... Автор йөреп-йөреп карый, ә "тегеләр" тәгаең генә анык җавап бирмиләр. Ниһаять, ике еллап вакыт узгач, Салих Баттал кулына автор хокукы турында бер документ килеп керә. Анда "әгәр театр пьесаны үзендә бер елдан артык тотса, аны авторга кайтарып бирмәсә, ул кабул ителгән исәпләнелә, һәм автор театрдан гонорар таләп итәргә хокуклы" дип язылган була. Дөрес, язылуын язылган, әмма көндәлек тормышта бу канун кулланылмый. Ни генә булмасын, Батталга хәтле аннан берәү дә файдаланмаган. Ә ул, икеләнеп тормастан, тота да судка мөрәҗәгать итә. +Камал театрының баш режиссеры, бу хакта ишетеп белгәч, драматургны чакырып ала да әйтә: "Син, әлбәттә, безне судка бирергә хокуклысың, - ди. - Ләкин шуны белеп тор: әгәр син моны эшлисең икән, моннан соң бер генә пьесаң да беркайчан да сәхнә йөзен күрмәячәк. Бездә генә түгел... Моның өчен мин барысын да эшләячәкмен..." +Ләкин Салих Батталны сез яхшы беләсез - ул бит төп кебек киребеткән бер кеше иде. "Юк, - ди ул, - әгәр минем андый хокукым бар икән, мин аннан файдаланачакмын. Үзем зыян күрсәм күрәм, әмма театр да сабак алсын". +Ни гаҗәп, ул процессны ота! Театр, бик авырлык белән булса да, Батталга куелмаган пьесасы өчен тулы күләмдә авторлык гонорары түләргә мәҗбүр була. Дөрес, моннан соң аның бер генә пьесасы да Камал театры сәхнәсендә генә түгел, республиканың бангка. театрларында да дөнья күрми. +Марсель Галиев, прозаик: +- Очраклы рәвештә генә миңа Җиңүнең бер юбилей бәйрәме көннәрендә Ватан сугышында катнашучыларны медальләр белән бүләкләү тантанасында булырга туры килгән иде. Партия һәм совет җитәкчеләре катнашында үткәрелгән кичә гадәттәгечә җай гына агып бара. Катнашучыларның йөзләренә шатлык хисләре йөгергән, күренеп тора, шушы истәлекле вакыйга уңае белән һәрберсенең партиягә һәм хөкүмәткә рәхмәтләрен җиткерәсе килә. Менә Салих Батталга да чират җитә. Ул эндәшми-тынмый гына медальне кулына ала да кире урынына барып утыра. Медален исә күлмәгенең итәгенә үк кадап куя. Әйе, әйе, Салих ага галстуксыз, костюмсыз гына түгел, ә бәлки итәген чыгарып салган күлмәктән генә килгән иде. Аңлашылса кирәк, бөтен кеше аңа сәерсенеп карап-карап ала, җитәкчеләр исә, моны күрмәмешкә салынырга теләп, карашларын читкә бора. Ә ул үзенең кыланышын янәшәдә утыручыларга бөла й дип аңлата: "Минем күкрәгем бөла й да сугышчан орден-медальләр белән тулы. Ләкин алар - тормышымны куркыныч астына кую бәрабәренә яулап алынган бүләкләр. Ник дисәң, мин хәрби очучы булдым. Ә монысы нәрсә өчен дисезме? Чираттагы юбилейга исән-аман килеп җиткән өчен. Шуңа күрә дә аның урыны... итәктә. +Мөдәррис Әгъләмов, шагыйрь: +- Салих ага Батталның дачасы Обсерваториядә иде. (Ул Казан янындагы кечерәк кенә бер поселок. - Р.М .) Кышларын җирле малай-шалай дачаларны талый, астын өскә китерә торган була, кай очракларда тәрәт билгесе куеп китәргә дә күп сорап тормыйлар. Кемнәрдер, бу афәттән котылырга теләп, тәрәзәләргә такта кадаклый, ишекләрен ат башы кадәр йозак белән бикли. Салих Баттал исә дачасына бернинди бик элми (йозакны барыбер ваталар лабаса!) һәм бервакыт көзен: "Керегез, җылынып утырыгыз, минем исәнлеккә салып куегыз, ләкин бернәрсәне дә җимермәгез һәм а-ай итмәгез!" - дип язу яза да аның өстенә бер ярты утыртып куя. +Язын килсә, барысы да тәртиптә, ни гаҗәп, яртының да яртысы гына эчелгән, ә теге язуның бер кырыена болай дип өстәлгән: "Хуҗа кеше, рәхмәт, ашадык-эчтек, сиңа да үз өлешеңне калдырдык..." Менә шулай ул, кайда да кеше белән кешечә сөйләшә белергә кирәк. +Шулай бервакыт, инде гомеренең соңы якынлашып килгән көннәрдә, Салих Баттал азга гына өеннән чыгып тора. Шул вакытта аның фатирына угры-карак кереп өлгерә. Хуҗа кайтып керә, ни күзе белән күрсен, аның бүлмәсендә бер сөрхәнтәй актарынып маташа. Баттал вәкарь белән генә аның янына килеп баса да бер кулы белән якасыннан эләктереп алып өскә күтәрә, икенче кулының йодрыгын тегенең борын төбенә китереп тери: +- Нәрсә эшләтергә инде сине, адәм актыгы? Милициягә тапшырыргамы, әллә исәп-хисапны үземә генә ясаргамы? +Карак кисәге күрә - аның каршында әзмәвердәй берәү басып тора. Үзе болай яшь түгел, әмма җилкәләре киң, кулы каты, йодрыгы чукмар кебек. Ә пеләш башы бильярд шары кебек ялтырап тора. Ул куркуга төшә һәм елый-елый ялына: +- Абыкай, тукмамаг ына... Милициягәг енәт апшырак үр... +Билгеле, Баттал аның белән чиләнеп маташмый, артына бер тибә дә баскычтан төшереп җибәрә. +* * * +Минем уйлавымча, Салих Батталның гадәти булмаган, катлаулы холыклы шәхес икәнлегенә ышану өчен шушы мисаллар да җитәдер кебек. Исеме җисеменә туры килә дигән кебек, иҗатында да ул шундый иде. Дөрес, кайберәүләр аның иҗатына салкын карадылар. Ләкин, ни генә булмасын, татар әдәбиятында ул үзенең эзен калдырырга өлгерде. +һичьюгы шуннан башлап китим булмаса, яшь шагыйрьләр иҗатына ясаган күзәтүендә аның шигырьләренә Муса Җәлил дә игътибар итә. Соңрак исә алар дуслашып китәләр, еш кына очрашалар һәм бергә фотосурәтләргә дә төшәләр. Үзенең бер шигырендә Хәсән Туфан да Батталны җылы хисләр белән искә ала. +"Олы юл буйлап" +Танылган шагыйрь Степан Щипачев (XX гасырның илленче елларында ул әйдәп баручы совет шагыйрьләреннән исәпләнә иде) СССР язучыларының II съездында (1956) доклад белән чыгыш ясап болай дигән иде: "...Без үз вакытында татар шагыйре Салих Батталга ярдәм итә алмадык һәм, "конфликтсызлык теориясе"нең җирле тарафдарлары юк итәргә тырышкан бер мәлдә, аңа берничә ел дәвамында бер үзенә талантлы язылган "Олы юл буйлап" дигән кискен конфликтлы поэмасы өчен көрәшергә туры килде". +Хәзер моңа ышануы да кыен, әмма илленче еллар башында, чыннан да, шундый "теория" яшәп килә иде. Янәсе, аерым бер илдә социализм тулы җиңү яулагач, кискен конфликтлар да хәл ителә. Конфликт булса да, ул "яхттгы" белән "бик яхшы" арасында гына булырга мөмкин. Ә "начар" дигәнең бездә бөтенләй булырга мөмкин түгел, имеш. +Салих Батталның бу поэмасы исә андый тар кысаларга сыймый. Аның әсәрендәге колхоз рәисе, ришвәтче һәм дуамал бер кемсә, үзенең кул астындагылар алдында крестьяннарга күперенгән алпавыт кебек кылана: "Кем дә кем минем сакалымны кыра, шуңа хезмәт көне язам!" +Колхозлардан соранып ришвәт җыючы МТС (машинатрактор станциясе) директоры да аннан ким түгел. Юкка гына колхозчылар үзара: "МТСка ришвәт итеп дуңгыз баласын илтүче Сәфәр түгелме соң?" - дип пышылдашалар. +Татарстанның Язучылар берлеге идарәсе утырышында поэма "идеологик яктан зарарлы" дип табыла, ә авторны "совет хакимиятенә пычрак атучы" дип гаеплиләр. +- Аңлыйсыңмы, һәр МТС директоры партия Үзәк Комитетында аерым исәптә тора, - диләр аңа. - Синеңчә, алар арасында ришвәтчеләр бар булып чыгамыни? +Ул елларда Үзәк Комитет дигәндә Сталин шәхесе күз алдында тора, әлбәттә. Шәт, шулай икән, тирә-юньдәгеләрнең нинди куркуга төшүен һәм авторның рухи халәтен бик яхттгы чамаларга мөмкин. +Әмма Салих Баттал бирешми. Поэмасын русчага турыдан-туры тәрҗемә иттерә дә Мәскәүгә, шәхсән "Новый мир" журналының баш мөхәррире Александр Твардовскийга юллый. Берникадәр вакыт узганнан соң, Салих Батталга Мәскәүдән чакыру кәгазе килеп төшә. +Алдагы вакыйгалар хакында автор үзе болай сөйли: "Мин ашык-пошык җыендым да юлга чыктым. Мәскәүгә ял көнне килеп җиттем. Билгеле, "Новый мир" журналы редакциясе эшләми иде. Шунлыктан СССР Язучылар берлеге идарәсенә сугылып чыгарга булдым. Бәхетемә каршы дип әйтимме, анда минем "эш" белән таныш кизү торучы кебек бер кеше белән таныштым. Ул миңа Твардовскийның минем кулъязмамны укып чыгуын һәм поэма өстендә кабат эшләгәннән соң аерым бер бүлеген журналда бастырырга теләвен хәбәр итте. +Икенче көнне мин "Новый мир" редакциясендә Твардовский белән очраштым, һәм без эшкә керештек. Твардовский миңа "яла ягу" дигән кара тамга сугылган һәм татарча басманы әзерләгәндә аяк терәп көрәшүемә дә карамастан төшереп калдырылган өлешләрне кабаттан торгызырга тәкъдим ясады". +Тагын берникадәр вакыттан соң Салих Батталның әлеге поэмасы "Новый мир" журналында басылып чыга. Минем уйлавымча, ул елларда "Новый мир" кебек мәртәбәле рус журналында татар язучысының яңа әсәре басылып чыгуы, жңтмәсә, Твардовскийның үз кулы белән редакцияләнеп дөнья күрүе үзенә күрә бер гадәттән тыш хәл була. +Әлеге дә баягы Степан Щипачев поэма хакында болай дип белдерә: "Мин тугандаш халыкларның тулаем шигъриятен күзалларга җыенмыйм, бу минем кодрәтемнән килмәс. Шулай да татар шагыйре Салих Батталның колхоз тормышыннан алып язылган шигъри повестеның бүлекләре турында (алар Н.Гребнев һәм С.Липкин тарафыннан бик шәп тәрҗемә ителгәннәр) берничә җылы сүз әйтмичә үтә алмыйм. Бу бүлекләрдә күпме җанлы, чын шигъри үрнәкләр, нечкә юмор, авыл хезмәтчәннәренә карата ярату хисләре тупланган! Шагыйрь сатира өлкәсендә дә уңышка ирешкән. Шикләнмим, бу бүлекләр укучыларга зур шатлык алып килер" (Литературная газета. 1954. 5 гыйнвар). +Соңрак Александр Твардовский үзе дә бу поэма өстендә эшләү вакытын зур дулкынлану белән искә ала. +Үзәк матбугатта шундый "алкышлы" хуплау тапканнан соң, поэма турында республикада да фикерләр үзгәрә. 1955 елда ул, төшереп калдырылган урыннар да кабат торгызылып, татарча тулаем басылып чыга. Поэма җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Ул вакытта әле яшь прозаик Гариф Ахунов үзенең рецензиясенә "Шигъриятнең олы юлыннан" дигән баш куя. Шушындый бөтенсоюз күләмендә уңыш казанганнан соң, шагыйрьнең үзенә карата да мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш иде дә бит... Ләкин юк шул! +"Сигезенчесе кем?" +Шушы хәлләрдән соң озак та үтми, Салих Баттал "Сигезенчесе кем?" дигән зур күләмле проза әсәре яза. Хатхәбәрләр, документлардан өзекләр һәм шаһитларның күрсәтмәләреннән сөземтәләр кулланып, детектив рухында язылган бу повесть бик тә мавыктыргыч була һәм, гаҗәп тә түгел, бер тын алуда укып чыгыла. Ләкин аны бастырып чыгару җиңел эш булмый. Язучылар берлегендә тикшерү вакытында түрәләр повестька теше-тырнаклары белән каршы чыгалар. +Бу хакта Салих Баттал үзе болай дип искә ала: "Миңа: "Син - милләтче!" - дип тамга салдылар. - Чөнки синең рус гаиләсендә тәрбияләнеп үскән персонажың ватанын сатучыга әйләнә. Инде дә килеп, син моны милләтчелек дип атамыйсың икән, димәк, син милләтчелек баткагына кереп баткансың!" +Ләкин Салих Баттал авырлыклар каршында куркып кала торган кеше түгел иде шул. Бу очракта ул, бернәрсәне дә үзгәртмичә генә, тота да үзлегеннән русчага сүзгә сүз тәрҗемә итәргә керешә. Тәрҗемәсен иң беренче булып Татарстан Язучылар берлеге каршында эшләп килүче рус секциясенә тикшерергә бирә. Рус язучылары, әсәр белән танышып чыкканнан соң, повестьта бернинди дә милләтчелек хорафатлары юк дигән нәтиҗәгә киләләр. Мәгълүм ләбаса, хыянәтче һәрбер халыкта да булырга мөмкин. Ләкин нәшриятта бу фикергә колак салырга теләмиләр. Шуннан соң ул тәрҗемәсен Мәскәүгә, "Советская Россия" нәшриятына юллый. Анда әсәрне бишкуллап каршы алалар: ул озакламый Е.Имбовец тәрҗемәсендә 150 мең данә тираж белән басылып та чыга (1974). Билгеле ки, шушы вакыйгадан соң җирле түрәләр даирәсендә дә повестька карата фикерләр үзгәрә төшә. Тәнкыйтьче-галим Фәрит Хатипов уңай эчтәлекле рецензия белән чыгыш ясый. +Башка берәү булса, шушы хәлләрдән соң тыныч кына яшәп, иҗат итеп ятар иде. Тик Салих Баттал гына алай тиз тына алмый... +"Батый ханга хат" +Озак та үтми, әдип тагын да "зәһәррәк" эчтәлекле әсәрен - "Батый ханга хат" поэмасын иҗат итә. Аның әлегә кадәр тулысынча туган телебездә басылып чыкканы юк. Кыскасы, мин бу поэма белән кулъязма хәлендә танышып чыктым. Бүгенге күзлектән караганда, анда бернинди дә ярамаган нәрсә юк, әлбәттә. Әдип Батый ханга бары тик бөек һәм дәһшәтле яулап алучы, күп илләрне һәм халыкларны буйсындыручы буларак кына мөрәҗәгать итә. Сүз дә юк, әче ирония белән аның традицияләренең бүген дә дәвам итүен билгеләп үтә. Әлеге традицияләрне дәвам итүчеләр сыйфатында ул Кытай императоры Мао Цзе-дунны һәм дөньяны яулап алырга теләүче башка хәкимдарларны күрә. Ләкин Батый исеменә мөрәҗәгать итү үзе генә дә (язучы-әдипләр даирәсендә генә түгел!) зур шау-шу тудыра. +Татарстан АССРның Верховный Советы Президиумы рәисе С.Г.Батыев, КПСС өлкә комитетының чираттагы пленумында чыгыш ясап (1963, 5 июль), болай ди: "Күптән түгел Татарстан җәмәгатьчелеге шагыйрь Салих Батталның Русияне яулап алучы һәм аңа яу йөрүләрне оештыручы Батый ханны күкләргә чөеп мактавын бик тә хаклы рәвештә һәм партиячел принципиальлек белән тәнкыйть итеп чыкты". +Салих Батталның матбугатта дөнья күрмәгән поэмасын КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев тә игътибар үзәгеннән читтә калдырмый. Татарстан өлкә комитеты пленумында (1963, 5 август) ясаган чыгышында ул түбәндәгеләрне әйтә: +- Иҗат көчләренең элекке киңәшмәләрендә без шагыйрь Салих Батталны партиячел хисләрен югалтканы өчен каты тәнкыйтьләдек. Без аның карашларының ялгыш икәнлеген бик тә үтемле итеп аңлаттык. Әмма, күргәнебезчә, аның ялгышулары шулкадәрле тирәнгә киткән, ул үзеннән партия нәрсә таләп иткәнен дә танып җиткерми. +Аңлашыла ки, республика җитәкчелегенең мондый чыгышлары эзсез үтми, әлбәттә. Һәм Салих Батталны, 1927 елдан партия әгъзасы булып торган кешене, 1964 елда КПСС сафларыннан азат итәләр. Бу хакта Баттал үзе болай дип искә ала: +"...Язучылар берлегеннән машинада икәү килделәр дә "Мөрәҗәгатьнамә" нең кулъязмасын алып юлга җыенырга куштылар. Мин әйтәм, ниһаять, мине дә тыңлыйлар икән, дим. +Матбугат йорты каршында туктап, икенче катка күтәрелдек. Без килеп кергәндә, идарә һәм партбюро әгъзалары җыелып беткән иде инде. Рәислек итүче Мирсәй Әмир телефоннан сөйләшкән җиреннән әңгәмәсен тиз генә туктатты да: "Башладык..." - диде. Миңа урынны аның яныннан бирделәр. +Мин "Батыйга хат"ымның чираттагы вариантын укып чыктым да тын калдым. +Тынлык урнашты. Телефон шалтырады. Трубкада "Иә, ничек?" дигән тавыш ишетелде. Мирсәй Әмир: "Хәзер хәл итәбез", - дип җавап кайтарды һәм, утыручыларга күз йөртеп чыкканнан соң, телефондагы сорауны кабатлады: +- Иә, ничек? +Тагын тынлык урнашты. Беренче сүзне Сталин премиясе лауреаты Гомәр Бәширов алды һәм: +- Салих Баттал бу әсәре белән үзен безнең партия сафларыннан читкә куйды, - дип нәтиҗә ясады. +Кыскасы, мине бертавыштан, күмәк рәвештә утлы табага бастырдылар. +Чираттагы "Иә, ничек?" дигән телефон тавыигына рәислек итүче, кыска гына итеп: "Чыгардык", - диде. Аңа каршы: "Бик дөрес эшләгәнсез", - дигән җавап ишетелде". +Обкомның җитәкче әһелләре мондый карашта торганда, С.Баттал ничек кенә тырышмасын, партиягә кире кайту турында сүз дә алып барырга мөмкин түгел иде. Шулай да ул КПСС Үзәк Комитетына мөрәҗәгать итеп карарга була. Ләкин Мәскәү элегрәк аны яклап килсә, бу юлы исә хәл бөтенләй башкачарак тора. Хәер, тагын әдипнең үзен тыңлап багыйк: +"Кыскача гына Үзәк Комитетта миңа ничегрәк "ярдәм" итүләре хакында сөйләп үтәм. Мин анда партиядән чыгару уңае белән язган гаризам буенча барып чыккан идем. Мине Иванова дигән бер инструктор кабул итте. Әңгәмә барышында ул мине: +- Ничек, ничек дип әйттегез? - дип бүлдерде. +Мин әле генә әйткән сүзләремне кабатладым. +Иванова: +- Алай сөйләмиләр! - диде дә мине төзәтеп куйды. +- Гафу итегез, - дидем мин, - рус теле минем туган телем түгел, шуңа күрә сөйләшкәндә кайбер хаталар җибәргәлимдер. Төзәткәнегез өчен рәхмәт! +- Күрәсең, Иван Грозный сезне акылга утыртып җиткермәгәндер... - дип көрсенеп куйды Үзәк Комитет инструкторы". +Бу сүзләр әдипне шулхәтле чыгырыннан чыгаралар ки, ул әлеге шовинист ханым белән башка эш йөртмәскә дигән карарга килә. Ә эш дигәнең шуның белән төгәлләнә: Үзәк Комитет аның гаризасын кире кага һәм әдипнең партиядән чыгарылуын раслый. +С.Баттал Казанга әйләнеп кайткач, аны күп тапкырлар әле обкомга, әле КГБга чакырып алалар һәм поэмасыннан ваз кичүен үтенәләр. Ләкин "бөгелү"нең нәрсә икәнен дә белмәгән әдип бирешү турында уйлап та карамый, үз дигәнендә нык тора. Дус-ишләре шаяртканча, аның "бөгелүчәнлек" геннары үзсүзлелек белән алышынган була шул. Шулай да җирле хакимиятне нәрсә шулай куркуга сала соң? 1937 елдан соң "милләтчелек" дигән тамга шундый өрәккә әверелә, аннан уттан курыккан кебек куркалар. "Батыйга хат язу - Гитлерга мөрәҗәгать итү белән бер", - дип авторның колак итен ашыйлар. Ә ул, үз исеме тирәсендә гауга куптарылуга да карамастан, бирешергә уйлап та карамый. Поэмасын рус теленә тәрҗемә итә дә Мәскәүгә "Литературная Россия" газетасында эшләүче танылган тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Александр Дымшицка юллый. Тегесе аңа болай дип җавап бирә: +- Хәтта бик үк камил булмаган, "чи" тәрҗемәдән дә күренеп тора, бу - шовинистик һәм тоталитаристлык омтылышлы Мао Цзе-дунлыкка каршы рәхимсез күралмаучылык рухы белән сугарылган көчле вә үзенчәлекле поэзия әсәре. Минем уйлавымча, бу поэманы, рус теленә тәрҗемә итү өчен, ялкынлы метафорик өслүбкә ия булган, зәһәр, кайнар, кискен монологы итеп тәрҗемә итәрлек рус шагыйренә бирергә кирәк. +Шушындый бәяләмәдән соң поэманы "Литературная Россия" газетасында бастырып чыгарырга да әзерләнәләр. Ләкин бу хакта белеп алгач, җирле хакимият аны тоткарлауга ирешә. Шуннан соң автор, беркемгә бер сүз әйтеп тормыйча, поэмасын "Байкал" журналы редакциясенә җибәрә. Монда ул 1978 елда В.Липатов тәрҗемәсендә басылып та чыга. Һәм, ниһаять, "партия сафларының чисталыгы" өчен көрәшүчеләр дә телләрен тешләргә мәҗбүр булалар. Баксаң, поэмада "Батыйны мактап" язылган бер генә сүз дә юк икән, киресенчә, аның заман шовинистлары тарафыннан күтәреп алынган кыланышлары һәм омтылышлары фаш ителә икән ләбаса! +Ахыр килеп, озак һәм кискен көрәш нәтиҗәсендә Баттал партиядә торгызыла. Шул рәвешле, партиянең җирле комитетында да, өлкә комитетында да, хәтта Үзәк Комитетында да гади бер татар шагыйре Салих Батталның хаклы икәнлеген танырга мәҗбүр булалар. +Биредә шунысын да искәртеп үтү мөһим: Салих Баттал - Абдулла Батталның (Муса Җәлилнең көрәштәше, легионда фашистларга каршы көрәш алып барган яшерен оешма әгъзасы, гитлерчылар тарафыннан гильотинада башы чабылган каһарман Баттал) бертуган абыйсы. Чыннан да, алар икесе дә көрәшчеләргә хас сынмас рухлы һәм хаксызлык каршында бил бөгә белмәс холыклы шәхесләр иде. +"Мин ваз кичәм!!!" +Шулай бервакыт, 1970 елның май аенда, Париж Коммунасы урамындагы фатирыма (4 нче йорт) Салих ага Баттал килеп керде. Обком һәм Үзәк Комитет белән булган бәхәсләре хакында озак кына сөйләп утырганнан соң, ул миңа саклау өчен 80 битләрдән артыграк булган бер кулъязма тапшырды. Язма бик тә сәер исем белән - "Мин ваз кичәм!!!" дип атала иде. Кулъязма дигәнең, дөресрәге, Коммунистлар партиясенең ялганга, икейөзлелеккә һәм руслаштыруга нигезләнгән сәясәтен фаш итүче памфлеттан гыйбарәт иде. Автор анда зур газаплар һәм рухи тетрәнүләр белән тудырылган "Батый ханга хат" әсәреннән ничек итеп ваз кичәргә таләп итүләрен бик тә үтемле итеп тасвирлаганнан соң, һич көтелмәгәнчә чигенеш ясый: +"Мин кинәт кенә аңлап алдым: минем иҗатым башыннан ахырынача - тоташтан - череп таркалуга корылган! +Мин кырыктан артык ел эчендә минем тарафтан язылган, бастырып чыгарылган һәм сәхнәдә барган әсәрләремнән ваз кичәм". +Алай гына да түгел, С.Баттал хәтта үзенең милләтеннән, аны тапкан һәм баккан әнисеннән, аны туган төбәге һәм Татарстан белән бәйләп торучы бар нәрсәдән ваз кичә һәм моннан ары Иван Иванович Иванов булып китәчәген белдерә. Алга таба исә әнә шул Иванов исеменнән - чеп-чи русофил һәм шовинист тарафыннан сафсата сату итә. Билгеле ки, бу милли азчылыкка каршы алып барылган сәясәтнең кайчак ахмаклыкка китереп җиткерүен һәм мәгънәсезлеген күрсәтүе өчен кулланылган үзенчәлекле сатирик алым иде. +Дөрес, шул ук вакытта язучы бик тә мөһим бер чигенеш ЯСЙП ЯЛЯ! +"Мине тәнкыйтьләгән җитәкчеләрнең чыгышлары татар һәм рус телләрендә партия матбугаты битләрендә басылып чыкканга һәм шулай ук ике телдә бөтен дөньяга радио аша яңгыратылганга күрә, мин ышанам, минем ваз кичүем дә безнең партия матбугатында басылып чыгар һәм радиодан хәбәр ителер. Бары тик шул очракта гына минем ваз кичүем закон көченә керәчәк". +Автор шулай ук ул чактагы яман гадәт буенча илдәге барлык нәрсәнең "русныкы" дип аталуыннан - рус кышы, рус каены, рус көзе, рус киңлекләре, рус җәнлек тиреләре (гәрчә аны Эвенкия аучылары әзерләсәләр дә) кебек гыйбарәләрдән ачы көлә. +Аннары ул мондый вакыйга хакында сөйләп үтә. Севастопольгә барышлый, бер сизгер постовой, татарларга керү тыела дип, бер татар агаен автобустан төшереп калдыра. Гәрчә ул атаклы Севастополь оборонасында катнашса да, шуның өчен сугышчан бүләкләргә лаек булса да, хәтта анда аягын калдырса да... +Авторның нәтиҗәсе шуннан гыйбарәт: милләтләрнең тигезлеге, әгәр ул чыннан да мөмкин икән, бары тик юләрләр йортында гына булырга мөмкин. Чөнки анда һәркем теләсә нәрсә турында, теләсә кайсы телдә сөйли ала. Анда гына тигезлек һәм бердәмлек хөкем итә. Анда "Чыңгызхан" белән "Наполеон" бер-берсен аңлашып яшиләр. +Кайчак татарда коеп куйган диссидент булмады дигән фикерләр ишетергә туры килгәли. Әмма С.Баттал белән бул ган мисал моның киресен раслый. Әйтик, аның "Мин ваз кичәм!!!" памфлеты студент яшьләр арасында "итәк астыннан" йөрде; шул рәвешле ул күп кешеләрнең кулына килеп керде. Кыскасы, памфлет матбугатта басылып чыкмаса да, сиксәненче еллар ахыры - туксанынчы еллар башында милли үзаңны уяту мәсьәләсендә билгеле бер роль уйнады. Салих Батталның үзен исә "татар Солженицыны" дип атап йөртүләре бер дә юкка гына булмагандыр. +Басылып чыкмаган поэмалар +"Казан утлары" журналы архивында С.Батталның "Уяну" һәм "Яктырту" дигән ике поэмасы саклана. Икесе дә автобиографик характерда. +Беренче поэмада автор үзенең яшьлеге турында - Мәскәүнең бер заводында гади эшче булып эшләгәндә комсомолга керүе, аннары партиягә тәкъдим ителүе хакында, моның белән чиксез горурлануы хакында сөйли. Аннары, очучылар әзерли торган мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби очучы булып китүе, Валерий Чкалов белән очрашулары, атаклы парашютчы рус кызына өйләнүе, аңардан татарны күрә алмаучы бер шовинист малай актыгы тәрбияләнүе турында сүз бара (имеш, анасы рус булгач, ул да рус)... +Менә шул рәвешле тасвирлау әкренләп автор өчен бик тә авыр һәм актуаль темага - милли мәсьәләгә күчә; ул хәтта, шигъри сөйләмнән чәчмә сөйләмгә кереп, марксизм классикларыннан сөземтәләр дә китерә. +С.Баттал әлеге поэмасына Казан ханлыгы турындагы фикерләрен дә кертә һәм, теге еллар күзлегеннән караганда, бик шикле күзәтүләр дә ясый: +Грозный тар-мар итте "татар җәбре +Ныгытмасын" - Казан ханлыгын; +Сталин бетертте бу сугышта +Аның "Кырымдагы калдыгын". +Поэмада бик кыю чагыштырулар да бар. Әйтик, автор компартия сәясәтен Гитлерның Кырымны "чит-ят" элементлардан азат итеп, аны "югары" ария расасының ял итү урынына әверелдерү хыялы карашларыннан чыгып бәяли. +"Яктырту" поэмасында да шул ук милли тема дәвам итә. Биредә автор төрек шагыйре Назыйм Хикмәт белән очрашулары, аның чын интернационалистлыгы; беренче, ленинчыл совет хакимиятенең романтикасы хакында сөйли. Әсәрдән аңлашылганча, ул моңа чын күңелдән ышанган булса кирәк, шуңа күрә дә ул хәзер ленинчыл милли сәясәттән аз гына да тайпылуны гафу итә алмый. +Салих Баттал 1995 елда 90 яшендә якты дөньядан китеп барды. Нәкъ үзенчә китеп барды: чөнки аның үлеме дә тормышы кебек үк фаҗигале һәм беркемнекенә дә охшамаган иде. +Ә хәл болайрак була. Көзге салкын көннәрнең берсе. Баттал өендә ялгызы бөрешеп утыра (аның икенче хатыны да күптән вафат иде инде) һәм, аяклары тәмам өши башлагач, ачык спиральле рефлекторны тоташтыра. Аннары исә, җәймәгә төренеп, тирән кәнәфигә кереп чума. Һәм... рәхәтләнеп аякларын сузып җибәреп, тирән йокыга тала. Иокы аралаш ул, күрәсең, кызган спиральгә тиеп киткәндер - җәймә дөрләп яна башлый. Шул рәвешле, язучы чын мәгънәсендә утларда янып үлә... +"МИН ИКЕ МӘХШӘР АША ҮТТЕМ..." +2007 елның гыйнвар аенда кг/ренекле татар язучысы һәм драматургы, Дәг/ләт премияләре лауреаты Мирсәй Әмирнең тууына 100 ел тулды. +Аның тормышы һәм иҗаты һәрвакыт җәмәгатьчелекнең игътибар г/зәгендә булды. М.Әмиргә җирле һәм цзәк матбугатта дистәләрчә срәнни мәкаләләр, йөзләгән рецензияләр, мөстәкыйль монографияләр һәм кандидатлык диссертацияләре багышланды. Гаять тә популяр һәм һәркемнең ихтирамына ия булган, исән чагында ук татар әдәбияты классигы итеп танылган, исеме мәктәп хрестоматияләре һәм вуз дәреслекләренә кертелгән бу аксакалның биографиясендә "ак таплар" калмаска тиеш кебек тоела. Әмма... +Ни өчен? +Бервакыт, икәүдән-икәү сөйләшкәндә, Мирсәй ага миңа менә нәрсә диде: +- Минем тормышымда яшәү белән үлем арасында торган бик кыен ике чор булды. Беренчесе - Башкортстандагы 1921 елгы ачлык... 11кемчесе - 1937-1939 еллардагы канлы мәхшәр... +Ә бит Мирсәй Әмир әле фронтта да булган, фронт газетасы редакциясендә эшләгән, бомбалар, атышлар астында катган... +Ачлык елның корылыклы җәендә Гражданнар сугышы һәм өзлексез реквизицияләр тарафыннан хәлсезләндерелгән татар авылының тамыры белән кырылуы турында еш искә ала иде ул. Кешеләр алабута, агач кайрысы ашаган... Тирәюньдә этләр, песиләр юкка чыгып беткән. Каргаларга кадәр кешеләрдән курыкканнар, кулына таш тоткан ябык малайшалайны чамаласалар да, ямьсез каркылдап, һавага күтәрелгәннәр... Мародерлык... Талау... Үтерешләр бер сынык икмәк өчен дә түгел, ә бәлки берәр төрле алабута орлыгы яисә Исләнгән ат ите кисәге өчен бит... Җирләүчеләр кешеләрне күмеп өлгерә алмаганнар; каралган, күбенгән мәетләр атналар буе юл читләрендә аунап яткан. +Шул елда Әмировларның да бөтен гаиләсе диярлек - әтиәнисе, дүрт бертуганы, ерак һәм якын туганнары үлеп беткән. Ул үзе могҗиза белән генә исән калган. Тире белән сөяккә калып ябыккан, кипкән, ачлыктан юләрләнер хәлгә җиткән малайны балалар йортына урнаштырганнар... +Ә менә икенче чор турында Мирсәй ага сөйләргә яратмый иде. Кайчагында аерым фактларны искә төшерсә яки берәр фикер әйтеп куйса гына инде. Бу хакта үзенең автобиографик повестенда язарга җыенган иде ул. Тик өлгермәде - утызынчы елларга гына барып җитә алды... Аның биографлары да бу хакта бер сүз белән дә искә төшермиләр. +Хәтеремдә, мин аңардан кайчан авыррак булганлыгы турында сораган идем. +Мирсәй ага, моңсу елмаеп бераз эндәшми торгач, болай диде: +- Анысында да, монысындад а кеше барлык белән юклык арасында. Мондый чакта бик сирәкләр генә, үзенең намусын, чисталыгын-абруен саклап, кеше булып кала ала. Шуны гына әйтәм: егерме беренче елда мин бер генә нәрсә турында уйлый алдым - ничек исән калырга, ач корсагымны нәрсә белән тутырырга. Ә утыз җиденче елда... анда, киресенчә, ничек үләргә дә, бу мәхшәрдән ничек котылырга дигән уйлар били иде... Хәтта үлем үзе буй җитмәслек котылу чарасы булып тоела иде. +Мин шунда язучылар арасында ишеткәннәремне искә төшердем: Мирсәй Әмирнең башына тимер кыршау кидерәләр дә, шөрепләрен бора-бора, тагын да тыгызлыйлар икән. Мирсәй ага бу хакта кемгәдер: "Ул чакта баш мием менә-менә күзләремнән чәчрәп чыгар төсле тоела иде", - дип сөйләгән. Тик миңа ул боларны сөйләмәде. +Мин аны ни өчен кулга алулары турында сорадым. Мирсәй ага, миңа кызганулы караш ташлап, тамагын гына кырып куйды, җавап бирмәде. Әдәпсез сорау биргәнлегемне мин соңыннан гына аңладым. Хәтерләргә уелып калган 1937 елда кешеләрне ни өчен кулга алганнар соң? Игътибар үзәгендә булганга, абруй, дәрәҗә казанганга... Җитәкчелек вазифасын башкарганга... +Кулга алулар дулкын рәвешендә барган. Утыз җиденче елда гына да өч көчле дулкын бәргән. Ел башында республиканың барлык җитәкчелек составын һәм партия-хуҗалык активын кулга алып бетерә язганнар. Кави Нәҗми җитәкчелегендәге Язучылар берлеге идарәсен тулысынча диярлек кулга алганнар. Икенче дулкын күтәрелеше җәй айларына туры килгән. Бу юлы Язучылар берлеге рәисе Ләбиб Гыйльми булган яңа идарә дә кулга алынган. Ә инде ел ахырындагы өченче дулкын обком, горком, райком секретарьлары, завод директорлары, төрле оешма һәм иҗат союзлары җитәкчеләренең кабинетларын "ялап" алган, аларга бернинди бәйләнеше булмаган башка "ботак-тармак"лар да шул агымга "эләгеп" киткәннәр. +Билгеле инде, ул елларда берәүнең дә җитәкче буласы килмәгән. Утыз яшендәге язучы, унлап китап, шул исәптән һәркемгә мәгълүм "Агыйдел" повестеның авторы Мирсәй Әмир дә бу эшкә теше-тырнагы белән каршы торган. Әмма берничә альтернатив кандидатура арасыннан аны яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап куйганнар. (Мондый ысул ул чакта бик сирәк кулланылган!) Коллегалары аны шул рәвешчә куркынычтан йолып калырга өметләнгәннәр. Чөнки элекке рәисләрне, республиканың җитәкче органнарын җимергәннән соң, "халык дошманнары тарафыннан куелган" дип кулга алган булалар. Тик НКВД органнары гына моңа карамый. +Кулга алыну +Мирсәй Әмир хатыны Фәүзия Әмирова сөйләгәннәрдән (мин аның белән 1989 елның гыйнварында очраштым): +"Бу хәл 1937 елның 4 декабрендә булды... Кемдер ишекне шакыганда, төн уртасы узган иде инде. Икеләнергә урын юк: таләпчән, каты итеп шакыйлар, өстәвенә: "Хәзер үк ачыгыз! Юкса ишекне ватып керәбез!" - дип кычкыралар. Караклар, талаучылар алай шауламый, җитмәсә, без коммуналь фатирда яшибез бит... +Ул чакта минем Мирсәйгә кияүгә чыкканыма да ике генә ай. Юрган астында бөгәрләнеп, дерелдәп ятам, аңа ишекне ачарга рөхсәт итмим. Әйтерсең моның белән генә язмышны тоткарларга, үлемне туктатырга була... Шулай да Мирсәй торды, иңенә пиджагын элеп, ишекне барып ачты. Аның борын төбенә ниндидер кәгазь китереп төрттеләр - тентүгә һәм кулга алырга рөхсәт ордеры булгандыр инде ул, аннары үзен читкә этәрделәр... Миңа да тиз генә торып киенергә һәм стена янына басарга боерык бирелде... Урын-җирне, китапларны, кулъязмаларны селкеп аттылар. Хәер, тентү озакка сузылмады. Нәрсәбез генә бар иде соң? Тимер карават, аш өстәле, урындыклар һәм китап шкафы. Бутлеров урамындагы сигез метрлы кечкенә генә бүлмәдә яши идек... Мине Мирсәйнең тынычлыгы шаккатырды - әйтерсең ул бу хәлне көтеп торган һәм эченнән әзерләнгән. Күп тә үтмәде, мине шушы тәртипсезлек уртасында һәм башыма көтмәгәндә ишелеп төшкән бәхетсезлек янәшәсендә ялгызымны калдырып, аны алып чыгып киттеләр..." +М.Әмир сөйләгәннәрдән: +"Мине төрмәгә алып киткән чакта, җайлырак булыр дип, итек кияргә җыенган идем. Моны күреп торган яшь кенә солдат-конвойчы, башын чайкап, янәшәдәге киез итек ягына ымлады - янәсе, шунысы яхшырак булыр. Соңыннан бу киңәш өчен мин рәхмәтләр укыдым! +Безне, төнге тоткыннарны (берничә дистә кеше идек), йөзебез белән стенага каратып, кулларны күтәртеп һәм аяк очларын плинтуска терәтеп, коридорга тезеп бастырдылар... Бәлки, буш камералар булмагандыр. Төнге төрмә туздырылган умартага тиң иде: тоткыннарның яңадан-яңа төркемнәрен китерә торалар, кемнәрнедер каядыр чыгаралар, күчерәләр. Конвойчыларның дөп-дөп иткән итек тавышлары, надзирательләрнең чабышканы ишетелә. Шуларга сүгенү сүзләре, кыйнау, төрткәләүләр куигылып китә... +Һәм менә шундый ыгы-зыгы уртасында без, кыймылдарга да, борылып карарга да куркып, хәрәкәтсез басып торабыз. Кемдер берәү оеган кулларын түбән төшергән иде, шул арада конвойчылар, очып килеп җитеп, аны кыйнап ташладылар. Мескен, тыела алмый йөткерә башлады, авыз читеннән кан саркып чыкты... Берничә сәгатьтән соң талчыккан кешеләр бер-бер артлы шапылдап аварга тотынды. Андыйларны, бөерләренә туры китерергә тырышып, типкәләп кыйныйлар, чиләктән салкын су белән коендыралар. Торып баса алмаганнарын, аякларыннан сөйрәп, каядыр аска, подвалга алып төшеп китәләр. Сөйрәлеп баручы башның таш баскычларны "санаган" тонык тавышы безгә дә ишетелеп тора..." +Аның төрмәдәге беренче тәүлеге әнә шулай үтә... +"Аннан соң да менә шундый "стойка"лар һәр төн саен диярлек кабатлана. "Гаебеңне танымыйсыңмы, елан? Партия алдында коралсызланмыйсыңмы? Алдашма, бездә юкка утыртмыйлар! Стенага - йөзең белән, аягыңны - плинтуска... Кулыңны өскә күтәр!" Һәм төн буена шулай. +Иртәнгә аяклар шул дәрәҗәдә шешеп чыга, сеңерләр шартлап, канлы яралар пәйда була. Итекләрне сала алмыйча, кунычларын ярырга туры килә. Киез итек белән ничек тә җиңелрәк, йомшаграк..." +Фәүзия Әмирова сөйләгәннәрдән: +"Танышлар аша Мирсәйне Пләтән төрмәсенә утыртканнарын белә алдым. Берничә сәгать чират торганнан соң, ниһаять, мин дә "тылсымлы" тәрәзәчеккә килеп җиттем. Эчке яктагы кеше, мин әйткән исем-фамилияне ишеткәч, кызыксынып, бу якка үрелеп карады: "Агыйдел"не язган язучы түгелме ул?" Ул, ул, дим. Әлеге кеше повестьны укыган һәм бик ошаткан икән. Рөхсәт булмауга да карамастан, ул минем алып килгән әйберләремне алды һәм хәтта үзенчә юатты да: "Азат итәрләр, андый кеше халык дошманы була алмый", - диде сүз уңаеннан. Әйе, андыйлар да аз түгел иде. Теләктәшлек тә белдерделәр, кайчакта булыштылар да. Тик беркем берни эшли алмады - барысы да өстән килә иде... +Яманатлы 58 нче +Кави Нәҗми, Шамил Усманов, Сафа Борһан һәм башка татар язучылары кебек үк, Мирсәй Әмир дә "атарга" дигән 58 нче статья белән хөкем ителә. Шул рәвешчә, алар Гражданнар сугышы герое Якуб Чанышев җитәкчелегендәге Казан гарнизоны төркеме белән берләштерелә. +Бу "эш" аша югары комсоставтан берничә дистә кеше уздырыла. Язучыларны исә, шул исәптән Мирсәй Әмирне дә, "оборона әдәбияты өлкәсендә алып барган корткычлык" эше өчен гаеплиләр. Ә инде чынбарлыкта ни "хәрби террорчылык оешмасы", ни аның "частьлар һәм гарнизоннардагы күпсанлы филиаллары" булмаганлыктан, җинаять дәлилләре шул ук кешеләрнең "гаепләрен таныту" юлы белән табыла. Вышинскийның "Гаебен таныту - исбатлауның патшасы" дигән тимер формуласы берсүзсез тормышка ашырыла. +М.Әмирдән сорау алу беркетмәләрен карасаң, бу тигезсез көрәшнең ничек алып барылуы шунда ук күз алдына килеп баса. Тикшерүче Усманов, тоткынга ачкыч табарга тырышып, аның биографиясен энәсеннән җебенәчә тикшерә. Тик бәйләнер урын таба алмый. Социаль чыгышы? Ярлы крестьяннардан. (Бу хакта Башкортстан АССРның Җиргән авыл советы рәисе кул куйган белешмә бар.) Партиялелек? Ундүрт яшеннән - комсомолда. Комсомол ячейкасының бюро члены һәм секретаре булган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. ВКП(б)дан башка бер генә партиядә дә тормаган, оппозицияләрдә катнашмаган. Якын туганнарыннан чит илдә түгел, туган илебездә дә беркеме калмаган. Димәк, алар арасында хөкем ителүчеләр дә, репрессиягә таручылар да юк. +Менә 1938 елның 2 гыйнварында сорау алу беркетмәсе. Тикшерүче язучыны "С.Баттал, X.Туфан, Н.Исәнбәт, Г.Кутуйның Советка каршы әсәрләрен матбугатта фаш итеп чыкмавы" өчен гаепләргә маташа. Ә бит ул чакта аларның берсе дә кулга алынмаган әле! Бәлки, тикшерүчегә ал арны гаепләргә материаллар кирәк булгандыр? "Әйе, - дип җавап бирә М.Әмир, - фаш итмәдем, чөнки аларның әсәрләрен Советка каршы дип санамадым һәм санамыйм да". Кем белә, бәлки, нәкъ шушы җавап аларны өсләренә салынган бәладән йолып калгандыр? +Моннан соң сорау алу беркетмәләрендә дүрт ай чамасы тәнәфес ясала, күрәсең, бу чорда тоткын көчле "эшкәртелүләргә" дучар ителгәндер. 1938 елның 26 апрелендә тикшерүче аңа яңа гаепләү ташлый - янәсе, ул "Локаф" "контрреволюцион" хәрби оешмасында торган. "Әйе, - ди М.Әмир, - чыннан да тордым. Ләкин бит "Локаф" - литературная организация Красной Армии и флота (Кызыл Армия һәм флотның әдәби оешмасы). Ул - Кызыл Армиянең сәяси идарәсе тәкъдиме белән төзелгән һәм хәрби темага язучыларны берләштергән легаль иҗади оешма". +Яңа ялыктыргыч сорау алу, күрәсең, "конвейер" ысулы белән бөтен бәйрәм көннәрендә дәвам иткәндер, һәм ул 4 май иртәсендә генә тәмамланган. Ахырда шундый традицион сорау куела: күрсәтелгәннәр буенча үзегезнең гаебегезне таныйсызмы? М.Әмирнең җавабы: "Юк, танымыйм". Беркетмә өстенә куелган имза гадәти түгел - хәрефләр сузылган, төрле якка авышкан, имзасын куйган кеше кулын көчкә генә кыймылдаткан яисә хәрәкәт координациясен югалткан кебек тоела. +Төркем эшләре шундый өстенлеккә ия булган: анда һәркемнән дә гаебен тануны таләп итеп тормаганнар. Берничә кеше сындырылса, алар үзләре өстенә генә түгел, башкалар өстенә дә яла яга башлаганнар. Шул рәвешчә, "эш"тә "коткаручы" формула барлыкка килгән: кулга алынучы гаебен танымый, әмма фәләннәрнең һәм төгәннәрнең сөйләүләре аша ул җитәрлек дәрәҗәдә фаш ителә... +Тикшерү эше материалларын өйрәнгәндә, шундыйрак сүзләрне Шамил Усмановтан да алырга тырышулары күренә. Әйе, ул чыннан да хәрбиләргә турыдан-туры бәйләнештә торган, бригада комиссары дәрәҗәсенә күтәрелгән, бүгенге ранглар табелендә ул генерал званиесенә тиңләшә. Тик тикшерүчеләр "аз гына" арттырып җибәргәннәр - Шамил Усманов сорау алганда һәлак булган. Әйе, аны үтергәнче кыйнаганнар. Шуннан соң төп басым Кави Нәҗмигә төшкән. Аңа карата нинди генә ысуллар кулланылмаган: "стойкалар" да, "конвейерлар" да, карцерның күп төрләре, кыйнаулар... Кави Нәҗмидән сорау алган тикшерүче турында мондыйрак сүзләр йөргән: ул, "киребеткәннәрнең" җенес органнарын ишеккә кыстырып, алар сөйли башлаганчы, ишекне җилкәсе белән этеп тора икән... +Беркетмәләргә караганда, Кави Нәҗми ярты елга якын бирешмәгән - барысын да кире каккан, бер кәгазьгә дә кул куймаган. +Ләкин ахыр чиктә түзә алмаган. Моның өчен аны гаепләргә ярыймы соң? А.Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ"ында язылганча, кешенең мөмкинлекләре чиксез түгел. Җәзалау эше осталары теләсә кемне сындырырга сәләтле булган. Җәзалау вакытында үз-үзенә һәм башкаларга яла яккан өчен тоткынны гаепләү ул җәлладларны аклау булыр иде... +1938 елның 14 февралендә М.Әмирне К.Нәҗми белән күзгә-күз очраштыралар. Бу вакытта инде К.Нәҗми сындырылган, тиешле күрсәтмәләргә кул куйган була. Ул тикшерүче артыннан М.Әмирнең "Советка каршы яшерен хәрби оешмада торганлыгы" һәм үзен дә шәхсән аның шушы оешмага тартуы турындагы сүзләрен кабатлый. М.Әмир моңа ни дип җавап биргәндер, беркетмәдә әйтелмәгән. Бары тик беркетмәнең ахырында гына ул үз кулы белән: "К.Нәҗметдинов күрсәтмәләрен расламыйм", - дип язып куйган. Күпмедер вакыт узгач, күрәсең, М.Әмирне дә тиешенчә "эшкәрткәч", ал арны кабат очраштыралар. К. Нәҗми бер дәлилсез һәм исбатлаусыз гына тагын шул ук сүзләрне әйтә. М.Әмир исә имза куелырга тиешле урынга тагын: "Гаепләнүче Нәҗметдиновның күрсәтмәләре шыр ялган, шуңа күрә мин ал арны расламыйм..." - дип яза. +Әлбәттә, мин К.Нәҗминең нинди коточкыч, кешелексез басым астында торганлыгын бик яхшы аңлыйм. Һәм шул ук вакытта М.Әмирнең ныклыгы тагын да зуррак ихтирам уята... Ә бит аларның эшләрен бер үк тикшерүче алып барган! Мин монда җәзалау юлы белән алынган күрсәтмәләргә бөтен цивилизацияле дөньяның игътибар итмәве турында сөйләп тормыйм инде. +Җәзалый торгач, шулай ук тиешле күрсәтмәләр биргән язучы С. Гыйльфанов (Сафа Гыйльфан) белән күзгә-күз очрашу март башында була. Әмма Гыйльфанов көтмәгәндә үз күрсәтмәләреннән баш тарта һәм М.Әмирне "искиткеч намуслы кеше, ялкынлы патриот, талантлы совет язучысы" буларак белүен әйтә. Тикшерүче бу сүзләрне беркетмәгә кертми һәм күзгә-күз очраштыруны бөтенләй оештырмаган кебек кылана (Гыйльфанов бу хакта судта сөйли). +Процесс вакытында бу турыда М.Әмирдән сорагач, ул: "Гыйльфанов белән очрашу булды, тик беркетмә язылмады, - дип җавап бирә. - Гыйльфанов киткәч, тикшерүче мине алып калды һәм совет тикшерүчесе өчен нормаль булмаган ысуллар белән төне буе миннән сорау алды". Суд беркетмәсенең шушы саран юллары артына ниләр яшерелгәнен күзаллавы авыр түгелдер. +1938 елның 28 мартында Х.ӘҺлетдинов белән очрашу була. Ул да шулай ук сындырылган һәм, попугай кебек, гаепләү нәтиҗәсен кабатлый. М.Әмир беркетмә ахырына болай дип яза: "Әһлетдинов күрсәтмәсен бер генә дәлил белән дә расламыйм, ал арны ачыктан-ачык яла дип саныйм". +Ай-Һай, бу сүзләре аңа бик кыйммәткә төшмәдеме икән? Сорау алулар арасында шактый озынга сузылган тагын бер тәнәфестән соң "эш"кә төрмә табибының мондый эчтәлектәге белешмәсе теркәлгән: "Тоткын М.Әмиров хәзерге вакытта чагыштырмача сәламәт һәм тикшерүне дәвам итәргә мөмкин..." +Хакыйкать таләп иткәнчә, Мирсәй Әмирнең дә йомшаклык, икеләнү минутлары кичерүен, хәтта җитди генә хаталар ясавын да билгеләп үтәргә кирәктер. Мәсәлән, Кави Нәҗминең хатыны Сәрвәр Әдһәмованың җинаять эшендә М.Әмир кулы белән язылган шикаять сакланган. Аны кулга алу сәбәпләренең берсе шушы күрсәтмә белән дә бәйле. +Бу шикаять вакыйгасы турында М.Әмир үзе миңа болай сөйләде. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгәндә, кабинетына бик нык дулкынланган С.Әдһәмова атылып килеп керә. Ул бер язучының китабын тәрҗемә иткән булган. Ә бу язучыны кулга алганнар һәм Әдһәмованың хезмәтенә түләүдән баш тартканнар. Һәм ул "Язучылар берлегендә урнашкан капиталистик тәртипләрдән" канәгатьсезлеген белдерергә килгән. +М.Әмир сүзләренә караганда, җитәкче буларак, ул бу хакта органнарга җиткерергә тиеш булган. Өстәвенә бу сөйләшүне баттгка. кешеләр дә ишеткән. М.Әмир шикаятьне язган, әмма тиешле адреска җибәрмәгән. Бу язманы аны кулга алган чакта тапканнар. +Шулай итеп, ул үзе дә, ирексездән булса да, бер гаепсез кешенең кулга алынуына сәбәп тудырган... +Кем дус, кем дошман... +"Балалар әти-әниләрен әләкләгән, "Ватанга хыянәт иткән өчен" хатыннары гомер иткән ирләреннән ваз кичкән, намус һәм абруй төшенчәләре юкка чыккан заман иде ул. Һәм кемнең дус, кемнең дошман булуын аңлау кыен иде", - дип сөйли иде Мирсәй Әмир. +Әмировлар гаиләсендә М.Әмирнең "тегеннән" язган хаты тәмугның үзеннән килгән тарихи истәлек кебек саклана: ак чүпрәк кисәгенә гарәп хәрефләре белән татарча болай дип язылган: "Фәүзия, йөрәккәем!" +Язучы хатта тиздән суд булачагын хәбәр итә һәм хатыныннан яхшы адвокат табуын, аны кирәкле материаллар (китаплар, мәкаләләр, рецензияләр) белән тәэмин итүен сорый. +Әлеге язу адресатына ничек барып җиткән соң? +Фәүзия апа сөйләвенчә, 1939 елның гыйнвар ахырларында төн уртасында ишек шакыйлар. Үзен алырга килгәннәр дип уйлап, аның эче жу итеп китә. +Әмма, тынычланып, ишекне алай итеп түгел, ә бәлки сак кына, тырнаган кебек кенә шакыганнарын чамалый. Барып ача. Тузган киемле, ак чырайлы, кырынмаган бер кеше килеп керә. Газапланган, куркынган кыяфәтле үзе. Фәүзия апа шунда ук аңлап ала - "тегеннән". Ул Кремль астындагы төрмәдә Мирсәй Әмир белән бер камерада утырганын һәм аннан хат китергәнен әйтә. Озак тормый. Хатны (ул аны кием эченә теккән була) һәм сәламне тапшыра. Азат ителүгә өмет барлыгын, озакламый суд булырга тиешлеген әйтә. Нәрсә эшләргә - анысы хатта язылган, ди. Фәүзия апа таңга кадәр керфек какмый - хатны укый да елый, укый да елый. Ә иртәгесен эшкә тотына... +Нинди суд? Яклаучы нигә кирәк булган? Ә бит моңа кадәр утыз җиденче-утыз сигезенче елда 58 нче статья буенча кулга алынганнарны йөзәрләп-меңәрләп бернинди судсыз-нисез юкка чыгара барганнар. 1934 елның 1 декабрь указы буенча, моның өчен ОСО, ягъни "Особое совещание" ("Махсус киңәшмә") карары бик җиткән... +Эш шунда, М.Әмир белән аның иптәшләре дулкын кире каккан чакка туры килгән. Ежов төшерелеп, Татарстан НКВДсының җитәкче өслеге кулга алынганнан соң (алар, үз корбаннары кебек үк, Черек күл подвалында атып үтереләләр), күпләрнең эшләрен яңадан карарга керешәләр. Беренче чиратта бу "хәрбиләр эше"нә кагыла - Сталин хакимияте, ниһаять, җитәкче хәрби кадрларның тулысынча диярлек юкка чыгарылуын абайлап ала: ә ничек сугышырга соң? Билгеле инде, аларны шунда ук азат итмиләр, гафу үтенмиләр, тулысынча реабилитация ясамыйлар, ә бәлки "эш"ләрен гадәти судка тапшыралар. Менә ни өчен М.Әмир хатыныннан яклаучы эзләвен үтенә. +Бу вакытка инде "террорчылык максатын күздә тоткан Советка каршы хәрби оешмада тору"да гаепләүнең әһәмияте югала. Шулай итеп, "хәрбиләр эше" тарала, исән калганнарны "серне ачмау" турында кул куйдырып, берәм-берәм иреккә чыгаралар. Мирсәй Әмиргә исә тагын яңа гаеп тагыла: янәсе, ул Галимҗан Ибраһимов җитәкчелегендәге "контрреволюцион милләтче оешма"да әгъза булып торган. +Әгәр кеше контрреволюцион оешмада тора икән, ул ниндидер гамәл кылырга тиеш. Мирсәй Әмирне, озак уйлап тормыйча, "үз әсәрләре белән контрреволюцион пропаганда алып бару"да гаеплиләр. Һәм бу гаепләү М.Әмирнең якын дусларының берсе Ибраһим Гази күрсәтмәләренә нигезләнә. Мин Мирсәй аганы дөрес аңлаган булсам, эш болай була. +М.Әмирне кулга алганнан соң, язучыларның партия оешмасы секретаре вазифаларын вакытлыча башкаручы И.Газига райкомнан шалтыратып, М.Әмирне тиз арада партиядән чыгаруны таләп итәләр. Мондый эш кулга алынган һәркемгә карата автомат рәвештә диярлек башкарыла. Тәртипле коммунист буларак, И.Гази бюро карарын яза һәм, таләп ителгәнчә, аның янына "гаепленең иҗади характеристикасын" да терки. Бюро карары белән бергә Партархивта сакланучы бу документ гаепләүләрнең коточкыч мәгънәсезлеге белән шаккатыра. +Ул үзе язганнарга чынлап та ышандымы икән? И.Газиның егерменче-утызынчы елларда матбугатта ясаган кайбер чыгышларына караганда, бу бик мөмкин... +Әмма аның ышануы яки ышанмавына да карамастан, бу гамәле М.Әмир язмышында чак кына хәл кылгыч роль уйнамый кала. И.Гази имзасы куелган характеристиканың бер нөсхәсен "эш"кә теркәсәләр, икенчесе НКВДга җибәрелә (бәлки, ул башта ук шушы максат белән эшләнгәндер?). Шулай итеп, якын дусның үтергеч бәяләмәләре турыдан-туры гаепләү актына күчкән (тикшерүче үзе әдәби нечкәлекләрне алай ук тоемлый алмас иде). Өстәвенә тикшерүче, И.Газины чакыртып, аннан шаһит буларак сорау алган һәм аңардан, гаепләүне тагын да киңәйтеп һәм көчәйтеп, рәсми акт төзүен таләп иткән. И.Гази һәм өстәмә рәвештә чакыртылган язучылар Р.Ильяс һәм Т.Имаметдинов имзалары куелган бу акт шулай ук "эш"кә теркәлгән. Нәкъ менә шул акт гаепләүнең төп пунктына әверелгән дә инде. Нәтиҗәдә Мирсәй Әмир иҗатының бөтен мәгънәсе "контрреволюцион", "корткычлык" эшчәнлегенә кайтарып калдырылган. +Суд +Бу гадәти генә суд булмый. Шунысына игътибар итү дә җитә: тикшерүне НКВД хезмәткәрләре алып бара, ә ТАССР Югары суды, ягъни гадәти гражданлык суды хөкем итә. Әлбәттә, кулга алулар белән куркытылган һәм партия органнарының турыдан-туры басымы астындагы суд ул. Ябык утырышка халык түгел, гаепләнүченең якын туганнары да кертелми. Әмма монда шаһит итеп алдан эшкәртелгән тоткыннарны гына түгел, һәр ике яктан - гаепләүче һәм яклаучылар ягыннан - ирекле кешеләрне дә чакыралар. +Яклаучы Бабаджанның берничә төпле, уйланылган соравы (аның принципиальлегенә, профессиональ осталыгы һәм гражданлык батырлыгына сокланырга була!) М.Әмир иҗатын "Советка каршы юнәлеш"тә гаепләүләрне кар тавы сыман ишеп төшерә. Экспертизага кул куючыларның берсе (Р.Ильяс) характеристиканы юньләп укымаган һәм "басым астында" кул куйган булып чыга. Икенчесе (Т.Имаметдинов) әсәрләрнең үзләрен укымаган. Өстәмә шаһитлар итеп чакыртылган Н.Баян һәм Д.Әминов та М.Әмирнең "идеологик ялгышлары" турында берни әйтә алмый, ә инде яклаучының сораулары белән стенага китереп терәтелгәч, үз күрсәтмәләреннән баш тарта. +И.Гази гына башкалардан озаграк үҗәтләнә. Ул бит элеккеге дустының бөтен әсәрләрен дә укыган һәм аларның йомшак урыннарын яхшы белә. Әмма бу вакытта гаепләнүче үзе дә процесска актив катнашып китә: кулына цитаталарын тотып, бер уңайдан ал арны тәрҗемә итә-итә, үзен гаепләүнең мәгънәсезлеген раслап күрсәтә. Ахыр чиктә И.Гази "М.Әмир әсәрләрендә Советка каршы бернәрсә дә юк"лыгы белән ризалашырга мәҗбүр була. +Тагын бер шаһит: үзе дә гаепләнүче, сулган, физик һәм әхлакый яктан изелгән Кави Нәҗми кала. Судның беренче ике көнендә (16-17 мартларда) ул тикшерүче сүзләрен кабатлый. Ә инде өченче көндә (19 мартта) кычкырып елап җибәрә һәм алда әйткәннәреннән ваз кичә. Беркетмәгә аның сүзләре болай теркәлгән: "Мин бик көчле басым астында, юеш карцерда утырам". (Бу - билдән бозлы суда дигән сүз. Судка да аны шуннан алып килгәннәр. Кеше күпме түзәргә мөмкин!) Суд коридорында утырган кайбер кешеләрнең сүзләре дә беркетмәгә кергән. Тикшерүче Усманов үтеп барганда Кави Нәҗми сикереп торып баскан, калтырана ук башлаган. Кешене шундый хәлгә китереп җиткерсеннәр әле! Судта катнашучылар әйтүенчә, Мирсәй Әмирнең үзен батырларча тотуы Кави Нәҗминең халәтендә кискен борылыш тудыра. Моннан соң Кави Нәҗми күзгә күренеп үзгәрә. Аңа кешелек горурлыгы кайтуы беркетмәдә дә сизелеп тора. Ул зур кыюлык белән ачыктан-ачык дөресен сөйли: +"Яшерен оешма турында мин тикшерүчедән генә белдем... Моңа кадәр әйткәннәремнән ваз кичәм. Мин аларны тикшерүче язганнардан күчереп алдым. Ул (тикшерүче. - Р.М .) миңа: "Барысын да танысаң, хөкем ителүеңне дә сызып ташлап, иреккә чыгарачаклар. Суд синең ахыргача коралсызлануыңны аңлап, азат итәр", - диде... Мине судка кадәр шулкадәр эшкәрттеләр, мин хәзер генә конституция буенча хөкем итүче суд каршында торуымны аңлый башладым. Тикшерүләр барышында мин төннәр буе аягөсте басып тордым. Шулай итеп, тикшерүче мине махсус рәвештә ялган сөйләргә мәҗбүр итте. Тикшерүче, әгәр мин гаебемне танымасам, апам белән улымны кулга алу белән куркытты... Моңарчы ул хатынымны кулга алу белән куркыта иде һәм сүзендә торды. Ә улымны... - ул тагын елап җибәрә, - минем күз алдымда җәзалап, атып үтерәчәкләр, диде". +Кави Нәҗминең тикшерү эшендә чыннан да шундый документ бар. Анда балалар йортына тапшыру нияте белән К.Нәҗминең ун яшьлек улы Тансыкны туганнарыннан алырга дигән күрсәтмә язылган. НКВД хезмәткәре әлеге йөкләмә белән күрсәтелгән адрес буенча барган да булган, тик малайны аңа кадәр яшереп өлгергәннәр... +Гаепләүче, искитәрлек берни дә булмаган кыяфәт чыгарып, К.Нәҗмидән үзен гаепле саныймы-юкмы икәнлеген сорагач, ул: +- Мин үземә һәм башкаларга яла ягуда гына гаепле, - дип җавап кайтарган. +Кави Нәҗминең шушы сүзләре өч көнлек суд процессының кульминация ноктасына әверелә, һәм суд киңәшергә чыга. Аннары карар игълан ителә: Мирсәй Әмирне тулысынча акларга һәм сак астыннан хәзер үк азат итәргә. Сулышын кысып тын калган залда әлеге сүзләр яңгырагач, М.Әмир, аңын югалтып, идәнгә авып төшә. Апгыгыч рәвештә чакырылган табиб йөрәк өянәге кузгалганлыгын ачыклый. Ахыр чиктә Мирсәй Әмирне теге дөньяга да шушы йөрәк авыруы алып китә. +Ә К.Нәҗмине, 58 нче статьяның кайбер пунктлары буенча гаепле дип табып, ун елга төзәтү-хезмәт эшләренә һәм биш ел дәвамында хокукларын чикләүгә хөкем итәләр... Монда язучының улы Т.Нәҗметдиновның хак сүзләре белән килешмичә булмый: бу очракта да "дөньядагы иң гадел суд" тиешенчә эшләмәвен һәм берни белән аклап булмаслык вәхшилеген күрсәтә. Шулай да М.Әмирнең аклануы, Татарстанда 1937-1939 еллар процессларында беренче буларак, сәяси мотивлар белән җәберләүнең бетон стенасына атылган тәүге ядрә була. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә соңрак К.Нәҗми, С.Әдһәмова, Ф.Кәрим, Г.Иделле һәм башка кайбер язучылар тоткынлыктан азат ителә. Әлбәттә, бу кечкенә генә өлеш - ГУЛАГ архипелагының чиксез киңлекләрендә газапланган, атып үтерелгән, һәлак ителгәннәр диңгезеннән нәни бер тамчы гына... +ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ +фС-овет Татарстаны язучылары" исемле биобибли ограсрик белешмәдә (Казан, 1986) атаклы язучы, кг/ренекле җәмәгать һәм дәг/ләт эшлеклесе Галимҗан Нбраһимовның соңгы көннәре турында болай язылган: +"1927 елдан башлап Г.Нбраһимов көчәеп киткән ь/пкә авыруы аркасында Кырымда даими яшәргә мәҗбг/р була. Авыруының торган саен җитди төс ала баруына карамастан, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм фәнни иҗат эшен дәвам итә. Г.Нбраһимов 1938 елның 21 гыйнварында Казанда больницада вафат була". +Монда китерелгән мәгълг/матлар барысы да чынбарлыкка туры килә килг/ен. Ә тулаем алганда исә — чеп-чи ялган... +Кулга алыну +Моннан берничә ел элек мин Галимҗан Ибраһимовның Ялтада яшәгән йортын эзләп тапкан идем. Үзәктән читтәрәк, тау итәгендә, шактый югарыда урнашкан ике катлы, зур тәрәзәле, иркен верандалы агач йорт... Баскыч-баскычменә торган плитә тротуар буенда төз кипарислар шаулый... Иорт болай да тыныч, аз хәрәкәтле урамнан читтәрәк, аулак җирдә, тоташ яшеллек, үрмәле гөлләр, аксыл розатар, чем-кызыл гладиолуслар арасында урнашкан, һавасы коры, татлы, сулыш алуы җиңел. Бер як тәрәзәләрдән офыкка хәтле җәелгән нурлы диңгез, икенче яктан зәңгәрсу томан белән өртелгән Ай-Петри тавы күренә. +Хәзер монда ниндидер санаторийның торак бүлмәләре... Көләч йөзле, кара тәнле ярым шәрә ирләр һәм хатын-кызлар йөренә... Музыка, җыр, көлү, кәрт сугу, савыт-саба шалтыраган тавышлар ишетелә... +Ә кайчандыр шушы иркен такта верандада җиңел камыш урындыклар, көрсиләр, ак ашъяулык ябылган түгәрәк өстәл, китап киштәләре торган. Бөек әдип моңсу тынлыкта карасу-яшел кипарисларга карап уйланып, язып яки укып утырган. Хатыны Хәдичә чыгып аңа дару каптырган, стакан белән су биргән, җил бәрмәсен дип, сөякчел җилкәләренә ак пиджак элгән... +1937 елның 29 август көне дә шундый ук эссе, коры, чалт аяз булгандыр. Көннең иртәнге ягында йорт янына НКВД формасы кигән ике кеше килеп чыга. Берсе өске катка илтә торган текә баскыч алдында кала, икенчесе пүнәтәйләрне алырга дип китә. Бераздан өске катта гадәти булмаган ыгызыгы башлана: урыныннан кузгатылган авыр шкафлар, идәнгә гөрселдәтеп ташланган китаплар, елаган, борчылып пышылдашкан тавышлар ишетелә, ярылган мендәр-түшәкләрдән ак мамык оча... Якын-тирәдә яшәүчеләр арасында: "Йортның өске катында яшәүче атаклы татар язучысы халык дошманы булган икән, Сталинның үзенә каршы яшерен оешма төзегән, имеш", - дигән гайбәтләр тарала. Имештер, төннәр буе утырып ул Советка каршы өндәмә-прокламацияләр язган, ала рны машинкада баскан һәм халык арасында тараткан... Имештер, кеше күзенә күренми кереп-чыгып йөрер өчен йорты астында җир асты юлы казыган һ.б. +Әлбәттә, Г.Ибраһимовны якыннан белгәннәр мондый имеш-мимешләргә көлеп кенә карый. Бер үпкәсе генә калган, анысында да тавык йомыркасы хәтле куыш булган, күкрәгеннән резин көпшә аша туктаусыз "чир" тамып торган хәлсез кеше нәрсә майтара алсын? Хәтта бик теләсә дә... Ләкин ышанучылар да табыла... Әдип күршеләренең истәлекләрен күп еллар үткәч язучы М.Мәһдиев язып ала. +Төш вакытларында гадәттәге тәртип буенча Г.Ибраһимов янына аны дәвалаучы врач Зәминә Мостафовна Дагҗи килә. Ләкин аны авыру янына кертмиләр, хәтта эренле бинтларны алмаштырып бәйләргә дә рөхсәт итмиләр. Язучының кулга алынуын белгәч, врач үзенчә протест белдереп карый: "Авыруны урыныннан кузгатырга ярамый, һава алмаштыру аның өчен үлем белән бер", - дип кисәтә. Ләкин аның сүзләренә колак салучы булмый. +Г.Ибраһимовның гаепләү кәгазьләре арасында медицина белешмәсе саклана. Ул Ялта табиблары тарафыннан (имзалары танырлык түгел) 1937 елның 30 августында язылып бирелгән. Монда Г.Ибраһимовның диагнозы - "үпкә һәм бөер туберкулезы" һәм шул вакыттагы хәле "үпкәсендә ачык процесс, авыру кан йөткерә, төкерегендә туберкулез таякчыклары табылды" дип күрсәтелгән. Димәк, НКВД хезмәткәрләре авыруның хәлен күз алдына китермәгәннәр дип әйтергә нигез юк. +З.М.Дагҗи сүзләренә караганда, яңа гына илле яшьлек юбилеен үткәргән язучы, әлеге фаҗига булмаса, шактый еллар яши алыр иде әле. 1936 елда үткәрелгән операциядән соң аның хәле бераз яхшыра: үпкә ярасының шеше кайта төшә, эрен азая, температурасы нормальләшә, үзе күзгә күренеп тазара башлый... +Сүз уңаенда З.М.Дагҗи истәлекләрендә булган бер төгәлсезлекне дә күрсәтеп китәргә кирәк. "Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр" (Казан, 1966, төзүчесе А.Шамов) китабында басылган язмасында ул, язучыны 29 сентябрьдә кулга алдылар, дип яза. Соңгы елларда төрле архивлардан табылган документлар бу вакыйганың 1937 елның 29 августында булганын ачыклады. Шул ук архив документлары нигезендә язучының нәрсәдә гаепләнүе дә билгеле булды. +Гаепләү акты +Юстиция капитаны, Татарстанның Дәүләт иминлеге комитеты өлкән тикшерүчесе И.В.Селивановский кул куйган белешмәдә болай диелә: +"Ибрагимов Г.Г., татарский писатель, член ВКП(б), был арестован в г. Ялте, где находился на излечении, 29 августа 1937 года органами НКВД ТАССР. +В ходе следствия Ибрагимову Г.Г. было предъявлено обвинение в том, что "он в 1920 году примкнул к контрреволюционной националистической группе так называемых "левых" в татарской партийной организации, а в 1925 году с определенной частью этой группы вошел в контрреволюционную националистическую организацию, в которой играл роль одного из руководителей, проводил практическую контрреволюционную работу на культурно-идеологическом фронте, то есть в совершении преступлений, предусмотренных ст. 50-10, ч. 1 и 58-11 УК РСФСР". +Күрәбез ки, бер җөмләдә "контрреволюция" сүзе өч мәртәбә кабатлана!.. Революция өчен җанын-тәнен биргән, патша чорыннан ук үзенең бөтен иҗатын һәм практик эшчәнлеген революциягә багышлаган, революциягә кадәр дә патша төрмәләрендә утырган, полиция күзәтүе астында яшәгән язучыны "контрреволюция"дә гаепләргә мөмкинме? һәр әсәреннән халык, милләт, эшче һәм крестьян сыйныфы мәнфәгатьләрен кайгырту, революцион идеалларга бирелгәнлек аңкып тора ич! +Утызынчы елларда органнарда эшләгән, хәзер пенсиядә яшәүче берәү (фамилиясен атарга рөхсәт итмәде) моны болай аңлатты. 1935-1936 елларда "троцкийчы-зиновьевчыбухаринчы блок" "фаш ителгәч", Татарстанның НКВД органнары, әллә үз теләкләре белән, әллә өстән килгән күрсәтмә буенча (соңгысы дөреслеккә якынрак булса кирәк), бездә дә әлеге "оешманың" тармакларын эзлиләр. Төгәлрәк итеп әйткәндә, булмаганны булды, юкны бар дип күрсәтергә ният тоталар. Мәскәүдәге зур дәүләт эшлеклеләренә тиң булырлык, республика күләмендә шулар дәрәҗәсендә тора алырлык иң зур, иң күренекле шәхесләрдән оешма "төзиләр". Алар арасында атаклы галимнәр, популяр язучылар, халык ихтирамын казанган сәнгать эшлеклеләре дә була (Ф.СәйфиКазанлы, С.Атнагулов, С.Борһан, Г.Ризванов Һ.6.). +Меңәрләгән кешене эченә алган шушы "оешмага" җитди "идеолог" та кирәк була, һәм бу вазифаны Ялтада берни белмичә үлем белән тарткалашып яткан Г.Ибраһимов өстенә "йөклиләр". Язучының кандидатурасы бөтен яктан да бик "туры килә": беренчедән, чын мәгънәсендә зур фигура, исән чагында ук классик дәрәҗәсенә күтәрелгән язучы, ил күләмендә танылган атаклы галим, зур җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе... Икенчедән, кайчандыр сул эсер булган кеше. Билгеле булганча, баттгка. партия әгъзаларын, бигрәк тә эсерларны Сталин берсен-бер калдырмыйча, токымына кадәр үк юк итәргә куша. Өченчедән, заманында латин әлифбасын кертүгә каршы чыккан кеше. Димәк, "буржуаз-милләтче", "реакцион пантюркист". +Бу версияне күптән ишеткән булсам да, озак еллар буена аңа ышанмыйчарак йөргән идем. Ләкин ябык архивларда сакланган һәм соңгы вакытта җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән яңа документлар бу версияне тулысынча раслый. Әйтик, НКВД җитәкчеләре тарафыннан 1937 елның 20 июлендә төзелгән Г.Ибраһимовның гаепләү акты нәкъ шул күзлектән язылган. Бу документ Татарстанның партия архивында саклана. Аның турында әдәбият белгече Ф.Ибраһимова "Татарстан яшьләре" газетасында язып чыккан иде инде. Шуңа күрә мин бу мәсьәләгә җентекләп тукталып тормыйм. +Мәскәүнең Үзәк әдәбият һәм сәнгать архивында (ЦГАЛИ) тагын бер кызыклы документ сакланган. 1936 ел ахыры - 1937 ел башларында Татарстанның партия өлкә комитеты тарафыннан Язучылар берлегенең эшен тикшерү буенча махсус комиссия төзелә. Аның башына өлкә комитеты хезмәткәре Төхфәт Имаметдинов куела. Нәкъ шушы комиссия карарлары нигезендә Татарстан Язучылар берлеге тар-мар ителә. Комиссия карарларындагы Г.Ибраһимовка ташланган гаепләр НКВДның гаепләү актыннан әллә ни аерылмый - бер үк кул белән язылган булуга охттгый. Әлеге карар "халык дошманы", "эсер", "троцкийчы-бухаринчы" Г.Ибраһимовны, тагын бик күпләрне дә батыруга, юк итүгә юнәлдерелгән. +"Элеккеге эсерлар Октябрь революциясеннән соң даими рәвештә партия һәм совет хөкүмәтенең барлык эшләренә каршылык күрсәттеләр. Араларында иң абруйлы һәм башкаларга йогынты итүче идеолог Галимҗан Ибраһимов булды. Ул үзенә алмашка, тиешле кадрлар - Г.Толымбай, Г.Нигъмәти, К.Нәҗми, Г.Галиләрне әзерләде. Ә бу дүрт кеше үз нәүбәтендә тирәләренә X.Туфан, Ф.Кәрим, Ишморатовларны туплады. Әлеге дүрт бәндә Г.Ибраһимовны беркайчан да тәнкыйть итмәде, гел мактап кына торды, кылган җинаятьләрен яшерде. +Югарыда саналган кешеләрнең барысы да Г.Ибраһимов белән киңәшеп, аңардан тиешле күрсәтмәләр алып торды, аны бердәнбер марксист дип санады. К.Нәҗми, мәсәлән, Г.Ибраһимовны революциягә кадәр үк марксисттәнкыйтьче булган дип язды, гәрчә Г.Ибраһимовның "Пролетар әдәбияты турында" китабында Троцкий һәм Бухариннан өзекләр китерелгәнен белсә дә" (ТТГА.7ТИ, ф. 331, оп. 6, ед. хр. 194, л. 68). +Иң аянычы шул: бу ялган документка кайбер язучылар да кул куйган. Әлбәттә, бүгенгесе көндә, җылы кабинетта утырган килеш, башкаларны гаепләү җиңел. Кысканнардыр... Чакыртып куркытканнардыр... Үзе турында уйламаса, балалары, хатыны, туган-тумачалары турында уйларга тиеш була... Әмма кул куючылар бер нәрсәне генә аңламыйлар. Башта әлеге кәгазьдә күрсәтелгән язучыларның барысын диярлек кулга алалар (Р.Ишмораттан тыш). Аннан соң инде "икенче дулкын" да кул куючыларның үзләрен дә җыеп-себереп утыртып чыгалар. +Габделхак Батталов истәлеге +Союз күләмендәге персональ пенсионер, карт коммунист Габделхак ага Батталов Г.Ибраһимов белән 1938 елның башында Пләтән төрмәсенең шифаханәсендә очраша. +Г.Батталов утызынчы елларда Бондюгта (хәзерге Менделеевск) партия шәһәр комитетының икенче секретаре булып эшли. 1937 елның октябрендә җитәкче кадрларны тоташтан себереп кулга алулар барганда аны да кулга алалар, партиядән чыгаралар һәм, Казанга китереп, Черек күл төрмәсенең ялгыз камерасына ябалар. Көн-төн сорау алулар башлана. Ләкин Батталов каты чикләвек булып чыга. "Гаебен" танымый, бер кешене дә атамый, бер кәгазьгә дә кул куймый. Тикшерүче чыгырыннан чыгып физик алымнар куллана башлагач, протест йөзеннән ачлык игълан итә. Башта моңа артык игътибар итүче булмый. Ашамыйсың икән, дөмек шунда, бик кирәгең бар, янәсе... Ләкин тәмам хәлдән таеп, үлем чигенә җитеп аңын югалта башлагач, аны Пләтән төрмәсенең шифаханәсенә илтәләр, резин көпшә аша тамагына су һәм шулпа салалар, көчләп диярлек үлемнән коткарып калалар. Аңына килгәндә ул үзен дүрт кешелек сигезенче номерлы палатада күрә. Акрынлап иптәшләре белән сөйләшә, утырып тора, аннан стенага тотынып йөри дә башлый. +Күпмедер вакыт үткәч, палатага Г.Ибраһимовны китереп Се1Ле1Ле1р. +Г.Батталов аны язучы буларак та, кеше буларак та яхттгы белә. "Безнең көннәр", "Тирән тамырлар", "Казакъ кызы" әсәрләрен йотлыгып укый. 1932-1933 елларда Ялтада ялда булганда сөекле язучысы яшәгән йортны эзләп табып, Г.Ибраһимов янына кереп, озак кына сөйләшеп утыра. Соңыннан да әледән-әле кереп, аралашып, хәлен белеп тора. +Язучы бу вакытта да авыру, хәлсез була. Ләкин шул арада ул танымаслык булып үзгәрә: тагын да ябыга, кечерәеп, кипшенеп кала, эчкә баткан күзләрендә моңсу-рәнҗү тирәнәя... Калку яңаклы озынча йөзе саргая, кан тамырлары күгәреп-калкып чыга. Ул зур авырлык белән, гыжлый-гыжлый тын ала, кайвакыт бер кәлимә сүз әйтерлек хәле булмый. +Шулай да алар бер-берсен танып, куанышып исәнләшәләр. Г.Батталов, язучы янына килеп, сәгатьләр буена сөйләшеп утыра (Г.Ибраһимов үзе ул вакытта аякка баса алмый). Әдип әйтүенчә, ул моңа кадәр икенче номерлы палатада берүзе яткан икән. НКВД хезмәткәрләреннән бик зарланган. Алар үзләрен бик тупас, дорфа тотканнар. Кулга алганда бөтен әйберләрен, кадерле кулъязмаларын тузгытып-ертып идәнгә ташлаганнар. Өйнең астын өскә китереп, җинаять дәлилләрен эзләгәннәр. Таба алмагач, отыры узынганнар. Ахырдан, шикле күренгән кулъязмаларны әрҗәләргә тутырып, үзен носилкага салып, үзләре белән алып киткәннәр... +Казанга ничек килеп җитүен язучы ачык хәтерләми: аңын югалткан чагы туры килгән булса кирәк. Килеп җитү белән, сорау алулар башлана. Тикшерүчеләр, язучының тикшерү беткәнче үк үлеп китү ихтималын истә тотып булса кирәк, аеруча ашыгалар. "Телен чишү" өчен аерым җәзалар уйлап табу да кирәк булмый - янына врач кертмиләр. Һәм ул, көчәеп киткән туберкулез авыруыннан җәфаланып, үпкәсендә җыелган үлеккә буылып, сасы бинтлар арасында кызышып ята. Ләкин үзенең "халык дошманы", "контрреволюцион оешма башлыгы", "милләтче пантюркист" булуын танымый. +Язучы булуын истә тотып, башта аның үзеннән "гаепләрен" яздырып карыйлар. Әмма кулына каләм алырлык хәле дә булмавын күргәч, үзләре язып бирәләр - кул гына куй, имеш. Г.Батталовка ул бу кәгазьдә нинди әшәке гайбәт-ялалар булуын сөйләгән... Хәтта аның әдәби әсәрләреннән дә гаеп тапканнар. Имештер, ни өчен ал арда бер генә мәртәбә дә бөек Сталин исеме телгә алынмый? Әлбәттә, Г.Ибраһимов бу кәгазьгә кул куймый, "контрреволюцион оешмада булган" бер кешене дә атамый. +"Мин аның янында көннәр буе кызышкан сөякчел кулын тотып, су яки сыек баланда биреп, баттгка. төрле ярдәм күрсәтеп утыра идем, - дип сөйли Габделхак ага. - Ике-өч көнгә бер врач килеп карап чыга иде. Ләкин кулында кирәкле дарулары, тиешле инструментлары булмаганлыктан, әллә ни файдасы тими иде. Авыруның хәле бераз яхшырган чакларда сөйләшкәләп ала идек. +Сәламәтлеге чамадан тыш начар булса да, акылы аек, хәтере яхшы иде. Үзе турында кайгыртмый: мин барыбер үләчәк кеше, имеш. Иптәшләренең кәефен бераз күтәрергә, күзләрен ачарга тырыша иде. +"Бу хәлләр вакытлы фаҗига генә. Партия моны аңлар, берничә елдан булса да төзәтер... Син, Габделхак, яшь әле... Алай үз-үзеңне юк итәргә тырышма... Үлем ул болай да киләчәк, озак көттермәс... Шуны яхшы аңла: ун-унбиш-егерме ел үтәр, ләкин хакыйкать барыбер җиңәр. Син акланып иреккә чыгарсың. Минем турында дөреслекне дә халыкка җиткерерсең. Юк, мин халык дошманы түгел. Беркайчан да хаин булмадым. Үлгәндә дә большевик булып үләм..." +Бу сүзләрне ул ышанып, чын күңелдән әйтә иде", - дип искә ала Г.Батталов. +Г. Ибраһимов Г. Батталовка бер атаклы язучы турында бик рәнҗеп сөйләгән. "Минем өстән НКВДга шул шикаять язган. Сорау алганда да гел аның яласына таяндылар", - дигән. Хәтта тикшерүче бүлмәсендә аның белән күзгә-күз очрашу (очная ставка) да оештырганнар. "Хәлем булса, йөзенә төкерер идем, тел кыймылдатырлык хәлем булмады", - дип сөйләгән. +28 февраль көнне Г. Ибраһимовны үлем бизгәге тота башлый. Бөтен тәне тартыла, куллары калтырый... +Берничә көн буе ризык валчыгы да каба алмаган авыруның соңгы минутлары җитә. Г.Батталов, тимер ишеккә йодрыклары белән кагып, надзирательне чакыра, врач кирәк, дип әйтә. Ләкин аның үзенә карцер белән яныйлар. Ул язучының кипшенгән, күм-күк булып күгәргән иреннәренә кашык белән су тамызып тора, һәм Г.Ибраһимов, соңгы мәртәбә тартылып җан биргәч, күзләрен йома. Бу турыда сакчыларга әйткәч, ишек ачыла, һәм сакчылар кереп Ибраһимовның мәетен шундук алып чыгып китәләр. Әйтерсең лә шуны гына көтеп торганнар. +Берничә көннән Г.Батталовны яңадан Черек күлгә күчерәләр. Ике елга якын ялгыз камерада тоталар. Сорау да алмыйлар, гаепләү акты белән дә таныштырмыйлар. Ахыр чиктә, тәкате калмагач, ул янә ашаудан баш тарта, тагын үлем чигенә җитә. Шулай тарткалаша-көрәшә торгач, берничек тә сындыра алмагач, аны иреккә чыгарырга мәҗбүр булалар. Ул Бөек Ватан сугышында геройларча сугыша, соңыннан, пенсиягә чыкканчы, Аракчино поселогындагы гипс заводында эшли. +Әлеге истәлеген ул алтмышынчы еллар башында ук язучы Афзал Шамовка тапшыра, берничә журналист һәм язучыга сөйли, редакцияләргә җибәрә. Ләкин торгынлык елларында бу турыда матбугатта язып чыгу мөмкин булмый. 1989 елны гына Г.Батталов турында "Татарстан яшьләре" газетасында кыскача бер мәкалә басыла. +Ачыклыйсы нәрсәләр күп әле... +Г.Батталов сүзләрен башкалар да раслый. Г.Ибраһимов белән бергә шул ук палатада яткан тагын берәү (фамилиясен күрсәтергә кушмаган), алтмышынчы еллар башында Ш.Даутовка әдипнең соңгы көннәре турында сөйләгән. Бу хатирә "Г.Ибраһимов турында истәлекләр" китабында басылган. Әлеге кеше хәбәр иткән мәгълүматлар Г.Батталов сөйләгәннәрне тулысынча раслый. Әйтик, әдипнең соңгы сүзләре аның хәтерендә болай калган: +- Революция гел шома юлдан гынаб армый шул ул. Аның юлында күп кенә кытыршылыклар, киртәләр дә очрау ихтималы бар. Зигзаг ясап та бара икән ул... Ярый, хакыйкать кайчан да булса өстенлек алыр. Партия дөреслекне күрсәтер. Исән калганнар бәхетле яшәсеннәр. Әлбәттә, киләчәк буыннар бездән күпкә бәхетле булырлар. +Язучы үлгәч, тумбочка ишегенең эчке ягында түбәндәге язуны күрәләр: "Партия каршында, халык каршында һичбер гаебем юк. Хакыйкать ачылыр, тарих уз сузен әйтер. Галимҗан Ибраһимов". Бәлки, числосы да күрсәтелгән булгандыр, тик ул әлеге тоткын хәтерендә калмаган. +Язучы Ибраһим Салахов Пләтән төрмәсендә 1938 елның башында утыра. Г.Ибраһимовның үлеме турында ул төрмә әлифбасы аша ишетә, бу турыда үзенең "Колыма хикәяләре" исемле әсәрендә яза. И.Салаховның үзен дә "Г.Ибраһимовның контрреволюцион төркеменә" кертәләр. Сорау алу вакытында тикшерүче Бикчәнтәев, башына төя-төя: "Халык дошманы Галимҗан Ибраһимов кушкан контрреволюцион эшләрне сөйләп бир!" - дип алҗытып бетерә торган була. Шул ук "гаепне" яшь язучылардан Ләбиб Гыйльми, Сөббух Рәфыйков, Галимҗан Мөхәмитшин һ.б.ларга да такканнар. +Шул вакытларда Пләтән төрмәсе тоткыны булган Җәләй ага Галәветдинов Галим аганың бәдрәф идәненнән игуыигып барганын күреп калган. Күрәсең, аны озата чыгарга рөхсәт итмәгәннәр. Үзенең исә аякка басарлык хәле булмаган. +Пләтән төрмәсенең сакчысы булып эшләгән Зарипов фамилияле икенче берәү шулай ук Галимҗан Ибраһимов белән очрашып, сөйләшеп ала. "Үлемнән курыкмыйм, - дип әйткән, ди, аңа язучы. - Халык алдында пычратуларына гарьләнәм. Барлык язганнарым юкка чыга..." +Кыскасы, Г.Батталов истәлегенең дөреслеккә туры килүендә бернинди шик калмаска тиеш. Шулай да бер нәрсәгә ачыклык кертергә кирәк: Г.Батталов Г.Ибраһимовның үлемен февраль ахырларында булды дип сөйли. Дәүләт иминлеге комитеты тарафыннан бирелгән белешмәдә исә 21 гыйнвар күрсәтелә. Кайсысы дөрес? Озак тикшеренүләрдән соң бер нәрсәгә инандым: Г.Батталовның хәтере бу урында хилаф кылган. Тарихчы А.Литвин Пләтән төрмәсенең архивында түбәндәге документны таба: "Акт № 3 от 21 января 1938 г. Мы, нижеподписавшиеся, врач ОМЗ Маврина, лекпом Байкиев и старший надзиратель Петров, составили настоящий акт о том, что лишенный свободы Ибрагимов Галимзян, прибывший из Казанской тюрьмы № 1 21.10.37 умер 21.1.38 от туберкулеза легких и туберкулезного плеврита". +Бу документ төрмә шифаханәсе журналындагы язулар белән дә раслана. Журналларның берсендә: "Сообщено о смерти Ибрагимова началънику тюрьмы №1 т. Нугуманову 24.1.38, т.к. 22 и 23 числа января были нерабочими", дип язылган. Бераз түбәндәрәк: "Схоронен в общем порядке следственной болъницы 27.1.38", - дип өстәлгән. +Бу яңа табылган документларга таянып, без Г.Ибраһимовның үлгән көнен 1938 елның 21 гыйнвары дип шикләнмичә әйтә алабыз. Тагын бер нәрсәгә игътибар итегез: язучы Казанга сентябрь башларында китерелгән, әмма төрмә шифаханәсенә 21 октябрьдә генә күчерелгән. (Бу турыда И.Салахов та үзенең "Колыма хикәяләре"ндә яза.) Үлгәч тә мәетне атнага якын җирләмичә яткырганнар. "В общем порядке" дигән сүзләрне ничек аңларга? Гадәттә болай булган. Башта мәетләрне подвалдагы бер салкын базда тоталар. (Тоткыннар сүзләренә караганда, Г.Ибраһимов үлгән көнне шул ук шифаханәдә тагын җиде кеше җан биргән.) Утыз-кырыклап мәет җыелгач, өсте ябык йөк машинасына төяп, Архангел зиратына илтеп күмгәннәр. Моның өчен зиратның төньяк өлешендә зур чокыр казылган булган. Шунда китереп аударгач, мәетләр өстенә сүндерелмәгән известь, аннан бер кат туфрак сибеп чыкканнар. Бер чокыр тулгач, икенчесен, аннан өченчесен казыганнар. +Архангел зиратында Г. Ибраһимов каберендәге һәйкәл шартлы рәвештә генә куелган. Г.Ибраһимов кабере турында әлегә хәтле бернинди рәсми документ табылганы юк. Бәлки, ул булмагандыр да... +һәм, ниһаять, тагын бер җитди мәсьәлә: Г.Ибраһимовның кулъязмалары язмышы. Билгеле булганча, Кырымда ул "Безнең көннәр" романының икенче китабын тәмамлый, аны нәшриятка тапшырырга әзерләп куя. Романның беренче китабына да җитди үзгәрешләр кертә. Редакцияләү белән генә чикләнмичә, яңабаштан язып чыга. "Казакъ кызы" романын да редакцияли һәм әсәрнең икенче кисәге өстендә эшли. Шактый күп публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре, фәнни хезмәтләр яза. Кызганыч, бу кулъязмаларның берсенең дә әлегә кадәр табылганы юк. +Бу мәсьәлә буенча Дәүләт иминлеге комитетына Язучылар берлеге идарәсе дә, партиянең өлкә комитеты да, Татарстанның Министрлар Советы рәисе урынбасары М.Х.Хәсәнов та мөрәҗәгать итеп карадылар. Нәтиҗәсе булмады. Миңа бирелгән рәсми җавапта, мәсәлән, болай диелә: +"При аресте Г.Ибрагимова была изъята папка с документами, какими конкретно не указано, которая в настоящее время не сохранилась, попытка обнаружить эти документы успехом не увенчаласъ". +Нинди папка турында сүз бара икән? Истәлекләргә караганда, кулъязмалар берничә әрҗә тәшкил иткән бит! Бәлки, араларында ниндидер рәсми документларны туплаган папка да булгандыр. 1937-1938 елларда җәйнең иң эссе көннәрендә дә Черек күлнең котельный морҗасыннан куе кара төтен бөркелеп торган - кулга алынганнарның рәсми кәгазьләрен, документларын, кулъязмаларын яндырганнар... +Шундый ук аяныч хәл Г. Ибраһимовның Ялтага киткәндә Дәүләт музеена тапшырып калдырган өй җиһазлары һәм искиткеч бай китапханәсе белән дә була. Рәсми рәвештә опись төзеп, расписка алып калдырган булсалар да, бернәрсә дә сакланмаган. Хәтта Г.Ибраһимовның булачак музеена куярлык бер әйбер дә калмаган. Тарихның аяусыз упкыны безне күп кенә хәзинәләрдән мәхрүм иткән. +ГОМӘР ГАЛИ ФАҖИГАСЕ +Гомәр Гали (1900-1954) ~ кь/ренекле татар язучысы, әдип, тәнкыйтьче, әдәбият белгече, егерменче-утызынчы еллар әдәби мохитендә зур урын биләгән җәмәгать эшлеклесе. Ул - Татарстан Язучылар берлеген оештыручыларның берсе. Озак еллар дәвамында "Безнең юл" (хәзерге "Казан утлары") журналының баш мөхәррире булып эшли. +Кулга алыну +Гомәр Галине 1937 елның 10 март төнендә кулга аталар. Иртә белән бу хәбәр инде бөтен Казанга тарала. Таныш-белешләр, атан-йолан карап, чышын-пышын гына бер-берсенә атаклы тәнкыйтьче Гомәр Гатинең "хатык дошманы" икәнлеген җиткерәләр. "Троцкийчы" булган, "солтангалиевчеләр" белән бәйләнештә торган, имеш..." Бу гаепләүләргә шик-шөбһә белдерергә беркем дә җөрьәт итми. Тик яшь шагыйрь Фатих Кәрим генә, Хәсән Туфанның өендә утырганда, барлык кунаклар атдында үзенең ризасызлыгын күрсәтергә курыкмый. +- Гомәр Галинең халык дошманы булуына һич ышанмыйм! - дип ярсый ул. - Үтерсәгез дә ышанмыйм. Ул - намуслы, чиста күңелле кеше. +Хәер, бу сүзләре өчен аңа бераздан бик күп кыен ашарга туры килә. +Әлбәттә, самими җанлы Фатих кебек кычкырып әйтмәсәләр дә, бик күпләр Гомәр Галинең нахакка кулга атынуына шикләнмиләр. Бөтен тормыш юлы күз алдында бит... Аннары ул вакыттагы байтак әдипләр кебек мулла малае да түгел, хәерче гаиләдән - бала чагында байга батрак булып эшләгән. Гражданнар сугышы вакытында Гомәр Кызыл Гаскәргә языла, кулына корал тотып, совет властен яклый. Унтугыз яшендә аның исеме матбугатта күренә башлый. Ә егерме биштә инде ул - калын әдәби журналның баш мөхәррире. +Гомәр Гали үзенең хикәяләре, публицистик мәкаләләре белән тиз арада әдәби җәмәгатьчелекнең ихтирамын казана. Аның Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ь.Такташ, X.Туфан, М.Крыймов турында язган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре бүген дә әдәбият белгечләрендә тирән кызыксыну уята. +Моңарчы исеме телдән төшмәгән кеше әдәбият мәйданыннан юкка чыга. Китапханәләрдән аның китапларын юкка чыгаралар, аның исеме күренгән газета-журналлар "спецхран"га озатыла. Хәтта Гомәр Галине яхшы белгән кешеләр дә кулга алына. Кунакта әйтелгән саксыз сүзләре өчен Фатих Кәримне дә "кара козгын машинасында" алып китәләр. "Фаш ителгән халык дошманы, троцкийчы Г.Галине яклавы" аның төп гаепләреннән берсе булып кәгазьгә теркәлә. Күрәсең, теге кичәдә утыручыларның берсе органнарга барып тизрәк үзенең уяулыгын күрсәтергә ашыккан... +Әлбәттә, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесенең кинәт юкка чыгуы әдәби мохиттә үзен сиздерми калмый. Бу хәлне җәмәгатьчелеккә ничек тә аңлатырга кирәк. Шикләнүчеләргә - кисәтү, башкача уйлаучыларга сабак булсын! Әлеге эшне Язучылар оешмасының ул вакыттагы рәисе Ләбиб Гыйльмигә тапшыралар. "Кызыл Татарстан" газетасында (1937, 29 март) аның Гомәр Галине тетеп язган пычрак мәкаләсе басыла. Ул анда НКВД төрмәсендә интегүче әдипкә төрле ялалар яга. Имеш, Г.Гали, "Совет әдәбияты"ның мөхәррире буларак, яшьләргә юл бирмәгән, халык дошманы Фатих Кәримне күкләргә чөйгән (ә бу вакытта әле шагыйрь кулга алынмаган була!), кыскасы, "контрреволюцион троцкийчыл эшчәнлек алып барган". +Биредә, билгеле, барлык гаепләүләр дә түшәмнән алынган, бер генә дәлил дә юк. Бераздан Ләбиб Гыйльминең үзен дә кулга алалар һәм атып үтерәләр. Чекистлар ерткычларча җәзалаганда, Гомәр Галигә яккан яласын искә төшердеме икән ул? +"Фаш итеп" язылган берничә мәкаләдән соң Г.Галинең исеме егерме елга якын диярлек күз уңыннан югала. 1955 елда аны аклыйлар. Ләкин без моңарчы аның тоткынлыктагы тормышын белми идек әле. Шөкер, яшерен архив ишекләре акрын гына, ыңгырашып кына ачыла башлады. Шул сәбәпле Гомәр Галинең гомер юлына да яктылык төште. +Гаепләү +"Галеев Гомәр Билалович... Татарстандагы контрреволюцион троцкийчыл-милли оешманың әгъзасы була. Бу оешманың җитәкчеләре троцкийчыл-зиновъевчыл террористик цзәкнең барлыгы һәм эшчәнлеге турында беләләр, троцкийчыларның ВКП(б) җитәкчеләре һәм Совет хөкцмәте белән көрәштә террористик ысулларга кцчце турында хәбәрдар булалар. +Оешмада катнашучыларның Советка каршы эшчәнлекләре сәнәгатькә (промышленность), авыл хуҗалыгына, мәдәнияткә зыян-зәцрәт салудан гыйбарәт. Алар уз араларына яңа әгъзаларны кодалыйлар, авылларда фетнә кузгатырга котырталар. +Галеев Г.Б., троцкийчыл-милли оешма әгъзасы буларак, әдәбият фронтында зыян-зәцрәт салган, Баембәтов, Абдуллин, Сәйфи, Гафуров һәм башка троцкийчы-милләтчеләр белән тыгыз элемтәдә торган. Галеев Г.Б.ның җинаятьчел эшчәнлеге тцбәндәгеләрнең (фамилияләр санала) шаһитнамәләре белән раслана". +Әлеге сүзләр Гомәр Галинең гаепләү кәгазенә язылган. +Документтан күренгәнчә, язучыны "троцкийчыл-милли оешма" әгъзасы булуда гаепләгәннәр. Бүген инде без бу оешманың НКВД хезмәткәрләре хыялында гына тууын беләбез. Нәкъ менә Черек күлдә бу оешманың структурасын, кешеләр санын, җитәкчелеген уйлап чыгарганнар. Шуңа күрә әлеге документның бер кәлимә сүзенә дә ышанырга ярамый. +Ә хакыйкать шундый: татар милләтенең иң асыл улларын максатчан рәвештә берәм-берәм юкка чыгарганнар. Гомәр Галинең дә төп "гаебе" шунда - әдәби һәм иҗтимагый тормышта күренекле бер урын тоткан, әдәби журналның баш мөхәррире буларак, җөмһүрият җитәкчеләре белән дә аралашкан. Бигрәк тә алар "солтангалиевче" дип гаепләнеп кулга алынган дәүләт эшлеклесе Баембәтов белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булалар. +Бәйләнер өчен баигка сәбәпләр дә шактый җыела. 1925 елда Г.Гали Парижда үткәрелгән Бөтендөнья декоратив сәнгать күргәзмәсендә Татарстан вәкиле буларак катнаша. Органнар фикеренчә, ул анда, әлбәттә, дошман разведкасына ялланган! +Бервакыт ул Берлинда яшәүче мөһаҗир Галимҗан Идрисидән хат ала. Алар анда очрашкан булганнар икән. Димәк, гаепләнүче "чит илдәге ак эмигрант мәркәзләре белән даими элемтәдә торган!" +Гомәр Галине кулга алу турындагы карар 1937 елның февраль - март пленумыннан соң түгел, ә шактый элегрәк туган дип уйларга нигез бар. 1936 елның 8 сентябрендә аны көтмәгәндә эштән алалар һәм партиядән чыгаралар. Бу хәл Язучылар оешмасының ул чактагы рәисе Кави Нәҗминең хәер-фатихасыннан башка гына эшләнә. Гомәр Галине яклап Гомәр Толымбай чыгыш ясый. Кави Нәҗми дә, бу эзәрлекләүнең төп сәбәбен белмәгәнгә күрәме, әлеге карарны раслаган партгруппаны башбаштаклыкта гаепли һәм өлкә комитетының беренче секретаре Лепа янына керә. Шулай итеп, Г.Гали тагын берничә ай "Совет әдәбияты" журналын җитәкли. Ләкин баш өстенә җыелган болытлар таралмыйлар. Хәер, К.Нәҗми белән Г.Толымбайның үз хәлләре дә сөенерлек булмый. +Гомәр Галине кулга алу турындагы карар 1937 елның 9 мартында чыгарылган, аңа Дәүләт иминлеге идарәсенең дүртенче бүлеге начальнигы капитан Веверс һәм аның урынбасары лейтенант Каменщиков кул куйган. Өен тентегән вакытта, әдипнең "браунинг" пистолетын (шәхси корал), Бухарин, Радек, Зиновьев китапларын (гаҗәп, нигә ул аларны юкка чыгармаган?) һәм кулъязмалар, хатлар, документлар тулы бик күп папкаларын алып китәләр. +Бәһаләп бетергесез архив юкка чыккан. Гомәр Галинең хатынын кулга алганда, аның калган өлешен дә алып киткәннәр. +Тентү турындагы беркетмәдә бер җөмлә кызыклы тоелыр, мөгаен. "Конфискацияләнерлек бәһале әйберләр тентү вакытында табылмады", - дип язылган анда. +Хөкем +Г.Галине башта 58 нче статьяның 11 нче пункты (Советка каршы оешмада катнашу) буенча гаеплиләр. Ә ике айдан гаепләүгә шушы ук статьяның 8 нче пункты да өстәлә (чит ил файдасына шпионлык). Май аенда аны Пләтән төрмәсенә күчерәләр. +Бик күп башка тоткыннардан аермалы буларак, Гомәр Галигә карата сорау беркетмәләре юк дәрәҗәсендә. Ә бит аның эшен тикшерү ярты елга кадәр сузылган. Бәлки, ул авыргандыр... Тикшерү эшенә ике медицина белешмәсе дә теркәлгән. 1937 елның 24 маенда бирелгән белешмәдә Г.Галинең бронхит белән авыруы турында язылган. Икенчесендә (вакыты күрсәтелмәгән) кискенләшкән хроник простатит хакында сүз бара. Әгәр дә бу белешмәләргә ышансак (күп очракта әлеге кәгазьләр җәзалауларны яшерер өчен генә язылган), авыруларның төп сәбәбе бозлы һәм сулы карцерларда утыруның нәтиҗәсе дип тә уйларга мөмкин. +Шуны да истә тотарга кирәк, тоткын тикшерүче таләп иткән җавапларны бирсә генә беркетмәләр тутырылган. Ә Гомәр Гали, тикшерү материалларыннан күренгәнчә, үзенең гаепләрен танымаган һәм бер генә "тарафдарының" да исемен атамаган. +Ул Әүхәдиев һәм Каменщиков дигән тикшерүчеләр карамагында була. Соңрак ала рның икесен дә "тикшерүдә законсыз ысуллар кулланган өчен" хөкем иткәннәр. Болар тоткыннарга карата даими рәвештә "стойка" һәм "конвейер" ысулларын кулланганнар. Билгә кадәр бозлы су тутырылган карцерга яисә акылдан язарлык эссе "мунча"га утырту да бу палачлар өчен гадәти тоелган. Алар тоткыннарны үтергәнче кыйнаудан һәм төрлечә җәзалаулардан да тайчынмаганнар. +Каменщиковның үз кулы белән язылган гаризасы сакланып калган. Ул анда тыелган ысулларны начальниклар кушуы буенча куллануы һәм "үз бурычын намуслы рәвештә үтәве" турында яза. Соңгы вакытта гына, дип дәвам итә ул, аңа тапшырылган егерме биш тикшерелүче үзләренең гаепләрен тулысынча таныды һәм хөкем ителде. Егерме биш кешенең унҗидесе атып үтерелә... Горурланырлык та шул! +Шундый кансыз тикшерүчеләргә дә "гаебен" танымаган Гомәр Галинең ныклыгына кабат-кабат сокланмый мөмкин түгел. Билгеле, мондый ныклык алдында палачлар каушап калмаган. Г.Галинең эшенә Сәгыйдуллин, Габдуллин, Ф.СәйфиКазанлы, Г.Гыйльмиләрнең нахак гаепләре теркәлгән. Мондый ялаларның нинди җәзалар бәрабәренә тартып алынганын без хәзер яхшы беләбез. "Совет әдәбияты" журналында Гомәр Гали урынына баш мөхәррир булып калган Т.Имаметдиновның имзасы да бар бу кәгазьләрдә. Утызынчы елларда язучылар өстеннән профессиональ доносчы булып торган бу бәндә турында иркенләбрәк язасы бар әле. +Тоткын +Гомәр Галинең төрмәдәге тормышы турында безгә бик аз билгеле. Документлардан күренгәнчә, ул башта Владимир, аннары Орел төрмәләрендә утыра. Тоткынлыкның төп өлешен ул төньякта, Норильск лагеренда үткәрә, анда металлургия комбинатын төзүдә катнаша. Г.Гали концлагерьның бөтен дәһшәтен үз башыннан үткәрә һәм исән кала. +1947 елның 10 мартында аны азат итәләр. "Азат ителү" дигән сүз биредә, бәлки, туры да килеп бетмидер, чөнки ул шушы ук заводта хуҗалык мөдире булып эшен дәвам иттерә. Бары тик июль аенда гына Гомәр Гали туган авылы Иске Тинчәлегә (Буа районы) картайган әти-әнисе янына кайтып егыла. +Ярты елдан соң Гомәр Галигә Казанга гаиләсе янына да кайтырга рөхсәт бирәләр, һәм ул медицина институтының иске клиникасына статист булып эшкә урнаша. Моңардан да аз түләүле эш шәһәрдә, мөгаен, бүтән булмагандыр да... Күрәсең, тоткынлыктан котылган әдип күләгәдәрәк яшәргә омтылгандыр. Ләкин барыбер иҗат итәргә омтылу хисен үтерү мөмкин түгел икән шул. Бу хакыйкатьне язучының балалар өчен 1948 елда язылган бер повесте да раслап тора. +1948 елның 28 февралендә Гомәр Гали СССР Югары Советы Президиумына үзен аклау һәм гражданлык хокукларын кайтару турында зур хат яза. "СССРда яшәүче ике йөз миллионлы халыкның күзенә мин туры һәм кыю карый алам", - дигән юллар бар анда. +Мәрхүм Сибгат ага Хәким Гомәр Галине бервакыт очраклы рәвештә урамда очратуы турында сөйләгән иде. Ул, әлбәттә, атаклы тәнкыйтьченең исәнлеген күреп сөенгән. Сөйләшә башлаганнар. Гомәр Гали үзе турында бер кәлимә сүз әйтмәгән, бары тик әдәбият хакында, язучылар хакында сораштырган. Ул үзеннән соң ун ел дәвамында дөнья күргән "Совет әдәбияты" журналы саннарын башыннан ахырына кадәр укып чыккан икән: "Егерменче еллар белән чагыштырганда әдәбият вагайган, ярлыланган..." - дип авыр сулаган атаклы тәнкыйтьче. +Үз вакытында, билгеле, Гомәр Гали дә вульгар социологизм авыруыннан азат булмаган. Төрле ярлыклар тагу аңа да хас иде. Әмма, Сибгат Хәким әйтүенчә, әлеге очрашу вакытында аның инде шактый гына карашлары үзгәргән, ул инде әдәби процесска аеграк, төрле яктанрак карый башлаган... Кызганыч, бу карашлар аның языласы әсәрләрендә чагылмый калды. +Гомумән, тоткынлыктан исән кайткан кешеләр "тегендәге" газаплар турында сөйләргә яратмаган. Хәер, бу куркыныч та булган - кемнең тагын ул тәмугка кире кайтасы килсен? Гомәр Галинең кызы Алсу ханымның сөйләвенә караганда, аның әтисе дә концлагерьдагы, төрмәдәге хәлләр турында сүз кузгатырга яратмаган. Башка бик күпләр кебек ул да бу афәтне партия яисә система түгел, ә аерым кешеләр тудырган дип уйлаган. Шушы фикер аның Мәскәүгә язган хатыннан да күренә. Хәер, рәсми хатны башкача, язып та булмагандыр инде. +Мәгълүм ки, тоткынлыктан исән кайтучыларны кырыгынчы еллар ахырында яңадан кулга ала башлыйлар. НКВД бер мәртәбә тырнагына эләккән корбанын ычкындырмаган! Кабат кулга алынучыларга хәтта яңа гаеп тә тагып маташмаганнар. Биредә мантыйк гади: "халык дошманнары"ның урыны Себер дә! +Гомәр Галине 1949 елның 23 июнендә алып китәләр. Менә минем алда аның шул вакытта төшерелгән төрмә фотосы. Бу арыган, таушалган өлкән кешенең күзләрендә шулкадәр әрнү һәм сагыш, аңа карагач, ирексездән йөрәк сыкрап куя. 10 июльдә Г.Галине тикшерүче Казаков янына китерәләр. "Үзеңне гаепле дип саныйсыңмы?" Җавап шул ук: ул үзен беркайчан да гаепле дип санамаган, аны гаделсез рәвештә хөкем иткәннәр... Билгеле, тикшерүче сорау бирергә тиеш, аның сораулары әзерләп куелган, сорау бирү - аның вазифасы. "Лагерьларда Советка каршы эшчәнлегең нидән гыйбарәт иде? Монда кайткач Советка каршы нинди сүзләр сөйләдең?" Җавап кыска һәм төгәл: "Юк! Сөйләмәдем, эшчәнлегем булмады..." Сорау бирү шуның белән төгәлләнә. Бу юлы карцерлар да, төрле җәзалар да кулланылмаган. 1949 елның 18 июлендә язылган бердәнбер беркетмә нигезендә хөкем карары чыгарыла. Ул карар сүзгә-сүз унике ел элек язылган карардан күчерелгән. Махсус киңәшмә Гомәр Галине мәңгелек сөргенгә хөкем итә. 6 августта аны этап белән Краснояр краендагы Казачин районының Подпорожье авылына озаталар. +Үлем +Илленче еллар уртасында Гомәр Галинең фаҗигале үлеме турында Казанга томанлы хәбәрләр килеп җитә. Имеш, ул сөргендә хисапчы булып эшләгән, кайдандыр акчамы, алтынмы алып кайтканда аңа юлбасарлар һөҗүм иткән. +Моңа кадәр бу имеш-мимешләрне раслап та, кире кагып та булмый иде. 1989 елның ахырында мин Татарстанның Дәүләт иминлеге комитетына Гомәр Галинең язмышын ачыклауларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Өлкән тикшерүче капитан И.Селивановский кул куйган җавап хатында: "Галиев Г.Б. 1954 елның 5 июлендә Краснояр краеның Подпорожье авылында сөргендә үлде", - дип язылган иде. +Әдип сөргендә санитар булып эшләгән. 1954 елның 30 мартында, Сталинның үлеменнән соң ук, ул үзен аклауларын үтенеп Мәскәүгә хат җибәрә. "Шаһитларның миңа яккан ялалары төрле җәзалаулар нәтиҗәсе, - дип яза ул. - Алар минем Советка каршы бер генә эшемне дә әйтә алмадылар, "троцкийчылар оешмасына яллаган" бер генә кешенең дә исемен атамадылар. Ә "иректәге бердәнбер шаһит Т.Имаметдиновның сузләренә ышанырга ярамый, чөнки 1942 елда аның узен дә әхлаксызлык өчен партиядән чыгарганнар һәм эштән куганнар". +Шушы хатында Гомәр Гали үзенең бөтен тормыш юлын күз алдыннан кичерә. Иҗат юлын тулаем туган халкына һәм әдәбиятка багышлавын әйтә, 1919 елда Сембердә чыгучы татар газетасында басылган беренче мәкаләсеннән башлап үзенең совет властена тугрылыклы булып калуын исбат итә. Аны милләтчелектә гаеплиләр. Ә Г.Гали - гомер буе чын интернационалист: аның "Совет әдәбияты" (1937, № 1) журналында дөнья күргән соңгы мәкаләсе дә Пушкин иҗатына багышланган, ул нәшер иткән соңгы китап Пушкинның татар теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр җыентыгы булган. +Г.Гали үзенең унбиш китап һәм көндәлек матбугатта басылган йөзләрчә мәкаләләр авторы икәнен яза. Татар язучыларының җитмеш китабы Г. Галинең сүз башы белән яисә аның редакциясендә чыккан. "Безнең юл", "Атака", "Совет әдәбияты" журналларының йөз илле саны Гомәр Гали мөхәррирлегендә укучыларга барып ирешкән. +Егерменче елларда Г.Гали даими рәвештә пролетар әдәбиятының принципларын гамәлгә кертү өчен көрәшкән, Кави Нәҗми белән "Октябрь" әдәби берләшмәсен оештырган. 1925 елда Г.Кутуй белән бергә пролетар язучыларының Мәскәүдә уздырылган Беренче бөтенсоюз киңәшмәсендә катнашкан. Гомәр Гали РАПП идарәсе әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеген оештыручыларның иң күренеклесе булган, СССР язучыларының I съездында катнашкан. +Әдипнең үз кулы белән теркәлгән түбәндәге фактлар Г. Галинең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүчеләр өчен киләчәктә бик мөһим материал булачак әле. +...1954 елның 6 июлендә кич белән Гомәр Гали янына Иванова фамилияле сөргендәге хатын килеп керә. Бу хатын аңардан үзе өчен кассацион шикаять язуны үтенә. Мондый үтенеч белән аңа еш мөрәҗәгать итәләр, һәм ул һәр кешегә булышырга тырыша. Бераздан хатын чыгып китә. Күп тә үтми, Гомәр Галинең бүлмәсенә хатынның сөяркәсе, рецидивист үзбәк Бүребай атылып керә. +- Кайда минем хатын? - дип акыра ул. +Бәхетсезлеккә күрәме, Гомәр Гали теге хатынның бирегә кермәве турында ялганлап әйтә. Күрәсең, аңарчы Бүребайны кемнәрдер котырткан булганнардыр, ул, Гомәр Галинең сүзләрен ишеткәч, ерткычланып аңа ташлана, һәм куенындагы балтаны алып аның башын чаба. Аннары гәүдәсен идән астына ташлый, туфрак белән күмештерә. Өйдән чыкканда, бандитка ыңгырашу тавышы ишетелгәндәй тоела, ул яңадан идән астына төшә, "көндәшенең" башына тагын бер-ике тапкыр балта белән ора. +Әлбәттә, бу җинаять турында шул ук көнне беләләр. Бүребайны хөкем итеп, аңа тагын ун ел өстиләр. +Ләкин киселгән гомерне яңадан кайтарып булмый шул. Гомәр Галинең канлы гәүдәсен авыл зиратына җирлиләр. Хәзер инде бу урыннар Краснояр диңгезе астында... +Бу вакытта аның хаты буенча яңадан тикшерү башлана. КГБга К.Нәҗмине, И.Газины, Г.Кашшафны чакыралар. Алар барысы да Г.Гали иҗатына югары бәя бирә. 1937 елда чыгарылган хөкем карары да, сөрген дә гаделсезлек дип табыла: 1955 елның 24 августында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Гомәр Билал улы Галине "җинаяте булмау сәбәпле" тулысынча аклый. +Тоталитар системаның көче шунда: ул бүген үтерергә, иртәгә ярлыкарга мөмкин. Ләкин халыкка мондый ярлыкаулар кирәк түгел, аның үз асыл улларын гаепләгәне булмады. Гомәр Гали язганча: "...халыкның күзенә мин туры һәм кыю карый алам, һәм беркем дә мине кайчан да булса ниндидер җинаять эшләде дип әйтергә җөрьәт итмәс..." +ИКЕ ОЛЫ ӘДИП ЭЛЕМТӘСЕ +Әдәбиятыбыз тарихында аеруча изге һәм кадерле исемнәр бар. Шуларның берсе, һичшиксез, Галимҗан Нбраһимов. Зур язучы, классик әдип. Аның зурлыгын һәм әдәби кыйммәтен цз вакытында аңлаган икенче изге зат — Гомәр Гали: зур галим, ялкынлы публицист, сәләтле тәнкыйтьче. Икесенең дә язмышлары фаҗигале рәвештә тәмамлана. Икесе дә, озак еллар буе "халык дошманы" дип аталып, томан пәрдәсе артында кала бирде. Әмма соңгы еллардагы эзләнг/ләр бу пәрдәне, бөтенләй алып ташламасалар да, бераз кгрпәрә төштеләр. +Билгеле булганча, 1927~1937 еллар арасында атаклы язучы, галим, җәмәгать һәм дәь/ләт эшлеклесе Галимҗан Нбраһимов көчәеп киткән цпкә авыруы аркасында даими рәвештә Кырымда, Ялтада яшәргә мәҗбг/р була. Авыруның торган саен җитди төс ала баруына карамастан, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм срәнни иҗат эшен дәвам иттерә. Татарстан белән дә араны өзми, татар язучылары белән туктаусыз язышып тора. +Кызганычка каршы, Г.Нбраһимов 1937 елның көзендә кулга алынганнан соң, аның баьI архивы юкка чыга (соңгы мәгъль/матлар кг/рсәткәнчә - тулысынча яндырыла). Шулай итеп, аның кыйммәтле кулъязмалары да, тәмамланып бетмәгән, беркайда да басылмаган романы да, көндәлекләре дә, хатлары да - барысы да көл булып һавага оча. +Әмма, рус язучысы Михаил Булгаков әйтмешли, кулъязмалар янмый. Янса да, эзсез югалмыйк Бу юлы да Г.Нбраһимовның баьI мирас эзе шул ук Черек кцл архивында калган. +Бу кыйммәтле документны Г.Галинең туганнан туган энесе Мөбарәк Лотфулла улы Мусин табып миңа тапшырды. +Ният нигезендә +1937 елгы кулга алулар очраклы рәвештә, тәртипсез үткәрелгән дигән караш та бар. Янәсе, вазифасына карап (әйтик, өлкә яисә район партия комитетлары җитәкчеләре) яки чагу нәтиҗәсендә (әләк кемгә килсә) шуларны алып киткәннәр. Әйе, еш кына шулай да булган. Әмма, асылда, НКВДның эше план нигезендә алып барылган. Үтә дә эре кешеләрне кулга алулар алдан ук уйланылган һәм әзерләнгән. +Мондый очракларда иң элек ялалар җыйналган, "шаһитлар" билгеләнгән. Моның иң яман дәлиле - татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов "эш"е. +Атаклы язучы буларак та, галим буларак та Г.Ибраһимовны Татарстанда гына түгел, ә бәлки бөтен мөселман шәрык дөньясында белгәннәр. Аны тикмәгә генә "татар Горькие" дип атамаганнар. Ул 1927 елга кадәр Татар академия үзәген җитәкләгән, күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак танылган. Г. Ибраһимов - республикабыздагы беренче инкыйлаби басмаларның мөхәррире, сул эсерларның татар-башкорт фиркасен оештыручы һәм җитәкчеләренең берсе, Уфадагы Милли мәҗлес (1918-1919) депутаты. Ул Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссариат оештыруда катнашкан, ТАССР төзүдә зур роль уйнаган. Г.Ибраһимов - илдәге хезмәт геройларының иң беренчеләреннән (соңра бу дәрәҗә Социалистик Хезмәт Герое дип йөртелә башлый). +Каты авырый башлаган 1927 елдан соң да - үпкә туберкулезы белән авырып Кырымда дәваланган чагында - Г.Ибраһимов язучы, галим, тәнкыйтьче-публицист эшчәнлеген дәвам итә, Татарстан белән элемтәсен һич тә югалтмый. +1937 ел башы. Матбугат, Г.Ибраһимовның иҗат эшчән - легенә 25 ел тулуны зурлап, бик күп чаралар уздыра. Аны "тере классик" һәм яңа татар әдәбиятына нигез салучы дип атыйлар. Әсәрләре Казанда, Мәскәүдә, Урта Азия халыклары телләрендә нәшер ителә. Нәкъ шушы вакытта Черек күлдәге бүлмәләрдә аны "батыру" өчен материаллар тупларга керешәләр. +Кулымда Миңлегәрәй Сәгыйдуллиннан 1937 елның 14 февралендә сорау алу беркетмәсе. Тикшерүче аңа алдан ук әзерләнгән сорауны бирә: +"Сезгә Гомәр Галиев белән Галимҗан Ибраһимов арасындагы элемтәләр билгелеме?" +Миңлегәрәй Сәгыйдуллин болай дип җавап бирә: +"Сәяси яктан да, әдәби юнәлештән дә Гомәр Галиев Галимҗан Ибраһимовның тарафдары булды. Г.Ибраһимовның Кырымга күчеп яши башлавы эшне үзгәртмәде: Г.Галиев, әдәбиятта Г.Ибраһимовның теләктәше буларак, аңа Татарстандагы сәяси хәлләр, татар эшлеклеләре арасындагы эчке хәрәкәтләр, төркемнәр көрәше барышы хакында даими хәбәрләр биреп барды. Шушындый хәл-әхвәл нигезендә Г.Ибраһимов көн кадагына караган мәкаләләрен Казан матбугатына җибәрә, хатлардан чыгып, кайбер хезмәткәрләргә киңәшләрен биреп тора". +Сәгыйдуллинның Гомәр Галине "Ибраһимов тарафдары, аның вәкиле" дип атавы игътибарга лаек. Бу ахыр чиктә чыннан дә шулай була. +Гомәр Галинең республикадагы хәл-әхвәлләрне Г.Ибраһимовка хәбәр итеп торуы да хак. Моны КГБ архивларында сакланган "эш"ләр дә раслый. +Сорау алу беркетмәсеннән күренгәнчә, тикшерүче бөтен эшне Г.Ибраһимовка гаепләү материаллары туплауга борып бара. Ә моның өчен башта Г.Ибраһимовның җан дусты Гомәр Галине гаепләргә һәм кулга алырга кирәк була. +Тикшерүче түбәндәге сорауны бирә: +"Гомәр Галинең сәяси характеристикасы нинди?" +Сәгыйдуллин җавап бирә: +"Үзенең төссез сәяси мәкаләләрендә ул әз-мәз һәм бик яссы идеяләрне үткәрә: татарлар мәдәни яктан үсәргә тиеш. Аның өчен алар барча нигезләрдән дә - марксизмнан да, Каюм Насыйридан да (җәдитче) һәм аеруча мөгаллим, ягъни Галимҗан Ибраһимовтан да файдалана алалар". +Монда бераз чигенеш ясап алу кирәк булыр. Сәгыйдуллин бу вакытта, әллә инде тәне вә әхлагы сындырылганга күрә, "тегеләр" таләбенә барча "күрсәтмәләрен" биреп тора, әллә инде тикшерүче үзенә кирәкле сүзләр, гыйбарәләрне өстәп яза. Ә бу нәрсә тикшерүчегә Г.Гали белән Г.Ибраһимов исемнәрен бергә бәйләү генә түгел, ә бәлки Г.Галине ничек тә каралту, аны кулга алу нигезен кору өчен кирәк. Һәм, ниһаять, бер ай үтәр-үтмәстә - шул ук елның 10 мартында - аны кулга алырга килеп тә җитәләр. +Беркетмәне ары таба укыйк әле. +Сәгыйдуллин: +"Гомәр Гали тын һәм куркак милләтче, ул һәрвакыт чираттагы редакция канцеляриясеннән чыгарып атуларыннан курка. +Ул теге яки бу милли юбилейлар вакытында гына тернәкләнеп китә. Әйтик, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри һ.б. юбилейларында. Мондый күтәренке вакытларында ул бигрәк тә буталчык, өзек-төтек мәкаләләрен яза. +Г.Ибраһимовның 25 еллык әдәби эшчәнлеген бәйрәм иткәндә, Г.Гали моны башлап йөрүчеләрдән булды һәм Ибраһимов турында күтәренке, юбилярны эсерлардан "ортодоксаль марксист"ка әйләндереп, күләмле мактау мәкаләсе язды". +Бу ялаларның берсен дә җитди гаепләү дип булмый, әлбәттә. Алар бернинди дәлилләрсез ярлык тагуга корылган. Палачларның әйтеп торып яздырганы сизелеп тора. +Сорау алулар озакка сузыла. Ә өстәмә сорауларны НКВДның Татарстандагы Дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең IV бүлеге башлыгы - дәүләт куркынычсызлыгы капитаны Веверс алып бара. Ул Сәгыйдуллиннан Г.Галинең сәяси багланышлары - арадашчылары, карашлары һәм аеруча милли иҗади зыялыларга мөнәсәбәте турында сораштыра. Монда "милли" дигән сүз һәрвакыт диярлек бөтен урында "милләтчелек", ә еш кына "буржуаз милләтчелек" мәгънәсендә кулланыла. +Күрәсең, Веверс сорау алу беркетмәсен "чара күрер өчен" шул ук бүлек тикшерүчесе - үз кул астындагы Каменщиковка тапшыргандыр. +"Милләтче" һәм "эсерлардан ортодоксаль марксистка әйләндергән" дигән сүзләр калын итеп ассызыкланган. Соңыннан бу сүзләр Каменщиковның Г. Галине кулга алу хакындагы ордерга да күчерелә. Аны 10 мартта кулга алалар. "Эш"тән күренгәнчә, алып китү Г.Ибраһимовка карата компромат җыю өчен кирәк була. +Г.Галинең намуслы, туры сүзле булганлыгын күз алдында тотканда, аның берничә атна буена Г.Ибраһимовка карата кирәкле "күрсәтмәләр"дән аяк терәп баш тартканын күзалларга була. Черек күл базларында кабул кылынган тәҗрибәләргә караганда, аны ачлык, йокы бирмәү, тагын да тәэсирлерәк җәзаларга тарткан булсалар кирәк. Ә болар ул чагында "бөек юлбашчы" тарафыннан хуп күрелгән, кирәк саналган. +Комнан бау ншү +Ахыр килеп, Гомәр Гали үзенең кул астына көчләп тагылган беркетмәләргә имзасын салырга мәҗбүр булган, күрәсең. Тик ул үз остазын хәл кадәри акларга һәм якларга тырыша. +Г.Галигә: "Галимҗан Ибраһимов белән багланышыгыз турында сөйләгез әле?" - дип сорау бирәләр. +"Галимҗан Ибраһимовны мин 1923-1925 еллардан - ул безгә әдәбият укыткан вакыттан беләм. 1925 елда чит илдә командировкада булып кайткач, мин Ибраһимов белән бергә "Безнең юл" журналында сәркатип булып эшләдем. Галимҗан Ибраһимов җаваплы мөхәррир иде. Г.Ибраһимов Казанда яшәгән вакытта мин еш кына аның фатирында кайвакытта ялгызым, ә кайвакытта Толымбайский (Гомәр Толымбай, тәнкыйтьче. - Р.М .) белән булгаладым. +Г.Ибраһимов Кырымга китеп баргач, мин аның белән хатлар алышып тордым һәм, Ялтага курорт дәвасы алырга баргач, Г.Ибраһимовның фатирында булгаладым. Шулай ук аның Казанга әйләнеп кайткан чакларында да очраша идек. +Шулай итеп, минем Г.Ибраһимов белән элемтәләрем соңгы вакытка кадәр дәвам итте. Кулга алынуыма чаклы мин аның әдәби эшчәнлеген өйрәнү белән мәшгуль булдым..." - дип сөйләп бирә Г.Гали. +Күргәнебезчә, Г.Гали үзенең Г.Ибраһимов белән багланышларын чәчми-түкми тикшерүчегә җиткерә, әмма остазына тап төшерердәй һични әйтми, киресенчә, төрле юллар белән аны аклап бара. Тикшерүче Г.Ибраһимовны "контрреволюцион эшчәнлек" алып барган дип күпме генә исбатларга тырышмасын, ул моны эшли алмый. +"Сезнең Г.Ибраһимов белән алып барган элемтәләрегез нинди иде дә, алар нинди сыйфатта иде?" - дип тагын сорау бирәләр. +"Минем Г.Ибраһимов белән булган элемтәләрем көндәлек диярлек иде. Мин Ибраһимовның соравы буенча аңа дарулар, йорт кирәк-яраклары һәм әдәбият җибәреп тордым. Аның әсәрләрен нәшер итү мәсьәләсе белән хатлар алмаштым. Мин Г.Ибраһимов белән контрреволюцион сурәттәге сүзләр алып бармадым, һәм ул миңа контрреволюцион төсмердәге бернинди дә бурычлар бирмәде..." - дип җавап бирә Г.Гали. +Шулай итеп, Г.Ибраһимовка һәм Г.Галинең үзенә дә каршы куелган барча гаепләүләр комнан ишелгән бау сыман тарала да төшә. Ләкин беркетмәләр барыбер төзелгән, ә теге "өчлек"ләрнең карарлары аларга карамаган шул. +1937 елның 1 августында тикшерү төгәлләнә, һәм "эш" Мәскәүгә җибәрелә. 15 августта СССР Югары суды Хәрби коллегиясенең яшерен утырышы була, ягъни атаклы "өчлек" җыела. Хөкем итү бары тик ун-унбиш минутка сузыла. "Үзегезне гаепле дип саныйсызмы?" - дигән сорауга Г.Гали: "Юк, санамыйм", - дип җавап бирә. Аңа шаһитларның яла сүзләрен укып күрсәтәләр. Гаепләнүче аларны ялган дип кире кага. Ләкин мондый очракларда гаепне тану-танымауның әһәмияте булмый. Гомәр Галине ун елга төрмәгә ябарга һәм тагын биш елга хокукларыннан мәхрүм итәргә дип хөкем карары чыгаралар. +Ә ярты ай үтәр-үтмәстә, Ялтада авыр хаста белән интеккән Галимҗан Ибраһимов та, кулга алынып, Казанга кайтарыла. +Икесенең дә язмышлары фаҗигале. Г.Ибраһимов берничә айдан соң Пләтән төрмәсендәге хастаханәдә вафат була. Ә Гомәр Гали исә лагерьдан Казанга исән-имин әйләнеп кайтканнан соң тагын кулга алына да ераграк - Себергә сөрелә, ахырда анда бер җинаятьче аның җанын кыя. +Галимҗан Ибраһимовнъщ варисы +Күренекле шагыйребез Хәсән Туфан: "Галимҗан Ибраһимов әдәбиятыбызның президенты, рухи җитәкчесе булса, Гомәр Гали әдәбиятыбызның баш министры иде", - дип бик хаклы рәвештә әйткән иде. +Чыннан да, 1920-1930 елларда Г.Ибраһимов татар әдәбиятында җитәкче ролен уйный. Казаннан киткәч тә, Г.Ибраһимов иҗтимагый һәм әдәби мәсьәләләргә битараф булып калмый. Үзенең хатлары, файдалы киңәшләре белән тиешле юнәлеш бирергә тели, әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кала, һәм бу эштә ул Гомәр Галигә таяна, аны үзенең варисы дип саный. +"Ни өчен Гомәр Галигә?" — дип сораулары мөмкин. +Искә төшерик, Г.Ибраһимов тарафыннан яңа әдәби журнал - "Безнең юл" мәҗмугасы оештырылгач, әдип Гомәр Галине журналга әдәби хезмәткәр итеп ала. Берничә ел алар бергә кулга-кул тотынып эшлиләр. 1925-1927 елларда исә Гомәр Гали "Безнең юл" журналының баш мөхәррире булып кала. Ә 1927 елдан алып ун ел дәверендә әдәбиятның бик җаваплы (ә ул чорларда аеруча мөһим!) постында: Татарстан китап нәшриятының өлкән мөхәррире, матур әдәбият секторы җитәкчесе булып эшли. +Моннан тыш 1925-1932 елларда Г.Гали - ул чорның төп әдәби оешмасы - Татарстан пролетар язучылар ассоциациясенең рәисе, ә 1929-1930 еллар арасында революцион язучыларның Бөтендөнья берләшмә идарәсенең әгъзасы. +Шуның өстенә Г.Гали - киң карашлы, аек фикерле әдәби тәнкыйтьче. Аның тирән акыл, поэтик үткенлек белән язылган әдәби һәм публицистик мәкаләләре бүгенгә кадәр әдәби һәм фәнни әһәмиятен югалтмадылар. 1925 елда Г.Галине Г.Ибраһимов тәкъдиме буенча П.Дульский белән бергә чит илгә - Париждагы сәнгать күргәзмәсен карап кайтырга җибәрәләр. Ул чорда Г.Гали чит илгә чыгучы татар совет язучыларыннан беренче була. +Тырнак астыннан кер эзләү +НКВД хезмәткәрләрен "элекке эсер" Галимҗан Ибраһимов хатлары салынган папкалар гына кызыксындырган, 144 хатның кыскача эчтәлеген дә теркәп куйганнар. Мәшһүр язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксынучылар өчен алдан ук әйтеп куйыйм: бу хатларның берсе дә сакланмаган. Күрәсең, алар К.Тинчурин, М.Горький, К.Нәҗми, А.Серафимович, Г.Толымбайларның Г.Галигә атап язган хатлары кебек үк юк ителгәннәрдер. +Тасвирлама 1937 елның 15-20 мартында Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты кече лейтенанты М.Каменщиков тарафыннан төзелгән. Хатларны татарчадан русчага Таһиров дигән кеше тәрҗемә иткән. Оригиналлары сакланмаганга, хатларның эчтәлеген русчадан татарчага кире тәрҗемәдә бирергә туры килә. +Ни өчен кирәк булган әле НКВД хезмәткәрләренә алты көн буе Галимҗан Ибраһимов хатларын укып, сүзгә-сүз тәрҗемә итеп, ал арның эчтәлеген теркәп бару? (Тасвирлама шактый зур - 38 бит тәшкил итә.) Әлбәттә, Г.Ибраһимов зур әдип, классик язучы булганга гына түгел. 1937 елның мартында Г.Ибраһимов әле иректә, Ялтада каты үпкә авыруы белән тарткалашып ята. Аны кулга алганчы әле ярты елга якын вакыт бар. Ләкин НКВД җитәкчеләре аны кулга алу планнарын күптән инде корып, алдан уйлап куйганнар. Әдәбиятны әллә ни аңламасалар да, алар Г.Ибраһимовның "эре балык" икәнен яхшы белгәннәр. Ә "эре балыкны" болай гына, җиңел генә ятьмәгә эләктереп булмый. Мондый эшкә алдан әзерләнергә, "гаепләүче фактларны" тупларга, нигезен корырга кирәк була. Бәлки, Г.Галине кулга алу сәбәпләренең берсе дә шул булгандыр әле... +Гомумән, Галимҗан Ибраһимовның үзеннән гаеп таба алмагач, тикшерүче аның хатыны аша ничек тә язучыга кара күләгә ташларга тырышып карый. Менә, әйтик, ул Гөлсем ханымның моннан берничә ел элек техникумнан эштән киткәнен ачыклаган. Ни өчен? Сәбәпләре (тасвирламада теркәлгәнчә): 1. Квалификация җитмәү (Г.Мөхәммәтова техникумда укыткан); 2. Уйнаш (русчасы - "разврат"); 3. Эчкечелек. Имештер, техникум месткомында Гөлсем ханымның үз исеменә илле шешә эчемлек (аракы һәм кызыл шәраб) алуы турында кәгазь сакланган. "Кем эчкән аларны?" дип "бик җитди" сорау куя тикшерүче. +Хатлар +Г.Гали остазы белән 1926 елда ук языша башлый. Әмма иң актив рәвештә хат алышу 1927 елдан башлана. Бу елны язылган бер хатында Г.Ибраһимов "Тирән тамырлар" романының сигнал экземплярын алуын хәбәр итә. "Безнең юл" журналының соңгы санын җибәрүен үтенә, үзенең хәлләре турында да яза (ике хат). +1928 елда инде Г.Ибраһимовның унбиш хаты теркәлгән. Олуг әдип хатларда әсәрләрен бастырып чыгару турында кайгырта, акча җибәрүләрен тизләтүне сорый. Шул ук вакытта ул әдәби хәрәкәткә дә турыдан-туры катнаша. ВАПП (Всероссийская ассоциация пролетарских писателей) рәисе итеп Кави Нәҗмине тәкъдим итә. "Безнең юл" журналын, матди авырлыкларга карамастан, ничек тә дәвам итәргә кирәк, дип яза. Бу эштә ярдәм итү өчен обкомдагы Исхак Рәхмәтуллинга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. +Бер хатында ул Шамил Усмановтан хат алуын хәбәр итә. Әмма, Ш.Усманов адресын язарга онытканга күрә, Г.Ибраһимов аңа язылган хатны да Г.Гали адресына юллаган. +Тагын бер хатында Г.Ибраһимов X.Туфан, Ь.Такташ, К.Нәҗми, Г.Кутуй, М.Таһиров әсәрләрен даими укып баруын хәбәр итә һәм аларга сәлам тапшырырга куша. Тагын берсендә Ялтага килеп чыккан Сәйфи Кудаш белән очрашып, озак кына аралашып утыруы турында яза. +Шул ук 1928 елның 28 февралендә Г.Галигә Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәтова да хат юллаган. Хатта сүз Г.Ибраһимовның юбилеена әзерлек турында бара. Г.Мөхәммәтова Г.Ибраһимов турында зур гына мәкалә язган булган, әмма ул ни өчендер һаман басылмый ята икән. Г.Мөхәммәтова бу мәкаләне Г.Сәгъдидән алып "Безнең юл" журналында басарга яисә үзенә кайтарырга тәкъдим итә. +1928 елда язылган икенче бер хатында әдип Г. Галине гаиләсе белән Ялтага чакыра, үзендә туктарга тәкъдим итә. Хат саен диярлек ул Гомәр Галигә аны кайгыртып, булышып торуы өчен рәхмәтен белдерә, хатыны Хәрирә ханымга кайнар сәламен юллый. +Тикшерүче: "Кыскасы, Галимҗан Ибраһимов белән Гомәр Гали үзара дус булып кына калмыйлар, гаиләләре белән дә дуслашып, якын туганнарча яшиләр", - дип өстәп куя. +1929 елда Г.Гали Г.Ибраһимовтан унөч хат алган. Бу хатлардан без олы әдипнең Гоголь әсәрләрен өйрәнүен күрәбез (Гогольнең беренче томын җибәрүне тизләтергә кирәк, ди). Шул ук вакытта ул Татарстан хәбәрләре белән дә даими кызыксынып тора. Г.Толымбайның хәлен сорый. М.Таһировның үз-үзен үтерүенә уфтана, сәбәпләре турында баш вата. ТАПП делегациясенең Кырымга килүенә бик шатланып риза булуын хәбәр итә. +Тагын бер хатында Г.Ибраһимов "Әдәби энциклопедия" дә (рус телендә) чыккан татар әдәбияты турындагы мәкалә белән килешмәвен яза. Бик күп җитди хаталар киткән, ди. Бу турыда аңа Фатих Сәйфи-Казанлы да язган икән, Мәҗит Гафури да аның фикере белән килешә, ди. +Ялтада, Г.Ибраһимов янында, язучы Исмәгыйль Рәми булып киткән икән. Ул 1929-1930 ел планы буенча Г.Ибраһимовның егерме биш табак әсәрләре басылачагын хәбәр иткән, язучы моңа бик куанган. +1930 елда Г.Гали Г.Ибраһимовтан унҗиде озын хат алган. Хатларның күбесендә Г.Ибраһимов Казандагы язучы - лар арасында барган низаглар турында борчылып яза, мондый үзара талашуларны ничек тә бетерергә кирәк иде, ди. Читтән караганда низагларның нигезендә бары үз мәнфәгатьләрен кайгырту, карьера артыннан куу ята, дип яза. Кайбер очракта низагны туктату өчен обкомга мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди. +1931 елда Г.Ибраһимов Г.Галигә егерме дүрт хат язган. Кайбер хатларында яңа китап сораган, кайберләрендә укылган әсәрләре турында үз фикерен җиткергән. Бер хатыннан шунысы билгеле була: Таҗи Гыйззәт аның "Тирән тамырлар" романын сәхнәләштерергә теләгән икән. Г.Ибраһимов ризалыгын белдерә. Бер хатында ул "Атака" журналында атаклы рус тәнкыйтьчесе Л.Авербахның бер мәкаләсен тәрҗемә итеп басарга киңәш бирә. Бу урында тикшерүче, үзеннән өстәп: "Л.Авербах - яңарак фаш ителгән троцкийчы", - дип яза. +Иң күп хат алышкан ел - 1932. Бу елда Г.Гали Г.Ибраһимовтан егерме тугыз хат алган. Шул елда Казанда Г.Ибраһимовның күптомлыгы чыга. Әлеге уңай белән ул үз киңәшләрен яза, кулъязма, гранкаларын җибәрә. Төзәтмәләр шактый күп була. Нәшрият эшчеләре зарлангач, Г.Ибраһимов Лев Толстой мисалын китерә. Билгеле булганча, рус язучысы атаклы "Сугыш һәм солых" романын тугыз кат яңабаштан күчереп чыккан, ди. +Г.Ибраһимовның 1933 елда язылган егерме сигез хаты теркәлгән. Бу елда ул шактый озак Пирогов исемендәге санаторийда дәвалана. Әмма иҗат эшен туктатмый. Казан язучылары эшләре белән дә һәрвакыт кызыксынып тора. Язучылардан иң еш телгә алынучы - Кави Нәҗми. Г.Ибраһимов аңа Г.Гали аша иң җаваплы эшләрне тапшыра, күптомлыгын чыгаруда да аның белән бергә киңәш тотып эшли. Шул ук 1933 елда да ул Казанның әдәби тормышында читтән аеруча яхшы күренгән төркемчелек (групповщина) турында борчылып яза. Әсәрләрен русчага тәрҗемә итү мәсьәләсен күтәрә. Мәскәү тәрҗемәчеләрен көтеп тормыйча, үзебездә тәрҗемә итәргә кирәк, ди. +Соңгы хатларында, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Г.Ибраһимов үзен Мәскәүнең Кремль хастаханәсенә күчерүне сорый. Врачлар аңа бик җитди операция кирәк дигән фикергә килгәннәр. Хәле авыр булуга карамастан, Г.Ибраһимов татар әдәбияты белән кызыксынуын дәвам итә. Мәсәлән, әдәбият дәреслекләренә эчке рецензия сыман булырлык озын хат җибәрә. +Шулай итеп, бу тасвирлама Г.Ибраһимовның тәрҗемәи хәлен һәм иҗат биографиясен тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. +РЕПРЕССИЯЛӘНГӘН БАШКА ТАТАР +ЯЗУЧЫЛАРЫ ТУРЫНДА КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ +Фәхрелислам Атиев +Фәхрелислам Нигъмәтулла улы Агиев 1887 елда элеккеге Тамбов губернасы Тимникәү өязенең Тениш авылында мулла гаиләсендә туа. +1907 елдан яза башлап, Казанда чыга торган "Әлислах", "Әхбар", "Кояш" газеталарында, соңрак "Аң", "Мәктәп" журналларында күп кенә мәкалә һәм хикәяләрен бастыра. Мәктәпләр өчен дәреслекләр, уку китаплары төзү эшенә дә үзеннән өлеш кертә. 1913 елдан үз нәширлегендә "Ак юл" исемле балалар журналы чыгара башлый. Әдипнең балалар психологиясен тирән аңлап язган хикәяләре, шигырьләре, тәрҗемә әсәрләре күбесенчә әлеге журнал битләрендә дөнья күрә. Аның "Кәкре аяклы тавык" исемле шигъри әкияте заманында балаларның яратып укый торган китапларының берсенә әверелә. +Революциядән соң Ф.Агиевның әдәби иҗат .чичәнлеге, идеологик чикләүләргә бәйле рәвештә, шактый сүлпәнләнә. Бу чорда ул нигездә әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләр, истәлек язмалары авторы буларак билгеле. +Ф. Агиев - 1928 ел ахырында ОГПУ тарафыннан фальсификация юлы белән оештырылып, "Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы" дип исемләнгән эш буенча кулга алынган кешеләрнең берсе. 1930 елның 28 июлендә ОГПУ коллегиясе аны иң югары җәзага - атарга хөкем итә. 1931 елның 13 гыйнварында шул ук коллегия, алдагы карарын бераз үзгәртеп, үлемгә хөкем ителгәннәрнең җәзасын унъеллык концлагерь белән алыштыра. Ләкин бу эш белән гаепләнүчеләрнең күбесе, 1937-1938 елларда кабат җавапка тартылып, НКВД "өчлек"ләре карары белән атарга хөкем ителәләр. Шулар исемлегенә Ф.Агиев та эләгә. Ул 1938 елда Мәскәү төрмәсендә атылган дип фараз кылына (әлегә төгәл вакыты ачыкланмаган). +Әсгать Айдар +Әсгать Харис улы Айдаров 1906 елның 6 июнендә элеккеге Самара губернасының Иске Сорочи авылында мулла гаиләсендә туа. +Язучының әдәби мирасы күләм ягыннан артык зур түгел. Сугышка кадәр аның ике шигъри җыентыгы һәм берничә кечкенә күләмле повесте басыла ("Ак каенлыкта", 1929; "Ташбай", 1932; "Соңгы сулышта", 1935). Сугыштан соңгы елларда тагын ике күләмле повесте - "Солдат хикәясе" һәм "Таулар легендасы" дөнья күрә. Талантлы әдипнең мондый сүлпәнлеге җитди социаль сәбәпләр белән аңлатыла. +Ә.Айдар 1935 елда Сирин һәм тагын берничә язучы белән берлектә кулга алына. Нахак җинаятьләрдә гаепләнеп, берничә ел төрмәдә утырып чыга. 1938-1941 елларда, Казанда репрессияләрнең иң нык кызган чагында, Урта Азия якларына китеп, Сәмәрканд өлкәсендә яшәргә мәҗбүр була. Ватан сугышы елларында фронтта батырларча сугыша, орденмедальләр белән бүләкләнә. Демобилизацияләнеп Казанга кайта, яңадан әдәби эшчәнлеген җәелдереп җибәрә. Әмма эзәрлекләү дәвам итеп, яңадан кулга алыну куркынычы тугач, ул 1948 елда янә Урта Азия якларына китә һәм, әдәбияттан читләшеп, гомеренең соңгы көннәренә чаклы культураагарту учреждениеләрендә эшли. +Ә.Айдар 1959 елның 24 гыйнварында вафат була. +Гыйлемдар Баембәтов +Җәмәгать эшлеклесе, журналист, язучы, тәрҗемәче Гыйлемдар Солтан улы Баембәтов 1886 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе Чакмагыш авылында земство фельдшеры гаиләсендә туа. +Г. Баембәтовның совет чорында язган һәм аерым китап булып басылган әсәрләре: "Сәяси икътисад" (политэкономия буенча фәнни-популяр очерк), 1922; "Асылган" (өч пәрдәлек пьеса), 1924; "Патша төшерәләр" (авыл тормышыннан пьеса), 1924. "Асылган" пьесасы 1924 елда Казанда Татар дәүләт театры сәхнәсендә дә куела. Г. Баембәтов шулай ук тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнгән: русчадан татарчага сәяси-фәнни эчтәлектәге брошюралар, Н.Бухаринның "Тарихи материализм" исемле китабын һәм Этель Лилиан Войничның атаклы "Кигәвен" романын тәрҗемә итеп бастыра (1932). +Татар, башкорт халыклары арасында совет властен ныгыту өчен җаны-тәне белән тырышып йөрүенә карамастан, Г. Баембәтов утызынчы еллардагы репрессияләрдән котылып кала алмый. +Хәзер мәгълүм булганча, егерменче еллар ахырында, ил экономикасында, бигрәк тә авыл хуҗалыгында җибәрелгән җитди ялгышларны корткычлыкка, дошман сыйныфының "контрреволюцион эшчәнлегенә" сылтап калдыру максаты белән, Сталин һәм аның тарафдарлары хөр, мөстәкыйль фикерле партиясовет, хуҗалык, гыйлем-фән эшлекләренә каршы һөҗүм башлыйлар. Моның өчен ОГПУ органнары ярдәмендә үзәктә һәм республикаларда "контрреволюцион оешмалар" уйлап чыгарыла. Шул рәвешчә Татарстан җирлегендә дә Галимҗан Әминев, Гыйлемдар Баембәтов һәм Миңлегәрәй Сәгыйдуллин җитәкчелек иткән һәм "Крестьяннар иттифакы" дип аталган ялган "террорчы кулаклар оешмасы" пәйда була (янәсе, башында галим-экономист А.Чаянов, Н.Кондратьевлар торган уйдырма "Крестьян-хезмәт партиясе"нең "филиалы"). +1932 елның декабрендә "иттифакчы"ларны җыю башлана. Барысы илле сигез кеше кулга алына. 1933 елның 10 һәм 28 маенда ОГПУның махсус коллегиясе, җавапка тартылганнарның җинаятьләрен тикшереп, хөкем карарын игълан итә. "Иттифакчы"лардан биш кеше, шулар арасыннан Г.Баембәтов, иң югары җәзага - атарга, ә калганнары төрле срокка хезмәт колониясенә хөкем ителә. +Зариф Бәшири +Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири 1888 елның 5 маенда элеккеге Казан губернасы Чивил өязе (хәзерге Апае районы) Чүти авылында мулла гаиләсендә туган. Мәдрәсәләрдә укыган чорында ук әдәбият белән кызыксына башлый, шигырьләре һәм публицистик мәкаләләре вакытлы матбугатта басыла. +1907 елда Казанга килеп "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укый. Шул ук елда аның "Милләт кайгысы" исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шуннан соң бер-бер артлы тезмә һәм чәчмә әсәрләре басылып тора. Ул тәрҗемәче һәм журналист буларак та бик актив эшли. Туган теленнән тыш чуваш, уйгур, үзбәк телләрендә дә яза, шактый бай әдәби мирас калдыра. Иң җитди әсәрләре - "Язгы кояш", "Иртәнге азан" поэтик җыентыклары, "Чуваш кызы Әнисә" повесте, "Замандашларым белән очрашулар" исемле истәлекләр китабы. 1958 елда төп хезмәтләре "Сайланма әсәрләр" җыентыгында тупланып чыга. +1938 елда аны кулга алалар һәм, контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп, Колыма лагерена җибәрәләр. Аннан исән котылып кайткач та ул сөргендә, Башкорт АССРның Бәләбәй районында берничә ел тора. 1956 елда реабилитация алып Уфага күчеп килә. 1962 елның 21 октябрендә шунда вафат була. +Сафа Борһан +Сафа Борһан (Сафа Вафа улы Борһанов, әдәби псевдонимнары - С. Борһан, Сабур) 1899 елның декабрендә Уралдагы Серебряный приискасында шахтер гаиләсендә туа. +1921-1924 елларда Мәскәүдә Коммунистлар университетында укый. Аны тәмамлагач, 1926 елга кадәр ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетында бүлек мөдире вазифаларын башкара. +1926 елда С.Борһан Казанга килә һәм Татарстан дәүләт нәшриятының баш мөхәррире итеп билгеләнә. 1928-1929 елларда ул - "Кызыл Татарстан" газетасының баш мөхәррире, 1931 елдан "Красная Татария" газетасында баш мөхәррир урынбасары, бүлек мөдире, Казан авиация заводының күптиражлы газетасы мөхәррире, ә 1934 елдан "Известия" (Мәскәү) газетасының Татарстан буенча махсус хәбәрчесе булып эшли. +С.Борһан үз чорының матбугат дөньясында публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары, театр сәнгате турындагы рецензияләре белән таныла. "Үткәндәгеләр" (1928) дигән озын хикәясе һәм "Бозлар арасында" (1929) исемле очерклары аерым китап булып басылып чыга. Аның техникумнар өчен татар әдәбияты буенча төзегән хрестоматия-дәреслек китабы, дини йолаларга, диннәр тарихына багышланган "Ураза, корбан, сәдакалар", "Алла исеме белән" дигән публицистик хезмәтләре берничәшәр басмада дөнья күрәләр. +С.Борһан 1936 елның 30 декабрендә "солтангалиевчелек"тә гаепләнеп кулга алына. Казан төрмәләрендә ярты елдан артык утырганнан соң, 1937 елның 3 августында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үзенең күчмә сессиясендә әдипне башка бик күп тоткыннар белән бергә үлем җәзасына хөкем итә. Карар шул ук көнне җиренә җиткерелә. Кабере билгесез. +Мәхмүд Бөдәйли +Мәхмүд Кәшфел Һади улы Бөдәйли 1895 елда Татарстанның Мамадыиг районы Ямаш авылында туа. Революция алды елларында типографиядә хәреф җыючы, Троицк шәһәрендә "Акмулла" журналы идарәсендә сәркатип, казакъ телендәге "Айкап" журналында корректор булып эшли, аннары "Акмулла", "Шура" журналлары, "Вакыт" газетасының Төркестандагы хәбәрчесе була. Ташкентта чыга торган "Садаи Төркестан" (1914-1915) газетасында "Мөселманнар хәятыннан бер ләүхә" исемле мәкаләсе өчен төрмәдә дә утырып чыга. +М.Бөдәйли - юмор-сатира жанрында язылган күпсанлы кыска хикәяләр, шигырьләр, фельетоннар, пародияләр, лөгатьсүзлекләр авторы. Алар төрле имзалар астында (Кигәвен, Автолиф, Кәшфелзадә, Дулкын, Карт студент һ.б.) шул заманның газета-журналларында ("Акмулла", "Кармак", "ТТТәпи агай", "Чаян" һ. б.) дөнья күрәләр. +М.Бөдәйли "М.Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы" дип игълан ителгән "эш" буенча 1929 елда кулга алына. 1930 елның 28 июле һәм 3 августында, аннары 1931 елның 8 һәм 13 гыйнварында узган суд утырышларында ОГПУның Махсус коллегиясе әлеге "эш" буенча җавапка тартылган җитмеш җиде кешене (М.Бөдәйли, Ф.Агиев, С.Сүнчәләй, Б.Урманче, И. Биккулов, Ь.Атласи кебек күренекле әдәбият-сәнгать, фән әһелләрен) төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм итәргә карар чыгара. М.Бөдәйли, ун ел срок алып, хезмәт концлагерена (Соловкига) озатыла. Анда хөкем срогын тутыргач та, 1955 елга кадәр сөргендә иза чигәргә мәҗбүр була. Казанга ул 1955 елда, ягъни 24 елдан соң гына кире әйләнеп кайта. "Гаепләреннән" тәмам акланып, гражданлык хокуклары кире кайтарылган булса да, Хрущев-Брежнев заманындагы "негласный" чикләүләр аңа матбугат дөньясында җиң сызганып эшләргә мөмкинлек бирми. Гомеренең соңгы елларында тырышып төзегән "Татар матбугатында псевдонимнар" исемле хезмәте дә үз вакытында дөньяга чыкмый кала. +М.Бөдәйли 1975 елда Казанда вафат була. +Җамал Вәлиди +Тәнкыйтьче, әдәбият белгече, тарихчы һәм тел галиме Җамал Вәлиди (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов) 1887 елда Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Апае районы) Апае авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен һәм "Буби" мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1911 елдан алып 1917 елның ахырларына кадәр Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә, бер үк вакытта "Шура" журналына һәм "Вакыт" газетасына актив языша. 1918 елда, Казанга килеп, укытучылык хезмәтен дәвам иттерә, төрле оешмаларда эшли. +Җ.Вәлиди шул чорның күренекле язучылары (Ш.Камал, Г.Ибраһимов һ.б.) иҗатын тирән анализлый һәм тулы бәя бирә. Бигрәк тә аның Г.Тукай иҗаты турындагы хезмәтләре зур әһәмияткә ия. Революциядән соң ул тел белгече буларак бик актив эшли, берничә җитди монография бастыра. +1931 елның май башында, Җ.Вәлиди Казан көнчыгыш педагогия институтының татар теле кафедрасы доценты булып эшләгән вакытта, аны кулга алалар, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр. Җ.Вәлиди гаебен танымый, нык тора. Аны бик каты җәзалыйлар, мыскыл итәләр. Бу җәзалауга түзә алмыйча, ул, допрос вакытында үз-үзен үтерергә теләп, тәрәзәдән ташлана. Ләкин үлми, аяк-кулларын сындыра, бик каты җәрәхәтләнә. Бераздан шуның нәтиҗәсендә аңарда гангрена башлана. Медицина ярдәме күрсәтелмәгәч, Җ.Вәлиди 1932 елның көзендә төрмә хастаханәсендә вафат була. Кабере билгесез. +Галътаф +Гальгаф - язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәче Гали (Нургали) Галиевнең (1902-1940) псевдонимы. Газета-журналларда бу исем егерменче еллар башыннан күренә башлый. Соңга таба өч мөстәкыйль китабы - "Буталчык көннәрдә" (1925) дигән бер пәрдәлек пьесасы, "Авылыма хат" (1927) исемендә шигырьләр җыентыгы һәм "Маневрдан соң" (1927) исемле хикәяләр китабы басылып чыга. Моннан тыш аның берничә тәрҗемә хезмәте дә билгеле. Мәсәлән, рус язучысы А.Неверовның заманында зур популярлык казанган "Ташкент - город хлебный" дигән повесте татарчага Гальгаф тарафыннан тәрҗемә ителгән ("Ташкент - икмәкле шәһәр", 1929). Гомумән, Гальгаф егерменче еллар әдәби тәнкыйтендә өметле яшь каләм иясе буларак телгә алына. +Гальгаф 1929 ел ахыры - 1930 еллар башында "солтангалиевчелек"тә гаепләнеп кулга алынган булса кирәк. Шундый ук "гаеп" белән кулга алынып хөкем ителгән М.Бөдәйлинең бер язма таныкламасына таянганда, Гальгаф 1940 елда Соловки концлагеренда авыр хезмәт һәм ачлыктан вафат була. +Г. Газиз +Г.Газиз (Газиз Салих улы Гобәйдуллин, әдәби псевдонимнары - Г.Газиз, Г.Сәлман, Әбү Сәлман һ.б.) 1887 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. +Студентлык елларыннан башлап тарихи хезмәтләре һәм әдәби язмалары белән көндәлек матбугатта катнаша. Әдипязучы буларак, 1913-1917 еллар арасында өч дистәдән артык сатирик һәм юмористик хикәясе, күпсанлы фельетоннары, рецензияләре дөнья күрә. Революциядән соң ул нигездә тарих һәм әдәбият фәннәре буенча эшли. Галимнең "Россия тарихы" (1919), "Татар тарихы" (1922), "Татар әдәбияты тарихы" (Г.Рәхим белән бергә язылган, 1922-1924), "Борынгы болгарлар" (1924), "Татарларда сыйныфлар тарихы" (1925), "Пугачев хәрәкәте һәм татарлар" (1927), "Хазарларның килеп чыгышы" (1927), "Тимуридлар империясенең таркалуы һәм үзбәк чоры" (1928), "Азәрбайҗанда коллык" (1930) кебек татар, рус, үзбәк, азәрбайҗан телләрендә дөнья күргән хезмәтләре төрек-татар халыкларының тарихын өйрәнү юлында үзенчәлекле казаныш булып торалар. +Егерменче еллар уртасында әдәбият белемендә һәм иҗтимагый фәннәрдә вульгар социологизм карашлары көчәеп китеп, төрле эзәрлекләүләр, "буржуа идеологы" кебек ярлыклар тагыла башлагач, 1925 елда Г.Газиз Баку шәһәренә күчеп китә. Шул ук елда ул Азәрбайҗан дәүләт университетының приват-доценты итеп сайлана. 1928 елда аны көнчыгыш тарихы кафедрасы профессоры, ә 1930 елда Беренче Мәскәү университетының штаттан тыш профессоры итеп раслыйлар. +1937 елның март аенда Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең зур бер төркем галимнәре белән бергә Г.Газизне дә кулга алалар. Аны "солтангалиевчелек"тә, фәнни хезмәткәрләр ярдәмендә студентлар арасында милләтчелек, пантюркизм идеяләре таратуда, яшерен контрреволюцион оешмада әгъза булып торуда, Төркия, Германия, Япония файдасына шпионлык эше алып баруда гаеплиләр һәм, шул елның сентябренә кадәр өзлексез дәвам иткән сорау алу, тән җәзалары нәтиҗәсендә, әлеге "гаепләрне" танырга мәҗбүр итәләр. 1937 елның 7 сентябрендә әдип-галимнең "эш"е буенча тикшерү төгәлләнеп, шул ук елның 12 октябрендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Җинаятьләр кодексының 631, 64, 69, 70, 73 нче маддәләре буенча "Газиз Салих улы Гобәйдуллинны, шәхси милкен конфискацияләп, иң югары җәзага - атуга" хөкем итә. Шул ук төнне, ягъни 1937 елның 13 октябрь таңында, Газиз Гобәйдуллинның гомере өзелә. Кабере билгесез. +Мәхмүт Галәү +Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) 1886 елның сентябрь аенда Казан губернасының Арча өязе Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. +Иҗатын 1906-1907 елларда Баку һәм Әстерханда чыга торган газеталарда кечкенә мәкалә-фельетоннары белән башлый. Соңыннан Оренбургта публицистик мәкаләләр, иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган брошюралар бастыра, үзе мөхәррир булган "Кармак" исемле көлке журналда сатирик, юмористик язмалары, фельетоннары белән катнаша. Егерменче еллардан башлап нәфис әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә. Очерклар, хикәяләрдән тыш берничә пьеса иҗат итә (алар арасында иң җитдиләре "Салам-торханнар", "Пугач явы") һәм "Канлы тамгалар" исемле зур тарихи эпопея өстендә эшли башлый. Туктаусыз эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә дүрт томлык эпопеяның беренче ике китабы гына язылып тәмамлана. Алары да ул елларда татарча басыла алмый, 1931 һәм 1933 елларда Мәскәүдә "Муть" һәм "Мухаджиры" исемнәре белән русча басылып чыга. Татар әдәбиятында тарихи реалистик прозага нигез салган бу романнарның татарча оригиналлары язучыны кулга алганда конфискацияләнеп юкка чыга. Фәкать җитмешенче елларда гына алар, русчадан кабат тәрҗемә ителеп, беренче тапкыр Казанда татарча басмада дөнья күрәләр. +М.Галәүнең кайчан һәм ничек кулга алынуы төгәл билгеле түгел. Истәлекләргә караганда, аны Мәскәүдән Казанга сорау алырга китерәләр. Махсус киңәшмә утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була (карары билгесез). НКВД белешмәсенә караганда, язучының гомере 1938 елның 12 ноябрендә өзелә. +Аяз Гыйләҗев +Танылган прозаик һәм драматург, Татарстанның халык язучысы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. 1948-1950 елларда ул Казан дәүләт университеты студенты. 1950 елда аны, "Советка каршы агитация" алып баруда гаепләп, кулга алалар һәм ун елга хөкем итәләр. Биш елын ул төрле лагерьларда, нигездә, Казакъстанда үткәрә. Иң авыр эшләрдә: ташчы, бетон коючы, соңыннан бригадир һәм десятник булып эшли. +1955 елда реабилитация алып азат ителеп Казанга кайта. Университетта укуын дәвам итә, шул ук вакытта төрле редакцияләрдә хезмәт итә һәм үзе дә иҗат эшенә башы-аягы белән чума. Төп әсәрләре: "Өч аршын җир" (1962), "Зәй энҗеләре" (1963), "Урталыкта" (1969), "Язгы кәрваннар" (1972), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" (1973), "Мең чакрым юл" (1977-1978), "Җомга көн кич белән" (1979), "Әтәч менгән читәнгә" (1979-1980) повестьлары, берничә роман, егермеләп пьеса һәм мемуар китаплары. +А.Гыйләҗев 1983 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала. +Танылган язучы Казанда 2002 елның 13 мартында вафат була. +Газиз Иделле +Газиз Иделле (Габделгазиз Сәлах улы Усманов) 1905 елның 26 декабрендә Әстерхан шәһәренең Тияк бистәсендә эшче гаиләсендә туа. +Беренче хикәяләре, очерклары һәм фельетоннары 1925-1926 елларда Свердловск шәһәрендә чыга торган татар газетажурналларында басыла. Г.Иделле укучыларга иң элек проза әсәрләре авторы буларак билгеле. Аның "Ерак Чытырманлыда", "Рәүфнеңбалачагы", "Комсызлык", "Очрашулар", "Күпер", "Терсәк" кебек хикәя-повестьлары заманында укучылар тарафыннан җылы каршылана. "Дәүләт Бәдриев" исемле драмасы исә утызынчы елларда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара. Язучының публицистика, мемуар, әдәби тәнкыйть, тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. +Г.Иделле 1937 ел ахырында, М.Әмир белән бер вакытларда кулга алына. 1939 ел ахырында иреккә чыга. Ләкин исәнлеге шактый какшаган була, рухи яктан да аны сындырып, горурлыгын таптап чыгаралар. Сиксән яшенә чаклы яшәсә дә, шуннан соң ул әдәбиятта әллә ни зур эшләр башкара алмый. +Газиз Иделле 1985 елның 27 июлендә Казанда вафат була. +Гата Исхакый +Гата Исхакый (Гата Камалетдин улы Исхаков) 1887 елда Уфа губернасының Бөре өязе Габдулла авылында крестьян гаиләсендә туа. 1904 елдан Троицк мәдрәсәсендә, 1909 елдан Уфада "Галия" мәдрәсәсендә укып белем алгач, Бөре, Дүртөйле мәдрәсәләрендә милли әдәбият дәресләре алып бара. Күпьеллык педагогик тәҗрибәсенә таянып язылган "Әдәбият юллары" дигән дәреслек китабы 1920 елда Казанда "Сабах" нәшриятында басылып чыга. Татар әдипләренең биографияләренә кагылышлы мәгълүматларны да үз эченә алган бу хезмәт, әдәби-фактик чыганак буларак, хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмаган. Авторның 1913 елда дөнья күргән "Нота мөгаллиме" (мандолинада уйнарга өйрәткеч) дигән хезмәте дә үз заманында яшьләр арасында киң популярлык казана. +Гата Исхакый халык авыз иҗатын җыйнау, тәртипкә салу буенча да нәтиҗәле эшли, әмма аның җыйган материаллары матбугатка чыкмый кала. 1937 елда ул кулга алына. Аның шуннан соңгы язмышы турында әлегә төгәл мәгълүматлар табылмады. +Мансур Крыймов +Мансур Кәрим улы Крыймов 1898 елда Татарстанның хәзерге Апае районы Чүри-Бураш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. +1918 елдан яза башлый, егерменче елларда Мәскәү һәм Казан көндәлек матбугатында еш басылган агитацион-публицистик рухтагы шигырьләре, мәкаләләре, рецензияләре белән исеме таныла. Соңга таба "Кызыл Бәдавам", "Яңа көннәр алдында", "Кызыл лачыннар", "Онытылган җырлар", "Фатыйма", "Партизаннар" кебек поэмалары һәм күпсанлы тезмә агиткалары, җырлары, маршлары, декламацияләре тупланган ике дистәдән артык китабы дөнья күрә. +Утызынчы елларның икенче яртысында, сәламәтлеге начараю һәм матбугатта тәнкыйть сүзләре ишәю сәбәпле, аның иҗат активлыгы шактый сүлпәнләнә. Ул, Мәскәүдән Уфага күчеп (Афзал Таһиров чакыруы буенча), гомеренең соңгы айларын шунда яшәп уздыра. Ләкин НКВД тырнагыннан качып котыла алмый. А.Таһиров кулга алынганнан соң, М.Крыймовка да чират җитә. Аны 1938 елның 1 августында Уфа төрмәсендә атып үтерәләр. Кабере билгесез. +Фатих Кәрими +Фатих Кәрими (Фатих Гыйльман улы Кәримов) 1870 елның 18 мартында Бөгелмә өязе Миңлебай авылында ахун гаиләсендә туа. +Ф.Кәрими - татар мәдәнияте, әдәбияты, татар халкының иҗтимагый фикере үсеше тарихында тирән эз калдырган мәшһүр шәхесләрнең берсе. Иң элек ул үзенең XIX гасыр татар тормышының аерым күренешләрен, милли үзенчәлекләрен реалистик җирлектә, гуманистик рухта тасвирлаган әдәби әсәрләре белән билгеле. Аның 1899-1902 еллар арасында басылып чыккан "Бер шәкерт илә студент", "Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы", "Мирза кызы Фатыйма", "Салих бабайның өйләнүе" кебек хикәя-повестьлары татар мәгърифәтчелек әдәбиятының классик үрнәкләреннән саналалар. Икенчедән, талантлы оештыручы, ялкынлы публицист-журналист буларак, Ф.Кәрими татар халкының революциягә кадәрге милли азатлык хәрәкәтендә актив катнаша, татар милләтенең гражданлык хокукларын, мәнфәгатьләрен яклап, аның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, милли телен саклап калу өчен патша хөкүмәтенең колониаль сәясәтенә каршы армый-талмый көрәш алып бара, үзе җитәкләгән нәшрияты-матбагасы, мөхәррирлек иткән "Вакыт" газетасы аша халык арасында гыйлем-мәгърифәт тарату эшенә үзеннән зур өлеш кертә, шул рәвешчә халыкның иҗтимагый-милли аңы үсүенә уңай йогынты ясый. Әдипнең милләт язмышы, аның демократик чаралар белән мөстәкыйльлеккә омтылуы турында алга сөргән фикер-карашлар әле хәзер дә заманча яңгырыйлар. +Әдипне 1937 елның 4 августында Мәскәүдә кулга алалар. 1937 елның 27 сентябрендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Ф.Кәримине үлем җәзасына хөкем итә. Хөкем карары шул ук көнне гамәлгә кергән булырга тиеш. Кабере билгесез. +Ярлы Кәрим +Ярлы Кәрим (Габдулла Әхмәтвәли улы Кәримов, Фатих Кәримнең бертуган абыйсы) 1901 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Оренбургның "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. 1918 елда Коммунистлар партиясенә кереп, Гражданнар сугышы чорында Кызыл Армия сафларында төрле фронтларда сугышларда катнаша, солдатлар арасында политик тәрбия эшләре алып бара. Каты яралана, шуңа да карамастан вакытлы матбугат органнарында эшли, үзе дә яза. Аның иҗат мирасы әллә ни зур түгел, берничә дистә шигырьләрдән генә гыйбарәт. Әмма ул энесе Фатих Кәримнең шагыйрь булып формалашуында зур роль уйный. +1937 елгы репрессия вакытында кулга алынып, юкка чыга. Ничек һәлак булганы әлегә билгесез. +Галимҗан Нигъмәти +Галимҗан Нигъмәти (Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин) 1897 елның 26 июлендә хәзерге Башкортстан Республикасы Чишмә районына кергән Үдрәкбаш авылында крестьян гаиләсендә туа. +Иҗат эшчәнлеге Гражданнар сугышы чорыннан ук башланып, егерменче елларда яшь совет матбугаты һәм әдәбиятының теоретик һәм практик мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре һәм брошюралары белән исеме таныла ("Октябрь һәм әдәбият", "Ленин һәм пролетариат революциясе", "Коммунизм турында", "Әдәбият мәйданында" Һ.6.). 1927-1932 еллар арасында ул аеруча нәтиҗәле эшли: дүрт китап, иллегә якын мәкалә бастыра. Бу хезмәтләрендә тәнкыйтьче-галим татар язучыларыннан М.Гафури, Г.Коләхмәтов, Дәрдемәнд, Г.Ибраһимов, Ш.Бабич, К.Нәҗми, Ь.Такташ, А.Шамов, И.Гази, Г.Толымбай һ.б. иҗатларына тирән анализ ясый, ал арның иҗтимагый һәм эстетик карашларына шул чорның әдәбият белеме принципларыннан чыгып бәя бирергә омтыла. Г.Нигъмәтинең бай әдәби мирасы хәзерге көндә дә тарихи һәм фәнни кыйммәтен югалтмаган. +Г.Нигъмәти 1937 елның 16 сентябрендә кулга алына. Берничә елга сузылган тикшерү барышында Казан һәм Алабуга төрмәләрендә утыра. Аны "троцкийчы контрреволюцион оешма"да әгъза булып торуда гаеплиләр. 1940 елның 17 гыйнварында махсус "өчлек" әдипне биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карарын игълан итә. Язучы-галимне Устьвымлаг исемле тоткыннар лагерена җибәрәләр. Шунда ул 1941 елның 4 декабрендә вафат була (ачлыктан, хәлсезләнүдән булса кирәк) һәм Коми АССРның Тимер Юл районы Вожаель поселогы каберлегенә күмелә. +Кави Нәҗми +Кави Нәҗми (Кави Ьибәт улы Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә элеккеге Сембер губернасы (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Петрякс районы Красный Остров авылында крестьян гаиләсендә туа. +Беренче шигырьләре 1918 елда "Эшче" газетасы битләрендә басыла. Егерменче елларда, зур иҗади активлык күрсәтеп, әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайный, поэзия өлкәсендә дә, проза жанрында да шактый уңышларга ирешә. Аның "Чыныгу" (1923), "Иң соңгысы" (1924), "Шобага" (1925), "Миңлебикә кодагыйның кайгысы" (1926), "Таштугайга кайтмыйбыз!" (1928) исемле хикәяләре һәм бигрәк тә "Яр буенда учаклар" (1928), "Якты сукмак" (1929), "Кояшлы яңгыр" (1930) повестьлары шул чор татар прозасының җитди казанышлары буларак кабул ителә. +1932 елдан К. Нәҗми Татарстан Язучылары берлеген оештыру буенча зур эш башкара һәм 1934 елда татар язучылары оешмасының беренче рәисе итеп сайлана. 1934 елның августында Мәскәүдә узган Бөтенсоюз язучыларының I съездында ул татар матур әдәбияты турында зур доклад ясый. К.Нәҗми, татар язучыларыннан беренче буларак, СССР Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлана. +1937 елның язында К.Нәҗмине кинәт рәислектән төшерәләр, партиядән чыгаралар, ә 2 июльдә ул кулга алына. Ике елга якын дәвам иткән сорау алулар, кыйнау-мыскыллаулар, тәүлекләр буе аяк өсте бастырып торулар, юешсалкын карцерларга ябып җәфалаулардан соң, ТАССР Югары судының 1939 елның 16-19 мартында үткән утырышы аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карары чыгара. Әдип, бу карар белән килешмичә, бер-бер артлы гариза-шикаятьләр яза. Ниһаять, "эш" яңадан каралып, шул ук елның 29 декабрендә әдипне, тулысынча аклап, иреккә чыгаралар, матбугат аша аның гаепсез булуын игълан итәләр. +1948 елда К. Нәҗми үзенең иң күләмле һәм иң җитди әсәрен - "Язгы җилләр" исемле тарихи революцион романын тәмамлый. 1951 елда бу әсәр СССР Дәүләт премиясенә лаек була, бик күп телләргә тәрҗемә ителә. +К.Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була. +Гали Рәхим +Язучы һәм галим Гали Рәхим (Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов) 1892 елның 4 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Башта "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укый, аннан соң Казандагы сәүдә училищесында һәм Мәскәүдәге сәүдә институтында укый. Уку елларында ук иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. +Иң җитди әсәрләре - "Идел" повесте (1921), күпсанлы хикәяләр һәм шигырьләр. Ул - "Татар әдәбияты тарихы"ның авторларыннан берсе (1923-1927). Тел белеме, тарих, халык авыз иҗаты һәм археография буенча да җитди фәнни хезмәтләр калдыра. +Г. Рәхим 1931 елның май аенда Җ. Вәли ди һ.б. белән бергә кулга алына һәм биш елга хөкем ителә. 1934 елга кадәр "Беломорканал" төзелешендә иң авыр шартларда эшли. Стахановча тырышып эшләгән өчен срогыннан алда азат ителә. Ләкин 1938 елда шул ук "гаепләре" өчен янә кулга алына һәм 1940 елга кадәр гомерен төрмәдә үткәрә. Үлем дәрәҗәсенә җитеп хәлсезләнеп, сукыраеп, бик каты авыргач, аны иреккә чыгаралар. Һәм ул, озак яши алмыйча, 1943 елда вафат була. +Мәҗит Рәфыйков +Мәҗит Мәгъсүм улы Рәфыйков 1925 елның 17 апрелендә Башкортстан Республикасының хәзерге Күгәрчен районы Күгәрчен авылында укытучы гаиләсендә туа. +Беренче иҗат тәҗрибәләре (татарча һам русча язылган шигырьләре) 1944-1945 елларда, Ватан сугышында каты яраланып (арка сөяге имгәнеп) кайтканнан соң, Күгәрчен район газетасында басыла. Әдәби иҗат эшен Башкорт дәүләт педагогия институтында (1944-1946) һәм Казан университетында (1946-1950) укыган елларында дәвам иттерә. Ләкин сугыштан соң кабат көчәеп киткән репрессияләр студент шагыйрьне зур сынау алдына китереп бастыра: 1950 елның 1 апрель төнендә, диплом эшен якларга нибары берничә көн калгач, М.Рәфыйковны кинәт кулга алалар. Аны Җинаятьләр кодексының дәһшәтле 58 нче статьясы (10 һәм 11 нче пунктлары) буенча, "контрреволюцион яшерен оешмада әгъза булып торуда" һәм "совет властена каршы пропаганда алып баруда" гаеплиләр һәм, Махсус киңәшмә карары белән ун елга ирегеннән мәхрүм итеп, Иркутск өлкәсендәге төзәтүхезмәт лагерена җибәрәләр. 1951 елның языннан алып 1955 елның июленә кадәр ул сәяси тоткын сыйфатында Тайшет-Братск юлы төзелешендә эшли. Фәкать Сталин үлгәннән соң гына, амнистиягә эләгеп, иреккә чыгарыла. +М.Рәфыйков лирик җылылык белән өретелгән документаль-мемуар характерындагы повестьлары һәм нәсергә тартым кыска хикәяләре белән танылды. Ул шулай ук сәләтле тәрҗемәче дә иде. Аның тәрҗемәсендә рус телендә үз әсәрләре тупланган берничә җыентык һәм күп кенә татар язучыларының аерым әсәрләре (Г.Тукай прозасы, Ш.Камал, Н.Дәүли, X.Сарьян роман-повестьлары, М.Әмир, И.Гази, Г.Әпсәләмов һәм башка авторларның хикәяләре) китап булып басылып чыга. +Әдип гомеренең соңгы елларында каты авырудан җәфалана һәм 1986 елның 24 гыйнварында Казанда вафат була. +Ибраһим Салахов +Шагыйрь һәм прозаик, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Низами улы Салахов 1911 елның 30 августында хәзерге Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1928-1931 елларда Казан педагогика техникумында укый. Шул ук елларда шигырьләре, әдәби парчалары белән вакытлы матбугатта актив катнаша башлый. Армиядә өч ел хезмәт итә, педагогия институтында укый. +1937 елда кулга алынып, ун ел буе Колыма приискаларында эшли. Шунда аягын имгәтә, исәнлеген какшата. Әмма исән калып, туган ягына кайта. Бу турыда автор үзе бик җентекләп "Колыма хикәяләре" исемле искиткеч оста һәм үтемле язылган әсәрендә бәян кыла. Моннан тыш ул берничә роман һәм повестьлар авторы: "Дуэль" (1937), "Күкчәтау далаларында" (1965), "Имәннәр тамыр җәйгәндә" (1986) һ.б. +И. Салахов 1998 елда туган ягында вафат була. +Фатих Сәйфи-Казанлы +Язучы-прозаик, драматург, публицист, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин) 1888 елның 22 мартында элеккеге Казан губернасы Спас өязе Карамалы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. +Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, җәдит мәктәпләрендә мөгаллим булып эшли башлый, 1915-1917 елларда "Галия" (Уфа) мәдрәсәсендә, революциядән соң Казан техникумнарында, хәрби курсларда, Татар Коммунистлар университетында, педагогия институтында тарих һәм иҗтимагый фәннәр укыта. Февраль революциясе көннәрендә Уфада татар эсерлары органы "Ирек" газетасының нәшире (редакторы Г.Ибраһимов), ә совет чорында "Кызыл Татарстан" (1923-1925) газетасы, "Яңалиф" (1927-1929) журналының мөхәррире була, республика Мәгариф һәм Җир эшләре комиссариатларында төрле җаваплы вазифалар башкара. +Ф.Сәйфи-Казанлының нәфис әдәбият, публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге дә революциягә кадәр үк ныклы эзгә салына. 1907-1917 еллар арасында язылган "Мөкатдәс хезмәт", "Безнең заман", "Ямьсез тормыш", "Җәмәгать кадиме" пьесалары, күпсанлы публицистик мәкаләләре, совет чорында иҗат ителгән повесть-хикәяләре, "Өч нарат" романы, "Дошманнар", "Зәкуан мулла шәҗәрәсе", "Зөбәрҗәт" кебек драмалары, популяр характерда язылган тарихи хезмәтләре, брошюралары - болар барысы да татар әдәбияты хәзинәсенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. +Ф.Сәйфи-Казанлы 1936 елның 14 сентябрендә кулга алына. Кайчандыр эсерлар партиясендә әгъза булып торганлыгына нигезләнеп, аны хөкүмәт башлыкларына һәм партия җитәкчеләренә каршы һөҗүм әзерләүдә, милләтчелектә һәм башка шуның ише уйдырма җинаятьләрдә гаеплиләр. 1937 елның 3 августында Махсус киңәшмә үзенең ябык утырышында әдипнең "эш"ен карап, аны иң югары җәзага - атуга хөкем итә. Хөкем карары ике көннән соң - 1937 елның 5 августында гамәлгә ашырыла. Күмелгән урыны Казанның Архангел зиратында дип фараз кылына. +Гурий Тавлин +Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасының Зәй районы Урта Баграж авылында туа. Күрше авылларындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1942 елда хезмәт юлын Түбән Биш җидееллык мәктәбендә укытучы булып башлый. Мәктәптә укыган елларында ук "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй") газетасының актив хәбәрчесе була. Аның тәүге шигырьләре дә шул газетада дөнья күрә. +1943 ел башында Кызыл Армия сафларына чакырылып, сугышчан юлын, танкист буларак, Курск дугасында башлый. Аннан соң Днепрны кичү дәһшәтендә катнаша. Украинаны, Белоруссияне, Польшаны фашист юлбасарлардан азат итү өчен аяусыз бәрелешләрдә күрсәткән фидакарьлекләре өчен өч орден һәм төрле медальләр белән бүләкләнә. +1946 елда армиядән демобилизацияләнгәч, Г.Тавлин Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Студентлык елларында "Кызыл Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") һәм "Яшь сталинчы" (хәзерге "Татарстан яшьләре") газеталарында берничә шигырен, Г.Әпсәләмовның "Алтын йолдыз", В.Ажаевның "Мәскәүдән еракта", В.Бхаттачарианың "Ачлык" романнарына караган рецензияләрен бастыра. 1950 елның 23 гыйнварында нахак яла нигезендә кулга алынып, совет строена каршы милләтчелек рухында контрреволюцион агитация алып баруда гаепләнә һәм, Татарстан Югары суды тарафыннан ун елга ирегеннән мәхрүм ителеп, Себергә озатыла. +1954 елның 10 апрелендә СССР Югары суды, Татарстан Югары судының Г.Тавлинга караган хөкем карарын юкка чыгарып, Татарстан Дәүләт иминлеге комитетыннан аның "эш"ен яңабаштан тикшерүне таләп итә. Яңадан тикшерү Г.Тавлинның бернинди җинаять тә эшләмәгәнлеген ачыклый, һәм ул 1954 елның 22 сентябрендә, тулысынча реабилитацияләнеп, тоткынлыктан азат ителә. +Ирек яулагач, партиядә торгызылып, педагогия институтын тәмамлый. Әмма элекке "халык дошманы"на, утсыз төтен булмый, аны юкка гына биш елга якын сак астында тотмаганнард ыр дип, яшь буынга белем, тәрбия бирүне ышанып тапшыруны кулай күрмиләр. Тавлин башта Казанны судан саклау буенча инженерлык корылмалары төзелешендә, Казан елгасы аша дамба-күперләр төзүдә эшли. Аннары төрле район газеталарында хезмәт куя. "Кызыл Татарстан" газетасында әдәби хезмәткәр, бераз вакыт сәркатип була, китап нәшриятында, хроникаль фильмнар студиясендә мөхәррирлек итә, Биектау районында радиотапшырулар оештыра. 1972 елда, педагогия институтын тәмамлаганнан соң унҗиде ел гомере узгач кына, мәктәптә эшли башлый. +Гурий Тавлин - "Сары яфраклар коела", "Йолдызлар безгә янәшә", "Тәвәккәл таш яра", "Алгы сызыкта" һ.б. исемнәрдәге китаплар авторы. Аның беренче зур әсәре булган "Дунай дулкыннары" романы кулъязма килеш Татарстан Дәүләт иминлеге комитетында юк ителә. Үзе кичергән вакыйгаларга нигезләп язылган "Афәт" романы (беренче һәм икенче кисәкләре - 1996, өченче кисәге 2007 елда) басылып чыга. +Гурий Тавлин 1998 елда вафат була. +Кәрим Тинчурин +Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Демьян Бедный районы Таракан (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. +К.Тинчурин беренче сәхнә әсәрен - "Моназәрә" ("Бәхәс") комедиясен 1906 елда, мәдрәсәдә укыган чорда ук яза. 1910 елда беренче профессиональ театр труппасы "Сәйяр"гә актер булып керә, шул вакыттан башлап үзенең бөтен гомерен, сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый. Ул ел саен диярлек бер-ике пьеса иҗат итә һәм татар драматургиясенең классигы дәрәҗәсенә күтәрелә. 1922 елда аның җитәкчелегендә Казанда Татар дәүләт театры ачыла (хәзерге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры). Драматургның "Беренче чәчәкләр", "Сүнгән йолдызлар", "Американ", "Җилкәнсезләр", "Казан сөлгесе", "Зәңгәр шәл" кебек әсәрләре, татар әдәбиятының классикасына әверелеп, бүген дә театр тамашачысына көчле эстетик тәэсир ясыйлар. +Атаклы драматург илле яшьлек юбилееның икенче көнендә, 1937 елның 16 сентябрендә кулга алына. Аңа нинди генә гаепләр такмыйлар, хәтта Япония шымчысы булуда да гаеплиләр... Әдип сүзендә нык тора, нахак гаепләрнең берсен дә танымый, палачларның йөзенә төкерә. 1938 елның 14 ноябрендә Махсус киңәшмә аны атарга хөкем итә. Шул хөкем карары нигезендә 1938 елның 15 ноябрь төнендә, 1 сәгать 50 минутта, төрмә палачлары әдипне атып үтерәләр. +К.Тинчурин Казанның Архангел зиратында күмелгән булырга тиеш. +Сәрвәр ддһәмова +Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова 1901 елның 5 апрелендә элеккеге Оренбург губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә мөгаллим гаиләсендә туа. +Казанга күчеп килү, әдәбият-сәнгать кешеләре белән якыннан аралашу, ниһаять, күренекле язучы Кави Нәҗми белән гаилә тормышы корып җибәрү аны әдәби иҗат эшенә якынайта. С.Әдһәмова балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, пьесалар иҗат итә. Егерменче еллар уртасында аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә башланып китә. Ул Л.Толстой, Н.Тихонов, А.Чехов, А.Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итә. +1938 елның 4 гыйнварында С.Әдһәмова "халык дошманы хатыны" буларак кулга алына. Шул ук елның 11 августында Махсус киңәшмә аны 58 нче статьяның 10 һәм 12 нче пунктлары буенча ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм биш елга хокукларын чикләргә хөкем итә. С.Әдһәмова төньяк лагерьларында урман кисә, аяк-кулларын өшетә. 1940 елның 16 октябрендә аны кассация буенча тулысынча аклап иреккә чыгаралар. +Казанга кайткач, С.Әдһәмова тәрҗемә эшләрен дәвам итә, дистәләрчә рус һәм дөнья классикларының китапларын татар укучысына җиткерә. Кызыклы мемуар-истәлекләр язып бастыра. Ул 1978 елның 10 ноябрендә Казанда вафат була. +Садри Җәләл +Садри Җәләл (Садретдин Хәйретдин улы Вәлидов) 1891 елда Казан губернасының Тәтеш өязе Апае авылында мулла гаиләсендә туа. Буби мәдрәсәсендә һәм Казандагы Учительская школада белем ала. Соңгысында укыган елларында каләм тибрәтә башлап, "Аң", "Ак юл" журналларында беренче хикәяләрен бастыра. Татар морзалары тормышыннан алып язылган һәм 1914 елны "Аң" журналында дөнья күреп, шуннан соң аерым китап рәвешендә берничә мәртәбә басылган (соңгы басмасын 1991 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарды) "Дим буенда" исемле романтик повесте аңа аеруча шөһрәт китерә. +С.Җәләлнең Октябрьдән соңгы иҗат эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Хикәяләр язуын дәвам иттерү белән бергә, ул көндәлек темаларга мәкаләләр, яңа чыккан китаплар турында рецензияләр яза, М.Горький, Дж.Лондон, Ф.Шиллер, Д.МаминСибиряк кебек классик әдипләрнең аерым әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра, юмор-сатира жанрында күп кенә фельетоннар, сатирик парчалар иҗат итә. +С.Җәләл - сталинчыл репрессия шаукымына эләккән татар әдипләренең беренчел әреннән. Аны 1931 елның 6 маенда шифаханәдә дәваланып яткан җиреннән алып китәләр. Шул ук көнне кулга алынган туганнан туган абыйсы Җамал Вәлиди, галим-язучы Гали Рәхим белән берлектә, аны да "солтангалиевчеләр"нең Казандагы яшерен "филиалын" төзүдә гаеплиләр. 1932 елның 11 маенда ОГПУның Махсус киңәшмә С.Җәләлне биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Хөкем карарын үтәү өчен әдипне Ак диңгез - Балтыйк каналы төзелешенә, хезмәт колониясенә җибәрәләр. Срогын тутыргач, авыр хезмәттән, ачлы-туклы яшәүдән сәламәтлеге тәмам какшаган, ярым сукырайган С.Җәләл 1935 елда Казанга гаиләсе янына кайтып егыла. +Гаиләсе тәрбиясендә азмы-күпме хәл алгач, ул сукырлар җәмгыятендә эшли башлый. Аннары, кыска вакытлы курсларда укып, якын танышы профессор Л.И.Шулутко (1897-1971) ярдәме белән ортопедия һәм травматология институтына массажчы булып эшкә урнаша. +Әмма утызынчы елларның икенче яртысыннан тагын да көчлерәк кабынып киткән репрессияләр шаукымы С.Җәләлне 1937 елда кабат тимер читлеккә китереп кертә. Пләтән төрмәсендә күпмедер ябылып ятканнан соң, аны, каты авырып китүе сәбәпле, төрмә шифаханәсенә күчерәләр. Тагын бераздан, хәле бөтенләй начараюын күреп, төрмә машинасы белән өенә кайтарып куялар. Шуннан соң инде ул озак яши алмый: 1943 елның 29 июлендә дөнья куя. Кабере Казанның Яңа бистә зиратында. \ No newline at end of file diff --git "a/workdir/900_artifacts/\320\234\323\231\321\205\320\274\322\257\320\264\320\270_\323\230\321\207\320\265 \320\261\320\260\320\273\320\260\320\275. \320\232\321\213\320\271\321\201\321\201\320\260\320\273\320\260\321\200, \321\205\320\270\320\272\323\231\321\217\320\273\323\231\321\200, \321\204\323\231\320\273\321\201\323\231\321\204\320\270 \321\203\320\271\320\273\320\260\320\275\321\203\320\273\320\260\321\200 (\320\267\320\260\322\273\320\270\320\264)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2003).txt" "b/workdir/900_artifacts/\320\234\323\231\321\205\320\274\322\257\320\264\320\270_\323\230\321\207\320\265 \320\261\320\260\320\273\320\260\320\275. \320\232\321\213\320\271\321\201\321\201\320\260\320\273\320\260\321\200, \321\205\320\270\320\272\323\231\321\217\320\273\323\231\321\200, \321\204\323\231\320\273\321\201\323\231\321\204\320\270 \321\203\320\271\320\273\320\260\320\275\321\203\320\273\320\260\321\200 (\320\267\320\260\322\273\320\270\320\264)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2003).txt" new file mode 100644 index 0000000..f26a538 --- /dev/null +++ "b/workdir/900_artifacts/\320\234\323\231\321\205\320\274\322\257\320\264\320\270_\323\230\321\207\320\265 \320\261\320\260\320\273\320\260\320\275. \320\232\321\213\320\271\321\201\321\201\320\260\320\273\320\260\321\200, \321\205\320\270\320\272\323\231\321\217\320\273\323\231\321\200, \321\204\323\231\320\273\321\201\323\231\321\204\320\270 \321\203\320\271\320\273\320\260\320\275\321\203\320\273\320\260\321\200 (\320\267\320\260\322\273\320\270\320\264)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2003).txt" @@ -0,0 +1,3004 @@ + +БЕР УРАМНЫҢ ИКЕ ОЧЫ +Әле генә "өметле каләм" дип йөртелгән егетләрнең дә, кырыкны түгәрәкләп, гомер тавыннан түбән төшеп барышлары икән. Бу ноктадан дөнья башкачарак күренә. Тау итәгендәге зәңгәрсу томан әле генә кайнап торган уйларны уйчанландыра, офык кыршавы да янәшәдән, хәтта синең йөрәгең аша үтә сыман. +Узган гасыр башында кырыктан узган каләм әһелләрен "карт язучы" дип атаганнар. Без әле, шөкер, һаман яшьләр рәтендә. Чөнки безне карт язучы дип атарлык артта бүтән яшьләр юк... +Шигърият яшьлекне яратса, чәчмә жанрда исә, минемчә, утызкырык яшьтә язучы өлгереп кенә җитә әле. Үз яшьтәшләремнең иҗат юлларына күз ташлагач, мин бу фикергә янә ышандым. Дөрес, М.Шолохов егерме яшендә үк "Тын Дон"ның беренче китабын язган, диләр. Ләкин ул дөнья әдәбиятында да бердәнбер феномен булса кирәк. Шуңа аның авторлыгын шик астына алучылар да булды. +Заһид Мәхмүди иҗатын мин күптәннән күзәтеп киләм. Хәер, күзәтергә мәҗбүрмен дә — аның барлык әсәрләре дә диярлек мин эшли торган "Идел" журналында дөнья күрде. Ул беренче адымнарыннан ук үзенең сәерлеге, импрессионистик алымнары белән игътибарны җәлеп итте. Заһид, гомумән, безнең яшьтәшләр арасында аерылып тора. Югыйсә сиксәненче елларда әдәбиятка килгән егетләр арасында үз юлыңны, кояш астындагы үз урыныңны табуы җиңел түгел. В.Имамов, Ф.Яхин, З.Хәким, Г.Гыйльманов, Ф.Әмәк, З.Хөснияр, Р.Сәгъди... Мин монда беренче роман-кыйссаларын укучы хөкеменә тапшырган буындашларны санадым. Болар турында безнең тәнкыйтьтә иркенләп сөйләшү булмады әле. Хәер, кемнәрнеңдер бәя бирүен көтеп тә тормаска кирәктер... +Әлбәттә, әсәрләрнең кимәле төрлечә. Әмма шундый исемнәрнең булуы күңелдә әдәбиятыбызның киләчәгенә карата күпмедер өмет тә уята. +Заһид үзенең "Тәмуг чәчәге" бәяны белән әдәбиятта исемен белдерде булса кирәк. Үз фантасмагориясе, гайре табигый хәлләрне Латин Америкасы язучылары сыман әсәрнең тукымасына сеңдерә белүе аны бүтәннәрдән үзгә бер яссылыкка куя иде. +Заһид пакусны киң алырга ярата. Аның бер үк әсәрендә әллә ничә агым берләшеп-буталып, ниндидер шарлавык хасил итәргә мөмкин. Тормышта да без шундый түгелме соң? Бигрәк тә экспрессив, хисчән кешеләр... Ярсыйсың, үз җаныңны талыйсың, дөньясыннан, хәтта үз якыннарыңнан да каһкаһәләп көлеп аласың, аннары күңел талчыгып үз ярларына кайта, мыштым гына йөрәкне сызлатып кыенсыну килә... Уйчанланасың, кайчакта төшенкелеккә биреләсең... +Сирәк кенә Заһид безнең редакциядә күренә. Ул тиз йөри: кайдадыр коридорның теге очында аяк тавышы ишетелеп кенә ала да, менә инде ул ишекне киереп ачып, синең бүлмәңә дә килеп керә. Күрүгә үк кесәсеннән үтеңне сытарлык тәмәкесен алып ирененә ябыштыра. Аннары сөйли башлый... "Яңа кыйсса язам бит әле", — дип әсәрен тәфсилли. Әллә инде язган, әллә язарга җыена. Ул сөйләгән өзекләрне кайчагында, чыннан да, сүзен-сүзгә әсәрдә очратасың... Язасы әсәрен шулай сөйләп йөреп шомарта, ахрысы. +Аның миен дә һәр язучыны борчыган сораулар бимазалый: "Мин төннәр буе язам. Ни өчен? Мин-минлек чире инде. Бөек әсәр иҗат итәм, дөньяны шаккатырам, имеш. Үлгәч, синең исемеңне телгә алсалар да, аямасалар да барыбер түгелмени? И Ходаем, бер хикмәт бар бу адәм баласында. Нигә ул тиздән туфрак буласын белә торып, маңгай тирен түгә, тырмаша. Теге дөньяда яшәргә әзерләнүеме аның бу?! Без кемгә кирәк? Нәрсә кирәк? Нәрсә өчен? Бәлки, Илаһи Атабызның җиде көнлек хезмәтенә бәя бирү өчен кирәктер без? Ул бит һәрьяктан камил. Ә камил нәрсә мактауга, бәя биреп торуга мохтаҗ түгел. Бәлки, Ул юктыр? Канда тагын Иблис уяна..." +Язучының бөтен иҗаты шул үз эчендәге Иблис белән көрәш түгелмени? +Яшәү мәгънәсе... Үлем... Мәңгелек... Шушы бөек фәлсәфи төшенчәләр Заһидка да тынгылык бирми. Ул шушы бәргәләнүен әсәр каһарманнарына да күчерә. Аның бомжы да хәтта кайчагында Шопенгауэр сыман яшәешнең мәгънәсезлеге хакында фәлсәфи фикерләр әйтеп ташларга мөмкин. +Туксанынчы елларда милли үзаңның татар миендә дә кымшанып куюы нәтиҗәсендә тарихыбызга карата да игътибар арткан иде. "Идел" журналы берничә ел рәттән тарихи хикәяләр бәйгесе дә игълан итте. Шул бәйгедә катнашырга Заһид та әсәренеп алды. Гадәтенчә, бүлмәгә кереп, тарихи фантазияләрен бездә дә сынап карады. Мәрхүм Фәиз Зөлкарнәйгә аның тел чарлавы ошады. "Син моны зуррак әсәр итеп яз", — дип котыртты ул Заһидны. Күп тә үтмәде, Мәхмүди, үзенә хас өлгерлек белән, "Калканлы Идел" дигән бәянын күтәреп тә килде. Фәиз, аны тиз генә укып чыкты да, хаталарын төзәткәләп, янәдән эшләргә бирде. Тик төзәтелгән вариантын гына укырга өлгерми калды. +Заһидның тарихи әсәре дә үзенчә язылган. Заһидча! Бәянны Заһид нәкъ үзенчә тәмамлый. Мәлгунь планетасы хакиме Уммер Утыз Икенче 200000115 елда, Кызыл елан аеның 63 нче көнендә галәмгә телеграмма юллый: "Казан кальгасын саклап һәлак булган әрвахларның күкнең җиденче катына күтәрелү юлында провокацияләр белән шөгыльләнмәскә. Кичекмәстән иманга килегез. Кылган гөнаһларыбыз өчен Аллаһы безне ярлыкый күрсен!" +Вәт! Тик хәбәр В-2 дулкынында тапшырылган шул. Гади кешенең колагы аңа көйләнмәгән. Мондый дулкыннарны Заһид Мәхмүди генә ишетә ала. +Нинди генә гомумиләштерү көченә ия булмасын, нинди генә фантасмагорик алымнардан файдаланмасын, язучы әсәргә үзе күргәннәрне, үзе кичергәннәрне күчерә. Заһид урыс армиясенең бөтен ачысын-төчесен татыган кеше, шуңа аның "Сары каеш — сары сагыш" бәянын укыгач, чын-чынлап тетрәнәсең... Ялангач хакыйкать шулай тетрәндерә. Бу әсәрне хәтта автобиографик бәян дип атасаң да дөрес булыр иде. +Заһид Мәхмүдинең әсәрләре бер тын белән укыла. Бер тын белән язылганга күрәме икән әллә? Аның әсәрләре ялыктыргыч түгел, Заһид Америка киночылары яраткан "экшн"ны, бөтен хасиятен белеп, әдәби әсәрдә куллана. Ләкин аның каһарманнары кызык эзләп китап актаручы укучы кәефе өчен марионеткалар сыман хәрәкәткә килмиләр. Алар — тере кешеләр. Тирә-ягыбызга игътибар беләнрәк күз салсак, без аларны бик тиз танып алырбыз. +"Әче балан", "Чокыр да такыр" кыйссаларында автор бүгенге куркыныч чынбарлыгыбызны сурәтли. Наркомания тозагына эләгеп кешелеген җуйган, соңыннан әтисенең гомерен өзгән Альбертлар, комсызлык, җенси тотнаксызлык аркасында җинаять эшләүдән дә тартынмаган Филатовлар безнең арада яши түгелме соң? Күпме язмышларны сындырган Рәсәй чынбарлыгы... Моны Заһид яхшы белә. Чөнки ул үзе Ерганак урамында яши... Шушы тормыш пычрагыннан сакланыр өчен иман китергән, беренче тапкыр изге Коръәнне кулына алган шагыйрь Илфак — автор үзе түгелмени? Тик ул әсәр ахырында сәер генә юкка чыга... Ә урам үзенчә яши бирә. Әнә Чечняда бердәнбер улын җуйган ананың акылдан язуын Заһид нинди коточкыч куәт белән сурәтли... Рафис белән Айсылуның аянычлы да, якты да мәхәббәтләренең шәүләсе, бәлки, бу урамны яктырта алыр? Ләкин... "Акрынлап урамга төн пәрдәсе төште... Бетон баганаларга эленгән люминесцент лампалар тирәсендә бөтерелеп карлар оча, тимерчыбыклар гүелди. Салкынайтып җибәргәнгә шулай итә. Кайбер йортларда ут юк, Айвазовский урамында автокран баганадагы чыбыкны өздергән. Бер урам булса да, монда электр уты ике якка ике җирдән килә". +Ерганак урамында яшәүчеләрнең язмышы аша З.Мәхмүди безнең җәмгыятьнең бөтен эчен актарып ташлаган. Бу урамның инде киләчәге юк, анда яшәүчеләрне шәһәр читенә күчерәләр, иске агач йортларын ут төртеп яндыралар. Китәргә теләмәүчеләр әҗәлләрен дә шунда таба. Без хәтерләгән иске Казанны тарих чүплегенә түгәләр. Зур ташпулатларның җиңүле ябырылуы дәвам итә. Безгә шуны битараф рәвештә күзәтергә генә кала. +Яңа гына ишеттем — Заһидка да шәһәр читеннән фатир биргәннәр икән. Әле аңа таш диварлар артына поскан җаннарның да язмышын сурәтләргә насыйп булыр. Ә бүген ул Ерганак урамы белән, шунда үткән яшьлеге белән хушлаша. Тиздән аның бакчалы, мунчалы иске агач йортын бульдозерлар килеп туздырып ташлар. +Тик ул урам бөтенләйгә юкка чыкмас... Мәхмүди әсәрләрендә без аңа әледән-әле тап булырбыз. +һичшиксез. +Чөнки һәр урамның ике очы бар... +Ркаил Зәйдулла +ӘЧЕ БАЛАН +Аучылар аптырашта +Таң беленеп килә иде. Урман авызына чабып килеп кергән ана бүре утрау-утрау булып үсеп утырган абагалар арасына сеңде. Аның артыннан ук бөтен киек-җанварны уятып, мылтыклы өч адәм заты төялгән бишекле мотоцикл күренде. Алар мотоциклдан да төшеп тормыйча, сүгенә-сүгенә һәр тарафка утлы ядрә яудыра башладылар. Әле монда, әле тегендә чәрдәкләнгән нарат ботаклары сыгылып төшә, өлгерә башлаган күркәләр шабыр-шобыр җиргә коела. +Мылтык тавышыннан бүренең тыны кысылды, колаклары тонды. Инде чыдар әмәле калмыйча сикереп торам дигәндә, якындагы чикләвек куагы астыннан кечкенә генә шәүлә сикереп чыкты да, чыелдап, аның сыртына ауды. "Син каян килеп чыктың әле, имгәк!" — дип уйлады ул гасабиланып. Аннары, тыныңны да чыгарасы булма дигәндәй, ырылдап куйды. Алгы тәпиеннән чыжылдап кан аккан мәхлук бүредән курыкмады, киресенчә, аннан яклау сорагандай, тагын да якынрак елышты. Бу ана бүрегә бик сәер тоелды. Аучылар киткәч тотып ашар дип тә курыкмый. Бүренең яраланган хайванга тимәгәнен яхшы белә, димәк. Буалар өчен язылмаган канун. Үзен хөрмәт иткән бүре үлем хәлендә яткан корбанын һәрвакыт әйләнеп узар. Ул каты колакның канлы тәпиен яларга кереште. Хәлсезләнә бара, бичара, озак яшәмәс. +Дуамалланып аргач, аучылар, тәмәке кабызып, бытыр-бытыр сөйләшә башлады: +— Качты, мәлгунь! +— Ата бүрене бик җиңел эләктергәннәр иде, ә бусы хәйләкәр. Адәм акыллары бар үзендә. Дүрт сарыкны буды бит. +— Менә замана, бүре үрчесә, илгә афәт килә, дигән борынгылар. +— Күнгән килде инде безгә ул афәт, Горбачевың, Ельциның белән бергә килде. +— Хак сүз әйтәсең, агайне. Хәзер көн туды исә — фаҗига. Бер тарафта конституцион тәртип урнаштырабыз дип чечен халкын кыралар, икенче тарафта балалар утырган самолет җиргә кадала. Тәртип бетте илдә. +— Теге Останкино манарасын әйтәм, көпә-көндез Мәскәү уртасында янып бетте бит! Инде Кремльгә генә ут төртәселәре калды. +— Янса янсын, ачуым килмәгәе. Ул манараның януына минем бер дә исем китми. Гөнаһлы сүз булса да әйтим, агайнеләр, бераз сөенеп тә куйдым мин бу хәлгә. Бөтен кабих нәрсә менә шул манарадан килә инде. Балалар барында телевизор кабызып булмый хәзер, тәмам шайтан тартмасына әверелде. +— Ә минем күптән телевизор караганым юк. Теге реклама дигәннәре белән канны эчтеләр-эчтеләр дә беркөнне, чыгырымнан чыгып, тәрәзәдән үк томырдым. Көчләү бит бу, җәмәгать, турыдан-туры көчләү. Затлы телевизор иде, анасын. Акчасы жәл. Күпме ит әрәм булды. Аны сатып алыр өчен ике бозау суйган идем бит мин. Хатын тәмам канны эчте, ваткансың икән, яңасын сатып ал, ди. +— Балаларыбызны үзебез саклап кала алмасак, дәүләт аларны берничек тә саклап кала алмас. Хәзер аның бөтен белгәне адәм баласын төрмәгә утыртудан гына гыйбарәт. Заманы шундый, ул үзе юлдан яздыру белән шөгыльләнә хәзер. Аңа ятимнәр дә, гарипләр дә, яхшы балалар да, начар балалар да, сугыш ветераннары да, хезмәт ветераннары да кирәк түгел. Халык үзенчә, ул үзенчә яши, вәт! +— Әйтмә дә инде, тормышыбыз буталчык, киләчәгебез буталчык, аңнарыбыз да тәмам буталып бетте. Кемгә ышанырга белмәссең. Соң, ул телепрограммаларны шул ук ата-аналар оештырмыймыни? +—Аларның балалары безнекеләр кебек телевизор яныңда акаеп утырмый, Америкада белем ала. +— Әй монафикъ дөнья! +— Сызды безнең ана бүре, — диде аучыларның берсе, сүзне икенчегә борып. — Кайтыйк булмаса, егетләр. Тиздән яп-якты булачак. Телсез Василийны уятыйк та тагын килик. Ул бер генә бүренең башына җитмәде инде. Рексны да үзе белән алса... +— Бик дөрес. Иртән бүренең өнен табуы җиңелрәк. Бүре чыклы үлән өстендә эз калдыра. +Аучылар фара яктысында якын-тирәдәге куаклыкларны тагын бер кат айкап чыктылар да үз тарафларына юл тоттылар. +Мотоцикл тавышы тынгач, бүре шыңшып куйды. Ботын ядрә сыздырып узган икән. "Явызланды адәм баласы, — дип уйлады ул. — Бу кабих зат урмандагы киекне кырып бетермәгән булса, без шундый ач булыр идекмени? Безнең дә ашыйсыбыз, җирдә үз дәвамыбызны калдырасыбыз килә. Без бу фани дөньяга бүре булып килүебез белән бәхетсез, ә ул адәм булып килүе белән. Үз койрыгын тешләп өзгән елан ул. Күпме афәт алып килде җиргә! Урам этләре авыл башындагы чүплектә актарынып йөри — кыяфәтләренә карап торырга куркыныч. Кайсында тимрәү, кайсы борчалы, кабыргалары гына күренеп тора. Алар шундый мескен язмышка лаекмыни? Эт токымы гомер бакый адәм баласына тугрылыклы хезмәт итте. Ә ул, кирәге калмагач, аны урамга чыгарып ыргытты. Адәм баласы хәзер үзе дә чүплектә казына. Тук заман булса да, ачлар заманы җитте. Ә бүреләр кешегә беркайчан да ышанмады да, хезмәт тә итмәде. Ул бүген дә бүре, ул үзенең бүрелегенә хыянәт итмәде". +Җан бирә башлаган каты колакның тәне тартыша башлады. Бик яшь иде әле ул. Җәйнең рәхәтен күрә алмады, бичара. Аны бераз күзәтеп утыргач, бүре таныш сукмак исен алып, аксаклыйаксаклый, үз өненә юл тотты. +Күк йөзе иңде шактый яктырды. Бүрекәйләр дүрт күзләп көтә булыр. Ау барып чыкмады, үзе дә ач ана бүре. Имчәкләреңдә азмы-күпме сөт бар әле, кичкә кадәр чыдарлар. Бүре түземле булырга тиеш. Бүген төнлә ул яңадан ауга чыгачак. Аучылар озак көттермәс, тагын эзләп чыгулары ихтимал. Шуңа күрә өнне алыштырып өлгерергә кирәк. Араларыңда теге телсез адәм дә булса, эшләр харап. Бик күп бүренең башына җитте ул. Ата бүрене дә ул үтерде. Тиресен бакча башына — колгага элеп куйды, хаин. Ана бүре бүген аның бөтен сарыкларын буып чьпарга тиеш. Эте дә бик гаярь телсезнең, бүре исен бер чакрымнан сизеп ала. +Алдагы төндә ана бүре төш күргән иде. Имеш, ата бүрене чебеннәр сарып алган. Чебеннәр, адәмчә сүгенә-сүгенә, аның күзләрен чокыйлар. Ата бүре бәргәләнә, чәбәләнә, ана бүрене ярдәмгә чакыра. Ярдәм итә алмады, әллә каян болыт булып кара козгыннар очып килделәр дә ата бүренең эчен актарып ташладылар. Менә шуңа күрә дә ул бүген телсезгә генә түгел, бертуктаусыз тешләшкән кигәвеннәрдән алып, агач башларыңда сайраган кошларга да ачулы һәм нәфрәтле иде. +Шактый озак барды ана бүре. Тирән ерганакка якынлашкач, иснәнә-иснәнә, тирә-юньгә күз салды. Абай булу зыян итмәс. Бер елны адәм затлары аларны өннәре яныңда саклап торганнар. Көчкә качып котылдылар. Тик әле яңа гына йөрергә өйрәнә башлаган дүрт балалары харап булды. Ана бүре аксап калды, ядрә аның алгы тәпиен чәрдәкләгән иде. Соңрак яшь бүреләрне эзләп килделәр алар. Барыеын да пычак белән суеп киткәннәр иде. Менә шуңа үч итеп, алар ата бүре белән колхоз фермаларыңдагы һәм шәхси хуҗалыклардагы сарыкларга һөҗүм итә башладылар. +Якында гына шикле җан әсәре күренми. Яр буеңда үсеп утырган артыш куагы яныннан мыштым гына керпе узып бара. Аны болай гына тешләп булмас, кечкенә генә булса да, батыр хайван. Куркыныч килсә, туп кебек йомарлана да, мыш-мыш килеп, борынга энә белән төртә башлый. Ерганак астында чишмә суы ага, шунда төртеп төшерсәң, ул шундук биреләчәк. Бер генә керпене суга тәгәрәтмәде инде ана бүре. Аркасы суга тиюгә үк корсагы белән әйләнеп ята, ахмак. Ашардай әллә ние юк инде, итенә караганда мәшәкате күбрәк була. Алай да буш кул белән кайту түгел. +Бала күңеле далада +Кунак бүлмәсендәге стена сәгате иртәнге икене сукса да, Баязит йокыга китә алмады. Юкса авылдан бик арып кайткан иде. Анда аның сиксән яшьлек карт әнисе яши. Атна буе печән чапты, түбәдәге шиферны алыштырды. Картайгач, йокы кача икән ул. Кайвакыт бер төндә әллә ниләр уйлап бетерәсең. Пенсиягә чыккач, Әлфиясе белән авылда яшәргә хыяллана иде Баязит. Тик бу хыял инде беркайчан да тормышка ашмаячак. Җиде-сигез ай элек Әлфиянең күкрәгеннән яман шеш таптылар. Иртәрәк килгән булса, котыласы булган икән. Ә хәзер вакыты узган. Нинди генә табибларга мөрәҗәгать итмәделәр, ләкин кайда да хөкем карары бер: "Хатыныгыз өметсез, күп булса, ике-өч ай яшәр!" Кырык ел бергә гомер иткән хатыныңның тиздән үләсен белеп яшәү яман икән. Иң якын туганына караганда да кадерлерәк аның Әлфиясе. Икәүләп тыныч картлык турында хыялландылар бит, һәм менә сиңа! Уллары Альбертны күпме акча түгеп медицина институтына урнаштырдылар. Ике генә ел йөреп калган "Жигули"ен да, буяу цехын да сатарга мәҗбүр булды Баязит. Ләкин малай укымады, урамда җил куып йөрде. Икешәр-өчәр көн кайтмый. Бүген дә күренми. Язын армиягә китәргә тиеш иде Альберт. Ләкин Әлфиясе, малаеңны Чечняга җибәрүләрен телисең мәллә, дип теңкәгә тигәч, Баязит, хәрби комиссариатка барып, таныш-белешләре аркылы Альберт өчен отсрочка алды. Хәзер Әлфия үзе дә үкенә. Болай йөрсә, малайлары, һичшиксез, төрмә белән бетерәчәк. Унунбиш көн элек берәү исемен әйтмичә генә: "Улыгыз төнге клубларда бутала, наркотиклар сата, сутенерлык белән шөгыльләнә", — дип шылтыраткач, Баязит ышанмаган иде. Өйдән Әлфиянең алтын балдаклары юкка чыга башлагач кына, шиге калмады. Сөйләшеп тә караган иде, ыжылдап каршы әйтә башлый: "Не учи, я уже совершеннолетний!" — дип, авызны гына каплап куя. Кыскасы, эт токымыннан булды бу малай. Әлфия үлеп котылыр, ә Баязитка нәрсә эшләргә? +Ничек шулай килеп чыкты соң әле? Альберт менә-менә үсеп җитәм дигәндә генә, бер-бер артлы командировкалар башланды. Торгынлык елларында ул экологик яктан чиста буяу уйлап тапкан иде. Шуның өстенә җил дә, яңгыр да, кояш та алмый үзен. Бер буядың исә, йөз ел тора. Инде егерме еллап вакыт узды, Кәчемир авылында ул буяган мәчет манарасы бүген дә әллә каян кычкырып тора. Илдә яңа җилләр исеп киткәч, буяуга патент алырга теләде, юл куймадылар. Исең китәр, үз ачышын Кытайга кадәр барып сатты. Алдылар бит, акчасын да шәп түләделәр. Озакламый безнекеләр бу буяуны Кытайдан сатып алачак. Буяуның даны еракларга таралды, Татарстанда гына түгел, аннан читтә яшәүче татарлар да сорап килә башлады. Шуңа күрә Баязит буяу җитештерә торган махсус цех ачты. Буяуны ул мәчетләр өчен генә җитештерде, аларны да үзе генә буяды. Туган авылыңдагы яңа мәчет манарасын да буярга уйлаган иде, тормышлар кыек китте. Эш белән мавыкты шул, кирәгеннән артык мавыкты. Ә бала, акчага тилмермәсә дә, әтисез үсте. Хәзерге акылы булса, аны бер генә минутка да ташламас иде. Казаңда гына түгел, район үзәкләреңдә дә унике-унөч яшьлек балалар сыра эчә башлаган заман бу. Аракы белән тәмәкесе дә шунда. Тумас борын тәмәке тарталар, тумас борын аракы чөмерәләр хәзер яшьләр. Чак кына күздән ычкындырдыңмы, балаңны югалттым дип уйла. Казаңдагы мәктәпләрнең берсендә әнә өченче класс баласы дәрескә исереп кергән. Балалар дәрес барганда да кәрт сугып утыралар. Имеш-мимеш түгел, чынбарлык бу. Балаңны урамга чыгарырга куркып торган кара чынбарлык. Җинаятьчел төркемнәрдән котылса, наркоман итәләр, наркоманнардан котылса, үтереп китәләр. Күрше Әхәт зарланып торды, балаңны урамга чыгарып җибәргәндә сугышка озаткандай буласың, ди, ул кайтып җиткәнче, йә инфаркт аласың, йә бөтенләй аягыңны сузасың, ди. Үзгәрде ил. Ичмаса, демократик җәмгыять төзибез дип мактанмасыннар иде. Өч яшь кешенең берсе наркоман булган дәүләтнең нинди киләчәге булсын! Мондый җитәкчеләрне тотып атарга кирәк. Хәер, халкы нинди, җитәкчесе дә шундый. Лаек без үзебезнең җитәкчеләргә. +— Атасы... Атасы дим! — Әлфия тавышы. Ыңгыраша, бәгырь. +— Әү, җаным? +— Укол кирәк... Үләрмен иңде мин. +"И бәгърем, әле кайчан гына нинди матур идең бит син! — дип уйлады Баязит, хатыны янына чүгәләп. — Менә нишләтә яман шеш, тәмам бетерендең, әбигә әверелдең". +Аның сабый кебек кычкырып елыйсы килә башлады, ләкин... елый алмады. Бәгырь таш булып катты дигәннәре шул буладыр иңде. Тонык кына янган торшер яктысында хатынының йөзеңдә улы чалымнарын күргәч, аңда хәтта ачу һәм үпкә хисе кузгалды. Балага бер сүз дә әйтергә ярамады шул. Кычкыра башласа, Әлфия аннан да уздырып кычкырды, каешка алынса, ата белән бала арасындагы низаг ана белән ата арасындагы низагка әверелде. Альбертны татар мәктәбенә бирәм дигәч тә каршы килде. Имеш, урысча укысын, татар теле белән беркая да барып булмый. Нәтиҗәдә, ата-анасын санга да сукмый торган маңкорт үсеп җитте. Иман дигәннәре сөт белән генә түгел, тел белән дә керә икән ул. Туган мохитеннән аерылган баладан бик сирәк кенә кеше чыга — менә шундый ачы хакыйкатьне аңлады Баязит. Кем әйткән әле, маңкорт үз милләтен теләсә нинди кан дошманга караганда да күбрәк күрә алмый дип? +Бервакыт Мәскәүдән поезд белән кайтып килгәндә, шундый маңкорт белән сөйләшеп барган иде Баязит. Әңгәмәдәш шактый олы яшьләрдә, Воркута якларында шахтада эшләгән. Роберт исемле иде бугай. Бер кәлимә татарча сүз белми. Сораша, Татарстанда тормыш ничек тә татарлар нигә мөстәкыйльлеккә омтыла? Аңлата алган кадәресен аңлатты Баязит, ләкин ул һич кенә дә аңларга теләмәде. Русиядән башка сез ачтан үләсез бит, ди. Белми ул Татарстанда күпчелек урыс авыллары булган җирдә алабута үскәнен. Хәзер авыл хуҗалыгында туксан тугыз процент татарлар эшли ләбаса. +Гәпләшә торгач, маңкорт кинәт сорап куйды: +— Карале, Волга аша күпер салганнар дип ишеткән идем, дөресме бу? +— Бар андый күпер. +— Волга дигәннән, сез дә аны Волга дип атыйсыздыр инде? +— Юк, без аны Идел дибез. +— Булмас, ниткән исем бу тагын? Волга элек-электән урыс елгасы булган. Аның татарча атамасы юк. Шыттырасың, брат! +— Бар, абзый, аның татарча атамасы, бар! — диде Баязит, аның наданлыгына шаккатып. — Ә Волга дигән атаманың каян килеп чыкканын беләсеңме соң син? +— Белмим. +— Елга дигән сүздән килеп чыккан ул. Шулай булгач, Волганы урыс атамасы, урыс елгасы дип әйтеп буламы? +Үпкәләде маңкорт. Мыгырдый-мыгырдый, тамбурга тәмәке тартырга чыгып китте. +— Националист! — Соңгы сүзе шундый булды аның. +Баязит укол кадагач, Әлфиягә бераз җиңел булып китте. Хәер, әфьюн тудырган ялган халәт бу. +— Нигә йокламыйсың, картым? +— Авылда бүреләр барлыкка килгән, шуны уйлап ятам, — дип алдашты Баязит. — Телсез Василий бишесен аткан инде. Берсен һаман да тота алмыйлар. Ана бүре булырга тиеш, дип сөйләшәләр. Фермада ике сарыкны буып салган. +— Бүре — куркыныч хайван. +— Дүрт аяклы бүредән курыкма син, хатын. Илдә ике аяклы бүреләр дә ишәйгәннән-ишәя бара. Көн дә үтереш, көн дә талау. Гәзиттән укыган идем, Идел судан бер хатынның туракланган гәүдәсен тапканнар. Малае үтергән, наркоман булган, ди. +Баязит, шундук улын искә төшереп, тынып калды. Тагын боза бит Әлфиянең йөрәген. +Хатыны янә ыңгырашып куйды: +— И замана-а!.. Альберт кайтмадымы? +— Кайтмады шул, анасы, кайтмады-ы, — дип көрсенде Баязит, иңнәрен сикертеп. — Алып узды тәки. +Әлфиянең күзләреннән яшь тәгәрәде. +— Ана күңеле балада, бала күңеле далада... — дип уфтанды ул. — Балда-майда гына йөзде шул... Бала дигәннәрен табасы гына түгел икән. +— Тынычлан, әнисе, —диде ир, аның башын сыйпап. —Улыбыз балигъ яшьтә, үз юлын үзе карасын иңде. +— Әйтүе генә җиңел. — Әлфиянең тавышы калтырап куйды. — Мин хәзер күбрәк синең өчен борчылам, атасы. Беләм мин Альбертның нинди юлда йөргәнен. +Баязит имәнеп китте. +— Каян беләсең? +— Бүген иртән, син авылда вакытта, бакча күршесе Кадрия керде, ул сөйләде... Картым, бәлки, соң түгелдер? Әллә милициягә мөрәҗәгать итәсеңме? +— Исәп бар иде... Ләкин наркоманнан кеше ясап булмый, хатын. Андый кешенең ике генә юлы бар. Берсе — төрмә, икенчесе — кабер. +Әлфия үксеп-үксеп еларга тотынды. +— Шулай белә торып балабызны юк итәбезмени? +— Ярый, иртәгә наркология диспансерына барып сөйләшермен. Тик моның өчен аның үз теләге булу кирәк, анасы. Аның белән хәзер бөтенләй сөйләшеп булмый. +— Сөйләшергә тырыш иңде, картым, сөйләшергә тырыш. Кайткач, үзем дә сөйләшеп карармын. +Авыр тынлык урнашты. +— Балабыз өчен дә куркам, синең өчен дә куркам, — диде Әлфия, янә телгә килеп. — Мин үлгәч... +— Юкны сөйләмә, Әлфия, Алла боерса, терелерсең. — Теле шулай дисә дә, Баязит аның тереләчәгенә иңде ышанмый. +— Мин үлгәч, шәһәрдә калма, — дип дәвам итте Әлфия. — Фатирыбыз зур. Аны алыштыр да авылдан йорт сатып ал. Баланы ташлама. Өметсез шайтан гына була. Аннары сиңа тагын бер сүзем бар, картым. Тик, зинһар, үпкәләмә. +— Үпкәләмим, әйт сүзеңне. +— Мин үлгәч... Кадриягә өйлән. +— Нәрсә? — Баязит бу сүзләрне ишетергә һич тә әзер түгел иде. Аһ, бу хатын-кызны! Каян сизгән аның Кадрияне ошатканын? Ошатса да, аңа өйләнергә дигән уе юк иде. +— Син ни сөйлисең, хатын? Андый сүз буламыни? +— Була икән шул, картым, була. Кадрия әйбәт хатын, аның белән югалмассың. Аннары ул балага да күз-колак булып торыр. Ә хәзер утны сүндер, әтисе, мин бик ардым. +Баязит, торшерны сүндереп, ашханә бүлмәсенә узды. "Прима" тәмәкесен кабызгач, ул тәрәзәгә караган хәлдә уйга чумды. "Кадрия... Чыннан да, уңган-булган хатын. Ирсез булса да, бакчасында бер дигән коттедж салдырды, һәм нинди акчага диген? Хастаханәдә нянька гына булып эшли бит үзе. Юк, юк, Кадрия турында уйларга иртәрәк. Турысын гына әйткәндә, Әлфиягә карата намуссызлык, хыянәт бу!" +Шулай уйланып утырганда, ишектә кыңгырау яңгырады. Баязит, суыткыч өстендәге будильникка күз салып, кашын җыерды. Иртәнге сәгать өч. Альберт бу! Әнисе авырып ятканны да аңламый, мөртәт! +Ишекне ачуга, башына күн куртка кигән Альберт, чак кына әтисен төртеп екмыйча, ашханә бүлмәсенә атлады. +— Уф, умираю, ашыйсым килә! — диде ул, газ плитәсе өстендә торган кәстрүлнең капкачын ачып. — У-у, голубцы! Кем пешерде? +— Кадрия апаң ясап калдырган, пешерүен үзем пешердем. +Альберт әтисенә күтәрелеп тә карамыйча, кәбестә яфрагына төреп пешерелгән итле дөгене тәлинкәгә тутырды да өстәл артына килеп кунаклады. Күзләре — кып-кызыл. Димәк, тагын нидер җиффәрткән. +— Кайда булдың? — диде Баязит, гасабилануын сиздермәскә тырышып. +— Кайда булыйм инде, дискотекада, конечно. +— Төше дискотекага йөрер өчен акча кирәк, ә син беркайда да эшләмисең. — Бу юлы Баязит инде тавышын күтәрә төште. — Туктатырга кирәк бу төше йөрүләрне, юкса... +— Син нәрсә, мине юкка өстерәлеп йөри дип уйлыйсың мәллә? Малость подрабатываю инде. +Шул мәлне ишектә тагын кыңгырау яңгырады. Альберт сикереп торып ишеккә атлады. +— Ну, сколько можно тебя ждать, Альберт! — Хатын-кыз тавышы. +— Не ори, отец услышит! Сейчас выйду. +— Деньги достал? +— Откуда? +— Тыже обещал. +— Ух, черт тебя носит! +— Смотри, эти ребята не шутят. +— Знаю. Подожди еще чуть-чуть. +Төше кунакны чыгарып җибәргәч, Альберт янә өстәл артына килеп утырды. Ашау онытылды. +— Әти, өч йөз тәңкә одолжи, пожалуйста, — диде ул, тәлинкәне читкә этеп. +— Аның кадәр акча миндә юк. Булса да бирмәс идем. Кем иде ул? +— Бер таныш хатын шунда, — дип мыгырдады Альберт. — Күрше подъездда тора, Светлана исемле. "Арена"да кассир булып эшли. Может, күргәнең дә бардыр әле... Өч йөз тәңкә... Бәлки, әнинеке бардыр, ә? +— Оятыңа көч килмәсме? Авыру әниеңә син үзең акча алып кайтырга тиеш. +— Да, хәлләр кәкәй... Кем уйлап тапкан бу акчаны, ә? Сиңа төкерек кенә бит инде ул. Иртәгә мин аны сиңа алты йөз тәңкә итеп кайтарып бирәм. +— Әфьюн сатыпмы? +— Нәрсә? — Альберт, күзләрен зур итеп ачып, әтисенә карады. — Син ни сөйлисең, әти? +— Күрсәт әле беләгеңне! +— Ә нигә мин аны сиңа күрсәтергә тиеш? Син нәрсә, мине чыннан да наркоман дип уйлыйсыңмы? +— Куркасыңмы? Нигә күрсәтмисең? +Альберт комач кебек кызарып чыкты. +— Ярый, бу турыда башка көнне сөйләшербез. Ә хәзер миңа өч йөз тәңкә акча кирәк. +— Сиңа дәваланырга кирәк, улым. +— Әкият сөйләмә әле! Миңа акча кирәк. Синең өчен төкерек кенә бит инде ул, әти. +— Элек төкерек кенә иде, ә хәзер минем өчен дә зур акча. Син миндә әндри казнасы бар дип белдеңме?! Сине укырга кертәм дип, мин буяу җитештерү цехын ябарга мәҗбүр булдым. Институтны ташлап, атаңның йөз кырык мең сумын суга салдың син! Хәзер мин эшсез, аңладыңмы?! Бар, анаңның хәлен белеп чык! +— Бирмисең, значит?! — диде Альберт, кызганнан-кыза барып. +— Иплерәк сөйләш! Мин сиңа иптәш малай түгел! +— Ә-ә, шулаймы? Алайса, мин киттем! +— Син беркая да китмисең! +Альберт, әтисен этеп-төртеп диярлек, ишеккә таба атлады. +— Не злись, озак тормыйм, тиз кайтам. +Үзгәрсә дә үзгәрә икән адәм баласы. Кара син бу тәрене! Әрәмтамак! Гәүдәләре лепердәп тора, эшлексезлектән икенче ияге үсә башлаган. Юк, бу инде элекке Альберт түгел. +Ишек шап итеп ябылгач, Баязит, идәнгә төкереп, үз бүлмәсенә кереп китте. +Йокы кермәде аңа. Ирексездән әллә ничек кенә үзенең яшьлек елларын искә төшерде. +Әтидән баш тартырга? +...Илле икенче елның июнь ахыры. Бер атнадан Свердловски шәһәренең медицина институтында диплом тапшырырга тиешләр. Әмма ректор күрсәтмәсе буенча, бүген төштән соң унсигезенче группаны комсомол җыелышына җыйдылар. Юкка түгел инде бу, димәк, нидер булган. Чөнки менә-менә таралышабыз дип торган бер мәлдә, комсомол җыелышы оештыру барысына да гайре табигый хәл булып тоелды. Кемгәдер, ни өчендер, диплом бирмәячәкләр икән, дигән имеш-мимеш тә таралып өлгергән иде студентлар арасында. +Җыелышка институтның комсомол секретаре Порфирий Рыков белән ректор Василий Янович та керде. Утырышны ректор башлап җибәрде. Чыгышы белән ул яһүд. Студентлар җитмешне узып барган бу профессорның лекцияләрен аеруча яратып тыңлыйлар. һәм аларның аны беркайчан да мондый басынкы, агарынган кыяфәттә күргәннәре юк иде. +— Иптәшләр, — диде ректор, кашын җыерып. — Бүген безнең институтта ЧП. Калганын сезгә комсомол секретаре җиткерер. +Аннары ул, Порфирий Рыковның колагына нидер әйтеп, авыру кеше сыман чайкала-чайкала чыгып китте. +Комсомол секретаре — баскан эзеннән ут чыгардай зур гәүдәле урыс егете — бу юлы бик җебеп кенә сүз башлады: +— Бер сүз белән әйткәндә, егетләр, безнең арада утыручы ике студентка диплом бирелмәячәк. +Әлеге хәбәрдән студентлар бер мәлгә тынып калды. Аннары аяк тыпырдату, сызгырыш башланды. +— Беспредел! +— Анысы нәрсә өчен тагын? +— Ха-ха-ха! Биш ел черәшеп укыганнан соңмы? +— Кемнәр алар? +Комсомол секретаре, тирләгән маңгаен пиджак җиңе белән сыпырып, ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде: +— Хәзер әйтәм. Алар... Баязит Сафин һәм Әлфия Шәмукова. +Аудиториядә үле тынлык урнашты. +—Во дают!.. Медалистка диплом бирмиләр! +—Нәрсә өчен? +—Моразум! +Тагын аяк тыпырдату, сызгырыш башланды. +— Туктатыгыз тәртипсезлекне! — дип кычкырды комсомол секретаре, өстәлгә йодрык сугып. — Башта тыңлап бетерегез, аннары хет... МГБның нәрсә икәнен барыгыз да беләсездер инде? +— һе, кем белми аны? Министерство госбезопасности! +— Дө-рес, бик дөрес! — дип дәвам итте комсомол секретаре. — Бүген иртән МГБдан сигнал килде: унсигезенче группа студентлары Баязит Сафин белән Әлфия Шәмукова, безнең югары уку йортына документлар тапшырганда, анкеталарын дөрес тутырмаганнар. +— Туган елларын бутаганнар микәнни? +— Ха-ха-ха! +— Көлмәгез, көләргә әле иртәрәк. — Комсомол секретаре бармагы белән артта утырган ике студентка ишарә ясады. — Сафин, басыгыз! Сез дә басыгыз, иптәш Шәмукова! +Имәнеп калган егет белән кыз теләр-теләмәс кенә торып бастылар. +— Мин дөресен сөйлимме? — Комсомол секретаре йөзен чытып куйды. +Тегеләр җавап урынына иңнәрен генә сикерттеләр. +— Нигә җавап бирмисез? — Рыков кызып ук китте. — Әтиләрегез халык дошманы булуын нигә анкетага теркәмәдегез? Комсомол кешегә алдашырга ярамый. +Тагын тынлык. Беренче булып Баязит телгә килде: +— Минем әтием халык дошманы түгел. +— Димәк, синеңчә, безнең дәүләт куркынычсызлыгы органнары ялгышкан? — Рыков каһкаһә белән елмаеп куйды. +— Әйе, ялгышкан шул, — дип мыгырдады Баязит. — Бик беләсегез килсә, анда да безнең кебек үк ике аяклы, ике куллы кешеләр эшли. +— Телеңә салынма. Ә син, Шәмукова, нәрсә әйтерсең? +— Телеңне йоттың мәллә? Җавап бир! +Әлфия җавап бирмәде. Аның зырылдап башы әйләнә иде. +— Ярый, буласы булган, һәрхәлдә, мин үзем сезне чын комсомолецлар дип саный идем. Әтиләр өчен балалар җавап бирми. Шулай да сез бүген, менә шушы җыелышта, әтиләрегездән баш тартырга тиеш. Күрсәтмә шундый. Юкса дипломны төшегездә дә күрмәячәксез. +— Ничек, ничек? — Баязитның күзләреннән яшь бәреп чыкты. — Әтидән баш тартырга?.. Үз әтиемнән?.. Минем әтием халык дошманы түгел! +Ул арада Әлфия, елап җибәреп, аудиториядән йөгереп чыгып китте. Моны күреп, Баязит та аңа иярде. +Чыгышы белән Чиләбе өлкәсеннән булган озын кара толымлы бу кыз Баязитның йөрәген инде беренче курстан ук җилкендерә иде. Әмма оялу хисе һәрвакыт җиңеп килде. Ничәмә-ничә тапкыр омтылып карады ул аңа мәхәббәттә аңлашырга, тик берничек тә булдыра алмады. Ниндидер сәер көч телен бәйли дә куя! Хәер, Әлфия аның өчен матурлыгы белән генә түгел, башка ягы белән дә чын идеал иде. Алдынгы комсомолка, отличница! Ә ул кем? Халык дошманы малае. Укуы да уртача гына. Шуларны уйлый да кимсенә, бетеренә, үзен аңа лаексыз дип хис итә иде Баязит. +Әлфияне зур гына ерганак аша салынган асылмалы күпер өстендә куып җитте ул. Бу юлы — гаҗәп! — оялып тормады, җайлы гына сүз башлады: +— Әлфия, син борчылма. Ул дипломны тозлап куймаслар бит инде, быел бирмәсәләр, икенче елны бирерләр. +Чем-кара күзләрен аска юнәлткән кыз инде еламый иде. Юка иреннәрен тешләп, кырыс кына җавап бирде: +— Минем әтием халык дошманы түгел. Ул завод директоры иде. Парторгны кулга алгач, Сталинга хат язды. Берничә көннән үзен дә алып киттеләр. +— Мин ышанам сиңа, Әлфия. Син дә миңа ышан. Минем әтием дә халык дошманы түгел. Район газетасы редакторы иде ул. Газетаның бер саныңда Сталинград дигән сүзнең "р" хәрефе төшеп калган да Сталин гад дигән сүз килеп чыккан. Шуның өчен утырттылар. +Әлфиянең хәзер беркеме дә юк икән. Әтисе кулга алынгач, әнисе бу хәсрәткә чыдый алмыйча асылынган. Озакламый Әлфияне фатирыннан да куып чьпарганнар. Свердловскида ул әнисенең сеңлесеңдә яши иде. +Нинди генә фаҗигале булса да, ул көнне Баязит һәрвакыт сагынып искә ала. Беренче кочаклашу, беренче үбешү, беренче елашулар... Ул йолдызлар әле дә күз алдыңда тора. Андый серле, якты, матур йолдызлар күк йөзеңдә иңде беркайчан да булмас... Алар өчен булмас. +Иртәнге якта Әлфиянең апасына кайтып чәй эчтеләр. Аннары институтка бардылар. Тагын үгетләү, тагын куркыту. +Шулай кабинеттан кабинетка йөри торгач, бер атна вакыт узып китте. Дипломны тәки бирмәделәр. Дөрес, Свердловски медицина институтында укыганлыклары турыңда белешмә бирелде бирелүен. +Өметләр өзелде. Икәүләп Чыбыкльпа — Баязитның әнисе янына кайтып киттеләр. Анда озак тормадылар, ике-өч көнгә җитәрлек азык-төлек алдылар да Казанга юл тоттылар. +Әлфия мең бәлаләр белән булса да, шундагы хастаханәләрнең берсенә шәфкать туташы булып урнашты. Баязит 22 нче заводта слесарь ярдәмчесе булып эшли башлады. +Аннары илдә шактый үзгәрешләр булып алды, властька башта Хрущев, соңыннан Брежнев килде. Әлфиянең дә, Баязитның да әтиләрен реабилитацияләделәр. Ни гаҗәп, Свердловски медицина институтыннан, иңде шактый күп вакыт узган, сезгә диплом бирә алмыйбыз, дигән җавап хаты килде. Шулай итеп, Әлфия хастаханәдә элеккечә шәфкать туташы булып калды, ә Баязит Казан химия-технология институтына укырга керде. +Яши торгач, Альберт дөньяга килде. Авыр еллар иде. Кешедә фатирда яшәделәр. Хезмәт хакы ашауга гына җитеп бара. Ләкин акрынлап барысы да җайлана төште. Институтны тәмамлагач, Баязит фәнни-тикшеренү институтыңда эшли башлады. Башта тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Уңайлыклары булмаса да, барыбер үз куышың бит. Аннары Баязитны бүлек мөдире итеп куйдылар. Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап эшләде. Берничә ачышы өчен акчалата премия белән дә бүләкләделәр. Әмма алар өчен иң зур бүләк — ике бүлмәле фатир булды. +Менә шуларны искә төшереп ятты да Баязит трамвайлар йөри башлагач кына йокыга китте. Дөресрәге, черем итүе генә иде бу аның. Чөнки уе тиз кайтам дип чыгып киткән улы Альберт янында иде. +Наполеон һәм бүре +Шарт-шорт итеп мылтык ата башлагач, ерганак янында үскән биек имән агачыннан бер адәм егылып төште. Фәкыйрь генә киенгән, яше утыз-утыз бишләр чамасы булыр. Алыптай зур гәүдәле булгангамы, ул килеп төшкәч, хәтта җир селкенеп куйды. Шул ук агач куышында юынып утырган борындык, төне буе үзүзе белән сөйләшеп чыккан сәер бәндә белән нәрсә булганын күрергә теләгәндәй, башын чыгарып аска карады. Әйе, бигрәк сәер бәндә шул, табигатьтә җәй башы, ә ул колаксыз иске күн бүрек, ертылып беткән телогрейка һәм резина итек кигән. +— Буталдым мин, буталдым, — дип бытырдады егет, ике кулы белән башын тотып. Үзе бертуктаусыз чайкала, әйтерсең бишектә бала тибрәтә. — Әллә бутадылармы?.. Нәрсә калган иде миңа ул тауларда?.. Ничек инде нәрсә?.. Рәхәтләнеп кеше үтердем! Ха-ха-ха... +Егет, сикереп торып, автоматтан аткан рәвеш китерә башлады: +— Тра-та-та-та-та! Берәү... икәү... өчәү... — Аннары җиргә капланды да кычкырып еларга, үкерергә тотынды. — А-а, мин сезне ишетмим, иптәш өлкән лейтенант!.. Ишетмим! БТР яна, тизрәк чыгыгыз! А-а! +Борындыкка кызык, ул һаман сәер бәндәне күзәтә. +Ниһаять, егет кычкырып җырлап җибәрде: +Без авылдан чыккан чакта +Күтәрелде тузаннар. +Яз кайтмасак, көз кайтырбыз, +Сау булыгыз, туганнар! +Җырны шаркылдап көлү алыштырды: +— Ха-ха-ха! Кайттык шул, кайттык! Тәмугтан тәмугка кайтып кердек. Их, абый, аңламадың мине-е... Мин бит мунчачы түгел, мин — Наполеон. Синең кебек өч тиенлек адвокат кына түгел мин, гаскәремә бер генә фәрман бирәм, шундук синең Кармагышыңны сытып китәчәкләр! Үзем дә юләр инде, шундый бөек полководец булып, сине сәнәк белән дөмектерә яздым. Асарга гына кушасы калган. Кунакларыңны да үзең белән асарга кирәк иде шунда. У-ух, кеше түгел син, абый! Эт токымнарын яклыйсың бит. Адвокатларның барысын да атып үтерер идем мин. Әлегә мин моны булдыра алмыйм. Минем гаскәр, Мәскәүдән чигенгәндә, зур югалтуларга дучар булды. Әнә һаман атышалар булыр. Ишетәсеңме мушкет тавышын? Көтеп тор, тиздән мин Кармагышка яу белән киләм. Минем өчен салдырган резиденцияңә ут төртәчәкмен. Андый җимерек йортлар белән бөтен Рәсәй тулган. Франциядә -Парижда минем матур сараем! Хәер, мин инде җиңелдем. Мине тиздән Изге Елена утравына озатачаклар. Сау бул, урман! +Әллә авылга кайтып әни белән хушлашыргамы? Аллам, ул бит үлде. Ә әти янына кайтмыйм. Ул мине тагын тилеләр йортына салачак. Тиле, диләр мине... Сез үзегез тиле! +Буталдым мин, буталдым! Дөресрәге, бутадылар! Ишә җибәрдегез мине тауларга?! Мин бит кеше үтерергә теләмәдем. Интернациональ бурыч, имеш. Әнә хәзер минем кебек интернационалистлар Чечняда кеше үтерә! Нәрсә кирәк бу кешегә, һич аңламыйм! Ул бер-берсен үтермичә яши алмый. Үтермичә яшәү аның өчен үлем белән бер. Без барыбыз да үтерүчеләр! Үтерүче үтереп ләззәт ала, үтерергә мөмкинлеге булмаганнар үтергәнне карап ләззәт ала. Аһ!.. Авызда кан тәме! Кулларда кан! Әччәч! +Сәер адәм тагын җыр сузды: +— Яшь гомер бер узга-ач, кайтмый ул яцада-ан... Минем яшьлек тә узып бара, Фәниякәй. Ничек яраттым мин сине! Мин гаеплемени сугыштан Наполеон булып кайтканга? Генерал булырга хыялланмаган солдат начар солдат, дип әйтә иде безнең командир. Тик үзе генерал була алмас инде, теге дөньяда ул хәзер. Җирдә Кызыл Йолдыз ордены гына калды. Хатыны белән баласы да җирдә калды. Хәзер ул оҗмахта, яисә тәмугта генераллык итәдер. Кансыз иде шул. Үз башын һәм безнең башны саклап калу өчен, дошман йортына тәрәзәдән "лимонка" гына тәгәрәтә иде. Күп күрдем мин өзгәләнеп беткән хатын-кыз, бала-чага гәүдәсен. Без туздырып киткән авылларда үләксә ашый торган шакаллар гына кала иде. +Егет, акылына килгәндәй, кинәт тынып калды да, тезләрен кочаклап, күзләрен бер ноктага текәде. Нәрсәнедер исенә төшерергә тели кебек. +Әйе, исенә төшерде. Илдарның Казан педагогия институтында, рус һәм татар теле бүлегендә укыган чагы иде ул. Матур гына шигырьләр язгалый, спорт белән шөгыльләнә иде Йлдар. Шигырьне Фәния белән танышкач яза башлады. Татар кызы булса да, чәчләре бөдрә һәм сап-сары булгангамы, дус кызлары аңа Француженка дигән кушамат такканнар иде. Тешләре, мин сиңа әйтим, мәрҗән кебек җемелдәп тора! +Фәния белән кичләрен Кабан күле буенда йөрергә яраталар иде. Очрашу урынына соңга калып килгәнне бер дә яратмады. Үзе дә гел төгәл булды. Шуңа күрә Илдар ун-унбиш минутка алданрак килергә тырыша иде. Алай да беркөнне свиданиегә вакытында килә алмады. Апаларына барган җирдә лифтта бикләнеп калды. Икенче көнне, гаебен юар өчен, аңа бер дигән чәчәк букеты алып килде ул. Букет эчендә Фәниягә багышланган шигырь дә бар иде. Ләкин ачуы чыккан кыз букетны чүп савытына томырды да, тырт итеп, тулай торакка йөгереп кереп китте. Соңыннан дуслаштылар дуслашуын. Шул көнне Илдар үзенең иң матур шигырен язды. Тик... никтер күрсәтергә оялды. Үпкәләр дип курыкты, ахры. +Өченче курста Илдарны армиягә алдылар. Ярты ел чамасы учебкада булгач, аларның ротасын Әфганстанга озаттылар. Менә шунда хат белән җибәрде ул үзенең шигырен. +Синең өчен кулга каләм алдым, +Синең өчен аны сындырдым. +Раббы биргән бүләк иде бит ул, +һәм мин аны җиргә тондырдым. +Тик син гөнаһлырак, син ул төндә +Шигыремне минем яндырдың. +Фәния берсеннән-берсе назлырак хатлар язды. Что син, герой бит аның Илдары! Әфган тауларында үзенең изге бәйнәлмиләл бурычын үти! Ул чакта солдат хатының кадерен белә иде кызлар. +Дембельгә нәкъ өч көн калгач, Илдар йөрткән БТР засадага юлыкты. Аннары контузия, госпиталь. Озак ятты, ләкин баш авыртуы бетмәде. Күпме дару ашаганын үзе генә белә Илдар. +Больницадан чыкканда, акылында иде әле. Дөрес, көн дә дару эчеп торырга куштылар. Кыяфәт юк иде. Көзгегә күз салгач, үзүзеннән коты очты. Аннан егерме ике яшьлек Илдар урынына апак чәчле бер абзый карап тора иде. Шуннан соң аның көзгегә караганы булмады. +Канатланып Фәния яшәгән район үзәгенә килде. Ул анда инде укытучы булып эшкә урнашкан иде. Капка төбенә чыкты чыгуын. Әмма бераз сөйләшеп торгач, бүтән килмәскә кушты. Менә шуннан соң ычкынды инде Илдар. Бик каты эчә башлады. Ә аңа бер тамчы да аракы ярамый. Шизофрения — табиблар куйган соңгы диагноз шундый булды. +Әнисе исән булганда, берәү дә рәнҗетә алмады Илдарны. Авылдашлары да башта кызгана иде, ләкин соңыннан көлә, мәсхәрәли башладылар. +Ел саен бер саташып ала Илдар. Бу юлы исә бераз озаккарак сузылды. Яздан бирле ята инде ул бу урманда, һәрбер куак, һәрбер агач төбендә өзгәләнеп беткән кеше гәүдәләре аунап ятадыр сыман тоела аңа. Китәргә тели, ләкин китә алмый. Чөнки үзенең кем булуын, кайдан булуын онытып җибәрә. Вакыты-вакыты белән аңына килгәндәй була, нәрсәнедер исенә төшергәч, тагын саташа башлый. +Нинди мылтык тавышы бу? Әллә аны эзләп чыкканнармы?.. Аһ, тагын баш әйләнә! Әллә алар да Илдар кебек урманда бәхет эзләп йөриме? Юк, мылтык белән бәхет эзләмиләр. Мылтык — ул үтерү коралы. Димәк, алар кемне дә булса үтерергә чыкканнар. +Янә үз-үзе белән сөйләшә башлаган адәм баласын күзәтә торгач, борындык арды. Аңа инде җим эзләргә вакыт, ояда дүрт кечкенә борындык ашарга сорый. +Илдар ерганак астындагы чишмәгә төшеп китте. Инде иелеп су эчәм дигәндә генә, куе әрәмәлек эченнән ырылдаган тавыш ишетелде. +— Кем бар анда? — диде Илдар, юләр күзләрен чекерәйтеп. +Әрәмәлек эченнән бүре карап тора иде. +— Кем син?.. Этме, бүреме? +Бүре, җаны да чыгып бетмәгән керпене җиргә куеп, Илдарга таба килә башлады. Кеше табигате белән куркак, ул моны яхшы белә. Хәзер бу адәм баласы да үкчәсен ялтыратачак. +Ерткыч ялгышты. Адәм баласы качарга уйламады да. Киресенчә, елмаеп басып тора. Мондый самими елмаюны ана бүренең күргәне юк иде әле. +— Исәнме, бүре! — диде салам кибәнедәй сап-сары башлы адәм, бүреген салып. — Таныш булыйк, мин — Наполеон! Син миннән курыкма, минем бүреләргә тигәнем юк. Мин кеше генә үтерәм. Дөресрәге, үтердем дип әйтергә була. Мин әшәке кешеләргә генә тиям. Әле күптән түгел генә абыйны сәнәк белән үтерә яздым. Хәзер хастаханәдә ята булыр. Начар кеше ул. Безнең бистәдә берничә түрәнең малае сигез яшьлек кызны көчләп үтерде. Ә абый аларны яклады, акчага ялган шаһитлар сатып алды. Мунча гына ягып торсам да, мин барысын да беләм. Мин аның колы, бүре-бүрекәй. Шуның өчен ул миңа җимерек кенә бер йорт сатып алып бирде. Мунча йортка караганда затлырак... Син нәрсә, минем Наполеон булуыма ышанмыйсыңмы? А, нинди генә Наполеон идем әле мин! Аустерлица янында җиңелгәч, мунчачы иттеләр мине. Ярый, Изге Елена утравында яту түгел инде, шулай бит? Яхшы ерткычлар сез, бүреләр. Сез бер-берегезгә тимисез. Ә без тиябез. Адәм балалары бер-берсенең бугазын чәйнәп өзәргә әзер. Их, нигә мин бүре булмадым икән?! +Ана бүре, ырылдаудан туктап, җирдә яткан керпене тагын авызына алды. Адәм баласының зыянсыз булуын аңлады ул. Чак кына аңа текәлеп карап торды да үз өненә элдертте. +— Илдар! +Егет сискәнеп артына борылып карады. Анда аның ап-ак кәфенгә төренгән әнисе басып тора. +— Әнием, мин сине шундый сагындым! — дип кычкырды ул. — Син исән!!! +— Мин бик ардым, балакаем. — Ана кешенең күзләреннән яшь тәгәрәде. — Синең өчен борчылып, үземә урын тапмыйм. +— Минем өчен борчылма, әнием. Мин бит Наполеон. Бөтен дөнья минеке! Бу урман да минеке, әнием! +— Йөрмә болай мәсхәрәләнеп, өйгә кайт! +— Кайсы өйгә? Минем бит хәзер ике өем бар. Берсе абый сатып алып биргәне, икенчесе — төп йорт. Беренчесенә кайтсам, мине төрмәгә утыртачаклар, икенчесенә кайтсам, әти кыйный. Наполеон булганым өчен кыйный, әни. Ә моның нинди начарлыгы бар, әнием?! +— Сиңа дәваланырга кирәк. +— Дәваланырга? Соң бу җирдә бер мин генә Наполеонмыни? һәркем үзенчә Наполеон бездә. Президент та, губернаторлар да, район башлыклары да, колхоз рәисләре дә — барысы да Наполеон. Аларның һәркайсына власть, акча, дан-шөһрәт кирәк. Ишетәсеңме, барысына да! Димәк, мин авыру икән, алар да дәваланырга тиеш! Минем абый да Наполеон. Ул миңа Кармагышта йорт сатып алды. Туган итеп түгел, хезмәтче итеп. Шуңа күрә дә мин аны үтермәкче булдым. Сигез яшьлек баланы көчләгән кечкенә үтерүчеләрнең ата-аналары да Наполеон. Хәзер аларның балалары чит илдә белем ала. Алар бай, шуңа күрә закон алар ягында. Бездәге законнарны да менә шундый кечкенә Наполеоннар уйлап чыгара, әнием. +— Син саташасың. +— Бәлки, саташамдыр да. Ләкин миңа монда рәхәт. Монда миннән берәү дә көлми. Бутадылар мине, әнием, бутадылар. Наполеон булырга теләмәгән идем мин. Солдат иттеләр дә Наполеон булырга куштылар. +— Син тынычланмыйча, мин тынычлык таба алмам, балам. +Әнисенең сурәте томан кебек таралып юкка чыккач, Илдар, чирәмгә йөзтүбән капланып, үкси-үкси еларга тотынды. +Төш +Өненә шуышып кергәч, ана бүренең йөрәге рәхәт кысылып куйды. Монда бераз салкынчарак иде, кечкенә бүреләрнең юеш танавыннан сөт исе килеп тора. Әниләренең авызындагы керпене күргәч, йомгак кебек түп-түгәрәк җан ияләре, көязләнеп, иркәләнеп чинарга тотындылар. Ана бүре күз ачып йомарга да өлгермәде, нарасыйлары, ырылдый-ырылдый, керпене өзгәләргә кереште. +Керпене ашап бетергәч, бүреләр, бер-берсен этә-төртә, үзләрен күзәтеп яткан бәхетле ана бүренең имчәгенә ташланды. Ничек рәхәт бу нәниләреңне имезү! Аларның татлы кытыклавы җанга, тәнгә сихәт бирә. Ата бүре дә үлеп ярата иде балаларын. Ау шәп булган көннәрдә, алар белән бик озаклап уйный иде. Хәзер бөтен авырлык, бөтен җаваплылык ана бүре өстендә. Җәй урталарында ул аларны үзе белән вак-төяк киек артыннан ауга алып чыга башлаячак. +Аннары бүре шундук изрәп йокыга китте. Матур төш күрде ул. +Имеш, ата бүре биек тау башында айга карап улап утыра. +— Нигә шулай өзгәләнеп улыйсың? — дип сорый ана бүре. — Кайтыйк, бүрекәйләрең сагынып бетте үзеңне! +Ата бүренең җавабы моңсу: +— Ярамый миңа кайтырга. +— Нигә? +— Мин бит инде үлдем. +— Син үлмәдең, син тере. Кайтыйк, әйдә! +— Мине үтерделәр. Бу вафасыз дөнья гел үтерүдән тора. Үземә таныш булмаган болын буйлап чабып барганда, миңа бер бал корты очрады. Мин аны үтермәкче булдым. Тик ул шундук телгә килде, мине үтерү дигән нәрсәнең әхлакый ягын уйларга күндерде. +Аныңча, әгәр без, бүреләр, берәр җәнлекне тотып ашыйбыз икән, моның өчен безне сүгәргә дә, каһәрләргә дә ярамый. Чөнки без шул рәвешле исән калу, нәселне дәвам иттерү өчен көрәшәбез. Ә менә юлымда очраган бал кортын ашасам, минем тамагым туймас иде. Димәк, аны үтерсәм, мин кызык өчен генә үтерәм. Кызык өчен үтергәнне табигать гафу итми. Адәм баласы, никадәр генә югары интеллектлы саналса да, кызык өчен дә үтерә. Кызык өчен үтерүдән саклан, ана бүре. Кырмыскага да, үрмәкүчкә дә, бал кортына да тимә. Алар өчен үзең Алла бул! +Шушы урында ана бүре уянып китте. Тышта яңгыр коя. Ә аның имчәкләрен имеп арган яшь бүреләр, бер-берсенә елышып яткан хәлдә, йокымсырап киткән иде. +Телсез Василий мылтык майлый +Рекс чылбырыннан ычкынырдай булып буыла-буыла өрә башлагач, Василий, мич артындагы караватыннан торып, эренләп беткән күзләрен уа-уа, ишегалдына күз салды. +Кемдер бар, эттән куркып, капкадан керергә генә җөрьәт итми. +— Василий! — Ниһаять, капкадан берәү башын тыкты. +Чыпчык Мансуры бу. Кәтүк кадәр генә булса да, тавышы каты чыга. Бирмәсә бирмәс икән Ходай адәм баласына: буе кечкенә булу өстенә, кыяр кебек озынча йөзен локатордай зур колак белән дә бизәп куйган. Карап торышка чын шәмәк инде менә. +Василий иренеп кенә болдырга чыкты, ишарәләр белән аның йомышын сорады. +— Синең ярдәм кирәк, Василий, — диде Чыпчык Мансуры, борын тартып. — Бүре фермада дүрт сарыкны буып чыккан. Артыннан куа чыккан идек, тотып булмады. Мылтык миндә булса, кача алмас иде, кәнишне. Чулак Рәшитне беләсең бит, юкка гына чулак димәгәннәрдер инде, тидерә алмады. +Шул мәлне берәү аның күтенә типте, ахры. Мансур черек тешләрен ыржайтып көлеп җибәрде. +— Җә, җә, шаяртам гына бит мин, Рәшит, — диде ул капка артында торган иргә. — Ничек, Василий, барасыңмы безнең белән? +Василий, башын кашып торды-торды да, вакытым юк, үзегез генә барыгыз инде, дип ишарә ясады. +— Үзеңә кара, — диде Мансур. — Председатель кушуы белән йөрибез. Кара аны, көзен печәнсез кала күрмә! +Капка ябылгач, Василий, өйгә кереп, укшый-укшый бер тустаган әче балны каплап куйды. Ишегалдында ярырга дип әзерләп куйган берничә бүкән бар, аларны бүген ярып булмас инде. Мондый махмыр вакытында башны күтәрмичә генә ятарга кирәк. Каты эчелде шул. Теге санинструктор кыз төннәр буе карават башында басып тора. Бер сүз дә дәшми. Акылдан язарсың бу хәлгә. Ничек иренми, ә? Үлгәнсең икән, ят инде тыныч кына теге дөньяңда. +Яшьлек гөнаһысы газаплый Василийны. Немец Киевны алган чакта булды бу хәл. Калиновка авылы янында безнекеләр тагын чигенә башлады. Өстән "Мессершмитт"лар бомба коя, арттан артиллерия тетмәне тетә. Күп халык кырылды. Шунда снаряд кыйпылчыгы Василийның да балтырын яралады. Бомба хасил иткән тирән чокырга тәгәрәп төшмәсә, ул да бетә иде. Колаклар тонган, авыз-борын тутырык юеш балчык. Балтырдан сиптереп аккан канны күргәч, куркудан елый, акыра башлады. +Бермәлне чокырга япь-яшь кенә санинструктор кыз тәгәрәп төште. Бинтлары беткән. Үзенең юбка итәген ертып, Василийның аягын бәйләргә кереште. +— Кость не задет, до свадьбы заживет, — диде кыз елмаеп. +Балтырдан кан килми башлады. Самолетлар һаман баш очында бөтерелә. Тик инде бомба ташламыйлар, пулеметтан гына сиптерәләр. Кызның шәрә ботын күргәч, әллә нәрсә булды Василийга. Унсигез яшьтә менә шулай кызлар үпмичә дә үлеп китәр микәнни? Ә сугышның башы-ахыры күренми. +Егет, үзе дә сизмәстән, кызны кочаклап алды. Мондый чакта терәп атсалар да, берни уйламыйсың икән ул. Нинди төз, нинди матур ботлар! +Санинструктор чәбәләнә, каршылык күрсәтә: +— Убери руки, сволочь! Мне нужно к раненным! +Гаярь чагы иде Василийның, юбканы икегә генә аерды. Тешләшә башлагач, бер-ике тапкыр йөзенә дә сугып алды. Тапкан каршы килер вакыт, бөтен җирдә сугыш бара, көнгә меңәрләгән кеше кырыла, ә бу тиле гыйффәт пәрдәсен саклап йөри! +Барыбер көчләде. Кызлыгын югалткан санинструктор, беркадәр тузан болыты каплаган күк йөзенә карап, тып-тын ятты. Бит алмаларыннан буй-буй булып яшь ага иде аның. Аннары аңына килде булса кирәк, чыелдап, егетнең яңагына сугып җибәрде: +— Мин сине трибуналга бирәм, кабахәт! +Югалып калды Василий. Элекке гаярьлектән җилләр искән. Сугыш вакытында моның өчен аталар. Ни эшләргә? Якын-тирәдә бер генә җан әсәре дә юк. Димәк... +— Аһ ты, сука! — диде ул, бармакларын кызның бугазына батырып. — Төкердем мин синең трибуналыңа! Сталиныңа да, Лениныңа да төкердем! Аңладыңмы?! +Кыз җебеп төшә торганнардан түгел икән. Беләген шундый итеп тешләде, хәтта Василийның акырган тавышы "Мессершмитт"лар гүелдәвен күмеп китте. +Аннары барысы да куркыныч төш кебек булды. Егет, кизәнеп, штыкны кызның күкрәгенә тыкты. Хәтфә үлән кебек матур яшел күзләр, бер мизгелгә акаеп, аңа текәлде. Матур булсалар да, куркыныч иде алар. Аннары кыз, берничә тапкыр гыжылдап алгач, соңгы сулышын чыгарды. Йөзендә ниндидер бер мыскыллы елмаю бар иде аның. Төнлә дә менә шундый кыяфәттә килә ул Василий янына. +Кыз чокырда калды. Безнекеләр янә атакага күчкәннәр икән. Василий да, ура кычкырып, исәннәр артыннан иярде. +Алла каргады Василийны. Берлинга кадәр барып җитте, ләкин аны бер генә пуля да, бер генә снаряд кыйпылчыгы да алмады. Юкса хыялында гел үлү генә иде. Дөрес, сугышның иң соңгы көнендә контузия алды ул. Каһәр суккан снаряд, үтермәде бит, үтермәде! Бусы да Ходай каргышы, күрәсең. +Шул көннән башлап, Василий телсез калды. Ишетүен яхшы ишетә иде үзе. Сугыштан кайтып керүгә, ул карт әти-әнисен күмде. Икесе дә бер көнне үләт авыруыннан китеп бардылар. +Василий Ленинград блокадасы вакытында күчеп килгән Маруся исемле бер кызга өйләнде. Ләкин бәхетләре булмады, Марусяның өч баласы да үле килеш туды. Василий эчте дә эчте. Моның Алла каргышы икәнен белә иде ул. Аннары Маруся, аны ташлап, Ленинградка китеп барды. +Озакламый авыл таралды. Яше дә, карты да шәһәргә күчеп китте. Якын-тирәдәге урыс авылларының да нигезе корыды. Татар авыллары, киресенчә, һаман үсә, зурая барды. Эш сөя татар кешесе, җиргә кендек белән береккән ул. Әурыс һаман эчүен белде. Аңа шәһәр тормышы тансык. +Басу уртасында Робинзон кебек яшәп булмый, Василий да, җаен табып, күрше татар авылына күчеп утырды. Бүтән өйләнмәде. +Узган елларны ул сыер да асраган иде, быел аны бетерергә булды. Өйдә хатын, бала-чага булмагач, ул нигә кирәк? Бер тамакны ничек тә туйдырырга була. +Василий стенада эленеп торган мылтыкны өстәлгә алып куйды. Әтисеннән калган мал бу. Яшьрәк вакытта ул да ауга чыгарга ярата иде. Ана бүре, иртәме-соңмы, аңа кунакка киләчәк. Ата бүренең гәүдәсен эзләп киләчәк ул. Шуңа да Василий бүре тиресен бакча башыңдагы биек колгага элеп куйды. +Картая башлагач, адәм баласы гел бала чагын искә төшерә икән. Мылтык чистартып утырган бер мәлдә, телсез дә балачакка кайтып төште. +Кем алласызлар түгәрәгенә языла? +Василийга сигез генә яшь иде әле. Әтисе аны, киңдер ыштан киертеп, приходка алып килде. Аңда кара сакаллы бер поп балаларга дин дәресләре бирә иде. +Беренче көнне поп аларны Тәүрат белән таныштырды. Ә икенче көнне дәрескә башларына кызыл яулык япкан апалар килеп керде. +— Исәнмесез, балалар! — диде аларның берсе. — Бүгеннән башлап, Совет власте сезнең өчен мәктәп ача. Мәктәп каршыңда алласызлар түгәрәге эшләячәк. Кем алласызлар түгәрәгенә язылырга тели, кул күтәрегез. +Берәү дә кул күтәрмәде. Киңдер ыштанлы малайлар, моны шаярту гына дип уйлап, көләргә тотындылар. +— Мин шаяртмыйм, кем алласызлар түгәрәгенә йөрергә тели? — дип кабатлады хатын. +Тынлык урнашты. Әти-әниләре аларның алласызлар түгәрәгенә язылганнарын белсәләр, өйдә каеш эләгәчәк бит. Кечкенә генә шуклык өчен дә, "Алладан курык!" дип әйтә ич әти-әниләре. Ә бу апа Аллага каршы әйтә. Ю-ук, алласызлар түгәрәгенә язылмаячаклар алар! +Балалар берәм-берәм өйләренә шылдылар. Кызыл яулыклы апалар ишек яныңда торып та берни эшли алмадылар. Өлгермәгәннәре тәрәзәдән коелышты. +Өйләренә кайткач, балалар мәктәптәге хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Ата-аналар, әби-бабайлар бер чукынды, бер аһ итте. +Икенче көнне берсе дә баласын мәктәпкә җибәрмәде. Кичке якта кызыл яулыклы апалар, йорттан йортка йөреп, балаларны биленә наган аскан күн тужуркалы бер абый белән җыеп йөрделәр. +Берәр атнадан алласызлар мәктәбе тулы көченә эшли башлады. Дәрестән соң кызыл яулыклы апалар һәм киңдер ыштанлы малайлар, быргы кычкыртып, барабан кагып, Аллага, патшага каршы шигарьләр күтәреп, авыл буйлап маршировать иттеләр. +Беркөнне Василийны бабасы чыбыркы белән каршы алды. Герман сугышыңда алган уң яңагыңдагы тирән җөе ачулы вакытыңда аеруча куркыныч төс бирә иде аңа. +— Кайттыңмы, алласыз?! — дип ыжылдады ул, Василийның аркасына сыдырып. — Хәзер күрсәтәм мин сиңа Аллага ничек каршы барырга икәнлекне! +Әй шәп эләкте Василийга! Әти-әнисенә дә эләкте. Ишегалдында давыл котыра дип уйларсың, бөтен нәрсә җимерелә, кырыла, оча гына, мин сиңа әйтим. +Элек әтигә каршы әйтү дигән нәрсә юк иде. Василийның әтиәнисе бакча башына сыздылар. Малай да качты. +Төне буе көл исе иснәп, мунча миче эчеңдә ятты ул. Уянып китсә, бабасы ишегалдыңда: "Кая китте икән бу шайтан, әллә Митәй әрәмәлегеңдә качып ятамы?" — дип сукранып йөри. "Кәҗәне таба алмыйлар, — дип уйлады Василий, пошаманга төшеп. — Болай булгач, тиз генә күренергә ярамас. Юкса тагын тотып ярачак". Йортта кәҗә өчен җаваплы кеше ул. Бу юлы куркудан кәҗәне алып кайтырга оныткан. Бабасы дөрес әйтә, Митәй әрәмәлегеңдә ята ал арның кәҗәләре. +Василий мунчада тагын бер төн кунды. Каян белгәндер, төш вакыты җитәрәк, әнисе өстерәп чыгарды. Баксаң, кәҗәне түгел, аны эзлиләр икән! +Бала икенче көнен мәктәпкә килми. Бу нинди хәл? Кичке якта Василийларның өйләренә авыл сәвитеннән берничә вәкил килеп җитте. Кызыл яулыклы укытучы апа да шунда. Баланың аркасында чыбыркы эзе. Кем суккан? +Бабай, кызып китеп, аларны өйдән үк куып чыгарды. +Ике-өч көннән бабайны Василий белән авыл сәвитенә чакырттылар. Сүзне биленә наган асып йөри торган күн тужуркалы бәндә башлады: +— Баланы кем кыйнады? +Бабай дәшми. Иңде Василийга чират: +— Бабаң нигә кыйнады, Вася? Алласызлар түгәрәгенә язылган өченме? +Бабасыз калудан куркып беткән малай кычкырып елап җибәрде: +— Кыйнамады мине баба-ай... Кыйнаса да, әйтмәс иде-ем. +— Павлик Морозовтан үрнәк ал, братишка, — диде күн тужуркалы абзый үҗәтләнеп. — Дөресен сөйлә, алласызлар түгәрәгенә йөргән бала алдашырга тиеш түгел. Арканда нинди чыбыркы эзе ул? +— Читән аша сикереп чыкканда сыдырылды. +— Кемнән качтың шулай? +— Кәҗә артыннан кудым. Ул күршеләр бакчасына кергән иде. +— Ә нигә мәктәпкә йөрмисең? +— Эчем авыртты. +— Алдашасың, энем, ай алдашасың! +Утыра торгач, тегеләр дә арды, болар да арды. Василийның бабасын, оныгыңа тырнак белән генә чиертсәң дә, НКВД чакыртабыз, башың Себер җибәрәбез, дип куркыттылар. +Кайтып керсәләр, авыл сәвитеннән җибәрелгән вәкилләр Василийларның өр-яңа келәтен сүтеп маташа. Менә бит ничек хәйләкәр эшләгәннәр, берәүләре авыл сәвитендә эш кырган булып утыра, ә болары тыныч кына кеше келәтен сүтә. Сыерны инде алып киткәннәр иде. +Шомлы төн +Җиргә караңгы төшкәч, Василий бакча башына төшеп утырды. Ана бүре бүген барыбер киләчәк. Бүре кебек адәм баласы да ярата алмас. Алар бер-берсе өчен хәтта үлемгә бара. Бу ана бүре дә үлемгә барачак, әмма ул бик хәйләкәр. +Төнге сәгать уникеләр тирәсендә урман ягында бүре улавы ишетелде. "Ана бүре, —дип уйлады Василий. — Мин сине көтәм, матурым. Ата бүре дә юксынгандыр инде үзеңне. Аның тиресе бакча башыңдагы колгада эленеп тора булыр". +Аучы, үзе белән алып төшкән банкага авыз тидерүгә, чыраен сытып төкереп куйды. Әче бал урынына тозлы кыяр суы алып төшкән ләбаса. Иңде әчеп, гөмбәләнеп беткән. Чак кына тамак төбен кызартып алсаң, комачау итмәс иде, кәнишне. Тик кире менәргә ярамый, түзәргә кирәк. Чөнки бүре аның моңда качып ятуын сизәргә мөмкин. Куллары бизгәк тоткан кешенекедәй калтырый. Махмырдан түгел иңде, нервлар шулай кылана. Болай булса, бүрегә тидерә алуың да бик икеле. Ә аны ычкындырмаска иде. Зыяны дүрт сарык белән генә бетмәячәк бүренең. +Озак көтте Василий. Бүре һаман күренми. Әле яңа гына күк йөзеңдә йолдызлар балкый иде, хәзер энә күзедәй вак яңгыр сибәли. Үзгәрүчән бу айда һава торышы. Унберенче майда юеш булса, бөтен җәй юеш була, дигән борынгылар. Быел унберенче май яңгырлы булды. Димәк, кояшлы көнне көтмә. Алай дисәң, сынамышларга да ышана торган түгел хәзер. Космоска спутниклар очыртып, табигатьне тәмам бозып бетерделәр. Җәй — көзгә, көз җәйгә охшап кала башлады. +Җил төньяктан, бераз суытып та җибәрде. Туңып-күшегеп утырган Василийның күзенә бер шәүлә күренде. Кем булыр бу? +Шәүлә һаман якыная. Хатын-кызга охшаган. Иа Ходай, теге санинструктор кыз ич бу! +Василий, мылтыкны күтәреп, үз-үзен белешмәстән, үргә таба чаба башлады. +— У-у-у! — Тагын бүре улый. +Аучы тыны кысылып туктап калды. Артка борылып карарга җөрьәт итми. Чөнки өрәкнең күзе куркыныч. Аны күрүгә, Василий таш кебек катып кала. +— У-у-у! — Урман ягыннан түгел, ишегалдыннан ишетелә бүре улавы. +Рекс үрсәләнеп өрә, чиный, ырылдый. Чит кеше кергәндә болай кыланмый ул, өрә генә. Ә менә бүрене сизсә, капка түбәсенә генә үрмәләми. +Аяк асты пычрак, Василий дүрт аяклап диярлек сарайга кадәр менеп җитте. Аннары сарай аша, көрәк-сәнәк ише нәрсәләргә абынып-сөртенеп, лампочка белән яктыртылган ишегалдына килеп чыкты да күзләрен акайтып басып калды. Бүре Рексның бер колагын өзгән! Муен тирәсе лычма кан! Ана бүре инде юк. Шулай үч алган ул телсездән. Адәм акыллары бар үзендә. "Икенчесендә ычкына алмассың, — дип уйлады Василий, тешен шыкырдатып. — Соңгы килүең булды бу". +Бу төнне йортлардагы утлар таңга кадәр бер янып, бер сүнеп торды. Василий да йокламады, офык йөзе яктырганчы, әле өйдә, әле ишегалдында болганып йөрде. +Беренче чирканчык +Альберт иртәнге сәгать җидедә генә кайтып керде. Әтисе йоклый иде әле, әнисе генә үз бүлмәсендә ыңгырашып ята. Ул, мыштым гына кунак бүлмәсенә узып, диванга ауды. +Каян табарга алты йөз тәңкә? Светланага тагын әҗәткә керде бит. Героины әллә ни сыйфатлы булмады, элеккеләре кебек кәеф бирми. Бүген әҗәтне кайтарып бирмәсә, аның башын кисәчәкләр. Әллә берәр фатирны басып чыгаргамы? Шәһәрдә "Вихрьантитеррор" операциясе бара, эләктерүләре мөмкин. Ярар, башта ял итәргә кирәк. Аннары күз күрер. Ух, чәчби, бу юньсез героинны кайдан тапты икән? Мухлевать итүеме әллә? +Боргаланып ята торгач, Альбертның башына бер дигән фикер килде. Лена... Менә кемнән акча сорарга кирәк! Аның егете белән алар бер мәктәптә укыганнар иде. Исеме — Илсур. Узган ел атасы аны, утыз мең доллар түләп, университетның юридик факультетына укырга кертте. Ә ул әтрәк-әләмдә уку кайгысы юк, йөри шунда урам себеркесе кебек. Кайчан карама, Ленасы белән төше клубта буталалар. Альберт героинны беренче тапкыр Илсур белән иснәде. Лена — әнисенең бердәнбер кызы. Чибәрлеккә чибәр үзе. Әрәм мондый кыз Илсурга. Тайгак юлга алып кереп китәчәк ул аны. Инде алып кермәгән булса. Уянгач, Леналарга кереп чыгасы булыр. Ашыгасы юк, ул күрше йортта гына яши. +...Альберт кичке сәгать дүрттә генә уянды. Ашап-эчеп тормады, ничек киенгән, шулай Леналарга чыгып чапты. +Кыздан башка өйдә бер кеше дә юк иде. +— Без Илсур белән сездә очрашырга сүз куешкан идек, — диде ул алдашып. +Лена гаҗәпләнеп сорап куйды: +— Ул Йошкар-Олага китмәдемени? +— Йошкар-Олага? Ул миңа бу турыда бер сүз дә әйтмәде. Бәлки, кире уйлагандыр? +— Ярый, үзе белә торгандыр инде, — диде Лена елмаеп. — Уз, әйдә. +"Илсурның Йошкар-Олада булуы әйбәт, — дип сөенде Альберт. — Ничек кенә кызгандырырга бу кызны? Ә үзе чибәр. Прәме кәнфит! Кыска кара чәч бигрәк килешә үзенә. Күзләре — кара күмер. Аяклары да төз, фотомодель дип белерсең". +Ленаның чәчәкле кызыл халаттан булуы Альбертны хисләндереп җибәрде. Кайчан да булса менә шундый кызга өйләнәчәк ул. Башын бетермәсәләр, кәнишне. Аннары, наркоманнар сәламәт бала да ясый алмый, дип әйтәләр бит. Нәрсә тапты икән Лена үзенең колгасында? Бусы инде чын табышмак, валлаһи. +Альбертның саф кызлар белән йөргәне юк. Чөнки мәшәкате күп. Бер үбәр өчен генә кызлар озатып йөрү аны ирендерә. Булса, минутында булсын, кем әйтмешли. Шуңа күрә ул күбрәк фахишәләр янында бутала. Берничә тапкыр чир дә эләктерде инде. Әлегә Ходай сифилистан коткарып килә. Хәзер бу авырудан да курыкмыйлар инде, ВИЧ дигәннәре күпкә җитдирәк. СПИД белән күбрәк наркоманнар зарарлана, дип әйтәләр. Аның энәгә утырганы юк әле үзе. Әмма энәгә утырган наркоман кызлар белән йоклаганы бар. Кем белә, бәлки, хәзер анда да СПИД бардыр? +Мәктәптә укыганда, Альберт үзләренең классында укыган Раушания исемле кызга гашыйк иде. Җиденче класска күчкәч, кызның гаиләсе Ленино-Кокушкино авылына күчеп китте. Өч ел хат алыштылар. Бераздан багланышлар өзелде. Күпме генә язса да, Альберт җавап хаты алмады. Медицина институтына укырга кергәч, ул Кокушкинога юл тотты. Имеш, Раушанияне шаккатыра. Юл буе хыялланып барды. Ләкин барып җиткәч, аның үзен шаккатырдылар. Раушания күчеп киткән елны ук үлеп киткән икән. Аның исеменнән сеңлесе Румия хат язып яткан. Шаяртып түгел, әлбәттә. Апасын исән итеп тоясы килгән аның. Әмма ул Раушания кебек матур түгел иде. Нәрсәдер өзелде шул вакытны Альбертның күңелендә. +Лена чәй кайнаткан арада, Альберт мыштым гына фатирны карап чыкты. Әллә ни бай яшәмиләр икән. +Чәй эчәргә утыргач, егет тамак кырып сүз башлады: +— Лена, миңа акча кирәк иде. +— Минем бер тиен дә акчам юк, — диде хуҗабикә, иңнәрен сикертеп. — Булганын Илсурга бирдем. Хәзер килә, дидең бит. Әгәр бик нык кирәксә, аннан алып бирермен. Сиңа күпме кирәк? +— Мең сум. — Альбертның кәефе китте. Димәк, акча булмаячак. +— Кайчан кайтарып бирәсең? +— Бер атнадан. +— Яхшы. +— Булмаган акчаны кайтарып бирү турында сөйләшү кызык түгел инде. +— Әйттем бит, Илсур килгәч бирермен дип. Аның акчасыз йөргәне юк. Тагын чәй эчәсеңме? +— Юктыр, ахрысы. — Альберт корсагын уып куйды. — Карале, Лена, миңа акча хәзер үк кирәк. Бәлки, ломбардка салып торырдай берәр нәрсәң бардыр? +Лена авызын турсайтты. +— Син нәрсә, Альберт, мине кем дип белдең? +Шул мәлне телефон шылтырады. Лена трубканы алып колагына куйды. +— Алло! Илсур, синме бу? +"Беттем, — дип уйлады Альберт кызарып. — Сизә бу минем ялганны". +Ул шундук Ленадан трубканы тартып алды. Кыз башта аптырап китте, аннары кычкыра ук башлады: +— Ты что делаешь, ненормальный?! +— Акча тап! — дип ыжылдады Альберт, Ленаның бугазына ябышып. — Хәзер үк! Юкса үтерәм! +Менә шуннан соң мәхшәр башланды. Кыз акыра, Альберт аны яңаклый. Ленаның борыныннан инде кан китте. Канны күргәч, егет тагын да мәрхәмәтсезләнде, тагын да исәрләнде. Аңа наркотик кирәк, аның бөтен сөякләре, мыскаллары сызлый! Йөз тәңкә өчен дә кеше үтерә ала ул хәзер. Тагын сукты, тагын нидер акырды. +— Юк минем акча-а-м!!! +Лена ярдәм сорап кычкыра башлагач, Альберт тезе белән аның эченә типте. Акыра, барыбер акыра. Үз башына акыра! Аның күзенә өстәлдәге кара саплы пычак чалынып китте. Пычак... Үтерергәме? +Күзен кан баскан наркоман пычак белән Ленаның корсагына кадамакчы булды. Әмма Лена читкәрәк китеп өлгерде дә тәлинкә белән аның йөзенә бәрде. Альбертның кашы ярылды, бите буйлап кан ага башлады. Калганын ул хәтерләми. Барысы унике тапкыр кадады бугай. Соңыннан Лена, еш-еш сулап, кунак бүлмәсенә үрмәләде. Бүтән тимәде аңа Альберт, күзәтеп кенә торды. +Кунак бүлмәсендәге диванга кадәр шуышып баргач, агарынган кыз башын шунда куеп калтырана, тартыша башлады. +Биш-ун минуттан кызның йөрәге туктады. Альберт берара өнсез калды, аннары, исенә килеп, өйнең астын өскә китерә башлады. Ленаның бармагындагы алтын балдактан башка нәрсә таба алмады ул. Пычакның сабын сөлге белән сөртеп куйгач, үтерүче, ни булса да шул булыр дип, түрдә торган "Samsung" телевизорын күтәреп чыгып китте. +Наполеон бүре була +Телсез Василийның эте белән мавыгып, ана бүре балаларына бернинди дә киек алып кайта алмады. Яшь бүреләр, ашарга сорап, һаман шыңшуларын белделәр. Үзе дә ач иде ул. Тик бу минутта аның уе бөтенләй башка нәрсә турында иде. Урманга җитәрәк, авыл ягыннан ап-ачык итеп бүре улаганны ишетте ул. Сәер, бик сәер. Гадәттә, ул бүре исен әллә кайлардан сизеп ала. Ә бу юлы сизмәде. Шуның өстенә, җил дә авыл ягыннан исә иде бит. Каян килгән? +Аннары ул бакча башындагы колгада эленеп торган ата бүре тиресен исенә төшерде. И, бигрәк явыз бу адәмнәр. Ул телсез аучыга бу вәхшилеген беркайчан да гафу итмәячәк. +Ана бүре йокымсырап китте. Көндез нәрсә дә булса уйлап табар әле. Ерганак өстендәге имән агачында бер борындык яши, аны сагалап карарга кирәк булыр. +Чү! Тышта аяк тавышы ишетелә. Аучымы? Эттән башка эзгә төшүләре бик шикле. Ә анда эт барлыгы сизелми. Шыңшыр иде, өрер иде ул. Түземсез, куштан, мактанчык хайван бит алар. +Каяндыр тавык исе килә. Әкият! Каян килсен монда тавык ите? Борын алдаша башлады соңгы вакытта, картаю галәмәте инде. +Болай ятып булмый, чыгып карарга кирәк. Аучы булса, ана бүре аны үзе артыннан ияртәчәк. Балалары яныннан мөмкин кадәр ераккарак алып китәчәк. Аннары күз күрер. +Ана бүре акрын гына өненнән шуышып чыкты. Инде яктырган. Яңгыр һаман да сибәли әле. Читтәрәк, зур гына ташка утырган таныш адәм, борын тартып, тавык йолкып утыра. Аяк астында тагын ике тавык ята. Аңа монда нәрсә калган? +Наполеон аны күрде. +— Ә-ә, уяндыңмы, бүре? — дип көлде ул. — Мин дә ауда булып кайттым әле. Ал бер тавыкны. Икесен алсаң да була. Миңа берәү җитә. Мин дә бүре булырга уйладым әле. Чыбыклыда таңга кадәр бүре булып улап йөрдем. Бүреләр арасында бүре булуың хәерлерәк. Авылда гына түгел, бөтен илдә бүреләр законы хөкем сөрә. Кем көчлерәк, шул җиңә. Хи-хи-хи! Колхоз рәисенең өч тавыгын чәлдердем. +Менә кем бүре булып улап йөргән алайса! Биргәндә алырга кирәк. Наполеон сөйләгәндә, ана бүре, койрыгын болгый-болгый, тавыкларны берәм-берәм өненә өстерәде. Койрык болгавы рәхмәт билгесе иде. +Яшь бүреләр комсыз иде. Тавыкларны шундук ботарларга, ит белән мамык-каурыйны да аермыйча, авызга эләккәннең барысын да тончыга-тончыга йотарга керештеләр. +Ана бүре, өненнән чыгып, янә Наполеонны күзәтүдә булды. Бүредән ким түгел бу адәм, тавыкны чи килеш кенә сыпырта. +Ашап туйгач, адәм сөякләрне ана бүрегә ыргытты. +— Мә, сыйлан, — диде ул. — Анда сиңа тавык эләкмәс. Дүрт бүре баласы өчен ике тавык күп түгел. Нәрсә аптырап карап торасың? Күрдем мин синең балаларыңны. Син аларны караштыргалап тор инде, өннәреннән чыккалап йөриләр бит. +Ана бүре аннан калган сөякләрне күз ачып йомганчы йотып куйды. Адәм баласының корсагы сөяк эшкәртми, ә бүренекендә ул сары майга әверелә. +Наполеон һаман сөйләнүендә булды: +— Бүре мин хәзер. Тиздән, бәлки, синеке кебек койрык та үсеп чыгар. Юк, үсмәс, ахры. Авыл бүреләренең койрыгы юк бит. Ил башында утырган бүреләрнең дә койрыгын күргәнем юк. Алай да алар ике аяклы бүреләр. Бүреләрнең бүреләре! Әйдә, дустым, улыйк әле бер рәхәтләнеп! У-у-у! +"Рәвешен китерә, — дип уйлады бүре. — Тик без тамак тук вакытта уламыйбыз шул. Урынны алыштырырга кирәк. Адәмнәр, бигрәк тә телсез Василий, бу төше һөҗүмне гафу итмәячәк. Аннары монда тавык йоны да күзгә ташланып тора. Өнне зиратта казырга кирәк булыр. Анда тынычрак. Хәзер адәм аяк басмаган җир юк. Бүген үк казырга кирәк. Ә хәзер бераз черем итеп алу мәслихәт". +Бәрелеш +Василий Рексны урманга алмады. Бер тапкыр бүрегә җиңелгән эт ышанычлы эт түгел ул. Ишегалдында өреп, кеше кергәнчыкканны белдертеп торса гына инде. +Көн матурланып китте. Күк йөзен томалап алган соры болытлар да чигенде, кояш чыкты. Хәтта бераз бөркү дә кебек. +Иртәнге сәгать тугыз. Ана бүре ял итәдер. Урманда тирән генә бер ерганак бар. Шунда булырга тиеш аның өне. Телсез урманны биш бармагы кебек белә. Башка җирдә оя булдырырдай аулак урын юк. +Басу буйлап барганда, Василий тургайлар тавышы ишетелмәгәнгә игътибар итте. "Минераль ашлама сибәләр, — дип уйлады ул көрсенеп. — Җирне агулап бетерделәр тәки". +Василий кечкенә вакытта басуда тургайларның исәбе-хисабы юк иде. Рәшәләрдә тирбәлә-тирбәлә, үзәкләрне өзеп сайрыйлар иде. Сугышка киткәндә, аны әти-әнисе белән басуда сайрап калган тургайлар озатты инде. Кайтканда да иң беренче булып тургайлар каршы алды аны. Тургайсыз басу басу буламыни? +Урманда да киек калмады. Элек төлке белән куянның исәбе юк иде. Хәзер бер куян атар өчен көннәр буе өстерәлеп йөрергә кирәк. Бүреләр дә хәтсез күп иде. Ихластан гына әйткәндә, Василий бүре кавемен хөрмәт итә. Аның кирәклеген дә белә. Бүреләр кырыла башлагач, башка төрле киек тә кырылды бит. Табигатьтә барысы да нык уйланылган, барысы да бер җепкә бәйләнгән. Бер дигән санитарлар иде бүреләр. Ә хәзер урманга бүре кирәкми. Чөнки анда үрчердәй кыргый хайван юк. Урманда киек булмагач, алар фермаларга, көтүләргә һөҗүм итә. +"Хәйләкәр кавем, — дип уйлады телсез, башын селкеп. — Мин ана бүрене бакча башында көтеп утырам, ә ул ике метрлы койма аша ишегалдына төшеп, Рексның колагын өзеп чыга. Әле колхоз рәисенең кетәклегенә дә кереп өлгергән. Өч тавыкны чәлдергән бит. Бүрене атсаң, премия бирәм, дигән булды. Хәер, бер председатель генә түгел, бөтен авыл пошаманда". +Бүрене үтереп кенә җан тынычлыгына ирешсәң иде ул. Җирдәге һәр фажиганең башыңда адәм баласы тора. Хәзер этләр дә кешегә охшый башлады. Чыбыклыга күчеп килгәндә, Василийның Найда исемле кечкенә йонлач эте бар иде. Якын-тирәгә бердәнбер ана эт. Бөтен ата эт Василийларның капка төбенә җыела. Найда төннәр буе унбишәр эт белән уйнаш итә. Ата этләр явыз. Рәхәтлек алып туйгач, Найданың әле бер, әле икенче җирен тешләп, кыерсыта башлыйлар. Эт кайтып керүгә күбенгәнче су эчәэчә дә ишек катыңда сузылып ята. Шыңшый, сызлана, яралы урыннарын ялый. Әмма табигате үзенекен итә, берничә көн өйдән чыкмыйча яткач, ул тагын, үрсәләнә-үрсәләнә, ишекне тырмый. Чыгармыйча булмый, төне буе йокларга ирек бирмәячәк. +Найданың үҗәтлеге бик кыйммәткә төште. Василий чәчүдә чакта ата этләр башта шаярганнар, аннары, рәхәтен алып туйгач, Найданы ботарлап ук ыргытканнар, һәркайсы, үз калҗасын читкә алып китеп, тыныч кына ашап бетергән. Койрыгын гына калдырганнар ана этнең. Гайре табигый хәл бу. Әүвәле ата эт ана эткә зыян салмый иде. Ә хәзер ул да кешегә охшап бара: башта көчли, аннан үтерә. Их, адәм баласы! Этләр чит урамнан адашып килеп кергән маэмайны шундук ботарлый башлый — һәр төркемнең үз биләмәсе. Шуның кебек, кеше дә Җир шарын иңде әллә кайчан бүлгәләп бетерде. Совет иле таркалгач, "зур урам" бик күп вак "урам"нарга бүленде. +Эт дигәннән, моннан өч ел элек Василий хатыны янына — Санкт-Петербургка барырга дип юлга чыккан иде. Казан вокзалыңда билетка чират торганда, ул җирәнгеч бер хәлгә тап булды. Ике сукбай хатын бөтен халык каршыңда чүп савытын целлофан капчыкка бушаттылар да аңдагы сохари, ипи кисәкләрен, консерва банкаларын, тәмәке төпчекләрен иске чүпрәк сумкаларына тутырып, әллә Ельцинга, әллә Горбачевка ләгънәт яудырып, үз юллары белән китеп бардылар. Коммунистлар вакытыңда мондый адәмнәр, эшләмәсәләр дә, чүп савытыңда казынмыйлар иде бит. +Адәм баласы кайда да бертөсле. Бу юлы Василийның СанктПетербургтагы тимер юл вокзалыңда поезд көтеп торган мәле иде. Бер әби чүп савытыңда актарынып маташа. Шешәләрне сумкага, ипи сыныкларын кесәсенә тутыра. Шул чакны моның яныңда нәкъ үзе төсле, әмма бераз яшьрәк бер марҗа пәйда булды. +— Син нигә минем чүп савытыңда актарынасың?! — дип, тегенең чәченә ябышмакчы. +Әби кеше дә төшеп калганнардан түгел: +— Синеке әнә тегеңдә, бусы минеке, — дип, тырнакларын тегенең йөзенә батырды. +Менә шундый уйлар бораулады Василийның баш миен. +Урман авызына килеп җитәрәк, борыша сыер тизәге исе килеп бәрелде. Көтү көтәрдәй җәйләүләр калмагач, урманны гарипли башладылар. Кая карама — утрау-утрау чебен өере. +Эчкәрерәк кергән саен, сулыш иркенәя бара. Монда әле мал кермәгән. Кайдадыр тукран "ту-тук!" итеп, агач кайрысын тукый. Инде чәчәк койган шомырт агачлары, кура җиләкләре тирәсендә бал кортлары, кигәвеннәр безелдәшә. Адым саен пәрәвез, баш очында — озынборын болыты. Кырмыска оясының чуты юк. Бер агачтан икенче агачка кунып сайраган кошлар гына ни тора! Гомере буе урманда йөреп, Василий да аларның исемнәрен белеп бетерми. Наданлана бара адәм баласы. Белсә, шул бер-ике балык, өч-дүрт үсемлек, биш-алты кош исемен беләдер инде. +Ерганак турысына килеп җитәрәк, Василийның колагына кеше тавышы барып иреште. Таныш тавыш. Тик искә генә төшми. +Телсез үзенең биноклен тавыш килгән якка турылады. "Бәрәч, күрше Рәшитнең тиле малае ич бу!" — дип уйлады ул, тел шартлатып. Районнан милиция эзләп килгән иде аны. Кармагышта яшәүче абыйсын чәнечкән, дип сөйләделәр. Кем беләндер сөйләшеп утыра. Әһә, ана бүре белән сөйләшә икән. Ничек курыкмый? Әллә бу тиле аны кулга ияләштергәнме? Юк, мөмкин нәрсә түгел. +Аучы, шаккатып, Наполеон белән бүрене күзәтүен дәвам итте. Әмма ул тирләгән маңгаен сөртеп алган мәлдә, ана бүре юкка чыкты. Наполеон һаман ташта утыра. Бүре Василийны берничек тә сизәргә тиеш түгел. Чөнки җил ул басып торган якка исә. Кайткач милициягә хәбәр итәсе булыр. Урманда бала-чага да йөри бит. Тиленең башына ни килмәс? +Ниһаять, Наполеон да торып басты. Ерганак өстенә менеп бара. Кайда йоклый икән соң ул? Аңлашылды, имән агачы очында икән урыны. Болай булгач, тиз эзләп табачаклар. +Василий Наполеонга күренергә теләмәде. Бүре якында гына, куркып качуы бар. +Ерганакка төшкәч, ул әле күптән түгел генә бүре утырган урыша юнәлде. +Менә аның оясы! Таш астыннан казып кергән. Эләктең, ана бүре! +Аучы, мылтыгын корып, читкәрәк барып посты. Хәзер үзәккә үткән ерткычның чыкканын гына көтәсе кала. +Озак көттермәде бүре, чыкты. Нидер сизә, тынычсызлана, җилне исни. +Телсез мылтык көпшәсен бүренең нәкъ маңгай уртасына төзәде. +Раббым! Читтәрәк санинструктор кыз басып тора! Бу юлы гимнастеркадан түгел, өстенә озын итәкле ак күлмәк кигән. Озын сары чәч толымнарын җил уйната. Каты җил кузгала башлады шул, ерганак астындагы каеннар да сыгылып-сыгылып куя. +Кыз инде Василийга кул изи — үзе янына чакыра. Бүре онытылды. Ул анда юк та бугай инде. +— Ардым мин синнән, кызый, — дип мыгырдады аучы, мылтык көпшәсен аңа турылап. — Күпме гафу үтенергә була сипләп?! Яшәвем яшәү, ашавым ашау түгел синең аркада! Йә син, йә мин! +Мылтык гөрст итеп атып җибәргәч, урман селкенеп куйды. +Кыз иңде юк. Әмма артта җан өшеткеч ырылдау тавышы ишетелә. Бүре! +Борылуын борылып өлгерде Василий, әмма ул икенче тапкыр үтерергә теләгән зур ямь-яшел күзле санинструктор кыз, кылыч тешләрен ыржайтып, аның бугазына сикерде. +һәркемнең үз юлы +Көн кичкә авышкан иде. Кара каша баткан Василийны күтәртелгән юлга чыгарып салгач, Наполеон, хәлдән таеп, җиргә утырды. +— Яшисең болай булгач, Василий дәдәй, — диде ул, тилеләрчә елмаеп. — Бүреләргә бүтән тимә. Яхшы ерткычлар алар. Бездән яхшырак ерткычлар, аңладыңмы? Үтерәсе килсә, үтерә иде ул сине. Ләкин үтермәде, юләр. Ә син аны барыбер кайчан да булса үтерәчәксең, шулай бит? Син үтермәсәң, башкалар үтерәчәк. Үтерүчеләр без барыбыз да, үтерүчеләр. +— Мин кайда? — Василийның да күзләре акылсыз иде. +— Кайда булсын иңде, юлда, кәнишне. Кешеләр һәрвакыт юлда. Юллары гына төрле була. Аларның кая барганнарын бер Алла гына белә. +— Су... су биреге-ез! +— Үземнең дә бик эчәсем килә, юк бит су. +— Кем син? — Василий, чынлап да, аны танырлык хәлдә түгел иде. +— Наполеон булам мин, Василий дәдәй. +— Наполеон? Йиңди Наполеон? +Тиле бот чабып көләргә тотынды. +— Карале, Василий дәдәй, син элек телсез түгел идеңме? +Дөрестәйдә, телсез Василийның теле ачылган иде. Тик бу могҗиза иңде сөендермәс, чөнки акылы җиңеләйгән иде аның. +— Сау бул, Василий дәдәй! Мин үз юлымда, син үз юлыңда. Мылтьпыңны кочаклап ят, алып китмәсеннәр. +Шулай диде дә Наполеон басу буйлап урманга элдертте. +Күченү +Тиле егет Василийны өстерәп алып китүгә, ана бүре яшь бүреләр белән урманның эчкәрерәк бер җиреңдә качып ятарга булды. Аннары алар зиратка юл тотачаклар. +Көнне яшен сугып еккан нарат агачы янында уздырдылар. Яшь бүреләр берни булмагандай мәтәлчек ата-ата уйнады. Ә ана бүре аларны читтән генә күзәтеп ятты. +...Ниһаять, төн. Күктә бихисап йолдызлар балкый. Бәхеткә, ай чыкмаган әле. Күтәртелгән таш юл аша исән-сау чыксалар, барысы да тәртип булачак. Яшь бүреләр әле сыек, тормыш тәҗрибәсе дә җитеп бетми. Шуңа күрә аларга өчләтә абай булу сорала. Машина фарасыннан курка ана бүре. Заманында ул үзе дә машина юлында харап була язган иде. Чөнки аны кояш яктысы дип уйлады. Әнисе өстерәмәгән булса, сытып китәләр иде үзен. +Башта барысы да ана бүре теләгәнчә барды. Куе әрәмәлекләр буйлап элдерттеләр. Күтәртелгән юлга килеп чыккач кына ялгыша яздылар. Урман ягындагы кискен борылышта бер машина пәйда булуга, юл уртасында калган яшь бүреләр, фара яктысына гаҗәпләнеп, хәрәкәтсез калдылар. Ана бүре, ырылдый-ырылдый, аларны борыны белән юлның икенче ягына төртеп төшерә башлады. Дүртенчесе куркаграк булдымы, бөтенләй кире якка титаклады. +Аның белән юлның бер читеннән икенче читенә йөгереп йөри торгач, җиңел машина, тормозларын сызгыртып, нәкъ борын төбендә килеп туктады. Ана бүре, муен йоннарын кабартып, кылыч төсле үткен, очлы тешләрен ыржайтты да таштай катып калды. Хәзер ул фара яктысында уч төбендәге кебек. Мылтыклары булса, качып котылу икеле. Яшь бүреләр ераккарак китеп өлгергәнче, игътибарны үзенә юнәлтергә кирәк. Бәхеткә, аның белән басып калган бүре дә, һушына килеп, шул якка элдертте. +Машинадагылар шаулаша башлады. Курыктылар. Шофер кинәт газга басып, ана бүре өстенә ыжгыртты. Ахмак! Алай гына бүрене сытып буламыни? Бүре тотам дип, машинаң белән юл читенә тәгәри күрмә! +Бүре бер сикерүдә юл читендәге әрәмәлек арасына кереп югалды. Моны күреп, кызып киткән шофер машинаны шул якка таба бастырып куйды да машинадагыларның берсенә кычкырды: +— Рәмие, тизрәк мылтыкны китер! Бүре атабыз хәзер! +Машинада хатын-кызлар да бар иде, чәрелди үк башладылар: +— Бүре, чын бүре иде, кызлар! +— Әччәч! Аллам сакласын! +— Нигә чыктылар? Ботарлый бит бүре! +Ирләр әрәмәлек арасына кереп сеңгән бүрене күпме генә күзләсәләр дә, абайлый алмадылар. +Ә бу вакытта яшь бүреләр инде зиратка якынлашып бара иде. +Василий дәдәй аңына килә +Василий район үзәк хастаханәсендә генә һушына килде. Тик ул үзенең ничек шушы хәлдә калуын һич кенә дә исенә төшерә алмады. Амнезия — табиблар куйган диагноз шундый. Шунысы кызык, саташып ятканда, ул никтер гел Франция императоры Наполеон Бонапарт исемен кычкырып яткан. Ә иң мөһиме, теле ачылган. Менә бусы инде чын могҗиза! Бу хәбәрне ишетеп, бөтен авыл шаккаткан. +Милициягә Наполеон исемен ишетү җитә калды. Кармагышта абыйсын сәнәк белән чәнечкән Аймәтов булырга тиеш ул. +...Икенче көнне урманны Эчке эшләр министрлыгы гаскәре чорнап алды. Эт тә бирергә тиешләр иде, ни сәбәпледер, министр моны кирәк дип санамады. +Боҗра кысылганнан-кысыла барды. Җинаятьче моңда булса, аның кулдан ычкына алуы икеле. +...Ерганак янына җитәрәк, өлкән лейтенант Смирнов пышылдап кына рядовой Әхмәтовка сүз катты: +— Әхмәтов! +— Тыңлыйм, иптәш өлкән лейтенант! +— Күрәсеңме әнә теге биек имәнне? +— Ие. +— Бүтән бернәрсә дә күрмисеңме? +— Юк. +— У, күзле бүкән, яхшылап кара! +— Күрдем, иптәш өлкән лейтенант! Күрдем! +— Нишлибез? +— Соң, куян түгел бит, кача алмас. Агач баптыннан төшерәбез дә... +— Әгәр төшәргә теләмәсә? +— Төшмәсә, сугып төшерәбез, иптәш өлкән лейтенант. +— Молодец! Киттек! +Тиле аларны күрде. Агач баптыннан кычкыра: +— Сез кем? +Өлкән лейтенант черт итеп җиргә төкерде. +— Филипп икенче, атаң башы. Төш, әйдә! +Теге кычкырып көлеп җибәрде. +— Ә мин Наполеон! +Хәрбиләр, аптырап, бер-берсенә карашып куйдылар. +— Во дает! — диде өлкән лейтенант, күзләрен акайтып. — Шаярткан була бит әле. Төш кенә, дуңгызыңны төябез хәзер! +Наполеон төшмәде. Бу башкисәрләр кулына эләксә, аны Изге Елена утравына да озатып азапланмаячаклар. Их, ана бүре монда булса, күрсәтер иде ул аларга күрмешләрен! Монда озак утырырга ярамый. Башкалары да килеп җитсә, эшләр харап. +— Э-эх! — Әзмәвер Наполеон өлкән лейтенант өстенә сикереп төште дә, аягы белән рядовой Әхмәтовның танавына тибеп, куаклыклар арасына чумды. +— Стой! +Шундук берничә автомат очереде яңгырады. +Куаклыклар арасыннан шатыр чапкан Наполеон башта аркасын өтеп алган ядрәгә игътибар итмәде. Нәрсәдер чеметеп кенә куйган кебек булды. Әмма бераздан, тыны кысылып, җиргә ауды. Аркасы тулы лычма кан иде аның. +— Улым! +Наполеон күзләрен ачты. Аның каршында элеккечә ак кәфенгә төренгән әнисе басып тора. +— Әни! +Мәрхүмә аңа кул изи, үзе белән китәргә чакыра. Егет аякка басты, чайкала-чайкала, әнисе артыннан иярде. +Зират... Нарат, каен ише агачларга караганда тупыллар күбрәк үсә монда. Дымлы яфрак исе килә. Кояш яктысы төшми диярлек. Тирә-юньдә каргалар каркылдый. Моңсу, шомлы, сагышлы урын бу. +Наполеон, аңына килеп, әнисе кабере янына шуышты. Кабергә чардуган куелмаган иде әле. Өстендә яшь кенә балан агачы үсеп утыра. Кем утырткан? Әтиседер инде. +— Нигә тормыш шундый ачы, әнием?! — дип ыңгырашты Наполеон, кабергә башын куеп. — Бу балан да ачы, тормышның үзе кебек ачы ул. Бәлки, безнең тормыш шушы балан ачы булганга шундыйдыр? Борчылма, әнием, хәзер мин бөтен кешелек дөньясын бәхетле итәм. Мин бу ачы тормыш агачын синең кабереңнән тамыры белән йолкып алам! +Егет, әҗәл көчен җыеп, бармаклары белән балан агачы тамырын актарырга тотынды. Бармаклары канап бетте, тырнаклары төште, әмма ул казыды да казыды. Ә соңыннан, әнисе кабереннән ачы тормыш агачын йолкып ала алмаячагын аңлап, әкрен генә җан бирде. +Фатирыңны алыштыр, әти! +Әлфияне август аенда җирләделәр. Баязит бу кайгыны авыр кичерсә дә, еламады. Еласы еланган инде, ә тормыш дәвам итә. Мәрхүмәнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрергә Кадрия булышты. Әлфия теләгәнчә, мәчеткә барып, никах укыттылар. Әмма әлегә һәркайсы үз фатирында яшәп тора дип килештеләр. Чөнки янда Альберт барында алар тынычлык күрмәячәк. Аннары Кадриянең дә буйга җиткән малае бар иде. +Башта Баязит фатирны сату турында уйлап та карамады. Хатыны белән гомер иткән фатир бит. Монда, кем әйтмешли, күгәргән кадак та сагыш уята. Альберт: "Тиздән мин әйләнәм, фатирны алыштыр", — дип тавыш куптара башлагач кына, бу эшкә алынды ул. Үзе мәшәкатьләнмәде, шушы эш белән шөгыльләнә торган бер фирма конторасына кереп гариза язды да ике атна эчендә фатирны алыштырып бирделәр. Альбертка да, Баязитка да бер бүлмәле фатир тиде. Малайның кыланышлары Баязитны чыгырыннан чыгарды. Аның яшисе килми иде. Шуңа күрә үзенә тәкъдим ителгән фатирны да барып карамады, кайгыдан айнымыйча эчеп ятты. Алай да яңа фатир яхшы урында, икенче катта булып чыкты, һава саф, транспорт аз йөри. Кадрия белән шунда сөенеп кенә яшисе дә бит, Альберт аны монда да тынычлыкта калдырмады. Көн аралаш килеп акча сорый, тавыш куптара. Кадрия әйтмәсә, аның бер бүлмәле фатирын сатып җилгә очырганын да белмичә кала иде Баязит. +Шулай итеп, әти кеше бала кайгысыннан тәмам эчүгә сабышты. Көн белән төн, төн белән көн бутала башлады. Ул арада фатирга шикле ирләр һәм хатыннар ияләште. Дөресрәге, сукбайлар иде алар. Озын сүзнең кыскасы, кем шакыса, шуңа ишек ачты Баязит. Кадрия шәһәрдә булса, моңа юл куймас иде, әлбәттә. Ул авылга авыру әтисен карарга кайтып киткән иде. +Бер төнне, ул исереп йоклап ятканда, кемнәрдер фатирдагы бөтен җиһазны ташып бетергәннәр. Милициягә бармады Баязит. "Дөнья бетә икән, бетсен!" —дип, барысына да кул гына селтәде. +Чакырылмаган кунаклар +...Бер атна чамасы туган авылында булганнан соң, Кадрия, ашкынып, Казанга кайтты. Баязитны үлеп сагынган иде ул. _ +Менә икенче кат, менә ишек. Чү! Нигә ул ачык? Йозакны ватканнар бит! +Әллә нинди уйлар узды шулчак Кадриянең башыннан. Ул туфлиен салып, бармак очларына баса-баса гына эчкә узды. Ашханә бүлмәсенә башын тыгып караса, ыспай гына киенгән бер бәндә инде болай да чайкалып утырган Баязитның авызына аракы коя. +— Кул куй, дим мин сиңа, әтрәк-әләм! Юкса үзеңнең дә, малаеңның да башына җитәбез. Әҗәтне вакытында түләргә кирәк, папаша! +Кадрияне күргәч, чакырылмаган кунак каушап калмады, дорфа гына сорап куйды: +— Ты кто? +Кадрия бер агарынып, бер күгәреп ачу белән җавап бирде: +— Мин аның хатыны. Ә менә сез кем? +— Хатыны? — Ир ыржаеп көлеп куйды. — Алдашасың. Аның хатыны үлде инде. +— Чыгып китегез! Юкса хәзер милиция чакырам! +Әзмәвер күзләрен акайтып өскә үк килә башлады. +— Аһ син, фахишә! +Кадрия урамга чыгып йөгерде. Урамда чат саен таксофон, әмма берсе дә эшләми. Аптырагач, ул якындагы почтага чапты. Анда телефон тәгаен булырга тиеш. +Милиция машинасы килеп җиткәнче, урамда басып торды ул. Хәзер адәм баласына ышаныч юк, үтерәләр дә китәләр. +Алар килеп кергәндә, чакырылмаган кунактан җилләр искән иде. Ә Баязитка ике дөнья бер морҗа, йөзе белән капланган килеш өстәлдә йоклап ята. Яшь кенә лейтенант протокол төзеде, сораулар бирде. Кадрия бернәрсә дә әйтә алмады, аларга бары тик Баязит кына җавап бирә ала. Ә ул сөйләшү генә түгел, утырып та тора алмый. Аптырагач, лейтенант үзенең телефон номерын биреп калдырды, иртәгесен шылтыратырга кушты. +Ул көнне Кадрия ишеккә кухня шкафын терәп йоклады. Йокы кермәде инде аңа, әллә ниләр уйлап бетерде. Берара мәрхүм ирен дә искә төшереп куйды. Матур гына яшәп ятканда, йөрәге туктап китеп барды, бәгырь. Юкса йөрәк авырта дип бер дә зарланганы булмады. +Авыллары янәшә генә иде аларның. Кадрия — Бөреледән, Борис — Владимирдан. Керәшен егете иде аның ире. Качып кына иске тегермән янында очрашалар иде. Анысы да бик сирәк кенә. Сугыштан соңгы авыр еллар иде шул, хәзерге яшьләр кебек озаклап биләмдә йөри алмадылар. Кадрия иртүк фермага барып сыерын да сауды, ындырда да торды, уракка да төште, — кыскасы, эшләмәгән эше калмады инде. Авыл җирендә берни дә яшереп булмый, белделәр Кадриянең керәшен егете белән йөргәнен. Бабасы бик дини иде, саклап торып, тегермән тирәли икесен дә сәнәк белән куып йөрде. Моны авылда әле дә кызык итеп сөйлиләр. Алай да Борис үҗәт булды. Кич җитте исә килеп әкрен генә тәрәзә чиртә. Өйдәгеләрнең берәресе торып йөри башласа, шундук куаклыклар арасына чума. Кайвакыт таңга кадәр утыралар иде. Аннары Кадрия, йоклап та тормыйча, әнисе белән фермага чаба. +Соңыннан керәшен егете армиягә китте. Берсеннән-берсе җылы хатлар язды ул Кадриягә. Конвертның тышына исемен Барый дип куя иде. +Армиядән кайткач, Барый яңа исемен паспортка теркәтеп куйды. Өйләнештеләр. Ире Казан елга техникумында, Кадрия аш-су пешерүчеләр әзерләүче һөнәри мәктәптә укыды. +Әйе, еллар авыр булса да, яшьлегенә зарланмый Кадрия. Яратышып яшәделәр шул Барый белән. Кайбер ирләр кебек чит-ят хатыннар янына йөрмәде ул, эштән соң гел өйдә булды. Кино, концерт, театр ише нәрсәләргә дә еш йөреп тордылар. Кибеттән азык-төлекне дә үзе ташый иде. +Яши-яши фатирлы да булып киттеләр. Әмма Кадрия һаман балага уза алмады. Хастаханәгә нянька булып эшкә урнашуы да шуның аркасында килеп чыкты инде. Табибларга якынрак булырга теләде. Кырыкмаса-кырык тапкыр тикшеренде, әллә нинди кыйммәтле дарулар эчте, ә бала һаман юк та юк. Кырык яшен тутырганда, ана булу бәхетеннән тәмам өмет өзгән иде ул. һәм менә, Ходайның рәхмәте, көннәрдән бер көнне балага узды да куйды. Барый түземле булмаса, гел юатып тормаса, мондый бәхеткә ирешә алыр иде микән ул? Азмыни бала булмау аркасында таркалган гаиләләр. +Барый үзен чын татар кешесе итеп саный иде. Керәшен дигән сүзне бер дә кабул итмәде. Шуңа күрә дә балага Кәбир дип исем куштырды. Бу вакытта ул "Казан" теплоходында штурман булып эшли иде. Бала тугач, Барый озак яшәмәде, телевизор караган җирендә йөрәге тотып үлде. +Киндерле дә бакча сатып алгач, Кадрия Әлфия белән танышты. Шуннан бирле гел дус булдылар, бер-берсенә кунакка йөрештеләр. +Бервакыт ул аларга ниндидер йомыш белән керде. Баязит үзе генә иде. Кыстый-кыстый чәй эчертте. Аннары искәрмәстән генә Кадрияне ирененнән үбеп алды. Кадрия моны көтмәгән иде, сикереп торып, Баязитның яңагына китереп сукты да йөгереп чыгып китте. +Бик озак сөйләшмичә йөрделәр. Шуннан соң, кирәк бит, көн дә Баязитны уйлап йөри башлады Кадрия. Аның куе кара кашлары, юка матур иреннәре гел күз алдында торды. Әмма кайчан да булса Баязитка кияүгә чыгам дип һич тә уйламаган иде ул. Батыр хатын иде шул Әлфия. Үлем түшәгендә ятып та ире турында уйлады. Мин үлгәч, Кадриягә өйлән, дигән бит. Кадрия үлсә дә болай булдыра алмас иде. +...Икенче көнне Баязит Кадрия биргән акчага йозак белән пилмән алып керде. Сүзсез генә утырып ашады, шактый вакыт ишеккә йозак куеп азапланды. Маңгаеннан шабыр тир ага үзенең. Хәлсезлек билгесе инде. Коры-сары белән генә тукланып озак эчеп булмый. Эчүдән йөзе зәңгәрләнә башлаган инде. Өс киеме дә вокзал сукбаеныкы төсле. Ак күлмәгендә ике генә сәдәфе эленеп тора. Чалбарын инде әйткән дә юк, кайдадыр күмер бушатып йөргән дип уйларсың. +— Баязит, нинди кеше иде ул? — дип сорады Кадрия, ниһаять, телгә килеп. +Махмырдан башы чатнаган Баязит читкә карап кына җавап бирде: +— Бер мафиози инде шунда. Альбертның әҗәтен даулап килгән. Миндә андый акча юк, шул фатирны биреп кенә котылсаң инде. +Кадрия елап җибәрде. +— И Аллам, бу Альберт сине иртәме-соңмы кабергә кертәчәк! +— Беләм. Фатирны сатарга да тизрәк авылга ычкынырга кирәк, — диде Баязит, калтырый башлаган өске иренен бермәл тешләп торгач. — Син, теге ни, милициягә барып йөрмә инде, мәшәкате күп булачак. +— Тик кара аны, бүгеннән башлап, син бу фатирга аяк та басмыйсың. Авылга күченгәнчегә кадәр миндә яшибез. +Баязит чыраен сытып әйтеп куйды: +— Әлфия мине гафу итәр инде, соңга калганбыз без Альберт мәсьәләсендә. +Шул ук көнне ул элек үзе эш иткән фирмага барып янә гариза язды. Алыш-биреш бу юлы да тиз хәл ителде. Акчаны долларга алыштырдылар. Баязит икенче көнне үк әнисе янына — Чыбыклыга кайтып китте. +А, мани, мани! +Сентябрьнең ачалак-йомалак бер көне иде. Альберт көндезге сәгать унда Җиңү проспектындагы базарга юнәлде. Анда Кендек кушаматлы егет белән очрашырга тиеш ул. Алар фатир басачаклар. Фатир хуҗасы шушы базарда Төркиядән кайтартылган күн курткалар белән сату итүче утыз-утыз биш яшьләрдәге хатын. Ирдән аерылган, алты яшьлек кызы бар. Ул хәзер базарда, кызы балалар бакчасында булырга тиеш. +Кендек һәм аның сеңлесе Света белән Межлаук урамындагы притонда танышты ул. Светаның улы кеше үтергән өчен Түбән Кама төрмәсендә утыра. Хатын гәүдәгә матур булса да, йөзе инде шактый таушалган. Сүгенгәндә ирләр кебек сүгенә. Үзенең бөтен җитешсезлеген косметика белән генә каплап йөртә. Кемнәр генә булмый аның фатирында! Караклар, фәхеш хатыннар, лесбиянкалар, күтләкләр... Аларның күбесе героин исни, анаша тарта. Светада бушлай күңел ачып ятмыйлар, әлбәттә. Әйбәт түлиләр. Төнге клубта кассир булып эшләп, акчаны болай да аз алмый ул. Альберт аңа муеннан әҗәттә. Хәзер кәефләнү өчен, ул бер көнгә кимендә мең тәңкәлек әфьюн иснәргә тиеш. Шуңа күрә атасының фатирын да закладка салды инде. Үзенеке инде күптән җилгә очты. Кендек — Светаның сөяркәсе. Ул Альбертка атасының фатирын башка кеше исеменә күчерергә бер атна вакыт бирде. Бу барып чыкмаса, көт тә тор, Альберт теге дөньяда булачак. Кендекне инде күптән милиция эзли. Узган ел Кызыл урамындагы бер йорты басканда, ул глушительле пистолет белән дүрт кешелек гаиләне манчып чыккан иде. Күзендә иман нуры юк Кендекнең. Ачуын чыгарсаң, ике дә уйламыйча муенга пычак салачак. Шул мәҗбүр итте инде аны әтисенең фатирындагы җиһазларны урларга. Бәхеткә, әтисе нык исерек иде, уянмады. +Ленаның әнисе ни хәлдә икән? Бердәнбер кызы бит. Илсурны да күптән очратканы юк. Ментлар допроска чакырып интектереп бетергәннәрдер инде. Бер күрәсе булыр әле үзен. +Ашыкты теге вакытта Альберт. Телевизорны таксистка мең тәңкәгә сатып җибәрде бит, юләр. Ә ул каян алдың дип тә сорамады. Урланганын белә торып алды инде. Шул көннән бирле Альбертның юньле йокы күргәне юк. Әллә нинди куркыныч төшләр күрә. +Сәгать унда очрашырга сүз куешсалар да, Кендек күренмәде. Сүздә тора торган бәндә түгел. Ә менә башкалар сүздә тормаса, бугазын чәйни. Альберт үзе генә дә баса алыр иде ул фатирны, адресын белми. Инде ни эшләргә? Аңа тагын героин кирәк. Светага баш иеп килергәме? Башка чара юк, тагын берәр сәгать иснәмичә торса, ул тәмам сыгылып төшәчәк. Ломка начар нәрсә. +Трамвайдан төшеп, Межлаук урамына килеп җиткәч, Альберт биш катлы йортның беренче подъезды каршында милиция машинасы торганын күрде. Ул да булмады, подъезддан иңнәренә автомат аскан берничә ОМОН һәм кулларына тимер беләзекләр кидерелгән ике хатын-кыз белән өч ир-ат килеп чыкты. Хатын-кызларның берсе Света иде. Альберт әле кичә генә алар белән йөзе кара көеп чыкканчы анаша тартып ятты бит, хатыннар төне буе бер кулдан икенче кулга күчеп йөрде. Ә хәзер шайтан туе тәмам. Биш-алты елдан соң гына дәвам итсәләр иңде. Кемдер тишкән, күрәсең. Ярый әле иртәрәк чыгып сызган, юкса аны да таш капчыкка китереп тыгасылары булган. +"Кая барырга? — дип уйлады Альберт. — Әллә Илсурларга китәргә иңде? Иң башта таксофоннан шылтыратып алырга кирәк". +Якындагы почтадан таксокарта сатып алгач, ул трамвай тукталышы яныңдагы таксофонга юнәлде. +Трубканы Илсур үзе алды. +— Сәлам! — диде Альберт, тавышын калынайта төшеп. Блатной булып күренергә тырышуы иңде. — Бу мин — Альберт. Күптән очрашкан юк, старик, ничек хәлләр? +— Начар, — дип ишетелде трубкадан. — Ленаны үтерделәр. +— Ленаны?.. Менә сиңа мә!.. Кем үтерде? +— Шайтан белгән аны. Прокуратурага чакыртып интектереп бетерделәр иңде. +— Кая күмдегез? +— Мин аны күмәргә бармадым. +— Бармадың?.. Начар, бик начар. Егетлек түгел бу. Ә әтиәниең? +— Алар да бармады. Валя апа тикшерүчегә мине юридик факультетка утыз мең доллар түләп керткәннәре турыңда сөйләп биргән. +— Анысы нигә тагын? +— Ачудан иңде. Ленаның үлемен миннән күрә. Экспертиза вакытында аның каныннан морфий тапканнар. +— Шуннан? +— Мине өч көн КПЗда ябып тоттылар. Ул көнне үзем дә иснәгән идем. Кан анализы алдылар. Бу турыда белгәч, Валя апа бөтен белгәнен чыгарган да салган иңде. Шуннан соң без аңа ярдәм итәргә тиешме? +— Бик дөрес эшләгән Валя апа. Ленага син иснәттең бит иңде беренче тапкыр әфьюнне. Мин аның урыныңда булсам... +— Әйдә, туктатыйк бу сөйләшүне, җанда болай да мәчеләр тырмаша. +— Синең җанда мәчеләр тырмаша, ә минекеңдә... — Альберт төчкереп үк куйды. — Кыскасы, сиңа бер йомыш бар, Илсур. Мең тәңкә биреп тора алмассыңмы миңа? Киләсе атнада кайтарып бирер идем. +— Иснисең килә иңде синең. +— Молодец, аңлыйсың икән хәлемне. Рыбак рыбака видит издалека! +— Акча юк. Шулай да бер дорожка биреп тора алам. +Альбертның күңеле күтәрелеп китте. +— Менә бусы егетләрчә! Кайчан килим? +— Өйгә килмә. Әти белән әни болай да тикшереп кенә торалар. Тукай һәйкәле яныңда очрашырбыз. +— Лады. +"Ионлы колак, — дип уйлады Альберт, телефон трубкасын элеп. — Ике ел кияү булып йөрде йөрде дә... Бу колганың әнисе операциягә яткач, Лена атна буе хастаханәдән чыкмады. Алма агачыннан ерак төшми икән. Их, Лена, Лена... Үтерергә теләмәгән идем бит мин сине. Шулай килеп чыкты иңде. Ломка вакытыңда газиз атамны да суярга әзер мин". +Илсур билгеләнгән урыша вакытыңда килеп җитте. Тукай скверыңдагы эскәмиядә сөйләшеп утырдылар. +Колга үзен университеттан сөрүләре, Ленаны беркайчан да яратмаганлыгы турыңда сөйләде. Әфьюн белән сату итүдә аны компаньон буларак кына файдаланган икән. Лыгырдаган саен, кәкре борыныннан әллә маңка, әллә су агып чыга. Шуңа күрә, лышыклышык килеп, гел борын тартып утыруда булды. Ярата бит шундыйларны кызлар! +Аның белән аерылышкач, Альберт ак порошокны, кул аркасына салып, иснәргә кереште. Менә ул кая дөнья рәхәте! Аның тагын яшисе килә! Ләкин бу рәхәтлек озакка бармаячак. Өч-дүрт сәгатьтән героинның тәэсире бетә башлый. Тагын акча эзләргә кирәк булачак. А, мани, мани! Кая барырга? +Баш вата торгач, ул әтисе янына барып кайтырга булды. +...Ишекне юан гына марҗа хатыны ачты. Еш-еш сулый, астматик, ахры. Фатир эченнән әллә дару, әллә сидек исе килә. Телевизордан бу кварталда кайбер урамнарда су булмаячак дип игълан иткәннәр иде. +— Что нужно, молодой человек? — дип сорады марҗа. +— Әти кирәк иде, — диде Альберт. Аннары эчтән генә хихылдап куйды: "Ну дает әти! Кадрия апа гына җитми икән моңа". +— Нинди әти? — Марҗа берни аңламагандай авызын кыйшатты. +— Ничек иңде нинди әти? Баязит Сәүбәнович, конечно! +— Ә-ә, сез аны әйтәсез икән, — дип елмайды хуҗабикә. — Ул хәзер моңда яшәми. +Альбертның ачудан күзләре чекерәйде. +— Ничек иңде яшәми? +— Очень просто. Бу фатирда хәзер без яшибез. +— Алыштырган, димәк? +— Юк, фатирны без сатып алдык. +Альбертның башына күсәк белән суккандай булды. Кендек бу турыда белсә, башын өзәчәк аның. Ул хәзер ничек тә булса әтисен эзләп табарга тиеш. Фатир акчасын кайда яшереп саклый икән? Кадрия апаларда иңде. У-у, җен карчыгы, әтигә тәмам хуҗа булып беткән икән. +Ул юл буе план корып барды. Бәлки, әти мине Совет мәйданыңда көтә, акчаны алып килергә кушты, дип алдаргадыр? Алай дисәң, ул кая барырга җыена, нигә үзе килмәде, дип шикләнә башлаячак Кадрия апасы. Куркытам дисәң дә, куркып кала торганнардан түгел ул. Ә әтисе шунда булса? Мине үтерергә җыеналар, акча кирәк дип мескенләнергәме? Кызганмаячак аны әтисе. Теге вакытта эт итеп кыйнап киткәне өчен генә дә куып чыгарачак. Ярый, барып җиткәч, күз күрер. +Альбертны тагын җен бутады +...Кадриянең улы Кәбир генә өйдә булып чыкты. Альберт бу егетне мәрхүмә әнисе аша гына ишетеп белә иде. Бакча күршеләре булсалар да, йөзгә-йөз очрашканнары юк. Хәтере ялгышмаса, Кәбирне авиация техникумында укый дип ишеткән иде. Тач әнисе! Шундый ук ачык төстәге чәч, яшел күзләр, биек маңгай. Ир бала әни кешегә охшый дигәннәре дөрес икән. Кайвакыт, көзгегә карагач, Альберт та әнисен күргәндәй булып китә. +— Сәлам! — диде Альберт, Кәбиргә кул биреп. — Син мине белмисендер иңде? +— Юк, — дип җавап бирде егет. +— Баязит абыеңның улы булам мин. +— Ә-ә... Ишеткәнем бар. Нәрсә кирәк? — Кәбирнең бу сүзләреңдә ниндидер шик, ачу сизелгәндәй булып китте. Әнисе берәр нәрсә такылдагандыр иңде. +— Кадрия апа кайда? +— Ул эштә. +— Кайчан кайта? +— Бүген төнгедә ул. +— Нәрсә, шулай ишек катыңда басып торабызмы иңде? +— Гафу ит, мин чыгып китәргә әзерләнгән идем. +Альбертның җене кузгалды. Бик теләп кабул итмәделәр аны. +— Мине әти җибәргән иде, — диде ул, күзен дә йоммыйча. — Кадрия ападан фатир акчасын алырга кушты. +Егет иңнәрен селкетте. +— Мин бернинди акча турыңда да белмим. Әни кайткач, үзеннән сорарсың. +— Безнең вакыт юк, — дип ыжылдады Альберт. — Әти көтеп тора. Бар, шкафларыңны, матрас асларыңны кара! +— Син миңа актарынырга кушасыңмы? Мин әнидән башка бернәрсәгә дә кагылмыйм. Иртәгә килерсең. +Кәбир ишекне ялмакчы булды, ләкин Альберт шундук аягын тыкты да ачулы тавыш белән әйтте: +— Әйттем бит мин сиңа, эзлә дип! +— Өеңә кайтып командовать ит, ә моңда мин хуҗа! Аңладыңмы?! +— Нәрсә? Син миңамы?! — Күзләре шар булып кабара башлаган Альберт йодрыгы белән Кәбирнең яңагына китереп сукты. +Теге дә карап тормады, их итеп, башмаклы аягы белән Альбертның касыгына менеп төште. +Шуннан соң китте дә китте иңде. Бәргәләшә-бәргәләшә, башта прихожийда, аннары кухняда әүмәкләштеләр. Чаңдыр гына булса да, Кәбир хәлле егет иде. Ул иңде аны арттан, муеныннан каерып маташа. Тик Альбертта ерткычлык зуррак. Җиңелә башлаганын сизгәч, аның башына өстәлдә торган чуен кәстрүл белән кундырды. Шәп кундырды! Ыңгырашырга да өлгермәде Кәбир, күзләрен кылыйландырып, киселгән агач кебек гөрселдәп идәнгә ауды. +Егетнең башыннан агып чыккан кан күлләвегенең зурайганнан-зурая барганын күргәч, Альберт, чыраен сытып, мыгырдап куйды: +— Черт!.. Черт!!! +Буласы иңде булган. Моңда озак калырга ярамый. Хәзер үк бөтен җирне актарып чыгарга кирәк. Тик иң башта бу әтрәк-әләмнең башына целлофан капчык киертеп куярга кирәк иде. Для страховки, кем әйтмешли. +Альберт ыңгыраша башлаган Кәбирнең башына целлофан капчык киертергә дип иелде. "Болай да гаргарәгә килергә тора ич, — дип уйлады ул хихылдап. — Ятсын шунда". +Фатирның астын өскә китереп бетерде Альберт. Ә акча беркайда да юк. Димәк, ул башка җирдә саклана. Әтисе ул уйлаганча ук юләр түгел икән. +Шактый күп эз калдырды Альберт. Кул белән тотынган, кагылган бар нәрсәне дә чүпрәк белән сөртеп бетерү мөмкин түгел. Иңде бер генә чара кала, ул да булса, ут төртү! +Хәерниса карчык улын көтә +Туксан яшьлек Хәерниса карчык әле яз башыңда гына аруталуның нәрсә икәнен белми иде. Кояш баеганда йокларга ята, кояш чыкканда йокыдан уяна. Бер дә тик тормады, бер карасаң, бакчада, икенче карасаң, каз-үрдәк бәбиләре яныңда мәш килә. Чишмәдән суны да үзе ташыды. Бервакыт мәктәптән тимурчылар командасы килгән иде, ярдәм итәргә теләвегез өчен зур рәхмәт, балакайлар, хәзергә барысына да үземнең көч җитә, дип, кире борып җибәрде. +Телевизорга да күнегә алмады Хәерниса карчык. Моннан өч еллар элек улы Баязит алып кайткан иде аны. Тәки карамады. Ята шунда тузан җыеп. Үзе затлы күренә, ерактан кабыза-сүндерә торган хикмәтле нәмәрсәсе дә бар. Дөрес, кабызган чаклары булды, ләкин экранда берничә тапкыр шәрә хатыннар пәйда булгач, бөтен белгән догаларын укып, яңадан телевизор янына килмәскә ант итте. +Әйе, бетеренде, бик бетеренде соңгы вакытта. Аның турыңда күрше-күлән хатыннары, бер дә авырмый бу Хәерниса карчык, мондый кеше кинәт ята да үлә генә, дип сөйли торганнар иде. Тик аларның сүзләре дөреслеккә туры килмәде. Үлмәде дә, калмады да. Кинәт күзләре начарланды, колагы начар ишетә башлады. Аз гына йөри башласа, тыны кысыла, йөрәге кага. Элегрәк өйдә гел радио яңгырап тора иде. Бигрәк тә татарча концертларны яратып тыңлый иде. Хәзер бу бәхеттән дә мәхрүм булды. Җыр-музыка, колакка барып ирешкәч, әллә нинди аңлаешсыз тавыш боламыгы хасил итеп, башны сызлата башлый. +Хәерниса карчык бүген дә үзен начар хис итте. Әмма кичә Кәҗә Гафурының кече малае, иртәгә Баязит абый кайта, телефоннан шылтыратты, дип кереп әйткәч, гадәттәгедән дә иртәрәк торды. Сөенә-сөенә он иләде, чүпрә җебетте, сөт җылытып, камыр куйды. +Улының кайтасын болай да белә иде ул. Төшеңдә бер чокыр сөт, аның эчеңдә бер тамчы сыек кызыл кан күрде Хәерниса карчык. Ни гаҗәп, аның һәр юравы дөрес чыга. Ул хәтта хәтәр сугыш елларыңда да иренең исән булуына шикләнмәде. Өч тапкыр хәбәрсез югалуы турыңда кара мөһерле кәгазь килде, еламады. Чөнки Сәүбән төшкә кергән саен нинди дә булса бер сүз әйтеп куя. Хәернисаның күптән сынаганы бар. Төшкә кергән кеше сөйләшсә, ул — исән. Ә менә сөйләшмәсә, үлгән булып чыга. Сугыш бетәргә бер көн калгач, похоронка килеп төште. Утырып елады. Ә икенче көнне төшеңдә Сәүбән, тәрәзә кагып: "Хәерниса, бала ни хәлдә?" — дип кычкыргач, тынычланды. Җае чыккан саен, гел авыл капкасы янына чыгып баса торган булды. Кайтты Сәүбән, күкрәге яраланып, ике ай госпитальләрдә аунап яткан. Дөрес, башта үлгән дип уйлап, үлекләр янына чыгарып салганнар. Аңына килеп ыңгыраша башлагач, күреп алганнар тагын, һәм кайтуын кайчан кайтты диген син. Баязитның үпкәсе кабарган төндә кайтып керде, бахыр. +Шул ук елны Сәүбәнне район газетасы редакторы итеп куйдылар. Район үзәге моннан ерак түгел, машина белән кайтып-китеп йөрде. Ә беркөнне... иртәнге якта капка төбеңдә бөтенләй башка машина килеп туктады. Баксаң, НКВД кешеләре көтеп торган икән. Хәерниса берни дә белмичә калды. Көндәгечә, иренең сумкасына ак ашъяулыкка төрелгән ак күмәч, мичтә тәгәрәтеп пешерелгән дүрт-биш бәрәңге салды. Чыгып киткәндә, һәрвакыттагыча: "Исән-сау йөреп кайт, картым!" — дип, битеннән үбеп, ишектән чыгарып җибәрде. Шуннан соң Сәүбән әйләнеп кайтмады. +Әтисен кулга алганда, Баязитка унбиш яшь иде. Әтиең халык дошманы дип, аны комсомолдан чыгардылар. Иң яхшы укучылардан саналса да, унынчы классны тәмамлаганда, өлгергәнлек турындагы аттестатына "өч"ле билгеләре генә тутырдылар. Янәсе, халык дошманы малае яхшы аттестат алырга тиеш түгел. Хәерниса районга барып шикаять язарга да уйлаган иде. Әмма адәм баласы кайда да бертөсле бит, халык дошманы хатынын берәү дә якламаячак. +Заманы хәерче иде. Баязит, әтисеннән калган бердәнбер күн итекне киеп, Саратовка китеп барды. Пароходта анысын да урлаганнар. Медицина училищесына ялантәпи килеп кергән. Дөньяда яхшы кешеләр дә юк түгел, бер фронтовик укытучы, кызганып, аны өенә алып кайткан, туйганчы ашаткан, иске генә булса да аяк киеме табып биргән. Степан исемле кеше иде, ахрысы. Альбомда аның рәсеме әле дә саклана. Немецлар Харьковны алганда, аның гаиләсе чигенеп баручы гаскәрләр белән бомбага тотылып харап булган. Баязит техникумны тәмамлаганчы Степан абыйсында яшәде. +Армиягә алмадылар. Дистрофия — табиблар куйган диагноз шундый. Хәерниса карчык моңа әллә ни борчылмады, хәтта сөенде генә дип әйтергә була. +Баязит авылга кайтырга теләмәде. Свердловскига барып, медицина институтына укырга керде. Әмма халык дошманы дигән кара тамга аны анда да куып җитте. +Менә шуларның барысын да уйлый-уйлый, Хәерниса карчык сарык итеннән бер дигән бәлеш, кыстыбый пешерде, коймак камыры әзерләп куйды. Мич янында әвәрә килә торгач, вакыт тиз узып китте, авылда инде эңгер-меңгер башланды. Ни гаҗәп, инде сентябрьнең егермеләре булса да, көннәр җылы тора. Яңгырның инде шактыйдан булганы юк. Болай булгач, Баязит озак тоткарланмас. Яңгыр яуганда гына бик читен, машина күтәртелгән юлга барып җиткәнче җаның чыгардай була. Район үзәге белән Чыбыклы арасы элек нинди булган, хәзер дә шундый. +Хәерниса карчык инде тамагы ачса да, ризыкка кагылмады. Улын көтте, күзе гел тәрәзәдә булды. +Ниһаять, кемдер тәрәзә чиртте. Баязит! Тач әтисе! Өйгә кайтып кергәндә, ул да менә шулай кылана иде. +Карчык ялгышмады. Тәрәзә артында башына киң эшләпә кигән улы елмаеп басып тора. Үзе генә. Сагындырган инде, балакай. Әлфияне җирләп йөреп, бәрәңге утыртырга да кайта алмады Баязиты. Алланың рәхмәте, күршеләре булышты Хәернисага. +Сөенеченнән йөрәге дөп-дөп тибә башлаган ана, алъяпкычын урындыкка ыргытып, ишеккә ташланды. +Ана сагышы +Эштән кайтышлый, Валентина, бәлки, бу юлы бер-бер юньле хәбәр ишетермен дип, тагын прокуратурага юл тотты. +Тикшерүче — егерме биш яшьләр чамасындагы кара-кучкыл йөзле егет — үз кабинетында иде. Янында утырган бер карт кына абзыйны озатып чыгаргач, ул аны кабинетына чакыртып алды. +— Әлегә сезне юатырдай берни дә әйтә алмыйм, — диде ул көрсенеп. — Җинаятьче бик чиста эшләгән. Булган бөтен версияләр дә чәлпәрәмә килде. Илсурның монда бернинди дә катнашы юк. +— Ул гына гаепле минем кызымның үлемеңдә, ул гына! — дип елап җибәрде марҗа. — Табыгыз җинаятьчене, буш калдырмам! Җиләк кебек бердәнбер кызымны харап итте бит. +Тикшерүче, коридорга күз салып, ишекне ябып куйды. +— Ярый, — диде ул, тамак кырып. — Сез сер саклый беләсезме? +Хатын, елаудан туктап, өмет тулы күзләрен аңа текәде дә пышылдап җавап бирде: +— Әлбәттә, Ринат Вәлиевич. +— Оператив мәгълүматларга караганда, сезнең кызыгызны Фил кушаматлы бер наркоман үтергән. +— Ә бу мәгълүмат сезгә каян килә? +— Безнең бит төрмәдә дә үз кешеләребез бар. +— Алайса, аны нигә кулга алмыйсыз? +— Чын исемен белә алмаганга күрә. Менә шунда бөтен хикмәт. Наркоманнар арасында безнең бер кешебез бар барын. Бөтен өмет шунда гына. Тик, зинһар, мине эштән кудырасыгыз килмәсә, бу турыда бер кешегә дә сөйләмәгез. +Прокуратурадан чыккач, Валентина трамвай тукталышына барып басты. Лена үлгәннән бирле, аның башы көн дә бер генә юнәлештә эшли иде. Ул барып чыкмаган наркоман кияү һәм мәрхүмә кызы белән бәйле барча вакыйгаларны да тагын бер кат күз алдыннан кичерде. Әйтерсең шул рәвешле җинаятьченең эзенә төшәрдәй нинди дә булса бер җеп эзли иде. +Берүзе үстерде ул Ленаны. Ирдән алимент алмады. Кыз урта мәктәпне "биш"ле билгеләренә генә тәмамлады. Кайбер балалар кебек урамда, подъездларда буталып йөрмәде. Буш вакытында музыка һәм рәсем мәктәбенә дә йөрде. Өлгергәнлек турында аттестат алгач, иптәш кызы белән Мәскәүгә китеп барды. Анда бер ел чамасы кибетче булып эшләде. Валентина, берьялгызым яшәү күңелсез, кайт инде, дип үгетли торгач, кыз янә Казанга кайтты, университетның юридик факультетына укырга керде. Шунда Илсур белән танышты. Бу егетне беренче күрүдә үк ошатмаган иде Валентина. Ник дигәндә, фатирга ремонт ясаганда кыл да кыймылдатмады егет. Авызында гел затлы сигарет булды. Валентина күрше хатыны белән обой ябыштыра, ә ул балконда, Лена янында, эшлекле кыяфәт белән нидер такылдап, тәмәке тартып утыра. Тотып сүкмәкче иде, гәүдәсе зур булса да, бала-чага гына бит әле дип, сабыр итәргә булды. Яңаклыйсы булган икән аны шунда! Кабахәт, Ленаны күмәргә дә килмәде бит! +Тора-бара Лена төше клубларга йөри башлады. Валентина моңа да бер сүз әйтмәде. Янында егете булгач, туры юлда йөри дип уйлады. Ленаның сөйләве буенча, Илсурның әти-әнисе яхшы кешеләр булырга тиеш иде. Шуңа күрә, кыз аларда йоклап кала башлагач та, әллә ни шөбһәләнмәде. Дөрес, моның шулай икәнлегенә ышаныр өчен, бер тапкыр аларның фатирларына да кереп чыкты. Барысы да тәртип, икесе дә өйдә. +Кызы үтерелгән көнне Валентина гадәттәгечә кичке сәгать биштә кайтып керде. Ишек ярым ачык иде. Прихожийда кан эзләре ярылып ята. Валентинаның йөрәге жу итте. Башта ашханә, аннары кунак бүлмәсенә атылды. Диван янында чалкан яткан Ленаның җансыз күзләрен күргәч, аңын җуеп егылды. +Иң әүвәле милиция, аннары "ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җитте. Бөтен бүлмәләрне таптап бетерделәр. Ә бу хәлдән соң җинаятьчедән нинди эз калсын? Дөрес, соңыннан моның өчен аларга эләкте эләгүен. +Шәфкать туташы: "Она уже все", — дип башын чайкагач, Валентина тагын аңын җуйды. Ниндидер көчле укол кададылар аңа. Киленнәре Татьянада гына аңына килде ул. +Милиция фатир ишегенә пломба куеп киткән икән. Тикшерүче аны үзе эзләп килде. Ләкин Валентина аның сорауларына анык кына җавап бирердәй хәлдә түгел иде. Тагын "ашыгыч ярдәм" машинасы чакырттылар. +Җанны иң тетрәндергәне — Ленаны моргтан алып чыгу булды. Эштән килгән хезмәттәшләре дә, туганнары да, Валя үзе дә үкерә-үкерә елады. Буйдан-буйга ярганнар иде бәгырьне. +Шулай итеп, егерме яше дә тулмаган кыз баланы Самосырово зиратына җирләп куйдылар. Илсур да, аның әти-әнисе дә Ленаны соңгы юлга озатырга килмәде. Дөрес, Илсур кулга алынгач, әниләре улларын эзләп телефоннан шылтыратты шылтыратуын. Бу вакытта Валентинаны укол кадап йокларга гына яткырган булганнар әле. Трубканы күрше хатыны алган. Ул, Ленаны үтерделәр, Илсур кулда, дип әйткәч, теге: "Наркотики что-ли?!" — дип елап җибәргән. +Наркоман булган икән кияү. Их, Лена, Лена! Ишә бу турыда әйтмәдең син әниеңә! +Вакыт барысын да дәвалый, дигәннәре дөрес түгел икән. Көн артыннан көн үткән саен, йөрәк ярасы тагын да тирәнәя, тагын да ныграк сызландыра. Лена белән булган һәрбер уенчык, һәрбер бизәнү әйбере дә үтергеч сагыш хисе уята хәзер Валяда. Ара-тирә шундый чарасызлык биләп ала ки, истерикага бирелеп, стеналарга үрмәли-үрмәли елаган чаклары була. Кырык сигездә генә булса да, шушы ике ай эчендә нык картайды Валентина, маңгаен тирән җыерчыклар басты, зәңгәр күзләре эчкә батып керде, ачык төстәге матур куе чәче дә учлап-учлап коела башлады. Бала кайгысыннан сакласын икән Ходай. Кызы белән тормышның бөтен мәгънәсен югалтты ул. Үлсәң җиңелрәк. Әмма үтерүче кулга алынмыйча, Валентина бу турыда уйларга да тиеш түгел. +Манара +Баязит әнисенә үз кайгыларын сөйләп тормады. Ләкин Трактор Рәшитнең тиле улын анасының кабере янында тапканнары турында ишеткәч, йөрәге әрнеп әйтеп куйды: +— Күпме яшьләрне харап итте бу хөкүмәт! Башта Әфганстан, хәзер Ичкерия. +Икенче көнне ул иртүк, йомыш бар дип, күрше авылга чыгып китте. +Төштән соң гына кайтып керде, кәефле иде. Анда зур бер кирпеч йорт сатыла икән. Хуҗа кеше белән бәясен дә сөйләшеп куйды. Кыйммәт түгел. Янда сарай, абзар ише корылмаларны төзергә, яңа йорт җиһазлары сатып алырга да акчасы калды әле. Сөенер инде болай булгач Кадрия. Ә төп нигезгә йорт салу турында сүз кузгатмады. Ничек торган, шулай тора бирсен. Ямьшәеп беткән булса да, әнисе йортның бер генә тактасын да алыштыртмады. Чөнки аның өчен монда һәрнәрсә кадерле. Әтиләре сугыштан кайтып кергән көнне чирткән тәрәзә дә, ул соңгы тапкыр чыгып киткән җил капка да — барысы да аның яшьлек еллары ядкәре иде. +Тамак ялгап алгач, Баязит тагын чыгып китте. Бу юлы мәчетне карап кайтырга булды ул. Сугышка кадәр мәчет клуб булып торды, аннары анда колхоз ашлыгын сакладылар. Хәзер менә яңадан мәчет итәргә булганнар. Яңа манара куйдылар дип сөйләгән иде анасы. +Мәчет манарасын кырык тугызынчы елны гына кисеп аударганнар әле. Районнан прокурор үзе килеп кешеләрне кодалап йөргән. Барысы да баш тартканнар. Авыл сәвите белән комсомол ячейкасы да җөрьәт итмәгән манараны кисәргә. Безгә кадәр торган, бездән соң да торсын, ашарга сорамый бит, дип кенә җавап биргәннәр. Маңгайларына наган белән терәгәч тә, баш тартканнар. Шуннан соң авыл сәвите рәисен дә, ячейка секретарен дә кулга алганнар. Аптырагач, прокурор күрше авылда бер капчык бәрәңге урлап тотылган урыс мужигын алып килгән. Ул да, теләсәгез нишләтегез, әмма Алла йортының манарасын кисеп, мәңгелек каһәр алырга теләмим, дип баш тарткан. Шуннан соң тәмам җене кузгалган прокурор район үзәгенә эшкә җибәрелгән берничә немец әсирен алып килгән. Аларга нәрсә, күрсәт кенә инде, манараны их дигәнче аударып та төшергәннәр. +Баязит ярым ай балкып торган биек манарага сокланып торган мәлдә, аның янына башына кәләпүш кигән, пөхтә генә сакалмыек үстергән колхозның элекке партоешма секретаре Нурулла килеп басты. Күрештеләр. Аларның яшьләре бер чама. Мәктәпне бергә тәмамладылар. +— Нихәл, яшьти? — диде Нурулла. — Быел бәрәңге казырга да кайтмадың бугай. +Баязит теләр-теләмәс кенә җавап бирде: +— Мәшәкать күп булды шул, Нурулла. — Аннары, аның төсе-битенә игътибар итеп, шаяртып куйды. — Гел мулла кыяфәтләре кергән үзеңә, сөбханаллаһы, намазлыкка алынмагансыңдыр ич? +— Ә нигә басмаска, бастым, кәнишне, — дип җавап бирде авылдашы, горуранә кыланып. — Шушы мәчеттә мулла булып торам мин хәзер. +Баязит чак кына көлеп җибәрмәде. +— Соң, мәчеттә мулла булып торыр өчен дини белем кирәк бит, Нурулла! +— Син белмәгәч тә, мин мәктәптә укыганда ук бөтен догаларны яттан белә идем. Әтигә рәхмәт. Сизгән булсалар, башны бетерәләр иде, кәнишне. Кыскасы, указлы мулла мин хәзер, вәт! +"Кызык замана китте, — дип уйлады Баязит. — Сәвит заманында алласызлыкка өндәде, хәзер менә мулла булган. Ярый, соң булса да уң булсын, диләр бит. Дингә кайткан икән, моңа сөенергә генә кирәк". +Ә Баязит, намаз укымаса да, Алланың барлыгына һәрвакыт ышанып яшәде. Алай да сакламады аны Ходай. Кайчан да булса мондый бәхетсез булырмын дип тә уйламады. Малаен урыс мәктәбенә биргәнче мәдрәсәдә укыткан булса, нинди бәхетле әти буласы иде бит! Заманы әшәке булды шул. +— Котлыйм сине! — Баязит хәзрәтнең кулын кысып куйды. — Буяу миннән инде, болай булгач. +Нурулланың йөзе яктырып китте. +— Беләм, беләм мин ул буяуны. Бик рәхмәтле булыр идек сиңа, Баязит туган. +Мулла белән аерылышкач, Баязит акрын гына өйгә таба атлады. +Күзгә-күз +Казанга кайтып күрше хатыны кайгылы хәлләрне җиткергәч, Баязит туп-туры хастаханәгә чапты. Кадрия инде өченче көнен малае янында —реанимациядә икән. Фатирда янасы нәрсә янып беткән. Бусы зур бәла түгел, иң мөһиме — Кәбире исән калган. Баязитны куркытып йөргән мафиозиның эше инде бу. Каян белгән Кадриянең адресын? Альберттанмы? Әйе, Альберттандыр. Әле ярый акчаны үзе белән алган иде. Күңеле сизгән, күрәсең. Йә югаласы, йә янасы булган бит, каһәр! Ә акча монда — йөрәк турысында! +Хастаханәнең рәшәткәле тимер капкасыннан кереп барганда, аны башына кара кепка, өстенә кара плащ кигән бер егет туктатты. +— Сәлам, Баязит абзый! Сагындыра башладың инде. +Яхшылабрак караса, имәнеп китте Баязит. Теге мафиози ич бу! Хәзер берне сыларга кирәк аңа. Хәер, сугарга беркайчан да соң түгел. +— Нәрсә кирәк?! — диде ул, сабыр булырга тырышып. +— Сөйләшеп алырга иде. +— Бер сөйләштек инде синең белән. Саттым мин фатирны. +— Саткансың икән, бик яхшы, — дип елмайды ташбәбәк. — Миңа синең бер тиен акчаң да кирәк түгел. +— Алайса, сау бул! +— Ашыкма, абзый. Әнә теге кызыл "мерседес"ны күрәсеңме? +— Ие. +— Менә шунда кереп утыргач, мин сиңа ни өчен монда килгәнемне аңлатырмын. +Баязит икеләнеп калды. Яхшылык белән килмәгән инде. Аны монда очратасын белгәч, Кадриянең малае реанимациядә ятканын да белә, димәк. Ә нәрсәгә куркып торырга? Урамда якты, тирәюньдә кешеләр йөри. +Тәвәккәлләде. Машинаның алгы утыргычына кереп утырды. +Ташбәбәк, елан кебек теш арасыннан гына сыгып, сүз башлады: +— Яхшылык белән генә бирмисең инде акчаны, абзый, ә? +— Тагын бер балык башы. Мин киттем! +— Кит, кем сиңа китмә ди? — Теге кеткелдәп көлеп җибәрде. +Шул мәлне арттан берәү Баязитның муенына бау салды да аны, бар көченә артка каерып, буарга тотынды. Тибенгән, тыпырчынган арада, Баязит көзгедән үзенең үтерүчесен күреп "аһ!" итте. +— Улы-ым! — Башка бер сүз дә әйтә алмады, авызыннан гыжылдау тавышы гына чыкты. Аңа хәзер күзләрендә яктылык нуры сүрелгәнче көзгегә генә карау насыйп иде. +Менә көзгедә Әлфиянең ап-ак йөзе күренгәндәй булып китте. Күзләреннән яшь тәгәри. Нигә елый? Дөньяны әкрен генә караңгылык баса. Берәү ерактан, бик ерактан шатлыклы тавыш белән аңа кычкыра кебек: +— Баязи-и-ит! Синең малаең туды-ы-ы! +Төнге юлаучылар +Яңгыр кичкә таба көчәя төште. Руль артында утырган Кендек, борын астыннан ниндидер көйгә сызгырып барды да, канәгатьсезлек белдереп, мыгырдап куйды: +— Чыбыклыга алтмыш кына чакрым дигән идең, спидометр инде сиксәнне күрсәтә. +— Күп калмады инде, — диде артта әтисенең җансыз гәүдәсен кочаклап барган Альберт. — Күтәртелгән юлдан барабыз лабаса. +— Тавышың бик тонык. Чирлисең мәллә, парень?.. Үземнең дә башым авыртып тора что-то. Әллә тагын иснәп куябызмы? +— Начар булмас иде. +— Мә, иснә. — Кендек Альбертка тырнак зурлыгындагы кәгазь кап сузды. Тавышында вәкарьлек сизелә иде аның. — Газиз атаңны үтергәнгә намус газабы борауламыймы? +Альберт дәшмәде. Героинны иснәп алгач, эчтән генә уйлап куйды: "Эшне бетерик әле, сиңа да чират җитәр, мөртәт!" +Мәетне багажникка салмыйча дөрес эшләделәр алар. Апае районына килеп керүгә, машинаны ике тапкыр юл-патруль инспекциясе туктатты. Альберт яныңда башын артка ыргытып барган пассажирга игътибар бирүче булмады. Исерек дип уйладылар инде. Ә менә багажникны тентеделәр. Хәтта Кендекнең правасын да шундый зур игътибар белән тикшереп тормадылар. Ә яхшылабрак карасаң, андагы ялган мөһерне чамаларга була иде. +Гаҗәп, хәзерге минутта Альберт һичбер намус газабы кичерми. Әфьюн тәэсире бу. Ләкин җанда ниндидер коточкыч бушлык. Дөресрәге, битарафлыктыр. Героиннан аермасын Ходай. Юкса бераз айный башлагач, аны мескенлек, чарасызлык хисе биләп алачак. Аннары инде хет асылын! Намус үзе сөйләшә башлый синең белән. А, ничек кенә сөйләшә әле! Ул синең бөтен җаныңны, бәгыреңне телгәләп ашый. Яралы тәнгә тоз сибү дә алай сызландырмый. Чын тәмуг менә шул була инде. Күзгә әллә нинди җенпәриләр, албастылар күренә, колакта берсеннән-берсе куркынычрак көлгән, кычкырган, янаган авазлар ишетелә башлый. Шушы халәткә кайтып төшмәс өчен, ул теләсә кемне суярга әзер. Альберт тормышның мәңге шулай дәвам итмәсен белә. Моның барыбер бер ахыры булачак. Ничек шулай килеп чыкты соң әле? Юк, уйларга ярамый. Уйламас өчен, тагын җен порошогын иснәргә кирәк. +— Үзем дә юләр инде, ничә чакрым мәет утыртып йөрим, — дип сөйләнде Кендек. — Беткән идемени Казан тирәсендә урын! +— Әти бит чүтеки, кешечә булсын, дидем. +Кендек шаркылдап көлеп җибәрде. +— Әти?! Үтергәндә уйларга кирәк иде әтиең турында. — Аннары көзгедән Альбертның күзе акая башлаганын күреп, юатырга тотынды. — Җә, җә, кабарынма, шаяртам гына мин. Уважаю мин мокрушникларны. Молодец! Нервларың нык икән, парень. Миңа охшагансың. Башың исән булса, караклар дөньясында зур кеше булачаксың әле. Дөрес әйтәсең, әти кеше бит чүтеки. Хөрмәтләп, зурлап күмәрбез үзен, Алла бирсә. +— Бир әле иснәргә. +— Тагынмы?.. Ну ты даешь, парень! Мә, передозировка була күрмәсен. +Альберт, комсызланып, әфьюн иснәргә кереште. Менә хәзер чын кәеф тота ул. Аңа рәхә-әт... +Зират юлына борылгач, Кендек фараны сүндерде. Болай тынычрак, машина игътибарны җәлеп итми. +Машина капкадан эчкәрерәк уза алмады. Анда инде кеше җирләрлек урын да калмаган. +— Хәерчеләр! — дип сүгенде Кендек, төкерекләрен чәчеп. — Казандагы татар зираты дип белерсең, җиргә экономия ясап яталар! +Альберт аяк астында яткан кыска саплы көрәк белән Кендекнең баш түбәсенә бирмәкче булды. Әмма бүре улаган тавыш ишетелгәч, уеннан кире кайтты. Әтисен үзе генә күмәргә уйлаган иде ул. Бүреләр янында ялгызың калу куркыныч. +— Монда бүреләр дә бармыни? — диде Кендек тәшвишләнеп. — Бәлки, шушында гына калдырып китәрбез, ә? Күмәрләр әле. Зиратта көн дә кеше йөреп тора. +— У-у-у! — Тагын бүре улый. +Альберт, бер сүз дә дәшмичә, машинадан әтисен өстерәп чыгарды. Кендекнең дә чыкмый хәле юк. +Шактый эчкә керделәр. Чардуганнар арасы тар, Альберт белән Кендекнең курткалары ертылып бетте. Җитмәсә, агач ботаклары йөзне тырмый, пәрәвез авызга керә. Мәет тә авырайганнанавырая бара. +— Тагын ун адым барасы булса, мин үләм, — дип ухылдады Кендек, елак тавыш белән. — Туктыйк! +Тынлыкны тагын җан өшеткеч бүре улавы бозды: +— У-у-у! +— Ярый, туктыйк, алайса, — диде Альберт. — Шушында күмәбез. +Монда урын, чыннан да, җитәрлек иде. +Чокыр тирәнлеге билдән булуга, төше кунаклар тәмам хәлдән тайды. Шуның өстенә тамаклары да нык кипте. +— Су алмаганбыз, юләрләр! — дип шыңшыды Кендек. — Ашыгырга кирәк, парень, берәү генә түгел монда бүре. +— Ишетәм. — Альберт көрәген җиргә кадап куйды. — Җитәрдер, ахрысы. Әйдә, өстерәргә булыш! +Мәетне инде күмеп бетерәбез дигәндә генә, чардуганнар арасыннан берничә бүре күзе елтырап куйды. Фонарь яктысыннан ким түгел иде алар. +— Беттек, парень! — Кендек күтенә үк утырды. +— Хәзер, тагын берничә көрәк җир ыргытам да... +— У -у-у! — Бүреләр инде бер-берсен уздыра-уздыра улыйлар. +Альберт белән Кендек, тирә-юньгә ялт-йолт карана-карана, машинага таба йөгерделәр. Ә юлда киртә булып торган хисапсыз агач һәм тимер чардуганнар, аларны ычкындырырга теләмәгәндәй, курткаларын, чалбарларын умырып бетерделәр. +Машина белән күтәртелгән юлга чыгуга, Кендек төрмәдә өйрәнеп кайткан җырын сузып җибәрде: +Сижу я за решеткой и думаю о том, +Как рыжему мильтону заехать кирпичем... +"Җырла, җырла, хәчтерүш, — дип уйлады Альберт көлемсерәп. — Борылышка гына килеп җитик, синең башка да кирпеч төшәчәк!" +Ул, тәмәке алырга дип, пиджак кесәсенә үрелде. Анаңны гына икән! Күлмәкчән генә ич ул! Пиджак зиратта калган! Акча да шунда... +— Кендек, безгә борылырга кирәк! +— Ничек иңде борылырга? +— Пиджак зиратта калган. +— Нәрсә?! — Кендек шундук тормозга китереп басты. — Вещественное доказательство калдыргансың, брат. Җәяүләп барып кайтасың иңде болай булгач! Бәлки, бераз акыл керер. Давай, төш! Акчаңны миңа биреп калдыр. Курыкма, качмыйм. Бер җеп белән бәйләнгән бит без хәзер. +— Акча пиджак кесәсендә. +— У, урод! +Альберт бу юлы акланып тормады, тирән итеп сулыш алды да аяк астыңда яткан кыска көрәкне Кендекнең муен тамырына утыртты. Тынын да чыгара алмады ташбәбәк, утырган җиреңдә йөзе белән рульгә капланды. +Аны юл читенә ыргытып, өстенә әрем җәеп куйгач, ул машина белән зиратка юл тотты. Әрем исе бала чагын исенә төшерде аның. Альберт кечкенә вакытта әнисе бу үлән төнәтмәсен ашказаны авыртканда эчә иде. +Уйламагандыр Кендек шушы басуда үз үлемен табасын. Эткә эт үлеме! Кайчан да булса Альбертны да шундый язмыш көтә. Әмма әлегә ул исән. Шулай булгач, яшәп калырга кирәк! +Матур кәгазь +Яшь бүреләр яңа кабер яныңда иснәнеп йөргән арада, ана бүре агач ботагына эленгән пиджакны ырылдый-ырылдый өстерәп төшерде. Аннан сасы тир һәм тәмәке исе килә иде. "Адәм баласы төнлә йөрсә, юньлелек белән йөрмәс", — дип уйлады ул. +Нинди төргәк бу? Кеше сурәте төшерелгән кәгазьләрдән тәмле буяу исе килеп тора. Акча! Яшь вакытта ана бүрегә әтисенең сөйләгәне бар. Адәм баласы шушы матур кәгазь өчен бер-берсенең башын ашарга әзер икән. Аны үрчетер өчен ул барысын да эшли. Сихерле кәгазь бу! Куркыныч кәгазь бу! Фу! Теге адәм актыклары мәет өстерәп килде. Аны да шушы матур кәгазь өчен үтерделәрме? +Ана бүре, ырылдый-ырылдый, очлы тешләре белән яшел акчаларны ертырга тотынды. Үзләре яшел төстә булсалар да, кан тәме килә алардан. Фу! +— У-у-у! — Яшь бүреләр ана бүрене ашыктыра. +Инде кузгалдык дип торганда, җирдә хәтфә булып яткан кипкән яфракларны изеп, лап-лоп атлап килгән аяк тавышы ишетелде. Адәм баласы! +Ана бүре качарга уйламады да. +- У-у-у! +Яшь бүреләр дә качмады. +- У-у-у! +Куаклыклар арасыннан килеп чыккан бәндәдән кан исе килә. Ул әле генә үз ырудашын үтергәнгә охшый. Кулындагы көрәкне уйнатып, бүре өстенә килә. +— Кит пиджак яныннан, соры шайтан! — Агарынган. Димәк, курка. +Кавем башлыгы үткен тешләрен ыржайтты. +— У-у-у! — Якын килмә, чәйним диюе аның. +Яшь бүреләр, аналарына куркыныч янаганын күреп, акрын гына адәм өстенә килә башладылар. +Курыкты. Чигенә торгач, җирдә аунап яткан агач ботагына абынып егылды да, көрәген ташлап, капка ягына йөгерде. +Кавем башлыгы аны эзәрлекләмәде. Ата бүренең киңәшен истә тота ул. +- У-у-у! +Яшь бүреләр бу улауның мәгънәсен бик яхшы аңлады. "Кызык өчен үтерүдән сакланыгыз, балалар. Ата бүре шундый васыять әйтте", — диде ана бүре. +Кузгалдылар. Ерак һәм куркыныч юлга чыга бүреләр. Адәм баласы аяк басмаган җирләрне эзләп чыга. Кешеләр арасында бүре булып калуы кыен. Алар үтерүче түгел, алар бөек табигать кануннарына буйсынып, аның белән аһәңдәш җан ияләре булып яшәргә телиләр, һәркемнең үз юлы! +Милициядә +Ноябрь башларында Кәбир хастаханәдән чыкты. Табиблар аның терелә алачагына ышанмаган иде. Бәхеткә, яшьлек җиңде. Өйдә тагын бер-ике ай дәваланганнан соң, ул техникумда укуын дәвам итәчәк. +Кадрия шул гомер хәбәр салмаган Баязитка үпкәләсә дә, авылга телеграмма сукты. Борчылуы юкка гына булмаган икән, аның авылдан чыгып китүенә инде ике айдан артык вакыт узып киткән. Казанга кайтып китәргә тиеш булган бит. Кайда булыр? +Пошаманга калган хатын шул ук көнне милициягә йөгерде. Көлделәр генә, кайтыр, беркая да китмәс дип, тынычландырган булалар. Аннары закон буенча хәбәрсез югалган кешене рәсми рәвештә бер елдан соң гына эзли башлыйлар икән. Шулай да бу мәгълүматның барча милиция бүлекчәләренә дә хәбәр ителәчәге турыңда әйттеләр әйтүен. +"Үтергәннәр иңде, үтергәннәр! — дип уйлады Кадрия, күз яшьләренә буылып. — Бу кадәр вакыт хәбәр салмыйча түзмәс иде. Моргка барып карарга кирәк. Документларын юк иткән булсалар, сукбайлар белән бергә туганнар каберлегенә дә күмеп куюлары бар". +Мең бәлаләр белән прокуратурадан рөхсәт кәгазе алгач, Кадрия моргка юл тотты. +Белешмәләр бүлегендәге олы яшьләрдәге шәфкать туташы аңа таушалып беткән берничә калын кенәгә тоттырды. +— Менә бусында моргтагыларның исемлеге, бусында — фотосурәтләре, — диде дә, кем беләндер бытыр-бытыр килеп,телефоннан сөйләшә башлады. +Күпме генә актарынса да, Кадрия таныш фамилияне, таныш фотосурәтне тапмады. Димәк, Баязитның гәүдәсе монда юк. +Ул инде, борчыганы өчен гафу үтенеп, чыгып китмәкче булган иде, ләкин марҗа елмаеп кына әйтеп куйды: +— Ярый, ярый, гафу үтенмәгез инде, бу безнең эшебез бит. Хәер, төрле кешеләр килә безгә. Моннан ун-унбиш көн элек бер бәндә килгән иде. Әтисенең туганнар каберлегенә күмелүе турында белешмә таләп итә. Исемлектә булмагач, ничек бирим ди мин андый белешмәне? Куып чыгармакчы идем, ыжгырып өскә килә. Үтерә дип торам. Милициягә шылтыратам дигәч кенә чыгып сызды. Наркоман иде, ахрысы. +Наркоман, диме? Туктале, Баязитның малае да наркоман бит. +— Төскә-биткә ниндирәк иде? — дип сорады Кадрия. +— Буйга әллә ни озын түгел иде үзе. Базык кына гәүдәле, хәтта симез дип тә әйтер идем. Хәтерем ялгышмаса, уң кулында "Слон" дип язылган наколка да бар иде. +Альберт инде! Әтисенең күмелүе турында белешмә аңа нигә кирәк булды икән? Их, үзен бер күреп сөйләшәсе иде! Ә хәзер аны табу мөмкин түгел. Чөнки төпле яшәү урыны да, пропискасы да юк. +Кадрия янә милициягә чапты. Бу юлы аның гаризасы зур кызыксыну уятты. +Шундук прокуратурадан бер яшь тикшерүче килеп җитте. Альбертның кыяфәте белән тәфсилләп кызыксынганнан соң, ул өстәлгә бер фотосурәт чыгарып салды. +— Шушымы Альберт? +— Ие, — диде Кадрия гаҗәпләнеп. +— Слон, димәк. +— Нинди слон? +Тикшерүче елмаеп куйды. +— Кушаматы шундый аның. Без аны инде күптән эзлибез. Ул бер кызны үтерүдә гаепләнә. Димәк, әтисен дә үтергән булуы ихтимал. Әлегә аны изоляторда тотабыз. Сорауларга анык кына җавап бирә алмый. Камерада эт булып улап утыра. Тиздән психиатрия экспертизасы узачак. Мәгълүматыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Вакыты җиткәч, без сезне үзебез чакыртырбыз. +Кадрия прокуратурадан чыкты. Тышта инде караңгы. Хәзер урамнарда элеккечә мулдан электр уты яндырмыйлар. Исән-сау кайтып җитәсеңме син, юкмы, аңда берәүнең дә эше юк. һәркем үзе өчен генә яши торган заман җитте. Кичәгенәк трамвай-троллейбуслар да көне буе туктап торды. Кайсы чатта, кайсы күпер өстеңдә басып калды. Вакыт үзе туктап калган кебек иде. Ә ул, чыннан да, туктады бугай. Ашыгыр җир юк, үткәннәр үткәндә калды, ә киләчәгебез — соры томан. +Минимаркет яныннан узып барышлый, Кадрия чүгәләп утырган сукбай хатынга игътибар итте. Ул тимерчыбык белән йонлач кына кара эт авызыңдагы тавык ботын тартып алмакчы. Эт ырылдый, сукбай ырылдый. Каршыдагы кибеттән иңде, карак этне акылга утыртырга дип, кулыңдагы себеркесен болгый-болгый, кибетче хатын йөгереп чыгып бара иде. +ЧОКЫР ДА ТАКЫР +Ерганак урамына караңгы төшә +Майның унбишләре иде. Кабан күле ягыннан кичке азан яңгырап җиргә караңгы төшүгә, Ерганак урамындагы шау чәчәктә утырган алмагач, чия бакчаларында "фиют-фиют" итеп әллә нинди хикмәтле кошлар сайрый башлады. Казан Кремле курантлары да, чиркәү чаңы да ишетелә бу җирдә. Шәһәр уртасы булса да, нәкъ авылдагыча монда. Кем әйтмешли, һәркемнең үз агач йорты, үз ишегалды, үз мунчасы. Мунча фәкать татар кешеләрендә генә. Ял көннәрендә дистәләгән мунча морҗасыннан төтен баганасы күтәрелә, күрше күршене зурлап мунча керергә чакыра. Кошкорт тотучылар да бар, иртә-кич ара-тирә әтәч кычкырганны ишетергә мөмкин. Дөньялар үзгәреп китәр алдыннан гына урамга бер дигән асфальт җәелде, газ кертелде. Су да керткән булырлар иде, әмма советлар өлгермичә калды. Бу кадәр кайгыртучанлыкның бер хикмәте бар. Торгынлык елларында яр өстендә генә утырган Юлбашчы музеена чит ил туристлары агыла иде. Алардан берни дә яшереп булмый, күзгә чалынган кечкенә генә җитешсезлек тә фотокамерага эләгә. Аннары көт тә тор, урының йә "Шпигель"дә, йә "Нью-Йорк Таймс"та булачак. Янәсе, менә ничек начар яши пролетариат! Идеологик көрәш рәхимсез иде ул вакытта. Ахыр чиктә, без, Ленин һәм Маркс тарафдарлары, җиңелдек. һәм бик хурлыклы җиңелү булды бу. Нәтиҗәсен шушы урам мисалында да күрергә була. Монда да пролетариатка рәт бетте, Ерганакның яртысын "яңа урыс"лар басып алды. Шәһәр думасында тузган йортларны бетерү программасы проекты кабул ителүгә, таза наратлардан салынган мең яшәрлек йортлар йокының иң тәмле вакытында дәрт итеп кабына да иртәнге якка кадәр янып юкка чыга башлады. Шул рәвешле бу урамда ике пенсионер, бер мәче янып үлде. Бер абзыйның хәсрәттән йөрәге ярылды, икенчесе күкерт кислотасы эчеп үлде, өченчесе исә ике-өч көннән ут тимичә калган мунчасында үз-үзен чәнечте. Дөрес, бер генә гаилә дә урамда калмады, аларның һәркайсына Азино бистәсендә төзелә торган өр-яңа йортлардан ике-өч бүлмәле фатир бирелде. Янгыннар юктан гына чыкмады, әлбәттә. Шәһәр мафиясе күз салган иң матур, иң яшел урамнарның берсе иде ул. Икеөч ел эчеңдә морҗалары гына кукраеп утырып калган агач йортлар урыныңда хан сараена тиң берничә катлы таш йорт калкып чыкты, җиңел машиналар белән тән сакчылары озатып йөрүче "джип"лар да пәйда булды. Ләкин әҗәлең җитсә, сине бернинди байлык, бернинди тән сакчылары да коткара алмый. Әле кичә генә бу урамда менә шундый бер "яңа урыс"ның коттеджын гранатометтан чәпеделәр. Үзе һәм гаиләсе исән калды. Моннан бер ун ел элек Башмаков дигән бу эшмәкәр криминаль бизнес белән шөгыльләнгән өчен хөкемгә дә тартылган иде. Акча коткарды, шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, һәм менә чишелеш: коттеджга гранатометтан аталар. Кемгәдер зур зыян салган, йә булмаса, нык комачау итә, димәк. Мондый һөҗүмнәрнең нәрсә белән бетәсен беләбез иңде без, бүген үтермәсәләр, иртәгә, берсекөнгә барыбер үтерәчәкләр. +Кыскасы, Ерганак урамына тагын бер шомлы төн килде. Бу айда кем дә булса янарга тиеш. Чөнки ел да шулай, май аена кердеңме, нәрсәдер "шарт!" итеп куя да ике-өч йортның көле күккә оча. Катлаулы эш түгел, моның өчен бер шешә бензин җитә. Ут төртмәсәләр, башка төрле хәвеф-хәтәр килеп чыга. Бер ай элек урам башыңда яшәүче әтиле-уллы Митәевләрне суеп чыктылар. Йортлары да янды. Күмерләнгән гәүдәләрен генә эзләп таптылар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр иде. Күрәсең, кемнеңдер юлына аркылы төшкәннәр. Аскы урамда да тыныч түгел, андагы янган йорт подвалына сукбайлар оялаган. Беркөнне шул тирәдә уйнап йөргән малайлар аларның мәче тунаганнарын күргәннәр. Өстәвенә күрше урамда гына кечкенә кызларның печ иткәнен карап торырга яратучы бер маньяк барлыкка килгән, дип сөйлиләр. Милиция көненә берничә тапкыр якын-тирә урамнарны машина белән урап уза. Ләкин әлегә тота алганнары юк. +Заман нинди генә болгавыр булса да, сүзне яшьлекнең үзеннән, мәхәббәттән башлыйк әле. Чөнки ул да иксез-чиксез җиһан киңлегендә балкыган йолдызлар кебек якты, матур һәм мәңгелек. +Ярату +Рафис белән Айсылу бүген көне буе Горький паркы астындагы комлыкта кызындылар. Аннары, аерылышасылары килмичә, беркадәр парк буйлап йөрделәр. Монда һава шәп, эчкәрерәк кергән саен, тәмле үлән, кыргый чәчәк исе борынны кытыклап тора. Тиздән алар аерылышачаклар. Озакка түгел, әлбәттә. Айсылу иртәнге сәгать икедә поезд белән бер айга Санкт-Петербургка китә. Ул андагы төзүчеләр институтында кабул итү имтиханнары бирергә тиеш. +Кичке тугызлар тирәсендә алар җәяүләп кенә кайтырга чыктылар. Юл буе сөйләшеп бара торгач, Такташ урамы чатына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Айсылулар зоопарк почмагында, тугыз катлы йортта яши. Әтисе мәшһүр рәссам, Рафиска аның берничә күргәзмәсендә дә булырга туры килде. +Туктадылар. Күз карашлары очрашуга, Рафис Айсылуның битеннән үбеп алды. Нинди матур бу кара күзләр, әйтерсең өлгергән шомырт! Чәчләре дә чем-кара. Андый кара төс Актаныш кызларыңда гына була, дигән иде аңа беркөн әнисе, һәм Рафис юри кызыксынып карады. Чыннан да, Айсылуның әнисе Актаныш авылыннан икән. Аның да чәчләре шундый кара. +— Кит, юләр, кеше күрә бит, — диде кыз, аны этеп. +Рафис кызның бу көязләнүен һич аңлый алмый. Җиденче сыйныфтан бирле бергә йөриләр, ә рәхәтләнеп үпкәне юк. Их, бар бит бәхетле егетләр, йөргән кызлары үзләре куенга керә! Тукталышта, трамвайда булсын, беркемнән дә оялмыйча, рәхәтләнеп үбешәләр. Үбешсәләр соң, аның каравы аларның берсе дә матурлык буенча Айсылуны уздыра алмый. Айсылу бөтен шәһәргә бер генә! Аһ, бу сылу гәүдәне! Озаграк, төне буе кочаклап торасы иде аны! Карашы да, иреннәре дә, сулышы да тәмле аның. Ярый, рәхәтләнеп үбә алмаса да, Айсылуның яратуы кирәк аңа. Ә кыз аны яратырга тиеш. Чөнки эчке сиземләве шуны сөйли. Яратмаса, киләсе елда кияүгә чыгарга сүз куешмас иде. Ярата!.. Айсылу Рафисны ярата!.. А, нинди зур бәхет! +Ә Рафис үзен матур дип санамый. Чәче җирән, йөзеңдә сипкеле дә бар. Кайсы җиренә карады икән аның Айсылу? Менә бу егет өчен чын табышмак иде. Дөрес, буе шәп шәбен. Метр да сиксән ике булыр. Дүрт ай элек, ярыш алдыннан, "Динамо" клубыңда үлчәгәннәр иде. Тазалыкка да таза. Кыска җиңле футболка кисә, мыскаллары уйнап тора. Ләкин шундый матур кызны үзеңә карату өчен бу гына барыбер аз кебек. Хикмәт нәрсәдә? Бүген моның серен белергә кирәк. +— Айсылу, — диде ул, ниһаять, тәвәккәлләп. — Син мине яратасыңмы? +Кыз кызарды, аннары мут кына елмаеп әйтте: +— Ә син ничек дип уйлыйсың? +— Минме?.. — Егет югалып калды. — Мин... теге ни... +— Әйтеп бетер. +— Яратасыңдыр дип уйлыйм иңде. +— Ә син шикләнә идеңмени? +— Юк, нигә шикләним ди?.. +— Нигә шундый сорау бирдең әле син? +— Мин бит ямьсез. +— Син... ямьсез?.. — Айсылу кычкырып көлеп җибәрде. — Кем әйтте сиңа моны? +— Үзем беләм. +— Белмисең син бер нәрсә дә!.. Беләсеңме, мин сине кемгә охшатам? +— Кемгә? +— Әтигә. +— Әйттең тагын. +— Аның йөз чалымнары синдә дә бар. Әйтик, борының, каш җыеруларың белән син гел аны хәтерләтәсең. Ә бер мәшһүр психолог, кыз бала еш кына үзенең әтисенә охшаган егетне сайларга тырыша, дип язган. +— Алай икән. +Бөтенесен дә көтте Рафис, ләкин мондый җавапны көтмәгән иде. Күңелдән генә бераз үпкәләп тә куйды хәтта. Әтисенә охшаганга күрә, имеш. Ә Рафис үзе кайда? Аның Рафис булып яратыласы килә бит! +— Ә син мине ни өчен яратасың? — дип сорады кыз. +— Матур булганга күрә. +— Шуның өчен генәмени? +— Аннары... иренең кырыеңдагы менә бу кечкенә миңең дә бик ошый. +— Димәк, син дә мине әниеңә охшаганга күрә яратасың. Аның да иренеңдә нәкъ менә шундый миң бар. +Рафис аптырап башын кашыды: +— Дөрес, — дип мыгырдады ул. — Вәт сиңа психолог! +Алар икесе дә көлеп җибәрделәр. Менә бит ул дөнья нинди. Ниһаять, икесенең дә сере ачылды. Кеше дигәнең шундый хикмәтле җан иясе иңде, кайвакыт үзенең нигә яратканын да аңлый алмыйча йөри. +Кыз, көлүдән туктап, беләгеңдәге сәгатенә күз салды. +— Сәгать ун... — диде ул гаҗәпләнеп. — Тиз уза вакыт... Поезд төнге сәгать бердә китә. Син мине озатырга киләсеңме? +— Киләм. Кайтуга ук будильникны куячакмын. +— Ә уянмасаң? +— Уянмаска ни, әни кичә муллалы сәгать алып кайтты. Батарейкасы бетмичә, мулла азан әйтүдән туктамый... +— Петербургка барып җитүгә, мин сиңа хат язармын. +— Көн саенмы? +— Көн саен. +— Петербург — зур шәһәр. Мине онытырсың кебек, Айсылу. +— Онытмам, Рафис. +— Карарбыз. +— Син нәрсә, иңде көнләшә дә башладыңмы? +— Көнләшәм шул. Аңда чибәр егетләр күп. +— Син бит үзең әйткән идең, эт елыңда туган кызлар однолюб булалар дип. +— Йолдызнамәгә ышанмыйм мин. +— Ә миңа ышан, Рафис. +— Җибәрәсе килми сине, Айсылу! +— Дөнья тоташ аерылышулардан һәм кавышулардан тора. Түз! +— Кем әйтте сиңа бу сүзне? +— Бер шагыйрь шулай дип язган... Мин киттем? +— Кит. +— Кара аны, йоклап калсаң, үпкәлим! +Кыз үзләренең подъездларына кереп югалгач, Рафис, татлы хыялларга чумып, Ерганак урамына юл тотты. Нинди конвертта килер икән аңа хат? Айсылу канәфер чәчәкләрен ярата. Мөгаен, аның тышыңда канәфер чәчәге сурәте булыр. Яратам дигән сүз булыр микән аңда? Булыр, һичшиксез, булыр. Ул барысын да тәфсилләп сурәтләргә ярата. Мөгаен, хатның яртысыннан күбрәген Петербург тормышына багышлар. Ә ул нәрсә дип язар икән? Белми, күз алдына да китерә алмый. И, нәрсә баш ватарга! Ни генә язса да, Рафис үзенең иң эчкерсез, иң саф хисләрен җиткерергә тырышачак иңде, һе, ул тиле хисләрне каләм белән генә язып аңлатып булмый шул. Нәрсә ул сүз? Гап-гади бер авазлар тезмәсе! А, б, в, г, д, е... Шул авазлар тезмәсе ярдәмеңдә бөтен дөнья аралаша. Кайбер хисләрне тел белән дә аңлатып булмый. Кайвакыт бер генә күз карашы да әллә ниләр аңлатып бирә. +Дөнья кызык иде әле Рафиска. Чөнки ул яшь, чөнки аның тормышы әле башланып кына килә. +План кирәк +Төн уртасында сузып-сузып эт улады. Аңа ияреп, күрше урамнарда яшәүче этләр дә чәңгелдәшеп өрергә кереште. Митәйләр Әнгәсе бу. Юкка гына уламыйдыр, эт уласа, адәм башына улый, дигән борынгылар. Әнгә ач түгел, аны бөтен урам туйдыра. Йорттан йортка йөреп, тамак туйдырган көтүче малай кебек ул: бүген бер йорт капкасын, иртәгә икенче йорт капкасын килеп исни. Чөнки белә, хәзер хуҗа хатын аңа йә сөяк, йә калган аш чыгарып бирәчәк. Моңа кадәр ул үзенең җиде көчеге белән подвалда яшәде. Кышын берсе тапталды, өчесен аттылар. Ә хәзер менә куышы да юк, аңа сукбайлар хуҗа. Исән калган көчекләр иңде шактый олыгайды, хәзер кайда да булса үләксә эзләп йөриләрдер. Бик күп этне кырдылар бу кышны... Явызлана адәм баласы! +Чү! Айвазовский урамы ягыннан болайга таба борылып, ипи машинасы килеп туктады. Юк, җил ипи исен алып килми, милициядер бу. Алар Ерганак урамыңда еш була. +Ялгышмады Әнгә, кузовтан аркаларына карабин аскан берничә адәм сикереп төште. Маэмай, үзен туйдыручы ерганакчыларның ышанычын аклау өчен, һич югында, өреп куярга тиеш иде. Ләкин бу юлы базмады, чөнки милиция белән бәйләнешергә ярамаганын яхшы белә. Өреп караганнар иде инде, унлап этне автоматтан кырып салдылар. +Төн кунаклары инде дөбер-шатыр капка кага: +— Ачыгыз, милиция! +— Нәрсә булган анда? — Хуҗа хатын тавышы. — Үтергәннәр мәллә берәресен?! +— Рафис Гайсин өйдәме? +— Әстәгъфирулла! Ул нигә кирәк сезгә мондый кара төндә? +— Мин сезне аның әнисе дип аңладым, дөресме? +— Дөрес, кәнишне. +— Алайса, капкагызны ачыгыз! +— Ачмый торыйм әле менә, Алла белгән, бәлки, сез мине таларга җыенасыздыр. +— Сезне берәү дә таларга җыенмый, апа. Мин милиция лейтенанты Козырев булам. Ә янымда Вахит районы хәрби комиссариаты хезмәткәре лейтенант Сәмин басып тора. +— Йомышыңны әйт, энем. +— Сезнең улыгыз кичә хәрби комиссариатта булырга тиеш иде. +— Булса соң, тиеш нәрсәләр күп бу дөньяда. Бердәнбер малаемны Чечняда үтертер хәлем юк. Әнә Казанга цинк табутларны кайтарып кына торалар. Боевик дигәннәре үтермәсә, үзебезнекеләр үтерә. Башта тәртип кертегез армиягезгә. +— Апа, сезнең малаегызга унсигез яшь. Армиядә хезмәт итү аның изге бурычы. Аңладыгызмы? +— Аңламадым һәм аңларга да теләмим. Ниткән бурыч ул тагын? Улымны үстергәндә мине хөкүмәт бар дип тә белмәде. Ничек үстергәнемне үзем генә беләм. Аена биш йөз тәңкә зарплаты алам мин, вәт. Аның белән бала киендерәсеңме, үзеңне карыйсыңмы? Изге бурыч, имеш. Үсеп җитеп ярдәмчем булды дигәндә генә улым кирәк булдымы? +— Ачыгыз ишекне! Юкса улыгызга җинаять эше кузгатылачак. +— Ачмыйм, үтерсәгез дә ачмыйм! +Шул сүз җитә калды, берничә милиционер капкага үрмәләде. Коты очкан хужабикә шундук үрсәләнеп еларга тотынды: +— Юк, бирмим улымны!.. Менмәгез капкага, җимерәсез бит!.. Улы-ым, кач! +— Әни, елама, зинһар! — Малае йөгереп чыккан икән. — Бер мине генә алмыйлар бит армиягә. +— Улы-ым!.. Шушы иблисләр кулына бирер өчен үстердеммени мин сине-е-е! +Капканың эч ягында ыгы-зыгы китте: +— Җибәрегез аны! Җибәрегез, дим! +— Тынычлан әле, апа, буза куптарма! Малаеңны суярга җыенмыйлар бит. +— Улы-ым! +Ниһаять, капка ачылды. +— Узыгыз, иптәш лейтенант! +— Молодец, Рәхмәтуллин!.. Исәнмесез, апа! Мин милиция лейтенанты Козырев булам. Хәзер хәрби комиссариат вәкиле господин Сомин сезнең белән собеседование ясап алачак. +— Собеседование ясап торырга вакыт юк. Гражданка Гайсина, сезнең улыгыз иртәгә көндезге сәгать унбердә иптәшләре белән Екатеринбургка юл тотарга тиеш. +— Бирмим улымны! Бирми-и-м! +— Китегез, комачау итмәгез, апа! — Бусы милиция лейтенанты тавышы. — Ә син, иптәш призывник, бар, тиз генә биштәреңне җый! +— Минем иңде барысы да әзер, менә минем биштәрем. Белдем мин сезнең киләсегезне. +— Каян белдең? +— Соң, мин телевизор карамыйммыни? +— Ышандырдың. Әниеңне бер кочаклап үп тә киттек. +— Әни, елама, зинһар! Сугышка озатмыйсың бит. Бөтен кеше дә үлеп бетми, ике ел уза да китә ул. Айсылуны озата алмадым иңде. Частька барып җиткәч, хат язармын үзенә. +— Ярый, ярый, балакаем. Бу иблисләрдән болай гына котылып булмый иңде. Тукта, суыткычтагы теге тавыкны салып җибәрим. Бүтән нәрсә юк, юлда кирәк-яракны алырга акча да бирә алмадым, һаман да шул хәерчелек иңде, кичер! Зөлфияне дә уятыйм, юкса, абый саубуллашмыйча китеп барган, дип үпкәләр. +— Уятма, кирәк түгел! +— Әйе, дөрес әйтәсең, улым, бу халыкны күреп куркып калуы бар. Хәзер, тавыкны гына алып чыгам да... +Хуҗа хатын өйгә кереп китүгә, хәрби комиссариат вәкиле Рафисның аркасыннан сөеп алды. +— Молодец, энекәш. Башкаларны тимер беләзек белән алып китәргә туры килә иде, ә сиңа киертеп тормабыз, ахрысы, бик тыныч күренәсең. — Аннары ул, тамак кырып, акланырга тотынды. — Син безне дә аңла иңде, энекәш, призывниклар артыннан чабып йөрү бер дә рәхәт түгел. Йокы күргән юк бу арада. Акчасы булганнар качып йөрми, утыз меңен чыгарып сала да... Ыһм, дөньясы шуңа калды, понимаешь. Противно, конечно, об этом говорить. +Ун-унбиш минуттан барысы да машинага төялеште. Рафис бүген утызга якын призывник белән район милициясе бүлегеңдә — КПЗда йоклаячак. Шуннан барысын да вокзалга алып китәчәкләр. +Каталашка акрын гына урамның аскы ягына юл алды. Планны тутырыр өчен, тагын берничә егетне эләктерергә кирәк иде әле. Шул рәвешле бу төндә Ерганак урамында таңга кадәр капка кактылар. +Илфак язудан баш тарта +Милиция китеп баргач, Әнгә иртәнге җилгә борынын куеп тагын иснәнә башлады. Көчекләрнең шактыйдан бирле тавыш-тыны юк. Ел да шулай, аяк астында буталып йөриләр дә көннәрдән бер көнне кинәт юкка чыгалар. Хәер, күнекте инде ул бу хәлгә. Бераз шулай шыңшып йөри дә соңрак барысы да онытыла, көзгә тагын берничә көчек дөньяга килә. Шундый булырга тиештер, мөгаен, эт тормышы: ана эт үзенчә, көчекләр үзенчә. Исән калу, үсү, тернәкләнү — һәр маэмайның үз эше. Хәзер адәм баласы да шул рәвешле яши. Ата-ана бер якта күңел ача, балалар урамда теләнә. Бигрәк тә шәһәр җирендә гадәти күренеш бу. Дәүләт белән дә шул ук хәл, ул үзенчә, халык үзенчә яши. +Әнгә гасабиланып шыңшыган арада, җиргә сеңгән йорт тәрәзәсеннән такыр гына адәм башы күренде. +— Ә-ә, син дә йокламыйсың икән әле, маэмай, — диде ул, авызын ерып. — Кил монда, герой ана, сөяк бирәм. +Әнгә йөгереп килгән шәпкә тәрәзәдән очкан сөякне эләктереп алды да аны ырылдый-ырылдый кимерә башлады. Бер күзе сөяктә, икенче күзе — Илфакта. Адәм баласын белмәссең, сөяк биргән булып, муенга бау киертеп куюы да бар. Мәрхүм хуҗасының янган подвалында яшәүче сукбайлар да чак кына чылбырга утыртмадылар үзен. Чит кешеләргә өрер өчен түгел, әлбәттә. Берничә атна эчендә якын-тирәдәге мәчеләрне дә ашап бетерделәр алар. +— Ничә көчек китердең инде син? — диде Илфак, эткә кызганулы караш ташлап. — Бөтенесен дә кушып санасаң, кырыклап бардыр, малай, ә? Бичаракай, көчекләреңне сукбайлар тотып ашаганын белмисеңдер әле. Куркыныч дәүләттә яшибез. Бу дәүләт үзе дә сукбай. Сәгате җитүгә, ул изге бурычларын искә төшереп, унсигез яшьлек малайларны сугымга озата. Нәрсә хакына, нигә? Моны ул үзе дә белми. Бу малайларның ничек, нәрсә ашап үскәнен дә белми. Менә бүген дә төне буе никрутларны аулап йөрделәр. Сәп-сәламәт килеш алып китәләр дә инвалид итеп кайтаралар. Исән-сау кайта алса, кәнишне. +Әнгә Илфакның нәрсә әйткәнен аңламаса да, аның ниндидер хәвефле хәбәр әйтүен сизде булса кирәк. Акрын гына шыңшыды, борынын җилгә куеп, тагын иснәнә башлады. "Теге подвалны әйләнеп кайтырга кирәк, — дип уйлады ул. — Бу юлдан язган адәм балалары, мәче итен ашагач, көчек итеннән генә баш тартмаслар". +— Эт тормышы бу, дустым, — дип дәвам итте сүзен Илфак, тәмәке кабызып. — Менә мин бүген төне буе шигырь язып утырдым. Күпме түлиләр дип беләсең инде аның өчен? Булса, шул йөз тәңкә чамасы булыр. Ә аңа, ачуым килмәгәе, бер күлмәк тә сатып алып булмый. Көнбатышта бер шигырь язган кеше ике атна эшләмичә ята ала. Журналистларның да хезмәт хаклары чәчең үрә торырлык. Гап-гади бер мөхбирнең хезмәт хакы җиде мең доллардан артып китә аңда. Ә без андый акча ала башласак, ни эшләр идек икән? Акылдан язар идек, валлаһи. Җитте, язмыйм бүтән. Шигырь язып кына дөньяны матурлап та, баеп та булмый. Безгә кадәр дә язганнар, бездән соң да язарлар, ә дөнья ул үз юлы белән бара. +Бездән соң да ышанырлар ул Аллага, +Бездән соң да табынырлар ул Шайтанга... +Шәп әйтелгәнме?.. Хакыйкать шундый, брат. Яшь чакта адәм баласына ай белән йолдызлардан башка берни дә кирәкми. Ул зәңгәр хыяллар диңгезеңдә адашып йөри, дөньяда дөреслек барлыгына, аның тантана итәсенә ышана. Ә кырыкның теге ягына чыккач, җиргә төшәсең икән. Юк җирдә дөреслек. Аңда ялган көчлерәк. Чөнки ялган матур ул, ә дөреслек — һәрвакыт шыксыз була. Мин дә иңде җиргә төштем. Мин дә иңде җиргә өзелеп төшкән алмадай каралдым. Каралуны үзең беләсең иңде, ул — бозыла башлау билгесе. +Әнгә, сөяк кимерүдән туктап, шагыйрьнең сүзен хуплагандай, ырылдап куйды. +— И-их! — Илфак, авыр сулап, бармакларын өтә башлаган төпчекне тәрәзәдән болгады. — Син миннән бәхетлерәк, Әнгә. Сиңа бәхетле булыр өчен бер сөяк җитә. Ә миңа сөяк кенә җитми. Мин бит адәм баласы, миңа рухи азык та кирәк. Бүген "Татар радиосы"ннан бер сәгатьлек тапшыру яңгырады. Миннекәев кояпптың теге ягыңда булып кайткан, имеш. Ул мизгел эчеңдә кешенең башын, йөрәген һәм башка эчке әгъзаларын алыштыра, имеш. Миннекәев быел илгә яңгыр китергән, имеш. Кыскасы, яңа Гайсә йөри безнең арада. Көлкеме? Көлке түгел бу, брат, бер дә көлке түгел. Милли фаҗига бу. Акылга туймаган кеше сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлап утырабыз икән, димәк, без үзебез дә авыру. Адәм көлкесе, гәзитләрне өшкереп подписка ясый башладык бит хәзер. — Илфак койрыгын боргалап утырган Әнгәгә тагын бер сөяк ыргытты. Ләкин бу юлы маэмай сөяккә иелеп тә карамады. — Тыңламыйсың мине, маэмай. Сөяк тә кимермисең... Әллә үпкәләдең дә? Йә, ярый, мине үз-үзе белән сөйләшә дип уйла. Шундый иңде без, иҗат кешеләре. Уйлаган адәм баласына икеләтә авыр бу дөньяда яшәүләре. Кайвакыт акылдан язар дәрәҗәгә җитәсең. Менә шундый имеш-мимешләргә ышанып, үзебезнең наданлыгыбызга, беркатлылыгыбызга куанып яши торган халык без. Хәйдәр Бигичев, Таһир Якупов кебек бөек җырчыларыбызны кабергә тыккан, бер көнлек һәвәскәрләргә чәчәк өйгән халык без. Иренмәгән һәр кешене — экстрасенсны экстрасенс, им-томчыны им-томчы, генералны генерал булганы өчен генә — Язучылар берлеге әгъзасы итеп ала торган халык без. Иренмәгән һәр кешенең — клуб хезмәткәренең, ике-өч җыр язган һәвәскәрнең бенефисларын зурлап, күккә чөеп үткәрә торган халык без. Арабыздан фаҗигале рәвештә киткән бөек юморист Фаил Шәфигуллинның серле үлемен, хәбәрсез югалган шагыйрь, шәп шагыйрь Эдуард Мостафинның язмышын ачыкларга иренгән халык без. Элегрәк аны коммунизмга барабыз дип алдадылар, хәзер демократик җәмгыять төзибез дип алдыйлар. Ун ел чамасы яшәп калган милли суверенитет дигәннәре дә берничә кеше өчен генә булды. Тирәнгә кереп китмим, боларны һәркем яхшы белә. Алла бирсә, киләчәк буын да белер. Чөнки тарих хатирәләр, хатлар, мәкаләләр, документлар, архивлар рәвешендә барысын да теркәп-туплап килә, чөнки тарих кыйналудан, үтерелүдән, эштән куылудан, эзәрлекләнүдән курыкмый, чөнки тарих — ул иң гадел һәм иң кырыс хөкемдар. Күреп торырсың, бүген макталган, бүген күккә чөелгән, бүген төрле дәрәҗәле премияләргә, исемнәргә лаек булган кешеләрнең күпчелеген иртәгә иңде беркем дә белмәячәк. Чөнки бу илдә намус сатмыйча бернәрсәгә дә ирешеп булмый, чөнки бу илдә бөтен нәрсә дә — исем дә, абруй да, мәкалә дә, әдәби әсәр дә, фәнни диссертация дә — фәкать корсак өчен һәм фәкать бер кеше гомере озынлыгына гына эшләнә, чөнки бу илдә кичәге ватандарлык иртәгесен ахмаклык, кичәге каһарманлык иртәгесен тилелек булып санала, чөнки бу илдә баш иеп кенә, күргәнеңне күрмәмешкә салышып кына Кеше булып калу мөмкин. Чөнки бу илдә берни дә киләчәк буыннар хакына эшләнми. Чөнки бу илдә фәкать түрәләр бәхилләве белән генә халык язучысы, халык шагыйре, халык артисты булырга мөмкин. Чөнки... бу илдә чын шәхесләрне иңде күптән кырып бетерделәр. +Илфак кинәт тынып калды. Чөнки аны тыңлаучы юк. Хәтта Әнгә дә әкрен генә аскы урамга таба титаклады. "Этне сөяк белән алдасалар, безне колбаса белән алдадылар, — дип уйлады ул, тәрәзәне ябып. — Ирештек рәхәткә, кибеткә музейга йөргән кебек йөрибез. Язмыйм бүтән!" +Шагыйрь сервантта торган дипломнарын, Мактау грамоталарын идәнгә томырды. Аларны аңа "Якты җомга" газетасында эшләгәндә биргәннәр иде. +— Кемгә кирәк бу макулатура! — дип мыгырдады ул үзалдына. — Наркоманиягә каршы язылган иң яхшы мәкаләгә конкурс, имеш. Журналист өчен тагын бер мескен акча эшләү юлы. Мәкалә белән генә җиңеп булмый наркоманияне, аның өчен каты закон кирәк, эшли торган закон кирәк! +Дипломнарны мичкә тутыргач, Илфак иске кәнәфигә чумып тынып калды да тагын тәмәке кабызды. "Гомер бер генә, аны болай тәмәке төтененә исереп, сасы бүлмәдә үткәрергә ярамый, — дип уйлады ул. — Ләкин нәрсә эшләргә? Заводка барыргамы? Анда айлар буе хезмәт хакы түләмиләр. Авылга кайтса да шул ук хәл, анда акча дигән нәрсәне онытып бетергәннәр инде. Сабантуйга йөз тәңкә биргәннәр бугай бирүен. Адәм баласын мәсхәрә итү бит бу. Йөз грамм колбасага да җитми хәтта. Ә авылда ишле гаиләләр күп, аларны киендерергә дә кирәк. Коллык менә шушы була инде ул. Яз җиттеме, мәктәпне тәмамлаган балаларның ата-аналары кара кайгыга бата. Баланы югары уку йортына урнаштыру өчен акча кирәк. Юридик факультетка әнә йөз илле меңнән дә ким алмыйлар. Авыл хуҗалыгы академиясенә илле мең чамасы түләргә кирәк. Шуннан соң нишләсен иңде авыл кешесе, кемгә дә булса муеннан бурычка бата, абзардагы малын суя. +Шушы хәерчелек аркасында Илфак өйләнмичә дә калды инде. Дөбердәтеп бер туй ясарлык рәтең булмагач, ничек хурланмыйча өйләнергә? Шәһәрдә кияүгә чыга алмыйча калган ялгыз хатыннар да күп югыйсә. Ләкин алар Илфакта нык шик тудыра. Гадәттә, мондый хатыннар йә бик ямьсез, йә чирле, йә җилбәзәк булып чыга. Ә кайберләре картаеп бөкресе чыкканчыга кадәр бай кияү көтә. Дөрес, арада тәкъвалары да бардыр, әмма аларны кем карап-тикшереп йөргән? +Әллә ниләр уйлап бетерде Илфак. Чечняга контракт буенча китеп барган абыйсын да бераз кызганып алды. Кәбир беренче рус-чечен сугышыңда да катнашкан иде. Акча өчен китмәде. Эшеңдә торгызмаслармы, дип өметләнде, бахыр. Ләкин район эчке эшләр бүлегенең кадрлар бүлеге начальнигы Билкәев документларын нык пычраткан булып чыкты. Аннары, дөрестерме, юктырмы, министр, Чечняда булганнарны милициягә эшкә алмаска, дигән яшерен күрсәтмә биргән, дип тә сөйләделәр. Чөнки тормыш күпләрнең бу сугыштан кешелек сыйфатларын югалтып кайтуын, аларның психик яктан сәламәт булмауларын бер генә тапкыр расламады иңде. +Мисал өчен, биш-алты ел элек берәү, Чечнядан кайткач, үз фатирыңда граната шартлатып һәлак булды. Кызы ташлаган өчен шулай үч алган, юләр. +Кәбир ничә еллар милиция отличнигы булып торды югыйсә. "За безупречную службу" дигән медален дә Билкәев пенсиягә киткәч кенә бирделәр. Өстәл тартмасында качырып саклаган, мөртәт. Хәзер башын эчүгә салган, дип сөйлиләр. Казан юлыңда исерек килеш берәүне машина белән дә бәрдергән икән. Кәбирне юкка гына эзәрлекләмәде ул, район прокуроры кушуы буенча эшләнде барысы да. Чөнки милиция лейтенанты аларның кайбер кырын эшләрен яхшы белә иде. Мисал өчен, яшүсмер кызны көчләгән район киночелтәре директорының аларга акчалата ришвәт бирүен дә белә иде. Күп булды инде андый кырын эшләр. Ялган шаһит табып, участковый Мирзаяновны аңа карата көч куллануда гаепләделәр. Суд булды. Шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мондый биографияле хезмәткәрне кем милициядә тотсын? Кудылар, әлбәттә. Акланырга тыпырчынып карады каравын, ләкин сыйрагы сыеграк булып чыкты. Министрлыкта Билкәевнең туганнан туган абыйсы эшләгәнен белми иде әле ул. +Кәбирне беренче сугышка озатканда, Илфак бераз гына дулап та алган иде. +— Мөселманга каршы барасың, акылыңа кил! — дип орышып та ташлады. +Ә тегенең үз туксаны туксан. Урыс мәктәбендә укыды шул, бераз татарлыгы булса, болай эшләмәс иде. Вокзалда абыйсына егерме япьле пычак сатып алды Рафис. Юлга чыккан кешегә, исәнсау әйләнеп кайтсын өчен, пычак бүләк итәргә кирәк, дигән сүзне ишетеп белә иде ул. Кем уйлап тапкандыр, бу кадәресен белми һәм белергә дә теләми. +Бик каты сугыш бара иде ул вакытта. Көннәр буе телевизордан күрсәтеп торалар. Россияне тезләндергән чеченнар ягында иде халык. Барысы да илне шушы мескенлеккә төшергән сатлык генералларга, сатлык министрларга ачулы иде. +Бер ай узмады, чеченнар Грозный шәһәрен алдылар. Кәбир җимерелгән бер йортта энекәше әйткән сүзләрне искә төшереп елап утырган, исән калсам, гел өйдә генә утырыр идем, дип антлар эчкән. Боевиклар белән йөзгә-йөз очрашмаган үзе. Машина белән корал ташыган ул. +Яңа ел алдыннанрак, Илфак төш күрде. Имеш, аның абыйсы Кәбир капка төбендә басып тора. Хәрби киемнән. Тик чәче иләмсез озын. Соңыннан белде, бу вакытта аларның полкын Будённыйга чыгарганнар икән. Шәһәр читендәге бер басуда лагерь оештырганнар. Палаталар юк, ашату да юк дәрәҗәсендә. Ике йөз контрактник баш күтәрә. Ләкин артык сикерә алмыйлар, ярты сәгать тә узмый, ике йөз кешене танклар әйләндереп ала. Йә тынычланасыз, йә шушында барыгызны да турап ыргытабыз! Буйсыналар. +Тагын ике айдан, төнлә кайтып керде Кәбир. Илфак үз гомерендә беренче тапкыр тере фронтовикны күрде. Дары исе сеңгән дигән сүзнең мәгънәсен хәзер генә аңлады ул. Кояштан түгел, кердән каралып беткән абыйсы. Ә бетнең исәбе юк. Чәче генә түгел, бишмәте дә бетләп беткән иде. Ярый әле үзендә беткә каршы шампунь булды, юкса югалып калган булыр иде. +Кәбир белән төне буе аракы эчтеләр. Чәчләр үрә торырдай нәрсәләр сөйләде ул. Бер контрактникның җимерекләр арасында калган коляскадагы баланы ничек штыкка күтәрүе турында да әйтте. Үзе күрмәгән, әлбәттә. Иптәшләре сөйләгән. Соңыннан хезмәттәшләре ул егетне үзен дә дөмектергәннәр. Кеше күзенә күрсәтеп түгел, әлбәттә. Мондый эшләр яшерен эшләнә. +Әшәкеләнде Рәсәй солдаты. Фашисттан кимен куймый. Кая ул солдат кына, командирлар да азды. Полк командиры Буданов әнә унҗиде яшьлек кызны мәсхәрәләп үтерде. Арт юлына көрәк тоткычына кадәр тыккан. Чечняда шулай конституцион тәртип урнаштырмакчы булды микәнни? +Элегрәк журналистлар мондый хәлләр турында курыкмыйча сөйлиләр иде. Хәзер телевидение дә, радио да Чечня турында бик сирәк сөйли. Әйтерсең анда инде тормыш җайланып килә. Алдау бу, халык башын катыру бу! Күрәсең, аларга артыгын сөйләмәскә дип яшерен күрсәтмә бирелгән. Информацион сугышны отсак, бусын да отабыз, имеш. +Совет чорында Әфганстанны да бик сирәк күрсәтәләр иде. Күрсәткән кадәресе дә совет илен идеаллаштырган материаллардан гына торды. Имеш, Кабулда фәлән кадәр мәктәп, балалар бакчасы төзелгән, тирә-юньдә бәхетле елмаеп укытучылар, ата-аналар басып тора. Баксаң, халык кабул итмәгән икән Әфган революциясен, советларга каршы партизан сугышын башлап җибәргән. +Таң алдыннан икесе дә исереп беттеләр. Кәбир күкрәгендәге медальне аяк астына салып таптый башлады. +— Будь проклята эта война! — дип елады да елады. +Илфак та медальне сөенә-сөенә таптады. Соңыннан аны юынтык су чиләгенә томырдылар. +Айныгач, Кәбир медальне эзләргә кереште. Үземә кирәк булмаса да, министр янына тагып керергә кирәк, дигән була. +Төкерәләр анда синең медалеңә. Шул килеш Кәбир тагын өйдә ятарга мәҗбүр булды. Башка эштә эшлисе килмәде, хурланды. Хатыны белән дә бозылышып бетте. Каты эчте шул. Инде аерылышыр дәрәҗәгә җиткәннәр иде. +Быел, ниһаять, Кәбир тагын Чечняга китәргә булды. Үзен аклау өчен түгел, акча өчен китте. +Бу юлы Илфак аны вокзалга озатырга бармады. Мөселманның мөселманга каршы баруын теләми ул. Октябрь инкыйлабыннан соң Урта Азиядәге басмачларга каршы татбригадалар оештырып та зур ялгышлык эшләдек без. Рәсми рәвештә хөрмәтләсәләр дә, гади халык һаман эт итеп сүгә үзебезне. +Әрәм көчләр, әрәм гомерләр! һәм менә татарны тагын файдалана башладылар. Бу юлы Чечняда инде. Ай саен эшелоны белән милиционерлар китә генә тора. Кайчан да булса вайнахларның оныклары да йөзебезгә төкермәгәе. +Шулай уйланып утыра торгач, Илфак йокыга киткәнен дә сизми калды. Тәрәзә ачык булу аны куркытмый, чөнки өйдә карак урлардай җиһаз да, савыт-саба да, телевизор да юк. Дөрес, шәхси китапханә шактый бай күренә. Әмма карак аның белән вакланмас. Шәһәрдә хәзер һәр чатта китап саталар. +Колонка янында +Сәкинә төне буе йоклый алмады. Сәгать сигезне суккач, ул йөрәге сикергәнгә чыдый алмыйча, чиләк-көянтәсен күтәреп, чаттагы колонкага юнәлде. Әгәр бүген төнлә улы артыннан киләселәрен белсә, ул аны авылга — абыйсы янына кайтарып куя иде. Өлгермәде, каһәр. Элек армиядә хезмәт итмәгән егетне егеткә санамыйлар иде, ә хәзер армиядә хезмәт итүчеләргә мескен итеп карыйлар. Дөресе шул, хәзер хәерче малае гына армиядә хезмәт итә. Акчасы булганнар әнә "джип"ларда гүләйт итә, төнге дискотекаларга йөри, кызлар белән типтерә. Алай дисәң, элек тә шул иде инде. Әфганга әнә бер дә начальник балалары бармады. Чечняга да җибәрмәделәр балаларын. Намус калмады кешедә, ахырзаман җитә, ахрысы. Җыен бандит типтереп яши, көне-төне эшләгән кеше бер тамагын туйдыра алмый. Кичә берәү сөйләп торган иде. Имеш, "Сәфәр" ресторанында бер әбәт ашап чыгу да егерме меңгә төшә икән. Җилдән акча кермәсә, андый акча туздырып йөрмәс адәм баласы. Эшләп алган акчаның кадере зур була аның. +Колонка яныңда көянтәләрен асып ләчтит сатып торган кәрлә Люда белән юан Таняны күргәч, Сәкинәгә җиңелрәк булып китте. Кайгы-хәсрәтне уртаклашырдай кеше бар, ичмаса, урамда. Татарлар шулай атый аларны. Чөнки моңдагы Танялар һәм Людалар дистәдән артып китә. Икесе дә быел гына сабын заводыңда эшләп пенсиягә чыкты. +Сүзне беренче булып Таня башлады: +— Как дела, Сакина? +— Улымны төнлә армиягә алып киттеләр, каһәрләр! +— Слышали, все слышали. Всю ночь барабанили ворота, гады! Еле заснула. — Аннары Таня татарчага күчте. Моңда һичбер гаҗәпләнерлек нәрсә юк, алар икесе дә шушы урамда, татарлар арасында туып-үскән хатыннар. — Менә заманалар, ә! Илне сакларга кеше таба алмыйлар, сволочьлар. +Таняның балалары булмады. Хәер, ул да, ире дә аны кирәксенмәделәр кебек. Бала кирәк булган кеше җир читенә барып җитә, һич югыңда, берәр ятимне алып тәрбияли. Ире өченче ел гына эчеп үлде, һәм кирәк бит, чәчәк ата башлады Таня. Көн дә йортка бер мужик кертә. Соңгысы әнә "мой Колобочек" дип кенә йөртә иде үзен. Барыбер куып чыгарды. Сәбәбен сораша башласаң, яшәп калырга кирәк, дип кенә җиффәртә. +Урыс хатыны тагын берничә зәһәр сүз әйтергә дип авызын ачкан иде, сүзгә Люда килеп кысылды: +— Родину защищать, понимаете-ли. Какую родину? Син моны Ватан дип саныйсыңмы?.. Ха-ха-ха!.. Кодрәтемнән килсә, мин аны бүген үк бүлгәләп, бер өлешен Америкага, икенчесен Кытайга, дүртенчесен финнарга сатар идем. Цивилизация килер иде, ичмасам. Яшәргә, эшләргә, байлыкларыбызны сакларга өйрәнер идек. Ә Россиядә талый гына беләләр. Сицилия мафиясе әнә талый да белә, гади халыкка да ярдәм итә. Ә бездә мафиясе дә мафия кебек түгел, жмотлар, хайваннар барысы да. +Люда заманында бик күп егетнең башын әйләндергән хатын. Күзләре әле дә зәп-зәңгәр. Тик аракы аны инде тәмам киптереп бетергән. Алган пенсиясен ире, малае, килене белән бер төндә эчеп бетерә. Аракыны денатурат алыштыра, бәйрәм якынча атна буе дәвам итә. Аннары барысы да кайсы сумка, кайсы капчык асып, шешә җыярга чыга. Урамда аның ирен Кыек Муен дип йөртәләр. Чөнки калтырап торган башы бер якка гына карап тора. Уллары Толик төрмәдә утырып чыкты. Базарда закускага берәүнең ике помидорын талап алган өчен, дип сөйләделәр. Әти-әнисе белән сүгенмичә, акырмыйча сөйләшә алмый. Ләкин аракы эчәргә яраткан татар ирләреннән аермалы буларак, беркайчан да сугышмый, балта күтәрми. +— Дөрес, дөрес, — дип җөпләп куйды аның сүзен Сәкинә. — Чит илдә этнең дә кадере бар. Ә бездә... Аскы урамда яшәүче Матрена түтәйне генә алыйк. Ул җиде малаен сугышта югалткан кеше. Ә аны искә алучы да юк. Әллә исән, әллә үлгән, беркем бернәрсә белми. Без бөтен урам белән туйдыра торган Әнгә дә аңа караганда мең тапкыр бәхетлерәк. Матрена түтәйгә кемнең нәрсә биргәне бар? +— Коммунистлар вакытыңда янына хет тимурчылар килеп йөри иде. Молодец, что напомнила, Сакина. Кереп чыгасы булыр бүген. .. Нинди илне саттылар бит, әй! — дип сукрануын дәвам итте Люда. — И-их, Сталинны терелтергә-ә! +Аның кызып-кызып сөйләгәнен тыңлап торгач, Таня кычкырып көлеп җибәрде. +— Хорошо говоришь, Людмила! Телевизорга чыгарырга кирәк сине. Йә депутат итеп сайларга кирәк. +— Карагыз әле, кызлар, телевизор дигәннән, кичә мин "Перехват" программасын карамыйча калганмын бит, — диде Люда, сүзне икенчегә борып. — Берәр кызык нәрсә күрсәттеләрме, юкмы? +— А, ничего интересного. — Таня эшлекле кыяфәт белән башыңдагы яулыгын рәтләп куйды. Аны биш-алты ел башыннан салмый иңде ул. +— Что, в городе вчера так никого и не убили? Не может этого быть. Ишеткәнсездер, Дәрвишләр бистәсендә ун-унике яшьлек өч малай бер детдом баласын чәнчеп үтергән. Бүген телевизордан күрсәтерләр, ахрысы. +— Күрсәтәләр, кәнишне, — диде Сәкинә. — Кан никадәр күбрәк, телевизиошцикларның рейтинглары да шуның кадәр югарырак. һы, кызык күрсәтәләр, имеш. +Таня шундук аның сүзен эләктереп алды: +— Турысын гына әйткәндә, Сакина, чыннан да, шуннан кызык табабыз бит инде. Боже, прости! Кайвакыт мин үземнең нормаль кеше булуыма шикләнеп куям. Ие, шикләнеп куям, кызлар. Берәрсен үтерсәләр, җанга рәхәт булып китә. Хәтта аппетит күтәрелә башлый. Ниндидер бер маньякка әвереләм кебек. Сезнең белән шундый хәл буламы? +— Әлбәттә, була, — диде Люда, күзләре ут булып янып. — Бигрәк тә берәр түрәне чәпесәләр рәхәт булып китә. Минем ирем, "Вести" программасын карый башласа, ил башын күрүгә үк котырына башлый: "Таня, когда начнем расстреливать этих гадов?!" — дип акырына. Ярый әле аракы бар, шуның сөреме белән онытылып яшибез. Юкса йөрәк чыдамас иде. +Марҗа әйткәннәрдә хаклык бар. һәр тарафта наркомания, эчкечелек, фахишәлек, ришвәтчелек, алдаш, талаш, үтереш хөкем сөргән шәһәрдә халык та нык үзгәрде. Ул көн саен түземсезлек белән "Эфир" каналы күрсәтә торган "Перехват" тапшыруын көтеп ала, андагы үтереш-суеш турындагы сюжетларны карап, яшерен ләззәт ала. Әйтерсең шул рәвешле үзен алдаган, хәерче хәлендә калдырган ахмак дәүләттән үч ала. +Сөйләшә торгач, хатыннар тәмам кызып китте: +— Халык — сарык ул, сарык булмаса, аны гасырлар буена алдый алмаслар иде, — диде Таня, җиргә төкереп. — Аны Мавродийлар да, Кашпировскийлар да алдый алмас иде. Аңгыра бит без, акылы булган кешеләр үз ваучерларын "Татнефтыжә тапшырды, машиналар алды. Ә без сатып эчтек. +— Социалистик милекне бүлеп бирделәр, имеш. — Сәкинә каһкаһә белән авызын ерып куйды. — Ваучерның нәрсә икәнен аңлатып бирмәделәр ич. Мин дә саттым ваучерымны, акчасына су ташырга дип бер бидон алып калдым. Анысын да наркоманнар мунчадан алып чыгып китте. +— Прав твой муж, Люда, — дип уфылдады Таня. — Сталин терелсә, ни дияр иде икән? +Люда борынын җыерып куйды. +— Сталинмы? Сталин терелсә дә берни кыра алмас иде, душенька моя. Алла каргап киткән ил бу. Америкадан кергән бозыклыкны бернинди себерке белән дә себереп чыгарып булмаячак хәзер. +— Дөрес эшләгән ул барысын да атып. — Таня тел шартлатып куйды. — Шулай эшләмәсә, илгә тәртип кертә алмаган булыр иде. +Люда тәмам кызып китте: +— Если начинать расстреливать, то половину населения надо уничтожить. Иң беренче нәүбәттә илне саткан дәүләт җитәкчеләрен, аннары аларның шестеркаларын, аннары аларга юл куйган халыкны, ягъни синең белән мине дә, Сәкинәне дә атып үтерергә кирәк. Хәтерләмисеңмени, компартия тыелгач, ничек сөенгәнеңне? Үз башыбызга сөенгәнбез шул. Элекке дәүләт җитәкчеләре үзләре дә яхшы яшәде, безне дә рәнҗетмәделәр. Ә болары көпәкөндез кычкыртып талый. Әллә син Гайдар безнең саклык кассаларындагы акчаларыбызны яндырганда үзенекен долларга әйләндереп куймаган дисеңме? Аннары миңа әйт, ун ел эчендә урлашмыйча гына завод-фабрика сатып алып буламы? Ә бездә алдылар. "Алюминевый король"ләргә кадәр бар бездә. Гади халыкны бер капчык бәрәңге урлаган өчен төрмәгә тыгалар, ә миллионлап урлаган түрәләр, шартлы рәвештә берничә елга ирекләреннән мәхрүм ителеп, өлкә губернаторы итеп сайлана. Кайда булганы бар мондый хәлнең? Кайда дөреслек?! +— Ха! Ты еще правду хочешь искать? +— Ладно, надоела эта политика, — диде Люда, кул селтәп. — Сообразим что-ли? +Таняның авызы ерылды. +— А что, можно, наверное. Суббота, как ни как. Ты будешь, Сакина? +— Миңа ярамый, мин намаз читаю, — диде тегесе кызарып. +Люда аның җилкәсенә төртте: +— Да ладно тебе! Сына в армию проводила, обмыть надо! +— Юк, юк, ярамый миңа, — дип киреләнде һаман Сәкинә. — Аннары аның өчен акча да юк. +— Ая вчера стенку продала. — Таня кыланып кына лифчик эченнән илле тәңкә акча чыгарды. — Деньги есть, так что будем пить за мой счет. +Сәкинә ризалык бирүгә, марҗалар, сулы чиләкләрен калдырып, кибеткә чапты. "Ярый, болар юкка гына эчмиләрдер, бераз кайгым басылыр, — дип уйлады татар хатыны, көянтәгә таянып. — И балакай, бик борчылам шул. Интегеп үстер дә ут йотып йөр инде менә шулай". +Марҗалар тиз әйләнеп кайтты. +— Вона, и тетя Матрена идет, — диде сулышы капкан Таня, күлмәк итәге белән тирләгән маңгаен сөртеп. +Люда да әлсерәгән иде. Борынын сеңгереп куйды да башын чайкап кына әйтте: +— Наверное, милостыню просить ходила. Говорят, она на кольце в подземном переходе сидит. +— Не видела. +— Не идет, а тащится. Шутка-ли, девяносто шестой год пошел, как ни как. +Таякка таянган урыс әбие яннарына якынлашкач, Таня кычкырып сәлам бирде: +— Здрасте, тетя Матрена! Как здоровье? +— Да все так же, — дип җавап бирде әби, таягына таянып. — Только вот ноги сильно ноют. Жизнь-то нынче какая пошла, не жизнь, а сущий ад. Старик-то мой счастливым оказался, пораньше меня отошел. Знал бы как я мучаюсь, горькими слезами заплакал бы. А, что жаловаться, все равно легче не станет... Ну, я пошла, да хранит вас господь! +— Мы вас сегодня навестим, — диде Таня, хатыннарга күз кысып. +— Милости просим, заходите, миленькие. А то я одна одиношенькая совсем дикая стала. Радио не работает, телевизор тоже сгорел. Скучно. День как год проходит. +— Спасибо, тетя Матрена! — Таня аракыны Людага тоттырды. — К тете Матрене пойдем. Домой надо сходить, хлеба, лука притащу. У нее, наверное, там шаром кати. +— Да как-то не удобно, — диде Люда, иңнәрен сикертеп. +— Не удобно только на потолке спать. Она только рада будет. +— Как знаешь. +— Мин дә берәр нәрсә эләктерермен, — диде Сәкинә. — Кичә бер килограмм высший сорт мука алып кайткан идем. +Матрена түтәйнең өстеңдәге иске соры плащы, башына бәйләгән тишек кара яулыгы кызгандырды аны. Сәкинә белгәннән бирле киеп йөри иңде ул аларны. Моннан ун ел элек ире шахтада басылып калгач, кайгы уртаклашырга дип кергәндә дә өстеңдә шул ук плащ иде. Кырыгына бәлеш пешереп кертте, бахыр. Ә Сәкинәнең аны белеп тә караганы юк. +"Менә бит ничек дөнья, — дип уйлады ул. — Тормыш начар, адәм баласы үзе турыңда гына уйлый, дип зарланабыз. Барысына да үзебез гаепле. Аллаһы һәммәбезне күреп, белеп тора". +Атышу +Берәр сәгатьтән Матрена түтәйләр йортыннан урысча җыр агыла иде. Йорт дип әйтеп булмый иңде аны. Такта арасына пычкы чүбе тутырып салынган бер утын сараен хәтерләтә иде ул. Ә эчтән йорт алай ук шыксыз түгел. Тәрәзә пәрдәләре, башка чүпрәк-чапрак хәерчелекне бераз каплап тора. Түрдәге сул почмакта тәре, астарак Матрена түтәйнең яшь вакытта ире белән төшкән фотосурәте эленеп тора. Уң як стенага эленгәннәре исә сугышта һәлак булган җиде улыныкы иде булса кирәк. +Башта Таня белән Люда тып-тын утырдылар. Матрена түтәй, фотосурәтләргә күрсәтә-күрсәтә, үзенең яшьлеге, ире, балалары турыңда сөйләде. Бераз елап та алды. Әмма кыза төшкәч, барысының да теле ачылды. Хәтта үзенең аз сүзле булуы белән билгеле булган Сәкинә дә гел сөйләп кенә торды. +— Ну что, споем, тетя Матрена? — диде исерә башлаган Таня, өстәлгә сугып. +Өйгә җан керү бәхетеннән тәмам онытылып киткән Матрена түтәй, тешсез авызларын күрсәтеп, кеткелдәп көлеп җибәрде. +— Пойте, пойте, миленькие. А я, как говорится, послушаю, молодость свою вспомню. Ой, как пели-то, как пели-и! И танцевали много. Бывало, что по утрам ноги болели. Все под саратовскую гармошку подпевали. Нынче не интересно, так и знают, что магнитофон крутят. +Ниһаять, Таня сузып-сузып җырлап җибәрде. Аңа Люда да кушылды: +Вечер тихой песней над рекой плывет, +Дальними зарницами светится завод. +Где-то поезд катится точками огня, +Где-то под рябинушкой парни ждут меня... +Шактый озак җырладылар. Аракы өстәлдән төшмәде. Икеөч сәгать эчендә Таняның стенка акчасы чыгьш бетте, аннары шинкарларга барып Люданың да сәгатен аракыга алыштырып кайттылар. Шуның өстенә сигарет та күп тартылды. Туксан алты яшендә булса да, Матрена түтәйнең тәмәке төтененә исе дә китми. Чөнки ул гомере буена мондый мәҗлесләрдә күп катнашкан. Ә менә Сәкинәнең үтереп-үтереп башы чатный башлады. Әйтерсең мунчада утырып ис тидергән. Китмәкче дә булган иде, марҗалар: "Ты нас не уважаешь?" — дип бәйләнеп теңкәгә тия. +Сүз артыннан сүз китә дигәндәй, кагылмаган темалары калмады. Бер уңайдан, катнаш гаиләләргә каршы чыккан Фәүзия Бәйрәмованы да, Чечнядагы сугышны дәвам иттергән Путинны да сүгеп алдылар. +— Что, им земли не хватает, что-ли? — дип чыелдады Люда, тозлы балык койрыгын чәйнәп. — Сколько крови пролили, гады. А потом все грехи на русский народ вешают. Не русские виноваты, тупые правители виноваты. +— Для кого война, для кого мать родная. — Таня Сәкинәне кочаклап үбеп алды. — Ты согласна со мной, татарочка? +— Согласна, кәнишне, — дип мыгырдады хатын. +— Наши дети гибнут, а генералы деньги зарабатывают. +Люда чыркылдап көлеп җибәрде: +— Сказала тоже, это даже көзе понятно. Я вот среди депутатов только Г оворухина уважаю. Сын-то у него в первой Чеченской войне без ноги остался. А вот остальные настоящие сволочи, они своих детей знаешь как оберегают. +— Ох, Люда, сколько их развелось, сколько развелось маменькин сыночков! +— Если война начнется, я американцам продамся. Может жить лучше станем. +— Типун тебе на язык! Не будет войны! +— Будет, Таня. Обязательно будет. В сорок первом точно также думали. А Гитлер все-таки напал. +— Американцы не нападут. +— Борьба против терроризма — это только причина, дорогая. Им террористы не нужны, им нужна Россия. Вишь, они у нас уже под носом ходят. А ведь пустили наши, и на Кавказ, и в Среднюю Азию пустили. Торговый центр у них взорвали, видите ли! А где доказательства? +— Әмрикәлеләре дә ипи-тоз белән килмәс, килсә, шул таларга гына килер инде, — диде беркатлы Сәкинә. — Сугыш башлана күрмәсен, улым армиядә бит. +— Хватит политинформация! —диде Таня. —Давай, "Кубалягем, тюгярягем" споем. +Тәрәзәдән урам якка тагын җыр агылды: +Күбәләк гөлләргә кунса, +Гөлләр тибрәнә микән? +Ул да мине сагынганда, +Күбәләгем, түгәрәгем, +Асыл кошым, сандугачым, +Җырлап җибәрә микән? +Җыр тәмам булды дигәндә генә, тәрәзәдә башына кара кепка кигән ир-ат башы пәйда булды. +— Бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын, апалар! — диде ул, мыек астыннан елмаеп. +Инде шактый чайкала башлаган Таня дорфа гына сорап куйды: +— Нәрсә кирәк? +— Гражданка Вавилова монда яшиме? +— Майда мандалошка. — Люда шул рәвешле шаяртырга теләде, ахрысы. +Барысы да пырхылдап көлеп җибәрделәр. +— Мин булам ул, балакаем, — диде Матрена түтәй татарчалап. — Ни йомыш иде? +— Без горгаздан идек, әбекәй. Быелның алты ае өчен газга акча түләмәгәнсез, шуны түләтергә дип килдек. Бу урамда бер сез генә должник булып калгансыз. +— И балакаем, акчам юк бит минем, — диде Матрена түтәй уфылдап. — Җиде йөз тәңкә пенсиягә нәрсә генә эшләп булсын? +— Алайса, безгә газны ябарга туры килә, әбекәй, — диде ират. — Начальство шулай кушты. +— Әй, син, татарин, кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме? — дип, һаман да холыксызланды Люда. +Ул арада тәрәзәдә икенче баш күренде. Бусы тотлыгып сөйләшә икән. Бераз өлкәнрәк күренә. Башы тап-такыр. +— Ке... кем анда те...телен озынайта? +— Сез аны дөрес аңламадыгыз, — дип кысылды сүзгә Сәкинә. — Матрена түтәебез герой-ана безнең. +— һы. — Теге мыскыллы елмаеп куйды. — Ба... балалары шулай күп булгач, ни... нигә газга акча та...таба алмый? +— Балаларым сугышта үлеп калды минем, бәбекәчем. — Матрена түтәйнең тавышы калтырап китте. +— Ә-ә, а... алай икән, хә... хәлегезне аңлыйм, әбекәй. Ти... тик акчаны ба...барыбер түләргә туры киләчәк. Бу и... илдә геройлар күп, а... акчалары гына юк. +— Ты, козел вонючий, выбирай выражение! — диде Таня, тавышын калынайтып. +— Да... давай, плати деньги! — Ир дә тавышын күтәрә төште. — А то газ за...закроем! +— Только попробуй!—дип янады Люда, теш арасыннан сыгып. +— Нә... нәрсә, я... янаган буласың мәллә, ма... марҗа?! +Кепкалы ир-ат иптәшен тынычландырмакчы: +— Ипләп сөйләш, Гариф абый. Күрмисеңмени, исерекләр бит барысы да. +— Ми... миңа димәгәе... Акчаны тү... түләсеннәр главные. Бу урамда ничә көн йөрибез бит инде буталып. +— Әйдәгез, болай сөйләшик. — Кепкалы ир янә әбигә дәште. — Хәзергә өч айныкын түләп торыгыз, соңыннан... +— Түләмибез бер тиен дә! — дип чыелдады Люда, һаман саен явызланып. +— Ярый, шулай дип язып куярбыз. — Газовик кепкасын батырып куйды. — Димәк, газны ябарга туры килә. +Күлмәгенә сыя алмый башлаган Люда сикереп торды да духовкада пешкән йомры бәрәңгене тәрәзәгә томырды. Ләкин анда беркем дә юк иде. Таня белән Матрена түтәй аны тынычландырырга кереште. Аракы үзенекен итә, ярсуыннан акылын җуйган марҗа диварда эленеп торган ике көпшәле ау мылтыгын суырып алды. +— Атам кабахәтләрне! — Ул инде тәрәзәгә ыргыла. — Геройанага акча түләтмәкче буласызмы?! Ә аның яу кырында ятып калган уллары өчен кем түләр?! +Котлары очкан хатыннар почмакка сеңде. Люда исә тәрәзәдән газовиклар барган тарафка шарт итеп атып җибәрде. Турысын әйткәндә, мылтыкта ядрә бар дип уйламаган иде ул. Куркудан үзе дә бер мизгелгә айнып китте. Әмма абына-сөртенә чапкан газовикларны күргәч, аның канында тагын шайтан суы уйный башлады: +— Куда бежите, крысы?! — Кычкырып көлә-көлә, төзәп тә тормастан тагын чакмага баса. +Бу юлы ядрә, каршыдагы күршенең су кисмәгенә эләгеп, даң итеп куйды. +Әби инде йөрәген тотып идәндә тәгәрәп ята. Таня белән Сәкинә карават астына үрмәли. +— Боже! Что она делает?! —Марҗа, күзләрен акайтып, чукына башлады. — Сейчас милиция приедет. Таскать будут всех!.. Дура! +Люда, маршировать итә-итә, "Интернационал" ны җырлый: +Вставай, проклятьем заклейменный, +Весь мир голодных и рабов! +Кипит наш разум возмущенный, +И в смертный бой вести готов! +Җыр тынды. Котырынган марҗа, кабалана-кабалана, шкафта актарына башлады. Патрон эзли! +Озак маташмады, мылтыкны корып, янә тәрәзә янына килде. Тагын "шарт!" та "шорт!", "шарт!" та "шорт!" +Урамда инде милиция машиналары сирена улата. Башта алар тагын Башмаковка һөҗүм булган дип уйлаганнар иде. Газовиклардан сорау алгач, аңладылар — исерек хатыннар шаяра. +Ниһаять, радиорупордан ультиматум яңгырый: +— Гражданка Марусова! Прекратите стрелять! Сопротивление бесполезно! +Каян белгәннәр?.. Тәрәзәдән инде башка җыр ишетелә: +Черный во-рон, черный во-о-орон, +Что ты вье-е-ешься надо мной... +Тагын "шарт-шорт!" Мылтык тынган арада, урам яктан берәү акыра: +— Люда, сука, прекрати! Образумься, что ты делаешь?! — Ире. Сүгенүе ярату билгесе инде. +— Ты же сам хотел всех из автомата! — дип көлә Люда һәм тагын чакмага баса. — Ха-ха-ха!.. Вот так вам!.. Вот так! +Бу юлы төбәп ата. Ядрә милиция машинасының бензин багын тиште. Машина дары мичкәседәй дәрт итеп кенә кабынды. Менәменә шартлаячак. Аннары Ерганак урамында мәхшәр көтелә. Күбесе агач йортлар бит. +Янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Шлангадан күбек сиптерәләр. Ничек курыкмыйлар? +— Жалко, — дип кычкырды Люда. — А какой хороший фейерверк получился бы! +Ультиматумның файдасы юк. Юлбашчы музее түбәсенә инде снайпер үрмәли. Бик яшь күренә, мыегы да үсмәгән әле. +Җайлы гына урнашып беткәч, снайпер рациядән хәбәр салды: +— Мин әзер. +— Стреляй на поражение, лейтенант. +— Слушаюсь, товаршц полковник! +Бер минут уза, ике, өч, дүрт, биш... Снайпер һаман атмый. +Рациядән янә полковникның гасабилы тавышы яңгырый: +— Нәрсә булды анда, Габбасов? Нигә атмыйсың? +— Булдыра алмыйм, иптәш полковник. Ул бит хатын-кыз. Бәлки, аны башкача тынычландырырга кирәктер? +— Разговоры! +— Миннән булмый, башка снайперны чакырыгыз. +— Нәрсә, өлкән лейтенант булырга теләмисеңмени? Мин сине трибуналга бирәчәкмен, молокосос! +Җавап ишетелмәде. Снайпер инде түбәдән үрмәләп төшеп бара. +— А, шайтан! — Ядрә җиңел машина артында чүгәләп йортны күзәткән полковникның ботын сыдырып узды. — Убью гада! +Янында утырган опер Васютин, баш очыннан тагын берничә ядрә сызгырып узгач, ут килгән якка тулы бер магазин чәпеде дә агарынып утырган полковникның ботына күз салды: +— Зацепила что-ли?.. +— Әйе, — дип җавап бирде теге, чыраен сытып. — Сөяккә эләкмәгән эләгүен, до свадьбы заживет. +— Что с снайпером? +— Что, что?.. Зеленый попался снайпер... +— Понятно... — Васютин тамак кырып куйды. — Что будем делать? Перестреляет эта баба нас всех, к черту! +— Двое с тыла должны подойти. +— Давно бы так. +Шул мәлне Кыек Муен этә-төртә милиция кардонын узды да, кулларын болгый-болгый, йортка таба элдертте. Салган булырга охшый. +— Люда, милая, остановись! +Иренә атмады Люда. Аракы сөреме дә чыга башлады бугай. Кинәттән ул үзенең нинди юләрлек эшләгәнен аңлады. Ләкин эшлисе эшләнгән. Бирелсә, барыбер рәхәт көн күрмәячәк. Изолятор, суд, төрмә — боларның берсен дә күтәрә алмый ул. +— Прощай, Геннадий! — Люда, мылтык көпшәсен авызына тыгып, аягының баш бармагын чакмага турылады. +Ир инде тәрәзә янында: +— Люда-а! +— Ыһ! +Өлгермәде Геннадий. Дөнья белән саубуллашкан кешедән генә чыга торган соңгы аваз булды бу. Ау мылтыгы, марҗаның ярты башын умырып, түшәмгә сылады. +— Вот дура. — Кыек Муен күзләрен акайтып басып торды да, каушап-иләсләнеп, йөзе белән тәрәзә тупсасына капланды. — Дура-а! +...Бу куркыныч көндә Матрена түтәй дә, хастаханәгә барып җитә алмыйча, "ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булды. Диагноз — инфаркт миокарда. +Сәкинә белән Таняга берни булмады. Аңлатма кәгазьләре яздыргач, җинаять эше ябылды, аларны шул ук төнне кайтарып җибәрделәр. +Люданың мәете атна буе моргта ятты. Ире белән малае аракыдан айнымады. Күмүне Сәкинә белән Таня оештырды. Башка күршеләр дә акчалата ярдәм итте. +Армиядән хат +Төш вакыты узып бара. Кер юган Сәкинә капканың аръягында кемнеңдер кыштыр-мыштыр килгәнен күрде. Почтальон хатын икән, ярыкка ниндидер бер кәгазь тыгып маташа. Коммуналь хезмәт хуҗалыгыннан квитанциядер. Ай саен акча суыралар. Булмаган чүп савыты, булмаган дворник өчен дә түли урам. Акча кемнеңдер кесәсенә кереп бара. Бер хатын әнә күрше урамдагы подъездларны юып йөри. Дүрт айлык хезмәт хакын әле дә алмаган. Баш күтәрә башласаң, берәр сәбәп табып, куып кына чыгаралар, ди. Кер порошогын да, себеркесен дә, чүпрәген дә үз акчама сатып алам, ди. Вәт заманалар! Хәзер ул мастерлар идән чүпрәге белән дә акча эшли башлады микәнни? Кем ничек булдыра, шулай талый. Күрше Нургаянны гына әйт син. Бүген бер, икенче көнне башка оешмада. Гел машинага утыра үзе. Ул урлап тора, аны куып торалар. Башы эшли, димәк. Башкалар кебек егермешәр ел бер тиенсезгә бер генә урында черәшми. Аның каравы менә дигән "десятка" алды, агач йортын кирпеч белән тышлап чыкты. Базардан кайтса, сумкасы тутырык ит, колбаса булыр. +Сәкинә, калган чүпрәк-чапракны кер машинасына салып, юеш кулларын итәгенә сөртә-сөртә, капкага юнәлде. +— Бәрәч, хат ич бу! — диде ул, аны кулына алып. — Севастополь диелгән. Өчпочмаклы зәңгәр мөһере дә бар. Тик бик юка күренә. Рафистандыр. +Ана, кабалана-кабалана, конвертны ачты. Улыннан шул. +— И балакаем, үзең кайтып кергәндәй булдың! — Сәкинә хатны күкрәгенә кысты. — Нигә шулай бик аз яздың? Ярты гына бит. Йә, ничек синең хәлләр? +Сәлам Севастопольдән! +Исәнме, әни һәм Зөлфия сеңлем! Озак язмый торганга ачуланмагыз. Мин хәзер Севастопольдә. Алты айдан диңгез пехотасында хезмәт итәчәкмен. Әлегә учебкада. Монда дисциплина бик каты. Кичә автоматтан һәм гранатометтан аттырдылар. Ярты көн строевой подготовка белән уза. Безнең ротада җиде татар малае бар. Өчесе Казаннан. Дус-тату яшибез. Ашау ягы ярыйсы. Синең бәлешләреңне, өчпочмакларыңны сагынам. +Әни, беркөнне төштә Айсылу белән синең кыстыбый пешергәнеңне күрдем. Мин армиядән, ул Петербургтан кайтып төшкән, имеш. Имтиханнарны да гел "бишле"гә генә биргән икән. Кечкенә Зөлфия дә шунда. Сезгә эндәшәм, ишетмисез. Кыстыбыегызны да ашарга өлгерә алмый калдым, учебный тревога белән уяттылар. Аннары көне буе сезне, шул кыстыбыйларны сагынып йөрдем. +Айсылуга юлда ук хат язып салган идем. Язса, якын көннәрдә җавап хаты килеп җитәр, шәт. +Үзегез ни хәлдә, әни? Райисполкомнан күчерәбез дип килмәделәрме? Күчәргә ашыкма. Кайткач, Алла бирсә, мин ул урында алты почмаклы йорт салып чыгам. +Ярый, сау бул, әни! Зөлфия сеңлемә чуктин-чук сәлам! Минем өчен борчылып тормагыз. +Сәлам белән улың Рафис. +1 июнь, 2000, Севастополь +Хатны укып чыккач, Сәкинә Таняларга йөгерде. Сөенече белән уртаклашасы килде аның. Диңгезче бит хәзер Рафисы! +Баксаң, Таня инде бер атна Геннадий белән эчә икән. Икесе дә анадан тума килеш караватта аунап яталар. Өйдә тәртип юк, бөтен нәрсә идәндә. Карават астыннан Геннадийның чалбар балагы һәм Таняның сары колготкие күренеп тора. Күлмәкләре дә шунда. Аларны ап-ак мәче йоны каплаган. Өстәл янындагы гәзит битенә исә сөяк өелгән. Әнгәгә дип әзерләгәндер инде. Чебеннең исәбе-хисабы юк. Алар да, эссегә чыдаша алмыйча, безелдәп тәрәзәгә килеп бәреләләр. Таня үзе пычрак хатын түгел, бәйрәм узгач, өен тагын тәртипкә китерер. Ә менә махмыр исе монда әле тагын бер ай торачак. +Ишектән килеп кергән Сәкинәне күрүгә, ул өстенә юрган да тартмыйча, ухылдап сорап куйды: +— Что случилось, Сакина?.. Пожар что-ли? +— Ишегең ачык иде, шакымыйча кергәнгә ачуланма, — диде югалып калган хатын, никтер хатны артка качырып. — Улымнан хат килде. +— Счастливая ты. — Чәче-башы тузган Таня ыңгыраша-ыңгыраша торып утырды. Күзләре тәмам кысылып беткән. — Деньги есть? +Сәкинә аның аракы яратканын белә, шуңа күрә үзе белән бер чәкүшкәлек акча да алган иде. +— Акча бар барын да... +— Так что же ты стоишь?.. Беги в магазин! Обмыть надо. А потом, глядишь, и групповуху организуем. — Таня, Кыек Муенның күтенә сугып, кычкырып көләргә тотынды. — Да ведь, импотент несчастный. +Геннадий юрганны инде өстенә тартып куйган иде. +— Не зли меня! — дип ыжылдады ул, карлыккан тавыш белән. +— Нәрсә, шаяртканны да аңламыйсың мәллә? — диде марҗа, татарчага күчеп, һәм идәндә аунап яткан яулыкны башына бәйләп куйды. — Геннадий миндә яшәргә җыена бит әле, Сакина. Туйдырды ялгызлык дигәннәре. Сөяркәләр килә дә китә, ә бу исерек булса да, гел янымда булачак. Эчәргә иптәш тә бар... Хаха-ха! +— Привет, соседка! — Геннадийның болайга таба борылып ятарга хәле юк иде булса кирәк. — Ушла моя Люда... +Кыек Муенның гәүдәсе калтырый башлады. Елавы иде, күрәсең. +— Да не стони ты. — Марҗа ирнең башыннан сыйпады. — Все равно все там будем. Син хатыныңа чардуган кую турында уйла. Аннары Толикны да гел караштыргалап торырга кирәк. Ул инде өегездәге әйберне сатып эчә башлады. Киленегезне әйтер идем, тәмам сукбайга охшап бара. Яшьлеге бар, матурлыгы бар, бу яшьтән аракыга сабышкач... +— Сукбай она и есть, — диде ир, борын тартып. — Толик бит аны притоннан табып алып кайтты. Куып чыгармакчы булган идек, мин аннан башка яши алмыйм, асылынам, дип, кулына бау тотып йөри башлады. +— Аракы сөреме белән аңгыраеп йөрде Толигың. Чибәррәкне дә эләктерә ала иде. Хотя, хәзер кызлар карарлык кыяфәте дә калмаган инде. Яшьлекнең кадерен белмиләр, юләрләр. — Таня, кәттә генә кыланып, арт ягын селкетеп куйды. — Их, егерме яшькә яшьрәк булсам, монда ятар идеммени мин? Берәр бизнесмен егетне эләктереп, инде күптән йә Парижга, йә Канар утрауларына чыгып сызган идем. +— Китәр идең абзар артына, — диде ир, ниһаять, торып утырып. — Синдәй сыра мичкәсе кебек юан хатыннар Парижда да җитәрлек. Шул Африка джунглиларында яшәүче каннибалларга гына кирәк булсаң инде. +— Что?.. — Марҗа, бөеренә таянып, аңа таба килә башлады. — Аһ, ты, старый хрыщ! Мою пенсию пропиваешь, да еще... +Геннадий сүзне шундук уенга борып җибәрде: +— Җә, җә, тынычлан, котыртып кына әйттем мин сиңа бу сүзләрне! +— Шулай дисәң генә котыласың, — диде Таня, авызы ерылып. — Давай, Сакина, сгоняй в магазин, а то сушняк у нас. +Сәкинә кибеттән бик тиз әйләнеп керде. Таня инде газ плитәсенә чиләк белән су куйган, дөнья бетереп, бер атна элек сатып алган шампунен эзли. Юынырга маташуы инде. Бу җәйге челләдә гел юынып тормасаң, аракы эчмичә дә, тирләп-сасып бетәсең. Г еннадий да торган, ул Таняның иске туфлиенең резина табанын ябыштырып маташа. +Озак тормады Сәкинә. Хатны укыткач, газда чәйнекне онытып калдырганмын дип, чыгып китү ягын карады. Чөнки белә, болар чәкүшкә белән генә канәгатьләнмәячәк. +...Кичке якта ул, янына кечкенә Зөлфияне утыртып, хат язарга алынды. Җиңел эш булмады бу, иң әүвәле башлый алмыйча интекте, аннары нәрсә язарга белмәде. Күптән, бик күптән хат язганы юк инде аның. Ире Шәүкәт шахтада эшләгәндә нинди җылы хатлар алышалар иде! Аларның барысын да кадерләп саклый ул. Рафиска да күрсәткәне бар, ләкин әлегә укытканы булмады. Күбесе ярату турында бит, иртәрәк булыр дип уйлады. Ә хәзер, улы янында булса, бергәләшеп укырлар иде әтиләренең хатларын. +Берничә бит кәгазьне мичкә йомарлап ыргыткач, ниһаять, язар сүзләр дә табыла башлады. +Сәлам Казаннан! +Улым, хатыңны алдык, зур рәхмәт! Сеңлең белән бергә хат язарга утырдык менә. Сиңа куп сәлам әйтә. Абыемны сагындым, ди. Бераз елап та алды. Үзем дә еладым, балакаем. Башыңны сакла, бу дөньяда таянычыбыз син генә. +Бүген күп итеп кер юдым. Киемнәрең армиядән кайткач ярамастыр инде. Синең үсә, киңәя торган вакытың. Алай да, бербер нәрсәгә ярарлар әле дип, үтүкләп, төреп куйдым барысын да. Теге зәңгәр джинсы чалбарыңны сүтеп, Зөлфиягә юбка тегеп бирдем. Бик ошатты. Аны кибеттән ала башласаң, күп акча кирәк. +Суны син ташыганда бик рәхәт иде. Хәзер кисмәктә су тотмыйбыз. Чиләк-көянтә белән алып кайтканда да җитеп тора. Дөрес, кер юганда су куп кирәк инде анысы. Зөлфия бик булыша, йорт каршындагы бакчадан чыкканы юк. Чүбен дә утый, кечкенә чиләге белән кыярларга да су сибә. Кызымнан да уңдым, Аллага шөкер. +Әлегә райисполкомнан күчерәбез дип килгән кеше юк. Безнең йортларны киләсе елда сүтә башлаячаклар, дигән суз йөри. Белмим, ничек яшәрбез икән без ул Азино якларында? Бигрәк шәһәр чите бит. Аннары Зөлфиягә дә яңа мәктәптә укырга туры киләчәк. Әле ерак булачакмы ул, якынмы — Алла белгән. Азинога киткән кешеләрнең моң-зарын ишетеп тә куркып беттек инде. Еш кына су да булмыйча тора икән анда. Аннары лифтта хатын-кызларның алтын алкаларын да салдыралар, ди. Минем алтыннарым юк, бусы өчен курыкмыйм. Зөлфия үсеп килә бит, телевизордан маньякларны гел күрсәтеп кенә торалар. Җитәкләп йөртмәсәң, күп катлы таш йортлар арасында адашып бетәчәк бит ул. Карап торышка бөтенесе дә бертөсле бит алар. +Айсылудан хат алмадыңмы? Икегез ике якта булып, бер-берегездән бизмәсәгез ярый инде. Күзендә нур бар аның, сине дә нык ярата булса кирәк. Ике-өч көнгә бер тапкыр Санкт-Петербургтан шылтыратып тора. Үз кызым кебек күрә башладым аны. Рәхмәттән башка бер сүзем юк. +Зөлфия синнән фоторәсем сорый. Аны үзенең иптәш кызларына күрсәтәсе килә. Мин дә бер рәхәтләнеп карар идем, балакаем. Мөмкинчелегең булса, шылтыратып алсаң да бик ярар. Хәзер телефон бөтен җирдә дә бар бит. +Син казыган баздан бик уңдык. Бәрәңгеләр бүген казып алган кебек. Хәзер бәрәңге дә кыйммәт бит, чиләге илле тәңкә. Базарга чыккан идем, бәясе төшәргә уйламый әле. +Шуның белән төгәлләрмен инде. Үзең күп итеп яз. Зөлфия сиңа акварель буяу белән ясалган рәсем җибәрә. Астына нидер язып маташа бугай. Нинди рәсем икәнен күрсәтми, ояла, ахрысы. +Сау бул, балакаем! +Сине үбеп, сагынып калучы әниең һәм Зөлфия сеңлең. +6 июнь, 2000, Казан +Кулыңны куй, Толик! +Бер атнадан Геннадий үлеп китте. Берәүләр аны сагышыннан, икенчеләр денатураттан агуланып үлде, дип сөйләде. Бу озакка сузылган эчүдән соң Таня да саргаеп калды. Бавырына зыян килгән, күрәсең. Берничә тапкыр Сәкинәләргә кереп зарланып та утырды. +Геннадийларның өендә исерек Толик кына калды. Башта хатыны, аның артыннан мәчесе чыгып качты. Хәер, Валяны хатын дип әйтү бик зурлау булыр иде. Килеш-килбәте белән вокзал хатыннарыннан ким түгел. Беркая да эшләми. Дөрес, ара-тирә Мөштәри урамына менеп көнбагыш саткалаган була, ләкин кулына азмы-күпме акча керүгә, аны якын-тирәдәге исерек мужиклар белән эчеп бетерә. Чөнки аракы яраткан кеше шешәдәштән башка яши алмый. Бүген син салып бирсәң, иртәгә сиңа салып бирәчәкләр. Әби-бабай пенсия алганда яшәргә була иде. Ә хәзер Толикның нәрсәсе бар? Дала кебек шыр ялангач йорт калды аның карамагында. Бөтен нәрсәне сатып бетерделәр, хәтта караватта йокларга матрас калмады. Бу җимерек абзар өчен фатир ала алмаячак ул. Чөнки аңа башкалар хуҗа булырга җыена. Бер килделәр инде. Гәүдәле генә япь-яшь ике егет йорт өчен (дөресрәге, җир өчен инде) илле мең сум акча тәкъдим итте. Толик каршы килгәч, янарга ук тотындылар. Берсе: "Йортыңдагы матчага асып китәбез, уйла!" — диде. Гади кешеләр түгел. Икесе дә зур начальниклар кебек киенгән. Кулларында — шифр белән ачыла торган кыйммәтле кара дипломат. Валя аларны тәрәзәдән карап калды. "Джип" машинасында киттеләр. Көчләп бөтен документларга кул куйдырачаклар да үтерәчәкләр Толикны. Хәзер кеше үтерүне чебен үтерүгә дә санамыйлар. Качыйк дигән иде Валя, Толик тыңламады. Милициягә гариза илткән иде, беләбез без сезне, алкашларны, больницага барып дәвалан, дип куып кына чыгардылар. Милиция яклый ала торган заман түгел бу, шуңа күрә Валя чыгып китте. Зиратта ятуга караганда, притонда ятуың яхшырак. Хәер, притоннар — аның яшәү рәвеше. Толик белән дә менә шундый притоннарның берсендә таныштылар алар. +...Валя бүген көне буе Чехов базарында буталып йөрде. Урамда хәер эстәп утырган ике сукбай хатын белән дүрт денатурат шешәсен бушаттылар. Ашау булмаганлыктан, аның инде бөтен эче яна. Җитмәсә, Толиктан балага да узган. Бүген генә аңлады. Аракыдан түгел, карыңдагы яралгыдан косты. Ярый, туса туар шунда. Чүп савыты бетмәгән, салыр да китәр. +Якындагы йорт подъездыңда йоклап алгач, ул кая барырга да белмичә аптырап калды. Узган-сүткән кешеләр аңда көнчелек хисе уята. "Их, бар бит бәхетле кешеләр, — дип уйлады ул, кашын җыерып. — Аларның өйләре дә, акчалары да бар. Ә мин кем? Минем нәрсәм бар?.. Туйдырды болай яшәү, гарык. Минем дә өем бар бит. Тузган булсын, җимерек булсын, барыбер өй бит. Аның өчен дәүләт бер дигән фатир бирәчәк. Кулдан гына ычкындырырга кирәк түгел йортны. Хәзер Толик янына кайтам да иртәгә үк дворник булып эшкә урнашам. Җитте, минем дә кеше төсле яшисем килә!" +Якты уйлардан канатланып киткән Валя, үзе дә сизмәстән, Ерганак урамына йөгерде. Инде кичке уннар тирәсе булса да, бик караңгы түгел әле. Июньдә көн озыная башлый шул. +...Өй турысына килеп җитәрәк, аны тагын шик басты. Тегеләр килгән булса? Бетерәләр бантны, берсүзсез бетерәләр. Исерек ир белән хатынны беркем дә якламас. Базга күмеп куйсалар да, эзләүче булмаячак. +Капка бикле түгел. Хәер, аның бикле булганы да юк. Ут яна. Димәк, Толик өйдә. Пәрдәләр генә тартылган, берни күренми. Аның беркайчан да пәрдә тартканы юк. Өйдә чит кеше булуы ихтимал. Кем белгән аны, бәлки, берәр культурныйрак шешәдәш хатын да алып кайтып утырткандыр әле. У -у, сука, әллә нинди хыяллар тугандыр әле башында, йортлы булдым дип куанадыр. +Чү, эчтән ниндидер ят тавыш ишетелә! Сүгенгән тавыш бу. Кемдер ыңгырашкан да кебек. Бетте баш! Теге ике интеллигент җыбыткысы килгән, алайса. +Валя тәрәзәгә якынрак килде, колагын куеп тыңлый башлады. Кирәк бит, нәкъ менә шундый вакытта тынлык урнашты. Көтәргәме? +— Ә-ә, бездә шпионнар бар икән! +Капты Валя. Арттан берәү аны беләгеннән суырып алды. Теге чакта килгән әзмәверләрнең берсе икән. Сияргә чыккан, башкисәр, чалбарын да төймәләргә өлгермәгән. +— Мин... — Шуннан ары Валя бер сүз дә әйтә алмады. Әйтерсең телен йоткан. +— Нәрсә мин?! —дип акырды башкисәр. — Өйгә атла, сучка! +Өйгә кереп, матчага аягы белән асылган шәрә Толикны күргәч, Валя имәнеп калды. Кара көймәгән җире юк бахырның. Баш турысында канлы селәгәй күлләвеге җәйрәп ята. +— Нишләттегез аны? — дип пышылдады хатын, чыраен сытып. +— Документларга кул куймасаң, сине дә нишләтәбез, — диде өстәл артында утырган симез битле әзмәвер хихылдап. Үзе, пыш-пыш килеп, тәмәке тарта. Бусы озынрак та, тазарак та күренә. Валяга бераз текәлеп карап торгач, ул әшнәсенә эндәште: +— Иди сюда, Кабан, выпьем! +Өстәлдә ике бушаган аракы шешәсе, тәмәке төпчеге белән тулган көл савыты һәм таратып ташланган кәгазьләр күзгә ташлана. Бер генә сәгать утырмыйлар икән. Кеше ишетер, кеше килеп керер, дип тә курыкмыйлар. Азган бәндәләр инде болар. Андыйларга ике дөнья — бер морҗа. +Кабан Валяны этеп җибәрде: +— Садись на кровать!.. +— Я... я постою, — дип елап җибәрде Валя, тезләре калтырап. — Не убивайте, пожалуйста! +— Чибик, налей ей тоже. +— Пусть сперва мочу попьет, — диде тегесе, эре генә кыяфәт белән чалбар сәдәфен чишкәндәй кыланып. — Ладно, в следующий раз... Как ты ее засек, Кабан? +— А... — Әзмәвер, кул селтәп, өстәлдәге рюмканы каплап куйды. — За окном стояла. +— Подслушивала, значит? +— Значит, да. +— У-у, курва! — Чибик буш шешәне Валяга таба томырды. — Не хорошо! Уши отрежем, поняла?! +— Хватит, Чибик, не дури! Делом надо заняться. +— Извини. Сейчас уломаем. +— Здесь долго находиться нельзя, засечь могут. +— Знаю. — Чибик Валя янына килеп сүз башлады. — Син бу мәхлукның хатыны буласың иңде, име? +— Ие. +— Вообще-то, күбрәк урам этенә охшагансың син. Толигыңа әйт, өстәлдәге документларга кул куймаса, без аны да, сине дә тереләй базга күмәбез. Поняла? +— Нинди документка? +Ташбәбәк сәгатенә карап алды. +— Биш минут вакыт бирәм. Время пошло! +Валя Толик янына килеп басты, курка-курка гына куллары белән аның кара көйгән аркасыннан сыпырды: +— Толик, бу мин. +Ирнең тавышы бөтенләй беткән, сызгырып-гыжылдап чыга: +— Беләм... +— Кулыңны куй. Үтерәчәкләр бит. +— Без болай да яшәмибез иңде. +— Нигә шулай дисең? +— Тормышмыни бу? Үтерсеннәр, минем үләсем килә! +— Ә минем үләсем килми, Толик. — Хатын, тезләнеп, аның башын кочаклады. Битеннән буй-буй булып мөлдерәмә яшь ага. — Куй кулыңны!.. Икебез дә эшкә урнашырбыз... Минем кеше төсле яшисем килә. +— Үләсең килмәгәч, нигә килдең? +— Синең хәлеңне белергә дип... +— Анысы өчен рәхмәт. +— Кулыңны куй, зинһар! +— Куймыйм. +Шул мәлне Чибик, аракы эчкән җиреннән сикереп торып, Толикның күтенә китереп типте: +— Скотина! +— А-а... +— Будешь подписывать?! — Тагын тибә. +— А-а... +— Знай, — дип ыжылдады Чибик, — отсюда дорога только в ад! Ваша шкура в ваших руках! Даю еще минуту! +Валя идәндә үрмәли-үрмәли ялваруын белә: +— Толик, мин балага уздым... Толи-и-к! Зинһар, кул куй! +Сынды ир, чыдамады, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп әйтеп куйды: +— Ярый, китерегез кәгазьне... +Чибик әшнәсенә ишарә ясады: +— Дай им бумагу! +— Башта чишеп төшерегез! — Толик үз хокукларын белә. +— Обойдешься. Давай, подписывай! +Түшәмдә асылынып торган килеш берничә кәгазьгә кул куйгач, ир мышык-мышык елап җибәрде: +— Гады, все отобрали! +Өстәл артыңда утырган Кабан иңде пистолет көпшәсенә глушитель бора. +— Что вы собираетесь делать? — Валя күзләрен акайтып артка чигә башлады. +— Что, что? X... через плечо! +Пистолет тавышы бөтенләй ишетелмәде, "шап!" иткән тавыш кына яңгырап куйды. Валя белән Толик та тавыш-тынсыз гына күз йомдылар. Аларның маңгайларыңда хасил булган кечкенә генә тишектән сиптереп кан ага иде. +...Өйгә ут төртеп, "джигожа утыргач, Чибик канәгать тавыш белән әйтеп куйды: +— Все чисто, ищи ветра в поле! Иртәгә Шпатовны бераз кысасы булыр. Унар мең тәңкә моның өчен бик аз. Дело мокрое, шкурой рискуем. +— Шерхан дип сөйләш, — диде Кабан, тәрәзәгә сеңгереп. — Ул фамилия белән әйткәнне яратмый. +— Яратмаса соң?! Шерхан, имеш. Мент онпоганый! Син аның безнең өстә күпме акча эшләгәнен беләсеңме? +— Белмим һәм белергә дә теләмим. Крышасы шәп, менә бусын яхшы беләм. Кем икәнен генә әйтми... Син рульне чамалабрак тот, ДПСниклар килеп чыкмасын. Безгә бу районнан тыныч кына чыгып сызу хәерле. +— Что правда, то правда, — диде Чибис, хихылдап, һәм машинаны Достоевский тукталышына таба борды. +Шулай итеп, бу төндә Ерганак урамында тагын бер йорт янды. +Борчылу +Толикларның йорты янган төнне, Илфак Апаста — карт әтиәнисе янында иде. Абыйсы Чечняга киткәч, ул ике атнага бер кайтып китә торган булды. Җәйге чорда авылда эш бик күп була, бәрәңге төбен өяргә, колорадо кортын җыярга, печән алып кайтырга кирәк, утын яру да аның өстеңдә. Әти-әнисенә булышырдай балалар үстерә алмады иңде, хәерлегә булсын. Кәбирнең кызы быел юридик факультетка укырга керергә маташа. Әнисе көнтөн Казан юлын таптый. Узган ел кыз вак-төяккә ярап тора иде әле. Быел, имтиханга әзерләнәм дип, өеннән дә чыкмады, һи, нәрсә ул кыз бала? Бүген моңда, иртәгә кияүдә. Ир баладан файда күбрәк, кәнишне. Илфакның классташлары иңде әзмәвердәй берничә бала үстерделәр. Кайсысыныкы икәү, кайсысыныкы дүртәү. Рафикның малае әнә гер күтәрү буенча республика чемпионатыңда икенче урын алды. Аның артыннан тагын ике ир бала үсеп килә. Вәт менә бу тормыш! Ә Илфак нәрсә? Картлык көнеңдә аңа бер кашык су бирүче дә булмаячак. +Бу юлы әти-әнисе шәп кенә сүктеләр үзен. Имеш, радиодан да ишетелмисең, газетада да басылмыйсың. Сирәк яза Илфак, әмма берәгәйле яза. Башкалар кебек сан артыннан кумый ул. Графоманнар басты дөньяны. Фантазияләре — нульдә, тел ягы да бака күле кебек сай. Бер мәшһүр каләм иясе әйтмешли, кайчан котылырбыз икән без "тал-тирәк", "сагыш", "чишмә", "сандугач" дигән сүзләрдән. Илдар Юзеев әйткән иде бугай бу сүзләрне. Моны туры мәгънәсендә аңларга ярамый, әлбәттә, һаман да шул тел ярлылыгы, фикер сайлыгы галәмәте. +Вәт замана, иренмәгән бөтен кеше шигырь яза, җыр чыгара! Ә берсендә дә шаккатырырлык фикер юк. Кайберләрен искә алмаганда, әлбәттә. Илфакка килсәк, ул беркая да ашыкмый. Бөеклек чире яшьлектә калды инде аның. Хәзер менә җигелеп, тырышып язар чак җитте. Сәгате суккач, радиодан да, телевизордан да чыгыш ясар, Алла бирсә. Тик моның өчен әле ул аһ итәрдәй бер поэма язарга тиеш. Бүгенге тормыш турында бөтен дөресен язарга тиеш. Ә басмасалар?.. Бусы да булырга мөмкин, чөнки әкрен генә цензура килә. Мисал өчен, экстремизмга каршы закон кабул ителсә, бездә бик күп әсәрләрне кире борырга мөмкин булачак. Латин графикасын яклап чыгасың икән, син — экстремист, Татарстан җир асты байлыкларына үзе хуҗа булырга тиеш дисең икән, син тагын экстремист. Әле ун ел иркен сулыш алган арада язылган әсәрләрне дә яңадан карап чыкмагайлары. +Шундый уйлар бораулады Илфакның миен. Бу Ерганак урамы турыңда зур роман-поэма язарга тели ул. Моңда бер дигән персонажлар бар. +Мисал өчен, Анатолий Высоцкийны гына алыйк. Заманыңда ул мех фабрикасында тегү машиналарын ремонтлый иде. Ерганак урамыңда бөтен хәерче әле дә ул урлаган машинада тегә. Бераз салса: "Я Высоцкий, а вы кто?!" — дип, күкрәк кага башлый. Мондый чакларда ул еш кына чалбар кияргә дә оныта, кибеткә демонстратив рәвештә трусиктан гына (анысын да алдын артка киеп кенә) бара. Аннары аның подвалыннан таңга кадәр "Интернационал" җыры агыла. Высоцкийның подвалында иске тәлинкәдән күп нәрсә юк. Хәзер тегү машиналарын ремонтламый инде, куллары калтырый. +Бер җәйне, капка төбен себерергә чыккач, ул биш минутта биш мең марка эшләп ыргытты. Зыялы гына ике ир-атның Юлбашчы музееннан Ерганак урамындагы хәерчелекне төшереп йөргән мәле була бу. Сөйләшүләренә караганда, немецлар булырга тиеш. Салмыш Высоцкий, үзенең дөм хәерче булуын күрсәтергә теләпме, бөтен киемен салып ташлый, трусиктан гына кала. Кулына себерке тоткан ярым шәрә пролетариат кемгә кызык булмасын? Тегеләрнең авызлары колакларына җитә. Шәп материал бит, рәхәтләнеп төшерәләр Высоцкийны. Әле шуның өстенә акча да биреп китәләр. Дөрес булса, моның өчен аны КЕБга да чакыртып алганнар ди. Ниндидер бер журналда фоторәсеме чыккан икән. Бәлки, болар барысы да имеш-мимешләр генәдер, ә менә аның шуның өчен эштән куылуы рас, җәмәгать. Тик биш мең марканың рәхәтен күрә алмады Высоцкий. Хатыны шундук каядыр качырып куйды. Ташлап чыгып киткәндә дә, кәҗә тоягы гына күрсәтте. Шуннан бирле ул үзенең подвалында "Щорс турындагы җыр" тәлинкәсен әйләндереп ята. +Ә күрше Е алимҗан әнә сүтелә торган агач йорт нигезен актарып бер чүлмәк алтын тапты. Кемдер милициягә хәбәр иткәч, төнлә читкә чыгып сызган. Берәр ел чамасы хатынына, балаларына гел шылтыратып торды, хәзер тавышы-тыны юк. Мәскәүдә бәреп үтергәннәр, дигән имеш-мимешләр дә йөри. Мөгаен, шулайдыр, исән булса, хатынын, ике баласын җимерек йортта яшәтмәс иде. +Исмәгыйль исә көн дә бурлак кебек уф алла арбасы белән якын-тирәдәге йортлардан калдык азык-төлек җыеп йөри. Үзенә түгел, күршесенә. Алар дуңгыз асрый. Исмәгыйльнең хезмәт хакы — бер литр әчер-әчемәс бал. Узган-сүткән кешедән һәрвакыт тәмәке сорар, бирмәсәләр, җирдә аунап яткан төпчеккә дә канәгать. Берәр танышы очраса, авызында һаман бер сүз булыр: +— Күрше Володя шәп кеше булган безнең. Ул әйткән идея белән исән вакытта эшләмичә дә яшәргә була иде. Ике буш шешәгә бер ак ипи тия иде. Ә хәзер шешә җыеп кына түгел, эшләп тә тамак туйдырып булмый. Вупшым, фашистлар килде властька! Тфү! +Әйе, кызык урам бу. Өстәге урамда гына Ленин, Горький яшәгән. Бөек юлбашчы турында сүз чыкса, аны бу урамда, никтер, гел күрше дип атау гадәткә кергән. Йөргәннәр микән Ленин белән Горький Ерганак урамыннан? Йөргәннәрдер. Бәлки, Тукай да булгандыр әле монда. Бәлки, берәресендә тел очына шикәр салып, чәй дә эчкәндер. Бәлки, шушы урамда яшәгән берәр татар кызына да гашыйк булгандыр. Алар да адәм балалары бит. Кызганыч, бүрәнәләре сөяк кебек шыкырдап торган борынгы йортларны гына җимерәләр. Агачны кисә белгән шул борынгылар. Эче тулы сагыз. Әйтерсең бүген генә урманнан алып кайтканнар. Бер бабай сөйләп торды, ул чакта агачны кыш көне кискәннәр икән. +"Әллә өйләним микән? — дип уйлады ул. — Ялгызлык җанны ашый. Кырыкны узып киттем бит инде. Тагын бер биш-алты елдан әйләнәм дисәң дә, өйләнеп булмаячак. Чәч тә коела, тешләр дә бетеп бара". +Йокларга яткач, адәм баласы әллә ниләр уйлап бетерә. Әйтерсең уйлар энциклопедиясен актара. Кинәттән ул бичара Толикны искә төшерде. Эчеп күрсәттеләр, малай, һәм менә ничек бетте барысы да. Люда белән Кыек Муен да юк, уллары белән киленнәре дә харап булды. Бу аракыны нигә бетермиләр икән? Нигә бетерсеннәр, ул шәһәр казнасына акча кертә. Шуның хисабына малоимущийларга, ятимнәргә социаль ярдәм күрсәтелә. Имеш! Аракы сатып илне матурлап та, бәхетле итеп тә булмый. Иллюзия бу! Коточкыч саташу бу! Ә илне ничек бәхетле итеп була? Шайтан белгән. Хотя, татар инкыйлабка кадәр аракы эчмәгән бит. Гореф-гадәтләр нык булган, кеше мәчеткә йөргән. Дин коткарырга тиеш кешеләрне. Коръәнле балалар булырга тиеш без. Ә анда язылган сүрәләр, уйлап карасаң, шундый гади, шундый аңлаешлы. Күрәсең, адәм баласы өчен кайбер төшенчәләрнең аңлаешлы булуы гына җитми торгандыр. Михнәт күрә башласа, бәла-казаларга тарыса, ул һәрвакыт Алланы искә төшерә. Үлә башлагач та, ник болай эшләдем икән, ник болай яшәмәдем икән, дип үкенеп ята. Мәчеткә йөрү белән бергә, зиратка да ешрак йөрергә тиеш кеше. Кабер ташларын күрү дә аны бер мизгелгә айнытып җибәрә. Ул бер генә сәгатькә булса да, философка әверелә. +Толик, Толик... Нәрсә булды сиңа? Әллә үтерделәр инде? Дөм янып беткәннәр бит, каһәр, экспертиза ясардай җирләре дә калмаган. Үтергәннәрдер, шәт. Дөньялар үзгәргәнче бу урамда бер генә янгын очрагы да булмаган. Китап палатасына барып, юри гәзитләр актарып утырды. 1961 елда булган соңгы янгын очрагы. Анысын да вакытында сүндереп өлгергәннәр, һәй, бер Ерганак урамы гынамыни, бөтен Казан дөрләп яна. Көн дә зур учак ягалар диярсең. +Җир кирәк "яңа урыс", "яңа татар"ларга. Шуңа яндыралар. Толиклар йортын да шуңа яндырганнардыр. Ә ике мәет нигә кирәк? Бу сорауга җавап табу өчен, иң беренче нәүбәттә, йортның кем исемеңдә булуын ачыклау мәслихәт. Менә бу эврика! +Илфак, сикереп торып, тәмәке кабызды. +— Үтергәннәр! Тәгаен, үтергәннәр! — дип мыгырдады ул һәм өстәлдә яткан "Буш тәпие" сөякләрен алып, тышка чыгып китте. +Әнгәне сыйламакчы иде ул. Соңгы көннәрне улап-шыңшып йөрде, бахыр. Малайлар сөйләп торды, подвалдан көчекләренең сөякләрен ташып, шундагы ташландык бакча тирәсенә күмгән икән. Көннәр буе шунда утыра, имеш. Менә бит, кем әйтер аңда адәм акыллары юк дип. Элек болай кыланмый иде. Картая барганын, бүтән көчекләр тудыра алмаячагын сизенәдер. Ятимлек хисе куркытадыр. Әйе, барысы турыңда да картая башлагач кына уйлана башлыйбыз шул. Акыл керә дигәннәре шушы була торгандыр иңде. Ә яшьлек артык уйланырга яратмый, ул үзен мәңгелек дип уйлый. +— Әнгә!.. Нәх-нәх! Кая син?.. Әнгә, дим! +Тавыш-тын юк. Илфак, сөякләрне капка төбеңдә калдырып, өйгә кереп китте. +А, сәгать иңде иртәнге ике! Тагын йокы булмады, каһәр. Иртәнге биштә торып, Казансуга балыкка төшәргә уйлаган иде, барып чыкмас, ахрысы. Ярый, планнар үзгәрә болай булгач. Журналистское расследование белән шөгыльләнәчәк ул бүген. Район эчке эшләр бүлегеңдә аның бер танышы бар. Хәзер полковник булды бугай. Менә шуңа үзенең гөманнарын сөйләп бирәчәк. Тикшереп карасыннар әле, кем исемеңдә икән хәзер Толикларның йорты? +Яткач, тагын әллә ниләр уйлап бетерде Илфак. Аннары, шул уйлардан арыныр өчен, күз алдына килгән төсле сурәтләрне күзәтә, өйрәнә башлады. Менә кызыл нокта барлыкка килә. Хәзер җәелеп, спираль рәвешенә керергә маташа. Юк, аны аксыл төс алыштырды. Бу аксыл төс әллә кәгазь, әллә экран рәвешен алмакчы. Тагын кызыл нокта, ул кан күлләвеге төсенә кереп бара. Әччәч! +Күз алдына тагын әллә нинди хикмәтле сурәтләр килде. Арада куркынычлары да, матурлары да бар. Шул рәвешле, Илфак, тәмам онытылып китеп, йокыга киткәнен сизми дә калды. +Тырышырбыз +Район эчке эшләр бүлегенә сәгать өчкә генә килеп җитте Илфак. Шул инде, төне буе йоклый алмыйча интегәсең дә көне буе тора алмыйча азапланасың. Җитмәсә, кырынганда киселеп бетте. Өчле лезвие дип мактаган булалар, бәясе хәттин ашкан, ә үзе бер атна кырынырга да җитми. Аптырагач, өстәл тартмасында яткан иске "Спутник" белән кырынырга мәҗбүр булды. Инде йөзләгән карандаш очлаган иде бугай аның белән. Алай да шәп кырды. Көндезге йокы да йокы түгел, баш шәрифләре чатнап тора. Бәлки, магнит давылы галәмәтедер? "Маяк"тан өченче июньне авыр көн дип атаганнар иде кебек. +Көнбатыш колониясенә әверелеп бара Россия. Юк, колония генә түгел бу, чып-чын резервация. Кибет тулы шикле тауар. Үзе кыйммәт, үзенең һичбер сыйфаты юк. Бер гәзиттә, безгә чит илләр өченче, дүртенче сортлы тауар җибәрә, дип язганнар иде. "Буш тәпие", чәй, кием, аракы, төрле эчемлекләр, соклар... Дөрес язалар, элекке еллардагы һинд чәен генә ал, нинди хуш исле иде! Ә хәзер кабы шул ук булса да, һичбер исе юк. Бу өч тиенгә ярамаган тауа рны кайтартып, кемдер акча эшли. Безнең корсакка агулы ризык, агулы эчемлекләр тутырып байлык туплый! +Илфак күрергә теләгән кеше полковник Олег Филатов иде. Керәшен малае ул. Университетта бер курста, бер группада укыдылар. Ул чакта журналистика факультетында укыган егет-кызларның күбесе бөтенләй башка юлдан китеп барды. Тормыш бит, барысы да үзенә җайлырак урын эзләргә тырыша. Филатов та журналист булып китмәде. Чөнки ул инде укыганда ук үзенең язуга сәләтле булмавын аңлый башлаган иде. Алай да хатын-кызны үзенә карата белә иде. Бер балигъ булмаган кызга корсак ясаганы өчен университеттан да куа яздылар. Өйләнеп кенә котылды. Бергә озак яшәмәделәр, Олег аерылды. Вакытлыча өйләнү тавыш-гаугадан котылу стратегиясе генә иде аның өчен. Университетны тәмамлагач, Совет районында участок милиционеры булып эшләде. Аннары шул ук районда тикшерүче дә булды бугай. Ә хәзер әнә кем булган: оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге начальнигы! +Полковник Филатов аны кочак җәеп каршы алды. +— Откуда? — диде ул, кулларын җәеп, һәм кәнәфиеннән сикереп торып, аның каршысына атлады. Авызы ерык, йөзе кояш кебек балкый. — Сколько лет, сколько зим! Түргә уз, дустым! +Элек тә шкаф кебек иде, хәзер дә шундый икән. Тик чигә турылары инде агарган, маңгаенда тирән җыерчыклар да бар. +Илфакны өстәл артына утырткач, Олег, өстәлдә бармакларын биетә-биетә, көлемсерәп куйды: +— Ә син үзгәргәнсең, брат, картайгансың, димме? +— Яшь бара бит, Олег, — диде Илфак елмаеп. — Син дә картаеп барасың икән. Урамда очраган булсаң, танымаган булыр идем, валлаһи. Университетны тәмамлаганнан бирле очрашканыбыз юк бит. Таркаурак булды безнең группа. Ә менә башкалар дүрт-биш ел саен очрашып тора. +— Адәм баласы дөнья куа. — Полковник көрсенеп куйды. — Вакыт юклыкка зарланабыз шул. +— Бусы сәбәп кенә... Әнә президент Ельцин үзенең курсташлары белән әле дә очраша. Кичә телевизордан сөйләп утырды. Уйлап карасаң, илбашының бөтенләй вакыты булырга тиеш түгел. +— Сүзләреңдә хаклык бар. +— Ярый, ничек синең хәлләр? — диде Илфак. — Балаларың үсеп җиткәндер инде? +— Үстеләр... Бер кызым, бер малаем бар. Кыз әле мәктәптә укый. Быел дүртенче сыйныфка күчте. Малайдан ун елга соңрак туган иде. Дүрт-биш еллар элек Витя белән проблема да булып алган иде, хәзер җайланды инде. Мин бит аны армиягә алмасыннар өчен милиция батальонына урнаштырган идем. Ике ай да хезмәт итмәде, качты. Хәрби билетын көчкә бирделәр. Бераз басым ясамыйча да булмады. Дөньясы шундый бит хәзер. Кая гына барма, бөтен нәрсә өчен танышлык кирәк. Связьлар гына яшәтә бу заманда адәм баласын... Ярый, мин күп сөйләшә башладым бугай. Үзең турында сөйлә инде. +— Турысын гына әйткәндә, Олег, минем тормышта әллә ни яңалык юк. һаман да буйдак әле. Берничә гәзит-журналда эшләп алдым. Хәзер менә профессиональ язучы. +— А! Алайса, син китабыңны чыгарып сөйләш инде. +— Булганын өләшеп бетердем шул. Икенче килгәндә, һичшиксез, алып килермен. +— Нәрсә язасың? +— Күбрәк лирика инде. Соңгы вакытта поэмага алынырга исәп. +— Молодец! Син укыганда ук талантлы егет идең, Илфак. Мин синең каләмең барлыгына ышанам. Йә, сөйлә, нинди йомыш белән килдең? +Илфак сүзне ерактан башлады. +— Беләсеңме, Олег, — диде ул, тамак кырып. — Безнең Ерганак урамында йортлар яна башлады бит. +Олег кычкырып көлеп җибәрде. +— Әйттең яңа сүз, Казанда янгын булмаган көн юк та бугай. +— Ә бездә йортларны махсус яндыралар. +— Ничек инде махсус? +— Халыкны Ерганак урамыннан Азинога күчерү өчен. Матур урын бит, һәр тарафта яшеллек, кеше кызыкмаслык җир түгел. Күптән түгел менә күрше Толикларның йорты янды. Юктан гына түгел дип уйлыйм. Ничә йорт янды, ә һәр очракта бер җавап: электр чыбыгында замыкание булган, имеш. +— Нәрсә белән дәлилли аласың? +— Дәлилләр юк. Бер нәрсәне тикшереп карарга булышсаң, мәсьәләгә, бәлки, нинди дә булса ачыклык кертеп булыр иде. +— Сөйлә, сөйлә, — диде Олег. Аның йөзе җитдиләнеп китте. +— Иң әүвәл Толикның йорты кем исемендә икәнен белергә кирәк, минемчә. Аңа йортны сату турындагы документка көчләп кул куйдырганнар дигән шигем бар. +— Аңлашылды. Шик бар икән, димәк, тикшерергә кирәк. Мин бу мәсьәлә белән бүген үк шөгыльләнә башлармын. +— Рәхмәт. +— Рәхмәтне соңыннан әйтерсең, —диде полковник елмаеп. — Бераз тотасыңмы? +— Элек тоткалый идем, хәзер бик шаярмыйм инде. Мәчеткә йөри башладым бит. +— У-у, тәмам тәкъва егеткә әверелеп беткәнсең син, малай. +Илфак шаяртуга шаярту белән җавап бирде: +— Бигүк тәкъва түгел шул әле, тәмәкене ташларга кирәк. Ярый, Олег, монда сиңа комачау итеп утырып булмас, китим инде мин. Кайбер ашыгыч эшләр дә бар иде. — Ашыгыч эше юк инде Илфакның, болай гына әйтте. Кешене озак борчымау электән килгән гадәт аның. Аннары никтер уңайсыз хис итте ул үзен. Әллә милиция һавасы ошамады, әллә башка нәрсә, — Алла белгән. +— Жалко, жалко! — диде Олег, аны ишеккә кадәр озатып. — Бу соңгы килүең булмастыр дип уйлыйм. +— Үзең бер килеп чык. Йорт номеры унике. Ерганак урамында бердәнбер сары йорт. Шулай дигәч, кайберәүләр мине шаярта дип уйлыйлар. Унике ел элек буяган идем, һаман тора, шайтан. +— Килеп чыгармын, һичшиксез, килеп чыгармын. Иртәгә үк шылтырат, нәтиҗәсен әйтеп бирермен. Телефоным — җитмеш җиде һәм дүрт ноль. Исеңдә калдырдыңмы? +— Калдырдым, кәнишне. Бик җайлы номер. +Илфак чыгып киткәч, полковник үрелеп селектор төймәсенә басты: +— Филатов говорит. Оперуполномоченного Шпатова ко мне. Срочно! +— Его на месте нет. Может вызвать Васютина?— дип җавап бирде кизү милиционер. +— Нет, мне нужен Шпатов. Когда приедет, пусть заглянет ко мне! +— Слушаюсь! +"Хәсрәт язучы! — дип уйлады полковник, кәнәфигә сеңеп. — Казынмакчы була! Шпатовка әйтеп куярга кирәк, бераз күзәткәләп йөрсен". +Шпатов... Әгәр бу әтрәк-әләмнән ераграк торса, полковник мондый тайгак юлга кереп китмәгән булыр иде. Барысы да аның сеңлесе Маринаның туган көненнән башланды. Өчәү генә утырдылар. Аракы су урынына эчелде. Таң алдыннан Шпатов, исергәнгә салышып, диванда ятып калды. Ә Марина Филатовны йокы бүлмәсенә өстерәде. Бу кадәр вәсвәсәгә нинди адәм баласы каршы тора алсын? Сихерләнгән кебек, бөтен дөньясын онытты полковник. Утыз яшьлек хатын табигый булмаган сексны ярата икән. Таңга кадәр тәгәрәштеләр. Аннары полковник әкрен генә чыгып шылды. Шпатов берни дә белми калсын, имеш. +Икенче көнне моның кабинетына, тузынып, Шпатов килеп керә. Янәсе, ул аның сеңлесен көчләгән, Марина прокурорга барырга җыена. Тезләре йомшарып китте полковникның. Ачудан күз аллары караңгыланды. Шантаж! Башта ул оперны сугып ук екты. Соңыннан, авыз-борыныннан кан аккан Шпатов медицина экспертизасы турында әйтеп куйгач, өстәл артына утырып, ике кулы белән башын тотты. Менә сиңа, күрәсең булса. Табигый булмаган секс өчен прокуратурада аны башыннан сыйпамаячаклар. Төрмәгә дә китереп тыгулары мөмкин. Бер сүздә булгач, Марина үзен мондый секска Филатов мәҗбүр итте, дип әйтәчәк. Нәрсә кирәк бу Шпатовка? Бик тәвәккәл мужик, аннан җиңел генә котылып булмас. Аптырагач, йомшарып китеп, турыдан-туры шулай дип сорады да. Ә теге елмая, сүзне ерактан башлый. +Өч ел элек аның сеңлесе опекунга бер әбине алган икән. Хәзер ниндидер бер ир туганы килеп чыккан. Шуңа күрә әби опекунлык турындагы килешүдән баш тартырга уйлый. Димәк, әби үләргә, ә туганы, аны үтерүдә гаепләнеп, төрмәгә утырырга тиеш. Боларны Шпатов үзе башкарып чыгачак. Ә Филатов әбине туганы үтергән дигән версияне якларга һәм прокурордан җинаятьчене кичекмәстән кулга алу турында карар кәгазе алырга тиеш. Менә нәрсәдә икән хикмәт! +Филатов йөзе ертык оперны КПЗга да тыгып куярга уйлаган иде. Ләкин алдын-артын уйлый торгач, карарыннан кире кайтты. Закон хатын-кызга ныграк ышана, Марина аны бөгәрләп төрмәгә тыгачак. Кыскасы, язмышына буйсынырга булды Филатов. Алга таба күз күрер. Форсаты килеп чыгуга ук бетереп ыргытачак ул Шпатовны. Бусына инде һич шикләнмәскә мөмкин. +Шул ук көнне Шпатов әбине ваннада тончыктырып үтерде. Марина ул чыгып китүгә үк таксофоннан, фәлән йортта кеше үтерделәр, дип, милициягә хәбәр салган. Сорау алганда үзен ничек тотты, юха елан икәнен белмәсәң, кызганып елап үләрсең: елыйелый күзләре шешенеп бетте. Әрәм йөргән икән моңа кадәр, мондый сәләт белән бер дигән актриса да чыккан булыр иде үзеннән. +Әбинең ир туганын кулга алдылар. Ул инде илле яшьне узып бара торган юан гына абзый булып чыкты. Ташкентта хатынын, сигез баласын калдырып кайткан. Әбинең сеңлесенең малае икән. Документлары тәртиптә, Алафузов урамында дворник булып урнашкан. Бик дини күренә. Аракы эчми, тәмәке тартмый. Берәр аламарак бәндә булса, Филатовка болай ук авыр да булмас иде. Ләкин хәзер ул үз башын коткару турында гына уйларга тиеш. Чак кына кызганса, йомшаклык күрсәтсә, шик Маринага төшәчәк. Ә монда тәҗрибәле тикшерүчеләр җитәрлек. Эшне кулларына тапшырсаң, өч көндә телеңне чишәләр. Иңде болай да әлеге җинаять эшен бер ел да эшләмәгән яшь тикшерүчегә бирде. +Тикшерү барышыңда Марина бөтен гаепне әбинең туганына сылады. Имеш, ул садист, көн саен килеп тавыш куптарган, әбине үтерергә ант иткән. Теге, бичара, мондый нахак гаепләүләргә, сары чәчле марҗаның оятсызлыгына чыдый алмыйча, һәм дә үзенең мәет яныннан табылган тәмәке төпчеге белән ватык күзлеген күреп, тикшерүче алдыңда ук йөрәге ярылып егылды. Ә бу матди дәлилләрне хәйләкәр Марина әзерләп куйган иде. Дөрес, Филатов тикшерүчене ашыктырмаса, бу җинаять эше бераз озаккарак та сузылган булыр иде. Абруе зур әле аның. Прокуратурада, Филатов ялгышмас дип, эшне ябарга булдылар. +Бераз вакыт узгач, фатир Маринаныкы булды. Аны сатып акча бүлешкән көнне Филатов "Сәфәр" рестораныңда утырды. Күпме эчкәнен хәтерләми, Марина таксида өстерәп алып кайткан. Болай егылып эчкәне юк иде әле. Күрәсең, намус газабын шулай басарга теләгәндер. Өйгә кайтмады, чөнки хатыны, балалары алдыңда оят иде. Аракыны авызына койды да койды, койды да койды. Иртәгесен эшкә дә бармады, кәрәзле телефон аша, ашыгыч эш белән Мәскәүгә китеп барам, дип хәбәр итте. Хезмәттәшләре күзенә күренергә курыкты ул. Әйтерсең алар аның турыңда барысын да белеп торалар. Марина белән рестораннарда ешрак буталып йөрсә, беләчәкләр дә беләчәкләр иңде. Без капчыкта ятмый, диләр бит. Нинди хурлык! +Полковник көне буе зәңгәр күзле Марина кочагыңда ятты. Чибәрлеккә чибәр үзе, юха елан. Дулкынланып, чәчелеп торган сары чәч толымнары, чия иреннәре, ап-ак тешләре күз явын алып тора, аларга карап туеп булмый, алар фәкать үбәр һәм иркәләр өчен яратылган. Ә Марина иркәләнә дә, иркәли дә белә. +— Мой рыбенок! — Менә шундый сүзләр әйтеп, иреннәрен чупылдатып, ул махмырдан ухылдап яткан ирнең авызына шәраб һәм кара уылдык сала. Аннары, аның борчылганын сизеп, тирләгән маңгаен, битләрен сыпыргалый, тынычландырырга итә. — Не бери в голову, все будет нормально! +Бусыңда әле кешелек сыйфатлары бетеп җитмәгән. Дорфа кыланмый, бераз кызгана да кебек. Ләкин үзе дә тыныч түгел, ник дигәндә, аның белән беррәттән шәраб чөмерә. Тик никтер исерми. Юкса хатын-кыз ирләргә караганда тизрәк исерергә тиеш бит. Кыскасы, ирләр психологиясен яхшы белә торган хатын бу. Ун ир белән генә түгел, меңнәр белән йоклаганга охшый. Мендәр астыннан вибратор килеп чыккач та оялмады. Хәзер ирләр юк, хатын-кызларның күпчелеге шуның белән рәхәтлек ала, дигән була. Әйе, дөнья үзгәрде. ОРТ каналындагы тапшыруда әнә берәү кыяр да күтәреп чыкты. Огурец — он как вечный солдат, дигән була бит. Тамашачының күңелен ача, имеш. Тфү! +Марина, аның уйларын укыгандай, моңсу гына әйтеп куя: +— һаман да борчыласыңмы? Такова жизнь, бәгырькәчем. Не мы первые, не мы последние. Оглянись вокруг, все грабят. Потому что страна воровская. Әллә син мине хәерче тормыш канәгатьләндерә дип уйлыйсыңмы? Юк, канәгатьләндерми. Башкалар талаганда мин нигә карап торырга тиеш? Минем дә тәмле ашыйсым, матур киенәсем, Гавай, Канар утрауларында ял итәсем килә. Гомер бер генә бирелә кешегә. Алла, намус дигәннәрен йә ахмаклар, йә куркаклар уйлап тапкан. Үзең күрмәгән нәрсәгә ничек ышанырга була? Минем бер танышым әйтмешли, пәйгамбәрлек — аферизмның иң югары ноктасы ул. +Исерек хатынның Аллага каршы әйткән сүзләрен тыңлый-тыңлый, Филатовның күңеле болгана башлый. Аңа бу кызык түгел, чөнки күңелендә шом утыра. Фатирга менә-менә бер төркем спецназ бәреп керер төсле. +— Эй, син йоклыйсың мәллә? — Марина бармагы белән аның борын очына төртә. — Йоклама, юкса миңа моңсу булачак. Сөйлә әле берәр нәрсә! +— Хәл юк, — дип мыгырдый полковник. — Башка вакытны сөйләрмен. Хотя бер сорау биреп карыйсым килә үзеңә. +Марина, тахта-караваттан торып, өстәлдәге апельсинны әрчергә керешә. +— Сорап кара. +— Хәзер инде мин кирәк түгелме? +— Анысын Шпатовтан сорарсың. +— Әллә атылырга инде? — Филатов шаяртмады, аның башында, чыннан да, шундый уй туа башлаган иде. +Марина кычкырып көләргә тотына: +— Нет, не застрелишься. Духу не хватит! Так и будем мы с тобой... +— Что мы будем? +— А ты думаешь, что твой опер тебя в покое оставит? Ни хрена подобного, он даже свою сестренку не пожалел. +Филатов зәһәрләнә башлаган хатынның күзләренә туры карамыйча гына сорап куя: +— Ул сине дә мәҗбүр иттемени? +— Ә син ничек дип уйладың? Әлбәттә, мәҗбүр итте. Ул инде ятимнәр йортында вакытта ук мине башка балаларның әйберләрен урларга мәҗбүр итә иде. Ә каршы килсәң, шундук типкәләп ыргыта. Тәнемнең кара янмый йөргән чагы бик аз булды минем. +— Алай икән, — дип мыгырдый полковник, тамак кырып. — Ә әти-әни? +— Машина бәреп китте аларны. Миңа алты, Володяга җиде генә иде әле ул вакытта. Алар исән булса, бәлки, минем тормыш бөтенләй башка юлдан киткән булыр иде. Мин бит заманында медицина институтына укырга керергә хыяллана идем. Беренче имтиханда ук "ике"ле куйдылар. Моның өчен бик күп акча кирәген белмәгәнмен шул. +— Карале, Марина, әгәр мин сезнең белән хезмәттәшлек итәргә теләмәсәм, син мине судка бирер идеңме? — ди Филатов, сүзне икенчегә борып. +— Запросто! — Хатын кычкырып көләргә тотына. Аннары бераз сулыш алгач, янә аның янына сузылып ята. — Не переживай, не ты первый, не ты последний. +— То есть? +— Кичә мин телевизордан бер тапшыру караган идем. Аңда бер КГБ полковнигы турыңда сөйләделәр. Фамилиясе Попов иде, ахрысы. Менә шул полковник, Америка разведкасы белән хезмәттәшлек итеп, Советлар Союзына беләсеңме күпме зыян китерә?.. Егерме миллиард сумлык зыян китерә ул безнең илгә! Егерме миллиард! Син бу санны күз алдына китерә аласыңмы?.. Ә хәзер уйлап кара, син кем дә ул кем? +— Аңлаешлырак итеп сөйлә. +— Ярый, аңлаешлырак итеп сөйлим. Попов кебек кешеләр алдыңда син гап-гади пешка гына бит, бәбекәчем. Еөнаһсыз бала, кем әйтмешли. Попов ил кадәр илен саткан. Ата-анасын, хатынын, балаларын саткан, наконец. Ә син илгә тугрылыклы хезмәт итәсең, шуның өстенә аны артка өстерәүче сорыкортлардан коткарасың. Бу очракта үзең өчен бераз гына акча эшләү турында уйлау начар күренешмени? Синең дә тамагың бар, гаиләң бар. Аларны ничек тә булса туйдырырга кирәк бит. +— Туйдырырга гына җитә иде акча. +— Тиле! Бу илдә иңде күптәннән һәркем үзенчә яши. Акча өчен генераллар, министрлар сата илне. Аны президентлар да сата хәтта. Еорбачев Советлар Союзын таркаттымы?.. Таркатты! Ельцин таркату эшен дәвам иттеме?.. Итте! Бу илне сату булмадымы? Министрлар дәүләт миллиардларын кесәсенә тыга. Ә син читтә калырга тиешме? Исеңә төшер, нинди куәтле империяне югалттык без! Хурлаган булабыз тагын үзен. Таларлык җайлары калмагач, казна караклары, шул ук озын куллы министрлар, генераллар хурлады аны. Мондый җинаятьчелек, мондый җимереклек, мондый ятимлек революциядән соң да, сугыштан соң да булмаган. Чыгарга куркыныч урамга! +Менә шундый сөйләшү булды алар арасында. Филатов кичке якта гына өенә кайтып керде. Елап, шешенеп беткән хатыны Лена аны килеп кергән шәпкә яңаклап алды. Погонына Маринаның берничә бөртек чәче ябышып калган икән. Ничек кенә акланса да, Олег үзенең туры юлда йөрүенә ышандыра алмады. Хатынкыз эт кебек сизгер бит ул, аны алдап булмый. Елена да аның чит хатын-кыз куенында ятканын аңлады. Әле ярый балалар өйдә булмады, юкса оятыңнан җир тишегенә кереп китәрсең. Бер атнарак элек, ул аларны Сочидагы ял йортына җибәргән иде. +Бераздан тормыш үз урынына утыра башлады кебек. Полковникның күңеле бераз тынычлана төште. Форсаты чыгуга Марина белән очрашу ягын карады ул. Әмма өйгә һәрвакыт вакытыңда кайта, вакытыңда китә торган булды. Теге көнне Марина үзенең чәч бөртекләрен юри калдырган икән, һәр очрашкан саен, ул аның йә күлмәк якасында, йә муеныңда кершән эзе калдырырга тырыша. Олегта иңде тәҗрибә бар, көзге каршыңда яхшылап каранмыйча өйгә кайтып керми. Марина бервакыт битеңдәге елтыравык белән дә ышкылгалап караган иде, тирләдем, дигән сәбәп табып, сабынлап битен юып куйды. Бу Маринага нигә кирәк? Мөгаен, Олегны үзенеке итү өчеңдер. Әйе, шулай икән. Беркөнне Марина абыйсын юк итү турыңда сүз кузгаткач аңлады ул моны. Гомере буе кеше үтереп, фатир үзләштереп яшәп булмаячагын ул да яхшы белә икән. Ә Шпатовтан котылу Филатовның үзенә дә файдага гына. Ләкин ул әле Маринага ышанып бетми. Сынау, тикшереп карау гына да булырга мөмкин бу. +Оперның нәфсесе зурдан. Акчасын казинода туздырып бетергәч, ул ике бүлмәле фатирыңда притон оештырып ятучы бер наркоман кызны күзәтү астына алды. Фамилиясе — Ермолова. Ике ел элек аны университетның өченче курсыннан куып чыгарганнар. Шактый данлыклы фамилия. Әти-әнисе медицина фәннәре докторлары. Хәзер икесе дә вафат. Бердәнбер кызларының наркоман булуын күтәрә аямаганнардыр иңде. Кызның башка туганнары юк. Димәк, аның фатирын үзләштерү бик җиңел булачак. Башта ул бу эшне кансыз гына башкарып чыгарга уйлаган иде. Ник дигәндә, Ермолова иңде йортта булган бөтен җиһазны сатып бетергән, өеңдә шул бер иске өстәл дә бер урындык кына калган. Эшләр болайга киткәч, аннан фатирны да арзан гына бәягә сатып алырга мөмкин. Наркоман эчкече генә түгел, акча дигәндә, ул фатирын да, ата-анасын да сата. +Ләкин Шпатовның уе барып чыкмады. Фатир турыңда сүз кузгатуга, кыз аны сүгенә-сүгенә куып чыгарган. Алай гына да түгел, лифтка кереп барганда: "Тебе моя квартира нужна? Получай, козел поганый!" — дип, башына пластмасс чиләк тә томырган әле. +Шпатов яный башлагач, кыз күтен һәм телен генә чыгарып күрсәткән. Артыгын кыланмаган опер. Кыргызстаннан кайтып фатир эзләп йөрүче репатриант рәвешеңдә килгән бит. Милициядән икәнлекне сиздерергә ярамый, эзгә төшүләре мөмкин. +Азды опер, Филатовны иңде күптән санга сукмый. Көннәр буе әллә кайларда югалып йөри. Иртәнге пятиминуткаларга да соңга калып килә. Башка оперлар бу хәлгә иңде гаҗәпләнә дә башлады бугай. Бүген дә иртәдән бирле юк Шпатов. Мөгаен, Ермолова фатиры тирәсендә болганадыр. Притон оештырган вакытында наркотик белән эләктермәкче була. Ә наркоманнар андый ахмак түгел, алар милиция исен сизүгә үк урын алыштыралар. Хәзер ярты елсыз анда күренмәсәң дә ярый инде. +"Тизрәк юк итәргә кирәк кабихне, — дип уйлады полковник, тешен кысып. — Юкса башка җитәчәк". +Шул мәлне селектордан кизү милиционер тавышы ишетелде: +— Товарищ полковник, Шпатов прибыл. +— Минем янга күтәрелсен. +— Слушаюсь! +"Тагын нәрсә дияр икән? — Гасабилана башлаган Филатов, тәмәке кабызып, тәрәзә янына килеп басты. — Ничего, все равно замордую гада!" +Минут та узмады, ишектә Шпатов пәйда булды. Хәзер ул монда үзен хуҗа итеп тота. Әнә, рөхсәт тә сорап тормыйча, өстәлдәге графинныц авызыннан голт-голт итеп су эчә башлады. Акайган зәцгәр күзләре шакалныкы кебек уйнап кына тора. +— Йә, кайда йөрдец моцарчы? — диде Филатов, нәфрәтен тыя алмыйча. +— Теге сучканы саклап утырдым. — Опер ухылдап, өстәл янындагы урындыкка килеп сецде. Авызыннан җен исләре килә. Кичә каты гына җиффәрткән, күрәсец. — Дүрт сәгать вакытны әрәм иттем!.. Ничего, все равно поймаю, а пока, пускай, малость поживет. Жизнь-то она сладкая штука. Ха-ха-ха! +— Чамалабрак! — диде полковник ыжылдап. — Үзецнец кайда утырганыңны белеп кылан! +Шпатов кул гына селтәде: +— Да ладно тебе, тоже мне начальник нашелся. +— Повторяю, говори, да не заговаривай! — Филатов йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. +— Ярый, ярый, тынычлан, начальник, — диде опер җитдиләнеп. +— Менә шулай дөресрәк булыр... Тәк, кем турында сөйли башлаган идец әле син? +— Ермолова турында инде... Бүген синец ярдәм кирәк булмас. Маринаны үзем белән алырга туры киләчәк. Ермолова мине таный, ишек ачмавы мөмкин. Ә эчкә кергәч, мин аны шундук бөгәрләп салачакмын. +— Ярый, үзецә кара. — Полковник Илфак турында әйтмәкче иде, ләкин шундук тынып калды. Аныц башына бер дигән фикер килгән иде. Ул бу әтрәк-әләмне җинаять урынында үтерәчәк! +"Сецлесен дә шунда дөмектерергә кирәк, — дип уйлады ул. — Жалко, конечно, әмма хатын-кызга ышанган ир ахмак кеше ул. Барыбер кайчан да булса сатачак. Акча бар, тагын да матурракларын табарга мөмкин". +— Нәрсәгә чакырдың? — диде опер. +— Болай гына, бераз эш турында да онытма дип әйтергә теләгән идем. Алдыңны-артыңны карап йөр. — Филатов янә тәмәке кабызды. — Ә, тагын бер соравым бар икән әле. Теге Кабан һәм Чибик кушаматлы бәндәләр безне сатмасмы? +— Юк, икесе дә ышанычлы егетләр. +— Мин аларның кем икәннәрен белә аламмы? +— Менә бусы инде, иптәш полковник, синең өчен сер булып калсын. Мин үземнең осведомительләремне сатмыйм. +— Ә дөньяда нәрсә генә килеп чыкмас? +— Килеп чыкса, әйтермен, борчылма. +— Ә алар мине беләләрме? +— Юк. +— Бусы яхшы... Димәк, син бүген Имәнлек урамыңда буласың? +— Әйе. +— Ә Марина кайда? +— Минем машинада утыра. +— Ярый, ни пуха! +— К черту! — Опер торып ишеккә таба юнәлде. — Эшне төгәлләгәч, мин сиңа хәбәр салырмын, начальник. Син борчылма, барысы да тәртип булыр. +— Амин, шулай булсын. +Опер чыгып киткәч, полковникның йөрәге кысылды. Бүген хәлиткеч көн булачак. Шпатов белән Маринаны юк итүгә, яңа тормыш башлап җибәрәчәк ул. Җитте, һәр нәрсәнең чамасы була. Ә Чибик белән Кабанның аны белмәүләре мәсьәләне җиңеләйтә. Шаһитлар никадәр аз, шуның кадәр яхшырак. Тик менә ата алыр микән ул аларны? Соңгы мизгелдә калтырап төшсә? Юк, калтырап төшәргә ярамый, Ермолова фатирыңда аның язмышы хәл ителәчәк. +Полковникның йөрәге тагын уйнарга тотынды. Элегрәк валидол да булыша иде, хәзер әллә нинди көчле дарулар да тәэсир итми. Көн дә кан басымы, көн дә колак шаулый. Хастаханәгә барып кардиограмма төшертеп карарга вакыт таба алма иңде. Болай булгач, бармыйча да хәлең юк. +А, шайтан, һава җитми, иңде күз аллары караңгылана... Күзгә күренгән бөтен нәрсә эңгер-меңгер вакытыңда кебек. Әллә кояш тотылдымы? Кемдер чаң кага: даң-ң-ң, даң-ң-ң. Туктасыннар иде! +Ул чайкала-чайкала торып басты. Үзе белән нәрсә булганын аңламыйча, калтыранган куллары белән иңде бөтенләй күренмәс булган өстәлне капшарга кереште. +— Коткарыгы-ыз... — Тавышы бөтенләй чыкмады Филатовның. Барысы да куркыныч төш кебек. +Кинәт аяк астыннан идән дә шуа башлады. Штормга эләккән кораб палубасы кебек айкала. Җир тетриме? Шулайдыр, хәзер барысына да ышанырга була. Алайса, нигә берни дә аумый, дөбердәми, шапылдап төшми? +Ул каядыр оча... Төпсез упкын бу! Үз кабинетында утыра иде бит. Мөмкин хәл түгел. Әйтерсең аны тугызынчы каттан ыргытканнар. Ә аста берни дә күренми. Хәер, мескен генә яктылык күренгән кебек. Ләкин ул һич якынаймый. Күңел дә болгана, гүя ял паркындагы шайтан тәгәрмәчендә әйләнә. +Чү! Кемнәрдер чабыша, гасабилы тавышлар ишетелә: +— Скорый чакыртыгыз! +— Чакырттык инде. +— Күптәнме? +— Унбиш минутлап булыр. +— Озак маташалар. Якында гына бит үзләре. Пульсы бармы? +— Сизелер-сизелмәс кенә. +— Начар, бик начар... +— Ул үлә... +Кем турында сөйләшәләр?.. Филатов үләме?.. Ничек инде үлә? Аңа үләргә иртәрәк! +— Алло! "Ашыгыч ярдәм" машинасы кайда?.. — Бусы опер Васютин тавышы. — Нәрсә?.. Ватылып калды?.. Вот уроды! Алайса, икенчесен җибәрегез... Ничә минуттан?.. Унбиш?.. Ярый, көтәбез. Карагыз аны, полковник Филатов үлсә, мин сезнең җаныгызны алачакмын! +"Мин үләм. — Шундый уй узды Филатовның башыннан. — Мине беркем дә коткара алмаячак". +Бер мизгелдә бөтен тормышы күз алдыннан узды аның. Дөрес яшәмәгән икән, сагынып искә алырдай берни дә юк. Хатыннан, балалардан башка берни дә юк! +Тагын упкын, тагын аяк тавышлары, шөбһәле авазлар... Ара һаман саен ерагая. Аңа суык, колакта әллә җил, әллә сыбызгы сызгыра... Туктатыгыз! Кем шаяра?! +Каршында үлем басып тора түгелме?! Әччәч, йөзеап-ак! Кемгәдер охшаган, искә генә төшереп булмый. Башында кара капюшон, бер кулында нәкъ риваятьләрдәге кебек очлы чалгы, икенче кулында — сыбызгы. Чалгысы аңлашыла, бусы җан кыя торган корал, ә сыбызгы нигә? Аның кулында сыбызгы булырга тиеш түгел. Уф, канга, җанга, тешкә тия! +Бөтен дөнья ап-ак, әйтерсең томан төшкән. +Үлем әкрен генә ерагая башлады. Аны тыз-быз килеп йөргән адәм сурәтләре алыштырды. +Диспетчер тавышы: +— Мадрид — Вашингтон маршрутында "Боинг" пассажир самолеты белән һәлакәткә юлыккан әрвахларның унбишенче кабинага керүләрен сорыйбыз. +Аэропортмы?.. Алай булгач, нигә "әрвахлар" ди? Әрвах дигәннәре үлгән кеше була бит... Тфү! һичбер нәрсә аңлашылмый, барысы да буталды. +— Филатов Олег Дмитриевич! Беренче номерлы билет кассасына килегез! +Нинди касса, нинди билет?! Ул бит беркая да очарга җыенмый. Аңа "ашыгыч ярдәм" машинасы чакырттылар. Авыру килеш ничек юлга чыксын? +Менә томан тарала башлады. Баксаң, ул зур гына пыяла бинада, затлы кызыл кәнәфидә утырып тора икән. Кулында зур гына дипломат та бар. Дипломат тутырмаганын яхшы хәтерли ул. Бик авыр күренә. Нәрсә булыр анда? +Дипломатны ачып җибәргәч, полковник чак кына егылып китмәде. Анда аның гомер буе җыйган акчасы ята!.. Кем кассадан алган? Кем дипломатка тутырган?.. Бусын бер Алла белә. +— Господин Филатов, кабатлыйм, сезнең беренче номерлы кассага килүегез сорала. — Тагын диспетчер тавышы. +Чакыралар икән, барырга кирәк, дип уйлады полковник. Нинди билет ул тагын? Филатов беркая да барырга җыенмый, шуны белегез! Хәзер күрсәтәчәк ул аларга үзенең кемлеген! +Әйләнә-тирәне бер кат күздән кичергәч, ул, әтәчләнеп, каршы якта торган кассага атлады. Тирә-юньдә гаҗәеп матур гөлләр үсеп утыра, бина дивары пыяладан гына булса да, тышта күзләрне камаштыргыч зәңгәр киңлектән башка берни дә күренми. Әйтерсең бу бина күктә эленеп тора. Сәер, бик сәер аэропорт! +Кассир матур хатын-кыз иде. Бөдрәләнеп торган озын сары чәче, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләре һәркемнең һушын алырлык. +— Миңа беренче кассага килергә куштылар, — диде полковник. +— Фамилиягез? — Тавышы да сөйкемле, каһәр. +— Филатов... Олег Дмитриевич, — дип мыгырдады каушап калган полковник. +— Сезгә беренче кабинага. — Кассир хатын аңа кызыл төстәге билет сузды. — Җиденче катта әти-әниегез белән очрашырсыз. Аннары сезгә Утлы Боҗра планетасына очарга кирәк булачак. +Бу сүзләрне ишеткәч, Филатовның күзләре акайды. +— Утлы Боҗра планетасына?.. Беренче тапкыр ишетәм... Га... гафу итегез, мин бит космонавт түгел. +— Сорауларыгызны җиденче катка күтәрелгәч бирерсез. +Полковник, як-ягына каранып, пышылдап кына әйтте: +— Аннары минем әти-әнием үлгәнгә дә дүрт-биш ел вакыт узып китте бит инде... Нинди очрашу ул тагын?.. Сеңлем, ә башка төрле билет юкмы?.. Әйтик, поездга, пароходка. +Кассир моңсу гына елмаеп куйды: +— Сез үлдегез бит инде, абый. Андый билетлар җирдә генә була. +— Алай икән. — Полковникның тезләре калтырап куйды, елап җибәрде. — Үлгәнмен, значит... Үләсе килми бит, сеңлем. Алайса, кире якка билет бир. Нинди транспорт булса да ярый. Самолет та, пароход та, хәтта космик кораб та бара. Акчам бар, күпме теләсәң, шуның кадәр бирәм. +— Үләсеңне алданрак уйларга иде, абый. +— Соң, кем белгән аны теге дөньяда мондый галәмәтләр барын. Совет чорыңда, Алласыз чорда үстек бит, матурым. Белгән булсам... +— Гөнаһларыгыз бик зур, абый. Язмышыгызга буйсыныгыз, барыбер җавап тотарга туры киләчәк. +— Мин үтерүче булырга теләмәгән идем, сеңлем, валлаһи теләмәгән идем. Шпатов мәҗбүр итте, сеңлесе Марина белән шантажладылар. Мә, ал акчаны, сумкасы белән бирәм. Доллар белән бирәм, сеңлем! +Шул мәлне аның янына таза гына бер егет килеп басты. Күмер кебек кара йөзле, көдрә кара чәчле. Тышкы кыяфәте белән тач опер Васютин иңде менә. +— Олег Дмитриевич! +Филатов үзенең өстенә иелеп текәлгән милиционерның чыннан да Васютин икәнен аңлап, имәнеп калды. Аэропорт та, матур кассир хатын да саташу гына булган икән. Хастаханәдә — реанимациядә, система астында ята ул! Артыгын ычкындырды бугай. Черт! Нигә килгәннәр? +— Васютин? — дип мыгырдады полковник, хәлсез тавыш белән. +— Әйе, мин, Олег Дмитриевич. +— Күнгәннәнме мин монда? +— Өченче көн китте, Олег Дмитриевич, өченче көн Шпатовны кулга алдылар, — диде Васютин. — Имәнлек урамындагы алтмыш өченче фатирдан бер кызны үтереп чыкканда эләктергәннәр. Ишекне сеңлесе Марина ачтырган. Эләктермәгән дә булырлар иде, күрше хатыны глазоктан танып калган. Заманында ул Шпатовлар тәрбияләнгән ятимнәр йортында тәрбияче булып эшләгән икән. Шпатов бөтен гаепне сезгә өя. Бүген аңа ялган документлар тутырырга ярдәм иткән нотариусны да кулга алачаклар. Качып өлгермәгән булса, әлбәттә. +Полковникның тагын күз аллары караңгыланды. +— Не может быть! — диде ул, сулышы буылып. Тагын бөтен дөнья зыңгылдый, тагын упкын. +— Что не может быть?.. Олег Дмитриевич! — Васютин тавышы бу. Төпсез караңгылык эченнән, яңгырап, колакларны сызлатып ишетелә. — Сезгә начар мәллә?.. Сестра, где вы?! +— Что случилось? +— Ему плохо, позовите врача! +— Я здесь... Остановка сердца... Черт! Я же говорил вам!.. Маша, готовь адреналин! +Менә Олег инде кассир хатын әйткән беренче кабинага кереп бара. Саташу булмаган икән бу. Ул үзе генә. Лифтка охшаганрак җайланма иде ул, тик бераз иркенрәк итеп эшләнгән. Аннары анда бернинди дә төймә юк. +Ул кереп басуга, шуылмалы ишек тавьпн-тынсыз гына ябылды да кабина зур тизлек белән югарыга күтәрелә башлады. Тизлек артканнан-арта, һава басымы үзгәрүдән Олегның хәтта колагы тона башлады. Хәер, аның нәрсә икәнен кем белгән. Ул бит үлде, шулай булгач, нинди колак тону ул тагын? Аның җаны гына утыра бу кабинада. Алайса, дипломатны ничек тотып бара? Менә бит, кулы да, аягы да бар... Тфү! һичбер нәрсә аңлап булмый. +Ниһаять, кабина туктады. Ишек ачылып китүгә, ул гаҗәеп матур бер бакчага чыгып басты. Тирә-юньдә алтынсу төстәге таш белән әйләндереп алынган фонтаннар су коя, алар тирәсендә искитмәле хуш исле чәчәкләр үсеп утыра. Каштанга охшаган агачлар башында чуар каурыйлы төрле матур кошлар сайрый. Эссе. Кояш нәкъ баш очында. +Якындагы фонтан яныңда, эскәмиядә утырган ике таныш адәмне күргәч, Олег аһ итте. Әтисе белән әнисе ич бу! Аларны үлгәч ничек киендергәнен бик яхшы хәтерли ул. Әтисе көрән төстәге костюмнан, ак күлмәктән, кызыл галстуктан иде. Ә әнисенә аның иң яраткан озын кара күлмәген киерттеләр. +— О, господи! — дип пышылдады полковник. +— Улым. — Әнисе инде аның янында. Моңсу елмаеп, улын кочаклап алды. — Сагындым сине, балакаем! +Олегның күзләренә яшь килеп тыгылды. +— Мин дә сагындым сине, әни. +Әтисе генә килергә ашыкмый, аларны читтән күзәтеп утыра. +— Рәхәтләнеп сөйләшәсе иде дә бит, күрешер өчен бик аз вакыт бирелде, улым, — диде ана, күңеле тулып. +— Әтинең кәефе юк, ахрысы? +— Ул сиңа үпкәләде. +— Пигә? +— Кеше үтерү юлына баскан өчен. +— Син беләсеңмени? +— Монда бөтен нәрсәне дә беләләр, улым. +— Ә син мине гафу итәсеңме, әнием? +— Гафу итәм. Ләкин сине зур җәза көтә. +— Беләм, баштан сыйпамаслар. — Олег анасының күкрәгенә башын куйды. — Аллаһының рәхмәте киң, әнием. +— Өметеңне өзмә. +— Әтигә әйт, мин аны бик тә яратам. Рәнҗемәсен. +— Әйтермен. +Олег тагын нидер әйтмәкче иде, ләкин әнисе шундук юк булды. Күрәсең, очрашу вакыты чыккандыр. Аны сагыш хисе биләп алды. Җавап бирәсе көннәр алда әле, аерылышу озакка булачак. Нишлисең инде, язмышы шундый, димәк. Юлында Шпатов очрамаган булса, аңа хәзер бераз җиңелрәк булыр иде. Аллаһы сынавы булган икән! +Инде дөньяны салкын караңгылык каплады. Ул тагын каядыр оча, ә аста коточыргыч төпсез упкын теш шыкырдата иде. +Үзгәрергә кирәк +Олегның вафатыннан соң, Илфак аңына килә алмыйча йөрде. Курсташы, бандитизмга каршы көрәш бүлеге начальнигы шундый кеше булып чыккач, ни эшләргә, кемгә ышанырга? Ә ничек матур каршы алган булды бит. Баксаң, Толикларның йортын яндыруда да аның катнашы бар икән. Батыр башына хатын-кыз җитә, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Аракы белән хатын-кыз министрларны да кәнәфиеннән очырта. Оят онытылды кешедә. Ахырзаман галәмәте бу. Кемнең кулында — шуның авызында, дигән шигарь җәмгыятьнең иң караңгы, иң тузанлы почмакларына да үтеп керде. Илдә байлык кына түгел, хәтта хәерче хәер эстәп утыра торган урыннар да бүленгән. +Язудан тәмам күңеле кайтты Илфакның. Әрәм бу дөньяга матур рифмалар! Әрәм бу дөньяга акыллы сүзләр! +Ул, каләмен ташлап, урамга чыкты. Чехов базарына барып, рюмочныйда туйганчы аракы эчте. Бу гына җитмәде, кайтып килешли, подвалда шаулашып утырган сукбайлар белән, әллә мәче, әллә эт итеннән авыз итеп, денатурат чөмерде. Дөм исерек булса да, гел аңында булды. Сукбайларның авызларында юньле сүз юк. Кем ничә шешә җыйган да, кем бүген хәер эстәргә чыгар? Сүгенергә өйрәнәм дисәң, шулар янында гына утыр. Килеш-килбәтләренә карасаң, косып үләрлек. Кайберләре, торырга иренеп, йомышын да шунда гына үти. Вәт тормыш! Эт тә чистарак яши. +Ә шигырь сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар, һәркайсы үзенчә фәлсәфә куертып утыра. Менә шунысы гаҗәпләндерде Илфакны. Нәрсә дип җавап бирде әле Таня исемлесе, мондый эт тормышында яшәгәнче, берәр баерак егеткә кияүгә чыгып балалар үстерүгә ни җитә, дигәч?.. Природой брак не предусмотрен, диме?.. Наполеон әйткән икән бу сүзләрне. Унҗиде яшьтә генә әле үзе. Яхшылап юындырсаң, бизәндерсәң, министрларны кызыктырырлык! Үз кадерен үзе белми, бичара. +Утыра торгач, сукбайлар да туйдырды Илфакны. Алар үзләре дә аның акыл өйрәтүеннән туйганнар бугай. Каршысында нибары кулына денатурат шешәсе тоткан Таня гына утыра. Күп эчүдән очкылык та тота башлады. Башкалар инде бер почмакта йокыга китәргә азапланып ята. +Илфак, Таняны битеннән үбеп, нидер мыгырдады да, алпантилпән килеп, өенә кайтып китте. Эчкәндә бөтен кешене дә ярата башлыйсың икән ул. Тик менә иртәгесен генә начар булып китә. Үзеңнең исереклегең, сөйләгән сүзләрең, кылган гамәлләрең өчен ояла башлыйсың. Алай да, чайкалып торуга карамастан, бүген Ерганак урамыңда Илфактан да аеграк уйлаучы кеше юк иде. +"Барып җиттем тәки, — дип уйлады ул. — Эт, мәче ите генә ашарга калды иңде... Болай яшәп булмый, тормышта нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Кайда котылу юлы? Кортлап беткән бу фани дөнья проблемаларыннан арыну юлы кайда?! Теге дөнья бар. Аңда әле җавап тотарга туры киләчәк. Димәк, иртәгә үк мәчеткә йөри башларга, көн дә биш вакыт намазны укырга кирәк! Җанны бүгеннән үк пакьләңдерә башларга кирәк. Дөньяны агарту һәркемнең үзеннән башланырга тиеш". +Аннары ул юл уңаеңда очраган Әнгә яныңда туктап, аңа кесәсендә калган ипи сыныгын сузды. Маэмай, әллә аның авызыннан килгән аракы, әллә эт ите исеннән чирканып, ырылдый-ырылдый, урам башына элдертте. Үпкәләде Илфак, Алла һәм теге дөнья турыңда онытып, ачы итеп сүгенде, ачуланды, төкеренде. +...Иртәгесен ул төшкә кадәр урын өстеңдә аунап ятты. Махмыр төшкән иде. Өстәвенә өйдә чыдап булмаслык эссе, бөтен җиргә чебен тулган. Урамда утыз биш градус чамасы. +Ниләр генә уйлап бетермәде ул! Шушы баш очыңда түшәм, түшәм өстеңдә түбә, түбәдән соң биниһая киң күк йөзе җәйрәп ята. Аннан соң кара космос башлана. Ишә аның чиге юк? Чиксез нәрсә буламыни? Чиге булса да, аның артыңда ни бар? Берсе дә һич башка сыймый. Уйлап карасаң, адәм баласы да аквариум балыгы кебек бит. Җир үз күчәреннән ычкынды исә, без юк! Аннары бу төн белән көн, ай белән кояш та махсус уйлап табылган кебек. Галәмдә шундый тәртип урнаштырыр өчен илаһи гакыл кирәк. Болынга чыгып игътибар белән карый башласаң, нинди генә бөҗәк юк бит. һәркайсы каядыр оча, йөгерә, үрмәли, шуыша. Хуҗасыз була алмый галәм. Аларны гакылсыз табигать һичничек уйлап таба алмый. Адәм баласы роботларны да кайчан гына ясый башлады. Юкса аның күзе дә, кулы да, акылы да, мие дә бар бит. Ясап кара әле син бер тере чебенне! Кешелек дөньясы моны беркайчан булдыра алмаячак. Уф, уйлый башласаң, баш авырта башлый. +Төштән соң, ниһаять, Илфак торып чәй эчте, тешләрен чистартты, тәһарәт алды. Мәчеткә барырга иде исәбе. +Урамга чыккач, тәмәке кабызмакчы булды. Ләкин шырпысын кабызуга, уеннан кайтып, тәмәкене җиргә томырды. "Яңача булгач, бөтенесе дә яңача булсын! — дип уйлады ул. — Аракыны да эчмим, тәмәкене дә тартмыйм!" +Җомга көн иде бу. Мәрҗани мәчете шыгрым халык белән тулган. Илфак башта ни эшләргә дә белмичә югалып калды. Әйтергә оят, мөселман баласы була торып, мәчеттә үзеңне ничек тотарга икәнен белмә инде! Алай да ул үзен бик тиз кулга алды, беренче катта утырган яшь кенә мөәзин янына килеп, сугышта һәлак булган ата-бабалары һәм дә дөньядан киткән барча туганнары хөрмәтенә дога укытты, садака бирде. Аннары шунда ук утырган бер туташтан Коръән китабы сатып алды. Кыйммәткәрәк җибәрә җибәрүен. Акчасы булмаган мөэмин-мөселман аны ничек сатып алыр? Алалар шул, ашамасалар да, алалар. Чиратка бастылар инде әнә. +Урамга чыккач, Илфак Коръәнне ачып карады. Аның нинди сүрәдән башланганын да белми бит ул. Адәм хуры! Җитмәсә, шагыйрь булып йөри бит әле! Пушкин булып Пушкин белгән Коръәнне! Толстой да Коръән белән танышып чыккач кына бер аллалыкка килгәндер. Моның өчен чиркәү анафемасына дучар булган ул. +Шул көннән башлап, Илфакны күрүче булмады. Явыз телләр аны, авылына кайтып асылынган, дип сөйләсә, башкалары, Бохарага укырга киткән, дип сөйләде. Ә аның йортыңда хәзер Себердән кайткан алты балалы гаилә яши. Илфакның туганнары булса кирәк. Ни генә булмасын, аны исән дип уйлау дөресрәктер. Чөнки бер-бер хәл булса, карт әти-әнисе булса да, эзләп килерләр иде. +Хатлар +Сәлам Петербургтан! +Рафис, кадерлем, бүген мин Казанга кайтып китәм. Котлый аласың, Айсылуың — төзүчеләр академиясе студенты. +Синең хәлләр ничек? Диңгезче формасында төшкән фотосурәтеңне күрсәткәч, бүлмәдәш кызлар аһ итте. Көнләшеп үлә яздылар. Нинди чибәр, нинди таза егет икән, диделәр. Тфү, тфү! Күз тидерә күрмим тагы. Ләкин син борыныңны күтәрмә, мин дә ямьсез түгел бит, әйеме?.. Шаяртам. Хатларыңны укыйм да елыйм, укыйм да елыйм. Петербургка киткәндә, мин болай озакка аерылышырбыз дип уйламаган идем. Ай, иркәлисең дә инде мине үзең. Хатларыңны мендәр астына салып ятам. Алар минем күңелгә җылылык биреп тора. Синнән хат килгән көннәрдә, мин очынып йөрим. Каян уйлап табасың шундый матур сүзләрне? Нигә аларны миңа баштарак, су коенганда, йолдызлар санап йөргәндә әйтмәдең? Ә мин көткән идем, бик көткән идем синнән ул сүзләрне. Миндә дә бар сиңа әйтәсе килгән сүзләр... Матурым, баһадирым минем, тизрәк отпускага кайт. Туйганчы чәчләреңнән сыйпыйсым, күзләреңнән үбәсем килә. Кайткач, нәкъ элеккечә Зәңгәр Күлгә барырбыз, су коенырбыз. Икәүдән-икәү генә, бернәрсә турында да уйламыйча, болында күбәләк куып йөрисем килә минем. +Армиядә хәзер дедовщина бик көчле, дип сөйлиләр. Сине рәнҗе тмиләрме ?.. +Үзем хат язам, үзем груша ашап утырам. Махсус алып кайттым мин аны. Берсе — миңа, берсе — сиңа. Аерылышкан көнне мине груша белән сыйлаган идең бит. Менә шулай сагынып утыру икеләтә авыр икән ул, Рафис. Груша бетте, ә син һаман юк. Синекенә тимим, аны үзем белән Казанга алып кайтам. +Минем өчен борчылма, бу тынчу шәһәрдә фәкать сине генә уйлап, сине генә сагынып яшим. +Онытканчы әйтеп китим әле, безнең әтинең рәсемнәр күргәзмәсен Лондонга куйганнар. Анда минем портрет та бар. Беләсеңме, ул аны ничек атаган?.. "Фәрештә карашы" дип. Әти мине ярата, бердәнбер кызы ич. Ә шулай да синең бәгырем дигән сүзең ул портретка караганда мең тапкыр матуррак. Исән-сау кайтсаң, әтигә синең портретны ясатырга заказ бирәчәкмен. Син диңгезче формасында булачаксың. Шулай булгач, син аны гел үтүкләп кенә тор инде. +Вакыт, вакыт... Әле кайчан гына ул бик тиз уза иде. Ә хәзер гел бер урында туктап тора. Синнән тагын хат аласымны уйлап, түземсезлек белән алдагы таңны каршылыйм. Ышанмассың, һәрбер хат гаҗәеп бер затлы нәрсә яшеренеп яткан серле сандык, зур могҗиза булып тоела миңа. Конвертны ачкач та шулай. Андагы һәрбер сүз, һәрбер җөмлә гарасат кебек җанны актарып ташлый. Конвертның исе дә серле, тәмле хәтта... Яратам! Ишетәсеңме, яратам! +Хатларыңны озынрак итеп яз. Юкса үпкәлим, белеп тор. Мин аларны җыеп барам. Минекеләрне дә яндырма. Очрашкач, аларны бергә укырбыз. Чиратлашып, көлешеп укырбыз. Бәлки... еларбыз да. +Сау бул, матурым! +1август, 2000, Санкт-Петербург +Сәлам Севастопольдән! +Айсылу, сине укырга керүең белән чын күңелдән котлыйм. Бу хатымны мин дә груша ашап язам. Шәһәргә чыккач, базарда бер әбидән сатып алдым. Кырым татары икән. Минем татар булуымны белгәч, акчаны кире бирде. Алырга теләмәгән идем, үзе көчләп бирде. Без өчәү идек. Өчебезне дә аркадан сөйде дә елап җибәрде. Күпне күргән икән, мескен, җиде яшендә ятим калган. 1944 елны авылларын НКВД гаскәре урап алып, халыкны машиналарга төйи башлагач, әтисен атып үтергәннәр. Әнисе Үзбәкстанга департацияләнгәндә мал ташый торган вагонда салкын тидереп үлгән. Юлда әби үзе дә тиф белән чирләгән. Ничек исән калганын хәзер дә аңлый алмый. Сугышка киткән абыйларының да исәнме-юкмы икәнлекләрен белми ул. Бала чагы Үзбәкстандагы ятимнәр йортында узган. Элек, закон буенча, кырым татарларына туган җирләренә кайтырга ярамый иде бит. Шунда үзбәк кешесенә кияүгә чыккан, биш бала үстергән. Хәзер менә, рөхсәт булгач, картлык көнендә туган туфракка кайтып егылган. Авылының исемен дә әйткән иде, хәтердә калмады. Аккүз дип әйтте бугай. Шуннан килеп, үзе үстергән җиләк-җимеш белән сату итә икән. Безнең авыл инде башкача атала, анда урыслар яши, ди. Урыслар аларны авылга кертмәгәннәр. Килмешәкләрнең әзер-бәзергә генә кереп утырган таза йортлардан китәселәре килми шул. Әби үз йортларын бик яхшы хәтерли. Ул әле нык, ди. Яңа хуҗасы — хохол кешесе. Кырым татарлары бер чакрым ераклыкта гына яңа авылга нигез салганнар. Хәзер, Аллага шөкер, авылыбыз шау чәчәктә утыра, дип сөйләде әби. Җиләк-җимеш агачлары да үсеп киткән. Ата-бабалары күмелгән зиратны да тәртипкә китергәннәр. +Менә нинди илдә яшибез без, Айсылу. НКВД гаскәрләре кырым татарларын үз җирләреннән сөргәндә, күпләр фронтта булган бит. Уйлый башласаң, акылдан язарлык. +Ярый, бусы сүз уңаеннан булды. Синең хисле, якты хатыңны алгач, шигырь яздым бит әле. Рифмалары юнъле-рәтле булмаса, зинһар, көлмә. +...Мин —ярты алма, +Син — ярты алма. +Икебез без бер алма. +Ярты алма карала, +Бөтен алма аллана. +Кызарып пеш, каралма, +Башкаларга карама. +Минем грушага тимәгәнең өчен рәхмәт. Кайткач, бергә ашарбыз. Мин дә сиңа бер груша калдырдым. Аны тумбочкага тыгып куйдым. Тик кызганыч, ул инде нык өлгергән, ике-өч көннән бозыла да башлар. Отпуска бирсәләр, Аккүз авылына барып, сиңа иң баллы грушаларны сайлармын, яме. +Әле шуны уйлап ятам, синең белән күрешү ничегрәк булыр икән? Тагын үптермәгән булып кыланырсың инде. Әллә ялгышаммы? Кара аны, мин кайтканчы уйлый тор. +Солдат тормышы — соры тормыш инде ул, бәгырькәй. Мондагы көн тәртибен сөйләп тормыйм, чөнки кызык түгел. Аз гына вакыт калуга ук сиңа хат язарга утырам. Әйе, сихерләнгән кеше кебек мин, Айсылу. Ә буш вакыт бик аз, монда бер генә минут та эшсез утырып булмый. Безнең прапор, солдат хыяллана башласа, бозыла башлый, дип әйтергә ярата. Шуңа күрә солдат ашханәдә йә бәрәңге чистарта, йә газоннарны тәртипкә китерә, йә лезвие белән унитазларны чистарта. Бусы дисциплинаны бозган кешеләр өчен "наряд вне очереди" була инде. Әлегә, Аллага шөкер, минем андый хәлгә калганым юк. Калсаң да, бер нишләп булмый, гражданкада түгел бит, буйсынырга туры килә. +Монда спорт шәп куелган. Мин дзюдо белән дә шөгыльләнәм әле. +Армиядә дедовщина нык үскән дип язасың. Ул безгә кадәр дә булган, бездән соң да булачак. Бусы да үзенә күрә бер сынау инде. Монда төрле кеше бар. Сержантларның аяк чолгауларын юучылар да, аларның күн итекләрен чистартучылар да бар. Үзеңне ничек куясың бит. Миңа да чолгау юдырмакчылар иде, булдыра алмадылар. Берсенең ипи шүрлегенә менеп төшкәч, тынычлыкта калдырдылар тагын. Дөрес, бераз үземә дә эләкте инде. Ирләр генә булган җирдә һәрвакыт шулай, кем дә булса лидерлыкка омтыла. Безнең мәктәптә җәйге лагерь оештыралар иде. Анда да үзенә күрә дедлар булды. Өлкән сыйныфтагылар бала-чаганы кибеткә дә, башка кирәк-яракка да чаптырып кына тордылар. +Сагындым. Шуннан артыгын әйтә алмыйм. +Портретыңның Лондондагы күргәзмәгә куелуы белән дә котлыйм. Тик мин моңа әллә ни сөенмәдем. Чөнки мин яраткан күзләргә, мин яраткан иреннәргә башкалар да сокланачак бит. Көнләшәм! Бу синең соңгы портретың булсын. Синең матурлыгыңны бөтен дөньяга чәчәргә теләмим мин. Әтиеңә шулай дип әйт. +Быргы кычкырталар. Шуның белән хатымны тәмамлыйм, бәгърем. Сау бул! +Сәлам белән Рафисың. +8 август, 2000, Севастополь +Сәлам Казаннан! +Рафис, хатыңны алдым. Шигырең бик ошады. Мин аны ятлап та куйдым инде. Әйе, без синең белән бер түгәрәк алма, бөтен алма булып яшәргә тиешбез. Ләкин әлегә без икебез ике якта: син — ярты алма, мин дә ярты алма. Тик мин каралмам, матурым, бусы өчен борчылма. +Кичә сезгә бардым. Әниең белән бергә өй юдык. Кечкенә Зөлфия дә безгә булышты. Ай, кулга оста да инде үзе! Чиккән яулыкларын, мендәр тышлыкларын карап утырдым. Нинди генә чәчәкләр, бизәкләр юк анда! Инде оялып кына булса да, сер чишәргә мәҗбүрмен, ул мине кулъяулык чигәргә өйрәтте, кайбер матур җепләрен дә бирде. Әле генә сиңа кулъяулык чигеп утыруым иде. Алла бирсә, тиздән аны кабул итеп алырсың. Әүвәле татар кызлары үзләренең егетләренә кулъяулык чигеп биргәннәр бит. Әйт әле, мин аңа нәрсә сурәте төшердем?.. Беләсең икән шул, алма сурәте ул. Ике ярты алма кушылып барлыкка килгән бөтен һәм баллы алма сурәте! Димәк, безнең икебезнең сурәт, Рафис. Бик матур чыкмаган булса, гаеп итмә. +Өйне юып бетергәч, син бервакыт төшеңдә күргәнчә кыстыбый пешердек... Нинди төш, дисеңме? һи, балакаем, исеңдә тот, хатын-кыздан берни дә яшереп булмый. +Мунча кермәдем, машина белән әти килеп җиткәч, көттереп торасым килмәде. Ул да кыстыбыйны бик яратып ашады. Беләсеңме ни өчен шундый тәмле булды кыстыбый? Камыры юка булганга һәм каз каурые белән майлаганга. Армиядән кайткач, мин сиңа көн дә менә шундый тәмле кыстыбый пешерермен. Шулай итеп, Рафис, без синең матур төшеңне тормышка ашырдык. Бүгенге сөенечле хәбәрем сиңа менә шушы. +Бер атнадан мин яңадан Санкт-Петербургка китеп барам. Матур, тарихи шәһәр булса да, никтер аны бик яратып бетермим. һава дымлы анда, яңгырлар да еш булып тора. Казаныбызны үлеп сагынасы көннәр алда әле. +Ә бездә хәзер кояш. Көн кыскарганнан-кыскарып бара. Беркая да бармыйм, гел телевизор каршында утырам. Армия турындагы тапшыруларның барысын да карап барырга тырышам. Күңелле тапшырулар түгел. Тәртип юк бу армиядә. Көн дә бер солдат армиядән кача. Кайсын аталар, кайсын үле килеш эзләп табалар. Беләм, сиңа да авыр инде анда, сиздермәскә генә тырышасың. Бөтен илдә тәртип булмаганны армиядә генә тәртип булмастыр, шәт. Ләкин килеп эләккәнсең икән, түз, зинһар!.. +Күрдеңме, чигүдән битәр, минем тагын бер сәләтем ачыла башлады: үгет-нәсихәт остасы да икән әле үзем. Акыл өйрәткәнгә ачуланма. Сине теп-тере, сәп-сәламәт кеше итеп күрәсем килгәнгә әйтәм бу сүзләрне. +Син минем портретымның Лондондагы күргәзмәдә торуын теләмисеңмени? Аһ, әшәке, әллә миңа пәрәнҗә дә киертергә исәбең бармы? Вот татарин!.. Онытма, без егерме беренче гасырга кереп барабыз инде. Портретыма гына карап, берәү дә минем матурлыгыма (ә син чыннан да мине бик матур дип уйлыйсыңмыни? Бусы өчен зур рәхмәт!) зыян сала алмас. Хотя, кем белгән, күз тию дигән нәрсә дә бар бит. Күз тисә, ярты алмаң каралмасын дисәң, өшкерүче эзләп табасың инде. Чынга алма, шаяртып язганыңны беләм, шуңа үзем дә шаяртып кына җавап бирәм. +Көзгә кереп барабыз. Елның иң купшы, иң матур, иң моңсу фасылы килә җиргә. Хәтерлисеңме, узган ел мәктәптә оештырылган көзге балдан кайтып килешли син: "Көзен көннәр акрын уза", — дип әйткән идең. Петербургта вакытта шушы сүзгә багышлап шигырь яздым мин. Сизәсеңдер, аерылышып тору безгә файдага гына. Икебез дә шигырь белән генә сөйләшәбез бит. Күрәсең, өлгерәбез, матурым. +Ә хәзер минем шигырьне укы. Тик гаҗәпләнеп калма, мин аны кәгазьнең буеннан-буена яздым. Чөнки әйтәсе килгән фикеремне дүртьюллыкка сыйдырырга теләмәдем. Анда ул читлектәге кош кебек тыпырчына гына. Аннары фикернерифма-ритмга сыйдыру да аның чын иркен боза кебек. Кыскасы, шигыремне ничек бар, шулай кабул ит. +Акрын уза, дисең, көзге елак төннәр... Шулай була күрсен, алар — безнең көннәр. Бүген һәр минутын саный кайберәүләр. Безгә бит артыгын Аннан җибәрмиләр. +Беләсеңме, баһадирым, мин бит Аллага ышана башладым. Әгәр Ул булмаса, бу дөнья бик тә бәхетсез, бик тә ятим, бик тә моңсу булыр иде. Яшәешнең мәгънәсе булмас иде. Мин теге дөньяны уземчә күз алдына китерәм. Адәм баласы өчен вакытның өч төрле халәте бар: үткәннәр инде беркайчан да кире кайтмый, бугенгебез иртәгесен үткәндә кала, ә киләчәк әле килеп җитмәгән. Ә теге дөньяда барысы да — үткәннәр дә, бүгенге көнебез дә, киләчәк тә бергә булачак. Анда вакыт дигән төшенчә юк. Димәк, үлем дә юк, аерылышу да юк. +Кара темага кереп киттем, Рафис. Онытканчы, бер кызык сөйләп алыйм әле үзеңә. Безнең күршедәге Вася абыйны беләсеңдер инде, шәт. Син аңа узган ел гаражларында машинасының тәгәрмәчен ямарга да булышкан идең. Аны күптән түгел генә хәрби сборларга алдылар. Военкоматтан повестка килгәч, бик нык дулап йөргән иде. Бланкысы советларныкы, чакырулары капиталистларныкы, ди. Кайтты инде, капитан дәрәҗәсе биргәннәр. +Шуның белән хатымны тәмамлыйм. Өзелеп сагынып калам. Куп итеп яз. Сау бул! +Сине үбеп, Айсылуың. +14 август, 2000, Казан +Сәлам Севастопольдән! +Айсылу, шигырең ошады. Фәлсәфи язылган. Аллага ышана башладым, дигәнсең. Бик хуп, инде Аллага да ышанмасаң, бу җирдә кемгә ышанырга? Безнең бу дөньяга килүебез үзе бер лотерея уены кебек. Алай да лотереягә откан акчага, машинага ныграк сөенәбез. Бу гомерне без бүтән бернинди лотереягә дә ота алмаячакбыз лабаса. Безгә үлем турында ешрак уйларга кирәк. Куркаклык түгел бу, акыллылык билгесе. Иртәме-соңмы, ул барыбер ишек кагачак. Чөнки һәрнәрсәнең башы һәм ахыры бар. Үлем киләсен белеп яшәгән кеше комсыз да, әшәке дә булмый. Аны истә тотсалар, җирдә сугышлар да булмас иде. +Бүген көне буе кәефсез йөрдем. Икенче ротада бер курсант казарма тәрәзәсеннән сикереп һәлак булды. Саратов ягыннан иде бугай. Сержантларның мыскыллавына чыдый алмыйча сикергән. Ирлек түгел бу. Кун итек чистартырга кушкан әзмәвердән котылу өчен лаек булмаган чара. Әйе, монда җиңел түгел. Бераз йомшаклык күрсәтсәң, узеңнекеләр дә муенга менеп атлана. Без, татарлар, бер-беребезне ким-хур итәргә юл куймыйбыз анысы. Сержантлар башкаларның өйдән килгән күчтәнәчләрен үзара бүлешеп ашый. Күзгә карап, мыскыллап ашыйлар. Ә безнекенә тияргә куркалар. Ашханәдә дә, һич оялмыйча, һәр өстәлдән иң тәмле ит кисәкләрен җыеп йөриләр алар. Берәү дә каршы килми, башларын иеп, каш астыннан гына карап утыруларын беләләр. Традиция! Безгә кадәр дә шулай булган, бездән соң да шулай булачак. Сержант тамгасын алгач, алар да үзләреннән соң килгән курсантларны имәчәк. Солдатны сержант, сержантны офицер, офицерны генерал, генералны министр имеп ята торган армия бу, Айсылу. +Бер офицер армиядәге дедовщинаның ничек килеп чыгуы турында сөйләгән иде. Заманында яшь солдатлар сугышта катнашканнарга шулай дип эндәшкәннәр икән. Элек бу сүз хөрмәтләү, зурлау билгесе булган, ә хәзер чиркану хисе генә уята. +Син дөрес әйтәсең, армиядә дә, флотта да тәртип юк. Дезертирлар ишәйгәннән-ишәеп тора. Менә мин инде дүртенче аемны хезмәт итәм, шушы вакыт эчендә полктан егермеләп курсант частьны ташлап китте. Хәзер профессиональ армия булдыру турында сүз болгаталар. Ул тиз генә булмас бездә. Дәүләт профессиональ хәрбиләргә генә түгел, эшләп тамак туйдыра торган кешегә дә юньләп акча түли алмый. +Сагынам сине, Айсылу. Санкт-Петербургка кайчан китәсең? Яшәү урының тулай торакта булачакмы? Үзең турында күбрәк яз. Түземсезләнеп көтәм. +Сау бул! +19 август, 2000, Севастополь +Сәлам Казаннан! +Мин дә сине сагынам, Рафис. Үзем турында һичбер яңалык сөйли алмам. Өй тавыгы бит мин хәзер. Өй җыештырам, кер юам, телевизор карыйм. Чиккән кулъяулыгым килеп җиткәндер. Ошадымы?.. Чәчәклеләре синең якташларыңа. Аларны Зөлфия чикте. Кызык икән ул чигү дигән нәрсә. Мавыгып китеп, өйдәге мендәрләрне дә чигеп бетердем, һәркайсында — алма сурәте. Әти белән әни дә гаҗәпләнә. Ике ярты алма кайчан кушылыр инде, дип көлешәләр. Алар кичә Лондонга очтылар. Берәр атна чамасы шунда булырлар, мөгаен. Аулак өйдә калдым мин, бәгырькәчем. Көнләшмисеңме? Борчылма, башка кызлар кебек дискотекаларга да, кафеларга да йөрмим. +Очрашу мизгелләребезне күзаллыйм. Ничек булыр икән ул?.. Мин бераз гына юанайган булырмын. Өйдә утырып ябыгып булмый лабаса. Ә син тагын да киңрәк, тазарганрак булырсың, әйеме? Диңгезчеләр шундый була. +Их, ярты алманың берсе Казанда, икенчесе — Севастопольдә. Еракларга алып барып ташлады шул минем алмакаемны. Төньяк океан флоты булмагач ярый инде, кызганып үләр идем үзеңне. Кырымда кыш көне дә җылы була, диләр. Син кызганганны яратмыйсың инде, беләм. +Әллә яныңа барып кайтыйм микән?.. Кызганыч, вакыт калмады шул. Әти белән әни Лондоннан кайтуга ук, миңа СанктПетербургка китәргә туры киләчәк. 1 сентябрьдә укулар башлана. Тору тулай торакта булыр инде. Ыгы-зыгыны яратам мин. Урнашуга ук адресымны җибәрермен. Түзәрсеңме? +Уф, туйдырды бу уку. Ә бездә, үзең беләсең, һәркем югары белемле булырга тиеш. Базардагы сатучы да, челнокчы да, дворник та — барысы да. Югары белем дигәннән, безнең сыйныфтагы "өчкә-икелегә" укыган кызлар-малайлар да институтка укырга кергән. Кесәңдә акча булса, бездә укымыйча да диплом алырга була. Шулай ук хәрби билетны да. Бөтен нәрсә дә сатыла бездә. Акчаны кем ничек эшли — бу һәркемнең үз эше. Шуңа күрә дә бездәге дипломнар чит илдә гамәлдән чыга торгандыр инде. +Минем классташым Лилия, мәсәлән, проституция белән шөгыльләнә башлаган. Кичә "Эфир" каналында күреп шаккаттым. Ерак юлларда йөрүче шоферларга хезмәт күрсәтә. Белмим, нәрсә мәҗбүр иткән аны бу эшкә? Күзләрен дә йоммыйча, корреспондентка: "Мне нравится такая жизнь", — дип тора. Ә шундый матур, шундый оялчан кыз иде. +Кичә көндез шәһәргә чыгып кердем. Кремль янындагы синең белән серләшеп утырган эскәмиядә ял иттем. Күзләремне йомам да хыялга чумам. Имеш, син минем янда. Акрын гына иреннәремә үреләсең. Ә мин карышмыйм. Кешеләр карап торса да оялмыйм, чөнки минем үлеп-үлеп үбешәсем килә, һәм минем бу иреннәрдән бер генә мизгелгә дә аерыласым килми. +Тиле диярсең... Син бит үзең дә мине шулай сагынасың. Әллә ялгышаммы?.. Кайнарлыгыңны хатларыңнан тоям. Алар минем йөрәгемне җылыта. +Беркөнне Казанда бик салкын булды. Тәүлек буе бозлы яңгыр коеп торды. Ышанмассың, җылыныр өчен, синең хатларыңны укырга тотындым, һәм салкын онытылды. Аларны укыган килеш, диванда йокыга киткәнмен. +Төнге сәгать унике. Өйдә сөйләшергә кеше дә юк. Бу хатны өч сәгать язам инде. Инша язганда да болай курыкмый идем. Иа Ходай, күпме кәгазь бетергәнмен! Идәндә тау булып өелеп ята. Күрдеңме, ничек җаваплы киләм мин хат язуга! +Сиңа хат язарга утырганчы, әтинең картиналарын карап утырдым. Шунда бик сәер фикер килде. Рәссам чып-чын плагиат икән бит ул. Чөнки ул ясаган кояш барыбер җылытмый, ул ясаган җил дә битләрне иркәләми, ул ясаган чәчәкләр дә хуш ис таратмый, ул ясаган диңгез дә чын диңгез кебек шаулый алмас. Никадәр генә даһи булсалар да, алар тере түгел. Табигатьтә чын, тере кояш булганда, аны кабат нигә ясарга? Нигә аның үле вариантын тудырырга? +Синең кайчан да булса җил сызгырганын тыңлап торганың бармы? Ул төрле вакытта төрлечә сызгыра. Бер көнне мажор, икенче көнне минор нотада. Әйтерсең көйне синең кәефеңә карап сайлый. Анда вальс белән симфония дә, марш белән фокстрот та, ария белән романс та бар. Аны игътибар белән генә тыңларга кирәк. +Әниең сәлам әйтте. Бик аз яза, ди. Без аның белән көн дә телефоннан сөйләшеп торабыз. Иртәгә ул мине варенье кайнатырга чакырды. Син утырткан алмагач быел бик күп алма биргән, шуны җыячакбыз. Менә бит син нинди өлгер, инде тумас борын алмагач та утыртып куйгансың. Миңа да утыртырга кирәк. Бер бөек акыл иясе, бу дөньяны матурлыкка күмәр өчен, җирдәге һәр кеше үз гомерендә бер генә агач булса да утыртырга тиеш, дигән бит. +Инде сезгә барырга да оялам. Капка төбендә утырган әбиләр: "Әнә яшь килен килә", — дип пышылдашып калалар. Пышылдашсыннар, әйдә. Килен булгач, чын килен булыйм инде, яраткан каенанама күп итеп варенье кайнатыйм. Ә син минем нинди варенье яратканымны беләсеңме?.. Алма вареньесын яратам мин, алмакаем. Берәр банканы сиңа да җибәрәсе булыр, иптәшләрең белән утырып чәй эчәрсең. Бездә чепок бар, дисең бит. +Зөлфия сеңлебезгә төсле җепләр алып барам. Без аның белән ярыша-ярыша чигү чигәбез. Күпме генә тырышсам да, ул барыбер мине уздыра. +Төнге сәгать беренче ярты. Сине сагынып, йокларга ятам, матурым. +Сау бул! +23 август, 2000, Казан +Сәлам Севастопольдән! +Айсылу, чиккән кулъяулыкларыгызны алдым. Гаҗәп матур чыккан. Сеңлем Зөлфиянекен, үзе теләгәнчә, иптәшләремә бирдем. Сөенделәр. Кулъяулыкларны иснәп, өй исе килә, диделәр. Синең кулъяулыгың белән борын сөртмим. Кесәдә — йөрәк турысында йөртәм. Алай да каралып бетте инде, юасы булыр. +Рәсем мәсьәләсендә әйткән фикерең белән бик килешеп бетмим. Табигать адәм баласын ни өчен барлыкка китергән? Мөгаен, үзе тудырган матурлыкка соклансын өчендер. Аннары рәссам шул матурлыкның кабатланмас бер мизгелен, ягъни халәтен эләктереп алып, кешеләргә бүләк итәдер, дип уйлыйм мин. Бер суга ике кереп булмый, дигән борынгылар. Димәк, без кичә күргән диңгез бүген инде бөтенләй башка диңгез, кичә күргән шторм да бөтенләй башка шторм булып чыга. +Ә җил сызгырганны мин яратмыйм. Чөнки монда ул бик шомлы яңгырый. +Аулак өйдә калдым дигәч, балачак искә төшеп китте. Әти белән әни концертка яисә театрга китсә, без күрше малайлары белән өйнең астын өскә китерә идек. +Бервакыт хәтта Толиклар белән телевизорны сүтеп ыргыттык. Андагы кешеләрне тотып карыйсы килгән иде. Ничек телевизорга сыялар икән болар дип, гел баш вата идек. Кешеләрен табып булмады, әлбәттә, ә телевизор күрсәтми башлады. И эләкте инде әтидән. Аннары рәхәтләнеп көлде. Кечкенә вакытта үзе дә шундый наян булган икән, кешеләрен күрергә теләп, стенада эленеп торган радиоалгычны сүткән булган. +Балачак шундый беркатлы инде. Йокы туйсын өчен, сәгать телен артка күчереп куйган хәтердә. Әти белән әни эшкә соңга калды. Мин дә мәктәпкә икенче дәрескә генә барып җиттем. Баксаң, сәгать телен күчереп кенә вакытны акрынайтып та, тизләтеп тә булмый икән. +Ә качышлы уйнаулар?.. Башкалар йә шифоньерга, йә карават астына кача, ә мин күзләремне йомам. Янәсе, берни дә күрмәгәч, мине дә күрмиләр. Сеңлем Зөлфия дә минем белән шулай качышлы уйный иде. +Бу хатым син Петербургка китеп өлгергәнче барып җитәрме, белмим. +Сиңа бер сер чишәсем килә, Айсылу. Тиздән безне Чечняга җибәрәчәкләр. Анда хатлар болай тиз йөрмәс дип уйлыйм. Командование аларны энә күзе аша тикшереп җибәрә, дип сөйлиләр. Хатлар сирәгрәк килсә, минем өчен борчылып ятма. +Иптәшләрем синнән варенье көтеп кала. Онытмадымы, диләр. +Ярый, хуш иттек! +Сәлам белән Рафисың. +27 август, 2000, Севастополь +Сәлам Санкт-Петербургтан! +Син дөрес уйлагансың, Рафис. Хатың мин киткәннең икенче көнендә килеп җиткән. Әни аны үзенең хатына салып җибәргән. +Борчуга салдың әле. Чечняда кан коеш бара бит. Телевизордан сөйләгәннәргә ышанмыйм мин. Анда Чечнядагы вакыйгаларны матурлап күрсәтәләр. Информацион сугыш дип атала бу. Хәзер халык аңгыра түгел, кызыксынган кешегә чын мәгълүмат алу өчен интернетка керү дә җитә. Чечен халкына каршы геноцид бара анда. Күпме яшь гомерләр харап булды бу сугышта! һәм менә сине дә шунда җибәрәчәкләр икән. Уф, йөрәгем кага башлады. Нишләтергә икән ул генералларны? Мине кызганмасаң, әниеңне кызган! Баш тарт! Үзең теләмәсәң, сине анда берәү дә көчләп җибәрә алмый. Тыңла сүземне. Яратуыбыз хакына баш тарт! Минем сине исән килеш күрәсем килә. +Инде үземнең хәлләргә күчәм. Петербург матур шәһәр булса да, Казан йөрәккә якынрак. Әлегә тарихи урыннарда, музейларда була алганым юк, чөнки вакыт җитми. Бүген менә, ниһаять, иптәш кызым белән Эрмитажга барырга исәп. +Монда һава бик дымлы. Кислород аз булганга, йокы да бик туеп җитми. Күнекмәгән кеше кичкә кадәр дә йоклап ятарга мөмкин. Безне килүгә үк шулай дип кисәтеп куйдылар. +Халкы бик әйбәт. Бигрәк тә өлкәннәр тәмле телле. Ә менә тәмәкечеләргә килгәндә, бу шәһәрдә бөтен хатын-кызлар да тарта кебек. Унөч-ундүрт яшътэгелэре дэ тарта. Белмим, әллә миңа кадәр дә шулай булган, әллә Көнбатыш йогынтысы шундый нык. +Их, метроны күрсәтәсе иде сиңа! Баскычлары текә, беренче тапкыр төшкәндә башлар әйләнеп китә иде. Поездлар биш минут саен килеп-китеп тора. Алла бирсә, бездә дә булачак мондый метро. Тик шуңа гаҗәпләнәм, нигә аны бездә хәзер генә төзи башладылар икән? Метро салыр өчен дә милли мөстәкыйльлек кирәк булды микәнни? +Кәефне бетердең әле. Дулкынланудан хәтта яза алмый башладым. Хәзергә үзем турында җитәр. Тагын синең турыда сөйләшеп аласым килә. Чечняны башыңнан алып ыргыт, паренъ! Юкса миннән тиз генә хат көтмә. +Шәп җәза уйлап таптыммы?.. Үзең мәҗбүр итәсең. Шундый усал мин, белдеңме? Күбрәк ачуымны чыгарсаң, командирыгызга да хат язып җибәрәм. Әллә син минем сүзгә колак салмаслар дип уйлыйсыңмы? +Тиз арада җавап бир! Көтәм! +Сәлам белән Айсылуың. +2 сентябрь, 2000, Санкт-Петербург +Сәлам Севастопольдән! +Исәнме, минем усалым! Вареньегызны алдык. Әнигә дә, Зөлфиягә дә, сиңа да зур рәхмәт. Чия вареньесын яратам мин, иптәшләрем дә бик яратып ашады. Үзебезнең Ерганак урамына кайтып килгәндәй хис иттем үземне. Чит җирдә туган яктан килгән чия төшен дә ыргытырга кызганасың икән. +Инде җитди сөйләшеп алыйк. Минем Чечняга китәсемне әнигә әйтмәгәнсеңдер дип ышанам. Бу безнең уртак серебез булып калсын. Шуны аңла, Айсылу, мин бит балалар бакчасында түгел. Монда мин моны телим, моны теләмим дип торып булмый. Безнең прапор әйтмешли, солдат өч кенә сүз белергә тиеш: "естъ!", "так точно!", "никак нет!" Чечняга китмәскә теләп гариза язучылар булды инде, көлделәр генә. Кайбер кирерәк курсантларны трибуналга бирү белән дә куркыттылар. Солдат булып язылгансың икән, бөтен приказларга да буйсынырга тиешсең инде. +Ә тиз генә хат көтмә диюең белән үтердең дә ташладың. Пычаксыз суйдың, кызый! Ләкин мин моңа ышанмыйм, чөнки син андый үчле түгел. Син матур, син йомшак күңелле, син бик түземсез кыз, бәгърем. Миңа хат язмасаң, синең кәефең кырылачак, каләмең күгәрәчәк. Дөрес әйттемме? +Кичә безнең полкка поп чакырттылар. Хәерле юл теләп, барыбызны да чукындырды, өстебезгә изге су сипте. Менә бусы инде бернинди дә кысага сыймый, Айсылу. Безне, татар егетләрен, поп бәхилли. Димәк, кешегә санамыйлар. Димәк, Россиядә империячем сәясәт һаман дәвам итә. Ә бит патша вакытында да мондый хәл булмаган. Хәрби крейсерларны диңгезгә озатканда, анда мөселман ахунын да чакырганнар. Гәзиттән укыганым бар. +Бервакыт Николай патша шундый крейсерларның берсенә ниндидер тантанага килә. Ул иң беренче булып попка түгел, мөселман ахунына кул бирә. Сез нишлисез, галиҗәнап, ди крейсер капитаны гаҗәпләнеп. Мөселманнар монда азчылык, ә азчылыкны хөрмәт итәргә кирәк, дип җавап бирә патша. Менә нинди культуралы булган монарх. Ә безнең илбашына, генералларга, күрәсең, мондый югары культурага кадәр әле ераграк. Патша Россиясендә бәйрәм вакытларында мөселман матросларына чәй, урысларга аракы биргәннәр. Аш-су да аерым пешерелгән. Беренчеләренә — сыер, икенчеләренә — дуңгыз ите булган. +Булды, ашыгам, безне инде вагоннарга төйиләр. Хатымны җавапсыз калдырмассың дип уйлыйм. Яңа урынга килеп җиткәнче мине югалтма. +Сине үбеп, диңгез пехотасы сержанты Рафис Гайсин. +8 сентябрь, 2000, Севастополь +Чокыр да такыр +Быел кыш бик җылы килде. Инде декабрьнең икенче яртысы булуга карамастан, җирдә бер генә бөртек тә кар юк иде. Дөрес, кар яуды явуын, ләкин ул бик тиз эреп бетте. Иртәнге якта шәһәрне соры томан каплап ала. Биек агач өсләрендә бөтерелеп туктаусыз каркылдаган каргалар да, парклардагы дымлы яфрак һәм җир исе дә көзнең әле дә булса тантана итүен күрсәтә иде. Авыл халкы кар юк дип борчылса, шәһәр халкының исе дә китми. Нәрсә ул кар? Аңа йөрергә асфальт булсын! Кар булмаса, транспортка да рәхәт. Юллар бозланып, тараеп калмый. +Ә бүген табигать иртәдән бирле җиргә кар яудырды. Күп кенә юлларда пробкалар хасил булды, һәр тарафта троллейбуслар, җиңел машиналар батып ятты. Бульдозерлар бөтен карны да эттереп өлгерә алмый. Беренчедән, шундый зур шәһәр өчен алар бик аз, икенчедән, булган кадәресенә дә ничек ягулык җиткерергә? +Ерганак урамының бер очын нык чистартсалар да, икенче очына бульдозер кермәде. Аның онытылган өлешеңдә машинага гына түгел, ашарга да акчасы булмаган пролетариат яши. +Акрынлап урамга төн пәрдәсе төште. Бетон баганаларга эленгән люминесцент лампалар тирәсендә бөтерелеп карлар оча, тимерчыбыклар гүелди. Салкынайтып җибәргәнгә шулай итә. Кайбер йортларда ут юк, Айвазовский урамыңда автокран баганадагы чыбыкны өздергән. Бер урам булса да, моңда электр уты ике якка ике җирдән килә. +Шәм яктысында утырган Сәкинә, гәзит укып та онытыла алмагач, өстәлдә калган торт белән чәй эчте. Бүген кышкы каникулга кайткан Айсылу булып китте аларда. Хәрби комиссариаттан Рафис турында бер-бер яңа хәбәр юк микән дип борчылып килгән. Утызынчы сентябрьдә Ханкала янында улыгыз хәбәрсез югалды, дигән хатны алгач, Сәкинә бер атна урын өстендә ятты. Шуннан бирле һич савыга алмый. Башына чак кына уй керде исә шундук чигәләре кыса, тыны бетә башлый. Бер түгел, йөз барды инде хәрби комиссариатка, һаман бер сүз: "Улыгыздан хәбәр юк. Эзлибез". Эзләгәннәре бер дә сизелми. Хет кайгысын уртаклашсыннар иде, акча сорап килгән кеше кебек, чырайларын сытып каршы алалар. Ә малай кирәк булгач, төнлә алып киттеләр. План тутырдылар, кабихләр. +Рафисның соңгы хаты сигезенче сентябрьдә килде. Айсылу да соңгы хатны сигезенче сентябрьдә алган. Үтергән булсалар, үле гәүдәсе табылыр иде. Әсиргә алганнардыр балакайны. БТРда барганда шартлаганнар бит. Җидәү булганнар. Берсе, Искәндәр исемлесе, исән калган калуын. Аны юл читендәрәк табып алганнар. Ә калган алтысы юк, әйтерсең су кебек җиргә сеңгәннәр! +Ноябрь ахырындарак бер кулын югалткан Искәндәрне комиссовать иттеләр. Казанга кайтып җитүгә, ул Сәкинәләргә дә кереп чыкты. Чырае ап-ак, кулының киселгән җире әле һаман сызлап-үлекләп тора. Бик аз сүзле булды, балакай. Башкалар белән ни булганны хәтерләми. Чыгып киткәндә, елап арган Сәкинәне кочаклап алды да: "Ул сугышны күрергә язмасын, апа!" — дип, аркасыннан сөеп, саубуллашып чыгып китте. +Чәйне эчеп бетерә алмады Сәкинә. Тиле кеше кебек кинәттән генә тәрәзәдән тәрәзәгә йөри башлады. Әйтерсең менә-менә аның Рафисы күренер төсле. Әмма анда буран котыра да ара-тирә Әнгәнең сузып-сузып улаганы гына ишетелә. +Шулай йорт буенча бәргәләнеп йөри торгач, ул диванда йоклап яткан Зөлфия янына килеп утырды. +Кыз ара-тирә йөткергәли. Мәктәпкә куртка белән генә барган иде шул. Туңып кайтты. Сәкинәнең Мамадыштагы абыйсы кызыннан калган тунны вәгъдә иткән иде, һаман күренми. Мөгаен, шушы якшәмбедә килеп җитәр. Ә аңа кадәр әле нәкъ алты көн бар. Ярый, эчтән җылырак кофта кияр. Ара ерак түгел, 4 нче мәктәп Ульянов урамында гына урнашкан. Алай дисәң, бала-чага шул араны да ике-өч сәгать кайта бит. Юл уңаенда иптәшләре белән кар атышалар, шугалакта шуалар. Аларга бөтен нәрсә кызык. Туңганнарын өйгә кайтып кергәч кенә аңлыйлар. +Сәкинә шәмне сүндереп йокларга ятты. Сукыр кычыткан төнәтмәсе эчүгә карамастан, йөрәге дөп-дөп итеп тибә, колагы шаулый иде аның. Боргаланып ята торгач, ул бер генә мизгелгә онытылып китте. Әллә төш булды, әллә арган акыл белән болай гына күз алдына китерде, аяк-куллары богауланган Рафисның тирән бер чокырда утырганын күрде ул. Гимнастеркасы ертык, йөзен сакал-мыек баскан. Өстән сакчы кычкыра: +— Эй ты, русский свинья, будишь гаварить?.. Сматри, если кантрактник, наш камандир тибе голову атреҗет. Развелось тут вас, наркоманов. Дитей, стариков ни җалеете. Мы вас тоҗе җалеть не будим. Вайна есть вайна. Пусть перед вашими матирями ваши гиниралы атветят. +Рафис битараф тавыш белән җавап бирә: +— Я не русский, из Казани я. +Сакчы тагын да зәһәрләнә: +— Какая разница? Все равно кантрактник. На наших душах деньги хател заработать, да? +Сәкинә шушы урында куркып сикереп торды. "Үтерәләр балакаемны, үтерәләр! — дип уйлады ул өзгәләнеп. — Исән бит әле ул, нигә коткармыйлар?!" +Кинәт урамда сөйләшкән тавышлар ишетелде. +— Задняя колонна, подтянись! — Кемдер команда бирә. +Әллә Рафис кайттымы? Алайса, нигә алар шулай бик күп? +Сәкинә тәрәзәгә ташланды. Буран, берни дә күренми. Ул, өстенә дә кимичә, эчке күлмәктән генә урамга йөгереп чыкты. +Иа Аллам! Аның яныннан арган, талчыккан солдатлар колоннасы узып бара! Беркем берни сөйләшми. Алгы яктарак тагын команда яңгырый: +— Передняя колонна, шире шаг! +— Сәкинә, кызы-ым! — Тавыш колонна эченнән ишетелә. Кем бу? +Аһ! Әтисе ләбаса. Ул бит... сугышта һәлак булды. Ничек, кайдан? +— Әти-и! — Сәкинә, шашып, әле бер, әле икенче якка ташланды. — Әти-и, син кайда-а?! +Колонна эченнән япь-яшь кенә бер ир-ат йөгереп чыкты. +— Монда мин, кызым! +Йөз чалымнары һаман шул ук, ябыккан, тартылган. Шундый инде юл газабы. +— Әти, әтием! +Кочаклаштылар. Әтисеннән әллә дары, әллә тәмәке исе килә. +— Әйдә, өйгә керик, әтием! +— Ярамый, кызым. Дошман Мәскәүгә килә, сугышка керәбез бүген. +— Нинди сугыш?.. Сугыш бетте бит инде, әти! +— Бетмәде шул әле, кызым, ул әле башлана гына. +Шушы бәхетле мизгелне тетрәндереп тагын команда яңгырый: +— Рядовой Гайсин, быстро в строй! +— Бәхил бул, балакаем! — Әтисе Сәкинәне шашып-шашып битләреннән, маңгайларыннан үпте. — Мин кайтырмын, һичшиксез, кайтырмын! +— Әти-и! — Тездән карга баткан хатын сабый баладай үкереп елап җибәрде. — Әти-и, кайт инде-е! +Колонна ахырында атлаучылар арасында тагын бер таныш йөз күренә. Улы ич! Ул да сугышка кереп бара микәнни?.. Нигә эндәшми?.. +Болайга таба борылды. +— Улы-ым! +— Нигә бер сүз дә дәшмисең?! — Сәкинә, йөгереп килеп, улын кочакламакчы булды, ләкин, үз аягына үзе сөртенеп, йөзе белән карга егылды. +— Әни-и! — Улы аны шундук күтәреп алды, күкрәгенә кысты. — Әни, туңасың бит, өйгә кер! +— Улы-ым! +— Әни-и, әние-м! — Улыннан да әллә дары, әллә тәмәке исе килә. Олыгайган. +— Нигә өйне узып китәсең? Ничә айлар тәрәзәдән күзем алмыйм! +— Сугышка керәбез, әни. Миңа китәргә кирәк. +— Юк, китмисең! — дип үкерде Сәкинә. — Беркая да китмисең! Җибәрмим! +Алар икесе дә карга егылдылар. +— Әни-и! — Рафис түгел бу, Зөлфия тавышы. +Карга чумган Сәкинә аңына килгәндәй булды. Әччәч! Улы түгел бу, Әнгәне кочаклап утыра лабаса. Эт, үрсәләнә-үрсәләнә, аның битләрен ялый. Яннарыңда аркаеына иске кызыл куртка салган, аягына зур итек кигән кызы йөткерә-йөткерә, елап басып тора: +— Әни, өйгә керик. Суык бит. +Буран Сәкинәнең таралган ап-ак чәчләреннән җан өшеткеч чынбарлык төсле салкын кар бөртекләрен тарата. Әллә аның белән бергә елый, әллә иркәли — белмәссең. +...Ул төнне Сәкинә акылдан язды. Хәзер ул Волков урамындагы психо-неврологик хастаханәдә, икенче катта, дүртенче палатада ята. Янына кем генә керсә дә: "Баламны сукбайлар ашады-ы!" — дип, илереп еларга, үкерергә тотына. +Кечкенә Зөлфияне Мамадыштагы абыйсы алып китте. +Рафистан шул рәвешле бернинди дә хәбәр килмәде. Берәүләр аны чеченнар ягына чыккан, икенчеләре иптәшләре белән кайдадыр тауларда атып үтерелгән дип сөйләде. Әмма Айсылу аның һәлак булуына шикләнми. Исән булса, барыбер бер-бер хәбәр салыр иде. Хәзер ул кияүдә, ике бала үстерә. Әмма Рафисның хатларын әле дә кадерләп саклый. Җанга бик моңсу булган минутларда, ул аларны кабат кулына ала, нәкъ беренче вакыттагы кебек, йотылып-йотылып, андагы якты, хисле, сагынулы сүзләрне күңеленнән кабатлый: "Сәлам Севастопольдән!" +Шушы вакыйгалардан соң, Ерганак урамына дүртенче яз килде. Анда төнлә тагын капка кагып йөри башладылар. +— Салихов Марат монда яшиме? +— Ие, балакаем. +— Ачыгыз капканы! Малаегыз армиядән качып йөри. +— Ачмыйм. Үтерсәгез дә ачмыйм! +— Оялыгыз, апа. Малаегыз Ватан алдында изге бурычын үтәргә тиеш! +Ерганак урамында әлегә исән-сау калган бердәнбер агач йорт бу. Чокыр такырланды. Андагы агачларны инде күптән кисеп бетерделәр. Монда хикмәтле кошлар сайраганы да ишетелми. Кошлар гына түгел, этләр дә качып бетте аннан. Бу урамда көн дә даң-доң килеп бетон свайлар кагалар, әле монда, әле тегендә башлары күккә тигән затлы таш сарайлар калкып чыга. Аларның һәркайсы биек таш койма белән әйләндереп алынган. Анда тере кеше барлыгын фәкать вертолеттан гына күреп була. Кеше кешедән кача торган менә шундый ахырзаман килде илгә. +хыялый ХИКӘЯЛӘР +ЙОЛДЫЗЛАРГА — ЙОДРЫК +Хатынны әнисе янына кунакка & Тимер Йодрык галактикасына озатып җибәргәч, эчем поша башлады. Ары сугылдым, бире сугылдым, уемда гел ул. Нинди генә чибәр егетләр очрамас иксез-чиксез җиһан киңлегендә. Беркем белми, беркем күрми — теләсәң нәрсә эшлә. +Сакланганны Ходай саклар дип, мин дә юлга чыгарга иттем. Себеркегә атланып очып булмый бит инде, кораб эзләп "Космопрокат"ка чаптым. Сайлый-сайлый, мием череп бетте: берсенең элемтә блогы бозылган, икенчесенең двигателе эшләми, өченчесенең... Кыскасы, бер генә төзек очкыч та калмаган. +Киттем Хәбир янына. Кайчандыр бик якын дуслар идек, корабын бирмичә калмас, янәсе. +Мин кергәндә, ул шифоньерда актарына иде. +— Нәрсә эзлисең? — дим. +— Нәрсә булсын, — ди теге көрсенеп, башның сызымын инде. Әллә кая куйдым, тәрене. ТОСИдан алып кайткан кебек идем үзен. +Дустымның крокодил кабырчыгыдай кытыршы баш капкачын, иләмсез озын колакларын күргәч, ирексездән елмаеп куйдым. +— Елмай, елмай! Дип мыгырданды Хәбир, авызын турсайтып. — Үзең шундый хәлгә кала күрмә. Берәр мәймүн башы ясап бирсәләр... — Аннары ул дустанә рәвештә аркамнан сөеп алды. — Йә, ярый, кофе эчәсеңме? Атнакич өлкән кызым Венера планетасыннан җибәргән иде. Ул анда хәзер балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта. +Шундый эссе көнне кем баш тартсын инде тәмле эчемлектән. +— Бик һәйбәт булыр, тик каты итеп ясама. Беләсең бит, кан басымым югары. +Хәбир, гәүдәм тирәли кулын йөртеп, сәламәтлегемне тикшерә башлады. +— У-у, беткәнсең син, ахири. Башыңны яңасына алыштырырга кирәк. Йөрәгең дә дан түгел. +— Синекен алыштырганнары да бик җиткән, — мәйтәм, кул селтәп. — ТОСИда крокодил башы ясатканчы, башсыз йөрүең яхшырак. +— Бик дөрес. Башка Ходай ташы төшмәгән булса, ТОСИга якын да киләсе кеше түгел идем мин. Нинди матур башны харап иттеләр. Син дә шулар аркасында борынсыз йөрисең бит. +Мин кайчандыр борын булган җиремне күлмәк җиңе белән сыпырып куйдым. +— Йөрисең инде, башыңа төшкәч. +— Кем тешләп өзде дисең әле? +— Солярия планетасында су коенганда инде, ерткыч балык тешләде. Әллә кайко, әллә... +— Син, ахири, яңа борыннан баш тартма. Әрмән борыны булса да, чүтеки борынсыз йөрү түгел бит. +— Үзләренә булсын. +— Мин Тимер Йодрык галактикасына очарга дип торам әле, — диде Хәбир, кайнап чыккан кофены кечкенә касәләргә агызып. — Дөрес булса, андагы белгечләр кеше әгъзаларын бик оста ясыйлар икән. +Шатлыгымнан чак кына кычкырып җибәрмәдем. Димәк, безгә бергә очарга да була! +...Өч-дүрт көннән Хәбирнең ике урынлы корабы белән антидөньяга юл тоттык. Аның нәрсә икәнен беләсегез килсә; бер башы ватылган тавык йомыркасын күз алдына китерегез. Йомырка кабыгы — һичбер кораб үтеп керә һәм чыга алмаслык гравитация дивары, йомырка сарысы — Тимер Йодрык галактикасы. Антидөньяга дивар йомылып бетмәгән урыннан гына керү мөмкин. +...Җиде ел җиде көн кебек үтте дә китте. Бер парсеклык юл калгач, Аждаһа планетасының иң затлы рестораннарында атна буе үрмәкүчкә охшаган ун аяклы, ун куллы чәчбиләр белән типтердек. Дөрес, айныгач бик уңайсыз булды. Исерек чакта уйламыйсың бит ул, кеше булды ни, аеры койрык ни... +Без тагын юлда. Тирә-юньдә йолдызлар, ара-тирә Җиргә су алып кайтучы кораблар, җиһан буйлап бер баштан бер башка сәфәр кылган дәрвиш астероидлар һәм метеоритлар очрый. +Берничә көннән Тимер Йодрык галактикасына якынлаштык. Ләкин йомылып-тоташып бетмәгән ике гравитация кыры арасына килеп кердек кенә дигәндә, корабта сәер күренеш барлыкка килде: приборларның теле нульдә, баш очында сәер утлы шарлар очып йөри. Нидер үтереп-үтереп чигәләрне кыса, һәм очкыч та туктап калды. +Шулай аптырап утырганда, Хәбир йодрыгы белән идарә пультына китереп сукты. +— Каһәр, гравитация кыры йомылган! — дип мыгырдады ул. +Бу сүзләрдән эчем суынып китте. +— Бөтенләй үк йомылып беткән микәнни? +— Мең елдан соң гына ачылачак. — Хәбир, башын диварга төя-төя, елап җибәрде. — Миңа яңа баш кирәк, баш! Мин крокодил башлы булып калырга теләмим! +— Тынычлан, — дим тегеңә, — мин менә хатынсыз да калдым әле. +— Хатынны алыштырып була, ә башны... +— Алыштырып була, имеш. Бик беләсең килсә, бу хатынны ун башка да алыштырмас идем мин. Ул янымда булса, аның гарешкә ашкан сеңлесенең оча торган җиңел машиналар эшләп чыгаручы корпорациясе президенты булачак идем, каһәр. Хәзер барысына да туганнан туган апасы хуҗа булачак инде. +— Сызымын тап та яңаны ясат. +— Барыбер файдасы юк, бездә хатынның төп нөсхәсе генә гамәлдә санала. Бюрократлар! Аннары аның сызымын төшертергә дә онытканмын әле мин. +— Бусы начар, — диде Хәбир, мине чын күңелдән кызганып. +Җиргә кайткач, чормадан хатынның унсигез яшьлек чагындагы сызымын эзләп таптым да ТОСИга заказ бирдем. Гаҗәп бит, бу юлы аны элеккесенә караганда да матуррак итеп ясаганнар иде. Тик иртәрәк сөенгәнмен икән. Үзгәртеп күрсәткәннәр дә соң сызымын! Бер көн маташтым, ике көн, һич кенә дә сызымнар туры килми. Озак яши алмадык, аерылыштык. +Хәзер мин аяз төннәрдә тормышымны бозган йолдызларга карап йодрык күрсәтәм. +ҖИҢЕЛҮ +Дүрт иярченле кечкенә яшел кояш шәмәхә болытлар артына кереп югалгач, инде болай да бихисап күлләвекләр белән чуарланган шәһәр урамнарында яңгыр коя башлады. Шундук мәрмәр тротуарларда, магнитоплан тукталышында гаҗәеп чуар һәм матур зонтиклар мозаикасы барлыкка килде. Ә шаян гөрләвекләр, бездән алай гына котыла алмассыз дигәндәй, яңгырдан качып берберсенә сыенган шәһәрлеләрнең аяк араларыннан юл салып, аларны бертуктаусыз әле монда, әле тегендә сикергәләргә мәҗбүр иттеләр. +Тәрәзәдән урамга карап торган Аккүз планетасы башлыгы Орг Ман, һава торышы үзгәрүдән сызлый башлаган сул иңен уауа, яңадан өстәл артына утырды. Алтмыш яшьлек бу картның тирән җыерчыклар белән сырланган киң маңгаендагы зур кызыл күзендә канәгатьсезлек сизелә иде. +— Димәк, СПИД вирусы үзен акламады? — дип сорады ул кабат, караңгы чырай белән. +— Әйе, акламады, — диде, каршыдагы сары кәнәфидә утырган Эмилия. Утыз яшьтә генә булуына карамастан, ул планетаның иң абруйлы генетикларыннан санала иде. — Җирлеләр без уйлаганча ук ахмак булып чыкмадылар. Эпидемия тулысынча туктатылды. +— Кызганыч, бик кызганыч. — Орг Ман уйчан кыяфәттә өстәлдә бармакларын биетеп алды. — Ә мин сиңа ышанган идем, Эмилия. Кояш системасындагы фикер һәм хис тупланмасы үзенең иң биек ноктасына җитте. Җирлеләрне тиз арада юк итә алмасак, безне фикер үтерү җайланмасы гына коткармас: барыбыз да бозылып бетәчәкбез. Син мине аңладыңмы? +— Аңладым, бик аңладым, Ман әфәнде. Ләкин... +— Бер генә минут, — диде планета башлыгы, аны бүлдереп, һәм өстәлдә яткан фонарь сыман озынча түгәрәк җайланманы алып, Эмилиянең баш очына кызгылт нур юнәлтте. Черт иткән тавыш ишетелүгә үк, ул, тирән көрсенеп: +— Менә күрдеңме, болай яшәп булмый, Эмилия. Бу бүлмәдә мин көн саен диярлек йөзгә якын җирлеләр фикерен үтерәм, — диде. +— Ә минем баш очымда очып йөргәне нинди фикер иде? — диде Эмилия, чәчләрен сыпырып. +— А, бик кабих фикер, җанкисәгем. — Орг Ман, әллә күңеле болганудан, әллә болай гына, тач-точ итеп әфлисун таблеткасын суыра башлады. — Теге ни, мәхәббәт турыңдагысы. Бигрәк җирәнгеч бу кешеләр. Ике биологик затның бер-берсенең селәгәен ялаудан да ямьсезрәк нәрсә бар микән дөньяда? Әле ярый, бездә хатын-кызлар җил белән аталаналар, юкса... +— Эшләр болайрак барса, безгә дә үбешә башларга туры килмәгәе, — диде Эмилия, аның сүзләрен җөпләп. +Бу вакытта иңде Орг Ман стереовидеотелефон яныңда очып йөргән фикерләрне үтерү белән мәшгуль иде. +— Үбешергә генә микән? — дип мыгырдады ул, тешләрен кысып. — Күр, күпме фикер очып йөри минем бүлмәдә. Революция, коммунизм, фашизм, гомосексуализм... А, бик авырга туры килер, ахры, безнең оныкларга. Дәвалауга бирелми торган күпме чир көтә бит үзләрен. +Бүлмәдәге фикерләрне үтереп бетергәч, планета башлыгы, Фүҗне өстәлгә томырып, чәчәкле кулъяулыгын тирләп чыккан такыр башына куйды. +— Кичә безнең планетада үбешкән өчен егерме дүрт ир-ат һәм хатын-кыз кулга алынды. Тиздән мәхәббәт эпидемиясе башланачак. +— Мәхәббәт авыруына каршы без нәфрәт вирусы уйлап таптык, — диде Эмилия. — Хәзер аны күпләп чыгаруны гына җайга салырга кирәк. +— Нәфрәт? Нинди нәфрәт? +— Бу вирус җенси тормышка нәфрәт уята. +— Бик шәп, ә ул җилгә дә нәфрәт уятмасмы соң? +— Юк, әлбәттә. Тәҗрибәләр уңышлы узды. +— Афәрин. Тик менә революция, коммунизм, путч кебек авыруларга каршы да иммунитет булдырырга кирәк. Тырыша күр инде, Эмилия. Сиңа һәм син җитәкләгән фәнни-тикшеренү институтына зур өметләр баглап торабыз. +— Тырышырбыз, һичшиксез, тырышырбыз, Ман әфәнде. Әгәр зур җыелыш җирлеләрне юк итү фондына яңадан дүрт йөз мең тикара күчерсә, безнең эшләр бик тиз алга китәчәк. +— Ярый, бу мәсьәләне без шушы атнада ук хәл итәрбез. Хәзерге вакытта галәмдәге фикер экологиясен саклап калудан да мөһимрәк нәрсә юк. +Алар кул кысыштылар. Нәкъ шул мизгелдә Эмилиянең чак кына киселгән баш бармагына мәхәббәт турындагы фикер килеп кунды. Канга эләккән очракта, аннан котылу мөмкин түгел. Ул мәңгегә лептондулкын кырына — җанга кереп утыра. +— Уңышлар телим сиңа, Эмилия! — диде планета башлыгы, аны аркасыннан сөеп. +Галимә хатынның күңелендә сәер бер үзгәреш барлыкка килде. Ул комач кебек кызарды һәм, үзе дә сизмәстән, Орг Манның иреннәрен үпте. +— Мин сине яратам, Орг, — диде ул. Аның тавышы искиткеч йомшак һәм назлы иде. Ә маңгаендагы асман кебек зәп-зәңгәр күзе исә оялып кына читкә карады. +— Мин дә, — дип пышылдады планета башлыгы, рәхәт калтырый башлаган кулы белән аның сары чәчен сыйпап. — Беләсеңме, кичә мин авырый башладым бугай. Тик бу турыда әйтергә генә кыенсынган идем. +— Алайса, мине үзеңнеке ит, хәзер үк, ишетәсеңме?! — Эмилия үзенең күлмәк сәдәпләрен чишә башлады. +— Әйе, — диде Орг, галимәнең ярым шәрә күкрәгенә иренен тидереп. — Син — минеке. Мин сине яратам! +— Миңа уңайсыз, Ман. +— Төкер барысына да. Иң мөһиме — без бергә. +— Ә җирлеләрне юк итү? Галәмдәге фикер экологиясен саклау? Нәфрәт вирусы? +— Төкер, дидем бит инде. +'Тикара — Аккүз планетасындагы акча берәмлеге. +— Без бозылдык. Безгә кичекмәстән нәфрәт таблеткасы эчәргә кирәк. +— Маташмыйк. Миңа рәхәт. Нинди татлы бит бу бозыклык! +Кинәт тәрәзә ачылып китте дә бүлмәгә, нечкә алтын җептән тукылган озын өрфия штораларны кабартып-җилфердәтеп, дымлы җил бәреп керде. +— Көнләшә, — диде бәхетле Орг елмаеп. +— Кем көнләшә бездән, сөеклем? +— Кем булсын инде, җил, әлбәттә. +Бераздан Адәм һәм һава киемендә генә калган Орг белән Эмилия бер-берсенә кайнар мәхәббәт сүзләре пышылдый иде... +СОҢГЫ РОМАН +Ишектә кулына киң портфель тоткан Оризон күренгәч, видеостереотелефоннан сөйләшеп утырган Гортек, күзләрен экраннан алмыйча гына, каршыдагы магнит кәнәфигә ымлады. +— Әйе, ул риза, Ливон әфәнде, — диде Гортек трубкага. +— Алайса, әсәр тиз арада басылырга тиеш. +— Тырышырбыз. +Экрандагы сурәт юкка чыкты. Гортек, тәрәзәдән төшкән кызыл кояш нурларыннан күзләрен чекерәйтеп, йомшак кәнәфигә чумган Оризонга мөрәҗәгать итте: +— Синең турыда сөйләштек. Мин сине риза, дидем. +Тегенең йөзе кара янды. +— Ә мин риза түгел, — диде ул һәм портфеленнән калын папка чыгарып өстәлгә ыргытты. — Бассагыз басасыз, басмасагыз... Мин романның бер генә юлын да үзгәртмәячәкмен! +Гортек, папканы читкә этеп, тәмәке кабызды, авызыннан берничә төтен боҗрасы чыгаргач, тагын тыныч кына сүз башлады: +— Миннән генә торса иде бу дөнья. Ливон әфәнде үз сүзеннән кире кайтмаячак. Син аның кем икәнен яхшы беләсең. Әсәреңнең чишелешен үзгәртүгә генә карап, синең иҗатыңа һичнинди зыян килмәячәк. Әллә ни үзгәртәсе юк бит. Калифорниядә җир тетри. Даниэл белән Нелли һәлак булалар да — вәссәлам. Үзең турыңда уйламасаң, хатының белән кызың турыңда уйла. Аларның иңде бер ай кислород сулаганнары юк. Үзең дә көннәнкөн саргаеп, кибеп барасың. Әсәрең басылып чыкса, син гаиләңне җиде-сигез елга кислород баллоннары белән тәэмин итәчәксең. Уйла, яхшылап уйла! +— Уйлыйсы уйланган иңде. — Язучы дерелдек тоткан куллары белән өстәлдә яткан сигараны алып, авызына капты. — Кабызыйк әле. +Гортек, бармакларын шартлатып, утчагарын кабызды да көрсенеп куйды: +— Син минем иң яхшы дустым. Болай киреләнүең миңа һич тә ошамый. Әйт, нәрсә булды сиңа? +— Беләсеңме, — диде Оризон, моңсу тавыш белән. — Бүген мин төне буе еладым. +— Еладың? Нигә? +— Кичә мин телеграмма алдым. Оризон куен кесәсеннән зәңгәрсу бланк чыгарып Гортекка сузды. — Укы, бәлки, нәрсә дә булса аңларсың. +Бүлмә хуҗасы күзлеген киде дә телеграмманы кычкырып укырга кереште: +"Ашыгыч телеграмма. +Г-12 галактикасы, Цефей йолдызлыгы. Кызыл Йолдыз системасы, Тәхет планетасы. Канат шәһәренең 12 нче каты, язучы Оризон Вегога. +Мөхтәрәм Оризон әфәнде! +Җирдә тикшеренү эшләре алып барганда, мин очраклы рәвештә "Нью-Йорк Таймс" газетасында басылган бер мәкаләгә игътибар иттем. Анда Чернобыль электр станциясендә булган шартлау турында сүз бара. Мәкаләдә сурәтләнгән фаҗигале вакыйгалар сезнең "Җансыз дөнья" дигән фантастик әсәрегез белән аваздаш. Икенче төрле әйткәндә, сез уйлап чыгарган Чернобыль электр станциясе, аның директоры Сергей Климов һәм башка бик күп персонажлар тормышта да бар. Сез җирлеләр язмышын язасыз дип уйлыйм мин. Бәлки, мин ялгышамдыр, барысы да ныклап ачыкланганчы яңа әсәр язмыйча торсагыз, мин бик шат булыр идем. Язуыгызны дәвам иткән очракта, ул сезнең кешелек дөньясына каршы эшләнгән чираттагы җинаятегезгә әверелергә мөмкин. Тагын бер гозерем бар: берәр яңа әсәрегез булса, аның бер нөсхәсен миңа җибәрегез әле. Аның ярдәмендә сезгә бәян иткән гөманымның дөреслеген раслый алырмын дип ышанам. +Ихтирам белән экспедиция начальнигы Вукало Вуто. +Җирдәге ел исәбе буенча 2050 ел, 11 май. +Адресым: Киек Каз Юлы йолдызлыгы, Кояш системасы, Җир, Минск шәһәре, ундүртенче өчпочмак". +Телеграмманы укып чыккач, Гортек тирләп чыккан озын борынын кулъяулыгы белән сөртеп куйды. +— Әкият! Син шуңа ышанасыңмы? +— Ышанам. +— Кызганыч. Мин сине мондый ук беркатлы дип уйламаган идем. Ә син җирлеләрнең безнең галактиканы яулап алырга җыенганнарын беләсеңме соң? +— Белмим. +— Аларга үз галактикалары гына аз, — дип сөйләнде Гортек, төкерекләрен чәчә-чәчә. — Бу җирлеләр безгә каршы хәтта мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дә провокацияләр ясаудан баш тартмыйлар! Фикер матди була алмый, Оризон. Моны безнең галимнәр инде күптән исбатладылар. Матдиләшкән сурәттә дә без моны ал арга каршы кулланырга тиеш. +— Ә гуманизм? +— Бала-чага булма, Оризон. Монда икенең берсе генә: йә алар безне, йә без аларны! Безгә, иң беренче нәүбәттә, үзебез турыңда уйларга кирәк. Озын сүзнең кыскасы, әсәреңне бүген үк Ливон әфәнде әйткәнчә үзгәрт. +— Үгетләмә мине, Гортек. Алар да бит безнең кебек үк Соляриус планетасыннан чыккан һомо сапиенслар. Аннары безгә дигән кислородны Җирдән ташуларын онытма. +— Алайса, Калифорнияне Югославия яисә... теге ни... Мексика дип үзгәрт. Бу илләрнең атамаларын мин уйлап чыгардым, син түгел. Шулай булгач, Җирдә андый мәмләкәтләр була алмый. Мин бит синең кебек җирлеләр язмышын яза торган илаһи зат түгел. — Гортек соңгы сүзләргә каһкаһәле басым ясады. +— Кем белгән, — диде Оризон, аның кыланышына һич тә үпкәләмичә. +— Йә, килештекме? +Оризон кашын җимерде. +— Миңа акча кирәк, Гортек, ишетәсеңме, акча! +— Димәк, син риза? +— Әсәреңне иртәгәдән дә артык тоткарлама. Юкса соңга калабыз. Мин иңде болай да булдыра алган кадәрен эшләдем. +— Кулъязманы синдә калдырам. Мин аның өтерен дә үзгәртмәячәкмен. Үзләре карасыннар. +Оризон, тәвәккәл рәвештә, ишеккә атлады. +— Китәсең? +— Кызым янына — хастаханәгә барып кайтасы бар. +— Ул авырыймыни? +— Әйе. Кислород җитмәү аркасында. +Оризон чыгып китте. +"Менә бит принциплар ни эшләтә, — дип уйлады Гортек, видеоселекторга иелеп. — Җәһәннәмдәге җирлеләр өчен хәсрәтләнә бит, тиле". +— Эмма! +Экранда яшел чәчле, сары күзле сәркатип хатын сурәте күренде. +— Тыңлыйм сезне. +— Кереп чык әле минем яныма. +Эмма озак көттермәде. Күбәләк кебек очып килеп керде дә, матур аякларын чалыштырып, әле яңа гына Оризон утырган кәнәфигә килеп кунаклады. Гортек аңа иңде күптән битараф түгел. Әмма аңа, өйләнгән кеше буларак, бу матурлыкка читтән торып кына сокланырга кала. Чөнки бу планета законнары буенча, хатынга хыянәт кылган өчен үлем җәзасы бирелә. +— Менә нәрсә, матурым. Бер әсәргә чак кына үзгәреш кертергә кирәк иде, — диде Гортек, аның дилбәр сынына сокланып. +— Автор үзе булдыра алмыймыни? +— Ул авырый, ә китапны инде баса башларга кирәк. Әсәрнең ахыры мондый булырга тиеш: Калифорниядә җир тетри һәм Даниэл белән Нелли һәлак булалар. Булдыра алырсыңмы? +— Әлбәттә, беренче тапкыр гына түгел бит инде, — диде Эмма елмаеп. — Ә гонорары күпме булыр? +— Син дигәндә, аяк идәндә инде, матурым, ким-хур булмассың. +...Бер атнадан "Мәхәббәт һәм нәфрәт" романы китап булып басылып чыкты. Гадәттә, мондый чакларда Оризон көнендә үк йөгереп килә иде. Ләкин бу юлы ул никтер күренмәде. Гортекны ниндидер бер борчу хисе биләп алды. Шуңа күрә ул кичекмәстән дустының фатирына шылтыратырга карар кылды. +Видеостереотелефон экранында Оризонның елаудан шешенеп беткән хатыны күренгәч, Гортекның эче жу итеп куйды. +— Исәнме, Лали! Ни булды? +— Сез белмисезмени? — диде ачулы хатын, каш астыннан гына карап. +— Юк, мин берни дә белмим. — Гортек хәтта тотлыгып куйды. — Бер-бер хәл булды мәллә? +Лали, ике кулы белән битен каплап, сулкылдый-сулкылдый елап җибәрде. +— Нигә җавап бирмисең, Лали?.. Ни булды?! +— Ул... атылды, — диде хатын, телгә килеп. +— Ничек инде атылды? Нәрсә өчен? +— Нәрсә өчен икәнен син үзең дә бик яхшы беләсең. +— Кайчан атылды? +— Өченчекөн... Кичке якта. +Гортек, видеостереотелефонны сүндереп, йөзе белән өстәлгә капланды. +— Их-х, Оризон! — дип ыңгырашты ул, йодрыгы белән башын төеп. +— Гортек әфәнде. — Эмма видеоселектордан эндәшә. +Гортек, көч-хәл белән башын күтәреп, төймәгә басты. +— Нәрсә, Эмма? +— "Галәм" гәзитенең бүгенге санын карап чыктыгызмы? +— Юк әле, өлгермәдем. +— Оризон Вего... +— Беләм. +Гортек өстәлдә яткан газетаны куркып кына кулына алды. Беренче биттә ул-бу юк: Үрмәкүч планетасы гуманоидлары Кыз йолдызлыгындагы ундүрт пульсар йолдызны урлаганнар. Икенче-өченче биттә дә әллә ни күренми. Андромеда томанлыгының Утлы Боҗра планетасындагы параллель дөньялар арасында сугыш башланган. Тәхет планетасына тиздән рәсми визит белән Аждаһа планетасы президенты киләчәк һәм башка шуның ише язмалар. +Оризон турындагы мәкалә ундүртенче биттә иде. Шактый саллы күренә. Яртысыннан күбрәк өлеше аның тәрҗемәи хәлен һәм иҗатын яктыртуга багышланган. Калган өлешендә автор тузга язмаган төрле гөманнар кора: +"Күренекле язучы Оризон Вегоның фаҗигале үлеме элегэ барыбыз өчен дә табышмак булып кала. Өченчекөн аның фатирындагы өстәл тартмасыннан астронавт Вукало Бутоның ашыгыч телеграммасы табылды. Ул күренекле язучыга Киек Каз Юлы йолдызлыгының Кояш системасындагы Җир планетасында яшәүче Даниэл һәм Нелли исемле егет белән кызның исән-имин булулары һәм кавышулары турында яза. Телеграмманы ул"... мин хаклы булганмын" дигән сүзләр белән тәмамлый. Язучы бу җирлеләрне каян белә? +Мәгълүм булганча, аның Җирдә бер генә тапкыр да булганы юк. Мөгаен, анда язучының астралъ тәне (рухы) булып кайткандыр. Әйтик, йоклаганда, һушын җуйганда... Галимнәрнең күпчелеге язучының үлемен аның Неллины яратуы һәм кызның башка кешегә кияүгә чыгуы белән бәйлиләр. Ләкин бу да бик ышандырмый. Табышмакны чишәргә Вукало Вуто үзе генә ярдәм итә алыр иде. Кызганычка, ул кайтыр юлга чыккач, метеорит яңгырына юлыгып, үзенең экипажы белән һәлак булды. +Тикшеренүләр дәвам итә". +Бүлмәдә һава җитми башлагач, Гортек урамга чыкты. Көндезге сәгать утызлар булуга гына карамастан (монда бер тәүлек кырык ике сәгатькә сузыла), ясалма кызыл кояш инде офыкка тәгәрәгән иде. Унбиш-егерме минуттан эңгер-меңгер башланачак. Ә бер сәгатьтән шәһәр төн пәрдәсе астында калыр. +"Их, Оризон, — дип уйлады Гортек, бите буйлап аккан күз яшьләрен пиджак җиңе белән сыпырып. — Үз башыңа ашыккансың икән. Барысы да син теләгәнчә булды бит. Калифорниядә җир тетрәгән, Даниэл белән Нелли исән. Димәк, әсәрнең беренче эшләнеше үз көчендә кала. Эмма керткән төзәтмә тәкъдири көчкә ия түгел, кайтуга ук фантастик хикәя язам. Синең турыда, Оризон, җирлеләрнең бәхетле матур тормышы хакында. Бәлки, минем язганнарым да анда матди төс алыр". +Башка көннәрдә Гортек "МОБ-1" (микроочкыч башмак) белән кайта иде. Әмма бу юлы, сул аякның гравитация табаны төшеп калу сәбәпле, магнитоплан трассасына юнәлде. +Магнитопланда халык күп түгел иде. Үзе төшәргә тиешле Меркурий тукталышына җитәрәк, Гортек тамбурга чыкты. Анда бер исерек, пыш-пыш тәмәке тартып, вагон ишегенең алтын тоткасын сүтеп маташа иде. Яшел комбинезоннан үзе. Димәк, Җирдән килгән. Шәһәрдә хәзер алар бик еш күренәләр. Кайсы турист, кайсы эш эзләп килгән. Шулай да күпчелек чәчәк сату белән шөгыльләнә. Кояш системасыннан алып кайтылган умырзаялар Ак-күз планетасында иң затлы бүләкләрдән санала. Мондагылары, ни гүзәл булмасыннар, синтетик сумала күбеге. +Гортек егетне оялтырга теләде. +— Нинди кыргыйлык! — диде ул, баш чайкап. +Теге, сискәнеп, аңа таба борылды. Ялгызы булуын аңлап алгач, ул теш арасыннан гына сытып чыгарды: +— Үз юлында бул, кәмшек танау! +Гортек, эшнең кая таба барганын аңлап, диварга беркетелгән кара микрофон астыңдагы төймәгә басты. +— Алло, полиция, — дип мыгырдады ул. — Унбишенче вагонда... +Ташбәбәк аны, сүзен дә әйтеп бетерергә ирек бирмичә, ишеккә китереп кысты. +— Сез ни кыланасыз? — дип акырды агарынган Гортек, муенына батып кергән көчле бармакларны каерырга теләп. — Алыгыз миннән кулыгызны! +Күзләрен кан баскан җирле, ике дә уйламыйча, көчле йодрыклары белән аның ике каш арасына китереп кундырды. Бичара Гортек шунда ук бер өнсез идәнгә тәгәрәде. Аннары ул үзенең эченә, башына типкәннәрен тойды. Калганын хәтерләми. +Гортек хастаханәдә генә аңына килде. Игътибарлы шәфкать туташы аның хәлсез кыймылдаган иреннәреннән бердәнбер сүзне аңлый алды: +— Каләм. +Туташ гаҗәпләнде: +— Каләм? +— Бетерәм җирлеләрне, — диде ул, үтәли ярсып. Бу юлы аның тавышы гайрәтле яңгырады. +Гортек, бөтен үчен, ярсуын салып, кәгазьгә беренче сүзләрне төшерде: "Җир вакыты белән 2003 санәнең тугызынчы аенда Киек Каз Юлы галактикасында Кәрлә сары йолдыз (Кояш)..." Җирлеләрнең бәхетенә, "сүнде" дигән сүзне язганда, чамасыз нәфрәт басымына чыдый алмыйча, карандаш очы шартлап сынды. Карандашны кабат очлаганда, язучының ярсуы шактый сүрелгән иде иңде. +СЕРЛЕ КЕШЕ +Көзнең матур бер көне иде. Казан каласының иске тимер юл вокзалыннан, алак-йолак каранып, корак-корак йөткереп, кулына иске чемодан тоткан бөкре бер карт килеп чыкты. Яше җитмештән узган булыр. Башына таланып беткән колаксыз бүрек, өстенә иңде күптән сәдәп күрмәгән кырык ямаулы бишмәт, аягына тишек чабата кигән. Кем булуын, кайдан килгәнен сорама. Бу миңа да, сиңа да, мөхтәрәм укучым, әлегә сер булып кала. Әйдә, аны бергәләп күзәтик, кылган эш-гамәлләрен күрик. Аннары, бәлки, нинди дә булса бер фикергә килербез. Тик алдан ук кисәтеп куям: минем рөхсәттән башка теләсә кая борыныңны тыкма, юкса борының кысылып калырга мөмкин. Ә хайвани инстинктлар тантана иткән җәмгыятьтә борын дигәннәре иллә дә кирәкле нәрсә санала. Бөкренең бертуктаусыз уйнап торган кечкенә яшел күзләренә кара, аларда автоген утыдай куырып ала торган зәһәрлек, мәкер һәм хәйлә бар. +Серле кеше гәзит-журналлар сатыла торган киоск янына килеп басты. Чират шактый зур. Ләкин ул чират торып маташмады. Чемоданын борчак чүмәләседәй ишелгән юан марҗа каршысына китереп куйды да, бишмәт кесәсеннән бер уч акча чыгарып, дорфа тавыш белән киоскер хатынга мөрәҗәгать итте: +— Миңа "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре" һәм м-м... "Татарстан хәбәрләре". +— Кончились, — дип җавап бирде сатучы, кулларын җәеп. +Читтә өелеп яткан татар гәзитләрен күрсә дә, сәер кеше тарткалашып тормады, һәм бик дөрес эшләде. Чөнки моның бернинди файдасы юк. Ул киткәч, татарны бөтен вөҗүде белән күрә алмаган урыс хатыны аны яңадан кеше күзеннән качырачак. Шулай булган, шулай бара, шулай булачак. Хәер, анысын вакыт күрсәтер. +— Тогда дайте что есть! — диде серле кеше. +— Только "Вечерний дурман". +— Пойдет. +Ул, гәзитне алып, читкәрәк китеп басты. Аның бер кырыен ертып, махра төрде дә, авызыннан берничә зәңгәр төтен боҗрасы чыгаргач, бер күзен йомып, икенчесен кысып, әштер-өштер генә гәзитне карап чыкты. +— Зәгыйфьләр җитәрлек икән монда, — дип мыгырдады ул, канәгать елмаеп, һәм гәзитне чүп савытына томырды. +Син ничектер, укучым, ә мин аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадым. Сабыр төбе сары алтын, түземле булыйк. +Серле кеше елак малаен мәктәпкә озатып, дөресрәге, өстерәп баручы яшь кенә ханымны күзәтә башлады. +— Не хочу, не хочу в татарскую гимназию! — дип чәбәләнә малай, әнисенең кулыннан ычкынырга теләп. — Все равно убегу! +— Күр, күпме кеше карап тора үзеңә! — дип сукрана ана. — Үзәкләремә үттең бит инде, юньсез! +Якында гына туңдырма саталар иде. Киребеткән малай тагын да катырак шыңшый башлады. +— Хосу морожное! +— Елама, хәзер алып киләм! — диде анасы. — Шушында гына басып тор! +Ханым туңдырма алырга йөгерде. Серле кеше исә, форсатны ычкындырырга теләмичә, имән бармагын кәкрәйтеп, малайны үзе янына чакырды. +— Хәзер мин сине кәнфит белән сыйлыйм, бәбекәчем, — диде ул, чемоданын ачып. — Сайла, кайсысы ошый? +Малай шикләнеп сорап куйды: +— Ты кто? +— Минме? Мин... теге ни... Микрәб бабаң булам. Җә, кайсысын аласың? +Күзләре ут булып янган бала, куанычыннан сикерә-сикерә, кычкырып ук җибәрде: +— Давай все! +— Бөтенесен дә ашап бетерә алмассың, — диде Микрәб, аның башыннан сыйпап. — Син бит инде болай да авыру малай. Хәзергә маңкортлык кәнфите дә бик җитеп торыр. Ә менә боларын мин сиңа үсеп җиткәч бүләк итәрмен, яме? Ач әле авызыңны... Менә шулай... Маладис! +Малай тач-точ кәнфит суыра башлады, Микрәб исә, чемоданын култык астына кыстырып, ипләп кенә трамвай тукталышына юнәлде. +Менә малайның әнисе килеп җитте. +— Мә, тот морожныеңны, елан! +— һау-һау! — диде малай. Рәвешен китереп ырылдап та куйды. +— Кыланма, — диде әнисе, аны җитәкләп. — Әйдә, атла аягыңны, болай да соңга калдык. +Малай бүре булып улый башлады, кылана белә, каһәр. Киләчәктә менә дигән әртист чыгар үзеннән. Тик бераз арттырып җибәрә. Әнисенең сүзләрен колагына да элми — һаман шаяра. Абау, инде тешләшә дә башлады! +— Әччәч, нишләвең бу синең, газазил?! — Хатын чәчрәп читкә тайпылды. +Малай тагын да зәһәррәк ырылдый. Аңгыраеп калган анасы артка чигеп барды-барды да кинәт лап итеп, асфальтка утырды. Күзләре — тәлинкә! Малай исә, Микрәбнең трамвайга кереп барганын абайлап, өрә-чиный, аның артыннан җилдерде. +Трамвай кузгалып китте. +— Хуш, маэмай! — дип мыгырдады Микрәб һәм тәрәзәдән ипи сыныгы ыргытты. +Пассажирлар, трамвай артыннан куып килгән сәер малайны күрергә теләп, тәрәзәгә ябырылдылар. +— Мескен бала, — диде берәү. — Беренче тапкыр күрәм шундый авыруны. +— Нигә беренче тапкыр гына? — Микрәб чын күңелдән гаҗәпләнде. — Мондый маңкортлар шәһәрдә буа буарлык ич. +Аның ни әйтергә теләгәнен аңлаучы булмады. Хәер, тыңлаучысы да юк иде. +— Карагыз, карагыз, ул эткә әверелде! — дип кычкырдылар төркемнән. +— Җен бу, валлаһи, җен! +— Булыр, булыр, бик күп яздылар инде алар турында! +Микрәб янә тәрәзәгә күз салды. Трамвай артыннан чыннан да аклы-каралы бер эт чаба иде. +— Әйе, җен бу, җен! — диде ул, гаҗәпләнгән кыяфәт ясап, һәм, үзенең эшеннән тирән канәгатьләнеп, салон уртасына атлады. +Бичара бала, мин аны кызганам. Син дә кызган, укучым. Маңкортлык авыруына дәва юк. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр үз анасын дошман күрәчәк. Газиз милләтенә каршы сугышучы өлкән маңкорт абыйлары аннан разый булачак. +"Балалар дөньясы" кибете яныңдагы тукталышта төшкәч, Микрәб тәти урыс бурзаен җитәкләп баручы урта яшьләрдәге чибәр ханымны үзенең кәнфитләрен алырга кыстый башлады. +— Кайсысын аласың? — диде ул, барысын да мактап бетергәч. — Менә монысы, "Явыз даһи" дигәне — унбиш, бусы — ун, бусы... м-м биш сум тора. +Чибәр ханым бармак аркасы белән сөрмә тарткан күзләрен ышкый — икеләнә. +— Исемнәре сәер, — ди. +— Нигә сәер булсын? — дигән була Микрәб. — Хикмәтле дисәң иңде. Менә монысы — "Мәңгелек машина" дигәне, җенси дәртне арттыра. Ә менә бу кызыл укалысы бөтен күңелне йоклата. +— Алам! — Ханым, кабалана-кабалана, ак ридикюлеңдә актарына башлады. — Соңгы вакытта берни уйлыйсы килми, бабай. Телевизор карасаң, гәзит укысаң, прәме үләселәр килә. Харап итәләр иңде Рәсәйне. Барысына да суверенитет кирәк. +— Алгач алгач, шәмәхә укалысын да ал иңде, — диде Микрәб. — Этең шунда ук кешечә сөйләшә башлаячак. +— Чынмы? Бирегез, алайса, берне! Шаккаттырыйм әле Сашамны! +Эт кәнфитне чәйнәп тә тормыйча укасы белән йотып җибәрде. Тагын бирмәсләр микән дип, селәгәен агыза-агыза, әле хуҗасына, әле Микрәбкә карап торды-торды да коеп куйган Майновский тавышы белән тезеп тә китте: +— В бывшем Союзе остануться только губернии и только губернии. Всех татар отправлю в Монголию. — Эт арткы тәпиләренә басып, хуҗасына усал карап, өстәп куйды: — Тебя тоже! +— Нәрсә, нәрсә? — дип чәрелдәде ханым. — Монголия дисеңме? Аһ син, бет капчыгы! Хәзер мин сине... +— Молчать, татарская морда! — Бурзай эт, тешләрен ыржайтып, аңа таба килә башлады. — А не то копыта переломаю! +Нәкъ шул чакны әллә кайдан гына пәйда булган аклы-каралы бер урам эте, колакларын салындырып, койрыгын болгый-болгый, шуышып килде дә аның тәпиләрен яларга кереште. Микрәб бу этне таныды. Бу — аның кулыннан кәнфит ашаган малай иде. +— Смотрите, какое прекрасное поколение подрастает, — диде бурзай сокланып. Аннары бүз күбәләге төсенә кереп абынасөртенә баскычтан үрмәләгән хуҗасына әйтте. — Далеко не убежишь, миллион посажу, миллион расстреляю. А остальное вот эта дворняжка сделает. +Ул арада бер төркем халык җыелды. +— Барып чыктык, — дип мыгырдады түшенә депутат значогы таккан бер ир-ат. — Этләр дә кешечә сөйләшә! +— Ни гаҗәбе бар? Дәүләт башына да менеп кунакладылар әле, — дип төрттерде кемдер. — Шуңа күрә эт тормышына калдык та иңде. +— Сез ни димәкче? — диде депутат, әлеге сүзләрнең хуҗасын күзе белән бораулап. — Дәүләт башыңда этләр утыра димәкчеме? +— Эткә җитәсең бар әле! — Нечкә генә муенлы, сап-сары тешле бер сәрхуш әйтте моны. +— Ничек иңде? Мин дә сөйләшә беләм. +— Шул шул менә. Сөйләргә остардыгыз, эшләргә кеше калмады. +— Әллә мин эшләмимме? Беләсең килсә, мин гомерем буе колхозда мал врачы булып эшләдем. +— Алдашма, авылыңа кайтып кермәгәнеңә дә бишбылтыр инде, кулларыңа кара, эшем иясе! +— Дөрес, — дип кычкырдылар халык арасыннан. — Колхозыңда эшләсәң мең шөкер дә бит, закон язу белән мал дәвалау бер түгел ул. Аңда баш кирәк. +Микрәбне тәмам истән чыгарганбыз. Ә ул иңде, ялт-йолт каранып, Бауман урамына борылды. +Бара торгач, Микрәб "Татарстан" кинотеатры яныңда үткәнсүткән кешеләргә телен күрсәтеп утыручы утыз-кырык яшьләрдәге бер бәндәгә игътибар итте. Килеш-килбәтенә караганда, хәер эстәүчегә һич тә охшамаган. Акылы зәгыйфь дип тә әйтеп булмый. Карашы мәгънәле, хәтта акыллы күренә. +— Син нигә телеңне чыгарып утырасың? — дип сорады аннан Микрәб. +Бакырбаш бөердән чыккан тавыш белән әйтте: +— По-русски говори! +— Нигә тел күрсәтәсең, дим, — диде Микрәб урысчалатып. +— Ничек иңде нигә? Акча эшлим. Метр ярымга җитә минем телем. Унлык түлә, сиңа да күрсәтәм. +— Яле, яле, карыйк. — Микрәб аңа унлык сузды. +Теге, гадәти эш эшләгәндәй, телен чыгарып җилкәсенә салды. +— Ошыймы? — дигән була үзе. — Тиздән Америкага очам. Гиннесслар китабына яздырып кайтам. +— һәй, мондый телне ничек үстерә алдыгыз? — дип сорады читтә басып торган бер туташ. +— А, чибәрем, моның өчен көне-төне гайбәт сатарга кирәк. Менә инде ничә еллар тел чарлыйм, татар милли хәрәкәте узаманнары, Ичкериянең бәйсезлеген саклаучы каһарманнар турында төрле уйдырмалар таратам. Телем көне белән бер карышка озыная. +— Тапкан мактанырлык нәрсә, — диде Микрәб. — Бу дөньяда озынрак телләр дә бар. +Әлеге сүзләрне ишеткәч, озынтелнең йөзе сытылды. +— Юк сүз! +— Юк сүзме? — Микрәб, чемоданын ачып, аңа зәңгәр кәнфит тоттырды. — Аша менә моны! +— Нигә ашыйм мин аны? +— Белерсең. +Озынтел кәнфитне теләр-теләмәс кенә авызына капты. Аннары чыраен сытып әйтте: +— Әче. +— Түзәргә кирәк булыр, — диде Микрәб. — Хәзер телең тагын да озынаер. +— Нәрсә, нәрсә? — диде теге, кәнфитне тач-точ суырып. +Шул мизгелдән искитмәле хәл булды. Мактанчык бәндә, адәм теленә әверелеп, асфальтка сузылып ятты. Ул һаман саен үсте, киңәйде, калынайды. Урамда — ыгы-зыгы, буталыш, елаш һәм кычкырыш китте. Беркемнең дә сәер җанвар тырнагына эләгәсе килмәде. Яше-карты, башын-күзен акайтып, кинотеатр, кибет ишекләренә, подъездларга һәм телефон будкаларына ыргылды. +Ниһаять, Куйбышев мәйданындагы җир асты юлына җитәрәк, тел үсүдән туктады, хәрәкәтсез калды. Ә кешеләр, күпкатлы йорт тәрәзәләреннән, кибет ишекләреннән башларын тыгып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, төрле куркыныч гөманнар корырга керештеләр. +— Инәпләнитәннәр һөҗүмедер бу, җәмәгать. +— Булыр сиңа, пычагым! Гап-гади адәм теле икәнен күрмисең мәллә? +— Кемнеке? +— Шайтан белсен аны. Озынтелләр күп хәзер Русиядә. +Ярый, алар гәпләшә торсыннар, ә без яңадан Микрәб артыннан иярик. Әнә аның янында яшь кенә милиция сержанты һәм барыбызга да бик яхшы таныш булган эт хуҗасы басып тора. +— Менә ул минем бурзаемны харап иткән кеше, — ди ханым, елак тавыш белән. — Кулга алыгыз аны тизрәк! +Сержант документ таләп итте. Микрәб исә гаҗәпләнеп сорап куйды: +— Сез мине танымыйсызмыни? +— Күрсәтегез документыгызны! — Егет үҗәт. — Шулай бик нык танышасыгыз килсә, эчке эшләр бүлегендә танышырбыз. +Ханым һаман тынычлана алмый, тәртип сакчысына өр-яңа мәгълүматлар бирә: +— Сез аның чемоданын ачып карагыз. Андагы заразаның игечиге юк! +— Зараза синең үзеңдә дә җитәрлек, аппагым, — дип мыгырдады Микрәб һәм бишмәтен салып сержантка ыргытты. — Рәхим итеп карагыз. +— Ах ты, нахал! — дип чәрелдәде эт хуҗасы. — Мин моны болай гына калдырмыйм! +Сержант бишмәт кесәсен актара башлады. Ул арада Микрәб җиргә сеңгән су кебек юк булды. Кырык ямаулы бишмәт исә таушалып беткән Советлар Союзы картасына әверелгән иде. +— Что за чёрт! — диде теге, күзләрен акайтып. — Күз буучы булды мәллә? +Ханымның сөрмә тарткан күзләре аныкыннан да зуррак иде. Бизгәк тоткандай дер-дер калтырап, һаман бер сүзне тәкрарлый: +— Качты, тәки качты... +Микрәбнең кеткелдәп көлгәне ишетелде: +— Сез мине әле бик озак оныта алмассыз. +— Син кайда? — Сержант, кобурасыннан пистолет чыгарып, тирә-юньгә күз салды. Якында нибары бер мәче мыраулап утыра. +— Минме? — диде тавыш. — Мин сезнең һәрберегездә! +Сержант, сүгенә-сүгенә, чемоданны ачты. Эчкә күз салгач, ул андагы һәр кәнфитнең укасында "Made in USSR" (СССРда ясалды) дигән язу ярылып ятканын күрде. +ШОМЛЫ ГАСЫР +Ике меңенче елны бөтен дөньяны яулап алгач, Русия президенты Майновский Андромеда томанлыгындагы Туккүз планетасына катгый таләп җибәрде. Аның эчтәлеге мондый иде: +"Әй сез, ач күзләр! +Туккүз планетасы элек-электән Русия җире булган. Әгәр тиз арада бөекросслар дәүләте составына кермәсәгез, башлыгыгызны Лефортово төрмәсенә утыртып, барыгызны да айга сөрәчәкмен". +Әлеге таләпне алгач, зур җыелышка килгән аксөякләр арасында бәхәс купты. Берәүләр: "Шундый ерак урнашкан дөньяга да дәгъва белдерергә батырчылык иткәч, җирлеләр бик югары үсешкә ия инде, алар безне барыбер коллыкка төшерәчәкләр"; икенчеләре: "һөҗүм башланганчы, үзебезгә көтмәгәндә генә сугыш башлап җибәрергә кирәк"; өченчеләре: "Әгәр бөтен Җир шарын яулап алган икән, Майновский тиле түгел. Аның белән кичекмәстән сөйләшүләр алып бара башлау һәм дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру дөресрәк булыр", — дигән фикердә тордылар. +Бәхәс алты көн, алты төн дәвам итте. +Җиденче көнне мәсьәлә тавышка куелды. Ниһаять, Җир президенты Майновский белән сөйләшүләр алып бара башларга кирәк диючеләр төркеме җиңү яулады. Зур җыелыш Җиргә парламентер итеп көнкүреш министры Көн Карны җибәрергә булды. Ул Җирне яулап алган даһи юлбашчының бөек халкына бүләк итеп җылы кием-салым кәрванын да озатып барырга тиеш иде. +Җыелыш тәмамлангач, Көн Кар, хатыны Мәнмөн белән саубуллашырга дип туп-туры өенә чапты. Онытып җибәргән икән, Мәнмөне Кызыл планетадан ике атнасыз кайтмаячак бит. Картаеп беткәч кенә университет тәмамлап йөргән була. +Көн Карның тамагыннан аш узмады. Магнит караватка сузылып ятты да: "Уф Алла, исән-сау кайтып җитеп булырмы?" — дип ыңгыраша башлады. +— Әфәндем! +Стереовидеотелефон экранында үзенең урынбасарын күргәч, Көн Кар җикеренеп әйтеп куйды: +— Нәрсә кирәк?! +— Га... гафу итегез, — диде урынбасар, мескен тавыш чыгарып. — Мин җылы кием-салым мәсьәләсендә шылтырата идем. +— У-у, кара җан, сөенәсең инде, ә?! — Көн Кар, йодрыгын болгый-болгый, урыныннан сикереп торды. — Сине җибәрергә кирәк иде анда, сине-е! Күптән минем урыша утырырга хыялланасың инде! +Урынбасарның чебен таеп егылырдай шома башында бөрчекбөрчек тир бәреп чыкты. +— Ыһм... Теге ни, әфәндем... +— Нәрсә ни?! Сөйлә тизрәк! +— Русиялеләр ничә аяклы, ничә куллы дип соравым иде. Шунсыз фабрикаларга фәрман юллап булмас бит. +— Әнә галимнәр башлыгы Солем Калемгә шылтырат. Инде егерме ел буе телескоптан Җирне күзәтә. Ул барысын да белә торгандыр, — диде министр, суына төшеп. — Бер атнадан ике миллион данә тун, өч миллионлап итек, дүрт миллион данә бүрек әзер булсын. Син мине аңладыңмы? +— Аңладым, әфәндем, бик аңладым. Хушыгыз! +Стереовидеотелефон экраны пелт итеп сүнде. Анда инде зәңгәрсу бер нокта гына җемелдәп тора. Көн Кар янә караватка сузылып ятты. "Чыннан да, ничә башлы микән бу җирлеләр?" — дип уйлады ул. +Күпме яткандыр, урынбасар тагын элемтәгә керде. +— Гафу итегез, әфәндем, — диде ул, ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш сыгып. — Шылтыраттым мин Солем Калемгә. Безнең кебек үк ике аяклы, ике куллы икән ул русиялеләр. Тик менә... +— Нәрсә менә?! Сөйлә! +— Бүрек белән маташмаска иде, әфәндем. +— Аһ син, йонлы колак, чимал юк димәкче буласыңмы?! +— Юк, юк, әфәндем, чимал җитәрлек. Солем Калем әйтә, русиялеләр көн дә баш кисү белән шөгыльләнәләр, аларның бүрек кияргә вакытлары юк, ди. +— Шулаймыни? — дип мыгырдады Көн Кар, үз-үзен кызганып. — Алайса, миңа дигәнен дә тектереп маташма. Җиргә төшкәч киеп өлгерә алмавым ихтимал. +ЯХШЫГА ЮРЫЙК, мингол +Төштә бер центнерлы үрдәк, кыяр түтәлендә хикәя, агачта акча үстерү начарга булмас, Мингол, яхшыга юрыйк. Соңгы вакытта мин үзем дә бик сәер төшләр күрәм. Әйтик, кичә миңа менә мондый төш кергән иде. +Имеш, Идел яры буйлап барам икән. Барам, барам шулай, бара торгач, балык тотып утырган бер урыс картына тап булам. Тыныч кына узып китәсе дә бит, юк шул, кызыксыну үзенекен итә. +— Чиертәме, абзый? — дип сорыйм тегеннән. +— Чиертә, пычагым, — ди бу, йөзен бозып. Үзе һаман черт итеп суга төкерә. — Балык түгел, бака да юк монда. +Комда аунап яткан күгәргән консерва банкаларын, су өстендә елтыраган май-мазут тапларын абайлагач, аңладым мин монда нигә бака да яшәмәгәнен. +— Бир әле кармагыңны, — мәйтәм. — Үзем тотып карыйм әле. Яшь вакытта бик маһир идем мин бу эшкә. +Ялындырып тормады, бирде. Бик эшлекле кыяфәт ясап, симез генә бер суалчанны кармакка киертеп куйдым да кармакны суга болгадым. +Бер минут уза, ике минут... Берзаманны калкавычым выжт итеп төпкә китмәсенме. И өстерим кармакны, и өстерим! Көчем җитмәгәнне күреп, теге хәсрәт балыкчы да булыша башлады! +Өстерәп чыгардык тәки. Валлаһидыр газим, каршыбызда балык түгел, дер-дер калтырап, иптәш Урманов басып тора! Су атасы дип уйларсың, өстеннән шыбырдап су ага. +— Бәрәч, иптәш Урманов, сезме бу? — дим, исем китеп. +— Мин, мин, Хәйри, — дип җавап бирә теге, елмайгандай итеп. Аннары елак-сытык тавыш белән ялвара башлый. — Харап итмә инде син мине, туган, кеше күзе күргәнче, тизрәк суга җибәрә күр, — ди. +— Алай ярамас бит, — мәйтәм. — Кеше генә түгел, чебен дә үтергәнем юк минем. Әйдә, туган, рәхмәтеңне әйт тә... +Тегенең күзләре яшьләнде. +— Син генә коткара алмассың инде мине, — ди. — Татарстаннан кудылар. Мәскәүдә дә рәт калмады. Гомер бакый Мәскәүгә хезмәт итеп яшәгән түрә бит мин. Шуны гафу итә алмыйлар. Хәзер менә кирәгем беткәч, Мәскәүгә дә ярамый башладым. Башка барыр урыным юк. Яшим дисәң, шул су астында гына яшәргә кала инде. Бөтен өмет гекә чепедә генә, якташ, — ди. +— Анысы нәрсә була инде? — дим, колагымны тырпайтып. +— Икенче төрле әйткәндә, путч була ул, Хәйри. Ягъни тиздән демократиягә кәнис булачак. Илдә янә коммунистик диктатура көтелә. Аннары менә синең кебек нахалларны Черек күлгә олактыра башлаячакбыз. +Үлдем дә киттем шушы сүзләрдән. +— Аллам сакласын, — мәйтәм, авыз суым корып, — нинди нахал булыйм ди мин? Сезне кармакка эләктерү уемда да юк иде. +— Беләм мин сине, — ди теге, бармак белән янап. — Кайчан карасаң, шунда Ирек мәйданында "азатлык!" дип кычкырып йөрисең. Капларбыз әле без, исән булсак, синең авызыңны, капларбы-ыз! +Ачуым чыкты. Нәрсә булса да булыр дип, тоттым да болгадым тегене елгага. +— Вәт әкәмәт, вәт әкәмә-әт! — дим, башымны чайкап. — Ниләр генә булмый бу дөньяда. Ирексездән кеше үтердем бит, ә. Ни эшләргә? Шулай дип милициягә җәвит итәргәме? Бетә бугай газиз башкайларым. +Шулай ух-вах килеп утырганда, су өстеңдә тегермән күсесенә охшаган иләмсез бер зат пәйда булды. +— Кем чакырды мине? Мин булам Әкәмәт, — ди бу. Тавышы кемнеке дип әйтим соң? Ну, прәме Левитан иңде менә! +— Белмим, — дип мыгырдыйм, котым очып, — сине беркем дә чакырмады. +— Алдашма, син чакырдың мине, — ди җирәнгеч зат. — Минем исемем Әкәмәт. Гыйфрит булам мин. Әйт кенә, теләсә нинди әмереңне үтәргә әзермен! +Шулай дигәч, батыраеп киттем тагын. +— Алайса, — дим тегеңә, важный кыяфәт ясап. — Мәскәүдә путч оештырган теге хәчтерүшләрне китер. Аларга бер-ике сорау бирәсем килә. +— Була ул, — диде дә гыйфритем, җиргә сеңгән су кебек, юк булды. +Форсаттан файдаланып тәртә каерам дип торганда гына кайтты да җитте тәре баганасы! Муенына теге нине... вице-президент Чинаевны атландырган. +Нихәл кыласың инде, Мәскәү кунагы белән әңгәмә корып җибәрдек. Сорау бирәм тегеңә, ызначит. +— Нәрсә, агайне, демократия ошамый башладымы? — дим. — Яңадан коммунизм төзергә тотынабызмыни? +— Аны без синнән башка гына төзербез инде, — дип җавап бирә путч башлыгы. — Тулада исәпсез-хисапсыз тимер беләзекләр ясаттык. Шуларның берсе синеке булыр, шаять. Монда балык тотып вакыт әрәм иткәнче өеңдә сохари киптереп утыруың яхшырак булыр. +— Аһ, әле син шулаймы? — дим, кызып китеп, һәм, аяк тибеп, гыйфриткә кычкырам. — Аңда, су астыңда, Урмановка берүзенә генә күңелсездер, болга хәчтерүшне елгага! +Гыйфрит бик уңайсызланды. Мескен генә тавыш чыгарып колагыма пышылдый: +— Син мине гафу ит иңде, хуҗам, — ди. — Мин үз туганыма кул күтәрә алмыйм иңде, — ди. +— Алайса, икегез дә күземнән югалыгыз! — дип ыжылдыйм тегеләргә. — Юкса... +Күрәм, икесе дә юк булдылар. Җиһанны шомлы караңгылык басты. Яхшылабрак карасам, елга ярыңда түгел, урман аланыңда басып торам бит, каһәр. Якында гына бер кәҗә белән бер сарык казан асып учак ягалар. +Килдем мин болар янына. Хәл-әхвәл сорашып алгач, сөйләшеп киттек. Бичаралар, бәйсез дәүләт төзергә җыеналар икән. +— Гомер буе абзарда яшәп булмый ич, — диләр. — Хуҗа бүген нәрсә ашатыр, иртәгә кемгә сатып җибәрер дип яшәү дөрес хәл түгел. Ничә йөз еллар буена "мә" дип яшәдек, иңде "мики-ки", ягъни "минеке" дияргә дә вакыт җитте. Ошбу алаша дуңгызлар килгәнче безнең ата-бабаларыбыз яшәгән. Хәзер аны кире кайтарып алырга кирәк. +Шул мәлне куаклар арасыннан, мыркылдый-мыркылдый, дуңгыз көтүе килеп чыкты. +— Шушы үләтләр дә безнең урманда бәйсез дәүләт төзү төземәү турыңда референдум үткәрергә җыеналар бит, ә, — дип көлделәр төше кунаклар. +— Үткәртмәбез! +— Болай авыз ачып йөрсәк, үткәреп куюлары да ихтимал. +— Хәл итик булмаса үзләрен! +— Шәп булыр иде. Иңде күптән кәҗә ите ашаган юк. +Ниһаять, башлык сүз алды. +— Тәңре безнең белән. Әгәр бу хәерчеләр бүре башы күрсәтсәләр, һич тә шүрләп калмагыз. Чүтеки үз урманыбызда тәртип урнаштырабыз бит. +— Бетерәләр икән болар безне, — дип пышылдыйм кәҗә белән сарыкка. — Ычкыныйк без моннан тизрәк! +Ә аларның исләреңдә дә юк. Дуңгызлар ипләп кенә учакны боҗрага ала башлагач, кәҗә быгырдап торган казаннан бүре башы урынына симез генә дуңгыз башы чыгарды. +Моны күреп, кыргыйлар хәйран калдылар. +— Комачауламыйк без боларга, — дип мыркылдады дуңгыз башлыгы. — Бусы иңде бүре башы гына түгел. Үзебезне дә ашап куймагайлары. Үткәрсеннәр үзләренең референдумнарын. Юкса Карабахтан да кайнаррак булачак монда. Башка төрле җайларга кирәк бу юлы сарык белән кәҗәне. +Дуңгызлар китеп баргач, күрәм, яңадан өйдә мин. Кемдер ишек дөбердәтә. Үзең беләсең, Овражная урамында яшим бит мин. Анда һәркемнең үз йорты. +Чыгып ишекне ачтым. Яшь кенә бер егет көрәк сорый. +— Машина застряла, дед. Ты уж извини, — ди. +Яхшылабрак карасам, егет түгел, теге Әкәмәт булып чыкты бу. Әллә танымый, әллә танымаганга салыша... Бирдем мин моңа көрәкне. +Кереп ятуым булды, яңадан дөбердәтәләр. Чыктым. Тик бу юлы ишекне ачарга кыймыйм. Көрәкне ишек янында калдырырга кушкан идем бит. Юньлелек белән йөрмидер бу гыйфрит, мин әйтәм. +— Кем ул анда? — дип кычкырам тегеңә. +— Бу мин — Лукьянов! — дип кычкыра берәү ишек артыннан. +Коелдым да төштем, агайне. Әкәмәт алып килгәндер инде, бер-бер хәл кылырга җыеналардыр. Шулай да сер бирмим. +— Нәрсә, алырга килдегезмени? — дип кычкырам төше кунакка. — Алай гына ала алмассыз, кәмшек танаулар. Чинаевыгыз белән бергә сәнәккә эләргә дә күп сорамам! +— Төнлә борчып йөргәнгә ачуланма инде, Хәйри, — ди бу, мескен тавыш белән. — Иптәш Чинаев сиңа сохари киптерергә кушкан булган, шуны безгә биреп җибәрә алмассыңмы? Иртәгә аны да, мине дә "Бутырка"га ябачаклар, — ди. +Беткән баш беткән, биреп җибәрим инде мин боларга бер капчык сохарины дип, өйгә кереп киттем. Керсәм, өйдә түгел, Бауман урамында басып торам, имеш. Ул җыелган халык, исәбехисабы юк! Уртада нидер өелеп ята. Ипи дисәң ипи түгел, шоколадка да охшамаган. +— Карале, агайне, нәрсә соң бу? — дип сорыйм берәүдән. +Сәер нигъмәтне чәйнәп-чәйнәп тә йота алмаган адәм борын астыннан гына мыгырдап куйды: +— Ильцин берите ыскульке влизит, диде, суверенитетны йотабыз, туган. +Барыбер йота алмады. Авызы кечкенәрәк шул. I әмере бу е Мәскәүне туйдырган татарның авызы тәмам кечерәеп калган. Йота алучылар да булды булуын. Тик шундук косып чыгаралар. Әпәй түгел шул ул суверенитет, аны ашап булмый. +Әлеге тамашадан туеп, тизрәк китеп бардым. Ни күзем белән күрим, китап нәшрияты янындарак өч яшүсмер асфальтта җәелеп утырган базык кына гәүдәле бер ирнең башына кирпеч белән сугалар. Ник бер ыңгырашып карасын! Берни булмагандай чартчорт көнбагыш ашап утыра. +— Син нигә башыңа кирпеч белән суктырасың? — дип сорыйм тегеннән. +— Импортный кирпеч кайтарткан идем, — ди бу. — Берәү сәвит кирпечен катыштырып җибәргән. Шуларны аеру белән мәшгульбез. Ватылганы сәвитнеке, ватылмаганы чит илнеке. +— Болай башсыз да калырга була бит, — мәйтәм. — Аны башкача аерып булмыймыни? +— Нинди баш турында сөйлисең син? — ди. — Безнең илдә башлы кеше буламыни? +— Ничек иңде булмасын?! — мәйтәм, гаҗәпләнеп. — Әлбәттә, була. +— Була әбиеңнең әкияте! Башыбыз булса, мондый башсыз җәмгыять төзер идекмени без? Син яхшылабрак кара, кемдә дә булса баш барын күрәсеңме? +Тирә-юньгә күз салдым. Менә могҗиза, урам тутырык башсыз кешеләр йөри! Үземнең башым да әллә кая киткән. "Бетерә икән хатын, — дип уйлыйм, хәсрәткә батып. — Өйгә башсыз кайтып булмас, эзләргә кирәк". Тик кайда онытып калдырганымны һич кенә дә хәтерләмим. +Шулай аптырап торганда, янымнан кулына зур чемодан тоткан элекке СССР Оборона министры, Советлар Союзы маршалы мәрхүм Устинов узып бара. +— Здравия желаю, иптәш маршал! — дим, тегене сәламләп. — Кая юл тоттыгыз? +— Тимер юл вокзалына, — дип җавап бирә Устинов. — Менә шушы чемоданны поезд белән Әфганстанга җибәрергә кирәк иде. +— Нәҗибулла әфәндегә дигән медальләрдер иңде, — мәйтәм. +— Медальләрне җибәрдек иңде, — ди бу. — Хәзер берничә мең кеше башы гына җибәрәсе калды. +— Шаяртасыз, — дигән булам елмаеп. — Шуның кадәр кеше башы бер генә чемоданга сыеп бетмәс. +— Нигә сыймасын? — ди Устинов елмаеп. — Ышанмасаң, ачып кара! +Чемодан эченә күз салдым да имәнеп киттем. Кеше башының исәбе-хисабы юк, агайне. Күбесе унсигез-унтугыз яшьлек егетләр. Бу мөртәт минем башны да алып тыкмаган микән дип, шулар арасыннан үземнең башны күзләргә тотындым. +— Нигә текәлеп каттың әле син? — ди иптәш маршал. — Әллә берәр танышыңның башын күрдеңме?! +— Таныш башлар юк-югын да, үземнең башны эзли идем әле, — мәйтәм. — Кайдадыр онытып калдырганмын каһәрне. +— Борчылырлык урын юк, — ди теге, эре кыланып, — җаның теләгәнен сайла! +— Бик шат булыр идем дә, кесәмдә сукыр бер тиен дә юк, — мәйтәм. +— Бушка бирәм, миннән бүләк булыр, — ди Устинов. — Безнең сәвит илендә кеше башыннан да арзан нәрсә юк, кирәк булса, тагын табам мин, — ди. +Бик кыстагач, сайлап алдым мин бер башны. Тик күңел һаман тыныч түгел. Хатын танымаска мөмкин ич. Туктале, мәйтәм, ул эштә чагында өйдән эзләп карарга кирәк. Шунда онытып калдырганмындыр. Ә бусы запаска булыр. Безнең илдә ун башлы булу да комачау итмәс. +Менә шундый хәлләр, Мингол. Ярый, дәвам итәм төшемне. +Кайтып җиткәч, бөтен өйнең астын өскә китердем. Табып кына булмый бит каһәрне! Инде бик аптырагач, бер-бер баш табылды дип хәбәр бирмәсләрме дигән өмет белән телевизорны кабыздым. Как раз "Вести" программасы бара. Юк, юанырлык һичбер хәбәр әйтмиләр. +Менә берзаман экранда Ильцин күренде. Ни күзем белән күрим, өстәлнең бер читендә минем баш тора. Колаклары гына тырпаен калган. Маңгаенда бәясе дә бар: "Мәскәүгә — бушлай". +— Татарны буйсындырдык, инде Чечняда тәртип урнаштырырга вакыт, — ди бу, зәһәр елмаеп. +Инде ни эшләргә? Баш Мәскәүнеке, хатын эштә. Кайтып, башыңны да югалтып йөри башладың дип, пичтәрне төя башлаганчы чыгып качарга кирәк. +Шулай гасабиланып арлы-бирле йөренә торгач, тәрәзәгә күз төште. Бусы инде һич акылга сыймый — йортым һавада эленеп тора! +Тәрәзәне ачып, тирә-юньгә күз салдым. Менә сиңа ичмаса могҗиза: берәү җир белән күк арасында йорт салып маташа. +— Агайне, сиңа нәрсә, җир җитмиме? — дип кычкырам тегеңә. +— И туган, дөньядан артта калгансың син, — дип җавап бирә теге, кайгылы тавыш белән. — Татарстан теге килешүгә кул куйды ич. һава гына безнеке инде хәзер. +Тәрәзәне ябам гына дигәндә, баш очымда хәрби вертолет пәйда булды. Бер хәрби башын тыгып кычкыра: +— Әй Хәйри, синдә запас башлар бар дип ишеткән идем, хакмы бу? +— Бар барын, — мәйтәм. — Тик күп түгел, берәү генә. +— Алайса, бир, — ди теге. — Мин Русиянең Оборона министры Грачев булам. Тегендә, Чечняда, конституцион тәртип урнаштырыр өчен как раз бер баш җитми. +Алып болгадым мин моңа башны. Үз теләгең белән бирмәсәң, барыбер тартып алачак. +Тәрәзәне шарт итеп ябып куйдым да караватка сузылып яттым. +— Вәт әкәмәт, вәт әкәмә-әт! — мәйтәм. +Шулай диюем булды, каршымда тагын теге Әкәмәт басып тора. Күзләре утлы күмер булып яна. +— Кем чакырды мине? Мин булам Әкәмәт, — ди бу. +— Бик вакытлы килдең, агайне, — дим моңа. — Башны һич эзләп таба алмыйм, булыша алмассыңмы? +— Була ул! — диде дә гыйфрит, җиргә сеңгән су кебек юк булды. +Керфек кагарга өлгермәдем, яңадан пәйда булды бит. +Кулыңда — ике баш. Берсен таныдым. Минеке иңде. Икенчесен менә һич кенә дә таный алмыйм. +— Кайдан таптың минем башны? — дип сорыйм Әкәмәттән. +— Кайдан булсын иңде, чеченнар белән тауларга табан чигенеп б арышы иде. +— Афәрин, — дим, газиз башкаемны сыйпап. — Йөзгә кызыллык китермәгән, алайса. +Ә баш нәрсә, үпкә белдерә: +— Син, Хәйри, мине бүтән мәскәүлеләргә биреп җибәрә күрмә иңде, — ди. — Барыбер качып китәчәкмен, — ди. +— Юк, юк, мин сине бүтән беркайчан да, беркемгә дә бирмәячәкмен, — дим. Аннары Әкәмәткә сөаль бирәм: +— Ә бусы кем башы? +— Генерал Воробьевныкы, — ди гыйфрит. — Моздокны чеченнар утка тота башлагач, башын тумбочкага качырып куйган иде. Шуннан чәлдем. Кирәк булса, Грачевныкын да алып кайтып бирә алам. Ул, һава һөҗүме башланганда, башын карават астына качырырга ярата. +— Юк, юк, кирәк түгел, — мәйтәм, борынны җыерып. — Казаңда экология болай да бик начар хәлдә. +Менә берзаманны тәрәзә артыңда Ильцин йодрык болгап тора. +— Аң бул, Хәйри, — ди. — Чечняны җиңгәч, синең йортыңда да конституцион тәртип урнаштырырбыз, — ди. +— Ай-Һай, белмим шул, — дим, эчем пошып. — Чечня түгел бит ул минем хатын, аңа вертолет та, бомба да кирәк түгел, очып кына менеп атлана. +— Ач ишекне, юкса ватып ачам, — дип кычкыра Ильцин. +"Тукта, —мәйтәм, —тавышы хатынныкы бит моның". Уянып китсәм, Мәчтүрәкәем, чыннан да, тәрәзә шакылдата. Иртәнге сменадан кайтышы икән бәгырьнең. +МУНЧА +Кыптпың чатнама суык бер төне. Ай яктысында җемелдәп яткан ап-ак кар яңа акча кебек шыгырдый. Бу шыгырдау салкын һава аша һәр тарафка шундый нык ишетелә иде ки, гүя бүген бөтен авыл икееллык хезмәт хакын алган да, сөенә-сөенә, акча санау белән шөгыльләнә. Кызганычка, гап-гади кар шыгырдавы гына иңде бу. Әнә авыл башыннан, җырлый-җырлый, ике кеше кайтып килә. Бер-берсен бүлдереп, кычкыра-кычкыра сөйләшеп кайтуларыннан, аларның шактый исерек икәннәрен аңларга була, һәр тарафта, һау-һау килеп, этләр өрә, этләрнең кинәт болай шаушу куптаруларыннан котлары алынган мәчеләр багана башына үрмәли. Йортларда ут бер кабына, бер сүнә. Клубта кино күрсәтмиләр, артистларның инде күптән килгәне юк, яшьләр дә кичләрен гармун шыңгырдатып йөрми. Шуңа күрә мондый кызыкны берәүнең дә ычкындырасы килмәде, барысының да күзе тәрәзәдә булды. +Исерек дигәннән, әйдәгез, иң әүвәле алар белән танышып алыйк. Берсе аның өстенә кыйммәтле тун, башына чәшке бүрек кигән, аркасына иске мылтык асканы — Иблис, икенчесе — үзенең иске бишмәте белән колаксыз иске бүрегеннән башка яши алмаучы Җәмил карт. Юк, Иблис дип мин шаяртмадым. Аның белән, чыннан да, Иблис үзе кочаклашып бара. +Капка төпләренә килеп җиткәч, Җәмил карт Иблисне суырып үпте. +— Син миңа ошыйсың, бр-рат! Кем син? +Теге читенсенеп кенә җавап бирә: +— Иблис мин, туган, Иблис! +Җәмил, гаҗәпләнеп, бүреген тагын да батырып куйды. +— Менә бу исем ичмаса! Мин сине яратам. — Ул Иблисне тагын кочаклап үпте. — Безнең күршедә Трактор да бар. Быел илле яшен тутырды. Узган айда түбән очта Ваучер да туды. Кайсы авылныкы син? Чурайданмы, Мултаннанмы? Юк, безнең якныкы түгел син! "К"ны нечкәртеп әйтәсең. Чистай мишәре мәллә? +Иблис мут елмаеп әйтте: +— Мишәр түгел мин, туп-туры тәмугның үзеннән килдем. Командировка! +— Ә-ә. — Җәмил карт аны шаярта дип уйлады булса кирәк, һәм җиңеннән өстерәде. — Киттек, кызык итик әле хатынны, пәриләр барына ышанмый иде ул. +Тәмуг кунагының хәтере калды. +— Ничек инде ышанмый? Минем барлыгыма ышанмыймы? Ышандырабыз без аны, кирәк булса! Киттек! +Капкадан кереп, болдыр янына килеп баскач, Иблис сак кына сорап куйды: +— Хатының явыз түгелме? +— Явыз булмаган кая, уклау белән менә болай гына кундыра. — Җәмил карт, мавыгып китеп, ялгыш кына тегенең танавына китереп сукты. +Иблис карга мәтәлде, чәшке бүреге читкә тәгәрәп китте. +— Син мине кыйнарга алып кайттыңмыни? — диде ул, елак тавыш белән. +— Гафу ит, бр-рат, сугам дип сукмаган идем. — Җәмил карт, Иблиснең мөгезен күреп, аны капшарга кереште. — Нәрсә бу? +— Нәрсә булсын, мөгез, кәнитиле. Шуның белән генә сөзәм мин кире бәндәләрне. +— Алай икә-ән... Хатының утырттымы? +— Тумыштан ук бар инде ул миндә. +— Шулай, шулай, тумас борын куя хәзер яшьләр мөгезне. Безнең баш агрономның да шундый мөгезе бар. Бер генә түгел, берничә. Хатыны көн дә берне куеп тора. Бичараның башы инде бүреккә сыймый башлады. Шаяртмыйча гына әйт әле, кем син? +Иблис, үпкәләп, авызын турсайтты: +— Син миңа ышанмыйсыңмыни? Әйттем ич, Иблис дип! +— Ышанам, нигә ышанмаска, оча торган тәлинкәләр барлыгына да ышанам, хәзер бөтен нәрсәгә дә ышанырга була. — Хуҗа кеше йодрыгы белән ишек дөбердәтә башлады. — Мәчтүрә, ишекне ач, мин бу! +Ишек артында хатын-кыз сукранганы ишетелде: +— Тагын исергән, чукынчык! Ачмыйм! Әнә мунчада йокла! Сагынгандыр инде пәриләрең! +Карт, авыр сулап, болдыр баскычына килеп утырды да Иблискә сүз катты: +— Бар, утын алып кил! Мунча ягабыз хәзер. +Теге, берни дә аңышмыйча, колагын якынрак китереп куйды: +— Нәрсә алып кил дисең? +— Утын, дим, тәмуг сарыгы! +— Нәрсә соң ул? +— Көләсең мәллә? — диде карт, ачуы чыгып. — Тегендәге әтрәк-әләмнәрне казанда кайнатканда нәрсә ягасың? +— Газ. +— Шыттырасың, газ сезгә түгел, безгә дә күптән түгел генә керә башлады әле. Безнең йортка кадәр килеп җиттеләр дә, фәлән юк, төгән юк, дип туктап калдылар. Брежнев исән булса, мич башында гына ятасы кеше идем мин. Әйткән диләр аны, мин үлеп бер биш ел узгач, артымны үбәрсез әле, дип. Ә без аны, давай, хурларга, мыскылларга. +Аны игътибар белән тыңлаганнан соң, Иблис моңсу гына әйтте: +— Коммунистлар властьта вакытта, мин дә мондый ятим түгел идем. +— Син менә хәзер Брежневның артын үбәр идеңме? +— Үбәр идем. Кайда ул? Китер аны монда! Хәзер үк үбәм! — Тәмуг кисәве Җәмилнең битен үбеп алды. — Тфү! Ә битен үпмәс идем. Теләсә кем белән үбешә иде бит ул, заразы! +Җәмил карт инде хыял диңгезендә йөзә: +— Сездә газ ягалар, дисең, алайса? +— Таптың шаккатырлык нәрсә. Африкадагы кебек бездә, малай. Йөрисең шунда казаннар арасында, негр кебек. +— Алдашасыңдыр син, брат. +— Валлаһидыр, таллаһидыр, агайне! — Иблис чукынып куйды. — Ә хәмер елгаларының, хур кызларының исәбе-хисабы юк. +Җәмил куен кесәсеннән чәкүшкә белән стакан чыгарып куйды. +— Кил, утыр, бераз эчәкләреңне җылытып ал. +Тәмуг кунагы, мылтыгын баскыч баганасына терәп, аның янына килеп утырды. +— Син нәрсә, керәшен мәллә? — диде карт, стаканны Иблискә сузып. +— Нигә шулай дисең? +— Чукынганга әйтәм. +— Ә-ә... — Иблис бүтән анык кына берни дә әйтмәде. +— Ярый, урыс ни, керәшен ни, миңа барыбер. Иннокентий дип эндәшсәм, үпкәләмәссеңме? +— Эндәш сана, начар исем түгел бит. — Салкын аракыны эчеп куйгач, Иннокентий калтырый ук башлады. — С-суы-ык! +Җәмил карт көлде генә: +— Сездә җылы дисең иңде, ә? +— Җ-җылы, би-ик җ-җылы! +— Казаннарга су кайдан агызасыз? +— Краннан. +— Рәхәт яшисез икән. Ыслышуй, таныш-белешлек белән генә миңа да шуннан су кертеп булмыймы? +— Өч көнлек дөнья мәшәкатьләре белән башыңны катырма, агайне. Син алгарак карап яшәргә өйрән. Безгә килгәч тә рәхәтләнерсең әле суга. Аерым җиз казанга салырбыз үзеңне. +— Теләгең изге икән, — диде карт, каш астыннан карап. — Мин иңде ничек тә булса күктә урын табарга тырышырмын, Иннокентий. +Ишектә иңнәренә иске шәл салган хуҗабикә күренде. Тыңлап торган, димәк. +— Ачуланма инде, хатын. — Җәмил бу сүзләрне йомшак, назлы итеп әйтергә тырышты. Ләкин исереклек үзе үк дорфа бит инде ул, тавыш барыбер бөердән чыга. — Хәзер мин сине Иблиснең үзе белән таныштырам! Бүген урамда таныштык. +Мәчтүрә, Иннокентийны күздән кичереп, каһкаһә белән әйтте: +— Охшаган, би-ик охшаган! Ә син Хәзер Ильяс инде, име?! +Җәмил күкрәген киерде. +— Нәрсә, охшамаган мәллә? Кеше талаганым юк, эчсәм дә, чистны яшим! +— Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла! +Җәмил шундук Иннокентийның колагына пышылдады: +— Утчыствың ничек әле синең? +— Нәрсә дисең? +— Ух, әбиеңне алгыры, бабаңның исеме ничек, дим? +— Миңа тегендә Иблис дип кенә эндәшәләр. +— Надан! — диде карт, кул селтәп. — Нишләп кенә ятасыз икән сез тәмугта! Газ, имеш! +Иренең кыланмышыннан туйган Мәчтүрә, башын чайкый-чайкый, сукранып куйды: +— Эчә-эчә саташа башлагансың инде, исерек чирмеш! +Җәмил аңа ялвара ук башлады: +— Керт инде, хатын! Туңып үләм бит. Ант итәм менә, бүтән исен дә иснәмәячәкмен! +— И-и, тукран тәүбәсе, күпме антлар иттең бит инде-е! Юк инде. Юк, бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый. Картлык көнемдә бер терәк булыр, дигән идем, булмады. Бәхетем киредән тегелгән, күрәсең. Нинди хатлар яза иде бит Воркутадан!.. Ярый, шул кирәк миңа, бер аягың белән кабергә баскач, кияү эзләп йөрмәссең. +Җәмил картның йөзен болыт каплагандай булды, исерек булса да, хатынының сүзләрен бик авыр кабул итте ул. Шулай да җавапсыз кала торганнардан түгел, әйтәсе сүзен әйтте: +— Син дә шул ук оялчан, ипле, назлы Мәчтүрә булып тоела идең хатларыңда. Болай мунчада йоклатып интектерәсеңне белсәм, эземне дә басмый идем авылга. +— И-и, әшәке җан, мәктәптә укыганда ук өмет өзгәннәр иде бит инде синнән! +— Арттырасың, хатын, арттырасың. +— Нигә, дөрес түгелмени? Укытучы Хәмит абыйны мәчеткә кем бикләде? +Җәмил, елмаеп, дүртенче класста ук булган вакыйганы Иннокентийга сөйли башлады: +— Хәмит абый чәчемне кыркымакчы иде, мин качтым. Ә ул, давай, минем арттан. Мәчеткә кадәр куып барды. Ә мин бик тере малай идем ул чакта. Ишек артында качып калдым да шалт тегене йозакка! +Бер кулын Сталинградта өздергән иде, мәрхүм. Иртән бирер инде кирәкне дип куркып кына килдем мәктәпкә. Юк, тырнак белән дә кагылмады. Тик чәчне барыбер кыркыды. Озын чәч үстерергә рөхсәт итмиләр иде ул чакта. Нигә кирәк булгандыр инде миңа ул чәч, белмим. Аннары үз бүлмәсенә алып кереп, кызыл билле прәннек белән сыйлады. Тәмле булды инде. Сугыш вакыты бит, күргән нәрсә түгел. +Мәчтүрә елмайгандай итеп әйтте: +— Әле аларын да хәтерлисең икән. +— И көнләштегез инде миннән! — диде Җәмил, аны котыртып. +— Көнләшмәскә ни, андый прәннек безгә бәйрәм көннәрдә генә эләгә иде ич. — Карчык авыр сулап куйды. — Ач заманнар булса да, тәртип бар иде ул чакта. Авылда исерекләр булмады, булганы да синең кебек үрмәләп йөрмәде. +— Шулаймыни? — диде Иблис гаҗәпләнеп. — Ә мин кайда булдым икән ул чакта? +Җәмил карт аны ишетмәде. Күңелен яшьлек хатирәләре биләп алган иде. +— Карчык, син бит Кәбиреңне мәктәптә укыганда ук ярата идең, әйеме? +— Кит, ул чакта нинди ярату булсын ди? — диде Мәчтүрә оялып. +— Ярата идең, ярата идең, — диде карт, бармак селкеп. — Үчекләп тә йөрделәр әле үзегезне. +Карчык тагын авыр сулап куйды. +— Үчекләсәләр дә, үчекләмәсәләр дә, барысы да үткәндә калды инде, картым. Кайтмады Кәбир, Сталинградта һәлак булды. +— Кайтмады шул, кайтмады-ы, — диде Җәмил карт, кайгылы чырай ясап. — Җиде йөздән артык сөлектәй таза ир кайтмады. +Аннары моңсу тынлык урнашты. +— Карчык, мин бит сине яратам, — диде Җәмил, күңеле тулып. +— Күрсәттең инде яратканыңны. — Мәчтүрәнең дә тавышы калтырап куйды. — Яраткан кеше болай кыланмый ул. Эчмәгән көнең бик сирәк, күршеләрдән оялыр идең, ичмаса. +— Мин дә яратам! — Исерүдән башы эшләми башлаган Иблис, хисләнеп китеп, Мәчтүрәне үпмәкче булды. Ләкин Җәмил аны шундук карга төртеп екты. +— Тик тор, тәмуг кисәве, әйләндереп җибәрмәгәем тагын! +— Гафу ит, агайне, — диде күзләре кылыйланган Иннокентий һәм, үрмәләп килеп, янә болдыр баскычына кунаклады. +Җәмил, аның дөньяда барлыгын онытып, хатынына мәхәббәттә аңлаша башлады: +— Яратам мин сине, аппагым, яратам! Төрмәдән чыгып, авылга кайтуга ук тәкъдим ясарга уйлаган идем мин сиңа, тик ул һаман Кәбирне көтә диючеләр булгач кына җөрьәт итмәдем. Аннары син кем идең дә, мин кем идем ул чакта? Син — коммунист, агитатор, активистка, ә мин... +Мәчтүрәнең күзләре яшьләнде. +— Җитте, картым, җитте. Ул чакларны искә төшерсәм, йөрәк авырта башлый. Кер әйдә! +Инде барысы да җайланды кебек, ләкин ул арада телгә янә шайтан суы хуҗа була. Җәмилдә тагын кирелек уянды. +— Кермим әле менә, — диде ул вәкарь белән. — Мин мунчада йоклыйм. Туңып үләм шунда! +Хуҗабикә ишекне шап итеп ябып кереп киткәч, Иннокентий борын астыннан гына мыгырдап куйды: +— Юләр син, агайне! +— Ие, юләрнең дә юләре икән шул, — диде Җәмил, акылына килеп. — Хәзер, чыннан да, мунчада йокларга туры килә инде. +Иннокентий, утырган җиреннән көч-хәл белән торып, баскыч баганасына терәтелгән мылтыкны аркасына асып куйды да калтырана-калтырана әйтте: +— Ки... киттек му... мунчага! +Җәмилгә мылтык бик таныш булып тоелды. +— Каян алдың бу нәмәрсәне? — диде ул, күзләрен чекерәйтеп. Аннары эчтән генә уйлап куйды: "Бик мут күренә бу Иннокентий, бер-бер карак булып чыкмагае". — Кытай Мансурының мылтыгы ич бу! +Иблис гаҗәпләнеп сорап куйды: +— Каян белдең? +— Белмәскә ни, безнең авылда мылтык бер анда гына ич. Бабасыннан — гражданкадан калган мылтык. Элек аны Чыпчык Мансуры дип йөрттеләр. Аракы эчсә, чыпчыкларны чүпли башлый иде. Мин чыпчыкныкы түгел, бүреләрнеке мин, дип гаярьләнә. Әүвәле аның нәселен, чыннан да, бүренекеләр дип йөрткәннәр бугай. Менә шул революционер бабасыннан башланган инде чыпчыклар нәселе. Бүтәкә кадәр генә булса да, күгәргән мылтыгы белән бөтен авылны дер селкетеп торган. Бәләкәй кеше явыз була бит ул. Батрактан сразу авыл сәвите итеп куйганнар тегене. Мансурында да, йөз грамм кабуга, бабасы каны уяна. Кошлардан издевательства өчен утыртып та караганнар үзен, юк, барыбер үзенекен итте. Авылдагы бөтен чыпчыкларны кырып бетермичә туктамады. Шуннан бирле моңа Кытай Шпионы дигән кушамат тагылып калды. Ул елларда Кытайда культур революция бара иде ич. Анда да чыпчыкларны бик каты кырдылар. +— Булды андый заманнар, булды, — дип елмайды Иннокентий. +Җәмил карт кинәт сагаеп калды. +— Тукта, син каян белдең әле анда мылтык барын? +— Белмәскә ни, көздән бирле аулап йөрим ич үзен. Тәмугта янсам янам, тющаны барыбер атып үтерәм, дип кычкырып йөрде - йөрде дә, үтермәде. Ә мин тиле, ышанып, аңа тәмугта иң кайнар, иң зур казанны сайлап куйган идем. Шул Кытай Шпионы аркасында план да үтәлмичә калды. Тегеләй дә өйрәтәм, болай да котыртам, юк, һич кенә дә тәвәккәлли алмый. Соңыннан бу, киек казлар дип, су буенда кеше казларын атып йөрде. Хәзер менә, рәхәтләнеп кайнар казанда ятасы урында, сары йортта ята. +— Бер генә ятуы түгел инде. — Җәмил карт, кул селтәп, махра кабызды. — Соңгы тапкыр чыкканында шәһәргә барып, коммунистлыкка язылган иде. Кызыл көннәрдә түбәгә менеп баса да "Интернационал"ны җырлый башлый. +Шул мәлне авылның икенче башында берәүнең "Интернационал" җырлаганы ишетелде: +Кузгал, уян, ләгънәт ителгән +Коллар һәм ачлар дөньясы!.. +Җәмил кеткелдәп көлеп җибәрде. +— Ишеттеңме? Тагын кайтып җиткән. Аның тавышы бу. Бабасы бик идейный кеше иде. Дөрес булса, Смульныйда Ленинның үзе белән кул биреп күрешкән, диләр. +— Булмас, — диде Иблис, вәкарь белән. — Минем андый кеше белән күрешкәнем юк. +— Синең турыда сүз бармый бит әле, Ленин белән күрешкән, дим мин сиңа. +— Ә син мине кем дип белдең? — Иннокентий ишегалды уртасына басты, бер кулын кесәсенә тыкты да, икенчесен югарыга күтәреп, бөек юлбашчы рәвешен китерде. — Товалищи матлосы и клестьяне!.. Таныдыңмы инде? +Алай карады карт, болай да карады, аптырагач, башын кашып әйтте: +— Охшаган да, охшамаган да. Тукта, портретын алып чыгыйм әле. +Җәмил мунчага кереп китте. Иблис, ничек басып торса, шулай басып тора бирде. Әртистлек талантын күрсәтергә теләпме, инде Брежнев булып сөйли: +— Дорогие товарищи, прежде всего, позвольте выразить чувство высокой благодарности за вашу... +Ул арада култык астына Ленин портретын кыстырган Җәмил карт пәйда булды. Мөкиббән китеп, тегене күзәтә. +— Ну әртист! Хәзер Брижнив булдың инде, ә? +— Ә нигә булмаска? — диде Иннокентий, эшлекле кыяфәт белән тамак кырып. — Йә, ничек анда портретта? +Җәмил, бер портретка, бер аңа карап, өйрәтергә тотынды: +— Кулыңны югарырак күтәр... Булды... Хәзер күкрәгеңне алгарак чыгар... Менә шулай... Вәт, хәзер коеп куйган юлбашчы булдың инде. Юк, барыбер нидер җитеп бетми. +Шул мәлне мунчадан чын Ленин килеп чыкты! Ике кулы да, нәкъ портреттагыча, кесәдә, йөзе җитди, хәтта ачулы дип әйтергә мөмкин. Иблис тирәли бер-ике тапкыр әйләнде дә, аның күтенә тибеп, Җәмилдән портретны тартып алды. +— Күтеңне туңкайтма, иптәш! — диде ул, теш арасыннан сыгып. — Хәер, революция ясагач, барыбер туңкайтырга туры киләчәк. +Юлбашчы янә мунчага кереп китте. Тегеләр икесе дә шаккатып басып тора бирде. +Бераздан Җәмил пышылдап кына сорап куйды: +— Кем булды бу? +Иблис тә кычкырып сөйләшергә базмады, чак кына ишетелердәй итеп әйтте: +— Үзе! +— Охшаган, бик охшаган. +Иннокентий куркып кына мунча ишеге янына килде, башын эчкә тыгып карады. +Юлбашчыга дәшә: +— Иптәш Ленин! Иптәш Лени-ин! +— Да, брат, власть алмашына бугай, — диде Җәмил карт, башын чайкап. — Теге тиле бүген юкка гына "Интернационал"ны җырламаган икән. Капкага тизрәк кызыл әләм элеп куярга кирәк. +— Аны хәзер генә каян табасың? — Шулай диде дә Иблис, сагаеп, бармагын ирененә куйды. — Тс-с! +Авылның икенче башыңда янә җырлаган тавыш ишетелде: +Җимерик дисәң коллык, җәберне, +Яулыйк дисәң син барын да, +Дөрләт утны, тизрәк тимерне +Сугып кал утлы чагында. +Иблискә шул гына кирәк тә, куен кесәсендәге блокнотны ботарлады да, аны ишек төбенә куеп, шырпы белән ут төртте. Моны күреп, Җәмил яна башлаган кәгазьләрне тибеп очырды һәм, сүгенә-сүгенә, тегенең танавына китереп сукты. +— Нишләвең бу синең, мәлгунь?! +Иблис, шыңшып, читкә барып утырды. +— Соң, учак дөрләтегез, ди ич! +— Дөрләтермен мин сиңа, анаңны еккан нәрсә! +— Чү! Кызма әле син, туган, — диде Иннокентий, аны юмалап. — Кызыл әләм элеп куярга кирәк капкага. +Җәмил әләм артыннан мунчага кереп киткәч, ул, Ленинча кыланып, бер кулы белән бөеренә таянды. +— һаман да таң атмаган икән әле бу Рәсәйдә, — диде ул, тел шартлатып. — Ишә шулай бик караңгы монда, ә? +Бераздан, мунчадан кеше башы сөяге төшерелгән кара әләм күтәреп, Җәмил килеп чыкты. +— Анархистлар байрагы ич бу! — диде Иннокентий, йөзен сытып. +— Тфү! — Җәмил карт янә мунчага юл тотты. +Ә тәмуг кунагы, мылтыгын аркасына асып, инде маршировать итә: +— Ать-два, ать-два... +Дошманга каршы сугышка +Ленин чакырган безне. +Татбригада атка менде +Сакларга илебезне. +Ать-два, ать-два... +Җәмил карт озак тормады, мунчадан чыккан уңайга, кулындагы кызыл әләмне югары күтәреп, Иблис белән маршировать итә башлады: +— Ать-два, ать-два... +Ниһаять, тавышка уянып, Мәчтүрә карчык килеп чыкты. +— Нәрсә, революция башланды мәллә? — дип кычкырды ул, исерекләрне оялтырга теләп. +Җәмил белән Иннокентий һаман маршировать итүләрен беләләр: +— Чык, хатын, иреңне сугышка озатасың хәзер! +Мәчтүрә куркып калды. Ул йоклап ятканда, радиодан бербер яман хәбәр бирүләре дә ихтимал бит. +— һай Ходаем, ул нинди сугыш тагын? +— Безнең сугыш, хатын. Ленин терелде. Президент бәреп төшерелде. Ать-два, ать-два... Хәзер председательнең калхузны талап салган өч катлы коттеджын тартып алабыз, аннары... +Мәчтүрә, болар аракы эчеп юләрләнә башлаганнар дип уйлап, сукранырга тотынды: +— Тиле дип уйлаган идем мин сине, тик мондый ук шыр тиле дип белмәгән идем! +Революция белән тәмам мавыгып киткән Җәмил аны ишетмәде, терсәге белән кабыргасына төртә-төртә, Иннокентийны өйрәтүен белде: +— Турырак атла, тәмуг сарыгы!.. Ать-два, ать-два... Менә шулай! +Аннары Җәмил янә Мәчтүрәгә дәште: +— Ышанмасаң, хатын, әнә мунчага кереп кара, аңда Ленин үзе утыра. Атакыны шушыннан башлыйбыз, диде. Бар, бар, күзеңне акайтып торма, кереп хәлен бел. Партбилетым һаман да матрас астыңда, сине бер генә минутка да онытып тормадык. Хрущев, Горбач, Ильцин вакытларыңда да би-ик идейный кешеләр булып калдык, диген. Г әмерең буе китапханәдә эшләп җыйган теге хәерче мең сумыңны кассада яндырган Гайдарны нишләтәбез дип сора! +Тамаша күпме дәвам итәр иде, белмим, әмма әтәч кычкырып җибәргәч, Иннокентий җиргә сузылып ятты. +— Нәрсә, һава һөҗүме башланды мәллә? — диде Җәмил аптырап. +Иблис тотлыга-тотлыга әйтте: +— Ә-әтәч кычкыра. +— Кычкырса соң? +— Кайтып китим мин булмаса, агайне. — Курыккан Иннокентийның тавышы бик мескен чыга. +Җәмил аны шундук якасыннан өстерәп торгызды, сүгенә-сүгенә яңакларга кереште: +— Тор, анаңны еккан нәрсә! Революция башланмас борын качарга җыенасыңмы?! Дезертир! +Ачуы чыккан Иблис тырнакларын аның бугазына батырды: +— Кычкырма, карт тиле, бөтен авылны аякка бастырасың бит! +Җәмил инде ярдәм сорап акыра: +— Иптәш Лени-и-ин, революцияне буала-ар! +Иннокентий җиргә төртеп еккач кына тынды карт. Аннары торып, өстендәге карны каккалый-каккалый, гасабилы тавыш белән мыгырдап куйды: +— Бар, кит, көчләп тотмыйм! Түлке, кара аны, мылтыгыңны миңа биреп калдырасың! +Тәмуг сарыгы мылтыкны Җәмилгә сузды: +— Мә, сагынганда шуңа карап искә алырсың. Тик миннән башка бу революция җиңеп чыга алмаячак. +Коралны кулына алуга, Җәмил көпшәне Иблиснең корсагына терәде: +— Революцияне сатмакчы булдыңмы?! Киттек мунчага — Ленин янына! +— Нишләтмәкче буласың? — Иннокентий мылтыкны биргәненә үкенеп куйды. Ышанасың икән бу картка, ике дә уйламыйча чакмага басачак. +— Анысын революцион трибунал хәл итәр, иптәш дезертир! +Трибунал дигән сүзне ишеткәч, Иннокентий, ычкынып китеп, акыра ук башлады: +— Кем, минме дезертир?! Бик беләсең килсә, мин — коммунист, мин — Социалистик Хезмәт Г ерое! Ә син кем?! У -у, деревня!.. Колхоз! +— Күтәр кулыңны!.. +Иннокентий тагын да катырак әйтмәкче булган иде, ләкин картның акайган күзләрен күргәч, буйсынырга булып, кулларын өскә күтәрде. +— Менә шулай, — диде Җәмил. — Ә хәзер мунчага юл тотыйк. +— Ярый, исән булсак, бер күрешербез әле, агайне. Мин сине кыямәт көнгә тикле казанда кайнатачакмын! — Иннокентийның йөзе бер агарды, бер яшелләнде. +— Атлавыңны бел! +Шул мәлне революция каһарманының кулына күктән кәгазь бите килеп төште. Ашыгыч телеграмма иде бу. Җәмил, як-якка шикләнүле караш ташлап, укырга тотынды. +"Иптәш Әлмиев! +Сез иң булдыклы агентны кулга алгансыз. Аны кичекмәстән иреккә чыгарырга әмер бирәм. +Мәскәү, ВЧК, Дзержинский, 1919". +Телеграммага Иблис тә күз салып өлгергән иде. +— Ышандыңмы инде минем важный кеше булуыма? — диде ул, тантана итеп. +Җәмил, һичбер нәрсә аңламыйча, колак артын кашып куйды. +— Тукта, тукта, нигә унтугызынчы ел әле ул? +— Сиңа барыбер түгелмени? ВЧК дип куелганмы? +— Куелган. +— Пичәте бармы? +— Бар. +— Шулай булгач, сиңа тагын ни кирәк? +— Соң, без ике меңенче елга кердек бит инде. +— Керсә соң, димәк, почтада озак яткан. +— Ә Әлмиеве кем? +Иблис, гасабиланып, кул гына селтәде. +— Белмим, белергә дә теләмим! Бир мылтыкны! +— Ашыкма, агайне. Трибунал башлыгының фамилияседер бу. Күтәр кулыңны!.. Менә шулай!.. Мунчага атла! Нишләтергә икәнен Әлмиев үзе хәл итсен. +Арестант, башын горур күтәреп, шигырь белән җавап бирде: +Без бүгеннән дошман! +Дуслыгымны саклар өчен, +Йөрәгемдә бер хис тапмадым. +Бел! +Бүгеннән соң, +Син һәм синең кебекләргә +Пуля саклап йөри башладым. +"Аңгыра булса да, Такташны яттан белә", — дип уйлады Җәмил гаҗәпләнеп. +...Мунча эче шактый иркен иде. Иннокентийның күзенә иң беренче булып түшәмдә асылынып торган кәрәчин лампасы, ләүкәдәге көмешкә куу аппараты һәм Ленин портреты чалынды. Ә юлбашчының үзеннән җилләр искән. +— Иптәш Ленин, сез кайда? — дип мыгырдады кәефе кырылган карт. +Иблискә шул гына кирәк тә. +— Кыяфәтең бик куркыныч иде бит, чыгып качкандыр, — диде ул, аны мыскыллап. — Революция, Ленин, имеш! Революцияне аны бөтен авылны аякка бастырып ясамыйлар. Шыпырт кына эшләнә андый эшләр. Синең кебек сер тотмас үрдәк белән нинди революция ясап булсын! +Җәмил аның күтенә китереп типте. +— Тавышыңны күтәрмә! Син лучшы ләүкә астын кара! +— И тинтәк, Ленин кадәр Ленин ләүкә астында качып ятармы? — дип ыжылдады Иннокентий, авырткан күтен уып. +— Утыр ләүкәгә, телеграмма килгән икән, трибунал башлыгы Әлмиевнең үзен көтәбез. Бер-бер йомышы килеп чыккандыр, хәзер кайтыр, Алла боерса. +— Белмим, малай, трибунал кадәр трибунал сыя алмас бу хәерче мунчага. +— Яхшысын үзең салырсың, гарешкә олактырмасалар, — диде Җәмил һәм ачу белән өстәп куйды. — Таладылар безне демократлар! Кассада бәдрәф салырлык та акчабызны калдырмадылар. Марш ләүкәгә! +Иннокентий каһкаһә белән әйтте: +— Чабыңдырмакчы буласың мәллә? +Җәмил карт, аны ләүкәгә төртеп менгерде дә, мич каршына утырып, махра кабызды. Иблис исә, исерек күз яшьләренә буылып, күкрәк төя башлады: +— Китер трибуналыңны! Мин барыбер, яшәсен революция, дип үләчәкмен! Яшәсен революция-ә! +— Акырма, базар бакасы! — Карт, чыраен сытып, мич авызына төкерде. +— Әллә җибәрәсең генәме, ә? Тәмугта юксынганнардыр инде мине. Теләсәң, сине үзем белән алам. Урынбасарым булырсың. Ятарсың шунда җен кызлары белән типтереп. Җен дигәч тә, син уйлама, бик чибәрләр алар. Бу дөньяда нинди рәхәтлек күрдең соң әле син, йә? +— Рәхәтлек күреп булмады иңде, анысы хак, — дип авыр сулады Җәмил. +Иблис ләүкәгә сузылып ятты. +— Ыскучно моңда, агайне. Хет гармуныңны уйнап җибәр инде. Җырлат, елат бер рәхәтләнеп, үләр алдыннан. +Ни гаҗәп, бу юлы аның үтенече җавапсыз калмады. Хуҗа ләүкә астыннан ике рәтле гармун тартып чыгарды. +— Гармун жәлке түгел, — диде ул. — Нинди җыр җырлыйсың? +— "Алмагачлар"ны җиффәрт! +Җәмил, гармунны бер-ике тапкыр шыңгырдатып алгач, уйнап җибәрде. Иблис исә, дәртләнеп, җыр сузды: +Алмагачта була, диләр, +Сандугачлар оясы. +Җир шарында нурлар сибә +Коммунизм кояшы. +Җырлап аргач, ул, көрсенеп, мыгырдап куйды: +— Их, барыбер ыскучно... +— Шыңшыма, — диде Җәмил. — Әбиеңдә кунакта түгелсеңдер. Революциягә хыянәт иткәнсең икән, җавабын да тота белергә кирәк. Фрунзе әнә, патша хөкүмәте атарга хөкем иткәч, төрмәдә француз телен өйрәнеп яткан. +— Патша йомшак булган, патша-а, — дип мыгырдады Иннокентий. — Котовскийны гына ал әнә, алты жандармны үтергән бит. Безнең заманда үтереп карале син бер милиционерны, дөньяга ник туганыңа үкенерсең. Карале, тел дигәннән, син миңа нинди тел өйрәнергә киңәш итәр идең? +— Инглиз телен, әлбәттә. +— Ә нигә инглиз телен? +— Узган ел күрше Сәлим малае университетка укырга кергән иде. Беркөнне урамда сөйләшеп тордык, тиздән бөтен җирдә инглизчә сөйләшә башлаячаклар, ди. Гәзиттә эшләүче кеше булып чыгачак, ахры. +— Журналист була, димәк. Аңа татар теле дә бик җитеп тора. Нәрсә дип язган әле берәү татар журналистының хәле турында?.. М-м... Яшим инде мин дә. Зәңгәр төтен белән тулган бүлмә. Кара диңгез күрмәгән малай дөнья турында сүз йөртә. Әйтерсең каләмем Пентагонга акыл кертә. Әйтерсең каләмем әхлак иңдерә җиргә. Әйтерсең сугышлар анда бетә. Әйтерсең каләмемне татар абзые көтә. Аның үз эше, ул мал асрый, көтү көтә. Әйтерсең каләм белән Казан суы чистара. Әйтерсең милләт агара. +Яшим инде мин дә... Зәңгәр төтен белән тулган бүлмә. Минзәләдә булмаган малай сәнгать турында сүз йөртә. Әйтерсең каләмем аңа зур яңалык кертә. Әйтерсең лә каләмемне Голливудлар, "Нью-Йорк Таймс"лар көтә. Маршруты: Казан — Балтач. Шуның белән сәфәр бетә. +Абзар артына да китә алмагач, ни пычагыма татар журналистына синең инглиз теле? +Иннокентийны дикъкать белән тыңлап утырган карт, баш чайкап әйтеп куйды: +— Иблис булсаң да, хак сүз сөйлисең. Заманалар үзгәрде, ә без һаман да шул ит-сөт һәм бәрәңге турында сөйләүдән, язудан ары китә алмыйбыз. +— Соң, дөнья күрмәгән бозау үз абзары турында гына яза инде. — Иннокентий пафос белән янә сөйләргә тотынды. — Бозау да ярата, диләр үз абзарын, мин яратмыйм сине, Казаным! Читлектә уза яшьлек, мәҗбүр итә заманым. Мин кош түгел, мин бер бозау, яшим инде җан биргәнче. Таң аттырып, көн уздырып, әҗәл арттан килгәнче. Аһ, туйдырдың, абзарым! Җирдә бар җылы диңгез-утраулар, бар хөрмә җимешләре, матур кошлар, зур елгалар. Бер генә тапкыр килдем бит дөньяга, ник мөкиббән мин һаман абзарга? Сорар Ходай беркөн, ниләр күрдең, ник чыкмадың дөньяларга, нигә җырлар багышладың гел абзарга, ник мәдхия кылдың бозауларга? Тамак өчен яшәп һаман гомер уза, уйлар авыр, үкси күңел, йөрәк туза. Үз илендә матур, диләр, бәрәңге бакчасы да. Ә гомер һаман уза, күпме җырлар туар тагын бәрәңге бакчасында?! +Җәмил тел шартлатып әйтте: +— Шәп, бик шәп әйтелгән! +— Нигә шундый моңсу бу дөнья, агайне, ә? Сөйләп җибәр әле үзең турында. Син бик күпне күргән кеше бугай. +— Нәрсәсен сөйлисең инде аның, безнең маршрут КазанБалтач кына булмады инде. Егерме тугызда тудым. Гаиләдә җиденче бала идем. Әти, мәрхүм, яшьләй үлеп китте. Ярым ялангач, ярым ач булып үстек. Чабата да юк иде кияргә. Кырык беренче елны сугыш башланды. Алты абыемны да фронтка алып киттеләр. Кырык икедә үземне дә ФЗӨгә димләп килделәр. Ул вакытта синнән сорап тормыйлар иде, көчләп алып китәләр иде. Качтым. Өч көн Шода урманнарында адашып йөрдем. Китәсе булган шунда берәр шәһәр җиренә. Юк шул, әни сагындырды, кире кайттым, юләр. Шул көнне йортыбыз каршына, тузаннар туздырып, тарантас җигелгән ат килеп туктады. Авыл сәвите Фәизә белән комсомол секретаре Рәхим мине алырга килгәннәр. Тарантаска бәйләп ташладылар да туп-туры Казанга! +ФЗӨдән тагын качтым. Ундүрт яшьлек сабый гына бит әле. Арчага кадәр кайтып җиттем җитүен. Анда тагын эләктерделәр. Колония тормышы башланды. Төрле балалар бар иде, әшәкесе, әйбәте дигәндәй. +Беркөнне аннан да качтым. Шуннан соң барысы да чуртыма тәгәрәде. Юлымда домушниклар белән очраштым. Бер төндә алты кибет бастык. Җиденчесендә эләктерделәр. Шуннан бирле гел зәңгәр тәрәзәле йортым, әнием төшкә кереп интектерде. Ничә еллар узды, һаман да шул бер төшне күрәм, агайне. +Төрмәдән чыккач, авылга кайттым. Әни иңде дөньяда юк, сугышка киткән абыйларым исән кайта алмады, тәрәзәләргә аркылы-торкылы такта кадакланган. +Авыл сәвите Фәнзәне фронтовик абыйсы, кеше канын җитәрлек эчкәнсең иңде дип, бик каты чыбыркылап, кычыткан арасына ыргыткан, дип сөйләделәр. Хурлыгыннан авылдан ук чыгып сызган, хәсис. Бик кабих адәм иде, бөтен авылны калтыратып тотты. Басудан кайтканда, хатын-кызларның ыштаннарына кадәр тикшерә иде. Җиде балалы Хәлимә апаны бер уч борчак өчен биш елга төрмәгә утыртты, мөртәт. Кире кайтмады Хәлимә апа, шунда үлеп калды. Район үзәгеннән килгән бөтен налуг инспекторлары гел шул Фәизә йортыңда кунып ята иде. Төнлә урамга чыксаң, аның чыкылдаганы ишетелә. Тагын бик әшәке ике бригадир хатын бар иде әле безнең авылда. Кызыл бәйрәмнәрдә башларына бүрек, өсләренә телогрейка, күтләренә сырган ыштан киеп, урам буйлап гармун уйнап йөриләр иде. Менә шулар булды иңде авылның беренче исерекләре. Алла бар ул, икесенең дә башы төрмәдә бетте. Бәрәңге үзләштереп эләктеләр. Тик менә Фәнзәгә генә талак та булмады. Казаңда яши хәзер. Дөрес булса, бер муллага кияүгә чыгып, мәчеттә абыстай булып йөри, ди. Мулла дигәннәре дә сугыш елларыңда безнең авылга налуг инспекторы булып килгәләгән кеше икән, дип сөйләделәр. +Авылда каласы килмәде. Йортны берәүгә шалкан бәясенә генә саттым да киттем Воркута якларына. Пенсиягә кадәр шахтада эшләдем. Уемда туган авыл да Мәчтүрә генә иде. Бервакыт, ни булса да шул булыр дип, аңа хат яздым. Озак көттермәде, җавап хаты язды. Бергә яшәргә риза, дигән. Ул чакта дөнья инде шактый болгана башлаган иде. Фатирымны ташлап кайтырга туры килде. Себер ягы бит, алыштырып булмады. Гомерем буе бөртекләп җыйган ничәмә-ничә мең сум акчам да кычкырып янды кассада. Авылга кайткач, нарат бүрәнәләрдән зур йорт салырмын, Мәчтүрә белән картлык көнендә генә булса да бәхетле көннәр кичерермен, алма бакчасы булдырырбыз, умартачылык белән шөгыльләнермен, дип хыялланган идем, юләр. Хәзер инде бернәрсәгә дә күңел үсми. Бердәнбер юаныч — урыс әчесендә генә. +Аны тыңлап бетергәч, Иблис тамак кырып әйтте: +— Аллаһы нәрсә дигән әле үзенең хәдисләреңдә?.. М-м... Байлыкка табынма, кош кебек яшә, аягыңны сузган чакта бернәрсәне дә үзең белән алып китә алмассың. Шулай булгач, бер дә борчылма, агайне. +Шыгырдап ишек ачылды. Ни күрсеннәр, ишектә тагын Юлбашчы басып тора! +Җәмил, җәһәт кенә сикереп торды да, мылтыкны кулына алып, үрә катып калды. Юлбашчыга бу ошады, елмаеп, аңа кулын сузды: +— Исәнмесез, иптәш! +— Здравия желаю, иптәш Ленин! +— Тамагыгыз тукмы? +— Бик тук түгел иңде, шулай да түзәрбез. +— Борчылмагыз, барысы да тәртип булыр, бу юлы без башка юлдан китәрбез! — диде Юлбашчы, бөеренә таянып. +— Нинди юлдан ул, иптәш Ленин? +— Урта Азия аша туп-туры һиңдстанга! +— Аңда нәрсә эшлибез? +Шул мәлне Иблис теш арасыннан гына сыгып куйды: +— Нәрсә булсын, һинд океаныңда күн итек юабыз иңде. +һичбер нәрсә аңламаган Җәмилнең күзләре челт-челт итеп йомылып алды. +— Моңда гына юып булмыймы соң аны? +— Мин сезнең тел төбегезне аңладым, — диде Юлбашчы. — Чечняда юдык, моңда да юарбыз, Алла боерса! Шәп итеп юарбыз! +Җәмил тагын ниндидер сорау бирмәкче булган иде, өлгермәде, Юлбашчы, кесә сәгатенә күз салып, чыгу юлына борылды. +— Соңга калам икән, Надюша чәй куйган иде. Сау булып торыгыз, бераздан мин яңадан керермен. +Юлбашчы чыгып китте. Җәмил, трибунал башлыгын искә төшереп, аның артыннан ук ишеккә ташланды. +— Иптәш Ленин! +Юлбашчы капкадан гына чыгып бара иде әле. +— Нәрсә булды? +— Иптәш Әлмиев кайчан килеп җитәр икән? +— Тиз генә булмас. Ул Илыданның әмере белән Мәскәүдә Югары Совет депутатларын тупка тота. Аңа нинди йомышыгыз бар? +— Мунчада бер тәмуг кисәве трибунал көтеп ята. +— Килегез әле бирегә. +Җәмил йөгереп килүгә, Юлбашчы аның колагына пышылдады: +— Патрон әрәм итмәгез, асарга гына тырышыгыз! +— Аңладым, бик аңладым, иптәш Ленин! +Мылтыклы кеше мунчага кергәч, Иблис вәкарь белән сорап куйды: +— Куып җиттеңме? +— Җиттем, — диде Җәмил карт. +— Нәрсә ди? +— Трибунал башлыгын сораган идем, Мәскәүдә депутатларны тупка тотып ята икән. Ә сине атарга киңәш итмәде. +— Менә күрдеңме? —дип кычкырып җибәрде Иннокентий. — Үз туганын ничек аттырсын ди ул? +Җәмил күзләрен акайтты. +— Асарга кушты ул сине, вәт! Патруныңны эканумиялә, бау белән генә маташ, әле Кышкы Сарайны аласы бар, ди. +Коты очкан Иннокентий илереп акыра башлады: +— Үтерәлә-әр! +— Акырма, анаңны саткан нәрсә! —дип ыжылдады Җәмил. — Хәзер үк үтерергә җыенган кеше юк бит әле сине. +Теге тагын да катырак бакыра: +— Җәзаларга җыенасың, ызначит?! Яшәсен революция-ә! +Аптырагач, Җәмил мылтык түтәсе белән кизәнде. +— Әнәк эте сыман шыңшып ятма. Монда синнән башка да ми кайный, — диде дә ул, ишек бусагасына утырып, үзалдына сөйләнә башлады. — Ошамый әле бу миңа, һиндстанга кадәр барып итек юып йөрергә тинтәк түгел ич мин. Ну ахмак та икән бу Ленин! +— Унҗиденче елдагысы мондый ук ахмак түгел иде, — дип чыелдады Иннокентий. — Ә бусы шыр тиле. Кичә телевизордан чыгыш ясаган иде... +Җәмилнең авызы ачылып калды. +— Шулай дидеме? +Иннокентий авызын мыскыллы кыйшайтып әйтте: +— Шулай диде шу-ул! Берәү генә түгел хәзер бездә юлбашчылар. Кайсысын гына алма, барысы да Ленин. Берсе әнә Чечняда итек юып караган иде, хәзер юынудан башы чыкмый. Җибәр мине! Юкса кара аны, бөтен гомерең итек юып узачак! +— Ярый, хәзергә син ирекле, — диде карт. — Ләкин трибунал башлыгы килеп җиткәнче, мунчадан бер адым да атламыйсың! +Иннокентийга шул гына кирәк тә, бау ярып кергән беләкләрен уа-уа, ләүкәдән сикереп төште дә биергә тотынды: +— Быр-р-р, с-суы-ык! +Шулай биеп торган булды да тәмуг кисәве сизмәгәндә генә Җәмилнең аркасына менеп атланды. +— Эләктеңме? — дип кычкырды ул, әче тавыш чыгарып. — Хәзер барысы да мин әйткәнчә булачак инде! +Җәмил берни дә майтара алмады, муенга чытырдап ябышкан, каһәр. +— Төш өстән! Бу тилеләр илендә синнән башка да җилкәдә утыручылар күп. +— Син гарешкә ашканчы утырам әле мин монда, аннары күз күрер. +— Озаккарак китә икән, — диде карт сукранып. — Кара, син бит әле мине урынбасарың итмәкче идең. +Иблис җавапны таба белә, вәкарь белән генә картка әйтте: +— Итмәкче идем дә, киресен уйладым хәзер. Урынбасарларым болай да җитәрлек минем. Сталин, Берия, Вышинский, Ягода... Күп инде, күп, санарга бик озак. +— Урынбасарларың күп булгач, эш тә калмагандыр инде үзеңә? +— Эш җитәрлек, — диде Иннокентий. — Якты дөньяга чыгып, илбашларының башын бутау, адәм затларын юлдан яздыру белән шөгыльләнәм мин. Күптән түгел менә КПСС тарихын өйрәнә башладым. Алдынгы тәҗрибәсез булмый, агайне. Сез мине дә уздырып җибәргәнсез кайбер гамәлләрегез белән. Прәме көнләшеп үләрлек! Рәсәй телевидениесен карау да бик ярдәм итә. Алдау дигәндә, алардан да маһир белгеч юк. +Кинәт ут сүнде. Мунча эчен караңгылык басты. Иблис Җәмилнең башына китереп сукты да галибанә тавыш белән җикеренергә кереште: +— Юри сүндердеңме утны? Кабыз хәзер үк! +Карт, тәмуг кунагын каһәрли-каһәрли, кәрәчин лампасын кабызды. +— Әшәке җан син, Иннокентий! +Тегенең ачуы чыкты. +— Күп сөйләшәсең, агайне, — диде ул, тешен шыкырдатып. — Кара аны, авызыңны йоммасаң, телеңне кисеп ыргытмагаем! +Чарасыз калган карт елап җибәрде: +— Ярый, җитмеш ел түзгәнне хәзер генә түзәрбез инде. +— Түзмичә кая барасың? Тагын да катырак кыскартырбыз әле без сезнең телегезне! Хак сүз әйтә теге пеләш, Монголиядә черетергә кирәк сезне! Иртәгә үк бер почмакка икуна асып куй. Аннары сине чиркәүгә алып барып чукындырырбыз. Син — Женя, хатының Матрена булыр. +— Син буг белән дус түгел бит, ниткән чукыну ул тагы? +— Дус булмаса соң, аның каравы син дә тәре белән дус түгел ләбаса. +— Әнә тегеңдә берәү тора ич иңде, — диде Җәмил, Ленин портретына ымлап. — Шул җитмәгәнмени? +Иблис йомшарды һәм уйчан гына тавыш белән әйтте: +— Күндердең, шул җитеп торыр, ахры. +— Кик-ри-кү-үк! — Әтәч кычкыра. +Тәмуг кисәве тагын гасабилана: +— У-у, норсыз! Сөймим шул әтәч тавышын! Киттек, әппәр итеп керик үзен! +— Бердәнбер әтәчемне дә күпсенмә иңде, — дип сыкрады карт. — Мин бит синең тәмугыңа барып хуҗа булып йөрмим. +— Әллә хуҗа булыр идеңме? — Иблис тагын аның башына китереп сукты. — Чабата кайтарма, кушканны үтә! Юкса... +Күнде карт, кара кайгыга батып, кетәклеккә юл алды. +Әтәч бик гаярь булып чыкты. Хуҗа эләктереп алам дигәндә, муен йонын кабартты да Иннокентийның борынына килеп кунды. И чукый, и чукый тегене! +— Үтерәлә-әр! — дип чыелдады Иблис һәм, Җәмилнең өстеннән төшеп, абына-сөртенә, кетәклектән чыгып сызды. Шунда каядыр бәрелеп, мөгезе дә шартлап сынды бичараның. +Хуҗа кеше мунчага килеп керсә, Иннокентий, ләүкәдә йөзтүбән капланып, әтәчне сүгеп елап ята: +— У-у, афәт! Чак кына күзсез калдырмады-ы! У-у, гомерең буе тавык күрмәгәең нәрсәңә! +Җәмил көлде генә. +— Мә, бүтән ташлап йөрмә бу нәрсәңне! — диде дә мөгезне ләүкәгә томырды. +Иблис тагын да үкеребрәк елый башлады: +— У-у, бандит! У-у, үтерүче! +— Җә, үкермә шулкадәр, мунчаны агызып җибәрәсең бит! Миндә бер дигән җилем бар, ябыштырырбыз. +Шулай дигәч, Иблис торып ук утырды: +— Ябыштыр инде син, туган, ябыштыр. +— Тамбов бүресе сиңа туган, вәт! — Җәмил, сәкегә утырып, гармун шыңгырдатырга кереште. +Әгәч менгән киртәгә, +Армиягә китәргә... +— Зинһар, җырлама бу җырны! — дип үтенде Иннокентий, борын җыерып. — Әтәч дигән сүзне ишетсәм, кан басымым күтәрелә башлый. +Җәмил аңа йодрык белән янады: +— Тагын шаярырга уйласаң, беттең дип уйла. Иманыңны алам! +Тәмуг сарыгы инде йон уңаена гына сыпыра: +— Чү, агайне! Иманлы адәм буларак, син мине тәрбияләргә генә тиеш. Хәер, барыбер файдасы булмаячак. Иблис бит мин. Әнкәй, мескен, миннән тумас борын ваз кичкән, диләр. +Бераз, ух-вах килеп, елап утыргач, Иннокентий тагын шигъри дулкынга күчте: +— Гомер узган саен, чын хакыйкатьтән ерагая барам. Соң, балачак чын хыяллар иле түгелмени? Чын пакьлек, чын шатлык - сөенечләр иле түгелмени? Иң эчкерсез күз яшьләре аңда түгелмени? Ерагая барам хакыйкатьтән, ерагая барам. Еллар узган саен, кая барам, кая якынаям? Ихлас хисләр юк иңде, ялган белән тулды дөньям. Соң, бүгенем ялган түгелмени, ялган шатлыксөенечләр түгелмени? Күз яшьләре генә чын, һәм барысы да ялган! +— Болай нечкә күңелле дә кебек иңде үзең, — диде Җәмил, Иннокентийның талантына сокланып. — Еәмереңне әшәкелеккә багышламаган булсаң, синнән бер дигән нәфис сүз остасы чыгар иде, валлаһи! +— Кем, минме нечкә күңелле? — диде Иннокентий, күзен акайтып. — Бик беләсең килсә, әшәкелек эшләмичә торсам, минем бөтен йокым кача. Узган ай әнә, бер сукырны трамвай юлы аша чыгарып куйгач, аны трамвай юлына бөкләп салмаганыма үкенеп, чак кына инфаркт алмадым. +— Хулиган син! +Илһамланып киткән Иннокентий шигырь белән генә җавап бирә: +— Мактасалар, мин хурланам, хурласалар, мин мактанам. Әйе, дуслар, шулай юхаланам. Минем дә бар күз яшьләрем, качып елаганым бар. И адәмнәр, сез белмисездер, ташта да бар бит ул моңнар. Юкса ярылмас иде диварлар, ишелмәс иде сарайлар. Моңы булган Җирдә гел бар! Димәк, мин — бар, димәк, мин — бар! +— Сиңа тагын моң! Бу барлыктан Алла сакласын инде барыбызны да, — диде Җәмил, черт итеп төкереп. +— Син фәлән, син төгән дип, җанымны ашамагыз, йөрәгемне кисмәгез. Шундый булып туган, шундый булып килгән җиргә фәкыйрегез. Очкычларны, корабларны үзгәртеп була, ә мине булмый. Сүтәргә уйласагыз, кире җыясыгызны уйлагыз... Җыя алмассыз шул. Шулай булгач, түзегез инде бераз, түзегез. Вакыты җиткәч, үзем китәрмен. Ишетәсезме, үзем китәрмен! +Җәмил арды булса кирәк, авызын ачып иснәнде дә, гармунны сәке астына тыгып, сузылып ятты. +— Ярый, син китә тор, ә мин бераз черем итеп алыйм. Сәгать алтыда торып фермага барасы бар. +— Ә мөгезне кем ябыштыра? +— Телең белән ябыштыр, шәп ябыша, диләр. +Иблис сынган мөгезен теле белән ялый-ялый ябыштырырга азаплана, ә Җәмил аны күз кырые белән генә күзәтеп ята. Озак маташты тәмуг сарыгы. Ниһаять, ул, үзен алдаганнарын аңлап, мөгезне ачу белән идәнгә томырды. +— И тәмуг сарыгы, тел белән әйбер ябыштырганнарын кайда күргәнең бар? — дип көлде карт. +— Соң, үзең әйттең ич. — Иблис, аңа каш астыннан гына карап, борын тартып куйды. +— Җилем белән ябыштыралар аны, ахмак! +— Алайса, чыгар җилемеңне! +— Чыгармыйм әле менә. Минем йокым килә. +— Мөгезсез килеш тәмугка ничек кайтып кермәк кирәк? — диде теге ачуланып. — Кайтмыйм, яңа мөгез үсеп җиткәнче шушында утырам! +— Утыр сана. — Җәмил, авызын ачып, тәмле генә иснәнеп куйды. — Мин синең кебек урамда җил куып йөрмим, сәгать алтыга фермага барырга кирәк. +Ул бүрәнә тарттыра башлагач, Иблис, кулларын уып, пышылдап кына шигырь сөйләргә тотынды: +— Узды язлар, җитте көзләр, урамда иңде кар ява. Кемдер минем каберемдә карга таяк белән яза: "һәм барысы да тәмам, барысы да сезгә кала". +Җәмилнең чын-чынлап йокыга киткәненә инануга ук, ул, чүгәләп, идән ярыгына кычкырды: +— Әй, сез, кәмшек танаулар! Менегез тизрәк! +Идән ярыгыннан күз дә йомганчы бер карт гыйфрит һәм ике яшь җен килеп чыкты. Кулларыңда — инкыйлабка кадәрге телефон. +— Тыңлыйбыз, галиҗәнап! —диде карт гыйфрит, үрә катып. +Тәмуг хуҗасы, сәкедә йоклап яткан Җәмилгә күрсәтеп, галибанә тавыш белән боерык бирде: +— Бәйләргә! +Төнге кунаклар аны ых дигәнче бәйләп ыргыттылар. Өстәвенә, кычкыра-чәбәләнә башлагач, авызына чүпрәк тә тутырып куярга туры килде. +Карт гыйфрит тагын хуҗасына мөрәҗәгать итте: +— Нишләтергә кушасыз, галиҗәнап? +— Җәзаларга! +— Тырнак суырта торган җайланма тәмугта калды, галиҗәнап. +— Булдыксызлар! Алып китегез, алайса, тизрәк тәмугка! Тик карагыз аны, иң кечкенә, иң уңайсыз, иң кайнар казанга бөкләп салыгыз үзен! +Кинәт, шыгырдап, ишек ачылды. Аңда тагын Юлбашчы басып тора. Бик уңайсыз вакытка туры килде, каһәр. +— Тфү, тфү! — диде ул, күзләрен уып. — Бу нинди җеннәр тагын? Материя — беренчел, аң — икенчел. Димәк, Алла да юк, Иблис тә юк. +Иннокентий, диварга эленгән мылтыкны алып, затворны тартып куйды. +— Кем, минме юк? Хәзер күрсәтәм мин сиңа үземнең барлыгымны! Уздырдым дисең инде мине, ә? Тот капчыгыңны, конкурентларны тиз юк итәм мин. +Юлбашчы, һичбер нәрсә аңламыйча, кепкасын салды, кулъяулыгы белән тирләгән баш түбәсен сөртте. Маңгаенда, мин сиңа әйтим, мөгез тырпаен тора! Моны күреп, каушап калган гыйфритләр әле аңа, әле Иннокентийга карадылар. Кыен хәлдә калган тәмуг сарыгы, мөгезе юклыгын күрсәтмәскә тырышып, кулы белән маңгаен каплады. Ләкин бу аны коткармады, карт гыйфрит, коты алынып, Юлбашчының аягына егылды. +— Кичерегез, галиҗәнап! Кепкадан булгач, танымадым, валлаһи, танымадым! +— Зыян юк, иптәш, — диде пролетариат башлыгы, вәкарь белән. — Бу контраны бәйләп хәзер үк ЧКга озатыгыз! +Гыйфритләр шундук Иблиснең өстенә ташландылар. Тәмуг хуҗасы каршылык күрсәтә: акыра, тибенә. Әмма көчләр тигез түгел, барыбер бәйләп салдылар. +— Сез нәрсә, хуҗагызны танымый башладыгызмы? — дип чыелдавын белде Иннокентий. +Карт гыйфрит, аның кыланышын колагына да элмичә, Җәмил тарафына ымлады. +— Ә бу бәндәне нишләтергә? +Юлбашчы, авызына чүпрәк тутырылган Җәмилне бер кат күздән кичереп, елмаеп куйды. +— Авызын томалап дөрес эшләгәнсез. Мин васыять итеп калдырганча булган. Нигә монда шулай бик караңгы? Мин бит сезгә якты киләчәк вәгъдә иткән идем. +— Караңгыда эш итүе җиңелрәк, — дип куштанланды карт гыйфрит. +— Караңгы аңнар белән эш итү исә тагын да уңайлырак, иптәш. Миңа кичекмәстән телефон бирегез! +Карт гыйфрит аңа шундук телефон тоттырды. +— Рәхим итегез, галиҗәнап! +Юлбашчы, телефон тоткычын әйләндереп, трубканы колагына куйды: +— Алло! +Тавыш: +— Президент тыңлый! +— Кем дисез? +Тавыш инде ачулы: +— Пре-зи-дент! +— Ул нинди президент тагын? +— Бәйсез Россия президенты. +— Тфү, каһәр, тагын переворот! Әйткән идем мин Дзержинскийга, эсерларның берсен дә исән калдырма, дип... Нәрсә, Россияне берәресе басып алган иде мәллә? Кемнән бәйсез соң ул? Акларданмы, большевикларданмы? +— Үз-үзеннән. +— Аңламыйм, берни дә аңламыйм. +— Ичкерия белән эшне бетерик инде, аннары аңлатырбыз. +— Шаяртмагыз, иптәш. Әгәр сез контрреволюционер икән, турыдан-туры әйтеп сөйләшегез. +— Әлегә, әфәндем, без үзебез дә аңламыйбыз кем икәнебезне. Тәмам буталып беттек. Әллә демократиягә таба барабыз, әллә фашизмга — белгән юк. +— Миңа кичекмәстән Дзержинскийны бирегез! +— Дзержинскийны чүплектән алып, яңадан Любян мәйданына бастырып куячаклар, аны шуннан эзләп табарсыз. +— Ул үзендә булмагач, тизрәк Сталинны бирегез! Кемдер миңа мавзолейда йоклап ятканда шәп кенә мөгез куйган, гаеплене табарга кирәк. +Тавыш кеткелдәп көлеп куйды: +— Мин куйдым аны. +— Син? — Юлбашчы зәңгәрләнеп китте. — Аһ син, сәяси фахишә! +— Нигә шулай борчыласыз? Модада бит ул бездә мөгез кую. Сталин үлде — куйдылар! Хрущев китте — куйдылар! Брежнев үлде — куйдылар! Черненкога да, Горбачка да куйдылар! Үлгәч, миңа да, минем варисыма да куярга онытмаслар. +— Ә халык нәрсә карады?! +— Аңа да мөгез куйдык. Берне генә түгел, икене хәтта. +— һәм ул бернинди дә каршылык күрсәтмәдеме? +— Күрсәтмәде, әлбәттә. Беренчесен коммунизмга барабыз дип, икенчесен демократиягә барабыз дип куйдык. Мөгез куйган саен сөенә генә безнең халык. +Чыдар әмәле калмаган Ленин трубканы идәнгә томырды. +— У-у, контра! — Аннары ул Җәмилнең авызындагы чүпрәкне суырып алды. — Рәхәтләнеп сөйләш, мылтыклы кеше, революцион ситуация тудырыр өчен, безгә бик күп сөйләргә кирәк булачак. Аннары, вакыты җиткәч, без аны үзебез томаларбыз. +Карт гыйфрит, дөрес аңладым микән дип, сак кына сорап куйды: +— Җибәрергә кушасызмы, галиҗәнап? +— Кул-аягын чишегез дә хатыны кулына тапшырыгыз. Диктатура алдыннан демократияле уйнап алырга кирәк, — диде дә Юлбашчы зур-зур адымнар белән чыгып китте. +Ишекнең шап итеп ябылуы булды, тагын әтәч кычкырды: +— Кик-ри-кү-үк! +Җәмил карт күз ачып йомарга да өлгермәде, Иннокентийдан һәм җеннәрдән җилләр исте. Әйтерсең алар бөтенләй булмаган. Кем белә, бәлки, болар барысы да саташу галәмәтедер? +Юлбашчы, бүген башка юлдан китәбез, дигән иде, ләкин Җәмил карт бу юлы да фермага, сукрана-сукрана, шул ук кар баскан бормалы тар сукмак буйлап китеп барды. +МӘХМҮДИЛӘР +Дүртьюллыкка сыйдырылган яисә билгеле бер рифма-ритмга гына буйсындырылган шигырь минем өчен читлектәге кош кебек. Фикер шул читлектән очып чыга алмый, аның чын ирке, чын рухы кысыла. Шуңа да мин шигырьләремне кәгазьнең буеннан-буена язам, фикерләрем рифма-ритмга түгел, киресенчә, рифма-ритмнар минем фикергә буйсына. +Соңгы сүз +Туктап алды беркөн йөрәк. Соңгы сүзем булыр ниндирәк? Юк, бусы артык гади, бусы томанлырак. Шул, шул, соңгы сүзне әйтүе һәрчакны катлаулырак. +Их син, йөрәк, ашыгасың бигрәк! Килгән юлым томанлы, кыйблам кая югалды? Узганнарым бик ерак, китәр юлым моңсурак: яшәүдән соң яшәүгә ышану кыенрак. Соңгы сүзне әйтүе һәрчакны катлаулырак. +Соңгы сүзем булыр нинди?.. Тормышым томанлырак... Әй йөрәк, син тукта инде, синең сүзең саллырак. +Дөнья +Аһ, нигә караңгы, нигә пычрак соң бу дөнья? Шулай булгач, нигә җирдә чишмәләр ага, нигә кояш чыга? Шулай булгач, нигә кирәк былбыл җыры?! Шулай булгач, нигә кирәк бишек моңы?! Барыбер караңгылык баса барысын да, барыбер пычрак суда бата барысы да. +Аһ, нигә караңгы, нигә пычрак соң бу дөнья? Нигә диңгез шаулый, кая чакыра? Күлләвектә тама сабый яше, күлләвектә яшен батыра. +* * * +Уйландыра шул дөнья... Уйлап та, уйламыйча да яшәргә була монда. Яратып та, яратмыйча да яшәргә була. Уйланылмаган дөнья... Үз күчәрендә әйләнеп, уйланып тик утыра. +* * * +Сүнмәскә иде болай бик тиз, бетмәскә иде. Курай бирегез миңа, наз, аракы... Шәмдәл яна моңсу гына, сүнәм инде, диде. Язылмаган фикер кала тау чаклы. +Язылганын аның аңламагач, язылмаганын кем аңлар? +* * * +Сагыш булып ята диңгез, аңа сезнең белән күңелсез. Бу диңгезнең күңел яраларын, кипкәч кенә, ахры, күрерсез. +* * * +Сүкмә инде, гел шәрабтә һәм гөлләрдә булды минем күңелем. Гөнаһсыз яши алмыйм һәм сагыштан охшап калам елак балага. Хәмер эчеп, шигырь язмый үлеп китсәм, рәнҗемәссең, бәгърем. Мин гөнаһлы — адәм булгач. Шуңа да Алла булып килмәдем дөньяга. +Март +Төнлә тышта буран язды шигырь .Дулап капка ачты, япты, елады. Тәрәз төпләрендә ап-ак карлар түгел, намус үзе, ахры, дулады. Мич башында тыңлап ятты аны авыл. Тик аңлаучы гына булмады. +...Басуларда ап-ак буран түгел, намус үзе бик нык дулады. Ә көндезен, тәмам хәлдән таеп, гөрләвекләр булып елады. +Каләмдәшкә +Акча бирмиләр, имеш. И энем, син бит юләр! Сөенеп яшә, әле ярый һаваны банкларда бирмиләр. Әле ярый кояшны Мәскәүдән китермиләр. Әле ярый Казан суын банкта эчермиләр. Әле ярый аякка да салым салмый хакимнәр. Әле ярый хатыннарны банкларда бирмиләр. +Күләгәләр +Өйгә кайтып барыш. Алда — кеп-кечкенә күләгә. Минем кебек портфель тоткан, плащ итәге селкенә. Мин туктасам, ул да туктый, мин кузгалсам, терелә. +Инде менә кайтып җиттем, юкка чыкты күләгә. Тәрәзәгә күз салам, күренәме күләгә? И Ходаем, һәр тарафта күләгәләр селкенә! Берсенең бер йөзе юк, таный алмыйм берсен дә! +Яшь каләм иясенә +Син өлгермәгән әле, син әле яшел алма. Сүкмә агачыңны, үпкәләмә дөньяга. Өлгереп, агачыңнан җиргә өзелеп төшәрсең. Бәлки, аннан ераккарак тәгәрәп тә китәрсең. +Мәгънә +Тууның мәгънәсе нәрсәдә? Үлемнең мәгънәсе нәрсәдә? Җир нигә әйләнә? Ник моңсу бу җирдә, әйт сәнә?! Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?! Китүнең мәгънәсе нәрсәдә? Сәбәпләре бар мәллә, сәбәпләре юк мәллә? Сәер бит барысы да, сәер бит мәгънәсе дә. +Син киткәч +Ркыя Әгъләмовага +Яшем кипте, хәмер генә калды ләхетеңне чылатырлык. Җирдә юктыр башка хәсрәт андый, мине кабат кузгатырлык. Кояшсыз көн булып йөрим. Кояшсыз төн мәллә? Белмим, белмим... Җимешсез көз кебек үз-үземне сөймим, язлар кебек көлмим. Сайрар талы шартлап сынган ятим бер кошмы мин? Сакла, Ходам! Җиһанда юк башка кыйблам. Сынган талда һаман дога кылам. +* * * +Анда +Ичкериядәге вакыйгаларга карата +Анда... сугыш бара. Диктор радиодан кычкыра: фәлән кадәр дошман үтерелде, фәлән кадәр танк яна. Мактана, әйтерсең лә тавык боты тәкъдим итә миңа. +Мәдхия +Их, бергенәләрем сез минем, әтием, әнием, Зөһрәм, нәнием, шигырем! Сездән башка тар булыр иде күңелем, сездән башка буш булыр иде гомерем. +Бергенәләрем сез минем, Илем, Иделем! Сездән башка ятим булыр иде шигырем! +Әле ярый бар син, Тәңрем! Әле ярый бар Илем, Иделем! Әле ярый бар әти-әнием! Әле ярый бар Зөһрәм, нәнием! Әле ярый бар янда шигырем! +Сүтелә тарих +Кабан артында мөәзин кычкыра азанын. Сүтелә йортлар, сүтелә тарих... Алгы тешен коялар Казанның. +Г айбәтчегә +Пләмәнле үгез, диләр мине. Болай начар түгел үзе, ләкин шигем бар. Мин пләмәнле үгез булгач, димәк, сезнең арада меңнән артык сыер бар. +Синең өчен — шигырь +К.М. га +Кызыкма син алтын-көмешләргә, кызыкма син ул бай бәндәләргә. Җир астында ята күп хәзинә, адәм гомере була тик бер генә. Бездән соң да булыр якут ташлар, бездән соң туар явыз затлар: алтын өчен кеше үтерерләр, намус утын шулай сүндерерләр. Кызыкма син алтын-көмешләргә, кызыкма син ул бай бәндәләргә. Аяк асты тулы гел хәзинә, аңа хуҗа Шайтан үзе генә. Бездән соң да алтын чыгарырлар һәм комсызлар юкка куанырлар: бу шигырем кыйммәт көмешләрдән, көлеп яшим мәнсез бәндәләрдән. +Сөям сине, җаным, чын күңелдән! Син баш тарта күрмә шигырьдән! Бу газәлем синең өчен генә, ул да синең кебек берәү генә. Сәгать сугар, сулыр әле йөзләр, күккә багар безнең моңсу күзләр. Хисләр мәңге, мәңгелек шигырь! Балчык йотмас аны, үлмәс мондый фигыль! Гөлләр үстер, бу да матур шөгыль, һәм беркөнне ерак оныкларың әйтер: "Бу — саф алтын, бу — чын шигырь!" +Иман эзли оя +Тышта бүген яңгыр коя, тамчылары тишә оя. Качырырга күз яшьләрен тели микән әллә дөнья?! һәр тамчыда — сагыш көе! һәр тамчыда - гел үпкәләү! Адәм шуны аңлар микән, кирәкми Күкне җәберләү! Адәм һаман Шайтан белән, Адәм аның ялчысы. Күкләр дә бит рәнҗи белә, шартлый утлы камчысы, һәрбер адәм моны белә, һәрбер адәм моны күрә. Тик нигә ул Шайтан белән җырлый икән бер көйгә?! +Тышта бүген яңгыр коя, Адәм һаман оя кора. Затлы ташны ташка салып, яши һаман явызланып. "Әлһәм" белән эшең башла, Күкләргә бер караш ташла. Күрәсеңме, Ходай безгә үзе кулын биргән, Ходай үзе карый безгә өмет белән, һәр тамчыда — бөек Ата! һәр тамчыда Иман ята. Тик нигәдер тамчыларга Шайтан аяк белән баса. +Тышта бүген яңгыр коя, тамчылары тишә оя. Шайтан бүген пычак кайрый, Иман эзли бүген оя! +Тузан +Олы юлның тузаны ла... Мин китмәм андый юлдан. Сагындыра гел авылым, сагындыра шул тузан. Авыл капкасына чыкма, мин китәм тимер юлдан. Керфегеңә яшь кунмас ла, кунмас аңа ул тузан. Мин китәм, ә син каласың, буласы инде булган: кайтасы күперләремне соңгы сүзләр яндырган. +Олы юлның тузаны ла... Тимердән чыкмый тузан. Үксеп елый кош баласы, оясы инде тузган. +Сөю +Таңга кадәр бер җыр сузды сандугач. Аннан тынды, бераз елады. Юк, чыкмады, бәгырь, тәрәз дә ачмады, гөлләр генә аны тыңлады. Монда җыр көчсез, хисләр дә артык бер нәрсә. Икеләнә һаман ярсу күңел: "Китәргәме? Әйе, китәргә!" +Китте... Ул юк монда хәзер. Сайрамый кошкай бу якта. Ятлар гына җырын суза сандугачкай кунган ботакта. +Мин Җирнеке түгел +Төне буе Ай кызы инештә су коенды. Аның белән ул суда йолдызлар да юынды. Аһ, нидер булды дөньяга, җиһанга нидер булды! Шушы җиләс җылы төндә МӘХӘББӘТ үзе туды. Чәчләреңне тараганда, күзләремә яшь тулды. Алардан якты йолдызлар, саф мәрҗәннәр коелды. Әгәр Җир кызы булсаң, мин сине үбәр идем. Таңга кадәр су буенда газәлләр сөйләр идем. Тик син озакка килмәдең, син бит Җир кызы түгел. Сине сөеп инде мин дә хәзер җирнеке түгел. +* * * +Саргайган яфраклар коела, җил йөри аларны таратып. Вальс әйләнә дөнья, миләшләр чайкала, ирен кызартып. +Саргайган яфраклар коела — китәләр дөньяны яратып. Ялвару һәм сыкрау юк монда, җил йөри аларны юатып. +Саргайган яфраклар коела, сагыштан йөрәкләр ялыкты. Кем елый, кем итә тантана, ә кемгә тик гөмбә вакыты. +* * * +Без аерылган юллар сабышында үсеп калды көфү каеннар. Нигә икән безнең язмышларны аердылар икән бу юллар? Нигә икән ике юл чатында каеннарны бергә кочмадык? Күгәрчендәй, галәм сулышында, канат җәеп, парлап очмадык? Көзләр җиткәч, яфрак очышында мин күрәмен кебек үземне. Яфраккайның җирне кочышында ялгыз үткән гомер түгелме? +Язган безгә, язган очрашырга: туфрак булып кабат кавышырга ! +Тәүбә +И бала, елама, ник елыйсың? Нәрсә, кем сине шомландыра? Аһ, бала, син дөрес сөйлисең, бу дөнья тиз туйдыра. +Кемнән курыктың, нарасый? Җиргә үкенеп тума. Күр, балалар кар ашый, аңда Кар кызы туа. +Дөнья матур, дөнья киң ул, гел кара төстә түгел. Син — КЕШЕ һәм гел КЕШЕ бул, гел йолдызларга үрел. +Ә без иңде соңарганбыз, бик чиста түгел күңел. Без иңде нык тапланганбыз, без иңде КЕШЕ түгел! +Матур кызга +Алдана күрмә, читтә торсын синнән вәсвәсәләр. Матур син дип әгәр бәйләнсәләр, кач тизрәк бер тарафка, ышанма һәр ташбашка. Өзелгән чәчәкләрне утыртмыйлар кире туфракка. Өзелгән чәчәкләрне саталар бездә һәр чатта. +Казымагыз чокыр +Еомере кыска, дип көлмәгез гөрләвектән. Күпме генә чокыр казысаң да, ул барыбер агар, ул үз юлын табар. Язгы җилләр аны яклар, язгы карлар аны саклар. Юлы тар булса да, аның үз көе, үз җыры бар. Нигә бездә җыры булганнарга тирән итеп чокыр казыйлар? Казымагыз җырга чокыр, мин үтенәм сездән, абзыйлар! +Эзләмә мине +Кыска булыр, ахры, синең гомер, дигән идең. Әйе, беләм, мин бит иңде күптән җирдә түгел. Моңсу миңа. Мең газаплар белән дөнья чигеп, ничек якты булсын иңде күңел! Тыңла: ул киткән, дигән хәбәр булса, елама, түкмә күз яшең. Бөдрә таллар сагыш булып исәр, син аларны гына сөярсең. Миңа кадәр чыккан-баткан кояш миннән соң да шулай балкыса, сөен, димәк, син бәхетсез түгел. Димәк, тилермәгән әле дөнья. +Исемемне эзләмә җирдән, Күктән, мәрмәр таштан... Кирәк түгел моңсу иза! Адәм гомере — гөрләвек гомере, ул охшаган кыска юлга. Исемнәре Күктә теркәлсә дә, җирдә языла тик комга. +Казан әле йокламаган +Казан әле уянмаган, уянмаган әле тал-тирәк. Шигырь язып төне буе, төпчек тартып йөрим мин тинтәк. Шигырь туа... Казан әле йокламаган, сөенергә әле иртәрәк. +Күкләр генә белә +Чын сөюләр була берәү генә, икейөзле була сүзләр генә. Чын сөюләр җиргә каян килә? Күкләр генә белә моны, Күкләр генә белә. +Утка салмагыз +Бүләк иттем сиңа шигыремне, матур теләк хәтта теләдем. Ә син укымадың бугай аны, шуңа сыкрый бүген йөрәгем. Әй дусларым, укымыйсыз безне! Туган телем, милләт, нишләдең? Ник газәлле халык булган килеш, хәреф танымый күзләрең? Укыгыз сез безнең шигырьләрне, яшьләр юсын ятим күзләрем. Шушы булыр безгә бер юаныч, шушы булыр Тукай бүләге! +Яңа сүз +Яңгыр ява тышта. Күк гөмбәзен тырный кемдер. Нинди үпкәсе бар аның? Дулый, шаша ни өчендер. "Әпипә"гә бии тамчылар, бии халык, бии шагыйрь: "Бас, кызым, Әпипә, бие гел син безнеңчә!" Кемнәр, милләт, сине биетә? Кемнәр камыт сиңа киертә?., һәр тарафта — киртә. Әллә язмыш, әллә күрмеш йөртә... +* * * +Сине эзләп Җиргә төшкән идем. Әгәр бу син булсаң, күрер идең, сизәр идең карашымны. Бу син түгел, башка бер гөл булган янда. Мин аңладым хәзер генә, мин ялгызым Җир шарында. Хәтта этнең дә бар анда пары. Ә мин ятим, җаным, йөзем дә гел сары. Сине күрер өчен килдем Җиргә бары, һәм күрмичә китәм... Син кайда-а?! +* * * +Мин дә эчтем, дуслар. Булды инде тукыш-орышлар. Дурак дигән исем алып, узып китте күпме вакытлар. Ничек яхшы булыйм, баштан сыйпаучы булмагач! Ничек тыныч булыйм, хәмер суы дару булмагач! Шулай да мин яхшы булганмын бит, зәмзәм суын эчеп аңгырайгач. Хәзер менә күрәм барысын да, йөз граммнарны түгә башлагач. Сезләр моны ничек кабул итәр? Мин айныдым инде, сезне кем айнытыр, аек исерекләр?! +* * * +Нигә эчәсең, дип сорадың. Имеш, дөнья матур, дөнья рәхәт. Кайда соң ул рәхәтлек, күрсәт! Йә син ахмак, йә мин тинтәк. Әле ярый хәмер бар эчәргә... Аннан башка хәят моңсу һәм кабахәт. +Юксыну +Нигә киттең җирдән? Сагындым Сине! Рәсемеңне дә югалттым кичә. Чү! Әнә ап-ак бер болыт йөзеп килә. Аңда — синең чалымнарың. Менә бусы синең чәчләр, бусы — күзләрең, бусы... Елмаеп карап торасың югарыдан. Озакка дип килмәдең шул җиргә. Тагын тараласың, тагын юкка чыгасың. +Үкенү +Рәшидәгә +Тирә-ягым чиста һәм бай пакьлыкка. Үзем генә кара нокта мин шушы аклыкта. Нишлим соң, агара алмадым барлыкта. Шуңа да бик омтылам юклыкка. Юклыкта була алмый кара нокта. Булса да, казаңда кайнатырлар, чистартырлар, һич юкта. +Сүгенү +Көз иңде минем Казанымда... Күпме машина, күпме кыз — берсе дә минеке түгел. Аяк асты тулы күпме пычрак — барысы да минеке! +Ходайга бер сүз +Барыбыз да туабыз анадан. Бер юл белән киләбез дөньяга, китәбез төрле юллардан. Еллар уза... Сөенеп китә берәү юклыгына, икенчесе курка аңардан. Курыкмагыз югалудан. Барлыгыгыздан куркыгыз, аңдагы наданнардан. Сакла, Ходай, сакла барлыкка кайтулардан. Юклыгыма тизрәк чакыр, тизрәк коткар барлыгымнан. +Мәхәббәт төнендә +Т ашны тишеп гөл үстерә тамчы. Т ып та тын, тын та тын. Без — бүлмәдә. Шык та шык, шык та шык! Таш та тишмим, гөл дә үстермим. Тамчыларым ташка түгел, гөлгә тама: тын та тыл, тын та тын! +Җилгә мәдхия +Алмагачыннан өзелеп төште алма. Кем өзде?! Җил малае инде. Бакчадан бакчага йөри. Өзә дә өзә, өзә дә өзә... Тик һаман канәгать түгел. Алманың иң матуры кайда? Аһ, җил баласы, матурлык кирәк түгел аңа. Аңа өзелгән алмалар саны кирәк. Берәү, икәү, өчәү... Никадәр күбрәк, шуның кадәр яхшырак. Ә нигә өзмәскә? Ул өзмәсә, башкалар күрәчәк, башкалар өзәчәк. Буй җитмәслекләре дә бар алмаларның. Андыйлар үз тиңнәрен көтә-көтә алмагачында кортлый. Корт тимәгәннәре көзенә кадәр агачында кала. +Азгынлыкмы? +Бозык син, дидең. Алайса, нигә бал кортлары иртән гөл таҗына куна? Мин бит синең яфрактагы иртәнге чыкны үптем. +Үзгәрми +Ата, ана, ипи... Киресен укырга теләсәң дә, шул ук изге мәгънә. Чын нәрсәнең асылы үзгәрми шул бер дә, үзгәрми икән хәтта сүз дә. +Сау бул +Син хат көттең миннән, ә мин хат язмадым: моңа артык бер эш итеп карадым. Бүген таңда йолдызларны эзләп йөрдем, хисләремне җанда барладым. Күк йөзенә кара болыт инде, никтер Ай кызын анда күрмәдем. Ул да күңелем кебек ятим иде, кичер, анда сиңа урын бирмәдем. Әйе, авыр миңа әйтү бу турыда, мин бер Мәҗнүн булып йөргәнмен. +Синнән башка узып китте күпме язлар, синнән башка узды җәйләрем. Күңелемдә ява салкын карлар, синнән башка узсын көзләрем. +Алар — безнең көннәр +К.М.га +Акрын уза, дисең, көзге елак төннәр. Шулай була күрсен, шулай диик безләр. Озак уза күрсен кышлар, язлар, көзләр. Алар — безнең гомер, алар — безнең көннәр. Санамыйлар бугай көнне тик юләрләр. Бүген һәр минутын саный кайберәүләр. Безгә бит артыгын Аннан җибәрмиләр, кайтасыңмы син, дип сорап йөдәмиләр. +Ярлар да бар яшәү дигән киң дәрьяда — мизгел дә кадерле безгә бу дөньяда. Алла юлы серле, күренми җиһанда. Кыла күр гел дога, юлга соң чыкканда. Намазлыкка утыр, йоклыйм дип ятканда, "Әлһәм"еңне укы, юрганың тартканда. Тик бергенә тапкыр туабыз дөньяга, һәм адашкач беркөн, кайтабыз Аллага. +Акрын уза, дисең, көзге елак төннәр. Шулай була күрсен, алар синең көннәр. Бүген һәр минутын саный кайберәүләр. Безгә бит артыгын Аннан җибәрмиләр. +Пычак телле хатынга +Уйла, дустым, авыр сүз әйткәнче. Кирәк түгел мондый явызлык. Тешли торган эткә киерткәнче, сиңа кирәк икән авызлык. +Синсез моңсу миңа +Рәшидәгә +Чәчәкләрсез болын җансыз була, сандугачсыз моңсу урманнар. Синсез миңа бөтен дөнья кара, кара нокта — Кояш, йолдызлар. +Синсез миңа бик күңелсез җирдә, синсез яшәү җирдә бик сәер. Су сипмиләр кипкән гөлгә, кирәк түгел аңа бу хәер. +Су сипмиләр кипкән чүлгә: +Гөлсез дөнья кирәк кемгә? +* * * +Сафлык... Бармы икән дөньяда? Юктыр... Еллар узып, кояш та хәтта тотыла. +* * * +Их, иртәнге томан! Йөзәсең дә йөзәсең... Тәрәзәдән сине күргәч, әллә нишләп китәсең. Парга әйләнгән күз яше кебек, бәгырьләрне өтәсең. Дөнья шундый, тәрәзәдән карап, кайтмаганнарны көтәсең. +Сабыр төбе — сары сагыш +Пәйгамбәрләр сабыр иткән, сабыр итеп әҗер алган — Ходай моны үзе язган. +Татар, мескен, сабыр иткән, сабыр итеп илсез калган — Ходай моны күрми калган. +Татар, мескен, сабыр иткән, сабыр итеп телсез калган — Ходай моны сизми калган. +Пәйгамбәрләр сабыр иткән, сабыр итеп әҗер алган — Ходай моны үзе язган. +* * * +Мәк чәчәген өздем ялгыш кына, +Чуп уләне белән бутадым. +Җыр +Чүп үләне булмый дөньяда, рәнҗемәсен миңа гөлләр. Гөлләр генә үссә бакчада, гөл ашарлар иде кәҗәләр. Чүп үләне булмый дөньяда, гаеп итмәсен шагыйрьләр. Бу дөньяда була бары чүп бәндәләр, чүпле шәһәрләр. Үпкәләмәсен миңа гөлләр, үпкәләмәсен кешеләр. Нинди бөек рәссамнар да тере үлән ясый белмиләр. Чүп үләне булмый дөньяда! +Иртәгә очрашырбыз +Кич. Трамвай. Уйлап кайтам: күпме хатын урамда! Котыртасың син, Шайтан! Матурлар күп дөньяда. Әйе, матурлар алар бик күп, мин фәкыйрь берәү генә. Чыдаса чыдар аларга бары тик игәү генә. Инде күптән тузган идем, тимердән булган булсам. Әле ярый Адәм бабам ясалган ла балчыктан. Аһ, нишләр идем мин яңадан җиргә килсәм! Нишләр идем шушы җирдә бер сукыр булып йөрсәм! Матурлыкка битарафлар гел өендә утыра. Матурлыкка гашыйкларга килешми мондый муштра. Яратам мин хатыннарны, яратам чын күңелдән. Их, кызганыч, бер китәсе булыр җиремнән. +Мин бүген ардым бик каты, син көчсез бүген, Шайтан. Бармыйм инде беркая да, хатын янына кайтам. Матурлыкны күрә белә чын ир-егетләр генә. Хатыннарны да саклагыз, алар бит берәү генә. Хәер, ни сөйлим әле мин? Ник нотык укыйм сезгә? Беткән баш беткән, дусларым, кирәк инде төшәргә. Сау бул хатын, исән булсак, очрашырбыз иртәгә. +Шагыйрь сүзе +Күпме кеше тыңлый мине бүген... Тик барысы да сукыр, барысы да чукрак, барысы да үлгән. Кул чапмагыз, чәчәк өймәгез өскә, мин әле исән. +* * * +Мәхәббәтем бу дөньяга бетеп бара. Өстәлемдә каләм дә юк хәзер, кәгазь дә юк анда. Ә нигә дип сабый күңеледәй пакь нәрсәне газапларга? Күпме генә вәгазь укысаң да, тарих ул үз юлы белән бара. Бездән соң да ышанырлар ул Аллага, бездән соң да табынырлар ул Шайтанга. Караклыктан дәвам алган дөнья гел кызыга зур алмага. Берәү бүлә-бүлә аргач, икенчесе туа дөньяга, һәрбер чорның үз залиме — охшаганнар бер анага — алма урлаган апага. +* * * +Син бел, мин акылдан язам бүген акрын гына, үз-үземне сөймим һәм үләмен ялгыз гына. Шигыремне салып тормыйм калыбына, ул да гаҗиз күптән минем чыбыркыма. Шигырь дә кош кебек, дустым, ул да сөйми читлек сурәтен. Чыксын, әйдә, очып зинданыннан һәм ирекле булып сөйләсен. Син ирекле, Шигырь... +* * * +Синең хыянәтең бик табигый. Син дә күпләр кебек буласың самими. Сине дә мин кояш дип атадым, сине дә бит мин әүлия дип санадым. Иман саклау авыр шул дөньяда. Куәт күбрәк, ахры, Шайтанда!.. Аһ, мин шаһит булдым кичә кояшым тотылганга. Кемгә соң хәзер ышанырга? Кемгә соң хәзер табынырга? +* * * +Тән үлсә дә, үлмәстер, синдә, адәм ул мең начар гадәт. +Яшәешнең мең мәгънәсе мәгънәсезлектән, ахры, гыйбарәт. +* * * +Ялган һәрвакыт матур, шуның өчен ул көчле, кодрәтле. Дөреслек ул һәрвакыт шыксыз, шуның өчен көчсез, михнәтле. +* * * +Бәхет кошы +Бәхет кошын назлаганым, керде, җаным, бүген төшкә... Нинди татлы бу саташу! Ничек түзим бу бәхеткә?! Уянганда, күзләремнән кайнар яшьләр тәгәрәде, очып китте бәхет кошы, аңламады хәлләремне. Шулай да мин бик сөендем, канатландым көне буе. Әйтерсең лә кулларымда бәхет кошы каурые. +* * * +Көлеп кенә яшәп булмый, елау кирәк. Аңлар өчен адәм хәлен, димәк, кайгы кирәк. Гарип рухлы булмас өчен — бер елмаю, китек йөрәк булмас өчен — саф мәхәббәт. Түбән җанны сөймәс өчен — чиксез нәфрәт, икмәк тәмен белү өчен, нәни ачлык әйбәт. Тормыш ямен күрү өчен — туклык, яшәү ямен белү өчен үлем килә кинәт. Бар да кирәк. Без бит кеше. Дөнья тану аның эше. +* * * +Киселгән каен яныннан узып барам... Ни булды сиңа, КЕШЕ?! Яфрак өзсәк тә, еларга тиеш җаннар бит без. Йә әйтегез, кайсы рәссам тере яфрак ясый алган? Хәтта без бөек дип атаган рәсем дә табигатьтән генә урланган. Алай да җансыз, алай да үле... Пумала белән генә терелтеп булмый җилне, ясалган кояш та җылыта алмас йөзне. Шуңа сөймим мин бүген сезне, шуңа сөймим мин бүген үземне. +* * * +Ай, төше күк йөзе! Нинди гүзәл болын син! Күпме чәчәк, күпме төс! Йөрсәң иде шунда адашып. +* * * +Күктәге кояшка, таудагы һәр ташка, йөрәктәй яфракка, сызык-каш офыкка, гөлләрнең таҗына — барсына, барсына язасым килә бүген серле мәхәббәт сүзен! +Танырсыңмы хисләремне, үбәрсеңме кояш булып күзләремне!.. +Ак болыт мин +Д.Ф.га +Моңаясың, саргаясың, тынлыкка чумган күлдәй. Сызланасың, юксынасың, тамчы су көткән чүлдәй. Адашып йөргән болыт мин, тик җилгә генә ярыйм. Яратсам да, сагынсам да, тамчы су булып таммыйм. +Назлы кичләрне сагынсаң, кабат йолдызлар сана. Адашып арган болыт мин, йөз яра булдым сиңа. Бушана да ак болыткай, җил белән китә сәфәр. Елама син, рәнҗемә син, бу хисләр берчак бетәр. +Адашып йөргән болыт мин һәм үз-үземне сөймим. Тәрәзләр чиртеп төннәрен, бер гөлне генә сөймим. Чәчәкле болыннарымны мин киткәч кемнәр таптар? Тәрәзләр чиртер назланып, йолдызлар санап алдар. +Ядкәр итеп йөрәгеңә, салдым, җаным, йөз яра. Сагынма син, саргайма син, йолдызлар сиңа кала. Тулган ай калыккан чакта, мине көтеп алданма. Тамчы су булып таммамын, булсаң да син мең яра. +* * * +Яшенле яңгыр бүген йөрәккә ярамады. Кемдер үксеп елый-елый, күк гөмбәзен тырнады. +* * * +Мин еладым... Мескен икән, димә. Күкләр дә бит елый белә, күкләр дә бит бер ишелә... +* * * +Галәм — гәүдә, җир — йөрәк. Йөрәк тибеше туктаса, үле гәүдә ник кирәк? Җирне сакларга кирәк. Кирәк!!! +* * * +Мин сагындым сине, туган йортым. Күгәргән кадак та синдә сагыш уята. +* * * +Бик матур килде мәхәббәт язы. Арага керде тик кабер ташы. Җылымны өреп, җан бирә алмам. Юк инде өмет, көт мине, алмам. +* * * +Атылдың да сүндең син дә, йолдыз. Нинди озын гомер, нинди мескен очыш! +* * * +Дөньяда начар бәндәләр бар, дип зарланма, офтанма, моңланма. Галәмдә бихисап йолдызлар бар, тик караңгы аңда да. +* * * +Яшьлек, чыннан да, юләрлек ул, ялгышларны төзәтми. Ай-йолдызлардан башка, аңа берни дә кирәкми. +* * * +Киләчәктә бәхетсез итәр өчен, Шайтан мине кечкенә бәхетләр белән алдаган. Сыеныр урыным бармы минем алда? Каберемнән мәхрүм итмә, Ходам! +Каләмдәшләргә +Иңде сәгать бишне сукты, вакыт җитте торырга. Бу күңелдә шундый якты, шөкер кылып ятам Ходайга. Әле ярый бүген эшкә барам, дусларымны күрәм яңадан. Әле ярый бүген сугыш чыкмый, чәчәк исе бөрки бакчадан. Әле ярый бүген эшкә барам, танышларны сагынып уянам. Бүген мине тагын сүгеп китәр кичә кереп чыккан графоман. Аннан тагын килер, тагын сүгәр, мин шәп язам, дияр Тукайдан. Нишлисең бит, дөнья шундый хәзер, күкрәк кагып яши һәр надан. Нихәл итмәк кирәк, бүген татар шундый, белмәгәнен яза күбесе. Бездә хәзер шагыйрь булды бугай һәр колхозчы, колхоз рәисе. Бездә роман яза һәркем, каләменең булмый тик ние. Композитор, җырчы булды һәркем, аңлашылмый гына тик көе. +* * * +Гомер үткән саен, кырык бердә яуда калган егерме биш яшьлек бабам искә төшә. +Йолдыз атылгач +Кемдер төпчек ыргытты башыма. Шул кирәк сиңа, йөрмәссең. Үз-үзеңне мактап, башкаларны гел сүкмәссең. Килеп җиткәч, берчак ахырыңа, син дә: "Ходай", — дип сөйләрсең. Өлгерергә кирәк җылы сүз әйтергә. Юкса белмәссең, әйтәсене әйтми үлеп китәрсең. +* * * +Үлем мәңгелек белән, яшәеш көрәш белән бөек. Тик исеңдә тот: үлемнең дә, көрәшнең дә төрлесе була. +* * * +Күзләре болытлы... Түгәрәк тамчылар, югандай сагышны, гөлләргә тамдылар. Хат килде кич кенә, аязды күзләре. Нур уйный күзеңдә... И якты үзләре! +Сабый йокысы +Бу галәмгә әллә чәчәкләр сибелгән? Буялып зәңгәргә, йолдызлар үрелгән. Йолдызлар болыны югалыр таң аткач. Каршылап кояшны, уяныр бәләкәч. Чәчәкләр өзде ул төшеңдә болыннан. Тәкыя үрде ул ай-йолдыз нурыннан. +* * * +Бик адашып йөргән чаклар була. Кайчак калам кара урманда, һәр тарафта — кап-кара төн! Кычкырасым килә илереп, күңел тула, телим бүген качып еларга. Ышан, дустым, шундый теләк була, сабый кебек килә елыйсым. Дөнья булгач, бар да була, сөйләп кенә булмый барысын. +* * * +Р.Ф.га +Җир астыннан алтын эзләп арган адәм чеп-чи ахмак, юләрдер ул. Балчык казып, эзләмим мин җирдә байлык һәм матурлык. Син затлырак, синең күзләр төнлә дә нур сибә, аһ, ник якты бу нур! Мин оялам, бу сүзләрне әйтү — үзе бер батырлык. +Күз карашың диңгезләрдән тирәнрәк, йолдызлардан мәгънәлерәк. Димәк, барыннан да өстенрәк. Димәк, барыннан да кыйммәтрәк. +* * * +Мәкаль укып яттым бүген. Күпме акыл туплагансың, кешелек! Тик нигә соң һаман ахмак син, нигә җирдә җиңә әшәкелек? +* * * +Әйе, жаным, кайный минем каным. Рухым һаман-һаман ябыга. Бу мин иңде, кая акты салым? Бу мин иңде — һәм гел фаҗига. +* * * +Ләбиб Леронга +Шигырь, әкият язасың, шаржларың да ярый. Ркаилең — Ломоносов, ә Ләисең — Каңдалый. +* * * +Кайда яшәү мәгънәсе, дип сыкрама. Ул дөньяда, җаным, бер генә. Кеше килә бүтән килмәс өчен, гомер берәү, Алла — бер генә. +* * * +Их, дөнья! Без гел көзне мактыйбыз. Имеш, ул — өлгергәнлек төсе. Өлгергән җимеш өзелеп җиргә төшә. Димәк, өлгерү — бозыла башлауның башы. Мин дә күптән җиргә төштем һәм алмадай иңде каралдым. Өлгердем, димәк. +* * * +И гөрләвек, сиңа иңде тумас борын күпме чокыр казып куелган! +* * * +Узды гомер... Урманда түгел, чүлдә түгел, сөю юлында йөрдем адашып. +* * * +Бер тилене күрдем... Сабан туе белән саташа. Җырлый, көлә, кем беләндер көрәшергә маташа. Беренче батыр мин, ди, сиңдәйләрне бөкләп салам. Шөллисеңме? Йөрмә янда, билсез калырсың, балам! +Кызганмадым мин тилене, көнчелек туды җанда. Рәхәттер лә бу саташу, гел җиңүче булганда, һичбер көчеңне түкмичә, Наполеон буласың. Булмаган алтыннарга да куанып утырасың. +Алай дисәң, без дә, дустым, бер дә акыллы түгел. Дан-шөһрәт артыннан куа бу нәфес һәм бу күңел. Гомер уза акча туплап, уза дәрәҗә яулап. Дөнья — үзе саташудыр, саташып арган газап. +И Ходаем, тилерт мине, газаплар очсын җилгә! Мин дә саташып үлимче, бәхетле булып җирдә. +Шомырт күзем син +К.М.га +Күзләреңнән шомырт исе килә, бал кортыдай шуңа үреләм. Салкын көзләр генә кара чәчең сөеп узган иңде, бер генәм. +Шомырт чәчәк атып арган чакта, бәхет юрый иде бу күзләр. Ак чәчәктә иде безнең яшьлек, ак чәчәктә иде иртәләр. +Үткәннәргә бер борылып кара, яшьлегеңә сау бул дигәндә. Йөрәгемдә сызлый татлы яра, май төннәре җиргә иңгәндә. +Бакчаларда гөлләр иңде сулган, шомыртларны төргән ак томан. Көзге яңгыр елап иңде арган, язлар булмас, ахры, яңадан. +Шомыртыбыз тагын чәчәк атар, таң җилләре безне көтәрләр. Йолдызларны башка ярлар санар, чәчкәләрне безнең өзәрләр. +Үткәннәргә бер борылып кара, шомырт күзем, кара карлыган. Йөрәгемдә сызлый татлы яра, яшьлегем — ак томан, ак томан. +Кукмара вальсы +Кукмарамның матур тавы урман белән төрелгән. Сәлам сиңа, моңнар ягы, жырлар белән чигелгән, һәр чәчәктә, мең бизәктер, һәр чәчәктә — мең сагыш. Җанга туган як кирәктер, төшкә керә һәр арыш. +Кукмарамны сагындым ла, сагынып арам иңде. Нихәлләр бар, ничек аңда? Таулары тарта мине. Бер менәрмен әле тауга, жыярмын шунда чәчәк. Анда минем арган җанга чишмәләр наз бирәчәк. +Кукмарамның тауларына бер менәрмен, елармын. Каеннарның тузларына, сагындым, дип язармын. Бүген хат алдым әнкәйдән, бездә шомырт өлгергән. Аерылмагыз Кукмарадан, анда баллы бөрлегән. +ФӘЛСӘФӘ ДӘФТӘРЕННӘН +Интеллект — очраклы продукт түгел +Аллаһының барлыгын тагын бер кат исбат итәм. Махсус белеме булмаган адәм баласы сафтан чыккан телевизорны очраклы рәвештә генә төзәтә алмаган кебек, автомашина белән эш итмәгән кеше машина моторын очраклы рәвештә генә сүтеп кора алмаган кебек, табигать тә акыл-интеллекттан мәхрүм булса, бу кадәр гакыллы адәм баласын очраклы рәвештә генә барлыкка китерә алмаган булыр иде. +Юклык ул бар, чөнки ул юк +Булган әйберне юк итеп була, юк әйберне юк итеп булмый. Нәрсә соң ул галәмдәге төпсез бушлык (пространство)? Аны тотып та, тоеп та булмый. Җиһандагы җисемнәргә карап, без аның биниһая чиксез булуын гына күзалларга тырышабыз. Бушлык (пространство) һәрчак булган һәм булачак. Чөнки бушлыкны юк итү мөмкин түгел, чөнки ул юк. Шул ук вакытта бу бушлыкны бар дип санарга кирәк. Ник дигәндә, анда миллиардлаган күк җисемнәре эленеп тора. Менә сиңа табышмак: ул бар да, ул юк та. +Син — бәхетле кеше! +Кичә, мин хәерче, дип исерек күз яшең түктең. Ә син үзеңнең миллионер икәнлегеңне дә белмисең икән әле. Әнә Америкада үлем көтеп яткан бер мультимиллиардер бавыр сатып алырга тели. Хәтерем ялгышмаса, адәм баласының бу әгъзасы бер миллион доллар исәпләнә. Ә моңа бавыр, йөрәк, үпкә, күз, колак ише әгъзаларны да китереп кушсаң? һи, ярты Американы сатып алырдай акча җыела түгелме? Ә бу байлыкны сатарга кирәкми. Сөенеп яшә: син иң сәламәт кеше. Эчүеңне ташла да хатының янына кайт, балаларыңны кочагыңа алып, алардан гафу үтен. Алар исән-имин булганда, алтын-көмешкә төрелгән йортың, затлы машинаң булмау бәхетсезлекмени? Үзең исән булганда, алар исән булганда, син иң бай һәм иң мөһиме — иң бәхетле кеше! +Иң үтмәс товар +Бу заманда иң үтмәс товар намус булыр иде, минемчә. Аны иң арзан бәягә сатып кына түгел, көчләп бушлай бирсәң дә алмаслар иде. Чөнки ул күпләргә яшәргә комачау итә. +Итне ничек әзерләргә? +Шикәр авыруыннан интеккән кеше күп ашый, тиз симерә. Андыйларның организмында җыелган шикәрне фәкать инсулин гына эшкәртеп тора. Ә нигә шикәр авыруын авыл хуҗалыгында кулланмаска? Бозауларда ясалма рәвештә шикәр авыруы булдырсаң, алар тизрәк һәм яхшырак симерер иде. Рәсми медицина шикәр авыруы йогышлы түгел, ди бит. +Менә бу ичмасам хәстәрлек +Хуҗа Насретдин үзен җирләгәндә кабергә йөзтүбән салып куюларын үтенгән. Янәсе, кыямәт көнне дөньяның асты өскә килгәч, ул йөзе белән өскә карап ятачак. Шәп фикер, ләкин минеке тагын да шәбрәк. Әгәр үлә калсам, мине җиргә башым белән тыгып куегыз. Кыямәт көнне, җирнең асты өскә килгәч, барча әрвахлар да ятып торганда, мин аякта басып торырмын... +Патша нәрсә әйтергә теләгән? +Заманында Петр Беренче болай дигән: "Прапорщик не офицер, курица не птица, жешцина не человек". Бу гыйбарә белән ул хатын-кызны һич кенә дә кимсетергә уйламаган. Ягъни урыс патшасы: "Жешцина не человек, жешцина — сверхчеловек", — дип әйтергә теләгән. +Алласызга җавап +Алласыз бәндә, аныц юклыгын исбат итәр өчен, гаять хәйләкәр вә мәкерле сорау уйлап тапкан. Ул болайрак яцгырый: "Аллаһы үзе күтәрә алмый торган ташны ясый аламы?" Әйе, Аллаһы үзе күтәрә алмый торган ташны ясый ала дисәц, адәм баласында шундук шик туа. Аллаһы үзе күтәрә алмый торган ташны ясый алса, ул нинди Алла инде, янәсе. Андый ташны ясый алмый, дип җавап бирсәц дә, Аллаһыныц кодрәтенә шик туа башлый. Бу очракта, мин сезгә, алласызларга болай җавап бирергә кицәш итәр идем: "Әйе, Аллаһы үзе күтәрә алмый торган ташны ясый ала, ләкин теләсә күтәрә, теләмәсә күтәрми". +Шикәрле фикер +Адәм баласының тәнендә химик матдәләр үзара реакциягә кереп, энергия (җылылык) хасил була. Димәк, химик матдәләр алмашы аның фикерләү сәләтен дә булдырып тора. Бу нәрсә дигән сүз? Лимон ашасаң, башта лимонлы фикер, шикәр ашасаң, шикәрле фикер, борыч ашасаң, борычлы фикер туа лабаса. +Бик тә гуманлы фикер бу +Сугыш коралларын гуманлы һәм гумансызга аера башладылар. Раббым, химик сугыш кораллары гап-гади бомбадан кайсы ягы белән мәрхәмәтлерәк? Хәнҗәр мәрхәмәтлерәкме, мылтыкмы? Берсе азлап, икенчесе күпләп кыра. Димәк, сугыш максатларында кулланылган очракта, аларның икесе дә кеше үтерә. Шул да булдымы гуманизм? "Гуманлы сугыш коралы" дигән оятсыз термин онытылырга тиеш. Фәкать тыныч тормышка хезмәт итә торган эш коралы гына гуманлы була ала. +Тилеләргә — Нобель премиясе +Коточкыч үтерү кораллары уйлап тапкан галимгә Нобель бүләге бирелә икән, дөнья белән фәкать акылдан язган кешеләр идарә итә дигән күңелсез фикер туа. +Яңача сугышырга кирәк +Тарихта әхтәри ярып (карта уйнап), атасының бөтен байлыгын оттырган җилбәзәк уллар булганлыгы билгеле. Ә нигә бу тәҗрибәне дәүләтләр арасында үзара аңлашу рәвеше итеп файдаланмаска? Әйтик, дәүләтләр арасында зур киеренкелек туган һәм мөнәсәбәтләрне сугышсыз ачыклап булмаслыгы аңлашылган очракта, бу хәлдән, алдан килешү төзеп, кәрт уйнап чыгу да мөмкин бит. Мисал өчен, Америка президенты белән Русия президенты әхтәри ярырга утыра. Русияле җиңелә икән, Америка гаскәрләре ун яисә егерме елга (бу килешүдә каралган булырга тиеш) Русияне басып ала, аның байлыкларын ташый. Шартнамә срогы чыккач, америкалы белән русияле янә карта уйнарга утыра. Бу юлы урыс җиңеп чыксын ди. Аннары инде Русия гаскәрләре билгеле бер вакытта Американы басып ала. Шулай иткәндә, шәһәрләр дә җимерелмәс иде, үлем-хәтәр, канлы күз яшьләре дә булмас иде. Әгәр карта уены ошамаса, рәхим итеп, шахмат тактасы артына утырыгыз. +Без шулай яши башларга тиеш +Кеше кайчан пенсиягә чыгарга тиеш? Бездә, алтмышка җитеп, тәмам хәлдән тайгач, үләр вакыт җиткәч кенә ял бирелә. Бу дөрес түгел. Минемчә, адәм баласын, туган көненнән башлап, кырык яшенә кадәр дәүләт карарга тиеш. Бу чорда ул фәкать спорт, ял итү, уку, интеллектны баету, фәнни һәм иҗади хезмәт белән шөгыльләнү, сәяхәт итү, гаилә кору, бала тәрбияләү кебек мәшәкатьләр белән генә мәшгуль булсын иде. Ә кырык яшьтән соң ул, пенсиядән чыгып, яраткан эш урынында эшли башлаячак. Шулай иткән очракта, кеше җәмгыятькә, фәнгә һәм производствога күбрәк файда китерә алыр иде. Чөнки кырык яшьтә кеше инде бөтен яктан да формалашып беткән була. +Кәҗә хайван түгел, ә кабырга нәрсә? +Борьшгы Римда, ерак походка чыкканда, һәрбер легионда кәҗә көтүе булган. Легионерлар бичара кәҗәне ит-сөт, мамык чыганагы буларак кына түгел, хатын-кыз итеп тә файдаланганнар. Ләкин бу гайре табигый хәл адәм баласының башка гөнаһлары арасында тоныкланып кына кала. Мисал өчен, Аллаһы һаваны, чыннан да, Адәм кабыргасыннан ясаган икән, үз кабыргаңа төне буе мәхәббәттә аңлашу, аны үбү, аның белән җенси мөнәсәбәткә керү коточкыч гамәл түгелмени? +Интеллект акыл билгесеме? +Балык акыллымы, адәм баласымы? Әлбәттә, балык. Ул борчак кадәр мие белән дә һичбер адашмыйча диңгез-океаннар аша төрле материкларны урап, туган сулыкларына исән-имин әйләнеп кайта. Юкса анда аны нинди генә дошманнар сагаламый. Ә без, нинди зур баш миенә ия адәм балалары, шәһәр җирендә дә адашмыйча йөри алмыйбыз. +Баш авыртканда туган фикер +Казан каласының Бауман урамына чыксаң, әллә кайчан үлгән кешеләрне дә очратырга мөмкин. +Акыл каян бирелгән +Бу җиһанга үле материя итеп карау үзе бер гакылсызлык. Әгәр инде без аның, чыннан да, үле һәм интеллектсыз (акылсыз) материя булуын танырга телибез икән, бу очракта акылсызлыкның акыллылыкка караганда акыллырак булуы шиксез. +Ярату формуласы +Мәхәббәт — гап-гади эгоизм ул. Әгәр син хатын-кызның гәүдәсенә, эчке дөньясына, рухына хуҗа булырга омтыласың икән, кибеттән иң матур курчак алып кайтып, башка кызларны көнләштерергә хыялланган сабый өммәтеңдә каласың. +Санама +Нигә санарга, нигә кушарга, нигә бүләргә? Табигатьтә барысы да исәптә. Ул — иң бөек хисапчы. Болытлар да тиккә генә арлы-бирле акмый, җил дә тик торганда гына исми, яңгырлар да теләсә ничек кенә җиргә таммый, һәр нәрсәнең юлы инде билгеләнгән. Без хаос дип күзәткән ком буранында да билгеле бер тәртип бар. һәр ком бөртегенең оча торган үз траекториясе булдырылган. Бу дөньяны исәп-хисап ясап кына киметеп тә, арттырып та булмый. +Бар Ул, бар! +Бармы Алла дип сорыйсың. Сәер сорау. Син үзеңне бар дип саныйсыңмы? Әлбәттә, саныйсың. Бу дөньяда инде синең белән мин дә булгач, Ходай кадәр Ходай ничек булмасын? +Чиксезлек категориясе +Хак Тәгаләдән ерагаюның чиге булса, аңа якынаюның чиге юк. +Лотерея уены +Адәм баласы лотереягә машина отса, сөенеченнән үләр дәрәҗәгә җитә. Ә дөньяга туу шул ук лотерея уены түгелмени? Бер миллион сперманы (конкурентны) җиңеп чыгу бөек казаныш түгелмени? Бер миллионлы халык яшәгән шәһәрдән нәкъ менә синең бердәнбер лидер булып чыгуың кебек бит бу. Бер миллион кеше арасыннан яшәүгә хокук алган бердәнбер сперма син! Шуны һәрвакыт исендә тот. +Чагыштырмача мәңгелек тәгәрмәч +Ул авыл җирендә һәрбер йортта бар. Мич морҗасы тартамы? Тарта. Бу һичбер энергиясез һава агымын хәрәкәткә китерә торган "мәңгелек тәгәрмәч" түгелмени? +Кызлар нигә матур киенә? +Матур булып күренер өчен... Ә нигә матур булып күренер өчен? Егетләргә ошар өчен... Нигә ошар өчен?.. Кызыксыннар өчен... Нигә кызыксыннар өчен?.. Шушында туктыйк инде. +Без табигатьне баетабызмы? +Адәм баласы миллион еллар буена шул ук мәхәббәт, шул ук нәфрәт, шул ук байлык һәм хәерчелек, фаҗигаләр аша узган. Бездән соң да яратырлар, нәфрәтләнерләр, алдашырлар, үтерерләр, таларлар. Димәк, һичбер яңалык юк. Адәм баласы танып белмәгән яңа хисләр, кичерешләр иңде калмаган. Моңсу бит, төрлелек юк. Очраклы хәлме бу?.. Юктыр. Табигать миллиардлаган кешеләрне бер үк хисләр, кичерешләр, хәлләр, күренешләр, вакыйгалар, очраклыклар аша үткәреп, адәм баласы психологиясенең барча нечкәлекләрен, рухи байлыкның иң күренмәс төсмерләрен өйрәнергә тырыша кебек. +Мин барыбер изге +Сүгәсең мине. Ә аракы эчкән бәндәнең изге кеше булуын беләсеңме син? Бик беләсең килсә, ул әче нәрсәне эчеп, мин дәүләт бюджетына акча кертәм, пенсионерларга, ятимнәргә, инвалидларга социаль ярдәм күрсәтәм. Миңа шәһәрнең иң тырыш алкоголигы дигән медаль бирергә вакыт. Сәламәтлегем, хәерче хәлем, авыр язмышым белән исәпләшмичә, әҗәтләргә керә-керә, мескеннәрнең тамагы турыңда кайгырта торган изгеләрнең дә изгесе мин. Шуның өчен кызган мине һәм... ярат. +Бер ачыш уңаеннан +Физика-математика фәннәре кандидаты Ким Шакиров Ньютон законын шик астына куйды. Моның барысына да үлчәү сатып алу сәбәпче булды. Башта ул бу үлчәүгә улын бастыра. 70 кг, сөбханалла! Аннары ул аны үлчәүгә башы белән бастыра. Бу ни тагын?.. Ничәдер грамм җитми! Ишегалдыннан бүкән алып керәләр. Болай куйсаң, барысы да тәртип, астын өскә куйсаң, бүкән берничә граммга җиңеләя. Шулай итеп, Ньютонның җир тарту көченә ия дигән законы шик астыңда кала. Хәзер Ким Шакиров үзенең ачышы өчен патент артыннан чаба. Тик миндә бу ачышка карата кечкенә генә бер шик бар. Үлчәүдә түгел микән хикмәт? Әйтик, үлчәүнең үзен дә аслы-өсле үлчәп карарга кирәктер? Әгәр үлчәүнең авырлыгында үзгәреш булса, иң беренче эш итеп, аңа да патент алу мәслихәтле. +Җавабым шул гына +Тозсыз әсәр язгансың, дидең. Ә нигә моңа гаҗәпләнергә? Мин дә бит синең кебек үк сиксән процент судан торам. +Үлгән чебенгә мәдхия +Иң зур ихтирамга лаек бөҗәк син. Соңгы сулышыңа кадәр үз табигатеңә хыянәт итмисең. Ачуың чыкса, үлем куркынычы янавын онытып, һичбер икеләнмичә, президентны да, ФСБ башлыгын да тешлисең. Ә кеше һәр очракта да КЕШЕ булып кала алмый. Дөрес, дөньяга без барыбыз да кеше булып туабыз. Әмма үсә төшкәч, табигать кануннарына каршы килеп, берәүләребез үрдәккә, икенчеләребез төлкегә, өченчеләребез юха еланга әверелә, һәм гел шулай, елдан елга, гасырдан гасырга дәвам итә. +Сүз — матди категория +Изге китапларда, дөнья яралуны күздә тотып, иң әүвәле Сүз булган, диелә. Хәзер һәркемгә мәгълүм, Коръән — ул өстен көч тарафыннан кешелек дөньясына иңдерелгән иң камил вә иң изге космик документ. Анда галимнәр биология, математика, медицина, география, астрономия һәм фәннең башка өлкәләренә кагылышлы искиткеч кыйммәтле мәгълүмат таптылар. Ләкин бу мәгълүмат изге китапларда табышмак рәвешендә бирелә, аларның күбесен әле чишәргә кирәк булачак. +Иң әүвәле Сүз булган, дидек. Изге китапларга ышансак, Аллаһы яктылыкны караңгылыктан Сүз белән аера алган икән, Сүз — матди категория булып чыга. Ни өчен без, язучылар һәм журналистлар, җөмләне редакциялибез, төзәтәбез, сүзләрнең урыннарын алыштырабыз? Материяне тәртипкә китерү өченме? Мөгаен, шулайдыр. Мисал өчен, төштем мин чишмәгә, димибез бит, мин чишмәгә төштем, дип әйтәбез. Сүзләрне билгеле бер тәртипкә китереп, без аһәңле җөмлә, ягъни материядәге гармонияне (аһәңне) булдырабыз. Ә сүз уйнатканда без, пластилинны изеп-бөгеп төрле сурәтләр ясаган кебек, материя белән төрле тәҗрибәләр ясыйбыз. +Әйләнә торсын шунда +Аһ, бүген никтер баш әйләнә. Әйләнә бирсен! Бүген дөнья бетә дигәннәр иде. Бетмәс, ахры. Баш әйләнгәч, Җир дә әйләнә, димәк. Шулай гына була күрсен. Амин! +Наданлык турында +Надан дигән сүзне тегеләй укысаң да, болай укысаң да, барыбер надан дип укыла. Наданны иң абруйлы академиядә укытсаң да, Африкага алып барсаң да, Америкага китереп куйсаң да, һәрвакыт Надан булып калачак. +Даһилыкка ерак әле +"Мәдәни җомга" гәзитендә Русия тилеләре турында мәкалә дөнья күргән иде. Тилеләр арасында "Ельцин"нар меңнән артып киткән. Арада "Мавроди"лар, Наполеогошар, "Брежнев"лар һәм "Ленин"нар да шактый. Әмма бу озын исемлектә мин үземне тапмадым. Димәк, даһилыкка ераграк әле. +Яшик әле +Күп шикәр ашау зыянлы, дидең. Соң, дустым, яшәү үзе дә бик зыянлы нәрсә ул. Зарарлы булса да, яшик әйдә! +Тагын Алла турында +Бармы ул Алла, дисең. Сәер сорау... Син үзеңне бар дип саныйсыңмы? Әлбәттә, бар дип саныйсың. Минем белән бәхәскә кергәнсең икән, димәк, син — бар. Синең белән бәхәсләшәм икән, мин дә бар. Без икебез дә бар. Алла да безнең белән бәхәстә. Шулай булгач, ул бар! Аны күргәнем дә, аның белән бәхәсләшкәнем дә юк, дисеңме? Ялган бу, чеп-чи ялган! Без, имансызлар, аның белән гел бәхәстә. Син завод-фабрикалар салып, һаваны агулыйсың, ул сиңа йөз төрле чир җибәрә. Син җирнең кара канын — нефтьне суыртасың, ул кайдадыр коточкыч җир тетрәү булдыра. Бу бәхәс түгелмени? Бу Илаһы белән бәхәсләшү түгелмени? +Гөрләвекләр ни турында сөйләшә? +— Әй, яшьти, син кая агасың? +— Инешкә. Инештән — елгага, елгадан — диңгезгә. +— Ә син? +— Мин — канауга, канаудан — дуңгыз абзарына. Миңа инде тумас борын чокыр казып куелган. +Адәм баласының да язмышы шундый — һәркемнең үз юлы. +Мәҗлестән соң туган фикер +Бәйрәм бара. Зарланышалар: +— Бетә татар, бетә... +— Ну бу урысны! +— Бәйсезлек өчен күтәр! +— Милләт өчен! +— Яшәсен милләт! +— Без — көчле халык! Без көчлерәк! +...Тынлык. Нәрсә булды? На Ходай, "Распутин" — өстәлдә, татарлар — идәндә. Татарны егып салу өчен, урысның үзе булуы кирәк тә түгел икән? +Кем син, КЕШЕ? +Бүре ач булганда яман, кеше тук булганда куркыныч. Тук аучы! Тук үтерүче! Тук ялган! Яман аучы! Яман ялган! +Тулай торакта +Син таракан үтереп йөрисең. Тимә аларга, бетләр һәм тараканнар Рәсәйнең бердәнбер байлыгы ул. +Хәреф гаепле түгел +һәр телдә оятсыз сүз бар. Аларның кайберләрен без, әдәплерәк яңгырасын өчен, башка хәрефләр тезмәсен кулланып, йомшартыбрак әйтергә тырышабыз. Мисал өчен, күтне арт саны дип атыйбыз икән, ул йомшаграк әйтелә, ә мәгънә барыбер шул ук. Букны — тизәк, сидекне бәвел дию белән дә шул ук хәл. Димәк, авызыннан хәрефләре без теләгән тәртиптә урнашмаган сүзләр ычкындыргалаучы кешеләрне культурасызлыкта гаепләү дөрес түгел. +Тараканнар хакында +Йомычка өстенә йомычка менә башлаган чорда, ата таракан, ана тараканның мәхәббәтен яулау өчен, иллә дә тәмсез ис чыгара башлый икән. Галимнәр адәм баласының да ис аша яратуын, гашыйк булуын инде күптән ачыкладылар. Моны дәлилләве әллә ни кыен түгел. Мисал өчен, берәүләрне күрүгә үк хөрмәт итә башлыйсың, ә кайбер бәндәләргә шундук нәфрәт хисе уяна. Димәк ки, без үзебез дә сизмәстән, ягъни инстинктив рәвештә, кешенең исен йә яратабыз, йә яратмыйбыз. Ата тараканның ис чыгаруында туктадык бит әле. Ни гаҗәп, начальство тирәсендә ис таратырга күнеккән бәндәләр дә, гадәттә, баш әйләндергеч карьера ясый. +Җавап +Нигә уйга калдың, дисең... Тере кеше уйланыр да, моңланыр да иңде. Тере булуның бөтен өстенлеге менә шунда. +Үзебез гаепле +Булдыксыз кешедә яшәеш өчен көрәш инстинкты нык үскән була, дип уйлыйм мин. Аңдыйлар власть ярата. Төп кораллары — әләк, мәкер, ялагайлык. Никадәр югарырак — шуның кадәр ахмаграк. Хәер, аңдыйларның бик тә уңышлы рәвештә югарыга үрмәләүләренә без үзебез гаепле. Әйдә, шулай булсын, аңдыйлар никадәр югарыдарак булса, аяк асты шуның кадәр чистарак булыр. +Бәхет турында +һәр тарафта кансызлык, монафикълык, куштанлык, ялагайлык хөкем сөргән бу гөнаһлы җирдә, һаман саен тере вә чын мәетләр өелә барган бу зур чүп өемеңдә фәкать тилеләр, каргалар, тараканнар һәм чебеннәр генә бәхетле була ала. \ No newline at end of file diff --git "a/workdir/900_artifacts/\320\235\320\260\321\201\321\213\320\271\321\200\320\270_\320\241\320\260\320\271\320\273\320\260\320\275\320\274\320\260 \323\231\321\201\323\231\321\200\320\273\323\231\321\200. 4 \321\202\320\276\320\274\320\264\320\260. \320\242.1 (\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2003).txt" "b/workdir/900_artifacts/\320\235\320\260\321\201\321\213\320\271\321\200\320\270_\320\241\320\260\320\271\320\273\320\260\320\275\320\274\320\260 \323\231\321\201\323\231\321\200\320\273\323\231\321\200. 4 \321\202\320\276\320\274\320\264\320\260. \320\242.1 (\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2003).txt" new file mode 100644 index 0000000..ed4af55 --- /dev/null +++ "b/workdir/900_artifacts/\320\235\320\260\321\201\321\213\320\271\321\200\320\270_\320\241\320\260\320\271\320\273\320\260\320\275\320\274\320\260 \323\231\321\201\323\231\321\200\320\273\323\231\321\200. 4 \321\202\320\276\320\274\320\264\320\260. \320\242.1 (\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2003).txt" @@ -0,0 +1,2546 @@ + +КАЮМ НАСЫИРИ: ШӘХЕС ҺӘМ ИҖАТ +Татар милли хәрәкәте һәм милләт идеологиясе буларак элеккеге әдәбият та бар нәрсәнең астын өскә китергән җимергеч елларда үтә куркыныч әшәкелек дип бәяләнә. Менә шул чорда татар әдәбиятына аклау сүзе булып К.Насыйри исеме гөрләп торды. Казан да, Мәскәү дә аны ярата, үз итә иде. Вафатына егерме ел үтү уңаеннан "Каюм Насыйриның мәҗмугасы" (1922, 161 б.) исеме белән тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган мәкаләләр җыентыгы чыгарыла. Шулай башланган җанлануларга 1925 елда 100 еллыгы тантаналары килеп кушыла. Күпсанлы мәкаләләр, истәлекләр, кичәләр, утырышлар... Шул уңайдан Г.Рәхимнәр тарафыннан югары фәнни камиллектә әзерләнгән иске әдәбиятыбызның кулъязма хәлендә калган ядкәрләре — "Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре" (1926, 135 б.) китабы басылып чыга. Колхозлаштыру еллары, 30 нчы еллар башбаштаклыклары җан әсәре саклаган бу иҗади чишмәне кабат туңдыра башласа да, сугыш елларында хәрәкәт кабат җанлана: 1942 елда вафатына 40 ел уңаеннан мәкалә белән искә алалар. 1945 елда 120 еллыгына багышлап тантаналы гыйльми сессия үткәрелә. Аның югары пафослы материаллары аерым җыентык итеп чыгарыла. Күләмле генә китап булып "Сайланма әсәрләр" китабының кабат-кабат басылып торуы (1945, 1953, 1956, 1971 һәм 1974— 1975 еллардагы ике томлыгы), "Әбүгалисина"ның зур яшьтәге балалар өчен кыскартып эшкәртелгән вариантының кат-кат басылуларының әһәмияте (1947, 1950, 1953, 1957) К.Насыйрины популярлаштырып, совет укучысына якынайту белән генә чикләнми, көчле кыраудан соң борынгы әдәбиятыбыз традицияләренең кабат баш күтәреп җанлануын да чагылдыра. +Борынгы әдәбиятыбызны яклау миссиясен К.Насыйри иҗаты шулай үз өстенә ала. Шул шартларда К.Насыйрины өйрәнүгә багышлап язылган мәкаләләр саны да аз түгел кебек... Тормышы һәм иҗатының өйрәнелүе ягыннан шундый, гадәттән тыш игътибар шартларында ул башка язучыларыбыздан нык аерылып торырга тиеш иде кебек тә бит?.. Юк шул! Хәтта туган елы да 100 еллыгына әзерләнү процессында, очраклы рәвештә әтисе күчергән "Әмин тәзәк" дигән китапта әтисенең бу хакта язмасына юлыгып кына, фәнни төгәллеккә китерелә. Шуңарчы 1823 яки 1824 ел дип санап йөрткәннәр. Әтиләренең 1823 елда туган Габделкаюм исемле малайлары булган икән. Ул 1824 елда вафат була. 1825 елда тагын бер малай дөньяга килгәч, вафат сабыйлары истәлегенә, аңа да Габделкаюм дип исем куялар. Бу "Габделкаюм"нарны бутаудан туган җитешсезлекне әле, совет чоры гадәтенә ияреп, үткән заманның Каюм бабайга игътибарсызлыгы нәтиҗәсе дип тә аңлатып була. Ә менә башка шундый фактларны, әйтик, әнисе турында мәгълүмат буталчыклыгын ничек аңлатырга? +"Археология материаллары" (Зөя өязе авыллары буенча) дигән хезмәтендә әдип үзе сүз уңаенда, "әти 1812 иче елларда... Сәли бабаның кызын никяхлаган", дип күрсәтеп уза. Тагын аның әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да нәсел шәҗәрәләрен төзегәне билгеле. Әмма хисапсыз күп исемнәр өермәләре эчендә шәҗәрәдә бу төп факт бөтенләй диярлек күмелеп кала. Шуңа күрә бу чыганак игътибардан читтә калып килә. Ш.Мәрҗани "Мөстәфадел-әхбар..."ның II томында әнисе ягыннан карендәшләренә шактый игътибар күрсәтсә дә, әтисе ягы һәм әнисе турында мәгълүмат анда юк. Үзенең ерак бабалары да Шырдан ягыннан чыккан Ризаэтдин бине Фәхретдин К.Насыйрига игътибарлы һәм ихтирамлы галим. Әмма мәшһүр "Асар"ендә ул К.Насыйриның әнисе турында сәер хәбәр теркәп калдыра. Сәгыйд бии Әхмәт Шырдани биографиясендә ул Әхмәт хәзрәтнең тагын биш кызы, ике улының исемен китерә. Сәгыйдтән соң гаиләдә икенче бала кебегрәк күрсәтелгән Фазыйлә исемле кызы — Габденнасыйр бине Хөсәен никяхында (К.Насыйри әтисендә ирдә) иде, ди. Әхмәт хәзрәтнең бабасы Габденнасыйр бабасы белән бертуганнар икән, әтисе дә, әнисе дә бер нәселдән (Габдерәзак, Әлмөхәммәдләр токымнары). Бу шик уятмый: К.Насыйри төзегән шәҗәрәдә дә ул шулай күрсәтелә. Сәер нәрсә шунда: Әхмәт хәзрәт 1750 елда вафат дип күрсәтелә. Шулай икән, соңгы бала булып әтисе вафатыннан соң туган булса да, 1812 елга бу Фазыйлә 62 яшьләрдәге карчык булмыймы соң? 25 яшьләрендәге Габденнасыйр мулла 62 яшьлек Фазыйләгә өйләнә дә, Фазыйлә 75 яшьләренә кергәндә Каюм бабайны дөньяга китерә булып чыга. 1831 елда 90 яшендә үлгән (димәк, 1741 елларда туган) Сәгыйд хәзрәтнең әтисе Әхмәтнең XVIII йөз урталарындагы кеше икәнен бәхәссез итә. +Максатыбыз — К.Насыйри биографиясендә шундый каршылыклы хәбәрләр дә яшәвенә игътибар бирү иде. Аның чишелешен бәян итүне икенче бер вакытка калдырып, тагын бер мәсьәләгә генә кагылып үтәбез. Ул — К.Насыйриның "йомы Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1975. — II т. — 19 б. кыйлыгы". Безнең фәндә ул тик консерватор-фанатикларның һәм югары катлау-байларның аны үз итмәве, аның белән (сыйнфый) конфликтта яшәвенең нәтиҗәсе дип кенә аңлатыла. Тормыш булгач, табак-кашык шалтырамый булмый. Андый хәлләр дә, бәлки, булгандыр. Үзе дә моңа дәлил бирә кебек. Зарланган вакытларында, шундый хәлләргә үпкәләрен искәрткәләп куя. Сәед бистәсенә сәфәрен генә хәтерлик. Әмма мондый очраклар картлык көннәреннән генә сакланган. Алары да принципиаль идеологик каршы тору характерында түгел. Аны — күздән төшерелгән, мәкерле рәвештә игътибардан, тану-тәкъдирләүдән читләтелгән кеше дип булмый. Хөрмәт дигәнне яшьлек көннәрендә дә татымаган түгел: Петербург академиясе белән хәбәрләшүләр; Казан университеты, Тарих-археология җәмгыяте эшендә катнашулар; 60 нчы еллар башыннан, татарча гәзит чыгару хәрәкәте башында йөрүләре; 70 иче еллар азагында Г.Чокрый белән аралашулары; китап сату мәсьәләсендә Казаннан читтәге укымышлылар белән бәйләнешләре, хатлары. "Шура"дагы истәлекләрдән күренгәнчә, мулла булырга әзерләнүче татар яшьләре дә, урыс телен өйрәнергә дип, аның тирәсендә мыж килеп торалар. "Моңарчы басылмаган әсәрләре" китабында Һ.Максудидан китерелгән хәбәргә караганда (181 б.), шәкертләрнең әдәбият түгәрәге 1891 елда Төркиянең "Тәрҗемане хакыйкать" гәзитендә әдипнең тормышы һәм иҗаты турында мәкалә бастыралар. Яшь, бунтарь Г.Исхакый хәтта өенә килеп, аның белән очрашкан, танышкан; вафатыннан соң ул да аның турында мәкалә язып, И.Гаспралының "Тәрҗеман" гәзитендә бастырган. 1905 ел революциясенә кадәр тагын кайсы татар әдибе, галиме җәмәгатьчелек белән мондый киң һәм күпьяклы бәйләнештә булган? Юк. Аның популярлыгы белән дә ул чорда һичкем ярыша алмаган. +Шулай да ул үзен татар җәмәгатьчелеге эчендә "ак карга" итеп сизгән. Бу хис һәрчак аңа үзен искәртә. Моның үз сәбәбе бар. һәм ул сәбәп, беренче чиратта һәм күбрәк, аның социаль чыгышы үзенчәлекләре белән бәйләнгән. Истәлекләрен хәтерләсәк, татар җәмәгатьчелегеннән берникадәр аерымлану — аның нәселенең сыйфат билгесе булганын күрербез. Ул нәсел агачына нигез салган җиденче баба — Габдерәзак Бираш улыннан ук башлана. Әдип үзе дә бу бабасына шундый зур әһәмият бирә ки, "Җәваһирел хикәят" (1882) китабында, мәсәлән, үзенең нисбә исемен "әш-Шырдани әр-Раззакый" дип атый. "Археология материаллары" хезмәтендә Габдерәзак бабаның нык легендалаштырылган кыскача биографиясен китерә. "Габдерәзак мулла — казакълар нәселеннән, бу дәрәҗә Казан ханы Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1975. — II т. — 14—17 б. тарафыннан бирелгән. Әтисе, күрәсең, Тау ягындагы шул, хан казакълары сословиесенең башлыкларыннан була. Казанга каршы яу башлаган Явыз Иван сәясәтчеләре "атаманның" яшь улы Габдерәзакны (ихтимал, әтисенең ризалыгы белән) үз якларына аударалар һәм аның белән бергә урыс патшалары хезмәтенә үткән бу татар казакъларының башлыгы итеп билгелиләр. Явыз Иван һәм Федор Ивановичлар вакытында Габдерәзак ул чакта татарлар арасында башка кабатланмаган карьера ясый. +"Тирә-як халкы арасында (күрәсең, бөтен Тау ягында хөкем итә, ашлык салымы җыя. — М.Г.) начальник булып торган Габдерәзакның каралты-куралары, йорты чирек авылны биләп тора. Ишегалдының егерме җирдән капкасы була (Ф.Бурнашның "Габделмән" поэмасына һәм Сембер мишәрләре арасында киң таралган "Габделмәнкәй купич" бәетенә шул Габдерәзак турындагы легендалар нигез булганга охшый. — М.Г.). Пидыр (Федор. — М.Г.) Иваныч заманында Габдерәзак баба мәшһүр кеше булып, Пидыр Иваныч аны Тау як халкына баш итеп куйган, имана шикелле халыктан җыя торган ясакларны, акчадан, иген-тарудан җыеп, Пидыр Иванычка җибәрер икән... Габдерәзак мулла патшалар белән таныш булган...". "Каршы тауда Габдерәзакның салдырып куйган ашлык сарайлары (элеваторы) бар икән. Шуларны саклар өчен, үзенә хәрби көч казакълар һәм "шәхси гвардия" — атларының дагалары һәм иярләренең өзәңгеләре көмештән ничә батыр коллары бар икән, "чура коллары" дип әйтәләр икән. Аңар китергән игенне бушатырга нәүбәт тимичә, күбесе, кырда кунарлар икән". Яңа патша, (күрәсең, Борис Годунов) ханлыкка утыргач, ике углын военный киемнәр киендереп атлары, кораллары, киемнәре белән, тәмам баштанаяк военный кеше итеп бәхшиш кылган. Ул ике углы кайтып килмәгәннәр, Митри (Ялган Дмитрий) сугышында һәлак булганнар. Чуалышлар заманы ("Смутное время") Габдерәзакның үзен дә ияреннән сугып төшерә. Бар милкен, дәрәҗәләрен җуеп, бик фәкыйрьлектә вафат булгандыр. +Аңардан соңгы дүртенче буын тагын өскә калка. Тагын урыс түрәләре белән хезмәттәшлектә. "Әлмөхәммәт (Мүкәй) баба үзенең заманасында бик мәшһүр, гаярь кеше булган. Урыс халкы арасында мәкъбүл, сүзе үткән кеше булган". Кайда угрылар бар, һәммәсен шымчылап сизеп торадыр икән. Каюм бабай моны караклар дөньясы белән нык аралашкан, аларның башлыгы кебек кеше булган, дип шәрехли. Биредә сүз — ул заман терминологиясе белән "вор" — патша хакимиятенә каршы көрәшүчеләр турында булырга тиеш. Мүкәй баба ул хәрәкәткә үзе дә аралашкан төс күрсәтә. Бер үк вакытта, шымчы, доносчы булып урыс арасында да мәкъбүл — бик мәшһүр кеше булып китә... +һәм менә Каюм бабага иң якын буын — аның әтисе: "Габденнасыйр мулла үзенең заманында, гаярь, үткен, бик зирәк адәм булган. Вә һәм урыс телен кәма һүә яхшы белгән". Авыл мулласы булыр өчен генә урыс телен шулай өйрәнү XIX йөз башында бөтенләй соралмаган. Ул урыс телен игенче, һөнәрче, рухани кәсебен тәэмин итү өчен түгел, тормышын материаль тәэмин итүдә, нәсел традициясен дәвам итә алыр өчен, билгеле, шулай камил үзләштергән. Аның улы Каюмның да урыс телен үзләштерүгә җитди игътибары, беренче чиратта һәм башлыча, урыс теле аша Аурупа мәдәниятенә якынайыйм яки "прикладной" фәннәр нигезләрен үзләштерим дип түгел, ә нәсел традициясен дәвам иттерү булган. Насыйрилар нәселенең урыс хакимияте белән бу керешүе милләт экологиясен саклауда бөтенләй башка юлдан барырга мәҗбүр ителгән татар җәмәгатьчелеген сискәндерә, үзләреннән читкә кага. Бу үзенчәлекләре белән алар гомумтатардан өстен; татарлар да боларның шул үзенчәлегенә үзгәрүсез оппозициядә икәнен беркайчан яшерми. Мондый мөнәсәбәтләр эзе биографиясе билгелерәк булган К.Насыйри яшәешендә аеруча ачык чагыла. Миссионерлар мәктәбендә — Урыс духовное училищесы һәм Духовная семинариясендә ышанычлы һәм абруйлы татар теле укытучысы булу (1855—1871) аны аз гына да сискәндерми. Татарлар моңа нинди мөнәсәбәт күрсәтер икән дип борчылу да — гүя аның өчен ят нәрсә. Ул бу ике тарафның берсенең фикере белән дә хисаплашмый. Үз иманы какшамаслыгына ышанычы камил. Башкасында аның эше юк. Урыс белән ул үзен татарга караганда иркенрәк тота, иркенрәк сизә. Бер үк вакытта ул үзенең бар тырышлыгын, бар эшчәнлеген татар мәдәниятенең тарих тарафыннан зур тотрыклылыкка китерелгән (традицион) юнәлешенә олы ихтирам белән талымсыз хезмәткә карата. Рус мәдәниятеннән берничә битле урыс теле грамматикасын, берничә битле "Русия тарихы"н гына ала. "Әнмүзәҗ"е генә түгел, җәгърәфия, хисап, һәндәсәләре, хәтта күбрәк Көнчыгыш чыганакларга ориентирлаштырылган. Төп һөнәре — матур әдәбият өлкәсендәге барлык хезмәтләре, әлбәттә, һәм эзлекле рәвештә, иң ерак гасырлардагы Якын Көнчыгыш әсәрләренә бәйләнгән булыр. XIX гасырның соңгы чирегендәге татар әдәбиятын 1080 елда язылган "Кабуснамә", 1135-1145 (580) елларда иҗат иткән Зәмәхшәри, VIII йөзнең ахырында язылган "Фихрист"ләр нигезендә төзелгән "Фәвакиһел җөләса...", XV йөз төрек әдәбиятыннан алынган "Әбүгалисина", "Кырык вәзир", 1505 елда үлгән Мисыр галиме имам Сиүтинең "Әнисел җәлис" китабын татарчалаштырып "Җәваһирел хикәят"е белән татар әдәбиятын баета. Ихтимал, карт әдипнең үзенең соңгы чыгарган китабыдыр, 1902 елда аның нашир исеме белән басылган "Әлифба, Иман шарты белән" китабын ул "Яшәсен үзебезнең кадимебез!" дигән лозунг белән тәмамлый. +Әдип иҗатының мондый үзенчәлекләренә икенче бер мөһим сәбәп — гаиләви-социаль җирлек тә бар. К.Насыйри — Габдерәзак токымы гына түгел, күренекле абызагайлар токымы да. Абызагайлык XIX йөз башында шактый укмашкан, үз идеал идеологиясе белән аерымланган гомуми иҗтимагый барыштан читләшкән экспрессив бер хәрәкәткә әйләнә. Абызагайлар — Диния Нәзарәтенә буйсынудан, Указ алудан, имтиханга барудан баш тартучы демократик авыл руханилары, үз заманының укымышлылары (абызлары). Әнисе ягыннан якын туганнары, югарыда телгә алынган Сәгыйд бии Әхмәд һәм аның уллары күренекле абызлардан булганнар. Сәгыйд хәзрәтнең Г.Курсави белән туганлашуы, Г.Утыз Имәни кебек туктаусыз авылдан авылга күченүләре, авылда яшәү мөмкинлеге калмагач, 1810 елда Казанда төпләнүе — аның абызагайлар хәрәкәтендәге активлыгы белән бәйләнгән К.Насыйриның әтисе Сәгыйд хәзрәтнең хас шәкерте була. Остазы Казанга күчкәндә, "Сәгыйд хәзрәт белән Бәрәскәдән Казан шәһәренә килгән. Авылында имам булырга приговор җыеп Дини Идарәгә җибәрсә дә, имтиханга бармаган, мулла булмаган, — ясалган приговоры мөфти мәхкәмәсендә шулай ятып калган". Аның абызагайлар активлаштырган темаларга — "иҗтиһад заманы мөнкарыйз дигәнне рәд кылып, ошбу йиремездә җәй көннәрендә ястү намазы ... вөҗүбен" исбат кылып язган һ.б. рисаләләре бар. һичбер риясыз, зиядә мөтәшәрригъ адәм иде. Чыкылдап торган, сугышчан абызагай позициясендәге кеше. К.Насыйри үзе үк: "Әтиемнең балалары да хәзер шул мәзһәбтәдер", — дип, һич икеләнүсез белдерә. Ягъни Каюм бабабыз да, — абызагайлар заманы күптән үткән булуга да карамастан, — замана таләпләренә актив якын килгән кеше, үз заманы проблемаларын сугышчан абызагайлык стандартларына салып бирә. Гүя абызагайлар хәрәкәтенең яшәүчәнлек тамгасы итеп җанландырылган соңгы могиканы санитария-гигиена, үсемлекләр дөньясы, агрономия, кулинария, әйберләрне җизләү-алтынлау белемнәре буенча язган хезмәтләрендә, замандашлары — Көнбатыш Аурупада позитивизмны мәйданга китерүче О.Конт, Г.Спенсерлар белән бер практик планда сызыкка чыккан кеше, конкрет-практик иҗат эшчәнлегендә, шул ук вакытта гүя мөселман урта гасырчылыгы җимешләрен клонлаштыру белән, фантас +Мөтәшәрригъ — шәригатьне яклаган. тик мәшәкатьләре белән мәш килә. Бу хәлнең нигезенә, яшәү тамырларына күз салсаң, шулай күзаллап, без үзебез әллә нинди, килбәтсез хыял томанында саташкандай бөтерелүебезне күрәбез. К.Насыйри эшчәнлегендә һичбернинди каршылык-чуалу, ике нарат аралыгында адашуга охшаш нәрсә юк. Аның иҗат эшендә борынгылыкларга мөрәҗәгате, нигездә, мәшһүр галимнәр Г.Курсави, Ш.Мәрҗаниларның Нәсифи фикъһе белән мавыгулары — күп гасырлык ислам мәдәнияте синтезын эзләүләре белән бер үк күренеш. Бөтен дөнья гыйлем һәм фәнгә кызыксыну белән тулганда, берәр нәрсә аңлыйм, тормыш өчен файдасы булыр дип (яңа позитивизм позициясеннән), К.Насыйри татар халкын, үз традицион мәдәнияте нигезендә, гыйлем бабындагы тәнәззеленнән заман югарылыгына күтәрү юнәлешендә конкрет практик эшчәнлек башлап җибәрә. Бу — аның фикер каршылыгы түгел, олылыгы билгесе. Алар үз халкы мәдәниятен заман таләбенә якынайтуның татарча, мөселманча юлын булдыру эшенә алынганнар. Бу юнәлеш уңышсызлыкка юлыккан икән, моңа алар гаепле түгел. Революцияләр, җимерелүләр заманы татарны ул юлдан читләтә. Халкыбыз характерындагы бик күп негатив үзенчәлекләр — инертлыклар, пассивлыклар — кысылып калган мөселманнар арасында Ш.Мәрҗани, К.Насыйрилар башлаган юнәлеш үсеп китә алмауның нәтиҗәсе булып тора. +Мәсгуд Гайнетдин +Тәнәззеленнән — түбәнчелектән. +КЫРЫК ВӘЗИР +Бисмилләһир-рахманир-рахим +Хәмде фәраван вә шөкер би паян ул халикы көн вә мәкян вә разыйкы инсе вә җин җәлаләте кодрәтиһи вә гыйззәте газамәтиһи хәзрәтләренә улсын, вә салават вә тәслимат ля йүхсә вә ля йүгаддү ул рәсүл үзәренә вә дәхи але вә әсхаблары үзәренә улсын, ризван Аллаһы Тәгалә галәйһим әҗмәгыйн. +Бәгъдә бөтен галәмдә гаделлек белән мәшһүр шаһ солтан Мәхмүд Сөбүктәкин хәзрәтләре беркөн вәзирләре белән сохбәт кыйлып утырганда, вәзирләре дөньяга килеп киткән падишаһлар хакында сүз сөйләделәр. Солтан Мәхмүд, моны ишетеп, вәзирләреннән сорады: +— Ул падишаһларның исемнәрен сез беләсезме, аларның исеме ничек? — диде. +Вәзир әйтте: +— Ничә заманнан бирле дөньяга килеп киткән падишаһларның меңнән берсенең исеме безгә мәгълүм түгел. Мәгәр фәлән заманда бер падишаһ бар иде, дип сөйләрләр. +Солтан Мәхмүд әйтте: +— Инде сез миңа бер эш тәдбир кылыңыз, кыямәткә чаклы җиһан сараенда минем исемем мәшһүр булып калсын. +Вәзирләр әйттеләр: +— Әгәр сез олуг сарайлар гыймарәт кыйлырга боерсаңыз, озак көндә ул сарайлар харап булыр. Моның сәбәпле дөньяда исемеңез калмас, башка мәмләкәтләрдә сөйләнеп, исемеңез мәшһүр булмас... — дип, вәзирләрнең һәрберсе бер сүз сөйләделәр. Аннан соң бу эш мәгъкуль күренмәде. Ахыр солтан Мәхмүднең Әясый исемле бер сәвекле хас вәзире бар иде. Дөнья күреп, эш сынаган адәм иде. Ул вәзир, күңеленнән уйлап, гайре вәзирләргә карап әйтте: +— Падишаһымның исеменә бер китап тасниф кыйлынсын ки, ул китап кыямәткәчә калып, мәмләкәттән мәмләкәткә йөреп укылсын. Ул китап сәбәпле падишаһымның исем Шәрифләре йад кыйлынып, ахыр замангача хәер-дога белән телләрдә мәзкүр булсын, — диде. +Вәзирләр дәхи бу тәдбирне муафыйк күреп: "Барике Аллаһ", — дип тәхсин иттеләр. Ул мәҗлестә солтан Мәхмүднең Фирдәвес Туси исемле бер галим остазы бар иде. Падишаһ, ул остазына әмер итеп, "Шаһнамә" дигән бер китап тасниф иттерде. Ул китапта алтмыш мең бәеттер, һәрбер бәетенә берәр алтын биреп, үзенең исеменә тәэлиф 2 иттерде. Ул сәбәпле солтанның исеме дөньяда кыямәткәчә мәшһүр булып, хәер-дога белән зикер кыйлынадыр. +Инде бу хәлдә дәхи бер шәүкәтле падишаһ — солтан Мостафа хан хәзрәтләредер, исеме белән — але Госман туды, йады белән вәҗһе дәүран көлде вә җиһан бакчасы таравәт тапты. Ничә фәсахәт ияләре аның исем Шәрифләренә ничә китаплар тасниф иттеләр. Өмиддер ки, кыямәткәчә хәер-дога белән йад кыйлыныр. Изгелек вә гаделлек үзәренә мәңге калыр, аның өчен юмартлык белән Хатәм Тайга бәрабәр вә гаделлек белән Нәүширванга тиңдәш булып, мәмләкәтендә бай вә фәкыйрь булганнар тынычлык вә рәхәт таптылар. +Мөкаддәмә +Риваять кыйлынды ки, бер олуг падишаһның хатыны икенче хатыныннан туган углыны атасына нахак җирдә хыянәтле күрсәтте. Ул падишаһ ачуланып, кырык иргә углын үтерергә китертте. Ул падишаһның кырык вәзире бар иде, һәрберсе гакылда камил булып, бертөрле тәдбир иттеләр, һәр иртә ул падишаһ углыны китертеп үтермәгә касд иткәндә, ул вәзирләр падишаһны үгетләделәр, һәрбер иртәдә бер вәзир бер хикәят сөйләгәч, падишаһның хәтере юаныч табып вә күңеле йомшап, ачуы басылыр иде, вә падишаһның углы дәхи котылыр иде. Әмма ул мәкерле вә хәйләкәр хатын һәр кичә падишаһны, үз хәленә куймай, тагын котыртып вә күңелен аздырып углыны үтермәк өчен, төрле хәйләләр белән падишаһка һәр кичә бер хикәят сөйләп, падишаһның гакылыны китәрер иде. Падишаһ дәхи ул мәккярә хатынның сүзе белән һәр иртә кырык көнгәчә углыны үтермәк өчен, үзенең хозурына китертеп, үтерәмен дигәндә, вәзирләр дәхи берәр хикәят сөйләп, падишаһның углыны үлемнән коткарырлар иде. Кырык көннән соң углының тугрылыгы беленеп вә мәккярә хатынның ялганчылыгы заһир булып, җәзасыны тапты. Углы дәхи атасы янында сәвекле булып, хәленең ничек икәне мәгълүм булды. Падишаһ, вә хатын, вә углы, вә остазы, вә кырык вәзир, вә аларның арасында булган вакыйгалар бәян кыйлыныр, вә кырык көндә кырык вәзирнең вә дәхи кырык кичәдә хатынның сөйләгән хикәятләре бәян кыйлыныр, инша Аллаһы Тәгалә. +* * * +Тәварих китапларында риваять кыйлып язалар ки. Гаҗәм йортында Ханкыйн исемле бер олуг падишаһ бар иде. Җиде икълим аның кулы астында иде. Фирасәттә камил булып шәһриярлык вә солтанәт анда бар иде. Хак Тәгалә хәзрәтләре аңа бер сәвекле вә мәхбүб угыл бирде. Җиһан халкы аның күркәмлегенә вә җәмаленә гашыйк иде. һәркем җәмаленә караса: "Әфә сихрун һәзә", — диерләр иде вә, зифа буена караса: "Мә һәзә бәшәрун", — диерләр иде. Гаять гүзәл булып, һәркемне үзенә гашыйк итә иде. Гүзәллегеннән тыш дәхи ничә һөнәре бар: гыйлем укымакта, язу язмакта, ук атмакта вә сугыш һөнәрендә аның кебек адәм юк иде. Вә аның күркәм сыйфатлары олы-кече арасында мәшһүр булып, падишаһка дәхи, аны күргәч, йөз мең шатлык хасыйл булыр иде вә аны гомеремнең маясы дип белер иде. Вә угланның анасы Хытай мәмләкәтенең кызларыннан иде. Беркөн анасы авыру булып, ахырел әмер һичбер дару килешмәенчә, вафат булды. Моннан соң берничә көннәр үткәч, атасы бер олуг падишаһның кызын алып, үзенең сараена китерде. Берзаманнан соң бу хатын падишаһның углына гашыйк булды. Ничә заман гыйшкын күңелендә яшереп: "Бакчы, үгәй булса да, углымдыр, ни чара!" — дип фаш итмәде, сабыр итте. Әмма көннән-көн угланның җәмален күргән саен, гыйшык утына сабыры калмаенча, ниһаять, хәйлә капчыгын мәйданга чыгарып, кичә-көндез хәйлә белән мәшгуль булды. Мәгәр падишаһ углын, гыйльме һәйәт вә нөҗүм гыйльмен үгрәнмәк өчен, остазга бирмеш иде. Углан кичә вә көндез гыйлем эстәмәктә булды. Беркөн остазы бу угланның талигын карап күрде ки, кырык көнгә кадәр бу угланның талигы гаять куркыныч хәлдә булыр, бер сүз сөйләсә, олуг каза күрер. Бәс, остазы, зиядә хафачылык белән күңеле тарыгып, угланга әйтте: +— Бүген синең талигыңа карадым. Гаять шомлы күрдем: җаныңа куркыныч бардыр — башың киселер. Аллаһы Тәгаләнең казасына вә тәкъдиренә риза булмак вә минем васыятемне тотмак кирәксең. Алай булмаса, башыңнан аерылырсың, — диде. +Углан бу сүзне остазыннан ишеткәч, төсе үзгәреп китте вә хуҗасына әйтте: +— Син ни боерырсаң, фәрман синеңдер, — диде. +Хуҗа әйтте: +— И угыл, бу казаны кайтарырга чара шулдыр: кырык көнгәчә һич сүз сөйләшмә, ялангач кылыч күтәреп башыңны чапсалар да, бер кәлимә сүз телеңә китермә, — диде. Шул рәвешчә гүзәл һәм катгый киңәшләр үгрәтеп, атасы янына күндерде. Остазы үзе дә җир астына яшеренеп качты. Бу углан атасы янына баргач, атасы әйтте: +— И углым, бүген ни укыдың? Ни яздың? — диде. Углан атасына һич җавап бирмәде. Падишаһ янә әйтте: — И җаным, угыл, остазың нишләй? — диде. Янә һич җавап бирмәде. Янә: — И җанымның җаны, сиңа ни булды, ни өчен һичбер сүз сөйләмәйсең? — диде, һич җавап бирмәде. Аннан соң падишаһ үзенең кәнизәкләреннән берсенә әйтте: — Угланның бүген хафасы бар. Анасы янына алып бар, бәлки, бераз күңеле ачылмас микән, — диде. +Аннан кәнизәк угланны хатын янына китереп әйтте: +— И хатын, бу угланның хафасы бардыр. Бүген атасына һичбер хәреф сүз сөйләмәде. Бәлки, анасы янында сөйләр дип, шуның өчен синең яныңа күндерде, — диде. +Хатын бу эшкә бик шат булды. Әйтте: +— Өйне аулак калдырып, сез моннан китеңез. Угланнан сорап, мин бер хәбәр алаем, күңелендәге кайгысын вә хафачылыгын китәрәем. Сез дәхи хафа кыйлмаңыз, аулак булсын, хатере ачылсын, — диде. +Хатын углан белән ялгыз үзе калды вә, кулыны угланның муенына салып, әйтте: +— И җаным, аһ, минем солтаным, сиңа ни булды? Хәтерең шундый хафачылыкта булып, кайгылы торырсың. Атаңның һәрнәрсәсе бар. Барысы минем кулымдадыр. Әгәр син, минем белән күңел бер итеп, бер күлмәктән башыңны чыгарсаң вә минем сүземә илтифат кыйлып карасаң, мин синең хафачылыгыңны китәреп, хәтереңне шатландырырмын, — диде. +Углан аңа дәхи җавап бирмәде. Хатын һаман бу сүзне тәкрар кыйлып әйтте: +— Син җиткән егетсең, мин һәм яшь хатынмын. Атаң фәна дәрәҗәсенә җиткән карттыр. Гакылы вә тәдбире дә зәгыйфьтер, кичә вә көндездә бер һөнәрдән хәбәре юктыр. Әгәрсин мине тугрылык йөзеннән инандырып, ямин вә ант итсәң вә мине хәляллеккә кабул итсәң, бәнем кулымнан килер ки, атаңны үтереп, сине атаң урынына падишаһ итәрмен. Әүвәлән мин үзем гаһед вә ямин итәрмен: билләһи, валлаһи, таллаһи. Мин бу сүзләрне чын күңелем белән, сине җаным кебек күреп сөйләрмен. Вә бу сүзләремә һичбер хилафлык итмәсмен. Син дәхи миңа ямин ит, инандыр. Аңа күрә мин дәхи бер төрле эш тәдбир итеп күрермен, — диде. +Углан янә һич җавап бирмәде, һич сүз сөйләмәде. Хатын әйтте: +— Җанымнан артык газиз, әгәр атаңны ничек үтерәем дисәң, хазердә хәзинәдә берничә төрле агу бардыр. Бер төрлесене ашаса, өч ай хәстә булып вафат итәр. Халык ни сәбәптән үлгәнен белмәсләр вә, агу белән үлде, дип гөман итмәсләр, һаман хәстә булып, авырып үлде, диерләр. һичшиксез, сине падишаһ итәрләр. Әгәр әйтсәң, син минем анамсың, мин сине ничек итеп алаем, дисәң, аның чарасы булыр: мәсәлән, мине үземнең вилаятемә җибәр. Юлда барганда, артымнан берәүне җибәр. Угры шәклендә булып килсен дә кичә белән мине әсир алсын. Минем тугырымда халык арасында угры басып алды дип фаш булыр. Аннан соң мине ул угры кулыннан кәнизәк дип сатып ал, соңыннан никях иттереп хатын итәрсең, һичкем белмәс, — диде. Углан аңа асла җавап биреп сөйләмәде. Углан һичбер хәреф сүз сөйләмәгәч, хатынның күңеле бозылып, такате так булып әйтте: +— И җаным, вай рухе рәваным, ни өчен сөйләшмәйсең? — дип, кулын угланның муенына салды, кочаклап үбәем дип касд кыйлды. Углан, ачуланып, кулының аркасы белән хатынның авызына шулкадәр каты чапты, хатынның күзеннән утлар күренеп, авызы туп-тулы кан булды. Хатын, бу хәлне күргәч, ачу уты күкрәген яндырып, миенең төтененнән күңеленә корым утырып, угланга явызлык касд кыйлды. Әйтте: +— И ахмак углан, мин сине тәхеткә мендереп, падишаһ итәргә теләймен, син минем болай авызыма чаптың. Инде атаңа сөйләрмен, һәр саныңны саныңча итеп тиреңне тунасын, — дип, сачын туздырып вә авызының каныннан киеменең дүрт ягына агызып, кайгырып вә зәбун булып егълап утырды. Углан дәхи үзенең аулак бүлмәсенә кереп утырды. Берзаманнан соң падишаһ үзенең хәрәменә килеп, хатыннан угланның хәлен сорамакчы булды. Күрде ки, хатын кызыл канына буялып утырыр. Падишаһ бу хәлгә хәйран булды вә хатынга әйтте: +— Бу ни хәлдер? Миңа бәян ит, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, синең ул инсафсыз углың мондый булганчы, булмаганы яхшырак булыр иде. +Падишаһ әйтте: +— Ни хәл булды? — диде. +Хатын әйтте: +— Ул инсафсыз угланны күрдем, хафасы бар, дидем. Аның өчен сарайны аулак иттем. Хафасын кайтарып, күңелен шат итәем дип, хәлен сорадым: "Углым, ни өчен хафа булдың", — дидем. Шунда ул, миңа кул озатып, минем белән зина итмәк теләде. Мин риза булып буй бирмәдем. Аннан соң миңа әйтте: "Миннән ник качасың? Әгәр миңа яр булып, минем белән күңелне бер итсәң вә мине ант итеп инандырсаң, минем ниятем шулдыр ки, атамны үтереп, сине хәлял итеп алмакчымын, мәмләкәт безнең кулымызда булсын", — диде. Бән риза булмадым. Бу хәлне сезгә белдермәс өчен, мине үтерергә теләде. Җанымны коткарыр өчен, фөрьяд кыйлып кычкырдым. Ахырел әмер мине бу хәлгә куеп качты. И падишаһ, тәхкыйк беләсең, ул углың сиңа касд кыйладыр. Үз башыңны коткарырга чара күр вә, бу падишаһлыгың кулыңнан китмәсен дисәң, тизрәк, ул сине үтермәс борын, син аны алданрак үтер — явызлыгыннан имин булырсың, — диде. +Падишаһ хатыннан бу сүзне ишеткәч, ачуы кабарып, ул кичә күзенә йокы кермәде. Иртә урыныннан торып, тәхетенә чыкты. Углыны китертеп, җәлладка әмер кыйлып, башын кистерергә ниятләде. Әмма янындагы хезмәтчеләре, җәлладны бераз тоткарландырып, тиз үк вәзирләргә хәбәр күндерделәр. Бу хәлне ишеткәч, кырык вәзирнең барчасы ашыгып падишаһның хозурына килеп сорадылар: +— И падишаһ, бу шаһзадә нидән болай падишаһ җәзасына тиешле булды? — диделәр. Падишаһ барча вакыйганы вәзирләргә бәян итте. Шул заман баш вәзир әйтте: +— И падишаһ, хатын сүзенә ияреп, углыңны вәйран итмә, углыңның җанын кыйма. Алла әмереннән вә пәйгамбәр шәригатеннән тыш эш кыйлма. Шәригатьтә хатын сүзе белән эш кыйлырга рөхсәт юктыр. Әгәр углың хатынга бу эшне кыйлган гөнаһлары бар булса, ул вакыт фәрман сезнеңдер. Тәфтиш кыйлмак кирәк: нахак урында кан түгүче булмагайсың, соңыннан үкенечкә калмагайсың. Әйткәннәр ки, бер мәмләкәттә никадәр золымлык булса, падишаһ булган кешегә ваҗибтер ки, мөмкин кадәр ул золымлыкны китәрергә кирәк. Падишаһлар шәригатьтән тыш эш кыйлып, нахак урында кан түгә башласа, золымлык шулкадәр булмак кирәк. Падишаһлар золымлыкны китәрү бабында аңкаулык күрсәтсәләр, Хак Тәгалә аларны дүрт төрле бәлагә тоткын итәр. Әүвәл — гомерене кыска кыйлыр; икенче — үзенә дошманлык кыйлырлар; өченче — дошманнарына ярдәм биргән булып, дошманнары носрәт табарлар; дүртенче — кыямәт көнендә Хак Тәгалә аны җәһәннәм газабына мөстәхыйк кыйлыр. Инде гакыллы кеше шул биш көнлек гомер өчен ахирәтне сатмас, дөнья белән ахирәтне алыштырмас вә гафләт эчендә калмас. Хосусән хәзрәти пәйгамбәр галәйһиссәлам, таһарәт алырга барганда, әүвәл тәяммим итәр иде, аннан соң таһарәт алыр иде. Сәхабәләр сорадылар, йә Рәсүлуллаһ, су барында, тәяммим итәргә дөресмедер. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте, мин суга барып җиткәнче, әҗәл мине килеп тотар дип куркамын, диде. Инде, и падишаһ, дөньяга вә падишаһлыкка алданып, шәригатькә хилаф бер эш булуына риза булма. Хатыннар сүзенә ышанып, ахирәтне харап итмә. Аның өчен хатыннарның хәйләсе сәбәбеннән ничә башлар киселде. Хәзрәте Рәсүл боерды: минем өммәтемә никадәр фитнә булса, барчасы хатыннардан буладыр, диде. Бәлки, сез шәех Шиһабетдин мәкътүлнең хикәятен ишетмәгәнсез. Әгәр әмереңез булса, бәян итәем, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Ул хикәятне сөйләп күрсәт, ишетеп беләем, ул хикәят ничек? — диде. +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Беркөн Мисыр падишаһының мәҗлесендә голямалар җыелып, мигъраҗ хәленнән сөйләштеләр. Рәсүл әкрәм хәзрәтләре мигъраҗга чыгып, Хак Тәгалә аңа җиде кат күкне вә сигез оҗмахны вә җиде тәмугны йөртеп күрсәтте. Вә Хак Тәгалә белән туксан мең сүз сөйләшеп, кире кайтып урынына килгәндә, түшәгенең җылысы бетмәгән иде. Таһарәт алганда, комганы янында тамган тамчылары агып китмәгән иде, мигъраҗдан кайтып комганын алып куйды, диделәр. Мисыр падишаһы хәйран булып әйтте: "Бу, сез сөйләгән сүзләр гакылдан бик ерактыр, бер дә гакылга сыгмайдыр. Хосусән җиде кат күк: һәрберенең калынлыгы биш йөз еллык юлдыр; вә һәр ике кат күкнең арасы — биш йөз еллык юлдыр. Күкләрне, сигез оҗмахны, җиде тәмугны гизеп, Хак Тәгалә белән туксан мең сүз сөйләште. Янә, кайтып килгәндә, түшәге җылы иде, комганыннан суы түгелеп бетмәгән иде, диерсез. Бу эшләр гакылга бер дә тугыры килмәйдер", — диде. "Аллаһы Тәгаләнең кодрәте бик киң, һәр ни кыйлса кадирдер", — диделәр. Мәҗлес таркалганнан соң, бу хәбәр Шиһабетдин мәкътүл хәзрәтләренә җитеште. Ул дәхи торып падишаһ сараена килде. Падишаһ белән күрешеп утырдылар. Падишаһ шәехкә күп илтифат вә ригая кыйлып әйтте: "Йә шәех, син монда килергә хаҗәт түгел иде. Әгәр бер ишарәтеңез булса, очрашуга без барыр идек. Бу кадәр аякларыңны авырттырып, зәхмәт чигеп килмәккә ни хаҗәт иде?". Шәех әйтте: "И падишаһ, бүген хасс синең үзең белән бераз сөйләшеп утырырга килдем", — диде. Падишаһ әйтте: "Айдак булса, хуш килдеңез, сафа килдеңез", — диде. Мәгәр падишаһ утырган сарайның дүрт якка ачыла торган дүрт тәрәзәсе бар иде. Шәех әйтте: "Й падишаһ, бераз тәрәзәләрне капласыннар", — диде. Падишаһ боерды, тәрәзәләрне капладылар. Берәр сәгать кадәре сохбәт кыйлып утыргач, шәех әйтте: "Инде бер тәрәзәне ачсыннар", — диде. Сахрага ачыла торган бер тәрәзәне ачтылар. Падишаһ тәрәзәдән тышка карады. Күрде: бер мәйдан туп-тулы кораллы гаскәр. Шулкадәр күп гаскәр, күктәге йолдызларның хисабы булыр, ул гаскәрнең хисабы юк иде. Атларының муенына атланып килерләр. Йадишаһ, бу кадәр гаскәрне күргәч, гайрәтеннән җаны чыга язып әйтте: "Бу ниндәен гаскәрдер? Тиз хәбәр китереңез", — диде. Шәех әйтте: "И падишаһым, курыкма, урынында утыр, һичбер нәрсә юктыр", — диде. Шәех әмер итте, ул тәрәзәне яптылар, икенчене ачтылар. Падишаһ карады, һичнәрсә күрмәде. Бер тәрәзә дәхи шәһәргә каршы ачылыр иде, шәех әмер итте, аны ачтылар. Падишаһ карады, күрде: Мисыр шәһәренә бер ут тоташкан, янар, ялкыннары һавага чыккан. Йадишаһ, бу ничек ут, дип фөрьяд кыйлып кычкыра башлады. Шәех әйтте: "И падишаһым, кычкырма, сабыр ит, монда хикмәт бик күптер", — диде. Бер тәрәзә дәхи диңгезгә каршы ачылыр иде, аны ачтылар. Падишаһ карап күрде, Нил дәрьясы ташып, тау шикелле тулкыннар Мисырга агып килер. Падишаһ моның зурлыгыннан бик каты курыкты. "Мәдәд, шәех!.." — дип фөрьяд кыйлды. Аннан соң шәех әмер итте, ул тәрәзәне капладылар. Вә бер тәрәзә дәхи сахрага ачылыр иде, аны дәхи ачтылар. Падишаһ карады, күрде: ул сахра бер башыннан икенче башынача бөтенләй баг булып, эчендә сулар агып, төрле җимешләр пешеп, төрле чәчәкләр атып, тутый, вә былбыл, вә сандугачлар нәгъмәләр тезеп сайрап торыр; оҗмах охшашлы бер җирдер. Падишаһ боларны күргәч, әйтте: "Йә шәех, бу тәрәзәне бераз япмай торсыннар. Карап тамаша кыйлаек", — диде вә бер сәгать кадәре карап сәер кыйлды, хәйран булды. Янә шәех әмер итте, япкан тәрәзәләрне яңадан ачтылар, һичбер нәрсә күренмәде. Моннан соң шәех янә әмер итте: бер зур тас китерсеннәр, су белән тулы булсын. Патша әмер итте, бер зур таска су тутырып китерделәр. Шәех әйтте: "И падишаһ, бер путага тотынып, бу тастагы суга чум, янә чыгып утыр. Сиңа гаҗәеп төрле эшләр күрсәтәем", — диде. Падишаһ, путага тотынып, ул тас эченә кереп чумды, янә башыны чыгарып караса, үзене бер диңгез янында, тау итәгендә күрде. Хәйран булып, үзенә үзе әйтте, күрдеңме, шәех мине гыйльме белән далага ташлап, тәхетемне кулымнан алды, дип фикердә торганда, күрде: тау башында берничә кеше утын кисәләр. Падишаһ аларның янына барып сәлам бирде. Алар дәхи сәлам алып, син ничек кеше, дип, хәлен сорадылар. Падишаһ әйтте: "Мин бер сәүдәгәр идем. Диңгездә килгәндә көймәм суга батты, үзем бер такта кисәгенә ябышып чыктым, котылып монда килдем", — диде. Алар һәм мәрхәмәт итеп кызганып, һәркайсы берәр иске киемнәрен бирделәр. Падишаһ боларга әйтте: "Сез кемнәрсез, кайсы җирдәнсез?" — диде. Болар әйттеләр: "Бу тауның артында бер шәһәр бар. Без шул тау артындагы шәһәрдәнмез", — диделәр. Аннан соң падишаһ шул утынчылар белән бергә китте. Барып ул шәһәрдә урамнарда йөргәндә, бер карт башмакчының кибетенә тугыры килде. Башмакчы әйтте: "И егет, кайдан киләсең?" — диде. Падишаһ аңа дәхи үзенең сәүдәгәр булып, көймәсе диңгезгә батканын, үзе тактага ябышып котылганын сөйләде вә әйтте: "Миңа ни мәслихәт итәрсең?" — диде. Карт әйтте: "Син бер ят җирдән килгән кешесең. Бар, мунча ишеге төбенә барып утыр. Мунчадан чыккан һәрбер хатынны туктатып, ирең бармы, дип сора. Кайсы хатын, минем ирем юктыр, дисә, бу шәһәрнең гадәте буенча, ул хатын синең хатының булыр", — диде. Падишаһ, чарасыз мунча ишегендә утырып, мунчадан чыккан хатыннардан берәм-берәм тотып сорады. Ирем бар, дигән һәркайсы хатыннар киттеләр. Нагяһ берничә хезмәтчеләр белән бер хатын чыкты. Ирең бармы, диде. Юктыр дип, тугыры кичеп китте. Соңыннан ул хатынның бер хезмәтчесе кире кайтып падишаһны алып, хатынның янына китерде: "Хакның әмере белән мин синең хәлялең булдым", — диде. Падишаһ бу хәлгә шөкер кыйлды. Бәс, җиде ел ул хатын белән торып, ике углы, бер кызы булды. Хатынның бар нәрсәсе һәммәсе бетте, ашарга нәрсәләре калмады. Хатын әйтте: "И кеше, бар инде, бер нәрсә хәрәкәт ит — мал казганып китер. Үземезгә вә балачыкларымызга ашап-эчеп тереклек кыйлырга нәрсәмез калмады. Болай булса, без ач үлмәктән башка эш юктыр", — диде. Падишаһ, бик хафа булып, башмакчы карт янына барып, үзенең хәлене сөйләде. Башмакчы әйтте: "Бер-бер һөнәр белермесең?" — диде. Падишаһ әйтте: "Белмәсмен", — диде. Аннан соң башмакчы падишаһның кулына бераз акча биреп әйтте: "Бар, бер бау сатып ал. Хәмелчеләр янына барып утыр, кемнең йөген күтәреп илтсәң, сиңа дүрт-биш тиен бирерләр. Шуның белән нәфәкаләнерсез", — диде. Падишаһ, башмакчының сүзен тотып, чарасыз, берничә көн хәмелче булып, йөк ташыды. Бау белән йөк ташый-ташый, падишаһның җилкәсе киселеп бетте. Үзенең сөргән дәверләрен искә төшереп егълар иде. Беркөн, йөри торгач, диңгез читенә барып җитте. Падишаһка госел ваҗиб булган иде. Суга кереп чумды вә, башын судан чыгарып, үзен сараенда күрде. +Шәех һәнүз урынында утырыр. Падишаһ әйтте: "Йә шәех, Аллаһы Тәгаләдән курыкмаймысың вә пәйгамбәрдән оялмаймысың?" — диде. Шәех әйтте: "И падишаһ, син ни сөйләрсең? Башыңны бер мәртәбә суга чумырып, янә чыгардың, сиңа бернәрсә дә булганы юк. Менә вәзирләрең утыралар, алардан сора", — диде. Вәзирләрдән сорады. Алар дәхи шәех кебек җавап бирделәр. Падишаһ хәйран булып әйтте: "Җиде елдан бирле тәхетемнән аерылып, әварә булып йөрдем, сез ни беләсез", — дип, шәехне үтерергә касд итте. Шәех аның касд иткәнен белеп әйтте: "И падишаһ, бу тас эчендәге суда ни бардыр? Менә мин һәм керәем", — дип, бер путага тотынып, тас эчендәге суга чумды. Падишаһ, җәлладка ишарә кыйлды: "Шәех башын судан чыгарганда, әман бирмәенчә, башын кис", — диде. +Кайчан шәех башын суга батырды, үзен Шам вилаятендә күрде вә падишаһка хат язып күндерде. Әйтте: "И падишаһ, син дә, мин дә — коллармыз, мәхлуклармыз. Син бер мәртәбә башыңны суга батырып чыгарганчы, күзеңә җиде еллык гомер вә бу кадәр мәшәкать күренде. Аллаһы Тәгалә үзенең Рәсүленә унсигез мең галәмне күрсәтеп, янә кайтып килгәндә, түшәгенең җылысы бетмәгәненә гаҗәпләнерсең вә ул Рәсүлнең мигъраҗына инкяр итеп инанмассың. Бу эшне сиңа шуның өчен кыйлдым, Хак Тәгаләнең кодрәтенә шик вә шөбһә китермә", — диде. Падишаһ бу хатны алып укыды. Игътикады мәхкәм булды. Ләкин падишаһ, шәехтән күргән михнәтләрне онытмаенча, шәехне тотып башын кисеп үзенә җибәрмәк өчен, Шам хакименә хат язып күндерде. Ул арада шәех шәһәр тышында бер мәгарәдә утырыр иде. Шам хакиме, хатны алып укыгач, шул мәгарәгә адәмнәр җибәреп, шәехнең шунда башын кисәргә әмер итте. Ул адәмнәр мәгарәгә якын баргач, аларга күп кораллар белән хисапсыз атлы гаскәр күренеп, мәгарәгә керергә кодрәтләре булмады. Бу хәлне Шам хакиме падишаһка мәгълүм итте. Падишаһ дәхи вәзирләре белән мәшвәрәт итеп, вәзирләре әйттеләр: "Аңа хәйлә будыр: шәех белән дуслык итеп, аңа берничә углан вә берничә кызлар күндерәек, вә бер мәккярә вә хәйләкәр хатын дәхи кушып бергә җибәрәек. Шәех белән аулакта калганда, шәехтән сорасын, ни вакыт догага кадир булмаса, шул вакыт шәехне үтерергә булыр", — диделәр. +Аннан соң падишаһ шәехкә бер мәхәббәтнамә язып, дуслык йөзеннән күп илтифат кыйлып, хурелгайн охшашлы кызлар, гыйльман вилдан охшашлы угланнар вә бер гайяра вә хәйләкәр хатын бергә кушып, күп гозерләр теләп, шәехкә күндерде. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире буенча шәех гафиллек берлән берничә кичәләр кызларга якынлык итеп зәүкында булды. Ул мәккярә сихерче хатын шәех белән сохбәт кыйлганда, шәехтән сорады, бу догага кадир булмаган вакытың бармы, диде. Шәех әйтте: "Моның кебек сүзләрне миннән сорама", — диде. Әмма хатыннар шайтандыр, ничек булса да шәехне алдап әйттерде. Хатын-кыз белән бәйләнештә хәлемдә, догага кодрәтем юктыр, диде. Шул сәгать хатын моны Шам хакименә белдерде. Әйтте, фәлән кичәдә шәех кыз угланнар белән якынлык кыйлыр. Син шул вакытта адәмнәрне күндер, шәехне тотсыннар, диде. Шәех кызлар белән якынлык итеп, үзенең гадәтенчә, җөмагтан бушагач, госел кыйлыр иде. Ул кичә мәккярә хатын савытлардагы суны түгеп, савытларны буш куйды. Шәех җимагтан бушагач, госел кыйлырга теләде, су тапмады. Хатын, су китерәем, дип, тышка чыгып, хәзер булган адәмнәргә хәбәр бирде. Ул адәмнәр шәех янына керделәр, шәех, аларны күреп, ни хәл булганын белде. "Казага риза!" — дип, ике балавыз шәм янар иде, кулына шуларны алып китә башлады. Килгән адәмнәр кылыч белән орып, шәехне шәһит иттеләр. +Инде, и падишаһ, хатыннар мәкере сәбәпле кемнәр һәлак булмады. Зинһар, хатын сүзенә карап, углыңны һәлак итмә, соңыннан үкенечкә калырсың, — диде. +Падишаһ бу сүзләрне ишетеп, вәзирнең нәсыйхәте хуш күренде. Углыны китереп: "Бу хатын белән хәлең ничек булды?" — дип сораганда, углы һич җавап биреп сөйләмәде. Остазыннан сорамакчы булып эзләделәр, табылмады. Вәзир әйтте: +— И падишаһ, бу эш иртәгә чаклы шулай торсын, эш ничек булганы, бәлки, мәгълүм булыр, — диде. Падишаһ дәхи углын зинданга күндереп, үзе ауга чыгып китте. Кич булгач, сараена килеп, хатын янына керде. Хатын сорады: +— Углың ничек булды? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Бүгенгә зинданга җибәрдем. Ни булса да иртәгә булыр, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, бу көнге эшне иртәгә калдырма, кәкредән тугырылык килмәс. Хәкимнәр әйткәннәр, адәмнең сәвекле дошманы икедер: бере — мал вә бере — балалардыр. Ул инсафсыз углың үзеңә дошман түгелме? Анасына кул озатып, сине һәлак итмәгә касд кыйлды. Мин аны кош баласын тәрбия кыйлган кебек тәрбия кыйлдым. Сиңа да, миңа да хыянәт кыйлды. Әмма дөрес әйткәннәр, бер кечкенә эт баласын тәрбия кыйлып үстердем, эт булып җиткәч, мине талап аягыма ябышты, дип. Дәхи берәүне ук атарга үгрәттем. Ук атарга үгрәнеп җиткәч, үземне атты. Дәхи дә моңар охшаш бер сүз бар: эт симерсә, иясен кабар диерләр. Инде, и падишаһ, бу углан котырган эт кебектер, сине, мине талагач, үзең исәп итеп кара, башка кешеләргә бу нишләр? Моның кебек бәдбәхетлектә охшашы юк бер падишаһның углы бар иде. Моның хикәяте шуның хикәятенә охшар. Бәлки, аның хикәятен ишеткәнең юктыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Ул хикәятне сөйлә, ишетәем, — диде. +Хикәят +Хатын әйтте: +— Әйтәләр, җиһан сараенда бер олуг падишаһ бар иде. Вә аның бер углы бар иде, гыйлем үгрәнмәк өчен, бер остазга бирде. Дәхи аның өчен бер бик әдәпле кәнизәк сатып алды. Углын шул остазга гыйлем үгрәтмәк өчен вә кәнизәккә әдәп үгрәтмәк өчен тапшырды вә әйтте: әгәр углан әдәпсезлек кыйлса, һич кызганмаңыз, рәхимсез сугыңыз. Әгәр сукмасаңыз, үзеңез беләсез, диде. Аннан соң остаз, бу угланның кечкенә генә гаебе булса, сугар иде. Атасы дәхи, угланның аз гына гаебе өчен зинданга җибәреп, бер тәүлек ач вә сусыз асрар иде, иртәгесен чыгарып, остазына күндерер иде. Ни өчен углыңа болай итәсең, дип сорасалар, җавап бирер иде ки: "Миннән соң падишаһ булып, ничә кешеләрне зинданга куячактыр. Инде хәзерге вакытта дөньяның ачысын-төчесен татысын. Үзе хөкем иткәндә, мескиннәрнең хәлен белеп, фәкыйрьләргә шәфкать вә мәрхәмәт итеп, үз заманында гадел булсын. Чөнки әйткәннәр: "Җәфаны чикмәгән адәм сафаның кадерене белмәс". Аның өчен дәртле кеше дәртле кешенең хәлен белер. Инде җәфа чигеп, тәрбияләнеп, әдәп-әркян үгрәнсә, үзенә вә һәм безгә дә мәнфәгатьле булып, Аллаһы Тәгаләдән рәхмәткә вә халыктан хәердогага сәбәп булыр", — диде. Мәгәр бу падишаһ белән бер олуг падишаһның дошманлыгы булып, аның углы дәхи бер хәлфәдән укырлар иде. Әмма ул падишаһ хәлфәсенә һәрзаман әйтер иде: "Сак бул, минем углымны берәү-берәү сукмасын, яки аңа хәтере калырлык сүз әйтмәсен, вә илля соңыннан җәзасыны күрер", — дигәч, кем батырлык кыйлып кул яксын, кем кыючылык кыйлып сүз әйтсен. Шулкадәр иркә бала иде. Вәзирләре углан хакында: "Болай кирәкмәс", — дисәләр дә, падишаһ аларның сүзенә һич колак салмас иде. Ахыр углан, дөньяда никадәр явызлык бар, барчасын үгрәнде. Үсеп буйга җиткәч, падишаһларның кызын тартып ала башлады. Ул кыйлмаган бозыклык, ул кыйлмаган явызлык калмады, һәркем бер сүз әйтсә, үтерер иде. Халык, моңар бик гаҗиз булып аптырап, падишаһка шикаять кыйлдылар. Падишаһ: "Моннан соң болай булма!" — дип, угланны орышып сүгеп карар иде, булмас иде. Кечкенә чакта үгрәнмәгәнне, үсеп җиткәч, үгрәтеп булмас икән. Ахырел әмер углан бер кич белән атасын яткан җирендә хәнҗәр белән орып һәлак итте. Иртә белән тәхеткә менеп падишаһ булды. Золымлык белән нахак урында кан түгеп, кичә вә көндез явызлыктан башын чыгармас иде. Әгәр эчеп исерсә, вәзирләрнең хатыннары вә угланнары аның кулыннан котылмас иде. Җәя белән ук алып, гөнаһысы булмаса да, янында торган вәзирләрнең күкрәгенә ук атып, аркасыннан чыгарыр иде. "Менә, яхшы иттемме!" — дип мактаныр иде. Берәрсе: "Ярамаган эш кыйлдың", — дисә, кулына бер озын без алып вә кулын аркасына бәйләп, бугазына, корсагына санчып, төрле газап белән үтерер иде. һәркайчан гадәте нахак җирдә кан түкмәк иде. Вә базар көнендә, атына менеп базарга барып, халык сату иткәндә, бер ачык җирдән аларга ук атар иде. һәрбере качып таркалгыйнча, никадәр адәмнәрне һәлак итәр иде. Олуглар, вә хакимнәр, вә башка фәкыйрь-фөкара гаҗиз булып, атасына-анасына йөз мең ләгънәт итәр иделәр: "Ни өчен бу угланга кечкенә чагында әдәп үгрәтеп тәрбия кыйлмаганнар, азрак мәшәкать күргән булса, кешенең хәлен белер иде", — диделәр. Ахырел әмер бәкләр, вә хакимнәр, вә фәкыйрь-фөкара мәшвәрәт кыйлышып, углына әдәп вә әркян үгрәткән падишаһка яшертен хат язып: "И падишаһ, зинһар вә зинһар, безне коткар, — углыңны берничә гаскәр белән бу залим падишаһның өстенә җибәр. Моның җәфасына без гаҗиз калдык. Гаскәрең моңа каршы килсен. Без бу падишаһтан баш тартып, углыңа кул биреп ярдәм кыйлышырмыз вә, бу залимне тотып, углыңа тапшырырмыз. Бу мәмләкәт углың кулында булсын. Чөнки без синең углыңның гадел икәнен ишетеп беләмез. И падишаһ, Аллаһы Тәгалә гыйшкына безнең ягымыздан булыш", — дип, хатны пичәтләп, падишаһка бер адәм аркылы җибәрделәр. Падишаһ, хатны алып, боларның хәлен белгәч, тиз үк углыны берничә гаскәр белән ул залим падишаһның мәмләкәтенә күндерде. Ике гаскәр каршы килгәч, мәмләкәт халкы бу залимнән йөз дүндереп, ул килгән падишаһның гаскәре ягына чыктылар вә, мәмләкәтләрен шул падишаһның углына тапшырып, үзләренең залим падишаһын тотып, бу яңа падишаһның алдына китерделәр. Падишаһ боерды, ике кулын артына бәйләделәр. Берәүнең атасын без белән күкрәгенә, корсагына санчып үтергән иде, шул кешенең кулына без биреп: "Синең атаңны ничек үтергән булса, моны һәм син шулай үтер", — диделәр. Ул егет дәхи, кулына без алып, ул залимне берничә мәртәбә санечкәннән соң, фөрьяд кыйлып кычкыра башлады: "Алла гыйшкына бераз әман биреңез, сезгә берничә сүзем бар, әйтеп калаем", — диде. Әман бирделәр. Әйтте: "Валлаһи, мин дөньяда ниләр эшләгән икәнмен! Әгәр җан ачысы болай икәнен белгән булсам, бер шәйне тырнак белән дә чиертмәс идем. Атама мең мәртәбә ләгънәт булсын, мине кечкенә чагында орып сугып, әдәп үгрәтмәде. Җан ачысын белсәм, мин дә кеше рәнҗетмәс идем. Әдәп сәбәпле мин һәм сәламәт булып, мин һәм бу газапка тоткын булмас идем. Бу чаклы мөселманнарны төрле газаплар белән үтермәс идем", — диде. Бу егет янә без белән санчып газап кыйла башлады. Падишаһ җан ачысыннан: "Аллаһ, Аллаһ, Ходай өчен бу чаклы газапламаңыз, тизрәк үтереңез!" — дип, ачы тавыш илә кычкыра башлады. Шул сәгать җәллад килеп, башын чабып өзде. Ул мәмләкәткә шул килгән падишаһ углы әдәп сәбәпле ата-ана, остаз тәрбиясе бәрәкәтендә гадел падишаһ булды. Үзенә Габделмэмин мәлик дип ат куштылар. Ә теге бәдбәхет, әдәп күрмәгәнлек сәбәпле, әүвәл атасын үтереп, соңыннан үзе һәм һәлак булды. +Инде и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, бу углан дәхи ул залим углан киткән юлны тоткандыр. Күрмимсең ул бәдбәхетне, син аңа сөйләрсең, әмма ул синең сүзеңә илтифат кыйлып җавап бирмәс. Чөнки башына остаз таягы тигәне юктыр. Бары шул файдасыз гыйлемне укыгандыр, сиңа хыянәт итеп башыңа касд итте вә миңа дәхи кул озатты. Моннан олуг хыянәт булырмы? Әле мин гомереңә сәбәп булып хәбәр бирдем, югыйсә башыңнан җөда булыр идең. Инде әгәр үзеңә башың кирәк булса, углыңны үтер, кайгыдан котыл. Алай булмаганда, ни син калырсың, ни мәмләкәт калыр, барчасы харап булыр, — диде. +Падишаһ кайчан хатыннан бу сүзне ишетте, эченә җан куркусы төште. Әйтте: +— Иртәгә мин аның башын кисәрмен, — дип йокларга яттылар. Кайчан таң яралып, көн яктыргач, падишаһ урыныннан торып тәхетенә утырды. Вә җәлладка боерып, углыны хәзер иттерде. "Башын чабып өз!" — дип әмер иткәндә, икенче вәзир якын килеп әйтте: +— И падишаһ, явызларның сүзе белән йөрмә. Фитнә дәрьясын болгатып тулкын чыгаручы — инсафсыздыр, һич Ходадан курыкмас. Падишаһларга ваҗибтыр ки, хатын сүзенә ияреп эш итмәсен, ялган вә төһмәтенә ышанмасын. Соңыннан оятка калып, бик үкенечкә төшәр. Инде, и падишаһ, бик саклан, ахырзаманда ялганчылар күп булыр. Хәзрәте Рәсүл: "Ахырзаман йитә килә, дөньяда ялганчылык бик фаш булыр, сакланыңыз", — диде. Бәс, гафил булырга кирәкмәс. Хатыннарның ялганнары вә хәйләләре күп булыр. Бер мәртәбә генә аягының баш бармагына караса да, җитмеш ике төрле мәкер вә хәйлә чыгарыр. Хатыннарның мәкер вә хәйләсе хакында күп хикәятләр бардыр. Әгәр әмереңез булса, кояштан бер зәррә, диңгездән бер катрәсен бәян итәем, — дигәч, падишаһ әйтте: +— Сөйләче, ничек ул хикәят? — диде. +Хикәят +Вәзир әйтте: +— һиндстанда бер хуҗа бар иде, вә аның бер гүзәл хатыны бар иде. Ул хатынның (Алла сакласын!) бер егет дусты бар иде. Беркөн хуҗа сөйләшә торган бер тутый сатып алды. Ул тутый сөйләшкән саен, хуҗаның күңеленә шатлык килер иде. Беркөн хуҗа, бер җиргә китеп, ул кичә өенә кайтмады. Ире кайтмагач, хатын ул егетне өенә китереп, ул кичә гыйш-гыйшрәт иттеләр, җанны җанга, күңелне күңелгә катып, ике яктан морадлары хасыйл булды. Боларның эшене тутый читлектән күреп торыр иде. Иртә булгач, ул егет китте. Хуҗа кайтып килде. Тутый хуҗасын күргәч тә әйтте: "И хуҗа, бу кичә хатын бер егет белән төн буенча ашап-эчеп, үбешеп-кочышып утырдылар. Инде ул егет китте", — диде. Хуҗа, тутыйдан бу сүзләрне ишеткәч, хатынына әйтте: "Ул егет кемдер?" — диде. Хатын әйтте: "Бу ни сүз? Син саташасыңмы әллә? Бер кошның сүзенә ышанып, син нишләмәкче буласың?" — дип, ире белән орыша башлады. Ахыр хуҗаны ышандырды, тутыйны ялганчыга калдырды. Хуҗа беркөн янә бер җиргә китте. Хатын янә, элгәрге гадәтенчә, ул егетне чакыртып китерде. Тутыйның хуҗага әйткән сүзләрен бәян итте. Егет әйтте: "Инде моннан ары синең катыңа килеп хозур эш булмас, инде бу тутый безгә көндәш булды, безне кайчан булса да бер мәсхәрә итәр", — диде. Хатын әйтте: "И җаным, син бер дә хафа булма. Менә кара, мин тутыйга ни хәйлә корырмын", — дип, кәнизәкләренә боерды: бер иләк, бер чүлмәк вә бераз су, бераз сыгыр күнене китерделәр. Ул күнне тутыйның читлеге өстенә куйдылар. Бер кәнизәк, килеп, кисәк-кисәк күнгә сугар иде. Вә бер кәнизәк дәхи иләк белән тутыйның өстенә су сибәр иде вә, бер кәнизәк дәхи чүлмәк эченә ут салып, бер ачып, бер ябар иде. Янә хатын төн буенча баягы егет белән гыйш-гыйшрәт кыйлдылар. Иртә булгач, егет китте. Хуҗа кайтты. Тутый хуҗаны күргәч, әйтте: +"И хуҗа, бу кич хатын бер егет белән ашадылар-эчтеләр, гыйшгыйшрәт кыйлдылар. Ләкин бик күк күкрәп, яшен яшьнәп ягъмур яуды", — диде. Хатын хуҗага әйтте: "Күрдеңме, тутыйның ялганчылыгын? Бу кичә күк күкрәп, яшен яшьнәп ягъмур яудымы? Син тыштан килдең, күргәнсең", — диде. Хуҗа әйтте: "Бу кич ягъмур яуганы юк", — диде. Хатын әйтте: "Инде ышандыңмы тутыйның ялган әйткәненә? Тутый сүзенә карап, мине рисвай кыйла яздың", — диде. Хуҗа бичара шул хәйлә буенча хатын тугырысында шомланулары бетте. Аннан соң, һәмишә, хуҗа киткән саен, хатын ул егетне чакыртып гыйш-гыйшрәт кыйлырлар иде, тутый һәрзаман әйтер иде, хуҗа аңа ышанмас иде. Хатын һәрзаман, тутый сүзе белән миңа төһмәт кыйлдың дип, хуҗага үпкә тотар иде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, син белсен дип: хатыннарда моның кебек хәйләләр күп булыр. Зинһар, хатын сүзенә карап, углыңны һәлак итмә, вә һәм, углың телгә килеп, хәлен үзе әйтмәй торып вә һәм кайсының сүз хаклыгы беленмәй торып, бер эш кыйлма. Эшең хата булмасын, дөньяңа вә ахирәтеңә зыяны булыр. Дөньяда зыяны шул, — бары бер данә углың, аннан аерылырсың, ахирәттә зыяны — нахак урында кан түгеп, олуг гөнаһка танарсың. Гөнаһлы бәндә шиксез җәһәннәмлек булса кирәк. Инде артыграгы шулдыр: остазыны тапкунча сабыр итәек, бәлки, угланның сөйләшмәгәненнән вә һәр хәленнән аның хәбәре бардыр, — диде. +Падишаһ, вәзирнең сүзен мәслихәт күреп, углыны зинданга күндерде. Үзе ауга китте. Кич булгач, аудан кайтып, хатын алдына керде. Хатын каршы алып, бергә ашарга утырдылар. Ашап туйгач, хатын әйтте: +— И падишаһ, ул инсафсыз углың эшен бүген тәмам иттеңме? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Бүген үтерергә мәслихәт күрмәделәр, янә зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— Вәзирләрең сүзенә ышанма вә бу хосуста ялкаулык кыйлма. Алла сакласын, углан синең тәхетеңә касд иткәндер. Әгәр сине үтереп, мәмләкәткә падишаһ булса, золымлыкны сачар, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Бүген вәзирләрем куймады, ничек итәем, — диде. +Хатын әйтте: +— Моның хикәяте бер падишаһ хикәятенә охшар. Бәлки, ул хикәятне ишеткәнең юктыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Ул хикәят ничектер, сөйлә, ишетәем, — диде. +Хикәят +Хатын әйтте: +— Шәйлә риваять кыйлырлар ки, бер олуг падишаһ бар иде. Вә аның бер сырхау углы бар иде. Ул йортның табиблары барчасы дару итеп карадылар, файда бирмәде. Ахыр, табиблар гаҗиз калып, башка мәмләкәттән бер бик оста табиб килде. Падишаһ ул табибны чакыртып китерде. Вә бу угланны табиб катына китерделәр. Табиб бу угланның тамырын тотып, йөзенә карады, әйтте: "Алла теләсә, мин бу угланны дару итеп тергезермен. Әмма мин бу угланның анасын күреп, аулакта берничә сүз сорар идем. Мине аның катына илтәсез, чөнки баланың хәле атасыннан вә анасыннан соралыр. Әмма углының хәлен атасыннан анасы күбрәк белер", — диде. Бәс, падишаһ боерды, хатын белән табибны бер аулак җиргә утырттылар. Табиб әйтте: "И хатын, синнән бер сүз сорасым бар. Әмма углан хуш булсын дисәң, тугырысын әйт. Әгәр тугырысын әйтмәсәң, угланның казасы муеныңда булсын, шифа тапмаенча калыр. Бу сүзем минем белән синең арамызда калыр, — дип ямин итте. Вә әйтте: — и хатын, сиңа сүзем шулдыр, хаклыкны әйт: бу бала кемнән булды?". Хатын әйтте: "И табиб, син бу сүзне ничек әйтәсең? Падишаһның түшәгенә керергә кемнең хәдде вә кодрәте булыр?" — диде. Табиб ант вә ямин итеп әйтте: "Эшнең хаклыгын әйт. Бу сүз минем белән синең арамызда калсын", — диде. Әмма хатын асла икърар кыйлмады. Аннан соң, табиб торып китә башлагач, хатын табибның арт итәгеннән тотып: "Тукта, утыр, күп ант иттең, хакка инкяр кыйлырга ярамас. Халыктан яшереп ни файда? Хак Тәгалә күреп, ишетеп тора. Сүзнең тугырысы будыр: падишаһның үзеннән соң урынына падишаһ булып, мәмләкәтен биләп торырга һичбер варис углы-кызы ни миннән, ни гайре хатыннарыннан булмас иде. Күрәм: үзеннән соң тәхете вә мәмләкәте ят кеше кулында калачак. Падишаһның мәмләкәтенә бер варис булмасмы, дип, бер егет белән зәвекъ иттем. Бу углан шул егеттән булды", — диде. Табиб әйтте: "Ул нинди егет, аның асылы кем?". Хатын әйтте: "Ул егетнең асылы төректән иде". Бәс, табиб падишаһка килеп әйтте: "Алланың ярдәме белән углыңны хуш итәрмен. Анасыннан сорадым, авыруы ни сәбәптәндер, белдем. Инде әмер ит, тархун пешерсеннәр. Вә бераз югъра вә бераз токмач пешереп хәзер итсеннәр", — диде. Падишаһ әмер итте, һәммәсен хәзер иттеләр. Табиб ул ашны падишаһның күзе алдында угланга ашатты. Ул мәҗлестә никадәр хәкимнәр вә табиблар бар иде, барчасы бер-беренә карашып әйттеләр: "Бакчы, без ничә заманнан бирле зәхмәт чигеп, төрле дару биреп, угланны рәвешкә китерә алмадык. Бу гакылсызны кара, ни-нәрсәләр белән дару иткән булып маташа", — диделәр. +Угланның ул тәгам белән карыны туйды, бераз һушына килде. Өч көнгә чаклы табиб угланны шул тәгам белән тәрбия кыйлды. Ахыр углан тәмам сыйхәт тапты. Падишаһ дәхи табибка күп мал биреп ингам-ихсан кыйлды. +Инде, и падишаһ, мин гөман итәмен, бу углан дәхи синнән булган бала түгелдер. Әгәр моннан котылмасаң, күп явызлыклар чыгар. Аны үтерергә синең кулың бармай, әмма ул сине үтерер. Үзеңнән туган бала булса, бу эшне кыйлмас иде, — диде. +Падишаһ хатыннан бу сүзне ишеткәч, күңеле бик бозылды, тәшвишкә төште. Әйтте: +— Инде бүген узды, мин аны иртәгә үтерермен, — дип ятып йокладылар. Иртә торып, падишаһ тәхетенә чыкты. Угланны китертеп, җәлладка: "Угланны үтер!" — дип әмер иткәндә, өченче вәзир якын килеп әйтте: +— И падишаһ, хатын сүзе белән гөнаһсыз балага касд итмә. Рәсүл әкрәм хәзрәтләре боерды, әлгаҗәләтү минәш шайтан вәссабр минәррахмән, — ашыкмак шайтан эше, сабыр итмәк рәхмәт эшедер. Гакыллы кеше улдыр, һәрбер эштә мең төрле фикер итәр. Бер кешенең аягына тигәнәк кадалса, аягын тезе өстенә алып, теле белән ялар, инә очы белән берничә сәгать зәхмәт чигеп, аны чыгармаенча рәхәт тапмас. Шаһзадә үзе падишаһымның йөрәк бәгырьләредер вә күңеленең мивәседер вә җиһан халкының терәгедер. Бу эштә безгә ваҗибтыр ки, бу эшнең төзеклегенә иҗтиһад кыйлмак кирәк. Чөнки әйткәннәр: һәркем, бер эштә хатасын күреп, падишаһны агяһ итмәсә, аны гөнаһлы вә хыянәтле адәмнәр гөруһыннан санамак тиеш. Гакыллы кеше дәхи шулдыр, эшнең алдын-артын сагышлап эшләр. Нитәкки бер падишаһ угланнары вә вәзирләре вә мәмләкәтнең олуглары белән мәшвәрәт итеп, дөньясы һәм ахирәте төзек булды. Ул хикәят бер хуп яхшы хикәяттер. Әгәр падишаһның рөхсәте булса, сөйләр идем, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Ничек ул хикәят, сөйлә. +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Элгәре заманда җиһан сараенда бер олуг падишаһ бар иде, бөтен дөнья аның кулы астында иде. Йөз егерме ел падишаһлыкта гомер сөрде. Картаймыш көнендә белде ки, аңа тиз заман әҗәл ширбәтен эчерерләр. Ул падишаһның өч гүзәл углы бар иде. Вә дәхи бик гакыллы өч вәзире бар иде. Беркөн падишаһ вәзирләренә әйтте: "Минем гомеремнең ахыры якын булды. Кешенең гомер табигыйсы — йөз егерме ел булыр, моннан соң кешедә ихтыяр калмас. Мин дә бу хәлгә җитештем. Инде хәл биләдер ки, үземнең урыныма угылларының берсене падишаһ итеп вә мәмләкәтне аңа тапшырып, дөньяда эштән азат буласым килә. Инде падишаһлыкка өч углымның кайсын лаек күрәсез?" — диде. Вәзир әйтте: "И падишаһ, гомерең озын булсын. Кешенең яхшылыгы-яманлыгы тәҗрибә кыйлмаенча беленмәс. Кешене тәҗрибә кыйла торган ике нәрсә бардыр. Берсе — эчемлек, икенчесе — мәнсабтыр. Бу ике нәрсәдә кешенең ирлеге заһир булыр. Тәҗрибәгә муафыйграк шулдыр, тугыз көн тәхетеңне вә падишаһлыгыңны бу өч углыңа биреп тор. һәрберсе өчәр көн тәхеткә менеп падишаһлык итсен, кайсының гәүһәре бар булса, мәгълүм булыр. Аңа күрә падишаһ карар чыгарыр, — диделәр. +Вәзирләрнең бу сүзләре падишаһ күңеленә бик хуш күренде. Падишаһ боерды: һәрбер углы өчәр көн тәхеткә менеп падишаһлык итсеннәр, шул шарт белән ки, һәр хакимнәрне урынга мендерәсе, урыннан төшерәсе булса, хәзинәдән һәрникадәр мал алып, теләгән урынга сарыф итәсе булса вә дәхи һәрни золымлык вә гаделлек булсын, һәрни кыйлсалар, һичберәү бер сүз әйтмәсен. Бәс, әүвәл олуг углы тәхеткә менеп хөкүмәт кыйлды. Шулкадәр гаделлек белән хөкем итте, һич васыф кыйлып 21 булмас. Голямага мәхәббәт итеп, наданнардан йөз дүндерде. Дана вә галим кешеләргә олуг мәнсаблар биреп, мәмләкәтендә булган фисык-фәсадларны өч көндә тәмамән бетерде. Аннан соң, углын тәҗрибә итмәк өчен, падишаһ зинданнан өч кешене җибәрде. Берсе — кан түгүче, берсе — угры, берсе зиначы иде. Дәгъвачылары белән килделәр. Дәгъвачылар дога кыйлып вә гүаһлары дәхи гүаһлык биреп, бу өч кешенең гөнаһларын исбат кыйлдылар вә әйттеләр, бу сүз болар хакында төһмәт түгелдер, хактыр, диделәр. Шаһзадә боларның хәлен белде. Сәясәт мәйданына килгинчә, бу өч гөнаһлы кешеләрнең атаанасының йөрәкләре кан булды. Вә шаһзадә әйтте: "Ничаклы зәхмәт вә мәшәкать чигеп, утыз-кырык ел тәрбия кыйлып үстереп балалар хасыйл кыйлырлар. Бер сәгатьтә аны һәлак итмәк дөрес түгелдер. Ахирәттә Аллаһы Тәгалә аны җәһәннәмдә газап итәчәктер. Моннан соң моның кебек гөнаһны эшләмәңез", — дип тәүбә иттереп, өчесене дә азат итте. Вә тәмам өч көн гаделлек белән хөкем итте. +Дүртенче көн нәүбәт уртанчы углына тиеп, ул дәхи тәхеткә утырып хөкем итте. Голяма җәмәгатен хур итеп, урыннан төшереп, надан вә фасикъларны хакимлеккә нәсиб итте. Эчке вә уен-көлкене гадәт итеп, гөнаһсызларны нахак урында үтереп, гөнаһлы кешеләрне азат итте. Хасыйле кәлям, һәрбер эштә агасының хилафын эшләде. Атасы дәхи аның хөкемен тәҗрибә өчен өч гөнаһлы кешене аның катына җибәрде. Бәс, бу уртанчы углы боларның хәлен белгәч, болар кебек кешеләр мәмләкәтнең тигәнәге булыр, дип боерды, өчесен дә һәлак иттеләр. Бу янә өч көн хөкем итеп, нәүбәт кечкенә углына калды. Ул янә үз нәүбәтендә тәхеткә менеп хөкем итә башлады. Голямага лаек мәнсабны голямага биреп, мәдрәсәләрне җанландырып, көтепханәләрдәге китапларны һәммәсен тышлатты. Бәһадир кешеләрне гаскәри кыйлып, һәркемнең дәрәҗәсенә күрә ригая кыйлды. Әдәпсезләрне хур кыйлып, сәясәт кыйлдырды. Хасыйле кәлям, һәрбер таифәне энҗү тезгән кебек, җирле җиренә куйды. Падишаһ янә зинданнан өч гөнаһлы кешеләрне күндерде, углының хөкемен тәҗрибә итмәк өчен. Бәс, боерды, ул кешеләрне берәм-берәм китерсеннәр, диде. Әүвәл адәм үтергән кешене китерделәр. Гүаһлар хазер булып, гүаһлык биргәннән соң әйтте: "Асыл үтермәк — ике төрледер: берсе — юрамалый касд белән үтермәк вә берсе — хаталык белән үтермәктер. Вә касд белән үтермәк дәхи төрледер. Берсе — бер кеше кешене тимер нәрсә белән сугып үтерсә, аның урынына үч алу лаземдер. Вә хокук китабында язылгандыр: бер кеше икенче кешене агач белән сугып үтерсә яисә утка салып һәлак итсә, ул вакыт диять вә һәм кәффарәт лазем булыр. Вә хаталык белән үтергән өчен кәффарәт ваҗиб булыр, үтерүче гөнаһлы булыр. Әмма диять лазем килмәс. Хаталык белән үтерү шулай булыр, бер кеше бер җанварга ук атты, барып бер кешегә тиеп, ул кешене үтерде. Нитәкки Хак Тәгалә боерды, вә мән катәлә мүэминән, һәркем бер мөэминне хаталык белән үтерсә, бер кол азат итсен, әгәр кол азат итәргә хәле булмаса, ике ай руза тотсын". +Шаһзадә сорап белде ки, ул кеше касд белән юрамалый үтерептер. Аны дәхи үч кайтару (җәза) өчен үтерергә боерды. Аннан угрыны китерделәр. Шаһзадә әйтте: "һәркем гакыйль вә балигъ булып, ун дирһәм яисә бер алтын тәнкә акча угырласа, уң кулын беләгеннән кисмәк кирәк. Икенче мәртәбә дәхи угырласа, суң кулын кисмәк кирәктер. Әгәр өченче мәртәбә угырласа, уң аягын кисмәк кирәк. Аннан соң янә угырласа, зинданга салмак кирәк, илля тәүбә иткүнчәгә чаклы", — дип, адәмнәрнең гөнаһсына күрә җәзасын бирде. Аннан соң зина кыйлганны китерделәр. Шәригать буенча аның һәм җәзасын бирде. Тугыз көн тәмам. Падишаһ вәзирләрен җыеп әйтте: "Инде өч углымның да хөкемен күрдеңез, падишаһлыкка кайсы лаектыр?" — диде. Олуг вәзир әйтте: "Олуг углың лаектыр". Икенче вәзир әйтте: "Уртанчы углың лаектыр". Өченче вәзир әйтте: "Кече углың лаектыр", — дип, һәркайсы үзенең белгәнен әйттеләр. +Бәс, падишаһ вәзирләреннән бу сүзләрне ишеткәч, һәнүз күңелендә шөбһәсе бетмәде, әйтте: "И вәзирләрем, өчеңезнең сүзеңез бер-береңезгә хилафтыр. Бу эш болай тәмам булмады", — дип, мәмләкәт халкын җыеп, иртәгесен сахрага бер мәйданга чыктылар. Бәс, падишаһ аяк үзрә торып әйтте: "И җәмәгать, олугыңыз вә кечекеңез ишетеңез, кыямәт көнендә минем якама ябышып: "Безгә золымлык иткән идең", — дип, кыйлган савапларымны кулымнан алып, мине оятлы итмәңез. Хакыңыз булса, ошбу дөньяда алып бетереңез. Минем падишаһ булуыма карамаңыз. Бәлки, Аллаһы Тәгалә каршында миннән хурхәкыйрь адәм юктыр?" — дип зар-зар егълады. Анда хәзер булган адәмнәр — бае-ярлысы — барчасы егълаштылар. Аннан соң падишаһ янә әйтте: "И җәмәгать, инде минем гомеремнең ахыры җитеште. Миңа ахирәт хакын хәлял итеңез. Минем өч углым бардыр, каюсын теләсәңез, анысын тәхеткә кичерәем. Әгәр гадел булса, сез һәм рәхәткә ирешеп, миңа хәер дога итәрсез, мин һәм яткан җиремдә рәхәттә булырмын. Әгәр залим булса, ни сез рәхәт табарсыз, ни мин рәхәт табармын", — диде. Барчасы беравыздан әйттеләр: "Падишаһымызның гомере озын булсын, Хак Тәгалә падишаһымыздан разый булсын, без һәм падишаһымыздан разыймыз, һәр никадәр падишаһ өстендә хакымыз бардыр, хәлял булсын. Падишаһымыз хәзрәтләре үзе кайсы углын тәхеткә лаек күрсә, без разыймыз. Әмма эшне безнең ихтыярымызга салдыңыз. Инде кече углыңызны тәхеткә кичерәсез. Гыйлеме һәм яхшы, һәм дөнья эшендә белекле вә гакыллыдыр. Әгәр падишаһ лаек күрсә, олуглыкка галим кеше лаеграктыр. Нитәкки шаббе галим йәтәкаддәмү галя шәйхи җаһил — галим егет надан карттан югары утырмак кирәктер. Моннан башкасын падишаһ үзе белер", — диделәр. +Бәс, падишаһ сарайга килеп әмер итте, тәхетне төзеделәр, мәмләкәтнең олуглары килеп хәзер булдылар. Падишаһ кече углының кулыннан тотып, тәхеткә мендерергә теләгән иде, ул арада ике олуг углы килеп әйттеләр: "И ата, бу кече карендәшемез хакында барча халык, бу дана вә Гакыйльдер дип, падишаһлыкны аңа лаек күрделәр. Инде безнең аңар берничә сөалемез бар. Әгәр җавап бирсә, без дәхи тәхетне аңар ризалыгымыз белән тапшырырмыз вә каршысында кул баглап торырмыз. Вә илля безнең сөалемезгә җавап бирергә кадир булмаса, падишаһлык аңа лаек түгелдер", — диделәр. Падишаһ кече углына әйтте: "Син ни диерсең?" — диде. Кече углы әйтте: "Сөальләре һәрни булса, сорасыннар". Әйттеләр: "Солтан димәк ни димәктер?". Әйтте: "Солтан дип дәлил вә хөҗҗәт белән булганны әйтерләр, ягъни Аллаһы Тәгаләнең боерыгына итагать кыйлырмыз: әссолтане зыйлл Аллаһы филарыз — падишаһлар җир йөзендә Тәңре Тәгаләнең күләгәседер", — диде. Әйттеләр: "Падишаһ булмак кемгә лаектыр?". Әйтте: "Падишаһлык шул кешегә лаектыр: нәсәбе пакь булсын, хөсне камил булсын вә һәм үткәндәге гадел падишаһларның хакларын тотсын", — диде. Әйттеләр: "Гадел кеше кемдер?". Әйтте: "Гадел кеше шулдыр, һичбер эшендә шәригатьтән тыш булмас". Әйттеләр: "Залим кемдер?". Әйтте: "Залим шулдыр, шәригатькә итагать итмәс вә һәм золымлык белән мал җыймак өчен, үзеннән бидгатьне вә шәригътә юк эшләрне чыгарыр". Әйттеләр: "Падишаһлар ни хәлле кешеләрне вәзир итмәк кирәктер?". Әйтте: "Шул кешене вәзир итмәк кирәк ки, анда ике төрле хасләт булыр: тәдбир әһле вә һәм гыйлем вә фәзыйләт әһле булсын. Боларның чыганагы дәхи, икедер: бере гыйлем вә бере гакылдыр". Әйттеләр: "Падишаһ катында даим ничә төрле кеше булмак лаземдер?". Әйтте: "Дүрт төрле кешедер. Берсе — мәмләкәт эшендә бик тәдбирле вәзир; икенче — бәһадир гаскәриләр башы; өченчесе — гарәби-фарси язуын яхшы белгән язучыдыр; дүртенчесе — дошман эшеннән гафил булмаслыктыр", — диде. Әйттеләр: "Падишаһ булган кешегә ничә төрле холыкны гадәт итмәк кирәк?". Әйтте: "Дүрт эшне гадәт итмәктер. Берсе — көләч йөзле булмак, икенче — татлы сүзле булмак, өченче — юмартлык, дүртенче — фәкыйрьләргә мәрхәмәтле булмактыр". Әйттеләр: "Падишаһка ничә төрле кеше мәҗлестәш булырга кирәк?". Әйтте: "Дүрт төрле таифәдән кирәк. Берсе — галим, икенчесе — мәгърифәт әһле, өченчесе — бәһадир пәһлеван, дүртенчесе — уенчылар. Бәс, галимнән шәригатьне үгрәнер, мәгърифәт әһленнән гыйльме хәкаикъны үгрәнер, бәһадир пәһлеваннан сугыш гыйлемен үгрәнер, уенчылардан уен үгрәнсен, хәтере ачык булыр, хафасы таркалыр", — диде. Әйттеләр: "Падишаһ булган кеше үзен кайсы таифәдән дип белсен?". Әйтте: "Хак Тәгаләгә васыйл булгучы мәшаихләрдән дип белсен. Гадел булмакка сәбәп булыр, — дип, карендәшләренә карап әйтте, — и карендәшләр, сез миңа бу кадәр сөаль иттеңез, барча сөалеңезгә белгәнем кадәр җавап бирдем. Минем һәм сездән сорасы бер сүзем бар", — диде. Әйттеләр: "Ни сөалең бар, сора", — диделәр. Әйтте: "Дөнья падишаһлары нигә охшар? Падишаһның вәкилләре нигә охшар? Вә падишаһның рәгыйясе нигә охшар? Вә дошманнары нигә охшар? Вә мәшаихләре нигә охшар?" — дигәч, ике агасы башларын түбән салып сагышка калдылар. Бераздан соң янә әйтте: "Ник сагышка калдыңыз? Инде сагыш вакыты түгелдер", — диде. +Әйттеләр: "Без сөальнең җавабында гаҗиз калдык", — диделәр. Падишаһ кече углының кулыннан тотып тәхеткә мендерде вә әйтте: "И углым, һәмишә ярдәмчең Хода булсын, вә дошманнарың мәкъһур булсын", — диде. Аннан соң барча вәзирләр вә гаскәр әһле килеп: "Падишаһлыгың мөбарәк булсын! Инде син безнең падишаһымыз булдың!" — диделәр. Падишаһ әйтте: "И углым, карендәшләреңнән сораган сөалеңә үзең дәхи җавап бир, ишетәек", — диде. Әйтте: "И ата, бу дөнья бер яшел сахрага охшар. Вә рәгыйять халкы — ул сахрада утлагучы куйларга охшар. Вә падишаһ ул куйларның көтүчесенә охшар. Бәс, куйларның иясе Хак Тәгаләдер. Вәзирләр вә бәкләр ул көтүченең этләренә охшар. Вә дошман бүрегә охшар. Галимнәр мәшаихләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан көтүчеләрнең өстенә баш булып, аларның хәлен тикшереп торырлар. Көтүче куйларга тамгы кыйлып , кул озатырга теләсә, көтүчене тыярлар. И ата, мин нәфес әмердә бер зәгыйфь көтүчемен. Куйларны бер-бер ерткучы җанвар килеп рәнҗетмәсен дип күзәтә торырмын. Мин — бүре белән шәрикмен. Әгәр куйның иясе килеп, куйның хәлен миннән сораса, һай безнең хәлемез, дип зар егълады. Агалары һәм кече карендәшләренең падишаһ булуын кабул иттеләр. Моннан соң аталары кулына бер уч туфрак алып, күзенә койды, әйтте: "И күз, ничә заман падишаһ идем, кайчагында гаделлек белән, кайчагында золымлык белән бу чаклы мал җыеп кулыма керттем, һич туймадың. Ничә гүзәлләр белән сохбәт иттем. Дөнья нәрсәсенең яхшырагын күргәч, кулыңа төшерүдән, кирәк хәлял, кирәк хәрам чиркәнмәдең. Нигъмәтләр ашап, ничә ширбәтләр эчеп, туймадың. Син дәхи ни өчен бу эшләрне күрмәдең? Инде күзне бер уч туфрактан гайре нәрсә туйдырмас, — дип, туфракны күзенә орды, — вай безнең хәлемез", — дип егълады. Барча хазыйр булган бәкләр егълаштылар. Аннан соң падишаһ, торып, саумәгасына кереп, гыйбадәткә кереште. Ничә заманнан соң әҗәл ястыгына башын куйды, белде: гомеренең ахыры җиткән, имеш. +Әйтте: "Мин вафат булгач, сез миңа ни кыйлырсыз? Хәзер күз алдымда кыйлыңыз, күрәем", — диде. +Аннан соң падишаһны сараенда тәхет өстенә яткырып, сарайның алдына туфрак саптылар. Төрле кыйммәтле җефәкатлас киемнәр турап, туфракка төштерделәр. Никадәр кәнизәкләре бар иде, барчасы кара киделәр вә, башларын туздырып, башларына туфрак сачып, аһ итеп егълаша башладылар. Ишеткән адәмнәрнең бәгъре кан булды. Аннан соң вәзирләр килеп: "Моның кебек гадел падишаһтан аерыламыз", — дип егъладылар. Аннан соң бик олуглап табутны китерделәр. Аннан соң падишаһның угланнары табутны күргәч, атамызның менеп китәсе аты бу булды, дип, яшь урынына кан түктеләр. Ул табутка төрле җәүһәрләр белән тукылмыш бер таҗ куйдылар, өстенә чадыр кордылар. Дүрт олуг хатыны килеп, табутның дүрт почмагыннан дүртесе тотып китерделәр. Вә табутның алдына мәшаихләр төшеп, зикер әйтеп бардылар. Заһидларның башлары өстенә Коръән тоттылар. Олуг ханнар вә хан балалары алдан киттеләр. Вә ике йөз данә хуш авазлы мәрсияханнар алдан: "Ва хәсрәтә!" — дип егълашып бардылар. Бер тарафтан табут үзәренә алтын-көмеш вә җәүһәрләр саптылар. Вә ун мең атлы гаскәрләр, иярләре алтыннан, өзәңгеләре ярылмыш, вә артларында дәхи бер гөруһ кәнизәкләр барчасы кара кимеш аһ вә фәган итеп, авазлары күккә җитеште. Падишаһ дәхи боларны күреп, аһ итте вә боерды, тәхеттән төшерделәр. Әлхасыйл, үлгәч, үлекне ни рәвеш җеназа белән илтәләр, шул рәвешле падишаһка, менә сине үлгәч шулай итәрмез, дип күрсәтүләре булды. Падишаһ әйтте: "Үзем терек икәнмен, вафат булганымны күрдем, — дип, бер уч туфрак алып, башына орды, әйтте: — туфрак минем башыма, бу чаклы солтанәт белән, бер гаделлек итмәдем", — диде. Вә әйтте: "И минем вәзирләрем, үзем өчен вәкыф итмәк эстәрмен", һаман вәзирләр вәкыфлар яздылар. Мәктәп вә мәдрәсәләр бина иттеләр, Коръән укыдылар, һәрбер парә укыганга бишәр алтын бирделәр. Заһидларга вә дәрвишләргә бишәр йөз алтын бирделәр. Аннан соң тәгамнар китерделәр, савытлары алтыннан вә көмештән, һәркемнең алдына куеп: "Аша да, савыты үзеңә булсын", — диделәр. Ничаклы кол вә кәнизәкләр бар иде, барчасын азат иттеләр. Аннан соң падишаһ өч көннән вафат булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: сез дәхи ул падишаһ кебек тәфтиш итеп, вәзирләр сүзе белән гамәл итәсез, вә шәригатькә ияреп гомер итәсез, дөньяда үкенечкә вә ахирәттә газапка тоткын булмагайсыз, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләделәр. Падишаһ вәзирләрдән бу гаҗәеп хикәятне ишеткәч, белде кем, дөньяның вафасы юк. Аһ итеп, углыны зинданга күндерде вә үзе ауга китте. Кич булгач, кайтып сараена килде вә хатынның янына керде. Ашап-эчеп тәмам булгач, хатын сорады: +— Углыңның хәле ни булды? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Янә зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— Бу эш кечкенә эш түгелдер. Син гафилсең, кем очраса, аның сүзе белән гамәл итәсең. Әйтмешләр, гафил кеше өч хәлдән тыш түгелдер: йә ахмактыр, йә надандыр, яисә аннан дәүләт йөз дүндергәндер. И падишаһ, гафиллек — ир кешенең эше түгелдер. Гафил булма, бу хосуста гафил булмак диваналыктыр. Бу синең хикәятең бер падишаһ хикәятенә охшар: гафиллеге сәбәпле аны биш мәртәбә дошман басты. Бәлки, ул хикәятне син ишеткәнең юктыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Элгәре заманда бер падишаһ бар иде. Үзеннән дәхи кувәтле бер дошманы бар иде. Ул дошманы, барча гаскәрләрен җыеп, зәгыйфь падишаһның өстенә килде. Бу падишаһ чарасыз үзенең бар гаскәрен алып каршы барды. Ул кувәтле падишаһка ялварды: "Бу сугыш яхшы түгелдер, кил, бу фитнәне куй, бу кадәр мөселманнарның канына кермә. Рәсүл хәзрәте әйтте, ике мөселман бер-беренә кылыч белән сугыш коралы белән сугышып, берен бере үтерсә, икесе дә җәһәннәмлектер", — диде. Дәхи ничә гозер итте, файда бирмәде. Падишаһ инде күрде: болай ялварып эш булмады. Бу эштән котылырга ни тәдбир кирәк дип, фикергә барды. Падишаһның изге тәдбирле өч вәзире бар иде, аларга мәшвәрәт итте: "И вәзирләрем, бу эштә сезнең тәдбиреңез ничектер?" — диде. Баш вәзир әйтте: "И шаһым, хәзерге хәлдә, дошманымызда гаскәр кувәтледер. Шиксез без аңа каршы тора алмамыз. Инде шуннан яхшы юктыр, сугышмаенча кайтып китәек. Ул безнең артымыздан килер, безләр кальгагә кереп бикләнермез. Шаять, беркөн дәүләт безнең тарафка кайтыр. Менә шулай, дөньяның хәле кайчагында — шатлык, кайчагында — кайгы-хәсрәт", — диде. Икенче вәзирдән дәхи сорады: "Синең тәдбирең күрәек, ничектер?" — диде. Ул әйтте: "И шаһым, баш вәзир һәрни әйтсә, мәгъкульдер. Әмма һичбер вакытта дошман белән каршы торышканда, зәгыйфьлек күрсәтмәк дөрес түгелдер. Чөнки син аңар ничаклы +зәгыйфьлек күрсәтсәң, шулчаклы ул синең өстеңә кувәт табып галәбә кыйлыр. Сугышмаенча арт биреп качсаң, аңа ярдәм биргән кебек булырсың. Гакыллы шул булыр, дошман никадәр кувәтле күренсә дә, үлемнән һич курыкмас вә дошманга кылычтан гайре җавап бирмәс", — диде. Янә падишаһ өченче вәзиргә карап әйтте: "Бу эштә синең тәдбирең ничектер?" — диде. Вәзир әйтте: "И падишаһ, ирлек ундыр, тугызы хәйләдер, бере кувәттер. һәрзаман дошман эше хәйлә белән бетәр. Әйткәннәр, бер хәйлә белән беткән эшне йөз мең гаскәр бетерә алмас. Әгәр падишаһ хәзрәтләре минем сүземә караса, бу кичә аңсыздан дошман өстенә барып, урдасын басаек. Инша Алла, ничәсенең башын кисәрмез", — диде. +Падишаһ вәзирнең бу хәйләсен мәслихәт күреп, төн уртасында, дошман гафил яткан вакытта, һәр яктан урдасын басып, таң аткыйнча дошманны кырдылар. Падишаһы үз мәмләкәтенә качып китте вә, бу зәгыйфь падишаһ галиб булып, үзенең шәһәренә килде. Әмма ул качып киткән падишаһ барып, гаскәр җыеп, янә бу падишаһның өстенә йөреде. Бәс, зәгыйфь падишаһ, чарасыз каршы торып, сугышка хәзерләнделәр. Падишаһ вәзирләренә әйтте: "Инде бу мәртәбәдә тәдбиреңез ничек булыр?" — диде. Өченче вәзир әйтте: "И падишаһ, безнең эшемез хәйләсез бетмәс, хәйлә кирәк". Падишаһ әйтте: "Ни хәйлә? Алар бу кичә гафил тормаслар". Вәзир әйтте: "Хәйлә бертөрле генә түгел. Бу кичә алар хәзер торсыннар, һич вакыйга юк. Әмма без икенче төрле хәйлә табармыз". Падишаһ әйтте: "Яхшы, күреп караек". Вәзир әйтте: "Дошманга каршы ике мең таш йөрәкле бәһадир кешеләрне куеп, иртә белән барып бераз сугышып, арт биреп кача башлармыз. Алар безнең артымыздан килеп, безне басарга теләрләр, һаман безләр кайтып сугыш кыйлырмыз. Алдагы гаскәрләрен кисәрмез, бу яктан дәхи ул арттагы гаскәремез мәйданга чыксыннар, дошман гаскәрен уртага алып, инша Алла, каты кылыч тартып вә бәкләрен тотып, сәнҗак-байракларын алып, тар-мар китерермез", — диде. +Бәс, падишаһ дәхи ул вәзирнең тәдбирен мәгъкуль күреп, бу хәйлә белән янә дошманга галиб күренеп, шатлык белән янә мәмләкәтләренә кире кайттылар. Ул кувәтле падишаһның бу мәсхәрәлеккә чыдар хәле калмады. Ни итсен, бу зәгыйфь падишаһ минем бу кадәр кувәтле гаскәремне кырып, болай хур вә зәбун итеп качырды. Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм бирсен дип, тиз үк янә гаскәр җыеп, бу падишаһ өстенә янә килде. Бу зәгыйфь падишаһка хәбәр булып, чарасыз янә дошман гаскәренә каршы барып кундылар. Бу зәгыйфь патша янә вәзиреннән сорады, янә баягы өченче вәзир әйтте: "И падишаһ, янә дәхи хәйләсез мөмкин түгел, һәрни булса, безнең эшемез хәйлә бе +Падишаһ әйтте: "Ни хәйлә?". Вәзир әйтте: "Бер бик үткен, тизгәр җәлладны җибәрәек. Барсын бу, хәйлә белән ул падишаһның башын кисеп китерсен. Падишаһы үлгәч, гаскәрендә күп артык эш булмас", — диде. Бәс, падишаһ вәзирнең сүзен мәгъкуль күреп, хәнҗәр белән бер җәлладны күндерде. Җәллад барып, ул падишаһны һәлак дәрәҗәсенә ирешерлек итеп, үзе качып барганда тоттылар, парә-парә кыйлдылар. Вә падишаһны күрделәр: һәлаклек чигенә җиткән. Бу җәллад белән сугышып булмас, дип, падишаһларын алып качтылар. Мәмләкәтләренә килеп, берничә көннән соң падишаһның җәрәхәте төзәлде. Халкыннан солдат вә күп хираҗ җыйды. Янә гаскәр җыеп, бу зәгыйфь падишаһның өстенә дүртенче мәртәбә килде. Патша янә вәзирен чакырып сорады. Өченче вәзир әйтте: "И падишаһ, безнең эшемез хәйлә белән, җирдә башка төрле кувәт юк", — диде. Падишаһ әйтте: "Бу мәртәбә дә хәйлә шул: ул падишаһка бер сүзгә оста адәмне илче итеп җибәрәек. Вә дәхи бераз мал вә кәнизәкләр бүләк итеп алып барсын. Падишаһка әйтсен: "Инде без сиңа мотыйг булдык, синең хөкемеңнән һич баш тартмасмыз", — дисен. Вә ул җибәргән кәнизәкнең берсенә агу бирәек, форсат табып падишаһка ашатсын, шаять, безләр өстенлек табармыз", — диде. Падишаһ вәзирнең сүзен мәгъкуль күреп билә иттеләр. Вә падишаһны агу биреп зәһәрләделәр. Падишаһ булмагач, гаскәр нишләсен, падишаһны алып кайтып киттеләр. Дару итеп сыйхәтләнде. Янә гаскәр җыеп килде. Бу падишаһ дәхи чарасыз булып вәзирләреннән сорады. Өченче вәзир әйтте: "И падишаһ, безнең эшемез хәйләсез булмас, хәйлә кирәк". Падишаһ әйтте: "Ни булса да, тәдбир кыйлыңыз", — диде. Вәзир әйтте: "И падишаһ, инде ул бик сакланып, юлларда ничә җиргә адәмнәр куйган. Юлдан килгән кешене һәркемне тоталар, чебен очырмайлар. Әгәр хәзрәтеңезгә мәгъкуль күренсә, бер язу язып, аның вәзирләренә вә олуг бикләренә җибәрәек болай дип: бәгъдәссәлям, мәхфи калмасын, безләргә хатыңыз килде, һәрни языпсыз мәгълүм булды. Гомереңез озын булып, сәламәт булгай идеңез. Без дәхи сездән шуны өмит иткән идек. Инде ирлек вә адәмлек итеп, араңыздан шул кешене, ягъни падишаһны тотып, миңа китереңез. Ул мәмләкәт сезгә булсын, фәлән җир фәләнгә булсын, фәлән урын фәләнгә булсын, дип мөһерләп вә бер таякны ярып, эченә куеп, бер кешенең кулына бирәек. Аларга илтеп бирсен. Алар ул таякны падишаһка илтәрләр, вә падишаһ аны укыгач, һичшиксез, үзенең вәзирләрен вә бикләрен хыянәтле күреп, вәсвәсәгә төшеп, үз араларында дошманлык чыгар. Шулай хәйлә кыйлып, шаять, безнең ягымыз кувәт табар", — диде. +Падишаһ һәм бу тәдбирне мәгъкуль күрде. Шул рәвешле намәне илткәндә, тотып падишаһка китерделәр. Падишаһ намәне укыгач, эченә җан куркусы төшеп, мәмләкәтенә кайтып китте. Ул вәзирләрне вә бәкләрне тотып һәлак итте. Ахыр барча бикләр ул падишаһтан йөз дүндереп, бу падишаһка бер намә язып күндерделәр. Ходай өчен, гаскәр җыеп бу залим өстенә кил, без сиңа кодрәтемез җиткәнчә ярдәм итәрмез, диделәр. Падишаһ намәне алып укыды. Гаскәр җыеп, ул мәмләкәткә барды. Сугыш көнендә барча бикләр килеп, бу падишаһ кешесе булып ант иттеләр. Үзләренең иске падишаһларын тотып, аңа бирделәр, һәм зәгыйфь булса да, шул мәмләкәтне хәйлә белән кулына алды. Вә ул кувәтле падишаһ гафиллек сәбәпле башыннан вә һәм мәмләкәтеннән җөда булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: син гафил тормасын, дип. Бу инсафсыз углың хәйләсе белән башыңнан вә мәмләкәтеңнән җөда булмагайсың. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетеп, эчендә ачу уты кайнады. Иртәгә мин аны һәлак итәрмен, дип кереп яттылар. Таң ярылып кояш Каф тавы артыннан баш күтәреп, дөнья яктыргач, падишаһ тәхетенә килеп утырды вә углыны хәзер иттерде. Башын кис, дип, җәлладка әмер иткәндә, дүртенче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһым, батырлык кыйлып, һәр эштә ашыкмак падишаһларга лаек түгелдер. Хосусән, нахак җирдә кан түкмәк гакыл ияләре каршында зур гаеп эштер. Әйткәннәр, дүрт төрле эштән падишаһларга афәт ирешер. Берсе — тизлек; берсе — фитнәгә таянмак, ягъни фитнәнең кузгалуына сәбәп булмак; вә бере — эшнең ахырын исәпләмәенчә эш кыйлмак; вә бере — дәхи гафиллектер. Әмма тизлек шулдыр: падишаһ үзенә изгелек вә файда эстәгүчеләрне мәхрүм итәр. Вә фитнә шулдыр: кирәкмәс урыннарда сугыш ачып, нахак җирдә гаскәрне кырдырыр вә хилаф эшләр чыгарыр. Эшнең ахырын карамаслык шулдыр: сабырлык вә акрынлык белән эш кыйласы урында ашыгыр. Вә гафиллек дәхи шулдыр: һәмишә уен-көлкегә иярер. Эшләрдә хатыннарга киңәш итәр. Хәкимнәр әйткәннәр, гакыллы кеше шулдыр — хатыннарга киңәш итәр, алар киңәшенең хилафын тотар. Нитәкки пәйгамбәр галәйһиссәлам боерды: шәәвирууһүннә вә хаалифуһүннә, ягъни хатыннар белән киңәш ит, хилафын тот. Иңде бу хәдис буенча, падишаһ, хатын сүзен тотмаска кирәктер. Ничә адәмиләр хатын сүзе белән үкенечкә калып, Аллаһы Тәгаләнең ачуына грифтар булдылар. Әнә Билгам Багур хикәяте — бер гаҗәеп хикәяттер. Бәлки, падишаһ ул хикәятне ишеткәне дә юктыр. Рөхсәт булса, сөйләрмен, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, — диде. +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Беркөн Муса галәйһиссәлам бер кавемнең өстенә барды. Алар Гад кавеменнән иде, ул кавемнең олугысы Гуҗ бине Ганык диерләр иде. Беркөн Муса галәйһиссәлам аларны Хак Тәгаләнең әмере белән дингә дәгъвәт кыйлып, әгәр дин кабул итмәсәләр, алар белән сугышасы булды. Муса галәйһиссәлам, дүрт йөз сиксән мең кеше алып, Гад кавеменә барды. Якынрак баргач, унике кешене аларга илче итеп җибәрде. Ул вакыт Гуҗ сәйранга чыккан иде. Күрде: унике кеше килер. Аларны һәммәсен алып, зәнбиленә салды, аркасына күтәреп, Гад кавеменә китерде. Әйтте: "Менә, Муса пәйгамбәрнең гаскәрен күреңез, безнең белән сугышырга алып килгән", — дип, зәнбилене йөзтүбән тоткан иде, унике кеше зәнбил эченнән түгелде. Аяк астында корт кебек кыймылдашып йөри башладылар. Боларны кавем күрделәр: буйлары кечкенә. Барчасы болардан мәсхәрә итеп көлештеләр, һич кул якмадылар, илтеп урыннарына җибәрделәр. Болар килеп Муса галәйһиссәламгә хәлләрен бәян иттеләр. Барча гаскәр курка башладылар, һаман хәзрәти Муса гасасын, ягъни таягын алып, ул Гад кавеме өстенә йөреде. Гуҗ бине Ганык күрде: Муса галәйһиссәлам үзе килер. Гуҗ барды, тау шикелле бер ташны кубарып, баш түбәсенә куйды. Китереп, Муса галәйһиссәламнең гаскәре өстенә ташлаем дигәндә, Аллаһы Тәгалә кош сурәтендәге бер фәрештәгә әмер итте. Ул кош килеп, ташны борыны белән чукып тиште. Таш Гуҗның муенына ләгънәт камыты кебек төшеп утырды. Бу яктан хәзрәте Муса дәхи шул сәгать барып җитеште. Үзенең буе кырык аршын, таягының озынлыгы кырык аршын, аннан югары тагы кырык аршын, сикереп, таягы белән Гуҗны сукты, Хак Тәгалә Гуҗны һәлак итте. Хәзрәте Муса, йөз егерме аршын сикереп, Гуҗның тубыгына кадәр генә җитте. Аннан Муса галәйһиссәлам кавеменә кайтып килеп, Гуҗның һәлак булганын хәбәр бирде. Барчасы шат булдылар. Аннан соң хәзрәте Муса ул арада китте, шәех Билгам Багур вилаятенә барды. Шәехкә хәбәр бирделәр. Муса галәйһиссәлам күп гаскәр белән өстемезгә килде, диләр. Шәехнең мөритләре әйттеләр: "Йә шәех, әгәр ул гаскәр вилаятемезгә килсә, вилаятемезне харап итәр. Моңар бертөрле гамәл табарга кирәксең", — диделәр. Шәех әйтте: "Ничек итәрмез?". Алар әйттеләр: "Син аларга явыз дога кыйл, безнең вилаятемезгә килмәсеннәр, кырылсыннар". Шәех әйтте: "Ул пәйгамбәрдер. Аңа минем явыз догамкяр кыйлмас", — диде. Болар шәехкә күп мәслихәтләр итеп карадылар, булмады. Мәгәр шәехнең бер мәккярә хатыны бар иде, аңа ялвардылар: "Шәехкә әйт, дога кыйлсын. Сиңа күп мал бирермез", — диделәр. Хатын әйтте: "Мин аны эшләрмен", — диде. Шәех, хатын белән мәшвәрәт итмәкче булып, хатын янына килде. Хатын әйтте: "Син аңа явыз дога кыйл", — диде. Шәех әйтте: "Ул пәйгамбәрдер. Мин аңа явыз дога кыйла алмам", — диде. Хатын, күп әйтә торгач, шәехне күндерде, шәех кул күтәреп дога кыйлды. Догасы кабул булды, Муса галәйһиссәлам уналты чакрым ераклыкта иде, кырык ел төя сахрасында калдылар. Хак Тәгалә кәлямендә, әрбәгун сәнәтә йөтиһүн фил арыз. Бәс, хәзрәте Муса белде, монда бер хәл бар. Мөнәҗәт кыйлып Хак Тәгаләгә зарыйлык кыйлды, әйтте: безне болай сәргәрдан әүварә булмага сәбәп булган кеше дөньядан ахирәткә имансыз киткәй иде, диде. Муса галәйһиәссәламнең догасы Хак дәргаһына кабул төшеп, ул шәех хатын сәбәпле дөньядан имансыз китте. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: ничәничә кешеләр, хатын сүзенә ияргән өчен, Ходай Тәгаләнең дәргаһыннан сөрелделәр. Бәс, әгәр белсә, падишаһка тиешледер: үкенечкә калмас өчен моның кебек эшләрдән вакытында сакланмак кирәк. Соңыннан файда бирмәс. Зинһар, шаһзадәне хатын сүзе белән һәлак итмә, — дип, җир үбеп гозер итте. +Падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишетте, углын зинданга җибәрде. Үзе янә ауга китте. Кич булып, янә аудан кайтты, хатын янына керде. Ашап-эчеп тәмам булгач, хатын дәхи угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген тагы вәзирләрем куймадылар, зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын әйтте: +— Ул вәзирләрнең ниятләрен мин инде белдем. Көннәнкөн гакыл алып, бер хәйлә тәдбир кыйлып, мине сиңа чису күрсәтеп, хатыннарның гакылы кыскадыр вә хатыннар мәккярә, вә хәйләкәрдер, вә ялганчыдыр, дип, арамызны бозарга касд иткәннәрдер. Син бер дә ышанма, аларның сүзенең сәбаты юктыр. Алар мине күрделәр, минем падишаһ хакында күңелем дөрес икәнен белделәр. Мин һәм аларның байтак ярамас эшләрен сиздем. Вә падишаһны аларның хәйләсеннән вә явызлыкларыннан сакларга иҗтиһад кыйлганым өчен, мине дошман күреп, һәрберсе бер сүз сөйләмәк белән сине әгъва кыйлалар. +Ярый, хәерле булсын. Әгәр сөйләшмә дисәң, сөйләшмәм, теләсә нишләсеннәр, минем эшем юк. Әмма алар һәммәсе бер авызда, мин куркамын, сиңа һәм миңа бер-бер зарар итәчәкләрдер. Син һәм үкенечтә калачаксың. Әмма файда итмәссең. Берничә нәселсез яман балаларны җыеп, үзеңә вәзир итеп, һәр эшеңне аларга тапшырып тынычлангансың. Алла сакласын, болар имин кешеләр түгелдер. Аларның кайсы икмәкче баласы, кайсы кассаб баласы, кайсы ашчы балаларыдыр. Нитәкки Хозыр галәйһиссәлам бер патшаның вәзирләренең асылын белдерде. Әмма ул хикәятне падишаһым ишеткәне дә юктыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, — диде. +Хикәят +Хатын әйтте: +— Җиһан сараенда бер падишаһ бар иде. Хозыр галәйһиссәламне күрергә бик мөштак иде. һәркайчан әйтер иде: һәр кеше, Хозырны миңа күрсәтсә, һәрни теләсә бирер идем, диер иде. Ул вакыт бик фәкыйрь бер кеше бар иде. Гаять фәкыйрьлегеннән, үзенә-үзе әйтте: тукта, падишаһка барып әйтәем, мине өч елга чаклы тәрбия кыйлсаң, Хозыр галәйһиссәламне сиңа күрсәтермен, дип. Өч елга чаклы кем бар, кем юк, яисә ул гөнаһны гафу итәр, яисә башка төрле хәйлә белән котылырмын, һич булмаганда, берничә вакыт кәеф кыйлырмын, диде. Вә падишаһка барып, моны әйтте. Падишаһ әйтте: "Әгәр күрсәтмәсәң, сине үтерермен", — диде. Фәкыйрь разый булды. Падишаһ боерды, ул фәкыйрьгә байтак мал вә акча бирделәр. Малны вә акчаны алып үзенең өенә килде. Өч ел кәеф вә сафа итеп, вәгъдә җиткүнчә рәхәт торды. Вәгъдәсе җиткәч, бер билгесез җиргә сакланып качты. Куркуыннан тетрәй башлады. Кисәктән күрде: ак киемле, йөзе нурлы бер кеше сәлам бирде. Ул фәкыйрь аның сәламен алды. Ул кеше әйтте: "Ни кайгың бар? Бик хафада торасың? — диде. Фәкыйрь җавап бирмәде. Янә ул кеше әйтте: — Хәлеңне миннән ник яшерәсең? Әлбәттә, сиңа бер ярдәм кыйлып, хафаңны бетерермен", — диде. Ул фәкыйрь ахыр вакыйганы әүвәленнән ахырынача әйтеп бирде. Ул кеше әйтте: "Падишаһка бергә бараек. Синең өчен мин җавап бирермен", — диде. Бергә киттеләр. Барганда падишаһның моны эзләргә җибәргән хезмәтчеләре очрап, моны тотып падишаһ катына илттеләр. Падишаһ әйтте: "Инде өч ел тәмам булды. Кайда, инде миңа Хозыр галәйһиссәламне күрсәт". Ул фәкыйрь әйтте: "И падишаһым, падишаһларның эше үзенең халкына рәхимле булмактыр. Инде гөнаһымны кичер, Хозыр галәйһиссәламне табар хәлем юк", — диде. Падишаһ әйтте: "Мин синең белән шарт кыйлыштым. Инде сине үтерәмен. Падишаһның сүзе бер булыр", — диде. Вә олуг вәзирнең йөзенә карап әйтте: "Моны нишләмәк кирәк?" — диде. Вәзир әйтте: "Моны турап, кассабларның тагына асмак кирәк. Гайреләр күреп, падишаһ янында ялган сөйләүдән саклансыннар", — диде. Ул фәкыйрь белән барган ак киемле карт кеше әйтте: "Вәзир дөрес әйтә, көлле шәйи ярҗәгу илә аслиһи"1, — диде. Янә падишаһ икенче вәзиргә карап әйтте: "Син ни әйтәсең?" — диде. Ул әйтте: "Моны казанга салып кайнатмак кирәк", — диде. Карт әйтте: "Вәзир дөрес әйтә, көлле шәйи ярҗәгу илә аслиһи", — диде. Падишаһ өченче вәзиргә әйтте: "Син ни әйтәсең?". Ул әйтте: "Моны парә-парә кисәкләп, табада кәбаб итмәк кирәк", — диде. Баягы карт әйтте: "Вәзир дөрес әйтә, көлле шәйи ярҗәгу илә аслиһи", — диде. Янә дүртенче вәзиргә әйтте: "Син ни әйтәсең?" — диде. Вәзир әйтте: "И падишаһ, бу мескингә биргән малың — Хозыр галәйһиссәламның мәхәббәте өчендер. Табармын дип кабул иткән, ахыр тапмады. Гозер теләйдер. Лаек булганы шулдыр, Хозыр галәйһиссәлам мәхәббәте өчен моны азат ит". Янә ул карт әйтте: "Вәзир дөрес әйтә, көлле шәйи ярҗәгу илә аслиһи", — диде. Бәс, падишаһ картка әйтте: "И карт, һәр вәзирем киңәш әйтте, барысы бер-берсенә хилаф. Син һәрбересенең хакында "вәзир дөрес әйтә" дидең. Монда ни хикмәт бардыр?" — диде. Карт әйтте: "И падишаһ, әүвәлге вәзирең кассаб углы иде, аның өчен асылына кайтты. Икенче вәзирең ашчы углы иде, ул һәм асылына лаек җәза бирде. Өченче вәзирең икмәкче углы иде, ул дәхи асылына лаек җәза бирде. Дүртенче вәзирнең асылы нәселе пакь булып, аның асылына лаек мәрхәмәттер ки, ул бичарага мәрхәмәт йөзеннән азатлык белән хөкем итте. И падишаһ, һәрнәрсә асылына кайтыр, — дип, күп нәсыйхәтләр биреп, — инде белеп кал, Хозыр минмен", — дип, күздән гаиб булды. Падишаһ, урыныннан торып, ул картның артыннан йөгереп тышка чыкты, һичкем юк. Аллаһы Тәгаләгә шөкер, Хозыр галәйһиссәламне күрергә бик арзу кыйлган идем, күрдем. Вәзирләрнең дәхи кем икәнен белдерде, диде. Вә ул мескингә хәзинәдән фәлән кадәр мал бирелсен, дип әмер итте. +И падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, инде вәзирләрең асылын кем икәнен беләсең, алар вафасыз халыктыр. Ул асылсызларның сүзенә ияреп, дошманыңа әман бирмәк — гаять ахмаклыктыр, — диде. +Бәс, падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, мин иртәгә аның гомерен бетерермен, дип кереп яттылар. Иртә булып, көн җәелгәч, падишаһ янә тәхеткә менеп җәлладка әмер итте, углымның башын кис, дип фәрман кыйлганда, бишенче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, ул гөнаһсы юк углыңны кыйма. Вә вәзирләреңнең нәсыйхәтләрен җилгә җибәрмә. Энҗене дәрьядан чыгарып җепкә тезгән кебек, сүзне һәм алар шулай мәслихәткә күрә сөйләрләр. Сөләйман пәйгамбәр вәзире Асаф бине Бәрхәя булса да боларның тәдбиреннән арттыра белмәс. Вәзирләреңнең сиңа киңәшүләренең сәбәбе шулдыр: хәзрәте Рәсүл әйтте, һәркем падишаһтан шәригатькә хилаф бозык эш күреп, аны ул эштән тыймаса, ул кеше әһле сөннәттән чыгар. +Инде, и падишаһ, син вәзиреңнең сүзләрен ялгыш аңлама. Әйткәннәр ич, хәзрәте Хозырны күрәсе килгән кеше гакыллы вә дана вәзирне күрсен. Падишаһым хәзрәтләре, бәлки, бер вәзир белән Хозыр галәйһиссәлам хикәятен ишеткәне юктыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Үткән заманда бик атаклы бер олуг падишаһ бар иде. Вә дәхи бик күп эш күргән бер вәзире бар иде. һәмишә, ул вәзирнең хәлләрен сагышлап, Хозыр галәйһиссәламгә килепкитеп йөри торган иде. Беркөн вәзир дөньяның хәлләрен сагышлап белде, дөнья һичкемгә вафа кыйлмас, дөньяда ни бар, барчасы фани икән, дип вәзирлекне куеп, гыйбадәткә мәшгуль булды. Ничаклы вакыт узды, янына Хозыр галәйһиссәлам һичбер мәртәбә килмәде. Вәзир, гаҗәпләнеп, үзенә-үзе әйтте: бу ни хәл, яныма Хозыр галәйһиссәлам килмәс булды. Инде мин вәзирлектән төшкәч, көн саен килергә кирәк иде. Әлбәттә, монда бер хәл бардыр, дип торганда, Хозыр галәйһиссәлам килеп керде. Вәзир әйтте: "Йа Хозыр, мин вәзир чагында яныма һәрзаман килә торган идең. Инде мин дөньяны куйганым өчен килмәс булдыңмы?" — диде. Хозыр әйтте: "И вәзир, ул чагында, син — заһирда вәзир идең, мин дәхи батыйнда вәзир идем. Арамызда мөнәсәбәт бар иде. Инде вәзирлектән кулыңны тарттың, арамызда ул мөнәсәбәт бетте. Мин һәм килмәс булдым", — диде. Вәзир, Хозыр галәйһиссәламнән бу сүзләрне ишеткәч, янә барып вәзирлекне сорап алды. Аннан соң элгәреге кебек һәрзаман аның янына Хозыр галәйһиссәлам килә торган булды. +И падишаһ, бу хикәятне сиңа аның өчен сөйләдем: вәзирләрең сүзен тотып, тәхет-дәүләт белән гомер сөргәйсең", — дип, ул көн җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, шаһзадәне зинданга күндерде. Үзе дәхи ауга китте. Ул көн янә арып-талып аудан кайткач, хатын дәхи угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген фәлән вәзирем бик үтенде. Аның сүзен екмадым, зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһым, ни була бу? Угыл тәрбия белән үссә — угыл. Ләкин хәзерге хәлдә углың тәрбияне кабул итмәс. Бу углың синең еланга охшар. Тугач та атасын чагып һәлак итәр, анасын чагып һәлак итәр. Әмма Ходай Тәгалә аның үчен алыр. Зөмредне күрсә, еланның күзе сукыр булыр, димешләр. Вә инсан ягъмурының тамчысы еланга төшсә, зәһәр вә агу булыр, сәдәф үзәренә төшсә, энҗү булыр. Вә дәхи Коръән шәриф иманлы кешенең кальбенә төшсә, аның иманы вә мәгърифәте артыр. Еланны тәрбия кыйлган кеше аның зәһәренә грифтар булыр. Бер кеше, елан белән дуслашып, һәркөн елан өчен берничә азык алып, еланның тишегенә барып, ул азыкны салыр иде. Елан дәхи тишегеннән башын чыгарып, ул азыкны ашар иде. Карыны туйгач, ничә-ничә мәсхәрәлек итәр иде. Ул кеше беркөн килеп күрде: елан тишегеннән чыгып, суыкка чыдамаенча, бөгәрләнеп яткан, һай бичара, дип алып, куенына салды. Елан, бераз елынгач, башын күтәрде, чагып, ул кешене һәлак итте вә качып тишегенә керде. Вә дәхи моңар охшаш әйткәннәр, бер кеше дуңгызны тәрбия кыйлса, бара торгач, ул дуңгыз аңа зыян итмәенчә калмас. Нитәкки ул ширбәт сатучы белән мәгърәби 2 хикәяте кебек, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Элгәре заманда бер зур шәһәрдә ширбәт сатучы бер кеше бар иде. Ул ширбәт сатучының гаять гүзәл бер углы бар иде. Кибеттә утырып ширбәт сатар иде. Шәһәр халкы дәхи бу угланның җәмален тамаша итәр өчен, бер касә ширбәткә бер алтын биреп, анда да оҗмах ширбәте урынына күреп эчәрләр иде. Бәс, беркөн ул шәһәргә бер кара мәгърәби килде. Бу угланны күргәч, бичара мәгърәбинең сөйләшер такате якалмаенча, аяк баскан урыныннан бер адым атларга хәле булмады. Диварга сөялеп, угланның каршысында хәйран булып торды. Бер сәгатьтән соң гакылы башына килеп, исерек кеше кебек бәрелә-сугыла углан катына килеп җитте. Бер касә ширбәткә бер алтын биреп эчте. Аннан соң һәркөн килеп, берәр касә ширбәт эчеп, угланның җәмален тамаша итәр иде.Беркөн углан бу хәлне атасына сөйләде. Атасы белде, мәгъриби угланга гашыйк булган. Әйтте: "И углым, иртәгә ул кешене өйгә алып кил, ничек икән, күрәек", — диде. Иртәгесен ул кеше угланның янына килгәч, углан аны, әйдә безгә дип, атасы янына алып килде. Хөрмәт итеп ашатып-эчерткәннән соң, бу кешедән атасы сорады: "Син кайдан вә ни эш өчен монда килдең?" — диде. +Бу кеше ни тугрыдан сорашканын белеп әйтте: "һич урыным юк, бер ят кешемен", — диде. Угланның атасы әйтте: "Син йортсыз-җирсез кеше булсаң, без сиңа урын бирермез, безнең белән тор", — диде. +Бу кеше шат булып, җанына миннәт күрде. Бәс, ул кешегә бер урын бирделәр. Ничә көннәр анда торды. Торган саен угланга гыйшкы артты. Беркөн угланга бер кыйммәтле таш күрсәтеп әйтте: "Бер мәртәбә сине үбәем, таш сиңа булсын", — диде. Углан мең төрле наз белән разый булды. Ташны угланга биреп үпте. Әйтте: "Җаным әфәндем, җан күңелдән мин сиңа гашыйк идем. Син дәхи миннән качма. Мин бер тылсым беләмен. Әгәр минем белән барсаң, аны ачып сиңа шулкадәр алтын бирермен, гомерендә юклык күрмәссең", — диде. +Углан дәхи атасына белдерде. Атасы рөхсәт бирде. Ул кеше угланны алып, шәһәрдән чыгып киттеләр. Бер вәйран җиргә бардылар. Анда бер кое бар иде, авызына чаклы туп-тулы су иде. Бу кеше бер кәгазь язып коега ташлады. Ул коедагы су бетте. Болар коеның төбенә төшеп, бер йозаклы ишек күрделәр. Бу кеше бер дога язып, йозакка ябыштырды. Шул сәгать йозак ачылды. Эчкә кереп күрделәр: бер зәнки кулына бер зур таш тотып, анда кергән кешенең башына ташларга тора. Бу кеше дәхи бер әфсүн укып зәнкигә өрде. Зәнки кулындагы ташны җиргә ташлап, боларга юл бирде. Болар дәхи эчкәрерәк кереп, күрделәр пыяладан коббә. Ул коббәнең ишегендә ике аҗдаһа бер-беренә каршы авызларын ачып торырлар. Якын баргачрак, боларга хәмлә кыйла башладылар. Бу кеше янә боларга бер әфсүн укып өрде, икесе дә күздән җуелдылар. Коббәнең ишеге ачылды. Коббә эченә кереп күрделәр: коббәнең бер почмагында — алтын, вә бер почмагында — көмеш, вә бер почмагында — төрле Җәваһирләр, кыйммәтле ташлар. Вә дәхи бер почмагында кара туфрак өстендә бер тәхет корылган. Ул тәхет өстендә бер табут. Ул табутның эчендә бер үлек. Вә аның күкрәк өстендә бер алтын такта. Вә ул такта өстенә язылган иде болай дип: "Мин бер падишаһ идем. Бөтен дөньБу дөньяда кая барсам да, эшем алга барды. Ничә-ничә пәһлеваннарым бар иде вә ничә сарай мал хәзинәм бар иде. Хәзинәмдә булган малдан берничәсен монда җыеп куйдым. Әҗәл әман бирмәенчә, мине дөньяга килмәгән кебек итте. Инде, и мине бу хәлдә күргән кеше, миннән гыйбрәт ал. Минем җанымны бер дога кыйлып шат ит. Берничә көнлек гомер өчен бу дөнья малына мәгърур булма", — дип язылган иде. Бәс, ул мәгърәби кеше белән углан алтыннанкөмештән, кыйммәтле ташлардан, дәхи тәхет астыннан кара туфрак — кимия туфрагы иде — ул кара туфрактан үзләренә кирәк кадәр алып чыктылар. Ул кеше дәхи бер әфсүн укып, коега өрде, янә туп-тулы су булды. Углан белән кире өйләренә кайтып гыйш-гыйшрәттә булдылар. Беркөн углан ул мәгърәбидән тылсымда укыган догаларын үгрәнмәгә теләде. Мәгърәби, дәхи разый булып, ничә көн угланга ул догаларны үгрәтте. Углан беркөн атасына әйтте: "И атам, инде мин тылсым догаларын барчасын үгрәндем. Моннан ары бу кеше безгә кирәк түгел, аңа зәһәр бирәек", — диде. Атасы разый булмады: "Алайса җибәрәек аны, бер тарафка китсен", — диде. Угыл әйтте: "Куып җибәрергә ярамас. Остаз кеше, ачуланып, бербер зарар итәр. Ул безгә хәйлә итмәстән борын, без аңа зәһәр бирик. Кирәк булганда, шул хәзинәдән алтын-көмеш алып китерермен", — диде. +Ул мәгърәби кеше моны ишетте. Белде ки, изгелеге яманлык белән кайтачактыр, һаман ул арадан китеп җуелды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, балалардан изгелек килмәс. Ишет, гафил булма, угланны үтер. Юкса эш бозыкка китәр, — диде. +Падишаһ, хатыннан бу хикәятене ишеткәч, ачу уты йөрәгенә төшеп, мин аны иртәгә һәлак итәрмен, дип йокларга яттылар. Иртәгесен падишаһ тәхетенә менеп, угланны хәзер иттерде. Җәлладка: "Башын кис!" — дип әмер иткәндә, алтынчы вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, шаһзадә гаебе исбат кыйлынмай торып, зинһар, кеше сүзенә иярмә. Ахыр хыянәт, ялганчылык вә хәйлә күп булыр. Гакыл иясенә тиешледер ки, мөмкин кадәр фитнәне кайтарырга иҗтиһад кыйлсын. Соңыннан хәсрәт чигеп, бармагын чәйнәп үкенмәсен. Хаҗәтле кешеләрнең хаҗәтен үтәсен. Ишегенә килгәннәрне мәхрүм җибәрмәсен. Вә һәркайчан хатын сүзенә карап алданмасын, һичбер хосуста хатыннан вафа көтмәсен. Бәлки, падишаһым бер тегүче егет белән хатын хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Шәйлә риваять кыйлырлар: хәзрәте Гайсә заманында бер тегүче егет бар иде. Дәхи аның бер гүзәл хатыны бар иде. Бер-бере белән бик сөешерләр иде. Беркөн шулай иттифак итеп сүз куештылар: әгәр хатын элгәре үлсә, ире — хатын алмаска вә, хатынның каберен кочып, ахшамга чаклы һәркөн кабер өстендә егълап утырырга. Вә әгәр ире элгәре үлсә, ул хатын һәм шул шарт белән гаһед итештеләр. Хода тәкъдире белән хатын элгәре вафат булды. Тегүче егълап фөрьяд итеп, дәфен кыйлды вә, ул иткән гаһедләрен җиренә китереп, хатынның каберен кочып, даим шунда утырыр иде. Беркөн Гайсә галәйһиссәлам ул җирдән узып барганда күрде: бер егет кабер кочып егълап торыр. Янына барып: "Ник егълайсың?" — дип сорады. Егет үзләренең шулай гаһед итешкәннәрен сөйләде. Шул сәгать Гайсә галәйһиссәлам дога кыйлып, хатын терелде вә кәфене белән кабердән чыкты. Гайсә галәйһиссәлам янә юлына китте. Егет әйтте: "Болай кәфен белән кайтырга ярамас, син монда торып тор, мин барып өйдән кием алып киләем", — дип йөгереп өенә китте. Хатын анда калды. Нагяһ шул шәһәр падишаһының углы ул җирдән узганда күрде: бер гүзәл хатын кәфенгә сарылып утырыр. Падишаһ углы, бу хатынны күргәч, җан күңелдән гашыйк булды. Хатынга әйтте: "Син кем?". Хатын әйтте: "Мин бер гарипмен. Угры мине талап китте", — диде. Падишаһ углы хезмәтчеләренә боерды. Бу хатынны алып сарайга китереп, яхшы киемнәр кидерде. Ул тегүче егет киемнәр алып килде, хатынны анда тапмады. Фөрьяд итеп егълады. Узган-барган кешеләрдән сорады, күргән кешене тапмаенча, сорай-сорай падишаһның хезмәтчеләренә очрады. Алар бу егеттән сораштылар, ни өчен егълап торасың, диделәр. Егет әйтте: "Ничә заман иде, хатыным вафат булды. Әлхәмделиллаһ, инде Гайсә галәйһиссәламнең догасы белән терелеп, мин кием алырга киткән идем, мин югында хатын әллә кая киткән. Шуның өчен егълаймын", — диде. Болар әйттеләр: "Ул хатынны бүген падишаһ углы сараена алып китте", — диделәр. Егет шул сәгать падишаһның сараена килде, әйтте: "Сез алып килгән хатын минем хәлялемдер", — дип дәгъва кыйлды. Падишаһ углы хатыннан сорады. Хатын әйтте: "Мин бу егетне белмим, угрыдыр, минем киемне талап алып китте. Аллага шөкер, үзе килеп керде, инде үтерсәңез күп савап табарсыз", — диде. +Падишаһ углы боерды, егетнең ике кулын артына бәйләделәр. Бичара никадәр фөрьяд кыйлып егълады, булмады. Бугазына җеп тагып асарга китерделәр. Юлда хәзрәте Гайсә га +ләйһиссәламне күрделәр, бераз көтеп тордылар, Гайсә галәйһиссәлам килеп җитте. Болардан, бу ни хәл, дип сорады. Болар дәхи үзләре белгәнен әйттеләр. Хәзрәте Гайсә галәйһиссәлам әйтте: "Сезләр бераз сабыр итеңез", — дип, падишаһ катына килде. Хатынны чакырып сорады, әйтте: "Бу хатын — шул егетнең хатыныдыр. Мин дога кыйлып тергездем", — диде. Хатын, пәйгамбәрне күргәч, инкяр кыйла белмәде, тугырысын әйтте. Янә Гайсә галәйһиссәлам дога кыйлды, хатын вафат булды. Егет дәхи төшкән бәласеннән котылды. Бу бәдбәхет мәккярә өчен юкка егълаган икәнмен дип, бик үкенде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: хатыннарның фикере даим фитнә, вә хәйлә, вә явыз эшләрдер, — дип, җир үбеп, шаһзадәнең гомерен теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәннән соң, углын зинданга җибәрде. Үзе дәхи ауга чыгып китте. Ахшам булгач, аудан хатыны янына керде. Хатын дәхи каршы алып, угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген фәлән вәзирем бик үтенде, янә зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, минем сүземә инанмайсың. Тиз заманда бу угланнан сиңа бер зарар киләчәктер. Чөнки бу кичә бер төш күрдем. Падишаһыма ул төшемне сөйләмәк миңа фарыз, ишетмәк ваҗиб кебектер. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем. +Хатын әйтте: +— Бу кичә кулында бер алтын туп тотып торасың, имеш. Ул ләгыль вә җәваһир белән зиннәтләнмеш, шөгъләсе дөньяга нур бирер. Ул тупны түбәннән югары атып янә тотасың, кулыңда уйнатасың. Бу углан янында утырып сәер итә, имеш. Ул тупны синнән сорай, син бирмәйсең. Нагяһ син гафил чагында, кулыңнан тартып алды, сорап-сорап бирмәгәнең өчен ачуланып, ул тупны бер таш белән сугып парә-парә итте. Мин хафа булыбрак барып, ул тупның ватыкларын җыеп, синең кулыңа бирдем. Син дәхи ул тупның ватыкларына карап хәйран булып торганда, уянып киттем, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Гаҗәп, бу төшнең тәгъбире ничектер? +Хатын әйтте: +— Мин бу төшемне юрадым: ул туп — синең мәмләкәтендер. Бу углан тупны синең кулыңнан тартып алганы шулдыр — бу углан беркөн миңа килеп әйтте, мин, атамны үтереп, +тәхеткә утырмак эстәрмен һәм сине хәлялем итмәк теләрмен. Мәмләкәтнең адәмнәре минем тарафыма әверелгәннәрдер, бу мәмләкәт барчасы минем мәмләкәтем булыр. Син дәхи миңа буй биреп итагать кыйл, диде. Мин шул чагында буй биргән булсам, бу көнгәчә ул сине үтереп тәмам үз эшен күрер иде. Әмма патшаның дәүләте бәрәкәтендә ул эш булмады. Вә тупны ташка органы шулдыр, бу углан әгәр синнән соң падишаһ булса иде, бөтен мәмләкәтне харап итәчәк иде. Вә минем барып ул тупның ватыкларын җыеп сиңа биргәнем улдыр — мин угланга буй бирмәгәнем. Килеп падишаһка хәбәр бирдем. Ул сәбәпле аны тотып, мәмләкәтең кулыңда калды. Юкса, әгәр дә булмасам, мәмләкәт синең кулыңнан моңарча киткән булыр иде, бәлки, башың да китәр иде. И падишаһ, бу инсафсыз угланның хикәяте бер падишаһ углының хикәятенә охшар. Бәлки, синең ул хикәятне ишеткәнең юктыр? +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Җиһан сараенда бер падишаһ бар иде. Вә ул падишаһның мәмләкәтендә бер угры бар иде. Ул угрының кулыннан һичкем котылмады. Вә дәхи ул мәмләкәттә бер олуг хуҗа бар иде. Ул хуҗа берничә мал белән хатынын алып сәфәргә чыкты. Юлда барганда, ул угрыга очрадылар. Угры боларны талап, ялангач калдырып, үзләрен вә киемнәрен үзенең тора торган тау тишегенә куйды. Хуҗаның кулларын бәйләп, бер әрәмәлеккә ташлады. Хатын угры белән гыйш-гыйшрәттә булдылар. Берничә көннән соң хатын угрыдан йөкле булды. Көннән-көн хатынның корсагы зураеп, җиде-сигез ай булды. Ахыр ул угры боларны коткарып җибәрде. Болар дәхи тау тишегеннән чыгып, ля хәүлә вә ля куввәтә илля билляһййи галиилл газыйм, дип, бер тарафка йөз тотып киттеләр. Бер шәһәргә барып керделәр. Ул шәһәрдә бер урын табып анда тордылар. Хатынның бала табар вакыты җитеп, баласыннан котылды. Бер ир бала тапты. Вә болар бу баланың угрыдан икәнен беләләр иде — кабул итмәенчә, бер мәсҗед ишеге төбенә куйдылар. Беркөн падишаһ ул мәсҗедтән узганда, күреп: "Бу кем баласы?" — дип сорады. Шундагы кешеләр: "Бу баланың атасы-анасы фәкыйрь, тәрбия кыйлыр хәлләре юк. Шуның өчен монда ташлап киткәндер", — дип җавап бирделәр. Ул падишаһның баласы һич булмай икән, мәрхәмәт итеп, угыллыкка-балалыкка кабул итеп үзенә алды вә әйтте: "Әгәр Ходай Тәгалә гомер биреп вафат булмаса, үземнән соң тәхеткә утырып, падишаһ булсын", — диде. +Баланы сарайга китереп тәрбия кыйлмак өчен, бер хатынга тапшырдылар. Бу бала көннән-көн үсә башлады. Моңа киемнәр ясадылар. Бала җиде яшенә җитте, бер гүзәл углан булды. Бер мәртәбә йөзен күргән кешеләр икенче мәртәбә дәхи күрергә мөштак иделәр. Падишаһ угланны гыйлем вә әдәп үгрәтмәк өчен бер остазга бирде. Бала унике яшькә җитте, гыйлем вә кәмаль хасыйл итте. Аннан соң сугыш гыйльмен үгрәнергә бирде. Аны дәхи аз көндә үгрәнеп җитте, һәркөн кулына туп алып, мәйданга кереп уйнар иде. Бөтен шәһәр халкы моның үткенлегенә хәйран булырлар иде. Падишаһ үзе күргән саен шатланыр иде. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән падишаһның дәхи бер кызы булды. Берничә көннәр үткәч, ул кыз үсеп буйга җитте. Ул углан бу кызга гашыйк булды, һай, бу кыз минем карендәшем булмаса, мин моны алыр идем дип сагышлап йөрер иде. Углан егет вә бәһадир булды. Вәзирләр аның баһадирлыгына тәхсин әйттеләр. Вә бу углан, падишаһның тирә-якта никадәр дошманнары булса, барчасын зәбун итеп, атасына багындырды. һичкем аның кылычына каршы торып такать китермәс булдылар. Әмма падишаһ кызыны икенче бер падишаһ углына ярәшеп никях иткән иде. Вакыт җиткәч, кызны падишаһтан эстәделәр. Падишаһ әмер итте: туйга хәзер булсыннар. Бу углан, үзенең күңелендәген ишарә итмәк өчен, бер галимнән мәсьәлә сорады: "Бер кешенең бер бакчасы булса, ул бакча җимеше пешеп җиткәч, ул җимешне бакча иясе үзе ашармы, гайреләр ашармы?" — диде. Галим әйтте: "Гайрегә ашаткунча, үзе ашаган яхшырактыр", — диде. Әмма угланның бер белекле дусты бар иде. Угланның морадын аңлады. Чөнки гыйлем өч төрледер. Берсе — дин гыйлемедер, берсе — фирасәт гыйлемедер, берсе — бәдән гыйлемедер. Әмма фирасәт гыйлеме булмаенча, башкасы файда итмәс. Дәрхаль ул дусты әйтте: "Әгәр ул син сораган бакчада Аллаһы Тәгалә ашамаңыз дип тыйган җимеш булса, ул җимештән иясе ашамаска кирәк. Әмма алай булмаса, үзе ашаган артыктыр", — диде. Углан әйтте: "Син ул галим чаклы белмәйсең, ул галим фәкыйһтер, мин аның фәтвасына караем", — дип торып, кызның сараена килде. Кызны алып шәһәрдән чыгып китте. Барып, икенче бер шәһәргә керде. Бу тарафта падишаһ кәнизәкләре фөрьяд итеп хәбәр бирделәр, һаман падишаһ җаны башына сачрады. Тиз гаскәр атлансын, артыннан җитеп, угланны тотсыннар, дип боерды. Дәрхаль гаскәрләр менеп, угланның артыннан киттеләр. Падишаһ әйтте:Падишаһ узып барганда, углан чокырдан чыгып падишаһны һәлак итте. Гаскәр күрде ки, падишаһлары һәлак булмыш. Падишаһсыз нишләсеннәр? һәрберсе бер тарафка качып, тар-мар булдылар. Углан кызны алып бер шәһәргә китте, һәрни атасының һөнәрен тотып, угрылыкка салынды. Хәрам шәһвәттән яратылган углан иде, асылына кайтты. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: бу бәдбәхет угланның дәхи морады будыр, ул углан ничек атасын үтереп, кыз карендәшен алды, бу һәм сине үтереп анасын алырга теләр. Башкасын үзең беләсең, — диде. +Падишаһ хатыннан бу гаҗәеп хикәятне ишеткәч, иртәгә аны үтерермен, дип яттылар. Иртә булды. Падишаһ торып тәхетенә утырды. Угланны китереп, җәлладка боерды: "Башын кис!" — диде. +Ул арада җиденче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, бу кыйласы эшеңнең ахырын исәплә. Соңыннан аңар күрә гамәл ит. Чөнки сугыш көнендә, әгәр дошман галип килерлек булса, ничек итеп вә кайсы юлга качарга кирәк, аны фикер итеп, аннан соң сугышка тотыналар, бәхет белән башларын коткаралар. Әйткәннәр, сугыш көнендә падишаһлардан ерак булма, ауга чыкканда вә сараең янына барма. Падишаһларның эшенә муафыйк улдыр: имин көнендә сугыш кирәген вә кораллар хәзерләсен вә гаскәр әһленнән малны кызганмасын. Сугыш көнендә гаскәр әһле дәхи падишаһлар өчен җаннарын фида кыйлсын. Падишаһка ваҗибтер: дошманны күргәч, качкан ирләрне тотып үтерсен. Аннан соң дошманны үтерсен. Чөнки ул качкыннар үз куллары белән кальганы биргән кебек булырлар. Падишаһ катында яхшы язучы белән кылыч гыйлемен белгән адәм бик лаземдер. Чөнки каләм белән мал җыелыр, кылыч белән мәмләкәт алыныр. Бәлки, падишаһым бер падишаһ белән вәзир хикәятен ишеткәне юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул хикәят? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Җиһан сараенда бер падишаһ бар иде. Аның ике вәзире бар иде. Бере бик галим вә бере бик надан иде. Падишаһ болар белән мәмләкәтнең мәслихәтләре тугрысында мәшвәрәт кыйлышып сөйләшкәндә, надан вәзир әйтер иде: "И падишаһ,малны исраф итмә вә гаскәр әһленә мал бирмә. Әмма бирсәң дә, аз бир. Торган торсын, тормаган китсен. Малың булса, сиңа сугыш көнендә гаскәр күп табылыр. Кайда мал булса, анда чебен җыела", — диер иде. Бу сүзләр падишаһка хуш күренер иде. Беркөн падишаһ галим вәзиргә әйтте: "Миңа бераз адәм хәзерләп бир. Аз нәфәкагә, аз вазифага канәгать кыйлсыннар", — диде. Галим вәзир әйтте: "Вазифасыз адәм булмас". Падишаһ: "Башыма бер эш төшкәндә, кулымда мал булгач, мин күп адәм табармын", — диде. Вәзир әйтте: "Хәер, мин сиңа егетләр табып китерәем, вазифасыз булсын, кичә-көндез ишегеңнән китмәсләр", — диде. Падишаһ сөенде: "Китер, күрәем", — дип әмер итте. +Вәзир барып бер нәкышче останы табып китерде. Аңа боерды: сарайның эчендә бер бүлмәсенә нәкыш яса, бүлмәнең дүрт ягына да адәм сурәте нәкыш итеп тутыр, диде. Ул сурәтләрне төрле сугыш кораллары белән зиннәтлә. Ягъни саф-саф итеп атлы-җәяүле гаскәр сурәте ясап, нәкъ сугышка барган кебек итеп куй, диде. Карап торсаң, җанлы, чын-чын гаскәр дип белерлек булсын. Син шул сыйфатта яса, диде. Ясап бетергәч, вәзир падишаһны чакырып китерде. Падишаһ ул нәкышләргә карап, барчасын сәер итте. Падишаһ әйтте: "Бу сурәтләр ни-нәрсәдер, боларны монда ни өчен саф-саф итеп тездең?" — диде. Вәзир әйтте: "И падишаһ, миннән вазифасыз адәмнәр сорадың. Менә инде бу егетләр бер дә вазифа сорамаслар, һаман падишаһка коллык итәрләр", — диде. Падишаһ әйтте: "Боларның җаны юктыр. Болар ничек коллык итсен?" — диде. Вәзир әйтте: "И падишаһ, җансыз сурәтләр ничек коллык итмәйләр, вазифасыз гаскәр һәм шулай коллык итә алмас. Вазифа вә нәфәка гаскәр әһленең җаны шикелледер. Син бер кешенең нәфәкасен бирмәенчә үзеңә алсаң, аның җанын алган кебек булырсың. Үзең хисап ит, җансыз кеше коллык итә белерме? Әгәр сиңа нәфәкасез гаскәр кирәк булса, болар җитәр. Юк, дисәң, адәм булып җаны булган зат ашамак-эчмәк теләр. Вазифалары булмай торып, алар башларын, җаннарын дәхи аямаенча падишаһ юлында дошманга каршы тормаслар. Падишаһтан качарлар. Падишаһка зыян килер. Әгәр падишаһ бу хосуста юмарт булса, аңа мотыйг булырлар. Нитәкки бер бәкнең бер егет карендәше булып, аңа хезмәт итәр иде. Әмма бәк аның хезмәте бәрабәренә һич нәрсәсен аямас иде. Беркөн бәк ул егетнең исемен сорады. Ул егет әйтте: "Минем исемем Колтабандыр". Бәк әйтте: "Колтабан исемле кеше булырмы?". Ул егет әйтте: "Мин ничек итәем: миңа ләкабтер. Ләкаб шулай булгач, чараюк", — диде. Бәс, ул егет шул бәкнең хезмәтендә чагында аны һәркем "Колтабан" дип чакырырлар иде. Беркөн ул егет бу бәкнең хезмәтеннән чыгып, икенче бәкнең хезмәтенә керде. Беркөн бу егеткә элгәре хезмәт иткән хуҗасы очрап әйтте: "И Колтабан, ни хәлең бар?" — диде. Ул егет әйтте: "Хуҗа, бу сүзне икенче мәртәбә әйтмә. Юкса үзең белерсең". Бәк әйтте: "Карендәшем, исемеңне сораганда, минем исемем — Колтабандыр дип, үзең әйттең. Инде ник рәнҗисең?". Егет әйтте: "Ул вакыт мин синең хезмәтеңдә идем. Миңа бөтен дөнья кадәр ингам-ихсан итә торган идең, һәр никадәр "Колтабан" дип кычкырсаң да, рәнҗемәй торган идем. Инде бу соңгы хуҗамнан бер ихсан күрмәдем, тагы миңа "Колтабан" дип кычкырсыннар", — диде. Бәк әйтте: "Хәзер сиңа Колтабан дип әйткән кеше минмен, ул түгелдер. Бу сүз өчен ник миңа рәнҗисе булдың?". Ул егет әйтте: "Юк, сиңа рәнҗемәем. Ләкин иртәгә бу сүзне синнән бу бәк ишетер. Ул дәхи Колтабан дип кычкыра башлар. Шуның өчен рәнҗедем", — диде. +Бәс, ул вәзир падишаһның алдына бер табак бал китерде. Кич иде, бер чебен дә килмәде. Вәзир әйтте: "И падишаһ, бал бар җиргә чебен җыела, дип әйтәләр, менә — бал, чебен кайда?" — диде. Падишаһ әйтте: "Инде кич. Кич чебен ник килсен?" — диде. Вәзир әйтте: "Гаскәр әһленә малны вакытында бирмәк кирәк. Сугыш көнендә мал чыгармак, кич белән чебеннәргә бал чыгармак кебектер", — диде. Падишаһ бу сүзләрне вәзирдән ишеткәч, бәрәкаллаһ, дип, мең төрле тәхсин укыды. Аннан соң ул, вәзир ни әйтсә, аны эшләр иде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: падишаһларга гаскәр вә хезмәтчеләр лаземдер. Вә гакыл иясе вәзирләр кирәктер. Падишаһлар һәр эшне вәзирләр белән мәшвәрәт итеп эшләйләр, дөньясына-ахирәтенә вә дәүләтенә кимчелек килмәсен өчен. Инде, углың дәхи синең әрканыңа (терәкләреңә) таяначак. Барча олуг вә кече сөйләшәләр, ул гөнаһсыз угланны ни өчен зинданда асрай? диләр. Шаһзадәне үтермәк — барча дөнья халкыны үтермәк кебектер. Синнән соң тәхеткә кем утырыр? Безне кем карар? Олуглар вә кечеләр, хәтта бөтен мәмләкәт халкы харап булыр, диде. Бу хатынның гакылы вә дине кимчелек үзәренәдер. Бу кадәр кимчелек сыйфаты табылып торган хатыннар сүзенә колак салмак падишаһларга лаек түгелдер, — дип, җир үбеп, угланны теләде. +Падишаһ дәхи угланны зинданга җибәреп, үзе ауга китте. Кич кайтып, янә сараена килгәч, хатын углан хәбәрен сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген янә зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— Син бер гакыллы, гадел падишаһсың. Мин бу кич синең белән шәригатьтән сорашаем. Бу минем хәтеремне рәнҗетмәктән сиңа гөнаһ бар микән, юк микән? И падишаһ, ир белән хатын арасында күп хаклар бардыр. Әүвәл ирнең хатын өстендәге хакы будыр, иренең теше төбендә җәрәхәт булса, хатынга лаземдер, ул җәрәхәтне теле белән ялап, ул тешне пакь итмәк. Бер хакы дәхи хатын җиңнәрен сызганып камыр басканда, иренең күңеле теләп, зәүҗиять эшенә чакырса, дәрхаль камырын куеп, кулын юмастан иренең күңелен тапмак лаземдер. Ә инде хатынның ире өстендәге хакы — ул хатынны ач вә ялангач итмәсен; өенең тышындагы эшне хатынга бирмәсен; гөнаһсыз урында хатынның хәтерен калдырмасын вә малын хатыннан кызганмасын. Зирә хатыннарның итәге-җиңе кыскадыр: иргә әсир булганнардыр. Гяһ-гяһ, аларның назлануларына карамаенча, мәхәббәт итмәк кирәктер. Нитәкки әйткәннәрдер, бер хатынга бер итәк акча биргәннән ике-өч тотам чабу биргән артыграктыр. Бәлки, син ана чыпчык белән ата чыпчык хикәятен ишеткәнең юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Юк, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Хәзрәте Сөләйман галәйһиссәламнең хезмәтендә бер кара чыпчык бар иде, ничә төрле шивә 2 вә хәрәкәтләре бар иде. Даим Сөләйман галәйһиссәламгә хуш килер иде. Бер көн хәзрәте Сөләйман чыпчыкны үзенең янында күрмәде. Сәмруг кошка әмер итте: чыпчыкны кайдан тапсаң да табып китер, диде. Чыпчык исә күп заманнан бирле ана чыпчык янына барганы юк, шунда киткән иде. Бәс, ана чыпчык шелтә кыйлып әйтте: "Ничә көннән бирле мине ташлап, Сөләйман галәйһиссәлам янына киттең. Аны миннән артык сөямесең яки аннан куркамысың? Миңа әйт", — диде. Чыпчык әйтте: "Валлаһи, мин сине бөтен җиһанга алыштырмам. Мин дөньяга бер килдем. Сөләйман галәйһиссәлам янына мин күңел ачар өчен барамын. Юкса минем аннан бер ваемым юктыр", — диде. Дәхи моңар охшашлы сүзләр белән лаф орып торганда, сәмруг килеп чыпчыкның лафын ишетте. Сәмруг әйтте: "Әйдә, тор, сине Сөләйман галәйһиссәлам чакыра", — диде. Чыпчык дәхи ана чыпчык янында гайрәткә килеп: "Бар, кит, мин бармам", — диде. Сәмруг әйтте: "Әлбәттә, сине алмаенча китмәм, әйдә!" — диде. Чыпчык әйтте: "Бар, кит, кадал шунда. Юкса сине тотып ике парә итәрмен". Сәмруг әйтте: "Сине алмаенча, моннан китмәм", — диде. Әмма чыпчыкның исе дә китми. Сәмруг бераз көтеп торды, чыпчык кузгалмый. Сәмруг әйтте: "И җаным, кил, бер җавап бир!". Чыпчык әйтте: "Мин сиңа бар, кадал, дип әйтәм, син тагы сөйләшәсең. Күңелем минем башка нәрсәдә. Әмма мин сиңа итагать кыйлмам, бар, кит. Эш болай булса, сине юкка чыгарырмын. Аннан соң Сөләйман галәйһиссәламнең сараен орып, аны дәхи астын-өскә китерермен. Бар, әйдә, чык, килгән юлыңа кит. Монда кычкырышасың, белмисең, монда чыпчык әфәнденең хәрәмгяһы икәнен, бизгәк хастасы булдың", — дип, сәмругка бер үкчә орды ки, сәмруг, нигә очраганын белмәенчә, очып Сөләйман галәйһиссәлам янына төште. Чыпчыкның сүзләрен бәян кыйлды. Сөләйман галәйһиссәлам әйтте: "Чыпчык, бу сүзләрне сөйләгәндә кем бар иде?". Сәмруг әйтте: "Ана чыпчык бар иде". Сөләйман галәйһиссәлам әйтте: "Кеше өендә, хатыны янында бу кадәр лаф орса, гамь юктыр. Бәнем бу сараемның һәр ташын гыйфритләр көчкә күтәреп куйганнардыр. Әмма хатыны янында ул, берничә лаф орып, астын-өскә китерермен дисә дә, гаҗәпләнмә", — диде. Әмма чыпчыкның сүзләре Сөләйман галәйһиссәламгә хуш килеп, чыпчыкны ул азат итте. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: һәр кеше үзенең хатынына мәхәббәт итсен, хәтерен екмасын, хатын хакы өстендә калмасын. Хак Тәгалә сиңа гакыл биргән, минем сүземне гакылыңа салып кара. Әгәр сүзем дөрес чыкмаса, икенче сөйләмәмен. Мин сиңа әйтәмен ки, бу углан, миңа кул озатып хыянәт итүеннән башка синең башыңа дәхи каеды бардыр. Моннан олуг хыянәт булырмы? И падишаһ, бу эштә, зинһар, гафил булма, башыңа вә мәмләкәтеңә курку вә зыян бардыр, — диде. +Падишаһ хатыннан бу сүзне ишеткәч, иртәгә мин аның эшен бетерермен, дип, йокы түшәгенә башын куйдылар. Иртә булгач, янә тәхетенә чыгып, падишаһ угланны хәзер иттереп, җәлладка, башын ор, дигәндә, сигезенче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, хатын сүзе белән шаһзадәне һәлак итмә, гафу итмәк кирәк. Әлбәттә, әдәм булган кеше гөнаһтан хали булмас. Зирә инсан сүзе — оныту мәгънәсендә булган "нәсиян"нан гыйбарәттер. Кеше, онытылып, гяһ дошман вәсвәсенә төшәр; гяһ булыр, бәхетенә кире эш эшләр; гяһ бәхете вә дәүләте камиллеккә ирешкәндә, аның зәваленә йөз тотар. Күрәсең, падишаһым, ул бер вәзир хикәятен ишетмәгәндер, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем. +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Кадим заманда бер падишаһ бар иде. Вә аның эш күргән гакыллы бер вәзире бар иде. Беркөн ул вәзир мунчага керде. Мунчада чан янында утырганда, кулыннан йөзеге суга төште. Ләкин суга батмады, су өстендә торды. Вәзир, бу хәлне күргәч, үзенең өендәге хәзинәсенә адәмнәр күндереп: "Тиз минем хәзинәмдә никадәр алтын-көмеш вә җәүһәр бардыр, фәлән җиргә яшереңез. Инде мине падишаһ тотачактыр", — диде. Аның әмере буенча барып, хәзинәсендә һәрни бар булса, барысын яшерделәр. Вәзир мунчадан чыккыйнча ук, падишаһтан адәмнәр килеп, вәзирне тоттылар, зинданга ябып, өендә вә хәзинәсендә нәрсә бардыр, барысын җыеп алдылар. Берничә заман вәзир зинданда калды. Беркөн вәзирнең күңеле хөбберрумман тәгамыны теләде. Зинданчыга әмер итте: "Миңа шул тәгамны хәзерләп китер", — диде. +Падишаһ моны ишетер дип куркып, зинданчы бу тәгамны хәзерләмәде. Вәзирнең иштиһасы бу тәгамга дәхи зиядә булды. Үз янына кем килсә дә, шул тәгамны сорар иде. һәркем падишаһтан куркып, китерә алмадылар. Ахыр вәзир бер ел зинданда калды. Ул тәгамны бик теләде, хәзерләп китерүче булмады. Беркөн зинданчы, ничек булса да форсат табып, ул тәгамны вәзиргә пешереп китерде. Вәзир ул тәгамны күреп сөенде. Алдына китереп капкачын ачып куйгач, кул тиермәстән әүвәл, ике тычкан түбәләшеп югарыдан савытның эченә төштеләр, тәгам нәҗес булды. Ул вәзир, минем эшем хәерледер дип, хезмәтчеләренә боерды: "Барыңыз, ул яшергән алтын-көмеш вә малларны һәркайсыны урынына китереп куеңыз. Инде падишаһ мине зинданнан чыгарса кирәктер", — диде. Бәс, хезмәтчеләре барып вәзир боерганынча кыйлдылар. Бу тарафта падишаһтан адәм килеп, вәзирне зинданнан чыгарды. Падишаһның хозурына китерделәр, һәм падишаһ вәзирне юатмак өчен әйтте: "И вәзир, сине зинданга салдым аның өчен, син зинданнан хәл бел, мин зинданга салган адәмнәргә шәфәгать ит", — диде. Вәзир әйтте: "Корбе солтан атәше сүзан, ягъни патшага якынлык — дөрләгән ут. Падишаһымнан миңа ни мөгамәлә булынса да, хуш, тәрбиядер", — диде. Падишаһ хушланып әмер итте, хилгать кидереп, элгәрегечә янә вәзир итте. Вәзир өенә килгәч, хезмәтчеләре вә гайреләре аңардан сорадылар: "Сине падишаһ зинданга салып, малыңны алачагын кайдан белдең? Аннан, сине чыгарып, янә вәзир итәчәген кайдан белдең?" — диделәр. Вәзир әйтте: "Мунчада идем, йөзегем суга төште, батмады. Белдем ки, дәүләтем кәмаль тапкан имеш. Кәмальнең зәвале була, дип әмер иттем. Вә дәхи зинданда идем. Бер ел хөбберрумман тәгамыны арзу кыйлдым. Көчкә хәзерләп китерделәр, тычкан төшеп нәҗесләде — ашап булмады. Моннан белдем: бәхетем вә дәүләтем үземә янә кайтып, әүвәлге хәлем киләчәктер. Вә һәм моннан шат булдым", — диде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: падишаһым дәхи белсен ки, һәр кәмальнең бер зәвале бардыр. Бу вакыткача, шаһзадә вә вәзирләр падишаһ янында имин иделәр. Инде белмәймез, талигымыз кайсыдыр җирдә кителгән. Бер хатын безне падишаһ алдында хур вә хәкыйрь итте. Мәкер вә хәйлә белән шундый тозак корды, бу кадәр гакыл вә фирасәт иясе вәзирләр аның тәдбирендә гаҗиз калдылар. Нитәккем мәшһүрдер, бер дивана бер коега таш салыр, ул ташны коедан чыгарырга бөтен галәм гаҗиз булыр. И падишаһ, бу эштә ашыкма, соңыннан үкенеч файда итмәс. Чөнки шаһзадә бер кош баласына охшар, оча һәм белмәй, кача һәм белмәй. Берничә көн аңа миһләт биреңез, бәлки, бу мөшкил эш ачылыр. Вә һәм аның бу сөйләшмәгәнендә дә бер сәбәп бардыр. Ул синең кулында даим әсир кебектер. Соңыннан теләсәң үтер, теләсәң азат кыйл, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, йөрәгендә ут бер икән ун булды, күзенә яшь килде. Шаһзадәне зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Аудан кайтып сараена керде. Хатын белән утырды. Тәгамнан соң хатын угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзир гозер итте, зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, сиңа бу кадәр нәсыйхәтләр кыйлдым, һич әсәр итмәде. Бер табиб бер авыруны дәвалап та, файда бирмәгән шикелле, минем нәсыйхәтем сиңа файда бирмәде. Ул табиб, гаҗиз булып, икенче мәртәбә дару итмәс. Әгәр дару итсә, ул авыруны һәлак итәр. Инде мин дәхи сөйләшмәктән гаҗиз калдым. Инде моннан ары икенче мәртәбә сөйләшмәм, дип әйтер идем, янә минем йөрәгем кайнар. Чөнки падишаһның милке вә җаны харап булырга тора. Минем башым дәхи бергә китәр. Нитәкки бер кешенең кулын кистеләр, кискән вакытта егъламаган иде, икенче кешенең кулын кисек күреп, фөрьяд кыйлып егълады. Кешеләр моңар гаҗәпләнеп сорадылар: и фәлән, син кулыңны кискән вакытта егъламаган идең, инде ни өчен егълайсың, диделәр. Ул кеше әйтте, валлаһи, ул, минем кулымны кискән вакытта, араңызда бу хәлгә төшкән кеше юк иде. Әгәр егълаган булсам, һәркайсыңыз миңа бер шелтә кыйлыр идеңез, чөнки кул кисүнең зәхмәтен күргәнеңез юк. Инде үзем кебек бу хәлгә төшкән кешене таптым, егъладым аның өчен: ул һәм мин чиккән зәхмәтне күргән, диде. +Инде, и падишаһ, синең дә, минем дә башым китәр. Минем хәлемне син белмәенчә кем белер? Бәлки, синең падишаһ угланнары белән казый хикәятен ишеткәнең юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Җиһан сараенда бер падишаһ бар иде, вә ул падишаһның өч углы бар иде. Бу падишаһ көннәрдә бер көн әҗәл ястыгына башын куйды. Угланнарын янына чакырып әйтте: "Сарайның фәлән почмагында бер капчык энҗе, җәваһир вә төрле асыл ташлар яшереп куйган идем. Мин үлгәч, яхшы, пакь итеп йөреңез. Мине яхшылап тәрбия кыйлып күмеңез. Аннан соң килеп, ул энҗеләрне урыныннан алып, үз араңызда тигезләп бүлеңез", — диде. +Падишаһ, өч көн ятып, дүртенче көнендә әҗәл ширбәте эчеп, бу фани дөньядан ахирәт сараена күчте. Угланнары аталарының васыяте буенча дәфен кыйлганнан соң, беркөн иттифак белән бардылар, карадылар — ул җәүһәрләр урынында җилләр исәр. Болар моны атамыз өчемезгә аулакта әйтте, бу хәйлә безнең өчемезнең арасындадыр, дип низаг кыйлыша башладылар. Өчесе дә килеп казыйга дәгъваләрен сөйләделәр. Казый әйтте: "Килеңез, сезгә әүвәл бер хикәят сөйләем. Аннан соң дәгъваңезне аерырмын, — диде. — Берзаман бер шәһәрдә бер егет бер кыз белән сөештеләр. Ул кызның бер башка нишанлы, ягъни вәгъдәләшкән егете бар иде. Кызны сәүгән егет ул кыз белән ялгыз утырганда әйтте: "Аһ, минем җаным, әле хәзер дә минем катыма киләсең, вә мин дәхи синең белән юанып утырамын. Әмма син ул вәгъдәләшкән егетең белән кушылган чакта минем хәлем ничек булыр? Мин ни хәл итеп түзермен?" — диде. Кыз әйтте: "Әфәндем, хәсрәт чикмә, ул минем катыма кияү булып кергән кичтә, әүвәл килеп синең белән белешминчә, кияүгә морад бирмәм", — дип гаһед итте. Әлкыйсса, кияү керәсе кич булды. Кыз белән егет бер җиргә килделәр. Ул кыз баягы сәүгән егете белән кыйлышкан гаһедне киявенә сөйләп, ул егет катына барып килергә рөхсәт сорады. Кияү, кыздан бу хәлне ишеткәч, кызга әйтте: "Бар, алай булса гаһедеңә вафа кыйл, янә сәламәт кайтып кил", — диде. Кыз, аннан чыгып юлда барганда, угрыга очрады. Угры күрде, бер һәйбәт гүзәл кыз, айның ундүртенче көне кебек йөзләре балкып тора. Гомерендә моның кебек кыз күргәне юк иде. Өстендә алтын-көмеш, энҗе дә мәрҗән, һич сөйләп бетерер хәл юк. Угры, бу кызны күргәч тә, кулыннан ихтыяры китеп, ач бүре куйга сарылган кебек бу кызга сарылды. Кыз дәхи, аһ итеп, егъламага башлады. Угры инсафка килеп кыздан сорады. Кыз дәхи вакыйганы баштанаяк угрыга сөйләде. Угры әйтте: "Әгәр эш алай булса, валлаһи, миңа мөрәүвәт түгелдер. Мин һәм бер ярамас эш кыйла яздым, — дип, кызга әйтте, — кил, сине сәүгән егетең янына илтәем", — дип, кызны алып, егетнең өенә китерде. Кыз ишекне какты. Ул егет аһ итеп ятканда, ишек каккан тавышны ишетеп, тиз-тиз ишеккә килеп, кем бар, диде. Кыз әйтте: "Ач, мин килдем, вәгъдәмдә тордым, хилаф итмәдем", — диде. Ул егет, ишекне ачып, кызның янына килде, әйтте: "И җаным әфәндем, хуш килдең, ничек килдең, иреңнән ничек рөхсәт алдың?" — диде. Кыз әйтте: "Халык җыелып кияүне минем катыма керттеләр, һәркем таркалып, җирле җиренә киттеләр. Мин дәхи хәлне кияүгә сөйләдем. Рөхсәт сорап, ул рөхсәт бирде. Юлда килгәндә бер угрыга очрадым. Ул угры миңа кул сузарга теләгән иде, мин егъладым, синең белән гаһед итешкәнемне угрыга сөйләдем. Ул дәхи инсафка килеп, мине монда чаклы китереп куйды". Ул егет кыздан бу хәлләрне ишеткәч әйтте: "Кияү бу кадәр мөрәүвәт итеп, синең белән гаһедемезгә вафа кыйлмак өчен, сиңа рөхсәт биреп, минем яныма җибәрде. Миңа дәхи мөрәүвәт түгелдер, сиңа кул озатып хыянәт итсәм. Инде бу көннән соң минем кыз карендәшем бул, бар, хәлялең янына", — дип җибәрде. Кыз чыкты, күрде, баягы угры ишек төбендә торыр. Дәрхаль кызны алып, кияүнең өенә китерде. Кыз кияү янына керде. Угры үз юлына китте. Кияү хәйран булып торганда, кыз килеп керде. Кияү урыныннан сикереп торды. Кызның кулыннан тотып, түшәк өстенә утырдылар. Кияү янә кыздан хәбәр сорады. Кыз дәхи ишектән түргә, түрдән җиргә, башыннан үткән эшләрне сөйләде. Кияү эшенә шөруг кыйлды, кыз бөтен чыгып, һәр икесе морад алышып, морад бирештеләр. Аллаһы Тәгалә һәркайсымызның морадларымызны хасыйл итсен, амин. Аннан соң казый әйтте: "И угланнар, бу хосуста егетлек вә мөрәүвәт боларның кайсындадыр?". Олуг углан әйтте: "Кияү мөрәүвәтле икән. Аның өчен, хәляле була торып, бу кадәр хәреҗ белән морад аласы вакытында кызга рөхсәт бирде, ни зур мөрәүвәттер", — диде. Уртанчы углан әйтте: "Юк, сәүгән егете мөрәүвәтле икән. Аның өчен, бу кадәр сөешеп, кичәдә киенеп-ясанып зифа кыз кулына кергәндә гыйшкына сабыр итеп, кире кияү янына күндерде. Бу кадәр сабыр юктыр, моңдай мөрәүвәт кемдә булыр?" — диде. Кече угланга казый әйтте: "Йә, сез ни әйтәсез?" — диде. Кече углан әйтте: "Хак мөрәүвәт иясе угры икән. Кичә юл басарга чыгып, бу кадәр назәнин кыз аның тозагына кергән. Хосусән энҗе-мәрҗән, асыл киемнәренә, һич булмаганда, бер нәрсәсенә хыянәт кыйлмаенча, кызны барасы йиренә илтеп куйды. Менә сабыр мөрәүвәт шул булыр", — диде. Казый кече угланның сүзен ишетеп әйтте: "Инде, и шаһзадә, атаң яшергән җәүһәрләр синдәдер. Аның өчен гашыйк гашыйкка хөвиш, тугры тугрыга хөвиш, угры угрыга хөвиш булыр, һәркем үзенең ише хөвише белән, угры тугрыга һичкайчан хөвиш булмас", — диде. Ахыры кече углан инкяр кыйлырга һич такате калмады. Җәүһәрләрне куеныннан чыгарып, казыйның алдына салды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки, беләсең, мин, үзем тугры булганлыгым өчен, падишаһыма ярдәм итәмен. Вәзирләр, үзләре хыянәтле булганга күрә, ул хыянәтле угланга ярдәм бирәләр. Алар — кырык кеше, һәрберсе гакыл иясе. Әмма мин бер кеше, хосусән хатынлыгым сәбәпле, ничә дәрәҗә ирләрдән киммен. Башкасын үзең беләсең, — диде. +Падишаһ хатыннан бу вәсвәсәне ишетеп әйтте: +— Кайгырма, иртәгә мин аны үтерәмен, — дип, урыннарына барып яттылар. Иртәгәсен торып тәхеткә чыкты. Угланның башын ор, дип, җәлладка боерганда, тугызынчы вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, зинһар, хатын сүзе белән углыңның җанын кыйма вә бу аятьнең мәгънәсеннән гафил булма, әлләзиинә йүнфикунә филсәри вәддарри валкязыйминәл гайза вә әлгафин гәниннәс вәллаһу йүхиббүл мүхсининә — Аллаһы Тәгалә Кәлям шәрифтә яд кыйлды ки: Хак юлына малларын сарыф иткән адәмиләр шатлык вә кайгылы хәлендә кирәк аз, кирәк күп, адәмиләрнең гаебен вә гөнаһсын кичереп, ачуларын йоткан адәмиләр — минем хас колларымдыр, диде. Вә дәхи хәзрәте Рәсүл боерыр, һәркем ачу вакытында, үч алырга кодрәте була торып, тәхәммел итсә, кыямәт көнендә Ходай Тәгалә тарафыннан нида кыйлыныр, кайсы хурны теләрсәң, ихтыяр ит, дип. Ягъни һич шик вә шөбһәсез оҗмахка керер дигән сүздер. Вә дәхи боерыр, кыямәт көнендә нида кыйлырлар: кайда шул кешеләр ки, дөньяда вакытта алар нәфесләрен тыеп, Ходай Тәгалә өчен әҗер эстәгәннәр иде, диярләр, һичкем чыкмас, мәгәр гаепле кешеләрнең гаебен кичергән адәмнәр: без — Ходай Тәгаләдән әҗер теләп, гөнаһлыларның гөнаһын кичерүчеләр идек, дип килерләр. Мәгәр падишаһым Һарун Әррәшит белән җария хикәятен ишеткәне юктыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Бер заманда Һарун Әррәшит тәхеткә менеп падишаһ булды. Багдад шәһәренең халкы кичегеп хәлифәгә сәламгә килделәр. Шуның өчен хәлифә бик ачуланып, капка каравылчыларына боерды: моннан соң һәркем килсә, тотып зинданга җибәреңез, диде. Бәс, шәһәр олугларыннан һәркем килсә, тотып зинданга җибәрделәр. Хәлифә дәхи өч-дүрт көн һичкайда чыкмады вә һичкем белән сөйләшмәде, һичкемнең барып бер кәлимә сүз әйтергә такате булмады. Бу хәлдә торганда, хәлифәнең күңеле тәгам теләп, җарияләрнең беренә әмер әйде. Җария аш хәзерләп, хәлифә алдына китергәндә, хәлифә өстенә бераз аш түгелде, һаман ачу белән торып, хәлифә җарияне парә-парә итәргә теләде. Җария әйтте: " Йә хәлифә, Хак боерыр: вәлкязыйминәл гайз", — диде. Дәрхаль хәлифәнең ачуы басылды. Янә җария әйтте: "Вәлгәфинә гәнин-нас". Хәлифә әйтте: "Зинданда никадәр гаепле кешеләр булса, барчасының гаебен багышладым", — диде. Янә җария әйтте: "Вәллаһу йүхиббүл мүхсининә". Хәлифә әйтте: "Ходай Тәгалә гүаһ булсын, сине вә дәхи никадәр колларым вә җарияләрем бардыр, барчасын азат кыйлдым вә никадәр малым бардыр, барчасын бүген Аллаһы Тәгалә юлына, фәкыйрьләргә садака биреңез", — диде. Аннан соң, зинданда никадәр тоткыннар бар иде, барчасын чакырып бәхилләште. Бу аятьнең мәгънәсе буенча, гаделлек белән мәшгуль булды. Инде хәзердә һәркем "Һарун Әррәшит" дип ишетсә, рәхмәтуллаһи галәйһи, диерләр. +И падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: синең дәхи бу көн ачуың зиядә булды. Үтенәмен ки, шаһзадәне азат итеп, гөнаһын багышлап, бу савапларны тапкай идең, дип шаһзадәне теләде. Падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, угланны зинданга җибәреп, үзе янә ауга чыгып китте. Ул көн ауда һичнәрсә кулына төшерә алмаганлык сәбәпле, бик ачуланып кайтты. Хатын белән ашап-эчеп, тәмам булгач, хатын дәхи угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Инде бак, кара, синең телеңдә бары минем углым калды. Бүген дәхи вәзирләремнең берсе илтимас кыйлып гозер итте, зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын күрде, падишаһның күңеле бозылды. Әйтте: +— И падишаһым, миңа үпкә тотма. Мин беләмен, бу углыңнан сиңа изгелек килмәс. Ул малга бик хәристыр. Хәрис һәркайчан мәхрүмдер, үзен һәм белмәй, сүзен һәм белмәй, гакылсыз, тәдбирсездер. Нитәккем, ул, падишаһның угыллары кебек, мәҗаз сүзне хәкыйкать дип белеп, ахыр кулларындагы бар мал юкка чыкты. Бәлки, ул хикәятне синең ишеткәнең юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Беркөн җиһан сараенда бер олуг падишаһ бар иде, вә аның өч углы бар иде. Беркөн падишаһ, әҗәл ястыгына башын куеп, угылларын янына чакырып әйтте: "И угланнарым, минем гомеремнең ахыры җитеште. Сезгә бер нәсыйхәтем бар, мин вафат булгач, ул нәсыйхәтне тотарсыз". Угланнары әйтте: "Баш өсте, әткәй, ни боерырсыз?" — диделәр. Олуг углына әйтте: "Минем вафатымнан соң син һәрбер шәһәрдә бер йорт сал!". Уртанчы углына әйтте: "Син һәр кич бакирә кыз ал!". Кече углына әйтте: "Син һәр ашаганда бал-май аша", — диде. +Падишаһ бу васыятьләрне әйткәннән соң озак тормады, вафат булды. Олуг углы һәрбер шәһәрдә бер өй сала башлады. Уртанчы углы һәр кич бер бакирә кыз алып, бер кич кундырып, иртәгесен талак кыйлып атасы өенә җибәрер иде. Кече углы, һәр ашаганда, бал белән май катыштырып ашар иде. һай, әткәй безгә яхшы нәсыйхәт биреп калдырган икән, дип, берничә көн шул хәлдә тордылар. Уртанчы углы белән кече углы, һәрни булса, мал исраф кыйлып, бары зәвекъ иттеләр. Әмма олуг углы акча хәреҗ итеп йортлар салса да, бөтенләй файдасыз түгел, һич булмаганда эченә кереп торырга ярый, ул һәм изгелеккә дәлаләт кыйлыр. Бәс, беркөн бер гакыл иясе болардан сорады: "Ни өчен сез болай урынсыз акча сарыф кыйласыз?" — диде. Алар әйттеләр: "Безгә атамыз шулай васыять кыйлды". Ул кеше әйтте: "Атаңыз васыяте болай итеңез дигән сүз түгелдер. Сез аның сүзен аңламадыңыз. Бу сезнең хәлеңезгә муафыйк бер мәсәл бар, сезгә сөйләем. Аннан соң атаңызның васыятен сезгә бәян кыйлаем", — диде. Шаһзадәләр әйттеләр: "Сөйлә, ишетәек", — диделәр. Ул кеше әйтте: "Бер заманнар бер падишаһ бар иде. Ул падишаһ даим кяферләрдән хәраҗ алыр иде. Беркөн ул кяферләр раһибләрен җыеп әйттеләр, бу падишаһка шундый бер хәйлә тапмак кирәк ки, җавабында гаҗиз булсын, без хәраҗ бирүдән котылыр идек, сез һәркайсыңыз берәр тәдбир тапсагыз икән, диде. Яхшы, берәр тәдбир кыйлаек, дип, раһибләр таркалып киттеләр. Бер заманнан соң раһибләрнең олугсы кяферләргә килеп әйтте: "Без аңарга барып, бер сүз сораек. Әгәр җавап бирмәсәләр, хәраҗ бирмәмез", — диде. Бәс, кяфирләр бу раһибләргә бераз мал биреп күндерделәр. Беркөн дарелисламга килеп, падишаһка болар сорауларын гарыз иттеләр. Падишаһ дәхи әйтте: "Боларга безнең галимнәремез, әлбәттә, җавап бирсәләр кирәктер, — дип әмер итте, — керсеннәр", — диде. Бәс, ул раһибләрне падишаһ хозурына китерделәр. Падишаһ, үзенең никадәр голямасы бар, барчасын бу бәхәс мәҗлесенә чакырды. Килеп җыелдылар. Аннан соң падишаһ әйтте: "И раһиб, инде сөалең нидер?" — диде. Баш раһиб кулының биш бармагын ачып, уч табанын боларга каршы тотты. Аннан соң биш бармагын түбән салындырды. "Бу — нигә ишарәттер, белеңез", — диде. Барча голямасы бер җавап әйтә алмаенча фикергә киттеләр. "Сөбханалла, бу нигә ишарәттер? Ни тәфсирдә, ни хәдистә моның кебекнәрсә юктыр", — дип фикердә торганда, бу мәҗлестә мәгәр бер җиһан гизгән сәйях адәм бар иде, килеп падишаһтан изен өстәде: "Мин аларга үзем җавап итәм, рөхсәт булса", — диде. +Падишаһ дәхи мең төрле миннәт белән рөхсәт бирде. Бәс, ул сәйях килеп раһибкә әйтте: "Ни сөалең бар, — голямага хаҗәт юк, барсына үзем җавап бирәем", — диде. Бәс, баш раһиб, бармакларын ачып, бу дәрвишкә каршы тотты. Дәрхаль бу дәрвиш, кулын йомарлап, раһибкә каршы тотты. Раһиб биш бармагын түбән салындырды. Дәрвиш дәхи, йодрыгын ачып, бармакларын югары күтәрде. Бәс, раһиб дәрвиштән бу ишарәтне күрде исә, дөрес җавап бирде, дип, алып килгән малны падишаһка тапшырды. Әмма бу ни нәрсәгә ишарәт икәнен падишаһ белмәде. Дәрвишне чакырып, аулакта сорады. Дәрвиш әйтте: "Ул раһибнең бармакларын миңа каршы тотуы — синең яңагына шул рәвешле сугармын, орырмын дигәнгә ишарәт иде. Мин дәхи синең башыңа йодрык белән шулай орырмын дигәнгә ишарәт ясадым. Ул бармакларын түбән салындырды, — син алай итсәң, мин һәм сине түбән басып, бугазыңны кулыма алырмын дигән ишарәт иде. Минем дәхи бармакларымны югары күтәрмәгем: әгәр син астыңа басып минем бугазымны тотмак эстәрсәң, мин дәхи түбәннән синең бугазыңа ябышырмын дип ишарәләдем. — Ишарәт белән сугыштык", — диде. Аннан соң падишаһ раһибне китертеп сорады: "Дәрвиш белән ни ишарәт кыйлыштыңыз?" — диде. Раһиб әйтте: "Минем биш бармагымны аңа каршы тотуымның мәгънәсе: сез биш вакыт намаз кыйласыз, хакмы? дигән сүзем иде. Дәрвиш, бармакларын түбән тотып, миңа йодрыгын каршы тотты, ягъни хактыр дигән сүзгә ишарәт. Мин дәхи бармакларымны түбән тоттым: күктән ягъмур ни өчен явадыр? дигән сүзем иде. Дәрвиш бармакларын югары тотканы: күктән ягъмур явар, җирдә үлән үстерер дигәнгә ишарәт. Бәс, безнең китапларымызда сөальнең җавабы шулдыр", — диде. +Падишаһ белде, дәрвиш раһибнең ишарәтен аңламаган икән. Алай булса да, җавабы муафыйк булган өчен падишаһка хуш күренеп, ул раһиб китергән малның берничәсен дәрвишкә багышлады. Сезләр дәхи и шаһзадәләр, атаңызның ишарәтен аңламаган икәнсез, малыңызны урынсыз җиргә исраф кыйласыз, диде. Шаһзадәләр әйттеләр: "Атамызның ишарәте ничек иде?". Ул гакыллы кеше әйтте: "Әүвәл — атаңызның һәрбер шәһәргә бер өй сал дигән сүзе шулдыр: һәрбер шәһәрдә үзеңә бер дуст яса, ни вакыт шәһәргә барсаң, ул дустыңның өе синең өеңдер. Икенче — һәр кич бер бакирә кыз ал дигән сүзе шулдыр: җөмагка күп хәрис булма, бик иштиһаң килгәндә җөмаг итсәң, бакирә кыз белән җөмаг кыйлган кебек ләззәт хасыйл булыр, диде. Өченче — һәр ашаганда бал-май аша дигән сүзе шулдыр: сәгать саен ашама, бик карының ачкач, иштиһа белән ашасаң, бал-май ашаган кебек тәгамең татлы күренер дигәнедер", — диде. Бәс, шаһзадәләр гакыйль дәрвишнең сүзен ишетеп, аталарының үзләренә нәсыйхәт ишарәте бу икәнен белделәр, ул әүвәлге гадәтләрен куйдылар. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: углан гөруһында тәдбир юктыр, наданлык вә гафиллек күп булыр. Гакыл тарафыннан син аңа мәрхәмәт итәрсең. Әмма ул белмәс. Нитәккем Баязид Бистами хәзрәтләре, беркөн хәстә эт күреп, мәрхәмәт итеп алды, бер җиргә куеп берничә көн карап тәрбия кыйлды. Ул эт терелгәч, Баязиднең аягын тешләде. Баязид әйтте: "Эт этлеген итәр дигән хас сүзе: сиңа иткән изгелегемне кайтардың — аягымны тешләдең", — диде. Хак Тәгалә, ул эткә тел биреп, әйтте: "Әйе, Баязид, бу бер мәшһүр мәсәл: адәм адәмлек итәр, эт этлек итәр", — диде. Мин гөман итәмен, и падишаһым, синең бу углында дәхи бер фәна тамыры булмак ихтималы бар. Чөнки бу углан изгелек кадерен белә торган булса, гомере барынча миңа кыңгыр карамаска кирәк иде. Мине чит күрсә, бу дөньяга килүенә сәбәп булган атасына касд кыйлмаска кирәк иде. Кыйссадан хисса ал, — дип, падишаһны ничә төрле кабахәт мәкерләр белән үгетләгәч, падишаһның җан куркусы эченә төшеп әйтте: +— Син гамь чикмә, мин аны таңда һәлак итсәм кирәк, — дип. +Ул падишаһка дөнья тар булды, күзенә йокы кермәенчә, көчкә таң аттырды. Кояш, ул дәрвиш падишаһ угланнарына аталарының ишарәтен гаян иткән кебек, яктылыгын гаян итеп, галәм нур белән мөнәүвәр булды. Падишаһ, тәхетенә менеп, угланны китертеп, җәлладка, башын ор, дигәндә, унынчы вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, һәр падишаһ һәркайда барса: җиңсәм иде, дөнья минем кулымда булса иде, һәркем ишегемә килсә иде, хаҗәтен әда кыйлар идем вә, һәрбер хаҗәт иясен тиң күреп, хәтерләрен табар идем, һич кешенең хәтерен екмас идем, дип теләрләр. Бер падишаһның мәмләкәтендә ул падишаһтан җәбер күреп интеккән гаскәрләр күп булса, җыелып, патшалыгын тар-мар итәрләр. Падишаһларның гаделлегенә вә дәүләтенә лаек шулдыр ки, бер хайванны авыр йөк астында күргәч, ул хайванга мәрхәмәт итеп, аны ул зәхмәттән коткармак тиеш. Нитәккем Нәүширван Гаделнең гаделлек чылбырына арык бер ишәк килеп сөртенде. Дәрхаль Нәүширван аны алдына китертте. Күрде: бер арык кара ишәк. Аркасы, йөк ташып, телемтелем булган. Нәүширван, ул ишәкне бу хәлдә күреп, йөрәге сыкрап, зар-зар егълады. Вә әйтте: "Күрдеңезме, минем мәмләкәтемдә бу мескингә ниндәй золым иткәннәр?". Бер хәкимен китертеп: "Бар, өенә алып кайтып, бу хайванның ярасын дәва ит, тамагына яхшы ашат, терелсен", — диде. +Инде, падишаһларга ваҗибтер: мескиннәргә вә зәбуннәргә шулай мәрхәмәт итеп шәфкать итсеннәр. Мәккярә вә хәйләкәр сүзенә ышанмасыннар вә аларның ярамас киңәшенә илтифат кыйлмасыннар. Мондаен мәккярә вә хәйләкәрләр кемсәнәләр хосусән хатыннар Таифәсендә зиядә күптер, сакланмак кирәк. Мәгәр, падишаһым Мисыр падишаһының углы белән ул хәйләкәр хатынның хикәятен ишетмәгәндер? +Падишаһ әйтте: +— Ишеткәнем юк, сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Мисыр шәһәрендә бер падишаһ бар иде, вә аның ике углы бар иде. Беркөн падишаһ бу залим дөньяның хәленә карап күрде: дөньяның, кирәк падишаһ бул син, кирәк фәкыйрь бул, һичкемгә вафасы юктыр. Ахыр моны фикер кыйлды кем: дөнья бакый калмас. Кече углыны китереп, бер оста тегүчегә бирде вә әйтте: "һөнәр адәмгә лазем нәрсәдер. Нитәк әйткәннәр: бераз гына һөнәр булса да, йөз мең алтыннан хәерледер". Бәс, угыл, аз заманда үгрәнеп, бер оста тегүче булды. Мисыр шәһәрендә һичкем аның кебек тегүчелек гыйлемендә оста чыкмады. Беркөн падишаһ вафат булып, олуг углы падишаһ булды. Тегүче булган кече карендәше, баш куркусыннан качып, Кәгъбәгә китте. Тәваф иткәндә, аягына бер каты нәрсә орынды. Карады, күрде: бер кәмәр. Алып биленә бәйләде. Янә тәваф итә башлады. Бер заманнан соң күрде: бер хуҗа сәүдәгәр кулында ике таш бар. Ул ташлар белән: "Ва вәйла! — дип, күкрәгенә орыр, — кечкенә чагымнан бирле җыйган малымны шул кәмәр эчендә саклар идем. Кайсы мөселман тапса да, Алла өчен вә Кәгъбә шәриф хөрмәтенә, зинһар, бирсеннәр. Яртысы тапкан кешегә ана сөте кебек хәлял булсын", — диде. Падишаһ углы белде, кәмәр аныңдыр. Күңеленнән әйтте: "Атамның бу кадәр малы вә дәүләте миңа ни файда бирде? Бу дәхи ни бирер, бу мескинне еглатканча, бирәем", — дип йөгереп хуҗаның янына килде. Әйтте: "И хуҗа, кәмәрне мин таптым. Хәзер билемдәдер. Миңа ни сөенеч бирерсең?" — диде. Хуҗа шаһзадәне алып, үзенең чатырына китерде. Шаһзадә дә кәмәрне биленнән чишеп, хуҗа алдына салды. Хуҗа дәхи кәмәрне үбеп күкрәгенә куйды. Аннан соң кәмәрне сүтеп, эчендә ни бар, һәммәсен түкте. Шаһзадә күрде: һәммәсе — җәүһәр, асыл таш. Хуҗа ул ташларны икегә бүлде, әйтте: "И егет, шул яртысын минем ризалыгым беләнме алырсың, юкса ризалыгымнан башкамы алырсың?" — диде. Шаһзадә әйтте: "Үзең риза булып бир", — диде. Хуҗа ул яртысын дәхи икегә бүлде, әйтте: "Бу яртысын минем ризалыгым беләнме йә ризалыгымнан башкамы алырсың?". Егет әйтте: "Ризалыгың белән бир". Ахыр хуҗа шулай бүлә-бүлә аз гына калдырды, әйтте: "Инде син бу калганны алырга ризамы? Юкса алтын улак астына синең белән барып, сиңа бер хәер дога кыйлаеммы? Синең дөньяңа, ахирәтеңә файда кыйлыр", — диде. Шаһзадә әйтте: "Мал — фани нәрсәдер, дога кирәк, бу малдан кичтем", — диде. Бәс, хуҗа шат булып, шаһзадә белән алтын улак астына бардылар. Догага кулын күтәреп шаһзадәгә әйтте: "Син "амин" дип тор", — диде. Егет дәхи кулларын күтәреп, хуҗа догага мәшгуль булды, шаһзадә "амин, амин", дип торды. Хуҗа дога кыйлып, кулын йөзенә сыйпады, әйтте: "И егет, синең өчен күп дога кыйлдым. Бар, кит, ахирәтең хәерле булсын", — диде. Шаһзадә китте. Бераздан фикер итте: әгәр мин инде Мисырга барсам, карендәшем мине үтерер. Бу хуҗа белән бергә Багдадка китәем дип, кире хуҗа катына кайтты, әйтте: "И хуҗа, мин һәм синең белән Багдадка барырга телимен. Юлда сиңа хезмәт итәрмен, кабул ит", — диде. Хуҗа дәхи моңар риза булды, бергә киттеләр. Хуҗага хезмәт итеп, берничә көннән Багдадка җиттеләр. Хуҗаның өенә төштеләр. Шаһзадә анда берничә көн торып, хуҗага әйтте: "Хуҗа, инде болай торып булмас. Минем бер һөнәрем бар — тегүчелек һөнәрен бик яхшы беләмен. Әгәр тегүче дустың булса, аның янына мине алып бар, миңа бер эш бирсен", — диде. Хуҗаның бер дус тегүчесе бар иде, аңа бардылар. Ул тегүче дәхи разый булып моны алып калды. Бер кием кисеп кулына бирде. Мисыр тегүчеләре шаһзадә катында пәс булып калган иде. Багдад тегүчеләренә кайда инде ярышырга! Шаһзадә киемне тегеп, остаз кулына бирде. Остаз дәхи алып күрде, киемне шундаен тегү белән теккән ки, остазның гомерендә моның кебек тегүчене күргәне булмады. Әйтте: "И егет, остазыңа вә сиңа мең афәриннәр булсын, бәрәкаллаһ...". Барча оста тегүчеләр арасында бу хәбәр фаш булып, һәркайсы күрергә килә башладылар. Моның тегүен күреп тәхсин иттеләр. Ул вилаятьтә бу шаһзадә исеме осталык белән мәшһүр булды. Оста хуҗаның кибетендә әүвәлдә никадәр эш булса, инде ун мәртәбә артык булды. Башка тегүчеләр һәммәсе күздән төштеләр. Көннәрдән бер көн баягы кәмәр иясе хуҗа белән хуҗаның хатыны арасында низаг чыгып, ачу белән хуҗа хатынына: "Сиңа миннән өч талак!" — дип әйтеп җибәрде. Соңыннан бу эшкә бик үкенеп, хатынын янә алмакчы булды, хатыны һәм риза булды. Голямадан сорадылар. Алар: "Юк, тәхлилсез алырга дөрес түгел, тәхлил кирәк", — диделәр. Хуҗа: "Кемгә тәхлил иттерәем икән?" — дип торганда, тегүче оста егет ят җирдән килгәне хәтеренә төште. Аңа тәхлил иттерәем дип, бу егеткә хатынны никях иттерде. Кич булгач, хатынны бу егет белән хәлвәте сахиха өчен караңгы бүлмәгә кертеп җибәрде. Хатын, бер хәйлә белән ут яндырып, шаһзадәне күргәч, мең җан белән гашыйк булды. Гаять гүзәл, сөлек шикелле егет, хатыннар әйтә торган сүз: "Кашык су белән йотарсың". Егет дәхи, хатынны күргәч, такате калмаенча, мең җан белән гашыйк булды. Ике тулган ай бер-берегә сарылды. Гыйш-гыйшрәттән соң хатын бу егеткә кыйммәтле асыл затлар, хисапсыз алтын вә асыл ташлар күрсәтте — язып бетерергә каләмнең кодрәте җитмәс. Хатын әйтте: "И җаным, бу мал барчасы — минем малдыр. Атамнан-бабамнан калган мирасымдыр. Вә ул хуҗадагы мал да — барчасы минем малымдыр. Әгәр иртәгә мине аерып җибәрмәсәң вә мине хәляллеккә кабул итсәң, бу маллар барчасы — синең малыңдыр, сиңа булсын", — диде. Шаһзадә дәхи бу сүзгә разый булды. Хатын әйтте: "И егет, иртәгә хуҗа килгәч, сиңа әйтер, кил, синең белән казыйга бараек, диер. Ник, дип әйтерсең. Ул сиңа әйтер, хатынымны аер, дип. Син әйт, валлаһи, бездә хатын алып аермак бик зур гаептер, диген. Бу сүзгә һичбер нәрсә әйтә алмас", — диде. Егет шат булып, хатынның сүзенә риза булды. +Бәс, иртә булды. Хуҗа килеп ишекне какты. Егет чыгып хуҗаның кулын үпте. Хуҗа әйтте: "Әйдә, казыйга", — диде. Егет әйтте: "Без ни өчен казыйга барырмыз?". Хуҗа әйтте: "Хатынымны аер", — диде. Егет әйтте: "Валлаһи, хатын аермак бездә бик зур гаеп эштер. Булмас, аермам", — диде. Хуҗа әйтте: "һай егет, бу ни сүздер син сөйләрсең? Сине тугры кеше дип, сиңа ышандым. Ни өчен болай итәсең?". Егет әйтте: "Бу әйткән сүзем Аллаһы Тәгаләнең әмере, пәйгамбәрнең сүзедер, шулай түгелме?" — диде. Хуҗа күрде, һичбер әйтә торган сүз юк. Казыйга барырга теләде. Халык әйтте: "И хуҗа, инде бу хатын — аның хатыныдыр. Хатын ул егеттән риза һәм егет хатыннан риза — икесе килешкәннәр, көчләп аертмак мөмкин түгел", — диделәр. Хуҗа бик кайгылы булып, булган эш булды, дәгъва белән эш бетмәс, дип, хатыннан кичте. Кайгысыннан хәстә булып, түшәккә егылды. Аннан соң бу егетне чакырып әйтте: "Хәтерендә бармы, беләмесең, мин алтын улак астында синең өчен ни дога иттем?". Егет әйтте: "Белмим", — диде. Хуҗа әйтте: "Ул вакыт башка бер дога кыйлаем дип никадәр иҗтиһад кыйлсам да, һаман телемә шул килде: Илаһи, малымны вә ризыкымны вә хатынымны бу егеткә насыйп ит, дип дога кыйлдым. И егет, кяшки шул вакытта синнән кәмәремне алмаган булсам. Минем карап торганым — хатыным иде. Аннан да аерылдым — синең хатының булды. Инде мин вафат булгач, мине яхшылап тәрбия кыйлып гүремә куй. Бу утырган кешеләр гүаһ булсын: ни-нәрсәм бардыр, һәммәсе сиңа булсын", — дип гүаһландырды. Өч көннән соң вафат булды. Ул мәккярә хатынның дәртеннән һәлак булды, һәммә малы бу егеткә калды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: күрдең ки, хатыннардан вафа килмәс, һәм сине сәвәмен дип әйтүләренә ышанырга ярамас. Бичарадан гына алар ирләренә итагать кыйлырлар. Бары шәригать чыбыгыннан куркып, аякларын итәкләренә төреп утырырлар. Юк исә мәкер вә хәйлә белән дөньяны тутырырлар иде. Инде хатыннарның эчендә меңнән берсе изге табылмас. И падишаһ, хатын сүзенә иярмә, — дип, җиде җирдән падишаһлык әдәпләрен җиренә китереп, шаһзадәнең гомерен теләде. +Падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишетте исә, ул көн дәхи угланны зинданга күндереп, үзе ауга китте. Янә кайтып сараена килгәч, тәгамнан соң, уңгаен китереп, хатын угланның хәбәрен сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген янә вәзирләрем гозер иттеләр, зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын әйтте: +— Бу вәзирләрең барчасы бертөрле мәкер вә хәйлә белән сиңа хыянәт кыйлалар. һәрберсе минем хакымда тау-таш күтәрмәслек бертөрле сүз сөйләйләр. һичбер адәм моңар чыдамас. Кешенең хәляле башы белән бәрабәрдер. Халык сиңа хәйран буладыр, һичбер гайрәтең юктыр, диерләр. Бу вәзирләрең сине сихерләгәннәрдер. Вә һәм син үзең дә ялганны күп сөйләшәсең. һәр кичә, угланны үтерермен, диясең, үтермисең. Сүзең хилаф чыга. И падишаһ, кеше сүзенә тугрылык белән Хакка һәм халыкка мәкъбуль булыр. Моның кебек угланнан изгелек килмәс. Синнән соң моның кебек баланың калганыннан калмаганы яхшырак. Мәгәр син ул бер сәүдәгәр хикәятен ишетмәгән икәнсең, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Кадим заманда бер олуг сәүдәгәр бар иде, вә аның ике углы бар иде. Беркөн бу сәүдәгәр, әҗәл ятагына баш куеп, угланнарын үзенең янына чакырды. Вә дәхи гакыл ияләреннән берничә кешене китертте. Әйтте: "И мөселманнар, бу угланнар, инша Алла, күп ел гомер сөрерләр. Бу көннән йөзәр ел хисап итеп, бер кешегә һәркөндә меңәр акча нәфәкалек биргәч, йөз елга күпме җыелыр, боларга һәм шулкадәр бирәем. Миннән соң алар үлгәнчә һичкемгә мохтаҗ булмасыннар, бу фани дөньяда рәхәтлек белән гомер сөрсеннәр", — диде. Бәс, хисап иттеләр, никадәр төшсә, шулкадәр мал бирде. Вә һәм берничә көннән соң вафат булды. Угланнары аталарын дәфен кыйлып, ул малларны исраф итә башладылар. Аз заманда исраф итеп бетерделәр. Аталарының дуслары төрле нәсыйхәтләр бирделәр. Болар кабул итмәделәр. Берсе, хәлвәче кибетенә кереп, никадәр хәлвәсе булса, акчасын биреп: "Барын да хәмелчеләргә күтәртеп, базар мәйданына китереп ташлаңыз!" — дип кычкырыр иде. Халык, җыелып, хәлвәне талашып алып бетерерләр иде, ул көләр иде. Даим эше шул иде. Икенче углының дәхи эше шул иде: эчемлекләр, кәбаблар алып, көймәгә утырып, ашап-эчеп, исереп йөзәр иде. Исергәч, алтын белән акчаны катыштырып, уч-уч алып диңгезгә ыргытыр иде. Акчаларның шапырдап диңгезгә төшкәне аңар хуш күренеп, рәхәтләнеп көләр иде. Бу ахмаклыклары белән тиз заманда икесенең дә малы төгәлләнеп, эттән ярлы булып калдылар. Юл өстендә утырып, теләнер булдылар. Ахырел әмер аталарының дуслары, байлар, сәүдәгәрләр җыелып падишаһка барып әйттеләр: "Фәлән сәүдәгәрнең балалары бу хәлгә грифтар булдылар. Әгәр аларга бертөрле җәза бирелмәсә, безнең һәм балаларымыз шулар кебек булырлар. Алла өчен, боларга сәясәт ит, икенчеләргә гыйбрәт булсын, гайреләр бу хәрәкәттә булмасын", — диделәр. Бәс, падишаһ әмер итте, икесене һәм алып килделәр. Падишаһ боларга әйтте: "И ахмаклар, фасикълар, бу сезнең нишләгәнеңез? Ни хәл булды сезгә? Кайда җәллад? Боларның башларын киссен!" — дип кычкырды. Алар әйттеләр: "И падишаһ, бу хәлгә дучар булганымызга ачу итеп, безне үтермә. Безнең болай булуымызга атамыз сәбәп булды. Чөнки безне атамыз Аллаһы Тәгаләгә тапшырмады, малга тапшырды. Малга тапшырылган баланың хәле шәйлә булыр", — диделәр. Падишаһка боларның сүзләре хуш килеп, әйтте: "Валлаһи, болай дип җавап бирмәгән булсаңыз, сезне икешәр парә итәчәк идем, котылдыңыз", — диде. Аннан соң боларга ингам-ихсан кыйлып җибәрде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: углан халкында оят вә намус булмас. Зинһар вә зинһар, гафил булма. Бу углан сине үтермәстән борын, син аны элгәре үтер, юкса һәлак булырсың, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, мин аны үтерермен, дип йокларга яттылар. Бәс, иртә белән кичнең караңгылыгы теге сәүдәгәр малы кебек җуялып китте. Падишаһ дәхи тәхетенә менеп, угланны үтермәгә хәзер иттереп, җәлладка: "Башын кис!" — дип әмер иткәндә, унберенче вәзир килеп әйтте: +— И мәрхәмәтле падишаһ, бу эштә, зинһар, ашыкма, һәрни эшләсәң, Алла әмере белән вә Рәсүл сүзе белән эшлә. Хәзрәте Рәсүл әйткән: ахырзаманда гыйлем күтәрелер, наданлык артыр, кан түкмәк күбәер. И падишаһ, син дәхи шәригатьне ташлап, ялгышып, нахак җирдә кан түкмә — гөнаһсызларга мәрхәмәт кыйл. Нитәкки әйткәннәр, һәркем егылган кешенең кулыннан тотып күтәрергә кодрәте бар икән, аны күтәрмәсә, үзене хәсрәт утына төшергән булыр. Мәгәр падишаһым вәзир углы белән падишаһның хикәятен ишеткәне юктыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Юк, сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Кадим заманда бер падишаһ бар иде. Ул падишаһның бер гакыллы вәзире бар иде. Хак Тәгалә ул вәзиргә бер угыл бирде. Бөтен җиһан халкы ул угланның күркәмлегенә хәйран иделәр. Падишаһ дәхи аңа гашыйк иде, бер сәгать аны күрмәенчә торырга такате юк иде. Даим үзенең яныннан аермас иде. Ул сәбәптән угланның атасы-анасы хәсрәт чигәләр иде. Ни чара, падишаһтан куркып сабыр итәрләр иде. Падишаһ беркөн исерек хәлендә сарайга килеп керде. Бу углан башка бер углан белән уйнар. Шул сәгать көнчелек уты йөрәген яндырып, җәлладка әмер кыйлды: "Кис шул ярамаган угланның башын!" — диде. Бәс, угланны сарайдан алып чыктылар, дәрхаль вәзиргә хәбәр бирделәр. Вәзир: "И җаным, углым, — дип җәлладның янына йөгереп барды, әйтте, — и җәллад, хәзер падишаһ ля йагкыл исеректер, ни әйткәнен белмидер. Әгәр бу кичә син угланны үтерсәң, иртәгә падишаһ сине куймас, үтерер", — диде. Җәллад әйтте: "Ничек итәең, падишаһ миңа, тиз башын кисеп китер, дип әмер итте", — диде. Вәзир әйтте: "Зинданга бар, үлемгә мөстәхыйк бер адәмнең башын кисеп китер. Хәзердә падишаһның гакылы юктыр, ышаныр", — дип, җәлладка алтын бирде. Җәллад алтыннарны алып шат булды һәм, зинданга барып, бер угры башын кисеп падишаһка китерде. Падишаһ җәлладка хилгать кидерде. Вәзир һәм угланны алып, өенә китереп, бер аулак бүлмәсенә яшерде. Иртә булгач, падишаһның гакылы башына килеп, угланны эстәде. Әйттеләр: "Падишаһ, бу кичә җәлладка әмер иттең, угланның башы киселде", — диделәр. Падишаһ моны ишетеп һушсыз булып егылды, гакылы башыннан китте. Бераздан гакылы башына килеп, тезен сугасуга егъламага башлады. Бәс, вәзир, белмәмешкә салынып, падишаһ катына килде, әйтте: "И падишаһ, гомерең озын булсын, бу ни хәлдер?" — диде. Падишаһ әйтте: "И вәзир, кая ул минем тереклегемнең маясе, ул җанымның сәрмаясе?"1. Вәзир әйтте: "И падишаһ, кемне әйтәсең?" — диде. Падишаһ әйтте: "Синең углың — минем күңелем юанычы, минем күңелемнең мивәсе иде, аһ-ваһ!" — диде. Вәзир дәхи якасын ертып фөрьяд вә зарый кыйла башлады. Падишаһның эше аһ вә фәган булды. Кичәдән таң атканча, егълаудан туктамас иде. Әйтер иде: "Илаһи, гаҗәп йөзене күрермен микән, мәгәр кыямәттә күрермен, — диер иде. — Әгәр ул угланга иткән золымлыкны сөаль кыйлынса, ни җавап бирермен? Аннан башка миңа тереклек кирәкмәс", — дип, моның кебек дивана сүзләрен күп сөйләде. Ашамактан-эчмәктән киселде. Тәхетен ташлады — бер аулак өйне ихтияр итте. Даим егълар иде. Хәтта дивана булып үләр чигенә җитте. Вәзир бу хәлне күреп, бер кичне угланны киендереп, падишаһның утырган хәлвәт бүлмәсенә алып барды. Угланны ишек төбендә калдырып, үзе эчкәре керде. Падишаһны күрде, йөзен сәҗдәгә куеп, Хак Тәгаләгә ялбарып: "Илаһи, миңа моннан соң тереклек хәрамдыр, лотфың белән җанымны ал!" — дип, угланның яхшы сыйфатларын зикер итеп егълар иде. Вәзир падишаһның бу нәүхәсен ишетеп әйтте: "И падишаһ, ник бу кадәр тоташ егълайсың? Адәмлектән чыктың, халыкка бәднам булдың". Падишаһ әйтте: "И вәзир, инде моннан ары миңа нәсыйхәт файда итмәс. Бар, эшеңә кит", — диде. Вәзир әйтте: "И падишаһ, Хак Тәгалә синең бу хәлеңә рәхим итеп, угланны тергезсә, углан яныңа килсә, гаебен кичерерме идең? Сөенеч китерүчегә ни бирер идең?" — диде. Падишаһ әйтте: "И валлаһи, шулай булса, хәзинәмдә никадәр мал булса, барчасыны сөенеч китерүчегә бирер идем. Вә мәмләкәтне угланга бирер идем. Үзем угланны гяһ-гяһ күрә торсам, канәгать кыйлыр идем", — диде. Бәс, вәзир угланга ишарәт итте, углан килеп керде. Падишаһның кулын үпте. Падишаһ, угланны күргәч, гакылы башыннан китеп егылды. Вәзир падишаһның йөзенә гөл суы сипте вә үзе чыгып китте. Бәс, падишаһның гакылы башына килде, угланны янында күрде, гүя җаны чыгып янә җиренә килде. Янә иртә булып, вәзир падишаһ янына килде. Падишаһ әйтте: "И вәзирем, бу угланны сәламәт китердең. Инде хәзинәмдә никадәр малым булса, барчасы синеке булсын". Вәзир әйтте: "И газиз падишаһ, минем үз хәзинәмдәге мал да синекедер. Үзем, углым — һәр икемез дәхи синең кәминә колларыңмыз. Хак тәбарәкә вә Тәгалә падишаһымызга озын гомер насыйп итсен. Без дәхи синең изгелегең күләгәсендә тереклек кыйлырмыз". Падишаһ вәзирнең бу сүзеннән шат булып, вәзирнең углына ничә шәһәрләр биреп, күп корбаннар бугазлады вә садакалар бирде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: син, бу кыйссадан хисса алып, фикерсез бер эш кыйлма. Соңыннан ул падишаһ кебек үкенечкә калма вә хәсрәт чигәрлек булма. Эшнең алдын-артын хисап ит. Ул падишаһ вәзир углы өчен бу кадәр хәсрәт чикте. Инде бу синең углың, бәгырең кисәгедер. Башкасын үзең беләсең. Зинһар, хатын сүзе белән шаһзадәне кыйма, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. Падишаһ дәхи, углын зинданга күндереп, ауга чыгып китте. Янә кич кайтып сараена килде. Хатын каршы алып утырдылар. Тәгамнан соң янә хатын угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, өч нәрсә — наданлык галәмәтедер. Берсе — бүгенге эшне таңга калдырмак; икенче — файдасыз сүзне сөйләмәк, өченче — мәгънәсез сүзгә иярмәк. Инде син дәхи, вәзирләрең һәрни әйтсә, аларның сүзенә ышанасың. Тәхкыйк, бу вәзирләрнең вә угланның эчләренә шайтан кереп оялагандыр. Кемнең күңеленә — мәнсаб, кемнең күңеленә мал мәхәббәте салып, аларны имансыз итәчәктер. Мәгәр падишаһым Бәрсыйса заһид хикәятен ишеткәне юктыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Бер заманда Бәрсыйса исемле бер заһид бар иде. Йөз ел үзенең саумәгасында гыйбадәт кыйлды. Көндез руза тотып, кич уяу торып гыйбадәт кыйлыр иде. Бер сәгать тагать вә гыйбадәттән бушап тормас иде. Замана халкының аңа хөрмәте шәйлә иде — аның бер сүзенә җаннарын бирерләр иде. Мөридмөршиде күп иде. Кайсы хәстәгә укып дога кыйлса, шифа табар иде. Хак Тәгалә кашында догасы мәкъбуль иде. Күп кәрамәтләре заһир булды. Бәс, ул мәмләкәт падишаһының бер кызы хәстә булды. Хәкимнәр аңа дару итүдән гаҗиз калдылар. Ахырел әмер падишаһ боерды: "Барыңыз, Бәрсыйса заһиднең янына илтеңез, дога кыйлсын. Бәлки, шифа табар", — диде. Хадимнәр кызны алып Бәрсыйсага китерделәр. Бәрсыйса кызны күрде: бер җәмал иясе, гүзәл кыз. Күңелен ул кызга мәел итте. Шул сәгать шайтан Бәрсыйсаның күңеленә игъва биреп әйтте: "И шәех, моның кебек форсат вә моның кебек гүзәл кайчан кулыңа керер", — диде. Шәех күңеленнән әйтте: йә, моңар ни чара итәем, ничек морад алаем? Шайтан янә күңеленә салып, үзенә-үзе әйтте: "Кыз белән килгән Хадимнәргә әйт, бу кичә кыз монда калсын, сез китеңез, мин иртәгә чаклы дога кыйлырмын, сихәт тапсын. Сез иртәгә килеп алып китәрсез. Алар синең сүзеңнән чыкмаслар, кызны куеп китәрләр. Кич булгач, иртәгәчә зәвекъ итәрсең. Иртәгә дога кыйл, сыйхәт тапсын. Килсеннәр, кызны алып китсеннәр. Кыз үзе барып, шәех болай итте, дип әйтәсе юк. Әгәр әйтсә дә, ышанмаслар, зәвекъ иткәнең калыр", — диде. Әмма шәех ахырын фикер кыйлмады. Бу сәбәпле дөньяда вә ахирәттә йөзе кара булды. Ул Хадимнәргә әйтте: "Бу кичә кызны монда калдырып китеңез". Калдырып киттеләр, падишаһка мәгълүм иттеләр. Падишаһ әйтте: "Шәехтән ни хата эш килер, калсын", — диде. Бәс, бу тарафта шайтан шәех янына килеп әйтте: "Йә шәех, нишләп торасың? Моның кебек гүзәл мәхбүб кемнең кулына керер? Моның белән бу кич гыйш-гыйшрәт кыйл", — диде. Мескин шәехнең тамырлары тибә башлады. Шайтан висвәсен күңеленнән җибәрергә кодрәте булмаенча, шундук урыныннан торып, кызның янына барды. Бер-ике мәртәбә кочаклап үпте. Ахырел әмер сабыр кыйлырга такате калмаенча, кызның бәкярәт мөһерен бозды. Нәфсе риза булганнан соң, шәех кыйлган эшенә бик үкенде. Әмма нишләсен, эш үтте. Шунда шайтан бер яктан янә килеп чыкты, әйтте: "Йә шәех, падишаһ кызын бу хәлдә күргәннән соң, әлбәттә, сине үтерер". Шәех әйтте: "Йә, ничек итәек?". Шайтан әйтте: "Чара шулдыр: кызны үтереп, бер җиргә күм. Әгәр кызны килеп сорасалар, син әйтерсең, дога кыйлдым, сыйхәтләнде һәм атасының янына китте, диерсең. Алар синең сүзеңә ышанырлар. Барып сахраларда, кырларда эзләрләр. Тапмагач кайтып китәрләр. Синең тугырында шиккә төшмәсләр. Син һәм котылырсың", — диде. Шәех шайтан сүзенә оеп, кызны һәлак итте, саумәгасының бер почмагына гүр казып күмде. Иртәсе көн булгач, падишаһ хадимнәре килеп кызны эзләделәр. Шәех әйтте: "Дога кыйлдым, сыйхәт тапты, иртә белән тышка чыгып китте, кайтып кермәде". +Хадимнәр шәһәр эчендә эзләделәр, тапмадылар. Бәс, шайтан бер карт сурәтендә булып Хадимнәргә әйтте: "Ни эзлисез, ни җуйдыңыз?" — диде. Хадимнәр әйттеләр: "Падишаһ кызын эзләп йөримез", — диделәр. Ул кызга карт шәех ни кыйлганын бер-бер хикәят кыйлды. "Ышанмасаңыз, саумәгасының фәлән почмагында күмгәндер, барып караңыз", — диде. Тиз барып, ул карт әйткән почмакны казып карадылар, кызның тәне килеп чыкты. Шәехне һәм кызның үлгән тәнен падишаһка алып килделәр. Падишаһ, кызыны бу хәлдә күргәч, аһ итеп егълады. Үзенең голямасын вә мәшаихләрен җыеп, шәехнең бозык вә кабахәт эшләрен боларга бәян кыйлды. Барча тәгаҗҗеб итеп, шәехне үтерергә фәтва бирделәр. Падишаһ: "Шәехне асыңыз", — дип боерды. Дәрхаль шәехне китереп, дарга чыгардылар. Шайтан каршысына килеп әйтте: "Йә шәех, әгәр сине бәладән коткарсам, Тәңре дип миңа сәҗдә итәрмесең?". Шәех әйтте: "Итәрмен". Шайтан әйтте: "Инде кашың белән, күзең белән миңа сәҗдә ит", — диде. Шәех күзенең кырые белән шайтанга сәҗдә итте. Ахыр чара булмады, астылар. Шайтан әйтте: "Бар инде, сине юлдан чыгардым, башың китү белән генә котылмадың, имансыз киттең", — дип, шәехнең йөзенә төкерде. Үзе гаиб булды. Шундаен догасы кабул кешене — шәех Бәрсыйсаны — ахырел әмер шайтан ләгыйн бер вәсвәсә белән юлдан чыгарып бу хәлгә куйды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне сиңа аның өчен сөйләдем: беләсең ки, моның кебек заһидне алдап аздырган шайтан ләгыйн синең углыңны вә вәзирләреңне ничек алдамас? Әйткәннәрдер ки: шайтанның өч төрле тозагы бардыр. Берсе-берсеннән нечкәдер. Кайчан бер мөэмин изге гамәл кыйлырга вә садакахәер бирергә теләсә, шайтан килеп әйтер: "Ни өчен малыңны юкка бетерәсең, сиңа картлык килгәндә, хәлең ничек булыр?". Яки: "Синнән соң угылларың ятим калырлар, аларга нәфәка кирәкмәсме?" — диер. Кайчан мөэмин ул тозагыннан үтсә, шайтан әйтер: "Изгелек кыйласың икән, аз кыйл: мәсҗед-мәдрәсә салсаң — кечкенә сал; күпер суксаң — кечкенә сук", — диер. Мөэмин аннан һәм үтсә, шайтан янә килеп әйтер: "Изгелек кыйлсаң, халыкка сөйлә, синең кебек кем бар монда изгелек кыйлган кеше?" — диер. Инде, и падишаһ, боларның эшләре даим явызлыктадыр. Боларны шайтан аздырып тәмам үзенә караткандыр. Зинһар, болардан бик саклан, башыңа вә малыңа касд кыйлганнардыр. +Бәс, падишаһ хатыннан бу сүзләрне ишеткәч, мин аның иртәгә башын кистерермен, дип йокларга яттылар. Иртәгесен янә падишаһ тәхетенә утырды. Шаһзадәне китереп, муенын ор, дип, җәлладка боерганда, уникенче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, нәсыйхәттер: сер вә сүзне хатыннарга әйтеп, эшне аларга тапшырма. Вә дәхи саранлыктан саклан, саран оҗмахка кермәс. Хәзрәте Рәсүл әйтте: саран оҗмахка кермәс, гәрчә заһид булса да. Сараннарга мәхәббәт итмә. Вә дәхи хатын-кыз җәмәгатендә тугрылык вә вафа булмас. Бу кадәр вәзирләрнең нәсыйхәтенә колак салмаенча, хатын кулына ихтыярың биреп, аның сүзе буенча гамәл кыйлмак, падишаһларга лаек түгелдер. И падишаһ, гакыллы вә белекле кешеләрнең дошманлыгы надан кешеләрнең дуслыгыннан хәерледер. Надан кешеләрнең хак сүзләреннән бер явызлык чыгар. Гакыллы вә белемле кешеләрнең ялган сүзеннән ничә изге эшләр кубар. Гакыл ияләре әйткәннәрдер: ялган бер эшнең төзеклегенә сәбәп булса, ул эшнең бозыклыгына сәбәп булган тугырылыктан артыктыр. Вә хәзрәте Рәсүл боерды: бер кемсәнә ике кеше арасыны килештерер өчен ялган сөйләсә, тугыры сөйләмәктән хәерледер. Вә дәхи моңа охшаш бер хикәят бардыр. Беркөн бер падишаһ катына дәрвишләрнең берсе килде. Падишаһ аның кем булуын сорады. Әбдал әйтте: +— И падишаһ, бу ни гаҗәп: син мине танымайсың? Мин үзем кичә-көндез синең белән бергәмен. +Падишаһ әйтте: +— Мин сине танымаймын. +Ул әйтте: +— И падишаһ, мин — синең Тәңреңмен. +Падишаһ, әбдал сүзенә гаҗәпләнеп, тукта, мин бу әбдалны бу дәгъвасына яраша бераз куркытыйм, әйткән сүзенә үкенечкә калсын, дип уйлады: +— И әбдал, Тәңрелек дәгъвасен кыйласың. Менә бу каршында торган баланың күзе кечкенәдер, бераз зур ит, — дип, бер баланы күрсәтте. Әбдал мәгърифәтле кеше иде. Дәрхаль әйтте: +— И падишаһ, без ике карендәш, бер карендәшем күккә хөкем итәр, мин җиргә хөкем итәрмен. Ул баланың биленнән югарысына ул хөкем итәр, биленнән түбән мин хөкем итәмен. Әгәр биленнән түбән зур итәсе җире булса, мин зур итәрмен, — диде. Әбдалның бу мәзах сүзе падишаһка хуш килеп, күп ингам кыйлды, диде: — Вә дәхи моңар охшаш бер хикәят бардыр. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Солтан Мәхмүднең Аяс исемле бер хасс вәзире бар иде. Беркөн Аяс янына бер дәрвиш килеп әйтте: "Ходай Тәгалә ризалыгы өчен миңа падишаһтан бераз мал алып бир", — диде. Аяс әйтте: "И дәрвиш, иртәгә падишаһ ауга китәчәктер. Син шул вакытта падишаһка каршы кил. Дога кыйлып сөйлә: и падишаһ, мин кошлар теле беләмен, диген. Әгәр миннән сораса, мин җавап бирермен вә һәм сиңа падишаһтан ул малны сорап алып бирермен", — диде. Бәс, дәрвиш, иртә торып, Аяс әйткәненчә кыйлды. Ул вакытта Аяс падишаһ янында иде, әйтте: "И падишаһ, бу дәрвишне миңа бир, ул мине кош теленә үгрәтсен", — диде. Падишаһ әйтте: "Ал, синең яныңда торсын". Аяс әйтте: "И падишаһ, мин кош теле үгрәнеп җиткәнчә, бу дәрвишкә бер садака тәгъйин ит, аңа нәфәкалек булсын, — диде. Бәс, падишаһ дәрвишкә көн дә кызыл алтын бирергә әмер итте. Берничә заман дәрвиш Аяс янында торды. Беркөн Аяс падишаһка килеп әйтте: "И падишаһ, дәрвиштән кош телен үгрәндем", — дип, дәрвишкә хисапсыз мал бирдерде. Дәрвиш малны алып чыгып китте. +Беркөн солтан Мәхмүд Аяс белән ауга киттеләр. Юлда барганда падишаһ күрде, юлның ике ягында ике агач үскән, ул агачларның башында берәр байгыш бер-беренә каршы утырырлар. Падишаһ әйтте: "И Аяс, кош телен үгрәндем дигән идең. Бу кошлар ни сөйләшәләр? Тыңлап тор, миңа әйтерсең", — диде. Аяс бераз колак салып торды да әйтте: "И падишаһ, бу кошның углы бар, икенчесенең бер кызы бар икән. Бу кош аның кызын углына сорап тора. Бу кош исә, кызына мәһәр итеп, биш йөз вәйран вә харап булган шәһәр сорый. Ул кош дәхи аңа җавап биреп әйтәдер: биш йөз шәһәр нигә җитә, бу мәмләкәттә солтан Мәхмүд падишаһ булып торганда, мин меңне бирермен, дияр", — диде. Солтан Мәхмүд Аястан бу җавапны ишетеп әйтте: "Мин шулай залим булдыммы? Минем заманымда шулкадәр шәһәрләр харап булырмы? Әмер итте, мәмләкәттә никадәр харап шәһәрләр бар иде, барчасын төзәттеләр". Вә ул Аясның ялган сүзе сәбәпле, шуннан соң солтан Мәхмүд гаделлеккә иҗтиһад кыйла башлады. Хәзерге заманда солтан Мәхмүднең исеме зикер ителсә, рәхмәтуллаһи галәйһи диерләр. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: вәзиренең ялган сүзенә ышанып гамәл иткән өчен, ничә саваплар хасыйл итүдән тыш, дәхи кыямәт көненәчә солтан Мәхмүднең исеменә рәхмәтуллаһи галәйһи дип сөйләнер. Бәс, падишаһка лаектыр, һәрбер хәлдә, вәзирләрнең сүзе белән гамәл итәргә кирәксең. Әгәр бер зыян килерлек булса, бу кырык вәзиреңнең башлары шарт булсын, юлыңа корбан башымызны кис, — диде. +Дәхи барча вәзирләр: "Бу сүзгә без һәм разыймыз", — дип, җир үбеп, шаһзадәнең гомерен теләделәр. Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәннән соң, угланны зинданга күндереп, янә үзе ауга чыгып китте. Кич белән янә кайтып сараена килде. Тәгамнан соң хатын дәхи сүз ачып, угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем илтимас кыйлды, зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын әйтте: +— Күрдеңме, син миңа инанмайсың. Инде кырык вәзирнең барчасы бер авызда булып, бу угланны синең кулыңнан алып, аңа кувәт бирмәк теләрләр. Соңыннан бер форсат табып, эшләрен күрерләр. Бу кичә бер төш күрдем, һичбер шик вә шөбһә юктыр: боларның хыянәтләрен Хак Тәгалә безләргә ашкярә итсә кирәк. Нитәкки хәзрәте Рәсүлуллаһ салаллаһе галәйһиссәлам әйтте: әррөэя вә хәйэлмөэмин, ягъни мөэмин адәмгә Хак Тәгалә тарафыннан хитап вә сөенеч төшендә килер. И падишаһ, төшемдә күрдем ки, син тәхетендә утырасың, каршыңда бер аждаһа пәйда булды. Санадым, кырык башы бар, һәрбер башы зәһәр белән туп-тулы булып, аның артыннан хисапсыз елан гаскәре агып килер. Ул аждаһа сине тәхетең белән өч мәртәбә авызына алып, йота алмаенча, кире чыгарды. Ахырел әмер гаҗиз калып, ул башындагы агуларны җыеп синең өстеңә сачып җибәрергә теләгәндә, мин, падишаһ, өстеңә аждаһа агу сача, дип кычкырган тавышыма үзем куркып уянып киттем, — диде. +Бәс, падишаһ куркып: +— Гаҗәп, бу төшнең тәгъбире ни булыр? — диде. +Хатын әйтте: +— Бу төшнең тәгъбире билгеледер, ул аждаһа бу угландыр вә ул кырык баш синең вәзирләреңдер, һәрберсенең эчендә зәһәр вә хыянәттер. Вә ул елан гаскәре аларга ияргән гавам халкыдыр. Ул аждаһа сине өч мәртәбә йотарга теләде, дәхи бу углан сиңа касд итәр, ләкин кулыннан килмәй, шуңар гаҗиздер. Вә аждаһа кырык башындагы зәһәрне синең өстеңә сачмәк теләде, ул синең вәзирләрең — барчасы бер булып, сине һәлак итмәк эстәрләр. Вә минем кычкырганым шулдыр, һәркөн падишаһ болардан саклан дип, сиңа әйткәнемдер. Бу төшемнең тәгъбире будыр: падишаһ, болардан бик саклан, минем нәсыйхәтемне тот. һәркөн үтерәмен дисең, үтермәенчә зинданга җибәрәсең. Синең белән минем хикәятем ул бер падишаһ белән тукучы хикәятенә охшар. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Элгәре заманда бер олуг падишаһ бар иде. Беркөн бер кеше аның янына килеп әйтте: "И падишаһым, мин бер төрле хасыятьле шәл тукырмын, хәлялдән туган кеше күрер, хәрамнан туган кеше күрмәс", — диде. Падишаһ гаҗәпләнеп, ул тукучы миңа чалмага менә шундаен шәл тукысын, дип әмер итте. Бәс, тукучы падишаһтан тукланырлык хак алып, берничә көн килмәй торды. Беркөн бер кәгазьнең як-ягына катлап төреп китерде, падишаһның алдына куйды: "И падишаһ, ул шәлне менә тукып китердем", —диде. Падишаһ кәгазьне ачты, күрде, бернәрсә дә юк. Мәҗлестәге барча вәзирләр карадылар, бернәрсә күрмәделәр. Падишаһ бик хафа булып күңеленнән әйтте: "Ах, күрәм, мин хәрамнан туган икәнмен. Инде чара юктыр, бик яхшы шәл икән дип мактаем, юкса халык арасында мәсхәрә булырмын. — һәм әйтте: — Бәрәкаллаһ, бик оста икәнсең, яхшы шәл икән, бик яраттым", — диде. Ул егет әйтте: "И падишаһ, бер чалма бүреге китерсеннәр, шәлне падишаһка сарып бирәем", — диде. Бүрек китерделәр. Тукучы егет ул кәгазьне алдына куеп, шул шәлне сарган кебек кулын күтәреп, падишаһның башына кидерде. Барча вәзирләр: "Мөбарәк булсын, и падишаһ, бик нәфис шәл булган", — дип тәхсин иттеләр. Падишаһ торып, берәм-берәм чакырып, һәрбер вәзире белән хәлвәт бүлмәсенә кереп әйтте: "И вәзир, мин хәрамзадә икәнмен, бу шәлне күрмимен", — диде. Вәзирләр әйттеләр: "И падишаһ, без һәм күрмимез, — диделәр. — һәркайсыбыз уйладык, мин хәрамзадә икәнмен, дип. Ахыр тәхкыйк белделәр ки, бу шәлне, аслы юктыр. Тукучы акча өчен бер хәйлә генә тезгән икән". +Инде, и падишаһ, син дәхи иртәгә үтерермен, фәлән итәрмен, дисең. Янә, һичбер нәрсә юктыр. Бу төшемне бу кичә күрдем, һич шик юктыр: үзем юраганым кебек булыр. И падишаһым, гаҗәптер, әгәр синең тәхетең вә башың китсә, минем бу бәхетсез башыма, кем белсен, ниләр киләчәктер, — дип егъламага башлады. Бәс, падишаһ хатыннан бу зарилыкны күреп, йөрәге ачыды. +—Таңда, кайсы вәзирем гозер итсә дә, кабул итмәенчә, әлбәттә, угланны үтерермен. Чөнки син күргән төшкә караганда, бу бик кечкенә эш түгелдер, — дип, урыннарына барып яттылар. +Иртәгесен янә падишаһ торып тәхетенә чыкты. Вә угланны китертеп: "Муенын өз!" — дип, җәлладка боерганда, унөченче вәзир килеп, углыңны гафу кыйл, дип гозер итәргә теләгәндә, падишаһ: +— Тик тор, сөйләмә, — диде. +Шунда вәзир куеныннан бер кәгазь чыгарып әйтте: +— И падишаһ, Алла өчен, бу кәгазьне укы. Аннан соң син үзең беләсең, ихтыяр синеңдер, — диде. +Бәс, падишаһ кәгазьне карап күрде, ул кәгазьдә язылгандыр: "И падишаһ, мин төнәкөн өстерләпне карадым: кырык көнгәчә, шаһзадәгә хәтта башы киселер дәрәҗәдә шомлы язмыш янаганы күренде", — димеш. Падишаһ бу кәгазьне укыгач, кырык вәзир берьюлы барчасы әйттеләр: +— И падишаһ, Аллаһы Тәгаләнең берлеге хакына вә хәзрәте Рәсүл хөрмәтенә кырык көнгәчә сабыр ит. Шаһзадәне кыйма, кырык көннән соң бу эш, әлбәттә, ашкярә булыр. Бу эшнең асылы беленгәч, һәркем үзенең кыйлганын күрер, гөнаһ иясен табар. Моңар муафыйк хикәят бардыр. Падишаһ изен бирсә, сөйләем, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Җиһан сараенда бер олуг падишаһ бар иде. Җиде икълимгә хөкем итәр иде. Ләкин углы-кызы юк иде. Хак юлына даим корбаннар вә нәзерләр бирер иде. Беркөн Хак Тәгалә аның корбаныны кабул цитеп, үзенең рәхмәте белән аңа бер угыл бирде. Бу угланда Йосыф галәйһиссәлам җәмале бар иде. Бәс, падишаһ ул углан туган көн шат булып, бер олуг мәҗлес корып, ничә адәмиләргә хилгать вә мал ингам кыйлды. Аннан соң Мөнәҗҗимнәрне җыеп, шаһзадә талигын карадылар. Мөнәҗҗимнәр бер-беренә карап хәйран булып тордылар. Падишаһ әйтте: "Ни күрдеңез? Бер-береңезгә карап хәйран булдыңыз?". Мөнәҗҗимнәр әйттеләр: "И падишаһ, шаһзадәнең талигына карадык, өстерләбендә күрдек: шаһзадә, утыз яшьтән алтмыш яшенәчә бәхете каралып, горбәткә төшәр, бәла вә михнәт аңа юлдаш булыр. Лә йәгъләмүл гайбә, иллә Аллаһу", — диделәр. Падишаһ Мөнәҗҗимнәрдән бу хикмәтне ишеткәч, күңеле бик кырынды. Фикер дәрьясына чумды. Бу угланның хәле ни булыр, дип борчыла-борчыла, угланны тәрбия кыйлмага башлады. Углан җиде яшенә җиткәч, берничә ел бер остаздан укып, гыйлем хасыйл итте. Үсеп җитеп балигъ булгач, падишаһ аңа бер падишаһның кызын алып бирде. Берничә заманнан соң шаһзадәнең ике углы булды. Угланчыклары дәхи аз заманда гыйлем хасыйл итеп, кайчакларда аталары белән сәйранга китәр иделәр. Беркөн шаһзадә дәрья йөреп сәйран кыйлырга теләде. Бәс, әмер итте, бер көймә хәзер иттеләр. Угланчыклары белән вә кырык фу хезмәтче белән көймәгә керделәр. Берничә көн диңгездә йөреп сәйранлык иткәндә, күрделәр, бер угры фәрәнкләр көймәсе бара, эче тулы — кяферләр. Бәс, бу угрылар шаһзадәне ике углы вә кырык хезмәтчесе белән әсир алып, үзләренең көймәсенә салып киттеләр. Кырык хезмәтчеләре белән шаһзадәне китереп адәм ашаучы зәнкиләргә саттылар. Ике углын, сатмаенча, үзләренең янында калдырдылар. Әмма зәнкиләр шаһзадәне, кырык хезмәтчеләрен нәфис вә ләззәтле тәгамнар белән тәрбия кыйлдылар. һәркөн берсен бугазлап, падишаһларның ашханәсендә пешереп ашарлар иде. Кырык хезмәтчесен ашап бетергәч, нәүбәт шаһзадәнең үзенә калды. Аны дәхи алып бугазларга китерделәр. Шаһзадә, ул хәлне күреп, күңеленнән Хак Тәгаләгә нияз итеп, кувәт белән бер мәртәбә тартылды, кулын-аягын бәйләгән бауларны өзеп, аларның кулыннан ычкынып китте. Качты. Бара торгач, бер урманга җитте. Зәнкиләр, артыннан килеп, урман эчендә эзләп карадылар, тапмадылар. Шаһзадә, ул урманнан чыгып, юл белән берничә җир баргач, көннәрдән бер көн, бер олуг шәһәргә килде. Шәһәр халкы, дошманга санап, моның өстенә һөҗүм кыйлдылар. Шаһзадә әйтте: "Йа Рабби, бу ни бәладер?" — дип, дәхи алар белән сугыша башлады. Падишаһларына хәбәр бирделәр. Падишаһлары килеп күрде, шаһзадә — аждаһа охшашлы, ул халык белән сугышып торыр. Падишаһ ул шаһзадәнең баһадирлыгын күреп тәхсин итте, гаскәренә әйтте: "Бу гарип ят кешегә һөҗүм туктатылсын", — диде. Ул гаскәр таралып китте. Падишаһ һәм шаһзадәне алып сараена килде. Бер кат кием хәзер итеп, мунчага күндерде. Сачын алдырып, өстенә яхшы киемнәр киендереп, сараена китерделәр. Падишаһ әйтте: "Кил, минем янымда кал. Бер кызым бар, сиңа бирәем", — диде. Шаһзадә разый булды. Падишаһ кызын шаһзадәгә бирде. Шаһзадә ике ел анда калды. Хәле вә вакыты бик хуш булды. Беркөн шаһзадәнең хатыны вафат булды. Ул шәһәрнең гадәте шул иде: бер бик тирән коелары бар иде, берәүнең хатыны үлсә, ирен һәм хатын белән, ире үлсә, хатынны һәм шулай ире белән бергә, яннарына бер икмәк, бер савыт су куеп, шул коега төшереп җибәрерләр иде вә коеның өстенә бер олуг таш бастырырлар иде. Бәс, хатыны белән шаһзадәне дәхи бер икмәк, бер савыт су куеп, гадәтемез шулдыр дип, ул коега салдылар. Ул олуг ташны кое өстенә куеп киттеләр. Шаһзадә, үзен бу хәлдә күреп хәйран булып: "Илаһи, бу ни хәлдер?" — дип, Хак Тәгаләгә нияз итте. Коеның эчен тикшереп карады. Күрде, бер кыз утырыр. Шаһзадә бу кыздан: "Син нинди кызсың?" — дип сорады. Кыз әйтте: "Мин яшь килен идем, ирем белән мине бу коега салдылар". Шаһзадә кое эчен янә яхшырак тикшерде. Туп-тулы үлекләр — кайсы черегән, кайсы хәзер генә җаны чыккан кебек ятыр. Шаһзадә хәйран булып куркып утырганда, коеның бер ягыннан бер җанвар килеп чыкты. Кыз белән шаһзадә торып, ул җанвар чыккан якка бардылар. Ул җанвар кергән тишекне табып, эченә керделәр. Шул юл белән берничә заман барып, ахыр бер тауның итәгенә, зур дәрья янына барып чыктылар. Бәс, бу хәлгә шат булып, Хак Тәгаләгә күп шөкерләр әйттеләр. Вә анда бер көймә табып, ул таудан җимешләр җыеп, көймәгә салдылар. Икесе ул көймәгә менеп, су агымы белән киттеләр. Ул су, көннән-көн түбән агып, зур бер тауның эченә барып керер иде. Болар ул тауның итәгенә якын бардылар. Бик агым су иде, көймәне тота алмаенча, су көймәне тау эченә алып кереп китте. Шаһзадә, дәхи бу хәлне күреп: "Илаһи, йа Рабби, бу ни бәладер, моннан ничек котылырмыз?" — дип хәйран булып, көймә эчендә утырдылар. Су көймәне гяһ ташка орыр, гяһ яр читенә кагып чыгарыр, гяһ алып китәр. Көймәләре гяһ тулкын өстенә менәр, гяһ тулкын астына кереп, көймәләренә су тулар, һич туктаусыз көймәдән суны түгеп торырлар. Әмма көймә кайда барганын һич белмәсләр иде. Дәхи кичмекөндезме, ни вакыт икәнен һич белмәсләр иде. Ничә заман болар бу михнәткә^грифтар булып калдылар. Тәннәрендә җаннары гына калды. Йөз мең бәла белән, ниһаять, көймәләре тау итәгеннән сахра ягына чыгып, дөнья йөзен күреп шат булдылар. Көймәләрен читкә тартып, көймә эченнән су якасына чыктылар. Ул сахрадагы агачлардан җимешләр алып ашадылар, нәфесләрен хуш иттеләр. Еракта күрделәр, ул урында бер ак манара бар, түбәсе пыяла. Шаһзадә кыз белән шул тарафка бардылар. Күрделәр, бер олуг кальга. Ул күренгән манара — бу кальганың эчендәдер. Кальганың капкасына бу рәвешчә язылган иде: "И, бу капканы ачып, мондагы тылсымнарга ирешергә теләгән адәмнәр, биш аяклы бер җанвар китереп бугазласаңыз, бу тылсымның йозаклары ачылыр". Бәс, шаһзадә бу язуны укып, дөньяда биш аяклы җанвар булырмы, дип гаҗәпкә калды. Болар көймәдә озак йөреп бетләгәннәр иде. Болар капка төбенә утырып, бет карарга керештеләр. Шаһзадә бер бет үтерде, шул сәгать капканың йозагы ачылды. Белделәр, биш аяклы җанвар дигәне бет, имеш. Бәс, икесе капкадан эчкәре керделәр, бер бакча күрделәр. Дөньяда һәр никадәр агач төре бар булса, һәммәсе ул бакчада бар иде. Ул агачларның җимешләре пешеп торыр. Агым сулары бар. Шаһзадә ул җимешләргә кызыгып барды, берсен алып ашыйм дип тотса, ул агачлар — алтыннан вә җимешләре көмештән дә җәүһәрдән. Вә агачларның төбендә дә кыйммәтле асыл ташлар җәелеп ятыр. Аннан кичеп, ул манарага бардылар. Пыяладан ясалган, ишеге көмештән. Эчкәре кереп күрделәр: манараның эчендә дәхи бер коббә бардыр, һәммәсе саф алтыннан. Аның дәхи эченә керделәр, тагын бер коббә күрделәр, барча диварлары ләгыль вә җәүһәрдән, бер оҗмахка охшашлы. Эчкәре кереп күрделәр: бер тәхет, аның өстендә җәүһәрдән бер табутның башында бер тактага язылган бу рәвешчә: "И, монда килеп, мине күргән адәм углы, мин бер падишаһ идем. Бөтен җиһан минем кулымда иде. Вә малымның исәбе-хисабы юк иде. Адәм вә дию, вә пәри, вә җеннәр минем гаскәрем иде. Вә дөньяда мең ел гомер сөрдем. Үләрмен дип һич белмәгән идем, үлем өчен хәзерләнмәгән идем. Нагяһ беркөн хәстә булдым, ахыр, тәхкыйк үләмен бугай дип әмер иттем, бу коббәләрне өч көндә эшләтеп бетердем. Үземә гүрханә иттем. Башым очында ике чишмә бардыр, эч, миңа дога кыйл", — дип язылган иде. Шаһзадә ул ике чишмәне күреп эчте, берсеннән — шикәр ширбәте вә берсеннән сөт агар иде. Икесеннән дә эчеп, хайли заман ул кабер янында калдылар. Сөтне азык итеп, ширбәтне эчтеләр. Ахырел әмер савытлар табып, сөттән, вә ширбәттән, вә җәүһәрдән, асыл таштан вә алтыннан кирәк кадәр алып көймәләренә салдылар. Тагын дәрья сәфәренә киттеләр. Берничә заман киткәч, җил көймәне бер тауга чыгарды. Тагын көймәдән чыктылар. Монда җиләк-җимеш булырга кирәк, ашармыз, дип, тауга менделәр. Нагяһ берничә кеше килеп, боларны тоттылар. Шаһзадә боларны күрде, башлары юк, авызлары күкрәкләрендә, күзләре иң башларында вә сүзләре кош канаты авазы кебек пысый-пысый сөйләшерләр. Боларны икесен дә тотып, падишаһларына илттеләр. Болар күпзаман тоткынлыкта калдылар. Ахыр беркөн ничек булса да форсат табып качтылар. Янә көймәләренә кереп, диңгездә байтак заман йөрделәр. Әлкыйсса, шаһзадә утыз ел диңгездә гизеп йөрде. Гяһ тугыз башлылар арасына, гяһ куш башлылар арасына туры килеп, гяһ фил башлылар, гяһ сыгыр башлылар эченә төшеп, һәрберсе шаһзадәгә ничә төрле җәфа вә зәхмәтләр чиктерделәр. Янә Хак Тәгалә юл биреп, качар иде. Бу гаҗаиб вә гараиб мәхлукатларны күреп тәгаҗҗеб итәр иде. Ахыр Хаксөбханә вә Тәгалә үзенең лотфы вә кәрәме белән шаһзадәнең көймәсен җил бер шәһәрнең янына китереп чыгарды. Күрде, ул шәһәр халкы барчасы адәмнәр иде. Көймәдән чыктылар, ул халык шаһзадәне күреп, бу җасустыр, дип тоттылар, ике кулын артка бәйләделәр вә, муенына җеп тагып, атлары янына бәйләделәр, вә әйттеләр: "Безне монда падишаһымыз куйды. Диңгездән көймәләр килеп, безнең шәһәремезне талыйлар. Сине падишаһымызга илтәрмез", — диделәр. Шаһзадә, бу дәхи ни бәладер, ат янында йөгерү ни мөшкил хәлдер, дип, эченнән Хак Тәгаләгә нияз итеп, шәһәргә бардылар. Шаһзадәне падишаһларына китерделәр. Падишаһлары шаһзадәне күрде: "Син ни кешесең?" — диде. Шаһзадә: "Башыма күптөрле гаҗаиб хәлләр килде", — дип, башыннан үткән эшләрне әүвәленнән ахырынача бәян итте. Падишаһ бу хикәятне ишеткәч, шаһзадәнең кулын-аягын чишеп, үз янына алып, нәфис киемнәр кидерде. Шаһзадә үзенең көймәсендәге җәүһәрләрне карады, әмма барчасын падишаһ алган иде. Падишаһ: "И шаһзадә, мин сезнең мәмләкәтеңезне беләмен. Мин сине фәрәнкләр угырлап киткәнен ишеткән идем. Вә атаңны дәхи беләмен. Китмә, кил, минем янымда кал. Бер кызым бар, сиңа бирәем. Синең белән бергә хуш вакыт кичерермез", — диде. Шаһзадә әйтте: "И падишаһ, мин анамнан туган вакытта, атам Мөнәҗҗимнәрдән минем талигымны караткан. Мөнәҗҗимнәр шәйлә хөкем иттеләр ки, минем гомерем утыз ел һәлакәт кочагында булып, төрле бәлаләр күрсәм кирәк. Синең кызыңны алсам, бәлки, шул явыз язмышым сәбәпле кызыңа бертөрле зәхмәт ирешер, шуңа разый булмамын", — диде. Падишаһ дәхи Мөнәҗҗимнәрне җыйдырып, шаһзадәнең талигын каратты. Мөнәҗҗимнәр карап күрделәр, әйттеләр: "И падишаһ, сиңа сөенеч булсын, ул һәлакәтле утыз ел узган. Инде шаһзадәнең талигы сәгадәт борҗына күчкәндер", — диделәр. Шаһзадә сөенеп шат булды. Шундук падишаһ әмере белән мәҗлес тезелеп, кызын шаһзадәгә бирделәр. Берничә көннән соң падишаһ вафат булып, шаһзадә аның урынына падишаһ булды. Беркөн тәхетендә утырганда әйттеләр: "И падишаһ, шәһәремезгә бер фәрәнк күп сатлык маллар китергәндер. Әгәр рөхсәт булса, монда китерсә, күрсәек", — диделәр. Падишаһ әйтте:"Китерсен". Фәрәнккә хәбәр бирделәр. Малларын китерде. Ул фәрәнк баягы шаһзадәнең ике углыны алып калган фәрәнк икән. Шаһзадә угланнарын күргәч, мәхәббәт тамырлары сикерә башлады, йөрәге кайнап, аталык шәфкате белән аларга мәел кыйлды. Фәрәнктән сорады: "Бу угланнар синең кемнәреңдер?" — диде. Фәрәнк әйтте: "Колларымдыр, сатамын", — диде. Падишаһ әйтте: "Мин боларны алырмын, — дип, угланнарны бер аулак җиргә алып, — бу фәрәнк сезне кайдан алды?" — диде. Болар дәхи әүвәленнән ахырынача башларыннан үткән вакыйгаларны бер-бер бәян иттеләр. Падишаһ һичшиксез белде: үзенең угланнарыдыр. Кочаклап күзләреннән үпте: "Сезнең атаңыз минмен", — диде. Падишаһ, чыгып, фәрәнкне мең төрле җәза белән үтерде. Янә бәхете искечә икъбалда булып, атасы мәмләкәтенә дәхи падишаһ булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: беләсең ки, шаһзадәләргә моның кебек хәлләр күп вакыйг булыр. Изге бәхетләре бәла борҗына күчеп, мең төрле каза вә михнәткә грифтар булырлар. Бәхетләре шундый кире китәр ки, кулларына алтын алсалар, кара туфрак булыр. Барча дуслары аңа дошман булырлар. Янә берзаманда икъбале изгелеккә кайтып, бәхетләре юлдаш булганда, һәркем аңа яр булыр. +И падишаһ, бу угланның дәхи талигында берничә бәхетсезлек бардыр. Зинһар, ул нөхусәт көннәре тәмам булмаенча, угланны һәлак итмә. Соңыннан үкенечкә калырсың — файда бирмәс. Башкасын үзең беләсең, — диде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишетеп, угланның остазын эзләтте, табылмады. Янә угланын зинданга күндереп, ауга чыгып китте. Ахшам булгач кайтып, янә сараена килде. Хатын каршы чыгып, утырдылар. Тәгамнән соң хатын янә угланнан сүз чыгарды. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — дип, ул вәзир сөйләгән хикәятне сөйләде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, бу вәзирләрең фитнә кубаручылардыр. Моннан ниятләре шулдыр: синең белән минем арама дошманлык салырга теләрләр. Боларның сүзенә оема, минем сүземне тот, дөньяң вә ахирәтең төзек булыр. Хак Тәгалә ике хәлял арасында изгелекне теләсә, аларга төзеклек бирер. Вә һәм сиңа сөенеч булсын. Бу вакыткача әйткәнем юк: бер җомгадан бирле мин синнән йөкле булдым, билләһи, инан, — дип ямин итте. Падишаһ дәхи инанды. Әйтте: — И падишаһ, вәзирләрең әйтә, имеш, бу угланның талигы нөхусәттәдер дип. Аның талигы шул синең башыңа, минем башыма вә мәмләкәткә касд иткәнзаманында нөхусәткә әйләнде. Хак Тәгалә безгә ярдәмче булып, аның талигын кире дүндереп, аның башын түбән төшерде. Мәгъсүм булды ки, ул углан төптә, синең хәлял углың түгел, имеш, синең хәлял углың минем карынымдагыдыр. Әмма бу углың һич шик вә шөбһәсез хәрамнан тугандыр, — дип, хатын шат булды. Вә әйтте: — И падишаһ, син мәгәр баласы булмаган кешеләрнең хикәятен ишетмәгәнсең, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Җиһан сараенда бер олуг падишаһ бар иде, һич угылкызы юк иде. Вә аның мәмләкәтендә догасы кабул була торган бер шәех бар иде. Беркөн падишаһ шәех белән сохбәт кыйлып утырганда, әйтте: "Йә шәех, Хак Тәгалә миңа һичбер угыл бирмәде. Ходай Тәгаләдән дога кыйлып сора, миңа бер угыл бирсен", — диде. Шәех әйтте: "Тәкиядәге дәрвишләргә бер корбан җибәр, сиңа дога итәем. Аллаһы Тәгалә кәрим падишаһтыр, сиңа бер угыл бирер", — диде. +Мәгәр падишаһның бер симез куе бар иде, шул куйны берничә йөк дөге, бал-май белән шәехнең тәкиясенә күндерде. Ул кичә дәрвишләр ашап-эчеп, кәеф вә сафа итте. Ул тәгамнан дәхи падишаһка шәех бер касә тәгам җибәрде. Угыл ният итеп дәрвишләр тәгамыннан авыз итсен, диде. Падишаһ дәхи тәнавел кыйлды . Бу тарафта дәрвишләр, Хак Тәгаләдән нияз итеп, падишаһка бер угыл теләделәр. Хак Тәгаләнең кодрәте белән падишаһның хатыны ул кичә йөккә калып, аз мөтдәттә бер углан тугдырды. Падишаһ шатлыклар итеп халыкны җыеп, бер зур мәҗлес ясады. Вә баланы китереп шәехнең алдына куйды, вә күп нигъмәтләр шәехнең тәкиясенә ингам-ихсан кыйлды. Дәхи берничә заманнан соң беркөн падишаһ шәех белән сохбәт кыйлганда әйтте: "Йә шәех, ни була, дога кыйлып, безнең өчен Хак Тәгаләдән тагын бер углан теләсәң", — диде. Шәех әйтте: "Хак Тәгаләнең рәхмәте күптер. Бездән дога кыйлмак, Аллаһы Тәгаләдән бирмәк. Янә дәрвишләргә корбан җибәр", — диде. Падишаһның бер бик сөекле аты бар иде, дәрхаль тәкиягә күндерде. Дәрвишләр аны бугазлап кәбаб иттеләр. Янә беразын падишаһка җибәрделәр вә, дога кыйлып, Хак Тәгаләдән падишаһка бер угыл теләделәр. Ходай Тәгаләнең кодрәте белән янә хатын балага үтте, аз вакытта тагын бер гүзәл угландөньяга китерде. Падишаһ, янә шатлыклар итеп, дәрвишләргә күп нигъмәтләр күндерде. Дәхи берничә заманнар узгач, падишаһ янә шәехтән илтимас кыйлды: "Йә шәех, минем өчен Хак Тәгаләдән янә бер угыл телә, өченче углым булсын", — диде. Шәех әйтте: "Дога бездән, бирмәк Аллаһы Тәгаләдән. Ләкин янә дәрвишләргә корбан җибәр", — диде. +Падишаһның бер бик яхшы качыры бар иде, аны дәхи дәрвишләр тәкиясенә күндерде. Дәрвишләр ул качырны сатып, бәһасен алып, хәлвә пешерделәр. Бер касә падишаһка дәхи җибәрделәр. Тәгамнан соң дәрвишләр дога итеп, падишаһ өчен Хак Тәгаләдән бер угыл теләделәр. Янә падишаһның хатыны йөкле булып, бер җәмал иясе углан тугдырды. Падишаһ, шат булып, дәрвишләргә күп нигъмәтләр күндерде. Бәс, падишаһның балалары үстеләр. Олуг угыл гаять бәһадир чыкты. Уртанчы угыл бик зирәк, үткен фирасәтле вә һөнәр иясе булды. Кече угыл кирәкмәгән бер бәдбәхет, холыксыз, халыкны бик рәнҗетүче булып, теле белән ничә кешеләрнең күңеленә җәрәхәт салыр иде. Падишаһ дәхи моңар бик рәнҗер иде. Падишаһ беркөн шәех сохбәт кыйлганда, кече угланнан шикаять кыйлып әйтте: "Йә шәех, ни булыр иде, дога кыйлып, безгә ул кече угланны Ходай Тәгаләдән теләмәгән булсак", — диде. Шәех әйтте: "И падишаһ, ни өчен рәнҗисең? Аның болай булуына сәбәп үзең булдың", — диде. Падишаһ әйтте: "Ни өчен мин сәбәпче булдым?". Шәех әйтте: "Син әүвәл Хак Тәгалә юлына хайваннар көчен бирдең, Хак Тәгалә сиңа аның бәрабәренә адәмнәр көчен бирде. Икенче мәртәбә син Хак Тәгалә юлына хайванның җир йөзендә йөгерек вә үткенрәген бирдең, Хак Тәгалә сиңа дәхи дәүләт вә фирасәт вә гакыл мәйданында үткенрәген бирде. Әмма өченче мәртәбәдә хайваннарның ярамаганын вә хәрамзадәсен бирдең, Хак Тәгалә сиңа качыр вә ишәк сыйфатлы угыл бирде. И падишаһ, мәгълүмең булсын, арпа сачкән, бодай урмас", — диде. Ахырыл әмер падишаһ ул угланны үтермәенчә, күңеле тынычланып рәхәт тапмады. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, бу бәдбәхет хәрамзадәдән дә изгелек килмәс. Әйткәннәрдер, хәрамзадә ике төрле булыр: берсе шулдыр — зинадан туган булыр; вә икенчесе дәхи шулдыр — хәрам нигъмәттән хасыйл булыр. Бу синең углың дәхи һич шик юктыр — йә зинадан тугандыр, йә хәрам нигъмәт белән тәрбияләнүдән хасыйл булгандыр. Инде синең хәлял углың тиз дөньяга килер, — диде. +Падишаһ, хатыннан бу хикәятне ишетеп, гайрәт уты кабарып әйтте: +— Хафа булма, угланны иртәгә, әлбәттә, үтертермен, — дип йокларга яттылар. Йртәгесен падишаһ торып, янә тәхетенә чыкты. Җәлладка боерып, угланның башын кис, дигәндә, ундүртенче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, хатын сүзенә оеп, шаһзадәне үтермәк рәва түгелдер. Хәтта күктәге фәрештәләр һәм хатыннар мәкереннән имин булмадылар. Нитәкки һарут вә Марут кыйссасы бардыр. Бәлки, ул кыйссаны ишеткәнең юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Ходай Тәгалә вә тәбарәкә фәрештәләргә әйтте: "Җир йөзенә бер хәлифә яратырмын", — диде. Фәрештәләр әйттеләр: "Син хәлифә яратырсың, җир йөзендә фисык-фәсад күп булыр, кан түгелер. Без сиңа тәсбих әйтәмез, сине олылыйбыз", — диделәр. Хак Тәгаләдән хитап килде: "Мин белгәнне сез белмәссез". Бәс, Хак Тәгалә адәмне яратып, юклык галәменнән барлык галәменә китерде. Адәмнең балалары күбәеп, фисык-фәсад иттеләр, кан түгүче булдылар". Фәрештәләр әйттеләр: "Йа Рабби, адәмне яраттың, балалары зина кыйлырлар вә фисык-фәсад итеп кан түгәрләр". Хак Тәгалә әйтте: "И фәрештәләр, әгәр аларга биргән нәфсене сезгә бирсәм иде, сез һәм алардан артыграк төрле-төрле фәсад итеп, ярамас эшләр кыйлыр идеңез". Алар әйттеләр: "Сөбханалла, Хода сакласын, без адәм угланнары кебек фәсад эшләрмезме?" — диделәр. Бәс, Хак Тәгалә боерды: "Араңызда кайсыңыз гаять габид вә заһид булса, аңа адәм угланнарына биргән кебек нәфес бирәем. Береңезне араңыздан сайлаңыз, аны җир йөзенә индерәем. Фәсад итәрләрме, итмәсләрме, күрерсез", — диде. Бәс, фәрештәләр һарут белән Марутны ихтыяр кыйлдылар. Хак Тәгалә аларга адәм нәфсе кеби нәфес бирде, җир йөзенә иңдерде. Бәс, болар, күктән җир йөзенә иңеп, бер адәмнең өендә кунак булдылар. Ул өйдә замана халкының сөеклесе бер гүзәл хатын бар иде. Бу ике фәрештә, ул хатынны күргәч, икесе һәм гашыйк булдылар. Хатын дәхи аларга мәхәббәт күрсәтте. Ул кичә бу хатын янында яттылар, хатын белән сохбәт кыйлырга теләделәр. Хатын әйтте: "Әгәр эстәсәңез, эчемлек китереңез, утырып эчәек, сезнең белән зәвекъ вә сафа итәек", — диде. Болар әйтте: "Эчемлек ни нәрсәдер?". Бәс, хатын урыныннан торып китте, боларга эчемлек алып килде. Утырдылар, эчтеләр. Башларына китеп сәрхуш булгач, нәфесләре көч алды — хатынга кул озатырга теләделәр. Хатын әйтте: "Минем ирем бардыр. Килеп, сезне монда күрәсе булса, ни сезне сәламәт куяр, ни мине сәламәт куяр", — диде. Болар әйттеләр: "Ир ни нәрсәдер, ир дип нигә әйтәләр?" — диделәр. Хатын әйтте: "Тиз килер, килгәч тә, су гып үтереңез. Юкса мин сезгә тәтемәм", — диде. Икесе бу сүзгә разый булып, ул хатынның ире кайтып килгәч тә, сугып үтерделәр. Хак Тәгалә күктәге фәрештәләргә әйтте: "Күрдеңезме үзеңезнең заһидләреңезне?". Һәм зина иттеләр, һәм кан түктеләр, һәм шәраб эчтеләр. Аз вакытта адәм угланнары кыйлган барча фисык-фәсадне эшләделәр. Фәрештәләр, Хак Тәгаләдән оялып, башларын түбән иделәр: "Йа Рабби, син белерсең, син белгәнне без белмәймез", — диделәр. +Ул хатынның сурәтен Хак Тәгалә йолдызга дүндереп күккә чыгарды. Инде Зөһрә йолдыз дигәннәре шул хатындыр. Аннан соң Хак Тәгалә һарут белән Марут ихтыярына куйды: дөнья газабы белән җәзалыйммы, ахирәт газабына биримме, дип. Алар әйттеләр: "Илаһи, йа Рабби, безгә ахирәт газабы кирәкмәс, дөньяда безгә газап бир. Дөнья фанидыр, газабы һәм фани булыр. Ахирәт бакыйдыр, ахирәтнең газабы һәм мәңге булыр, һич бетмәс", — диделәр. Бәс, Хак Тәгалә әмер итте: ястү намазын кыйлганнан соң, ул ике фәрештәне таңгача Бабил коесына башларын түбән асып куярга. Кыямәткәчә ул газапны хатын сәбәбеннән күрсәләр кирәктер. Аларга газап аз булсын өчен, ястү намазын кичектереп укымакта күп савап бардыр. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: хатыннар мәкереннән фәрештәләр һәм котылмады, шаһзадә кайда калды. Бәс, сезләргә ваҗибтер: хатын сүзенә китмәктән бик сакланмак кирәксез. Вә һәм шаһзадәнең бүгенге гомерене гафу кыйлгайсыз, — диде. +Падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишетте, угланны зинданга күндереп, янә ауга китте. Янә ахшам булгач кайтып, сараена кереп, хатын белән тәгам ашарга утырдылар. Тәгамнан соң хатын янә угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, Мөнәҗҗимнәрне китереп, бүген бу корсагымдагы ир бала микән, кыз бала микән дип, талигын караттым. Әйттеләр, ир баладыр, гаять бәхетле вә гадел, изге, дәүләтле булыр, диделәр. Инде, и падишаһ, синең изге вә сәгадәтле углың будыр. Ул хәрамзадә инсафсыз углыңнан кич, аннан изгелек күрмәссең. Зинһар, бу эштән гафил булма. Синең бу хәлең ул бәңхурлар хикәятенә охшамасын, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Берничә бәңхур, юлдан барганда, бер алтын таптылар, әйттеләр: "Без бер ашчыга барып, тәгам алып ашаек, — диделәр. Барып бер тәгам сатучы кибетенә керделәр, әйттеләр: — безгә бер алтынлык аш бир", — диделәр. Ашчы һәрбер төрле тәгамнан аш ясап, боларга бирде. Бер йөкчегә йөкләтеп, шәһәрдән чыгып — бер кярханә бар иде — анда барып керделәр. Утырдылар. Хәмелче тәгамны куеп китте. Бәңхурлар тәгамны ашый башладылар. Нагяһ берсе әйтте: "Ишек ачыктыр, барыңыз, береңез ишекне бикләңез. Юкса тагын берничә бәңхур килеп, безгә зарар итәрләр, һәр никадәр дус булсалар да, дошман эшен эшләрләр", — диде, һәрберсе, бар, син биклә, дип, араларында кычкырыш чыкты. Ахырел әмер берсе әйтте: "Килеңез, иттифак кыйлышаек. Кайсымыз әүвәл сөйләшсә, көлсә, ишекне ул барып бикләсен". +Барчасы бу сүзгә риза булдылар. Ашауны куеп, авызларын йомып тик утырдылар. Нагяһ берничә эт килеп керде. Бәңхурларның һичберсе авыз ачып бер сүз әйтмәде — кайсы сөйләсә, барып ишек ябарга тиеш булыр иде. Этләр килеп тәгамны юып куйдылар, ягъни ашап бетерделәр. Шул вакыт тыштан тагын бер эт килеп кереп иснәнә башлады. Тәгам калмаган иде. Мәгәр бер бәңхурның авызына вә сакалына тәгам ябышып калган икән. Ул килгән эт, бәңхур алдына түгелгән аш валчыкларын ялап, аннан соң, авызына ябышканнарын ялаганда, ит дип белеп, бәңхурның иренен тешләп алды. Бәңхур, ишекне ябарга миңа кушарлар дип, тынын да чыгармады. Әмма авыртканына чыдамаенча, "уф" дип җибәрде. Иптәшләре моны ишетеп: "Бар инде, ишекне син биклә", — диделәр. Ул әйтте: "Инде, тәгам бетеп, минем иренем зәхмәт күргәннән соң, ишек бикләмәктә ни файда? Гафиллек вә наданлык белән бу кадәр нигъмәтне кулдан чыгардык", — диде. "Әйе шул, тәгамымыз әрәм китте", — дип, һәрберсе бер якка киттеләр. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: ахыр сулуда син һәм шулай үкенечтә калмагай идең! +Патша дәхи хатыннан бу хикәятне ишеткәч, иртәгә мин аны үтерермен, дип йокларга яттылар. Иртә булуына, падишаһ торып тәхетенә чыкты. Угланны хәзер кыйлдылар. Җәлладка, үтер, дип әмер иткәндә, унбишенче вәзир килеп әйтте: +Хикәят +— Җиһан сараенда бер мәшһүр падишаһ бар иде. Хак Тәгалә аңа бер угыл бирде. Берничә көннән соң бер сәнчү авыруы пәйда булып, даим йөрәгеннән шикаять итәр булды. Падишаһ никадәр табиблар вә хәкимнәр җыеп, угланның авыруына дару иттеләр, чара тапмадылар. Хәкимнәр гаҗиз калдылар. Углан, әткәй, абау йөрәгем, дип әйткән саен, падишаһ әйтер иде, и углым, синең йөрәгеңнән зиядә минем йөрәгем авыртадыр, диер иде. Падишаһ аның зәхмәтеннән бик хафа булды. Ахыр ул бала вафат булды. Падишаһ әмер итте, баланың эчен ярып карадылар. Йөрәге башында бер сөяк үскәндер. Әмер итте, ул сөякне алдылар, угланны кабергә күмделәр. Падишаһ ул сөяктән пычак сабы ясатты. Беркөн падишаһның алдына карбыз китерделәр. Падишаһ ул карбызны әлеге пычак белән кисеп ашады, пычакны карбыз янында калдырды. Шатранҗ китереп уйнарга башлады. Аннан соң килеп, пычакны алырга уйлады. Күрде, пычак сабының карбыз тиеп торган җире эреп беткән. Падишаһ аны күргәч, әйтте: "Күрдегезме, менә углымның авыруына дару карбыз, имеш, мин белмәдем, — диде. Йөрәге ачып егълады, әйтте: — и угыл, синең йөрәгеңнән китте, минем йөрәгемә килде. Кяшки дөньяга килмәгән булсакчы", — диде. Ахыр ул падишаһ йөрәк авыруы белән вафат булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, зинһар, хатын сүзенә ияреп, углыңны кыйма, дәхи йөрәк ачысы белән һәлак булырсың, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишетеп, угланны зинданга күндерде. Үзе дәхи ауга китте. Ахшам булгач, янә кайтып сараена килде. Хатын белән кереп утырдылар. Тәгамнан соң хатын янә угланнан сүз ачты. +Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем бик гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, бу углан — аждаһадыр: аны үтермәенчә торып, явызлыгыннан котылмассың. Нитәкки ул бер падишаһ, угланын кыймаенча, зәхмәттән котылмады. Мәгәр ул хикәятне ишетмәгәнсең? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Юк, сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Шәйлә риваять кыйлмышлар ки, бер олуг падишаһ, Локман хәкимгә ачу итеп, боерды: Локманны коега ташлап, коеның авызын таш белән беркеттеләр. Локман хәкимнең янында бер чикләвек кадәр азыгы бар иде — үзе хикмәт белән ясаган иде, даим аны иснәп торыр иде, һәм карыны туяр иде, вә һәм сусамас иде. Күп көннәр ул коеда калды. Аны коега салдырган падишаһ үлде, аның урынына углы падишаһ булды. Аның тамагына сөяк кадалып, бер авыру пәйда булды, һичбер табиб дару итеп, сыйхәт тапмады, торган саен зәхмәте артты, авыруы көчәйде. Гаҗиз булдылар, әйттеләр: "И падишаһ, әгәр Локман хәким терек булса иде, синең авыруыңа дару итәр иде", — диделәр. Бәс, падишаһ әйтте: "Локман хәким дигәнеңез нинди кешедер?". Әйттеләр: "Атаң аңа ачу итеп коега ташлатты. Инде сөяге дә череп беткәндер. Әмма Локман хәким шундый кешедер ки, Хак Тәгалә аны Кәлям шәрифтә зикер итте. Аның кебек хәким дөньяга килгәне юктыр", — диделәр. Падишаһ әйтте: "Әгәр алай булса, коены ачып караңыз, үзенә чара табып, шаять сәламәттер", — диде. +Бардылар, ул коены ачтылар. Коеның төбенә төштеләр, күрделәр, Локман һәнүз утырып торыр. Килеп, падишаһка хәбәр бирделәр. Падишаһ әйтте: "Тиз барып алыңыз, китереңез", — диде. Коедан Локман хәкимне чыгарырга дип килделәр. Локман хәким әйтте: "Әгәр падишаһ эстәсә, мине мамык эченә салып чыгарыңыз. Әмма һәр кич бер кыз углан китереңез, янымда яткырыңыз", — диде. +Локман әйткәнчә кыйлдылар. Бәс, Локман, кырык көннән соң торып, падишаһ катына килде, күрде: падишаһ такатьсез булып ятыр. Падишаһка мәдех вә сәна әйткәннән соң, хәлен вә зәхмәтен сорады, тамырын тотып карады, әйтте: "И падишаһ, бик мөшкил авыруың бардыр, — диде, янә әйтте: — и падишаһ, углың бармыдыр?". "Бардыр", — диделәр. Локман хәким әйтте: "Инде углыңны бугазлап, канын истигъмаль кыйлмаенча, бу авырудан котылмассың", — диде. Падишаһ әйтте: "И Локман, син үзең олуг кешесең, үлемемә разыймын, углымның үлеменә разый түгелмен", — диде. Локман хәким әйтте: "И падишаһ, мин сиңа даруны әйттем, башкасын үзең белерсең", — дип торып китте. Берничә көннән соң падишаһның зәхмәте янә зиядә булды. Локман хәкимне янә янына чагырды, әйтте: "И Локман хәким, башка дару табылмас микән?". Локман хәким әйтте: "И падишаһ, угланны бугазлаудан башка чара юктыр", — диде. +Падишаһның ул зәхмәттән җаны бугазына килде. Локман хәким әйтте: "И падишаһ, үзең сәламәт булгач, Ходай Тәгалә дәхи углан бирер", — диде. Падишаһ әйтте: "Инде угланны китереп, аулак җирдә бугазла, күзем күрмәсен", — диде. Локман хәким әйтте: "Башка җирдә бугазламакның файдасы юктыр, күзең алдында бугазлау кирәк", — диде. +Бәс, угланны Локман хәким кулына бирделәр. Локман хәким угланның кулын-аягын бәйләде. Хайванның эчәгенә канын тутырып, угланның бугазына бәйләде. Падишаһның күзенә каршы угланны яткырды. Бер алмас пычак кулына алды. Әйтте: "И падишаһ, бире кара, угланны ничек бугазлаганымны күр", — диде. Падишаһ ике күзен угланга салып торганда, Локман пычакны угланның бугазына чалды, кан акты. Падишаһ, угланның бугазында канны күргәч, җан ачысы белән "аһ!" диде. Үрсәләнеп "аһ!" дигәнендә, тамагындагы сөяк атылып чыкты. Локман хәким аны күрде, әйтте: "Аллага шөкер, и падишаһ, авыруыңны китәрергә моннан башка чара таба алмадым", — дип, угланны торгызып, ике күзеннән үпте. Бәс, падишаһ Локман хәкимгә мең афәриннәр укып, күп мал биреп ингам-ихсан кыйлды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, син дәхи, углыңны кыймаенча, зәхмәттән котылмассың. +Бу хикәятне ишеткәч, тапкырлык хисе патша йөрәгендә кабынды. Иртәгә мин аны үтерермен, дип торып, йокы бүлмәсенә керде. Бәс, иртә булгач, падишаһ тәхетенә кичеп утырды. Угланны китертеп, җәлладка әмер иткәндә, уналтынчы вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, синең хөкемеңә лаек вә тиешледер ки, вәзирләрең сүзен читкә чыгармыйсың. Чөнки вәзирләр, адәмнәр падишаһ хакында изге сүз әйтсәләр дә, явыз сүз әйтсәләр дә, аны падишаһка килеп хәбәр бирерләр — падишаһка зыян булачагын белдерерләр. Вә тышта ни барын, ни югын мәгълүм итәрләр. Аңа күрә, падишаһ тәдбир кыйлыр. Нитәкки хәдистә боерыр: "кәәлиминнасә гәлә кадәри гүкулиһим" — һәркемнең гакылына күрә сүз әйт, гакылы җитмәстәй эшне сөйләмә. Әүвәл сүз сөйләмәс борын кешенең гакыл җәясен тартып кара. Дәхи гакылына күрә гыйззәт хөрмәт ит. Бәлки, падишаһ дәрвиш белән бер падишаһның хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Җиһан сараенда бер падишаһ бар иде, исеме Айдин иде. Беркөн аның катына бер дәрвиш килде. Хуп мәгърифәт белән яхшы гына сүз сөйләде, һәрни сорасалар, һәркайсына җавап бирер иде. Падишаһның күңеленә дәрвишнең мәхәббәте төште. һәрбер сүзе падишаһка хуш килде. Падишаһ әйтте: "И дәрвиш, китмә, бу кичә бергә утырырмыз", — диде. Дәрвиш догалар итеп, баш өсте, диде. Бәс, падишаһ дәрвишне алып сараена килде, утырдылар. Мәгәр ул вакыт гаять суык иде. Падишаһ әмер итте, мичкә ягып җибәрделәр. Дәрвиш бер бәет укыды. Бәс, падишаһка бу бәет гаять хуш килеп, аны үзенең мәҗмәгына язып куйды. Патша нидер уйлап, дәрвишкә сөаль итеп әйтте: "И дәрвиш, Әбүбәкер Сыйддикъ хәзрәтләрене сәвәрмесең?". "Юк", — диде. "Ә хәзрәте Гомәрне сәвәрмесең?". "Юк", — диде. "Ә хәзрәте Госманны сәвәрмесең?" "Юк", — диде. "Йә хәзрәте Галине сәвәрмесең?". "Юк, юк", — диде. Падишаһның мөшкиле бер икән, ике булды. Үзенә үзе уйланып куйды: бер дәрвиш әгәр хәзрәте Галине сәвеп, башка сәхабәләрне сәүмәсә әле бер хәл. Әгәр сине сәвәр булса, барча чәһар ярны бертигез сәвәр иде... Дәрвишкә әйтте: "Сәхабәләрдән дә һичкемен сәвмәсмесең? Яки бәгъзе сәхабәләрне сәвеп, бәгъзесен сәвмәсмесең?" — диде. Дәрвиш әйтте: "Бәдстан капусында бер гүзәл бар, мин шуны сәвәрмен", — диде. Падишаһ дәрвишнең бу шаяртуын хуш күреп, күп ингам кыйлды. Дәрвиш, бу падишаһка тагын төрле хикәятләр сөйләп, падишаһның күңелен тапты. Ул кичә ашап-эчеп сохбәт тәмам булгач, падишаһның йокысы килә башлады. Дәрвиш һаман рәхәтләнепҗәелеп утыра, торып китми. Коллар дәхи, падишаһтан куркып, дәрвишкә, бар, кит, дип әйтергә телләре бармай тик торалар. Падишаһ күңеленнән, дәрвиш үзе фирасәт белән аңлап китсә икән, дип утыра. Әмма дәрвиштә ул фирасәт кайда? Падишаһ күрде, болай булмый. Хезмәтчеләрне чакырып әйтте: "Чырагны сүндереңез, якты китсен", — диде. Хезмәтчеләр утларны сүндерделәр. Дәрвиш хезмәтчеләргә әйтте: "һий, җаннарым, ни торасыз, учакка утын өстәгез, якты чыксын", — диде. Падишаһның исеме Айдин иде, дәрвишнең исеме һәм Якты иде. Падишаһ әйтте: "Мин сине чыраг белән ордым, син мине утын белән ордың". Дәрвиш әйтте: "Падишаһым, ни син мине чыраг белән ордың, ни мин сине утын белән ордым. Шул якты учакның бер ягында син, бер ягында мин рәхәт табаек", — диде. Падишаһ дәрвишнең бу тәкъдименә риза булып, ятып рәхәт таптылар. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: мәгърифәт әһлендә бәгъзе оятсызлыклар-килешсезлекләр була килгән. Падишаһымның дәхи кырык вәзире, мәгърифәтле вә дана адәмнәр — һәрберсе хәзергә падишаһымызга сәер күренгән сүзләр шәрех итәрләр. Аларның яхшылыгы-яманлыгы ничә мәртәбә тәҗрибә кыйлынган. Падишаһка ваҗиб булганы будыр ки, боларның сүзен бушка чыгарып читкә какмагай, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Бу дәгъва мине хәйран калдырды. Рәсүлуллаһ хәзрәтләре хатыннар хакында сезләргә дошмандыр. Ул, һәрбереңезгә берәр данә хатын лаземдер, дип боермыштыр. Вә дәхи Хак Тәгалә Кәлям шәрифтә "иннәмә әмвәлүкүм вә әүләдүкүм фитнәтә" боерды. Инде бу угланнан сорармын — һич сөйләмәс. Ә ул сөйләмәй торып, минем мөшкилем ачылмас. Минем күңелемә киләдер ки, бу углан бу гөнаһны, әлбәттә, эшләгәндер, шуның өчен сөйләргә кодрәте юктыр, — диде. +Вәзир падишаһтан бу кадәр илтифат күреп әйтте: +— И падишаһым, һәрбер эштә Хак Тәгаләнең ничә хикмәтләре бардыр. Угланның сөйләшмәгәненә карамагайсың. Беркөн булыр, әлбәттә, сөйләшер. Хәтта Кәлям шәрифтә бала хакында "валлаһи гыйдә әҗере газыйм" боермыштыр, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ угланны зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Ул көн бер аһу чыгып, чапкыннар вә хезмәтчеләр барчасы аһу артыннан ат сөрделәр. +һәрберсе бер тарафка киттеләр. Кич булды. Хезмәтчеләр дә юк, кешеләр дә юк. Падишаһ ялгыз калды. Болай булмас, монда бер хикмәт бардыр, дип, дәрхаль падишаһ үзенең сурәтен алыштырып, бер авылга килде. Бер көтүченең өендә мөсафир булды. Иртәсе көн таңнан торып, куйларны сәйран кыйлганда күрде: бер кузый анасын җуйган. Анасын эзләп, бер куй янына бара, ул куй ул кузыйны сөзеп җибәрә, егылып китә. Янә торып, икенче куй янына бара, ул куй да сөзеп җибәрә. Падишаһ көтүчедән моны сорады: +— Ни өчен бу куйлар бу кузыйны сөзеп җибәрәләр? +Көтүче әйтте: +— Бу кузыйның анасы бүген үлде. Болар аның анасы түгел. Шуның өчен кабул итмәйләр, — диде. +Падишаһ, эченнән аһ итеп, күңеленнән әйтте: Аллаһы Тәгалә кешене үксез калдырмасын. +Килдек баягы хикәятемезгә. Бәс, хезмәтчеләр аһу артыннан киткәч, падишаһның шәһәренә кайттылар. Хезмәтчеләрнең һәрберсе гөман иттеләр ки, падишаһымыз калган хезмәтчеләр белән шәһәргә кайткандыр дип. һәркайсы тугыры падишаһның сараена килделәр. Нәүбәтчеләрдән, ягъни каравылчылардан сорап, хәлне белделәр: падишаһ юк. Керделәр, ни чара. Бу тарафтан, нәүбәтчеләр дә олуг вәзиргә хәбәр бирделәр. Олуг вәзир әмер итте, нәүбәтчеләрне барчасын зинданга җибәрделәр. Үзе иртәсе көн таңга чаклы бер төн шәһәрне гизде. Ә бер вәзирне падишаһның башка хезмәтчеләренә җибәреп әйттерде: бу хәлне һичкемгә фаш итмәсеннәр, вә син дәхи хезмәтчеләр белән падишаһны эзләмәгә кит, диде. Бу тарафта хатын дәхи карады, падишаһ аудан кайта торган вакыт узган, падишаһ килмәде. Олуг вәзирдән соратты. Вәзир аңа хәбәр күндерде: бу кичә бер зур мәшвәрәт бардыр, падишаһымыз хатын янына хәраменә тиз бармас, диде. Хатын күңеленнән әйтте, болар минем файдама эшли торгандыр. Әмма бер көн булсын, таңда булсын, хәере белән булсын, диде. Бу тарафтан эзләргә киткән вәзир, падишаһның хезмәтчеләреннән сораХезмәтчеләр, падишаһны күреп, вәзиргә хәбәр бирделәр. Вәзир дәхи ат сикертеп падишаһның янына килде. Падишаһ күңеленнән әйтте: шаһзадәне болар тәхеткә утыртканнардыр, бу вәзирне минем яныма күндерделәр. Инде килеп миңа агу ширбәте бирәчәктер. Ваһ, хатынның сүзе раст икән, дип фикердә торганда, вәзир барып, падишаһның алдында җир үбеп, сәлам бирде, әйтте: +— И падишаһым, бу ни хәлдер? Мондаен вакытта тышта ялгыз калмак лаекмыдыр? Хосусән шаһзадә бу кадәр көн зинданда ятыр, һәрберәү бер сүз сөйләр, — дип әйтеп бетергәнче, падишаһның гакылы башыннан китә язды. Әйтте: +— Инде шаһзадәне зинданнан чыгардыңызмыни? — диде. +Вәзир әйтте: +— Юк тәксир. Олуг вәзир төнәкөн кич сез тышта калганны хезмәтчеләрдән ишетеп, нәүбәтчеләрне дәхи зинданга салып, мине хезмәтчеләр белән сезне эзләмәгә күндерде, — диде. Падишаһ бераз иркен сулады, әмма күңеле һәнүз ышанмас иде. Бәс, вәзир падишаһның күңеле имин булмаганын фирасәт белән аңлап әйтте: +— И падишаһым, олуг вәзиреңез мине бу тарафка күндерде, сездән хәбәрдар булмак өчен инде күзләре юлда калды, сезне күзәтеп торыр, — дип, җир үбеп, сүзен тәмам кыйлды. Падишаһ әйтте: +— Әле кайтсак иртәдер. Мәгәр бер хезмәтче китсен, олуг вәзиргә хәлне белдерсен, — дип, бер хезмәтчене җибәрделәр. Падишаһ, ул көн ахшам булгач кына сараена килеп, һәрнәрсәне җирле җирендә күреп, вәзиргә ышанып, күңеле тынычлады. Тәгам китерелде, ашады. Тәгамнан соң хатын янына керде. Хатын күзләренә дару сөртте, егълаган кеше кебек булып, күзләрен кызартты. Егълаган булып, падишаһка каршы барды. Хәрәменә кереп утырдылар. Каһвәләр-ширбәтләр эчеп тәмам булгач, хатын кичәге хәлдән хәбәр сорады. Падишаһ ни булган вакыйганы һәммәсен бәян кыйлды. Хатын әйтте: +— И падишаһ, андаен вакыйга булган икән. Инде бу эшнең ике вәҗһесе булырга кирәк. Берсе — каедың белән япанда калып, кем дус, кем дошмандыр, аны аерып белмәк өчен, яки Аллаһы Тәгаләнең казасы белән булгандыр. Инде хәзерге хәлдә һичбер вәзирең хилаф вә ярамаган эш кыйлмады. Хәтереңне тыныч тот. Ләкин, зинһар, бу вәзирләрдән имин булма. Угланны падишаһ итеп бу мәртәбәдә куймасалар да, янә бер форсат хәйлә табарлар. Бу угланның синнән һич куркуы юктыр, бик әдәпсезлек-оятсызлыкка үгрәткәнсең, яхшы түгелдер. Әйткәннәрдер ки, бер кеше сине карендәш итсә, син аны әфәнде ит, гаять олуг күр. Падишаһлар ут мисалындадыр. Әгәр арыслан булсаң да, уттан сакланмак кирәксең. Моңар охшаш бер мәсәл бардыр. Кара колаклар арысланнар белән бергә йөрерләр, әмма янына бармаслар. Беркөн кара колактан сорадылар: син арыслан белән йөрерсең, янына ни өчен якын бармассың? +Ул әйтте: "Әүвәл будыр — арыслан, әлбәттә, ерткучы хайвандыр, үзеннән кечерәк җанварларны аулар. Мин аның ашаганыннан артканын ашармын. Икенче будыр — кайчан миңа бер дошман пәйда булса, барып аңа сыгынамын. Аннан бу ике мәнфәгатьне күргәнем өчен янында йөрермен. Әмма якын бармаганымның сәбәбе дәхи будыр, аның эше ерткучылыктыр. Бәлки, бер көн булыр, мине дәхи юлбарыс кебек ертар, аның өчен якын бармам", — диде. Бәс, гакыллы кеше шулдыр, падишаһлар янында кара колак кебек булсын. Зира, "корб солтан атәш сүзан буд" димешләр. Нитәкки кара колак, арыслан артыгына канәгать итеп, тукланганы кебек, гакыллы кеше дә падишаһның артыгына канәгать итәргә тиештер. Юкса, падишаһларның авызындагы локмәгә кул сузарлармы? Падишаһ авызындагы локмәгә кул сузганның хәле мәгълүмдер. Әгәр дошман пәйда булса, падишаһка сыгынмак кирәктер. Вә, даим, өмит белән курку арасында булып, сүзне үлчәү белән сөйләшмәк лаземдер. Зирә бер сүз белән кеше мәнсаб табар вә бер сүз белән дәхи мәнсабтан төшерелер. Хәтта булыр ки, бер сүз белән баш китәр. Сүз — аткан ук кебектер, авыздан чыккач, кире кайтмас. Мәгәр падишаһым Мәхмүд белән Хәсән Мәймәнди хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Солтан Мәхмүд үзенең вәзире булгучы Хәсән Мәймәндине урыныннан төшереп, барча малын җыеп алып, үзен шәһәрдән куып чыгармага бер сүз сәбәп булды. Хәсән Мәймәнди дәхи ни кыйлсын, казага риза, бәлагә сабырдан башка чара тапмаенча, беркөн базарларда тинтерәп йөргәндә, күрде: бер бүлек балалар, берсе падишаһ булып, берсе вәзир булып уйнарлар иде. Падишаһ атлысы, ачуланып, вәзирне төшереп, малыны алырга теләде. Вәзир булган бала әйтте: "Син гадел патшамы, йә залимме?". Падишаһ әйтте: "Мин гадел падишаһмын". Вәзир әйтте: "Инде син гадел булсаң, мин синең яныңа килеп хезмәт итә башлаганда фәкыйрь идем. Хезмәтеңездә гомеремне сарыф итеп, берничә мал казгандым. Инде минем казганган малымны тартып алдың вә мәнсабымнан төшердең. Мин дәхи синең хезмәтеңдә сарыф иткән гомеремне синнән сораймын. Әгәр гадел булсаң, хак шулдыр, минем гомеремне кайтарып бир", — диде. Падишаһ һичбер сүз әйтергә чара тапмаенча, аны яңадан вәзир итте. Бәс, Хәсән Мәймәнди дәхи, ул баланың сүзен мәкъбуль күреп, дәрхаль солтан Мәхмүдкә бер гариза язып күндерде. Падишаһ ул гаризаны алып укыды. Хәсән Мәймәндинең гаризасы падишаһка мәкъбуль төшеп, мәнсабы кире бирелсен, дип әмер итте. Бер сүз белән вәзирлектән төште, бер сүз белән яңадан вәзир булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне муафыйк күреп, монда китердем. Чын сүз әһле шулдыр, әйтәсе сүзен җае белән, белеп, фәһемләп әйтер. Зирә сүз төрле булыр. Берсе хактыр, икесе габәс, ягъни буш вә файдасыз сүздер. Гакыллы кеше надан сүзе белән дананың сүзен аерыр. Дана кеше гакыл белән сөйләшер. Әмма надан кеше хәйлә белән сөйләр. Боларны аера белмәгән адәм хайван мисалындадыр. Зирә хайван бары карыны ачканын вә туйганын белер. Инде бу синең бәдбәхет углың синең җаныңа вә тәхетеңә касд иткәндер. Сиңа да лаек вә тиешлесе будыр: һич әман бирмәенчә, иртәгә аны үтермәк кирәксең. Юкса башыңа җитәр, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишеткәннән соң, таңда мин аның эшен тәмам кыйлырмын, дип, йокы бүлмәсенә керделәр. Бәс, кояш заһир булып, дөнья яктырганнан соң, падишаһ тәхетенә менеп карар кыйлды. Угланны китереп, җәлладка, башын ор, дип әмер иткәндә, унҗиденче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, шаһзадәне үтерергә ашыкма, һәнүз шаһзадә гөнаһлы икәне мәгълүм булганы юк. Хәзерге хәлдә ул гөнаһсыздыр. Үзенә күп җәфа булды. Моның вәбале хезмәтендәгеләргә һәм тияр. Әгәр гафу итсәңез, аңар иткән җәфаларыңыз барчасы җуелыр. Вә Рәсүл әкрәм боермыштыр: иннә Аллаһә ля яэхузү үммәти гәммә хәддәсәт биһи нәфсәһә мә ләм тәтәкәллим биһиәү тәгъмәлү биһ, ягъни Аллаһы Тәгалә минем өммәтемнән берәүне күңеленә килгән фикер вә сүзләр өчен, ул сүзләрне теленә китермәенчә вә ул эшне эшләмәенчә торып, җавапка тартмас, күңелендәге эш өчен сөаль булмас димәктер. Әгәр шаһзадәне һәлак итсәң, кыямәт көнендә Хак Тәгалә синнән, углыңны шәригать хөкеме беләнме үтердең, дип сораячактыр. Гөнаһ хатын тарафыннан булган булса, ул вакыт ни җавап бирерсең? Димешләрдер ки, ирдә шәһвәт бер өлештер, хатыннарда тугыз өлештер. Аның сәбәбе будыр ки, Җәбраил галәйһиссәлам атамыз хәзрәте Адәм галәйһиссәламгә ун данә алма китереп әйтте: "И Адәм, бу алмалар шәһвәттер. Зинһар, Хавага ашатма, барчасын да үзең аша", — диде. Хәзрәте Адәм галәйһиссәлам бер данәсен ашап, җәннәт тамашасында бер зур эш чыгып, тугыз данә алманы хәзрәте Хавага әманәт биреп, саклан, ашама, дип әйтеп китте. Хәзрәте Хава ялгыз калды. Шайтан килеп әгъва кыйлды. Хәзрәте Хава дәхи тугыз алманы ашады. Шуның өчен ирнең шәһвәте — бер, хатынның шәһвәте тугыз булды. Вә хатыннарда шәһвәт күплеге хакында бер хикәят бардыр. Изен булса, нәкыль итәем, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Мәккәй Мөкәррәмәдә бер ел ачлык булды. Вә анда бер хатын бар иде. Вә аның күп бодае бар иде, бодай сатар иде. Бер егет килеп аннан бодай эстәде. Хатын, ул егетне яратып, гашыйк булды вә егеткә әйтте: "Бодай калмады". Егет дәхи ни кыйлсын — ачлыктан такате киселеп, хатынга ялвара башлады. Хатын, мең төрле миннәт белән назланып, егеткә әйтте: "Әгәр минем белән зина кыйлып зәвекъ итсәң, үземә ашарга дип калдырган бодаемнан сиңа бер йөк бодай багышлаем вә бирәем", — диде. Егет әйтте: "Әлгаязе биллаһ, Ходай Тәгалә үзе сакласын! Мин моның кебек шәрәфәтле урында түгел, башка җирдә дә зина итмәм", — диде. Хатын әйтте: "Юк, минем белән зина итәсең. Юкса хәзер кычкырамын, бу егет килде, өемне басты, минем белән зина кыйлырга теләйдер, диермен, сине рисвай кыйлырмын", — диде. +Ул егет, хәйран калып, үзенә-үзе әйтте, бакчы, ниндәен бәлагә очрады. Әгәр моның белән зина итсәм, мәхшәр көнендә сорау-сөаль вакытында Хак Тәгалә хәзрәтләренә ни җавап бирермен? Әгәр зина итмәсәм, мине рисвай кыйлыр дип фикер итеп, бу өйнең бер бүлмәсенә кереп, ирлек әгъзамны кисәем дип, бер бүлмәгә керде. Бәс, әгъзасыны чыгарып кисәмен дип торганда, карады, күрде: ул бүлмәнең дивары ярылып, бер юл булды. Егет ул юлдан тышка чыкты, күрде: бодай йөкләгән ун тәвә килеп туктаган, иясе юк. Бу егет, Хак Тәгаләдән бу миңа бүләктер дип алып, өенә китерде. Морады хасыйл булды. Баягы хатын бу тарафта ул егеткә ымсынып, әлеге бүлмәгә керде, егеттән нам вә нишан юк. Кичә-көндез фикердә калды. Бәс, бер кемсә Хак Тәгаләдән куркучан булса, ул кемсәне Аллаһы Тәгалә тарлыкка төшермәс, хисапсыз мал бирер. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: беләсең ки, хатыннарда моның кебек нәфес арзусы күп булыр. Әйтәләр ки, хатыннар көн дә җиде мәртәбә зина итмәгә мәел итәр. Ләкин шәригатьтән курку мәныг итәр, яхшы шәригатьтән курка торган хатын булса. Аллаһы Тәгалә сакласын, шаһзадәгә дәхи хатын мәкере ирешмәсен. Бу эштә ваҗибдер ки, ашыкмаенча яхшы тәфтиш кыйласың, — дип, падишаһтан шаһзадәне теләде. +Падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишетте, угланны зинданга күндереп, үзе янә ауга китте. Олуг вәзир туктатмакчы булды, мөмкин булмады. Ул көн дәхи кич булып, кире сараена килде. Хатын каршы алып утырдылар. Тәгамнан соң сохбәт башладылар. Әмма хатынның кичә-көндез сагышы углан иде. Уңгаен китереп, угланнан сүз чыгарды. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте. Зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, Букрат хәким әйткән: күн фил-хирсый гәлә тәфәккуди гуйүбикә лигәдүик — дошманың өчен үз гаебеңне күрмәгә хирыс бул, ягъни гаебеңне бетерергә иҗтиһат кыйл. Дошманың сине сөйләмәсен. Вә дәхи Әфләтун хәким әйткәндер, һәркем дусларым сөенсен, дошманнарым көенсен дисә, үзендәге гаепләрне бетерсен. +Инде, и падишаһым, вәзирләр синең хозурыңда һәрзаман минем гөнаһыма керерләр. Әлхәмделиллаһ, барча гөнаһымнан пакь булдым. Бәс, сиңа башың кирәк булса, ул угланны сәламәт куйма. Зирә гайярдыр, вәзирләр белән сөйләшеп, яшертен сүз йөртә. Моның хәле бер гайяр хикәятенә охшар. Мәгәр падишаһым аны ишеткәне юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Үткән заманда Багдад шәһәрендә кырык гайяр бар иде. Аларның арасында берсе углан иде. Бер кичә болар сохбәт кыйлып утырганда, олуглары бер алтын чыгарып, урталарына ташлады: "Кайсыңызның кулыннан килер: барып бер алтынлык хәлвә алып һәм хәлвә белән алтынны да бергә кайтарып китерә?" — диде, һичкайсы җавап бирмәде. Дәрхаль әлеге углан торып алтынны алды. Ике егет белән хәлвәчегә барып хәлвә алды, алтынны бирде. Хәлвәне бу егетләргә биреп җибәрде. Углан алтынны хәлвәченең куйган җирен карап торды да алып юлына китте. Хәлвәче күрде, алтын юк, углан алып киткәнен белде. Шул сәгать кулына ике комган алып, угланнан элгәре ул гайярларның өенә килеп, ишек төбендә торды. Угландәхи икенче яктан кайтып җитте. Хәлвәче әйтте: "Алтынны алып кайттыңмы?" — диде. Углан, иптәшләрем дип белеп: "Алып кайттым", — диде. Хәлвәче әйтте: "Кайда, миңа бир, менә бу комганнарга су тутырып кил", — дип, комганны углан кулына бирде. Углан алтынны моңар бирде, комган алып суга китте. Хәлвәче, алтынны алып, үзенең өенә китте. Углан комганнарны тутырып килде. Гайярлар угланны күргәч тә: "Алтын кайда?" — диделәр. Углан ах итте. Белде ки, ул ишек төбендә торган — хәлвәче булган. Дәрхаль йөгереп китте. Хәлвәче үзе кайтып җитмәстән борын хәлвәченең өенә барып, хатын сурәтенә кереп, ишек артында торды. Хәлвәче килде, углан әйтте. "Кайда йөрисең, тизрәк алып кайт, ишәк ычкынып урамга чыгып китте", — диде. Хәлвәче, хатыным дип белеп: "Тот бу алтынны", — дип, алтынны угланга бирде. Углан алтынны алып гайярлар катына килде. Хәлвәче ишәген эзләп китте. Карады, ишәк юк, кире хатыны янына килеп әйтте: "Тапмадым", — диде. Хатын әйтте: "Ни тапмадың?". Хәлвәче әйтте: "Ишәкне". Хатын әйтте: "Җүләр син, тилердеңме әллә, синнән кем ишәк сораганы бар? Юк исә бу мине мәсхәрә кыйлганыңмы?" — диде. Хәлвәче әйтте: "Җаным, сине нигә мәсхәрә кыйлаем? Син үзең тилердең бугай". Хатын әйтте: "Ни өчен мин тиле булыйм?". Хәлвәче әйтте: "Бир!". Хатын әйтте: "Ни бирәем?". Хәлвәче әйтте: "Мин биргән алтынны", — диде. Хатын әйтте: "Валлаһи, минем бернинди алтыннан хәбәрем юктыр". Бәс, хәлвәче белде: гайяр эшедер, һаман кулына янә комган алып йөгереп гайярларның ишегенә килде, һәнүз углан кайтып җиткәне юк икән. Күрде, углан кайтып килә. Каршы барып әйтте: "И углан, бу мәртәбәдә дә алтынны ала белдеңме?" — диде. Углан әйтте: "Алдым". Хәлвәче: "Китер, караем", — диде. Углан бирде. Хәлвәче әйтте: "Бар, шул комганга су тутырып китер", — диде. Углан комганны алып, тагын су салып китерде. Карады, бер кеше юк. Углан янә хәлвәче икәнен белде. Хәлвәченең өенә йөгереп китте. Күрде, хәлвәче хатыны белән ята. Йоклаганнар. Углан дәхи чишенеп икесенең уртасына кереп ятты. Бераз торгач хәлвәчегә әйтте: "И картым, ул алтынны кайда куйдың? Гайяр килеп янә алмасын, бир миңа, саклаем", — диде. Хәлвәче әйтте: "Ястык астындадыр". Бәс, углан ястык астыннан алтынны алып, өенә кайтты. Гайярлар ятмаган иде килеп урта җиргә алтынны куйды. Ни булган вакыйганы боларга әйтте. Барчасы тәхсин иттеләр вә әйттеләр: "Гайярлыкны бездән уздырдың. Бу гайярлык бездә юктыр", — диделәр. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: беләсең ки, угланнарда моның кебек гайярлык күп булыр. Зинһар, угланның сөйләмәенчә торуына алданма. Соңыннан үкенерсең, файда булмас, — диде. +Бәс, падишаһ хатыннан бу вакыйганы ишетте, иртәгә мин аны үтерермен, хафа булма, дип янә йокы бүлмәсенә керделәр. Янә иртә җитте. Кояш заһир булып, галәм нур белән мөнәүвәр булды. Падишаһ килеп тәхетендә карар итте. Угланны китертеп, башын чап, дип, җәлладка әмер иткәндә, унсигезенче вәзир килеп әйтте: +— И әфәндем, падишаһларга, әлбәттә, ике нәрсә ваҗибтер. Әүвәл — халыкны кызганмак; икенче — ачу вакытында мәрхәмәт итмәк. Болай булган падишаһның гомере озын булыр, барча бәлаләрдән аны Хак Тәгалә саклар. Нитәккем хәзрәте Рәсүл галәйһиссәлам боерды, җир йөзендә булганнарга мәрхәмәт итеңез, күктәгеләр сезгә рәхмәт итәр, диде. Юмарт булган падишаһларның дуслары күп булыр. Моңар муафыйк солтан Мәхмүднең бер хикәяте бардыр. Әгәр падишаһ изен бирсә, сөйләем, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Беркөн солтан Мәхмүд Сөбүктикин сәйранлыкта йөргәндә, гаскәреннән аерылып, ялгыз калды. Карады, сахрадан бер кеше килер. Тиз ат сөреп бу кешенең янына барды, сәлам биреп, әйтте: "Йә кеше, син кай җирдән булырсың, вә асылың ни кешедер?" — диде. Ул кеше әйтте: "Җирем — илемдер. Асылым ни кеше икәнен анам белер", — диде. Солтан күрде: кара кием киенгән, кара ишәккә атланган, бер арык кына начар кеше. Падишаһ әйтте: "Кай тарафка барасың?" — диде. Ул кеше әйтте: "Солтан Мәхмүдкә барамын". Падишаһ әйтте: "Солтан Мәхмүдтә ни морадың бардыр?". Ул кеше әйтте: "Аннан ун мең акча эстәрмен. Бурычым бар, бәлки, миңа бирер дә, мин бурычымнан котылырмын", — диде. Солтан әйтте: "Әгәр бирмәсә нишләрсең?". Ул кеше әйтте: "Ун мең бирмәсә, меңне бирер". Янә солтан әйтте: "Меңне дәхи бирмәсә, ни эшләрсең?". Ул кеше әйтте: "Әгәр мең акча бирмәсә, йөзне бирсен" — диде. Падишаһ әйтте: "Аны һәм бирмәсә, ни эшләрсең", — диде. Ул кеше әйтте: "Әгәр ул йөз акчаны һәм бирмәсә, ишәгемнең дүрт аягы хатының фәләненә дип китәрмен", — диде. Падишаһ бу адәмнең үзенә вә сүзенә гаҗәпләнде. Гаскәренә очрашып, сараена кайтты. Тәхетенә кичеп утырды вә капучы башына әйтте: "Бер кара кигән вә кара ишәккә менгән адәм килер, җибәр, керсен", — диде. Иртәгесе көн ул кеше килде. Капучы башы моны алып падишаһ хозурына китерде. Бу кеше падишаһны күреп таныды: кичә күргән кешесе падишаһ, имеш. Дәрхаль падишаһка дога кыйлып, ун мең акча эстәде. Падишаһ әйтте: "Алла бирсен!". Ул кеше әйтте: "Мең акча булса дацбир!". Янә падишаһ әйтте: "Алла бирсен!". Ул кеше әйтте: "Йөз акча булса да җитәр, бир", — диде. Падишаһ янә әйтте: "Алла бирсен", — диде. Ул кеше әйтте: "Син сау бул, кара ишәк капуда баглыдыр", — диде, һаман хезмәтчеләрнең берсе әйтте: "Падишаһ сиңа ингам итмәде", — диде. Ул кеше әйтте: "Итмәсә итмәде. Кара ишәкнең дүрт аягы, үз юлыма китәрмен", — диде. Бу сүз падишаһка хуш килеп әйтте: "Бу мескиннең морады михнәттән котылып рәхәт тапмактыр. Бездән гата булмаса, ишәгенә менәр дә китәр. Без аны михнәттә ташлаучы булырбыз". Никадәр сораса, аңа ингам кыйлды. Ул вакыттан бирле бу мәсәл калды: "Кара ишәк капуда баглыдыр". Бу мәсәл дә шуңар охшар. Бер хуҗа һиндстаннан Багдадка барганда, юлда фикер итеп әйтте: Багдад шәһәренә баргач ни мал алса икән? Шәһәргә керде. Анда бер ялангач дәрвиш бар иде, сакалын йолкып, аны кәгазьгә төреп, ул хуҗаның янына килде, әйтте: "Ишеттем ки, син мал алмага килгән, имешсең. Минем дәхи малым бардыр, ал", — дип, кәгазьне хуҗаның кулына бирде. Хуҗа алып ачты, күрде, сакал төкләредер. Әйтте: "Мин моның белән ни итәем?" —диде. Дәрвиш әйтте: "Ал, акчасын бир". Хуҗа әйтте: "Мин моңар акча бирмәм". Дәрвиш әйтте: "Ник бирмисең, бу сакалдыр, йөз акчага тормасмы?". Хуҗа әйтте: "Тормас". Дәрвиш әйтте: "Ун акча булсын тормасмы?". Хуҗа әйтте: "Тормас". Дәрвиш әйтте: "Биш акча булсын тормасмы?". Хуҗа әйтте: "Тормас". Дәрвиш әйтте: "Кайчан бер сакал биш акчага да тормаса, син, алай булгач, сакалыңны ник асып йөрисең, кисеп ташла", — диде. Дәрвишнең бу ләтыйфәсенә хушланып, хуҗа аңа йөз акча ингам кыйлды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: беләсең ки, падишаһларга—егылганны торгызмак, мескиннәргә ингам итмәк лаземдер, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишетте, шаһзадәне зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Кич булып, падишаһ сараена кайтып керде. Хатын белән утырдылар. Тәгамнан соң хатын дәхи угланнан хәбәр сорады. Падишаһ дәхи, бүген фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, диде. Хатын әйтте: +— И падишаһ, син гөман кыйлма ки, бу углан синнән соң падишаһ булып, мәмләкәт кагыйдәләрен җиренә китерер. Падишаһлык итмәк зур эштер. Бу углың изгелекне белә торган адәм түгелдер. Синең форсатыңны карап торыр. Беркөн форсат табып, сине һәлак итәчәктер. Үзен дәхи һәлак итәрләр. Кешегә хасәб вә нәсәб кирәктер. Нәсәбсез кеше патшалык итә белмәс. Дәхи затлы кеше кирәктер ки, заты хуш булсын. Шундаен адәм бардыр ки, хасәбе һәм яхшы, нәсәбе һәм яхшы.Ләкин үзе затсыздыр. Зирәки һәр кортта бал булмас вә һәр садәфтә энҗү булмас. Бу углан һәм шулай затсыздыр: анда падишаһлар сыйфаты юктыр, даим эше явызлыктадыр, изгелек иткәнгә яманлык итәр. Нитәккем бер сәүдәгәр углының хикәяте кебек. Бәлки, падишаһым аны ишеткәне юктыр? +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Кадим заманда Урфа шәһәрендә бер читекче бар иде. Беркөн күрде: бер дәрвиш килә, аягындагы читеге сүтелгәндер. Читекче әйтте: "И дәрвиш, читегең сүтелгән, кил, утыр, сүтеген тегәем, тишеге ямалсын", — диде. Дәрвиш әйтте: "Әгәр кулыңнан килсә, йөрәгем тишеген яма, ягъни туйдыр", — диде. Читекче ямин итте. Бәс, дәрвиш килеп утырды. Дәрвишкә аш ашатты, читеген текте, әйтте: "И дәрвиш, мин дәхи сәфәр итмәк эстәрмен. Нәсыйхәт бирәсең", — диде. Дәрвиш әйтте: "Сиңа өч нәсыйхәтем бардыр. Әүвәлге нәсыйхәтем улдыр — яхшы юлдаш тапмаенча сәфәргә китмә. Зирә хәзрәте Рәсүл боерыр: әррәфыйк, сөммәт тарыйк, ягъни әүвәл юлдаш тап, аннан соң юлга чык. Икенче нәсыйхәтем будыр — сәфәрдә чагында сусыз җирдә кунма, сусыз җиргә туктама. Өченче нәсыйхәтем дәхи будыр — олуг шәһәрләргә көн тулысында кер, кичкә калма", — дип китте. Бу читекче берничә көннән соң берничә муафыйк юлдашлар табып юлга чыкты. Беркөн икенде вакытларында алда бер шәһәр күренде. Бу егет юлдашларыннан сорады: "Бу кайсы шәһәрдер?" — диде. Әйттеләр: "Бу Хәләб шәһәредер". Ул егет әйтте: "Бүген кич булды. Кичкә каршы мин шәһәргә кермәм", — диде. Юлдашлары ни чакырдылар, булмады. Ахыр моны калдырып киттеләр. Егет дәхи бер су янына килеп туктады. Ул кичә анда калды. Әмма егеткә якын җирдә каберләр бар иде. Кичнең яртысы булды. Бу егет күрде, шәһәр хисарыннан ике кеше бернәрсә китерделәр. Кабер эченә куеп киттеләр. Егет дәхи ул кабернең янына килеп чакма чагып ут кабызды, күрде: бер яңа табут куеп киткәннәр, ул табутның дүрт ягыннан кан агып торыр. Табутның капкачын ачып карады, ни күрсен, табутның эчендә бер үлек канга гарык булган, ята. Бер бармагында йөзек бар, кашы дөньяга яктылык бирер. Бу егет аның бармагындагы йөзекне салдырып алмакчы булып тотты, һаман ул үлек башын калкытып әйтте: "И егет, Аллаһы Тәгаләдән курыкмыйсыңмы? Йөзегемне алырга телисең", — диде. Егет дәхи карады, айның ундүртенә охшар бер кыз ята. Әйтте: "Бу ни хәлдер?". Кыз әйтте: "Хәзер аны сорашыр вакыт түгелдер. Әгәр кулыңнан килсә, миңа бер мәслихәт кыйл. Соңыннан мин һәм синең бер эшеңә ярармын", — диде. Егет дәрхаль өстендәге киемен салып, ертып-ертып, кызның җәрәхәтләрен бәйләде. Табуттан алып бер урынга яткырды. Иртәдән торып, ул кызны аркасына күтәреп шәһәргә китерде. Берәүнең өендә бер бүлмә алып торды, һәркем сораса, бу минем кыз карендәшемдер, миңа мөшкил эш төшеп, бу мескинне гөнаһсыз урында, бу хәлгә грифтар кыйлдым, диде. Ул кыз - падишаһ кызы иде. Кызның юк булганын җарияләр атасына вә анасына хәбәр бирделәр. Алар кызны эзли, ә егет кызның җәрәхәтләрен карамакта. Егет кызның җәрәхәтләрен дару итеп, бер-ике ай эчендә җәрәхәтләр төзәлеп җитте. Кыз беркөн егеттән каләм, кара савыт, кәгазь сорап алды. Бер хат язып, егетнең кулына бирде. Хатның мәзмуны бу иде: "Сез ки Бәдстан әмине Дибаб! Бу намәне илткән адәмгә йөз алтын биреп, бу тарафка күндерәсен. Вә минем сыйхәтемнән вә вафатымнан атама вә анама бернәрсә фаш итмәгәйсең. Әгәр фаш итсәң, ахырын фикерләп иткәйсең", — дип, хатны мөһерләп: "Бәдстанда фәлән җирдә бер хуҗа утырыр, бар, бу хатымны аңар бир. һәр ни-нәрсә алып кайт", — дип, егеткә бирде. Егет ул хатны алып Бәдстанга барып сорашты, күрсәттеләр. Хуҗага хатны бирде. Хуҗа хатны ачып укыды, үбеп башына куйды. Дәрхаль чыгарып бу егеткә бер янчык алтын бирде. Егет китереп алтынны кызның алдына куйды. Кыз әйтте: "Бар, бер өй сатып ал. Вә артканына миңа һәм үзеңә кием сатып ал", — диде. Егет барып бер өй сатып алды. Кызга нәфис киемнәр алып китереп бирде. Юынып, ул алган өйләренә бардылар. Бу тарафтан кызны эзләргә чыккан адәмнәр кермәгән өй калдырмады. Мәгәр бу егет сатып алган өй калган иде. Моңда юкмы, дип, ул өйгә килеп, ишекне кактылар. Кыз әйтте: "Мин ят кеше, мәмләкәтеңезгә читтән килдем!.. Сез минем өемне басарга килгәнсез... Бу ни эштер?" — дип, кертмәскә теләде. Алай да булмагач, тиз үк йөзенә дару сөртеп, кыз үзен хәстә сурәтеңдә кыйлып, ишекне ачты. Өйгә кереп кызны күрделәр, падишаһларының кызына охшар, әмма йөзе арыктыр. Хәйран булып чыгып киттеләр. Кыз белде, хәл четрекләнә. Дәрхаль Бәдстаңдагы хуҗа Дибабны чакыртып китертеп, хәлне аңа сөйләде. Хуҗа шунда ук падишаһ сараена китте. Кызны эзләргә киткән хезмәтчеләр вә җарияләр кайтып падишаһка бәян кыйлып торганда, бу хуҗа кереп падишаһка әйтте: "Ул кыз фәлән мәмләкәттәндер". Падишаһ безнең кызымыз түгел икән дип, кызны эзләтүне дәвам иттерде. Бу тарафта, кыз хат язып, ул хуҗадан тагын йөз алтын китертте. Егеткә әйтте: "Бар, бераз ашамак-эчмәк нәрсәсе алып китер", — диде. Егет китерде. Кыз янә баягы хуҗадан бер кисә алтын китертте, егеткә әйтте: +"Бар, үзеңә ат ал, кораллар вә кол-каравышлар ал", — диде. Егет барып алды, китереп кызга тапшырды вә әйтте: "Инде миңа маҗараларыңны сөйлә, ул ни хәл иде?". Кыз әйтте: "Хәзер аның вакыты түгел, соңыннан әйтелер", — диде, һәрзаман егеткә хат язып бирә дә, егет барып ул хуҗадан бер-ике кисә алтын алып китерә иде. Кыз акрын-акрын ул җирдә сарайлар салды, җарияләр сатып алды. Беркөн кыз егеткә бер кисә алтын биреп әйтте: "Инде бар, Бәдстанда бер егет бардыр, Газанфәр ага диерләр. Аны табып, иң кыйммәтле малларын күрсәтүен үтен, сиңа күрсәтеп һәр ни бәһа куйса, ике бәһасен биреп ал", — диде. Егет эзләп тапты. Бәс, ул Газанфәр ага кыйммәтле малларын күрсәтте. Бу егет ике бәһасен биреп алды. Газанфәр ага моңар бик гаҗәпләнде. Егет ул малларны китереп кызга бирде. Янә үткән маҗара турында сүз кузгатты. Кыз әйтте: "Аның вакыты түгел, соңыннан әйтелер", — диде, чыгарып егеткә тагын бер кисә җәүһәр биреп әйтте: "Ал бу җәүһәрләрне, Газанфәр агага барып, шуларга бәһа куй, дип, алдына чыгарып сал. Кара, сиңа ни әйтер. Аннан соң җәүһәрләрен кисәгә салганда, өч данәсен аңа бүләк ит", — дип, егетне күндерде. Егет әйтте: "Барырмын. Әмма мин килгәч, башыңа килгән вакыйгаларны бәян кыйлырсың", — дип китте. Кыз боерганынча кыйлды. Газанфәр ага егеттән бу ингамны күреп әйтте: "И егет, син безне бу кадәр миннәтдар кыйлдың, өемезгә кунак булып тәшриф боерсаңыз, бер сөйләшеп утырыр идек",— диде. Егет: "Яхшы, иртәгә килермен", — дип исәнләшеп китте. Килеп бу хәбәрне кызга сөйләде. Кыз әйтте: "Иртәгә бар, өенә кергәч, якягыңа каранма — һаман тик алдыңа карап утыр", — дип кисәтте. Иртәсе көн егет Газанфәр ага янына китте. Газанфәр ага күрде, ул егет килә. Каршы чыгып, хуш әүля, боерыңыз, дип, өенә алып керде. Егет дәхи, һичбер нәрсәгә карамаенча, түргә кичеп утырды. Газанфәр ага төрле нигъмәтләр белән егетне гыйззәт вә хөрмәт итте. Янә егет кайтып, кызга вакыйганы сөйләде. Кыз әйтте: "Иртәгә тагын барып кунак бул, дуслык күрсәт. Үзен һәм кунакка чакыр", — диде. Егет күңеленнән әйтте: бу Газанфәр ага бу кызның дус егете булса кирәктер. Бакалым, Алла ни күрсәтсә дә, гүзәл, дип, иртәдән торып, ул хуҗаны барып чакырды. Кайтып кызга хәбәр бирде вә әйтте: "Инде сөйлә ул кичәнең хәлен", — диде. Кыз әйтте: "Хәзер аны сөйләр вакыт түгел. Бар, кирәк вә хаҗәт нәрсәләрне алып китер", — диде. Егет барып һәрни хаҗәт булса, барчасын китерде вә әйтте: "Инде китердем, сөйлә". Кыз әйтте: "Хәзер ул кунак киләчәктер, булмас, соңыннан сөйләрмен", — диде. Ул арада Газанфәр ага дигәннәре килде. Егет кызга хәбәр бирде. Кыз әйтте: "Бар, каршы чык, алып кер", — диде. Егет күңеленнән әйтте, монда бер эш бар, ни булса да, күрермен, дип, Газанфәр аганы алып керде, гыйззәт кыйлып утырдылар. Ничә төрле тәгамнар китереп ахшамгача ашап-эчеп, зәвекъ вә сафалар кыйлдылар. Кыз егетне бер почмакка чакырып әйтте: "Бу Газанфәр аганы бу кич монда калдыр, китмәсен, җибәрмә", — диде. Егет әйтте: "Бу Газанфәр ага синең кемеңдер?" — диде. Кыз әйтте: "Соңыннан сөйләрмен", — диде. Ахшам булды. Газанфәр ага китәргә изен сорады, егет рөхсәт бирмәде. Бәс, Газанфәр монда кич кунарга риза булып калды. Җефәк-атлас юрганнар, түшәкләр чыгарып җәйделәр. Газанфәр ага кереп ятты. Егет дәхи үз урынына ятты. Әмма күзенә йокы кермәй, кызны күзәтеп торыр иде. Ярты төн булгач, кыз торды. Егет күрә, әмма сиздермәй. Кыз Газанфәр аганың башы очына барды. Әмма егет, сабыр итә алмаенча, урыныннан торып, анда ни эзлисең, дип, кызга ачуланды. Кыз, егетнең кулыннан тотып, бер почмакка илтте, әйтте: "Бу Газанфәр аганы һәлак итәчәкмен, сабыр ит", — диде. Егет әйтте: "Бу эшнең асылы ничектер?". Кыз әйтте: "Асылы шулдыр ки, мин бу мәмләкәт патшасының кызы идем. Бу углан — бер кассабның шәкерде иде. Беркөн, мунчага барган чагымда, юлда бу углан ит сатар икән, моны күргәч тә, гашыйк булып, күңелем кошын алдырдым. Шәйлә карарсыз булдым, торыр хәлем калмады. Карадым, һич чара юк, мал кувәте белән кулыма керттем. Кайчагында аны сараема китертер идем. Моңар кыйлган ингамның һич хисабы юк — моның бар дәүләте минекедер. Бер кичә, аның өенә киттем. Күрдем: бер кыз белән утырыр. Бик ярсып-тарыгып, икесен дә ачуланып сүктем. Бу углан хәнҗәр алып, берничә җирдән миңа җәрәхәт салды. Мине үлде дип гөман кыйлып, бер табутның эченә салып, ике адәм күтәреп, шул син күргән каберлеккә куеп киттеләр. Әлхәмделиллаһ, әҗәлем юк икән, син минем катыма ирештең. Инде син аны үтер", — дип, егеткә сөйләде. Егет әйтте: "Үтерермен. Мине Алла әмере белән хәляллеккә алырмысың?" — диде. Кыз әйтте: "Мин сине алмам. Мәгәр бер вәзирнең бер кызы бар, миннән гүзәлдер, аны сиңа бирермен", — диде. Ул егет Газанфәр аганы орып үтерде. Кыз әйтте: "Иртәгә атама бар, сөенеч бирерсең. Бу кичә, барып, бу угланның барча малын монда китер", — диде. Иртәгесен ул егет падишаһка барып, сөенеч бирде. Падишаһ, дәхи җарияләрне күндереп, кызны сараена китертте. Атасы кызын сәламәт күреп бик шат булды. Газанфәр аганы сәясәт итеп, малны ул егеткә ингам кыйлдылар. Әмма егет мал белән нишләсен, аның морады кыз иде. Падишаһның вәзирләре әйттеләр: "И падишаһ, бу кызны бу егеткә бирмәк мөнасибтер". Падишаһ әйтте: "Минем дәхи морадым шул иде. Чөнки һәркем кызымны табып, сөенеч китерсә, үзен ул кешегә бирермен дип нәзер әйткән идем. Әмма кызым риза булмас",— диде. Вәзирләр әйттеләр: "И падишаһ, безнең кызларымыз һәм синекедер. Бу егетне син димләп кара, кайсы кызны эстәсә, биреңез", — диделәр. Падишаһ әйтте: "Янә бер мәртәбә кызыма әйтеп караем", — дип, кызның анасына сөйләде. Кызның анасы берничә хатыннар белән кыз янына барып, димләп, көчкә аны күндерделәр. Падишаһка хәбәр бирделәр. Шул сәгать никях иттеләр. Егетне падишаһ вәзир итеп, ничә заман зәвекъ вә сафа иттеләр. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, синең углың дәхи нәсыйхәтне кабул итмәс, үз башына касд итәр. Ул читекче егет, олуглар сүзен кабул иткән өчен, дәүләткә иреште, ә ул кассаб шәкерте ахмак булуы белән үзенә нигъмәт биргән падишаһ кызына бу кадәр җәрәхәтләр салды. Әгәр кыз аны һәлак итмәсә иде, кызны ул беркөн рисвай кыйлыр иде. Син дәхи, и падишаһ, кыйссадан хисса алып, зинһар, бу ахмак угланга әман бирмә, үтер. Юкса үкенерсең, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, иртәгә мин аны үтерермен, дип, янә йокы бүлмәсенә бардылар. Янә иртә булып, кояш, падишаһ кызының кассаб шәкерденә изгелеге кебек, балкып заһир булып, дөнья эче нур белән тулды. Падишаһ дәхи тәхетенә кичеп утырды. Угланны китертеп, ор муенын, дип, җәлладка әмер иткәндә, унтугызынчы вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, бу эштә, зинһар, ашыкма, ахирәт фикерен вә шәригать юлын күзлә. Хәзрәте Рәсүл салаллаһе галәйһи вәссәлләм әйтте, Хак Тәгалә кемгә дөнья вә ахирәт дәүләтен бирмәк теләсә, дин эчендә аны галим итәр. Бәс, хәдис шәриф буенча падишаһка лаек вә тиешле булганы будыр: Аллаһы Тәгаләнең боерыгыннан узмагайсың. Хаклык шаһзадә ягындадыр. Бу бабта шаһзадәнең гөнаһы юктыр. Кайчан моның кебек угыл кулга керер? Угыл җую ачысы зиядә булыр, ачысына соңыннан такать китерә алмассың. Моңар муафыйк бер хикәят бардыр. Әгәр изен бирелсә, бәян әйтәем, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Хәсән Бәсри рәхмәтуллаһи галәйһи башта гәүһәр сатучы иде. Беркөн сату белән бер падишаһ янына килеп сату-алу итте. Аннан вәзир белән дәхи сату-алу итте. Вәзир әйтте: "Без бүген бер җиргә сәйранлыкка барырмыз. Син һәм безнең белән бергә бармыйсыңмы?" — диде. Хәсән Бәсри: "Бәли, барырмын", - диде. Бәс, падишаһ, вәзир атка менеп атландылар. Хәсән Бәсрига дәхи бер ат китерделәр. Барчасы, бер капкадан чыгып, бер сахрага килделәр. Хәсән Бәсри күрде кем, ул сахраның уртасында бер ак чатыр бар, түбәсе һавага чыккан. Бәс, болар ул чатырга якын килделәр, бер җиргә туктадылар. Ул арада бер яктан^бер гөруһ кешеләр килде. Хәсән Бәсри күрде, бер гөруһ голяма. Йөкләрендә Коръәннәр. Килеп ул чатырга керделәр. Хуш аваз белән Коръән укыдылар вә чыгып ул чатырны өч мәртәбә тәваф кыйлып, ишегендә тордылар, әйттеләр: "И шаһзадә, нишлик, әгәр синең җан хушлыгыңа Коръән укымак чара булса иде, барчамыз кичә-көндез баш күтәрми укыр идек. Әмма ул — Хак Тәгаләнең хөкемедер. Аның әмеренә риза булудан вә сабырдан башка эш юктыр!" — дип киттеләр. Алардан соң янә ак сакаллы картлар вә заһидләр зикер итеп, ул чатырны өч мәртәбә тәваф итеп, ишегендә торып әйттеләр: "И шаһзадә, ничек итәек, әгәр синең җаныңа зикер вә дога белән бер чара булса иде, барчабыз тик зикер вә дога белән мәшгуль булыр идек. Әмма ни файда, ул илаһның үз хөкемендәдер. Аңа буйсынудан гайре чара юктыр", — дип киттеләр. Вә дәхи алар артыннан бер гөруһ җарияләр килделәр, тулган ай кебек, һәрберсенең кулында берәр алтын табак вә эчләрендә туп-тулы җәүһәрләр. Алар дәхи ул чатырны өч мәртәбә тәваф итеп вә ишегендә торып әйттеләр: "И шаһзадә, ничек итәек? Әгәр синең газиз җаныңа мал бирмәк белән бер чара булса иде, бу җәүһәрләрне биреп, безләр сиңа иң тугрылыклы кол булыр идек. Әмма ни чара? Ул - моңсыз падишаһ биззәвал Хак Тәгаләнең хөкемедер, аның бу җәүһәрләргә мохтаҗлыгы юктыр. Аның хөкеменә сабырдан башка ни чара?" - дип киттеләр. Алар артыннан хисапсыз гаскәр килеп, ул чатырны кат-кат чорнап алдылар вә әйттеләр: "И шаһзадә, әгәр синең җаныңа сугыш белән бер чара тапмак мөмкин булса иде, кичәкөндез юлыңа барчамыз җаннарымызны корбан итәр идек. Әмма ни чара? Ул кодрәтле падишаһ Хак Тәгаләнең хөкемедер, аның хөкеменә сабырдан башка чара юктыр", — дип киттеләр. Алар артыннан ул шаһзадәнең атасы падишаһ, вә вәзирләр, вә бәкләр белән килеп, өч мәртәбә ул чатырны тәваф кыйлып ишегендә торып падишаһ әйтте: "И күземнең нуры, бәгырем парәсе, әгәр синең җаныңа гыйлем белән чара табылырлык булса иде, галимнәрем күптер, галимнәрем сәбәпле бер чара табар идем. Әгәр ингам-ихсан белән синең җаныңа бер чара табырлык булса, бар малымны аямас идем. Әгәр яу чабып табу мөмкин булса, никадәр гаскәрем бар, барчасын җыеп, җәнк итеп, бер чара табар идем. Әмма ни чара? Хөкем Аллаһы Тәгаләнеңдер, һичбер нәрсәгә ихтыяҗы юктыр. Аның хөкеменә вә казасына риза булудан гайре чара юктыр", - дип зар-зар егълады. Вә барча вәзирләр вә бәкләр егълаштылар. Бәс, Хәсән Бәсри, бу хәлне күреп, вәзирдән сорады. Вәзир әйтте: "Йә Хәсән, падишаһымызның бер данә гүзәл углы бар иде. Язу язмакта, укымакта вә баһадирлыкта, вә дәхи башка барча һөнәрләрдә аның мисале юк иде. Бары бер данә булганына күрә, падишаһымыз бик сәвәр иде. Беркөн әҗәл угы әман бирмәенчә, дөньядан күчте. Барчамыз якаларымызны ертып егълашканнан соң — Хак хөкеменә сабырдан башка чара юк — китереп бу чатырның эченә күмделәр. Ел да бер мәртәбә килеп, шулай зиярәт кыйлырлар", — диде. Бәс, Хәсән Бәсри вәзирдән бу сүзләрне ишетеп вә ул хәлләрне күзе белән күрде. Дөнья малы вә дөнья мәхәббәте күңеленнән чыгып, барчасын куйды вә дәрвишлекне ихтыяр итте. Инде аның исеменә зикер әйткәндә, рәхмәтуллаһи галәйһи, диерләр. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, бала ачысы бик читен булыр. Моңарча һәнүз күргәнең юктыр. Аллаһы Тәгалә моннан соң һәм күрсәтмәсен. Зинһар, шаһзадәне кыйма, соңыннан үкенеп, үлгинчә, аһ вә фәган итәрсең", — дип, шаһзадәне ул көн падишаһтан теләде. +Падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишетте, күңеленә рәхиме килеп, угланны зинданга күндерде. Үзе ауга китте. Кич булгач, янә кайтып сараена килде. Хатын белән утырдылар. Тәгамнан соң дәхи угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: "Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем", — диде. Хатын әйтте: "И падишаһ, минем нәсыйхәтемне куеп, ни өчен үз гакылың буенча гына йөрисең? Гафилләр хакындагы сүзне ишетмәдеңме? Нитәкки әйткәннәр: мән истәгънә минәл гәкли зәллә — һәркем үз гакылына гына таянып, дусларыннан нәсыйхәт алмаса, хур вә хәкыйр булыр. Вә хәкимнәр әйттеләр, сигез нәрсә адәмгә хурлык китерер. Әүвәл — чакырмаган җиргә барып тәгам ашамак; икенче — ят кешенең хатыны белән ире арасына кереп сүз сөйләшмәк; өченче - һәр кешенең сүзенә колак тотмак, дүртенче — падишаһны хурламак; бишенче — үзеннән олуг кешеләрдән югары утырмак; алтынчы — сүзен тыңлаучы юк икән, сүз сөйләмәк; җиденче — саран вә мөрәүвәтсез кешедән хаҗәт теләмәк; сигезенче — дошманнарының ишегенә бармак. +Инде, и падишаһ, ул вәзирләр дәхи, синең белән минем арама кереп, әдәпсезлек итәрләр. Зинһар, аларның сүзенә иярмә. Борынгылар әйткәннәр: ил сүзенә ияргән хатыннан аерылыр. Аларда сүз күп булыр. Алар кырык данә. Вәзирләр һәрберсе ничә вакыттан бирле хәйлә җыярлар. Мәгәр падишаһым ул бакчачы карт белән углы хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Берзаман бер бакчачы карт, углыны ишәккә мендереп, үзе җәяү бакчага барганда, берничә адәмнәр очрап әйттеләр: "Кара бу гакылсыз картны, угланны ишәккә мендереп, үзе җәяү барыр", — диделәр. Карт, бу сүзне ишетеп, углын ишәктән төшерде, үзе менеп утырды. Янә икенче төркемгә очрап, болар һәм: "Кара бу инсафсыз картны, үзе ишәккә менгән, баланы җәяү йөгертә", — диделәр. Карт, дәхи моны ишетеп, баланы алдына утыртты. Янә бераз баргач, берничә кеше очрап, алар дәхи әйттеләр: "Караңыз бу картны, баласын алдына алып ишәк өстендә бара", — диделәр. Карт, аны ишетеп, углын артына утыртты. Янә берничә кешеләр аны күреп әйттеләр: "Караңыз бу картны, углын артка атландырган", — диделәр. Бәс, бу карт гаҗиз калып, углын төшереп вә һәм үзе дәхи ишәктән төшеп, ишәкне алдан җибәреп, үзләре һәм җәяү барганда, бакча ерак түгел икән, һичкем күрмәстән бакчага барып керделәр. +Иңде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, дөньяда һичкем халык теленнән котылмас, һәр кеше бер төрле сүз сөйләр. Нитәкки бер падишаһның аягына чуан чыгып, бер кешегә күрсәтте: "Кил, кара әле шул чуанны, төзәлгәнме?"— диде. Ул кеше карап күрде, төзәлгән, дип китте. Икенче бер кешегә дәхи күрсәтеп, ул кеше, юк, төзәлмәгән, диде. Ахыр бу падишаһ әйтте: "Бу аяктан бер дөрес хәбәр ала алмадык", — диде. +Син дәхи, и падишаһ, кеше сүзе белән гамәл итеп, форсатны уздырма. Бу угланнан сиңа изгелек килмәс, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, иртәгә мин аны үтерермен, дип, янә йокыга бардылар. Иртә булып, падишаһ дәхи тәхетенә утырды. Угланны хәзер иттереп, муенын ор, дип, җәлладка әмер биргәндә, егерменче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, сезгә бер хәерле сүз әйтәем. Бу барча вәзирләр бу кадәр сүз әйтәләр, барчасы да изге фикер белән һәм изгелеккә әйтәләр. Рәсүлуллаһ хәзрәтләре боерды: һәркем Аллаһы Тәгаләгә инанып, ахирәт көненә иман китерсә, һәркайчан бер эшкә юлыкканда, изгелеккә сөйләсен. Алай булмаса, тик тормагы артыграктыр, диде. Инде, и падишаһ, син дәхи бу эштә изгелекле бул. Хәерлесе бердер — барча вәзирләрең әйтә: шаһзадәне кыйма; мин һәм әйтәмен: сабыр ит. Моның ахыры фикер белә булыр. Мәгәр падишаһым ул бер падишаһ хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Кадим заманда бер олуг падишаһ бар иде. Беркөн сәйранлыктан кайтып килгәндә, юл өстендә бер дәрвиш кычкырып утыра, "һәркем миңа бер мең алтын бирсә, бер нәсыйхәтем бар, әйтермен", — ди. Падишаһ, дәрвиштән бу сүзне ишетеп, атының башын тартты. Туктап, дәрвиштән сорады: "Ни нәсыйхәтең бардыр?" — диде. Дәрвиш әйтте: "Китер алтыннарыңны, сөйләрмен", — диде. Падишаһ боерды, мең алтын дәрвишнең итәгенә салдылар. Дәрвиш әйтте: "И падишаһ, сиңа нәсыйхәтем будыр: бер эшне эшләмәкче булсаң, ул эшнең ахырын фикерләп вә сагышлап эшләгәйсең". Падишаһның янындагы бәкләр бу сүзгә көлешеп әйттеләр: "Моны һәркем белер. Падишаһ бу фәкыйрьгә аннан башка да ингам итәчәк иде. Ләкин бу сәбәптән ингам итте", — диделәр. Падишаһ, дәрвишнең бу сүзенә хушланып, әмер итте. Бу сүзне язып капкаларга вә баганаларга кадакладылар. Мәгәр ул падишаһның бер олуг дошманы бар иде. Бу падишаһка форсат күзәтеп торыр иде, бер чара тапмас иде. Беркөн күңеленнән уйлады: барып, падишаһның кан алучысына берничә микъдар дөньялык акча вәгъдә итәем, дип. Бер зәһәр белән эшләнгән нәшатыр вә ун мең алтын ул кан алучыга китереп бирде. Кан алучы да ул күрсәткән вакытта кирәк булса, ул зәһәрле нәшатыр белән кан алырга гаһед кыйлды. Беркөн падишаһ хәстә булып, кан алучыга, миңа килсен, кан алсын, дип хәбәр бирде. Шулчак кан алучы ул зәһәрле нәшатырны алып килде. Хезмәтчеләр тас хәзер кыйлдылар. Кан алучы нәшатырны чыгарып, кан чиртәем дигәндә, күрде, тасның читенә язылган: "һәркайчан бер эш кыйлсаң, ахырын исәплә" дип. +Кан алучы фикер итте: бу нәшатыр белән кан алсам, падишаһ, шиксез, һәлак булыр. Мине һәм сәламәт куймаслар, үтерерләр. Мин үлгәннән соң, бу алтыннар миңа ни файда бирер, дип, аны куеп, икенче нәшатыр чыгарды. Бәс, падишаһ кулын тартып, ни өчен баягы нәшатыр белән алмадың, диде. Ул канчы әйтте: "И падишаһым, аның өчен ярамастыр", — диде. Падишаһ әйтте: "Мин аны күрдем, хәзинәдәге нәшатыр түгелдер. Анда бер сер бардыр, тиз әйт, юкса сине һәлак итәрмен", — диде. Бәс, кан алучы бу эшне яшерергә хәле булмады, тугрысын әйтеп, тас читендәге язуны күреп, эшнең ахырын уйлаганын бәян кыйлды. Моннан соң падишаһ бу кан алучыга хилгатьләр кидереп әйтте: "Ул дәрвиш нәсыйхәте мең алтын түгел, йөз мең алтын торыр",— диде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, ул дәрвиш әйткән кебек, һәрни эшләсәң, ахырын исәпләп эшлә. Инде әгәр шаһзадәне үтерсәң, соңыннан үкенерсең. Башкасын падишаһ үзе белер, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу сүзләрне ишетеп, шаһзадәне зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Бәс, ахшам булды. Падишаһ кайтып сараена килде. Хатын белән утырдылар. Тәгамнән соң хатын янә угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, Мәэмүн хәлифә әйткән, дүрт нәрсә падишаһларга килешмәс: әүвәл — бәкләре гафил булмак; икенче — күзәтчеләре хөседле булмак; өченче — хәкыйрьләре оятсыз булмак; дүртенче — вәзирләре хыянәтле булмак. Хәкимнәр әйткән: бәкләрдә һич дуслык юктыр, ялганчыларда вафа юктыр, көнче кешеләрдә рәхәт юктыр, һиммәтсез кешедә мөрәүвәт юктыр, яман холыклы кешеләрдә олуглык юктыр. И падишаһ, синең вәзирләрең хыянәтле, углың кебек ялганчы вә яман холыклылардыр. Син шуларның сүзенә инанырсың. Бу углан белән синең хикәятең ул төрек угланчыкларының хикәятенә охшар, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Бер авылның төрекләре бер шәһәргә килделәр. Шәһәрдән кайтканда бер җирдә бераз икмәк белән суган ашадылар. Ул суганның ачысы төрекләрнең күзенә кереп, күзләреннән яшь чыкты. Мәгәр төрекләрнең балачыклары аталарына каршы барганнар иде, күрделәр, аталарының күзләреннән яшь агар. Шәһәрдә бер кеше үлгән дип уйлап, аталарыннан сорамастан вә белмәстән, әүвәл йөгереп авылга кереп, аналарына хәбәр бирделәр: "Шәһәрдә безнекеләрдән бер кеше үлгән, ахры, әтиләр егълаша-егълаша кайталар", — диделәр. Ул авылның хатыны-кызы, баласы-чагасы егълашып каршы чыктылар. Шәһәрдән кайтучы төрекләр дәхи, аларны күреп, авылда үлгән кеше бардыр, дип, бер-берсенең хәбәрен белмәенчә, ах итеп егълашып, бер гауга купты, васыф итмәк мөмкин түгел. Ахырел әмер авылның картлары әйттеләр: "Башыңыз сау булсын, эш Алланыңдыр, сабырдан гайре ни чара?" — дип, боларны көчкә юаттылар. Шәһәрдән килгән төрекләр сорадылар: "Кем үлгән?" — диделәр. Әйттеләр: "Авылда үлгән кеше юктыр". Авыл халкы дәхи: "Шәһәрдә кем үлде?" — дип сорадылар. Шәһәрдән килгәннәр әйтте: "Без дә шәһәрдә үлгән кешене ишетмәдек", — диделәр. Әйттеләр: "Йә, без кем өчен егълаштык соң?". Ахыр белделәр: балалар сүзенә ышанган сәбәпле шулай булдылар. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, угланнардан моның кебек фәсадлар вә гаугалар күп вакыйг булыр. Минем белгәнем шулдыр: угланны син үтермәссең, әмма ул сине үтерер, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, иртәгә мин аны үтерермен, дип яттылар. Иртәсе көн дәхи падишаһ тәхетенә менеп вә угланны китертеп, җәлладка, башын кис, дип әмер иткәндә, егерме беренче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, төнәкөн китап укыганда күрдем, язганнар ки, һиндстан мәмләкәтендә бер олуг падишаһ бар иде. Аның заманында, хикмәт китабы бар иде, өч тәвәгә йөкләтеп йөрерләр иде. Беркөн падишаһ хәкимнәргә әйтте: "Бу китапның миңа кыскартылган сөземтәсен әзерләгез, өйрәним", — диде. Бәс, барча һинд хәкимнәре җыелып, ул китаптан иң кирәкле сүзләрне җыеп, китап ясадылар. Падишаһ укыды, хуш күрде. Ул китапта язылган сүзләрнең бәгъзесе будыр: "И падишаһ, дөньяга алданып мәгърур булма. Дөнья үзен-үзе бер гүзәл хатын кебек күрсәтер. Халыкны кочагында тәрбия кыйлыр, йокы белән гафил итәр. Нагяһ бер зәхмәт орып, аны һәлак итәр. Зинһар, моны хак белеп, үзен сиңа гарыз итсә, син дәхи үзеңне аннан сакла. Вә малдан хасыйл иткән нәрсәңне Хак Тәгалә юлына хәреҗ ит. Явызлыктан саклан. Юмартлык белән атың чыксын. Саранлыкны куй. И падишаһ, дөнья яктылыгы — караңгылыктыр. Вә яңалыгы — искелектер. Вә барлыгы — юклыктыр. И падишаһ, иҗтиһат кыйл, үзеңне аннан коткар. Вә хәрам мал җыярга мәел итмә. Зирә ул мал барыбер синең кулыңнан китәр, гөнаһы гына сиңа калыр. Малны хәлялдән җыярга иҗтиһат кыйл. Вә изгелек юлына сарыф ит. Көчең җиткән кадәр үзеңне халык арасында гадел күрсәт. Барча галәм халкы сине сәвәрләр. Вә Хак Тәгаләнең газабыннан үзеңне имин санама. Вә ахирәт өчен динеңне сакла. Вә хатыннар белән дуслык итмә, вә сереңне аларга әйтмә. И падишаһ, хатыннар таифәсенә алданма, зирә алар тәндә зәгыйфь булсалар да, хәйләдә кувәтлеләрдер. +Инде, и падишаһ, бу нәсыйхәтләр бик яхшы нәсыйхәтләрдер, боларны тотмак лаземдер. Хатыннар тәндә зәгыйфь вә хәйләдә кувәтле дигәннәре растыр. Мәгәр ул бер падишаһ белән хатыны арасында булган вакыйганы, бәлки, ишеткәнең юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Җиһан сараенда бер олуг падишаһ бар иде. Аның бер күркәм хатыны бар иде, ничәләр аның гыйшык тозагында грифтар иде. Ул хатынның бер егет белән яшертен эше булып, ул егетне сарайда сандык эчендә асрар иде. Беркөн ул егет хатынга әйтте: "Әгәр падишаһ безнең эшемезне сизсә, икемезне дә һәлак итәр", — диде. Хатын әйтте: "Бу фикердән кайт. Минем кулымнан килер ки, сине сандык эчендә саклаган хәлдә, падишаһка туп-тугыры үзем әйтермен, минем мәгъшукым сандык эчендә, диермен. Ә соңыннан, сине үтергәндә, бер сүз белән аны үкендерермен", — диде. Егет белән хатын бу сүзне сөйләшеп торганда, падишаһ килде. Хатын дәрхаль егетне сандыкка салып йозаклады. Падишаһ әйтте: "И хатын, бу сандыкны ни өчен ашыгып бикләдең, ул сандыкта ни бар?" — диде. Хатын әйтте: "Валлаһи, мәгъшукымдыр. Син кайтканны күреп, сандыкка бикләдем", — диде. Падишаһ, ачуланып, кылычын ялангачлап, сандыктагы егетне сандыгы-ние белән уртага өзәем, дигәндә, хатын әйтте: "И падишаһ, син диванамы булдың, гакылың кая китте? Мин дәхи диванамыни, синең түшәгеңә ят адәмне лаек күреп, соңыннан сиңа, мәгыпукымны сандыкка яшердем, дип әйтергә? Хода сакласын, мин сине сынап карадым, минем хакымда игътикадың дөрес микән дип тәҗрибә иттем. Инде белдем, минем хакымда ярамас фикерең бар икән", — дип, бер почмакка посып егълый башлады. Падишаһ бик үкенеп, гафу ит, дип, хатынга күп ялварды вә, күп нәрсәләр бүләк биреп, көчкә риза кыйлды. Падишаһ чыгып киткәч, хатын ул егетне сандыктан чыгарып әйтте: "Күрдеңме, падишаһка ни хәйлә иттем?" — дип, зәвекъ вә сафага мәшгуль булдылар. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, хатыннарда моның кебек мәкер вә хәйлә күп булыр. Зинһар, хатын сүзенә карап, шаһзадәне һәлак итмә. Юкса соңыннан үкенерсең, файда булмас, — дип, шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишетеп, шаһзадәне зинданга күндереп, үзе ауга китте. Янә ахшам булды. Падишаһ кайтып сараена килде. Хатын белән утырдылар. Тәгамнан соң хатын янә угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, бу углан асылсыздыр. Асылсыздан файда килмәс. Нитәкки Хак Тәгалә Нух галәйһиссәламнең асылсыз вә напакь углыннан хәбәр бирер: иннәһү ләйсә мин әһликә иннәһү гәмәлүн гайру салих, ягъни, и Нух, ул углың синең әһле битеңнән түгелдер. Зирә аның эше изге эш түгелдер, димәктер. Бәс, мәгълүм булды, кеше ата юлына китмәсә вә ата холкы белән холыкланмаса, аны хәлялзадә дип әйтеп булмас. Аның өчен гакыллы кешеләр гайре бер кешедә бер гаеп вә килешмәгән эш күрсәләр, аны ялгыз җирдә үгетләп вә ул эштән тыеп, мөмкин кадәр аның гаебен яшерерләр. Ә үзендә гаеп күрсә, көче җиткән кадәр ул гаепне үзеннән җибәрергә иҗтиһад кыйлыр. Асылсыз вә нәселсез кешегә һичбер чара юк: ничек булса да ул үз юлын тотар. Мәгәр падишаһым бер дәрвиш белән падишаһ хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Әүвәл заманда бер олуг падишаһ бар иде. Аның янында бер дәрвише бар иде. Беркөн падишаһ ауга чыгарга хәзерләнгәндә, дәрвиш әйтте: "И падишаһ, мин дә ау аулый беләмен", — диде. Бәс, падишаһ аңа да бер ат бирде, тун бирде, кулына бер карчыга биреп, бергә киттеләр. Падишаһ юлда барганда күрде, бер кош бер урманга керде. Падишаһ дәрвишкә әйтте: "Бар, шул кошка карчыга чөй", — диде. Дәрвиш ул урманның янына барды. Бер кеше килеп чыгып, кошны куркытты, кош очып китте. Падишаһ дәрвишкә әйтте: "Кош китте, инде карчыганы кайтар", — диде. Дәрвиш, бавыннан тотып, карчыганы айкап-айкап җибәрде. Падишаһ тагы кычкырды: "Җибәр карчыганы", — диде. Дәрвиш әйтте: "И падишаһ, җибәрәм ич, тагы ничек җибәрәем?" — диде. Әмма карчыганы бавыннан тотып, һич туктаусыз айкап торыр иде. Падишаһ дәхи кычкырды: "һай дивана, карчыганы төшер дип әйтәм", — диде. Дәрвиш карчыганы төшерде. Әмма карчыганың кайта-кайта әйләндергәннән күзләре кызарган иде, оча алмаенча җиргә төште. Падишаһ ачуланды. Дәрвиш әйтте: "И падишаһ, нигә ачуланырсың, карчыганы җибәр дидең — җибәрдем, төшер дидең — төшердем. Бу карчыга оча белми икән, минем ни гаебем бар?" — диде. Падишаһка дәрвишнең сүзе хуш килеп, көлә-көлә эче катты. Вә белде ки: һәрнәрсә асылда үз урынында булмаса, аннан хәер килмәс икән. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, асылсыз вә төпсез кешедән вә ата-ана юлына килмәгән кешедән һич изгелек килмәс. Зинһар, бу угланнан эшендә гафил булма. Бара торгач, бу угланнан сиңа зыян тияр. Башкасын үзең беләсең, — диде. +Бәс, падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетеп, иртәгә мин аны үтерермен, дип йокыга бардылар. Иртәсе көн падишаһ торып, тәхеткә чыкты, вә угланны хәзер иттереп, муенын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, егерме икенче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, Рәсүл салаллаһе галәйһиссәлам хәзрәтләре боерды: иннә Аллаһә мәгәл вәли мә дәмә йәгъдилү фәизә җәәра үәккәлә илә нәфсиһи сүммә сәлләта гәләйһиш шәйтан, ягъни Аллаһы Тәгалә падишаһ беләндер, ул падишаһ гадел булып торган чагында, әгәр ул падишаһ золымлык кыйлса, Ходай Тәгалә аңа нәфсен вәкил итеп, өстенә шайтанны ирекле кыйлыр. Вә дәхи пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: ийәкүм вәззульму фәиннәһү йәхрубү кулүбәкүм, ягъни золымлыктан бик сакланыңыз. Зирә золымлык күңелеңезнең өен харап итәр. +Инде, и падишаһ, бу хәдисләр мөҗибенчә, залимлыктан бик саклан. Дөнья өчен ахирәтне бозма. Бер кеше бер эштә золым итәр, әмма золым икәнен үзе белмәс. Кыямәт көнендә ул кыйлган золымнары үзенең каршысына тау кебек булып килер, ваһ, хәсрәт дип, үкенер һәм үзенең залимлыгын шунда күрер. Дөньяда аның күңел күзе гафләт тузаны белән томаланган иде. Ахирәттә күзе ачылып, залимлык белән гаделлекне аерып күрер. Инде, и падишаһ, моңар охшаш бер падишаһ хикәяте бар. Кыямәтне төшендә күрмәенчә ышанмады, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Әүвәл заманда бер олуг падишаһ бар иде. Вә аның бер сәвекле гүзәл углы бар иде. Йөзенә караган кеше хәйран булып, күп кешеләр аның гыйшкыннан дивана булдылар. Шул сәбәптән шаһзадә йөзенә пәрдә ябынып йөрер булды. Сәйранга чыкканда һәрчак чавышлар күз күреме кадәр җирдән халыкны куып качырырлар иде. Ничә кешеләрнең гөнаһсыз каннарын түгәрләр иде. Вә падишаһ җәлладлары шаһзадә янында йөрерләр иде. һәркем шаһзадәгә карап аһ итсә яки йөзенә күп карап торса, әман бирмәенчә, аны үтерерләр иде. Башыннан вә җаныннан кичкән бер дәрвиш, шаһзадәгә гашыйк булып, шаһзадә сәйранга чыкканда, һәрчак яныннан йөгереп барыр иде. Кит, аяк астында йөрмә, дип, дәрвишне орышырлар иде, үтерермез, дип куркытырлар иде. Ләкин дәрвиш дип үтерергә кыймаслар иде. һәм җомгада бер мәртәбә шаһзадә чыгып мәйданда ат өстендә туп уйнар иде, ат чаптырыр иде. Күргән адәмнәр хәйран калыр иде. Ул мәйданнан ерак түгел, бер ук атымы кадәр җирдә халык, кат-кат тезелеп, шаһзадәнең һөнәрләрен күреп хәйран булырлар иде. Ул дәрвиш дәхи, мәйданга кереп, туп кебек бөтерелеп, шаһзадә аты алдыннан йөгерер иде. Үзен орышырлар, кыйнарлар иде, китмәс иде. Бәс, бу хәлне падишаһка мәгълүм иттеләр. Падишаһ ул дәрвишне асарга боерды. Мәгәр падишаһның бер вәзире анда хазыйр иде, әйтте: "И падишаһ, болай нахак урында кан түкмә, кыямәт көнендә Хак Тәгалә казый булып, синнән бу гөнаһларны сораганда, ни җавап бирерсең?" — диде. Падишаһ әйтте: "И вәзир, анда ни буласын кем белә, кем барып күзе белән күреп килгән? һаман бер сүздер, халык сөйләп торыр", — дип, кыямәтне инкяр кыйлды. Башын ястыкка куеп йоклагач, төшендә кыямәтне күрде. Сыйрат күпере корылган. Оҗмах ишекләре ачылган. Җәһәннәм утлары кыздырылган. Халыкны бүлек-бүлек итеп, кайсын оҗмахка, кайсын җәһәннәмгә сөрерләр. Оҗмах әһле оҗмах эчендә, хурлар вә гыйльман-вилданнар белән зәвекъ вә сафада. Вә кулларында шәраба — таһура елгасы. Төрле җимешләр пешеп, кайсы җимешне теләсәләр, ботагы белән бөгелеп алдында торыр. Бер җимешне өзеп алды исә, урынына икенчесе үсә торыр. Оҗмахның кызлары вә угланнары һичтуктаусыз оҗмах шәрабларыннан биреп торырлар. Бәс, падишаһ оҗмах әһленең бу рәвешчә гыйш-гыйшрәтләрен күрде. Аннан соң тәмугны күрде: зобанилар җәһәннәм әһленең якасына ябышып, кайнар катран эченә салырлар. Шулкадәр газап кыйлырлар, һич вәсыф кыйлмак мөмкин түгел. Фөрьяд вә фәганнары Гарешкә чыгар иде. Йөрәкләре янып, бер эчемлек су эстәсәләр, боларга су урынына зәкъкум бирерләр иде. Эчеп җибәрсәләр, йөрәкләре вә башындагы миләре кайнап, йөзләренең ите парәпарә өзелеп төшәр иде. Падишаһны дәхи Аллаһы Тәгалә хозурына илттеләр. Гөнаһсын вә савабын үлчәделәр. Күрделәр, савабы аз, гөнаһсы күп булып чыкты. Җәһәннәмгә җибәрделәр. Падишаһ җәһәннәмгә барганда, артыннан бер хитап килде: "Әгәр дөньяда безнең гашыйкларымызга мәрхәмәт иткән булсаң, без дәхи, хәзерге хәлдә, сиңа мәрхәмәт итәр идек". Падишаһны җәһәннәмгә илттеләр. Бер зобани каршы килеп, падишаһның якасына ябышып: "Оҗмахны вә җәһәннәмне инкяр итеп инанмаган кеше син түгел идеңме?" — дип, катран казанына салды... Вә аның ачысыннан уянып китте. Вәзир дәхи янында иде. Бу күргән галәмәтләрне бер-бер бәян кыйлды вә әйтте: "Тиз ул дәрвишне яныма китер", — диде. Вә шаһзадәне дәхи аның артыннан күндерде. Дәрвишне җәлладлар тотып дарга китергән иде, дәрвиш әйтте: "Аллаһы Тәгалә өчен, миңа бераз әман биреңез, таһарәт алып, ике рәкәгать намаз укыйм. Аннан соң һәрни кыйлсаңыз кыйлыңыз", — диде. Бәс, алар дәхиәман биреп, дәрвиш таһарәт алып, ике рәкәгать намаз кыйлды. Йөзен җиргә сөртеп әйтте: "Илаһи, син барча яшерен эшләрне беләсең. Бу эштә минем асла гөнаһым юктыр. Шаһзадәгә җәмал бирдең. Миңа гыйшык бирдең. Син үзең яраткан җәмалны сәүгәнем өчен мине һәлак итмәгә теләрләр. Йлаһи, шаһзадәнең гыйшкы миндә ихтыяр куймады. Шаһзадәнең хуп җәмален күрсәтеп, аннан соң җанымны ал", — дип, йөзен туфракка сөртеп, Хак Тәгаләгә мөнәҗәт кыйлды. Бу хәлдә икән, вәзир белән шаһзадә килеп җитте. Вәзир, дәрвишне бу хәлдә күргәч, мәрхәмәт итеп шаһзадәгә әйтте: "Бар, гыйшкыңа грифтар булган дәрвишне туфрактан күтәр, вә башын тезең өстенә ал, вә яулыгың белән күзенең яшен вә йөзендәге тузаннарны сөрт", — диде. Бәс, шаһзадә, атыннан төшеп, дәрвишнең башын туфрактан күтәреп, тезе өстенә алып, егълама, дип, яулыгы белән күзенең яшене вә йөзендәге тузанны сөртте. Бәс, дәрвиш карап күрде: йөзен сөрткән — шаһзадәдер. Бер мәртәбә аһ итеп, фөрьяд кыйлып җан тәслим кыйлды. Вәзир, шаһзадә бу хәлгә хәйран булып, падишаһка мәгълүм иттеләр. Падишаһ, моны ишеткәч, гаять күңеле йомшап, җеназасына хәзер булып дәфен кыйлды. Кабер ташына болай дип яздылар: "һәзә шәһидүл гыйшкый мәтә мин гыйшкыйнә фәһүә миннә", ягъни бу шул шәһидтер ки, безнең гыйшкымыздан үлде, ул бездәндер. Бәс, падишаһ аннан соң шаһзадәнең гашыйк булганнарга һич сүз әйтмәс улды. Шаһзадә дә гыйшкына грифтар булганнарга күренә башлады. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, Хак Тәгалә хозурына кулын-аягын бәйләгән тоткын кебек барачаксың. Бар эшеңне фикер итеп, золымлыктан саклан, изге гамәл хасыйл ит — оҗмах эчендә мәңге рәхәттә калгайсың. Юкса ярамас гамәлең белән җәһәннәмгә китәсеңне белеп тор. Зирә бу дөньяның гомере бер сәгатьлектер. Бер сәгать өчен мәңгелек рәхәтне кулыңнан чыгарма. Нитәкки Рәсүл салаллаһе галәйһиссәлам хәзрәтләре боерыр: әддөнья сәгатә фә җәгаләһа тагатә, ягъни дөнья бер сәгатьлектер, аны тагать белән кичер", — дип, җир, үбеп шаһзадәне теләде. +Падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишетте, угланны зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Ахшам булып, падишаһ сараена килде. Хатын белән кереп утырдылар. Тәгамнан соң хатын янә угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— Әмма зиядә дөрес әйткәннәр: нәгыйбә зәманна вәлгайбә фәйна фи замаина гайбә сәвана, ягъни замананы гаепләү кирәк түгел, халыкны гаепләмәк кирәк. Әмма без замананы гаепләрмез. Хәлбуки гаеп безнең үземездәдер. Заманада гаеп юктыр. Замана бозык, диләр. Аслан, заманада бозыклык юк. Барсы да — замана халкында. Замана һаман искечә. Инде, и падишаһ, синең вәзирләреңдә изгелек галәмәте юктыр, даим эшләре бозыклыкта вә хыянәттәдер. Барчасы тәкәбберләр дә сараннардыр, көнчеләрдер. Сиңа хыянәт иткәннәре җитмәгән, инде миңа хыянәт вә көнчелек кыйла башладылар. Миңа көнчелек итүләренең сәбәбе шулдыр ки, чөнки төшенәләр: падишаһ, минем сүземне тотып, угланны һәлак итәсе булса, мин падишаһ янында игътибарлы булып, тугрылыгым сәбәпле, падишаһның һәркайчан минем белән мәшвәрәте игелеккә булса кирәк вә үзләре игътибарсыз булып калсалар кирәк. Шул сәбәпле миңа көнчелек кыйлырлар. Әмма Ходай Тәгалә теләсә, бу эш бер падишаһ белән хезмәтчесе хикәятендәгечә булып, бәлки, синең ул хикәятне ишеткәнең юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Кадим заманда бер олуг падишаһ бар иде, вә аның янында бер кеше бар иде. һәркайчан падишаһка әйтер иде: "И падишаһ, кирәк яхшылык, кирәк яманлык, һәрни эш кыйлсаң, үзеңә кыйласың",— диер иде. Падишаһ аны гаять сәвәр иде. Торган саен падишаһ янында аның игътибары зиядә булды. Мәгәр бер көн көнчелек итүчеләрнең берсе падишаһ янына барып әйтте: "И падишаһ, син ул фәлән кешегә бу кадәр хөрмәт итәсең, әмма, Аллаһы Тәгалә сакласын, ул кеше халык арасында, падишаһның йога торган авыруы бар, дип сөйләп йөри. Әгәр ышанмасаң, иртәгә аны чакыртып, янына якын барып кара, күрерсең, ул синнән качар, якын килмәс", — диде. Бәс, ул көнчелек иткән кеше сарымсаклы аш пешереп, ул кешенең өенә барды. Ул сарымсаклы ашны китереп, берничә төрле тәгам катыштырып бергә ашадылар. Аннан соң падишаһ диванына киттеләр. Ул көнче кеше әйтте: "Әгәр падишаһ сиңа яшертен сүз әйтәсе булса, саклан, сарымсак исен сиздермә. Әгәр сине падишаһ янына чакырса, авызыңны җиңең белән тот, авызыңнан ис килмәсен", — диде. Бәс, падишаһка бардылар. Падишаһ бу кешене янына чакырды, кил, бер сүз әйтәем, диде. Ул кеше дәхи падишаһка якын баргач, җиңен авызына тотып, падишаһка ис сизелмәсен дип, ерак торды. Падишаһ күңеленнән, моның хакында әйткәннәре раст икән, дип уйлады. Бу кеше дәхи күңеленнән сарымсак исе падишаһка сизелмәсә иде, дип борчылды. Бер-беренең уеннан хәбәрләре юк иде. Бәс, падишаһ, бер намә язып, бу кешенең кулына биреп әйтте: "Бу кәгазьне фәлән субашка илт, һәрни ингам итсә, ал", — диде. Бу кеше кәгазьне алып барганда, ул көнче кешегә очрады. "Кая барасың?" — диде. Бу кеше әйтте: "Падишаһ бер кәгазь бирде, субашка илтеп бир, һәрни ингам итсә, ал, диде. Ул субашка барамын", — диде. Ул әйтте: "Син һәрвакыт падишаһның ингамына лаек буласың. Әмма безнең һич хәлемезне сорамыйсың, бу кәгазьне миңа биреп, ингам итсәң булмасмы?" — диде. Ул кеше күңеленнән, бу кеше безгә тәгам бирде, әлбәттә, бездән бер өмиде бардыр, дип, ул кәгазьне аңа бирде: "Бар субашка, ни булса да бәхетеңә булсын", — диде. Бәс, ул көнче кәгазьне алып субашка барды. Субаш кәгазьне ачып укыды. Падишаһ ул кәгазьдә "Бу кәгазьне китереп кулыңа биргән кешене әман бирмәенчә, тереләй тиресен тунап, эченә салам тутырып, юлым өстенә куй. Узганда аны күрәем" дип язган иде. Дәрхаль субаш хезмәтчеләренә әмер итте: "Моны тотып буып, тиресен тунаңыз", — диде. Бу көнчелек итеп йөргән кеше вакыйганы белде, фөрьяд кыйлып кычкыра башлады: "Падишаһ бу кәгазьне миңа бирмәгән иде. Икенче бер кешегә биргән иде. Мин хаталык белән килдем", — диде. Асла файда булмады. Ай-ваена карамаенча, хезмәтчеләр тереләй тиресен тунап, эченә салам тутырып, падишаһның юлы өстенә куйдылар. Падишаһ дәхи бер сәгатьтән соң ул җиргә килде, карады: ул кешенең тәне түгел, аны фаш иткән кешенең тәнедер. Падишаһ гаҗәпләнеп узып китте. Әмер итте, ул кешене чакырып китерделәр. Падишаһ әйтте: "Бүген сине яныма чакырып сүз әйткәнемдә, авызыңны җиңең белән тотып, ераграк тордың, ни сәбәптер?" — диде. Ул кеше әйтте: "Миңа фәлән вәзир зыяфәт итеп сарымсаклы аш ашаткан иде. Сарымсак исе сиңа тиеп, син рәнҗемәсен дип, авызымны җиң белән каплап, синнән бераз ерак тордым", — диде. Падишаһ әйтте: "Ул мин сиңа биргән кәгазьне кайда куйдың?" — диде. Ул кеше әйтте: "И падишаһ, кәгазьне алып чыккач, ул кеше очрап, ул ни кәгазь, дип миннән сорады. Мин дәхи, падишаһымнан субашка язылган ингам кәгазе, дидем. Ул кеше миңа күп нигъмәт бирде, мин һәм сарымсаклы аш бәрабәренә бер ингам булсын дип, кәгазьне, ул сорагач, аңа бирдем. Әгәр ышанмасаң, субашны чакыртып сора", — диде. Падишаһ әйтте: "Менә әлхөсүд ля ясуд, ягъни кеше һәрни кыйлса, үзенә кыйлыр дигән сүз раст, имеш. Бәдбәхет җәзасын тапты. Бар, син рәхәт бул", — диде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: мин мескингә дәхи шулай көнчелек итәләр. Аллаһы Тәгаләгә генә сыгынып торамын. Зинһар, угланнан гафил булма, — диде. +Падишаһ, хатыннан бу хикәятне ишеткәч, иртәгә мин аны һәлак итәрмен, дип, йокы бүлмәсенә бардылар. Иртәсе көн падишаһ тәхетенә чыгып утырды, җәлладка угланны хәзер иттереп, муенын өз, дип боерганында, егерме өченче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, Рәсүлуллаһ салаллаһе галәйһи хәзрәтләре боерды, бер сәгать гаделлек белән хөкем итмәк җитмеш елгы гыйбадәттән изгерәктер вә бер сәгать золымлык белән хөкем итмәк җитмеш елгы гыйбадәтнең савабын юк итәр, — диде. — Инде, и падишаһ, шәригатьне хур күрмә, кыямәт көнендә гадел падишаһлар гөруһыннан булырсың вә хатын сүзенә күп игътибар бирмә, аларда мәкер вә хәйлә күп булыр. Мәгәр падишаһым ул хуҗа белән угыл хикәятен, бәлки, ишеткәне юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Юк, сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Әүвәл заманда бер олуг сәүдәгәр-хуҗа бар иде, вә аның бер углы бар иде. Углын йортка алып чыкты вә әйтте: "И углым, сиңа бер васыятем бардыр, әйтәем", — диде. Углан әйтте: "Баш өсте, әткәй, әйт, васыятеңне тотармын". Хуҗа әйтте: "И углым, мин үлгәч, миннән калган малны юк урынга исраф итмәсәң, гомерең буенча гамьсез кәеф вә сафа белән рәхәт гомер кичерерсең. Әгәр исраф итсәң, зинһар, кешедән барып теләнмә, шунда ук бер җеп алып, үзеңне менә бу агачның алкасына асып куй", — диде. Углан ямин итеп кабул итте. Берзаманнан соң бу сәүдәгәр-хуҗа мәрхүм булды. Углан аз заманда атасыннан калган малны исраф итеп, бер тиен бакыр акчага мохтаҗ булып калды. Акчасы бар чагындагы дуслары һәммәсе качтылар, һәркайда угланны күрсәләр, и ахмак, дип сүгәрләр иде. Ахыр углан беркөн үзенең җаныннан бизеп утырыр иде, атасының васыяте хәтеренә төште. Барып бер җеп алды вә йортка чыкты. Җепнең бер башын атасы әйткән агачның алкасына такты вә, бер башын муенына тагып, аягы астына бернәрсә куеп, үзен түбән атты. Әмма ул алканы яхшы, мәхкәм ныгытмаган икән, ботактан шуып чыкты. Углан җиргә егылды. Ни күрсен: ул агачның өстендә туп-тулы алтын, җәүһәр, кыйммәтле ташлар тагылган булган, имеш. Барчасы коелып төште. Углан дәхи атасының васыяте бу мал өчен икәнен аңлады. Бәс, гакылын башына җыеп, исраф булган малларына үкенеп, янә сатуга тотынды. Беркөн сәфәргә китмәкче булып, шәһәрдән чыкты. Юлда барганда бер еланчыга раст килеп күрде: еланчы бер гөруһ еланны җыеп уйнатыр. Әмма эчләрендә бер ак елан бар, гаять юаш иде. Ул еланны сатып алды, еланчыдан дәхи әфсүнен алды, ул елан үзенә зарар итмәсен дип. Бу еланны өенә алып кайтты, һәмишә елан уйнатып юаныр иде. Беркөн ул елан селкенеп, бер гүзәл кыз булды. Углан, аны күргәч, гаҗәпләнеп: "Бу ни хәлдер?" — дип кыздан сорады. Кыз әйтте: "Мин җен падишаһының кызы идем. Җәй әүвәлендә үләннәр вә чәчәкләр эчендә йөрер идем, ул еланчы, мине тотып, үземә бер әфсүн укып өрде, мин еланга әйләндем һәм кайта әүвәлге сурәтемә керә алмадым. Инде ул еланчы үлде, әфсүне батыйль булды, мин һәм үз сурәтемә кердем. Кил, сине үз шәһәремезгә илтәем, мине ата-анама сат. Ни бәһа дип синнән сорасалар, "айнәи чини" дигән бер көзге бардыр, аны сора. Башка нәрсә биреп алмакчы булырлар, янә син аларга әйт, шул көзгене бирсәңез, кызны алып калыңыз, булмаса, мин китәм, диген, һичшиксез, алар сиңа ул көзгене биреп, мине алып калырлар", — диде. Углан әйтте: "Ул көзгенең хасыяте нидер?". Кыз әйтте: "Аның хасыяте улдыр ки, ул көзгене кулыңа алып, көзгегә карап, и көзге, синең үзеңдә булган әсмаи Алла хакы өчен, мине фәлән җиргә илт, дисәң, күзең йомып ачканча үзеңне шул җирдә күрерсең", — диде. Бәс, кыз ул угланга, күзең йом, диде — йомды. Бер мизгелдән соң әйтте: "Күзең ач!" — диде. Ачты — үзен бер тауның башында күрде. Ул тау сахрасында бер олуг шәһәр күрде, шәһәр диварының манаралары болыт белән бәрабәр торыр. Углан бу шәһәрне күреп хәйран булды. Бәс, углан белән кыз ул шәһәргә керделәр. Егет кызны анасына илтте. Анасы кызны күргәч, егълап, хәлен сорады. Кыз башыннан үткән вакыйганы бер-бер бәян кыйлды. Анасы кызны өйләренә алып китәргә теләде, кыз әйтте: "Мин бу угланга вәгъдә кыйлдым, син мине ата-анама илт, алар мине синнән сатып алырлар, дидем. Инде мин синең белән китсәм, углан үпкәләр", — диде. Кызның анасы угланнан сорады: "И углан, бу кызга ни бәһа эстәрсең?" — диде. Углан әйтте: "Айнәи чини эстәрмен", — диде. Анасы барып кызның атасына әйтте: "Кызымызны бер егет китерде. Әмма бәһасенә көзге эстәр", — диде, һаман анасы көзгене алып килде, угланга биреп, кызны алды. Углан әйтте: "И көзге, үзендә булган әсмаи Алла хакы өчен, мине үз өемә илт!" — дип, күзен йомды. Янә күзен ачып, үзен өендә күрде. Мәгәр ул мәмләкәт падишаһының бер гүзәл кызы бар иде. Бу егет аның сыйфатларын ишетеп, күрмәстән гашыйк булган иде. Бәс, бер кичә ул көзгегә карап әйтте: "И көзге, падишаһның кызын яныма китер", — дип, күзен йомды, янә ачты, кызны үзенең янында күрде. Кыз белән дуслашты. Кыз әйтте: "Инде атам сизәр, ни сине куяр, ни мине куяр", — диде. Егет әйтте: "Йом күзең, сине өеңә күндерәем". Кыз әйтте: "Син һәм минем белән бар", — диде, һаман икесе дәхи, көзгегә карап, күзләрен йомдылар, үзләрен кызның бүлмәсендә түшәк өстендә күрделәр. Кыз әйтте: "Син кемсең?". Егет әйтте: "Мин фәлән сәүдәгәр - хуҗаның углы идем", — дип сөйләде. Берничә көннән соң янә кыз әйтте: "Синең өеңә бараек", — диде, һаман көзгегә карап, боерык биреп, күзләрен йомдылар, егетнең өендә булдылар. Анда зәвекъ вә сафа вә гыйш-гыйшрәттә булдылар. Кыз гаиб булганын атасына хәбәр бирделәр. Атасы аһ итеп, берничә заман тирә-яктан эзләтте. Тапмагач, берничә сихерче вә җадучы хатыннарны табып китертте вә бу хәлне бәян кыйлды. Ул сихерче хатыннарның һәрберсе бер тарафка китеп эзләделәр. Бер җадучы, егет белән кыз торган шәһәргә килеп, һәрбер өйне актарып эзләгәндә, тәрәзәдән кызны күреп таныды. Кич булгач, сихер кувәте белән ул өйгә керде. Ул егет көзгене диварга асып куйган иде. Аны күреп, сихер кувәте белән хасыятен белде. Көзгене алып, кызның янына барды, көзгегә карап, боерык биреп, күзен йомды, янә ачты, үзен һәм кызны падишаһ сараенда күрде. Кызны вә һәм ул көзгене кызның атасына бирде. Падишаһ ул көзгене хәзинәдә саклады. Ул сихерче карчыклардан берничәсен, ул егетне тотып китереңез, дип күндерде. +Без килдек егет хәленә. Иртә булгач, егет йокыдан торды. Караса, кыз юк, көзге дә урынында юк. Күңеленнән әйтте: бу хәйлә кыздан булырга тиеш түгел. Чөнки кыз мине үзе теләде. Башкача түгелдер, кыз атасыннан җадучылар килеп, бу эшне кыйлганнардыр. Чарасыз, аһ итеп, кызның шәһәренә китте. Беркөн шәһәргә барып керде. Хәйран булып йөргәндә, җадучы карчыкның берсе раст килеп, тиз үк падишаһка хәбәр бирде. Падишаһ дәхи адәмнәр күндереп, егетне тотып китерделәр. Падишаһ әйтте: "һи инсафсыз, хәрамзадә, син бу ниндәен эш кыйлдың? Мин падишаһ булып торсам, син миңа мондаен эшне кыйласың. Сине шундый бер газап белән үтерәем ки, калганнарга гыйбрәт булсын",— диде. Падишаһның бер тирән коесы бар иде, зур гаепле кешене шул коега салыр иде, җәзаланучы шул коеның эчендә ачлыктан һәлак булыр иде. Бәс, әмер итте: "Моны коега салсыннар, ашарга-эчәргә бернәрсә куймасыннар, ачлыктан һәлак булсын", — диде. Хезмәтчеләр моны тотып, ул коега салдылар, өстенә бер зур тегермән ташы капладылар. Мәгәр ул егетнең һәрзаман үзе белән бергә ияреп йөри торган бер эт баласы, бер мачысы бар иде. Егетне коега салып киткәч, ул эт баласы килеп, тырнай-тырнай коега бер тишек ясады, мачы килеп, ул тишектән кое эченә төште. Мәгәр ул коеның эчендә сычкан туп-тулы иде, коега салынган адәмне шул сәгать ашап бетерерләр иде. Бу егетне күргәч тә, һәммә сычкан җыелып килделәр, мачы моны күрде. Дәрхаль берничәсен кырды. Сычканнар күрделәр, мачы һич әман бирмәс, һич такатьсез булып барсы да качтылар, ник берсе генә башын тишектән чыгарсын. Бәс, сычканнар бу хәлне үзләренең падишаһларына сөйләделәр. Падишаһлары әйтте: "Бар, сораңыз, ул адәмгә һәрни сораса — биреңез. Ул җанварны моннан алсын, бездән бу фитнәне китәрсен", — диде. Сычканнар килеп бу хәлне егеткә әйттеләр. Егет әйтте: "Җир астыннан падишаһның сараена барырга адәм сыярлык итеп юл ясаңыз, бу фитнәне сездән алырмын", — диде. Бәс, сычканнар тиз заманда падишаһның сараена юл ясадылар. Егет, сарайга барып, кызны тапты: "Көзге кайда?" — диде. Кыз әйтте: "Атам хәзинәгә куйды", — диде. Егет дәхи сычканнарга әмер итте, хәзинә сараена дәхи җир астыннан юл ясадылар. Егет кереп көзгене алды, кыз янына килде. Кызны алып, үзенең шәһәренә киттеләр. Иртәсе көн җарияләр карадылар: кыз юк. Тиз үк барып, падишаһка хәбәр бирделәр. Падишаһ дәрхаль җадучыларны чакырып әйтте: "Ул егет төнлә кызым белән көзгене дәхи алып качкан. Тиз, тапкан җиреңезгә барып, һич әман бирмәенчә һәлак итеңез", — диде. Җадучылар барып егетне табып һәлак иттеләр, көзгене вә кызны алып кайттылар һәм дәрхаль падишаһка тапшырдылар. Ахырыл әмер ул егет, хатын сәбәпле башы киселеп, җаныннан җөда булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, хатыннарда моның кебек сихерчелек вә хәйләләр күп булыр. Зинһар, хатын сүзенә оеп, тулган ай кебек бердәнбер углыңны харап итмә. Соңыннан хәсрәте зур булып, үкенечтә калырсың, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, угланны зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Ахшам булгач, янә кайтып сараена килде. Хатын белән утырдылар. Тәгамнан соң хатын янә угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, белеп тор, бу углан синең башыңа җитәр. Син аны кызганасың, ул сине кызганмас. Бу углан остазыннан мәгәр хәйлә үгрәнептер, төптә башка дәрес укымагандыр. Шул сихер белән синең авызыңны телеңне баглар, даим форсат күзәтеп табар. Бу синең хикәятең рәммаль белән шәкерте хикәятенә охшар. Бәлки, син аны ишетмәгәнсең? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Риваять кыйлырлар ки, Мисыр шәһәрендә бер карчык бар иде. Ул карчыкның бер ярамаган һөнәрсез углы бар иде. Кайсы һөнәргә бирсә дә, хәер итмәде. Беркөн карчык углына әйтте: "И углым, сине инде кайсы һөнәргә бирәем?". Углы әйтте: "Әйдә минем белән, мин кайсы һөнәрне яхшы күрсәм, мине шул һөнәргә бирерсең", — дип, бергә киттеләр. Базарларда йөргәндә бер рәммальне күрделәр. Углан әйтте: "Инде мине бу һөнәргә бир", — диде. Карчык бирде, рәммаль бу угланны алып китте. Рәмел тактасын алып, рәмелнең иң кирәкле кагыйдәләрен үгрәтә башлады. Берничә көннән соң остазы әйтте: "Мин иртәгә бер куй булырмын, син мине сат. Әмма җепне бирмә", — дип, бик каты кисәтте. Бәс, остаз бер куй булды. Углан алып куйны базарга китерде. Мең акчага сатып, җепне бирмәенчә, үзе белән алып кайтты. Кич белән остазы кайтып килде. Берничә көннән соң остаз дәхи әйтте: "И углан, мин иртәгә бер ат булырмын, мине базарга илтеп сат. Әмма җөгәнемне бирмә, саклан", — дип, бер ат булды. Углан дәхи атны базарга илтеп сатты, җөгәнен алып кайтты. Бәс, ахшам булды. Остазы кайтып килде, карады, углан юк. Хәерле булсын, дип кереп ятты. Углан исә бу тарафта анасы катына килеп әйтте: "И ана, мин иртәгә бер күгәрчен булырмын, мине сат. Әмма читлегемне бирмә, сакла", — диде. Бәс, бер күгәрчен булды, һич охшашы юк. Хатын бу күгәрченне базарга илтте. Алучылар күп чыкты. Хатын әйтте: "Бәһасен арттырган кеше алсын", — диде. Арттыра-арттыра бәһасе бик кыйммәткә җитеп алдылар. Әмма ул шәһәр халкы арасында бу күгәрчен бик мәшһүр булып китте. Бәс, бу күгәрченнең сыйфатларын һәр кеше һәркайда сөйләшә башлады. Остазы һәм моны ишетеп килде. Күргәч тә үзенең шәкерде икәнен белеп әйтте, "һи хәрамзадә, мин сәламәт икән, син бу эшне кыйласың. Инде менә күр, мин сиңа ниләр кыйлырмын", — дип килеп, хатыннан сатып алды. Хатын әйтте: "Мин читлекне бирмәсмен". Остазы әйтте: "Читлеге өчен илле груш артык бирермен, теләгән читлегеңне алырсың", — дип, акчасын чыгарып тәмам бирде. Хатын дәхи акча дигәч, кызыгып алды. Ачкычны чыгарып, остазы читлекне ачты, күгәрченне җиргә атты. Җиргә төшкәч тә, күгәрчен күтәрелеп оча башлады. Остаз дәхи бер карчыга булып, күгәрченнең артына төшеп куып, бер сахрага җиттеләр. Ул сахрада падишаһ кәеф вә сафа кыйлып утырган икән. Углан күрде: һич котылырга хәл юк, бер кызыл гөл булып, ул падишаһның алдына төште. Падишаһ дәхи, вакытсыз бу нинди гөл дип гаҗәпләнеп, ул гөлне алды. Остазы килеп, бер шагыйрь булды, кулында бер саз белән падишаһның мәҗлесенә килде, сазны чалып, хуш аваз белән шигырь әйтте. Падишаһ хәйран булып шагыйрьгә әйтте: "Миннән ни теләрсең?". Шагыйрь әйтте: "Синнән теләгем шул, кулындагы гөлне миңа бир", — диде. Падишаһ әйтте: "Гөл миңа Хак Тәгаләдән килде. Башка нәрсә сора, гөлне бирмәм", — диде. Шагыйрь дәхи бераз шигырь әйтте. Янә падишаһ: "Миннән ни морадың бар?" — диде. Шагыйрь әйтте: "Гөлне бир", — диде. Бәс, падишаһ, гөлне бирмәкче булып, кулын сузган иде, гөл, җиргә төшеп, тары булып сачылып китте. Ул шагыйрь дәхи, бер әтәч булып, тарыны чүпли башлады. Әмма бер тары бөртеге падишаһның тезе астында калды, һаман ул тары бөртеге бер адәм булып, әтәчне тотып башын өзеп ташлады. Бәс, падишаһ вә бәкләр моны күреп хәйран булдылар. Угланнан бу хәлне сорадылар. Углан вакыйганы баштанаяк бәян кыйлды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: күрдең, углан остазын ничек һәлак итте. Бу хәрамзадә углың дәхи сине шуның кебек һәлак итәр. Синнән соң миңа да көн күрсәтмәс. Синнән башка миңа дөнья хәрам булсын. Минем дәртем син, син тик сау бул, минем җаным сиңа фида булсын, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, иртәгә мин аны һәлак итәрмен, дип, йокы бүлмәсенә керделәр. Иртәсе көн падишаһ торып, янә тәхеткә чыкты. Вә, угланны китертеп, башын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, егерме дүртенче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, нәфсең һавасына оема вә, хатынга күп ышанып, аның ягына аума. Бәгырең кисәге бер данә баландыр, җанын кыйма, кәрәм кыйл. Бу сөйләгән сүземнән хәтереңә тузан кадәр авырлык килмәсен. Пәйгамбәр галәйһиссәлам хәзрәтләре боерды, кулил хәкка вә ләү кәнә мүрра, ягъни әгәр ачы сүз булса да, хаклыкны әйт, яшермә, диде. И падишаһ, хатыннарның мәкер вә хәйләсе күп булыр. Бәлки, Диләтелмөхал хикәятен син ишетмәгәнсең, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Юк, сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Әүвәл заманда Мисыр шәһәрендә Диләтелмөхал дигән бер мәккярә хатын бар иде. Вә ул хатынның ике ире бар иде. һәр икесе минем хатыным дип белерләр иде. Бу хатын күп заман икесенә дә хатынлык кыйлды. Әмма ул ирләр бер-беренең хәлен һичбер белмәделәр. Бу ирләрнең берсе гайяр вә берсе угры иде. Вә икесе дәхи хатынның шәкертләре иде. Беркөн бу угры базарга мал китереп сатты, акчасын алды. Ул малны сатып алган кешегә берәү юлыгып әйтте: "Аллаһы Тәгаләгә шөкер, югалган нәрсәм табылды. Башка нәрсәләрем дә синдәдер, тиз әйт", — диде. Ул әйтте: "Сүзеңне белеп сөйләш. Мин бу малны сатып алдым. Син миннән нинди мал сорарсың?" — диде. Угры бер яктан боларны күреп, тиз-тиз өенә сызды. Хатынга әйтте: "И хатын, угрылыгым сизелде. Миңа бераз икмәк бир. Бу гауга басылганча, гайре бер җиргә китеп тораем", — диде. Хатын, бер икмәк, бер куй койрыгы алып, икмәкнең яртысы белән койрыкның яртысын кисеп, угрыга бирде. Угры алып юлга китте. Бер заманнан соң хатынның икенче ире гайяр килеп керде, әйтте: "И хатын, бу гайярлыгым сизелде. Миңа бераз икмәк бир. Берничә көнгә чаклы күренмим, бер җиргә китеп тораем", — диде. Хатын дәхи угрыдан калган ярты икмәкне вә ярты койрыкны гайярга бирде. Гайяр алып юлга китте. Мәгәр элгәре киткән угры, бер урманлык күләгә җиргә барып, су янында утырды. Төш җитеп, икмәк белән койрыкны чыгарып ашыйм дигәндә, гайяр килеп җитте. Ул дәхи шунда утырып ашыйм дип, икмәкне, койрыкны калтасыннан чыгарды. Угры әйтте: "Карендәш, кил, бергә утырып тәгамланаек", — диде. Гайяр килде, угрының икмәгенә карады вә үзенең икмәгенә карады, күрде — икмәкләре бертөсле. Икесен бер җиргә китерделәр, бер икмәктер. Вә яртышар койрыкны китереп карадылар, бер койрыктыр. Ни гаҗәеп, дип, гайяр әйтте: "Карендәш, сорамак гаеп булмасын, син кайдан киләсең?^" — диде. Угры әйтте: "Мисырдан киләмен". Гайяр әйтте: "Йортыңыз кай җирдә булыр?". Угры әйтте: "Мисырда минем йортым Диләтелмөхал йортындадыр. Вә ул хатын — минем хатынымдыр", — диде. Гайяр әйтте: "Ул йорт — минем йорт, хатын — минем хатынымдыр. Ничә елдан бирле мин анда торамын. Ни өчен ялган сүз сөйлисең?" — диде. Угры әйтте: "Син җүләрме, гакыллымы? Юкса мәзах сөйләрсеңме? Ничә елдан бирле ул минем никяхлы хатынымдыр", — дип, араларында кычкырыш зураеп, бер гауга купты. Бәс, гайяр әйтте: "Монда гауга итмәк белән эш бетмәс. Әйдә, хатын янына бараек, аннан сораек, хатын кайсымызныкы икәне мәгълүм булыр", — диде. Бәс, икесе дәхи торып хатын янына килделәр. Хатын аларны бергә күргәч, ни хәл икәнен белде. Икесенә дәхи урын бирде. Үзе икесенең каршысына утырды. Гайяр әйтте: "Йә хатын, син кем хатынысың?". Хатын әйтте: "Валлаһи, бу вакыткача икеңезнең дә хатыны идем. Әмма моннан соң, кайсыңызның һөнәре артык булса, аның хатыны булырмын", — диде. Икесе дәхи бу сүзгә разый булдылар. Гайяр әйтте: "Мин бүген гайярлык итәем. Соңыннан син дәхи һөнәреңне күрсәтерсең", — диде. Бәс, гайяр белән угры торып базарга бардылар. Гайяр күрде: бер фәрәнк бер кисәгә мең алтын салды вә, куенына тыгып, базарга кереп китте. Гайяр, фәрәнк артыннан барып, базарда тыгыз урында бер үткенлек белән фәрәнкнең куеныннан алтынны алды. Бер аулак җиргә барып, кесәдән тугыз алтынны алып, үзенең исеме язылган көмеш йөзекне бармагыннан салып, кисәнең эченә куйды. Вә килеп кисәне фәрәнк куенына яңадан салып куйды. Бу эшләрне һәммәсен угры күреп торды. Бәс, гайяр әйләнеп янә фәрәнкнең алдына төшеп якасына ябышты, берничә мәртәбә башына сукты, әйтте: "И ләгыйнь, минем кисәм белән алтыннарымны ни өчен алдың, тиз бир", — диде. Фәрәнк әйтте: "Бар, эшеңә кит, тотма мине. Син кем? Сине күргәнем дә юк", — диде. Гайяр әйтте: "Танымасаң таныма. Әйдә мәхкәмәгә", — диде. Фәрәнк разый булып, мәхкәмәгә киттеләр. Гайяр дәгъва кыйлды. Казый фәрәнктән сорады: "Синең алтыннарың ничә данәдер?". Фәрәнк әйтте: "Мең алтындыр". Гайярдан сорады: "Синең күпме иде?". Гайяр әйтте: "Тугыз йөз туксан бер данә иде вә исемем язылган көмеш йөзегем кисәнең эчендә иде", — диде. Казый кисәдән алтыннарны чыгарып санады, тугыз йөз туксан бер данә алтын, һәм гайяр әйткән йөзек кисәнең эченнән чыкты. Бәс, фәрәнккә берничә камчы орып, алтыннарны гайярга бирделәр. Гайяр угры белән хатыны янына килделәр. Хатын әйтте: "Әйе, гайяр бер һөнәр күрсәтте, бу замангача моның кебек һөнәрне һичкем кыйлганы юктыр". +Кич булды. Угры, баулар алып, гайяр белән падишаһ сараена китте. Угры, бау ыргытып, югары чыкты, гайярны дәхи югары чыгарды. Сарай эченә төштеләр. Төрле ачкычлар яратып, хәзинә ишеген ачты, падишаһның хәзинәсенә кереп, гайярга әйтте: "Күтәрә белгәнең кадәр алтын күтәр", — диде. Алтыннар алып, аннан чыктылар. Аннан каз абзарына барып, бер каз тотып бугазлады. Ашханәгә барып ут якты. Гайярга: "Син казны кара, кәбаб ит", — дип, үзе падишаһ йоклаган бүлмәгә падишаһ янына китте. Гайяр әйтте: "Бу нишләвең?". Угры әйтте: "Барып падишаһка синең вә минем һөнәрләремезне гарыз итәем. Күрермез, кайсымызның һөнәре артыктыр. Хатын сиңамы тиешле, миңамы тиешле, падишаһ хөкем итсен", — диде. Гайяр әйтте: "Кил, Алла хакы өчен, зинһар, барма, моннан китәек. Мин хатыннан кичтем, сиңа булсын", — диде. Угры әйтте: "Син аны монда әйтәсең, иртәгә янә дәгъва кыйлырсың. Ләкин падишаһ хөкем иткәч, разый булмаенча хәлең юк", — диде. Ишектән карады: бер углан падишаһның аякларын уып утырыр. Үзе сагыз чәйни. Гяһ йоклап китә, гяһ уянып китә. Угры акырын-акырын тәхет астына яшеренде вә углан авызына ат кылының очын тыкты. Углан кылны сагыз белән чәйнәп иснәнгән вакытта, угры угланның авызыннан сагызын тартып алды. Углан, күзен ачып, ул якка, бу якка карады — сагызны тапмады. Бераз торгач углан дәхи йокыга китте. Угры угланның борынына һушбәр иснәтте, углан һушсыз булды. Угры угланны бер зәнбилгә салып, диварга асып куйды, үзе падишаһның аягын умага башлады. Гайяр ишектән бу эшләрне күзәтеп торыр иде. Падишаһ азрак кыймылдады. Угры әйтте: "Падишаһым, әгәр эстәсәң, бер хикәят сөйләем", — диде. Падишаһ әйтте: "Сөйлә". Угры үзе гайяр белән арасында булган вакыйганы падишаһка сөйли, сүз арасында гайярга: "Әйләндер казны, көймәсен", — дип куя. Хәтта гайяр тышта калганын, үзе, каз абзарына кереп, каз бугазлап, кәбаб кыйлганнарын, хәйлә белән углан авызыннан сагызны алганын, хасыйле кәлям, һәрни булган вакыйгаларын падишаһка сөйләде. Угры сөйләр, гайяр куркып тетрәп торыр, әйдә, китәек, дип, угрыга ишарәт кыйлыр. Угры, әйләндер, каз көя, дип хитап кыйлыр иде. Ниһаять, падишаһка әйтте: "Боларның кайсының һөнәре артык, гайярныңмы, угрыныңмы, — хатын кайсына тиешле?" — диде. Падишаһ әйтте: "Угрының һөнәре артык, хатын һәм аңар тиеш", - диде. Угры дәхи бераз падишаһның аягын уып, падишаһ йокыга киткәч, акырын-акырын торып, гайяр янына килеп әйтте: "Падишаһ хатын —угрыныңдыр дип хөкем итте, ишеттеңме?" — диде. Гайяр әйтте: "Ишеттем". Угры әйтте: "Инде хатын кемнеңдер?". Гайяр әйтте: "Синеңдер", — диде. Угры әйтте: "Ялган әйтәсең. Мин янә барып падишаһтан сораеммы?". Гайяр әйтте: "Алла өчен, инде китәек. Хатын түгел, әгәр эстәсәң, үзем дәхи сиңа булаем", — диде. Аннан чыгып, хатын янына килделәр. Барча төшергән малларын китереп, хатынга бирделәр. Хатын угрыны үзенә ир итте. Иртәсе көн падишаһ йокысыннан торып, угланны чакырды, углан юк. Бераз көтеп торды, килгән кеше юк. Ачуланып урыныннан торды, диварга күзе төште — асып куелган угланны күрде. Угланны төшереп, уятмакчы булып карады. Төшенде — ул һуштан киткән. Табибларны чакырып, угланның гакылын башына китерделәр. Угланнан сорашты, углан һичнәрсә белмәс. Бәс, падишаһ үз-үзенә әйтте: кич белән минем аягымны уып, миңа хикәят сөйләгән кеше — угры булган. Тәхетенә чыкты, боерды: "Вәзирләрем вә әмирләрем килсеннәр, бер мәслихәт бар". Тиз үк килеп җиттеләр. Падишаһ аларга кич булган вакыйганы бәян кыйлды. Барчасы гаҗәпкә калып хәйран булдылар. Вә падишаһка әйттеләр: "Шаять бу угры табылыр, әмер кыйлынсын", — диделәр. Падишаһ әмер итте. Шәһәрдә дәллялләр падишаһның әмерен кычкырып йөрделәр: "Кем бу эшне иткән булса, яныма килсен. Аңар зарар вә зыяным тимәс, хәзинәмнән алган мал дәхи аңа булсын, аның өстенә тагы шулкадәр мал бирермен, дип, падишаһ чакырыр", — диделәр. Моны угры ишетте. Аллага тәвәккәл, дип, мәйданга чыкты. Дәллялләр угрыны, тотып, падишаһ хозурына китерделәр. Падишаһ угрыдан сорады. Угры әйтте: "И падишаһ, кирәк үтер, кирәк кичер, бу эшне мин эшләдем", — диде. Падишаһ әйтте: "Моның асылы нидер? Ник болай иттең?" — диде. Угры вакыйганы баштанаяк падишаһка бәян кыйлды. Падишаһ, угрыга тәхсин итеп алган малын багышлап, дәхи ингам итмәгә әмер итте. Ул, хатын да сиңа тиеш, диде. Бу угры, падишаһтан бу кадәр ингам-ихсан күргәч, җан вә күңеленнән тәүбә итеп, ул хатынны дөрес никях белән алды. Ничә заман падишаһның хезмәтендә кол булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, хатыннарда моның кебек хәйләләр бик күптер. Зинһар, хатын сүзе белән углыңны һәлак итмә. Соңыннан үкенерсең, үкенеч файда бирмәс, — дип, ул көн падишаһтан шаһзадәне теләп гозер итте. +Бәс, вәзирдән бу хикәятне ишетеп, падишаһ угланны зинданга күндерде. Үзе ауга китте. Ахшам булгач, аудан кайтып, сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң хатын янә угланнан сүз чыгарды. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһым, вәзирләрең бу рәвешчә сине алдалыйлар. Син дә шуларның хәйлә сүзләрен хакыйкатькә аласың. Әмма алар форсат күзәтеп торырлар. Саклан, гафил булма, болар күп кешеләр, син бер кешесең. Мин — тугыры сүзле бер хатынмын. Инде моңар муафыйк бер хикәят бардыр. Әгәр падишаһымнан изен булса, сөйләрмен, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Шәйлә риваять кыйлырлар. Бер заманда бер падишаһ бар иде. Аның бер дус кешесе бар иде. Килеп-килеп, падишаһ белән сохбәт кыйлыр иде. Беркөн падишаһ, мәзах итеп, аңар бер намә язып бирде: "Бар, бу намәне фәлән субашка илтеп бир. Сиңа һәрни бирсә, ал", — диде. Кыш көне. Гаять суык иде. Бәс, ул кеше намәне алып чыкты. Берәүгә биреп укытты. Шәйлә язган: "Бу кешегә алты йөк кар бирәсең". Ул кеше субашка ул вакыт намәне илтеп бирмәде, үзендә саклады. Кайтып падишаһ катына килде. Падишаһ сорады: "Мин биргән намәне ул субашка тапшырдыңмы?" — диде. Ул кеше әйтте: "Падишаһымның дәүләт көннәрендә боерганын алсам кирәк". +Ул мәҗлес үтте. Яз көне җитте. Ул кеше намәне алып, падишаһ боерган субашка барып бирде. Субаш укып карады, язылган: "Бу кешегә алты йөк кар бир". Субаш әйтте: "Бу вакытта кар юктыр, карны кайдан алып бирәем?". Бу кеше әйтте: "Падишаһ шулай әмер итте, кар булмаса, акчасы булыр", — диде. Субаш разый булып, алты йөк кар ни бәһа торыр, тәмам акчасын биреп җибәрде. Аннан соң кайтып, бу хәлне падишаһка мәгълүм итте. Падишаһ ул кешегә тәхсин әйтеп, зиядә хушланды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, ул кеше, форсат күзәтеп, язны көткән кебек, бу бәдбәхет углан дәхи синең форсатыңны күзәтеп торыр. Гафил булма, һәлак итмәсәң, һич шик вә шөбһәсез ул сине һәлак итәр, — диде. +Падишаһ, хатыннан бу сүзләрне ишетеп, иртәгә мин аны сәламәт куймасмын, дип йокыга бардылар. Иртәсе көн янә тәхеткә чыгып, падишаһ угланны хәзер иттерде. Муенын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, егерме бишенче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, хәзер дә шаһзадәнең гөнаһсы юктыр. Кулында вә аягында богау булып, синең хөкемең астындадыр. Бәс, сиңа лаек түгелдер ки, мөрәүвәтне вә инсафны куеп, тәкъва юлыннан ерак булып, бу хәлдә шаһзадәне һәлак итәсең. Беркөн Рәсүл галәйһи әссалавате әссәлам хәзрәтләреннән сорадылар: "Иманның асылы нидер? Вә иманның башы нидер? Җаны нидер? Күңеле нидер? Орлыгы нидер? Яфрагы нидер? Җире нидер вә җимеше нидер?" — диделәр. Рәсүл галәйһиссәлам әйтте: "Иманның асылы — Хак Тәгаләнең Гыйнаятедер. Вә башы — шәһадәт кәлимәседер. Вә җаны — Коръәндер. Вә күңеле — ихластыр. Вә җире — иманлы кешенең күңеледер. Вә орлыгы — гыйлемлектер. Вә яфрагы — тәкъвәлектер. Вә ботагы — Аллаһы Тәгаләдән курыкмактыр. Вә күңеле — хәя вә мөрәүвәттер. Вә җимеше — Хак Тәгаләгә шөкер итмәктер". Хак Тәгалә, ләин шәкәртүм ләйәзидәннәкүм, диде, ягъни әгәр сез миңа шөкер итсәңез, мин дәхи сезләргә нигъмәтне арттырырмын, диде. И падишаһ, Хак Тәгаләнең сиңа биргән дәүләтен падишаһлыкка шөкер итеп, инсаф вә мөрәүвәт кыйл. Зирәки инсаф вә мөрәүвәт иманның яртысыдыр. Нитәкки бер раһиб мөрәүвәт вә инсаф сәбәпле иман хилгате белән хилгатьләнеп, ике дөньяда гакыйбәте хәерле булды. Бәлки, падишаһым ул хикәятне ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Риваятьләрдә килмештер, Рәсүл салаллаһе галәйһиссәлам хәзрәтләре беркөн Рум сугышыннан сәгадәт белән тәшриф боерганда, юлда сәхабәләр белән бер җирдә кундылар.Халид бине Вәлид бер хаҗәт өчен китеп, ул килгәнче үк Рәсүл галәйһиссәлам гаскәре белән күчеп киттеләр. Бәс, Халид бине Вәлид килеп гаскәрне тапмады. Юл адашып, бер биек тауга чыкты. Күрде: ул тауның артында күп халык җыелып, урта җирдә бер минбәр куйганнар. Бәс, Халид бине Вәлид, таудан инеп, катларына барды вә алардан сорады: "Сез ни кешеләрсез вә кайсы кабиләдән булырсыз? Монда никадәр гаскәреңез бардыр? Монда җыелудан морадыңыз ни нәрсәдер?" — диде. Алар әйттеләр: "Без фәлән кабиләдән булырмыз. Монда бары җитмеш мең гаскәр бардыр. Бу урынга җыелмактан морадымыз шулдыр ки, бу тауның мәгарәсендә бер раһибымыз бардыр. Елда бер мәртәбә безләргә вәгазь вә нәсыйхәт итеп, янә саумәгасына китәр. Янә бер елга чаклы саумәгасыннан чыкмас. Киләчәк елга чаклы без аның вәгазе белән вәгазьләнермез. Бүген, ел тулып, ул раһибнең монда киләсе көнедер. Инде чыгып безгә вәгазь әйтсә кирәк", — диделәр. Халид күңеленнән әйтте: "Мәслихәт будыр, мин бу раһибне күрмәенчә китмәем". Атыннан төште. Бер сәгатьтән соң, кара киемнәр киеп, бер кеше килеп чыкты. Ул халык барчасы тәвазыйглыклар иттеләр. Ул раһиб минбәргә чыгып утырды вә әйтте: "И кавем, мин бүген сезгә вәгазь әйтмәсмен", — диде. "Ни өчен?" — диделәр. Әйтте: "Аның өчендер ки, сезнең эчеңездә Мөхәммәд өммәтеннән бер кеше бардыр", — диде. Барчасы берсенә-берсе карадылар. Халидне һичкем белмәде, чөнки Халид алар киеме охшашлы кием кигән иде вә һәм аларның телләрен белер иде. Раһиб әйтте: "Сез тик торыңыз, болганмаңыз, мин аны табармын", — диде. Барчасы утырдылар. Раһиб әйтте: "И кеше, син кайда утырасың? Без сине белмимез, мәгәр Хак Тәгалә белер. Ул дин хакына вә Мөхәммәдие сәвәрсең, аның хөрмәтенә, кай җирдә булсаң да, аяк үзрә калык. Сине күрәем", — диде. Бәс, Халид күңеленнән фикер итеп әйтте: "Әгәр мин инде калык +м а һ и б — монах.Халид әйтте: "Мең җаным булса да, дин юлына вә Мөхәммәд галәйһиссәламнең хөрмәтенә фида булсын", — дип, утырган җиреннән аяк үзрә торды. Кавем аны күреп белделәр ки, бу кеше Мөхәммәд өммәтеннәндер. Ул халык Халидне тотып үтермәгә касд кыйлдылар. Раһиб әйтте: "Урыныңызда утырыңыз, рөхсәт юк, рәнҗетмәңез. Җитмеш мең кеше эчендә бер кешене үтермәк мөрәүвәт вә инсаф түгелдер", — диде. Бәс, барча халык яңадан урыннарына утырдылар. Раһиб әйтте: "И кеше, бире якын кил", — диде. Халид минбәр төбенә барды. Раһиб әйтте: "Син пәйгамбәрнең олуг сәхабәләреннәнмесең яисә кечерәгеннәнмесең?" — диде. Халид әйтте: "Шул олуглардан түгелмен, әмма миннән олуг сәхабә булмас иде вә шул кечеләрдән дәхи түгелмен, әмма миннән кечерәк сәхабәләр булмас иде", — диде. Раһиб әйтте: "Гыйлемнән бер нәрсә беләмесең?". Халид әйтте: "Үземә җитәрлек кадәр беләмен". Раһиб әйтте: "Синнән бер нәрсә сорасам, җавап бирермесең?". Халид әйтте: "Белгән җавабым булса, бирермен". Раһиб әйтте: "Мин ишеттем ки, сезнең пәйгамбәреңез Мөхәммәд әйтә, имеш, оҗмахта ни нәрсә яраткан булса, Хак Тәгалә дөньяда һәм аның мисалын яратты. Әмма мин бу җавапка инанмасмын. Оҗмахта бер агач бардыр, туба агачы диерләр. Аның аслы һавададыр. Оҗмахта аның ботаклары кермәгән һичбер җир юктыр. Аның мисле дөньяда нидер?" — диде. Халид әйтте: "Аның мисле дөньяда кояштыр. Кояш үзе күктәдер, һава уртасына чыкса, барча җир йөзендә һичбер кояшның нуры җитмәгән җир калмас", — диде. Раһиб әйтте: "Яхшы җавап бирдең. — Янә әйтте: — Сезнең пәйгамбәреңез әйтә, имеш, оҗмахта дүрт елга бар: берсе — хәмер, берсе — бал, берсе — сөт, берсе — су. Дүртесе дә бер җирдән чыгар, беренә катышмаенча агарлар диер, имеш. Аның мисле дөньяда ни нәрсәдер?" — диде. Халид әйтте: "Күрмисеңме, Хак Тәгалә адәмнең тәнендә бер карыш җирдә дүрт төрле мөхтәлиф су яратты, бер-беренә катышмаслар. Берсе — колак суыдыр, ачыдыр, вә берсе — күз суыдыр, тозлыдыр, вә берсе — борын суыдыр, ис килер, вә берсе — авыздан чыгар төкректер, татлыдыр", — диде. Раһиб әйтте: "Яхшы җавап бирдең. — Янә әйтте: — Сезнең пәйгамбәреңез әйтә, имеш, оҗмахта бер тәхет бардыр, биеклеге биш йөз еллык юлдыр. Кайчан бер вәли аңа менмәк теләсә иелер, ул кеше менәр, тәхет янә күтәрелер, диер, имеш. Дөньяда аның мисле ни нәрсәдер?" — диде. Халид әйтте: "Дөньяда аның мисле тәвәдер. Күрмәсмесең, тәвәнең ул зурлыгын, хәтта бер кечкенә бала, җүгәненә ябышып, тәвәнең башын җиргә китерер, тез чүктерер, аннан соң, муенына менеп, тәвә башын күтәргәч, тәвәнең аркасына менәр", — диде. Раһиб әйтте: "Яхшы җавап бирдең. — Янә әйтте: — Сезнең пәйгамбәреңез әйтә, имеш, оҗмахта ашамак-эчмәк бар, таһарәткә йөрү юк, диер, имеш. Дөньяда аның мисле нидер?" — диде. Халид әйтте: "Ана карынындагы җан иңгән баладыр, ашарэчәр, таһарәткә йөрмәс. Әгәр ана карынында бала таһарәт итсә, анасы һәлак булыр иде", — диде. Раһиб әйтте: "Яхшы җавап бирдең", — диде. Раһиб янә бер мәсьәлә сорарга теләгән иде, ул арада Халид әйтте: "Инсаф ит, син миннән бу кадәр мәсьәлә сорадың, мин һәм синнән бер мәсьәлә сораем", — диде. Раһиб әйтте: "Сора, ни мәсьәлә сорарсың?" — диде. Халид әйтте: "Оҗмахның ачкычы ни нәрсәдер? Миңа хәбәр бир", — диде. Раһиб әйтте: "Гайсә галәйһиссәламгә иман китермәктер", — диде. Халид әйтте: "Гайсә галәйһиссәламнең Тәңресе хакы өчен, сүзнең тугырысын сөйлә", — дип ант бирде. Бәс, раһиб кавеменә карап әйтте: "И кавем, бу кеше бездән куркар иде, без ант бирдек, аннан курку китте. Инде бу дәхи безгә ант бирде, бездән сүзнең тугырысын эстәр. Моннан куркуымыз безнең дәхи юктыр. Инде без бу кешегә тугырысын сөйләмәсәк, мөрәүвәт түгелдер, әлбәттә, тугыры сөйләмәк кирәктер. Инде сездән үтенәмен, сезләр дәхи миңа табигъ булыңыз", — диде. Алар әйттеләр: "Барчамыз сиңа мотыйг булдык", — диделәр. Бәс, раһиб әйтте: "И кавем, мең ялган сүздән бер тугыры сүз артыктыр. Безнең китапларымызда күреп укыдым ки, беләсез, оҗмахның ачкычы ля илаһе илля аллаһе Мөхәммәд Рәсүлуллаһ кәлимәседер, ягъни дөньяда һәркем шәһадәт кәлимәсен китерсә, ул оҗмахка керер, — дип дәхи дүнеп әйтте: — и кавем, сез шаһид булыңыз, мин Мөхәммәд диненә иман китердем, әшһәде әннә ля илаһе илля Аллаһе вә әшһәде әннә Мөхәммәдә габдүһү вә рәсүлүһ", — диде. Ул кавем, моны ишеткәч, барчасы иман китереп, Халид белән пәйгамбәр галәйһиссалавате вәссәлам хозурында ислам дине белән мөшәррәф булдылар. Бу шәрәфәтләр ул раһибкә инсаф вә мөрәүвәт сәбәпле хасыйл булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: беләсең, кешенең мөрәүвәтсезлеге диненең ноксанлыгына дәлаләт кыйлыр. Падишаһның мөрәүвәтенә лаек булган шулдыр ки, шаһзадәне һәлак итмәсен. Зирәки һәнүз гомеренең бакчасыннан җимеш ашаганы юктыр, җиһанның тамашасына күзләре туйганы юктыр, — дип, падишаһтан шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишетеп, шаһзадәне дәхи зинданга күндереп, үзе ауга китте. Ахшам булгач, кайтып янә сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң хатын янә угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, аңа багышладым, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, бу углан өчен күп кешеләр оятлы булсалар кирәктер. Нитәкки ул хорасани хикәятендәге кебек. Бәлки, син ул хикәятне ишеткәнең юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Бер заманда фәкыйрь генә бер хорасани кеше бар иде. Күршеләре белән сөйләшкәндә, лаф орып мактаныр иде, мин хорасаниләргә шулай иттем, болай иттем, диер иде. һәр заман күршеләре моны сөйләштереп утырырлар иде. Беркөн иртә белән бу хорасани урыныннан торып, бер икмәк кәбаб итеп, бераз май сөртеп ашады. Ул майдан мыеклары һәм майланды. Аннан чыгып, күршеләре — бай хуҗалар — янына килеп, мыегын сөртә-сөртә, тешләрен шырпы белән казып утырды. Хуҗаларның берсе әйтте: "Син бүген тәмле ашагансың?" — диде. Хорасани әйтте: "Бүген бераз иттән вә кәбабтан гайре нәрсә ашамадым. Инде бездә шуннан башка тәмле татлы нәрсә юктыр, — дип лафка тотынды вә әйтте: — бүген җаным бик борчылды, бүз атыма атланып, шәһәрдән чыгып йөрәем, бераз күңелем ачылып, фикерләрем таркалсын, дип торамын", — дигәндә, углы килеп: "Әткәй, көн саен мыек майлый торган кашыктагы маеңны мачы ашады", — диде. Хорасани әйтте: "Бар, чүлмәктән яңадан ал". Углы әйтте: "Кайсы чүлмәктән?" — диде. Хорасани әйтте: "һәркөн ала торган чүлмәктән". Углы әйтте: "Мин өемездә бер кашык майдан башка май күргәнем юк", — диде. Хорасани әйтте: "Бүз атны сугардыңмы?" — диде. Углы әйтте: "Мин, бу яшемә җитеп, өемездә ат түгел, ишәк тә күрмәдем. Кая бездә ат?" — диде. Бәс, хорасани, бик оялып, ул мәҗлестән торып китте. Артыннан хуҗалар көлешеп калдылар. Хорасани, өенә кайтып, углына тел озайтып, орышып, башын чәбәкләде. +Бәс, инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем ки: углан таифәсендә әдәп дигән нәрсә, хәя дигән нәрсә юклыгын падишаһым белеп аңласын. Булыр-булмас җирдә оят килерлек булса, бу хикәятне искә төшерсен. Вә бу угланны үтермәктән башка чара юктыр, беркөн, әлбәттә, сине оятка калдырып һәлак итәчәктер. Мин белгәнемне сөйләрмен, башкасын падишаһ үзе белер, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, иртәгә мин аны һәлак итәем, диеп, йокы бүлмәсенә керделәр. Иртәсе көн падишаһ тәхеткә чыкты. Угланны хәзер иттереп, җәлладка, башын ор, дип әмер биргәнендә, егерме алтынчы вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, бу хатынның сүзе вәзирләрнең сүзеннән изгерәк түгелдер. Әгәр падишаһ бу кадәр гакыл иясе вәзирләрен куеп, хатын сүзенә иярсә, куркуым шулдыр ки: Хак Тәгалә кашында гасыйлардан булмаса ярар иде. Инде, и падишаһ, бу вәзирләргә хөрмәт итмәсәң, бары гыйлемнәренә хөрмәт ит. Хак Тәгалә сине дәхи дөнья вә ахирәт хөрмәтеннән мәхрүм итмәсен. Мәгәр падишаһым ул Ногман хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Үткән заманда Мисыр шәһәрендә Ногман исемле бер кеше бар иде, вә аның бер углы бар иде. Көннәрдә бер көн углын мәктәпкә китереп, сабак укымага остазга бирде. Вә бу Ногман үзе фәкыйрьлекнең чигендә иде, су ташып-хәрәкәтләнеп, җәмәгатен тәрбия кыйлыр иде. Бу тарафта остаз әфәнде дәхи угланны укытып хәтем иттерде. Угланны атасына җибәргәндә, Һәдия кирәк дип ишарәт кыйлды. Углан килеп атасына хәбәр бирде. Атасы әйтте: "И углым, аңа лаек нәрсәмез юктыр. Бары су китерә торган тәвәмез бардыр, шуны илтеп остазыңа бир", — диде. Углан, тәвәне алып, остазына китерде. Әмма атасы ул көн бер дә акча казганмай калды. Ул кич үзе, хатыны, углы ач калдылар. Мәгәр аның хатыны баш иде, әйтте: "И карт, син җүләрме? Гакылың кая китте? Бер тәвәң бар иде, аның белән хәрәкәтләнеп тәрбияләнер идек. Инде аны да илтеп Һәдия бирдең. Кяшки ул углан тугмаган булса, син аны укырга бирмәс идең. Аның укыганы бар булсын, үзе бар булсын", — дип, картын шулкадәр орышып китте, өйдә утыру мөмкин түгел. Ногман, бу хәлне күреп, башын түбән салып, гаять хафачылыкта йокыга талды. Төшендә бер нурани ак сакаллы, ак киемле карт килеп әйтте: "Йә Ногман, синең кыйсмәтең Шамдадыр, бар, барып ал", — диде. Ногман уянды, карады, кеше юк. Әйтте: "Бу төш рахмани микән, шайтани микән?". Янә йокыга китте. Янә күрде. Хасыйл өч мәртәбә төшендә күрде: "Әлбәттә, синең ризыгың Шамдадыр, торма, кит, барып ал", — диде. Иртә торгач, төшен хатынына сөйләде. Хатын әйтте: "Тәвәмезне биреп, безне ач куйдың. Инде мин орышканга такатьсез булып качарга теләрсең. Нәрсә син углың белән мине ташлап китмәкче буласың", — диде. Ногман әйтте: "Качмамын, җаным, мәгәр кыйсмәт шулай булса кирәк", — диде. Хатын әйтте: "Җибәрмәм, җибәрмәм, кайда барсаң да, мин һәм синең белән китәрмен", — диде. Ногман ант итте: "Валлаһи, качмамын, җаным", — диде. Ямин иткәч, хатын дәхи ышанып рөхсәт бирде. Ногман дәхи, юлга чыгып, көннәрдә бер көн Шамга җитеп, Димәшкъка барып, җамигъ Өмия капкасыннан керде. Бер кеше, мичтә икмәк пешереп, өенә күтәреп барганда, Ногманны күрде. Мөсафир икәнен белеп, бер икмәк бирде. Ногман алып ашады, карыны туйды. Арган иде, ятып йоклады. Янә баягы ак сакаллы картны төшендә күрде. Карт әйтте: "Йә Ногман, ризыгыңны алдың, торма, кайтып кит!" — диде. Ногман уянды, хәйран булып әйтте: "Бу кадәр зәхмәт вә мәшәкать чигеп килдем, бер икмәк өчен, имеш", — дип кайтырга чыкты. Көннәрдә бер көн өенә кайтып керде. Хатын карады: кулында бер нәрсә юк. "Кайда идең син?" — диде. Ногман дәхи вакыйганы хәбәр бирде. Хатын Ногманның һичнәрсә алып кайтмаганын белеп әйтте: "И, карт, карт, син — дивана, хәерсез кеше булдың. Әгәр башыңда гакылың булса, бераз нәфәкалек китереп торган, тереклегемезгә сәбәп булган тәвәмезне биреп, безне ач вә ялангач калдырмас идең, көн дә бертөрле диваналык итмәс идең", — дип, картны бик орышты. Ногман юл килеп тә бик арган иде һәм хатын орышканга күңеле бик сыныгып йоклап китте. Янә төшендә ул ак сакаллы адәм килеп әйтте: "Йә Ногман, тор, йоклама, башың очын казысаң, ризыгың андадыр, ал", — диде. Әмма бу мәртәбә инде Ногман илтифат кыйлмады. Ул карт өч мәртәбә төшенә кереп: "Әлбәттә, синең ризыгың башың очындадыр, торып ал", — дип кисәтте. Аңардан котылыйм дип, Ногман торып, кулына казыгыч көрәк алып, ахырел әмер башы астын казымага башлады. Хатын, бу тарафта мыскыллап, Ногманга әйтте: "И хуҗам, бу казыган хәзинәңнең яртысы миңа булыр". Ногман әйтте: "Шулай булсын. Ләкин мин ардым, кил, син дә бераз казы, мин азрак ял итәем". Хатын әйтте: "Юк, юк, син әле армагансың, казы, син аргач, ярдәм итешермен", — диде. Ногман, һәнүз казып, биленә чаклы төште. Казый торгач, бер мәрмәр күренде. Хатын карады, мәрмәр бар. Бу буш түгел икән, дип, казыгычны Ногманнан эстәде, әйтте: "Син ардың, мин казыем", — диде. Ногман әйтте: "Тукта, бераз сабыр ит". Хатын әйтте: "Ардың". Ногман әйтте: "Йнде кувәт керде миңа". Хатын әйтте: "Мин сине кызганам, син яхшылыкны белмисең", — диде. Ул арада, казый торгач, мәрмәр уалып, бер тишек күренде. Ногман гайрәт итеп мәрмәрне куптарып чыгарды. Астында бер баскыч күрде. Баскычка тотынып, коеның төбенә төште. Күрде: бер зур чүлмәк, эче туп-тулы кызыл алтын. Хатынына кычкырды: "Төш монда". Хатын дәхи төште, карады, бер чүлмәк алтын. Ногманның муенына сарылып әйтте: "И минем дәүләтле картым, җаным, бәрәкалла бәхетеңә", — диде. Ногман ул алтыннан бераз алды. Хатын әйтте: "Нишләргә итәсең?" — диде. Ногман әйтте: "Падишаһымызга илтәмен. Әйтермен: бу алтын — бер чүлмәк тулы. Миңа төшемдә бер карт хәбәр бирде. Теләсәң — барчасыны ал, теләсәң — миңа һәм бераз ингам ит. Мин дәхи җәмагатем, балаларым белән ашап-эчеп нәфәкаләнеп рәхәт булганда, сиңа дога вә сәна әйтермен, диярмен", — диде. Хатын әйтте: "Җаным, хуҗа, инде падишаһка итмә, һәммәсе безгә калсын", — диде. Ногман, тыңламаенча алып, падишаһның алдына китереп салды. Падишаһ: "Ни бу?" — диде. Ногман әйтте: "И падишаһ, синең җиреңнән таптым. Төшемдә бер карт миңа хәбәр бирде. Бу алтын фәлән җирдә, бер чүлмәк туп-тулыдыр. Бер кешеңне җибәр, барып алсын. Миңа да, падишаһымның мәрхәмәте күпме булса, алырмын", — диде. Падишаһ бер язучыга кушты: "Укып кара, бу алтында ничек дип язылган? Беләек, кайсы падишаһ заманыннан калган икән", — диде. Укып карадылар. Бер ягында язылган: "һәзә садәкатүн мин гыйндилләһи гәлән Ногман". Алтынның икенче ягын әйләндереп карадылар. Язылган: "Лиәҗли хүрмәтиһи гәләл Куръән". Мәгънәсе будыр: бу мал Тәңре тарафыннан Ногманга ихсандыр, Коръәнне хөрмәтләгән өчен. Падишаһ Ногманга әйтте: "Синең исемең ничектер?". "Исемем Ногмандыр", — диде. Ул алтыннарны һәммәсен укып карадылар, барында да шулай дип язылгандыр. Падишаһ боерды, янә алып китерделәр. Барысы бертөрле. Падишаһ гаҗәпләнеп әйтте: "Бар, мескин, сиңа Хак Тәгалә бирептер. Миннән хәлял булсын. Бу алтыннарны һәм алып кит",— диде. Ногман килеп чүлмәктәге алтыннарны дәхи чыгарып, үлгинчә дөньяда рәхәт тереклек итеп, ахирәттә дәхи бөек мәртәбәгә иреште. Ногманга бу изгелекләр барчасы Коръән шәрифне хөрмәтләгән өчендер. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: беләсең ки, гыйлемне вә гыйлем әһлен хөрмәтләгән адәмгә Хак Тәгалә дәхи хөрмәт итәр. Бәс, ваҗибтер ки, шаһзадәнең гыйлеменә вә вәзирләрнең гыйлеменә хөрмәт итеп, дөньяда вә ахирәттә күп рәхмәтләр табасың, — дип, ул көн дәхи шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишетеп, шаһзадәне зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Янә ахшам булды. Падишаһ, кайтып, сараена килде. Хатын белән утырдылар. Тәгамнән соң янә хатын угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһым, минем сүзем һич сиңа әсәр итмәс. Син ишетмәдеңмени, Рәсүл галәйһиссәлам кайчан Хак Тәгаләнең әсрар диңгезеннән баш чыгарып, ул лаһут галәменең пәрвазыннан бу насут галәменә килсә, хәзрәте Гайшәгә хитап кыйлыр иде: "Миңа сөйлә, йә Гайшә" , — диер иде. Вә аның дидарыннан вә сүзеннән рәхәт табар иде. Пәйгамбәрләр ул мөһтәри хатынын бу рәвешчә хөрмәт итеп, сүзен ишетмәгәСин дәхи аның өммәтесең. Минем сүзем бер колагыңнан кереп, икенче колагыңнан чыгар. Бу угланның эше ике сәүдәгәрнең углы вә кызы хикәятенә охшар. Бәлки, падишаһым ул хикәятне ишеткәне юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Шам шәрифтә бер олуг сәүдәгәр бар иде. Аның бер углы бар иде, гүзәллектә хәзрәте Йосыф галәйһиссәламнең ишеннән иде. Бу углан беркөн мәхәллә арасында йөрер иде, нагяһ икенче бер бай сәүдәгәр капкасы алдыннан узганда, югары карап, тәрәзәдән айның ундүрте кебек балкып торган бер кыз күрде. Гүзәллектә хәзрәте Зөләйхәнең берсе иде. Бу кыз дәхи югарыдан бу угланны күреп, күзгә-күз тугыры килеп, берберсенә мең җан белән гашыйк булыштылар. Шунда кыз югарыдан бу угланга бер алма ыргытты. Углан дәхи алманы җиргә төшермәенчә кулы белән тотып алды. Мәгәр кызның атасы өйдә юк иде. Кыз, өйдә ялгыз калганга күңелсезләнеп, кияүгә китәсе көннәрне исенә китереп, нинди иң нәфис, кыйммәтле киемнәре бар булса, шуларны киенеп зиннәтләнгән иде. Икесенең һәм мәхәббәте бер җиргә җыелып, моный кебек форсат тагын кайчан буласы бар дип, кыз төшеп ишекне ачты. Углан керде. Тиз заман ишек артында бер-ике мәртәбә шәфталу җыеп, ягъни үбешеп югары менделәр. Ике тарафтан гыйшык утлары күтәрелеп, зәвекъ вә сафада торганда, кызның атасы кайтып ишекне какты. Ул заман угланның гакылы башына килеп: "Әман җаным, инде мин ничек итәем?" — диде. Кыз әйтте: "Бакчада мал куя торган амбар бардыр. Барып, шул амбар эченә качып тор", — диде. Ул амбарга төшәргә бик биек баскыч бар иде. Куркып ашыгып төшкәндә, угланның аягы таеп, кырык баскычтан йөзтүбән китеп һәлак булды. +Инде, и падишаһ, синең углың дәхи гакылсызлыгыннан үзенә вә гайре кешеләргә хәер итмәс, һәмишә нияте явызлыктадыр. Зинһар, гафил булма, кайчан булса да сине ул һәлак итәр, — диде. +Падишаһ, хатыннан бу хикәятне ишеткәч: +— Иртәгә мин аны үтерермен, — дип кереп яттылар. Иртәсе көн янә падишаһ торып тәхеткә чыкты. Угланны китереп, муенын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, егерме җиденче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһым, падишаһларга ваҗибтер ки, белмәгән нәрсәсен оялмаенча сорасын. Зирә гыйлемлек үгрәнмәк юлында йөз суын түгеп, мәгърифәт хасыйл иткән адәм оҗмахка керер. Олы, затлы кеше шулдыр: белер, белә торып та, гайредән сабак алыр. Җаһил кеше шулдыр: берни белмәс, үзенең белмәгәнен хәтта белмәс вә шул белемсезлеген гыйлемгә санар. Гайредән сорап белүдән тартыныр. Гыйлем үгрәнмәктә оятсызлык кирәк. И падишаһ, син дәхи безгә инанмасаң — шәһәреңдә галимнәр вә фазыйльләр күптер — алардан сора. Әгәр, бу шаһзадәне үтермәгең — гөнаһ түгел, дисәләр, без дәхи бер сүз димәбез. Юкса хатын сүзе белән, зинһар, углыңны рәнҗетмә. Мәгәр син ул утынчы хикәятен ишетмәгәнсең? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Элгәре заманда бер шәһәрдә бер утынчы егет бар иде. Аның бер явыз хатыны бар иде. Бу утынчы һәрзаман ни-нәрсә казганса, хатыны алып куяр иде. Егетнең кулында бер акча куймас иде. Кайчагында пешергән ашы бик тозлы булып, утынчы егет, бүген ашың тозлы булган, дисә, икенче көн бөтенләй тозсыз итеп пешерер иде. Егет күп вакытны хатын пешергән ашны яратмаенча ач калыр иде. Беркөн утынчы егет, җеп сатып алырга дип, хатыннан берничә тиен акча яшереп алып калды. Кич булгач, хатын акчаны егетнең куеныннан табып әйтте: "Синең миннән башка яшертен бер уйнашың бардыр, бу акчаны уйнашыңа бирергә дип алып калгансың", — диде. Егет ант эчте, хатын һәнүз ышанмады. Утынчы әйтте: "И җаным, утын ташырга җеп юк, җеп алырга кирәк", — диде. Хатын әйтте: "Җебең белән муеныңнан ассыннар", — диде. Утынчы әйтте: "Ни өчен миңа болай явыз дога кыйласың?" — диде. Хатын әйтте: "Сиңа бу дога аздыр", — диде. Хасыйле кәлям, утынчы хатынны орып-сугып, ул кичә араларында кычкырыш бик зур булды. Иртәсе көн утынчы торып, ат җигеп, урманга киткәндә, хатын дәхи, икенче бер атка менеп, ире артыннан китте. Вә әйтте: "Син, мин булмаганда, кем белсен, ниләр кыйлана торгансың", — дип. Утынчы егет, сизмәмешкә салынып, акырын гына бара. Хатын һәм күренер-күренмәс булып артыннан килә. Утынчы барып утын кисә башлады. Хатын һәм барып җитте. Бер кое бар иде, шул кое янына туктады. Коега карады. Утынчы күрде, хатын коега карап торыр, егет кычкырды: "һи хатын, саклан, арткарак чик!" — диде. Хатын янә бераз кое янынарак барды. Утынчы егет янә кычкырды: "һи ярамаган, мин сиңа артка чик, дип әйтәм, син аның саен алга барасың. Коега бик якын барма", — диде. Хатын янә, бераз алгарак бараем дип, бер адым атлады, аяк астындагы таш кубып, хатын коега очып төште. Утынчы хатыннан гаҗиз калган иде, моңа һич илтифат кыйлмаенча, атларына утынны йөкләп, өенә кайтты. +Ул кич үтте. Иртәгесен янә, атларын алып, урманга китте. Барып шул хатынны караем, дип, коеның авызына килде, хатын күренмәй. Йөрәге ачып, коега бау җибәреп әйтте: "һи хатын, тот бу бауны, сине тартып чыгараем", — диде. Карады, җеп авыр булды, гайрәт итеп көч белән тартып чыгарды. Караса, бауга бер гыйфрит ябышып чыкты. Утынчы моннан бик курыкты. Гыйфрит әйтте: "И егет, миннән курыкма. Хак Тәгалә синнән разый булсын, мине бер газаптан коткардың, кыямәткәчә хәтеремнән китмәс", — диде. Утынчы әйтте: "Ни газапта идең?". Гыйфрит әйтте: "Ничә заманнан бирле мин бу коеда торыр идем. Төнәкөн бер ярамаган явыз хатын өстемә төшеп, мине колакларымнан тотып алды, бу вакытка чаклы җибәрмәде. Инде син килдең, бау җибәреп, тот бауны, дип кычкырдың, мине җибәрде, җепне тота алмады. Әлхәмделиллаһ, мин котылдым. Инде, бу миңа иткән изгелегең өчен сиңа дәхи бер изгелек кыйлсам, — дип, өч яфрак чыгарып, егеткә бирде. — Мин бу мәмләкәт падишаһының кызын тотармын. Ни дару итсәләр дә җибәрмәмен. Син, килеп, бу яфракларның берсене суга чайкап, кызның йөзенә сөрт, җибәрермен. Падишаһ сиңа күп нигъмәтләр ихсан кыйлыр", — диде. Егет дәхи, ул яфракларны гыйфриттән алып, өенә кайтты. Инде безнең кыйссамыз гыйфриткә килде. Гыйфрит аннан китте, тугыры падишаһның сараена килеп, кызны тотты. Кыз гакылсыз булып, һай әткәем, башым, дип, аһ итеп егълар иде. Падишаһ, тиз табиблар чакыртып, дару иттерде, һич файда юк. Икенче табибны китерделәр, өченчене китерделәр, һич дарулары килешмәй. Унлап табиб дару итте, һич файда юк. Кыз, атасын күргән саен, һай әткәем, башым, дип егълар иде. Атасы дәхи, һай балачыгым, ничек итәем, синең аһыңны ишетеп, синнән бигрәк минем башым, йөрәгем ачытыр. Ләкин ни кыйлаем? Мөнәҗҗимнәр табып, гыйлаҗ иттерәем, дип, Мөнәҗҗимнәрне китертте. Мөнәҗҗимнәр һаман дару итмәктә булсын, безнең кыйссамыз килде утынчы егеткә. Гыйфрит ул яфракларны биреп, вакыйганы егеткә үгрәткән иде, егет ышанып җитмәде. Беркөн ул падишаһның шәһәреннән бер адәм килеп игъламнамә өләште, мәзмуны бу иде: "Кызым хәстә булды. Бу кадәр хәкимнәр вә бу кадәр Мөнәҗҗимнәр китерттем. Асла файда итмәде, һәркем остаз булса килсен, дару итсен. Әгәр мөселман булса, кызымны аңа бирермен. Тик шифа тапсын. Әгәр кяфер булса, дөнья кадәр ингам-ихсан итсәм кирәк", — дип кулын куйган иде. Шунда утынчы егет күңеленнән әйтте: "Мин бараем, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән дару итәем, шифа тапсын",— дип, ул намә китергән адәм белән китте. Бу падишаһның шәһәренә барып керде. Падишаһка хәбәр бирделәр. Падишаһ әмер итте — бу егетне падишаһның хозурына китерделәр. Падишаһ боерды, кызны китерделәр. Утынчы егет гыйфритнең тәгърифе буенча гамәл итеп, кыз шифа тапты. Падишаһ дәхи кызын бу егеткә биреп кияү итте. +Мәгәр ул падишаһның бер дәхи падишаһ дусты бар иде. Ул гыйфрит аның кызын сәвәр иде. Даим ул кызны рәнҗетер иде. Бу падишаһның кызы хуш булганын ишеткәч, адәм күндереп, бу егетне чакыртты. Бәс, падишаһ бу егетне җибәрде. Бәс, беркөн бу егет падишаһның хәстә кызы янына керде. Күрде, ул гыйфрит анда утырыр. Гыйфрит бу егетне күргәч әйтте: "Бак, мин сиңа бер изгелек кыйлдым. Мин бу кызны сәвәмен. Моны дәхи минем кулымнан алмагамы килдең? Инде барып, ул кызны да кулыңнан алаем", — дип гаять тарыкты. Егет куркып, хәйран калып әйтте: "Мин монда кыз өчен килмәдем. Ул коедагы хатын — минем хатыным иде, котылаем дип, коега ташлаган идем. Инде коедан чыгып килде. Кайда барсам да, янымнан аерылмай. Аңардан качып, монда синең яныңа килдем. Менә хәзер килеп җитәр", — диде. Бәс, гыйфрит, ул хатын менә килеп җитәр дигән сүзне ишеткәч: "Әман, монда дәхи килдеме, бу җир миңа хәрам булды", — дип, падишаһның кызын куеп чыгып китте. Бу падишаһның кызы дәхи сәламәтләнде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: беләсең, хатыннарның явызлыгыннан вә ярамас фигыльләреннән адәм түгел, гыйфритләр вә диюләр гаҗиз булып качар. Никадәр көннән бирле падишаһ үзе, шаһзадә вә вәзирләр, вә башка төрле халык — һәрберсе бер хатыннан гаҗиз калдылар, — дип, ул көн дәхи шаһзадәне теләде. +Бәс, падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, шаһзадәне зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Кич янә, аудан кайтып, сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң хатын янә угланнан хәбәр сорады. +Падишаһ әйтте: +— Бүген фәлән вәзирем гозер итеп мине яңлыштырды. Аз калды, көфер сүз сөйләшә яздым, вә барча вәзирләр арасында, чарасыз булып, оялганымнан йөзем түбән төште. Бүген угланны багышламаенча котылмадым, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, бу углан күп белер. Вәзирләрең барчасы аңа ярдәм кыйлырлар. Саклан, угланнан сиңа бер зыян ирешер. Мәгәр падишаһым ул борчалар белән күсә, ягъни сакалсыз кеше хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Беркөн борчалар бер җиргә җыелып әйттеләр: "Бу адәм угланнары безне тоталар, уып үтерәләр. Безне ни өчен газаплап уа-уа үтерәләр? Барып хәзрәте Сөләйман пәйгамбәргә шикаять итәек. Сораек, безне бет үтергән кебек итеп үтерсеннәр", — дип, иттифак итеп, араларыннан ничә үткенрәк борчаны сайлап, дәгъвачы итеп хәзрәте Сөләйман пәйгамбәрнең хозурына күндерделәр, һәм боларны кисәттеләр, хәзрәте Сөләйман пәйгамбәр янында әгәр күсә адәм булса, сакланыңыз, дәгъва итмәңез. Зирә күсәләр күп белерләр. Соңыннан безнең дәгъвамызга хилаф хөкем иттерерләр, диделәр. Бәс, бу борчалар Сөләйман галәйһиссәламнең хозурына килделәр. Сөләйман галәйһиссәлам янында утырган адәмнәргә берәм-берәм карап күздән кичерделәр. Мәгәр углан шикелле бер сакалсызрак адәм бар иде, аны угланга санадылар. Бу мәҗлестә күсә адәм юк, дип, Сөләйман галәйһиссәламгә әйттеләр: "Йә Нәбиулла, адәм балалары, бетне тоткач, бармаклары арасында умаслар, тырнак белән кысып һәлак итәрләр. Әмма безләрне тотып алсалар, ни өчен әүвәл бармаклары арасында уып, аннан соң һәлак итәрләр? Инде моннан ары бетләрне ничек һәлак итсәләр, безләрне дәхи шул рәвешчә һәлак итсеннәр", — диделәр. Бәс, Сөләйман галәйһиссәлам мәҗлестәге кешеләргә карады. Дәрхаль углан шәклендәге адәм торып әйтте: "Йә Нәбиулла, ул бетләр без тоткан вакыт һич кыймылдамаенча тик торалар. Шуның өчен без аларны тырнак арасына кысып үтерәмез. Әмма борчалар анда сикерәләр, монда сикерәләр. Йикадәр зәхмәт чигеп, бары бер данәсен мең бәла белән тотып аламыз. Бетләрдән ике мәртәбә күп безгә зәхмәт чиктерәләр, тешләп рәнҗетәләр, тоттырмаенча рәнҗетәләр. Шуның өчен без дәхи аларга бер газап артык итәмез", — диде. Сөләйман галәйһиссәлам борчаларга әйтте: "Сез ни әйтәсез?" — диде. Борчалар әйтте: "Без һәм бет кебек кыймылдамаенча торырмыз, безне һәм умаенча һәлак итсеннәр", — диделәр. Сөләйман галәйһиссәлам ул күсә адәмгә әйтте: "Инде борчалар һәм бетләр кебек моннан ары кыймылдамаслар, тик торачаклардыр", — диде. Күсә әйтте: "Бик мәгъкуль, кәфил бирсеннәр", — диде. Борчаларга Сөләйман галәйһиссәлам әйтте: "Бер кәфил биреңез", — диде. Борчалар әйтте: "Безнең эшемез сикермәк, безгә берәү дә кәфил булмас", — диделәр. Сөләйман галәйһиссәлам әйтте: "Сез кәфил бирмәсәңез, алар һәм сезне әүвәл ничек һәлак итәләр иде, шулай итәрләр", — диде. Бәс, борчалар тышка чыгып сораштылар: "Бу кеше углан идеме?" — диделәр. Әйттеләр: "Углан түгелдер, күсәдер", — диделәр. Бу хәлне җәмәгатьләренә сөйләделәр вә һәм, барчасы бер сүздә булып, кыямәткәчә йөреп-гизеп, күсә адәмне эзләп, тапкан җирендә җыелып, ашарга вә канын эчеп үтерергә йөрерләр. Ул вакыттан бирле күсә эзләп, адәмнәрне рәнҗетеп торырлар. Бу дошманлыкка сәбәп углан шәкелендәге күсә булды. Хасыйле кәлям, борчаның бу кадәр адәмгә зәхмәтле нәрсә булуына сакалсыз адәм сәбәп булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне сиңа аның өчен сөйләдем: бу углан дәхи сурәттә углан булса да, аелында күсәдер. Син дәхи ул борчалар кебек хатага төшмә, — диде. +Бәс, падишаһ хатыннан бу хикәятне ишеткәч: +— Иртәгә мин аны ничек итәсен белермен, — дип йокыга бардылар. Иртәсе көн падишаһ торып янә тәхеткә чыкты. Угланны хәзер иттереп, ор муенын, дип, җәлладка әмер иткәндә, егерме сигезенче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, хатын сүзенә оема. Зирә пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте, һәркем бер кемсәне сәвеп тәмам мәхәббәт итсә, кыямәт көнендә аның белән бергә купса кирәктер, диде. Падишаһларга лаек булганы шулдыр, галимнәрне вә вәзирләрне сәвеп мәхәббәт итсен. Зирә галимнәрдән вә камил вәзирдән асла зарар килмәс. Бәлки, падишаһым заһид белән угры хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Багдад шәһәрендә бер заһид бар иде. Бу заһиднең бер саумәгасы бар иде, даимән анда гыйбадәт кыйлыр иде. Беркөн бер адәм, ул арадан узганда, заһидкә бераз акча бирде. Заһид дәхи кабул итеп алды. Ул, акчаларны алып, базарга барды. Берничә акчалык бал алып, калганын фәкыйрьләргә өләште. Мәгәр бер угры, бу заһидне күреп, күңеленнән: "Бу заһидтә акча күп булмак кирәк", — дип уйлады, заһиднең артыннан китте. Заһид саумәгасына керде. Угры дәхи бергә кереп, бер почмакта яшеренеп торды. Кич булгач, заһид ут кабызып, гыйбадәткә кереште. Угры бер тарафта заһид йокласын дип көтеп торыр. Әмма заһиднең йокларга нияте юк. Угры бу заһид катына килгәненә бик үкенеп әйтте: "Инде белдем, бу заһид Тәңре Тәгаләнең сәүгән колы, имеш. Әгәр моннан котылсам, тәүбә итәрмен, моннан соң һич угрылык кыйлмамын", — диде. Янә бераз торгач, бер кеше килеп ишекне какты. Заһид торып ишеккә килде. Угры дәхи хәзер торды, ишек ачылганда чыгып качарга. Әмма заһид ишекне бер кеше сыярлык кадәр генә ачып, ул кешенең йомышын сорады. Ул кеше кырык гаеп ирәннәрнең берсе икән, заһидкә әйтте: "Мине кырыклар күндерде, сиңа сәлам әйттеләр. Бу кичә беремез мәрхүм булды, аның урынына сине теләрләр", — диде. Заһид әйтте: "Мине гафу итсеннәр. Минем урыныма монда кеше бар, алып кит, кабул итсеннәр, — диде, һәм угрының якасыннан тотып, ул кешегә тапшырды, — минем урыныма менә моны алып кит", — диде. Угры дәхи тәүбә вә истигъфар кыйлып, бер кич заһид саумәгасында торып, кырык ирәннәрнең берсе булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: изгеләр белән вә галимнәр белән утырмакның файдасы күптер. Бу кадәр галимнәр, шаһзадәнең гөнаһсы юктыр, диерләр. Шаһзадәнең бүгенгә гомерен багышла, — диде. +Бәс, падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишетте, шаһзадәне зинданга күндереп, үзе ауга китте. Ул көн дәхи ахшам булгач, сараена килде. Хатын белән утырдылар. Тәгамнан соң хатын дәхи угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, бу углан миңа бәйләнде, дип әйтеп торам, әмма син күз йомасың, ишетмәйсең. Моның мәгънәсе нидер? Белмимен. Әгәр мин бер ярамаган явыз хатын булсам, синең тәнең күптән җир астында булыр иде. Чөнки мин сиңа тугрылык күрсәттем. Син дә минем хакымны хакла. Инде син, бу угланга иркенлек биреп, һаман зинданга күндерәсең. Әмма бара торгач, ул, Әбүгалисинаның нәсыйхәтене кабул итмәенчә үкенечтә калган падишаһ кебек, сине дәхи үкенечтә калдырыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Хәләб шәһәрендә бер падишаһ бар иде. Ул шәһәрдә сычканнар күп булганга күрә, халыклары һәркөн сычканнардан шикаять итәрләр иде. Беркөн падишаһ Әбүгалисина белән сөйләшкәндә, сычканнар хакында сүз чыкты. Падишаһ әйтте: "Йә Әбүгали, шул сычканнардан һәркем зарлана. Ни булыр иде, шуларга бер гамәл итсәң, һәркем рәхәтләнсен иде". Әбүгалисина әйтте: "Мин аларга бер гамәл итәрмен, бөтен шәһәрдә бер данә сычкан калмасын. Әмма шул шарт белән: син шәһәр капкасында торырсың, күп гаҗаибләр күрерсең. Ләкин, зинһар, көлмәгәйсең", — диде. Йадишаһ дәхи моңар разый булды. Дәрхаль әмер итте, ат китерделәр. Атланып, шәһәр капкасына килде. Әбүгалисина да шәһәрнең бер мәйдан җиренә чыкты, бер әфсүн укып, сычканнарны чакырды. Сычканнарның берсе килде. Әбүгалисина бер сычканны тотып һәлак итте. Бер табут эченә куеп, ул табутны дүрт данә сычканга күтәртте. Үзе әфсүн укып, кулларын бер-беренә сукты, ул дүрт сычкан акырын-акырын йөрмәгә башладылар. Шәһәрдә никадәр сычкан булса, барчасы ул җеназага хәзер булдылар. Шәһәр мәйданнары туп-тулы сычкан булды. Болар падишаһ торган капкага килделәр. Кайсысы табут алдыннан, кайсысы табутның артыннан килеп, капкадан чыга башладылар. Падишаһ, тамаша кыйлып карап торганда, ул табутны күтәргән сычканнарны күргәч, тыела алмаенча көлде. Капкадан чыккан никадәр сычкан бар иде, барчасы һәлак булды. Капканың эчендә калганнары таркалып, барчасы да качып беттеләр. Әбүгалисина әйтте: "И падишаһ, әгәр нәсыйхәтемне тотып көлмәенчә торган булсаң иде, бу шәһәрдә бер данә сычкан калмас иде, шәһәрдән чыгып барчасы һәлак булып, һәркем рәхәтләнеп калыр иде", — диде. Падишаһ көлгәненә бик үкенде. Әмма эш үткәч, үкенеп ни кыйласың. +Инде, и падишаһ, бу бәдбәхет угланны син гафу итәсең. Әмма ул сине гафу итмәс. Сиңа, миңа вә ничә мескиннәргә зыян итсә кирәктер, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәяне ишетте: +— Иртәгә мин аның хакыннан килермен, — дип торып, йокы бүлмәсенә керделәр. Иртә булгач, падишаһ дәхи тәхеткә чыкты. Угланны хәзер иттереп, муенын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, егерме тугызынчы вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, һиндстан падишаһларының берсе, әҗәл ястыгына баш куйгач, углына әйтте: "И углым, бәгырем парәсе, сиңа васыятьнамә бирәем, аның мәзмуны белән гамәл ит, — дип, углына бер кисәк язулы кәгазь бирде вә әйтте: — и углым, монда минем тәҗрибәм күптер. Дөньяны рәхәт кичердем. Аллаһы Тәгаләдән өмит итәмен, ахирәтем дәхи төзек булса иде. Сиңа дәхи дөнья вә ахирәт төзеклек кирәк булса, бу нәсыйхәтләр белән гамәл кыйл", — диде. Углан дәхи алып укыды. Бу нәсыйхәтләр язылган иде: "Сиңа изгелек иткәнгә син дәхи изгелек ит. Сиңа явызлык иткәнгә дә син янә изгелек ит. Синнән хаҗәт эстәгән кешенең хаҗәтен бетер. Кулыңнан килгән кадәр халыкка мәхәббәт күрсәт вә саклан — кешенең гаебен йөзенә орма. Вә кешенең хәтере калырлык сүз сөйләмә. Вә күршеләрең хәстә булсалар, хәлләрен сора. Үзеңә ни теләсәң, халыкка шуны телә. Вә хыянәтле булма. Мәхәббәтең даим изгеләрдә булсын. Кешенең сүзен бүлеп сүз сөйләмә. Вә дәхи үзеңне яратмаган кеше белән сөйләшмә. Үзеңнән олуг кешеләр барында, алардан узып сүз әйтмә. Вә мөнафыйклардан, вә ярамас хатыннардан һәмишә саклан, алардан имин булма. Әгәр бу нәсыйхәтләрнең хилафын тотсаң, синең һәм эшең ул бәкъкаль хикәятенә охшар. Бәлки, падишаһым ул хикәятне ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Җиһан сараенда бәкъкаль кеше бар иде. Аның бер мәхбүбә хатыны бар иде. Ул хатынның бер уйнашы бар иде. Беркөн бу хатынның уйнашы әйтте: "Әгәр ирең безнең эшемезне сизсә, икемезне дә сәламәт куймас", — диде. Хатын әйтте: "Иремнең күзе алдында синең белән зәвекъ кыйлырга да минем кулымнан килер. Син бер дә курыкма", — диде. Ул егет әйтте: "Ул эш булмас", — диде. Хатын әйтте: "Фәлән җирдә бер олуг агач бар. Иртәгә мин ирем белән шул агачның астына кәеф итмәк өчен барырмын. Син һәм ул агачка якын җирдә яшеренеп тор. Кайчан мин сиңа ишарәт итсәм, минем яныма кил", — диде. Уйнашы китте. Ире кайтты. Хатын әйтте: "И җаным, минем күңелем фәлән агач астында синең белән бераз зәвекъ вә сафа итмәк тели, бараекчы", — диде. Ире: "Яхшы, шулай булсын", — диде. Бәс, торып, ире белән хатын ул агачка килделәр. Хатын куеныннан бер нәрсә чыгарып әйтте: "Бу даруны ашаган кешегә бер нәрсә ике булып күренә, имеш", — дип бераз ашады. Дәхи иренә бирде, ире һәм ашады. Ярты сәгатьтән соң хатын, ул агачка тотынып башына чыкты, уйланып түбән карады, әйтте: "һи, ярамаган нәрсә, Аллаңнан килсен, шулай итәләрме? Бу ниндәен эш? Моның кебек эш булганы бармы? Хатының каршысында ят хатын белән зина итәсең, тиз мине аер!" — дип, фөрьяд кыйлып кычкыра башлады. Ире әйтте: "Хатын, син дивана булдыңмы?! Минем янымда һичкем юктыр", — диде. Хатын әйтте: "Азрак оялмайсың, гарьләнмәйсең, хатынга барып-барып киләсең, мин күреп торамын. Тагы инкяр кыйлып яшерәсең", — диде. Ире әйтте: "Түбән төш". Хатын әйтте: "Ул хатын синең беләндер, мин төшмәмен", — диде. Ире ямин итмәгә башлады. Хатын төште, әйтте: "Кайда ул йөзе кара, миңа күрсәт. Юкса үзең беләсең". Ире һаман тәкрар ямин итте. Хатын әйтте: "Гаҗәп, дару галәмәте микән әллә?" — диде. Ире әйтте: "Бәлки, булса булыр", — диде. Хатын әйтте: "Бар, син чык агач башына, миңа кара, син ничек күрерсең", — диде. Ире агачка акырынлап үрмәләп менгәндә, хатын уйнашына ишарәт кыйлды. Егет килеп, эш башладылар. Ире карады, хатын белән бер егет зәвекъләнешәләр. Кычкырды югарыдан: "һи оятсыз егет, оялмыйсың, күз алдында кеше хатыны белән, кит тизрәк!". Хатын әйтте: "Ялган әйтәсең". Ире агач башыннан төшә башлады. Ул арада егет качты. +Инде, и падишаһ, белгел ки, моннан ары хатынга ышанма. Хатыннарда моның кебек хәйләләр күп булыр. Хатын сүзе белән хөкем итәргә шәригать тарафыннан рөхсәт юктыр, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, угланны зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Ул көн дәхи ахшам булып аудан кайтты. Сараена кереп, хатын белән утырдылар. Тәгамнан соң хатын угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, бу инсафсыз бәдбәхет углыңны аяп-кызганып, аның эшен кичектерүдән синең морадың нидер? Минем белгәнемчә, бу Хозыр галәйһиссәлам үтергән углан гөруһыннан булса кирәк. Бәлки, падишаһым аны ишеткәне юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, — диде. +Хикәят +Хатын әйтте: +— Хәзрәте Муса галәйһиссәлам беркөн үзенең кавеменә вәгазь вә нәсыйхәт иткәндә, үзенә әйттеләр: "Йә Муса, бу җыелган халыкта кем иң галим?" — диделәр. Муса галәйһиссәлам әйтте: "Мин галим. Миннән галимрәк Ходай Тәгаләдер". Ходай Тәгаләдән: "Йә Муса, мәҗмәгыл бәхрәиндә бер колым бардыр, ул синнән галимрәктер, бар, аны күр", — диде. Хәзрәте Муса галәйһиссәлам мөнәҗәт кыйлып әйтте: "Илаһи, мин ул колыңны ничек итеп табаем?" — диде. Хак Тәгалә боерды: "Бер балык башы ал. Ул кайда җанланып суга китәр булса, анда табарсың", — диде. Хәзрәте Муса галәйһиссәлам, бер балык башы алып, Яушәгъ бине Нун белән киттеләр. Мәҗмәгыл бәхрәиндә бер таш таптылар. Ул ташны баш астына салып яттылар, йокладылар. Балык башы, җанланып, диңгезгә төште. Болар уяндылар: Яушәгъ балыкның, җанланып, суга төшкәнен күргән иде. Муса галәйһиссәламгә әйтергә хәтеренә килмәде. Аннан торып, бер көн, бер кичә киттеләр. Хәзрәте Муса галәйһиссәлам арды. Бер җиргә утырып, Яушәгъ бине Нунга әйтте: "Китер, азрак ашаек", — диде. Яушәгъ әйтте: "Ул без яткан җирдә балык җанланып суга китте, сиңа хәбәр бирергә шайтан миңа оныттырды", — диде. Муса галәйһиссәлам моңа бик гаҗәпләнде. Торып, кабат ул таш төбенә килделәр, күрделәр, анда бер кеше утырыр. Муса галәйһиссәлам аның янына барып сәлам бирде. Хозыр галәйһиссәлам сәлам алды, әйтте: "Син кемсең?" — диде. Муса галәйһиссәлам әйтте: "Мин — Муса пәйгамбәрмен. Синнән гыйлем үгрәнмәгә килдем", — диде. Хозыр галәйһиссәлам әйтте: "Син минем эшемә сабыр итә белмәссең". Муса галәйһиссәлам әйтте: "Инша Алла, сабыр итәрмен", — диде. Хозыр галәйһиссәлам әйтте: "Әгәр минем белән юлдаш булсаң, минем эшемне сорама". Муса галәйһиссәлам: "Сорамам", — диде. Аннан икесе торып киттеләр. Бер диңгез янында бер көймәгә утырдылар. Барганда Хозыр галәйһиссәлам ул көймәнең бер тактасын кубарды. Муса галәйһиссәлам әйтте: "Йә Хозыр, болар бездән бер нәрсә алмаенча, безне буш утырттылар. Инде син, боларның көймәсен тишеп, гарык итмәк теләрсең". Хозыр галәйһиссәлам әйтте: "Йә Муса, мин сиңа әйтмәдемме, сабыр итә белмәссең, дип", — диде. Муса галәйһиссәлам әйтте: "Йә Хозыр, мәгъзур тот, моннан ары сорамам", — диде. Болар бу сүзне сөйләшкән вакытта, бер кара чыпчык килеп, мәнкары белән диңгездән су алды. Хозыр галәйһиссәлам Муса галәйһиссәламгә әйтте: "Йә Муса, синең гыйлемең белән минем гыйлемем, Хак Тәгалә кашында, чыпчык диңгездән мәнкары белән алган бер тамчы су кадәр тормас", — диде. Бәс, көймәдән чыктылар, бер карьягә килделәр. Күрделәр: берничә бала уйнап торыр. Хозыр галәйһиссәлам барып, берсен орып һәлак итте. Муса галәйһиссәлам әйтте: "Йә Хозыр, ни өчен угланны нахак җирдә һәлак иттең?". Хозыр галәйһиссәлам әйтте: "Мин сиңа әйтмәдемме, сабыр итә белмәссең, дип", — диде. Муса галәйһиссәлам әйтте: "Мәгъзур тот, хәтеремнән чыкты. Моннан ары сорасам, үзең белән юлдаш итмә", — диде. +Аннан кичеп, тагын бер карьягә килделәр. Ул карьядә боларга тәгам бирмәделәр. Узганда болар урамда авып ята торган өй күрделәр. Авып төшәргә генә тора. Хозыр галәйһиссәлам ул диварны күтәреп төзәтеп куйды. Муса галәйһиссәлам әйтте: "Йә Хозыр, бу карьядә безгә тәгам бирмәделәр, кереп йокларга өй бирмәделәр. Син боларның диварын хаксыз төзәттең", — диде. Хозыр галәйһиссәлам әйтте: "Синең белән аерылышырга вакыт җитте. Ул сораган эшләреңне бәян итәем. Ул көймәнең ияләре фәкыйрьләрдер. Бер падишаһлары бар, һәрбер көймәне көчләп алыр. Бу көймә гаепле булганга күрә алмас. Ияләре һәм хәрәкәт итеп, әүкат кичерерләр. Вә ул һәлак иткән угланның ата-анасы мөэминнәр иде. Углан үссә, Аллаһы Тәгаләгә гасый булыр иде. Ата-анасына вә ничә кешеләргә зыяны тимәсен вә көфер халәттә үлмәсен, дип һәлак иттем. Вә дәхи бу төзәтеп куйган диварның астында хәзинә бардыр. Ул кыек диварның иясе — ике ятим бала. Әгәр хәзердә дивар егылса, ул хәзинә заигъ булыр иде. Дивар, ул ятимнәр үскәч, егылыр. Алар, төзәткәндә, хәзинәне табып алсыннар дип төзәтеп куйдым", — диде. Хозыр галәйһиссәлам бер тарафка, Муса галәйһиссәлам бер тарафка аерылып киттеләр. +Инде, и падишаһ, Хозыр галәйһиссәлам гөнаһлы булып, атасына-анасына вә ничә кешеләргә зыяны тимәсен дип, ул угланны һәлак итте. Син дәхи бу залим угланны үтер. Юкса пөшиман булырсың, — диде. +Бәс, падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, әйтте: +— Мин аны иртәгә һәлак итәрмен, — дип йокыга бардылар. Иртәсе көн падишаһ чыгып тәхеткә утырды. Угланны хәзер иттереп, муенын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, утызынчы вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, зинһар вә зинһар, бу эштә ашыкма. Ашыкмак шайтан эшедер. Рәсүлуллаһ салаллаһе галәйһиссәлам хәзрәтләре әйтте: адәмнең тамырларында кан ни рәвешле йөрер исә, ул шайтан дәхи шулай йөрер. Падишаһымга ваҗибтер ки, бу эштә ашыкмасын. Зирә хатыннар дәхи шайтандыр. Риваять кыйлырлар: ике кабиләдә хатыннар сәбәпле ничә башлар киселде. Мәгәр падишаһым ул хикәятне ишетмәгәндер, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Берзаманда бәни Гакил кабиләсеннән бер гарәп бер шәһәргә сатмак өчен бер кәҗә китерде. Бәни Назыйр кабиләсеннән бер гарәп ул кәҗәне сатып алмакчы булды. Кәҗәнең иясе сигез батман бодай сорады. Алучы алтыны бирә. Ахыр кәҗәнең иясе ант итте, әгәр сигездән кимгә сатсам, хатыным талак булсын, диде. Алучы гарәп дәхи ант эчте, әгәр алты батман бодайдан артык бирсәм, хатыным талак булсын, диде. Бәс, икесе дәхи сугыша башладылар. Алучы гарәп, җирдән бер таш алып, сатучы гарәпкә орды. Ул таш кәҗә иясенең башына тугыры килеп, башы черек кабак шикелле ярылып китте. Ул үтерелгән гарәпнең карендәшләре моны ишетеп килделәр дә ул гарәпне үтерделәр, һәр ике кабиләдән берәр адәм үлгәч, һәркайсысы кораллар белән атка менеп, сахрада бер-бере белән сугыша башладылар. Шулкадәр кәштәләрдән пәштәләр заһир булды, ягъни үлгән кешеләр тау кебек өелде. Кан дәрья кебек акты. Ахырел әмер бәни Гакил кабиләсе бәни Назыйр кабиләсен җиңеп качырдылар. Бәни Назыйр кабиләсе барып Хәбәш бәгеннән ярдәм теләде. Хәбәш бәге дәхи ике йөз атлы гаскәр бирде. Назыйр кабиләсе янә килеп, бәни Гакил кабиләсе белән сугыш башладылар. Ахырел әмер Гакил кабиләсе җиңелеп, бәни Назыйр кабиләсе галип килде. +Инде, и падишаһ, мәгълүм булды ки, хатын сәбәпле ике кабиләдән никадәр җаннар кыелып, никадәр башлар киселде. Бүген мин колың шаһзадәне теләрмен, — дип, җир үпте. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишетеп, шаһзадәне зинданга күндерде. Үзе дәхи ауга китте. Ахшам булгач, кайтып, сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң хатын янә угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, син ул вәзирләрне үзеңә дус санама. Алар синең форсатыңны күзәтеп торырлар. Бу синең хикәятең ул бер падишаһ белән вәзире хикәяте кебектер,— диде. +Падишаһ әйтте: +— Ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Җиһан сараенда бер падишаһ бар иде. Беркөн ул падишаһның янына бер дәрвиш килеп әйтте: "И падишаһ, мин бер дога беләмен. Ул доганы укыгач, теләсәм ни сурәткә керәмен", — диде. Падишаһ дәрхаль әмер итте. Бер каз китерделәр. Бәс, падишаһ әйтте: "Йә дәрвиш, бу каз сурәтенә керә белермесең?" — диде. Дәрвиш, бер дога укып, ул казның сурәтенә керде. Дәрвиш тәне җансыз калды. Ул хәлне күргәч, падишаһ бик гаҗәпләнде. Бәс, дәрвиш янә ул доганы укып, җаны янә үз тәненә керде. Падишаһ дәрвиштән бу доганы үгрәнде. Беркөн падишаһ вәзир белән ауга китеп, бер киек тоттылар. Вәзир янында падишаһ ул доганы укыды, ул киек сурәтенә керде. Бераз вакыт ул киек сурәтендә булып йөрде. Падишаһның тәне җансыз калды. Падишаһ янә ул доганы укыды, җаны үз тәненә керде. Вәзир бу хәлне күреп хәйран булды: "Моны кайдан үгрәндең?" — диде. Падишаһ әйтте: "Дәрвиштән үгрәндем", — диде. Бәс, вәзир падишаһтан гозер итте: "Миңа һәм ул доганы үгрәт", — диде. Падишаһ дәхи күңеле хуш вакытына тугыры килеп, ул доганы вәзиргә дә үгрәтте. Вәзир, падишаһтан ул доганы үгрәнгәч, падишаһның форсатын күзәтә башлады. Беркөн падишаһ вәзир белән сәйранга чыктылар. Йөргәндә күрделәр: бер агачның төбендә бер тутый үлеп ятыр. Вәзир әйтте: "И падишаһ, инде бу тутыйның сурәтенә керермесең?" — диде. Падишаһ, дәрхаль доганы укып, тутыйның сурәтенә кереп очты вә бер агачка кунды. Вәзир, дәхи ул доганы укып, падишаһның сурәтенә керде. Үзенең бер колына ул доганы укып, аны үз сурәтенә кертте. Падишаһ, тутый сурәтендә булып, ул агач башында калды. Вәзиргә ул доганы үгрәткәненә үкенде. Әмма ни чара? Мәгәр падишаһның бер зур бакчасы бар иде, очып бакчасына килде. Бик хафа булып кайгырып, бер агач ботагында утыра торсын, безнең кыйссамыз вәзиргә килде. +Падишаһның сурәтен алгач та, вәзир тугыры сарайга килде, хатын бүлмәсенә керде. Хатын белән зәвекъ-сафа итмәгә теләде. Хатын күрде: сурәттә — падишаһ сурәте, әмма падишаһның холыклары вә падишаһның гадәте вә мәхәббәте һичберсе монда юк. Гаҗәпкә калып, үзен хәстә күрсәтте, ул падишаһ сурәтендәге вәзирне түшәгенә якын китермәде. Вәзир, берәр көнгә сабыр итәем, сыйхәтләнсен, аннан соң зәвекъ итәрмен, дип сабыр итте. Ул кич шулай үтеп, иртәсе көн булды. Хатын күрә, бу кешедә асла падишаһның мизаҗыннан бер әсәр юк. Бу кем булыр дип, үзен янә бигрәк хәстә күрсәтеп, ахыры ни булыр икән, дип, ханша көтә торсын, безнең кыйссамыз килде падишаһка. +Бәс, падишаһ күңеленнән әйтте: "Тукта, монда хафа булып тормакта файда юктыр", — дип, фәсахәт белән бакчачыга әйтте: "И бакчачы, мине ал, базарга илтеп сат. Бәһам сиңа хәлял булсын. Әмма мең алтыннан ким бирмә", — диде. Бакчачы, тутыйны читлеккә куеп, шәһәргә китте, һәр кеше күрде, бер маһир тутыйдыр, һәркемнең телен аңлап, һәрберсенең сөаленә җавап бирер. Базар халкы барчасы бу тутыйның фәсахәтенә гаҗәпкә калдылар. Ул шәһәрдә бер хатын бар иде. һәркем белән бер кич сохбәт итсә, мең алтын алыр иде. Бер кич төшендә ул хатын бер бай сәүдәгәр белән кичтән таңгача гыйш-гыйшрәт кыйлды. Иртә белән йокысыннан уянып, ул байның янына барды, әйтте: "И фәлән, бу кичә төшемдә кичтән таң аткыйнча синең белән гыйш-гыйшрәт кыйлдым. Минем кичлек сохбәтемнең бәһасе мең алтындыр. Китер, инде миңа мең алтын бир", — диде. Ул кеше әйтте: "Ни өчен бирәем?". Хатын әйтте: "Минем белән сохбәт кыйлганың өчен", — диде. Ул кеше әйтте: "Үзеңә сохбәт кыйлу кирәкмәс иде". Хатын әйтте: "Юк, сиңа минем янга килү кирәкмәс иде", — дип, зур гауга булды. Ахыр хатын ярсып ул сәүдәгәрне мәхкәмәгә чакыртты. Бәс, болар чыгып мәхкәмәгә барганда, баягы тутыйга раст килделәр. Тутый боларның сүзенә колак салды, гаугаларын ишетте, әйтте: "Килеңез бире, тикшереп караек, сезнең дәгъваңыз ни өчендер?" — диде. Бәс, болар тутый янына килделәр. Күп халык алдында вакыйганы бәян кыйлдылар. Тутый тыңлап ишетте, ул сәүдәгәр байга әйтте: "Бар, мең алтын белән бер көзге китер", — диде. Ул кеше, барып, бер капчык белән мең алтын вә бер көзге алып килде. Тутый капчык белән алтынны көзге алдына куйдырды. Капчыкның сурәте көзгедә күренде. Анда хәзер булган халыкның барчасы күреп тордылар. Тутый ул хатынга әйтте: "И хатын, синең бу кешеХатын әйтте: "Мең алтын хакымны бирсен", — диде. Тутый әйтте: "Кил, көзге эчендәге бар алтынны ал!" — диде. Хатын әйтте: "Кайда, көзге эчендә алтын юк ич", — диде. Тутый әйтте: "Күрмисеңме, капчык белән көзге эчендә", — диде. Хатын әйтте: "Ул капчык көзге тышындагы капчыкның сурәте", — диде. Тутый әйтте: "Синең һәм төшеңдә ул сәүдәгәр бай белән кыйлган сохбәтең бу көзге эчендә күренгән алтын кебектер. Кулыңнан килсә ал, юк исә йөрмә юк белән. Ул кешедә синең хакың юктыр", — диде. Торган адәмнәр барчасы тутыйның бу хөкеменә тәхсин иттеләр. Хатын, йөзенә җиңен тотып, оялып китте. Бәс, анда хәзер булган җәмәгать бу сәүдәгәргә әйттеләр: "Син тутыйны ал", — диделәр. Ул кеше тутый иясеннән сорады: "Ни бәһа?" — диде. Бакчачы әйтте: "Бәһасы мең алтын". +Бәс, бу хәбәр падишаһның хатынына ишетелде. Кулга моның кебек тутый керер дип, бик куанып, алтын күндереп, тутыйны сатып алды. Читлеге белән сарайда үз каршысына асып куйды. +Баягы падишаһ сурәтенә кергән вәзир, ахшам булгач, хатын янына керде, әйтте: "Ни хәлең бар? Бу көнгәчә сән хәстә дип якынлык кыйлмадым, азрак яхшы булмадыңмы?" — диде. Хатын әйтте: "Исәнлегем яхшы булу һич кенә дә сизелми. Бу чир сиңа да күчмәсен, кит моннан", — диде. Вәзир дәхи китеп, башка җарияләр белән зәвекъ итте. Хатыны вәзирне якынына җибәрмәс, тутый читлектә аһ итеп вакыйганы күреп торыр. Беркөн вәзир хатынга әйтте: "Мин бер дога беләмен. Укып кайсы сурәткә теләсәм дә керәмен", — диде. Хатын әйтте: "Әнә шул җария сурәтенә кер", — диде. Вәзир әйтте: "Җанлыга булмас, җансыз тән кирәк", — диде. Хатын әйтте: "Аш өендә бугазлаган каз бар, китерсеннәр. Каз сурәтенә кер, күрәем", — диде. Хатын әмер итте, суйган казны китерделәр. Ул доганы укып, вәзир, каз тәненә кереп, кыйгыйк-кыйгыйк, дип йөри башлады. Падишаһның тәне җансыз калды. Тутый-падишаһ шундук дәрхаль читлектә ул доганы укып, падишаһ сурәтенә керде, падишаһ булды. Вәзир каз булып калды. Падишаһ казны бугазыннан тотып, диварга орып һәлак итте. Хатын хәйран калды. Караса, падишаһ үзе. "Бу ни хәл?" — диде. Падишаһ дәхи вакыйганы баштанаяк бәян кыйлды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, вәзирләрдә асла ышаныч юктыр. Бары форсат тапмай гаҗизләрдер. Хәзер угланны саклап, сине һәлак итмәк — кулларындадыр. И падишаһ, угланны үтер. Сиңа һәм миңа боларның зыяны тимәсен, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, күңеленә курку төште, әйтте: +— И хатын, минем дәхи күңелемә килә: боларда изгелек нияте юктыр. Иртәгә мин аны үтерермен, — дип йокыга бардылар. Янә иртә булып, падишаһ тәхетенә чыкты. Угланны хәзер иттереп, җәлладка, муенын өз, дип әмер иткәндә, утыз беренче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, хатын сүзенә оема. Бу шаһзадә тугырысындагы сүзләре барсы ифтирадыр. Падишаһым бер сукыр белән хәлифә хикәятен ишеткәне бар микән? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Рәшид хәлифә заманында бер сукыр кеше бар иде. Кемнең бер нәрсәсе җуелган булса, табып бирер иде. Беркөн хәлифәнең бер котыйчыгы җуелды. Эчендә фирузә вә асыл ташлар туп-тулы иде. Хәлифәгә, фәлән җирдә бер сукыр кеше бар, моны ул табар, диделәр. Хәлифә боерды, ул кешене чакырып китерделәр. Хәлифә әйтте: "Безнең бер нәрсәмез югалды, табып бир, һәм ул югалган нәрсә нидер, бел", — диде. Ул кеше бераз фикер итеп, аннан соң кулы белән ике аягын кармалады, кулына бер хөрмә сөяге керде, әйтте: "И падишаһ, ул югалган нәрсә котыйчык, имеш, вә эчендә бераз энҗе, бераз фирузә, бераз ләгыль бар, имеш", — диде. Хәлифә әйтте: "Кем алгандыр?" — диде. Ул кеше әйтте: "Ат караучы угырлаган", — диде. Хәлифә әйтте: "Кайда куйган?". Ул кеше әйтте: "Коега ташлаган". +Хәлифәнең сараенда бер кое бар иде. Төшеп карадылар, котыйчыкны таптылар. Хәлифә ул сукырның белгәненә гаҗәпләнеп әйтте: "Йә шәех, бу җуелган нәрсәне кайдан белдең?" — диде. Ул әйтте: "Фирасәт белән белдем. Син миңа әйттең, нәрсәмез югалды, дидең. Ул вакыт як-ягымны кармалап, бер хөрмә сөяге таптым. Аннан белдем: котыйчык — хөрмә сөяге рәвешле булыр. Вә хөрмәнең чәчәге энҗегә охшар, аннан белдем, котыйчык эчендә энҗе бардыр. Яфраклары фирузәгә охшар. Вә җимеше — бәгъзесе сары, бәгъзесе кызыл булыр. Әмма күбрәге кызыл булганына күрә, фирузә һәм ләгыль бар, дидем. Син миңа, кем алган, дидең. Ул вакыт бер ат кешнәде. Белдем, ат караучы алган, дидем. Кайда куйган, дидең. Ул вакыт коедан бер кеше су китерде. Аннан белдем, коега ташлаган икән, дидем". Аннан соң хәлифә: "Бәрәкаллаһ, йә шәех!" — дип, аның фирасәтенә тәхсин кыйлды. +Инде, и падишаһ, синең дәхи бу кадәр вәзирләрең сүзне зерә сөйләмәсләр. Шаһзадәне үтермә, соңыннан хәсрәт уты йөрәгеңнән китмәс. Кичә-көндез хәсрәт утына янарсың, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишетеп, угланны зинданга күндерде, үзе дәхи ауга китте. Ахшам булып, янә сараена килде. Хатын каршы чыгып утырдылар. Тәгамнан соң хатын янә угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, бу углан синең кодрәтеңне китәрде, вә бу углан сәбәпле халык арасында телгә-тешкә кердең. Мәгәр ул ике казый хикәятен ишеткәнең юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Кайсария шәһәрендә ике казый бар иде. Даим бер-беренә дошманлык итәрләр иде. Беркөн падишаһка барып әйттеләр: "Фәлән казый синең углыңа гашыйк булып, кичә-көндез форсат карар. Ялгыз җирдә шаһзадә кулыма керсә иде, диер", — диделәр. Падишаһ, ачуланып, ул казыйны дәрхаль ләвазименнән төшерде. Бу хәбәрне дошманы булган казыйга барып әйттеләр: "Ул дошманыңны падишаһ ачуланып урыныннан төшерде", — диделәр. Ул казый, шул сәгать атка менеп, падишаһның хозурына килде вә әйтте: "И падишаһым, миңа рөхсәт бир, бу шәһәрдән чыгып китәем", — диде. Падишаһ әйтте: "Ни өчен китәсең, сиңа ни булды?" — диде. Казый әйтте: "Мин ишеттем, фәлән казый шаһзадәгә гашыйк булып форсат күзәтер, дип төһмәт кыйлып, падишаһымны ачуландырып, казыйны ләвазименнән төшертепләр. Инде мин падишаһыма вә шаһзадәгә гашыйкмын. Минем хакымда да бер төһмәтләр йөртеп, падишаһны ачуландырып, мине дәхи шулай итәрсең. Замана яхшы чагында баш алып китәем, дип әйтәм", — диде. Падишаһ әйтте: "Инде синең күңелең ни белән хуш булыр?" — диде. Казый дәрхаль җир үбеп әйтте: "Ул төшергән казыйны гафу итеп, яңадан урынына утыртсаң, күңелем зиядә хуш булыр", — диде. Бәс, падишаһ, казыйны гафу итеп, янә әүвәлге урынына казый итте. +Инде, и падишаһ, мәгълүм булсын ки, надан дустан гакыллы дошман яхшырактыр. Бу углан дәхи надан угландыр. Моның сәбәбеннән кәефем китте. Падишаһымның мөбарәк җәмаленә карый алмас булдым. Вәзирләр һәрберсе бер телдә. Хак Тәгалә беләдер, мин — падишаһымның дустымын. Падишаһыма бер-бер бәла ингәнен теләмимен. Мин бу сүзләрне тиешле кадәр белеп, һичбер гарызсыз сөйләдем. Угланны үтер. Юкса ул сиңа әман бирмәс, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетеп: +— Иртәгә мин аның эшен хәл итәрмен, — дип йокыга бардылар. Иртә булгач, янә падишаһ торып тәхетенә чыкты. Угланны хәзер иттереп, җәлладка, муенын ор, дип әмер иткәндә, утыз икенче вәзир килеп әйтте: +Хикәят +— И падишаһ, беркөн Мисыр падишаһы вәзирләре вә бәкләре белән диванда утырганда, хатыннары белән сохбәт кыйлу хәтеренә килеп, берсенә әйтте: "Хатының белән ничек торасың?". Ул бәк әйтте: "И падишаһ, һәр елда падишаһымнан никадәр ингам-ихсан күрсәм, яртысын хатыныма хәреҗ итәмен. Шулай булса да, бәгъзе вакытта, никадәр елдан бирле син миңа ни хәреҗ кыйлдың, дип шикаять итәдер", — диде. Аннан соң икенче вәзиреннән дә сорады: "Хатының белән ничек торасың?". Вәзир әйтте: "Падишаһымның күләгәсендә һәрни мал казгансам, барчасы хатыным кулыннан үтәдер. Теләгәнен аладыр, теләмәгәнен бирәдер. Урыны килгәндә, мин синнән ни хәер күрдем, дип шикаять итәдер", — диде. Бәс, һәрбер вәзиреннән сорады, һәрберсе хатыннан шул рәвешчә шикаять иттеләр. Падишаһ әйтте: "Минем хатыным гына әллә шулай микән дип гөманым бар иде. Минем хатынымның да сезнең хатыннардан артык җире юк икән, һаман бәгъзе вакытта, минем ни нәрсәм бар, дип шикаять кыйладыр", — диде. +Инде, и падишаһ, ирдән риза булган хатын асла юктыр. Син дәхи хатын зары белән углыңны һәлак итмә. Хатынга ирек бирмә, рәхәтеңне михнәткә алыштырма, — дип, шаһзадәне теләде. +Вәзир бу хикәятне сөйләгәч, падишаһ угланны зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Янә ахшам булып, аудан кайтты. Сараена килеп, хатын белән утырдылар. Тәгам китерелде, ашадылар. Тәгамнан соң хатын дәхи угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, углыңның мәхәббәтен күңелеңнән чыгар, Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәте күңелеңә керсен. Дөнья вә ахирәт дәүләте сиңа килер. Нитәкки Фазыйл хикәятеннән мәгълүмдер. Бәлки, падишаһ ул хикәятне ишеткәне юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Беркөн Фазыйл рәхмәтуллаһи галәйһи углын тезенә утыртып сәүгәндә, углан атасының йөзенә карап әйтте: "И атам, мине сәвәрмесең?" — диде. Фазыйл әйтте: "Сәвәрмен, углым", — диде. Углан әйтте: "Аллаһы Тәгаләне сәвәрмесең?" — диде. "Сәвәрмен", — диде. Углан әйтте: "И атам, ике мәхәббәт бер күңелдә ничек сыяр?" — диде. Бәс, Фазыйл, угланнан бу сүзне ишеткәч, белде: бу сүз углан сүзе түгелдер, Аллаһы Тәгалә тарафыннан угланга илһам ителгәндер. Дәрхаль угланны тезеннән төшерде. Вә, күңеленнән углының мәхәббәтен чыгарып, Хак Тәгаләнең мәхәббәтен тутырды. Инде, исеме зикер ителгәндә, рәхмәтуллаһи галәйһи, диерләр. +Инде, и падишаһ, син һәм, углыңның мәхәббәтен күңелеңнән чыгармаенча, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт итә алмассың. Әгәр дөньяда вә ахирәттә падишаһ булмак теләсәң, бу бәдбәхет углыңны һәлак ит, — диде. +Бәс, падишаһ хатыннан бу хикәятне ишеткәч: +— Иртәгә мин аны үтерермен, — дип йокыга бардылар. Иртәсе көн булгач, падишаһ торып тәхеткә чыкты. Угланны китертеп, муенын ор, дип, җәлладка боерганда, утыз өченче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, углың хакында тиешле-тиешсез ниятләр күп булды. Әгәр морадың тәнбиһ кыйлып, шаһзадәне тыймак булса, инде җитәр. Зинһар, хатын сүзенә оеп, шаһзадәне кыйма. Соңыннан үкенечкә калырсың. Хатыннар мәкере сәбәпле ничә-ничә изге кешеләр җәһәннәмгә мөстәхыйк булганнардыр. Әгәр изен булса, моңар охшаш бер хикәят нәкыль итәем, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Әүвәл заманда бер егет бар иде. Аңа сөйләделәр, фәлән шәһәрдә бер гаять гүзәл хатын бардыр, һичкайда аның кебек гүзәл хатын булмас, диделәр. Моны ишеткәч, егет күрмәенчә, ул хатынга гашыйк булды. Ул хатын шәһәренә юнәлде. Юлда барганда күрде: берничә кеше бодай сачарлар, берничә сәгатьтә бодай үсеп, тәмам урырлык булгач, ут төртеп яндырырлар. Ул егет моңар бик гаҗәпләнде. Янә бераз баргач, күрде: бер кеше бер ташны тотып күтәрергә теләр, һич күтәрергә кодрәте җитмәс. Ул ташның өстенә дәхи бер таш куйгач кына бераз күтәрде. Вә аның өстенә дәхи өченче бер ташны куеп, ул өч ташны бергә күтәреп китте. Әүвәл мәртәбә бер ташны күтәрергә кувәте җитмәгән иде, ахыр өч ташны һәм күтәрде. Егет моңар дәхи бик гаҗәпләнде. Янә бераз баргач күрде: берничә кеше бер куйның өстенә менгәннәр. Алар өстенә янә бер кеше менде. Алар өстенә дәхи берничә кеше менмәкче булып торырлар, мөмкин булмас. Егет, боларга бик гаҗәпләнеп, алардан узып китте. Вә ул хатын шәһәренә барып җитте. Күрде: шәһәр капкасында бер карт утырыр. Егет барып сәлам бирде, карт сәлам алды. Карт әйтте: "И егет, монда ни эш белән килдең?". Егет әйтте: "Бу шәһәрдә бер гүзәл хатын бар, имеш, аны күрер өчен килдем", — диде. Карт әйтте: "Килгән юлында гаҗаибтән вә гараибтән ниләр күрдең?" — диде. Егет әйтте: "Күп гаҗаибләр күрдем, искитәрлек эшләр", — диде. Карт әйтте: "Сөйлә, мин һәм ишетәемче", — диде. Бәс, егет күргән эшләрен һәммәсен сөйләде. Карт әйтте: "Аларның ни нәрсә икәнен белдеңме?" — диде. Егет әйтте: "Юк". Карт әйтте: "Син күргән иген игүче кешеләр — бодай сачып, үсеп җиткәч, ут төртеп яндыручылар — шул кешеләрдер: бер изгелекне тәмам эшләрләр вә ул изге эшкә рия катыштырырлар. Мин фәлән изгелекне эшләдем, дип, телләре белән сөйләп, ул изгелекнең савабын юкка чыгарырлар. Вә ул, бер ташны күтәрергә кодрәте җитмәсә, янә аның өстенә ике ташны салып, бергә күтәреп китүче шул кешеләрдәндер ки, әүвәл бер гөнаһны эшләр, ул гөнаһ аңар бик зур күренеп, авыр килер, ягъни ул гөнаһны эшләгәненнән бик куркар. Икенче мәртәбә дәхи бер гөнаһны эшләр, ләкин баягыдан җиңелрәк күренер. Өченче мәртәбә дәхи эшләр. Ахырел әмер гөнаһны эшләргә гадәтләнеп, аңа һич авыр килмәс. Кайда теләсә, гөнаһны эшли бирер. Вә ул кешеләр куй өстенә менгәннәр иде, алар өстенә дәхи бер кеше менеп, вә берничә кеше дәхи менмәкче булып торырлар, әмма мөмкин булмас. Инде ул куй — дөньядыр. Ул куй өстенә менгәннәр — байлардыр. Вә алар өстенә менгән кеше — бәкләредер. Вә менмәкче булып, менәргә кодрәте җитмәгәннәре — фәкыйрьләрдер", — диде. Бәс, егет, карттан бу сүзләрне ишеткәч, гаять тәхсин итте вә әйтте: "И карт, син бу эшләр мәгънәсен белдең, бәлки, ул хатынны да беләсеңдер, һәр кайда булса да, миңа хәбәр бир", — диде. Карт әйтте: "Бу чаклы гыйбрәтләр күрдең, вә бу чаклы нәсыйхәтләр ишеттең, һәнүз гафләт йокысыннан уянмадың, нәмәхрәм хатынны сорап торырсың", — дип, егетнең яңагына чапты. Егет егылды, һушыннан китте. Бераздан күзен ачып караса, үзен җәһәннәмдә күрде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: беләсең ки, ничә егетләр бардыр, хатын сәбәбеннән Хак Тәгалә каршында йөзләре кара булды. И падишаһ, зинһар, хатын сүзе белән шаһзадәне кыйма, соңыннан үкенечтә калырсың, — дип, ул көн дәхи шаһзадәне теләде. +Бәс, падишаһ, вәзирдән бу гаҗәп кыйссаны ишетеп, шаһзадәне зинданга җибәрде. Үзе дәхи ауга китте. Ахшам булгач, янә кайтып сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң хатын дәхи угланнан сүз чыгарды. Падишаһ әйтте: +— Бүген фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, углан гөруһының бәгъзеләрендә шайтанлык вә бәдбәхетлек күп булыр. Бу урынга муафыйк бер хикәят бардыр. Бәлки, син ишетмәгәнсең? - диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Бер заманда бер кешенең бер явыз углы бар иде. һәрзаман бер-бер нәрсә өчен егълар иде. Әгәр ашарга бирсәләр, аз бирдеңез, моның белән минем карыным туймас, дип егълар иде. Күп бирсәләр, күп бирдеңез, дип егълар иде. Бервакыт бер зур казанда аш пешереп, зур табакка салып, угланга бирделәр. Ул ашны углан аягы белән тибеп җибәрде. Аш түгелде. Анасы әйтте: "Пычак керсен! Тамагыңа җитәрлек бирәмен — аз дисең, күп бирәмен — күп дисең. Инде бу ашымны ник түктең?" — диде. Углан шул сәгать ятып егъламага башлады. Ахыр угланның атасы-анасы гаҗиз калып, Аллаһы Тәгалә бу баланың җанын алсын, дип теләр иделәр. +Инде, и падишаһ, синең бу угланны үтерергә кулың бармай, Аллаһы Тәгалә аның җанын алсын иде. Бөтен галәм халкы моның явызлыгыннан котылыр иде, — диде. +Бәс, падишаһ, хатыннан бу хикәятне ишеткәч: +— Иртәгә мин аның хакыннан килермен, — дип йокларга яттылар. Иртә булып, янә падишаһ тәхеткә чыкты. Угланны хәзер иттереп, башын кис, дип, җәлладка әмер иткәндә, утыз дүртенче вәзир килеп әйтте: "И падишаһ, дөньяда падишаһлар — көтүчеләрдер, башка халыклар — куйлардыр. Син, падишаһ — көтүчесең. Углың — һәм куйларыңнан бер куйдыр. Инде, зинһар, хатын сүзе белән углыңны кыйма. Кыямәт көнендә куйларның хәлен синнән сорасалар кирәктер. Җавап биргәндә читен булыр. Бөтен дөньяга мәшһүрдер, хатыннарның хыянәте вә явызлыгы күптер. Мәгәр падишаһым, ул гаҗәм белән хатыны хикәятене ишетмәгәндер?" — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Гаҗәм диярында бер сәүдәгәр бар иде. Малының хисабын үзе һәм белмәс иде. Беркөн бу сәүдәгәрнең өенә бер мөсафир кунак булды. Тәгам китереп утырдылар. Бу мөсафир карап күрде, бер почмакта бер эт белән бер чибәр генә гүзәл хатын бер савыттан ашап утырырлар. Моңар бик гаҗәпләнеп: "Бу ни хәл?" — дип сорады. Ул сәүдәгәр әйтте: "Боларның хәле телгә сыймас, әйтеп бетерер хәл юк", — диде. Мөсафир әйтте: "Зинһар, рәхим итеп әйтсәңез лә, бу ни хәлдер?" — диде. Сәүдәгәр әйтте: "Бу хатын кыйммәт бәһа биреп алган җариям иде. Үземә хатын иттем, мәхәббәтем бик зур иде. Җаным кебек сөя торган идем. Барча малым аның кулында иде. Дәхи бер кара колым бар иде. Мәгәр икесе, бер күңелдә булып, бер күлмәк эчендә мәзах катыштыру белән яшиләр икән. Минем хәбәрем дә юк. Беркөн болар, иттифак кыйлып, мине һәлак итмәкче булганнар. Хатын миңа әйтте, кил, синең белән фәлән җиргә бараек. Бер мәслихәт бар, күрәек, дип, бер аулак җиргә алып барды. Мине тотып, оят җиремә ябышты. Ул кара кол һәм анда хәзер, имеш, килеп өстемә менделәр. Бу эткә һәрзаман икмәк бирер идем. Миннән калмаенча, бергә минем белән килгән икән. Мине бу хәлдә күргәч, кара колның артыннан сикереп, оят җиренә ябышты, кара колны минем өстемнән тартып төшерде. Мин һәм, форсат табып, хатынны үтерергә теләдем. Хатындыр, мәхәббәтем дә булганга күрә, үтерергә кулым бармады. Кара колны үтердем. Бу эт мине коткарырга сәбәп булганлыгы өчен ригая кыйлып, хатынны дәхи миңа хыянәт кыйлган өчен хурлап, икесен бер җиргә куеп, бер савыттан аш бирәмен", — диде. +Инде, и падишаһ, хәкимнәр әйткәннәрдер, өч нәрсәгә ышаныч юк. Берсе — хатын, берсе — ат, берсе — кылыч. Инде һичкем хатынга, атка, кылычка игътимад кыйлмасын. Зинһар, хатын сүзе белән шаһзадәне һәлак итмә, үкенерсең. Бүген шаһзадәне багышла, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, угланны зинданга күндереп, ауга китте. Бәс, ахшам булгач, кайтып сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң, хатын дәхи угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— Мин җан күңелдән сиңа мохлисмын. Син гөман кыйлма ки, мин бар сүземне үз файдама карап, гарыз белән әйтәмен. Минем сүзем белән гамәл ит, миндә зәррә кадәр хыянәт әсәреюктыр. Бу урынга муафыйк бер хикәят бардыр, изен булса, сөйләем, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Җиһан сараенда бер падишаһ бар иде. Вә аның бер карчыгасы бар иде, һәркайчан ауга чыкса, ике кошны бердән аулап тотар иде. Вә ул вилаятьтә бер бәк бар иде. Исемен Әмир Сарим диерләр иде. Ул, карчыганың һөнәрен ишетеп, күрмәк өчен бу шәһәргә килде. Падишаһның янына барды. Падишаһ дәхи гыйззәт вә хөрмәт итеп, берничә көннән соң ул бәк әйтте: "Мин ишеттем, сезнең һөнәрле карчыгаңыз бар, имеш. Аны күрмәгә килдем. Рәхим итеп, миңа аның һөнәрләрен тамаша кыйлдырсаңыз ла", — диде. +Падишаһ әмер итте. Иртәсе көн ауга чыктылар. Берничә мәртәбә карчыганы җибәрделәр, икешәр-икешәр кош тотып китерде. Әмир Сарим хәйран булды. Падишаһ әйтте: "Бу карчыганы мәдех кыйлырга лаекмыдыр?" — диде. Әмир Сарим әйтте: "Моңар никадәр мәдех булса да аз", — диде. Падишаһ әйтте: "Ал, бу карчыганы сиңа багышладым", — диде. Әмир Сарим дәхи шат булып кабул итте. Башын түбән салып, бераз фикердә торды. Башын күтәреп әйтте: "И падишаһ, бу карчыгага каршы сиңа бүләк итеп бирергә һич нәрсә тапмадым. Мәгәр унике углым бар вә мең кеше пәһлеван бәһадир колларым бар. Әгәр эстәсәң, барчасы сиңа булсын. Әмма бу сурәттә карчыганың бәһасе зиядә булды. Зирә әүвәл ике кош тотар иде, инде ул унике данә угыл белән мең пәһлеванны тотты", — диде. Бу сүз падишаһка хуш килеп, Әмир Саримга күп мал ингам кыйлды. +Инде, и падишаһ, лаек булдыр ки, үзеңә изгелек теләгән адәмнәрнең сүзе белән гамәл иткәйсең. Мин һәм җан күңелдән падишаһымны сөямен. Зинһар, ихласымның дөреслегенә күрә, ул угланны сәламәт калдырма, — диде. +Бәс, падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, әйтте: +— Инде син һич кайгырма, иртәгә мин аны һәлак итсәм кирәк, — дип, йокыга бардылар. Иртәгесен падишаһ торып тәхеткә чыкты. "Кайда углан? Кайда җәллад?" — диде. Тиз үк углан белән җәлладны хәзер иттеләр. Шул вакыт утыз бишенче вәзир килеп, углан хакында падишаһка бер сүз сөйләем дигәндә, падишаһ әйтте: +— Тик тор, сөйләшмә, сүзеңне ишетмәмен, — диде. +Вәзир әйтте: +— И падишаһ, белмәстән хата кылдың. Алла каршында гөнаһка кердең. Мин сезнең яныңызда Коръән укыйм вә тәфсир әйтәем, дип уйлаган идем. Әгәр миңа Коръән укымага изен булмаса, падишаһым хәзрәтләре гөнаһка керер. Әгәр укыганымның тыңламаенча мәгънәсен тотмаса, бу һәм бик зур хатадыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Әстәгъфирулла, тәүбә иттем, кайттым, ни сөйләсәң дә сөйлә, — диде. +Вәзир әйтте: +— Хак Тәгалә Кәлям шәрифтә боерды: кульин күнтүм түхиббунә Аллаһ фәттәбигүни йүхбибкүм Аллаһу вә йәгъфир ләкүн зүнүбәкүм валлаһу гафурур рахим. И падишаһ, бу аять Хак Тәгалә тарафыннан инмәгенә сәбәп шулдыр, мөнафыйклар пәйгамбәр галәйһиссәламга килеп әйтерләр иде, йә Рәсүлуллаһ, без сине сөямез. Син Хак Тәгаләнең хак Рәсүлесең, диерләр иде. Хәзрәте Рәсүл яныннан чыгып киткәч, хаша вә хаша, ялганчыдыр, сихерчедер вә диванадыр, диерләр иде. Шул сәбәптән Хак Тәгалә үзенең дустына хитап итеп боерды: и хәбибем, аларга әйт, әгәр сез тәхкыйк Аллаһы Тәгаләне сәүсәңез, миңа ияреңез. Хак Тәгалә дәхи сезләрне сәвәр. Дәхи гөнаһларыңызны гафу итәр. Хак Тәгалә гафуре рәхимдер. +Инде, и падишаһ, мөэмин булып, Аллаһы Тәгаләне бер дип белгән кешегә ваҗибтер ки, Аллаһы Тәгаләне сәвеп, Рәсүленә иярсен. Рәсүлгә иярсен дигән сүзнең мәгънәсе шулдыр ки, Рәсүлуллаһ һәрни әйтсә яки кыйлса, ул һәм кыйлсын. Рәсүлуллаһ хатыннар хакында боерды: нәкыйсатүл гаклү вәддин, ягъни хатыннар гакылда вә диндә накыйслардыр. Хатыннарның сачы озын, гакылы кыска дигән сүзнең аслы будыр. Бәс, инде падишаһка лаектыр ки, Рәсүлуллаһның сүзенә хилафлык кыйлып, хатын сүзе белән гамәл итмәсен. Вә дәхи Рәсүлуллаһ хәзрәтләре боерды: шәвируһүннә вә халифу һүннә, ягъни хатыннар белән киңәш итеңез, алар сүзенең хилафын тотыңыз. Инде, и падишаһ, бу хәдис мөҗибенчә, хатыннарның сәвәмен дигән сүзенә вә дуслыгына ышанып, аларга иярергә лаек түгелдер. Моңа муафыйк бер хикәят бардыр. Әгәр изен булса, сөйләем, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Бер заманда бер кеше, өй түбәсенә чыгып, эше тәмам булгач, төшкән вакытында хатынына әйтте: "И хатын, ничек төшәем?" — диде. Хатын әйтте: "Түбә бик биек түгел, син егетсең, сикереп төш", — диде. Егет хатын сүзе буенча өй түбәсеннән сикерде, аягы сынды. Хәстә булып бер ел түшәктә ятты. Бераз йөри башлагач, икенче ел дәхи өй түбәсен төзәтеп төшкәндә, хатынына кычкырды: "Ничек төшәем?" — диде. Хатын әйтте: "Сикереп төшмә, әле аягың төзәлеп җиткәне юк, акырын төш", — диде. "Бер мәртәбә синең сүзеңне тоттым, Рәсүлуллаһ сүзен тотмаган өчен, аягым сынды, һәнүз төзәлгәне юк. Инде Рәсүлемез сүзен тотып, сиңа хилафлык кыйлырмын", — дип, өй түбәсеннән сикерде. Дәрхаль аягы урынына килде, — диде. Вәзир вә, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Бәс, падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, угланны зинданга күндереп, үзе ауга китте. Ахшам булгач, янә кайтып сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң янә хатын угланнан сүз чыгарды. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, тагын угланны һәлак итмәдең! Углан Таифәсенең күңеленә бер нәрсә килсә, аны эшләмәенчә күңеле тынычланмас. Сиңа касд кыйлгандыр. Әлбәттә, бер эш куптарыр. Мәгәр син бер падишаһ белән углының хикәятен ишеткәнең юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Җиһан сараенда бер падишаһ бар иде. Вә аның бер углы бар иде. Мәктәптә дәрес укыр иде. Остазы бу угланны яратыр иде. Зиһене яхшы вә зирәк иде. Беркөн остаз угланны тыңлатып карады, углан сабакны белмәде. Ул көн остаз сабак бирмәде, элгәрге сабакны тәкрар кыйл, диде. Икенче, өченче көн һәм шулай булды. Остаз, бу хәлне күргәч, угланның атасына әйтте. Атасы әйтте: "И углым, ни өчен сабак укымыйсың?" — диде. Углан әйтте: "Беркөн базардан узганда, бер кибеттә асып куйган күп кандилләр күрдем. Бу кандилләрне бер таяк алып бар кувәтем белән суксам, ничә кандил ватар идем, дип, шул вакыттан бирле күңелемнән сабак чыкты, бары күңелемдә кандил вату уе калды", — диде. Бәс, падишаһ, угланга таяк биреп, остазны вә бер хезмәтчене углан белән кибеткә күндерде. Әйтте: "Барыңыз, углан теләгәнен кыйлсын. Ничә кандил ватылса, бәһасен биреңез", — диде. Болар өчесе барып ул кибеткә керделәр. Угланга әйттеләр: "Мә таяк, сук, күрәек, ничә кандил ватылыр", — диделәр. Углан, таякны алып, бар кувәте белән кандилләргә сукты, күп кандилләр парә-парә булды. Әйттеләр: "Бәрәкалла, ничә кандилне кырды", — диделәр. Кандил иясенә акчасын биреп риза кыйлдылар. Моннан соң угланның күңеленнән бу исәп китте, янә әүвәлгечә сабакны яхшы укый башлады. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, углан һәр ни-нәрсә ниятләсә, әлбәттә, аны эшләми калмас. Бу угланның да күңелендәге фикере бозыктыр. Падишаһның башына вә тәхетенә касд кыйлгандыр. Әлбәттә, бу эшнең ахырына җитәр. Зинһар, гафил булма, — диде. +Падишаһ хатыннан бу сүзне ишеткәч әйтте: +— Иртәгә мин аны үтерермен, — дип йокыга бардылар. Янә иртәсе көн падишаһ торып тәхетенә чыкты. Угланны китереп, башын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, утыз алтынчы вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, хатын сүзенә ышанып, шаһзадәне кыйма. Зирә хатыннарның хәйләсе күптер. Аларның фитнәсеннән һәр заман сакланмак кирәктер. Мәгәр падишаһым сәүдәгәр егетнең хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Элгәре заманда бер дәрвиш, мөсафирчелектә йөргәндә, бер авылда кич кунды. Иртәсе көн ул авыл халкы аңар әйттеләр: "И дәрвиш, авылның уң ягыннан киткән юлда угры бардыр, саклан, ул юлдан китмә, сул яктан кит", — диделәр. Дәрвиш, торып, шул угры бар дигән юлдан китте: "Мин дәрвиш кеше, угры минем нәрсәмне алсын", — диде. Икенде вакытлары булды. Бер җиргә барып җитте, күрде бер сарай. Сарайның ишеген ачып эчкәре керде, карады, һичбер кеше юк. Кич караңгы булгынча анда торды, һич килгән-киткән кеше юк. Ярты төн узгач, сарайның тышында бер тавыш пәйда булды. Бер почмакта аттан калган печән бар икән, дәрвиш куркып аның эченә кереп ятты. Ул арада сарай ишеге ачылды. Дәрвиш күрде: кырык кеше, берәүне кулын-аягын бәйләп, муенына бау тагып китерделәр. Килгән кеше юкмы, дип, сарайны актарып эзләделәр, бу дәрвишне күрмәделәр. Ут ягып аш пешерделәр, ашадылар-эчтеләр, исереп йокладылар. Алар йоклагач, дәрвиш, урыныннан торып, кулы-аягы бәйләнгән егет катына барып, аның хәлен сорады. Егет: "Хәзер дә аны сорар вакыт түгел, тиз мине коткар, кулымны-аягымны чиш", — диде. Дәрвиш ул егетне коткарды. Егет, кулына хәнҗәр алып, кырык угрының барчасын һәлак итте. Аннан соң бер шәм яндырды, фонарьга куеп, дәрвишкә бирде, әйтте: "Бу фонарьны тот. Әмма чапаның белән капла, яктысы күренмәсен", — диде. Аннан чыгып бер вәйран шәһәргә килделәр. Ул шәһәрдә бер ташландык хаммам бариде, анда керделәр. Ул хаммамның бер бүлмәсе бар иде. Егет дәрвишкә әйтте: "Фонарьны чыгар, якты булсын", — диде. Фонарьны ачып, күрделәр: бүлмәдә бер кыз белән бер егет ятыр. Дәрвиш белән килгән егет ул кыз белән яткан егетне дә хәнҗәр орып һәлак итте. Кыз йокысыннан уянып әйтте: "Син бу егетне һәлак иттең. Иртәгә аның иптәшләренә ни җавап бирерсең?" — диде. Егет әйтте: "Тыныч бул, хафаланма. Мин аларны һәм һәлак иттем", — диде. Бәс, егет, дәрвишне алып, угрыларның хәзинәсенә керде. Дәрвиш күрде: хәзинәнең бер почмагында алтын вә бер почмагында көмеш акча өелеп ятыр. Егет дәрвишкә әйтте: "Бар, ул угрыларның атларыннан ике ат ал да бу акчадан кирәк кадәр төяп алып кит", — диде. Дәрвиш әйтте: "И егет, бу ни хәл булды, миңа бәян ит", — диде. Егет әйтте: "Моннан дүрт-биш чакрым җирдә минем игенлек җирләрем бар. Болар — кырык угры — һәр ел өстемә килерләр иде, тотып алырга теләрләр иде. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән әзерләнеп торып, барча һөҗүмнәрен кайтарыр идем. Төнәкөн йөргәндә, мин кешеләремнән аерылып ялгыз калдым, йокым килеп йокладым. Болар миңа раст килеп, мине тотып бәйләделәр, алып сарайга китерделәр. Аллага шөкер, син булдың, мине коткардың. Аларның барчасын һәлак иттем һәм котылдым", — дип, дәрвишкә күп мал бирде. Әйтте: "Бар, алып кит. Фәлән җирдә минем кешеләрем мине эзләсәләр кирәк, барып аларга хәбәр бир, мине моннан килеп алсыннар", — диде. +Дәрвиш, акчаларын алып, атка атланып, юлга керде. Егет дәхи, кичтән ашаганы юкка күрә, кызга аш хәзерләргә боерды. Үзе йокларга ятты. Кыз күңеленнән әйтте, син бугазыңнан асыласы кеше идең. Минем иремне бу кадәр иптәшләре белән һәлак иттең. Сине сәламәт куярмынмы, дип, аш эченә агу кушты. Аш хәзер булды, егет йокыдан уянып ашады, һушсыз булды. Кыз аны сөйрәп барып, бер коега ташлады. Дәрвиш, китеп, ул егетнең кешеләрен тапты, аларга хәлне сөйләде. Алар дәхи, шөкер Ходайга, дип, дәрвишкә әйттеләр: "Әйдә бараек, безгә әфәндемезне күрсәт", — диделәр. Дәрвиш дәхи әйләнеп, ул кешеләр илән бу җиргә килде. Күрделәр: кыз утырыр, егет юк. Кызга әйттеләр: "Кайда безнең әфәндемез?". Кыз әйтте: "Иртә белән чыгып киткән иде, кайтканы юк", — диде. Болар бераз көтеп тордылар, әфәнделәре кайтмады. Янә кыздан сорадылар. Кыз әйтте: "Мин белмим, кайда киткәндер", — диде. Күрделәр, эш болай булмас. Кызны тотып бәйләделәр, ора-суга башладылар. Кыз, такатьсез булып: "Мин аны коега ташладым", — дип, коены күрсәтте. Болар егетне коедан чыгардылар. "Бу егетне ни өчен коега ташладың?" — диделәр. Кыз әйтте: "Минем бер уйнашчы егетем бар. Ирем угрылыкка киткәч, ул егет килеп минем белән булышыр иде. Ирем үтерелгәч, куркуым калмады. Бу егетне ялгыз күрдем. Моны һәлак итеп, уйнашчы егетем белән бу малларны алып, икенче бер җиргә бараем, анда кәеф вә сафада булаем, дип, бу егеткә агу биреп, коега салдым", — диде. Анда хәзер булган барча адәмнәр, бу кызга ләгънәт әйтеп, мең төрле зәхмәт чиктереп, җанын җәһәннәмгә тапшырдылар. Ул кыз тугрылыгы булмаган өчен бу җәзага грифтар булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: хатыннарда мөрәүвәт вә диянәт юктыр, шәһвәт пәрәст булып, хыянәтле булырлар. Хатыннарның меңнән берсе тугры булмас. Зинһар, хатын сүзе белән шаһзадәне кыйма, үкенерсең. Соңыннан үкенсәң дә, файда булмас, киселгән баш яңадан үсмәс, — дип, ул көн дәхи шаһзадәне теләде. +Падишаһ вәзирдән бу хикәятне ишетте, шаһзадәне зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Ахшам булгач, янә кайтып, сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң хатын дәхи угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, гафил булма, балаларга ышаныч юктыр. Беркөн булыр, сине һәлак итәр, тәхетеңне кулыңнан алыр. Мәгәр падишаһым солтан Галәэтдин хикәятен ишеткәне юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Кониядә солтан Галәэтдин дигән бер падишаһ бар иде. Беркөн андагы авырулар вә тилеләр хәлен белмәк өчен, ялгыз үзе авыруханәгә китте. Сәер кыйлып йөргәндә, эчләреннән бер углан падишаһны күреп әйтте: "И падишаһым, хуш килдең. Мин бер ят кешемен. Атам-анам фәлән шәһәрдәдер. Бу шәһәргә килдем, инде бүген егерме өч көндер мин монда торамын. Авыруханә башлыгы, ачу итеп, мине монда хибес итте. Атам-анам катына барырга миңа рөхсәт бирмәйдер. Алла өчен, вә Рәсүле Хода хөрмәтенә, мине моннан коткар", — диде. Углан падишаһка моның кебек гакыллы сүзләрне сөйләгәч, падишаһ әйтте: "Бак, минем падишаһлык көнемдә моның кебек эшләр булып, юлаучы, фәкыйрь-фөкарага зәхмәт чиктереп рәнҗетерләр", — дип егълый башлады. Угланның кулын-аягын чиште. Углан күрде, падишаһның янында бер пычак бардыр, әйтте: "И падишаһым, мин оста пычакчы идем. Ул пычакны миңа күр +ЧИәһвәт пәрәст — җенси азгынлык колы. гәз, сиңа бер пычак ясап бирәем". Падишаһ, пычакны кыныннан чыгарып, угланга бирде. Углан пычакны алды. Авыруханәнең ишегендә торып әйтте: "Никадәр мескиннәрне шулай тиле дип монда хибес иттердең? һәркөн килеп, барчасын ораларсугалар. Инде бар, әнә шул тизәкләрне учың белән алып тышка ташла. Юкса корсагыңны ертырмын", — диде. Моны ишеткәч, падишаһның гакылы башыннан китә язды. Ул тизәкләрне, учы белән алып, тәрәзәдән ыргыта башлады. Ул арада авыруханә башлыгы килде. Углан, аны күргәч, пычакны кулыннан ташлап, падишаһ катына йөгереп килде, әйтте: "И падишаһ, Алла өчен миңа якын җибәрмә, шул һәркөн безне ора-суга торган кеше килде", — диде. Авыруханә башлыгы падишаһны күреп шашты: "Бу ни хәлдер?" — диде. Падишаһ һәрни вакыйганы сөйләп бирде. Тиз үк авыруханәче угланны тотып бәйләде. Су китереп, падишаһның кулын-йөзен юдырды. Падишаһ авыруханәгә ялгыз бармаска, тилеләрнең сүзенә ышанмаска ант итте. +Инде, и падишаһ, бу углан дәхи тиледер. Аннан сакланмак лаземдер. Сезгә бер зарар китермәсен, — диде. +Падишаһ, хатыннан бу куркынычлы хикәятне ишеткәч: +— Иртәгә мин аның хәвефеннән котылырмын, — диде. Йокы бүлмәсенә керделәр. Иртә булгач, падишаһ янә тәхеткә чыгып, угланны хәзер иттерде. Башын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, утыз җиденче вәзир килеп әйтте: +— И падишаһ, бу эштә ашыкма, шайтан катышмасын. Синең күңелеңә кереп вәсвәсә бирмәсен. Мәгәр падишаһым Хава разый Аллаһы ганһә белән шайтан хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Адәм галәйһиссәлам сәбәпле шайтан, ләгънәт кыйлынып, оҗмахтан сөрелде. Дошманлык итеп, Адәмнән үч алырга теләде. Шайтанның Хәннас исемле бер углы бар иде, бер кечкенә хайван сурәтенә куеп, Хава анамызның хозурына китерде, әйтте: "Бу синең яныңда торсын, мин тиз килермен", — диде. Хава әйтте: "Синең сәбәпле оҗмахтан чыктык. Инде тагы килдеңме?" — диде. Шайтан әйтте: "Сезне оҗмахтан сөрсәләр, мине һәм сөрделәр. Узган эшкә салават", — диде. Ул хайванны Хава янында калдырып китте. Адәм галәйһиссәлам килеп ул хайванны күрде: "Бу ни нәрсәңдер?" — диде. Хава әйтте: "Шайтан куеп китте", — диде. Адәм галәйһиссәлам ачуланып ул хайванны үтерде. Адәм галәйһиссәлам югында, шайтан, тагын килеп, Хавага: "Кайда хайван?" — диде. Хава әйтте: "Адәм галәйһиссәлам килде, ул, хайванны үтереп, сахрага ташлады", — диде. Шайтан бер мәртәбә "Хәннас!" дип бик кычкырды, хайван, ләббәйкә, йә ата, дип, шайтанның янына килде. Янә шайтан аны Хава янында калдырып китте. Хава әйтте: "Алып кит, калдырма!" — диде. Шайтан алмады. Янә Адәм галәйһиссәлам килеп күрде: "Бу ни нәрсә?" — диде. Хава әйтте: "Шайтан калдырды", — диде. Адәм галәйһиссәлам, Хавага ачуланып: "Ул мәлгуньнең хайванын ник алып калдың?" — диде, хайванны янә парә-парә итеп, һәрбер парәсен бер тарафка ташлады. Янә шайтан килде, Хавадан сорады, Хава дәхи баягы җавапны бирде. Шайтан "йә Хәннас!" дип кычкырды, ләббәйкә, йә ата! дип, хайван янә терелеп килде. Шайтан аны янә Хава янында калдырып китте. Хава, калдырма, дип күп әйтте, булмады, шайтан гаип булды. Янә Адәм галәйһиссәлам килеп күрде. Бу мәртәбәдә Адәм галәйһиссәлам ачуланып Хавага сукты. Хатын кыйнамак ул заманнан калды. Бәс, Адәм галәйһиссәлам ул хайванны тотып бугазлады, пешереп, Хава белән ашадылар. Адәм галәйһиссәлам китте. Шайтан килде, янә әйтте: "Кайда хайван?" — диде. Хава әйтте: "Адәм галәйһиссәлам килеп аны бугазлады, пешереп ашадык", — диде. Шайтан янә "йә Хәннас!" дип кычкырды, Хаваның корсагында, ләббәйкә, ата! дип тавыш бирде. Шайтан әйтте: "И углым, яхшы урын таптың. Син эчтән, мин тыштан адәм угланнарына вәсвәсә бирермез, төрле гөнаһларга төшереп, җәһәннәмлек итәрмез", — диде. +Инде, и падишаһым, мәгълүм булсын, шайтан адәмнең эчендә вә тамырларында кан кебек йөреп вәсвәсә кыйлыр. Яхшы тикшермәенчә угланны кыйма, соңыннан үкенеч вә хәсрәт утына батма, — диде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, угланны зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Ахшам булгач, янә кайтып сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң, хатын дәхи угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, вәзирләрең сүзенә ышанма. Әгәр алар сүзе белән йөрсәң, күп мескиннәр хурлыкка төшәр. Мәгәр падишаһым ул бер падишаһ хикәятен ишеткәне юктыр? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Җиһан сараенда бер падишаһ бар иде. Ул падишаһның өч вәзире бар иде, мәгәр бер-берсенең арасында дошманлыклары бар иде. Кичә-көндез падишаһка барып, бер-берсен яманлар иделәр. Падишаһ ышанмас иде. Ахырел әмер падишаһ янында йөргән егетләргә күп алтын бирергә вәгъдә итеп әйттеләр: "Сез, падишаһ яткач, йокламас борын бер-береңез белән үз араңызда пышылдап сөйләшеңез: фәлән кешедән ишеттем, фәлән вәзир падишаһ хакында шулай-болай дип әйтә, имеш, диеңез. Күп кешеләр сөйләшәләр, ул вәзир падишаһымызга дошман икән, диеңез", — диделәр. Ул егетләр дәхи шулай иттеләр. Бәс, падишаһ боларны ишетте, күңеленнән әйтте: ул вәзирләрнең әйтүләре хак икән. Инде минем катымда йөри торган ил агалары һәм бераз сизгәннәр икән. Әлбәттә, бу эшнең аелын белмәк кирәк. Бу вакыткача вәзирләргә ышанмаган идем, ләкин раст икән, дип, ул бичара вәзирне үтертте. Калган ике вәзир шат булып, ул вәгъдә иткән алтынны теге егетләргә бирделәр. Алар алтынны алып, бер аулак җиргә барып бүлгәндә, берсе әйтте: "Ул сүзне мин сөйләдем, миңа күбрәк кирәк", — диде. Дәхи берсе әйтте: "Әгәр мин ул вәзир падишаһымызга дошмандыр димәсәм, падишаһ аны үтермәс иде, миңа күбрәк кирәк", — диде. Шулай бер-берсе белән кычкырышып торганда, падишаһ ул арадан узды, боларның кычкырышканын тыңлап торды. Хәл ничек икәнен белде, әйтте: "Күр инде, ул бичара вәзирне хәйлә белән үтерттеләр", — дип бик үкенде. +Инде, и падишаһ, синең вәзирләрең барчасы бер иттифактадыр. Күрермез, ул бәдбәхет углың аларга ниләр вәгъдә иткәндер? Инде, син хәзер дә аны кызганасың, ул сине кызганмас, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишеткәч: +— Иртәгә мин аны шаять үтерәчәкмен, — дип йокларга яттылар. Иртә белән торып, падишаһ янә тәхетенә чыкты. Угланны китереп, башын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, утыз сигезенче вәзир килеп әйтте: "И падишаһ, безнең нәсыйхәтемездән күңелеңә авырлык килмәсен. Зирә пәйгамбәр галәйһиссәлам боерды, сездән береңез гайре кешеләрдә бер ярамас эш күрсә, аны ул эштән мәнгы итсен. Әгәр кулы белән орыпсугып мәнгы кыйлу кодрәте җитмәсә, тел белән үгет-нәсыйхәт биреп, орышып мәнгы кыйлсын. Әгәр аңа кодрәте булмаса, күңеле белән. Инде безнең барчамызга бу хәдис мөҗибенчә гамәл кыйлмак ваҗибтер. Кулымыздан килгән кадәр падишаһымызга нәсыйхәт кыйлып, шайтан явызлыгыннан сакланаек. Зинһар, хатын сүзе белән шаһзадәне кыйма. Ул хатыннарда мәкер вә хәйлә күптер. Мәгәр падишаһым ул базаркян белән җариясе хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Мисыр шәһәрендә бер базаркян бар иде. Беркөн бер җария сатып алды. Өенә алып кайтты. Аның өендә бер мәймүне бар иде. Китереп, җария өстенә җибәрде. Җария әйтте: "И әфәндем, бу ни хәл?" — диде. Базаркян әйтте: "Бу мәймүнне тәрбия кыйл. Аннан соң сине азат итәрмен", — диде. Җария тартышып карады, булмады. Ахыр мәймүнгә бирде, җария корсакка калды. Вакыты җиткәч, бер бала тугдырды. Барча әгъзасы адәм шикелле, әмма мәймүн кебек бер койрыгы бар иде. Базаркян вә җария бу угланны тәрбия кыйлып үстерделәр. Углан биш-алты айлык булды. Беркөн базаркян бер зур казанга сөт тутырып, астына ут ягып кайнатты. Ул угланны кайнаган казанга салды, җария фөрьяд кыйла башлады. Базаркян әйтте: "Тик тор, егълама. Әгәр теләсәң, бар, азат бул", — диде, җариягә бераз алтын биреп җибәрде. Казанны шулкадәр кайнатты, хәтта баланың сөякләре һәм калмады. Җария күңелендә кинә тотып әйтте: "Бак, минем баламны ничек яндырсаң, мин һәм сине шулай яндырырмын", — дип, форсат күзәтеп торырга башлады. Базаркян казанны төшереп, җиде таска салып, сөтне тондырды. Җиденче таста тондыргач, бер шешә эченә салып куйды. Җариягә: "Ашарга хәзерлә", — дип, үзе тышка чыкты. Җария дәхи аш пешереп, бер савыт эченә зәһәр катыштырып, тәгамны хәзер итте. Базаркян килде. Җария тәгамны базаркян алдына куйды, үзе бер почмакка барып утырды. Базаркян ул тәгамнан бер кашык алып, авызына капты, агу катышкан икәнен белеп, кашыкны җариягә ыргытты. Бер борчак кадәр зәһәрле тәгам кашыктан җариянең кулына чәчрәп, кулы күбеп чыкты. Базаркян бу тарафта кап-кара булып шешенде, һәлак булды. Җария дару итеп, кулы төзәлде. Калган зәһәрле тәгамны саклап, кирәк кешеләргә сатты. +Инде, и падишаһ, хатыннарда моның кебек мәкер вә хәйлә күп булыр, һәрзаман аларның фитнәсеннән сакланмак лаземдер, — дип, шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, угланны зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Ахшам булгач, янә кайтып сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң хатын угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга җибәрдем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, саклан. Сүзенә ышанма, зирә бу углан азгындыр. Мәгәр син Нух галәйһиссәлам углының хикәятен ишетмәгәнсең? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Олуг мөфәссирләр Хак Тәгаләнең Кәлям шәрифендә тәфсир итеп риваять кыйлырлар. Хак Тәгалә Нух галәйһиссәламгә боерды, кавемеңне дингә өндә, диде. Бәс, Нух галәйһиссәлам үзенең кавемен дингә дәгъвәт итеп: "Мин — Аллаһы Тәгаләнең Рәсүлемен. Мине Рәсүл дип белеңез, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыйлыңыз, фисык-фәсадне куеңыз. Юкса Хак Тәгалә сезгә газап җибәрер вә туфан чыгарыр", — диде. Алар кабул итмәделәр, Нух галәйһиссәламнең сүзен ишетмәделәр. Аннан соң Нух галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләгә кавеменнән шикаять кыйлды. Аллаһы Тәгалә Нух галәйһиссәламгә боерды: "Йә Нух, көймә ясап, өй җәмәгатеңне вә үзеңә әһел кешеләрне көймәгә куй. Мин ул кавемгә туфан җибәрсәм кирәктер",— диде. Нух галәйһиссәлам әйтте: "Йә Рабби, ул көймә дигәнең ни нәрсәдер?" — диде. Бәс, Җәбраил галәйһиссәлам килеп үгрәтте. Көймәне ясап бетерделәр. Нух галәйһиссәлам үзенең әһелен көймәгә алырга теләде. Кяферләр килеп, көймәне тизәк белән бизәкләп тутырдылар. Хак Тәгалә аларга бер авыру бирде, барчасы ул авырудан гаҗиз калдылар. Тәннәре кутыр-чатыр белән тулды. Ул кяферләрдән берсе килеп көймәне тизәкләгәндә, егылып, тәненә тизәк тиде. Ул зәхмәттән котылды. Янә бөтен тәненә тизәк сөртте, тәмам әгъзасы ул зәхмәттән сыйхәтләнде. Дәрхаль кайтып башкаларына хәбәр бирде. Барчасы бердән килеп, ул көймәдәге тизәкләрне кырып пакьләделәр. Хәтта тизәк җитмәгәне көймәне юып, суын тәннәренә сөртсәләр дә, файда таптылар. Көймәне җиде кат, бер риваятьтә җитмеш кат юдылар. Тәмам пакь иттеләр. Чобаннарына, кутырларына сөртеп, барчасы ул зәхмәттән котылдылар. Аннан Нух галәйһиссәлам үзенең әһелен көймәгә куеп вә һәрбер хайваннан берәр җефет, ягъни аталы-аналы икешәр хайван алды. +Нух галәйһиссәламнең дүрт углы бар иде, бере Хам, вә бере Сам, вә бере Яфәт, вә бере Кәнган иде. Өч углы көймәгә керде, берсе кермәде, кяферләр җөмләсеннән булды. Ул углы Нух галәйһиссәламнән сорады: "Туфан никадәр булыр, ничә көн торыр?" — диде. Никадәр буласын белгәч, бер коббә, ягъни үзе сыярлык итеп, су кермәслек итеп бер нәрсә ясады. Ничә көнгә җитәрлек кадәр икмәк, су алып керде. Эченнән бикләп, су керерлек ярык бер дә калдырмады. Кырык көн туфан булды, су иң биек таулардан да кырык аршын югары чыкты. Нух галәйһиссәламнең ул углы исә ул коббәнең эчендә үзенең сидегенә гарык булып һәлак булды. +Инде, и падишаһ, пәйгамбәр углы болай булды, башкаларның хәле ничек булыр? Синең дәхи углың явыздыр. Хакыннан кил. Юкса аннан изгелек күрмәссең, — диде. +Падишаһ хатыннан бу хикәятне ишеткәч: +— Иртәгә мин аны һәлак итәрмен, — дип йокыга бардылар. Иртәгесен янә падишаһ торып тәхетенә чыкты. Угланны китереп, башын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, утыз тугызынчы вәзир килеп әйтте: "И падишаһ, бу эштә бик яхшы тәфтиш вә мәшвәрәт итмәк лаземдер. Зирә Хак Тәгалә Кәлям шәрифтә мәшвәрәт итмәгә боергандыр. Әгәр падишаһ без фәкыйрьләрнең сүзен тыңлап кабул итәр булса, сүзем будыр: хатын сүзе белән углыңны һәлак итеп, соңыннан үкенерлек булма. Вә моңар муафыйк бер хикәят бардыр. Падишаһ изен бирсә, сөйләрмен, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Элгәре заманда бер олуг падишаһ бар иде. Вә аның бер көтүчесе бар иде. һәрзаман падишаһның янында аның сыйфатлары сөйләшенер иде. Вә падишаһ ул сәбәптән аны янына алып хилгатьләр кидерде. Ахырыл әмер ул көтүчене падишаһ мир ахур, ягъни атлар башлыгы кыйлды. Башка вәзирләр, көнчелек итеп, күп хосуста, аның гаебен тапмамызмы, дип тәҗрибә кыйлдылар. Асла тугрылыктан башка нәрсәсен тапмадылар. Мәгәр баш вәзир бер кичәдә үзенең җәмәгате арасында бу сүзне сөйләде. Ул вәзирнең кызы әйтте: "Әгәр мин ул көтүчегә, падишаһ янында бер хилаф сүз сөйлә, дип әйтсәм, сез ни әйтерсез?" — диде. Вәзир әйтте: "Әйт, сиңа рөхсәттер. Бер уңаен табып, падишаһ янында бер ялган сүз әйтергә күндер", — диде. Кыз гаять мәккярә вә хәйләкәр иде, вә һәм гаять гүзәл иде. Кыз торып китте, киенде, энҗе-мәрҗән тагып, күзләренә сөрмә тартты. Күргән кеше хәйран булыр иде. Бәс, кыз, чыгып, мир ахурның бүлмәсенә барды, ишек какты. Мир ахур кычкырды: "Ишектә кем бар?" — диде. Кыз әйтте: "Ишекне ач, күрерсең!". Мир ахур ачты. Кызны күргәч, гакылы башыннан китә язды, ни булганын белмәде. Кызны кочаклап алып керде. Кыз дәхи төрле-төрле назлана башлады. Көтүче бичара кыз белән кушылырга теләде. Кыз әйтте: "Җаным, ат атны эстәр", — диде. Мир ахур әйтте: "Мин сиңа бик тәрбияле ат булырмын", — диде. Кыз әйтте: "Мин тәҗрибәсез — ышанмыйм. Күрәем, мине сәвәмесең?". Мир ахур әйтте: "Сине күрүгә, гакылым башымнан китте, сиңа гашыйк булдым. Җанымны сорасаң, һәм бирермен", — диде. Кыз әйтте: "Кайдан беләем, ышанмыймын", — диде. Мир ахур әйтте: "Валлаһи, билләһи, бик сөямен", — диде. Кыз әйтте: "Син мине сәвәмесең?". Мир ахур әйтте: "Сәвәмен". Кыз әйтте: "Минем хәтерем өчен шул сарайдагы иң яхшы атны бугазла", — диде. Мир ахур әйтте: "Ул падишаһның сөекле атыдыр. Соңыннан ни җавап бирермен?", — диде. Кыз, торып, мир ахурның муенына сарылып әйтте: "Җаным, сөйсәң — сүземне кабул итәсең, бугазлыйсың. Әгәр падишаһ сораса, хәстә булып үлде, диерсең". Мир ахурның кулыннан ихтыяры китеп, атны чыгып бугазлады. Кереп, кыз белән зәвекъ итте. Мир ахур әйтте: "Монда кал". Кыз әйтте: "Атам иртәгә мине эзләр, кайтаем", — диде. Мир ахур әйтте: "Атаң кемдер?". Кыз әйтте: "Баш вәзирдер". Мир ахур әйтте: "Алайса, ничек итәек?". Кыз әйтте: "Син исән бул. Син исән булсаң, мин сиңа һәркөн килермен", — диде. Мир ахур разый булды. Кыз чыгып китте. Бәс, мир ахур, бер яктан — кыз дәрте белән, икенче яктан — падишаһтан куркып, зур кайгыда калды. Үз-үзенә әйтте: "Бу серне кешегә фаш итәргә ярамас. Әмма бу эшкә киңәш итмәк кирәк. Тукта, бүркем белән киңәш итәем", — дип, башыннан бүреген салды. Бүрекне җиргә куеп, падишаһ булды. Үзе тышка чыгып әйләнеп керде. Әдәп белән падишаһка ничек тәгъзыйм кыйлалар, шулай тәгъзыйм белән аяк үзрә торды. Падишаһ тарафыннан әйтте: "И мир ахур, шул яхшы атымны иярлә. Бүген ауга чыгамын", — диде. Үз тарафыннан әйтте: "Ул яхшы ат бүген хәстә булып, бер дә ашамай, ята да тора, ята да тора, ахыр иртә белән үлде", — диде. Янә падишаһ тарафыннан әйтте: "Син ни сөйлисең? Кичәге көн ул ат сау иде, бүген ничек үлде? Карарга кирәк, пычак ярасы юк микән?" — диде. Падишаһ кешеләре барып карадылар, ди. Ат бугазланмыштыр. Падишаһка килеп хәбәр бирәчәк. Оятка калачаксың. Бу сүзне мир ахур кабул күрмәде. Инде тугыры сөйләем, ничек булыр дип, тышка чыкты, әйләнеп керде. Янә падишаһ тарафыннан әмер итеп: "Йә мир ахур, бар, атны иярлә, бүген ауга чыгарга теләрмен", — диде. Янә үз тарафыннан әйтте: "Й падишаһ, бүген өемдә торганда, айның ундүртенче кичәсе кебек бер кыз килеп яныма керде, муеныма сарылып, миңа әйтте, бар, минем хәтерем өчен шул яхшы атны бугазла. Мин дәхи сиңа буй биреп риза булырмын, диде. Минем аның кебек гүзәл мәхбүбә кызны гомеремдә күргәнем юк иде. Кулымнан ихтыярым китеп, атны бугазладым", — диде. Янә падишаһ тарафыннан әйтте: "Ул — нинди кыздыр? һичбер кеше үзенең нигъмәт иясенә бер кыз өчен мондаен эшне кыйлырмы?" Янә үзе тарафыннан әйтте: "Минем муеныма сарылып, мең наз вә шивәләр кыйлды. һич сабырым калмаенча сорадым, син кем кызысың, дидем. Миңа әйтте, мин олуг вәзирнең кызымын, диде. Әгәр ул вакыт җанымны һәм сораса, бирәчәк идем. Ат кайда калды, — дип сикереп торды. — Менә башым, менә кылыч. Монда яки үлем, яки гомер", — дип, — моны мәгъкуль күрде. Чыгып, падишаһ катына китте. Падишаһ атлар хәлен сорады. Мир ахур падишаһка хәлнең тугырысын сөйләде. Падишаһның күңеленә аның сүзләре хуш күренеп: "Бәлки, мин булсам да, яхшы ат түгел, җанымны бирер идем", — дип, тугырысын сөйләгән өчен, аңа хилгатьләр кидерде, вәзирнең кызын алып бирде. Тугрылыгы сәбәпле падишаһ янында йөзе ак булып, вәзирнең кияве булды. Соңыннан вәзир һәм булды. Инде халык телендә мәшһүр мәсәл шуннан калды: киңәш итәргә кеше тапмасаң, бүрегең белән киңәш ит, диерләр. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, һәрбер эш тугырысында киңәш кирәктер. Гакыллы кешеләр сүзен кабул итмәк, дөнья вә ахирәт изгелегенә дәлаләт кыйлыр. Хатын сүзенә оемак хатадыр, — дип, җир үбеп, шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, угланны зинданга күндереп, үзе дәхи ауга китте. Ахшам булгач, янә сараена кайтып килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң хатын янә угланнан сүз ачты. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, мин сине бу кадәр иләс-миләс дип белми идем, сүздә бер дә тормайсың. Гяһ вәзирләр ягына дүнәсең, гяһ минем якка. Бу нәрсә падишаһларга гаять гаептер. Кеше үзенең сүзендә торсын. Син төрле хәлгә дүнәсең. Бертөрле булмак кирәк. Бу вәзирләрдә һичбер гаделлек юктыр. Күрәм, син бер падишаһ белән карт хикәятен ишетмәгәнсең? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Элгәре заманда бер падишаһ бар иде. Вә аның шәһәрендә бер карт бар иде. Белекле вә дана карт иде. Вә ул картның бер ишәге бар иде. Ул карт һәркайчан сөйләр иде: "Минем ишәгем падишаһның вәзирләреннән гакыллырактыр", — диер иде. Беркөн бу сүз падишаһның колагына ишетелде. Ул картны чакыртып: "Ни өчен болай юк сүз сөйләрсең, һай дивана карт!" — дип ачуланды. Карт әйтте: "И падишаһ, бу сүзнең мәгънәсенә тәҗрибәм бардыр. Әгәр изен булса, сөйләем", — диде. Падишаһ әйтте: "Сөйлә!". Карт әйтте: "И падишаһ, беркөн бу ишәгемә атланып, бер күпердән кичкәндә, ишәгемнең аягы тишеккә батып егылды. Мең төрле зәхмәт белән чыгардым. Инде һәркайчан, ул күпердән кичкәндә, ул тишеккә якын бармай, ерактан китә. Әмма син әледән-әле вәзирләрнең тотып малларын аласың, урыннарыннан төшерәсең, каюсын үтерәсең. Синең каһәрең тишегенә аяклары батып, күпме зәбун булалар. Янә, һич күрмәгәндәй килеп, ул каһәрең тишегенә төшәләр. Синең ачуың зинданына грифтар булалар. Минем ишәгем тишеккә бер мәртәбә аягы төшү белән үгрәнде, инде ул тишеккә якын бармай. Синең вәзирләрең, бер-береннән гыйбрәт алмаенча, ул синең каһәреңә үзләрен үзләре салалар да торалар. Шулай булгач, минем ишәгем синең вәзирләреңнән гакыллымыдыр, юкса түгелмедер?" — диде. Падишаһ вә бәкләр карттан бу сүзне ишеттеләр, барчасы, дөрес, диделәр. Падишаһ, ул картка хилгать кидереп, өенә күндерде. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, вәзирләрдә гакыл булмак лаземдер. Аларга вәзирлек дәрәҗәсе — Хак Тәгалә биргән дәүләттер, югыйсә аларда нинди гакыл булсын? Зинһар, вәзирләрнең сүзенә оеп, форсатны кулыңнан чыгарма, — диде. +Бәс, падишаһ, хатыннан моның кебек сүзләрне ишеткәч: +— Әлбәттә, мин аны иртәгә үтерермен, — дип йокыга бардылар. Иртәгесен торып падишаһ тәхетенә чыкты. Угланны хәзер иттереп, башын ор, дип, җәлладка әмер иткәндә, кырыгынчы вәзир килеп әйтте: "И падишаһым, әйткәннәрдер, дүрт нәрсә белән эшләр тәмам булыр: әүвәл — зирәкләргә вә гакыл ияләренә катышмак; икенче — дошманнардан сакланмак; өченче — гакыллы кешеләрдән нәсыйхәт алып, дуслыкны алардан өмит итмәк; дүртенче — дуслардан ярдәм алмак". +Инде, и падишаһ, нәсыйхәтне кабул иткәйсең. Шаһзадәдән бер хата сүз чыкканын ишетмәдек, фигылендә һичбер ярамас эш булганын күрмәдек. Әмма хатыннарның хәйләләре вә ялганчылыклары мәшһүрдер. Үзләре — шәһвәт пәрәстләрдер. Аларның сүзенә ияреп гамәл кыйлмак ирлек түгелдер. Мәгәр падишаһым ул тегүче хатыны хикәятен ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Вәзир әйтте: +— Элгәре заманда бер тегүче бар иде. Аның бер хатыны бар иде. Беркөн бу хатын үзенең җариясен мамык алырга мамык тетүчегә җибәрде. Җария мамык тетүченең өенә барды. Мамык тетүче мамык салганда җариягә ля йокаләсен күрсәтте. Җария, оялып, икенче якка китте. Ул арада мамык тетүче янә ля йокаләсен икенче яктан күрсәтте. Җария килеп тегүче хатынына әйтте: "Мин барган мамык тетүченең ике ля йокаләсе бар икән", — диде. Хатын әйтте: "Бар, ул мамык тетүчегә әйт, сине абыстай чакыра, диген. Монда килсен!" — диде. Җария, килеп, ул хәбәрне мамык тетүчегә әйтте. Бәс, ул кеше кич белән килеп хәзер булды. Хатын тышка чыкты. Ул кешегә: "Кил, бүген минем белән булыш", — диде. Төннең яртысы булгач, бу мамык тетүче хатын янына керде. Хатынны уятты, хатын уңайлап ятты. Бу мамык тетүче эшне башлады. Хатын күрде, ля йокалә бердер, "һи җаным, икесе белән дә", — диде. Болар пышылдап сөйләшкәндә, хатынның ире уянды да: "Икесе белән дигәнең нидер?" — дип, хатынының фәрҗенә кул сузды. Кулына мамык тетүченең ля йокаләсе керде. Ул мамык тетүче чигенде, тегүченең кулыннан шуып чыкты да бер якка качып китте. Тегүче әйтте: "И хатын, икесе белән дигәнең ни иде?". Хатын әйтте: "И картым, төшемдә күрдем ки, син бер диңгездә суга батасың, имеш. Бер кулың белән йөзәсең. Мәдәд батам, дип кычкырасың. Мин диңгез читеннән, икесе белән йөз! дип кычкырдым. Син дәхи ике кулың белән йөзә башладың", — диде. Аннан соң ире әйтте: "И хатын, дөрес әйттең, мин һәм төшемдә дәрьяда идем. Кулыма бер балык кергән иде, шуып чыкты, качты", — дип, хатынына әүвәлгедән бигрәк мәхәббәт куйды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем, хатыннарда моның кебек хәйлә күптер. Зинһар, хатын сүзе белән шаһзадәне үтермә, соңыннан үкенерсең, — диде. Вә шаһзадәне теләде. +Падишаһ, вәзирдән бу хикәятне ишеткәч, шаһзадәне зинданга күндереп, үзе ауга китте. Ахшам булгач, янә, кайтып, сараена килде. Хатын белән утырып, тәгамнан соң хатын угланнан хәбәр сорады. Падишаһ әйтте: +— Бүген дәхи фәлән вәзирем гозер итте, зинданга күндердем, — диде. +Хатын әйтте: +— И падишаһ, ул вәзирләрнең һичберсе синең дустың түгел. Алла белсен, аларның углан белән ни иттифаклары бардыр. Мәгәр падишаһым Мисыр солтанының вәзирләре белән маҗарасын ишетмәгәндер? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Сөйлә, ишетәем, ничек ул? +Хикәят +Хатын әйтте: +— Элгәре заманда Мисыр шәһәрендә бер олуг падишаһ бар иде вә аның бер ярамаган накәс углы бар иде. Бервакыт бу углан вәзирләр белән иттифак итеп әйтте: "И вәзирләр, мине падишаһ итеңез, мин сезгә теләсәңез ни рөхсәт бирермен. Теләсәңез ни кыйлырсыз. Атам шикелле сезгә каты булмам", — дип, падишаһ белән вәзирләр вә бәкләр арасына дошманлык салды, һәрберсе бер тарафтан баш күтәрделәр — угланга инабәт кыйлдылар. +Падишаһ белән сугышырга мәшгуль булдылар. Падишаһ боларны җиңә алмады. Ахырел әмер угланны яңа падишаһ иттеләр, һәркөн яңа падишаһ белән сохбәт итеп, үзләренең морадынча эш кыйлмага башладылар. Бу угланның атасы күрде: вәзирләр белән угланның ниятләре бозыклыктадыр. Үзенең бер мәхрәмен чакырып, бер кич сурәт алыштырып качтылар. Барып бер мәгарәгә керделәр. Җиде кичә, җиде көн падишаһ ул мәгарәдән чыкмады. Бу тарафта яңа падишаһ, атасының качканыннан хәбәр алып, вәзирләр белән эзләмәгә чыктылар. Атамны тотып китергән кешегә дөньялыгын бирермен, дип нида иттерде . Иске падишаһ мәгарәдән чыгып, бер авылга килделәр. Ул авылда бер карчыкның өенә мөсафир булдылар. Ул карчык иген игәр иде. Ул карчык хатын боларга хөрмәт итеп, бер палас китереп җәйде, утырдылар. Падишаһның карыны ачкан иде. Чыгарып ул карчыкка бер алтын бирде: "Безнең карынымыз ачкандыр, ашарга тәгам хәзерлә сәнә", — диде. Карчык, барып, төрле нигъмәттән алып китерде. Падишаһның алдына куйды. Болар утырып ашадылар. Карчык әйтте: "Сез нинди кешеләр?" Падишаһ әйтте: "Без качкан падишаһның колларыннанбыз. Падишаһымызны эзләп йөрермез", — диде. Карчык әйтте: "Мин куркам. Сез һәм ул яңа падишаһка табигъларсыз. Падишаһымны тотып китермәкчесез", — диде. Падишаһ әйтте: "Ул яңа падишаһ атасын эзләрме?". Карчык әйтте: "Ник, ул ни дигән сүздер? Ул хыянәтле вәзирләр вә бәкләр һәркөн нида иттерерләр, һәркем ул качкан падишаһны тотып китерсә, кайсы шәһәргә бәк булырга теләсә дә бирермез, диерләр. һәркем өендә ул качкан падишаһны яшереп сакласа, аның өеннән килеп тапсалар, башы китәр, диерләр", — диде. Бәс, падишаһ, карчыктан бу сүзне ишеткәч, бик күңеле бозылып, хафа булды. Карчыктан: "Бәкләр һәм углан белән бер иттифакта булып, аңар мотыйг булганнармы?" — дип сорады. Карчык әйтте: "Күп вәзирләрне вә бәкләрне төшереп, яңа вәзирләр насыйп итте. Яңа вәзирләр барчасы аңа мотыйг булдылар", — диде. Падишаһ әйтте: "Ул иске бәкләрдән кемне беләсең?" — диде. Карчык әйтте: "Ул качкан падишаһның бер вәзире бардыр. Аның өенә мин барамын, аны беләмен", — диде. Падишаһ әйләнеп үзенең юлдашына әйтте: "Син ни әйтерсең, бу карчыкка мин падишаһ икәнемне әйтәемме?" — диде. Юлдашы әйтте: "Үзең беләсең", — диде. Бәс, падишаһ карчыкка: "И ана, бер серем бардыр. Сиңа әйтсәм, саклармысың?" — диде. Карчык әйтте: "Минем башым китсә китәр, сезнең сереңезне бирмәмен", — диде. Падишаһ карчыкны ант иттерде, әйтте: "И ана, мине танымадыңмы, мин кем?" — диде. Карчык әйтте: "Юк". Падишаһ әйтте: "Ул качкан падишаһ — мин булырмын. Бу сүз авызыңнан чыкмасын", — диде. Карчык бу сүзне ишеткәч, йөзендә кан калмады вә падишаһның аягына егылды. Падишаһ әйтте: "Углың-кызың бармы?" — диде. Карчык әйтте: "Бер углым бардыр". Падишаһ әйтте: "Әгәр Хак Тәгалә тәхетемне кире үземә бирсә, кайсы урынга теләсә дә, углыңны бәк кыйлырмын", — диде. Карчык, моны ишеткәч, иелеп, падишаһның аягын кочты. Бәс, падишаһ карчыкка әйтте: "Инде ул вәзирнең өенә бар, аулак җиргә чакыр. Аңа минем сәламемне ирештер вә дәхи әйт, падишаһ хәзер дә минем өемдә калды, сине чакырды, диген. Сакланып, — кешекарага белдермәсен — монда килсен", — диде. Ул көн кич булды. Карчык вәзирнең өенә барды. Вәзирне чакырып чыгарды. Падишаһның сәламен ирештереп, үзенең өендә калганын әйтте. Вәзир шат булып әйтте: "Бар, син кайта тор. Мин хәзер барырмын", — диде. Карчык килеп падишаһка хәбәр бирде. Бераздан гарәп сурәтенә кереп, вәзир падишаһ катына килде. Падишаһның аягын кочып егълады. Падишаһ әйтте: "И вәзир, сине рәнҗеттем, малың алдым, дәрәҗәңнән төшердем. һәрни булган эш булды, кире кайтмас. Бәхил бул, миңа кулыңнан килгән кадәр ярдәм ит, дуслык күрсәт. Әгәр Хак Тәгалә мине яңадан тәхетемә чыгарып падишаһ кыйлса, сиңа ни кыйласымны үзем беләмен", — диде. Вәзир әйтте: "И падишаһым, алган булсаң, малым үз малың иде. Әгәр урынымнан төшергән булсаң, синең колың идем, гөнаһым булгандыр, төшергәнсең. һич миңа синең тарафтан җәбер юктыр. Яхшы иттең. Инде тәдбир шулдыр, минем сүземне тотып, падишаһлыкны бер якка куй. Бу эш хәйләсез булмас. Хәйләмез тугыры килсен. Әгәр соңыннан миңа үпкә тотарлык булсаң, янә үзең беләсең. Әмма миңа әмер ит", — диде. Падишаһ әйтте: "Ни эшләрсең - эшлә, хәзердә үпкә вакыты түгелдер", — диде. Вәзир әйтте: "И падишаһ, тор, минем белән әйдә. Өемә җиткәнче, минем атымның алдыннан җәяү бар. Күргән кеше минем хезмәтчем дип белсен, танымасыннар", — диде. +Падишаһ вәзирнең алдыннан җәяүләп китте. Мисырның урамнарыннан кичтеләр, вәзирнең өенә барып керделәр. Вәзир падишаһ өчен бер аулак бүлмә хәзерләде. Падишаһ берничә көн ул вәзирнең өендә торды. Вәзир һичкемгә белдермәү шарты белән никадәр төшкән вәзирләр вә бәкләр бар исә, барчасына хәбәр биреп, бер кичтә падишаһ янына җыеп китерде: "Иртәгә гайрәт итеп сугышка хәзер булыңыз", — диде. Ул кич никадәр гаскәр җыеп, таң белән тордылар, һәр җирдә барабаннар сугып, ул хыянәтле яңа вәзирләрне вә бәкләрне кылычтан кичерделәр. Вә падишаһның углын, вә башка вәзирләрне — барчасын тоттылар. Падишаһның каршысына китерделәр. Падишаһ дәхи барчасына сәясәт итеп, һәрберсен берәр төрле газап белән һәлак итте. Аннан соң тәхетенә утырып, яңадан падишаһ булды. +Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: асла вәзирләргә ышанырга ярамас. Бу вәзирләр дәхи синең башыңа касд кыйлганнардыр. Хәзердә бу эш уен кебек, бара торгач башыңа килмәй калмас. Мин бик яхшы шымчылап белдем, әгәр бу эш иртәгә калса, барча вәзирләр иттифак кыйлганнардыр, угланны тәхеткә кичереп, сине тотарлар, углан кулына бирерләр. Минем бу бәхетсез башыма Алла белсен, ниләр киләчәктер? Вай, минем хәлем! — дип егълады, бер якка китеп утырды. +Бәс, падишаһ хатыннан бу хикәятне ишетте, хатынның сүзенә инанды. Бу эшләре хак икән дип белеп, күңеленә җан куркусы төште, әйтте: +— И җаным, егълама, иртәгә ул вәзирләрнең барчасын тотармын. Угланга сәясәт кыйлганнан соң, аларга дәхи җәза бирермен, — диде. +Хатын, падишаһтан бу сүзне ишетеп, шат булып әйтте: +— И падишаһ, барчасын һәлак итеп, урыннарына яңа вәзир куй. Аннан соң аркаңны шуларга терәп, гыйш-гыйшрәткә мәшгуль бул. Шулай итмәенчә, рәхәт тапмассың, — диде. +* * * +Бәс, падишаһ бу сүзгә разый булып, ул кичне таң аттырдылар. Иртә булгач, падишаһ торды, ачу вә гайрәт уты белән йөрәге кабарып, тәхетенә чыкты. +— Кайда углан, китерелсен! — дип әмер итте. Угланны хәзер иттеләр. Падишаһ әйтте: +— Угланнан сораңыз, анасының дәгъвасын икърар итәрме? — диде. +Баш вәзир әйтте: +— Сезнең хозурыңызга китереп соралса, яхшы булыр иде. +Падишаһ әмер итте, китерделәр. Падишаһ әйтте: +— И углан, сөйлә, анаңа ни кыйлдың? — диде. +Углан җавап бирмәде. Падишаһ әйтте: +— Тик торасың, сөйләш, сиңа рөхсәттер, — диде. +Углан һәнүз сөйләми. Баш вәзир әйтте: +— Остазы килсә, бәлки, сөйләштерер иде, — диде. +Падишаһ әмер итте, остазны эзләделәр, тапмадылар. Килеп падишаһка хәбәр бирделәр. Падишаһ әйтте: +— Бүген гаделлегем заһир булса кирәктер. Җәллад килсен, — диде. +Җәлладны хәзер иттеләр. Падишаһ әйтте: +— И җәллад, үткенме кылычың? Бүген гаделлегем заһир булсын, угланны вә бу вәзирләрне — барчасын кылычтан кичер, — дип әмер итте. +Барчасын чыгардылар. Мәйданга пакь итеп ком түшәделәр. Вәзирләрне унар-унар утырттылар. Угланны дәхи китерделәр. Җәллад шаһзадәнең күзен бәйләде. Кылычын кыныннан чыгарып ялангачлады. +— Дәстүр бармы? И падишаһ, синең дәүләтеңдә кулым — кувәтле, кылычым — үткен. Киселгән баш яңадан үсмәс. Соңыннан үкенү файда итмәс, — дип, ике мәртәбә мәйданны әйләнеп, падишаһтан дәстүр теләде. +Падишаһ әйтте: +— Ор башларын, түк каннарын. Бүген сәясәт көнедер. Гадәләтем заһир булсын! — диде. +Җәллад, мәйданны дәхи бер мәртәбә әйләнеп: +— Дәстүр бармы башлар киселергә? Менә үткен кылычым, — дип, падишаһтан дәстүр теләгәндә, шаһзадәнең остазы килә дип хәбәр бирделәр. +Падишаһ әйтте: +— Тиз тотып китереңез! — диде. Дәрхаль аягын җиргә тиермәенчә, остазны падишаһ хозурына китерделәр. Падишаһ, остазны күргәч: +— Әман юктыр, кисеңез башын! — диде. +Остаз әйтте: +— И падишаһым, нигә холыксызланасың? Әгәр максудың угланны сөйләштермәк булса, килсен, сөйләшсен, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Угланга син әйттеңме, сөйләшмә, дип? — диде. +Остаз әйтте: +— Бәли, мин сөйләшергә кушмадым, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Ни өчен? +Остаз әйтте: +— И падишаһ, өстерләптә шаһзадәнең талигын күрдем, кырык көнгә чаклы нөхүсәттә иде. Әгәр бер кәлимә дөнья сүзе сөйләсә — һәлак ителер, сөйләшмәсә — котылыр. Ул вакыт бер дога үгрәттем вә тәнбиһ кыйлдым, асла бер кәлимә сүз сөйләмәскә. Инде ул тыелган вакыт тәмам булды. Китерсеннәр, әмер ит, сөйләсен, — диде. +Падишаһ әмер итте, угланны китерделәр. Остаз әйтте: +Малигын — язмышын. +— И шаһзадә, атаңа вә сиңа җаным фида булсын. Әлхәмде лилләһ, талигыңның нөхүсәте тәмам булды. Телеңне ачып, былбыл кебек сөйлә. Хәлнең хакыйкате ничектер? — диде. +Дәрхаль углан, бисмилляһи рахман иррахим, дип, хатын белән үзенең арасында булган вакыйганы әүвәленнән ахырынача сөйләде. Аннан соң җиргә ятып егълады. Падишаһ, угланнан вакыйганы ишеткәч, бармагын авызына кабып хәйран калды. Бер генә сүз әйтергә телен кыймылдата белмәде. Барча диван халкы хатынның бу эшенә хәйран булдылар. Вә әйттеләр: +— Шаһзадәнең сүзе растыр. Хатыннар гөруһыннан күп моның кебек хәйләләр була тора, — диделәр. +Падишаһ җарияләрдән дәхи сорады, барчасы гуаһлык бирделәр: +— Без бүлмәнең икенче ягыннан ишетеп тордык, шаһзадәнең сүзе растыр, — диделәр. +Падишаһ белде, хыянәт хатындадыр. Барча кыйлган хаталарына үкенеп тәүбә кыйлды. Шаһзадәнең ике күзеннән үбеп, зар-зар егълады. Әмер итте, вәзирләрне дәхи китерделәр. Падишаһ аларга мең төрле гозерләр итеп, һәрберенә кыйммәтле киемнәр кидереп, күп ингам-ихсан кыйлды. Барча вәзирләрдән бәхиллек теләде. Вәзирләр әйттеләр: +— И падишаһ, безләргә никадәр җәбер вә золымлык кыйлган булсаң, без барчасына бәхил. Әмма без курыккан идек, хатын сүзенә оеп, шаһзадәне һәлак итәрсең дип. Безнең вәзирлегемез — падишаһымызның вә шаһзадә сәламәтлеге вакытында гынадыр. Аларның бар булуы бөтен галәмгә рәхмәттер. Шаһзадә һәлак булса, безләр һәм барчамыз һәлак булмак мөкаррәр иде, — дип, барчасы берьюлы җир үбеп, хатынның җәзасын теләделәр. Падишаһ әмер итте, бер кыр ишәге хәзер иттеләр. Хатынны сәясәт мәйданына китерделәр вә ул кыр ишәге өстенә мендерделәр. Ишәкнең койрыгына хатынның аякларын мәхкем бәйләделәр вә, сахрага чыгарып, камчы белән ишәкне бик каты бер сугып җибәрделәр. Ишәк сикертеп чабып китте. Хатын ишәк өстеннән төште. Ишәк, үзенең артында хатынны күргәч, өркеп качты. Хатын ишәк артында сөйрәлеп барганда, һәрбер әгъзасы ташларга, чокырларга бәргәләнеп, өзелеп-өзелеп калды. Шаһзадәгә ни рәвешчә касд иткән булса, барчасы үзенең башына килде. +Әйткәннәрдер ки: "Изгелек теләсәң — башыңа булсын. Гайре кешегә кое казысаң — тирән казы. Ихтимал, үзең төшәрсең, ул вакыт чыкмага зәхмәт чикмә", — дигән мәсәл ул вакыттан бирле калды. +Бәс, аннан соң падишаһ барча вәзирләрне вә бәкләрне, вә башка гавам халкыны җыеп, олуг зыяфәт кыйлды. Ничә уенчылар, төрле нәгъмәләр белән шаһзадәнең хәляс булуына шатлык итеп, кырык көнгәчә зәвекъ вә сафалар иттеләр. Аннан соң ничә еллар гомер сөреп, гаделлек белән мәшгуль булдылар. Хак тәбарәкә вә Тәгалә хәзрәтләре һәркайсымызны изгеләргә улаштырып, хатыннарның мәкер вә хәйләсеннән имин итсен. +Амин, бихөрмәти сәйидил мөрсәлин. +Ошбу гыйбрәтнамә хикәятләрне тәрҗемә кыйлып, интишарына сәбәп булудан максудым, мөтәрҗимнең хәердога белән йад кыйлынмагыдыр. +Габделкаюм Габденнасыйр углы +ӘБҮГАЛИСИНА КЫЙССАСЫ +Сәбәп тәэлиф китабе "Кәнҗинәи хикмәт" +"Әбүгалисина китабы" дип мәгъруф "Кәнҗинәи хикмәт" исемле китапның мосаннифы әйтәдер: ошбу китапны тасниф итмәгә вә язмага сәбәп вә багыйс ошбудыр ки, бу фәкыйрь вә хәкыйр Зыятдин Сәед Яхъя, ничә мәгърифәт иясе адәмнәр белән күрешеп, дәрес арасында Әбүгалисина хакында ничә гаҗаиб хикәятләр вә гараиб риваятьләр ишетеп вә тыңлап утырган заманда: "Әбүгалисина кыйссасын үз алдына бер китап итеп язсам икән", — дип, һәрзаман күңелемә килер иде. Элгәрерәк дәрвиш Хәсән Мәдхи әфәнде дигән адәм бу кыйссаны бер китап итеп язып, солтан Морад салис мәҗлесенә Һәдия кыйлып, мәзкүр солтан Морад кабул итмәгән, имеш, дип риваятьләр бар иде. Вә бу кыйссаны язмага ниятем булгач, мәзкүр Хәсән Мәдхи әфәнденең китабын күрмәк зарур булды. Аннан соң ул китапны күрелеп, тасниф кагыйдәсеннән хариҗ, вә хикәятләренең күбрәге үзеннән сөйләгәнлегенә күрә, солтан каршында мәкъбүл булмаганлыгы заһир булды. Бәс, үземнең белгәнем кадәр тәварих белүчеләрдән күп адәмнәргә Әбүгалисина хикәятен әүвәленнән ахырынача сөйләп, дәхи күп тәварих китапларыннан Әбүгалисина хакында моталәга кыйлып вә күп мөвәрихләрнең тәхрирләренә муафыйк вәҗһе үзрә, тәхрир вә тәкърир кыйлынды. Ладендә казыйлыгына барган заманым иде. Искедардә башлап, Ладендәгә кергән заманымда, бихәмдиллаһи, тәмам кыйлып, исеменә "Кәнҗинәи хикмәт" исем куйдым. +Сәбәп тәрҗемәи "Кәнҗинәи хикмәт" +Ошбу Әбүгалисина кыйссасы 1281 (1864) елда Казан әһалисеннән бер адәмнең һиммәте белән бер мәртәбә табгы кыйлынмыш иде. Ләкин гыйбарәтендә гарәп вә фарсы сүзләре күплек сәбәпле, бәгъзе адәмнәр файдасыннан мәхрүмнәрдер. Чөнки гарәп-фарсы белмәгәннәр өчен гыйбарәте авырдыр. Шундаен кешеләр бар: кыйссаның мәзмунын вә мәгънәсен фәһемләү түгел, хәтта гыйбарәсен генә дә бик читенлек белән укыйлар. Бәс, гарәп-фарсы аз белгән адәмнәрдән кыйсса вә хикәят укырга ихласы бар кешеләр өчен ошбу Әбүгалисина кыйссасын, халык аңларлык итеп, рус мәмләкәтендәге мөселманнар теленә тәрҗемә кыйлсам икән, дип, күп заманнан бирле күңелемдә бар иде. Әлхәл тәвәккәлә галә Аллаһ, тәрҗемәсенә шөругъ кыйлдым. Әлфәкыйрь Габделкаюм бине мелла Габденнасыйр. +Мөкаддәмә +Әбелхарис вә Әбүгалисинаның вилядәте вә тәхсиле +гыйлем кыйлмаклары +Риваяне әхбар вә накыйляне асар ошбу тарикъ үзрә риваять кыйлыр ки, һиҗрәтнең өч йөз җитмеш өченче елында (983) Бохара вилаятеннән Шәҗегъ дигән авылда бер ата, бер анадан игез ике бала дөньяга килеп, беренә Әбүгалисина, вә икенчесенә Әбелхарис дип исем куйдылар. Шәҗегъ дигән сүз Әбүгалисинаның вилядәтенә, ягъни туганына тарихтыр, өч йөз җитмеш өч ел булыр, Сәмәркандта вафат булды. Сәмәрканд дигән сүз һәм вафатына тарихтыр, дүрт йөз илле дүрттә (1062) дөньядан күчте. Вә гомере сиксән бер яшендә иде, вафат булды. Сәмәркандта дәфен кыйлдылар. Әбүгалисинаның вафаты хакында китапның ахырында бәян кыйлыныр. Хасыйле кәлям, бу ике бала дүртәр яшенә җиткәч, гыйлем вә әдәп үгрәнмәгә мәктәптә бер хәлфәгә бирделәр. Әбелхарис бераз авыррак зиһенле бала иде. Әмма Әбүгалисина шулкадәр зирәк вә үткен зиһенле чабык бала иде ки, тәгъбир мөмкин түгел. Мәҗлесләрдә вә сохбәтләрдә фәһем вә фирасәте белән, вә үткенлеге белән кылны кырыкка ярыр иде. Бала булса да, Әфләтүн хәким дип әйтергә ярар иде. Хәтта хикәят кыйлыныр ки, мәктәптәге сабак балалары үз араларында моның зирәклеген бәхәс кыйлышып сөйләшерләр иде, вә фәһем фирасәтен тәҗрибә өчен, Әбүгалисина мәктәпкә килмәс борын, үзе югында, утыра торган юрганы астына бер табак кәгазь салып куярлар иде. Әбүгалисина килеп утыргач, гаҗәпләнеп, мәктәпнең бер түшәменә, бер идәненә карар иде. "Ник алай карыйсың?" — дисәләр: "Белмим, мәктәпнең түшәме азрак иңгәнме яки идәне бераз күтәрелгәнме? һәр ничек, элгәречә түгел", — дип, астында бер табак кәгазь барын сизәр иде. Хасыйле кәлям, ошбу фәһем вә фирасәте, вә зирәклеге белән гыйлемгә тырышып, унике яшенә ирешкәндә, күп гыйлем хасыйль итеп, төрле фәннәрдән дәрес бирер иде. Әмма үзе һаман сабыйлык дәрәҗәсеннән чыкмаган иде, һәркөн өйләгәчә дәресОлуграк шәкертләреннән бәгъзесе әйтер иде: +— Синең кебек галим вә фәһем иясе зирәк балага шул надан вә тупас балалар белән катышып уйнавың сиңа кимчелек түгелме? — диерләр иде. +Әбүгалисина аларга: +— Яшьнең һәр хәлдә бер хөкеме бардыр. Сабыйлыкның хөкеме — уендыр, хикмәткә хилафтыр, яшьнең хөкеме бирелергә тиеш, — дип җавап бирер иде. +Әлкыйсса, бу тарикъча ничә еллар гыйлем хасыйл итеп, Бохара вилаятендә Әбүгалисина белән торышыр вә бәхәс кыйлышыр кеше калмады. Ахыр гыйлем, вә хикмәт, вә мәгърифәт арттырмак каеды белән бөтен дөньяны гизмәгә ният итте. Бәс, Әбелхарис белән бергә сәфәр кыйлып, дөньяның читеннән читенә сәйран итеп, җиһанны гизделәр. Вә һәрбер шәһәрнең изгеләре вә галимнәре белән танышып, вә мөсахәбәт кыйлышып, вә пәйгамбәрләр, вә әүлиялар каберенә зиярәт кыйлакыйла киттеләр. Күп мәмләкәтләрне вә шәһәрләрне үтеп, әкъсаи мәгъриптә, ягъни иң кояш баешы тарафында, бер шәһәргә барып җиттеләр вә ул шәһәргә кереп, бер-ике көн анда тормага ният иттеләр. Беркөн бу шәһәрнең урамнарын вә әтрафларын, вә базарларын сәер вә тамаша кыйлмак өчен, агай-эне икәүләшеп йөрергә чыктылар. Бинагяһ юллары бер базарга тугыры килеп, бер аваз ишеттеләр. "Бу ни тавыш?" — дип, күрделәр ки, берәү базарда нида кыйлып: "И мөселманнар, ишетеңез вә агяһ улыңыз, иртәгә мәгарә капусы ачылачактыр. Ишетмәдек, димәңез, тәкрар нида кыйлынмас. Мәгарәне тамаша кыйлып, кереп карарга ирадәсе бар кеше, иртәгә хәзер булсын", — дип, урам-урам нида кыйлып вә кычкырып хәбәр бирделәр. Бәс, Әбүгалисина вә Әбелхарис, бу авазны ишеткәч: "Гаҗәба, бу мәгарә ниндәен мәгарәдер? Вә аның ачылмагы ни кәйфияттәдер? Вә моны халыкка мәгълүм итмәктән максуд ни нәрсәдер, белмәк лазем булды", — дип, базарда берәүдән туктатып сорадылар: +— Бу эштә ни хикмәт бар? Безгә хәбәр бир, ул ничек мәгарәдер, ачылмагы ни кәйфияттә, аны ник халыкка мәгълүм итәсез? — диделәр. +Ул кеше әйтте: +— Шәйлә риваять кыйлырлар, Дауд галәйһиссәлам заманында бер адәм бар иде, исеменә Фисагурис диерләр иде. Шул замананың теленчә тәүхидкә мөтәгалликъ бер китап тасниф итеп, Дауд галәйһиссәламгә китерде. Дауд галәйһиссәлам аныВә Дауд галәйһиссәлам ул китапны гаять тәгъзим вә тәкрим итәр иде. Аннан соң угылы Сөләйман галәйһиссәлам аның урынына пәйгамбәрлек таҗын киеп, җәмигъ мәхлүкат аның әмеренә мотыйг булгач, "Фисагурис тәүхиде"не кувәт күреп, һәм үземдә Аллаһы Тәгалә биргән никадәр гыйлем вә мәгърифәт, вә никадәр кодрәт вә кувәт барлыгын изһар кыйлмак өчен, җирдән, күктән хисапсыз гаскәр җыеп, Фисагурисны үзенең итагатенә өндәде, һаман Фисагурис кабул итеп, итагать кыйлмас иде. Ахыр Сөләйман галәйһиссәлам бихисап гаскәр белән Фисагурис өстенә китте, ул һәм бигайниһи, Сөләйман гаскәре кадәр җирдән-күктән гаскәр хәзерләп, Сөләйман галәйһиссәлам гаскәренә каршы чыкты. Ике тарафтан сафлар тартылып, сам сувар диерләр, хәзрәте Сөләйманның гаскәре эченнән бер сам сувар чыгып, мәйданга керде. Бер сам сувар дәхи, Фисагурис гаскәреннән чыгып, мәйданга керде. Вә сугыш башладылар. Сөләйман гаскәре тарафыннан ниндәен сам сувар чыкса, Фисагурис гаскәреннән дәхи бигайниһи шуның кебек бер сам сувар чыгар иде. Хәзрәте Сөләйманның янындагы хәкимнәр хәйран булып, бу ике сам суварның кайсысы үзләренекедер, белмәсләр иде. Ул көн сам суварлар сугышыр, кайсы галиб вә кайсы мәгълүб икәнен белмәенчә кайттылар. Ягъни ул көн Сөләйман галәйһиссәлам җиңдеме, Фисагурис җиңдеме? Мәгълүм булмады. Аннан соң Фисагурис хәким, күп кыйммәтле бүләкләр белән Сөләйман галәйһиссәлам янына килеп, күп гозерләр үтенеп: "Морадым, мәгърифәт изһар кыйлмак сәбәпле, сезләргә якынлык пәйда итмәк иде. Хаша юкса сезгә мохаләфәт 5 түгелдер", — дип гафу эстәде. Сөләйман галәйһиссәлам Фисагурисның бу кадәр гыйльме хикмәт белән кувәт вә кодрәтен күргәч, үзенә вәзир итеп, күп гыйззәт вә хөрмәтләр күрсәтте. Фисагурис һәм калган гомерен Сөләйман галәйһиссәлам хезмәтендә кичерде. Гыйльме кимия вә гыйльме симия, вә гыйльме ихфа дөньяга аннан җәелде. Ахыр бу кадәр гыйльме хикмәтнең файдасы булмаен, әҗәлгә дәрман тапмаенча, үлем мөкаррәр булгач, бу кадәр олуг галимлек заигъ булмасын дип, җәмигъ китапларын бер җиргә җыеп, бер мәгарә эченә тылсымлап куйдылар, вә анда мөвәккәлләр куеп, елда бер мәртәбә мәгарә капусы ачылмак үзрә карар кыйлынды. Ул мәгарә елда бер мәртәбә мөгайян көндә ачылып, өч сәгать микъдары ачык торыр. Вә вилаять халкыннан, узганБу мәгарәнең асылы ошбудыр, — диде. +Бәс, Әбүгалисина бу сүзләрне ишетеп хәйран булды вә Әбелхариска әйтте: +— Бу мәгарәгә бу ел кереп булмас. Чөнки өч сәгатьтә ни хасыйл булыр? Киләчәк елга калып, тәмам азык хәзерләп, инша Алла, бер ел микъдары шул мәгарә эчендә калып вә җәмигъ китапларын күздән үткәреп, тәмам моталәга кыйлырмыз, — дип, киләчәк ел өчен алдан хәзерләнергә тотындылар. +Әлкыйсса, бер ел шул шәһәрдә калып, шулкадәр риязәт чиктеләр ки, хәтта көн дә бер дирһәм авырлыгы кадәр зәйтүн мае белән канәгать кыйлырлар иде вә айда бер мәртәбә су эчәрләр иде. Бер тәүлеккә яндырырга никадәр май китәрлеген хисаплап, бер ел яндырырга җитәрлек май хәзерләделәр. Вә дәхи, ашамак өчен аһу йөрәген киптереп төеп, бадам мае белән катыштырып, кояшка куйдылар. Бадам мае тәмам сеңеп беткәч, янә май катыштырып, икенче көн янә кояшка куеп киптерделәр. Кырык көн тәмам ошбу кәйфияттә тәртип кыйлып, чикләвек кадәр кечкенә-кечкенә бавырсак ясадылар. Хәтта бер данәсене капсалар, кырык көнгә чаклы ашамак-эчмәк кайгысын күрмәсләр иде. Шул кәйфият үзрә бер ел тәмам булгач, янә мөнадилар кычкырмага башладылар: "Иртәгә мәгарә капусы ачылыр, агяһ булыңыз, кергән кешегә рөхсәттер!" — диделәр. +һаман Әбүгалисина вә Әбелхарис, хәзерләгән әсбапларын алып, мәгарәгә килделәр вә, мәгарәгә кереп, бер почмакта яшеренеп тордылар. Өч сәгать тәмам булгач, мәгарәгә кергән халыклар, бер-берсенә бәрелә-сугыла ашыгып, мәгарәдән чыктылар. Мәгарәнең ишеге ябылып, беленмәс булды. Дәррәү Әбүгалисина вә Әбелхарис, чакма чагып, ут кабыздылар. Мәгарәне тәмам актарып йөреп күрделәр. Әтрафында бүлмәләр вә сөффәләр вә почмакларында агар чишмәләр вә һәйбәт көтепханәләр бар иде. Мәгарәнең һәр әтрафын йөреп тәмам булгач, таһарәт алып даирә сызып, мөвәккәлләрен тәсхир иттеләр вә, китапларын уртага алып, моталәга кыйлмага мәшгуль булдыМәгарәдә көн-төн хисабын, вә елның ни вакыт икәнен һәм моның белән белерләр иде, вә һәм хисаплап алган майлары никадәр янудан күпме вакыт үткәнен белерләр иде. Вә нәүбәтләшеп йокларлар иде. Мәгәр икесе бер җирдә ятып йокламаслар иде. Вә һәм ни белгәннәрен вә ни язганнарын бер-беренә белдермәсләр иде. һаман гыйлем хасыйл итеп, вакытны асла буш уздырмаслар иде. Хасыйле кәлям, бер ел тәмам булгыйнча, шулкадәр гыйльме хикмәттән күңелләренә алдылар, бәян мөмкин түгел. Үзләренең хисабы белән елның тәмам булганын белеп, ни вакыт мәгарә капусы ачылыр дип көтеп торырлар иде. Нагяһ бер вакытны мәгарә капусы ачылды. Ишек төбендә керергә көтеп торган адәмнәр, дәфгатән берьюлы кереп, аны-моны карамаенча, китапларын тикшереп моталәга кыйлырга мәшгуль булган заман, Әбүгалисина вә Әбелхарис мәгарәдән чыгып киттеләр. Халык боларны кисәктән күреп, гаять куркыштылар. Чөнки бер ел мөттасил мәгарәдә ятып, сач вә сакаллары җитеп, бер-беренә катышып, вә тырнаклары озаеп, бер гаҗибә сурәттә булган иделәр. Иттифакан ул заманда мәгърибе заминдә ике җаду пәйда булып, аларның явызлыкларыннан халык гаҗиз булганнар иде вә аларның фитнәсеннән котылмакта чарасыз калганнар иде. Нагяһ боларны күргәч, шул җадулардыр дип гөман кыйлып: "Менә ул җадулар! Җибәрмәңез! Тотыңыз! Аллага шөкер, кулга керде!" — дип, һәр тарафтан һөҗүм кыйлдылар. Барча халыклар җыелып: "Җибәрмә, җибәрмә, тотып бәйлә", — дип, бер олуг гауга купты. Дәррәү халык боларны чолгап алып тоттылар вә мәхкәм бәйләделәр. Сөрә-сөрә, ул шәһәрнең падишаһы хозурына китерделәр. Падишаһлары бер надан адәм иде. Хак белән батыйльне аера белмәде. Чөнки мәгърифәт иясе адәм булса белер иде. Гыйбадәт нуры белән мөнәүвәр булган йөз җадучы кяфер йөзенә охшамас. Хасыйле кәлям, ул надан падишаһ боларның җаду булучылыгына хөкем итеп, боларны үтермәгә әмер итте. Бәс, ул ахмак надан батыйль падишаһ, гөнаһсыз, дәгъвасыз, гуаһсыз, сөальсез, җавапсыз, ул мазлум бичараларга күп шелтәләр кыйлып, сүгеп, нахак җирдә аларны үтермәгә хөкем кыйлгач, сәясәт мәйданына китерделәр. Җәлладлар хәзер булып мазлумнарны чапмага ничә җирдә ялангач кылыч белән тордылар. Бу бичаралар хәйран булып, вә бу бөһтаннарӘлкыйсса, Әбүгалисина Әбелхариска ишарәт белән: "Бу кадәр көннәр мәгарәдә, зәхмәт чигеп, гыйлем хасыйл итүдән максуд — мондаен зарурәт урында башымызны бәладән коткармак өчендер. Мин киттем. Яһу", — дип, җәлладларның кулыннан бер мәртәбә әфсүн укып селкенде. Мәгәр падишаһның сарае якынында бер күл бар иде, ычкынып, шул күлгә чумды, гаиб булды, һай-һу кубып, халык Әбүгалисина артыннан китеп, күл тирәсендә эзләп торган заманда, Әбелхарис дәхи бер әфсүн укыды. Кулын-аягын бәйләгән баулар чишелеп, сарай түбәсенә сузылды. Әбелхарис дәхи ул бауларга ябышып гаиб булды, һәр тарафтан һай-һу кубып: "Җибәрмә! Тот!" — дигән аваз галәмне тотты. Әмма файда итмәде. Әбүгалисина вә Әбелхарис ул арадан җуелып киттеләр. Барча халаек, вә падишаһ, вә диван халкы һәммәсе бу эшкә хәйран булып: "Гаҗәба, җадулар шулар икән", — дип тәфтиш кыйлып, һәр тарафтан эзләмәгә тотындылар. Инде болар эзли торсын. Без килдек Әбүгалисина вә Әбелхарис хикәятенә. +Әүвәлге хыял. Әбелхарис белән +Багдад падишаһының кыйссасы +Чөнки болар икесе дә ул урында халык күзеннән гаиб булып киттеләр. Әбүгалисина симия кувәте белән Нил дәрьясыннан Мисыр шәһәренә чыкты; вә Әбелхарис Багдадка барып чыкты, вә ничә көн әүварә булып гизеп йөрде. Чөнки бер ел мәгарәдә калып, көн йөзен күрмәенчә, караңгылыкка мунисләнгән иде. Тәмам хәтер ачып, тамаша кыйлып йөргәннән соң: "Тукта, болай мәгънәсез хәрәкәтнең аслы юктыр, тереклек өчен бер сәбәп кирәк", — дип фикер кыйлып торганда, күңеленә бу килде ки: "Гыйльме симия кувәте белән челтак үзрә бер хаммам бина кыйлып, акчасы белән хәтер җәмгъ, бахозур, файдаланаем, дип, дәрхаль бер урманга барып, бер буйда вә бер калынлыкта кырык данә зифа мишә агачы кисеп алып килде, һәрберсенә берәр дастымал сарып, бер әфсүн укып өрде, шул сәгать кырык таяк кырыгы да бер сурәттә вә бер кыяфәттә адәм сурәтенә кереп вә, һәммәсе аяк үзрә калкып, Әбелхарис каршысында әмеренә кул баглап тордылар. Әбелхарис болар +Челтак үзрә — кырык гөмбәзле өстенә.га әмер итеп, җиде көндә кырык коббә өстендә бер хаммам бина кыйлды вә һәр коббәдә берәр хезмәткәр тайяр кыйлды. Вә дәхи кырыклап һәйбәт гүзәл егетләрдән дәлләкләр, ягъни арка угучылар вә чишенә торган урыннарында гүзәл егетләр хезмәткә тайяр торырлар иде. һәммәсе авазсыз, бер кәлимә сүз сөйләмәенчә гизәрләр иде. Әлкыйсса, бу хаммам Багдад шәһәрендә гайре хаммамнардан Һәзар мәртәбә артык иде. Ахыр бу хаммам Багдад шәһәрендә мәшһүр булып, һәркем мең җан белән хаммамны күрмәгә арзу кыйлыр иде. Бай-фәкыйрь, вә ләвазим әһле-барчасы, гөруһ-гөруһ килеп, сәер вә тамаша кыйлмага башладылар. Бу хаммамны һәрбер күргән кеше хәйран булып, гаять тәгаҗҗебеннән бармакларын авызларына кабар иде, ягъни ни әйтәсен белмәенчә хәйран булыр иде. Ахыр бу тәгажҗеб вә гыйбрәтнамә хаммамнарның хәбәре Багдад падишаһының колагына ишетелде. Багдад падишаһы гаять гакыйл вә дана адәм иде. Бу хаммамны күрмәгә арзу кыйлып, вәзир-вөзәрасы белән беркөн бу кырык коббәле хаммамны сәер вә тамаша кыйлдылар. Гаять дикъкать белән тәфтиш кыйлып белделәр, бу кадәр олуг бина җиде көн эчендә адәм кулыннан хасыйл булыр нәрсә түгелдер. Вә дәхи бу егетләр һәммәсе бер-беренә охшар, бер сыйфатта вә бер сурәттә телсез йөрерләр. Падишаһ һәркайсыннан сорап-сорап карады, һич берсеннән җавап ишетмәде. Бәс, падишаһ белде ки, бер хикмәт бардыр, һаман сөкүт итеп, үзенең сараена кайтты вә Әбелхарисны чакыртты; вә аңа мең төрле гыйззәт вә хөрмәт кыйлды. Бу хаммамның аелын сөаль кыйлды: +— Җиде көндә мондаен олуг хаммам бина кыйлмак ничек мөмкин булыр? Бу эш адәми затның кулыннан килер эш түгелдер, — диде. Әмма Әбелхарис ул егетләрнең берсен үзе белән алып бармыш иде. Падишаһка җавап биреп әйтте: +— И падишаһым, кырык данә шуның кебек егетләрем бар. һәрберсе җиде көндә бер йөк акча казаныр. Хаммамны һәм болар бина кыйлдылар, — диде. +Падишаһ әйтте: +— И галиме зу фөнүн, болар һәммәсе бер тугма карендәшләрмедер? һәммәсе бер сыйфатта вә бер кыяфәттә йөрерләр. Вә барчасы да телсезләрмедер, бер кәлимә сүз сөйләмәсләр? — диде. +Әбелхарис әйтте: +— Падишаһым, болар урманда үскәннәрдер, тел белмәсләр. Вә барчасы бертуган карендәшләрдер. Шуның өчен һәммәсеМәгәр Әбелхарис ул агачларны һәммәсен бер агачтан кисеп алмыш иде. +Падишаһ күрде, янә Әбелхарисның бу сүзендә бер сер бардыр. Әйтте: +— И хикмәт иясе дана, бу сернең аслы нидер? Безгә бәян кыйлып, күңелемездәге шөбһәдән безне чыгара күр. Бу эш безләрне хәйран вә гакылымызны пәришан кыйлды, — диде. +Әбелхарис әйтте: +— Падишаһым, бу егетләрнең кырыгышар һөнәре бардыр. Бу күргәнең берсе генәдер. Моннан башка утыз тугызар һөнәрләре бардыр, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Янә ни һөнәрләре бар? Рәхим итеп безгә дә ул һөнәрләрен күрсәтеп, тамаша кыйлдырсаң булмасмы? — диде. +Әбелхарис әйтте: +— Падишаһым, бу эшләр халык күзе алдында булмас, аулак җир кирәк. Аулакта никадәр һөнәр эстәсәңез, баш өсте, күрсәтик, — диде. +Падишаһ дәхи, бу эшнең хикмәтен бик беләсе килеп, сарайны хәлвәт калдырып, вәзир-вөзәра вә хезмәткәрләрен һәммәсен сарайдан чыгарды. Мәгәр бер падишаһ, вә Әбелхарис, вә һәм шул агачтан төзелмеш бер егет калды. Аннан соң падишаһ Әбелхариска хитап кыйлып әйтте: +— И хакиме хикмәтшинас, бу мөшкил эш безне хәйран вә сәргәрдан кыйлды. Кәрәм боерып, безгә моны бәян вә гаян кыйла күр, — диде. +Әбелхарис әйтте: +— Әй падишаһым, минем егетләрем зиядә һөнәр вә сәнгать ияседер. Үткен вә җиңел бәдәнле, вә кувәт иясе гаять зирәк егетләрдер. Мәгъриптә булсын, мәшрикъта булсын, ни эшең вә ни мәслихәтең бардыр, җибәрермен, хәзер эшләп килерләр. Җирдә судан, һавада җилдән тиз йөрерләр. Боерыңыз, әгәр хезмәтеңез бар булса, баш өсте, — дип урынына утырды. +Падишаһ, гаҗәпләнеп, ярты төнгә чаклы Әбелхарис белән сохбәт кыйлышып, ничә-ничә хикмәтләр вә гыйбрәт сүзләр ишетте. Падишаһ хәзрәтләре һәм мәгърифәт иясе булып, эче-тышы хыянәтсез, тугыры фәһемле адәм иде. Белде ки, бу адәмдә күп мәгърифәт, вә күп хикмәт, вә гыйбрәт бардыр. Сүз арасында янә Әбелхариска хитап кыйлып әйтте: +— И хәкиме зу фөнүн, бу егетнең бер генә һөнәрен безгә күрсәтсәң булмасмы? — диде. +Әбелхарис янә: +— Ни була, падишаһым, мәгъриптәме, мәшрикътамы, ни хезмәтеңез бар, боерыгыз, җибәрәем, хәзер китерсен, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Мәгъриптәме, мәшрикътамы торсын, әмма Сәба падишаһының бер гүзәл дөхтәре бардыр. Гүзәллектә вә зифалыкта нәзыйры юктыр, диләр. Ишетеп гашыйк булып, ничә мәртәбә атасыннан сорадым, бирмәде. Өстенә гаскәр белән бардым, мәгълүб булып кайттым, ала алмадым. Аһ, әгәр ул кызны, мөмкин булса, китертсәң, җаныма миннәт белер идем, — дип, зар вә гөрьян кыйлды. +һаман Әбелхарис падишаһның бу кадәр ул кызга гыйшкыны аңлап: +— Боерың, әфәндем, бу нәрсә — нәрсә түгел, бу бик асан эштер,— дип, аяк үзрә калкып, ул агачтан төзелмеш егет янына килде. Ул егетнең колагына әйтеп, бер хезмәт боерган шикелле булып, бер әфсүн укыды. Шул сәгать ул егет хәрәкәткә килеп, Әбелхарисның аягына баш куеп, ишектән чыгып китте. Бәс, Әбелхарис килеп яхшылап урынына утырып та җитмәгән иде, шул егет хезмәтне әда кыйлып, ишектән дә килеп керде. Карасалар, артыннан һәм Сәба падишаһының кызы да килеп керде вә, хәйран булып куркып, бер почмакта утырды. Падишаһ, бу хәлне күреп: +— И хакиме хикмәтшинас, бу нә хыялдыр? Моны төшемдәме күрәмен яки өнемме? Бу хикмәтнең аелын безгә бәян кыйла күр, — дип, мең төрле гозер вә нияз кыйлды. +Әбелхарис әйтте: +— И шаһым, бу егетнең моннан гайре утыз тугыз һөнәре бардыр, иң кечкенәсе будыр, — диде. +Падишаһ дәхи ул кызга нәзарын салып күрде, шундаен җәмал иясе бер кыз иде ки, йөзенең нурыннан ай вә кояш оялыр иде, вә аның җәмалын мәдехтә телләре гаҗиз вә сакау булыр иде. Вә җәмалын бер мәртәбә күргән кеше дөньясын онытыр иде. Әлкыйсса, падишаһ ул кызга колактан гашыйк иде. Ул кызның үзен күргәч, җан вә күңелдән гашыйк булып, битакать булды вә әйтте: +— И хәким-философ, бу эшнең аелын бәян вә бу хыялның фаслын гаян кыйл. Бу бабта гакылым хәйран вә фәһмем пәришан булды, — диде. +Әбелхарис әйтте: +— И шаһым, бу мөшкилеңне дәхи ошбу кыздан сорамак мөмкин, — диде. +Бәс, падишаһ, кызга күз очы белән генә нәзар салып: +— И мәхбүбе җиһан, монда килмәгеңезгә ни сәбәп булды? Кәрәм итеп, бәян вә гаян итә күр, — диде. +Аннан соң ул кыз ике күзеннән яшь агызып әйтте: +— Дәүләтле башыңыз өчен, и шаһым әфәндем, гәрчә гөстахлык булса да, әүвәл минем сездән бер сөалем бардыр. Ул сөалемнең җавабына наил булсам, нәүбәт миндәдер, — диде. Чөнки ул кыз зиядә фирасәт иясе бер бала иде. Падишаһ йортына килеп кергәч, күзен ачып, үзен бу мәҗлестә күреп, әтрафына нәзар салганнан соң, күзе падишаһның йөзенә тугыры килеп, чәһрәсеннән падишаһ икәнен белде. Падишаһ дәхи үзенең кем икәнен вә һәм Әбелхарис ниндәен адәм икәнен бербер бәян кыйлды. Моннан соң нәүбәт кызга калгач, кыз дәхи үз тарафыннан былбыл кебек фәсыйх телен ачып әйтте: +— И шаһәншаһе җиһан, бу хәкыйрә вә кәминә җарияңез — Сәба падишаһының дөхтәремен. Хәвабгяһемдә, ягъни йоклый торган бүлмәмдә, җарияләр вә хатыннар белән һәм-нешин булып, бергә алар белән йоклаганыма разый булмаенча, хөҗрәм эченә хөҗрә ясатып, мине анда ялгыз куймышлар иде. Шул хөҗрә эчендә ялгыз башым йокларга хәзерләнгән вакытымда гына, карасам, бу егет хөҗрәмә килеп керде. Алдыма башмакларымны китереп куйды да, "әйдә", дип ишарәт кыйлган шикелле булды. Вә бу егетнең минем аулак хөҗрәмә кермәге, вә һәм мине куркытмаен ишарәт кыйлмагы миңа бу бер гаҗәп эш күренде. Моңар хәйран булып торганда, үземнән бер тәказа кубып, асла сабырга такатем булмаенча, ихтыярсыз йөрдем. Гүяки һәр тарафымнан баулар белән тартып, ихтыярыма куймадылар. Бу егетнең артыннан киттем. Бер дәкыйка үтмәде, бу урынга ирештем, — диде. +Падишаһ, бу сүзне ишетеп, Әбелхариска күңелендә мең мәртәбә тәхсин вә афәриннәр укып, белде ки, бу эшләр гыйльме симия кувәтедер. Бәс, үзенең хезмәткәрләренә боерды, бу кызга хасс сарайларыннан бер сарайны хилвәт кыйлып, әнваг зиннәтләр белән бер җәннәт мисал итеп зиннәтләп, вә ничә хуш әлхан җарияләр кушып, кызны сарайга китерделәр. Падишаһ дәхи Әбелхарис белән хасс мәҗлес корып, сохбәт кыйлышканнан соң, иртәгесен падишаһлык диванына әркяне дәүләт вәВә кыйммәтле Һәдияләрдән әнваг төрле Һәдияләр вә бүләкләр белән Сәба шәһәренә илчеләр күндерделәр. +Бәс, бу илчеләр Сәба шәһәренә юнәлеп, шәһәрдән шәһәргә кичеп бара торсыннар, без килдек Сәба вилаятендә булган маҗарага. Кайчан ки ул Сәба падишаһының кызы бер кичне үзенең хилвәт хөҗрәсеннән гаиб булып, иртә белән ишек төбендәге нәүбәтче җарияләр падишаһның әмере белән кыз ята торган хөҗрәнең йозагын ачып, хөҗрәгә керделәр, күрделәр хәрәмен, көле савырылмыш, җирендә җилләр исәр. Бәс, нәүбәтче җарияләр вә даяләр, кызны хөҗрәдә күрмәгәч: "Гаҗәба, бу ни хикмәт! Хөҗрәнең әтрафы мәхкәм, ишекләре бикле. Моннан кыз ничек гаиб булды?" — дип хәйран булып, егълашып, падишаһ хозурына килделәр. Кыйссаны бер-бер хәбәр бирделәр. Сәба падишаһы мондаен гаҗәп вакыйганы ишеткәч, "аһ" дип, якасын ертып, берничә мөтдәт һушсыз булды. Ахыр хәкимнәрен вә голямасын җыеп, бу кыйссаны мәгълүм итте вә бу хәсрәтнең дәрманын эстәде. Хәкимнәре һәрберсе бер төрле сүз әйтеп, бәгъзеләре җен эше вә бәгъзеләре дәхи китап карап, гыйлем кувәте белән җирне-күкне сәер кыйлып, тәфтишкә тотындылар. Хәкыйкать хәл ни кәйфияттә икәнен белеп, филхаль падишаһ хозурына игълан кыйлдылар: +— И шаһым, бу дөхтәреңезне гыйльме симия кувәте белән бер хәкиме Арсту ниһад Багдад шәһәренә илткәндер, — диделәр. +Бу мәртәбә падишаһның ачуы кайнап, диван халкына әмер итте: +— Тиз заман күп гаскәр җыеп, Багдад падишаһы өстенә барып, кызны алмак кирәк, вә мәмләкәтен харап итеп, тар-мар китермәк кирәк, — диде. +Әмма вәзирләре бу мәслихәткә разый булмадылар, әйттеләр: +— Юк, шаһым, әмма мәслихәт булса, җанымыз юлыңа фидаАхыр гыйшык уты белән бәгъре кәбаб булып, өстемезгә гаскәр чикте. Без дәхи аның белән мөкавәмәт кыйлырга кодрәтемез булмаганлыктан, мең бәла белән котылдык. Инде болай үзенең мәгъшугы кулына кергәч, безнең белән сөйләшә белер. Хосусән, Әбелхарис кебек адәм аның вәзире булып торганда, Сөләйман диюләре булса да, аның кулыннан хәлас мөмкин булмас, һаман моның чарасы сабыр кыйлмактыр. Чөнки Багдад падишаһы гакыйл вә дана вә Мөдәббир бер падишаһтыр. Ихтималдыр ки, бер-бер төрле тәдбир кыйлып, безгә мөрәҗәгать кыйлыр. Ул вакытта сезләр һәм мәгъкуль күреп, Багдад падишаһы кебек олуг адәм, бәлки, киявеңез булса, һич гаҗәп юк, — диделәр. +Сәба падишаһы, моны ишетеп, бераз фикергә калды. Ахыр кулыннан ни килсен, чар-нәчар сабыр итмәгә карар кыйлды. Билә хәвеф вә риҗада берничә заманнар үткәннән соң, беркөн: "Багдад падишаһының тарафыннан илчеләр килде", — дип, падишаһка хәбәр бирделәр. Падишаһ бу илчеләрнең килгәнен ишетеп гаять мәсрүр булды, гүя кызын кайтарып китерделәр лә! Әрбабе диван һәммәсе истикъбальгә чыктылар вә, илчеләрне кабул итеп, бер хасс сарайга төшерделәр. Ләвазиме зыяфәт тәртип кыйлып, илчеләрне зыяфәт кыйлганнан соң, төн буе мосахәбәт кыйлышып, иртәгесен янә падишаһның үзенә хасс сараенда бер диван тәртип кыйлдылар. Әркяне дәүләт вә әгъяне солтанат диванга җыелганнан соң, илчеләрнең Килмәгенә күп бәрәкаллаһ вә афәриннәр укыдылар. Илчеләрне һәм диванга дәгъвәт кыйлынып, падишаһ хозурына килгәч, Багдад падишаһының намәсен вә әнваг пишкәшләрен, ягъни Һәдияләрен вә бүләкләрен сондылар. Югары урын күрсәттеләр. Илчеләр дәхи, әдәбе мөлүкне җиренә китереп, югары чыгып утырдылар. Бәс, Сәба падишаһы намәне алып, вәзирләренә әмер кыйлды. Вәзирләр, намәне алып, җәһрән укыдылар, һәрни язгандыр мәгълүм булды. Багдад падишаһының намәсендә билә язылмыш иде: "Әүвәлан Хак Тәгалә хәзрәтенә хәмед вә сәна вә шөкре фәраван, бәгъдә, күп мәхәббәт вә иштиякълар гарыз кыйлып, и олуг мәртәбәле падишаһ, яшерен калмасын ки, мондан мөкатдәм ничә мәртәбә дөхтәреңезне сорап, бирмәдеңез. +"Мөкатдәм — элек. +Ахыр, ике тарафтан сафлар багланып, сугыш вакыйг булды. Бер былбыл баласы өчен мәхәббәт мәйданында ничә башлар киселде вә никадәр каннар түгелде. Вә никадәр мәхәббәт изһар кыйлсак, шулкадәр җәфа күреп, өмитсез кайттык. Инде бу хәлдә Арсту вә Әфләтүн хәкимнәр шикелле хикмәт иясе зу фөнүн галим вәзирем бардыр, Әбелхарис диерләр. Гыйльме симия кувәте белән Багдад шәһәрендә җиде көндә кырык коббә үзрә бер хаммам бина кыйлды. Вә кырык егете бар. Вә һәрберсенең кырыгышар һөнәр вә санагате бардыр. Җөмләдән берсе, иң кечкенә һөнәре будыр ки, дөхтәреңезне, күз йомып ачкыйнча, Сәба шәһәреннән Багдад шәһәренә китерде. Вә Әбелхарис дәхи симия гыйлемендә мисалы юк бер фәриде гасыр вә хәкиме зу фөнүндер ки, ничә Локман хәкимнәрнең авызыннан локъмәсен алыр. Хәзердә бу кеше минем вәзиремдер. Әгәр мәгъкуль күрсәңез, хуш ула, бу тарафларга кәрәм боерасыз. Мәзкүр хаммамны тамаша кыйлып, дөхтәреңезне һәм күрерсез. Бу дөнья кемгә бакый калды, вә ничәләрнең бәгырен кәбаб кыйлды, вә ничә Искәндәрләрне золмәткә илтеп, хашекъ ләб кайтарды. Вә ничә каһарманнар бөтен дөньяны тәсхир иткәннәр исә дә, кара туфрак эченә тыкты. Вә ничә кайсарларның касрын екты. Вә ничә Җәббарларның җәбрән, аркасын бөкте. Бу мәккярә дөнья кемгә вафа кыйлды, бу дөньяның ни нәрсәсенә хозурланмак кирәк? Рәхим итәсез, ике-өч көнлек гомерне бергә кичерәек. Мөмкин кадәр, бер-беремезгә хезмәт күрсәтәек, вәссәлам", — дип, намәсен тәмам кыйлып, Багдадка дәгъвәт кыйлды. +Бәс, намә укылып тәмам булгач, һәммә диван халкы мондаен гыйбрәт вә хикмәт сүзләрне ишетеп, Багдадка бармакны мәгъкуль күрделәр вә ул хаммамны күрмәгә рәгъбәт иттеләр. Дәхи Багдад падишаһы белән солыхка разый булып, ләвазиме сәфәр тәдарекендә булдылар. Аз заманда хәзер булып, бер фәсыйхел лисан адәмне илче итеп, дүрт-биш мең микъдар адәм белән ничә Һәдияләр күндереп, бер мөбарәк сәгатьтә Багдад шәһәренә юнәлделәр. Бу тарафта Багдад падишаһы: "Сәба шәһәренә киткән илчеләр, гаҗәба, кайчан кайтыр вә ни хәбәр китерер икән?" — дип монтазыйр булып торганда, илчеләр кайтып җиттеләр. Сәба шәһәрендә булган вакыйганы сөйләделәр. Вә, Сәба шәһәренең падишаһы килә, дип хәбәрБагдад падишаһы мәсрүр булып, Әбелхарисны дәгъвәт кыйлды. Кунакны ни тарикъча истикъбаль вә тәкрим кыйласыны мөшәвәрәт кыйлды. Аны мәгъкуль күрделәр ки, әүвәл атасына каршы кыз чыкты. Аның артыннан әркяне дәүләт вә әгъяне солтанат груһгруһ истикъбальгә чыктылар. Әлкыйсса, Сәба падишаһы кызы белән күрешеп, гяһ егълап, гяһ көлештеләр. Кызының исеменә һәмаюнбану диерләр иде. Багдад падишаһыннан күп ризалык белдереп, гаять шөкранәләр кыйлды. Багдад падишаһы дәхи: "Йә каената, әссәламегаләйкем", — дип килеп күреште. Әлкыйсса, ике падишаһ бер-бере белән мосафәхә шартын әда кыйлганнан соң, кәлям бәгдә әссәлам, дип, хәл-әхваль сорашарак Багдадка керделәр. Әбелхарис дәхи Сәба падишаһы белән күрешеп, Сәба падишаһы Әбелхарис ниндәен адәм икәнен фирасәт кыйлып белде ки, бер хаким зу фөнүн адәмдер. Вә дәхи Багдад гаскәренең төзеклегенә вә күплегенә гаҗәпкә калып торыр иде. Чөнки Багдад падишаһының бу кадәр олуг дәүләт иясе икәнен белгәне юк иде. Бу дәүләт вә бу шәүкәт белән күреп, вә, үзенең разый булганына күп шөкранәләр кыйлып, күңеленнән дуслыгыны мәхкәм кыйлды. Багдад шәһәренә кергәннән соң, падишаһның әмеренә бинаән, Әбелхарис Сәба падишаһыны бер җәннәт мисале бакчада бер әгъля сарайга төшереп, гыйззәт вә хөрмәт һәрни булса әда кыйлды. Зыяфәт әдасы тәмам булгач, Сәба падишаһы өчен махсус урын хәзерләп, алтын белән морәссаг паласлар вә түшәкләр ябып истирахәт кыйлдырды. Андин соң, Әбелхарис Багдад падишаһының хозурына килде. Хасыйле кәлям, кырык көнгәчә билә зыяфәт кыйлып, күп хәзинә сарыф кыйлдылар. Шулкадәр тәкәллефе зыяфәтләр кыйлдылар ки, адәмнең гакылы шашар. Шул тарикъча, тәкрар зыяфәтләр корылган вакытта сүз арасында Әбелхарисның симия кувәте белән бина кыйлган хаммамы яд кыйлынып, Сәба падишаһы ул хаммамны барып күрмәгә рәгъбәт итте, һаман Әбелхарис аяк үзрә торып, падишаһларга дога вә сәна әдасын җиренә китереп, илтимас кыйлды ки, кәрәм итсәңез, хаммам зыяфәте миннән булса иде, диде. Алар дәхи мәгъкуль күреп, һаман Әбелхарис мунча зыяфәте хәзерләмәгәӘнваг төрле чәчәк, сөнбел вә рәйхан агачлары, ботактан ботакка чормашып, хуш исле чәчәкләрен чыгармыш ки, димагларны могаттар кыйлыр, хуш аваз былбыллары сайрап, вә күшекләрендә җәннәт хуры мисалында кәнизәкләр вә Гыйльманнар хезмәткә тайяр, бил баглап торырлар. Вә туфраклары ганбәр, һавасы мөлаем, агар чишмәләре бар. Гүя бер җәннәт, череп туфрак булган үлекләрне тергезер. Әлкыйсса, Әбелхарис кунакларны дәгъвәт кыйлып китерде. Хаммам эченә кереп күрделәр: кавесе козәх охшашлы таклар, күк мисале биек рәваклар, шәдади сөфәләр, Багъдади коббәләр. Әлкыйсса, бу хаммамны тамаша кыйлып, олуг-кечек һәммәсе чишенеп, ялангач булып керделәр, һәр коббәнең эчендә бер диляге, ягъни арка уа торган хезмәткәрләре бар иде. Вә һәр такның берәр гыйльманы бар иде. Әмма һәммәсе бер кәлимә сүз сөйләмәс, телсез йөрерләр. Әлхасыйл, Сәба падишаһы бер күрпәнең өстенә утырды, дәррәү бер диляк килеп хезмәтенә торды. Падишаһ бу егеттән сөаль кыйлды: +— Сезләр Әбелхарис хәкимнең сатып алган колларымысез? — диде. Асла җавап килмәде. Белде ки, бу барчасы остаз эшедер, һәрни халь булса, хаммамны сәер вә тамаша кыйлып чыкты. Вә Әбелхариска Һәзар тәхсин вә афәриннәр әйтеп, Хак Тәгалә бәндәләренә тәгаҗҗеб эшләр бирер, имеш, дип хәйран булды. Аннан соң Әбелхарис кунакларны симия кувәте белән төзелмеш бакчасына дәгъвәт кыйлды. Ике падишаһның барча вәзир-вөзәрасы вә тәвабигълары белән егерме меңнән зиядә халык бакчага җыелып, өч көнгәчә зыяфәт булды. Вә дәхи Әбелхарис Сәба падишаһына, вәзирләренә гаҗаиб вә гараиб Һәдияләр вә бүләкләр хәзер кыйлды, вә һәркайсына баштанаяк хилгатьләр кидерде ки, адәмнең күргәне түгел, төшенә дә кергәне юктыр. Андагы зыяфәтләрне, андагы хикмәтләрне сыйфат кыйлып язарга диңгез сулары кара булсын, урман агачлары каләм булсын — язып бетерә алмас иде. Зыяфәтнең икенче көнендә вәзир-вөзәра вә хөкәмаэ — барчасы тиешле урыннарына утырганнан соң, Әбелхарис аягүрә торып, Сәба падишаһына кул кушырып, дөхтәрене Багдад падишаһына, шәригате Мөхәммәдия үзрә, хәлал җефетлеккә сорады. Сәба падишаһы дәхи, баш өсте, дип, мең җан белән разый булып, имамнар килеп, ике таБу арада Әбелхарис кыйссасы тәмам булып, без киләек максуд асылы булган Әбүгалисина кыйссасына. +Икенче хыял. Әбүгалисина белән Мисыр +падишаһының кыйссасы +Риваяне ширин кәлям, ягъни тәмле-тәмле хикәятләрне риваять кыйлгучылар шәйлә риваять кыйлырлар ки, Әбүгалисина дияре мәгъриптә, мәгарәдән чыгып, җадулык төһмәте белән падишаһ хозурына китерелгәч, үзен бер күлгә ташлап, халык күзеннән гаиб булып киткән иде. Ходаның хикмәте вә кодрәте белән, Нил дәрьясыннан Мисыр шәһәренә чыгып, берничә көн бер җирдә карар итеп, сачын китәреп, сакал вә тырнакларын кисеп, адәм сыйфатына керде. Чөнки бер ел мәгарәдә ятып гуле бәябанга биңзәмеш иде, ягъни бигайниһи урмандагы шүрәле кебек булган иде. Беркөн кәсеп һава өчен тамаша кыйлып, базарларда вә урамнарда гизеп йөргәндә, юлы хәлвәфрүшләр, ягъни хәлвә сатучылар урамына тугыры килде, һәр тарафка назар салып тамаша кыйлганда, хәлвә кибетендә маһ талгать бер егет күрде. Әлкыйсса, ул хәлвәфрүш җәмал иясе бер гүзәл егет иде. Вә Әбүгалисина дәхи бер җәүһәр кадерен белгүче бер сарраф иде. Ул егетне күреп, мәхәббәт итеп, күңеленнән гашыйк булды. Вә күңеленә килде ки, бу егеткә хәлвәчелек һөнәрен камил тәгълим вә моннан башка ничә санагатьләр тәфһим идеп, фәкыйрьлек михнәтеннән хәлас итим, дип, шул ният белән хәлвәфрүшнең каршысына килеп торды. Вә ул егетнең хәрәкәтенә карап торыр иде. Бу кадәр дикъкать белән текәлеп карап торганына хәлвәфрүш һәм оялып, бу дәрвишнең миндә ни морады бардыр, дидарыма гашыйкмы яки башка бер морады бармы? Әлбәттә, белмәк лазем, дип, Әбүгалисинага бер микъдар хәлвә бирде. Әбүгалисина дәхи хәлвәне алып авызына капты, дәрхаль, теф дип, хәлвәне җиргә төкерде. Мәгәр әтрафында торган адәмнәр һәммәсе ул егетнең җәмаленә гашыйк иделәр, фәкать ул егетне күрер өчен генә кибет алып, сату иткән булып утырырлар иде. Эшләрен-күшләренВә дәхи Әбүгалисина хәлвәфрүш биргән хәлвәне төкереп ташлаган өчен, һәркайсы килеп Әбүгалисинага шелтә кыйла башладылар: +— һи ахмак, надан гашыйк! Без ул егетнең кулыннан хәлвә түгел, зәһәре һәляһил, бең җанымыз белән, кабул итеп эчәр идек, вә абе хәят эчкән кебек булыр идек. Бу кадәр заман каршысында кичә-көндез, мең дәрт вә мәхәббәт белән, күрермез микән дип саклап торамыз. Бер мәртәбә күрмәк белән йөрәгемезгә ял була. Шулай була торып та, бу кадәр илтифат күргәнемез юк. Сиңа бу кадәр дәүләт йөз күрсәткән икән, ул мәхбүбнең хәлвәсен ашамаенча төкереп ташладың. Үз аягы белән килгән сәедне ычкындырдың, — дип, Әбүгалисинаны бик каты сүктеләр, хәтта кыйнамага башладылар. Бәгъзесе таш белән вә бәгъзесе агач белән атмага тотындылар. Әбүгалисина күрде ки, төпсез дәрьялар ташыды, михнәт тулкыннары баштан ашты. Кайсы берсенә җавап бирәсен белмәенчә, бер тарафка баш алып качты. Әмма хәлвәфрүш гакыйл вә дана адәм иде. Бераз фикер итеп, үз-үзенә әйтте: "Бу дәрвиш, бичара, хикмәт вә кәмал иясенә охшар. Хәлвәне төкереп ташлавы хикмәтсез түгелдер, әлбәттә, бер аслы бардыр", — дип, Әбүгалисинаның артыннан китте. Күрер-күрмәс барып, бер аулак җирдә җитеште, вә гозер нияз итеп аягына егылды, әйтте: +— И газизем вә миһербан кунагым, хуш ула, минем кибетемә рәхим итәсез, мәҗлесеңез белән мөшәррәф булыр идек. Сез дәхи атамыз урынына ата булыр идеңез. Заһирән, хәлвәмезне хуш күрмәгәнеңездән төкереп ташладыңыз бугай. Тәхкыйк, бу һөнәрне остаздан өйрәнмәдем. Гәрчә атам хәлвәче иде. Ләкин мин кечкенә чагында вафат булып, хәлвә һөнәрен үгрәнә алмый калдым. Анам дәхи остазга биреп үгрәттермәде. "Атаң хәлвәне бу рәвешчә пешерер иде", — дип, анам күрсәтүе буенча, көн дә бер микъдар хәлвә пешереп тереклек кыйламыз. Сезгә бу эш асандыр, кәрәм итеп, бу хосуста остазым булып, бу ятимгә шәфкать итә күреңез. Хода кашында күп әҗерләргә мөстәхыйк булырсыз, — дип, күп зарыйлыклар кыйлды. Моннан соң, Әбүгалисина үзенең җанына миннәт белеп, хәлвәфрүшнең бу хөсне әдәп белән әйткән сүзләрен ишеткәч, мең җаны белән, әүвәлгедән зиядә гашыйкы шүридә булып, әйтте: +— Яхшы, яхшы, чибәр егет, баш өсте, барып үгрәтәем. һаман хәлвә түгел, сиңа күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаҗаиб һөнәр вә санагатьләр күрсәтим. Бу кич кибетендә кал, ярар, барырмын, — дип вәгъдә кыйлды вә бер тарафка китте. Хәлвәфрүш егет берзаман фикер итеп калды вә хәйрәт дәрьясына талды. Гяһ фикер итә: "Дәрвишләр күбрәк һаваи вә сәуда пәрәст булалар. Җәмалымны күреп, җан вә күңелдән гашыйк вә үзенә мөсәххәр кыйлмак өчен, бер мәгаш корды бугай"... Вә гяһ фикер итә: "Дәрвишнең йөзендә риязәт әсәре барлыгы заһирдыр, ахыр бу буш кеше түгелдер", — дип, ул кичә, кибеттә калып, Әбүгалисинаны тәҗрибә кыйлмак өчен, ахшамгача көтеп торды. Чөнки кичке саяд кара авын корып, замана карчыгы кара шәл белән йөзен өртә башлады, ягъни көндез китеп, кич булып, йолдызлар күренмәгә башлады, Әбүгалисина хәлвәфрүшнең кибетенә килде. Бәгъдә әссәлам, хәлвәфрүш каршы барып, Әбүгалисинаны кибетенә алып керде. Бер хәлвәт бүлмәсенә утыртты, шәм яндырып куйды. Такать кадәренчә тәгъзим вә тәкрим белән алдына нигъмәт куйды. Нигъмәттән бер микъдар тәнавел кыйлып булгач, дога итеп мосахабәткә мәшгуль булдылар. Әбүгалисина хәлвәфрүшне сөйләштереп, гакылын мизанга салды. Камил гакыллы егет күреп, һәрбер сүзе гыйшык вә мәхәббәт зиядәсенә сәбәп вә багыйс булыр иде. Егет дәхи Әбүгалисинаны тәҗрибә кайрагына тартып, бер хаким зу фөнүн икәнен бераз аңлады. Әмма Әбүгалисинаның бик дикъкать белән каравыннан оялып, моның ни морады бардыр, ахыры ни булыр икән, дип торыр иде. Әмма Әбүгалисина ул кадәр бик ачылып сөйләшмәс иде, ятсыныбрак торыр иде. Хәлвәфрүш әйтте: +— Әфәндем, сез хәлвәне нидән пешерерсез? Нидер бик кирәк булыр? Боерыңыз, һәрни кирәк булса, китерәем. Чөнки вакыт бик аз калды, иртәгә сатарга хәлвәмез юкдыр, — диде. +Әбүгалисина, асла илтифатсыз, икенче тарафтан сүз сөйләр иде. Хәлвәфрүш тәхкыйк белде, бу дәрвишнең кулыннан килә торган эш юктыр, һаман үзенең арзусына карай торган бер адәм икән, дип ачуланып китте һәм, ишектән типкәләп чыгараем, дип, берничә мәртәбә фикер кыйлды, янә сабыр итте. Бераздан янә хәлвә кыйссасын телгә китерде. Ахыр Әбүгалисина күрде, бу егет хәлвә пешми калганына эче пошып, шөбһәдән хали түгелдер. Әйтте: +— И егет, ирләр арасында ялганчылык гаеп эштер. Ни өченКүр, хәлвә пешермәк ничек булыр, — диде. +Аннан соң хәлвәфрүш бөтенләй шөбһәгә төшеп, күңеленнән әйтте: "Юк сүзне бу ник әйтә? Кибәктән хәлвә була, имеш! Бу миннән мәсхәрә кыйла торгандыр", — дип, бераз уйлап торды да, тукта, ни булса булсын дип, истиһза тарикынча, егерме капчык кибәк тутырып китерде. Әбүгалисина әйтте: +— Безнең морадымыз сезгә, икенче җәһәттән, зәхмәтсез вә мәшәкатьсез башка бер һөнәр вә санагать үгрәтмәк иде. Чөнки синең фәһемең бу кадәр икән, хәлвә җәһәтеннән морад иттең. Хәер, алай булсын, — дип, бер микъдар моракабәгә барып, бер әфсүн укыды. Ул капчыктагы кибәкләр һәммәсе бертөрле хәлвә булды ки, күзләр күрмәк түгел, исеме дә ишетелгәне юк иде. +Әбүгалисина әйтте: +— Мә инде сиңа хәлвә, иртә белән базарга чыгарып сат, — диде. Әмма хәлвәфрүш шулкадәр хафа булды, ачу уты йөрәген яндырды. Хәтта хәлвәне ачып та карамады. +— Мондаен мәгънәсез, юк сүзләр белән балаларны алдаган кебек итәмесен? Капчыктагы кибәк: "Хәлвә бул!" — димәк белән хәлвә булырмы? Бозык ниятең мәгълүм булды. Бу кадәр зәхмәт чиктердең, вә бу кадәр заман йокысыз калдырдың, дивана дәрвиш! — дип, кулына утын агачы алып, Әбүгалисинаны дүпәләп кыйнап чыгарыйм дигәндә, Әбүгалисина аяк үзрә торып, хәлвәфрүшнең кулыннан мәхкәм тотып, ишеккә таба селекте. Хәлвәфрүш, ишектән егыла-егыла чыгып, урамда бер микъдар гакылсыз булып ятты. Берничә заманнан соң гакылы башына килеп, күзен ачып караса, үзен бер киң сахрада күрде. Кибет түгел, Мисырдан нам вә нишан юк. Хәлвәфрүш гомерендә бу җирләрне вә моның кебек вакыйганы күргәне юк иде. Хәйран вә сәргәрдан булып, анда йөгерде, монда йөгерде. Асла күргән җир түгел. Нишләсен, егълабрак бер тарафка китте. Күп җир киткәннән соң, мең михнәт белән бер агач төбенә җитешеп, битакать булып ятты вә бер микъдар истирахәт итеп йокыга китте. Берзаман яткач, колагына бер аваз ишетелде. Күзен ачып караса, таң атып, көн җәелгән. Вә бер хисапсыз гаскәр туплар вә мылтыклар белән үзен әтрафыннан чорнап алганнар. Качарга ни аяк бар, көрәшергә ни кул бар. Берничә атлы кешеләр килеп асла әман бирмәенчә моны бәйләргә тотындылар. Хәлвәфрүш бичара һәрберенә гозер-нияз итеп, мәр хәмәт эстәде. Асла берсендә бер мәрхәмәт вә мөрәүвәттән әсәр күрмәде, һәр никадәр котылырга дәрман эстәде, булмады. Ахыр мәхкәм баглап, берничә әсирләр эченә китереп зынҗырладылар вә, ул урыннан торып, гайре бер тарафка юнәлделәр. Хәлвәфрүш бичара: "Минем ни гаебем бар? Мине кая илтәсез?" — дип егъласа да, "Әйдә, алдыңа кара, тизрәк", — дип, мылтык сабы белән җилкәсенә төртә-төртә, алып барырлар иде. Бер-ике сәгать киткәчтән, бичараның аягы кабарып, күңеле мәхзүн вә күзләреннән яшь Җәйхун булып агар иде. Әлкыйсса, хәлвәфрүш нигә очраганын белде, Әбүгалисина ниндәен адәм икәнен аңлады. Әмма ни файда, дәрденә кемнән дәрман эстәсен? Бу михнәтнең ахыры кайчан булыр? дип, хәйран вә сәргәрдан булып, әсирләр артыннан барыр иде. Ул көн кич булгыйнча киттеләр, барып бер шәһәргә җиттеләр. Хәлвәфрүш үзен бәйләп алып барган кешеләрдән сорады: +— Бу кайсы шәһәрдер? — диде. +Әйттеләр: +— Бу Багдад шәһәредер. Падишаһымыз безне Фәләстин җиренә күндермеш иде, әлхәмделиллаһи, сәламәт кайтып җиттек, — дип, Багдад шәһәренә керделәр. Вә алып килгән малларын, вә әсирләрен падишаһка тапшырдылар. Хәлвәфрүшне падишаһ гаять яратып вә падишаһлык хезмәтенә лаек күреп, хәзинәсенә алды. Нишләсен бичара, тоткындыр, хезмәткә бил баглап торды. Вә күңеленнән фикер итеп: "Илаһи, монда ни сер бардыр? Бер кичә эчендә Мисырдан Багдад шәһәренә җиттем вә, үз җиремнән аерылып, дияре горбәткә төштем. Ул дәрвиш ниндәен гаҗаиб вә гараиб сәнгатьләргә кадир, имеш, белмәдем, һәрни әйткәне раст икән. Мин, ни гаҗәп, ахмаклык кыйлдым вә гафил булдым. Мондаен бер хикмәт әһленең хезмәтен итмәдем, хәзинә таптым, чүплек башына куйдым, алтын таптым, бакырга алыштырдым, абе хәяткә ирештем, сәрабка тәбдил кыйлдым", — дип, мең үкенечләр белән пөшиман булып, хәйран вә гөрьян, өч ай хезмәт кыйлды. Вә башына килгән вакыйгаларны берәүгә дә сөйләмәс иде. Беркөн Багдад падишаһы Әбелхарис хаким бина кыйлган хаммамга бармага ният итте. Падишаһлык хезмәтендә никадәр егетләр бар булса, һәммәсен ул хаммамга бергә алып барды. Әлкыйсса, падишаһ бу егетләр белән хаммамда истирахәт кыйлып ятканда, хәлвәфрүш сорады: +— Гаҗәба, бу ниндәен хаммамдыр? Мондаен хаммам бина кыйлмак адәм кулыннан килер эш түгелдер, — диде. ДәрхальХәлвәфрүш бу сүзне ишетеп, бераз хәйран булып торганнан соң, — һаман бу кыйсса безнең Мисырдан бер көн эчендә Багдадка килгәнемезгә охшар икән, — диде. +Хәлвәфрүштән сорадылар: +— Сез ни кәйфияттә килдеңез соң? — диделәр. Хәлвәфрүш үзенең башыннан үткән эшләрне кәма һүә бәян кыйлды. Вә бу вакыйганы килеп падишаһка хәбәр бирделәр. Аннан соң падишаһ хәлвәфрүшне үзенең янына чакыртып, берәм-берәм сорады: +— Ни кәйфияттә бер көн эчендә Мисырдан килдең, вә килгәнеңә сәбәп ни булды? Бу һәм бер гаҗәп бер кыйсса, имеш, безгә тәмам бәян кыйл, — диде. Хәлвәфрүш инкяр кыйлырга кодрәте булмады, ахыр башыннан үткән вакыйганы тәмам сөйләде. Әбелхарис һәм ул мәҗлестә иде. Әйтте: +— И шаһым, бу егеткә мондаен маҗараны күрсәткән кеше йә җадудыр яки гыйльме симия ияседер. +Падишаһ әйтте: +— Сихер белән симиянең ни аермасы бардыр? +Әбелхарис әйтте: +— И шаһе җиһан, сихер нәпакьлек белән вә явызлык белән хасыйл булыр. Әмма симия пакьлек вә риязат белән хасыйл булыр. Сихер гыйльме вә һәм сихер гыйльмен кыйлмак — бер кабахәт эштер. Ләкин симия гыйльме вә симия кувәте белән гамәл кыйлмак — күркәм эштер, — диде. +Падишаһ моны ишетеп, гаять тәгаҗҗебеннән сакалын бөтереп, бер микъдар сөкүт кыйлды. +Әбелхарис әйтте: +— И шаһым, әгәр фәрман булса, бу егетне янә Мисырга ирештермәк бик асандыр, — диде. +Падишаһ боерды: +— Әгәр бу егет үзе теләсә, гарибеддияр, имеш, ни була, ирештер! —диде. +Әбелхарис, хәлвәфрүшкә хитап кыйлып: +— И егет, Мисырга кайтырга морадың бармы? — диде. +Хәлвәфрүш, һаман аяк үзрә калкып: +— Әгәр дә шәфкатеңез булса, кайтырга мең җаным белән разыймын, — диде. Мисырдагы дәрвиш хезмәтенә барырга рәгъбәт итте. Аннан соң Әбелхарис хәлвәфрүшне үзенең ханәсенә алып килде. Ахшам вакыты җиткәч, хәлвәфрүшнең бер"Ач!" — диде, ачты, һаман үзен Мисырда, үзләренең ишеге төбендә күрде. Шөкре сөбхан вә хәмде фәраван әйтеп, ишек какты. Мәгәр мөкаддәм, Әбүгалисина хәлвәфрүшнең кулыннан тотып ишектән чыгаргач, бу кадәр мең бәла белән хәлвәфрүш Багдадка төшкән вакыт, тотып бер утын агачына әфсүн укып, хәлвәфрүш сурәтенә куеп, ул кич төнлә анасына күндермеш иде. Вә ул симия кувәте белән төзелгән егет дәхи анасы янына барып, түшәккә ятып, иртәсе көн гадәт үзрә торып, кибетенә килер иде. Бу тарикча өч ай микъдары йөреп, беркөн кәефе бозылып кайтты, ах-вах итеп, түшәгенә ятты. Анасы дәхи табиблар китертеп дәва иттермәк үзрә икән, сырхавы каты булып, ахыр җан тәслим кыйлды. Имам вә мөәзин, вә җәмәгать килеп, тәкфин вә тәҗһизене күреп йөреп, кәфенләп зиярәткә илтеп кабергә куйдылар. Вә һәм анасы хәлвәфрүшнең киемнәрен, төреп, сандыкка салып куйды, аһваһын итеп, матәм тотмага башлады. Күп вакыт үтмәде, берәү ишекне какты. Анасы бичара: "Ишектә кем бар?" — дип килеп караса, "Мин, углың хәлвәфрүш, ач, әнкәй", — дигән тавышны ишеткәч, анасы, бу нихәл, дип, ишекне ачты. Углын күреп, һаман һушы китеп, гакылсыз булып ятты. Бераз вакыттан соң күзен ачып караса, углыдыр!.. +— һи күзем нуры, бу минем хыялыммыдыр, юкса вакыйгаи сихер мисалемедер? Бу ни хәлдер вә ни торфә хыялдыр? Бәян кыйла күр, — диде. +Углы әйтте: +— И газизә анам, хыял булачак монда ни эш бар? Шунда берничә ай күрәчәк михнәтемез бар, имеш, күрдек, янә кайттык, — диде. Баштан кичкән кыйссаны бер-бер бәян итеп, — тәмам өч айдыр, дияре горбәттә бу кадәр зәхмәт чигеп йөрдем, янә кайттым, әлхәмделиллаһ, — диде. +Анасы әйтте: +— Сөбханаллаһел халикъ, син гаҗәп сүз әйтәсең. Кичә хәстә булып кайттың, азрак авыру булып яттың да үлдең. Мең фөрьяд вә фиган белән егълашып илтеп күмдек. Зиярәттән кайтып, халык хәзер генә таркалып киткән иде. Мин дәхи, егълап, ханамез эчендә утырып, матәм тотмага башламыш идем, ишек каккан тавыш ишеттем. Ишекне ачып, сине сау-сәламәт күрдем, — диде. +Углы дәхи, тәгаҗҗеб итеп: +— Йә, әнкәй, мин үлгәч киемнәремне нишләдең? — диде. +Анасы: +— Сандыкка куйган идем, менә, — дип барып сандыкны ачып караса, сандыкта чүп тә юк, җирендә җилләр исәр. +Углы әйтте: +— Кибетне нишләдең? +Анасы әйтте: +— Хәзердә бер дәрвиш утырып сату итә, — диде. Хәлвәфрүш хәл ни кәйфияттә булганын тәмам аңлады вә кыйссаны анасына тәмам сөйләде. Анасы бер гакыйлә хатын иде. Ул һәм кыйссаны аңлады, вә углына күп үгет-нәсихәт итеп: +— Зинһар, углым, ул дәрвишнең итәген кулыңнан җибәрмә. Чөнки ул дәрвиш гыйльме хикмәт ияседер. Бу кадәр эшкә кадир булган адәм, әлбәттә, буш кеше түгелдер, һәркайчан аның әмеренә мотыйг бул, күп файда күрерсең. Әмма хилафлык кыйлсаң, күп зарар күрерсең, ниндәен бәлаләргә дучар булырсың. Торма, бар, хәзер барып гозер телә, үлгинчә ризалыгын күзлә, — диде. Хәлвәфрүш, торып, кибетенә китте. Кибетенә килеп күрде: Әбүгалисина тәмам хәлвәче булып, хәлвә сатып ята. Хәлвәфрүшне күргәч, тәбәссем кыйлып 21: +— И чибәр егет, сез кайда идеңез? — диде. Хәлвәфрүш дәхи күз яшен агызып, гозере нияз белән аягына егылды. Тәүбә вә тәзәррыг белән: +— И минем дәүләтле солтаным, хата миннән, гафу синнән, — дип, гафу эстәп, йөзене җиргә сөртеп, шулкадәр егълады вә зәрый кыйлды ки, биззарур Әбүгалисинаның һәм күзе яшь белән тулды. +Хәлвәфрүш: +— Йә шәех, ләтыйф вә кәрәм боерып, хатамызны гафу кыйл, — дип гозер вә нияз иткәч, Әбүгалисина һәм: +— Гафу кыйлдым, җаным, үзең бәхил бул, — дип, бер-берсе белән кочаклашып күрешеп, кибет эчендә хәйли заман сохбәт кыйлыштылар. Сохбәт арасында Әбүгалисина әйтте: +— И газизем, сине гыйльме симия кувәте белән Багдад сахрасына ташлаган идем. Башыңа ни хәлләр очрады? Тәмам хикәят кыйл, — диде. Хәлвәфрүш тәмам баштан үткән вакыйгаларын бер-бер хикәят кыйлды. Багдад гаскәренә раст килеп, Багдад падишаһы хозурына илткәннәрен, вә өч ай анда хезмәт иткәнен, вә Әбелхарис бина кыйлган хаммамны тамаша кыйлып, вә һәм үзене Әбелхарис симия кувәте белән Мисырга китереп ташлаганын тәмаман сөйләде. Әбүгалисина карендәше Әбелхарис Багдадка төшеп, хаммам сәбәпле Багдад падиВә янә хәлвәфрүш, нияз итеп, сөаль кыйлды: +— И хәким зу фөнүн, ләтыйф вә кәрәм итеп бу хикмәтнең аелын вә сирриятьнең фаслын бу бәндәңезгә бәян кыйла күреңез. Өч айдыр фәкыйреңез дияре горбәттә ничә бәла вә михнәт эчендә әүкат кичердек. Монда ни гаҗәп хикмәт бардыр ки, анам әйтәдер, бүген үлдең, кәфен сарып, кабергә илтеп күмдек, диер. Бу ни хәлдер? Кәрәм итеп бу шөбһәдән безне хәлас ит, — дип, Әбүгалисинаның аягына төште вә йөзен сөрмәк эстәде. Әбүгалисина аягына йөзен сөрергә изен бирмәде. Вә кыйссаның аелын сөйләде, вә әйтте ки: +— Аллаһе Тәгалә хәзрәте бу колына ул кадәр гыйлем бирмештер ки, бу күргән хикмәтләрең дәрьядан бер катрә 5 вә кояштан бер зәррә кебектер. Вакыйган, сине дияре горбәткә салып, Мисыр шәһәреннән гаиб булгач, бер утын агачын синең сурәтеңә куеп, анаң янына күндермеш идем. Кабергә илтеп күмгәннәре ул агачтыр, — диде. Хәлвәфрүш Әбүгалисинадан бу гаҗәп вакыйганы ишетеп, бер заман хәйран булып торды. Җан вә күңелдән хезмәткәре булып, вә аз заманда күп нәрсә тәхсил итеп, вә гыйльме симиядән дәхи бераз нәрсә үгрәнде. Аннан соң хәлвәфрүш нәфис киемнәр киеп, зәнбилгә хәлвә тутырып, урамнарда, базарларда сатып йөрер булды. Кайда барса, хәлвәсен талашып алырлар иде, хәлвәсе җитмәс иде. Бер тарафтан хәлвәнең ләтафәте, вә бер тарафтан үзенең нәзакәте һәр күргән кешене Мәҗнүн кебек гашыйк итәр иде. Вә йөзен бер мәртәбә күргән кеше, күзен алмага кадир була алмаенча, бөтен Мисыр халкы ашөфтә хәл булдылар. Вә бәгъзеләре, эшен ташлап, хәлвәфрүш артыннан йөрерләр иде. Хәлвәфрүшнең акчасы күбәйде. Вә һәм халык бу кәйфияттә, артыннан бер дә калмаенча ияреп йөргәнгә хафа булып, бу хәбәрне Әбүгалисинага сөйләде: +— Болай урамда йөртеп сатудан бизәр булдым. Инде чыгып йөрмәс идем, — диде. +Әбүгалисина дәхи разый булып: +— Яхшы, моннан ары кибетеңнән сат, — дип, әүвәлге кибетне бизәп, мөнәккаш бер зур кибет бина кыйлып бирде. Эченә ничә хас хөҗрәләр ясап, бәгъзеләре килгән мөсафирләргә, вә +Бу кәйфияттә кибет бик нәфис һәйбәт, вә һәм хәлвә бик нәфис ширин вә татлы булганга күрә, хаҗәт булмаган кешеләр дә килеп алырлар иде. Вә хәлвә бәһанәсе белән егетнең җәмалын тамаша кыйлырлар иде. Ул һәм күп кешеләргә мөяссәр булмас иде. Вә дәхи бәгъзе вакытта шәһәрне сәер кыйлмак арзусы белән, хәлвә алып урамга чыкса, җәмалына мөштак булып торган адәмнәр һәр тарафтан: "Чыкты, чыкты!" — тавышы күккә тоташыр иде. Вә бичара гашыйклар дәм бәстә булып, башларына кыямәт кубар иде. Әлкыйсса, ул гүзәл хәлвәфрүш базарларда галгалә вә мәхәллә арасында вәлвәлә куптарып йөргән вакытта, юлы Мисыр падишаһының сарае яныннан узарга тугыры килде. Падишаһның бер дөхтәре вә назнин пакизә гәүһәре бар иде. Гүзәллеге телләрдә дастан вә васфы дөньяга рәван, вә Зөләйхәи заман, вә фитнәи җан иде. Мең Йосыфны, мизанга үлчәп, бер киләп җепкә алмас иде. Йөзенең нуры кояш нурын бер нәрсәгә саймәс иде. Иттифакан, бу кызның күзе хәлвәфрүшкә раст килеп, күзе төшкәч тә, мең җан белән, гашыйке бикарар булды. Дәрхаль даясен чакырып әйтте: +— Бар, шул урамда хәлвәчене чакыр. Хәлвәсе яхшы микән? Монда кертсен, — дип җибәрде. +Дая, чыгып, хәлвәфрүшкә: +— Кил, сине өйгә чакыралар, хәлвәңне алып кер, — диде. +Хәлвәфрүш: +— Ләббәйкә, билгаен вәррәэс, — дия, дая артыннан падишаһ сараена керде, һаман дөхтәре назнин йөзеннән пәрдәсен күтәреп, хәлвәфрүшкә җәмалын гараз итеп вә мәхәббәт амиз кәлимәләр белән сүз башлап: +— И хәлвәфрүш, бу синең зәнбилендә ни нәрсә? Хәлвәмәлвә саткан буламысың? Тәме-томы бармы соң? Хәлвәң кайда әле, ашарга ярарлык нәрсәме? Сатарга йөртәмсең, әллә күрсәтергә генә күтәреп йөримсең? — дип, ничә нөктәле сүзләрбелән гыйшвәләр әйтеп, бер кәлимә сүз белән тәмам буласы морадны әлфаз гайре мөтәнаһия белән сүз озайтып, һөзәр наз вә нияз күрсәтте, һаман хәлвәфрүш дәхи якынрак барып, хәлвә өстен ачып: +— Боерыңыз, назниным, рәхим итә күреңез, кабып караңыз. Моның тәме кабып карамаенча беленмәс. Әгәр кәрәмеңездән кәмал илтифат боерылса, ләззәтен белмәк мөмкиндер, — дип, хәлвәдән татлырак сүзләр белән кызны мәфтүн кыйлды. Әмма хәлвәфрүш гаять оялганыннан кызга таба карамас иде. Күз кырые белән бер генә мәртәбә карап күрде ки, тулган ай кебек нурлы йөзе кичәләрдә айга, көндезләрдә кояшка ихтыяҗ калдырмас; җәмал бакчасының алмасы тәмам пешеп җиткән вә кәмаль гөлстанының гөлләре тәмам ачылган. Билкөллия, ихтыярын кулыннан алдырды, вә хәлвә биреп, гыйшык сатып алды. Вә, күңеленнән, бер аһ чигеп, хәсрәт йиеп, күз яшен агызарак кайтты. Сабыр итмәгә такате җитмәй, гыйшык уты белән пәрванә кебек янды. Вә, хөҗрәсенә килеп, Әбүгалисинага бу кыйссаны бер-бер хикәят кыйлды. Вә Әбүгалисинаның аягына төшеп, хәл-әхвален бәян кыйлып егълады. +Әбүгалисина әйтте: +— Бу егъламакыңнан морадың нидер, ничек булсын, дип әйтәсең? +Хәлвәфрүш әйтте: +— Шул кызның бер мәртәбә каравы бәгыремне парә-парә кыйлып, гакылымны пәришан вә үземне зар вә гөрьян итте. Минем бу дәрдемә бер чара итмәк кирәксен, яки мине һәлак итмәк кирәксен, яки мин бу җирдән башымны алып китмәк кирәкмен, — дип, Әбүгалисинаның гяһ муенына сарылып, гяһ аягына төште. Та ахшамгача гыйшык уты белән янып, күзеннән яшь урынына кан агызып ятты. Бире тарафта дәхи падишаһ кызы хәлвәфрүшне карады. Урынында җилләр исәр, әллә кайчан чыгып сызган. +— Бар, караңыз, кайда китте? — дип, ул тарафка, бу тарафка карадылар, тапмадылар вә кайда киткәнен белмәделәр. Тәхкыйк, пәризадә иде, күздән гаиб булды, димәгә карар кыйлдылар. Ул көн ул назнин һәм кичкәчә аһ итеп бу кәйфияттә калды. Хәлвәфрүш Әбүгалисинага хитап итеп: +— И хәкиме Әфләтун, синең кувәтең янында бу бернәрсә түгел. Кәрәм итеп, бу бәндәңне максудына ирештер, — дип, +Зһөзәр наз вә нияз — мең назлану.Әбүгалисина нишләсен, күңеленнән гашыйкы Мәҗнүн мисал егетнең сүзен кайтарырга кадир булмады. Башын бераз түбән салып, фикер иткән кебек моракабәгә барды. Бераз вакыт кичмәде, бер зилзилә купкан шикелле булып, хөҗрә селкенде. Мәгәр Әбүгалисина әфсүн укымага мәшгуль иде. Әфсүн тәмам булгач, нягаһ ул дөхтәре назнин ишектән килеп керде. Хәлвәфрүш бу хәлгә хәйран булып торыр иде. Кызның гакылы китеп бер микъдар торгач, күзен ачып карады, күрде: хөҗрә эчендә бер дәрвише пөрхикмәт вә бер егет хуп сурәт утырмышлар. Бер нәзар салып күрде, бу егетне таныды, бур көн үзенә хәлвә китергән егеттер. Вә дәхи дәрвишкә карап күрде ки, бер газиз нурани вә мөнәүвәр чәһрәле бер хәким руханидыр. Ля хәүлә вә ля кувәтә, дип, кыз куркып, йә Аллаһ, мин кайда килдем, дип фикердә, Әбүгалисина егеткә нәсыйхәт биреп: +— И гашыйк, бу кадәр нияз белән ул мәгъшукәң кулыңга керде. Пакь даманыңа кул сузып вә нәфсеңгә ияреп гыйффәт пәрдәсен ерта күрмә. Чөнки ул мәртәбәгә рөхсәт юктыр. Әмма мәхәббәт дәрьясы кайнаса, бүс вә дәрагуш, вә бадән ләгъләйни куштан, ягъни үбешмәк-кочышмактан мәнгы юктыр. Вә илля, күп зарар күрерсең, бәлки, башыңдай җөда булырсың, — дип, ишектән чыгып китте. Вә ул хәлвәт хөҗрәдә бер кыз, бер егет калды, һаман сәгать хәлвәфрүш аяк үзрә торып, кызны югары утыртты вә, аягына йөзен сөреп, гозерләр теләде. Ул нигяр бу хәленә хәйран булып бераз фикердә иде. Аннан баш күтәреп әйтте: +— И җаным, син сарайга хәлвә күтәреп керткән егет түгелмесең? — диде. +Егет әйтте: +— Бәли, ул бәйдән кәминәңез мин идем. +Ул кыз әйтте: +— Бу ни хәлдер? Син җенмесең, пәримесең? Юкса хикмәт гыйлеменә кадир бер адәммесең? Кәрәм итеп безне бу шөбһәдән хәлас ит, — диде. +Хәлвәфрүш әйтте: +— И назнин диляра, и күңелем мивәсе, бәгырем парәсе, ул шөбһәгә төшмәңез. Безләр һәм сезнең кебек адәммез, вә дәрде мәхәббәтеңезгә һәмдәммез. Ләкин бу серне бәян кыйлмага +"һәмдәммез — иптәшбез. дәстүр юктыр, һаман ләтыйф вә кәрәм итеп, башка нәрсәдән гәп ормаңыз. Кил, гыйш-гыйшрәт кыйлаек, — диде. +Ахыр кыз нишләсен? Булмаса яхшы иде, булган эш булган. "Форсат ганимәттер" дип, хәлвәфрүш кызга сарылды. Кыз дәхи җанына миннәт белеп, мәшәкатьсез кулга керде. "Әлләйләти хәбли" дип, егетне һәм кочмага башлады. Ике гашыйк, гончәләп бер-беренең төрле мивәләренә сарылып, васләт белән мәшгуль булып, ләбалиб бадән ләгыльне эчәек, дип, хөҗрәдә таң аткыйнча гяһ үбешеп, гяһ кочышып такатьсез булдылар. Әлхасыйл, ике гашыйк бер-беренә кавыштылар. Таңның төнге намазлыгында утыргучы карт, төн хөҗрәсеннән чыгып, күк тигерәсенең михрабын зиннәтләгәч, ягъни таң атып, көн яктыра башлагач, Әбүгалисина, ишекне ачып, эчкәре керде вә, бер әфсүн укып, боларны бер-береннән аерды. Ул арада патша кызы күзен ачып күрде, үзенең сараенда, хөҗрәсендә ятыр. Хәйран булып, бик озак фикер итеп торганда, күңеленә килде ки, бу эш — кечкенә эш түгелдер. Бинагяһ, атам колагына ишетелеп, халык арасына фаш булса, яман исем күтәрмәгем мөкаррәрдер. Кызлар аты кылдан нечкә, дигәннәр. Инде хакыйкать хәлне мәгълүм итмәк әүлядыр, дип, каләм, кара савыт алып, атасы тарафына бер намә язды вә, даясен чакырып, атасына җибәрде. Даясе хатны алып: "Әй, пәдәре галиелкадир. Мин җарияңез үземнең хас хөҗрәмдә истирахәттә яткан вакытында, күземне ачып үземне бер гайре хөҗрә эчендә күрдем. Анда бер дәрвиш вә бер егет утырырлар. Вә ул дәрвиш шул егеткә нәсыйхәт итеп: "Бу кызга, саклан, кул сузма. Чөнки ахырында үкенечтә калырсың, күп зарар күрерсең", — дип, хөҗрәдән чыгып китте. Мин җарияңез таң аткыйнча шул хөҗрәдә егет белән ялгыз калып, һәр никадәр нигъмәте васлымнан мәнгыләнсәм, кадир була алмадым, ягъни никадәр якынлык кыйлмасын дип иҗтиһад кыйлсам да булмады. Таң атканнан соң, янә үземне сарайда, үз хөҗрәмдә күрдем. Әмма ул урын ниндәен урындыр вә алар җенмедер, адәммедер, кем икәнен белмәдем. Никадәр гозер белән сорадым, җавап бирмәделәр. Болар ниндәен кешеләр икәнен вә урыннары кайда икәнен белмәк җәнабе галияләреңезгә мөфәүвәзъдыр"6, — дип хәтме кәлям кыйлмыш. Бәс, атасы бу намәне алып укыгач, гайрәтеннән утка керерлек булып, тиз заман голяма, вә хөкмасын, вә олугларын, вә баһадирларын җыйдырды. +һәркайсы килеп үзләренә лаек урыннарына утырдылар. Кызның намәсен укыдылар. Барчасы хәйран булып, бәгъзеләре: "Җен эшедер", вә бәгъзеләре: "Җаду эшедер", — диделәр. Ахырел әмер бу эшкә чара тапмак өчен ошбуны фикер иттеләр ки, сарайда һәр никадәр җарияләр бар булса, һәммәсе җыелып, кызның хөҗрәсен ихата кыйлып, вә ир җенесеннән булган хезмәткәрләр кылыч вә мылтык белән хөҗрәнең тышында саклап торсыннар. Бәс, кич булгыйнча шул кәйфияттә хәзерләнеп тордылар. Вә дәхи җарияләр вә даяләр кыз янына җыелып әтрафыннан чорнап алдылар, кыз уртада калды. Вә һәм сарайның тышкы ягыннан берничә табор гаскәр сарайны ихата кыйлып, кылычлар ялангачлап, мылтыкларын корып тордылар. Хәтта чебен үтәргә мөмкин түгел иде. Кич караңгы булып, йолдызлар күренә башлагач, хәлвәфрүш янә Әбүгалисинага гозер-нияз итеп, кызның килмәген эстәде. Әбүгалисина хәлвәфрүшнең сүзен бозарга кадир булмаганлыктан, бер әфсүн укыды. Бу тарафта җарияләр аны күрделәр ки, кыз, урыныннан торып, ишеккә таба китте, "һай-һай, кайда барасың? Тот, тот!" — дип җитештеләр, дүрт ягыннан килеп ябыштылар. Әмма файда булмады. Кыз, кулларыннан ычкынып, гаиб булып китте. Сарай халкы күреп, хәйран булып сарайның ул тарафына, бу тарафына йөгерештеләр, күрделәр, сарайның ишекләре һәммәсе бикле, диварлары мөхкәм, кыз һавага мөнкалиб булып китте, һайһуй белән сарай эче гауга купты. Йа Аллаһ, бу адәм эше түгелдер, дип яттылар. Таң вакыты җиткәч күрсәләр, кыз янә үзенең хөҗрәсендә утырыр. Җарияләр вә даяләр җыелып сорадылар. Кыз дәхи, гаять хәҗаләттән, каты аваз белән егълады вә: "Дәрдемә бер чара табыңыз, вә илля үземне һәлак кыйлырмын", — диде. Шул мәгъһүд хөҗрәгә барып егет белән гыйш-гыйшрәт кыйлганын хәбәр бирде. Кызның атасы сарай халкына хитап итеп: +— Минем дәртемә бер чара итмәк кирәксез, вә илля күп зарар күрерсез, — дип, гайрәт белән үзен һәлак итмәк эстәде. Барча гакыл иясе бу эшкә хәйран булып шаштылар. Ахыр кызны пәрдә артына чакырып сорадылар: +— Урыныңнан торып, ул барып кергән хөҗрәңне белермесең? — диделәр. +— Бәли, белермен, — диде. +Аннан соң моны фикер кыйлдылар ки, кич белән кыз ятырга хөҗрәсенә кергән вакытта, кулларын зәгъфранга буяп ятсын вә һәм, урыныннан торып, ул хөҗрәгә барып кергән вакытта, ишекләренә кулы белән зәгъфран сөртеп керсен. Иртәгә бөтен шәһәрне гизеп вә, шәһәрдә нидер кем хөҗрәләр вә йортлар бар, һәммәсен тикшереп, зәгъфран галәмәте белән табармыз, вә кем икәнен белеп, хакыннан килермез, диделәр. Вә һәм кыз янына зәгъфран хәзерләп куйдылар. Ул көн үтеп, дөнья күге кояшны җир астына яшереп, йолдызларны һава йөзенә сачмәгә башлады, ягъни кояш баеп, йолдызлар калыккач, хәлвәфрүш янә Әбүгалисинадан үтенеп, кызны китермәгә теләде. Әбүгалисина дәхи бу мәртәбә, ләм димәен, бер әфсүн укыды. Бире тарафта кыз урыныннан торып китмәк галәмәтен сизә башлады. Кулларын зәгъфранга батырып, кергән хөҗрә ишегенә зәгъфран белән биш бармак эзе калдырып керде. Әмма Әбүгалисина мондаен хосуслар өчен симия кувәте белән ничә хезмәтчеләр пәйда итмеш иде. Кызны тартып китерүче һәм ул мөвәккәлләр иде. һәркайсысы күздән яшереп торып, патша сараенда ни вакыйга булганын Әбүгалисинага килеп хәбәр бирерләр иде. Бәс, алар Әбүгалисинага килеп хәбәр бирделәр. Әбүгалисина һаман бер әфсүн укыды, филхаль, шәһәрдә никадәр йортлар вә кибетләр вә хөҗрәләр бар иде. һәммәсенең ишекләрендә зәгъфран белән биш бармак эзе пәйда булды. Алтын канатлы меһр кошы күк йөзендә очып, йолдыз богдайларын чукып тәмам иткәч, ягъни көн яктырылып йолдызлар күренмәс булгач, Әбүгалисина кызны янә атасы сараена күндерде вә үзе зикер тәсбих белән мәшгуль булды. +Иртә булгач, кызның атасы диван халкын җыеп әйтте: +— Шаять, хакыйкать хәл мәгълүм булды, — дип гөман кыйлып, су башыны чакырды вә әйтте: — Бар, бу шәһәр эчендә гизеп, тәмам тәфтиш кыйл. Кемнең ишегендә зәгъфран белән бармак эзләре күрсәң, йорт иясе кем булса да булсын, тотып китер, — дип, гаять тәнбиһ кыйлды вә, кемне тотып китерерләр, дип көтеп торды. Су башы дәхи үзенә хезмәтчеләр алып, тәфтиш кыйлырга дип, сарай ишегеннән чыгып барганда, иң әүвәл сарай ишегендә зәгъфранлы биш бармак эзе күрде. Аннан китеп шәһәрдәге йортларны тәфтиш кыйла башладылар, һәммә йортларның ишекләрен зәгъфран белән галәмәтле күрделәр. Кемне тотып китермәген белмәенчә хәйран булып, падишаһ сараена кайттылар, ни күргәннәрен хәбәр бирделәр. Кызның атасы, гаять ачуыннан, сакалын чәйнәп, ни кыйласын белмәенчә, ахыр әмер итте, шәһәрне тәмам актарып, кырык көнгәчә тәфтиш кыйлдылар. Асла тапмадылар. Ләкин белмәсләр иде, кыз бара торган хөҗрә шәһәрнең эчендә яки тышындамыдыр. Аңа күрә тәдбир кыйлырлар иде. Бөтен шәһәр халкының моңар гакылы җитмәенчә хәйран калдылар. КызныңӘмма хәлвәфрүш кичтән таң аткыйнча дәвер сөрмәктә иде. +Ничә көннәр бу кәйфияттә чарасыз гаҗиз калып, ахырел әмер ишеттеләр, бу якында Багдад шәһәрендә Әбелхарис исемле бер хәким зу фөнүн зоһур итеп, үзенә Әфләтуне заман диерләр, имеш. Гыйльме симия кувәте белән кырык коббә үзрә бер хаммам бина кыйлган, имеш. Сәба падишаһының кызыны, күз йомып ачкыйнча, Багдад шәһәренә китергән, имеш. Вә һәм моннан башка бик күп хикмәт эшләргә кадир, имеш. "Илче җибәреп, Багдад падишаһыннан илтимас кыйлаек, ул хәким килеп безнең мөшкилемезне ачсын, бу хәсрәттән безне хәлас итсен", — диделәр. Ахыр, диван әһленең иттифаклары үзрә, кыйммәтле Һәдияләр хәзерләп, бер фәсахәт вә бәлягать иясе адәмне тәгаен кыйлып, вә мондагы вакыйгаларны әйтеп бер намә яздылар. Дәхи берничә адәм кушып, илчене Багдад шәһәренә күндерделәр. Чапәк сәвар белән, ягъни әштафит пуштасы белән, аз заманда, илче Багдад шәһәренә барып җитте. Багдад падишаһының хозурына күндерелмеш Һәдияләрне тапшырып, намәне дәхи сонды. Ачып укыдылар, ни язганы мәгълүм булды. Багдад падишаһы Әбелхариска хитап итеп: +— И хәкиме заман, Мисырда бер дустымызның башына билә бер мөшкил эш вакыйг булган, имеш. Бу эшние әда кыйлмак вә бу мөшкил эшне ачмак синең кулыңнан килгәненә шөбһәбез юк. Барып, аның мөшкилен ачкайсын. Без һәм зиядә миннәтдар булырмыз, — диде. +Әбелхарис аяк үзрә торып әйтте: +— Әгәр фәрманыңыз булса, баш өсте, бу хезмәтне әда кыйлаем, — диде. +Падишаһ әмер итте. Юл әсбапларын хәзерләп, вә юл хәрәҗәтенә акча бирелде. Мисырдан килгән илчеләр белән җыелып, кайда син Мисыр, дип киттеләр, вә гыйльме симия кувәте белән бер көндә Мисырга барып керделәр. Кызның атасы хәбәрдар булып, Әбелхарисны тәгъзим вә тәкрим өчен, диванда никадәр кеше бар иде, һәммәсен каршы чыгарды. Берничә чакрым җиргә каршы барып алдылар. Мисырга алып керделәр. Бер әгъля сарайда урын биреп, һәрни ләвазиме зыяфәт бар исә, җиренә җиткерделәр. Аннан соң Әбелхарис, кызның атасы белән күрешмәк өчен, падишаһ сараена килде. Кызның атасы дәхи Әбелхарисны күп гыйззәт вә хөрмәт итеп каршы чыгып алды. Вә өч көн тәкрар зыяфәт кыйлды. Кызның атасыһәрни булса, әдаи зыяфәт тәмам булганнан соң, дүртенче көндә гозер-нияз белән Әбелхариска хитап кыйлып әйтте: +— И хәкиме зу фөнүн, бу көннәр безнең башымызга бер гаҗәп хәл вакыйг булды. Чарасы синең кулыңдадыр. Бер дөхтәре пакизә гәүһәремезне һәр кичәдә йокларга яткан җиреннән алып китәләр, таң беленгәч, янә китереп куялар. Ләкин кемнәр алып китә вә кайда китәләр, асла мәгълүм түгелдер. Вә бу эштә голямә вә хөкәма хәйран вә сәргәрдан булып калдылар. Сездәен бер олуг хәкимне зәхмәт чиктереп, монда китертмәккә сәбәп бу иде. Әлхәмделиллаһ, мөлякәт вә илтифатыңыз белән мөшәррәф булдык. Әгәр дә бу мөшкилемезне ачсаң, ни гүзәл дәүләт вә биниһая кәрәмеңездән булыр иде, — дип, кыйссаны мәйданга китереп, бер-бер хикәят кыйлды. Чөнки Әбелхарис падишаһтан бу кадәр илтиҗа вә илтимасларны ишеткәннән соң, рәмел тактасын алып, хикмәт капчыгын ачып, айны — айга, туфракны — туфракка орып, хәйрәт дәрьясына талды. Вә берзаман моракәбәдә калды. Бераздан бозып, янә язды, мәгъриптән мәшрикъка, күк өстеннән, җир астыннан һаман эзләмәктә. Әмма Әбүгалисина болар гаҗиз калып, чар начар Багдад шәһәреннән Әбелхарисны китертеп, бу эшне тәфтиш кыйлганнарын мөвәккәлләре аркылы белеп, үзен вә һәм ул хөҗрәне шәйлә яшергән иде ки, Әбелхарис бу кем эше икәнен белмәде, һаман Әбүгалисина тәкрар бер әфсүн укыды, ул хөҗрәне бер гаҗәп шәкелдә итеп күрсәтте. Ниһаятьсез тирән диңгез уртасында бер олуг атау, шул атау эчендә әтрафы ут бер хөҗрә пәйда кыйлып, шул ут эчендә хөҗрәдә, яшерен, хәлвәфрүш белән үзе зәвекъ-сафада утырган кебек итеп күрсәтте. Әбелхарис хәким дәхи, үз тарафыннан, гыйлем кувәте белән хикмәт кисәсен мәйданга китереп, җирне, күкне сәер вә тамаша кыйлып белде ки, бу кызны олуг диңгез эчендә бер атауга алып китәрләр вә ут эчендә бер хөҗрәгә илтәләр. Әмма кайсы тарафта вә кайсы мәмләкәттә, вә ниндәен атау икәнен белә алмады, вә ни кәйфияттә икәнен тәгъриф кыйла белмәде. Чөнки Әбелхарис Әбүгалисина белән ата бер, ана бертуган карендәшләр булса да, ләкин Әбүгалисинада гыйльме хикмәт: кирәк гыйльме химия, кирәк гыйльме симия вә кирәк гыйльме ихфа-дәрья иде, вә Әбелхариста дәрьядан бер тамчы Мәнзилендә иде. Гәрчә мәгарәдә вә тәхсилдә бер-бер иҗтиһад кыйлдылар, әмма Әбүгалисина хасыйл иткән кадәр Әбелхарис хасыйл итә алмады.һәр хосуста Әбүгалисина камил зу фөнүн иде. Хасыйле кәлям, Әбелхарис бу кыйссаны белмәктә гаҗиз булып әйтте: +— Әгәр мөмкин булса, дөхтәрнең үзе белән бер сөйләшеп, аңа күрә гамәл кыйлыр идем, — диде. Кызның атасы әмер итте, кызны бер хәлвәт җиргә китереп хәзер иттеләр. Әбелхарис килеп сөаль кыйлды. Дөхтәре назнин тәмам эшнең кәйфиятен бәян кыйлды. Әбелхарис гыйльме симия кувәте белән бер карчыга иҗат кыйлып, кызның кулына бирде вә әйтте: +— Бу карчыганы кулыңа тотып тор. Сине алып китеп мәгъһуд хөҗрәгә барып кергәч, кулыңнан җибәр. Бу карчыга ул хөҗрә иясенең йөрәк башын чукып чыгарыр вә һәлак кыйлыр, вә сезне дәхи бу бәладән коткарыр. Вә дәхи ул хөҗрәдә ашамак-эчмәк җенесеннән һәрни ят нәрсә булса, алып кайт. Кайсы мәмләкәттә була торган нәрсә булса, аңа күрә гамәл кыйлырмыз, — диде. +Янә кич булып, дөньяга караңгылык төшкәч, әүвәлге гадәтчә китмәк галәмәте беленә башлады. Кыз кулына карчыганы мәхкәм тотып торыр иде. Мәгәр Әбүгалисинаның хадимнәре килеп, кыйссадан хәбәр бирделәр. Бәс, Әбүгалисина хәлвәфрүшкә бер яулык биреп үгрәтте: "Хөҗрәгә кыз килеп кергәч тә, биля тәәххер, бу яулыкны кыз кулындагы карчыга өстенә сал. Зинһар, саклан, кичектермә, вә илля башыңнан кичәрсең", — диде. Кызның кулында карчыга булыр, вә ул ниндәен карчыгадыр, аны сөйләде. +Бәс, ул кичә кыз килер вакыт җиткәч, гадәт үзрә хөҗрәдә мәҗлес корылды. Ләкин ул кичә башка кәйфияттә мәҗлес төзеделәр ки, һиндстан җәзирәләреннән, Мосакия диерләр, бер җәзирә бардыр. Хәлвәфрүшнең кибетен анда бер шәһәргә охшатып күрсәтте. Вә ул җәзирә әтрафында бер төрле балык бардыр, фил балыгы диерләр, ите вә сөяге кызыл булыр, һинд халкы ул балыкның сөягеннән мәрҗән ясарлар, һиндстаннан күп килер. Ул балыкның итеннән, гыйльме симия кувәте белән, дәстәрханда хәзер итеп күрсәтте. Әлкыйсса, хәлвәфрүш көтеп торды. Берзаманнан соң дөхтәре назнин килеп керде дә егет өстенә мәзкүр карчыганы җибәрмәк теләгән иде, тиз заман хәлвәфрүш ул карчыганың өстенә яулык илтеп бөркәде, һаман ул карчыга җиргә төшеп набуд булды. +Хәлвәфрүш әйтте: +— И җаным, вә тәхте дилдә солтаным, ни өчен безгә һәлаклек касд итеп җәүр вә җәфа юлына китәрсен? Мәхәббәт уты әүвәл сездә янды, аннан безгә күчте. Безнең асла хәбәремез юк иде. Сараеңызга чакырып керттеңез. Бу мәхәббәт бәласеМондаен эшләргә грифтар булмак, битакатьлегемнән, гыйлем кувәте белән сезне монда китерәмен. Инде мөрәүвәт булдымы? Миңа золымлык кыйлып, мине һәлак итмәгә сәбәпләр каюрасын, хосусән минем яман эшем булмаганда, — дип, күп үпкәләр тартып, кызның аягына йөзен сөртеп, гозер-нияз кыйлды. Кыз күрде ки, максуд хасыйл булмады. Хәлвәфрүшне тәсәлла кыйлыр өчен: +— һи җаным, хуп әйтәсең. Әмма безне хәйран кыйлган эш будыр ки, син кемсән вә син кайда торасың? Җенме син, пәриме син, юкса адәмме син? Халык арасында безне бәднам кыйлдың. Бу кадәр эшләреңнән максудың нидер? Әгәр Максудың җәүр вә җәфа күрсәтмәк булса, инде җитәр. Әгәр морадың минем белән дәвер сөрмәк булса, никях үзрә атамнан сора. Бәлки, бирер. Кил, дәвер сөрәек, — дип, төрле наз вә нияз кыйлды. +Хәлвәфрүш әйтте: +— И җаным назниным, һичбер шөбһәгә төшмәңез. Җаду түгелмен, дию түгелмен. Бәлки, синең кебек мин һәм ата баласы адәммен, вә гашыйке һәмдәммен. Ләкин син фәрештәмесең яки пәримесең? Бер күрүдә мине гашыйк вә мәфтүн кыйлдың. Мәгълүмеңез түгелме, мин хәлвә сатып ^йөргәндә асла хәбәрем юк иде, сараеңга чакырып керттең. Йөз гыйзз вә наз белән гамзә кыйлып, җәмалыңны миңа гарыз кыйлдың. Ахыр сабыр вә карарым калмады. Шул күргән дәрвишең Әфләтуне сани — минем остазымдыр. Вә сине монда китергән — улдыр, — дип, әкәл вә шәраб белән мәшгуль булдылар. Кыз күрде: дәстәрханда әнвагы нигъмәт, берсе дә Мисыр шәһәрендә була торган нигъмәт түгел. Табак-савытлары фил балыгы сөягеннән. Табакларның эчендә кызыл фил балыгы ите иде. Кыз: "һай гаҗәп нәфис нигъмәт икән", — дип алып капкан кебек булып, бер кисәк фил балыгы итен, яулыгына төреп, кесәсенә салды. Гәрчә ул дөхтәр һәм хәлвәфрүшкә җан күңелдән гашыйк иде. Ләкин халык арасында бәднам булып, халык сүзеннән бик мөнфәгыйль булмыш иде. Дәхи тәкрар сохбәт вакытында хәлвәфрүшкә хитап итеп: +— И минем мәгъшукым, чөнки синең остазың бу кадәр гыйльме хикмәткә кадир вә һәр сәнгатьтә маһир бер философ Әфләтун сани дип әйтәсең, вә һәрни теләсә булыр, вә һәрниБезнең дә мәхәббәт төнемезнең ахыры җитеп, васләт кояшы толуг итсә, төрле гыйш-гыйшрәтләр белән мәсрүр булыр идек, — диде. +Хәлвәфрүш әйтте: +— И җанымның җаны, бу серне остазыма күп мәртәбә сөйләгәнем бар. Җавап биреп, "инша Алла"дан башка сүз ишетмәдем. Бу эшнең вакыты бардыр. Бу хосуста гаҗаиб вә гараибтан вакыйгалар тамаша кыйлынса кирәк, солтаным, сабыр ит, диер иде. Ахыр, остазымнан билә җавап ишеткәч, минем дә сабыр вә тәхәммелдән башка ни чара бар? — дип, көн җәелгинчә үзләренең кәеф вә сафасында булдылар. Кыз янә сараена кайтып, кичәдә булган вакыйганы һәммәсен хәбәр бирде, вә һәм ул фил балыгы кисәген мәҗлескә чыгарып салды. Әбелхарис, моны күргәч: +— Бәли, белдек, боларның кайда икәне мәгълүм булды, һиндстан җәзирәләреннән бер җәзирә бардыр, исеменә Мосакия диерләр. Бу балык аннан гайре җирләрдә булмас, рәмел тактасында һәм билә күренгән иде, — диде. — Янә шөбһә калмасын, тәкрар карап караек, — дип, рәмел тактасын китереп язды, бозды, сызды, сөртте, яңадан язды, өстерләп карады. — Әлбәттә, шул Мосакия җәзирәсендә булмак кирәк, — дип, падишаһка гарыз кыйлды. Кызның атасы моны ишеткәч, диванда булган гакыл ияләре белән мәслихәт кыйлышып, һиндстан падишаһына бу вакыйга хосусында намә язып, илче җибәрмәк булдылар. Дәрхаль, биниһая кыйммәт Һәдияләр хәзерләп, бер фәсахәт иясе вә сүзгә остаз адәмне илче итеп һиндстан тарафына күндерделәр, һичбер файдасыз вә мәгънәсез һиндстанга илче күндереп, кайчан кайтыр дип көтеп тордылар. +Әмма Әбүгалисина боларны саташтырмак өчен бер мөшкил эшкә дучар итеп, хәлвәфрүш белән үзләренең зәвекъ-сафасында, вә хәлвәфрүш белән кыз гыйш-гыйшрәттә булсыннар, без киләек илче хикәятенә. +Бәс, илче үзенең бар юлдашлары белән көймәгә утырып, муафыйк җил сәбәпле, бик тиз һиндстанга барып җиттеләр. Вә җибәрелмеш Һәдияләрен, вә падишаһ язган намәне падишаһка тапшырдылар, һиндстан падишаһы дәхи намәне алып укып, мәфһүмен аңлады вә гаять тәгаҗҗеб итеп әйтте: +— Сөбханалла, ни гаҗәп эштер, бер хәким зу фөнүн, җирне-күкне тәфтиш кыйлып, һиндстан диңгезендә мондаен җәзирә барлыгын вә ул җәзирә эчендә ут барлыгын беләдер икән дә, ут эчендә адәм ничек торсын, аны белмидер икән. Фараз кыйлдык, ул надан хәким бу кәйфияттә үзеннән бер мәгънәсез сүз чыгарып әйткән булсын. Әмма ул вилаятьтә бер гакыл иясе юк микән ки, ут эчендә адәм ничек торыр дип игътираз кыйлыр иде. Бәли дөрес, бу мәмләкәттә ул исемдә бер ут җәзирәсе бардыр. Әмма бер җаду адәмнең һөнәреннән зоһур иткән җәзирә түгелдер, Аллаһы Тәгаләнең сәнгате белән халик ителгән җәзирәдер. Кувәтле җил вакытларында бәгъзе көймәләр барып кереп һәлак буладыр вә меңнән берсе генә сәламәт кайтадыр. Ул җәзирә хакында гаҗаиб вә гараиб хикәяләр нәкыль кыйлалар. Без һәм шундаен җәзирә бар, имеш, дип ишеткәнемез бар иде, — дип, Мисыр падишаһының намәсенә каршы намә яздылар. Вә диделәр ки: "Әмма җәнабеңезгә мәдәд вә ярдәм итмәктән баш тартмыймыз. Ләкин ул сез әйткән эш безнең кулымыздан килер эш түгелдер. Ул хәким зу фөнүн вә Әфләтүн заманыңызны үзен бу тарафка күндерәсез. Килеп ни кәйфияттә адәм ут эчендә тереклек кыйла икән, безгә дә күрсәтер иде. Без һәм ул хәкимнең гыйльме вә һөнәре белән файдаланыр идек. Әгәр утка керсә, без һәм бергә керер идек. Андый зате шәрифнең мәҗлесе белән безләр һәм мөшәррәф булыр идек", — дип, мәсхәрә тарикынча ничә төрле сүзләр язып, илчене һәм: "Бар, йөрмә монда бу эш белән", — дип куып җибәрделәр. Илче һәм фикер итеп караса, вакыйган, болар сөйләгән сүзләр һәммәсе растыр. Оятыннан бер сүз әйтә алмаенча, бармагын тешләп кайтып китте. Бәс, илче хәзрәте мең бәла, вә кайгы-хәсрәт, вә үкенеч белән һаман кайтмакта булсын, әмма бу тарафта Әбүгалисина беркөн иртә белән хаммамга барып юынып чыкканнан соң, кулын кесәсенә тыгып караса, күрде, акчасы хөҗрәдә калган икән. Мунчачыга бирергә акчасы булмады. Ахыр, монда акча таба торган урын юк, дип, яулыгын алып хаммамчыга бирде вә илтимас кыйлып әйтте: +— И хаммамчы әфәнде, акчам онытылып калган икән, хәзер бирергә акчам юк. Бу яулык синдә рәһен торсын, фатирымнан акча алып киләем, — диде. +Хаммамчы хәсис бер ахмак кеше иде. һаман Әбүгалисинаның яулыгын алып бер якка ташлады вә Әбүгалисинаны төрле кабахәт сүзләр белән сүкте, вә хәкарәт кыйлды. Әбүгалисина гаять тә шәрмәндә булып торганда, бер дәүләт иясе бай адәм килеп: +— Ай-Һай, хаммамчы әфәнде, ике тиен акча өчен ник бу кадәр бу дәрвиш адәмне хәкарәт кыйласың? — дип, Әбүгалисинага бер микъдар акча бирде, вә Әбүгалисина ике акчасын хаммамчыга биреп китте. Ләкин хаммамчының бу хәкарәтенә бик җаны ачып, интикам өчен, бу бәдбәхеткә күрсәтим бер тамаша, дип, ахыр бер әфсүн укып, хаммамның миченә таба уф орды. Шул сәгать хаммамның мичендә, ут сүнеп, зәррә кадәр җылысы калмады. Вә хаммам эчендә шулкадәр бер салкынлык пәйда булды ки, хаммамдагы кешеләр туңып, дер-дер калтырый башладылар. Тиз заман хаммамда бозлар катып, халык ишектән, сыеша алмаенча, бер-берсен төрткәләп чыгып, киемнәрен кияргә тотындылар. Хаммамчы хәйран булып: "Бу ни хәл булды?" — дип, һәр чыккан кешедән сораса, һичберсе җавап бирмәенчә, тизрәк киенеп, билләрен бәйли-бәйли, шакыр-шокыр чыгып китәләр. Ат койрыгына каткан бозлар шикелле сакаллары шалтырап, урамнарда очраган халык көлешеп, артларыннан ияреп баралар. Хаммамчы күрде, һичбер җавап бирүче юк. Гаҗәба, бу адәмнәр ни өчен хаммамнан чыгып качалар икән, дип, хаммамның эченә керде. Ни күрсен, хаммамның эчендә кырык-илле дәрәҗә салкынлык пәйда булып, тәмам кыш көне кебек карлар яуган, бозлар каткан. Күз ачар хәл юк, зәмһәрир тәмугсы кебек салкын буран, сарсар җиле шикелле бер җил килеп хаммамчыга бәрелде, үзе дә көчкә чыгып котылды. Ахыр уйлап белде ки, әлбәттә, ул дәрвиш дигәне буш кеше түгелдер. Әмма ни кыйлсын, ул дәрвиш кайда китте, аны кайдан тапсын? Бара торгач, бу олуг вакыйга халык арасында фаш булып, ике кеше бергә очраса, һаман хаммам вакыйгасын сөйләрләр иде. Ахыр бу вакыйга диван әһленә вә падишаһка ишетелде. Ышанмаенча, килеп-килеп карадылар. Күрсәләр, халык сөйләгәннән дә артык эш таптылар, һәммәсе гаҗәпләнеп, бу ни хәл, дип хәйран булдылар. Вә һәм Әбелхарис, бу кыйссаны ишетеп, падишаһ хозурына килде, әйтте: +— И шаһым-әфәндем, бу кыйсса аз кыйсса түгелдер. Бу шәһәрдә гыйльме симиягә кадир вә санагатьтә маһир бер адәм бардыр. Бу хаммам эше вә һәм дөхтәреңезгә кыйлган эшләр һәммәсе аның эшедер. Әлхәмделлиллаһ, юл ачылды, аны тапмак мөмкиндер. һаман ул хаммамчы кемдер, аны китереп әмер итмәк кирәк вә янына адәмнәр боерып эзләтмәк кирәк. Әлбәттә, ул адәмне табып китерсеннәр, — диде. +Кызның атасы, гаять йөрәгенә чыдай алмаганлыктан, ачуланып әйтте: +— И ахмак, нәкәс, синең дә кем икәнең мәгълүм булды.Инде монда дип әйтәсең. Бу ниндәен хәкимлек вә ниндәен сәбатсыз гыйлемлектер? — диде. +Әмма диван халкы, Әбелхарис ягыннан төшеп: +— Яхшы, белешеп караек, зарары юктыр, — дип, хаммамчыга адәм җибәртеп чакырттылар. Хаммамчы тиз үк килеп җитте. Әйттеләр: +— И хаммамчы әфәнде, ул дәрвишне күрсәң, танырмысың? — диделәр. +— Бәли, танырмын, — диде. +Чөнки элгәре Әбүгалисинаның сыйфатларын вә кигән киемнәрен кыздан сорашып белгәннәр иде. Хаммамчының җавабы дәхи аңар муафыйк булгач, тәхкыйк шул кеше икәненә җәзем кыйлдылар. Вә һәм хаммамчының янына кеше кушып, бөтен шәһәрне эзләмәгә башладылар. Болар шәһәрне гизеп эзләмәктә булсын, без килдек илче хикәятенә. Чөнки илче мең мәшәкать белән һиндстаннан Мисырга кайтып китте, вә һиндстан падишаһының язган намәсен кызның атасына тапшырды. Вә эшнең хакыйкатен бәян кыйлды, вә баштан үткән эшләрне тәмаман гаян кыйлды. Аннан соң падишаһ, Әбелхарисны чакырып, һиндстан падишаһы язган намәне кулына бирде. Әбелхарис намәне укыды. Намәнең мәфһүмен аңлады. Вә үзенең зиһене хата киткәндин гаять оятка калды. Бәс, барча диван халкы һиндстан падишаһының боларны ахмакка сайган төрле сүзләрен ишетеп, бер-ике сәгать микъдары бер-берсенә ни сүз әйтергә дә белмәенчә, хәйран булып бер-берсенә карашып тик тордылар. Ахыр Әбелхарис, янә сүз башлап: +— Дәхи бер мәртәбә кыздан сорап караек. Бер-бер эш ачылмас микән? — диде. +Кызның атасы күңеленнен әйтте: "Ни гөнаһым кәсафәте бардыр, бу кадәр хәзинә хәреҗ кыйлып, бу Әбелхарисны Багдадтан китерттем. Үз хәсрәтемне үзем арттырдым, һиндстанга илче күндереп, мондаен сүзләр ишетмәк вә мондаен эшләр башыма төшмәк, кем күңеленә кергәне бар иде? Синең дә хәлең мәгълүм булды, безгә бу кадәр ахмак исемен күтәрттердең", — дип, Әбелхариска хитап кыйлып: +— Хәер, үзең бел! — диде. +Аннан соң Әбелхарис, кызны чакыртып, тәкрар сорады. Ул: +— Хөҗрәгә киткән заманында ни кәйфияттә китәсең, аягың белән йөрепме китәсең, юкса, күзеңне ачып, үзеңне ул урындамы күрәсең? — диде. +Кыз әйтте: +— Бәли, аягым белән йөреп китәмен. Ярты юлга чаклы башымда гакылым булмыйдыр, ярты юлда гакылым башыма килә, үземне барыр күрәмен. Әмма сахра эчендә бармыйм, һәрни булса, шәһәр эчендә тиз-тиз йөгереп барган кәйфияттә барамын. Ләкин һич китмәскә кадир түгелмен. Гүяки як-ягымнан бау белән тартып алып барган шикелле барамын. Барып кергән җирем урам эчендә бер кибет шикелле күренәдер, — диде. +Әйттеләр: +— Инде ул күргән дәрвишеңне танырмысың? +Кыз әйтте: +— Шаять, белсәм кирәк, — диде. +Әбелхарис әйтте: +— Алай булса, һәммә кибетләрне бикләтеп вә кызның сурәтен алыштырып, шәһәр эчендә урам саен йөртмәк кирәк. Әлбәттә, бу тарикча кулга төшәр, — диде. +һәммә диван әһле бу мәслихәтне мәгъкуль күреп, кызны урам-урам гиздереп, тәфтиш итмәгә мәшгуль булдылар. Әбүгалисина күрде, болар гаять тәфтиш кыйлып, үзен вә хәлвәфрүшне кулга төшермәгә иҗтиһад кыйлалар. Тукта, боларга бер күренмәк зарур булды, дип, шәһәрнең бер урамында мәслихәтханә кебек бер урын бар иде. Шәһәрнең мәшһүр вә мәгъруф адәмнәре җыелып, анда сүзләшеп вә, алмак-сатмак хосусында мәслихәтләре булса, эшләрен анда бетерерләр иде. Әбүгалисина һәм ул урынга кереп утырган заманда, хаммамчы һәм ул урынга килеп керде. Әбүгалисинаны күргәч тә, кыяфәтеннән танып, анда җыелган адәмнәргә күрсәтеп: +— Әнә хаммамда буран чыгарган дәрвиш! — диде. +Дәрхаль су башына хәбәр биреп, чакырып китерделәр. Су башы килеп, сүгенеп, Әбүгалисинаның якасына ябышты: +— Әйдә тизрәк, сине диванга чакыралар, кайда качып йөрисең? — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Мин фәкыйрь адәммен, диванда минем эшем юктыр. Миннән ни эстәрсез? — диде. Асла сөйләшергә ихтыяр бирмәенчә, хәтта аягына кияргә дә форсат булмады, алып киттеләр. Әбүгалисина, барганда бераз фикер итеп, бер әфсүн укып үзенә өферде, һаман су башы сурәтенә кереп, бу һәм аның якасына ябышып: +— Әйдә тизрәк, кайда качып йөрисең? Сине диванда чакыралар, — дип, якалаша-якалаша барганда күрделәр, су башы ике булмыш. Әмма Әбүгалисина юктыр, һәммә халык хәйран булып, сөбхан Аллаһел хәлак, диделәр. Берсе дә әйтә — су башы минмен, берсе дә әйтә — су башы минмен. Әмма асла аерып белер хәл юк. Ахыр, шул кәйфиятчә кычкырышып, диванга барып җиттеләр. Су башы падишаһ хозурына баргач, фөрьяд кыйлып: +— И шаһым, тотып китерергә боерган адәм валлаһи ошбудыр. Бер кибеттән барып таптык. Алып килгәндә, җадулык итеп, үзен минем сурәтемә куйды, су башы мин, — диде. +Әбүгалисина дәхи, фөрьяд итеп: +— Әләман сакланыңыз, бу җадуның сүзенә алданмаңыз. Дәрвиш бу адәмдер. Юлда килгәндә, җадулык кыйлып, үзен минем сурәтемә кертте. Хозурыңызга килгәч, миңа төһмәт кыйладыр, — дип егъламага башлады. Диван халкы һәммә, бу сергә гакыллары җитмәстән, хәйран калдылар. Никадәр тәҗрибә кыйлып карадылар, су башы белән Әбүгалисинаны аерып белмәделәр. Икесе дә бәрабәр чыкты. Боларга хөкем итмәктә гаҗиз калдылар. Хикмәте Хода, ул көнне шәһәр казыйсы дәхи анда иде. Бер әгъля хөкем итеп кызның атасына әйтте: +— Моның чарасы шулдыр, икесен дә, ай-ваена карамаенча, дарга илтеп ассыннар. Сез һәм бер су башыннан кичеңез, бер су башы үлде, ни булды? Шул бәһанә белән бу җадуның һәм җәфасыннан котылырсыз. Асканның соңында җадулыгы батыйл булып, кайсысы дәрвиштер, вә кайсысы су башыдыр, мәгълүм булыр, — диде. +Диван халкы һәммәсе мәгъкуль күреп, икесен дә асарга хөкем иттеләр. Икесе дә фөрьяд итеп: +— Казый әфәнде, укыган китабында шулаймы әйткән? Нахак җирдә безнең канымызга керәсең, — диде. Ахыр, ай-вайларына куймаенча, җәлладлар башына тапшырдылар. Урамнарда нида кыйлдырып, дарга асмага алып киттеләр. Бу гауга шәһәр эченә җәелеп, хәбәр хәлвәфрүшкә ишетелде. Хәйран вә гөрьян булып, вә хәсрәтеннән кан йотып, хәйфа 2, минем өчен бер хәкиме дана заигъ булды, аһ-аһ, дип егълар иде. Шәһәр халкы һәммәсе мәйданга тамашага җыелып саф багламышлар иде. Әбүгалисина күрде, ахыр асалар. Тиз бер әфсүн укып, үзен җәллад башы сурәтенә куеп, җәллад башын су башы сурәтенә куеп күрсәтте. Бу мәртәбә ул дәхи фөрьяд кыйла башлады: +— һай, мәдәд, мин су башы түгелмен, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Сөйләштермә шул бәдбәхетләрне, асыңыз тизрәк! — дип, китереп, икесен дә дарга астылар. Аннан соң Әбүгалисина: — Әмереңезне бәҗаи китердек, — дип, падишаһка мәгълүм кыйлып, үзенең мәкаменә кайтып киткән кебек булды. Вә бер әфсүн укып, үзен ихфага чикте, ягъни кеше күзенә күренмәс булып, асылган кешеләрне барып тамаша кыйлды. Бөтен шә һәр халкы дәхи килеп күрделәр, асылмыш кешеләр берсе — җәллад башы, берсе — су башы агадыр. Әбүгалисина юктыр. Бу кәйфияткә хәйран вә сәргәрдан булдылар. Хәлвәфрүш дәхи, моны күреп, Аллага шөкер, Әбүгалисина сәламәт калган икән, дип, күп шөкерләр кыйлды. Нагяһ, Әбүгалисина хәлвәфрүш янына килеп, үзен белдерде, кул тотышып күрештеләр. Үзләрен янә ихфага чигеп, халык күзеннән гаип булдылар. Ул арада асылган кешеләр берсе — җәллад башы, берсе — су башы дип, падишаһка да хәбәр ирештерделәр, Әбүгалисина юктыр, диделәр. Әмма ул заманда кызның атасы, Аллага шөкер, хәлас булдык, дип гөман кыйлып, кәеф-сафада утырганда, бу хәбәрне ишетеп, гаять гайрәтеннән сакалын чәйнәп, берзаман фикердә торды. Адәмнәр җибәреп, җәллад башы исән микән, дип белдерделәр, бу кадәр диван халкы һәммәсе дарга барып карасалар, асылган кешеләр берсе — җәллад башы, берсе — су башыдыр. Белделәр кем, янә ул дәрвиш, санагать белән, кулларыннан ычкынмыш. Ул ике гөнаһсыз бичаралар юк җиргә бәрдар кыйлынмыштыр. Падишаһ хәзрәтләре казый әфәндегә хитап кыйлып: +— һи тәдбирсез, син сәбәпче булдың, боларның канына кердең, күр, җәфасын чигәрсең, — диде. Казый әфәнде гаять оялганыннан башын түбән салып торыр иде. Чөнки Әбүгалисина боларны бу эшкә мөбтәля кыйлып, хәлвәфрүш белән хөҗрәгә килде. Үткән вакыйгаларны һәммәсен хәлвәфрүшкә сөйләде. +...Әлкыйсса, хәлвәфрүш Әбүгалисина ярдәме белән һәр кичә кызны янына китермәктә вә иртәгә кадәр зәвекъ-сафа итмәктә икән, моңар канәгать кыйлмаенча, кыз янына үзем барыр идем, дип, Әбүгалисинага гозер вә нияз итеп, симия фәненнән гыйльме ихфаны миңа үгрәтә күр, дип илтимас итте. +Әбүгалисина: +— Ярамас, әллә ни бәлагә дучар булырсың, — дип мәнгы итәр иде, үгрәтмәс иде. Хәлвәфрүш никадәр гозер итсә дә, разый булмас иде. +Янәц беркөн хәлвәфрүш: +— Йә, тәкъсир, гыйльме ихфаны миңа тәгълим итәмесең? Юкса башымны алып гайре бер шәһәргә китәемме? — дип егълап, Әбүгалисинаның аягына йөзен сөртеп, гозерләр вә хисапсыз зарыйлыклар итте. +Әбүгалисина һаман: +— Юк, газизем, бу гыйльме ихфаны үгрәнеп, урынында истигъмаль кыйлырга кулыңнан килмәс, тота алмассың, әллә ниндәен яман эшкә грифтар булырсың, — диде. +Аннан соң хәлвәфрүш янә гозер итеп: +— Йә, тәкъсир, бу дөньяда минем сездән сораган нәрсәмсезнең гамәлеңезгә караганда дәрьядан бер катрә, кояштан бер зәррә икән, үгрәтмәгәнеңә сәбәп нидер? Сезнең белән ашналыгымыздан ни хасыйл булды? Моннан да артык изгелекләр өмит итеп торган чагымда, бу кечкенә генә нәрсәне миннән кызганасызмы? Дуслыгыңызның мәртәбәсе мәгълүм булды, — дип, бу кадәр гозер иткәч, Әбүгалисина нишләсен, хәлвәфрүшкә гашыйклыгыннан аның гозерен буш кайтарырга кадир була алмаенча, гыйльме ихфадан бер төрле кәхлия дигән гыйлемлекне үгрәтте вә кагыйдәсен аңлатты. Вә берничә мәртәбә тәкрар гамәл кыйлып, тәмам төшенеп җиткәч, һәр кичәдә хәлвәфрүш үзе кыз янына бара башлады. Беркөн, ахыр, кич баруга гына канәгать кыйлмаенча, көндез һәм барасы килә башлады. Беркөн, падишаһ кызы исенә төшеп, фирак утына битакать булып, көндез бармага ният итте. Дәрхаль ике күзенә ихфа сөрмәсе тартып, көзгегә карады, көзгедә үзе күренмәде, һаман ишектән чыгып китте. Шәһәр урамнарыннан барганда, юлда яңлыш бер адәмгә кагылды, ул кеше бичара күрде, бер нәрсә кагылды, әмма үзе күренми. Бисмилла, ляхәүлә, дип, бер тарафка качты. Хәлвәфрүш дәхи, көлә-көлә, үз юлына китте. Сарай капкасына барып җитте, эчкәре керде, берәү дә күрмәде. Кыз янына барып, кызның җәмалына тамаша кыйлып торды. Ләкин сөйләшергә курыкты. Карап торганда, җарияләр кызның алдына дәстәрхан җәйделәр, тәгам китерделәр. Хәлвәфрүшнең һәм ашыйсы килгән иде, барып утырды. Кыз белән бергә ашый башлады. Җарияләр күрделәр, дәстәрханнан бер кисәк тәгам һавага күтәрелеп, бераз калка да юк була. Табындагы җарияләр, һәммәсе гаять гаҗәпләнеп, кашыкларын куйдылар, туктадылар. Монда бер хикмәт сер бардыр, дип, бер тарафка киттеләр. Хәлвәфрүш белде, тәгам күренә, имеш, дип, арткарак чигеп утырды. Тәгам тәмам булгач, җарияләр чыгып киттеләр, сарай хәлвәт калды. Бәс, хәлвәфрүш: "Форсат ганимәттер", — дип, кыз янына килеп, кызның муенына сарылды. Кыз агяһ булып кычкырмага теләгән иде, хәлвәфрүш сөйләшеп, үзен-үзе белдерде: +— Җаным, ят кеше түгелдер, мин фәкыйрең фиракыңа тәкатьсез булып килдем, — диде. +Кыз бу сүзләреннән хәлвәфрүш икәнен белеп: +— И минем җаным, күңелем тәхетендә солтаным, бу көнгәчә мин җен түгел, диер идең, яшерәдер идең. Инде мәгълүм булды, тәхкыйк җен, имешсең, — диде. +Хәлвәфрүш әйтте: +— И солтаным, назниным, тәхкыйк җен түгелмен, шул син күргән дәрвиш остазым кеше күзенә күренмәскә бер санагать үгрәтте, монда килдем, берәү дә мине күрмәде, — диде. Кыз хәйран булып күңеленнин әйтте: "Ни гаҗәп бәлагә грифтар булдым. Элгәре мине үзенә алдырадыр иде, аңар да бик гаҗиз булган идем. Инде үзе монда килә башлады, бусы бигрәк яман. Тәккыйк, бу җендер, адәм түгелдер", — дип, чар вә начар сабыр итте. Әлкыйсса, хәлвәфрүш икендегәчә зәвекъ-сафа сөреп, үзенең дөкәненә кайтты. Күрде, Әбүгалисина ялгыз утырыр. +— Әфәндем, сез кайда идеңез? — диде. +Хәлвәфрүш әйтте: +— Урамнарда гизеп йөрдем, кайттым, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Ярый ла син, мәгъшукаңны күреп, азрак нәфсең арзусын алдың. Ләкин безне дә монда фирак утына салдың, — диде. +Хәлвәфрүш әйтте: +— Кичкә чаклы күрми түзәр хәлем булмады, — дип, Әбүгалисинадан күп гозерләр үтенде. Кич булгач, янә кызны китертеп, төн буенча гыйш-гыйшрәттә булдылар. Иртә булгач, кызны янә сараена күндерде. Кыз бу хәлне фикер итеп, яшь урынына кан егълап: "Ни гаҗәп михнәткә очрадым, кич тә болай, көндез дә болай, бу муафыйк эш түгелдер", — дип, хәлен даясенә сөйләде. Аннан соң бу хәлне кызның атасына ирештерделәр. Атасы дәхи кыздан бәдтәр: "Дәвасы юк бер дәрткә грифтар булдым", — дип, кичә-көндез каты аваз белән егълар иде. Янә Әбелхарисны чакырып, кичен-көндезен билә вакыйга дип, хәбәрдар итте. Ул һәм бераз фикер итеп: +— Бу дәхи симия нәүгыннандыр. Моның гыйлаҗе мөмкин, вә кулга төшермәк асандыр. Тиз кызга әйтеңез, җарияләргә тәнбиһ кыйлсын. Ул килгәч, җарияләргә ишарәт кыйлып, тиз үк җарияләр ишекне тышкы яктан бикләсеннәр, безгә хәбәр бирсеннәр, без барып гаһдәсеннән килермез, — диде. +Аннан соң кызның атасы боерды. Кызга барып бу серне аңлаттылар. Кыз дәхи, яхшы, дип, вакытынача сабыр итеп көтеп торды. Кич үтте, көндез булды. Хәлвәфрүш күзләренә ихфа сөрмәсе тартты, кыз янына китте. Кызның хөҗрәсенә кереп, мәтаг васылын гарәт итмәгә башлады, ягъни кызны үбә-коча башлады. +Кыз әйтте: +— Җаным, тукта, бераз сабыр ит, мин җарияләргә әйтим, түшәк салсыннар, — диде. +Хәлвәфрүш хыянәтсез беркатлы адәм иде, ышанып: +— Яхшы, мәгъкуль, — диде, һаман кыз, ишектән чыгып, бер тарафка яшеренде. Ул арада җарияләр килеп, ишекне тыштан бикләделәр. Хәлвәфрүш бичара эчтә калды. Тиз Әбелхариска хәбәр биреп, ишеккә җыелып килделәр. Әбелхарис боерды, салам китерделәр. Ишек төбенә салам ягып, хөҗрә эченә төтен тулды. Хәлвәфрүш күрде: кыз юк. һаман хөҗрә эчендә төтен күбәя. Бу ни гаҗәп, дип торганда, сизде, ишекнең тышында Әбелхарис вә диван әһле җыелып саклап торалар. Хәлвәфрүш кыйссаны аңлап: "һай вафасыз, ни гаҗәп хәйлә куптарды", — дип, ишектән чыгарга карады, ишекне бикләмешләр. Читлектәге кош шикелле ары йөгерде, бире йөгерде, бер почмактан чыгарга тишек тапмады. Ахыр хөҗрәнең эченә төтен тулып, бик хафа кыйла башлады. Күз ачар хәл юк. Нишләсен, асла чыкмак мөмкин түгел. "Чарасыз, казага риза", — диебрәк торды. Ахыр бер күзенә төтен кереп, күзеннән яшь акты, ихфа сөрмәсе һәм яшь белән агып чыкты. Үзенең бер ягы — яртысы заһир булды. Ишекнең тышындагылар күрделәр, хөҗрәнең эчендә ярты кеше бар ки, бер аягы, бер кулы, бер йөзе бар. Хасыйле кәлям, ярты адәмдер, һәммәсе күреп: "Сөбханалла, гаҗәба, бу ни хәлдер, ярты адәм була, имеш", — диделәр. +Әбелхарис әйтте: +— Ярты адәм түгелдер. Күзенә ихфа сөрмәсен тарткандыр. Бер күзенә төтен кергәч, яшь белән сөрмә агып чыкты, яртысы күренде. Янә икенче күзеннән сөрмә чыкса, кулга керер, — дип торганда, күрделәр, янә яртысы заһир булды. Ике күзенә дә төтен кереп, күзләреннән сөрмә чыккач, симия кувәте батыйль булды. Дәрхаль ишекне ачып керделәр. Бичара хәлвәфрүшне дүпәли-дүпәли тотып бәйләделәр. Аннан диванга падишаһ хозурына китерделәр. Кызның атасы күп шөкерләр итеп, хәлвәфрүшкә нәзар салды, күрде: кәмал вә җәмал иясе бер гүзәл егеттер ки, йөзен бер мәртәбә күргән адәм, гомерендә гамь йимәс, дөнья хупларыннан берәүгә дә нәзар салмас вә җәмалы хәтереннән китмәс. Падишаһ, тәгаҗҗеб итеп: "Сөбхан Аллаһел халикъ, ни гаҗәп гүзәл егет, имеш", — дип, бераз хәйран булып, сакалын чәйнәбрәк торды. Аннан соң: +— И егет, син кемсең, кемнең углысың? Бу кадәр эшкә бәһадирлык кыйлмакыңа сәбәп вә хикмәт нидер? Ул дәрвиш кемдер, кайдан килде, хәзердә кайда тора? Вә сезнең мәкамеңез кайдадыр? — дип, күп тәфтиш кыйлдылар. Хәлвәфрүш күрде ки, буласы эш булды, үзенең һәлакен мөкаррәр белде. Нишләсен, бер казага очрады, риза вә тәвәккәлдән гайре дәрман юклыгын аңлады. Вә минем башыма киләчәк килде, бары Әбүгалисинага зарар ирешмәсен, вә аның да башына бер бәла килмәсен, дип асла җавап бирмәде, һәр никадәр, гяһа куркытып, гяһа йомшаклык белән көчләп әйттерергә карадылар. Мөмкин булмады. Вә бер кәлимә сүз сөйләмәде. Бәгъзеләр әйттеләр, бу егет телсездер, вә бәгъзеләр — гакылсыздыр, дип, һәрберебер сүз сөйләде. Ахыр падишаһның йөрәге кайнап, күзләре яшен ташы кебек булып, җәлладларга: +— Ни карап торасыз, бу бәдбәхетнең кисеңез башын, агызыңыз канын! — дип гайрәт органда, диван халкы вә Әбелхарис әйттеләр: +— И шаһым, бу кыз белән бу егетнең кыйссасы галәмгә фаш булды. Монда үтерсәк, берәү дә ышанмас. Ышанса да, хали тәһмәттән булмас. Сез боерыңыз, шәһәрне сәясәт белән гиздерсеннәр. Аннан соң шәһәр капкасы баганасына асып, бөтен дөньяга гыйбрәт булсын, — диделәр. Җөмләсе мәгъкуль күреп, хәлвәфрүшне су башына тапшырып, сәясәт җиренә җибәрделәр. Су башы, урам-урам барабаннар суктырып, гиздермәгә башлады. Әбүгалисина базарда, бер җирдә утырып торганда, күрде, сәясәт килә. Гаҗәба, моның асылы нидер, дип карап күрде, бичара хәлвәфрүшне, якасыннан тотып, сөрә-сөрә китерәләр. Әбүгалисинаның гакылы шашты. Кыйссаның асылын белмәде. Гаҗәп, ни сәбәпле бу барып кулларына төшкән булырга кирәк, дип, урыныннан сикереп торды, артларыннан ияреп барды. Сәясәт мәйданына җиткәч, дәрхаль бер әфсүн укыды. Күрделәр, хәлвәфрүш сәясәт мәйданыннан гаиб булып китте, кулын-аягын бәйләгән баулар вә муеныннан чылбырлар чылтырап коелып калды, һәркем күреп хәйран булдылар. Кайда китте, өмитләрен кистеләр, нәчар килеп падишаһка хәбәр бирделәр. Падишаһ гайрәтеннән үз итен үзе чәйнәп, Әбелхариска, гыйтаб кыйлып: +— һи ахмак, безне үз рәимезгә куймадың. Өйдә вакытта канын алмак идек. Инде кулдан ычкынды, бетте, — диде. +Әбелхарис әйтте: +— Падишаһым, моның остазы булгучы дәрвиш кулга керми торып, бу егет һәлак булса да, бер файда хасыйл булмас. Әүвәл ул дәрвишне кулга кертмәк кирәк. Аннан соң бу егетнең эше асандыр, — диде. +Кызның атасы Әбелхаристан нәриза булып, күңеленнән әйтте: "һи, ахмак, надан, һич нәрсә кулыңнан килми, имеш", — дип хәйран булып калды. +Бу тарафта Әбүгалисина хәлвәфрүшне симия кувәте белән сәясәт мәйданыннан алып, дөкяненә китерде. Баштан үткән вакыйгаларны сорашты вә, бераз башын түбән салып, үкенде. Егеткә әйтте: +— Ни өчен мондаен эшкә шөругъ кыйласың? Мин сиңа буБез һәм фирак уты белән мөбтәля булган булыр идек. Аллаһы Тәгаләнең сиңа бер лотыф Гыйнаятедер, сине сәясәткә чыгардылар, бәхетенә каршы, мин очрадым. Башыңа бәла килмәс борын саклан, соңыннан үкенсәң дә файда итмәс. Моннан ары безне мондаен хафага төшермә. Әдәп белән утыр, безнең ризалыгымызны күзлә. Вә илля, сине шул хәлдә куеп ташлармын да китәрмен. Аннан соң хәлең ничек булыр? — диде. Хәлвәфрүш, гаять пөшиман булып, Әбүгалисинаның аягына егылып, тәүбә вә истигъфар итеп, күп егълады. +— Бәндә хатасыз булмас. Моннан соң, тәкъсир, синең рөхсәтеңнән башка һичбер эш кыйлмам, — дип гаһед вә ямин итте. Әбүгалисина дәхи нишләсен, гашыйк Мәҗнүн мисал, вә ашәфтә-шүридә хәлдер, калдырып китәргә хәле юк иде. Хатасын гафу итте. Әмма хәлвәфрүш, кичәләрдә кызны китермәгә оялып, берничә көн шәйлә көенчә калды. Әбүгалисина дәхи асла күңеленә китермәс иде. Берничә көннән соң хәлвәфрүш, мең дәрд вә михнәт белән йөрәге янып, гыйшык уты кайнап, кызны сагынып егълап утырыр иде. Әбүгалисина күрде, әйтте: +— И җаным, угыл, бу егъламагыңнан морадың нидер? — диде. +Хәлвәфрүш, төрле киная сүз белән, кызны күрергә гаять мөштак булып, гыйшкы артканын аңлады. +Әбүгалисина көлебрәк: +— Алай булса, бар, күзләреңә сөрмә тарт та, кит үзең, — диде. +Хәлвәфрүш әйтте: +— һи әфәндем, мәзах вакыты түгелдер. Йөрәгем янганга әйтәмен, — диде. Әбүгалисина килеп күзенең яшен сөрткән булып, бер әфсүн укыды. Кызны китертеп, хәлвәфрүш белән кавыштырды. Хәлвәфрүш наз вә нияз белән кызның аягына төшеп, үткән вакыйганы сөйләп, зәвекъ-сафада булды. +Әмма бу тарафта кызның атасы күрде, берничә көн булды, кыз китмәс вә галәмәтләре белгермәс булып, инша Алла, котылдык, дип торганда, ул кичә янә әүвәлгечә кыз гаиб булганын хәбәр бирделәр. Падишаһның йөрәге чартлап, гаять хафа булып, һәлак дәрәҗәсенә җитте. Янә бер тәдбиргә мәшгуль булдылар. Ахыр кызны, сурәт алыштырып, урам-урам йөртмәгә карар бирделәр. Беркөн шул тарикча гиздереп йөргәндә, хәлвәфрүш урамына килделәр. Кыз, бераз уйлап торды да: +— Ахыр, мин килә торган урам ошбу булмак кирәк. Әмма дөкянме, йортмы, ул кадәре белмим, — диде. Кызның атасына билә дип кайтып сөйләделәр. +Әбелхарис әйтте: +— Кичә эчендә, ул кыз тәгаен кыйлган җиргә барып, саклап тормак кирәк, — дип, кичә булгач, кызның атасы вә Әбелхарис берничә бәһадир адәмнәр белән шул урамда бер дөкян янында саклап тордылар. Әмма Әбүгалисинаның моннан хәбәре юк иде. Бәс, кыз хөҗрәсеннән юлга төшеп, юлда очып килгән кебек килә. Ул арада килде дә бер дөкян эченә керде. Болар: "Инде кайда кергәнен белдек вә дөкянне таптык", — дип әйләнеп китмәкче булганнар иде, китәргә тәкатьләре булмаенча, биззарур кызның артыннан керделәр. Күрделәр, хөҗрә эчендә бер гүзәл егет вә янында бер дәрвиш мөракабәдә утырыр. Болар һәм кереп утырдылар. Әбүгалисина карендәше Әбелхарисны күреп таныды. Әмма белмәгәнгә салынды. Әбелхарис танымады. Хәтта Әбүгалисина булуын ихтимал тотмас иде. Әбүгалисина бер әфсүн укыды: боларның телләрен вә кувәтләрен баглады. Сөйләшергә вә һичбер эшкә кадир булмаганлыкларыннан, берничә заман хәйран булып тик утырдылар. Ни кыймылдарга — хәлләре, ни сөйләшергә телләре булмады. Әбүгалисина хәлвәфрүшкә ишарәт кыйлды. Бер табак хәлвә китереп алларына куйды вә кызның атасына әйтте: +— Боерыңыз, әфәндем, кызыбызның хәлвәседер, — диде. Ул исә хәлвә ашамак түгел, мөмкин булса, Әбүгалисинаның канын эчәр иде. Әмма ашамыйм дип әйтергә һич кадир булмаен, хәтта ничә көннәр ач торган кеше кебек: "һай-һай, нәфис хәлвә", — дип ашый башладылар. Табакта хәлвә дә төкәнмәде, болар да туймады. Тәхминән унар кадак хәлвә ашаганнардыр. +Бу мәҗлестә Әбүгалисина, сүз башлап: +— И падишаһым, хәлвәне ашадыңыз. Кәрәм итеп, ошбу егет минем углымдыр, Аллаһы Тәгаләнең әмере вә пәйгамбәрнең сөннәте үзрә, кызыңызны биреңез, — диде. +Падишаһ, гайрәтеннән ни диясен белмәенчә, интегеп-интегеп ашар итте. Вә Әбелхарис дәхи, теле тотылып, әфсүн укымага кадир булмак түгел, үзен дә коткара алмады. Моның ахыры ни булыр икән, дип торыр иде. Әбүгалисина күрде, эче-тышы зәһәрдер. Бу кадәр санагатьләрне ки, харикы гадәттер вә маддәсе кәрамәттер, күреп, инсафка килмәмештер. Кызны бирмәк түгел, кодрәтеннән килсә, тереләй тотып ашар иде. +Тукта, боларга гөшмал кирәк, ягъни боларны азрак танытмак кирәк дип, дәрхаль хәлвә өстендә очып йөри торган чебеннәрдән берсен тотып, боларның киеменнән бер мамык бөртеге тартып, җепне бөтергән кебек бөтереп, чебеннең аягына бәйләп, чебенне җибәрде. Кызның атасы белән Әбелхарис: "Гаҗәба, бу нишләр икән", — дип карап торалар. Әбүгалисина җепне бөтерә-бөтерә озайтты, дәхи җепнең очына бер нечкә салам кисәге бәйләп җибәрде. Чебен киткән саен зураеп, бер ганка кадәре булып, салам кисәге боларга бер багана кебек күренер иде. Чебен очканда бу багана боларның гяһ йөзләренә, гяһ башларына бәрелеп, газапланып, җаннары авызларына килер иде. Болар һавага күтәрелеп, күп югары киттеләр. Җир йөзе күзләренә күренмәс булды. Аннан акрын-акрын иңеп, бер гыймарәт эченә төштеләр. Бер кичә-көндез анда сәргәрдан вә заре гөрьян булып йөри торгач, бер тарафында ишек раст килде. Җан куркусыннан тышка чыктылар. Күрделәр, җәннәт мисал бер бакча. Агачларының әлван-әлван чәчәкләре ачылган. Сөмбел вә рәйхан, вә шәкаикы ногман гөлләренең хуш исләре сачелгән. Гүя Ирәм бакчасыдыр. Мең төрле хуш авазлы сайрар кошлар хәмед вә сәна әйтерләр. Сәрви вә санәүбәр агачлары башларын һавага чыгарып, ботаклары, зифа ярлар кебек, җил белән җилфердәй торган бер җәннәте абад, үлекләргә җан кертә торган бер бакчадыр ки, тәкрире адәм кодрәтеннән тыш, вә тәхрире — сынык каләмгә дә көчтер. Берзаман, ул бакчада сәер кыйлып, сөйләргә телләре хәйран булып калдылар. Аннан китеп, ничә гараиб вә гаҗаиб нәрсәләрне тамаша итеп, бер ишеккә барып җиттеләр. Ни бар икән, дип, ишектән чыктылар, карасалар, күрделәр ки, үзләренең калкып киткән җирләредер. Ни бакча бар, ни бакчаның әсәре бар. Бераз фикергә китеп, башларыннан гакыллары чыгып хәйран булдылар. Әбелхарис бераз гакылын башына җыеп, филҗөмлә эшне аңлады вә әйтте: +— И шаһым, бу кадәр гыйбрәтнамә эшләр барчасы кимия вә симия һөнәредер. Бу гамәлдә шундаен бер маһир адәм икән, безгә ни гаҗәп санагатьләр саттылар: гяһ туфракка салып, гяһ һавага аттылар. Мин шәйлә гөман итәмен ки, бу эшләрне кыйлган адәм борадәрем Әбүгалисина булса кирәк. Чөнки икемез дә бер җирдә гыйлем хасыйл иттек. Әмма аңар мөяссәр булган мәртәбә безгә мөяссәр булмады. Әфләтун вә Локман хәкимнәр кебек бер галиме зу фөнүндер. Әгәр эстәсә, Ходаның гыйнаяте белән ничә Арстуларны ниһаятьсез сахрада вә ничә Җәмшит гаскәрен тиһе бәладә сәргәрдан итәр. Сезгә ярдәмгәкилгәнемә риза түгелдер, чөнки ашналык сүзләрен ишеттерү түгел, янә безгә ни бәла вә михнәтләр салды, — дип, бераз падишаһка үпкә тотты, вә күңелендә бер төен калды. Падишаһ дәхи ни вакыйгаларга очраганын белде. Берзаман битакать вә хәйран булып калды. Вә аз заманда, башына килгән һәлакәтләрне уйлап, фикер дәрьясына талды. Ахыр, диван халкын җыеп, бу эшнең кайда барачагын мөшәвәрәт кыйлыштылар. һәрбере берәр төрле сүз сөйләде. +Әбелхарис әйтте: +— И шаһым, юк җирдә үзеңезгә зәхмәт бирәсез. Көчлек белән бу эш эшкә килмәс. Бу адәм күп эшләргә кадирдыр. Әле безгә бу көнгәчә кыйлганнары бары мәзах вә уендыр. Әгәр безгә җәфа эстәсә, күп зарар чигәрсез. Бу эшкә гыйлаҗ һаман мәдара вә изгелек белән булыр булса, булмаса ул һәм булмас. Әгәр мин белгән Әбүгалисина булса, бөтен дөнья халкы җыелса да, интикам алмак мөмкин түгел, хәтта бер хилаф сүз әйтергә дә кадир булмаслар, — диде. +Падишаһ Әбелхариска гыйтап итеп: +— Сезнең дә маһиятеңез мәгълүм булды. Сез һәм безнең кебек үзеңезне коткарырга да кадир булмадыңыз, һавага бергә очтык, аннан бер абзар кебек нәрсә эченә бергә төштек, — дип, Әбелхариска асла илтифат итмәенчә, һаман горурлыгы галәбә итеп, — инде урынын белдем, кем икәнен аңладым. Мөшкиле бу кадәр иде. Инде кувәт белән кулга төшерермен, — диде. +Әбелхарис әйтте: +— Үзеңез беләсез, илчегә үлем юк, дигәннәр, миңа ни зарар, — диде. +Падишаһ хәзрәтләренең ул заманда ике йөз мең гаскәре бар иде. Әмер итеп, дәрхаль җыйдырды вә боерды. Чыгып качмасын дип, гаскәр белән шәһәрне чорнап алдылар. Вә бер чавышны чакырып: +— Бик тиз, фәлән җирдә хәлвәчеләр эчендә, фәлән дөкяндә бер егет белән бер карт бар. Тиз барып, алып хозурыма китер, — диде. Бәс, чавыш ул тәгъриф кыйлынмыш җиргә килде, дөкянгә керде, күрде, дөкяннең эчендә бер зифа егет вә Әфләтун сыйфат бер дәрвиш утырмышлар. Бер-бере белән мәслихәт кыйлып гәпләшеп утыралар, һаман чавыш ага гайрәт белән: +— Әйдә торыңыз, сезне диванда чакыралар, — диде. +Әбүгалисина, истиһза итеп: +— Әфәндем, бәлки, сез яңлыш килгәнсездер? Чөнки безнең диванда эшемез юктыр, — диде. +һаман чавыш ага гайрәтеннән бер парә ут булды: +— Әйдә, күп сөйләнеп торма! — дип, Әбүгалисина өстенә килеп, таяк белән сукмага теләде. Әбүгалисинаның дәхи гайрәте кубып, чавыш сукмас борын бер таяк орды вә, әфсүн укып бетереп, мәймүн бул, дигән иде, чавыш бер әгъля мәймүн сурәтендә булды, һаман Әбүгалисина кулына барабан алып, үзе мәймүнче сурәтенә керде. Вә чавышның муенына бер бау тагып, хәлвәфрүшкә әйтте: +— Сез монда торыңыз. Инша Алла, сезгә бер адәм дә зарар итә алмас, — дип мәймүн биетмәгә чыгып китте. Мәймүн, һуп-һуп сикереп, төрле тавышлар белән кычкырыр иде. Күргән адәмнәр көлешеп тамаша кыйлырлар иде. Адәмнән дүнмә мәймүннең ни кабилияте вә ни чапеклеге булсын, чавыш бичара сикермәгә хәле калмады. Бу михнәтләргә аз калды, үлә язды. +Бу тарафта падишаһ күрде: киткән кеше килми. Гаҗәба, бу ни хикмәт дип, аның артыннан икенче чавышны җибәрде. Әбүгалисина хәбәрдар булып, аннан элгәре дөкянгә килде. Чавыш дәхи килеп җитеп күрде, бер дәрвиш бер мәймүнгә уен үгрәтә. Гаҗәпләнеп, бу ни тамаша, хәлвәче һәм мәймүнче ике мөхалиф һөнәр бер җирдә, дип эчкәре кереп: +— И мәймүнче, әйдә, сине диванда чакыралар, — диде. Әбүгалисина асла илтифатсыз һаман мәймүн белән. +Чавыш ага: +— Сиңа әйдә дип әйтәләр түгелме? Тор тизрәк! — дип, кулын күтәреп ормага килгәндә, Әбүгалисина дәхи әфсүн укып, аңа бер чыбык орды, кәҗә бул, диде. Кәҗә булды. Бәс, мәймүнне кәҗә өстенә атландырып, базарга уйнатмага китте. Падишаһ янә күрде: киткән килмәс. Ни хәл булды, бар караңыз, дип, өченче чавышны җибәрде. Ул һәм эт сурәтендә булды. Аның артыннан ике чавыш дәхи җибәрде, берсе аю, берсе чәкал сурәтендә булды. Хасыйле кәлям, ул көн никадәр адәмнәр килсә, һәрберсе бер хайван сурәтендә булып, Әбүгалисина бу хайваннар белән йөреп, базарларда халыкны тамаша кыйлдырыр иде. Шәһәрдә гауга купты, бер яңа мәймүнче килгән, янында җөмлә хайван бар, имеш, дип, бала-чага, хатын-кыз һәммәсе күрмәгә йөгерештеләр. Чөнки моның кебек мөхтәлиф җенес хайваннар бер җиргә җыелганын күргән адәм юк иде. Боларны йөреп уйнатып, дөкяненә кайтып керде. Хисапсыз акча җыелган. Бичара чавышлар, зар-зар егълашып, Әбүгалисинаның аягына төшеп, туфракка йөз сөрделәр, хәл теле беләнӘбүгалисина тәрәххем итеп, бер әфсүн укыды, һәммәсен әүвәлге сурәтләренә кайтарып: +— Барыңыз инде, күргәнеңезне падишаһыңызга барып сөйләңез, — диде. Болар дәхи үзләрен адәм сурәтендә күреп, шөкер сәҗдәсе кыйлдылар. Артларына әйләнеп карамастан йөгерделәр вә, падишаһ хозурына барып, чавышлар катарәсендә тезелеп тордылар. +Падишаһ, боларны күреп: +— һи, ахмаклар, бу кадәр күп тормага ни сәбәптер? Кайда ул алырга барган адәмнәреңез? — диде. +Болар: +— Без базарда уйнап йөрдек. Аларны кем китерсен? — дип җавап бирделәр. +Падишаһ әйтте: +— Юкны сөйләрсез. Мин сезне хезмәткә җибәрдем, уйнарга җибәрмәдем, — дип, аларны үтерергә хөкем итте. +Әйттеләр: +— Дәүләтле әфәндем, безнең башымызга килгән вакыйганы сөйләп, язып кем бетерер. Без ихтыярымыз белән уйнамадык. Кайсымыз мәймүн, кайсымыз кәҗә, кайсымыз эт булып, һәрберемез бер хайван сурәтендә уйнадык, — дип, вакыйганы сөйләделәр. Падишаһ, гаять гайрәтеннән котырган эт шикелле үз итен чәйнәп, урыныннан торды, янә утырды. Әбелхарис мыек астыннан тик көлеп торыр иде. Падишаһ, бер аһ! итеп, диван әһленә карап әйтте: +— Минем хәлем ничек булыр? — Әбелхариска ишарәт кыйлып, — бу бичара безгә бу кадәр эшләр итте, күземез алдында утыра. Бер эш тә кулымыздан килми. Бу ни хәлдер вә ни рисвайлыктыр? Болай терек булмактан, барчамыз һәлак булмак артыграктыр. Инде гаскәр кувәте белән тотып карамак кирәк. Хәзер гаскәр җыелсын, — дип әмер итте. Үзенә дәхи ат вә корал китерделәр. Вә җәмигъ гаскәр хәзерләнеп чыктылар. +Әбелхарис әйтте: +— Итмә, падишаһым, файдасы юктыр, зарар күрерсез, — диде. +Падишаһ, гаять гайрәтләнеп: +— Бар, кит, һи, һөнәрсез ахмак! Моннан артык зарар ни булсын? Кич кызым барып килмәктә, көндез үзем рисвай булмакта. Болай тереклектән үлем артык. Әйдә йөреңез, шул дәрвиш торган хөҗрәне чорнап алыңыз, ут төртеңез, эчендә бергә янып китсен, — диде, һәман бу кадәр гаскәр, дәфгатән, ӘбүгаБашын мөракабәгә куеп, бер әфсүн укымага мәшгуль булды. Аны күрделәр ки, ике йөз меңнән зиядә атлы вә җәяүле гаскәр хәлвәче йортыннан гөруһ-гөруһ иллешәр, йөзәр кеше чыкмага башлады. Сафлар корып, падишаһ тарафыннан килгән гаскәргә каршы тордылар. Шәһәр эчендә фитнә хәддин ашып, бер гауга купты, һәммә шәһәр халкы, кибетләрен бикләп вә сәүдәләрен ташлап, өйләренә кайттылар. Бу фитнә торган саен зурайды, күп башлар киселеп, каннар түгелде, урамнарда вә мәйданнарда аккан кан гәүдәләрне агызыр иде. "Тот, кис, тура!" авазы күккә чыкты. Ахыр, сугышып, падишаһ гаскәрен качырдылар. Падишаһ үзе дә сараена мең бәла вә михнәт белән кайтып җитте. Иртәсе көн Әбүгалисина әмер итте, гаскәрләр шәһәрне ихата кыйлып алдылар: +— Инде ни әйтерсең, кызыңнымы бирәсең яки бу шәһәрне башыңа егып, күзеңә дөньяны тар итәекме? — диделәр. +Шәһәр эчендәгеләр асла шәһәрдән чыгарга кодрәтләре булмады. Ахыр, чарасыз, шәһәр капусына килеп: +— Әльаман, максудыңыз кыз түгелме? Баш өсте, бирәмез! — дип кычкырмага башлады. +Әбүгалисина гаскәре, моны ишетеп, гөруһ-гөруһ кайтып, дөкян эченә кереп юк булдылар. Бу гауга басылгач, шәһәр халкы килеп күрделәр, урамнарда вә мәйданнарда үлгән адәмнәр тулып ятыр, ташып, дәфен кыйлдылар. Тикшереп карасалар, үзләренең эчендә бер дә үлгән кеше күренмәде. Барчасы хәйран булып тордылар. Берничә көннән, янә падишаһ хәзрәтләре диван тәртип кыйлып, мөшәвәрәткә утырдылар. Күзләреннән яшь урынына кан агар, әйтте: +— Ваһ, хәлем ничек булыр? Бер хәлвәче малайга кызымнымы бирәем? Галәм халкы миңа ни диерләр? Бу дәрдкә бер чара кирәк,— дип егълар иде. Янә: "Чарасы — Әбелхариска мөрәҗәгатьтер", — диделәр, ягъни Әбелхарис бер гыйлаҗ тапсын, — диделәр. +Әбелхарис әйтте: +— Падишаһым, әүвәл дә, соңыннан да әйттем, бу эшкә көч белән чара табылмас. Булса, изгелек вә йомшаклык белән булыр. һаман тарафыңыздан бер гакыйл адәмне күндереп, изгелек белән чакыр. Әлбәттә, килер. Бер мәртәбә сөйләштереп караек. Морады нидер. Аңа күрә эш кыйлырмыз, — диде. Барча диван әһле мәгъкуль күреп, диван әһленнән бер гакыйль вә дана адәм бар иде, аяк үзрә торып: +— Фәрман боерылса, бәндәңез барып чакыраем, — диде. +Патша әмер итте, ул адәмне күндерделәр. Ул адәм Әбүгалисина дөкяненә килде, бер капучы каршы чыкты: +— Әфәндем, боерыңыз! — дип, югарыда мәзкүр булган Гөлстане җәннәт мисаль бакчага китерде. Әбүгалисина бу эштән хәбәрдар булып, бер диван тәртип итмеш иде ки, мең Җәмшитләр вә мең һәүшәңнәр күрсә, хәйран булыр иде. Ул адәм бакча эченә кереп күрде: бакчаның уртасында берничә алтын тәхет куелмыш. Вә ул тәхетләрдә меңнән зиядә Әфләтун хәким кебек вәзирләр утырмышлар. Аларның алдында — Искәндәр падишаһ кебек бер падишаһ. Ак сакалы күкрәгендә, җиде көңирәле таҗ хөсрәвәни башында, вә камәре кияни — билендә. Вә әтрафында унике мең Йосыф мисал егетләр, кулларында — кылычлар вә билләрендә — хәнҗәрләр. Унда вә сулда тимер кушаклы вә фулад йөрәкле пәһлеваннар. Бер тарафта ике мең микъдары чавышлар, кулларында — ялангач кылычлар. Әлкыйсса, мәһабәт вә сәясәт иясе бер диван күрде. Үзенең падишаһы моңар караганда — чүп. Тәвәккәл килгәненә үкенеп, хәйран вә әхвале пәришан булды. Нишләсен, кайтып китәргә мөмкин түгел. Барып сәлам бирде. Урын күрсәттеләр, утырды. Кулына шәраб бирделәр, эчте. Бу тамашага хәйран вә сәргәрдан булып шашты. Бу кадәр сәясәт вә мәһабәт белән олуг падишаһны ничек дәгъвәт итсен, һич сүз чыгарып, максудын әйтмәде. Тизрәк чыгып китү ягын карады. Әбүгалисина боерды, башына яшел зөбәрҗәт ташыннан тукыган бер таҗ вә аркасына кыйммәт бәһәле яшел хилгать кидереп җибәрделәр. Бу кыйссаны падишаһка сөйләем, дип кайтты. Диванга кайтып кергәч, аркасындагы кыйммәтле хилгать дигәнемез бер чыпта булмыш. Диван әһле һәммәсе көлешмәгә башладылар. Ул адәм бу хәлне күреп, башыннан таҗны алып карады, күрде, бер карбыз кабыгы, имеш. Хәйран булып, үткән маҗараны бер-бер бәян кыйлды. Барча диван әһле ишетеп гакыллары шашты. Карап торырга бер дәрвиш сыйфат бу кадәр күп хисапсыз гаскәре булып, билә диван булсын, бу бик гаҗәп эштер, дип, төрлесе төрле сүз әйтеп, Әбүгалисинага тәгънә кыйла башладылар. Бу барган кеше кайтып: "Әбүгалисина килмәде", — дип ялганласа кирәк. Ахыр әйттеләр: +— Мәгъкуле шулдыр, аңа Әбелхарисны җибәрәек. Ул барып чакырсын. Борадәредер, рәд кыйлмас, килсә аның белән килер, — диделәр. Падишаһ хәзрәтләре һәм моны мәгъкуль күрде. Әбелхариска хитап итеп: +— Бу хезмәт сиңа лаектыр. Син барып дәгъвәт кыйл, — диде. +Әбелхарис, ләббәйкә, дип торып, Әбүгалисина тарафына рәван булды. Әбүгалисина чөнки карендәшеннән аерылганына күп заманнар үткән иде, горбәт тигәнәге йөрәген телгән иде. Әбелхарисны каршы чыгып алды вә ничә гозерләр теләде. Ул көн фирак висальгә алышып, кул тотышып, хөҗрәгә керделәр. Бер-бере белән күп сүзләр сөйләшеп, белмәенчә бер-беремезгә ят күрендек, дип гафу үтенеп, үткән вакыйгаларга бераз көлештеләр. Хәлвәфрүш килеп, Әбелхарисның кулын үбеп, фатиха үтенде. Әбүгалисина борадәренә күп зыяфәт итеп, һәрни булса, белмәслек белән булды, дип гафу үтенде. Ахыр Әбелхарис ни өчен килгәнен бәян кыйлып: +— Диванга рәхим итәсез, бергә бараек, — диде. +Әбүгалисина дәхи аның гозерен кабул итеп: +— Ни була, хәтереңез өчен бараем. Әмма ул падишаһыңыз изгелекне кабул итәчәк түгел, җәббаре ганидтер. Анчак, ахыры хәерле булсын, — дип тордылар. +Әбүгалисинаның таягы каршысында торыр иде. һаман бер әфсүн укып уфырды, бер мөзәйян яхшы ат сурәтендә булып торды. Әбүгалисина аңа атланды. Вә Әбелхарис дәхи үзенең атына атланып, юлга чыктылар. Әбүгалисина килә, дип, урамнарда гөруһ-гөруһ халык, мәрхәбә, дип сәламгә чыктылар. Янә падишаһ боерды: диван халкы барчасы каршы чыгып, олуг вә кечек — һәммәсе Әбүгалисинаның өзәнгесен үбеп, мәрхаба, дип, падишаһ хозурына китерделәр, вә ләвазиме тәгъзимне әда кыйлдылар. Вә Әбүгалисина дәхи фәсахәт вә бәлягать белән дога вә сәна әйтеп, кул баглап торганда, падишаһ бер мәргәбә гыйбрәт күзе белән карады, күрде: сурәтендә — бер фәкыйрь дәрвиш. Әмма сиррияттә — бер газизе мөгътәбәр, чәһрәсеннән сәгадәт нуры балкып, җәнбәшеннән — гариб мөһере калкып, бер пире нуранидыр. Тәгъзим вә тәкрим белән, барча диван әһленнән югары урын күрсәттеләр, утырды. +Аннан соң падишаһ хәзрәтләре сүз башлап: +— И хәкиме зу фөнүн, хуш килдеңез, кадәмеңезгә хәсәнәт. Күп заман иде, кадәмеңезгә мөштак идек, — дип, бераз нөктәле сүзләр сөйләде. +Әбүгалисина дәхи, тел ачып: +— Хаша, безнең кебек дәрвиш җәнабеңез шикелле олуг мәртәбә иясе падишаһлар белән күрешмәгә ни ләякате булсын, — дип, түбәнчелек изһар кыйлды. Аннан соң, ләвазиме зыяфәт һәрни булса, җиренә китерелеп, әкәл вә шәраб тәмам булгач, янә падишаһ тәкрар Әбүгалисинага хитап итеп: +— И хәким зу фөнүн вә Әфләтуне заман, ошбу көннәрдә гаҗаиб эшләр вә гараиб хәлләр вакыйг булды. Бар да сезнең һөнәреңездәнмедер? — диде. +Әбүгалисина: +— Бәли, тәкъсир, безнең һөнәремездән иде, — диде. +Падишаһ әйтте: +— И хәким Арсту, ничә гыйбрәт вә хикмәт тамаша иттердеңез. Әмма адәмнең кодрәтеннән киләчәк түгелдер. Бәгъзеләр ышанса да, бәгъзеләр ышанмыйдыр. Мөмкин булмасмы, монда дәхи бер һөнәр күрсәтәсез. Диван әһле барчасы ашкярә күрсеннәр иде, — диде. +Әбүгалисина: +— Сәмга вә такать, ягъни баш өсте, тәкъсир, һаман фәкыйреңезгә бу хезмәтне боерыңыз, — дип әмер итте. Бер таска су тутырып китерделәр. Әбүгалисина әйтте: +— һәркем гаҗаиб вә гараиб күрмәк эстәсә, килсен, бу тас эчендәге суга карасын, — диде. +Падишаһ хәзрәтләре: +— Тукта, әүвәл мин караем, — дип торганда, диван әһленнән берсе, аяк үзрә торып: +— Әгәр әмереңез булса, әүвәл фәкыйреңез караем. һәрни күрсәм, хозурыңызда сөйләрмен, — диде. +Падишаһ рөхсәт бирде. Килеп тас эчендәге суга карады, үзен бер сахрада күрде. Бер назнин хатын сурәтендә булмыш. һай мәдәд, ни хадисә булыр, дип, хәсрәтеннән йөрәге янды. Якягына карады, күрде: бер сусыз комлык, коры сахрадыр. Әгәр урман шүрәлесе төшсә, бичара гарип булыр. Ниндәен бәлагә раст килгәнен белеп, зар-зар егъламага вә йөрәк канын күзләреннән агызмага башлады. "Аһ идәрәк, дидәләрем агласын", — дип, бер тарафка рәванә булды. Бераз китә төшкәч күрде, каршылан бик зур тупас бер зәнки пәйда булды, һәрбер әгъзасы бер адәм кадәр, бармаклары тырмага, тырнаклары сукага, авызыБәс, ул зәнки бу бичараны хатын сурәтендә күреп, һай җаным, сән шикаремсән, дип килде. Бичара һәр никадәр качыйм дисә дә, качып кайда барсын, котылмак мөмкин булмады. Зәнки җитешеп, мәхкәм сарылды, һай җаным, канда качарсың, кош булып очармысың? Бу бичара башына килгән казаны белде, һәр никадәр ялбарса да, файда бирмәде. Күрде, Әбүгалисина каршыдан заһир булды. Бу һаман фөрьяд итеп: +— И хәкиме Арсту, меһад дад, мине бу мәлгунь кулыннан азат вә бу вәйран күңелемне абад ит, — дип нияз кыйлды . +Әбүгалисина, тәрәххем итеп, каршы килде вә әйтте: +— Синең белән ике шартым бар. Әгәр кабул итсәң, азат итмәк асандыр, — диде. +Бичара җан куркусыннан һаман: +— Миңа хәлас мөяссәр булсын, ике түгел, мең шартың булса, мәкъбульдер, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Шартымның бере будыр: күргәнеңне кешегә фаш итмә. Бере дәхи будыр ки, падишаһыңнан кызын сорасам кирәктер. Ул заманда миңа ярдәмче булырсың, — диде. Дәрдмәнд бичара ямин итте. Әбүгалисина килеп зәнкинең кулыннан тотып, бер тарафка атты, зәнки гаиб булды. Бу дәрдмәнд бичара, азрак гакылын җыеп, күзен ачып җибәрде, үзен диванда тас эченә суга карап торыр күрде. Диван халкы һаман элгәргечә торырлар. Әбүгалисина мыек астыннан тик көлеп торыр. Хәйран булып, яулык белән тирләрен сөртә-сөртә, урынына барып утырды. +Падишаһ әйтте: +— Ни күрдең? Хикәят кыйл, ишетәек, — диде. +Ул әйтте: +— И дәүләтле падишаһым, мин күргән гаҗаиб вә гараибның хәдде вә ниһаяте юктыр. Кайсыберсен әйтеп бетерәем. Башласам ул хале бераз димәгә, беңнән бере аның динмәя, күрмәгә мохтаҗ бер мәгънәдер, — диде. Диван әһленнән һәрберсе гаҗәпләнеп, ни хәл булсын икән анда, дип, янә берсе аяк үзрә калкып, таска бакмага дәстүр теләде, һәрни күрсәм, мин сөйләрмен, диде. Падишаһ аңа дәхи рөхсәт биреп, ул һәм тас эчендә суга карады. Бу дәхи үзен ниһаятьсез киң сахрада күрде. Шәйлә бер һәүлнәк вә мөһликә җирдер ки, шүрәле тугырыСахрада зар-гөрьян булып гизәр. Фөрьяд итеп, һәр тарафка нәзәр салды, күрде, каршыдан бер төрек килеп чыкты. Төрек күрде, бер кара гарәп торыр. Качкан колдыр, дип барып тотты вә әман бирмәенчә мәхкәм бәйләп, аркасына бер таш күтәртеп, асла фөрьядына карамаен, артыннан кыйный-кыйный алып китте. Бу бичара: +— һай, ага, мин кара кол түгелмен. Мин бары Ходаның хикмәте белән билә булдым, — дип, никадәр гозерләр итсә дә, бу төрек һаман кыйнамакта, гозер иткән саен бер таяк бирмәктә. Бу бичара аңлады, һәр сүзгә бер таяк мөкаррәр, имеш. Нишләсен, башына килгән бәлане фикер итеп, ирексез бер сүз дәшмәенчә барыр иде. Төрек дәхи һәрбер адымда, тиз йөр, дип, бер таяк орыр иде. Бичараның аяклары кабарды, күзләре аларды. Күрде ки, бераз дәхи билә барса, җан кошы тән читлегеннән очачак. Чөнки гомерендә бер моның кебек хәлне күргәне юк иде. Җаны бугазына җитеп, һаман дәргяһе Хакка мөнәҗәт кыйла башлады. Нагяһ күрде: каршыдан Әбүгалисина килә ятыр. Бу дәрдмәнд бичара аны күргәч тә, янә дәрман аннан булачагын белеп, фөрьяд кыйла башлады. Вә күзеннән яшь гөрләвек, вә бу михнәт утыннан өтелгән тавык булып бер аһ чикте. +Әбүгалисина, тәрәххем итеп, янына килде вә әйтте: +— Сине бу һәлакәттән хәлас кыйлырмын. Мәгәр ике шарт үзәренә. Бере — падишаһтан кыз сораганда, миңа ярдәм итәрсең; вә бере — дәхи бу күргән вакыйгаларыңны диван әһленнән берәүгә дә сөйләмәссең, — диде. Бу дәхи гаһед итте. Әбүгалисина килеп, моны төрек кулыннан тартып алды. Мәгәр ул җирдә бер тирән кое бар иде, һаман бичараны тотып коега салды. Ул дәхи бер баш, бер аяк мәтәләнеп суга чумды. Коеның суы салкын, имеш, дер-дер калтырап, күзен ачып караса, үзен диванда тас эченә карап торыр күрде. Кәма һүә, элгәрегечә сәгатен карап карады: бер дәкыйка вакыт үтмәгән. Сөбхан Аллаһ әлкадир, бу ни гаҗәп хәл, вә ни гаҗәп хыялдыр, дип, урынына барып утырды. +Падишаһ әйтте: +— Ни күрдең? Сөйлә, — диде. +Ул әйтте: +— һи, падишаһым, мин күргәнне әйтеп бетерергә аз нәрсәПадишаһ хәзрәтләре дәхи беренә хитап итеп: +— Бар, син кара. Яхшыдан-яманнан һәрни күрсәң, хәбәр бир, — диде. +Ул һәм: +— Баш өсте, тәкъсир, — дип, урыныннан торды да, килеп, тас эченә суга нәзар салды. Күрде, үзе бер биниһая сахра эчендә торыр. Гаять эсселектән комнары, ташлары тәмам ут булмыш. Үзенә назар салды, үзе бер әгъля аю сурәтендәдер. Сөбханалла, дип әйтим дисә, мыгыр-мыгыр итеп, аю кебек мыгырдар иде. Ул тараф, бу тараф йөгереп, хәйран сәргәрдан йөрер иде. Сахраның читенә барып җитәр хәл юк. Нишләсен, әварә булып йөргәндә, күрде: бер тарафтан, бераз атлы вә җәяүле — егермедән артык, бәлки, бер кырык, сайядлар килер. Алдан килә этләре, тимердер тешләре: капсалар — өзәрләр. Ул сайядлар күрделәр: сахрада бер аю. "һау-һу" итеп, бер тарафтан килеп тә җиттеләр. Як-яктан аюны талап теттеләр, "һай мәдәд, мин аю түгелмен, адәммен", — дип әйтим дисә, һаман аю кебек мыгырдар иде. Аннан бер тарафка качты. Артыннан җитеп, кайсы ук белән, кайсы мылтык белән вә ул үткен тешле этләре тереләй ашарга тордылар, һаман, Аллаһ мәдәд, дип, дәргяһе хакка мөнаҗат кыйла башлады. Бер тарафка карады, күрде: Әбүгалисина чыгып килә. "Әлбәттә, дәрман синнән", — дип, халь теле белән Әбүгалисинага нияз кыйлды. Бәс, Әбүгалисина ул сайядларны куып җибәрде. Вә моны адәм сурәтенә кайтарып, ул мәзкүр шартларны гаһед иттерде. Күзеңне йом, диде, йомды, бераз җан тартты. Күзен ачып күрде, баягыча тас эченә суга карап торыр. Йөрәге гөп-гөп итеп, чәһрәсе үзгәреп, сөйләргә мәҗале юк. +Патша хәзрәтләре: +— Ни күрдең, сөйлә! — дигәч, дәрдмәнд бичара һаман аюлыгы китеп бетмәгәнлектән, хайван кебек, Әбүгалисинага карап тик торды. +Падишаһ әйтте: +— Ни гаҗәп, боларга ни хәп буладыр, асла сөйләмәсләр, — диде. Әмма бу дәрдмәнд бичара этләрнең тешләреннән бик зәхмәт чиккән иде, утырырга хәле булмаенча, җәрәхәтләренә дару сөртмәгә өенә кайтып китте. +Падишаһ хәзрәтләре, хәйран булып: +— Тукта, болардан бернәрсә беленмәде, үзем караем, — дип, урыныннан торып килгәндә, диван әһленнән бере дәхи гайрәтләнеп: +— Мин бакаем, һәрни күрсәм, хәбәр бирәем, — дип рөхсәт алып, тас эченә суга карады. Бу һәм үзен бер сахрада күрде. Гаять эссе коры комлык сахрадыр. Асла яшел үлән әсәре юк. Урман шүрәлесе юлыкса, сусызлыктан җан бирер. Вә сәмәндәр очраса да, канаты, койрыгы көеп, бикарар булыр. Дәрдмәнд бичара нишләсен, хәйран вә гөрьян булып бер тарафка китте, һавага карады, күрде, һавада авызын ачып, озактан тырнакларын җәеп, бер олуг карчыга очып төште, һаман бу бичараны тырнагы белән каптырып алды, һавага күтәрелде, бер җиргә барып ашамакчы иде. Бер карчыга янә бер тарафтан килеп, бу карчыганың тырнагыннан алды. Ул арада өченче, дүртенче карчыга килеп, хасыйле утыздан артык карчыга пәйда булды. Бу бичараны тырнактан тырнакка йөртеп, бу карчыгалар һава йөзендә шулкадәр талаштылар, хәлләре бетеп, кувәтләреннән таеп, тырнакларыннан ычкындырдылар. Берсенең дә кабарга мәҗале калмады. Ахыр бу дәрдмәнд бичара һавадан бер баш, бер аяк белән әйләнеп төшә торгач, хикмәте Хода бер кое тугыры килеп, коега төшеп китте. Кое эчендә тирән балчык иде, бил чаклы балчыкка батты. Бераздан, гакылын җыеп, күзен ачты, күрде, кое эчендә бер аждаһа бөгәрләнеп, башын койрыгы өстенә куеп ята. Авызын ачып, бу бичараны йотмага хәзер торыр. "Йә Алла, мәдәд !" — дип газаплана торгач, балчыктан чыгып бер тарафка качмага теләде. Әмма ни файда? Кайда китсәң дә, коедан чыкмак мөмкин түгел. Билкөллия, җаныннан өмит кисеп, ул дәргяһе Хакка мөнәҗәт кыйла башлады. Күрде, бер тарафтан Әбүгалисина заһир булды. "Мәдәд, солтаным!" — дип каршы барды. Аягына төшеп гозер теләде. Әбүгалисина әйтте: +— Ни диерсең, патша кызын сораган вакытымда миңа ярдәм итәрмесең? — дигәч, дәрдмәнд бичара бер түгел, биш йөз ямин итте. Бәс, Әбүгалисина бармагы белән ишарәт кыйлып, коеның бер тарафыннан тавык сыярлык бер ярык пәйда булды, мең бәла белән кысылып чыкты. Күзен ачып караса, үзен күрде: диванда тас эченә суга карап торыр. Хәйран булып, мышкылдабрак, барып урынына утырды. +Падишаһ әйтте: +— Ни күрдең, сөйлә! — Бичара сөйләмәгә түгел, сулышы эченә сыймый, хайван кебек, як-якка карап тик утырыр. +Әбүгалисина исә акрын-акрын мыек астыннан көләр иде. Моның һәм карчыга тырнаклары белән тәне ярылып, җәрәхәтенә май сөртмәгә өенә китте. Падишаһ, бик гаҗәпләнеп: "Бу ни хәл, бу кадәр кешедән берсе дә җавап бирмәй, хәлләре бетеп, күңелләре төшенке күренерләр", — дип торганда, янә берсе рөхсәт алып: "Мин дә күрәем", — дип килеп, тас эчендәгесуга карады. Бу һәм үзен бер сахрада күрде. Шулкадәр ниһаятьсез ки, һәйһат сахрасыннан бер галәмәт, кояшның эсселеге кыямәт иде. Шайтан рәҗим төшсә дә, җиде тәмуг газабын моннан рәхәтрәк саяр иде. Бичара гөрьян вә сәргәрдан үзен сахрада күрде ки, җирләре мунча ташы кебек кызган, сулары казандагы кебек кайнаган. Хут фәләк төшсә, эсселегеннән табадагы балык кебек кәбаб булыр иде. Бер тарафка караса, күрде, фил кадәр бер арыслан заһир булып, би иман, авызын ачып хәмлә кыйлды. Дәрдмәнд бичара бер тарафка качты. Әмма кай тарафка китсә дә, хәлас мөмкин түгел. Әле ул тарафка, әле бу тарафка йөгерә-йөгерә, сусызлыктан теле күкрәгенә салынып, йөрәге чатламага аз калды. +Ахыр ул арыслан йотмага касд кыйлгач, бер кое бар иде, җан куркусыннан үзен ул коега ташлады. Мәгәр ул коеның эчендә ботаклы бер олуг агач үскән иде. Аның өстенә төшеп мәхкәм ябышты. Бераз җан тартып, ул коеның төбенә карады. Кое төбендә тау кадәр җиде башлы бер аждаһа ятыр, авызын ачкан, моның төшкәнен көтеп тора. "Аһ-ваһ, бу ни хәлдер, бары бу агачның төбе таза микән, юкса монда миңа михнәт чикмәгә каза микән", — дип карады, күрде, агачның ике ягында ике бармак кадәр тамыры бар. Аның да берсен бер тычкан килеп кыра башлаган вә кисеп чыгармага һиммәт баглаган. Хәтта яртысын кисеп, калган яртысын кисмәгә эз ясаган. Агачның бер генә тамыры калып, берничә микъдары җантайган. Кое авызында арыслан моның чыкканын карап, кое төбендә аждаһа йотмага авызын ачкан. Харап, нишләсен бичара, кулыннан ни килсен? Җан күңеленнән дәргяһ Хакка мөнәҗәт кыйла башлады. Күрде ки, бер тарафтан Әбүгалисина заһир булды, һаман күргәч тә фөрьяд кыйлып: +— һай мәдәд солтаным, янә хәлас синнән, — дип зар-зар егълады. +Әбүгалисина тәрәххем итеп әйтте: +— Атасыннан кызны сораганда ярдәмче булып, бу серне кешегә сөйләмәссең. Ямин ит, хәлас кыйлырмын, — диде. Дәрдмәнд бичара ямин итмәк түгел, булса Коръәнне бөтенләй йотар иде. Бәс, Әбүгалисина килеп агачны селекте, бу бичара агачтан ычкынып төшеп китте. Аждаһа авызына төшәм дип, хәвефеннән "һай" дип кычкырып җибәрде. Бөтен диван халкы ишеттеләр. Күзен ачып караса, һаман баягы тас эченә суга карап тора. "Сөбханалла" дип, китеп урынына утырды. Бичараның,Аягүрә торыр хәле юк. +Падишаһ әйтте: +— Кешедән артык ни күрдең, бу кадәр кычкырдың, безгә сөйлә, — диде. +Ул әйтте: +— Син һич сорама, мин сөйләмим. Бары күрмәгә мохтаҗ бер мәгънәдер, — диде. Падишаһ, хәсрәтеннән һәлак мәртәбәсенә ирешеп, хәйран булып торганда, янә берсе изен сорап: +— Мин дә күрәем, ни гаҗәеп күренер, имеш? — дип барып, тас эченә карады. Нагяһ үзен бер диңгез якасында күрде. Адәми заттан һич нам-нишан юк. Бичара, бу хәлне күреп, җаныннан өмит кисте. Кай тарафка барасын белмәенчә, шулкадәр егълады, бәян мөмкин түгел. Ахыр нишләсен, бер тарафка йөребрәк, диңгез якасыннан барганда күрде: диңгез уртасында бер җилкән пәйда булды. Якынрак килгәч күрде: бер олуг көймәдер. Аз вакытта диңгез читенә килеп ләнгәр ташлады, туктап, бау ыргытып читкә чыктылар. Моны күреп килеп җиттеләр. Бу бер тарафка качмакчы иде, мөмкин булмады, дәрхаль килеп тоттылар. Бәйләп, муенына зинҗир салып, көймәгә сүрәп алып керделәр. Шул сәгать җилкән күтәреп янә кайтып киттеләр. Гүяки моның өчен генә килгәннәр лә. Бераз баргач күрделәр, диңгездә тулкыннар уйнамага башлады. Диңгез төбендә комнар тау-тау калкып чыга, һай мәдәд, караңыз, ни бар, дип күрделәр, бер аждаһа зоһур итеп, көймәне һәлак итмәгә касд итте. Көймә халкы фөрьяд итеп, гаҗәба, моннан ничек хәлас мөмкин, дип торганда, берсе әйтте: +— Моннан хәлас мөмкин, көймәдән бер адәмне ташламак кирәк. Болай булмаганда хәлас юк, — диде. Кемне бирәек? дип фикер итеп карадылар, ул дәрья читеннән тотып алган адәмнән башка бирерлек ят кеше юк. Бу дәрдмәнд бичараны ташларга мәслихәт төшеп китерделәр, "һай мәдәд, минем ни гөнаһым бар, бәлки, сезгә күп файдам тияр", — дип, гозер итеп ялбарып карады, берсе дә колакка алмады. Ахыр, көймә кырыена китереп, аждаһа авызына атарга хәзер тордылар. Бичара җаныннан өмит кисеп, дәргяһе Хакка мөнәҗәт кыйла башлады. Караса, көймәнең бер тарафында Әбүгалисина күренде, һаман фөрьяд вә Әбүгалисина исемен яд итеп: +— И хәким Әфләтун, бу һәлакәткә син сәбәп булдың. Бу бәла тозагыннан хәлас итмәк дәхи синнәндер, — дип зар-зар егълады. +Әбүгалисина моның янына килеп: +— Бу һәлакәттән сине коткармак асандыр. Әмма падишаһтан кызны сораганда ярдәмче булып, бу серне кешегә фаш итмәссең, — диде. Бичара ни кыйлсын, мең җаны белән разый булды. Ахыр Әбүгалисина, моның кулыннан тотып, аждаһа авызына ташлады. Дәрдмәнд бичара, бу ярдәм итмәде, дип, җан күңеленнән аһ итеп күзен ачып җибәрде, үзе тас эченә суга карап торыр. Бу хәлгә хәйран булып: "Илаһи, бу ни сердер?" — дип, урынына утырды. +Падишаһ сөаль итеп: +— Ни күрдең? — дигәч, асла җавапка кадир булмаенча, хәйран булып торыр иде. Ахыр падишаһ шашты. Диван әһленә үпкәсе хәддин ашты. +— Күргән хәбәр бирмәс, белгән сөйләмәс. Бу ни хикмәт эштер? һәрбер күргән кеше карчыга авызыннан төшеп калган чебеш кебек булырлар, — дип, биззарур тас эчендәге суга бакмага рәгъбәт итте. Урыныннан торып килеп караса, күрде, бернәрсә юктыр. Әбүгалисинага карап әйтте: +— Монда судан башка нәрсә күренмәс, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Бер кара, әмма яхшылабрак кара, — диде. +Падишаһ янә бер карады, һаман үзен бер кое эчендә күрде. Ялангач, күлмәк-ыштаны юк. Коеның суы тирән, буе җитмәде. Бер чума, янә калка, ябышып торыр җир юк. Коеның диварына бер микъдар тотынып торырлык җир ясамакчы була, әмма мөмкин түгел. Янә төшеп китә, суга чумып, янә калка. Он чиләгенә төшкән таракан шикелле, никадәр иҗтиһад белән коеның читенә тотынып карый, янә төшеп китә. Такате корыды. Бер кич шул кәйфияттә ач вә ялангач калды, һәр чумып калыкканда ничаклы су йотар иде. Югары караса, коеның авызы йолдыз кебек күренә. "Ахыр монда һәлак буламын икән", — дип мөкаррәр белде. Дәрдмәнд бичара бу хәлдә күз яшен түгеп, файдасыз иҗтиһад кыйлып торганда күрде: кое авызыннан бау белән бер чиләк төшеп килә. Аны күргәч, гүяки чыккан җаны кайтып керде. Йа Алла, дип, чиләккә бик мәхкәм ябышты. Югарыдан чиләкне төшергән адәм, чиләк тулды, дип тарта башлады. Чиләк кое авызына килеп җиткәч, күрде, чиләккә бер адәм ябышып чыгып килә, куркусыннан кире төшереп җибәрде. Бу бичара бер баш, бер аяк әйләнеп, тагы кое төбенә төште. Коега су алырга килгән егет, кайтып, хуҗасына хәбәр бирде. Хуҗасы тәгаҗҗеб итеп, коеда адәм нишләсен, дип, берничә кеше белән килеп, янә коега чиләкне төшерделәр. Падишаһ бичара һаман чумып калыкмакта икән. Чиләк төшеп җиткәч, чиләккә янә бик нык ябышты. Чиләкне тарта башладылар, һәрни булса чыгып җитте. Күрде, үзен тартып чыгарган адәмнәр гаскәр әһленнән берничә кешеләрдер. Әтрафка нәзар салды, күрде, бер гөруһ гаскәрдер. Хисабын Алла белер. Төрле-төрле төстә падишаһлык чадырлары корылмыш. "Дең-дең" барабан вә быргы авазлары тугыз кат күк өстенә чыкмыш. Киңлеге-озынлыгы ике көнлек җирне гаскәр тотмыш. "Сөбхан Аллаһел мәләк алкадир" дип тәгаҗҗеб итте. Вә җир йөзендә бу кадәр гаскәрнең бер җиргә җыелмагы кемнең күңеленә килер иде, дип, бераз хәйран булып торды. Ул адәмнәр моның хәл-әхвәлен сораштылар. Әмма монда бер гаҗәп эштер, бу кадәр күп гаскәр эчендә моның телен белер бер кеше дә табылмады. Ахыр бер әгъля чадырга падишаһлары хозурына китерделәр вә алдына тәгам куйдылар. Ашады-эчте. Бер көн, бер кичә йокламаган иде, ашагач, йокы галәбә итте, йоклады. Истирахәттә ята икән, күрде, өстенә кояш төшкән, ут кебек кыздырыр. "Чадыр эченәрәк кереп ятыйм", — дисә, күзен ачып күрде, ни чадыр бар, ни гаскәр бар. Бу кадәр кырмыска шикелле ниһаятьсез күп гаскәр бер сәгатьтә нәбуд булып китмеш, дип, падишаһымыз фикергә барды. "Ни гаҗәп, хадисәгә уградым, бу ни хәлдер вә ни хыялдыр? Бу кадәр гаскәр ни заманда күчеп китте? Хәбәрдар булмадым. Өстемдәге чадырларны вә астымдагы паласларны ни вакыт сүтеп алдылар? Агяһ булмадым", — дип, ул тарафка, бу тарафка карады. Күрде, үләннәр көйгән, туфраклары ут кебек кызган бер хәвефнакъ сахра, кеше аяк басса хәзер кәбаб булыр. Бичара падишаһ ошбу сусыз, коры вә эссе сахрада, хәйран вә сәргәрдан, ахшамгача гизеп, бу михнәткә нисбәт тәмуг үзенә җәннәт, вә әҗәл — табигый, күзенә дәүләт күренер иде. Үлемнән яманрак, тәмуг газабыннан катырак газап чигеп, мең бәла белән кояш батты вә кояшның эсселегеннән бераз җан тартты. Әмма ни файда? Ашамак-эчмәктән әсәр вә яр-юлдаштан хәбәр юк. Ни чара кыйлсын, дәрдмәнд бичара әвәрә булып калды. Әлкыйсса, бу комлык эссе сахрада гөрьян вә Әбүгалисинага карышмагына пөшиман булып, нәзер итте: "Әгәр дә бу бәладән хәлас булсам, һәрбер әмеренә имтисал кыйлып, аның аркасында хуш халь булыр идем", — дип, солыхка җанын бирер булды. Әмма ни файда? Хәлас дәфтәре төрелмеш вә һәлакәт сахрасына сөрелмеш. Ахыр мөкаррәр белде ки: "Әбүгалисина, касддан һәлак итмәк өчен, мине бу ком сахрасына салды, углына кызымны алып морадына иреште бугай", — дип, күзләреннән яшь урынына кан агар иде. Ахыр хәтеренә бу килде ки: "Монда утырмак белән эш булмас. Янә иртә булыр, кояш +Кояш астында дәхи дә кәбаб булмак лазем килер. Бары, мөмкин чагында, бер күләгәлек җир эзләмәк кирәк", — дип, уңга-сулга йөгерде. Әмма күзгә төртсәң күренми, караңгы. Ул хальдә күңеленә әүһам хыяләт галәбә кыйлды. Кап-караңгы төн, күп сагышлана торгач, күзенә гаҗаиб вә гараиб нәрсәләр күренә, вә колагына хәвефле-хәтәрле тавышлар ишетелә. Вә кайсы тарафка барса да, бер мәһликәгә раст килеп, бу кәйфияттә гизәр икән, нагяһ каршыдан олуг вә кабахәт сурәтле бер адәм заһир булды. Күзләре яшен ташы кебек, авызыннан утлар сачар. Дәрдмәнд бичараны тотып йотмага хәмлә кыйлыр. һәр тарафка китсә дә, артыннан калмас. Бичара падишаһ хәлдән таеп, хәластан өмит кисеп, инде егыламын, дип торганда күрде, бик еракта ике җирдә шәм кебек җылтырап кечкенә ут күренәдер. Аллага шөкер, анда бер авыл булса кирәк, дип өмит итеп, ул тарафка китте. Ул арада таң да беленә башлады, вә ул утка якынрак барып күрде, ике данә мәрдәм хур, ягъни адәм ашаучы кешеләр. Моны күргәч: "Менә насыйбымыз килде", — дип, икесе дә ашыгып йөгерештеләр. Берсе әүвәлрәк килеп падишаһка мәхкәм ябышты, икенчесе дәхи килеп җитеп бер ягына ябышты. Әүвәл килгәне: "Бу минем насыйбымдыр, мин әүвәл килеп тоттым аны". Арттан килгәне: "һәрни булса, синең бәхетең", — дип тарткалаша торгач, гауга зурга китте, йодрыкка-йодрык түбәләшә башладылар. Гяһа берсе өстә, икенчесе аста булып, гяһа икенчесе өстә, әүвәлгесе аста булып, хәйли заман түбәләштеләр. Бер-беренең башын-күзен ярыштылар. Дәрдмәнд бичара, падишаһ ул арада бер тарафка качып, гәрчә пәнҗәләреннән хәлас булып аерылды. Әмма качакача хәле китеп егылды, егыла-егыла көчкә бер урманга барып җитте. Бер куе күләгәле җир табып, бераз истирахәт итмәк эстәде. Кайда яхшырак күләгә җир табармын икән, дип йөргәндә, җиде башлы бер аждаһа өстенә тугыры килде. Аждаһа кыймылдап башын күтәреп карады, күрде: бер адәмдер, һаман йотмага касд итеп, авызыннан утлар сачмага башлады. Аһ-ваһ, бу михнәт сахрасының бер тарафыннан качып, бер һәлакәттән котылмага мәҗал калмады, дип, бер тарафка йөгереп, гөрьянгөрьян фөрьяд итеп егъламага башлады. Аждаһаның авызыннан сачелгән ут, коры үләнгә төшеп, тоташып, ут тавы кебек һавага чыкты. Гәрчә аждаһа ут артында калып, бичара аның хәвефеннән имин булса да, уттан чыгып бер тарафка китмәгә мөмкин булмаганлыктан, янамын, дип мөкаррәр белде. Ут шулкадәр чолгап алды, хәтта сач вә сакалы өтелде, өстендәге киемнәре янып, тәннәре пеште. Билкөллия, җаныннан өмит кисеп, дәргяһе Хакка мөнәҗәт кыйла башлады. Караса күрде, ут эченнән Әбүгалисина заһир булды, һаман фөрьяд итеп: +— һай мәдәд, җитеш, һи инсаниятсез, бу ни һәлакәтләрдер ки, башыма китердең? — дип зар-зар егълады. +Ул Әбүгалисина, тәбәссем итеп: +— Ни гаҗәп карышасың, ничә кәррә күрдеңез, ничә мәртәбә һәлакәт чокырларында сәргәрдан булдыңыз. Инсаф итеп кызыңызны бирмәдеңез. Инсаниятсезлек кайсымыздадыр? Мин дә бизар булдым. Әгәр кызыңны бирсәң, хуш. Вә илля, монда сине һәлак итеп, кызыңны асанлык белән алырмын, — диде. +Патша әйтте: +— Кәрәм итеп бу һәлакәттән бары мине хәлас ит, баш өсте, — дип, иман галәть шәдад итте, ягъни бик каты ямин итте. Әбүгалисина анда бер тас белән су хәзерләп куйган иде. Падишаһ өстенә түкте, падишаһ һаман күзен ачып, үзен тас эченә карап торыр күрде. Ни ул бар, ни бу бар, барып урынына утырды. Ләкин үзендә ут зәхмәте бетмәгән иде. Сакалында өтелгән җирләре билгеле иде. Әбүгалисинага карап күрде, күз кырые белән карап көлеп торыр. Ахыр башын түбән салып утырды. Нишләсен, гакылы китеп, хәйран булып торганда, мәҗлес әһеленнән берсе әйтте: +— И падишаһым, таска карап ни күрдеңез? Юкса хатынмы булдыңыз? Янә берсе кара гарәп булмыштыр, бере дәхи аю булмыштыр, — дип, һәркайсы үзләре күргәнен яд иттеләр. Падишаһ хәзрәтләре боларга ачуы бар кебек, асла җавап бирмәде. Ахыр барчасы бердән, болар да минем кебек һәркайсы бер михнәткә уграмыштыр, дип, башын түбән салып тордылар. Падишаһ, бераз фикер итеп торгач, башын күтәреп, Әбүгалисинага хитап итеп әйтте: +— И хәким-философ, бу фәкыйреңезне бәла чокырларында әварә вә сәргәрдан, вә михнәт сахраларында фөрьяд вә фиган итеп йөртмәктән морадыңыз нидер, белмим, — дип, Әбүгалисинага киная белән күп шелтәле сүзләр вә нөктәле гыйбарәтләр әйтте. +Әбүгалисина әйтте: +— И мәрхәмәтле падишаһым, тас эчендәге суга карадыңыз, бер минут булмады, урыныңызга барып утырдыңыз. Әгәр инанмасаңыз, хакыйкать хәлне диван әһле сөйләсен, — диде. +Диван әһле барчасы: +— Бәли, әфәндем, хәзер генә торып тас эченә карадыңыз, бер минут үтмәде урыныңызга кайтып утырдыңыз, — диделәр. +Падишаһ, тәгаҗҗеб итеп: +— Сөбханалла әл-Кадир, бүген алгынчы көндер, гяһ коеда, гяһ сахрада төрле михнәтләр чигеп, ничә мәртәбә һәлакәттән котылдым, — дип, башыннан кичкәннәрен һәммәсен хикәят кыйлды. Диван әһле ишетеп, барчасы хәйран калдылар. +Әбүгалисина әйтте: +— Әфәндем, бу кадәр гыйлем вә һөнәрем хозурыңызда. Лаф ору дип кыяс боерылмасын. Аллаһы Тәгалә хәзрәте гыйлем дәрьясыннан бу фәкыйрьгә шулкадәр ихсан итмештер ки, күргән гаҗаиб вә гараибларыңыз аңа нисбәт бер катрә түгелдер. Кәррәт-мәррәт күрдеңез. Моннан соң лаек булганы будыр: кәрам итеп, бу дәрвиш бәндәңезгә хәкарәт күзе белән карамаен, вәгъдәңез мөҗибенчә безне дә гаугадан хәлас боерыңыз. Алланың әмере, пәйгамбәрнең сөннәте үзрә кызыңызны углыма биреңез. Мин бай, ул фәкыйрь димәңез. Тәкәбберлектән булыр, тәкәбберлек шайтан фигыледер, — дип, күп үгетнәсыйхәт иткәннән соң, мәлзәм булып: +— Яхшы, баш өсте, бирәек. Ләкин бераз гакылымыз башымызга килсен дә туй мәҗлесенә хәзерләнермез, — диде. +Әбүгалисина, бу җавапны ишеткәч, торып китте. Вә дөкяненә килеп күрде: хәлвәфрүш кайгырып егълап утырыр. Әбүгалисина әйтте: +— И әфәндем, җаным, ни өчен егъларсың? Бу фәкыйреңез дөньяда сәламәт булып торганда, ник хәсрәт чигәрсең? Максудын һәрни булса, минем кулымнан киләчәктер, — дип, бераз лаф орды. +Хәлвәфрүш Әбүгалисинаның аягына төшеп егълап әйтте: +— Минем дәүләтем сәрмаясе остаз әфәндем, сезгә күп мәшәкать чиктердем. Инде ул кыздан күңелемне суыттым. Имде моннан ары минем кәсафатемнән сиңа да: "Кил!", "Кит!", — дип, диванга чакырып, зәхмәт чиктермәсеннәр, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Ул кызны Алла әмеренчә сиңа алып бирмәенчә бу эшне куймам, һаман берничә көн сабыр итеп, тамаша кыйл, — диде. +Вә бу тарафта кызның атасы Әбүгалисинаның пәнҗәсеннән хәлас булып, вә бу күргән кыйссаларны фикер итеп, диваннан бер хәлвәт җиргә Әбелхарисны дәгъвәт итте вә әйтте: +— И хәким дана, бу кадәр хәзинә хәреҗ итеп, сине Багдадтан китерттем. Хәсрәтемез бер иде, ун булды. Вә үземезне халыкара зәбун иттең, һиндстанга илче җибәртеп вә, бу кадәрӘбүгалисинадан курыкканыңнан, карендәшем, дидең. Мәгълүм булды: төптә карендәшең түгел, имеш. Белмим, безнең хәлемез ничек булыр? Кяшки кызымызны үзенә сораса, җанымызга миннәт иде. Бу кадәр мәгърифәт ияседер. Безгә дә кияү булмага лаектыр. Халыкның шелтәсеннән дә хәлас булыр идек. "Яхшы итте, Әбүгалисина кебек хикмәт иясенә бирде", — дип әйтерләр иде. Анчак бу ни хәсрәттер ки, җәүр вә җәфа чигеп тә, соңыннан шул бер ялангач хәлвәче малайга кызымны бирәемме? Синең дә кулыңнан килер эш юк икән, — дип, Әбелхариска күп тәгънә кыйлды. +Әбелхарис әйтте: +— Чөнки мәрәң, бу кадәр кувәт вә хикмәт иясе адәм булганына күрә, кызымны үзенә сораса, бирер идек. Үзе дә безгә кияү булмага лаек вә бу угланнан мең мәртәбә артык иде, дидеңез. Моны Әбүгалисинага сөйләек. Гыйльме симия кувәте белән бераз гаскәр күрсәтеп вә күп мал хасыйл итеп, хәлвәфрүшне баетсын, вә җәнабыңызга ләякать кәсеп иттерсен. Аннан соң кызны бирәек. Шулай булмаганда, Әбүгалисинадан котылырга, бөтен дөнья халкы җыелса да, мөмкин түгелдер, — диде. +Кызның атасы бу сүзләрне ишетеп, гайрәт уты йөрәген якты. Вә әйтте: +— һи гарьсез, гайрәтсез! Кулыңнан бер нәрсә дә килми икән. Бары: "Кулымнан килми", — дисәң булмасмы иде? Сүзне эш үткәч әйтәсең. Бирсәк, бу кадәр һәлакәтләрне күрмәс борын бирер идек. Бу кадәр җәбер күреп, аңа тагы да кыз бирәекме? — диде. +Вә мәмләкәтләргә җадулар вә сахирләр эзләмәгә адәм күндереп, Әбүгалисина хилафына хәзерләнергә мәшгуль булды. Моннан соң Әбелхариска асла илтифат кыйлмады вә йөзенә бакмады. Әбелхарис шәрмәндә булып, сакалын тырнап, хәйран булып торды. Бу кадәр шелтәдән хафа вә халыктан дәхи оялып, адәм күзенә күренмәгә хәле калмады. Кулыннан бер нәрсә чыкмаганлыктан, гайрәт капчыгын чиште вә, Әбүгалисинага бер маҗара кыйлмакны морад итеп, ләкин Әбүгалисинаның мөвәккәлләре барлыгын белде вә: "Әбүгалисинага мәгълүм булыр", — дип куркып, бер сүз дә сөйләмәде. Мәҗлестән чыгып, бер хәлвәт урынга килде. Бераз фикер итеп егълады. "Болай халык эчендә бәднам булудан үлмәк артыктыр", — дип, симия кувәте белән Багдадтагы хаммам шикелле бер хаммам бина кыйлды. Вә үзе бер почмакта ихфага чигелеп торды. Ахыр бу хаммам шәһәр эченә мәшһүр булып, һәркем килеп сәер вә тамаша кыйла башлады. Вә бу кыйсса Әбүгалисина колагына һәм ишетелде. Ул һәм бу хаммамны күрмәгә арзу кыйлды. Беркөн хәлвәфрүшне янына алып, хаммамны сәер вә тамаша кыйлмага килде. Әбелхарис бертуган карендәше булмак җәһәтеннән, минем зарарыма касд кыйлмас, дип, ул тарафтан имин иде. Гафил булып, чишенеп, хәлвәфрүш белән хаммамга керде. Тикшереп карады, күрде: адәм кодрәтеннән килә торган түгелдер. Мәгәр симия һөнәредер. Шөбһәгә төшеп, хаммамнан чыгып китмәгә теләде. Ишеккә килеп җиткәч, Әбелхарис, форсат табып, тиз әфсүн укыды, һаман Әбүгалисина үзен бер сахрада күрде. Ниһаятьсез киң вә олуг сахрада, хәйран вә сәргәрдан булып: "Бу санагатьләрне без аларга сатар идек, инде безгә дә саттылар, какма кеше капкасын, кагарлар үз капкаңны, димешләр", — дип, кыйссаны аңлады. Әтрафка нәзар салды, күрде, бик ерак бер тау итәгендә бер олуг шәһәр күренер. Тукта, бу шәһәрне күрәем, ниндәен шәһәрдер, дип филхаль йөгерде. Шәһәрнең якынына килде. Шәһәргә ялангач керергә оялып, билендәге өленгесенә бер әфсүн укып уфырды, бер чаршау булды. Моның белән төренеп, шәһәргә керде. Күрде, шәһәр капкасы төбендә бер рәммаль утырыр, һәркемгә рәмел ачып яхшысын, яманын хәбәр бирер. Әбүгалисина һәм морад итте, "Рәмел ачтырып күрәем, ни сөйләр", — дип, истиһза тарикынча, килеп рәммальгә сәлам бирде вә әйтте: +— И остаз әфәнде, безгә дә бер рәмел ачсаңыз булмасмы? — диде. +Рәммаль Әбүгалисинага карал күрде: өстенә ихрам чорнанган бер дәрвиштер. Әйтте: +— И мөсафир әфәнде, сезне дәүләт баскан, гыйззәт вә сәгадәтеңез хәддин ашкан, талигыңыз тәмам кувәттәдер. Рәмел нигә хаҗәт? — дип, бераз мәзах сөйләде. +Әбүгалисинага бу сүз гаять авыр килеп, рәммальгә әйтте: +— һи надан ахмак, минем чүпрәк кигәнемә карама, мин һәм бер вөҗүд икълименең падишаһы вә табигать өлкәсенең шәһеншаһымын, — диде. +Рәммаль бер надан вә мәгърифәтсез адәм иде. Әбүгалисинаның гыйбарәтеннән бер мәгънә фәһемли белмәде. Әбүгалисинага тагнә кыйлып: +— Бәли, кыяфәтеңездән мәгълүм булды, падишаһларга ошагансыз да, ләкин ул диярыңыздан ни өчен гаскәр китермәдеңез? — диде. +Әбүгалисина капканың тышына таба бер әфсүн укыды. Шул сәгать сахра йөзендә хисапсыз гаскәр пәйда булды. Тимер киемле гаскәр авазы белән шалтыр-шолтыр сахра тулды. Рәммальгә әйтте: +— Әнә, күрәмсең, гаскәрем дә килеп җитте, — диде. Рәммаль капкадан карап күр^е, сахра йөзендә гөруһ-гөруһ хисапсыз гаскәр шәһәргә килә. Йөрәге кубып, һаман урыныннан торып, ул шәһәрнең падишаһына кереп хәбәр бирде. Мәгәр ул шәһәргә Колония вә падишаһына Дакъянус диерләр иде. Даим сихер белән халыкка гаҗаиб вә гараиб галәмәтләр күрсәтер иде. Ләкин тәварихларда мәзкүр Дакъянус түгелдер. Бу башка Дакъянус иде. Гаять фасикъ, фаҗир вә җаду адәм иде. Даим сихер белән падишаһлардан, күп дошманы булганлыктан, һич имин түгел иде. Бу сүзне ишеткәч, дошман килде, дип, сихер әсбабын алып, Әбүгалисина тарафына йөз тотты. Ул заман Әбүгалисинаның симия кувәте белән пәйда кыйлынмыш гаскәре шәһәргә килеп җиткән иде. Дакъянус җаду аны күреп, дәрхаль сихер кувәте белән шулкадәр күп гаскәрне күрсәтте, хәдде ниһаяте юк иде. Әбүгалисина сихер икәнен белмәде. Моны күреп шашты. Дакъянус гаскәре дәрхаль Әбүгалисина гаскәрен кырды. Әбүгалисинаны тотып алды, сәясәт җиренә күндерде. Әбүгалисина: "Бу ни хәл була икән?" — дип торганда күрде, Дакъянус җадуга раст килде. Тәмам дикъкать белән карап, сихер икәнен белде, әйтте: +— И мәлгунь, мәңгелек тәмуг кисәве, миннән ни морадың бар? — диде. +Дакъянус әйтте: +— И аслы зати мәҗһүл нәрсә, кайдан килдең, син кемсең? — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Мин бер дәрвиш бәйдән Ходамын, — диде. +Дакъянус әйтте: +— Кил, миңа сәҗдә кыйл, каһәремнән җаныңны хәлас ит. Юк дисәң, сине бер газап белән һәлак итәрмен, галәмгә дастан булырсың, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Ит менә атаң башын. Әгәр тапсаң, һәлак итәрсең, — дип, бер әфсүн укыды, Дакъянус кулыннан гаиб булды. Шәһәрнең вәйран гыймарәтләре арасында бер бина эченә кереп ятты. Дакъянус җаду хәйран булып, тапмага ни иҗтиһад кыйлды, таба алмады. Остаз җаду, имеш, дип тәгаҗҗеб итте. Бер оста шәкерте бар иде, исеменә Җалут диерләр иде. Аны чакырып: "Әлбәттә, һәркайда булса, табып, ул адәмне хозурыма китер. Юкса үзеңне һәлак итәрмен", — диде. Җалут җаду: "Баш өсте", — дип эзләмәгә башлады. Килеп, ул бина эчендә тапты вә кереп сәлам бирде: +— Әйдә, сине падишаһымыз эстәр, бараек, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Аның белән эшем юктыр. Бар, кит, эшеңнән калма, — диде. +Җалут әйтте: +— Юкны сөйләмә, әйдә тор, йөре, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Ирләрдә сүз бер булыр. Бар, моннан кит, — диде. +Җалут әйтте: +— Бармасаң, көчләп алып китәрмен. +Әбүгалисина әйтте: +— Кит, мәлгунь, күп сөйләмә. Ихтыярым белән бармам. Әнә, кодрәтең булса, көчләп алып кит! — диде. +Җалут җаду, бу сүздән ачуланып, бер сихер укыды, һаман ишектән бер ут пәйда булып, бинаны яндыра башлады. Әбүгалисина да бер әфсүн укып, ул ут тәмам җуялып, бер дә әсәре калмады. Килеп, Җалутның кулыннан тотып, бер тарафка атты, Җалутның гакылы башыннан китте. Бер заманнан соң күзен ачып, үзен бер дәрья эчендә күрде. Никадәр сихер итте, хәлас мөмкин булмады. Ахыр гаҗиз калып, чарасыз йөзмәгә башлады. Әлкыйсса, Җалут бичара гаман дәрьясында заре гөрьян вә битакать булып, күңелендә ислам мәхәббәте бар иде, хакка нияз итеп егълаганын Әбүгалисина сизде. Тәрәххем итеп, хәлас кыйлды. Үз хозурына китереп әйтте: +— И Җалут җаду, косурыңа мөгътәрәфмесең, ягъни наданлыгыңа икърар кыйламысың? — диде. Җалут, гәрчә күңеленнән Һәзар тәхсин вә афәрин дип торса да, булса булыр, диде вә һәм Әбүгалисина алдында иман китерде, мәхәббәт итеп һәрзаман янында торды. Әбүгалисина һәр никадәр рөхсәт биреп: "Эшең булса, бар, кит, эшендә бул", — дисә дә, "Үлгәнчә хезмәтендә булам, синнән аерылмам", — диер иде. Ахшам булды. Ул бина эчендә ятып йокладылар. Дакъянус мәлгунь гайрәтләнеп, икесен дә үтермәгә касд итеп, җиреннән торды, килеп боларны бина эчендә тапты. Җалут бинаның алдындарак йоклаган иде, күреп башын кисте. Вә эчкәрерәк кереп күрде, бина эчендә Әбүгалисина кырыктан зиядә, кайсын үтерергә белмәде, шашты. Ахыр барчасын үтерергә ният итте. Мәгәр Әбүгалисина бу урында бер төш күрде. Гүя хәлвәфрүш бер сазлык, болганчык су эченә баткан да, шул судан чыгарга тырыша, чыга алмый. Шул хәвефеннән уйганып китте, күрде: башы өстендә Дакъянус җаду хәнҗәрен чыгарып үтерергә касд иткән, һаман йөзенә бер табанча орды, Дакъянус мәтәләнеп калды. Әбүгалисина чыгып күрде, Җалутны шәһид итмешләр. Бераз кайгырып, бер җиргә китереп дәфен кыйлды. Аннан Мисырга кайтмага һиммәт баглады. Симия кувәте белән таң атмас борын Мисырга иреште. Килеп Нил кырыенда таһарәт алып, иртә намазына кадәр гыйбадәт белән мәшгуль булды. +Бу тарафта Дакъянус җаду, бераз ятып, гакылы башына килгәч, күзен ачты, үзен бу хәлдә күрде. Әбүгалисинадан асла нам-нишан юк. Оятыннан бу вакыйганы бер кешегә дә сөйләмәде. Кайтып сараенда утыра торсын. Без килдек бу тарафта Әбелхарис белән хәлвәфрүш вакыйгасына. Кайчан кем Әбелхарис гыйльме симия кувәте белән карендәше Әбүгалисинаны бер ерак мәмләкәткә салды, аннан торып диванга килде, күрде, аркян дәүләт җирләр җирендә утырырлар. Кызның атасы, хәлвәфрүшнең хакыннан килеп, интикам алсам икән, дип хәйран булып торганда, Әбелхарис тез чүгеп, җир үбеп: +— Сөенеч, дошманыңнан интикам алдым, — дип шатланып, ачык йөз белән дога итте. Падишаһ хәзрәтләре, Әбелхаристан бу шатлык хәбәрен ишеткәч, тәмам тәгъзим-тәкрим белән янына алды: +— Ни кәйфияттә интикам алдың? — дип сорады. +Әбелхарис падишаһка каршы тәгъзиман тезләнеп, Әбүгалисинага иткән җәзаны бер-бер бәян кыйлды. Падишаһ хәзрәтләре кәмаль шатлыгыннан Әбелхариска әйтте: +— Инде ул хәлвәче егет ялгыз калды. Ул остазы дәрвишнең кайда икәне мәгълүм түгелдер. Форсат ганимәттер. Ул хәлвәчегә ни кәйфияттә җәза бирәек? — диде. +Әбелхарис әйтте: +— И шаһым, мин бәндәң бу кадәр эш кыйлдым, кирәклесе ул иде, башкасын җәнабеңез белер, — диде. +Падишаһ хәзрәтләре, бу җавапны ишетеп, боерды. Адәм күндереп, хәлвәфрүшне эзләмәгә мәшгуль булдылар. Хәлвәфрүш, дәрдмәнд бичара, кыйссаны белеп хәйран булып калды вә, каймактан башка дәрман тапмаенча, бер җирдә яшеренеп торды. Чавышлар килеп, тапмактан гаҗиз булдылар. Чөнки хәлвәфрүш Әбүгалисинадан күп нәрсә үгрәнмеш иде. Янә Әбелхариска мөрәҗәгать лазем килде. +Падишаһ хәзрәтләре: +— Әлбәттә, кайда икәнен син хәбәр бир! — дип боерды. Әбелхарис, чарасыз алдына рәмел тактасын алып, бераз язды, бозды, ахыр кайда икәнен белеп хәбәр бирде. Чавышлар чабышып килделәр, таптылар. Сөйрәкләп, падишаһ хозурына китерделәр. +Падишаһ хәзрәтләре, ашардай булып: +— һи бәдбәхет, минем башыма бу кадәр бәла китердең. Мине халык арасында рисвай иттең. Сине терек куярмынмы? — дип әмер итте. Бер гөруһ иманы качкан кабахәт йөзле җәлладлар: кулларында ялангач кылыч та хәнҗәр. Алдан мөнадилар вә барабанчылар хәлвәфрүшне алып, урамнарда вә базарларда гиздереп, сәясәт җиренә китерделәр. Патша әмер итте. Җәлладлар хәлвәфрүшнең башын кисәмез дип торганда, Әбелхарис, аяк үзрә калкып: +— И падишаһым, бу угланны үтерүдә сабыр итмәк яхшырактыр. Берничә көн зинданда хибес итеңез. Бәлки, Әбүгалисина кайтып килгәндә, бу үтерелгән булса, җавап бирмәк мөшкил булыр. Аннан соң аның кулыннан хәлас мөмкин булмас. Хәтереңез өчендер, бер эш кыйлдык, әмма ахырында пөшиман булырсың. Сез дә, без дә зарар күрермез. һаман шулкадәресе белән торып тораек. Әбүгалисина сәламәт булып торганда, бу угланны үтермәк җирендә түгелдер, — дип гозер итте. +Падишаһ дәхи бу сүзне мәгъкуль күреп әйтте: +— И хәким, хәбәрең бармы, Әбүгалисинага ни булды икән? Минем һәм аның әхвалене беләсем килә, — диде. +Әбелхарис әйтте: +— Хуш әүля падишаһым, белеп, хәбәр бирәем, — дип, рәмел тактасын алды. Нокта куеп, галәмне сәер итмәгә башлады. +Бу ноктасын куя торсын, без килдек Әбүгалисина хәленә. Әбүгалисина Дакъянус җаду яныннан: "Кайда син, Мисыр?" — дип китмеш иде. Әфсүн кувәте белән тей заман итеп, Мисырга Нил якасына килеп таһарәт алды. Аннан хәлвәфрүшнең дөкяненә килде. Күрде: дөкян бикле. Аннан хәлвәфрүшнең өенә килде, ишекне какты. Егетнең анасы, бичара, ишекне ачып, Әбүгалисинаны күрде, фөрьяд кыйлып егъламага башлады вә бу кыйссаны хәбәр бирде. Шулкадәр егълады, хәтта Әбүгалисина һәм ихтыярсыз егълады вә күңеленнән әйтте: "Ва, дәригъ! Дәрдмәнд хәлвәфрүшнең канына кердек, изгелек итәмен дигәндә, һәлагенә сәбәп булдык", — дип, күп үкенечләр тартты. +Хәлвәфрүшнең анасы әйтте: +— И мәрхәмәтле әфәндем, хәзердә үтермәгәннәрдер. Барып җитешерсең: хәзер генә тотып алып киттеләр, — диде. Әбүгалисина моны ишеткәч, гайрәт уты йөрәген яндырды. Ахыр егъламак белән эш бетмәс. Кызның атасы сау булып торганда, бу морад вөҗүдкә килмәс. Вә бу кадәр гыйбрәтләр вә гаҗаиб вә гараиблар күреп тә инсафка килмәде. Кәмял дәрәҗә моганид икәне мәгълүм булды. Бәс, моның чарасына бакмак лазем килде, дип, филхаль симия кувәте белән бер микъдар гөл пәйда кыйлды. Әмма гөл заманы түгел иде. Ул, гөлне алып, тугыры падишаһның сарае капусына килеп, гайре бер сурәттә булып, эчкәре керде. Күргән кеше моны гөл сатучы дип кыяс кыйлдылар. һаман падишаһ хәзрәтләренең каршысына барып, фәсыйх тел белән дога итеп, гөлне падишаһка сонды. Ул заманда Әбелхарис, рәмел тактасына карап, Әбүгалисина кайда икәнен тәфтиш кыйлыр иде. Хәлвәфрүш тә сәясәт мәйданында билкөллия җаныннан өмит өзеп, казага риза, дип торыр иде. +Бәс, падишаһ гөлне алып, тәбәррекән, Әбелхариска сонды. Әбелхарис, бу гөлне кем китерде, дип сорамады, "һай, нәфис гөл икән, нәфис хуш исле икән", — дип, бер мәртәбә иснәде, филхаль җан тәслим кыйлды. Мәгәр ул гөлне зәһәр белән тәрбия кыйлып вә падишаһның һәлакенә касд итеп пәйда кыйлынмыш иде. Насыйп ул Әбелхарисның, имеш. Әбүгалисина бу хатасына аһ итеп, бер хәйли заман хәсрәт чикте. Максуд аслы падишаһны һәлак итмәк иде, тәкъдир билә булды. Әлкыйсса, Әбүгалисина хәйран булып, бәндә теләгән булмас, имеш, дип, ул арадан үзен һәм сәясәт җиреннән хәлвәфрүшне ихфага чигеп торды. Падишаһны дәхи һәлак итәем дисә, күрде, бу хосуста падишаһның гөнаһы юктыр. "Бу кадәр эшләргә карендәшем Әбелхарис сәбәп булды, ул да җәзасын тапты. Хәзердә бу җитәр. Янә гыйнадлык кыйлса, күрермез, ул һәм ерак түгел", — дип, хәлвәфрүшне сәясәт мәйданыннан алып чыкты. Бераз фөрьяд итеп егълаштылар. +Хәлвәфрүш, үпкә тартып: +— Безне бу кадәр дошман кулында куеп киттеңез. Бу кадәр игътибарсызлыкны сездән көтмәгән идем. Әгәр бер сәгать килми торсаң, эш тәмам иде, — диде. +Аннан соң Әбүгалисина сүз энҗеләрен низам җебенә тезеп: +— И җаным әфәндем, мин ихтыярым беләнме киттем? Әбелхарис карендәшем безгә зарар эш кыйлмас дип игътикад кыйлып, без гафил икән вакытта, симия кувәте белән безне ерак җирләргә һәлакәт сахрасына салды. Анда ничә һәлакәтләргә төштек. Җанымызны, башымызны аз калды җуя яздык. Аннан хәлас булып килдек, — дип, хәлвәфрүшнең күңелен бераз юатып, — әлхәмделиллаһ, җаным, сәламәт котылдың. Шөкер итмәк кирәк, — диде. Анасы һәм, углыны сәламәт күргәч, җәнабе хакка шөкраналар кыйлып егълады. +Бу тарафта падишаһ хәзрәтләре, чөнки бу хәлне күрде, бармагын тешләп, күз алды караңгыланып, хәйран булды. Ни кыйлсын, бу һәм дәрвиш эшедер, башка түгелдер. Кайда ул гөл китергән дәрвишне күрәем, дип, як-ягына карады, — юк. Әмер кыйлды, һәрникадәр тәфтиш кыйлдылар, күрмәделәр. Кайда шул гөл китергән дәрвиш, ингам кыйлаем, дип әйттерде, берәү дә, мин китергән идем, дип чәчрәп чыгучы булмады. Ул арада хәбәр бирделәр, хәлвәче егет сәясәт мәйданыннан гаиб булмыш. Падишаһ якыйн белде ки, бу эшләрне кыйлгучы Әбүгалисинадыр. Үз карендәшен билә һәлак итте, безне дә һәлак итмәй калмас, дип, бик хәвефкә төште. Әбелхарис та юк җиргә һәлак булды, дип бик кайгырды. Ахыр әмер итте, җеназасын укып дәфен кыйлдылар. Әбүгалисина дәхи карендәше өчен бер-ике көн матәм тотып, кулыннан бер хата садир булганына гаять нәдамәт тартты. Хәер, булган эш булган, тәкъдире Хода, дип, бераз күңелен тәсалла кыйлды. +Бу гайрәттән кызның атасына бер намә язып җибәрде, мәзмуны бу иде: "И залим моганид синнән шәригате мөхәммәдия үзрә кызыңны углыма сорадым. Горурлыгың белән үзеңнең кирелегеңә барып, төрле галәләр вә бәһаналар итеп, бирмәгәнең сәбәпле, адәмгә гыйбрәт күрсәткүче гаҗаиблар вә адәм гакылын хәйран кыйлгучы гараибләр күрдең. Ничә мәһликәләргә төшеп, хәлас булдың. Инсафка килмәдең. Ахыр һәлагемезгә касд иттең. Үлүченең көне җитмәсә, үтерүченең кулы җитмәс, дигәннәр. Әлхәмделиллаһ, хәлас мөяссәр булды. Синең горурлыгың вә тәкәбберлегең сәбәпле, безнең кулымыздан хата чыгып, безне карендәшемездән аердың. Золымлык хәнҗәрең шулкадәр җанымызга тиде, сабыр итмәгә такатемез калмады. Җавабың нидер? Алланың әмере белән кызыңны бирерсеңме? Юк, дисәң, янә башыңга берничә фитнә бракмак мөмкиндер. Минем хилафыма хәвалә кыйлырга җадулардан кемең калды? Нәфсең һавасына оеп, горурлык атына утырмагаңны куй. Юкса башыңнан җөда булырсың. Вәссәлам +". +Бәс, падишаһ хәзрәтләре намәне күргәч, бичара, гаҗиз калды. Ни әйтергә белмәенчә, ярар, бирсәк бирермез, диде. Әмма асла күңелендә бирмәгә нияте юк иде. Бары котылырга бер чара вә җанына бер дәрман эстәр иде. Шымчылар кушып, әтрафка адәмнәр күндереп, җадулар вә сахирләр эзләтер иде. Әбүгалисина белде ки, кызны бирмәк түгел, мөмкин булса, канын эчәр иде. һаман Әбүгалисина, бер әфсүн укып, патшаның сараена таба уф орды. Тиз заман күрделәр, һавадан бер кара болыт пәйда булып тәмам шәһәр өстене каплады. Гаҗәп куркынычлы тавышлар ишетелеп, тәмам шәһәрнең өстендә торып, гөберле бака ява башлады. Болыт эченнән шулкадәр бака тавышы ишетелде, шәһәр халкының колаклары саңгырау булды. Шулкадәр күп вә һәрбере, бер мачы кадәр ире бакалар, һавадан төшкәндә бакылдап төшәр вә, җиргә төшкәч, өч мәртәбә кабахәт аваз белән кычкырыр, гырылдап җан тәслим кыйлырлар. Хасыйле кәлям, шулкадәр имәнеч гырылдаулар вә куркыныч мырылдаулар, хәвефле авазлар белән шәһәр эче тулды. Шәһәр халкы ыгы-зыгы, комачау, өйдә утырса — курка, тышка чыкса — бака: торырларына шәһәр тар булды. Гаҗәеп бер хәлдер: бака җиргә төшеп һәлак булгач та, дәрхаль кабахәт ис вә нәҗес булыр иде. Ташып түксәләр дә — төкәнмәс, утка салсалар да — янмас, берсен ташласалар, урынына унысы төшәр вә дәрхаль сасыр, кабахәт исе галәмне басар иде. һәр кеше эшен ташлап, моның сәбәбен тәхкыйк кыйлып белделәр; барысы Әбүгалисина эшедер. Шәһәр әһле, олугсы-кечесе, басып, падишаһ сараена җыелдылар: +— Синең бер кызың сәбәпле бу кадәр газап белән һәлакме булаек? Хәлвәчегә кызыңны бирмәенчә, үзеңне дә, безне дә һәлак итәчәксең. Йә кызыңны шул хәлвәчегә бир, яки үз кулымыз белән сине һәлак итеп, кызыңны алып илтеп бирермез, — диделәр. +Падишаһ хәзрәтләре диван әһлен җыеп киңәш итте, һәрберсе урыннарыннан торып әйттеләр: +— Бу адәм һәр фәнгә маһир вә һәр эшкә кадир бер хәким зу фөнүндер. Моннан ары карышмакның мәгънәсе юктыр. Хәтта мәмләкәтеңнән түгел, башыңнан жөда булырсың. Бары чарасы шулдыр — кызны бирмәктер, — диделәр. +Аннан соң һич гыйнадлык кыйлырга мәхәле калмады, һаман җан күңелдән кызны бирмәгә карар кыйлды. Шәһәр халкы падишаһтан бу икърарны ишеткәч, Әбүгалисина хөҗрәсенә килделәр. Ничә көннәр бака ташып бетерә алмай, кабахәт ис галәмне тотты. Әбүгалисинаның кулын-аягын үбеп гозер иттеләр. һаман Әбүгалисина симия кувәте белән шәмнәр пәйда кыйлып, һәркемгә берәр данә шәм бирде. Яндырып, бака исеннән хәлас булдылар. +Аннан соң падишаһ тарафыннан туй мәҗлесенә хәзерләнеп, Әбүгалисинага хәбәр күндерделәр. Әйттеләр ки: +— И хәким-философ, бармы сездә камзулга ыштуф? Вай, галим Әфләтун, бармы сездә кызга чатма тун? Вай, тәкъсир, хәлвәфрүшнең кайда йорт-җире? Инде лаекмыдыр кызны бер ялангач хәлвәфрүш дөкяненә җибәрсәк, падишаһлыгымызга лаек түгелдер, һич безнең дәүләтемезгә лаек йорт та кирәк, җир дә кирәк, мал да кирәк, мәмләкәт тә кирәк, хәлвәченең ни-нәрсәсе бардыр, — диделәр. +Әбүгалисина әйтте: +— Йорт та булыр, кием дә булыр. Баш өсте, бары боерыңыз, — дип, гыйльме симия кувәте белән тиз бер сарай бина итте, тәүсиф мөмкин түгел. Вә кызга җибәрергә гайре мөкәррәр әсбаплар хәзер итте: ике йөз кызыл тәвә йөке мал, вә ике йөз гарәби ат, вә ике йөз кол егетләр, һәрберенең йөзе тулган айга вә кашлары корган яйга биңзәр иде. Вә ике йөз кәнизәк, вә дәхи моның кебек ничә кыйммәт бәһале Һәдияләр, вә бүләкләр күндерде. Күргән адәм — хәйран, вә ишеткәннәре — ялгандыр диерләр иде. Кырык көнгәчә туй итеп, шәһәр халкы ингам-ихсанга гарык булдылар. Кырык беренче көндә гакыд никях булып, ике гашыйкны бер җиргә куеп, морадларына ирештеләр. Берничә көннән соң хәлвәфрүшне кызның атасына илтеп күрештерделәр, кулын үптерделәр. Хәлвәфрүш Әбүгалисина янында гыйлем вә мәгърифәттән күп нәрсә хасыйл итмеш иде. Диван әһле егетне мизанга тартып, һөнәрен вә әдәбен тәҗрибә иттеләр. Тәхсим кыйлырлык бер адәм икәне мәгълүм булып: "Бәрәкалла, кияү булса билә булсын, гыйззәткә мөстәхыйк зат, имеш", — диделәр. Шул кәйфияттә кыз белән егет зәвекъ-сафада гыйш-гыйшрәттә булдылар. Берничә көннән соң Әбүгалисина сәяхәт арзусына төште. Күп заманнан бирле карендәшләренә вә нәселләренә селе вә зиярәт кыйлганы юк иде. Күңеленнән бер тәказа купты. "Кайда син, Бохара?" — дип рәванә булды. +Өченче хыял. Бохара падишаһы +белән Әбүгалисина кыйссасы +Әлкыйсса, Әбүгалисина Мисырдан китеп Бохара вилаятендә асыл туган җире Шәҗегъ дигән карьягә килде. Күрде, күп заманнар үтү сәбәпле, карендәш-ыругдан, дус-иштән берәү дә калмагач, аннан китеп, Бохара шәһәренә килде. Бохараның голямасы вә таләбәсе белән күрешкәннән соң, берничә көн анда тормага ният итте. Ахыр, мохтаҗлыкка дучар булып, саиллектән үзен сакламак өчен симия кувәте белән, бер һавасы нәфис җирдә бер бина кыйлып, бер адәмгә ун мең акчага сатты. Беркөн шәһәр су башының юлы ул Әбүгалисина саткан өйнең яныннан узарга тугыры килде. "Бу шәһәрдә шаһнәшин мәмнугъ иде. Ни кеше монда йорт салган?" — дип, су башы ул йортны боздырды. +Сатып алган кеше, фөрьяд итеп: +— Мин бу өйне ун мең акчага алдым, бер акчалык иттең, харап иттең, — диде. +Су башы әйтте: +— Йортны кемнән алдың, акчаңны аннан сора, йортны өстенә ташла, — диде. +Нишләсен, бичара йөгереп Әбүгалисинага килде, әйтте: +— Өең гаепле чыкты, кайтарып ал, акчамны бир, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Өйнең ни гаебе бар? +Ул адәм әйтте: +— Ул өйне мин шаһ-нәшин өчен алган идем. Инде ул өйне шәһәр су башы ватты, харап итте. +Әбүгалисина әйтте: +— Шаһ-нәшин дигәнеңнән морад нидер? +Ул адәм әйтте: +— Кәсеп һавадыр вә җәй көнендә нәфис саф һава белән хозур игмәктер, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Чөнки морадың җил икән, Бохара падишаһының сараендагы җилне сиңа сатаем, нигә алырсың? — диде. +Ул әйтте: +— Бу ни сүздер? Мәзәк заманы түгелдер, һаман, кәрәм итеп, акчамны кайтарып бир, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— һи, адәм, бар, өендә падишаһның өч сараенда булган җил әгәр булмаса, кил, акчаңны бирермен, — диде. Ул адәм, тәгаҗҗеб итеп: "Тукта, кайтып караем, дөрес микән", — дип, өенә килде. Әбүгалисина аннан мөкаддәм барып, падишаһның сарайлары каршысында берничә такта кадап, берәр әфсүн укыды. Падишаһ сарайларыннан җил киселеп, бу кешенең өенә килде. Күрде, өендә шулкадәр җиләс, әйтергә ярамый. Хатыны каршы чыгып: "һи, син кайда йөрисең? Әсбапларымызны җил тар-мар итте", — дип шикаять кыйлды. +Бу кеше әйтте: +— Чү, шаулама, бу һава җиледер. Саклан, кешегә сөйләмә. Чөнки падишаһ сараеннан килгән җилдер, бер кешедән сатып алдым, — диде. Хатыны дәхи шат булып, кәеф-сафада булдылар. +Бу тарафта Бохара падишаһы сараенда утырыр иде. Күрде, асла җил әсәре калмады. Кол егетләренә әйтте: +— Караңыз, тәрәзәләр ябыкмыдыр? Сарайга тыш һавасы бер дә керми лә, — диде. +Әйттеләр: +— Юк, тәкъсир, тәрәзәләр һәммәсе ачыктыр. Әмма тышта җил юктыр, — диделәр. +Патша, өй эчендә пешенеп-тирләп, бакчага чыкты. Барып күрде, бакчада җил һәйбәт, күп. һай нәфис җил чыгып китте, дип, бакчада ахшамгача кәеф-сафа кыйлып, янә сараена килде, һаман баягыча сарайда җил юктыр. Бик гаҗәпләнде. Бер вәзирне чакырып әйтте: +— И вәзире дана, ни хикмәттер бөтен дөньяда җил бар, безнең сараемызда асла җил исмәс, — дип, бераз шикаять кыйлды. +Вәзир әйтте: +— И шаһым, сабыр итәек, бәлки, исәр әле, — диде. +Бакчага вә башка тарафларга кеше җибәреп белделәр, һәркайда җил бар, мәгәр падишаһ сараенда гына юктыр. Голяма вә хөкәма хәйран булып, моның серенә төшмәделәр. Ахыр бу вәзир, аяк үзрә калкып: +— Боерыңыз, падишаһым, берничә көн безнең ханәмезгә тәшриф итеп торыңыз. Анда нәфис һава фәравандыр. Күрәек, берничә көн сабыр итәек. Замана көзгесе ни йөз күрсәтер, — диде. Мәгъкуль күреп, падишаһ вәзирнең сараена килде. Гаҗәеп нәфис җиләс, һәр сәгатьтә адәм җибәреп падишаһ сараен белдерер иде. һаман җилдән әсәр юк, дип хәбәр бирерләр иде. Падишаһ, тәгаҗҗеб итеп, сәбәп ни икәнен белмәктә гаҗиз калдылар. Нишләсен, бер-ике көн вәзир сараенда торды. Өченче көн күрде, вәзир сараенда дәхи һаваның әсәре калмады. Падишаһ, аннан күчеп, берничә көн бакчага барып торды. +Шәйлә риваять кыйлалар ки, вәзирнең сараенда җил киселмәгә сәбәп бу иде: беркөн Әбүгалисина, хатыны белән сөйләшеп утырганда, сүз арасында сүз чыгып әйтте: +— Су башы безгә хыянәт итеп саткан өемезне ватып харап итте. Өйне сатып алган адәм килеп акчасын кайтарып ала язды, — диде. +Хатыны әйтте: +— Ахыр ни булды? — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Низагымыз рузкяр өчен иде. Мин падишаһның сараенда булган җилне һәммәсен ул кешегә бирдем, — диде. +Хатыны әйтте: +— һи адәм, ничек итеп җилне кешегә сатасың, мөмкинме? Җил синең ихтыярыңда түгелдер, — диде. Әбүгалисина гыйльме симия кувәте белән һәрни эшләмәгә кадир икәнен хатынына бер-бер бәян кыйлды вә Мисыр падишаһы белән булган эшләрен сөйләде. +һаман хатыны әйтте: +— Кәрәм итеп, вәзирнең сараенда булган һаваны үз өемезгә дә китерә күр, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Тукта, сабыр ит, бер угрылык сеңсен әле, — диде. Ләкин булмады, чөнки Әбүгалисина мөлаем адәм иде. Хатыны күп әйтә торгач, ярар алайса, дип, бер әфсүн укыды, һаман вәзирнең сараенда булган җил киселеп, боларның ханәсенә килмеш иде. +Падишаһ һәнүз бакчада иде. Әлкыйсса, көннәрдә бер көн падишаһ хатынының әшнәләреннән бер хатын хаммамга барды. Анда дәхи ул хатынның әшнәсе очрашып, җил вә һава кыйссасын сөйләшкәндә, Әбүгалисинаның хатыны һәм анда булып, нәкыйсател гакыл зөмрәсеннән булганга күрә, лаф орыбрак: +— Ул җилне минем ирем Әбүгалисина бер кешегә сатты. Вәзирнең сараенда булган җилне дәхи үз өемезгә китерде. Минем ирем һөнәрмәндтер. Күп эшкә кадир вә һәр санагатьтә маһирдер, — дип, бераз мактанды. Ул падишаһ хатынының әшнәсе хаммамнан чыгып, тугыры шаһның сараена килде. Падишаһ хатынына бу кыйссаны сөйләде. Падишаһның хатыны торып, ире бакчада иде, билә вакыйга ишеттем, дип барып хәбәр бирде. Вә падишаһ, моннан хәбәрдар булып, вәзир-вөзәрасын җыеп, бу кыйссаны сөйләде, һәрберсе хәйран булып тордылар. Әбүгалисинаның Мисырда булган вакыйгасын ишетмешләр иде, патшага тәкрир иттеләр. +Падишаһ әйтте: +— Растыр, минем ишеткәнем бар иде. Әбүгалисинаның кулыннан килер, — диде. — Әмма моның чарасы нидер? — дип мөшәвәрәт кыйлыштылар. +Бер вәзир әйтте: +— Әбүгалисинаны бер мәртәбә монда чакырып сөйләшеп караек, ни әйтер? — дип мәгъкуль күреп, сәрһәң диерләр, бер адәм күндерделәр. +Ул сәрһәң килеп Әбүгалисинаның капкасын какты. Әбүгалисина чыкты. Сәрһәң әйтте: +— Әйдәңез, сезне падишаһ хәзрәте чакырадыр, — диде. +Әбүгалисина кыйссаны аңлады. Бер дә каршы сүз әйтмәен: +— Хуш әүлә, баш өсте, — дип, сәрһәң белән бергә китте. Падишаһ янына кереп, тәгъзим кагыйдәсе һәрни булса, җиренә җиткерде, дога кыйлып, кулларын баглап торды. Падишаһ күрде ки, бер фәкыйрь дәрвиштер. Күзенә хур күренеп, асла ригая кыйлмады, утыр, дип, урын күрсәтмәде. Катылык белән: +— һи адәм, Әбүгалисина дигәннәре синмесең? — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Бәли, тәкъсир, без фәкыйреңез, — диде. +Падишаһ әйтте: +— Минем сараемдагы һаваны кемгә саттың? — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— И дәүләтле шаһым, җилнең хуҗасы мин түгел. Үзем теләгән җиргә җилне истерергә ни кодрәтем бар? — диде. +Падишаһ әйтте: +— Мин ишеттем, синең хатының хаммамда шулай сөйләшкән, имеш, — диде. +Әбүгалисина җавап биреп әйтте: +— И шаһым, хатыннар сүзе падишаһлар мәҗлесендә сөйләнмәк гаептер. Аларның сачы озын, гакылы кыскадыр. Хатыннар сүзе падишаһлар мәҗлесендә түгел, ирләр арасында да колакка алынмас. Мәзһәбемездә хатыннар сөйләгән сүзнең хилафы растыр, — диде. Моннан соң падишаһ мәлзәм булып сөйләр сүзе калмады. Ни әйтәсен белмәенчә: +— Куып чыгарыңыз шул карт этне, — диде. +Әбүгалисина чыгып китте. Вә күңеленнән кинә тотып, хуш, мин дә сиңа сәнгатьләр күрсәтәем, гомереңдә күрмәк түгел, ишеткәнең дә булмас, һәр фәкыйрьне күреп, хәкарәт күзең белән карама, дип, өенә килде. Шул ачудан хатынына бик һәйбәт кенә ипләп берне бирде: +— Сиңа нигә кирәк иде хаммамда мондаен сүз сөйләшеп, миңа бу кадәр шелтәгә сәбәп булдың. Мине кеше белмәсен, үз хәлемдә, бер җирдә мәҗһүл 2 адәм булып тораем, дисәм, мине халыкка мәшһүр иттең, — дип бераз орышты. +Хатын түгелме, күңеленнән бер кинә тотып, мәкер өчен бер фикер кыйлды. Мәгәр Бохара шәһәрендә бер мәгъкулә гаҗүзә карчык бар иде. Әбүгалисинаның хатыны янына һәр заман килеп-китеп йөрер иде. Мәкер вә хәйләдән Дәләдән бер дә ким түгел иде. Ничә йортлар харап итеп, ничә сихер амиз эшләр кыйлмыш, мәкер вә хәйлә фәнендә хәтме көтеп итмеш иде. Дөньяда хәйлә бетсә, яңадан ихъя кыйлырга кадир иде. Хәтта карчык-дөнья моннан көн дә ничә мәртәбә истигазә кыйдыр иде. Әлкыйсса, беркөн бу мәккярә карчык таягын таяныбрак, тәсбихын тартыбрак, Әбүгалисинаның йортына килде. Күрде: Әбүгалисинаның хатыны хафа вә күңелсез булыбрак торыр. +— Нихәл, ник җабык вә хафа торасың? — диде. Әбүгалисина хатыны вакыйганы сөйләп егълады. Ул карчык, фикер итеп торды да, хәйлә тозагын корып, фитнә тозагын ачты. Мәкер капчыгын мәйданга салып: +— Кызым, хафа булма. Үчеңне аннан алаек, аны һәлакәткә салаек, — дип, дәрхаль урыныннан торып китте. Әмма берничә көн сабыр итте. Халык арасында сүз киселде, җил вакыйгасы басылды. Беркөн бу карчык Әбүгалисинаның хас хөҗрәсенә килде. Авызын-борынын тотып, әдәп белән хитап кыйлып әйтте: +— И хәкиме Әфләтун, мохтаҗларга шәфәгатьче вә гаҗиз калганнарга мөгайин вә ярдәмчесең. Бу фәкыйрә җарияң бер җирдә торамын. Өемә асла һава керми, җил исмидер. Кәрәм вә мөрәүвәт итеп бераз җил рәхим итсәнә, — дип, ике мең акча чыгарып салды вә күп ялварып зар егълады, һәр сүздә уңгаенча сөйләде. Әбүгалисина мөрәүвәт иясе вә миһербан адәм иде. Карчыкның хәйләсен белмәде. Бичара, дип кызганып, патша сараеның һавасын әүвәл бер адәмгә саткан иде, бу мәртәбә ул адәмнән алып, бу карчыкның өенә китерде. Бу карчыкның мо +"Истигазә кыйдыр — котылуны сорап ялварыр. рады булды. Өенә кайтып китте, күрде, өендә җил хәйран, тәрәзәләреннән җилфердәп исеп тора. Ул көн сабыр итте, икенче көн күрде, һаман җил бар. Падишаһ сараена килде, падишаһка дога итеп: +— И шаһым, җил угырлаган адәмне таптым, — дип, кыйссаны хәбәр бирде. Карчык белән падишаһ сөйләшеп торганда, җилнең элгәреге иясе килеп шикаять кыйлды, әйтте: +— Әбүгалисина сезнең сараеңыздан җилне безгә саткан иде, унике мең акчамызны алган иде. Инде миннән алып, янә икенче кешегә сатты вә безне япанга атты, — диде. +Патша белде, шиксез бу эш растыр. Зәһәрен чәчеп тиз сәрһәңне чакырып боерды: +— Бар, Әбүгалисинаны кайда булса да табып, тиз алып кил! — диде. Сәрһәң, хәзер, дип йөгереп, Әбүгалисинаның ханәсенә килде. Ишек какты, Әбүгалисина чыкты. +— Әйдә, сине падишаһ чакырыр. Тиз бул, хәзер, — дип бик кызу тотты. +Әбүгалисина әйтте: +— Бар, эшеңнән калма. Минем падишаһ белән эшем юктыр. Син хата килгәнсең, — диде. +Сәрһәң, ачуланып: +— Әйдә, әлбәттә, алып китәрмен, — дип, Әбүгалисинаның кулыннан килеп тотты, һаман күрде, Әбүгалисинаның кулы суырылып аның кулында калды. Моның кебек вакыйганы күргәне юк иде, хәйран калды. Моның өчен шаһтан шелтә тияр дип курыкты, ташлап китте. Юлда икенче сәрһәң очрады. Падишаһ: "Бар, тизрәк алып килеңез", — дип күндермеш иде. +— Ни булды, кайда Әбүгалисина? — диде. Бу сәрһәң: "Билә булды", — дип, вакыйганы сөйләде. Соңыннан очраган сәрһәң усалрак иде. +— Ни өчен алып килмәдең? Ул сәясәткә мөстәхыйк адәм иде. Кирәк кулы түгел, башы суырылсын иде, алып бараек, — дип кире кайттылар. Янә Әбүгалисинага килеп, өеннән чакырып чыгардылар. Икесе ике култыгыннан тотып алып китмәкче булдылар, Әбүгалисинаның ике кулы икесендә калды. Якасына ябыштылар — кулларында калды. Башына ябыштылар — кулларында калды. Кай җиреннән тотсалар — һаман кулларында калды. Кулларында калган һәрбер әгъзасын ташлый торгач, урамда хәйли ит кисәкләре җыелды. Инде моны ничек алып китмәк кирәк? Сәрһәңнәр, хәйран булып, күңелләренә курку төште, ташлап киттеләр. Шаһ сараена җиттеләр, кыйссаны бербер хикәят иттеләр. Падишаһ үзсүзле бер адәм иде. Гайрәтләнеп: +— Бар, ничек алып килсәңез дә алып килеңез. Җыеп, тубалга тутырып алып килеңез. һич булмаганда, итен утка салып яндыраек, — диде. +Сәрһәңнәр бер тубал алып янә килделәр. Падишаһның әмере буенча урамда түгелеп калган таркалмыш әгъзаларын тубалга тутырып, падишаһ хозурына китерделәр. Падишаһ боерды, тубалны аударып, ит парәләрен идәнгә түктеләр. Күрделәр ки, тубал эченнән бер кара эт чыкты, һау-һау, дип, бер тарафка китте. "Тот, җибәрмә, тот, үтер!" — дип, каравылчылар таяклап үтерделәр. Янә күрделәр, тагы бер эт сузылып ята. Барчасы хәйран булдылар, бу бәладән ничек котылырга кирәк — белмәделәр. +Вәзирләре әйттеләр: +— И падишаһым, бу адәмне җәбер белән көчләп кулга кертмәк мөмкин түгелдер. Чөнки Мисыр кыйссасын ишеткәнеңез бардыр. Дөнья падишаһлары бер җиргә килсәләр дә, аны җиңмәк мөмкин түгелдер. Булса, яхшылык белән булыр. Боерсаңыз, беремез барып чакырсак, бәлки, килер, — диделәр. +Падишаһ әйтте: +— Кадалып китсен! Аңа вәзиремне җибәреп, аягынамы егълаем? Әгәр китермәгә бер тәдбиреңез булса, бар, китереңез, — диде. +Вәзирләр, берсе дә бер сүз әйтмәенчә, күңелләреннән: "Хәер, үзең беләсең, без белгәнемезне әйттек. Әбүгалисина сиңа сәнгатьләр күрсәтер ки, телләрдә дастан булырсың", — дип, тамашаны көтеп тордылар. Падишаһ гайрәтеннән торып өенә китте. Берничә көн үтте, ул-бу юк. +Әмма Әбүгалисина падишаһның мәкереннән имин түгел иде. Диванга килсә, һәлак итәчәген белер иде. Сәрһәңнәр килгән вакытта, бер этне үз сурәтенә куеп, ишектән чыгармыш иде. Алар ябышканда, кулларында эт әгъзасы калыр иде. Шул кәйфияттә өзелгән әгъзаларны тубалга тутырып алып киттеләр. Әбүгалисина дәхи алар белән бергә диванга килде, ихфага чигелеп, бер тарафта торды. Бер әфсүн укып, янә этне үз сурәтенә кайтарды. Боларның мөгамәләсен тик читтән карап торыр иде. Вә диван халкы ни сөйләгәнен һәммәсен ишетеп торыр иде. Алар Әбүгалисинаны күрмәсләр иде. Бәс, падишаһ өенә кайтып китте, диван таркалды. Әбүгалисина һәм ханәсенә кайтып рәхәт утырды... +Дүртенче хыял. Кирман падишаһы +белән Әбүгалисина кыйссасы +Равиян әхбар вә накыйлян әсәр шәйлә риваять кыйлырлар ки, Кирман зәминдә шаһ Мәхмүд дигән бер падишаһ бар иде. Мәҗлестәшләре күбрәк мәгърифәт әһле вә якыннары — гыйлем вә хикмәт иясе иде. Гыйлем вә мәгърифәтне үзенә һөнәр, вә зөвекъ-сафаны үзенә фикер итмеш иде. Мәгәр ки Әбүгалисинаның гыйльме ихфада, вә гыйльме кимиядә, вә гыйльме симиядә шөһрәте җәелеп, вә халык арасында хикмәте сөйләнмәктә иде. Шаһ Мәхмүд, дәхи моны ишетеп, Әбүгалисинага колактан гашыйк иде. Әбүгалисина белән бер күрешмәга мөштак булып, бер намә язды вә, Һәдияләр хәзерләп, Бохара падишаһына бер адәм күндереп илтимас кыйлды. Мәнҗал исемле бер хәким, ягъни табиб дәхи бар иде, Бохара падишаһының вәзире иде. Даим Әбүгалисинага хилаф тарафта иде: "Син гыйльме симиядә маһир булсаң, мин дәхи гыйльме тыйбта маһирмен", — дип мактанып, һаман күңелендә Әбүгалисинага көнчелек тотар иде. Бохара падишаһы бу табибны вә Әбүгалисинаны чакырып: +— Кирман падишаһы бездән сезне сорап намә язмыш. Барыңыз, берничә көн аның белән мөгамәлә кыйлышып, сәер вә тамаша кыйлыңыз, янә монда кайтыңыз, — диде. +Болар ничә истигънадан соң, ягъни болар: +— Безнең монда да карынымыз тук, хәтеремез ачык. Безгә анда бармак нигә хаҗәт, — дисәләр дә, Бохара падишаһының хәтере өчен китмәгә разый булдылар. +Әбүгалисина әйтте: +— И вәзире хәким, һәмишә безнең белән хикмәттән бәхәс итәрсең. Без барасы Кирман зәмин шәһәре моннан тәмам кырык көнлек юлдыр, һәммәсе коры, вә сусыз сахра, вә чүлдер. Мин бу фәкыйрь дәрвиш адәм: чадыр-мадыр, ат-мат, азыктөлек миндә юк. Бераз микъдар азык аламын да җәяүләп китәрмен. Бер көн ашасам, ун көнгә кадәр азыкка мохтаҗ булмасмын. Син һәм бер вәзир хәким кеше — тәрбиядә торган адәмсең. Хәлеңә лаек, юлга зарур нәрсәңне алып, фәлән көн минем яныма кил, — диде. +Бу вәзир, хәким гайрәткә килеп: +— Яхшы, сүз юк, — дип хәзерләнмәгә башладылар. +Әбүгалисина үзенә хаҗәт бер микъдар азык алды, вәзир һәм кирәк нәрсәсен алып юлга чыктылар. Егерме көн микъдары киттеләр, бер-беренең ашаганын-эчкәнен күрмәсләр иде. Бер көн вәзир иттифакан юл азыгын төшереп калдырды. Гайрәтеннән Әбүгалисинага үзенең хәлен сөйләмәде. Әмма барабара хәле зәгыйфьләнә башлады. Әбүгалисина кыйссаны белде, хәлен сорашты. Вәзир бер кире адәм иде, асла сөйләмәде, һаман хикмәттән бәхәс кыйлышып барырлар иде. Бара торгач, бу вәзирнең аяк атларга хәле калмады, егылды. Әбүгалисина һәрникадәр: "Кил ашарга", — дип кыстаса да, вәзир асла сер бирмәс иде. Ахыр җан тәслим кыйлды. Әбүгалисина бу кәйфияттә егерме көн бәхәс кыйлышып килгәненә бик үкенде. Әмма нишләсен, ахыр вәзирне бер җирдә дәфен кыйлып, гыйльме симия кувәте белән ике көн эчендә Кирман зәмингә барып җитте. Әүвәлдә вәзир белән егерме көн китмәкләре бәхәс өчен иде. Әгәр теләсә, симия кувәте белән кырык көнлекне бер сәгатьтә җитәр иде. Бәс, Әбүгалисина Кирман шәһәренә барып җитте. Вә шәйлә фикер кыйлды ки, инде Кирман падишаһының диванына: "Мин — Әбүгалисина", — дип барсам, яхшы түгел. "Лаеграк булыр ки, аларга бераз сәнгатьләр күрсәтәем, безне эзләп тапсыннар", — дип, шәһәрнең тышында бераз утырып, фикер тубалын ачып, фикер сайлап утырганда күрде, Кирман кальгасенең гыймарәте һәйбәт бер мәхкәм кальгадер. Манаралары күктән югары, кәңрәләре болыттан ары чыкмыш. һаман бер әфсүн укып, шул тарафка уф орды. Кирман кальгасе күздән гаип булды. Гүяки кадимнән монда кальга юк, имеш, дип әйтер идең. Вә бинасының да әсәрләре һич калмады. "Монда кальга бар иде", — дисәләр дә, ышанмас идең. Бу хәбәр шаһ Мәхмүдкә иреште. "Раст микән?" — дип, гаять хафа булып, дәрхаль килеп карады. +Янындагы вәзир-вөзәрасы, хитап итеп: +— Бу ни хәлдер, вә ни хыялдыр, — дип, һәркайсысы моның хикмәтен белмәктән гаҗиз калдылар. Ахыр бер вәзир бар иде, гыйльме симиядән хәбәрдар иде. Ул шаһ Мәхмүдкә дога итеп: +— Падишаһым, бу эш симия һөнәредер, башка нәрсә түгелдер. Әбүгалисинаны чакырттыңыз, ул килгән булмак кирәк. Бәлки, сезнең белән ибтида мәрхабаседер, ягъни сезнең белән күрешмәгедер. Дәхи бик күп күзләр күрмәмеш, колаклар ишетмәмеш һөнәр вә сәнгатьләр күрсәңез кирәк, — диде. +Шаһ Мәхмүд әйтте: +— Без Әбүгалисинаны чакыртсак, дуслыкка чакырттык. Безгә ни өчен болай дошманлык итә? — диде. +Вәзир әйтте: +— Шаһым, дошманлык түгелдер, изһар мәгърифәттер. Күрешкәч, илтимас кыйлсаңыз, янә җиренә китерер, — диде. +Падишаһ хәйран булып сараена кайтты. "Әбүгалисинаны эзләп табыңыз", — дип әмер кыйлды. +Бу тарафта, Әбүгалисина шәһәр эченә кереп, мәхәллә арасында йөргәндә, юлы бер бай адәмнең капкасыннан узарга тугыры килде. Күрде, капка эчендә бер олуг дәүләтле бай адәм утырмыш. Өстендә — җефәк тә атлас, төлке туннар. Каршысында алтын кәмәрле зифа егетләр кул баглап тормыш. Вә ничә фәрештә сыйфат хезмәткәрләр ул хуҗаның хезмәтенә тайяр. Әбүгалисина, бераз тамаша итеп, каршысына барды, шәйаллаһ диде, ягъни садака сорады. Ул хәсис, надан, ләим адәм иде. Хәтта садака бирү түгел, садака биргәннәрне сүгәр иде. Гаять саранлыгыннан, балына чебен кунса, аягын яламай җибәрмәс иде. Әлкыйсса, Әбүгалисинага хәкарәт күзе белән карап: +— Кыйнап чыгарыңыз шул дәрвишне. Дөньяда бер акча бер кешегә бирелерме, — диде. Хезмәткәрләре килеп төрткәләп чыгардылар. Әбүгалисинаның бик хәтере калды. Бер тарафка барып, моннан интикам алмак нияте белән бераз фикер кыйлды. Шәһәрне сәер вә тамаша кыйлып, сорашып, бу бай хуҗаның ни-нәрсәдә рәгъбәте бардыр, аны белде. Аннан бер хәлвәт җиргә барып, кулында таягы бар иде, бер әфсүн укыды. Бер бик зифа кара качыр сурәтендә булды, мең тәңкәгә торырлык иде. Үзен дәхи бер бай мөсафир адәм сурәтенә куйды. Ул, качырга атланып, ул бай адәмнең капкасы төбеннән бер мәртәбә узды, бай хуҗа карап күрде, капка төбеннән берәү бик һәйбәт качырга атланып узып китте. Дәрхаль артыннан адәм күндереп, Әбүгалисинаны кире кайтардылар. Бу бай адәм күрде, бер кара качырдыр ки, колаклары камыш, карыны җефәк, арты мамык хорда рафтар, ягъни юргадыр. Судан үткен, җилдән тиз йөрешле иде. Бу качырны күреп, хуҗаның гакылы башыннан китә язды. Мең җаны белән кызыгып, бу качырны миңа сата күр, әфәндем, дип, Әбүгалисинадан илтимас кыйлды. Качырдан аерылырга хәле калмады, мең тәңкәгә сатулашып алды. Әбүгалисина дәхи мең тәңкәне алып китте. Хуҗа һәм хуш хәл булып, качырны иярләде, атланып сәйранга китте. Юлда барганда бер бакча күрде. Элгәре бу юлда күп йөргәне бар иде, әмма монда бакча күргәне юк иде. Тәгаҗҗеб итеп: "Гаҗәба, бу бакча кемнеңдер вә кай заманда бу бакча вөҗүдкә килде", — дип фикерләп торганда, бакчаның капкасы янында бер чишмә күрде. Качырны суга таба тартып, азрак сугараем дип, тезгенен бушрак җибәрде. Качыр һаман су эчмәгә муенын сузып, улак эченә кердеме, аркылы сикереп чыктымы, һәрничек хуҗа качыр өстеннән артка төшеп калды. Хуҗа, бу ни хәл булды, дип, бакчаның капкасыннан эчкәре карады, күрде, бер гайре мөкәррәр вә нәфис бакчадыр, тәгъбир мөмкин түгел. Качыр бакчага кереп китте микән, дип керде, һай нәфис бакча, имеш,Хуҗа гомерендә моның кебек хубруй дилбәрләр күргәне юк иде. һәркайсысы аяк үзрә торып, тәгъзыйм кыйлып, хуҗаны мәҗлесләренә утырттылар. Ул һәм кайдан тугыры китерде Алла, дип ганимәт белеп утырды, һаман гөлрохлар шәрабтан тәнавел кыйлып, хуш аваз белән көйләп, нәгъмәләрен чалмага башладылар. Ахыр башлары кызып, йөрәкләре сызып, шәһвәт тамырлары типмәгә башлады, һаман бер-беренең муеннарына кулларын салып, ул дилбәрнең берсе дәхи хуҗаның муенына сарылды. Хуҗа һәм: "һай, җаным", — дип, ул дилбәрне кочып, ләгыль ләбенең шәкәрен бер-ике мәртәбә суырып, мөбашәрә кыйла башлады. Башка дилбәрләр һай-һу итеп көлешерләр иде. Бу хуҗа тәмам инзалдан соң күзен ачып күрде, кочагына алып зәвекъ иткән дилбәр — бер эт, имеш. Баш күтәреп әтрафка карады, күрде: торган җире кальга тирәсендә чүплек башы тәгъбир кыйлыныр бер җирдер. Янына халык җыелып, тамаша кыйлышып көлешерләр иде. Сикереп аяк үзрә торды. Мәгәр бакчада дилбәрләр янында киемнәрен салып куйган иде. Халык җыелып: "һай, тот, җибәрмә этне, хозуб кайда барасың, әйдә хәкимгә", — диделәр вә тотып хәким янына алып бардылар. Сораштылар. Кыйссаның аелын сөйләп: +— Качыр чишмә аркылы чыгып качты. Артыннан бакчага кердем. Фәлән-фәлән булды, дип мөхаль эшләрне китергәч, дивана булган, имеш, дип, дарешшифага күндерделәр, көн дә биш йөз мәртәбә сугарга хөкем иттеләр. Хуҗа көндә биш йөзне ашар иде. Әбүгалисина читтән тамаша кыйлыр иде. +Хуҗа: +— Минем ни гаебем бар, мине ник сугасыз?— диер иде. +Алар һаман: +— Качыр нишләде? — дип сугарлар иде. +Хуҗа вакыйганы һәрни булса, дөрес сөйләр иде. Чөнки күзе алдында гаиб булмыш иде. Бу кәйфиятчә ничә заман кичте. Әбүгалисина янә рәхим итеп килде, хуҗаны шифаханәдә күрде. Хуҗа, бичара, җан ачысын татымыш иде. Әбүгалисина, хуҗа янына барып, бераз сөйләшеп, бу кыйсса бер акчаны кызганганлыктан лазем килгәнен белдерде. Вә гыйлаҗын дәхи әйтте: "Качыр нишләде?" — дисәләр, "Улакка ничек керсен?" — димәй торыпХуҗага таяк заманы килеп, сукмага хәзерләнгәндә: +— Мине ни өчен сугарсыз? — диде. +— Качыр нишләде? — диделәр. +— Нишләсен, амбардадыр, — диде. +— Улакка кердеме? — диде. +— Качыр улакка ничек керсен? — диде. +Тәхкыйк белделәр. "Бу бичара дивана булып, хәзердә айныган, имеш", — дип, хәкимгә хәбәр бирделәр. Хәким әмер итте, шифаханәдән чыгардылар. Хуҗа аннан өенә кайтып, башына килгән кыйссаны фикер итеп габа астында падишаһлар һәм була, имеш, дип белде. Әмма хәсис вә ләим булмагына күрә, ике мең алтынның ачысы йөрәгенә төште. Шулкадәр җаны ачыды, әгәр Әбүгалисина кулына керсә, үтермәгә касд итте. +Әбүгалисина берничә көн пәрвайсыз йөрде. Беркөн бер фәкыйрь дәрвишне күрде: +— Әйдә сиңа мең алтын бирәем, — дип, тугыры хуҗаның сараена килде. Хуҗаның каршысында кул баглап торды. Мәгәр бай хуҗа таһарәт алыр, имеш, күрде, ул дәрвиш янына үзе кебек янә бер дәрвиш ияртеп килмеш. Белде ки, алтын алмага килгәндер. Хәтеренә бу килде ки: "Таһарәт алып бетергәч, хезмәткәрләргә тоттырып бишәр камчы суктыраем. Мин ашаган таякның җимешен ул да татысын", — диде. Әбүгалисина саф күңелле кәрамәт иясе бер адәм иде. Хуҗа күңеленнән ни уйлаганын фирасәт белән сизеп, һаман бер әфсүн укыды: качырның колаклары улактан күренә башлады. Хуҗа, вакыйганы аңлап, Әбүгалисинаның йөзенә карады. Әбүгалисина, һәм бармагы белән җилкәсенә ишарәт кыйлып, таяк йигәнен аңлатты. Хуҗа күңеленнән: "Бу дәрвиш буш кеше түгелдер. Моның белән булышмага мәҗалем юктыр. Минем күңелемдәген белде", — дип, дәрхаль тәһарәтен тәмам итеп, кешеләренә әмер итте, акча капчыгын китереп бирделәр. Әбүгалисинага мең алтын санап бирде. Янә биш йөз алтын биреп: +— Рәхим итеп безне хәтереңездән чыгармаңыз, — диде. Әбүгалисина көлебрәк чыгып китте. Меңне ул дәрвишкә биреп җибәрде. Үзе бер хәлвәт җиргә барып, хөҗрәсендә утырды. Бер әфсүн укып, янә таягын бер гарәп сурәтендә итте. Базарга барып бер башчы дөкяненә күзләштерде: +— Бу минем гарәбем телсездер, сиңа килер. Аркасында зәнбил эчендә бер акча булыр. Акчаны алып, эченә бер баш салып, аркасына күтәртеп җибәр, — диде. +Ул дәхи бу кәйфиятчә итәр иде. Кырык көн бу рәвешчә, улбашчы, Әбүгалисинадан килгән акча яңа булганга күрә, башкача бер капчыкка салыр иде. Беркөн ачып ул акчаларны хәреҗ итмәк лазем булды. Күрде, барчасы кәгазь булмыш. Хәйран булып: "Бу ни хәлдер? Ул дәрвиш сахирмедер?" — дип кайгырып торганда, янә Әбүгалисинаның гарәбе килеп җитте. Аркасында зәнбил бар иде. Башчы аны күргәч тә ачуланып, гарәпнең башына бер кәфҗә орды, һаман гарәп егылып янә бер сәрдәстә булды. Ул сәгать башчы хәйран булып: "Бу нигаҗәп тамашадыр, гарәп сәрдәстә булды?" — дип торганда, бире тарафта Әбүгалисина вакыйгадан хәбәрдар булып, дәрхаль торды. Базарда башчы дөкяненә килде: +— Минем гарәбем кайда? — дип сорады. +Башчы, Әбүгалисинаның якасына ябышып: +— Син сахирсең. Бу кадәр көндер, гарәп белән биргән акчаң һәммәсе кәгазь булды, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— На инсаф, гарәбем кайда? — диде. +Башчы әйтте: +— Гарәбеңә бер кәфҗә ордым, сәрдәстә булды, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Гүаһ булыңыз, мөселманнар, адәм сәрдәстә булырмы, минем гарәбемне үтерде, — дип, базарда гауга чыгарды. Халык җыелды. Бәгъзесе Әбүгалисина тарафыннан, бәгъзесе башчы тарафыннан булып, бер гауга купты, тәгъбир мөмкин түгел. Хәкимгә бармак лазем килде. Ике груһ казыйга бардылар. Әбүгалисина: "Гарәбемне үтерде", — дип дәгъва кыйлды. Башчы инкяр итте. Әбүгалисина казыйга әйтте: +— И казый әфәнде, бу башчы мөселманнарга куй башыдыр дип пешереп сатканы һәммәсе адәм башыдыр. Тикшерелсә иде. Әгәр сүзем ялган чыкса, миңа җәза бирелсен, — диде. +Казый, тәгаҗҗеб итеп, тикшермәгә адәм күндерде. Карадылар, бер углан башы чыкты. Янә карадылар, бер сачлы хатын башы чыкты. Янә карадылар, сачлы, сакаллы бер карт кеше башы чыкты. Казыйга килеп, билә, дип хәбәр бирделәр. Анда Әбүгалисинаны эзләттеләр, таба алмадылар. Үзен ихфага чикмеш иде. Башчы фөрьяд итеп: +— Ул дәрвиш сахирдер, — диер иде. +Әмма сүзенә игътибар кыйлмадылар. Сәясәткә фәрман булды. Башчы белде, тәхкыйк, кысас кыйлачаклардыр. Фөрьяд итеп: +— Әфәндем, солтаным, минем башымнан үткән эшкә игътибар кыйлыңыз. Инде кырык көндер, гарәп белән җибәргән акчасы кәгазь булды, вә дәхи бу кадәр адәм арасыннан үзе гаиб булды. Аллаһы Тәгалә беләдер, минем адәм башы пешергәнем юк. Кәрәм итеп, янә бер тикшереп караңыз, — диде. +Янә адәм күндереп, яңадан тикшереп карадылар, куй башыдыр. Кыйсса мәгълүм булды. Башчыны азат кыйлдылар. Килеп дөкянендә ах-вах дип утырды. Башчы башын коткарганчы баштан чыга язды. Бу хәбәр шәһәр эчендә мәшһүр булып, һәр җирдә вә мәҗлесләрдә сөйләнер иде. Бу хәбәр Кирман зәмин падишаһы Солтан Мәхмүдкә барып ишетелде. "Бу ни гаҗәп хәл", — дип хәйран булып торганда, вәзирләр, бу хәлне белеп: +— Падишаһым, бу эш Әбүгалисина эшедер, — диделәр, һәр тарафка адәмнәр күндереп, Әбүгалисинаны эзләмәгә башладылар. Әмма тапмакта гаҗиз булдылар. Беркөн Әбүгалисина, Кирман зәминдә базарларда гизеп йөргәндә, бер зифа егет күрде. Дөкяненә барып җәмаленә карап торыр иде. Мәгәр ул егетнең явыз холыклы, яман фигыльле атасы бар иде. Күрде, бер дәрвиш дөкян алдында егетнең йөзенә исе китеп моңаеп карап торыр. +— һи ишәк рафизый, монда нишләп торасың? Кит моннан! — диде. +Әбүгалисина башка җавап бирмәде: +— Тик үзем карап торам, — диде. +Ул бәдзөбан кабахәт сүзләр белән Әбүгалисинаны бик рәнҗетте. Әбүгалисина, нәүмиз булып, бер тарафка китте. Бер хәлвәт җиргә барып фикер кыйлды. Тукта, моңар бер мәгъкуль эш күрсәтим, дип, шәһәр тышына чыкты. Бу Кирман шәһәренең бер тарафы сусыз, коры вә сахра иде. Өч-дүрт агач табып, дүрт почмакка кадады. Бер әфсүн укып, дәрхаль гайре мөкәррәр бинәзыйр җәннәт мисаль бер бакча булды. Эчендә агар сулар, сайрар кошлар, әнваг төрле гөлләр, тараф-тараф утырткан нәфис агачларның астында күләгәле юллар, күзләр хәйран улып, гакыллар шашар иде. Әбүгалисина бер хуҗа бай адәм сурәтендә булып, мәзкүр егетнең дөкяненә килде. Фәсыйх тел белән: +— Минем бер бакчам бардыр, эчендә һәртөрле чәчәкләр, вә әнваг төрле алмалар, вә җимешләр туп-тулыдыр. Боерыңыз, әфәндем, барып карарга мәелеңез юкмы? Бер мәртәбә сәер вә тамаша кыйлыңыз, күңелеңезгә охшаса, безнең белән сәүдә кыйлышырсыз. Алма вә җимешләр алып базарга китереп сатсаңыз, шаять, күп файда итәрсез, — диде. +Әмма алма вә җимеш вакыты түгел иде. Ул бәдзөбан моны ишеткәч, мәсрур булып, күрмәгә мөштак булды. Углын янына алып, атларына атланып, Әбүгалисина белән бергә шәһәрдән чыгып киттеләр. Бер микъдар киткәч, бакчага җиттеләр. Керсәләр, ни күрделәр, бер бакча, җәннәт мисаледер ки, аңа нисбәт багы Ирәм бер әүһам вә коры хыялдыр. Агачлары һавага киткән, алмалары үсеп җиткән, җимешләре тәмам пешкән. Әгәр базарга чыгарып сатылса, хисабына адәм чыга алмас иде. "Әгәр бер микъдар акча белән кулга керсә, күп файда хасыйл булыр", — дип, бу адәм бер микъдар сатулашып, бер бәһа куйдылар. Дәрхаль ул адәм өенә китте. Ул килгинчә Әбүгалисина егет белән бакчада калдылар. Аннан соң ул адәм акчаны китереп тапшырды. "Арзан алдым", — дип, өенә кайтты. Ике хезмәткәрне китереп бакчага каравылга куйды. +— Инде вакыт тар булды, иртәгә килеп алмаларны вә җимешләрне җыярмыз. Бәгъзесен шәһәрнең олугларына бүләк итеп вә калганын базарга китереп сатармыз, — дип китте. +Әбүгалисина, дәхи акчаны алып, бер тарафка рәванә булды. Ул бара торсын, без киләек бакчаның каравылчыларына. Чөнки бу^бакчада калган хезмәтчеләр караңгы булгыйнча тордылар. Йокларга вакыт җитте. Бер җимешле агачның астына барып яттылар. Бераз яткач, йокы дәрьясына баттылар. Берсе уянып, күзен ачып карады: бер данә алма ботагыннан түбән салынып төшәргә тора. Бәлки, авызы ачык булса, авызына керергә дә якын. Ихтыярсыз кулын сузды, һаман алма югары күтәрелде. Кулын сузган саен, һаман күтәрелде. Аягүрә торып ул алманы алмакчы булды, һаман югары күтәрелде, буе да җитмәс булды. Бу хезмәтче: "һай, шайтан!" — дип, кулына бер таш алып атты, ул алманы төшерде. Алма сачрап җиргә төшкәч, бер якка тәгәрәп китеп җуялды, таба алмадылар. Хәйран булып янә яттылар. Күпме-азмы йоклап, янә күзләрен ачып күрделәр: ни бакча бар, ни алма бар, җирендә җилләр исәр. Карасалар, баягы бер коры сахрадыр. Хәйран булып: "Мондагы бакча кайда китте?" — дип, бер-бере белән мөкаләмәдә иделәр. Таң атып, көн дә яктырды. Ул дөкянче картның шатлыгыннан күзенә йокы кермәде, көчкә таң аттырды. Алма, җимеш төяп кайтырга берничә ямщик алып, бакчага килде. Күрде: куеп киткән каравылчылары ачык сахрада бер-бере белән сөйләшеп торалар. +— Кайда бакча? — диде. +Алар әйттеләр: +— Без һәм бу эшкә хәйран булып, исемез китеп тора, — диделәр. Алмага сузылган хезмәтчесе килеп вакыйганы сөйләде. Дөкянченең монда ни сер бар икәненә гакылы ирешмәде. Нишләсен, бичара, кемгә сөйләсен, кемнән сорасын. Хәйран булып шәһәргә кайттылар. Бу вакыйганы күршеләренә сөйләделәр. Бу хәбәр колактан колакка ишетелә торгач, бөтен шәһәрдә шаигъ булды. Ахыр шаһ Мәхмүд колагына да ишетелде. +Вәзирләре: +— Бу дәхи ул Әбүгалисина эшедер, — диделәр. +Шаһ Мәхмүд, хәйран булып: +— Ни газиз һөнәрмәнд кеше, имеш. Аһ кулымызга керсә, бераз мәҗлесе белән мөшәррәф булып, гыйбрәт амиз эшләрен тамаша кыйлсак, — дип, Әбүгалисина белән күрешмәгә мең җаны белән мөштак булды. Мәгәр шаһ Мәхмүд янында бер хәким вәзир бар иде, исеменә Юхна диерләр иде. Гыйльме симиядән бераз хәбәре бар иде. +Шаһ Мәхмүдкә әйтте: +— Әбүгалисинаны табып китерсәм, ни ингам-ихсан итәрсең? — диде. +Шаһ Мәхмүд күп вәгъдәләр итте. Вәзир Юхна, инша Алла, табармын, дип дәгъва кыйлып эзләмәгә китте. Ахыр Әбүгалисинаны бер гафләт вакытында очратып, бер әфсүн укыды. Әбүгалисинаның куллары тотмас булды. Вәзир, һаман форсат дип алып, патша янына китерде. Әбүгалисина, теләсә, үзен хәлас итеп, вәзирне грифтар итәр иде. Әмма, күрәем, нишләр икән, дип сабыр кыйлды. Мәгәр шаһ Мәхмүд бу вакытта ялгыз утырыр иде вә таҗны алдына куеп, башы ачык торыр иде. һаман Әбүгалисина бер әфсүн укыды, үзен бер таҗ сурәтендә итеп, патшаның башына менеп утырды. +Вәзир Юхна белеп: +— Падишаһым, саклан, башыңа Әбүгалисина менде, — диде. Чөнки вәзирнең күзенә Әбүгалисинаның үз сурәте күренер иде. Падишаһ башыннан таҗны алып карады, бер морәссаг җиде мөгезле таҗдыр, һәрбер мөгезендә берәр гәүһәр, бөтен мәмләкәт бәһасе торыр. Карап, хәйран булып торганда, вәзир Юхна, симия кувәте белән, бер ут булып таҗ өстенә төшәргә килә. Әбүгалисина күрде, ут килеп көйдерәчәк. Дәрхаль бер әфсүн укыды, бер микъдар тары булып әтрафка сачелде. Вәзир Юхна бер әтәч булып, тарыны чукый башлады. Барчасыны чукып, бары ике данә тары, берсе падишаһның тезе астында, берсе мәйданда калган иде. Әбүгалисина төлке булып әтәчкә хәмлә кыйлды. Вәзир Юхна дәхи әтәч сурәтеннән чыкты, бер кү +ЧИаигъ булды — халык арасына таралды.Юхна вәзир күрде: котылырга хәл юк. һаман үз сурәтенә кайтып, Әбүгалисинага гозер итте, күп ялварып тәүбә кыйлды. Әбүгалисина күрде — "инде моннан ары егетлек түгел", — дип, үз сурәтенә кайтып, бәхилләштеләр. Юхнаның кулыннан тотып, сөйләшә-сөйләшә, шаһ Мәхмүд янына килделәр. Шаһ Мәхмүд тәгъзим вә тәкрим белән Әбүгалисинаны янына утыртты. Көлешә-көлешә, мосахәбәткә мәшгуль булдылар. Сүз арасында кальга вакыйгасы зикер кыйлынды. +Падишаһ гозер итте: +— Кальга янә урынына килсә икән, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Шаһым, кальга ничек булды? +Шаһ Мәхмүд әйтте: +— Беркөн иртә белән кальга урынында юк булды, тапмадык, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Әфәндем, юк сүздер, һичнәрсә булганы юк. Адәм күндереп караңыз, кальга урынындадыр, — диде. +Вакыйган, кеше җибәреп караттылар. Ул кеше, килеп: +— Кальга урынында утыра, тәкъсир, — дип хәбәр бирде. +Падишаһ, тәгаҗҗеб итеп: +— Сөбханалла, мин үз күзем белән күрдем, кальга урынында юк иде. Инде ни хәл булды? Яңа урындадыр, диләр. Ничек китте, ничек килде? Гакылымыз җитешмәде, — диде. +Әбүгалисина һәм Хак Тәгалә хәзрәтенә хамед сәна әйтте вә Аллаһы Тәгалә биргән гыйлем вә кодрәтне бәян итеп: +— Әфәндем, бу күргәннәрең бер җөзьи нәрсәдер, — диде. +Шаһ Мәхмүд әйтте: +— Янә ул һөнәр вә санагатьләреңнән мөмкин булмасмы, безләрне тәфәрреҗ кыйлдырсаң, — диде. +Әбүгалисина, дәхи кабул итеп: +— Баш өсте, тәкъсир, — диде. +Бер хас мәҗлес ясадылар. Әбүгалисинага әнваг төрле зыяфәтләр хәзерләп, кыйммәт бәһале Һәдияләр китерделәр. Падишаһ янә санагать вә тамашаны зикер кыйлды. Әбүгалисина, бераз башын моракабәгә куеп: "Гаҗәп, ни була икән?" — дип торсалар, күрделәр, Әбүгалисинаның куеныннан әнваг төрле хайванат зөһур итмәгә башлады. Аю, бүре, төлке, чәкал — берсеХалык торып, бер тарафка качтылар. Хайваннар күбәйгән саен, болар бер тарафка качарлар иде. Ахыр диван эче тулды, торырга урын калмады. Чыгып качарлар иде, ишеккә барыр хәл юк. Барча диван халкы куркудан үлә язды. Бу кадәр хайванат бер-бере белән талашып, бугазга-бугаз булдылар. Урталыкта бер мәгърәкә вә гауга купты. Вә шулкадәр куркынычлы авазлар, вә хәвефле тавышлар күбәйде. Ахыр падишаһ вә дәхи мәҗлестә булган халыклар куркып фөрьяд кыйла башладылар, Әбүгалисинага ялвардылар. Әбүгалисина, дәхи бер гамәл итеп, барчасы Әбүгалисинаның куенына кереп гаип булдылар. +Падишаһ, тәгаҗҗеб итеп: +— Хак сөбханә вә Тәгалә бәндәләренә бу кадәр дәрәҗә гыйлем вә кувәт бирер, имеш, — диде. +Янә зыяфәт белән мәшгуль булдылар. Ахшам җитеп, галәм әгъярдан хали булды . Әбүгалисинадан янә бер санагать илтимас кыйлдылар. "Әмма болай куркынычлы булмаса иде", — диделәр. Әбүгалисина дәхи: "Баш өсте", — дип әмер итте, шәмнәрне пәрдә артына куйдылар. Башын моракабәгә куеп, әфсүн белән мәшгуль булды. Күрделәр, пәрдә артыннан бер бүрек чыгып түшәмгә тугыры сузыла башлады. Өйнең түшәме ярылып, йөз әндазә югары чыкты, һаман бүрек чыга торгач, бүрек астында бер кара маңгай күренде. Янә чыкты, артыннан кашлары күренде. Ун әндазә микъдары чыкты, артыннан күзе күренде. Аннан соң өч колач микъдары борыны, аннан соң сакалы ике сәгать чыгып, корсагы зоһур итте. Чыга-чыга, корсактыр, зур нәрсә — сарай эче тулып, мәҗлес әһленә тыгызлык кыйла башлады. һәрберсе, урыннарыннан торып, бер тарафка киттеләр. Мөмкин булмады, почмакларга, тәрәзә төпләренә менеп утырдылар. Корсак кадәр зур нәрсә һаман чыга, сарайның эчендә буш җирләр бер дә калмады, корсак белән тулды, халыкны кысып үтерә язды. Аһ-ваһ дип фөрьяд итеп, Әбүгалисинадан әман эстәделәр. Әбүгалисина гамәл кыйлып, ул адәм чыккан җиренә кереп гаип булды. Ул да юк, бу да юк. Мәҗлес әһле хәйран булып, ни егъларга, ни көләргә дә белмәделәр. +— Янә тәкрар тамаша булса, моның кебек куркынычлы булмаса иде, — дип илтимас кыйлдылар. +Утыра торган сарайларының берничә тәрәзәсе бар иде, һәммәсе япкан иде, чөнки төнлә иде. +Әбүгалисина, мәҗлес әһленең берсенә хитап итеп: +— Шул тәрәзәләрнең берсен ач! — диде, һаман берәү торып ачты. Бу заман көз көннәре иде. Тәрәзәдән күрделәр, тышта шулкадәр нәфис галәме мөзәйян, гүяки җәйнең әүвәл көннәре. Әнваг төрле гөлләр вә чәчәкләр ачылмыш, гүяки җәннәт савап әһленә хәзерләнмеш. Былбыллар вә комрилар җөгәр сүзе авазы белән сайрамакта, җан бәхеш ләтыйф вә мөлаем җилләре исмәктә, бал вә шикәрдән татлы сулары акмакта. Шаһ Мәхмүд вә барча диван әһле барчасы күреп, гакыллары шашты, һәркайсы: "Тышка сикерәем", — дип, тәрәзә төбенә ашты. Аннан соң ул тәрәзәне яптылар. Әмер булды, икенче тәрәзәне ачтылар. Ни күрделәр, дөньяда сарсар галәмәте бер туфан купмыш. Шулкадәр зәмһәрир шикелле ачы җил, кар, ягъмур, буран, — күз ачар хәл юк. Җан иясе асла тәкать тотар имәс. Дәрхаль тәрәзәдән буран кереп, сарай эчен кар белән тутырды вә сарай эчендә шулкадәр бер салкынлык пәйда булды, дер-дер калтырап, катып үлә яздылар. Мең бәла белән тәрәзәне ябып, туннар, бүрекләр киеп, бераз җылындылар. Әбүгалисина әмер итте, бер тәрәзәне янә ачтылар. Күрделәр, бөтен әтраф Гаман дәрьясы бер дәрьядыр. Гүяки бөтен дөнья су астында калмыш. Тау кебек тулкыннар калыкмыш, балыклар уйнашыр. Каф тавы кадәр тулкыннар, һәрбер тулкыны бер кыямәт, туфане Нухтан бер галәмәт иде. Тамаша кыйлып, тәрәзәдән карап торганда, бер кувәтле җил килеп, сарайга бер тулкын бәрелде, тәрәзәдән сарай эченә су тулды, һәммәсе суга чыланды, "һай-вай, гарык буламыз икән", — дип, зиядә хәвефкә төштеләр, тиз тәрәзәне яптылар. Бераз сарай эчендәге суларны корытып, киемнәрен алып киптерделәр. Әбүгалисина әмер итте, тәрәзәнең берсен янә ачтылар. Бу мәртәбә күрделәр, бөтен дөньяны ут каплаган. Манара кебек ялкыннар һәр тарафка сузылган. Асла утсыз җир күренмәс. Болар тамаша кыйлып торганда, җил белән бер ялкын сарай эченә керә төште. Карап торучыларны яндыра язды, һәрберсе куркып кире чиктеләр. Тиз тәрәзәне яптылар. Бер тәрәзәне дәхи ачтылар. Күрделәр, бер якты нәфис аяз көн, кояш тәмам күкнең уртасына чыккан. Халык һәр тарафта йөреп тора: кайсы бара, кайсы кайта, һәркем үзенең мөгамәләсендә. Гадәтчә, көндездер. Ул тәрәзәне ябып, янә бер тәрәзәне ачтылар. Күрделәр: бер кап-караңгы төн. Асла күзгә төртсәң күренмәс. Гадәти караңгы төннән дә караңгы бер кич иде. Шаһ Мәхмүд вә диван әһле барчасы хәйран булып, Әбүгалисинаның һөнәрләренә тәхсин вә афәПадишаһ, вәзир-вөзәра вә әкябирләр сөфрәгә утырдылар. Сөфрәгә әнваг нигъмәт тәмам китерелде. Әбүгалисинадан дәхи илтимас кыйлдылар: гаҗаиб вә гараибаттан янә тамаша кыйлдырсын. Әбүгалисина бер әфсүн укыды, сөфрәгә китергән пылаулар ак корт булып тәрилкәдә кыймылдаша башладылар. Табаклардагы төрле тәгамнар һәрбер кабахәт хайван сурәтендә булып, бәгъзесе бака, бәгъзесе тычкан, бәгъзесе чаян вә бәгъзеләре төрле-төрле хәшәрат булып, тәгамга кул сузмага мәҗал калмады. Мәҗлес әһле сөфрәдән торып, бер тарафка качтылар. +Әбүгалисина көлеп: +— Килеңез, утырыңыз, һичнәрсә юктыр, хыялдыр, — диде. +Килеп утырдылар, күрделәр, һаман баягы нәфис тәгамнардыр. Хасыйле кәлям, ул кич һәм төрле санагатьләр вә гаҗәеп хикмәтләр күрсәтте, гакыллар хәйран вә фикерләр вәйран булыр иде. Бу кәйфиятчә, ничә мөддәт Әбүгалисина шаһ Мәхмүд янында калды. Вә ничә күзләр күрмәгән, колаклар ишетмәгән санагатьләр күрсәтеп, бу хәлдә көн кичерделәр. Мәгәр шаһ Мәхмүднең әкърибасыннан бер гүзәл вә зифа егет бар иде, гүзәллеге белән шәһәргә вәлвәлә, вә җәмале белән төрле галгалә бракмыш иде. Берәү бер мәртәбә йөзен күрсә, аерылмага такате юк иде. Нә сурәт хуп сәйрәт бер бала иде. Шаһ Мәхмүднең диванында мәкам, Мәхмүд иясе булып, әгъяне дәүләттән мәгъдүд иде. Әбүгалисинаның бу эшләрен күреп, җан вә күңелдән Әбүгалисинага мохлис иде. Ялгыз Әбүгалисина янына килеп-килеп, Әбүгалисинадан хикмәтләр сорашып утырыр иде. Әбүгалисина да җәүһәр шинас вә күзе ачык мөлаем адәм иде. "Канда бер мәрвине күрсәм, бән аның корбанымән" — дип, һәрбер гүзәл егет күрсә, гашыйк булыр иде. Хасыйле кәлям, бу егеткә мәхәббәт итеп, ничә сихер амиз вә шәгъбәдә әнгиз санагатьләр күрсәтеп, кичә-көндез уен-көлке белән зә +"Әгъяне дәүләттән мәгъдүд иде — дәүләтнең олыларыннан саналучы иде.Мәгәр ул мәзкүр Юхна вәзир ул егеткә җан вә күңелдән гашыйк иде. Әбүгалисина белән бу кәйфияттә мөгамәләсенә көнчелек изһар кыйлып, фитнә вә гайбәт капусын ачты вә галәмгә бәһтан орлыгын сачты. Беркөн падишаһ, хозурына килеп, Әбүгалисина хакында күп яман сүзләр сөйләшеп: +— Сезнең өеңездәге егеткә хыянәте бардыр, — дип, егет белән Әбүгалисина хакында ярамас сүзләр әйтеп, күп ифтира вә бәһтан кыйлды. +Ничә мәгънәсез ялган сүзләр белән падишаһны ачуландырды. Шаһ Мәхмүд, ышанмаенча, адәм кушып тәфтиш кыйлдырыр иде. Әбүгалисина һәр кичә кереп, егет белән мосахәбәт кыйлышканын күреп, падишаһка хәбәр бирделәр. Падишаһ дәхи: "Юхна сүзе хактыр", — дип, Әбүгалисинага күңеленнән дошманлык тотты. Әбүгалисина килеп-китеп йөрсә дә, илтифат итмәс иде. Бәлки, мөмкин булса, үтермәгә касд кыйлды. Әбүгалисина фирасәт белән моны сизеп: "Әгәр бу кичә монда калсам, әлбәттә, бер зарар мөкаррәрдер", — дип, һаман хиркасен киеп, Кирман шәһәреннән чыкты. Вә шәһәрнең раст каршысында бер ташлык чокыр җир бар иде, анда килде. Бер әфсүн укып, ул җирдә бер олуг шәһәр вә биек хисар иҗат кыйлды, бәян кыйлмага телләр кыска. Кирман шәһәре, аңа нисбәт бер кәсәбә иде, кальгасенең җидары вә сарайларының дивары мөсайкал ак мәрмәрдән, кәңрәләре мөзәйян ляҗүрдтән, боружлары һавага горуҗ, бәлки, күктән хоруҗ итмеш иде. Вә шәһәренең эчендә халык төрле җенестән туп-тулы. Тараф-тараф чишмәләр, нәфис сулы, вә җуынсаң — тәнеңә шифа, эчсәң — җаныңа дәва. Ничә йөз вә биек коббәләр, вә олуг мәсҗетләр, ничә җирдә базарлар вә кибетләр, һәр кибеттә бер хуп сурәт егетләр әнваг төрле малларны сатып торалар, һәммә дивары көзге кебек ялтыраган, гөмбәзләре кызыл алтын белән алтынлаган. Адәмнең гакылы шашар бер шәһәрдер. Әбүгалисина үзе өчен бер биек сарай бина кыйлды. Үзе бер шәһәр кадәр иде. Ул сарай эчендә әгъля бакчалар, вә агар чишмәләр, вә ничә-ничә мәҗлесханәләр. Шаһ Мәхмүд, вәзир-вөзәра, барча шәһәр халкы моны ишетеп, биек җирләргә вә манараларга менеп карадылар. Күрделәр, бер гаҗәеп шәһәрдер. Гый +"Күктән хоруҗ итмеш — күктән дә өскәрәк чыккан. марәтләренең түбәсе һәммәсе алтыннан, биналарына сайкал биреп, кояш нурыннан карар хәл юк, күз чагылыр; халкының галгаләсеннән галәмгә вәлвәлә тулып, гөрләп торыр. Хәйран булып бармакларын авызларына кабып, ни әйтәсен белмәенчә, телсез булдылар. Әүвәлдә юк иде, бер кичә эчендә бу кадәр олуг шәһәр вөҗүдкә килмеш, дип, Кирман шәһәре эчендә бер гауга купты. Гакыл ияләре белделәр: бу һәм Әбүгалисина эшедер, үзләренә рәгъман бина итмештер. Ни чара, зар вә әварә булып карап торганда күрделәр, бу шәһәрнең эченнән бер груһ гаскәр пәйда булды. "Гаҗәба, бу ни хәл", — диделәр. Ул арада килеп тә җитте Әбүгалисина тарафыннан илче, имеш. Каршы барып алдылар, бер сарайга төшерделәр. Аннан соң шаһ Мәхмүд бер диван тәртип кыйлып, илчене дәгъват кыйлдылар. Әдәп кагыйдәсе үзрә, һәрни булса, җиренә китерделәр. Аннан соң шаһ Мәхмүд, дәхи җир үбеп, тез чүгеп, илче белән күреште. Илче дога итеп намәне сонды. Кулыннан алып, мөһерен ачтылар. Бер вәзир кулына бирделәр. Олуг аваз белән намәне вәзир кычкырып укыды. Намәдә язылмыш иде ки: "И Кирман падишаһы! Бу кадәр замандыр падишаһлык кыйлдың, җитәр. Чөнки өлешең бу кадәр иде. Моннан соң дәүран безнекедер. Кирман зәмин мәмләкәтен безгә тапшыр. Гаеп итмә, никадәр зәхмәт булса да, башка вилаятькә кит. Ике арыслан бер урманда тора алмас, хасыйле — ике падишаһ бер мәмләкәткә сыймас. Әгәр мохаләфәт итсәң, иртәгә мәйданга чык", — дип, хәтме кәлям итмеш. Чөнки намәнең мәзмуны мәгълүм булды. Шаһ Мәхмүд хәйран булып калды вә фикер дәрьясына талды. Ахыр моны фикер кыйлдылар ки, илчегә кушып, бер адәм күндерәек, Әбүгалисинаны монда дәгъвәт кыйлсын. Иелгән башны кылыч кисмәс, дигәннәр. "Әс-солых хәер", — дип, вәзир-вөзәра солыхны мәгъкуль күрделәр. Шаһ Мәхмүднең бер гакыйл вәзире бар иде, аңа ишарәт кыйлып әйтте: +— Барып, Әбүгалисина белән сөйләшеп, бер мәгъкуль тарикча чакырып алып кил, — диде, һаман вәзир торып, һәр сәфәр ләвазимен хәзерләп, вә янына берничә хезмәтчеләр алып, ул илче белән: "Кайда син, Гыйбрәтнама шәһәре?" — дип киттеләр. Шәһәргә якын җиттеләр. Әбүгалисина мөвәккәлләр куйган иде, килеп хәбәр бирделәр. Ул дәхи вәзирләренә әмер итеп истикъбальгә чыгарды. Кирман падишаһының вәзире күрде: шәһәрнең капкасыннан бер гөруһ гаскәр чыкты. Башларында алтын таҗлар, юлларда чавышлар вә агалар каршы килеп, истикъбаль кагыйдәсе һәрни булса, җиренә китереп,Вәзир бу шәһәрнең гыймарәтен вә төзеклеген күреп, күңеленнән: "Без авылда торамыз, имеш, сөбханалла", — дип, үзенә бер сыныклык килде. Валхасыйл, аннан бер әгъля сарайга килделәр. Йөз атлылар вә бер гөруһ сакчылар каршы килеп, күз күреме кадәр киң бер мәйданнан кичеп, бер олуг диван җиренә китерделәр. Аннан дәхи бер таифә истикъбальгә килеп, бу кәйфиятчә, эчкәре бер диванханәгә китерделәр ки, — әгъяне дәүләт вә әркяне солтанат җирле-җирендә. Вә унда-сулда алтын кәмәрле пәһлеваннар, кайсының билендә — кылыч, кайсының кулында — хәнҗәр торырлар. Тәхет өстендә бер падишаһ утырмыш, ак сакалы — күкрәгендә, падишаһлык таҗы — башында, алтын кәмәр — билендә, падишаһлык киеме — иңендә. Кулын тезенә куеп, тезе үзрә утырмыш. Уңында-сулында — унике мең кол, кулларында — ялангач кылыч, билләрендә — үткен хәнҗәр, вә әтрафында әһле хикмәт вәзирләр тормыш бер диван күрде ки, мең һушәң вә мең Фәридүн ул мәҗлескә кол булмага ярамас. Вәзир бичара шашты, хәйрәт дәрьясы ташты, гайрәт тулкыннары баштан ашты, һәрничек булса да, илчелек әдәпләрен җиренә җиткерде. Бер тәхет китерделәр — утырды; ширбәт бирделәр — эчте. Әмма әйтәсе сүзләреннән кичте. "Күрәем, эш нигә тартылыр икән", — дип торганда, Әбүгалисина баш күтәреп, бу вәзиргә хитап кыйлып, ничә нөктәле сүзләр гыйтаб итеп: +— Бар Кирман зәмин падишаһына бездән сәлам әйт. Вакытына хәзер булсын. Бер мәмләкәттә ике падишаһ вә бер күктә ике маһ булмас, чөнки аларга инде бу кадәр солтанат сөргәннәре җитәр. Әгәр гаскәренә мәгърур булса, бу күргән гаскәрең дәрьядан бер катрә, кояштан бер зәррә түгелдер. Никадәр гаскәргә кадир булганымызны, инша Аллаһ, тандага күрерсез вә сугыш мәйданында белерсез, — дип, каты җавап биреп, тәмам хәкарәт белән вәзирне диваннан кудылар. Вәзир дәрдмәнд бичарага чыгарга ишек тар булды. Кайтып Кирман падишаһына күргән тамашаларын вә ишеткән мәгънәләрен бер-бер бәян кыйлды. Падишаһ моны ишетеп, гакылы башыннан китте. "Дәүләт китә, вә солтанат мөнкариз була, имеш", — дип хәвефкә төште. Тиз вилаятьләргә вә гайре мәмләкәтләргә, ярдәм сорап, адәмнәр күндерде вә язулар таркатты. Сугыш әсбаплары хәзерләп, гаскәр җыймага тотынды. Тиз заман ике йөз мең гасӘбүгалисина шаһ, Мәхмүднең бу бәһадирлыгын күреп, гаскәренә әмер кыйлды. Өч йөз мең тимер киемле гаскәр чыкмага, вә дәрья кебек ташмага, вә каршы килгәнен сугып екмага хәзер булдылар. Әбүгалисина гаскәре белән шаһ Мәхмүд гаскәре, мокабил булып, шаһ Мәхмүднең гаскәре дәрхаль тар-мар булды. Янә арттагы тәйяр гаскәрен китереп, ике гаскәр сугыштылар. Әбүгалисина тәхетеннән инеп, бер кулына чыбык, бер кулына кабак алып, мәйданга килде. Кабакны чыбык белән дөп-дөп сукмага башлады. Кабак эченнән унар-унбишәр диюләр чыкмага башлады. Кулларында — берәр тимер чукмар. Күргән кеше, башыннан гакылы китеп, егылыр иде. Болар һаман Кирман кальгасенә таба йөгерделәр. Боларга каршы тормага һичкемнең такате юк иде. Кирман кальгасен тәмам мөхасарә кыйлдылар. +Шаһ әйтте: +— Безнең хәлемез ничек булыр? +Вәзир әйтте: +— Башка гыйлаҗ юк, әләман 5 дияек, — диде. +Әмма Әбүгалисинаның морады түгел иде, мәгәр боларга әләман дип әйттермәк дип, әләман, диделәр. Әбүгалисина кулындагы чыбыкны җиргә ташлады. Гаскәр белән кайтып, Гаҗәп кальгасенә керде. Бер намә язып, шаһ Мәхмүдне зыяфәткә дәгъвәт кыйлды . Падишаһдыр күрде: намәдә зыяфәткә дәгъвәт итмеш. Нишләсен, вәзирләрен вә голямасен алып, күп гаскәр белән Гаҗәп кальгасенә киттеләр. Шәһәр капкасына килеп күрделәр — бер олуг кальгадер. Бинасы саф ак мәрмәрдән, өч кат хисар, бер хәндак чигелмеш, эченә сулар тулмыш вә тимердән бер капка ачылмыш. Капка төбендә өч йөз микъдары чавышлар. "Боерың, әфәндем", — диделәр. Шаһ Мәхмүд, бисмиллаһ, дип, эчкәре керде, һәрбер тарафта базар вә дөкяннәр. Әнваг халык алмакта-сатмакта. Базар вә дөкяннәр арасыннан өч чакрым җир бардылар. Бер әгъля сарайга җиттеләр. Шулкадәр биек сарай, түбәсенә карасаң — бүрегең төшәр, югарыгы кешеләр чебен булып күренер. Вә ишек төбендә меңләп каравылчылар ике яклап торалар. Падишаһка: "МәрӨч ишеккә җиткәч, вәзирләр чыгып, падишаһны атыннан күтәреп төшерделәр. Падишаһ эчкәре керде. Уң ягына карады, алтын тәхетләр өстендә әһле хикмәт вәзирләр; сул ягына карады — көмеш тәхетләр өстендә тимер кушаклы пәһлеваннар утырмышлар. Вә кырык аяклы тәхет үзрә кылычлар салынмыш, өстенә Әбүгалисина утырмыш. Шаһ Мәхмүд күрде, бер әгъля диванда Әбүгалисина тәхеттән инеп падишаһларча бер кагыйдә үзрә күреште, кул тотышып тәхет үзрә иреште, тезгә-тез утырдылар. Аннан соң Әбүгалисина ишарәт кыйлды. Бер гөруһ хубруй егетләр бәллүр савытларга, фәгъфур касәләргә тутырып шәраблар китерделәр. Тәмам әһле диван кәефләре кызды. Янә ишарәт кыйлды. Дәстәрхан җәйделәр, әнваг төрле тәгамнар китерделәр. Дәстәрханга нигъмәтне шулкадәр күп өйделәр — ике тарафта утырган адәмнәр бер-берен күрмәс булды. Хасыйле кәлям, бөтен мәмләкәт халкына җитәрлек аш хәзерләнгән иде. Әлкыйсса, шаһ Мәхмүд белән килгән тәвабигълар ун меңнән зиядә кеше иде. Ашамага утырдылар. Биш сәгать микъдары ашадылар. Мәйданга китерелгән нәфис тәгамны меңнән берен йимәгә вә, сорасалар, вәсфын димәгә кадир булмаслар иде. Сөфрәдән тәгамнар күтәрелде, дога кыйлдылар. Аннан соң әнваг факиһә китерелеп йимәгә, мәҗлес әһле мөсахәбәт итмәгә башладылар. Берзаман анда утырып, бакча сәер кыйлмакка тәклиф боерылды. Әбүгалисина олуг бакчага килделәр ки, бәян кыйлмага гакыл җитешмәс. Шулкадәр зур бакча ки, йөз мең адәм керсә, бер-бере белән күрешмәс. Агачларында хуш әлхан былбыллары сайрап, кәүсәр елгасы кебек чишмәләре агып, гөл-гончәләре 6 хуш исне сачып торыр. Әбүгалисина ике күлнең өстенә күк шикелле коббәләр кормыш. Шаһ Мәхмүд тәвабигълары белән кереп утырды. Әнваг төрле мивәләр вә алмалар китереп куйдылар. Төрле гыйбрәт амиз вә хикмәт ангиз сохбәттә бу кәйфиятчә ахшамга кадәр Әбүгалисина диванында утырдылар. Шаһ Мәхмүд кайтып китмәгә морад итте. Әбүгалисина: "Өч көнгәчә мөсафирсыз", — дип җибәрмәс иде. Кич булды. Төн буенча дәхи зыяфәт вә мөсахәбәт белән мәшгуль булдылар. Әбүгалисина ишарәт кыйлды. Бер тарафтанАннан соң: "Йокламага вакыт", — дип, һәркайсысы йокламага ният итте, һаман Әбүгалисина ишарәт кыйлды. һәр тарафтан гөруһ-гөруһ хезмәткәр егетләр пәйда булып, һәрберенең кулында атлас, җефәк түшәкләр вә мендәрләр, җефәк юрганнар китереп түшәделәр. Шаһ Мәхмүдне падишаһларча вә башкаларын дәхи үз дәрәҗәләренә күрә йоклаттылар, һаман дәм Әбүгалисина, бәхтен, тәхтен куеп вә симия калтасын күтәреп, бер тарафка китте. Кунаклар бакча эчендә йоклап калдылар. Тәмам кояш чыгып, төшлек вакытынача анда йокладылар. Үзләренә кояш төшеп, кыздыра башлагач, уяндылар. Торып карасалар, ни шәһәр бар, ни базар бар, ни бакча бар. Күрделәр, һаман гаскәр ике фирка булып, бер-беренә хәмлә кыйлышмакта. Әлкыйсса, шулкадәр сугыштылар, әйтергә мөмкин түгел, һаман Әбүгалисина, ике гаскәр арасына кереп, бер кулына кабак, бер кулына чыбык алып, кабакны дөп-дөп ормага башлады. Олуг тавыш белән: +— һи калян әзәкдү бәйрүн йид, ягъни һай кәлләр, кабак эченнән чыгыңыз! — дип сугар иде. +Күрделәр, кабак эченнән дүртәр-бишәр, унар-йөзәр кәлләр чыкмага башлады, һәрберенең кулында үткен кылыч, билләрендә хәнҗәр, башлары сачсыз, ялангач. Бере артыннан бере, кылычларын суырып, сугышмага башладылар. Мәҗмугсы дәфгатән, олуг тавыш белән хәмлә кыйлып, раст килгәнне үтерерләр иде. Бу кәлләр гаскәре шулкадәр күбәйде. Әбүгалисинаның элгәреге гаскәренә нәүбәт тимәенчә, кылычларын куеп, тамашага тордылар, һәммәсе шаһ Мәхмүд гаскәренә һөҗүм итеп, куа-куа Кирман шәһәренә чаклы җиттеләр. Шаһ Мәхмүд күрде, эш эштән кичте, бәла дәрьясы баштан ашты, вә гаскәре тар-мар булды, һаман качып Кирман шәһәренең хисарына керде, бер манара башына чыгып тамашага торды. Күрде, гаскәренең күбесе кылычтан кичмеш. Хәйран, сәргәрдан бичара олуг бәлагә тарыды. Юхна вәзирне бераз сүкте. Әмма нишләсен? Ни чара? Әварә булып торды. Кәлләр гаскәре хисапсыз күп иде. һай-һу итеп, Кирман шәһәрен мөхасарә кыйлдылар. Шаһ Мәхмүд гаскәре качып бетте. Сугышырга кеше булмагач, кәлләр бер-берен кыра башладылар, бер-беренә кылыч орып егылгач та үлмәйләр, янә торып сугышырлар иде. Бер гаҗәеп сугыш булды. Шәһәр халкы хәйран булдылар. Күрелгән вә ишетелгән вакыйга түгел иде. Бу мәгърәкә берничә заман мөмтәд булды. +Әбүгалисина, янә кабакны чыбык белән сугып: +— И кәлян дәркдү бәя йид, — дип кычкырды. +һәммәсе бишәр-унар килеп, кабак эченә кереп гаип булдылар. Әбүгалисина да килеп тәхтенә утырды. Гаскәре һәм шәһәргә кайтып керделәр, гауга киселде. Шаһ Мәхмүд вәзирвөзәрасын җыеп, янә мәслихәткә утырдылар, һәрберсе гаҗиз вә хәйран булып тордылар. Шаһ Мәхмүд күп пөшиман булды: "Миңа нигә кирәк иде, намә күндереп дәгъвәт кыйлдык. Үз кулымыз белән башымызга бәла китердек. Гыйлаҗына дөнья халкы гаҗиздер", — дип фикер кыйлды вә, Бохара падишаһыннан адәм күндереп, ярдәм эстәмәгә теләде. Шаһ Мәхмүднең бер гакыллы вәзире бар иде, исемене Милад диерләр иде. Аяк үзрә торып, падишаһка дога кыйлып әйтте: +— И падишаһым, мәгълүмеңездер, Әбүгалисинаны рәнҗеттеңез. Бу сәбәптән ул бу эшне кыйлды. Көнчеләр сүзенә карадыңыз, үзеңездән булды. Инде Әбүгалисина көч белән кулга кермәс. Мисыр вә Бохара падишаһлары белән булган маҗарасы галәмгә дастан булмыштыр. Кайда Әбүгалисина хакында бөһтан сүз сөйләгән вәзиреңез килсен, бу дәрднең дәрманын күрсен, бу фитнәне ничек уяткандыр, шулай бетерсен, — диде. +Шаһ Мәхмүд, Юхна хәкимне китертеп: +— Бу бәлагә син сәбәп булдың. Моны бетерергә чара тап. Юкса сине һәлак итәрмен, — диде. +Юхна вәзир фөрьяд итеп: +— И шаһым, мин колың сезгә бәла килсен димәдем. Бары аның бозык эшен сезгә мәгълүм иттем. Моннан хәлас булырга мин ни чара итәем, дөнья халкы да кадир түгелдер, — диде. +Шаһ Мәхмүд, гыйтаб итеп, Юхна вәзирне диваннан хәкарәт кыйлып сөрде. Вә ул Милад вәзиргә хитаб итеп дәрман эстәде. Милад әйтте: +— И шаһым, моның дәрманы улдыр, шул якыннарыңыздан булган егетне күндереп, йомшаклык белән дәгъвәт кыйлсын вә солых эстәсен. Әбүгалисина янә кабул итеп, шаять, килер, — диде. +Барча диван әһле мәгъкуль күрделәр. Һәдияләр хәзерләп, егетнең янына бер адәм кушып күндерделәр. Әбүгалисина, бу вакыйганы белеп, егеткә каршы вәзирләрен күндерде; каршы барып алдылар вә күп зыяфәт кыйлдылар. Вә ул шәһәрнең гаҗаиб вә гараиб нәрсәләрен тамаша кыйлдырдылар. Әбүгалисина бу егетне бер көн, бер кичә кунак итте. Аннан соң егет, аяк үзрә торып, шаһ Мәхмүдкә китмәгә дәгъвәт вә рөхсәт сорады. Әбүгалисина кабул итеп, егет белән бергә Кирман шәһәренә киттеләр. Шаһ Мәхмүд, тарафында вәзир-вөзәра истикъбальгә чыгып, тәгъзим вә тәкрим белән шаһ Мәхмүднең сараена китерделәр. Шаһ Мәхмүд дәхи каршы чыгып, кул тотышып килеп тәхет үзрә утырдылар. "Кәлям бәгъдәссәлям"1, — дип, шаһ Мәхмүд Әбүгалисинага хитап итеп: +— И хәким, лаекмыдыр ки, безгә нариза булып бу эшләрне иттеңез вә бу кадәр кан түкмәгә сәбәп булдыңыз, — диде. +Әбүгалисина әйтте: +— Шаһым, мин фәкыйрь вә бичара, вә әварә гөнаһсыз икән, үтермәгә касд иттеңез. Ифтира кыйлып бәһтан иттеңез. Безне диван галиеңездән ерак сөрдеңез. Нишләем, җан хәвефенә төштек. Үзеңездән булды. "Әлбади эззолым"3, — дип никадәр сүзләр сөйләштеләр. Ахыр, ризалашып, янә мөсахәбәткә мәшгуль булып, ничә көн билә калдылар. Аннан соң Әбүгалисина, аяк үзрә торып, шаһ Мәхмүдне ул гаҗәп шәһәренә дәгъвәт кыйлды. Шаһ Мәхмүд, мәгъкуль күреп, бармага вәгъдә кыйлды. Әбүгалисина кайтып китте. Шаһ Мәхмүд тандага бармак булып калды. +Бу тарафта Юхна вәзир фитнә капчыгын мәйданга куеп әйтте: +— И шаһым, ул шәһәргә ничек барырсың, торганы сихер вә симиядер, олуг хәтәр җирдер. Әбүгалисинаның морады сезне анда хәйлә белән илтеп һәлак итмәк вә Кирман шәһәрен алмактыр, — дип, күп сүзләр сөйләште. Шаһ Мәхмүднең күңеленә шөбһә салып тәраддед бирде. +Милад вәзир әйтте: +— И шаһым, ник моның кебек сафсата сүзгә ышанасың? Әгәр Әбүгалисина теләсә, бер сәгатьтә барчамызны бәрбад итеп, вилаятемезне алыр. Хәйләгә, санагатькә мохтаҗ түгелдер. Чөнки мин Әбүгалисинаның морадын яхшы беләмен, ул падишаһлыкны теләмәйдер, — дип, падишаһның күңелен тынычландырып, Гыйбрәтнәма шәһәренә бармакны мәслихәт күрделәр. Шаһ Мәхмүд, вәзир-вөзәра вә шәһәрнең олуглары, бер микъдар гаскәр төзеп, Гыйбрәтнәма шәһәренә юнәлделәр. Әбүгалисина, хәбәрдар булып, барча гаскәрен каршы чыгарды. Шәһәрнең тышында юл буенда ике яклап гөруһ-гөруһ гаскәр сәламгә тордылар. Шаһ Мәхмүд барча халкы белән бу гаскәр арасыннан: "Әссәламегаләйкем! Әссәламегаләйкем!" — дип узар иде. Әбүгалисина гаскәрләре дәхи: "Вәгаләйкемәссәлам, мәрхаба!" — дип калырлар иде. Болар шәһре Гыйбрәтнәма капкасына таба баЭлгәре күргән гаҗаибат вә гараибат кайда, капка төбендә алтын таҗлы сакчылар кайда, шәһәр кайда, бакча кайда? һичбереннән хәбәр юк. Карадылар, торган җирләре таулык, ташлык арасы, чокыр җирдер. Бинагяһ, шүрәле керсә дә адашып үләр. Шаһ Мәхмүд, вә барча тәвабигълары, вә гаскәрләре егылып ятыр, һәркайсы хәйран вә сәргәрдан булып тордылар. Бер-беренә карашып көлештеләр. Әбүгалисинаның, гөруһ-гөруһ боларга каршы чыгып, саф баглап торган гаскәрләре берсе дә юк, җирендә җилләр исәр. Болар кире дүнеп, тамаша иткән гыйбрәтләрне сөйләшебрәк, гяһ көлешеп, гяһ кайгырышып, барча вәзир-вөзәра әварә, Кирман шәһәренә бардылар. Күргән тамашалары әүһам вә хыял, вә су дип кыяс кыйлганнары сәраб, имеш. "Билә удыр кяр җиһан бикарар" дип, Кирман шәһәренә керделәр, ягъни: "Дөньяның эше Әбүгалисина мөгамәләсе кебек бер карарсыз нәрсәдер, бер карасаң — бар, бер карасаң — юк. Рәхәт дигәне — гайне мәшәкать, нигъмәт дигәне — гайне михнәттер. Дөнья базарының ахыры аһ вә зарыйлык, нәкышенә карасаң, бигайниһи, елан нәкыше кебек зәһәрдер. Чәрхе фәләк, мәккярә сәххара карчык өстемезгә тегермән корыр. Гүя дәүләт китерер. Баксаң, дөнья дәүләте — төштә күргән бер хыялдыр. Бу гыйбрәтләр безгә җитәр", — дип, шаһ Мәхмүд сараена китте. Яңадан бер диван тәртип кыйлды. Вәзирләрен вә хөкамасен җыеп, Әбүгалисинаны эзләмәгә мәслихәт кыйлыштылар. Шәһәрдә, базарларда, урамнарда, сахраларда, вәйранәләрдә эзләделәр, тапмадылар. Хасыйле кәлям, һич эзләмәгән җирне калдырмадылар. Асла нам вә нишан беленмәде. Нишләсеннәр, ни чара, тапсалар да кулларыннан ни килер иде. "Бу мәртәбә котылдык" дип шөкер кыйлдылар. +Болар шөкер кыйлып тик торсыннар, без килдек Әбүгалисина хикәятенә. Кайчан ки Әбүгалисина шаһ Мәхмүдне барча халкы белән коры сахрада, таш арасында куеп китте, килеп аз заманда һәмадан шәһәренә җитте. Мәхәллә арасында гизеп йөргәндә, күрде, шәех Габдулла һәмадани хәзрәтләре, такиясенең бер ягыннан дивары җимерелеп төшкән, имеш, осталар китертеп, аны эшләтеп торыр. +Әбүгалисина узып барганда, шәех хәзрәтләре хитап итеп: +— И Әбүгалисина, безнең белән әшнә булмадыгыз, лаекмыдыр, — диде. +Әбүгалисина әйләнеп карады, күрде, бер пире нурани вә газиз руханидыр. Әйтте: +— Ир ирдән кәрамәт күрмәенчә баш имәс, — диде. +һаман шәех хәзрәтләре ун бармагы белән ун данә ташка ишарәт кыйлды. Дәрхаль ул ташлары урыныннан кубып, дивар өстенә чыгып, һәрберсе кирәкле урынына торды. Урыннарына шулкадәр муафыйк утырды, осталар мең иҗтиһад белән куйсалар да, ул кадәр утырмас иде. һаман Әбүгалисина, моны күреп, мәхәз кәрамәт икәнен белеп, шәех Габдулланың кулын үпте вә аягына төште. Шәех хәзрәтләре, Әбүгалисинага гыйззәт итеп, башын җирдән күтәрде, бер кулыннан тотып мөсахәбәт кыйларак ханәкәсына алып барды. Ул көн вә ул кичә җан сохбәтен кыйлыштылар. Әбүгалисина, фатиха сорап: +— Инде моннан соң даим хезмәтеңездә булып, җаным тәнемдә булган мөддәттә, капуңыздан китмәсмен, — диде. +Шәех хәзрәтләре кабул итеп, бер хөҗрә тәгаен кыйлды вә иршад дәрәҗәсенә ирештермәгәдер гаһед кыйлды. Хасыйле кәлям, Әбүгалисина берничә мөддәт шәех хәзрәтләренең хезмәтендә калып, кичә-көндез гыйбадәт белән мәшгуль булды. Шулкадәр риязат чикте, фани булды, тәмам мәҗһүл булып калды. Халык арасында Әбүгалисина дип онытылып сүз киселде, вә шөһрәте басылды. Ахыр сахибе кәрамәт вә харикъ гадәт иясе, вә мөшкилләрне кәшеф кыйлучы булды — галим вә гамил бер шәех булды. Вә ничә еллар һәмадан шәһәрендә китаплар тасниф кыйлды вә дөньяда күп әсәр калдырды. Шәех Әбүгалисина хәзрәтләренең һәммә мосаннәфатларын монда зикер кыйлмак лаек иде, ләкин бу дәфга мөмкин булмады. +Хатимә. Әбүгалисинаның вафаты +Әбүгалисина вафаты хакында да вә кабере кайда икәне хакында күп риваятьләр бардыр. Мәдхи әфәнде: "һәмадан шәһәрендәдер, Абад мәхәлләсендә мәдфүндер", — дип риваять кыйлмыштыр. Вә "Кәшафел Зөнун" һәм һәмаданда күрсәтәдер. Әмма замана сәйяхларыннан бөтен дөньядагы шәһәрләрне гизмеш дәрвиш Балхи дигән адәм шәйлә риваять кыйладыр ки, Әбүгалисина янә Бохара виләятенә барып Такыйн диерләр, бер шәһәрдер, Сәмәркандның уң ягында, ике так бина кыйлды, төрле мәрмәрдән сайкал биреп. Шулкадәр биек так иде ки, Рөстәм җәясеннән атылган ук түбәнге яртысына җитешмәс; никадәр очкыр кош беркөн микъдары һавага очса да, өстендә уза алмас иде. Вә ул такларның ике арасы бер киң мәйдан иде. Вә улВә һәрбер хөҗрәдә кырыгышар-иллешәр талиб дәрес укып, тагать вә гыйбадәттә иделәр. Әбүгалисина, ул мәдрәсәдә утырып, ничә фәннән вә ничә гыйлемнән дәрес әйтеп, дөньяга гыйлем интишар кыйлды. Ахыр, гомере җитмештән үткәч, бу кадәр гыйлем вә хикмәт иясе булып, гайреләр шикелле үлем ачысын татымак, каты көч килде. "Әлбәттә, моңар бер чара кирәктер", — дип, кәмил иҗтиһад белән сәбәбенә шоруг кыйлып, ахыр күңеле моңар карар кыйлды ки, бу "Бәйин Такыйн"3 дигән мәдрәсәнең диварына тоташ бер хаммам бар иде, "хаммам мизар"4 диерләр иде. Ул заманда харап иде. Аны гыймарәт кыйлып, коббәсендә сәбгъ сәйяра мокабәләсендә җиде данә җам вазыйг итте. Вә хикмәт белән шәйлә тасниф итте ки, ул сәбгъ сәйярадә булган тәэсират бу җамнәрдә дәхи мәүҗүд булсын. Вә җиде данә шешә эчендә бер гайре мөкәррәр май пәйда кыйлды ки, җан бәхеш булсын. Вә дәхи бу хаммамның эченнән, мәрмәрдән үзе буе кадәр вә һәр әгъзасына күрә бер калып ясатты. Вә башка зарур булган нәрсәләрне һәммәсен хәзерләде. Багдадта туган вә талигасы изге бер шәкерте бар иде, сәяхәт заманында үзе белән бергә йөрер иде. Гыйльме хикмәт, вә һәйьәт, вә һәндәсә, вә кимия, вә симия, вә ихфадан күп нәрсә өйрәнеп, Әбүгалисинаның һәр заман сердәше иде. Исеменә Җамас хәким диерләр иде. Башка хасс шәкертләреннән яшертен Җамасны чакырып, бу кыйссаның асылын вә фасылын ничек кирәгенчә тәгълим кыйлды. Вә васыять итте ки, мин үлгәч, минем үлгәнемне шаигъ итмә. Дәхи: "Тәнемне болай ит, шулай ит", — дип, кирәгенчә тапшырды. Чөнки вакыт ирешеп, Әбүгалисина вафат итте, һаман Җамас хәким, васыять моктазасынча, Әбүгалисинаның вафатын бер кешегә дә белдермәенчә, мәйданга китерде. Башта бер киле кебек нәрсә эчендә бик яхшылап төйде, камыр кебек булды. Вә ул камырны казанга салып кайнатты. Бер микъдар суынып "палүтә" шәклендә булды, һаман һәм ул шешәләрнең берен китереп түкте, катышты, бер микъдар куерып, "яхЯшь ит шәкленә керде. Янә җамның астына китереп, бер шешәне дәхи түкте, кырык көн сабыр итте. Бу мәртәбә тиресе, сөяге, төге вә башка ләвазим бәдәне зоһур итте. Инде хәят бирергә калды. Янә бер җамның астына китереп, шешәнең дәхи берен түкте, һаман эчендә бәдән хәрәкәткә килеп, хәят галәмәте күренде. Кырык көн тәмам булгач, янә бер җамның астына китереп, бер шешәне дәхи түкте, һаман Әбүгалисина, тәкәллем итеп: "Бриз-бриз", — димәгә башлады. Калган шешәнең дәхи түгелмәгенә мәүкуф булды. Тәки әүвәлгечә терек булып, аяк үзрә торып, кыямәткәчә бакый кала. Чөнки ул хаммамда һәрбер җам бер кәвакиб тәэсирендә иде. Кырык көндә бәдәнгә тәрбия бирде. Ана корсагында кырык көн берәр кәвакиб хезмәт итеп, истигъдад бирер. Бу җамнар һәм ул хезмәтне итәр иделәр. Ләкин бу эш, Хак Тәгаләнең хикмәтенә мохалиф булмак сәбәпле, вөҗүдкә килмәде. Җамас хәким күрде, Әбүгалисина гадәтчә хәят табачактыр. Әмма Җамасның дөрес игътикады юк иде. Бары: "Күрәем, вөҗүдкә килерме?" — дип шоруг кыйлмыш иде. Күрде ки, вөҗүдкә килер. Хәтеренә бу килде ки: "Әбүгалисина әүвәлгечә хәят табып торганнан соң — мәшһүр адәмдер. Дөньяда барган саен гыйззәте вә шөһрәте артыр. Тәмам галәмне тотар. Гыйльме хикмәттә аның мәртәбәсенә ирешмәк берәүгә дә ихтималы юктыр, һаман әүля будыр ки, моны бу хәл үзрә куеп китәем, зирә бу бетте. Инде нәүбәт безнеңдер. Без дә бу җиһане фанида берничә көн нәүбәт сөрәек", — дип, җиденче шешәне ташка орып ватты вә ул коббәне ихфага чигеп, Әбүгалисинаны бу халь үзрә куеп китте. Әмма "бриз-бриз" дигән тавыш тыштан ишетелер иде. һәркем тыңлап, тәгаҗҗеб итәр иделәр. Ул заманнан бу замангача һәркемнән бер риваять ишетелер. Әмма мәзкүр Балхи һәм шәйлә риваять итәр иде: "Мәзкүр "хаммам Мизар" шимди мәгъмүрдер. Сәяхәтем заманында Сәмәркандка тугыры килеп, ул хаммамга барып килдем. +Чәкәллем итеп — сөйләргә теләп.Әмма Сәед Яхъя әфәнде әйтте: "Бу риваятьне шәйлә ишеттем, җиденче шешәне түкмәгә китергәндә, аягына бер нәрсә төртелеп, кулыннан шешә төшеп валды", — диде, һәркайсы риваять булса да, хәят насыйп булмаенча, бу хәлдә "бриз-бриз" дип калды. +Әбүгалисина кыйссасының тәрҗемәсе тәмам, вәссәлам, әлхәмделиляһи галиелтәмам. +Сәвадтан бәязга күчердем 1289 сәнәдә. +Мөтәрҗим вә мөәллиф Габделкаюм мелла Габденнасыйр уелы мелла Хөсәен угылы мелла Әлмөхәммәд углы Йосыф углы мелла Габделгазиз углы Галикәй углы мелла Габдерәзак углы Габдулла углы Әш-Шырдани Әл-Болгари. +ӘФСАНАИ ҖАВАД ГАЛИ НЕҖАД ВӘ ФЕТНӘДИЛ +ДӨХТӘРЕ ГИШТАБ +Олы нәсәбле Җавад һәм Гиштаб кызы Фетнәдил +әкияте +Әбүгалисина. Җөзьэ сани 1 +Падишаһлар шәһәре булгучы Атна шәһәрендә хаҗи Ләбиб исемле бер күп мал иясе, сәүдәгәр бар иде. Дөнья байлыгына гарык булып, һичнәрсәгә хаҗәте юк иде. Мәгәр бер изге баласы юклыгына бик тә борчыла вә хәсрәтләнә иде. Гомере дәхи йитмешләргә йитмеш икән. Берчак бик борчылып утырганда, сәяхәт әһеленнән бер нурани 2 адәм килеп бәгъде әссәлам, Ләбиб янына утырып, хәл-әхвәл сорашып тәмам булгач, бер мөнәсәбәт белән: "Әфәндем, исем шәрифеңез — Ләбиб вә әтиегез исеме — Гирфан, әниегезнеке — Ләбибә. Хатыныгыз — Заһидә исемле, аның әтисе — Ногман вә әниләре — Наиләмедер?" — дип сөаль кыйлганына, Ләбиб, хәйран булып: "Әфәндем, аны кайдан белдеңез?" — диде. Ул дәрвиш әйтте: "Солтаным, мин ислам хакимнәреннән вә филәсуфе җиһаннан — Абу Гали Синамен. Бу хикмәт шәһәрен зыярәт өчен, борынгылар кагыйдәсенчә, берничә көнләрдер шәһәреңездә мөсафирмын. Чөнки без гадәтемез буенча хатынсыз буйдак бигаяль кеше. Бу шәһәрнең гыймарәтләрен тамаша кыйлып йөргәндә, бер фикер хәтеремне чорнап алды: "Ошбу җәһанга соңыннан безне хәтерләтерлек бер әсәр калдырмага бер сәбәп кыйлалмадым. КяшАвтограф Петербург цензурасына басарга рөхсәт сорап җибәрелгән. Күрәсең, Цензура комитеты рөхсәт бирмәстән, басылмыйча кала. 1977 елда күчереп кайткан идем. Чирек гасыр тырышканнан соң, ниһаять, басмага юл тотты. Кызганыч, азагы югалгандырмы, язылып бетмәгәнме, әсәр тәмамланмаган. Әминнең каенанасы — Фетнәдилме, Җавад аның тылсымын ничек җиңеп чыкканы әлегә билгесез кала. Сюжет XVIII гасыр төрек язучысы Али Азиз әфәнде Гиридинең 1211 (796) язылган "Мөхәйәләб". "Мең дә бер иртә" дигән китабыннан алынган. Шул әсәр нигезендә хикәяне азагына җиткерү эше киләчәккә калдырыла. +Әсәр хәзерге сөйләмгә шактый якынлаштырылып, яңа редакциядә бирелә.Күрдем ки, минем сәбәбемдәй киләчәк нәселем юк, имеш. Шуннан соң сезнең язмышны күзәтеп күрдем. Күрдем ки, сездән Җавад исемле бер асыл затлы бала дөньяга киләчәк. Ул мин дустыгызга да мәгънәви бала вә догачы булачагын белеп күңелемә юаныч таптым, — дип, куйныннан бер тартмачык чыгарып, ике кабым ризык бирде, — бер кабымын — ир вә берсен хатын — һәр икеңез берәр йотым кабыгыз. Инша Аллаһы Тәгалә, балагыз булыр. Ул бала ундүрт яшенә ирешкәндә Әнтакия шәһәренә тәрбия өчен, бу фәкыйрегез янына җибәрергә киңәш кыйламын", — дип чыгып китте. Бәс, Хуҗа Ләбиб, бу сөенеч вакыйганы ишеткәч, шунда ук ул хакимнең әмерен үтәде. Берничә вакыттан соң, хатынының йөккә узганы хамиле заһир булып, йөк күтәрү вакыты тулгач, бер ир бала вөҗүдкә кадәм басты. Вә мәзкүр хакимнең ишарәте белән Җавад дип исем кушты. Кәмаил дикъкать белән бер ел мөтдәте тәрбия кыйлдылар. Сабый икән, үсмер хәленә, вә үсмер икән, бәлигълык дәрәҗәсенә иреште. Җавад, ата-анасының хикәяте буенча Әбүгалисина хәзрәтләренә Халис Мохлисен мәхәббәт итеп, ата вә анасы белән видаглашып, хәердогаларыны алып, шул сөекле остазы тарафына юл алды. Аз заманда Әбүгалисина хәзрәтләре янына җитеп Сөхбәтләрдә вә тәгълим дәрес вакытында, гыйлем өйрәнүгә бар вакытын каратты. Әбүгалисина дәхи куанып, вә кәмаил тырышлык, вә һиммәт белән бөтен фәннәрдән аңа мул тәгълим бирде. Бәс, Җавад шул дәрәҗәдә хаким, философ, остаз булды ки, гыйлемгә сәләтле остаз булмый калмый. Беркөн бик кувәтле ягъмур булып, тәгълим ханәгә баруны мәслихәт күрмәенчә, Әбүгалисина Җавад белән өйдә сөхбәт кыйлган вакытта, берәү ишек какты. Әбүгалисина Җавадка боерды: "Бар, кара, ишектә кем бар", — диде. Җавад ишекне ачып чыкты, карады — һичкем юк. Янә әйләнеп ишектән керде. Күрде ки, Әбүгалисина ханәсе түгелдер, мәгәр бер падишаһ сараедыр. "Сөбханалла, миңа ни хәл булды", — дип хәйран булып торыр икән. Кырыклап-иллеләп гүзәл җарияләр әнваг вә әлваң сокландыргыч киемнәрдә зиннәт вә төрле алтын-көмеш йөзек-беләзекле булганнары хәлдә баскычтан төшеп киләләр. Кәмаль тәкрим вә ихтирам белән: "Боерыңыз, әфәндем, хуш килдеңез, сафа килдеңез!" — диләр. +Җавадны як-ягындан култыклап, җарияләр сарайның иң югары катына алып менделәр. Бер бизәлгән вә һушбуйланган бүлмәгә утырттылар. Тәгам вә каһвә китерделәр. Тәнавел кыйлып тәмам туганнан соң, махсус ике җария Җавадның билендән кочаклап, хуш һавалы вә күңелгә куаныч биргән бер бүлмәгә китерделәр. Җавадның өстендә булган шәкерт хөкама киемен салдырып җәүһәр вә алтынлап эшләнгән бер хаммамга керттеләр. Ул хаммамга кергәч, Җавад күрде ки: түшәме — күк гөмбәзенә охшатып эшләнгән савыт-сабаларында көмештәй су, бер бакчадай хаммам. Садә пәрдәләр белән өртелмеш кәфүрдән бәллүрдән коеп ясалгандай сурәттә мәхбүбә җарияләр мунчачы хезмәтендә торып, Җавадны гыйззәт вә икрам белән җуындырдылар. Бичара Җавад мөтдәт гомерендә андаен хаммамны күргәне түгел, ишеткәне дә юк иде. Вә андаен шәһвәт нәфсаниягә муафыйк, назек бәдәнләрене күргәне вә ишеткәне юк иде. Хәйран вә сәргәрдан булды. Әмма ихтияры төзгенен кулыннан йибәрмәенчә, гыйсмәт вә гыйффәт пәрдәсен саклар иде. Уынып юынгандай соң, госел итеп кием бүлмәсенә чыгардылар. Бераз тире басылгач, мөлаем вә латиф киемнәр кидерделәр. Хасыйле калям, шәкерт чапаны белән кереп, падишаһанә киемнәр белән мөзәййә, гудад вә ганбәр белән могаттар итеп: "Боерыңыз әфәндем, әфәндемез кодум шәрифләреңезгә мөнтазирдыр", — дип, Җавадны билендән кочаклап алып киттеләр. Җавад бичара: "Әфәндеңез кемдер?" — дип, җарияләр белән бер әгъля бүлмәгә барып керде. Падишаһлар киемендән бер мәхбүбәи җәһан вә афәте дәүран каршы килеп: "Әфәндем, Җавад гали нәҗад, ташриф боерыңыз. Мин фәкыйрәңезне мәсрур кыйлдыңыз. Мәрхаба, хуш килдегез!" — дип, Җавадның кулындан тотып түргә мендереп утыртты. Гаять тә вазгыятьлекләр белән тәгъзыймлап Җавадның хәтерен шат итте. Бәгъзе тәгам хәзерләп наз вә нияз белән, анваг нәфис тәгамлардан тәнавел кыйлып, латиф шәраблардан нүш итделәр. Егетнең барлык хәвефләре вә хафалары юкка чыкты. Ул бану җиһан (дөнья гүзәле) Җавадның муйнына сарылып, гыйшыкбазлык кылдылар. Ахшамга тамаша кыйлгандан соң, бануи галәм Җавад белән видаглашып чыгып китте. Бер олуг вә әгъля бүлмәнең уртасына нәфис түшәкләр түшәделәр. Җавадка ләтыйф кичке күлмәкләр кидерделәр. Вә Җавадны рәхәтлектә ялгыз калдырып, барчасы чыгып киттеләр. Онытылды Әбүгалисина, онытылды тәгълим вә тәгалләм. Үткән кәйфият-хәлне вә Мәхбүбәнең мәлахәтен вә җәмален уйлап та, таң аткыйнча Җавадның күзенә йокы кермәде. Иртәгесен янә җарияләр килеп, янә әгъля вә нәфис, вә билкөллия икенче төрле киемнәр киендереп, икенче бер әгъля бүлмәгә китерделәр. Мәгәр кичәге гүзәл ул бүлмәдә кәеф-сафа кыйлып, каһвәне Җавад белән бергә эчмәк өчен көтеп торыр икән. "Сәбах хәер (ле) булсын!" — дип, килеп Җавад белән исәнләште. Кабат гыйш-гыйшрәткә мәшгуль булдылар. Шаһ сарае ишеге алдында йигермеләп-утызлап мот риблар вә мөганния җарияләр танбур вә әнваг аләт мусыйкияләр уйнап вә сазларын чалып җиһанга вәлвәлә салып, авазы күкләргә ирешер иде. Ошбу рәвешчә сафа бәхеш нәгъмәләр белән саз чалганда, мәхбүбәи җәһан бер саз сорап алып фән мусыйкийда сәнаигы гаҗаиб вә мәһарәте гараибе иҗра итте ки, Җавадны телдән яздырып калдырды. Хәтта бичараның гыйсмәт пәрдәсе ертылмага аз калмыш иде. Бәс, ул көмеш тәнле назлы кыз бу сазны икенче мотрибка биреп, Җавадка хитабән: "Әфәндем, сазның кылы өзелде", — дип, ләтыйфә вә уен сүзләр сөйләп, тәгамнан тәнавел кыйлмага башлады. Тәгам тәмам булгандай соң, сохбәт вә гыйлми бәхәскә шөругъ кыйлып, гыйлем вә мәгърифәтән, вә сәнаигъдан, вә хикмәттән шул дәрәҗәдә мәгълүматлар әхбар әйләде ки, Җавад тәмам гаҗиз вә мөтәхәйир булды. Гяһ зәвык-сафа белән, гяһ мәхәббәт гыйшрәте белән тәмам унбер көн үткәч, Җавад янә, гадәттәгечә, "сохбәт кыза микән" дип торса, кыз Җавадка мөрәҗәгать итеп, шелтәләгәндәй кылыб: "Шәрифеңез куәтле булмак җәһәтендән һәр эштә таң калдырасыз, бу — аныңыз шаэныңыздандыр. Ләкин ниндәен сүзләр вә ниндәен мөнәсәбәтләр үтте, безнең кем икәнемезне сөаль кыйлмадыңыз, бу гаҗаибдер вә сәер нәрсәдер", — диде. Җавад әйтте: "Әфәндем, сөальгә рөхсәт боердыңыз, инде затыңызны тәгъриф кыйлмакыңыз илтиҗа итәсез", — диде. Бәс, ошбу рәвешчә кыз үзен-үзе тәгърифкә шөругъ кыйлып: "Бу мәмләкәт — Сәмәрканд мәмләкәтедер вә бу шәһәр — Сәмәрканд шәһәредер. Бу фәкыйре җарияңез исә Гештасхеб шаһның кызы — мин, Фетнәдил кәминәңездер. Сабый заманымнан бирле һәвәсем тәхсил мәгарифкә сусау вә кәсеб һөнәр белән мәшгуль идем. Җәмигы голум вә фөнундан тәкатем микъдары тәхсил кыйлып, вә төрле фөнуне сихер вә тылсыматдан, вә гыйльме симиядән хаҗәтем кадәр тәгълим алдым. Вә остазым — бу кыйтгада иң могтәбәр галим вә бик гали бер мәрде фазыйл иде. Үзе белгән кадәре, ниндәен фән бардыр, һәммәсен тәгълим кыйлды. Ләкин бәгъзе фәндә мәһарәте кимчелекле булмакындан: "Бу фәннәрне ни кәйфияттә тәкәммел кыйлаем?" — дип сөаль кыйлганымдан соң, бераз көлемсерәп әйтте ки: "Кызым, Әнтакия шәһәрендә әһле хикмәтнең рәисе булгучы Әбүгалисинаның җәмал вә хөсне холык белән мөстәсна Җавад исемле бер вәладе мәгънәвиясе вә шәкерте бардыр. Гәрчә падишаһ баласы түгелдер, ләкин мәзкүр хәким Әбүгалисина үзе белгән гыйлемне, тәмамән аңа тәгълим итмештер. Бәс, ул — мәгариф хәзинәсенә маликъ булган адәм — йиде икълимның падишаһыдыр", — диде. Үзең шикелле сәгадәт иясе патша улына барам дип, бер дәфтәр мәгърифәттән бихәбәр бер шаһзадәгә бармакдан, моның кебек патшалык милке юк, әмма гыйлем вә мәгърифәтле бер адәмгә бармак әүла вә әнсабдыр. "Әгәр кабул боерысаңыз, гыйлем кувәте белән аны китермәк мөмкин. Ләкин Әбүгалисина разый булмас. Алар гафел вакытны сакламак кирәк, — диде. — Инде бу фәкыйре җарияңез — гафифә вә бакирәмен. Әгәр сиңа бармасам, гомеремдә ир җенесе күрмәсәм разыймын", — дип, кыз сүзен тәмам кыйлгандан соң, Җавад әфәнде игътизаран сүз башлап әйтте: "Әфәндем, гафу боерыңыз, мәгәр остазыгыз берәүнең ялгыш ифадәсенә алданып, хата юлга китмешдер. Гәрчә бәндәңез Әбугали хәзрәтләренең хезмәтендә булсам да, чыгындыларын түгүче самовар куючы бер малай мәнзелендәмен. Хикмәт бабында мин һәнүз кәмаләт тапканым юк", — диде. Кыз әйтте: "Җаным Җавад. Билә сөйләмәк — лаек эш түгелдер. Чөнки билә хилвәт сарае хасымызда икән, кулымдай хәлас булмакың бәгид эш икәнен фикерләп тор", — дип, наз вә нияз итеп, Җавадны шулкадәр үз тарафына күндерергә иҗтиһад кыйлды. Җавад һәнүз инкяр тарафында нык торды. Айдан соң кыз кәмаль газап белән: "Әй бәни адәм, йөземне күрү — миңа, инде шартламыйм дисәң, шул гүзәллегемә канәгатьләнеп нәзар җәмалем белән канәгатьләнүдән башка чараң юк", — диде. "Син — бәхеттән өлешсез, түбән вә зәбун адәм икәнсең. Инде сиңа бу кичә рөхсәтемдер. Гакылыңны җыеп яхшы уйла. Иртәгә дә шул инкярында аяк терәп торыр булсаң, әҗәлеңне көтеп тор", — диде. Җарияләргә боерды, бичараны якасындан сөйрәп хибесханәгә алып киттеләр. Җавад хибесханәгә кергәч, газаим вә симия гамәлен, вә һәр нә үзенең белгәнен иҗра кыйлып карады, зәррә кадәр тәэсир итмәде. Айдан соң күңеленә хәвеф төшеп, ачы кычкырып егъламага башлады вә белде ки, монда бер кувәт бардыр, гыйльме газаим вә гыйльме симия тәэсир итмәс. Мөтәхәйир булды. Ни эшләмәк кирәк? Бер фикер кыйлды ки, бу кыз җәмигы гыйльмемне әбта кыйлырга икътидары бар икән. "Миннән янә мәгърифәт үгрәнмәге бәһанә кыйлмакында бер хикмәт бардыр. Инде сер бирмәскә кирәк", — дип, язмышына разый булып торды. +Таң атканчы хибесханәдә егълап уздырды. Иртә булгач, җәлладлар хибесханә ишеген ачып керделәр. Кулларында кылыч. Җавадны тотып мәхкәм багладылар. Алып дөхтәрнең хозурына китерделәр. Дөхтәр, янә йомшаклык кылып, күп вәгъдәләр белән ярты сәгать микъдары үгет вә нәсыйхәт кыйлганнан соң, янә катылык белән тәхвиф итте. Күрде ки, Җавад һаман карышуында нык тора. Сер бирү түгел, илтиҗа гозу вә мәрхәмәт һәм таләп кыйлмас. "Биреңез шул бәдбәхетнең җәзасын", — дип, җәлладларга боерды. Җәлладлар килеп, сөйрәп бер кое авызына китерделәр. Дохтәр янә нәсыйхәт кыйлды. Әмма кәлимәи шәһадәттән гайре Җаваддан һичбер сүз ишетмәгәч, Җавадның аякларыннан тотып, баштүбән коега төшереп җибәрделәр. Башы белән кое төбенә барып төшкәч, бераз хушын җуеп күзен ачып җибәрсә, үзен Әбүгалисина ханәсендә күрде. Чирек сәгать микъдары сүз әйтергә икътидары булмаенча һушсыз булып торды. Бераз гакылы башына килгәч, остазының аягын үпте. "Сөбханалла! Миңа ни булды?" — диде. Остазы Әбүгалисина аңа әйтте ки: "Углым, сиңа бераз авырлык бирдек, мәгъзур боерасың. Бу кагыйдә — остазларның сөннәтедер. Әсхабе һөнәр кашында могтәбәр кагыйдәдер. Сиңа кәмаль мәхәббәтем булган өчен, артык куркытмаенча гына сиңа шәфкать кыйлдым. Җаным Җавад, бу сиңа нәсыйхәт вә сер яшермәккә бер үрнәк вә гыйбрәттер. Сер яшергәннәр шул кайфияттә гафләт йокысындан бидар булырлар. Сер яшерү ислам кагыйдәләреннән дәхи бер кагыйдәдер. Сер бабында тәгълим иткән остазым мөшаһадә итдергән хикмәт гарибәне сиңа бәян кыйлаем ки, минем сезгә рәфикъ вә мәлаимәтем мәгълүм булсын. +Кыйссаи Әбүгалисина +Әбүгалисина әйтте: "Минем Фас шәһәрендә остазым бар иде. Хуҗа Ваһап, диләр иде. Утыз сәнә микъдары ханәсендә бил баглап, тырышлык һиммәт вә рыйзалыгында габурият белән бер дәрәҗә голум тәхсил кыйлган идем. Мәгърифәт хасыйл иткән заманында беркөн барча шәкертләр белән күңел ачарга чыкмыш идек. Гадәтчә, ял итү урынында пылау ашап, каһвә эчеп булгач, шәкертләр төрле уеннар белән шөгыльләнгән арада, хәлфәләрнең бере бер уен күрсәтте. Берәүнең күзен яулык белән баглап, башкалары аны як-яктан төртеп рәнҗетерләр. Әмма ул күзе баглы кемсәнә дәхи берене тотмага сәгый итеп, кулына кем эләксә дә, тотып аның күзен багларлар (истилахымызча, сукыр тәкә уены димәктер). Бәс, ул күзе баглы кемсәнә очраклы рәвештә мине тотты. Күземне багламага теләделәр. Ул арада остазымыз ләтыйф йөзендән: "Әбүгали — усал малайдыр. Күзен үзем баглаем", — дип, килеп күземне баглады. Уен мәйданына китерде. "Кем тоттыра икән, тотаем", — дип хәзер тордым. Тыңлап тордым, асла Шәрикләремнең тавышы ишетелмәй. "Бу ни хәл?" — дип, күземне чиштем. Күрдем ки, пылаудан, ашамак-эчмәктән вә шәрикләремездән һич нам вә нишан юк. Мәгәр, ниһаятьсез киң бер олуг сәхра. Асла кыймылдаган кеше юк. "Сөбханалла, лә хәүлә вә ля куәтә!" — дип, мөтәхәйир булып бер йиргә утырдым. Торып, сәхрада һәр әтрафка сәер кыйлмага башладым. Биш фарсах микъдары китеп, бер адым атларга кувәтем калмады. Янә әтрафыма карадым. Бер таулык җирдә иярле вә җөгәнле бер хайван торыр иде. +Барып җөгәненнән тотып атландым. Атлангач та, тәүкыйфсыз, аягын йиргә типте дә бер һава булды, ягъни һавага күтәрелеп китте. Күрдем ки, ул хайван дигәнем — бер гыйфрит, имеш. Җөгәне дигәнем — гыйфритнең сакалы, имеш. Гакылымны җыеп, остазымнан тәгълим алган газаимны гамәл кыйлып карадым, асла әсәре беленмәде. Гаҗиз булып, егъламага башладым, һавада бер сәгать микъдары китеп, бер җәһәннәм чокыры шикелле җиргә илтеп ташлады. Күрдем ки: анда аталы-аналы гыйфритләр таифәсе бер олуг ут ачып, әтрафына тезелеп утырмышлар. Вә бәни адәмдәй йикермеләп адәмне, бичараларны, ялангачлап рәнҗ итмәгә хәзерләп куймышлар. Вә мине китергән гыйфрит дәхи мине, җилкәсеннән төшереп, шулар арасына куйды. Мин бәдәнгә зәгыйфь вә арык булмакым сәбәпле, бу дәфга зәбихдән калдырдылар. Ишарәтләреннән фәһемләдем ки, бу адәмне кырык илле (көн) тәрбия кыйлмаенча, ашарга ярамас дип, бер мәгарәгә хибес кыйлдылар. Яныма чикләвек вә бадем, вә бер савыт су куеп киттеләр. Гаять хәсрәт чиккәнемнән, ашамадым, эчмәдем, һаман егълап утыра идем. Ярты төн булмыш иде, йокы галәбә кыйлып йокладым. Уйганып китсәм, таң аткан иде. Карасам, янә сахрада ятамын. Җәнабе Хак Тәгаләгә хамд вә шөкерләр итеп, ары карадым, бире карадым. Бер тугыры юл күренде. Юлга төшеп юл белән барганда, бер шәех фәни адәм күрдем. Янына барып сәлам бирдем. "Син бу йирдә ни эшләп йөрисең?" — диде. Кичәге көн булган вакыйганы тәмамән сөйләдем. "Әй - ваһ, углым, Аллаһы Тәгалә сине саклап калган икән. Вә иллә, алар бер таифә гыйфритләрдер ки, кулларына грифтар булган адәмне сәламәт калдырмаслар. Без бу тарафларда йөримез. Исме әгъзам бәрәкәтендә йөримез. Гамь чикмә. Безгә очрамакың — остазыңның хәер-догасыдыр. Боерыңыз, әфәндем, ханәмезгә мөсафир бул. Кариямез мондан ерак түгелдер", — дип, мине ияртеп китте. Өч сәгать микъдары юлда, бәс, мине юатыр өчен, ләтифә сөйләп барды. Бәс, кариягә җиттек. Бу шәех бер мәртәбә селкенде, йигерме аршин кадәр буе булды. Котым чыкты. Вә бер нәгърә орып кычкырды ки, туптан чыккан тавыш шикелле, колагым тонды. Үзе шикелле кырык-иллеләп кабахәт сурәтле адәмнәр җыелдылар. Бу хәлне күргәч, белгән газаимне укый башладым. Асла әсәре беленмәде. Вә симия гамәле тәэсир итмәде, хәйран булып, асла такатем калмады. +Вә җанымнан өмид кистем. Араларында иң кабих сурәтле хатыннарга охшап киенгән бер сурәт бар. Мәгәр, ул мәлгуньнең кызы, имеш. "Ал бу кяферне, эшен бетер. Юлда күп җәфа чиктерде", — дип, мине тотып шул мәлгуньгә бирде. Кулымнан тотып бер караңгы гар эченә куйды. "Әй җаным, курыкма. Атам сине суеп ашарга дип тотып китерде. Мәгәр мин синеДиюләр һәркайсы минем хөснемә гашыйклардыр. Әгәр җан куркуы белән һушың китмәгән булса иде, минем гүзәллеккә вә хәвәс йомшак күңеллелегемә, вә сөйкемлелегемә беренче караганда ук гашыйк булыр идең. Морадым шулдыр ки, сине кавышу белән сыйламакдыр. Мәгәр бу васләт сиңа тиз мияссәр булмас. Берничә көн өлфәт кыйлышмак лазем. Айдан соң, син — минем, мин — синеңмен, дип, яныма бер тигәнәгә кәбаб кыйлмыш эт ите вә бер савыт су куеп: "Аша, эч, мәхбүбем!" — дип калдырып китте". Үз-үземә истигъфар вә үткән гөнаһларыма тәүбә кыйлып, мәэюс булган хәлемдә, күп егъладым. Ярты төн егълап уздыргач, йокы галиб кыйлды. Ятып йокладым. Уянып китсәм, үземне бер шәһәр якынында күрдем. Мәгъшукамның югалуына гаять сөенеп, Хак Тәгаләгә хамд вә сәна итеп, шәһәргә таба йөрдем. Юл үзәгендә, урманлык эчендә ат, ишәк, мәймун вә эт охшашлы хайваннар бик күп иде. Аларга раст килеп, үземә һөҗүм кыйлдылар. Кайсы кулымнан, кайсы итәгемнән тартып, халь теле белән, шәһәргә керүдән мине манигъ кыйлырлар иде. Ничек булса да, аларны җырыпҗыртып шәһәргә дахил булдым. Бу шәһәрнең эчендә күрдем ки, йигерме-утыз кадәр хезмәтчеләр бер падишаһлык атны иярләп хәзер итмешләр. "Боерың, әфәндем", — дип, мине ул падишаһлык атына атландырып, өзәңгеләрдән ябышып, солтан сараена китерделәр. Зиядә мәгъмур вә төзек, вә биналары мөзәййә бер шәһәр иде. Бәс, мине гаять тәкърим вә тәгъзим илә диване падишаһка алып керделәр. Диван әһле барчасы аягүрә торып, алларына гына карап торалар. Вә тәхет үзәрендә никаб өртенеп падишаһлары утырыр. Минем кай тарафтан килгәнемне сөаль кыйлды. +Бер сихер белән сахраларда вә чүлләрдә әварә вә хәйран булып йөргәнемне сөйләгәч, тәгаҗҗеб итеп көлде. "Гаҗаиб вакыйгаларга дучар булмыш икәнсең", — диде. Вә бер сандалия китертеп: "Утыр!" — дип ишарәт кыйлды. Диван мәҗлесе тәмам булгач, һәрбер диван әһленә рөхсәт булып, һәммәсе кайтып киттеләр. Падишаһ дәхи бер бүлмәсенә кереп китте. Аз гына заманнан соң бер хезмәтче килеп мине алды. Бер ишеккә китереп, харәмханә хезмәтчеләренә мине тапшырды. Алар дәхи кәмаль ихтирам белән бер олуг падишаһ сарайга керттеләр. Сарайның түрендә, тәхет үзәрендә бер афәте җан вә мәхбубе бер кыз утырыр, тәгъриф вә тәүсыйфдан телләр гаҗиз калыр иде. "Хуш киләсез. Мәрхаба!" — дип, мине^янына алды. Шулкадәр наз вә шивәһ кыйлып миңа хитабән: "Йә, Әбугали, тугрысын сөйлә. Гомерендә минем кебек бер мәхбүбе җиһан күргәнең вә ишеткәнең бармы?" — диде. Мин инде: "Әстәгъфирулла, әфәндем хаклыдыр ки, бәли, бу гүзәллектә адәм заттан берәүдә күренгәне юк. Бәлки, ишетелгәне һәм юкдыр", — дидем. Дәхи әйтте: "Әй Әбүгали! Бу шәһәрне "Шәһре Сурәт" дип атарлар. Бу — минем фәрманымда булгучы икълимдыр. Бу икълим миңа атамнан мирас калмыштыр. Инде биш сәна булды, бу мәмләкәтнең мәликәсе — мин фәкыйрь җарияңездер вә гашыйкаңыздыр. Әтрафымызда булган күрше падишаһлар кувәт иясе падишаһлардыр. Араларымызда җәнк вә сугыш пәйда була калса, каршы тору мокавәмәт мөшкелдер. Чөнки мәдәрем вә кәзалик ошбу җарияңез бу мәмләкәткә бер Зуидә исемле даямнең сихер кувәте белән малик булмыш идек. Мәгәр ул даям фәвет булып китсә, хәлем нигә булыр дип, шул фикер белән бу вакыйганы мәзкүрә даямә сөйләдем. Ул дая шәйлә мөшавәрәт кыйлды ки, "Кызым Фас шәһәрендә хуҗа Ваһабның бер мәхбүб шәкерте бардыр ки, гыйльме симиядә зыядә мәһарәте бардыр. Аның гыйльме безем сихеремездән дә өстендер. Аны угырлап сиңа китерим. Тәмам сиңа зәүҗияткә лаекдыр. Аның белән җөфетләнеп, тәхетеңне вә хөкүмәтеңне аңа хавалә кыйлырсың. Үзең рәхәт утырырсың", — диде. Мин әйттем: "Әбүгали шулкадәр гыйльме симияга малик икән, андан ничек имин булырсың. Беркөн безне оятка калдырыр, безгә касд кыйлыр", — дидем. Әйтте: "Газаимләрдән бер газаим бардыр, газаимәте кәбир дирләр ки, газаиме симиявиянең иң кувәтлеседер. Әбугалидән нияз кыйлырсән, сиңа аны үгрәтсен. Андан соң сиңа зарар итәргә кадир булмас. Шул кәйфияттә сүзен тәмам итеп, барып сине уен мәйданыңыздан сихер кувәте белән угырлап алып китте. Баягы иярле хайван дигәнең ул гыйфрит булды. Янә иртәгесен бер картка очрадың — безнең карчык даямез иде. Сүземездән чыкма, дип, сезне кисәтер өчен шулай эшләде. Дәхи дә шәһәрнең тышында күргән хайваннарның һәрбере бер маһир сахирләр иде. Безгә галәбә кыйлырга касд иткәннәре өчен, даям һәрберен бер хайван сурәтенә кертмеш иде. Хасыйле кәлям, боларны сезгә бәян кыйлудан морадым шулдыр ки, бу хосуста асла икеләнү күрмәенчә, хәтта уйлап тору да лазем түгел, мәзкүр газаимне җарияңезгә үгрәтәсез дә, мин бәгъдә, бу җарияңезне зәүҗияткә алырсыз", — диде. Әмма ул әйткән газаимне гыйфрит җилкәсендә килгәч, зәнки кызы алып китеп гарга бикләп куйгач, укып карадым, тәэсир итмәде. Дәхи җариянең сөйләгән сүзләренә мөтәхәйир булып, сөкут кыйлдым. Әмма сөкут кыйлуымнан соң, сүзе бетте дип, янә мине кыстады. Ахыр, алай да булмагач, гаять ачыгланып, сине үтерермен, дип куркыта башлады, һәм дәрхаль җәлладны чакырып: "Моның башын кис!" — дип, мине җәллад кулына бирде. Бәс, җәллад күземне бер тастымал белән бәйләп, берәү җиңемдән тотты. Җанымдан өмид өзеп, әләман, дип, җәлладны тотаем, дип, аны тоттым. Ул арада шәкертләр: "Тотты! Тотты!" — дип көлешә башладылар. Күземне чиштеләр. Күрдем ки: үзем — уен мәйданында Шәрикләрем арасында торырмын. Остазым яныма килеп: "Әбугалинең үт суы арткан, күзе тонган", — диде. Мине үз янына утыртты. Колагыма: "Борчылма", — дип юатты. Хәлфәләрнең беренә әйтте: "Халә Әбугалинең тамагы ачты. Ачтыр табынны. Тизрәк булдырыңыз", — диде. Бәс, шәкертләр белән бергә пылауны ашадык. Чәй эчтек. Бәгъдә ахшам якын булгач, тәгълимханәмезгә кайттык. Андан соң остазым үзенең белгән кадәре гыйлемен һичбер миннән яшермәде. Рәхмәтү Аллаһи галәйһи. +Хикәяте Җавад дәвамы +Бу хикәя тәмам булганнан соң, Әбугалисина, Җавадка хитаб кыйлып: "Инде, әй углым Җавад, белгел ки, мондаен голуме гарибәләрнең берсе — сихердер. Әлгаязе билләһи, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына хилаф нәрсәләргә сәбәпче булып, кабих сүзләр сөйләп, кабахәт гамәлләргә сәбәп булгучы бер кувәттер. Берсе дәхи — рухани көч һәм хисләргә әшнә газаимәт белән зөһур иткән гаҗаибәддер, аңа "гыйльме симия" диләр. Вә берсе дәхи асаре йолдызлар тәэсиренә бәйле бер гыйлемдер ки, аңа "гыйльме тылсым" вә "гыйльме гайре нәҗат" диләр. Вә берсе дәхи хилвәте әрбагыйнңар, вә пәрһизгярлекләр вә риязиятләр белән, вә дәхи бәгъзе аяте Коръәния, вә әсами Илаһия (Алла исемнәре), вә әурадлар белән тәэсир итәр ки, аңа "гыйльме хавас" дирләр. Вә бер нәугысы дәхи гыйльме илаһи вә мәгърифәте раббанидыр ки, ошбу күргәнең тый заман вә тый мәкян кебек нәрсәләр. Мәгәр мәгърифәте Җәдидәгә вә әсраре Сөбханиягә вокуфдыр ки, бер гатаи Ходадыр, һәркемнең кулыннан килмәс. Ошбу син күргән гаҗаибәд иң әдна бер эштер, хыял-күзаллау кувәте белән генә эшләнә. Янә Әбүгалисина әйтте: "Яшерен калмасын ки, хакыйкать әрбабларына вә мәгърифәт ияләренә билгеле, куәи вәһимәнең йигерме бер төре бар. Хикмәте илаһиягә вакыф бер пакь асыл булгучы адәм бер кемсәнәнең сурәт вә һәйәтене хатерендә тасаввыр вә тәшәккелдән гыйбарәт. +Әгәр янә истәсәң, ул дөхтәре мәхбүбәне сиңа тәзәввеҗ итәем. Мәгәр җәнабе мәгърифәт шаэнеңыздан нияз итәрмен ки, даимән ялгыз калып, әһле хикмәт кебек җөфатсыз булмак гадәтен бозмагайсын. Хәтта ул дөхтәрдән сиңа яман мөгамәлә зөһур итмәсен дип, морадымны сиңа изһар кыйлмакдыр. Чөнки бу фәкыйрь хатыннарның фетнәсен күреп, сине әба кыйлдырмак өчендер", — диде. Шул кәйфияттә Әбугалисина ҖавадБәс, Җавад голуме хөкмия гарәбияне, мәгарифе көллия вә җөзъияне тәмам тәхсил кыйлып остазыннан да остаз булды. Бу хәл үзәренә йиде елдан соң Әбугалинең гонасыйре бәшәриясенә зәгыйфьлек ирешеп, ахирәт сәфәренә китәчәк булгач, барча шәкертен чакырып, үзенең васиятен ифадә кыйлгандан соң, Җавадны үзе урынына хәлифә насиб итеп вә телендә хөсне хатимә булгучы кәлимәи Шәһадәтне иҗра кыйлып, ахирәт сәфәренә интикаль кыйлды. +Аннан соң Җавад, Әбугалинең васиятен бәҗа китермәк касдында булып, дәрескә шөругъ кыйлды. Ләкин Җавад яшь кеше булмак җәһәтеннән, картрак хәлфәләр Җавадның остазлык дәрәҗәсенә ирешмәгеннән хөсед кыйлып, итиһзаре мәсхәрә итмәкләренә такать тоталмаенча, биззарур ул шәһәрне куеп, Константиния шәһәренә газыймәт кыйлды. Бәс, Константиния шәһәренә барып кергәч, үзенә-үзе фикер кыйлды ки: "Әгәр гыйлем укыла торган җирләргә вә мәдрәсәләргә керсәм, янә ят җирдер. Мине танымаслар. Тәгълим вә тәгалләмдән тәгътил калып, гавам катарасында булсам кирәк, һәм вакытым шаушусыз үтәр. Әүвәлге файда будыр ки, һөнәр вә сәнгатемне яшереп, бу шәһәрнең кәйфиятен тикшереп тәҗрибә кыйлырмын. Ул да бер эштер", — дип, барып бер җирдә бер бүлмә иҗарәгә алды. Шәһәрнең базар вә мәшһүр җирләрен йөреп, тамаша кыйлмага мәшгуль булды. Беркөн Озын Чарсу дигән урамдай барганда, Гошшакый углы дөкяненә каршы бер дөкяндә горафа таифәсендән унлап адәм җыелып ләтифә сөйләп утырырлар. Шәһәрдә ни вакыйга бар? Сүз башлар өчен, уйланып тормастан, барып сәлам бирде. Дөкян иясе горафаи замандай Ибраһим Чәләби исемле адәм иде. Җавадка илтифат күрсәтеп: "Боерыңыз, әфәндем! Мәрхаба!" — дип, кәһва китерде. Җавад ошбу әхбаблар сохбәтендә бер хәреф калдырмаенча сүзләрен тыңлап торыр иде. Әхбаблар һәммәсе сайлап алынган диярсең, фәсыйхелбәян вә нөктәдан адәмнәр икәнен күргәч, бәлмөнәсәбәт, ул дәхи сүзләренә катышды. Барча әхбаблар Җавадның сүзләреннән канәгать булып: "Кайдан килдең? Кайда торасың?" — дип сорашканнан соң, "Әй, әфәнде! Даимән мәҗлесемезгә тәшрифлар боерып мәҗлесемезне мәсрур итсәңез иде. Вә әхбабларымызны мөсахәбәтеңез белән мөшәррәф кыйлсаңыз иде", — дип, илтимас вә риҗа иттеләр. Әмма Җавад үзе дә мондаен мәҗлесләргә гашыйк иде. Бу мәҗлесләргә һәр көн килеп-китеп йөрер иде. Ул мәҗлестә булган әхбабларбелән, хосусән дөкян иясе Ибраһим Чәләби белән дуслык, вә әшнәлек, вә өлфият пәйда кыйлдылар ки, беркөн килмәсә, Ибраһим Чәләбинең күзе юлларда булып, ул көн йөзе ачылмас иде. Мәзкүр дөкяннең каршысында хәзердә дә ул бар, Гошшакый дөкәнендә Гошшакый нәселеннән уналты-унҗиде яшендә мелла Әмин исемле бер мәхбубе җиһан бер егет, Ибраһим Чәләби дөкяненә килеп, бераз мөсахәбәт кыйлып китәр иде. Җавад беркөн Ибраһим Чәләбидән сөаль кыйлды ки: "Бу Гошшакый задә бәгъзе вакыт монда килеп утырыр. Әмма һичбер Сөхбәткә катышып мәкаләмә кыйлмас. Үзенең хөсненә мәгърур микән, дип хыял итә идем. Инде тәхкыйк белдем ки, үзенең дөкянендә дә хәсрәтле вә боек утыра, зифаф көндән бирле. Өйләнгәч, бер ай микъдары ничек булса да, тордылар. Гәрчә мелла Әмин хатынын сөя иде. Мәгәр каенанасы дилазар интектергәч, начар холыклы, вә чиркин, вә әдәпсез, мордар бер хатын икән. Мелла Әминне һәр көн егълатмаенча, дөкяненә йибәрмәс иде. Бичара мелла Әмин гаҗиз вә битакатьлегеннән беркөн миңа шикаять кыйлды. Мин дәхи артыннан йөреп, аны бу хатынның фитнәсеннән хәлас кыйлдым. Бу вакыйгадан соң йигерме көнләп үткәч, алтмыш биш яшьләрендә булыр, бер яхшы кемсәнә бу тарафтан үтеп барганда, дөкянемездә әҗза савытлары күреп, дөкянемезгә керде. "Сездә зәгъфран һәдид бармы?" — дип сөаль кыйлды. "Бәли, әфәндем, бар", — дип, алдына ул сораган нәрсәләрне куйдым. +һәркаюсыннан бишәр дирһәмлек үлчәп, кәгазьгә төреп бирдем. Бәһасене санап бирде. Сүзчән вә кәмаль иясе бер адәм, имеш. Бераз мөкәләмә кыйлышдык. Мәгәр озак тормаенча дөкянемездән чыгып, атына менеп, үз юлына китте. Янә ун көннән соң дәхи бу тарафка юлы төшеп, дөкянемезгә керде. "Ибраһим Чәләби вә мелла Әмин, сезнең мәҗлесемездән зиядә рәхәт таптым", — дип, изһар ихлас кыйлды. Безләр дәхи мохлисанә мөкәләмәгә керешеп, өч сәгать микъдары сөйләшеп тордык. Шул кәйфиятчә бу кемсәнә ике ай мөтдәтендә йигерме мәртәбә дөкянемезгә килде: "Исемем — Хаҗи ага", — дип сөйләмеш иде. Мелла Әмин дәхи безнең мәҗлесеңездә гяһан булганы бар иде. Беркөн мелла Әминнең вакыйгасыны, сезгә дәхи сөйләгән шикелле, аңа һәм сөйләдем. "Баксана, уңайсыз булган икән, — дип тәэссеф кыйлып, — углым Ибраһим Чәләби! Иртәгә мелла Әмин белән фәкыйрьханәмезгә тәшриф боерсаңыз иде, — диде. — Үтенәмен. Ләкин ханәмезне йә табарсыз, йә тапмассыз. Мин сезне ат белән алмага йибәрермен", — диде. "Бәли, баш өсте, барырмыз", — дип калдык. +Иртәсе көн сәгать өчтә һәйбәт атлар белән ике арба ирсал итмеш. Арбаларына утырып, Яңа Бакчада Такияче мәчете якынында төпсез урам эчендә бер олуг капкага килдек. Ханәгә дахил булгач, алтын кушаклы, нәфис киемле "эч агалары" каршы килеп, безне култыклап югары чыгардылар. Олуг бай адәмнәрдә дә сирәк була торган нәфис паласлар түшәлмеш бер бүлмәгә кердек. Ага хәзрәтләре вәзирләрчә, өстендә нәфис кара төлке тун, утырыр. Безне күргәч: "Вай, борадәрләр, хуш килдеңез вә сафа килдеңез, мәрхаба, тәшриф боерыңыз!" — дип, аягүрә торды. "Утырыңыз!" — дип ишарәт кыйлды. Утырдык. Тәгам хәзерләделәр. Тәнавел кыйлып тәмам булганнан соң, ага торып икенче бүлмәгә чыкты. Бер бала килеп: "Әйдә, сине ага чакырыр", — дип, ялгыз мине ага хозурына китерде. Янына утырмага ишарәт кыйлды. Янына утырдым. Бәс, әйтте ки: "Ибраһим Чәләби! Сиңа мәслихәтем бар. Әлбәттә, кабул итәрсең. Ни әйтерсең, бәян кыйлаеммы?" — диде. "Кулымнан килә торган мәслихәтең булса, ник кабул итмәмен?! Итәрмен", — дидем. Әйтте: "Минем даре дөньяда бер кызымнан гайре варисым юктыр. Мелла Әмингә шул кызымны биреп, аны үземә кияү итмәгә ирадәм бардыр. Дәхи мелла Әминнең ризалыгын алып, бу кичә зифаф итәр идек. Әгәр "йук" дисәңез, арамызда дустлык киселмәк мөкаррәрдер", — диде. "Мәгъкуль, әфәндем. Үзенә ифадә кыйлаем", — дип торып, мелла Әмин янына килдем. Вакыйганы бәян кыйлганнан соң: "Син минем атамсың, һәрни әйтсәң, кабулым бар", — диде. +"Бәс, мелла Әмин разый булды", — дип, ага хәзрәтләренә килеп әйттем. Ага хәзрәтләре дәрхаль мәхәллә имамнарына вә мәхәллә җәмәгатьләренә адәм күндереп, мәҗлес ясады. Мәзкүр мәсҗетнең имамы — Рәмзи Чәләби кадимнән ашнәмез иде. Имам вә җәмәгать җыелып, тәбрик вә догадан соң Рәмзи әфәнде яныма килеп утырды. "Мөбарәк булсын. Бу ниндәен мәҗлес?" — дип сөаль кыйлды. Мин дәхи мәвакыйгны бәян кыйлганымнан соң: "... Бәрәкаллаһ! Хәерле булсын. Мелла Әмин уйламаган дәүләткә иреште", — диде. Бу арада мәҗлесханәне гуд-у-ганбәр белән могаттар кыйлдылар. Тәүбә вә истигъфар белән имам әфәнде бер хотбәи мәсихәи никях укыды. Мең груш мәһәр тәкабеленә Хыял ханым бинте Габбасны мелла Әмингә никях итеп, әмре никях тәмам булгач, имам әфәнденең өстенә китереп сәнҗаб тун кидерделәр. Вә кәзалик мөәзин әфәндегә вә садакага мөстахак адәмнәргә — һәркаюсына садака өләштеләр. Вә әһле мәҗлескә рөхсәт бирелде. һәркаюсы киттеләр. Ялгызымыз калдык. Ибраһим Чәләби әфәнде Әмин әфәндене хаммамга йибәрмәк өчен, яхшы атлы кираче китертеп, мелла Әминне хаммамга күндергәннән соң, Габбас агадан изен алып, иртәгә килермен, дип, дөкянемә кайттым вә дөкәнемне бикләп ханәмә килдем. +Янә иртә булгач, торып дөкянемне ачтым. "Мелла Әмин янына барырга вакыт булды микән?" — дип тәхмин кыйлып, кираче карарга чыктым. Бер кираче килеп сәлам бирде: "Монда сабынчы Ибраһим Чәләбинең йорты кайсыдыр?" — дип сөаль кыйлды. "Без буламыз", — дидем. "Алайса боер, әфәндем. Колкачиларда хибестә бер адәм сезне чакырыр. Хәзер әйдәңез!" — диде. Шунда ук өстемә киенеп, кираче хәзер иде, утырып киттем. Хибес ишегенә китереп туктатты. Кереп күрдем ки, хибестә безнең мелла Әмин утыра! Гаять тәшвиш булып: "Бу ни хәл?" — дип сөаль кыйлдым. "Аһ, атачыгым! Мин бер кәйфияте гарибәгә дучар булдым ки, һичбер адәмнең башына мондаен вакыйга килмеш түгелдер. Кайчан ки сез киттеңез, хаммамга илтеп, бәгъдел хаммам өстемә ошбу киемне кидереп, кунак җиренә китерделәр. Хаммам хәреҗенә дүрт йөз акча бирмешләр иде. Халә кесәмдә мәүҗүддер. Бәгъдәлхаммам, ахшам булып, янә имам вә мөәзин, вә җәмәгать хәзер булдылар. Ясих намазыны әда итеп, мине зифафханәгә китерделәр. "Әмма мондаен сәрвәт иясе бай адәм минем кебек фәкыйрьгә кыз бирмәкендә ни хикмәт икән? Бәлки, кызы бәдруй, яки явыз, яки бер авырулы микән?" — дип, күңелемә килгән иде. Мәгәр зифафханәгә кергәч, күрдем ки, дөхтәре яңа кәмаләткә ирешкән бер чәчәк кебек кыз, моның кебек хөсне җәмал вә хәтре хушхаль дөхтәр адәмнең хыялына да кергәне юктыр. Тәмам мәсрур вә хушхәтер булып ике тән — бер җан бер түшәктә җефәктәй ишелеп, вәсләт шәрабын эчкәннән соң, йокы галәбә итеп икемез дә йокыга китмеш икәнмез. Кайчан ки сабах булды, уйганып китсәм — гүзәлем янымда юк. Ничек итеп түзәлем?! Тиз үк торып карадым. Ни күрим, идән уртасында ул мәхбүбәси җиһан кател кыйлынмыш ятыр. Баш, аяк, кул — тәмам кисеп аерылган. Аһ, бабачыгым Ибраһим Чәләби, тәмам сулуым кабып, кувәтем киселде. Хәрәкәткә мәҗалем калмаенча егылдым. Бер заманнан соң башыма килеп, каты аваз белән егълап, тышка чыктым. Ишекнең тышында бала багучы җарияләр бар, имеш. "Ни булды? Ни булды?" — дип килделәр. "Кереп караңыз, ни булганын күрерсез", — дигәнемнән соң, ханәгә керделәр. Бәс, гүзәлемне ул хәлдә күргәч, барчасы фөрьяд вә фаган итеп каенатама хәбәр бирделәр. Килеп дөхтәрене бу хәлдә күргәч, һушы китте. Салкын су сибеп гакылын башына китерделәр, һаман һөҗүм итеп: "һи, ахмак! һи, нәинсаф! Хаин! Минем сиңа кыйлган ихсанымның мөкяфәте бумыдыр", — дип, миршабларны чакырып әгяһландырды. Өч нәфәр миршабка мине тоттырып: "Рәисләргә тапшырыңыз вә вакыйганы әйтеңез!" — дип йибәрде. Якамнан сүрәкләп, монда китереп хибес кыйлдылар. "Аһ, бабачыгым! Ахирәт хакыңны багышла! Дөкянемне алай ит! Малымны болай ит!" — дип васыять кыйлып, бәгъре — бөрьян, күңеле вәйран булып, күзләБәс, бу хәлне күреп гакылым шашты. "Курыкма, җаным. Аллаһ кәримдер", — дип, тәслия кыйлганымнан соң: "Нигә куркаем? Син мине үлемнән курка дип гөман кыйламысың? Юк, бабачыгым. Ул фәрештә кебек мәгъшукамнан соң миңа үлмәк — хәяттыр. Җанашыма егълармын. Кяшки бер сәгать мөкатдәм үлсәм дә, миңа ул әфзал иде", — диде. "Инде ни чара?" — дип, үземә-үзем фикер кыйлганнан соң, күңелем шәйлә бер карар тапты ки, безгә чара шулдыр ки, янә Габбас агага мөрәҗәгать кыйлмактыр. "Бу бичара мелла Әминнең хәлен аңа барып ифадә кыйлаем, бәлки, гафу кыйлыныр", — дип, кирачы алдым да, хәвеф вә риҗа белән Яңа Бакчага бардым, мәзкүр мәсҗет карбендә Төпсез урамда төнәкөн күргән капка кебек олуг капка күрмәдем. Урам уртасында хәйран булып торганда, бер карчык: "Углым, ни карыйсың? Кем кирәк?" — дип сөаль кыйлды. "Монда Габбас ага дигән адәмнең ханәсе бар иде, аны карыймын", — дидем. "Монда андаен кеше юк, углым", — диде. Аннан китеп, янә берничә капканы кактым, Габбас аганы таба алмадым. Янә күңелемә килде ки: "Төнәкөн мәҗлесемездә мөәзин Рәмзи Чәләби әфәнде бар иде". Аны эзләп таптым. "Әссәламегаләйкем!" — дидем. Вәгаләйкә алды. "Мәрхаба! Хуш килдеңез, сафа килдеңез! һай-һай, кайсы җил сезне монда ташлады?" — диде. Әйттем: "Әй борадәр! Мине монда бер сәбәп китерде. Төнәкөн сезнең белән бергә Габбас аганың никях мәҗлесендә булган идек. Шул Габбас аганың ханәсен табалмадым. Рәхим итеп, аның ханәсен күрсәтәсез"^ — дидем. Бәс, бу сүзгә Рәмзи әфәнденең кәефе бозылды, "Йә Ибраһим Чәләби, сиңа ни булды? Кайсы Габбас ага? Ниндәен никях фәһемләмәдем. Бер ел булды, сезне күргәнем юктыр", — дип гаҗәпләнгәч, мин әйттем: "Ахыр төнәкөн никях мәҗлесендә яныма утырып, бергә сөйләшеп утырдык. "Әй борадәр! Сәүдә галәтенә мөбталадыр дип гөман кыйлма, сүземә колак сал", — дидем. Мавакыйгны кәма һүә сөйләдем. "Халә мелла Әмин хибестәдер. Әйдә, бергә бараек", — дип, Рәмзи әфәндене алып хибесханә капкасына бардым. Бәс, Рәмзи әфәнде мелла Әминне хибестә күреп, дәхи айдан сөаль кыйлды. Мелла Әмин әйтте: "Аһ Рәмзи әфәнде, җаным! Теге көн зифафханәгә куйдыңыз", — дип, илә әл ахыр вакыйганы сөйләгәннән соң, Рәмзи әфәнде бездән дә бигрәк сәрасим булды. Айдан соң Рәмзи белән икемез бергә рәис аганың хозурына кердек. Мөәзин дәхи мавакыйгны агага тәкърир кыйлмага башлап: "Йә ага әфәнде! Бәндәңез әүвәл мәхәлләнең мөәзинемен. Мәхәлләмездә андаен адәм юк вә боларны дәхи берсене дә күргәнем юк, төнәкөн күрешкән идек. Никях мәҗлесендә бергә булдык, дип дәгъва кыйлырлар. Әман, әфәндем! Монда ни хикмәт бардыр? Моны тәфтиш кыйла күреңез", — диде. Рәис ага дәхи: "Бәли, җамигъ карбендә Габбас ага кунагында бер дөхтәрне үтергән адәмдер, дип тотып китергән миршаблар билә сөйләмешләр иде", — диде. Дәррәү Яңа Бакчага тәҗәссес вә тәфтиш кыйлмага бер адәм күндерде. "Ул мәхәлләдә андаен Габбас исемле адәм юк", — дип килеп хәбәр бирделәр. Бәс, Рәис ага, дәхи хәйран булып, икемезнең кәфаләте белән мелла Әминне хибестән чыгарып кулымызга тапшырдылар. Дөкянемезгә килдек. Әмма ни файда! Мелла Әминнең күзе дөньяны күрмәс. "Ник мине хәлас иттеңез? Үтерсеннәр иде дә, тизрәк барып мәхбүбәм белән мәлакәт булыр идем", — дип, башка сүз сөйләмәс иде. Көч белән бер микъдар хәлвә эчертеп, күп нәсыйхәтләр итеп: "Углым! Бу эш — әүһам, хыял икәнен тәсхих иттек. Гакылыңны башыңа җәмигъ кыйл, дөкяндә утыр", — дип җәбрән дөкянен ачтык. Күрдек ки: дөкян тахтасы өстендә бөти кадәр бер язу торыр. Алып кат-кат укыдык. Язылмыш ки: "Әй тамуз пушт! Нә Габбас агаң гамәлән бар, нә кызның аслы бардыр. Боларның һәммәсене мин кыйлдым, ягъни каенанаң! Минем кызымны дүрт йөз өчен ташламакны сиңа үгрәтәем! Иң... сеңедер. Никях хаҗия кыйлмакыны күр!" — димеш. Мөтәхәйир булдык. Яңадан яучы йибәреп, зәүҗән мотлакасыны Әмингә тәҗдиде гакд иттердек. Инде шул сәбәпле һаман газап чикмәктәдер. Фикер кыйл. Әминнең мәгъмум вә мәхзун булып тормакының аслы будыр", — диде. Җавад бу маҗараны колак салып тыңлап торганнан соң, тәгаҗҗеб итеп бераз көлемсерәде. Әйтте: "Йә Йбраһим Чәләби! Бер аулак урыныңыз булса, сезгә бер гараиб вә гаҗаиб нәрсә күрсәтәем"... +Җәбрән — ирексезләп. +ШИГЫРЬЛӘР +ИСЕРЕКЛЕК ЗАМАНЫ +Исереклек хәлләре бәянында гыйбрәтнамә +Я^г&пг-нәсиахәт +Ошбудыр гыйбрәт сүзләр, +Тыңлагызлар, әхиләр, +Эчсә һәркем исерткеч, +Кулга алып кадәхләр, +Ул кешегә шул булыр, +Кайгу-хәсрәт зур булыр; +һәм тиз тәүбә кылмаса, +Дөнья-ахирәт хур булыр. +Эчкәнгә исерткеч — агу, +Эчмәгәннәргә — дару, +Бераз аның кыйссасын +Сезгә сөйләргә могу... +Моны сөйләмим уйнап, +Эчкәннәрне һәм хурлап, +Хисап итеп бик яхшы +Тыңлап торыгыз аңлап! +Яманлыгың шул уйлап, +Моны яздым мин көйләп, +Барчабызга Ходайдан +Тәүфыйк-һидәят теләп. +Исерткечнең үзендә +Зәррә кадәр юк гөнаһ, +Кем эчүче, ясаучы — +Аларгадыр күп гөнаһ. +чдсгнгн +оашы +Кирәк ир, кирәк деше, +Берне эчкән соң кеше, +Нәфсе сорар саниян, +Хозур булырдый эше. +Гәр эчсә бу саниян, +Янә сорар салисән, +Чөнки салистә булсын, +Ул һәм сорар рабиган... +Сакланмасаң син аннан, +Хәйләсен кылып һаман, +Эчә торгач ул салыр, +Аяктан егып заман. +Бәдбәхет шундый көчле, +Ул итәр сине сөчле, +Таш пулатлы адәмне +Калдырмышдыр куышлы. +Ул үзе бик күп бетмәс, +Никадәр эчсәң җитмәс, +Гадәтләнсәң син аңа, +Эштән чыгармый китмәс. +Эчкән саен сорарга, +Гакыл чыгып китәргә — +Шулдыр аның сәбәбе +һәм хәясыз итәргә. +Агуы башка менә, +Гакылның урнын ала, +Гакыл, куркып шул заман, +Төшеп күкрәктә кала. +Нәфес шуңар сөенеп, +Урын иркен калды, дип, +Янә сорар саниян, +Баштан акыл китте, дип. Деше — хатын-кыз. Саниян — икенче тапкыр. Салисән — өченче тапкыр. Рабиган — дүртенче тапкыр. Сөчле - гөнаһлы. Хәясыз — оятсыз. +Гәр ул икене эчәр, +Гакыл көндеккә төшәр, +Әгәр өчне дә эчсә, +Гакыл һәм артка күчәр. +Дүртенчене эчсә ул, +Гакыл чыгып ук китәр, +Гакыл киткәч, һәм бергә +Хәя һәм чыгып китәр. +Киткәч гакыл һәм хәя, +Нәфескә иркен кала, +Теләсә ул ни эшләтә, +Кешене ул кулга ала... +& 1ңаэ чә башлаганда +Кирәк ир, кирәк деше, +Әүвәл эчкәндә кеше, +Төлке мисаллы булып, +Кыйлыр ул көлке эше. +Үзе бик алчакланыр, +Тәвазыйглыклар кылыр. +Кемне күрсә ялтырап, +Сөйләшеп ул мактаныр. +Күп сөйләшеп, күп көлеп, +һәм ул эш белгән булып, +Утырырлар үзеннән +Мыскыл итеп тик көлеп. +Көлгәнне белмәс үзеннән, +Нуры китәр йөзеннән, +Тыңлап торган адәмнәр +Туеп бетәр сүзеннән. +Кабахәтләнер үзе, +Оялмас һичбер йөзе, +Кирәк кемгә дә булсын, +Сөйләр һаман юк сүзне. Кайчан кем хәдцин ашар, Үзен арыслан санар, Гайрәтләнеп кулына Балта-пычаклар алыр... Селкенер үзе, башы, Урынында булмас кашы, Янга килсә, косарлык, Булыр агзы бик сасы. Ниндәен булса нәфис, Эчкәч булыр бик хәсис, Килер яныннан аның Әче-төче, сасы ис... Йөри алмас ул туры, Чөнки күздә юк нуры, Алпан-тилпән китәр ул, Булып адәмнең хуры. Анда-монда төртелеп, Егылып китәр сөртенеп, Кадалды, дип торырлар, Мыскыл итеп шул көлеп. Торалмас, шунда ятар, Торса, нәрсәләр ватар, Моның бу юк эшенә Аек адәм шаккатар. Күрсә моны балалар, Мәсхәрәгә алырлар. Әгәр гакыйльләр күрсә, Хурлап сөймәс булырлар. Үз-үзенә ачу итеп, Күлмәк-ыштанын ертып, Ташлар аны бер якка, Эштән чыгарлык итеп. Чөнки гакыл юк анда, Үгет кылсаң син аңа, Дөресләр ул үз сүзен, Каршы килер ул сиңа. +Сине шундаен сүгәр +Дуңгыз урнына, җүләр, +Аек адәмнәр моңа +Бер сүз әйтмичә көләр... +Гәр булса бу бай кеше, +Ошбудыр аның эше. +Дуңгыз урнына кыйнап, +Бәйләп салырлар шушы. +Байлар бик күп эчәрләр, +Шуның өчен кичәләр, +Трактирлар, кызларда +Аларны да кисәләр. +Фәкыйрьнең эше яман, +Аңар кыендыр һаман, +Барлы-юклы акча белән +Эчмәсәң дә бик таман. +Котың чыгарлык үзе, +Тонык булыр һәм күзе; +Сөйләшер булса әгәр, +Аңланмас һичбер сүзе. +Бәгъзе шыр-шыр кычкыра, +Шундый ямьсез котыра, +Ыштанын һәм төшереп, +Күлмәген һәм күтәрә. +Бәгъзе кычкыра: "Эчәм!" — дир, +"Дөньясына..." — дир, +"Акча мине тапмыйдыр, +Мин акчаны табам!" — дир. әм,ал иа&^&п Л,\лткәч +Тәмам исереп җиткәч, +Мисле дуңгыз ул булыр; +Күп ашап һәм күп эчеп, +Косып, сасып хур булыр. +Туфрак, балчыкка ни шәк, +Санып йоклар ул түшәк; +Ята торгач кычкырыр, +Баш күтәреп мисле ишәк. +Белмәс кайда ятканын, +Әйтер: "Су бир бер чүмеч". +Су биргәндә әйтерләр: +"Мә, бәдбәхет, бирән, эч!" +Киемнәре дә катар, +Сасып, тынчып ул ятар, +Чыдый алмый исенә, +Халыклар борный тотар. +Буялмаган җир булмас, +Ятар, берәү кызганмас! +"Пыяныч!" — дип сүгәрләр, +"Бакчы, мескен бу", — димәс. +Иртәгесен ул торыр: +Башы һәм махмыр булыр, +Кулын тыгар кесәгә — +Акчасы һәм юк булыр. +Бар акча китмеш була, +Күңленә тәшвиш тула. +Ни эшләргә ул белмичә, +Шаккатып шул утыра. +Әүвәл — башның авыртуы, +Икенче — акча китүе — +Бары да төшә исенә, +Өченче — хур булуы. +Шунда килер һушына, +Кайгырыр бу эшенә, +Кергән генә кебек булыр +Кичәге эшләр төшенә. +Үзе башын угалар, +Кешегә таба карар. +"Кичә мин ни эшләдем?" — дип, +Үткән эшләрен сорар. +Узган эшен һич белмәс, +Әйтсәң дә, ул ышанмас, +һаман барыр кирегә, +Сиңа сүзен ул бирмәс. +Чөнки айнып җитмәгән, +Башта махмыр бетмәгән, +Ул вакытта эченнән +Шайтан чыгып китмәгән... +Исерткеч эше яман, +Эчкән билә булыр һаман. +Кеше арасында сине +Хур итәр ничә заман. +< ^Җ ахм.ы р т у р ы н д а +Байлар иртәсен тора, +Баш төзәтергә бара, +Дип, тырышлап ук ул +Сала бер стакан зерә. +Шуннан ул кызып китә, +Хәтта кичкәчә китә; +Өй эчендәгеләрне +Кыйнап, сүгеп хур итә. +Бәгъзеләре һәм махмырга +Китәрләр шул салырга +Трактирга, кабакка, +Этлеккә һәм калырга; +Бәгъзеләре махмырга +Җибәрерләр алырга, +Үзен-үзе, ул җүләр, +Хурлыкларга салырга; +Бәгъзеләре махмырга +Алдырырга барырга +Имәс мохтаҗ берсенә: +Чирекләп торыр салырга. +Ошбу өч фирка адәм, +Болай булса дамадәм, +Озакламый тиз заман +Эштән чыгар ул адәм. +Чөнки өйрәнеп китәр, +Атналар, айлар үтәр, +һаман туктамый эчкәч, +Моңар күп акча китәр. +Күңелен каралык басар, +Куллары һәм калтырар, +һичбер эшен карамас, +Мәгәр карар хезмәткәр. +Шешенеп һәм йөзләре, +Акаеп һәм күзләре, +һаман айнымас болар, +Эчке булыр сүзләре... +Дус-ишкә бу — көенеч, +Дошманнарга сөенеч, +Барыннан битәр моңа +Бигрәк тә үзенә көч. +Бәгъзене махмыр алмас, +Бәгъзене алса да, салмас, +Болары да һәм туймас, +Ахыр хур булмый калмас. +Ничек тә булса яман, +Сакланмак лазем һаман, +Сакланмасаң, ул сине +Эштән чыгарыр заман. +Исерткеч эше сиңа, +Бетмәсә дә акча аңа, +Ябыштырыр сырхаулар, +Төрле-төрле чир сиңа. +Шундый итәр ул сине, +Бер дә булмас полезна, +Әүвәл сиңа ул бирер +Французский булизна. +Бу сырхау китәр тирән, +Ишетеп син моны, җирән, +Моңа канәгать кылмасаң, +Бәгъзене итәр бирән. +Бу эшләрдә шөбһә нист, +Барында һәм гыйбрәт ист, +Ул, җитмәсә, итәр һәм +Бәгъзеләрне паралич. +Паралич шундый ясар, +Бер яксыз булып катар, +Ахры борны кәкрәеп, +Шуның белән ул катар. +Бәгъзе туктамый эчеп, +Шуннан китәдер шашып, +Бәйләп, чорнап илтерләр, +Ишаннарга шул басып. +Аннан файда булмагач, +Сумашедшига илтерләр, +Гәр төзәлеп чыкмаса, +Ята-ята чертерләр. +Хисаплап сез карагыз, +Бу эшләр бит ни шутка, +һәм, җитмәсә, ул итәр +Берәүләрне чихутка.Французскийны кара, Ул — һич төзәлмәс җара, Шуның өчен бу кеше Кадалыр бара-бара. Бигрәк бирәне начар, Барча адәм аннан качар, Озакламас бу кеше — Тиз аны туфрак басар... Гәр бу сырхаулар ләксә, һаман ул эчеп йөрсә, Гаҗәп түгел ул кеше Бик тиз кабергә керсә... +эштән, чыгу Әгәр дә бер бай булса, Аның да углы калса, Монда гадәт шул булыр, Чөнки исерткеч салса. Куйнына тыгар сәгать, Алыр бик яхшы бер ат. Бумажник катлавына Салыр акчаны биш кат. Чыгып китәр базарга, Товаришлар карарга, Китәр табып эчәргә, Аулак җирләр арарга. Аулак җирләрдә эчәр, Кызгач һәм кызлар кочар. Йөри торгачтын болай, Бумажниктан акча очар. +Өйрәнер бик эчәргә +һәм кызларны кочарга, +Ул арада аңга калмас +Кулларына учларга... +Әүвәл трактирларда +Яки эчәр кызларда, +Акча беткәч, эчә башлар +Кайда кабак бар җирдә. +Әүвәл акча бар чакта, +Сыра, пуртфиннар эчәр; +Акча беткән соңында, +Аракы булса да бүсәр. +Әүвәл папирос чигәр, +Бәгъзеләр тартыр сигар. +Шуннан калып яфракка, +Кайгы, хәсрәт ул чигәр... +Ниһаяте шул булыр: +Эчсә, һаман хур булыр, +Нәсыйхәте эчкедә — +Бар да моңа шул булыр. +Барча адәм аннан бизәр, +Чөнки ул байдан азар. +Хурлап, сүгеп аңа һәм +Салмаслар шәфкать нәзар. +Фәкыйрь адәм эчсә ул, +һәм аңа килешә шул, +Аның өчен әүвәл үк +Юклык күргән кеше ул. +Әгәр дә ул эчмәсә, +Бай булыр иде баса, +Гәрчә бай да булмасын, +Хурлыкка төшмәс, ичмаса. +Күп кеше аны белмиләр +һәм аңа күз салмыйлар, +Белсәләр дә, ул кадәр +Аңа хәйран калмыйлар. +Бары аның үзенә көч, +Аңа кеше булмый үч, +Чөнки бетергәне юк +Шулкадәр акчаны күп. +Үч булмаса да кеше, +Яхшы түгел шул эше, +Үзен-үзе хурлыкка +Саладыр ахмак кеше. +Исерткеч эчкән кеше, +Акча барда, ул эчәр. +Акча беткәч, соңыннан +Искә төшәр, эш үтәр. +Берәү моңар өйрәнсә, +һаман туктамый эчсә, +Гаҗәп түгел ул кеше +Бер күлмәк белән калса... +П^&ихе. сыйлау +Эчеп үзеңне черетмә +һәм кешегә эчертмә, +Ул эчерткән кешеңнән +Зәррә яхшылык көтмә. +Гәр булса акчаң меңләш, +Сиңа булыр күп юлдаш; +Мактап бергә эчәргә +Алардан якын булмас. +Алар сине чөйләрләр, +Көлке сүзләр сөйләрләр, +Мәдех итеп каршында +Эчәргә һәм димнәрләр. +Ничек тә булса алар +Акчаң беткәнче эчәрләр; +Акчаң беткән соңында, +Синнән кулны селтәрләр. +Болай булган соң болар +Үзләре үк көләрләр, +Артыңда һәм сөйләрләр, +Кылып исмең шул җүләр. +Сине күрсәләр һаман, +Сөйләшерләр шул заман: +"Әллә кем булып эчеп +Йөрде, инде бик таман!" +Җитмәсә һәм сүгәрләр, +Әйтеп кабахәт сүзләр: +"Инде тиңе горьянның, +Кесәсе, — диерләр, — сызлар. +Килмәсен, — диерләр, — янга, +Горьяны йогар миңа", +һаман сине гаепләр, +Мыскыл итәрләр сиңа. +"Килсә дә, — диерләр, — янга, +Күзеңне салма аңа, +Нәрсәңне урлый күрмәсен, +Эчәргә кирәк аңа..." + +Эчәргә кызып китү +Трактирда, кызларда +Төрле уеннар була, +Шуларны күреп һаман, +Нәфсең тамаша кыла. +Шундыйларга кызыгып +Утырасың килә кереп, +Төрле исерткеч эчеп, +Тыңлап һәм хозур кылып. +Ул вакыт акча сиңа +Йомычка тик тоела; +Никадәр эчсәң дә, ул +Бер дә бетмәс күк була. +Гәр күп булмаса акча, +Җан сизеп, уйлап тора, +Сартир дигән җиргә чыгып, +Аны җалт санап керә. +Гәр эчкәннән артса, +Янә сорап пар пивца, +һаман ошбу тарик эчә, +Калмый палушка акча. +Акча беткәч тә утыра, +Шайтаны котырта, кыза, +Такыясын, сәгатен +Булса һәм заклад суза. +Шуннан өйрәнеп китә, +Нәфес һәм шуны куа. +Ахыр күлмәк-ыштанын +Кабакка заклад куя... +^Ы әлны (сы зла р +Трактирга, кызларга, +Ышанмагыз аларга, +Синең бетең калганчы, +Алар әзер таларга. +Трактир да, кызлар да +Акчаң барда сөярләр, +Акчаң беткән соң, алар +Җилкә тамырың төярләр. +Акчаң алырга алар, +Хөрмәтләп мисле кияү, +Гадәтләре шул булыр — +Сине бик мактап сыйлау. +Шуңар син хозурланып, +Утырырсың зурланып, +Акчаң беткәч, өеңнән +Чыга алмассың хурланып. +Трактирда кызларның +Гадәтләре шул аның — +Акчаң күбен сизсәләр, +Алырлар дәхи җаның... +Күп йөресәң чуалып, +Кисәрләр егып салып. +Чыдый алмый ятырсың, +Үзең дә хәйран калып. +Әүвәл кыйнап арырлар, +Ишектән чыгарырлар, +Артыңа һәм бик каты +Аннан тибеп калырлар. +Егерменче баскычтан +Китәрсең син кадалып. +Кайтырсың һәм сызланып, +Биткә, күзгә яра алып. +Трактиры, кызлары +Әүвәл малыңны алыр, +Ахырында кабагы +Синең җаныңны алыр... +сЦ се,^ткем.н.е,н, нәсыйхәт +Моңар таңга калмагыз, +Фикер итеп уйлагыз, +Мин сөйләем, исерткеч, +Нәсыйхәтем, аңлагыз! +Берәү исерткеч алса +Эчәргә кулга нагяһ, +Үгетләр, имеш, аны +Исерткеч, булың агяһ. +Чөнки исерткеч аның +Хур буласын белә, имеш, +Ярлы кеше дә булса, +Аны бик кызгана, имеш. Аның сүзе киләсен Адәм җаны сизә, имеш. Шуның өчен эчкәндә, Чыраен сытып эчә, имеш. Эчкәндә исерткеч үзе Нәсыйхәт итмеш сүзе, һәм аның лә бергә Мәслихәттә, имеш, үзе. Мәслихәтем, диер, сиңа, Җитәрмен, диер, башыңа, Нәсыйхәтем тыңламасаң, Җитәрмен, диер, башыңа. Ияләндерсәң мине, Шундый итәрмен сине, Яныңнан һич китмәм, дир, Кабергә кертмәй сине. Нәсыйхәтем, диер, сиңа, Ышанырсың, дир, миңа. Эштән чыгып, хур булгач, Ышанырсың, дир, миңа. Әүвәл үгеттә, имеш, Соңра ләгънәттә, имеш. Кайчан бетерәм башын, дип, Исерткеч уйлый, имеш. Вәгъдәне һәм куя, имеш, Хур итмәкче була, имеш, һаман туктамый эчсәң, Ни әйтсә, шул була, имеш. Әйтә, имеш, аннан соң: "Эч син, башың олаксын, Җәй көне кидерермен Башыңа иске колакчын". Исерткеч гүя әйтала: "Эч, бер эшне дә эшләмә. Бел, кыш көне киертермен Башыңа иске эшләпә". Исерткеч һәм әйтә, имеш: "Эч син хәзер, зур булып, Җәй көнендә йөрерсең һәм киеп иске толып". Исерткеч һәм әйтә, имеш: "Тагы эч, калма китек, Бел, җәй көне киертермен Аягыңа киез итек..." Исерткеч һәм әйтә, имеш: "Янә акча дип кайгырма, Тәмам беткәнче кәеф ит, Күңелеңне калдырма. Әгәр дә җүн булмаса, Башта акыл тормаса, Йорт-җиреңне сатарсың, Эчәргә һич тә булмаса. Йорт-җир беткәч, нишләрсең Җиһазларың сатарсың. Шулай итеп берзаман Хозур итеп ятарсың. Җиһаз беткәч, нидәрең? Киемнәрең сатарсың. Инде эчәсең килсә, Ахыр башың сатарсың. Байга керсәң, бай алмас, Хәтта капкадан кертмәс, Керешерсең солдатка, Патшадан кеше артмас. Яки садака сорап Йөрерсең, диер, хурлап. Яки болай йөрерсең, Карак булып тик урлап. Зат нәрсәләр урларсың, Менә шуны сатарсың, Хозур кылып кабакта, Эчеп, косып ятарсың. +Чолаванник дустың булыр, +Урлаган нәрсәң алыр, +һич булмаса, ыштаның +Закладка алып калыр. +Гәр болай да булмаса, +Үз уңаең карарсың. +Эчәргә кергәннәрне +Кычкыртып шул таларсың. +Таларга көч булмаса, +Кабак саен арарсың. +Эчәргә кергәннәрдин +Калган тамчы сорарсың. +Сорарсың, диер, зарланып, +һәм бирерләр кызганып, +Йота торгач, исереп, +Кич кайтырсың кузгалып. +Болай булды ла бу эш, +Инде монда бар бер эш, +Җәй көне булса, яхшы, +Кыш көн булса, бер эш. +Яхшы ла кайтып җитсәң, +Бик начар туңып китсәң, +Чөнки синең өстә юк, +Җан чыгып, катып бетсәң... +Иртәгесен табарлар, +Өстеңә чыпта ябарлар, +Эчеп катып үлгән, дип +Ачып-ачып карарлар. +Анда да яхшы кешеләр +Яныңа һич килмәсләр. +Килү түгел, ерактан +Күзләрен һәм салмаслар. +Әгәр дә бу җитмәсә, +Пулицага алырлар. +Ярып синең эчеңне, +Дәхи нәзар салырлар. +Кардәшең булса, ярый, +Бәлки, сорап алырлар. +Әгәр дә сорап алмаса, +Казанга да салырлар. +Маең өчен кайнатып, +Сөякләрең болгатып, +Синдә нинди май булсын, +Газапланырлар тетеп. +Шул вакытта яныңнан +Китәрмен, диер, аптырап. +Килде менә сүзем, дип, +Мыскыл итеп, ялтырап. +Ышанмасаң, дир, моңа, +Кайгырмамын, дир, сиңа, +Синдәй эчеп хур булган +Йөз мең бардыр, дир, миңа. +Үлсә, бик сөенә, имеш, +Үлмәсә, көенә, имеш. +Эчкән адәмнән ул бик +Җик күреп бетә, имеш. +Янәдән һәм әйтә, имеш, +Җәйдә була, дип, бу эш. +Әмма сиңа тимидер, +Байларда була бу эш. +Чөнки бик күп эчәләр, +Эчә торгач яналар, +Янып, эчеп, күбенеп, +Бәгъзеләре кадалалар. +Никадәр булса малың, +Ушбудыр синең хәлең. +Исерткеч шулай бетереп, +Ахырда алыр җаның. +Белегез, әй, кардәшләр, +Чын бит бу нәсыйхәтләр, +Күз алдыбызда булган +Бар да бу гыйбрәтләр. +Ниндәен бай кешеләр +Эчеп харап булдылар, Кайсы саилче булып, Кайсы карак булдылар. Янып үлгәне дә бар, Катып үлгәне дә бар, Кабак саен һәм тамчы Сорап йөргәне дә бар. Кабакта кеше талап, Дәхи ятканнары бар, Солдатка һәм керешеп, Кайсы киткәннәре бар. Дәхи ничә адәмнәр, Без белмәгән заманнар, Эчеп, хурлыкка төшеп Харап булганнар алар. Янә әйтер исерткеч: "Гәр үлмәсәң, икенче эш. Әмма туктамый эчсәң, Булмас һичбер сөенеч. Чөнки эчеп йөрерсең, Күп хурлыклар күрерсең, Иртә-кич кабакта Туктамый син йөрерсең. Урамнарда исереп, Егылып, косып ятырсың. Шуннан пулицаларга Кереп посып ятырсың. Купең булсаң син әгәр, Иртәсен чыгарырлар, Мещан булсаң, эшләтеп, Анда җаның алырлар. Атналар, айлар анда, Булса чүп-чар һәркайда, Себертерләр сиңа аны, Солдатлар торып янында. Сине белгәннәр күреп, Узып китәрләр көлеп, Син хур булып калырсың, Гүя күрмәгән булып... +Яткырып һәм сугарлар, +Салдырып күлмәгеңне, +Акыра-акыра ятарсың, +Шул теләп үлемеңне... +Күп керә торгач анда, +Син өйрәнеп китәрсең, +Эчкәч, урлап йөрмәгә +һаман ният итәрсең. +Йөри торгач, син ахыр +Ныклабрак та эләгерсең, +Эчкәрерәк тыгарлар, +Анда баргач күрерсең. +Айлар һәм еллар анда +Ятырсың, кальян чигеп, +Ахырында чыгарып, +Җаның алырлар сүгеп. +Җибәрерләр богаулап, +Китәрсең син чалтырап, +Мыскыл итеп янында +Мин барырмын ялтырап". +Нихәлләр, кардәшләр, +Бик дөрес бу нәсыйхәтләр, +Ишеткән дәхи күргән +Күз илә гыйбрәт эшләр. +И дуслар, карендәшләр, +Агяһ булаек безләр. +Бу бәдбәхет исерткечне +Ни өчен эчәбезләр?! +Эчеп аны ни файда? +Әйтегез фәкыйрь, байга! +Исәпләп караганда, +Зарар гына һәр җайда. Хәсрәттән эчәбез, дисәк, Ул үзе хәсрәт — белсәк, Бер хәсрәтең мең булыр, Туктамыйча аны эчеп. Дәва, дип, аны эчсәк, Үзе ул — агу, белсәк, Бер сырхавың мең булыр, Туктамый аны эчсәк. Шатлыкка эчәбез, дисәң, Бик мөмкин моны сизсәң, Күп эчә торгач моны, Нишлидер анда кесәң? Эчми торалмыйбыз, дисәң, Шул вакыт ярый әйтсәң, Ана карнында өйрәнеп, Эчеп, исереп чыксаң. Берәү дә өйрәнеп чыкмый Йөридер һичбер эчми, Егерме яшенә кадәр һич тә ул хаҗәт булмый. Хуш, әүвәл эчкән булсак һәм мөмкин аны куйсак, Нәфсебезгә ирек куймый, Үзебезне гәр тыйсак. Куеп булмыйдыр, дисәк, Ул вакытта без — ишәк, Үзебезне алдыйбыз, Хур итәргә шул бик шәп.. Белеп, күреп торабыз, Ник туктамый эчәбез? Чынлап исәпләгәндә, Адәм түгел, ишәк без. Чүбек чәйнәп, май чыкмас Никадәр әйтсәк, бетмәс. Акыл булса аңларбыз, — Эчү безне яхшы итмәс! +Лирик шигырьләр +* * * +Моны карап фәһем әйлә +Дәртлеләрнең холкыны: +Ача гончә сача монча, +Буенда бар хушыны, — +Дәртле үзәген өзәдер, +Өзми дәрттән бушыны. +Исә сәба дәрткә таба, — +Дәртлеләргә ут яга. +Сикерә-тора, башын ора, +"Аһ!" — ди зиба ярына. +Тора карап, сала колак, +Йөрәге дулап-дулап. +Дәртенә дәрман диюбән, +Була йокыдан ерак. +Кычкыр, күке, сайра, былбыл, +Тургайлар һәм карлыгач!— +Дәртлеләрнең күңеле туктыр, +Әмма ләкин карны ач. +Урман, үлән күренәдер, +Дәхи тауның ягасы. +Бихисап сайрый кошлар, +Дәхи суда бакасы. +Шылдыр-шылдыр су тавышы, +Гүя язгы кар суы. +Аһ, нидәем, басыласы юк +Йөрәгемнең ярсуы. +Яна йөрәк, яна йөрәк, +Яна йөрәк, янадыр! +Янмый нитсен бу йөрәгем, — +Яшьлек үтеп барадыр. +* * +Бере — шәкерт сүзе булса, +Бише — хәлфә зарыны, +Тыңласаңыз, сезгә әйтим, +Язып монда барыны. +Хәлфә итеп, елга бер кәз алдыра, — +Хәлфәсене аптыратып калдыра. +Баласының кыйссасыннан гәп ора, — +Хәлфә булган — ашамаен тик тора: +"Угылымны укытыңыз бик каты, +Каләм үгрәт, сифырыны һәм хаты. +Төшкә чаклы — сабак алсын, +Кичкә чаклы — язуын. +Кичкә керсә, кыйраәт бир, +Соңра дәхи язуын. +Шуны әйтер өчен дәштем", — +Дия-дия арыйдыр. +Акыртынлап кулын тыгып, +Кесәсене карыйдыр. +Карый-карый калтырыйдыр +Бу кешенең куллары. +Ничә бакса, — яхшы акча, — +Чыкмый шома пуллары. +"Хәлфә хакы холуе булды", — +Диеп, сәне озатадыр. +Әмма ләкин хәлфәсенә +Бусы — гаять җәфадыр. +Дәхи җомга кичәсендә +Өч тиен көмеш күндерә. +Шуңар миннәт кыла-кыла, +Хәлфә миен түндерә. +Елга бер кәз, зәкят итеп, +Ярты кадак чәй бирә: +"Хәлфәне мин карыймын!" — дип, +Күргән саен түш киерә. +Чәй дидеке — чәй имәстер, +Гүя иске мунчала. +Өч елга бер дәхи ала, +Тугры килсәң мунчага.[...] +Бу эшләрнең барысы — +Башларына казадыр. +Хәлфә итеп һәрнә бирсә, +Зәкятенә язадыр.[...] +Күрәмсездер, нә кыладыр +Бу байларның атасы?! — +Бу байларның баласы, +Юктыр сүзем хатасы. +Укып чыкса, хәлфәсене +Аслан килеп күрмидер. +Йөргән чакта күргәндә, +Сәламен дә бирмидер. +Ничә адәм хәлфәсеннән +Дога алмый качтылар, +Догасызлык сәбәпле, +Кешелектән чыктылар. +Бу сүзләрем, билләһи, +һич имәстер тәмыгтан. +Кастым минем — монларны +Бу эшләрдән калыгтан. Зәкят — ярлылар файдасына бирелергә тиешле дини салым. Имәстер — түгелдер. Аслан — һич тә. Тәмыгтан — үзенә нидер өмет итүдән. Калыгтан — калдырту, биздерү мәгънәсендә. +* * Унбиш еллап чикеб тордым Шәһәр халкы җәфасын. Җәфа күреп, вафасыдай Нәзар күрдем җәфасын. Җәфасына сәбәп бу эш: Бар иде купис Мәндеш. Бала куеп, купис ага Әҗәл җитеп үлеп китмеш! Баласы — укуда калмыш. Ничә еллар сабак алмыш. Закон берлән опекунга Вафа дигән үзә калмыш. Аның дәхи ике бала. Икенче хәлфәгә бара. Опекун опека акча Хәзинәдән менеп ала, — Ашарга — алты сум көмеш, Өстенә дәхи ике сум. "Ике җирдә уку авыр", — Дип фикер итте елдан соң. Аның фикере: җыеп бергә, Харәҗәтен кыйлып общий. — (Баяр халкы, бәяндан тыш, Каян алган, гаҗәп, ушны.) Ятим бала килеп әйтер: "Опекунның сүзе сезгә: Баласы берлә укырга Үзен бирсен, — диеп, — безгә". Опекунга җавап ирер: "Сәне бергә кыйлып нидәр? — Мәгәр расход сәнең өстән Диермедер укып кидәр?..". Моны кайтып бала сөйләр, Опекун йөгереп киләр. "Фәкыйрь бала... Фәлән сезгә..." — Диеп, хәлфәсене чөйләр. +Хәлфә әйдер: "Хәлең будыр! +Сөйләдем сәңа. Кил, утыр, — +Сөйләем, сән җем утыр, — +Алдыңны-артыңны тутыр. +Сөйләем. Сән, әй ага, +Димәгел: бу мине кача, +Имәсдер бу безгә таба, +Дәхидә һәм сезә таба. +Фәкыйрең бер баең, — безгә, +Миннәшем юк минем сезгә, +Таянмагыл дәхи безгә, — +"Сәмән бирәм, — диеп, — сезгә..." — +Көче җомга кич — өч тиен — +Унике тиен булып айга. +Дәхи кукишлар күрсәтеп, +Пычак кеби көлеп байга..." +Арада пәрдәмез китте, +Сүземез төбенә йитте. +"Кәгазь бирәм сәнең өстән!.." — +Диеп мәңа, чыгып китте. +Әле дә яхшы, аксакал +Килеп йитте безә филхаль, +Сүзе — үткен, үзе — шонча, +Шәкертемдер вә яки бал. +"Атаңыза кыйлан шәфкать, +Сезә ваҗыб ирер, әлбәт. +Оҗмахдан мән чыкардем", — дир, +Юкса калмыш иде әбәд. +Бу дөньяның ирер бугы, +Бары да — акчаның югы. +Баяр артын барып, картым, — +Гүя кормы ш әҗәл-угы, — +Диер картым: "Шикаять кыйл, +Алып бирсен, диеп, мулла, +Садака бир, барып керсәң, +Юмарт белсен сәне полга. +Хәер килүбән мең аршине +Чөен тыгып кырык ярытын, — +Айрыр төбен, барыр картым +Опекунның ките-артын. Базарга мәлладин чыгып, — Башында чалмасы иде. Мөәзинең базарда күреп: "Үгетләгел, ага", — диде. Болардин соң язып бер хат, Йибәрде хәлфәгә кат-кат: "Әгәр күнсәң, — диеп, — безгә, Хат артына язып бир хат: Закон берлән пулицага Төшсен дия идең хәлфә..." — Законында гаҗәп маһир, Имәс мән сән кеби кальга!.. Хасыйлендән соңы беркөн Чакырмышдыр дога өчен. Хәлфә китте икенчегә: Дәшелмешдер төнә-кичен. Ялган имәс лә сүземез, Башламаңыз ла үзеңез. Бу сүзләрнең дә өстендә Хәзер лә идек үземез. Хәлфә берлән сүгешәдер Ки, күзләрене тондырып. Чыкарырга, җилкәсенә Мендәрләр берлә кундырып. Кяшки хәлфә кыйлса иде Шәкертләренә ишарәт, һәркаюсы мендәр илән Бирерләр иде бишәр рәт. +* * Хәлфә белән бай баласы, Күрсәң, шундый диешдер, Шундыйн булган хәлфәнең Чәйнекләре икедер; һәрнәрсә булса сандыкта, Барын бикләп тотадыр. Бу байларның мондый эше, Карап баксаң хатадыр. +Күрәмсезләр, ни кыладыр +Бу байларның баласы? — +Болай итеп хәлфәсеннән +Күпме дога аласы?! +Бу байларның атасы, +Юктыр сүзем хатасы. +Атасы аңар риза булса, +Манарадан атасы!.. +* * +Мән — кавимән. Җүләр таптым үземне: Кави түгел, кыйлам дисәм сүземне; Гәр кибәкне тутырсалар кызауга, Аермадым аны ике бозауга. "Җүләр", — дисәм үземне, юкка калам, — Гакыл башымда түгелдер салам. Бу фикерләр табылмас кем җүләрдә, Раен салыр гакыллылар, көләр дә. +* * +Йа, халаик, тыңлагыз, +Кем, бер шикаять итәем: +Ак кәләпүш Сафа хаҗиның +Нифакын сөйләем. +Яхшылыклар мәллә пүшлек +Берлә ак кәллә имәс! +Бу сыйфаттагы кешене +Шәргъ дә, яхшы, димәс. +Бонча җаһил, бонча гафил! — +Күрдекем юк фил кора. +Бонча фәттан, бонча дәюсъ +Мәлгунь бәйнәл вәра!.. +СӘФӘР +Әсәд аеның дүртендә 1893 елда безләр дүрт нәфәр адәм сәфәргә чыктык. Идел агымына уңгай бер ут көймәсенә утырдык. Икенче көндә Самар шәһәренә җиттек. Көннәр бик эссе булды. Аннан тимер юлга утырдык. Самардан киткәч, 30—40 чакрым җирдә тимер юл икегә аерылды. Бәс, икемез Оренбург шәһәренә, икемез Уфа тимер юлы белән китмәк булдык. Ике тимер юл аерылган җирдә берәр сәгать карар кыйладыр икән, туктап. Сусаганлыктан ни эчәек дисәк, көтү кайткан вакыт иде, күңелемә шул килде ки, бер марҗага сыерын саудырып, бик һәйбәт хәлиб эчтек ки, та Оренбурга барып җиткәнче, табигать һичнәрсә таказа кыйлмады. Әсәд аеның алтысында бер юлдашым белән Оренбург шәһәренә кердек. +Оренбург шәһәре +Оренбург шәһәре — Урал елгасы белән Сакмар суы кушылган җирдән бераз югарырак бик кадимге бер шәһәрдер. Казаннан 598 чакрым. 51 дәрәҗә 45 дакыйка гарыз шималида, 72 дәрәҗә 46 дакыйка тул шәркыйда вакыйгдыр. 59 мең халкы бар. Бу шәһәр кадим заманда "Яман кала" дип тәсмия кыйлыныр иде. Бөтен Оренбург вилаятендә бер миллион кадәр халык бардыр. Әнваг җенестән. Мәсәлән, рус, татар, башкорт, чирмеш, ар, калмык, чуаш, мишәр, типтәр вә гайреләр. Оренбург вилаятенең кадимге асыл халкы — башкорт дигән халык иде. Әмма аннан мокатдәм ибтида ул тарафларны вә Төркстанны вә бәхре Хәзәрнең шималь-шәркый тарафларын вә Сиби +Оренбург Әгънияларыннан Әхмәт бай дигән адәм бина кыйлдырадыр, диделәр. Күрәек, дип, җомгага ул мәсҗеткә барып идек, һәнүз тәмам түгел икән, эченә керергә мөмкин булмады. Җомганы бер амбарда укыдылар. Гаять гүзәл мәсҗеттер. Янә дәхи бер мәсҗет — Кәрвансарай мәсҗете, диләр. Бераз аны тәгъриф кыйлдылар. Әүвәлә ошбу мәсҗет тәмам бакча эчендә мөрәббагъ шәклендә өч тарафы — гыймарәт вә әнваг мәхкәмәләрдер. Вә бер ягыннан капкасы бар. Мәзкүр мәсҗетнең манарасы үз алдына, капка кергәч тә, әмма мәсҗет мәйданның уртасындарак, мөсмән эш-шәкел кыяфәтендә, ягъни сигез почмаклы. Тәрәзәләре юкары, әнваг төсле пыялалардан төзелмештер. Икенче яктан бинасы вә дивары мәрмәрдән эшләнгәндер. Көзге кебек ялт итеп торадыр. Гаҗәеп гүзәл мәсҗеттер. Ләкин халкына тарлык кыйлгач, сәндерә ясатмышлар. Ефәк киемне киндер белән ямаган шикелле итмешләр. Мәрмәрнең сайкалы җуелмыш. Мич чыгарып, мичләре килешмәгәнлек сәбәпле юешләнеп, суланып бозылмыштыр. Риваять кыйлдылар ки, бу мәсҗетнең тарихы — 1838 ел бина кыйлына башлап, 1846 ел тәмам кыйлмышлардыр. Бу мәсҗетнең бер имамы вә бер мөәзине бар, имеш. Мөәзиненә кереп кунак булдык. +Әмма Оренбург шәһәренең әүзагы җәгърәфиясе шәйләдер ки, урамнары шималь гарбидән җәнүб шәркыйга таба торыр. Тулән вә җәнүб шәркыйдан шималь гарбигә таба торыр. Гарзан — җәнүб тарафы тәмамән. Урал елгасына мөласыйк +"Шималь гарбидән җәнүб шәркыйга — төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка.Вә Урал елгасының мавәрәсендә зур урманлыктыр ки, бу һәм Оренбург халкының тәфәрреҗ мәкамнарыдыр. Чәйханәләре бар. Әмма Оренбург шәһәрендә тәфәрреҗ мәкамнары вә бакчалары күп икән, һәнүз бакчалар әхья кыйлып яталар. Әмма фонтан сулары бик фәраван икән. Бакчаларда агач төбе саен канау белән агызмышлар. Вә мәгъзалик тәхсин кыйлырсың ки, бу кадәр күп бакчалар вә тәфәрреҗ гаһлар булса да, хатын-кыз Таифәсеннән бер дә күрмәдек. Хәтта ки ирләрдән һәм эшсез вә тәмәке тартып йөргән кешеләрне күрмәдек. +Оренбург шәһәрендә мөселманнар рус халкы белән аралаш утырганнардыр. Мөселманнарның махсус мәхәлләсе юк. Бөтен Оренбург шәһәрен йөреп әйләнсәң, һәркайда мөселманнар бар. Ләкин Оренбургта Казан низамынча урам кибетләре юк икән. Әгәр берәү урам кибете ачып сату итсә, яхшы файда итәр иде. Ләкин тәҗрибә хаҗәт. +Сәгыйд бистәсе +Бәс, Оренбургта йомышымызны бетереп, Сәгыйд бистәсенә барып килмәк булдык. Шәһәргә печән сатарга килгән бер адәмне табып, Сәгыйд бистәсенә юнәлдек. Барып керергә мөнәсәбәтле кеше кемне табармыз икән? Бер мулласына барып керәекме яки старостасыннан фатир сорап керәекме, дип фикердә барганда, хәтеремә килде ки: Казанга барып бәгъзе мөгамәләләр кыйлган вә бәгъзе мөнәсәбәтләр пәйда кыйлган бер адәм бар иде. Тугыры аңар барып төртелдек. Мәгәр ул кешемез өйдә юк икән. Кайда, дип сорашсак, кибеттәдер, диделәр. Бер кечкенә углын кибеткә йөгерттек. Әти кибеттә юк, дип кайтты. Аннан соң үземезнең утырып килгән кешемезнең йортына төштек. Чөнки кич булган иде. Фатир эзләргә ихтыяр итмәдек. Бер фәкыйрь адәм икән. Яртысы җир эчендә кечерәк бер йорты бар икән. Ләкин мәвәзияттән кандала дигән һәвам күп күренгәнлектән, җир идәнле, читән диварлы бер амбары бар икән, анда чыгып йокладык. Иртәгесен зиярәтенә чыгып кердек. Аннан бәгъзе хосуста сорашмак өчен, Ахун Хаҗи әфәндедә кунак булдык. Ләкин төшкән йорт хуҗамыз җәмәгате белән уракка китмәкче булды. Безләр дәхи икенче фатирга күчмәк лазем булгач, янә Оренбург шәһәренә кайттык. +Сәгыйд бистәсе, диләр, Оренбургның шималь тарафында 18 чакрым җирдә бер олуг кариядер. Тау кабыргасындарак Сакмар суы янында вакыйгдыр. Халән Каргалы шәһәре дип мәгъруфдыр. 9 мәсҗете бар. Ошбу Каргалы шәһәренең асыл бинасы хакында шәйлә риваять кыйлдылар ки, 18 гасырның нисыф әүвәлендәрәк Сәгыйд исемле бер адәм, патша хәзрәтләреннән урын сорап, нәселе-ыругы белән бер авыл тәэсис кыйлып утырды, Сәгыйд бистәсе, дип тәсмия кыйлды. һәм үземнең абызларым белән үз динемдә мөстәкыйм булып, гайреләргә асла тәгъриз кыйлмамын, дип шарт кыйлды. Ошбу Сәгыйд бистәсеннән күп голяма зөһүр итмешләрдер, вә кадимдән голяма шәһәредер. Бәгъзеләрнең әсәрләре һәм күренәдер. Мәсәлән, Әбелмәних әфәнде шагыйрь мәшһүрдер. Кулларда мөтәдәвил китабы бар. Дәхидә һибатулла әфәнде кәзалик шигырь галәмендә маһир, халән "Мәҗмәг әл-әдәп" китабы кулларда мөстәгъмэлдер. Вә кәзалик мөкаддәмдә Ишнияз бин Ширнияз әфәнде Каргалы шәһәрендә бер мөдәррис булган, мәшһүр адәмдер. Әмма ошбу Ишнияз әфәнде хакында 1878 елгы календаремда мәзкүрдер ки, мелла Ишнияз бин Ширнияз әлХәрәзми әл-Үргәнчи 1190 елларда (1770) Үргәнеч тарафыннан килеп, Русия йортында Каргалы шәһәрендә дәрес әйткән бер мәшһүр адәмдер. Халыкның каралыгы вә наданлыгы заманында килеп, Русия мөселманнарын дин вә шәригать юлына күндереп, халыкны агарткан кемсәнәдер. Каргалыда дәрес әйткән мөддәтендә ничә мәдрәсәләре туп-тулы голяма, вә мөдәррисләр, вә имамнар, үзләренең илләрендә дәресләрен вә имамәтчелекләрен ташлап, килеп Каргалыда дәрес укымышлардыр. Җөмләдән бере — Казанның иң мәшһүр голямасыннан олуг галим вә фәкыйһ 7 мелла Сәгыйд бин мелла Әхмәт әш-Шырдани аның хозурында дәрес укымыштыр. Сәгыйд хәзрәтнең Ишнияз мулла мәдрәсәсендә язган китаплары күп иде. Ишнияз мулланың кабере өстендә язулы таш бар, диделәр. Әмма без таба алмадык. Зиярәттә алып йөрергә бер лаек кеше тапмадык. Ят кеше ни белсен. Әмма ошбу мәзкүр Ишнияз мулланың рисаләсенә караганда, бу тарафларда һәм йөргән булырга кирәк. Мәгәр хикмәт ни-нәрсәдер ки, "Казан" дип асла зикер кыйлмайдыр. +Әмма Каргалы әһалисендә әдәп вә инсаф кәмаләттә, имеш.Хәтта кечкенә кыз балалары да бөркәнчексез йөрмиләр, имеш. +Шулай итеп, Оренбург шәһәрендә 9 кичә-көндез җыясы ризыкым бар, имеш, барып ашап кайттым. Ләкин нә мин берәү белән таныштым, нә минем белән берәү танышты. Чөнки миндә юктыр 40—50 мең тәңкә акча, таки байлары белән танышыр идем. Яки юк иде минем башымда зур чалма, таки голямасы белән танышыр идем. Шәйлә барамыз, имеш ки, бара торгач, бер ишеккә маңлаем бәрелеп, кире кайтып егылдым. +ӘХВАЛЕ ШӘРАБЕДДӨХАН +Тәмәке тартучының хәле +Моннан мөкадцәм исерткеч дигән агу хакында язган идем. Халән ишетеңез, тәмәке дигән янә бер агу бар икән. Аның хакында бераз язаем. Аның да зарары адәмгә эчемлек зарарыннан ким түгелдер. Әмма тәмәке аракы шикелле дәфгатән кешене кабахәт сурәткә вә кабахәт фигыльгә ирештермәйдер. Шул сәбәпле без тәмәке тарткан кешегә ул кадәр җирәнеп карамыйбыз. Әмма вакыйган тәмәке һәм кешене аракы ирештергән дәрәҗәгә ирештерәдер. Әүвәлән ничә миллион кешеләр тәмәке кярханәсендә төн-көн эшләйләр, ләкин берничә үзләренә ризык хасыйл итәр өчен булса да, зәгыйфь булалар, арык, вә төссез, вә кувәтсез булалар, ашаулары бик зәгыйфь, башлары әйләнә, бара торгач, чахотка белән үләләр, гәрчә үзләре тәмәке тартмасалар да. Тәмәке һәм аракы шикелле төрле авырулар пәйда кыладыр. Күп тарта торгач, адәм зәгыйфьләнеп эштән чыгадыр. Ни көенечтер ки, елдан-ел адәмне боза торган вә адәмнең канын котырта торган агуларны истигъмаль кылгучылар, ул адәмгә зарарлы агуларны дәхи эшләп торгучылар елдан-ел күбәядер... Тәмәкенең җанга, вә тәнгә, вә гакылга зарары бик күптер. Әгәр дә тәмәкенең истигъмале азайса, бу кабахәт тәмәке ханәсендә эшләп, үзләрен һәлак итүче дә аз булыр иде, яхшырак һөнәр табарлар иде. +Мәмләкәтнең җәнүб тарафында иң әгъля иген була торган җирләрне һәммәсен кабахәт вә җирне корта торган нәбат — тәмәке дигән сасы нәрсәне игеп тутырдылар, яхшы икмәк игәргә мөнбит булган йирләре дә калмады. +Тәмәке тартучы һәм исерткеч эчүче ашарга утырсалар, төптә ашасылары килмәенчә ашыйлар. Мигъдәләре кысылып, ишЯнә һазмы тәгам 2 өчен дигән булып, аш артыннан папирос яки сигар тарталар. Мәзкүр ике агуның ярдәме белән тизрәк хамушан шәһәренә юнәләләр. Гафил булмаңыз, әлбәттә, мәзкүр ике агу яхшыга таба илтмидер. Иштиһа булмаенча, ашны аракы эчеп көчләп ашау мигъдәгә аслан файда түгелдер, бәлки, зарардыр. Тәмәке тартучылар һәммәсе ашата торган вә мигъдәне уйгата торган нәрсәгә мохтаҗ булалар. Эчкә таба тәгамне куып кертә торган төрле чыбыркыларны тәҗрибә кылып карыйлар. Мәсәлән, аракы, борыч, хәрдәл вә керән кебек нәрсәләрне ашаганда, истигъмаль кылып карыйлар. Мигъдәң черек булса, вә эчендәге иштиһа әсбапларың бозылган булса, аның белән файда кыла алмыйсың... +Кайсы тәмәке тартучыны яки хәмер эчүчене күрсәңез дә, мигъдәсенең зәгыйфеннән шикаять кылыр, ашап булмый, дип зарланалар, баш авырта, дәрман юк, дип зарланалар, күңелсез, хафачылык, дип зарланырлар, дарусыз торып булмый, дип зарланырлар, үлгәнче дару итәләр. Аның өстенә файдалы дару бирмәй, дип, табибны сүгәрләр дә, ниндәен авыру икәнен дә белми, дип гаеп итәрләр. Халәнки бу хосуста аларга бары бер сүз әйтергә кирәк, ягъни сез сәламәт буласыңыз килсә, бары тәмәке тартма, аракы эчмә. Аның авыруы ни сәбәпле пәйда булгандыр, аны үзе дә белмәйдер. Чөнки аның надан игътикадында аракы файдалы, тәмәкенең зарары юк, дип тәмам урнашып калгандыр. Син эчемлектән авырыйсың яки тәмәке сиңа зарар итәдер, дисәң, әбәдән ышанмас. +Дәхи дә эчкеченең вә тәмәке тартучының зарланганын ишетерсең. Әйтер ки, бу ни хикмәт, кайдан булды бу авыру, ютәл, какырык чыкмай, авыз тәгъме юк, ашап булмай, кул калтырай, дирер. Күрсәң бу кешене, иштиһа ачар өчен аракы эчә, тамактагы какырыкны кубара, дип, тәмәке тарта, авыруын кайдан килгәнен белми. Халәнки үзе тартып китергән авырудыр. Эчмә аракы, тартма тәмәке, үзеңнән-үзең сәламәтләнерсең. +Кечкенә балалар тәмәке тарталар, мәгънәсен белеп тартмайлар, дәүләргә ияреп тарталар. Алар, олуглардан күрмәсәләр, тартмаслар иде. Бәс, ул тәмәке тартучы олугларның кәсафәте кечеләргә дә тиядер. Балалар һәм гаять гадәтләнеп китеп бозылалар. Әгъзалары ныгаймас борын тәмәкегә тотынганга күТәмәке төтене кергән башта гакыл вә зиһен чуаладыр, гакълият вә риязият фәннәренә кабил түгелдер. Кечкенә генә нәрсәгә дә аларның зиһеннәре йитмәс буладыр. Укый торган бала булса, күңел сабагына на кабил булыр, ягъни хифыз кылмалы сабакларны ул күңеленә бикли алмайдыр. +Кеше никадәр озак тартса, тәмәкене ташлавы шулкадәр читен буладыр. Озак тартып, зарарын тәҗрибә кылган соңында да ташлый алмый гаҗиз булалар. И борадәрләр, әүвәл тартсаңыз да, тәмам үзеңезгә гадәт булып китмәс борын ташлай күреңез шул кабахәтне. Каныңыз тәмәке зәһәре белән мәсмүм булып китсә, ташлай алмассыз. +Тәмәке, акрынлык белән булса да, адәмнең сәламәтлеген кимерәдер. Иң әүвәл тарткач та, ул синең миеңә ашадыр, мине томанлы вә болганчык кыладыр, зиһенне, фикерне вә фәһемне тупас итәдер, вә габавәт, вә аңгыралык басадыр. Ничә тәҗрибәләр булгандыр, тартмый тарткан кеше әүвәл мәртәбә тартканда башы әйләнеп екыладыр. Бу баш әйләнү мигә тигән зәхмәтедер. Тәмәке төтенен эчкә йибәреп, яхшы, саф һава урынына ниндәен агу вә зәһәрләр йотадыр. Чөнки тәмәке төтенендә кимия (химия — М.Г.) хасиятенчә ничә төрле зәһәр нәрсәләр бардыр, хамиз фәхем, никотин, креазот вә хамиз синил дигән нәрсә. Хосусән никотин дигән нәрсә бик зәһәрдер. Болар һәркайчан тәмәкенең яфрагында бар нәрсәләрдер. Әмма сигар вә папирос кярханәләрендә сигар вә папирос эшләгәндә тәмәкенең исен яхшы итәр өчен, вә яхшы җанар өчен, вә төсен матур итәр өчен күкерт-сөрмә вә һәм натр кебек нәрсәләр истигъмаль кылалар... +Инде тәмәке төтене эчеңә кергәч, ни гамәл кыладыр, колак +Таклыят вә риязият — акыл һәм математика.Зәһәре мигә ашып, мине саңгырауландырадыр. Ми саңгырауланса, баш әйләнүе пәйда буладыр. Канга катышкан соңында, канны мәсмүм кыладыр, вә ул тәмәке агуы белән агуланган кан бөтен тәнгә ирешәдер. Мигә вә сеңерләргә калтыравык пәйда кыладыр. Сеңерләр вә тамырлар ми белән тоташ булган өчен, баш авыруы пәйда буладыр. Вә һәм ошбу тәмәке зәһәре белән зәһәрләнгән йөрәккә вә бавырга ирешеп, бавыр вә йөрәк авыруы пәйда буладыр. Аннан истиска вә фалиҗ кебек авыруларга сәбәп буладыр. Тәмәке тарткан кешенең йөрәге бик зәгыйфь гамәл кыладыр, вә йөрәк тибүе сирәкләнәдер. Бәс, тәмәкенең мигә зарарын күрерсең. Иртә торгач тартканда яки озак тартмый торганнан соң тартканда, тәмәкене тартып йибәргәч үк, баш тубал кебек булып аңгыраеп китәдер, бөтен бәдәнгә бер сәкыйләт вә авырлык киләдер. Исерек кеше шикелле буладыр. Дәфгатән бик күп тарткан кеше һушы китеп егыладыр. Дәхи күзнең күрүен караңгыландырадыр вә зәгыйфьләндерәдер. Вә колак ишетүен зәгыйфьләндерәдер... Авызда төкерек бик кирәк нәрсә, әмма тәмәке төтене белән катышып мигъдәгә төшсә, мигъдәдә саратан дигән авыру пәйда кыладыр... +Аракыга вә тәмәкегә кеше тәмам гадәтләнеп йитсә, ташлавы мөшкел буладыр, һәрбер хәрам нәрсәгә гадәтләнсә, кеше ташлай алмый, хәрамның комары бардыр. Кәзалик зинага гадәтләнсә, гайбәткә, ялганга, сиркага вә гайре хәрам эшләргә гадәтләнү бик ямандыр. Саклан, и борадәр! Аракыга гадәтләнеп, аракы эчмәй калган кешеләр, тәмәкегә гадәтләнеп, тәмәке тартырга тугры килмәгән кешеләр үләргә йитәләр. Фикер сагыш, хафачылык вә һәм гүяки бер олуг нәрсә җуйган кебек булалар. Эшкә тотынса, эшкә кулы бармай, ятса — йокы кермәй, сөйләсә — ачуланып сөйләй. Кеше кылган эшне килештермәй, кешенең сүзен яратмай. Тавышы лыгырдап чыга. Сөйләшә башласа, ютәле тота. Шулай биш көн, ун көн, бер ай саШулкадәр зарары бар тәмәкенең, шулай була торып елдан-ел тартучы күбәядер... +Тәмәке тартуның зарарын яңа тарта башлаган кеше, әлбәттә, белсә кирәк. Хәтта белмәклеге ваҗиб. Яшь заманыннан ук бу зарарны белә торып, әлбәттә, нәфесен тәмәке тартырга гадәтләндермәскә кирәк. Күреңез, безнең яшь тәмәке тартучыларымызны! Кем аларны алай итте? Бу сүзгә җавап бирермен: әлбәттә, аталары гаепледер. Чөнки аталары аракы эчеп, тәмәке тартып гомер итмешләрдер... Ата булган кеше, углым тәмәке тартмасын, дисә, әүвәл үзе тартмасын вә тартканын углына күрсәтмәсен. Ләкин, вакыйган, моңар хилаф атасы әүвәл үзе дәлаләт кыла. Баласы әүвәл аны бу ни-нәрсә дип тотып карый. Атасы кебек авызына куя, тарт, тарт, углым, дип, атасы аңар көлеп тора. Бара торгач, бу бала ник тәмәке тартмасын, әлбәттә, бер нәрсәдән кешене мәнгы кылсаң, әүвәл ул эшне үзең кылмаска кирәк... Тәмәке тартучының үзенә булган зарарыннан катгы нәзар кылсак та, гайреләргә никадәр зарарлар вакыйг буладыр. Тәмәке сәбәпле ничә авыллар вә йортлар һавага очадыр, никадәр яшьләр түгеләдер, халыкка никадәр фәкыйрьлек вә мохтаҗлык вакыйг буладыр. +И тәмәке тартучы борадәрләр! Тәкрар булса да, янә әйтәем. Әгәр синең сулуың тараючан булса, бәдәнеңдә вә тамырларыңда, вә сеңерләреңдә сәкыйләт вә авырлык булса, башың авыртучан булса, йөрәгең сикерүчән булса, вә тәгамгә иштиһаң аз булса, каның аз булып бәдәнеңдә сөстлек булса, башың әйләнүчән булса, колагың шауласа, табигатеңдә бизгәк сырхавы кебек нәрсә булса, болардан сихәт табарга теләсәң, дару эзләмәс борын, ташлап карачы тәмәке тартуыңны! +Бу авыруларның, шаять, берсе дә калмас. Үзеңне төзәтер өчен дару һәм кирәкмәс. +Дөньяда берничә нәрсәләр бардыр ки: аларны Аллаһы Тәгалә бәндәсен ибтиля һәм имтихан кылмак өчен хәлык итмештер, һәрбер хәрам нәрсә бу җөмләдәндер, бигрәк мөстәгъмәл вә мәшһүрдер: исерткеч, тәмәке, әфьюн, күкнар яки бәнеҗ. Ошбуларга мөбтәля булса, кеше һәлак булмаенча калмайдыр. Гадәт итмәс борын үзеңне сакларга кирәк. Бу нәрсәләр һичберсе зарардан хали түгелләрдер.....га карамастан. +ТАТАР УКЫМЫШЛЫЛАРЫ +Мелла Ишнияз бин Ширнияз. Мелла Ишнияз бин Ширнияз әл Харәзми әл-Үргәнчи — 1190, ягъни 1776 елларда Үргәнен тарафыннан килеп, Русия йортында Каргалы шәһәрендә берничә заман дәрес әйткән олуг вә мәшһүр адәмдер. Халыкның каралыгы вә наданлыгы заманында килеп, Русия мөселманнарын дин вә шәригать юлына күндереп, иң әүвәл халыкны агарткан адәмдер. Каргалыда дәрес әйткән мөддәтендә, ничә мәдрәсәләре туп-тулы: голяма, вә мөдәррис, вә имамнар әтрафе шәттидан җыелып дәрес укыганнардыр. Казанның иң мәшһүр голямасыннан олуг галим вә факиһ мелла Сәгыйд бин Әхмәт әш-Шырдани аның хозурында һәм дәрес укыгандыр. Мәзкүр мелла Сәгыйд хәзрәтнең Ишнияз мелла мәдрәсәсендә язган китаплары күп күренәдер. Җөмләдән берсе — "Тәүзих" китабы Фәкаде китабәт һәзамел китап әм-мисми бит "Тәүзих" фи тарих 1194 (1780) фи карияте Каргалый фи мәдрәсәте әфәнде Ишнияз бин Ширнияз әл Харәзми әл-Үргәнчи мәксәфиһә микъдар сәнәте мөдәрриса вә иҗтимаг фи хәзрәтә голямаи кәсират, вә ин әл хакир мин әднаһем илх. Мелла Ишнияз үзенең хатме хитап кыйлган шәкертләрен дин вә гыйльме интишар өчен һәр әтрафка күндермештер. Вә һәм болгар халкы өчен төрки телендә тәсниф кыйлынган рисаләләре бардыр. Җөмләдән берсе — "Рисаләи гакаид әл-Болгария" дигән ысул вә форугны җәмыг бер рисаләдер. Игътикадтан башлап нәфел гыйбадәтләргәчә бәян кыйлгандыр. Халыкның гакыл вә фәһеменә күрә, намаз ниятләрен татарча ошбу рәвеш үгрәтә. Мәсәлән: "Ният кыйлдым әда кыйлырмын бу вакыт фарзыны ике рәкәгать җомга намазының әдасе бергә, йөзем — кыйблага, маңлаем — кәгъбәгә, коллыгым — Тәңрегә, оедым шул хәзер имамга халисаллаһе Тәгалә". Вә янә: "Ният кыйлдым әда кыйлаен өч рәкәгать сәлават витерне, йөзем — кыйблага, коллыгым — Тәңрегә, халисаллаһе Тәгалә". Мәзкүр рисаләнең ибтидасе ошбу рәвешчә, "Сәнаэ гайре мөтәнәһи ул халик ля яззәлгә кем, сәер кыйлдырыр бәндәләрен әтраф галәмдә күргезмәк өчен хикмәтенең гаҗәепләрен вә сыйфатының ләвамиг Мәргубларын, вә андый санги кем, арыйтыр бәндәләренең батыйннарын сәфәр тәгабләре берлә" илх. Вә дәхи рисаләсенең дибаҗәсендә әйтә: "Аллаһ газыйм әш-Шан хәзрәтләренең тәкъдире берлә, Болгар вилаятегә төшеп ирдем, хәзрәти Гайшә разый Аллаһу гөнһаның догаи хәерләрен Аллаһы Тәгалә иҗабәт кыйлганы сәбәбедин кем, ул өммел мөэминин дога кыйлган иркәннәр кем: "Иляһем, шөтат әрзак әл голямаэ", — дип. Вә анда кунак булып, вә ул вилаятьнең җәмәгатьләре илтимас кыйлдылар кем, "безләргә бер төрки гакыйдә бетеп бирсә ирде дип" илх. Халык арасында истигъмаль "Шәраител иман" дигән бер кечкенә балалар өчен төзелгән рисалә бар — бу һәм Ишнияз мелланың мөсаннафатыннандыр. Мәзкүр "...гакаид әл-Болгария" дигән рисаләсенең ахырында әйтә: "һәркем бу рисаләдин укып мәнфәгать алса, мин фәкыйрьнең атам Ширнияз бии Ярмөхәммәтне вә анам Хәдичә бикә бинте мелла Ширимне догаи хәер берлә яд кыйлсыннар. Бу фәкыйрьне һәм догадин куймасыннар. Мондин мәңа Аллаһы Тәгалә сәваб бирсә, ән солтан әнбия вә әдваҗе мөтәһәрит, вә атам берлә анамга үткәрдем. Тәммәте һәза әннөсхәт фи яумиләрбәгаэ фи шәһри шәүвәл 11251 сәнә галәядәл фәкыйрь әл-хакир әр-раҗи рәхмәте раббел гафур Ишнияз бии Ширнияз әл-Харәзми илх. Русия йортында мөҗәддидәмая булган голяманың ибтидасы, әлбәттә, ошбу мелла Ишнияз әфәнде Русиядә интишар гыйлем кыйлганнан соң җәелгәндер. Моннан соңгы голямалар, әлбәттә, мөҗәддәдләрдер 21. +Мелла Габдерәхим хәзрәт. Мелла Габдерәхим хәзрәт Казан губернасының мәшһүр голямасыннандыр. Чистай өязендә Утыз Имән авылында имам иде. Имам фазыйл, вә камил, вә галим, гаҗәп гамил, муафыйк сөннәт, вә мөҗтәнибе әгъмаль, вә әкъваль әһле һәвә, вә бидгать иде, диләр. Даре исламга берничә мәртәбә сәфәр кыйлып, гыйлемне анда әхез кыйлгандыр. Вәладәте тәхминән 1730 елларда вә һәм вафаты 1815 еллардадыр. Мәркаде шәрифе Утыз Имән авылындадыр. Әмма надан суфиларны һич яратмас иде. Гаҗәп мөтәшәрригъ адәм иде. Ләкин кавеменә фарыз гыйбадәттән гайре сөннәтДөреслектә 1695—1781 булса кирәк.41 нчесе — русча белмәк", — ди икән. Йортының тәрәзәсе кечкенә генә рамкасыз тәрәзә икән. Тәрегә охшай, дип, асла тәрәзәсенә рамка куйдырмас икән. Тәсниф кыйлынмыш күп рисаләләре бардыр. Җөмләдән берсе — 1790 елларда Суфи Аллаһиярның "Мораделгарифин" дигән китабына гарәпчә шәрех иткәндер вә һәм моның тарихына үзеннән бер бәет ишарәт кыйладыр. +Зәгъре михнәт чикте җисмем, +Тулды күзем зәгъре аб. +Зәгъре гакбы мәрхәм улсын, +Зәгъре тарихтан җавап. +Зәгъре ләфзе 1207 буладыр, румия хисабы 1790 га тугыры киләрдер (дөресе — 1792/1793). +Вә дәхи моннан башка мәзкүр Суфи Аллаһиярның "Сөбател гаҗизин" дигән манзум рисаләсенә гарәпчә әйткән шәрхе бардыр. Ибтидасы ошбу рәвешчә: "Әлхәмделлилаһи әлләзи һәдана әлә-сиратем-мөстәкыйм вәс салават вәс сәламе галя мин әхтас билхаликел газыйм вә галя алә-л-зин каму әбнасәрәт әтдин әл-кадим аля ахирә". Вә янә халык кулында мөстәгъмәл һәм матбуг "Рисаләи мөһиммә" дигән бер рисалә. Ысул гакаид, ысул әхлак вә әвгаз би-с-сәҗегъ вә-л-вәзен. Гавам өчен Габдерәхим мелланың мосаннафатыннан гаҗәп бер мәнфәгатьле китаптыр. Бу рисаләне ниндәен бер казаэ илаһи башына төшеп, мәхбүс булган хәлдә хәбестә чагында тәсниф кыйлган икән дип мәшһүрдер. Вә янә балалар арасында мөстәгъмәл һәм берничә мәртәбә матбуг "Бәдавам" китабы, дирләр, бу һәм — Габдерәхим мелланың мосаннафатыннандыр. Вә дәхи бу мәзкүрләрдән башка казым вә әбъятлар белән тәнсиф кыйлынмыш күп рисаләләре бардыр. Бик шагыйрь адәм иде, диләр. Янә берсе — "Тәшниг-с-сифаһай" — назым белән язылмыш. Берәүнең нәмәшруг эшләрен тәшнигъ кыйлып, биш фасылны мөштәмил бер рисаләдер. Дибаҗасы фарсыча. Әмма бәетләренең ибтидасы: +Сәна улсын ки бездин ул Ходага, +Дерүд улсын дәхи һәм әнбияга. +— дип башланадыр. Янә "Тәнзиһель әфкяр фи нәсәихэл-әхъяр тәснифе Габдерәхим мин әһле-л-Болгар" дигән бер рисаләсе бар. Кәзалик назым белән тәсниф кыйлынмыш, вәгазь вә нәсыйхәт бабында манзум бер рисаләдер. Ибтидасы ошбу рәвешчәдер: +Фәсахәтдин кемә кем тиксә бәһра, +Нәсаих әйләгәй әһле диарә. +Вә дәхи "Гавариф эз-заман" дигән бер манзум рисаләсе бар, ибтидасы ошбудыр: +Сәна ул Тәңрея, җаббаре галәм +Яратты кодрәтедин бонча адәм. +Җаһил Таифәсеннән булган әһле тәсәуф хакында бер рисаләдер. Вә дәхи бу манзум рисаләнең Гакыйбендә "Нәшре-ттәкъриб" дигән бер рисаләсе бар. Назымлы рисаләсенә шәрех мәнзилендә бәян кыйлынгандыр һәм бу "Нәшре-т-тәкъриб" рисаләсе матбуг "Рисаләи мөһиммә" эчендә һәм бар. Ошбу рәвешчә башлана: "Вә бәгъзе, әй мөэмин кардәшләр, дин ирлендә юлдашлар" илә ахириһ. Дәхи "Сәйф әс-Сарим" дигән бер рисаләсе булырга кирәк. Бу һәм мелла Габдерәхим әфәнденең мосаннафатыннандыр. Хәер, фәкыйрь бу рисаләне күргәне юктыр. Фарсы теле белән булмак кирәк. Янә Габдерәхим мелланың "Җәнах-ел-фәлах фи зам-ем-мәблах" дигән бер рисаләсе бар. Бу һәм манзум рисаләдер. Ибтидасы ошбу рәвешчә: +Әй, мөбахдә юк риян дигән каны, +Кил, ишеткел бу сүзи, белгел аны. +Янә "Төхфәтел мөлүк" тәсмия кыйлына бер тәгъбирнамә тәрҗемәсе бар, фарсыйдан тәрҗемә кыйлынгандыр. 57 бабны мөштәмил бер рисаләдер. Вә дәхи "Дөррәт-ел-фахирәт" бер рисаләсе бар. Гайре телдән тәрҗемә кыйлынмыш бәгъдәл мәүт вакыйг булачак әхваләт бәянында бер рисаләдер. "Назым белән ахирәтнамә" һәм тәсмия кыйлынадыр. Бу рисаләләрнең мәҗмугасы Печән базары мөәзинендә бар. +Казан календаре. 1877. 44—45 б. +Дамелла Сәгыйд бин Әхмәт әш-Шырдани. Дамелла Сәгыйд бин Әхмәт әш-Шырдани мәүлүдан, вәл Биктави мәүтатанан. Дамелла Сәгыйд хәзрәт Казан губернасы Зөя өязе Шырдан авылында вәләдәт тапкандыр, 1741 елларда. Күп заманнар +Бәрәскәдә, Шашыда, Ашытта, Өлә Казакларында һәм Урбарда имам вә мөдәррис булып, Казан шәһәрендә Урнаш башы Муса бай Сәлим углы 5 иче таш мәчетне салгач, Сәгыйд хәзрәтне авылдан китереп имам вә мөдәррис кыйлгандыр. Мәзкүр дамелла Сәгыйд хәзрәт Казан голямасының иң олуг вә галимрәгедер. Хосусән фикъһе гыйльмендә бик маһир адәм иде, диләр. Бөтен гомерен фикъһе гыйльмендә сарыф кыйлгандыр. Хосусән Шәмсетдин Мөхәммәтне һич кулыннан төшермичә, ун кат моталәга кыйлып һәм шәкертләргә ничә мәртәбә укып чыккандыр. Казембек әфәнде әйткән икән: "Мөхтәсаре викая" бастырганда, ничә нөсхә "Җәмигъ әр-рөмүз"ны җыйдым, Сәгыйд хәзрәт җәмигыннан мәсәһһәх җәмигъ тапмадым", — дип. Мәсьәлә сораган адәмнәргә "Җәмигъ әр-рөмүз"дан, китап карамыйча, күңеленнән: "Бу сүз "Җәмигъ..."да фәлән биттә, фәлән юлда бар", — дип, бите-бите белән, юлы-юлы белән тәгъйин кыйлып әйтеп бирер икән. 90 яшенә чаклы гомер итеп, 1831 елда май аенда вафат итмештер һәм Казанның иске зиярәтендә мәдфүн. Кабер ташы хәзер дә бар, ләкин ярылып, вәйран булып ята. һиммәт иясе әгъниядән берәү ихъя кыйлып төзәттереп куйса, садакаи җәрия булып, хаяте әбәдигә улашыр иде. Казанда вә Казан җирендә үзенең заманасында Сәгыйд хәзрәт кебек факиһ вә галим рәббани юк иде, диләр. 50—60 ел дәрес әйткән мөддәтендә аннан тәгълим алган адәмнәрнең балалары, хәтта балаларының балалары өлгереп, мелла Сәгыйд хәзрәттән дәрес укыганнардыр. Рәхмәтуллаһи Тәгалә рәхмәте васигате. +Ибраһим Хуҗаш. Ибраһим әфәнде бии Хуҗаш — Казан голямасыннан мәшһүр адәмдер. Аслы Бөгелмә өязеннән. Дагстан җиренә барып, тәгълим алган адәмдер. 1775 елларда Казанга килеп имам булгандыр. Әүвәлге таш мәчет салынып беткәч тә, иң әүвәл имам булган кешедер. Шуның өчен бу мәчет "Әфәнде мәчете" дип аталып калгандыр, һәнүз дә "Әфәнде мәчете" дип йөртәләр. Зиядә гайяр, вә сүзе әсәрле, вә әһле тәкъва адәм иде, диләр. Риваять кыйлалар, әфәнде хәзрәт заманасына чаклы Казан халкы бик кара вә надан халык булганнардыр. Башларына кара эшләпә, өсләренә бөрмәле чикмән кияләр икән. Вә һәм чәчләрен китәрми йөриләр икән. Әфәнде хәзрәт килгәннән соң әһле исламга килешми торган мондаен эшләрне бетергәндер вә, халыкны ислам гадәтенә күндереп, күп агарткандыр. Вафаты — 1823 елдадыр. Галим мөәзин мәрхүм сөйләр иде: "Әфәнде хәзрәт ай башы хосусында үзенең хисабы белән кешедән беркөн мөкатдәм 2 йөри икән һәм беркөн мөкатдәм гает укып, һаман аяз булып та ай күренмәгән булса кирәк. Бистә халкының берсе, әфәндегә барып: "Гает укыдык, һаман аяз, ай күренми", — дигән. Әфәнде хәзрәт, гайрәтләнеп: "һай, тә кем, сәңа ай кирәкмени! Тукта, тә кем, мин сиңа айны күрсәтим, тә кем, — дип, өеннән карама таяк алып чыгып, — тукта, тә кем, мин сиңа айны күрсәтим", — дип, ул кешене куып чыгаргандыр. Аның каршында байлар, фәкыйрьләр — бәрабәр булгандыр. "Бу — бай, бу — фәкыйрь", — дип, асла ригая кыйлмас икән. Рәхмәтуллаһи галәйһи. Бу бәет аның хакында әйтелгәндер: +Әфәндегә тоһи барсаң, әфәндене оер, дирләр, +Аңа пот бал алып барсаң, әфәндем, йөр, боер, дирләр. +Ярулла бин Бикмөхәммәт. Сатыш Ярулла хәзрәт бин Бикмөхәммәт бине Котлыпулат аслы Лаеш округы Әшнәк дигән авылдан чыккан. Замана голямасының мәшһүрләреннән берседер. Малмыж округында Мәчкәрә авылында Мәчкәрә дамелладан дәрес укыган. Вә һәм хәтме көтеб кыйлган соңында, Көек авылында биш ел имам булып вә дәрес әйтеп, аннан Сатыш авылына күчкәндер һәм анда 35 ел имамәтчелек кыйлып дәрес әйткәндер. Хосусән гыйльме нәхүгә бик маһир адәм иде, диләр. 1869 елда шәгъбан аенда фәүт итмештер, 80 яшендә. Вә 40 ел дәрес әйтеп имамәтчелек кыйлгандыр. Үз заманында мәшһүр галим вә гамил вә мөттәки адәм иде, диләр. Рәхмәтуллаһи Тәгалә. Вә аның бабасы Котлыпулат дигән адәм һәм Тәнки авылында имам булгандыр. 1670 елларда вафаттыр. +Мөхәммәт Чәләби. Казан губернасы Чивил өязе Бакырчы зиярәтендә кадимге бер бик иске таш бар. Әмма бу заманда бөтенләй уалып, язуын укырлык эш калмаган. Әмма Бакырчыдан аның тарихын 1855 елда Насыйр мулла язып алган икән. Ул вакытта ташның язулары бөтен икән. Мәзкүр Насыйр мулланың "Рауза" китабы янында язылгандыр ошбу сүзләр: "Бакырчы зиярәтендә зиярәтгяһ Мөхәммәт Чәләби. Вафаты һиҗрәт тарихы берлән 939 да". Янә икенче җирдә мәзкүр Насыйр мулланың язып куйганы бар: "Бакырчы зиярәтендә хаҗи Мөхәммәт Чәләби. Вафаты һиҗрәт тарихы берлән 939 сәнәдә", — дип. Мәсихия тарихы белән буладыр вафаты 1522 (Дөресе 1532. — М.Г.) елларда, Казан алынмастан элгәрерәк. +Насыйр мулланың язып куйган тарихына бинаән, ул Мөхәммәт Чәләбинең үлгәненә 351 ел буладыр. Кадимрәк Бакырчы авылында кара тәварихка бик оста Динмөхәммәт дигән бер мулла бар иде. 1833 елларда 95 яшенә җитеп вафат булгандыр. Аның бер китабы янында мин күрдем — унике бабага чаклы шәҗәрәсе бар. Менә ул шәҗәрә: Динмөхәммәт, Габдерәшит углы Габбас углы Уразмәт углы Тули углы Тани углы Чики углы Түки углы Дирбеш углы Дүнәш углы Диркәш углы Буки углы. Риваять кылалар, Динмөхәммәт мулла үзенең бабаларының сүзләрен бүгенге кебек итеп сөйләр иде. Мәзкүр Динмөхәммәт мулла үзенең бабаларыннан руаят кылып сөйләр икән. Хәзер дә Чивил өязендә Аҗбаба дигән чуаш авылы бардыр. Шул авылда кадим заманда голяма Таифәсеннән хаҗи Мөхәммәт Чәләби дигән адәм бар икән. Ул заманда Аҗбаба мөселман авылы булгандыр. Мәзкүр Мөхәммәт Чәләби шул авылда ничә еллар дәрес әйтеп, ахыр хаҗга барган. Хаҗдан йөреп кайткан да Истамбулда калып шөһрәт тоткан һәм солтанга мәгълүм кеше булгандыр. Ул заманда Истамбул шәһәрендә Сөләйманхан дигән адәмнең патшалыгы заманыдыр. Солтан Сөләйман ул хаҗи Мөхәммәт Чәләбине Истамбулда бер мәдрәсәгә мөдәррис итеп куйган икән. Ничә еллар анда дәрес әйтеп, ахыр "Хөббел ватан мин әл-иман" дип, үзенең җиренә кайтмакны мәслихәт күреп, монда кайтып күрсә, ул авыл каралып, күбесе чуаш булып калганнардыр. Аннан соң ул Мөхәммәт Чәләби бу сәфәреннән йөреп кайткач, монда аны "Хаҗи баба" дип йөрткәннәр. Шул сәбәпле аның авылы Аҗбаба дип аталгандыр. Аҗбаба хаҗи бабаның мәхфифедер. Аннан соң мәзкүр Мөхәммәт Чәләби, үзенә әҗәл сырхавы җиткәч, үзенең якыннарына васыять кыйлган: "Әгәр мин үлсәм, мине Бакырчы зиярәтенә илтеп күмегез. Бу бәдбәхетләр каралып беткәннәр, тәнем чуаш арасында калмасын", — дигән, һәм ул вафат булгач, аны Бакырчы зиярәтенә китереп күмгәннәр. Мәзкүр Хаҗи баба Истамбулда ничә еллар дәрес әйтеп, могтәбәр голямадан булгандыр, нәчә тәсниф кыйлынмыш китаплары бар, имеш, дип, Динмөхәммәт мулла сөйлидер икән. Истамбулда мөдәррис булып торганлык сәбәпле, "Чәләби"лек дәрәҗәсен алгандыр. Чәләби — бертөрле олуг дәрәҗә вә чинның исемедер. Рәхмәтуллаһи Тәгалә рәхмәте васигате. +Таһир бин Сөбханкол. Таһир бии Сөбханкол Адай хәзрәт дип мәшһүрдер. Вятка губернасы Малмыж өязе Адай авылында имам вә мөдәррис. Хосусән гыйльме кыйраәттә мәшһүр адәм иде. 60 ел гыйльме кыйраәттә дәрес әйтеп, 1867 елларда вафат. Мөддәте гомере 117 яшенә ирешмештер. Бик күп имамнар вә талибләр аннан гыйльме кыйраәт тәгълиме алганнардыр. Гыйльме кыйраәттә маһир вә мәшһүр адәм иде. Аннан кыйраәт укыган адәмнәр риваять кыйлалар. Әгәр шәкертләрдән берәү аңар кыйраәт укырга барса, дамелла: "Сән җырларга беләмсең?" — дип сорар икән. Ул шәкерт: "Беләмен", — дип җавап бирсә, "Яхшы, бәрәкаллаһ, гыйльме кыйраәткә һәм кабилиятең булса кирәк", — дип, кыйраәткә шөругъ кыйлдырыр икән. "Җырларга белмәем", — дигәннәренә әйтер икән: "Яхшы, тәҗрибә кыйлып караек, бәлки, тәхсил кыйларсың", — диер икән. Вә һәм мөшафәһәтдән аваздан авазга кыйраәт тәгълим биргәндә, кабилиятсезрәк адәмнәргә әйтер икән: "Авызыгызны ачарак бирегез, мохариҗ хоруфыңызны ачыграк тәләффез кыйлыңыз. Урыс җырлаганда авызын ачып, кычкырып җырлаганын күргәнеңез юкмы? Шул рәвешчә тавышыңызның тәмаме белән укыңыз!" — ди икән. Мәзкүр Таһир хәзрәтнең мәкаме тәкәллефсез генә Мисыр мәкаме иде. Рәхмәтуллаһи Тәгалә. +КАЗАН БАЙЛАРЫ +Тәзкирә +Моннан мөкатдәм,82 нче елгы рисаләмездә Казанда мөтәвәффа имамнарның тәзкирәсе язылмыш иде. Инде бу ел әгъния-и-мөслиминнән Казанда мөтәвәффа ингам вә ихсан иясе бәгъзе байларның тәзкирәседер. +Хөсәен бин Ягъкуб әс-Сабаи. Казанның могтәбәр байларыннан гаҗәеп ингам вә ихсан иясе. Тәкъва вә мөтәшәррыйк адәм иде. Ел саен гадәти бәйрәмнәрне калдырмай мәдрәсә шәкертләрен, гаммәтән, чакырып зыяфәт кыйлыр иде. Хосусән гашурә, мәүлет вә бәраәт бәйрәмнәрен хуп ригая кыйлыр иде. 1859 да вафаттыр. +Корбангали бин Ягъкуб әс-Сабаи. Заһирән, тәкъва вә мөтәшөруг адәм иде вә шәех Түнтәригә дахил иде. Картлык һарименә җитеп вафат булды. +Ягъкуб бин Ишим әл-Ядкәри. Ядкәр Ягъкуб, диләр иде. Әгнияи мөслиминнән яхшы мөнгыйм вә мөхсән кемсәнә иде. Хәераты җөмләсеннән Әхмәр хәзрәт мәхәлләсенә мәдрәсә бина кыйлмыш иде. Бер заманнарда "Татарская ратуша" дигән мәхкәмәдә бургомистр иде. Вафатының тарихы мәгълүмем булмады. Ләкин 24 нче елларда сәламәт иде. +Нәҗметдин бин Шәмсетдин әфәнде. Казанның могтәбәр байларыннан иде. Аслы Тау ягы Теләнче Кариясеннәндер. Мәзкүр Ядкәр Ягъкубның мәдрәсәсе туздыкдан соңра, Әхмәр хәзрәт мәхәлләсенә олуг мәдрәсә бина кыйлмыш иде. Яшьлектәрәк вафат булды... +Җиһанша бин Бикмөхәммәт әл-Госмани әфәнде. Казанның могтәбәр байларыннан иде. Байлыгы гаять кәмальдә иде. Ингам вә ихсаны күп иде. Ләкин яшьлектә вафат булды. Казанның Тихвин дигән урамында 9 нчы олуг таш мәчет аның бинасыдыр. Вә һәм мәчет янында имам өчен йорт алып вакыф кыйлды. Вә мәдрәсә бина кыйлды. Вә мәдрәсә хәрәҗәте өчен йорт салдырып куйды. Гаять мәрд адәм иде, 73 нчедә вафаттыр. +Габделгазиз бин Бураш әфәнде. Казан байларыннан бер бай, һиммәт иясе адәм иде. Казанда 1803 елда әүвәл мәртәбә Коръәнне бу адәм тәбгы кыйлдырмыштыр. Риваять буйләдер, моннан мокатдәм Казанда тәбыг кыйлынган Коръән күренмидер. Бу Коръән хәзинәмездә халә мәүҗүддер. 1803 сәнәдә тәбыг кыйлынмыштыр. Вафатының тарихы мәгълүмем булмады. +Гобәйдулла бин Мөхәммәдрәхим бин Юныс. Әл-Юныси бин әл-Гавам, ләкабләре озын Гобәйдулла дип мәгъруф иде. Казанның олуг вә могтәбәр, вә гаять ингам, вә ихсан иясе байларыннан иде. Казан нахиясендә аның сөфрәсеннән нигъмәт ашамаган адәмнәр бик аздыр. Рус мәмләкәтендә генә түгел, бәлки Европа йортларында мәшһүр вә мәгъруф адәм иде. Аның варислары нәзалик озынныкылар дип мәшһүрдерләр. Гомерләрендә ничә мәдрәсәләр вә мәчетләр бина кыйлмышлардыр. Бонларың дәүләте һәнүз заил булганы юк. Аталарының вә балаларының ингам вә ихсаннары бәрәкәтедер. Казан йортына патша фамилиясеннән ниндәен шәхесләр килсә, алар йортына кадәм басмый калмадылар. Вә һәр хосуста алар диннең терәге иделәр. Гайрәт вә мөрәвәт иясе адәмнәр иде. Инде Казан йортында мондаен адәмнәр зөһүр итмәк һәйһаттыр. Маһ шәриф кичләрендә ифтарда фәкыйрь-фөкара йөзләп-йөзләп аларның дәстерханыннан туярлар иде. Вафаты кайчан, галәттәгъйин мәгълүмем булмады. +Әлхащ Габделмәннән бин Биккенә әл-Мөстәкыйми. Әгънияи мөслиминнән диянәтле вә могтәбәр, вә изгелек иясе +Үз мәхәлләсендә мәдрәсәсенең мөрәббисе иде. Аслы Теләче Кариясеннәндер. +Корбангали бин Әхмәр бин Риза. Кавал Корби дип мәшһүр вә мәгъруф иде. Ләкабе Арсаи. [...] +Ул бер гасырда булган атаклы байларның берсе — Юнысләр, икенче — Апанайлар, өченче — Аппаклар, дүртенче Арсайлар иде. 30—40 нчы елларда шөһрәтләре бик куе иде. Казан мөселманнарыннан иң әүвәл почетный гражданлык гонванын алган кемсәнәләр — ошбулардыр. Болар, ягъни Арсаилар, асылы, Олуг Кавал Кариясеннәндер. Аталары Әхмәр әүвәл башта Җаекта сәүдә кыйлып, аннан соң Казанга килеп, май белән, поташ белән сәүдә кыйлдылар. Голяма — дуст вә Хәйрәтләре күп адәмнәр иде. Кавал Корбангали шәех Әлмәтигә дахил кемсәнә иде. +Шаһи Алкин. Гәрчә байлар Таифәсеннән булмаса да, гайрәтле байлар катарәсына язылды. Зәбтия мәхкәмәсенең хакиме иде вә мәһабәтле адәм, вә олуг тавышлы иде. Угрыларга вә шәрабхурларга вә яман адәмнәргә гаять сәясәтле иде. Аның заманында шәһәремездә фасикъ вә фасид аз иде. Рамазан шәриф айларында мәйханәләр ишеге төбенә зәбтия хезмәтчеләреннән берничә адәм куеп, тәрәвихта шәраб, шәрабхурлык белән мәшгуль адәмнәрне җыйдырып, зәбтия мәхкәмәсендә җәзаи басизаларыны иҗра кыйлдыра иде. Буйлә бер мәхкәмәдә хаким була торып диянәтендә истикамәт белән, һәр көн хезмәттән кайтып, берәр парә Коръән укыйдыр, диләр иде. Әһле исламга пөштипәнаһ иде. Ләкин башка мәкруһ эшләреннән катгый нәзар кыйлыныр. +Мөхәммәдрәхим бин Вәлид бин Мөслим бин МәмәшРәки бай, диләр иде. Урнашбашында олуг вә мәшһүр бай иде. һиммәт вә мөрәүвәт иясе адәм иде. Хәйрияте күп иде. Яңа бистәдә урта мәсҗетне ул бина кыйлдырмышдыр. Фәсыйхел кәлям вә йомшак сүзле халим адәм иде. Вә тәкъвалыгы, вә гайрәтлелеге үз заманасында мәшһүр иде. Бай заманында, түрә-караны үзенә багындырып, үз кавеленчә гамәл кыйлдырыр иде. Вә угрыларны вә каракларны тоттырып, — үзенең таштан Кайсы елда вафаты мәгълүмем булмады. +Мусакай бин Ягъкуб. Казанның байларыннандыр. Дәхи Мостафа дигәннәре бар иде. Исай угланнарыннандыр. Мәшһүр байлар иде. Бу Мостафа зиярәт янында суга төшеп вафат булды. Исайның вафаты мәгълүм булмады. Ләкин бишенче елларда сәламәт иде. Әхмәд бин Исай әз-Замани — аның углыдыр. +Йосыф бин Исмәгыйль бин Апанай хафиз. Олуг Йосыф, дип мәгъруф иде. Казанның иң мәшһүр олуг байларыннандыр. Гакыйль вә мөрәүвәт иясе, ингам вә ихсан иясе адәм иде. Хәйрият вә тәсәддыклары мәшһүр иде. 1815 елда Шырдан кариясенә мәсҗет бина кыйлдырмышлар икән. 73 иче елда мендәрне булды. Коръән тәбыг кыйлдырып, әүвәл болар күбрәк интишар кыйлдылар. Хәзинәмездә 1808 елда тәбыг кыйлынмыш Пиргули васыяте бар. Йосыф бин Исмәгыйль харәҗәтеннән. Вафаты кайсы елдадыр, ләкин 10—15 иче елларда хаяты мәгълүмдер. +Дәхи кечкенә Йосыф [б.Бикбау] диләр иде, ләкабе — кытайдыр. Олуг сабын кярханәсе бар иде. Вафаты кайчандыр, мәгълүмем булмады. Пеште, Йосыф, Каргалар, дип мәгъруф иде. Мөнгыйм вә мөхсән кемсәнәләр иде. +Әхмәт бин Исай әз-Замани. Исай Әхмәте, диләр иде. Гаять изгелекле вә мөнгыйм адәм иде. 1812 елда Зәңгәр мәсҗетне бина кыйлдырды. Вафаты кайсы елдадыр, мәгълүм түгел. +Муса бин Мөнасиб. Мәнгәр Муса, диләр иде. Соңрак ләкабләре Адәми атала башлады. Дары бистәсенә әүвәл кәррә мәсҗет бина кыйлмыш иде, 1809 елда. Әмма вафаты кайсы елдадыр — мәгълүмем булмады. +Ибраһим бин Тимербулат бин Солтангол бин Кадир. Пулат Ибраһим, диләр иде. Ләкабе Солтанидыр яки Солтанайдыр. Бу нәсел бик зур һәм бик күптәнге нәселдер. Боларның төп бабалары Нугай исемле иде. Иван Грозный Казан шәһәрен алганда, бу Нугай Казан әһалисеннән иде. Ибраһим ән-Нугай Мөхәммәтҗан әл-Аети вә Бәшир әл-Аетиләр ошбу нәселдәндер. Боларның тәмам шәҗәрәсе миндә бардыр. Казанның асыл халкыннан янә моннан башка берничә нәсел барБайлар мәсҗетен ошбу Солтанай салдырмышдыр. Хикәясе календарьда мәзкүр иде. Әмма вафатының тарихы мәгълүм булмады. +Пулат хаҗи бин Муса әл-Ягъкуби. Халык арасында ләкабләре Шулпалар иде, вә Мусакай Пулаты, диләр иде. Казанның могтәбәр байларыннандыр. +Бәшир бин Ает. Халык арасында ләкабе — Чегән Бәшир диләр иде. Әүвәл фәкыйрь адәм иде. Тахта сәүдәсе йөртеп, гаять бай кеше булды. Ингам вә ихсан, вә изгелеге күп иде. 1825 елларда вафаттыр. Бик бай адәм иде. Әмма бары бер ир баласы бар иде, Вәли исемле иде. Аз заманда бар малын тәләф кылып бетерде. Бу Чегән Бәширнең Солтанай белән бабалары бердер. Әмма углы акча бетергәннең хикәясе озындыр. Монда барын язмак лаек түгелдер. +Салих бин Мостафа. Мәстүк Салихы, диләр иде. 1831 дә вафаттыр. Бурнаш салган таш мәсҗет урынындагы әүвәлге агач мәсҗетне Салих Мостафа углы салдырган иде. Гаять картлыкка җитеп вафат булмыштыр. Гайрәте күп, мөнгыйм вә мөхсән кемсәнә иде. Габдерәшит исемле бер тугма карендәше бар иде, Әпри, диләр иде. Ул мәзкүр агач мәсҗет аның исемендә Әпри мәчете дип калган иде. +Миңлебай бин Исмәгыйль. Көбә Миңлебай, диләр иде. Дәүләтле, бай адәм иде. Яңа бистәдә булгандыр. +Турчаң Исхак. Казан байларыннандыр. Бу Исхакның анасы әсир төшкән төрек хатыны иде. Шул заманда Казанның вәлисе аны Апанай Мусага никяһланып бирмеш иде. Турчаң Исхак шул хатынның углыдыр яки ияреп килгән углыдыр. Вафатының тарихы мәгълүм булмады, әмма 1811 дә сәламәт күренәдер. +Мостафа бин Фәйзулла. Таз Мостафа, дип мәгъруф иде. Аслы Келәче юлы кешеседер. Әүвәл башта фәкыйрь икән. Читек-башмак тегеп хәрәкәтләнер иде. Ахырыннан читек-башмак сәүдәсен зурайтып, яхшы бай булган иде. Хатыннар, читек-башмагын каеп, телмәкне ул ихтираг кыйлмыштыр . Үзе әйтер иде ки, читек-башмакны каеп эшли башлагач, патшага бер дилбегә каеп бирдем, ди иде. Гаять картлыкка җитеп вафат булды, йөздән зиядә, 110 яшендә вафат булды, дип риваять кыйлдылар. +Ибраһим бин Мостафа бин Ягъкуб. Мәүлән Ибраһим, диләр иде. Бучит Исхакның тугма энесе иде. Юаш вә халимадәм иде. Җан хәле белән сәүдә кыйлыр иде. Ингам вә ихсан иясе вә голяма дуст адәм иде. Вафат булды 1859 елда. +Исхак бин Мостафа. Бучит Исхак, диләр иде. Казан байлары җөмләсеннәндер. +Ибраһим бин... Сыер Ибраһим, диләр иде. Казанның могтәбәр вә диянәтле байларыннан иде вә гыйлем иясе иде. Картлык заманынача Сәгыйд хәзрәт укыр иде, китабы күп иде. Гаҗәп ят китаплары бар иде. Кирәк китапны бик кыйммәт төшертеп, Истамбулдан китертер иде. Ул заманда Истамбулдан китап китермәк бик мөшкел иде. Ахыр гомерендә дәүләте китеп васим булып вафат булды. Валлаһе әгъләм 1850 елларда. +Ягъкуб бин Йосыф бин Мөхәммәт бин Чука. Ләкабе кәгазьләрдә Чукин язылыр иде. Тире рәтенең иң байларыннан иде. Хыянәтсез вә гадел кеше иде. Мөнгыйм вә изгелекле адәм иде. Гаҗәп мәҗнүнанә сыйфатлары бар иде. +Исхак бин Мостафа. Халык арасында кадимрәк яэҗүҗ Исхак, диләр иде. Әүвәл башта бай нәселдән иде. Яшь заманында дәүләт китеп, янә үзе баеган адәм иде. Үз заманына әүвәлге дәрәҗәдә булган байларның берсе иде. Фиргавен сыман үзсүзле, холыксыз кеше иде. Әмма нигъмәт иясе, хәер вә тәсаддык иясе адәм иде. Вә бу Аппаклар нәселе кадимнән бай булып килгән нәселдер. 1859 да вафат. Риваять кыйлырлар ки, Казан мөселманнарыннан иң әүвәл кытат җилән кигән кеше мәзкүр Аппакларның бабасы иде. Давыд дигән бабалары булса кирәк. Бистә хатыннары Давыт бәк кытат җилән тектергән, имеш, дип күрергә барырлар иде. Аңарчы бөрмәле чикмән кияләр иде. +Габдерәшит бин Мөхәммәдрәхим әл-Юныси. Гобәйдулла байның энеседер, аннан мокатдәм, яшьлектәрәк вафаттыр. Бик бай кеше иде, диләр. Ләкин ингам-ихсан белән мәшһүр түгелдер. +Әҗем Мостафа. Казан байларыннан бер мөнгыйм-мөхсән бай иде. Кытат кярханәсе бар иде. Түбән Шырданга мәсҗет болар бина кылдырмыш иделәр. Ул мәсҗет манарасыз булгач, яңарак варислары яңа мәсҗет салдылар. Хаҗ әда кылмыш кемсәнә иде. +Габделмәщид бин Әбубәкер әл-Уразай. Мәҗит хаҗи дип мәгъруф иде вә Наласа Мәҗит дәхи, диләр иде, Наласадан килгән кеше булса кирәк. Хәзердә Рабут мәхәлләсе диләр, кадим анда мәхәллә юк иде. Әүвәл мәртәбә Мәҗит хаҗи бу мәхәлләгә мәсҗет салдырып, яңа мәхәллә ясады. Аннан соң янә зуррак итеп салдылар. Хәйрәт иясе адәм иде. +Бикбау бин Хәсән Әхнәфи. Мөкән Бикбау һәм Бикбау хаҗи дип мәгъруф иде. Зур сабын кярханәсе бар иде. Күп ингам вә ихсан иясе адәм иде. Күп хатын алмак белән мәшһүр иде. Бер кызны алып, ихласы кайткач аерса, тәмам күп мал биреп вә йорт салып биреп аерыр иде, һичбер җәбер итмәс иде. Мәхәлләдә бер, баш булып тормыштыр. Бикбау хаҗи килми торып, мәсҗеттә мөәзин камәт төшермәс иде. Әмма имамнарга вә мөәзиннәргә, голяма вә шәкерт Таифәләренә ингам вә ихсаны күп иде. +Бу мәзкүр байларның вафат тарихлары һәммәсенең дә мәгълүм булмаганлык җәһәтеннән ел хисабы белән тәртипкә салынмады. Мөмкин иде, әмма вакыт тарлык өчен буйлә икътифа кылынды. Әмма бу мәзкүрләрдән башка Казан шәһәрендә дәүләт иясе — нигъмәтле байлар күп үткәндер, белгәнемез кадәресен яздык. Шәһәр һәрзаман байлардан хали түгелдер, ләкин аларның тереклегендә, холкында вә табигатендә күп аерма бардыр. Чөнки алар муафыйгы шәргъ тереклек кыйлдылар. Аларда исраф юк иде. Кеше хакын хакладылар, кеше хакын алып китмәделәр. Үзләре сыеп торырлык йортлары бар иде. һавага чыгарып, биек-биек биналар кыйлмадылар. Атлары яхшы иде. Нык тарантас вә күн арба җиктеләр. Йортлары асла рәһенгә кермәде. Үзләреннән калса, варислары файдаландылар. Бирәчәкләре юк иде. Үзләренең дәүләте белән тыныч гомер иттеләр. Бер тиененә чаклы малларының зәкавәтен чыгардылар. Зәкавәт вакытында капкаларында бишәр йөз, меңәр кеше булыр иде... Шул сәбәптәндер малларының бәрәкәте артык вә ихтыяҗлары азрак иде. +КӨНЧЫГЫШ УКЫМЫШЛЫЛАРЫ +Әл-Фараби. Имам әл-хөкәмаи мөгаллим сани шәех Әбунасыйр Мөхәммәт бин Мөхәммәд Тархан әл-Фараби әл-хәким әт-төрки Рәхимулла хәзрәтләре әиммәи хөкәманың берседер. Хикмәт китабында Имам Фараби дип мәшһүрдер. Хикмәт фәнендә фәриде гасыр иде . Фараб Төркстан вилаятендә бер карьядыр. Бәлехнең мәгърибендә. Анда зөһур итеп асли төрек булмак җәһәтеннән төрки телен әгъла белер иде. Гарәп теленнән гайре дәхи һәртөрле телгә маһир иде. Гомум хикмия белән мәшгуль булып, анда тәхсил кәмальдән соң, Багдадка килде. Ул вакытта Багдадта Мәти бин Юныс дигән мәшһүр хәким бар иде. Аның дәресенә хазыйр булып мантыйкдан Аристалис китабыны укып берничә мөддәт анда икамәт соңында Харранга барды. Анда дәхи Юхна хәким дигән бер насрани хәким бар иде. Андан янә мантыйк фәнен камил укып, Багдадка кайтты. Голүм фәлсәфәне кәма һүә тахсил кылып вә Аристалисның күп китапларын мөталага кылды. Кичә-көндез хикмәт фәнендә сәгә вә иҗтиһад кылып, дәрәҗәи галиягә васыйл булды. Голүм хикмиядә таснифаты күптер. "Китабе сиясәтел мәдәнияти" дигән бер китабы бардыр ки, мисле дөньяга килмәмешдер. Бер нәфис китаптыр. Әмма таснифларының күбрәге сәваддә булып, бәязга күчерергә рәгъбәте юк иде. +Фараби хәзрәтләре Шам шәрифендә вафаттыр. +Ибне Сина. Имам әт-Таба шәех Әбугали Хөсәен бин Габдулла бин Хөсәен әл-Бәлхи әл-Хәким Рәхмәтулла Әбүгалисина дип мәгъруфдер. Мәшһүр хөкәмаи исламнандыр. Атасы асыл Бәлех шәһәрендән иде. Бохара вилаятенә бер карьяга күчеп, Әбугали анда тугды. Бохарада булган голямадан гыйлем укып, Мавәрәэннәһер голямасында гыйлем әхазә кылмаган адәмне калдырмады. Гыйльме Коръән вә сарыф, вә нәхү гыйлемендә маһир иде, вә оыул диндә, кәлям вә хисап, вә һәндәсә, вә җәбер мөкабәлә фәннәрендә, вә дәхи мантыйкдан Исагуҗыны тәмамВә гыйлем тыйбда ничә заман тәҗрибәле әтыйббәдән гыйлем әхез кылып кямаләт тапты. Аллаһы Тәгалә аңа шулкадәр гыйлемне кәшеф кылды ки, никадәр голяманың дикъкать нәзарга мохтаҗ гыйлемлек аның каршында бәдаһәт мәнзилендә иде. +Яше унйидегә йиткәндә, голямаи заман булып һәр голүм вә фөнүндән бәһрәмәнд булды. Хәтта мәнкульдер ки, Әбүгали хәзрәтләре дәва өчен нәбатат вә гайре нәрсәне тәҗрибә кылса, гүяки хәл теле белән ул нәрсә мин фәлән авыруга шифа дип аңа әйтер иде. Вә моннан башка төрле голүм гарибәгә вә фөнүн гаҗибәгә малик иде. +Кичәләрдә, асла йокламаең, китап мөталәга кылыр иде. Аның мосаннафатларыннан бере — "Китабы шифа"дыр. Көн дә илле кәгазь тасниф итеп, күңеленнән язар иде... "Канун" тыйб фәнендә олуг китаптыр... +Хәмәданда үлгәндер, кайберләре, Сәмәркандта вафаттыр, диләр. +ТӘФТИШ ӘЛ-КИТАП ӘЛ-МАТБУГ +Казан шәһәре олуг шәһәрдер. Казанда вә Казан әтрафында вә, гомумән, мәмләкәтемездә, әһле ислам күп, китап күп басыладыр һәм күп сатыладыр, һәм бик укыйлар, әлхәмделиллаһ. Ләкин бу китап бастырмак гамәлендә күп игътинасызлыклар бардыр. Китапның кадрен вә хөрмәтен ригая кыйлмайлар. Начар кәгазьгә бастырып, китапны бозалар, китапның рәгъбәтен җуялар. Чөнки китапның язуы яхшы булса, кәгазе яхшы булса, мокаввәсе пөхтә булса, укырга рәгъбәтлерәк буладыр. Казанда яңарак тәбыг кыйлынмыш "Гакаид" хашиясе, "Мулла Әхмәт" хуп яхшы китаптыр. Мондаен гүзәл китапны тәбыг кыйлдырып, интишарына сәбәп булыплар. Ләкин начар вә юка кәгазьгә бастырып вәйран кыйлыплар. Чөнки мәдрәсәләрдә дәрес укытучы шәкертләр дәрес вакытында ят тәхрир тапсалар, китапның читенә тәхрир салалар яки мөшкел лөгатьнең мәгънәсен язалар. Әмма моның кәгазенә каләм белән язмак мөмкин түгел. Дәрес китапларын бастырганда, моны уйламак кирәк. Әлбәттә, кыйсса вә хикәят китабы имәсдер. Вә дәхи бик зарур, вә һәркемгә лазем китап иде. Яңарак "Җәмигъ әр-рөмүз" тәбыг кыйлыныптыр. Бәрәкалла һиммәтләренә. Кәгазе һәм яхшы, кара белән язмак мөмкин. Ләкин урыны юк, хашиясе бик аз. Озынчарак вә зуррак кулга басылсачы, укытучыларга дәхи дә рәгъбәте зиядә булыр иде. Дәхи дә хәзинәлек басмаханәсендә басылсачы. Дәхи дә бик тыгыз басылыпдыр. Юл арасына хәреф түгел, нокта да куя торган урын юк. Бу һәм мөштәгълин өчен уңгайсыздыр. Бутка пешергәч кызганмыйлар. Бер мәкальдер. Күп хәрәҗәт сарыф кыйлып, яхшы китапны бастыргач, аз нәрсәдән китапның рәгъбәтен җуярга кирәкмәс иде. +Янә бу "Җәмигъ әр-рөмүз" хатына "Халел лөгать" дигән рисалә тәбыг кыйлыныптыр. Яхшы иткәннәр. Бу кирәк иде. Ләкин моның таснифе фарси белгән адәмнәр өчендер. Фарси белмәгәннәргә — хәл кыйла алмас. Мәсәлән, "тарих" дигән сүз бер җирдә "мөэррих нәсәштән" дип хәл кыйлынмыш, икенче бер җирдә "хилаф ихтиба вакыйга" дип хәл кыйлынмыш. Ихтибаи вакыйга — тарихтан ятрак сүздер. Тарих дигән сүзне шөрүт-әс-салават укый торган балалар да беләдер. Мәш һүррәк лөгатьне ятрак лөгать белән хәл кыйлмакта ни файда бар? Бәс, бу хәл лөгатьнең лөгатен хәл кыйла торган икенче бер китап зарур булды. Бу шәкел эшләргә тарыгыйнчы, "Әхтәри"гә булган адәм һәммәсеннән мөстәгънәдер. Әблаэ кәрдәнидән, вә нигъмәт дадан, вә аз мәрдән, вә кифаят фәранәмүздән, вә зилкәш хуш кәрдән букәнд, вә иштәр бәр сәркүр бәштән һәда мин кәбла җаһилияти, вә әбләйтү фәләнен гозран әй әгъләмтөһү, вә бәкәйтөһү фима бәйни, вә бәйнаһу фәлә ләүм галәй — бәс, әблаэ дигән сүзне бу мәгънәләрнең кайсысы хәл кыйлды. "Җәмигъ әр-рөмүз"да мәзкүр әблаэның кайсы булса да бер мәгънәсе мораддыр. Бу кадәр мәгънәләрнең зәбтенә кадир адәмгә "Җәмигъ әр-рөмүз"ның да гыйбарәте мөшкел булмаса кирәк. Булганда да һәр кәлимә билтәкътиг сатыр башына язылса, эзләп табарга уңгайрак булыр иде. "Әхтәри" кебек. Янә гайре мәмләкәттән килгән матбуг "Әнмүзәҗ" китабы күренәдер, шәйлә ки, китапка охшамагандыр. Бу һәм мөбтәдиләр өчен файдасы булмаса кирәк. Әүвәлә "Әнмүзәҗ" дәхи бер хашия бергә тәбыг кыйлынмыштыр. Моның уңайсызлыгы заһирдыр. Дәхи дә "Әнмүзәҗ" укый торган егет китабының читенә тәркибен яза, лөгать мәгънәсен яза. Вәһаләнки, әүвәл кәгазе язарга ярамый вә дәхи язарга урыны юк. +Косур хакында вә, бәгдәл иҗтимаг, риваять Һилал хакында күп мөназаралар вә мөкәләмәләр мәсмуг булды. 82 нчы елгы салнамәне моталәга кыйлдыкларыннан нәши, бәгъзеләр Камәр шәместән 12 дәрәҗә калгач, равиййәтнең имкянына мөгалләм булмамышлар. 12 дәрәҗә калгач, вакыт равиййәт булса кирәк дип, Рәхмәтулла ибн Әмирхан әфәнде һәм 41 иче елда тәбыг кыйлдырмыш горрәнамәсендә зекер кыйлгандыр. Гаҗәп, 41 иче елдан бирле бу сүз берәүнең дә күзенә дүш улмамыш: 84 иче елгы салнамәмездә бу Рәхмәтулла әфәнденең горранамәсеннән бәгинә гыйбарәте белән зекер кыйлынган иде. Бәлки, һәйәт фәненнән хәбәрдар улмаян адәмә бу — ят сүздер. Чөнки һәйәт мәсьәләләрен һәркем фәһем итәр дип әйтеп булмай. Аның өчен һәйәте һәндәсәгә вә хисапка тәүкыйф кыйладыр. Алар исә бездә күптән нәсия-мәфсия. Бәли минем дә риязият фәнендә мәһарәтем юк. Мәгәр тарафымыздан әиказ булса да кифая. Унөч елдан бирле салнамә чыгарып, хаңарәт вә тигънаи хәлдән гайре ни хасыйлым бар? +"Риязият фәнендә — математика фәнендә. +МӨЛӘЗЗИ МӘДАР ЕЛ ВӨҖҮД +Белгел ки, дөньяның хозуры вә ләззәте дүрт нәрсәдәдер, һәм тереклек шул дүрт нәрсәгә таянып торадыр. Иң әгълясы вә артыкрагы — ашаудыр. Чөнки ашаудан башка бәдәннең кыямы мөмкин түгел. Ашамасаң, хәятың дә бетә, димәк. +Икенче — ләззәти сәмагтыр, ягъни музыка тыңламас, вә хуш аваз, вә хуш әлхан тыңламак. Бәс, хакимнәр ошбу сәмагны җанга гыйзадыр, диделәр. Чөнки сәмагның нәфәскә тәгаллекы бардыр. Нәфәс дисәк, җөзә бөнияэ адәмдер ки, нәфәснең хакын ригая лаземдер. +Өченче — ләззәти җөмагдыр ки, боның дәхи иҗат нәуг бәни адәмгә тәгаллекы булмаи җәһәтеннән хаҗәт нәрсәдер. Ләкин бу ашау белән җөмаг тәгаллекад бәһимия булган өчен шәрган могьяр тоелмыштыр. Дүртенче — ләззәти мөлбәсдер. Бу һәм әлзам маддәи вөҗүддер. Хифыз бәдәнгә тәгаллекы бардыр. Әмма киемгә-салымга ул кадәр ихлас утыртып, Европаның "мода" дигәннәренә иярмәк — гакыллылар эше түгелдер. Тик бары сәтер гаурәт морад булып, эссегә пешмәслек, суыкка туңмаслык кадәр кифаядыр. Әмма бу сүзләрнең тәфсыйле будыр ки, әй угыл, ләззәтле тәгамнар вә татлы ашлар нәфескә бик муафыйк нәрсәләрдер ки, 200 меңле байларны ике тиенгә мохтаҗ итеп шулар калдырадыр. Бәс, ашамак-эчмәк хосусында адәм — хайван белән бер дәрәҗәдәдер. Вә кәзалик җөмаг хосусында адәм вә хайван бер дәрәҗәдер. Ягъни бу ике хосуста бары нәселне сакламак вә вөҗүдеңне сакламак, бәс, аннан артыгы — зайгтыр. Имди калды сәмаг дигәнемез. Башкаларына караганда, ул кадәр бик хаҗәт булмаса да, теләгәнең кадәр истимаг кыйл вә хуш авазларны тыңла. Мәзаҗга бик каты дахиле бардыр. Гыйшык белән мөбтәля кемсәнәләргә вә диваналык белән мөбтәля кемсәнәләргә сәмагның файдасы мөкаррәрдер. +Хәмәлнең унбере үткәч, һәр яуган нәрсә: кирәк кар булсын, кирәк ягъмур булсын — инсан ягъмурыдыр. Нисан суының хасияте бәйнәннас мәшһүрдер. Мартның сигезендә хәмәл керәдер. Хәмәлнең унбере булганда, мартның унтугызы буладыр. Хасыйл, мартның унтугызы үткәч, яуган кар вә ягъмур инсандыр һәм апрельнең җиде вә сикезенче көненәчә нисан хисапланыр. (...) +Дәхи "Фәүзеннәҗат"ның сүзе һәм ошбудыр: +Әйтәен сәңа, ишет кәйфиятен, — +Абе инсанның дияен хасиятен. +Афтаб килгәндәдер борҗ хәмәл. +Анда бу сүзләргә кыйлгыл сән гамәл. +Унбер үтеп, калса унтугыз көне, +Бел, бәрабәрдер көне вә һәм төне +Ягса ягъмур, суыны нисан атар... +КУШЫМТА +"Кырык вәзир" әсәрендәге хикәятләрнең шартлы исемнәре. +(Хикәятләр алдындагы саннар вәзирләрнең тәртип санын күрсәтә, калганнары — хатын хикәятләре)1. Шәех Шиһабетдин мәкътүл турында хикәятБәдбәхетлектә охшашсыз падишаһ углы турында хикәят2. Хатыннарның мәкер вә хәйләсе турында хикәятБер падишаһ һәм аның сырхау углы турында хикәят3. Бер падишаһның вәзирләр, олуглар белән нәсыйхәте турында хикәятГафил падишаһ турында хикәят4. Муса галәйһиссәлам һәм Билгам Багур турында хикәятХозыр галәйһиссәлам һәм бер падишаһның вәзирләре турында хикәят5. Хозыр галәйһиссәлам һәм бер падишаһның вәзире турында хикәятШирбәт сатучы белән мәгърәби турында хикәят6. Тегүче егет белән хатыны турында хикәятБер падишаһ һәм аның асрау углы турында хикәят7. Бер падишаһ белән вәзирләре турында хикәятАна чыпчык белән ата чыпчык турында хикәят8. Бер вәзир турында хикәятПадишаһ угланнары белән казый турында хикәят9. Һарун әр-Рәшит белән җария турында хикәятПадишаһның малга хирыс угыллары турындагы хикәят10. Мисыр шаһзадәсе һәм хәйләкәр хатын турында хикәятБер сәүдәгәр һәм аның ике углы турында хикәят11. Вәзир углы белән падишаһ турында хикәятБәрсыйса шәех турында хикәят12. Солтан Мәхмүд һәм хасс вәзире Аяс турында хикәятПадишаһ белән тукучы турында хикәят13. Гаҗаиб һәм гараиб мәхлукатларБаласы булмаган падишаһ турында хикәят14. һарут һәм Марут фәрештәләр турында хикәятБәңхурлар турында хикәят15. Падишаһ һәм аның йөрәк авырулы углы турында хикәятЛокман хәким һәм тамагына сөяк кадалган падишаһ турында хикәят16. Дәрвиш белән бер падишаһ турында хикәятСолтан Мәхмүд белән Хәсән Мәймәнди турында хикәят17. Хатыннарда шәһвәт күплеге турында хикәятБагдадтагы кырык гайяр турында хикәят18. Солтан Мәхмүд һәм ярдәм сораучы турында хикәятХәләб патшасының кызы һәм читекче турында хикәят19. Хәсән Басрый турында хикәятБакчачы карт белән углы турында хикәят20. Бер падишаһ һәм дәрвиш турында хикәятСуган ашаган төрекләр һәм аларның балалары турында хикәят21. Падишаһ хатыны һәм аның сөяркәсе турында хикәятПадишаһ һәм дәрвиш турында хикәят 114 б. 22. Гүзәл шаһзадә, гүзәл дәрвиш һәм падишаһ турында хикәят 117 б. Бер падишаһ белән хезмәтчесе турында хикәят 118 б. 23. Сәүдәгәр һәм аның углы турында хикәят 122 б. Рәммаль белән аның шәкерте турында хикәят 124 б. 24. Диләтелмөхал турында хикәят 127 б. Бер падишаһ һәм аның дусты турында хикәя 129 б. 25. Халид сәхабә белән раһиб турында хикәят 132 б. Мыегын майлап мактанучы турында хикәят 133 б. 26. Су ташучы Ногман турында хикәят 136 б. Ике сәүдәгәрнең углы һәм кызы турында хикәят 137 б. 27. Утынчы һәм аның явыз хатыны турында хикәят 139 б. Күсә (сакалсыз ир) һәм борчалар турында хикәят 141 б. 28. Заһид белән угры турында хикәят 142 б. Әбүгалисина һәм Хәләб сычканнары турында хикәят 144 б. 29. Бәкъкальче һәм хатыны турында хикәят 145 б. Хозыр галәйһиссәлам һәм Муса галәйһиссәлам турында хикәят 147 б. 30. Гарәпләрдә кабилә сугышлары турында хикәят 148 б. Төрле сурәткә керә белүче падишаһ турында хикәят 151 б. 31. Һарун Рәшит һәм бер сукыр турында хикәят 152 б. Кайсария шәһәрендәге ике казый турында хикәят 153 б. 32. Ирдән риза булган хатын юклыгы турында хикәят 154 б. Фазыйл углы турында хикәят 154 б. 33. Яшәеш абсурдлары турында хикәят 156 б. Явыз угыл турында хикәят 157 б. 34. Гаҗәм сәүдәгәре һәм хатыны турында хикәят 158 б. Падишаһ һәм аның карчыгасы турында хикәят 159 б. 35. Хатыннар киңәшенең киресен эшләргә тиешлеге турында хикәят 160 б. Бер падишаһ белән аның углы турында хикәят 161 б. 36. Игенче һәм кырык карак турында хикәят 163 б. Солтан Галәэтдиннең тилеләр йортында булуы турында хикәят 164 б. 37. Хава, Адәм галәйһиссәлам һәм шайтан турында хикәят 165 б. Бер падишаһ һәм аның дошманлашучы вәзирләре турында хикәят 167 б. 38. Бер сәүдәгәр һәм аның җариясе турында хикәят 168 б. Туфан һәм Нух галәйһиссәламнең көймәсе турында хикәят 169 б. 39. Бүрек белән киңәшү турында хикәят 171 б. Вәзирләрдән гакыллы ишәк турында хикәят 172 б. 40. Тегүче хатыны һәм мамык тетүче турында хикәят 173 б. Мисыр падишаһы аның углы һәм вәзирләре турында хикәят diff --git "a/workdir/900_artifacts/\320\235\321\203\321\200\320\270\320\265\320\262_\322\226\320\270\320\264\320\265\320\275\321\207\320\265 \320\277\320\260\320\273\320\260\321\202\320\260. \320\237\320\276\320\262\320\265\321\201\321\202\321\214\320\273\320\260\321\200, \321\205\320\270\320\272\323\231\321\217\320\273\323\231\321\200 (\320\262\320\260\320\272\321\213\320\271\321\204)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2007).txt" "b/workdir/900_artifacts/\320\235\321\203\321\200\320\270\320\265\320\262_\322\226\320\270\320\264\320\265\320\275\321\207\320\265 \320\277\320\260\320\273\320\260\321\202\320\260. \320\237\320\276\320\262\320\265\321\201\321\202\321\214\320\273\320\260\321\200, \321\205\320\270\320\272\323\231\321\217\320\273\323\231\321\200 (\320\262\320\260\320\272\321\213\320\271\321\204)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2007).txt" new file mode 100644 index 0000000..68ecb14 --- /dev/null +++ "b/workdir/900_artifacts/\320\235\321\203\321\200\320\270\320\265\320\262_\322\226\320\270\320\264\320\265\320\275\321\207\320\265 \320\277\320\260\320\273\320\260\321\202\320\260. \320\237\320\276\320\262\320\265\321\201\321\202\321\214\320\273\320\260\321\200, \321\205\320\270\320\272\323\231\321\217\320\273\323\231\321\200 (\320\262\320\260\320\272\321\213\320\271\321\204)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2007).txt" @@ -0,0 +1,1609 @@ +ПОВЕСТЬЛАР Җаннарны чайкыйсы бар Әбиемә — әфлисун +Әй диңгез, диңгез!.. Кара диңгез. Синең турыда күп ишеттем. Укыганым булды. Үзеңне күрү теләге күңелемдә бәрәкәтле хыял булып бөреләнә башласа да, тиздән, бик тиздән күрешәчәгебез ике ятып бер төшемә дә кермәде. Менә хикмәти Хода, 4-5 көн элек кенә мин, аягыма — олтанлы киез итек, башыма — ялтырап торган күн бүрек, өстемә алагаем зур драп пәлтә (безнең авылда бала-чагага киемне бер-ике размерга запас белән алалар) кигән, ак юрган астында рәхәткә талып яткан кышкы авыл урамнарында бил тиңентен кар ерып, текә тауларда чаңгы шуып, ак кыяларны ишеп-җимереп, өйгә кайткач абзар-кура арасында мәш килеп йөргән 12 яшьлек малай, Кафтау итәгендә диңгезгә карап басып торам. Кояшка күзләремне кысам. Көньякның җылы тыгыз һавасын рәхәтләнеп сулыйм. И, рәхмәт инде сиңа, "Яшь ленинчы"! Хәл кадәри хезмәтемне, газетага җибәргән рәсем-мәкаләләремне шулай бәһаләгән өчен. +Редакция биргән зур бүләкне — Бөтенроссия пионерлагере "Орленок"ка юлламаны — миңа озын тәнәфестән соң, мәктәпнең барлык укучыларын линейкага тезеп, тантаналы төстә тапшырдылар. Беркөнне дә озын тәнәфестән соң тезделәр. Укытучылар безне биш минут элек кенә кар атып ватылган тәрәзә өчен бастырган булып чыктылар. Гаеплене "кайнар эздән" тотмакчылар. Кемнең кулы юеш — шул ваткан була. Тикшереп карасалар, коры куллы малай табылмады диярлек. Бу юлы да "Тезелергә!" дигән әмер яңгырауга, барыбыз да кулларны, юешме-юеш түгелме, чалбарларга ышкый башладык. Мин дә ышкыйм. Файдасы гына юк. Уч төбеннән салкынча тир бәреп тора. Директор кулыннан путевканы алганда, кулым юпь-юеш иде. +Иртәгесен иртүк юлга кузгалдык. Әни мине "срочно" комсомол обкомына илтеп тапшырырга тиеш. +Мәктәп, классташлар, әти, әни, мине тукранбаш түшәлгән чанада стансыга илткән күндәм Буян, ак авылымның пакь таңы — барысы да еракта калдылар. Еракка, кышлар булмый, карлар яумый торган якларга китәсемне белгәч, хәлсезләнеп түшәгенә ауган, озатканда сагышлы күзләрен "Һай, улым, җир читләренә китәсең бит... Планлаштырмаган эш булды әле бу" дип кайгырып, мине баккан әбием калды. Калды. Һәм... ярты йөрәгемне алып калды. Кинәт авырып китте ул. Без юлга кузгалганда, урын өстендә ятып калды. +И әби, әби... +Гел күз алдында. Озын буй, эре сөякле гәүдә. Башын бераз гына арткарак ташлап, ияген алгарак чыгарып торган мәһабәт сын, сабыр вә горуранә килеш-килбәт. Йөзендәге бихисап җыерчык-сырлар да килешеп кенә тора үзенә. Кулларындагы бүртеп, тармакланып торган зәңгәрсу-соры тамырлар исә география картасындагы эреле-ваклы елгаларны хәтерләтәләр. +* * * +Кая инде ул диңгез-таулар күрү, әбинең район үзәге Арчага да барганы юк. Безнең Сеҗегә Югары Утар авылыннан килен булып төшкән ул. Ике авыл арасы — 17 чакрым. Бу — әбинең үз гомерендә узган иң озын юлы. Арчага йомышы төшмәгән, чөнки район үзәге булып күрше Яңа Чүриле авылы саналган. Тугызынчы дистәсенең яртысын сүтеп килүче әбием, авылыбыздан беркая чыкмыйча, тыйнак кына, сабыр гына, барына мәмнүн булып гомер кичергән. Юк, ялгышам. Счетоводлыкка укучы өлкән улы Фәһметдин абыйны мунча кертү өчен бездән 70 чакрым ераклыктагы Олы Әтнәгә кем барган? Әбием! Кышкы зәмһәрир суыкта бер-ике кочак утын салган бәсле чанасын өстери-өстери, салкында, борын очын әле пәлтә якасына, әле кәшемир шәленә яшерә-яшерә, 70 чакрымны җәяүләп кем узган? Әбием! +И ул еллар... Бабай җигүле атта горур гына кайтып керә торган булган. Капкадан керә-керешкә дилбегәне вәкарь белән һавага чөеп җибәргән. Ирен каршы алырга чыккан әби ул дилбегәне җиргә төшеп барган шәпкә тотып алган, атны тугарган, абзарга кертеп печәнгә, суга кушкан, сбруйларны җыйган, киптергән. Ә иртәгесен бабайның өйдән чыгышына ишегалдында җигүле шәп кара-туры — Барса торган. +Тормышта күпне күрә минем әби. Вакытсыз үлеп киткән иреннән биш бала белән кала. Һай ул балалар... Мәетне өйдән алып чыкканда, мич башында, әти үлгәч акча бирәләр икән дип, сәдакага сөенешеп калган бичара сабыйлар. Йөрәге ничек түзгәндер газиз әбекәйнең?! +Кайгы-хәсрәт ялгыз йөрми, диләр бит. +Җәй. Коры җәй. Хәтәр җәй. Кайнар сулышыңнан да бөтен җиһан дөрт итеп кабынып китәр кебек. Авылның азмы-күпме хәл-җегәре булган һәр кешесе уракта. Кинәт кыр өстен һушыңны алырлык хәбәр кисеп үтә: +— Пожар! Сеҗе яна!!! +Күтәрелеп карасалар — авыл өстендә кара-кучкыл тыгыз төтен болыты. Халык, басуны ярып, дәррәү авылга йөгерә. Әби дә чаба. Тыны кысыла, эченә кату чыга, йөрәгенең хәле китә. Башта бер генә уй: "Кемнәр яна?" Отыры төтен болыты тагын да биегәя, тагын да җәелә. +И әби... Өеңнең, каралты-кураңның чиркандыргыч кара күмерләре, утлы кисәүләре өстенә кайтып кергәндә, итәк тулы бичара ач балаларың белән августның салкынча төнендә котсызнурсыз, өйсез — күрше-күлән дә янып бетә — урамда төн кунганда, ничек түзде икән синең йөрәк?! +Төпчек улың күрше малае белән абзар артында бәрәңге пешермәкче булган бит. Аны тотып тукмадыңмы соң? Хәер, үзең әйтмешли, ул сабыйны тукмап ни файда. Күрәчәгең булгандыр инде. +Балалар күрсәтәчәк кайгы-хәсрәтләрнең башы гына икән әле бу. Әбинең уллары-кызлары үсә төшеп, кул арасына керә башлагач кына, сугыш чыга. +Счетовод булып эшли башлаган, әнисенә ара-тирә такта чәен, шикәрен юнәтеп торган улы — игелекле, мәрхәмәтле җан Фәһметдин абый — Сталинград сугышында башын сала. Уртанчы улы Вәкилне (минем әти була инде) — атка камыт киертергә дә буе җитмәгән бот буе малайны — урман чыгарырга алалар. Шунда аның үшән биясен агач басып үтерә. Заман кырыс. Син — тол хатын, дүрт балаң бар, улың сугышта үлде дип тормыйлар — атны түләтәләр. "Ул вакытта ат түләүнең ни икәнен башына төшкән кеше генә белә", — ди әбием. Инде бурыч калмады, котылдым дип күңеле үсеп йөргән көннәрнең берсендә әбигә тагын киләләр: +— Хәерниса түти, бүген урман чыгарганда... +Тагын ат! +Тагын түләргә! +Бар икән күрәселәр! Ат хәсрәте үзенең дә йөрәгенә чөй булып кадалган әти нишләсен инде. Бер читтә җилкәләрен салындырып, башын иеп, борын тартып, шул мәлдә үзе дә үләргә әзер булып басып тора. +"И улым, улым. Шунда атың урынына үзең агач астында калып үлсәң, миңа җиңелрәк булыр иде, дидем. — Әби бу сүзләрне әйткәндә көрсенеп, авыр сулап куя. — Күргән нужалар, михнәтгазаплар йөрәгемә төшкәнгә күрә әйткәнмендер инде. Ул бичара баламның үзенең дә эче янмаганмыни инде ул чакта. Атларын да әйтер идем инде. Ат димәсәң, хәтере калыр, үзләре шыр сөяк, үзләре хәлсез. Түләдем инде, монысын да түләдем. Кая барасың?.." +Их син кайгы-хәсрәт җиле! Күпме кагарга була тол хатынның капкасын?! Күпме өзгәләргә була аның кан сауган йөрәген?! +Абзар артында бәрәңге пешергән төпчек улының үсеп җиткәч читкә чыгып китеп озак еллар хәбәр-хәтерсез йөрүе, бер кызының җиде ел үлем түшәгендә ятуы... Болар өчен әби кара кайгыга батмаганмы?! Алар өчен җаны сызланмаганмы?! Әле сугыш барганда армиягә алынган һәм җиде ел десантник булып хезмәт иткән улы, ягъни минем әти өчен ут йотып тормаганмы?! Әле ярый авыру кызын килене (әбиемнең оныгы Сәлим абыйның хатыны була) Нәкыя апа бик әйбәтләп караган. Әби аңа көн саен рәхмәт укый. +Әбиемнең башына төшкән кайгы-хәсрәт, нужаларның төпсез тобадай тирәнлеген әйтепләр бетерерлек түгел. Әмма әби сынмаган-сыгылмаган. Авызында кан булса да, төкермәгән. Иң авыр елларда да әби берәүгә дә кул сузып бармаган. Киресенчә, кәтилүк тотып, аның үзенә килгәннәр. +* * * +...Тукта әле, мин — күпме хикәя-легендаларга кергән мәгърур Кафтауга килеп җиткән малай бит әле. Монда пәлтәне суга манчып алдылармыни, авырайды, кирәкмәс бер йөккә әйләнде. Тизрәк саклык камерасына ыргытып котылырга иде. +Киемнәрне тапшыргач, мунча кердек. Мәскәүләр дә яңа гына килеп төшкәннәр, күрәсең. Алар белән бергә юындык. Мунчадан чыккач, безне лагерь киемнәре — юылган, үтүкләнгән штормовкалар, буденовкалар көтеп тора иде. Шулай итеп, күзне камаштырырлык чуарлык — кара, сары, яшел, зәңгәр, кызыл, кызгылт, шәмәхә, тагын әллә нинди төсләр бер сәгатьтә юкка чыкты. Гүя мунчада юып төшердек үзләрен. Барыбыз да яшелгә төрендек. +Без, малайлар, әзер. Тик кызлар гына озак юына, озак киенә. Үзләрен көтә-көтә күз күгәреп бетте. Ниһаять, чыга башладылар. Алар да штормовкалардан, буденовкалардан. Чү, миңа ни булды? Баш әйләнеп китте. Таулар биешергә тотынды. Тән эсселе-суыклы. Каршымдагы таныш булмаган бер кызның миңа төбәлгән мөлдерәмә кара күзләре, ирен читенә кунган сизелерсизелмәс елмаюы нишләтеп ташлады бит, ә! Ул арада мунчадан дәррәү чыга башладылар. Теге кыз "толпа" арасында эреде, юкка чыкты. +Мунчадан соң безне отрядларга тараттылар. Өч тәүлек буена юлда бер-беребез белән танышып, хәтта дуслашып өлгергән якташлар тегендә-монда чәчелеп бетте. Минем үземә Куйбышев районы Яңа Рәҗәп авылы малае Рифкать Хуҗиәхмәтовтан аерылу бик авыр булды. "Яшь ленинчы" аша танышып, хатлар язышып тордык без. Ходайның рәхмәте, күрешергә дә насыйп булды. Рифкать — сәләтле малай. Рәсемнәрне коеп куя. Хикәяләре дә шәп, гади, мәгънәле. Каян темасын, каян сүзен таба, каһәр?! +Мин "Стремительная" дружинасының җиденче отрядына эләктем. Отрядыбызның яртысы диярлек Мәскәү балалары. Аларны аермаганнар. Хәер, үзләре дә күп бугай. Тагын Мурманск, Киров, Хабаровск малайлары, Свердловск, Ленинград кызлары, бер якут, Биробиджаннан яһүдләр бар. Бәй, Казан кызы Рая (йә Рәшидә, йә Рәйханадыр инде ул) Хәмидуллина да безнең отрядта икән бит. И сөенештек тә инде. Иңнәренә агып төшкән кара чәчле, кыйгачланып килгән кара кашлы, моңсу карашлы бик матур кыз. Отрядта иң матуры — ул! Үзе ярдәмчел, үзе ихлас. Самимилегенә бераз гына беркатлылыгы да кушылып китә. Мине иң сөендергәне — Раяның татарча белүе. +Әй "Бөркеткәй", "Бөркеткәй"... Менә син нинди икән! Тау итәгендә ике озын бина тәрәзәләрен чекерәйтеп диңгезгә карап тора. Берсендә — безнең "Стремительная", икенчесендә "Звездная" дружиналары. Ә диңгезгә терәлеп торган ташпулатта "Штормовая" пионерлары яши. Уртада — зур стадион. Бер читтә — мәктәп. Ишегалдында — самолетлар. Безнең авыл өстеннән гел очалар иде алар. Каршыдагы тауга таба очканда җиргә төшкән кебек булалар. Без, ахмак беркатлылар, ышанып чабабыз. Әлсерәп, телне асылындырып тауга менәбез. Анда исә самолет та юк, черт та юк. Ниһаять, күрдем үзләрен. Хәер, самолет кынамы соң... Монда килгәндә Мәскәүдә бер поезддан икенчесенә күчеп утырдык. Шунда вакыт табып, безне озатучы журналист Мәҗит Вәлиуллин — күпертеп артка таралган озын калын чәчле, аз сөйләшә торган ипле, җайлы абый — Мәскәүне күрсәтте, космос музеена алып керде. Безнең ише космос дип ах иткән малайлар өчен гаҗәеп кызыклы музей. Дөньябызны онытып карадык, үзебез дә галәмгә очкан күк булдык. +Бераздан төшке ашка чакырдылар. Ашханә дигәннәре беренче катта. Зур тәрәзәле якты, матур зал. Озын өстәлләр. Табын әзер. Иң әүвәл зур тәлинкәләргә чөмәкәйләп өеп куелган әфлисуннар күзгә ташлана. Алар шундый матур булып балкыйлар ки, гүя өстәлебезгә кояш үзе төшеп утырган. Башта салат ашадык. Аннары — борщ, бәрәңге боламыгы белән котлет. Ниһаять, әфлисуннарга да чират җитте. Һәркемгә берәр җимеш. Их, авылга алып кайтып әбине сыйлыйсы иде моның белән. Көньяк күчтәнәче! +Тансык ризыкны әби белән бүлешеп ашарга гадәтләнгән мин. Бары — бергә, югы — уртак. Әфлисун түгел, борчак хәтле бер каен җиләген дә бүлешеп ашыйбыз әле без әби белән. Яртысы — аңа, яртысы — миңа. Җәйнең беренче җиләге була ул. Сыртын кояшка кабартып куйган артыш тавында, ялгыз чыршы төбендә пешә. Ничә ел күзәтеп йөрим, җиләк шунда кызара башлый. Җиләк әле чәчәктә генә, ә мин көтәм. Көтәм, көтәм... Көтә-көтә көтек булам. Көнгә артышлыкка кырыкмаса-кырык тапкыр барып кайтамдыр. Сәпитемә атланам да чыгып чабам, атланам да чыгып чабам. Акрын кызара. Җиләкнең очында бер-ике кызгылт төртке пәйда булуга, мин аны учыма куеп биетеп алам: +— Кызар инде, җиләккәем, тизрәк кызар! +Чү, мин аны үзем дә сизмичә өзеп алганмын бит инде. +Өйгә чабам... +Өйдә "ташбаш"ны пычак белән урталай бүләбез. Җәйнең көтеп алган мизгеле. Пешеп өлгермәгән җиләкнең ачысы телне әчеттерә, авызны бөрештерә. Тешсез әби аның тәмен дә тоялмыйдыр. Әмма без бәхетле. Бездән дә бәхетлерәк кеше юк! +...Мәскәү балалары әфлисуннарын ни арада җимереп ташладылар. Мин тирләгән учымда әвәләп утырам. Ашаргамы, юкмы? Авыздан сулар килә. Әфлисунның хуш исеннән борын яфраклары кытыклана, башлар әйләнә. Юк, мокыт булып күренсәм-күренермен, ашамыйм әле мин моны. Бүлмәгә алып менеп, тумбочкама куям. Тагын эләгәме, юкмы әле ул. Бүген безнең килү хөрмәтенә генә чыгарганнардыр аны. +Әфлисунны авылга, әбигә алып кайтачакмын! +* * * +Лагерь көннәре бер-бер артлы үтә тора. Рәхмәт төшкере, әфлисуннар тумбочкамда бишәү булды инде. Аларны күрүгә, нәфес кузгала. Әмма түзәм, ашамыйм. Хәер, беркөнне берсенең кабыгын тишеп, суын татып карадым әле. Ай-яй тәмле. Әбием авыз итә алса иде инде болардан. Үзе әйтмешли, язган ризык булсын. Язган ризык теш сындырып керер, ди ул. Тик менә авылдан килгән хатлар куандырмый әле мине. "Беркөе генә яшәп ятабыз. Әбиең генә авырый", — дип яза әни. Әнине беләм мин, әби алай-болай була калса да (Алла сакласын!), миңа дөресен язмаячак. Дөресен язса, кояшлы күгемне кара болыт каплап аласын, ялым ял булмасын белә бит ул. Инде "авырый" дип язарга җөрьәт иткән икән, димәк, әби начар. Бүген дә авылдан хат алдым. Әби һаман авырый. Әни "Яшь ленинчы"ны да җибәргән. Әле авылда вакытта ук редакциягә үзебезнең инеш бозында хоккей уйнавыбызны ясап җибәргән идем. Өстебездә — пәлтә-бишмәтләр, башыбызда — озын колакчынлы күн бүрекләр, кулыбызда — кәкре тал ботагыннан кисеп алган кәшәкәләр. Салкында шакырдап каткан ат тизәген куабыз. Газетаның дүртенче битендә шул рәсемемне бастырганнар. Янымда әби булса әйтер иде: "Рәхмәт, улым, Нуретдин бабаңның исемен балчык астында яткырмыйсың", — дияр иде. +Рәсемгә сөендем. Газетаның икенче битендә Ибраһим Газиның салкын кара рама белән әйләндереп алган фотосын күргәч, кәефем тагын кырылды. Әйбәт язучы иде. Урыны җәннәттә булсын. +Авыр уйлардан арынасым килеп, башымны чайкап куям һәм тагын тумбочкамны ачам. +Их әфлисуннар, әфлисуннар!.. +Әбигә насыйп ризык булсагыз иде, Ярабби! +* * * +Юк, насыйп ризык булмаган икән... +Беркөнне төш турыларында бүлмәбезгә ак халатлы ике апа килеп керде. Килеп тә керделәр, без 17 малай яшәп яткан чиста, зур бүлмәне тутырдылар. Шүрәленеке кебек озын (һәрхәлдә, миңа шулай тоелды) бармаклары белән өстәл-тумбочка өсләренә кагылдылар, караватларыбызны капшадылар, тәрәзә астындагы батарея араларына кереп чыктылар. Күренеп тора, тузан эзлиләр. Мин, авызны күтәреп, аларга карап утырам икән, ә тумбочкамның ишеге ачык калган. Шунда берсенең күзенә минем әфлисуннар чалынган бит. +— Нинди склад бу?! Таракан үрчетергә җыенасыңмы? Бер сәгатьтән тагын кереп карыйбыз. Берсе дә калмасын! +Мин — күндәм малай. Күндәм өндәмсез эшләр. Бүлмәдә Сережа белән икәү генә идек. Сережа — Мәскәү малае. Без аны "Серый" дип йөртәбез. Мул итеп чәч җибәргән, зәңгәр, ялтырап тора торган очлы күзле, кубалак иренле. Сөйләшкәндә тотлыга. Тотлыкса да, күп сөйләшә. Җитмәгән җире юк. Ишектән кусаң, тишектән керә. +Тотындык Серый белән әфлисун ашарга. Уф, җаның теләмәгәндә ашаган ризык ризыкмыни! Авыз тутырып әфлисун чәйним. Суы ирен читеннән муенга агып төшә. Ни тәме, ни ләззәте. Авызда үсә. Серый исә ура гына. Ашап бетердек әфлисунны. +Тумбочка мәет чыккан өй кебек караңгыланып, котсызланып калды. +Әнинең хатын кабат укыйм. "Тик әбиең генә авырый" дигән сүзләрне "ышкый-ышкый" күзләрем кызарып чыкты. Шул юл турысында кәгазьгә тамган саргылтым бер тап та бар. Бәлки, май-мазар тигән булгандыр. Ә мин аны әнинең хат язганда тамган күз яше итеп кабул иттем. Әби турындагы авыр уйлар тагын да куерды. Тәмам хәсрәткә чумдым. +Сине юатырлык, сине мәэюслек хәленнән чыгарырлык, әбиемнең исән булуына өмет уятырлык бер кешең булса иде яныңда. Вожатыйларыбыз Марина белән Нина апаларга әйтеп карарга була да бит. Икесе дә безнең өчен үлеп тора. Белер-белмәс русчам белән сүз кузгатасым килми. Бәй, Рая бар бит. Хәлбуки ул үзенең самимилеге, төчелеге белән сине кызгана башлаячак. Аның моңсу күзләрен яшь пәрдәсе каплап алачак. Йөзендә газаплы теләктәшлек билгеләре чыгачак. Үзе дә елаячак, сине дә елатачак. Юк, кирәкми аңа әйтергә. Малай башым белән кызлар алдында балавыз сыгып тормам бит инде. +* * * +Безне монда "орлята" дип йөртәләр. Безнеңчә — бөркет балалары. Мәшһүр композитор Александра Пахмутова белән мәшһүр шагыйрь Николай Добронравов та "Орлята учатся летать" дигән шәп җырны нәкъ менә "Орленок"та булып киткәннән соң иҗат иткәннәр. Иҗат дигәннән, лагерьда минем өчен авыр уйлардан бераз арынып, күңелгә азмы-күпме юаныч табып торырлык урын — рәсем түгәрәге. Без — "бөркетләр" — кәгазь, буяу, пумалаларыбызны алып балконга чыгып утырабыз. Каршыбызда — диңгез. Барысы да диңгезне ясый. Ә минем күңелдә — авыл, үзебезнең Кесмәс буйлары. Бик сагындым туган якны. Син, диңгез, миңа үпкәләмә. Син, Кафтау, миңа үпкәләмә. Нишлим соң? Шагыйрь әйтмешли, үз тавын сагынмаган бөркет бөркетмени! +Берәү армиядән авылга хат җибәргән, ди. Болай дип язган, ди: Сагынам күперләрне дә, Гата-чатан, Шәмәк-чулак, Шакир-кутырларны да. +Сагынырсың шул! Безнең авылга акылга таманрак Масра Гөлсем белән Чыңгызхан күзле Фатыйма әбиләр килеп йөриләр. Шулар да искә төшеп куя. Килгән саен алар: "Әйдә, тәтә, чәй эчик әле", — дип, әби янына керәләр. Әби исә аларның авылга килүен ишетеп өлгергән, самавырын кайнатып куйган, хәзинәдә барын өстәлгә чыгарып тезгән. Чәй эчкәннән соң, Масра Гөлсем әбинең калай чиләгенә бер-ике йомырка да саласы. +И туган як! Муенына — камыт, иңенә ыңгырчак суктырса да, кәҗәләнми эшләп йөргән талымсыз атларың, юеш танаулы мәхлук бозауларың, син килгәндә капка астына кереп кача, киткәндә артыңнан өреп кала торган мактанчык көчекләрең, яз җылысын тансыклаган иркә мәчеләрең истән чыкмый. Истән чыкмый синең әрсез чыпчыкларың, әҗәткә баткан каргаларың, тишек башлы күкеләрең... Урманыңдагы сугыш чукмары наратларың, юаш юкәләрең, күп сүзле усакларың... Басуыңдагы әшәке-әче телле билчәннәрең, тәрбиясез алабуталарың, ялагай-җаһил эт эчәгеләрең... +И газиз туган як! +Башкаларның калын ак кәгазендә диңгез дулкыннары чайкалганда, минем пумалам-кыл каләмемнән каеннарның яшел яфраклары тама. Кара диңгез дулкыннарына сарыф ителәсе зәңгәр буявым кечкенә генә инеш булып ага. Бу — Кесмәс. Аның да кайсы җире диген әле — Гафифә әбинең бакча башы. Елгабызның борылган урыны, иң тирән, иң хәтәр төше. Шунда коенабыз, чирәмдә ауныйбыз. Җәй рәхәтен шунда күрәбез. Гафифә әбинең бәрәңге бакчасы бераз таптала инде тапталуын. Әмма безгә сүз әйтүче юк. +Ызанда Гафифә әби пәйда булуга, без качмакчы булабыз. Әби исә безгә карап елмая гына. Аның елмаюы шулкадәр ихлас ки, бу минутларда йөзендәге җыерчыклары да елмая кебек. Ул бакча башын үз итүебезгә сөенә генә бугай. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Кара көзләрне, озынозак кышларны, ярсулы язларны читтә, елга аръягындагы ялгыз өйдә ялгызы үткәргән карчык өчен без, бәлки, бер иптәштер. Караңгы төннәрдә өенә керергә теләп котырынган буранның улавыннан, электр баганаларының хәвефле сызгыруыннан, морҗаның әле моңланып, әле шомланып җырлавыннан гайре тавыш ишетмәгән һәм шул тавышлардан гарык булган күңеленә безнең шатлыклы авазларыбыз, чәтертән малайларның, чебен тимәс чер итәр кызларның чытлыклы чыр-чулары, бәлки, йөрәгенә ятышлы бер җырдыр. +Ватаныбыз — СССР, диләр. Аның бер башында кайнар ком, икенче башында котсыз котып, диләр. Ватан — Туган ил бит инде ул. Туган як! Комлыклар, котыплар миңа туган якмы соң?! Минем туган як — Кесмәс. Аның да без су коена торган төше. Күр әле, минем туган як Гафифәттәйнең унҗиде буразнасына сыеп беткән түгелме соң? Юк, кызыл йөзле оялчан җиләкләренә качарга печәннәрен өлгерткән Мөхетдин, Әсәт аланнарын, тук гөмбәләрен калын яфрак түшәге астына яшергән Сорна юкәлеген кая куясың? Кая куясың сарык көтүе, кәҗәләр киң вә тар сукмаклар белән чуарлап бетергән Шәрәфи, Әсретдин коры елгаларын, итәгеннән тибеп чыгып юлын зур елга-диңгезләргә кадәр сузган кәүсәр сулы чишмәгә хәер-фатиха һәм егәр биргән Кирәмәт тавын?! Аларны да бик яратам. Ә хәзергә мин рәсемемдә сурәтләгән Гафифәттәйнең бакча башы минем өчен Туган як та, Туган ил дә, Ватан да. +Иртәгесен ни күрим, рәсемнәребезне зур залның диварына элеп куйганнар. Күргәзмәдә — диңгез генә. Дөньясын су баскан да, минем каен-таллар гына исән-имин калган дип уйларсың. +Читтән генә күзәтеп торам, үткән-сүткән һәр кеше рәсемем янында тукталып кала. Диңгезнең колак ияләшеп бетә алмый торган шавыннан еракта җирнең дымын, җилләрнең шифасын буйларына сеңдереп утырган көяз каеннар, Кесмәсемнең аһәңле моңына башын игән моңсу таллар аларга да туган якларын искә төшерә, күрәсең. +Шул вакыт яныма минем белән рәсем түгәрәгенә йөрүче ике малай килеп басты. +— Син Татариядән бит әле? — дип сорады аларның берсе, минем рәсемемә карап. +— Әйе! +— Безнең отрядның вожатые да Татариядән бит. Фатхулисламова Соня. Город Арск бармы сездә? Менә шуннан ул. +— Бәй, мин дә шуннан бит. Арск минем дә Родина бит инде ул. +* * * +Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Рәсәй картасында бер нокта гына бит инде ул Арча. Шунда туып, туган ягымның мин сулаган һавасын сулап, мин коенган суларында коенып үскән бер апа монда — Кафтауда, Кара диңгездә вожатый булып эшләп йөрсен инде, ә! Их, күрергә иде бит аны. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр идек. +Аллага шөкер, борчу-хәсрәтләрне уртаклашыр кеше табылды. +Коридор диварында вожатыйларның исемлеге эленеп тора. Анда кемнең кайчан дружина буенча дежур торачагы күрсәтелгән. Фәтхелисламова. Якташым, райондашым! Бәй, иртәгә аның чираты. Без йокыдан торуга, бүлмәбезгә үзе керәчәк ул. Одеялны караватка дөрес япканбызмы, мендәрне дөрес куйганбызмы? Шуны тикшерәчәк. Менә бит күрешергә җае да чыгып тора. +Ул төнне керфек какмадым. Тизрәк, тизрәк, тизрәк... Таң атсын. Фәтхелисламова апа керсен. Минем Сеҗедән икәнне белгәч, үзе дә гаҗәпкә калыр әле ул. Аның да минем белән бер сөйләшеп утырасы килмәс дисезме? Аның да күңеле якташларын һәм татар телен тансыкламагандыр дисезме? Арча малайлары монда гел-гел килеп тормыйдыр әле. +Ниһаять, подъем! +Саумы, иртә! Саумы, кояш! Саумы, якты көн! Миңа бәхет вәгъдә иткән көн. +Әһә. Керде, керде. Туры борынлы кара-чутыр апа. +Үзебезчә, саф татарча эндәшәм үзенә: +— Сез Фәтхелисламова апа бит, име? +— Да! +— Апа, сез Арчадан икән ич, име? +— Да, из Арска. +— Мин дә Арчадан ич. Сеҗедән мин, апа. Сеҗедән. Сеҗене беләсезме? +— А ты постель заправил? Ну-ка покажи! +— Менә минем карават. Шушында йоклыйм мин, апа. +— Заправь как следует. Одеялың җыерылып калмасын. +Якташ апам бүлмәбезгә тагын бер кат күз йөртеп алды да кәс-кәс атлап чыгып та китте. Мин аптырап басып калдым. Менә сиңа күрешү! Ярый әле соңгы җөмләсен татарча әйтте. Шунысы да күңелгә азмы-күпме юаныч булып куйды. Кая ул хәл-әхвәл сорашулар... Кая ул әби турында сөйләшү. Булмады. Берсе дә булмады. Аның "Әбиең терелер, борчылма" дигән өч сүзе җитә иде бит югыйсә. +Мин шып итеп караватыма утырдым. +Кемдер каядыр чакырды. Кемдер җилкәмә кагылды. Тик мин аларны ишетерлек-күрерлек хәлдә түгел идем. +Каттым да калдым. +* * * +Тукта, нишләп әле мин, әби дия-дия, үз итемне үзем ашыйм соң?! Мин бит шома, биек кәүсәле, җилпәзә сыман эре яфраклы пальмалар, дан-шөһрәт символы — хуш исле лаврлар, мәңге яшел магнолияләр илендә. +Диңгезне күр әле син! +Күр тауларны! +Нинди манзара! Нинди хозурлык! +Башыннан итәгенә хәтле куе яшел бөдрәләр белән капланган мәһабәт-мәгърур тауларга офыктан ук йөгерешеп килгән җитез дулкыннар бертуктаусыз нидер сөйлиләр. Гүя диңгез — тауларның җырчысы, сердәше, мәхәббәте... +Диңгез һәм таулар. Диңгез ярсып, дулап алганда да, таулар тыныч, сабыр. Давыл купканда да, диңгез холкын күрсәткәндә дә, таулар дәшми. Их, шул таулар кебек борчылмыйча, көймичәкөйрәмичә яшәсәң иде ул. Син монда әби дип ут йотып йөрисең. Отрядыбыз белән тауга менеп, диңгезгә хозурланып торганда, башка шундый уйлар килде. +Таудан төшкәндә, Сережа бер түмгәккә сөртенеп егыла язды. Шул мәлдә ачы итеп, яман сүгенеп алды. Нинди әшәке сүзләр! Әч-чак норсыз. Сүгенгәндә тотлыкмый тагын үзе. +Серый сүгенде. Мин тагын әбине искә төшердем инде. Шулай бервакыт биш-алты яшьләр тирәсендә, үзем дә белмичә-аңламыйча, урамнан ишетеп кайткан бер оятсыз сүз әйтеп ташлаганмын. +— Һай улым, — диде әби, өстәл янында утырган җиреннән ике кулы белән ике тезенә сугып, — нишлибез инде? +Мин ни булды икән дип гаҗәпләнеп карап торам. +— Авызыңа әшәке сүз кергән бит! — Әби почмыякта (авыл өендәге кухня. — В.Н.) әрле-бирле йөренә башлады. Карават астыннан җиз комганын тартып чыгарды, аңа кече учак өстендәге мич казаныннан җылы су тутырды. Аннары зур табак алып идәнгә куйды да мине шул табак янына чакырды. +— Әйдә, улым, чайкыйбыз авызны. Иел. Мин учыңа су салып торам. +Һай шунда күргәннәр. Һи-и-и, авыз чайкауның ние бар, диярсез инде сез. Бер казан су беткәнче чайкап карагыз әле. Комган артыннан комган. Әби суны тутырып кына тора. +— Җитәр инде, әби, — дип ялварып карыйм. +— Алай гына бетми әле ул, улым. — Әби тагын учыма су коя. +Авызны чайкый-чайкый, тел әчетә башлады. Аңкауны көзән җыерырга тотынды. Табак өстенә иелә-иелә бил калмады. Җитмәсә, әби: "Улым, озаклап чайка, әйбәтләп чайка, әшәкесе кала күрмәсен", — дип үҗәтләнә-үҗәтләнә тукып тора. +Сережага мондый сабак эләкмәгән, күрәсең. Мәскәүдә су үзе өйгә килеп тора бит югыйсә. Без ерак чишмәдән ташып та, әби җиде-сигез комган суны жәлләмәде. +* * * +Оксана Буряк — безнең отряд советы председателе. Кырыс, усал кыз. Берәр эшне ул дигәнчә эшләмәсәң, беттең. Оксанадан эләгәчәк. Әллә Сусловның, әллә Громыконың оныгы диләр аны. Булыр-булыр. Күз карашы зәһәр. Нәкъ Громыконыкына охшаган юка иреннәр, текә маңгай... Чәче артка тарап, колакларына салындырып төшерелгән. +Оксана Буряк көн саен диярлек җыелыш җыя. Кемнеңдер тәртибен тикшерә. Аның янында селкенергә дә ярамый. Вакыты-вакыты белән отряд командирына ни куштан инде Серый, Буряк аның да тетмәсен тетә генә. Оксанага карап-карап торам да уйлап куям: "Бу кызның әбисе юкмы икәнни? Булса да аны сагынмыймы икәнни? Гомумән, ул бу дөньяда сагыну, ярату барын белмиме икәнни?" +Төн. Бар да йоклый. Мин йоклый алмыйм. Уйда — әби... Шул вакыт ишек ачылды. Коридордагы лампочканың сүрән яктысы бүлмәгә саркып керде. Кем анда? Рая Хәмидуллина икән. Нишләп йөри инде? Җиде төн уртасында безнең бүлмәдә аңа ни калган? +Рая туп-туры минем карават янына килде: +— Вакыйф! Син йокламыйсың мәллә? Оксана Буряк авырый. Син безгә кереп, аның маңгаен тотып кара әле. Яна! Үлә бит инде. +Керәм. Кызлар йоклый. Әнә Оксананың караваты. Иң түрдә, башкалардан читтә үзе бер дәүләт булып, җәелеп-таралып ята. Кызның маңгаена кулымны куям. +Абау! +Һушыңны алырлык әче тавыш. Оксана сикереп тора. Кызлар сикереп тора. Безнең бүлмәдәге малайлар уяна. Мәхшәр. Бетте баш. Иртәгәме? Иртәгә булачак хәлләр... Мәскәүгә, Кремльгә жалу китәчәк. Громыко килеп җитәчәк. Мине эттән алып эткә салачаклар, изәчәкләр, сытачаклар. +Вәйт дурак димә инде мине. Төнге сәгать 2 дә тып-тыныч йоклап яткан Громыко кызына кем ябыша инде?! +Хәмидуллина исә авызын ерып басып тора. +Ну, Рая!.. +Ну, Рая!.. +Ну, Рая(ц), погоди! +Иртәгесен, ни гаҗәп, отрядта бернинди шау-шу булмады. Тагын да гаҗәпләндергәне — йокыдан торып зарядкага чыкканда, гомер булмаганны, Оксана Бурякның мине елмаеп сәламләве. +Кичен "Время" СССРның тышкы эшләр министры Андрей Андреевич Громыконың чит илгә рәсми булмаган визит белән китүен хәбәр итте. +* * * +Бүген кич лагерьда тансы. Җырларга дисәң, минем колакка аю баскан, биергә дисәң, аякларым мишәйт итә. Утырып кына торам. +Салмак көй... Кемдер "белый танец" дип кычкырды. Кызлар егетләрне үзләре чакырырга тиеш икән. Бер пар чыкты. Ике, өч пар. Шулай да биючеләр азрак әле. Утны сүндерүләре булды, зал куера башлады. Мине — як-якка тырпаеп торган, киребеткән камыл чәчле, борынына-битенә мул итеп сипкел сибелгән малайны кем чакырсын инде? Шулай кимсенеп, ким-хур булып утырганда, берьюлы ике кыз килеп дәште. Берсе — Оксана Буряк, дисәм, ышанасызмы? Икенчесе — буйга минем белән бер чамадарак таныш булмаган кыз. +Кайсын сайларга? +Мәсьәләне Оксана хәл итте. Кулымнан тартып торгызды да биючеләр арасына алып кереп тә китте. +Каян чыккан хәл бу? Беренчедән, председателебезне тансыда күргән юк иде әле! Икенчедән, бу горур, тәкәббер кыз ничек мине чакырасы итте икән? Теге вакыттагы "рәсми булмаган төнге визит" галәмәте түгелдер ич. +Бию диген инде моны. Миннән бер башка озынрак Оксана янында үземне әнисенең итәгенә ябышкан елак малай кебек хис итәм. Әйләнгән булабыз. Авыр миңа. Ул дәшми. Мин дәшмим. Төнге хәлләрне искә төшерәсе килми. Аптырагач председателебездән сорап куям: +— Син Мәскәүдә мавзолейдан ерак торасыңмы? +— Мавзолей янында ук. +Ленин янына көн саен кереп чыгарга була дип уйлап алам. Без авылда двор өенә (конюшня ишегалдына ат сбруйларын киптерү өчен салынган йорт. — В.Н.) кереп чыккан кебек. Ул арада минем бәхеткә җыр да тәмамлана, без Оксана белән бер-беребезне ычкындырабыз. +Оксанадан котылуга, күзләрем бая мине тансыга чакырырга теләгән икенче кызны эзли башлады. Әнә ул. Кайда күргәнем бар соң аны? Йөзе, күзләре, елмаюы таныш. Бәй, лагерьга килгән көнне мунчадан чыкканда күргән кыз бит. Шул үзе. Зур кара күзләр, тыйнак елмаю. Ул да, мөгаен, Мәскәү кызыдыр. Бая нигә мине чакырасы итте икән ул? Йомшак-күндәм чәчле, сипкелсез малайлар беткәнмени. +Дәртле җырдан соң тагын салмак көй башланды. Безнең карашлар очрашты. Мин Аның янына килеп басканымны һәм бер-беребезгә тотынышып уптым илаһи әйләнә башлавыбызны сизми дә калдым. Матур кызның иңнәренә агып төшкән туры чәче битемә тиеп китә, һәм минем табан астына кадәр кайнар ток йөгерә. Каушыйм. Каушавымнан Аның аягын да таптап алам. Киеренкелекне йомшартыр өчен сорау биргән булам: +— Син Мәскәүдә мавзолейдан ерак торасыңмы? +— Мин Мәскәүдә тормыйм. +— Каян соң син? +— Урал тавыннан мин. Урал кызы! +Урал кызы! Урман кызы турында ишеткәнем, укыганым бар. Үзебезнең урманда да бар ул. Өч өйле Гәр-Хуторда яши. Җәйге челләдә урманда печән әзерләгәндә, җиләк җыйганда, безгә үзләренең коесыннан тешеңне сындырырлык салкын су алып бирә. Без аны Урман кызы дип йөртәбез. Ә менә Урал кызын — Тау кызын күргән юк иде әле. +— Урал кызы дисең инде алайса. Ә мин Татариядән. Татар мин. +— Татар. — Тау кызы серле генә елмаеп куя. +Безне "әйләндергән" көй соңгысы булган икән. Таралыша башладык. Урал кызын ай күрде, кояш алды. Мин аның исемен дә сорап калалмадым. Урал кызы түгел, югал кызыдыр ул, валлаһи. Көтмәгәндә пәйда була, күз ачып йомган арада югала. Күп сөйләшми, башка кызлар кебек, кырыкмаса-кырык сорау биреп, сине тинтерәтми. Буряк турында гына: "Сине тансыга чакырган теге озын кыз Косыгинның (Громыконыкы дими) внучкасы мәллә?" — дип сорап куйды. Аннары болай дип өстәде: "Үзеңне нинди кызлар тансыга чакыра!" +Беркөнне булган төнге маҗаралардан ул хәбәрдар түгел. +* * * +Һай, шул пионер лагеренда тезеләсе булмасын иде. Югыйсә кая барма, мәктәпкәме, музейгамы, мунчагамы, отряд белән тезелеп барасы, тезелеп кайтасы. Ул сафта йөрүләрдән тәмам гарык. "Орленок"та таләпләр аеруча кырыс. Үзең генә беркая да чыга, беркая да баралмыйсың. Бөтен җирдә фәкать отряд белән йөрисе. Шуның аркасында Рифкатьне дә күрә алган юк. Безнең аралашу отрядлар кара-каршы очрашканда кул күтәреп, сәлам биреп китүдән узмый. Күрешәсе, сөйләшәсе, күңелне бушатасы килә югыйсә. +Сочида дөньядагы барлык агач-куак, үсемлекләрне үзенә сыйдырган гаҗәеп бакчаны, андагы матурлыкны, космонавтлар утырткан агачларны карап йөргәндә, бер-ике сүз алмашып алырга өлгердек. +— Баегансың, — ди Рифкать. +— Көлмә инде... +— Беркөнне отрядыгыз белән каядыр бара идегез. Кул болгап карадым. Кычкырып карадым. Сәлам дә бирмәдең. +Үз уйларыма чумып барган вакыт булгандыр инде. Хәзер кая гына барсак та, каршыга килүче һәр отрядны энә күзеннән үткәрәм. Югыйсә Рифкать тагын "баетачак" мине. +Беркөнне стадионга бара идек. Каршыга бер отряд килә. Минем күзләр очланды. Рифкатьне эзлим. +Чү! Барган җиремнән туктап, баганадай катып калам. Отряд аны-моны сизми, атлавын белә, чөнки мин, буем кечкенә булу сәбәпле, иң артта, "замыкающий"лар рәтендә. Ни күрим, Ул да туктап кала. Мөлдерәп, дусларча карап торган зур күзләр. Ирен читендәге саран елмаю. Урал кызы! Минем Аңа ниндидер тылсымлы сүзләр әйтәсе килә. Ләкин сиңа кирәк вакытта табыламыни соң ул сүз! Бу очрашу мизгел эчендә булды. Урал кызы уң кулын өскә күтәреп, акнәфис бармакларын селкетеп алды да китеп барды. Мин беравык тынсыз-өнсез басып тордым әле. Аннары сабыр, горур кызның зифа буеннан, якты йөзеннән, акыллы күзләреннән аңлатып булмаслык татлы тойгылар ияртеп, отрядны куа киттем. +* * * +Календарьга карыйм. Бүген 25 март. Тагын өч көннән лагерь белән хушлашабыз. Минем өйдән чыгып киткәнемә 41 көн икән инде. Әфлисуннарым тагын байтак җыелды. Хәзер инде мин аларны тумбочкага түгел, чемоданыма сала барам. Көн саен бер ачып карыйм үзләрен. Уемда гел авыл, әти-әни, апай, туганнар, классташлар, авылдашлар. Һәм, әлбәттә, әби. Үземнең 41 көн әбисез торуыма гаҗәпләнәм. Авылда аннан башка бер көн дә тора алмый идем бит. +Һәр елны кышка кергәч, маллар суйгач, әби кунакка китә. Китә дип инде, әллә кая бармый, авылның түбән очына гына. Шунда бер ун көн чамасы оныгы Сәлим абый белән аның хатыны Нәкыя апа хозурында, алар тәрбиясендә яшәп ала. Әбине алып төшеп китәләр, ә минем өчен караңгы көннәр башлана. И-и-и ул мәктәптән ишеге тышкы яктан көрәк сабы белән терәтелгән ялгыз өйгә кайтып керүләр. Әти-әни эштә, апай укуда. Аның дәресләре соңрак бетә. Сумкамны идәнгә ташлыйм да түбән очка очам. Әби елмаеп каршы ала. Мин ярты көн Сәлим абыйларда ятам. Караңгы төшә башлагач кына өйгә кайтам. Бер көн уза, ике, өч көн... Болай йөрү туйдыра, һәм минем башта бер план туа: әбине урларга! Ничек урлыйсын да беләм. Һәр көнне кичке дүртләр тирәсендә колхоз кәнсәләрендә нәрәт. Аңа күрше Ташкич авылыннан да төшәләр, Мөрәледән дә киләләр. Һәркайсы ат белән. Берәрсенең атын сорап торам. Әбине түбән очтан югары очка алып менәргә кирәк иде, дисәң, кем каршы килсен. +Барысы да нәкъ мин уйлаганча була. Ташкич аты белән капка төбенә килеп туктыйм. Сәлим абый да, Нәкыя апа да эштә. Әбигә киенергә биш минут вакыт бирәм. Ул, әлбәттә инде, ике кулы белән башын тота, аптырашта кала, каушый, нишләргә белми. Отыры минем бу өйдән аннан башка чыгып китмәячәгемне аңлый. Киенә башлый. +Капка төбенә чыгабыз. Шөкер, кеше-мазар күренми. Әбине чананың түренә урнаштырам, үзем бер кырыйга чүмәшәм. +— Әйдә, малкай. На!.. +Сез безне туры өйгә кайта дип беләсезме? Кайта ди... Еллар буена каралты-кура тирәсеннән беркая да китмәгән әбине авыл буйлап экскурсиядә йөртәм әле. Башта чаптырып кына мәктәпкә барып киләбез. Аннары фермага юыртабыз. Әби саламга чумган. Бахбай бертуктаусыз пошкыра. Сәяхәтебез Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында тәмамлана. +Һәйкәл!.. Анда әбинең шушы яуда башын салган улы Фәһметдин абыйның да исеме язылган. Әби салам эченнән башын чак кына калкытып һәйкәлгә карап куя. Бу мәлдә ат та пошкыруыннан туктап тора. +Аннары — өйгә. На-на!.. Атка дилбегә белән җиңелчә генә кагып, чөңгереп алам. +Капкага килеп туктаганда, әби чанага тәмам сеңеп беткән була. +Бу сәяхәттән соң әбекәй бер-ике көн урыннан тормый. Үзе авырмый да. Авырса, әйтер иде, зарланыр иде. Юк, тормый ятуының хикмәте бар икән шул: ат чапканда төшеп калудан куркып, әби чанага шулкадәр нык ябышкан ки, аның кул башына, беләгенә кан сауган икән. Моны миңа соңрак әни тиште. +* * * +Бүген лагерьда иртәдән ыгы-зыгы. Китәбез! Ниһаять, туган якларга!.. Башта Биробиджан малайларын озаттык. Аннары — Сахалин, Ленинград, Киров... Ә без — Татарстан төркеме — иң соңгысы. Бөтенесен озаткач, кем әйткәндәй, капканы ябып, йозакны элеп китәргә тиешбез. +Көн буена урамнан кергән юк. Озатабыз. Кул кысышулар, кочаклашулар, адреслар бирешү, күз яшьләре... Тагын кул кысышу, тагын кочаклашу... +Өстә — үзебезнең киемнәр. Алары да сагындырган. Пәлтә белән бүрекне Көньякта түгел, хәзер бездә дә кимиләрдер инде. Яз бит, яз. Мин киеп куйдым әле. Тик бүреге генә кочаклашканда баштан төшеп интектерде. Анысын да бер-ике размерга зурракны алганнар шул. Минем башны бик зур булыр дип уйлаганнардыр инде. +Ниһаять, бөтен Россияне тотып, сыпырып, капшап чыкканнан соң төнгә таба безгә дә чират җитте. Мин юлга әзер. Өскә кигән. Чемодан тутырылган. +Җырлыйсы килә. Соңгы көннәрдә безнең күңелләрдә бер генә җыр: Звездопад, звездопад — Это к счастью, друзья говорят. Мы оставим на память в палатках Эту песню для новых орлят. +Хуш, "Орленок"! +Хуш, диңгез! +Хуш, Кафтау!.. +Тукта әле, кузгалыр алдыннан чемоданымны ачып, әфлисуннарыма тагын бер карап алыйм әле. +Ачсам... +Эчем жу итте... +Әфлисуннар юк! +Әле бер сәгать-сәгать ярым чамасы элек кенә бүлмәгә кереп чыктым бит. Чемоданыма адреслар блокнотын салдым. Бар иде бит алар. Бар иде. Шуннан соң мәскәүләр генә китте бугай инде. Минем чемодандагы әфлисуннарны Сережадан башка берәү дә белми иде. +Ярар инде, нишлисең бит. Тагын әбием сүзләре искә төшә: "язмаган ризык". Минем чемоданга кергән "салкын тәпи"не исә Ходай үзе белер, үзе турылар. Монысы да әбием сүзләре. +Чемоданымны бикләп куймаганыма үкенәм, югыйсә ачкычы бар иде бит. Тагын да үкенечлерәге, Урал кызының ни исемен белмичә, ни адресын алмыйча калдым. +Их!.. +* * * +30 март иртәсендә Мәскәүгә кайтып төштек. +Безне алып кайтучы абый да әйбәт кеше булып чыкты. Яше белән ул 50-55 тирәсендә булыр. Чал чәчле чын татар агае. Сабыр, тәмле телле. Үз-үзен тотышына, сөйләшүенә, киемнәренә караганда, әби әйтмешли, урында эшләүче булса кирәк. Обком, хөкүмәт тирәсендә түгел микән. Сорарга батырчылык итмәдек. Сухумига командировкага бардым, ди. Кайтышлый сезне дә кереп алырга куштылар, ди. Абзыебыз әдәбиятны ярата икән. Ибраһим Газины җирләүдә дә катнашкан. 40 көндә туган телне тансыклагангамы, абзыебыз әдәби сүзләр белән матур итеп сөйләшкәнгәме, без аның авызына гына карап торабыз. Без аңа "Абый" дип эндәшергә күнектек, хәтта исемен дә сорамадык. +— Безнең кичкә кадәр вакыт бар. Мәскәүне күрәсегез киләме? — дип сорады абыебыз. +— И Абый, Абый. Мәскәү кайгысымыни... Өйгә кайтасы килә. Минем — Сеҗене, Рифкатьнең — Рәҗәпне, Рамилнең — Карадуганны, Гөлнәзирәнең — Курсаны, Рәшитнең — Сатышны, Миләүшәнең — Дәвешне, Фәритнең Чынлыны күрәсе килә. Син безне тизрәк Татарстаныбызга, Казаныбызга алып кайт. Аннары, күрмәгән Мәскәү түгел бит. Лагерьга барганда күрдек. Бөтен каланы әйләнеп чыктык. +— Ярый, балалар. Интегеп йөрмик алайса. Көне дә җайсыз. Бүген бит съезд ачылачак көн. Съезд!.. Кремль тирәсендәге юллар ябыктыр инде. — Абыебыз безнең "отказ"дан канәгать иде. +Мәскәүдәге Казан вокзалының бер почмагында кич җиткәнне көтеп утырабыз. Рифкать белән Мәскәүгә кайтканчы юл буе сөйләшеп кайттык, һаман да сөйләшеп туя алмыйбыз. Чиратлашып урамга да чыккалыйбыз, вокзал тирәләрен әйләнеп керәбез. Шул төштәге кибетләргә дә сугылып алабыз. Бөтен җирдә радио сөйли. Халык йотлыгып, дөньясын онытып, бөек Ленин эшен көнетөне армый-талмый дәвам иттерүче хөрмәтлебез, кадерлебез Леонид Ильичны тыңлый. Брежнев ашыкмый-кабаланмый, һәр сүзен сеңдереп, тәмле итеп сөйли. Ара-тирә авызын чапылдатып ала. Әфлисун ашыймыни. Күр әле син аны, нәкъ әби сөйләгәннәрне сөйли бит. Икесенең дә телендә бер сүз — план. План белән эшләргә, план белән яшәргә. +Брежневның сүзләренә караганда, совет кешесенең өстәлендә бөтенесе булырга тиеш. Тиеш тә бит, әбинең өстәлендә әфлисун бармы соң?! +Вокзал кайный. Халык, халык, халык... Кереп торалар, чыгып торалар. Үләм-бетәм, берсе сетка белән әфлисун күтәргән. Каян алды икән? Отыры әфлисунлы сеткалардан күз камаша башлады. Каян алалар соң, ә? Бәй, вокзал янында гына саталар икән. Урамда. Бая гына берни дә юк иде бит. Ни арада китергәннәр, ни арада бушатканнар, ни арада сата да башлаганнар. +Чиратка басам. Әбекәй исән-сау гына булсын. Үзенең әфлисун ашыйсы көннәре бар икән бит әле. +Чират шактый озын. Булсын. Басып торам. Минем алда ике кара-чутыр ир-ат тора. Көньяк кешеләренә охшаганнар. Артта ике әби быты-быты сөйләшә. Колакка чалынып киткән сүзләренә караганда, Мәскәүнең үзендә дә әфлисунны көн саен сатып тормыйлар икән. Бүген съезд хөрмәтенә генә чыгарганнар. +И рәхмәт инде сиңа, съезд! +И рәхмәт инде сиңа, партия! +И рәхмәт инде, Леонид Ильич! +Сәгать-сәгать ярым чамасы басып торганнан соң, аякка салкын үтә башлады. Әфлисун дигәндә түзәм инде. Тик менә әфлисуны гына бетеп бара түгелме?! Ачылмаган бер-ике әрҗә генә калды бит. Чираттагылар да сизә эшнең кая барганын. Арттагылар мине сулыш алып булмаслык итеп кыстылар. Бөтенебезнең күзе әфлисунда гына. Тагын ике әрҗә әфлисун калды. Алдымда җиде кеше. Миңа җитәргә тиеш. +Бер әрҗә калды. +Теге ике мужик аласы бар. Миңа каламы? +Калды пычагым. Комсыз каратут бу бәндәләр сатучы белән пышын-пышын сөйләштеләр дә әфлисунны әрҗәсе белән алдылар да куйдылар. +Тегеләргә ялварам: +— В деревне бабушка больная. Зинһар өчен, один апельсин. Пажалысты!.. +Миңа кул гына селтәделәр. Икесе ике яктан әрҗәне күтәреп алдылар да китеп тә бардылар. Минем артта торган түтиләр дә гасабиланып сукранды. "Ну хоть мальчику дайте один апельсин", — дип кычкырды берсе. Алырсың эт авызыннан сөяк. +Шунда күзләремә яшь килде. Юк, әфлисун эләкмәүдән түгел, теге түтинең минем өчен әфлисун соравы, мине кызгануы күңелне йомшартты. +* * * +Үкенечле уйларга батып, тәмам мәэюслеккә төшеп вокзалда утырам. Күп тә үтмәде, микрофоннан безнең поездны игълан иттеләр. Чемоданнарыбызны күтәреп дәррәү перронга чыктык. +Менә безне туган якларыбызга алып кайтасы поезд. "Мәскәү — Свердловск" дип язылган. Килгәндә яшел поезд иде, кайтканда — кызыл. +Вагонга кердек. Урнаштык. Мәскәүнең авыр һавасы, вокзалның эчпошыргыч ыгы-зыгысы, җан биздергеч чират арыткан. Бераз ял итеп алу нияте белән башымны мендәргә төрткән идем, йоклап киткәнмен. Белмим, күпме йоклаганмындыр... чебен уятты. Уянуын уяндым, күземне генә ача алмыйм. Бигрәк әрсез-бәйләнчек чебен. Әле колакка куна, әле — борынга. Тукта әле, март аенда поездда чебен була димени. Тәгаен Рая Хәмидуллина инде бу. Бераз шаярып алмаса, бербер хикмәт уйлап чыгармаса, күңеле булмый аның. +— Рая, җитте сиңа. Рая, дим, ал кулыңны колактан! Хәзер кирәгеңне бирәм. +Ну үҗәт кыз. Колак белән борын арасында рәхәтләнеп сәфәр кыла. Хәзер күрмәгәнен күрсәтәм мин аңа. Чәчрәп торып, Раяның кулын җәт кенә эләктереп алдым да... Бәй!.. Өнемме бу, төшемме?.. Үз күзләремә үзем ышанмыйм. +Янымда... +Янымда... Урал кызы утыра. +Көтелмәгән бу бәхеттән эреп киттем. +— Әби авырый минем. Бик каты авырый. Син адресыңны бир әле. Адресыңны калдырасыңмы? Әби... +Ахмак беркатлылык бит инде бу. Әби турында нигә әйтеп торырга? Күңел нечкәрде шул, күңел. Адресны да хушлашканда алырга була бит. Арттан мылтык терәп тормыйлар. Җитмәсә, шулкадәр кызу сөйлим икән ки, пулеметтан атаммыни. Куркудан инде бу. Шушы кызны тагын югалтырмын дип куркудан. Аны азмы-күпме беләм бит. Истә-оста югында пәйда була ул. "Ә" дигәнче юкка чыга. +Урал кызы минем кирәгеннән артык хисләнеп китүемнән тыйнак кына елмаеп куя һәм сул кулымның аркасыннан сыпырып болай ди: +— Туктале, ашыкма син. Танышыйк башта. Син минем исемемне дә белмисең бит әле. +— Әйе шул. Исемең ничек, исемең? +— Ляля. +Фатих Кәримнең шигъри юллары искә төшә: Исемең ничек? Ляля, диде ул, Ә безнеңчә, Ләйлә инде ул. +Бактың исә, алар да шушы поездда икән. Бездән бер-ике вагон арттарак. Татарстан балаларының да шушы поезд белән кайтуларын ишеткән. Ишеткән дә... +Ләйләнең әнисе татар икән. Әтисе — урыс. Бу кызның елмаюлары ничек шулкадәр сөйкемле дисәм, әһә, аның хикмәте бар икән. Күр инде, әнисе татар диген, ә. Җан тартмаса, кан тарта, дигәннәре дөрестер. +Ләйлә Свердловскидан әллә ни ерак түгел бер поселокта яши икән. Туган ягының табигате искиткеч, ди. Урман, күлләр, тауларын сөйли. Мин үзебезнең Арчабыз белән мактанам һәм Ләйләне искәртеп куям: "Без Казанда төшеп калабыз. Син дәлше китәсең бит. Арчаны узгач, Курса булыр. Аннары — Шәмәрдән. Минем туган яклар инде ул. Безнең авыл Курсадан җиде чакрым гына. Тәрәзәдән карап кит. Күрми калма!" +Ләйлә күлдә ничек су коенуларын, беләк буе балык тотуларын сөйли. Мин Кесмәс чуртаннарын искә алам. Бездә ташбаш белән маймычтан башка балык юк дип мескенләнеп тормам бит инде. +Яз җиткәч, аларның күленә кыр үрдәкләре кайта икән. "Алар шундый матурлар, — ди Ләйлә, — кояшта яшел, зәңгәр, кучкыл, тагын әллә нинди төсләргә кереп балкыйлар. Үрдәкләр бәбкә чыгаргач, күл өсте кайнап тора, чуарлана, нәкъ синең битеңдәге сипкелләр шикелле". Кыз беравык миңа текәлеп карап торды да болай дип өстәп куйды: "Борының матур синең. Очы икегә аерылып тора. Үрдәк борынына охшаган". +Свердловскида булганым бар, дигәч, Ләйлә гаҗәпкә калды: "Шулаймыни?! Шәһәр ошадымы?" — ди. "Ошады, бик ошады", — дигән булам. Кая инде, без шәһәрне күрә алдыкмы. Чиләбегә, туганнарыбызга барганда, әни һәм бабай белән, поезд көтеп, вокзалда төн уздырдык. Свердловск йортсыз-җирсез сәрхушләре, аларны куып йөргән тупас милиционерлары, поездларга чыга торган бихисап туннельләре белән генә истә калган. +Ләйлә әбием турында да бик тәфсилләп сорашты. Кай җире авырта? Ничә яшьтә? Баярак әби турында сүз ычкындыруыма үкенгән булсам, хәзер тынычландым, хәтта сөенеп тә куйдым әле. Ник дисәгез, теге вакытта якташ вожатыйдан өмет иткән сүзләрне Ләйләдән ишеттем. "Әбиең сине сагынганга авырый. Син кайткач терелер. Менә күрерсең", — диде ул. +Ул кичне без вагонда ут сүнгәнче сөйләшеп утырдык. Иртән мин Ләйләне күрә алмаячакмын, чөнки Казанга әче таң белән кайтып төшәчәкбез. Аерылу бик кыен булды. +— Пока! Хуш, Ләйлә. +— Адресым кирәк түгелмени? +И Аллам, адрес истән дә чыккан. Тишек баш мин. +— Кирәк. Хәзер язып алам. +Чемоданымны ачып ручка эзләгән арада Ләйләдән җилләр искән. Ах, шайтан кыз! Адресыңны бирмичә качтыңмыни. Мин... сине! Мин... синеме? Мин сине хәзер үзем эзләп табам. Тәк, кайсы вагонда соң син? +Итекләремне киеп ятканда, Ләйлә тагын пәйда булмасынмы! Карыйм — кулында әфлисун. +Әфлисун!.. +— Ал моны. Әбиеңә — күчтәнәч. — Ләйлә үзе дә шул әфлисун кебек балкый, яна иде. +Мин сүзсез, телсез калдым. +* * * +Казанда "Яшь ленинчы" аша безгә бик таныш булган (аның мәкаләләре сан саен диярлек чыга иде) Әнвәр Хуҗиәхмәтов каршы алды. Аның университетта укыганын белә идем. Бактың исә, эшләп тә йөри икән. "Яшь ленинчы" редакциясендә. Шәп егет! Ут егет! +Әнвәр абый безне Бауман урамына редакциягә алып кайтты. Кечкенә генә бүлмәгә барыбыз да сыйдык. Әнвәр абыйның өлгерлеген күр! Әле безне фотога төшерә. Әле блокнотын ачып нидер яза. Үзе бертуктаусыз сораштыра. "Яшь ленинчы"ның 5 май, Матбугат көненә багышлап чыгарылачак санына сезнең турыда бер полоса язма әзерлим. Укырсыз", — ди. +Без редакциягә кайтканда, бик иртә иде әле. Бүлмәләр бикле. Коридорда бер кеше дә юк. Отыры килә башладылар. Илгизәр апа, Саимә апа килде. Венера апа, Рәйсә апа, Фирая апа белән күрештек. Мин аларны күптәннән беләм. "Яшь ленинчы"га, балаларга мөкиббән журналистлар, киң күңелле, олы җанлы кешеләр. Их, редакция һавасын сулап, подшивкаларны актарып, газета тузанын эчеп бераз утыр идең ул. Юк, булмый. "Әби нихәл икән?" дигән сорау күңелне корт кебек кимерә. Безнең туганнар Болак буенда тора. Матбугат йортыннан биш минутлык юл. Әни дә хәзер шунда инде. Казанга 31ендә кайтып җитәчәгебезне язган идем. Безне "Татарстан" белән кайта дип беләләр бит инде. Ул поезд соңрак килә. +Ялына, ялвара торгач, мине җибәрделәр. Туганнарга кайтып җитүгә, шалтыратырга куштылар. Чабам, йөгерәм, очам. Атылып урамга чыктым. Чыгуым булды — кемдер арттан, якамнан эләктереп тә алды. Сизеп торам, кулы көрәк кадәр. "Казанның берәр шпанасы инде бу. Болай булгач, соңгы әфлисуннан да колак кагам икән" дигән уй мизгел эчендә баш миен сызып үтте. Борылып карасам, "Яшь ленинчы"ның фән, техника һәм спорт бүлеге журналисты Нургали абый Булатов икән. Ул хәл-әхвәл сорашты, аннары мине юл аша чыгарып куйды. +Туганнарга килеп кергәндә, әни һәм аның абыйсының хатыны Кадрия апа нәкъ менә вокзалга төшәргә җыенып йөриләр иде. +* * * +Казанда да, авылга кайтканда да әнидән әби турында берни дә сорашмадым. Дөресрәге, сорарга курыктым. "Әбиең юк бит инде, улым", — дисә, нихәл итәрсең. Юк, тегеләй-болай булган тәкъдирдә дә минем өчен әлегә ул исән-сау. Ул яши, яшәсен. Ул яшәргә тиеш!.. Яшәргә! +Ләкин күпме түзәргә була йөрәкне өзгәләп, җанны телгәләп торган мондый билгесезлеккә?! "Әби нихәл?" — дип турыдан-туры сорарга куркам. +— Әни, чемоданда әбигә әфлисун бар, — дип кенә әйтеп куям. +— И улым! Әбиең ашый алмас инде ул әфлисуныңны. +— Ник? Әби начармыни? +— Әйе шул, улым. +Күзләремнән яшь бәреп чыга. Аларны әнигә күрсәтмәс өчен вагон тәрәзәсеннән тышка карыйм. Каерылып-каерылып карыйм. Арчаны үттек. Шуны искәрдем: бу яктагы урман-кырлар Казаннан Арчага кадәрге табигать белән чагыштырганда сафрак, чистарак, аграк. +Әнә ике каен. Берсе — карт, берсе — бала каен. Бала каен карт каенга елышкан. +Стансада әти каршы алды. Атның иң кәттәсен — Курганны җигеп менгән. Сугышта булган, диләр ул атны. Яу ялкынын ялында яндырган. Фронтка товарнякта барган. Шунда куркып калган. Уттан курыкмый, поезддан курка. Бүген дә өч вагонлы дизель поезды теләр-теләмәс кенә шуа башлаганда малкай тыныч иде әле. Кузгалып киткәндә кар тузаны туздырып, дөбер-шатыр килгән товарняктан өркеп хут алды бугай, Курган өзелеп-ургылып чапты. +Һи-и-и, монда һаман кыш икән әле. Тегендә агачлар яфрак ярды бит инде. Менә хикмәти Хода, моннан өч көн генә элек Кара диңгез хозурында идем. Ә бүген кар диңгезендә. Курган чаба гына. Чананың табаны юл катысына әллә тия, әллә юк. Ләкин минем янган йөрәккә, ашкынган күңелгә бу тизлек тә җитми. Канатлы ат булсын иде ул. Очсын иде ул. +Ниһаять, авыл. Багана башындагы лампочкадан төшкән яктыда койма буйларындагы кар көртләреннән нурлар чәчри. Курганның капка төбенә килеп туктавы булды, мин очкан ук кебек өйгә атылдым. +Керсәм — әби юк. +Үзе дә юк, караваты да. +Шул мизгелдә апам Ләйләнең "Әби, Вакыйф кайтты!" дигән сүзләрен ишетмәсәм, белмим, нишләр идем. +Бактың исә, җылырак булсын дип, әбине караваты-ние белән мич янына күчергәннәр икән. Ишек төбеннән күренми. +— Исәнме, әби! +— Улым. Һай, улым. Исән-сау йөреп кайттыңмы? Аллага шөкер, сине күрәсе көннәрем дә бар икән. — Әби, урыныннан торып, күрешергә кулларын сузды. +Шатлыгымның иге-чиге юк. Әбием исән-сау. Әмма бик бетерешкән, суырылган. Тавышы да зәгыйфь. +— Мин сиңа әфлисун апкайттым. Урал кызы Ләйлә бирде. — Чемоданымны ашыгакаударлана ачам һәм күчтәнәчне алып әбигә сузам. +— Рәхмәт, улым. +— Аша, әби, аша. +— Салкын бит әле бу, улым. Җылынсын бераз. +Әбине тизрәк сыйлыйсым килә. Апай без кайтыр алдыннан гына томалаган мичкә әфлисунны тыгып куйдык. Биш минутта җылыначак. +Ул арада әти белән әни дә кереп җиттеләр. +— Һай әнкәй, сине торгыздылармыни? Өзлегә күрмә тагын, — диде әни. +Бактың исә, соңгы вакытта әбинең мендәрдән башын күтәрерлек тә хәле булмаган. Гел яткан да яткан. Бүген аның үзе торып утыруына өйдәгеләр гаҗәпкә калды. +Утырып дога кылдык. Аннары әти ат тугарырга китте. Әбинең дә, әнинең дә, апайның да күзләре миндә генә. Йә, сөйлә! Ничек йөреп кайттың? Кайларда булдың, ниләр күрдең? И-и-и... Сөйләп кенә бетерерлекме соң? Китте сүз, китте сүз, китте сүз... +Җиде яшәр юлдан кайтса, җитмеш яшәр күрешә килер, ди. Минем кайту хәбәрен ишетеп, түбән очтан Сәлим абый да менеп җитте. Аның да теленә шайтан төкергән. +Гөр киләбез, шау итәбез. +Сүзгә мавыгып, вакытның үткәнен дә сизмәгәнбез. Төн уртасы җиткән бит инде. +Их, оныттык бит. +Оныттык! И-и-и Алла! +Мичкә әфлисун куйган идек бит. Янып-көеп беткәндер инде ул. Булмады. Шул бер әфлисунны да әбинең кулына тоттырып булмады. +Мич капкачын җәлт кенә ачабыз. Күчтәнәчне кисәү таягы белән җәлт кенә тартып алабыз. Ыгы-зыгы киләбез. +Әфлисун димәсәң, хәтере калыр. Кабыгы көйгән. Әле аны кулны пешерә-пешерә бүлгәләгән булабыз. Кисәкләреннән пар күтәрелә. Нәрсә инде бу? Шушы да булдымы әфлисун?! Харап иттек күчтәнәчне. +Сәлим абыйны озатып, ятарга җыенып йөргәндә карасам, әби өрә-өрә әфлисун ашап утыра. Шул көйгән әфлисунны. +— Ташласана, әби. Пычранма. Мичтә пешкән әфлисунны кем ашый инде?! +— И улым. Миңа бакчада пешкәне кирәкми. Нәкъ менә мичтә пешкән әфлисунда нәфсем бар иде. Ай-яй тәмле. Көлдә пешкән бәрәңге кебек. Ничек алып кайта белдең?! +Мине юатыр өчен генә әйткән сүзләрдер инде бу, дисәм, юк, әби чын-чынлап йотлыгып, мәмнүн булып ашый. Минем күчтәнәчне бәрәңге белән чагыштыруына бераз хәтерем калды калуын. Бәрәңге бездә өясты тутырык лабаса. +Әфлисунны әбигә әни биргән. "Хәерлегә булсын инде, — диде ул, — үзе сорап алды. Биш көн инде бер тәгам ризык капканы юк". +Әфлисун мичтә көйсә дә, кулым җиңел булды. Әби берни дә ашамагач, җыясы ризыгы бетте микәнни, дип, өйдәгеләр дә куркуга төшкән булган. Юк, бетмәгән әле, бетмәгән. Иртәгесен мичкә бәрәңге тәгәрәттерде. +Белмим, әллә "мичтә пешкән" әфлисунның шифасы тиде, әллә минем исән-имин әйләнеп кайтуым үзе дәва булды, күз тимәсен, әби тернәкләнә башлады, йөзенә төс керде. Уйлап-уйлап торам да уелыплар китәм, Урал кызы Ләйләнең "Син кайткач, әбиең терелер" дигән сүзләре тәки дөрескә чыкты бит. Күрәзәчедер син, валлаһи, серле, горур, мәхәббәтле Урал кызы. Әфлисуның өчен тагын бер кат рәхмәт сиңа, Ләйлә. +* * * +Яз язлыгын итә. Монда да кинәт җылытып җибәрде. Моңарчы нык кына тартышкан үҗәт кыш тәртәне китү ягына борды. Ике-өч көндә өй каршындагы тау түбәсендә парлы җир чыкты. Кояшы да нәкъ көньяк кояшы кебек, җылы, юмарт, мамыклы. +— И улым, — ди әби, тәрәзәдән тышка карап, — җылы яктан безгә дә җылы алып кайттың бит, Ходайның рәхмәте. Яз алып кайттың. Кояш алып кайттың. +Әбинең бу сүзләренә күңелем булып, үзем дә урамга карыйм. Әби белән икебез — бер тәрәзәдә. Икебез дә кояшка күз кысабыз. +Әй, Кояш! +Күр әле, мин әбигә сине дә алып кайтканмын бит, галиҗәнап Кояш. Әфлисуннарны да гел сиңа охшаттым мин. Тик сиңа беркем дә тия алмас. Сине беркем дә урлый алмас. +Безнең күзләр һаман тышта. Тәрәзә яныннан китә алмыйбыз. Күңелне кояшлары белән ымсындырып, ярсулы ашкыну белән тутырып, өмет учаклары белән балкытып, туган ягыма яз килеп ята. +* * * +Әби безнең белән тагын бер җәй җәйләде, тагын бер кыш кышлады. Хәер, кышны чыгарга өлгерә алмады. Гыйнварның егерме сигезендә ул бакыйга күчте. Без бу юлы да терелер, аякка басар дип өметләнгән идек. Юк, әби үлем түшәгенә яткан булып чыкты. Язларны ул бүтән каршы алалмады. Шунысы гаҗәп: гомер буена план белән яшәгән әби үлемен дә үзенчә планлаштырган булып чыкты. Вафатына бер атна кала, ул гел бер ягында гына ятты. Без кузгатмакчы булабыз. Ул тияргә кушмый. Бактың исә, җан биргәндә, үзенең кыйблага карап ятуын теләгән икән. +Иртәнге сәгать дүртләр тирәсе. Әти, әни, әбинең кызы Сәкинә апа, апай, мин — барыбыз да аягөстендә. Әни күршедәге Гыйззенисә әбине ясин чыгарга алып керде. Гыйззенисәттә укырга ашыкмады. Байтак вакыт әбигә карап тын гына утырды. Берзаман укый башлады. Бәгырьдән чыккан моңлы-аһәңле тавыш безнең җаннар, безнең күңелләр аша да тибрәлә-тибрәлә үтте. Гыйззенисәттә укый. Ара-тирә каз каурыен касәдәге саф чишмә суына манчып, әбинең иреннәренә тидереп ала. Әбинең иреннәре ялтырап-ялтырап китә. Гыйззенисәттә укуыннан туктады. Мәкам белән яңгыраган тавыш, "җыр" тынды. Ул "бисмилла" әйтте дә сары җирлеккә зәңгәр чәчәкләр төшерелгән өр-яңа яулык белән әбинең битен каплап куйды. +"Мине өйдән өзелгән көнне үк чыгарсагыз иде". — Гомеренең соңгы елларында әби бу сүзләрне гел тәкрарлап торды. Аның бу "планы" да гамәлгә ашты. Әби җомга көнне иртәнге алтынчы яртыда өзелде. Сәгать унбердә, җомгага кадәр гүргә иңдерелде. +Авыр туфрагың җиңел булсын, әбекәй. +Бу юлы да, әби авырып киткәч, кемдер әфлисун алып килгән иде. Әбигә биреп карадык, башын гына селкеде. "Юк, нәфсем юк, — диде ул, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп, — былтыр син алып кайткан әфлисун — ул минем соңгы әфлисуным иде, улым". +Аның бу сүзләрен Ләйләгә дә язасы булыр. Урал кызы белән хат алышуыбызны сезгә әйтеп тормам дигән идем инде. Серне ялгыш кына чишеп аттым бит. Карга карагы Хәтәр +Тимерхан төрмәдән качкан... +Май аеның тымызык кичендә сыерын савып, сарыкларын, каз-үрдәген ябып, бер кат эшен бетергәч, капка төбенә ял итәргә, ләчтит сатарга чыккан күрше-күлән бер-берсенә тиз ирештерде бу хәбәрне. Җинаятьчеләр турындагы китапларны су урынына эчеп, үскәч тикшерүче, юрист, һичьюгы милиционер булам дип хыялга чумган-җенләнгән Булатны авыл халкы колагы ияләшмәгән бу ят хәбәр эскәмиянең кырыена чүмәшеп кеше сөйләгәнне сеңдереп утырырга мәҗбүр итте. +Тимерхан шушы авылда — Өтермәстә туып үсте. Әтисе шәп мичче иде. Утызы да тулыртулмас борын машинага тапталып үлде. Малай әнисе белән генә калды. Әнисе гомер буена колхозда сыер сауды. Тимерхан тугызынчыда укыганда әнисе дә авырып китеп үлем түшәгенә яткан булып чыкты. Тимерхан япа-ялгыз калды. Тәвәккәл, йөрәкле егет булып чыкты тагын үзе. Чиләбе ягында яшәүче әнисенең бертуган сеңлесе алып китәм дип кайткан иде. Тимерхан китмәде. Балалар йортыннан да баш тартты. Шулай итеп, нигездә учакны сүндермәде, хуҗалыкны таркатмады. Бер-ике баш сарыгы бар иде — аларны да бетермәде. Ялгыз башы яшәп үз көнен үзе күрде ул. Җәен кеше өчен көтү чиратына чыкты. Кышын колхоз атларын карады. Дәресен дә калдырмаска тырышты. Аның иншаларын мактыйлар иде. Үз сүзе, үз фикере бар, дип әйтәләр иде. Кулы да эшкә ята иде. Бер дигән балта остасы. Эт оясын да чәчәкләп-чуклап ясап бирә иде. Сабантуйда көрәшкә керсәме?! Мәйдан кысыла, йөрәкләр кысыла. Мәктәпне тәмамлыйсы елны ук батыр калды бит. Район сабан туенда да 70 килога чаклы көрәшчеләрнең аңа чыкканы булмады. Каян килгән сәләттер, җиңел-матур көрәшә. Үзе дә әллә ни ватылмый, көндәшен дә азапламый. Ул көрәшкәндә, дөнья күргән абзыйлар баш чайкап куя. Тамагын кайгыртучы булып, тәрбиядә торса, ничек көрәшер иде икән ул?! Кайда туры килсә, шунда капкалап йөреп тә ни хикмәт селти. Хәтәр! Хәтәр дигәннән шушы сүз Тимерханга сабантуйдан кушамат булып ябышып калды. Авыл сабан туемы ул, районныкымы, мәйданга килгән халыкның телендә бер сүз: "Хәтәр көрәшер микән?" +Солдат хезмәтеннән соң туры туган авылына кайтты ул. Исәбе авылда калу, өйләнеп, балалар үстерү иде. Тик күреп тора бит: колхозның рәте юк, атларны бетергәннәр, ферманы бетергәннәр. Бераз акча эшләп кайту нияте белән Тимерхан китеп барды. Аны, Мәскәү тирәсенә барып урнашкан, диделәр. Егетнең бер-ике ел хәбәр-хәтере булмады. "Кеше үтереп өтермәгә эләккән икән" дигән сүз авылдашларына аяз көнне яшен суккан күк булды. Нинди дөнья бу?! Адәмнәр адәм ышанмаслык эшләр эшләп ташлый. +...Капка төбе утырышлары гадәттә бер сценарий буенча бара. Көтү бүген урманга кергәнме? Сыерлар тук кайтканмы? Кыяк Кыямның сыеры көтүдән тагын качканмы? Болары утырышның төп сораулары. Аннары кәллә-мәллә сүз китә. Кем мунча яккан, кем коймак пешергән, кемнеңдер кишере тишелгән, кемнеңдер шалканы тишелмәгән. Кемдер балта саплаган, кемдер чалгысын печән өстенә таптап куйган. Ә менә Корыкукыр Кирам өендәге пычакларын һаман да кайрамаган. Хатыны зарлана. Сүз арты сүз. Телләренә шайтан төкергән. Монда сөйләшкәннәр чүп булып җирдә аунап калса, капка төбен себереп бетереп булмас иде. +Ә бүген пычагымамы ул Корыкукыр пычагы. Тимерхан өтермәдән качкан әнә! Ничек кача алган? Кая качкан? +— Кая качсын?! Өтермәдән Өтермәскә кайтыр инде ул. Менәтерә вәйт. Авылга. — Гыйзелбанат әбинең тешсез авызыннан сытылмыйча гына чыгып очты бу сүзләр. +Кирам чәчрәп торды: +— Монда кайтырга башына тай типмәгән ич аның. Өтермәскә кайтса, елан авызына үзе эләккән бака кебек кабачак ул. Погонлылар әнә тыз да быз йөреп тора. Арзамастан көтүләре белән килеп төшкәннәр әнә. Өен куна-төнә саклап яталар. Төнәген Наилгә, участковыйга да кереп чыктылар. Кайтмый ул монда. Государственно уйлагыз сез. +— Һе-һе... Белмим шул. — Банат әби шадра ияген яратып кына сыпырып куйды. +— Юк инде, юк, кайтмый ул монда. — Колга буе Корыкукыр тагын аягүрә басып сөйли башлады: — Менә әйткәние дип әйтерсез әле. Аңа йә далага, йә тайгага таярга! Анда этем дә күрмәячәк. +— Һе-һе... Туган як менәтерә вәйт... +— Мондагы күперләре янган инде аның, әби. +Ул көнне Кирам Тимерханның монда кайтмаячагын байтак кешегә кызып-кызып исбатлады. Аның белән берәү дә бәхәскә кермәде, Банат әби дә бүтән дәшмәде, чөнки Корыкукырның бер сүзне элеп алса өзми-куймый туктаусыз чәйнәвен беләләр иде. +Чатта Ансар күренде. Кичкә таба кая бара? Амбарынадыр инде. Эшенә. Хәер, эш димәсәң, хәтере калыр. Амбарын бер ача, бер яба. Эше булмаса да, фасунын китерә. Өй белән амбар арасын кырыкмаса-кырык тапкыр узадыр. Ялгыз башы өйдә нишләп ятсын инде ул буйдак. Берике тавыгын исәпкә алмаганда, кош-корт, мал-туар асрамый. Ансар — битенә ыштыр каплаган йомык кеше. Берәүгә дә ачылып китми. Сөйләшкәндә аягындагы ертык кәвешенең очына карап сөйләшә. Кайчагында үзе сиңа эндәшә, кабагыннан зыкы коелып торган салкын күзләре исә сиңа түгел, янәшәңдә басып торган кешегә карый. Өтермәскә юлыгыз төшеп, култык астына иске халат кыстырган кеше очратсагыз — ул Ансар булыр. Кая барса да халатын калдырмый ул. Кемдә — нәрсә? Көтүчедә — чыбыркы, сантехникта — торба ачкычы, Жванецкийда — иске портфель, Ансарда — иске халат. Ул аны кими. Култык астына гына кыстырып йөртә. +Башка вакытта күзенең агы белән генә карап, ияген сизелер-сизелмәс кенә селкетеп, йөз сытып уза торган Ансар да, хикмәти Хода, күрше-күлән түгәрәкләнгән эскәмия янында туктады. Хәлбуки сүзнең Тимерхан турында баруын ишетеп туктады. +— Ул ристан монда кайтса, кешенең тавык-чебешен тагын кымтырыклый башлаячак икән... — Ансар бу сүзләрне эскәмиядән читтәрәк бүкәнгә утырган Булатның аяк астына карап әйтте. Әйтте дә, култык астындагы халатын капшый-капшый, үз юлы белән китеп барды. +Ансар Тимерханнан бер йорт аша гына тора. Ике арада — Гыйзелбанат әбинең туганнан туганы Мәсрүрә карчык. Ире сугыштан кайтмаган. Кортка ялгызы яши. Шул карчыкның бер-бер артлы ике тавыгы югалды бит бер елны. Күрше-күлән Тимерханнан шикләнде. Тавык тавык инде — актармаган җире, кермәгән тишеге юк. Тимерханга да кергәннәрдер. Ул очламады микән? Ялгыз башы нәрсә ашап торсын. "Шул гына, шул гына җитте тавыкларыңның башына", — дип, күрше әбигә койма аша пышылдады Ансар. +Күңелгә шик бер кердеме, корт кебек кимереп тора инде ул. Барыбер Тимерханга сылап калдырдылар ул тавыкларны. Үзенә турыдан-туры ярып әйтүче булмаса да — күргән яки кулыннан тоткан кеше юк бит — егетнең йөрәге бу шикләнүләрне сизмәде дисезме?! Хәер, әйтүчеләре дә булды бугай. Тик Тимерхан акланып йөрмәде. Димәк, гаепле. +Амбар янында машина тавышы ишетелде. Урамның буеннан-буена сузылган тузан-койрык тагып, "КамАЗ" үтеп китте. Күршеләр шоферны танымадылар. Янәшә утырганы участковый Наил иде. Сыер җилененә сөртә торган май, яңа сауган җылы сөт исе кытыклап торган борын яфракларын газлы төтен, солярка исе кисеп үтте. Башка вакытта гел Наил абыйсы янында чуалырга яраткан Булат бүген түзеп торамы соң инде?! Бүкәннән җәлт кенә сикереп торды да тузан болытына кереп чумды. Тимерхан абыйсы турындагы шомлы хәбәрне участковыйның үз авызыннан ишетәсе килә иде аның. +Булат килеп җиткәндә, Наил абыйсы машинадан төшеп өс-башын каккалап тора иде. Участковый: "Төрмәдән качкан кешедә синең ни эшең бар?" — дип авызны томаласа... +Малай сүзне читтән башлады: +— Берәр җиргә барган идең мәллә, Наил абый? +— Барган идем шул. +Җавап бирелде. Пауза. Икенче сорау әзер түгел. Сүзне ничек ялгап китәргә? Булатның тел очы тирләп чыкты. Аптырагач, теш арасыннан көйгә охшаш авазлар да сытып чыгарып карады. Хет Наил абыйсы үзе эндәшсен иде. Юк, кагынуын белә. Ниһаять, бер сорау туды: +— Наил абый, кичә сезгә милиционерлар килгән иде мәллә? — Монысы инде төрмәдән качу вакыйгасына якынрак иде. +— Килгән иде шул... +Тагын пауза. Хәзер Булат: "Нишләп йөриләр?" — дип сорарга тиеш иде. Кыймады. Текәрәк алдыруына үкенде. Чигенмичә булмый. Ничек кенә Наил абыйсының теленә ачкыч табарга? +— Энекәш! — Участковыйның үзенә эндәшүен ишеткәч, Булат дәресенә әзерләнмичә килеп тә, "2"ледән котылган кебек җиңел сулап куйды. — Менә чалгы алдым әле. Шәпме? Һәйбәтләп таптап, янавыч белән сызып җибәрсәңме, Гали пәкесе кебек була ул. Печән өстендә табып булмый аны. Печән дигәннән, син быел чүмәләгезне урлатма инде, яме. +Их, участковый, малайның тез астына типтең бит. Ул чүмәлә өчен үзенең дә йөрәге парчаланганын беләсең бит. Урманда һәркемнең үз аланы, үз чабынлыгы. Булатларныкы да бар. Авылдан ерак. Урманга кергәч тә хәтсез барасы. Ул көнне Булат белән әнисе печәнне киптереп җыйдылар. Ике чүмәлә очладылар. Булат һәм күршесе Кирам абыйсы — чабынлыклары да янәшә — печән саклап урманда төн кунарга булдылар. Кечерәк кенә шалаш әтмәлләделәр. Аяк астына кипкән печән түшәделәр. Шалаш эчендә җиләк исе, ылыс исе, миллек исе. Тагын ни кирәк? Көн сүрелеп, шалаш эченә серле караңгылык иңә башлагач, уңлы-суллы селтәнергә тотындылар. Әмма теңкәгә тигән камалыштан чыгам димә. Бәйләнчек озынборыннар гаскәрен җиңә торган түгел иде. Корыкукыр да, Булат та өйне сагына башладылар. Күз алларында бөтнек исе чыгып торган эссе мунча, җиләк салган сөтле чәй, кабартып куелган йомшак мендәр... Дөнья рәхәте. +— Тайдык өйгә. — Корыкукыр икеле-микеле уйларга хут калдырмыйча әзерләнә башлады. — Кемгә хаҗәт безнең печән?.. +Булат ризалашты. +Шул көнне печән саклаучылар каз мамыгы тутырылган йомшак түшәктә эреп-изрәп йоклап ятканда, Булатларның бер чүмәләсен "утыртып" киткәннәр иде. +Караклар печәнне юлга ташып төягәннәр. Аланда тәгәрмәч эзе юк. Юлдан исә көненә дистәләрчә машина уза. Эзләп кара каракны! Табарсың кибәннән энә. Булат урманда төн кунмыйча кайтып китүенә үкенде. Тагын да үкенечлерәге — милиционер булу турында күңелендә бөреләнгән балачак хыялын Наил абыйсына тишкән иде. "Их син!.." — диде Кирам белән Булатның төн уртасында авылга кайтып китүләрен һәм бер чүмәләдән колак кагуларын ишеткән участковый. Тел төбендә "Бер чүмәлә печәнне саклый алмагансың, кешеләрнең иминлеген ничек сакларсың?" дигән төрттерү ятканлыгы аңлашыла иде. +Участковый Булатның авырткан җиренә кагылуын үзе дә сизде, ахры, чүмәлә турында бүтән сүз куертмады. +— Ярый, энекәш, кереп ял ит. Иртәгә дә яшисе бар, — диде ул һәм малайның җилкәсенә авыр кулын салды. +Булат кайтканда, кичке эңгер-меңгер куерып, караңгы төшә башлаган, капка төбе таралган иде. Отыры авыл ут алып тормыйча гына төннең каракучкыл пәрдәсе астына качты. +Шомлы җил исеп куйды... Келәттә кемдер бар +Корыкукырның сүзе дөрескә чыкты, ахры, Тимерханның кайтмавы булды бугай. Һәрхәлдә, Амбар-Ансар дөрес сукаламый микән. Мәсрүрәттәнең теге ике тавыгы, чыннан да, Тимерхан кулы булырга мөмкин. Ул киткәч, кош-кортка тиюче кеше юк бит. +Әйе, Тимерхан күренмәде. Капка төбе утырышлары яңадан үз темасына күчте. Кыякның сыеры көн саен качты. Корыкукыр, мин фәлән итәм, мин төгән итәм, дип күкрәк сукты. Үзенең пычак кайрарга һаман да кулы җитмәде. Амбар-Ансарның халаты култык астыннан чыкмады. Авыл шулай яшәде. +Яши иде... +Беркөнне кинәт кенә исеп куйган чәнечкеле җил белән тагын бер хәбәр сибелде. +Тимерханны күргәннәр!.. +Колхозның бәрәңге базында качып ята, имеш. Кайсыдыр авылда ялгыз яшәп яткан бер карчыкның котын алганнар, төн уртасында бик каты капкасын какканнар. Имеш, зиратта яши Тимерхан. Зират дигәннән, анда чи такталардан ясалган бер табут бар иде. Чыгышы белән Өтермәснеке булган бер бабайны малайлары Казаннан алып кайттылар ул табутта. Бабай кайтты. Ята табутта. Монда исә мөселманча бөтен шартын китереп, ләхет алып, сәндерә ясап казып куйганнар иде каберне. Ходайның рәхмәте, авыл халкының бабайны "ящигыннан" алып кәфенләп күмәргә башы җитте. Беркөнне көтүчеләр зират кырыендагы карт каенга сөяп куелган шул адашкан табутның җирдә аунап ятуын искәргәннәр. Яңгырлы төндә Тимерхан кереп ятмады микән дип шикләнгәннәр. +Булат келәттә йоклый. Берүзе. Рәхәт анда. Көн буена миеңне кайнатырлык эсседә чабып йөреп арган-талчыккан гәүдәсен тычканнар пес итеп дым тарттырган салкынча түшәккә сузып салуы була — эреп йоклап китә. Бүген дә башын мендәргә төртүгә тәненең талгын бер рәхәтлектә оюын тойды. Тик күзенә йокы кермәде. Хәтәр турындагы уйлар керфекләрен терәүләп торамыни. Менәменә Тимерхан келәтнең ишеген шакыр кебек: +— Ач! Мине яшер! +Алла сакласын! Булат ми күзәнәкләрен богаулап алган уйларыннан арынырга теләп күзләрен йомды. Юрганын маңгаена кадәр тартып менгерде. Бер карасаң, Тимерхан-ристанның Булаттан җиде төн уртасында җиде ишекне ачтырырга хакы бар. +...Ул елны яз сүрән генә торды-торды да көннәрдән бер көнне холкын күрсәтә башлады. Кайнады, ярсыды. Булат 4—5 яшьләр тирәсендә булгандыр. Борын асты белән бишмәтенең изүләре, күкрәк турысы ялтырап торган малай бер көйгә генә агып яткан тыйнак гөрләвекләрнең су ташкынына әверелүен, уенга мавыгып, искәреп өлгермәде, урамның теге ягында калды. Ничек чыгарга? Өйгә ничек кайтырга? Бердәнбер юл — авыл башыннан әйләнеп, ындыр артлатып кайту. Анда ташу болай ук дәһшәтле түгелдер. Сабый башына шундый юләр уй килеп торуын күр әле. Булат тәвәккәлләп китте. Авыл башын үтте. Басуга керә башлады. Кыр түрендәге кучкылланып торган йөзьяшәр имәнлектән ташып чыккан караңгылык ни арада бөтен җиһанны ялмап алды. Күзгә төртсәң күренмәслек булып өскә ишелде. Җитмәсә, итеккә балчык сыланып интектерә. Уф! Аякны күтәреп тә булмый инде менә. Булат, асфальт өстенә җәелгән сумалага ябышкан чыпчык кебек, уңга-сулга талпынып карады. Мәмрәп торган басуның үзле балчыгы аны кузгала алмаслык итеп каптырган иде. Малай еларга да, еламаска да белмәде. Бар көченә тагын тартылды. Итектән генә түгел, йон оекбаштан да шуып чыккан ялан тәпи белән җиргә басты. Бозлы пычрак салкыны табан астын куырып алды. Шул мәлдә икенче аягының да тез тиңентен балчык боламыгына кереп чумганын искәрде. Туңган тәпиен авызына кабарлык булган Булат яланаяк кая басарга да белмәде. Җир йолкып алып калган сыңар итеген кимәкче булып азапланды. Әмма үзле-үзсүзле балчык икенче аякны да бирмәде. Малай артына утырды. Көч-хәл белән тагын торып басты. Җир-саз аны һаман үзенә суыра иде. Отыры ул аны йотачак. Булатның хәле бетте, тыны кысылды. Зар иңрәп кычкыра башлады: +— Үлә-ә-ә-әм! Әни-и-и! +Тавышы зәгыйфь иде. Тагын кычкырып карады. Капкынга эләккән күсе кебек як-ягына каранды. Беравык тын калып басуны тыңлады. Тик төн хакимлек иткән япан кырда гөрләвекләр шавыннан башка аваз ишетелмәде. Аягын селкеткән саен, өметсезлек билгесе йөрәген кимерә, тән калтырый, тешләр тешкә орынмый. Тирә-якта — караңгы кыр, тирә-якта — гамьсез төн. Башта — уйлар: "Мин бетәм. Минем гәүдәмне дә таба алмаячаклар. Тапсалар да, бүреләр, кыргый этләр ботарлаган сөякләремне генә җыеп алачаклар". +— Әни! Әни-и-ем! Үлә-ә-әм! +Кычкырган саен, гөрләвекләр шавы көчлерәк ишетелә, гүя газаплы-интегүле ялвару сүзләре кар сулары белән бергә юылып агып китә тора. +Булат шул мәлдә авыл башында ниндидер кучкыл шәүләнең хәрәкәтләнүен шәйләп алды. Гүя караңгы, котсыз кара пәрдә каплаган өметнең бер читендә якты тузан бөртеге пәйда булды. Тик мизгел эчендә шәүлә юкка чыкты. +— Үлә-ә-ә-ә-м! — Бар көченә азапланып, тилмереп кычкырган Булатның тавышы бу юлы шактый көр чыкты. +Тукта әле, бу кара-кучкыл нәмәрсә, серле шәүлә, ферма-әвенлек тирәсенә килгән бүре-мазар, эт-кош булып чыкса. Булатның тез буыннары туңудан да, куркудан да калтырый. +Шәүлә тагын кыймылдап куйды. Тагын эреде. +Булат өмет белән баккан мөлдерәмә күзләрен ферма ягыннан ала алмады. Әнә ул төн эченнән килеп чыкты. Кеше! Кешенең үзе! +— Әй, кем, нигә кычкырасың? +Булат Тимерхан абыйсын тавышыннан таныды. Малайның эченә азмы-күпме җылы йөгергән кебек булды. Хәл-җегәре соңгы чиккә җиткән булса да, сыекланганнан-сыеклана барган рәхимсез балчык боткасыннан чыгарга тагын бер кат омтылып карады. +— Эһ-эһ-эһ... +"Эһ-эһ"ләрне Тимерхан абыйсына ишетелерлек итеп тамак төбе белән әйтергә тырышты. Бот буе гына малай булса да, пычрак диңгезенә баттым дип, юеш балчык кебек җебеп төшмәгән, һаман тартыша-тырмаша, имеш. +— Булат, син түгелме соң? Нишлисең анда? +— Әй, әзрәк пысракка баткан идем лә... +— Син, Идел кичәсе егет, пычракка батып тормасаң... Бир кулыңны!.. +Шул мәлдә Тимерхан абыйсы үзе дә җир "авызына" кереп баруын сизеп, аякларын җәт-җәт тартып алды. Пычрак кына дигәч тә, уен-муен түгел икән. Күр ничек суыра! +Тимерхан юлга чыкты да, аягын селкеп, итекләрендәге балчыкны төшерде һәм җир өстенә тагын кереп китте. Басуның киребеткән балчыгы аны тагын "биетте". Малайны йолкып алды алуын, тик итекләре калды. Тимерхан Булатны култык астына кыстырды да җир йоткан бәләкәй бутыйларны сул кулын бозлы балчыкка тыгып эзләде. Үзе дә батмас өчен бөтен авырлыгын уч төбенә җыеп эзләде. Берсен тиз тапты. Икенчесен эзләгәндә шактый тирләргә туры килде. Үзе дә пычранып бетте. +Кичтән канюшнига кайтмаган бер тайны эзләргә чыккан егет сыек балчыкка буялмыйча ике күзе генә калган малайны өенә кайтарып куйды. Кич буена авыл бетереп газиз баласын эзли-эзли акылдан шашардай булган, язгы ташуга агып киткәндер дигән җан өшеткеч уйлардан ярты чәче агарган бичара ана нарасые табылу шатлыгыннан Тимерханга рәхмәт әйтергә дә онытты. +...Булат әйләнеп ятты. Караваты киң. Түшәге йомшак. Тимерхан абыйсы гына кайларда йөри икән? Иртән аның өстенә юрган ябучы да, сыер саугач җылы сөт эчерүче дә юктыр. +Бакчадагы агач-куакларны борчып җил исте. Кемдер тыштан келәт ишеген тартып куйгандай булды. Лар астында баядан бирле кетер-кетер нидер кимергән тычкан да тынып калды. Сабырсыз җил, бер ягына таш кыстырылмыйча калган келәтнең идән астына тузандыр, чүптер тутырып, тагын исеп куйды. +...Авыл киче. Капка төбе. Шул ук эскәмия. Шул ук күршеләр. Шул ук сүз. Тимерханны тагын күргәннәр. Кирәмәт тавында. Кирәмәт тавы исә Булатларның бакча башында гына. Хәтәр ызан буйлап үрмәләп менәр дә килеп тә керер әле менә. +Көн кинәт бозылды. Алсуланып торган шәфәкъ кучкылланды. Отыры күк йөзен күңелне, җанны сытарлык авыр болытлар каплап алды. Бермәлне Булатларның иске капкасы шалт итеп ачылып китте. Ишегалдыннан чыккан бәйләнчек дымлы җил урамның каршы ягында үсеп утырган каен, юкәләргә ябышты. Күрше-күлән таралышты. Булат та капканы бикләп келәт янына килде. Беравык тын калып, уйланып торды. "Димәк, Хәтәр шушы тирәдә генә. Бәлки, ул бу мәлдә бакчага ук кергәндер. Ызан буйлап шуыша торгандыр. Бәлки, келәт эчендә үк утырадыр инде". Малайның уйларын төнгә хуҗа булып алган эчпошыргыч җил дә тарата алмады. Киресенчә, ул аны шомлы-шөбһәле уйлар сазлыгына этә генә, каһәр. Җитмәсә, келәттә ут та юк. "Әллә бүген өйдә генә йокларгамы? Сөт эчәргә тәки-тәк керәсе бар. Алай дисәң, караваты да, түшәге дә, мендәрләре дә келәттә бит". Үскәч, егет булгач, җинаятьчеләрнең үзләренә дәһшәт булып йөрисе Булатның куркып калуы белән һич тә килешәсе килмәде. +Малай ишекнең тоткасына ябышты. Шыпырт кына керергәме? Әллә ишекне тибеп ачарга да ук кебек эчкә атылыргамы? Гадәттә, киноларда җинаятьчене көтмәгәндә-уйламаганда кинәт бәреп кереп эләктерәләр. Теге каушап-югалып кала. Хәзер Булат та шомлы караңгылыкка ташланачак. "Кулыңны күтәр! Син тотылдың". +"Туктале, Булат! Кызма әле син. Кая сикерәсең? Тимерхан сине ике бармагы белән дә сыта бит. Шыпан-шыпан гына кер дә шыпан-шыпан гына ят инде. Юкка башыңны катырма. Шул дөм караңгы келәттә тычканнан гайре нинди җан иясе булсын. Кайчан керсен анда Тимерхан? Төнлә шакуы ихтимал. Беркөнне кемдер ишекне тартып куйды. Шул булмады микән?" +Ниһаять, ишек иренеп кенә шыгырдады. Келәт эчендәге салкын караңгылык авызын иләмсез ачкан аждаһа сыман йотарга әзер. Малай бусаганы атлады да туктап калды. Тагын бер адым атлады. Иелеп кулы белән нәрсәнедер капшагандай итте. Караватына барып җитмәгән иде әле. Отыры кулы түшәккә тиде. +Шул мәлне... +— Ай-й-й! — Булат җан ачысы белән кычкырып җибәрде һәм ук кебек ишегалдына атылды. Келәт ишеге төбенә хәтле ачык калды. +Нишләргә? Кайда йокларга? Аркан белән өстерәп кертергә теләсәләр дә, Булат келәткә кермәячәк. Малай ни булганын һаман да башына сыйдыра алмый иде әле. Дөм караңгыда түшәгенә иелүе булды — почмакта кемдер: "Пошт", — дип куйды. Бу — тәгаен Тимерхан. Күр әле син ристанны, аулак почмакка поскан бит. +Кара, җилле төн әсирлегендә үзе тоткын хәлендә калган Булат җәт кенә өй тәрәзәсен шакыды. +— Әни, әни, дим. Ач тизрәк! +— Ни булды, улым? Нишләп йокламыйсың?.. — Әнисе эчке яктан келәне кабалана-кабалана шудырды. +— Келәттә кемдер бар!.. +— Кем булсын анда! Төн уртасында кем йөрсен?! +— Тимерхан бугай ул... +— Син ни сөйлисең, шайтан малай? Нишләп анда керсен ул?! +Булатның әнисе каяндыр тузанга баткан лампа табып алды. Селкетеп карады — керәчине бар. Филтәсенә ут элде дә келәткә китте. Булса да булыр икән йөрәк үзендә. Хәер, күрше авылдагы мәктәпкә берүзе җиде чакрым йөреп укыган ул. Дәресләре төштән соң булганга, авылга төн җиткәндә генә кайтып кергән. Юлда исә зират үтәсе. +— Кем бар анда? — Йөрәкле дигән әнисе дә келәткә килгән шәпкә үк кереп китмәде әле. Ул да сак маташа. Бер аягын бусагага куйды да сорауны тагын кабатлады: — Кем бар, дим?.. +Тынлык. Келәттә келт иткән тавыш та юк. +— Ник дәшмисең? +Шомлы тынлык. +Әнисе бусаганы атлады. Лампаның сүрән яктысы караватны, караваттан идәнгә сузылып калган юрганны, түшәмне сыпырып алды, өстәл астын капшап карады. Бер почмакта әби-бабадан калган тубал, тырыс тора. Каба, кер бәләге, тәбелдерек аунап ята. +Келәттә кеше юк. +— Кемдер менә шушы почмактан "пошт" дип куйды бит инде. +Әнисе лампаны шул почмакка сузды. Идәндә утырып торган бодай ауган. Капчыкның авызы киткән. Әнисе кичкырын лардан он алырга кергәч, шунда бастырып чыгып киткән иде аны. +Капчыкны утырттылар. Бодайны кушучлап тутырдылар. +Юк инде, бүген келәттә йоклап булмастыр. Булат урын-җирен җыя башлады. Әнисе аны тышта, ишек төбендә көтеп торды. +Шул мәлне... +Артка, бакча ягына авыш келәт малайны юрганнары-ниләре белән бергә тагын "пошт" итеп ишегалдына "төкереп атты". +Лампа уты тагын теге почмакка ташланды. +Бая гына утыртып куйган, авызын бәйләмәгән капчык икенче якка ауган иде. Булатның бәрәңге базында күргәннәре +Ул төнне Булат барыбер өйдә йоклады. Көтү куганчы уянды. Келәттәге төнге маҗаралар турындагы уйлар йокысыннан тиз уятты аны. Бодай капчыгыннан да куркып кал инде! Шуңа үкенү хисе аның вөҗданын газаплый, күңелен тырный иде. Малай ахылдады-ухылдады, маңгаена тибеп чыккан салкын тирне мендәр сүрүенә сөртте. Курку — табигый халәт. Тик менә әнисе алдында адәм көлкесенә калуы өчен ул үзен кичерә алмаячак. Әнисенең бердәнбер юанычым, таянычым дип йөрткән малае шыр җибәрсен әле. +Күңелдәге бөтен курку-шөбһәләрне юып төшерә торган илаһи таң яктысы өй эченә мулрак агып кергән саен, үкенү хисе көчәя генә барды. Чишмәле тау артыннан чыгып күтәрелеп килүче кояшның ил-көнгә сузган алтын нурлары тәрәзәдә уйный башлагач, җаны үзенә урын тапмады. Ястык-түшәген күтәрде дә янә келәткә чыгып ятты ул. Малай үз-үзенә сүз бирде: моннан ары беркемнән дә, бернидән дә курыкмаска! Аның бу дөньяда куркаклык белән саранлыкны җене сөйми! +Таң йокысы тәмле булса да, Булатта аның кайгысы юк. Әнисенең сыер саварга чыкканын, күрше-күләннең шау-гөр килеп көтү куганын — барысын да тыңлап ятты ул. Үзе дә торды. Әнисенең күзенә чалынмаска тырышып шыпырт кына өйгә керде. Кабыл-тибел генә тамагына капкалады. Аппетит юк. Акмуенның исә ашыйсы киләдер. Ул бозауны ындыр артыннан гына арканга алып китте. Каеш-бауны казыкка бәйләде дә, борчулы уйларыннан арынырга тырышып, күңеленә юаныч эзләп, тирә-якка карап торды. Җиргә җәй килеп ята. Үләннәрне, каен яфракларын яңа гына изелгән буяуга манып алганнармыни, алар ямь-яшел, җете, чиста, ялтырап тора. Кояш шушы яшеллеккә алтын йөгертергә тели, тирләп-пешеп нурларын коя. Тик алар яфракка төшү белән күзне иркәләп тагын бер балкып алалар да сеңәләр. Агачлар да, үләннәр дә кояшның алтын ашын йотып кына баралар. Кояш, кой аш! Шул нурларга ияреп сибелгән кошлар моңы гына каен очларына эленеп кала. Их, гел шулай нурлы, җырлы булып кына торсын иде бу дөнья. Юк шул. Җир йөзендә һәрнәрсә үзгәреп тора. Кеше дә балкый, шатлана, кайгыра, сызлана, ялгыша, абына, үкенә... +Яшь бозау селәгәйле танавын ялап алды да, самими-ахак күзләрен кабартып, Булатка карап торды, гүя дустының йөрәк сызуын, борчылуын ул да сизә-тоя. +Булат, эш югында эш тапкандай, иске әвеслек тирәләрен урады, фермага сугылды. Сыерлар җәйләүгә күчкәч, малкайларның ихатасына күгәрченнәр, чыпчыклар хуҗа. Ындыр артлатып мәтәлә-кадала Кыям абзый чаба. Тагын кая кыяклый инде? Тәгаен колхоз эшен ташлап, берәр җиргә шабашкага таюы. Үзе ялт-йолт як-ягына карана. Йә пред, йә бригадир күрми микән дип шикләнә, күрәсең. Сыеры көтүдән кача, хуҗасы — колхоздан. Охшаса да охшар икән үз малына! Сыерының өч кушаматы бар: Кудырмәт ("ку" сүзеннән), Гарасат, Афәт. Тагып кына торалар авылда кушаматны. Сыер әйбер әйтми, түзә. Тик менә көтүдән качмыйча түзә алмый. Ирек ярата. +Әнә колхозның иске бәрәңге базы. Авыл халкы аны "путвал" дип йөртә. Ул Гыйзелбанат әбинең өенә терәлеп тора дип әйтерлек. Ямь-яшел чирәм белән капланган яссылыкта бүселеп чыгып торган бер калкулык. Балчык түшәлгән түбәсен имән баганалар тотып тора. Башбашларындагы керү-чыгу юлы туннельне хәтерләтә. Хәзер бәрәңгене яңа базга салалар. Уңыш шәп булган елны монысының да кирәге чыгып куя. Былтыр бу путвалның ишек катындагы оясына унлап капчык бодай да яшергәннәр иде. Караклар асларына су кергәнне сизде, күрәсең. Путвал тирәсендә бүтән күренмәделәр. Бодайны амбарга алып чыгып бушаттылар. Хак булса, Тимерхан шушы базда качып ята. Бәрәңге өмет итеп кереп чыккандыр, дип тә әйтәләр. Төрмәдән качтым дигәч тә, нәрсә ашап йөрергә кирәк. Аның да ашказаны бар бит. Бәрәңге булса, учак яга да көленә тәгәрәтә. +"Йөз кеше сөйләгәнне тыңлаганчы, бер тапкыр үз күзең белән күрүең яхшырак, диләр. Кереп чык әле, Булат, шул путвалга. Карап чык әле. Тимерхан шундамы? Юкмы? Эзе калмаганмы? Менә бит үз-үзеңне акларга, куркак булмавыңны исбатларга җае да чыгып тора". +Булат шундый уйлар белән сөзәкләнеп төшкән ат арбасы эзеннән базның як-ягына яртылаш ачылган ишегенә килде. Путвалны әкиятләрдәге кояшлы-җылы, якты дөньяга дәһшәтле авызын ачып карап яткан котсыз дию пәриенә охшатты ул. +Малай ишекне төбенә кадәр ачты. Яктылык баз эченә мулрак агып керде. Булат та аңа ияреп бер-ике адым атлады. Аннары беравык эчкә колак салып торды. Йөзенә дымлы салкын һава килеп бәрелде. Юеш балчык, черегән бәрәңге, күгәрек исләреннән күңеле болганып куйды. Булат тагын бер-ике адым атлады. Тагын туктап торды. Аллаһу әкбәр! Малай, икеле-микеле уйлап тормастан, уптым илаһи караңгылык эченә чумды. Тимерханның монда яту-ятмавын ачыклаудан бигрәк үзенең куркак җан түгеллегенә ышанасы, келәттәге төнге вакыйгаларның саташу гына икәнен исбатлыйсы, күңелен аз гына булса да чистартасы, тынычландырасы килә иде. +Путвал дөм караңгы. Булатның күзе тышта калды. Ниндидер диварга килеп бәрелде. Кулы белән капшый-кармалый торгач, базны ояларга бүлгән такталар икәнен аңлады. Уртада коридор булса кирәк. Такталарга ышкыла-ышкыла бераз атлагач, малай туктап, тын да алмый тагын тыңлап торды. Кабер тынлыгы. Ул торган саен тәэсирлерәк, шомлырак була бара. Булатның мондый тынлык белән килешәсе килмәде, төбеннән үк кубарып тамак кырып куйды. Тавыш көр чыкса да, адәм бакмаслык салкынча тынчу баз, бик тансыклаган, күрәсең, аны шундук йотты. +Булат эчкәрәк узды. Өстенә ярмалы балчык коелды. Малай әллә нишләп китте. Тереләй күмәләрмени. Вак балчык — гүя гүр балчыгы, коридор такталары — гүя ләхет такталары. +Тышта кемнеңдер сөйләшкәне ишетелде. Булат "ләхет"кә посты. Юк, монда гына качып котылып булмаячак. Ул бер ояга сикерде дә түрдәге почмакка барып чүмәште. Ишек шыгырдап куйды. Тавыш эчкә кермәде. Бераздан ул тагын да тоныкланды һәм... югалды. Булат башын калкытты. Эчтә дә, тышта да тавыш юк. Киткәннәр, димәк. Дөресрәге, киткән. Үз-үзе белән сөйләшеп, юкны бушка аударып йөрүче генә булды бугай ул, чөнки тавышы бер дә үзгәрмәде. Малай яңадан коридорга сикереп төште. Ярый, керде, күрде. Базда Тимерхан да юк, шайтан да юк. Хәзер инде бу тәмугтан чыгып ычкынырга кирәк. Булат ишеккә юнәлде. Чү! Ачык ишектән саркып торган яктылык тәмам кысылып беткән. Булат адымын кызулатты һәм нәрсәдәндер шикләнеп ишеккә ташланды. Шул мәлне баштан салкын су койган кебек булды, кан тамырлары кысылып, тез буыннары җебеп китте. +Ишек тыштан бик нык итеп терәтелгән иде. +Нишләргә? +Ничек чыгарга? +Путвалның икенче башы җир ишелеп томаланган. Булат читлектәге бөркет кебек күзләрен астан — өскә, өстән аска йөртте. Кая караса да, карашы өметсез караңгылыкка килеп төртелде. Котсыз-шыксыз караңгы базда бикләнеп калуын башына сыйдыра алмады. Тагын ишеккә ташланды. Этеп, сугып, тибеп карады. Тик кырыклы такталардан эшләнгән нык, авыр ишек бирешмәде. Аны кемнеңдер килеп ачканын көтәргә кала инде. "Сабыр гына көт, Булат. Авызыңда кан булса да, төкермә. Сине берәү дә өстерәп алып кермәде. Үзең кердең. Керүен кердең дә... Чыгуын... Җан биргәнгә юнь бирә, диләр. Ничек тә бер чыгарсың әле. Кеше төрмәдә дә утыра. Ун-унбиш ел утыра. Гомер буена утыра. Әнә төрмәдән качкан Тимерханны шушы базда яшәп ята икән, дип тә сөйлиләр әле. Нишләп монда ятсын ул?! Бер тәмугны икенчесенә алмаштырырга юләр түгел бит. Саф һавага, кояш нурына, иреккә сусаган адәм баласына путвал кирәкме?! Хәер, кем белә, бәлки, төрмәнең авыр һавасыннан, җан биздергеч мохитеннән туйган тоткын өчен туган ягындагы шушы баз да кадерледер. Һәрхәлдә, монда күңелеңне кысып торган нурсыз тимер рәшәткәләр дә, буйдан-буйга сузылган, бәгырьне чәнчеп торган чәнечкеле чыбыклар да, ачылганда-ябылганда шыгырдап-чыңлап тешкә тия торган иләмсез ишекләр дә, почмак саен кукраеп торган котсыз вышкалар да, каныңны эчеп йөрәккә төшә торган кибәккандалалар да, колакларын шомрайтып, телләрен чамасыз асылындырып бертуктаусыз ыслап, һич кирәкмәгәнгә абалап өреп торган этләр дә юк. Әйе, дөнья йөзен күрми, зинданда чери адәм балалары. Ә син бәрәңге базында очраклы гына бикләнеп калып та, бая өстеңә сибелгән иске балчык кебек коелып төштең. Үзеңне тоткыннар урынына куеп кара. Төрмәгә эләгүдән Алла сакласын. +Кеше бу тормышның рәхәтен дә, михнәтен дә күрә. Җинаятьчеләр туып үскән авылларда да тәрәзәләр кояшка карыйдыр, җәйге мамыклы кичләрдә елга суы коенырга җылы буладыр. Аларда да мунчаны бөтнек, мәтрүшкә кыстырып бәйләгән каен, имән миллекләре белән чабыналардыр. Дөрес, ул тоткыннар арасында нахакка гаепләнүчеләре дә бардыр. Булыр-булыр. Дөнья бу! Тукта әле, Булат, нигә үз-үзеңә нотык сөйләп утырасың әле. Бу кош-корт зинданыннан — элек монда колхозның иген басуына кергән казларны ябалар иде, кайчакта җим чүпләргә кергән тавыклар да оя такталары арасына кысылып кала — чыгу җаен карарга кирәктер бит инде. Әнә Тимерхан өтермә хәтле өтермәдән дә качып чыга алган. Ә син язын йомшап беткән елак бәрәңге дә борын төртеп чыга ала торган баздан чыгалмый аптырап утырасың". Булат уйларыннан арынып җәһәт кенә сикереп торды да, җанын кая куярга белми, ары-бире йөрергә тотынды. +"Тәк, бәләкәй чакта келәгә буй җитмәгәндә бөтен йөрү гел капка астыннан иде бит. Нигә әле монда да ишекнең астын казымаска. Баш сыйган хәтлерәк казыйсың да мәче кебек сузылып чыгасың. Их, булсын иде көрәк сыман бер әйбер". Тора торгач, бу караңгы базда күз дә ияләште. Малай базның бер почмагында мурган яркалар, черек-мерек такта башлары өелгән бер күчкә тап булды. Актара башлады. +Абау! Кулын ток куырдымыни. Күч астында ниндидер хәшәрәт ята иде. Йоны кошныкына охшаган. Карга-мазар кереп үлгәнме соң? Алай дисәң, исләнер иде ул. Булат, кулына бер таяк алып, үләксәне кәшәләп чыгарды. Бәй, тавык ич бу! Теге каракларның тишек-мошык капчыкларыннан коелып калган бодай бөртекләрен чүпләргә кергән тавыктыр инде. Кемдер аны тоткан да чалган. Һәм шушы күч астына яшереп куйган. Кем булсын? Хәтәрдер инде! Димәк, аның монда качып ятуы — хак сүз. Үзе кайда икән соң? Булат тагын тынсыз калып як-якка карады. Баз дәшмәде. Бая ишекне кем терәтеп китте икән? Төрмәдән качкан кеше көпә-көндез күз көеге булып йөрмәс бит инде?! Булат тавыкны үз урынына куйды. Өстенә теге күчне өйде. Хәтәр аны алырга киләчәк. Мөгаен, төнлә килер ул. Кайда пешерергә җыена икән ул моны? Наил абыйсы Казанга китте. Кич кайта. Аңа әйтергәме, юкмы бу хәлне? +Малайның бу күңел чиркандыргыч баздан котылу теләге тагын да зурайды. Көрәк дигән нәрсә табылмады. Шушы бичара тавык яткан чүп-чар оясыннан сука төрәне килеп чыкты. Суга батканда саламга ябышкандай, Булат ишек астындагы җирне шул утиль кисәге белән чукырга кереште. Чукыды-чукыды, тик эш үсми. Песи ялаган кебек кенә. Арба көпчәкләре таптаптыгызлап бетергән балчык энә төртмәслек булып каткан. Җитмәсә, төрән вак таш кисәкләренә эләгә дә тешкә тиеп шыгырдый. Шул вакыт өстән балчык тузаны коелды. Баз эченә яктылык таягы сузылды. Булат төрәнен күтәреп шул турыга бер суккан иде — дивардагы калын гына бер ташның купканын искәрде. Аны теше-тырнагы белән тартып алды. Оя тактасына менеп басты да башын тыгып тышка карады. Кеше-кара күренмиме? Измә балчыкка гына утыртылган тагын берике ташны төртеп төшерү әллә ни кыен булмады. Шулай итеп, баздан чыгу юлын Ходай үзе күрсәтте. Астан көткәнне өстән бирде. Чыккач күрде: ишек бер авыр торба кисәген җиргә батырып терәтелгән иде. Булат ташларны кире урыннарына урнаштырды. Үзеннән эз калдырмады. +Бәрәңге базында әҗәлен тапкан тавык турында ул әлегә беркемгә бер сүз ычкындырмады. План исә мондый иде: караңгы төшә башлагач, Банат әбинең абзар артына качып, засадада утырырга! Тавыкны кем килеп алыр? Хәтәрме, башка берәүме? Бу операциягә Наил абыйсын да чакырса... Кояшның утлы тәгәрмәче Кирәмәт тавына таба тәгәри башлагач, Булат йомыркасы бар тавык кебек йөри башлады. Ары сугылды, бире сугылды. Бер керде, бер чыкты. Үзләреннән өч өй аша гына сузылып яткан путвал тирәсен тагын бер күзәтеп килергә булды. Килсә... путвал ишеге ачык. Көндезге визит тагын кабатланды. Булат тирә-юньгә күз салып алды, аннары путвал эченә карап торды. Кеше-мазар юклыгына ышангач, базга керде. Дөресен әйткәндә, бу юлы да кыяркыймас, курка-курка гына керде. Исәбе — тиз генә керергә дә тиз генә чыгарга. Туп-туры теге такта башлары, утын яркалары күченә таба китте. Үзе ишектән күзен алмады. Тагын ябып калдырсалар... Хәер, чыгу юлын белә инде ул хәзер. Чү! Кемдер күчне актарган, таратып аткан түгелме?! +Тавык?.. +Тавык юк!.. +Хәтәр эше түгелдер бу. Төрмәдән качкан кеше көн күзендә монда йөрмәс. Төнәген капка төбендә Корыкукыр: "Иртәгә тимерчегә пычак кайратырга менәм", — дип сөйләнеп торды. Йә менгәндә, йә төшкәндә путвалга кергәндер. Аның ачмаган ишеге, кермәгән тишеге юк. Кулында пычагы да булса... +Төнге план җимерелде... Күкчә кызы +Булат аны сабантуйда күрде. +Күрде дә... күзләрен аңа төбәп катып калды. Малайның мәйдан бетереп йөргән аякларын бераз ял иттереп алу, аз гына утырып тору теләге белән тауга менеп барышы иде. Югарыда иптәш кызы белән басып тора иде Ул. Өстендә элпәдәй юка зәңгәр күлмәк. Җәйге күк төсенә охшаган якты, кояшлы, аяз көндә талгын җылы җилдә җилфердәп торган итәкләре офыкларга кадәр җитә кебек. Кызны да менә-менә күк гөмбәзенә очырып алып менеп китәр кебек ул күлмәк. Үзе дә күктән төшкән чибәркәйдер бу. Нәкъ уртадан ак юл калдырып иңнәренә агып төшкән кара чәч, кара күз, төз борын. Елмаерга гына яратылган, як-якка киерелеп тартылган нәфис дымлы иреннәр... Нәкъ София Ротару инде. +Күрше Күкчә кызы диделәр аны. +Ике авыл арасы ерак түгел, тартып-сузып, өч чакрым тирәсе булыр. Ул җәйне Булат бу юлны шактый таптады. Шул кызны күрер өчен генә йөрде ул. Велосипедына атлана да чыгып чаба. Күкчә — утыз-кырык өйле кечкенә генә авыл. Әдип Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, кечкенә авылларның кызлары чибәр була, каһәр. Авылда башлангыч мәктәп кенә. Анысы да бүген-иртәгә ябылырга тора. Укырга күбесе Өтермәскә йөриләр. София Ротару Чишмәбашка киткән. Анда аның бертуган апасы яши, кыз шуларда торып укый икән. +Булатның "разведка"сы озакка сузылды. Инде җәй уртасы җитте. Матур кыз белән танышырга-сөйләшергә җай чыкмый. Беркөнне клубтан кайтканда малай, юк егет — борынына кызлар исе кергәч, малай буламыни инде — ияреп караган иде. +Чибәркәй өенә кайтып җитеп, капка келәсенә үрелгәндә генә эндәште ул аңа: +— Әй, кызый, сиңа бер сорау бар иде. +— Йә, әйтеп кара. — Кыз күмер күзләрен Булатка төбәде. +Егет ни дип әйтергә дә белмәде. Джинси чалбары, кофтасы тәненә сыланып торган калку түшле, үзеннән озынрак бу кыз алдында телен йотты. Аның "Исемең ничек?" "Йөргән егетең бармы?" дигән дежур сораулар бирәсе килмәде. Хикмәтле сүз башта юк. Күр әле, күпме йөреп, "свидание"гә әзерлексез килгән бит. +— Юкмы сүзең? Соравың да юкмы? Алайса, минем сорауны тыңла. Кесәңдә кулъяулыгың бармы? — Кыз җавапны көтеп тормыйча җәт кенә кереп тә китте. +Булат үзе дә сизмәстән битен сыпырып алды. Борын асты чиста иде. Нигә андый сорау бирде ул? Борын астың кипмәгән килеш кызлар янына килгәнсең дип малайсытып әйтүе инде тәгаен. Их, Ротару, Ротару! Пычаксыз суйдың бит егетне. +Бу кыз белән борчак пешереп булмасына борчылып, аңа үпкә-ачу саклап, аны онытырга тырышып та оныта алмыйча газапланып йөргән көннәр артта калды. Таза бәдәнле дип әйтерлек бу кыз янында үзенең ябык, курач булуына гарьләнде Булат. +Юк, болай пешмәгән булып йөреп булмый. Үсәргә, гәүдәне, килеш-килбәтне кеше карарлык рәвешкә кертергә, тән тәрбиясен кайгыртырга кирәк. Булат йөгерә башлады. Җәй беткәнче чапты, көз чапты. Кышын чаңгы шуды. Яшелчә бакчасындагы үзе ясап куйган турниктан төшмәде. Шушы мавыгуларның файдасы тиде, күрәсең, сөбханалла, егет кинәт калынаеп-үсеп китте, җилкәләре киңәйде, тәненә ит кунды. Язын район үзәге Артышлы Тауга солдатка беренче тапкыр каралырга баргач та табиблар мактадылар үзен. Әнә шул көнне Ротару (Булат сорашып белде, аның исеме Гөлия икән) белән тагын очрашу насыйп булды. Кайтканда поезддан төшүгә күреп алды ул аны. Кызның да каяндыр кайтышы иде. Стансадан Өтермәскә Күкчә аша кайтасы. Димәк, бергә кайтачаклар. Гөлиянең күңел кылын тагын бер тартып карарга форсат бар. +Юлга чыктылар. Һавада — төче ис. Тирә-юньдә — ташу, гөрләвекләр шавы. Бераз баргач, Булат Гөлиянең арттарак калуын искәреп алды. Классташ малайлар кызу бара шул. Егет адымнарын әкренәйтте. Дөрес, яшьтиләр әллә ни ерак китә алмады. Алда үзән чыгасы. Хәтәр үзән! Юл өзелгән иде. Кыска кунычлы бутый кигән Гөлиягә бу ташкынны ерып чыгу турында уйлыйсы да юк. Кыз да, малайлар да бермәл югалып калдылар. Ничек тә чыгасы инде. Кырда кунып булмый бит. "Ябыш миңа әйбәтләп", — диде Булат Гөлиягә һәм аны ипләп кенә күтәреп алды. Кыз чырылдап, чинап-чиелдап җибәрде. Үзе исә йомшак нәфис куллары, җылы беләкләре белән Булатның муенына чорналды. Егет, су төбен итегенең табан асты белән капшый-капшый, акрын гына шуа башлады. Кар суы итеккә тулырга тора. Булатның башында бер генә уй: аяк таеп китеп егылмаска гына. Югыйсә эш харап. Бозлы суда үзең дә коеначаксың, Гөлияне дә коендырачаксың. Аннары бу кызның күзенә күренмә инде. Булат суның урта бер җирендә туктап калды. Малайлар аңа көч биреп кычкырып тордылар. Ул аларны да, ташу тавышын да, гөрләвекләр шавын да ишетмәде. Аның колагына кызның кайнар, дәртле сулышы гына бәрелә иде. Тәки чыктылар бит! Дөрес, Булатның бутыена су тулды тулуын. Аның каравы Гөлия чиста, коры. Егет бу кыз өчен кар суына муеннан батарга да риза. +Ташудан алып чыгып аягына бастыргач та, Гөлия Булатның муенына уралган кулларын беравык "чишмичә", ычкындырмыйча торды. +Бәгырьләрдәге туң юмарт кояш җылысында эреде, күңелләрдәге юшкын кар сулары белән агып китте, хисләр көчле ташудай ургылды, йомык йөрәкләр тук бөреләр белән бергә ачылды... +Җирдә яз иде... Өрәк +Һәр шимбә, якшәмбедә Күкчә клубында дискотека. Дискотекадан соң Булат Гөлияне озатып куя. Бүген дә озатты. Кайтып җиткәч, гадәттәгечә, ике яшь йөрәк капка төбендә сөйләшеп утырдылар. Сүз ара сүз чыгып, Гөлия Хәтәр турында сорашып куйды. Тагын күрүчеләр юкмы? Тотмаганнармы? +Булат бермәл уйга калды. Бәрәңге базын, суелган тавыкны күз алдына китерде. Боларны Гөлиягә әйтергәме? Юк, әлегә әйтми торуың хәерле. +Егет белән кыз арасындагы төнге сөйләшү Тимерхан качып яткан Кирәмәт тавы белән зират тирәсендә барды. Зират дигәннән, Булат моннан ун еллап элек авылларында булган бер вакыйганы сөйләде. +Үзләренә чыбык очы туган тиешле Вениамин абый ат җигеп стансага төнге поезд каршына менә. Поезд килеп туктый. Тик аннан берәү дә төшми. Вениамин абыйның да кайтасы кешесе кайтмый. Электричка "дежурный" кычкыртып ала да кузгала, отыры төнге урман эченә шуып кереп югала. Вениамин абый атын кайтыр юлга бора. Тирә-юньдә шомлы төн. Эт тә юк. Тынлык. Ара-тирә ат пошкырып, чана шыгырдап куйганы гына ишетелә. +Ат кинәт туктап кала. Вениамин абый чөңгереп ала, дилбегәсе белән суккалап карый. Малкай кузгалырга уйламый да. Каршыда бүре-фәлән юктыр ич? Вениамин абый чанасыннан сузылыпкаерылып юлга карый һәм шунда бер кеше басып торуын күреп ала. Кем ул? Төн уртасында япан кырда ялгызы кем йөри? Ат борчыла, кыбырсый. Төнге мосафир, малкайны куркыта-куркыта, чана янына килеп баса. +— Өтермәскә шушы юлдан барасымы? +— Тек минем шул авылга кайтыш. Утыр әйдә! +— Рәхмәт! +Теге чанага тезләнә. Ат кушаяклап чабып китә. +— Өтермәскә кемгә кайтасың? +— Мине авылда онытканнардыр инде. Кырык бердә сугышка чыгып киткән кеше мин. Мәсрүрәнең ире Сахап булам. +— Тек син исәнмени? Сугышта үлдең бит син! +— Авылда көтеп торучы, каршы алучы юк инде алайса... +— Ник алай дисең? Хатының исән. +— Ул мине онытты инде... +— Тек сугыш беткәнгә кырык ел. Кайда, нишләп йөрдең соң син? +Фронтовик дәшми. Ул юл буе башка бер сүз дә әйтми. +Авылга җитәрәк, зират янында атны туктатырга куша: +— Мин, абзый, зиратка кереп чыгам. Син кайта тор, сөенче ал. Бераздан мин дә кайтырмын. Чәй куеп торсыннар. — Төнге юлдаш, карга бил тиңентен бата-чума, зиратка кереп китә. +Ул төнне бөтен авыл уяна. Мәсрүрәләрнең өе халык белән тула. Тулмый ни! 40 ел элек сугышта һәлак булган солдат кайтып төшсен әле!!! Көтәләр. Иренеп кенә кышкы таң ата. Көн туа. Мәсрүрә нишләргә белми. Ире Сахап күренми дә күренми. Зиратка баралар. Карыйлар: карда кергән эз дә юк, чыккан эз дә юк. Буран-мазар булмады, җил дә исми. Югыйсә ул эзләр күзеңә керердәй булып ярылып ятарга тиеш бит инде. +Вениамин абзыйны сүгәләр: +— Йөрисең шунда кысыр сөенче белән... +— Күзеңә генә күренгәндер ул... +— Чанаңда йоклап китеп, төш күргәнсеңдер... +Вениамин абый сүзен бирми: +— Кайтты. Зиратка кереп китте. Валлаһи газим. — Аннары болай дип өстәп куя: — Мине юләргә санамагыз инде. Салмыш та түгел. Үзем күрдем, үз күзләрем белән. Ипидер... +Каравылчы Габбас атның ак күбеккә батып, әсәренеп, алакаеп кайтып керүенә гаҗәпләнә, югыйсә Вениамин абзый малны каулый, куа торган кеше түгел. +Соңыннан авыл халкы Сахапның өрәге кайткандыр дип фараз кыла. +...Гөлиягә нәрсә аңа, егете сөйләгәннәрне йотлыгып тыңлап утырды да өенә кереп ятты. Булатка исә, төнне ярып, Өтермәскә кайтасы. Зиратны үтәсе. +Әнә шул өрәкле зиратны! +Тимерхан качып яткан зиратны!!! +Каберстанга җитәрәк йөрәк леп-леп итә башлады. Әле ярый ай яктысы бар. Курыкмас өчен Булат Гөлия турында гына уйлый. Уй аңа — иптәш. Күңел экранында — яраткан кызы, җимеше, юанычы... Охшаса да охшар икән Ротаруга. Юк, ул аңа охшамаган. Ротару аңа охшаган. Гөлия — бер генә, бердәнбер! +И зират! Адәм баласына җир куены ачыла, "постоянный прописка" бирелә, бөкреләр турая торган урын. Нишләп болай серле, сагышлы, караңгы, куркыныч соң син?! +Зираттагы җен-пәриләр, өрәкләр, Тимерханнар Булатның күңел экраныннан Гөлияне төртеп төшермәкче булалар. Кыз бирешми. Теше-тырнагы белән каршы тора. Көрәшә. +Шул вакыт зиратта әрвах-мәетләр патшалыгының тынычлыгын бозып, кабердә яткан үлекләрне, агач башындагы козгыннарны сискәндереп, чырт итеп ботак сынып куйды. +Абау! +Күңелдәге экран да, Гөлия дә юкка чыктылар. Каядыр очып киттеләр. +Күз алдында йөрәгең ярылып үләрлек коточкыч күренеш: кулына озын таяк тоткан берәү зираттан чыгып бара... "Төн. Зират. Тимерхан. Өрәк. Таяк... Тө... Зир... Тим... Өр... Тай..." +Кара куркуга төшкән Булат космик старт алды. Шабыр тиргә батып, артына борылып карарга да куркып, авылга хәтле чапты. +Теге адәм: "Тукта, тукта, чапма!" — дип кычкырып калды. +Булат өенә дөбер-шатыр кайтып керде. Ашамады-эчмәде, юрган астына чумды. Таң атканчы күзенә йокы эленмәде. Төнге зиратта күргәннәре башына сыймады. Кем булыр ул таяклы адәм? Өрәкме? Тимерханмы? Тимерхан дисәң, буе икенде күләгәсе кебек озын иде. Хәер, курыкканга куш... +Ул төнне Булат келәттә түгел, өйдә йоклады. Борчулы төн +Числинникта — җәй, ә көн утырырга уйламый әле. Әле салкын, әле яңгыр. Көн кинәт кенә суытып җибәргәч, Булат та вакытлыча келәттән өйгә күчте. +"Капканы бикләп, эшне бетереп кердем. Син бүген чыгып йөрмисеңдер инде?" — дип сорады әнисе беркөн кич. Кая чыксын? Зиратта күргәннәреннән соң Булатның беркая чыкканы юк. +Алар ул көнне иртәрәк яттылар. Икесе дә ятуга йоклап киткәннәр. Төн уртасында сискәнепкуркышып уяндылар. Утны кабыздылар. Аптырашып бер-берсенә карадылар. +Кемдер капканы кага!.. +Кем икән ул? Җиде төн уртасында вакытлы-вакытсыз кем йөрер? Булат эчтән генә уйлап куйды: "Тәгаен Тимерхан бу. Димәк, теге төнне зираттан чыкканда ул аны танып калган. Әллә путвалга кереп, күзәтеп йөрүен сизгәнме? Кулындагы таягы да эшкә яраган. Капкага шуның белән бәрепме-бәрә". Әнисе күрше авылдагы төнлә капка каккан тавышка уянып һушыннан язган теге әбине күз алдына китерде. Һушыңнан да язарсың, шашарсың да бу хәлгә. Күр әле, чакырылмаган төнге кунак баганалары череп болай да аварга торган капканы бертуктамый кыйный. Әле ярый янында улы — Булаты бар. Үзең генә булсаң... +— Ут-күз юктыр бит? — Әнисе өйне ишекле-түрле йөреп чыкты. — Юк, тәрәзәләргә төн сыланган. Хәер, пожар булса, чаң кагарлар иде. +Булат чөйдәге бушлатка үрелде. Теге көнне келәттәге бер капчык бодай аркасында хур булган егеткә бүген куркып торуын әнисенә һич тә сиздерәсе килмәде. +— Син чыкмакчы буласың мәллә? Тилермә! Бәлки, кагар-кагар да китеп барыр. — Әнисен әйт әле, ни йөрәкле хатын инде, Ул булып Ул куркып калды. +Тавыш бермәл тынып торды. Өйдәгеләрнең "Китте, ахры" дип уйлаулары булды — таяк капка "кабыргаларын" тагын саный башлады. Гүя таяк йөрәккә, җанга суга. +Аптырагач әнисе дә киенде. Икәүләшеп баскычка чыгып бастылар да ишегалды түреннән кычкырдылар: +— Кем син? +— Ы-ы-ңы-гы... +— Кем? +— Гы-ы-ы-ңы-ы... +— Кем дисең? +— Ы-ы... +Әнисе карашын Булатка төбәде: +— Юк, улым, юньле кеше түгел бу. Тизрәк өйгә кереп китик. Ишекне биклик. Икебезне дә харап итеп куймагае... +Булат кереп китәргә уйламый иде. Капкага килергә дә ашыкмады. Тагын бер сорап куйды: +— Тимерхан абый, син мәллә? +— Ыңа... +— Тимерхан абый! +— Гы-ы-ң...а. +Тукта, хатын-кыз ич бу. Тавышы ирләрнекенә охшамаган. +— Ы-ңа-а. А-а... вәйт! — Капка артындагы адәм тагын да үҗәтләнебрәк, тагын да катырак кага башлады. — А-ңы... терә вәйт. +— Бәй, Банат әби түгелме соң? Нишләп йөри ул? Ни булган? +Капка ачылды. Анда, чыннан да, бер кулына таяк тоткан, икенче кулы белән авызын томалаган Гыйзелбанат әби басып тора иде. Аның кул хәрәкәтләреннән, ыңгырашуларыннан шунысы ачыкланды: йоклаганда ияге төшкән бичара карчыкның. Булатның әнисе исә чыккан, тайган, каймыккан сөяк-санакларны урынына утырта белә. Банат әби дә азапланып яткан-яткан да, әрнүенә чыдар хәле калмагач, ярдәмгә өметләнеп монда килгән. Байтак вакыт тырыша торгач, Булатның әнисе дә, әби дә шабыр тиргә баткач, ияк урнашты, карчыкның теле ачылды. Ул тешсез авызын метмелдәтеп рәхмәтләр укыды. +Гыйзелбанат әби өенә кайтырга чыкканда, урамда яктыра башлаган иде инде... Ансар янды +Булат бәрәңге базына яшерелгән, муеныннан кан саркып торган тавык, төнлә зираттан чыгып килгән таяклы кеше (Тимерханмы ул, өрәкме, шайтан белсен) турында берәүгә дә сөйләмәде, бу серле-шикле вакыйгаларның сүлен чыгармады. Наил абыйсына да ләм-мим бер сүз әйтмәде. "Тавыкны кулдан ычкындырдым, Хәтәрдән куркып качтым", — дип сөйләп торсынмыни. Хәер, борчулы эш-мәшәкатьләр Хак Хаҗи малаена — участковыйга көн саен өстәлә тора. +Көпә-көндез урам уртасында кыңгыр эш өстендә Ансар-Амбар тотылды. Бу юлы култык астындагы яраткан халаты хыянәт итте аңа. +Кирамнар турысында Булат белән Корыкукыр преднең куе пычракка кереп баткан "Волга"сын этеп маташалар иде. Хуҗа үзе дә шунда. Чаттан Ансар килеп чыкты. Амбардан кайтып барышы. Башка машина баткан булса, гамьсез генә үтеп киткән булыр иде. Ыштыр бит. Пред хәтле предкә булышмыйча ничек китәсең?! Ансар да, теләр-теләмәс кенә, бер кулы белән машинага ябышты. Икенче кулда — кадерле халат. "Волга", куе-зәңгәр төтеннәр чыгарып, кинәт кенә алга тартылып куйды. Ансар аяк астындагы йомшак кәсләргә сөртенеп егыла язды. Култык астындагы халатыннан целлофан пакет шуып төште. Аннан бодай агып чыкты. Шул бөртекләр белән бергә җәен, кышын Ансар-Амбарның култык астында йөргән, төсе уңып беткән халатының бөтен сере агып чыкты. Кучкылланып торган пычрак балчык өстендә гәрәбәдәй алтын бөртекләр пәйда булды. +Ансар янды! Кем әйткәндәй, Биатайныкы ярылды. +— Капчыклап урлый алмагач, аз-азлап урлыйсың, ә, — диде пред, аяк астына чәчелгән икмәккә кызганулы караш ташлап. +Аның "капчыклап" диюе теге вакытта бәрәңге базына яшерелгән бодайны күздә тотуы иде булса кирәк. +— Тавыкларга сибәргә алган идем... — дип быдырдады Ансар. +Аның шыр сөяккә калган, йоны коелып беткән ике тавыгы гына барын беләләр бит инде. Әбичәбиләргә шыпан-шыпан гына капчык-капчык икмәк сатып ятуын да сизә башладылар. +Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Ансарның әле амбарга куелуына ел да юк. Менә шулай, Булат, кабасы кеше үзе дә килеп каба ул. Тик Булатның бүген урланган бодайга әллә ни исе китмәде. Аның җете күзе гел халатта булды. Халатның якасына һәм итәгенә тигән зәңгәр буяуга игътибар итте ул. +Зәңгәр буяу!.. +Тәк, зәңгәр... Нәкъ күк төсендәге сыек-ачык зәңгәр. Шунда ук кучкылланып торган тагын бер тап. Кан табына охшаган. Булат әллә нишләп китте, нәрсәнедер исенә төшереп, сискәнепкалтыранып куйды. +Юк, күпне күргән, сүсәргән, күңел чиркандыргыч иске халат серләрен ачып бетермәде әле... +Ансар тотылган көнне үк прит участковыйга мөрәҗәгать итте: "Каракның өенә кереп, келәтенә, лапасына күз салып чык әле". Наил шул көнне үк бастырып килеп тә керде. Ул кергәнче, Ансар өч капчык бодайны, ике арадагы койманың такталарын кубарып, күрше Мәсрүрә карчыкка шудырып өлгергән иде инде. Участковый керде, карады. Тычкан егылып төшсә, башы ярылыр, келәт тә, лапас та, лар да чиста иде. +Ансар-Амбар берәүнең дә йөзенә күтәрелеп карамас булды. Гел сукранып, үзалдына сөйләнеп йөрде. Аның шулай үз-үзе белән сөйләшеп йөрүен Булат та күрде. Күрде һәм уйлап куйды: "Теге көнне аны бәрәңге базына ябып калдыручы да шушы Ансар-Амбар булмады микән? Амбары да шунда гына бит. Ә халатындагы зәңгәр таплар? +Ах ул зәңгәр, зәп-зәңгәр таплар?!" +Беркөнне Булат Наил абыйсының: "Келәте буш, лары буш. Иске мунча ләүкәсе астында яткан капчык төбендә нәрсәдер бар иде. Анысы да тавык җоны булып чыкты", — дигән сүзләрен ишетеп калды. Сүз Ансар-Амбар турында бара иде. Тавык җоны Булатның бөтен тынычлыгын алды. Ул участковыйдан шул җон турында кат-кат сорашты, аңа урман бете кебек кадалды. Наил абыйсы: "Нигә хаҗәт соң сиңа ул җон?" — дип сорагач, егет иске бәрәңге базында күргәннәрен сөйләп бирергә мәҗбүр булды. +Суелган тавык Гыйзелбанат карчыкныкы булып чыкты. Моны ишеткән Булат шул көнне үк, йомычканы йомыш итеп, әбигә керде. Керде дә үгезне мөгезеннән алды: +— Банат әби, нишләп бу тавыкларыңны зәңгәргә буядың? +— Тамга, менәтерә. Бу чыгарган соңгы ояныкы гел кара тавыклар булды. Күршеләрнеке дә кара, менәтерә вәйт. Буталышып бетәләр. Минекеләр аларга керә, аларныкы — миңа. И олан, бер тавыгым юкка чыкты бит әле. Тәк йөргән җирдән суга төшкән кебек булды, менәтерә вәйт. Шул югаласы көнне барысына да зәңгәр буяу сөртеп чыгардым. Улым чардуган буярга Казаннан алып кайткан иде. Озак кибә торган буяу. Шул Тимерхан хәерсез генә эләктерде, ахры. Иртән Ансар әйтте аны. Чыгарма бу кара каргаларыңны, диде. Кара булгач минем тавыкларны "карга" дигән була инде ул. Әйтерсең лә үзенекеләр — һөмай кошы. Менә шул Ансар әйтте, теге төрмә кошы качып кайткан, эләктермәсен каргаларыңны, диде. Карга карганың күзен чукымый, ә карга карагы чукый, дип тә сөйләнеп торды әле, менәтерә вәйт. Шунда тавыкларымны ишегалдына кертеп, капканы ябып куйган булсам, менәтерә вәйт. Ярар инде, буласы булган, буявы сеңгән. +Булат Банат әбисе сөйләгәннәрне утырган тавык кебек тын да алмый тыңлады. Үзенең дә бәрәңге базында футболкасына тигән зәңгәр буяу тапларын күз алдына китерде. Кулы канга да буялган иде. Егет участковыйга барысын да сөйләп бирде. Ни өчен Ансар-Амбардан шикләнүен аңлатты. Хак Хаҗи малае Ансарга янә сугылды. Бу юлы теге капчыкны актарып карады. Булат дөрес шикләнгән. Участковыйның зәңгәр сөртелгән бер-ике бөртек җонны папкасына алып салуын күргәч, янәшәсендә басып торган хуҗа катып калды. +Шул көнне Ансар-Амбар йортын бикләп, ике тавыгын суеп биштәренә салды да авылдан чыгып ычкынды. Авыл печәнгә төште +Соңгы вакытларда теңкәгә тигән болытлы көннәр, үҗәт яңгырлардан соң күк йөзе ачылып китте, көн утырды. Җәй канатын җәйде. Тимерханны бүтән күрүче булмады. Хәер, кем күргән соң әле аны? Мин күрдем дип тәгаен әйткән кеше бармы?! Имеш-мимеш, гайбәт-майбәтләр бер колактан керде, икенчесеннән чыгып китте. Төнге зираттагы таяклы өрәк кенә һаман да Булатның күз алдыннан китмәде. +Печән өсте. +Уттай кызу печән өсте. +Авыр, мәшәкатьле көннәр. Күңелле көннәр. Ах, ул урманда печән чабулары. Җәй зеңгелдәп тора. Урман зеңгелди. Зеңгелди күңел. Хисләр нечкәрә, бәгырьләр йомшара, бер-береңә ачуүпкәләр онытыла. +И урман! +И печән өсте!.. +Кеше күңеле чалгы чыңына сискәнеп, үлән арасыннан пырх итеп күтәрелгән кошчык булып талпына, урманның назлы куенына кереп сеңгән аулак аланнарга бихисап чәчкәләр булып сибелә, җәйнең сутын сеңдергән җиләкле пакуслар булып сузыла. +Булат та печән чабарга, күзен ертып, таң ката китә. Башта биек тау менәсе, аннары күкчәчәкле кырны үтәсе, урманга кергәч, тагын 5-6 чакрым барасы. Тауны менгәч, егет утырып хәл ала. Хәл алмый, Күкчәгә карап Гөлияне уйлап ала. Инде ул да торгандыр. Юк, тормагандыр әле. Караватына ябышып, кайнар сулышы белән мендәрен эретеп ятадыр. Бәлки, торгандыр. Алар да печәндә бит. +Гашыйклар кичә генә күрештеләр. Йокы нәзер түгел, иртән-иртүк торасы булса да, капка төбендәге эскәмияне озак җылыттылар. Гөлия өенә кереп киткәч, Булат, тауга менеп, Өтермәскә тау башыннан кайтты. Хәзер ул зират яныннан йөрми, өстән йөри. Башы ике түгел бит зират ягыннан йөрергә. Бу юл да куркыныч. Тау күкрәгенә утыртылган яшь наратлар арасыннан кыргый этләр ырлап кала. Ачтым басу капкасын, Җәйдем киндер басасын. Унөч яшьтән гыйшык тотып, Күрдем гыйшык җәфасын, — дип җырлаган, ди берәү. Җәфалы булса да, татлы, ләззәтле ул гашыйк булу. Яшьли сөйгән ярлар ятка кала, диләр. Аларга егетнең җавабы әзер: "Калдырмасаң — калмый ул!" +Булат утырган урыныннан сикереп торды да, кулларын өскә күтәреп, киерелеп алды. Күңелдә дәрт ташый, тамырларда яшь кан йөгерә. Их, тизрәк барып җитәсе иде дә печән чабасы иде. Киң сулап, киң алдырып, киң пакуслар салып... +Чабынлыкка җитәрәк егет олы юлдан читтә, карурман белән әйләндереп алынган, үзе генә белгән кечерәк кенә бер аланга сугыласы итте. Анда елның елында җиләк шәп була. Быел да бар микән? Разведка ясап чыгарга кирәк. Егетнең исәбе — кайтышлый җиләкне сабагы белән җыярга! Кич Гөлиягә җиләк бәйләме бүләк итәргә! +Булат аланга керде. Керде дә көтмәгәндә-уйламаганда бер шалашка тап булды. Читтәрәк казан асылган. Корыган каенга балта кадалган. Баш миен бер сорау кисеп алды: кем? Егет җәт кенә чыршы артына посып күзәтә башлады. Ак каенга эленгән көзге кояш нурларын сындыра, күзне чагылдырып зәһәр яна. Әһә, бер адәм заты шалаштан чыкты да шул көзге янына килде. Кулына нәрсәдер тоткан. Пумала икән. Икенче кулында — касә. Ул пумаланы касәдәге күбеккә батырып алды да битенә ышкый башлады. Кырына, димәк. +Бу Тимерхан иде!.. "Зэк" кайчан елый? +Кая ул җиләк карау... Кая ул печән чабу... Җиләк кайгысымы?! Печән кайгысымы?! +Урманда кеше үтерүче, куркыныч җинаятьче качып ята. Соңгы вакытта арзамаслылар аның коралланган булу ихтималын да кисәттеләр. Ристаннар — алар дүртәү булган икән — качкан көнне шул тирәдәге бер хәрби частьтан корал урлыйлар. Шик боларга төшә. Бу хәбәрне ишеткәч, Булат уйлап куйган иде: "Коралы була торып, нигә таяк тотып йөрде икән соң ул зиратта?" +Тизрәк, тизрәк авылга төшәргә! Участковыйга әйтергә! Печән өстендә урманның кайнаган вакыты. Җинаятьче, моны сизеп, бүген-иртәгә табанын ялтыратырга мөмкин. Аның өчен кеше күзеннән ерактарак булу хәерле. +Булат авылга борылды. Әле артына, әле як-ягына карый-карый йөгерде. Хәтәр сизмәде тагын үзен. Сизсә, атарга да күп сорамас. Олы юлга чыгуга аңа икенче Булат дәште: "Туктале, кая барасың син, малай актыгы? Оныттыңмыни теге чакта язгы ташу вакытында басуда үлә язганыңны. Тимерхан абыең килеп коткармаса, беткән идең бит. Сине әҗәл тырнагыннан тартып алучыны, коткаручыңны сатмакчы буласыңмы? Эчеңдә җаның бармы синең, юкмы?!" Беренче Булат тагын телгә килде: "Нигә туктап калдың? Кузгал, атла, йөгер, чап! Кеше үтерүченең кайда качып ятуын күреп тә ни намусың белән дәшми калырсың. Үзең үскәч бандитлар белән көрәшмәкче буласың тагын. Хәчтерүш! Ашык, ашык, Булат, җинаятьчене ычкындыра күрмә". +Ул арада колакта Наил абыйсының кайчандыр әйткән сүзләре яңгырый: "Бу эштә, энем, дусмус, кода-кодагый юк. Бу эштә фәкать закон гына бар. Шуны үтисең икән, синнән кеше чыгачак!" +Газаплы-интегүле уйлар Булатны озак ычкындырмый торды. Ай авыр хәл. Ул Хәтәрен әйтер идең инде, шайтан алгыры, нәкъ менә Булатка очрап торырга кирәк бит! Хәер, күңеле сизенгән иде аны. +Булат авылга төшеп китте... +...Аланга бу юлы керү җайсызрак булды. Аяк астында аунап яткан черек-чарык, ботак-сатак, кеше буе кура, кычытканнар, биткә-күзгә сыланып-сарылып интектергән пәрәвез челтәрятьмәләре... Моның өстенә чыршы ботаклары чалбар-күлмәкне эләктереп ала, эләктереп ала да җибәрми, гүя урманның Тимерханны бирәсе килми. И урман, урман, кеше җанын кыючы икәнен белмисең шул син аның. Синең өчен барысы да газиз бала шул. +— Кулыңны күтәр! Каршылык күрсәтсәң — атам! — Участковый кабурасындагы тузан җыеп яткан пистолетын Тимерханга төби. Качкын шул мәлдә корыган каен артына сикерә һәм агачтан балтаны тартып алып милиционерга томыра. Наил абыйсы башын җәт кенә иеп калырга өлгерә. Балта доңк итеп карт наратка килеп кадала. Ул арада ристан шалашына чума һәм шуннан ут ача. Наил абыйсы да утка ут белән җавап бирә. Китә атыш. +Куркудан котлары алынган мәхлук җәнлекләр тирә-якка сибелә. Тыныч яшәргә күнеккән, келт иткән тавышка да сискәнеп китә торган бичара кошлар җан ачысы белән кычкырып һавага күтәрелә. Үз гомерендә мондый хәлне күрмәгән урман зар иңрәп ыңгыраша. Ул да булмый, Хәтәр аланнан карурманга ташлана. Кача бит, кача! Участковый аны куа китә. Бермәлне Тимерхан абынып егыла. Наил абыйсы, аның өстенә басып, пистолетын "зэк"ның чигәсенә тери. +Әйе, Хәтәрне кулга алу операциясе менә шундыйрак сурәттә дә булырга мөмкин иде бит. Һәрхәлдә, Булат атышу ихтималын күздә тотып бик борчылды. Наил абыйсы борчылмагандыр дисезме?! Ни уйлавын йөзенә чыгармаса да, ул да бигүк чиста эшкә бармаганын, "юешкә" керү ихтималын сизә-аңлый иде. +Шалашны күрүгә, участковый Булатка катгый әмер бирде: "Дөнья хәлен белеп булмый. Син хәзер бу тирәдән югаласың. Аңладыңмы? Бәладән баш аяк". +Булат калды. Бераздан алан түрендә Хәтәрнең көр тавышы яңгырады: +— О-о-о, Наил! Мин Сезне көтә идем, гражданин начальник. +Операция шау-шусыз, атышсыз, кансыз булырга охшап тора. +Бераздан шалаш янына, борын төртәсе килеп, Булат та килеп басты. Сүз тыңламаган малайга участковый күзен чайпалдырып карады. +— О-о-о, Булат та монда икән! Үскәнсең, егет булгансың, — диде Тимерхан. +Хәтәр әллә ни үзгәрмәгән. Кыска чәч, киң маңгай, якты күзләр, сау караш. Үзе шактый арыган күренсә дә, аның алгарак чыгып торган киңчә ияге бу егеттә зур ихтыярлылык, үз-үзенә ышану барын искәртеп тора. Буй-буй күлмәгенең кыска җиңеннән кабарган тыгыз мускуллары шәйләнә. Шалашы таслап салынган киртәләргә печән түшәп эшләнгән. Моны күрүгә Булат уйлап куйды: "Төннәрен черки, озынборыннарга ничек түзеп ятты икән. Үзләре Корыкукыр белән бер төн дә түзә алмадылар". Шалаш түрендә кипкән үлән җәелгән "карават". "Идәндә" — банка. Банкада — сөт. Шунда ук кулга да тотып, җилкәгә дә асып йөри торган зур сумка. Наил белән Булатны иң гаҗәпләндергәне Шүрәле булды. Хәтәр монда да тик ятмаган, аны үзе ясаган. Корыган агач кисәгеннән нинди сын килеп чыккан. Кемнәрне генә сөендерми дә, кемнәрне генә юандырмый синең бу Урман сарыгың, и Тукай! Өйдә — чисталык-тәртип. Йорты — парна кыры. Тирә-якта — сер сыяр алан, сабыр урман. +Өчәүләшеп юлга кузгалдылар. Сөтле шалаш, корымлы казан, түтәсе күгәрә башлаган балта, хуҗа китеп барганга, нәүмизләнеп калдылар. Боек, моңсу карашлы Шүрәле дә калды. +— Их, егетләр, белмисез хәлләремне, — диде Тимерхан, авыр сулап. — Нахакка эләктем бит мин. Эштән кайтышлый ресторанга кереп утырдым. Ресторан димәсәң, хәтере калыр, бер өйнең адәм рәтенә китерелгән подвалы инде. Утырам шулай. Акча бар. Заказга мебель эшлим. Кухня шкафлары, стенкадыр, чурттыр-мурттыр. Ресторанда бер егет бәйләнде. Ашаган-эчкән. Чут кәгазен миңа суза. "Түлә!" — ди. С какуй стати мин аңа түләргә тиеш әле. Сикереп тордым да теге нахал-наглыйны якасыннан тотып җилтерәттем. На "шару" ашап йөрүче сорыкортларны җенем сөйми. Минем тегене җилтерәткәнне, әйе, әйе, җилтерәткәнне — сукмадым, суксам үтерәм бит — официанткалар да, бармен да күреп тордылар бит инде. Ресторанда утыруымның яме, ашның тәме китте. Расчет ясадым да өйгә кайтырга кузгалдым. Кайтырга чыккансың икән, юлыңда бул инде. Мин, юләр, урамда, ишек төбендә тәмәке тартып торам бит әле. Бераздан теге дә атылып чыкты. Чыкты да, беркемгә күтәрелеп карамыйча, урамның теге ягына йөгерде. Мин — аның артыннан. Исәбем — тагын бер тапкыр иманын киергә. Якасыннан эләктереп алуым булды — егет минем өскә ауды. Йөзе ап-ак, маңгае — шабыр тир. Шунда ни күрим, күлмәгенең күкрәк турысыннан кан тибеп тора. Моңа кадаганнар. Егетне җиргә сузып салдым. Кулымда җан бирде. Халык җыела башлады. Ни арада ментлар, "скорый" килеп җитте. Ментлар мине һәм тагын бер-ике егетне бөкләп машинага тыктылар. Кесәләрне тентеделәр. Отделда минем свитерны салдырдылар, сораулар биреп башны катырдылар. Иртәгесен теге егетләрне чыгарып җибәрделәр. Мин калдым. Свитерга кан эләккән. Экспертизага биргәннәр. Тикшереп карыйлар — теге егетнең каны. Шуннан башланды инде мине газаплаулар, җәфалаулар. Егеткә бәдрәфтә кадаганнар. Кем кадаган? Черт белсен! Беркем күрмәгән! Шунысын башыма сыйдыра алмыйм: пычак кергән йөрәк белән подвалдан йөгереп менәргә һәм урамның теге ягына йөгереп чыгарга каян көч тапты икән ул?! Җитмәсә тагын, үтерелгән егет шундагы бик зур бер түрәнең улы булып чыкты. Өстән приказ — үтерүчене немедленно тотарга! Тотмасагыз... Кемнең эштән китәсе килсен?! Тиз "тоттылар" бу эшне, миңа сыладылар да теге түрәгә рапорт бирделәр. Кеше күзе алдында теге егетне якасыннан тотып селкегәнсеңме? Селкегәнсең! Свитерыңа каны тамганмы? Тамган. Тагын ни кирәк?! Әле официантлар алдында, үтерәм, дип тә әйткәнмен, имеш. Җиде ел чәпәделәр. Хатаны төзәтерләр, хакыйкать җиңәр дип ышандым. Көннәрдән бер көнне тимер ишекне ачарлар да: "Галлямов, с вещами на выход!" — дип әйтерләр кебек иде. Тот капчыгыңны! Көттем-көттем дә, әллә иблис котыртты, качарга булдым. Юк, котыртмады иблис. +Төрмәдән качуым — гаделсезлеккә нәфрәтем! +Бу — протест! +Нишләп әле мин бер гаепсезгә "падаль"ләр, "поганяло"лар, "опущенный"лар, "легавый"лар, — җыен фуфло белән бергә бер ояда тончыгып ятарга тиеш?! Нишләп әле мин гөнаһсыз башымны ташкапчыкта черетергә тиеш?! +Нишләп?! +Торып-торып төртенердәй булырсың. Ачу килә. Юк, мин анда тәртип бозмадым үзе. Берәүгә дә кул күтәрмәдем, берәүдән дә кыйнатмадым. Төрмә дигәч тә, анда да шәп егетләр күп анысы. Тик аларга "есть за что" утырырга. +— Сездә ни хәлләр соң? Син, Булат, ничәнче класста инде? +— Быел унга барам. +— Син че! Да, үтә гомер. Кайчан гына кеп-кечкенә малай идең. +Әңгәмәгә участковый кушылды: +— Сөтне каян алдың соң? Әллә сыер да асрадың инде ул урманда? +— Син че, бер матур апаегыз ташып торды. Тамагымны да кайгыртты, сатмады да. +"Сатмады" дигән сүз йөрәгенә ук булып кадалдымы, Тимерхан абыйсының үз итеп сөйләшеп кайтуы, бер гаепсезгә газап чигеп йөрүләре болай да беркатлы күңелен йомшартып җибәрдеме, Хәтәрнең яну-көюләре малайның ныгып җитмәгән психикасына тәэсир итеп куйдымы, Булат барган җирдән бер кирәкмәгәнгә-урынсызга участковыйга ялвара башлады: +— Наил абый, әйдә, тимик аңа! Калсын шушында. Аны бездән — икебездән башка бер кеше дә күрмәде бит әле. Наил абый, зинһар! Жалкы бит! +— Ни сөйлисең син, юләр. Шаяртасыңмы, әллә чынлап әйтәсеңме? +Юк, Булатның сүзләре ихлас иде. +— Их син, башың яшь, дөресрәге, яшең баш шул әле. — Наил абыйсы Булатка гаҗәпләнеп һәм чәнчеп карап куйды. +Их Булат, Булат! Гаеплеме ул, гаепсезме, суд карарын Өтермәс урманында үзгәртеп булмый шул. Участковыйның аны үтәмәскә хакы юк. Хак Хаҗи малаена үтенү-ялваруларын саташу, ахмак беркатлылык икәнен егет үзе дә аңлады. Наил абыйсы алдында балалыгын-малайлыгын тагын бер күрсәтеп алуына үкенде. "Юк, Булат, чыкмый синнән бернинди хокук сакчысы". — Егет бу минутларда үзенең татлы хыялын да тимер читлеккә озата иде. +— Син че, Булат, — диде Тимерхан, малайның борчу һәм үкенү тулы карашын тоеп, — эләктермәсеннәр, дисәм, мин бу шалаштан сез килгәнче үк тайган идем инде. Төрмәдән дә качарга була, сездән дә... Тик бер җирдән качып булмый. +Каян дисезме? +Үз-үзеңнән!.. +Кара сакалың, гәрчә ул кемнәрнеңдер пычрак кулы белән тагылган булса да, синнән калмый, кая барсаң да сөйрәлеп бара. Аннары болай йөрү дә туйдырды инде. Күпме йөрергә була йортсыз йомран булып?! +— Төрмәдән ничек качтың соң? — Сорауны участковый бирде, Булат башын аска иеп тын гына атлавын белде. +— Беләсеңме, Наил, өеңдә тәртип булсын дисәң — өястыңда тәртип булсын, илеңдә тәртип булсын дисәң — төрмәдә тәртип булсын. +Илдә бардак — төрмәдә бардак. Син че! Әйе, шулай. +Качканда канализация торбасына кермәдек, контейнерга чүп астына ятмадык — чиста качтык. Койма астын казыдык. Дүртәү шуышып чыктык. Чыгуга дүртебез дүрт якка сибелдек, югыйсә каптырачаклар. Туган якка шактый озак кайттым. Көндез кемгәдер мич чыгарып бирәм, бакча казыйм, балта-пычкы тотам. Төнлә юлда. Шулай кайтып җиттем мин. Артышлы Тау станциясендә ике мент янына килеп, юри генә тәмәке сораган булдым әле. Тәмәке дә бирмәделәр, миңа да тимәделәр. +Койма астын казыдык, дигәч, Булатның күз алдына иске бәрәңге базы килеп басты, сука төрәне белән ишек астын чокып маташуы исенә төште. +— Сине иске бәрәңге базында да, зиратта да качып ята икән дип сөйләделәр. — Участковыйның бу сүзләрен ишеткәч, башын аска иеп барган Булат та күтәрелеп карады. +— Син че. Базда — бәрәңге, зиратта адәм сөяге чери. Ә минем черисе килми әле. Минем яшисем килә. Матур яшисем килә. +Туп-туры урманыма күз төбәп кайттым мин. Мәктәптә укыганда ук ятимлегемә, кеше балаларыннан ким-хур яшәвемә нәүмизләнеп киткән чакларымда да мин урманга барып, күңелемә юаныч таба идем. Урман — үзе бер дөнья. Җанлы дөнья. Ипле дөнья. Кешелек җәмгыятенә ничек яшәргә кирәклеген урманнан өйрәнәсе. Кырмысканы гына ал. Иң бөек математиклар — кырмыскалар. Кырмыскалар — иң шәп академиклар. Ояларын гына күрегез сез аларның. Гаҗәеп төгәллек. Искиткеч проект! Вентиляциясенә кадәр бар. Күрер күзгә күренми торган, бөкләп тыгып куйган бер яфрак кисәге генә үзе. Әле тагын аварийный вентиляцияләре, аварийный ишекләре бар. Һәркайсы табигатьнең бер капризына — йә яңгырга, йә давылга исәпләнгән. Кайсына исәпләнгәне ояга нинди градус белән урнаштырылуыннан тора. Төрмәдә пожар чыга калса, Алла сакласын, янып үләсең. Вентиляция дә юк анда. Булса да эшләми ул. Хәер, кайда эшли соң ул? Их, егетләр, кырмысканыкы кадәр генә дә хокукыбыз юк бит безнең бу кара дөньяда. +— Син бүген кырынгансың, чиста күлмәкләр кигәнсең. Әллә теге чибәркәй килергә тиеш идеме? — Участковый елмаеп куйды. +— Син че, ул ерактан килә бит. Әллә нигә бер генә килә. Эш кешесе. Сезне каршы алырга кырынып куйдым. Юк, юк, шаяртам. Беләсезме, урман кырынмаганны яратмый. Кырынмасаң, юынмасаң, җиләген дә, какы-кузгалагын да яшерә. Бүген мунча көне иде. +— Ниткән мунча ул тагын? +— Караңгы төшкәч, Поп елгасыннан бер чиләк су алып менеп куям. Иртән учак ягып кайнатам. Шуның парында утырам. Мәтрүшкәле, бөтнекле миллегемне шул суда пешекләп чабынып та алам әле. +— Тагын ниләр җимерттең? Погоннарыма карама, допрос алу түгел, үз итеп сорау. +— Уйланып яттым. Кабартылган түшәктә генә йоклап, шәп креслода гына утырып, башыңа уй килми. Арт никадәр йомшакта, ми шулкадәр сыек. Адәм баласы ни өчен яши бу дөньяда? Зирзибәр килеп болганып беткән бу дөньяда? Мин "зэк" булыр өчен яшәдемме? Юк, адәм баласы бәхетле булу өчен яши. Ә үзе бәхетнең ни икәнен аңламый. +Авылда Сабантуй көнне җанымны кая куярга белмәдем. Эчемдә ут дөрләде. Түзә алмадым, Кирәмәт тавына чыгып, мәйданга карап тордым. Халык әллә ни күп булмаса да, Сабантуй бит ул. Шул ук болын, шул ук су буе. Яр буендагы өянкеләре дә шул ук. Гөрли бәйрәм: колгага да менәләр, ярышалар да. Атлар да чабыша. Тик алар икәү генә калган икән инде. +Көрәш!.. Татарча көрәш!.. Син че! +Йөрәгем кысып куйды. Эчемдәге ялкын ургылып тышка бәреп чыкты. Мин — ут эчендә. Нишлим? Күлмәгемне салдым да кулыма сөлге итеп чорнадым. Каршымда — имән. Мин аңа чытырдатып ябышам, төбе-тамыры белән күтәреп алмакчы булам. Үзем елыйм. Мин — "зэк", Сабантуй көнне, мәйданга керә алмыйча, авылымның тау башында елап утырам. Халык бәйрәм итә. Классташлар, яшь чакта без күз атып йөргән чибәр кызлар, кунаклар кайткандыр. Алар — бәхетле. Тик шул хакта берәрсе уйлап карады микән?! Артыңнан йә пистолет, йә автомат төбәп тормасалар — иң зур бәхет шул. +Их, егетләр, бәхетле булырга язмагандыр инде миңа. — Тимерхан урманда ятып кеше белән сөйләшүне тансыклаган, күрәсең, күңелен бушатты да бушатты. — Минем язмыш гел нахактан тора. Авылда яшәгәндә күрше Мәсрүрә әбинең тавыкларын суеп ашаучы булып чыктым бит инде мин. Уф, шул чакта гарьләнгәннәрем. Кем әйткәндәй, хурланып сарут тамырына асылынып үләрдәй булдым. Тавыкка тиямме соң инде?! Җитмәсә, ялгыз карчыкныкына! Син че! Сабантуйда алган тәкәләремнең дә итен кешегә өләшә идем бит. +— Син оныт инде ул тавыкларны. Аны ашаучы тотылды. +— Да син че! Кем ашаган? Ничек тотылды? +— Менә Булат тотты аны. Синең "дустың" Ансар эше булып чыкты ул. +— Круто, братан! Кайда, ничек тоттың? Сөйлә әле! +Балтасы суга төшкәндәй, үзенең кәвеш очларына карап барган Булат берни дә сөйләрлек, берни дә әйтерлек хәлдә түгел иде. +— Күңел үсеп китте бит әле, егетләр, югыйсә мин бу тормышта өмет-ышанычны бөтенләй югалтып бара идем инде. Рәхмәт, брат! — Тимерхан кояшта-җилдә ашалып беткән бармакларын Булатка сузды. — Кулың җиңел булып, бу нахактан да котыла алсам иде, Ярабби. +Шул минутта тимер читлек гүя җимерелде. Балачакның татлы ак хыялы ак болытлар өстендә тирбәлде, күктәге ак кыялар эргәсенә кунды. +Хыял кыяга кунса, Булатның йөзенә исә елмаю кунды. +Артышлы Таудан Хәтәрне алып китәргә тиешле машина килеп җиткәнче, Тимерханны колхоз ашханәсенә алып керделәр. Пешекче — Корыкукырның хатыны аңа аш салып бирде, "второй"га бәрәңге белән зур гына тавык боты китерде һәм әйтеп куйды: +— Айлар буена урманда ятып, йөрәгең киселгәндер, аша! +Тимерхан ашны ашады. +Тавыкка тимәде. +* * * +Тимерхан киткән көнне кич капка төбендә пычакларны һаман да кайрамаган Корыкукыр төкерек чәчте: +— Күрдегезме, минем сүз дөрескә чыкты. Әйттем ич мин сезгә ул Тимерханны урманга кача дип. +— Менәтерә вәйт. Син әллә кая, тайгага, дидең түгелме соң? — Банат әби, ияге тагын төшә күрмәсен дип куркып, сүзен иреннәре арасыннан сөзеп чыгарды. +— Ник тайга урман түгелмени?! Безнең урманның тайгадан кай җире ким?! Тайгага дисәм дә, Айга димәдем бит. Государственный масштабта уйлагыз сез. Ату чыгардылар, зиратта качып ята, имеш. Булдым мин ул зиратта. Төнлә булдым. Черт та юк анда. И беркөнне әни төшкә керде бит, Гыйзелбанаттәй, ышанасыңмы? Улым, ди, бакчама кәҗәләр керә, ди. Коймасы юк, ди. Уянып киттем. Һай, минәйтәм, чардуган сорый ич бу. Әнинең үлгәненә биш ел. Һаман чардуган куярга кул җитми. Йөрәгем түзмәде. Тордым да, метр ярымлы линейка тотып, төнлә зиратка киттем. Әнинең каберен үлчәргә. И анда бер кызык хәл булды бит әле. Каберне үлчәп чыгып барам, берәү Күкчәдән кайтып килә. Танымадым кем икәнен. Кызлар яныннан кайтышы булгандыр инде. Мине күрде дә йөгерде генә. Тукта, минәйтәм, чапма, бергә кайтабыз. Юк, чапты гына. +Күршесе Кирам абыйсының бу сүзләрен тыңлап утырганда Булатның җилкәләре куырылды, башы аска иелде. Үзе: "Бүген Гөлия янына туры юлдан барасы булыр", — дип уйлап куйды. +...Ул көнне Кыяк Кыямның Кыямәт кушаматлы "тоягы" көтүдән тагын качты. Җиденче палата Сорау: Бүген өлкәннәр балаларны иң әүвәл кемнән, нәрсәдән якларга-сакларга тиеш? Сугыш чукмарларыннанмы, террорчыларданмы, наркоманнарданмы?.. Ачлыктанмы, бәла-казаларданмы? Җавап: Өлкәннәрнең үзләреннән. Халыкара балаларны яклау көне уңае белән бер телевизион тапшыруда яңгыраган сүзләр. +Бүген мәктәпкә барганда, улыгыз Ардуанны машина таптаган. Аны "скорый" белән 12 нче бүлнискә алып киткәннәр. — Безгә шалтыраткан хатын тагын нәрсәдер әйтте инде. Тавышы калтырый иде, соңгы сүзләрен аңлап булмады. — Хатыныгыз эшкә килеп җитмәде әле, шуңа күрә сезгә шалтыратабыз. +Иртән редакциягә эшкә килүгә, менә шундый аяктан егарлык хәбәр алдым. Шып итеп урындыкка утырдым. Хәлем китте, күз алларым караңгыланды. Башта бер генә сорау: улым исән микән? Чабарга, тизрәк бүлнискә чабарга! Безнең редакция урнашкан Язучылар берлеге йортының ишегалды машина белән тулы була торган иде. Бүген бер "Волга" да бер "Джип" кына. Үзебезнеке эш белән киткән иде. "Волга" бер дус мөхәррирнеке. Аңа керәм. Хәлне аңлатам. +— Их, машинаны бик бирер идем дә, срочно барасы җир бар, — ди ул, сәгатенә карап, һәм йөзенә мул итеп интегүле-газаплы теләктәшлек билгеләре чыгара. +"Джип"ның хуҗасы — Семен атлы бер эшкуар. Аны белмим. Шулай да аңа әйтеп карарга җөрьәт итәм. Семен минем ни йомыш белән йөрүемне ярты сүздән аңлады. +— Киттек! — диде ул, ике дә уйламыйча. Безгә аның хезмәттәше Айрат та иярде. +Кызыл "Джип" Казан урамнарындагы машиналар ташкынын, вак ташлар арасыннан шуышып барган кәлтә елан кебек ера-ера, алга чаба. Әмма ул миңа барыбер акрын барган кебек тоела. +— Тизрәк, Семен! Зинһар өчен, тизрәк! +Кызыл утка туктап калганда, мин җанымны кая куярга белмим. Шушы минутларда улым үлем белән тартышып ятадыр да, мин генә аны әҗәл тырнагыннан тартып алып калырмын кебек. +Башымда утлы уйлар өермәсе. Иртән телефоннан алган йөрәк өзгеч хәбәрнең һәр сүзен күңел иләгеннән үткәрәм. "Улыгызны машина таптаган". Көпчәк астында калган була ич инде бу. "Безгә шалтыраткан хатын тагын нидер әйтте инде. Тавышы калтырый иде. Соңгы сүзләрен аңлап булмады" дигәне "улыгыз үлде" дигән хәбәр түгелме соң инде. +— Семен, ашыкмасагыз да була. Һай, Аллам, шул бердәнбер улымны да күпсендеңмени соң? +Семен белән Айрат миңа борылдылар: +— Син кайгырма. Тынычлан. +— Ул бүлнистә морг бит. Зур морг. Апам шунда ятканда, мәетләрне китерүләрен үз күзләрем белән күреп тордым. Исән булса, аны Казанның бер башыннан икенче башына алып китмәсләр иде. Югыйсә РКБ безнең янда гына бит. Коткарып калырлык булса, шунда гына алып керерләр иде. +Йөрәгемнең тагын хәле китте. Күкрәгемне кайнар дулкын кысты. +"Беләм мин ул моргны. Эшләми ул. Ремонтта". — Семенның шушы сүзләрен ишеткәч тынычлангандай булдым. +"Караңгыда адашмас өчен юлчыга — бер шәм яктысы, салкында өшемәс өчен кечкенә генә бер учак җылысы да җитә", — дигән әдип. Ә менә кайгы-хәсрәткә чумган кешенең өмет учагын тергезеп җибәрергә бер сүз җитә икән. +Рәхмәт сиңа, Семен! +Миңа бүлнискә синең белән барырга Ходай үзе кушкандыр. "Морг ремонтта" дип әйтүең күңелдәге сүнеп килгән күмерләргә өреп җибәргәндәй булды. +Тик бу юаныч әллә ни озакка бармады. Бактың исә, шофер бүлнискә юлны белми икән бит. Юлны белмәгәч, моргның эшләмәгәнен каян белә ул?! Соцгородка җитәрәк сулга борыласы булган. Ә без егерме икенче завод янына китеп барганбыз. Йөри торгач, бүлнискә әйләнгеч ясап, Шималь, Коры Елга бистәләре ягыннан килеп төшәргә мәҗбүр булдык. Бу араны үтү миңа Мәскәүгә барып кайткан кебек тоелды. Әнә бүлнис. Чү, морг эшли түгелме соң?! Ишеге ачык. Аннан аз гына читтәрәк "скорый" да тора. Улымны алып килгән машина шушы микәнни инде? Эчем тагын жу итте. Тәнем чымырдап куйды. Күкрәк эчендәге меңнәрчә кыллар чытыр-чытыр килеп өзелде. +Ах син, Семен, алдагансың ич! +Йөрәгемне учыма кысып, бүлнис ишегалдына уздым. Ә җирдә яз. Апрель кояшы җиһанны нурга күмә. Их, яшисе дә яшисе бит әле. Юк, аякларымның һич кенә дә моргка таба атлыйсы килми. Үземнең "приемный покой"га килеп керүемне сизми дә калдым. +Стена буенда носилка. Аңа ак халатлы бер егет, ике хатын-кыз иелгәннәр. Кем ятканын һич күреп булмый. Менә берсе чүт кенә читкәрәк тайпылды. Шул мизгелдә дер-дер калтырап торган иреннәрне шәйләп алдым. Бу кипкән зәңгәрсу иреннәр — минем улым бит! +— Улым! — Носилка өстенә капланып, Ардуанның үземнеке төсле каты куе чәчләреннән сыпырам. +Аның сул як чигәсе кара янган. Ияге сыдырылган. +— Улым, син исән! Аллага шөкер! Аллага шөкер!!! Аллага шөкер!!! +Мин тагын аның киребеткән чәчләреннән, йомшак кулларыннан сыпырам. Хикмәти Хода, Ардуанның иреннәре калтыраудан туктый. Әле генә теше тешкә тими иде бит. Үзе дәшми. Моңсу күзләрен бер ноктага төбәгән дә уйга калган. +— Улым, әйтче, кайда, ничек булды бу хәл? +Ардуан әллә ишетә мине, әллә юк. Ул арада ак халатлы егет кулы белән җилкәмә кагылып ала. +Мин читкәрәк китәм. Семен белән Айрат та монда икән. Китмәгәннәр. Шатлыгымны уртаклашучы беренче кешеләр — алар. +— Сез малайның әтисеме? — Каршымда кулына микрофон тоткан бер чибәр генә кыз тора. Ә уң яктан безгә "Эфир" дип язылган камера төбәлгән. +— Әйе, әтисе булам. +— Улыгыз ничәнче класста укый? +— Өчтә. +— Ул мәктәпкә һәр көнне үзе генә чыгып китәме? +— Үзе генә. Беләсезме, мәктәпкә кадәр бернинди юл чыгасы юк аңа. Фәкать тротуардан гына барасы. Аның өчен җаныбыз тыныч иде. Кайда бәргән аны машина? Башыма сыймый. +Без сөйләшеп торган арада, Ардуанны рентгенга алып кереп киттеләр. Коридорда сумкасы белән бутыйлары гына аунап калды. Бутыйларын пакетка салдым. Сумкасын алыйм дисәм, китаплары, дәфтәрләре коелып төште. Һай, улым, ничек исән калдың син?! Сумкаң төбе тетелеп беткән бит. Җепләре генә калган. Аны бүлниснең чүплегенә чыгарып ташлаудан башка чара юк. Кем белә, бәлки, нәкъ менә аркаңа аскан шушы сумка саклап калгандыр әле сине. +Улымның исән калуына ышандым. Инде хәлен беләсе килә бит. Башына зыян килмәгәнме? Аяк-куллары бик нык имгәнгән булып гарип калмасмы? Үпкә, бөер, бәвел куыгы, ят җире ни хәлдә? +Бераздан барысы да ачыкланды. +— Улыгызның баш мие селкенгән, таз сөяге сынган, — диде травматология бүлеге мөдире. +Әлегә буш карават юк икән. Көтеп торырга куштылар. Көтәбез. Сулда — табиблар бүлмәсе, уңда — операция залы. Ардуан яткан каталка белән рәттән тагын бер каталка тора. Анда бер абзый ята. Ул менә-менә операциягә кереп китәргә тиеш. Шунда аның түшәмгә текәлеп уйга чумган нурсыз күзләренә, кәфен төсле агарып чыккан кызгандыргыч йөзенә игътибар иттем. Юк инде, чырай юк. Мәет тә мәет, бу да мәет. Абзый борчыла, курка, күрәсең. Менә аны алып кереп тә киттеләр. Ходай түземлек бирсен сиңа, абзый. +Отыры улым йоклап китте. Биш минут черем итте микән, дерт итеп куркып-сискәнеп уянды. +— Сумка, минем сумка кайда? +— Борчылма, улым. Монда сумкаң, монда. +Шөкер, улымның гаме бар икән әле. Шушы хәлдә дә сумкасын сорап ята бит, бичара. +— Улым, әйтче, зинһар. Кайсы төштә, нинди машина бәрдерде сине? Ничек? — дип сорыйм Ардуанның кулын учыма алып. +Ул кулын җәт кенә тартып алды. Иреннәре кысылып куйды. Ияге шадраланып чыкты. "Нервылар кысылган" дип уйлап алдым эчтән генә. Димәк, әлегә баланы аптыратмау хәерле. +Шул вакыт носилка янына буе белән дә, яше белән дә нәкъ улым чамасындарак, киңчә борынлы, куе кара кашлы бер малай килеп басты. Ул чәчләрен маңгаена кыеклатып төшереп тараган. Өстендә — фасонлы кара майка. Муенында — керләнгән муенчак. Ул самими күзләрен улыма текәгән. Бу малайга ни-нәрсә булды икән дип кызыксынып йөрүеме, әллә улымны кызганып басып торуымы? Ардуан аның шулай чекерәеп карап торуын яратмады. Карашлары очрашуга башын читкә борды. Ә мин, улымның ачуын чыгарып тормасын әле дип, бу малайга сүз катарга булдым: +— Нинди муенчак асып йөрисең син? +Малай минем эндәшүне генә көткән диярсең — яныма ук килеп утырды. Чит кеше белән сөйләшү аңа тансык, күрәсең. +— Ә минем, абый, умыртка сөяге бит... Беренчесе, икенчесе, дүртенчесе хөрест. Чана шуганда сикертмәдән очып сальто ясаганмын. Ә бу малайга ни булган? +— Машина белән сөзешкән. +Муенчаклы малай әүвәл миңа сәерсенеп карап куйды, аннары ихлас елмайды. +— Аны безнең палатага салалар. Җиденчегә. +— Шулаймыни? Димәк, бергә ятачаксыз. Ә син ни атлы буласың соң? Исемең? +— Исемем икәү минем. Башта Жаншет идем. Хәзер — Нияз. +Сәгать-сәгать ярымлап көткәннән соң, урын бушады. Җиденче палатаның түрдәге караваты. Ардуанны каталкадан анда күчерү шактый кыен булды. Улым сул аягына бармак белән дә кагылдырмый. Әрнидер инде. Аптырагач, җәймәсе белән күтәреп салдык. Салып сулыш алырга да өлгермәдек, шәфкать туташы — чәчләре чаларган өлкән яшьтәге бер апа — каталка белән шалтыр-шолтыр тагын кереп җитте. +— Нуриев, операциягә! — диде ул. +Ардуанны караваттан янә каталкага күчердек. Аның "ой, ой" дигән әрнүле тавышы йөрәккә тиеп алды. +Носилканы дөбер-шатыр алып чыгып китте әлеге апа. Аллага тапшырдык. Тик аның малайны алып чыгып китүе кая да, кире әйләнеп керүе кая. Операцияне ясамаска булганнар. +— Яшь организм. Таз сөяге үзе ялганачак ул, — диде табиб. +Палатага тагын бер матрас алып керделәр. Аны тыгызлап төрделәр. Ардуанның аякларын күтәртеп шул матраска куйдылар. Бер ай буена менә шулай селкенмичә ятарга тиеш икән бу бичара. +* * * +Җиденче палата. Зур тәрәзәле, диварларының аскы өлеше караңгы яшел белән зәңгәр кушылган буяуга буялган бер бүлмә. Биш караватта — биш малай. Иң түрдәгесендә — тәрәзә буенда — биш яшьлек Ярослав. Ул әтисе белән уйнаганда муенын имгәткән. Ардуанга каршы яктагы стена буенда муенын чана шуганда авырттырган Азат ята. Хәер, сез аларны ята дип уйлыйсызмы? Палатаны, коридорны бер итеп чатыр чаба алар. Бүлнис халкы да, шәфкать туташлары да бу самими карашлы, сөйкемле малайларны ярата, үз итә кебек тоелды миңа. +Ә менә Ардуанның баш очында яткан малайның исеме Гадел икән. Ул да улым кебек 7-8 яшьләр тирәсендә булыр. Машина көпчәге астында калган. Ишегалдында өстеннән "Газель" чыгып, сул аягын тез түбән чәрдәкләгән. Монда шул аякны кыйпылчыклардан җыеп улакка салганнар да карават башына тарттырып куйганнар. Өченче атнасын инде, ни уңга, ни сулга борыла алмыйча, аягы тышауланган килеш ята икән мескен бала. Бик нык тартылган, суырылган. Аның очлаеп чыккан ияге, тырпайган колаклары, борынындагы чекерәйгән сирәк-мирәк сипкелләре, эчкә баткан зәңгәр күзләре, нечкә муенында һәм агарынып калган йөзендәге тармакланып киткән зәңгәрсу-соры тамырлары кызгану хисе уята. Әнисе туң йөрәкле, каты бәгырьле хатын, ахры. Шул шыр сөяккә калган малайны гел кагып-сугып тора. Юк, карап-карап торам да, күңелгә бер дә ошамый әле бу хатын. Палатадагыларның барысын да үз кубызына биетмәкче. Төшке аштан соң: "Тихий час! Барыгызга да йокларга!" — дип әмер биреп ята, субакы. Үзе улы янына түнде. Гадел исә, җилкәләрен куырып, стенага сыланды. Күр әле, нишли бит, ә! Үз өендәмени. Күрсәтергә иде сиңа әлчеңне! +Палатада телевизор да бар. Азатның әтисе өеннән алып килеп куйган. Сәгать алтылар тирәсендә "Эфир"ны кабыздык. "Перехват" программасыннан Ардуанны да күрсәттеләр. "Малай иртән мәктәпкә барганда бик ашыккан. Юлны чыкканда уңга-сулга карамаган. Нәтиҗәдә машина астына эләккән", — дип бирделәр. Нинди юл икән соң ул? Бернинди юл чыгасы юк иде бит аңа? Шулай баш ватып утырганда, палата ишеген шакыдылар. Урта яшьләрдәге бер ханым: "Бүген машина бәрдергән малайның ни хәле бар икән дип керүем иде, — диде. — Безнең стройка янында булды бит ул хәл. Инвалидлар өчен төзелә торган йорт янында. Без шунда идек. Монда ирем янына килдем дә, тукта, минәйтәм, кереп чыгыйм әле. Атнакич шушы бүлнис дежурит итә бит. Аны да монда салган булырга тиешләр, минәйтәм". +— Нинди машина бәрдерде аны? +— "Жигули". Ак төстә. +— Ничек бәрдерде соң? +— Без килгәндә, шофер малайны күтәргән дә нишләтергә белми әрле-бирле йөренә иде. Ай-яй курыкты инде ул үзе дә. Аннары ГАИ килде, "скорый" килде. +— Нишләп юлга чыкты икән соң ул, шайтан малай? +— Тротуар пычрак бит. Үтеп булмый. Шуңа күрә машина юлына чыгып, шуннан үтәләр. +Хатын килгәч, мин өйгә кайтып киттем. Кайтышлый, әлеге төзелешкә сугылдым. Төзелеш димәсәң, хәтере калыр, аның коймасы да юк икән бит. Шуңа бөтен урамны пычраткан инде ул. Кая анда тротуар?! Аны археологлар килеп казысалар да табарлык түгел. Бөтен тирә-як тездән саз. Монда машина юлына чыкмый хәлең юк. Тиздән ул юл да балчыкка күмеләчәк. Пычрак аның да уртасына кадәр җәелгән. +* * * +12 нче бүлниснең травматология бүлегенә килеп керсәң, бөтен кеше имгәнеп беткән икән дип уйларсың. Палаталарны әйтмим дә инде, коридорда да буш урын юк. Авыруларга сәлам биреп, җиденче палатага таба барыш. +Бер абзый туктатты: +— Син улыңа әйт әле, нишләп операциядән курка ул. Әйт әле, курыкмасын. Менә мин ясаттым. Курыкмадым. Кулбашымның бер тамыры өзелгән булган. Дачада кар көрәгәндә катырак селтәнеп җибәргәнием. Әйт әле, әйт яме, операциядән курыкмасын. Теге Юан әйбәт ясый икән ул. +Бу абзыйны кайда күргәнем бар соң? Йөзе таныш. Бәй, төнәген без палатада урын бушаганын көтеп утырганда аны операциягә алып кереп киттеләр бит. Кан качкан иде аның йөзеннән. Ә бүген, күрәсезме, Берлинны алган кебек йөри. Операциягә алып кергәндә улымны ярты юлда боруларын үзенчә аңлаган инде бу. +Мин дә аңа табибларның кире уйлауларын әйтеп тормадым инде. +* * * +Төш вакыты җитте. Ардуанга утырырга ярамый. Яткан килеш ашатасы. Ике кашык шулпаны матур гына шудырдым. Тик өченче кашыкның яртысы авызына эләкмәде, иягеннән агып төшеп муенына китте. Улымның йөзе сытылды, иреннәре кысылды, күзләре дымланды. Башын стенага таба борды ул. Дүртенче кашыкны, күпме генә кыстасаң да, капмаячак иде инде. +Нервыланып яткан улыма күз көеге булмыйм әле дип, читкәрәк китеп утырдым. Азат белән Ярослав вак-вак шакмаклардан нәрсәдер төзеп әвәрә киләләр. Гаделнең әнисе кроссворд чишә. +Улы аңа баядан бирле нидер әйтмәкче: +— Әни, әни, дим... +— Комачаулама!.. +— Әни, тыңлап тор инде. Бүген мин төштә әтине күрдем. +— Йә, шуннан... +— Бүген әти килмәс микән?.. +— Каян белим мин. Башымны катырма. +Ниязның исә эшләр хутта. Муенчагына гер асып, шуны башы-ияге белән күтәреп ятарга тиеш булган бу малай аркасын стенага терәгән, аякларын бөкләп куйган да рәхәтләнеп китап укый. Аңа карап-карап торам да уйлап куям: "Йа Хода, Нияз кебек тә укып була икән бу дөньяда китапны. Малайның күзен очландырып, йотылырдай булып утыруы бер хәл. Әле сез аның авызыннан чыккан авазларны ишетсәгез: ах, уф, һай, хи-хи-хи-хи, ха-ха-ха, ой, ба-а-а, во... Ул әсәрнең геройлары белән утка керә, суга сикерә, карурманнар чыга, чүлләр кичә, борчыла, сөенә, яна, көя, сугыша, җиңелә, кабат сугыша, җиңә, үлә, терелә, тагын үлә, тагын терелә... Күр әле, малайның маңгаеннан тир бәреп чыкты, аркасыннан пар күтәрелгән кебек булды. Нияз китапны ябып күкрәгенә кысты да моңсу күзләрен бер ноктага төбәп уйга калды. Байтак шулай йомылып утыргач, ул торып үзенә ашарга әзерләү хәстәренә кереште. Малай бүлнис ашларын ашамый икән. Ул аларны теге усал хатынга биреп бара. Аңа өстенә кайнар су салгач өч минутта пешеп чыга торган вермишель булсын. Малай су кайнатып, ыгы-зыгы килеп йөргән арада сорап куйдым: +— Китап укырга яратасың, ахры? +— Бик яратам, үлеп яратам. +— Нәрсә яратасың соң? Юмормы, фантастикамы? +— Барысын да. +— Шигырьне дәме? +— Обожаю. +Туктале, минәйтәм, әдәбиятка мөкиббән бу малай үзе дә кулына каләм алып кәгазь тырнаштыргаламый микән?.. +— Бәлки әле, үзең дә шигырь язасыңдыр, шагыйрь Зөлфәт әйтмешли, "Такташ калыбына дыңгычлап". +Нияз беравык миңа гаҗәпләнеп карап торды, аның бит алмалары кыңгыр эш өстендә тотылган малайныкыдай кызарып чыкты. Аннары яныма килеп, колакка пышылдады ул: +— Абый, сез минем шигырь язганны каян белдегез? Әйе, язгалыйм мин. Кешегә генә күрсәтмим. Бер классташ кызга күрсәтеп караган идем, көлде генә. +Шул вакыт палатага буе уртачадан бераз калкурак булган, сызылып киткән кара кашлы, почык борынлы чибәр генә хатын килеп керде. +— О-о-о!.. Әни килде. Әнием!.. — Нияз йөгереп килеп аны кочаклап алды. — Әнием! Әйдә әле, мин сине күтәрим әле. +— Кит әле моннан, кит! Кеше көлдермә. Так, син нишләп караватыңда түгел? Нишләп ятмыйсың? +Нияз тиз генә караватына сузылып ятты һәм, керләнгән муенчагына гер асып, үзен арканлап та куйды. Макарон онытылды. Әнисе киткәнче селкенәсе түгел, менә шулай кымшанмыйча, сабыр гына ятасы икән аңа. +Күренеп тора: малай әнисе белән бер күрешеп сөйләшүне тансыклаган. Ул аннан әтисен, өй хәлләрен сораштыра. Тик әнисенең ачылырга әллә ни исәбе юк. Әңгәмә ялганып китә алмый. Чибәр ханымның җаваплары бер-ике сүз белән чикләнә. +Нияз укыган китаплары турында сөйли башлагач, җай табып әйтеп куйдым: +— Сезнең улыгыз да шигырьләр яза икән... +— Хи, шигырь тагын аңа. Ул хәчтерүшкә. +Аның сүзләре Ниязның күңеленә төртеп алды, күрәсең. +— Алай димә, әни, язгалыйм мин, — диде ул һәм, әнисенең сүзләренә аз гына хәтере калды булса кирәк, башын диварга таба борды. +— И хәчтерүш. Кайчан язганың бар? Хәер, бер күрсәткән идең шул. Тик рәте-чираты юк иде ул шигыреңнең. +Ул арада "кунагыбыз" китәргә дә җыена башлады. Нияз: "Китмә инде, әни. Аз гына утыр инде", — дип ялваргач, тагын бераз юанырга булды. Малай гер асып көн буена ятарга да риза, тик әнисе генә янында булсын. +— Юк, улым, китим әле мин. Барасы җирләрем бар. Ә син торма, ят. Менә вермишельләрең. — Ханым барыбыз белән дә елмаеп хушлашты да җәт кенә чыгып та китте. +Ә бер-ике минуттан Нияз, арканнан ычкынган бозау кебек, коридорның бер башыннан икенче башына чаба иде инде. +* * * +Бүген төнлә бүлнистә Ардуанны саклаган хатыныма эшкә иртүк китәргә кирәк булып, мин улым янына иртәнге ашка ук барып җитәргә тиеш идем. ЮХИДИгә кереп-йөреп соңга калдым. Улымның мине көтә-көтә күзе күгәреп беткәндер инде. Ашыйсы-эчәсе килми микән? Кысталып ятмый микән? Шушы сораулар юл буена баш миен игәүләп барды. Йомышын кешегә әйтергә ояласын, читенсенәсен беләм бит инде. +Килсәм, Ардуан: "Мин ашадым инде, әти, чәй дә эчтем", — дип ята. Күңеле дә үсә башлаганга охшаган. +— Кем ашатты соң сине? +— Гаҗилә апа. +Адәм баласына күп кирәкмени, теге усал хатын дигәнемнең улы Гаделне ашатканда Ардуанга да өлеш чыгаруына күңелем булды. Ә мин, юләр, аңа сырт кабартмакчы булып йөрим тагын. +* * * +Бүген Ардуанны апасы карый. Төнгә дә ул калачак. Миңа килеп тормасам да була иде инде. Бала бит, эштән соң хәлен белеп кайтыйм дидем. Көндез бүлнискә ЮХИДИдән килгәннәр. Сорау алганнар. Ардуан: "Юлга чыкканда уңга борылып карадым, сулга карамадым", — дигән. Аның бу сүзләрен язып алганнар да апасыннан кул куйдырганнар. Шулай итеп, бөтен гаепне малайга чәпегәннәр. Югыйсә мине капитан: "Сездән башка беркемнән берни дә сорамаячакбыз", — дип ышандырган иде. Ярар инде, хәерлегә булсын. Улым исәнме? Исән! +Ә кичен өйгә кайткач телевизорны кабызсам, экранда — Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Ш.Юмаев. Турыдан-туры элемтә. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Тиз генә телефон трубкасын алып "Эфир"ны җыям. "Имәнлек урамында инвалидлар өчен йорт төзелә. Төзелешнең коймасы да юк. Шуңа күрә тирә-юне тездән пычрак. Янәшәдә ике мәктәп. Укырга баручы балалар машина юлына чыгып үтәргә мәҗбүр. Шушы көннәрдә монда 9 яшьлек бер малайны машина бәрдерде инде. Мондый фаҗига тагын кабатланмас дип кем ышандыра ала?!" +Хәлбуки минем сорау эфирда яңгырамады. +* * * +Бүлнискә килеп керүгә, улыма операциядән курыкмаска кушкан абзый каршы алды: +— Сине көтәләр анда. "Эфир"дан килделәр, "Эфир"дан! Улыңа әйт әле, операциядән курыкмасын! +Төнәген Юмаевка биргән сорау галәмәтедер инде бу. Малайны гына гаепле итеп калдырган телевидение дә үзенең хатасын төзәтергә җыена. +Ардуан интервью бирергә әзер. Урын-җире тәртиптә. Хатын иртүк эшкә киткән. Тагын Гаҗиләгә рәхмәт инде. Мендәрне кабартып, уңайлап куйган. Хәтта тышлыгын да алмаштырган. Малайга өр-яңа футболкасын табып алып киерткән. +— Ничек булды бу хәл? Сөйлә, Ардуан! — Хәбәрче кыз улыма юан микрофонын сузды. +— Юлга чыкканда уңга карадым, сулга карамадым. Һәм мине машина бәрдерде. +И шайтан малай. Тагын шулай сөйләп тора бит. Юк, бу юлы "Эфир"га мондый җавап кирәкми. +Ниһаять, тырыша торгач, Ардуаннан "Анда бик пычрак. Үтеп булмый" дигән сүзләрне әйттерә алдылар. Ә кичен чибәр Айгөл Мирзаянова "Город" программасын болай башлады: "9 яшьлек малай, Казанның Имәнлек урамында инвалидлар өчен төзелә торган йорт яныннан үткәндә, шушы төзелеш аркасында үзе чүттән генә инвалид булмый калды..." +* * * +Вакыт дигәнең бүлнистә дә үтә тора. Аллага шөкер, улымның әрнү-сызланулары басыла төште. Альбом, карандашлар соратып алды. Яткан килеш рәсем ясый. Малай кеше нәрсә ясасын инде — солдатлар да кораблар. Нияз-Жаншет аның иҗатын читтән генә күзәтеп йөри. Үзе дә кулына каләм алып, нидер сызгаларга тотына. Шигырь яза икән. Берсен миңа да күрсәтте. Әй, солдат, солдат, Алып бир миңа бер ат! +— Йә, ничек?.. — Малай күзләрен миңа төбәде. +— Рифмасы бар. Тик мәгънәсе юк. Сиңа каян, нинди ат алып бирсен соң ул солдат? Акчасы юк аның. Үзе дә ачлы-туклы. +Нияз килеште. Баш какты. Менә тагын Ардуанның альбомына күз салды. +— О-о-о. "Титаник", — диде ул һәм, тумбочкасы янына утырып, тагын кәгазь-каләмгә ябышты. +Борыны очына тир бәреп чыкканда шигырь әзер иде инде: Әй, "Титаник", "Титаник", Ерак бармыйк, тукталыйк... +— Монысында рифма да, мәгънә дә бар, — дидем мин, малайның башыннан сыйпап. — Гүя "Титаник"ның һәлакәткә дучар булачагын алдан сизәсең. Шуңа күрә кешеләрне кисәтәсең, уяу булырга чакырасың. +Шушы сүзләремнән соң малайның башы күккә тиде. Ул шигырен күтәреп коридорга очты. Аны тагын кемнәргәдер укытып кайтты бугай. Тик менә кире бүлмәгә кергәндә кәефе төшкән иде. Бактың исә, "операциядән курыкмый торган" абзый: "Иртә әле сиңа шигырь язарга. Шагыйрь булу өчен башта йә университетта, йә академиядә укырга кирәк", — дип, малайның бөтен уй-хыялларын челпәрәмә китергән. +Кешегә шигырь язу сәләтен Ходай гына бирә, минәйтәм. Нияз тагын яныма килә, күңелен үстерерлек өметле сүзләр көтеп, күзләрен миңа бага. Без аның белән коридорга, ишек катындагы буш кушеткага чыгып утырабыз. +— Нияз, — минәйтәм, — бәлки әле, Аллаһы Тәгалә үзе сиңа шагыйрь булырга кушкандыр. Хәтта псевдонимың бар. Жаншет. Бәлки әле, киләчәктә зур сәхнәләрдә мондый сүзләр яңгырар: "Сейчас прозвучат стихи великого татарского поэта Жаншета". +Шаяртып әйтәм, билгеле. Бернинди Жаншет, Манжетлар кирәкми. Нияз. Нинди матур исем бит инде! +Шагыйрь, зур сәхнәләр, дигәч, Нияз үзе дә "О-о-о!.." дип куйды. +— Беләсезме, абый? — Малай күзләрен тутырып карады һәм, сөйләргәме-сөйләмәскәме дигәндәй, пауза ясап торды: — Без Горкида ундүртенче катта яшибез. Безнең тәрәзәдән Идел күренә. Ә Иделнең теге ягында биек тау. Мин җәйге эссе көннәрдә лоджийга чыгам да тауга карап торам. Шунда бер чишмә бар. Әйе, әйе, мин аны өй тәрәзәсеннән үк күрәм. Ышанасызмы? Их, шул чишмәнең суын бер эчәсе иде. Менә шулай, кеше күрми торган нәрсәләрне күрәм мин. Беләсезме, тагын нәрсә күргәнем бар минем. Минем әби: "Кеше ышанмаслыкны чын булса да сөйләмә", — ди. Сезгә генә сөйлим, абый. — Нияз тагын миңа сынаулы караш ташлап беравык карап торды. — Безнең ишегалдында бер эт яшәде. Аягы гарип иде аның. Үзе шундый матур. Борыны кара, үзе дә кара, тәпиләре генә ак. Ак итек кигән кебек. Без аңа оя ясадык. Өйдән ашарына ташып тордык. Мин әни бүлеп биргән ашны ашыйм, ә итен сиздерми генә кәгазьгә төрәм дә эткә алып чыгып бирәм. Ә беркөнне чыксам, ни күрим, этебез юлда кан эчендә ята. Машина таптап киткән. Үзе шабыр тир булган. Көч-хәл белән сулый. Күзләре ачык. Мин аны нишләтергә дә белмим. Бер-ике тапкыр тирән итеп сулады да кулымда үлде мескен. И жәлләдем дә инде. Мин шул вакыт аның гәүдәсе өстендә ниндидер томан кисәге эленеп торганын күрдем. Шушы этнең җаны булган бит ул, абый, име. +— Булмас димә... Кеше җанын үлчәп тә карадылар түгелме соң инде... +— Кешенең җаны да күренәдер шул, име, абый. Шоферны әйтәм. Шул аксак этне нигә таптатырга инде. Машинасының тормозлары бардыр бит. Юк, таптаткан да качкан. Җүнсез! Әле кичә генә бер китап укыдым. Бер утрау турында. Кечкенә генә бик матур утрау. Һәм менә шунда кешеләр дә бик матур яшиләр. Бер-берсеннән көлмиләр, бер-берсен рәнҗетмиләр, бер-берсенә матур сүзләр генә әйтәләр. Этләр, мәчеләр анда рәхәтләнеп йөри, кошлар да рәхәтләнеп оча. Утрауда закон бер генә: һәр көнне һәркем яхшылык эшләргә тиеш. Бездә дә шулай булсын иде. Их, минем дә шул утрауда яшисем килә. +"Ты, не дури!" — Колак төбендә яңгыраган һушыңны алырлык, таш ярырлык тавыштан икебез дә сискәнеп киттек. Бактың исә, Ниязның әтисе килгән икән. Ул да улы башына гер асып караватта ята дип уйлый бит инде. Ә Нияз бүген хәтта муенчагын да салып аткан. Тиз тапты аны тагын үзе. Җәт кенә киде дә герләрне асып та куйды. Әтисенең акыру-бакыруларын ул инде ятып тыңлый иде. Дөрес, озак ятарга туры килмәде үзенә. Әтисен ай күрде, кояш алды. Ул арада төшке аш вакыты җитте. +Аштан соң Гаҗиләнең кырыс тавышы яңгырады: +— Тихий час. Барыгызга да йокларга! +Минем сәгать дүрткә кадәр вакыт бар. Эшкә барып килергә кирәк. Баскычтан төшкәндә бер агай игътибарымны җәлеп итте. Дөресрәге, үзе түгел, кулындагы таягы. Күпме таяк күргән бар. Мондыйны күргән юк иде әле. Чәчәкле-чуклы таяк бу. Агай аны үзе ясаган. Һәр бизәген иренмичә юнып-чокып, күпме күз нурын түгеп утырган. +Тик сабы гына юанрак булган булуын. Бераз гына юкарткан тәкъдирдә кулга тагын да җайлырак булыр иде. +— Андый-мондый һөҗүм итә калсалар, саклану чарасы да бу, энем, — ди агай. +— Сиңа кем тисен инде, абзый! +— Алай димә — дөнья бу!.. И энекәш, 45 нче елны фронтка китеп бер фашистны да кыйный алмыйча кайттым мин. Үзем — десантник. Псков дивизиясендә хезмәт иттем. 170 прыжок минем чутта. Өйрәнүләрдән баш чыкмады. Кая гына атмадылар безне. +Урманга төшү бик хәтәр иде. Төнлә бит. Очлы чыршыга эләксәң, шампурга киертелгән ит инде син. Күпмесе шулай харап булды. Фашист өстенә төш идең ул. Төш тә тукма идең үзләрен. Юк, без сугышка соң алынгач, өлгерә алмый калдык шул. Кул кычытып калды. Аның каравы күрде безнең дә башлар. Сугыш беткәч тә җиде ел хезмәт иттем әле. +* * * +Бүген кич өйгә кайтканда әлеге дә баягы инвалидлар өчен төзелә торган йорт яныннан үттем. Бәй, төзелешнең коймасы пәйда булган. Тротуарны да, юлны да чистартканнар. Балчыгын кырганнар. Кулдан килерлек эш икән югыйсә. Шуның өчен бер гөнаһсыз малайны машина бәрдереп китүен көтеп ятарга кирәк булды микәнни? Шундый шул инде без: башка бәла килгәч кенә селкенә башлыйбыз. +Өйгә кайтып почта әрҗәсен ачсам, хат ята. Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Юмаевтан. Хатны укыйм. "Җир казу эшләре кагыйдәләрен бозган өчен "Казанхимстрой"ның 2 нче төзү-монтаж идарәсе начальнигы И.Локмановка һәм "Гидроспецстрой" җитәкчесе А.Муравьевка дәгъва белдерелде". Тагын укыйм. "Татарстан Республикасы Президентының "Шәһәрләрдә һәм башка торак пунктларында төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турындагы Указының 11 нче маддәсен бозган өчен "Гидроспецстрой"ның участок начальнигы А.Соловьевка административ материал җибәрелде, шулай ук "Гидроспецстрой"ның баш инженеры В.Кругляк "наказать" (ничек "наказать" иткәннәр икән соң? Шелтә белдерелгәнме, штраф чәпегәннәрме, әллә бу — күзгә төтен җибәрү генәме?) ителде". +Бу төзелешнең нигә коймасы булмаганын аңладым хәзер. Начальниклар күп. Түрәләр күп. Ә чын хуҗа кем соң монда? Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? Эзләп кара хәзер гаепле кешене! Эт — эткә, эт — койрыкка. Бездә шулай инде: чиновниклар күп, эшләүче юк. Ике хуҗага — бер ишәк. +Туктале, бу хат белән мавыгып китеп, онытып торам икән. Мин Гаделнең әтисенә шалтыратырга тиеш бит. "Әти, әти" дип өзгәләнә бит инде бичара малай, әнисен дә алҗытып бетерә. Көн туды исә, башында бер генә сорау: "Бүген әти килмәс микән?" Ай ярым вакыт узып киткән, әтисе ник бер күренсен. Малайны таптаткан шофер да бер күренгән дә юкка чыккан. Башка әтиләрнең уллары янына килеп йөрүен Гадел күрми дисезмени?! Аның да йөрәге өзгәләнми дисезмени?! Аптырагач Гаҗилә ханым менә шушы номерны бирде: "Бүлнистә телефон юк. Өйгә кайткач шалтырата алмассың микән. Әтисен әйтәм, бер килеп китсен иде инде". Каударлана-каударлана, Гаҗилә язып биргән саннарны җыям. Трубканы, тавышына караганда өлкән яшьтә булса кирәк, бер карчык алды. +— Исәнмесез! Сезгә шалтыратуымның сәбәбе шул: минем улым белән оныгыгыз Гадел 12 нче бүлнистә бер палатада яталар. Җиденчедә. +— Сезгә нәрсә кирәк? +— Мин дөрес эләкмәдем, ахры. — Үзем җыйган саннарны кабатладым. — Сезнең номерыгыз шушымы соң? +— Әйе. +— Сез Гаделнең дәү әнисе буласыздыр ич. +— Шуннан... +— Сезнең оныгыгыз бүлнистә ята. Аның әтисен күрәсе килә. +— Әнисе котыртып ятамы?! Бездә әнисенең бер әйберсе дә юк. +— Юк, ул сездән әйбер сорамый. Ул Гаделне әтисе белән күрештерергә генә тели. +— Молодой человек! Тагын бер тапкыр әйтәм, аның монда бер әйбере дә юк. +— Юк, аңа бер әйбер дә кирәкми. Ул фәкать... +Сөйләшү шушы урында өзелде. Әңгәмәдәшем трубканы куйды. +Кәефем китте. Мин дә Гаделнең үзәге өзелгәнен күрмиммени?! Мин дә аның гаҗизләнеп авыр сулауларын, уфылдауларын ишетмиммени?! Минем дә аның әтисен бүлнискә, улы янына китертәсем килмимени?! +Аягым тартмый бүген бүлнискә. Килүгә Гаҗилә: "Шалтыраттыңмы?" — дип сораячак. "Әти киләме?" — дип, Гадел дә моңсу күзләрен миңа багачак. Ни дип җавап бирим соң? Ә мин барырга, төн буена улым янында булган кызымны алмаштырырга тиеш. Бүлниснең ишеге төбендә үк Нияз очрады. Чәтертән малай мине тәрәзәдән күргән дә каршыма йөгереп чыккан. Җитмәсә, ул да шул сорауны бирә: +— Гаделнең әтисенә шалтыраттыгызмы? Киләме? Килсә, мин сез палатага кереп җиткәнче аннан сөенче алам. +Их Нияз, Нияз! Синең дә Гаделне куандырасың киләдер шул инде. Күңелең һаман игелек эшләүдә. Ни дип әйтим соң? Айлар буена бүлниснең тынчу палатасында интегеп яткан Гаделнең һәм Гаҗилә ханымның күңелләрен җылытасы да килә. Шул ук вакытта аларны кысыр өмет белән яшәтүдән дә ни мәгънә?! Беравык аптырашта калып торганнан соң, Ниязга турысын әйттем: +— Кистереп вәгъдә бирүче булмады шул... +— Ә сез номерны дөрес җыйдыгызмы? +— Дөрес җыйдым кебек. Ах, Нияз, Нияз! Ничек чыга белдең әле каршыма? Әйбәт сорау бирдең. Мин дөрес җыйсам да, Гаҗиләнең дөрес язып бирмәве ихтималмы? Ихтимал! +Палатага керә-керешкә Гаҗиләгә үзем сорау бирдем: +— Син, дустым, телефонны дөрес язып бирмәгәнсең, ахры?.. +Әйе, шулай дигән булам, гәрчә үзем кәгазь кисәгендәге ул саннарның дөреслегенә һич кенә дә шикләнмим. +— Дөрес, — диде Гаҗилә, ике дә уйламыйча, һәм иреннәрен кысып тын гына торганнан соң сорап куйды: — Трубканы каенана алдымы? +Мин дәшмәдем. +— Аңлашылды. +* * * +Обход вакытында без коридордагы кушеткага чыгып утырдык. Бу юлы Гаҗилә белән. +— Нишләп сез көне-төне монда ятасыз, — диде Гаҗилә һәм, нәрсәгәдер гаҗәпләнгәндәй, күзләрен зур итеп ачып миңа төбәде. — Сез бит — эш кешесе. Ә минем беркая да барасым юк. Ардуанны үзем карармын. +— Әйтүең өчен рәхмәт. Сине күпме интектерергә була. +И Гаҗилә, Гаҗилә... Үзе дә тәмам туйгандыр инде бу бүлнистән. Без әле улымны хет чиратлашып карыйбыз. Әнисе, апасы, мин. Туганнар көн саен диярлек хәлне белешеп тора. Авылдан әни килеп оныгы янында бер тәүлек утырды. Улымны бәрдергән шофер да кереп йөри. Гаҗилә көне-төне берүзе. Аның да өенә кайтып, юынып, йомшак иркен түшәктә ял итәсе киләдер бит инде. Сабыр, нык хатын икән. Улы белән җәфа чигүләре җитмәгән, Ардуанны да үз канаты астына алмакчы була бит әле. +— Син үзең, Гаҗилә, өеңә кайтып берәр көн ял итеп кил. Мондагысын без үзебез җайларбыз, көйләрбез. +— И-и-и, кая кайтыйм соң мин... Киров урамындагы тугыз квадрат метрлы бер бүлмәдә торабыз инде без. Анысы да бер белгән хатынныкы. Йортны бүген-иртәгә сүтәргә тиешләр. Кешеләр яңа фатирга күченә. Ә безгә юк инде. Прописка булмагач. Каенана үзләренә яздырмады. Дүрт бүлмәледә малае белән икесе генә яшәсәләр дә. Йортка килен булып төшкән көненнән үк, фатирны бүлеп алырга килдең, дип, үзәк бәгырьләремә үтте. Прописка турында авызымны да ачканым булмады югыйсә. Ә улы — әнисе малае. Аның бер сүзеннән чыкмый. Авызына гына карап тора. Каенана белән бер елга якын этле-мәчеле яшәгәннән соң, имчәк баламны күтәреп чыгып киттем. Берни сорамадым. Әле ярый әнә шул бүлмәсен биреп торган иптәш хатын булышты. Горшокка кадәр алып бирде. Әтисе баштарак килгәләп йөрде. Хәзер эзе суынды. Гаделне машина таптаганын белгәч, бөтенләй югалды. Үзем эшләп торганда очын очка ялгап бара идек әле. Пароховойда эшләдем. Кыскарттылар. Цехыбыз белән киттек. Базарга чыгарга мәҗбүр булдым. Кулъяулыктыр, оектыр-черттыр сатып тордым. Ялланып инде. Көнгә 30 сум бирәләр. Ярап тора иде әле үзе. Бу чурт побери малай болай булып куйды да, менә хәзер анысы да юк инде. Пароховойда хет больничный барыр иде. +Ярый әле авылда энекәш бар. Берүзе яши. Әти-әни — мәрхүмнәр. Шул энекәш сыер, сарыклар асрый. Тавык-чебеше дә байтак. Ел буена безне иттән өзми. Бәрәңге дә шуннан. Эремчеккә кадәр ясый. Өйләндерәсе иде үзен. Пеләшләнеп бетте инде, башында ике бөртек чәче калды. Ә менә башлы-күзле булу турында уйламый да. Хәер, кемгә өйләнсен соң ул?! Һәр ике өйнең берсендә буйдак. Безнең авылда гына да утызны узган утыз ир-ат бар, ди. Беркөнне авыл советы персидәтеле 29 ны санаган. "Утыз дигәннәр иде, берсе кайда соң?" — дип баш кашый икән. Баксаң, үзен санамаган. +Кызларны әйтәм, берсе дә авылга чыгарга атлыгып тормый. Хәер, чыгып нишләсен соң ул анда?! Ни эше, ни акчасы. Колхозның сарыклары бетте. Сыерлары кысыр. Алары да бетүгә таба бугай. Пред кирәк-яракка дигән булып машинасына сала да чыгып китә, сала да чыгып китә, ди. Сыер алып киткәндә рульгә үзе утыра. Сыерсыз киткәндә шоферын ала. Үзең мал асрамасаң, колхозныкын көтеп ятсаң, ачка үләсең. Үлүен үлмәссең анысы, һичьюгы бәрәңге ашап та торырга була. Тормыш булгач өс-башы да кирәк бит. Ә колхоз акчаны елга ике генә бирә. Сабантуйга — 100 сум, көзен Колхозчылар көненә — 300 сум. Халык яши үзе. Ә минем авылга һич кенә дә күңелем тартмый. Җаным бизеп, гайрәтем чигеп киттем аннан. Өч ел әтине карадык. Каты авырды. Авыруы теге "өч хәреф" инде. Ул үлә дип торганда, әни үлеп китте. Йөрәк белән. Әнидән соң да әти ел ярым ятты әле. Өйләребез, каралты-кура да бик начар калды. Энекәш сипләтергә дип йөри йөрүен. Әлеге дә баягы шул акчасы юк инде. +Бу арада энекәш тә килә алмый. Бүген-иртәгә чәчүгә чыгарга торалар. Ярар, эшләсеннәр, салып кына йөрмәсеннәр. Соңгы вакытта чирткәли башлады. Эчсә дә, малларны карый үзе. Хи-ии, кем эчми соң анда? Тик менә теләсә нәрсә эчәләр. Шунысы куркыта. Агуланып үлүчеләр дә булды инде. +* * * +Көннәрдән бер көнне палатабызның ишеге (ул көн буена ачык) төбенә, коридорга бер карават куеп, 45 яшьләр чамасындарак бер хатынны салдылар. Аның уң кулын бинт белән урый-урый тәпәч иткәннәр. Нияз вермишель өчен суга чыгып кергән иде. Белеп кергән: бу хатын кулын эшендә станокка кыстырган икән. +И бу тормыш... Балалар, оныклар кочарга, аларның чәч-башларыннан сыпырып торырга яратылган куллар станок рычагларына ябышырга, кувалдалар тотарга, шпаллар күтәрергә мәҗбүр. +Ә менә бу яшь хатын монда ничек килеп эләккән? Палатасында ятмый. Коридор буйлап әле бер башка, әле икенче башка тыз-быз йөреп тора. Чибәр, каһәр. Сызылып киткән нечкә каш, күккә чөелгән почык борын, янып торган күзләр. Озын куе керфекләре гүя күзләрдәге әнә шул очкын-ялкынны читкә-миткә әллә ни чәчрәтмичә саклар өчен яратылган. Күр әле син аны, күкрәген киереп, кәс-кәс атлап ни рәвешле йөри бит. +Чибәркәй — Утлыкүз — беркем белән дә сөйләшми, аралашмый. Үзенә сүз катсалар да, колак артыннан шудырып җибәрә. Аның турында беркем берни белми. Төп-төзек бу хатынның травматология бүлегендә йөрүе беренче карашка гаҗәп тә. Кыйнаганнар икән, тәнендә ушиб икән дигән имеш-мимешләр бар барын. Шайтан белсен. Ара-тирә йөзен сытып бөер турыларын сыйпаштыргалап ала ул үзе. +Хикмәти Хода, бүлниснең һавасын, мохитен үзгәртеп җибәрде бит әле бу Утлыкүз. Яралары төзәлә, хәле азмы-күпме арулана баручыларның һәм, әлбәттә, авыру карап утыручы ир-атның тынычлыгын алды. Ыңгырашулар, "ах-вах" килүләр кимеде. Хәзер ир-егетләрнең аягына баса алганы коридорга чыгарга тырыша. Утлыкүз бер болайга үтә, бер — тегеләйгә. Палатасына да керсә, шул "тихий час"та гына керә. Үзенә төбәлгән күз-карашлардан дәва, ләззәт ала бугай ул. Әйдә, йөрсенсәнә. Аңа карап мөкиббән киткән ир-ат халкына да сүз әйтмәгез. Матурлыкка карап соклануның ни гаебе бар?! Кайбер авыруларга әрнү-сызлануларын оныттырып тору өчен бүлнисләрдә махсус чибәркәйләр штаты булдырсаң да ярар иде әле ул. Үлем-китем дә кимер иде. Әнә Казаннан фронтовик журналист Нәгыйм Мөхибуллинның сөйләгәне бар. Госпитальдә үлем түшәгендә ята икән. Беркөнне ул бөтенләй начарлана. Ә монда тәртип шундый: өзелер алдыннан шәфкать туташлары авыруны ваннага алып кереп юалар. Нәгыйм агага да чират җитә. Аны алып чыгып киткәндә, палатадашлары: "Татарину пора к Мухаммеду", — дип калалар. "Бермәлне күземне ачсам, — ди фронтовик, — каршымда чибәр кыз тирләп-пешеп мине юа. Аның матур гәүдәсенә, җилкәсенә агып төшкән сары чәчләренә, зәңгәр күзләренә карыйм. Үләсе килми генә бит. Юк, үлмәдем. Менә ярты гасырдан артык вакыт узды инде. Әле һаман яшим". +* * * +Соңгы бер-ике көндә коридорда тыз-быз йөрүчеләр күбәеп китте. Барысы да типсә-тимер өзәрдәй егетләр. Һәркайсы бүлнис киеменнән. Нинди җилләр ташлаган соң аларны монда? Монда бәла-казага дучар булып имгәнгән өтек-сөтек кешеләрне генә салалар түгелме соң? Көчен кая куярга белмәгән бу егетләрнең монда ятуы, һәрхәлдә, сәер, бик сәер. Теге "операцияне ошаткан" абзый аларга "диагноз"ны бик тиз куйды. Армиядән качып, чирлегә сабышып керәләр алар монда, диде ул, ике дә уйламыйча. +Гөнаһысына кермим, кемдә нинди чир булмас. Тик менә аларның моңарчы тыныч кына, ипле генә барган бүлнис тормышында бер кирәкмәгәнгә ыгы-зыгы тудырып, үз хәлен үзе генә белгән, әрнү-газапларга тешен кысып, сабыр булырга тырышып яткан авыруларның саруын кайнатып йөрүләре генә ошамый. Коридор буйлап урык-сурык йөрүләренә дә түзәр идең әле. Аш өләшкәндә чиратсыз керәләр бит. Кулсыз, аяксызлар алдына керәләр. Әстәгъфирулла. Сары ыштанлы, камыл кебек каты чәчлесе бигрәк оятсыз. +Шунысы беркөнне теге десантник абзыйга болай дип әйтеп тора: +— Синең урының, старый, зиратта инде. Хет үзеңә кабер урыны алып куйдыңмы соң әле? +— Зираттан урынны күптән алып куйган идем инде мин, энем. Тик менә синең кебек япь-яшь егетләр миңа анда да комачаулыйлар. Урынны алып куюым гына була, алар минем урынга керәләр дә яталар, керәләр дә яталар. +* * * +...Бүлнистә режим шундый: кичке уннан соң коридорда да, палаталарда да ут сүндерелә. Йокларга! Ай ошамый да инде мондый тәртип теге әзмәверләргә. Яшь кан. Җегәр бар. Эш юк. Энергияне кая куярга белмиләр. Хәер, режим сиңа ошыймы-ошамыймы, килешергә мәҗбүрсең. Бүлнис бу. Шәфкать туташларының бер-ике тапкыр кырыс кисәтүеннән соң тегеләр ятарга мәҗбүр. +Бүген дә "отбой"дан соң тынлык урнашты. Тынлык дип инде, монда авыруларның ыңгырашулары, әрнүле-газаплы авазлары, "ай-вай"лар, "ах-ух"лар беркайчан да тынып тормый. Минем ятар урын юк. Коридорга палата ишеге төбендәге кушеткага чыгып утырдым. Кушетка бүген буш. Кайбер төннәрне анысы да эләкми. Аякларны бөкләп чүмәштем. Өстемә пәлтәмне япкан сыман иттем. Йомышы төшсә, Ардуан үзе дәшә. Мин көн буена эштә бит. Арылган, күрәсең. Чүт кенә авышып башны төрткән идем — йоклап киткәнмен. +Күпме черем иткәнмендер. Уяндым. Мин генә түгел, бөтенесе уянды. Кемдер бүлнисне яңгыратып укшый-коса. Күрше палатада ятучы бер абзый икән. Интегеп, газапланып укшый. Нинди генә тавышлар чыкмый үзеннән. Кизү торучы табиб, шәфкать туташлары чатыр чаба. Аларның ашыгу-кабалануларына, бер-берсенә өзек-өтек җөмләләр белән кызу-кызу дәшүләренә караганда, авыруның хәле шәптән түгел. Коридорның теге башында торган каталканы да җәһәт кенә алып килделәр. Абзыйны шуңа салып җәһәт кенә алып чыгып та киттеләр. Кая? Нәрсәгә? Абзыйга ни булган? Бераздан, колактан-колакка күчеп, бөтен палаталарны, коридорны бер сүз кисеп үтте: йөрәк!.. +Йокы качты. Барыбызның да уенда әлеге абзый. Үз палатасына исән-имин әйләнеп кайта алырмы ул? Ни дисәң дә, йөрәк уен-муен түгел. +Теге хөрәсәннәргә генә йөрәк ни дә, өрәк ни. Әлеге ыгы-зыгы аларга ошады гына. Көндез йокларга, төнлә йөрергә күнеккәннәр, күрәсең. Тартырга гына ничә тапкыр чыгып керделәр. Ат азгыны тайга ияргән, ди. Утлыкүз дә алардан калмый. +Ярты сәгать чамасы узгач, күпне күргән каталка коридорда тагын пәйда булды. Шөкер Ходайга, абзый исән. Үзен палатасына алып кереп салдылар. Шәфкать туташының аңа әйткән: "Борчылмагыз. Тыныч кына ятыгыз. Йокларга тырышып карагыз", — дигән сүзләре ишетелде. +Утлар тагын сүндерелде. Шәфкать туташының: "Марш караватларыгызга!" — дип бер-ике тапкыр кистереп әйтүеннән соң, тегеләр дә барып яттылар. +Тагын тынлык. М.Мәһдиев әйтмешли, йоклагыз, адәм балалары! Авырулар, сезгә йокы бик кирәк. Табиблар, шәфкать туташлары! Кешене үлем тырнагыннан алып калдыгыз. Афәрин! Инде сезгә дә ял итеп алырга ярыйдыр. Иртәгә дә көн буена эшлисегез бар. +Бүлнис тынды. "Мес-мес", "пуф-пуф", "гыр-гыр"лар гына ишетелә. +Чү! +Үзәк өзгеч тавыш. Шул ук палатада. Теге абзый җан ачысы белән кычкыра. Шәфкать туташлары бүлмәләреннән торпедо кебек атылып чыктылар. Чыктылар да теге абзый янына чаптылар. Чапкан шәпкә берочтан теге каталканы да эләктерделәр. +Тагын ыгы-зыгы. +Тагын мәхшәр... +Тагын теге егетләргә лафа. Тычканга үлем, мәчегә көлке кебегрәк инде. +Үле-мәле палатага килеп керсәләр... бая гына әҗәл белән якалашкан абзыебыз гырлап йоклап ята. +Кычкыручы — бөтенләй икенче кеше! Яше утызлар тирәсендә булган бер ир. Торып утырган. Күзләре — маңгайда. Маңгае — шабыр тир. +— Ни булды? — дип сорыйлар аннан. +Дәшми. +— Ник кычкырдыгыз? +— Ай... Уф-ф-ф... Төш күрдем. Куркыныч төш. +И Аллам!.. Ходай сабырлык бирсен сезгә, табиблар, табибәләр, шәфкать туташлары! +* * * +Бүген бүлнискә кереп барганда бер егет эндәште: +— Сез травматология бүлегенә түгелме? +— Әйе, нәкъ үзенә. +— Җиденче палатадан Миңлебаева Гаҗиләне чакыра алмассыз микән? Мине халатсыз кертмиләр. +— Тек, мин шул палатага керәм! Гаҗиләне? Әйтермен, әйтермен. +"Бәй, Гаделнең әтисе килгән түгелме соң? — дип уйлыйм баскычтан менгәндә, — Гаҗиләнең энесе түгелдер инде. Аны пеләш диде бит апасы. Тәгаен Гаделнең әтисе бу". Кичә Гаҗилә: "Тагын бер шалтыратып кара инде", — дигәч, өйгә кайтуга чыктым. Трубканы тагын каенана алды. Бу юлы да сөйләшү ялан кул белән билчән йолыккан кебегрәк булды. Каенананың үз туксаны туксан, һаман бер сүзне тукый: "Аның монда бер әйбере дә юк". Шулай да сөйләшү юкка булмаган. Менә малаен җибәргән бит. Алай ук имансыз түгел икән әле. +— Гаҗилә, синең ирең килгән, ахрысы. Аста көтә, — дидем палатага керә-керешкә. +Гаҗилә минем халатны эләктерде дә чыгып чапты. Ах бу Гаделне! Әрекмән колак. Минем сүзләрне ул да ишетеп алган. Аның "Ур-р-р-а! Әти килде. Әти!" дигән сүзләре палатаны гына түгел, бөтен бүлнисне яңгыраткандыр. Малай сөенеченнән нишләргә дә белмәде. Ул шулкадәр шатланды ки, айлар буена хәрәкәтсез яткан карават башына тарттырып куелган аягы тышауларны ычкындырып-җимереп атты. +"Сөен әйдә, сөен, сабый. Мондый бәхет тансык сиңа", — дип уйлыйм эчтән генә. Гаделнең сөенгәнен күргәч, үзебезнең дә күңелләр эреде. Баланы кызганудан гына түгел, аның шатланганын күрүдән дә күзгә яшьләр килә икән. Кеп-кечкенәдән михнәт-сынауларга дучар ителгән бер гөнаһсыз бала бит ул. +Ул арада Гаҗилә дә менеп җитте. +Чү... +Аның сытылган чыраен, уйга баткан күзләрен күреп, аптырашта калдык. Халатның да кирәге чыкмаган. +— Ни булган, Гаҗилә? +— Миңа срочно китәргә кирәк. Авылга. Энекәш авыр хәлдә. Гаделгә күз-колак булып торыгыз инде. +— Гадел өчен борчылма. Карарбыз! +Әнисе китүгә, моңарчы сабыр-тыныч яткан Гадел безне утлы табага бастырды. Аның: "Аягым, аягым. Авырта. Үләм", — дип кычкырулары йөрәккә кадалды. Табибларны чакырдык. Алар нишләтеп кенә карамадылар ул аякны. Бушаттылар, тарттырдылар. Тагын бушатып, тагын тарттырдылар. Аптырагач, укол кадамакчы булдылар. Гадел кадаттырмады, теше-тырнагы белән каршы торды. +Ак халатлы абыйлар, апалар! +Юкка мәшәкатьләнәсез бит сез. Авыртмый аның аягы. Чәрдәкләнгән булса да, сынык булса да авыртмый. Күңеле сынык аның. Күңеле әрнегәнгә түзә алмыйча елый ул. Күңелен сындырганнарга нәфрәтен белдерә. +Мине дә гафу ит, Гадел. Әтиең килгән дип ышандым бит. Чын күңелемнән ышандым. Ышанасым килде. +Гаҗилә дүртенче көнне кичкә генә килеп җитте. Арыган, алҗыган, тартылган. Күз кабаклары кызарган, шешенгән. +— Энекәшне җирләп килдем. +Күңелебез алдан сизенсә дә, таштай катып калдык. +* * * +Бүлнис һавасыннан, бүлнис мохитеннән тәмам туеп, эч пошып йөргән көннәребезнең берсендә Нияз палатага тычкан артыннан чапкан мәче кебек атылып килеп керде: +— Чыгыгыз әле, чыгыгыз тизрәк, бернәрсә күрсәтәм. — Малай һөмай кошы тотканмыни, борын тишекләре киңәйгән, зур, якты күзләре акайган. +Бүлниснең дүрт яктагы дүрт салкын диварыннан гайре әйбер күрмәгән халкын Ниязның тәкъдиме ымсындырып, алгысытып куйды. Дәррәү кузгалдык. Бу бәхеттән мәхрүм булган Гадел белән Ардуан артыбыздан каерыла-каерыла, тилмереп карап калдылар. +Күңеле ярсулы ашкыну, җилкенү белән тулган Нияз күрше палатадагыларны да куптарды. Барыбыз да Жаншетка иярдек. Теге әзмәверләр дә иярде. Малай вәгъдә иткән кызыктан алар каламыни. Десантник абзый гына калды, чөнки таягын икенче каттан кемгәдер күрсәтергә алып торганнар. +Белмим инде, бүлнис бит бу, шулай шаккатарлык нинди хикмәт булырга мөмкин икән монда? +Нияз безне коридорның теге башына ук алып китте. Син, шайтан малай, туп-туры операция залына алып барасың түгелме соң?! Шөкер, анда кермәдек. Малай барыбызны да баскычка алып чыкты. Монда урам як дивар тоташ пыяладан гына тора. Бөтен җирдә — кояш. Нияз безне әнә шул урамга караган пыяла дивар каршына тезеп куйды. +— Карагыз әле урамга. Урамга карагыз! +— Карыйбыз. Йә, шуннан?.. +— Күрмисезмени?! +Бик матур көн. Күк чалт аяз... Өйләр, бакчалар, агачлар, коймалар, койма баганасы башындагы җирән мәче, апрельнең юмарт кояшы җылысына талып, яз җырын, җир җырын тыңлыйлар. +Кемдер Нияздан сорап куйды: +— Багана башындагы теге мәчене күрсәтмәкче буласың мәллә? Эт-мәчене күргән бар ла. +— Әйбәтләп карагыз! +Бер әби мәтәлә-кадала каядыр чаба. Аны күрсәтергә алып чыкмады бит инде безне Нияз, чөнки ул кортка әле генә пәйда булды. Әнисе янәшәсендә бер сабый бара. Әле яңа тәпи йөри башлаган, күрәсең, тырышып, хасиятләнеп атлый. Өстендә — алагаем калын комбинезон. Нәкъ космонавт инде. Чү, күз тидердек бугай үзенә — егылды. Егылгач, кулларын як-якка шундый матур итеп җәеп ятты ки, гүя Җир шарын кочаклап ятамыни. И сабый! Тик Ниязның нәни "космонавт"ка да исе китмәде. +— Нүжәли күрмисез? +— Юк, күрмибез. +— Үлән чыккан бит. Үлән! Күрмисезмени?! +— Ниткән үлән күрәсең син анда? Койма буйларында әле кар эреп бетмәгән. +Кызык-тамаша карарга дип өметләнеп чыккан халык Ниязны эттән алып эткә салды. Теге хөрәсәннәр аеруча тузынды. +Зур күзләрен тутырып урамга баккан Нияз баскычта берүзе басып калды. +* * * +Бүген Гаделне чыгаралар. Кичә аның аягын "чылбырдан ычкындырдылар". Ычкындырдылар да "ташкапчыкка ябып куйдылар". Гипсладылар. Бер ай-ай ярымнан гипсын алдырырга тагын киләчәк. +Их, менә ул бәхет. Хәзер уңга-сулга борылып ятарга була. Утырып торырга, бер аякта басып торырга була. Хәер, басып торырга иртәрәктер әле — башы әйләнә. +Бәхетнең иң зурысы исә — Гадел бүген өенә кайтачак. Пропискасы булмаса да, Киров урамындагы 9 квадрат метрлы бүлмә аның өчен барыбер өй бит инде. +Табиб белешмәләре, кирәкле кәгазь-мәгазьләр әзер. Урын-җир тапшырылган. Нияз коридорның теге башында торган колясканы палатага ук алып кереп куйды. Гаделне шуңа утыртып алып чыгачакбыз. Тик менә машина гына никтер килеп җитә алмый. Шофер уникегә килеп җитәргә вәгъдә биргән иде. Сәгать икенче китте бит инде. Төенчек өстендә көтеп утырабыз. Безнең көтеп утыру нәрсә ул?! Гадел нишләргә белми. Ике айга якын сабыр гына яткан малайның бу минутларда тәкате тәмам төкәнде. Безгә минут саен урамга карарга куша. И Гадел, Гадел, язмыш бүлнистән чыкканда да сыный бит сине. Хәерлегә булсын! +Машинаны урамга чыгып тотудан башка чара юк. +— 30 сумга алып кайтырлар бит инде, име, — диде Гаҗилә. +— Акчасы өчен борчылма. Җайларбыз. — Өстемә куртканы элдем дә урамга чаптым. +Машинаны бүлнис тирәсеннән эзләү — файдасыз. Монда барысының да үз кайгысы. Соцгородтан шәһәр үзәгенә бара торган олы юлга чыктым. Көньяк кешесенә охшаган кара-чутыр бер адәм туктады. +— Рубль, — ди. +Безнеңчә 100 сум була инде. Күп сорый, билгеле. Гаҗилә кебекләр бу акчаны алыр өчен өч көн иртәдән кичкә кадәр базарда басып торырга мәҗбүр. 100 сумына да риза булыр идең аның, бүлнистән аягы имгәнгән бер малайны алып чыгарга кирәклеген белгәч, шофер 150 гә менде. +— Сабыйның бәлагә дучар булуыннан акча эшләмиләр. Хәерле юл! +Икенче машинаны туктатам. Шоферы гади генә егеткә охшаган. Авылдан-мазардан түгел микән. Хәлне аңлатам. +— Күпме сорыйсың? +— Күпме дип инде, абый... Бер тиен дә алмыйм. Барыбер шул якка барам ич инде мин. Күптән түгел генә үземнең малай кулын сындырып шул бүлнистә ятып чыкты. Урамда бер малай белән басып торалар икән, күрше йорттан мужик чыккан да боларны сугышырга котырткан. Олы тиле. Ә теге малай минекеннән ике яшькә зуррак. +Бүлнискә килсәк, машинаны урамга ук чыгып көтеп торалар иде инде. Гаделне озатырга бөтен палата чыккан (Ардуан гына чыгалмый). Әнә бер төркем булып киләләр. Иң алда, Гадел утырган колясканы этеп, Нияз бара. +Машинага Гаҗилә сөенде. Иң сөенгәне, әлбәттә, Гадел иде. Алар машина чаттан борылып күздән югалганчы безгә кул болгап бардылар. +Хуш, Гадел! +Хуш, Гаҗилә! +Язмыш!.. Гаҗиләне дә әнә гел сынап кына тора. Улының ул аягы белән ниләр булып бетәсен дә Алла гына беләдер. Гарип кала күрмәсен иде инде, бичаракай. +Түз, Гаҗилә! +Сиңа тормышның карасын-пычрагын байтак күрергә туры килгән. Пычрак дигәннән, минем әти колхозда инженер-механик иде. Эштән кайтканда кулы еш кына мазутка-майга баткан була. Ул нишли, кулын ишегалдындагы балчык белән ышкый. Бүген безнең дә тормышның шул карасында, дөньяның шул пычрагында күңелләребезне юасы, җаннарыбызны чайкыйсы бар! +* * * +Нишләп әле бу Нияз коридор буйлап чатыр чабып йөрүләрен туктатты, нишләп әле әбиләр яткан уң яктагы палата ишеге төбендә генә чуала башлады дисәм, әһә, хикмәте бар икән. Без бүлнис — эш, бүлнис — өй арасында матавыкланып йөргәндә бер әбине чыгарганнар да аның урынына 7-8 яшьләр тирәсендәге бер кызны салганнар. Гипсланган кулын муенына аскан түптүгәрәк йөзле, бөдрәләнеп торган көрәнсу-саргылт чәчле бу кыз баштарак әллә ни күзгә-башка чалынмады. Әллә инде палатадагы эчпошыргыч бертөрлелек туйдыра башлады, әллә инде Ниязның алар ишеге төбендә еш пәйда булуы ымсындырып куйды үзен, соңгы вакытта Бөдрәчәч коридорга чыккалый башлады. Үткән-сүткәндә безнең палатага күз салып үтә. Нияз хәзер вермишель пешергәндә ишекне ябып тора. Шулай читтән генә күзәтеп-өйрәнеп йөри торгач, көннәрдән бер көнне бу Бөдрәчәч малайлар палатасына якынрак килеп карап торды. Иртәгесен йөрәксенеп ишек яңагына ук терәлеп баскан иде. Күзе күбрәк Ниязда. Күренеп тора, үзе ояла, ятсына-читенсенә. Нияз да сер бирми, кызга игътибар итмәгән була. Йә китап укый шунда, йә нишли. Үзе, безгә бик сиздермәскә тырышып, ара-тирә ишек ягына күз салып ала. Карашлары очрашканда икесе дә кызарып чыгалар. Бер-ике көн кызарып йөри торгач, Нияз миннән читенсенеп кенә сорап куйды: "Кудрявый татарча ничек була ул?" Минем җавапны ишеткәч, малай уйга калды. "Әһә, — дип уйлап куям эчтән генә, — өр-яңа шигырь туарга тора түгелме соң?" +Малайлар үзләре генә калгач, ниһаять, Бөдрәчәч кунакка кергән. Мине күргәч, Нияз караваты янындагы урындыктан җәлт кенә сикереп торды ул. "Утыр, утыр, — минәйтәм, — хәзер чыгып китәм, врачлар бүлмәсенә барып киләсем бар", — дигән булам. Кыз кыяр-кыймас кына утырды. Икесенең дә кулында китаплар. Нияз укыган әсәрләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашкан, күрәсең. Минем алда алар мәчеләр турында сөйләшә башладылар. Пакеттагы әйберләрне бушаткан арада колакка чалынып киткән саран җөмләләреннән шуны искәрдем: малай да, кыз да мәчеләрне үлеп яраталар. Тик икесенең дә өйләрендә песи тотарга рөхсәт юк. Бөдрәчәч — аның исеме Элина икән — әбисенең өендәге мәчесе турында сөйли. Бу песи шулкадәр матур, йомшак, акыллы икән ки, аның турында сөйләгәндә Элина үзе дә сизмәстән кабынып, хисләнеп, дәртләнеп китте. +Мин дә палатадан чыгып югалып торырга өлгерә алмадым, мәче турындагы әңгәмә дә кырт өзелде. +Палатага атылып-бәрелеп Элинаның әнисе килеп керде: +— Кем кушты сиңа монда керергә?! Әллә ниткән хулиган малайлар янына кереп йөрисең. Марш бүлмәңә! — Ачуыннан шартлардай булган хатын күзен чайпалдырып Ниязга карап куйды һәм Элинаны җилтерәтеп алып чыгып та китте. +Палатаны авыр тынлык басты. +Шигырь тумас борын үлде. +* * * +Палатада Ардуан белән Нияз икесе генә калдылар. Азат белән Алеша да, сөякләрне урынына урнаштырып-тазартып, өйләренә кайтып киттеләр. +Улым аягына баса башлады. Тик менә ара-тирә башы чатнап, күз аллары караңгыланып китә аның. Хәзер үзен көне-төне саклап ятмыйбыз. Көнгә шул бер тапкыр хәлен белеп китәбез инде. Рәхмәт Ниязга, без югында Ардуанга тегене-моны алып килеп бирәсе булса, булышкалап тора. Артист Равил Шәрәфиев тә, монда дәваланып ятучы апасы янына килгәндә, бу палатага да сугылып, малайларның хәлләрен белешеп чыккалый. Ике малай бер палатада матур гына яшәп яталар. Ардуан рәсем ясый. Нияз йотылып китап укый, аз-маз кәгазь тырмаштыргалый, бөтен шартын китереп, хасиятләп вермишель пешерә. Мин килсәм, янымнан китми. Сөйләшеп утырырга ярата. +— Нияз, — минәйтәм, — "умыртка сөягеңнең беренчесе, икенчесе, дүртенчесе хөрест" дисең, өченчесе ничек "хөрест" булмаган соң аның? +— Белмим. — Нияз җилкәләрен куырып, башын чайкап ала. Башын чайкаганда чырае сытылып китүен искәрдем. Чана шуганда ясаган "сальто" үзен һаман сиздерә әле, күрәсең. Шагыйрь әйтмешли, әрни әле, әрни ул яра. +— Бу муенчагыңны юарга кирәк инде. +— Юган идем мин аны. Кичә тагын пычранды. Елаганда күзне сөрттем мин аның белән. +— Елаганда?! Нигә еладың соң әле син? +— Юк, еламадым. +— Елагансың, яшермә. Кем дә булса кыерсытты мәллә үзеңне? +— Юк, үземнең елыйсы килде. +— Нияз, әйт дөресен!.. +— Нәрсә, миңа бер тапкыр еларга ярамый мәллә. Мин дә кеше бит. Тик торганда тоттым да еладым. +...Малайлар янында озак утырдым. Кичкә кырын гына киттем бүлнистән. Ардуан белән Ниязның мине һич кенә дә җибәрәселәре килмәде. +Кайтканда уйлап куйдым: нигә җибәрәселәре килмәде икән соң? Нигә алар бүген боек, кәефсез иде? Нияз нигә елады икән? +Нигә? +* * * +Самолет төзүчеләр шәһәрчеген узып, бүлнискә кереп барам. Күк тулы, кала тулы, җир тулы кояш. Кояш бер бинадан икенчесенә тыз-быз чабып йөрүче бүлнис персоналының ак халатларында, кулларындагы эмаль чәйнек, чиләк, кәстрүлләрендә. Абау... Хәтта морг тәрәзәсендә, морг диварларында да кояш. Мондый көндә аягына басарлык хәле булган кеше тынчу палатада ятамы?! Күбесе — ишегалдында. Станокка кулын кыстырган теге хатын да чыккан. Ул кулын нишләтергә белми, селкеп карый, күкрәгенә куеп торып карый. Тукта әле, миңа таба килә, миңа дәшә түгелме ул: +— Сез җиденче палатада яткан малайның әтисе бит. +— Әйе. — Үзем хатынның яралы кулына карыйм, ул бинт белән чорный-чорный утын пүләне хәтле булса да, кан барыбер тибеп чыккан. — Әйе, Ардуан атлысының әтисе булам. +— Беләсезме нәрсә? Аларны кичә кыйнадылар. +— Кыйнадылар?! Ничек инде кыйнадылар?.. +— Әйе, кыйнадылар. +Мин берни аңламыйм. Кайда диген — бүлнистә, кемне диген — бәлагә дучар булып имгәнгән ярты-йорты балаларны кыйнап буламы? +— Кемнәр кыйнады? +— Күрше палатада яшь егетләр ята. Шулар. +Әһә, аңладым. Теге шакаллар. Бөтен гәүдәм травматология бүлегенә атылды. Аяклар баскычка әллә тия, әллә юк. Туп-туры тегеләр палатасына бәреп кердем. Керсәм, палатада өлкән яшьтәге ике абзый гына ята. Калган караватлар буш. +— Кайда бу кабахәтләр? +— Аларны бүген иртән "выписывать" иттеләр. +Гадәттә, бүлнистән чыгасы кешене "обход"тан соң төш турыларында гына чыгаралар. Табиблар кара тавыш чыгасын сизгән, тегеләрне иртән-иртүк олактырганнар. +Нияз белән Ардуан коридордагы һәм күрше палатадагы авыруларның сөйләгәннәреннән кичәге хәлләрне күзалларга була. +Ардуан белән Нияз икесе генә калгач, кичләрен теге бәдбәхетләр җиденче палатага ияләшеп китә. Ишекне ябып куялар да, малайларның канын катырып, кәрт сугалар. Өстәлнең түрендә — Утлыкүз. +Икенче көнне дә кереп кәрт сугалар һәм... Ниязга "үлән" күрсәтәләр. Син безгә күрсәттең, хәзер без сиңа күрсәтәбез ул үләнне, бәйрәм ашы — кара-каршы, имеш. Малайны, ике кул белән башыннан кысып, өскә күтәрәләр. Болай да муенын көч-хәл белән борган Нияз авыртуга түзә алмыйча елый. Шыпырт кына елый. Тегеләр дә шыпырт кына чыгып тая. +Кичә алар монда үзләрен хуҗа кебек тоталар. "Отбой"дан соң шәфкать туташы куып чыгаргач та, әле йокларга ятмыйлар. Утлар сүндерелгәч, коридор тәмам тынып калгач, ач күселәр кебек, шыпан-шыпан тагын кереп тулалар. Шалт та шолт. Өстәл өстенә тагын карталар куна башлый. Тамак кипсә, малайларның тумбочкасы өстендә тәмле су. Аны эчәләр. "Миңа да калдырыгыз", — ди Ардуан. "Калдырабыз, калдырабыз, әле өстәп тә куябыз", — ди сары ыштанлы Арышбаш һәм малайның төнгә дигән суына лач итеп төкерә. +Баштарак коридор һәм күрше палатадагы авыруларга комачауламый, зыян салмый гына утырсалар, тора-бара бу явызлар үзләрен бәйдән ычкынган этләр кебек хис итә башлыйлар. Ниязның: "Суга төкерергә ярамый", — дигән сүзләренә үч итеп, тагын үлән күрсәтмәкче булалар "Тимәгез аңа!" — дип кычкыра Ардуан. "Ә сиңа хәзер йолдыз күрсәтәбез", — ди бая суга төкергәне һәм бүлниснең киезләнеп беткән каты мендәре белән бар көченә Ардуанның башына суга. Кая сугасын беләләр — авырткан җиргә. Өстәл янында дәшми-нитми тын гына утырган Утлыкүз ошбу "тамаша"дан татлы ләззәт кичерә. Тегеләр исә чибәркәйнең күңелен күрә алуларына шатланып туя алмыйлар, нишләргә белмиләр. +Балаларның әче тавышына палатага беренче булып "станокчы" хатын атылып керә. Керә дә Ардуанга тагын сугарга дип мендәрен өскә күтәргән "йолдыз күрсәтүче"нең сыңар кул белән бугазына ябыша. Көтелмәгән һөҗүмнән теге каушап кала. Утлыкүз мыштым гына юкка чыга. Ул арада кизү торучы шәфкать туташлары йөгереп килеп җитә. Коридордагылар куба. Равил Шәрәфиевнең апасы күтәрелә. Тегеләр аңа, башыңа каплыйбыз, дип, өстәл өстендә торган кайнар чәйнек белән киләләр. Апабыз курыккандыр дисезме? Куркытырсың, бар. Бергәләп явызларның иманнарын кияләр. Десант та, таягын тотып, нәкъ вакытында, нәкъ урынында пәйда була. Таяк эшкә җигелә. +Өченче көн Ниязның нигә елавын да, кичә малайларның мине ни өчен җибәрәсе килмәүләрен дә аңладым хәзер. Их, элек без булмаганда да Гаҗилә була торган иде бит бу палатада. Аның "Тихий час! Барыгызга да йокларга!" дигән сүзләрен сагынып куйдым. +...Сәгатькә карыйм, бәй, эшкә кайтырга вакыт. Бирәсе әйберләрне биреп, аласын алып, малайларны тынычландырып кузгалдым. Коридордан үткәндә күрәм: яңа йөзләр, яңа авырулар. И Ходаем, бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри шул. Диварга сөялеп торган егетнең үз кайгысы. Хатыны аягын сындырып ята икән. Шуның хәлен белергә килгән. Кеп-кечкенә ике баласын да иярткән. Үзе ләх исерек, аягында чүт басып тора, үзе сукрана. Табиблар балаларын алып калганнар. Десантнигыбыз да, таягы белән тук-тук килеп, тартырга чыгып бара. +— Дөрес әйткәнсез сез. Таягыгызның кирәге чыккан бит. Тик кундыргач-кундыргач, нишләп башларына кундырмадыгыз ул кансызларның. +— Зираттагы урын жалкы, энекәш. +Коридорны үтеп ишекне ачам дигәндә, колакка таныш сүзләр чалынып китте: "Операциядән курыкмагыз. Курыкмагыз сез операциядән!" Абзыебыз авыруларга киңәш бирүен дәвам иттерә. +Ул арада мине күреп алды: +— Карале, сиңа бер сирьюзный сүзем бар. Улыңның хәле ничек? +— Әйбәт. +— Их, тәки ясаттырмады шул операцияне. Курыкты. Әйт әле, курыкмасын әле. +Тышка чыгуга кояш нурларыннан күзләрем чагылды. Башны аска иеп барам. Үләм-бетәм, ни күрим — үлән! Юк, кичә-бүген генә борын төрткән үлән түгел бу. Урамда әле апрель генә булуга карамастан, хәйран гына калкып өлгергән. Ялтырап торган яшел нәфис кыяклар, бер-берсенә чат ябышып, җил искәндә җиргә елышып, язның тыгыз, җылы һавасын мес-мес сулап, үсәргә, яшәргә тырышалар. Яшәүләре исә үләнгә дә җиңел түгел. Апрель җылы, хәтта эссе килде. Әйтүләренә караганда, май салкын булмагае. Алда — сука суыклары, шомырт салкыннары. Аларына түзәргә була. Тик менә юл кырыендагы бу үләннәрне дә машиналар таптап китмәсен иде инде. +Яшә, яшел ямь! +Ә син, Нияз, безне гафу ит. Без бит берни күрмибез. Сукырлар без. Дөресрәге, күзле бүкәннәр без. +Карашымны үләннәрдән алып бүлнис бинасына төбим. Тәрәзәдән Нияз карап тора. Башы иелгән, йөзе сагышлы. ХИКӘЯЛӘР Балачакның күге биегрәк Матуркай Бу хикәяне әниемә багышлыйм Каз үстерү, каз симертү буенча иң оста булган ике хатынны беләм мин Кесмәс буенда. Аның берсе — минем әни, икенчесе — Нәкыя. М. Мәһдиев (Сүз әдипнең сабакташы, минем әни, Арча районы Сеҗе авылында яшәүче, гомеренең 45 елын балаларга белем бирүгә багышлаган педагог Нәкыя Абдуллина турында бара. — В.Н.) +Айгөл — Казан кызы. Һәр җәйне авылда дәү әнисе янында үткәрә. Авылда кызык. Анда сыер, сарыклар, тавыклар, песи һәм казлар бар. Казларны бигрәк ярата инде Айгөл. Һәр елны ул кайтышка бәбкәләр чыккан була. Аларны беренче тапкыр күргәндә Айгөлгә бер яшь тә өч ай гына иде әле. Дәү әнисе аны чирәмлеккә биби сакларга алып килде. Яшел келәмгә сибелгән сапсары йомгакларны күргәч и-и-и сөенде инде сабый. Ул алардан сәгатьләр буена күзен ала алмады. Шул вакыт урман ягыннан кара, ямьсез болыт чыкты. Күңелне шомландырып давыл җиле исеп куйды. Бибиләрне өйгә алып кайтырга кирәк. Дәү әнисе, уң кулына Айгөлне күтәреп, сул кулына чүпрәк-чапрак бәйләгән таяк тотып, бәбкәләрне куа башлады. Тик үләнгә ябышкан бибиләрнең һич кенә дә кайтыр исәпләре юк. Ул арада каяндыр ике яшь тай килеп чыкты. Бер-берсен куышып йөргән бу тайлар томырылып бибиләр өстенә киләләр. И шунда курыкканнары Айгөлнең. Ул дәү әнисен кысып кочаклады. Ә гамьсез бәбкәләрнең тайларда да, давылда да эше юк. Үҗәтләнеп үлән йолкуларын беләләр. Һич кенә дә кубарып алалмассың. Дәү әнисенә Айгөлне тиз генә өйгә кайтарып, бибиләрне тутырырга әрҗә алып килми чара юк. Тик менә Айгөл өйдә үзе генә калырмы соң? Елар, акырыр бит инде. Юк, еламады кызчык. Өйгә кайтып керүгә дәү әнисен үзе куа башлады ул. +— Әббә, би-би, би-би, — дип, нәни куллары белән әбисен этәргә тотынды. Кеп-кечкенә сабый күңеленең бибиләр үзләре генә калганга борчылуы, аларга хәвеф янаганга эче пошуы йөзендә чагылып тора иде. +Ә икенче җәйдә Айгөл кайтканда бәбкәләрнең икесе генә чыккан иде. Казлар әлегә утыра. Шуңа күрә дәү әнисе бибиләрне өйдә тота. Айгөлгә тагын бер тамаша инде. Ул көннәр буена алар яныннан китә алмый. Бигрәк матурлар бит. Күзләре — шомырт, очы саргайган кара-кучкыл томшыклары ялтырап тора. Нәфис канатлары исә өрсәң очып китәр кебек. Ә тавышлары: "чи-пипи" дә "чи-пи-пи". Айгөл сарыкайларга кулын бирә. Тегеләр аның нәни нәфис бармакларын, уч төбен чукып кытыклыйлар. Бибиләр җырына нарасыйның кычкырып көлү авазлары кушыла. +Ә беркөнне дәү әнисе килеп керсә, Айгөл кулына әтисенең балачакта уйнап үскән атын тотып утыра, үзе елый-елый шешенеп беткән. +— Ни булды? Ник елыйсың, балакаем? — Әбисе оныгының башыннан сыйпап алды. +— Бел биби үлле. — Айгөл инде үкереп елый башлады. +Дәү әнисе әрҗәне ачып караса, чыннан да, бәбкәләрнең берсе тәгәрәп ята. Тиктормас бу бибинең кинәт кенә шулай булып куюы өйдәгеләрнең барысын да аптырашта калдырды. Ни булды соң? Нәрсә ярамады? Үлеменең сере нидә? +Серне бер-ике көннән Айгөл үзе чиште: +— Их, жалкы ул биби. Атка утылып йөлелгә өйләнгәч кенә үлле. +9 яше тулган елны Айгөл бибиләрне үзе генә саклады. Бераз калыккач, су буена бәбкәләрнең үзләрен генә җибәрделәр. Һәм шул көнне үк бер биби кайтмады. Аны каян гына эзләмәделәр. Су буйлары, ындыр артлары, иске әвеслек тирәләре — берсе дә калмады. Юк биби. "Хәерле каза булсын", — диде дәү әнисе. Инде утны сүндереп йокларга ятканнар иде — ишек шакыдылар. Арткы урамнан конюх Габдрахман абзый икән. +— Карале, Нәкыя, с-с-сезнең бер биби югалган дип ишеттем. Менә бу түгелме ул. С-с-сенаж чокырында ята иде. Аны тилгән талаган булса кирәк. +Каз бәбкәсен күргәч, Айгөлнең эче жу итеп куйды. Биби димәсәң, хәтере калыр, алар алдында бер күзе чукып алынган, бер канаты өзелгән, йоны коелган, сырты канаган, пычранып беткән ямьсез-котсыз бер җан иясе ята. Әйе, ята. Ул башын да күтәрә алмый, тәпиенә дә баса алмый. Әйе, әлеге табылдык Айгөлләрнеке иде. Сыңар канатындагы тамганы — зәңгәр буяуны шәйләп була. Их, мескен каз бәбкәсе! Нинди бәхетсезлеккә дучар булгансың бит. Бибине абзарга яптылар. "Таң атканчы тора алмас, үләр ул", — диде дәү әнисе. +Иртән йокыдан торуга, Айгөл лапаска чапты. Юк, үлмәгән әле каз бәбкәсе. Тавыш-тынсыз, сабыр гына соңгы сәгате сукканны көтеп ята. Алдына куелган табактагы суда да, суда изеп җебетелгән ипидә дә нәфесе юк. Хәер, җыяр ризыгы бетмәгән икән әле үзенең. Икенче көнне Айгөл бибинең суга сузылырга маташуын искәреп алды. "Эчәсең киләдер шул, матурым". — Кыз табакны якынрак китерде. Тик биби иелә алмый. Томшыгы да ачылмый. Аннары Айгөл яралы каз бәбкәсенең томшыгын ипләп кенә үзе ачты һәм уң кулының учы белән бер йотым су салды. Биби чыннан да сусаган. Тик күпме генә азапланса да, су бугазыннан үтмәде. Кире чыкты. Айгөл тагын салды суны. Бәбкә артка мәтәлде, шулай да суны азмы-күпме йота алды. Бераздан, интегә-интегә булса да, тагын бер-ике йотым капты. Әйе, кызганыч, бик кызганыч иде сыңар күзле, сыңар канатлы, ярым-йорты башлы, сырты канап, кутырланып беткән бу гарип каз бәбкәсе. +Айгөл бу көннәрдә абзардан чыкмады диярлек. Ике көн су гына йоткалап торган биби ипигә ымсынып караган күк булды. Кунак кыз да бик кыстагач, сөткә изелгән күмәчне капты. Кабуын капты, әмма бугазындагы сәер төер тагын ризыкның юлына аркылы төште. Айгөлнең Матуркае (кыз бибигә гел шулай дип эндәшә башлады) тончыкты. Башын чайкый-чайкый артка ауды. Янында кызчык булмаса, түшенә ничекләр әйләнеп ятар иде ул. Бибинең тәпиләре дә шулкадәр хәлсез ки, ул әле уңга, әле сулга авып-түнеп китә. Уңга ауганда ярый әле, үзен сыңар канаты белән этеп торгыза. Ә сулга ауганда эш харап. Айгөл кереп булышмаса, нишләмәк кирәк. Хәер, иртән торып абзарга кергәндә кызның үзенең дә хәле китә. Тез буыннары калтырый. Матуркай нихәл? Исән микән? +Ә нишләп караңгы тынчу абзарда ята соң әле ул? Тилгән тырнагы астында вәхшиләрчә ботарлануы җитмәгән, инде зинданда газап чигәме? Аның да көн яктысына чыгасы, кояшны күрәсе килмимени? Ишегалдына алып чыгарга кирәк үзен. Юк, тәкәббер әтәч белән әрсез тавыклар саруын кайнатып йөрмәсеннәр әле. Айгөл Матуркайны ипләп-җайлап кына күтәрде һәм өй каршындагы кура бакчасының тыныч-аулак почмагына кертеп урнаштырды. "Барыбер яши алмас ул, кызым. Бигрәк начар бит", — диде дәү әнисе. +Бакчага чыгарып куйгач, Матуркай тагын да начарланган кебек булды. Юк, җылы җирне, кайнар кояшны тансыклап өлгергән, күрәсең. Шуңа муенын сузып, үзенә күрә ләззәтләнеп яткан, ахры. Кичкә бераз рәтләнде. +Икенче көнне Айгөл бакчага чыкканда, "үлем түшәгендәге" биби кура куагы төбендә үскән үлән кыягын йолкырга маташа иде. И-и-и, үләндә нәфесе булгач, Айгөл аны бу сыйдан мәхрүм итәмени соң инде! Хәзер үк су буена төшеп бер кочак үлән йолкып менә ул сиңа, Матуркай. +Кыз яшел күчтәнәчне биби алдына тигез итеп таратып-түшәп салды. Аша, Матуркай, аша! Биби азмы-күпме чемченгәндәй итте. Ә менә Айгөл кулында ябышып калган бер яфракны чукып алып, шундук кабып йотты. +Айгөл чишмә янында үлән йолыкканда шуны искәрде: су буе тулы каз. Йөзәләр, чумалар, рәхәтләнәләр. Матуркайны алып төшеп карасаң, ни булыр икән? +Бу газаплар башлануга атна-ун көн дигәндә, әрнү-сызланулары әллә ни кимемәсә дә, Ходайның рәхмәте, бибинең күңеле үсә башлады. +Алар су буена төшеп киттеләр. Су буе! Ходай Тәгалә сине казлар өчен генә яраткандыр. Җәй. Эссе. Айгөл Матуркайны суның иң сай җиренә куйды. +Аллага шөкер. Су буена төшеп, инешчектән үзең иелеп су эчәсе көннәрең дә булган икән әле, Матуркай. Биби эчте. Бугазындагы төер дә хәзер әллә ни комачауламый. Эчте дә томшыгы белән су астындагы ком-ташны барлый башлады. +Отыры башы күтәрелде, күңеле хушланды, исән калган сыңар күзендә гамь уянды. Ул самими карашын инешне бөяп ясалган зур суга, аның ярларында үскән кәкре-бөкре талларга төбәде. Чишмә чылтыравын тыңлады. +Алар су буена көн саен төшә башладылар. Тиздән кыз бәбкәне зур суга җибәрде. Күр әле син, күр, ничә көн түш кыздырып яткан биби тавыш-тын чыгармый шыпырт кына суның уртасына шуып китте. Афәрин, Матуркай, болай булгач яшисең. Яшисең, Алла боерса. Ә берничә көннән ул инде чума, борыны белән суны шапырдата-чупырдата башлады. +Хәзер инде аны күтәрәсе дә юк. Үзе йөри. Айгөлгә ияреп су буена бара, кайта. Тау төшкәндә генә кыз бибине кулга ала. Һәр көнне сәгать 10-11ләр тирәсендә су буена сап-сары чәчле, кара күзле, почык борынлы бер матур кыз төшә. Аңа әүпән-тәүпән килеп кәкре-бөкре (тилгән сырт сөяген дә имгәткән булып чыкты) биби ияргән. +Хәвеф, бәла-каза бер килсә килә бит инде. Тилгән тырнагыннан да, үлем тырнагыннан да исән калып, тернәкләнеп-куанып йөргән көннәрнең берсендә Матуркай тагын бер һөҗүмгә дучар булды. Төш турыларында Айгөл тау башына чәчәк җыярга менеп киткән иде. Шул вакыт суга әвеслек ягыннан бер көтү каз төште. Бәй, болар Матуркайның әнкәсе, әткәсе, туганнары бит. Ялгыз бәбкә алар янына йөзеп килде: "Сәлам сезгә. Мин исән-сау бит, күрәсезме?!" Әмма казлар аны танымады. Алай гына түгел, шушы кыйшык-мыйшык каз бәбкәсенең алар суында йөзеп йөрүен һич кенә өнәмәделәр. "С-с-с-с" килеп һөҗүмгә ташландылар. Әүвәл аны мактанышамактаныша ярга кысрыкладылар һәм дәррәү чукый-талый башладылар. Таудан Айгөл йөгереп төшеп коткармаса, эш харап иде. +Матуркай тагын боегып калды. Сыртыннан тибеп чыккан бер-ике тамчы канны исәпкә алмаганда, туганнары әллә ни зыян сала алмады алуын. Әмма ул еламадымы? Аның йөрәге еламады дисезме? Тән ярасы төзәлә ул. Ә менә җан ярасына түзеп кара. Әткәң-әнкәң, туганнарың шулай хыянәт итсен әле. Хәер, нигә әле аларга үпкәләргә, өтек-сөтек бибине ничек танысыннар инде алар. Әйдә, танымасалар танымасыннарсана. Аның каравы тугрылыклы дусты, Айгөле янәшәсендә. Шул көннән башлап ул кыздан бер адым да калмас булды. +Җәйләр үтте. Матуркай тернәкләнде. Хәтта көрәя башлады. Ә Айгөлне Казанга алып киттеләр. Ул киткәч, Матуркайның тагын бер канатын каерып алдылармыни. Ашамас-эчмәс булды. Аптырагач, авылның аргы ягында яшәүче Хәнифә әбигә биреп җибәрделәр үзен. "Асрасаң — асрарсың, асрамасаң — үзең карарсың", — диде Айгөлнең әбисе. Ә беркөнне урамнан кычкырган каз тавышына уянып китте ул. Таң беленер-беленмәс кенә иде әле. Чыгып караса — Матуркай. Качып кайткан. Ничәмә-ничә урам үтәргә кирәк, ничек кайткандыр ул. Аны тагын озаттылар. Ул тагын кайтты. Бүтән беркая да җибәрмәделәр инде. Хәнифә әби үзе дә сорамады. +Карлыккан, дәртсез тавыш белән каз кычкыра. Көндез дә, төнлә дә кычкыра ул. Матуркай Айгөлне сагына. Ул үләннәрдән, су буйларыннан һәм, әлбәттә, кунак кызының шифалы кулларыннан тәненә дәва тапты. Ә менә сагынуга дәва югын белми шул инде ул, белми. Соңгы йөреш +Ул көнне Сеҗе балалары да, Мөрәленекеләр дә әче таңнан торып чыктылар. Автобус тукталышында түгәрәкләнделәр. Болар — Арчага район беренчелегенә үткәрелгән шахмат ярышына баручылар. +Авыл әле уянып кына килә. Морҗалардан чыккан горур төтен баганалары төн юрганын күтәргәннән-күтәрә бара. Яктыра. Тынлык. Лампочкалы багана төбендә әвәрә килгән урам этләре дә, төнге аудан биһуш булып кайтып килгән җирән мәче дә, аяк астындагы карның тансык шыгырдавы да бу тынлыкны боза алмый. Илаһи, серле, мәгънәле тынлык. +Таң ата. +Ак җиһанның пакь таңы! +Авыл гүя кар диңгезендәге бер утрау. Бераз арырак китеп аны әйләндереп алган урман гүя шул диңгезнең ярлары. +Мондый иртәләрдә юлга чыкканда күңел кыршауларын ычкындырасы, хисләрне уртаклашасы, кабынасы, яшисе килә. +Малайларның, кызларның очкынлы күзләре өлкән яшьтәге бер агайга төбәлгән. Абзыйның рәвеш-кыяфәт шәп: мәһабәт гәүдә, төз буй-сын, элеккеге мәшһүр артист, рәссам, язучылар йөрткән, почти зәһәр дип әйтерлек, карау һәм тәрбия күреп торган чал мыек. Аскысы эчкәрәк баткан, өскесе алгарак чыгып уйнап торган көчле иреннәр. Һәр сүзен уйлап, ашыкмыйча, ипләпҗайлап, сеңдереп әйтә. Балалар аны суламыйча тыңлый. +— Синең кәефләр ничек соң, Илнур? — дип сорап куя ул, бер малайның җилкәсенә кулын салып. +— Әйбәт! +Остазның бу шәкертенә игътибарны күбрәк бирүенең хикмәте бар. Илнур — бик хисле малай. Юкка-барга да борчыла, яна, көя. Җиңелүне күңеленә бик авыр ала. Үзбәк абыйны иң куркытканы — малайның йөрәге шәптән түгел. Әйе, балалар тренерының тормышы ярышлардан гына тормый. Аңа һәр шәкертнең сәламәтлеген дә, йөрәген дә кайгыртасы... +Абзый белән якыннанрак таныштырыйм әле үзегезне. Гомере буена туган авылы мәктәбендә балалар укыткан, сигез дистәне тутырып килүче Үзбәк Кәрим улы Яхин ул. Бүген шахмат ярышына баручы команданың остазы, тренеры. Инде күптән лаеклы ялда булса да, егерме елдан артык түгәрәк җитәкчесе буларак, ул балаларны шахмат уйнарга өйрәтә. Үзе дә дөньякүләм танылган шахматчы Рәшит Нәҗметдиновның шәкерте бит ул, уенның бөтен кагыйдәләрен үзләштергән бер дигән шахматчы. Хәер, шахматчы гынамы соң?! Ходай Тәгалә акыл-сәләт өләшкәндә капчыкны тутырып биргән Үзбәк агага. Нинди эшкә тотынса да, кулыннан гөл тама. Ул — бер дигән рәссам. Аның кулындагы кыл-каләмнән гаҗәеп картиналар туа. Казанда үткәрелгән күргәзмәдә дә катнашып, Татарстан Мәдәният министрлыгының дипломнарына лаек булды. Бактың исә, аның бу сәләте балачактан ук килә икән. Без Үзбәк аганың "Яшь ленинчы" гәзитендә басылган рәсемнәрен бертуган сеңлесе — язучы Гөлчәчәк ханым Галиева һәм аның ире — техник фәннәр докторы, академик Әхмәт ага Галиев белән карап утырдык. Узган гасырның 30 нчы елларында басылып чыккан бу рәсемнәрне кечкенә рәссам, альбом битләренә көнен-елын күрсәтеп, бик пөхтә ябыштырып барган. Беренче биттә — Сталин рәсеме. Шушы дәһшәтле елларда "халыклар атасы"н ясатырга әтисе ничек риза булгандыр? Болай да имам-хатип Бәдретдин угълы буларак һаман тырнак астыннан кер эзләргә торалар. Кәрим ага үзе дә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган шәхес бит. Өстәвенә ике ел Казанның Күлбуе мәдрәсәсендә мөгаллим. Рәсемнең берәр кыегы булса, башың белән җавап бирергә тиешсең бит. Улының сәләтенә нык ышанган, күрәсең. +Еллар узу белән бераз саргая төшкән рәсемнәргә карыйсың да уйлап куясың, балалар кайчан да балалар шул. Ул чорда да алар үзләре ачлы-туклы булганнардыр инде — чана-чаңгы шуганнар, урманнарга барганнар, су кергәннәр, табигатьнең матурлыгы белән хозурланганнар. Рәсемнәр шулкадәр осталык белән ясалган ки, аларда бернинди артык сызык юк, һәрнәрсә үз урынында. +Бу альбом — үзе бер тарих. Анда Үзбәк Яхинның "Яшь ленинчы"да басылган мәкаләләре дә, редакциядән килгән хатлар да урын алган. Үзбәк ага хәбәрче буларак та каләменә гомере буена тугры калды. Район, республика гәзитләрендә килештереп язган матур-матур мәкаләләре басылып тора. +Үзбәк Кәрим улы нинди эшкә тотынса да булдыра. Мандолина, думбра кылларына да бик оста чиртә, кулы агач эшенә дә ябыша. Ул — бер дигән бакчачы, умартачы. Ходай биргән сәләтен гомере буена балалар белән уртаклашты. Мин үзем дә Укытучым, Остазым дәресләрен сагынып искә алам. Безнең күңелләр аның ярдәмендә сәнгать дигән бөек тылсымлы дөньяга орынды, Репин, Левитан, Шишкин, Урманче, Якупов, Фәттаховлар белән сөйләште. +Аның әтисе Кәрим Яхин да — үз заманында акыллы, зирәк мөгаллим, алай гына түгел, чын мәгънәсендә мәгърифәтче. Бөтен гомерен авылдашларына, шул исәптән балаларга гыйлем, тәрбия бирүгә багышлый. Шушы юлда сәламәтлеген җуя. Салкын көздә Казаннан авылга, мәктәпкә китаплар, күргәзмә әсбаплар алып кайтканда авырый башлый. Мөгаллимнең тәне яна, күз аллары караңгылана, хәле китә. Курса стансасында поезддан төшә. Авылга тагын җиде чакрым җәяүләп кайтасы. Авыру кешегә бу араны үтү җиңелме?! Йөге дә бар бит әле. Аптырагач берәүләрдән бала арбасы алып тора. Китапларны, күргәзмә әсбапларны шуңа салып алып кайта. Кайтуга егыла. Бүтән тормый. Кәрим ага үпкәсенә салкын тидереп үлем түшәгенә яткан булып чыга. Ни кызганыч, үзенең фидакарь хезмәте өчен Кызыл байрак ордены белән бүләкләнүен дә ишетергә өлгермичә гүр иясе була. +...Тукта әле, сүзем балаларның Арчага шахмат ярышына барулары турында иде бит әле. Тукталышта сөйләшеп торганда Үзбәк ага да, балалар да ара-тирә юлга карап ала. Автобус күренмиме? Килә генә күрсен иде инде. Югыйсә эш харап. Харап булмый ни, елның елында чемпион булган команда ярышта күренмәсен әле?! Автобус аркасында килә алмаганнар дип уйламаслар. "Беткәннәр болар, шуңа күрә ярышка килергә дә курыктылар. Хәчтерүшләр", — дип әйтәчәкләр. Белмәсләр алар Үзбәк аганың 30-35 градус салкында күрше Мөрәле авылына үзе барып, клубның ачкычын үзе эзләп табып, үзе ачып, шахматчы балалар белән күнегүләр уздырып йөрүен. +Бер уйласаң, автобусның килми калуы да ихтимал бит. Юлда ни булмас?! Өлкән шахматчы шунысын да уйлап куя. +Тормыш үзе дә нәкъ шахмат уены бит ул. Йөрешләрдән, җиңү-җиңелүләрдән гыйбарәт. Бу хакта Үзбәк ага балаларга гел искәртеп тора. Менә бүген автобус килмәде ди. Сиңа каршы йөреш булды ди бу. Ә син аңа ничек җавап бирәсең. Запас вариант бармы? Бар! Ул вакытта 5 чакрымны җәяүләп булса да, стансага, поездга китәргә туры килә. +Үзе ул тормышта акыллы, мәгънәле йөрешләр генә ясарга тырышты. Хатыны Әлфия ханым белән бергә берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе уңган биш бала тәрбияләп үстерделәр. Икенче улы Айдар да әтисе юлыннан китте. Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлап, бер дигән рәссам булды. +Каян килә мондый сәләт? Үзбәк аганың Камилә әбисеннән түгел микән. Ул картиналар да ясаган, көмештән, тимердән менә дигән сәнгать әсәрләре тудырган, агач эшенә дә кулы ябышкан. Бу сәләт Үзбәк аганың сеңлесе Гөлчәчәк апаның улы Булатта да ярылып ята. +Хәлбуки язмышның ачы сынаулары, рәхимсез йөрешләре Үзбәк ага тормышында да булды. Армия, сугыш, умыртка сөяген имгәтү аркасында бер селкенмичә еллар буена гипста яту, аның картиналары куелган күргәзмә бинасында янгын чыгу, күпме хезмәтнең көлгә әверелүе... Боларга каршы Үзбәк Яхин бер генә йөреш белән җавап бирде — сабырлык. Фәкать сабырлык! Тормыштагы йөрешләр тактадагы фигураны шудыру гына түгел шул. Алар рәхимсез булырга, бәгыреңә тияргә, хәтта йөрәгеңә ук булып кадалырга мөмкин. +Шулай уйланып торганда, тау итәгеннән ут көлтәсе сузылды. Ул уңга-сулга, аска-өскә тибрәлә-чайкала алга бара. +Тренерның да, балаларның да эченә җылы йөгерде. +Килә! +Автобус килә!!! +Юлның сикертмәләрендә, чокыр-чакырларда чайкала-чайкала, автобус килеп тә җитте. Ишекнең пошт итеп ачылуы булды, халык ни арада автобус эченә агып кереп тулды. Автобуска кеше утырганда булып ала торган ыгы-зыгы әллә ни озакка бармады, пассажирлар кайсы кая урнашып бетте. Сумкалар, капчык-копчыклар, пакет-макетларның байтагы тез өстенә менеп кунаклады, байтагы идәнгә утыргыч астына посты. +Китәсе юл үргә каршы булганлыктан, машина авырлык белән, көчәнеп кузгалды. Аның артыннан авылның саф һавасына зәңгәр-кучкыл, тыгыз төтен бөркелеп калды. Бераз көчәнгәч, автобус хут алды, отыры бер көйгә генә чаба башлады. +Үзбәк ага тәрәзә буена утырды. Рәссамның исәбе күңеленең капкаларын табигатькә ачып куеп, кышкы таңның матурлыгын, җанга хозур күренешләрне карап-күзәтеп бару иде. +Хәзер инде борчыласы юк. Автобус килде, балалар утырды-урнашты. Илнур да үзенә җайлы гына урын эләктергән. Җан тыныч. Табигатьнең кабатланмас манзарасын күңел полотносына яз да бар. Әмма тренерга һәм шахматчы балаларга каршы йөреш автобусның үзендә көтеп торган икән. Кайбер йөрешләр йөрәккә ук булып кадалырга мөмкин, дигән идек. Менә шундый укларның берсе бүген автобуста атылды. +Бераздан кондукторның көр тавышы яңгырады: +— Тәк, балалар, билет алабыз. +Үзбәк ага сискәнеп китте, әсәренеп куйды: +— Бу балалар Арчага ярышка бара. Шахматчылар болар. Ярышларга, олимпиадаларга баручы укучылар юл өчен түләми. Хакимиятнең карары бар. +— Тәк, алайса, справкагызны күрсәтегез. Менә бу балалар ярышка бара дигән справкагызны. +Үзбәк ага кесәләрен актара башлады. Тукта, кайда соң әле ул справка? Юк. Бер кесәдә дә юк. Бар иде бит, алган иде бит ул аны. Справка да, башка документлар да өйдә онытылып калган. Кичтән барысын да әзерләп куйган иде югыйсә. Ветеран каушады. Төне бик борчулы булды шул аның. Остаз таң атканчы керфек какмады. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөрде. Көн бозылмасмы? Буран чыкмасмы? Балалар уяна алырмы? Күрше авылныкылар җыенып килеп җитә алырмы? Автобуска соңга калмаслармы? Район чемпионы исемен быел да саклап калып булырмы? +— Справка өйдә калган бит, черт побери... +— Башыгыз калмаганмы? +— Баш та калган. Паспортта фоторәсемдәге баш минем баш бит инде ул. — Үзбәк ага киеренкелекне бераз гына булса да юмор белән йомшартмакчы булды. +— Тәк, справкагыз юк икән, юл хакын түлисез! +— Юк, сез бу балаларның ярышка баруына ышанасыздыр бит инде. Шахмат ярышына бара алар. Югыйсә таң тишегеннән торып чыкмаслар иде. +— Знать не знаю. Түлисез, бетте-китте. +Үзбәк аганың башында уйлар өермә булып кайный башлады. "Син — фронтовик. Илеңне яклап сугышка киткән кеше. Син — укытучы. Хакыйкатьне яклап яшәгән кеше. Син — рәссам. Матурлыкны яклап тезләнгән кеше. Бүген биш-алты бөртек баланы яклый алмыйсың. Күр әле бу кондукторны да. Бигрәк үҗәт. Акча, акча, дип дәһшәт чәчә, йөрәккә басып тора". +— Документлар дип, справка дип кире өйгә кайтып булмый бит инде хәзер. Аңлагыз инде мине. +— Аңламыйм да, аңларга теләмим дә. Ә син, абзый, үзең дә билет алмадың бит әле. +— Мин — фронтовик. +— Каян белим мин синең фронтовик икәнеңне? Маңгаеңа язылмаган. +"Нишләп язылмасын. Язылган шул. Маңгаема кыеклап тарап төшерелгән чәчләр арасында сугыш агарткан чәчләр юкмыни?! Маңгаемдагы җыерчыклар арасында сугыш сызганнары юкмыни?!" Үзбәк ага уйларыннан бүленергә, җанына тынычлык табарга теләп тәрәзәгә күз салды. Автобус тизлекне тагын да арттырды бугай. Юл буендагы ак бәс сарган агач-куаклар, электр баганалары выжт та выжт артка атылып калалар. Алар белән бергә ак кар астындагы курпы арасыннан баш сузган, шушы ак иртә күренешенә ятып бетмәгән әрсез әрем, котсыз шайтан таяклары да сикереп кала. +Кондукторның бөереннән чыккан тавышы рәссамны бу күренештән аерылырга мәҗбүр итте. +— Билет аласызмы сез, юкмы? Югыйсә хәзер автобусны туктатабыз, үзегезне төшереп калдырабыз. Башта үзеңә ал, абзый! +Үзбәк аганың йөрәге кысылып куйды. "Балаларны түгел, әллә үзеңне дә яклый алмыйсың инде син, ветеран", — дип эндәште аңа күңеле. Шахмат тактасындагы бөтен фигуралар дәррәү һөҗүмгә ташланган кебек тоелды. Ул отылган пешка хәлендә. +— Билет ал! +Үзбәк ага дәшмәде. +— Билет!!! +Кондуктор талпан кебек кадалды. +Киеренкелек тагын күпме дәвам иткән булыр иде икән. Ярый әле автобустагы авылдашлар дәррәү күтәрелеп чыкты: +— Сугыш ветераны бит ул, ник бәйләнәсез аңа? +— Гомере буена балалар укытты. Гадел, намуслы кеше. +— Ярышка баралар алар. Авыл данын, мәктәп данын якларга. Тимәгез аларга! +Шушы сүзләрне ишеткәч, кондуктор, ниһаять, тынычлангандай булды. Әмма ветеранның йөрәгенә кан сава башлаган иде инде. Отыры аның тыны кысыла, һава җитми башлады. "Автобусны туктатып, ишекне ачтырырга мәллә. Бераз һава керер иде" дип тә уйлаган иде. Күреп тора бит. Кешеләр ашыга. Кайсысы эшкә, кайсысы укуга. Машинаны туктаттырмады. Уңайсызланды. Сабыр гына түзеп утырды. +Арчага көч-хәл белән килеп җитте ул. +Стансадан район үзәгенә менәр өчен тагын автобуска утырасы. Монысыннан да гайрәте чигеп, җаны бизеп калган Үзбәк абый һәм балалар утырамы соң?! Җәяүләп менәргә булдылар. Җитмәсә, җиле дә каршы. Авыру йөрәккә тауга каршы, җилгә каршы бару җиңел дисезме?! Күпне күргән, байтак фаҗигаләрнең шаһиты булган текә Арча тавы бит әле ул. +Тын һаман кысыла. Күкрәк — таш. Маңгайга салкын тир бәреп тора. +Ничек кенә булса да, Үзбәк ага балаларны ярышка вакытында, исән-имин китереп җиткерде. +Ә үзе... +Йөрәк!.. +Шул вакыт бер малай аның өстенә капланды. Ул идәндә чалкан яткан Үзбәк аганың күкрәгенә баса, аның авызына кайнар сулышын өрә башлады. Малай шулкадәр тырыша ки, аның маңгаеннан шабыр тир ага. +Остазына җан өрергә маташучы бу малай... Илнур иде. +Йөрәк!.. +И син, йөрәк! Өзгәләнгән йөрәк!!! Телем-телем йөрәк!!! +Балаларның күз алдында... +Барысы да таштай катып калды. +Шул арада Үзбәк аганың Арчада яшәүче улы Айдар да килеп җитте. Ул да үзенең шәкертләре белән бүгенге ярышта катнашасы икән бит. +Ярышырга, көч сынашырга дип ашкынулы-ярсулы йөрәк, җилкенгән күңел белән кил дә җан биреп яткан газиз әткәңә тап бул инде. +Хәзер укучыларда ярыш кайгысымы?! +Шулай да шахмат тактасы янына утырырга үзләрендә көч тапты алар. Алай гына түгел, Үзбәк абыйлары үзләренә рәнҗеп китмәсен, аның рухы — ул шушында, ярыш үткәрелә торган залдадыр — сөенсен өчен җиңәргә, ничек кенә булса да җиңәргә сүз бирделәр. +Нәтиҗәдә, Сеҗе мәктәбе укучылары тагын район чемпионнары! +Ни кызганыч, бу шатлыкны уртаклашырга яннарында Укытучы, Остаз юк шул инде. +Юк шул... Кыйгак +Безнең балачак каз көтүе көтеп үтте. Әнә су буе — каз туе. Ул "кызыл тәпиләр"гә рәхәт. Көн буена коеналар, үлән ашыйлар, суны чупырдатып уйныйлар. Ә мин — постта. Тау башындагы арыш кырын саклыйм. Казлар басуга керсә — эш харап. Амбар мөдире Фәрт абыйның күзе очлы. Шунда ук килеп җитә дә казларны "кулга ала" һәм тәрәзәләре томаланган караңгы сарайга яба. И жәллим дә инде шунда эләккән казларны. Дөм караңгыда кичкә кадәр суга тилмереп, ачка интегеп ятарга мәҗбүр ул бичаракайлар. Ә кичен иреккә чыгарылган каз тәмам миңгерәгән була. Аның күзе күрми. Ул кая барасын да белми. Авылны яңгыратып әле тегендә, әле монда адашып калган ялгыз каз кычкыра. Үзәкләр өзелә. Ә бер тапкыр минем аркада япты аларны Фәрт абый. +Безнең казлар ишле булып, мин көтү чиратына 5-6 көн рәттән чыгарга мәҗбүр. Соңгы көнне, күңелем ымсынып, елганың теге ягындагы болынга җир җиләге җыярга чыктым. Кып-кызыл, эреэре җиләкләрдән аерылып буламыни. Мавыгып киткәнмен. Кояш кыздыра, эссегә чыдар хәл юк. Берочтан су коенып алдым. Казлар кычкырган тавышка сискәнеп башымны күтәрсәм, Фәрт абый эшкә керешкән. Чаптым. Аякларым җиргә әллә тия, әллә юк. Казларны коткарам, имеш. Ни ялындым, ни ялвардым Фәрт абыйга. Юк, тәки япты мескенкәйләрне. Сарай ишеген бикләгәндә, казларның тилмереп каңгылдаулары бәгырьне телгәләде. Бер-ике башак өчен... Нинди җәза!.. +Хәзер инде авылда казлар ишле түгел. Бер ояда — бер-ике бәбкә. Нишләптер авылның "кулы китте". Болынны да сукаладылар. Елга да кипте. Теге сарай да җимерелде. Фәрт абый да юк. Тагын бик күп нәрсә юк авылда. Җыярга — җиләк, коенырга су юк. Минем кебек каз көтүче борынына-битенә мул итеп сипкел сибелгән почык борынлы малайлар да юк. Ә менә кайчандыр гөнаһсыз казларның тилмереп карауларына, ачыргаланып кычкыруларына савылып калган газиз йөрәк бар. Ул тибә... Ачуланма инде, Илһам!.. +Авылда печән өсте бәйрәм кебек. Малайлар велосипедларына утыралар да урманга печән чабарга элдерәләр. Шулкадәр рәхәт ул иртәнге урман юлыннан велосипедта баруы! Чыклы үлән, җиләк исе, рульгә эленгән сумкадагы иртән генә савылган җылы сөт исе борынны кытыклый. Урманның борма-борма юлын әйт әле син! +Каеннар кочагыннан чыгасың да нарат арасына кереп югаласың. +"Их!" — Рәшит бүген велосипедлы малайларга кызыгып кына кала инде. Кичә үзенекенең көпчәген тишеп кайтты. Ямый да алмады — бик арыткан иде. Бүген дә вакыты юк. Уттай кызу печән өстендә көтү куганчы чыгып ычкынмасаң — көләрләр. "Йоклап калган", — дип уйларлар. "Велосипедны кемнән дә булса сорап торсаң гына инде. Хәер, мондый эш вакытында кем бирсен инде аны. Бирсә, бәлки, Илһам гына бирер. Ул бүген көтү чиратында". +Илһам, чыннан да, каршы килмәде. "Алып тор", — диде. Башка малайлар кебек: "Карап кына йөр! Вата күрмә!" — дип арттан сөйләнеп тә калмады. +Шулай итеп, Рәшит иртәнге урманның велосипедлы малайларга бирә торган рәхәтен, ләззәтен бүген дә тойды. +Ә кайтканда... Малайларның кайсыдыр: "Әйдәгез, авылга кадәр ярышып кайтабыз!" — дип кычкырды. (Кирәк бит!) Велосипедларның тизлеге шунда ук үзгәрде. Урман юлы өстендә тузан болыты күтәрелде. Рәшит бирешергә теләмәде — педальләргә бар көченә басты. Тик... Авылга кайтып җиткәндә генә велосипедның чылбыры ычкынды. Аны гына киертеп куеп була, билгеле. Урта күчәрнең подшипнигы ук таралганын күргәч, Рәшит аптырашта калды. "Нишләргә инде?! Кеше велосипеды бит!" — дип уйлады ул һәм авыл ягына күз салды. Ә малайлар инде таудан төшеп югалганнар иде. Барысының да җиңү теләге бик көчле булды бугай — ярышта катнашучылардан берсенең сафтан чыгуын берәү дә сизмәде. +Рәшит башта велосипедны төзәтмәкче булып карады. Ләкин кая ул төзәтү... Яңа подшипник кирәк. Малай башын аска иеп юл буендагы чирәмлеккә килеп утырды. Тик монда утырып та эш майтарып булмый. "Иң яхшысы — велосипедны Илһамнарның ишегалдына кертергә дә куярга. Аның ватык булуы турында әйтеп тормаска!" — дип уйлады ул. Һәм шулай эшләде дә. +* * * +Рәшит йоклый алмады ул төнне. Әле бер ягына әйләнде, әле икенчесенә... "Үзеңә яхшылык эшләгән кешене алдау булды бит инде бу". — Шушы уй аның башыннан бер генә минутка да чыкмады. — Дөресен әйтергә дә бик авыр. Илһам ачуланыр, үпкәләр". +Ул ишегалдына чыкты. Әнисенең уятуы да кирәк булмады бүген. Бик иртә булса да, тышта якты иде инде. "Әнә урман тавы. Бераздан анда тагын велосипедлы малайлар күренер. Ә Илһам!.. Ул нишләр инде? Их, минем аркада..." Рәшитнең уйларын чүкеч тавышы бүлде. +Күршесе Кәбир абый икән. Машинасы тирәсендә кайнаша: +— Ватылдыңмы әллә, Кәбир абый? — Рәшит бу сорауны үзен бераз тынычландырыр өчен бирде бугай. +— Техника ватылгалап ала инде ул, күрше. Нишләп болай бик иртә тордың? Йокларга иде әле. +Рәшит күрше абыйсының соңгы сүзләрен ишетеп тә җиткермәде, күзен бер ноктага төбәп бераз карап торды да йөгереп өенә кереп китте. Шул арада мунча чормасыннан мазутка, майга буялган төргәк табып алды ул. Аны ашыга-ашыга актарды. Нәрсәләрнедер табып чалбар кесәсенә тутырды һәм түбән очка төшеп китте. Рәшитнең Илһамнарга таба бернинди икеләнүсез баруы иде бу. +Дуслар болдырда күрештеләр. +— Илһам, син миңа ачуланма инде, дускай. Мин кичә синең велосипедыңны ваттым бит. Менә яңа подшипник алып килдем. Хәзер үзем төзәтәм. +Илһам велосипедының ватык булуын кичә үк белгән иде инде. Дөрес, Рәшиткә бик нык ачуы килгән иде аның. Ә бүген Илһамның тавышы да үзгәрмәде: +— Хәзер бергә төзәтәбез, Рәшит. Әйдә башта өйгә кереп чәй эчеп чыгыйк. Кичә көтүдән каен җиләге җыеп алып кайткан идем. Киек Каз Юлы +Марат өйләрендәге зур бәллүр вазаны ватты. Ватты да урамга ычкынды һәм караңгы төшкәнче өенә кайтмады. Дөресрәге, кайтырга курыкты. Кирәген бирәчәк, күрмәгәнен күрсәтәчәк бит аңа әтисе әлеге ваза өчен. +Әнә ул урамда берүзе басып тора. Шул вакыт аның баш очында зур гына яктылык пәйда булды. Әнә ул җиргә якынлаша. Бәй, оча торган тәлинкә ич бу. Менә төшеп тә утырды. Люк ачылды. +Көмеш каска кигән бер матур абзыйның башы калыкты. +— Нихәл, Марат? Ваза өчен борчылма. Әйдә безнең белән Эта Кассиопеи йолдызына. Без сиңа вазаның тагын да матуррагын бүләк итәрбез. +Хәлбуки ул көнне күктән берни дә төшмәде. Әлеге очрашу малайның хыялы, фантазиясе иде. Әтисенең каешыннан әнә шулай котылырга теләде ул. Ә чит планетадан килүчеләр җирдә яшәүчеләрнең бөтен уй-гамәлләрен күреп-белеп торалар, имеш. Эта Кассиопеи йолдызы турында исә малай китаптан укыган иде. 1955 елда Американың Кентукки шәһәре янындагы бер фермага "тегеләр" бишәүләп киләләр. Аларга атып карыйлар. Берни дә булмый, тик тимер чыңы гына ишетелеп кала. Фермерларның сөйләвенә караганда, "чакырылмаган кунаклар" нечкә билле, киң күкрәкле, зур күзле һәм зур колаклы. Ә менә 1968 елда Испаниянең Зафра шәһәре янында күренгән "кунак" озын буйлы, озын куллы, янып торган яшел киемнән була. +НЛОлар каян килә соң? Марат күккә карады. Аңа бихисап йолдызлар күз кыса. Бу — Киек Каз Юлы. Ул галәмдәге миллионнарча галактиканың берсе генә булырга мөмкин икән. Димәк, НЛО хуҗаларының кайсыдыр бер йолдызда яшәп ятулары бик ихтимал. Ә Эта Кассиопеи йолдызы — шул фаразларның берсе. Ул кояшка охшаган, аның 480 елга бер әйләнеш ясый торган кечкенә генә иярчене бар, дип язганнар иде. Их, китәргә иде шунда, китәргә иде. Ваза... +— Улым, нишләп йөрисең? Кич бит инде. +Марат әтисенең тавышыннан куркып китте. Әтисенең исә эштән кайтып килеше икән. +— Әти, синең кечкенә вакытта өегездәге берәр әйберне ватканың булдымы? +— Мин ватмаган әйбер калмагандыр, улым. Бик шук идем. +— Әти, мин дә вазаны ваттым бит. Ялгыш ваттым. Син ачуланасың инде мине? +— Нишләп ачуланыйм! Баш ярылмаган, күз чыкмаган... +Әтиле-уллы бергә атладылар. Могҗизалы, серле Киек Каз Юлы яктысы аларны өйләренә кадәр иркәләп-назлап озата барды. ЮМОРИСТИК ХИКӘЯЛӘР Ашыгудан ни файда? +Ай-һай тиз дә үтте соң бу җәйге каникул! Әле кайчан гына тышына "Ну, погоди!" төшерелгән капчыкны асып авылга кайткан идем. Инде менә шушы капчыкны асып китеп тә барам, һәр елны каникулны авылда үткәрәм. Әби янында. Әби әйбәт минем. Бая да ул: "И улым, стансага кадәр дистә чакрымнан да күбрәк, шәй. Бара-бара арырсың инде", — дип калды. "Арымам әле", — дигән идем дә, арымассың, көчкә атлыйм. +Нишләптер минем әби кыбырсык җан. Артыннан куалармыни — ашыга. Мин үзем бер дә ашыкмыйм. Ашыгудан ни файда? +Авылга кайту белән үк ул: "Кыяр утыртасы бар иде, улым. Мунча бакчасындагы калган урынны тирес салып китмәнләп бир әле", — диде. +— Ашыкма, әби, — дим, — утыртырбыз. +Юк, әби үзенекен итте, иртәгесен дә шул кыяр, өч көннән соң да шул кыяр, атна буена кыяр дип үзәккә үтте. Алҗыта торгач, ике атнадан соң китмәнләдем теге урынны. Дөрес, ул вакытта кешенең кыяры чәчәк ата башлаган иде инде. Аның каравы, кеше тозлы кыяр ашаганда, без яшел кыяр ашадык. Әби әле, "сбижий кыяр" дип, күршеләрне дә сыйлап йөргән. +Бакчаны гына китмәнләп бер-ике көн үтүгә, әби: +— Ызандагы печәнне чап, улым, — дип теңкәгә тия башлады. Имеш, күрше малайлары Мәүлетҗан белән Тукран-Генрих кушаматлы Насих үзләренекен чабып та куйганнар. +— Ашыкма, әби, — дим, — чабарбыз. +Чаптым. Тик тегеләр кебек җәй буена ике-өч кат түгел, бер кат кына. Күп чабуга карап печән артмый бит, чөнки үлән шулкадәр кыскарак була. Дөрес, әби: "Картайган инде хәзер безнең печән", — дигән булды. Картайса соң... Карт кәҗәгә карт печән дә ярый ла. Аннары карт печән — экономия ул. Яшь печәнне мал хәзер ашап бетерә. Ә монысын озак чәйни. Печән дә тиз генә бетми. +Кәҗә дигәннән, көн авышып, кояш Артыш тавы битендәге корыган өянке очына кадәр тәгәрәп төштеме — әби көн саен башны әйләндерә. "Көтү каршына бар да, көтү каршына бар, зинһар, алып кайт шул кәҗәне дә, зинһар, лапаска яп". +— Ашыкма, әби, — дим, — алып кайтырмын, ябармын. +Беләм ул кәҗәнең гадәтен: көтү кайткач, су буена элдертсә, тегермән бинасының үткән гасыр бүрәнәләренә ышкынып кашынмаса һәм бил тиңентен әрекмән арасында чемченеп йөрмәсә, күңеле булмый аның. Кешеләрнең бакчасына кереп кунак булып та чыга. Караңгы төшә башлагач кына барып алып кайтам үзен. Дөрес, әби саварга соңга кала. Аның каравы башка кәҗәләрнекенә караганда сөте күбрәк була, тамагы туя. Минем ашыкмаудан файдамы? Файда! +Әби беркөнне иртәнге сәгать дүрттә үк күрше Сәлим абыйның машинасына утырып районга китте. Кәҗәне көтүгә куарга миңа кушты: "Сәгать челтерәгәч тә торырсың, улым, яме", — дигән булды. Челтерәде будильник. Юрганнан башны да чыгармыйча, кул белән генә мендәр янындагы урындыктан капшана-капшана эзләп таптым аны, төймәсенә басып авызын томаладым. Икенче якка борылдым да тагын йокыга киттем, нигә ашыгырга? Йокыдан сәгать унда гына уяндым. Дөрес, кәҗәм көтүдән калды калуын. Аның каравы үзен кич белән алып кайтасы булмады. +Күрәсезме, ашыкмаудан гел файда! Тик менә каникул гына ашыкты — тиз үтте. Иртәгә Беренче сентябрь икән бит. Шуңа күрә бүген китәм. Казанда әни каршы алырга тиеш. Әнә станция дә күренде инде. Тагын бер чакрым чамасы атлыйсы калгандыр. Чү!.. Минем поезд килеп туктаган да түгелме соң? Әллә инде кузгалып та бара? Кузгалды шул. Китә бит, китә. Китте, китте-е-е. Бетте баш. Бүген башка поезд юк бит инде. Их!.. +Үзем ашыгып атлаган булдым бит әле. Ашыга-ашыга шабыр тиргә баттым. Тик ни файда соң?! Үзегез күреп торасыз — ашыгудан файда юк. Әкрәм законы +Әкрәм Ньютонның беренче законыннан "2"ле алды. +"Кеше законыннан "2"ле алып йөргәнче, үзең бер закон ачсаң иде бу дөньяда, — дип уйлады ул. — Вәйт шәп булыр иде. Күкләргә чөеп мактарлар иде үземне. Рәсемемне зур итеп газеталарда, журналларда чыгарырлар иде. Портретымны үзебезнең физика кабинетына Ньютон портреты янына элеп куярлар иде. +Их, ачарга иде, ничек кенә булса да ачарга иде бер яңа закон. Малай-шалайларның исе китәр иде. Аннары физика дәресендә Ньютон, Ом, Паскаль законнары белән бергә Әкрәм законын да өйрәнерләр иде. Күпме ялкау "2"ле алыр, күпме адәм "1"ле алыр иде. Теше үтмәстәйләр чәчләре белән җир себерә-себерә өйрәнерләр иде законымны. +Тукта әле, Ньютон җирнең тарту көчен алмагач төбендә ял итеп ятканда ачкан, ди. Бер алманың җиргә килеп төшүе шушы законны ачтырган, ди". +Әкрәм бакчага чыгып алмагач төбенә сузылып ятты. Биш минут ятты, ун минут... Алма да төшми, өй дә ишелми. Тынлык. Вәйт чыгарып кара закон! Башын чак кына күтәрде, күзләрен тагын да очландыра төште ул. "Мәче йөри инде ак мыегын тырпайтып. Кара, каһәр, юл тапкан үзенә, бакча киртәсенең бер тактасы сынган, шуннан гына чыгып китте. Ничек сынды соң әле ул такта? Ә-әә! Мин велосипед белән килеп бәрелдем бит. Ыжгырып килеп, кинәт туктатыйм дигән идем... "Кәҗәмнең" ал тәгәрмәче бакчага кереп китмәсенме... Такта сынды, тәгәрмәч сыгылды. Шулай да зыян юк. Каюм әле төнлә кыяр урларга баргач, колхоз бакчасының коймасына бәрелеп, мөгезле дә булды. Карагыз әле, мин дә коймага бәрелдем, Каюм да. Әллә инде ул койманың бербер хикмәте бар микән? Ур-р-ра-а! Таптым. Закон ачтым! Койманың тарту көче бар, дуслар. Менә шул көч суырып кына ала кешеләрне, тәгәрмәчләрне сигезлегә бөгә, үзеңнән Шүрәле ясый. +Ах бу мәчене, чоланга да ватык тәрәзәдән генә керә. Башы эшли — ишек ачылганын көтеп утырмый. Миңа рәхмәт укысын инде — тәрәзәсен дә мин ваттым бит. Тупны тибеп җибәрүем булды... О-о-о... Портретымны бүген үк элеп куегыз. Тагын бер закон ачтым. Тәрәзәнең тупны тарту көче бар. Менә монысы закон дисәң дә закон. Физика укытучысы Хәй Хәеровичның койманың тарту көченә шикләнүе дә мөмкин әле. Ә менә монысына берсүзсез риза булачак. Чөнки күптән түгел генә мәктәп ишегалдындагы тупны тибеп җибәреп, нәкъ менә физика кабинетының тәрәзәсен койган кеше дә бит әле мин. +Ур-р-р-а! Берьюлы ике закон!" +Әкрәм шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Башын — артка, кулларын як-якка атып ятты. Аннары, булды бу дигәндәй, йодрыгы белән алмагачка китереп сукты. Шул вакыт зур гына бер алма аның борынына ук килеп төште. +— О-о-о... Монысы өченче закон. Борынның тарту көче, — диде ул. Аннары күзләреннән бәреп чыккан яшьләрен сөртте һәм авызын түгәрәкләндереп, иреннәрен өскә күтәреп үзенең юеш борынын тарту көче белән тартып куйды. Бер җәйдә... алтмыш рәхмәт (Нотык) +Тимурчылар отрядының бу елдагы егерме җиденче җыелышын ачык дип белдерәм. Эһем... эһем... Беренче сүз — командирга, ягъни үземә. Начар эшләмәдек, дуслар. Әйбәт эшләдек! Ай-яй шәп эшләдек тә инде үткән уку елында!!! Әби-бабайларга кибеттән туксан биш тапкыр сөт алып кайтып бирергә тиеш идек. Туксан җиде мәртәбә алып кайттык! Аптекадан дару ташу планын ике тапкырга арттырып үтәдек. Инде килеп, таеп егылган өч әбине кулыннан өстерәп торгызу дисеңме... Бер бабай белән биш әбине урам аша чыгарып атумы... У-у-у, саный китсәң, күп инде алар — без эшләгән эшләр. (Кул чабулар.) +Дөрес, таеп егылган әби-бабайларны тартып торгызу планы үтәлеп җитмәде. Әмма безнең монда тырнак очы кадәр дә гаебебез юк. Чат башына басып, кайсы әбинең кайчан таеп егылуын көтеп торып булмый лабаса?! Аяз күктән яңгыр көтү белән бер бу. Ярый, егылсын да ди әбиең. Син кулыңны сузып килеп җиткәнче аның җәһәт кенә сикереп торып шылуы да ихтимал ич әле. Егылса да зыян юк. Чиләк-чиләк комны егылырга йомшак булсын дип сиптек ләса. +Шулай да, шулай да... Эһем... эһем... эһем... Борын чөяргә ашыкмыйк. Бу айда көймәбез комга терәлергә тора. План өзелә. Сөтне генә алыйк. Кемгә ташырбыз без аны хәзер? Их, Камалия әбиебез!.. Китеп барды бит, эһ... эһ... эһем... эһем... Ташкентка, улы янына кунакка. Бу айда кайтмавы да ихтимал. Мәчтүрәттәй дә савыгып урыныннан торган, ди. Хәзер дару ни дә, башка ни аңа. +Эш харап! Нишлибез соң? Сентябрьдә отчет каерачаклар бездән. Эһ-эһ... Кул кушырып тик торыйкмы? Тик торучы тимурчы булмый бит инде. Хәер, ник булмасын?! Тик торучы түгел, тик утыручы тимурчы да була әле. Әнә Әкрәм! Төнәген кичкырын трамвайда бара икән. Киерелеп утырган, ди. Күзе — тәрәзәдә. Шәһәр. Манзара. Төсле утлар: "Обувь", "Аяк киеме", "Пәри... махерская", "Шапки", "Бүре...ләр", "Мороженое"... Әкрәм телен йотардай булып сикереп торган. Ишеккә ташланыйм дисә, трамвайда энә төртерлек тә урын юк икән. Төшеп тормаган, шап итеп кире урынына утырган да борынын тагын тәрәзәгә төрткән. Бераз баргач, беләсезме нишләгән? Янында көч-хәл белән басып баручы ике әбигә үзенең урынын тәкъдим иткән. Дөрес, әбиләрнең берсе дә утырырга кыймаган. Ник дисәң, трамвай соңгы тукталышка килеп җиткән булган. Аның каравы әбиләрнең икесе дә Әкрәмгә рәхмәт әйтеп төшеп киткән. +О-о-о! Бу җәйдә ике "рәхмәт" эшләгәнбез бит инде. Моны рапорт дәфтәренә төртеп куярга кирәк. Ә бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди. Тәк-тәк. Без — утыз тимурчы, һәркем Әкрәм кебек ике "рәхмәт" ишетсәме?.. Алтмыш "рәхмәт" була. Бик хуп! Тышына "җәйгә план" дип язылган кенәгәнең беренче битенә кызыл белән сырлап куям мин бу алтмышны. +Үтәп булырмы? Була, әлбәттә. Әйе, ярты айда ук үтибез без аны. Ун көндә дә була. Шулай! Дөрес әйтәсез. Биш көндә дә була. Әйе! Өч көндә дә. Була, әлбәттә! Хәтта бер көндә дә үтәргә була моны. Бүген үк. Менә хәзер, Каравайга барып, барыбыз да буш трамвайга утырабыз да кичкә кадәр дыңгыр-дыңгыр йөрибез. Вагонга алтмышынчы әби кереп, беребез аңа торып урын биргәч кенә бушатабыз трамвайны. +Эһем... эһем... Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: без, яулаган үрләребез, бихисап уңышларыбыз белән рухланган хәлдә, җәйге каникулда да яңа калкулыкларга менәргә тиешбез. Эһем... Әби-бабайларга күптин-күп шатлыклар китерер өчен, алтмыш "рәхмәт" ишетер өчен — алга! Каравайга! (Көчле кул чабулар.) Инша +Класс инша яза. Әкрәм генә язмый. Ручкасын чәйни. Чәйнәмәс иде — ни язарга белми. "Мин кибетче булам, — дип сырлый партадашы Ләлә. — Рәхәт эш ул". Арткы партадагы Кави сарык фермасында әтисе кебек мөдир булырга тели. "Иртән эшкә килгәндә бөдрә йонлы бәрәннәр күзеңә карап көтеп торалар. Аларга көрпә сибеп чи бәрәңге бирсәң, бернәрсә кирәкми", — дип яза. Шул ук партадан Озын Сабир йә капитан, йә майор булам дип җенләнә. "Уйлап карагыз, каршыңда — бер көтү солдат. Погоннарыңдагы йолдызларны балкытып яннарына килеп басасың. "Смирно!" — дип акырасың. Безнеңчә "Үрә кат!" инде. Тегеләр катып кала", — дип тезә. +Әкрәм авызыннан ручкасын ала. Алак-ялак карана. Ятып калганчы, атып кал дигәндәй, әле теге күршесеннән, әле монысыннан (кайсы күчертә бит!) күчерергә тотына. Тәнәфескә чыкканда укытучыга менә мондый инша тапшыра: "Мин кибетче булам. Рәхәт эш ул. Фрукты кибетенә эләксәң, кавын белән карбызны сыпыртасың гына. Кешеләргә дә сатасың. Иртән эшкә килгәндә бөдрә йонлы бәрәннәр күзеңә карап көтеп торалар. Аларга көрпә сибеп чи бәрәңге бирсәң, бернәрсә кирәкми. Күп бирәсе түгел түлке. Хәзер азрак биреп, күбрәк алганны мактыйлар. Акча дигәнең янга да калсын. Азрак табыш та булмагач, ничу йөрергә ул бәрәннәр арасында. Сарык фермасында эшләве бик кызык. Погоннарыңдагы йолдызларыңны балкытып яннарына килеп басасың. "Смирно!" — дип акырасың. Барысы да үрә ката. Катмый калганы йолдызыңа кызыгып карап торган була. "Отставить!" — дисең. Тагын үрә катарга кушасың. Барысы да катып бетә. Шуның белән минем инша да бетә". Шәп малаймы? +Малайны ныклап тәрбияләргә исәп әле, Хәбир Кәримович. Әнисенең сүзе генә үтми аңа. Ә мин, үзегез беләсез, тоткан җирдән сындырам. Хатын мескен күпме тукыды үзенә: "Өлкәннәрне хөрмәт ит. Әби-бабайларның хәтерен калдырма", — диде. Ә ул нишләгән? Мөкәрәмәттәнең котын алган. Бичара карчык түр өйдә намаз укып утыра икән. Бу килеп тә кергән, кисмәк капкачын идәнгә тотып та бәргән. Намазын бүлгән бит әбекәйнең. Колагын борам мин ул җүнсез малайның. +— Ишеттем мин аны, Җаббар Сабирович. Ул каһәр суккан капкачны әйтер идем инде. Улыгыз ерак чишмәдән су алып кайткан әбигә. Шул суны кече өйгә Мөкәрәмәттәнең үзенә сиздермичә генә кертеп чыкмакчы булган. Кертүен керткән. Тик борылганда гына өстәл өстендә яткан ошбу кисмәк капкачы улыгызның пәлтә җиңенә эләккән дә дөмбердәп идәнгә очкан. Малайның ни гаебе бар монда?! +— Анысы шулайдыр да, ә менә аның классташ кызларын кыерсытуын ничек аңлатырга?! Хәтта рәнҗеткән бит үзләрен, имансыз малай. Чат Шәймәрдәннең кызы елап ук кайткан, ди. +— Монысын дөрес әйтәсез. Кызларны үпкәләткән шул. Тимурчыларга эш бүлгәндә Мөкәрәмәттәне иң беренче булып ул эләктергән. Башкаларга әби дә калмаган. +— Кеше әйберенә кагылма, дип ни әйткәнебез бар ул сантыйга. Кисәм мин аны кайткач. +— Җүләрләнмәгез, Җаббар Сабирович! Ул балавыз сыккан кызлар Мөкәрәмәттәне былтыр шефка алып карадылар инде. Өйгә утын кертәбез дип әрдәнәсен ишкәннәр дә чыгып качканнар. Ел буена берсенең дә эзе-юлы булмаган. Ә улыгыз ялгыз әбине кыш буена чишмә суыннан өзмәде. +— Шулай да, Хәбир Кәримович, сантый малай ул. Классташларың белән дус бул, әйткәләшептөртешеп йөрмә, дип, әнисе белән күпме үгет-нәсихәт тукыдык без аның колагына. Ә ул сүзләребезне аяк астына салып таптаган. Аның белән класстагы малайлар арасына да кара мәче кергән дип ишеттем. Пешерәм мин аны. +— Аның Мөкәрәмәттәгә су китерүен күреп, класстагы башка малайларга да әниләре суга барырга куша башлаганнар. Тегеләрнең шуңа күрә генә ачуы килгән. Ха-ха-ха!.. Сезнең малайны әйтәм... Мөкәрәмәттә белән бигрәк тә дуслар инде алар. Җәй көне мин аңа мылтык биргән идем. Беләсезме? Рәсемгә төшерә торган мылтык. Шуның белән атып, Мөкәрәмәттәне урманда җиләк җыйганда рәсемгә төшергән. Гаҗәп рәсем килеп чыккан. +— Сез ни сөйлисез? Әле тагын Мөкәрәмәттәгә мылтыктан аткан булганмы?.. Моның өченме?.. Моның өчен мин аны үзем хөкем итәчәкмен. Минме? Мин аңа иң югары хөкем карары чыгарачакмын. Бүген үк... Кайтуга!.. +— Сез акылыгыздамы? Сезнең малай — барысына да үрнәк. Сезнең малай — иң шәп малай, Җаббар Сабирович. Аннан да шәп малай юк. +— Рәхмәт! Тимим лә. Тырнак белән дә кагылмыйм мин аңа. Сезнең класс җитәкчесе буларак шушы сүзләрегезне генә ишетәсем килгән иде. Бәхетле билет +Әкрәм кичә ике сәгать чират торып алды аны. Юкка басып тормаган. Фильмы бик шәп, диләр. Җитмәсә, бәхетле билет та эләкте үзенә. Номеры — 532235. Алдагы өч санның суммасы арттагы өч санның суммасына суйган да каплаган. +Бүген кинога барырга чыккан Әкрәм тукталышта автобус көткәндә дә кесәсен әллә ничә тапкыр капшап карады. Билет төшеп калмаганмы, янәсе. +Ә автобусны озак көтте ул. Кинога алып бара торган "14"ле йөреп тора инде югыйсә. "Икарус"лар, "ЛАЗ"лар пошт итеп килеп туктыйлар, ишекләрен киереп ачалар, үкереп китеп тә баралар. Әкрәм көтә. Кешесе аз, буш урыннары күп булган "14"лене көтә ул. Җене сөйми басып баруны. Этәләр, төртәләр, изәләр. Утырып баруга ни җитә! +Ниһаять, килде ул теләгән автобус. Әкрәм сикереп менде һәм ишек янындагы бер утыргычка барып сеңде. Инде кесәдәге билет вәгъдә иткән бәхетнең тәмам түгәрәкләнүе өчен ике генә теләкнең үтәләсе калды. Автобус тукталышларда озак мышнап тормасын, җәһәт туктап, җәһәт китсен. Болай да кинога соңга калды. Икенче теләк: әби-чәбиләр генә килеп кермәсен, чөнки торып урын бирәсе була. +Их, өйдә генә утырамыни соң ул әби халкы! Берсе икенче тукталышта ук керде әнә. Башта баскычтан алагаем зур биштәре күтәрелде, аның артыннан ах-ух килеп үзе күренде. "Әле ярый, рәхмәт төшкере, арты белән басты. Колак каккан идем бит урыннан, — дип уйлады Әкрәм. — Әбигә урын бир, дип кем дә кем сырт кабартса, акланырга сәбәп бар. Аның аркасына "Әби" дип язылмаган бит. Ярый, чәче ак та булсын ди. Хәзер ике кызның берсе чәчен акка буятып йөри". +Автобус тагын туктады. Пошкырып ишеген ачты. Тагын әби! Керде, "ЛАЗ" кузгалып киткән шәпкә сөртенгән кеше кебек, алга ташланды һәм Әкрәмнең утыргычы кырыена килеп тә сыланды. Малай күзен бер кырыйга чайпалдырып аңа карап куйды. "Урын бирергәме, юкмы? Бирүен бирерсең дә, бәлки әле, бу әби үзен гүпчим дә әбигә чутламыйдыр. Кемнең картаясы килсен! Юк, урын биреп карт кешенең хәтерен калдырырсың, үпкәләтерсең, рәнҗетерсең. Тәүбә, тәүбә!" — Бу юлы Әкрәм үзен әнә шулай тынычландырды. +Бераздан тагын бер әби, майга елышкан мәче кебек, Әкрәм янына килеп бөкрәйде. "У-у-у. Монысы әби дисәң дә әби. Сиксәннең теге ягында булыр". — Әкрәм урыныннан тормакчы булып кыбырсып та караган иде. Шул вакыт күршесе Хафизулла бабай җырлап йөри торган бер җыр исенә төште. Яшел килеш бигрәк тәмле Тау кыры борчаклары, Җитмеш биштә, сиксән биштә Кызның матур чаклары. +"Мондый җыр булгандамы... Мондый җыр булганда, урын бирмичә утырып барган теләсә кайсы малай үзенә кисәтү ясаган теләсә кемнең авызын каплый ала. Хәер, бу җырны әйтеп бирсәң, әбиләр утырып барудан үзләре үк баш тартачак". Әкрәм утыргычында киерелеп куйды. Ләкин бу вакытта халык төшәргә җыенып ишек янында бөялә башлаган иде. "Нишләп барысы да кузгалды соң әле?" Әкрәм дә урыныннан торды һәм тәрәзәгә күз салды. Шунда гына, ялгыш икенче автобуска утырып, башка якка киткәнен һәм инде кинодан колак какканын аңлап алды. +Халык агымы аны да үзе белән ияртеп ишеккә алып китте. +— Билетың! — Кемдер аның беләгеннән кысып тотты. +"Контролер" дигән уй Әкрәмнең баш миен телеп узды. Ул, гәрчә билет алмаганын белсә дә, кесәләрен актарган булып маташты. Ә анда кинога алган бәхетле билеттан башка билет юк иде. "Чук һәм Гек" һәм дә... Ирек +Әдәбият укытучысы Фәһимә апа кышкы каникулда китап укырга кушкан иде. Искәндәр бишне укыган, Алмаз — өчне. Ә Һашим... Ха-ха-ха... Күңел өчен генә булса да ник берне укысын. Укымаган. Мескеннең дә мескене булып, сорау билгесе кебек кәкрәеп тора инде бүген. Ә мин: +— "Чук һәм Гек"ны укыдым, — дидем, Фәһимә апаның күзенә керердәй булып. +Су урынына чөмердем мин ул китапны. Шәп китап! Көзге каникулда да, җәйге каникулда да шуны укыган идем. Былтыр да гел шуны укыдым. Каникул саен шул китапны укыйм! +Фәһимә апа көзге каникулда кемнең нинди китап укыганын ничек хәтерләп торсын. Ә былтыргыны хәтерләми дә хәтерләми инде. Шулай дип уйлаган идем дә... Беркөнне чакырып алмасынмы мине үз янына. +— Хәтерем ялгышмаса, син, Каюмов, "Чук һәм Гек"ны алты тапкыр укыдың бугай инде. +— Биш кенә, — дидем мин. Үземнең тез буыннары калтырый. +— Тик бу китапны син китапханәдән бер тапкыр да алмагансың. Үзеңнеке бар мәллә? +Куркуымнан: "Ә-ә-ә-йе", — дип әйткәнемне сизми дә калдым. +— Ирек, алып кил әле аны мәктәпкә. Шушы әсәр буенча укучылар конференциясе үткәрәбез. Үзең дә катнашачаксың. Чыгыш ясарга әзерлән. +Шулай диде дә Фәһимә апа китеп тә барды. Ә мин җир тишегенә керердәй булып басып торам. Дөресен әйткәндә, күргәнем дә юк минем ул китапны. Моннан бер-ике ел элек телевизордан киносын гына караган идем. Шуның аркасында гына укыган атлы булып йөрдем бит. Инде нишләргә? Җәйге кар +Тәк, киегез туннарыгызны. Төшерәм. Тик ишетсен колагыгыз: циркта аю күргәндәй, күзегезне чекерәйтеп, объективка карамагыз. Бер-берегез белән сөйләшкәндәй кыланыгыз. Югыйсә конкурста бүләк дигәнең тү-тү-ү миңа. Сурәт болай килде-китте чыкмаска тиеш. Исеме дә әтәч инде менә: "Беренче кар". Бигрәк хикмәт бит, ә? Миеңне кайнатырлык эсседә "Беренче кар"ны "черт" иттерәм. Башыңа төшсә, башмакчы буласың, ди. Чын кар яуганын көтеп утырсаң, бүләкне дә кызыл кар яугач кына алырсың. Конкурс октябрь башында була бит. Шуңа күрә карны июньдә "яудырырга" туры килә инде. Яудырабыз да без аны. Карагыз менә бу тополь мамыкларына. Чын кардан киммени? Кар да кар, болар да кар. Нәкъ шулай очалар, нәкъ шулай бөтереләләр. Былтыр Тәфкил үзенең "Беренче кар" дигән ала-кола фотосы белән дә җиңеп чыкты. Быел асыл бәхет кошын мин каптырам. +Җә, киендегезме? Мәүлетҗан, кулыңдагы мамыкны, тфү... карны ла, Сәүбәннең борынына җибәрергә әзерлән. Ә син, Сәүбән, авызыңа мамык тутыр, ягъни кар ашаган булып кылан. Төшерәм. +Тукта! +Син нәрсә, Сәүбән? Кем инде майка өстеннән тун кия? Якаңны төймәлә хет. Май түгел — эремәссең. Менә шулай. Төшерәм... +Тукта! +Мәүлетҗан! Энем, башыңда — бүре кадәр бүрек. Өстеңдә — кайры тун. Аягыңа ник кимәдең? Чебиләреңә кадәр күренеп тора. Кар өстендә кем ялантәпи йөри? Хәзер үк аягыңа итек киеп чык. Ә син, Сәүбән, бүрегеңне салып, башыңны җилләтә торыр идең. Каравылчы Байтимер бабайның яңгыр суы тулган дегетле мичкәсенә чумган кебек булгансың. Фотоаппараттан "чыпчык очып чыкканчы" гына тирләмичә тора аласыңмы син, юкмы? А-а-а, маладис энекәш, тиз йөрдең. Басыгыз! Төшерәм. Сәүбән, елмай. Авызыңа мамык тулса ни, барыбер елмай. +Тукта! +Мәүлетҗан, беренче кар нинди була? Җепшек була. Аяк асты нишли? Белмәсәң бел: лыҗырдый. Син шул ни арба, ни чана вакытында, аяк сөйрәмәслек пычракта киез итек белән йөрмәкчесең инде, ә? Олтаны яна башласа, нишләрсең? Башың булса, итек өстеннән менә бу галошларны киеп куяр идең, ичмасам. Кидеңме? Төшерәм. Тәк... +Тукта! +Мәүлетҗан, әнә әби судан кайтып килә. Хәзер аны да сезнең янга бастырам. Энем, өйдән әбигә дә берәр пәлтәме, тунмы алып чык әле. Бер аягың — тегендә, икенчесе монда булсын. Ә син, яшьти... Сәүбән, сиңа әйтәм: җилли тор. Әле ярый көне кыздыра, югыйсә ничек киптерер идең тиргә баткан башыңны? +Тизрәк кил, әби, мамык очып бетә ич... Карточкага төшәсең киләме? Шпатель күлмәгеңне киеп?.. Шпатель күлмәктән аннары төшәрсең. Хәзер тун киеп төш әле. Котың очмасын, "чыпчык выжт итеп чыккан" арада төшерәм мин сине. Тунсыз булмый. Юкса конкурста бүләкнең койрыгы да эләкмәячәк миңа. Әнә күрәсеңме, кар ява. Шикләнмә, әби, шикләнмә, һәрхәлдә, фотода кар булып күренәчәк ул. Мәүлетҗан үзеңә әнинең кыйбатлы яңа тунын алып чыккан әнә. Әйдә, әби, чум шуңа. Бүрекне — башыңа, көянтәңне — җилкәңә. Булдымы? Төшерәм. Әби, чыраеңны сытма. Ни булды? Тунны көя турый башлаган?.. Тураса соң... Фотода күренми бит ул. Исең киткән икән. Төшерәм. +Тукта! +Болай булмый, малайлар. Әби бөгелә-сыгыла су күтәреп тора. Ә сезнең кул — кесәдә, койрык — сыртта. Гамьсезрәк килеп чыга. Алмашыгыз рольләрне. Мәүлет, Сәүбән, сезнең икегезгә берәр чиләк су. Тимурчылар ди сез. Ә син, әби, аларга кар атып тор. Нәрсә, Сәүбән, авыз эчендә ботка пешерәсең? Туннарны салып ыргытыйк та тимурчылар булып кына төшик?.. Очлы башыңа бүрек элсәң дә, кояш сукты, ахры, сине. Җәй көне тимурчыларның берәр тапкыр күзеңә чалынганы булдымы? Кар яугач кына уяна алар. +Төшер-р... +Тукта! +Әби, синең дә үзеңә су алып кайта торган малайларга кар атып каршы чыгуың мәктәп стенасына сыеп бетми. Иң яхшысы болай черт иттерәм мин сезне: малайлар су ташый, әби кар ашый. Әзерме? Төшерәм, һоп!.. Ни булды соң бу? Фотоаппарат кәҗәләнеп маташа. Пленкасы ычкынганмы шунда... Хәзер, айн момент. Тәк, ачам. Тфү, шайтан! Пленканы яндырдым бит. Соңгысы иде, каһәр. Салыгыз инде туннарыгызны. Очты чыпчык. Янган пленкага ничек төшерәсең ди? Ясаганда сумала төсле кап-кара була бит ул. Хәер, карны төшерсәң дә пленкада нәкъ шулай чыгар иде. Бу киребеткән тасма ак белән караны аера белми ул. Ак — кара, кара ак булып чыга анда. Тотам да шушы пленкадан гына чәпелдәтәм конкурска бер фото. Карның үзен генә төшердем диярмен. Тик менә сез генә, ни тырышып та, сурәтләрегезне күрә алмыйсыз инде. Ә син кайгырма, әби. Мартта да була әле ул конкурс. Анысына "Беренче яңгыр" дигән фото чүким. Кыш көне төшерәм. Гыйнварда. Әнә бер елны Яңа елда чиләкләп койды. Исән-сау торсаң, шпатель күлмәгең белән генә төшәрсең. Элмәк +Сәетҗаннан да шәбрәк спортчы булмас иде мәктәптә. Тик... хоккей уйнаганда алканы капкага кертә алмаса, кәшәкәсе кыек булып чыга. Сабан туенда көрәштә сырты белән килеп төшсә, аңа сөлгенең кыскарагы эләккән дип уйлагыз. Чаңгы ярышында финишка килеп җитә алмаса... Хәер, чаңгы дигәннән, бүген дә ярыш әнә. Тагын шул Сәетҗан аркасында приздан колак кагармы инде җиденчеләр? Бу юлы аңа физорг Фәрит үз чаңгысын биреп торды. Синең чаңгың да, таягың да самоходный, үзе бара, этәсе дә юк, шуңа узасың, дигән иде аңа Сәетҗан. +"Старт" дип язылган колга янына беренче булып килеп басты малай. Тик беренче булып китмәде генә. Сигез кешене озатты. Юлны шомарта торсыннар, диде. Шунысы да бар бит: беренче булып китсәң, кемне узарсың? Ә болай тугызынчы булып китә. Алдагы сигез малайны узачак. +Судья кулындагы кызыл флагның һаваны ярып, аска атылуы булды, Сәетҗан сөзәргә ташланган тәкә күк алга ыргылды. Менә бу старт ичмасам! Мәктәп тарихында, алай гына да түгел, районда шулай старт алган чаңгычы булды микән?! Тайфун узып киттемени?! Сәетҗан боксчы көндәшен дөмбәсләгәндәй селтәнде дә селтәнде. Таякларын алга-артка, уңга-сулга шундый итеп чәчте ки, ярыш карарга килгән малайларның уң яктагы төркемен коймага китереп сылады. Сул яктагы төркемне исә бил тиңеннән кар көртенә кертеп чумдырды. Күзгә кар тузаны сибелде. Чаңгыларның сукмакка шап-шоп бәрелгән тавышы колакны ярырдай булып ишетелә иде. Җан-фәрманга йөгерде Сәетҗан. Болай булса, малаең беренче киләчәк. Приз алачак. Үзәннән күтәрелгәндә самоход туктап калды. Сәетҗан бер турайды, бер кәкрәйде, күзләрен чытырдатып йомды, ул борыны белән генә түгел, авызы белән дә комсызланып сулый иде. Әмма озак мышнарга вакыт юк. Арттан куып җитеп үкчәсенә басарга мөмкиннәр. Шулай булды да. Озак титаклый алмады. Аның артыннан килүче унынчы чаңгычы аның белән тигезләште дә. Уздырмаска дип ничек тырышса да, таякларын уңлы-суллы сипсә дә, булдыра алмады. Аннары унынчыга ияреп барырга тырышып карады. Тик аны моңсу караш белән озатып калудан башка чара юк иде. +Бераздан шулай унберенчене, уникенчене, унөченчене озатты... Егерме бер белән егерме өчкә юл биргәч, Сәетҗан чаңгыларның арты белән юлны кыйный-кыйный кыптырдаганда, тегеләр инде, ак мамык өстеннән очып үткән кошлар кебек кенә, аның алдыннан җилдерәләр иде. Болай булгач, адәм көлкесенә кала түгелме соң ул?! Берәр чарасын табарга кирәк. Тик ничек? Үзе белгән бердәнбер юл кала инде. Йә чаңгыга, йә таякка сылтарга. Ләкин кайсына сылтыйсың бит, икесе дә шәп. Мәктәпнең элекке чемпионы йөргән чаңгылар. Ә бит шәптән дә шикләнергә була. Бу чаңгының, мәсәлән, элмәге ычкынмый дип кем әйтә? Финишка җитәрәк кенә Сәетҗан элмәкне үзе ычкындырып куячак та килеп җиткәндә аягын шундый итеп селтәп җибәрәчәк ки, чаңгының төшеп калганын бөтен кеше күрәчәк. Юл буе шулай азапланып барган икән дип кызганырлар да әле мескенне. Ниһаять, финиш! Тау гына төшәсе бар. Элмәк ычкындырылды, һәм ни булды дисезме? Чаңгы да ычкынды. Малайны тау башында калдырып төште дә китте. Бераздан тауны бер аягы белән шуып, бер аягында тыраклап төшкән Сәетҗан да халык алдына килеп ауды. +— Чаңгың да чаңгың, — диде аңа судья. — Хәтта үзеңнән дә алдарак килде. +Сәетҗан исә бу минутта нәкъ шул чаңгысын рәнҗи-рәнҗи битәрләп маташа иде. Кем катырак суга? +Хәмит кура бакчасының коймасы буена өелгән такта өстенә әбисенең иске кара бишмәтен җәйде дә башта корсагын, аннары аркасын кояшта каралтырга булды. Шап-шоп килгән тавыш малайны чалкан яткан хәленнән уң ягына борылырга һәм терсәгенә таянып башын чак гына күтәрергә мәҗбүр итте: "Ә-ә-ә-ә... бабай палас кага икән. Әй, азапланасы гына юк иде лә... Үзем кагар идем әле. Юкса әйттем бит инде аңа: кагармын, дидем. Тик хәзер түгел. Кич белән. Кояш баегач... Ә хәзер кызынып калырга кирәк. Быелгы кебек яңгырлы җәйдә кояшы бик тансык бит. Ничек инде шундый кояшны калдырып, палас кагасың ди. Кояш качар — кагармын. Теге көнне бит кояш та бетте, яңгыр да яварга тотынды. Шуңа күрә палас кагылмый калды. Аннан элегрәк тә шулай булды. Ә бүген кагар идем. Мин каксаммы — болай гына маташмас идем. Бабай бигрәк кызганып суга инде — сауганда тибенмәсен өчен ак маңгайлы кәҗәне иркәләп-сөеп торамыни?! Кизәнеп сугарга кирәк аңа. Шулай иткәндә генә тузаны чыга. Мин булсаммы, ике кулыма ике бәргеч тотар идем дә паласны уңлы-суллы кыйнар идем. Вәйт тузаны калмас иде. Юк, болай итеп тә маташмас идем. Кулыма озын гына бер такта алыр идем һәм, шул такта белән 180 градуслы борылыш ясап, паласка берне китереп орыр идем — тузан болыт булып күтәрелер иде. Хәер, иң шәбе күсәк яки тәпәч белән бәрергә. Йөгереп киләсең дә 360 градуска әйләнеп селтәнәсең — тузан паластан син сукканчы ук куркуыннан чыгып оча. Ә нигә бер сугуда паласның бөтен тузанын очырып чыгара торган машина уйлап чыгармаска? Кнопкага басуың була, ул машина паласка шундый иттереп китереп суга ки, тузан белән бергә паласның кайбер җепләре дә атылып чыга. +Паласка бик каты суга торган, ай-яй да каты суга торган тагын нинди техника уйлап чыгарып була икән? Ә, таптым!.." +Хәмитнең уйлары шушы урында бүленеп калды. Кинәт аның күз аллары караңгыланды, башы авырта башлады. "Әллә инде паласка суга торган әйберләр турында күбрәк уйлап ташладым", — үз-үзенә шулай диде дә, алпан-тилпән атлап, бабасы янына килде ул: +— Бабай, минем баш ник авырта икән? +— Ай, олан, сиңа бит кояш суккан. Ай-яй да каты суккан, — диде бабасы һәм сөялле кулы белән Хәмитнең тузанлы (бик тузанлы!) чәченнән сыпырды. Фельетон яза Фәсхетдин +Редакциягә килеп керде ул. Керде дә күзенә үк төшереп кигән бәрхет кепкасын арткарак шудырып җибәрде. Аннары кул аркасы белән кояшта янган маңгаен сыпырып алды. +— Фәсхетдин булам мин. Фамилиям Сәфәргалиев. Фельетоннар язучы. +— Кайларга язасың, кайларда басыласың? +— Үзебезнең класс гәҗитәсе "Тукмак"ка гына язам мин. Классташларымны да фельетон язарга өйрәтәм. Бик күп кешеләрне өйрәттем инде фельетон язарга, һаман өйрәтәм. +— Бик шәп, — минәйтәм, — әйдүк түргә. Берәр фельетоныңны да алып килгәнсеңдер әле. +— Фельетонны иртәгә алып килермен. Бүген Шәвәлидән заказ алырга килдем. Шәвәли кайда соң? +— Командировкада бит әле ул. +— Кая китте? +— Ул бит бүген — котыпта, иртәгә — Кызыл Комда. Бик җәһәт йөри торган кеше бит ул. +— Булмады инде алайса, кемнәр турында фельетон язарга кирәклеген сорамакчы идем. +— Беткәнмени фельетон геройлары булырлык бәндәләр: ялкаулар, җилкуарлар, ялганчылар, мактанчыклар — теләсә кайсын тот та яз. +— Әһә, булды, — диде ул. Маңгаен яңадан кепкасы белән каплады да ишекне киң ачып чыгып та китте. +Иртәгесен: "Менә яздым, — дип килеп керде ул. — Ялкаулар турында. Исеме дә "Ялкаулар капты" дип атала. Шәп исем бит?! Кыска, кычкырып тора. Фельетонның исеме кыска булырга тиеш: "Капты", "Эләкте", "Батты"... +Фельетонны укырга дип иелүем булды, исем китте. Сүзен түгел, хәрефен дә танырлык түгел. Берәр тараканны кара савытына тыгып алып, ак кәгазь өстенә җибәрсәң дә, шулкадәр пычратмас. +— Яңадан күчереп яз әле моны, — дим, — шунсыз укып булмый. +— Ярар, язып килермен, — диде ул. Бәрхет кепка яңадан маңгаена шуып төште. +Өченче килүендә Фәсхетдиннең авызы колагына җиткән иде: +— Тегене күчереп тормадым мин. Тотып аттым мин аны. Яңаны яздым. "Ялкаулар эләкте" дип атала. Тик монысын да күчереп язарга вакыт булмады. Үзем генә укып чыгыйм. +Фәсхетдиннең фельетон дигәне бер әбинең көч-хәл белән урам аша чыгуын күзәтеп торуы һәм бу әбигә бер генә укучы баланың да килеп булышмавы турында иде. "Бу урам малайлары ялкаулар икән, шуңа күрә фельетонга эләктеләр", — дип тәмамлаган ул. +— Син бит монда үзең эләккәнсең, — дидем мин, — бәлки, ул әбине күрүче дә булмагандыр. Ә менә син күрә торып та аңа ярдәм итмәгәнсең. +Фәсхетдин бу юлы бәрхет кепкасын күзенә түгел, колагына шудырды. +Ә беркөнне фельетоннар язучы малаебызның авыз-борыны салынган иде. +— Кем дә булса хәтереңне калдырды мәллә? — дим. +— Хәтер калу гынамы соң... +— Ни булды соң? +— Рәнҗеттеләр. +— Кем? Ничек? — дидем мин, аның хәленә керергә тырышып. +— Классташларым минем турыда "Тукмак"ка фельетон язганнар. Җәй көне мәктәп бакчасына эшкә бармаган идем. Шуны язганнар. Минем өчен Шакир эшләде бит. Үземнең вакыт булмады. Үзләрен фельетон язарга өйрәткән кеше турында язалар бит. Аш атканга таш аталар. Сезгә яхшылыкны аңламаган шул кешеләр турында язып китерәм әле. "Үзем фельетон язарга өйрәткән классташларымның минем турында фельетон язулары турында фельетон" дип аталачак ул. +Фәсхетдин чыгып киткәч, миндә дә "Үзе фельетон язарга өйрәткән классташларының аның үзе турында фельетон язулары турында фельетон язучы малай турында фельетон" дигән фельетон язарга теләк туды. Яздым. Тик исемен генә үзгәртергә туры килде. Фәсхетдин: "Фельетонның исеме кыска булырга тиеш", — диде бит. Марафон +Тирес корты булып беттек инде. Дөньяга бер дә чыккан юк. Әйдәле, Гыйльмиҗамал, бүген ычтадиүнгә барыйк әле. Бәйрәм була, ди, анда, йөгерүчеләр бәйрәме. Олан да бик кыстады. Мин дә йөгерәм, дигән була шайтан малай. +Күрше карчыгы чакыргач ничек каршы киләсең?! Гыйльмиҗамал әби риза булды. Бераздан ике карчык дөньяларын онытып, тирә-якның матурлыгына, яшеллегенә сокланып, спортчыларның җитезлегенә исләре китеп стадионда утыралар иде инде. +— Күз генә тимәсен, исән-сау гына булсыннар! Ай-яй каты чабалар инде, ә, Бибинур тәтә. +— Сөйләмә инде, Гыйльмиҗамал. Аяклары җиргә дә тими. +— Бездән булмаган инде ул болай җөгерүләр. Әти мәрхүм әйтә торган иде, сиңа, кызым, бу аякларың белән атка атланып кына җөрисе инде, ди торган иде. Бигрәк камыт идем шул. Җөгерү миннән булмады инде ул, булмады, Бибинур тәтә. +— Карале теге кечкенә малайны. Сөзәргә килгән тәкә кебек чаба. +— Син аны әйтәсең. Әнә теге бабайга нәрсә калган инде?! Картаймыш көнендә, оялмыйча, сыйракларын күрсәтеп җөгереп җөрмәсә. Атлап җөри алганы өчен Ходайга рәхмәт укып тик утырсын инде шунда. +— Таза җелек икән, ә! Ычтадиүн хәтле ычтадиүнгә йөгерергә килгән бит. +— Тагын җөз ел яшисең дисәләр дә җөгермәс идем мин, Бибинур тәтә. Җөгерергә хәлем дә юк, җегәрем дә юк. +— Уф! Тамак төбем кипте бит әле, Гыйльмиҗамал. Чәй-мазар сатмыйлар микән. Барып килмибезме? +— Минем эчәсем килми, Бибинур. Үзең барып килсәң генә инде. +Дус карчыгының китүе булды — Гыйльмиҗамал урыныннан ут капкандай сикереп тә торды һәм камыт аякларын болгый-болгый баскычтан төшә башлады. Бу ни хәл бу? Бу ни хикмәт? Гыйльмиҗамал әби стадион буйлап йөгерә! Халык акыра, көлә, гөжли. Әбинең аларда эше юк. Чабуын белә ул. Стадионны аркылыга кистереп чыгуы булды — аны марафончылар агымы эләктереп алып китте. Бу агым бичара карчыкны 50-60 метр чамасы этеп алып барды. Аннары әби калыша башлады. Ә инде беренче борылышка җиткәч марафончылар артыннан китмәде — икенче якка каерды. +Бераздан бер мәктәпнең спорт мәйданчыгына килеп керде. Монда әбинең сулышы капты, тыны кысылды. Шулай да туктарга уйламады ул. Хәтта мәйданчык кырыенда бер көйгә генә күшәп яткан ялкау бозауның аркан бавы аша абынмый-сөртенми генә сикерде. Шабыр тиргә баткан һәм тәмам хәлдән тайган Гыйльмиҗамал әби болдырдан көчкә атлап керде. +...Ә өйдә ул стадионга киткәндә сүндермичә онытып калдырган электр самоварының суы кайный-кайный парга әйләнеп бетеп килә иде инде. Табак һәм тарак, яки Җиңел пар белән! +Әллә инде бүген мунчаның эссесе кирәгеннән артык куәтле булды, Рахмай башта идәнгә төшереп җибәргән сабынын табалмый интекте. Аны гына тапкан иде, тарагын югалтты. +— Син минем таракны алмадыңмы? — дип сорады ул колагын сөртеп торган Хамматтан. +— Юк, алмадым. Бәлки, Сәлим алгандыр. +— Ни пычагыма ул Сәлимгә? Чәчен кырдырып алдырган бит ул. +— Ник, андыйларга табак кирәкмимени? +— Ниткән табак? +— Син нәрсә сорыйсың соң? +— Тарак сорыйм мин, тарак!.. +— Ә мин табак дип ишеткәнмен. +— Колагыңа су тулмагандыр ич. Тулгандыр, мөгаен. Шуңа табак белән таракны аера алмыйсыңдыр. Үзеңә "Табак" дип кушамат тагарга кирәк әле. +— Анысы инде синең эш. +— Нәрсә, такмас дисең мәллә? Тагам. Үзеңне Табак, Табак дип йөртерләр аннары. +— Йөртсәләр соң... — Рахмайның ачуы чыга башлады. +— Бүгеннән башлап — Табак син. Әйе, әйе, Табак! Җиңел пар белән, Табак! +— Җиңел пар белән!.. +Шул вакыт алар янына Сәлим килеп чыкты. +— Ник шаулашасыз? +— Син беләсеңме, Хамматның кем икәнен, — диде Рахмай, ашыга-ашыга. — Табак ул хәзер. Әй, онытып торам икән, син минем табакны күрмәдеңме? +— Табакны? +— Тфү, таракны ла. Менә шушы Табак аркасында үзем дә табак дип торам тагын. Табакны, таба... әй, таракны. +— Һич кенә дә күрмәдем бит. +— Табакны... — Рахмай тагын нидер әйтмәкче иде, киенгәндә майкасының бер як җиң уемына башын да, кулын да тыккан булып чыгып, бу минутта ни башын, ни кулын чыгара алмый азаплана иде. +Әллә тарагын югалтканга кәефе төште, әллә "Табак" дигән кушаматка Хамматның бер дә исе китмәвен сизде — Рахмай мунчадан кайтканда сөйләшмәде. Инде кайтып җиткәндә генә аның тавышы яңгырады: +— Табак! Табак мунчада калган. Әни кирәкне бирә бит. +Рахмай кире мунчага йөгерде. Үзенең биек яшел табагын ләүкә өстендә калдырган булган ул. Ә табак эчендә бер башыннан — ике теше, икенче башыннан өч теше төшкән тарагы да ята иде. Гөмбә оясында +Соңгы дәрес бетүен белдереп кыңгырау шалтырауга, балалар шау-гөр килеп ишектән чыга башладылар. Шулчак Зәки дусты Рәхимне җиңеннән тартып туктатты. Кеше ишетмәсен дигәндәй пышылдап кына әйтте: "Хәзер үк китәбез, яме. Югыйсә Ильясның да иярүе бар. Урманга барганда миңа да эндәшерсез, дип бүген дә ике тапкыр әйтте инде. Ни пычагыма ул безгә. Кичә мәсьәләсен дә күчертмәде әле. Аннары тагын шул, урманга күп кеше барып юньләп гөмбә җыеп буламыни..." +Малайлар өйләренә кайтып тиз-тиз генә капкалап алдылар да чиләк эләктереп урманга юл тоттылар. Зәки җиңел сулап куйды. Болай булгач, Ильясны төп башына утырттык дип уйлады ул эчтән генә. +Баруы күңелсез булмасын өчен, малай былтыр гөмбә җыйган чагын сөйли башлады: +— Мин гөмбәнең оясын беләм. Былтыр шуннан берүзем ике чиләк җыеп алып төштем. Валлаһи менә! +— Кайда соң ул? +— Баргач күрерсең. Былтыр, әйтәм бит... +— Ак гөмбә бармы соң анда?.. +— Әйтәм бит, дыңгычлап тутырылган ике чиләк ап-ак гөмбә алып кайттым... +Ул арада малайлар урман авызына якынлашып киләләр иде. Ләкин артларыннан кемнеңдер кычкырган тавышы аларны борылып карарга мәҗбүр итте. +— Ильяс! Ильяс йөгерә. Кай арада күреп алган диген син аны! Кирәкле кишер яфрагы. — Зәки бу сүзләрне тешен кысып кына әйтте. — Тәк, болай итәбез. Урманга керүгә сызабыз аның яныннан, йөрсен шунда берүзе аптырап. +Зәки тагын нидер әйтмәкче иде дә, яннарына мышный-мышный Ильяс килеп җитүгә туктап калды. +— Уф! Тәки куып җиттем бит. Урман тавыннан менеп баруыгызны күрдем дә йөгердем генә. +— Бәй, без сиңа әйтергә онытканбыз, — диде Зәки, хәйләкәр елмаеп һәм Ильяска сиздермичә генә сул кулы белән Рәхимнең кабыргасына төртеп алды. Сөйләшкәнне онытма, янәсе. +Урманга кергәч тә Зәки кызып-кызып атлавын дәвам итте. Ул черек төпкә эләгеп чак кына абынмыйча калды. Аның шулай кабалануыннан, ашыгып атлавыннан гөмбәне беренче булып табасы һәм чиләкне беренче булып тутырасы килүе сизелеп тора иде. +Ильяс белән Рәхим, киресенчә, ашыкмадылар. +— Урман көз көне бигрәк тә матур була икән, ә, Рәхим, — диде Ильяс, соклануын яшерә алмыйча. +— Әйе шул!.. +Атлаган саен аяк астында коры яфрак өеме кыштырдый. Чаганнарга ут капкан диярсең — алар кызгылт-сары ялкын эчендә балкып утыралар. +— Рәхим, кил әле монда, тизрәк кил. +— Нәрсә бар, Ильяс? +— Менә бу чыршы төбендәге гөмбәне күрәсеңме? +— Юк. +Ильяс кулындагы таягы белән төптән бер уч яфрак тартып чыгаруы булды — анда ак гөрәҗдә елмаеп утыра иде. +— Карале син аны. Менә сиңа фокус! +— Гөмбәнең кайда үскәнен күңел белән тоярга кирәк, Рәхим. +Нәкъ шуны гына көтеп торган диярсең, малайлар янына Зәки килеп туктады. Ул бер гөрәҗдәгә, бер үзенең буш чиләгенә карап торды да Ильяска арты белән борылып Рәхимгә эндәште: +— Ычкындык моннан, әйдә! Мөхетдин аланы өстенә менәбез, былтыр... +— Сабыр ит инде. Монда да очрый бит әле. Менә бит! — дип, Рәхим җиргә иелде. +Зәки, дустының тыңламавына ачуланып, сул кулын гына селекте. "Нәрсәгә ялынып торам соң. Мөхетдин аланы өстенә үзем генә менәм дә алып төшәм бер чиләк гөмбәне. Болар шаккатсын!" +Зәки юкка чыкты. +Тик былтыргы урында ак гөмбәдән җилләр искән. Алай итте, болай итте малай — хет күңел өчен генә булса да бер гөмбә дә тапмады. Ачуланып кепкасын тартып төшерде дә җиргә сузылып ятты. Кинәт шартлап сынган ботак тавышын ишетеп, сискәнеп китте. Алдына караса, ни күрсен — аланның уртасыннан башын аска игән хәлдә поши чаба. Туп-туры Зәкигә таба! Зәки куркуыннан ничек сикереп торганын да сизми калды һәм авылга таба элдертте. Кепкасы да, чиләге дә шунда торып калды. Поши аланның икенче ягына, чыршылар арасына кереп югалса да, малай өчен ул нәкъ үзе артыннан ук чабып килгәндәй тоелды, тоякларының җиргә бәрелгән тавышы Зәкинең колак төбендә генә ишетелгәндәй булды. Шулай йөгерә торгач, Зәки Ильяс белән Рәхимнең каршысына ук килеп чыкты. +— Ни булды, Зәки? Нигә шулай шабыр тиргә баттың? Чиләгең кайда? +— Уф, чиләк кайгысымы соң әле, кепкам да төшеп калды. Чүт поши сөзеп үтермәде. Мөгезенә эләктереп алды дигәндә, чак качып котылдым. +— Зур идеме соң? +— Ике сыер хәтле булгандыр. +— Ә чиләгең тулган идеме соң? +Зәки малайларның чиләкләренә күз төшереп алды да эндәшмәде. +— Әйдә, чиләгең белән кепкаңны барып алып киләбез, — диде Ильяс. +— Юк, юк, — Зәки тәмам кызарды. — Хәзер соң инде. Урманда караңгы тиз төшә бит. Башка вакытта... Этем дә тими аңа. +— Гөмбәсез ничек кайтасың инде? +— Без болай итәбез аны, — Ильяс тотты да чиләген җиргә бушатты, — гөмбәләрне бүләбез. Безгә җитә бит монда. +Рәхим дә үзенекен кушты. Шулай итеп, Зәки гөмбәле булды. +...Малайлар авылга кайтып җиткәндә, кояш офыкка кереп чумган иде инде. +— Иртәгә дә барабыз, яме, Ильяс, — диде Рәхим. +— Иртәгә ял көне дә әле. Иртүк китәбез, син дә барасыңмы, Зәки? Иртәгә Мөхетдин аланы өстенә менәрбез. Кепкаң белән чиләгеңне дә табарбыз. — Ильяс бу сүзләрне Зәкинең күзләренә туп-туры карап әйтте. +Зәки "ярар" димәкче иде — тавышы чыкмады. "Анда гөмбә ю-у-к", — дип кенә пышылдады, һәм тирән итеп бер сулады да сул кулының аркасы белән маңгаеннан агып төшкән тирен сөртте. Ә сәгать келт-келт итә... +Соңгы вакытта мәктәпкә һич адәм вакытында килеп булмый, гел соңга калам. Үзем йокыдан сигезенче яртыда ук торам бит инде югыйсә. Тик менә өйдән вакытында чыгып китеп булмый. Йә китапны табалмый интегәм, йә күлмәкнең төймәсе төшкән булып, шуны тагасы була. +Беркөнне дә уянып китсәм — сәгать сигезенче ярты булган. Сикереп тордым да, почмакка кереп биткә бер уч су сиптем дә... Авызга бер кул белән тозлы балык, икенчесе белән кәрәзле бал тутырдым да... Инде аякка киям дә чыгып ычкынам дисәм... ботинканың бавы өзелгән булып чыкты. Тотындым дөбер-дөбер бау эзләргә. Ә сәгать келт тә келт, келт тә келт. Бауны табалмадым, әлбәттә. Сәгатьнең кече теле озынлыгындагы шушы өзелгән иске бауны өченче җиреннән ялгадым һәм ботинкамның ике тишегеннән генә эләктереп бәйләп тә куйдым. +Шул ботинкам аркасында тагын соңга калдым дип барсам... Менә гаҗәп, нәкъ вакытында килгән булып чыктым. И сөендем, и шатландым. Шатланудан да бигрәк аптырадым. Ничек шулай вакытында килдем икән, дим. Ә бит өйдән чыгып киткәндә сәгать сигез тулар-тулмас кына калган иде бит, дим. Кич белән белдем серен. Әти белән әни эшкә китәр алдыннан сәгатьнең олы телен ун минутка алгарак күчереп куйган булганнар икән. Мин соңга калмасын дип инде. Шәп тә иткәннәр соң! Шул ун минут коткарган мине. +Икенче көнне дә төп-төгәл сигезенче яртыда уяндым. Бу юлы торырга ашыкмадым. Сәгатебезнең ун минутка алда булуын беләм бит инде. Нәкъ ун минут рәхәтләнеп аунадым, ичмасам, һәм... һәм соңга калдым. Шунда уянуга торган булсамчы! Җитмәсә, чалбарга аш түгеп тә харап булдым. +Тәк, инде сәгатьнең телен тагын бер биш минутка алгарак күчерми булмый, минәйтәм. Күчердем — дәрескә өлгерә яздым. Тагын ун минутка күчердем. Ул көнне килеп тә кердем — дәрес тә башланды. Юк, тагын күчерергә кирәк әле, минәйтәм. +Вакланып тормадым — тагын егерме минут өстәдем. Хәзер кешеләрнең сәгате сигез тулганда безнең сәгать тугыз тулып килә торган булды. Ләкин моның да файдасы ташка үлчим генә. Ник дисәң, тугызынчы яртыга кадәр йоклый башладым. Нишләргә? Сәгатьне ачтым да озын телен тагын бер әйләнеш зырылдаттым. Һәм... унынчы яртыга кадәр йоклый башладым. +Ә бүген адәм көлкесенә калдым. Класска ут капкандай килеп керүем булды — барысы да шаркылдап көләргә тотынды. "Әй Һашим, кайтыр вакыт җитте бит инде", — диләр. Монысы ни хикмәт тагын? +Әби эше булган икән. Радио сөйли башлауга уянган да залга кереп сәгатьне караган (кирәк бит!). Караса, радиода алтыны суга, безнең сәгать сигезне күрсәтә. Әби аны-моны уйлап тормаган, ике сәгатькә алда йөри торган сәгатемне дөресләгән дә куйган. Миңа да берни әйтмәгән. Их әби, әби!.. Бүген котылсам... +Бүген мәктәптән кайтам да бернигә карамыйм — дәресләремне әзерләргә утырам", — дигән идем. Булмады. Әни мин ярата торган токмачлы аш пешереп куйган. Җитмәсә, әби дә: "Ашау эшне калдырмый, улым", — дигән булды. Дөрес әйтә. Дәрес әзерләү өчен кичкә кадәр вакыт бар. Ашны чөмердем. Ә аннары, үзегез беләсез, ризыкны тәнгә сеңдерер өчен нишлиләр? Әлбәттә, ял итмичә ярамый. Диванга түндем. Йокыга киткәнмен. Һашим уятты. Хоккей уйнарга соңга калганмын икән бит. Йөгердем генә. Ә дәрес? Һи-һи-и... кичкә кадәр биш тапкыр әзерләргә була әле аны. Каты да уйнадык соң. Каен ярканың башыннан телем итеп кисеп алынган "алка"ны тал ботагыннан ясаган кәшәкәләр белән ярылганчы "кыйнадык". Өйгә караңгы төшкәч кенә кайтылды. Ә хәзер абзагыз бер генә чынаяк чәй эчеп алачак та дәрес әзерләргә тотыначак инде. Юк, мультфильм карагач тотыначак. Мультфильмнан соң кино башланды. Зыян юк, кино карагач та өлгерәм әле. Вакыт бар бит. Тик менә фильм ахырында күзләр әлҗе-мөлҗе килә башлады. Арылган. Юк, бүген иртәрәк ятыйм. Ә дәресләрне иртәгә иртән торып әзерләрмен. Өлгерәм ич әле. Шулай иттем. Иртән иртәрәк уяндым. Уяндым гына. Тормадым. Өй эшен мәктәпкә килгәч Һашимнан гына күчерәсе иттем. Вакыт бар бит әле. +Мин килгәндә, Һашим барысын да мәзәк сөйләп көлдерә иде. Ул сөйләгәндә көлә-көлә эчең ката. Каян сүзен таба, каһәр! Бүген дә үтерде генә инде. Әле тагын сөйлисе иде. Вакыт җитмәде. Дәрес башланды. +Укытучы апа беренче мәсьәләне Һашимнан сорагач, тәнем буйлап җылы-йомшак дулкын йөгерде. Димәк, Һашим сөйләгәндә, мин өйгә бирелгән икенче мәсьәләне чишәм, һичьюгында артта утыручы Дамирдан күчерәм. Вакыт бар бит. Тик мин мәсьәләне укып та өлгермәдем — Һашим үзенекен чишеп бетергән булып чыкты, һәм укытучы апа икенчесенә мине чакырды. Класс алдында багана кебек калкынып торудан башка чара юк иде. Тилмереп укытучының журналга төртелгән каләменә карыйм. Бөтен теләгәнем: "2"ле генә куя күрмәсен. Бүген котылсам, өйгә кайтуга дәрес әзерләргә утырыр идем. Бернигә карамас идем. Аңламады Мөршидә апа — миңа чәпәде "2"лене. Әнә кичә физика укытучысы Кәрим абый аңлады, ичмасам. "Иртәгә, ягъни бүгенгә була инде, әбәзәтельно әзерләнеп киләм", — дигәч, "2"ле куймады. Дөрес анысы, әзерләнеп булмады инде. Әгәр бүген дә куймаса, киләсе дәрескә әзерләнәм дә әзерләнәм инде. Бер тәгам ризык та капмыйча әзерләнәм. Юк, тамак ялгарга кирәк анысы. "Ашау эшне калдырмый", — ди бит әбием... Мин ничек клоун булмадым... +Салаватны әйтәм, акылы алтын икән — Чыршы бәйрәмендә миңа клоун булырга куша. Ел буена көлүләре җитмәгәнме? +И ялынды Салават, и ялынды. Биш көн буена ялынды. Минем җавап бер генә: "Юк!" +Кызык иттем. Тәки клоун булмадым. Билал булачак. Ха-ха-ха!.. Булсын әйдә. Аңа килешә ул. +Салаватның гына чырае сытылды. "Истә тотармын!" — дигән булды. Нишләтә ала соң ул мине? Отряд командиры дигәч тә... Куркыта, имеш. Куян тиресен күптән салып ыргыттык инде. Теге вакытта гына ул... О-о-о... ул вакытта, чыннан да, курыктым. +Либәдән зиреклеге буендагы чөгендер басуына чүп утарга барган идек. Класс белән. Бишалты билчәнне егып салдым да баш авырта дигән булып урманга кереп киттем. Ятам шулай бер каен төбендә — бүре килеп чыкмасынмы! Куркудан бөтен тәнем буйлап ун мең ВАТТ көчәнешле электр тогы йөгереп узды. Яшелле-зәңгәрле тавыш белән кычкырып җибәрүем булды — Салаватлар мине коткарырга йөгереп килделәр. Килделәр дә тәгәри-тәгәри көлделәр — бүре дигәнем умартачы Хәсәнша бабайның эте булып чыкты. +Ярый, хуш, бүген үзләреннән көләчәкмен инде. Нинди тамаша күрсәтерләр икән? Билал ни кыланыр? Әнә Кыш бабай керә. Йолдызлы бияләе белән зәңгәрсу бөдрә сакалын сыпырып җибәрде дә ике кулын өскә күтәрде: +— Исәнмесез, балалар! +— Исәнме, Кыш бабай! +— Хуш киләсең! Әйдүк! — дидем мин дә, хорга кушылып. +— Ничек яшисез, дуслар? Ни хәлләрегез бар? Укулар ничек бара? Сезнең арада, шәт, "2"ле алучылар юктыр? +— Хәтерне калдырасың бит, бабакай. Нишләп бу сорауны миңа карап бирәсең? Яңа елда "2"легә Ябык булсын ишекләр. Журналларны һәр чиректә Бизәп торсын "5"леләр. +Кыш бабай үзе сөйли, үзе карашын миннән алмый. Ә тавышы... тавышы нәкъ менә Салаватныкы. Оятымнан җир тишегенә керердәй булып басып торам, чөнки монда "2"ле капчыгы мин генә бит. Салават, әй, юк, бабай сөйли дә сөйли: +— "2"лене, дуслар, ыргытыйк чүплеккә! +Акрын гына артка чигенәм. Озын муеным кыскарды, җилкәләрем куырылды. Күзләремне томан каплады. Их, булсын иде бер битлек. Тиз генә Рәхимнең "төлке"сен салдырып алдым да башыма киеп куйдым. Көлтә койрык битлеге тынычландырды бераз. Әмма озакка булмаган икән... +— Хәйлә-мәкерне иске елда калдырыйк, дуслар. — Кыш бабайның шулай диюе булды — хәйләкәр "төлке"не салып Рәхимгә сузганымны сизми дә калдым. Хәйлә дигәндә, мин болай да төлкедән ким түгел анысы, тик менә чөгендер кебек кызарган битемне кеше-кара күрмәсен иде инде. Партадашым Дамирның битлеген сорап торып попугай булдым. +Ә Кыш бабай һаман сөйли: +— Иске елда калдырыйк без ялкаулыкны. Дәресләргә әзерләнеп килмәүчеләр, җавап бирергә баскач, кеше әйткәнне тилмереп көтеп торучылар булмасын Яңа елда. +Дәрестә дә Дамир әйтеп торганны кабатлап интегүләр җитмәгән — бәйрәмдә дә попугай булып йөрим икән бит. Шунда ук попугайдан аюга әйләндем. +— Өлгерлек һәм җитезлек булсын безнең юлдашлар. — Кыш бабай, юк, Салават ла, сүзгә кесәгә керми. +"Ә бу аю, — дип уйлыйм үзем турында, — чаңгы ярышында иң ахырдан килде, ике көннең берендә дәрескә соңга кала. Аю да — аю, мин дә — аю". +— Мә, дустым, касалапыеңны!.. +Инде ничек котылырга? Каршымда бүре тора. Юк, аңа якын да килмә. Хәсәнша бабайның этеннән соң "Бүре Шәкүр!" дип йөртәләр мине. Бичара куян кала инде... Аның белән дә булмый. Ул бит куркакның да куркагы... +Юк бит, ичмасам, тылсымлырак битлек. Ә-ә-ә... Клоун бар. Анысы да — Билалда. +Маңгаемнан бөртек-бөртек тир бәреп чыкты, аркам шабыр су булды. Уфылдап чыршы төбенә чүмәштем. Классташлар да сизенде бугай — миңа карап көлә башладылар. Боларына түзәргә дә була. Тик менә Билалның көлүенә ничек чыдарга? Нигә инде клоунның битлеген авызы колагына кадәр ерылган итеп ясыйлар икән?! Судья +Марсель түбән оч малайларының капкасына ике туп кертеп, футбол йолдызы Марадонага әверелгән. Шулай дип кенә эндәшәләр үзенә. Ә ул елмайган була. Канәгать булмый ни!.. Дөнья чемпионы исеме белән эндәшсеннәр әле. Анысы минем исем дә нәкъ Марадона инде: Марат — Марадона. Эш түбән очлар капкасына бер-ике туп тондырудан гына тора". +Маратның уйларын очрашуның башлануын белдереп яңгыраган сыбызгы тавышы бүлде. +Булачак Марадона тупны эләктерергә дип сул якка — Гайшәбикә әбиләрнең коймасы буена йөгерде, ә тупны көндәшләр уң якка очырттылар. Уң якка йөгерде — туп сул якка очты. Марат, сөзәргә килгән тәкә күк, Вильданның аяк астына ташланды, ә Вильдан Җаббарга пас бирде. Марат Җаббар янына йөгереп килде — тегесе исә тупны яңадан Вильданга шудырды. Кая ул гол кертү, хет тупка аягын тидереп карасын иде әле. Әһә, тырыша торгач тидерде бит. Бар көченә тибеп тә җибәрде. Тик туп кына ул теләгән якка түгел, Гайшәбикә әбиләр бакчасына очты. Аның каравы аягыннан ычкынып киткән шул туп төсендәге кара-кучкыл ботинкасы капка алдына ук барып төште. +Тәнәфестән соң Марат үзеннән Марадона чыкмаячагына ышанды, ахры, капкага басты. Дасаев булачак ул. +Әнә малай алга иелгән, җилкәләрен җыерып кулларын җәйгән, киеренкелекнең соңгы чигенә җитеп капка саклый. Чирәм өстеннән салмак кына тәгәрәп килгән тупны тотып алды да алга ыргытты. Аннары вәкарь белән генә як-ягына каранып алды. Ул сул якка карап торганда Җаббарның уң яктан китереп тибүе булды — Марат тупның капкага керүен сизми дә калды. Күп тә үтмәде, почмактан Вильдан манчыды. Әле ярый туп Маратның корсагына тиде. Корсак әрнесә әрнеде, аның каравы гол кермәде. Нәкъ Дасаев инде менә... Ә аннары... Аннары туп Марат капкасына яуды гына. Юк, Дасаев белән эш барып чыкмады. Ул баскан капкага туп кертеп, Вильдан — Вальдано, Җаббар — Жосимар, Билалов — Беланов, Зиннур — Зико, Ркаил Элькяер булдылар. +Ниһаять, судьяга әйләнде Марат. Авызында — сыбызгы, кулында — сары карточка. +Уен кызганнан-кыза. Менә түбән очлар атакага ташланды. Туп — Вильданда, юк ла, Вальданода, Вальдано Жосимарга бирде. Жосимар — Белановка. Беланов!.. Удар... Гол! +Әмма Марат голны санамады. "Офсайд!" — диде ул җитди генә һәм яңакларын кабартып сыбызгысына өрде. Бераздан ыргылып Марсель — Марадона килеп чыкты һәм тупны түбән очлар капкасына куа башлады. Бер сакчыны узды, икенчесен дә алдалады. Капкачы белән бергәбер... Һаваны сыбызгы тавышы ярды. Марат Марадонаны туктатты. "Тупас уйныйсың", — диде ул. Тегесе бәхәсләшмәкче булды. Әмма кырыс судья аның борынына сары карточка китереп төртте. Марадона тагын нидер әйткән иде — Марат аны уеннан бөтенләй мәхрүм итте. "Судья белән бәхәсләшмиләр..." Нишлисең, футбол "йолдызы"на мәйдан кырыена чыгып, чирәм исе иснәп утырудан башка чара калмады. "Чыкмасаң — туп минеке, тотам да өйгә алып кайтып китәм, калырсыз авызыгызны ачып", — диде судья. Күп тә үтмәде, Марадона янына Вальданога чыгып чүмәшергә туры килде. Аннары сары карточка Жосимар белән Зико йөзе алдында да җилфердәде. +Ә туп әле уңга, әле сулга оча. Әнә нинди матур булып тәгәрәп килә ул. Нәкъ судья каршысына йөгерә. Марат түзмәде — аңа тибеп тә җибәрде. Әмма ул озаткан кадерсез туп бу юлы да Гайшәбикә әбинең коймасын яратты. Каен тактасына килеп тә бәрелде һәм пошт итеп туктап та калды. Бакчада бәрәңге чүбе утап йөргән әби сискәнеп буразнага чүгәләде... +Хуҗасы кулына алганда, тупта җан әсәре калмаган иде инде. Очы чыгып торган кадакка эләккән икән, хәерсез. Марат, шул кадакны да бөгеп куймагансың дигән кыяфәттә, кызарган күзләре белән Гайшәбикә әбигә карады. Ә куллары әбинең куркудан каны качкан йөзенә таба сары карточка суза иде. Чиртсен генә... +Хәйдәрне йокысыннан әтисе уятты: +— Улым, ишегалдындагы утынны сарайга ташып өяргә кирәк. Чәй эч тә шуңа тотын әле, яме. Бушагач, апаң да булышыр. +"Булышыр" дигән сүз инде Хәйдәргә җитә калды — йокыдан ачылып җитмәгән күзләрен уауа апасын эзләргә чыгып китте ул. Хания мунча алдында кер уа иде. +— Ташла бу чүпрәкләреңне. Әти утын ташырга кушты. +— Ташый тор инде үзең, минем кер чайкыйсы, ашка бәрәңге әрчеп саласы бар бит әле. Шуннан соң чыгам. +— Тизрәк бул, тизрәк. Минем сине көтәргә вакытым юк, балыкка барасым бар. +Апасы чишмәгә кер чайкарга төшеп киткәндә, Хәйдәр чолан баскычында утырып калды. Башта утырып, аннары идәнгә кырын ятып көтте ул Ханиянең су буеннан менгәнен. Апасы озак тормады — зәңгәрсу күлмәгенә килешеп торган зәңгәр көянтәсенә ап-ак кер тутырылган чиләкләрен элеп, менеп тә җитте. +— Син әле эшкә тотынмадыңмыни? — диде ул җәйге эсседә чоланның салкынча һавасын сулап рәхәтләнеп яткан Хәйдәргә. +— Сине көтәм. +— Инде ике кулыңа берәр ярка гына алып кертә торсаң да, яртысын ташып бетерер идең. +Шул вакыт Хәйдәрнең башына бер уй килде. +— Апа, тыңла әле, — диде ул, бик мөһим мәсьәләне хәл иткәндәй. — Шәп идея! Утынның яртысын мин ташыйм, ә яртысын — син. Кайчан телисең, шул вакытта ташырсың. Миңа да өлеш тия, сиңа да — бигайбә! +Хәйдәр утын өемен, гаскәрне күзәтүче генералдай, вәкарь белән генә әйләнеп чыкты. "Тәк, — дип уйлады ул, — монда чама белән утыз кочак утын бар. Унбиш кочак — миңа, калганы — апага. Тиз генә ташыйм да выжт — балыкка". +Хәйдәр шулай эшләде дә. Чама чамадан узмый, диләр. Тик Хәйдәрнең апасына чама белән калдырган унбиш кочак утыны утыз кочакка якын булды. Алай да апасы үпкәләмәде, зарланмады, сабыр гына ташыды. Хәйдәр кайткач, аңа да берни сиздермәде. +Ә берничә көннән Хәйдәрнең әтисе ишегалдына тагын әллә никадәр утын ярып өйде. Монысын инде Хәйдәр балыктан кайткач ташырга булды, чөнки Кесмәскә иптәш малайлары белән иртүк төшәргә килешкән иде. +Киткәндә апасын уятты ул: +— Бу юлы утынның яртысын башта син ташыйсың. Мин үземнекен балыктан кайткач кертермен. Түлке кара аны, мин анда чама белән күпме утын барын беләм. Хәйләләп миңа күбрәк калдырырга маташма. Икебезгә дә тигез булсын. — Хәйдәр суалчан тутырылган шырпы кабын кулында сикерткәләп алды да тагын шул сүзләрне кабатлый башлады: — Мин анда күпме утын барын беләм. Хәйләләсәң... +Хәйдәр елга буенда ут йоткандай утырды. "Апа алдар инде мине. Төп башына утыртыр. Юк, алдый алмас. Мин анда күпме утын барын беләм. Күбрәк калдыра икән — үземә тиешлесен генә ташыйм. Калганын яңадан үзе ташыр. Яки бармак тидермим. Өемнең төп-төгәл яртысы калган булса гына ташыйм". Шул вакыт Хәйдәрнең уң якта утырган күршесе, чупырдатып, су өстендә көмеш нурлар уйнатып, чабак тартып чыгарды. Ул инде җиденче балыгын ала. Көн саен балыктан буш кул белән кайтырга күнеккән Хәйдәрнең калкавычы селкенеп тә карамый. Әһә, әнә аныкы да биеп алды. Тәк. Уйната башлады. Хәйдәр урыннан торып ук басты. Аның судан койрыгын болгый-болгый, зәңгәрсу-көмеш тәңкәләрен ялтырата-ялтырата чыгачак балыкны күрергә өметләнгән күзләре тагын да очлана төште. Менә калкавыч юк булды. Хәйдәр кармагын киеренкелекнең соңгы чигенә җитеп тартты. Әмма судан җиме дә калмаган буш кармактан башка берни чыкмады. "Алдады бит, җүнсез. Ярый, эләктерермен әле мин аны. Алай гына алдый алмас! Аңа түгел, апама да алдатмыйм әле. Мин беләм — чама белән утыз алты кочак утын бар анда, унсигезәр кочак туры килә". +Чү, чиртә түгелме соң? Чиртә шул! +"Их, монысы эләксә генә ярар иде. Утынын да ташыр идем. Егет кешегә ние бар унсигез кочак утынның. Балык капса, бер-ике кочак артыграк та кертергә риза. Балык кына капсын!" — Хәйдәр кармак сабын югары күтәрде. Яр өстенә чәнти бармактан да кечерәк ташбаш малае килеп төште. "Монысы да ярый". — Ниһаять, Хәйдәрнең йөзенә аз гына булса да канәгатьләнү билгесе йөгерде. Суалчанга черт иттереп бер төкерде дә, кармакны һавада сызгыртып, янә суга ыргытты һәм күзләрен кылычландырып калкавычка төбәде. "Чиртсен иде. Апа утынны егерме кочак калдырса да ташыр идем. — Калкавыч сикереп куйды. — Егерме биш кочак калса да ташыйм. Бәхәсләшеп тормыйм. — Калкавыч бер чумып та чыкты. — Утыз кочак калса да..." Хәйдәр икенче ташбашны эләктерде. +Ул тагын бераз утырды да, шушы ике талымсыз ташбашка да канәгать булып, өенә утын ташырга йөгерде. +Кайтса, ишегалды ялт иткән иде. Чүплек +Бу дөньяда җисем бардан — юк, юктан бар була алмый икән. Шуны беләсезме? Ә менә минем бабай белми. Ишегалдында аунап яткан йомычкаларны себереп түгәргә кушты ул миңа. Себердем дә бөтен чүп-чарны чолан астына этеп кертеп куйдым. Бабайның күзе үткен шул, күреп алган тегене. "Иренгән ике эшләгән, — ди бу миңа. — Чүплек дип белдеңме әллә аны. Мәтри, мин чәй эчеп чыкканчы чолан асты ялт итсен". Һе, кызык! Йомычка да җисем бит. Аны бит юкка чыгарып булмый. Физиканы су урынына эчкән оныгы белән бәхәсләшеп тормасын иде инде. Тик моны бабайга әйттең ни, әйтмәдең ни. Үз туксаны туксан. +Җәй көне урманда печән җыйганда да аптыратты ул мине. Пакусны әле болай, әле тегеләй әйләндертә. Куелыктагы печәнне җыеп алып чыгарырга һәм тагын таратырга куша. Аңлатам үзенә: +— Бабай, — минәйтәм, — бу печәннең барысын да чүмәләгә өясе. Чүмәләгә өйгәч, бөтен печән бергә кушыла. Ә кушылучыларның урыннарын алмаштыру белән сумма үзгәрми. Димәк, печән дә артмый да, кимеми дә бит инде. +Юк, тыңларга да теләмәде. +...Чүпне бәрәңге бакчасындагы ызанга алып чыгып тондырдым. Тондырдым гына, бабай арттан чыгып җиткән. Тәрәзәдән күреп калган икән... +"Ишкәнсең, шайтан малай, — ди, — мин үлән тигез үссен дип ызанны себереп торам, ә син..." +— Бабай, — минәйтәм, — йомычка — җисем. Ул бар. Ул юк була алмый. Физика! +— Акыл сатып торганчы, җыеп ал тизрәк!.. — Үзе уң кулын биленә салып бакча башына менеп китте. Физиканы белмәгән кеше белән бәхәсләшмә икән. Мин бит инде могҗиза ясап, закон үзгәртеп йөри алмыйм. +Ничек котылырга соң бу чүптән? Урамга атсаң — күршеләр күзне ачырмас. Елгага атсаң — штраф! +Ниһаять, таптым җаен. Йомычкаларны шыпырт кына өйгә алып кереп, шкафка китаплар артына тутырдым. Монда аны этем дә күрми. Китапка кагылучы юк бездә. Әле дә тора. Тик әдәбият укытучысы гына каникулда бер китап та укымагансың дип "2"ле чәпәде. Тора хәзер шул кәкре муен көндәлегемне чүпләп: башын бөккән, койрыгын болгаган. Бу дөньяда бернәрсә дә бардан — юк, юктан бар була алмый. Нишләп шушы мәхәббәтсез "2"ле генә юктан бар була ала икән?! Теш сызласа нишләргә? +Сезнең тешегез сызлап азапланганыгыз бармы? Мин үзем дошманыма да теләмәс идем. Беркөнне әче таңнан борауларга тотынды. Тишегенә тутырмаган әйбер калмады. Туктамый гына бит. Башта өйдә үрле-кырлы сикердем, аннары ишегалдына чыгып сикердем. Аптырагач күрше Шәяхмәт абыйның капка төбендә калдырган мотоциклына барып атландым. Карыйм — хуҗа ачкычын да алмаган. "Урал"ның баш түбәсенә берне кундыруым булды, ачкыч черт итеп оясына керде дә утырды. Инде кабызып карамый буламы соң?! Типтем, берне, икене, өчне... Кабынды бит, бер көйгә генә текелди башлады. Шул вакыт капкадан Шәяхмәт абый килеп чыкты. Чыкты да минем колакны борды. Кызарды, кызды, әрнеде колак. Ә теш? Тфү, тфү... Теш басылды. Менә кызык: димәк, теш сызласа, колакны гына борырга кирәк икән. +Хәер, моны доктор абыйлар күптән беләдер. Әнә беркөнне әти дә врачка биленнән зарланып барган булган. Врач үзен йөзтүбән яткырган да табанына резина чүкеч белән суккан. Эскәмиягә утыртып тез астына да бер-икене кундырган. Ә биленә тимәгән дә. Шуннан ни булган дисезме — биле язылып киткән бит әтинең. Менә шулай авырткан җирне авыртмаган җирне авырттырып дәвалый ул врачлар. Үзегез уйлап карагыз әле, салкын тиеп башыгыз авырта, борыныгыздан ага башласа, уколны кая кадыйлар соң? Әйе шул, бер авыртмаган һәм баш белән дә, борын белән дә бернинди уртаклыгы булмаган җиргә бит. +Әнә партадашым Сәлим дә сөйләп тора әле: "Беркөнне тешем сызлап врачка барган идем, — ди (ул да интегә инде шул теш белән), — врач сызлый торганын да актарды, сызламый торганын да актарды", — ди. Беләсезме, тамчы да сызламаган тешен тишкәләп бетергән. Аның каравы сызлый торганы сызламый башлаган. +Уф, бүген тагын сызларга тотынды минем теш. Уңга-сулга борам колакны. Икесен берьюлы борып карыйм. Файдасы юк. Дөрес, бик каты борып булмый анысы. Ни дисәң дә, үз колагың бит. Киттем докторга. Калганын сөйләп тә торасы килми. Начар докторга эләктем мин. Берни белми. Мөгаен, мәктәптә укыганда минем кебек "2"ле белән "3"ледән башы чыкмагандыр. Беләсезме, аның дәһшәтле кәнәфиенә барып утыруым булды — тешем сызламый башлады. "Ялгыш килгәнмен. Сызламый минем теш", — дип әйтеп карыйм. Юмалый-юмалый авызны ачтырды бит, үзсүзле. Кыскасы, колакны да бормады, аякка да сукмады, Сәлимнеке кебек башка тешкә дә тимәде. Бармак белән кагылсаң да әрнергә торган тешемне келәшчә белән каерып алды. Җитмәсә тагы, башта шул ук тешкә — әрнүе болай да җитмәгәнме — укол кадап маташты бит әле. "Эһ-эһ..." +Бу сөйләшү Беренче сентябрь көнне Әкрәм белән аның дүрт яшьлек энесе Мөхәрләм арасында булды +Ишетсен колагың, мин сине мәктәпкә тамаша карарга алып килмәдем. Абыең кубызына биергә алып килдем. Өченче көн әнә бөтенесе мәктәпкә җыелган. Бер мин "тозлаганмын" җыелышны. Режимга ияләнгән организм бит. Унсыз уянырга өйрәнмәгән. Бүген ник килмәгәнемне сорарлар, беренче көнне үк йоклап калдым дияргә тел бармый. Син коткарырга тиеш бердәнбер абыеңны. +— Ничек итеп? +— Мин "эһ" дип сигнал бирәм, син бертуктамый йөткерә башлыйсың. Мин жәлләгән булырмын үзеңне. "Авырыйсың бит!" — диярмен. Кара аны, авызыңнан ләм-мим бер сүз чыгармыйсың. Имеш, син өченче көн бик каты авырып киткәнсең. Тамагың беткән. "А" да чыкмый, "Б" да чыкмый. Әти-әни — эштә. Абзаң мәктәпкә китсә, сиңа анда үзеңә генә нихәл итмәк кирәк. Мине алдакчы дип ничә тапкыр эттән алып эткә салмасыннар, синең "эһ-эһ" килүеңне күргәч ышаначаклар. Шылдымы? +— Сылды!.. +— Сылса, шалт Мөхәммәтҗан килә. Эһ-эһ... +— Эһ-эһ-эһ-эһ-эһ... +— Ай, энекәш, каты авырыйсың син, ай-яй каты авырыйсың. +— Эһ-эһ-эһ-эһ... +— Ишетте микән инде? Чү! Староста Наилә үтеп бара. Эһ!.. +— Эһ-эһ-эһ... +— Котыра-котыра авырыйсың, энем. Нишләтергә инде сине? Безне күрмәде бугай, каһәр. Класс җитәкчесе килә. +— Эһ-эһ-эһ... +— Рабига Мифтаховна, каты авырый энекәш, котыра-котыра авырый, җүләрләнә. Тамагыннан бер сүз чыкмый. +— Мин җүләл түел. +— Җүләр син! +— Җүләл түел. Син үзең җүләл. Миңа "эһ-эһ" итәргә куштың. +— Эһ-эһ... Их! Их! Шпион +Телевизор дигәндә дөньясын оныта Кирам. Шпионнар турында фильм да күрсәтсәләр, экранны йотардай булып утыра. "Әнә кичә куып та карадылар соң берсен. Тик тота гына алмадылар. Зыян юк. Бүген тоталар аны. Беренче сериясендә чиртсә, икенчесендә кабачак ул ташбаш". Кирам уйларыннан бүленеп югары оч Хупҗамал әбиләргә йөгерде. Ветераннар турында альбом төзи алар. Кирамга да эш таптылар. "Альбомның өч бите синеке. Рәхәтләнеп тутыр. Хупҗамал әби янына барсаң, роман язарлык истәлекләр сөйли ала ул сиңа", — диделәр. +— Хуҗал әби! Хуҗал әби! Чык әле монда. Тизрәк бул, тизрәк. +Тәрәзәгә бәргән тавышка Хупҗамал әби сискәнеп китте. +— Һай, Ходаем, ни бар? +— Синең орденың бармы, Хуҗал әби? +— Ниткән үрдин?.. +— Эшләгән өчен орден бирмәделәрмени? +— Соң инде... үрдин дип эшләмәдек инде. Атым үлде, үгез җиктем. Ул мескенемнең аягы сынды. Урман чыгардым. Әйдәле, олан, өйгә кер әле. Тышта торып... +— Юк, юк, әби. Вакыт юк. Кинога өлгерәсем бар. Телевизордан була. Во фильм! Шпионнар турында. Пух-пах-бах атышалар. — Кирам сумкасыннан таушалып беткән кәгазь тартып чыгарды да аңа: "Ат үлде, үгезнең аягы сынды, урманны үзе генә чыкты", — дип язып куйды. Кәгазьне дыңгычлап кесәсенә тутырды һәм, саубуллашырга да онытып, өенә йөгерде. +Тәк, хәзер дәрескә әзерләнәчәк ул. Шунсыз үтүт аңа телевизор. Әтисе белән әнисе якын да китермиләр. Затлы кәнәфидә аякларын бөкләп утырган Кирам математиканы исенә төшерде. Мәсьәлә!.. Каты чикләвек, каһәр! Тешең үтми икән — тотынма. Тарихтан исә мәктәпкә килгәч тә укып була. Татар теленнән язма эшне Харистан күчерәчәк. Һи-и-и!.. Булды бу. Әзер ул дәрескә. Сумканы ачып та торасы юк. Кирам зур канәгатьләнү белән телевизорның "вкл" дигән төймәсенә төртте. +Шул вакыт ишектә әнисе пәйда булды: +— Дәресең?.. Дәресең ни хәлдә?.. +— Әзерләдем, әни. Бар да тәртиптә. +Ул арада әтисе дә кайтып керде: +— Өй эшен эшләдеңме? +— Эшләмәгән кая. Эшләп сумкага тутырып куйдым. Хет бүген үк кит мәктәпкә. +Кирам оста котылды. Хәзер рәхәтләнеп шпион куачак. Әтисенең сумкасына кереп тормасын белә ул. +"Ур-ра! Башланды фильм. Тавышланмагыз. Әнә майор. Шәп кеше ул. Шул эләктерер дә әле теге хәерсезне". Кыңгырау тавышы яңгырады. Кирам аны телевизорда дип тора — бактың исә, өйләрендә чыңлый икән. Ишекне әтисе ачты. Ә анда Хупҗамал әби басып тора иде. +— Исән-саулар гына торасызмы? Синең улың иде бугай, сабактан кайтышлый үрдин сорап кергән иде. Шунда букчасын онытып чыгып киткән. Эзләп интеккәндер инде, бичаракай. Сабагына да әзерләнә алмагандыр. +...Телевизор сүндерелде. Шпион да, шпион куучылар да экранның уртасына җыелып бер ноктага әверелделәр һәм юкка чыктылар. Экранда чәчләре үрә торган Кирамның шәүләсе генә калды. Тауга төшкән йолдыз +Нинди генә хикмәтләр юк бу дөньяда! Көн саен бер могҗиза. Кораб хәтле корабны йота торган өчпочмаклы сулар, тауларда киләп сарып йөргән алагаем зур, йөнтәс кар кешеләре, күз карашы белән ут кабыза ала торган адәмнәр. Кашпировский, Чумаклар... Ә менә "тегеләр" турында әйткән дә юк инде. Килеп-китеп торалар. Кем сөйләде соң әле, кайдадыр машинист поездны туктата алмый икән. Тормозлары санламый, ди. Сәгатенә өч йөз белән чаба состав. Караса — тәлинкә очып бара. Шул тәлинкәдәгеләр куа икән товарнякны. Бервакыт кайдадыр тау башындагы яшь каен төбенә төшеп утырган булганнар. Алардан соң әлеге ялгыз каен бер төн эчендә колач җитмәслек юан булып үскән, имеш. Хак булса, түбән очның Шырт Хәйдәр дә: "Сорна тавы өстендә НЛО күрдем", — дип әйтә, ди. +Их, танышасы, бер утырып сөйләшәсе иде шул кунаклар белән! Бәлки, аларның минем кебек өченчедә укый торган малайлары, кызлары бардыр. Бәлки, ул кыз сары чәчле, зәңгәр күзле, почык борынлыдыр. Аның борыны өстендә чама белән генә төртеп куелган бер-ике сипкеле дә булса... +— Әйдә, сызыклы уйныйбызмы, Руслан? +Куркып киттем. Күрше кызы Дилә икән. Күзен-башын акайтып миңа төбәлгән. Шундый татлы уйларга чумып утырганда бүлдермәсә. Уйнамаган кая, малай башым белән кызлар янында сызыклы уйнап йөрисе генә калды. Уенга мавыгып оча торган тәлинкәне дә күрми калуың бар. +— Уйныйсым килми. +— Алайса, Сорна тавына меник. +— Үзең генә менсәнә. Минем анда югалткан әйберем юк. +Дилә үпкәләп китеп барды. Үпкәләсен. Ә минем күз — күктә. Күк зәп-зәңгәр. Озын-сузан булып яткан аксыл-зәңгәрсу каурый болытлар кояшта аркаларын җылыталар. +Ул көн шулай узды. Җир йөзенә беркем дә килмәде, һавадан берни дә төшмәде, берни дә иңмәде. +Кичен янә капка төбен саклыйм. Хәер, нишләп капка төбен... күкне саклыйм. Койма өстеннән ташып чыккан сирень тәлгәшләре исе яңа сөрелгән җир исе белән аралашып борын яфракларын кытыклый. Тау башында гаскәр кебек авылга якынлашып килә торган кара-кучкыл урман бу мәлдә серле дә, шомлы да, әкиятле дә. Отыры күк-җиһан да үзенең бихисап йолдызларын кабызып ут алды. +Шул рәвешчә шактый гына утыргач, урман өстендә тычкан уты кадәр генә бер якты ноктаның төнне ярып Сорна тавына таба баруын шәйләп алдым. Бара бит мин сиңайтим, чын-чынлап бара. Мизгел эчендә күз кысып куйгандай сүнеп тә ала, беравык яктырыбрак та китә. Эзе дә калмый, тавышы да юк. "Тегеләр!" дигән уй баш миенең бөтен күзәнәкләрендә берьюлы чирткәндәй була. Киләләр! Шул вакыт бөтен авылга кычкырмакчы идем. Тик күңелнең бер почмагында бөреләнеп өлгергән аз гына шикләнү хисе әлегә тыеп тора. Кычкырырсың да, бу тере ут алар булып чыкмаса? Юк, шулардыр инде. Тәгаен шулар гына. Кем йөрсен тагын урман өстендә кара төнне кисеп. Киләләр! Йолдызлар иленнән, сипкелләре почык борыннарына карандаш очы белән генә төртелгән, чәчләре кояшның алтынсу нурларына манылган кызлар иленнән. Беркөнне кешеләрнең басу өстендә һавада якты шар эленеп торуын күрүләре турында әти Мәскәү гәзитеннән дә укыган иде. Менә шул шарчык бүген безнең урман өстендә. +Их, хәзер урманда булып аларны агач төбеннән күзәтеп торсаң икән! Үземнең уйлардан үзем калтыранып куям. Юләр! Бу караңгыда карурманда калсаң. Кичә көндез чәчәк җыярга ничек йөрәксенеп барылгандыр. Әле монда капка төбендә шүрләтә. +Чү! Очып барган утлы тәлинкә кинәт эреде. Күз алдында төн йотты үзен. Кая китте, хикмәти Хода? Нишләде? Ихтимал, кунаклар Сорна тавына төшәсе иттеләр булса кирәк. Димәк, күзгәбашка чалынмый, шыпырт кына утырмакчылар. Шуңа күрә утны сүндермәделәрме икән? +Күпме генә көтеп утырсам да, күк түрендә йөзеп барган әлеге йолдыз кабат кабынмады. +— Йокларга керәсеңме син, юкмы? — Әни өченче тапкыр эндәшә инде. +Юрган астына чумгач та уемда гел шул якты нокта булды. Их, тизрәк таң атсын иде. Сорна тавына чабар идем. Үзләре булмаса, эзләре булыр. +Иртәгесен сикереп тордым да тәрәзәдән Сорнага карадым. Ни күрим, тау битенең яшел келәмендә бер кара-кучкыл нокта пәйда булган. Чәй дә эчеп тормадым. Сәпиткә атландым да чаптым. Тыкрыктан турыга бәрдерәм. Педальләргә бар көчемә басам. Тфү, шайтан, мин аны абайламый калдым: юлда зур гына бер таш ята икән. +"Кәҗә"мнең көпчәге шуңа менеп тә китте, мин читән буендагы кычытканнарга килеп тә кадалдым. Кычыткан өтәләве — пүчтәк. Тик менә терсәк каный. Терсәге дә — чүп, су буеннан Дилә менеп килә, каһәр. +— Кай төшеңне авырттырдың? +— Авырттырмадым. +— Беләгең каный бит. Яргансың син аны. +— Әй, бетә лә ул. +— Әйдә, бәйләп куябыз. Мин бәйли беләм. — Дилә кесәсеннән ап-ак кулъяулык чыгарды. +Мин аны бәйләтеп тормый идем инде. Күршем, пычрак эләксә, шешәр дип, шөбһә салды. Дилә бәйли, үзе сорый: +— Мәтәлә-кадала кая чаба идең соң? +— Сорна тавына. +— Нәрсәгә? +Дөресен әйтеп булмый бит инде. Көләр тагын. +— Болай гына. +— Минем дә шуннан кайтып килеш. +— Ә син нигә мендең? — Үзем эчтән генә: "Димәк, "тегеләр"нең төшкәнен бу да ишеткән", — дип уйлап куйдым. +— Ә мин әти янына мендем. Чәчү чәчә алар анда. +Беркатлы булып күренсәм күренермен, шулай да сорамый түзә алмадым: +— Син күргәнсеңдер ич, Дилә, тау битендәге әнә теге кара-кучкыл әйбер нәрсә ул? +— Теге түгәрәк мичкәне әйтәсеңме? Майныкы ул. Әтиләр тракторга май ала аннан. +Алай! Шулай да төнәген урман өстеннән йөзеп барган йолдыз нәрсә булды икән? Мин аны беләчәкмен. Барыбер беләчәкмен! +— Менә бәйләп тә бетердем. +Диләнең якты зур күзләрендә — мөлдерәмә нур. Шунда ни күрим, күршемнең күзләре зәңгәр икән бит. Чәчләреннән алтын су ага. Ә почык борыны өстендә, менә хикмәти Хода, бер-ике бөртек кояшлы сипкел елмая. Хәйлә (Скетч) +Егет. Нихәл, энекәш? +Малай. Беркөе генә. +Егет. Кайтышмы, барышмы? +Малай. Кайтам. +Егет. Кайсы авылга? +Малай. Төлкелегә. +Егет. Алай икән. Димәк, шул авылда укыйсың да? +Малай. Шунда инде. Кайда булсын?! +Егет. Укулар барамы соң? +Малай. Бармый кая барсын. +Егет. Спорт белән дә шөгыльләнәсең булса кирәк... +Малай. Футболны гына яратам. +Егет. Ә гимнастиканы?.. +Малай. Кит моннан, җенем сөйми. Физкультура дәресендә дә иң артка басам да чүгәләп тик торам. Укытучы күрми. +Егет. Бәлки, йөгерәсеңдер? +Малай. Кросста икенче урынны алдым. Хәйлә белән. Старттан бераз киткәч артышлыкка кердем дә яттым. Бер ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, безнекеләр әлсерәп, телләрен асылындырып кайтып киләләр. Мин куак төбеннән сиздермичә генә чыктым да финишка җитәрәк бөтенесен диярлек узып киттем. Физкультура укытучысын да, классташларны да кызык иттем. Кәкре каенга терәттем. Ха-ха-ха. Чаңгы ярышында да шулай итәргә исәп әле. Юк, анысына башка хәйлә табам. +Егет. Нинди хәйлә? Әйт әле. Бәлки, минем энекәшкә дә файдасы тияр. Хәйләсез дөнья файдасыз, диләр бит. +Малай. Чаңгы ярышындамы?.. Катнашып та тормыйм. Пунктка барам да, билем авырта, дим. Бераз "ах-ух" килсәң, ыңгырашсаң, справка бирә алар. +Егет. Бирмәсәләр... +Малай. Һи-и-и, исем китте. Аякка чаңгыларны эләм дә китәм. Ул вакытта куак төбе кала инде. +Егет. Кыш көне куак төбенә качып та котыла алмассың... +Малай. Борчылмыйм. Корыган чыршыга кадәр барам да кайту юлына кистереп чыгам. Шулай итсәм, мин үтәсе өч чакрым бер чакрымга да тулмаячак. Әй, быел ярышлар булмас та әле. Эшләр хутта безнең. Физкультура укытучысы шәһәргә күчеп китте. ПТУда укыта, ди. Җә, кайтып та җитәбез бугай инде. Сез, абый, үзегез безнең авылга кунаккамы соң? Әллә берәр йомыш беләнме? +Егет. Эшкә кайтам. +Малай. Шабашкагадыр инде. +Егет. Районнан җибәрделәр. Сезнең мәктәпкә укытучы итеп. Физкультура укытучысы! Аңладыңмы?! Җырлый торган сәгать +"Пазик"ның ишекне пошт итеп ачып җи- бәрүе булды — янына су кебек бөялгән укучылар төркеме автобус эченә агып керә башлады. Беренче булып мәтәлә-кадала Әкрәм килеп керде. Керде дә буш утыргычка ташланды. Урынның шәбен — уртадагысын, тәрәзә буендагысын эләктерде. Үзенә дә эләктерде, күрше утыргычка да шап итеп кулын куйды. Монысы — Василга. Әкрәм боргаланды-сыргаланды, бер торды, бер утырды, әмма дусты һаман кереп җитә алмый иде әле. Ул арада буш урынга һөҗүм башланды. Әкрәм күкрәген киереп җикеренде-әтәчләнде: "Василга бу урын. Берегез дә утырмый. Тор! Юкса якаңнан өстерәп торгызам". Хет кулында бияләе, башында бүреге булсын иде. Шуларны гына салып куяр иде. Килмәде шул. Көн җылы дип, яланбаш, яланкул элдерде. Абыйсының җырлый торган сәгатен алып торган иде. Аптырагач, утыргычка шуны салып куйды. Сәгать кадәр сәгать өстенә килеп утырырга берәүнең дә башына тай типмәгән. Классташларын кызыктырып алырга да җай чыкты бит әле менә. Ул арада ишек төбендә Васил да күренде. +— Уз әйдә! Мин сиңа урын алып калдым. +— Кирәкмәс. Басып барам. Кызларны утырт. +— Юләрләнмә. Кил, утыр! +— Юк, утырмыйм. +— Утыр, дим мин сиңа. Колга буең белән калкынып барырсыңмыни?! +Әкрәм кыстаса кыстар икән, тәки Васил халыкны ерып кереп утырырга мәҗбүр булды. +Автобус кузгалды. Басып торучылар чыр килеп артка ауды. Әкрәмнәр янында басып барган Ләйсән бигрәк әче кычкырды. Аягына басканнар бичараның. Васил Ләйсәнгә урын бирмәкче булган иде — Әкрәм кабыргасына төртте: +— Кыбырсыма! Тик кенә утыр! +Юл чатында автобус кызыл утка туктады. Халык алга авышты. +— Уф! Үләм. Сытасыз бит инде! — Ләйсәннең әрнүле тавышы тагын яңгырады. +Васил түзмәде. Ялт торды да Ләйсәнгә урын бирде. +Тиздән "пазик" шәһәрне чыгып нарат урманына килеп керде. Бүген сигезенчеләрне язгы урман, урыны-урыны белән ак юрганын ертып тибеп чыккан күл, саф һава көтә. Алар — экскурсиядә. +Автобус хуҗасы укучыларны "Нарат" дип язылган мәһабәт урман өе янында бушатты. Үзе тагын кешеләр төяп шәһәргә кайтып китте. +Урман сукмагыннан барганда Васил сәгатенә карыйсы итте һәм шунда аның пыяласы төшеп калуын искәреп алды. Әтисе биргән бу иске сәгатьнең пыяласы бер тапкыр төшеп калган иде инде. Сәгать төзәтүчегә барган иде — "ә" дигәнче куеп бирде. Тагын куеп бирер әле. Зыян юк. Шулай да сәгать пыяласын югалтуы турында Әкрәмгә әйтте. Янәшәдә горур гына сызгырып барган Әкрәмнең колаклары тырпайды, күзләре очланды. +— Автобуста төшеп калгандыр әле, — диде ул, тавышын бөереннән чыгарып. +— Ихтимал. +— Шул кирәк сиңа. Басып барырга кем кушкан иде. Кешегә урын биргән була бит ул. Җүләр! Каян килгән джентльмен. Үзеңә урын эләккән икән, шуңа сөенеп алдыңа кара да бар инде. Алдыңа кара да атыңны куала, ди торган иде минем бабай. Бервакытта да кеше эшенә тыгылма. Үзеңнекен генә бел. Бетмәс анда Ләйсәннәр-мәйсәннәр. +— Классташ кыз басып торганда утырып бару килешми бит инде. +— Килешми, имеш. Ярый, торып урын бирдең ди. Шуннан сиңа ни файда соң? Зыяны булды әнә. Сәгатеңнең пыяласын югалттың. Басып барганда төшереп калдыргансыңдыр инде син аны. Тәгаен генә... Утырып барган булсаң, төшереп калдырмас идең. +Шул мәлдә Әкрәм үзе дә абыйсы биреп торган сәгатен исенә төшерде һәм ялт кына җиңен тартып беләгенә карады. Караса — сәгате юк! Уң кулында да юк, сул кулында да юк. Эче жу итте. Корт күче чаккан кешедәй ашык-пошык, каударлана-каударлана кесәләрен капшап чыкты. Юк! Абыйсы быел гына Африкадан сәяхәттән алып кайткан җырчы сәгать автобуста калган иде. Бияләй +Нишләп усал икән бу Сөмбел? Хәер, усалга охшамаган да үзе. Шагыйрь әйтмешли: "Үзе усал, үзе сөйкемле". Тик әллә нигә бер генә елмая. Анда да ирен чите белән генә. Дәрәҗәсен белә, каһәр. Усал булу үзенә килешә дә тагын. Шулай да елмайганда матуррак инде. Күзләреннән очкыннар сибелә. Чия кебек түгәрәк калын иреннәре сизелер-сизелмәс юкара төшә. Битендә пәйда булган чокырлар бөтен йөзен балкытып торган нур ноктасына әвереләләр. +Тик менә Озын Муен Гаптеригә генә елмая ул. Аныкы төсле камыл кебек тырпаеп торган киребеткән чәч миндә дә бар югыйсә. Авыз гына зуррак минем, шайтан алгыры. Чамасын белми елмайганда да колакка җитә. Бөтен эшне шул харап итә. Су капкандай йөрергә тырышам тырышуын. Тик файдасын ташка үлчим. +Гаптеринең үзен дә әйтер идем инде, чәчәк тирәсендә безелдәп очып йөргән бал корты сыман, гел Сөмбел янында бөтерелә. Чана шуганда да аның белән шаяра. Бүген дә Сөмбелне тау итәгендә көтеп торды да тегенең чанасын төшкән шәпкә почмагыннан эләктереп борып җибәргән булды. Тимер чана табаны астыннан мул гына кар комы сибеп әйләнде һәм тагын юлын дәвам иттерде. Ә Сөмбел елмая, балкый. +Икенче төшкәндә матур кызны тау астында мин каршы алдым. Бу юлы миңа елмаячак ул. Әнә выжылдап төшеп тә килә. Чанасын зырылдатып борып җибәрүем булды — Сөмбел багана төбендәге көрткә чумды. Мин елмаю көтеп аңа төбәлдем. "Катышлы", — диде ул, әрнүле тавыш белән һәм каш астыннан гына сөзеп карап куйды. Чамасызрак кыландым. Аскы иренемне тешләгән хәлдә басып калудан башка чара юк иде. +Бераздан карыйм: Гаптери тагын Сөмбел янында чуала. Карале син аны, бер уч кар алды да тегеңә аткан булды. Ә Сөмбел елмаеп кына калмады, көлеп тә җибәрде. Үзе дә нәфис бармаклары очына элеп кар сипте. Тәнем кымырҗып куйды. Сизмәстән бер йомарлам кар алдым һәм аны тирләгән учымда кыса-кыса тыгызладым. Бәлки, миңа бу юлы елмаер Сөмбел. +— Һоп! Ай!.. +Карым чәп итеп аның күзенә килеп тиде. Ике кулы белән күзен каплап җиргә иелде ул. Бу шаяруым да тозсызрак килеп чыкты, ахрысы. Шулай да Сөмбелнең елмаюына өмет өзелмәгән иде әле. Әмма башын күтәреп тә күзеннән кулын алмавын күргәч, бөтен өмет-хыялларым шул бер йомарлам кар кебек чәлпәрәмә килде. +— Ни ачуың бар миндә? — Сөмбел каш өстенә кунып калган карларны бармак очы белән генә сыпырып төшерде дә карашы белән мине чәнчеп алды. +— Ялгыш кына, — дидем мин. Шунда күз төбенең кызарып чыкканын күреп алдым һәм башымны аска идем. Юк, моннан соң аның белән шаяраммы соң. Шаяра белми шаярганнан шайтан тайган, ди. Минем кебек чабата авызга хан сарае бүләк итсәң дә елмаймый инде ул. Шаяру түгел, борылып та карамыйм. Әкрәмчик, синең белән дуслашасым килә, дисен — карамыйм. Әкрәмчик, акыллым, матурым, дисен — карамыйм. +Таудан җилдәй төшеп киләм. Ул чанасын өстерәп менеп бара. Аның турыннан үткәндә башны юри икенче якка бордым. Ул төшеп, мин менеп килгәндә дә шулай иттем. Муен гына чыдасын. Уңга-сулга борам башны. +Бермәлне тау башында үзе эндәшмәсенме: +— Әкрәм! +Җавап бирмәдем. +— Әкрәм! Әкрәм, дим... +Тагын ишетмәгәнгә салыштым. Башта чанамны бер ун-егерме метр чамасы мәтәлә-кадала этеп бардым да тизлек алган шәпкә өстенә сузылып яттым. Кар диңгезендә чуртан кебек йөзәм. Агач чанам ак дулкыннар өстеннән тирбәлә-тирбәлә алга чаба. Битемне тау җиле иркәли. Үзем Сөмбел турында гына уйлыйм: "Ни әйтергә теләде икән бая? Тагын эндәшерме? Миңа нигә кылтаерга иде инде, Әкрәм диюгә борылырга иде. Бәлки, ул миңа бик матур сүз әйтергә теләгәндер. Бәлки, үзенең дә минем белән дуслашасы киләдер. Их, юләр дә инде мин. Байкот, имеш. Бүтән эндәшмәсә нишләргә? Бая ни әйтергә теләгән идең, дип каршына килеп басаргамы? Мөгаен, шулай итәргәдер. Юк! Үзеңне-үзең тоттыру була бу. Егетләрчә түгел. Нишләргә соң? Менә гаеш, үзең кыланганга үзең үкен инде хәзер". +Тау итәгендә чанамның бавын бер чишеп, бер бәйләгән булып утырам. Юри шулай эшлим. Тегенең төшкәнен көтәм. +Төште. +— Колагыңа мамык тутырмагансыңдыр бит. Эндәшәм — ишетмисең. — Аның тавышыннан баш әйләнеп китте. Тау сыртындагы кара-кучкыл урман, карга төренеп утырган өйләр кулга-кул тотышып бииләрмени. Хәзер Сөмбел миңа шундый сүз әйтәчәк, аны ишетергә күптән зар-интизар булып йөрим, ул миңа бик тансык. Матур кыз исә көттерә. Кесәләрен актарган була. Сизеп торам, юри газаплый. — Мә, ал, ташлап йөрмә! +Карыйм... кулында минем сыңар бияләй. +Әйлән-бәйлән өзелде. Гүя карлы урман түгәрәктән чыгып өстемә ауды, авыл өйләре асты өскә килеп өелде. Шушы мәлдә, шушы хәлдә бияләй кирәкме миңа?! Зәмһәрир суыкларда да яланкул йөрергә ризамын. Ә Сөмбел сөендердем дип уйлагандыр әле. Юк, аның миңа төшеп калган бияләйне тапканы өчен генә эндәшүе кирәкми иде. Авызымның Сөмбел табып биргән бияләй кадәр зур булуына тагын ачуым килеп чанама утырдым. Эш югында эш тапкан булып, итек кунычына тулган карны кагам. Ашыкмый гына, җайлап кагам. Сөмбел исә һаман каршымда басып тора. +— Әдәпле булсаң, рәхмәт әйтер идең, — диде ул, үпкәләгән сыман. +Мин аңа күтәрелеп караган мәлдә, үзенең дә кулыннан бияләе төшеп китте. Иелеп алырга өлгерә алмады, куян мамыгыннан бәйләнгән ак йомшак "йомгак"ны мин эләктердем һәм аңа суздым. +— Рәхмәт! — мин әйтәм. +Ул да: +— Рәхмәт! — ди. +Берьюлы яңгыраган ике "рәхмәт"тән икебез дә көлеп җибәрдек. Ул көлә, мин көләм. Кинәт Сөмбел туктап калды. +— Көлүеңне күптән күргән юк иде. Гел ачулы йөргән көнең. Нинди чебен булып тешләгәнмендер, мине күргәч бигрәк турсаясың. Ә елмаю килешә үзеңә. +Менә сиңа мә! Турсаеп йөрү түгел инде ул. Авыз кечерәк күренсен дип тырышу. Елмаю килешә сиңа, ди бит. Чынмы икән? Баярак көлеп җибәрүемне сизми дә калган идем. Хәзер юри елмаям. Ә Сөмбел... Сөмбел елмаюыма елмаю белән җавап бирде. +Бу вакытта без чана шуа торган ак тауга мамыклы җылы кар ява иде. Мәсьәлә +Бүген математиканы соңгы дәрескә күчергәннәр! — Шушы яңалыкны ишеткән Айратның башында бер идея туды: бишенче дәрестән качарга! Өйдә чишеп килмәгән мәсьәлә өчен баш ватмаска. Тик менә ничек качарга? "Сумканы кеше-кара күрмәгәндә тәрәзәдән ыргыттың ди. Залдан ике кулыңны селтәп чыктың ди. Юк, сумканы алыр өчен тәрәзә турысына киләсе бар. Шунда берәр озын теллесенең күзенә чалынсаң... Хәер, сумканы култык астына кыстырып чыксаң да, тәнәфестәге ыгы-зыгыда да кем сизеп торсын! Ярый, баскыч төбенә кадәр чыгарсың. Тик аннары ничек таярга? Болын ягына элдерсәң, мәктәп бакчасы аша үтәргә кирәк. Анда хезмәт укытучысының йөрүе ихтимал. "Дәресләр бетмәде бит әле..." — дип бәйләнә башласа... Иң яхшысы, мәктәпнең ат абзары артыннан Хисаметдин бабайларның бакчасына төшәргә, бакчаны кистереп тыкрыкка чыгарга, тыкрыктан — коры елгага, коры елгадан — Гали тавына, Гали тавыннан — аргы якка, аргы яктан — иске тегермән буасына, буадан — күпергә, күпердән — Гыйльманнар чатына, һәм менә шул Гыйльманнар чатыннан класс җитәкчесе Суфия апа килеп чыкса... Юк, ышанычлы вариант түгел бу. Иң яхшысы — туп-туры Карлыган сазына таю. Аннан тау гына менәсең дә ындыр артлатып кына кайтасың. Кайтасың, пычагым... Директорның каршына сукыр черки кебек килеп чыгарсың. Иң шәбе — урманга ычкыну. Менә анда оҗмах! Анда мәсьәлә чиштерүче дә, "2"ле куючы да юк. Анда икс белән игрик та, плюс белән минус та юк. Анда — манзара, яфрак түшәге, гөмбә... Берәр сәгать сызгырып тик йөр шунда. Тик менә син урманга барып керерсең, кайсы да булса бер класс шунда экскурсиядә йөри булыр. Һе, йөри бирсен. Карурманда да үзеңне тоттырып торгач, нинди разведчик син. Кыр — күз, урман — колак, дисәләр дә, икеләнеп тормаска, Ибраһим каенлыгына бәрдерергә. Тик авылны ничек чыгарга? Мәктәптән — иске утын сарае почмагына, аннан — тополь төбенә, топольдән — Кирамнарның гараж артына, гараждан — мунча түбәсенә, түбәдән — ызанга, ызаннан — бакча башына, бакча башыннан — су буена, су буеннан — зиреклеккә. Юк, зиреклектә Суфия апаның ире аркандагы бозавын эчерергә килгән булыр да, каптың булыр. Иң шәбе..." Тагын кырыкмасакырык вариант уйлагандыр Айрат. Тәнәфесләргә дә чыкмады хәтта. +"Иң шәбе... Урманга китәр өчен мәктәп бакчасыннан су буена шуышырга. По пластунски..." +— Хәнипов, тактага! +Айрат математика укытучысының тавышын ишетеп имәнеп китте. Торды. Чыкты. Кулларының, тез буыннарының калтыравын бернинди көч белән дә җиңәрлек түгел иде. Күңеле алдан сизгән бит: өйгә бирелгән мәсьәләне нәкъ аннан сорый укытучы. Тик нишләп алдан керде соң әле ул? Айрат укытучының өстәл өстендә яткан сәгатенә карап алды һәм гаҗәпкә калды. Класста соңгы дәрес — бишенче дәрес бара икән бит ләбаса! Мәсьәләне ул, әлбәттә, чишә алмады. Ә менә өйгә кайсы юлдан кайту мәсьәләсе чишелгән иде инде. Төп башына утыртты +Фәрт Фәсәхович ата-аналар җыелышыннан кайтканда борынын чөеп, күкрәген киереп атларга тырышты. Мондый вәкарьлекнең сәбәбе шул иде: башка балаларның тетмәсен теткәндә, аның улын мәсьәләгә үткен дип мактадылар. Математиканы су урынына эчә, инша язганда да сүзгә күршегә керми икән. +— Дилбегәне кысып тотарга кирәк аны. Югыйсә бала-чага тәртәгә тибәргә күп сорамый ул. — Фәрт Фәсәхович бу сүзләрне дә, дәрәҗәле, көр тавыш чыгарырга тырышып булса кирәк, тамак төбе белән әйтте. — Минем малай атасы нык торганга әйбәт укый. Ә сезнекеләр — пүчтәк, чөнки кулда тота белмисез. — Тел төбендә әнә шундый төрттерү ятканы хәлбуки һәркемгә аңлашыла иде. Фәсәхович сүзен дәвам иттерде: — Ишеткәнсездер, улым укыган класстан бер малай — кем икәнен хәзергә белмиләр — кинога баргач, клуб тәрәзәсен ваткан. Ата-анасы ни караган диген. Күрмәгәнен күрсәтер идем мин аңа. Кикриген тиз шиңдерер идем. +Кулын йодрыклаган Фәсәхович башка әтиләргә карап куйды. Ир заты, дәшми-нитми, үзалдына карап атлый бирә иде. +Шул вакыт, Корбыйлар тыкрыгыннан атыла-бәрелә, Фәсәховичның мактаулы улы Фәрит килеп чыкты: +— Әти, әти, мине ниме... математикадан шәп, диделәрме? +— Пычагым да шәп димәделәр. Ха-ха-ха... — Фәрт Фәсәхович, улына сиздерми генә, "фильтр" кыстырган иреннәрен бер якка кыйшайтып, башкаларга күз кысып куйды. Шаярта, янәсе. +— Нишләп?! Мәсьәләне "эһ" тә итми чишәм мин. +— Булмас. Чишсәң, әйтми калмаслар иде. Тешең үтмидер... +— Минем тешме?! Беркөнне математика укытучысы класста линейкасын онытып калдырган. Шуны теш белән чытырдатып сындырыйм да — үтмәс була димени!.. Бәй, аның бүген мактамавы да шул линейка өчендер әле. Берәрсе әләкләгәндер. Өч тиенлек "йомычка" өчен ачу сакламаса! Юктыр, башка нәрсә өчендер... Шулай беркөнне аның класска кереп барышы, ә минем чатыр чабып чыгып барыш иде. Дыңк... Авария булды. Күземнән утлар чыкты. Аныкыннан чыккандырмы, юктырмы! Артыма борылып карамадым. Шуңа хәтере калгандыр әле. Хәер, аның өчен генә дә булмас. Хикмәт монда, мөгаен, клуб тәрәзәсендә. Беркөнне, кинога баргач, чәлпәрәмә китергән идем мин аны. Шуны җиткергәннәрдер. Ире завклуб бит! +Ата-аналар җыелышыннан кайтучылар, әле Фәриткә, әле аның әтисенә карап, сүзсез генә елмаешып алдылар. Фәрт Фәсәховичның йөзе күмердәй кара янды, ә күзләре: "Төп башына утырттың бит мине, юньсез малай!" — дигән кебек иде. Тәҗрибә +Сез бүгенге теманың бик әһәмиятле икәнен беләсезме, юкмы? Бик әһәмиятле ул бүгенге тема. Шундый әһәмиятле ки, бүгенге теманы белми торып, алдагыларын, башыңны ташка бәрсәң дә, өйрәнеп булмый. Бу әһәмиятле теманы өйрәнү өчен дәреснең минутын гына түгел, секундын да әрәм итәргә ярамый. Әгәр сез аны бүген физика дәресендә белеп калмасагыз... Юк, аннары сез аны тарих дәресендә дә, математикада да өйрәнә алмыйсыз. Моны әдәбият та өйрәтми, моны геометрия дә өйрәтми, моны география дә өйрәтми, моны зоология дә өйрәтми, моны... Моны сез мәңге өйрәнә алмаячаксыз. Бу әһәмиятле тема сезнең башыгызга сеңеп калсын өчен, тәҗрибә ясарбыз. Ишетәсезме? Тәҗрибә! +Хәмзин, син нишләп тыңлап утырмыйсың? Тыңласаң, әйт әле, мин ни дидем? Тәҗрибә ясыйбыз дигәнче нәрсә дидем? Әһәмиятле генә түгел, бик әһәмиятле, дидем. Йоклап утырмаска кирәк. +Тәҗрибә ясаганчы, болай дип язып куегыз, укучылар: "Җисемне..." +Әлмиев, син нигә дәфтәреңә карап тыңлыйсың? Миңа карап тыңла, язганда да миңа кара! Син нәрсә? Серкәң су күтәрмәсә дә, күрсәтермен мин сиңа!.. +Тәк, башладык. Җисемне... Теге яки бу җисемне... +Ах бу Әлтәфовны... Ручкасын авызына кабып утыра бит. Сабый. Суыра торган кәнфит мәллә ул сиңа? +Җисемне, җисемне җылытканда... +Ә сез, тәти кызлар, ник көлеп куйдыгыз? Кәмит күрсәтмиләрдер ич? Кемнән көләсез сез, ә? +Җисемне җылытканда, кыздыр... +Хәзер мин сезне кыздырам. Әлмиев белән Сибгатов, басыгыз. Кем кушты сезгә артка борылып карарга? Кызларның көлгәнен күргәнегез юк мәллә? Алар стена ярыгыннан да көлә. Дәрес вакытында нинди боргалану-сыргалану ди ул? Читлектәге тиен кебек утырасыз. Тагын бер тапкыр күрсәм — икегезне дә выжт класстан! Нигә күзегезнең агы белән карыйсыз? Ышанмыйсызмы? Ике дә уйламыйча куып чыгарам. Утырыгыз. +Җисемне җылытканда, кыздырганда, молекулаларның, ягъни... +Сезнең укыйсыгыз килми мәллә? Берегезне дә чылбыр белән өстерәп китермиләр. Укыйсыгыз килмәсә, ихтыярыгыз. Вәссәлам. +Җисемне кыздырганда, молекулаларның, ягъни атомнарның да хәрәкәт... +Нишләп кыбырсыйсыз, ә? Нинди бетмәгән мәгънәсез хәрәкәт бу? Теңкәгә тия умарта күче кебек гөжләвегез. +Җисемне кыздырганда, молекулаларның хәрәкәт тизлеге арта. +Тукыйсың-тукыйсың, ә сез аның саен күбрәк боргаланасыз. +Тизлеге арта, дип яздыгызмы? Аларның уртача кинетик энергиясе дә... +Лаеш шулпасы ашатыр идем мин сезгә. Югыйсә көчегезне кая куярга белмисез. Вәйт гөжелдәр идегез аннары. Керфегегез дә селкенмәс иде. +Энергиясе дә арта. Аларның тәртибе бозыла... +Әлмиев, бас! Нинди тәртипсезлек бу? Мин бөртекләп сөйләп торам — син, эшем кырган кешедәй, сәгатькә карыйсың. Кыздыру җитмәгән, күрәсең. Менә сиңа мә — звонок! Сезнең чытлыкланып утыруыгыз аркасында тәҗрибә ясарга өлгермәдек. Анысын киләсе дәрестә ясарбыз. +Инде кабатлап әйтәм: "Җисемне..." +Ах сезне!.. Тәнәфестә дә сару кайнатасыз бит, ә. Әйе, әйе, сезгә әйтәм. Сезне... күпме кыздырсаң, молекулаларның кинетик энергиясе шулкадәр арта, тәртип бозыла. Шүрәле (Хикәя-табышмак) +Самат белән әнисе икесе генә яшиләр. Әнисе район үзәгенә йөреп эшли. Иртән-иртүк китә, кич соң гына кайта. Самат өченче сыйныфта укый. Укуы төштән соң. Әнисе аңа: "Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк", — дип тукып тора. Менә бүген дә кәҗә белән сарыкка печән салырга кушып китте. Әнисе киткәч, малай рәхәтләнеп йокы симертте. Уянды. Ни саран кышкы кояш инде, ул да өйне нурга күмгән. "Әйдә, Самат, уйнарга", — дип әйтүедер инде, тәгаен. Тик менә дәрескә әзерләнәсе бар. Әй, качмас өйгә бирелгән эш. Самат урамга сызды. Кәҗә белән сарыкка да печән салып мәшәкатьләнмәде. "Ачтан үлмәсләр әле. Эшкә исә үскәч тә өйрәнергә була. Ул кәҗә белән сарыгын әйтер идем инде. Ничу ашатып яткырырга аларны! Чыгарасы да җибәрәсе. Үз көннәрен үзләре күрсеннәр. Беткәнмени ферма тирәсендә ат чанасыннан коелып калган печән, сенаж-менаж, силос-милос. Йөрсеннәр шунда чемченеп". Малайның башында менә шундый уйлар кайнады. +Самат дусты Фәритләргә барып компьютерда уйнады. Аннары өенә кайтып, китапдәфтәрләрен алды да мәктәпкә чыгып чапты. Ач кәҗә аны, абзар тәрәзәсеннән башын тыгып, моңсу гына озатып калды. +Малай мәктәптән кайтканда авыл ут алган иде инде. Малай курка-курка атлады. Тынлык. Җир ак юрганын ябынып йоклый әле. Тизрәк яз җитсен, кошлар кайтсын иде. Җир уяныр иде. Саматларның өе авылның иң читендә булып, кайтып җитәрәк зиреклекне үтәсе бар. Малай ул төштән бигрәк тә шүрли. Агачлар, ботак-сатаклар арасыннан Шүрәле килеп чыгар кебек. Их, нишләп кояш төнлә дә балкымый икән?! Ай куып җибәрәдер аны. Ай һәм Кояш. Алар гел тарткалашып, ызгышып яшиләрдер кебек тоела Саматка. +Малай зиреклекне исән-имин генә үтте. Кайтып җитеп, капка келәсенә үрелгән иде, ишегалдында кар шыгырдаган тавыш аны сагаерга мәҗбүр итте. Кем булыр? Әнисе эштән соң кайта. Өйдә ут юк. Шулай да йөрәксенеп капканы ачты. Ачса... Абау!.. Самат капканы кире япты да урам буйлап чабып китте. Ишегалдында күргәнен ул һаман әле башына сыйдыра алмый иде. Нәрсә булыр ул? Ике аягына баскан да тәрәзәгә сузылган. Өй эчен күзәтә. Ак төстә. Бөтен тәне чат җон гына. Билендә җиргә кадәр асылынган шома капчык. Маңгаенда мөгезе дә бар иде бугай. Шүрәле шушы түгелме соң инде?! Саматларның өендә ни калган аңа? +Шүрәлене күрергә ярты авыл җыелды. Тик аның көн буена ач яткач, абзар тишегеннән шуышып чыгып, өй тәрәзәсенә печән өмет итеп сузылган бичара кәҗә булуы бик тиз ачыкланды. Капчыгы исә буш җилене икән. Эшкә иренгән Самат оятыннан, хурлыгыннан кәҗә шуышып чыккан шул тишеккә кереп качардай булды. +Сорау: Язучы, бу хикәяне язганда, Габдулла Тукайның 2 әкиятен, 8 шигырен күздә тоткан. Алар ничек атала? Хикәя герое Самат аларның кайсысын укыган, кайсысын укымаган? +Җавап: Язучы, бу хикәя-табышмагын язганда, Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык" әкиятләрен, "Эш", "Ай һәм кояш", "Сабыйга", "Эш беткәч, уйнарга ярый", "Кызыклы шәкерт", "Эшкә өндәү", "Җир йокысы", "Гали белән Кәҗә" шигырьләрен күздә тоткан. Самат әкиятләрне укыган. Җыр "меню"сы (Уены-чыны бергә) +Икмәк булса, җыр да була", — дигән иде кадерлебез вә хөрмәтлебез, мөхтәрәмебез вә гыйззәтлебез Леонид Ильич Брежнев. +Икмәк бар. Аллага шөкер. Ипи турында җыр гына юк. Һәрхәлдә, яңа җыр юк. +Ит турында да юк. Күкәй турында да юк. Сөт турында да юк. +Сөт турында бер җыр бар иде анысы: Җәйләүләрдә көтү куды Гөлмәрьям... +Тик бу җыр язылганга 37 ел икән бит инде. Әйтерсең лә 37 ел сыерсыз яшибез. +Бәрәңге турында да җыр бар иде. Йодрык кадәрле, \ No newline at end of file diff --git "a/workdir/900_artifacts/\320\235\321\203\321\200\320\270\321\205\320\260\320\275 \320\244\323\231\321\202\321\202\320\260\321\205 - \321\202\320\276\321\200\320\274\321\213\321\210\321\213 \322\273\323\231\320\274 \321\215\321\210\321\207\323\231\320\275\320\273\320\265\320\263\320\265 (\323\230.\320\235\323\231\322\227\320\270\320\277\320\276\320\262\320\260-\320\227\320\270\320\275\320\275\323\231\321\202\321\203\320\273\320\273\320\270\320\275\320\260)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2004).txt" "b/workdir/900_artifacts/\320\235\321\203\321\200\320\270\321\205\320\260\320\275 \320\244\323\231\321\202\321\202\320\260\321\205 - \321\202\320\276\321\200\320\274\321\213\321\210\321\213 \322\273\323\231\320\274 \321\215\321\210\321\207\323\231\320\275\320\273\320\265\320\263\320\265 (\323\230.\320\235\323\231\322\227\320\270\320\277\320\276\320\262\320\260-\320\227\320\270\320\275\320\275\323\231\321\202\321\203\320\273\320\273\320\270\320\275\320\260)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2004).txt" new file mode 100644 index 0000000..1492f42 --- /dev/null +++ "b/workdir/900_artifacts/\320\235\321\203\321\200\320\270\321\205\320\260\320\275 \320\244\323\231\321\202\321\202\320\260\321\205 - \321\202\320\276\321\200\320\274\321\213\321\210\321\213 \322\273\323\231\320\274 \321\215\321\210\321\207\323\231\320\275\320\273\320\265\320\263\320\265 (\323\230.\320\235\323\231\322\227\320\270\320\277\320\276\320\262\320\260-\320\227\320\270\320\275\320\275\323\231\321\202\321\203\320\273\320\273\320\270\320\275\320\260)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2004).txt" @@ -0,0 +1,503 @@ +әдәбиятта хакимлек иткән социалистик реализм методы догмаларына туры килмәгәнлеге сизелеп тора иде. Һәм тәнкыйтьчеләр дә шул мәгълүм кысаларга кереп, урнашып җитмәгән күренешләрне, геройларны, хәлләрне күреп, аптырашта калгаладылар. Әмма озакламый Н.Фәттах әсәрләре Ф.Миңнуллин, Ф.Мусин, Ф.Хатипов, И.Нуруллин, Р.Сверигин, Ф.Урманчеев, Р.Кукушкин, Н.Юзиев кебек әдәбият белгечләре тарафыннан гадел-объектив бәяләнде . +Мәсәлән, Р.Сверигин "Мөдир Саҗидә" повестеның стиль үзенчәлекләрен ачарга омтылыш ясый. Аның фикеренчә, "язучы көнкүреш детальләренә бик сизгер, конкрет картинаны төгәл сурәтли. Кешеләр сөйләмендәге, үз-үзләрен тотышындагы сизелер-сизелмәс штрихлардан да оста файдалануы ягыннан аның иҗаты бераз гына Ф.Хөсни иҗатына да якынаеп китә"2 . +Р.Шириязданов, язучының иҗатына күзәтү ясап: "Н.Фәттахның 50 нче елларда беренче язган хикәяләре үк ниндидер бер садә табигыйлекләре белән аерылып тора. Аларга талгын һәм тигез ягымлы сүзләр-сурәтләр дә үзләреннән-үзләре туып, калкып, сиздермичә генә күз алдыннан үтә торалар, ага торалар. Әсәрләрнең теле дә агымсу кебек табигый һәм гадәти. Н.Фәттах геройлары һәр көн безгә очрый торган, таныша, аралаша, дуслаша яисә ачуланыша торган гадәти кешеләр"3 ,— дип яза. +Н.Фәттах иҗаты турында матбугатта басылган мәкаләләрдә заман һәм хезмәт проблемаларына кыю мөрәҗәгать итеп язылган "Бала күңеле далада" (1962) романы уңай бәяләнде. Язучы бу әсәрендә "тормышның әдәбиятта бөтенләй кагылмаган ягын ача. Романда сүз Казахстан далалары, гасырлар буе тыныч яткан ул далаларны үзләштерүчеләр, аларның эшләре һәм тормышлары турында бара. Н.Фәттах бу романы белән үзенчәлекле яңа образлар алып килде"4 , дип билгеләп үтә тәнкыйтьче Ф.Миңнуллин да. +Р.Мостафин исә бу әсәрдә "геройларның артык җиргә төшерелеп, натуралистик планда" сурәтләнүен күрсәтә. "Әсәрнең төп герое — тар карашлы, вак омтылышлы кеше — яшьләргә үрнәк була, аларны үз артыннан ияртә алмый"5 ,— ди ул. Күренекле тәнкыйтьченең әнә шундый берьяклырак, шактый субъектив фикерен Н.Фәттахның иҗат принциплары шул чорда нык иңдерелгән социалистик реализм идеяләренә туры килеп бетмәве һәм язучының әдәби индивидуаль стиле әлегә бөтенләй өйрәнелмәгәнлеге белән генә беркадәр аңлатып була. +Академик Ф.Мусинның "Тормыш сынавы аша" исемле китабында әсәрнең проблематикасы тирәнрәк күрсәтелә, геройларның психологиясен ачуга кагылышлы күзәтүләр дә ясала. Ул "Бала күңеле далада" романын И.Салаховның "Күкчәтау далаларында" әсәре белән чагыштырып, алардагы уртак якларга тукталып китә һәм: "Н.Фәттах "идеаль герой" концепциясенә каршы чыга һәм үз персонажларын башкалардан берничек тә аерылып тормаган гадәти кешеләр итеп гәүдәләндерергә тели" ,— дип, Ф.Мусин романдагы яңалыкны билгеләп үтә. +Н.Фәттахның студент елларында ук халкыбызның килеп чыгышы, тарихы, этнографиясе белән кызыксынуы тора-бара аны тарихи темаларга тагын да якынлаштыра һәм озакламый ул бу өлкәдә иң күренекле әдипләрнең берсе булып таныла. +"Тарихыбызның поэтик сәхифәсе" исемле мәкаләсендә Ф.Хатипов Н.Фәттахның беренче тарихи романы "Итил суы ака торур"ның тарихи тематиканы яктырту үзенчәлекләренә тукталып, әсәрнең стиленә карата да үз фикерен әйтә, сюжетның киеренкелеге, герой язмышының кискен борылышлары белән бу әсәрнең кайбер романнардан аерылып торуын билгеләп үтә. +"Итил суы ака торур" романының үзенчәлекле стиленә Ф.Мусин һәм Ф.Урманчеев та игътибар итә. Ф.Мусин романның сюжетын дастан сюжеты белән чагыштырып карый һәм кызыклы гына нәтиҗәләргә килә. Ул тарихилык, тарихи принцип, тарихи шәхес төшенчәләренә күзәтүләр ясаганнан соң, Н.Фәттах әсәрләренең 60—70 нче еллар прозасындагы тарихи хикәяләүнең кайсы төренә керүен билгели. +Ф.Урманчеев "Итил суы ака торур" романын тарихи чыганакларга бәйләп, аларның проблематикасын, фольклор белән бәйләнешен күрсәтә. +Язучының драматургия өлкәсендәге кызыклы тәҗрибәсе булган "Кол Гали" пьесасы да тәнкыйть игътибарыннан читтә калмый. А.Халиковның "Кыю адым" дигән мәкаләсендә әсәрнең язылу тарихы, куелган проблемалар, аларның чишелеше турында язылган. +Күзәтүдән күренгәнчә, Н.Фәттах иҗаты тәнкыйть игътибарын җәлеп итсә дә, аның әле бербөтен итеп карап өйрәнелмәгәнлеген һәм яңа заман рухында бәяләүгә мохтаҗ икәнлеген икърар итәргә туры килә. +ШӘХСИ ТӘҖРИБӘ ҺӘМ ИҖАТ +Мәгълүм булганча, егерменче гасырның илленче еллары уртасыннан ил тормышында башланган иҗтимагый-рухи җанлану шартларында татар әдәбиятына үз буыннары, язмышлары, уй-омтылышлары хакында тирәннән борчылып иҗат итүчеләр — дулкын-дулкын булып яшь көчләр килә башлый. Шәхси күргән-кичергәннәргә таянып, образлы фикер йөртүгә нигезләнгән мондый иҗат үзенә бертөрле моң, аһәң, күңел җылылыгы белән сугарылган иде. +Сугыштан соңгы авылның язмышына тирән борчылу, аның үсеш юллары турында уйлану, авылда яшәүчеләрне җәмгыятьнең тулы хокуклы кешеләре, шәхесләре итеп танырга тырышу бу төркем татар язучыларына хас сыйфатлар булды. Сугыш чоры һәм аннан соңгы еллардагы авылны тасвирлаган әсәрләрдә проблемалылыкның көчәюе барыннан да элек язучыларның гражданлык активлыгы, җәмгыять алдында үзеңне җаваплы сизү тойгысының көчәюе белән, шул нигездә әдәбиятның тормышны танып белү сәләте үсү белән бәйләнгән иде. "Бу хәл әдәби иҗатның һәртөрле әзер формулалардан, иллюстратив тасвирлардан арынып, реаль чынбарлыкка торган саен тирәнрәк үтеп керә баруына, аның күренешләрен һәм процессларын авторларның капшап карар дәрәҗәдә конкрет һәм ачык итеп сурәтләргә омтылуларына китерде. Моның өчен, аңлашыла ки, әсәрдә тасвирлана торган тормышны яхшы белергә кирәк. Алтмышынчы еллар прозасында нәкъ менә сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар авылы мәсьәләсенең мөһим урын алуы, икенче яктан, бу чор авылының хәзерге күпчелек язучыларыбызга барыннан да якынрак һәм танышрак булуы белән аңлатыла. Бу мәсьәлә белән аеруча Р.Төхфәтуллин, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, Ә.Баянов, М.Мәһдиев кебек урта буын язучыларының кызыксынуы бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки аларның балалык һәм яшьлек еллары нәкъ менә әлеге чор авылында үтте. Бу авыл тормышын аларга үз күзләре белән күрергә, аның авырлыкларын һәм кыенлыкларын үз җилкәләрендә татырга туры килде. Шунлыктан аларның әсәрләрендә авторның шәхси тормыш тәҗрибәсе нык сизелә, алар үзләре күргән һәм кичергәннәре турында язалар, үзләрен якыннан кызыксындырган һәм борчыган мәсьәләләрне күтәрәләр" . +Югарыда күрсәтелгән исемнәр арасында илленче еллар уртасында әдәбиятка килгән беренче буынның күренекле вәкилләреннән берсе — Нурихан Фәттах игътибарны аеруча җәлеп итә. Сугыштан соңгы татар әдәбиятында ул үзен күпкырлы иҗатчы итеп танытты. Н.Фәттах проза, драматургия һәм публицистиканың төрле жанрларында кызыклы эзләнүләр алып барды, күп ачышлар ясады. Әдипнең проза әсәрләре, пьесалары, публицистик һәм фәнни мәкаләләре аның язучылык эшенә үтә җитди каравы, фидакарь хезмәт кешесе булуы турында сөйлиләр. Тынгысыз күңелле һәм эзләнүчән шәхес буларак, Н.Фәттах тормыштагы үзгәрешләрне, заман таләпләрен күрә белә һәм аларны иҗатында ул үз вакытында чагылдырырга омтыла. Шунлыктан илленче еллар ахырыннан татар әдәбиятында башланган яңарышны да Н.Фәттах иҗатында җиңелрәк күзалларга мөмкин. +Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортостанның Яңавыл районындагы Күчтавыл дип аталган кечкенә бер татар авылында ярлы игенче гаиләсендә туган. 1936 елда Яңавыл татар урта мәктәбенә укырга керә һәм 1946 елда аны тәмамлый. Н.Фәттах әдәби иҗат эше белән балачактан ук кызыксына башлый. Өченче класста укыган чагында ук беренче шигырен яза, ә азрак үсә төшкәч, бер русча пьеса да тәрҗемә итә, стена газетасына рәсемнәр ясый. Аның "Ленин яши" дигән беренче шигыре 1944 елда "Октябрь юлы" исемле район газетасында, ике шигыре "Совет әдәбияты"2 (хәзерге "Мәгариф") журналында басылып та чыга. Мәктәп елларында ук әдәби иҗат эше белән кызыксынып, шигырьләр, хикәяләр яза башлаган Н.Фәттах, 18 яшендә Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый башлый, биредә ул төрле иҗат түгәрәкләренә йөри, хикәяләр яза. 1948 елда беренче хикәясе "Безнең хикәяләр" исемле җыентыкта дөнья күрә. +Тынгысыз, эзләнүчән шәхес буларак, Н.Фәттах, университеттагы укытучысы профессор Латыйф Җәләй киңәшен тотып, студент елларында ук халык иҗаты белән кызыксынып китә, фольклор экспедицияләрендә катнаша, бик мавыгып халык сөйләм үзенчәлекләрен, аның йолаларын, горефгадәтләрен һәм борынгы тарихи риваятьләрен өйрәнә. Авылларга кайткан саен ул җырлар, бәетләр, мәкаль-әйтемнәр язып килә, жирле сөйләм үзенчәлекләрен дәфтәргә теркәп бара. Җыйган бәетләре ике мәртәбә җыентыкларга да кертелә. "Халкымның телен, гореф-гадәтләрен аңлауда, үзләштерүдә моның файдасы әйтеп бетергесез зур булды",— дип язды Н.Фәттах соңрак "Үзем генә түгел" мәкаләсендә. +Университетны тәмамлагач, башта Татарстан китап нәшриятында әдәби редактор, 1952—1953 елларда Чистайдагы өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елда Казанга кайта һәм профессиональ язучы булып китә. +Әдип белән үткәргән яшьлек гомерен искә алып, хатыны Руфина Фәттахова болай ди: "Нурихан белән без озак итеп яратышып та йөрмәдек, Сибгат абыйлар, Гариф Ахуновлар яки бүтән күренеклеләр кебек кеше көнләштерерлек итеп туйлар да ясамадык. Шуңадыр, күрәсең, "Казан урамнарын чәчкәләргә күмеп булмады..." дип җырлый башласалар, күңел тула. Әлеге дә баягы — хәерчелек, мохтаҗлык... +Минем әти сугыштан соң Башкортостандагы Яңавылның беренче номерлы татар урта мәктәбенә директор булып килгән елны Нурихан Х классны тәмамлап Казанга китеп барган. Мин I класска укырга кергәнмен. Миңа — 9, апам Розага 11 яшь булганда безнең әни үлде. Шушы ук мәктәптә Нуриханның да әнисе эшли иде. Булачак бианам безне, ике үсмер кыз баланы, мунчага йөртә торган иде. (Алар да, без дә мәктәп ишегалдында тора идек.) Бу хәл бераз вакыт дәвам итте, аннан әти өйләнде. Шулай итеп, без үги ана белән үстек. Әллә шуңа, әллә башка сәбәптән, үземне гел кимчелекле итеп тоя идем. Уфа медицина институтының өч курсын тәмамлагач, Нуриханга кияүгә чыктым һәм Казан медицина институтында укуымны дәвам иттем. +Үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганда Нурихан миңа бернәрсә дә вәгъдә итмәде: "Үзеңә тугрылыклы ир, балаларга яхшы ата булырга тырышырмын",— диде һәм гомер буе сүзендә торды. Ни дәрәҗәдә без балаларыбызны тәрбияли алганбыздыр, анысын киләчәк күрсәтер. Хәзергә улыбыз Алмас өйләнгән, врач-травматолог, кызыбыз Чулпан университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлады, хәзерге көндә "Татарстан яшьләре" гәзите хезмәткәре. Ике оныгыбыз бар". +Гаилә корып җибәрүнең беренче елларында алар Казанның Киров районында бернинди уңайлыклары да булмаган тәбәнәк түшәмле начар гына өйдә торалар. Ә 1981 елда, егерме елга сузылган өй салу мәшәкатеннән соң, Нагорный бистәсенә яңа йортка күчәләр. Шулай итеп, тормышның авыр йөген бергәләп, җигелеп тарта ир белән хатын. +"Безнең тормыш, безнең яратышу Таһир белән Зөһрәнеке кебек үк булмагандыр булуын. Шулай да без менә кавыштык, яратыштык, оя кордык. Икебез ике шәхес булсак та, без һәрвакыт бер кеше булып кала алдык. Хатын-кыз ирләрнең кабыргасыннан яралган дигәннәр элеккеләр. Ләкин ирләр дә хатынкыздан яратылган түгелме соң?! Күрәсең, безне берничек тә аеру мөмкин түгел. +Гаилә — милләтнең җаны, бөртеге, яисә бер күзәнәге ул. Семья нык булса, милләт тә бөтен һәм нык булачак",— ди Н.Фәттах. +Акыллы, сөйкемле, иле, гаиләсе, милләте өчен борчылып яшәүче хатын-кыз образларын тудырганда да Н.Фәттах күркәм сыйфатларын хатыны Руфинадан алган кебек тоела. +Уку елларында Н.Фәттах күп яза, әмма язганнары ул вакытта дөньяга чыкмый кала. Үзенә таләпчән кеше буларак, ул һаман өйрәнә, каләмен чарлый, тәнкыйть фикерләренә колак сала, әсәрләрен кат-кат эшкәртә. Шул рәвешле иҗат итеп, Н.Фәттах буындаш каләмдәшләре арасында беренче булып роман жанрына мөрәҗәгать итә һәм үзенең студент елларында күргәннәренә нигезләнеп, "Сезнеңчә ничек?" дигән әсәрен яза. +Заман рухы белән яшәп, Н.Фәттах илленче еллар уртасында чирәм җирләрен үзләштерүчеләр тормышын яктырту максаты белән Казахстан якларына чыгып китә һәм анда күргән-кичергәннәре нигезендә "Бала күңеле далада" (1962) романын иҗат итә. Язучының укучылар дикъкатен торган саен ныграк җәлеп иткән иҗаты, табигый, тәнкыйтьчеләр игътибарыннан да читтә калмый. +"Буранда" исемле хикәядә моннан биш-алты ел элек туган авылыннан ФЗОга укырга китеп, шуннан соң әнисен дә, туган авылын да күрмәгән Әхтәм образы бирелә. ФЗО тәмамлагач та вахтада эшләп, күп акчалар ала башлагач, карт әнкәсенә йөзәрләп-меңәрләп акча салып, ул үзенең бурычын үтәлә дип саный. Ләкин көннәрдән бер көнне "әни авырый" дигән телеграмма килеп төшкәч, "...тел белән әйтеп бирә алмаслык ниндидер көчле сагыштан аның йөрәге кысылды, күзләрен ачы яшь пәрдәсе каплады. Әнкәсе алдында ул үзен үз гомерендә беренче мәртәбә коточкыч гаепле итеп, бурычлы итеп сизде. Әнкәсе аның өчен ниндидер бик зур, бик әһәмиятле нәрсә эшлисе, аңа дөньяда әле беркем дә әйтмәгән бик якын, бик кадерле ниндидер сүзләр әйтәсе калган шикелле тоелды һәм әнкәсе өчен эшләнәсе шул бик әһәмиятле, бик зур эшне моңарчы эшли алмаганга, аңа шул бик кадерле сүзне әйтә алмаганга, аның күңеле әрнеде, йөрәге газапланды, аның үксеп-үксеп елыйсы килде". +Язучы Әхтәмне тирән кичерешләрдә, йөрәк тетрәнүе аша бирә. Вакыт-вакыт автор үзе дә геройга кушылып китә, аның белән үкенә, үзен-үзе каһәрли. "Ә менә карт әнкәсе турында, акчадан бигрәк, газиз баласын күрүгә мохтаҗрак булган әнкәсе турында, ичмасам, бер генә мәртәбә дә уйлап карамаган булган... +Таш йөрәк, таш йөрәк..." (6 б.) +Әхтәмнең әче йөрәк ярасына коточкыч җил, котырган буран да килеп кушылып, бу үкенү, әрнү газабын тагын да көчәйтә. Алга таба язучы герой психологиясен тирәнрәк ачу өчен, вакыйгаларны тагын да куерта, ул аның үзен үлем белән кара-каршы китереп бастыра. Язучы монда аналар белән балалар мөнәсәбәте, баланың ана алдындагы бурычын онытмаска, байлык, акча кебек әйберләр кешенең күзен томаламаска тиешлеген күрсәтә. +Бу теманы Н.Фәттах "Әттә" хикәясендә дә дәвам итә. Монда инде ике әтиле, ике әниле булган, ләкин шулай да ятимлек ачысы татыган, чын ата-анадан мәхрүм ителгән гөнаһсыз сабыйны төп герой "мин" белән пароходта очраштыра. Олылар гаебе белән ятим калган бу баланы карт әбисе үз тәрбиясенә авылга алып кайтып бара. Пароходтан төшкәч, карчыкка текә баскычтан күтәрелергә кирәк, хәлсез карчыкка бала күтәреп шул баскычтан өскә менү бик авыр, әлбәттә. Шушы баскычтан менүне тәфсилләп сөйләп, язучы аңа охшаган тормыш баскычыннан әлеге баланы күтәреп менгерү әбигә җиңел булмаячагына ишарә ясый. +Гаилә бурычын аңламау, тормышка җиңел карау аркасында икенче берәүгә авырлык килү ситуациясе "Ләйлә" хикәясендә дә күрсәтелә. Бала табарга больницага кереп яткан йөрәк авырулы Ләйләне ире Камил иң авыр минутында ташлап киткән. Камил әсәрдә бөтенләй катнашмый. Ләйлә сөйләве буенча гына, укучы аның бик чибәр, ыспай, шома бер егет икәнлеген белә. Ләйлә Камилнең кимчелекләрен ничек кенә акламасын, язучы бу кешенең тышкы кыяфәте алдаучан булуына, асылда аңа һич тә ышанырга ярамаганлыгына ишарә ясый. "Ялгыз нарат", "Кунакчыл Баһаветдин һәм Гарифҗан абзый" исемле хикәяләрендә язучы, үз заманына хас булганча, хосусый милекчелекне тәнкыйтьләп чыга. Әлбәттә, әлеге хикәяләрдә хосусый милеккә омтылыш совет чынбарлыгына ят булган кире күренеш дип бәяләнә. Гомуми күренешне фаш итү белән мавыгып Н.Фәттах хосусый милекчелек психологиясеннән аерыла алмаган Баһаветдин агай, Гарифҗан абзый, Гата картны комсызлыклары аркасында хәтта закон бозуга барып җиткән кешеләр итеп күрсәтә. Язучы бу персонажларның үз җире, үз малы белән мул тормышта яшәүләрен һич кабул итә алмый. "Сөтне алар сатмыйча булдыра алмаган өчен, саталар иде, бары тик сатарга кирәк булганы өчен генә саталар иде, кыскасы, акча өчен генә саталар иде" (117 б.). Хикәядәге кечкенә герой Камилнең милекчелек турындагы карашлары язучы карашы белән бергә үрелеп бара. +Билгеле булганча, сугыштан соңгы еллар әдәбиятында хатын-кыз мәсьәләсенә игътибар зур булып, биредә, беренче чиратта, героиняларны фидакарь хезмәттә тасвирлауга күчтеләр. Шул ук вакытта хатын-кызның әхлакый йөзен ачуга да игътибар арта төште. Аерым алганда, тормыш иптәшенә, сөйгән ярга тугрылык, сугыш беткәч тә аны еллар буе көтү турында татар әдәбиятында шактый күп язылды. Н.Фәттах та үзенең "Бер тамчы күз яше", "Мәдинә"2 кебек хикәяләрендә шул теманы үз вакытында күтәреп чыккан иде. +"Бер тамчы күз яше" хикәясендә сугышта үлгән сөйгән егете Солтанын оныта алмыйча яшәүче "сагышлы күз карашлы" Газимә апаның бәхетсез тормышы яңа өйләнешкән шатлыклы көннәр кичерүче яшьләр Хәниф белән Кәримәнең булачак бәхетле тормышы белән янәшә куеп тасвирлана. Бу яшь хатынның "бөтен кыяфәте, бөтен килеш-килбәте дә, бары тик бернәрсә турында: өзелгән өмет һәм берни белән дә җиңеп булмаслык аянычлы ярату турында гына" (7 б.) сөйләсә, "Мәдинә" хикәясенең героинясына бәхет икенче тапкыр елмая. Яшьтән аңа гыйшык тотып йөргән күрше авыл кешесе Хәбибҗан, хатыны үлгәч, аңа өйләнмәкче була. Ялгызлыктан туйган Мәдинә дә башта риза булган кебек. Ләкин күршеләренә кереп утыргач, сугышта үлеп калган Рәхимен, аңа булган мәхәббәтен искә төшерү аның фикерен үзгәртә. Моның шулай буласына язучы баштан ук укучыга ишарә ясый. Хәбибҗан киткәч, өстәл җыештырырга тотынган Мәдинә кулыннан Хәбибҗан чәй эчкән чынаягын төшереп вата. Кадерләп саклап торган, бик сирәк очракларда гына тотыла торган йомрының ватылуы Мәдинәгә башта бик кызганыч тоелса да, "бераз яшь агызып алгач, ул ничектер бушанып, иркенәеп калгандай булды" (112 б.). Н.Фәттах поэтик алымнарны бу хикәясендә дә бик оста куллана. Өзелгән өмет белән китеп баручы Хәбибҗанны "Яңгырда чыланып муртаеп беткән, авып-кыегаеп торган капка, ябылмыйча, боегып, ярым ачык килеш торып... озатып кала" (97 б.). "Серле капчык", "Тәнкыйтьче", "Тамак шеште", "Бухгалтер", "Яшь чакларда"1 сатирик-юмористик хикәяләрендә Н.Фәттах көндәлек вак-төяк кимчелекләрдән, саранлык һәм ялагайлыктан көлә. +Әдип балалар тормышын чагылдырган әсәрләр дә иҗат итә. "Безнең бабай", "Балыкчылар", "Велосипедлы Мөнир", "Тегермәндә" исемле хикәяләре 1957 елда "Тегермәндә" дип аталган җыентыкта басылып чыга. 1961 елда аның "Өч туган", 1966 елда "Ирек, Алмас һәм Җәлил" хикәяләре аерым китап булып басыла. +Н.Фәттах хикәяләрендә балалар тормышыннан гадәттән тыш бер вакыйганы сайлап ала да шуның нигезендә динамик сюжет кора. "Ирек, Алмас һәм Җәлил"дә үз автомашинасын дусларына бирергә теләмәгән, аларны үз яныннан куган саран Ирек, усал эт белән очрашып, аңардан куркып, соңрак шул ук дусларын ярдәмгә чакыра. "Балыкчылар"да бер балык та тота алмаган Вәли, иптәш малайларыннан аерылып китеп, Садри бабай куйган мурдадан балык урламакчы була, ләкин аягы таеп китеп, суга егылып төшә дә аны шул ук Садри бабай коткарып кала. "Велосипедлы Мөнир"дә велосипедын дусларына бирергә теләмәгән Мөнир, үзенең йөри белмәве аркасында чокырга егылып төшә. "Өч туган" хикәясендә сары тавыктан көненә икешәр йомырка алучы Зөфәрнең ничек ялганы ачылу һәм башкалар алдында оятка калуы турында сөйләнелә. +Хикәяләрдә үз эшең өчен җаваплылык хисе, намус һәм дуслык төшенчәләре алга куела. Кечкенә кеше яхшыдан яманны, начар холыктан күркәмне аерырга өйрәнә. Урлашу, алдашу, саранлык яхшыга илтми. Нәни геройлар үзләренең бу гадәтләре нәтиҗәсендә авыр хәлдә калалар. Н.Фәттах геройларны көлке хәлгә куя, моны күрсәтү өчен юмор чараларына мөрәҗәгать итә. +Н.Фәттах үзенең бу хикәяләрендә поэтик алымнарны бик оста кулланган. "Буранда" хикәясендә төп геройның йөрәк ярасына коточкыч җил, котырган буранның килеп кушылуы, "Әттә" хикәясендә ятим баланы кулына күтәргән хәлсез карчыкның текә баскычтан (тормыш баскычы) өскә күтәрелергә тиешлеге, "Мәдинә"дә "яңгырда чыланып, муртаеп беткән, авып, кыегаеп торган капка", "кадерләп саклап торган, бик сирәк очракларда гына тотыла торган йомрының" ватылуы һәм башка детальләр төп геройларның эш-халәтләренә килеп кушылалар һәм аларның киләчәкләренә ниндидер ишарә ясыйлар. +Н.Фәттах хикәяләрендә шул чор өчен генә түгел, бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган мәсьәләләр — кешеләрнең гаебе, ваемсызлыгы нәтиҗәсендә буыннар бәйләнеше өзелү мәсьәләсен күтәрә. Бу проблема әдипнең соңрак язылган зур күләмле әсәрләрендә дә кызыл җеп булып сузылып бара, ләкин инде автор монда бу проблеманың туу җирлеген, аның сәбәпләрен тирәнрәк тикшерә. +Моңа кадәрге хикәяләрендә чагылган идеяләр Н.Фәттахның "Мөдир Саҗидә" повестенда үзләренең дәвамын табалар. Әсәр героинясы Саҗидә авылга техникум тәмамлап, фельдшер булып килә. Әсәрнең бөтен сюжет үсеше, төп вакыйгалар Саҗидә белән бәйләнә. Автор үз героинясының әле тормыш тәҗрибәсе дә булмаган шактый беркатлы зат икәнлегенә басым ясый. Аны әйләндереп алган мохиттә яшәүчеләр — авыл кешеләре дә гади, беркатлы, саф. +Повестьта әле балачагыннан чыгып бетмәгән героиня кызыклы гына эволюция кичерә. Авылга ул шактый очраклы рәвештә генә килеп чыга һәм анда "мүкләнеп" калуны күз алдына да китерә алмый. Чөнки үз бәхетен югары белем алуда күрә. Югары белемне ул шулкадәр илаһилаштыра ки, хәтта ул мондый белем кешене үзгәртә, матур итә дип уйлый. Ә инде тормышта башка төрле мисаллар белән очрашкач, гаҗәпкә кала: "Исең китәр, институт бетергән кеше дә шундый ямьсез булыр икән!" (138 б.) +Әлегә хыяллар белән яшәгән Саҗидә әсәр башында үзен шактый һавалы тота, авыл кешеләренә өстәнрәк карый, алар белән аралашырга теләми. Чөнки югары белеме булмаган бу кешеләрне үзенә тиң санамый. Н.Фәттах Саҗидәнең бу сыйфатларын җиңелчә юмор белән бирә, шуңа күрә бу образ бездә елмаю уята, аның эш-хәрәкәтләренә теләктәшлек тудыра. +Шулай ук мөстәкыйль тормышка аяк басу аның өчен эзсез үтми. Врач булып эшли башлау, үзенең кешеләргә кирәклеген күрү аңарда горурлык хисе уята, ул үз вазифасын күңел биреп, төгәл башкара. Аңа күренергә күрше районнардан да килә башлыйлар. Мондый табиб героинялар, билгеле булганча, тагын Г.Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестенда, Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романында да сурәтләнәләр. Аларда да табиб һөнәренең гаять җаваплы булуына, бу һөнәр ияләренең зур хөрмәткә лаек икәнлекләрен ачуга аеруча басым ясала. Шул ук вакытта Н.Фәттах повестенда моңа кадәр ничектер читкә кагылып киленгән халык медицинасы вәкилләренә карашны үзгәртергә кирәклеген искәртә. Бу уңайдан Саҗидә болай ди: "Ләкин шунысы да хак: кендек әбиләр гасырлар буена изге эш эшләгәннәр — йөкле хатыннарга булышлык күрсәткәннәр. Аларның да, билгеле, төрлесе булгандыр. Яхшысы, яманы дигәндәй... Әлеге кендек әби нинди белгеч булгандыр — әйтә алмыйм. Тик шулай да әзме-күпме теоретик белем үзләштереп, ак халат киеп кайткан унтугыз яшьлек кызыйдан ул, һичшиксез, тәҗрибәлерәк булгандыр. +Моны мин соңыннан гына, эш узгач кына аңладым" (28 б.). +Тора-бара эш дәвамында героиняның авыл кешеләренә дә карашы үзгәрә. Язучы авыл халкын тәҗрибәле тәрбияче рәвешендә бирә, аның героиня характеры үзгәрүдә зур роль уйнавын күрсәтә. +Нәтиҗәдә, алга таба Саҗидәнең югары белем алу турындагы хыялы да үзгәреш кичерә. Ул югары белем алуны үзмаксат итеп караудан арына. Биредә героиняга дус егете Тимерханның да йогынтысы була. Ул болай ди: "Мин дә баштарак шулай дип уйладым. Укырга, укырга дидем! Безне бит шулай тәрбияләделәр. Ни өчен укырга, кем өчен укырга — рәтләп әйтүче булмады. Без уку өчен укыдык. Үзебез өчен. Укыган кеше шәһәрдә генә түгел, авылда да кирәк. Шуны безгә аңлатучы булмады. Хәзер әнә әйтеп карыйлар да, бер дә тәэсир итми. Әзме-күпме укырга-язарга өйрәндеме, шәһәргә таю ягын карый. ...институтка, техникумга эләгә алмый икән, һөнәрчеләр мәктәбенә керә, слесарьлыкка, токарьлыкка керә. Анысы да булмый икән, урам себереп йөрергә дә риза. Бары шәһәрдә генә булсын!" (61 б.) Монда язучы соңгы елларга кадәр алып барылган "мәҗбүри уку" дигән мәгълүм карашны да күпмедер дәрәҗәдә тәнкыйть итә, аның кайчак күңелсез нәтиҗәләргә китерүенә ишарә ясый. +Повестьта тагын бер әһәмиятле мәсьәләгә игътибар ителә. Сүз колхозларда аерым җитәкчеләрнең эшне оештыра белмәүләре һәм шул сәбәпле кешеләрнең колхоз эшенә салкын карауларын күрсәтү турында бара. +— Эшкә соң чыгалар икән,— дип куйдым мин. +— Хәзер эшләмәйләр, кызым,— диде Шәйхаттар бабай тыныч кына.— Хәзер көн уздыралар. Менә никадәр ашлык исраф булып ята. Ярый әле монда кайтып җиткән. Әпекәйнең кадере китте. Чүп урынына да күрмәйләр" (110 б.). +Гәрчә мондый җавапсызлыкның сәбәпләре күрсәтелмәсә дә, колхозларны күккә күтәреп мактау заманасында мәсьәләнең бу ягына игътибар арта бару шактый кыю адым иде. +Беренче карашка бик тыныч, ваемсыз булып күренгән авылның чынлыкта бик катлаулы яшәеше белән якыннанрак танышкан саен, Саҗидәнең дә дөньяга карашы тирәнәя һәм җитлегә. +Гомумән алганда, повестьтан яшәү дәрте, оптимизм рухы бөркелеп тора. Гәрчә тормышта каршылыклар һәм кыенлыклар күп булса да, алар һич тә яшьлек оптимизмын юкка чыгара алмыйлар. Бу повестьны укыгач, "яшьлек барысын да җиңеп чыга", дигән фикер туа. +Н.Фәттах зур күләмле беренче әсәрен — "Сезнеңчә ничек?" романын 1956 елда яза. Башлангыч чор иҗатына караган кайбер әсәрләрендәге кебек, бу романында да ул бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән, белемгә, яшәүгә сусаган, якын һәм ерак киләчәккә зур ышаныч, өмет белән караган, шуны якынайту өчен теләсә нинди эшкә әзер торган бай романтик хыяллы яшьләрне күрсәтә. Миллионнарның яшь гомерләрен алып киткән сугыш афәтеннән соңгы беренче дәртле һәм хыялый буынны — уку һәм эшләү, җәмгыять өчен файдалы һөнәр сайлау, шәхес һәм заман, шәхси һәм коллектив тормышы белән яшәгән буынны Р.Төхфәтуллин, Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, Ә.Баянов, Э.Касыймов, М.Мәһдиев, М.Юныс кебек язучылар да үз әсәрләрендә чагылдыралар. Илленче еллар яшьләренең киеренке, кайсыдыр яклары белән каршылыклы хис-тойгыларын авторлар кайчак үзләренә таныш, якын булган студентлар тормышына нигезләнеп яктырттылар. +Н.Фәттах "Сезнеңчә ничек?" романында үзенең университетта укыган елларына мөрәҗәгать итә. Әсәрдә төп вакыйга җәйге каникул вакытында авылда бара, студент геройларның хезмәткә, авыл халкына мөнәсәбәте күрсәтелә, бу мөнәсәбәтнең ниндилегенә карап, персонажларның әхлак йөзе, кешелек дәрәҗәсе бәяләнә. +Әсәр студент тормышының җаваплы бер моменты — имтихан тапшырган вакытны тасвирлау белән башланып китә. Бер төркем яшьләр университет коридорында тирләп-пешеп, бәхәсләшә-көлешә билет сораулары буенча ничек җавап бирүләре турында гөр килеп сөйләшәләр. Шул вакыт язучы "өстенә кыска җиңле карасу күлмәк кигән, гәүдәгә калку гына, буй-сыны килешле, хәтта матур" (6 б.) егетне бу төркемнән аерып, укучыга тасвирлап бирә. Бу — төп герой Сәгыйть. Әсәр героинясы "киң читле ак эшләпәле, елкылдык зәңгәрсу крепдешин күлмәкле, тулы таза гәүдәле һәм бераз гына авыр сөякле күренгән шат кыяфәтле кыз" (7 б.) да баштан ук укучы күңелендә җылы хисләр уята. Сәгыйть белән Ида, имтиханнарын уңышлы биреп чыккач, алдан килешү буенча, көймәдә йөрергә су буена китәләр. Автор аларның сөйләмнәрендә, Сәгыйтьнең эчке кичерешләрендә, уйларында яшьләрнең бер-берсенә булган мәхәббәтен күрсәтә. Алар зур бер студент дөньясында бары икәү генә. Аларны комсомол җыелышы да, җәмәгать эше дә кызыксындырмый. Кайчандыр комсорг Гасыймның якын дусты булган, аның белән уртак фикердә торган, шунлыктан бәхәсле мәсьәләләрдә тиз аңлашу тапкан Сәгыйть хәзер аңардан читләшә. Дустыннан аерылгач, ул җыелышларга йөрүне дә артык эш дип саный. Имтиханнар беткәч, каникул башланыр алдыннан колхозга эшкә барырга да, бары Ида белән бергә булуны күздә тотып кына ризалаша. Беренче карашка беркатлы тоелган егет әкренләп Ида яшәгән дөньяга — мещанлык сазлыгына кереп бата. Мәхәббәттә исергән егет аныңча уйлый, аныңча яши башлый. Дөрес, Сәгыйть вакыт-вакыт Ида белән килешергә теләми, күңеленнән генә аның белән бәхәскә кермәкче була, ләкин бу каршылык шулкадәр көчсез, Иданың оста ялганы аны бик тиз юкка чыгара һәм Сәгыйть тагын сөйгәне фикере белән килешергә мәҗбүр була. Ни өчен Сәгыйть мондый коллыкка төшә? Әсәрдә бу сорауга турыдан-туры җавап бирелмәсә дә, автор бернәрсәне искәртә. Сәгыйть — беркатлы авыл егете, аның кызларны аңлауда тәҗрибәсе юк, шуның өстенә Ида чибәрлеге, оста теле белән, киенүе белән башка кызлардан аерылып тора. Автор шулай итеп бу ике геройны әсәр башында ук үзара тыгыз бәйләп куя. Әгәр бөтен әсәр буена Сәгыйть Ида белән калса, егетнең язмышы ни белән бетәр иде, билгесез, ләкин язучы аны Идадан аерып, туган авылына җәйге каникулга кайтарып җибәрә. Моннан соң төп вакыйгалар авылга күчә. +Авылда яшәүнең беренче көннәрендә Сәгыйть бары тик ял итү турында гына уйлый: "Җәй көнен авылда ничек итеп үткәрү турында инде ул күптән план корып куйган иде. Аңа, беренчедән, яхшылап ял итәргә кирәк; икенчедән, көз көне фәнни түгәрәктә тикшереләчәк докладын язып бетерергә кирәк иде. Ә өченчедән? Өченчедән — тагын ял итәргә, күңел ачарга, ерактагы-якындагы туган-тумачаларга кунакка барырга кирәк булачак иде" (60 б.). Избач Нәсим халык алдында доклад укырга кушкач: "Ни өчен үз өстемә бер дә кирәкмәгәнгә ниндидер мәшәкать, ниндидер тынычсыз эш алып барырга? Аннан соң авылга ул лекцияләр сөйләп йөрергә кайтмаган ла! Ел буена шул уку, тыңлау, сөйләүләрдән арып, шуларны онытып торырга, көзгә кадәр көч җыярга кайткан! Буа бууда катнашты, алдынгы булып эшләде, мактау алды — үзенең комсомол бурычын үтәде — җиткән шул! Ә кемнәр җир казымаган, кемнәр балчык ташымаган — сөйләсен шулар..." (64 б.) — дип уйлый ул. Кыскасы, сурәтләнгән вакытта Сәгыйть белән Ида, ике төрле гаиләдә тәрбияләнүгә карамастан, хезмәткә мөнәсәбәтләрендә бер-берсенә якын торалар. Хәлбуки Сәгыйть яшьтән хезмәтнең ачысын-төчесен татый, маңгай тире белән табыла торган икмәкнең кадерен белергә өйрәнгән була. Аның балалык һәм яшүсмерлек еллары турында автор болай ди: "Ул буразна арасында үсте, шаулап утырган иген басуларында да, гөр килеп торган ындыр табакларында да үсте, эш сөючән, тырыш һәм киң күңелле, якты чырайлы, гади халык арасында үсте. Аны мәктәп кенә түгел, бәлки авыр һәм гүзәл хезмәт белән тулы тормыш — колхоз тормышы да аякка бастырды, малайдан егет ясады...", "Хезмәткә мәхәббәт... аның өчен искиткеч шифа булды" (132 б.). +Шунлыктан шәһәргә килүенең беренче елларында ул әле үзенең туган авылын, аның кешеләрен сагына. Ә менә университетны тәмамлаганда инде авыл тормышы аның өчен чит, ят булып тоела башлый. "Авылда үзен килгән кунак итеп сизә башлады. Чөнки уку елларында "туган авылын бөтенләй диярлек күрмәде, ишетмәде. Ул аның сулышын, аның хисен тоймады. Мәрдәнша агай, Гөлсемнәрнең булдыксыз председатель турында, колхозның бүгенге көндәге артталыгы турында ачынып сөйләүләре аның йөрәгенә тулысынча барып җитми, күңелендә: "Ярый әле мин дә алар кебек түгел, ярый әле миңа гомер буена авылда яшәргә, гомер буе печән чабарга туры килмәячәк" (113 б.),— дигән фикер тамыр җәя. +Дөрес, яшьтән авыл хезмәтен татыган, аны яраткан егетнең соңрак бу эшкә ятсынып каравы ничектер аңлашылып җитми. Герой үзе дә туган җиреннән ятсыну, аның авылдашларының моңзарларына ваемсыз каравының сәбәбен ачыкларга тырышып карый. "Күңелендә әллә гыйшык ялкыны дөрләгәнгә, әллә инде икенче тормышка — шәһәр тормышына, студент тормышына күнегеп киткәнгәме?" — дип, үз-үзеннән сорый ул. Кыскасы, әсәрдә бу мәсьәләгә ачыклык кертелми. Соңрак Сәгыйтьнең: "Мин, әлбәттә, алардан бәхетлерәк, мин студент, минем киләчәк — гүзәл, бөек!" (133 б.) — дип шатлануы исә акыл хезмәте белән физик хезмәтне капма-каршы куя. +Гомумән, Сәгыйть образы романда шактый катлаулы һәм каршылыклы булып чыккан. Бу образда язучы әсәрдә сурәтләнгән заманның характерлы күренешләрен — авыл белән шәһәр, физик хезмәт белән акыл хезмәте арасындагы аерманың ничектер зурая баруын күрсәтә. +Шундый шартларда тәрбияләнгән Сәгыйть гәрчә колхоз эшеннән качучы Әхнәфне авылдан китмәскә, тракторчы яки комбайнчы булып эшкә тотынырга үгетләсә дә, үзе турында: "Ярый әле миңа гомер буе авылда яшәргә туры килмәячәк" (133 б.),— дип уйлый. Кайчан гына һәм кем алдында гына булмасын, һәрвакыт дөреслекне сөйли торган, алдашу, ялганлашуны җаны-тәне белән күралмаган, намус дигән нәрсәгә чын күңеленнән табынган чиста күңелле Сәгыйть, Иданың ялганын сизгәч, бераздан тынычланып: "Ялганлаган икән, ялганлаган— нәрсә булган аңа?" (40 б.) — дип, укучыны гаҗәпкә калдыра. +Гәрчә шәһәр тормышы һәм Ида йогынтысыннан Сәгыйтьнең дөньяга карашларында кайбер тискәре сыйфатлар хасил булса да, язучы героен бөтенләй юлдан яздырмый, аңа үзе ярдәмгә килә. Нәтиҗәдә, авылдашларының йогынтысында Сәгыйть әлеге кире сыйфатларыннан арына. Чөнки беренче карашка бик гади кебек тоелган авылдашлары чынлыкта зур хөрмәткә лаеклы затлар булып чыгалар. Сәгыйть "белемсез" дип санаган избач Нәсим китапларны аңардан да күбрәк укыган икән. Кыскасы, "иртәнге салкында, таң тишегеннән күзеңне ертып печән чабарга китүгә караганда, өйдә яту яисә кулыңны селтәп, урманда, су буенда йөрү рәхәтрәк" (133 б.), дип санаган Сәгыйть тора-бара авылдашларының игътибары, ягымлы, эчкерсез карашлары астында үзенең әлеге хаталарын аңлауга килә. +Әсәрдә авылның саф, самими тормышын һәм хезмәтен тасвирлауга зур игътибар бирелә. Аерым алганда, печән өсте, халыкның шау-гөр килеп печәнгә әзерләнүләре күңел җылылыгы белән сурәтләнә. Автор укучыга авыл хезмәтенең фәлсәфи-шигъри мәгънәсен җиткерүгә зур игътибар бирә, болын-кыр эшләренең ямен һәм тәмен сиздерергә тырыша, әхлак мәсьәләләрен хезмәткә бәйләп яктырта. Героеның кичерешләрен ул болай тасвирлый: "Сәгыйть, чалгы сабыннан кысып тотты да, беләкләренә, бөтен тәненә тынгысыз рәхәтлек, көч-куәт йөгергәнен тоеп, бер селтәнеп җибәрде" (90 б.). Аңа әнә шулай печән чабудан да күңеллерәк, мавыктыргычрак бүтән берни юктыр шикелле, бөтен болынны берүзе чабып чыга алыр кебек тоела, бу вакытта ул тансык эш рәхәтеннән башка берни сизми. Дөрес, бу әле тик эшнең башындагы халәт кенә, соңга таба аның бүтәнчә төсмерләре дә сизелә: "Баштарак беләкләре, аяк балтырлары, күкрәкләре сызлады, эштән туктагач та мускуллары кайнарланып сулкылдарга тотынды. Кичләрен, арып-алҗып кайткач, авырайган, авыртынган тәнен кузгатасы да килмәде" (111 б.). Шушы рәвешле, әсәрдә авыл хезмәтенең ләззәте дә, тәме дә, һәм авырлыгы да сизелерлек итеп тасвирлана. Н.Фәттах күрсәткәнчә, хезмәт — ул тынгысыз көрәш, шәхси каршылыкларны, кыенлыкларны җиңү, тормышта кешенең урынын, ролен билгели торган чара. Менә шуңа күрә дә, авыл эшен яратмыйча, "тирес кенә түгеп җөрисе калганые" дип сөйләнеп, каядыр читкә китәргә йөргән Әхнәфне авыл халкы үз итми. Алдында да, артында да аны: "Солдаттан кайтканына ни гомер, бер эшкә дә кул тыгасы килмичә, эт сугарып җөри, адәм көлкесе!" —дип сүгәләр. Авылдашларына күпмедер дәрәҗәдә капма-каршы куелган бу образ аша авыл тормышының, колхоз эшенең авыр, катлаулы якларын күрергә мөмкин. Әгәр колхозчы Мәрдәнша агай, Гөлсем апалар колхоз эшеннән канәгать булмауларын эчтән сызлану белән белдерсәләр, Әхнәфнең эш-хәрәкәтләрендә моңа турыдан-туры ризасызлык чагыла. +Автор кеше эштән читләшкән саен ялкаулана, гади генә мәсьәләләр дә зур проблемага әйләнә бара дигән карашны үткәрә. +Ида, мәсәлән, сәләте, тәҗрибәсе бар көйгә, агитбригадага катнашу тәкъдимен кабул итә алмый. Ида образы аша язучы намуслы хезмәттән читләшкән кеше әкренләп физик һәм рухи яктан зәгыйфьләнә бара, дигән фикерне үткәрә. Бу зәгыйфьлектән котылу юлы исә Сәгыйтьнең Идага язган хатында ачык күренә: "Физик хезмәт күңеле, нервысы тыныч түгел кешегә, бигрәк тә безнең ише интеллигентларга, безнең ише студентларга бик әйбәт дару икән. Физик хезмәт ул мускулларны гына түгел, күңелне дә чыныктыра икән" (178 б.). Сәгыйтьнең хезмәткә мөнәсәбәте аша кешенең теге яки бу эшне авырсынмыйча, дәртләнеп башкару сәләте, аннан ләззәт, тәм таба алуы бары эшнең үзендә генә тәрбияләнә, аның авырлыкларын, рәхәтлекләрен баштан үткәрү нәтиҗәсендә генә туа, дигән хакыйкать чагылдырыла. Ида образында исә, әгәр кеше хезмәт тәрбиясе алмаса, тормышның тик ямьле, җиңел, рәхәт ягын гына күреп үссә, ул рухи яктан да ярлы зат булып җитешә дигән фикер чагылыш таба. Мондый фикергә без Г.Ахуновның "Яшьлек яме" повестенда да тап булабыз. Ул әсәрдә комсомол секретаре Айрат Гыйльми, студентка Мәрфуга һәм "Сезнеңчә ничек?" романындагы Ида бер агач җимешләре кебек. Тумыштан сәләтле һәм чибәр булсалар да, алар үзләрендәге уңай сыйфатларны төрле хәйләле планнарын тормышка ашыру өчен кулланалар һәм шуның белән үзләрен коллективка каршы куялар. Бу яшьләрнең шундый кешеләр булып үсүләрендә Г.Ахунов та, Н.Фәттах та беренче чиратта гаиләне гаеплиләр. Ида алган тәрбия турында әсәрдә болай диелә: "Аны өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Бала бик иркә булып, кадерле алтын-көмешкәй булып, бердәнберкәй булып үсте. Хәтта иң авыр елларда, сугыш елларында да ул чын тормышның нәрсә икәнен дә белмәде, үз яшендәге кайбер балалар, өсләрендә рәтле кием, тамакларына рәтле аш күрмичә, укуларын ташлап, булырбулмас көчләре белән олылар эшен башкарып йөргән чакта, битләре алсуланып торган бу балакай үз бүлмәсендә песи баласы белән уйнап ятты" (143 б.). Яшьтән шундый рәхәт тормышта яшәгән Ида, "әнисе кебек, бик холыксыз, бик үзсүзле булып һәм күп кенә начальник балалары кебек, кылтый, иркә, эшлексез булып үсте", тора-бара әнисе дә аңардан "кан калтырап торды" (143 б.). +Г.Ахуновның "Яшьлек яме"ндәге Айратны да әнисе "авыл малайлары мәтәлә-кадала кул арбасы белән урманнан печән ташыганда, үзем исән чакта сабыйлыкның рәхәтен татып калсын" (69 б.), дип кара эшкә якын җибәрми. +"Сезнеңчә ничек?" романында гаиләдә дә, мәктәптә дә Иданы бары бер эшкә генә — укырга-язарга гына өйрәткәннәр. Шуңа күрә аңа "бөтен тормышның максаты бары тик уку гынадыр шикелле булып тоелды. Ә ни өчен уку, кем булу өчен уку, кемгә файда китерү өчен уку? Ул болар турында бөтенләй уйламады" (145 б.). Университетта политэкономиядән имтихан биргән чакта ул "Бездә физик хезмәт белән акыл хезмәте арасында аерма көннән-көн бетә бара. Бездә хезмәт кешенең иң беренче таләбенә әйләнде" (14 б.), дип сөйләнсә дә, тормышта моның киресен эшли. Хезмәтнең кирәклеге әһәмиятлеген китаптан гына укып белгән кыз чынлыкта хезмәткә җирәнеп карый. Нәтиҗәдә, ул бер үк вакытта алданып һәм алдашып яши башлый. Аның мондый яшәү рәвешенә гаиләдә нигез салына. Аны әнисе шундый итеп тәрбияли. Үз өйләрендә әнисенең бөтен эшне дә күрше хатыныннан эшләтүен күргән Ида, тулай торакта яшәгәндә, керләрен дә акча биреп, кешедән юдыра башлый. +Кешене тәрбияләүдә хезмәт белән бергә яшәгән тирәлекнең, беренче чиратта, гаиләнең роле зур булуын "Яшьлек яме" повестенда Г.Ахунов та Мәрфуга һәм Айрат образларында чагылдырган иде. Гаиләдә дөрес тәрбия ала алмаган Иданы да, Мәрфуга белән Айратны да соңыннан коллектив кына үзгәртә алмый инде. Шунлыктан бала тәрбияләүдә иң беренче һәм иң хәлиткеч бурыч гаилә, аеруча ана өстенә төшә. Н.Фәттах та, Г.Ахунов та үз әсәрләрендә шул фикерне үткәрәләр. +Н.Фәттах үз романында тагын бер бик мөһим мәсьәләгә — колхозларның көннән-көн артка калуы, җитәкчеләрнең дә, колхозчыларның да колхоз эшенә мөнәсәбәтләре үзгәрүгә китерүенә дикъкать итә. "Кеше юк бит, эшләр кеше юк бит,— ди бригадир зарланып.— Беркем калмады колхозда, көн-төн чабасың, шулай да тыңлатып булмый халыкны... ялкаулыкка салышып бетте халык — кайсы базар җулы таптый, кайсы үз бакчасында ята. Ә болынны шул көе калдырасыңмыни!" (86 б.) Колхозга печән чабарга бик ашыкмаган халык, чокыр-чакыр арасын, әрәмә буен үзенә чабарга рөхсәт бирелгәч, төн йокламый, ялт иттереп чабып — җыеп куя. Ни өчен халык колхоз эшенә ялкаулана? Романда бу сорауга болай җавап бирелә. Колхозчыларның хәленә кереп, "Азат" колхозы председателе аларга печән бүлеп бирә. Әмма аның бу игелекле адымы югарыдан колхоз милкен әрәм-шәрәм итү, законны бозу дип бәяләнә һәм, гәрчә колхоз печән әзерләү планын арттырып үтәсә дә, председательне әлеге "гаебе" өчен судка бирәләр. +Моңардан кешеләр колхоз эше өчен никадәр тырышсаң да, бу тырышлыктан үзеңә беркайчан да файда булмаячак дигән нәтиҗә ясыйлар. Менә шуннан соң инде кешеләр, бригадир Низамый әйткәнчә, үз бакчасында казынуны артыграк күрә башлыйлар. +Нәтиҗәдә, сугыш беткәнгә инде ничә ел үтсә дә, колхоз һаман мантый алмый, бер урында таптана. Колхозчылар да, "бер дә алга китү күренми" дип зарланудан ары китмиләр. Авыл хуҗалыгындагы мондый хәлне автор хөкүмәт бер төрле кушса, урындагы хуҗаларның икенче төрле эшләүләреннән күрә. Биредә ул үзе белән каршылыкка да керә кебек. Бер яктан, автор урындагы җитәкче үз иреге белән колхозчыга печән бүлеп биргәч, хөкүмәт чыгарган закон тарафыннан әлеге җитәкченең хөкемгә тартылуын әйтсә, икенче яктан, шул ук хөкүмәт хуҗалыктагы терлек-туарны бетерергә кушмый, монда урындагы хуҗалар гына гаепле дигән фикерне дә үткәрә кебек. +Әсәрдә колхозчының тормышын көннән-көн артка сөйрәгән сәбәпләр түбәндәгечә аңлатыла. Эшләгән хезмәт хакы, терлеккә азык бирелмәү белән бергә, хөкүмәт аны налог белән дә изә. Баһадир гәүдәле Заһирҗан агай да түзә алмыйча, башкаларга кушылып: "Син аның налугын әйт, налугын. Киметәсе иде бераз... Язып җибәрәсие шул турыда министрга,— ди. +— Булмасын сөйлисең син, Заһирҗан,— диде Мәрдәнша агай, үзенең хаклыгына бик нык ышанган тонда. +— Булмасны гына укып ятырлык вакыты бар ди. Ансы аның гомергә түләнә торган налуг инде ул..." (99 б.) +Өстән килгән законнарның җир кешесен нинди аяныч хәлгә төшерүен күрсәтү белән бергә, язучы югарыдагы хуҗаларның шул закон нәтиҗәләре белән кызыксынмавын, бер чыгарган законның үзгәрешсез әллә ничә еллар буе файдаланылуын Мәрдәнша агай сөйләмендә чагылдыра. Колхозчы җилкәсенә төшкән аянычлы хәл әсәрдә кискен тәнкыйтьләнсә дә, автор моңардан котылу юлын начар председательне урыныннан алып ташлауда гына күрә һәм үз героен "тормыш гел болай тормаска тиеш иде, кайчан да булса бер үзгәрергә һәм үзгәргәндә дә, яхшы якка гына үзгәрергә тиеш иде" (100 б.), дип тынычландыра, аны үзе яшәгән тирәлек, система белән килешергә мәҗбүр итә. Герой һаман киләчәккә өмет белән яши, тормыштагы аянычлы хәлнең төп сәбәбе җәмгыятьнең үзендә булуын герой да, автор да әле аңлый алмый. +Гомумән алганда, бу беренче күләмле әсәрендә Н. Фәттах үзенең язучы буларак үсә баруын күрсәтә. Аның каләме тагын да шомара төшә. Ул бигрәк тә табигать күренешен тасвирлауда, геройларның эчке дөньясын табигать белән бәйләп ачуда уңышлы адымнар ясый. Шул ук вакытта романда заман тормышының кайбер җитди иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә һәм күренешләренә дә игътибар бирелгән. Икенче төрле әйткәндә, язучы җәмгыять тормышының кайбер авыру якларына да күз ташлаган. Сугыштан соңгы татар әдәбиятында романнар бик аз булуын истә тотсак, Н.Фәттахның бу әсәре татар прозасын роман жанрын баетуда әһәмиятле роль уйный. +1954 елда илебездә бик зур иҗимагый хәрәкәт — чирәм җирләрне үзләштерү башланды. Нәтиҗәдә, чәчүлек мәйданына кырык ике миллион гектар җир өстәлде. +Н.Фәттах Казахстан чирәмен үз куллары белән күтәреште. 1955 елда ул үз инициативасы белән Павлодар өлкәсенә китә һәм "Казан" совхозы оештырылуның беренче елында Татарстан яшьләре белән бергә брезент палаткаларда, вахта вагоннарында яши, җәй буе плугарь булып эшли. Казанга кайткач, чирәм күтәрүчеләр турындагы романның беренче вариантын язып карый. Әмма ул авторны канәгатьләндерми. Икенче елны ул кабат далага юл тота. Ләкин ул бу юлы үзе генә түгел, ә Казан университеты студентлары белән бергә җәйге-көзге кыр эшләрендә эшли. Чирәм җирләрдәге физик хезмәтне үзе башкару, шулар белән бергә яшәү аңа даланы үзләштерүчеләр белән үзен рухи бердәм итеп сизәргә, аларның тормыш-яшәешләрен аңларга, хис-омтылышларын тирәнтен тоярга ярдәм итә. Н.Фәттах чирәм күтәрүчеләрнең тормышын һәм хезмәтен җентекләп өйрәнә, бик күп кешеләр белән таныша, дуслаша. Шул ук вакытта ул иркен далаларда терлек-туар асрап көн күрүче казакъ картларыннан борынгы легендалар, сөйләкләр тыңлый, аларның тормыш-көнкүрешен, горефгадәтләрен игътибар белән күзәтә. Иҗатчы һәм игенче бердәмлеге соңыннан аның романына күчә, әдәби әсәрендә тулы гәүдәләнә. 1962 елда ул "Бала күңеле далада" романын төгәлли. Димәк, әсәр алтыҗиде ел эчендә язылган. +Шулай итеп, алтмышынчы елларда татар әдәбиятына зур дулкын булып килеп кергән авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләреннән — "олы эш кешесе" темасына мөрәҗәгать итүдән Н.Фәттах та читтә кала алмады. Шәхси күргән, кичергәннәренә таянып, Н.Фәттах "Бала күңеле далада" романында реаль чынбарлыкка йөз белән борыла. Бу елларда матбугат битләрендәге кайбер әсәрләрдә чирәм җирләр чынбарлыгы шактый шомартып, матурлап күрсәтелгән булса да, Н.Фәттах мондый тасвирга каршы чыга. Әсәр үзәгенә олы дөньядан беркадәр аерылып, иксез-чиксез дала киңлекләрендә утырып калган кечкенә бер бригада кешеләре куела. Бу кешеләрнең яшәеше, көнкүреше, бер-берсенә булган мөнәсәбәте аша, язучы мәхәббәт, яшәү мәгънәсе һәм максаты, коллектив язмышы һәм шәхси язмыш, тирәлек һәм кеше, кеше һәм табигать, крестьян тормышы кебек әһәмиятле проблемаларны күтәрә. Бу проблемалар күбрәк шәхси көнкүреш яссылыгында яктыртыла, ләкин аларның иҗтимагый-социаль җирлеген аңлау артык авыр түгел. +Автор бригада кешеләренең тормышын чирәм җирләрдәге беренче адымнарыннан ук бик җентекләп, гадәти, көндәлек көнкүреш шартларында сурәтли һәм ул ахыргача шулай дәвам итә дә. +Беренче карашка геройларның күпчелеген чирәм җирләргә бары шәхси сәбәпләр яки очраклы хәлләр китергән кебек тоела. Тракторчы Һарун, мәсәлән, сөйгән кызы белән ачуланышкач, туган авылында яңа өй салыр өчен акча эшләү нияте белән килә. Ислам исә, чирәм җирләргә китеп, яратмаган хатыныннан һәм урлашкан өчен судка эләгүдән котыла. Баштарак чирәм җирләр турында ишетергә дә теләмәгән Фәридә дә, Казахстанга бары институтка керә алмау аркасында, иптәшләре коткысына бирелеп кенә килә. Димәк, әсәр геройлары тормышларының хәлиткеч борылыш ноктасында чирәм җирләргә китеп баралар. Н.Фәттах әсәр геройларын төрле кыен шартларга куеп тасвирлый. Мәсәлән, Ислам, Белугин, Фәридәләр яшәү һәм эшләү шартларыннан риза булмасалар, Һарун, Мәрьям кебекләр бергә эшләүче иптәшләре тудырган кыенлыктан җәфа чигәләр. +Бу геройлар яшәгән шартлар, ситуацияләр гадәти, тормышчан итеп гәүдәләндерелгәннәр. Һәртөрле тормыш күренешләре эчендә бирелгән көндәлек мәшәкатьләре дә, геройларның хезмәткә, бер-берсенә, якыннарына карата булган мөнәсәбәтләре дә әдип игътибарыннан читтә калмаган. "Җиргә төшерелгән" герой концепциясе романның үзәк персонажларыннан берсе тракторчы Һарун образын бирүдә барыннан да ачыграк чагыла. Автор бу образ ярдәмендә крестьян тормышының әһәмиятле проблемасы — колхозлардагы кыен хәлне, колхозчының авыр тормышын күрсәтә. Сугыш бетүгә унунбиш еллап вакыт үтүгә карамастан колхоз хуҗалыклары һаман артка тәгәри. Шуңа күрә колхозның Һарун кебек уңган-булган егетләре чит җирләргә таралырга мәҗбүр. +Илленче елларда башланып, алтмышынчы-җитмешенче елларда киң колач җәйгән илне индустрияләштерү процессы, зур төзелешләр, шул исәптән чирәм җирләрне эшкәртү дә авылдан бик күп эшче көчләрне суырды. Шул заман әдәбияты язып үткәнчә, бу үзгәреш "татар халкының профессиональ-техник яктан үсүенә китерде. Нәтиҗәдә, республика промышленностенда эшләүчеләрнең кырык проценттан артыграгын татарлар тәшкил итә" . Туган авылында эшләп, мул тормышта яши алмаганга күпме татар баласы туган илен, җирен ташлап китәргә мәҗбүр булды? Һарун кебек, үз хокукын яклый алмый, мескен булып, башкаларга бил бөгеп яшәде. Коммунистлар партиясенең астыртын сәясәте астында татар халкы төрле җирләрдә төпләнеп калды, төрле милләт вәкилләре белән гаилә корды, ә аңардан туган яңа буын туган җирсез, нигезсез, нәселсез, телсез, милләтсез буынны тәшкил итте. Милләтләрне шул юл белән берләштереп, шәхес иреген бууның, шәхестән коллектив ясауның, аз санлы халыкларны юк итүнең тоталитар система уйлап тапкан уңайлы, җайлы юлы иде бу. +Мәгълүм булганча, эш, хезмәт темасы — татар әдәбиятының үзәгендә торган темаларның берсе. Бу темага сугыштан соңгы еллардагы җимереклекләрне торгызу, аннан соң Татарстан җирләрендә кара алтын — нефть табылуга бәйле бик күп, ә соңрак чирәм җирләрне сөрүгә бәйле әсәрләр дә күренә башлады. Бу елларда язылган әсәрләрдә хезмәт, нигездә, дан-мактау эше итеп карала иде. Ләкин Н.Фәттах бу мәсьәләгә башкачарак карый кебек. Чөнки "Бала күңеле далада" романындагы төп герой Һарун үз колхозында эшләгәндә данга да, мактауга да ирешкән, ләкин чын бәхетне тапмаган; аның яшәү өчен рәтле йорты-җире дә, кияр өчен җүнле киеме дә булмый. Хәтта сөйгән кызы Хәлимә дә: "Мин сезнең өйне беләм, балчык белән сылаган, салам белән терәгән, көчәнеп бер эттең исә, шундук җимерелергә тора" (42 б.),— дип, Һарунга кияүгә чыгарга ризалык бирми. +Сугышта әтисе, абыйсы үлеп калгач, бөтен авырлык, бөтен хезмәт Һарун белән әнисе өстенә төшә. Ләкин алар никадәр генә тырышмасыннар, яңа йорт та төзи алмыйлар, колхоздан хезмәт көненә дип алынган ашлыкның да артыгын сатарга хәлләреннән килми. +Әлегә кадәр дан, шөһрәт өчен эшләгән Һарунга тормышын рәтләр өчен бердәнбер юл — чирәм җирләргә китеп, әз булса да акча эшләп кайту. Романның башыннан алып ахырына кадәр геройның чирәм җирләрдәге эшчәнлеге, шуңа бәйле рәвештә аның тормышы, язмышы яктыртыла. Ул Ислам, Белугин, Андропов, Барый һәм башка образлар, төрле вакыйга-күренешләр фонында ачыла бара. Һарун — гади авыл малае. Автор аны бераз тупасрак, беркатлырак итеп тасвирлый. Шуңа күрә шәһәрдән килгән Исламнар, Белугиннар, Фәридәләр аңа көлемсерәп, мыскыллабрак та карыйлар. Ләкин беренче карашка түбәнәйтеп, җиргә төшереп тасвирланган бу геройның үз өстенлеге бар. Ул — искиткеч намуслы, әйләнә-тирәдәгеләрнең һәркайсына да ышанып карый. Хисләренең сафлыгы, тирәнлеге белән дә ул үзен башкалардан өстен итеп күрсәтә. Сөйгән кызы Хәлимә турында төрле шикле сүзләр ишетүгә карамастан, аңа булган мөнәсәбәте үзгәрми, Фәридә, Гөлбибигә карата да ихтирамлы, кешелекле. Рухи дөньясы үтә дә бай Һарунның. Аны башкалардан өстен иткән төп сыйфаты — эш сөючәнлеге. Н.Фәттах Һарунның иң зур таланты, осталыгы итеп аның җирдә эшли белүен күрсәтүне куя. Һарун җир эшенә зур җаваплылык белән карый һәм булсынга эшли. Герой җир язмышын үз язмышы белән янәшә куя. Аның физик хезмәткә, җиргә булган мондый мөнәсәбәтен башкалар аңлый алмыйлар. Шуңа күрә ул еш кына Тәзкирә, Белугин, Ислам кебекләр белән каршылыкка да керә. Хәтта 1 Май бәйрәме көнне, башкалардан аерылып, җир сөрергә китүе өчен аны кыйнап та ташлыйлар. Башка вакытта үтә дә юаш, мескен булып тоелган Һарун бу очракта да үзен башкалардан өстен итеп күрсәтә. Коллектив белән каршылыкка керүнең нәтиҗәсе шактый аянычлы бетү куркынычы янаса да, ул үз уеннан кире кайтмый. Тракторын кабызып, берүзе җир сөрергә китеп бара. Әсәрдә вакыйгалар ачышында Һарун барлык авырлыкларны җиңеп чыга. Аның бер үк вакытта характеры формалаша, чыныга, ныгый бара. Бик авыр вакытларда герой ныклык, ярдәм сорап, далага мөрәҗәгать итә. +Һарун эшкә килүенең беренче көнендә үк төрле каршылыклар булуга карамастан, ул үз фикерендә кала. Һәм шуның белән беренче карашка гади, юаш тоелган авыл малае үзенең зур ихтыяр көченә ия булуын күрсәтә. +Әсәрдә Һарун язмышы дала язмышы белән параллель куела. Беренче карашка гади, буш кебек тоелган дала да үзен сөрергә килүче Һарунның эчке дөньясы кебек серле, катлаулы, бай. Иптәшләре белән каршылыкка кергән егет бары далага гына үзенең эчке серләрен чишә ала, бары дала гына аны аңлый кебек тоела. Язучы табигать белән мөнәсәбәткә кергән гади хезмәт кешесен уй-фикерле, тирәяктагы вакыйгаларны күрергә һәм нәтиҗә ясарга сәләтле интеллектуаль бай итеп бирү белән бергә, табигатьнең аянычлы язмышына ишарә ясый. Сәламәт булмаган система законнарына буйсынып, казах халкының милли данын — даласын юкка чыгарган Һарун кебек имәндәй нык, тап-таза җир хуҗалары үзләрен дә, табигатьне дә аянычлы язмышка илтәләр. +Нурихан Фәттах табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне әхлакый-этик проблемалар аспектында яктыртуны "Бала күңеле далада", ә соңрак тарихи романнарында дәвам итә. +Казахстан даласында да авылдан килгән гади егет язгы чәчүдә совхоз буенча беренче урынны ала. Иптәшләре аны бу җиңү белән тәбриклиләр. Тормышта гадәти, табигый күренеш бу. Әмма ул Һарунны аптырашта калдыра, аның күңелендә гомердә булмаган үзгәреш булып ала. Ярышта беренче урынны алуын белгәч, "үз-үзен ул бөтенләй икенче кеше итеп күргәндәй булды, моңарчы үзенә шундый таныш булмаган гап-гади бер авыл малае итеп түгел, бәлки искәрмәстән үсеп, куәтләнеп киткән һәм башкалардан кайдадыр өстәрәк, җир белән күк арасындарак торган батыр итеп күргәндәй булды. Тыштан караганда, ул һаман шул ук тупас, беркатлы Һарун булып калды, әмма эчтән инде ул әллә кемгә әйләнде" (316 б.). +Герой физик хезмәтнең авырлыгыннан да, уңышыннан да тирән ләззәт таба. Һарунның крестьян табигатен һәм тормыш фәлсәфәсен автор психологик нигезли алган. +Роман геройларыннан берсе — прицепщик Фәридә башта Казахстандагы чирәм җирләрне Агыйдел буендагы болынлыклар, таллыклар шикелле "ниндидер гүзәллек тулы сихри урыннар" итеп күз алдына китерә. Ә инде монда килгәч, "бары тик шәрә, туң дала", "җан өшеткеч, күңел шомландыргыч иксезчиксез бушлык" кына күрә. Башта кызның күңелен биләгән романтика исә, "көн дә торып, авыр, тупас күн итекләрне, авыр, тупас сырма-чалбарларны кию белән, тәмсез, туклыксыз тары боткасы, дөге боткасы чәйнәү белән" (118 б.) тәмамлана. Шулай итеп, романдагы бердәнбер романтик күңелле геройның да көндәлек тормышы реаль җирлеккә кайтып кала. Әсәрдә Н.Фәттах чирәм җирләрне күтәрүчеләрнең көндәлек гадәти, прозаик тормышын һәм көнкүрешен табигый тышында күрсәтергә омтыла, геройлар яшәешен тасвирлаганда алсу төсләрдән, күпертелгән бәяләрдән, гомумән, ясалмалыктан мөмкин кадәр качарга тырыша. Ләкин әсәр геройлары роман битләренә нинди хәлдә килеп керсә, шул ук хәлдә, бернинди үзгәрешсез чыгып та китәләр. Һарун, Ислам, Белугин, Тарас, Тәзкирәләрнең рухи үсеше романда әллә ни күренми. Тоталитар системаның каршылыклы чынбарлыгында яшәгән бу геройларның киләчәкләре билгесез кала. +Икенче бер герой — Барый — бригадада шактый кыен һәм киеренке вакытта әсәргә килеп керә. Әлегә кадәр йә хәйлә, йә усаллык белән бөтен бригаданы кулында тоткан Ислам да, соңрак аның белән исәпләшергә, вакытлыча булса да, "бары сырт буеннан гына сыйпарга кирәк" (233 б.) дип уйларга мәҗбүр була. Ләкин Барый Исламның хәйләсенә төшенеп, аның һәр адымын күзәтеп тора. Язучы аның намуслылык, физик һәм рухи матурлык кебек сыйфатларын аерым ситуацияләрдә ачуга игътибар итә. Барый үз бригадасындагы хәлләрне тикшерә, бригада кешеләренең шәхси тормышлары белән кызыксына, Фәридәнең алдануына, Ислам белән Хәлимә арасындагы аңлашылмаучылыкка да ул битараф калмый. Әсәрдә аның Мәрьямгә булган мәхәббәтенә дә беркадәр игътибар бирелә. Ислам тарафыннан алданган, өстенә күп растрата чыккан Мәрьям, аягын сындырып, больницага эләккәч, араларында берничә тапкыр күреп сөйләшүдән башка берни булмаган булса да, Барый аңарга ярдәмгә килә. Барыйның Мәрьямгә мәхәббәте больницада аның белән очрашып сөйләшүендә һәм уйларында чагыла. Әдип Барый образын, беренче чиратта, производство җирлегендә ачарга уйлый. Ул Ислам, Белугиннар белән бәрелеш, каршылыклар эчендә бирелә. Ләкин Барыйның эчке дөньясын, хисләрен, тойгыларын күрсәтүгә, аны индивидуаль характер буларак ачуга игътибар тиешенчә бирелми. +Әсәрдә гади игенчеләр — Һарун, Андропов, Мансур, Барыйлар хезмәтне намус эше итеп тоялар. Бу хезмәт процессын самолеттан гына күзәткән партия вәкилләрен, зур җитәкчеләрне гади кешеләрнең шәхси тормышлары да, авыр хезмәт шартлары да кызыксындырмый. Әсәрдә үзләре "бөек" төзелешүзгәрешләрне башлап та, аны "коллектив" иркенә тапшырган, эш нәтиҗәләрен кәгазьдән, отчетлардан гына көтеп утырган партия вәкилләренең гади халыктан ни дәрәҗәдә ерак икәнлеген күрү авыр түгел. +Язучы кире типлардан Исламга күбрәк туктала һәм бу образны ул төрле яктан ача. Ислам — намуссыз, мораль яктан тотнаксыз, эчкече бер тип. Ул һәрбер эшен алдан уйлап, мәкер, хәйлә белән башкара. Автор Исламның балачагына, үсмер вакытына игътибар итә һәм шуның белән аның нинди тирәлек җимеше булуын ача, бу хәлгә илтүче социаль сәбәпләрне күрсәтә: "Ул Казанның кызыл ярлы чокыр-чакырлар белән ергаланып беткән бер ягында, иске шпаллардан корыштырылган бер куышта туды. Курку-өркүле, кысынкы бала вакыты аның ике тәрәзәле шул куышта һәм кызыл ярлы чокырчакыр араларында, чүплек башларында үтте" (90 б.). Шул кечкенә генә бүлмәгә әтисе үзенең дуслары белән ниндидер төргәкләр урлап кайта. Алар төн буе аракы эчеп утыралар, кычкыралар, сүгенәләр. Әтиләре кулга алынгач, ул энесе белән ачлы-туклы салкын өйдә көннәр буе көтеп утыра. Ачка кибегеп, япа-ялгыз өй саклап яту тора-бара туйдыра башлый һәм алар энесе белән урлашу юлына басалар. Ислам заводта эшләгәндә дә, шофер булгач та үзенең бу гадәтен ташламый. Ләкин кыңгыр эшләре ачыла башлагач, һәм хатыны Дания белән аралары тәмам суынгач, ул "Казандагы кебек үк майлы, төшемле тормышны, әмма Казандагыга караганда да иркенрәк, күңеллерәк тормышны күз алдына китереп" (95 б.) чирәм җирләргә китеп бара. +Әсәрдәге бу персонаж яшәп килгән системаның шактый гына авыру якларын да ачып бирә. Ислам беркайчан да юньле тәрбия күрмәгән. Бала вакытында аңа нишләптер пионер оешмасы да, комсомол да, мәктәп тә, коллектив та ярдәмгә килмәгән. "Бәхетле балачак" алып килгән җәмгыять чүплек башында яшәүче ачлы-туклы Исламны һәм аның энесен оныткан. Көнне төнгә ялгап заводта эшләгән әниләре дә авырудан башка бернәрсә дә ала алмый. Аларның тормышы октябрь инкыйлабына кадәр тасвирланган ярлылар тормышын хәтерләтә. "Кичү" романындагы рухи дөньясы бай, белемле Габделхәйгә яшәп килгән хакимияткә буйсыну, аның колы булу юлын сайларга туры килсә, тормышта гел тупаслык, гаиләдә кыңгыр эшләр генә күргән Ислам һәм аның энесенә бердәнбер юл — икенче төр җинаятьчеләр лагерен тутырырга гына кала. Сәламәт булмаган системаның авыру якларын күреп үскән Ислам беркатлы Һаруннар кебек, үзен бетереп эшләми, ә аз эшләп, күп алуны кулайрак күрә. Ләкин суык, пычрак вагон, көн буена эт урынына җигелеп йөрү аны тиз туйдыра. Шуның өчен ул, бергә эчеп йөрсәләр дә, Таранны җитәкчеләр алдында сүгеп, аның урынында бригадир булып калырга уйлый. Бу астыртын планын тормышка ашыру өчен бригада әгъзалары арасыннан Белугин шикелле аумакай кешеләргә таяна, ләкин Исламның бу эше барып чыкмый. Бригада егетләре аны сайларга теләмиләр. +Ислам — әхлакый яктан да тотнаксыз, ул чирәм җирләргә килгәндә, башта Мәрьямне "өйләнешәбез" дип алдап алып килә, ләкин монда килеп, әзрәк тора башлагач, аның Фәридәгә күзе төшә. Казанда баласы белән хатыны, янында Мәрьям булуга карамастан, ул Фәридәне дә алдый һәм үзе тарафыннан алданган бу хатыннарның берсе алдында да үзен гаепле итеп сизми. Автор Исламны болай характерлый: "Астыртын, мәкерле кешеләргә хас булганча, аның чын уйлары, чын теләкомтылышлары бик тирәнгә, аска яшеренгән иде, өстә исә астагыларына бөтенләй капма-каршы булган икенче нәрсәләр, икенче теләк-омтылышлар яши иде, һәм мондый хәлгә ул шундый күнеккән иде — кайчагында өстәге шул ялган уй-фикерләренең, ялган теләк-омтылышларының ялган икәнлеген ул үзе дә онытып җибәрә иде" (21б.). +Һәрбер сүзе, һәрбер хәрәкәте ялганга корылган Ислам әсәр ахырында Барыйның мотоциклын урлап сатканда фаш ителә. Шулай итеп, Исламның кыек эшләре "кырын эш кырык елдан соң да беленә" дигән фикерне раслый. +Романда автор тарафыннан яратып тасвирланган, укучы да яратып кабул иткән образларның берсе — Мәрьям. Әсәр башында ук ул тәҗрибәсез яшь кыз булып түгел, ә киресенчә, тормышның ачысынтөчесен байтак күргән тәҗрибәле хатын шикеллерәк күз алдына килеп баса. Мәрьямнең җилкәсенә күп кыенлык төшә, аңа күп кайгы-хәсрәт күрергә туры килә. Ул чын күңеленнән Исламны ярата, ләкин Ислам андый мәхәббәткә лаек түгел, һәм... Мәрьям алдана. Иң кыен, иң авыр вакытта Ислам аны ташлап китә. Автор Мәрьямнең Исламга булган мәхәббәтен никадәр саф, никадәр эчкерсез итеп күрсәтмәсен, ул, аңа ияреп китеп, беркатлылык күрсәтә. Мәрьям Исламның кайчандыр чибәр булган Данияне хәзер ямьсезләнеп калганы өчен, ә баласын шул ямьсез хатыннан туганы өчен яратмаганын белсә дә, "мин чибәр, мин яшь, Ислам мине беркайчан да ташлый алмас" дип, Даниянең баласы белән ялгыз калуына сәбәпче була. Ул бу вакытта үзе турында гына уйлап, башкалар язмышы белән кызыксынмый, алай гына да түгел, аларның бәхетсезлегенә этәргеч ясый. Мәрьям бу адымы белән Ислам кебек үк гаепле, һәм үз гаебенең нәтиҗәсен ул шул ук Исламнан татый. Ул кайчандыр Данияне баласы белән ничек ташлап калдырган булса, Мәрьямне дә балага узган хәлендә калдырып китә. +Шәхси тормыштагы кебек Мәрьям хезмәттә дә алданучан булып чыга. Кешеләргә күпләп бурычка акча биреп, Исламны көн-төн аракы белән сыйлавы нәтиҗәсендә ул растрата ясый. Аның кыен хәлдә калуыннан файдаланып, Галимов аны мәсхәрәләмәкче була. Ләкин Мәрьям бу кешегә карата үзендә тотнаклык күрсәтә. Авыр минутларында аңа Барый, Рәйханә апалар ярдәмгә киләләр. Кыскасы, Мәрьям укучы алдында тормышында еш буталучан бер зат булып баса. +Әсәрдә тагын бик уңышлы, оста тасвирланган образ — ул дала образы. Бу образ И.Салаховның "Күкчәтау далаларында" романында да күрсәтелә. Н.Фәттах бу образга ничектер үтеп барышлый гына мөрәҗәгать итсә дә, урыны-урыны белән аны шактый мәгънәле итеп күз алдына бастыра. Менә бер мисал: "Бары тик күктәге болытлар гына аның барлык кайгы-хәсрәтләрен тын гына, тыныч кына тыңлап бардылар, аннары акыллы, киң күңелле карт дала гына барысын да аңлап-белеп ятты. +"Мин нинди киң, мин нинди зур! — диде дала, әкрен генә аның колагына пыш-пыш килеп. Үз гомеремдә мин күпне күрдем, күп кичердем, диде; ничә айлар, ничә көннәр туңып-өшеп кар астында яттым, ничә айлар, ничә көннәр эсселектән яндым-көйдем, шәрәләндем, котсызландым, диде; ә кайчакта ком-бураннар мине күмеп китте, диде; берсе килде — таптап-мәсхәрәләп китте, икенчесе килде, ут-ялкынга тотты мине, диде; ә син килдең — тимер белән, очлы төрән белән актарырга керешеп киттең, диде..." (159 б.) +Даланы кеше белән янәшә, бер дәрәҗәдә куеп, автор табигатьнең аянычлы язмышына да ишарә ясый. Табигать үз агымына тыныч кына яши алмый. Ясалма законнарга буйсынып, кеше аны гел борчып тора. Иген җитми диеп, казах халкының милли даны — даласы юкка чыгарылды, индустрияне алга җибәрәбез диеп, күпме уңдырышлы җирләр, урман-кырлар су астында калды. Сәламәт булмаган система кешенең үзен дә, табигатьне дә авыру ясады, аңа зур газаплар китерде. Бу теманы Н.Фәттах үзенең башка әсәрләрендә дә дәвам итә, имәндәй нык, тап-таза җир хуҗаларының да, табигатьнең үзенең дә аянычлы язмышын, бу язмышны тудырган сәбәпләрне ачыклый. +Дала образы аерым персонажларның эчке уйларын ачуда да күпмедер роль уйный. Һарунга ул "бөек, горур, мәңгелек" булып тоелса, Фәридәгә "шәрә, туң, җан өшеткеч" булып күренә. Автор табигатьне кеше хәленә бик сизгер итеп, кайгы-шатлыкларын уртаклашучы итеп гәүдәләндерә. Һарун Ислам белән сугышып, бәйрәм көнне эшкә чыккач, ул бертуктаусыз дала белән, күктәге болытлар белән әңгәмә алып бара. Аның кыйналуыннан "чыпчыклар көлде, йомраннар берни аңламаган булып кыландылар, астыртын төлкеләр, вак тешләрен елтыратып, борын очларын җыергалап, арттан хихылдап калалар. Бары Карт дала, болытлар, бөркет кенә аңа: "Курыкма, бирешмә, бул кыю, бул горур!" (158—159 б.) дип киңәш итәләр. +Автор сурәтләү чараларын персонажларның рухи халәтенә туры китереп файдалана, бер үк вакыйгалар, бер үк нәрсә төрле кешедә, холык-фигыленә карап, капма-каршы фикер кузгата, кайчак бер ситуациянең психологик нәтиҗәсе бөтенләй икенче күренештә килеп чыга. Мәсәлән, шәхси тормышында уңышсызлыкларга ирешкән Мәрьям, Исламны эзләп бригадага барганда ташландык коега килеп төшә. Соң дәрәҗәдә чарасызлыкка дучар ителгән кеше, коедан чыгарга газапланганда, барыннан да бигрәк, табигатьнең ирекле булуына кызыга. +Әсәрдән күренгәнчә, әдип җир сөрүгә бәйле үзгәрешләр, бу үзгәрешләрнең җирле халык тормышына ничек тәэсир итүе белән чынлап торып кызыксына. Еллар, гасырлар буе бер үсемлек үсмәгән, "сихри бер патшалык булып тоелган" (244 б.), ләкин кеше гомер иткән, мал көткән, шуның белән тамак туйдырган, киенгән серле даланы сөрү казах халкының тормышын гына түгел, табигатьне дә үзгәртә. Дала, көтүлекләр сөрелгән җиргә, көтүчеләр иген игүчегә әверелә. +Әдип романдагы Байболат гаиләсе аша Байболат карт, аның төпчек кызы Гөлбиби образларында даладагы зур үзгәрешләрнең гомер-гомергә үз эченә бикләнеп яшәгән казах кешесе тормышында җитди борылыш тудыруын, кеше язмышларын тамырыннан үзгәртүен күрсәтүне максат итеп куя. Әсәрдәге вакыйгалар, барлык үзгәрешләр геройларның үз язмышлары аша гәүдәләндереләләр. +Казах тормышы өчен яңа булган иҗтимагый-икътисади факторларны җирле халык каршылыклы кабул итә. Байболат карт, аның балалары образларында дала сөрүнең тормышта, кешеләр аңында, аларның үз-үзләрен тотышында яңалык белән искелек көрәше чагылдырыла. Яңа тормыш җилләре Байболат карт гаиләсенең һәрбер кешесенә килеп кагыла. Олы улы Сәлим хатыны белән күптән җир сөрү эшенә тотына, яшь кыз Гөлбиби дә, әтисе риза булмаудан әллә ни куркып тормыйча, яңача яшәүгә күчә. +Әсәрдә Байболат картның элеккеге ялгыз, тыныч тормышыннан аерылырга теләмәве, гасырлар буена тын гына яткан киң даланың мәңгегә юкка чыгуы өчен кайгыруы шактый дөрес, дәлилле, җанлы итеп бирелә. +Ахыр чиктә әсәрдә геройларның язмышы яңалык белән искелек көрәшенә бәйле рәвештә үзгәрә. Бу көрәштә яңалык җиңеп чыга. Байболат картның бригада кешеләре янына килеп: "Ие, ие, конак имәс, хуҗамын!" (463 б.) — дип әйтүе, иске тормышның җиңелүе турында сөйли. +Алтмышынчы еллар прозасында бөек төзелеш-үзгәрешләрне күрсәтү аша табигатьнең, кеше язмышының үзгәрүен күрсәтүдә, яңалык белән искелек көрәшен тасвирлауда Нурихан Фәттах ялгыз түгел иде. Мәсәлән, И.Газиның "Гади кешеләр" (1955) романы, Г.Ахуновның "Хәзинә" (1962), "Хуҗалар" (1968) романнары, А.Гыйләҗевнең "Зәй энҗеләре" (1965), Р.Төхфәтуллинның "Агымсу" (1968) повестьларында да Нурихан Фәттахның "Бала күңеле далада" романында үзәк урын алган мәсьәләләр чагылыш тапты. +Әйтеп үткәнебезчә, "Бала күңеле далада" романында геройларның рухи-әхлакый сыйфатлары башлыча хезмәт процессында һәм эшкә мөнәсәбәттә ачыла. Алар җанлы итеп, тормышчан рухта сурәтләнгәннәр. Шул ук вакытта бу әсәр яшәп килгән системаның авыру якларына да күз салырга мөмкинлек бирә. +Эшләгән кешенең кадере булмау, партия вәкилләренең гади халыкка мөнәсәбәте, тоталитар система тудырган төрле бозыклыклар — ялкаулык, ялагайлык, алдашу, ришвәтчелек һәм башкалар әсәрдә төрле персонажлар ярдәмендә ачык тасвирлана. Н.Фәттахның "Бала күңеле далада" романында тоталитар системаның асылын бу яссылыкта күрсәтеп бирә белүе тормышка, җәмгыятькә үз карашы булган, үз юлын табарга омтылган талантлы каләм иясенең әдәби иҗатка килүен хәбәр итә иде. +Публицистика (латинча "иҗтимагый" мәгънәсендә) белән шөгыльләнмәгән язучы юк диярлек. Чөнки язучы көндәлек проблемалар, укучыларны бүген борчый торган сораулар белән кызыксынмыйча яши алмый. Мәгълүм ки, публицистиканың максаты билгеле бер социаль яки әхлакый идеал күзлегеннән карап җәмгыятькә йогынты ясау, кешеләрнең карашын үзгәртү. +Н.Фәттахның публицистика өлкәсендәге эшчәнлегенә күз салсак, аның төп ике тармакта эш алып барганлыгын күрербез. Моның берсе — әдәбият һәм аның үсеше белән кызыксынып язган мәкаләләре, икенчесе — халкыбызның борынгы тарихы һәм шул өлкәдә язучының алып барган эшчәнлеген чагылдырган хезмәтләре. Димәк, Н.Фәттах бүгенге укучыга язучы буларак кына түгел, тарихчы буларак та билгеле. Н.Фәттах әдәби иҗат белән мәктәп елларында шөгыльләнә башласа, Казан дәүләт университетында укыганда исә ул халык тарихы белән кызыксынып китә. Тора-бара бу ике эшчәнлек бергә кушылып, язучының әдәбият дөньясына зур яңалык алып килгән хезмәтләре — тарихи романнары тууга сәбәпче була. +Халык тарихы белән кызыксынуын Болгар дәвереннән башлап, Н.Фәттах алга таба VI гасырга, ә соңрак тагын да борынгырак чорга — безнең эрага кадәр III гасырның ахыры — II гасырның башында Көньяк Себердә, Үзәк Азиядә, Европа өлешендә, Төньяк Кавказда, Дон, Азов буйларында яшәүче халыкларның тормыш-көнкүреше, социаль-политик үсешенә мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, Н.Фәттах тарихи романнар язганчы бик катлаулы эзләнү юлы үтә, бу өлкәдә үтә җитди тикшерү эшләре алып бара. Бу эш дәвамында ул бик күп тарихи материаллар туплый, мәгълүматларны хәзерге укучыларга җиткерә, газета-журнал битләрендә әледән-әле публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Аның "Элекке һәм хәзерге Болгар" мәкаләсендә, мәсәлән, Болгар тарихы турында сөйләнә. Н.Фәттах монда болгарларның күчмә халык булып Азов (Азак) диңгезе буйларында яшәвен, VI гасыр ахырында Төньяк Кавказ һәм Азов буйларына хазарлар килеп чыккач, алар белән сугышта җиңелеп, болгарларның беришесе көнбатышка, Дунай ягына, икенче өлеше төньякка китүен, Идел, Чулман (Кама) буйларына урнашып, үз дәүләтен төзүләрен күрсәтә. Мәкаләдә экономика ягыннан болгарларның үз заманы өчен югары үсешкә ирешүләре, шәһәрләре күп булу, сәүдә, һөнәрчелек алга китүе, игенчелек, малчылык өлкәсендәге уңышлары ассызыклана. Икенче яктан, болгарның мәдәният өлкәсендә дә танылган булуларына дикъкать ителә. +Язучы мондый мәгълүматларны төрле-төрле чыганаклардан туплый. Бу хакта әлеге мәкаләдә ул болай яза: "Бөтен бер дәүләтнең тарихын тулы итеп, дөрес итеп күз алдына китерү өчен язма чыганаклар гына җитми. Бит ул язмалар элекке халыкларның тормышын барлык яктан да яктыртмаган. Аннары язма материаллар төрле кеше тарафыннан күчерелгәннәр һәм аларда хаталар булуы да ихтимал" . Шунлыктан укучыга дөреслекне ачып бирү өчен ул археологик чыганакларга да мөрәҗәгать итә. Шушы максатта ул 1957 елда археологик экспедициядә катнаша. Казыну-тикшеренүләр нәтиҗәле булгач, Н.Фәттах танылган археолог, тарихчы, Мәскәү профессоры А.П.Смирнов җитәкләгән экспедиция белән икенче елны тагын Болгарга килә һәм тарихның яңа сәхифәләренә юлыга. Н.Фәттах бу экспедицияләрдән үзенә шактый бай материал җыя. "Шул вакыттан бирле Болгар миңа аеруча якын",— дип яза ул. Һәм үзенең бу сүзләрен язучы үз иҗаты белән аклый. "Итил суы ака торур" һәм "Сызгыра торган уклар" романнары Н.Фәттахның 50 нче еллардан башлаган эзлекле һәм киеренке эзләнүләренең күркәм җимешләре булып торалар. +Н.Фәттах бу мәкаләсендә Болгар истәлекләрен саклау мәсьәләсенә аерым туктала. Бу җирләргә тиешенчә игътибар булмау, оешма җитәкчеләренең борынгы бабаларыбыз тарихы белән кызыксынмавы аның эчен пошыра. Болгар дәүләт тарих-архитектура заповеднигы (тыюлыгы) булдыру турында күптәннән сүз булса да, бу тарихи җирләрнең һаман ташландык хәлдә булуы, кыйммәтле хәзинәләр өстендә көтүлекләр йөрүе, трактор-машиналарның җирне бозып бетерүләре турында автор әрнеп яза. +"Бер сорауга бер җавап" мәкаләсендә Н.Фәттах якындагы иҗат планнары белән таныштырып, болай ди: "Иҗат планнарының иң якыны да, киләчәктәгесе дә минем өчен — Тарих. Безнең халыкның тарихы шулкадәр бай, катлаулы һәм шулкадәр мавыктыргыч, бер "тәмен татыгач" аннан аерылу мөмкин түгел. Бүгенге укучыга минем менә шул тарихның аз-азлап булса да төрле чорның, төрле ягын тасвирлап күрсәтәсе килә"1. +Н.Фәттахның "Итил суы ака торур" романы басылып чыккач, матбугатта бик күп тәнкыйди материаллар басылды. Авторның үзенә дә укучылардан бик күп хатлар килә. Н.Фәттах "Тарих битләрен актарганда" мәкаләсендә үзенең "Итил суы ака торур" романы басылып чыккач, укучыларда туган кайбер сорауларга җавап бирә. Анда язучы романны язганда нинди чыганакларга таянуын санаганда, "Татар халкының тагын кайсы сәхифәләре әдәби гәүдәләндерүне көтә?" дигән сорауга җавап бирә. "Татар әдәбияты өчен татар тарихы ул беркем аягы басмаган иксез-чиксез карурман кебек. Дөрес, бу карурманга аяк басарга тырышып караулар булмады түгел, һәм минем әлеге романым да шул тырышып карауның бер мисалы булып тора. Тик шулай да мондый берән-сәрән әсәрләр генә безне, әлбәттә, канәгатьләндерә алмый, безгә чын-чынлап тарихи роман жанрын тудырырга кирәк" . Язучы мондый романнар тудыру өчен тема һәм материалның җитәрлек булуын, һәм татар тарихы дигәндә хәзерге Татарстан җирендә яшәүче татарларныкын гына түгел, ә барлык төрки халыкларның ерак үткәнен күздә тотарга кирәклеген әйтә. +"Татар диалектологиясенә зур өлеш" дигән мәкаләсендә Н.Фәттах Д.Рамазанованың "Көньяккөнбатыш Башкортостандагы татар сөйләшләренең формалашуы" дип аталган китабы басылу уңае белән үзенең фикерләрен белдерә. Ул монда башкорт халкының тарихына тукталып, болай ди: "Монгол яуларына кадәр Көнбатыш Башкортостан халкы тулысынча яки өлешчә Болгар дәүләте кул астында булган. Бу яклардагы кабиләләр турыдан-туры болгарлар булганнар яисә болгарлар йогынтысын тоеп торганнар. Билгеле булганча, XII-XIII гасырларда Болгар җирләре Агыйдел һәм Җаек буйларына кадәр сузылган... +Бу якның атаклы кешеләре электән үк үзләрен "болгар" дип белгәннәр" . Мәкаләдә Казан ханлыгы җиңелү белән дәүләтнең төп халкына ясак түләү арткач, һәм көчләп чукындыру башлангач, төрле милләт кешеләре күчеп китә башлавы, ә патша хөкүмәте өчен бу хәл файда китермәгәч, бу җирләргә күпләп татарлар күчереп утыртылуы турында әйтелә. Җир өчен ясак түләүдән котылмакчы булып, төрле милләт кешеләре үзләрен "башкорт" дип яздыра. Бу халыклар үзләренең рухи һәм материаль культураларын саклап калсалар да, телләре бер-берсенә йогынты ясамый калмаган. +Н. Фәттах Д.Рамазанованың фәнни эшчәнлегенең уңай якларын күрсәтү белән бергә, аның кайбер терминнарның килеп чыгышын дөрес аңлатмавына да басым ясап китә. +Н.Фәттах "Кулында тылсымлы көзге" мәкаләсендә галим Ә.Кәримуллинның фәнни эшчәнлеген күрсәтү белән бергә, татарлар үзләренең бай һәм культуралы үткәнен белмиләр дигән һәм революциягә кадәрге татар халкы надан, томана булган кебек сүзләрнең ялган булуын фаш итә. Соңрак ул үзенең бу фикерен "Китаплар һәм шәхесләр" дигән мәкаләсендә дәвам итә. "Татар китабының борынгылыгы, аның көче һәм әһәмияте турында безнең көннәрдә иң беренче булып Әбрар Кәримуллин әйтеп бирде",— ди ул һәм чын мәгънәсендә татар китабының тулы биографиясен тудырган бу галимгә үзенең теләктәшлеген белдерә. Автор татар китабының яңача басылу тарихына туктала. "Китаплар һәм шәхесләр" дигән хезмәт яңа фактларга, яңа исемнәргә һәм яңа ачышларга бай. "Автор еш кына коры саннар, китап һәм кеше исемнәре белән генә эш итә кебек, ләкин ул коры саннар, бик күп исемнәр артында җанлы тарих төсмерләнә, җанлы тарихны тудыручылар — туктаусыз аң-белемгә омтылган халык үзе һәм бөтен гомерләрен эзлексез көрәшкә багышлаган алдынгы шәхесләр күз алдына килеп баса",— ди Н.Фәттах. +Халык тарихы белән беррәттән, Н.Фәттах, инде әйтелгәнчә, әдәбият мәсьәләләре белән якыннан кызыксына. Аерым алганда, аның игътибарын яшь язучылар иҗаты җәлеп итә. Аның кирәк вакытта мактап, кирәк урында шактый гына "кыздырып" алган үткен телле мәкаләләре каләмнәрен яңа гына тибрәтә башлаган язучыларга нык тәэсир итеп, киләчәктә аларга дөрес юнәлеш бирүдә шактый роль уйнагандыр. Мәсәлән, "Шигырьме, әллә башваткычмы?" мәкаләсендә язучы яшь шагыйрь Р.Фәйзуллин иҗатына күзәтү ясый. Мәкаләдә Р.Фәйзуллинның шигырьләре шактый нык тәнкыйтьләнә. "Теләсә нинди яңа форма шагыйрьнең эчке ихтыяҗы нәтиҗәсендә туарга тиеш, теләсә нинди форма шагыйрьнең күңелендәгесен төгәл итеп бирү өчен хезмәт итәргә тиеш. Гади генә итеп әйткәндә, форма белән эчтәлек арасында тулы ярашу булырга тиеш",— ди язучы. Форма белән генә кызыксынган шагыйрьнең шигырьләре укучы өчен аңлаешсыз булуы күрсәтелә. Һәм бу фикер конкрет мисаллар белән раслана. +Н.Фәттах Р.Фәйзуллин, Р.Мингалимов кебек яшь шагыйрьләрне төрле "изм"нарга ияреп китмәскә, үзләрендәге иҗади сәләтне, дәрт һәм омтылышны дөрес юлга юнәлтергә, моның өчен аек фикерле, югары идеяле, камил формалы булуга өнди. +"Яшь хикәячеләргә берничә сүз" дигән мәкаләсендә исә Н.Фәттах яшь авторларның газета-журнал битләрендә басылган хикәяләренә күзәтү ясый. Хикәя хикәя булсын өчен аның темасы, вакыйгасы, кешеләре, сюжеты, идеясе булырга тиеш. Хикәя таркау, күңелсез булмасын өчен вакыйгалар хикәядә дөрес урнаштырылырга, игътибарны төп сюжет линиясе аша төп идеяне ачуга юнәлтергә, образларны ача белергә кирәк, ди автор. +Язучы булу теләге һәрбер мәктәп баласына хас теләктер. Аеруча бу әзме-күпме әдәбият белән кызыксынучыларга кагыла. Бу теләкне үстерү, тормышка ашыру өчен укырга һәм язарга кирәк. Язган саен каләм чарлана, үткенләнә бара. Әлеге мәкаләсендә күтәрелгән бу фикерен Н.Фәттах "Прозаик булу җиңелме?" дигән мәкаләсендә дә дәвам итә. "Прозаик кешегә, гомумән, күп язарга туры килә. Шулай булгач, алдан ук кулны эшкә өйрәтергә кирәк",— ди. Ә моның өчен күргән-белгәнне, ишеткәнне теркәп, язып барырга кирәк, бу алым кешене игътибарлылыкка һәм фикерне бер юнәлештә эшләтүгә дә ярдәм итә. Сүз сәнгате барлык сәнгатьләр арасында иң көчлесе, иң тәэсирлесе. Менә бу сәнгатьне яшьтән үк һәм туктаусыз үзләштерә барганда гына киләчәктә зур уңышларга ирешергә мөмкин дигән фикер үткәрелә бу мәкаләдә. +Үзенең тәнкыйди эшчәнлегендә Н.Фәттах әдәбиятның төрле-төрле мәсьәләләренә игътибарын юнәлтә. "Беренче китап һәм балалар әдәбияты" мәкаләсендә ул инде балалар әдәбиятына мөрәҗәгать итә һәм балалар өчен булган проза әсәрләрендә күбесенчә сөйләү, схематизм өстенлек итүен, фантазиянең бик ярлы булуын күрсәтә. Аерым алганда, Р.Батуллинның "Дүрткүз" хикәясенә аерым тукталып, тәнкыйтьчеләрнең үз стиле, үз ритмы сизелмәвен, һәм бу хәлнең, гомумән, бүгенге балалар прозасына хас булуын дәлилли. +"Гаделлек — нигез булсын" мәкаләсендә исә Н.Фәттах хәзерге тәнкыйтьнең торышына туктала. Озак еллар буе ирекле һәм бәйсез була алмаган татар тәнкыйте соңгы вакытта гына үзгәрә башлады. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Флүн Мусин җитәкчелегендә Мирас комиссиясе төзелү академик тәнкыйтькә яңа рух өстәде, әдәбият галимнәренең эшчәнлегенә яңа юнәлеш ачты. Сталин терроры елларында юкка чыгарылган Гаяз Исхакый кебек бөек әдәбиятчылар яңадан халыкка кайтты. Бу, әлбәттә, җиңел эш булмады, ди ул. +Мәкаләдә М.Шабаевның "Төшсез чикләвекләр"ендәге кискен, каты сүзләре хуплана. Ә.Баяновның "Юкәдәге чикләвекләр" мәкаләсендә безнең тормышта хөкем сөргән ямьсез күренешләрнең — кодакодагыйлыкның, карьеризмның, икейөзлелекнең тәнкыйть утына алынуы Н.Фәттах тарафыннан шулай ук уңай бәяләнә. +"Ирек алгач башбаштак" дигән мәкаләсендә Н.Фәттах тагын бер зур мәсьәлә — татар әдәби теле һәм аның хәзерге хәленә туктала. Бу мәкалә матбугатта төрле фикерләр уятуга сәбәпче була, газета битләрендә бер-бер артлы бәхәсле язмалар басылып чыга. Ә.Еникинең "Башта аңлашыйк" , Р.Сафаровның "Юк белән мавыкмыйкчы" мәкаләләрендә Н.Фәттахның фикерләре кискен тәнкыйтьләнә. Язучы үзенең "Болганчык суда... яки кайда нинди матбугат иреге" мәкаләсендә кайбер аңлашылмаган нәрсәләргә тагын аңлатма бирә һәм үзенең бу тәнкыйтьләр белән килешмәвен белдерә. Әйтергә кирәк, Ә.Еники: "Аның хәзерге шартларда әдәби телебезгә күптән таныш гарәп сүзләрен кайтаруга каршы, алар урынына рус сүзләрен файдалануны яклап чыгуы мине шактый гаҗәпләндерде",— диюе белән хаклы. +Н.Фәттахның рус теле аша кергән иҗтимагый-политик һәм фәнни-техник терминнарны гарәпфарсы яисә төрек терминнары белән алмаштыру мәгънәсезлек дип, кырт кисүе дә бәхәс уята. Чынлыкта исә, революциядән соңгы дәвердә рус теле терминнарының көчле басымы астында элегрәк безнең телебездәге киң урын алган гарәп-фарсы терминнары, нигездә, төшеп калды. Шунлыктан хәзерге шартларда аларны кабат кире кайтарырга алыну бик табигый күренеш. +Күреп үткәнебезчә, Н.Фәттахның публицистик чыгышлары еш кына бәхәс тә кузгата. Бу хәл билгеле бер дәрәҗәдә язучының киң җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләрне беренчеләрдән булып матбугатта күтәреп чыгуыннан килә. Н.Фәттах яңалык, үзгәрешне бик тиз күреп ала һәм укучының хөкем сүзеннән курыкмыйча болар турында үз фикерен белдерә. Матбугат битләрендә аның укучылар белән әледән-әле бәхәскә керүе һәр ике якка да дөреслекне ачыкларга булыша. +Гомумән алганда, Н.Фәттахның публицистик эшчәнлеге язучының заман белән тыгыз бәйләнештә, аның җитлеккән мәсьәләләре белән якыннан кызыксынып яшәве турында сөйли, иҗади үсешенә дә уңай йогынты ясый. +Н.Фәттахның 50-60 нчы еллардагы иҗаты шул чорның әһәмиятле якларын күрсәтеп, заман тормышының кайбер җитди иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрен һәм күренешләрен сурәтләүдә әһәмиятле роль уйный, аның тарихи романнары тууына да җирлек булып тора. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм сүзләре белән әйткәндә: "Әгәр дә "Бала күңеле далада" романы язылмаган булса, "Сызгыра торган уклар"ын да яза алмаган булыр иде". +1950 нче еллар уртасында әдәбиятка килгән яшь язучы социалистик җәмгыятьнең шактый катлаулы, авыру якларын үзенең беренче әсәрләрендә үк тасвирлады. Н.Фәттах бу еллардагы публицистик мәкаләләрендә татар теле һәм әдәбияты, милләт язмышы, татар тарихының хәле турында белеп язды, мәкаләләре ярдәмендә шул чор укучысын туган җирне сөяргә, милләтне яратырга, тарихны онытмаска, борынгы тамырлар белән бердәмлекне һәрдаим тоеп яшәргә өйрәтте. +Гомумән алганда, Н.Фәттахның бу чордагы иҗаты, бер яктан, язучының күләмле әсәрләр язуына, зур әдәбиятка кереп китүенә әзерлек чоры булып торса, икенче яктан, шул буын язучылары арасында әсәрләренең тематикасы, күтәрелгән проблемалары, үзенчәлекле геройлары белән үз урынын табуын күрсәтә һәм язылган хикәяләре, повесте, романнары татар прозасын баетуда әһәмиятле роль уйный. +РЕАЛЬ ЧЫНБАРЛЫККА ЙӨЗ ТОТЫП +Иҗат эшчәнлеген студент яшьтәшләренең тормыш-көнкүрешен яктыртудан башлаган Н.Фәттах алга таба чынбарлыкның катлаулырак күренешләренә дә мөрәҗәгать итә башлый. Бу юлда аның иң омтылышлы эзләнүләре "Кырык дүртнең май аенда" повестенда чагыла. Бу әсәрнең язылу тарихы шактый катлаулы. Автор аны берничә мәртәбә яза. Моның сәбәбен үзе болай аңлата: "Каберләр белән чуарланган сагышлы җир өстендә моннан утыз еллар элек якты нур төшкәндәй булды. Шаулы җил исте, күктә болытлар тарала башлады. Көне-төне камыт киеп тарткан хокуксызлар, ачлар, ялангачлар өметләнеп бәхет көттеләр. +Бу әсәр шул елларда язылды. Әсәрне укыдылар, тикшерделәр. Берәүләр яклап чыкты, икенче берәүләр аркылы төштеләр. Ләкин хәтта яклаучыларга да ул... кара булып тоелды. Ахырын үзгәртергә, яктырак, матуррак итеп тәмамларга киңәш иттеләр. Киңәшне тотарга туры килде. Исемен "Артта калган юллар" дип үзгәрттем, ахырын күтәренке рухта тәмамладым. Шул килеш әсәр 1965 елда "Казан утлары"ның 12 нче санында басылып чыкты. +Әмма болытлар яңадан куерды, җир өстендә яңадан караңгылык хаким булып калды. "Артта калган юллар"ны башка беркайда да бастырып булмады. Авторны төрлечә гаепләү, кысу, җәберләү башланды. Бу юлы инде күк йөзе яктырак, аязрак, өметләр зурдан. Әсәрнең күпчелек укучыга таныш түгеллеген истә тотып, мин аны "Идел"гә тәкъдим итмәкче булдым. Исемен дә, ахырын да, башта ничек уйланылган булса, шулай калдырдым". Димәк, әсәр өч тапкыр үзгәртелгән. Сәбәбе: әдәби тәнкыйть әсәрне кабул итмәгән. 1965 елда "Казан утлары" журналында повесть яңадан басылып чыккач, әдәбиятчылар, тәнкыйтьчеләр һәм укучылар бу әсәр тирәсендә тагын шау-шу күтәрәләр. +Язучы М.Әмир болай яза: "Бер дә сайлап тормыйча, тормышта булган фактларны язып бара. Нинди фәлсәфә, нинди идея үткәрәдер автор? Культ чоры тудырган кимчелекләрне кабатлау шаблонга әйләнә башлады. +Сугыш елларында, шәхес культы нәтиҗәсендә, кеше язмыш иркенә ташланган иде, дигән позициядә тора, геройларны гадәттән тыш пассив һәм бәхетсез итеп сурәтли. Сурәтләү принцибы хәтта критик реализм принципларыннан да арткан натурализмга чигенгән төсле. Мин бөтен җитдилеге белән әйтәм: сугыш чоры никадәр генә авыр булмасын, кешеләребез олы күңелле кешеләр булып калды, үз сыныгын башкаларга бүлеп каптыручылар да аз булмады. +"Артта калган юллар" хикәясендә сурәтләнгән председатель образы кулаклардан да яман буяулар белән сыйфатлана" . +Ф.Заһитов дигән бер укучы исә болай ди: "Автор тормыштагы барлык вакыйгаларны да чын хакыйкатькә күз йоммыйча, кыю рәвештә, үз йөрәге кушканча, иркен тон белән, дөрес фактларга таянып, шома тел белән язган" . +Күргәнебезчә, фикерләр күп һәм каршылыклы. Танылган язучы, тәнкыйтьчеләрнең дә кайберләре культ чорын "бер кимчелек", кешелек язмышында булып үткән бер факт кына итеп карыйлар. Ләкин Н.Фәттах моны кимчелекле бер факт итеп кенә карамый, чөнки ул үзе шул чор кешесе, ул чорның фаҗигасен яхшы белгән һәм язучының, Ф.Заһитов әйткәнчә, "дөрес фактларга таянып, хакыйкатькә күз йоммыйча, үз йөрәге кушканча" мондый әсәр тудыруы гаҗәп түгел. +З.Мәҗитов геройларны "гадәттән тыш пассив" лыкта тәнкыйтьли. Ләкин Н.Фәттах шундагы тәртипләргә каршы көрәшүче актив герой тудырган булса, әсәр чынбарлыкны дөрес күрсәтмәүдә гаепләнеп, әллә кайчан онытылган булыр иде инде. +М.Әмир, "үз сыныгын бүлеп каптыручылар да аз булмады", дип әйтүе белән, һичшиксез, хаклы. Ләкин кайбер сугыш чоры әсәрләре тулысынча шундый геройларны гына күрсәтмәдемени? Сугыш нинди генә хәерчелек, ятимлек, ачлык алып килмәсен, без бу әсәрләрдә гел таза-көчле колхозчыларны гына күрдек. Алар җырлап эшкә бардылар, җырлап эштән кайттылар; күкрәп иген уңды, потлап үзләренә ашлык — эш хакы алдылар, машиналарга төяп, шул ашлыкны сугышка озаттылар. Күтәренке рухта язылган мондый әсәрләрдән соң, тормышны бөтен ялангачлыгы белән күрсәткән повестьның дөньяга килүе ул вакыт өчен көтелмәгәнрәк хәл булгандыр, әлбәттә. Шуның белән бергә, Н.Фәттах повесте белән аваздаш әсәрләрнең әле тагын да булуын әйтергә кирәк. Мисалга А.Гыйләҗевнең "Берәү", Ә.Баяновның "Яшьлегемне эзлим" повестьларын, И.Салаховның "Күкчәтау далаларында" романы һәм башкаларны китерергә мөмкин. Аларда да сугыш бөтен кыенлыклары һәм гаделсезлекләре белән тасвирлана, шул гаделсезлекләрнең корбаннары күрсәтелә. Вакыйгаларны бөтен кырыслыгы белән күрсәтү өчен Н.Фәттах исә повестенда 1944 елны, аның да май аен гына ала. Ягъни ул укучының игътибарын илнең сугышта аеруча алҗыган, аеруча өшәнгән вакытына юнәлдерә. Яз көнен сурәтләүгә алынуның да сәбәбе шунда: бу — елның азык-төлеккә иң мохтаҗ фасылы. Әсәрдә әйтелгәнчә, язын "урманда да, басуларда да әлегә ашардай бернәрсә дә юк. Иң кытлык чак, иң өзек чак. Булмый, берничек тә булмый. Бөтен җирдә бары юклык, ачлык-ялангачлык кына хөкем сөрә. Нәкъ шул вакытта үзенең имчәк баласын күтәреп, 1942 елда торф чыгарырга киткән Хәмдия кайтып төшә. Алар анда җәен торф чыгаралар, кышын, чатнама суыкта, буранда, кул-аякларын туңдырып, ирләр аудармастай агачларны аударалар. Күбесе хатын-кызлар: берәүләре аяктан егыла, икенчеләре качып китәргә мәҗбүр була. Ә менә Хәмдия түзә, көненә икешәр норма эшли, аңа хәтта ирләр дә көнләшеп карыйлар. Инде баласы тугач, Хәмдия өчен чын-чынлап михнәтле көннәр башлана. Хәмдия, түзә алмыйча, туган авылына кайтып егыла. Ләкин монда хәлләр тагын да яманрак икән. Аны өстенә кырык ямаулы сырма кигән, башын чүпрәк сыман ниндидер яулык бәйләп куйган, яулык өстеннән иске бүрек кигән әнисе каршылый. Аның яңаклары, борыны, ияк очлары тире белән сөяктән генә гыйбарәт. Кайчандыр шаян очкыннар чәчеп торган коңгырт күзләре хәзер нурсызланып, эчкә — сөяк куышына кереп поскан. Өйләренең барлык почмакларыннан, барлык кием-салымыннан, барлык савыт-сабадан, котсыз күзләрен зур ачып, мохтаҗлык һәм ярлылык карап тора". Ни өчен авыл мондый хәлгә төшкән? Моңа кем гаепле? Н.Фәттах героинясы мондый сораулар бирә һәм аларга җаваплар эзли. +Таза-таза ирләр сугышка киткән, уңган, булган хатыннарның кайсын торф чыгарырга җибәргәннәр, кайсын бер кесә яшел кузак өчен төрмәгә утыртканнар, әз-мәз терлек асрарга хәлләре булганнарның "заем, налук, страх" түләтеп, муеннан бурычка батырганнар. Тормышыңнан зарланып сөйләсәң, ачлыктан хәлең булмыйча эшкә чыга алмый калсаң, закон бозучы халык дошманы дип, хәзер төрмәгә озаталар. +Авылның каршылыкларын һәм катлаулы тормышын автор, укучының күңелен тетрәндерерлек итеп, Хәмдиянең әнисе — Камиләттәй сөйләвендә чагылдыра. Хәмдиядән алда кайтып киткән Нурия белән Мәрхәбәне, эштән качканнар дип, җиде елга төрмәгә утыртканнар икән. Хәмдия торфка кире китәр иде, анда да "бер көн эшкә чыкмаган өчен удмурт малаен өч елга утырттылар ич". Язучы героиняны тирән фаҗигале эчке кичерешләрендә калдыра. Аның алдында бер юл да юк. Үзе ач, әнисе ач, яңа туган баласы ач. Законсызлык каршында көчсез булган кешелексез яңа хуҗалардан, авыл халкыннан куркып калган ялгыз Хәмдия күпмедер дәрәҗәдә А.Гыйләҗевнең "Берәү" әсәрендәге хаксызлыкка каршы көрәштә үзенә ишләр таба алмаган, җанын кая куярга белмәгән Хөсәенгә, И.Салаховның "Күкчәтау далаларында"гы гаепсезгә ун ел төрмәдә утырган шәхес культы корбанына әверелгән Сәеткә охшаган. Әсәрләрдә бу геройларга наган тагып, закон белән куркытып йөрүче Сәлим, Тазюков, Шәймиләр каршы куела. Гәрчә сугыш чоры авылында үзләрен бик гайрәтле тотсалар да, автор аларның вакытлы хуҗалар булуын искәртә. "Туктагыз әле, күрәселәрегез алда әле. Сугыш кына бетсен, чын хуҗалар гына кайтсын — типкәләп төшерерләр әле җылы урыннарыгыздан",— ди бу уңайдан Хәмдия. Башка язучылар кебек үк Н.Фәттах та сугыш елларында колхоз җитәкчелегенә үрмәләгән әлеге бәндәләрнең ялкау һәм булдыксызлыкларын ачуга аеруча басым ясый. Хисапчы Сабира, мәсәлән, сарык биреп, урман кисүдән качып калган, бригадир Факия ялкаулыгы белән танылган, председатель Вәлиәхмәт булдыксызлыгы, хөрәсәнлеге аркасында гомер буе көтү көткән, каравылда эшләгән. Әмма алдарак искә алынган әсәрләрдә сурәтләнгәннәрдән сугыш чоры авылындагы җитәкчеләр бөтенесе дә бертөрле, ягъни гел кире типлар булганнар икән дигән нәтиҗә дә чыгарырга ярамый. Ә.Баяновның "Яшьлегемне эзлим"ендә башкарак рухтагы председатель дә күрсәтелә. Бу повестьтагы председатель Сафуан, бер яктан, башак эзләп, хатын-кызларның итәк асларын актара, икенче яктан, колхозчының өенә киптерергә дип кертелгән игеннең бер өлешен үзенә ашарга калдыра. Ул башак урлаган өчен беркемне дә төрмәгә утыртмый, ләкин куенына берничә бөртек тыгып кайтучы колхозчы Хәтимә аны күргәч, куркуыннан акылдан шаша. Шул ук Сафуан, игеннәрне кызганып, трактор тәгәрмәче астына керә һәм янып үлә. Ә.Баянов шактый үзенчәлекле бу герой образын төрле төсләр ярдәмендә сурәтләсә, Н.Фәттах бары кара буяуларга гына мөрәҗәгать итә. Чөнки аның повестендагы председатель үзенең рухы һәм характеры буенча бары шундый төсләргә генә лаек. Шул ук вакытта андагы председатель Вәлиәхмәт сугыш чоры авылында ниндидер бер очраклы күренеш түгел, бәлки киресенчә, мәгълүм бер иҗтимагый-сәяси тенденцияне чагылдыра. Вәлиәхмәт кебекләрне сугыш чоры тәртипләре үзләре тудырган. Тәнкыйтьче Р.Мөхәммәдиев "Күңелдәге эзләр" дигән мәкаләсендә А.Гыйләҗевнең "Берәү" повестендагы кире типларны — колхоз председателен, милиционерларны "кулак калдыклары" дип бәяли. Әдәбиятчы З.Мәҗитов та Н.Фәттахның "Артта калган юллар"ындагы председательне "кулактан да яман бәндә" дип карый. Бу әсәрләрдән җитәкче геройларны кулаклар белән чагыштырып карауның уңышсыз булуын әйтергә кирәк. Гәрчә кулак исемен йөрткән кешеләр колхозны кабул итмәсәләр дә, алар эшчән һәм булдыклы затлар булганнар. Ә менә Н.Фәттах повестенда председатель беренче чиратта үзенең булдыксызлыгы һәм пешмәгәнлеге белән аерылып тора. Әмма шул бәндә, властька килгәч, үзенең кешелексезлеге белән моңа кадәр кан эчүче рәвешендә сурәтләнеп килгән кулактан да арттырып җибәрә. +Н.Фәттах повестеның "Артта калган юллар" исеме астында дөнья күргән варианты, гәрчә анда бик аянычлы, фаҗигале хәлләр сурәтләнсә дә, шактый оптимистик финал белән төгәлләнә иде. Әсәр ахырында Хәмдия белән районнан килгән кеше арасында мондый сөйләшү була: +— Абый, син мине кая алып барырсың? — диде Хәмдия күңелендәге соңгы төенен чишмәкче булып. +— Тормышка,— диде кеше серле итеп.— Дөнья киң, көн якты... ат яхшы. Ничек тә җаен табарбыз әле. Сугыш белән бергә ачлыгы да, газаплар да, җәбер-золым да бетәр,— диде.— Инде күп калмады. Дөнья барыбер безнеке! Ышанасыңмы син шуңа? +— Ышанам, абый! — диде Хәмдия" . +Табигый, мондый финал ясалмарак булып яңгырый иде. Повестьның "Кырык дүртнең май аенда" дигән төп варианты исә, әсәрдә сурәтләнгәннәрнең логик нәтиҗәсе буларак, фаҗигале төстә тәмамлана. Хәсрәттән авылыннан качып китәргә мәҗбүр булган Хәмдия салам кибәне янында баласын югалта. Шул кайгыга түзә алмыйча, акылдан шашып, әлеге кибән эчендә үлә. Мондый төгәлләнеш урынлырак, акланганрак. Бөтен халык өчен фаҗигагә әверелгән сугыш заманының гына түгел, тоталитар режимның да тагын бер корбан-колы үзенең язмышын бик күп миллионнар кебек аянычлы үлем белән төгәлли. Рус философы Николай Бердяев: "Ирекле булу авыр, җиңел булганы өчен адәмнәр кол булырга телиләр дә!" — дигән. Ләкин әсәр коллыкка төшү белән генә фаҗигадән качып котылып булмавын күрсәтә. Хәмдия кол булуга да, председатель Вәлиәхмәтнең алдында тезләнергә, вакытлыча булса да, тешен кысып түзәргә дә риза. Ләкин законнар кырыс, тәртипләр каты, ә аны үтәүчеләр — явызлар, имансызлар. Тамыры әхлакый, сәяси, интеллектуаль явызлыкка барып тоташкан коммунистик система өчен кешенең кол булуы гына аз. Бу җәмгыять исәпсез-хисапсыз корбаннар сорый. Ул илне йә төрмәләр лагерена әйләндерә, йә каберлекләр белән тутыра. Явызлыкның чиге юк! Хәмдиянең тормышы аянычлы үлем белән тәмамланмаса, ул шәхес культы корбаны булган, "халык дошманы" исеме күтәргән Ибраһим Салаховның "Колыма хикәяләре" роман-хроникасындагы, шундый ук аянычлы хәлгә дучар ителгән Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" дигән роман-хатирәсендәге дәһшәтле концлагерьларда җәфа чиккән геройлар язмышын кабатлар иде. +Акыл иясе Н.Бердяев "индивидуализм культы" нигезендә туган индустриаль-капиталистик җәмгыятьтә шәхесне изү, тормышның гамма, күләм стиленә өстенлек бирү хасияте баш калкытуын билгеләп үтә. Ә аңа алмашка килгән коммунизм кеше шәхесен бөтенләй юкка чыгара. Индивидуальлек, шәхсилек урынына шәхси аң, шәхси намус, шәхси фикер төшенчәләрен танымаган социаль коллектив килә. Кешеләргә үзара тигезлек, бер-берсенә ярдәм итү, хөрмәтләү һәм башка бик күп хокук, бурычларны бары тик сүздә генә йөкләгән коммунистик идеология эштә киресен башкара. Кеше "объективация дөньясы"нда шәхсилеген, индивидуальлеген югалтып, гомумилекнең, коллективның бер шөребенә әйләнә, кирәк булса, зарурилык хакимияте бу шөрепне кирәксез әйберне ташлагандай, алып ташлый. Әсәр герое Хәмдия дә әнә шул кирәксез шөрепкә әйләнә. +Америка язучысы Теодор Драйзер үзенең "Америка трагедиясе" дигән атаклы романында АКШтагы иҗтимагый тәртипләрнең яшь американнарны тирән социаль фаҗигагә дучар итүләрен чагылдырган иде. +Бу теманы Уиллард Мотлиның "Теләсә кайсы ишекне шакы" (1948) исемле романы дәвам итте. Джек Керуакның "Шәһәр һәм шәһәрчек" (1950), "Юлда" (1955), "Дхармнар эзләүче сукбайлар" (1958), "Җир астында яшәүчеләр" (1958) романнарында да тормышта артык кешегә әверелгән, соң дәрәҗәдә өметсезлеккә бирелгән яшьләр тормышы тасвирлана. Америка язучыларының үз шәхси тормышларын җимерүче иҗтимагый мөнәсәбәтләргә һәм тәртипләргә каршы көрәшергә көчсез булган яшь геройлары, "җәмгыятьне әйләнеп үтәргә" омтылалар. Дж.Сэлинджерның "Упкын өстендә" романының (1951) герое Холден Колфилд урманга качу, дәрвиш булып яшәү турында хыяллана" . +Н.Фәттахның Хәмдиясе дә коммунистик җәмгыять чынбарлыгыннан, аның ялчылары эзәрлекләвеннән качып, кырга китә һәм шунда һәлак була. +Әдип үзе сурәтләгән геройның аянычлы язмышы аша шәхес белән тирәлекнең бердәмлеген, тирәлектә явыз көчләр өстенлек иткәндә кешенең беркайчан да азатлыкка, хөрлеккә юл ала алмавын исбатлый. +Н.Фәттах үзе яшәгән заман, үзе кичергән хәлләр турында барыбызны да уйландырырлык, дулкынландырырлык әсәрләр иҗат итүен сиксәненче-туксанынчы елларда да дәвам итә. Сугыш елларының ул вакытларда әйтергә ярамаган олы фаҗигасен, гади хезмәт кешесенең үз илендә коточкыч хәлләргә юлыгып, җәмгыятьтән, кешеләрдән ярдәм ала алмый бәргәләнүе, интегүе, боларның сәбәпләрен тирәннән тикшерү, шуны ачарга омтылу шул заманның тәнкыйтьчеләрен дә шөбһәгә салган "Артта калган юллар" ("Кырык дүртнең май аенда") повестенда чагылса, ниһаять, укучысына барып ирешкән "Кичү" исемле романында да Нурихан Фәттах әлеге теманы дәвам иттереп, сугыштан соңгы еллар тормышы белән бәйләнешле бик җитди мәсьәләләрне күтәрә. Әсәрдә тоталитар системага корылган гаделсез җәмгыятьтәге чәчәк аткан әхлаксызлык, икейөзлелек, караклык, хәерчелек күренешләре ачып салына, әдәби тасвирлана, тәнкыйть ителә. Әдипнең балалык, яшьлек елларының да нәкъ шул чорга туры килүе үз күргәннәренә һәм кичерешләренә таянып язуы эпизодларның тормышчан дөреслеген тагын да көчәйтә. +"Кичү" романының дөньяга килү тарихы да катлаулы һәм кызыклы. Әсәрнең язылу вакыты 19561962 һәм 1988-1990 дип куелган. Китапта бирелгән сүз башында автор болай ди: "... роман-эпопея дүрт кисәктән торырга һәм сугыштан соңгы еллардагы татар тормышын чагылдырырга тиеш иде. Мин тормышны әз генә дә бозмыйча, бизәмичә күрсәтергә, һәр нәрсәдә, аеруча халык тормышын һәм милли мөнәсәбәтләрне тасвирлаганда дөреслекне ярып салырга тиеш идем. +Роман баштарак "Таяныч" дип, соңга таба беркадәр китапчарак "Хыял вә хәят" дип аталды. Әлеге исемнәрдән күренеп торганча, өстебезгә бик авыр йөк алмакчы идек без. Ләкин, нихәл итмәк кирәк, чынбарлык хәтта хыялдан да көчлерәк булып чыкты. "Хыял вә хәят"ны 1963 елга кадәр яздым да, ары дәвам итәргә куәтем җитмичә, тукталып калдым. Ул елларда бар нәрсәне буып торган милли террор һәм рәхимсез мохтаҗлык әсәремне тиешенчә очлап чыгарга ирек бирмәде, мондый сүзләр хәзер аклану булып аңлашылмас дип уйлыйм. Чөнки дөресе шулай" (3-4 б.). +Шулай итеп, илленче еллар уртасында ук языла башлаган әсәр фәкать туксанынчы елларга кергәч кенә үзенең укучысын эзләп тапты, әмма әлегә кадәр укучыга да, язучыга да җәмәгатьчелекнең бу әсәр турындагы фикерен ишетергә насыйп булганы юк. +Романда вакыйгалар Башкортостанның Яңавыл якларында барса да, аларны күп татар авылларында сугыш беткән елларда булып үткән вакыйгалар рәвешендә кабул итәсең. Әле генә урта мәктәпне тәмамлаган яшүсмер егет Габделхәй белән без аның киләчәккә зур өметләр баглап йөргән көннәрендә очрашабыз. Аның әйләнә-тирәсендә мәктәпне тәмамлап чыккан бер төркем яшьләр, мәктәпнең укытучылар коллективы, гадиләр, эчкерсезләр, дәрәҗә саклап йөрүчеләр, хәйләкәрләр, икейөзлеләр, туклар һәм ачлар... Болар бөтенесе, романдагы вакыйгалар тормышка сабыйчарак беркатлырак карый торган саф, намуслы, чиста күңелле Габделхәй күзәтүләре, бәяләмәләре рәвешендә әсәрнең сюжетына үрелеп алып барыла. Әлбәттә, монысы аның әдәби алым гына. Җентекләбрәк карасаң, мондый алым артында һәр сүзен, һәр җөмләсен нык уйлап, нык исәпләп сөйләүче, анык кына иҗтимагый һәм сәяси позицияләрдә торучы, шул чорның киеренке, катлаулы тормышын объектив сурәтләүче, социалистик реализмның "законсыз законнарын" тәнкыйтьләүче авторның үзен дә күреп була. +Әсәр бер төркем яшүсмер егет-кызларның шау-гөр килеп, мәктәпне тәмамлау — чыгарылыш кичәсенә әзерләнеп йөрүләре белән башланып китә. Бу яшьләрне алда куанычлы хәбәрләр көтә. Бу шатлыкларның беренчесе — урта белем турында өлгергәнлек аттестаты алу, икенчесе — классташлар, укытучылар белән җыйналып, чыгарылыш кичәсендә утыру, ә өченчесе — югары уку йортына керү. Яшьләрнең куанычына аларның үзләре кебек үк саф, чиста язгы табигать тә кушыла һәм геройларның эчке һәм тышкы дөньяларын тагын да мул, тагын да күркәм итә. Ләкин олы тормыш юлы, яшьләр көткәнчә, алай ук ал да гөл түгел икән. Әйләнә-тирәдәге дәрәҗәле абзыйларның үз исәпләре гел яхшыдан гына булып чыкмый. Шундыйларның берсе — хәрби эшкә катнашы булмаса да, һәрвакыт погонсыз китель белән фуражка киеп йөрүче мәктәп директоры Василий Михайлович (Вәсби Алдынский). Башыннан алып аягына кадәр формалист булган бу кеше, укытучы буларак әллә ни мактарлык булмаса да, ни сәбәптәндер, директор буларак, бөтен районда, республикада яхшы исәптә. Чөнки ул өстән төшерелгән күрсәтмәләрне бернинди каршылыксыз үтәп, район җитәкчеләренең күңелләрен күрә, ә үзенә буйсынучыларны кулында кысып тота белә. Мәктәп эшләрен дә ул бик оста оештыра. Әнә чыгарылыш кичәсен нинди мул итеп үткәрә: таныш-белеш, дус-ишләре — берсе дә гади кеше түгел — кайсы склад мөдире, кайсы колхоз рәисе, кайсы ит комбинатында бухгалтер. Мондый дуслар булганда мәктәп директорының тормышы да гөрли, килгән кунакларны да сыйлап була. +Вәсби Алдынский тоталитар режимга каршылыксыз яраклашкан кеше. Кайчандыр Габделхәйләр кебек ул да шигырьләр язгалаштырган, ләкин шигырьләре тәнкыйть ителгәч, бу һөнәрен ташлаган һәм шуның аркасында үзенә янаган төрмә куркынычыннан котылып исән-имин калган, тора-бара укытучылыгын да ташлаган, тимер юлга эшкә кереп, Яңавыл халкы черек бәрәңге ашаганда, ул "пух" итеп яшәгән, дус-ишләре ярдәме беләнме, авыру-сырхауга салынып йөргәнгәме — сугышка барудан да котылып калган. Ә хәзер аның төп максаты — бөтен ил күләмендә уздырыла торган "интернациональ процесс"ны, "национальный мәктәптән урысчага күчү"не оештыру: "...вапшем безне татар мәктәбе харап итә... безнең өчен иң дөрес юл — әкренләп татар мәктәпләреннән урысчага күчерә бару... Нигә безгә артта калырга? Так вот, башка җирләрдә татар мәктәпләре бетә. Без кемнән ким? Без үзбәк тә түгел, әрмән, грузин да түгел. Без — татарлар! Без беркайчан да сыната торган халык түгел" (28-29 б.). +Вәсби Алдынский — Василий Михайлович — үзе күптәннән инде "урыс", халык аның чын татарча исемен дә оныткан, сөйләшүе дә урыслашкан, хәтта "бөек милләт вәкиле" рус теле укытучысы Антонина Семеновна аның портреттагы дәрәҗәле кешенеке кебек итеп үстерергә тырышкан мыегын күреп: "Бу мыегыгыз белән Сез татар-монгол игосы заманнарындагы кысык күзле варварларны хәтерләтәсез",— дигәч, анысын да кырып ташлый һәм, шулай итеп, үзенең "татарлыгыннан" тулысынча котыла. Н.Фәттах әсәрдә җитәкче-коммунист образын сатирик планда сурәтли һәм шуның белән Гаяз Исхакый ("Җан Баевич"), Ф.Әмирханнардан ("Шәфигулла агай") килгән традицияләрне дәвам итә. Чит милләт гадәт-йолаларын үзенә күчерергә теләүче Җан Баевич белән марксизм-ленинизм тәгълиматын үзенә һәм гаиләсенә фанатларча тагучы Шәфигулла агайлар кылган гамәлләренә чын күңелдән ышанып йөрсәләр, Вәсби Алдынский һәр эшен, һәр хәрәкәтен уйлап, максатчан бер план белән башкара. +Әсәрдә аеруча кискен куелган мәсьәләләрнең берсе — тел һәм милләт язмышы. Хөкүмәтнең яңа "реформасы"н әсәрдәге геройлар курку катыш шомлану белән көтәләр. Чөнки бу реформа күп кешеләрне эшсез калдыра: татар бакчалары, мәктәпләре ябылу куркыныч астында. Габделхәй, Сәкинә кебек талантлы яшьләрнең үзләре теләгән һөнәрләре буенча югары уку йортларына керү юллары бикләнә. Әсәрдә урта мәктәпне "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлаган Габделхәйне, ул фәкать татар милләтеннән булганы өчен генә, алтын медальдән мәхрүм итүләре үзе бик күп нәрсә хакында сөйли түгелме соң? +Романда сугыштан соңгы еллардагы авыл игенчеләре тормышын сурәтләүгә зур урын бирелгән. Инде сугыш беткәнгә байтак вакытлар узса да, бу җирләр сугыш явы астында калмаган булсалар да, татар авылы "фашист гаскәрләре ватып-җимереп киткән украин, белорус авылларын" хәтерләтә. "Кое сиртмәсе янындагы яртылаш җимерелгән мич калдыгы, очы сынган ялгыз чыршы — барысы да, барысы да сугыш елы киноларындагы, фотоларындагы кебек. Тик менә күккә күтәрелгән төтен баганалары күренми дә, җир өстендә аунап яткан мәетләр генә юк... Кайчандыр бай, купшы булган, хәзер инде тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән кадакланган, такталары каерып алынган бу нык, таза, ләкин үле йорт яныннан узганда Габделхәйнең күңелендә чиксез кызыксыну да, курку-шомлану да уяна торган иде. Бу турыдан ул тиз-тиз генә узып китмәкче булды һәм җансыз-өнсез, әмма каберлек сыман серле истәлекләр белән тулы тәрәзәләргә, кәрнизләргә озаклап карамаска тырышты" (176 б.). +Гади игенче өенә керсәң — анда шыксыз хәерчелек. Габделхәйнең картәтәләре ачлыктан тилмерә, ә бит өйдә көн-төн колхоз кырында тир түгүче таза-сау өч кеше бар. Бала-чагасы да эштә. Гаиләгә азрак файдасы булмасмы дип чабата тугучы картәтәгә "чабата" налогы салу белән яныйлар. Башта "каңсамул", аннан "фартия", аннан "ата каманист" булып киткән, сугыштан яраланып кайткан яшь бабай көн-төн колхозда көч түгә, ләкин аның да көнлек хезмәт хакы 300 грамм оннан артмый. Әсәрдә үз халкын, игенчене өметләндереп, алдап, талап, колларча бил бөктереп яшәргә мәҗбүр иткән тоталитар система бөтен ялангачлыгы белән күз алдына килеп баса. Авыл халкы мондый тормыштан канәгать түгел, ләкин бу хәерчелектән, коллыктан чыгу юлларын да таба алмый. Законнар аны тулысынча авылга бәйләп куйган. +Габделхәй кебек яшүсмерләр килеп туктаган поездларда таза-тук чырайлы, тишексез, ямаусыз, матур киемле кешеләрне күрәләр дә бит, бу кешеләр кебек булу өчен читкә китәргә, ә читкә китәр өчен паспорт кирәк. Тоталитар хакимият ач-ялангач крестьянны җиргә мәҗбүри бәйләп тоту юлын тапкан — крестьянга паспорт бирелми. Кабаладан чыгасың килә икән, "дус-иш" тап. Ә дус-иш, кода-кодагый кулында бөтен нәрсә, хәтта закон үзе дә. Тыныч кына, матур гына җайлаша белсәң, Дәүләтгәрәй абыйлар кебек мул тормышта яшәрсең, ә бәлки Сафин Мунавир Мухлисовичлар кебек үсеп "кеше" дә булып китәрсең. Яшь егет кайсы юлны сайлар? Дөрес, аңа "милләте башкорт" дигән паспортны ясап бирәләр бирүен... Ләкин Габделхәй үзе татар булгач, аның мондый документны аласы килми. Аннан соң бу билгесезлектән, хәерчелектән ничек котылырга инде дип йөргәндә, кемнәрдер, "хәрби училищега китәрсең" дип, егетнең киләчәген хәл итеп куялар. Мондый "шатлыклы" көннәрдә биек трибунадан иптәш Сталин да "бәхетле" Габделхәйгә аталарча кул болгаган сыман тоела. Язмыш кемнәр тарафыннандыр хәл ителгән, киләчәгең матур — тик син милләтеңнән, иманыңнан, телеңнән баш тарт, меңләгән хәерчеләрне, ач-ялангачларны гына күрмә. Шулай итеп, Габделхәйгә дә милләтнең бик күп талантларын йоткан зур машинаның бер шөребе генә буласы кала. Әлбәттә, рухи яктан азатлыкка чыгарга омтылган яшь егет үзенчә тартыша, каршылык күрсәтә, курка-курка гына булса да, "зур абыйлар"га үз фикеренең дөреслеген расламакчы була. Явызлык, гаделсезлек дөньясында якты нур булып торган Габделхәй, Сәкинә, Былбылларның самими саф хисләре, уйлары, кылган гамәлләре укучы күңелендә киләчәккә өмет чаткысы да уята. +Нурихан Фәттах бу әсәре белән үзе яшәгән чорда хакимлек иткән тоталитар системаның чын йөзен ачып, аның милләт иреген, шәхес иреген буып торуын, гади халыкны, аерым милләтләрне коллыкта яшәтү яисә бөтенләй юкка чыгару өчен бөтенесен эшләргә сәләтле икәнлеген күрсәтә алды. Әдәбиятта социалистик реализм өстенлек иткән бер чорда Нурихан Фәттах "Кичү" романында бик күпләрне борчыган проблемаларны күтәрде һәм аларны хәл итүнең үзенчәлекле юлларын эзләде. Милләтнең, гади хезмәт кешесенең, авыл халкының авыр язмышын, фаҗигасен сурәтләп, әдип хакимият һәм шәхес мәсьәләсен әнә шулай драматик яссылыкта куя. Яшь кешенең үзе яшәгән мохит белән каршылыкка керүе, шуның нәтиҗәсендә җан авыруы алу, рухи гариплеккә дучар ителүнең сәбәпләрен автор шул чорның үзеннән эзли. Үзе яшәгән җәмгыять белән каршылыкка кереп, авыр язмышка дучар ителгән геройлар дөнья классик әдәбиятында да, аерым алганда, немец әдибе Герман Гессеның "Дала бүресе" ("Степной волк") романының төп герое Гарри Геллер, француз әдибе Эрве Базенның "Өметсезлек утравында яшәүче бәхетлеләр" ("Счастливцы с острова отчаяния") фәлсәфи-сатирик романында Ральф Глэд очрый. Бу роман авторлары мохит белән шәхеснең үзара тыгыз мөнәсәбәтләре мәсьәләсенә тукталып, геройларның җан авыруын "дәвернең үз авыруы", "җитди неврозы" икәнлеген ачык күрсәтәләр. Төрле чор, төрле милләт, төрле буын вәкилләре — Гарри Геллер, Ральф Глэд, Габделхәйләрне шәхеснең җәмгыять белән аңлашуы, гармониясе булачак дигән эчке бер өмет чаткысы берләштерә. Тормышта үз урынын табарга тырышып та, таба алмаган, рухи яктан гарипләндерелгән, шәхес буларак кимсетелгән буын белән Габделхәй, "Итил суы ака торур" романындагы икенче бер төп герой Тотышка да, "Артта калган юллар" ("Кырык дүртнең май аенда") повестендагы Хәмдиягә дә охшый. Ләкин дин йолалары, ыру, дәүләт тәртипләре никадәр генә каты булмасын, Тотыш үзенчә фикерли, үз сүзен курыкмыйча әйтә. Вакыт-вакыт үзенчә эш иткәләп тә куйгалый. Монда, әлбәттә, властьның да көче сизелә, чөнки ул — би баласы. Габделхәй исә, кол дәрәҗәсендә булса да, яши, ләкин үзе теләгәнчә уйлый да, фикерли дә алмый. Бары тик тантана иткән власть ялчыларына карата ризасызлыгын үз эченә яшереп киләчәккә өмет чаткысы белән карарга гына кала аңа. Ә инде тоталитар системаның үти алмаслык законнары белән каршылыкка кергән Хәмдиянең шул җәмгыятьтә яшәү хокукы да юк. Н.Фәттах үзенең бу әсәрләрендә төрле чорда, төрле җәмгыятьтә яшәгән кешеләрнең, шәхесләрнең язмышларын, бу аянычлы язмышны тудырган катлаулы сәбәпләрне ачыклый. Н.Фәттах үзе яшәгән чорның, тирәлекнең фаҗигасен тойган әдип. Аның геройлары нинди генә аянычлы хәлләрдә калсалар да, үзләре яшәгән тирәлеккә ризасызлык белдерә алмыйлар. Фәлсәфи экзистенциализмның нигезен салган С.Кьеркегор фикеренчә, "кеше җан кебек үк һәрвакыт аянычлы хәлдә тора. Ә аянычлык, һичшиксез, баш күтәрүгә, демонизмга китерергә тиеш. Шәхеснең мөстәкыйльлеккә омтылышы никадәр югарырак булса, аның чарасызлыгы да шулкадәр зур була. Шәхес үзен тудырган көчкә каршы көрәшә башлый, һәм гомумән, яшәешкә, аңга, тирәлеккә каршы көрәшә" ("Человек как дух постоянно находится в состоянии отчаяния. А отчаяние обязательно должно привести к бунту, демонизму, наконец. Чем выше сознание личности, которая стремится быть сама собой, тем большим становится ее отчаяние — оно становится в конце-концов чем-то демоническим. Личность бунтует против той силы, которая ее основала, и вообще против всего бытия, против всего существования"). +Ни өчен Ницше, Бальмонт, Рәмиев, Бабичлардан килгән демонизм Н.Фәттах геройларында юк? Әсәр геройлары Хәмдия, Габделхәй, Тотышларны аянычлы хәлдә калдыруы әдипнең аларны ирекле шәхес итеп күрергә теләмәве дигән сүз түгелме? Тәнкыйтьче Г.Халит Дәрдмәнд иҗатын анализлап, шагыйрь тарихи процессның трагедиясе якын булуын һәм кешенең аңа каршы тора алмавын аңлап язды дигән иде. Н.Фәттахның "Кырык дүртнең май аенда" повесте, "Кичү", "Итил суы ака торур" романнары геройларының үзләре яшәгән җәмгыятькә каршы күтәрелергә батырчылык итмәүләрен дә Гали Халитнең Дәрдмәнд иҗатына биргән бу бәяләмәсе белән аңлатырга мөмкин булыр иде. +ТАРИХИЛЫК ЮЛЫННАН +Әдәбиятның төп бурычы, барыннан да элек, үз заманын, хәзергене иҗади чагылдыру, үз чорының тормышчан мөһим бурычларын аңлау һәм халыкны дулкынландырган сорауларга сәнгать сүзе белән дәлилләп җавап бирү. Чын сүз остасы, сизгер һәм киң карашлы әдип заман куйган олы идея-эстетик бурычлардан читтә яшәми: ул иҗтимагый тормышта барган тарихи үзгәрү, яңару процессының иң алдынгы сафында бара. +Әлеге җәмгыятьнең хәзерге хәлен, яшәешен, мәгънәсен үткәндәге көннәрдән, элекке үсеш тарихыннан башка тирәнтен аңлау һәм иңләп күрү мөмкин түгел. "Дөньяда тарихы булмаган халык юк ул, шулай ук тарихсыз, хәзерге заман белән генә чикләнгән әдәбият та юк. Һәр язучының иҗатында диярлек теге яки бу рәвештә тарих сизелми калмый, чөнки ансыз халык характерын дөрес сурәтләп, тирәнтен аңлап булмый. "Язучы һәм тарих", яки "Әдәбият һәм тарих" мәсьәләсе бөтендөнья әдәбиятында, шул исәптән, рус, татар һәм башка әдәбиятларда да бик мөһим иҗади мәсьәләләрнең берсе булып исәпләнә" . +Тарих һәм әдәбият үсешен аларның үзара бәйләнешләрендә генә карарга һәм өйрәнергә мөмкин. Һәр тарихи дәвер әдәби хәрәкәткә тирән эз сала. "Заманыбызның дөньякүләм әһәмиятле бу ике процессы аерым язучы иҗатының, бөтен әдәбиятның идея-эстетик яктан тагын да җитлегүенә булыша. Моны раслый торган иң мөһим факторларның берсе хәзерге язучылар иҗатында тарихилык принцибының бермә-бер көчәюеннән һәм тирәнәюеннән гыйбарәт" . +Тарихилык аерым бер иҗат методы күренеше генә була алмый. Ул — төрле заман әдипләренә хас принцип. "Тарихилыкны, бер яктан, әдипнең карашлары белән, икенче яктан, чорның тарихи эчтәлеге, аның социаль-фәлсәфи карашлары белән бәйләнгән тарихи категория итеп, үсештә карарга кирәк". +Әдәбият белеме фәнендә егерменче еллар уртасыннан алып, тарихи романистика, аның типологик нигезе, жанр төрләре турында фәнни хезмәтләр барлыкка килә. Беренче публицистик мәкаләне 1927 елда О.Немировская яза. Ул тарихи романның жанр төрләрен күрсәтмәкче була. Ләкин тикшерүгә алынган әсәрләр бик аз күләмдә булганга, бу мәкаләнең авторы зур уңышка ирешә алмый. +1930 елда А.Кашинцевның тарихи романы һәм аның төп үзенчәлекләре турында мәкаләсе басыла. Мәкаләдә күрсәтелгән тарихи романның төп ике үзенчәлеге соңрак башка әдәбият белгечләре тарафыннан тикшерелә һәм үстерелә. Кашинцев, тарихи романның төп үзенчәлеге, беренчедән, вакыт аралыгы булса, икенчедән, алынган геройлар арасында тарихка билгеле шәхесләрнең булуы мәҗбүри, ди. О.Немировская һәм А.Кашинцевның тикшерү эшләрен соңрак Л.Цырлин һ.б. тикшерүчеләр дәвам итә. В.Г.Белинскийның, тарихи үткән ул конфликтлар, характерлар, идеяләр чыганагы, дигән карашына нигезләнеп, Цырлин: "Чын тарихи роман ул чорның специфик үзенчәлекләрен чагылдырган һәм шул чор конфликтын күрсәткән роман дип атала" ,— дип язган иде. +Л.Цырлинның тарихи романистиканы художникның субъектив иҗади дөньясы принцибы белән классификацияләве әдәбият белемендә тәнкыйтькә очрады. +XX гасырда, илленче еллар уртасыннан алып, тарихи романистика жанр, идея-тематика, үткәнне иҗади танып-белү, чагылдыру юллары һәм чаралары ягыннан да үсешнең яңа этабына менә. Утызынчы еллар традициясе яшәгән һәм үскән хәлдә, бу чор язучылары вакыт ягыннан тагын да тирәнрәк чорга үтеп керәләр. Л.Александрова тарихи романистика структурасын өч төрле позициядә аңлата. Бу — чынбарлыктагы тарихи вакыйгаларны алып сурәтләү һәм аның художник фантазиясе белән бәйләнеше, романдагы вакыйгалар нигезен төп геройга бәйләп карау. +"Главное в советском историческом романе — это событийная основа, обеспечивающая его стремление к эпопее" ,— ди ул. +Тарихи роман өчен төп геройның тормыштан алынган булуы, вакыйгаларның вакыт ягыннан еракта торуы, әсәрнең нигезендә документаль чыганаклар булу икәнен дә билгеләп үтә. +Тарихи романның нигезендә тарихилык принцибы ята. Тарихи жанр өчен документальлек аеруча әһәмиятле. +"Конкретно-историческое основание той или иной эпохи, раскрытие ее неповторимого облика и колорита, характеров и типов художественными средствами и образами — важнейшая задача литературы" ,— дип язды Э.Шик. +Әгәр элегрәк елларда тарихи романның нигез сыйфаты итеп документальлек саналса, соңгы вакытта бу жанрның асылын болай аңлату берьяклы икәнлегеннән чыгып, тәнкыйтьче Э.Шик та фантазияне, автор уйланмасын бөтенләй инкяр итми. +"Вполне очевидно, что принцип историзма не исчерпывается лишь строгими и неукоснительными следованиями за документами и фактом. Важна при этом логика факта, умение придать ему художественную убедительность, верно определить направленность его, а в крупном эпическом произведении важно найти соответсвующую жанру емкость и обобщенность" . +Тәнкыйтьче В.Оскоцкий да, мәсәлән, документальлек хәзерге тарихи жанрның мәҗбүри сыйфаты булып тормый дигән нәтиҗәгә килә. Дөрес, тәнкыйтьченең бу фикере белән тулысынча килешүе кыен. Чөнки бу жанр турындагы элекке кайбер билгеләмәләрнең формаль характерда булуларын дөрес күрсәтү белән бергә, В.Оскоцкий, тарихи әсәрләрдә документальлекнең ролен бөтенләй диярлек инкяр итеп, икенче чиккәрәк ташлана. Аның уенча, тарихи романның үзенчәлекләрен билгеләгәндә "аның иң элек роман, аннан соң гына тарихи булуыннан чыгып эш итәргә кирәк". Димәк, тарихи әсәрдә иң мөһим һәм хәлиткеч момент итеп тәнкыйтьче автор фантазиясен саный, ә документальлекнең әһәмиятен бөтенләй диярлек юкка чыгара. Тарихи жанрның үзенчәлеген билгеләгәндә, В.Оскоцкий болай ди: "Иҗади күзаллауның чикләре турында түгел, ә документальлекнең чикләре хакында күбрәк сөйләргә кирәк". Ягъни тарихи әсәрдә автор фантазиясенә мөмкин кадәр күп урын бирелә, ә хикәяләүнең документаль нигезенә игътибарны пропорциональ рәвештә киметергә кирәк. Үзенең мондый уйларында В.Оскоцкий А.Толстой авторитетына таяна. А.Толстой үзенең бер чыгышында тарихи әсәрдә "безнең өчен барыннан да элек безгә кадәр килеп җиткән өзек-өзек документлар буенча чорның җанлы күренешен тудыра һәм аны аңлатып бирә торган автор фантазиясе кыйммәтле. Художник үзенең фантазиясе, үзенең интуициясе белән хәтта иң кечкенә кыйпылчыклар нигезендә дә чор турында кыю рәвештә сөйләргә җөрьәт итә" , дигән иде. +А.Толстойның бу сүзләрендә ике моментка игътибар итәргә кирәк. Бердән, әдип, чыннан да, тарихи әсәрдә автор фантазиясенең роле зур булуын күрсәтә, әмма бу хәлне конкрет сәбәп белән документаль материалның аз булуы белән аңлата. Әйе, тарихи романистка, заман яки якын үткән турында язучы әдип белән чагыштырганда, күп мәртәбә азрак фактик материал белән эш итәргә туры килә. Ә җитмәгән документаль материалны ул үз фантазиясе ярдәмендә тулыландыра. +А.Толстой фикерендәге икенче мөһим момент түбәндәгедән гыйбарәт: тарихи романист өчен никадәр әһәмиятле булса да, фантазия "җирлексез", нигезсез булырга тиеш түгел, ә киресенчә, "кыйпылчык" хәлендә генә сакланган булса да, документларга таянырга тиеш. А.Толстойга бик аз, бик фәкыйрь документлар һәм хәбәрләр буенча да чорның тулы һәм җанлы күренешен тудыра ала торган фантазия кадерле. Шундый ук хыял турында М.Ауэзов та язган. Ул тарихи романист иҗатын соңга калган юлчы хезмәте белән чагыштыра. Андый юлчы "байтактан китеп барган кәрван тукталыш ясаган урынга килеп җиткәндә, учак инде бөтенләй диярлек сүнгән була һәм ул анда бары сүнеп баручы соңгы күмер кисәген генә таба. Бу күмер кисәген ул үзенең сулышы белән дөрләтеп җибәрергә тели" . +Мондый фантазия бары тик югары тарихилык хисенә ия булган әдиптә генә була. Тарихилык принцибы язучы иҗатында автор хыялы белән документализмның үзара тыгыз бәйләнештә булуларын, бер-берсенә булышуларын таләп итә. Шунлыктан иҗат процессында һич тә аларның берсенә дә өстенлек бирергә ярамый. Чөнки андый очракта, ахыр чиктә әсәрнең идея-эстетик сыйфатына зыян килергә мөмкин. +Бу хакыйкатьне күренекле тарихи романчылар яхшы аңлаганнар. Мәсәлән, шул ук А.Толстой һәм М.Ауэзов актив иҗади күзаллауны тарихчы эше белән, бик киеренке рәвештә тарихи материал җыю, аны өйрәнү белән тыгыз бәйләгәннәр. Хәзерге иң яхшы тарихи әсәрләр шундый иҗат җимеше булып торалар. +Нык үскән тарихилык хисенең тарихи романист өчен әһәмиятен билгеләп үтеп, академик Ф.Мусин болай ди: "Ул әдипкә тарихны миф, легенда яки риваять ярдәмендә дә дөрес күзаллауга ярдәм итә ала. Аерым алганда, кайбер төрки әдәбиятларда тарихи жанрның үсеше шул хакта сөйли. Аларда тарихи әсәрләргә еш кына материал булып легенда яки риваять хезмәт итә. Шул ук вакытта бу әдәбиятларда тарихи үткәнне яктыртканда мифологик материалга кайчак документаль чыганаклар бик аз булу яисә бөтенләй булмау сәбәпле мөрәҗәгать ителә. Мәгълүм ки, бу халыклар тарихында әле фән тарафыннан да ачыкланмаган әйберләр байтак. Язучылар тарихи материал булмаганда, легенда һәм риваятьләргә мөрәҗәгатъ итәләр, дөрес, фәннең артка калуы, милли тарихның теге яки бу дәверләре турында документаль чыганакларның бик чамалы булуы кайчак әдипне шактый кыен хәлгә куя. Чөнки аның алдына шул билгесез чорны аңлау һәм күрсәтү мәсьәләсе баса. Бу мәсьәләне автор җитлеккән тарихисоциаль фикерләүгә ия булганда гына уңышлы хәл итәргә мөмкин". +Хәзерге чор язучылары документаль һәм тарихи чыганакларга актив мөрәҗәгать итәләр. 1960-1980 нче еллар прозасында ике төрле тарихи хикәяләүне күзалларга мөмкин. Аларның берсе — классик тарихи романның бай традицияләрен дәвам итә. Ф.Мусин ныклап өйрәнелгән документаль материалга нигезләнгән конкрет тарихи хикәяләүгә кергән тарихи әсәрләрдән С.Бородинның "Сәмәрканд өстендә йолдызлар", Д.Балашовның "Марфа посадница", П.Загребельныйның "Диво" һәм "Первомост", Г.Абашидзеның "Озын төн", Ә.Әлимҗановның "Махамбет угы" романнарында сюжет шул рәвештәрәк корылуын билгеләп үтә. Шуның белән бергә, бу әсәрләрдә автор фантазиясенең көчәя төшүе күзгә ташлана. Аларда автор роле үсә. Ул әле турыдан-туры, әле читләп хикәяләүгә килеп кушылу ярдәмендә төрле заманнарны үзара очраштыра. Нәтиҗәдә, әсәр композициясе тагын да катлаулана, чөнки ул дәверләр бәйләнешен, тарих белән заманның бер-берсенә үтеп керүләрен ачуга хезмәт итә башлый. +Мондый сыйфатлар тарихи хикәяләүнең безнең көннәрдә популярлашкан икенче төрендә тагын да көчәяләр. Бу төр хикәяләү документаль төгәллеккә азрак дәгъва итә һәм автор фантазиясенә киңрәк мәйдан ача. Биредә инде әсәр жанры да, проблематика да үзгәрә. +Академик Ф.Мусин фикеренчә, бу төр хикәяләү башлыча әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр белән кызыксына торган повестьта чагылыш таба. Моңа мисал итеп В.Пановның "Таң аткандагы шәүләләр", В.Лихоносовның "Таманьда көз", Д.Балашовның "Галиҗәнап Новгород", Ә.Кәкилбаевның "Онытылган еллар балладасы", С.Санбаевның "Миф көткәндә" повестьларын алырга була. Болардан тыш форма белән соңгы вакытта шагыйрьләр һәм драматурглар да кызыксына башладылар. Ерак үткәндәге тормышның әхлакый-фәлсәфи проблемалары, андагы рухи башлангыч белән кызыксынып, бу әсәрләрнең авторлары легендага, кинаяле сүзгә (притча) яки фольклор символикасына мөрәҗәгать итәләр. Мондый проблемалар, мотивлар һәм чаралар кайбер тарихи романнарны да җәлеп итәләр. Мисалга В.Ивановның "Бөек Русь", Г.Гулианның "Фараон Эхнатон" һәм "Афина кешесе" романнарын китерергә мөмкин. +Безнең көннәрдә тарихи жанр бик хәрәкәтчән һәм заманның эстетик таләпләренә бик сизгер. Әгәр егерменче-утызынчы һәм алтмышынчы-сиксәненче елларда язылган тарихи әсәрләрне үзара чагыштырып карасак, бу принципларның төрлечәрәк чагылуы күренер. Егерменче-утызынчы еллар әдәбиятына килсәк, андагы тарихилыкның тарих фәненә шактый якын торуы һәм хәтта аңа "буйсынуы" күзгә ташлана. Чөнки ул чор язучылары күбрәк тарихилыкның социаль аспекты белән кызыксынды. Безнең көннәрдә исә язучыларның чынбарлыкны, бу очракта тарихны шәхес аша өйрәнүгә һәм яктыртуга омтылышлары үсүе чагыла. +Билгеле булганча, элегрәк елларда тарихилык башлыча үткәнгә багышланган әсәрләргә генә хас дип карала иде, хәзер ул бер үк дәрәҗәдә заман темасын яктыртуга карый торган идея-эстетик категория итеп таныла. +Хәзерге тормышны сәнгатьчә танып белүнең тарихилыгы "художниктан теге яки бу күренешкә үзгә бер планда (аңарда иң мөһимен, мөһим булмаганын, мәңгелекне тиз үтеп китә торганнан тарихи закончалыгында, тарих агымын күзаллап аера белү) килүне генә түгел, бәлки, типиклаштыру ысулларын да, характерны үткәннең, хәзергенең һәм киләчәгенең үзара бәйләнешен чагылдырган бөтен үзенчәлекле реальлегендә ачу таләп итә" . +Әдәбиятта бары заман турында хикәяләүгә хас тарихилык юк һәм була да алмый. Сүз бары тик заман темасын яктыртканда бу принципның аерым сыйфатлары һәм таләпләренең чагыштырмача актуальрәк яңгыраулары турында гына бара. +Хәзерге тәнкыйтьтә һәм әдәбият фәнендә тарихилыкны эстетик категория итеп карауга игътибар бирелә башлады. Чөнки чынбарлыкны тарихи барлыгында һәм катлаулылыгында күрсәтүне таләп итә, бу принцип әдәбиятта сәнгатьчә эзләнүләрнең һәм табышларның да күптөрле булуын сорый. +Шул ук вакытта ул үзе дә әсәрләрдә төрле формалар һәм чаралар ярдәмендә чагылдырыла. Тарихилыкны сәнгатьчә гәүдәләндерүнең ике төп формасы бар. Берсе бу принципны тормышның үз формаларында чагылдырудан гыйбарәт һәм бу әдәбиятта киң таралыш тапкан. Тарихилыкны бу рәвешле чагылдырганда хәзерге прозада аналитик башлангычның көчәюе күренә. Бу үз чиратында хәзерге әдәби иҗатта документальлек белән психологизмның көчәюенә китерде. Тарихилыкны күрсәтүдә икенче форма шартлылыкка нигезләнә. Бу принцип синтезга омтылучы фәлсәфи фикерләү, ягъни типиклаштыру белән бәйле. Әдипләр бу формада еш кына мифка мөрәҗәгать итәләр. +Ф.Мусин фикеренчә, безнең хәзерге прозада ике төрле стиль агымы бар. Беренчесе Г.Ахунов, Б.Камалов, Э.Касыймов кебек әдипләр бер-берсенә чынбарлыкның үзен иҗтимагый-сәяси проблема һәм заманның алдынгы героена йөз тоту, хикәяләүдә шактый көчле публицистик башлангыч, пафослылык, контраст төсләрне ярату, автор позициясенең аермачык булуы, тормышта яңа белән искенең көрәшен калку итеп күрсәтү һ.б. якынлаштыра. +Икенче агым — Ә.Еники, Н.Фәттах, А.Гыйләҗевләр — тормыштагы катлаулы, каршылыклы күренешләр, шәхесләр белән кызыксыналар. +Гомумән, соңгы еллар әдәбияты синтезга омтылып, эпос рухына күчә бара. Әдәби тәнкыйть тә хәзергенең үткәннәр белән бәйләнешен күрсәтеп, әдәбиятта тарихилыкның көчәюен билгеләп үтә. Төрле дәверләр һәм буыннар арасындагы рухи бәйләнешне ачуга игътибар арта бара. Язучыларның тормыш тәҗрибәсе белән тарихи фикерләве бергә кушылуы аркасында тарихи әсәрләр туа. +Үз халкының борынгы тормышын, борынгы тарихын җанлы образлар системасында, сәнгать теле белән, кеше яшәешен, тормышны җанлы хәрәкәттә, үсештә сурәтләп биргән тарихчы-язучы Н.Фәттах иҗаты аеруча игътибарга лаек. +Шуңа күрә бу хезмәттә Н.Фәттахның тормыш материалын, тарихи процессларны өйрәнүе һәм аларның тәэсире, боларны иҗади эштә куллана белүе, тарихилык принцибына таянып, халыкчан әсәрләр тудыруы һәм бу әсәрләрнең татар әдәбиятында тоткан урыны кебек мәсьәләләрне өйрәнүе теманың әһәмиятен арттыра. +Һәр тарихи чор, моңа кадәр яшәп килгән традицияләргә таянып, әдәбият дөньясында ныклы урын алган әсәрләр тудыра һәм яңа әдәби эстетик кыйммәтләр хасил итә. Шул ук вакытта андый әсәр аның авторының бөтен иҗат юлын күзалларга мөмкинлек бирә. Н.Фәттахның җитмешенче-сиксәненче еллар әдәбиятына яңалык алып килгән "Итил суы ака торур" һәм "Сызгыра торган уклар" романнары нәкъ шундый әсәрләр булып торалар. Зур тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе туплаган язучы буларак, Н.Фәттах бу әсәрләрен язарга тотынганда, үз алдына ныклы бер максат куя. +Н.Фәттахның тарихи романнары — катлаулы бер дөнья. Татар халкының борынгы тарихын төрле социаль катламнар психологиясе аша һәм тормышчан образларда яктырту язучының үзе сурәтләгән заман турында яхшы хәбәрдар булуын сөйли. Биредә, әлбәттә, әдипнең шәхси тормыш тәҗрибәсе дә мөһим роль уйный. Н.Фәттахның искә алынган әсәрләре дә шуны раслый. Бу романнарга язучы зур гына тормыш һәм иҗат юлы үтеп, күп уйланып һәм эзләнеп килә. +Бала чагыннан туган халкының гореф-гадәтләрен, уен-бәйрәмнәрен, тормыш-көнкүрешен үзе күреп, шунда кайнап үскән Нурихан, соңрак, Казан дәүләт университетында укыганда, тарихыбызның тагын да борынгырак катламнары белән кызыксынып китә. 1957 елда ул профессор А.П.Смирнов җитәкчелегендәге археологик экспедициядә катнашып, археологлар белән бергә, борынгы Болгар хәрабәләрен тикшерә, туфрак катламнары арасыннан килеп чыккан болгар әйберләрен — чүлмәк ватыкларын, кирпечләрен, чуен, бакыр, тимер калдыкларын үз куллары белән тотып карый. Университет укытучысы Л.Җәләй киңәшен тотып, халык теле, иҗаты, методологиясе белән дә кызыксына. Авылга кайткан саен җырлар, бәетләр, мәкаль-әйтемнәр язып килә, сөйләм үзенчәлекләрен, канатлы сүзләрне, фразаларны дәфтәренә теркәп бара. Бәетләре ике мәртәбә җыентыкларга да керә. +"Халкымның телен, гореф-гадәтләрен аңлауда, үзләштерүдә моның файдасы әйтеп бетергесез зур булды" ,— дип язды соңрак әдип. +Хезмәт сөючән, ихлас күңелле, тыйнак фидакарьлек сыйфатларына ия булган замандаш образларын иҗат иткәндә, халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи мирасы, мәңгелек рухи кыйммәтләре турында уйланган язучы борынгы бабаларыбыз тарихын, икътисадын, этнографиясен, мәдәниятен, күршеләребез тарихын да өйрәнергә тотына. Аңа бигрәк тә беренче чыганаклар — үткән заманның үз кешеләре язып калдырган чын фактлар, чын вакыйгалар, Ибн-Фадлан язмалары, "Кабуснамә", Усама Ибне Мункызның "Үгет-нәсихәт китабы", "Исландия сагалары" нык тәэсир итә. Гади кешедәге фидакарьлекнең генетик һәм әхлакый тамырларын эзләгән, халыкның азатлык, хөрлек рухы чыганакларын ачыкларга омтылган язучыны әнә шул язмалар тарихның тирәнрәк катламнарына "чакыралар". Тора-бара анда тарихи күренешләр турында мөстәкыйль фикерләү сәләте, тәнкыйтьчел карашлар туа. Ул үзе дә Болгар дәүләте икътисады, һөнәрчелеге, мәдәнияте хакында тирән эчтәлекле әсәрләр язып чыга. +Моның өстенә Н.Фәттах тел тарихы белән кызыксынып китә, хәзерге татар һәм башка төрки телләр лексикасындагы тарихи катламнарны күтәрә. Үз сүзләре белән әйткәндә, "кешенең борынгы аңкарашларын, борынгы тормышын чагылдырган һәм җанлы сөйләм телендә әлегәчә сакланып килгән кайбер сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең "археологик" катламнарын ачып, төрки халыклар тарихына һәм этнографиясенә кагылышлы материаллар туплый" . Әдипнең фәнни юнәлештәге эзләнүләре һәм тикшеренүләре инде дистә елдан артыграк дәвам итә. +Тарихны шул рәвешчә фәнни үзләштергәннән соң, ул аны сәнгатьчә чагылдыру шөгыленә керешә. Ул бу хезмәте белән укучыларны гаҗәеп серле, мавыктыргыч дөньяга алып керә. Шулай итеп, әдип иҗатында яңа күркәм сәхифә хасил була. +Нурихан Фәттах "Итил суы ака торур" тарихи романын 1969 елда язып тәмамлый. Романда вакыйга моннан бер мең дә сиксән ел элек, 920 нче еллар тирәсендә, ягъни Болгарда рәсми рәвештә мөселман дине кабул ителгән чорда бара. Х гасыр һәм "Кол Гали" трагедиясендә гәүдәләндерелгән XIII гасыр — болар һәр икесе Урта Идел буе халыклары тарихында героик чор. Беренче һәм Икенче каганлык заманнары инде үткән, Хазар каганатлыгы да Х йөздә сүнүгә, таркалуга таба бара. Ул чорлардан, нигездә, тарихи риваятьләр, легендалар, сөйләмнәр генә сакланып калган. Ләкин тормыш тукталмый. Игенчелек һәм һөнәрчелек үсә. Идел буенда мәктәп-мәдрәсәләр салынып, китап гыйлеме, укымышлылык тарала башлый. Утрак тормышта яшәүче ыруглар саны артканнан-арта бара, яңа шәһәрләр калка, аларда төрле кабилә, ыруг кешеләре туплана. Шул нигездә яңа берәмлек — болгар халкы оеша. Ләкин боларның барысы да эзлекле рәвештә тормышка аша барсын өчен бер үзәккә туплаучы тотрыклы дәүләт булуы кирәк. Нәтиҗәдә, болгарларның феодаль катлавы Идел, Чулман, Агыйдел буйларында яшәүче күпсанлы кабиләләрне берәм-берәм үзләренә буйсындырып бер үзәккә туплап, шактый көчле дәүләт төзүгә ирешә. "Итил суы ака торур" романында Болгар иле тормышындагы әнә шул киеренке, катлаулы чор тасвирлана. +Борынгы заманда бердәм дәүләт төзү һәм аның әһәмиятле мәсьәләләре алтмышынчы-җитмешенче елларда төрле әдәбиятларда чагылыш тапты. В.Ивановның "Башлангыч Русь" романында князь Всеславның христиан дине ярдәмендә төрле ыруларны берләштереп, хазарларга каршы сугышы, казах язучысы Ә.Әлимҗановның "Махамбет угы", "Яучы", кыргыз язучысы Т.Касымбековның "Сынган ук" романнарында ыруларны бер-берсен юк итүләреннән коткарып калу өчен русларга кушылуы тасвирланды. +Н.Фәттах та "Итил суы ака торур" романында бердәм Болгар дәүләтенең оешуын күрсәтүне төп максат итеп куя. Моның өчен әсәрдә башта әлеге идеянең туу җирлеге тасвирлана. Шул максатта автор борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, шөгыль-кәсепләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, яу күренешләрен, ырулар арасындагы мөнәсәбәт бәйләнешләрен җанлы итеп сурәтли. Г.Ибраһимовның "Казакъ кызы", М.Җәлилнең "Алтынчәч", М.Ауэзовның "Абай" әсәрләрендәге кебек ук монда да таркау кабиләләр көрәше, ыру тартышлары, интригалары шактый зур урын ала. Шуңа күрә әсәрдә, гомумән, тарихи романнардагыча, бердәм дәүләт булдыру юлларын, бердәмлекнең зарур булуы кешеләр аңында, психологиясендә ничек чагылуын ачыклауга зур игътибар бирелә. Н.Фәттах реалист язучы буларак, әсәр үзәгенә халык тормышын, аның теләк-омтылышларын куя, тарихи-иҗтимагый, сәяси вакыйгаларның кеше язмышы аркылы чагылышын сәнгать чаралары белән ача. Моның өчен автор игенчеләр, көтүчеләр, балыкчылар, сакчылар, сугышчылар, сәүдәгәрләр, табиблар, чичәннәр, дин әһелләре һәм башка социаль катлам вәкилләре, һөнәр ияләре белән беррәттән төрле ыру башлыкларын да гәүдәләндерә. Аларның эш-гамәлләрен, уй-тойгыларын конкрет тасвирлый. Ерак тарихи үткәнне хикәяләгән әсәрләр татар әдәбиятында элегрәк тә бар иде. М.Галәүнең "Болганчык еллар", "Мөһаҗирләр", Г.Ибраһимовның "Казакъ кызы" романнары, М.Җәлилнең "Алтынчәч" поэмасы язучыга күпмедер дәрәҗәдә тарихи әсәрләр язуга этәргеч бирә. +Г.Ибраһимов "Казакъ кызы" (1924) әсәрендә казах халкының үткәндәге тормышы, гореф-гадәтләре белән таныштыра, беренче булып, гаилә һәм җәмгыять изүенә каршы баш күтәргән мөселман хатынкыз образларын иҗат итә һәм казах халкын ырулар сугышыннан саклап калу өчен аларны берләштерү зарурлыгын, берләшү юлларын күрсәтә. Легендар үткәнне сәнгатьчә яктырту ягыннан игътибарга лаеклы тагын бер әсәр — М.Җәлилнең "Алтынчәч" поэмасы (1936). Аның нигезендәге вакыйгалар чынбарлыктан ерак китмиләр. Поэмада Алтын Урдадан Идел буена килеп Казан ханы булган Мөхәммәтнең Идел буендагы җирле халыкларны үзенә буйсындырып, алардан көчләп ясак җыюы, җирле халыкны төрлечә җәберләве бәян ителә. +Әсәрнең төп герое Җик-Мәргәннең дә әтисен һәм туганнарын хан кешеләре үтергән була. ҖикМәргән, җирле халыкны бергә туплап, ханны тар-мар итә. +"Итил суы ака торур" романында Х йөз башы, төгәлрәк әйткәндә, 922 еллар тирәсе алына. Автор үзе дә романга сүз башында: "Татар халкының бай тарихы бар. Диңгездән бер тамчы су алган кебек, менә шул бай тарихтан мин дүрт-биш елны аерып алдым. Дүрт-биш ел тарих өчен генә түгел, аерым кеше гомере өчен дә бик аз вакыт. Ләкин мин алган дүрт-биш елның әһәмияте татар тарихы өчен чиксез зур" ,— дип белдерә. +Төрле елларда язылып, төрле тарихи чорны чагылдырган бу әсәрләрдә, язучылар тарих өчен әһәмиятле вакыйгаларны тасвирлау белән бергә, бер максатны — ыруларны берләштерү идеясен алга сөрәләр. Башка әсәрләрдәге кебек, Н.Фәттах романында да вакыйгалар халык, ил тормышында бик болгавыр һәм киеренке вакытта бара. +Романның төп конфликты да тарихи чынбарлыкка нигезләнгән. Әсәр башта ук Акбүре ыруы башлыгы Күрән би белән Утташ кам арасындагы эчке көрәш белән башланып китә. Ыруның үз эчендә башланган каршылык, вакыйгалар белән бергә үсеп, Алмыш хан белән хазар патшасы арасындагы каршылыкка әйләнә. Утташ кам — ыруның дин башлыгы. Тәңре белән алыш-биреше булган, йола сагында торучы кеше. Ә ыруның көнкүрешендәге яңа шартлар, утрак тормышта яшәү, җитештерү һәм сәүдә үсеше, чит халыклар белән аралашу, Идел буендагы гарәп Алласы белән төрки Тәңресе арасында башланып киткән ярыш, гыйлем, укымышлылыкның таралуы күп кенә борынгы йолаларның да, Тәңренең дә көчен киметкән. Утташ кам сихерләре генә Ак бүре ыруына иминлек тәэмин итә алмый. Шуңа күрә Күрән би белән дин башлыгы арасында каршылык кискенләшә. Әсәр башында каршылык ачыктан-ачык бәрелешкә барып җитми әле. Утташ кам хәйләсен бик оста кора. Дин һәм аның әһелләрен без, гадәттә, кешеләрнең, илнең, ил хуҗасының тынычлыгын саклаучылар итеп күрергә күнеккәнбез. Ил хуҗасы өчен ул — ныклы терәк, авыру өчен — табиб, ярдәм кирәктә, ул — киңәшче. Ләкин Н.Фәттах әсәрдә моның киресен күрсәтә. Утташ камны кешеләр арасында коткы таратучы, ыруның бердәмлеген җимерергә тырышучы итеп тасвирлый. +Шуның өстенә Акбүре ыруының башы Күрән би, өлкән хатыны үлгәч, ыру йоласы буенча Утташ кам кызы, бинең яшькә иң өлкән хатыны Каракүз урынына беренче тапкыр йола бозып, өлкән хатын итеп Койтым бикәне билгели. Шул нигездә Күрән би белән дин башлыгы арасында каршылык тагын да кискенләшә. Утташ кам яшертен рәвештә үч алырга мәҗбүр. Мәсьәләнең әнә шулай куелышы тарихи барышка туры килә. Хәйләсен тормышка ашыру өчен Утташ кам төрле төшләргә, ырымнарга таяна. Халыкның теләсә нәрсәгә эчкерсез, гөнаһсыз ышанырга әзер торуыннан бу мәкер иясе бик оста файдалана: алдый, әшәке уйларын гамәлгә ашырырга омтыла һәм үзенә иярмәүчеләргә карата үч саклый. Ул Тотышның яраткан Йолдыз кашкасын суйдыра, Күрән бинең властена, байлыгына, гаиләсенә хуҗа булырга омтылып, төрле мәкерлекләр эшли. Ләкин ул күп очракта көчсез кала. Халык аңа түгел, дөреслек, гаделлек ягында торучы ил хуҗасына иярә. Автор Күрән би һәм Утташ кам образлары ярдәмендә гаделлек сагында торучы, ил агасы, ил башлыкларының халык белән булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Ил агасының гадел яки гаделсез булуы кешеләргә, җәмгыять үсешенә йә кире, йә уңай тәэсир ясый, чөнки аларда көч, аларда власть. Бу проблеманы күрсәтүдә әсәрдә алынган Алмыш хан образы да әһәмиятле роль уйный. +Әсәрдә сурәтләнгән Алмыш хан — тарихи шәхес. Документлардан аның 913-922 еллар арасында Болгарда ханлык иткәнлеге билгеле. Автор аны, бер яктан, усал, каты куллы монарх итеп бирсә, икенче яктан, демократик карашлы, алдынгы фикерле дәүләт эшлеклесе итеп тә сурәтли. "Аның еракка төбәлгән ач күзләренә Чулман буе гына түгел, хазары-ние белән бөтен Итил буе, далалар күренә башлады" (149-150 б. ),— ди автор аның турында. Болар һәммәсе дә ханның сыйнфый табигатеннән килә. Шулай да әсәрдә авторның төп әйтергә теләгәне Алмыш ханның үз кул астындагы ырулар белән үзара мөнәсәбәтен ачканда күбрәк чагыла. Алмыш ханның ыруларны үзенә ныклап буйсындырырга теләве ыру башлыкларын, әлбәттә, куандырмый, киресенчә, пошаманга гына сала. Ханның бу якларга килергә җыенуын ишетү үк, мәсәлән, Күрән бинең күңел тынычлыгын юкка чыгара. Бу хакта автор болай яза. Хәбәрне ишеткәч, "Күрән бинең чәчләре үрә торды. Күрән бинең куллары, аяклары калтыранды. Суларга тын җитмәде, уйларга уй җитмәде. Аның тиз генә өстен-башын киенеп, коралларын алып каядыр чыгасы да килде, хатыннарын, балаларын, ырудашларын булышка чакырып, бөтен катауга, бөтен җир-суына сөрән дә саласы килде. Кулына утлы куздай пешерә торган битекне тотып, ул әрле-бирле йөренде, тешләрен шыгырдатты, башындагы чәченә ябышты, ыңгырашыпыңгырашып алды" (83 б.). +Алмыш ханның килеп төшүе әсәрдә тагын да тәэсирлерәк сурәтләнә. "Тигез, ачык, күркәм яланда — катаудагы меңләгән күзләр алдында — әйтерсең тиз арада кара урман калкып чыкты, әйтерсең берничек тә үтеп булмастай тау-таш калкып чыкты!" (85 б.) +Алмыш гаскәренең бу якларга килеп чыгуы ыру башлыклары тарафыннан афәт рәвешендә кабул ителсә, ханның үзенә исә бу сәяхәт зур шатлык китерә: "Ул җиңде, бөтенләй диярлек кан коймыйча, туздырмыйча-яндырмыйча җиңде. Мондый җиңүләр еш булмый, мондый җиңү теләсә кем кулыннан килми. Менә аның килеп күренүе булды, дошман куркып, коты алынып, шундук бил бөкте. Күрдегезме Алмыш ханның көчен!" (107 б.) +Алмыш ханның ыруларны үзенә буйсындыруы әсәрдәге төп вакыйгалар агышына этәргеч була. Бу процесс, беренчедән, хан белән ырулар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый. Икенчедән, әлегә кадәр һәр ыру үзенең көндәлек мәшәкатьләре белән генә яшәсә, хәзер инде алар алдына башкарак мәсьәләләр баса, әйтик, Акбүре ыруы, җиңелүен аңлап, Алмыш ханга буйсынса, Ямгырчы би астыртын эш йөртү ягын карый. Ямгырчы бинең максаты — хан байлыгын үзенә тартып алу булса, Алмыш ханның исәбе тагын да зуррак. Ул бөтен Чулман буен үз кулына, бер йодрыкка тупларга, шуның белән байлыкны алырга тели. Башка ыруларны үзенә буйсындыру нәтиҗәсендә аңа бик күп мал-мөлкәт эләгә... "...моннан соң Чулман Итилгә түгел, минем кесәгә коячак" (152 б.),— ди хан, үз комсызлыгына үзе шатланып. +Әйтеп үткәнебезчә, Алмыш хан басып алу юлы белән генә ыруларны берләштерү мөмкин түгеллеген сизенерлек зирәк фикерле шәхес итеп тә бирелә. Аныңча, төрле ырулар арасында барган сугыш-талашлар дәүләтнең хәлен авырайта гына. Акыллы дәүләт эшлеклесе Алмыш хан далада сибелеп яткан, төрле сугышлар нәтиҗәсендә бер-берсен юк иткән ыруларны берләштерүнең тынычрак юлын уйлап таба. Ул — барлык халыкларны бер дин астына берләштерү. Кешелек яшәеше өчен бары тик уңай карашларны гына алга сөргән мондый дин булып мөселман дине тора. Һәм Алмыш хан ислам динен кабул итә. "Болгар йортының ханы бер генә булган кебек, аның алласы да бер генә булырга тиеш! Бөтен ил аксакаллар, каралар, коллар, барлык ил-көн, бер генә йолага — мөселман йоласына табынырга тиеш" (197 б.),— ди ул. +Язучы Алмышның мөселман динен үз властен ныгыту, баеп калу өчен кабул итүенә дә басым ясый. "Оямны торгызырга миңа бик күп акча кирәк... Миңа ун кат, йөз кат тире кирәк" (229 б.). "Бөтен йортымны яңа дингә күчергәндә мин ата-баба йоласыннан бушка гына аерылырга теләмим. Үз иркем белән мин хәлифәнең колы булам икән, үземнең коллыгым өчен мин түләү сораячакмын. Ул миңа, ким дигәндә, биш мең динар акча бирергә тиеш булачак" (198 б.). +Мөселман динен халыкларны берләштерү өчен бик мөһим чара дип уйласа да, төп максатын тормышка ашырырга комачауламаганда, Алмыш хан башка халыкларны үз телләрендә, үз йолаларында калдыруга да каршы түгел. "Итилдә төрле балыклар иркенләп йөзгән кебек, төрле телләр, төрле ырулар иркенләп яши. Болгарда мөселманнар да, җөфүтләр дә, рум йоласын, төрек йоласын тотучылар да бар" (128 б.),— ди ул рум кешесенә. Шулай итеп, язучы аны күпмедер дәрәҗәдә уңай карашлы дәүләт эшлеклесе итеп тә бирә. +Алмыш ханның яңа дингә күчүен халык тыныч кына кабул итәргә теләми. Каршылык аеруча түбән катлау кешеләре арасында сизелә. "Кайгыдан, ачлык-ялангачлыктан башларын кая куярга белмәгән, бәгырьләре таштай каткан өйсез, җирсез кешеләр карт мәзиннең карлыккан тавышын котлары алынып тыңладылар. Янган, җимерелгән каралты-кура өстендә яңгыраган бу ят, ямьсез, аңлаешсыз тавыш аларга күктән иңгән ниндидер усал кисәтү булып, янау-куркыту булып тоелды" (200 б.). Әсәр дәвамында без геройларның ата-бабалар йоласыннан бик авырлык белән аерылып, курка-өркә яңасын — чумак йоласын, мөселман динен кабул итүләрен күрәбез. Яңа дин хан һәм аның кардәшләренә байлык китерсә, халык массасын шул ук хәерчелектә, кимсетүле тормышта калдыра. +Алмыш хан акбүреләрне җиңеп кайткач, олы җиңүгә багышлап мул һәм бай итеп үткәрелгән туй җанлы картиналар белән тасвирлана һәм төрле катлам кешеләре тормышын тагын да ачыграк итеп күз алдына китереп бастыра. "Түшәменнән идәнгәчә төрле төстәге ефәкләр салынып төшкән, ак киезләренә төрле ау күренешләре, чабып барган канатлы атлар, бүреләр, боланнар төшерелгән, төрле бизәкләр белән чуарланган биек, якты өй эчендә берьюлы меңләгән авызлар чапылдады, итләр чәйнәлде, алтын, көмеш табакларга тиеп, сөякләр, пычаклар, кашыклар шакылдады. Шунда ук теләнчеләр, аксактуксаклар, каралар... тамагы ач башка төрле ыбыр-чыбыр ялманды. Алар инде башка өйләр, башка учаклар янында булырга да өлгергәннәр, анда да сөяк-санак кимергәннәр, йә булмаса бер-ике кабымлык ит эләктергәннәр, кайберләре исә тамак чылатып та алганнар" (113 б.). Социаль тигезсезлек, иҗтимагый каршылыклар, шул рәвешчә, әсәрдә ялтырап ята. Ыруларны буйсындыру өчен алып барылган сугышларда ханнан башкаларга да өлеш чыга. Сугышчылар, мәсәлән, юлда очраган кешеләрне үтерәләр дә, сугышуларын онытып, таларга тотыналар. +Әсәрдә болгарларда сату-алу бәйләнешләрен сурәтләүгә басым ясала. Бөек Болгар йортының үзендә рус, иран, таҗик, гарәп, әрмән, хазар, яһүд, рим сатучылары белән алыш-биреш итүендә дә бу дәүләтнең нинди көч, байлыкка ия булуын күрергә мөмкин. Язучы князь Родославның туганы Святославка зур күләмдә иген сату күренешенә аерым туктала. +"Сезнең белән без — күршеләр. Үз өеңә кайгы, кыран килгәндә генә түгел, башка вакытта да күршеләр үзара дус яшәргә, барышып-килешеп яшәргә тиеш. Кенәзнең уе изге булса, сезгә урын — түрдән!" (209 б.),— ди Алмыш хан. Бу сәүдә, автор сурәтләвенчә, ике якка да зур файда китерә, мөшкел хәлдән чыгарга ярдәм итә. Бер яктан, урыстагы ачлык, икенче яктан, ике-өч еллык ашлыкларын кая куярга белмәгән Алмыш хан дәүләте. Автор ике зур дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне болай күрсәтеп, уңган, тырыш халык белән акыллы дәүләт эшлеклесе җитәкчелек иткәндә, дәрәҗәңне саклап калып булуын искәртеп үтә. Ике дәүләт арасындагы ике төрле яшәешкә дә ишарә ясала. Әсәрдә сурәтләнгән болгавыр заман геройларның рухи дөньясына да эз сала, аларда каршылыклы уй-фикерләр уята. Сәүдәнең тоткарлану ихтималы, авыру-сырхау хәлләре геройлар күңеленә хәвефле уйлар сала. Яуларга нигезләнгән сюжет төгәл тасвирланган көнкүреш фонында үстерелә, өйләр, чатырлар, сырганнар, табигать күренешләре җанлы, төгәл, ачык картиналар булып күз алдына басалар. Автор хәтта кешеләрнең фикерләү рәвешен, сүз сөрешләрен, сөйләшү-көлү, елаусыкрау, сөенеч-шатлыкларын күрә, ишетә кебек. Монда да язучы иң элек тарихи мәгълүматларга, үзенең белем һәм эрудициясенә таяна. +Романда барлык конфликтлы вакыйгалар баш герой Тотышка бәйле рәвештә сурәтләнә. Әдип бу образ ярдәмендә шәхес иреге мәсьәләсен күтәрә һәм үз иреген яклый белүче шәхесләргә карата авторда соклану мотивлары да күренә. Тотыш кебек рухи яктан азатлыкка чыгарга омтылган бунтарь җанлы, гыйбрәтле һәм үзенчәлекле геройлар кырыс чынбарлыкның җанлы шаһитлары башка әдәбиятларда да күренде. Литва әдибе В.Бубнисның "Сусаган җир" ("Жаждущая земля") романында Маркаускас, урыс әдибе Борис Можаевның "Живой" повестенда Живой, башкорт әдибе Ногман Мусинның "Авылым юллары" дигән повестенда Гаяз Минһаҗевлар иҗтимагый идеалларны кабул итә алмау сәбәпле, шул чорның тәртипләре белән каршылыкка керәләр, мәхәббәтләрен, кешеләргә булган ышанычларын, туган якларын югалталар . Төрле чорларны тасвирлап язган бу әсәрләрдә төрле иҗтимагый шартларда яшәгән геройлар аша, чорның катлаулы күренешләре белән бергә, җәмгыятьнең социаль авыруын да ачык күрергә мөмкин. +Н.Фәттахның "Итил суы ака торур" романындагы Тотыш — каршылыклы образ. Кызу канлы яшь егет тормышта үз урынын табарга тели, ләкин билгесез омтылыш белән яшәгән, нечкә хисле Тотыш еш кына тирәлек белән каршылыкка керә. Аңарда хәйләкәрлек тә, астыртынлык та юк. Тотыш түбән катлау кешеләре — коллар, каралар белән дә үзен бик гади тота. Чыбыркысы белән сакчы Талутка суккач, эшләгән эшенә үкенеп, аңардан гафу үтенә; әсирлеккә эләккәч, кол Торымтай белән дуслаша; гарәп сатучысы алып барган кол кызларын күреп, "телсез-өнсез, үксез яшь кызларны кызганудан аның йөрәге кысылып-кысылып куйды. Чит, ят ыру, чит, ят тел ирләре арасында калган үз туганнары, үзенең кан-кардәшләре аңа бүреләр арасындагы куйлар булып тоелды. Кайсыдыр ягы белән аның үз язмышы да, Аппак язмышы да шушы кол кызлар язмышы белән бер тоелды" (355 б.). +Йола кануннары аеруча Тотышның рухи дөньясына әрнеткеч йогынты ясый, аның шатлыккуанычын тартып ала. Тотыш йола кануннарының эзлексез булуын, бер очракта бар нәрсәдән көчле саналып та, икенче мәлдә алтын-байлыкка буйсынганын күреп, сизеп яши, яңа кабул ителгән мөселман диненең кешенең табигый хисләрен кимсетүенә, коллар, хайваннар хәленә төшереп түбәнсетүенә аптырап карый. +Әсәрдән күренгәнчә, Алмыш хан Тотыш алыпны бик югары бәяли, Күрән би кебек, ул да егетне дәүләтнең ышанычлы терәге итеп күрә, аңа зур өмет баглый, шунлыктан башсызлыкларын, тупаслыкларын да кичерә. Ә менә Тотышның үзенең Алмыш ханга мөнәсәбәте шактый катлаулы. Ыруын талаган, үзен тоткынлыкка алган өчен ул Алмыштан үчен кайтарырга тели. Шул ук вакытта Тотыш аның кызы Аппакны ярата. "Кемнең тоткыны соң ул — ханныкымы, әллә кызныкымы? Тик шулай да нинди татлы, нинди куанычлы бу тоткынлык!" (219 б.) Әнә шундый каршылыклы хәл геройның үз-үзен тотышын билгели. Тотыш бер арада Алмыш гаскәрләренә каршы кылыч күтәрә, икенче мәлне, Аппакны яклап, Ямгырчы би кешеләрен куып алып китә. Алмыш хан кызы Аппакны аңа хатынлыкка бирергә риза булгач, башта үз ыруының иреге өчен сугышкан Тотыш, әти-әнисенең, ыру кешеләренең ризалыгын белмәгән килеш, ыруны тулысынча мөселман диненә күчерергә риза була. Гомумән, Тотыш үзенең мәхәббәте өчен теләсә нинди авырлыкка түзәргә, теләсә нинди адым ясарга әзер. "Сез миннән көләсез, минем яратуымнан, минем кайгымнан көләсез, аксакаллар,— диде ул эчке бер ачыну белән" (334 б.) һәм Алмыш ханның кызы Айтулдыга өйләнүдән дә, тарханлык ярлыгыннан да баш тарта. Тотышның көчле мәхәббәте, кешелеклелеге аны бу тирәлектән аера һәм романтик герой итә. Үзе яши торган тирәлектә үзен ят, артык кеше итеп хис итү — бу Тотышның трагедиясе. Ул һәрвакыт үзе белән башка кешеләр арасында ниндидер киртә барлыгын тоеп яши. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр ул шул киртәне җимерергә, яшәү мәгънәсен аңларга тели, үзен чорнап алган тирәлек белән бәйләнеш эзли. Ләкин тормышта үзен ялгыз, ярдәмчесез итеп хис иткән, көчле система тарафыннан ихтыяр көче сындырылган Тотыш көрәшче дә була алмый, аның җиңеп чыгуы да мөмкин түгел. Шуның өчен Н.Фәттах әсәр ахырында үз героен тулысынча билгесез язмышта калдыра. Әдип Тотыш образы аша бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрнең берсе — гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләсенә туктала һәм шуның ярдәмендә татар гаиләләренең милли характер сыйфатларын күрсәтә. Күрән би белән Койтым бикә бала тәрбияләү мәсьәләсендә ыру йолаларына бик игътибар итмичә, Тотышны үз иркенәрәк куялар. Тотыш бик яшь булуына карамастан, мөстәкыйль фикерли, эш итә. Гаиләдә тәрбиянең бу юнәлештә куелуы, тора-бара Тотышның үз иркен, үз хокукын яклый белүенә, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне, кимчелекләрне аңлый белүче шәхес булып формалашуына ярдәм итә. Ләкин кеше белән киңәшеп эшләү, гореф-гадәтләргә таяну, олыларны хөрмәт итү, акыллы фикергә колак салу кебек милли характер сыйфатларының җитмәве аркасында Тотыш әсәр геройлары — Койтым бикә, Күрән би, Алмыш хан һәм ырудашларының олы өметен — Болгар дәүләтенең ышанычлы варисы булу теләген акламый. +Роман геройлары арасында ыруның зур бәхетсезлеген дә, фаҗигасен дә, шатлык-бәхетен дә күңеле аша үткәрүче, авырлыгын да, шатлыгын да үз җилкәсендә күтәрүе белән Койтым бикә образы игътибарны аеруча җәлеп итә. Койтым бикә башыннан да үтә катлаулы хәлләр кичә. Ул коллык-кырнак ачысы татый, ыру башлыгы да булып тора. Алмыш ханның әтисе кайчандыр аның ыруын туздырган, әтисен үтергән, үзен кол иткән була. Ләкин Койтым бикә чибәр һәм акыллы булуы аркасында югалып калмый, бикә дәрәҗәсенә менә. Алмыш хан да "алтынны юлга ташласаң да алтын була икән" (135 б.), ди аның хакында. +Язучы Койтым бикәнең ыру-дәүләт эшләре белән идарә итүдәге зирәклегенә, үткен һәм җитез, акыллы, төптән уйлап эш итүче, сылу, чибәр, горур, бала җанлы булуына аеруча басым ясый. Койтым бикә образы язучыга төрле ырулар мөнәсәбәтен, яшәешләрен һәм Алмыш хан характерын ачарга ярдәм итә. Романда тасвирланган кайбер фактлар Койтым тарафыннан бәяләнә. +Н.Фәттах бу образ ярдәмендә җәмгыятьтә хатын-кызның роле мәсьәләсенә туктала. Койтым бикә кебек акыллы, иле, гаиләсе, халкы өчен борчылып яшәүче, нык ихтыярлы, кешелекнең югары әхлак сыйфатларын раслаучы, гуманлы гамәлләрне үзе яшәгән җәмгыятьтә пропагандалаучы, язмышка баш имәүче образлар татар әдәбиятында шактый үзенчәлекле чагылдырылалар. Күркәм хатын-кыз образларын Р.Батулланың "Сөембикә" романында Сөембикә, Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" хикәясендә Акъәби һәм башка бик күп әсәрләрдә санап китәргә мөмкин. Койтым бикә образы, үзенең барлык сыйфатлары белән, буыннан-буынга күчеп, Акъәбиләргә килеп җиткән көчле милли рухның башлангыч халәтен билгели. +Кайбер тикшеренүләрдә Койтым образын М.Җәлилнең "Алтынчәч"ендәге Тугзак белән чагыштырып карау да бар . Бу образларда охшашлык булу белән бергә, кайбер яклары белән алар берберсеннән аерылалар да, әйтик, Койтым бикә Тугзак кебек, үз улын ханга каршы көрәшкә рухландыра, нәселен саклап калу өчен бердәнбер исән калган оныгы Күкене — Тотыш белән Тәңкәнең улын үзенә ала, сугыш килгәч, ханга каршы ярышта иренең беренче ярдәмчесе, киңәшчесе була. Моннан тыш, Тугзак образында халыкның көчле, героик характерлы, туган ил анасы гәүдәләндерелсә, Н.Фәттах Койтым бикәне ыруның нигезен, аның бөтенлеген, берлеген саклап торучы ана итеп бирә. "Ни генә булмасын, ул бүгенге көн, иртәгесе көн белән яши иде. Яшәргә тиеш иде. Шуның өстенә ул монда Акбүредә илсез-көнсез кол булып, кырнак булып түгел, бикә булып, баш булып яши. Шулай булгач, ул инде үзенең үткәненнән бигрәк, ил-көн турында, аның бүгенгесе, иртәгәсе турында кайгыртырга тиеш түгелмени?!" (293 б.) +"Акбүре яшәргә тиеш! Тынычта, иркендә яшәргә тиеш!" (293 б.) Горур Койтым бикә, ыруныңилнең анасы, үз өстенә гаять җаваплы булган шундый вазифаны ала. +Ыру кешеләре дә бу акыллы хатынга зур ышаныч, хөрмәт белән карыйлар. Би үлгәч, "ана кортка тимәскә, ана корт үлсә — ыру бетә" дип, ил анасына олылау, теләктәшлек белдерәләр. Койтым бикә, бер яктан, Алмыш хан белән туганлашу — мәңге иминлек икәнен аңлап, шуңа бөтен көчен куйса, икенче яктан, "Син минем туган ыруымны тар-мар иттең, иремне үтерттең... ата-баба йоласын аяк астына салып таптадың. Барысы өчен сиңа Тәңренең авыр каргышы төшкән, Алмыш хан... көч, байлык иясе... хәлифә ялчысы!" (391 б.) дип, Алмыш ханга карап, ярсып, каты "хөкем" сүзе әйтә. +Тугзак ана да, тормыш һәм яшәү хакына, азатлык һәм ирек хакына, үлемнән дә курыкмый: +Хан эзләп килгән монда хәзер +Сезнең канны, минем яшемне. +Тик, улларым, шуны белегез, +Тез чүккәнче ханга кол булып, +Аягүрә сугышып үлегез! — дигән сүзләрне әйтә. +М.Җәлил поэмасы героинясы да тәнкыйтьтә "Үз уллары өчен генә түгел, ә бөтен җәйләү халкы, бөтен изелүче халык өчен шәфкатьле ана. Халык Тугзакка "туган ана, кадерле ана, шәфкатьле ана, газиз ана, бөек ана" дип эндәшә. Бу эпитетлар чыннан да Тугзак өчен оста сайланган. Ул — халыкка кадерле, шәфкатьле туган ана, ул — бөек ана" ,— дип бәяләнә. +Тугзак ана әсәр ахырына кадәр азатлык өчен көрәшкә өндәүче символик образ булса, Койтым бикә исә үз кайгысын — Тотышны югалтуны бар нәрсәдән өстенрәк күрә. +"Минем кайгым зур. Минем кайгым сине күралмаудан да, үчтән дә, кеше эшли торган барлык явызлыклардан да зуррак, көчлерәк, би. Син Кызыл ярга килеп киткәннән бирле мин ике иремне югалттым... Мин, Ямгырчы би, Күрәннән дә, Котаннан да сөеклерәк кешемне югалттым. Мин углымны — Тотышны югалттым, би! Мин колынын бүре ашаган бия кебек. Мин бәрәне тирән ярга төшкән куй кебек..." Автор бу сүзләрдә Койтым бикәнең тирән йөрәк ярасын, күңел әрнүләрен чагылдыра. Н.Фәттах романында үтә бер күңел җылылыгы белән тасвирланган образ — Тәңкә образы. Әсәрдә бу героиня турында әйтелгәннәрдән, аның аз сүзле, тыйнак, иренә тугрылыклы, авырлыкларга чыдам хатын икәнлеген беләсең. Тәңкә ир бала таба, шуның белән Тотышның нәселен саклап кала. Автор бу образ аша халыкның һәм хәятның мәңгелек булу идеясен үткәрә, шул ук вакытта кешене, кеше яшәгән чишмә башы рәвешендәрәк алга бастыра. +Романны без М.Җәлилнең "Алтынчәч" поэмасы белән чагыштырып киткән идек. Тәнкыйтьче Ф.Хатипов та: "Язмышындагы кискен борылышлар белән ул күпмедер дәрәҗәдә Йосыф һәм башка борынгы поэмалардагы геройлар юлын хәтерләтә, батырлыгы белән "Алтынчәч"тәге каһарманнарны да искә төшерә, холык-фигыле белән Ф.Хөсни геройларына да беркадәр тартымлык сизелә" ,— ди. Тәнкыйтьче Ф.Мусин исә, "автор Тотышның Аппакны эзләп йөрүләрен сурәтләгәндә, роман белән "Бабахан дастаны" арасында шактый аваздашлык сизелә" ,— дип яза. +"М.Җәлилнең "Алтынчәч" поэмасын язганда, "Йосыф вә Зөләйха" поэмасыннан да, "Таһир вә Зөһрә", "Алпамша", "Когутой эпосы"ннан монологларның Чыңгыз хан турындагы легендаларыннан да өйрәнүе билгеле". Геройларның милли үзенчәлекләрен һәм гомумкешелек сыйфатларын тагын да тирәнрәк ачу, калкурак итеп күрсәтү өчен Н.Фәттах та бу әсәрләргә мөрәҗәгать итә. +Н.Фәттах легендалар, әкият, дастаннар стиленә мөрәҗәгать итеп, драматик образлар тудыра. Аерым алганда, акбүреләрнең болгарлар белән сугышы тасвирланган, Тотышның Аппакка мәхәббәтен һәм аларның фаҗигале язмышын сурәтләгән эпизодларда бу әйбер аеруча ачык сизелә. Таһир һәм Зөһрә кебек, Тотыш белән Аппакны да бер-берсеннән көчләп аералар, аннары егет, дөнья гизеп, үзенең сөйгәнен эзли, соңыннан, инде кавыштык дигәч, алар һәлак булалар. Болай дастанча хикәяләү борынгы кешенең мәхәббәт культын чагылдыру ягыннан кызыклы. +Автор бигрәк тә Алмыш хан алыплары белән көрәш картинасын тасвирлаганда фольклор ситуацияләргә мөрәҗәгать итә. Тотыш, үз ыруын яклап, Алмыш ханның иң гайрәтле өч алыбына каршы чыга. Яуларның беренчесен, Чәкән баһадирны автор болай тасвирлый: "Чәкән алып богадай таза, арысландай көчле иде. Баштанаяк ул тимергә төренгән" (95 б.). Менә шундый алыпларның икесен дә Тотыш әкият каһарманыдай җиңеп чыга. Ханнар һәм биләр арасындагы килешү вәгъдәләренең тотрыксыз, ышанычсыз булуын күрсәткәндә, автор, борынгы мәкальне бераз үзгәртеп, әйләнмәләр куллана: "Ханга ышанма, Итилгә таянма". Алмыш хан гаскәренең якынлашуы хакындагы хәбәрнең Күрән бигә йогынтысын әдип "суларга тын җитмәде, уйларга уй җитмәде" рәвешендәге янәшәлек белән фольклор ситуацияләр тудыра, ханга һәм якыннарына мөнәсәбәтне "җиңүчеләрне елмаеп каршы алдылар, йодрык күрсәтеп озатып калдылар" формасындагы антитеза белән белдерә. Автор сурәтләвенчә, Ямгырчы бинең телдән әйткән сүзе күңелендәге асыл ниятенә капма-каршы килә. Телдән ул Күрән бине хан итәргә кирәк дип әйтсә, чынында исә, "аның үзенең хан буласы килә иде", эчке диалоглар, уй-фикер каршылыклары аркылы герой халәтенең үзгәреп торуы, хисләр контрасты, кичерешләрнең төрле юнәлеш алуы төсмерләнә. +"Әсәр агымында һәртөрле борылышлар, көтелмәгән хәлләр еш очрый. Һәр очракта да алар логик һәм психологик яктан нигезләнеп биреләләр. Еш кына автор аерым деталь ярдәмендә шундый берәр кискен үзгәреш килеп чыгачагына ишарә ясап, сиздереп куя, шул борылышны кабул итүгә укучыны психологик яктан әзерли" . "Тотыш белән Ямгырчы би арасында өч-дүрт адымлык буш урында, уртада, кып-кызыл булып дүрткел палас җәелеп ята иде. Ямгырчы би авызыннан утлар чәчеп тузынганда, Тотыш ничек тә аннан читтәрәк булырга тырышты. Аннары уртадагы әлеге палас та ике араны бүлеп тора шикелле тоелды" (312 б.). Биредә кызыл паласка игътибар юнәлдерелә, чөнки ул палас тирән баз авызын каплап торган була. Аңа басу белән, палас кинәт убыла, Тотыш базга төшеп китә. +Язучы борынгы хәятны сурәтләгәндә халык иҗаты поэтикасыннан файдалану белән бергә, язма әдәбият казанышларына да мөрәҗәгать итә. Матур әдәбиятка хас булган психологизм әсәрдә геройларның күңел дөньясын ачканда ныграк сизелә. Шул юл белән романда борынгы кешеләрнең шактый катлаулы эчке дөньясы, уй-кичерешләре алга бастырыла. "Төн уртасында үз өенә кайтып йокларга яткач, шулай да би тиз генә тынычлана алмады. Аның күңелен бертуктаусыз нидер борчып, кымырҗытып торды. Нишләптер аның эче дә пошкан кебек булды, йокысы да килми сыман тоелды. Әллә катаудагы җыр тавышлары тынгы бирмәде, әллә эт улаган тавышлар ачуын китерде. Эч пошу, борчылуга бераздан эчтәге чын авыру, сызлану-әрнү тойгысы кушылды, йокыга киттем дигәч тә ул әллә нинди куркыныч төшләр күреп саташты, йокламаган чагындагы борчулы уйлары исенә төшеп, тагын коты алынды" (82 б.). +Биредә көтелмәгән яу Күрән бинең бөтен эчке халәтен укучы күз алдына китереп бастыра, икенче бер җирдә хан тарафыннан алданган, мәхәббәте тапталган Тотышның уй-хисләре тетрәндергеч итеп бирелә. "Тәңрем! Туган җирем, туган күгем! Олуг кояш! Әйтегезче, күрдегезме сез дә аның юк булуын? Күрдегезме җөфүт каган кешеләре аны көчләп, тартып алып киткәннәрен... +Әй, болгарлар, кешеләр! Яуны күреп ничек сезнең йөрәгегез ярылмады, ничек сезнең ярсуыгыз кузгалмады?! Ник сез шуңа юл куйдыгыз?! (330 б.) +Әйтеп үткәнебезчә, Н.Фәттах романда төп максат итеп бердәм Болгар дәүләтенең оешуын күрсәтүне куя. Әмма әсәрдә төп фикер үзәккә куелып, киң планда хикәяләү белән башланса да, Ф.Хөсни әйткәнчә, "ахырга таба тарая барып, ниһаять, бәк балаларының башсыз" тәвәккәллекләрен, сөешү-мәхәббәт романтикаларын бик тәфсилле сурәтләү белән тәмамлана" . Кыскасы, Болгар җирендә барган зур тарихи процессларның үзәгендә торырга тиеш булган Тотышның бары мәхәббәткә мөкиббән киткән затка, Мәҗнүнгә әйләнеп калуы романның идея-эстетик яңгырашын бермә-бер киметә. Ә бу әсәрдә дастан алымы уңышлы файдаланылмаган дигән сүз. +Тәнкыйтьче Ф.Мусин "Итил суы ака торур" романында дастан алымы ни дәрәҗәдә кулланылуын күз алдына китерү өчен, романны үзбәк язучысы Ә.Мохтарның "Чинар" романы белән чагыштырып карый һәм болай ди: "Күп кенә таҗик, төрекмән һәм үзбәк прозаикларының дастан традицияләре, күренекле әдәбият галиме М.Пархоменко фикеренчә, заман темасына багышланган әсәрнең сюжеткомпозициясен оештыру ягыннан кызыксындыралар. Дастан сюжетының мөһим типологик сыйфатлары итеп М.Пархоменко аңарда "вакыйгаларның зур тизлек белән үсүен, конфликтларның һәм коллизияләрнең бик киеренке һәм драматик төс алуын билгели" . Ләкин янәсе Н.Фәттахка мондый сыйфатлар җитми, киеренке заманыбыз турында хикәяләү артык төс ала. Ф.Мусин Чинардагы Әчил картның олы күңелен ачу, тормыштагы һәрнәрсә өчен үзен җаваплы сизүче ил атасы итеп күрсәтү максатында дастан алымы файдаланылганын билгеләп үтә. "Әчил карт юлында очраган бер хәлгә дә битараф кала алмый, йә шатлана, йә борчыла, гаделсезлекләрне юкка чыгарырга тырыша. Шулай итеп "Чинар" романында дастан алымы заман героеның олы рухын, якты образын гәүдәләндерү чарасына әверелә" . +Халык иҗаты һәм язма әдәбият традицияләрен актив файдалану роман максатының шактый бай һәм күп төсле булуына китерә. Әйтик, романның башында ук кулланылган символик детальләр Утташ камның өеннән чыгып, кешеләр күзенә күренүе алда булачак күңелсез хәлләргә ишарә ясый кебек. Хәтта геройлар да моның шулай икәнен белеп, төшенеп торалар. "Утташ кам өеннән чыккан. Имингә генә булсын",— диделәр кешеләр пошынып" (9 б.). +Илле яшьләр чамасындагы "богадай таза, имәндәй төз, озын буйлы" Күрән бине дә "эченә корт төшкән таза имән" белән чагыштырып бирү символик мәгънәгә ия. "Кыш урталарыннан бирле инде бине ниндидер яман чир тынгысызлый. Аның эче авырта. Элеккечә инде ул чиләкләп буза да эчә алмый, терсәгеннән майлар агызып симез итләр дә ашый алмый. Язга таба исә аның эчке авыруы тагын да көчәя башлагандай булды" (11 б.). +Күрән бинең китә баруын кешеләр дә, би үзе дә эчке бер борчылу белән күзәтәләр. Моның өстенә автор елның да уңышсызын — сыгыр елын сайлап ала. "Сыгыр җылы! — диде би, көрсенеп, Утташ камның куркыныч сүзләре йогынтысына бирелеп.— Сыгыр җылында орыш күп була, дип белми әйтмәгәннәр бабайлар. Яман килере инде күренеп үк тора — бүген бишенче көн, әнә беркем юк" (15 б.). +Герой үзе эчке бер хафалану белән, камны очратуны, үзенең авыруы, сыгыр елының килүен булачак яман хәлләргә ишарә икәнлеген аңлый. +Салкын җил, яз булуга карамастан, суның булуы, авыр аякларын көчкә кузгатып бинең аска төшүе, буралап салынган манараның як-якка чайкалып торуы — бу символик детальләр герой психологиясендә чагыла һәм герой белән укучы күңелендә борчу тудыра. Болардан тыш, Күрән бине һәм аның ырудашларын бу яз сәүдә эшләренең начар булуы да шомга сала, Чулманда боз кузгалу белән, би көн дә шулай манара башына менә, киң болыннарга җәелгән су өстен күзәтә. Ул үзе генә түгел, башкалар да күзәтәләр. +Н.Фәттах әсәрдә архаизмнарны яратып куллана. Архаизмнар чорның колоритын төгәл билгеләргә булыша. Шул ук вакытта алар борынгы кешенең фикерләү рәвешен, холык-фигылен ачыкларга ярдәм итәләр. +Еш кына автор вакыйга-күренешләрне герой күңеле аша үткәреп тасвирлый. Әсәрдә табигать күренешләренә дә мөрәҗәгать ителә. Алар борынгы кешеләрнең аң дәрәҗәләрен дә, ягъни табигатьне аңлауларын, аңа каршылыклы мөнәсәбәтләрен чагылдырырга булышалар. Романның идеясен ачуда халык авыз иҗаты ядкәрләренең роле шактый зур. Әсәр исеме М.Кашгариның Идел-Чулман төркиләре, болгарлар җырлаган борынгы мәшһүр җырдан алынган, җырда Идел-йортта яшәүче бабаларыбызның үз туган җирләренә мәхәббәте, аның бай һәм гүзәл табигать белән горурлануы чагыла. Идел буйларында яшәгән борынгы болгарлар бу җирләрне үзләренең туган туфрагы дип санаган булулары күренә. Әсәрдә сүз башында җырның соңгы ике юлына "күлләрендә балык һәм бака күп булыр" дигән аңлатма бирелгән. Р.Шириязданов "Балык тәлим торур" дигән юлны "балыкны күп багар, үстерер" дип укырга тиешбез", "күлең тәкый күшәрер"нең мөстәкыйль мәгънәсен ул: "Иделдә балык бик күп, хәтта кушучлап сөзеп алырлык дәрәҗәдә булуын аңлата" ,— ди. +Татар халкы арасында бу җыр башка мәгънәдә дә бирелә. +Идел суы ага торыр, +Җиңел көймә бара торыр. +Идел кичкән ир-егетләр +Чын дусларын таба торыр . +XIV йөздә Идел буена килгән гарәп сәяхәтчесе Әл-Гарнати, Иделдәге балыкның күплегенә хәйран калып, кушучлап алырлык дигән мәгънәдә язып калдыра, бу күзлектән караганда Р.Шириязданов тәрҗемәсе тарихи чыганакларга туры килә кебек тоелса да, татар халкы арасында җырның икенче варианты киң таралган. +Ыруның исеме дә Акбүре дип аталуы белән кызыклы. Безнең бабаларыбыз арасында андый ыру булганмы-юкмы — бу турыда хәзергә кырт кистереп әйтеп булмый. Чөнки моңа фәнни мәгълүматлар табылмаган әле. Ә менә халык иҗаты әсәрләрендә бу хакта телгә алына. "Ак бүре" әкиятендә төп герой — тылсымлы көчкә ия булган урман хуҗасы Ак бүре тотемизм, ягъни хайваннарга табыну чорының җитди бер үзенчәлеге әнә шул әкияттә чагылган булса кирәк, димәк, безнең бабаларыбыз да бүрегә табынганнар һәм Акбүре ыруы булган дип уйларга мөмкин. Моны Н.Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре"ндәге бер легенда да раслый. "Элек кайчандыр татар халкы тау-урман арасына күчкәндә, адашып камап калган, кырылып бетәргә тиешле булганда, ниндидер ак бүре аларны үз яклавына алып, яшерен юллардан алып чыгып коткарган, имеш. Бу легенда борынгыдан килгән ышануның, ягъни ыруны башлап җибәрүче һәм аны яклаучы бүрегә табынуның кайчандыр типик күренеш булуын раслый" . Әсәр башында ук бунтарь йөрәкле, кызу канлы герой Тотыш, Утташ камга ачу итеп, ырудашлары изге итеп караган җан ияләре — бүреләрне үтертә һәм аларны изге нарат төбенә өеп куя. Егет шуның белән зур гөнаһлык кыла. Ә аннан алда Утташ кам, ялган төш сөйләп, Тотышның сөйгән аты Йолдыз кашканы корбан чалдыра. Шуның белән ул табигатькә карата зур җинаять эшли. +Әсәрдә символик образ булып ат образы тора. Фольклор традициядә ат ир-атның дусты, иң якын таянычы, юлдашы, акыллы, мәрхәмәтле җан иясе итеп бирелә. Әсәр башында ук, Тотышның сөйгән аты Йолдыз кашканы корбан чалдырып, автор әсәрдәге вакыйгаларны кискенләштереп җибәрә. Ләкин бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Монголларда, төркиләрдә ат азык чыганагы һәм кешегә хезмәт итүче җан иясе дә. Борын-борыннан ат бу халыклар өчен бик әһәмиятле роль уйнаган. Төрки-татар халыкларында символик мәгънәгә ия булган ат, Акбүре образларын кулланып, автор табигатькә, шуның бер тармагы булган кешеләргә, һәр төр җан иясенә хөрмәт белән карау, аны олылау кирәклеге мәсьәләсенә туктала. Киресе булганда, һәр ике якка да зур югалтулар килә. Романнан күренгәнчә, табигатькә кул күтәргән Утташ кам һәм Тотыш соңыннан үзләре дә җәзаланылалар. Кеше һәм табигать мөнәсәбәте проблемасын Н.Фәттахның башка әсәрләрендә, аерым алганда, "Сызгыра торган уклар" романында дәвам итә. +Әсәр геройлары үзләрен табигатьнең бер кисәге, бербөтеннең өлеше итеп тоялар, бу, үз чиратында, аларга табигатьнең башка өлешләре — хайваннар, җир, су, ут, үсемлекләр, кояш, ай, күк, һава һәм башкалар белән килешеп яшәргә, гармонияне сакларга мөмкинлек бирә. Әгәр табигатьнең үз эчендә гармония югалса, бу өлешләр арасында каршылык туса, бу яшәешне, тормышны аянычлы хәлләргә китерергә мөмкин. "Сызгыра торган уклар" романында Күрекле бикә һәм аның якыннары Ябалак карт теләгенә каршы килеп, балык тоталар. Икенче көнне давыл куба. Юлчылар күк иясенең ачуыннан куркып, тоткан балыкларын яңадан күлгә төшерәләр. Йә булмаса, менә өзек: "Авылларны күлдән бер ук ераклыгында корсыннар. Мал-туарны ярга якын җибәрмәсеннәр. Яр буендагы камышларны, талларны малдан таптатмасыннар! Киекне атмаска!" — дип кычкырды Ябалак карт чәрелдәп, шома саплы сөңгесе белән селтәнеп" (207-208 б.). Табигать каршында бөтен кешеләр дә тигез, аның тынычлыгын бозарга, вакытлы-вакытсыз файдаланырга, бинең дә, би баласының да хакы юк. Автор борынгы кешеләр тормышында табигатьнең ролен, бөеклеген билгели, борынгыларның гадәттән тыш көч итеп карауларын күрсәтә. Бу тасвирлар, күпмедер дәрәҗәдә, бүгенге кешенең табигатькә кыргый, вәхшиләрчә карашларында да ишарә булып тора. Автор әсәрнең буеннан-буена Болгар җиренең бай, уңдырышлы, күп җәнлекле урманнарын, күп балыклы суларын (кереш өлештә җырда да әйтелә) мактап, бүгенге көннең уңдырышсыз җирләре, җәнлексез урманнары, балыксыз, пычрак сулы күлләре турында уйланырга мәҗбүр итә, һәм автор куйган "Без кем идек? Без кая барабыз?" дигән сорау кешенең табигать белән мөнәсәбәтен ачыклаганда да килеп баса. +Ерак үткәнне сурәтләүгә карамастан, Н.Фәттах әсәрендә кечкенә генә детальне дә мөмкин кадәр төгәл бирергә тырыша, мәсәлән, "болгарларда һәм, гомумән, төркиләрдә, байрак булуы мәгълүм нәрсә", дип яза ул бер мәкаләсендә. "Ләкин ул байраклар нинди булган соң? Миңа "байрак" дип кенә котылырга ярамый, миңа аның төсен, рәсемен сурәтләргә кирәк. Төрки халыкларда байрак мәсьәләсенә багышланган махсус мәкаләне миңа бары роман журналда басылып чыккач кына укырга туры килде" . +Н.Фәттах романда борынгы болгарларның тормыш-көнкүрешен күрсәтүгә җитди игътибар бирә. Халык үзенә генә хас йолаларны тота, гореф-гадәтләрен изге саклый, ерак бабаларыбызның бәйрәм итүләре (йолык туе, җиңү туе), күңел ачуы романда бөтен нечкәлекләре белән тасвирланган. Көндәлек тормыш, кием-салым, савыт-саба, торак урыннары да әсәрдә сурәтләнә. +Шул заманга хас кыргыйлык, беркатлылык һәм башка шундый гадәтләр дә төгәл күрсәтелгән. Билгеле булганча, әдәби тәнкыйть баштарак бу романны шактый сабыр, сүлпән кабул итте. Рецензияләр өч-дүрт елдан соң гына күренә башлады. 1978 елда Татарстан китап нәшрияты романны йөз меңле тираж белән бастырып чыгарды. Үзәк матбугат аны дөнья әдәбияты җәүһәрләре белән бер рәткә куеп карады, "классик традицияләрдә, Вальтер Скотт традицияләрендә язылган" , дип бәяләде. Шундыйрак фикер хәзерге прозабыз турындагы бәхәсләр вакытында да әйтелде. +"Итил суы ака торур" романыннан соң, тарихи тема белән кызыксынуын дәвам итеп, Н.Фәттах халык тормышының тагын да борынгырак дәверләренә йөз тота. Әдип борынгы төркиләр — сөннәр гомер кичергән якларга — Монголия аймакларына юнәлә, шул тарафның кешеләрен, җирен, суын, далаларын күреп кайта. Монголия халык республикасы язучылары, журналистлары аңа ил белән танышырга, бу төбәкнең үзенчәлекләрен өйрәнергә булышалар. Ерак дәверне, ыру-кабиләләр мөнәсәбәтен, катлаулы бәйләнешен ачык итеп күз алдына китерүдә аңа Сыма Цяньның "Исторические записки" дигән китабы аеруча ярдәм итә. Н.Фәттах малчылык белән көн күргән борынгы күчмә бабаларыбызның яшәү рәвешен, кәсеп-шөгылен, икътисадын, социаль мөнәсәбәтләрен, табынуйолаларын, риваятьләрен, телен, әхлак нормаларын, күрше халыклар белән бәйләнеш-мөнәсәбәтләрен җентекләп өйрәнә. Н.Фәттах — борынгы чорның бу катламнарына үтеп кергән беренче җитди тарихчы да ул. Бу эзләнүләрнең бер тармагын әдип тел тарихы турындагы күләмле мәкаләсендә җанлы, кызыклы итеп яктыртты . Анда ул төрки-татарларның бик күптәнге сөйләм үзенчәлекләрен, сүзләрнең, фразаларның килеп чыгышын ачыклый. +Язучының тарихи эзләнүләренең икенче тармагы — "Сызгыра торган уклар" (беренче китап — 1977, икенче китап — 1985 ел) романында чагылыш тапты . +Ни өчен язучыга тарихның шундый ерак дәверләренә мөрәҗәгать итү һәм аларны белү өчен шулкадәр көч куярга кирәк булган? Н.Фәттах бу сорауга "Сызгыра торган уклар"ның кереш сүзендә болай ди: "Тарих ул — искелек, тарих ул — артталык. Аңлы, белемле кайберәүләрнең шулайрак фикер йөртүләре дә ихтимал. Чыннан да, шулаймы соң бу? Юк, алай түгел. Тарих — искелек, тарих — артталык. Ләкин тарих — гыйбрәт, акыл һәм тәҗрибә! Ашыга торган, ашкына торган хәтәр заманда боларның барысы да кеше өчен бик кирәкле сыйфатлар. Шулай булгач, җирдә иминлекне, тынычлыкны яклап, кара көчләр белән көрәшү — ул безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен генә түгел, безнең үткәнебез өчен дә көрәш дигән сүз. +Һәрбер намуслы кеше алдында бүген дөньялар имин булырмы, мең еллар буена тупланып килгән культура казанышларын, бөтен кешелек җәмгыятен саклап калып булырмы дигән котылгысыз сорау торганда, җавап эзләп, киңәш-табыш эзләп, мин тарихка борылып карыйм. Мең мәртәбә үлеп, мең мәртәбә терелгән, мең мәртәбә таркалып, мең мәртәбә яңадан кушылган һәм бернинди җил-давылга, бернинди янау-куркытуларга, ачлык, туфанга карамыйча, һәрбер җан иясе кебек һаман яктыга, һаман кояшка үрләгән чыдам, тырыш халкымның тарихы миндә һәрвакыт ышаныч, ныклык һәм горурлык тойгысы тудыра". +Әйе, тарих — гыйбрәт, акыл һәм тәҗрибә. Әгәр кеше ашыга торган, ашкына торган хәтәр заманда җитди, сәяси, милли, икътисади мәсьәләләрне акыл көче, сабырлык һәм зирәклек ярдәмендә хәл итәргә теләми, тарих гыйбрәтләреннән, акылыннан, меңнәрчә еллык тәҗрибәсеннән сабак алмый икән, кешелек, яшәеш иксез-чиксез афәтләргә, мең төрле фаҗигаләргә юлыгырга мөмкин . +Н.Фәттахның 70 нче елларда татар әдәбиятына килеп кергән бу зур күләмле, тарихи, сәяси, әдәби яктан әйтеп бетергесез кыйммәткә ия булган әсәре, үткән еллар тәҗрибәсенә таянып, безнең көннәргә ачыктан-ачык кисәтүле шомлы авазын сала. +Кешелек җәмгыятен саклап калып булырмы? Менә нәрсә борчый авторны. Һәм Н.Фәттахның күңелен, йөрәген борчыган сорауга җавап озак көттерми. 1994 елның декабрендә "күпмилләтле интернациональ, тату, дус, ирекле яшәгән совет иленнән" котылып, үзенә мөстәкыйль дәүләт төзергә омтылган горур чичән халкына каршы сугыш башлана. Яшәешнең табигый кануннарын танымаган, дәүләт хакимиятен акча һәм көч ярдәмендә кулга төшергән кичәге коммунистлар, әлеге канлы фаҗигагә көчләп, закон белән куркытып, үзләре дә шушы империя эчендә иза чиккән йөзләрчә милләт вәкилләрен тарттылар. Димәк, ил өстенә, җир өстенә килгән фаҗигагә без үзебез дә гаепле икән. Ә Ичкерия (Чичәнстан) республикасында барган дәһшәтле сугыш Татарстан республикасына янамадымыни? Бу очракта татар халкының буыннан-буынга килгән сабырлык, акыллылык кебек уңай сыйфатларымы, әллә озак еллар буе камчы астында яшәү аркасында туган баш ию, дәшми калу кебек икенче бер сыйфатлары өстенлек иттеме икән? +Татар халкының бүгенге шартлы мөстәкыйльлеге, башка төрки халыкларының иреккә, азатлыкка омтылышлары ни дәрәҗәдә? Җир йөзенә барлыкка килгәннән бирле бары изге эшләр генә эшләгән, башкаларга тыкшынмыйча, бары тик үзләренчә генә яшәгән Бөек бабаларыбыз буыны— безнең буын ни өчен башкалар кулында "курчак" ролен үти? Н.Фәттах үзенең "Сызгыра торган уклар" романында бүгенге көн өчен үтә дә әһәмиятле булган, безне җавап эзләп, киңәш-табыш эзләп артыбызга борылып карарга мәҗбүр иткән җитди сәяси һәм милли проблемаларны бөтен кискенлеге белән хәзерге көндә буыннары, тамырлары югала барган татар укучысы алдына куя, аны уйландыра, сискәндерә һәм шуның белән гаять зур иҗтимагый-сәяси социаль бурычын үти. +"Сызгыра торган уклар", Н.Фәттахның башка тарихи әсәрләре кебек үк, киеренке һәм мавыктыргыч сюжетка корылган, этнографик бай бизәкле борынгы яшәешнең үзенчәлекле якларын күз алдына бастыра. Романда алынган чор безнең эрага кадәр III гасырның ахыры — II гасырның башы сәяси вакыйгаларга байлыгы белән аерылып тора. Бу дәвердә Көньяк Себердә һәм Үзәк Азиядә барган тирән этно-социаль процессларга һун урдалары (әсәрдәге сөннәр) килеп керә, алар бу зур региондагы этно-социаль халәткә зур йогынты ясыйлар, күп кенә борылышларга сәбәпче булалар, һуннарның тәэсире соңрак Европага да үтеп керә. +Н.Фәттахның һуннар тарихына мөрәҗәгать итүе очраклы хәл түгел. Чөнки болгар бабаларыбызның борынгы һуннарга турыдан-туры бәйләнеше бар. Төньяк Кавказ, Дон, Азов буйларында "Бөек Болгар" дип аталган кабиләләр союзы барлыкка килгәнче (безнең эраның VI гасыр ахыры), Кубрат хан чорына кадәр күп гасырлар элек болгарлар һун кабиләләре берләшмәсе составына кергәннәр. Ул чор чыганакларында һәм бераз соңрак, борынгы Византия тарихчыларына алар утригур һәм котригур кабиләләре буларак билгеле. +Һуннар үзләре төрле кабиләләрдән торган, этник яктан шактый чуар булган берләшмәнең үзәген тәшкил иткәннәр, һәм бу берләшмә тулысынча аларның исеме белән аталган. Ул башлыча төркиләрдән, шул ук монголлардан һәм башка халыклардан торган. Берләшмәдә хакимлек иткән һуннарның да, башкаларның да бердәмлеккә ихтыяҗлары бигрәк тә сугыш куркынычы алдыннан сизелерлек көчәйгән. Әсәрдәге вакыйгалар шушы кысада яктыртыла. +Һуннар хәрәкәте, вакыт-вакыт агрессив юнәлештәге сәясәткә нигезләнүгә карамастан, билгеле бер дәрәҗәдә прогрессив әһәмияткә ия. Автор әсәр өстендә эшләгәндә бу мәсьәләгә төп игътибарны юнәлткән. Һуннарның басып алу походлары кайбер илләрдә (Греция, Рим, Кытай) колбиләүчелек строе хөкем сөргән чорга туры килә. Алар алып барган сугышлар әлеге стройны җимерүдә әһәмиятле роль уйный. Гомумән, һуннарның бу процесста өлеше зур. Эчтән череп таркалган Кытай колбиләүчелек җәмгыяте һуннарның ешая барган һөҗүмнәре аркасында тәмам җимерелә. Анда Европага караганда берничә гасыр элек феодаль мөнәсәбәтләр формалаша. Безнең эра башында ук көнбатышка хәрәкәт башлаган һун урдалары халыкларның Бөек күчеше башлануына зур этәргеч ясыйлар, башка халыкларны кузгатып, Бөтен Көньяк Себер, Каспий һәм Кара диңгез буе далаларына үтеп, IV гасыр ахырына (377 елда) Рим империясе чикләренә килеп җитәләр. Башка халыклар белән бергә, Рим колбиләүчелек дәүләтенең җимерелүенә (476 ел) зур өлеш кертәләр. Ниһаять, заманында классик үсеш дәрәҗәсенә ирешкән консерватив җәмгыять бәреп төшерелә, Европада феодализм дәверенә киң юл ачыла. Әлеге факторларны күзаллаганда тагын бер кат һун яуларының прогрессив әһәмиятенә төшенергә мөмкин. +"Сызгыра торган уклар" романы да әнә шул тарихи җирлеккә нигезләнә һәм әсәрдә төп максат итеп бүгенге төркиләрнең, шул исәптән татарларның да, борынгы бабалары булган сөннәр тормышын күрсәтү куела. Автор борынгы халыкларның тормыш-көнкүрешен, шөгыль-кәсепләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, яу күренешләрен һәм башкаларны сурәтли. +Ерак тарихны бу рәвешле яктырту мисалларын башка әдәбиятларда да табарга мөмкин. Бу яктан "Сызгыра торган уклар" романын рус язучысы В.Ивановның "Башлангыч Русь", "Бөек Русь", украина язучысы П.Загребельныйның "Диво", казах язучысы А.Әлимҗановның "Махамбет уклары" әсәрләре белән чагыштырып карарга мөмкин. Бердәм дәүләт төзү, бер иҗтимагый стройны икенчесе белән алыштыру юлларын ачуда, җәмгыять үсешендә халыкның, аерым шәхесләрнең ролен күрсәтүдә, тарихның зур вакыйгаларын кешеләрнең эш-гамәлләре һәм язмышы аша ачып бирүдә бу әсәрлар берберсенә шактый аваздаш. +Тарихи фактларны бүгенге күзлектән карап бәяләп, бу язучылар да төрле юллар белән борынгы чорны бүгенге көнгә бәйлиләр. +А.П.Довженконың "Ялкынлы еллар повесте"нда укытучы укучыларга князь Святослав турында болай ди: "Ул менә бу, без үскән җирдә үскән... Менә монда тәрәзә артында мең еллар элек аның атлары йөргән..." +Икенче бер мисал. Старочеркасскида җир астындагы иске соборны карап йөргәндә В.Пановага Степан Разинны бәйләп тоткан тимер чылбырны күрсәтәләр. "Мин бу чылбырга тотындым һәм үземнең нәрсәнеңдер варисы итеп тойдым. Нәрсәнең? Бу вакытта мин моны әйтә алмадым. Ләкин тарихның боздай сулышыннан дәверләр бәйләнешен тәнем белен тойдым",— ди ул. +Н.Фәттах үзенең тарихи романнары аша тарихның боздай сулышын эретеп, бүгенге төрки халыкларны уйланырга, уянырга мәҗбүр итә. Без кем идек? Һәм кем булдык? +Әлегә кадәр беркем тарафыннан өйрәнелмәгән борынгы чыганаклар Н.Фәттах кулына килеп эләккәч, ул да борынгылык белән бүгенгенең турыдан-туры бәйләнешен сиземләп, әнә шул сорауларга җавап эзли: "Бер-берсенә карата дошманлык тойгысына караганда, шулай да яшәргә омтылыш кешедә һәрчак көчлерәк булган. Ачлыктан, туфаннан, яулардан качып калган, сугышларда исән калган кеше менә безнең көнгә кадәр килеп җиткән. Ул кеше — син һәм мин. Җирдә бүген кемнәр исән, кем сулый, уйлый ала, кем сөя, сөелә белә — барысы да без — кешеләр",— дип язды ул романның кереш өлешендә. +Ачлыктан, туфаннан, яулардан качып калган татар кешесенең үткәне һәм бүгенгесе нинди хәлдә? Син бүген кем? Качкын колмы, әллә үз илеңдә, үз җиреңдә ирекле кошмы? Кулыңда тарихның ышанычлы коралын тотып, ул тарих турында үзенең туры сүзен әйтергә җөрьәт иткән авторны әнә шундый сораулар борчый. +В.Ивановның "Башлангыч Русь", "Бөек Русь", А.Әлимҗановның "Махамбет уклары", Б.Загребельныйның "Диво" һәм Н.Фәттахның "Сызгыра торган уклар"да вакыйгалар урын һәм вакыт ягыннан бер-берсеннән аерылалар. "Башлангыч Русь"та безнең эраның VI гасырында көнчыгыш славяннарда ыручылыкның җимерелү чоры тасвирлана. +Ерак тарихтагы вакыйгалар — Чыңгыз хан һәм башка монгол яубашларының тарихтагы рольләре, Урта Идел буендагы вакыйгалар, Владимир һәм Киев дәүләтләренең оешуы Вахит Имамовның "Утлы дала" романында да киң панорамалы планда яктыртыла. +Культура, көнкүреш, тел берлеге белән бәйләнгән славян халыклары алдына, күчмә халыкларның һөҗүменнән сакланып калыр өчен, берләшү зарурлыгы килеп баса. Шулай итеп, Киев дәүләтенең нигезе салына. Бу күппланлы әсәрдә ике тематик юнәлеш — славяннар һәм Византия аерылып тора. Русьта берләшү хәрәкәте барган вакытта Икенче Рим ялчылары Кече Азия, Мисыр, Төньяк Африка илләрен талыйлар, Италиядә сугыш уты кабызалар. +Ярослав Мудрыйдан алып Владимир Мономахка кадәр булган рус тарихы, аның драматик вакыйгалары В.Ивановның икенче романы — "Бөек Русь"та чагыла. Анда XI йөздән Киев Русе белән Византия, Киев Русе белән Европа бер-берсенә капма-каршы торган көчләр итеп тасвирланалар. Автор үзенең бу көчләргә мөнәсәбәтен ачык белдерә. Аныңча, Русьта гаделлек өстенлек итә, аңардан читтә канлы сарай интригалары, хәйлә, усаллык хөкем сөрә. "Анда, безнең җир артында,— ди Изяслав,— һәр хуҗа бер-берсенә дошман. Алар гел сугыша, кем ачлыктан, ярлылыктан чәйнәшә, кем байлыктан талаша". Ә Русь җирендә бөтенләй башка, "аның өстендә җил дә җиңел оча". +П.Загребельныйның романында Русь җирендә "җиңел җил очуы" түгел, ә канкойгыч вакыйгалар сурәтләнә. Ярослав белән Святополк арасындагы сугышта яхшылык белән явызлык түгел, ә "бер явыз теләк икенчесенә этәрде, ул да явыз булып чыкты", ди язучы. +П.Загребельный әсәрдә рус халкының христиан динен кабул итүен һәм шул нигездә Русь җирләрендә феодаль мөнәсәбәтләр җиңеп чыгуын, ә А.Әлимҗановның "Махамбет уклары"нда ХVП йөз башында казах халкының үз-үзен саклап калу өчен көрәше тасвирлана. Н.Фәттахның "Сызгыра торган уклар" романында исә Сөн дәүләтенең нинди юллар белән берләшүен күрсәтү куела. +Бу тарихи әсәрләрдәге актив һәм хәрәкәтчән геройларны — Ярослав ("Диво"), Всеслав ("Башлангыч Русь"), Албуга ("Сызгыра торган уклар"), Изяслав, Ярослав, Владимир ("Бөек Русь"), аларны чорнап алган катлаулы һәм бертөрле булмаган чорның шартларын күрсәтү тарихи жанр типологиясенә шактый яңалык алып килде. Бу шәхесләрнең сәяси эшчәнлеге нинди генә зур булмасын, алар шул чорның катлаулы һәм явыз тәртипләрен тормышка ашыралар. Шуңа күрә Ярославның Святополк белән көрәшендә дә, Албуганың Туман каганны җиңүендә дә яхшылык начарлыкны түгел, бәлки П.Загребельный күрсәтеп үткәнчә, "бер усал теләкнең икенче усал теләк белән бәрелеше" бирелә +Бу романнарның тарихи концепцияләре шуны аңларга мөмкинлек тудыралар: алдынгы карашлы дәүләт кешесенең бердәм дәүләтне саклап калуы, аны берләштерүе бары халык теләген чагылдырганда гына була ала. +Романнар кискен сюжетка корылганнар, һәр әсәрдә алынган катлаулы вакыйгалар геройларны бик киеренке хәлләрдә калдыралар. +Шулай итеп, төрле халыклар әдәбиятында чагылыш тапкан әһәмиятле, мөһим проблемаларның берсе — власть өчен көрәш Н.Фәттахның "Сызгыра торган уклар" романында да дәвам итә. Бу көрәш геройлар арасындагы төп конфликтның нигезен тәшкил итә һәм вакыйгалар үсешенә этәргеч ясый. Власть — аяусыз көч ул, усал, явыз көч. Әгәр власть әһелләре хәйләкәр, явыз, дуамал икән, бу илне, бу халыкны алда зур фаҗига көтә. Әгәр власть башында акыллы, тәҗрибәле, сабыр ил агалары икән, җәмгыять алга китә. +Кешелек һәм тарих өчен әһәмиятле бу проблемалар борынгы татар әдәбиятына Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы белән үк килеп керә. Әдәбиятның Яңарыш чорында Шекспирның "Король Лир"ында үзәккә куелган власть һәм аның роле мәсьәләсе бүгенге әдәбиятларда да дәвам итә. +Күренекле прозаик Аяз Гыйләҗев үзенең герое — тәҗрибәле табиб Фәридун Фазлыевтан яшәп килгән тоталитар режимның авыруын таптырып кына калмый, ә бәлки бу авыруга сәбәп булган факторларны да төгәл әйттерә: "Мин элгәре елларда власть теләсә кемне боза дип ышанып йөри идем,— ди табиб Фәридун Фазлыев.— Үземчә мисалларым да җитәрлек иде! Ялгышканмын! Властька бозык күңелле кешеләр генә омтыла икән! Шәһәребездән байтак медицина әһелләрен беләм. Күпләр гомер-гомергә ихлас эшләделәр, намус кушканча гадел яшәделәр. Беркем аларга дәрәҗәле урын тәкъдим итмәде, властька чакырмады. Кыек куллы, пычак күзле, үз мәнфәгатьләре өчен бүтәннәрне бугазлап ыргытырга әзер торучыларны власть үзе эзләп тапты. Әйтик, әлегә аның бозык күңелен берәү дә белми, песием-песием булып йөри бәндә, ә власть белә, үтәли күрә һәм элегрәк властьның бар тармагын кулларына беркетеп өлгергән бозыклар үз ияләрен эзләп табалар! Власть чире тумыштан йоккан явызларны үз яннарына җыялар алар" . +Тоталитар дәүләтләрдә аеруча ачык чагылган бу авыруның канлы эзләрен, әшәке тирән тамырларын Н.Фәттах тарихи романнарында күрсәтеп бирде. "Сызгыра торган уклар" романында бу көрәш геройлар арасындагы төп конфликтның нигезен тәшкил итеп, вакыйгалар үсешенә этәргеч ясый. +Борынгы дөньяның күптөрле һәм катлаулы күренешләрен тасвирлау белән бергә, Н.Фәттах, табигый, әсәрдә шул заман кешеләренең образларын чагылдыруга да зур игътибар бирә. +"Сызгыра торган уклар" романында тарихи шәхесләр дә күрсәтелә. Мәсәлән, Туман каган — шундый тарихи шәхесләрнең берсе. +Ул — Сөннәрнең борынгы язмаларында исеме сакланып калган беренче каган. Аның бары үлгән елы гына билгеле. Ул безнең эрага кадәр 209 елда вафат булган. Кытайча һәм шулай ук русча тәрҗемәдә Тоумань дип языла. +Сөннәр патшасы Тоумань Шаньюйның ике улы була. Йола буенча, Тоумань үлгәч, аның урынына тәхеткә өлкән улы Маодунь утырырга тиеш. Тоумань үзенең өлкән улын түгел, бәлки сөеклерәк хатыныннан туган кече улын ныграк ярата һәм кече улын варис итеп билгеләмәкче була. Шуны истә тотып, Тоумань Шаньюй Маодуньны көнбатыштагы юечжиләргә тотык итеп җибәрә. Күп тә үтми Сөн патшасы юечжиләргә һөҗүм итә. Ул, күрәсең, юечжиләр Маодуньны үтерерләр дип исәп тота. Ике арада сугыш башлану белән Маодунь туган иленә качып кайта. Өлкән улының кыюлыгына ата соклану белдерә һәм аны ун меңлек гаскәр башлыгы итеп билгели . +Мондый тарихи шәхесләр әдәби әсәрдә табигый, автор фантазиясе аша үткәрелеп, әдәби образ рәвешендә бирелә. Н.Фәттах үз романы үзәгенә Туман каган һәм аның уң кулы булган тәгин углан Албуганы куйган. Автор бу геройлар белән беренче очрашуда ук алар арасындагы мөнәсәбәтләргә ачыклык кертергә омтыла. Китапның беренче битләрендә Албуга әтисенә шатлыклы хәбәр китерә: "Атсыз күлне боз тоткан!" +Атсыз күлдә беренче тапкыр боз күренүне сөннәр изгегә юрыйлар. Күлне боз тоту ул көз бетеп кыш башлануын белдерә. Һәм урдада тынгысыз, мәшәкатьле көннәр башлана. Атсыз күлне боз тоту белән, Сөн иленең башы Туман каган беренче ауга чыгачак. Бу сөенечле хәбәрне китергән кешегә Туман каган үз кулы белән бүләк бирәчәк. +Күлне боз тоту айның өченче көненә, аның да ныгыган, яшь, көчле чагына туры килүе каганның кәефен күтәреп җибәрә. Ул Албугага: "Ни телисең — сора!" — ди. +Шул вакытта Албуганың күзе кол кыз Табылдыкка төшә: ата кешенең йөзе үзгәреп китә. "Юк, булмаячак! Атаңның авызыннан тартып алырга иртәрәк әле! — дип уйлады ул, кинәт кенә өлкән углына карата көнләшү һәм дошманлык хисе белән" (8 б.). +Шул моменттан ата белән ул арасында эчке, яшерен каршылык барлыкка килә. Вакыйгалар үсү, үзгәрү белән аның эчтәлеге дә үзгәреп, гомуми пландагы төп каршылыкка — власть өчен булган каршылыкка әйләнә. Сөенечле хәбәр китергән өчен Албугага әтисе ауда катнашырга рөхсәт итә. Танылган алыплар белән бергә аның беренче тапкыр ауга чыгуына карамастан, Албуга Туңгак алыптан үзен Салчак алып урынына куюын сорый. Шул вакыт каганның күңелендә "яңадан сәер, ят теге тойгы калкып чыкты. Өлкән углы Албуга аңа тагын да аның — атасының биләмәсенә, беркем кулын сузмаска тиешле биләмәсенә сорамыйча аяк баскан шикелле тоелды" (13 б.), ди автор, вакыйгаларны куертып. +Ауда Албуга әтисен үлемнән коткара. Чак-чак кына үлемнән котылып калган каган, шатлыгыннан Албугага илдә булмаган кызны бүләк итеп бирергә вәгъдә итә. Ләкин кызның чибәрлеген күргәч, үзе дә тынсыз-өнсез кала, бу юмартлыгына үкенә башлый. +Туман каган чибәр чин кызын үзенә кайтарып алу өчен хәйлә кора. Аңа ярдәмгә Исәнтәй-Банхуа килә. +Әсәрдә Туман каганның әхлакый йөзен ачуга аеруча игътибар биреп, язучы аның миһербансыз кеше булуына басым ясый. Ул хатыны Күрекле бикә белән улы Албуганы ярым-йорты байлык белән буш далага чыгарып җибәрә, үзенә тугры Туңгак алыпны кыйнаттырып имгәттерә, ырудашларыннан ясак түләттерә. +Психологик атмосфера каган тирәсендә аеруча киеренке. Эш шунда: Туманның иң якын киңәшчеләре, аның белән бер табактан ашаучылар, каган үлгәч, аның белән бергә күмелә торган ирләр, каганның кәефен алдан чамалый алмыйлар, аңа нинди киңәш бирсәң дә хәтәр, куркыныч булып чыгуы ихтимал, дип уйлыйлар . Каганның исерек вакытта биргән боерыклары аеруча куркыныч. Бер мәҗлестә ул дунху бәгенә көпчәк булып тәгәрәргә куша. Тегесе моны үти алмагач, башын чабарга боера. +Анасы Кортка бикә белән Боргынтай бабай каганның төшен дөрес юрамаган өчен генә дә, "аларны үгез җигелгән арбага утыртып, ут төртеп, далага куалыйсы калган" (356 б.), дип уйлый каган. +Туман каганның уйламыйча эшләнелгән явызлыклары әсәрдәге вакыйгаларны кискенләштерә. Икенче бер ыру башы Начин нойон каганны ташлап китә. Алар янына Туман каган кыерсытуыннан, Исәнтәй эзәрлекләвеннән качкан кешеләр килеп кушыла. Кыйналып гарипләндерелгән Туңгак алып, Исәнтәй тарафыннан гаиләсе таркатылган Имче Хучи, Күрекле бикә, Албугалар бер көч булып берләшәләр. +Ата белән бала арасындагы башланган эчке яшерен каршылык тора-бара киң мәгънәле иҗтимагый каршылыкка әйләнә. Акыллы Туңгак алып, Туман каган белән дунху бәге Начин нойон арасындагы каршылыктан файдаланып, дунхуларны бергә берләштереп, каганга каршы яу чыгарга уйлый. "Таулар, урманнар артында күпсанлы таркау дунхулар бар. Җир йөзендә сөн каганны җиңсә, алар гына җиңәчәк" (203 б.), ди ул. +Каганның мондый дуамаллыгы сәяси өлкәдә дә үзен сиздерә. Исәнтәй коткысына бирелеп, ул чингә каршы сугыш башлый, ләкин сугыш аның өчен уңышсыз бетә. Явызлыкка, ялганга нигезләнгән власть әкренләп үзенең көчен югалта. Әсәр башында ук үзе күргән төш аша искәртелгән Туман каган власть югалтудан, заман үзгәрүеннән коты очып, куркып, нинди генә чаралар күрмәсен, алар бар да бушка. Алдан күрүчәнлек, зирәклек кебек сыйфатларга ия булмаган тар карашлы Туман каган битлек кигән, икейөзле Исәнтәйләргә таянып, үзе яшәгән режимның үлемен якынайта. +Гасырлар буена кабатланып, үлеп, яңадан терелеп, төрле төсләрдә, төрле формаларда безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, безнең канны, ирекне, рухны суырган тоталитар системаның борынгы яшәешен Н.Фәттах "Сызгыра торган уклар" романында менә шулай үзенчә тасвирлый. +Сугышта җиңелү, каганның кешелек асылын ачуга булыша: "Үзенең котылуына, үзенең исәнлегенә ышанычы арта барган саен, аның күңелен аңлаешсыз курку, шүрләү, шикләнү тойгысы биләп алды. Бу тойгы бигрәк тә кичкә таба көчәйгәндәй булды. Тышта берәр шылт иткән, ат кешнәгән тавыш ишетеп, ул кинәт калтыранып китте һәм тавышның серенә төшенергә тырышып, сагаеп тыңларга тотынды. Тыштагы шылт иткән, чык иткән тавышлар яңадан кабатланмады, ләкин бөтенләй көтмәгән якта, якында гына, колак төбендә генә икенче төрле ят, ямьсез тавышлар ишетелә башлагандай булды" (329 б.). +Шул ук вакытта әсәрдә бу хурлыклы җиңелүнең каганны ничектер айнытып җибәрүе һәм аңа үзенең яшәешенә аеграк күз белән карарга булышуы күрсәтелә. Хәзер инде аңарда гади генә кеше булып яшәү теләге туа. Әсәр ахырында ул болай ди: "Далада ике-өч өйлек авылда көтү көтеп, җырлап... атта чабып яшисем килә кайчагында. Куян куасым, төлке куасым килә. Нишләп мин генә Тәңре улы булып туганмын да, нишләп башкалар ана улы, ата улы булып туганнар — беркайчан аңламадым. Нишләп минем генә өч-дүрт хатыным да, йөзләп кыз-кыркыным булырга тиештер — аңламадым... ник кирәк алар миңа? Берсе бер колагымны чәйни, икенчесе икенче колагымны чәйни, өченчесе астыртын сиңа пычак кайрый. Ник кирәк миңа андый бичәләр? Ник кирәк миңа бер-берсенең канын коярга атлыгып торган йөзләгән бала? Биш-алты, өч-дүрт булса җитмәгәнмени? Каян килгән бу кадәр комсызлык бу адәм баласына?.." (657 б.) +Шулай итеп, Н.Фәттах Туман каганны бер-берсенә капма-каршы булган төрле хәлләр эчендә калдыра һәм шуның белән аның характерын тирәнрәк ачуга ирешә. Гомумән, герой язмышын күптөрле шартлар белән бәйләп күрсәтү — Н.Фәттах романнарының үзенчәлекле билгесе. Бу үзенчәлек әсәр сюжетында мөһим урын тоткан икенче тарихи шәхес — Албуга образын бирүгә дә хас. +Албуга Модэ исемле һун каганы булган, Модэ властька әтисе Туман каганны үтергәннән соң (б.э.к. 209 елда) килә. Нәкъ менә шул Модэ вакытында һуннарның басып алу походы җәелеп китә дә инде. Модэ чорында варислык хокукы ныгып урнаша. Аксакаллар советы тик формаль роль уйнаган. +Әсәрдә ил, халык яшәешендәге вакыйгалар төп ике образ: Сөн дәүләтенең патшасы — Туман каган, аның улы Албуга язмышына бәйле рәвештә тасвирланалар. Яшь егет чагында ук Албуга әтисе Туман каган белән каршылыкка керә. Дөрес, бу вакытта Албуга әле әтисе каган каршында бик көчсез, кечкенә була, шунлыктан ул әтисе сүзен тыңларга мәҗбүр. +"Атасының мондый карарына тәгин угланның хәтере калды. Ирләр арасында атасы аны — үз углын — тәгин углын хур итте, мыскыл итте сыман тоелды. "Әти, син үзең әйттең ич",— дип кычкырасы килде аның. "Мин сиңа сөенечле хәбәр китердем!" — дип әйтәсе килде аның. Ләкин ул берни әйтә алмады. Атасы каган белән телләшергә ул әле бик кечкенә иде. +— Ярар, әти,— диде ул, үпкәсен эчкә йотып" (13 б.). +Мәрхәмәтсез каганга үпкә, рәнҗү хисләре алга таба Албуганы әтисеннән читләштергәннәнчитләштерә бара. Туман каган аңардан чин чибәрен тартып алгач исә, ул әтисен инде дошман күрә башлый. Романда Албуганың шәхес булып формалашуында тирәлек зур роль уйный. Мәсәлән, әтисенең аларны куркыныч буш далага чыгарып җибәрүе, бердән, Албугада үзе һәм якыннары өчен җаваплылык хисе уятса, икенчедән, аны мөстәкыйль эш итәргә өйрәтә. Шул рәвешле, үсә барып, ул бераздан бөтен ил-көн алдында беренче мәртәбә келәү әйтә. Эш шунда ки, моңа кадәр Сөн илендә бары ил башы каган гына иртән — кояшка, кич — айга келәү әйтә алган. Хәзер исә Албуга үзен танымаган, танымаска тырышкан башбаштак ирләр алдында үзенең кемлеген күрсәтү өчен йоланы бозып, каганнан курыкмыйча, келәү әйтә. Йончыткыч күнегүләр вакытында Албуга ирләр арасында хәрби осталыкны күтәрү, тәртип урнаштыру чараларын күрә, кайчак шактый кискен эш итеп тә куйгалый. Сөннәр ыруыннан берәү кырдагы куянны аткач, ул атучының башын чабып өзә, чөнки Албуганың әнисе Күрекле бикә куян ыруыннан була, ә бу ыру өчен, йола буенча, куян үтерүдән дә хәтәррәк нәрсә юк. +Героен катлаулы шәхес итеп күрсәтергә алынып, автор аңарга яшьлек масаюлары да яки эшләгән эшләренең нәтиҗәсе турында уйлану-шикләнүләр дә хас булуын тасвирлый. "Тәгин углан әле генә булган нәрсә турында тынычлабрак уйларга тырышып карады. Ул үзенең бик зур ахмаклык эшләвен аңламый булдыра алмады" (179 б.). +Тормышта нинди генә авыр хәлләр очраса да, Албуга һәрвакыт актив хәрәкәттә күрсәтелә. Шунлыктан әсирлеккә эләккәч тә ул уяулыгын югалтмый, әсир ырудашларының күңелендә өмет уты кабыза: "Язмыш сезне — миңа, мине сезгә бәйләде,— диде ул, алып ирләргә карап.— Безнең бүгенге көнебез караңгы, киләчәгебез якты. Минем киләчәк — сезнең кулда, сезнең киләчәк — минем кулда. Якты киләчәкне яулап алу өчен миңа көчле куллар, кыю йөрәкләр кирәк. Алар — сез! Бер кулым бер якка, икенче кулым икенче якка тартса, дошман алдында йөрәгем калтырап төшсә, мин беркайчан да үлемне, кара язмышны җиңә алмаячакмын. Миңа йөз ук атып, йөзен дә дошманның туры күкрәгенә тидерә ала торган төз атучылар кирәк. Миңа эттәй ышанычлы, ач бүредәй усал, юлбарыстай кыю ирләр кирәк. Бармы сезнең арагызда шундый ирләр?" (230 б.) +Алга таба ул ырудашларын үзенә колдай буйсындыру бурычын куя һәм, бик катгый чаралар күреп, шуңа ирешә. Гадәттәгечә, аңа буйсынырга теләмәгән кешеләрнең башлары чабып өзелә. +Кытай елъязмаларында Модэ турында гыйбрәтле мәгълүматлар бар. Бервакыт Модэ үз ырудашларыннан киңәш сорый: "Дунху ясак итеп җир сорый. Нихәл итик?" Ырудашлар: "Җир уңдырышсыз, бирсәк тә була, бирмәскә дә мөмкин",— дип җавап бирделәр. Модэ ачуланып әйтте: "Җир — дәүләтнең нигезе, аны ничек итеп бирмәк кирәк?!" Шуннан соң ул бирергә диючеләрнең башларын өзде..." +Бу мәгълүмат Н.Фәттах романында да искә алына. Әсәрдә Албуга бу уңайдан болай ди: "Сез, киңәшчеләр, мин белмәгәнне белергә, мин аңламаганны аңларга тиеш идегез,— диде ул.— Сезнең уйламыйча биргән киңәшләрегезгә таянып, мин ялгыш боерык бирсәм, Сөн иленә талау, кыран киләчәк. Сез алдан ук шуны уйларга тиеш идегез. Ил-көн язмышын кайгырту урынына сез иң элек үзегезне кайгыртасыз. Сөннең җире болай да таланган, йолкынган, тараеп калган. Ни уйлап сез дунхуга биш йөз чакрымлык җирне бирмәкче буласыз? Йорт нигезе — җир! Сөн җиренең бер карышы да беркемгә дә бирелмәячәк" (722 б.). +Албуга акыллы ил башына хас булган сыйфатлары белән "Итил суы ака торур" романындагы Алмыш ханны да кабатлый. "Куксай кабиләләре кан коймыйча, миңа буйсыну белдерсәләр, мин аларны кичерәм, диде. Үз җирләрендә үзләре яшәсеннәр, үз терлекләренә үзләре баш булсыннар, үз йолаларын, үз тәртипләрен сакласыннар,— диде" (409 б.), ди Кәлтә, Куксай кабиләләренә Албуга каганның теләген җиткереп. +Әсәр ахырында Албуга, әтисен үтереп, аның урынына каган булып кала. Кытай язмаларында да Маодунь (Албуга) кансыз һәм усал итеп, үз атасын үтерүче итеп тасвирлана. Үз атасын үтерүче кеше, тарихта нинди генә батырлыклар эшләмәсен, әдәби әсәрдә мактауга һәм олылауга лаек түгел. Ләкин Н.Фәттах Албуганың батырлыкларын соңгы явызлыгы белән күмеп калдырырга теләми. Бу образны Туман каганнан аерып бирү өчен язучы аңа уңай төсмерләр өсти. Шуңа ул аны батыр, куркусыз, каты куллы, туры сүзле, үз эшен акыл белән уйлап, үзенә тугрылыклы кешеләр сүзен исәпкә алып, алар белән киңәшләшеп эшли торган итеп бирә. Албуга, каган үлгәч, каган янына йөзләгән атлар, кешеләр үтереп салу йоласын бетерә. "Кеше җиргә яшәү өчен туа,— диде ул.— Без барыбыз да кешеләр. Кол да — кеше, кара да — кеше. Атам Туманга буйсынган кешеләр миңа да буйсынырга тиеш. Моннан соң үле каганнар янына тере кешеләр үтереп салуны юкка чыгарырга. Каган янына салынырга тиешле кешеләр кабергә үзләренең чәч толымнарын кисеп салсыннар" (396 б.). Чәч толымнары белән бергә "тышкы боҗра бүлмәләренә балчыктан яндырылган сөннәрнең сыннарын, ватылган, бозылган сугыш коралларын куйдылар" (716 б.). +Н.Фәттахның тарихи шәхес Албуганы әсәрнең төп герое итеп күрсәтүе — объектив зарурилык. Чөнки төп көчләр каган, чин патшасы, аларның якыннары, алыплар, бикәләр тарихи үзгәрешкә үзләре җирлек әзерлиләр һәм Албуга бу көчләрнең үзәгендә кала. Ул романда көчле, актив хәрәкәттә, мөстәкыйль эш итүче дәүләт кешесе итеп бирелә. Албуганың шәхес буларак формалашуы төрле каршылыклар аша җентекләп тасвирлана. Күп кайгы, күп авырлыклар күргән халыкның яшь каганы, властька килгәнче озын, авыр юл үтә. Әтисе тарафыннан читкә тибәрелү, аның авырлыгын тату, әсирлектә ярым кол хәлендә яшәү һәм, ниһаять, әтисен үтерү — Албуга кулына властьны менә шул корбаннар бәрабәренә ала. Ул халыкка яңа тарихи чорда, яңа җәмгыятьтә яшәү мөмкинлеген тудыра, һәм бу юлда эчке һәм тышкы дошманнарына карата кискен чаралар күрә. Әсәрдә үзәк герой Албуга да, халык арасыннан чыккан, халыкның теләген чагылдырган, халыкның тарихта ролен күрсәткән башка геройлар да ачык, бай төсмерләр белән тасвирланып, үз тормышларының социаль, психологик картинасын тудыралар. Халык тарихны тудыра, ләкин халык оештыручылардан, лидерлардан башка бердәм актив көч була алмый. Халыкны әйдәп баручы көч — тарихи шәхес, чөнки ул вакыйгаларны тирәнрәк һәм алданрак күреп ала, башкаларга караганда да нәтиҗәлерәк һәм җитезрәк эш итә. +"Бөек кешенең шәхси үзенчәлекләре бөек тарихи вакыйгаларга аерып индивидуальлек биргәнгә генә бөек түгел ул, аның бөеклеге тагын шунда, аның үз чорының бөек иҗтимагый җитешмәүчәнлеген канәгатьләндерерлек үзенчәлекле аерым яклары бар" ,— дигән Плеханов. +Әлбәттә, әгәр язучы чоры, үз кешеләре турында аз материал калдырган ерак тарих турында сөйләргә тели икән, ул үз хыялын да эшкә җигәргә хаклы. Ләкин халык җитәкчесез, юлбашчысыз калырга тиеш булмаган кебек, тарихи үткәнне тасвирлаганда гел хыялга гына нигезләнергә ярамый. +В.Иванов, П.Загребельный, Н.Фәттах үз әсәрләрендә төп герой образын биргәндә тарихи принципның әнә шул үзенчәлекләренә нигезләнеп эш иткәннәр. +"...Уңышлы җирдә агач ничек үссә, шәхес тә шулай үсә, ләкин бөек, зур шәхесләр үз чорының вакыйгаларына да этәргеч ясый",— дип язды А.Толстой. +Тарихи шәхес ул тарихи вакыйгаларда аерым роль уйнаучы үз халкының характерындагы әһәмиятле социаль һәм гражданлык билгеләрен чагылдыручы әдәби тип, шул җәмгыятьтәге актив кешенең образы. +Албуганың шәхес һәм хаким булып үсешендә Күрекле бикә белән Туңгак алып зур роль уйный. Туңгак алып әсәрнең буеннан-буена Албуганың эш-гамәлләрен күзәтеп, аларга бәяләмә, киңәш биреп тора. Аның өчен ул хәтта Туман каганга биргән антын бозып, үзен үлемгә дучар итүдән дә курыкмый. Н.Фәттах Албуга образы аша төрки халыкларның милли характер сыйфатларына туктала. Кеше белән киңәшеп эшләү, олылар тәҗрибәсен үз эшендә куллану, гореф-гадәтләр, йолаларга таяну, акыллы фикергә колак салу, тыңлый белү, өлкәннәрне хөрмәт итү, зур тырышлык, хезмәт белән көн итү һәм башкалар. Н.Фәттах бу образ ярдәмендә барлык яктан да Туман каганнан алдарак торган, өстенрәк булган яңа кеше образын тудырырга тели, яңа шәхес концепциясенә килеп чыгарга тырыша. +Бу эзләнүләр авторның "Итил суы ака торур" романында да бар иде. Ләкин Тотыш — романтик герой буларак, үзенең эш-хәрәкәтләре белән укучыда төрле карашлар һәм сораулар китереп чыгарырга мөмкин. Аны һәрьяктан камил дип саналырдай уңай образлар рәтенә, бәлки, кертеп булмый торгандыр. Әдәбият аша тарих хаклыгын күрсәтүне максат итеп куйган авторның теләген Албуга да аклап бетерә алмый сыман. Сәбәбе нәрсәдә? Бу сорауга җавапны күпмедер дәрәҗәдә романнардан, күпмесендер "Кол Гали" трагедиясеннән табып була. Гомумкешелек хокуклары, гомумкешелек законнары тарихта бик еш кабатлана. Албуга да әхлакый-рухи яктан атасыннан күпме генә өстен булырга тырышмасын, ахыр чиктә ул аны кабатлый. Әйтеп үткәнебезчә, ырудашларын колдай буйсындыру, буйсынмаган кешеләрнең башларын чабып өзү шуның турында сөйли. Албуганың, аның әтисе Туман каганның, чин патшасы Шихуандиның яшәү рәвешләре, кылган явызлыклары икенче бер тарихи дөреслеккә ишарә ясый. Алар үзләрен җир кешеләре итеп санамыйлар. Албуга һәм каган — "тәңре углы", ә чин патшасы — "күк углы". Болар — дөньяны яңадан тудыручылар. +Чин патшасы хәтта җирдән, кешеләрдән, барлык тереклектән аерылып, мәңге исән калу турында уйлый. Шул максатын тормышка ашыру өчен, җир астында икенче бер дөнья төзетә. +Бу әдәби образларның мондый яшәү рәвешләрен аңлау өчен, бүгенге көннең чынбарлыгына игътибар итү кирәктер. Үзләрен бар нәрсәдән өстен санаган даирәләр тарихта төрле чорларда туып торганнар. +Әйтерсең лә, Н.Фәттах үз әсәрләре аша кешелекне упкынга тәгәрәткән бу даирәләрнең безнең көннәргә килеп җиткән тамырларын күрсәтергә тели. +Ил язмышын уңай хәл итүдә, аны ныгытуда әсәр герое Туңгак алыпның роле зур була. Гомумән, Туңгак алып әсәрдә куркусыз сугышчы, акыллы, зирәк киңәшче итеп бирелә. Ул вакыйгалар барышын һәм торышын алдан сизеп, чамалап тора. "Чингә каршы каган бөтен көче белән яу чапмакчы. Күңелем сизенә: сөннәр җиңеләчәк. Салчак алып куркак, кара эчле. Яуда ул каушап калачак. Туман каганның субашы булырдай башка ир юк. Бар ышаныч синдә, уң кул тучи бәк тәгин углан..." (220 б.) +Туңгак алып, гаскәрдән читкә җибәрелгән, авыру, гарип булуына карамастан, әле үзендә зур көч сизә: "Миндә, бикә, тау-ташларны актарып ташлардай ярсу бар, көч-куәт бар! Миндә, бикә, бер бөртекне мең бөртеккә әйләндерә алырдай осталык бар!" (212 б.) +Үзенең бу сыйфатлары белән Туңгак алып каганнан да, аның тирәсендәге башка кешеләрдән дә өстен тора. Бары аның киңәшләрен тотканга гына әсәр ахырында Албуга җиңүгә ирешә. Халык арасыннан чыккан бу герой образы ярдәмендә Н.Фәттах халыкның нинди зур көчкә ия булуын күрсәтә. +Туңгак алып яшәү, үлем, кешелек турында да шактый киң фикер йөртә. "Кеше кемгә ныграк охшаган соң — сугамы, талларгамы, камышларгамы? Кеше дә, Аркача суы кебек, туып аягына басу белән, каядыр омтыла, нидер эшләмәкче була, нидер җимермәкче була. Иң ахырда сине йә сугышта сөңге белән кадыйлар, йә булмаса сиңа агулы ук тия. Үлгәч далада сине йә ач бүреләр ашап китә, йә тилгәннәр чукый. Көз көне саргаеп, яфрагын койган таллар, камышлар кебек, күлгә килеп кушылган елгалар-инешләр кебек, син яңадан җиргә кайтасың" (103 б.). Язучы монда борынгы кешеләрнең тереклек иясе үлгәч тә яшәвен дәвам итә дигән карашын үткәрү белән бергә, аларның хәрәкәтне, яшәешне аңлауларын күрсәтә. Бу юлларда фәлсәфилеккә омтылу да сизелә. Туңгак алып бик борынгы чорда булса да киң карашлы шәхес итеп бирелгән. Әсәр ахырында ул Албугага серле корал — сызгыра торган уклар бүләк итә. +"Менә сиңа көч-куәт, улым,— дип кычкырды Туңгак алып. Ук тулы савытны ул Албугага тоттырды.— Мин дә синең кебек көне-төне баш ваттым. Минем дә бер төмән чирү белән йөз меңлек чирүне кырып салырдай көч булдырасым килде. Мин аны таптым. Мин аны сиңа бирәм. Ил язмышы синең кулда, улым" (702 б.). +Әсәрдә Туңгак алып халык арасыннан чыккан герой итеп бирелә һәм шуңа күрә тарихның борылышында аның роле зур булуы күрсәтелә. Аның акыллы киңәшләре һәм яңа корал — сызгыра торган уклар уйлап табуы аркасында гына Албуга җиңүгә ирешә. Шулай итеп, әдип тарихның зур вакыйгаларын халыкны тәшкил иткән гади кешеләрнең эшләре һәм язмышлары аша ача һәм җәмгыять үсешендә халыкның ролен күрсәтә. Талантлы остазның юнәлеш бирүе нәтиҗәсендә, каган, кенәзләрнең теләк-омтылышларының ничек халыклар теләге белән кушылуы Н.Фәттах, П.Загребельный кебек язучылар иҗатында ышандырырлык итеп бирелгән. +Тарихны тудыручы — халык. П.Загребельныйның "Диво"сында, Н.Фәттахның "Сызгыра торган уклар"ында бу концепция ачык күренә. Гади халык арасыннан чыккан талантларның эшчәнлеге һәм ярдәме "Диво"дагы Ярославның да, "Сызгыра торган уклар"дагы Албуганың да хәрби һәм дәүләт эшчәнлегендәге уңышларының нәтиҗәсе булып тора. +Тарихны тудыруда халыкның ролен күрсәтү — әсәрдә сюжет үсешенә үзенә бер эзлеклелек бирә, характерларын үстерә, геройларга әхлакый яктан бәя бирү мөмкинлеген тудыра. +Туңгак алыпның ничә мәртәбә үлем белән кара-каршы очрашуга карамастан тере калуы, үлем белән көрәшеп ятканда да, тирәлек белән бәйләнешен өзмичә, актив булуы халыкның мәңгелек һәм үлемсезлегенә ишарә булып тора. +Бу идея П.Загребельныйның "Диво"сында да үткәрелә. "Халыкның җанын тартып ала алмыйсың һәм аңа башка чит жан да кертеп куя алмыйсың"(218 б.), диелә бу әсәрдә. +Кешеләр Җир йөзенә килгәч, беришеләре җирдә тереклекне бетерү турында уйласалар, ә икенче берәүләр, киресенчә, моны саклап калу өчен тырышканнар. Үз тормышларын бирү исәбенә булса да, алар куйган максатлары өчен, төрле кораллар уйлап табарга хыялланганнар. Автор романда гомумкешелекнең бу канунына да ишарә ясый. Туңгак алыпның: +— Аз санлы чирү белән дә барлык дошманнарны җиңү өчен... моңарчы беркем күрмәгән, ишетелмәгән корал уйлап табарга кирәк,— дигән сүзенә: +— И Алла! Син дә минем ише бер хыялый икәнсең,— диде Хучи имче.— Андый корал булдыру турында мин дә баш ватам. Тик мин кеше үтерә торган корал түгел, үлгәннәрне терелтә алырдай им суы уйлап табу турында хыялланам" (640 б.). +Әсәрдә Албуганың уңышларында анасы Күрекле бикәнең дә роле зур булуы күрсәтелә. Бу акыллы, булдыклы хатын каган тарафыннан күп җәберләргә, кимсетүләргә дучар ителә. Шуның өчен дә ана улы Албуганың кансыз, кешелексез булуын теләми. Аның ялгышлыкларын төзәтеп тора, зур эшләрдә туры юлны күрсәтә. Улының язмышы турында кайгырту белән бергә, Күрекле бикә Сөн иленең, Сөн кешеләренең, үз ыруының язмышы өчен дә борчыла, барлык ыруларны берләштергәндә генә зур көчкә ия булырга мөмкин икәнлеген аңлый. +Н.Фәттах үз әсәрләрендә күркәм хатын-кыз образлары биреп, хатын-кызның ил язмышын уңай хәл итүдә ролен билгели. Илнең бердәмлеген, бөтенлеген саклап калуга, властьны улы, ире кулында ныгытуда әсәр геройлары — Күрекле бикә, Кортка бикә ("Сызгыра торган уклар"), Койтым бикәләр ("Итил суы ака торур") төрле юллар белән киләләр. Аларның эш-хәрәкәтләрендә акыл һәм сабырлык, хәйлә һәм усаллыкны күрергә мөмкин. Батырлык, горурлык, зур ихтыяр көченә ия булу, акыл һәм хәйлә белән эш итү кебек сыйфатларга ия булган Кортка бикә образы "Сызгыра торган уклар" романында уңышлы бирелгән. Зур илаһи көчкә ия булган бу героиня укучыда соклану һәм курку хисе тудыра. +Романның әдәби һәм фәлсәфи эчтәлеген аңлау өчен бүгенге көннең чынбарлыгына кабат игътибар итү кирәктер. Акыл һәм рухи тәҗрибәгә нигезләнгән тормыш кануннары үз тәртибе белән барганда, каршылыксыз үтәлгәндә генә кешелек җәмгыяте алга таба атлый ала. Кешелек җәмгыяте "ясалмалык", "икейөзлелек", "хыянәт", "таркаулык"ны кабул итә алмый. Аерым бәндәләр тормышның язылмаган кануннарын юкка чыгарып, ясалма юл белән үз тәртипләрен кертергә тырышсалар һәм кертсәләр, кешелек дөньясына зур аяныч янарга мөмкин. Урыс дәүләтенең башка халыкларны талау, юкка чыгару, коллыкка төшерү максатыннан алып барган сугышларыннан гасырлар буена сузылган сәясәтләре Россия биеклегендәге төрки-татар халкын бүген телсез, динсез, җирсез, хокуксыз калдырды. Ләкин тирәнрәк уйлап карасак, милләтне, халыкны аянычлы язмышка этәргән сәбәпләрне аның үзеннән дә эзләп табып булыр иде. +Бөек, кыю, батыр халыкны түбәнлеккә төшергән зур бер дәүләтнең талануына юл куйган сәбәпләр "Сызгыра торган уклар" романында аерым образлар, төгәлрәк әйткәндә, Исәнтәй образы ярдәмендә дә әйтеп бирелә. Әсәрдә төп каршылыкларның барлыкка килүендә һәм тирәнәюендә Исәнтәй-Банхуаның роле зур. Аның киңәшен тотып, каган хатыны Күрекле бикә белән углын үзеннән читкә этәрә, Туңгак алыпны гарипләндерә, чин иленә сугыш башлый. Икенче яктан, Исәнтәй котыртуы нәтиҗәсендә дунху бәге каганга каршы баш күтәрә, бикәләр үзара сугыша. Гомумән, Исәнтәй әсәрдәге төп вакыйгалар барышына этәргеч ясаучы көч булып тора. Хәйләкәр, мәкерле бу кеше теләсә нинди очракта да үзенең чын йөзен яшерә белә. Ул һәр адымын, һәр сүзен алдан уйлап куйган планын тормышка ашыру өчен куллана. +Автор әсәр башында ук аның турында болай ди: +"Урта буйлы, бик таза һәм бик ямьсез кеше иде ул. Зур башлы, каты маңгайлы һәм тумыштан ук кыеграк авызлы бу ир уртасы кайсыдыр ягы белән тибет кешесен дә, жунгошенне дә, шулай ук Сөн кешесен дә хәтерләтә иде. Ләкин ул чынында тибет кенә дә түгел, жун гына да, сөн генә дә түгел иде бугай. Күз карашы аның нурсыз, котсыз һәм комсыз иде. Авызының кыеклыгы, иреннәренең калынлыгы аның шөкәтсезлеген тагын да көчәйтә сыман иде. Аннары аның йодрыклары бик зур иде. Менә шул зур, авыр йодрыклары һәм күрер күзгә ямьсез кыяфәте булмаса, ул алай башкалардан бик үк аерылып тормас иде, ахры" (28 б.). +Исәнтәйне тискәре персонаж рәвешендә тасвирлавын дәвам итеп, Н.Фәттах аның кайсы ырудан чыгуы да билгесез икәнен искәртә. Мондый туган җирсез кешенең тирә-ягындагы башка ыруларны дошман күрүе бер дә гаҗәп түгел. Баштарак автор бу персонажны зур башлы, зур йодрыклары һәм кыек авызы белән башкалардан аерып куйса, тора-бара Исәнтәй кыек эшләре белән дә башкалардан аерыла башлый. Язучы аны тулы исеме белән сирәк атый. Бер җирдә аны "ямьсез ир", икенче урында "кыек авыз" дип бирә, бары хәйләкәр планнарын тормышка ашырып, ыру аксөякләрендә ышаныч тудыргач кына ул Банхуа-Исәнтәйгә әйләнә. +Әсәр ахырында гына каган бу кешенең чын йөзен ачыклый. "Беләм мин сине, тылмач,— диде каган, зәһәр бер усаллык белән,— Туңгак алыпны син кысрыклап чыгардың, Бүзбаланы син кысрыклап чыгардың, Күрекле бикәне кудырдың, инде менә Сырга бикә!.. Минем өчен кайгырган кеше илне ныгыта, син таркатасың, Исәнтәй!" (658 б.) +Төрки халыкларының милли сыйфатларыннан берсе — буыннар бәйләнеше (җиде бабаңны бел!) нәселсез, җирсез, илсез "кыек авызлы" Исәнтәйгә кагылмый, бу образда халыкны түбәнлеккә төшергән сыйфатлар — башкаларның уңышын күралмау, көнләшү, шуның аркасында килеп туган хыянәт, астыртынлык, үз файдасына гына яшәү — төркиләр дәүләтенең таркалуына юл куя. А.Гыйләҗевнең "Балта кем кулында?" романында балта сабы тоталитар системаның ялчылары кулында булса, Н.Фәттах романында "кыек авыз", "каты йодрыклы" Исәнтәй кулында. Ләкин ике әсәрдә дә аларның көннәре санаулы икәнлегенә ишарә ясала. +Н.Фәттах үзенең романында төрки халыкларда бердәмлек, тәртип, сугыш осталыгы кебек сыйфатларның төрлечә чагылуын күрсәтеп, төрки-татар халкының бүгенге хәленә, бүгенге яшәешенә төшергән сәбәпләрне ачыклый. +Әсәрдәге Сөн халыкларына бердәмлек, тәртип хас булса, дунхулар — таркау, башбаштак, хәтта яшәү чыганаклары да сөннәрнеке кебек билгеле бер хезмәтне башкарудан тормый. Аларга кеше ите белән туклану кебек кыргыйлык та хас. Дунху бәге — Начин нойон үзе дә әсәрдә ахмаграк бер кеше итеп бирелә. Әсәр ахырында күрсәтелгәнчә, аңа бүләкләр биреп, аны мактап кулга төшерү куяннар ыруына да, сөннәргә дә әллә ни авыр булмый. +Сөн ирләре турында болай диелә: "Тынычта, алар — Сөн ирләре, күндәм, буйсынучан. Яуда, куркыныч алдында таркау. Һәрбер йөзбашы, меңбашы үзенә тарта, үзе генә өстен чыгарга, үзе җиңүче булырга тырыша. Моннан соң киресенчә булырга тиеш. Тынычта алар үзләренчә яшәсеннәр, үзләренчә куансыннар, яуда, куркыныч алдында бергә туплансыннар. Бер йодрыкка карусыз, кыю, чыдам Сөн иренә бары шул чагында гына бернинди дошман да каршы тора алмаячак" (270 б.). +Бердәмлек турында Сырга бикә белән Тутыя бикә фикерләре дә игътибарга лаек. Ирләр яуда җиңелеп һәм яраланып кайткач, бикәләр арасында мондый сөйләшү булып ала: +— Куяннарга Күрекле бикә булышсын! — диде Сырга бикә беренче булып. +Барысы да, яратмыйча, аның ягына карап алдылар. "Шундый чакта да тыелып кала белми бу!" — дип уйладылар аның турында ачу белән. +— Куяннарга үзем булышам,— диде Кәринә бикә. +— Минем өчен барысы да бер — куяннар да, аланнар да. Барысы да үзебезнекеләр,— диде Тутыя бикә.— Без дә булышмагач, кем булышыр аларга?" (489 б.) +Автор билгеләмәсе, герой уйларына кушылып, укучы күз алдына шул чор сугышчыларын китереп бастыра. Кортка ана тере килеш утка ташлангач, чиннәр шакката, күп явызлыклар эшләгән чин түрәсе Минтәйнең дә телсез калып, күңеленә "мондый куркусыз халыкны җиңү мөмкин түгел" (420 б.), дигән күңелсез уй килә. Бу сыйфат, бер яктан, сөннәрнең батыр, куркусыз булуы турында сөйләсә, икенче яктан, халыкның үлемсезлегенә ишарә ясый. +Әсәрдәге Исәнтәй, аның коткысына бирелгән Туман каган, аерым төркиләр бердәм булмау, көнләшү, башкаларның уңышын күралмау, хыянәт һәм башка сыйфатлары аркасында ыруларны, дәүләтне таркатып, көчсезләндереп бетерсә, Албуга, Туңгак алып, Күрекле бикәләр исә зур авырлыклар белән таркалган ыруларын берләштерүгә ирешәләр. +Әсәрдәге булачак вакыйгаларга еш кына символик детальләр, кинаяле сүз ярдәмендә ишарә ясала. Бу максаттан автор әледән-әле фольклор символикасына мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк, мондый стиль эзләнүендә Н.Фәттах ялгыз түгел. Мисал өчен фольклор символикасыннан В.Иванов та үзенең инде алдарак телгә алынган "Башлангыч Русь", "Бөек Русь" романнарында актив файдалана. +Туман каган әсәр башында ук куркыныч бер төш күрә. Төш күрү, аны юрау күренешләре һәм әсәрдәге вакыйгаларның шул төшкә бәйле рәвештә үрелеп баруы татар әдәбиятына бик борынгыдан, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"ларыннан ук килә. +Н.Фәттах та үзенең тарихи романнарында мифологиягә мөрәҗәгать итә һәм шуның ярдәмендә заманның мөһим мәсьәләләрен, социаль тәртипләрен бөтен кискенлеге белән күрсәтүгә ирешә. Мифология дөнья әдәбиятларында, аерым алганда, Көньяк Америка, Африка әдәбиятларында зур урын алып тора. Күренекле Америка язучысы Джон Апдайкның "Кентавр" романында Джордж Колдуэллның олыгайган көндәге газаплары белән очрашабыз. Бу герой үзенең хыялый дөньясында борынгы грек мифологиясе герое Прометейны үлемсез итү өчен үзенең гомерен биргән Хиронга әйләнә, уйлары мифик затлар яшәгән легендар заманнарга юнәлеп, Колдуэлл да җирдә яшәүче кешеләрнең бәхетле булуын тели. Колдуэлл-Хирон үз илендәге тәртипләр белән килешә алмыйча, башкача яшәү турында хыяллана. Төрле типтагы әдәби мифологияләрне берләштереп, прообраз тудыручы немец язучысы И.Гетеның "Фауст"ында, Колумбия язучысы Гарсиа Маркес Габриэльның "Йөз ел ялгызлык" ("Сто лет одиночества"), рус язучысы М.Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" әсәрләрендә күрергә мөмкин. Хәзерге әдәбиятта мифологияне милли фольклор белән үреп биргән язучылардан кыргыз язучысы Ч.Айтматовның, казах язучысы О.Сулейманов, Көнчыгыш әдәбиятыннан А.Ким, Т.Зульфикаров, Т.Пулатов, Г.Можевосяннарны кертергә мөмкин. +Н.Фәттах та романында төш күрү күренешендә фольклор символикасына мөрәҗәгатъ итә. Туман каган төшендә яшь җирән бога белән карт юлбарыс сугыша. Яшь бога карт юлбарысның корсагын ертып җибәргәч, тегесе таулар арасына кереп яшеренә, ләкин шулчак текә кыялар арасыннан каракош очып чыга һәм очлы тырнаклары белән юлбарысны эләктереп алып китә. Бу серле һәм хикмәтле төштән соң Туман каган пошаманга төшә. Төш аркылы ата-баба, изге ияләр исән калганнарга киңәш бирәләр, аларны кисәтәләр, дип уйлаган каган анасы — Кортка бикәгә бу төшне сөйләргә мәҗбүр була. Ана кам — каганның төшен, карт юлбарыс — син үзең, ә яшь бога — уң кулың Тучи бәк тәгин углан Албуга дип юрый һәм Албугага чин карасыннан дүрт курчак ясатып, дүрт якка күмдерергә куша. Ана камның төш багуы, күрәзәчелек итүе роман тукымасына табигый булып, вакыйгалар барышына үрелеп бара һәм ата белән бала арасындагы каршылыкны тагын да тирәнәйтә. +Автор әсәрдә геройларның уй-гамәлләрендә аларның мәҗүсилек карашлары һәм инанулары мөһим роль уйнавын күрсәтүдә мифологик символларга мөрәҗәгать итә. Моңа тагын бер мисал итеп Албуганың үлемнән котылып калуын алырга була. Бу хакта автор болай ди: "Учак тирәли әйләнгәндә өлкән углы Албуганың исемен әйтеп, шәүләсен утка ташларга җыенгач, менә шундый икеләнүләр, гөлт итеп кабынган ут кебек, бөтенесе аның күңелен биләп алды. Соңгы тапкыр әйләндергәндә ул шыбыр тиргә батты һәм куенындагы "Албуга" булырга тиешле йомычкага үрелгәч, тота алмыйча, кулы калтыранырга тотынды. Шул көенчә ул, тәгин угланның исемен кычкырып әйтү түгел, серле түгәрәктән чыгып китте. Бары учактан, тигез калкулыктан ераклашкач кына, ул туктап калды, күп итеп тын алды, һәм үзенең күрәләтә үлемнән котылуына сөенү сыман бер тойгы тойды" (32 б.). +Биредә исемләнгән агач кисәген Ут-анага бирү мәетне күмүне, җирләүне аңлата. Тиешенчә йолага туры китереп җирләнгән кешенең яңадан бу дөньяга, тере кешеләр янына кайтуы, яңадан кешегә әйләнүе мөмкин булмаган кебек, исеме атап яндырылган шәүләләрнең дә яңадан терелүе мөмкин булмаганга, утка агач ташлаган кеше ялгышса, ялган күмүче үзе дә егылып үләргә мөмкин. Моңардан курыккан каган, тәгин угланга "бәйле һәртөрле борчулар, икеләнү, күңел газаплары, шулай итеп, кисеп ташланган артык шеш кебек, көтмәгәндә юкка чыгып, котылу һәм җиңеләеп калу шатлыгы шундый көчле булып — бу шатлык ата кешегә хәтта җиңелү хурлыгын да онытып торырга ярдәм итсә дә" (355 б.), улының шәүләсен утка бәрүдән куркып кала. Ул эчке тойгы белән каракошның Албуга булуын сизенә. Һәм шул уй әсәр ахырына кадәр аңа тынгылык бирми. Алтын-Бөртекнең Албугага яуга китәр алдыннан бөти бирүе — әсәр геройларының шулай ук инануларын чагылдырган мифологик образ. +Чөнки Алтын-Бөртекнең "дәү әнинең әтисе тагып йөргән, яудан исән кайткан, әнинең әтисе таккан — исән кайткан. Минем әти тагып йөртте — ул гел җиңеп кайтты. Сиңа аны бирергә дип әни бирде. Ул сине үлемнән саклар. Югалтма" (264 б.), дигән сүзләренә кушылып, бу бөти әсирлеккә эләккәч, Албугага һәм аның дусларына көч бирә. +Шулай итеп, Н.Фәттах бу романында халык иҗаты эстетикасы белән язма әдәбият казанышларын бергә куша һәм шуның белән "Итил суы ака торур" романындагы традицияләрне дәвам итә. Албуга әсирлеккә эләккәч, дошманнары алдында сак булуда, һәм үлемнән котылып, каганны җиңүдә аңа Туңгак алыпның колак төбендә пышылдап киңәш биреп торулары ярдәм итә. Албуга бу киңәшләргә таянып, дошманнары алдында бер төрле эшләсә, күңеленнән икенче нәрсә уйлый. Шулай итеп, автор геройның тышкы хәрәкәтен, эчке рухи хәленә капма-каршы куя. +Романдагы барлык хәл-вакыйгалар геройларның уй-кичерешләре аша үткәрелеп биреләләр. Бер үк күренеш яки фактка геройларда төрле, кайчакта капма-каршы карашлар тууын күрсәтеп, язучы аларның күңел дөньясын тирәнрәк ачуга ирешә. Уй-фикерләр каршылыгы уңай һәм тискәре персонажларны еш кына рухлары һәм характерлары буенча капма-каршы итеп күрсәтүгә булыша. Үз чиратында бу фольклор поэтикасына барып тоташа. Шушы поэтика таләпләренә нигезләнеп, мәсәлән, тышкы кыяфәте белән сатирик планда сурәтләнгән Исәнтәйнең эчке халәте дә кире яктан тасвирланган. Тышкы кыяфәт белән эчке халәтнең тәңгәллеге тагын, әйтик, Җирән образын бирүгә дә хас. Ямьсез, симез Җирән, сугыш эшләрендә дә пешмәгән, булдыксыз булып чыга. +Уңай геройлар исә, аерым алганда, Албуга һәм аның егетләре, чибәр булулары белән бергә, җитезләр, көчлеләр дә. Туңгак алып исә мәһабәт кыяфәттә, акыллы һәм зирәк зат итеп күрсәтелә. +Геройларны шушы рәвешле сурәтләүдә автор поэтик образлылыктан оста файдалана, биредә поэтик детальләрнең роле зур. Бер эпизодта Туңгак алып турында автор, мәсәлән, болай яза: "Ул ишеккә таба атлады. Ашыгудан, кабаланудан, ул аяк астындагы нәрсәгәдер сөрлегеп китте. Аяк астындагы ул нәрсә сөлге булып чыкты. Ләкин ул аны иелеп, аягыннан алып тормады, шул килеш, уралган сөлгесен өстерәп, ишек катына килеп җитте" (115 б.). +Менә шул аякка уралган сөлге алдагы зуррак, хәвефлерәк хәлләр ихтималы турында кисәтеп, искәртеп куя кебек. +Язма әдәбият казанышларыннан Н.Фәттах психологизм алымын уңышлы куллана һәм шуның ярдәмендә әсәрнең сәнгатьлелеген һәм тәэсир көчен арттыра. Кешеләр өчен изге һәм зур шатлык булган корбан чалу йоласы, корбанга чалынучы өчен тирән фаҗига икәненә дә дикъкать итә. Корбанга чалынучы Аю-Мамакның уй-кичерешләре аша аның язмышы — аның корбанга чалынуы күрсәтелә. Бу хакта автор болай яза: +"Баскыч янында ул туктап калды, як-ягындагы кешеләргә — үзе кебек үк ике куллы, ике аяклы, җанлы кешеләргә, тик шулай да кансыз, рәхимсез туганнарына күз йөртеп чыкты. Ник? Ни өчен? диде аның аптыраулы моңлы-сагышлы күз карашы. Аның кычкырасы килде. Аңсыз, туң карашлы меңләгән күзләрдән чишмә булып кайнар яшь агарлык итеп, бик кызганыч итеп кычкырасы килде... +Ләкин ул бернәрсә дә әйтә алмады. Аның күзләреннән бер-бер артлы энҗе сыман яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Ул үзенең кирәкмәгән йомшаклык күрсәтүен, түбәнсенүен аңлап алды, ахрысы. Бит кайчандыр ул да аюны кадап үтерде! Ул чагында аю — аны, ул аюны кызганмады. Болар күп, болар аю гына түгел. Күзләрендә боларның аюныкыннан да көчлерәк усаллык, явызлык һәм кансызлык" (352 б.). +Әсәрдә шулай ук Туман каганның чиннәр тарафыннан җиңелү хурлыгы, Туңгак алыпның гарипләнеп калгач уйланулары тирән психологик кичерешләрдә бирелә. +Н.Фәттах геройларның үз чорына хас карашларын, фикер йөртү үзенчәлекләрен гәүдәләндерә. Ыру яңа җиргә күчеп килгәч, Албуга белән осталар арасында шундый сөйләшү була: +— Сез тау-тау өеп куйган ук, сөңге сапларына ярый ла тимер җиткереп булса! Тимер генә им түгел! Тимер таш, сөяк куярлар,— диде өлкән яшьтәге бер оста.— Бозылды халык — ук башына да тимер, сөңге башына да тимер, пычак та тимер. Элек бер дә тимер дип аптырап тормаганнар" (132 б.). +Шул ук вакытта әсәрдә ул замандагы социаль тигезсезлекне, аның кешеләр язмышында, үзара мөнәсәбәтләрендә, кичерешләрендә чагылышын гәүдәләндерүгә зур урын бирелә. Романнан күргәнебезчә, чибәр кол кыз Табылдык кулдан-кулга күчеп йөри. Аның үз хисләре белән беркем хисаплашмый. Романда Күрекле бикә акыллы, булдыклы хатын итеп сурәтләнә. Ул Туңгак алыпны үзенә якынайта, аны ихлас күңелдән ярата. Шуңа да карамастан, ул Сөн иленең атаклы гаскәр башлыгының кол икәнлеген һәрчак исенә төшереп тора. Шуңа күрә Туңгак алып ирекне дә өлкән бикә назыннан котылу дип аңлый. +— Мин — каганның колы...— диде Туңгак алып, нидер әйтергә җыенып. +— Иң элек син — минем колым! — диде бикә, яңадан үртәлә башлап" (112 б.). +Йә булмаса Имәт картның улы Җидекулга әйткән сүзләрен искә төшерик: +— Унбашы булмагае, кирәгем исә меңбашы бул, төмән бәге бул,— син барыбер кара булып калачаксың. Оныттыңмыни шуны?" (380 б.) +Гәрчә Албуга үзен шактый гадел хаким итеп күрсәтсә дә, социаль тигезсезлек аның заманында да бетми генә түгел, бәлки үскәннән-үсә бара. +— Мин Тузбаш Баянның өлкән улы,— диде Кәлтә. +— Теге... ни... Кәлтәме әллә? — диде Йәрти бәк. +— Алайса син минем... туганым, якыным буласың ич! — диде Йәрти бәк, кинәт балкып китеп. +— Аксөяк белән кол бер-берсенә нинди туган булса, без дә синең белән шундыйрак туганнар,— диде Кәлтә" (730 б.). +Өстен сыйныф вәкилләре — кенәз, каганнарның үзара власть өчен сугышулары, бу сугышлар нәтиҗәсендә гади халыкның күргән авырлыклары, үлем, ачлык, ялангачлык, социаль тигезсезлекләр В.Иванов, П.Загребельный, Н.Фәттах әсәрләрендә ярылып ята. +"...Дөньяда кылыч, караклар һәм бүреләр хакимлек итә, кешеләр дә бүре кебек..." ("Диво", 466 б.) +"Болар күп, болар аю гына түгел. Сүзләрендә боларның аюныкыннан да көчлерәк усаллык, явызлык һәм кансызлык" ("Сызгыра торган уклар", 352 б.). +"Кенәзләр алтын, боярлар көмеш, монахлар кургаш, сугышчылар бакыр савытлардан ашыйлар, ә гади халык агач кашыктан берәр каба" ("Башлангыч Русь", 511 б.). +"Кеше кемгә ныграк охшаган соң — сугамы, камышларгамы? Кеше дә, Аркача суы кебек, туып аягына басу белән каядыр омтыла, нидер эшләмәкче була, нидер җимермәкче була. Иң ахырда сине йә сугышта сөңге белән кадыйлар, йә булмаса сиңа агулы ук тия. Үлгәч, далада сине ач бүреләр ашап китә, йә тилгәннәр чукый. Көз көне саргаеп, яфрагын койган таллар, камышлар кебек, күлгә килеп кушылган елгалар-инешләр кебек, син яңадан Җиргә кайтасың. +Ләкин барлык кеше дә шулай яшиме соң? Берәүләр тумыштан ук биек ак өйләрдә яши, алтын савытлардан ашап, затлы киемнәр кия. Икенче берәүләр кол булып, кара булып туалар. Тумыштан ук биек ак өйләрдә яшәүчеләр арасында Кылыч кыя кебек калкып утыралар, бер ярыннан икенче яры күренмәгән Тозлы күл кебек, Диңгез-күл кебек, бөтен җирне иңләп-биләп яталар. Тумыштан ук кол булып, кара булып туган кешеләр кыя итәгендә аунап яткан ташлар кебек, күлгә кушылып юкка чыккан инешләр, елгалар кебек гомергә күренексез һәм кечкенә булып кала бирәләр",— ди (102-103 б.) Туңгак алып үзе, үз язмышы турында гына түгел, ә башкалар турында да уйланып. +Табигатьне шулай оста итеп кешеләр язмышы белән чагыштырып, Н.Фәттах, борынгы чор герое уйланулары аша, тагын бер кат гомумкешелек кануннарын ачып бирә. +Бөек әдип үзенең әсәрләрендә бездә инде күптәннән юкка чыккан антропоморфизм сыйфатларын яңарта һәм шуның белән классик язучы Шәриф Камал кулланган традицияләрне дәвам итә. Кешенең табигатьтән аерылу афәтен Коръән-Шәриф Атабыз Адәмнең җәннәттән куылуы аша аңлата. Табигатьтән читләшү — безнең иң зур, иңләп-буйлап булмаслык фаҗигабез ул. +Н.Фәттах борынгы яшәешне тасвирлаганда антропоморфизм сыйфатларына мөрәҗәгать итеп, бер яктан, җәмгыятьтәге тигезсезлекләрне тагын да тирәнрәк ачуга ирешсә, икенче яктан, бүгенге көннең үтә дә актуаль булган тагын бер проблемасын — кеше һәм табигать мөнәсәбәтен, бүгенге кешенең табигатьтән аерылуы нәтиҗәсендә туган фаҗигасен, афәтен күрсәтә, шуның белән "Итил суы ака торур" романында үткәргән карашларын дәвам итә. Әсәрдә табигать пейзаж ролен генә үтәми, ә кеше белән бергә кушылып серләшә, аңлаша. Кеше һәм табигать бергә үрелеп, бербөтен материя тудыра. Борынгы кешенең табигатьне яшәешнең төп чыганагы, үзен шул табигатьнең бер кисәге итеп тоюы, бу кешенең мораль-этик, интеллектуаль үсешен күрсәтә. Әсәрдә табигать язмышы фәлсәфи-әхлакый күзлектән чыгып бәяләнә һәм турыдан-туры тоталитар системаның КПСС программасы нигезендә социаль икътисадны үстерү максатыннан кертелгән күпсанлы "бишьеллык планнар"ы белән тарихка кергән башбаштаклыгы аркасында табигатьтән гел суырырга гына яраткан бүгенге кешегә һәм ул тудырган афәтләрнең сәбәбенә ишарә ясый. +Табигатьнең аянычлы язмышын тасвирлап язган әсәрләрдән Л.Леонов "Урыс урманы" ("Русский лес"), В.Астафьевның "Соңгы баш ию" ("Последний поклон"), "Патша-балык" ("Царь-рыба"), Б.Васильевның "Аккошларга атмагыз" ("Не стреляйте в белых лебедей"), Ч.Айтматовның "Ак пароход", Г.Бәшировның "Җидегән чишмә" һәм башка әсәрләр бу яктан караганда Н.Фәттах романына күпмедер аваздаш булып торалар. Н.Фәттах әсәрләре тагын шуны аңларга ярдәм итә: табигатьтә һәм җәмгыятьтә бернәрсә дә ясалма була алмый, аның үзенең иҗтимагый-физиологик концепциясе бар. Әгәр бу концепция бозылса, яшәеш, тормыш, көнкүреш тә бозыла. +Әдәби әсәр булгач, табигый, романда геройларның хисләренә зур игътибар бирелә. Геройлар бигрәк тә яшәү, үлем, бәхет турында еш уйланалар, үз язмышларыннан чыгып, бу төшенчәләрне ничек аңлауларын белдерәләр. Мәсәлән: +— Кояш чыкты, әни! — дип кычкырды Куянкай очынып. +— Чыкты, кызым, чыкты,— диде бикә.— Читкә тибәрелгән кешеләргә дә кояш бертигез елмаеп карый. Барлык кешеләр дә аның өчен бер. Тик менә үзара талашып, сугышып бүлгәләп алып бетергән бәхет кенә тигез түгел, кызым. +— Бәхет нәрсә соң ул, әни? — диде Куянкай. +— Бәхет ул, кызым, көч-байлык... яшьлек-матурлык,— диде бикә. +— Әнием, син нинди матур! — диде бала чын күңеленнән сокланып. +Көтмәгәндә мондый мактау ишетеп дүрт бала анасы куанып елмаеп җибәрде. +— Әни, син көләсең! Әни, син — бәхетле! — диде Куянкай... +— Син миннән дә бәхетлерәк, кызым,— диде ул. +— Ник? — диде Куянкай. +— Син яшьрәк,— диде ана. +Үзалдына ул уйланып куйды: "Син әле дөньяны... кансыз, көнчел дөньяны белмисең. Шуңа күрә дә бәхетле син, балам,— диде" (167 б.). +Икенче бер җирдә исә Күрекле бикә болай ди: +"Бервакыт син: нәрсә ул бәхет? дип сораган идең, кызым", дип уйлады ул, алдына утырган һәм ат ялына чытырдап тотынган Куянкай белән сөйләшкән сыман. Бәхетнең менә шундые да була икән ул, кызым. Качып котыла калсак, исән калсак — безнең өчен иң зур бәхет менә шул булыр. Артта әле бик күп бәхетсезләр калды. Синең кебек бик күп балалар калды, минем кебек бик күп аналар калды. Терлек-туар калды. Үзенең ирләре белән Җирән калды. Җирән... ул инде бәхетле дә булган иде. Калды менә. Берәүләр бәхетле булсын өчен, икенче берәүләр бәхетсез булырга тиеш. Берәүләрнең кан-яше, газабы, үлеме икенче берәүләргә бәхет, шатлык китерә. Менә ул дөнья нинди, кызым!" (412 б.) +Күрекле бикәнең баштагы сүзләрендә аксөякләр арасында барган көнчел көрәш турында әйтелсә, икенче өлешендә сугыш афәте турында сүз бара. +Автор дәрәҗәле аксөякләрнең эгоистик психологиясен ачыкларга шактый урын биргән. Каганның анасы Кортка бикә хакында ул болай ди: "Яшь, сылу кызлар турында ул беркайчан да тыныч кына тыңлый алмый иде. Кулыннан килсә, ул барлык яшь сылуларны үзе кебек корыган агачка әйләндереп бетерер иде" (98 б.). Гомумән, романда борынгы кешеләр тормышындагы һәм табигатендәге кыргыйлык, вәхшилек күренешләренә әледән-әле игътибар бирелә һәм алар төрле яклап хөкем ителә. Мондый күренешләрнең табигать тарафыннан өнәлмәвенә мисал рәвешендә язучы корбан чалган вакытны күрсәтә. Икенче бер очракта исә дунху бәге Начин нойон, үлемнән котылу куанычыннан шашып: "Тәңрем! Коткаручым! Үз аймагыма кайтып җитә алсам, биш яшьлек улымны сиңа корбан бирәм!" — (150 б.) дип нәзер әйтүе, әлеге кыргыйлыкка мисал итеп китерелә. +Романда борынгы гореф-гадәтләрне, йола-ырымнарны яктыртуга киң урын бирелә. Боларны автор сәнгать чарасы рәвешендә дә актив файдалана. Мәсәлән, әсәрдә Албуганың кызы Алтын-Бөртеккә өйләнүе, кәләш куеныннан туры яуга китүе этнографик бай детальләре, шаян-шуклыклары, моңсу бизәкләре белән тасвирлана. Шундый юл белән йола, гореф-гадәт ритуаллары, багу, күрәзәчелек күренешләре һәм башкалар борынгы сөннәрнең тормыш-көнкүреш, яшәү рәвешен һәм фәлсәфәсен ачыклый. Шуларның берсе — үлгәннәргә корбан бирү ритуалы әсәрдә бик җентекләп тасвирлана. +Бу көнне "иң алдан, акбүз атка атланып, Туман каган белән Баргынтай баба барды. Аның артыннан күпсанлы җәяүлеләр атлады. Һәр ыру үзе белән җитәкләп корбан малы алып барды. Бернинди ыгызыгысыз, изге бер тантана белән, әкрен генә атлап барган озынча төркемнең башы тау итәгенә килеп җиткәндә, кышкы кояш инде бик нык зурайган, кызарган һәм кара җир астына төшеп бара иде. Шул ук вакытта юл буенда арттан туктаусыз искән ачы җил дә, кешеләр изге җиргә килеп җитү белән, кинәт кенә туктап калгандай булды. Бу исә көннең дә озакламый төн белән алышыначагын белдерә иде" (132 б.). Күренә ки, бу йолага табигать тә килеп кушыла, аңа үзенең теләктәшлеген белдерә булып чыга. Ниһаять, корбан чалуның кульминацион ноктасы җитә. Автор аны болай сурәтли: "Туман каган белән Баргынтай баба изге бурага берничә адым җитмичә туктадылар, тезләнделәр дә, Сөн бабага атап дога кылдылар. Җил кискән кырыс чырайлы ирләр, тын алырга да куркып, бер читтәрәк басып тордылар. Дога укылгач, каганга төтәсләп торган кисәү башы китереп тоттырдылар. Кисәү башын ул шунда ук ачык җиргә өеп куелган коры тал чыбык, камыш өеменә якын китерде. Күп тә үтмәде, чытырдап коры камыш янганы ишетелде. Бармак башыдай ут, камыштан-камышка сикереп, чырт-чырт килеп куе чытырлык арасыннан җитез генә шуыша башлады, югары үрләде, төтен чыгарды һәм бермәлне кинәт гөлт итеп китте дә, бөтен зур өемне ялмап алып, куанып бии башлады. +Инде көн караңгыланып килә иде. Кызыллык сүнә барган офык ягына, астан, төн ягыннан далага, иләмсез зур киез кисәгедәй булып, болыт булып, томанлы салкынлык якынаеп килә иде" (133 б.). +Романның ахырындарак Туман каганны җирләү йоласы да кабергә каган янына атлар-арбалар, кол кызлар, кол ирләр, һәртөрле хезмәтчеләрне дә күмү рәвешендә тасвирлана. +Моны археологик материаллар да раслый. Б.э. кадәр II гасыр башында Көньяк Себердә һәм Үзәк Азиядә яшәүче кабиләләрнең тормыш-көнкүрешендә зур үзгәрешләр була. Бу вакытта һуннарның Модэ (Албуга) җитәкчелегендәге кабиләләр союзы тәмам көчәеп китә. Һуннар Үзәк Азияне яулап алалар һәм б.э. кадәр 205-201 елларда хакас иңкүлегендә яшәп яткан, утрак терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгән татар археологик культурасы барлыкка килә. Бу культураның төп үзенчәлекләреннән берсе — мәрхүмнәрне зур курчаклар белән җирләү. Шундый курчаклар, аяк киемнәре һәм кешеләр күп күләмдә Оглахтино каберлегендә табылган. Н.Фәттах үз әсәрендә шушы тарихи фактны да искә ала. +Әсәрдә борынгы йолалар турында сүз барганда, автор, ирләрнең үз кыз туганын исәпкә кертмичә, уртак хатыннары булган кебек, хатын-кызларның да, үз абыйларыннан башка, уртак ирләре булуын күрсәтә. +Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, һун җәмгыятендә патриархаль ыруглык мөнәсәбәтләре көчле булган. Тарихи үсешнең, үзгәрешнең билгеле бер баскычында ике община аерылып чыга: беренчесен хатын-кызлар, икенчесен ирләр төзи. Никах ике общинаның барлык әгъзалары арасында да бара, тик общинага кергән бу туганнар ир һәм хатын-кыз арасында катгый тыела. Шулай итеп, ирләрнең уртак хатыннары, ә хатыннарның уртак ирләре булган. +Табигый, һуннарга да хас булган шушы хәл "Сызгыра торган уклар"да чагылыш таба. Язучы әлеге тип гаилә мөнәсәбәтләре җәмгыятьнең төрле катлауларына хас булуын күрсәтә. Бу яктан, мәсәлән, Кондыз карт Сылу-кызга: +— Өең иркен, үзең яшь — ырудашың синдә кунар,— ди каената. +— Ярар, ата,— диде кече килен, учактагы ялкындай кызарынып" (338 б.). +Шуңа ук өстәп, тагын Сылу-кызның ирен каршылаган кебек Камашка киемнәрен салырга булышуын әйтергә мөмкин. +— Изгелегеңнән ташлама, Ут-ана! — диде, учактагы утка эндәшеп. +Шул сүзләрне әйтеп, шул эшләрне башкаргач, ул, үз өенә, үз хатыны янына кайткандай, ашыкмыйча гына чишенә башлады. Сылу-кыз, ирен каршылаган сыман, аның киемнәрен салышты, тиреләрен ипләп кенә бер читкә алып куя торды. Өстен-башын чишендергәч, ул аны түргә, калку урынга утыртты. Шуннан соң ул кабаланып һәм никтер ашыгып ашарга-эчәргә әзерли башлады. Кунакка ул пешкән ит, шулпа җылытып бирде" (342 б.). +Югары катлау вәкилләренең әлеге йолага тулысынча мисал итеп Елдырым бәкнең бикәгә әйткән түбәндәге сүзләрен алырга мөмкин: "Кияү үлеме, тереме — белгән юк. Кияүнең энесе Адай белән кызым Алтын-Бөртеккә аерым өй корырбыз, торырлар бергә. Кияү кайтканчы. Үзең дә аерым өйдә... әлеге өеңдә яшәрсең. Синдә таза, яшь ирләр, миндә кызлар, тол хатыннар бар" (184 б.). Яки, мәсәлән, Албуганың чин Чунга җавабы: "Туганнарның уртак кызга ир булуы бездә язык саналмый. Бу безнең борынгы йола" (554 б.). +Борынгы кешеләрнең тормыш-көнкүреше турында сөйләгәндә Н.Фәттах аларның тормыш шартларына бик җайлашучан булуларына дикъкать итә. Мәсәлән, аска коры-сары түшәп, тире җәеп, кышкы далада куну, яңа җирдә торак кору яки, киресенчә, ил-көн, мал-туар белән кузгалып китү, көннәр буе далада булу — алар өчен табигый хәл. 5-6 яшьлек балалар инде атка атланып, ә ярлыраклары сарыкка атланып йөриләр. Автор, гомумән, күчмә кешеләрнең дала шартларына җайлашкан, зирәк, чыдам булуларын күрсәтә. +Әсәрдә борынгы сөннәрнең яшәешендә сәүдә итүнең мөһим урын тотуы хакында әйтелә. Аерым алганда, кыпчакларның сөннәргә затлы тиреләр, эретелгән һәм чүкелгән бакыр, алтын, тимер алып килүләре, ә алмашка йон, ефәк, киндер, тукыма, савыт-саба һәм башкалар алып китүләре искә алына. Гомумән алганда, сәүдә мөнәсәбәтләрен күрсәтү, борынгы халыкларның яшәү рәвешен тулырак ачарга булыша. +Әсәр сөннәрнең җиңүләре, чиннәрнең җиңелүләре белән төгәлләнә. Моңардан язучы шундый нәтиҗә ясый: "Әйе, җиңелделәр. Хур булдылар. Хәзер инде барыбер түгелмени? Җиңелү, бәлки, чынлыкта җиңүдер әле ул. Һич югы моннан соң инде яуга кумаслар, өйдән, хатыннардан, балалардан аермаслар. Шулкадәр җиңелү хурлыгы татыган патшалар да моннан соң күрәләтә үлемгә атлыгып тормаслар лабаса!" (748 б.) +Моның белән авторның романга кереш сүзендә әйткән фикере раслана һәм ул дөньядагы хәзерге вакыйгаларга, халык-ара мөнәсәбәтләргә шактый аваздаш, актуаль яңгырый. +Албуга алып барган сугышлар азатлык хәрәкәтенең чиген үтеп чыга, тора-бара ачыктан-ачык талау һәм баю максатын алга сөргән сугышларга әйләнеп кала. Автор романның ахырында моны тулысынча ачып бирә. +Әсәр башында төп проблемаларның берсе итеп, сөннәрнең төрле ыруларны берләштерүдәге ролен ачу һәм сугышлар аркасында берәүләрнең җиңелүен, икенчеләрнең җиңүен сурәтләү куелган булса, вакыйгалар барышында башка мөһим проблемалар — власть өчен көрәш, тарихта шәхес һәм халык арасындагы мөнәсәбәтләр, җәмгыятьтә хатын-кызның роле, шәхес һәм тирәлек, кеше һәм табигать, бердәмлек һәм таркаулык, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, кеше һәм аның рухи дөньясы, гаилә һәм бала тәрбияләү, кешелек һәм яшәеш, халыклар язмышы проблемалары алгы планга чыга. Әлеге проблемаларны, автор тарихи җирлеккә нигезләнеп, реалистик планда һәм шактый дәлилләп ача. +Хәлбуки биредә Н.Фәттах ерак легендар үткән турында киң игътибарга лаеклы әсәр тудырды. Язучының әле һаман да тиешенчә бәяләнмәгән бу уңышы барыннан да элек роман өчен кирәкле фактик материалны бөртекләп җыю һәм җентекләп өйрәнүе белән бәйләнгән. Фәнни-тарихи фактларны язучының сәнгатьчә образлы фикерләү белән тыгыз бәйләве нәтиҗәсендә исеме үк бик мәгънәле булган әдәби әсәр туган. Чыннан да, романның исеменә тирән тарихи мәгънә салынган. Эш шунда ки, сызгыра торган уклар борынгы сөннәрнең (яки һуннарның) сугыш сәнгатендәге тарихи казанышлары булып санала. Бу укларның тарихи серен ахырда гына ачыклап, язучы әсәр дәвамында бу казанышка ирешүнең катлаулы озын юлын күз алдына ышандырырлык итеп бастыра алган. +Тарихны шәхес аша гәүдәләндерү максаты хәзергә әдәбиятта төрлечә хәл ителә. Моңа иң характерлы мисалларның берсе — язучыларның үткәндәге тарихи шәхесләргә игътибарлары арту. Шулай ук мондый шәхесне сурәтләү хәзерге әдип өчен һич тә үзмаксат түгел. Дөресрәге, авторлар биредә тарихи үткәннең аерым күренешләрен һәм мәсьәләләрен сәнгатьчә яктыртуны максат итеп куялар. Аңлашыла ки, монда иң элек тарихи шәхеснең сәнгатьчә сурәтләнүе зарур. Мондый ихтыяҗ соңгы вакытта тарихи хезмәтләрдә сизелә башлады. +Бу уңайдан тарих фәннәре докторы Р.Нәфиков "Тарих һәм әдәбият" дигән темага багышланган бер сөйләшүдә болай дигән иде: "Чөнки без, тарихчылар, өйрәнелә торган тарих замандашлар алдына дөрес булып кына түгел, шигъриятле дә булып басарга тиеш дип уйлыйбыз. Бу теләк бигрәк тә тарихи шәхесләрне күрсәтүгә карый. Чөнки бу шәхесләр, гадәттә, бай рухлы гүзәл затлар булганнар һәм шундый сыйфатлар белән безнең замандашларга да үрнәк булып торалар. Алар тарихи хезмәтләрендә дә әнә шундый затлар булып сурәтләнергә тиешләр" . +Академик Ф.Мусин билгеләп үткәнчә, тарихи шәхес образын гәүдәләндерүдә соңгырак вакытларда төрле әдәбиятларда ерак үткәндә яшәгән шагыйрьләр белән кызыксыну көчәйде. А.Әлимҗановның "Махамбет уклары", Г.Гулианың "Гомәр Хәйям турында хикәят", А.Якуповның "Олугбәк хәзинәләре" романнары, М.Кәримнең "Салават", Н.Фәттахның "Кол Гали" трагедияләре, Ю.Марцинкявичюсның "Миндаугас" поэмасы һәм башкалар шул хакта сөйли. +Мондый шагыйрьләргә игътибар көчәю барыннан да элек язучыларның үткән тарихи дәверләрнең рухи-әхлакый тәҗрибәсен, аларның рухи эзләнүләрен танып белү, аларны хәзерге һәм киләчәк буыннарга җиткерү теләге белән бәйләнгән. Чөнки ерак үткәндәге олы шагыйрьләрдә хәзерге әдипләр узган дәверләр рухын, аларның югары социаль-әхлакый идеалларын һәм омтылышларын үзләрендә аеруча тулы чагылдыручыларын күрәләр. Үз чорының иң бөек шәхесләре булган бу кешеләр шул ук вакытта үз күңелләрендә заманның өметләрен һәм шомнарын, аның әхлакый казанышларын һәм фаҗигаләрен йөрткәннәр. Алар еш кына үз заманнарындагы гаделсез иҗтимагый строй белән тирән конфликтка кергәннәр, һәм бу конфликтлар аларны һәлакәткә китергән. Әмма әсәрдә борынгы шагыйрь үлеме гадәтенчә кеше рухының шул замандагы рухи торгынлыгы һәм томаналыгы өстеннән тантана итүе булып яңгырый . +Әлеге әсәрләрнең кайберләрендә тормышка гаделлекнең һәм яхшылыкның тантанасы өчен шигырь белән дә, кылыч белән дә көрәшкән борынгы сугышчы-шагыйрь образы тудырыла. Хәзерге әдипләр бу сугышчы шагыйрьләрне үз заманының иң яхшы сыйфатларын, күркәм идеалларын һәм рухи казанышларын үзендә чагылдырган яңа герой итеп күз алдына бастыралар. Шундый сыйфатлары белән шагыйрьләр дәверләр бәйләнешен үзләрендә гәүдәләндереп, буыннан-буынга күчеп яшиләр. Бу кешеләрнең онытылмас эшләрен һәм батырлыкларын күз алдына тулырак бастыру белән бергә, хәзерге әсәрләрдә аларның рухи дөньясын тирәнрәк ачарга омтылыш көчәя. Үткәндәге бу геройлар укучы алдына тарихи яктан тулырак һәм дөресрәк булып, тулы канлы шәхес һәм заманның яңа герое булып басалар. Шул ук вакытта кайбер әсәрләрдә авторлар бу шәхесләрне сәнгатьчә сурәтләгәндә әллә ни уңыш казана алмыйлар. Һәм биредә төп сәбәп еш кына авторның иҗат фантазиясен документаль материал белән тыгыз бәйли алмавына кайтып кала. Ә кайчак, тарихи шәхес турында хикәяләүнең документаль төгәллегенә омтылып, авторлар документальлеккә артык ябышып яталар һәм фантазияне санга сугып бетермиләр шикелле. Дөрестән дә, фантазия белән артык мавыгуның тарихи шәхесне реаль җирлектән аерып күрсәтүгә китерүе бик тә ихтимал. Мондый ялгышудан язучыны бары чын тарихилык хисе генә коткара ала. Документаль төгәллеккә азрак дәгъва итеп, автор фантазиясенә киңрәк урын биреп, әхлакый-фәлсәфи проблемалар, андагы рухи башлангыч белән кызыксынып, Н.Фәттах үзенең "Кол Гали" трагедиясен (1972) яза. +Борынгы каһарман шагыйрьләрне үз заманы белән тыгыз бәйләнештә карап, автор әсәрдә шул дәвернең иҗтимагый-рухи тормышын тасвирлауга игътибар бирә. Биредә драматург аеруча халыкның дөньяны күзаллавында, эчке табигатендә, уй-фикерләү рәвешендә дәвердән-дәвергә күчеп килә торган сыйфатларын ачуга дикъкать итә. Ул болгар чоры дөньясын, ул заманда яшәгән бабаларыбызның холык-фигылен, уй һәм гамәлләрен җанлы итеп күз алдына бастыруга ирешә. Әйтергә кирәк, бу шәхес образын тудыруда авторга зур гына кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Иң әүвәл Кол Гали турында тарихи мәгълүматлар бик аз сакланган. Булганнары да нигездә риваятьләргә кайтып калалар. Төп чыганакларның берсе итеп Н.Фәттах "Кыйссаи Йосыф"ны сайлый. Дөрес, анда шагыйрь турында мәгълүмат бик аз. Әйтик, әсәрдән без шагыйрьнең исемен беләбез. Үзе белән ул болай таныштыра: +Боны дөзен зәгыйфь бәндә-аты Гали... +...Рәхмәт кыйлгыл, рәхим кыйл Кол Гали... +Күрәсең, үз тирәлегендә аны "Гали" дип атаганнар, ә әдәби кушаматын үзе "Кол Гали" дип сайлагандыр. Икенче бер урында, ләкин аерым юлларда шагыйрь үзен кайгылы-моңлы "бер зәгыйфь", "мәхзүн", гөнаһлы "мәзнип" дип атый, үзенең акылы ким кеше түгеллеген — "фәнҗми иксек кемсә" икәнен әйтеп үтә. +"Итил суы ака торур" романында сурәтләнгән Х гасыр һәм "Кол Гали" трагедиясендә гәүдәләндерелгән XIII гасыр Идел буе болгарлары тарихында бик мөһим дәверләр булып тора. Бу яктан "Кол Гали" трагедиясен "Итил суы ака торур" романын заманының үзенчәлекле дәвамы итеп тә каралырга мөмкин. Әгәр романда борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар дәүләтенең туу, оешу чоры турында сүз барса, монда исә кайчандыр чәчәк аткан ул дәүләткә монгол яуларының һөҗүме башланган вакыт тасвирлана. Автор ике әсәрдә дә уртак бер идеяне — халыкларның эчке татулыгы идеясен, теләсә нинди дошманга каршы тору өчен бердәм хәрәкәт итүне, үзәкләшкән бердәм дәүләт булып яшәү кирәклеген яктырта. Таркаулыкның нинди аяныч хәлләргә, фаҗигаләргә этәргәнлеген ачып сала. Пьеса үзәгенә XIII гасырда болгар тормышындагы ике зур вакыйга куела. Аларның берсе — Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасының иҗат ителүе һәм дөнья күрүе. Икенчесе — әлегә кадәр җиңелмәс булып саналган Чыңгыз хан армиясенең 1223 елда болгарлар җирендә беренче мәртәбә җиңелүе. +Әсәрдә бу вакыйгалар үзәгенә каһарман шагыйрь Кол Гали куела. Болардан тыш шагыйрь Кол Галинең Болгарда, Хәрәземдә белем алуы, мөселман Көнчыгышының мәдәни үзәкләренә сәяхәт кылуы, 1236 елда Биләр каласын Батухан гаскәрләре яулап алган вакытта һәлак булуы турында өзек-өзек мәгълүматлар бирелә. Шагыйрьнең үзе турында мәгълүмат бик аз булса да, аның тарихи әһәмиятле шигъри казанышы — "Кыйссаи Йосыф" поэмасы сигез гасыр буена татар халкының күңелендә сакланып килгән. Алай гына да түгел, гасырлар дәвамында ул болгар-татарларның иң яраткан һәм хөрмәт иткән китабы булган. Моңа иң төп дәлилләрнең берсе: соңгы 25 ел дәвамында Идел буенда һәм Урал ягы төбәкләрендә үткәрелгән гыйльми экспедицияләр нәтиҗәсендә поэманың йөзгә якын күчермәсе яки вариантлары табылды, алар XVIII-XIX гасырлардан элегрәк язылган үрнәкләрдән күчереп алынганнар. Ничәмә-ничә гасыр дәвамында халкыбызның рухи тормышында үзенә бер маяк булып торган бу поэма үзе үк Н.Фәттахны аның даһи авторы турында, аның мәгърур да, фаҗигале дә язмышы турында әсәр язарга этәрә. +Әйтеп үткәнебезчә, "Кыйссаи Йосыф" поэмасы белән "Кол Гали" трагедиясе арасында идея уртаклыгы да сизелеп тора. Әгәр поэманың төп герое Йосыф образында хөкемдар кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге күрсәтелсә, Н.Фәттах герое Кол Галидә дә шул ук гадилек, рухи яктан күркәмлек, зур акыл иясе булу, алдан күрә алу сәләте, баһадирларча көчкә һәм үз халкына карата тугрылык сыйфатлары бирелә. Йосыфның җәмгыять каршында тугрылыгы Мисырда зур кытлык хөкем сөргән вакытта ил-халык өчен кайгыртучанлыгы аша гәүдәләнә. "Кол Гали"дә исә, шулай ук ил өчен кайгылы, канлы вакыйгалар алына. Кыпчаклар арасында качкын һәм кол булып яшәсә дә, үлемсез поэмасын иҗат итеп, коллык богауларын өзеп, монгол яуларына каршы көрәшкә күтәрелүе белән шагыйрь Гали илгә, халыкка карата үзенең тугрылыгын күрсәтә. +Ике әсәрдә дә мәхәббәткә тугрылык идеясе үткәрелә. Мисыр патшасына тугрылык саклап, Йосыф гүзәл Зөләйханың аздыргыч тәкъдимен кире кага. Инде Зөләйханың никахлы ире булгач, Йосыф гүзәл Зөләйхага гомеренең соңгы көненә кадәр тугры кала, шәрык хөкемдарларына хас булганча, җарияләр тотмый, Зөләйха үлгәннән соң да яңадан өйләнми, бәлки тол килеш кала биреп, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнә. Н.Фәттах пьесасы герое Кол Гали дә, гүзәл кыз Чәчәк үз мәхәббәтен тәкъдим иткәч, Энҗегә тугрылык саклап, Чәчәкне башта кире кага. Ләкин Гали коллыкка төшкәч, Энҗе аңа хыянәт итә. Ул Хаҗига кияүгә чыга. Гали җиңү белән кайткач, Энҗе аңа яңадан үзенең яратуын әйтеп, тәхетне алып бирергә вәгъдә итсә дә, Гали инде әйткән сүзенә һәм Чәчәккә тугрылыгын саклап кала. Энҗенең баштагы хыянәтен оныта алмый, шуңа тәхеттән дә, Энҗе бикәдән дә баш тарта. +Һәр ике әсәрдә дә кешенең дөньяви мәхәббәткә хыянәт юлы белән түгел, бәлки бары вөҗдан, намус юлы белән генә ирешү мөмкинлеге күрсәтелә. Әдәбият-сәнгатьтә элек-электән җәмгыять белән шәхес мөнәсәбәтләренә игътибар зур булган. Бу мөнәсәбәтләрне чагылдырганда җәмгыятьтәге төрле катлауларның, җыебрак әйткәндә, югары һәм түбән катлауларның үзара багланышларына дикъкать ителгән. Кол Гали заманындагы җәмгыятьнең төп социаль катлау — феодаллар белән хезмәтче сыйныфлар — халык иҗатында һәм профессиональ әдәбиятта төрлечә бәяләнәләр. Гадәттә, автор симпатиясе түбән катлаулар — хезмәт кешеләре ягында булган. Шуның белән бергә халык авыз иҗатында һәм язма әдәбиятта да әледән-әле яхшы патша идеясе үткәрелгән. Урта гасырларда халык хыялында мәгърифәтле һәм кешелекле гади хөкемдар идеалы туган. Язучылар тарафыннан тасвир итеп үтелгән шушы идеал безнең көннәрдә Н.Фәттахның "Кол Гали" трагедиясендә дә чагылыш таба. Әсәр геройлары Болгарга авырлык килгәч, Болгар тәхетенә утырту өчен шагыйрь Галидән дә төплерәк кеше тапмыйлар. Кол Гали — урта яшьләрдәге шагыйрь, хәрби җитәкче һәм акыллы дәүләт эшлеклесе итеп гәүдәләндерелә. Драматург, бер яктан, мәгърифәтле һәм кешелекле хөкемдар образын тудырып, патша белән халык арасында гадел мөнәсәбәтләр урнаштыру идеясен үткәрсә, икенчедән, ул моның утопик идея икәнлеген дә тирән аңлый. Шуңа күрә ул шагыйрь Галине власть башына — тәхеткә утыртмый. Ул бары массаларның өметләрендә, хыялларында гына кешелекле патша булып кала. Җәмгыять белән шәхес арасындагы мөнәсәбәтләрне киңрәк планда карап, автор патша белән халык арасындагы багланышларны яктыртуга ирешкән. Тасвир ителә торган шәхеснең дә халыкка тиң килерлек сыйфатлары булуы кирәк, аның халык кичергән хәлләрне үз башыннан кичереп, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше булуы шарт. Автор Кол Галине әтисе хан булса да, "кара" анадан туган, буш вакытын күбрәк каралар белән уздыра торган итеп бирә. Гади халыкның Галине якынрак күрүе, Галинең сугышта дошманнарны җиңеп кайтуы, хан якыннары Актай, Хаҗиларның эчен пошыра. Шуңа алар аңа төрле яла ягалар. Гали кыпчак далаларына качып, чын исемен яшереп, көтүчелеккә ялланырга мәҗбүр була. Автор Гали башыннан үткән хәлләргә бөтенлек бирер өчен катлаулы вакыйгалардан торган сюжет кора. Мондый очракларда борынгы әдипләр, гадәттә, әзер сюжетлардан файдаланганнар, үз әсәрләренең нигезе итеп мифологиядән килә торган күчмә сюжетларга мөрәҗәгать иткәннәр. Мондый сыйфатларны Н.Фәттах та үзенең эстетик максатларыннан файдалана. "Кол Гали" пьесасында, теләсә нинди дошманга каршы тору өчен бердәм хәрәкәт итү, үзәкләшкән дәүләт булдыру идеясе үткәрелә. Шушы идеяне тормышка ашырырга алынган Кол Гали үзе әсәрдә ике халәттә күрсәтелә. Әсәрдә бер сюжет линиясендә ике төрле вакыйга алына. Бердән, шагыйрь кыпчаклар арасында качкын, кол булып яши, шунда үлемсез поэмасын иҗат итә, коллык богауларын өзеп монгол яуларына каршы көрәшкә күтәрелә, икенчедән, хан сараендагы Хаҗи бәк, Энҗе бикә, Актайларның тәхет өчен көрәшләре, сарай интригалары, Галигә каршы мәкерле планнар корулары сурәтләнә. Һәр ике вакыйга да Галинең авыр тормыш сынаулары үтеп олы шәхес булып җитешүенә булыша. Бу үсешнең нигезендә Кол Галинең ил иминлеге өчен фидакарь көрәшчегә, каһарман җитәкчегә әверелүе ята. Гали җиңү хакына, илне коткару хакына бөтен нәрсәдән баш тарта. Хаҗи бәк нинди генә усаллыклар эшләсә дә, сугыш куркынычы алдыннан Гали, элеккегеләрне онытып, аңа дуслык тәкъдим итә, хәтта Болгар тәхетенә варислыктан ваз кичә. Болгардагы тәртипсезлек, таркаулык аның эчен пошыра, йөрәген телгәли. "Аһ, Болгар! Аһ, ятим, бичара Болгар! Беләм, аңлыйм. Ерактан ук барысын да күреп торам! Берәүләр чын күңелдән янып йөри, икенче берәүләр, ыгы-зыгыдан файдаланып, үз эшләрен җайларга маташа" (30 б.),— ди ул. "Болгарлар! Без барыбыз да чиктән тыш хәтәр көннәрдә яшибез. Мангуллар без белгән башка бер дошманга да охшамаган. Әгәр дә мәгәр Чыңгыз хан чирүләре Идел-Чулман буйларына килеп җитә калсалар, Хәрәзем шәһәрләре кебек, безнең шәһәрләрне дә җир белән тигезләячәкләр, безнең халыкны да чебен урынына кырачаклар. Изге йортыбызны, туган халкыбызны саклап калу өчен безгә кичекмәстән берләшергә кирәк!" (30-31 б.) +Фикер йөртүендә, сөйләмендәге зирәклекне Кол Гали гамәлләре белән дә раслый. Үгет бирәме ул, кисәтәме, үз-үзен тыныч тотамы — һәр очракта аның сүзләре мәгънәле, гыйбрәтле. Гали үзенең шул сыйфатлары белән кешеләрдә ышаныч тудыра. Хәтта Ураз бәк, Кол Гали үзендә кол булып торуга карамастан, кискен моментта аңа үз сугышчыларын, үз кешеләрен һәм үз язмышын ышанып тапшыра. Әйтеп үткәнебезчә, шагыйрь Галинең иң мөһим сыйфатларыннан берсе итеп тугрылык күрсәтелә. Әсәрдәге төрле ситуацияләрдә аның бу сыйфаты туган иленә, халкына, әтисенә, абыйсына, яраткан кешесенә тугрылык, антка, бурычка тугрылык рәвешен ала. Берәүләр — Ураз бәк, аның якыннары һәм гади болгарлар геройның бу сыйфатларына ышанып карасалар, икенчеләре — тәхет тирәсендәге Хаҗи бәк, Энҗе бикә, Актайлар бу тугрылыктан куркалар. "Мин аннан көнләшәм, мин аннан куркам! Мин аның яхшылыгыннан, батырлыгыннан куркам, аның бөеклегеннән куркам!.. Бертуктаусыз ул минем канымны агулый, күңелемне ярсыта! Гомер буе шулай газапланып яшәргәме?" (38 б.) — ди агасы Хаҗи бәк һәм Галигә тагын хыянәт итә, җиңүчеләргә шәһәр капкаларын ачмый. Нәтиҗәдә, кыпчаклар болгарлардан аерыла. Бердәм хәрәкәт булмау аркасында, һәммә нәрсәнең асты өскә килә, монголлар тарафыннан шәһәрләр туздырыла, тирә-як мәет белән тула. Әсәрдәге трагедиянең асылын әнә шул таркаулык тәшкил итә. +Сарай эчендәге барган вакыйгалар да Кол Гали шәхесен төрле яклап ачарга булышалар. "Минекен генә түгел, бик күпләрнең фикерен үзгәртте Гали углан. Буш вакытын күбрәк каралар белән уздыра торган Галигә баштарак беркем дә ышанып карамады. Инде сугышчы Гали уңда да, сулда да дошманнарны җиңеп кайткач, бик күпләр аның булдыклы ир икәнлеген танырга мәҗбүр булдылар" (27 б.),— ди Актай. Энҗе бикә, Хаҗи бәк сүзләреннән дә без Галинең акыллы гаскәр башлыгы, батыр йөрәкле сугышчы икәнен беләбез. Чәчәк һәм Энҗе бикә образлары Кол Галинең мөһим рухи-әхлак сыйфатларын ачыкларга булышалар. Галинең хатын-кызларга мөнәсәбәтләрендә намус, сабырлык кебек сыйфатлары ачыла һәм сынала. Шул ук вакытта әлеге героиня образларында Н.Фәттах шул заман хатын-кызларының үзенчәлекле холык-фигылен, яшәү рәвешләрен һәм максатларын ача. Энҗе бикәдә, мәсәлән, ярату да, көнләшү дә, мәкерлелек тә, хәйләкәрлек тә, көч тә бар. Ләкин ул мәхәббәт хисенә исе китми, киресенчә, һәр адымын, һәр уен бер максатка — үзенә власть яулап алуга буйсындыра. Шушы максатына ирешү өчен ул хәтта шәригать кануннарын, гадәт-йолаларны бозуга да бара. "Син бит туганнарның икесен дә "яраттың". Гали читтә кан койганда, мыштым гына Хаҗи бәк белән шаярдың",— ди әтисе Актай аңа, ә икенче бер җирдә "хан инде карт, килененең серле елмаюларына гына эреп төшмәячәк" (27 б.),— дип, Энҗе бикәнең кирәк вакытта, ханнан да баш тартмавына ишарә ясый. +Энҗе бикә башта "Хаҗи бәк, бернәрсәгә карамыйча, варис булырга, тәхетне яулап алырга тиеш. Син аңа булышачаксың, әти! Син баш тартсаң, мин үзем тотыначакмын" (27 б.),— дип план корса, Гали монголларны җиңеп, Болгар янына килеп туктагач, аңа инде болай ди: "Хаҗи бәк өлгергәнче, аның үзен юк итәргә кирәк. Теләсәң, хәзер үк, таң атканчы Ханбалыкка басып керә аласың. Мин капка каравылын сатып алдым. Алар минем яклы. Тәхеткә юл ачык. Йоклап кала күрмә, Гали!" (42 б.) +Гали тәхеттән баш тарткач, ул аны хәнҗәр белән кадап үтерә. Әсәрдәге икенче героиня Ураз бәк кызы Чәчәк Энҗе бикәнең капма-каршысы итеп бирелгән. Бу кыз — матур, саф һәм тирән хис иясе. Аның Галигә булган мәхәббәте романтик рухта яктыртыла. Гали биреп калдырган поэманы соңгы көненә кадәр саклап, ул сөйгәненә ахыргача тугры булып калуын күрсәтә. Пьесада сурәтләнгән югары катлау вәкилләренең берсе — Бурлы ыруы башы Ураз бәк кырыс һәм каты куллы феодал итеп бирелгән. Шул ук вакытта ул тәнкыйтьче Һ.Мәхмүтов билгеләгәнчә, дошманга каршы берләшеп көрәшү кирәклеген вакытында аңлаган "уңай идеаллы шәхес" тә . Илгә куркыныч килә башлагач, ул алдау-йолдауларга бирешмичә, Галигә бөтен сугышчыларын, ыруын тапшыра. Хаҗи бәк Галине Ханбалыкка кертмәгәч, Ураз бәк моның хыянәт икәнен бик тиз аңлап ала һәм Галигә даладагы кыпчакларны берләштереп, "бер йодрыкка" тупларга куша. +Ураз бәкнең киресе рәвешрәк пьесада мәҗүси йола башлыгы Инәл кам бирелә. Инәл кам зур көчкә ия. Шунлыктан Ураз бәк дәүләт эшләрен хәл иткәндә аның фикере белән исәпләшә. Әмма Инәл кам Болгардан килгән көтүче-шагыйрьне дошман күрә. Аңа төрлечә яла яга. Гомумән, Н.Фәттах рухани башлыкларын үз әсәрләрендә тормыштагы яңалыкка каршы торучы көчләр итеп, тәнкыйть позициясеннән торып раслый. Шунлыктан, "Итил суы ака торур"дагы Утташ кам, "Сызгыра торган уклар"дагы Кортка бикә, "Кол Гали"дәге Инәл камга автор күбрәк тискәре сыйфатларны биргән. Пьесаның үзәк героена әйләнеп кайтып, Кол Галинең әсәрдә тагын үлемсез фикер иясе булуына басым ясала: +Кайгырма, туганым, зарланма язмыштан, +Бик кыска гомерле булсаң да тумыштан. +Кызганмый үзеңне балкып ян һәм яндыр, +Гасырлар күгендә ялкынлы эз калдыр! +Буыннан-буынга нәселең таралсын, +Үтердем аны дип Газраил алдансын (117 б.). +Әсәрдә сурәтләнгән чорны һәм геройларны сәнгатьчә гәүдәләндерү өчен Н.Фәттах төрле чараларга мөрәҗәгать итә. Аерым алганда, ул биредә дә дастан алымнарыннан файдалана. Мисал өчен, Кол Галигә Ураз бәк өч төрле гөнаһын күрсәтә. Әгәр шул өч гөнаһны ярлыкамаса, ул җәзаланырга тиеш була. Моңардан тыш, әсәрдә традицион образ, ягъни табигатькә мөрәҗәгать итү алымы бар. Бу образ Гали җырларында аеруча актив файдаланыла. Матурлык төсмерләрен бирүдә автор төрки халыклар фольклоры поэтикасына мөрәҗәгать итә. Мисал өчен, Чәчәкнең чибәрлегенә дан җырлаганда Кол Гали, "карлыгач канатыдай каш, сәйлән сыман теш, ефәк сыман чәч" кебек халыкчан чагыштырулардан файдалана. Фольклор поэтикасыннан файдалану — сурәтли торган тарихи чор билгеләрен һәм рухын бирү өчен дә кулланыла. "Кыйссаи Йосыф" поэмасын иҗат иткәндә Кол Гали, үз чорының улы буларак, ислам дине нормаларына таяна. Әсәрнең кереш өлешендә дә ул, Аллага мөрәҗәгать итеп, аңардан күңелен нурга күмүне, кодрәт белән үткен акыл бирүен, күңелендә фикеракыл балкышын тудыруны сорый. +Н.Фәттах исә, Кол Галине өстен көчләргә түгел, бәлки киләчәккә өмет белән карый торган җир кешесе итеп күрсәтеп бирә. Дөньяны төзәтү, яхшырту хыялы белән яшәгән шагыйрь Гали, аеруча бер нәрсәгә — үлемсез китабына, аның киләчәк буыннарга барып җитәчәгенә ышана. Әсәр ахырында Болгар җире иң фаҗигале көннәр кичергәндә, Чәчәкнең "Бөек кыйсса, мәңгелек истәлек. Мин саклармын, Гали, синең китабыңны" (43 б.), дип әйтүе, әлеге ышанычны тагын да көчәйтә. Гомумән алганда, "Кол Гали" пьесасында Н.Фәттах борынгы тарихыбызның алып, күренекле шәхесләрен сәнгатьчә гәүдәләндереп, әдәбиятта кызыклы адым ясый. Бу адымның нигезендә әсәр проблемасын чын тарихилык принцибына таянып сурәтләнгән чорның кызыклы һәм катлаулы процессын чагылдыру ята. +Әлегә кадәр үткәнне чагылдыру буенча Пугачев вакыйгаларыннан ерак китә алмаган татар әдәбияты өчен Н.Фәттахның җитмешенче елларда тарихи тематикага кереп китүе зур казаныш булды. Үткәне булмаган халыкның киләчәге дә юк. Шуңа күрә төрле фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәребез милләтебезнең тарихи-мәдәни мирасын халыкка аңлатырга, җиткерергә батырчылык итмәгән бер чорда, Н.Фәттах, бу өлкәдә дә беренче буразнаны сызып, кешелек дөньясының милли һәм рухи мәдәниятен, икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән, тарихта зур эз, рухи байлык калдырган Болгар цивилизациясе чорын, кешелек дөньясының нигезен салырга булышкан зирәк, акыллы, батыр, уңган Бөек Хун (Сөн)нәрнең яшәешен хәзерге буынга җиткерү бурычын үз өстенә алды. Үткән мирасны шундый тарихи тирәнлеккә төшеп яктырту "бәхетле" тормышы 1917 елгы инкыйлабтан соң Советлар Союзы (империясе) составында килеш кенә башлана дип уйлаган татар халкы өчен зур яңалык һәм казаныш иде. +Мәктәпләрдә, югары уку йортларында озак еллар буе СССР тарихы, чит илләр тарихы, төрле "изм"нар белән башын катырган, үзенең хак үткәнен белмәгән татар баласы беренче тапкыр борынгы яшәеш белән әдәбият дәресләрендә Н.Фәттах әсәрләре аша танышты һәм үзе яшәгән кечкенә республиканың кайчандыр мәдәни, икътисадый, сәяси яктан зур үсешкә ирешкән Бөек мөстәкыйль дәүләтнең варисы булуын белде. Тарих фәне өчен дә әйтеп бетергесез кыйммәтле хәзинә булган бу әдәби әсәрләрдә Н.Фәттах төрле геройлар язмышы аша гомумкешелек, гомумяшәеш кануннарын күрсәтеп, хәзерге буын укучысын үткәне белән горурланырга, бүгенге яшәеше турында уйланырга мәҗбүр итә. +Бердәмлек, бер каннан, бер диннән булган халыкларны берләштерү. Шул вакытта гына кешелек үзенең яшәешен саклап кала ала. Тарихи әсәрләрдә шул идея үткәрелә. +ХХ йөз башында, әле коммунистик идеология тарала гына башлаган бер чорда, ялкынлы милләтче Гаяз Исхакый урнаша башлаган системаның чын асылын аңлап, үзенең иҗтимагый-сәяси эшчәнлегендә һәм әсәрләрендә татар милләтен инкыйраздан коткарып калуы өчен милли идеологиянең, татар җәмгыятенең барлык катламын да берләштерү максатын күздә тота, һәм үзенең бөтен гомерен татар халкын берләштерү ярдәмендә саклап калу эшенә багышлый. Гасыр башында Г.Исхакыйның татар халкы, аның турындагы карашларын, гасыр урталарында Н.Фәттах үзенең тарихи әсәрләрендә дәвам иттерде. Шулай итеп, Н.Фәттах та борынгы бабаларыбызның төрле дәверләрдәге гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешләрен, зур тарихи вакыйгаларны мавыктыргыч итеп сурәтли, туган җирне, халыкны, милләтне яратырга өйрәтә, яшәешне саклап калу өчен бер каннан, бер ырудан булган кешеләрне берләштерергә кирәклеген аңлата. +Г.Исхакый рухында башланган, Н.Фәттах тарафыннан яңартылган тарихи темаларны И.Нуруллин ("Тукай" романы, 1975), А.Расих ("Ямашев" трилогиясе, 1967-1981), М.Хәбибуллин ("Кубрат хан", 1985; "Илчегә үлем юк", 1990; "Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный", 1992; "Шайтан каласы", 1993; "Аллаһы бүләге", 1995; "Батый хан һәм Ләйлә", 1997 романнары), Р.Низамиев ("Фәрит Яруллин" әдәби-документаль повесте, 1990), Җ.Рәхимов ("Батырша" романы, 1992), Р.Мөхәммәдиев ("Сират күпере" романы, 1992), Ф.Латыйфилар ("Хыянәт" романы, 1993) дәвам иттеләр. +ЙОМГАК \ No newline at end of file diff --git "a/workdir/900_artifacts/\320\235\321\203\321\200\321\203\320\273\320\273\320\270\320\275_\320\257\321\210\321\214\320\275\323\231\320\277 \322\257\321\202\320\272\323\231\320\275 \321\217\321\210\321\214\320\273\320\265\320\272. \320\237\320\276\320\262\320\265\321\201\321\202\321\214\320\273\320\260\321\200 (+\320\250\320\270\320\275\320\265\320\273\321\214\321\201\320\265\320\267 \321\201\320\276\320\273\320\264\320\260\321\202\320\273\320\260\321\200, \320\232\322\257\320\277\320\265\321\200 \321\207\321\213\320\272\320\272\320\260\320\275\320\264\320\260)(\320\262\320\260\320\272\321\213\320\271\321\204)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2010).txt" "b/workdir/900_artifacts/\320\235\321\203\321\200\321\203\320\273\320\273\320\270\320\275_\320\257\321\210\321\214\320\275\323\231\320\277 \322\257\321\202\320\272\323\231\320\275 \321\217\321\210\321\214\320\273\320\265\320\272. \320\237\320\276\320\262\320\265\321\201\321\202\321\214\320\273\320\260\321\200 (+\320\250\320\270\320\275\320\265\320\273\321\214\321\201\320\265\320\267 \321\201\320\276\320\273\320\264\320\260\321\202\320\273\320\260\321\200, \320\232\322\257\320\277\320\265\321\200 \321\207\321\213\320\272\320\272\320\260\320\275\320\264\320\260)(\320\262\320\260\320\272\321\213\320\271\321\204)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2010).txt" new file mode 100644 index 0000000..f7d9ed3 --- /dev/null +++ "b/workdir/900_artifacts/\320\235\321\203\321\200\321\203\320\273\320\273\320\270\320\275_\320\257\321\210\321\214\320\275\323\231\320\277 \322\257\321\202\320\272\323\231\320\275 \321\217\321\210\321\214\320\273\320\265\320\272. \320\237\320\276\320\262\320\265\321\201\321\202\321\214\320\273\320\260\321\200 (+\320\250\320\270\320\275\320\265\320\273\321\214\321\201\320\265\320\267 \321\201\320\276\320\273\320\264\320\260\321\202\320\273\320\260\321\200, \320\232\322\257\320\277\320\265\321\200 \321\207\321\213\320\272\320\272\320\260\320\275\320\264\320\260)(\320\262\320\260\320\272\321\213\320\271\321\204)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2010).txt" @@ -0,0 +1,3383 @@ + +ШИНЕЛЬСЕЗ СОЛДАТЛАР +Бала чакның соңгы көне +Туу турында таныклыгым буенча миңа хәзер утыз ике яшь. Ә үземчә әле егерме өчтә генә кебек. 1932 елда түгел, 1941 елның җәендә генә тудым шикелле, чөнки аңа кадәр бу якты дөньяда ниләр булган, мин нәрсәләр эшләгәнмен - берсен дә анык кына хәтерләмим. Ә 1941 елның җәе... +Күрше малайлары Миңлеәхмәтләр, Фәрзетдиннәр белән таякка атланып ат-ат уйнап йөри идек, кинәт авыл халкы куркыша, кычкырыша башлады: +- Сугыш чыккан! +- Герман безгә каршы сугыш ачкан! +Аннары кайсы кайда кырда эшләүче ир-атлар да, җиккән атларын чаптырып, авылга кайттылар. +Барысының йөзләре җитди, борчулы иде. +Ә без, малайлар, бу хәлгә бераз сәерсенеп тордык та, берни булмагандай, яңадан уеныбызны дәвам иттек. Чөнки "кайда сугышалар, кемнәр сугыша?" дип соравыбызга каршы, Миңлеәхмәтнең атасы: +- Ерак ул, оланнар, моннан күренми, - дигәч, безнең өчен ул сугышның кызыгы беткән иде инде. +Хәзер утыз ике яшьлек акыл белән уйлап карыйм да, ул көнне уеныбызны дәвам итү әйбәт булган әле, дип куанып куям. Без уеннан тукталганга карап кына сугыш барыбер туктамас иде бит. Ә болай рәхәт, ваемсыз бала чагыбызның соңгы көнен берничә сәгатькә булса да озайтканбыз, ичмаса... +Икенче көнне иртүк авылның ир-атлары, җиккән атларга утырып, авыл буйлап җырлашып йөри башладылар. +Китәбез инде, китәбез, +Без китмичә, кем китәр? +Илне дошманнардан азат +Без итмичә, кем итәр? +Менә монысы безгә кызык иде! Агайларның җырларын тыңлап, бер адым да калмыйча, аларга ияреп йөрдек без. +Җырлашучы агайларның үз-үзләрен тотышына караганда, алар әле тиз генә тукталмаслар, көн буе шулай йөрерләр, һәм бу кызык кичкә кадәр дәвам итәр шикелле иде. Ләкин алай булмады. Нибары утыз җиде йорттан торган авылыбызны өч тапкыр гына әйләнделәр дә атларын туктаттылар. Җырлар өзелде. Кешеләрнең йөзләре караңгыланды. Елашулар, хушлашулар китте. +Без малайларга шунысы сәер иде: карап торуга зурзур кешеләр булсалар да, ник балалар сыман итенә икән бу олылар? Ничек инде ул: әле җырла, әле ела? Син тагын шунысын әйт, Миңлеәхмәтнең әнисенә тикле елый бит! Миңлеәхмәт кайчакта киреләнеп чак кына шыңшый башласа да: +- Җылама, улым, җылаган кешенең бәхете булмый аның, - дия иде. Ә үзе... әнә ничек сулкылдап-сулкылдап елый. Миңлеәхмәтнең атасын кысып кочаклаган да һич кенә дә җибәрәсе килми. +Ул елашу, ул саубуллашу, белмим, тагын күпмегә сузылыр иде икән, ләкин шулчак Кече Әшнәк юлыннан авыл советы секретаре Мөсфирә апа, килеп җитеп: +- Ярый, иптәшләр, елашмыйк, елаудан мәгънә юк хәзер. Киресенчә, ныграк, каты күңеллерәк булырга кирәк безгә! Әйдә, матур гына итеп саубуллашыгыз да, озатыйк китүчеләрне! - дигәч, барысы да тынып калды. +Әмма озакка түгел. Мөсфирә апа, үзе утырып килгән тарантастан төшеп, атын Хәбир бабайлар коймасына бәйләп килгән арада, баягыдан да битәррәк шау-шу, хушлашу, елашу башланды. Ул да түгел, әле генә кешеләрне каты күңелле булырга өндәгән Мөсфирә апа үзе дә сугышка китәсе абыйсы янына килеп кычкырып еларга тотынды. (Ул үзе безнең авыл кызы, авыл советында эшләгәнгә күрә генә Кече Әшнәктә яши иде.) +Монысы инде минем өчен чамадан тыш сәер хәл иде. Чыннан да, ничек инде ул, Мөсфирә апаны әйтәм, үзең шундый зур урындагы кеше бул, үзең ела? Ә мин, юләр, начальникларның күзеннән яшь чыкмый торгандыр, дип йөри идем... Бик акыллыдыр ул, бик башлыдыр, дип уйлый идем мин Мөсфирә апаны. Чөнки ул безнең авылда бердәнбер зур белемле -җиде класс тәмамлаган кеше. Авыл халкы да ярата үзен: "Ай-яй, башлы булып чыкты ул кыз, укып та бетерде, сиклитар да итеп куйдылар. Менә күрерсез, районга да берәр нәчәлник итеп алырлар әле шуны", - дип сөйлиләр иде аның турында. Ә ул, кара, ничек балавыз сыга!.. +Әмма, ничек кенә булмасын, башкалар кебек дөньясын онытып, озаклап еламады Мөсфирә апа: ике-өч минут та үтмәгәндер, абыйсы күкрәгенә сыенып елаганда як-якка шуышып төшкән кап-кара озын толымнарын бер селтәнүдә аркасына салды да тагын элекке хәленә кайтты. Костюмы кесәсеннән челтәрле матур кулъяулык алып яшьләрен сөрткәч: +- Ярар, иптәшләр, кузгалыйк! - дип, китүчеләргә эндәште. Аннары аты янына китте. Тарантасына утырды. Тагын бер тапкыр, бу юлы барысы да ишетерлек итеп: - Кузгалыйк, иптәшләр! - диде дә атын районга бара торган юлга борды. +Китәсе кешеләр дә арбаларга утырдылар. Атлар кузгалды, һәр ике яктан да яулыклар җилферди башлады. Китүчеләрнең соңгы җыры яңгырады: +Без авылны чыккан чакта +Күтәрелде тузаннар. +Ул-бу булып кайталмасак, +Сау булыгыз, туганнар... +Китүчеләрне тәмам күздән югалганчы карап торганнан соң, моңарчы кул болгап, яулык болгап торган озатучылар, күз яшьләрен сөртә-сөртә, атлар-атламас кына авылга борылдылар. +Иртәдән бирле кызык карап йөргән без малайларга да ничектер дөньяның яме бетеп, аны хәвеф, шом каплап алгандай булып калды. +* * * +Күрәсең, безнең йорттан берәү дә китмәгәнгә шулай булгандыр, башта мин сугышына да, китүчеләргә дә әллә ни шаккатмадым. Әмма сугыш башлануга атна-ун көн дигәндә, әтинең энесе Искәндәр абыйны да районга чакыртып, аңа да машинасы белән фронтка китәргә дигән кәгазь биреп җибәрүләреннән соң, дөресен әйтергә кирәк, эшләр хөртиләнде минем. Соң, шулай булмыйча! Авылыбызның бердәнбер машинасын йөртүче кеше ич минем Искәндәр абыем! Бөтен колхозның йөген берүзе ташый дип әйтергә була бит аны. Ул да киткәч, колхоз нишли ди инде? Аннары, колхоз гына түгел, мин дә бар бит әле дөньяда. Ярты гомерем Искәндәр абыйларда үтә иде ич минем... +Әмма беркем дә минем теләк белән исәпләшеп тормады. Тиешле көне килеп җитүгә, абыйны да озаттык. Башкалар бик елашып, көчкә-көчкә генә аерылып киткәнгә күрә, Искәндәр абый да шулай булыр инде дип уйлаган идем. Ләкин ник бер тамчы яшь күрсәтсен Искәндәр абый! Еламады да, җырламады да. Ни кыстап карасалар да, шофер кешегә ярамый ул әйбер, дип, аракыны да авызына алмады. Нәкъ башка көннәрдәгечә, колхоз әйберләрен ташып йөрде-йөрде дә, тәмам китәр сәгате килеп җиткәч кенә, машинасын капка төпләренә куеп, бик әйбәтләп ашап чыкты. Аннары, машинасына утыртып, үзен озатырга җыелган авыл халкын урам әйләндерде. Аннары, янә капка төпләренә тукталып, барысы белән дә саубуллашты да, элек хатынын - Нәсиха җиңгине, соңыннан мине кочаклап үбеп: +- Исән булсам - кайтырмын, кайта алмасам - үпкәләмәссез, - дип шаяра-көлә, машинасын кабызып китеп барды. Хәтта районга кадәр озата барырга теләгән җиңгине дә алмады. - Күпме барсаң да, барыбер бер аерыласы булыр инде, Нәсиха җаным, лутчы шушында гына кал, - Диде. +Искәндәр абый шулай шаярып-көлеп киткәч, мин артык борчылмадым. Әни дә әллә ни озак еламады, әмма Нәсиха җиңгинең елавына чик-чама булмады инде. Тәмам хәле бетеп, күзеннән - яшь, авызыннан сүз чыкмый башлагач кына тукталып, йоклап китте ул... +Ул көнге үрсәләнүенә караганда, җиңги Искәндәр абыйдан башка бер ай да ялгыз яши алмас: йә хәсрәтеннән саргаеп үләр, яисә акылыннан язар төсле тоелды миңа. Шуңа курыктым, шуңа бик кызгандым мин аны. Ләкин үтәр нибары өч-дүрт ай һәм шул чакта җиңгәм бөтенләй башка, миңа карата таш йөрәкле кеше булып чыгар дип күңелемә дә китермәдем. +Үскәнче көтәргә туры килмәде +Искәндәр абыйны озаткан көнне әни белән җиңги бик елаша башлаганга аптырап: +- Нигә шултикле елыйсыз соң сез? - дидем мин әнигә. - Немецларны җиңгәч кайта бит Искәндәр абый! Башкалар да кайта. Гомергә китмәгәннәр ич алар! Искәндәр абый үзе еламаганны, сез елап торган буласыз тагы, эч пошырып. +Мин бу сүзләрне чын күңелемнән әйттем. Чөнки минем Искәндәр абый, гәүдәгә гадәти генә булса да, бик таза, бик куәтле кеше. Авылыбызда гына түгел, бөтен районда сабан туе батыры булып калды ул быел. Икешәр потлы ике герне туп урынына чөеп кенә уйный торган иде. Шулай булгач, мин аның сугышта да немецларны җиңәчәгенә, аннары исән-сау килеш авылга кайтачагына шикләнми идем. +Ләкин әни бу мәсьәләдә башкачарак уйлаган булса кирәк, чөнки ул, минем белән бик үк килешеп бетмәгән сыман рак итеп: +- Әй улым! Яшьрәк шул әле син, сабыйлыгың аркасында аңлап җиткермисең ул сугыш дигән фетнәнең мәгънәсен! - дип җавап бирде. +- Аңлатып бир алайса, әни?! +- Ярар инде, улым, кызыклы нәрсә түгел ул. Аңламый торуың әйбәтрәк хәзергә. Үсә төшкәч, үзең дә аңларсың әле, исән калсак... +Бу җавабыннан канәгатьләнеп үк җитмәсәм дә, әнине бүтән борчып тормадым. Рас ул "белми торуың әйбәтрәк" дигән икән, димәк, шулай кирәк дип уйладым да үскәнче көтәргә булдым. Ләкин... +Әле кар яумаган, әмма җир таштай туңган, һәм шунлыктан чамасыз суык тоелган ноябрь кичләренең берсендә әнине колхоз идарәсенә чакырттылар. Үзем генә өйдә калырга куркып, мин дә әнигә ияреп киттем. +Колхоз председателе Самат абый чакырткан булган икән. Без килеп кергәндә, идарәдә үзе генә утыра иде. +- Менә нәрсә, Мәгъсүмә иптәш, - диде ул, кырыс кына итеп, - бүген районнан күрсәтмә килде. Окоп казырга кеше җибәрергә кушканнар. Так... +Шкафтан ул нидер алырга тели иде. +Гәүдәсе кечкенә булганлыктан, элекке председатель утырган урындыктан үрелеп кенә шкафны ачарга буе җитмәгәч, Самат абый өстәлдән азрак читкәрәк куелган шкаф янына үзе барды. Аннары яңадан урынына килеп утырды да мәче башлы ябалакныкына охшаган түгәрәк зур күзләрен безгә текәп дәвам итте: +- Разнарядка буенча, безнең колхоздан егерме бер кеше окоп казырга барырга тиеш. Сиңа да шунда барырга туры килә. Бар, хәзер кайт та әзерләнә башла! Берсекөнгә юлга чыгарсыз. +- Минем йорт-җирем, терлек-торышым нишли ди соң инде, Самат абый? Равилемне кайда калдырыйм мин? - диде әни, тәмам коты алынып. +Ә мин куркуымнан еларга ук тотындым. Соң, шулай булмыйча! Менә монда да өйдә үзем генә калырга курыкканга килдем бит инде мин! Әни киткәч, берүзем нишләрмен ди?.. Ах, чулак пәри! Председатель булып эшләргә тотынганына әле бер ай бар микән, кара, ничек итеп бугазын киерә башлаган! Элек, сугышка кадәр амбар-урам каравылчысы булып эшләгән чагында, бер дә алай түгел иде. Ир-ат сөйләшкәндә, авыз ачарга да кыймыйча, башкаларны тыңлап кына тора, хәтта төчкерәсе килгәндә дә читкә китеп төчкерә торган иде. Ә хәзер... +Ләкин мин юкка гына әтәчләнгәнмен икән. Барысын да уйлап, хәл итеп куйган булып чыкты Самат абый. +- Беләбез, барысын да беләбез, Мәгъсүмә иптәш, - диде ул, әнинең каршы килүенә һич тә исе китмичә. - Бер дә борчылма, барысы да хәл ителгән. Син дә хафаланма, наным Равил. Бер сыерың, ике сарыгың бармы әле синең, Мәгъсүмә иптәш? +- Әйе, - диде әни. +- Значыт, менә болай, Мәгъсүмә иптәш: терлекләреңне дә, Равилеңне дә килендәшең Нәсихага калдырасың, ул карый торыр. Ә өеңне бикләп торасың. Бәрәңгеңне генә идән астында калдыра күрмә. Ягылмаган өйдә өшер ату, базыңа тутырып куй. +Менә бит нинди кеше икән ул Самат абый! Һәр ягын уйлап-үлчәп куйган бит. Әле ярый бая теге уйларымны кычкырып әйтмәдем. Югыйсә... +Хәзер инде мин әнинең китүенә каршы түгел, ул үзе дә ризалашыр дип көттем. Әмма гомер-гомергә начальниклар алдында куркып, калтыранып тора торган оялчан, юаш кеше булса да, бу юлы ризалык бирергә ашыкмады әни. +- Алай итеп мәшәкатьләнгәнче, окопка Нәсиханың үзен генә җибәрү мәслихәтрәк булмасмы соң? - диде ул. - Аның бала-чагасы да юк, миңа караганда яшьрәк тә, тазарак та. +Карале, әни дөрес әйтә ләбаса, чыннан да шулай ич! +Ләкин Самат абый бу мәсьәләне дә алдан ук уйлап куйган булып чыкты. +- Беләбез, Мәгъсүмә иптәш, барын да беләбез, - диде ул. - Анысы да уйланган. Әмма Нәсиханы окопка җибәреп булмый. Ул монда кирәгрәк. Галәви ике көннән фронтка китә, менә шуның урынына зафхуз итеп куябыз Нәсиханы. +Менә сиңа кирәк булса! Галәви абыйның бер күзе кылый бит аның. Андыйларны сугышка алмыйлар, дип әйткәннәр иде ләбаса... +- Башка кеше юкмыни соң Галәви урынына? - диде әни, әле һаман да ризалашасы килмичә. +- Син соң кемне куяр идең? Йә, әйтеп кара! Или үзеңне генә зафхуз итикме әллә? Мин аңа да каршы түгел, булдыра алсаң. Әмма башка кеше юк! +- Һәй, Самат абый! - диде әни, куркуга төшеп. - Зафхуз булырлык кешеме соң инде мин, ике класс белем белән... Миннән башлырак кешеләрнең дә күбесе буталып бетә бит ул эштә. Юк, юк, авызыңны да ачма, анда эшләп башны Себер җибәргәнче, акупка китәм мин. Түлке әйтүем шушы, Самат абый, син авылның хуҗасы, малайга син дә күз-колак бул. Килендәшнең характеры тырт-пыртрак аның, малайга бер-бер хәл ясый күрмәсен. +- Син алай ук каты куйма мәсьәләне, Мәгъсүмә иптәш. Прсидәтел дигәч тә, мин малайлар карап йөрергә әбәзен түгел. Ну шулай да борчылма артык. Кулдан килгәнчә тырышырбыз. +Аннары әни мине җитәкләде дә, кайтырга чыктык. +- Курыкма, әни, - дидем мин, идарә күтәрмәсеннән төшкәч, аны юатырга тырышып, - өч айга ничек тә түзәрсең. Җиңги ярата ул мине, терлекләрне дә ач итмәбез, ничек тә карарбыз. Бәлки, сугыш та бетеп куяр әле. +- Әй улым, - диде әни, барган уңайга башымнан сыйпап, - ниләр генә әйттең иде дә бит бетсә! Алай тиз генә бетәр чамасы күренми шул әле ул афәтнең. Мәскәүгә якынлаша, ди, анда нимесләр, һаман безнекеләрне куып киләләр, ди. Бигрәк бәхетсез заманага туры килдең шул, балам! +- Миңлеәхмәт белән Фәрзетдиннең әниләре дә барамы соң ул окопка? +Болай соравымның сәбәбе шул: әгәр әни "алар да бара" дисә, мин аны: "Алай булгач, нигә син мине генә бәхетсез дисең, дөньяда бер мин генә түгел ич әле ялгыз калучы", - дип юатмакчы идем. Әмма мин көткәнчә булмады: Миңлеәхмәтнең дә, Фәрзетдиннең дә әниләре окопка бармаячак икән. +- Аларның аталары сугышта шул, улым, - дип җавап бирде әни, мин, нигә бармый соң алар, дип сорагач. - Әтиең сугышта булса, мине дә җибәрмәсләр иде дә бит... +Минем әти миңа өч тулып дүртенчегә киткән елны үлгән. Шунлыктан моңарчы мин аны белмәдем дә, юксынмадым да. Ә менә хәзер, эшләр болайга киткәч, әтиле буласым килә башлады. Бик-бик кирәк иде ул миңа хәзер. Нигә яшереп торырга, үлгәч-үлгәч фронтка китеп үлмәвенә дә хәтерем калды. +Сугыш!.. Шулай итеп, аның нәрсә икәнен белү өчен, үскәнче көтәргә туры килмәде миңа. Бүген колхоз идарәсеннән өйгә кайтып барганда ук чамалый башладым мин аның мәгънәсен... Мине һәм минем шикелле бик күп балаларны газиз әнкәйләреннән аерырга чыккан бәла икән ул. +Их, әнием булса... +Самат абый әйткән көнне әниләр окоп казырга китте, ә мин Нәсиха җиңгиләрдә калдым. Шул ук көнне, авылның ир-атлары сугышка китеп беткәннән бирле ат җигеп йөри башлаган Фәйрүзә апа белән Мәүлиха апаларны кушып, Самат абый безнең тезмәдәге барлык печәнне җиңгиләргә күчерттерде. Хайваннарны да аларга алып килдек. Шуннан башка үзгәреш булмады. Әнине дә әллә ни юксынмадым, күңелсезләнмәдем дә ул көнне. Ә кичен, җиңги пешергән токмачлы ашны ашап җибәргәч, минем эшләр бөтенләй шәбәеп китте. Ихтимал, сугыш башланганнан бирле андый тәмле аш ашаганым юклыктан шулай булгандыр инде. +Аштан соң, җиңги табак-савытларны җыештырган арада, мин аларның йонлач бохар песие белән уйнадым. Аннары җиңги пружиналы тимер караватка урын җәйде дә, йокларга яттык. +Белмим, җиңгинең җылы куены шулай рәхәт булгандырмы, әллә йомшак караватка яткангамы ^икән - башым түшәккә тию белән йокыга киткәнмен. Йоклаганда бик матур бер төш тә күргән идем дә, әмма нинди төш икәнлеге хәтеремдә калмаган. +Ә менә иртән җиңгинең мине ничек итеп йокыдан уятуын аермачык хәтерлим. +Үзебездә соң гына, кояш тәрәзәбез каршындагы алмагач биеклеге күтәрелгәч кенә тора идем мин. Ә безнең ул алмагач кечкенә түгел, юанлыгы минем беләктән чак кына кайтыш аның. Озынлыгы да ярыйсы гына: миннән ике тапкыр биегрәк. Әгәр инде кояш шул алмагач башына менеп җиткәч тә торасым килми икән, әни ул чакта да бер сүз дә әйтми торган иде. +Күрәсең, әнә шулай туйганчы йоклап өйрәнелгәнгәдер инде, теге көнне иртүк, әле көн яктырганчы ук, җиңги, үзенең нык, йомры куллары белән беләгемнән эләктереп: +- Равил, тор инде, тор, тор! - дип йолыккалый башласа да, башта күзләремне ачасым килмәде. Әмма ул: - Ах, әле син шулаймы?.. Торасыңмы, юкмы? Хәзер сөйрәп урамга чыгарып ташлыйм бит! - дип ныклап ук ачуланырга керешкәч, җылы түшәктә яту бик-бик рәхәт булса да, тизрәк торудан башка чара калмады. +Әле һаман да йокы исереклегеннән айнып җитә алмыйча, өс-башымны киенгән арада, урынында яткан килеш кенә, җиңги миңа: +- Хәзер озаклап йоклар заман түгел, малай, аң бул аны! Хәзер сугыш вакыты, авыр чак. Бүгеннән алып укуыңны да ташларга кирәк булыр. Әнә, сугыш беткәч укырсың! - диде. +Шушы соңгы сүзен әйткәнче, башыма таяк белән сукса, мең өлеш артык булыр иде. Ни уйлап әйтте икән ул моны? Сугыш дип, ничек укуымны ташлыйм ди инде мин? Булмаганны! Укымагач, ничек шофер булырмын соң? Искәндәр абыем кебек шофер буласы кеше ич мин!.. +Ачуым килгән иде, түзә алмадым, тоттым да: +- Әбиең сызгыра беләме, җиңги? - дидем тегеңә. - Бабаң утырмага килсен, яме! Әйтмә дә, сөйләмә дә, укыйм булгач укыйм! +Җиңги миннән мондый кискен җавап көтмәгән иде булса кирәк: болай да зур зәңгәр күзләрен тагын да зуррак ачып, гаҗәпләнеп, байтак вакыт миңа текәлеп карап торды. Башка чакта бик матур иде аның ул зәңгәр күзләре. Мин аның, дөресен генә әйткәндә, иң элек әнә шул зәңгәр күзләрен ярата идем. Искәндәр абыем башка кешегә түгел, нәкъ менә шушы Нәсиха җиңгигә өйләнгәнгә куанып, малайлар арасында горурланып йөри идем. Әмма бу юлы нигәдер ямьсез, куркыныч булып күренде җиңгинең күзләре, һәм мин җиңги үземне йә бик ныклап орыша, яки тотып кыйный хәзер дип көттем. Тик эш алай зурга китмәде: күрәсең, мин бала белән булашып, вакланып торасы килмәгәндер инде җиңгинең. +- Ә мин әйтәм укымыйсың! - диде ул ипләп кенә. - Укыр чак түгел хәзер. Әллә сезнең ул хайваннарны мин карар дип беләсеңме? Көт Аллаңнан! Әнә, ишек катында фләге бар бит, хәзер шуны... тукта, башта бар, тәрәзәдән кара әле, кар яумаганмы анда? +- Юу-у-ук, - дидем мин, барып урамга карагач. +- Алайса, фләгене алып чыгып арбага утырт та су апкайт! - диде җиңги, кырт кисеп. - Хайваннарыгызны эчерәсе булыр. Аннары абзарны җыештырырсың. Ишегалдын да себерергә кирәк. Тиресләрен дә түгәрсең. +Гомеремдә бу тикле эш эшләргә туры килгәне булмаса да, мин болай итәргә уйладым: суны тиз генә алып кайтам да ишегалдын себереп ташлыйм. Аннары ялт кына ашап алам да мәктәпкә йөгерәм. Ә абзарны төштән соң, мәктәптән кайткач җыештырам. Иптәшләр белән уйнарга вакыт калмый инде калуын, ләкин нишләмәк кирәк? Әнә бит, җиңги әйтеп тора, уен заманы түгел, ди. +Шулай итеп, җиңгинең дә күңелен күрмәкче, укуымны да дәвам итмәкче идем. Һәм бу минем өчен әллә ни кыен да булмас шикелле иде. Әмма гел син теләгәнчә генә булмый икән шул. Кая ул!.. +Арбаны яр кырыена куеп, яр астыннан суны яртышар чиләкләп ташып, фляганы тутырганчы гына да дөнья хәтле вакыт үткән булып чыкты. Ә арбаны дыңгырдык юлдан көч-хәл белән җиңгиләргә алып кайтып җиткергәндә, ачуым да килмәгәе, төш җитә язган иде инде. Шулай да минем өмет тәмам өзелмәгән, соңга калып булса да, мәктәпкә бармакчы идем. Кичә дә, башта әнине озатып, аннары җиңгиләргә күченеп йөреп, дәрес калдырган кеше ич мин... +Тик бу ниятем дә барып чыкмады. Тирләп-пешеп капка төбенә кайтып туктавым булды, җиңги чәчрәп килеп чыкты да орышырга тотынды. Имеш, эчендә җаны булган кеше бу тикле озак йөриме соң: тиккә генә түгелдер бу, юлда уйнап йөргәнмен, янәсе... Китте тезеп, китте тузынып - чыда гына! +Кара инде син аны, ә? Мин, ярылырга җитешеп, ашыгып йөргән булам, ә ул әнә ни кылана! Аларның ул буш килеш тә иләмсез авыр арбаларына бер фляга су утыртып, аны шушындый каткан юлдан, җитмәсә, үргә каршы сөйрәп кайтуны җиңел эш дип уйлый, ахры... Их, үз әнием булса! Болай кадерсезлектә йөри торган кешеме соң мин?.. +Җиңги шулай пыр китереп ачуланып торгач, мәктәп кайгылары китте миннән. Ничек итеп курыкмыйча ул турыда сүз кузгатмак кирәк? Күңелемнән тотып ашарлык дәрәҗәдә ачулансам да, тыштан берни дә сиздермәдем җиңгигә. Тамакка капкалап алдым да калган эшләргә тотындым. Алары су алып кайту кебек читен дә булмады, әллә ни озакка да бармады. Кичке якта уйнарга да бераз вакыт калды әле. +Ул көнне без - Фәрзетдин, Миңлеәхмәт, мин - ындырда ашлык сугучылар янында булдык. Чөнки, әле кар төшмәгәнлектән, чана шуып булмый, тәгәрмәч тәгәрәтеп уйнарга да салкын. Ә ындырда салам арасында рәхәт. Күпме телисең, шулчаклы уйна! Һәм без, туйганчы ук булмаса да, шактый уйнадык. Салам тарттыручы атның салам бәйли торган бавына тотынып чабышып та йөрдек; ат куучы апаларны ял иттереп, алар урынына атларын да кудык; көлтә ташучыларга утырып, кырга кибән янына да барып килдек. Кыскасы, рәхәтләндем мин ул көнне. Җиңги янына тәмам караңгы төшкәч кенә кайттым һәм, нигә яшереп торырга, кушып калдырган эшләрен эшләп куйган өчен мактар да әле үземне дип өметләнгән идем. Әнием мине, берәр эшенә булышкан саен: +- Ай улым, менә рәхмәт! Менә әйбәт иттең! - дип, аркамнан яки башымнан сыйпап, тупылдатып сөя торган иде. +Андый вакытларда миңа бик-бик рәхәт булып китә һәм әнигә тагын да булышасым килә иде. Әгәр минем эшемне мактасалар, хәзер дә эреп китәргә әзер әле мин. Тик, күрәсең, бөтенләй үк эреп бетмәсен әле бу егет диптер инде, алай еш мактамыйлар гына. +Кем белә, бәлки, җиңги дә эреп китүемнән шикләнгәндер, ул да мине зурлап мактамады. +- Кушкан эшләрне үтәвең яраган анысы, - диде ул, ишектән килеп керүемә үк, - ә менә шушы вакытка тикле уйнап йөрүең өчен нишләтергә инде сине?! Әйтмәдеммени мин сиңа, хәзер сугыш заманы, дип. Гел әйткәнне генә эшләргә дигәнмени сиңа! Беләсең ич минем эштә икәнне, бәрәңге әрчи торсаң, кулың корыр идемени? Ярар, искә алырмын әле мин боларны, табармын мин сиңа эш... +Ә мин, юләр, иртәгә мәктәпкә барырга рөхсәт итәр әле җиңги дип өметләнгән идем тагы. Көт инде болай булгач, җибәрер, җибәрәме соң! +Әнә шулай уйладым да, картлар әйтмешли, бу шайтаннан барыбер иман алып булмас, ахры, дип, гомеремдә ул нәрсәгә кулым бармасын белсәм дә, тәвәккәлләп: +- Мин сиңа бала-чага түгел, җиңги, ачуымны кабартып торма әле, яме! Эшләгән эшнең кадерен белмисең икән, тотармын да йә өеңә ут төртермен, йә, төнлә торып, үзеңә бер-бер хәл ясармын! - дидем. +Яхшылык белән ярый алмагач, куркытып, усаллык белән игә китереп булмасмы, дип уйлаган идем. Әмма соңыннан ник авыз ачканыма үкенеп бетә алмадым. +- Әһә, әле син шулаймы! Аш белән атканга таш җибәрергә җыенасыңмы! - дип гөлт итеп кабынып китте дә тотынды җиңги кыйнарга, тотынды кыйнарга, оят булса да әйтим инде, чалбар төбем юешләнеп, юеше идәнгә саркып чыккач кына тукталды. Һәм әйтте: - Әгәр тагын теш агартып шундый сүз ычкындырасы булсаң, - диде, - болай гына калдырмыйм, билләһи, үтергәнче сугам! +Нигә шулай тиз, танымаслык булып үзгәрә икән бу адәм баласы?! Моңарчы мин җиңгидән дә матуррак кеше юктыр бу дөньяда дип йөрдем бит. Һәрвакыт елмаеп кына тора, ипләп кенә сөйләшә торган иде ул. Бигрәк тә Искәндәр абый белән сөйләшкәндә ярата идем мин аның тавышын: шундый йомшак, шундый җылы итеп әйтә иде сүзләрен, күңелләр әллә ничек рәхәтләнеп китә дә тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора иде. +Хәзер дә шул ук җиңги бит инде югыйсә: буе да, сыны да шул ук - бар җире элеккечә. Әмма шулай булса да ул инде Искәндәр абый вакытындагы җиңгигә тамчы да охшамаган. Йөзе караңгы, тавышы ямьсез. Зур зәңгәр күзләренең дә нуры качып, ничектер тоныкланып калган... +Эшләр болайга киткәч, бүген мине ашатмас та инде бу, дип уйладым мин. Ләкин, белмим, ни хикмәт булгандыр, элекке хәленә үк кайтмаса да, шундук әйбәтләнеп китте җиңгәм: +- Бар, Равил, кече якка кер дә аша! - диде. +Үзе урын җәяргә тотынды... +Мин тамакны туйдырып олы якка чыкканда, җиңги инде чишенеп урынына яткан, әмма йокыга китәргә өлгермәгән иде әле. +- Кил, Равил, ят! - диде ул, минем идән уртасында кыюсыз гына басып торуымны күргәч. - Кил, ят, ачуым бетте инде. +Шулай дисә дә, шикләнебрәк кенә янына барып ятуым булды - җиңги үземне кочаклап та алды. Аннары, гафу үтенгәндәй итеп: +- Үпкәләмә инде син, яме? Ачуым бик килгән иде шул... Үзең дә инде, шундый чакта шулай дип торасың аны, - диде. +Мин дәшмәдем. Болай җайланып киткәч, җиңгигә ачуым сүрелгән, шул ук вакытта гаепне үз өстемә алырга да күңелем тартмый, чөнки ул суккан урыннар әле дә авырта иде. +- Ярар, бетсен ул, Равил, - диде җиңги, эссе йомшак куллары белән әле һаман мине кочаклаган килеш, - онытыйк без бүгенге хәлне, яме?! +Шулай диде дә ике битемне үбеп тә алды. Аркам тәмам ут янып, авыртып торса да, мин нигәдер җиңгине кызганып куйдым да, тынычландырмакчы булып: +- Борчылма, җиңги! Ачу саклый торган гадәт юк миндә, - дидем. - Күптән оныттым инде мин син кыйнаганны. Курыкма, сәвиткә дә барып чакмам. Үзем гаепле булганмын инде, җиңги. +- Әйе шул... Беләсеңме нәрсә, Равил?.. +Ул нидер әйтмәкче иде, ләкин тыелып калды һәм ни турындадыр уйланып ятты. +- Беләсеңме, Равил, - диде аннары, - бүген Мәдинә апаң килде бит безгә. "Равил нишләп мәктәпкә бармады?" - ди. +- Син аңа ни әйттең соң, җиңги? +- Ашыкма, тыңла яхшылап! Мин аңа: "Равил үзе барырга теләмәде, укыйсым килми, дип әйтте", - дидем. +- Нигә алай дип әйттең соң, җиңги? Минем укыйсым килгәнне беләсең ич. +- Нигә алай әйттемме?.. Шулай кирәк булды. Әйтелде бит инде сиңа, укуыңны ташларсың, дип. Әйттем бит, укудан башка да эш җитәрлек, дип. Иртәгәдән мин зафхуз булып эшли башлыйм, көннәр буе амбарда булырга туры киләчәк. Шулай булгач, йорт-җир эшләре гел сиңа гына кала. Бүген эшләгән эшләреңнән тыш идән юарга да, бәрәңге әрчергә дә сиңа туры килер, ашавын миннән бер дә ким ашамыйсың бит. +Шунда тукталып, җиңги тагын бераз уйланып ятты да тавышын йомшарта төшеп дәвам итте: +- Мәдинә апаң иртәгә дә килер әле, кил әм, дип китте. Әгәр, ник укырга йөрмисең, дип сораса, укыйсым килми, диген. Нигә укыйсың килми, дисә, әнине окопка җибәрмәсеннәр ие, шуңа укымыйм, диген. Ниләр генә әйтеп куркытырга тырышсалар да курыкма, сине берни эшләтә алмый алар. Түлке, кара аны, бу сүзләрне мин әйтте дип ычкындыра күрмә! Алай-болай, мин әйтте дип әйтә калсаң, иман заты көтмә, бүгенге шикелле генә итмәм, бер бирүдә тынсыз ясармын. Ишеттеңме? +Ишетмәгән кая инде ул! Җелекләремә үтте! Әмма "ишеттем" дияргә телем бармады. Күрәләтә ялган сөйләр өчен үз авызым белән ризалык бирәсем килмәде. +- Ишеттеңме? - дип кабатлады җиңги. +Ул моны шундый кискен итеп әйтте, җавапсыз калу һич тә мөмкин түгел иде. +- Әй-е-е, - дидем сузып кына, - ишеттем, җиңги. +- Нәрсә ишеттең? +- Шул син әйткәннәрне инде. +- Яле, мин нәрсә дидем, кабатла әле шуны! +Нишлисең, ул әйткәннәрне кабатлап чыгудан башка чара калмады. +- Менә шулай! - диде җиңги кырыс кына. - Онытма, Мәдинә апаңа да гнуларны әйтерсең! +Бары шуннан соң гына тынычлангандай булды ул. Аннары, караватны сытарлык дәрәҗәдә шыгырдатып, стенага борылып ятты. +Күрәсең, көндез эшләп, кичен минем белән булашып, ул да шактый талчыккан булгандыр инде, биш-ун минут дигәндә, пуфф-пуфф итеп йоклап та китте. Ә мине, ни тырышсам да, тиз генә йокы алмады. Шушылай бәхетсез булып дөньяга килүем өчен башта үземне үзем орыштым. Аннары, сугышка тикле генә булса да яшәп, үлгәчүлгәч сугышка китеп үлмәгәне өчен, тагын бер тапкыр әтигә үпкәләдем. Самат абый белән аяк терәп сөйләшмәгәнгә, мине шушылай кеше кулына калдырып киткәнгә, әнигә дә хәтерем калды. Ул окопта булганга болай кимсетелеп йөрим бит инде мин. Югыйсә бу җиңгигә әйләнеп тә карыйсы кеше түгел. Ник кадалып китми шунда... Их, әнием өйдә булса!.. Кат-кат уйлый торгач, боларның барысына да сугыш гаепледер, ахрысы, дигән фикергә килдем дә Гитлерны каргарга керештем... +Барыбер минемчә булды +Ул көнне дә җиңги мине иртүк уятты һәм, тагын шулай караватында яткан килеш кенә, мин эшләргә тиешле эшләрне санап чыкты. Алда әйтеп үткән эшләрдән тыш мин бүген, олаучылар колхоз болыныннан кайтканны саклап торып, аларның йөкләреннән печән йолкып алып кайтырга да тиеш булдым. +Әнә шул хәл аеруча борчуга салды мине. Соң, шулай булмыйча! Күрәләтә урлау булачак бит инде ул, йөк өстендә хуҗасы утырачак ич аның. Яшьтән мутлыкка ияләшеп үскән кеше булсам, тагын бер хәл иде әле. Юк бит, юк! Кешенең энәсенә дә кагылган малай түгел ич мин. Яшелчә каравылчысы Хәбир бабай төшке ашка өйләренә кайтып киткән чакларда, башка малайлар кыярга кергәндә дә, алар өчен оялып, читкә йөгерә торган идем. Әни шулай өйрәтте мине. +- Нәрсә генә эшләсәң дә кичерергә булыр, - ди торган иде ул миңа, - әмма кеше әйберенә кагылсаң, әни дип тә әйтмә, яныма да кайтма! +Һәм, чыннан да, бездән ике өй аркылы гына булган Фәйрүзә апаларның бакча рәшәткәсе буенда ук күзләрне кызыктырып торган чияләренә дә кагылганым булмады. Шуңа күрә яраталар да иде үземне. Башка малайлар кыяр сорап килгәндә: +- Һей, тоз күзләр! Урлап ашавыгыз гына җитмәгән, оялмыйча сорарга да килгәнсез! Каяле, мин сезне!.. - дип, пыр туздырып куып җибәрә торган әлеге шул Хәбир бабай мине үз шалашына чакырып кертеп сыйлый торган иде. +...Ә бүген мин күрәләтә печән урларга тиеш. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың, дип, тиктомалга гына әйтмәгәннәр, күрәсең. Бүген тагын кичәге хәлнең кабатлануын теләми идем мин. Башка эшләрне тиз-тиз генә эшләп ташладым да, курка-курка гына булса да, бау тотып, печәнчеләр каршына - авыл башындагы үр буена киттем. Җиңги шулай кушты. +- Тау менгәндә олаучылар йөк өстеннән төшәләр дә арттан бара башлыйлар, - диде ул. - Менә шул чакта иң беренче йөкнең алгы ягыннан килеп йолкы да читкә ат печәнне. Беркем дә күрмәс. Аннары, олаулар үтеп киткәч, җыеп алып кайтырсың... +Әйе, аның сүзе дөрес булып чыкты: Фәйрүзә апа да, башка олаучылар да, үргә җиткәндә йөкләреннән төшеп, артка калдылар. Иң алда Фәйрүзә апа йөге. Нишләргә соң? Күрсә ачулана бит инде ул. Ә минем аны ачуландырасым килми. Чөнки мин аны үз апам күк яратам. Кечкенә чагымда, әни эштә вакытларда, мине карап, тәрбияләп торган кеше бит ул. Ул чакта Фәйрүзә апа үзе дә әле яшь, нибары ун-унберләрдә генә булган. Ә шулай да мине караган, ташлап китмәгән. Кирәк булганда, тәпиемне тоткан, еласам - ашаткан, эчерткән. Хәзер дә бик ярата әле ул мине. Инде мин менә шул үземне туган энеседәй күреп яраткан Фәйрүзә апаны ачуландырырга тиеш. Эшме соң инде бу, ә?! +Әй җиңги, җиңги! Нигә ялкауландың соң син? Җәй көне, кеше печән җыйганда, нигә җиләккә йөрдең?.. +Мин шулай уйлап торган арада, Фәйрүзә апаның аты минем янга килеп тә җитте, узып та китте. Әмма печән йолкырга кулым бармады. +- Нишләп йөрисең монда, энем, бу суыкта? - диде Фәйрүзә апа, мине күреп алгач. +Аның башка чакта ап-ак йөзе, күрәсең, суыкта җилдә эшләп йөргәнгәдер инде, бүген чиядәй кызарып киткән, ә аксыл сары чәчләре шәленнән чыгып тузгып тора иде. +- Җиңги сезнең йөкләрдән печән йолкып алып кайтырга кушкан иде, - дидем мин, алдашырга телем бармыйча. +- Ә-ә, шулаймыни? Нигә йолкымадың соң? +- Ачуланырсың дип курыктым. +- Дөрес иткәнсең, энем! - Фәйрүзә апа тигез тешләрен күрсәтеп ягымлы гына елмаеп куйды һәм: - Тпру! Кил әле монда, - дип, атын туктатты да, йөгеннән йолкып, миңа бераз печән бирде. - Менә, алып кайт, энем, җиңгәңә. Аның өчен бирүем түгел. Җәй буе кеше печән җыйганда, йоклап ятты ул. Искәндәр абыең киткәннән соң әллә нишләп бик гамьсезләнеп калды. Сине кызганып бирәм мин бу печәнне. +- Рәхмәт инде, Фәйрүзә апа. +- Ярар, зур үс, энем. Әниеңне сагынасыңмы? +- Сагына-ам, Фәйрүзә апа. +- Сагына торгансыңдыр шул, җиңгәң бик коры кеше бит синең. Ярар, чыда инде, энем, ничек тә түз. Солдат бит син хәзер, солдат түзәргә тиеш ул. +- Нинди солдат булыйм ди инде мин, Фәйрүзә апа? Солдат булсам, сугышта булыр идем мин, болай бер уч печән теләнеп йөрмәс идем. +- Юк, энем, солдат син хәзер. Сугыш вакытында бөтен кеше солдат була. Барыбыз да солдат без хәзер... +Мин теге печәнне күтәреп кайтып кергәндә, җиңги ишегалдында Мәдинә апа белән сөйләшеп тора иде. Укытучымны күргәч, җаннарым рәхәтләнеп китте. Әниемнән кала иң яраткан кешем бит ул! Беркайчан да, беркемгә дә ачуланмый, һәрвакыт йомшак кына, ягымлы гына сөйләшә. Хәтта кайбер балалар дәресләрен белмәгән чакларда да кызып китми, ипләп, ашыкмый гына аңлата. Белмим, үземә генә шулай тоеламы икән, ул мине аеруча якын итә шикелле. +Менә ул, миңа карап, һәрвакыттагыча матур итеп елмайды да әйтте: +- Без синең турыда сөйләшә идек әле, Равил. Җиңгәң әйтә, Равил "укуымны ташлыйм" дип әйтә, ди. Чынмы бу сүз? +Нишләргә инде? Нәрсә дияргә бу Мәдинә апага? Укыйсым бик-бик килә торып, ничек итеп "укымыйм" дип әйтергә? +Ни дип җавап бирергә дә аптырап, җиңгинең күзләренә карадым һәм шундук кичә ул өйрәткәнчә әйтүдән башка юл булмавын төшенеп алдым. Чөнки ул зур зәңгәр күзләренең агы белән шундый итеп карап тора, әгәр дә мәгәр Мәдинә апага дөресен сөйләп бирсәм, мине шундук кабып йотар төсле. +- Укымыйм инде мин, Мәдинә апа, - дидем мин. - Укыйсым килми. +- Нишләп? - диде Мәдинә апа, кинәт сискәнеп китеп. Миннән мондый җавап көтмәгән иде булса кирәк, ул тәмам аптырап калган иде. - Ничек инде ул "укыйсым килми"? Класста иң яхшы укучыларның берсе ич син. Ни дигән сүз инде бу? +Мин, башымны иеп, борынымны лыш-лыш тартып, ни әйтергә дә белмичә, өнсезләнеп тора бирдем. +- Әллә җиңгәң укытырга теләмиме? Яшермә, дөресен әйт син! - диде Мәдинә апа, таләпчән итеп. +Әйтерсең дөресен! Әйтеп кара! Әйттем дә бетте генә түгел бит ул. Кичен җиңги янына ятасы бар ич әле минем. Йә бәреп үтерер төнлә. Әнине дә күрми калуың бар... +- Юк, җиңги түгел, үземнең укыйсым килми, әнине окопка җибәрмәсеннәр иде, - дидем мин, тәмам елар чиккә җитеп һәм тагын җиңгигә күз төшердем. Бу юлы аның йөзе ай да кояш иде, хәтта күзләре дә көлеп тора шикелле тоелды. +- Менә, Мәдинәкәй, әйттем бит мин сиңа! - диде ул, куанычыннан нишләргә белмичә. - Әйттем бит, үзе укырга теләми, дип. Шулай булгач, мин аны нишләтим ди? Үз малаем түгел бит, тотып кыйнап булмый ич аны! +Ничектер шулай килеп чыкты, җиңгинең күз алдында ялганлап, авыз ерып торуына җен ачуларым кузгалып китте. +- Ы-ы, кыйнамассың син? Кичә ничек кыйнаганыңны оныттыңмыни? - дигәнемне үзем дә сизмичә калдым. Аннары үз сүзләремнән үзем куркып еларга ук тотындым. +- Әй Нәсиха, Нәсиха! - диде Мәдинә апа. - Ничек оялмыйсыз сез шушылый алдашып торырга?.. Ярар, анысын соңыннан тикшерербез. Ләкин, карагыз аны, балага кул тидерәсе булсагыз, җавабын бирергә әзер торыгыз! Ә син, Равил энем, иртәгә үк мәктәпкә кил. Курыкма җиңгәңнән, кил, ярыймы! +Шулай диде дә, җиңгине тагын бер кат кисәтеп, капкага юнәлде, ә мин шикләнеп җиңгигә карадым. Аның күзләре яңадан нурсызланып калган һәм ул мине ботарлый башлаудан үзен бик зур кыенлык белән генә тыеп тора иде. +Мондый чакта җиңги белән икәүдән-икәү калу шактый хәвефле иде. Шунлыктан тиз генә Мәдинә апа артыннан йөгердем. Куып җитеп, чабуыннан тоттым да: +- Апа, мин җиңгиләрдә кунмыйм бүген, куркам мин аннан, - дидем. +Мәдинә апа, нишләргә икән синең белән дигәндәй, бер мәлгә аптырабрак торды да: +- Ярар, Равил, әйдә, мин сине үзебезгә алып кайтам. Минем янда кунарсың, - дип, Хәбир бабайларга алып китте. Ул үзе безнең авылныкы түгел, Чистай ягыннан килгән, ә Хәбир бабайларда фатирда тора иде. +Мәдинә апа минем хәлне сөйләп биргәч, Хәбир бабай да, карчыгы Мәфтуха әби дә башта мине бик кызгандылар, аннары хәзинәләрендә булган ризыклары белән әйбәтләп туйдырдылар. Аннары йокларга яттык. +Әмма мин тагын тиз генә йоклап китә алмадым. Күңелгә әллә нинди борчулы уйлар килә: миңа үч итеп, җиңги терлекләрне ач калдырмады микән, дип тә уйлыйм; бүген ярый, Мәдинә апа янында ятам, иртәгә кайда кунармын, дип тә борчылам. Ләкин барыннан да бигрәк, әни өчен кайгырам, аны сагынам. Ул бичара кайларда икән хәзер? Көнозын туң балчыкны казып бик арый микән? Алар окоп казый торган җиргә немецлар бик якын түгел микән? Ул да мине шушылай минем кебек сагына микән?.. +Иртән Мәдинә апа белән мәктәпкә баргач та күңелем укуда булмады. Кичәге уйлар һаман күңелне тырнап торды. +Дәресләр беткәч, иптәшләрем өйләренә таралышты, ә мин партамда утырып калдым. Кая барыйм соң? +- Бер дә борчылма, Равил! - диде Мәдинә апа, яныма килеп. - Бар, безгә кайт та шунда утырып тор. Ә мин хәзер идарәгә барам. Анда Мөсфирә апаң килгән булырга тиеш, чакыртып җибәргән идем. Курыкма, барысын да рәтләрбез, әллә кая сикерә алмас җиңгәң. Сугыш заманасы булса да, совет властеның аңа җитәрлек кенә көче бар аның... +Хәбир бабайларга кайтып берәр сәгать утырдым микән, Мәдинә апа белән Мөсфирә апа да килеп җиттеләр. Мөсфирә апа хәзер авыл советы председателе булып эшли иде инде. +- Әйдә, энем, - диде ул миңа, килеп кереп, Хәбир бабайлардан исәнлек-саулык сорашканнан соң, - киен, хәзер җиңгәң янына кайтарып куярбыз сине. +- Кыйнар дип куркам мин аннан, Мөсфирә апа, - дидем мин, бишмәтемне кия-кия. +- Без аның белән бик ныклап сөйләштек инде, курыкма, энем, тимәс. Әгәр ялгыш кына кул тидерсә дә, килеп Мәдинә апаңа әйт. Белербез без аны нишләтергә. Ә укуыңны ташлама, ярыймы? +- Ярый, Мөсфирә апа, ташламам. Җиңги риза булырмы икән соң? +- Булыр, булмый хәле юк. Әгәр монда сезнең терлекләрне карарга иренсә, әниең урынына җибәрергә дә күп алмабыз!.. +Без өчәүләшеп килеп кергәндә, җиңги идән-сәке юып йөри иде. +- Һу, кунаклар килә икән! - диде ул, без бусагадан атлауга. - Әйдәгез, әйдә! Түргә узыгыз. +Мине гаҗәпкә калдырганы шул булды: майлап куйганнар диярсең җиңгине - шундый ягымлы, шундый ачык. +- Әйдә, Равил, син дә чишен, сагынып беттем инде үзеңне, - диде миңа. Әйтерсең беркайчан да ачуланмаган да, кыйнамаган да мине. +Минем дә йөрәгем таш түгелдер, ахры: укырга рөхсәт итмәве өчен үлгәнче ачу тотып йөрермен, дип күңелемә беркетеп куйган булсам да, әлеге тәмле сүзләреннән соң тагын үз итеп куйдым җиңгине. Шулай да: +- Ә мине укырга йөртәсеңме соң инде, җиңги? - дип сорамыйча түзә алмадым. Укытучы белән председатель бар чакта мәсьәләне ачыклап каласым килде. +- Йөрерсең, йөрерсең, Равил! - диде җиңги. +Шулай итеп, барыбер мин дигәнчә булды. +Эшләр җайланган иде дә... +Җиңги миңа укырга рөхсәт биргән көнне аның үзен дә завхоз итеп куйганнар иде. Шул көннән алып ул да, элекке кебек, арт ягын кояш кыздырганчы йокламый, иртәрәк тора башлады, һәм без, икәүләшеп, йорт-җир эшләрен кул-кулдан тиз генә эшләп ала торган булып киттек. Җиңги мичкә яга, иртәнге аш әзерли торган арада, мин юырттырып кына су алып кайтам, чөнки инде кар яуган, фляганы үземнең үрәчәле кечкенә чанага утыртып йөрим. Ә чана арбага караганда күп җиңел ул. Җиңги мал-туарга печән сала, су эчерә торганда, мин абзарларны җыештырып куям. Аннары тиз-тиз генә ашыйбыз да, ул - амбарга, мин мәктәпкә китәбез. Ә тирес түгү, идән юу, бәрәңге әрчү кебек вак-төяк эшләрне мәктәптән кайткач эшләп алам. Кыскасы, хәзер минем эшләр шактый көйле. Җиңги белән дә үзара ярыйсы гына тату яшибез. +Ә тора-бара минем эшләр тагын да шәбәеп китте: төштән соң, җиңги амбарда вакытта, Миңлеәхмәтләр, Фәрзетдиннәр белән чана да шугалый башладым. Җиңги кушып калдырган эшләрне мәктәптән кайтуга бергәләп эшләп ташлыйбыз да тауга чабабыз. Ә алар миңа бик теләп булыша, чөнки мин аларга икмәк бирәм. Икмәк дигәндә, малайлар утка керергә әзер, чөнки Миңлеәхмәтнең дә, Фәрзетдиннең дә әниләре күптән инде икмәк салмыйлар. Оннары юк. +Фәрзетдин аеруча хирыс ашауга. Әнисе кушып киткән эшләрне эшләмәсә эшләми, әмма борынын сузып, Миңлеәхмәттән алдан кереп җитә минем янга. Керә дә: +- Бүген нинди эшләрең бар? - дип сорый. Мин санап күрсәткәч: - Кайгырма, малай, хәзер бетерәбез без аларны. Тик иң элек ашап аласы иде бит, карын бик ач минем, - ди. +Ләкин алдамый үзе. Ашаганнан соң җен урынына эшли. Гәүдәгә дә миннән зуррак, тазарак та ул. +Ә мин алардан ашауны кызганмыйм. Җиңги амбарда эшләгәнлектән, оныбыз бер дә бетеп тормый. Икмәкне күпме ашасам да, җиңги миңа ачуланмый. Бары: +- Кара аны, Равил, җиңги он алып кайта, дип, кешегәфәләнгә ычкындыра күрмә! - дип кисәтеп кенә куйды. +Әйтәмме соң инде! Тиле түгел лә мин: халыкка ишетелсә, җиңгине ни эшләтәселәрен һәм җиңги мине ни эшләтәчәген аңларлык кына башым бар ич! +Авылыбызның Тәгъзимә исемле бер хатынын әнә ындырдан бишмәт кесәсенә салып борчак алып кайтканы өчен генә дә өч елга утырттырды бит Самат абый. Әле ул өч елны да балалары күп булуын искә алып кына биргәннәр. Югыйсә җиде ел ук сыламакчы булганнар, ди. Биш баласын да ниндидер детдом дигән җиргә алып киттеләр. Атасыз-анасыз балаларны тәрбияли торган урын, ди, бугай анысы... Җиңги амбардан он алып кайта, дисәм, мине дә шунда җибәрмәсләр дисеңме әллә? Әни юк бит минем хәзер, кем алып калсын ди мине... +Кыскасы, ашау ягыннан да кайгым юк, картлар әйтмешли, кияү сыенда яши башлаган идем хәзер мин. Әмма... Ипләп кенә, әнине сагынудан башка читенлек күрмичә генә яшәп яткан көннәрдә тагын минем өчен шактый күңелсез хәл килеп чыкты: бер дә бер кичне җиңги миңа мич башында ятарга кушты. +- Син бик тынгысыз йоклыйсың, Равил, - диде, - бөтен өстемне ачып ташлыйсың, тибенәсең. +Нихәл итмәк кирәк, гаеп үземдә булгач, буйсынудан башка чара юк инде. Тик шунысы сәеррәк: нигә моңарчы ул турыда бер сүз дә әйтмәде икән соң бу җиңги? +Ләкин, ничек кенә булмасын, карышып торудан файда юк. Әнием түгел бит, әрепләшеп булмый җиңги белән. Ышанма аңа, йә, ачуы килер дә, бөтенләй идәндә үк йокларга кушар... +Шуларны уйладым да мендем тәвәккәлләп мич башына. Әмма ул төнне керфек тә какмадым дисәм дә ялгыш булмас. Чөнки гомеремдә дә ялгыз ятканым юк, һәрвакыт әни куенында төн үткәргән кеше мин. Җитмәсә, мич башында таракан бик күп булып чыкты. Шулар кыштырдашудан куркып, беренче төнне йокысыз үткәрсәм дә, соңыннан анысына да күнектем тагы. Әмма ул тынычлык та озакка бармады. Кышкы буранлы кичләрнең берсендә безгә Самат абый килеп керде. +- Мәгъсүмә малае синдә тора бугай, нишләп күренми, әллә берәр җиргә җибәрдеңме? - диде ул, өй эчен күздән кичергәч. +Мин мич өстеннән башымны сузып карап тора идем. +- Мин монда, Самат абый! - дип кычкырдым. Әни турында берәр куанычлы хәбәр алып килдеме икән әллә, дип өметләнгән идем. Юк икән, булса, әйтми калмас иде. +Ә ул: +- Әһә! Андамыни? Йокла инде, энекәем, йокла, урының җылыда икән! - диде дә, мине шундук онытып, җиңги белән пышын-пышын сөйләшә башлады. Мин аның "суган", "булса, икмәк тә..." дигән сүзләрен генә ишетеп калдым. Аннары голт-голт итеп шешәдән нәрсәдер агызган тавыш килде. Аракы эчте, ахры. Бераздан җиңгине дә кыстый башлады, әмма җиңги якын да китермәде: +- Юк, юк, Самат абый! Әйтмә дә, сөйләмә дә! Әйдә, тизрәк эшеңне кара да юлыңда бул. Югыйсә кеше әллә ниләр сөйли башлар. +- Курыкма, Нәсиха сеңел, - диде Самат абый, бу юлы шактый нык кычкырып. - Сөйләрлек кеше бармыни хәзер авылда. Сөйләсәләр дә аптырама. Эт өрер, бүре йөрер! +Шулай дигәннән соң җиңгине кочакларга итте булса кирәк, чөнки җиңги: +- Самат абый, нишлисең син? Җибәр, югыйсә разбуй салам! - дип, чырыйлап кычкырып куйды. +Эшләр болайга киткәч, Самат абый шикләнә төште: +- Ярый, ярый, бетте, - диде. - Бүлше кагылмыйм. Тик кума гына. Синең яныңда утыру гына да үзе бер гомер минем өчен. +Ах, чулак пәри! Кара, ни сөйләнеп торган була бит, ә?! Их, көчем җитсә! Якасыннан гына эләктереп алыр идем дә... Йә менә хәзер Искәндәр абыем кайтып керсен иде. Ну булыр иде дә соң кызык хәлләр!.. +- Шулай да, әйт әле, Нәсиха, - диде Самат абый, байтак гомер дәшми торгач, - ниме дип чакырдың син мине, куасы булгач? +- Кем? Минме? - диде җиңги, гаҗәпләнгән тавыш белән. - Мин чакырдыммы сине? Ачуымны китереп торма, Самат абый, прсидәтел дип тормам, типкәләп чыгарырга да күп алмам. Соң, үзең "кереп чыгам" дидең ләбаса! +- Син мине нигә килә дип уйладың соң? Әллә шушы аракыны эчәр урын тапмас дип белдеңме? +- Мин берни дә уйламадым. Кереп чыгармын, дигәч, кермә, дип әйтеп булмый ич кешегә. Ә син үзең нәрсә уйлаган идең соң? +- Ярар, исерә башладым, ахры, мин. Кая, кайтыйм әле булмаса... +Чыгарга дип ишек катына килгәч, тагын туктап калДы: +- Ә, мижды пручим, сине окоп казырга җибәрмичә хата эшләгәнмен мин, Нәсиха. Мин сине болай ук каты күңелле булырсың дип уйламаган идем. Хата эшләнгән, хата-а! +- Ярар, ярар, Самат абый, әйе, дөрес әйттең, хата булган. Бар, кайт инде, кайт, балаларың янына кайт! +- Әйе шул, кайтыйм әле. Иртәгә килермен, яме! +- Әйе, әйе. Китерермен мин сине! - диде җиңги, тешләрен кысып, һәм, җилтерәтеп, тегене чыгарып та җибәрде. +Шушылай борып җибәргәч, Самат абый бүтән килмәс, оялыр, дип уйлаган идем мин. Әмма намус саклаучылардан түгел икән ул, икенче кичне үк килеп җитте. Тагын аракы алып килгән бу. Бераз эчеп алгач, тагын җиңгигә бәйләнергә тотынды. Тик бүген җиңги аның белән артык сатулашып тормады. Яртылаш бушаган шешәсен кесәсенә тыкты да, таза, көчле куллары белән якасыннан алып, кичәгедән дә хәтәррәк җилтерәтеп куып чыгарды. +Әрсезнең дә әрсезе икән инде ул Самат абый. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас - өченче кичне дә килде бу безгә. Әмма монысында өйгә дә кертмәде аны җиңги: өйалды ишеген дөбердәткән тавышка, өй ишегеннән башын тыгып, кем бар анда, дип сорады да, Самат абый икәнен белгәч: +- Сорама да, ачмыйм да! - дип шартлатып өй ишеген дә бикләп куйды да урынына ук барып ятты. +Шуннан ары байтак вакыт Самат абый безгә килмәде. +Бәла өстенә бәла +Көннәр акрынлап үтә торды, минем тормыш үз көенә ага бирде: укуым да әйбәт кенә бара; үземә тапшырылган эшләрне дә Миңлеәхмәт, Фәрзетдин белән бергәләп ансат кына эшләп ташлыйбыз; җиңги дә хәзер минем белән булашмый: мактамый да, ачуланмый да. Ләкин, ничек кенә булмасын, күңелем һаман тыныч түгел - өзелеп-өзелеп әниемне сагынам. Ул кайтып, үз өебездә яши башлагач, икмәк түгел, бәрәңгесе дә туйганчы эләкмәячәген дә беләм, тик барыбер әнине тизрәк кайтарасы килә. Миңлеәхмәтләр, Фәрзетдиннәр әнә ачлы-туклы да торалар ич әле. Дөрес, хәлләре бик үк шәптән түгел инде түгелен. Миңлеәхмәт соңгы вакытта бигрәк нык ябыкты. Муены нечкәргәнлектән, элек тә ярыйсы ук дәү башы хәзер тагын да зураеп калды, битендәге сипкелләре дә куерып китте. Хәтта кай көннәрне дәрес барганда ничектер өнсезләнеп калган чаклары да була. +Әмма мин аны барыбер үземнән бәхетлерәк саныйм, чөнки ул әнисе белән бергә тора. Мин дә ничек тә түзәр идем әле. Ахыр чиктә, ачка үлсәм дә, әни кочагында үлү җиңгидән куркып, аңа ярарга тырышып яшәүдән мең өлеш артыграк булыр шикелле. Тик әнием генә тизрәк кайтсын!.. +Ә ул кайтмый да кайтмый. Киткәннәренә инде ике айдан артык вакыт үтте, әмма кайтыр чамалары юк әле. Җиңгинең сүзе хак булса, тагын берәр айсыз кайтмаячаклар, ди. +Тәки, шул алдан әйткәнчә, өч ай тотарлар, ахры. +Тагын бер ай!.. Ай-яй озак үтә икән ул ай дигән нәрсә!.. Сугышын да әйтер идем инде, шултикле озакка бармаса... Шулай безгә каршы торырлык дәрәҗәдә үк көчле микәнни ул немецлар, нигә тизрәк бөтереп тыкмыйлар икән инде гнуларны?.. Без чит илләрнең бер карыш җиренә дә тимибез, әмма үзебезнекенә кагылсалар, ул чакта рәхим-шәфкать көтмәсеннәр... Без укый торган китапларда әнә шулай дип язылган иде ләбаса. Соң ул сүзләр шапырыну гына булды микәнни? Нигә тизрәк кырып салмыйлар икән инде ул фашистларны? Ә алар безнең авылның байтак кешесен харап иттеләр бит инде. Җиңги белән санап караган идек, авылыбыздагы шул нибары утыз җиде йорттан кырык өч кеше сугышка киткән. Шуларның егерме тугызы турында йә "үлде", яки "хәбәрсез югалды" дигән язу да килгән инде. Әгәр гел шушылай барса, безнең авылның бер кешесе дә кайтмаячак бит! Җиңги әйтә, әле һаман фашистлар безне кысрыклый, ди. Белмим, ни белән бетәр икән инде моның ахыры?! +Мин шул рәвешле борчылып йөргән көннәрдә Фәрзетдиннең атасы турында да "Геройларча үлде" дигән хәбәр килде. Герой булып үлүе ярый инде анысы. Ни әйтсәң дә, йөзләп фашистның башына җиткәндер әле. Югыйсә алай дип язмаслар иде. Әмма, ничек кенә булмасын, ул юк бит инде, Вафа абыйны әйтәм. Кайтмаячак ич инде ул, беркайчан да кайтмаячак! Әй яхшы да кеше иде соң үзе! Аның ат җиккәнен күрдекме, хәзер Фәрзетдин белән арбасына менеп кунаклый идек. Бер сүз дә әйтмичә авыл башына тикле утыртып барыр иде. Сугышка китәр алдыннан гына безгә мич тә чыгарып биргән иде. Әни ничек кенә кыстаса да, бер тиен хезмәт хакы да алмаган иде, мәрхүм... Әй бу дөнья! Андый әйбәт кешеләрне үтергәнче, әнә, Хәбир бабай әйтмешли, председатель Самат шикелле ни Аллага, ни муллага игелек күрсәтә алмый, күрсәтергә дә теләми торган адәми затларны тончыктырасы иде дә бит... андыйлар сугышка ярамый шул... +Атасы үлгәннән соң, Фәрзетдин дә безгә кермәс булды. Чөнки Вафа абый турында теге өмет өзгеч хәбәрне алганнан ары анасы еш кына авырып егыла башлады аның. Әнисен ташлый алмый шул. +Аннары Миңлеәхмәтнең атасы турында да "Батырларча һәлак булды" дип яздылар. Шуннан соң ул да миңа булышудан туктады, чөнки әнисе аңа да эшне күбрәк куша башлады. Ләкин мин аларга үпкәләмим, һәм без өчебез дә элеккечә бик дус яшибез. Миңа ярдәм итәргә вакытлары булмаса да, алар икесе дә көненә бер тапкыр безгә кереп чыкмыйча калмыйлар. Мин аларга йә калган ашны ашатам, йә җиңги миңа дип калдырып киткән икмәктән өлеш чыгарам. +Соң, шулай булмыйча! Тәпи йөри башлаганнан бирле өчебез бергә уйнап, әниләребез биреп чыгарган ризыкны үзара бүлешеп ашап үскән дуслар ич без. Җәй көннәрендә урамда уйнап йөргәндә берәребезгә югары оч малайлары бәйләнә башласа, хәзер калган икебез килеп җитә дә берберебезне яклап алып кала торган идек. +Ә хәзер... һәркайсыбызның үз хәсрәте... +Кыскасы, соңгы көннәрдә минем эшләр яңадан көйсезләнеп китте. Бердән, эш күп, икенчедән, уйнарга һич вакыт калмый. Аннары дусларым Миңлеәхмәт, Фәрзетдиннәр белән дә рәхәтләнеп сөйләшеп утырып булмый. Җитмәсә, Миңлеәхмәт атасы турында теге язу килгәнгә бер атна да үтмәгәндер, минем Искәндәр абыйның да хәбәрсез югалуын әйткән кәгазь килде. Монысын мин һич тә көтмәгән идем инде. Минем Искәндәр абыем гади солдат кына түгел бит. Шофер иде ләбаса ул, сугышка да үз машинасы белән киткән иде ич... Ярый, җәяүле солдатларны үтерсеннәр дә ди немецлар. Соң, машиналы кешене ничек итеп тоттылар икән алар, ничек куып җитмәк кирәк ди аны? Әллә машинасына бер-бер хәл булдымы икән? Пуля тиеп ватылды микән әллә?.. Шулай булган тәкъдирдә дә немецларга бирешергә тиеш түгел бит ул. Бөтен районда беренчелекне алган батыр ич ул... Белмим инде, белмим!.. Ә бит Искәндәр абый минем әтием урынына калган кеше иде. Туры килгәндә һәрвакыт үзе янына кабинага утыртып йөри торган иде. Бервакыт районга да алып барган иде хәтта. Бик тиз йөри иде ич аның машинасы, җәяүлеләрне генә түгел, атлыларны да выжт итеп кенә узып китә торган иде. Үзе дөнья хәтле йөк тә төйи торган иде әле. Шуңа күрә үскәч үзем дә шофер булмакчы идем бит мин. Ә икенче теләгем гармунчы булу иде. Минем бу уемны Искәндәр абый да белә, сугышка киткәндә: +- Исән калсам, сиңа гармун алып кайтырмын, энем, яме, - дигән иде. +Гармуны кадалып китсен, үзе исән кайтса да ярар иде әле. Ә ул әнә югалган. Машинасы нишләде икән инде аның? Анысы да югалдымы икән? Хәбәрсез югалган кеше кайта микән соң ул? Минемчә, кайтырга тиеш. Сугыш кызуында фашистларны куып алгарак киткәндер дә, юл язып, адашып кына калгандыр. Машинасы да югалмагандыр әле. Әйе, шулай гынадыр. Әнә узган җәйдә җиләккә баргач, иптәшләремнән аерылып китеп, үзем дә адашып калган идем ич. Әни минем өчен куркып үлә язган ул чакта. Ә миңа берни дә булмады. Юл эзләп йөрийөри тәмам арыгач ятып йокладым да иртән, әтәчләр кычкырган, этләр өргән якка чамалап барып, үзебездән биш километрдагы Ильиновка авылына килеп чыктым. Анда шофер Искәндәр энесе икәнлегемне шундук танып алдылар да, бер рус агае ат җигеп өйгә үк китереп куйды... Искәндәр абый да әнә шулай адашыбрак киткәндер. Ә иптәшләре аны югалды дип уйлаганнардыр да җиңгигә хәбәр иткәннәрдер... +Әмма җиңги башкачарак уйлый иде, ахры. Хат ташучы теге язуны китергәч, ул бик нык куркып китте, бүтән вакытта пешкән алма шикелле булып кызарып торган йөзе кинәт агарып калды. Аннары лып итеп урындыкка утырды, байтак вакыт хәлсезләнеп торды да үзәкләрне өзәрлек итеп кычкырып елап җибәрде. Озак, бик озак елады җиңги ул көнне. Гитлерын да, Алласын да, мулласын да каргый-каргый елады. Кулы - эшкә, авызы ашка бармады. Ә кичен ниндидер моңарчы мин ишетмәгән моңлы бер көйгә җырлады-җырлады да: +- Их, ник чукынып китми дөньясы! Искәндәрем булмагач, ни кызыгы кала инде аның миңа? Ичмаса, бераз хәсрәтем таралмасмы! - дип, абый кайта-нитә калса, аны сыйларга дип әзерләп куйган бер шешә аракысын мич астыннан тартып чыгарды. Аннары шул шешәдән бер стакан тутырып салды, аны эчеп җибәрде дә тагын озак итеп җырлады һәм, караватта утырган җиреннән бер якка кыйшаеп, гырлап йокыга китте. Өй эче шундый шомлы, шундый куркыныч булып калды, ул кичне минем мич башына менәргә йөрәгем җитмәде: бер очы җиңги астында калган юрганны көч-хәл белән генә тартып чыгардым да, шуны ябынып, караватта гына йокладым. +Әллә шуны гына көтеп торган инде, Искәндәр абыйның хәбәрсез югалуы турында язу алганның икенче кичендә үк Самат абый тагын безнең ишеккә килде. Ләкин җиңги бу юлы да кертмәде аны: +- Зинһар, йөрмә йөрәгемне бозып, сине көндез күреп тә туйган мин, гарык! - дип борып җибәрде. +Ә Самат тагын, тагын килде. Мин юри санап бардым, нәкъ җиде кич рәттән борып җибәрде аны җиңги. Бары тик сигезенче кичне генә түзмәде, ачты ишекне. +Тагын җиңгигә бәйләнә башламаса ярар иде, дип куркып, Самат абый чыгып киткәнче йоклый алмыйча яттым ул кичне. Әмма Самат абый җиңгигә кагылмады. Матур гына сөйләшеп утырды да, алып килгән аракысының да бер генә стаканын эчеп, ипләп кенә чыгып китте. +Шуннан ул һәр кичне диярлек безгә килә башлады. Аның әйтүенчә, хатыны Бибиҗамал апа эчкән кешене һич тә яратмый икән, шулай ук башка кешегә керергә дә яхшы түгел, колхозныкын эчә, дип әйтүләре бар. Ә җиңги аңа үз кеше, бер табактан ашаучы, имеш. +- Менә шуңа киләм мин сезгә, Нәсихакаем, - дип аңлатты Самат абый, үзенең болай еш керүенең сәбәбен. +Ә ул киләсе кичне җиңги, амбардан ит алып кайтып, бик шәпләп аш пешереп куя һәм, әлбәттә, миңа да өлеш чыга. Районнан килгән начальникларны ашатырга колхоз һәрвакыт сарык суеп куя, шуңа амбарда ит бетеп тормый. +Шулай итеп, җиңгигә дә тимәгәч, ул киләсе көнне ит тә пешә башлагач, Самат абыйга ничектер күнегеп киттем, ахры. Ул киткәнче үк йоклый идем хәзер. Ләкин бер дә бер төнне һич тә истә-оста булмаган күңелсез хәл килеп чыгып, хәйраннарга калдырды мине. +Төн урталары булгандыр, кинәт безнең өйалды ишеге бик нык дөберди башлады. "Беттек болай булгач, немецлар безнең авылга килеп җиткәннәр икән! Әнине дә күрми үләм, ахры" дип уйлап алдым мин. Аннары: +- Җиңги, җиңги! - дип кычкырып, еларга ук тотындым. +Җиңги урынына бер ир кеше җавап бирде: +- Тик кенә ят син анда, малай актыгы! Пычак кердеме әллә, шултикле акырасың? - диде ул, коры гына итеп. Шундук танып алдым - Самат абый тавышы иде бу. +Хәзер минем эчкә җылы керде инде. Самат абый бездә булгач, немецлар түгел, Гитлер үзе килеп керсә дә курыкмас кебек идем. Чулак һәм гәүдәгә кечкенә булса да, ир кеше ич әле ул, немецлар килеп керә калса, ирек бирмәс... +Ә ишек һаман дөберди. +- Бар, чыгып кер инде, Нәсиха, - диде Самат абый, дөбердәтүченең һич тә туктар чамасы сизелмәгәч. - Кем икәнен сора да кер, ишегеңне ачасы булма! +Кем булыр икән бу вакытта? Әни кайтмагандыр бит? Әллә Искәндәр абый микән? Нигә тизрәк керми икән? +Мин шулай уйлап, баш ватып яткан арада җиңги әйләнеп керде дә, Самат абый янына барып: +- Нишлибез инде менә хәзер? Бибиҗамалың килгән бит! - диде. - Безнеке сездә булырга тиеш, өеңне кереп карамыйча китмим, ди. Менә әйттем мин син йолкышка, вакытында чыгын кит, дип. Хәзер бөтен дөньяны сасыта инде! +- Ах, ан-насын... Кая, идән астыңны ач әле, сеңлем Нәсиха, - диде Самат абый, киенергә тотынып. +Ул арада өйалды ишеге баягыдан да битәррәк дөберди башлады. +- Ә-ә-ә! Шулаймыни? Әле син качып котылырга уйлыйсыңмыни? - диде җиңги, белмим, нигәдер бик каты ачуланып. - Юк инде, алай итмибез аны! Куркырлык булгач, кермәскә кирәк иде, чакырып китердемме әллә мин сине?! Үзең юхаланып, ташлыйм Бибиҗамалны, сизсә дә курыкмыйм мин аннан, дип әтәчләнеп йөрдең түгелме соң?! +Шулай диде дә ишеккә юнәлде. +- Ашыкма әле, кая, ут кабыз әле, итекләрне табыйк әле, - диде Самат абый, ялварып. - Ишегегез нык бугай, түзәр, җимерелмәс. Шакысын әле куллары авыртканчы. Гел мине генә тукмарга димәгән... Болай да буш итмәс әле, беләм мин аның холкын... +Самат абый мыгырдана-мыгырдана киенеп торган арада, җиңги чыгып ишекне ачуы булды, авызыннан утлар чәчеп, Бибиҗамал апа килеп тә керде. +Немецлар керсә дә ирек бирмәс әле, дип бушка өметләнгәнмен икән, юк икән Самат абыйның көче. Көче булса, хатынына бераз каршы торыр иде. +Ну бирде дә соң Бибиҗамал апа үзенә! +- Ах, әле син шулаймы, чулак тәре! Шундый эш белән шөгыльләнәсеңме, оятсыз! - дип, башта битенә төкереп, аннары коелганнан калган сары чәченнән эләктереп алды да тотынды кисәргә, тотынды тукмарга тегене - үрлекырлы сикерә Самат абый: +- Бибиҗамал, тукта, тилермә! Бибиҗамал, җитте! +"Сыер дуласа, аттан яман" дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәрдер, ахры. Бибиҗамал апага каршы сугу түгел, кулын да күтәрә алмады Самат абый. Хәер, хатыны да таза иде инде. Самат абыйдан буйга да күп озын, аркага да ике-өч мәртәбә киңрәк иде шул Бибиҗамал апа. +Ирен туйганчы тәпәп, аннары типкәләп ишектән чыгарып җибәргәч, берочтан җиңгигә дә очып кунмакчы иде, җиңги якын да китермәде. Гәүдәгә Бибиҗамал ападан күп кайтыш булса да каушап калмады: +- Якын киләсе булсаң, миңа үпкәләмә, мин сиңа чулак Саматың түгел! - дип, кулыннан тотып алды да ансат кына читкә кагып куйды тегене. +Күрәсең, көч белән алдырып булмаслыгын сизенгәндер, Бибиҗамал апа җиңгигә бүтән ыргылмады. Әмма тел белән... дөньядагысын калдырмады инде! +Ә җиңги, берни булмагандай, бөеренә таянып (тегеләр сугышканда да шулай торган иде ул) тыныч кына тыңлый бирде. Аннары мыскыллы елмаеп: +- Җитте, Бибиҗамал апа, кызыгы китте, тукта! Сүзләреңне кабатлый башладың! - диде. +- Ә-ә! Шулаймы? Туйдыңмыни? Оятыңа көч килә башладымыни? Ах җир бит! Оятың кая синең, сөйрәлчек? +Моннан йөз мәртәбә әшәкерәкләрен әйткәндә дә тыныч кына тыңлап торган җиңги Бибиҗамал апаның соңгы сүзләреннән соң түзеп тора алмады булса кирәк: +- Ахмак син, Бибиҗамал апа! - диде, нигәдер көлеп җибәреп. - Ахмак булмасаң, шушы сүзләрне сөйләп тормас идең. Болай дөнья сасытып йөрмәс идең. Иреңне шушындый яшь, чибәр хатын өенә керткәнгә сөенер идең син. Акылың булса, үзең уйлап кара әзрәк: синең ул өрсәң очып китәргә торган йолкышыңны яратканнан өемә керткән дип уйлыйсыңмы әллә? Башка замана булса, мин аны бусагамнан атлату түгел, урамда очратканда да төртеп егып китәр идем дә бит, заманасын Алла каһәрләгән! Син миңа ачуланма инде, Бибиҗамал апа җаным, бар, әнә Гитлерга ачулан. Нигә, сугыш ачып, мине ирсез калдырды икән ул? +Бу сүзләрне җиңги бер дә ашыкмыйча, ипләп кенә әйтте. Күрәсең, аның мондый сабырлыгы Бибиҗамал апага да күчте булса кирәк: +- Анысы шулаен шулай да соң... күрә торып, иремне синең янга йөртә алмыйм бит инде! И, минем урында булсаң, син дә шулай ук риза булмас идең, - диде ул, ипкә килеп. +- Ярар, Бибиҗамал апа, булган беткән инде. Узган эшкә салават. Аны тикшереп тормыйк. Ә хәзер, бар, кайт. Дөнья сасытып, шаулап йөрмә! Ирең прсидәтел кеше, кеше теленә менсә, әйбәт булмас. Әле, ни дисәң дә, колхоз икмәге белән туенып торасыз бит. Прсидәтеллектән очырсалар, биш балагызны туйдыру сезгә дә җиңел булмас. Мондый чакта кызып китәргә ярамый, акыл белән эш иткәндә дә таманга килә. Сугыш бит, дөньяның асты өскә килә торган чак... +- Сугы-ыш! - диде Бибиҗамал апа, тирән сулап. - Әй, шул Гитлерны тотып асасы иде, каһәрне!.. Ә син, Нәсиха, шулай да минем сүзләрне дә колагыңа ал әле, наным: Саматны, килсә дә, борып җибәр. +Шулай диде дә, йомышка кергән кешедәй, акрын гына атлап чыгып китте. Мин дә, мәсьәләнең болай ансат хәл ителүенә куанып, мич өстеннән башны алдым. +Тиз генә йокыга китеп булмады. Җиңги белән Бибиҗамал апа арасында булып үткән әлеге сөйләшү гаҗәпкә калдырды мине. Соң, шулай булмыйча! Бигрәк кызык икән бу олылар; башта пыр тузышып ачуланыштылар, аннары шундук татуланышып та киттеләр. Ә без, малайлар, бер-беребезгә үпкәләшсәк, өчәр көн сөйләшми йөргән булабыз... +Күрәселәребез алда икән әле +Бибиҗамал апа тузынганда үзен бик тыныч кына тоткан кебек булса да, теге төнге вакыйга җиңгине дә тетрәткән иде, ахры: шуннан соң ул күзгә күренеп үзгәрде, усалланып китте. Миңа да, бер дә гаебем юк шикелле булса да, тагын теге зур зәңгәр күзләренең агы белән карый, Самат абыйны да кертми, кире борып җибәрә башлады. Шулай ук йорт-җирдән дә күңеле суынды аның. Хәзер ул ит тә, он да алып кайтмый, ашау-эчүгә дә игътибар бирми: пешерсә пешерә ашны, пешермәсә - юк. Калдык-постыкны ашыйбыз да ятабыз. +Терлекләрне дә элекке кебек вакытында ашатмый хәзер җиңги. Мин моны шуннан әйтәм, соңгы көннәрдә безнең сыер күзгә күренеп ябыга башлады. Ә мин сыерыбызны яратам, аны күрсәм, әнине күргән шикелле булам. Менә шуңа бик борчылып, җиңгигә сүз катып караган идем каравын, нәтиҗәсе булмады. +- Сезнең ул сыерыгыз сыер гына түгел ул, - диде җиңги, кашын-күзен җимереп, - тәмугы ул! Барлыюклы ике йөк печәнне шушыңарчы төткәргәнгә рәхмәт әйт! +Менә сиңа кирәк булса! Соң әле кышның уртасы гына бит, инде шул ике йөк печән бетте дә микәнни соң? Әни аны, колхоз бераз салам бирсә, бөтен кышка җитәр дип әйткән иде ләбаса! Дөрес, халык окоп казудан кайткач, салам бүлмәкче булалар бугай. Соң инде печән беткәч, коры салам белән генә сыерны ничек кыш чыгармак кирәк? Тукта әле, иртәгә тезмәләренә менеп карыйм, җиңгиләрнең үз печәннәре ни хәлдә икән. Үз сыерына да безнекен ашатып ятмады микән? +Икенче көнне тезмәгә менсәм - шакл ар каттым: җиңгиләрнең үз печәннәре мин аларда тора башлаганда күпме булса, хәзер дә шул килеш. Ә безнеке, күп булса, ун көнлек нәрсә калган! Кара инде, ә! Үз сыерына да, сарыкларына да безнең печәнне ашатып яткан ич бу, болай булгач... Их, үзем ашаткан булсам, белер идем мин аның кадерен! Юк шул, миңа ышанмаган булды: +- Курмыңы үзем ашатырмын терлекләргә, син әрәмшәрәм итәрсең йә тезмәдән егылып төшәрсең, - диде. +Ярар, сыер әни кайтканчы аяктан егылмаса, әни ничек тә җаен табар әле... +Үз-үземне шулай юатып, ике күземне дүрт итеп, әнине тагын да ныграк көтә башладым. Ләкин булмады, түзмәде сыер ул кайтканчы! Әниләр кайтырга ике көн калды дигәндә бозаулый башлады да, бозавын китерә алмыйча үлә башлады. Аннары, бозавын гына булса да исән килеш алып калырга кирәк, дип, Хәбир бабай сыерның эчен ярды һәм, чыннан да, бозау исән иде. Мин барыбер тормас бит ул бозау, имезергә әнкәсе юк ич аның, дип кайгырып-куркып торганда, Миңлеәхмәтнең әнисе кич белән бер чүлмәк сөт алып керде. Аннары шуңа бармагын тыгып бозауның авызына китерде һәм - гаҗәп хәл! - бозау чупылдатып имә башлады. +Көтә торгач, окоп казучылар кайтыр көн дә җитте. Ул көнне мин иртүк тордым. Үземә тиешле эшләрне тизтиз генә әмәлләп ташладым да, чанамны тартып, авыл башына әнине каршыларга киттем. Мәктәп кайгысы түгел иде бүген миндә, әнине тизрәк күрәсем килә иде. +Җиле, бураны булмаса да, көн шактый салкын. Мин авылны чыккач, тагын да салкынайтып җибәргәндәй булды, йортлар ышыгында чакта гына сизелмәгән икән, җиле дә бар, ара-тирә җәяүле буран да себерткәләп куя. Күк йөзе аяз, кояшлы, шунлыктан урман да, тирә-яктагы кырлар да бик яхшы күренә иде. +Әниләр кайтасы юлга карап тора-тора туңа башлагач, авыл читендәге тауга бардым да чана шуарга тотындым. Ләкин таудан өч-дүрт мәртәбә шуып төшүгә, бу уенның кызыгы бетте. Башка көннәрдә, уйныйсы килсә дә, вакыт булмый, ә бүген киресенчә: вакыт күп, уйнарга дәрт юк. Шулай да салкын үзенекен итте, мине әледән-әле тауга куып менгерә торды. +Менә төш вакыты да җитте, үтеп тә китте, ә әниләр һаман юк әле. Инде карыным да ача башлады. Барыбер өйгә кайтмадым - әнине авыл башында ук каршылыйсым килде. +Ниһаять, дөньяны кичке эңгер каплый башлагач, урман ягыннан чаналар шыгырдавы, атлар пошкыруы, кешеләр сөйләшүе ишетелә башлады. Мин шундук аларга каршы йөгереп бардым да әнием кочагына ташландым. Әни мине күтәреп үк алды, кайнар иреннәре белән салкын битләремне үбәргә тотынды. Аннары юлга бастырды да йорт-җир, терлек-торыш турында сораштыра башлады. +- Кит аннан! - диде ул, мин әле өченче көн генә сыерыбыз үлүен әйткәч. Беркавым аптырап, өнсезләнеп торДы. +- Әйе, әни, бозаулый алмыйча үлде ул, ә бозавы исән, - дидем мин, үземчә аны юатмакчы булып. +- Ярар, улым, - диде әни, мөлдерәп аккан күз яшьләрен сөртеп. - Без күрәсен кеше күрмәс, күрәчәгебез булгандыр инде... Ярый әле үзең исән-сау икәнсең, шунысы әйбәт. +Шуннан соң без туп-туры үз өебезгә кайттык. Әни мичкә ягып җибәрде. +Ә бераздан безгә җиңги килеп керде. Бик кайгырган атлы булырга тырышып, сыерның үлүен сөйләргә тотынды. +- Ярар, килендәш, рәхмәт инде, тырышкансың, - диде әни, ачуланмыйча гына. Башка бер сүз дә әйтмәде, кисәү алып, мичтәге утыннарны рәтләргә тотынды. +Әни ачуланмагач, җиңги сөенер инде дип уйлаган идем. Алай булмады. Киресенчә, ничектер күңелсезләнеп, кара янып китте ул. Аннары: +- Фи! Тыңламаган да була, әйтерсең аның сыерын мин бәреп үтергән! - диде дә, ишекне шартлатып ябып, чыгып китте. Шул китүеннән соң, миннән башка беркем дә ышанмаган-көтмәгән хәл килеп чыкканга тикле, ул да безнең өйгә, без дә аның йортына аяк басмадык. +Мичкә тәгәрәтеп пешергән бәрәңгене ашарга утыргач, әле яңа гына күргәндәй булып, әнигә карап тордым мин. Артык үзгәрмәгән иде ул: керфекләре дә элеккечә кара, озын; чәчләре дә һаман шулай коңгырт, калын; уң як битендәге энә күзе тикле генә бер бөртек миңе дә нәкъ үз урынында иде. Тик йөзе бераз сулыгып, һаман җилдә, суыкта йөргәнлектән каралып калган да гәүдәгә азрак кечерәеп киткән. Ә элек аның йөзе алсу һәм түгәрәк иде... +Тамакларны туйдыргач, шул ук кичне кул чанасы тартып бардык та бозауны җиңгиләрдән үзебезгә алып кайттык. Ә иртәгесен, мин йокыдан торганда (ул төнне мин рәхәтләнеп, туйганчы йокладым!), әни сарыкларны да алып кайткан иде инде. +Аннары, бәрәңге алмакчы булып, базны ачтык. Ачтык та шаккатып калдык. Суыкка чыдый алмыйча, базның өстендәге җир ярылып, бәрәңгебез дә өшегән булып чыкты. Кичә күршеләрдән үтечкә алып торган бер чиләк бәрәңгене түләрлек булса да исәннәре чыкмасмы дип, ни эзләсәк тә, бер сау бәрәңге дә таба алмадык. +- Хәзер бу базны ябып торудан мәгънә юк инде, - диде әни, тәмам өмете өзелгәч, - буласы эш булган монда... +Әтием белән очрашу +Өшегән бәрәңгене таза бәрәңге белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Ләкин, нужа бабай муеныңнан кысып тоткач, алай авызга алмаслык ук дәрәҗәдә начар да түгел икән ул. Һәрхәлдә, җан асрап була икән аның белән. Эссе суга салып кабыгын сыдырып аласың да, кирәк икән, шуннан аш пешерәсең, кирәксә, шул килеш ашарга да була. +Ләкин безне мәсьәләнең икенче ягы борчый иде: орлыкка бәрәңге кайдан алырга? Өшегән бәрәңгене утыртып торасы да юк, барыбер тишелмәячәк. +Әни белән әнә шул турыда кайгырышып йөргән көннәрдә Самат абый килеп керде безгә: +- Ишеттек, Мәгъсүмә иптәш, ишеттек, казалы булгансыз икән, - диде ул, - зур казалы булгансыз икән! Хәзерге заманда сыер - крестьянның бөтен байлыгы, бөтен өмете, бөтен куанычы ул. Анысы һәркайсыбызга мәгълүм. Әмма дә ләкин син артык хафаланма, Мәгъсүмә иптәш. Илдә чыпчык үлми, диләр, бер рәте чыгар әле. Без дә кулдан килгән тикле ярдәм итәргә тырышырбыз. Әле менә бүген идарә членнары белән сөйләштек тә бозавыгыз ашый башлаганга тикле һәр көн калхуздан дүртәр литр сөт биреп барырга булдык. Бәрәңгегез дә өшегән икән, аны да искә алдык, и менә болай итәргә булдык: давай, күпме бәрәңгегез бар, барысын да фермага илт, дуңгызларга ярар, тамакларына тыгылып калмас әле. Ә үзең аның урынына калхуз подвалыннан өшемәгәннәрен алып кайт. +Самат абыйның бу сүзләрен ишеткәч, шатлыгымнан чак кына кычкырып җибәрмәдем. Әни дә чамасыз куанган иде бугай. +- Рәхмәт инде, Самат абый, бик зур рәхмәт инде! Орлыкка бәрәңге каян алырбыз, дип ут йотып йөри идем. +- Анысы шулай инде, Мәгъсүмә иптәш, кулдан килгәнчә тырышабыз инде аны, - диде Самат абый, нигәдер утырган урынында калкынып куеп, - тик, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, үзең дә калхузга булышырсың. +- Һей, Самат абый, нәрсә сөйлисең инде син, калхуз яралганнан бирле бер көн дә эштән калганым юк лабаса! Моннан ары да кая кушсагыз, шунда эшләрмен. +- Туктале, Мәгъсүмә иптәш, - диде Самат абый, нигәдер йөзен чытып, - ашыкма әле син. Мин бит син начар эшлисең диюем түгел бу. Дөрес аңламадың, ахры. Без синең именны менә шул яхшы эшләвеңне искә алып, атвитствынный урынга куймак булдык... +"Атвитствынный" дигәне шул: фермага дуңгыз караучы кирәк, әнине шунда куймакчы икән Самат абый. +Хәзерге заманда ферма эше бик үк мактаулы эш түгел инде түгелен. Читенлеге өстенә ялгыз кешегә җайсызлыгы да бар: бер караңгыдан икенче караңгыга тикле йөрергә туры килә. Башка чак булса, ихтимал, әни ризалык бирергә ашыкмас иде ул эшкә. Әмма хәзер, колхоз шушындый зур ярдәм итәргә торганда, каршы килә алмады. +- Ярар, ярар, Самат абый, мин риза, кайчан эшли башларга кушасыз соң? - дип кенә сорады ул. +- Бүген үк фермыга менәргә туры килер, Мәгъсүмә иптәш, - диде Самат абый. - Теге сорхантай, моңарчы дуңгызлар караган кызны әйтәм, кичә дуңгызларын ташлап, каядыр башка авылга чыгып сызган. И әйткән: "Мине көтмәсеннәр, тиз генә кайтасым юк, кайтсам да, фермыда эшләмәячәкмен, дуңгыз карап кияүгә чыкмыйча калыр хәлем юк, ансыз да кияү табулары бик кыен хәзер!" - дигән. Кайта-нитә калса, кияү табып бирер идем мин аңа бирүен. Шундый политика тараткан өчен, бер сигез-ун елны сылаттырыр идем сылаттыруын!.. +Шулай итеп, әни фермада эшләргә тотынды. Ул тизрәк эшен бетерсен өчен, мин дә аңа булышкалый башладым. +Өйдә үзем генә калырга курыкканга, башта мин дә әни белән фермада кунып йөрдем. Ә аннары, күрәсең, әнине кызганыптыр инде, ферма каравылчысы Шәйхи бабай минем белән генә куна башлады. +Бик әйбәт кеше ул. Без аның белән төннәр буе сөйләшеп утырабыз. Ул миңа үзенең башта, патша вакытында, немецлар белән, аннары Чапаев дивизиясендә аклар белән ничек сугышып йөрүләрен, төрле кызыклы вакыйгалар, әкиятләр сөйли. +Инде әйткәнемчә, мин әтиемне хәтерләмим. Шунлыктан аның холкы, гадәтләре нинди булганлыгы да мәгълүм түгел иде миңа. Әмма кышкы озын төннәрнең берсендә Шәйхи бабай миңа әтием хакында шундый итеп сөйләп бирде - мин әтиемне, чыннан да, тере килеш күргәндәй, хәтта аның белән сөйләшкәндәй булдым. Минем әти озынчарак каратут йөзле, калын кара кашлы, гәүдәгә шактый зур һәм таза булса да, бик җиңел сөякле кеше булган. Аны зирәклеге, карусыз булганы өчен яшьтән үк яратканнар. Хәтере дә бик әйбәт булган. Хәтта безнең авылдан берүзе, теге чакта мин адашып барып чыккан Ильиновка исемле күрше авылга йөреп, русча да укыган ул. Шунлыктан русчаны су урынына эчкән. Егерме яшендә, 1929 елны, колхоз председателе итеп сайлаганнар аны. Әнигә дә шул елны өйләнгән. Бабай белән әби (әнинең әти-әнисе була инде): "Кызыбызны рус сабагы укыган каммун кешегә бирмибез", - дип, башта аяк терәп каршы торсалар да, әти, тегеләргә төн уртасында барып кереп: "Яхшылык белән Мәгъсүмәне миңа бирмәсәгез, икегезне тиң тынсыз итәм!" - дип, наганын чыгарып төзәгәч, теге бичаралар берсүзсез риза булганнар һәм соңыннан, инде әти белән әни кавышып матур гына тора башлагач, җитәкләшеп килеп, әтидән гафу үтенгәннәр. +Колхозны да "уйнатып кына, бер дә көчәнмичә генә" җитәкләп барган әти. Әни белән дә тату яшәгән. Мине дә бик яраткан. Хәтта идарәгә килгәндә дә мине үзе белән алып йөри торган булган. +Менә шулай матур гына эшләп, әйбәт кенә гомер итеп торганда, 1935 елның кышында, районнан кайтышлый әти көчле буранга юлыга. Аты юлдан язып туктап кала. Әти юлны эзләмәкче булып чанасыннан төшүгә, яшь айгыр, нәрсәдәндер өркеп, кар ерып чабып киткән. Шул караңгы төндә япан кырда берүзе калган әти. Җитмәсә, өстендә дә юка, кыска пинжәк кенә икән, толыбы чанада киткән. Катып үлмәс өчен, арлы-бирле йөрергә керешкән ул. Ләкин ел озынлыгы кышкы төн үзенекен иткән - әти тәмам арыган да, бераз ял итеп алырга дип, кар өстенә утырган һәм... шунда йоклап киткән. +Ихтимал, ул шунда туңып үлгән дә булыр иде. Ләкин таң вакытында буран басылгач, юлга чыккан күрше авыл олаучылары коткарган аны. Дөресрәге, олаучыларның эте коткарган: әти янына килеп өрергә тотынгач, тегеләр килеп тапканнар әтине һәм, шундук танып алып, безнең авылга алып кайтканнар. Өйгә керүгә, әти мич башына менеп яткан һәм шул ятудан бүтән тора алмаган; суыктан җылыга кергәч, үпкәләре шешенеп киткән дә үпкә авыруы башланган. "Колхоз тикле колхозны алып барырга башы җиткән кеше иде атаң, әмма мич башына менәргә ярамавын уйлап җиткерә алмаган, мәрхүм, - дип сөйләде миңа Шәйхи бабай. - Әнә шул гына харап итте аны. Авырып сигез ай ятты да үлде. Әй, үләсе килмәде дә инде үзенең. "Шушы Равилем җиде-сигез яшькә җиткәнче генә торсам да үкенмәс идем" ди торган иде, бичара. Ничәд ә инде син, улым?" +- Майда ун тула, Шәйхи бабай. +- Кара инде, ә? Гомернең үтүен сизми дә каласың. Су күк ага да тора... Ичмаса, замананың да бик болгавыр чагы. Ну бу сугышны!.. +Шәйхи бабай миңа әкиятләр сөйләү белән бергә чабата үрү белән дә шөгыльләнә. Чын-чынлап, бөтен күңелен биреп эшли. Аның чабаталарын безнең авыл халкы гына түгел, күрше авыллардан да килеп алалар, мактый-мактый кияләр. +Чабата үрү башта миңа бик читен, баш җитмәстәй эш булып күренгән иде. Әмма, ныклап торып тотынганда, бер дә алай искитмәле нәрсә түгел икән. Шулай Шәйхи бабайның эшен игътибар белән карап йөри торгач, мин үзем дә хәйран гына маташтыра башладым ул нәрсәне. Ә язга таба Шәйхи бабай ярдәменнән башка да, баштанаяк үзем үрә торган булып киттем. Аннары инде үземә генә түгел, әнигә дә үреп бирә башладым. Эх, күрсәгез иде сез әнинең бу һөнәремә ничек куанганын! Хәер, үземнең дә башым күккә тигән иде бугай. Соң, шулай булмыйча! Бер киеме 15-20 сум тора бит чабатаның. Дөрес, акчасы да әллә никадәрле түгел инде. Тик, ничек кенә булмасын, безнең әнинең, сыер да үлеп киткәч, килер җире бөтенләй юк лабаса... +Тора-бара әни белән үземә генә түгел, күрше-күләнгә дә чабата үреп бирә торган булып киттем. Ә алар безгә сөт, катык, кайчакта хәтта бераз май да кертәләр. +Бер ияләшкәч, бик кызык икән ул чабата үрү. Берсен үреп бетермисең, икенчесенә тотынасы, анысын тагын да матуррак итәсе килә, күңел үскәннән-үсә бара икән. Шуның өстенә хәзер авыл халкы да, мине мактап: +- Әнә Мәгъсүмә малае нишләтә: үзе калыптан печтик кенә зуррак булса да, коеп кына куя чабатаны! - дип сөйли башлагач, ничек куанганымны үзем генә беләм. +Дүрт көн эчендә алты мәет! +Саескан сумалага төшкән. Башын алса, койрыгы ябыша, ди. Безнең дә хәлләр шулайрак булып чыкты. +Үксез бозавыбыз да үсеп килә, чабатаны да сатып алмыйбыз; кара җиргә аяк бассак, ничек тә үлмәбез, дип кенә торганда, кинәт бәрәңгебез бетеп китте. Бетте дигәч тә, бөтенләй үк бетмәде ул, унбиш чиләкләп бар әле барын. Әмма әни, ашарга ярамый аны, улым, орлыкка кирәк, ди. Хәзер безнең ризык - элмә кайрысы да юкә кабыгы. Көненә бер мәртәбә бер уч арыш ярмасыннан пешерелгән аш эләгә. Күрше-күләннең дә эшләре мөшкелләнде булса кирәк: сөт, катык керткәләүне туктаттылар. +Кар озаграк яткан булса, нишләгән булыр идек икән, безнең бәхеткә яз иртә килде. Кырлар аллана башлауга, колхозның узган елгы бәрәңге җиренә черек бәрәңге җыярга киттек. Сөт-май булганда, шул черек бәрәңге оныннан пешергән ботканың нинди тәмле булуын әйткән дә юк инде. Хәтта, кабыгын да әрчеп тормыйча, учакка күмеп пешерелгәнен ашаганда да дөнья рәхәте була. Тик күбрәк кенә булсын. +Ләкин аны да күпләп җыеп булмады. Без ике генә көн иркенләп йөреп калдык, аннары, бездән күреп, бөтен авыл кырга чыкты һәм өч-дүрт көндә бәрәңге җирен актарып ташладылар. +Нужа калач ашата, диләр. Безгә калач ук ашарга туры килмәде килүен, шулай да күп нәрсәгә өйрәтте безне нужа бабай. Черек бәрәңге җыелып беткәч, халык узган елда коелып калган башакны җыярга ябырылды. Без дә, башагыннан аерып җилгәргәннән соң, бер чиләккә якын ризык җыйдык. Зур хәзинә иде бу безнең өчен. Икенче төрле итеп әйтсәк, кузгалак, какы һәм юалар үсеп җиткәнче яшәргә була дигән сүз. Ә аннары кычыткан, кузгалак, алабута өлгерәчәк. Әни әйтмешли, Алла яңгырларын гына бирсен дә, дөньяны кызу гына көйдермәсен. +Тик кайберәүләргә кычытканнар үсеп җиткәнче торырга насыйп булмаган икән шул. Һич тә көтмәгәндә, истә-оста юк чакта, беркөнне минем кечкенәдән бергә уйнап үскән дустым, яшьтәшем, күрше малае Миңлеәхмәт кинәт кенә үлеп китте. Аны күмеп кенә кайтканнар иде, Фәрзетдин дә дөньядан китеп барды. Аннары башкалар... +Кыскасы, ике көн эчендә безнең кечкенә генә авылдан алты кеше вафат булды. +Элек, сугышка кадәр, мәетне зиратка ирләр күтәреп алып барып күмә торган иде. Хатын-кызлар ул тирәгә якын да бармый иде. Кабер казырга берәү дә әйтеп тормый, кешеләр үзләре белеп киләләр иде. Ә хәзер, ирләр булмагач, әлеге мәетләрне Самат абый, махсус наряд биреп, хатын-кызларга күмдертте, кабер казучыларга хезмәт көне дә язган, дип сөйләделәр. +Мин Миңлеәхмәтнең дә, Фәрзетдиннең дә мәетләрен карарга кермәдем. Аларны күмгәндә зиратка да бармадым. Юк, куркудан түгел. Үземнең иң якын дусларымның бу дөньядан мәңгегә китүенә ышанасым килми иде. Соң әле кайчан гына бергә уйнап йөргән идек ләбаса без! Ничек итеп гнуларның мәетен карарга йөрәгем җитсен Ди? +Соңыннан беленде: Миңлеәхмәт тә, Фәрзетдин дә һәм башкалар да теге кар астында кышлаган башак бодаен ашап агуланганнар икән. +Эшләр болайга киткәч, районнан врачлар килеп тикшерделәр дә, кемнең күпме җыйган бодае бар - барысын да күрше совхоздагы спирт заводына илтеп алмаштырырга куштылар. Хәер, алай итмәсәләр дә, ташламаган булыр идек без әлеге бер чиләк әйберне. Ни дисәң дә, ач үлгәнче, туеп үлү хәерлерәктер кебек. Әмма болай эшләүләре әйбәт булды, агуланып үлүләр тукталды... +Тукталуын тукталды да, тик Миңлеәхмәт белән Фәрзетдин юк иде шул инде. Ә бит без гомер буе дус булырга, җиденче классны тәмамлаганчы бергә укырга, бергә армиягә барырга, аннары барыбыз да шофер булырга сүз куешкан идек... Бу кадәр гел миңа гына кәкре килеп торыр икән! +Булыр, әни... +Күрәсең, адәм баласының табигате шундыйдыр инде: тәнендә җаны булып, чак кына хәрәкәтләнә алганда, дөнья белән кызыксынудан туктамыйдыр ул. Мин моны үземнән чыгып әйтәм. Соң, черек бәрәңге белән генә җан асрыйм бит инде үзем! Шулай булгач, нинди уен кайгысы булырга тиеш? Әмма яшь күңел барыбер үзенекен итә икән. Атка атлану рәхәтенә ирешү өчен, язын колхоз сабанга чыккач, иртәнге өченче яртыдан торып, кәнүшнигә бара торган булып киттем. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар: барыбер игелек күрсәтми алар, дип, Самат абый колхоз дуңгызларын дәүләткә тапшырттырып бетергәч, әнине ат караучы итеп куйдылар. Ә мин, әлеге дә баягы шул куркаклыгым аркасында, һәрвакыт иртән әнигә ияреп кәнүшнигә йөри башладым. Менә шунда колхозчы апалар атларны җитәкләп кырга җир сөрергә чыкканда, мин дә, аларның бер атына атланып, сөрә торган җирләренә кадәр барам. Аннары, атка атланганнан соң күңелдә туган рәхәтлеккә чумып, чатыр-чотыр өйгә йөгерәм. Анда әни иртән кушып калдырган вак-төяк эшләрне тиз генә эшләп ташлыйм да төшкә тагын кырга чабам. Тагын атка атланып кайтам. +Шулай берничә көн йөргәч, Фәйрүзә апа (мин күбесенчә аның Дүпләненә атланып йөри идем) миңа, атларны үзем тотып, җир сөреп карарга да рөхсәт итте. Монысы инде атка атланып йөрү генә түгел, аннан ун өлеш рәхәтрәк. Бер кулың белән дилбегәне, икенчесе белән сабан тоткасын тотасың да, төрәннәрнең җир кантарын ничек әйләндереп салуын карап барасың. Бернинди кыенлыгы юк. Атларның берсе - буразнадан, берсе сөрелмәгән җирдән салмак кына атлап бара. Әйләнгән саен җирнең сорысы кими, ә карасы - кояш нурында ялтырап, түшәктәй күпереп ятканы артканнан-арта бара. Синең эшләгәнеңне күреп, шуңа сөенешеп, күккә эленгән тургайлар җырлап тора. Тик җир башында борылуы гына бераз кыенрак, сабанны күтәрергә көч җитеп бетми. Ләкин бу кыенлык күпкә бармады, Фәйрүзә апа миңа ул бәладән котылу юлын да өйрәтте. +- Атлар борылып җиткәндә, сабан тоткасын чак кына үзеңә таба каерып җибәр син, нәнем, - диде ул. Минем белән бер әйләнеп, ничек-ничек итәргә икәнен күрсәтеп, аңлатып чыкты да, җир башына барып, сырмасын баш астына куеп ятып йоклады. Ә мин төшкә тикле аның җирен сөрдем. Төштән соң да бармакчы идем дә, әни җибәрмәде: +- Вакыты җиткәч тә ватылырга өлгерерсең әле, балам, йөрмә! - диде. - Йорт-җир эшләрен караштыр әнә. Бик эшлисең килсә, урманга кер дә коры-сары утыннар җыеп кайт, учакка ягарлык кына булса да, бер аш пешерергә җитсә дә ярар, зыяны тимәс... +Әни дөрес әйтә, бик нык вата икән ул җир сөрү. Көнозын сабан койрыгы тотып йөреп, аяклар калмый. Ләкин барыбер җир сөрәсем килә иде минем. +Колхозыбыз кечкенә булганлыктан, бездә бригадир юк, бөтен эшне әлеге шул председатель Самат абый алып бара. Аны бик үк яратып бетермәсәм дә, беркөнне идарәдән чыкканын саклап тордым да миңа атлар биреп, җир сөрергә рөхсәт итүен үтендем. +- Ниятең әйбәт синең, малай, - диде ул, мәче башлы ябалакныкы кебек түгәрәк кызгылт кара күзләрен кыскалап, мине тыңлаганнан ары, - тик атка йөгән ора алырсың микән соң? Камыт та кигерәсе була бит әле аңа. +Әйе, ул хаклы. Атка йөгән кидерерлек буем юк минем. Ләкин каушап калмадым: +- Фәйрүзә апа кигереп бирер әле, Самат абый, - дидем. - Без гел аның белән бергә сөрербез. +- Карале! - диде Самат абый, кинәт елмаеп җибәреп, - атаңа охшыйсың, ахры, син, малай актыгы. Башың эшләр төсле күренә синең. Давай болай итәбез: иртәгә Мәүлиха апаңның атларын ал да җир сөрергә чык, аңа башка эш бирербез. Аякларым сызлый, дип сукрана иде, аңа да бераз ял булыр. +- Әни! - дидем мин, шатлыгымнан кая басканымны да белмичә йөгереп кайтып. - Әни! Иртәгәдән мин эшли башлыйм! Самат абыйдан сорадым. Ул Мәүлиха апа атларын җигәргә кушты. Әни, барам, яме, ачуланма, яме! +- Әй улым, улым! - диде әни. - Бик яшь бит әле син. Әле яңа унберенче яшь китте ич сиңа. Көннәр буе ат артыннан йөрер вакытың түгел ләбаса! Син түгел, олыларның да җелеген суыра торган эш ич ул. Белмим инде, белмим, нәрсә эшләп болай ашкынасың икән! Булдыра алырсыңмы икән соң, улым?! +- Булыр, әни, менә күрерсең! Мин хәзер зур бит. +Шулай дигәч, әни каршы килмәде: +- Карап кара инде, алай бик эшлисең килгәч. +Ләкин Мәүлиха апа атларын җигеп эшкә чыкканның беренче көнендә үк чамасыз нык арыдым мин. Кояш батканны көтә-көтә җаным чыга язды. Шулай да сер бирәсе килми, Фәйрүзә апага ул турыда бер сүз дә әйтмәдем. Бары кайтырга чыккач кына: +- Фәйрүзә апа, Самат абыйга әйт, иртәгә эшкә чыкмыйм мин, бик арыдым, - дидем. +- Шулайдыр шул, энем, - диде Фәйрүзә апа, - кечерәк шул әле син. Синең күкләр әнә берсе дә мондый авыр эштә эшләми бит. Без лутчы болай итик: мин Самат абыйга әйтермен, сине тырмага кушсын, анда җиңелрәк булыр, атка атланып йөрерсең. +- Самат абый рөхсәт итәрме икән соң? +- Итәр, Равил, итми хәле юк, бер кешене бишкә ярырдай заман бит хәзер. +Ахры, чыннан да шулай булгандыр, икенче көнне Самат абый миңа тырмага чыгарга кушты. +- Атларга чиратлап - төшкә кадәр берсенә, төштән соң икенчесенә атланып йөрерсең, - диде ул һәм үзе үк атка атлану өчен ничек итеп баудан баскыч ясарга икәнен өйрәтеп торды... +Шулай итеп, мин язгы чәчү беткәнче тырмада йөрдем. Күрәсең, олылардан ким эшләмәгәнмен, чәчү беткәннең икенче көнендә колхоз идарәсе тарафыннан бүләкләнүчеләр арасында минем фамилиям дә бар иде. Яхшы эшләвем өчен мактый-мактый, Самат абый үз кулы белән миңа өч метр соры ситсы бирде. Бик ярап куйды ул. Күлмәгем тузып, менә бетә, менә тәмам төшеп кала дип курка-курка гына йөргән чакта, кулыбызга эләккән шул ситсыдан бик әйбәтләп бер күлмәк тә, кыска булса да, бер ыштан тегеп бирде әни. Шуның өстенә байтак кына хезмәт көне дә эшләгән идем әле. +Бүген генә түзәм дә... +Язгы чәчүдән соң колхозда парга сөрү, тирес түгү кебек эшләр башланды. Болары миңа ярарлык эшләр түгел иде: тирес түгәргә барсаң, арба аударасы була, ә җир сөрүдә авызым бер пеште инде. Шуңа күрә Самат абый да ирексезләмәде, үзем дә ашкынып тормадым. +Җәй - чабатаның иң үтемле чагы. Бердән, кышка караганда җәен тиз туза ул, икенчедән, бөтен авыл җәен чабата кия. Киез итек кышын кадердә йөрсә дә, минем кебек итексезләргә аны киеп урам әйләнүе үзе бер гомер булыр кебек тоелса да, җәен сукыр бер тиенгә дә тормый ул. Безнең авылда бер генә кеше - Хәбир бабай гына кия аны. Анда да яратканнан түгел, аяклары авыртканга гына... Ә чабата үтә. Нәкъ менә шуңа күрә дә мин яңадан чабатага тотындым. Үземә - өч, әнигә биш кием әзерләп куйганнан соң, күрше-күләнгә дә үреп биргәли башладым. +Ул арада печән өсте дә килеп җитте. Самат абый мине, атка атланып, богыл өючеләргә печән тарттырырга кушты. Монысы инде тырмада йөрү түгел - мең өлеш күңеллерәк. Болында кырдагы кебек тузан да юк, көннәр буе берьялгызың кеше белән сөйләшергә зар булып, бик аптырагач, ат белән сөйләшеп тә йөрисе түгел. Инде килеп, Хәбир бабай әйтмешли, хайван түгел, үзең тотып ашарга ярарлык җиләкле, чәчәкле ямь-яшел печәннең хуш исе үзе бер җәннәт нигъмәте бит ул! +Хатын-кызлар печәнне җыеп, чүмәләгә өеп тора, син шуны тарттырып богыл янына илтеп торасың. Бер чүмәлә китергән саен, богыл биегәеп, Хәбир бабай югарырак күтәрелә бара, әнә шул күренеш күңелдә әйтеп бетергесез горурлык хисе тудыра. Менә шушы рәхәтлекләрнең барысыннан тыш, печән өстендә ашау да колхоздан булганлыгын искә алсак, минем ни өчен алай бик куанып эшләп йөрүем аңлашыла булса кирәк. Чыннан да, көнгә өч тапкыр токмачлы аш, ярты кило ипи - хәзерге заман өчен, Хәбир бабай әйтмешли, кода сые бит ул. Икмәк турында сөйләп тә тормыйм инде, өйдә ашының да рәте юк ич аның: кузгалак та берәр уч оннан әмәлләнгән умач. Анысы да көн саен тәтеми әле. +Башкалардан шактый кечкенә булганлыктандыр инде, минем корсак печәнчеләргә бирелә торган аш белән дә тула, ә үземә тиешле икмәкне әнигә алып кайтам. Гомеремдә онытасым юк, беренче көнне икмәк алып кайтып биргәч: +- Әй заманалар! Синең кулдан икмәк ашар кешеме соң инде мин?! Беләм бит, балам, ашыйсың килмәгәннән алып кайтмагансың син моны. Көн буе эштә йөргән кешегә, башка замана булса, бу икмәк чәп итәргә дә җитмәс иде. Заманы каһәрләнгән шул! Ярар инде, балам, бик зур рәхмәт инде! - дип елый-елый аркамнан сөйде әнием. +Хәер, әни сүзендә дә дөреслек бар: богылга печән биреп торучы Фәйрүзә апалар ничек чыдаганнардыр, хәтта мин дә, атка атланып йөрсәм дә, шактый нык арыйм. Ник дисәң, һаман юыртып йөреп тә җитешеп булмый. Богыл башында торучы Күлти бабай: +- Давай, малай, тизрәк! Давай, давай! - дип кычкырып кына тора. +Күлти дигәнем әлеге шул элек яшелчә каравыллаган Хәбир бабай инде. Гражданнар сугышында кулын имгәтеп кайткан ул. Сул кулының бармаклары культиватор кискечләре сыман тырпаеп торганга, ачуыбыз килгән чакларда - үзе ишетмәгәндә, билгеле, - Күлти дип йөри идек без аны. Гарип булса да, сугыш чыкканнан бирле, яшелчә бакчасын ташлап, төрле эштә йөри башлады ул, һәм эшкә дә бик таза үзе. Сәнәк сабын теге "күлтиләре" арасына кыстырып куя да иртәдән алып төшкә, төштән алып кичкә чаклы һаман шулай "давай, давай" дип куыра. +Берәү дә ныклап ачуланмый аңа, чөнки һәркем белә: үзе өчен давайламый бит ул, колхоз өчен, бөтен авыл халкы, бөтен ил өчен тырыша. Әгәр дә берәрсе сукрана башласа: +- Чыда, балакай, минем өчен эшләмисең бит. Вакытында шушы җиләк күк печәнне җыеп калмыйча, узган кыштагы кебек, быел да колхоз терлекләренә түбә саламы ашатмыйк инде. Бакчи, көне нинди матур. Түз, балакай, яңгырлар киткәнче ничек тә бетерик, яңгыр көнне ял итәрсең, яме. Сугыштагы кешеләргә моннан йөз тапкыр кыенрак. Алар да түзә. Нимечләрне дөмектергәнче ничек тә түзегез, аннары болай ук читен булмас, - дип көйләп тә куя Хәбир бабай... +Барлы-юклы көч белән тырышып, колхозның печәнен чабып-өеп бетергәнче, арыш та өлгереп җитте. Авылның аз гына булса да кыймылдый алган карчыкларыннан алып урак тотарга көче җиткән кыз балаларына тикле кырга чыкты. +Уракка керешүгә берәр атна үтте микән, сугу эшләре башланды. Хәзер инде печән өстендәге кебек кенә түгел! Печәнне, теләсәң дә, чык кипмичә җыярга ярамый. Ә көлтәне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ташы. Халык көндез урак уруда, ә төннәрен, ике көннең берендә үз сыерларын җигеп, ындырга көлтә ташыйлар. +Ат җигеп йөрүчеләргә дә ансат түгел. Көндез ындырга көлтә ташысалар, төнлә дәүләткә ашлык илтергә китәләр. Заготзерно безгә унсигез километр. Анда барып кайтканнан соң, куян койрыгыдай кыска җәйге төннең күпмесе кала? Шул ук атлар, шул ук кешеләр көндез тагын йә көлтә ташыйлар, йә җир сөрергә чыгалар... +Ул чорларда мин ат кудым. Безнең колхозда тракторфәлән юк, игенне дә алты ат көче белән эшли торган алты тешле машина белән сугалар. Шул алты атның икесен мин куам. Без, өч малай (алар миннән олырак), иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр бер түгәрәк эчендә әйләнәбез. Барабан, туктаусыз үкереп, авызына Хәбир бабай тараткалап тыккан көлтәләрне йотып тора, хатынкызлар кайсы саламын селкеп, кайберләре арышын, бодаен, кыскасы, нәрсә сугылса, шуны җилгәрүчеләргә тырма белән эшереп илтеп тора. Ындыр табагыннан күтәрелгән тузан болыт булып күкләргә аша... +Хатын-кыз бар җирдә сүзсез генә эшләү булмый, ындыр табагын дагы лар да үзара сөйләшкәннәрдер, әлбәттә, тик безгә аларның тавышы ишетелми. Әмма Хәбир бабай сүзләрен аермачык ишетеп торабыз: +- Малайлар! Йокламагыз! Солдат бит сез хәзер! +- Малайлар, анагызны корт чаккырлары, давай! +Хәтта беркөнне, барабанын ташлап, "күлти" бармакларын селти-селти йөгереп килеп, Габделгазизгә эләктереп тә ала язды ул. Хәер, Габделгазизнең үзендә дә гаеп булды. Атларын яхшылап кумаган иде. Хәбир бабай бик дөрес пыранлатты аны. Кусын атларын яхшылап, югыйсә безнекеләр дә трактор түгел ич, авырга килә бит аларга!.. +Анысы шулай, әмма мин үзем дә бик арыйм. Соң, уйлап карагыз: иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр эш. Барлыгы унбиш сәгать буламы? Ярый, төшке ялга, ике әбәткә (төшкә кадәр унбиш минут, төштән соң унбиш минут) барысы ике сәгать китсен ди. Калган унөч сәгате гел аяк өстендә йөреп үтә бит аның. Сәгатенә биш километр гына йөрсәк тә, көн буена алтмыш биш километрга тула бит ул. Әллә нигә бер генә түгел, айлар буена һәр көн шултикле җир йөри башласаң - күзләрең күгәрер. +Дөрес, Хәбир бабай миңа: +- Тәртәгә утырып йөр, улым, синең әллә ни авырлыгың юк, - дип әйтә әйтүен. Ләкин Гәрәй белән Габделгазиз утырмагач, ничек берүзем генә утырып йөрим инде. Габделгазиз әйтмешли, "трут"ны барыбызга да бертигез язалар ич, шулай булгач... +Ә Хәбир бабай тегеләргә утырып йөрергә һич тә рөхсәт итми. Кичкә таба, бик арыгач, тәртәгә менеп кунакласалар да, "күлти"ен күрсәтеп, хәзер себереп төшерергә генә тора. Яшерен-батырын түгел, бик арыган минутларда мин машинаның ватылуын тели идем. Ә ул, үч иткәндәй, тагын да шәбрәк үкереп эшли башлый. Шундый көннәрне үз-үземә: "Бүгенгә генә түзәм дә иртәгә үтерсәләр дә чыкмыйм ат куарга. Әнә минем шикелле малайлар рәхәтләнеп уйнап йөриләр", - дим. Ә иртән, төнлә йоклап ял иткәннән соң, кешеләр: "Булмады, йомшак икән Мәгъсүмә малае, укулары башланганчы да түзә алмады, биреште - ташлады эшен!" - дип әйтмәсеннәр өчен, шул ук вакытта, хезмәт көне эшләп, әнигә дә булышу нияте белән, йөгәннәремне иңемә асып, тагын кәнүшнигә менәм... +Укыйсым бик килә дә бит... +Шулай көн артыннан көн үтте, мин түземсезлек белән көткән вакыт - уку башланыр чак та килеп җитте. Укыйсым бик-бик килә. Яз көне дә, Мәдинә апа авырып киткәнлектән, укудан бик иртә - апрельнең егерме өчендә үк туктаган идек. Аннары уку миңа бик җиңел бирелә. Мәдинә апаның аңлатканын тын да алмый тыңлап утырам да барысын да хәтерләп калам. Өйдә озаклап дәрес әзерләп торырга кирәк түгел, арифметикадан бирелгән мисаллар белән язма күнегүләрне генә эшлим дә вәссәлам. Ә башка фәннәрне икенче көнне дәрес башланыр алдыннан бер кат күз йөртеп, китаптан карап чыгам да, шул җитә. Әйтмәгәнем булсын, тфү-тфү, моңарчы әле бервакытта да "яхшы" яки "бик яхшы"дан түбән билге алганым юк. +Ә мәктәптә Мәдинә апаның йөзенә карап утыру үзе нинди зур бәхет! Бүтән балалар да шулаймы икән, үлеп тә яратам мин Мәдинә апаны. Дөньяда аннан да зур белемле, аннан да акыллырак кеше юктыр шикелле. Башкалар шикелле гади генә кеше түгелдер ул. Шулай булмаса, ул тикле дә түзем була алмас иде. Бер үк бүлмәдә утыручы дүрт классның барысын берьюлы укыта бит ул. Утыз тугыз баланы, икенче төрле итеп әйткәндә, бер сәгать эчендә дүрт класска дүрт төрле дәрес аңлата... Инде килеп, шофер буласы кеше ич мин. Ә укымыйча ничек шофер булмак кирәк? Менә ни өчен уку башланыр көнне ике күземне дүрт итеп көтеп алдым. +Ләкин беренче сентябрь көнне башкалар белән бергә укырга барырга туры килмәде: әни мине укытырга теләмәде. +- Укып мулла булмассың, балам, - диде ул. - Аннары бөтен кеше укый башласа, кызыгы да калмас аның. Калхузда эшләүчеләр дә кирәк бит. Бер трут эшләсәң дә файдасы булыр. Үземә генә бик кыен бит, улым. Түләүләребез дә күп бит әле. Әнә кичә үзең күрдең ләбаса: "Шушы айда ит түләвегезне бетермәсәгез, бозавыгызны алып чыгабыз", - диделәр ич. +- Бер сарыкны илттек бит инде, әни, - дидем мин, әле һаман түләү бетмәгәнгә гаҗәпләнеп. +- Бер сарык кына җитми шул, балам, кырык кило кирәк бит! Менә шуңа әйтәм мин сиңа, укыма, дип. Икәүләп эшләсәк, калхуз икмәк бирсә, шуны сатып түләрбез итне. Этү, син дә эшләмәсәң, бозауны да алып китәрләр. Сугыш бит, улым, сугыш! Сау булсаң, сугыш беткәч, укырсың, балам... +Хәзер әнинең ни өчен мине укытасы килмәве аңлашылды. Ни хәл итәсең - үпкәләп тә булмый аңа. Соң шулай булмыйча! Актык бозаудан да колак кагарга ярамый бит инде. Тагын бер елдан сыер булырга тора бит ул! +Менә шуңа күрә, бик укыйсым килсә дә, әнигә каршы килмәдем. Рас ул "укыма" ди икән, димәк, белеп әйтә, бүтән чарасы калмаганга, ярдәм итәр кешесе булмаганга әйтә. Теге вакытта җиңги мине бары тик кирелеге, ялкаулыгы аркасында гына укытмаска исәпләгән иде бит. Ә әни нужадан, аптыраганнан мине эшләтмәкче. Шулай булгач, аңа ничек каршы киләсең ди? Аннары шоферлыкка укырга да яшем җитми бит әле минем. +Менә гнуларны уйладым да, сугыш беткәч тә соңга калмам әле дип, укуга бармыйча, ат кууымны дәвам иттем. Хәзер эштә минем кадер тагын да арта төште. Чөнки Гәрәй дә, Габделгазиз дә укыйлар, ә аларның атларын дүрт классны инде өч-дүрт ел элек үк бетереп чыккан олырак кызлар куа. Миңа хәзер тәртәгә утырып йөрергә дә ярый, оят түгел, чөнки мин кечкенә ич әле... Тик акыл белән әни яклы булып, аныңча эшләп йөрсәм дә, иртәкичләрен мәктәп яныннан үткән чакларда, күңел һаман шунда тарта бит, шайтан. +Тилермә, Мәгъсүмә апа! +Укымый йөрү бик кыен миңа. Мәдинә апа да минем өчен борчыла. Ике мәртәбә өйгә килеп, әни белән дә сөйләшеп карады инде. Хәтта соңгы килүендә: +- Яхшылап әйткәнне тыңламасаң, без закон нигезендә дә мәҗбүр итә алабыз! - дип өркетеп китте. +Ун көнләп вакыт үтте инде, мине мәҗбүр итүче юк әле. Ихтимал, әни әйткән сүз дөрестер: безнең ише тамагы ач, өсте ялангач кешеләрне закон да берни эшләтә алмый торгандыр. Эшләтсә, бик әйбәт булыр иде кана. Мин үзем дә укуга атлыгып торам да бит! Ләкин ни хәл итәсең? Хәбир бабай әйтмешли, солдат бит мин хәзер... Уку дип, мең бәла белән тернәкләндереп, исән-сау саклап алып калган бердәнбер бозавыбыздан коры калырга да ярамый лабаса! +Бозау дигәннән, без аны тәки саклап алып калдык бит, әй. Әнинең сүзе чыннан да дөрес булып чыкты; колхоз хезмәт көненә биргән икмәкнең ике потын сатып, шуның акчасына кәҗә алып дәүләткә тапшырдык та түләүдән котылдык. Ә бозау инде зур, тана хәтле булып килә. Бер дә үксез бозау димәссең. Түп-түгәрәк, йоп-йомры гәүдәле, нәкъ әнкәсе төсле аклы-каралы. Шундый акыллы тагын үзе: көтү каршына барып торасы да юк - туп-туры өйгә кайта. Мине күреп алды исә, исәнләшкән сыман итеп, "мме-ө" дип сузып бер кычкырып җибәрә дә, көн буе кырда йөреп арыган булуына карамастан, яныма йөгерә үк башлый. Күрәсең, үксез үскәнгә, кече-кечкенәдән миңа ияләшкәнгә шулай итә торгандыр инде... Йә ул кайтышка мин әзерләп куйган чәчәкле, хуш исле яшел печән исен чамалаптыр... Яки колак артларын, муеннарын кашытасы, койрык очларына, корсак асларына ябышкан кырмавыклардан арынасы, гнуларны чүпләтәсе килептер... Ничек кенә булмасын, мине сагынып, минем янга тизрәк кайтып җитәргә ашыга бит ул. Мин аның шулай булуын сизәм дә, күземә яшьләр килә... +Аннары көз җитте. Көннәр салкынайды, яңгырлар ява башлады. Ләкин яңгыр чиләкләп ормаган көннәрдә ашлык сугуны туктатмыйлар. Андый чакта алдан ындырга ташып, кибәнгә өеп куйган игенне сугалар. Башкаларга ярый, алар балаган эчендә эшлиләр, ә менә безгә - ат куучыларга кыен. Яңгыр сибәләп кенә торса да, көннәр буе ачык һавада йөргәч, барыбер өс-башны манма су итә. +Ярый әле минем шинель әйбәт. Әйтергә онытып торганмын: узган кыш окоп казырга барган җиреннән, ярты бөтен ипигә алыштырып, әни алып кайткан иде аны. Бик игелекле булды ул шинель. Алып кайтканда миңа озын булгач, кистермәкче идем, әни риза булмады, итәген, җиң очларын бөкләп тегеп кенә куйды. Ә менә хәзер, мин үсә барган саен, әни аның итәген дә, җиңен дә түбәнрәк төшереп, озынайтып тегә тора. Шулай итеп, мин һаман үземә "таман" гына кием киеп үсәм. +...Шинель әйбәт булгач, көнозын яңгыр астында йөргәндә дә артык туңдырмый. Тик нигәдер тешләрне генә бер-берсенә тидереп булмый. Тидерә башладыңмы, хәзер шакылдарга тотыналар. Соңыннан аның да хәйләсен таптым - авызны ачып йөри башладым. Кызлар "туңдык" дип елаша башлаганда да, мин еламыйм. Хәбир бабай: +- Әнә, Равилне карагыз, сездән кечкенә булса да сукранмый! Түзегез, балакайлар, заманасы шундый бит, сугыш вакыты ич, - дип, тегеләрне юатканда, мин аның үземне башкаларга үрнәк итеп куюына куанып торам һәм, тешләремне шакылдатмаска тырышып: +- Әйе шул, Хәбир бабай, эшлик әле бераз, яме, - дигән булам. Ә үзем секунд саен, машина ватылуны теләп, тизрәк җылы урынга кайтып егылу турында уйлыйм инде югыйсә... +Белмим, мондый хәл күпме дәвам иткән булыр иде, беркөнне, һич тә көтмәгәндә, әнине дә, мине дә колхоз идарәсенә чакырттылар. Авыл советы председателе Мөсфирә апа килгән икән, ул дәштергән булып чыкты. Аның янында, култык таякларын тотып, бер рус агае һәм Мәдинә апа утыра иде. +Миңа шунысы гаҗәп тоелды: Мөсфирә апа бу юлы нигәдер бик нык үзгәреп киткән. Теге озын, кап-кара толымнарын кистергән, җете кызыл булып, балкып тора торган түгәрәк бите агарып, озынчаланып калган, карашы кырысланган иде аның. +- Нихәл, энем Равил? - диде Мөсфирә апа, әни белән салкынрак кына исәнләшкәннән соң. +- Әйбәт әле, - дидем мин. +Ә үзем, әллә укымаган өчен әнине дә, мине дә алып китеп утыртмакчылар микән, дип куркып куйдым. +- Әйт әле, Равил, укыйсың киләме синең? +Ни дияргә инде моңа? +- Килүен килә дә бит... +- Ә нигә мәктәпкә йөрмисең, әллә әниең җибәрмиме? +- Мин укырга йөрсәм, трут эшләүче калмый бит, - дидем мин, әнине якларга тырышып, - трут булмагач, колхоз икмәк бирми. Ә икмәк булмаса, ит түләвен түләп булмый да, бозауны алып чыгалар. Менә шуңа йөрмим мин мәктәпкә. +Мөсфирә апа ачуланмады, көлеп тә җибәрмәде микән әле. Аннары янында утырган теге култык таяклы кеше белән (соңыннан белдем, роно мөдире булган ул) русча нидер сөйләшеп алды да, әнигә карап: +- Менә нәрсә, Мәгъсүмә апа, иртәгәдән башлап малаеңны мәктәпкә җибәр син, яме! - диде. +- Әллә сугышлар беткәнче укымый торса да ярар микән, Мөсфирә, - диде әни, гадәтенчә куркып-оялыбрак кына, - үземә генә бик кыенга туры килә, түлисе түләүләрем дә күп ич әле. +Әмма Мөсфирә апа үз сүзендә кала бирде: +- Кыен икәнен беләм, апа, - диде ул, - бик беләм. Шулай да малаеңны укытырга кирәк булыр. Соңыннан, менә шушы Равилең укып кеше булгач, үзең үк миңа рәхмәт әйтерсең. Сугыш беткәнне көтәргә ярамый. Безнекеләр хәзер немецны кысрыклый башладылар инде башлавын, әмма сугышның тиз генә бетәр чамасы күренми әле. Кем белә, бәлки, тагын өч-дүрт елга сузылыр ул. Өч-дүрт ел малаеңны укытмый торырсыңмыни?.. Юк, ярамый алай, тилермә, Мәгъсүмә апа! Мөмкин кадәр үзебез дә булышырбыз... Ирең фронтта үлгән булса, ронодан да ярдәм сорап булыр иде дә бит... солдат балаларына ярдәм фонды бар аларның. Әмма... Ярый, авыл советыннан ничек тә ярдәм оештырырбыз. Анысы өчен борчылма, Мәгъсүмә апа, укыт малаеңны! Сугыш гомергә бармас, ә менә малаеңа уку гомер буена кирәк булыр. Аннары закон дигән нәрсәне дә онытма, Мәгъсүмә апа. Яхшылык белән тыңламаган кешеләрне закон тәртибендә мәҗбүр дә итәргә була. +Мөсфирә апаның үгет-нәсихәте күпме тәэсир иткәнен әйтә алмыйм, әмма "закон" сүзенең тәэсире бик зур булды әнигә. +- Ярый инде алайса, - диде ул, кинәт каушап-куркып китеп, - укыр алай булгач, нишлисең бит. +Куып та җитәрбез, узып та... +Гаҗәп хәл: мәктәпкә йөрергә мөмкинлек булмаганда күңел гел шунда тартып, атлыгып тора иде, ә хәзер, инде әнидән рөхсәт булып, укырга мөмкинлек тугач, мин мәктәпкә теләр-теләмәс кенә килдем. Ихтимал, иптәшләрем белән бергә укый башламаганга, алардан ике айга якын соңга калганга шулай булгандыр инде бу. +Сигез туларга биш минут калганда, Мәдинә апа да мәктәпкә килеп керде. Исәнләшеп, исемлек буенча барлык дүрт класс укучыларын барлап чыкты да дәресләрне башлап җибәрде. +Исемлектә минем фамилиям юк иде. Мәдинә апа әллә мине бөтенләй күрмәде, әллә күреп тә, моңарчы укырга йөрмәвемә үпкәләгәнлектән, юри күрмәгәнгә салышты микән - ләм-мим дип тә дәшмәде. Менә шул хәлгә бик нык борчылып утырдым мин. Соң шулай булмыйча! Йә берәр җылы сүз әйтсен иде ул, йә, ачуы килгән булса, орышсын иде. Барыбер җиңелрәк булыр иде. Ә болай... әйтерсең мин кеше дә түгел, әйтерсең ниндидер бер бөҗәк кенә аның каршында. Китапларың бармы, Равил, ручкаң, дәфтәрләрең бармы, дип сорамаса да, һич югында, килдеңме, дисә дә күңелең булыр иде. Юк бит, юк!.. +Төрле фикерләр үтте ул дәрестә башымнан. Әллә бу Мәдинә апа хәзер мине яратмый башлады микән, шуңа сүз әйтергә теләми микән дип тә уйладым; инде иптәшләремнән ике айга якын соңга калдым ич, укый алырмынмы, аларны куып җитә алырмынмы дип тә борчылдым. Уйлый торгач, шундый нәтиҗәгә килдем: әгәр Мәдинә апа калган өч сәгатьтә дә бер сүз дә әйтмәсә, мәктәпкә әйләнеп тә карамыйм... +Менә дәресләр дә бетте. Ә Мәдинә апаның миңа сүз катып караганы юк әле. +Иптәшләрем, сумкаларын җыештырып, өйләренә тарала башладылар. Болай булгач, мәктәпкә йөрмим, дип, мин дә ишеккә таба юнәлдем. +- Син калып тор әле, Нәҗметдинов! - диде Мәдинә апа. +Әһә, бөтенләй үк күрмәгән түгел икән! Күргән икән ул мине. Тик нигә шушы вакытка тикле эндәшмәде икән соң? Нишләтмәкче була икән? Ачуланырга исәплиме, әллә үземә генә дәрес өйрәтмәкчеме. Озак тотмаса ярар иде, карын ачты бит минем. Бәрәңге күпкә барамыни ул? +Мәдинә апа китапларын, дәфтәрләрен җыештыра торган арада, мин әнә шулай уйладым. +Әйберләрен җыештырып бетергәч, Мәдинә апа мин утырган иң арттагы парта янына килде дә: +- Ашыйсың килдеме, Равил? - дип сорады. +Каян сизде икән ул минем карын ачканны? Әллә кешенең нәрсә уйлаганын да белеп тора микән бу укытучылар? Минем иртәгә мәктәпкә килмәскә булуымны да сизде микән әллә? +- Юк, Мәдинә апа, - дидем мин юри, аны саташтырырга тырышып, - ашыйсым килми минем. +- Шулаймы? Алайса, бик яхшы. - Мәдинә апа минем янга, парта арасына кереп утырды. - Әйдә әле, Равил, без синең белән бераз сөйләшеп алыйк әле... +Ул миңа иптәшләремне куып җитәргә кирәклекне, ләкин бу эш шактый кыен булачагын аңлатты. +- Менә шуңа күрә, - диде аннары, - сине мин төштән соң үзеңне генә укытырмын, һәр көн, мәктәптән кайткач, безгә килерсең, ярыймы? +Юк, төштән соң да укырга риза түгел мин. Моңа әни дә риза булмас, өйдә дә эш бетәсе түгел! Әни әйтмешли, ишегалды себерсәм яки ипигә бәрәңге кырсам да файда бит. Аннары, кар яугач, чана шуасы да бар ич әле. Җәй көне дә, гел эшкә йөреп, бер көн дә уйнап булмады. +- Кирәкми, төштән соң укымыйм, - дидем мин Мәдинә апага, - әни дә орышыр. Әле болай да көчкә-көчкә генә ризалык бирде. Аннары барыбер башкаларны куып җитә алмам мин. +- Әниең каршы килмәс, мин аның белән сөйләшермен, - диде ул. - Ә куып җитү турында борчылма. Менә күрерсең, куып та җитәрбез, узып та китәрбез әле без ала рны. +Әнә шул "без" дип якын итеп әйтүе әллә нишләтеп җибәрде мине. Күңелем рәхәтләнеп, ышанычым артып киткән төсле булды һәм төштән соң да укырга ризалык бирдем. Шулай да башта әнинең ризалыгын алырга кирәк икәнлекне әйттем... +Чыннан да, барысы да Мәдинә апа әйткәнчә булды бит, әй. Шул сөйләшүдән соң һәр көн төштән соң бер-ике сәгать Мәдинә апа янына йөри башладым. Бу бер дә кыен булмады, хәтта күңелдә ниндидер горурлык хисе дә уянды әле. Чөнки Мәдинә апа мине ярата. Мин юкта үтелгән темаларның барысын да иренмичә, кат-кат аңлата. - Һей, юләр! Мәдинә апа янында утыру үзе бер бәхет. Аның ягымлы тавышын тыңлап, киеменнән килгән хушбуй исен иснәп утыруы дөнья рәхәте бит ул! +Белмим, бу Мәдинә апа кебек әйбәт бүтән кеше бармы икән бу дөньяда? Мөгаен, юктыр. Соң, үзегез уйлап карагыз: туганым түгел бит ул минем, бөтенләй чит-ят кеше. Мин үзем аңа берничек тә ярдәм итә алмыйм лабаса! Һәм ничек кенә теләсәм дә, тиз генә ярдәм итә алачак кеше дә түгел. Дөрес, исән-сау үссәм, дөньяның аргы читеннән табып булса да, изгелек итәчәкмен мин аңа. Әмма аңарчы бик озак бит әле. Һәм бу уйларымны ул белми дә әле. Ә шулай да ярата мине. Яратмаса, ничек итеп, бер тиенсезгә, һәр кичне икешәр-өчәр сәгать мине укытып-өйрәтеп йөрсен ди? Әллә вакытын кая куярга белмәгәннән алай итәдер дисезме? Юк, билгеле. Мине яратканга күрә тырыша ул... Яки менә монысы: дөресен генә әйткәндә, ул елны киез итек киеп йөрү турында хыялланырга да курка идем мин, чөнки сарыкларыбыз инде күптән беткән иде безнең. Әмма кырык өченче ел башында Мәдинә апа мине итекле итте. Кышкы каникулга әтиләре янына кайткан җиреннән, белмим, ничек юнәткәндер, бик яхшылап олтан салынган бер пар киез итек алып килде ул миңа. Алгарак китеп булса да әйтим, мин ул итекләрне, ел саен олтанын яңарта-яңарта, кырык җиденче елга тикле киеп йөрдем. +Юк, гади генә кеше түгелдер ул Мәдинә апа, изге җандыр ул. Югыйсә барысын да ничек алдан белеп торсын ди? Ул миңа теге вакытта "куып та җитәрбез, узып та китәрбез әле" дип әйткән иде бит, әйеме? Узып китү мәсьәләсендә өзеп кенә әйтә алмыйм, әмма кышкы каникулга чыкканда иптәшләремне тулысынча куып җиттем мин... +Мөсфирә апа да сүзендә торды: миңа авыл советы хисабына бер бүрек һәм уку әсбаплары алып бирдертте. +Әйткән идем бит "исән" дип! +Бала булсам да, күңелем дөрес сизенгән бит, әй! Искәндәр абыйның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгәч, мин аңа тамчы да ышанмаган идем. Югалырга тиеш түгел ул, исән булырга тиеш, берәр җирдә адашып кына вакытында кайтмый калгандыр да иптәшләре, юкка чыкты, ахры, бу, дип уйлап, безгә теге кара кәгазьне җибәргәннәрдер дигән идем. Тәки минем сүз хак булып чыкты. +Адашып йөргәндерме, әллә немецлар кулына эләгеп, аннан качып кайткандырмы - анысы әлегә миңа билгесез. Ләкин шунысы ачык - Искәндәр абый исән-сау! Фашистларны тукмап йөри. Хатында үзе шулай дип язган. Әйе, үзе! Җиңги әйтә, аның кулы бу, тәгаен, аның кулы язган бу хатны, ди. Сөенеченнән нишләргә белми, бичара. Әле март башы гына булуга карамастан, абыйның хатын тотып, кая басканын да белмичә, күлмәкчән килеп керде безгә. Әни окоптан кайткан көнне кереп чыкканнан бирле өебезгә аяк та басканы юк иде. Урамда очрашканда әни белән дә, минем белән дә туктап сөйләшкәне юк, күрмәмешкә салышып үтә иде безне. Ә бүген әйтерсең алыштырып куйганнар җиңгине. Куанычына чыдый алмыйча: +- Менә, Равил наным, абыең исән икән бит, бәлки, озакламый кайтып та китә алмаммы әле, дигән!.. Кара инде, Мәгъсүмә апа, исән икән бит! Кем уйлаган аны болай булырын! - дип туктаусыз сөйләнеп утырды. +Шул ук вакытта нигәдер борчыла да иде бугай ул. Мин моны шуннан чыгып әйтәм, чөнки җиңги, бердән, чамасыз нык сырпалана, икенчедән, әлеге шул "кем уйлаган болай булырын" дигән сүзне шактый еш кабатлый иде. Аннары әнине дә, мине дә үзләренә итле аш ашарга барырга үтереп кыстарга тотынды бу. Ә башка вакытта, безнең хәлнең мөшкеллеген бик әйбәт белеп торса да, тешен дә агартмый иде ул хакта. +Менә шулай кинәт кенә үзгәреп, әйбәтләнеп, туган җайлыланып китүенә шактый ачуым килсә дә, ашын ашап кайтырга каршы түгел идем мин. Әмма әни якын да китермәде: +- Юк инде, килендәш, - диде ул, - рәхмәт! Алай бик туган итәсең килгәч, алданрак, хәлебез авыр чакларда дәшкәләргә иде аны. "Эзегез дә, эшегез дә булмасын минем йортымда!" дип, син әйткән идең түгелме соң әле кайчан гына? +Әйткән идем бит, нигәдер борчыла бугай, дип. Әнинең шушы сүзләреннән соң җиңги юхаланып еларга ук тотынды: +- Мәгъсүмә апа! Килендәшем! Җаным-бәгърем, дип әйтәм. Искәндәр кайта-нитә калса, зинһар, мине харап итмә инде син! Белсә, үтерә ул мине. Бер минут та тотмый, холкы шундый аның. Зинһар, дип әйтәм, ул кунакка кайтып киткәнче генә аны-моны шауламый тор, яме. Аннары ул бөтенләй кайтканчы берәр җае чыгар иде әле. +- Әй Нәсиха, Нәсиха! - диде әни, җиңгине кызганган да һәм аңа хәтере калган да сыманрак тавыш белән. - Әйттем бит мин сиңа, төкер шул чулакка, дип, якын китермә шуны, бер син генә түгел тол хатын, бөтен авыл, бөтен ил хатыннары тол хәзер, алар түзә бит, син дә түз, дип. Дөнья эшен белеп булмый, тереләр үлә, үлеләр терелә торган заман, дип әйтмәдемме мин сиңа?.. Курыкма, миннән чыкмас анысы. Ачу саклап йөри белмим мин алай. Кайтса, атна-ун көнгә кайтыр, Искәндәрне әйтәм. Болай да йөрәге бозылып беткәндер инде сугышта. Тагын шунда, үлем каршына китәсе кешегә ул турыда сүз катарга Аллам сакласын. Әмма бер мин генә белә торган эш түгел бит бу. Дусы бар, дошманы бар бит аның... +Исемен атап әйтмәсәләр дә, сүзнең Самат абыйның җиңги янына килеп йөрүе хакында баруын чамалап алган идем инде мин. Бер яктан, кыен хәлдә калган җиңгине кызганам, икенче яктан, җиңги тарафыннан алданачак абыем өчен борчыла идем. Шунлыктан абыйның хаты китергән шатлык тоныкланыбрак калган кебек булды. +- Белмим инде, килендәш, аптыраган инде үзем дә, нишләргә дә аптыраган, - дип сөйләнгәләп, пышык-пышык елап байтак утыргач, шыпырт йомышым бар иде сиңа, дип, җиңги әнине өйалдына алып чыгып китте. Мыдыр-мыдыр сөйләшеп, алар анда байтак гомер торып керделәр. Аннары җиңги тагын мине үзләренә чакырырга кереште. Ул, бик борчылып: +- Итле аш та ашарсың, минем янда кунып та кайтырсың. Ату үзем генә кунарга куркам бүген, әллә ничек шунда, үз-үземне берәр нәрсә эшләтермен төсле, - дигәч, әни дә хәзер аның сүзен куәтләп торгач, мин риза булдым. +Барысы да шул чулак Самат аркасында... +Ә икенче көнне, әнигә йорт-җиренә күз-колак булып торырга кушып, үзем өч-дүрт кенә көнгә кунакка барып кайтам, дип, җиңги Баткаклыга - туган авылына китте. Анда аның әти-әнисе яши иде. +Сүз уңаенда җиңгинең безнең авылга ничек тап булуын әйтеп үтим инде. Әнинең сөйләвенә караганда, егет чакта, районга барышлый Баткаклы авылын үткәндә, юл читендә кулын күтәреп торучы бик матур бер кызны күргән Искәндәр абый. Машинасын туктаткан да: +- Әйдә утыр, чибәрем! Бер үбәр булсаң, дөньяның аргы ягына да илтеп куям мин сине! - дигән. +- Алай ук еракка илтмәсәң дә ярый, абыкаем, әмма районга тикле утыртып барсаң, мең-мең рәхмәтләр әйтер идем үзеңә, - дигән кыз. Шулай дигән дә, ялт итеп, кабинага Искәндәр абый янына менеп тә кунаклаган. +Сөйләшеп, танышып киткән болар. Кызның шәһәргә китәргә икән исәбе, шуңа паспорт юлларга барышы икән районга. +- Ничектер шулай туры килгән, - дип сөйләде миңа әни, - кайтканда тагын очраткан Искәндәр абыең теге кызны. Тагын машинасына утырткан да, юлың уңдымы соң, дип сораган. +- Юк шул, абый җаныем, - дигән кыз, - уңмады әле, тагын бер атнадан килергә куштылар. Бигрәк бәхетсез икәнмен инде... +Шуннан абыең юатырга керешкән тегене. Аннары, сүз арасында җаен туры китереп, шаяра-көлә: +- Әйдә, чибәрем, мин сине үзебезгә генә алып кайтыйм, - дигән. Күрәсең, чәчләре чәчкә үк бәйләнеп туганнардыр инде - кыз башта икеләнебрәк торса да, соңыннан риза булган. Менә шулай итеп кавыштылар синең Нәсиха җиңгәң белән Искәндәр абыең... +Алай ансат кына кавышып китүләре бераз сәеррәк инде сәеррәген, әмма, күрәсең, дөньяда андый хәлләр дә була торгандыр... Өч-дүрт көнгә генә дип туган авылына киткән җиңгәбез бер атнадан соң да кайтмады. Башта без моңа әллә ни шаккатмадык, чөнки җиңгинең хәзер терлек-торышы юк - сыерын саткан, сарыкларын күптән суеп ашаган иде инде ул. Шулай булгач, аның өендә эш күп түгел: бәрәңгесе өшемәсен өчен, көненә бер тапкыр миченә ягасы да өч тавыгын, бер әтәчен ашатасы гына. +Ләкин авыл халкы җиңгинең болай озаклап ятуына шактый тынычсызлана башлаган иде инде. Беркөнне кич безгә кереп, мәрхүм Миңлеәхмәтнең әнкәсе әнигә менә болай диде: "Тикмә түгелдер бу, Мәгъсүмә, килендәшеңнең кайтмавын әйтәм. Бардыр моның берәр хикмәте. Соңгы көннәрдә юанаеп, калынаеп та киткән төсле ие. Искәндәр кайтканчы дип, ябыгып йөрми микән ул анда. Баткаклыда шундый эшләр белән чуала торган бер карчык бар, диләр ие. Югыйсә, җаны бар кеше болай онытылып ятамы соң? Бардыр берәр тамаша, бардыр..." +Әмма барысыннан да битәррәк Самат абый борчыла иде булса кирәк: +- Кайтмадымы әле? - дип, көненә өчәр тапкыр килеп сорый ул бездән. +Җиңги завхоз бит, шуңа кирәктер ул Самат абыйга, дип уйлаган идем мин. Ләкин эш анда гына булмаган, ахры. +- Юк, улым, - диде миңа әни, - завхоз булган өчен генә кирәк түгел аңа җиңгәң. Ачкычларын аның үзенә калдырып китте бит Нәсиха. Бүтән сәбәп аркасында кайгырта ул аны. +Ләкин, ни ялынып сорасам да, нинди сәбәп икәнен әйтмәде әни. +- Күп белгән бала тиз картая, - дип кенә җавап бирде. +Ул арада тагын бер атна вакыт үтте, ә минем җиңгәм һаман юк иде әле. Эшләр болайга киткәч, әни дә ныклап торып пошаманга төште. Җиңгинең әни окопта чакта эшләгән усаллыклары исемнән чыкмаса да, мин дә аны юксына башладым. Көн үткән саен, авыл халкы арасында төрле имеш-мимешләр дә арта башлады. Янәсе, минем җиңги Баткаклыга кунак булу өчен түгел, бәлки Искәндәре кайтканчы үзен тәртипкә китермәкче булып киткән. Имеш, моңа тикле ансат кына котыла килде дә бит, капкан саен калҗа булмый шул... +Төрлечә сөйлиләр җиңги турында, тик берсе дә мин аңларлык итеп әйтми. Миңа бер генә нәрсә ачык: җиңгигә нидер булган. Югыйсә болай онытылып ятмас иде. Ни генә димә, эш кешесе ич ул. Колхозның бөтен байлыгы аның өстендә бит. Әни әйтмешли, ул чулак Саматка ышаныч юк: җиңги озаграк ята калса, колхоз икмәген төрле якка таратып бетерер дә аннары җиңги өстенә аударып калдырыр. Әнә бит, һәр көн кызмача йөри ул. Шул колхоз җилкәсеннән булмыйча, каян алып эчсен ди. Биш баласы бар өстенә хатыны да эшләми. Ә балалары һәрвакыт урамга ипи тотып чыга. Күктән төшмидер бит ул икмәк... +Без әнә шул рәвешле уйлап, борчылып йөри торгач, ниһаять, мәсьәлә ачыкланды: киткәненә нәкъ унтугыз көн дигәндә, безгә кода бабай (җиңгинең атасы) килеп керде. Мин аны күп мәртәбәләр күргәнем бар, шуңа бик яхшы белә идем. Һәрвакыт шат күңелле, шадра булса да якты, мөлаем йөзле, таза гына бер кеше иде ул. Сүзгә дә бик җор, картаеп баруына карамастан, әле буй-сыны да бик төз, күркәм иде. Әмма бу юлы башта танымый тордым мин аны. Ничектер ябыгып, кечерәеп калган, кыяфәте дә мескенәйгән иде аның. +Күрәсең, хәвеф барын шундук сизенеп алгандыр: +- Берәр хәл булмагандыр ич? - дип сорады әни, кода бабай безгә килеп керүгә. +- Булды-ы! - Шушы сүзне әйтүгә, кода бабайның күзләреннән мөлдерәп яшь чыкты. - Булды, наным Мәгъсүмә, мантый алмады килендәшең, кичә төштән соң дөнья куйды. Син беләсеңдер бит аның нинди эш белән йөргәнен. Киткәндә әйткәндер бит ул сиңа? +- Әйткән иде әйтүен... +- Менә шул инде, наным Мәгъсүмә, шуннан үлде инде. Врач әйтә, нигә башта ук бульнискә аппармадыгыз, ди. Без аны коткарып калган булырыек, ди. Мин дә әйтеп караган ием кана да бит, үзе риза булмады Нәсиха, курыкты. Теге сихерче Хөппениса карчыкны эләктертәсе килмәде. Менә хәзер үзе дә әрәм булды, Хөппениса пәрине дә кулга алдылар бүген. Әй бала, бала-а!.. Искәндәр кияү кайтам дип торганда гына бит, җитмәсә!.. +Шунда сүзен туктатып, шактый вакыт тыныч кына оеп утырды кода бабай. Аннары җиңгине җирләү өчен кирәк булачак кайбер әйберләрне алып китәргә килүен әйтте дә: +- Үзебезнең Баткаклыда гына күмәргә булдык инде, наным Мәгъсүмә, монда хәзер беркеме дә юк бит аның, - диде. - Соңгы тапкыр хушлашып, күреп калыйм дисәң, әйдә, миңа утырып барырсың. +Атларны карарга үз урынына башка кеше куеп торуын үтенеп, әни тиз генә Самат абый янына барып кайтты да кода бабай белән Баткаклыга китте. Мин дә бармакчы идем дә, әни риза булмады: +- Юк, юк, балам, суык туңдырып йөрисе түгел, аннары өйне дә бикләп китә алмыйм ич инде мин, - диде. - Әнә, кич белән Фәйрүзә апаң "керермен" диде, аның белән кунарсыз... +Бер кичкә - кер мичкә, диләр, анысы өчен аптырамый идем мин. Ә менә җиңгине күрә алмый калуыма үкенеп бетә алмадым. Яхшымы-яманмы, Искәндәр абыем хатыны, миңа җиңги тиешле кеше иде ләбаса ул. Дөнья булгач, төрле вакыты булгандыр, шулай да кызганыч иде җиңги. Кем белә бит аны мондый хәл буласын? Һаман шул чулак Самат аркасында килеп чыккан бәла инде бу. Үзе дә капты кабуын соңыннан. Ләкин соңрак капты шул. +Он итеп тартсаң... +Җиңги урынына завхоз итеп башка кешене куярга кирәк иде хәзер. Завхозны, гадәттә, еллык отчет вакытында, колхозчыларның гомуми җыелышында сайлыйлар. Әмма шушындый көтелмәгән хәл килеп чыккач, Самат абый, идарә членнары белән киңәшеп, завхозны гомуми җыелыш җыеп тормыйча гына билгеләргә булган һәм бу эшкә бердәнбер яраклы кеше итеп Фәйрүзә апаны күрсәткән. Фәйрүзә апа каршы килмәгән, тик әйткән: +- Башта колхозның бөтен икмәгенә һәм башка мал-мөлкәтенә ревизия ясарга кирәк булыр. Шунсыз мин бу эшкә тотынмыйм, кеше өчен җавап бирер хәлем юк, - дигән. +Самат абый андый мәшәкатьләр чыгарып тормыйча гына эшли башларга ни кыстап та, Фәйрүзә апа риза булмагач, колхоз малына ревизия ясарга булганнар. Комиссия председателе итеп (бу юлы да шул ук Самат абый тәкъдиме белән) Хәбир бабайны билгеләгәннәр иде, чөнки ел башында сайлап куелган ревкомиссия председателе ниндидер йомыш белән Казанга киткән чак иде ул. Кем белә, бәлки, Самат абый берәр төрле уй белән аны юри җибәргән булгандыр, һәрхәлдә, халык шулайрак сөйләде ул вакытта... +Белеме бик чамалы - исем-фамилиясен язарга гына җитәрлек булгандыр, күрәсең, Мәдинә ападан рөхсәт сорап, Хәбир бабай мине ревизия көннәрендә үзенә ярдәмче итеп алды. +Ревизия дүрт көн буена сузылды. Ул көннәрдә мин Хәбир бабай әйткән саннарны, әйбер исемнәрен язып тордым. Аннары идарәгә кайтып, кенәгәләр буенча нәрсәнең күпме булырга тиешлеген карап, чагыштырып чыктылар. Нәтиҗәдә колхоз амбарында унбиш центнер чәчүлек бодай, фәлән хәтле ит, фәлән хәтле май һәм фәлән хәтле балның ким чыгуы мәгълүм булды. Әйе, ул чулак Саматка ышаныч юк, дип, әни дөрес әйткән шул. Соң, аннан башка кем кагылсын ди инде ул әйберләргә? Җиңги амбар ачкычларының барысын да аңарга калдырып киткән иде ләбаса! +Билгеле, җиңги үзе дә сөттән ак, судан пакь булмагандыр. Әмма хәзер ул юк ич, җавапка тартып булмый бит аны. "Ну эләгә инде, болай булгач, Самат абыйга!" дип уйлаган идем мин. Чынында алай булып чыкмады. Районнан килеп тикшереп-тикшереп карасалар да, Самат абыйны гаепли алмадылар, чөнки ул бар гаепне мәрхүмә җиңги өстенә аударган дип сөйләделәр. +Эшләр болайга киткәч, җитмәгән әйберләрне чигереп ташлау өчен, колхозчыларның гомуми җыелышын җыйдылар. Хәбир бабай җыйдыртты ул җыелышны. +Ревизия эшенә катнашмаса да, белмим, ни өчендер ревизия нәтиҗәләрен Самат абый сөйләргә тотынды. Башта, колхоз милкенә салкын каравы өчен, инде гүр иясе булган җиңгине озак итеп орышты. Аннары ким чыккан нәрсәләрне санап күрсәтте дә менә болай дип нәтиҗә ясады ул: +- Күрәсез, җәмәгать, җитмәүчелек зур. Моның өчен, әгәр исән булса, тотып атарга кирәк иде Нәсиха Хәйретдинованы. Әйе, бер минут та тотмыйча атарлар иде аны. Шушындый кыен чакта, сугыш вакытында, колхоз малын туздыручыларга закон бик каты хәзер. Әйе... Әмма дә ләкин Хәйретдинова безнең арада юк, бәхете - үлеп котылды. Шулай булгач, иптәшләр, нинди чара кала инде? Бердәнбер чара шул: җитмәгән пр оду кт ыла рны, гаепле кешесе инде вафат булганлыктан, вафат кешене хөкем итеп тә, аңардан түләтеп тә булмаганга күрә, списәйт итәргә. Башка юл юк, иптәшләр! Фәйрүзә Әхмәтҗанова иптәшне дә гомуми җыелыш карары белән беркетеп китик инде, иптәшләр. Сез аның зафхуз булып эшләвенә каршы түгелдер бит? - Самат абый, елмаеп, ваемсыз кыяфәт белән җыелыштагыл арга карап торды. Сүз әйтергә җыенучы юк иде булса кирәк, барысы да тып-тын утыралар иде. - Даваегыз, алайса, - диде аннары председатель, - фурмасын китерү өчен, кул күтәреп, хәер-фатиха бирик Фәйрүзә сеңелкәшкә. +Җыелыш дәррәү кул күтәрде. +- Менә шулай, шулай! - диде Самат абый, иркен сулап. - Ә хәзер таралышсагыз да була инде, байтак утырдык бугай. +Ишек буендагылар урыннарыннан кубып чыга башлаганда, кинәт мич артыннан Хәбир бабай тавышы ишетелде: +- Юк әле, җәмәгать, минемчә, эш бетмәде әле монда. Җыелышны ябарга ашыкма әле син, Самат туган. +Халык тагын тып-тын калды. Самат абый исә ничектер сискәнеп, куркып китте шикелле. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. Гәүдәгә кечкенә булса да, калын тавыш белән: +- Эһе, исәнме, кодагый, өч көннән соң? - диде. - Җыелыш барганда нәрсә карадың соң син, Хәбир абый, әйтер сүзең булгач? Җыелыш тәмам, дип әйттем бит инде мин, әле генә уянуыңмыни? +- Кызма әле син, Самат энекәш, - диде Хәбир бабай, бүреген йомарлап тоткан килеш халык уртасынарак үтеп, - кызма алай, син сөйләгәндә, без тыңладык бит. Бәлки, син дә әз генә безне тыңлап карарсың, ә? +- Әйдә, әйдә, Хәбир абый! +- Тыңлыйк, иптәшләр, Хәбир абый буш сүз сөйләмәс. +- Кәнишне, тыңларга кирәк! +Халык әнә шул рәвешле шаулаша башлагач, Самат абый Хәбир бабайга сүз бирмичә булдыра алмады. +- Менә болай, җәмәгать, - диде Хәбир бабай ипләп кенә. - Сез теләсә нишләгез, әмма мин үзем Саматның моннан соң да прсидәтел булып эшләвенә риза түгел. Менә без бүген бик күп тыңладык аны, матур сөйләде ул. Шушындый авыр сугыш заманында, икмәкнең граммы да кадерле чакта, шактый гына продуктыларны чигереп тә ташладык. Ярый, Самат үзе ашамаган да булсын ул ризыкларны. Ә бит ул хуҗа кеше, белергә тиеш иде икмәкнең кая киткәнен. Төптәнрәк уйлап караганда, бөтен гаеп Саматта. Нәсиха киткәндә амбар ачкычлары анда калды лабаса... +Башлап китүче булмаганга гына авызларына су кабып утырганнар икән. Хәбир бабайның әлеге сүзләреннән соң халык умарта күче кебек гөжли башлады. +- Дөрес, Хәбир абзый, бөтен гаеп анда! - дип кычкырды берсе. +- Колхоз җилкәсеннән булмыйча, каян алып эчсен ди ул көн дә. Соңгы айда бер аек көне дә булмады ич аның! - дип тавыш бирде икенчесе. +- Ничу монда күп сөйләп торырга, җитәрлек имде инде колхозны, булды, җитте, байтак түздек, алырга да атарга урыныннан! - дип куәтләде өченчесе. +Бик нык кычкырыштылар ул көнне. Тик нәтиҗәсе генә булмады. Самат абый, тыңлап-тыңлап торганнан соң: +- Молчать! - дип, бар көченә кычкырды да, сәламәт кулы белән өстәлгә шап иттереп сугып, барысына да чик куйды. Ә икенче көнне районга барып милиция алып килде дә Хәбир бабайны төрмәгә озаттырды. +- Менә, бер телегезгә хуҗа була алмасагыз, сезгә дә шул булыр! - дип, башкаларга да янап куйган дип сөйләделәр. +Ул көннәрдә мин Искәндәр абыйның тизрәк кайтуын көтә идем. Ул кайтып төшсә, Хәбир бабайга ярдәм итәр, аны коткарыр шикелле иде. Аннары Самат абый үзе дә Искәндәр абый каршында болай әтәчләнә алмас иде... Тик ул һаман кайтып җитә алмый иде шул әле. +Хәбир бабайны чынлап ук утырттылар, ахрысы, дип, бөтен авыл халкы борчыла башлаган иде инде. Ләкин атна-ун көннән соң әйләнеп кайтты ул. Аның белән бер милиционер һәм райком секретаре да (башына мамык шәл бөркәнгән бер апа иде ул) килгән иде. +Шул ук көнне яңадан гомуми җыелыш җыйдылар. Тагын Самат абый сөйләргә тотынды. Ул үзенең бернинди гаебе дә булмавын, тырышып эшләвен һәм колхозны алга җибәрергә бар көчен салуын, ләкин Хәбир бабай кебекләрнең аңа аяк чалып, борчып торуларын кайтакайта сөйләп бирде. Аның сүзләренә караганда, бөтен бәла Хәбир бабайда һәм Хәбир бабай инде күптән тотып атылырга тиеш кеше иде. +Аннары Хәбир бабайга сүз бирделәр. Ул Самат абыйның, колхозны алга җибәрүдән бигрәк, үз корсагын кайгыртучы кеше икәнлеген, көн саен салмыш булып йөрүен әйтте. Әмма райком секретаре: +- Эчкәнен үз күзегез белән күргәнегез бармы соң, иптәш Садыйков? - дип сорагач, тотлыгып калды. Бары бераздан гына: +- Юк, гөнаһсы кирәкми, шешә янында эчеп утырганын күргәнем юк. Әмма кызмача йөрмәгән вакыты сирәк аның, иптәш нәчәлник. Моны бүтәннәр дә раслар дип уйлыйм, - диде. +"Әйе", "шулай", "эчә ул" дип, халык шулай бераз гөрләшеп алса да, сүз алып сөйләүче булмады. +- Димәк, берегезнең дә Самат Мөбиновның эчкәнен күргәне юк? - диде тулы түгәрәк битле райком секретаре, идарә йорты эсселәнеп киткәнлектән, мамык шәлен башыннан аркасына шудыра төшеп. - Шулай булгач, нигә узган җыелышта аңа каршы гауга куптардыгыз соң сез, иптәшләр? Ярый торган эшме инде шушы, йә? +Җыелыш беркавым тып-тын торды. +- Яравын-ярамавын без, надан халык, бик үк белеп бетермибез инде, иптәш Лотфуллина, - диде аннары Хәбир бабай. - Әмма, минем уйлавымча, теге унбиш ситныр икмәк Мөбинов Самат катнашыннан башка гына юкка чыкмаган бит ул. Шушындый кыен заманда, сугыш барганда, шултикле икмәкнең юкка чыгуы бик зур нәрсә ул, сеңлем, дип әйтим инде, нәчәлник булсаң да. Он итеп тартсаң, бер пулк солдатка бер үбит ашатырга җитәрлек икмәк пешереп була лабаса ул бодайдан! Җитмәсә, күз карасыдай кадерле нәрсә - чәчүлек бодай бит ул! Менә шуңа күрә алыштырырга кирәк Саматны, дип әйткән ием теге көнне. Бодайдан башка прадуктылары да байтак югалган бит. Нәсиха бер үзе генә ике ай эчендә шултикле ашамас, минемчә. Отчет собраниесе алдыннан гына барысы да үлчәнеп, исәпкә алынган иде бит ул маллар. +- Ә Самат Мөбиновның амбардан үз өенә берәр әйбер алып кайтканын күрүче булдымы соң? Йә, кайсыгыз әйтә ала? +Райком секретаре үткен кара күзләре белән җыелыштагы ларны тикшереп чыкты. Кул күтәрүче юк иде. +- Димәк, берегез дә күрмәде? - диде ул, көтеп-көтеп тә сүз әйтергә теләүче булмагач. +Болай да кечкенә гәүдәсен җыера төшеп, өстәл артына посып, бер сүз дә әйтмичә утырган Самат абый, ниһаять, телгә килде: +- Мәсьәлә ачыкланды бугай инде, иптәш Лотфуллина, - диде ул, райком секретарена мөрәҗәгать итеп. - Хәзер эшкә күчәргә кирәк: Садыйков Хәбирнең нинди дизарганизатыр икәнен күргәнсездер, аны нишләтәбез? Башта ук әйтеп куям: аны шул килеш колхозда калдырсагыз, мин прсидәтеллектән кәтигәрически баш тартам, чөнки ул миңа киләчәктә дә аяк чалачак, авторитетыма халык алдында тап төшерәчәк. +- Әйе, иптәш Мөбинов, сез дөрес әйтәсез, бу эшне болай гына калдырып булмый, - диде райком секретаре. +Җыелыш ни белән бетәр иде икән, һәрхәлдә, Хәбир бабайга бик үк әйбәт булмас иде, әмма шулчак ферма каравылчысы Шәйхи бабай торып басты. +- Мин әллә ни матур итеп сөйли алмам инде, сеңлем, - диде ул, райком секретарена карап, - шулай да тыңлап кара әле. Син әйтәсең, бу эшне болай гына калдырып булмас, дисең, Садыйков Хәбиргә чара күрергә кирәк, дисең. Ни өчен? Прсидәтелгә яла яккан өчен, дисең инде син. Әмма дә ләкин алай түгел бит ул, сеңлем, дөрес әйтә бит Садыйков Хәбир. Булды бит инде Саматның гөнаһлары. Хатын-кыз белән дә чуалмады түгел. Турысын гына әйткәндә, завхузыбыз Нәсиха Хәйретдинованың аянычлы үлеме дә шушы Саматка барып тоташа ич инде, ничу аны яшереп торырга. Сәрхуш булып та бик еш йөри Самат. Аннан килеп, балалары урамга икмәк тә тотып чыккалый, монысын барыбыз да күреп торабыз. Шулай булгач, каян килә ди аңа икмәк тә, каян килә ди эчәргә акча? Знамы колхуз амбарыннан!.. Менә мин моңарчы эчтән тынып утырдым, ул турыда сүз кузгатасым килмәде. Әйтсәм, Мөбиновка авырлык килер, дип уйладым. Инде эш болайга киткәч, Садыйков Хәбирне бер дә юкка гаепләргә җыена башлагач, әйтәм, ни булса - шул, эш дөреслектә булсын, нахак белән эш кылуны сөймим мин. Менә болай булды бит, Самат энекәш, син инде туры әйткәнгә ачуланма, яме: Нәсиха китеп атна-ун көн торгач, төннәләтеп ат җигеп, амбардан бер йөк әйбер салып киттең бит, әйеме? Мин, нишләвең бу, дип сорагач: "Син бернәрсә дә күрмәдең, яме, Шәйхи абый, күп күрсәң, күзең сукыраер", - дип әйттең бит, әһәме? Аннары шул бер йөк икмәкнең бер капчыгын минем карчыкка кертеп калдыра киткәнсең. Әле ярый кагылмаган иек, әнә чоланда тора ул бер капчык бодай, барып карарга мөмкин. Шулай булгач, ничу гаебеңне кеше өстенә аударырга! Син миңа ачуланма, Самат туган, әгәр үзең Хәбиргә болай каты бәрелмәсәң, әйтәсе түгел ием бу сүзләрне, синең дә биш балаң бар ич, алар хакына әйтмәс ием. Әмма менә хәзер түзә алмадым... Гаепле икәнмен, мине дә алып китеп япсагыз да бер сүзем юк. Күп гомерем калмаган минем. Тик эш дөреслек белән барсын, нахак өскә чыкмасын. Менә шул... +Мәсьәләне бик ныклап берничә көн рәттән тикшергәннән соң, Хәбир бабайны акладылар. Шәйхи бабайга да берни булмады. Самат абыйны, алып китеп, унбиш елга утырттылар, ә завхоз булып эшли башлаган Фәйрүзә апаны председатель итеп сайлап, аның урынына башка кешене куйдылар. +Тәки сүзендә торган бит! +Март та үтте, апрель дә бетте, әмма Искәндәр абый нигәдер һаман кайтып җитә алмый әле. Хаты-хәбәре дә юк хәтта. Әллә теге хатны җиңгигә берәрсе шаярып кына язган идеме икән, үлгән кешедән хат килүен күргәч, каушап калганлыктан, гомере беткәнлектән генә җиңгигә Искәндәр абый кулы белән язылган булып күрендеме икән соң ул хат? +Басулар кардан арынып та бетмәс борын ук, бу ел да халык тагын черек бәрәңгегә ябырылды. Мәктәптән кайткач, мин дә, көрәк һәм чиләк алып, кырга йөрим. Кулларым җир казыса да, күңелем һаман абыйны уйлый, аны көтә. Бил тиңентен пычракка батып, юлым уңган булса - бер чиләк, уңмаган булса, егерме-утыз черек бәрәңге күтәреп кайтып кергәндә, Искәндәр абый медальләрен ялтыратып әни белән чәй эчеп утыра булыр төсле тоела иде. +Ә ул һич тә истә-оста юк чакта, майның җидесенә каршы таң алдыннан кайтып төште. +- Их, каениш, каениш! - диде әни, абый килеп кергәч, нигәдер кинәт елап җибәреп. - Исән икәнсең ләбаса! Кара син, гомере бетмәгән кеше кайта икән бит!.. Тик... менә килендәш кенә тегеләйрәк булып китте бит әле, каениш. Тәкъдире шулай булгандыр инде, күрешергә насыйп булмагандыр инде сезгә... +- Ярар, җиңги, - диде абый, - барысын да ишеттем инде мин. Ферма йортында ут булгач, кайтышлый шунда кагылган идем, каравылчы Шәйхи абзый барын да сөйләде инде. +Шактый вакыт өй эче тып-тын торды. Әни дә, абый да, башларын аска иеп, телсез калганнар иде. +- Әйт әле, җиңги, - диде аннары абый, - Нәсиха кайчан алай чуала башлады ул Самат белән? Мин киткәч үкме, әллә кәгазь килгәннән арымы? +- Гөнаһысына керер хәлем юк, дөресен әйтим, каениш: синең югалуың турында хәбәр килгәнгә тикле үзен бик әйбәт тоткан ул, авыр туфрагы җиңел булсын. "Тоткан" дип шуңа әйтәм, ул чакларда мин окоп казуда идем. Халык сүзен әйтәм. Авыл халкы белми сөйләми инде ул андый нәрсәне. +- Син соң бер дә кисәтмәдеңмени аны окоптан кайткач, ярамый болай, дип әйтмәдеңмени, җиңги? +- Сөйләштем, каениш, бик күп мәртәбәләр сөйләшеп карадым. Тик ни хәл итим, тыңламады шул. Искәндәрем дә юкка чыккач, бу дөньяның ни кызыгы бар соң миңа, дип кенә җибәрә иде. Шулай дигәч, мин нишли алам инде?.. +- Да, алай булгач, Нәсихага гына да үпкәләп булмый икән шул... Их, бу сугыш!.. Барысы да шуның галәмәтләре бит болар. Менә шушылай безнеке кебек язмышка дучар булган кешеләр аздыр дисеңме әллә! +- Һей, ник кенә сөйләп торасың инде, каениш! Әз буламы соң! Әллә кемнәрне әллә нишләтеп бетерде инде бу афәт... Кара, сугыш дигәннән, менә син шуннан кайткан кеше инде, әйт әле, каениш, дөресен генә, кайчан бетәр икән инде ул? Бигрәк озакка китте бит, җелекләрне суырды инде. Җиңәр чамабыз бармы безнең ул нимесләрне, әллә юкмы? Аптыраганнан әйтәм инде монысын. +- Бар, җиңги, бар! - диде абый, бераз ачылып китеп. - Дөмектерәчәкбез фашистларны. Хәзер өстенлек бездә инде, хәзер алар безне түгел, без аларны куабыз. Кырык беренче елны гына җикеренгән иде алар, ул вакытлар үтте инде. Шулай да тәмам изеп ташлаганчы байтак гомер узар әле. +- Ала-ай! Тиз бетмәс әле, дисең, алайса... Нишлисең бит, күбенә түзгәнне, әзенә ничек тә түзәр инде халык. Без җиңәсе булгач, әйбәт икән анысы, бик әйбәт!.. Туктале, сине күрү куанычыннан сорарга да онытып торам икән, - диде әни, кинәт бик кирәкле әйберен тапкандай итеп, - син ничек-ничек исән калдың соң? +Разведчик булган икән абый. Бервакыт иптәшләре белән разведкага киткәннәр болар. "Тел" алырга. Аулары уңышлы чыккан, эләктергәннәр бер фашистны. Мең газаплар чигеп, аны батальон штабы урнашкан землянкага алып кайтканнар, әмма землянка янында беркем дә каршыламаган аларны. Ә анда сакчы булырга тиеш икән. Туктатучы булмагач, эчкә үткән абыйлар. Землянкада дөм-караңгы, ди. Кул фонарен яктыртып җибәрсәләр - йа Рабби! - немецлар ята, ди, землянкада. Сакчылары да йоклаган булган икән. Әмма, фонарь яктысы төшүгә, бары да сикерешеп торганнар да коралларына ташланганнар. +- Билгеле инде, андый чакта күп уйлап тормыйсың, - диде абый, - тоттык та автоматларыбыздан чират бирдек, һәм, дүрт кеше идек, дүртебез дә чыгып сыпырдык. Арттан куып караганнар иде, күрәсең, гомеребез бетмәгән булгандыр, тота алмадылар. Үзебезнең якка чыгарга тырышып берничә көн йөрсәк тә, фронт аша үтеп булмады. Шуннан соң партизаннарга юлыктык һәм алар белән дошман тылында сугышып йөрдек. Ә штабта безне үлгән дип уйлаганнар һәм теге кәгазьне җибәргәннәр. +Искәндәр абыйны көтеп йөргән чакларда мин, күрү белән, аның кочагына барып асылынырмын дип уйлаган идем. Абый үзе дә мине кычкырып көлә-көлә күтәреп алыр, хәлемне сораштырыр төсле иде. Әмма менә очрашкач, бер дә алай мин көткәнчә булмады. Абыйның бик җитди, кайгылы йөзен күрүем булды - бер сүз дә әйтә алмас хәлгә килдем. +- Нихәл, энем? - дип, ул күрешергә кулын сузгач, кыюсыз гына кул бирдем дә шуннан бирле аның әни белән сөйләшүен тыңлап кына утырдым. Ләкин ул сөйләгәндә, аңлашылып җитмәгән бер мәсьәләне ачыклау өчен, үзем дә сизмәстән: +- Немецлар сезнең землянкага ничек килеп кергәннәр соң? - димичә булдыра алмадым. +- Без разведкага киткәч, - диде абый, - немецлар кинәт һөҗүм ясаганнар да безнекеләрне кысрыклап, чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Штаб землянкасын үз кулларына алганнар. Без ул чакта разведкада ике көн йөргән идек. +- Алай булгач, авылга кайтканда ничек безнең якка үтә алдыгыз соң? -дип сорады аннары әни. +Бер яктан, солдатлар, икенче яктан, абый хезмәт иткән партизаннар отряды кысрыклый торгач, фашистларның бер дивизиясен тар-мар иткәннәр дә үзебезнекеләр белән кушылганнар икән. Шул сугыш вакытында, ничектер җаен туры китереп, абый немецларның бер бик зур командирын кулга алган. Менә шул батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме биреп, үзен ун көнгә кунакка кайтарганнар булып чыкты. +Күкрәгендәге Алтын Йолдызыннан тыш Искәндәр абый бик зур, бик шәп чемодан һәм заманында яшел булган, ә хәзер уңып-агарып калган юл капчыгы да алып кайткан иде. Тышы бик матур булгач, мин аның ул чемоданы эчендә әллә нинди затлы әйберләр бардыр дип уйлаган идем. Ләкин алай зурлап телгә алырлык әйберләр чыкмады аннан: ярты кирпеч кара икмәк, азрак шикәр, кер сабыны зурлыгында ниндидер ак әйбер, сабын, бит яулыгы һәм кырыну приборы - бар булган нәрсәсе шул иде. Теге мин ак әйбер дигәне дуңгыз мае, абыйча әйтсәк, шпиг булган икән. Исеме сәеррәк яңгыраса да, тәме әйбәт булып чыкты ул нәрсәнең. Бик бәрәкәтле дә икән үзе: аз гына ашасаң, тамак шундук туя да көн буе пох итеп йөрисең. +Кирәк нәрсәләрен чемоданнан алып куйгач, юл капчыгын чиште абый. Карап торырга сәләмә генә күренгән шул капчыктан... нәрсә килеп чыкты дисез? +Хәтерегездә микән, сугышка киткәндә: "Исән кайтсам, сиңа гармун алып кайтырмын, энем", - дип әйтте Искәндәр абыем дигән идем. Тәки сүзендә торган бит: гармун гына да түгел, сандык хәтле аккордеон алып кайткан! Гел пыяладан гына ясалган төсле- ялт итеп тора. Сез тагын шунысын әйтегез: гади аккордеон гына да түгел, ә абый белән бергә хезмәт иткән Михаил исемле иптәшеннән калган истәлекле аккордеон икән. +- Михаил белән бертугандай дус идек без. Разведкага да бергә бардык, чолганышта да бергә калдык, партизан булып йөргәндә дә гел бергә идек. Тик менә монда кайтыр көннәрдә генә аерылышырга туры килде, - дип сөйләде абый аның турында. - Үзебезнең гаскәрләр белән кушылу өчен сугышкан вакытта һәлак булды. Әллә үләсен алдан ук сизгән инде, шул көннәрдә генә: +- Әйтүем шушы, Искәндәр, әгәр мин алай-болай була калсам, бу аккордеонымны үзеңә ал һәм минем төсем итеп сакла. Үзең уйнарга өйрәнмәсәң, малаең өйрәнер, - дигән иде. Ул шулай дигәч, мин дә, үлә-нитә калсам, сәгатемне алырсың, дидем. Әмма минем гомерем бетмәгән икән. Михаил, мәрхүм, юк инде. Кара аны, Равил, яхшылап уйнарга өйрән! Михаил абыең сайрата торган иде аны. Шундый итеп уйнар иде, хәтта тәмам эштән чыгып талчыккан вакытларыбызда да җырлап җибәрмичә түзә алмый идек... +Менә нинди аккордеон бит ул! Болай булгач, өйрәнәм инде, шундый итеп өйрәнәм, Михаил абыйның хәтере калырлык булмасын... +Искәндәр абыемнан сорыйсы сүзләрем бик күп иде минем. Немецлар белән безнекеләр ничек итеп сугышуын да, туплар, танклар, самолетлар хакында да, сугыш барган җирләрдә безнең ише халыкның кайда, ничек тереклек итүе, немец малайлары турында да сорашмакчы идем. Тик кайтып төшү белән үк борчыйсым килмәде, ял иткәч сөйләтермен дип уйладым. +Әмма мин уйлаганча булып чыкмады. Кайтып кергән төннең иртәгесен абый кода бабайларга барып кайтты да: +- Мин иртәгә китәм, җиңги, оның булса, юлга азрак ризык әзерләсәң, әйбәт булыр иде, - диде. +- Соң, син, ун көнгә кайттым, дигән идең ләбаса, каениш, - диде әни, аптырашта калып. - Ничек була инде бу? Әллә сине ашатырлык кына азык таба алмаслар дип шикләнәсеңме? Бер дә борчылма, бүген председатель Фәйрүзә, идарәгә чакыртып, дүрт кило онга боерык язып бирде. Иртәгә үк алып кайтам, бер дә хафаланма. Кунак ич син. Кунакка кайткан кешегә колхоз һәрвакыт ярдәм итә безнең. +- Анысы әйбәт икән, җиңги, әмма мин монда тора алмыйм. Нәсиха искә төшә дә, йөрәкләрем өзелеп киткәндәй була, - диде абый, һаман үз сүзендә кала биреп. - Бар, оныңны хәзер үк алып кайт та ипи изеп куй. Барыбер тора алмыйм мин авылда. Иптәшләр янына фронтка китәм, анда болай ук кыен булмас кебек. +Абый шулай дигәч, әни артык кыстамады: +- Үзең белә торгансыңдыр инде алайса, - диде дә амбарга китте. +Ә кичен, сугыш башланганнан бирле мичебездә беренче мәртәбә пешкән төче коймакны ашап утырганда, әни белән Искәндәр абый арасында шушындый сөйләшү булып алды: +- Әйдә, болай сөйләшик, җиңги, - диде абый, кесәсеннән үз өйләрен бикләгән йозакның ачкычын чыгарып, - менә сиңа ачкыч, иртәгә үк минем өйгә күчегез. Күчегез дә рәхәтләнеп яшәгез. Югыйсә, - ул черек матчасын ике җирдән терәткән өй эченә күз йөртеп чыкты, - күрәсең, бу түшәмнәрнең җимерелеп төшүе дә бик ихтимал. +- Анысы шулай инде, каениш, - диде әни, уйга калып, - түшәмебез нык түгел инде түгелен, бүген җимереләме, иртәгә төшәме дип кенә торам. Шулай да сезнең өйгә күчү бик үк килешеп бетәрме икән соң? +- Сугыш авырлыгы да үзгәртә алмаган икән синең холыкны, җиңги, һаман шулай оялчан икәнсең әле. Берәү булса, инде күптән кереп утырыр иде ул өйгә, ә син әйтә торып та икеләнәсең. Нәрсәсе ошамасын ди аның? Үзең беләсең ләбаса, мин иртәгә яңадан сугыш мәхшәренә китәм. Әллә исән калам, әллә юк мин анда. Исән калсам да, монда әллә кайтам, әллә юк әле. Әйдә, ташла ул сүзеңне, иртәгә үк күчегез, яме! Исән калсам, торыр урын гына табармын әле. Шулай бит, энем Равил? +- Әйе шул, абый. Син кайткач та сыярбыз әле. Өегез зур бит сезнең. +- Дөрес әйтәсең, энем! Менә шулай, җиңги, тотыгыз да иртәгә үк минем өйгә күчегез, аңладыгызмы? - диде абый, бу юлы каршы килергә урын калдырмаслык итеп. +- Аңладым, каениш, ярар, рәхмәт, инде алай булгач, исән йөреп сау кайтырга язсын үзеңә. +- Менә монысы икенче мәсьәлә! Күптән шулай диләр аны, җиңги! - диде абый ул турыда сөйләшүне беткәнгә санап. +Ә икенче көнне, абыйны озатканнан соң, без аның өенә күчтек. +КҮПЕР ЧЫККАНДА +Алдан ук әйтеп куям, туган: һәрьяктан да үрнәк булырлык дәрәҗәдә ал да гөл түгел минем тормыш. Хәзер Хезмәт герое булып макталып йөргәч тә, син гомер буена шулай әйбәт кенә яшәгән, акыллы гына эшләгән икән бу кеше дип уйлама. Син болай итмәкче буласың, ә дөнья дигәнең, баш бирмәс кырыкмыш тай шикелле, үзе кирәк дип тапкан якка борып ала да китә. Карышып, тезгенен тарткалый башласаң, бер читкә селтәп, авыз-борыныңны җимерергә дә күп сорамый икән кайчакта... +Хәер, барысын да тормышка, башка кешеләргә аударып калдыру да бик үк дөрес булмас. Турысын әйтергә кирәк, үземнең дә чатаклыкларым байтак булды, туган. Кызурак, үзсүзлерәк кеше мин. Әмма шулай да... Тукта, фәлсәфәгә кереп барам түгелме соң әле? Алдан ук үземне акларга җыенам түгелме?.. Юк, болай ярамас! Гаеп миндә күбрәк булганмы, башкалардамы - анысын соңыннан үзең чамаларсың. Фәлсәфәсен үзең чыгарырсың. Сез, яшьләр, андыйга оста хәзер. Аңлы-белемле халык. Ә безгә ныклап торып теләгәнчә укырга да, уйланырга да вакыт булмады. Заманасы андый түгел иде... Ярый, рас үтенгәнсең икән, сөйлим әле мин сиңа үземнең баштан кичкән кайбер хәлләрне. Тик башта ук килешеп куйыйк: бүлдермә син мине! Күңелеңнән кайбер мин сөйли торган хәлләр белән бик үк риза булып бетмәсәң дә, бүлдермә! Бүлдерсәләр, фикерем чуала. +Димәк, килештек шулай. +1946 елның гыйнварында, армия хезмәтеннән кайтып төшкән айда ук, мине үзебезнең "Чулпан" колхозына председатель итеп куйдылар. Сугышка кадәр ике ел чамасы хисапчы булып эшләвемне искә алмаганда, колхоз белән алай зур алыш-бирешле кеше түгел идем. Ә җитәкчелек мәсьәләсендә тәҗрибәм бөтенләй юк иде. Әнә шул турыда исләренә төшереп: +- Кыстамагыз, иптәшләр, ышанычыгызны аклый алмам. Холкым да бик җиңел. Миннән тәҗрибәлерәк, өлкәнрәк агайлар да бар бит, - дип карышып карасам да, авыл халкы күп сөйләшеп тормады. +- Кыза башласаң - суытырбыз, ялгышсаң - чабуыңнан тартырбыз. Белемең бар - ун класс бетергән, башың эшли - анысын хисапчы чагында күрдек! Сине куябыз - бетте китте! - дип, егерме бишенче яшемдә председатель арбасына җиктеләр дә куйдылар. +Ә ул арба җиңел түгел икән. Ай-Һай, зур икән, мәшәкатьле икән аның йөге! +"Хуҗа" булып эшләргә тотынган көнне үк сизенә башладым мин моны. Колхозыбыз кечкенә булганлыктан (нибары кырык өч кенә хуҗалык), бездә бригадир-фәлән юк. Бар эшне председатель алып бара. Өй борынча йөреп, колхозчыларга көн саен эшкә әйтеп чыгу да аның вазифасына керә. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, беренче эш көнем үк бик җайсыз башланды. Халыкны ындырга, ашлык сугарга җыеп, төрлесен төрле эшкә урнаштырдым да, инде азрак тамак ялгап чыгыйм дип, өйгә кайтып, иртән мичкә тәгәрәтеп киткән бәрәңгеләрне алып ашарга гына утырган идем, борынын турсайтып, салам тарттыручы малай килеп җитте. +- Сине ындырга чакырдылар, Өлфәт абый. Сугу машинасының валын әйләндерә торган чарыгы ярылды! - Ди. +- Ә ник алай иртүк ярылды соң ул, энем? +Күрәсең, көтелмәгән күңелсез хәбәрне ишеткәч аптырап калганмын инде, югыйсә мондый мәгънәсез сорауны бирмәс идем. +Йодрык кадәр генә булса да, телгә оста икән малай актыгы: +- Без сорап караган идек тә, әйтмәде шул ник ватылганын! Әйдә, Өлфәт абый, тизрәк киен дә баргач үзең сорарсың. Син председатель кеше бит, бәлки, сиңа әйтер! - диде, хәйләкәр елмаеп. +- Мин чарык коючы түгел ләбаса! Булса, амбарда була инде ул, энекәш. Запас частьлар председатель кесәсендә йөрми торгандыр бит, завхоз кулында булырга тиештер ич алар! Галим абыең шуны белми микәнни? - дидем мин, кискен итеп. +Ләкин салам тарттыручының моңа да җавабы әзер булып чыкты. +- Амбарда булса, сине борчып йөрер идекмени, Өлфәт абый? Амбарда булмаганга монда җибәрде дә инде мине Галим абый! - диде ул, түгәрәк күзләрен елтыратып. +Утызлап кеше эшсез утырганда, тамактан ризык үтәме соң? Салам тарттыручы малайга ияреп, тиз генә ындырга киттем. Халык ындыр табагының читенә ут ягып, шуның тирәсенә җыелышкан. Яшьрәкләр, күрәсең, җылынырга теләптер инде, түгәрәкләнеп тезелгәннәр дә, бияләйләрен атышып, "базар" уйныйлар. Ә барабанга көлтә биреп торучы Галим абый ватылган чарык янында чуала иде. Көн шактый салкын булса да, бүрек колакчыннарын күтәреп куйган, бияләйләре дә җирдә, кар өстендә ята. Кыяфәте җитди, ачулы иде. Башка чакта гел үзе алдан сүз башлый торган Галим абый бу юлы миңа бөтенләй игътибар итмәде. Бары тик аның янына чүгәләп: +- Нишлибез инде, Галим абый? Запасыбыз юкмыни? - дигәч кенә, тирән итеп көрсенде дә: +- Бар иде ул заманында. Узган җәй районның "Сельхозснаб" складында бар иде. Алып куйыйк, кирәге чыгар, дип, Рәдифкә әйтеп тә караганыем. Тыңламады бит, аксак шайтан. Менә хәзер ике кулсыз калдык инде! - дип җавап бирде. +- Нишләргә, кая барырга киңәш итәсең, Галим абый? +- Районда юк ул, Өлфәт энекәш. Күрше колхозларга барып карасаң гына инде. Бәлки, берәрсен дә булмасмы икән. +Тиз генә ат җигеп, "Алга" колхозына киттем. Аннары "Кызыл үрнәк"кә, аннан "Ватан"га. Әмма берсеннән дә таба алмадым. Озынга сузмыйча гына әйткәндә, бер айга якын эзләдек без ул каһәр төшкән нәрсәне. Карап торырга алай бер дә искитмәле әйбер дә түгел кана үзе: унике тешле, уртасы тишек, өч-дүрт килолы, гап-гади чуен кисәге генә. Андый чарыкларны үзебезнең механика мастерскоенда да көненә унбишне ясау берни тормый хәзер. Тик кирәкләре генә юк. Ә ул чакта кадерле иде. Чөнки шул булмаса, шартла - сугу машинасын эшләтә алмыйсың! Тәмам гаҗиз итте ул безне. Башка һичкайдан таба алмагач, завхозны чарык коя торган Ч. заводына җибәреп карадым. Атнага якын гомер үткәреп, ул да буш кул белән кайтты. Без продукциябезне аерым колхозларга өләшмибез, разнарядка буенча районнарга гына озатабыз, дип борып җибәргәннәр. Ә разнарядка буенча кайтуын көтә башласаң, колхоз игене яңа уңыш өлгергәнче дә сугылып бетәчәк түгел. +Уйладым-уйладым да, ни булса - ул, дип, өйне карап торырга бер карчыкны калдырып (ул чакта мин, дию пәрие кебек, берьялгызым яши идем, чөнки ахмакланып хатыным Сәкинәне аерып җибәрдем...), заводка үзем киттем. +Безнең ише авыл кешесенә завод ихатасына үтү дә сират күперен кичүдән ким түгел икән. Шулай да, алай иттем, болай иттем, тырыша торгач, тәки директорның үзенә барып җиттем бит, туган. Карап торырга күркәм генә ир уртасы кеше икән. Белмим, үзе сугышта булгандырмы, әллә заманга хас модага ияреп кенә алай иткәндерме - өстенә карасу зәңгәр диагональ китель кигән. Өстәлендә яшел фуражкасы ята. Каршылавын да хәйран ягымлы каршылады. Өстәл янында утырган җиреннән генә булса да, кул биреп күреште. Шунда мин, рәхимле бәндәгә охшаган бу, болай булса, шәт, борып чыгармас, дип уйлап алдым да, батыраеп китеп, гозеремне сөйләп бирдем. +Алданрак куанылган икән. Тел төбемне төшенеп алуга, кыяфәте бозылды директорның. Сирәк саргылт кашларына хәтле салынып төште. Күренеп тора, мине кабул итәргә ризалык бирүенә үкенә бу хәзер. Тик сиздермәскә тырыша, мөмкин кадәр сабыр, ягымлы булырга тели: +- Хәлеңне аңлыйм, иптәш председатель, - ди бу миңа, - бик яхшы аңлыйм! Әмма, кызганычка каршы, ярдәм итә алмыйм. Андый нәрсә рөхсәт ителми безгә. Колхозда гына андый алыш-бирешләргә юл куелырга мөмкин. Ә бу колхоз түгел, завод бу! Бездә һәр деталь исәптә, һәр детальнең кая, кайчан озатылырга тиешлеге алдан ук билгеләп куелган. +Кара син аны ничек сөйләнә бит, ә?! Колхоз түгел, имеш! Колхозның синең заводыңнан кай төше ким аның? Яхшылабрак уйлаган кешегә колхоз синең заводыңнан мөһимрәк тә әле. Синең чарыгың бар, ә колхоз икмәк үстерә. Бар, торып кара син икмәксез. Ашап кара чарыгыңны! +Мин шулай уйлап, бик нык ачуланып, әмма ачуымны сиздермәскә азапланып торган арада, директор өстәл тартмасыннан бер папка чыгарып, аның эчендәге кәгазьләр арасыннан берсен тартып алды да: +- Менә, ышанмасаң, үзең кара, иптәш председатель: план буенча запас частьлар сезнең районга май башларында гына озатылырга тиеш диелгән монда! - дип, миңа сузды. +Кәгазьдә, чыннан да, ул әйткәнчә язылган иде. Әмма миңа аннан ни файда? Майга кадәр көтәрлек чамабыз булса, өемдә кеше калдырып, йөз илле километр җиргә ат куып килер идеммени! Язгы чәчү башланганчы ничек тә сугып бетерергә кирәк ич безгә игенне! Югыйсә үреп, әрәм булып бетәчәк ләбаса ул! +- Аңлыйм, иптәш, барысын да бик яхшы аңлыйм, әмма булмагач булмый инде! - диде директор, һаман үзенекен сукалавын дәвам итеп. +- Юк инде, Виниамин Илларионович, алай ансат кына кайтарып җибәрмәгез инде сез мине! Йөз илле чакрымга ат куып, башта шушында завхоз килде. Ул бер атна йөреп буш кайтты. Инде мин, председатель кеше, үзем килдем. Юлда ике көнем үтте, монда өченче көнем узып бара. Кайтып җитәргә янә ике көн кирәк булачак. Үзем генә түгел, ат тикле ат куып йөрим ләбаса мин! Монда килмәгән булсам, бер атна эчендә ул ат күпме эш эшләгән булыр иде, беләсезме шуны? Дөрес, формаль яктан сез, әлбәттә, хаклы: мине буш кул белән кайтарып җибәрсәгез дә, бер сүз әйтүче булмаячак сезгә. Ләкин, зинһар, дип әйтәм, сез дә минем хәлемә керергә тырышыгыз. Берәр төрле җаен табыгыз, зинһар! +Директор минем сүзләрне колагына да элмәде бугай: алдында яткан газетаны уку белән мәшгуль иде ул. +- Карагыз әле, Виниамин Илларионович, - дидем мин, аның шулай илтифатсыз булуына хәйран калып. - Тыңлагыз әле, соңгы сүземне генә әйтәм дә китәм аннары. +Директор иренеп кенә башын күтәрде дә, барыбер буш кайтарып җибәрәм бит инде, нигә бу тикле үҗәтләнәсең, дигәнне аңлата торган итеп елмаеп куйды. +Минем йон тагын да ныграк кабарып китте. Бар усаллыгымны җыйдым да, соры-коңгырт күзләренә карап: +- Соңыннан үпкәләштән булмасын, Виниамин Илларионович, шуның өчен башта ук кисәтеп куям: әгәр бүген мине буш борып кайтарсагыз, Аллага ышанучы булмасам да, билләһи, дип әйтәм, бу хәлне болай гына калдырмаячакмын! - дидем. - Менә күрерсез, болай гына калдырачак түгел мин моны. Моннан кайту белән Мәскәүгә генералиссимусның үзе янына барачакмын! Исе китәр инде синең ише авыл мужигына дип уйламагыз. Бик яхшы белә ул мине. Менә бу орденнарны, Кремльгә чакыртып китереп, үз кулы белән тагып җибәрде ул миңа! - дип, шинелемнең изүен чишеп, күкрәгемдәге Дан орденнарын күрсәттем. +Дөресен әйтим, бу нотыгымның файдасы тияренә үзем дә бик үк ышанып җитмәгән идем. Тик килгән җирдә, ичмаса, бераз ачуымны бушатып, аның да күңеленә азрак шом салып китим дип кенә азаплануым иде. Кайчакта беренче карашка бөтенләй көлке тоелган гап-гади генә сүзләр дә кешегә искиткеч нык тәэсир итә икән, туган. "Үзе такты" дигәнемне ишетүгә, колаклары торды директорның. Сирәк, юка чәчләренә тикле кабарып китте, битенә кадәр кызарып чыкты. +- Ярар, ярар, иптәш, - диде ул, каушавын белгертмәскә тырышса да, яшерә алмыйча, - син алай бик каты чәпчемә! Безнең дә үз заданиебез, үз планыбыз бар лабаса. Һәр колхоз председателе шушылай синең кебек заводка килеп, низаглашып йөри башласа - кая китә ул аннары? +- Башкаларда минем эшем юк. Минем үз хәлем хәл. Әгәр чарыксыз җибәрсәгез, үпкәләштән булмасын! - дидем, директорның шөлләп калуын күргәч, батыраеп китеп. +- Ну, ярый алайса, - диде бу, һич тә чигенер чамам булмавын сизенеп. - Ярый, алай бик ерактан да килгән кеше булгач, кагыйдәне бозып булса да... +Шулай диде дә, минут эчендә завод складына шалтыратып, миңа бер чарык биреп җибәрергә кушты. +Ул көнне җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше, ихтимал, булмагандыр. Берәү юлдан тапса да игътибар итми китә торган шул чуен кисәге миңа әйтеп бетергесез куаныч китерде. Ә орденнарны "үз кулы белән такты" дип, мин аңа аптыраганнан, бүтән чарам калмаганга гына әйткән идем. Тагамы соң инде! Минем ише Дан ордены алучыларның барысына да үзе тагып тора башласа, бүтән эшкә вакыты да калмас иде аның. Тагу түгел, дөньяда Хәкимов Өлфәт исемле бер татар малае барлыгын белми дә торгандыр әле ул... Шулай да ярдәме тиде! +Председатель итеп мине гыйнвар ахырында сайлаганнар иде. Теге хәерсез чарыкны юллап алып кайтканчы февраль үтеп китә язды. Ә сугасы иген дөнья әле. Аны ничек тә тизрәк сугып бетерергә кирәк. Машинага тагын берәр хәл булмаса, ихтимал, апрель урталарына бетереп тә булыр. Көннәр озаюга, җылынуга таба бара. Гыйнвар аенда ике көн эшләгәнне хәзер бер көндә башкарырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, шулай эшлиләр дә. Халык бик тырыш бездә. Ул яктан шөкер әлегә. Ә менә атлар!.. Ул мескеннәргә карарга да кызганыч. Кабыргаларын ярты чакрымнан санарга мөмкин. Ичмаса, абзарларының да рәте юк. Сугыш елларында ачылып-тишелеп беткән. Түбә саламына кадәр кырык өченче елда колхоз сыерларына азыкка киткән. Узган җәйдә япкан булганнар булуын, әмма хатын-кыз да бала-чага гына япкан түбәнең рәте бик шәптән булып чыкмаган. +Хәзер дә солы саламы белән бодай саламыннан башка фураж бирелми атларга. Кама елгасындагы утрауда, безнең авылдан утыз километрда, колхозның илле җиде гектар болыны бар барын. Тик менә өч ел инде, көч җитмәгәнлектән, ул болындагы печән дә чабылмыйча калып килә икән. Аны бу ел ничек тә чабып-җыеп алырга кирәк инде... +Ә атлар арык. Шулай да игенне язгы чәчүгә тикле сугып бетерербез дип уйлыйбыз. Анысына ничек тә түзәләр инде. Әмма шул ук атлар белән язын бөтен колхоз кырын сөреп, чәчеп чыгасы бар бит әле! Дүрт йөз туксан дүрт гектар җирнең өч йөз җитмеш гектарын сөреп чәчәсе бар. Ат башына унөч гектардан артык туры килә. Ә тракторга өметләнергә урын юк. МТСка барып караган идем: +- Сездән зуррак колхозларга да җиткерә алмыйбыз әле, быелга көтәргә туры килер, Хәкимов! - диделәр. +Әйтәм бит, бөтен өмет атларда хәзер. Сугышка кадәр язгы чәчүдә эшләргә тиешле атларны бер ай беркая да җикмичә шәпләп тәрбиялиләр, ял иттерәләр иде. Хәзер ял турында әйткән дә юк инде, хәтта рәтле ашау да эләкми аларга. Солысы да бар колхозның, арышы, бодае да бар. Икмәк планы да күптән түләнеп беткән безнең (план тулмаган, дип, теге директорга чарык бирсен өчен генә әйттем мин). Әйтәм бит, фуражлык кына рәтебез бар. Тик ашатырга ярамый. Чөнки районда планнарын тутырмаган колхозлар бар. Зуррак колхозларның җире сугыш елларында тулысынча чәчелмәгән - көчләре җитмәгән. Ә план - җир исәбеннән. Кыскасы, планны бөтен район тутыруын көтәргә кирәк... +Ут йотып йөргән чакта, барабанга көлтә бирүче Галим абзый беркөнне төшке ял вакытында яныма килде дә: +- Һаман фуражсыз эшләтә торган булсак, тәмам барып чыгачак бит бу атлар! Ни уйлыйсың син, прсидәтел? - ди. +- Мин дә нәкъ синеңчә уйлыйм, Галим абзый. Болай барса, эшләр шәп булмаячак безнең, - дим. - Ләкин, нишлим соң, фураж ашатырга рөхсәт юк бит. +Галим абзый мине беркавым карап торды да ипләп кенә сүзгә кереште: +- Әй энем-энем!.. Менә безгә бер грамм да фураж бирмәскә кушылган. Ну, без крәстиян халкы бит, үзебез дә уйланырга тиешле. Без дә берәр әмәлен табарга тиештер бит бу хикмәтнең! Чак кына булса да үз башыбызны да эшләтеп карарга ярый торгандыр. Ярый гына түгел, иптәш Ленин безгә шулай кушкан да бит. Әйдә әзрәк үз башыбызны да уйлатып карыйк! +- Ничек итеп, Галим абзый?.. +Ул, һич тә икеләнеп тормыйча, элеп алып китте: +- Ничек итеп дисеңме? Әйтик, менә болай: без һәр көнне көндезге уникедән бергә тикле төшке ялга туктыйбыз, шулай бит? +- Әйе. +- Алай булгач, менә шул: төшке ял вакытында атларны ындырда калдырып, аларга солы ашатсак ничек булыр икән? +- Без бит хәзер солы сукмыйбыз, бодай сугабыз ич, Галим абзый? +- Син анысы өчен бер дә шаккатма, Өлфәт энекәш, анысы бик ансат җайлана торган нәрсә аның, тик синең генә ризалыгың булсын. Син каршы килмәсәң, солыны маминт сугып алабыз без аны. Ярты сәгать эчендә бөтен калхуз атына бер атна ашарга җитәрлек солы сугып алырга була! +- Сугуын сугарга булыр да, әмма аның өчен безнең баштан сыйпамаслар бит, Галим абзый? +- Ә син башыңнан сыйпаганны көтәсеңме әллә, наный? Көтмә син аны. Шул ук чакта артык өркеп тә яшәмә. +Төптәнрәк уйлап караганда, атларыбызга фураж ашатырлык кына хакыбыз бар лабаса безнең. Башка калхузларның планы өчен ник без җык күрергә тиеш ди әле? Бер үк төрле мөмкинлекләр бирелгән ич аларга да. Шулай булгач, үзләре өчен үзләре кыймылдасыннар. +- "Берләр - меңнәр өчен, меңнәр - берләр өчен!" дигән сүз бар бит, Галим абзый! Аны да онытырга ярамый ич! +- Шуның белән рәттән үк "Һәркемнән - сәләтенчә, һәркемгә - хезмәтенчә" дигәне дә бар аның, наный. Тотасың икән, һәр икесен дә истә тотарга кирәк! Теләсәң ни эшлә, энем, ну мин иртәгәдән үк атларга солы суктырып ашата башлыйм! Гаепләсәләр - мине гаепләрләр. +Һәм ул, күрәсең, мәсьәләне хәл ителгән санап, минем яннан китеп тә барды. +Безнең шул сөйләшүдән соң шактый вакыт үтте. Инде игенне сугып бетерергә дә күп калмады. Көнозын эштә булсалар да, төшке ял вакытында солы ашата башлагач, атларга да хәйран гына тән кунып китте. Болай булса, язгы чәчүне ничек тә вакытында ерып чыгарбыз дип эчтән куанып йөри идем. Тик ул куанычымны болыт каплады. Анысы менә болай булды. +Бер дә бер көнне безгә авыл советы йомышчысы - ябык кына, хәлсез генә, шактый олы яшьтәге бер апа килде дә: +- Райкумнан чалтыраттылар. Хәкимов кичке сәгать биштән дә суңга калмыйча килеп җитсен, дип әйттеләр, - диде. Аннары, калын, авыр зәңгәр шәлен чишеп җибәреп, идарәнең ишеге буендагы озын эскәмиягә килеп утырды да сукранырга тотынды: - Әйдә, энем Өлфәт, атыңны тизрәк җик тә, әйләнечрәк булса да, безнең Көрнәле аркылы мине калдыра кит инде син. Бик арыдым, аяк атлар хәлем дә калмады. Монда килгәнче дә таң тишегеннән авыл буйлап кәнсәләргә кеше чакырып йөрдем. Кайсын заем, кайсын ит, кайсын сөт түләве буенча дәштерделәр. +Ат җигеп, юлга чыккач, йомышчы апа тагын зарлана башлады: +- Мин дежур буласы көнне генә көтеп торганнар диярсең: барысына да бүген кирәк, барысы да тизрәк, ди. Иртәгәгә калдырсалар - дөнья бетә диярсең, билләһи. Инде менә монда килергә туры килде. Ичмаса, өемдә кеше юк. Олы кызым урман кисүдә. Кечесе фермыда, төнсез кайтмый. +Мин ябык апаны азрак юатырга тырышып нәрсәдер әйткән булдым. +- Анысы да дөрес инде, Өлфәт энем, - диде ул, шундук минем белән килешеп. - Сезнең ише нәчәлникләргә дә алай бик ансат түгел инде, бер уйлаганда. Шулай да менә шушы Мәгышия апаң әйткәние диярсең, бер дә алай төнгә каршы ук чакырып торырлык тәҗеле эш түгелдер әле! +- Белмим шул, Мәгышия апа. +Икебез дә беркавым сөйләшмичә бардык. +- Карале, Өлфәт энем, - диде аннары Мәгышия апа, миңа таба борылып утырып. - Кайчан тәмам рәтләнер икән безнең ише крәстиян тормышы? Сугыш елларында, ярый, сүз әйтмәдек. Анысы бөтен ил белән килгән каза булды. Инде сугыш бетте ләбаса... Әйт әле, энем Өлфәт, типтереп яшәүләрне күрергә тиз насыйп булырмы икән? +- Булыр, Мәгышия апа, булыр! Сабырлык кирәк. Сугыш беткәнгә ел да тулмаган ич әле. Бер ел эчендә барысын да җайлап булмый инде ул. Син үз авылыбыз каланчасыннан карап кына хөкем йөртмә, Мәгышия апа. Фашистлар безнең илдәге ни тикле кешене йортсыз-җирсез калдырды. Ул кешеләрне тораклы иткәнче, җимерек авылларны, шәһәрләрне, завод-фабрикаларны торгызганчы байтак көч түгәргә туры килер әле. +- Колхозлар фәкыйрь булмасын иде дигәннән әйтүем инде. Юкса эшебез кирегә китмәгәе... +- Китмәс, Мәгышия апа. Яхшыруга таба барабыз. Менә күрерсең, танымаслык булып үзгәрер әле безнең авыллар. Хәтереңдәдер, сугыш алды елларында хезмәт көненә бирелгән икмәкне, халык вакытында амбарга барып алмагач, өй борынча ат белән өләшеп йөриләр иде. Куяр урын таба алмый интегә иде колхозчы. Тагын шулай булыр әле, менә күрерсең! +- Ни генә әйттеңие кана!.. +Шул рәвешле сөйләшеп, Мәгышия апаны да, шул вакытта үземне дә юатып, өметләндереп бара торгач, Көрнәлегә килеп җиткәнебезне сизми дә калдым. Мәгышия апаны калдырып ары киткәч, кичкә каршы нигә болай ашыгыч рәвештә чакырдылар икән, дип борчыла, фараз кыла башладым. Бер караганда, алай әллә ни хәвефләнерлек урын да юк шикелле. Колхозның икмәк планы күптән тулган. Артыгын да шактый бирдек инде. Хәзер дә озатып торабыз. Чәчүлек орлыкларыбыз да кирәгенчә әзерләп куелган. Сабан-тырмаларыбыз да ремонтланып бетү алдында тора. Шулай булгач, нигә болай чакырттылар икән?.. +Ләкин ашыктырырлык эшләр булган икән шул менә. Ничек кенә булган әле! Башка мәсьәләләрне инде хәл кылып, мине генә көтеп торганнар, ахрысы: килеп керүем булды - райкомның бюро утырышын дәвам итеп, мине тикшерергә керештеләр. +Мәсьәләне тулырак итеп аңлату өчен, башта минем урында эшләп киткән Рәдиф Хәйретдиновның райкомга язган хаты укылды. Ул үзенең, ферма мөдире буларак, көн-төн тырышып эшләвен, колхозны алга җибәрү өчен бар көчен салуын бәйнә-бәйнә аңлатып язган. Аннары, гәрчә аның урынына председатель итеп куйсалар да, Хәкимов Өлфәткә, ягъни миңа, бернинди дә ачуы юклыгын, бу хатны бары тик намуслы совет кешесе буларак кына язуын аңлаткан да: "Эшли башлавына өч ай тулар-тулмас ук Хэкимов алдау юлына басты, - дигән. - Халык төшкә кайтып киткән арада, бодай сугуны туктаттырып, өч тапкыр берәр сәгать буена солы суктырды. Ул солыны, үлчәп керемгә алмыйча, ындырда яшереп саклый һәм һәр көн төшке ял вакытында атларга ашата. Районның "икмәк заданиесе тулмый торып, бер грамм фураж бирмәскә" дигән күрсәтмәне белгән килеш, шушындый җинаятькә барган кешене, минемчә, партиядә тоту турында сүз дә булырга тиеш түгел, иптәшләр! Суд хөкеменә тапшырылырга тиешле эш бу!" - дип нәтиҗә ясаган. +Рәдифнең шушы хатын укыганнан соң, судка бирергә дип үк әйтмәсәләр дә, мине шулай ук бик нык гаепләп, тагын өч бюро члены чыгып сөйләде. Аннары миңа сүз бирделәр. +- Минем әйтер сүзем юк! - дидем мин. +Соң нәрсә сөйлим? Мәсьәлә болай да ачык бит. Рәдиф барысын да бәйнә-бәйнә тезеп биргән. Шулай ук гаепне Галим абзыйга аударырга да телем бармый. Чөнки мин солы сугуларын белдем. Тансам, ялганлау була. Ялганларлык булсам, партиягә кереп тә тормаган булыр идем мин. Ә партия сафына мин иң кыен чакта - кырык беренче елның декабрендә, йә илем, йә үлем мәсьәләсе хәл ителгән көннәрдә кергән кеше. +Үзем сөйләмәгәч, сорау бирә башладылар: +- Әйт алайса: иптәш Хәйретдинов язган фактлар дөресме? +- Икесе дөрес, өченчесе миңа мәгълүм түгел. +- Сез моның ярамавын белеп эшләдегезме? +- Мин моны бик кирәк булганга эшләдем!.. +Үзең дә чамалыйсыңдыр, туган, ул чаклар өчен гаебем зур иде бит минем. Ни эшләтсәләр дә, каршы килә алмас идем. Ләкин мине райкомның беренче секретаре Гадел абый коткарып калды. Ул кызып-ачуланып түгел, җайлап, ипләп кенә сөйләп китте. Үзенә кадәр сөйләгән кешеләрне дә алай зурлап хупламады, мине дә бөтенләй бетереп ташламады. +- Иптәш Хәкимовның гаебе зур, - диде аннары. - Күрсәтмә барын белә торып, андый нәрсәгә юл куярга тиеш түгел иде ул. Ләкин монда шуны да искә алырга кирәк: Хәкимов әле яшь, председатедь булып эшләвенә нибары өченче ае гына. Колхоз тормышын да тиешенчә белеп җиткермәгәндер. Армиядән кайту белән сайлап куйдылар аны. Шулаймы, иптәш Хәкимов? +- Әйе, Гадел Салихович! - дидем мин, аның шушылай минем хәлне аңлап сөйләвенә чиксез куанып. +- Менә гнуларны искә алып фикер йөрткәндә, иптәшләр, - дип дәвам итте ул, - Хәкимовны бөтенләй үк этеп егарга кирәк түгелдер. Фронтта да начар сугышмаган иптәш Хәкимов. Ике Дан ордены алуга лаеклы булган кешеләр, районыбызда дип әйтмим, республикабызда да күп түгел әле алар... +Әллә ни таза булмаса да, мәһабәт, сылу гәүдәле, кара бөдрә чәчле, коңгырт-кара күзле, озынчарак каратут битле бу кешене моңарчы да ике-өч тапкыр күргәнем бар иде. Әмма моңарчы бер дә алай якыннан очрашып сөйләшергә туры килгәне юк иде. Шунлыктан, ни әйтер икән дип, башкалардан битәр аннан шикләнеп утыра идем. Ә ул, күрәсең, минем турыда әллә никадәр мәгълүматлы кеше булып чыкты!.. +Бюро миңа каты шелтә бирү белән тәмамланды. Утырышны ябып, бюро членнарын таратканнан соң, Гадел абый мине үз кабинетына алып керде. Ихтимал, үз кайгыма артык тирән чумып утырганмындыр инде, райком секретареның сул кулы протез кул икәнлеген бөтенләй күрмәгән идем. Анысын кабинетына кереп, каршына утыргач кына абайлап алдым. Шунда ук "әһә, димәк, сугышта булган бу кеше. Димәк, моның белән ачыктаначык сөйләшергә дә мөмкин!" дип, эчтән куанып куйдым. Шул ук вакытта, тагын нишләтмәкче була икән бу мине, күрәсең, үземне генә орышырга ниятләнгәндер, дип, күңелемә шик тә төште. Әмма Гадел абый сүзне мин бөтенләй башыма да китермәгән яктан башлап китте. +- Кайсы фронтта булдыгыз сез, иптәш Хәкимов? - диде ул. +- Башта Ленинград фронтында, аннары Беренче Белоруссия фронтында булдым. +- Нинди төр гаскәрдә? +- Пехота. +- Кем булып? +- Башта рядовой, аннары сержант. Кырык беренче елның декабреннән башлап сугыш тәмамланганчы разведчик булып йөрдем. +- Ә Дан орденнарын ни өчен бирделәр? +- Берсен фашистларның тылына үтеп, корал складларын шартлаткан өчен, берсен дошман дивизиясенең штаб офицерын "тел" итеп алып кайткач. +Секретарь бер сүз дә дәшмичә, тыныч кына тыңлап утырды. Аннары папиросын кабызды да: +- Димәк, партизанлыкта йөрергә туры килмәде алайса? - диде. +- Юк, Гадел Салихович. Ә нигә алай дип сорыйсыз әле? +- Нигәме?.. - Әйтимме икән, юк микән дигәндәй, ул бераз уйланып торды. - Колхозда партизаннарча эш итә башлагансыз бит! Шуңа күрә әллә сугышта да партизан булдыгызмы дип уйлаган идем. Ә сез разведчик икәнсез. +Аның тел төбен аңлагач, ничектер уңайсызланыбрак калдым. Колакларым кызышып китте. Ни дип җавап бирергә инде моңа? +- Күрәсең, разведкадан калган гадәт буенча шулай эшләнгәндер инде, Гадел Салихович, - дидем мин. Аннары ачыктан-ачык сөйләшүгә күчтем: - Бүтән бернинди чара таба алмагач, шулай яшертен генә, разведчикларча гына эш итмәкче булган идек. Ләкин, бүген күрдем, тыныч тормышта разведка ясау сугыштагы разведкадан хәтәррәк икән. Теләсә ни әйтегез, Гадел Салихович, әмма атларны исән-сау саклап калу өчен эшләнгән эш иде бу. Егерме сигез баш ат белән язын өч йөз дә җитмеш гектар җирне чәчеп-сөреп чыгасы бар бит әле безнең! +- Синең сүзеңдә дә хаклык бар, иптәш Хәкимов. Мин сине бүген шуңа күрә яклап чыктым да. Разведка турында да дөрес сүз әйттең. Ләкин син бер нәрсәне яхшы аңларга тиеш: сугыш вакытында да разведчиклар үзләре теләгәнчә генә хәрәкәт итмиләр бит. Командирлар биргән боерык буенча, план белән йөри алар разведкага. Ә син... +Шактый гыйбрәтле сүзләр сөйләде ул миңа. Җыеп кына әйткәндә, ул сөйләгәннәрдән мин шуны аңладым: миңа, яшь председательгә, киләчәктә ашыгып эш итәргә ярамый. Алдын-артын уйлап кына эш кылырга кирәк. Чөнки бөтен кеше дә минем төсле уйламаска мөмкин. Мөмкин генә түгел, чыннан да шулай ул. Мең кешенең берсе, мисал итеп әйтсәк, миңа кадәр председатель булып эшләгән әлеге Рәдиф Хәйретдиновның кайбер мәсьәләләр хакында бөтенләй башкача фикер йөртүе гаҗәпмени?.. +Гадел абыйны тыңлагач, дөньялар яктырып, офыкларым киңәеп киткәндәй булды. Югыйсә бюрода утырганда, бигрәк тә Рәдиф хатын укыган вакытта, күңелем тәмам суынган иде колхоздан. Барысына да кул селтәп, бөтенләй авылдан ук чыгып китәр дәрәҗәгә җитеп утырган идем. Чөнки шәхси тормышым җимерелгән иде бит минем. Шушы колхоз тормышы белән мавыгып, үземне-үзем шуның белән юатып кына яши идем. Ә менә Гадел абый белән сөйләшкәннән соң, ул ямьсез уйларым бөтенләй онытылды. +Инде чыгып китәм дип торганда гына, Гадел абый миңа тагын бер сорау бирде: +- Колхоз эше буенча бер-беребезне аңлаштык шикелле, ә үз хәлләрең ничек соң? Хатының белән малаеңны алып кайтмадыңмы әле? - диде ул. +Мин башта аптырап калдым. Ни өчен дисәң, Гадел абыйның мин председатель булып эшли башлаганнан бирле безнең авылга бер мәртәбә дә килгәне булмады. Шулай ук районга үзем баргач та, ул хакта сүз кузгатканы юк иде. Ә ул инде минем семьяның таркалуы хакында да белә икән. +- Сез каян беләсез ул турыда, Гадел Салихович? - дидем мин, кызыксынуымны яшерә алмыйча. +Секретарь елмаеп куйды да: +- Үз районыбыздагы колхоз председательләренең хәлен дә белмәсәм, нинди секретарь булыр идем мин? - диде. Аннары тагын җитдиләнде дә җайлап кына дәвам итте: - Кайдан икәне ул кадәр мөһим түгелдер, бәлки, иптәш Хәкимов. Ә менә синең хәлеңне белергә тиеш мин. Сизеп торам, хатыныңны да, улыңны да алып кайтмагансың икән әле. Йә, әйт әле миңа: киләчәктә ничек яшәргә уйлыйсың? Нидән килеп чыкты ул низаг? Уйлап-үлчәп эшләдеңме, әллә һаман шулай партизаннарча бер кизәнүдә генә эшләп ташладыңмы? +- Әйтүе авыр инде анысын, Гадел Салихович. Узган эшне искә төшереп тормыйк ла, - дидем мин, ул хакта бер дә сөйлисем килмичә. +- Ихтыярың, иптәш Хәкимов. Шулай да син тагын бер тапкыр уйла әле, яме! Ир кеше теләсә нинди мәсьәләдә дә егет булып кала белергә тиеш. +Кайтырга дип атны җигеп чыккач, район урамында яшь кенә бер кыз яныма килде дә: +- Зинһар, алып кайт әле, Өлфәт абый! Төнгә каршы үзем генә җәяү юлга чыгарга куркам, ә кунып каласым килми, иртәгә иртән дәрескә керәсем бар! - диде. +- Кая алып кайтырга соң сезне? Кем сез? - дидем мин, гаҗәпләнеп. Гаҗәпләнми мөмкин түгел, чөнки мин аның кайсы авылныкы булуын да, кем икәнлеген дә белмим. Хәтта моңарчы күргәнем дә юк шикелле иде. +- Мине бер күргән кешеләр онытмый дип йөри идем, ялгышканмын икән! - диде теге кыз, гаҗәеп ягымлы итеп елмаеп һәм йөзенә чак кына үпкәләү билгесе чыгарып. - Биш күреп тә игътибар итмәүчеләр бар икән ич миңа! Көрнәледә укытам мин, Өлфәт абый. Күргәнегез бар бит мине, игътибар итмәдегез микәнни? +- Гафу итегез, әйе шул, күргәнем бар икән шул! - дигән булдым мин, кайда һәм кайчан күргәнемне һич тә хәтерли алмыйча. - Исемегез ничек әле сезнең? +- Гөлүсә дип йөриләр мине, Өлфәт абый. Йә, алып кайтасызмы, утырыйммы чанагызга? +- Мин турыдан-туры "Чулпан"га кайтмакчы идем шул, Гөлүсә. +- Шулаймыни? Әллә мин Көрнәле аша кайтасызмы икән дип уйлаган идем, - диде ул, шундук күңелсезләнеп. +- Йомышым юк иде шул анда. +- Ярар инде, алай булгач. +Шулай диде дә ул читкә тайпылды, ә мин кайтыр якка кузгалдым. Аннары башыма шундый уй килде: "Тукта әле, Өлфәт, ни кыланасың син? Өч-дүрт километр әйләнечрәк була дип, кешене ташлап китәргә ярамый бит инде!" Атны шып туктаттым да артыма әйләнеп карадым. Кыз, нәүмизләнеп, әле һаман юлга карап тора иде. +- Әйдә, Гөлүсә, әйләнеч булса булыр, алып кайтыйм инде алайса! +Ул, тиз генә йөгереп килеп, тәмле хушбуй исләрен аңкытып, чанага менеп утырды. Мин райкомда булган хәлләрдән соң кәефем кырылганга, ә Гөлүсә башта үтенечен кире кагуыма уңайсызланган иде булса кирәк - байтак араны сүзсез генә үттек. Әмма болай бару да кыен иде, кызның күңелен күтәреп җибәрер өчен генә булса да нидер әйтергә кирәк иде аңа. +- Сез Көрнәленеке түгел бугай бит, Гөлүсә. Әйтегез әле, кай як суын эчеп үскән чибәр сез? - дидем мин, киеренке тынлыкны бозып. +- Чибәр булсам, берсүзсез утырткан булыр идегез әле, күрәсең, чибәрлегем чамалыдыр инде, - диде ул, серле елмаеп. - Шулай да комплиментыгыз өчен рәхмәт! Ә туган ягым - Минзәлә, Ык суын эчеп үстем. +Мин аңа текәлебрәк карадым. Чыннан да, бик чибәр иде ул, каһәр. Бигрәк тә иреннәре матур, коңгырт күзләре сөйкемле иде аның. Кай ягы беләндер минем Сәкинәгә дә охшап китә шикелле иде ул. +- Көрнәледә күптәннән эшлисезме инде? +- Дүртенче ел инде, Өлфәт абый. Быел укулар беткәч, үзебезнең якка кайтып китәр идем. Туйдырды... +- Эш туйдырдымы, әллә Көрнәледән туйдыгызмы? +- Эш түгел, эшемне яратам мин анысы. Көрнәледән туйдым. Халкы, бигрәк тә егетләре грубый. +- Ничек инде алай, сезгә тимиләрдер бит алар? +- Тиюен тимиләр, әмма тынгылык та бирмиләр. Клубка чыгар хәл юк, хәзер тагылырга гына торалар. +- Ә сез берсен дә ярата аямыйсызмыни? +- Юк шул, ярата алмыйм, берсе дә күңелемә ошамый. Ә сез Сәкинәне ярата идегезме, Өлфәт абый? +- Бик ярата идем, Гөлүсә! Сез аны белә идегезмени? - дидем мин, гаҗәпсенеп. +- Бер авыл советында эшлә дә белмә, имеш. Хисапчы чагында бик еш килә иде ул Көрнәлегә. Якын дус ук булмасак та, яхшы таныш идек без аның белән, яшьтәшләр идек. +- Алай булгач, сез миңа абый дияргә тиеш түгел икән. Миннән ике генә яшькә кече иде бит ул. +- Беләм, Өлфәт абый. Ләкин мин сезгә башкача эндәшә алмыйм. Ничектер миннән күп олы шикелле тоеласыз. +- Ихтыярыгыз, алайса. +- Сер булмаса, әйтегез әле, - диде ул, беркавым икебез дә тын гына баргач, - Сәкинәне нигә аерып җибәрдегез сез? +- Булды инде, Гөлүсә... +- Сөйләргә теләмисез, димәк? +- Кызыклы хәл түгел ул. +- Ә минем беләсем килә, Өлфәт абый! Үзегез "ярата идем" дисез, үзегез аерып җибәргәнсез. Яраткан кешене аеру мөмкин микәнни соң? +- Мөмкин икән шул менә. Сез ничек итеп, тәвәккәлләп, төнгә каршы минем белән юлга чыгарга уйладыгыз әле, Гөлүсә? - дидем мин, сүзне икенче якка борырга ниятләп. - Ни әйтсәң дә, ир кеше бит мин, әле утызга да җитмәгән тол ир кеше! +Ул, ялт борылып, миңа сыеныбрак утырды. +- Ә мин сездән курыкмыйм, Өлфәт абый. Куркыныч кешегә охшамагансыз сез. Беренче күрүдә үк әйбәт кеше икәнегезне сизендем. +- Яхшы сүзегез өчен рәхмәт! +Тагын беркавым сөйләшмичә баргач, Гөлүсә, кинәт калтыранып, эх, дип куйды да көтелмәгән бер кискенлек белән: +- Ләкин сез джентльмен түгелсез икән, Өлфәт абый! - Диде. +- Аңламыйм, Гөлүсә, нәрсә әйтмәкче буласыз? +- Хи-хи-хи! - диде ул, кычкырып көлеп. - Унөч километрның унберен үттек инде, ә сез әле һаман миннән туңмыйсыңмы дип сорарга да догадаться итмисез. Толыбыгызны салып бирмәсәгез, һич югында, куеныгызга сыендырыр идегез, ичмаса! Катып үләм бит инде. +Ул, чыннан да, хаклы иде. Гаеп миндә. +- Гафу итегез, Гөлүсә, мин шундый гамьсез инде! - дип, толыбымны сала башладым. +Ләкин ул: +- Юк, юк, кирәкми, Өлфәт абый, менә болай шәбрәк булыр ул! - дип, мине туктатты да, песи баласыдай йомылып кына, толып эченә кереп утырды. Миңа да искиткеч рәхәт булып китте. Җылы иде каһәрнең тыны! Бер мәлгә тәмам башларны әйләндереп, күз алларымны караңгылатып җибәрде... Ләкин шунда Сәкинәм күз алдыма килеп басты һәм мин, айнып китеп, үземне тезгенләп алдым да, теге йомшак песи баласына бер дә исем китмәгән кыяфәт белән, күктә җемелдәшкән йолдызларга карап бара башладым. +- Минем бүген районга ни өчен килүемне ник сорамыйсыз, Өлфәт абый? - диде Гөлүсә, тагын да ныграк сыена төшеп. +- Йомышыгыз булгандыр инде. +Ул янә кычкырып көлеп җибәрде: +- Бернинди йомышым да юк иде минем, Өлфәт абый! +- Юк иде? +- Әйе, юк иде! - диде ул. Минем гаҗәпсенеп калуымны күргәч, ничектер серле, йомшак итеп пышылдауга күчте. - Бүген сез районга Көрнәле аша киттегез, шулай бит? +- Әйе. +- Менә мин киткәнегезне күреп калдым да җәяүләп юлыгыздан атладым. Әйләнеп кайтышлый очрарсыз дип, юри әкрен генә бардым. Ләкин сез озак юандыгыз, ә мин, бара торгач, район үзәгенә үк барып җиттем. Сез кайтырга чыкканда, мин яңа килеп җиткән генә идем әле. +- Йә тәкъсир! Үлмәсәң, әллә ниләр ишетерсең бу дөньяда! - дидем мин, аптырап һәм аның сүзләрен уенга борырга тырышып: - Нигә юкны сөйләп торырга инде, Гөлүсә? +- Ә мин чынлап әйтәм, Өлфәт абый. Просто тиле хисләремә буйсындым да артыгыздан киттем, һәм бер дә үкенмим. Мин уйлаганга караганда да интересныйрак кеше булып чыктыгыз сез. +- Ташлагыз әле юк сүзне! - дидем мин, күңелемнән сәер бер рәхәтлек кичерсәм дә, юри кырыс булырга тырышып. +- Мин, гомумән, ялган сөйли белмим, Өлфәт абый! - диде ул, кинәт җитдиләнеп китеп. - Ә мондый мәсьәләдә алдашуны бөтенләй күралмыйм. Нәрсә уйлыйм, шуны әйтәм мин. Чынлап та, мин сезне болай ук интересный кеше дип уйламаган идем. Тиз кабынып китүчән, шашкын хисле кеше сыманрак тоелган идегез. Ә сез әнә ничек нык ихтыярлы, сабыр кеше булып чыктыгыз, һәм шуның белән мине бөтенләй әсир иттегез бүген. +Бу сүзләрне ул чын күңеленнән, күзләремә туп-туры карап әйтте. Дулкынланудан бит алмалары комач шикелле кызарган, күзләре очкынланып ялтырый иде. +Миңа да бик уңайсыз һәм кыен булып китте. Ихтимал, аның күңелен юатыр өчен генә булса да, йомшак кына итеп мамык шәленнән чыгып торган бөтеркә чәчләреннән сыйпарга, мин сезгә ышанам, Гөлүсә, игътибарыгызга бик шатмын, дияргә кирәк булгандыр. Башта, чыннан да, шулай итмәкче дә булган идем. Ләкин шундук, нигә кыз баланың күңелен ымсындырырга, лутчы турысын әйтергә дә бирергә кирәк дигән уй башыма килде дә, мин аңа, юри каты итеп: +- Бала-чага шикелле җыен юк-барны сөйләп тормагыз әле, Гөлүсә! - дидем. +Шулай диюем булды, ул куенымнан ялт итеп атылып чыкты да чанадан сикереп төште. +- Юләрләнмәгез, Гөлүсә, әйдә утырыгыз да кайтыйк матур гына! - дип чакырып карасам да утырмады. Аннары үзем дә чанадан төшеп, күтәреп алып утыртмакчы булган идем. Ләкин ул кыр кәҗәседәй җиңел генә йөгереп китте. Мин аны куып тормадым. +- Ихтыярыгыз, алайса! - дидем дә атыма утырып киттем. +Инде Көрнәлегә кайтып җитәргә дә ерак калмаган, утлары җемелдәшеп күренә иде. +Ул, бер сүз дә дәшмичә, баскан җирендә торып калды. +Ике-өч йөз метр киткәч, мин артыма борылып караганда, ул җылт-җылт атлап кайтыр якка килә иде инде... +Әйе, ул көнне мин Гадел абыйга да, шактый сәер сүзләр сөйләгән теге укытучы кыз Гөлүсәгә дә Сәкинәмне ник аерып җибәрүемне аңлатып бирмәдем. Шуңа аңлатмадым, чөнки шәхси тормышым турында үзем дә сөйләргә яратмыйм, башкалар сөйләгәнне дә бик үк өнәп бетермим. Минемчә, андый эшләрне бары тик ике генә кеше: ир белән хатын гына белергә тиеш... Ләкин, шулай икәнлеген яхшы белсәм дә, бу урында мин яшьлек елларымны, беренче мәхәббәтемне, семья хәлләремне сиңа кыскача гына булса да сөйләп бирмичә үтеп китә алмыйм. Алда сөйләячәк вакыйгалар шунсыз аңлашылмаячак, туган. Аңлашылган тәкъдирдә дә тулы булмаячак. Мин сиңа бернәрсәне дә яшермичә, ничек булган, шул килеш сөйләп бирергә вәгъдә иттем бит. Менә тыңла әле. +Барлык авыл малайлары кебек үк, мин дә җәен каз көтеп, шара уйнап, җиләккә йөреп, ә кышларын чаначаңгы шуып үстем. +Башка малайларныкы кебек үк, минем дә үз дусларым, үз иптәшләрем булды. Әмма шулар арасында иң якын дустым Рәдиф иде. Кая барсак та, ни кылансак та, без гел аның белән бергә идек. Мине бүтән малайлар кимсетә башласа - ул, аны кимсетә башласалар - мин, бер-беребезне яклап, теләсә кемгә каршы чыгарга әзер тордык. Әзер генә түгел, сугышкан чакларыбыз да булды. +Һич онытасым юк, без беренче класска укырга керәсе елны, сабан туе көннәрендә, Рәдифләргә Казаннан туганнары кунакка кайтты. Рәдифкә бүләк итеп уенчык гармун да алып кайтканнар иде. Бер дә бер көнне, шул гармунын тотып урамда уйнап йөргән чагында, бездән өчдүрт яшькә зуррак Шайтан Вагыйз дигән малай, кая, кубызыңны уйнап карыйм әле, дип, сагыз урынына ябышты бит Рәдифкә. Рәдифнең гадәте шундый: гармун тикле гармунын гына түгел, гомумән, үз әйберен миннән башка кешегә бирергә яратмый ул. Ә гармунын хәтта миңа да уйнатып караганы юк иде әле. Шулай булгач, ничек уйнатсын ди ул Шайтан Вагыйзгә! Ә Вагыйз китми дә китми. Теле белән Рәдифне юмалый алмагач, куркытырга кереште бу. Алай да эше барып чыкмагач, Рәдифнең гармунын тарта-йолка башлады. Үз дигәненә алай да ирешмәгәч, як-ягына каранып алды да, якын-тирәдә безнең яклы малайлар юклыгын белеп, Рәдифнең эченә тибеп җибәрде. Инде минем дә түземем төкәнгән иде, мин дә Шайтанның ипи шүрлегенә бер менеп төштем. Аннары ул миңа берне ямады. Китте сугыш, китте кычкырыш!.. +Эш менә болай булып бетте: каяндыр таяк табып алып, Вагыйз безнең икебезне дә шәп кенә дөмбәсләде дә Рәдифнең гармунын урталай аерып кайтып китте. Хәер, без дә әҗәтле булып калмадык. Берничә көннән соң, ул һич көтмәгәндә, кулында таягы юк чакта тотып алдык та үзен бик әйбәтләп тукмап җибәрдек. +Мәктәпкә укырга кергәч тә Рәдиф белән бер партада утырып укыдык. Өйгә биреп җибәрелгән мәсьәләләрне дә бергә чишә идек. Беренче классны тәмамлаган елны әти миңа чын гармун алып бирде. Гармун уйнарга да Рәдиф белән бергә өйрәндек. Ул миннән алдарак та өйрәнде әле. Өйрәнүен өйрәнде, тик әллә ни оста гармунчы булып китә алмады. Тора-бара бөтенләй бизде. Ә мин, киресенчә, торган саен күбрәк хирыслана бардым. Мәктәптә тәнәфес вакытларында да укытучылар гел миңа уйнарга кушалар иде. +Сигезенчедә чакта (дүртне бетергәч, без үзебездән җиде километр ераклыктагы Янтык урта мәктәбендә фатир торып укыдык), әти-әниләре туганнарының туена киткәч, безнең класстагы бер кыз аулак өй ясарга булган. Гармун уйный белгәнгә, мине дә чакырды бу. Ә Рәдифне чакырмады. Дустымны калдырып үзем генә бараммы соң инде? +- Рәдифне дә кертерлек булсаң - риза, шунсыз - юк! - дидем мин теге кызга. +Күрәсең, башка гармунчы табар чамасы булмагандыр, сыкраныбрак кына булса да ризалашты кыз. +Әйтелгәч сәгатенә бардык. Үз авылларыннан да бишалты малай, җиде-сигез кыз җыелган иде. Артык тавышланмыйча гына (укытучылар сизсә - харап!) мин уйныйм, тегеләр җырлый башлады. Аннары кызып, онытылып киттеләр булса кирәк, шәбрәк, кычкырыбрак^җырлашырга тотындылар. Төрле уеннар уйнау китте. Йөзек салыш уйнаганда, үзләренең җаны теләгән кызларын алып, малайлар "кәҗә ябып", "йолдыз санап" та кергәлиләр. Минем дә исәп юк түгел. Миңа да Сәкинә исемле бер кыз ошый. Минем ул кызны моңарчы да күргәләгәнем бар. Алтынчыда, икенче сменада укый ул. Ләкин моңарчы минем аңа әллә ни игътибар иткәнем юк иде. Ә менә бүген әллә ничек бик якын булып китте. Миннән ике класска кечерәк икәнен дә аңлыйм, шулай да нигәдер тиңдәшем шикелле, яшьтән үк бергә үскән шикелле тоела башлады ул. Аның белән бик рәхәтләнеп "йолдыз санап" керер идем дә бит, ни хәл итәсең, гармун уйнап утыргач, мин йөзек салыш уенында катнаша алмыйм. Шунлыктан миңа җәза бирелми. Ә "кәҗә ябарга" җәзага тап булган кешеләр генә чыгарга тиеш. +Рәдифнең эше рәхәт! Әллә юри җәза алырга тырыша инде шунда: Сәкинә белән өч тапкыр "кәҗә ябып" керде бу! Ул, ихтимал, дүртенче мәртәбә дә чыккан булыр иде, тик кинәт бик хәтәр итеп ишек дөбердәтә башладылар. Барыбыз да шып булдык. Чыгып: "Кем ул?" - дип сорарга беребезнең дә йөрәге җитми. Син бар да син бар дип, пышын-пышын бер-беребезне кысташып тик торабыз. Ә ишек аның саен ныграк дөберди, тәрәзә рамнарына кадәр дер селкенә. Ниһаять, хуҗа кыз тәвәккәлләп чыгып китте. +- Беттек, балалар! - диде ул, бик тиз генә әйләнеп кереп. - Укытучы Нәҗип абый килгән! Әйдә, тизрәк киенегез дә минем белән өйалдына чыгыгыз! Мин ишекне ачканда, ишек артында торып торырсыз да, Нәҗип абый өйгә кереп киткәч, чыгып чабарсыз! +Укуга алай искитәрлек һәвәс түгел иде ул кыз. "Отлично" турында әйткән дә юк инде, "яхшы" билгеләрен дә бик сирәк алгалап килә. Ә менә хәзер, шушындый кыен чакта, барыбыздан да акыллырак, кыюрак булып чыкты! Без нәкъ ул әйткәнчә эшләдек: өйалды ишеге артына посып тордык та, Нәҗип абый пыр тузып өйгә кереп китүгә, атылышып чыгып, урамга сибелдек. Үзебез фатирда тора торган йортның капка төбенә ничек кайтып җиткәнемне сизми дә калдым. Ә Рәдиф күренми иде әле. Миңа аны көтеп тормыйча ярамый: бергә чыгып киттек, бергә кайтып керергә тиешбез. Кышкы суыкта урык-сурык ишек ачып йөргәнне фатир хуҗасы яратмый. +Нәҗип абыйдан курыкканлыктан бөтенләй онытып торган икәнмен, капка төбендә Рәдифне көтеп торганда, аяк туңа башлаганга арлы-бирле йөрергә керешкәч, кылт итеп гармунымны теге кызларда онытып калдырганлыгым исемә төште дә йөрәгем жу итеп китте. Бөтен өметем Рәдифтә иде хәзер. Бәлки, ул алып кайтмасмы? Андый чакта минем шикелле куркып-югалып калмый торган гадәте бар иде аның... +Бик озак көттем мин аны ул кичне. Туңып беттем. Шулай да ул кайтмыйча өйгә кермәдем. Ә эш менә болай булган икән. Безнең белән бергә башта Рәдиф тә өйалды - на чыккан. Ләкин хуҗа кыз ишекләрен ачып азапланган чакта, гармуныбыз онытылып калуын исенә алган да йөгереп өйгә кире кереп киткән. Гармунны алып чыгып килгәндә исә Нәҗип абыйга юлыккан. Ә Нәҗип абый, Рәдифнең якасыннан ук каптырып: +- Башкаларыгыз кая китте? Кемнәр бар иде? Ничә кеше идегез? - дип сорау алырга тотынган. +Рәдиф башта Янтыктагы үзе белгән зуррак, инде мәктәпне тәмамлап чыккан берничә егетнең һәм кызның исемнәрен әйтеп котылырга тырышып караган. Әмма Нәҗип абый, аның ул сүзләренә ышанмыйча, бик каты кыса башлагач, түзмәгән, аулак өйгә килгән укучыларның исемнәрен әйтергә мәҗбүр булган. Тик минем исемне генә әйтмәгән. Гармунны да, үземнеке дип, үз өстенә алган. +Менә шундый иде минем Рәдиф дустым! +Мин үзем дә аның өчен җанымны бирергә әзер идем. Бервакыт шулай мәктәпкә тәкә куыгы алып килде бу. Тәнәфестә өреп тутырып куйды да, дәрес башлангач, парта астында тоткан килеш кенә, шул куык белән шаярып утыра башлады. Боргычлый торгач, ялгыш шартлап китте бит моның куыгы. Шактый каты шартлады ул нәмәстәкәй. Класстагы укучылар гына түгел, хәтта кара такта янына эленгән карта каршында безгә дәрес аңлатып торган укытучыбыз Галия апага тикле сискәнеп китте. Аннары бөтен класс берьюлы кычкырып көлеп җибәрде. Шартлау безнең парта астында булганлыгын Рәдифнең дә, минем дә кызарышып китүебездән үк аңлап алды булса кирәк, Галия апа кулындагы күрсәткеч таягын Рәдифкә төбәде дә: +- Син шартлаттыңмы? - дип, җан ачуы белән кычкырып куйды. +Рәдиф, җавап бирмичә, башын аска иде. +- Бас әле, Хәйретдинов, синнән сорыйм мин! +Рәдиф иренеп кенә басты, әмма җавап бирмәде. +- Йә, багана булып катып торма, әйт, син шартлаттыңмы? Нәрсә иде ул? - диде Галия апа, Рәдифнең янына килеп, күзенә керердәй булып. +- Юк, мин шартлатмадым, апа, - диде Рәдиф, елап җибәрер дәрәҗәгә җитеп. +- Димәк, син шартлаттың, Хәкимов? - диде Галия апа. Тагын да ныграк ачулана төшеп, миңа текәлде. +Нишләмәк кирәк, "мин түгел" дисәм, эш зурга китәчәк. Ахыр чиктә мәсьәлә барыбер ачыкланыр да Рәдифкә бик кыенга туры килер. Болай да географиядән тартасуза гына "уртача"га укып килә ул. Шартлауның да Рәдиф эше икәнен белсә, Галия апа аңа чиреккә "начар" чыгаруы да бик ихтимал. Болай да ничектер үртәлүчән, юк кына нәрсәгә дә кызып китә торган укытучы ул. Мондый эштән соң ике дә уйлап тормас... +Секунд эчендә шул фикер башыма килде дә, тиз генә торып басып: +- Гафу итегез, Галия апа, куык минеке иде, ялгыш шартлап китте, - дидем. +Галия апа, чарт иттереп, күрсәткеч таягы белән картага сукты да: +- Бар, югал күземнән, хәзер үк чыгып кит класстан! - дип, мине куды... +Аннары тәнәфестә укыту мөдире Нәҗип абый янына алып кереп тә нык кына "эшкәрттеләр" үземне. Ләкин мин Рәдифкә сукыр бер тиенлек тә үпкәләмәдем. Ик якын дустыңа ничек булышмыйсың инде?.. +Безнең дуслык соңрак, икебез дә үсеп, егет булгач бозылды. +Ул елны без икебез дә, ун классны тәмамлап, колхозда эшли башлаган идек инде. Рәдиф - завхоз, мин - хисапчы. Ул елларда унны бетергән кешеләр бик кадерле иде бит, нигә алай колхозда гына каласы иттегез, диярсең син, бәлки. Минем дә үз хыялым бар иде: авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә иде минем исәп. Ләкин хыял бер, чынбарлык бөтенләй башка нәрсә бит ул, туган. Мин унынчыда укыган елны әнием авырый башлады да, мин аны ташлап китә алмадым. Дөрес, Рәдиф, Казанга барып, педагогия институтына имтихан биреп караган иде каравын. Күрәсең, булдыра алмагандыр - имтихан алу вакыты беткәнче үк әйләнеп кайтты да: +- Ун ел укып та бик нык алҗытты инде, җитәр! Колхозда эшләп карарга кирәк бераз, - дигән булып, шыпырт кына завхозлыкка урнашты. +Минем укырга китмәвемнең тагын бер бик җитди сәбәбе бар, туган. Ул турыда һич тә сүз кузгатырга исәбем юк иде дә, шулай булса да яшереп калдыра алмыйм инде мин синнән. Хикмәт шунда, әти бик кызу канлы, бик җиңел холыклы кеше иде безнең. Шуның өстенә нык кына салгалый да иде. Ә салдымы - тавыш чыгара, әнигә бәйләнә, бер дә юкка аны кимсетә башлый. Соңгы елларда бөтенләй азынды бу. Әнинең кыз чагыннан калган, күз карасы кебек итеп саклап тоткан мамык шәлен дә, хәтта бердәнбер самоварыбызны да каядыр башка авылга илтеп сатып эчеп кайткач һәм шуның өчен әни күз яше белән елап, аерылырга җыена башлагач, карап торган бердәнбер сыерыбызны да җитәкләп чыгып китте дә, шул китүеннән җир упкандай юкка чыкты. Исәндермеюкмы - ул хакта бернәрсә дә әйтә алмыйм. Хаты да, хәбәре дә юк. +Менә шулай, туган. Әтисез дә калгач, кием-салым, ашау-эчү мәсьәләләре дә шактый кыен булгач, миңа институт турындагы хыялларымны онытып торырга туры килде. Әйтмәсәм дә аңлашыла булса кирәк, Рәдиф тә, мин дә ул чакта борыннарыбызга кызлар исе кергән, кызлар дигәндә җәһәннәмнең аргы ягына барып чыгарга әзер торган егетләр идек инде. Кичләрен аулак өйләргә дә йөрибез. Ә үзебез һаман бик дус, бик тату. Беребез ни әйтсә, икенчебез шуңа риза. Гомергә шулай булыр төсле иде. Әмма кешеләр яшьрәк чакта гына шулай эчкерсез булалардыр, ахрысы. Ә олыгая төшкәч, күңелләре тупаслана, муртая, дуслык хисләре кими, шәхси омтылышлары өстенлек итә башлый булса кирәк. Икенче төрле итеп әйткәндә, "минеке", "миңа" дигән нәрсә алгы планга чыга торгандыр, ахрысы. Шулайдыр, шулай булмаса, кайчакта дус белән дус кына түгел, эне белән абый, ата белән бала үзара алдашуга, ачуланышуга һәм дошманлашуга барып җитәр идемени?.. +Безнең телгә килешүебез һич тә көтмәгәндә килеп чыкты. Әлеге шул Янтыкта - теге чакта. Нәҗип абый туздырып чыгарган аулак өйдә безнең белән бергә утырган һәм шул вакытта ук инде минем күңелгә кереп калган Сәкинә исемле кыз кырыгынчы ел башында авылыбыздагы туганнарына утырмага килде. Кызлар күрмәгән кеше түгел инде мин. Кайберләрен озата кайткалаганым да бар иде. Әмма Сәкинә... Ул хәзер тагын да чибәрләнеп, тагын да сылуланып киткән. Синең, мөгаен, "Все начинается с дороги", "Крепостная актриса", "Коллеги", "Чистые пруды", "День счастья" исемле фильмнарны караганың бардыр. Менә гнуларның барысында да Тамара Семина дигән актриса уйный. Төп рольләрне башкара ул. Әйтергә кирәк, бик шәп итеп башкара. Безнең авылга утырмага килгән елны Сәкинә нәкъ шул Тамара төсле чибәр, тыйнак, нәкъ шулай мәхәббәтле иде. Бер сүз белән генә әйткәндә, килгән көнне үк үлеп гашыйк булдым мин аңа. Ничек итсәм итәм, әмма бүген кич барыбер шул кызны озата кайтам, дип, күңелемә беркетеп куйдым. +Әмма аңа күңеле төшкән кеше бер мин генә булмаганмын, башка егетләрнең дә ике күзен дүрт иткән икән ул. Алары өчен кайгырмаска да була. Рәдиф белән икәүләп тотынсак, каршы тора алучы булмаячак иде безгә. Тик, кызганычка каршы, Рәдифнең үзенең дә Сәкинәгә һушы киткән булып чыкты, туган! Гел аның тирәсендә сырпалана башлады бу. Йөзек салыш уйнаганда җәзага тап булып, бер тапкыр Сәкинәне "йолдыз санарга" алып чыгып, хәтсез генә озак торып керделәр. Ә миңа, әлеге шул гармун уйнап утырганлыктан, "җәзалы" уен уйнарга һич тә җай юк. Ну гармунны уйныйм инде анысы! Җаннарымны биреп тырышам. Сәкинә биегәндә аеруча шәп сайрый гармуным. Талып, тартыша башлаган бармакларым язылып киткәндәй була. Биюен дә бик шәп бии инде, малай! Идәнгә түгел, йөрәккә басып бии. Шундый да дәртле, шундый да килештереп биючене күргәнем юк иде әле. Башкаларга да шулай тоела торгандырмы, миңа калса, минем өчен генә шулай оста биидер кебек ул. Ул биеп, мин уйнап үзара сөйләшәбез, серләшәбез шикелле тоела. Тик ничек итеп чынлап торып сөйләшергә соң үзе белән?.. +Аулак өйдән таралышыр вакыт якынлашкач, әйдә бер тартып керик әле, дигән булып, мин Рәдифне өйалдына алып чыктым да: +- Нәрсә, Сәкинәне озатырга исәбең бармы әллә? - дип сорадым. +- Әбизәтелне озатам! +- Суфияң үпкәләмәсме соң? +Хикмәт шунда, шул көннәрдә авылыбызның Суфия исемле кызын сөйләштергәләп йөри башлаган иде ул. Әйтүенә караганда, чын-чынлап ук ярата да. Ләкин минем теге соравыма һич тә исе китмәде Рәдифнең: +- Һәй, таптың сүз! - диде ул, кычкырып көлеп. - Суфия моның янында дүртенче сорт кына ич ул. Аннары тагы беркая да китми бит ул Суфия. Сәкинә кайтып киткәч тә монда кала. +- Калуын кала да бит, соңыннан ул сиңа үпкәләсә, сөйләшергә теләмәсә? +- Үпкәләсә, үпкә бәлеше пешереп ашар! +- Туктале, кызма әле син, Рәдиф. Суфияң бик чибәр, бик акыллы бит! Гел чикерткә шикелле сикергәләп йөрмә инде! Ә Сәкинәне бүген мин озатыйммы әллә дигән идем. Янтыкта аулак өйдә утырган елдан бирле яратып йөрим бит мин аны. Тик сүз катарга гына моңарчы йөрәгем җитмәгән иде. +- Юк, Өлфәт, әйдә, алай мәтәштермә инде син, яме! Дуслыкны бозма. Мин озатам аны бүген. Минем дә бик күптәннән күз төшеп йөри инде аңа. Әгәр арага керсәң, дуслык бетте дип уйла! +Нишләтәсең инде аны? Шулай да: +- Дус итсәң, юл куй миңа, Рәдиф! - дип, тагын бер кат үтенеп карадым каравын. +Әмма Рәдиф күп сөйләшеп тормады. +- Әйткән - бетте! Булмагач булмый, Өлфәт! - диде дә кереп үк китте. +Ул кичне дә, икенче, өченче кичне дә Сәкинәне Рәдиф озата барды. Әмма, яшьләрнең сөйләвенә караганда, кыз белән уртак тел таба алмаган иде әле. Шуннан ары минем дә кан кызып китте Рәдифкә. Шулай булмый хәле юк, чөнки Сәкинә безнең авылга гомергә килмәгән, торса, атна-ун көн торыр. Санаулы көн бик тиз үтә бит ул. Ә Рәдиф инде өч көн вакытны алды. Дусын дус та, ахыр чиктә бездә дә күңел дигән нәрсә бар бит!.. +Шулай уйладым да, дүртенче кичне аулак өйгә баргач, әле уеннар башланганчы ук, Рәдифне өйалдына алып чыктым һәм гомеремдә беренче мәртәбә, төрпә итеп: +- Йә, ничек соң, егет, кунак кызы белән эшләр җайланамы? - дидем. +Рәдиф теш арасыннан гына черт иттереп төкереп куйды. +- Сиңа аны белү бик кирәкме? +- Әйе, кирәк. +- Алайса әйтәм: күндердем мин аны, малай! +- Мәтәштермә син, Рәдиф. Мине ахмакка санама! Сөешергә түгел, сөйләшергә дә теләмәгән Сәкинә синең белән! +- Шымчылык итеп күзәтеп йөрдеңмени? +- Юк, мин үзем күзәтмәдем, ләкин барысын да беләм: әйттеләр. +- Ярый алайса, дус кеше буларак, дөресен әйтим: бик үҗәт нәрсә булып чыкты ул кыз, һич кенә дә якын бара торган түгел. Ну шулай да бүген тагын бер тапкыр озатып карыйм әле. Килешә алмасак, иманын укытам мин аның! +- Юк инде, Рәдиф, өч тапкыр барып карадың - җитте! Өчтән ары көч була ул. Бүген миңа юл куй инде син, яме? +- Папрубый барырга! +- Барсам нишләтерсең? +- Анысын соңыннан күрерсең! +- Өркетмә, яме, синнән курка торган күлмәгем күптән тузды инде!.. +Тартышка китсә, көч белән алдыра алмаячагын үзе дә сизенде булса кирәк (шаярып көрәшеп уйнаган вакытларда гел мин ега идем аны), өйалдында сөйләшкәндә шактый нык әтәчләнсә дә, теге кичне Рәдиф миңа комачаулап, бәйләнеп йөрмәде. +Сәкинәне ничек озата кайтуымны, капка төпләрендә ниләр сөйләшүебезне сөйләп тормыйм, туган. Андый изге нәрсәне, минемчә, үзара сөйләшкән егет белән кыз гына белергә тиеш. Тик шуны гына искәртеп китмәкче булам: картлар әйтмешли, чәчләребез чәчкә бәйләнеп үк туган булганбыз, күрәсең. Сәкинә белән шул ук кичтә аңлашып, сөешеп киттек без. +Бер атна торды ул безнең авылда. Соңыннан да, җае чыккан саен, йә мин Янтыкка барып, яисә ул безнең авылга килеп очраша башладык. Хатлар язышып та серләшәбез. Аннары, көтә торгач, сабан туе да килеп җитте. Алдан сөйләшү буенча, Сәкинә бәйрәмдә безнең авылга килергә тиеш иде. Безнең авылның урманы бик якын, ындыр артыннан ук башлана. Сабан туен һәр ел шунда үткәрәләр. Бик матур аланлык бар безнең анда. Коенырга теләгән кешегә көмеш сулы зур гына күле дә якын гына. Элек шунда бер рус баеның дачасы булган. Билгеле, хәзер анда бернинди дача юк: революция елларында авыл халкы бөтенесен яндырган - капитализмның духы да калмасын, янәсе... Духы чыннан да юк. Ә менә аланы белән күле калган. Исән булсам, шул аланда колхозчылар өчен ял йорты салдырырга әле исәп. Нык итеп, бүрәнәдән эшләтергә уйлыйм. Кыш көне дә торырлык булсын. Авыл халкының җәй көне ял итеп йөрергә вакыты булмый аның. Ә менә кыш көне була. Кышын да бик шәп ул алан. Әллә кайдагы курортларга барып йөргәнче, үз курортыбызда рәхәтләнерләр, ичмаса! Колхозның анлык кына хәле бар хәзер... +Ярый, монысы аның киләчәк эше. Мин сиңа үткән хәлләрне сөйли идем бит әле. +Сүзендә торды Сәкинә - килде сабан туена. Икебез дә бик нык сагынышканбыз икән, очрашкач ук, үзебез дә сизмәстән, сукмак буйлап урман эченә кереп киттек. Аны күргәнче сөйләшеп сүзебез бетмәс төсле иде. Ә менә хәзер, очрашып икәүдән-икәү генә бара башлагач, бөтенләй телсез калдым. Һич кенә дә юньле сүз килми телгә! Әнисенең сәламәтлеге хакында, ничек һәм кемнәр белән безнең авылга килүе турында сораштым да шуның белән сүзем бетте. Ул да дәшми, минем дә тел әйләнми. Әкрен генә атлыйбыз да атлыйбыз. Ләкин болай бару ничектер кыен. Аптырагач, мин чәчәк җыярга тотындым һәм Сәкинәгә бер кочак чәчәк җыеп бирдем. Ул, рәхмәт әйтеп, чәчәкләрне кулына алды да сокланып күкрәгенә кысты. Ә мин, ни эшләвемне үзем дә белештермичә, Сәкинәнең сылулыгына сокланып, исереп китеп, чәчәкләре белән бергә аны кочып алдым... +Бу минем аны гомеремдә беренче тапкыр үбүем иде. Шунда без бер-беребезне мәңге ташлашмаска сүз куештык. Аннары кайтыр якка - сабан туе бара торган аланга таба киттек. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше, белмим, булдымы икән?! +Тик ул бәхетебез озакка бармады. Аланга килеп җитәбез дигәндә генә, Казаннан үзләренә кунакка кайткан туган тиешле бер егетне ияртеп, кинәт каршыбызга Рәдиф килеп чыкты. Кыяфәтләреннән үк күренеп тора - икесе дә бераз салмышлар. Миңа бәйләнергә чамалый болар. Сүзне Рәдиф башлады. Алар юлыбызга аркылы төшкәч, читләтеп үтеп китмәкче идек, Рәдиф җиңемнән тартып туктатты да, йөзенә ачуны китерә торган мыскыллы кыяфәт чыгарып: +- Йә инде, бик алай ашыкмагыз, нурлы йөзләрегезне туйганчы бер күреп калыйк инде, - диде. Карашы нурсызланган зур яшькелт күзләрен, гаҗәпләнгән булып, Сәкинәгә текәде. Сәкинә бер дә исе китмичә йөзен читкә боргач, авызын бәлчәйтеп куйды да: +- Ярар инде, чибәр кыз, боргаланма инде, кыш көне утырмага килгән чагында бер дә болай кыланмаган идең бит! - дип, үбәргә итенә башлады. +Моннан соң да түзеп торырга һич тә мөмкин түгел иде. Рәдифнең кулларын читкә кактым да, нык кына итеп, үзен этеп җибәрдем. Шул арада, арттан килеп, Казан егете минем колакка берне тартты. Әллә көтелмәгәндә китереп сукканга, әллә берәр каты әйбер белән ордымы икән - бер мәлгә күз алларым караңгыланып китте. Шулай да бик тиз өнемә килдем һәм: +- Бар, Сәкинә, йөгер! - дидем дә кизәнеп торып теге егетнең танавына мин дә берне салдым. Үзе шулай йомшак буынлы булгангадырмы, әллә җан ачуым белән мин бик нык эләктергәнменме - мәтәлеп үк китте егет. +Мин Рәдиф тә шулай кулын ходка җибәрер дип көткән идем. Бәйләнеп тә эш майтара алмам дип шүрләгәндерме, әллә сабан туеннан соң тагын бергә эшләргә туры киләчәген исенә төшерепме икән, анысы миңа кагылмады. Ул тимәгәч, мин дә кул күтәреп тормадым. Тиз генә Сәкинә артыннан китеп бардым. +Бер-ике көн үпкәләшеп, бер-беребезне күрмәмешкә салышып йөрсәк тә, сабан туе үтүгә, Рәдиф белән очраша, сөйләшә башладык. Ни әйтсәң дә, беребез - завхоз, беребез хисапчы идек бит! +Мин, шуның белән мәсьәлә ачыкланды, арабыз өзелде бугай дип, тәмам тынычланган идем. Рәдиф үзе дә бер дә алай ачуын сиздермәгән булды. Ләкин ул җай чыкканны гына көтеп йөргән икән. Анысы ничек булганын соңыннан аңлатырмын, хәзер Сәкинә белән ничек кавышуыбыз хакында тагын берничә авыз сүз әйтеп китим әле мин сиңа, туган. +Ул килүендә Сәкинә безнең авылда ике көн торды. Өченче көнне кичкә каршы озата киттем мин аны. Теләсәм, ат җигеп илтергә дә булыр иде, билгеле. Әмма җиде километр ара ат белән барганда бик тиз узыла бит ул. Ә минем Сәкинәне биш кенә минутка булса да янымда озаграк тотасым килде. Шуңа күрә җәяүләп кенә озатырга булдым. Иркенләп, бер дә ашыкмыйча бардык без ул көнне. Юл буендагы әрәмәлеккә тукталып, җиләк тә ашадык, чәчәкләр җыеп, мин аңа тәкыя да үреп бирдем. Рәхәтләнеп сөйләштек, туйганчы көлештек. Янтык күренә башлагач та, аерылыша алмыйча, шактый вакыт бер-беребезгә карап, сүзсез генә сөйләшеп тордык. Бары шуннан соң гына, хатлар язышып торырга сүз куешып, ниһаять, аерылыштык. Ул гаҗәеп матур аяклары белән җиңел генә атлап, бер кулына чәчәкләр, икенчесенә косынкасын тотып, басу капкаларыннан кереп киткәнче, мин аңа сокланып, хәйран калып һәм кул болгап тордым... +Их, бу дөнья! Нигә кеше гомерендә бер генә тапкыр була икән андый кадерле минутлар?! Бер-ике сәгатькә генә булса да нигә кире кайтарып булмый икән андый бәхетле чакларны?! Әгәр шулай мөмкин булса, Сәкинәне һич икеләнүсез борып алып кайтыр идем мин. Алып кайтыр идем дә, шул ук сәгатьтә авыл советына барып язылышыр идек. Үзе дә моңа каршы килмәс иде ул, минемчә. Аерылышканда мин аңа, шаярып кына: +- Ә мин сине җибәрмим, Сәкинә. Күтәрәм дә үзебезгә алып кайтам! - дигәч: +- Әйдә, булдыра алсаң, мин каршы түгел! - дигән иде ләбаса. +Дөрес, ул да шаярып әйткәндер әйтүен. Әмма шаярудан чынга күчәргә әллә ни күп кирәк түгел бит. Ярата иде ул мине, үлеп ярата иде. Һичбер арттырусыз әйтәм, әгәр шул көнне тәвәккәлләп, чынлап торып тотынсам, кайтыр иде ул минем белән. Әгәр шул көнне аны алып кайткан булсам, ак сакаллы карт буласы икәнмен мин: бер ел бергә яшәп каласы икәнбез! Ләкин юк, үткәнне кире кайтару мөмкин түгел шул!.. +Кырык беренче ел башында Сәкинә тагын утырмага килде. Бу юлы безнең арага керүче булмады. Рәдиф инде кисәтелгән, авылның бүтән егетләре шулай ук безнең яратышуыбызны белә иде. Шулай да беркөнне аулак өйдә кич утырганда, "кәҗә ябарга" алып чыккан аны Рәдиф. (Ул көнне мин, колхоз отчеты белән районга барып, кич утырырга кайтып җитә алмаган идем.) Ләкин элеккечә үк сагызланмаган ул. Төрле юк-бар турында лыгырданып торган да: +- Син чынлап та яратасыңмы шул чыпчык йомыркасы төсле сипкелле, сары кашлы Өлфәтне? - дип кенә сораган. +Сәкинә дә каушап калмаган. +- Чынлап яратам, Рәдиф! Сипкелле булса да, узган ел сабан туенда теге Казан егете белән икегезне ике якка сибеп китте ич ул! - дип җавап биргән. +Шуннан авызы томаланган тегенең. Үзалдына нидер мыгырданып, тәмәкесен кабызган да аулак өйгә кереп тә тормыйча кайтып киткән. +Сәкинәнең җавабы бик җиткән дип санадым мин. Ул хакта Рәдифкә бөтенләй сүз катмадым. Нишләтим соң, сипкелле булгач сипкелле инде мин. Кашым гына түгел, чәчем дә сары, бакыр төслерәк. Дөресен генә әйткәндә, Рәдифнең дә әллә ни мактанырлыгы юк инде кана. Төсбит, буй-сын шәп, әлбәттә. Ул яктан тел тидереп булмый. Ә менә аягының рәте юк. Өченче ел сугу машинасының маховигы тирәсендә шаярып утырган чагында барабанны маховик белән тоташтыра торган каеш астына аягын ялгыш кыстырып, бәлагә тарган иде ул. Шуннан соң аягының тубыктан түбән ягы тәмам эштән чыгып калды. Хәзер бик нык аксап йөри. Ул аягына фабрикада тегелгән ботинка да, күн итек тә кия алмый. Фабрика итеген боздыртып, үзенә җайлаштырып, Галим абзыйдан тектереп кенә кияргә мәҗбүр. Алай да юньләп йөри алмый әле. Иярле атка атланып барган кеше сыман, бер батып, бер калкып кына йөри. Менә шул кеше синнән "сипкелле, сары чәчле" дип көлеп йөргәч, кәефең кырылмый нишләр?.. +Шулай итеп, ул килүендә бер атна торды Сәкинә безнең авылда. Бер атна буена һәр кичне озата кайттым мин аны. Әмма санаулы көннәр бик тиз үтә шул, каһәр. Тәмам ияләшеп, үзләшеп җиткәндә генә: +- Иртәгә мин китәм инде, Өлфәт, - диде Сәкинә. +- Юк, Сәкинә, беркая җибәрмим мин сине. Риза булсаң да, булмасаң да, алам да калам! +Мин аны чынлап әйткән идем. Сәкинәм, җан кисәгем, дерт итеп куркып китте. Беркавым тәмам аптырап, ни әйтергә дә белмичә торды. Бары шуннан соң гына: +- Юк, Өлфәт, алай куырма әле син мине, - диде. - Без бик яшь бит. Мин яңа гына унсигезгә чыктым. Аннары әниең терелеп китсә, сине армия хезмәтенә дә алып куюлары бар. Бер кавышкач, ике ел аерым торулары бик кыен, диләр ич! +Шулай дигәч, мин каршы килә алмадым. +- Алай-болай армиягә алып куйсалар, мин хезмәт итеп кайтканчы көтәрсеңме соң, матурым? Берәрсенә күзең төшеп, башың әйләнеп китмәсме икән? - дип кенә сорадым. +- Борчылма, бәгырем, көтәрмен. Ике ел гомер күпмени ул? Син кайтканда да егермедә генә булам бит әле мин! - диде ул. +Аннары тагын сабан туе җитте. Бу ел да Сәкинә бәйрәмгә безнең авылга килде. Нигә гел ул гына килә, нигә син бер дә бармадың, дип гаҗәпләнмә, туган. Хикмәте бар аның. Янтык егетләре кунак егетләрне бик үк өнәп бетермиләр. Нигәдер тар күңеллеләр. Менә шуңа күрә андый болгавыр чакта - сабан туе көннәрендә - Янтык егетләре миңа да бәйләнмәсен өчен, Сәкинә үзе безгә килә торган иде. +Бу ел да, нәкъ былтыргыча, сабан туе барган аланда озак тукталып тормастан, очрашкач ук урманга кереп китеп, чәчәкләр җыеп йөрдек. Тик бу юлы әйтер сүз таба алмыйча гаҗизләнмәдем инде мин. Хәзер без бер-беребезгә туганнардай якын идек, үз идек. Сөйләшеп сүзебез бетмәде. Авылга тәмам күз бәйләнгәч кенә кайттык. Ә икенче көнне мин аны тагын авыллары күренә башлаганчы озата бардым. Тагын шулай ук басу капкасыннан кереп киткәнче, кул болгап карап тордым. +Кырык беренче елның унсигезенче июне иде бу. +Ә дүрт көннән соң безнең авылга шомлы хәбәр килде. Башка кешеләр үзләрен ничек хис иткәндер, анысын әйтә алмыйм. Әмма мин үзем, сугыш башланганын ишеткәч, беркавымга өнсезләнеп калдым. Күк йөзләре караңгыланып киткәндәй булды. Юк, сугышка алырлар да шунда үлеп калырмын, дип, үзем өчен хафаланмадым! Минем ише егетләр дә сакламагач, кем саклар ул туган илне? Әнием өчен, Сәкинә өчен кайгырдым мин ул минутларда. Мин исән-имин әйләнеп кайта алмасам, алар нишләр? Ахыр чиктә Сәкинә әле яшь, таза, чибәр. Башта бик нык өзгәләнсә дә, соңыннан сүрелер, бүтән кешене, бәлки, миннән яхшыракны да табар. Ә менә әни... Сырхаулы бит ул. Бер көн аякта йөрсә, ике көн түшәктә ята. Сызламаган җирем юк, ди. Врачларга да күрсәтеп караган идем үзен. Ләкин авыруын тәгаен генә ачыклый да, терелтә дә алмадылар. Шул әти имгәтеп бетергәндер инде бичараны. Ул китеп олакканнан бирле авырый әнием. Мин дә киткәч, ул нишләр? Менә хикмәт нәрсәдә!.. +Өч-дүрт көн эчендә авылның бөтен ир-егетләрен дип әйтерлек сугышка алып бетерделәр. Егерме җидесенә иртәнге сәгать тугызга район военкоматына килеп җитәргә кушып, егерме алтынчы июньдә миңа да язу килде. Үзем белән бер атналык азык-төлек, кашык һәм кружка да алып килергә әйтелгән иде ул язуда. Димәк, әни савыкканны көтеп тормыйлар, мине дә хәзер үк алалар? Ә Рәдифкә андый язу юк. Килмәячәк тә аңар андый язу. Аның ише аксак белән нишләсеннәр? Ә мине, сипкелле, сары чәчле булсам да, алачаклар менә... +Колхозның исәп-хисап эшләрен тиз генә бүтән кешегә тапшырдым да, үзебезгә чыбык очы тиешле Хәерниса апага биштәр капчыгы әзерли торырга кушып (әни үзе булдыра алырлык түгел, ул көннәрдә бик нык өзлегеп ята иде), озын-озак уйлап тормастан, Янтыкка Сәкинә янына киттем. +Туп-туры өйләренә барып кердем. Әнисе Саҗидә исемле икәнлеген белсәм дә, үзен күргәнем юк иде әле. Бик җитез, мөлаем һәм минем әнигә караганда шактый яшь, егәрле хатын икән. Кем син, төнгә каршы нишләп йөрисең, дип тә төпченеп тормады. Сәкинә кирәк иде миңа, дигәч: +- Суга гына киткәние, хәзер кайтып җитәр, энем, утырып тор! - дип, түр якларына кертеп утыртты да үзе самовар куярга кереште. +Биш-ун минуттан Сәкинә дә кайтып керде. Заманы шундый иде бит, ни өчен килүемне Сәкинә кыяфәтемнән үк аңлап алды булса кирәк, бер дә алай аптырап калмады. Болай да алсу йөзе тагын ныграк кызарып китте дә, беркавым сүз әйтә алмыйча карап торды. Аннары мин аңа, әйдә, урамга чыгыйк әле, әйтәсе сүзем бар иде, дигәнне аңлатып ым кактым, һәм без су буена төшеп киттек. +Башта инеш буенда, болынлыкта шактый озак сөйләшеп йөрдек. Көлешкән, шаярышкан булсак та, икебез дә борчулы, сагышлы идек. Бу очрашуыбызның соңгы очрашу булырга мөмкин икәнлеген тоеп тору җаныбызны тырный. Аннары без су буендагы тал төбендә бер-беребезгә сыенышып, сүзсез генә уйланып, моңланып утырдык. Искиткеч җылы һәм якты кич иде ул. Күктә ай балкып тора, йолдызлар җемелдәшә. Янтык этләре сирәкмирәк өреп куя, бакалар бакылдашып ала, таллар арасында кошлар чыркылдаша. Шуннан башка бернинди тавыш юк. Ә бит хәзер кайдадыр сугыш, үтереш бара. Дөнья яңгыратып туплар шартлый, бомбалар ярыла, кешеләр үлә. Иртәгәдән мин дә шул мәхшәргә китәчәкмен... +- Ничек уйлыйсың, Сәкинә, исән-сау әйләнеп кайтырга язармы икән миңа? +- Кайтырсың, Өлфәт! Кайтырга тиеш син, бәгырем! Синсез мин нишлим ди аннары? +- Әйтүем шушы, Сәкинә, алай-болай мин кайта алмасам, үлү хәбәрем килсә дә, шул хәбәрдән соң бер елсыз кияүгә чыкма! +- Юкны сөйләмә, бәгырем! Синнән башка беркем дә кирәкми миңа! +Шулай диде дә, күкрәгемә башын куеп сулкылдап елый башлады. Минем күздән дә яшь бәреп чыкты. Бераздан Сәкинә елавыннан туктады, күзләрен мөлдерәтеп миңа карады да әйтте: +- Әгәр чын-чынлап яратасың икән, калдырма мине, Өлфәт, алып кайт үзең белән! +Мин аптырап, бер мәлгә каушап калдым. Минем өчен көтелмәгән бәхет иде бу. Ахыр чиктә мин дә яшь егет бит! Минем дә бер генә тапкыр булса да сөйгәнем белән бергә булып каласым килә. Ләкин мин бу турыда аңа әйтергә кыймаган идем, күңелен рәнҗетермен, үпкәләтермен дип уйлаган идем. Инде менә ул үзе тәкъдим ясады. Нишләргә соң миңа хәзер? +- Мин әйләнеп кайта алмасам, үкенмәссеңме соң, Сәкинә? Бер төн өчен тол хатын исемен күтәреп йөрергә туры киләчәк бит сиңа! +- Булсын, Өлфәт! Теләсә нәрсә булсын. Мин барысына да риза! Ике-өч кенә, бер генә сәгать булса да синең белән булып каласым килә минем. Башка берни дә кирәк түгел миңа! +Мин ни дип әйтергә дә белмәдем. Сәкинәне кысып кочаклаган килеш, күзләренә карап, өннән чыгып утыра бирдем. Шул арада Сәкинә, әлеге сүзләрен әйткәнгә үзен үзе битәрләгән сыман итеп: +- Ярар алайса, кирәкми! -дип елап җибәрде. Аннары тиз генә сикереп торды да, битен кулы белән каплап, кайтыр якка йөгереп китте. +Мәсьәләне шул ук минутта хәл итәргә кирәк иде. Аны кызганам дип, артыннан бармыйча, мин йә шунда тал төбендә утырып калырга һәм сөйгәнемне мәңгегә югалтырга тиеш. Яисә куып җитәргә дә, син минеке, бәгырем, дип, килен итеп авылга, әни янына алып кайтырга тиеш. Мин соңгысын сайладым... +Ә иртән, сугышка китеп барышлый, авыл советына - Көрнәлегә кагылып, язылышып чыктык. +Мин кайтканчы үз авылыгызда, әниең янында яшәп торсаң да ярый, дип, мәсьәләне Сәкинәнең үз ихтыярына куйган идем. Әмма ул, минем авыру әниемне ялгыз калдырырга теләмәде, бездә - әни янында торып көтәргә булДы. +Сугыш булгач, бигрәк тә разведчик кешегә, төрле чак туры килә. Егермешәр көн, берәр ай буена хат язып салырга мөмкинлек тимәгән вакытлар ла булгалады. Ләкин ник бер үпкәләп карасын Сәкинә! Киресенчә, һәр хатында мине юатып, өметләндереп яза иде. Аның хатларын уку үзе бер гомер була торган иде миңа! +Белмим, нинди изге, сабыр җан булгандыр ул. Инде әйткәнемчә, әти бөтен кием-салымны, бөтен мал-туарны сатып киткәнлектән, безнең тормыш болай да ташка үлчим генә иде бит. Шуның өстенә, мин сугышка китеп баргач, әнинең хәле тагын да авырая төшкән. Тора-бара ул бөтенләй аяктан калган, гел урын өстендә генә ята башлаган. Ләкин Сәкинә ул турыда миңа бер тапкыр да язмады. Мине борчыйсы килмәгән, терелер дип өмет иткән ул. Үз әнисе кебек итеп тәрбияләгән әнине. Чана белән тартып алып барып, район врачларына да күрсәтеп караган. Ләкин әни барыбер савыга алмаган, хәле һаман начарлана барган һәм ул кырык икенче елның унсигезенче февралендә вафат булган. +Бары шуннан соң гына Сәкинә дөресен язды миңа. Әле дә хәтеремдә, хатын менә шушы сүзләр белән тәмамлаган иде: "Белэм, бәгырем, бу хәбәрне ишетү авыр булыр сиңа. Миңа да бик читен, бик күңелсез, әни булмагач. Амбар хәтле өйдә бер башым торып калдым бит. Бернинди киңәшчем, сердәшчем юк. Әни барда кайгымны да, шатлыгымны да аның белән уртаклаша идем. Үзе эшли алмаса да, акыллы киңәшләре, тәмле сүзе белән ярдәм итә, күңелне күтәрә иде. Аннары ул миңа бик зур иптәш булды. Ә хәзер мин берүзем калдым. Үз әнием, кайт Янтыкка, Өлфәт әйләнеп кайтканчы бергә торып торырбыз, дип әйтә әйтүен. Ә мин кайтырга теләмим, өегезне ятим итеп калдырасым килми, тәрәзәләрен кадаклап китәргә кулым бармый. Ничек тә син кайтканчы түзәрмен әле, Өлфәт. Аның каравы син кайткач гөрләтеп яшәрбез. Бездән дә бәхетле кешеләр булмас ул чакта! Ә хәзергә сабыр итик. Син дә артык борчылма, нишлисең бит, терелә алмады әни. Гомере шулай кыска булгандыр инде. +Ярый, хәзергә сау булып тор. Дошманнарны тизрәк җиңеп кайт! Тагын бер кабат һавадагы йолдызлар санынча сиңа сәлам озатып, исән-сау кайтуыңны көтеп, Сәкинәң". +Менә шулай итеп юатып язды ул миңа. Ә шул хатыннан соң бер-ике ай үткәч, улыбыз тууын хәбәр итеп, мине тагын да ныграк хәйранга калдырды. Син аның сабырлыгын, тыйнаклыгын гына күр әле, туган. Бер дә шапырынмыйча, гадәти нәрсә турында гына сүз баргандай итеп, "Мин монда чишмәдән нәкъ сиңа охшаган сары чәчле, яшькелт-зәңгәр күзле бер кечкенә генә малай алып кайткан идем, Өлфәт. Киңәш ит әле, аңа нинди исем кушыйк икән? Синнән хат килгәнче исем кушмый торам. Озак көттермә, малаеңны зарыктырма, яме" дип хат язды. Шуңарчы йөкле булуын да хәбәр итмәгән иде ул миңа. Яшьлеге, тәҗрибәсезлеге аркасындадыр инде, әллә исәнимин таба алам, әллә юк, дип, миңа язмыйча яшереп йөргән. Шундый да сабыр, шундый да түземле булырга кирәк бит, ә! +Мин малайга Ирек дип исем кушарга әйтеп яздым. Дөньяда иректән дә кадерле нәрсә юк, минемчә... +Тәки сүзендә торды Сәкинә: мин сугыштан кайтканчы безнең өйдә яшәде. Тик менә мин кайткач... +Ул көннәр исемә төшсә, йөрәгем өшеп, тыным кысылып куя. Авыр миңа ул турыда сөйләү, бик авыр, туган. Әмма бөтен эшне үзем бозып ташладым. Үзем ахмак булдым. Соңгы елларда нәселдәшлек хакында, үсемлекләргә дә, адәм балаларына да кайбер сыйфатларның нәселдән нәселгә күчүе турында бик күп язалар. Дөрес булырга тиеш ул нәрсә. Әти бик дуамал иде безнең. Аның шул гадәте миңа да күчкән булса кирәк. Югыйсә минем ул юләрлек кайдан килсен икән?.. +Менә болай булды ул хәл, туган. Инде белгәнеңчә, мин сугыштан кырык алтынчы ел башында кайттым. Минем урынга калган бер яшь кенә кыз хисапчылык эшен юньләп алып бара алмагач, кырык икенче елда аның урынына Сәкинәне куйганнар һәм ул әле дә шул эшендә эшли иде. Ә Ирек инде зур, дүрт яшен тутырып килә. Кайтып кергән шәпкә ул миннән ятсынып торды. Шулай булмый хәле дә юк, чөнки ул мине гомерендә бер тапкыр да күрмәгән иде бит әле. Ләкин аның ятсынуы озакка бармады. Әнисе: +- Менә, улым, бу шул кеше, синең әтиең бит инде бу! - дип, минем фронттан җибәргән фоторәсемемне күрсәткәч, бер миңа, бер рәсемгә карап торды һәм: +- Чынлап син минем әтимени, абый? - дип сорады. +Мин: +- Әйе, улым, чынлап синең әтиең мин! - дигәч, "ура!" кычкырып, муеныма килеп асылынды. Шатлыгымнан түбәгә менеп, дөнья яңгыратып кычкыргандай булдым мин ул көнне! Андый хәлне үз башыннан кичергән кеше генә аңларга мөмкин. Тик мин берәүнең дә ул хәлгә дучар булуын теләмим. Кешеләр үз балаларын дүрт яшькә җиткәч кенә түгел, туган көннән үк күреп, үз күз алларында үстерергә тиешләр! Мин шулай дип уйлыйм. +Кайтып төшкәннең икенче көнендә үк мине туган-тумачалар, дус-ишләр кунакка дәшә башлады. Башка җирдә, белмим, ничектер, әмма бездә гадәт шундый: читтә йөреп кайткан кешене якын туганнары гына түгел, аз гына чыбык очы тиешлеләренә тикле өйләренә чакырып кунак итәләр. Борыннан килгән ул гадәт хәзер дә шулай дәвам итә... +Кайтуыма атна-ун көн үткәч, урамнан тотып алып кына булса да Рәдиф тә: +- Әйдә, Өлфәт, чәй эчеп, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырыйк әле! - дип, үзләренә алып керде. +Чәй эчеп чыгарбыз дип кенә алып керсә дә, әнисе пилмәнгә хәтле пешереп куйган, мәйләре дә мулдан иде. Мин моңа артык гаҗәпләнмәдем. Ник дисәң, Рәдиф кырык беренче елның сентябреннән бирле колхоз председателе булып эшли икән. Нигә аның пилмәнлек кенә рәте булмасын ди. Сугышка кадәр теләсә кем, теләсә кайчан пешерә иде бит аны. Рәдифнең әнисе Мәсрүрә апа безне якты чырай, ачык йөз белән каршылады. Килеп керүебезгә үк өстәлгә аш-суын китереп утыртты. Ә үзе, барып кайтасы җирем барые, дигән булып, каядыр чыгып китте. +Башта без тыныч кына, төрле вак-төяк нәрсәләр хакында гына сөйләшеп утырдык. Стаканнарны күтәреп куйгач, икебезнең дә телләребез чишелеп китте. Рәдиф минем орденнарны, медальләрне берәм-берәм тотып карады да: +- Биш ел буе ут эчендә йөрүең бушка китмәгән икән, Өлфәт дус, шәп! - дип мактап алды. Бераз нидер уйланып утыргач, тагын сүз башлады: - Ә мин менә аяк аркасында сугышка бара алмадым. Ну мин аңа энә очы хәтле дә үкенмим. Канса кансов, бөтен кешегә дә мылтык тотып сугышырга димәгән бит! Мылтыксыз сугышучылар да бик күп кирәк булды бу сугышта. Мин үзем, мәсәлән, мылтыксыз сугыштым. Кайберләрен, башкаларга сабак булсын дип, хәтта утыртырга да туры килде. Ну миңа барыбер орден бирмәделәр. Нихәтле тырышып та ярап булмады халыкка. Бик яхшы сизеп торам: быелгы отчет-сайлау җыелышында прсидәтеллектән алырга җыеналар мине. Менә сиңа орден! +- Күрәсең, орденлык эш майтара алмагансың инде, Рәдиф. Бер дә элә-танагы калмаган бит, малай, хуҗалыкның: кая карасаң да, ачык та тишек, нигә тотынсаң, шул юк. Хәтта эшкә ярарлык һәр атка җигеп йөрерлек берәр чана да калмаган, диләр бит. +Рәдиф, чыраен сытып, кашларын җыерды. Кабаланып стаканындагы аракысын эчеп куйды. Аннары ни өчендер үзалдына елмайды да: +- Дөрес, Өлфәт, бик дөрес әйткәннәр! - диде. - Тагын да дөресрәк итеп әйткәндә, ике атка бер чана да калмады безнең хәзер. +- Нигә алай булды соң ул, Рәдиф? +- Нигәме?.. Анысы турында мин сиңа отчет биреп тора алмыйм инде. Отчетлардан районга бирә-бирә дә гарык булып беткән. Нигә икәнен үзең эшли башлагач чамаларсың әле. Минем урынга сине куймак булалар, ди бит! +- Кемнәр? +- Кем булсын, халык, әлбәттә! +- Шулаймыни? Ә миңа әле бу турыда беркем бер сүз әйткәне юк. +- Әйтерләр әле, җыелышта әйтерләр. Ничек соң, сайласалар, эшләр исәбең бармы? +- Ни дип тә әйтә алмыйм, Рәдиф. Чөнки минем бу турыда синнән беренче ишетүем. Ә синең үзеңнең эшлисең киләме соң? +- Дөресен генә әйткәндә, килә, Өлфәт, бик килә! Бу урынымнан төшеп, бүтән эштә эшләүне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Әмма белеп торам: очырачаклар мине прсидәтеллектән... Ә син әле, уйлаганым юк, дисең алайса? Уйларга кирәк, Өлфәт дус, бик кирәк сиңа бу турыда уйларга! +- Нигә тумаган тайның билен сындырып, юкка баш ватарга ди әле миңа? +- Тайны инде туган дип исәплә, ә билен сындыру мәсьәләсендә мин сиңа шуны әйтергә тиешмен: сындырсаң, минем билне, үзеңнең яшьтәшеңнең, дустыңның билен сындырачаксың, Өлфәт! +- Моны ничек аңларга инде? Куркытып куюмы, әллә ниндидер үтенечме? +- Теләсәң ничек аңла, ләкин аңла, Өлфәт! Аң-ла-а! +Шуннан соң миңа ризыкның тәме, табынның яме бетте. Чөнки аңлашылды: Рәдиф мине кисәтеп кую өчен чакырган икән. Хәзер инде сүз озайтып утырудан барыбер мәгънә чыкмаслыгын сизенеп, сый-хөрмәте өчен Рәдифкә рәхмәт әйттем дә өйгә кайтырга кузгалдым. "Аңла!" дигәннән соң терсәге белән өстәлгә таянып, башын иеп уйга калган Рәдиф мин ишекләрен ачып чыгып барганда, кинәт сикереп торды да тиле кеше сыман ямьсез итеп шаркылдап көлә башлады. Мин, аптырап, ачкан ишекне япмыйча тукталып калдым: +- Нишлисең, Рәдиф? +Минем сорауны бөтенләй ишетмәгәндәй, ул тагын берәр минут чамасы шулай шаркылдап торды. Аннары бераз тыйлыга төште дә: +- Яп әле ишекне дә кил монда! - диде. +Мин янына килгәч, күзләрен елтыратып, бик зур сер әйткән кешедәй колагыма үрелеп пышылдарга тотынды: +- Үземнән үзем көләм мин, Өлфәт дус! Соң инде сиңа шул сүзләрне әйтеп ялынып торырга тиешле кешемени мин? Син бит минем үтенечне барыбер колагыңа да алмаячаксың. Канса кансов, минем урынга сине булмаса, башка кешене куячаклар, ә мине барыбер чөеп ыргытачаклар быел. Әйдә, чөйсәләр чөйсеннәр инде, үкенерлек түгел: дүрт елдан артык дөньясын шаулатып яшәдем! Башкасы турында әйткән дә юк, мин эчкән аракыны җыеп барсаң, анысы гына да кечерәк бер күл булыр иде. И "теге" якның да кимен куймадым. Дус итеп сиңа гына әйтәм, яшь, чибәр хатын-кызларга да кулым тигәләде! +- Булмагандыр ла?.. +- Ә? Булмагандыр дисеңме?.. Ха-ха-ха-ха! Ул миңа ышанмый торган була бит әле! Әгәр алай шикләнәсең икән, кайткач, Сәкинәңнән сора әнә. +- Бу ни дигән сүз, Рәдиф? Минем Сәкинә белән дә булдым дип әйтергә теләвең түгелдер бит? +Рәдиф мыскыллы елмаеп куйды: +- Бигрәк беркатлы кеше инде син, Өлфәт! Күңелеңә авыр алма, малай... +Башта артык исем китмичә утырган булсам да, тегенең соңгы сүзләреннән соң минем эчкә дә корт керде бит, туган. Башымнан хәтта, әллә, сикереп торып, ботарлап ташлыйм микән үзен, дигән уй да йөгереп үтте. Ләкин түземемне җыеп тыелып калдым һәм тагын бер мәртәбә: +- Алдашмыйсыңмы, малай? Шушы сүзләреңне расларлык берәр дәлилең бармы? - дип сорадым. +Ул тагын кычкырып көлеп куйды да: +- Андый эшләрнең дәлиле каламыни, юләр! - диде. - Дәлилем юк, ә менә шаһит кирәк булса - бар, анысы булыр! +- Кем ул? +Рәдиф җавап бирергә ашыкмады, никтер уйга калып, маңгаен ышкып тора башлады. +- Мин җавап көтәм, Рәдиф, кем ул шаһит? - дидем мин, тәкатьсезләнеп. +- Син көтәсең дә бит, ә мин әйтергә теләмәсәм? +- "А"сын әйткән икәнсең, "Б"сын да әйт! Йә сүзләрең ялган икәнлеген таны да хәзер үк гафу үтен! Югыйсә... +- Ул кадәр үк чапаланма син! - диде Рәдиф, минем кыза башлавыма бер дә алай исе китмичә. - Әгәр синең өчен ул кеше бик алай важный икән, әйтәм алайса: Хафиз карттан сорарга мужыш әнә! +- Иртәгә аек баштан да шушы сүзләреңне кабатларсыңмы, Рәдиф? +- Ә хәзер син мине исерек дип уйлыйсыңмы? Икебезгә бер яртыны да эчеп бетермәдек бит әле без. Чепуха бит бу минем өчен! Берүземә бер яртыдан да кызмача гына булып йөрим мин. Каяле... +Рәдиф шкафларындагы шешәгә үрелә башлагач, мин түзеп тора алмадым. +- Җитте, агайне, бик шәп сыйладың! - дидем дә, мәсьәләне бүген үк ачыкламакчы булып, Хафиз картларга киттем. Ләкин ул өйдә юк иде. +- Атна башында ук районда торучы малаебызга кунакка дип киткәние, шуннан бирле кайтканы юк әле, олан, - диде карчыгы. +Үзең дә чамалыйсыңдыр, туган, минем кәефнең рәтечираты сүтелгән иде инде. Рәдиф сүзләренә бөтенләй үк ышанып җитмәгән идем җитүен. Шулай да Сәкинәм белән башка көннәрдәгечә якын итеп, үз итеп сөйләшү булмады. Үзем никадәр сиздермәскә теләсәм дә, Сәкинә барыбер минем хәлне сизенде. +- Нишләдең син, Өлфәт? Нигә болай соңга калдың, кайда шушылай алыштырып җибәрделәр сине? - диде ул, бик нык хәвефләнеп. +- Мин бүген Рәдифләрдә булдым, аракы эчтек, сезнең ничек итеп сугыш елларында бергәләп колхозны җитәкләп алып баруыгыз турында сөйләшеп утырдык! - дидем мин. "Бергәләп" сүзенә басым ясап әйттем. Аннары, нишләр икән дип, Сәкинәнең йөзенә карадым. Берәр төрле кырын эше булган булса, кинәт коелып төшәргә тиеш иде ул. +Коелып ук төшмәде Сәкинә, әмма секунд эчендә дерт итеп, сискәнеп-кызарып китте. Тик ул үзен бик тиз кулга алды һәм, бер дә алай шаккатмыйча гына: +- Күңелгә килгән нәрсә алга килми калмый шул. Болай соңгаргач, күңелем шикләнгән иде аны, тәки шул аксак шайтан янында булгансың икән! - диде дә кече якка кереп китте. +Шуннан ары ул да дәшмәде, мин дә сүз озайтып тормадым. Минем Рәдифләрдә булганны ишеткәч дерт итеп китсә дә һәм аның шул дерт итеп китүе Рәдиф сүзләрен раслау сыман булып тоелса да, Хафиз карт белән сөйләшеп, мәсьәләне тулысынча ачыкламыйча, эшне зурга җибәрмәскә булдым. +Ул төнне мин керфек тә какмадым, туган. Колагымда һаман Рәдифнең "күңелеңә авыр алма..." дигән сүзләре яңгырап торды, күз алдымнан мең кабат Сәкинәнең миңа таныш булган тормышы һәм гадәт-холыклары чагылып үтте. Ләкин аны гаепләрлек бер генә нәрсә дә юк иде минем күңелдә. Димәк, булмаган андый нәрсә. Димәк, шикләнергә урын юк, Сәкинә андый кабахәтлеккә бармагандыр, Рәдиф ялган сөйлидер, дип, үземне үзем тынычландырырга никадәр тырышсам да, шик-шөбһәне тәки башымнан куып чыгара алмадым. Шуның өстенә, шомлы күңелне тагын да шомландырып, төн буе җил улады, буран котырды. Аптырагач, мин санарга керештем. Ләкин аның да файдасы тимәде. Меңгә кадәр санап та йокыга китә алмагач, әле таң беленә генә башлаган булса да, торып киендем дә башта капка төпләрен көрәдем, аннары мал-туар асларын җыештырып, аларның ашарларына салдым. Алай да вакыт бик акрын үткәч, бабай заманыннан ук калган һәм гел ботактан гына торган утын түмәркәләрен ярырга тотындым. Ә колакта гел Рәдиф сүзләре яңгырый һәм мин Хафиз карт белән булачак сөйләшүне күз алдыма китерергә тырыша идем. +Хафиз карт... Үзебездә генә түгел, тирә-як авылларда да бик мөхтәрәм, бик гадел кеше санала иде ул. Тугантумачалары бәла-казага юлыккан адәмнәр, әҗерен үзе сорап алмый, ни бирсәң шуңа риза, дип, Коръән яки ясин чыгартырга гел шул Хафиз абзыйны чакыра торганнар иде. +Шулай төрлечә уйланып һәм эш белән мавыгып, ничек кирәк алай сәгать унберләрне җиткердем дә, кайтып җитмәде микән дип, тагын Хафиз картларга бардым. Юк, кайтмаган иде әле. Әмма карчыгы Мәрьямниса абыстай бу юлы мине шактый тынычландырып җибәрде: +- Бүген базар көн бит, олан. Шәт, район базарына китүчеләр булмый калмагандыр әле, шулар атына утырып кайтыр дип торам мин аны, - диде. +Вакытны ничек үткәрергә, җанымны кая куярга белмичә аптырагач, өйгә кайтып, әмма өйгә кереп тормыйча гына, егет чактан калган чаңгыларны тезмәдән эзләп табып кидем дә урманга киттем. Ара-тирә ишетелеп куйган тукран тукылдатуларын искә алмаганда, кышкы урманда сихри тынлык хөкем сөрә иде. +Яшел ботакларына ак кар кунган мәһабәт чыршыларга, зифа каеннарга, инде кышның яртысы үтеп барса да, яфраклары әле һаман коелып бетмәгән имәннәргә, кызлар муенындагы мәрҗән шикелле булып, сирәк-мирәк очрап куйган кып-кызыл миләшләргә сокланып карап йөри торгач, үзем дә сизмәстән, сабан туе аланына килеп чыкканмын. Ак юрганга төренеп йоклап яткан ул алан кышын да гаҗәеп матур иде. Аның өстендәге шул ак юрганын ачып карасаң, хәзер дә бөтен тирә-якка хуш ис - җиләк һәм чәчәкләр исе таралыр төсле иде... +Заманында Сәкинә белән менә шушы аланда очрашып, әнә теге - кояш чыгышына таба киткән сукмак буйлап эчкәре кереп, чәчәкләр җыеп йөргән идек бит инде без. Һәм ул чакларда дөнья гел шулай чәчәктән генә торыр, без һәрвакыт шулай шат һәм бәхетле булырбыз кебек иде... Ә менә хәзер... Бүген кич ни буласын әйтүе дә кыен... Әй, бу Рәдифне дә әйтер идем инде... Нигә гел генә миңа килеп кагыла соң әле аның хикмәтләре?.. +Мин урманнан әйләнеп чыкканда, Хафиз карт инде кайткан, иләмсез зур гәүдәсе белән бөтен өйне тутырып, чәй эчеп утыра иде. Тиз генә урыныннан кубып, яныма килеп күреште дә: +- Әйдә, батыр, әйдә, мактап җөрисең икән әле, әзер табынга туры килдең! - дип, өстемне салырга кыстый башлады. Чәйләр эчеп үк утырырга һич тә ниятем булмаса да, карт: - Аштан олы булмыйлар, наный, ярамый алай! Аннары әллә кемгә килеп кермәгән ләбаса, сөннәт бабаң лабаса мин синең! - дип, авыз ачарга да ирек бирмичә кыстый башлагач, карышып торырга мөмкин булмады. Шул ук вакытта табын янында Сәкинә белән Рәдиф мәсьәләсен ачыкларга да ничектер җайлырак булыр төсле тоелган иде. Тик менә карчыгы Мәрьямниса абыстай алдында андый четерекле мәсьәләне ничек кузгатып җибәрермен дип кенә борчылган идем. Әллә чыннан да изге кеше булып, шул уйларымны сизенеп алды инде: мин шинелемне сала торган арада, Хафиз карт Мәрьямниса абыстайны тиз генә кече якка алып кереп, аңа нидер пышылдады да, тегесе шундук киенеп каядыр чыгып китте. +Табын янына килеп утыруга, Хафиз картның иңенә кулымны куеп, күзләренә карадым да: +- Бер дә алдашмыйча гына, дөп-дөресен генә әйт әле, сөннәт бабай: мин сугышта чакта минем Сәкинә Рәдиф белән чуалдымы-юкмы? - дидем. +Хафиз карт, минем сүзне бөтенләй ишетмәгән сыман, башта ипләп кенә, өреп суыта-суыта гына бер стакан чәй эчте. Чәен эчеп бетергәч тә, күзләрен самовар борынына текәп, байтак ара дәшми утырды. Бары шуннан соң гына: +- Болай үзең шикләнеп кенә бирдеңме бу сөальне, наный? Әллә берәрсеннән берәр төрле сүз ишетепме? - диде. +- Үземдә бернинди дә шик туганы юк иде, кеше әйтте, Хафиз абзый. Әмма мин бүтән беркем сүзенә дә ышанмыйм, мин бары тик синең сүзеңә генә ышаначакмын! +Хафиз карт никтер каушап калгандай булды: башта моңарчы кып-кызыл булган йөзе агарып китте, аннары уң кашы тартышып куйды. Ләкин бу хәл озакка бармады, ул менә болай дип җавап бирде: +- Гомеремдә бер генә мәртәбә нахак сүз әйткәнем булса да, тәвәккәлләп бу юлы тагын бер тапкыр әйтерием, "җук" диярием мин сиңа, наный! Әмма ләкин җитмешкә җитеп әйтмәгән нахак сүзне бер бүген генә әйтә алмыйм инде. Хак сүз әйткәннәр сиңа, наный: чуалды Сәкинәң Рәдиф белән, чуалганнарын үз күзем белән күрдем. +- Кайда һәм кайчан күрдең? - дидем мин, Хафиз картның авызына керердәй булып. +- Кая, алай ук сабырсызланма әле! - диде ул, йөзен читкә борып. Аннары бик гадәти хәбәр җиткергәндәй ипләп кенә: - Нигә миңа алай ямьсез карыйсың? Мин алар артыннан шымчылык итеп йөрмәгән ләбаса! Кырык өченче елның җәендә урманда зелпе тамыры җыеп йөргәндә ялгыш кына өсләренә килеп чыктым, наный, - Диде. +Шулай итеп, минем соңгы өметем дә өзелде. Кинәт күз алларым караңгыланып китте һәм аяк астымдагы җир чайкалып куйгандай булды. Шактый вакыт телсезөнсез калып торганнан соң, кинәт бер явыз ерткычка әйләндем дә, бар ачуымны Сәкинәдән алырга булып, өйгә кайтып киттем. +Мин кайтып кергәндә Сәкинә улыбыз Ирекне сөеп, аның белән сөйләшеп утыра иде. Мин өстемне чишенә башлагач: +- Менә, улым, безгә әйтмичә генә иртүк каядыр чыгып югалган әтиебез дә әйләнеп кайткан! Әйдәле, сорыйк әле үзеннән: кайда булды икән, ниләр эшләп йөрде икән? Яле, бер үбеп ал әле үзен, безгә әйтмичә шулай озак йөреп кайткан өчен! - дип көлә-көлә сөйләнеп, Ирекне күтәреп яныма килде. Килде дә шундук өркеп-аптырап читкә тайпылды. - Бәй, нишләдең син, Өлфәт? - диде ул, минем сөзәргә җыенган үгез кебек каш астымнан карап торуыма шаккатып. - Йөзеңнең бөтен нуры качкан бит синең! +Бер сүз дә дәшмәдем. Бөтен ачуымны берьюлы аңлатып бирердәй сүз таба алмадым. Ни әйтсәм дә, аз булыр төсле тоелды. Шуңа дәшмәскә булдым. Кайчак та дәшмичә орышу да сүз белән ачуланудан ныграк тәэсир итә бит кешегә. Сәкинәгә дә шулай тәэсир итте: +- Йә инде, газаплама, Өлфәт, - диде ул, тагын да ныграк хафага төшеп. - Әйт инде, ичмаса, нигә болай усалланып кайттың? Берәрсе белән бәйләнештеңме әллә? +- Кит каршымнан! - дидем мин, бар көчемә акырып. - Чекерәеп торма, кара елан! +Башта Ирек куркып елап җибәрде, аннары Сәкинәнең күзләреннән мөлдерәп яшь ага башлады. Миңа да ничектер оят, уңайсыз булып китте. Хәтта, әллә икесен дә кочып алып юатыйм микән, дигән уй да башымнан йөгереп үтте. Ләкин бу бик аз вакыт эчендә, секундның бер өлешендә генә булып алды. Мин яңадан ярсыган арысланга әверелдем. Йрекне елавыннан туктатырга азапланган Сәкинә каршына килеп, баланы тагын куркытмас өчен, акрын, әмма нәфрәтле итеп: +- Йә, сөйләп күрсәт әле: мин юкта Рәдиф белән ничек типтердең? - дидем. +Бу сүзләремнән соң Сәкинә тәмам өнсез калыр дип көткән идем. Ә ул аз гына гаҗәпсенеп, сөйкемле кара күзләрен миңа текәп торды да, кинәт ачылып китеп, көлеп җибәрде һәм болай диде: +- Төсең-битең бик куркыныч булып кайтып кергәч, әллә чыннан да берәр төрле хәвефле эш булганмы дип торам. Баксаң-күрсәң, бөтенләй юк өчен хәсрәтләнеп йөрисең икән, Өлфәт! Нигә тузга язмаган нәрсәгә ышанып йөрисең, көнче күбәләгем! Арысландай ирем була торып, шул йолкыш белән бәйләнергә башыма тай типмәгән ич минем! +Мин аның бу сүзләрен игътибарга алыр дәрәҗәдән узган идем инде. +- Әһә! Син әле шулаймы? Авызыңны ыржайтып көлеп торасыңмы? - дип алып торып киттем шуннан, алып торып киттем, туган, чыдасаң чыда, чыдамасаң - юк! +Сәкинә, җан кисәгем, шунда да артык хафаланмады. Хәтта мин, тәмам чыгырымнан чыгып: +- Бар, үзең дә, малаең да хәзер үк күземнән югалыгыз! Минем өйдә бүтән эзегез булмасын! - дип акырган чагымда да сабырлыгын җуймады ул. Шунда да ипләп кенә җайларга-көйләргә тырышып карады мине: +- Алай ук тузынма әле, Өлфәт! Андый ниятем булса, башта ук Рәдиф белән йөргән булыр идем. Үзең беләсең бит, Өлфәт җаным, кыз чагымда ук сиңа кадәр ул йөрде ич минем арттан. Яшермим, син сугышка киткәч тә бер тапкыр сүз катып караган иде ул. Ләкин мин аны якын да китермәдем. "Тагын шушы турыда авыз ачасы булсаң, бөтен районга фаш итәм мин сине!" - дигәч, тирәмә дә килгәне булмады. Соң, үзең уйлап кара инде: сиңа хыянәт итәрлек булсам, башта авыру әниең белән, аннары яшь балам белән чиләнеп, шушы өйдә шушылай ялгыз яшәр идеммени мин? Әнием янына, үзебезнең авылга кайтып китмәс идеммени? +- Ярый, анысы шулай да булсын ди. Ә нигә соң шул Рәдифнең сүзләрен гомерендә бер мәртәбә дә ялган сөйләмәгән Хафиз карт раслап тора икән? Ул гадел картның миндә нинди ачуы бар икән, ә? Син менә шушы сорауга җавап бир! - дидем мин, бу дәлилем белән Сәкинәне тәмам фаш итмәкче булып. +Ләкин ул моңа да артык шаккатмады. Бары: +- Инде шаһитын да тапканмыни? Әйт әле, ичмасам, Хафиз картны ни дип котыртты икән, анысы нәрсәләр сөйләде? - дип кенә сорады. +- Оныткан булсаң, исеңә төшерәм алайса, - дидем мин, аның һаман шулай киреләнеп, танып азаплануына җен ачуларым чыгып. - Кырык өченче елны урманда зелпе тамыры җыеп йөргәндә өстегезгә килеп чыккан ул сезнең! Хәтерлисеңме? +Сәкинә бер сүз дә әйтмәде. Ул тораташтай катып калган иде. +- Хәтерлисеңме? - дип акырдым мин, шартлап ярылыр хәлгә җитеп. - Хәтереңә төшерә алмасаң, әйдә, Хафиз абзыйның өенә барып, тагын бер кат сорашыйк! Ул барысын да аермачык итеп аңлатып бирер. +Түземлелекнең дә бер чиге була торгандыр, ахрысы. Моңарчы бер дә ачуланмаска, ничек тә миңа мәсьәләне аңлатырга тырышып азапланган Сәкинәм, соңгы сүзләремне ишеткәч: +- Әй Раббым, бар икән күрәсе көннәрем! - диде дә кинәт сыгылып төшеп еларга тотынды. Аңа кушылып, моңарчы әнисе алдында утырган Ирек тә шыңшый башлады . +Мин Ирек бераз тынычланганны көтеп тордым да, ниһаять, мәсьәлә ачыкланган һәм мин җиңүче булып калган сыман итеп, теш арасыннан гына: +- Күрәсе көннәреңне хәзер түгел, алданрак уйлыйлар аны! - дидем. +Шуннан соң да берничә минут елап утырганнан ары, Сәкинә кинәт горур гына итеп башын күтәрде дә күз яшьләрен сөртеп алды һәм, миңа туп-туры карап: +- Теләсәң нәрсә уйла, Өлфәт, ләкин минем синең каршыңда тырнак очы кадәр дә гаебем юк. Үтерсәң дә, синең ул Хафиз картың каршына бармыйм мин. Дөресен әйтмәячәген белеп торам мин аның! - диде. +- Булмаганны сөйләп торма - барыбер ышандыра алмассың! Бар, яхшы чакта күземнән югалыгыз! Үзең дә, малаең да! +- Ә мин сиңа аны елап сорасаң да бирәчәк түгел! - диде дә Сәкинә башта Ирекне киендерде. Аннары үзе киенде һәм: - Ярый, Өлфәт, хуш! Шушы сүзләреңне ишетер өчен биш елга якын көтеп торганмын икән мин сине, рәхмәт! - диде дә малайны күтәреп чыгып китте. +Хатын-кыздан болай ансат кына котылып булмый торгандыр ул, мин бераз суынганчы күршегә генә кереп киткәндер, берәр сәгатьтән үк әйләнеп чыгарлар әле, дип уйлаган идем. Инде күз бәйләнә башлаган булуга да карамастан, Сәкинә Ирекне күтәреп Янтыкка, әнисе янына ук кайтып киткән булып чыкты. Мин артларыннан бармадым. Болай шома гына кайтып киткән икән, димәк, үз хәлен үзе белгәндер, гаебе булмаса, алай тиз генә бирешмәс иде, дип уйладым. Шуңа бармадым. Дию пәрие шикелле, өйдә берүзем яши башладым. Күрше-күләннәр, дус-ишләр килеп тә, юләрләнеп йөрмә, бар, алып кайт, дип үгетләп караганнар иде. Ләкин берсен дә тыңламадым, чыгымчы ат шикелле терәлдем дә каттым... +Сәкинә киткәнгә өч атна тулган көнне колхозның отчет-сайлау җыелышы булды. Рәдифне председательлектән азат итеп, аның урынына мине сайладылар. Аны Сәкинә урынына хисапчы итеп куймакчылар иде дә, мин риза булмадым. +- Рәдифне хисапчы итәсе булсагыз, мин председательлектән баш тартам, иптәшләр! - дигәч, килештеләр. +Аксаклыгын искә алып, аны ферма мөдире итеп куйдылар. Анысына каршы килмәдем. +Шулай итеп, без бер казанда кайный башладык. Гөнаһсы кирәкми, ферма мөдире вазифасын әйбәт кенә үтәргә тотынды Рәдиф. Эчүен дә киметте. Барлы-юклы бер ай эчендә фермадагы хәлләрне шактый гына җайга сала башлады. Ә менә мине аның урынына председатель итеп куйганнан соң үзенең тар күңелендә туган яман көнчелеген тәки җиңә алмаган икән ул. Инде әйткәнемчә, атларга фураж ашатканны да районга ул җиткергән булып чыкты. +Райкомда шелтә биреп кайтарганнан соң, берәр вәкил җибәреп, кәнүшнигә ташып куйган солыны үлчәп амбарга салдыртырлар дип көткән идем. Ләкин, ни хикмәттер, беркем дә килмәде. Солы хакында да бүтән сүз кузгаткан кеше булмады. Беткән баш беткән инде, мин дөньяда иң кадерле кешеләремне - улым белән Сәкинәмне югалттым, шуннан да артык югалту булырга мөмкин түгел, ни эшләтсәләр дә эшләтерләр дип, тагын шактый солы суктырып куйдым һәм атларга көн саен дүртәр кило солы ашата башладык... +Шулай итеп, безнең атлар язгы чәчүгә чыкканда шактый көр иде. Эшең уң булганда, "мин" дип мактанып алырга да ярый, дип, ялгышмасам, Каюм Насыйри әйткән бугай. Миңа да бу урында әзрәк мактанып алырга ярый торгандыр. +Ул елны районда язгы чәчүне иң алдан төгәлләгән колхоз безнең "Чулпан" булды. Бик алай зурдан кубып булмаса да (чөнки минем өстә шелтә тора бит әле), район газетасына да язып чыктылар. +Чәчүләр беткәч, бар халыкны кушып, сугыш елларында түгелмичә яткан ферма тиресләрен түгә башладык. Яңа ат абзарын төзү өчен саман кирпеч сугарга тотындык. Шул арада печән өсте дә килеп җитте. Аны әрәмшәрәм итмичә җыеп алырга кирәк иде. Ә ул ансат эш түгел. Искәртеп киткән идем бугай инде, безнең колхоз җирендә бер гектар да печәнлек болын юк. Печәнлегебез авылдан утыз километрда безнең. Кама уртасындагы бер утрауда. Шунлыктан анда көн саен барып-кайтып йөрү мөмкин түгел. Бер баргач, печәнне чабып-өеп бетергәнче шунда торырга туры килә. Шулай ук колхозчыларның да барысын җибәрә алмыйсың. Ялгызакларны, мәсәлән, ничек итеп йорт-җирен калдырып җибәрмәк кирәк? Карткорыны җибәрүдән фәтва юк. Печән чабу - авыр эш. Аны теләсә кем булдыра алмый. Җитмәсә, авылның ныклап эшләрдәй ир-атлары да бармак белән генә санарлык. Күбесе сугыштан кайта алмыйча ятып калды... +Бик тырышканнан соң да әле печәнгә барырдай нибары унике хатын һәм өч бөртек ир заты җыелды. Ә чабасы печәнебез илле җиде гектар! Печән чапкычыбыз да юк ичмаса. Барын бар ул, ләкин ватык. Ни эзләп тә һичкайдан запчасть таба алмадым. +Уйладым-уйладым да, әлеге унике хатын-кызны һәм өч бөртек ирне ияртеп, шул халыкның барысына бер атнага җитәрлек азык-төлек төяп, болынга үзем киттем. Халыкка ышанмаудан түгел. Халык бик гадел, эшчән безнең. Ләкин, сынаганым бар, "хуҗа" үзе эшләгәндә, эш бөтенләй башкача, яхшырак бара инде ул. +Сугышка кадәр, баһадирдай ир-егетләр бар вакытта, ул илле җиде гектар болынны дүрт-биш көн эчендә егып сала торганнар иде. Ә бу ел без бер атна маташып та нибары егерме өч гектарын гына чаба алдык. Бердән, печәне бик калын, эченә керсә, ат күренми. Икенчедән, ни әйтсәң дә, печән чабу хатын-кыз эше түгел бит инде ул. Тагын бер хикмәте бар: ашауның юне юк. Дөрес, токмачлы куе ашын туйганчы ашарга була, икмәге дә бирелә. Әмма печән чапкан кешегә алар гына әллә ни зур куәт кертә алмый шул. Шулай булгач, кешеләрне куырып, ашыктырып та булмый. +Тиешле көнне безгә тагын бер атналык азык китерделәр. Ул көн үзенә күрә бер бәйрәм шикелле булды. Колхоздан җибәргән ризыклар өстенә өйдә калган тугантумачалары печәнчеләрнең кайсына җиләк, кайсына каймак-май, кайсына чәй әйберләре җибәргәннәр иде. Ә миңа бернәрсә юк. Сәкинәм булса, ул да берәр әйбер җибәргән булыр иде дә соң, ни хәл итәсең... +Бик кыен булды миңа ул көнне. Күңелем тулып, күземә яшьләр килде. Әйбер килмәгәнгә түгел! Печәнчеләр мине үземә җибәргәннән дә болайрак сыйлады ул көнне. Ялгызлык, таянычым, көтәр кешем булмау өзгәләде күңелемне. Ашым - аш, эшем эш булмады. +Безгә азык алып килгән кеше кайтырга җыена башлагач, әйтәсе сүзем барые сиңа, дип, Галим абзый мине читкәрәк алып китте дә: +- Теләсәң нишлә, энем, болай булса, бу печәнне уракка төшкәнче майтарып чыга алмыйбыз без! - диде. +- Ник алай дисең, Галим абзый? +- Ник икәне күз алдында бит, Өлфәт энем: тагын бер грамм да ит алып килмәгәннәр ләбаса! Ә син үгез суеп китерәләр, дип әйткәннең! +Әйе, печән чаба башлаган көнне ашның "коры" икәнлеген күргәч, сугышка кадәр печәнчеләргә көненә берәр кадак ит ашата торганнарые, хәзер андый гадәт юкмыни, председатель, дип, бер теленә шайтан төкергәне, уенын-чынын бергә кушып, миңа төрттереп куйган иде. Ә мин, шаярып: +- Гафу итегез инде, туганнар, онытып җибәргәнмен шул. Юлга кузгалып киткәндә генә искә төште ул нәрсә. Әмма артык хафаланмагыз, алдагы атнада алып килерләр, колхозның нәсел үгезен суеп китерергә кушып киттем! - дип җавап биргән идем. Галим абзыйның шул сүзне искә төшерүе иде. +- Уйнап кына әйткән идем бит мин аны, Галим абзый, - дидем мин, түзә алмыйча көлеп җибәреп. - Нәсел үгезен суярга ярыймы соң инде? Сыерларыгыз кысыр калса, үзегез үк мине каргаячаксыз бит аннары! +Ләкин Галим абзыйның бер дә исе китмәде: +- Ә безгә ни әбизәтелне үгез, безгә тана ите дә ярый, энем! +- Яравын ярар да ул, Галим абзый, ләкин барысы да исәптә бит алар. Бөтен ил буенча терлек арттыру өчен көрәш барган вакытта карап торган уналты баш тананың да берсен суйсак, колагымнан асып куймаслармы икән соң мине? +- Ә син асмый торган итеп эшлә! +- Алай итеп буламы икән соң? +- Була, энем Өлфәт, бик була! Тик әзрәк башыңны эшләтергә генә кирәк. +- Мәсәлән? +- Әйтик болай: безнең авылның көтүе иртә-кич авыл буендагы күпер аша үтеп йөриме? +- Йөри, шуннан? +- Шуннан шулай: күпердән чыкканда, такта арасына кысылып, берәр тананың аягы сынарга мөмкинме? +- Мөмкинен мөмкин дә, тик моңарчы андый хәлнең булганы юк ич әле. +- Булмаса - булыр! Менә болай тора эш, энем: давай, син миңа шушы безгә ризык китергән атка утырып кайтып килергә рөхсәт ит әле, яме? Калган ягын мин үзем чамалармын аның. Хәзер бер тананы кызганмасак, кышын йөзе белән кайтачак ул! +Бер уйлаганда, Галим абзый сүзендә дә хаклык юк түгел. Дөрес сайрый ул: печәнчеләрне арурак ашатып, печәнне яңгырлар киткәнче, ныклап торып урак урырга керешкәнче чабып-өеп кайтсак, бик шәп булыр иде! Узган кыштагы шикелле, колхоз терлекләренә нәрсә ашатыйк икән, дип баш ватып тормас идек аннары. Ләкин... +- Бернинди законга да сыя торган эш түгел бит бу, Галим абзый! +- Сыймаса - сыяр, син һич кенә дә аптырама аның өчен! - диде Галим абзый, гел үз сүзен куәтләп. - Сыйдырырбыз аны, сыя торган итеп эшләрбез. Закун гына түгел, шайтан үзе дә бәйләнә алмаслык итеп эшлим мин аны. Менә шул: Галим абыең әйткәнне диярсең, эшлим. Булдымы? +Мин "юк, Галим абзый, ярамас ул алай! Тиктомалга кайтып китүеңә печәнчеләр дә гаҗәпләнер" дип әйтмәкче булып авызымны ачкан идем, әмма яшь чагында читтә йөреп шомарып беткән һәм шул шомалыгы, үткенлеге, тәвәккәллеге аркасында "Әйтсә Эшли" кушаматы алган Галим абзый мине тыңлап тормады. Кинәт сыгылып төшеп, эчен тотты да инде кайтып китәргә торган азыктөлек китерүченең арбасына барып ауды. +- Әйдә, сеңлем, ку тизрәк атыңны! Үләм ату, эчем бик каты авырта! Һич тә тәкатем юк, әйдә, райун бүлнисенә калдыра китәрсең мине! +Ул моны шундый илереп, чын авыру кеше сыман итеп әйтте, хәтта аны мин үзем дә кызганып куйдым. Шаярма, Галим абзый, төш арбадан, дияргә теләсәм дә, телем әйләнмәде. Ул арада алар атларын чаптырып китеп тә бардылар. +Тәки үзенекен итте Галим абзый. Икенче көнне, төш авышуга ук, ит төяп килеп җитте. Ит исен сизгәч, печәнчеләрнең ничек куанышканын күрсәң иде син, туган! "Ура!" кычкырып, һавага чөя-чөя, кочаклап үбә-үбә рәхмәт укыдылар үзенә. Әле кичә генә үләр чиккә җитеп авырып кайтып китүе турында бөтенләй искә алучы да булмады. Бары тик кичен, ит ашап кикереп куйганнан соң, чая телле Маһисәрвәр апа гына, кинәт бик зур ачыш ясаган кешедәй итеп: +- Бу ничек болай булды суң әле, Галим, пәрәми: син кичә, бик борсаланып, бүлнискә барам, дип кайтып киткәннең ләбаса, безгә ит китерәселәрен сизгәч, эчең төзәлде дәмени? - дип сорап куйды. +Әмма Әйтсә Эшли бу юлы да югалып калмады: +- Сиңа көлке, тишек борын! - диде ул, бик җитди итеп. - Сиңа кызык. Ә Галим кордашың чүт кенә теге дөньяга китми калды кичә. Клизма ясап, эчне юдыртып чыгармасалар, беткән буласы икән баш. Брач әйтә, тагын биш минут соңга калсаң, бу якты дөнья белән хушлашасы икәнсең, абзыкаем, запур булган сиңа, эчәкләрең шартлыйсы булган тагын биш минуттан, ди. Ярый әле кайтышлый ук райун бүлнисенә кагылырга башым җитте. Сразы рәхәтләнеп киттем шуннан ары. Кеше печән чапканда ничек итеп сәламәт башым белән өйдә ятыйм ди инде мин? Килдем менә... Ә син авыз җырып көлгән буласың тагы! +Маһисәрвәр апа: +- Әйттем исә кайттым, Галим кордаш, ачуланма, мин алай ук булганын белмәдем бит! Үземнең миңгерәү башым белән, әллә хатынын бик сагынган да, шуңа авыруга салышып кайтып килде микән дип уйлаганыем, - дигәч, барысы да рәхәтләнеп бер көлешеп алдылар да, шуның белән бетте. +Табын яныннан купкач, Галим абзый мине култыклап алды да: +- Әйдәле, Өлфәт, идарәдән әйтеп җибәргән әманәтләрне тапшырасым бар сиңа, - дип, Кама буена алып китте. +Икебез дә яр буена утырышкач, түбәтәен кыңгыр салды да, хәйләкәр елмаеп: +- Син миңа ачуланма инде, прсидәтел, - диде. - И бернәрсәдән дә хафаланма. Бөтенесен наять итеп, ничек әйткән, шулай эшләдем. Кичтән баҗайга барып, көтүне иртәнге эңгер-меңгердә үк алып чыгарга куштым. Ә үзем, әйбәт кенә бер күсәк белән нык кына бау алып, таң тишегеннән күпер төбенә барып утырдым. Көтү күпергә килеп керүгә, йомылып кына сикереп чыктым да матур гына бер чуар тананы мөгезеннән ялт - электереп тә алдым! Ә көтү үтеп киткәч, прәме күпер өстендә бәйләп җыктым да суйдым үзен. Бичара тана җан биргәч кенә теге күсәк белән аягын сындырдым да, баҗайга көтүен шул тирәдәрәк тотып торырга кушып, авылга барып, заффирмы Рәдиф белән завхузны алып килдем. Аннары прәме шунда күпер өстендә тунадык та, ит булды менә. Рәдиф, райун сталаваена илтеп тапшырыйк, дип маташканые маташуын, ну мин авыз да ачтырмадым тегеңә. Шушындый Алла үзе китереп тоттырган нигъмәтне анда илтәләрме соң инде, Рәдиф энем! Ит ашамыйча печән чапкан кешеләрне кайда күргәнең бар? Печәнчеләргә алып барабыз и бетте-китте! дигәч, артык карыша алмады. Карышырые да, миннән өркә ул. Прсидәтел булган чагындагы махинатсияләрен байтак беләм мин аның. Шуңа исәпләшә ул минем белән. Ә запур булган диюем болай гына анысы. Пычак булсынмыни миңа? Бүлнискә кагылуым хак. Теге безгә азык китергән кыз шикләнмәсен дип кереп чыктым мин анда. Брачка да, чуртка да күренеп тормадым. Ишек төпләрендәге эскәмиядә биш-ун минут утырдым да чыктым. Менә шулай, энем Өлфәт, әйтсәм эшлим инде мин! +Нишләтәсең инде аны? Вакытында тыеп кала алмагач, хәзер сүз озайтып торуның файдасы юк иде. +- Ярый, Галим абзый, булган-беткән инде. Ләкин бүтән вакытта мондый эшең кабатланса, яхшылык көтмә! - дию белән генә чикләндем. +Ә тана ите ярап куйды! Бөтенләй бүтәнчә эшли башлады печәнчеләр. "Коры" аш ашаган көннәрдә кайбер печәнчеләрнең покосны йә бик тар алып, яисә күрер күзгә киң алып та, астын чи калдырып чабуларына эчем пошып, кисәтү ясагач: +- Теләсә ни әйт, прсидәтел, әмма үтерсәң дә, шушыннан әйбәтрәк итеп чаба алмыйм! - дип әрепләшүчеләр дә бетте, эчем йомшады, дип, атлаган саен тал арасына йөгерүчеләр дә күренми башлады. +Бәхеткә каршы, көннәр бик матур торды. Чапкан чакта яугалап китеп шиккә салса да, печәнне җыйган көннәрдә ник бер генә яңгыр төшеп карасын. Тотынуыбызга унтугызынчы көн дигәндә төшке ашка соңгы богылны коеп кайттык. Шул ук көнне авылга кайтып китәрбез дип тә ниятләп тора идем, ләкин әлеге шул Әйтсә Эшли Галим абзый: +- Син алай борчак урынына куырма инде, энем Өлфәт! Адәм баласына гел эшләп кенә торырга димәгән, вакыты белән әз генә булса да ял да кирәк аңа! Давай, ашыкмыйк алай. Хатын-кызлар Иделдә бер рәхәтләнеп өс-башларын юсыннар, без, ирләр, сакал-мыекларыбызны кырыйк. Керле кием белән кайту килешми, безнең татар андыйны яратмый ул! - дигәч, башкалар да аның фикерен куәтләгәч, каршы килмәдем. +Шулай да күңелем тыныч булмады ул көнне. Су да коенып карадым. Җәйрәп тын гына агып яткан Кама суларының матурлыгына сокланып, әледән-әле чалт та чолт сикергәләп куйган балыкларны күзәтә-күзәтә әллә кайлардан урап та кайттым. Тик барыбер нидер җитми, нигәдер эчем поша. Хәтта, җәяүләп үзем генә кайтып китимме әллә, дип тә уйлаган идем. Әмма, председатель, паром мәшәкатьләреннән куркып, безне ташлап кайтып китте, дип үпкәләрләр дип, ул уемнан кире түндем. Ә тәвәккәлләп кайтып китсәм, бик шәп буласы икән, туган! Их, әйбәт буласы икән кайтып китсәм!.. +Галим абзый сүзендә торды. Көндез үк безнең болыннан ерак булмаган землянкада яшәүче маякчы карттан зур гына көймә алып килеп куйды да кичке аштан соң (ул көнне кичке ашны да гадәттәгедән иртәрәк әзерләгәннәр иде) теләгән печәнчеләрне төяп, Камада йөздереп, җырлатып йөртте. Тавышы әллә ни моңлы булмаса да, үзе дә кушылып җырлады. Аларның җыры бөтен кич буе су өстен тутырып, әллә кайларга яңгырап торды. +Ни кыстап карасалар да, мин алар белән бармадым. Күңелем әллә нишләп боек иде. Акылым белән бик тыныч булырга тырышам. Нигә болай ашкынасың, нигә моңланасың, күңел, дип, үземне үзем орышып та карыйм. Юк, булмагач, булмый инде! +Нәрсә турында уйлый башласам да, уйларым шул Сәкинәгә, улым Иреккә барып тоташа. Гел Сәкинәм күз алдыма килә. Ул - кыз, мин егет чакта сирәк-мирәк кенә күрешүләрне, сабантуйларында урманда чәчәк, җиләк җыеп йөрүләрне исәпкә алмаганда, җәмгысы атна-ун көн генә торып калдым бит мин аның белән. Ай күрде, кояш алды гына булды. Ә онытып булмый менә! Һаман шулай мине сугышка озаткандагыча чибәр булып, тыйнак, мөлаем һәм сабыр булып каршыма килә дә баса. Күзне йомудан мәгънә юк. Маңгай күзеннән тыш адәм баласының күңел күзе дә бар бит әле. Аны берничек йомып та, каплап та булмый! Өстенә яшел сатин күлмәген, аягына зәңгәр брезент туфлиен кигән, башына зәңгәр җирлеккә ак бизәк төшерелгән ефәк косынкасын бәйләгән дә, эх, Өлфәт, нишләдең син, мин сине шуның өчен сөйгән идеммени, дип, шомырт кара күзләрен текәп, тилмереп каршымда тора да тора... +Көндез, эш белән мәшгуль чакларда, ул кадәр читен түгел әле. Ә менә буш вакытларда, бигрәк тә кичләрен йокларга яткач!.. Әйтеп-сөйләп кенә аңлата торган түгел инде ул сагышны... Шул ук вакытта Янтыкка барып, сөйләшеп-аңлашып карарга да көчем җитми, үҗәтлегем ирек бирми. Хафиз карт сүзләре исемә төшә дә, йөрәгем тагын жу итеп китә. +Ә Галим абзый әйтә, ашыкмадың микән, энекәем, Сәкинәңнең бер дә андый-мондый кырын эше сизелгән шикелле түгелие, алай-болай булса, авыл җирендә андый нәрсә сизелми калмый торгание ул, ди. Бүтәннәр сизмәсә дә, мин абайламый калырга тиеш түгелием, мин белмәгән нәрсә юк безнең авылда. Ну мин бер дә андый-мондый хәлен сизмәдем Сәкинәңнең. Хафиз, карт шайтан, ялганнарга да мужыт ул, ди... Аптырадым инде. Нишләргә, кайсына ышанырга да белгән хәл юк... +Мин яр буенда шулай уйланып-өзгәләнеп утырган вакытта, кинәт безнең печәнчеләрнең шалашлары тирәсендә шау-шу башланды. Нигә болай ду куптылар икән, әллә берәрсенең шалашына елан-фәлән керде микән дип, яннарына йөгереп барсам, кайберләре күз яше белән еларга ук тотынган. +- Ни булды, иптәшләр, нигә болай дөнья шаулатасыз? +Гадәттәгечә, бу юлы да Маһисәрвәр апа чәчрәп чыкты: +- Нигә буламыни, пәрәми! Күрмисеңме әллә, яна бит! - диде ул, күктәге кызыл яктылыкны күрсәтеп. +- Шәфәкъ балкышы түгелме соң, Сәрвәр апа? - дидем мин, әле һаман үз уйларымнан арынып җитә алмыйча. +- Бу кадәр дә сантый булырсың икән, Өлфәт энем! Нинди шәфәкъ яктысы булсын ди ул сиңа? Шәфәкъ шул якта була димени? Кояш баешында була бит ул шәфәкъ. Ә бу ут кыйбла ягында лабаса! +Йөрәгем дерт итеп китте. Яктылык, чыннан да, кыйбла ягында, ераклыгы да шул безнең авыл тирәсендәрәк иде! Әгәр ут шунда булса - харап! Янгын сүндерердәй кеше юк анда хәзер. Буйдан-буйга өтеп чыгачак ул ут авылны. Җиле алай зыянлы түгел түгелен. Ләкин ут үзе җил чыгара бит ул! Җитмәсә, көннәре дә бик эссе торды бу арада. Суыбыз да ерак!.. +- Җә инде, әйт, ичмаса, берәр сүз, нигә өннән чыгып калдың? Болай карап торып булмый ич! - диде Сәрвәр апа, утка баскандай сырпаланып. - Җигик атларны да китик кайтып тизрәк. Бетә бит ату авыл янып! Сүндерер кеше юк бит анда! +- Ничек кайтып китәсең ди? Төнлә паром эшләми, Маһисәрвәр апа! Паромчы өенә, авылларына кайтып куна ич ул! +- Чукынып кына китсен инде, алай булса! Өем янса да жәл түгел, кадалсын анысы. Страхование бар. Андый гына өй салырлык акчасы чыгарые әле. Ну кәҗәм янса - бетте инде баш! Кәҗәм кәҗә ише генә түгел, сыерыңа алыштыргысызые, билләһи. Кәшифәм кәҗәмне генә чыгарып калса ярарые, Ходаем-бер Аллам! Булмас, чыгара алмас ул йокы чүлмәге! Итәгенә ут капканчы гыр-гыр йоклар да, итәге яна башлагач чыгып чабар, тавык мие капкан нәрсә! Кемгә охшап шулай ваемсыз булгандыр инде!иБер дә кыз балага охшамаган бит!.. Ичмаса, йөзә белмим. Йөзә белсәм, ике дә уйламасыем: Идел тармагын йөзеп чыгарыем да кайтып китәрием! +Әйбәтрәк өйле, сыерлы-сарыклы кешеләр, кайгырышсалар да, артык аһ ормыйча гына торганда, Маһисәрвәр апаның шушылай үрле-кырлы сикеренүе, бер караганда, шактый мәзәк тоела иде, әлбәттә. Тик аңар да ачуланып булмый шул. Күз карасы кебек бердәнбер кәҗәсеннән дә коры калса, нишләр ул? Шулай да паникага юл куярга ярамый иде. +- Ярар, җәмәгать, тынычланыгыз, ул кадәр борчылыр урын юк әле! Син дә алай бик үрсәләнмә, Маһисәрвәр апа! Моннан торып кына бер эш тә чыгарып булмый. Кызың Кәшифә өйдә ич синең, ул-бу булса, кәҗәгезне чыгармый калмас! Минемчә, ул янгын безнең авылда булырга тиеш түгел. Безнең авыл уңдарак, әнә тегендәрәк бит! - дигән булдым мин халыкны да, үземне дә шуңа ышандырырга омтылып. +Бер дә пошынмаган атлы булып, үз шалашыма кереп киттем. Ә үземнең йөрәк, менә чыгам, менә ярылам, дип дөп-дөп тибә, өстемә салкын су койгандай, бөтен тәнем калтырый иде. Йоклау түгел, керфек тә какмадым мин ул төнне. Мин генә түгел, башкаларның да күзен йокы алмады: төне буе борчылып, мыдыр-мыдыр сөйләшеп чыктылар. +Таң сызыла башлау белән торып, атларны җиктек, әйберләрне төядек тә кайтырга чыктык. +Кичә тикмәгә генә пошынмаган, юкка гына кайтып китәргә ашкынмаган икән ул! Төнге янгынның безнең авылда булганлыгын паромчы рус картыннан ук ишеттек. Начар хәбәр бик тиз йөри, диләр шул, яхшысы гына көттереп килә аның. +Безнең авыл янганын һәм бер генә йортның көле күккә очуын әйтсә дә, кем йорты икәнен белми иде паромчы карт. Анысын, кайтып җитәргә унбиш чакрым калгач, Анаташ авылында ишеттек. +- Артык кайгырышмагыз, туганнар, бер генә өй, прсидәтелегезнеке генә янган. Ярый әле өе читтәрәк булган, бүтән йортларны саклап кала алганнар. Ничава, прсидәтел кешенеке булгач, зыянлы түгел, тагын салып керер әле! - дип "юатты" безне шул авылның бер карты. +Без авылга кайтып кергәндә, минем өйнең миче дә кара күмергә әйләнгән баганалары гына утырып калган иде. +Өең нилектән янган, ут кайдан чыккан, диярсең инде син, туган. Мин печәнгә киткәннән бирле ни миченә, ни казан астына ягылмаган йорт үзеннән-үзе генә кабынып китмәгәндер, билгеле. Берәрсе миңа үч итеп эшләгән эш икәнлеге көн кебек ачык иде. Ә менә кем эше икәнлеген мин бүгенгә хәтле тәгаен белмим әле. Ихтимал, моннан соң да шулай сер булып калыр инде бу мәсьәлә. Хәер, мин аны ачыкларга тырышмыйм да. Хәзер, инде күп еллар узгач кына түгел, элек, кешедә өйдәш торган чакта да төпченеп йөрмәдем. Гомумән, йортсыз калуыма әллә ни зурлап хафаланмадым мин. Өйне аны, теләсәм, шул ук җәйдә салып керергә мөмкин: халык булышачак иде. Бүрәнәләрен генә тап, салып бирәбез без сиңа өй, дип тә әйтеп карадылар. Ә өй җиткереп чыкканчы безгә кереп тор, дип, печәннән кайтып төшкән көнне үк җиде-сигез кеше үзләре килеп әйтте. Алтыпочмаклы йортта ирлехатынлы гына торучылары да бар иде. Әмма мин аларга бармадым. Үзем теләп, дүрт балалы, кечерәк кенә өйле, ире сугышта вафат булып калган Әминә апаларда тора башладым. Ялгызлык куркытты мине. Шуңа Әминә апаларга, шау-шулы өйгә күчтем... +Әйе, йорт салу кайгысы юк иде миндә, туган, йорты кадалып китсен иде, тик мин печән чабып йөргән көннәрдә Сәкинә Чиләбегә китеп барган булып чыкты. Көткәндеркөткәндер дә, мин бер тапкыр да Янтыкка яннарына барып карамагач, ачуланып чыгып киткәндер, күрәсең. Малайны да алып киткән. Калдырган булса, үземнең яныма алып кайтыр идем дә бер иптәш булыр иде, ичмаса. Киткәннәренә дүрт айдан артык гомер узды, ә мин бер генә тапкыр булса да хәлләрен сорашып кайта белмәдем шул! Минем ишеләрнең шул инде ул: дуамаллык - алдан, акыл арттанрак йөри... Хәзер бик сөйләшәсе иде дә - Сәкинә юк! +Мин шулай мең төрле уйларга чумып, аптырап-алҗып йөргәндә, райком секретаре Гадел абый килеп төште. Бик кызып урак урган көннәр иде бу. Килеп төшү белән үк машинасына утыртып, ул мине кырга, уракчылар янына алып китте. +Кул белән уручылар да, маңгай тирен агызгычыбыз да (лобогрейканы бездә шулай дип йөриләр) әйбәт, чиста уралар иде. Ул яктан минем йөзгә кызыллык килмәде. Уракчылар эшеннән канәгать булып кайтты Гадел абый. +Аннары дәүләткә икмәк тапшыруның ничек барышын сораштырды. Дөресен әйтергә кирәк, ул мәсьәләдә эшләр бик шәптән түгел иде безнең. Районда иң артта ук булмасак та, мактанырлык эш юк иде. Тагын да дөресрәк итеп әйткәндә, ул эшне мин үзем бик ашыктырмый идем. Башта, яңгырлар башланганчы, урып-җыеп калырга кирәк, калганы үз җае белән барыр әле, дип уйлый идем һәм шул фикеремне Гадел абыйга да әйттем. Ләкин ялгыш уйлаганмын икән. +- Миңа синең күпме уруың гына түгел, күпме икмәк тапшыруың да кирәк! - диде ул, шактый кырыс итеп һәм нык кына орышып алды. +Сүз юк, ул да үзенчә хаклы, чөнки беренче җавапны ул бирә. +Әмма мин дә үземчә хаклы идем. Хикмәт шунда, әлеге дә баягы, колхозыбыз кечкенә булганлыктан, үзебезнең автомашинабыз юк, район автоколоннасыннан да машина артмады. Бөтен кырыбыздагы игеннең ашлыгын уру да, сугу да, дәүләткә илтеп тапшыру да гел шул егерме сигез баш ат җилкәсендә. Шунлыктан сугылган ашлыкны вакытында тапшырып өлгертә алмыйбыз. +Менә гнуларны сөйләп биргәч, Гадел абый шушы араларда ук автоколоннадан бер машина җибәртергә вәгъдә бирде. Аннары папиросын кабызып алды да: +- Йә, хәзер үз тормышың хакында сөйлә инде. Нишләргә, ничек яшәргә уйлыйсың? Йорт салырга җыенасыңмы? Исәбең булса, сузма. Хәзер үк хәстәренә кереш! Без дә мөмкин кадәр ярдәм итәрбез, - диде. Аталарча якыҗитеп, үз итеп, иңемә кулын куйды. +- Йортны салырга булыр ла анысы, Гадел Салихович. Колхозчылар да булышабыз дип тора. Ләкин бер хикмәте бар бит аның: салып куйгач, тагын яндырмаслармы икән соң? +- Да, сорарга да онытып торам икән: үзең кемнән шикләнәсең? Кем эшедер дип уйлыйсың? +- Атап берәүне дә әйтә алмыйм. Бер дә алай үчләшкән кешем юк иде шикелле. +- Ә йортыңны яндырганнар бит. Димәк, кемгә дә булса ошамагансың. +- Күрәсең, шулайдыр инде. +- Әйдә, болай сөйләшик алайса, иптәш Хәкимов: алай күңелең тартмый икән, йорт җиткерергә ашыкма син. Ләкин борыныңны төшермә! Каш ярылып, күз чыкмаган. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. +- Яхшы сүзегез өчен рәхмәт, Гадел Салихович! +Инде хушлашып кайтып китәргә җыенгач: +- Ә хатының белән арагыз ничек? Күрешкәнең, сөйләшкәнең бармы? - дип сорады. +- Башта күрергә теләмәдем, үҗәтлегем җиңеп килде. Хәзер сөйләшеп карар идем дә - соң инде: мин болында печән чабып яткан вакытта, малайны ияртеп, читкә - Чиләбегә чыгып киткән. +- Да-а! - диде Гадел абый, беркавым уйланып торгач. - Шәптән түгел икән хәлләрең. Ашыгычлык, дуамаллык харап итә шул сез яшьләрне. Алдын-артын уйлап тормыйсыз, бер кизәнүдә дөньяны җимермәкче буласыз!.. Шулай да уйла әле син, энем, тагын бер кат бик ныклап уйлап кара! Ахыр чиктә Чиләбе җәһәннәм астында түгел ул. Теләгән кешегә анда барып кайту берни тормый. Анысын да хәтереңә алып куй! +Уйландым мин, бик күп уйландым ул көннәрдә. Ахырында шундый нәтиҗәгә килдем: Сәкинәнең кылларын тарткалап карамыйча, Чиләбегә чыгып китәргә ярамый. Башта хат язарга кирәк. Янтыкка барып, әби күзенә күренеп йөрисем килмәде. Сәкинәнең адресын кеше аркылы гына соратып алдырдым да, кичерүен сорап, гафу үтенеп түгел, ә болай гына, улыбыз Ирекнең хәлен сорашып, үзең ничек яшисең, нинди эштә эшлисең, дип кенә хат яздым. +Атна узды, ай үтте - җавап бирмәде бу. Ә минем эч поша. Күңелгә корт керде хәзер. "Менә, Өлфәт, - дим үзүземә, - җавап язарга да теләми хатының. Димәк, кирәгең шул чама гына инде синең! Йөр инде менә хәзер авызыңны ачып!.." +Мин әнә шулай ни эшләргә белмичә, ике күземне дүрт итеп Сәкинәдән хат көтеп йөргән чакта, шул форсаттан файдаланып калырга теләгән кешедәй, теге Гөлүсә дигән укытучы тагын калкып чыкты бит, туган. Шул кызыкай белән тагын бер тапкыр очрашырга туры килде миңа. +Безнең урман - җиләк һәм чикләвек оясы, дип әйткән идем инде мин сиңа. Дөресе шулай аның, туган. Үзебезнең авыл халкы гына түгел, унар-унбишәр километрдагы авыллардан да килеп җыялар безнең урман җимешләрен. Август ахырларында, чикләвекнең иң әйбәт өлгергән чагында, Гөлүсә дә безнең урманга чикләвеккә килгән дә кайтышлый миңа чикләвек калдырып китәргә ниятләгән. Мин колхозчыларның кенәгәләренә хезмәт көннәрен утыртып торганда, бик батыр кыяфәт белән идарәгә килеп керде бу. +- Кая, фуражкагызны салыгыз әле, Өлфәт абый, иң әйбәтләрен генә, үзегез шикелле сап-сарыларын гына калдырып китим әле шушы чикләвекләрнең. Сезнең өчен дип, боларын баштан ук аеры җыйган идем! - ди. +Шулай диде дә, минем ай-ваема һич карамастан, алдыма ун-унбиш стакан сыешлы бер янчык чикләвек китереп куйды. +- Нигә болай юмартланасыз, Гөлүсә, теге чакта юлда калдырып киткән өченме әллә? - дидем мин, уенын-чынын бергә кушып. +- Ярар инде, Өлфәт абый, - диде ул, колакларына кадәр кызарып. - Ул вакытны искә алмыйк инде! Без хатынкызларның шулай икәнен беләсездер ич инде, һич тә юкка үпкәләдем мин ул чакта. Ә бу чикләвекне бер дә күпсенмәгез, рәхәтләнеп ашагыз! Сезнең өчен дип җыйдым мин аны. Уф, үләм, тамагым кипте, кая, бер стакан суыгызны эчим әле. +Мин аңа су салып бирдем һәм, ул авыз очы белән генә, вак-вак йотып кына эчкәндә, калкып-калкып киткән күкрәкләренә, ялтыравыклы кара пута белән кысып буган нечкә биленә, нәфис аякларына сокланып карап тордым. Чибәр иде ул, шайтан кызы, бер дә килмәгән җире юк иде. Әллә инде... Шулчак тагын Сәкинәм күз алдыма килеп басты, һәм мин үз уйларымнан үзем оялып киттем. +- Суларына хәтле эчеп туйгысыз шушы "Чулпан "ның! - диде ул, ә үзе стакандагы суның яртысын да эчмичә өстәлгә куйды. +- Тәмле булса, эчеп бетерегез сез аны. +- Тукта, ял итим азрак. Монысын бетергәч, тагын берне эчәм әле мин, Өлфәт абый. Булгач, пар булсын. Гомер буе ялгыз яшәргә димәгәндер бит миңа! +Аның тел төбе тагын минем өчен хәтәр якны каера башлавын сизенеп, сүзне икенчегә борырга ашыктым: +- Сез теге вакытта укулар бетү белән үк үз ягыгызга кайтып китәргә җыена идегез шикелле. Кире уйладыгызмы әллә, Гөлүсә? +- Ә сез минем китүемне теләгән идегез инде, әйе? +- Аннан әйтүем түгел. Миңа бернинди дә зыяныгыз тигәне юк бит. Болай искә төште дә, кызыксынып соравым гына. +- Их, Өлфәт абый! - диде ул, мәгънәле итеп көрсенеп. Аннары кинәт ниндидер бер кискенлек һәм горурлык белән башын күтәреп, түшәмгә текәлде дә, үз-үзенә сөйләгәндәй итеп, ярсып сөйләргә тотынды: +- Беләм, Өлфәт абый, сезнең миңа равнодушный булып кылануыгызны яхшы беләм. Ләкин асылда алай ук битараф түгел бит сез миңа. Сез минем сезне яратуымны сизәсез, шуңа күрә генә шулай кыланган буласыз. Ә мин сезне аның саен ныграк ярата барам. Әйе, Көрнәледән китмәскә булдым мин. Сез өйләнгәнче беркая да китмәскә ант иттем! Менә шул! Ярый, кәефегезне кырган булсам, гафу итегез! +Шулай диде дә, үзенә дип җыйган капчыктагы чикләвеген дә алырга онытып, йөгереп чыгып китте. Мин бер сүз дә әйтә алмыйча калдым. Аңыма килеп, капчыгын бирим дип артыннан чыкканда, ул инде байтак җир киткән иде. +Тәмам хәйранга калдырып китте ул кыз мине! Чынлап ук яратадыр инде, күрәсең. Яратмаса, кыз баланың болай ачыктан-ачык сөйләшергә йөрәге җитмәс иде. +Ләкин мин аны нишләтим соң? Ничек ярдәм итим аңа? Сүз дә юк, чибәр ул, акыллыдыр да, мөгаен. Ләкин мин Сәкинәмне оныта алмаячагымны сизеп торам. Шулай булгач, болай гына, вакытлыча гына мавыгудан безгә ни мәгънә? Юк, булмый бу болай, тагын берәр тапкыр шулай "бәйләнә" башласа, туп-туры, гафу ит, Гөлүсә, безнең ике арабызда бернинди мәхәббәт була алмый, чөнки минем яраткан кешем бар, дип, дөресен әйтеп бирергә кирәк булыр. Башта авыр кичерсә дә, үзен-үзе алдап йөрмәс, миңа да җиңелрәк булыр аннары. +Ләкин мин аңа бу турыда әйтә алмадым. Шуңа әйтә алмадым, чөнки идарәдә булган әлеге сөйләшүдән соң Гөлүсә ул хакта бүтән сүз катмады. Мин эш белән авыл советына - Көрнәлегә барган чакларда урамда очраштыргаласа да, тыйнак кына исәнләшеп, ягымлы елмаеп, горур гына атлап үтеп китә торган иде... +Ә мин һаман Сәкинә турында уйлыйм, аннан җавап көтә идем. Көтеп-көтеп тә беренче хатыма җавап бирмәгәч, "Нигә дәшмисең, Сәкинә, нигә тилмертәсең? Аерым яшәсәк тә, ир белән хатын ич әле без, аерылышканыбыз юк лабаса? Нигә, ике-өч сүз белән генә булса да, үзеңнең һәм улыбыз Ирекнең хәлләрен әйтеп язмыйсың? Әллә эшең бик кыенмы, ярдәм кирәкме әллә? Кирәк икән - әйтеп яз, кулдан килгәнчә булышырмын" дип, гаебемне танып ук булмаса да, шактый җылы итеп, икенче тапкыр да язып карадым. Әмма... юк, анысына да җавап бирмәде. +Шуннан соң тәмам боегып калдым мин, туган. Бер уйлаганда менә хәзер тотам да янына китеп бармакчы булам. Инде җыена гына башлыйм дигәндә, башка тагын икенче төрле уй килә: "Ә Сәкинә чынлап торып миңа хыянәт иткән булса? Галим абзый, андый-мондый эше сизелгәне булмады, дип әйтә әйтүен... Ләкин дөньяда ул сизмичә калган эшләр дә булырга мөмкин ич! Әнә Хафиз карт бүтәнчә раслап тора лабаса!.." +Менә шул уй килә дә, кинәт тагын ярсып, алдагы фикерләремнән кире кайтам, күңелем суынып куйгандай була. Әмма бу хәл озакка бармый, мин тагын сагышка биреләм, тагын Сәкинәмне тарта башлый күңел... Үзем шул ук вакытта күзгә күренмәгән, әмма мине тоткарлап тора торган киртәне дә ничектер атлап үтә алмыйм... +Тагын дүрт-биш ай көтеп тә икенче хатыма да җавап булмагач, ниһаять, кирелегемне җиңеп: "Синсез һәм улыбыз Ирексез яши алмыйм мин, Сәкинә бәгырем. Ш уның өчен барысын да гафу итәргә әзер торам, тик син дә мине гафу ит! Гафу итәр булсаң, тиз генә хат язып сал. Хатың килгән көнне үк юлга чыгармын да икегезне дә барып алып кайтырмын" , - дип, тә язып карадым. +Ләкин ул хатыма да җавап килмәде. Өзелеп-өзелеп юксынсам да, күрәсең, гаебе булгандыр, шуңа җавап бирмидер, шикләнә торгандыр, дип, шуннан соң мин аны бүтән борчымадым. Бөтен сагышымны эш белән басарга тырышып, эчтән генә сызып яши башладым. +Ә вакыт һаман үтә торды. +Безнең аерым яши башлаганга да өч ел гомер узып китте. Колхозның чираттагы отчет-сайлау җыелышына әзерләнеп йөргән көннәрдә мине райкомга чакырттылар. Гадел^абый үзе дәштергән икән. +- Йә, сөйлә, иптәш Хәкимов, эшләрең ничек? - диде ул, кул биреп исәнләшкәннән соң. +- Әлегә ярыйсы шикелле, Гадел Салихович, - дидем, аны нәрсә кызыксындырганын тәгаен генә белә алмыйча. Аннары колхоздагы хәлләрнең торышыннан башлап киттем: - Ашлыкны сугып бетердек. Үзегезгә мәгълүм, икмәк заданиесен йөз дә егерме җиде процент итеп үтәдек. Чәчүлек орлыкларыбыз да әзер: чистартып амбарга салып куелган. Ел ахырында колхозчыларга да хезмәт көненә кило өч йөздән исәп-хисап ясадык. Ә хәзер утраудагы болыннан печән ташыйбыз. Аны да алып кайтып бетерсәк, алай зур эшебез калмый да кебек. +- Яхшы, алары бик әйбәт булган, иптәш Хәкимов. Сводкалар караганда ук шулай дигән идек. Инде хәзер син миңа шуны әйт: үз хәлләрең ничек? Хатының белән сөйләшеп карадыңмы? Янына барып кайттыңмы? +- Янына бармадым, әмма хатлар язгалап караган идем, Гадел^ Салихович. +- Йә, шуннан? +- Хатларыма җавап язмады. +- Хатны төрлечә язарга була аны, Өлфәт энем! +- Мин дә төрлечә язып караган идем, тик берсенә дә җавап булмады. Аннары мин дә язмый башладым. Күрәсең, үз хәлен үзе белә торгандыр инде. Гаебе булмаса, күптән дөньяның астын өскә китерер, акланырга тырышыр иде ул. Хатын-кыз андыйга хирыс бит, сәбәбе генә булсын! +- Ә нигә син бөтен хатын-кыз да шулайдыр дип уйлыйсың әле? - диде секретарь, җитди тонга күчеп. - Син уйлаганның киресенчә булуы да мөмкин түгелмени? Бәлки, хатыныңның гаебе юктыр, шуңа җавап бирми торгандыр ул. Синең, үзең килеп, гафу үтенүеңне көтәдер, бәлки. Синдә булган горурлык белән синдә булган минминлек нигә анда булмаска тиеш әле? Менә шул хакта да уйланырга кирәк! Өченче ел бер әйткән идем инде, тагын шул сүзне кабатлыйм: минемчә, янына барып, үзе белән сөйләшеп карарга иде сиңа! Бәлки, тезләнеп алдында гафу үтенергә дә кирәктер әле! +- Нишләргә дә белгән юк инде, Гадел Салихович. Оныта да алмыйм үзен, шул ук вакытта янына барып гафу үтенеп карарга да күңелем тартмый. Рәдиф белән чуалганын белүче бар бит! +- Ну-у! - диде Гадел абый, аптырыйрак төшеп. - Кем күргән, мин беләмме икән ул кешене? +- Аның үзен, ихтимал, белмисездер, ә малаен беләсез: районның культура бүлегендә эшләүче Мәлик Хафизов ул. +- Димәк, Мәликнең әтисе Хафиз карт белә? +- Әйе, Гадел Салихович. Сез аны да беләсезмени? +- Аз-маз беләм. Минем янга кергәне бар аның бер-ике тапкыр. Бер-ике күрүдә генә кешене яхшылап аңлавы, әлбәттә, кыен, хәтта мөмкин дә түгел. Ну шулай да... Бик үк саф күңелле сыман тоелмады ул карт миңа. +- Элек алай ялган сөйли торган кеше түгел иде ул, Гадел Салихович. +- Элек, элек. Элекне куйганнар шул аны элеп! - диде Гадел абый, ничектер минем белән килешергә теләмәгән сыман итеп. Тәрәзә буена барып, бераз уйланып торды да кисәк кенә миңа борылды: - Хәер, мондый чакта кеше киңәше белән генә йөреп булмый инде ул. Үзең кара, Хәкимов. Бала-чага түгел син. Мин сине акыл өйрәтергә чакырмадым монда. Монысы сүз җаеннан гына килеп чыккан нәрсә. Башка мәсьәлә буенча дәштергән идем мин сине. - Секретарь кинәт рәсми төскә керде дә: - Эш менә болай, иптәш Хәкимов, без сине "Ватан"га күчермәкче идек, син үзең шуңа ничек карыйсың? - диде. +Мин бик нык борчуга калдым. Шулай булмый хәле дә юк: "Ватан", бердән, зур колхоз, икенчедән, экономик яктан бик артта калган. Өченчедән, кешеләре авыррак холыклы. Шабашниклыкта йөреп көн күрүчеләрне әйтәм. Дүртенче сәбәбе дә бар: минем председатель булып эшли башлавыма нибары өч ел гына бит әле, шулай булгач, күпме генә тәҗрибәм бар да, андый зур колхозны ничек җитәкләрмен ди мин? +- Әгәр чынлап әйтүегез булса, мин категорический каршы моңа, Гадел Салихович! +- Сәбәбе? +Әлеге дүрт сәбәбемне санап бирдем һәм, шуларга өстәп: +- "Чулпан"да эшләр җайланып кына килгәндә, халыкның да, хуҗалыкның да рәтенә төшенеп бетеп кенә барганда башка җиргә күчеп китәргә һич тә теләгем юк! - дидем. +- Бүтән сәбәпләрең бармы? - диде ул, боларына бер дә алай исе китмичә. +- Бар. "Ватан"га күчеп, тагын бер шелтә алырга теләмим. Теге елдагысы да өстемдә кара тап булып тора әле! +Райком секретаре мәгънәле генә итеп елмаеп куйды. Аннары блокнотына нидер язды да: +- Ярый, анысы безнең гаеп. Киләсе бюрода карарбыз ул мәсьәләне. Кадрларны мактарга оныткалыйбыз да икән шул кайчакта! - диде һәм, шундук җитдиләнеп, сүзне тагын үз җаена борды: - Ә "Ватан"га барырга теләмәвеңнең сәбәпләре җитди түгел, иптәш Хәкимов. Үзебезгә генә ошаган җирдә эшли торган вакытлар да җитәр, әлбәттә. Әмма хәзергә андый чак түгел әле. Иртәрәк әле аңа. Һәркайсыбыздан сәләтенчә таләп ителә әле хәзергә! Һәркайсыбыз булдыра алганча эшләргә һәм мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тиеш... Ә синең "Ватан"да эшләрлек сәләтең барына мин ышанам. "Чулпан"да калдыра алмыйбыз без сине. "Ватан" штурвалын тоттырмакчы булабыз. Бүген генә уйланган нәрсә түгел бу. Өең янганнан соң, йорт салырга ашыкма, диюем дә шул максатны күздә тотып әйтелгән сүз иде. +- Миннән башка кеше юкмыни соң, Гадел Салихович? +- Кешесе күп лә аның! Хәзерге председатель Мосафировны калдырырга ярамавын сизенеп, аның урынына төпләнеп калырга теләп, үзләре ымсынып йөрүчеләр дә бар. Әмма безгә андыйлар кирәк түгел. Эш майтарырдай, "Ватан"да тәртип урнаштырырдай кеше кирәк безгә! Сер түгел, "Ватан" - районда иң артта килүче хуҗалык... Кыскасы шул: бар, кайт та "Чулпан"ның отчет-сайлау җыелышын әзерли башла. Көнен билгеләгәч, хәбәр итәрсең, мин үзем барырмын җыелышыгызга. +Мәсьәлә әнә шулай кабыргасы белән китереп куелса да, мин ризалык бирергә ашыкмадым. +- Хәзер генә өзеп берни дә әйтә алмыйм, Гадел Салихович. Халык сайлап куйган бит мине "Чулпан "га. Алар нәрсә дияр бит әле, - дип, эшне бөтенләй үк өзеп бетермичә кайтып киттем. +Көн шундый суык - авызыңны ачсаң, сулуга каба. Теләсәң, шул зәңгәр суыкны пычкы белән турап, әрдәнәләп өеп куеп булыр төсле. Тере җан ияләре ничек түзә торгандыр, хәтта авыл йортларының капкаларына тикле "тим-ә-ә-ә!", "үлә-ә-әм!" дип елап-сыкрап кына ачыла. Кояш үзе дә туңган, ахрысы, - "колакларын" тырпайтып тора, яктылыгы да кими төшкән. Ярый әле җиле юк. Җиле дә булса, капкаңнан баш тыгып, урамга карый алмас идең! +Ә Гадел абый иртәнге унга ук килеп җитте. Җыелыш көндезге сәгать икедә башланды. +Тиене тиенгә туры килсә, кереме чыгымыннан артмаса, ягъни, киресенчә, чыгымы кеременнән артып китмәсә, колхоз отчет-сайлау җыелышы әллә ни кызыклы да, тавыш-гаугалы да булмый. Бездә андый чатаклыклар юк иде. Шуңа күрә җыелышның отчет өлеше шома гына барды дияргә була. Дөрес, Рәдиф: +- Менә өч ел инде Хәкимов ел саен печән өстендә печәнчеләргә йә тана, йә сыер суйдырып, бушлай ашатып килә. Минемчә, узган елгы сыер итен печәнчеләрдән түләттерергә кирәк, - дип тәкъдим кертергә азаплана башлаган иде башлавын. Әмма халык аңа: "Ниткән түләү ди ул?!" - дип, авыз ачарга да ирек бирмәгәч, Гадел абый да ул мәсьәләне күтәреп алмагач, шундук тотлыгып калды да: - Мин болай гына, колхоз милке өчен эчем пошып кына әйткән идем, түләтмисез икән - кирәк түгел! - дип мыгырданып, урынына утырырга мәҗбүр булды. +Ишек катында торучы Галим абзый: +- Беләбез инде, олан, синең колхоз өчен ничек тырышканыңны сөйләп тору кирәк түгел! - дип ипләп кенә әйтеп куйгач, бөтенләй кечерәеп, халык арасына сеңеп калды. +Ә менә сайлау өлеше башланып, Гадел Салихович мине председательлектән азат итүләрен үтенгәч исә җыелыш бик нык кызып китте. Иң элек теге вакытта кәҗәсе өчен кайгырып, нишләргә белмичә сырпаланып йөргән Маһисәрвәр апа сүз алды: +- Бу ниткән тамаша була инде, иптәш сиклитар? - диде ул, урта рәттә утырган җиреннән сикереп торып. - Калхузны аякка бастырып килгәндә генә нигә алай алып китмәкче буласыз безнең Өлфәтне? Без бүтәннәрдән киммени? "Ватан"да кеше беткәнмени? Алты йөз йортлы авыл бит ул! Үзләреннән сайлап куйсыннар прсидәтел. Юк-юк, Хәкимов Өлфәтне беркая да җибәрмибез без! Адәмчә яши башладык, дип торганда гына эшме соң инде шулай? Башкалар ничек дияр, мин үзем каршы бу эшкә! Менә шул! +Маһисәрвәр апа артыннан сүз алган Галим абзый да шул рәвешлерәк сөйләде. Тагын биш-алты кеше аларның фикерен куәтләп чыкты. +Болай булса, үзебезнең "Чулпан"да калам, ахрысы, дип куанып утырган идем мин. +Аннары Гадел абый сүз алды: +- Беренчедән, - диде ул, - безнең өчен "Чулпан" да, "Ватан" да, башка колхоз да - барысы да бер үк дәрәҗәдә якын! Берсен дә аерып карамыйбыз. Иптәш Хәкимовны да сезне кимсетеп караганнан күчерергә җыенмыйбыз. Аның сезгә кирәкле кеше булуын да, сезнең аны хөрмәт итүегезне дә бик әйбәт белеп торабыз. Ләкин сез дә мине аңларга тырышыгыз, иптәшләр: халык белән уртак тел табып, бар көчен куеп, чын күңеленнән тырышып эшли торган җитәкче буларак, намуслы партия члены буларак, Хәкимов Өлфәт "Ватан"га аеруча кирәгрәк. Яшерен-батырын түгел, "Ватан"ның хәле кыен. Моны сез үзегез дә беләсез. Аннан килеп, тагын шунысын да искә алыгыз, иптәшләр, әллә кая китми бит Хәкимов, үзегезнең авыл советы урнашкан күрше авылга гына күчәчәк. Киңәш-табыш итәргә кирәк булган очракларда сез дә аның янына баргаларсыз, ул да сезне бөтенләй үк онытып бетермәс дип уйлыйм. Әйдәгез, алай карышмагыз инде сез. Бушатыгыз Хәкимовны эшеннән! +- Туктале, ул тикле куырма әле син безне, - дип, янә Маһисәрвәр апа сикереп торды. - Уйларга ирек бир әле әзрәк, пәрәми! Үзеннән дә сорап карыйк әле Өлфәтнең, ул үзе нәрсә дияр икән? +Нишләргә инде? Китәсем килми, дисәм, алар мине җибәрмәскә дә мөмкин. Минем, чыннан да, китәсем килми, үз авылың халкы белән эшләү - бер, чит авылда - бөтенләй икенче нәрсә бит ул. Үзебезнең авыл кешеләренең һәркайсының холкын-гадәтен өйрәнеп бетә язган идем бит мин! Ә Көрнәледә бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән бөтенесен яңабаштан башларга туры киләчәк. Ярый ла җайларын табып булса... Шул ук вакытта Гадел абыйны уңайсыз хәлдә калдыру да читен. Райком секретаре булганы өчен генә түгел, кеше буларак, акыллы җитәкче буларак хөрмәт итәм ич мин аны. +- Мине азат итүегезне үтенәм, иптәшләр! - дидем мин, беркавым уйланып торганнан ары. - Яхшы гына эшләдек. Хөрмәтегез өчен рәхмәт! Әмма азат итүегезне үтенәм. Семьям да җимерелде, йортым да янды, шуңа күрә монда эшләргә күңелем тартмый. Анысын да искә алыгыз, иптәшләр! +- Рас үзе шулай дип әйтә икән, көчләп булмый инде алайса, - диде Сәрвәр апа. - Йә, әйтеп кара алай булгач, Өлфәт энем, урыныңа кемне куйыйк соң? +- Бәлки, яңадан Рәдифне куярсыз, - дидем мин, аны үз урынымда калдырырга теләүдән бигрәк, халыкның фикерен беләсем килеп. - Белеме дә бар, тәҗрибәсе дә. Аннары хәзер салу белән дә мавыкмый. +Шул сүзем өчен ул җыелышта миңа бик нык үпкәләде халык. +- Аны кую түгел, исемен ишетергә дә теләмибез, син нәрсә, үзең киткәч, колхоз да тәмам эштән чыксын дисеңме әллә, сугыш елларындагысына да үкенеп бетә алмыйбыз әле. Прсидәтел генә ит - шул көнне үк эчә башлый ул, - диделәр. +Кыскасы, пыр тузынды халык. Аннары: +- Халыкны да, крәстиән эшенең рәтен-чиратын да белә, - дип, Галим абзыйны сайлап куйдылар. +Берәр атнадан "Ватан"да да отчет-сайлау җыелышы булды. Инде әйткәнемчә, хәле мактарлык түгел иде "Ватан "ның. Шуның өстенә тиене тиенгә генә түгел, меңе меңгә туры килеп бетмәгән очраклары да шактый булып чыкты. Кыскасы, моңарчы председатель булган агайны - юантык гәүдәле, каратут чибәр йөзле бер кеше иде ул - яңадан үз урынында калдыру турында сүз дә булмады. Ә менә кемне сайлау мәсьәләсендә тавыш зурдан купты. Иң элек өстенә тышлы яңа тун, башына яхшы бүрек кигән ир уртасы бер агай сүз алды. +- Үзебезнең авыл кешесен сайларга кирәк, ничу монда читтән килгәнне куярга! - диде ул, минем кандидатура тәкъдим ителгәч. - Читтән килеп эшләп караучылар, шөкер, булгалады инде. Тик берсе дә колхозны алга җибәрә алмады. И һәм җибәрмәячәкләр дә! Чит кешегә нәрсә аңа: бүген монда ул, ошамады икән - иртәгә койрык сыртта аның. Булсын дип йөрми алар. Ә хезмәт хакын каера беләләр: акчалата кирәк аларга!.. +Аның артыннан тагын өч ир, ике хатын-кыз шулайрак сөйләп, мине сайлауга каршы чыктылар. +- Йә, тагын кемнәрдә нинди фикерләр бар, иптәшләр? - диде Гадел абый тыныч кына. Бер-ике минут халыкка карап көтеп торды. Бүтән сөйләргә теләүче күренмәде. - Яхшы! - диде ул аннары. Сәламәт кулы белән чәчен сыпырып куйды да иң алдан сөйләгән яңа тунлы абзыйга мөрәҗәгать итте: - Әйтегез әле, иптәш, нинди эштә эшлисез сез? +- Кая кушсалар - шунда! - диде Галләмов. +- Ә узган ел күпме хезмәт көне эшләдегез? +- Син нәрсә пркарур шикелле дупруслый башладың әле мине? +- Сез алай кызмагыз әле, иптәш! Прокурор булып түгел, җыелыш исеменнән үтенәм бит мин: күпме хезмәт көне эшләдегез? +- Ну сиксән җиде булсын ди. Шуннан? +- Ә ел буена барлыгы ничә көн эшкә чыктыгыз? +- Менә анысын санамаган идем шул, иптәш сиклитар. Кирәк буласын белмәдем. Иренмәүчеләр хезмәт кенәгәсен алсын да санасын... Ә миңа бушны чутлап ни файда? +Гадел абый аның сүзләрен сабыр гына тыңлап утырды. Аннары Галләмовның хезмәт кенәгәсен алып килергә кушты да минем кандидатурага каршы чыккан башка кешеләрдән дә, кайда эшлисез, күпме хезмәт көнегез бар, дип сораштыра башлады. +Әмма алары да батырып эшләүчеләр түгел, колхоз белән бәйләнешләре бик чамалы кешеләр булып чыкты. +Теге өч ирнең икесе балта остасы, берсе мич чыгаручы - гомерләрен күбрәк тирә-як районнарда, хәтта чит өлкәләргә чыгып та эшләп үткәрүчеләр икән. Әлеге ике хатынның ирләре дә шулай ук колхозны куандырырлык эш күрсәтмиләр: кышын вак-төяк эштә эшләп йөрсәләр дә, җәйгә чыккач, колхоз эшенең иң кызу чагында, бер кешене унга бүләрдәй вакытта, Урал ягына китеп, печән чабып, утын кисеп, акча сугып йөриләр икән. +Хезмәт кенәгәсен карап, Галләмовның да колхоз эшенә нибары илле бер көн генә чыкканын, аның да җәен шабашниклыкта йөрүен ачыклаганнан соң, Гадел абый ипләп кенә трибуна янына барып басты да, өстенә иске сырма кигән, башына уңып беткән калын шәл япкан кечкенә генә бер хатын-кызга мөрәҗәгать итеп: +- Әйтегез әле, менә сез кайда эшлисез? - дип сорады. +Кечкенә ханым башта сискәнеп-каушап китте. Аннары ялт итеп урыныннан купты да: +- Дуңгызлар карыйм, иптәш сиклитар, дуңгызлар! Безнең ише ирсез-атсыз хатын-кыз кайда эшләсен инде бүтән?! - диде. +- Узган ел күпме хезмәт көне эшләдегез? +- Һей, миннән сорасаң! Көненә ике труддин язабыз дип әйткәннәрне эшкә куйганда. Өченче елымны эшлим инде. Үткән ел күпме труддинем булгандыр, үтер - әйтә алмыйм. Бер дә ул хакта сорашканым булмады. +- Җиде йөз дә унтугыз да җитмеш биш сутый хезмәт көне бар Хәдичә апаның! - дип кычкырды берсе мич артыннан. Күрәсең, бригадир яки ферма мөдире кычкыргандыр, югыйсә алай төгәл әйтеп бирә алмас иде. +- Алай икән! - диде секретарь, мәгънәле генә итеп. - Кызык, бик кызык килеп чыга бит, иптәшләр! Кечкенә генә Хәдичә апа җиде йөз унтугыз хезмәт көне эшләгән, ә чиртсәң, битләреннән кан чыгарга торган тап-таза дүрт ирнең, дүртесенекен бергә кушсаң да, Хәдичә апаныкы хәтле хезмәт көне юк! Бу нәрсә була инде, иптәшләр? Бу килештән ул колхоз ничек алга китсен инде? Җитмәсә, колхозда иң аз эшләүче шул кешеләр, оялмыйча, авыз күтәреп сөйләп торган булалар бит әле! Аларның нигә алай йон кабартулары аңлашыла, әлбәттә: Хәкимов Өлфәт председатель булса, тезгенне нык тотачагын бик яхшы белә алар. Элекке елларда "Чулпан"да да бар иде андый берничә кеше. Ләкин Хәкимов аларга бик тиз чик куйды. Күрше авыл гына бит, ул турыда сезнең авыл шабашниклары да ишеткәннәрдер, билгеле. Галләмов агай да белә булса кирәк ул хакта. Ләкин, иптәшләр, мин сезгә шушы җыелышта авторитетлы рәвештә әйтеп куям: моннан соң шабашникларның юлын ябачакбыз! Сугыш китергән авырлыкларны сылтау итеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүчеләр булырга тиеш түгел киләчәктә! +- Әмма дә дөресен әйттең инде, иптәш сиклитар! - дип, кинәт тәрәзә буенда утыручы бер апа торып сөйли башлады. - Нәкъ өстенә генә китереп бастың инде менә! Бер бүген генә түгел, сугыш башланган елдан бирле шулай килә бездә: җыелыш булса, Галләмов ишеләр бугаз киереп акыра, эшкә килгәндә, анысын безнең ише тол хатыннар эшли. Беркемгә бер сүз әйттерми ул Галләмовлар! Гел алар сүзе өстен чыга. Чыкмасые да, җә өркетеп, җә майлап, прсидәтелне үз якларына аударалар! Син бик дөресен әйтәсең, иптәш сиклитар, Хәкимов Өлфәтне прсидәтел итеп куйсак, аның белән буткалары пешмәсен, аны ярты эчертеп кенә үз якларына аудара алмаслыкларын сизенә алар, шуңа шушылай тыпырчыналар. Әмма дә ләкин алар сүзенә карамаска кирәк! Минем фикерем шул: Галләмов ише шабашникларның сүзен колакка алмыйча, шуларга юри үч итеп, тотарга да Хәкимов Өлфәтне сайлап куярга кирәк. Кертсә ул кертә безнең халыкны денгә. Үткән ел "Чулпан"да кила да өч йөздән бүлеп бирде ул! Без шуның чиреге белән калдык. Ул да атхуттан... Ә җирләребез бертөсле үк. Безнең җир тигезрәк, яхшырак та әле. Сугышка хәтле без һәр җылны "Чулпан"нан күбрәк бүлә торганыек! +Ул апа урынына утырган гына иде: +- Миңа да мөмкинме берничә сүз әйтергә? - дип, алгы рәттән брезент кожанлы, йөзен сап-сары сакал-мыек баскан бер абзый торып басты да рөхсәт иткәнне дә көтмәстән сөйли үк башлады: - Төптәнрәк уйлаганда, чыннан да шулай ич, җәмәгать. Нурҗамал хак сүз әйтте бит! Галләмефе дә, Хәмитофы, Сираефы да - берсе дә колхозны кинәндерүчеләр түгел ич, үзегез дә күреп торасыз. Читтә, шабашниклыкта акча эшләп йөри бит алар. Менә минем киемне карагыз да Галләмеф Закирныкын карагыз: ул өр-яңа җылы тун кигән, мин җыртык бишмәт тә иске кажан киеп йөрим. Ә бит минем кулым да балта тота белә. Мин дә башка авылларга барып йорт салып йөрергә магу. Ну минем алай итәсем килми, сәвисем бар минем. Бөтенебез дә шулай йөри башласак, кем алып барсын калхуз эшен? Минем фикерем шул: Хәкимовны куярга кирәк прсидәтел итеп. Булдыра торган егет ул. Вәт шул! Минем сүзем бетте. Кирәк булса, язып куй, иптәш сиклитар, Сафин Вафа дигән кеше мин. +Вафа абзыйдан соң тагын унлап колхозчы кызып-кызып мине яклап сөйләде. Аннары Гадел абый торып басты да: +- Хәзер, иптәшләр, мәсьәләне тавышка куябыз: кем дә кем Хәкимов Өлфәтне... +- Гафу итегез, Гадел Салихович, минем дә бер-ике сүзем бар иде, - дип, мин үзем трибуна янына чыктым. +- Мәсьәләне тавышка куйганчы, мин сезгә шуны әйтмәкче булам, иптәшләр, - дидем мин. - Зинһар, мине үзе теләп килгән икән дип уйлый күрмәгез! Сезгә килергә һич тә җыенмаган идем. Хәзер дә председателегез булырга атлыгып тормыйм. Сайламасагыз, рәхмәттән башка сүз әйтмәячәкмен. Әгәр сайлыйсыз икән, әйдәгез, алдан ук килешеп куйыйк, соңыннан үпкәләштән булмасын. Сездә эшләмәсәм дә беләм мин: сукранырга яратучылар күп, ә эшләргә теләүчеләр азрак биредә. Ул нәрсәне бетерергә кирәк булыр! Иң элек яхшылап эшләргә туры килер. Аннары, рәхим итеп, сорый да аласыз. Бөтенебез бер семья булып, колхозныкы дип түгел, минеке дип, күңел биреп эшләмәсәк, читтән килеп беркем дә алга җибәрмәячәк бу колхозны. Монысы - бер! Икенчедән, читкә китеп, шабашниклыкта йөрүчеләр иртәгәдән үк ул эшне туктатырга тиеш! Өченчедән, һәркайсыгызга бригадир кая эшләргә куша, шунда барырга кирәк булыр. Сәбәпсез-нисез эштән калучылар рәхим-шәфкать көтмәсен! Инде килеп, әгәр минем ялгыш эшләрем була икән, шулай ук күземә терәп әйтүегезне үтенәм. Чыш-пыш арттан гайбәт сату кирәк түгел! Менә шул, иптәшләр. Мәсьәләне тавышка куйганчы, боларны искә алыгыз. Әле соң түгел. Соңыннан тегеләй дә болай, фәлән дә фәсмәтән дип йөрерлек булмасын! Минем таләпләргә риза булган кешеләр генә кулын күтәрсен. Тагы шунысын да әйтеп куям. Кайсыдыр, Галләмов Закир агай иде, ахрысы: "Читтән килгән председательләрне күп күрдек инде, юньләп эшләмиләр, әмма хезмәт хакын акчалата каералар", - диде. Курыкма, Закир агай, мин акчалата алмаячакмын. Барлык колхозчылар кебек үк, мин дә хезмәт көненә эшләячәкмен. Сезгә ни, миңа да шул булыр. +Аннары Гадел абый мәсьәләне тавышка куйды. Җыелыштагы биш йөз алтмыш өч колхозчының уналтысы каршы булды, башкалары, ризалык белдереп, кул күтәрде... +Шулай итеп, мин "Чулпан"нан "Ватан"га күчәргә тиеш булдым, туган. Ләкин сайлап куйган көннәрдә үк анда эшли башламадым. Ни өчен дисәң, алдагы елда мин Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укырга имтихан биреп кайткан идем. Нәкъ шул көннәрдә кышкы сессиягә барырга кирәк иде. Шуңа күрә, элекке председатель белән алыш-бирешне кайткач ясарга булып, Казанга кышкы имтиханнарны тапшырырга китеп бардым. +Менә шунда теге укытучы кыз Гөлүсә белән янә очраштык без. Ул да читтән торып Казан педагогия институтында укый һәм ул да, минем кебек, кышкы сессиягә килгән иде. Беренче имтиханымны тапшырып чыккан көнне үк ялт итеп институтка килеп керде бу. +- Хәлегезне белергә килдем, Өлфәт абый, - ди. - Авылдаш итеп үзегез килерсезме дип көттем-көттем дә, сез килмәгәч, үзем килдем менә! +- Мин сезнең Казанда икәнлегегезне белми идем бит, - дидем мин, аның сессиягә киткәнлеген ишеткән булсам да, белмәгәнгә салышып. +Ул^минем бу сүзләремне колагына да алмады: +- Йә, нинди билге белән котлыйм сезне, "отлично" беләнме? - дип, һаман үзенекен тәтелди бирде. +- Юк, "яхшы"сы бик җиткән минем ише читтән торып укыган кешегә. +Өмете акланмаганга борынын җыерып ризасызлык белдерде дә шундук тагын кояштай балкып китте. +- Котлыйм, Өлфәт абый! - диде аннары, кулымны кысып һәм серле итеп елмайды да өстәп куйды: - Имтихан алучы урынында булсам, мин сезгә, һичшиксез, "отлично" куйган булыр идем! +- Яхшы ниятегез өчен рәхмәт, Гөлүсә! Ә үзегезнең эшләр ничек соң? Ничә имтихан тапшырдыгыз әле? +- Уф, үләм! - диде ул, һуштан яза башлаган кешедәй башын тотып, чытлыкланып. - Ниһаять, сез дә минем хәлем белән бер кызыксынырсыз икән? - Аннары кинәт башын күтәрде дә: - Минем хәлләр болай ярыйсы, Өлфәт абый, өч имтиханымны тапшырдым инде, тагын берәү генә калды. Анысы ничек булыр - әйтә алмыйм, ә өчесен гел "отлично"га тапшырдым. +- Молодец, котлыйм үзегезне, Гөлүсә! Мин әле дүрт имтиханның бары тик берен генә тапшырдым. +- Шулаймыни? Ә мин тагы эшләре бетеп килә торгандыр, әллә бергә кайтырбызмы дип килүем иде. Булмый икән инде алайса, - диде ул, сөмсерен коеп. +- Нишләтәсең бит, Гөлүсә. +- Беләсезме нәрсә, Өлфәт абый! - диде ул, тагын рухланып китеп. - Әйдә, кинога барыйк әле бүген. Сезнең дә куанычлы көнегез икән, мин дә имтихан тапшырып чыктым. Әйдәгез, шуны отмечать итеп кайтыйк әле!.. +- Бик барыр идем дә, әмма мине бүген кичкә фронтта бергә хезмәт иткән бер иптәшем чакырган иде шул, Гөлүсә, - дип, мин аның үтенечен кире кактым. +Әмма Гөлүсә тиз генә бирешергә теләмәде. +- Ә ул дустың янына икәү барырга ярамыймы соң, Өлфәт абый? - диде, һаман шулай матур, серле итеп елмаеп. - Карамаган кино түгел, анысына бүтән вакытта да өлгерербез әле! +- Алдан сөйләшеп куймагач, икәүләп килеп керү бик үк килешеп бетмәс шул, Гөлүсә. Аннары ул минем өйләнгән кеше икәнлегемне дә белә бит. +- Белсә - бик шәп! Сез мине хатыныгыз дип әйтерсез. +Нишләргә инде бу кызый белән? Мин беркавымга аптырабрак калдым. Аннары, әйдә, ялганларга булгач ялганларга инде, дип уйладым да: +- Ул кеше минем Сәкинәне таный шул, Гөлүсә. Сугышта вакытта рәсемнәрен күргәне булды аның, - дидем. +- Ну хәйләкәр дә кеше инде сез, Өлфәт абый! - диде ул, ачыктан-ачык үпкәләп. - Нигә юкны уйлап чыгарып маташырга инде! Алдатканыгызны күзләрегездән үк күреп торам бит! Ичмаса, дөресен әйтегез аны: синең белән күрешәсем дә, сөйләшәсем дә килми, диегез! +Мин җинаять өстендә тотылган кеше сыман телсезөнсез калып торган арада, күрәсең, бу кыен хәлдән коткарырга теләп булса кирәк, Гөлүсә мине юатырга ашыкты: +- Ярый, Өлфәт абый, хафаланмагыз. Теләмисез икән - кирәкми, алып бармагыз. Алай атлыгып торудан әйтмәгән идем мин сезгә. Риза булсам, киносына да, театрына да, тагын әллә кайларга да алып барырга җан атып йөрүчеләр дә бетәсе түгел. Тәмам туйдырып бетерделәр инде. Ну әкәмәт тә икән бу ир-ат халкы! Барысына да матур кыз булсын. Хәтта инде чәчләренә чал төшкән һәм, мөгаен, кимендә ике бала атасы булганнарына тикле сүз кушып азапланган була бит. Әнә шул ач күзләрдән котылып тору өчен кинога чакырган идем мин сезне, Өлфәт абый. Аннары минем өчен бик мөһим, бик зур бер мәсьәлә турында киңәш-табыш итеп карамакчы идем. +- Нинди мәсьәлә ул, Гөлүсә? - дидем мин, ниһаять, тел тибрәтеп сүз әйтергә җай чыгуына куанып. +- Улмы?.. - Шулай диде дә, әйтергәме-юкмы дип булса кирәк, беркавым уйланып, аска карап торды. Аннары кинәт башын күтәреп күзләремә текәлде дә тиз-тиз сөйләп китте: - Эш менә болай, Өлфәт абый. Сүз әлеге шул яшь, чибәр кызлар артыннан куган ач күзләрнең берсе турында булачак. Ләкин монысы гади генә түгел, ә особый ач күз. Үземне укыта торган бер доцентның күңеле төшкән миңа. Мин үзем дә сизенеп йөри идем аның шулай икәнен. Әмма моңарчы ул миңа бу турыда сүз белән әйткәне юк иде. Мин тоже берни белмәгәнгә салышып йөри бирә идем. Ә менә кичә ул мине фатирыма кадәр озата кайтты һәм кулымны сорады. Риза булсаң, хәзер үк алып калам, әгәр инде уйлашырга кирәк, дип әйтәсең икән, көтәргә дә була, диде. Киңәш ит әле, Өлфәт абый, нишлим икән? +- Ниндирәк кеше соң ул, Гөлүсә? Өйләнеп аерылышканмы, әллә егет кешеме? - дидем мин, нинди киңәш бирергә дә белмичә. +- Улмы? Ул егет кеше түгел инде, Өлфәт абый. Бала атасы икән инде. Ләкин баласы үзе белән түгел, аерган хатынында калган. Яшькә дә бик яшь түгел - миннән унсигез яшькә олы. Төскә-биткә, буйга-сынга болай симпатичный гына үзе. Институтта да шактый авторитетлы сизелә. Моннан алты ел элек үк инде кандидатлык диссертациясен яклаган. Хәзер докторлыкны язып ятам, озакламый анысын да төгәлләячәкмен, ди. Әйт әле, Өлфәт абый, нишлим икән, ә? +- Кешегә киңәш ит, үзең теләгәнчә эш ит, диләр бугай мондый чакта. +Ул миннән мондый җавап көтмәгән иде, ахрысы, - йөзе кинәт караңгыланды, күзендәге нурлар юып алгандай юкка чыкты. Беравык идәнгә карап торды. Бары тик шуннан ары гына гадәтенчә ялт итеп башын күтәреп миңа текәлде дә: +- Димәк, сезгә ничек итсәм дә ярый, шулаймы? - диде. - Руслар әйтмешли, сезгә не жарко и не холодно, әйе? +- Соң мин тормыш итәсе түгел бит ул симпатичный белән, - дидем мин, аның кирәгеннән артык төпченә башлавына эчем пошып. - Әгәр аңа кияүгә чыгасыз икән, сез яшәргә тиеш буласыз. Шулай булгач, үзегез карагыз инде, Гөлүсә. Йөрәгегез ничек куша, шулай эшләгез! Башкача мин берни дә әйтә алмыйм. Кешегә киңәш бирү түгел, үземнең семья тормышымны да шушыңарчы рәткә сала алганым юк әле. +Бу җавабымның кискенрәк булганын сизенеп, мин аңа: "Хәер, мондый зур эшкә алыныр өчен бер-береңне яратышу да кирәк, диләр бугай бит, анысы бармы соң ике арагызда?" - дип әйтмәкче булып авыз ачкан идем, ләкин Гөлүсә мине тыңлап тормады. +- Рәхмәт, Өлфәт абый! - диде дә, институт коридорын яңгыратып, тек-тек басып китеп барды. +Сессиядән кайтып, "Ватан"да эшли башлагач та җиңел булмады, туган, минем хәлләр. Аеруча беренче айларда, халык - мине, мин халыкны яхшылап белмәгән чорда кыенга туры килде. Үз якларына аудару өчен ниләр генә эшләп карамады ул шабашниклар! Мең төрле хәйлә табып, өйләренә алып кереп сыйларга да тырыштылар, төрле "бүләкләр" төртергә азапланучылар да булды. Минем әле һаман буйдак булып йөрүемне сәбәп итеп, гайбәтен дә туйганчы тараттылар... +Һей, туган, ул көннәрдәге хәлләрне искә алганда, хәзер дә аркалар чымырдап китә әле!.. +Әлеге шул "Ватан"да эшли башлаган көннәрдә килеп чыккан кайбер хәлләрнең бер-икесен сөйләп үтмичә тәки булдыра алмам, ахрысы. +Март аеның урталары, аяз, җылы көн иде. Икенче бригададан алты ирне кырга салам көрәргә җибәрдек. Тукта әле, нишләп яталар икән дип, төшкә таба яннарына барып карап кайтырга булдым мин боларны. Килсәм, алтысына алтышар метр кар да көрәмәгәннәр. Үзләренә кирәк кадәр урынны гына чистартканнар да, көрәкләрен карга кадап куеп, дөньяларын онытып, карта сугып утыралар! Шулкадәр бирелеп уйныйлар - яннарына килеп басканымны да сизмәделәр хәтта. +Акыра, сүгенә башлаудан үземне чак-чак кына тыеп калдым. Ачуың килмәслек тә түгел бит: иртәгә шушы эскерттән ферма терлекләренә салам ташый башларга тиешләр, ә болар әле ул эскертне көрәргә тотынмаган! +- Кая, миңа да карта өләшегез әле, җәмәгать? - дидем мин, ачуымны бик зур кыенлык белән генә басып, юри исем китмәгән атлы булып күренергә тырышып. +Алтысы да дерт итеп киттеләр. Ә мине сайлаган җыелышта райком секретаре белән әрепләшеп азапланган Галләмов Закир агай исә, карталарын салам өстенә ташлап, сикереп үк торды. Башкалары да карталарын ташладылар. Берсенең дә алып кесәсенә салырга йөрәге җитмәде: нишләргә белмичә, аптырашып тик торалар, +- Нигә авызларыгызны чөйгә элеп, шаккатып калдыгыз? Мине уенга алырга теләмисезмени? +Берсе дә бер сүз дәшмәде. +- Синекеләрме болар, Закир абзый? - дидем мин, чәчелеп яткан карталарны җыеп алып, - мә, кесәңә салып куй! +Закир абзый кымшанып та карамады. +- Синеке түгел, димәк. Кемнеке соң болар? +Берсе дә минеке димәде. +- Ярый, хуҗасы юк, алайса, бик шәп булды әле бу! - дип, куанган сыман итеп, карталарны кесәмә салып куйдым да сәгатемә карадым: уникенче киткән иде. +Кыш көне безнең якларда мондый эштән төшке ашка кайтып тору гадәте юк. Иртәдән алып көндезге икеләргә кадәр эшлиләр дә шуннан соң барып йөрмиләр. Димәк, бу алты ирнең нибары ике-ике сәгать ярым эш вакытлары калган. Нәрсә генә майтара ала инде алар бу килештән? +- Теләсә нишләгез, иптәшләр, - дидем мин, кискен итеп, - кайтып төшке ашны ашап киләсезме яки кайтып тормыйсызмы - анысы сезнең ихтыярда. Ләкин кичкә шушы салам эскертенең, һич югында, яртысы көрәлгән булырга тиеш! Иртәгә моннан салам ташый башлаячакбыз. Әгәр эскерт көрәлмәгән булса, җавабын үзегез бирерсез! +Башкалары, көрәкләрен алып, эшкә кереште. Тик Галләмов Закир агай гына урыныннан кузгалмады. Миңа карап мыскыллы итеп елмайды да: +- Без тырышып караганыек та, барып чыгар төсле тоелмады шул, прсидәтел, кары бик калын булып чыкты, - диде. - Шуңа кәрт сугарга тотындык. Әйдә, алай бик оста булсаң, мә, минем көрәкне ал да үзең көрәп күрсәт әзрәк. Бәлки, син булдыра алырсың, бәлки, мин җаен белми торганмын! +Шулай диде дә көрәген сузды. Мин бер мәлгә аптырап калдым. Белеп торам: эш авыр булганнан әйтми ул моны. Шабашниклыкта йөрүеннән тыеп, төшемле эшеннән мәхрүм иткәнгә шушылай кылана. Минем ачуны китерергә, мине кычкырта башларга маташа. Әгәр мин хәзер дулап китеп, кычкыра-сүгенә башласам, ул миннән дә катырак тузыначак. Аннары артымнан көлеп калачак, үзен җиңүче санап, күңеленнән тантана итәчәк... Юк инде, Закир абзый, алай гына мәтәштерә алмассың син мине, дип уйладым да, ялт итеп кулыннан көрәген тартып алып: +- Бар, хәзер үк, менә шушы минутта ук кайтып кит моннан, корткыч! Үзең эшләмәвең генә җитмәгән, башкаларны да оскыртып ятма! Ахмакка санама син мине, карталарның синеке икәнлеген белми икән дип уйлама! Бар, шушы секундта ук югал күз алдымнан! Калганын кичен идарәдә сөйләшербез! - дип куа башладым тегене. +Күрәсең, минем сүзне уенга алырга ниятләде булса кирәк, Закир агай башта: +- Җә инде, ул тикле чәпчемә, уйнап әйткәнгә дә кызып китмә алай, - дип карышып маташты. +Бәлки, миңа, чыннан да, шунда үземне кулга алып, тыелып калырга кирәк булгандыр. Әмма бер кызгач туктала алмадым: +- Бар, ычкын яхшы чакта, югыйсә ахыры өчен мин җавап бирмим! - дип, көрәк белән өстенә бара башладым. Закир абзый да эшнең уен түгел икәнлеген сизенде, ахры, үзалдына сүгенә-сүгенә шыпырт кына кайтып китте. +Ә мин, җан ачуым белән тегеләр янына барып, кар көри башладым. +Минем дуамаллык аларга да күчте булса кирәк, тегеләр дә кызып-кызып эшләргә тотындылар. Дүрт сәгать буена беркем бер авыз сүз әйтмичә, пыр тузып эшләдек без. Бары шуннан ары гына, ниһаять, алтмышка җитеп килгән Саттар абзый, телгә килеп: +- Әйдә, Өлфәт туган, бер пыскытып алыйк булмаса! Хәйран каты эшләп ташладык бит, - диде. Бүреге белән маңгай тирен сөртеп алды. +Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә аны кызгана башлаган идем инде, тик башлап сүз әйтергә уңайсызланганнан гына дәшми тора идем. Шунлыктан бу тәкъдимен бик рәхәтләнеп элеп алдым: +- Әйдә, Саттар абзый, тартып җибәрегез булмаса! +- Ну усаллык та бар икән үзегездә, Өлфәт туган! - диде Саттар абзый, тәмәкесен төреп тарта башлагач. - Ну кызык иттең син безне бүген! Эт итеп кыйнап киткәннән дә болайрак булды инде бу! +- Ачуны китердегез бит, Саттар абзый! Минем урында булсаң, син дә карта уйнап утырган өчен рәхмәт әйтмәс идең. Миңа гына кирәк түгел ич бу салам, үзем өчен йөрмим ләбаса! +- Беләм, энем, бик әйбәт беләм. Шуңа күрә үпкәләмим дә мин сиңа!.. +Кичке сәгать алтыга кадәр эшләдек без ул көнне. Теге агайларның ник берсе сукранып карасын, ичмаса! Сукранырлар иде дә, мин дә шунда, алар белән бергә эшлим бит. Шуңа сер бирәселәре килми. Тагын берәр сәгать эшләсәк, эскертне бөтенләй көрәп үк бетерергә мөмкин булыр иде, күп калмаган иде ул. Ләкин һәрнәрсәнең бер чамасы була бит. Сүземне сүз итәм дип, әтием яшендәге ул өлкән агайларны да аяктан екканчы эшләтергә ярамый ич инде!.. +Менә шулай, туган. Шул хәлдән соң Закир агай минем белән сүз көрәштерүдән туктады. Кая кушсалар да, майлаган шикелле эшләп йөри башлады. Әмма шуннан ары барысы да ал да гөл булып китте дигән сүз түгел әле. Соңыннан да байтак булгалады андый чәкәләшүләр. +Гомеремдә онытасым юк. Таифә исемле бер бик чая хатын бар иде Көрнәледә. Беркемгә сүз әйтергә ирек бирми, һичкем белән исәпләшми. Кайчан тели - чыга да китә авылдан. Ачулана башласаң, авызыннан утлар чәчеп: +- Сезнең ике-өч йөз грамм икмәгегез белән бер башым ул алты баламны ничек итеп туйдырыйм мин? Мине бик эшләтәсегез килсә, тәрбияләгез әнә шул балаларны; ашатыгыз да, өсләрен-башларын да карагыз! - дип, бөтен дөньяны сасытып чәрелдәргә тотына. +- Нигә бер башың буласың ди? Ирең бар бит синең, Таифә апа! - дисәң, тагын да ныграк тузына башлый: +- Аның ише ирнең булуыннан булмавы мең артык! Бала тудыртудан бүтәнне беләмени соң ул? Аңа ышанып ятсаң, ике ай да яши алачак түгел ул балалар! +Бер уйлаганда, Таифә апа да хаклы. Ире, үзе саусәламәт булса да, чыннан да, төнтек, пешмәгән бер бәндә аның. Йорт-җир эшен белми дә, белергә теләми дә. Тормыш итү өчен дә пошынмый. Хатыны тапканны ашап, хатыны юнәткәнне киеп тик йөри. Фермада төнге каравылчы булып эшли ул. Көннең көн буе буш, эшсез. Аның урынында башка берәү булса, һич югында, чабата ясап сатар, йә итек басарга өйрәнер иде. Инде аларын ук эшләмәсә дә, ичмаса, йорт-җирен, каралтысын ныгытыр иде. Ә бу аркылыны буйга да алып салмый. Каравылдан кайткач, шешенгәнче йоклый да торып ашаганнан соң пожарныйлар янына килеп, әкият сата, тәмәке пыскыта. Әйткәләп тә карадым инде үзенә, әмма файдасы булмады... +Ә хатыны Таифә апа - ут борчасы! Юньләп авылга кайтып та керми. Йә район үзәгенә алып барып сөттер, каймактыр сата, яки авыл буйлап май, йомырка җыеп йөри дә Казанга чыгып китә. Авылда арзанрак алып, шәһәрдә кыйммәткәрәк сатадыр инде, күрәсең. Бару-кайтуына киткән расходларыннан соң күпме табышы каладыр - анысын белгән кеше юк. Ләкин йөри. Бигрәк тә колхозларда кызу эш барган чорларда - печән, урак өстендә һәм бәрәңге алган вакытта бик еш югала ул. Шунысына бик эчем поша минем. +Бер тарыдан ботка пешереп булмый, билгеле. Таифә апа юньләп эшләмәгәнгә карап кына колхозга әллә ни зур зыян килмәс иде. Ләкин яман чир тиз йогучан бит ул. Андыйлар бер Таифә апа гына түгел авылда, байтак. Кызып урак урган көннәрдә тагын да күбәеп киттеләр. Берничәсенең өенә барып, ташлагыз бу эшегезне, соңгысы булсын, дип оялтмакчы, тәртипкә китермәкче булган идем, авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Әйтерсең алдан ук сүз берләшеп куйганнар - барысы да бертөрле сөйли: +- Нигә нәсел үгезе шикелле тап-таза ире булган Таифәгә сату итеп йөрергә ярый да, нигә безнең ише тол хатыннарга йөрергә ярамый? Аннан кай җиребез ким безнең? Тыясың икән, башта Таифәне тый, прсидәтел! - диләр. +Менә шуңа күрә Таифә апаның "гастрольләренә" чик куярга булдым мин. Беркөнне Казаннан кайтып килешли очратып, идарәгә алып кердем дә: +- Соңыннан үпкәләштән булмасын, Таифә апа, әйтүем шушы: әгәр дә мәгәр урак беткәнче авылдан чыгып киткәнеңне сизсәм, тотам да спекулянт итеп милициягә озаттырам мин сине! - дип кисәтеп куйдым. +Ул үзе дә бу юлы, алай карышып тормыйча, ризалашкан төслерәк итеп чыгып киткән иде. Шул сөйләшүдән соң өч-дүрт көн үтүгә, ни күзем белән күрим, чиләк-көянтәсен аскан да бакча артлатып кына таң тишегеннән тагын Казан каласы ягына китеп бара бит бу! Минем дә кан кызып китте хәзер. Тиз генә куып җиттем дә каршына бастым: +- Борыл, Таифә апа! +Башта каушабрак калды булса кирәк, күзләрен ялтыратып, сүз әйтә алмыйча торды. Аннары кинәт кызарыпбүртенеп чыкты. Гадәттәгечә, ни әйткәнен дә уйлап тормастан, чәрелдәргә тотынды. +- Чукынып кына китсәңие, энем Өлфәт! Алланың каһәре генә төшсәе үзеңә! Инде котылдым бугай дип кенә барадырыем, тәки күзеңне тәреләндереп килеп җиттең бит, ә! Нигә дип, кем өчен дип болай көн-төн чапкан буласың син? Әллә, чынлап торып, безнең калхузны алга җибәрәм дип йөргән буласыңмы? Йөрмә, наный, булмый ул, була торган нәрсә түгел ул бездә! Кая, тотма әле көянтә башын, кызлар түгел мин сиңа! Җибәр, тиз генә барып кайтыйм әле Казанга. Берсекөнгә иртүк кайтып җитәм мин, менә күрерсең, кайтып җитәм! +- Теләсәң ни әйт, Таифә апа, ләкин беркая да җибәрмим мин сине! Әйдә, борыл яхшы чакта! +- Нигә бу тикле каныгасың син миңа, Өлфәт, - диде ул, күзләремә ялвару катыш нәфрәт белән карап. - Ни зыяным тигәне бар сиңа? Син борып кайтарганга карап кына барыбер калхузны кинәндерерлек эш майтармыйм бит инде мин! Төшмә лутчы аркылы, җибәр көянтәмне! Ике көндә дөнья харап булмас бит, кайткач тырышыбрак эшләрмен! Башка чакта болай кача-поса сораусыз йөрмәм, билләһи менә, йөрмәм! +Ихтимал, инде әзерләнеп юлга чыккан һәм шушылай ялварып үтенгән кешегә соңгы тапкыр юл куйганда да ярар иде. Ләкин Таифә апаның бу сүзләрне чынлап әйтмәвен белеп торам шул мин. Күп мәртәбәләр сүз биргәне бар инде аның. Ике-өч көннән тагын шушылай тотылса, тагын шушы ук сүзләрне кабатлаячак ул! Хикмәт анда гына да түгел иде әле. Иң ачу китергәне шул: соңыннан, эш узгач, Таифә апаның мактанып йөри торган гадәте бар. Өлфәт миңа бер сүз дә әйтә алмый, әйтсә дә, тыңламыйм мин аның сүзен, имеш... +Менә шуңа күрә бүген үз сүземдә нык торырга булдым мин. +- Әйтмә дә, тыңламыйм да, Таифә апа! Борыласың да кайтасың хәзер - бетте-китте! Колхозның урагы урылып бетмичә торып, беркая бармыйсың! Җитте сиңа бүтәннәрне котыртып йөрергә! Әйдә, хәзер үк кайтып, чиләк-көянтәңне калдыр да, урагыңны алып - кырга! +Сүземнән кире кайтмаячагым кыяфәтемә үк чыккан иде, ахрысы, Таифә апа, тәмам өметен өзеп, җан ачысы белән соңгы сүзләрен әйтергә кереште: +- Алланың әче каһәре генә төшсен, имансыз җан! Җир генә йотсыные үзеңне, сары тәре! Кансыз ук икәнсең! Юньле бәндә булсаң, багалмасы шикелле хатыныңны куып җибәрмәсиең син! Гомергә буйдак булып калсаңые, бер Ходаем, гомергә хатын таба алмасаңые, тфү! +Лачкылдатып битемә төкерде дә җир акырып еларга тотынды. Минем урында син булсаң, белмим, нишләр идең икән, туган, әмма минем шуннан соң да түзеп торырлык хәлем калмады. Башкасына исем китмәгән иде минем, алары көн дә ишетелеп тора торган сүзләр. Ә менә хатын мәсьәләсенә кагылгач, йөрәгемне нидер чәнчеп алды да, үземне үзем белештермичә: +- Ах, син әле шулаймы! - дип кычкырып җибәрдем һәм Таифә апаның бер чиләген, йолкып алып, бакча киртәсенең казыгына китереп тә ордым. Яньчелеп үк китте чиләге. Аннары, туктале, эчендә нәрсә бар иде икән соң моның, дип, чиләкнең авызын бәйләгән иске яулыкны чишеп карасам - йомырка икән! Бер чиләк йомырканың барысы да сытылып беткән иде. Оят та, кыен да булып китте миңа. Әмма нихәл итәсең соң инде? Бер секунд, бары тик бер секунд кына харап итте бөтен эшне! +Мин тилмереп, гафу үтенмәкче булып башымны күтәреп караганда, Таифә апа, сыңар чиләген тотып, йөгереп дип әйтерлек тиз-тиз атлап, арт капкаларыннан кереп бара иде инде. +Нигә алай итүемнең сәбәбен үзем дә аңламыйча, бик мөһим эш башкаручы кешедәй, мин чиләктән йомырка кабыкларын санап читкә алып атарга тотындым. Минем исәп буенча, туксан җиде йомырка булган булып чыкты. Димәк, мин Таифә апага йөзләп йомырка табып бирергә тиеш. Анысын гына ничек тә табарга булыр иде әле, иң хәтәре шул: бөтен авылга, авылга гына түгел, бөтен районга хәбәр таратачак бит ул хәзер! Их, үзем дә инде!.. Шултикле булырга ярыймы соң?! +Кабыкларын чүпләп бетергәннән соң, ярты чиләккә якын йомырка эче калды. Моны кая куярга инде хәзер? Таифә апага илтүдән фәтва юк, барыбер алмаячак... +Уйладым-уйладым да, йомырка тәбәсе пешертеп, механизаторларга илттерергә булдым. Урак өстендә төшке ашны аларга колхоз исәбеннән ашата идек. Көн дә аш та аш кына димәгән, йомырка да ашап карасыннар әле бер! +Шул фикер башыма килгәч, күңелем күтәрелеп китте. Чиләкне тоттым да механизаторларга аш пешерүче карчыкка алып барып бирдем. +Мин Хәерниса карчыклардан чыкканда, урагын иңенә салып, Таифә апа каршыма килә иде. Ну була хәзер хәлләр! Бөтен авылны җыя инде бу! дип котым да калмаган иде. Ләкин алай булып чыкмады. Таифә апа, бер сүз дә дәшмичә генә аска карап, кырга урак урырга китте. Бу хәлне болай гына калдырыр дип һич тә көтмәгән идем мин. Ләкин ул шул көнне кич, уртанчы кызын җибәреп: +- Иртәгә кичкә йөз дә ун йомырканы табып китереп биргән булсын штубы! - дип кенә әйттерде дә, мин колхоздан тиешле йомыркаларын илттерткәч, бу хакта сүз кузгатып йөрмәде. Ә бит, теләсә, бише белән түләттерә ала иде ул! +Шуннан соң мин бер дә алай дуамалланмаска, ничек кенә ачу килгән чакларда да сабыр булырга үз-үземә сүз биргән идем. Шактый гомер шул сүземнән чыкмыйча йөрдем дә. Әмма берсендә тәки тыелып кала алмадым. Әле дә бик еш уйланам ул турыда. Бер уйлаганда, үземне гаепләп, алай ук кызып китмәскә кирәк иде, дип үкенеп тә куям. Икенче уйлаганда исә, әле ярый шулай иткәнмен, минем урында булса, бүтән кеше дә нәкъ минемчә эшләр иде, дип, үземне үзем юаткан чакларым да күп була. Ләкин шул фикерләремнең кайсы дөрес икәнен бүген дә өзеп кенә әйтә алмыйм әле. Бик четерекле, бик зур эш булды ул, туган. Менә тыңлап кара әле, бәлки, син аерып бирерсең. +"Ватан"да икенче елымны эшли идем мин ул чакта. Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә, көзге чәчүгә чыгарга әзерләнеп йөри идек. Бер дә бер көнне, кырдан, тракторчылар яныннан кайтып килешли, минем туган авыл белән Көрнәле арасындагы Лашман күпере дип йөртелә торган күпердә, һич тә истә-оста юк чакта, Рәдиф очрады миңа. Күпер төбендә бит-кулын юып азаплана иде. Мин сүз катмыйча гына үтеп китмәкче булган идем дә, барып чыкмады. Күпергә килеп кергәннән соң арба дыңгырдый башлагач, Рәдиф башын күтәрде дә, мине танып алып, кулы белән "туктап тор әле" дигәнне аңлата торган ишарә ясады. Мин атны туктаткач, күпергә алпан-тилпән менде дә яныма килеп басты. +- Них... них... хәл, Өлфәт дус? - диде ул, телен чак әйләндереп. - К...аян кил...еш? +- Тракторчылар янына барган идем. Үзеңнең нишләп йөрү? Нигә шултикле күп эчтең? Аягыңда басып торырлыгың да калмаган бит! +- Ниг...гә эчтемме? Ан...нысын мин үз... һык!.. үз...зем беләм аның! Дав...вай, син ми...не кай... һык!., кай...тарып куй әле, яме! +Шулай диде дә арбага менеп утырды. Ул тагын нидер әйтергә калкынган иде дә, бик каты очкылык тота башлагач туктап калды. Аннары укшырга тотынды һәм, тагын "торып тор" дип ишарә ясап, арбадан төшеп, читкәрәк китте. +- Х-хәзер бетә! - диде ул, байтак азапланганнан соң бераз рәткә керә башлап. Аннары, су буена төшеп, ярга сузылып ятып, су эчеп менде. +Мине үзләренә кунакка чакырган Рәдиф түгел иде инде ул хәзер. Әле утызга гына якынлашып килсә дә, илле яшьлек кешегә охшап, картаеп, ябыгып калган иде. Өстендә дә мин фронттан кайткан вакытта киеп йөри торган зәңгәр галифе чалбар белән зәңгәр гимнастерка түгел, иске гражданский чалбар да беләүләнеп беткән пинжәк. Аягына да элекке ялтырап торган хром итекләр урынына кыршылып беткән кирза итек кигән. Ә башында бер нәрсәсе юк, чәчләре, тузып, күзләренә төшеп тора. Бөтен өс-башы буялып, пычранып беткән. +- Әйдә, Өлфәт, авырсынмый гына авылга кайтарып куй инде син мине, малай! Үләм ату, аяк атлар хәлем дә юк! - диде ул, көн шактый эссе булса да, дер-дер калтыранып һәм хәйран айнып китеп. +- Кайта алмаслык булгач, эчмиләр аны. Теләсәң ни әйт, мин сине илтмим, Рәдиф! +- Дуслык хакына да тыңламыйсыңмы? +- Хатыныңа кул сузган кешене син дус итә алыр идеңме соң? +Рәдиф беркавымга тотлыгып калды. Аннары башын аска иде дә: +- Мин нәкъ менә шул турыда сөйләшмәкче идем синең белән, Өлфәт, - диде. +- Нәрсәсен сөйләшәсең аның? Аңлашасын аңлаштык бугай бит инде. +Мин шулай дигәч, ул бөтенләй айнып киткәндәй булды. Җиңемнән тотып, тонган күзләрен мөлдерәтеп, йөземә текәлеп карады да, чын күңеленнән ялварып: +- Әгәр булдыра алсаң, кичер син мине, Өлфәт! - диде. - Зинһар, кичер мин бөҗәкне! Алдаштым бит мин теге чакта. Сәкинәң белән чуалдым, дип юри әйттем. +- Соң нигә кирәк булды сиңа безнең тормышны бозу? Ни кызыгын таптың инде шуның? +Ул, уңайсызлангандай булып, читкә бераз карап торДы да: +- Шул минем урынга сине куясыларына ачуым килүдән булгандыр инде, Өлфәт. Аннары, якын җибәрмәгәне өчен, Сәкинәңә дә хәтерем калган булгандыр, - диде. +Арбадан сикереп төштем дә каршына килеп бастым: +- Чынлап әйттеңме син бу сүзләреңне, Рәдиф? +- Шушы урынымда җир йотсын, әгәр ялганласам! +- Ә Хафиз карт нигә "үзем күрдем" диде икән соң? +- Анысы да минем эш иде, Өлфәт, мин котырттым аны ул чакта. Синең белән сөйләшкән кичнең иртәгесен иртүк районга бардым да Хафиз картны утыртып алып кайттым. Менә шунда, юлда кайтышлый, ялган шаһитлыкка күндердем мин аны. Ул чакта ул карт минем кулда иде әле, минем сүздән чыкмый иде. +Аның шушы сүзләреннән соң бөтен күңелем әллә нишләп айкалып китте дә, ни кылуымны үзем дә абайламыйча: +- Җитте, Рәдиф, артыгын сөйләмә! Булды, рәхмәт! Мә сиңа шуның өчен! - дип, башта авызына берне тондырдым, аннары күтәреп алып күпердән ыргыттым. +Ул лапылдап су читенә барып төште дә тынсыз калды, ә мин, кинәт өнемә килеп, куркып-аптырап киттем: "Нишләдем мин? Әллә бөтенләй харап иттем инде кешене!" - дип хафаланып, йөгереп янына төшкәндә, Рәдиф әле һаман һушсыз ята иде. +Ни эшләргә дә белмичә бераз торгач, мин аны күтәреп алып менәргә дип кузгалган идем, күпер өстеннән: +- Әй Өлфәт, Өлфәт! Шулай ук ярыймы соң инде? Харап иттең бугай бит кешене! - дигән тавыш ишетелде. +Күтәрелеп карасам - Закир абзый. Теге вакытта салам көрәргә барган җиреннән мин куып кайтарган Галләмов Закир абзый! Күпер тирәсендә генә печән чабып йөрүе икән. Шуннан безнең бәйләнешкәнне карап-күреп торган! +Яшерен-батырын эш итәрлек ара да, чама да юк иде хәзер. Беткән баш беткән инде, дип уйлап алдым да: +- Әйдә, анда остарып торганчы төш монда, алып менеп арбага салыйк әле үзен! - дидем мин аңа, бер дә исем китмәгәндәй күренергә тырышып. +Без ярты гәүдәсе суда яткан җиреннән тартып алып күтәрә башлагач, Рәдиф бик каты ыңгырашып куйды. Аннары, күкрәген тотып: +- Үләм, кузгатмагыз! Тимәгез миңа! - дип кычкырды. +- Тукта, Өлфәт, кая, куеп торыйк әле! - дип, Закир абзый башта Рәдифне ипләп кенә җиргә яткызды. Аннары тегенең күкрәген, ян-якларын капшарга тотынды. Уң як кабыргасын капшый башлагач, Рәдиф тагын җан өшеткеч итеп илереп куйды. +- Әһә! - диде Закир абзый, ниндидер нәтиҗәгә килеп. - Болай икән эшләр! Ә син алай ук борсаланма, энекәш! - диде ул аннары, Рәдифкә мөрәҗәгать итеп. - Әллә ни куркыныч нәрсә юк монда. Сынса, бер кабыргаң гына сынгандыр. Кабырга сынганнан берәүнең дә үлгәне юк әле. Тик кенә ят, тик ятсаң авыртмас ул! Кая, Өлфәт, су алып кил тиз генә, авыз-борыннарын юыйк, бу килеш адәм күзенә күрсәтә торган түгел бу. +Башымнан кепкамны йолкып алдым да шуңа тутырып су алып килдем. +Хәйран батыр йөрәкле кеше икән Закир абзый: Рәдифнең ыңгырашуына һич исе китмичә, битен ялт иттереп юып алды. Күрәсең, күпердән барып төшкәндә берәр ташка бәрелгән булгандыр, Рәдифнең маңгаенда да яра эзе бар иде. Үги ана яфрагы ябыштырып, аның да канын туктатты. Аннары әйтте: +- Әйдә, Өлфәт, ипләп кенә күтәреп алып меник инде! Җайлап кына арбаңа салыйк та, өйләренә илтеп куй син моны! +Ул минутларда минем үз башым берни эшләми иде, Закир абзый кушканны гына үтәп йөрдем... +Мин Рәдифне алып кайтып, җитәкләп өйләренә керткәндә, әнисе Мәсрүрә апа үзенә урып җәеп йөри иде. Күргәнем юкка, күп булса, бер ел үткәндер, әмма шул арада Мәсрүрә апа, бик нык ябыгып, тәмам карчыкка әйләнгән, бичара: чәчләре дә агарып калган, яңаклары да эчкә баткан, сөйләшүенә хәтле бөтенләй үзгәргән. Элек чат-чат килеп, кеше бер сүз әйткәнче, унны әйтеп ала торган иде ул. Ә хәзер сабыр гына, теләр-теләмәс кенә әйтә сүзен. Мин Рәдифне алып кергәч тә, бер дә алай күтәрелеп бәрелмәде. Хәтта нишләгән, кайда булган, дип тә сорашып тормады. +- Эчеп исерү генә түгел, егылып муены сынса да, сүзем юк, олан! - диде дә, бүтән бер сүз дә дәшмичә, урынын җәюен дәвам итте. Аннары, үзалдына сөйләнгәндәй генә итеп: - Пычак та булмас әле! Күзен-башын тондырып, иртәгә үк баш төзәтергә акча сорый башлар! Озаграк ятса, әзрәк иркен сулыш алырыем, ичмаса, ятмас шул! - диде. Урынын җәеп бетергәч тә, Рәдифкә бөтенләй игътибар итмичә, каршыма килеп: - Әй, Өлфәт наный, тәмам бозылды бит бу малай! Бөтенләй кешелектән чыгып бара инде! Заффирмылыктан да шул эчкән өчен алып ташладылар аны,- диде. Рәдиф аерып җибәргән киленен сагынып искә алды: - Бер генә дә килмәгән җире җугые балакайның, бөтен авыл җаратадырые үзен, минем өчен дә, әнкәй, дип үлеп торадырые. Үкенечкә генә булган икән, менә шушы хәерсезнең эчүенә түзә алмыйча ташлап китте, - диде. +Әйе, мин үзем дә бер-ике тапкыр күреп калган идем Рәдифнең ул хатынын. Узган ел педучилигце бетереп кенә килгән бер укытучы кызга өйләнде. Буй-сыны дисеңме, төсе-битеме - бөтенесе бик килгән иде. Балаларны да яхшы укыта, дип мактадылар... Күрәсең, түзәр чамасы калмагандыр, шуңа киткәндер Рәдифне ташлап. +Киленен сагынып елап алганнан соң, Мәсрүрә апа миннән: +- Өйләндеңме әле? - дип сорады да, мин: +- Юк, - дигәч: +- Җөрмә, наный, болай ялгыз, ал да кайт Сәкинәңне! - дип, мине үгетләргә тотынды. +Ләкин мин аның үгет-нәсихәтләрен тыңлап торыр хәлдә түгел, башымда мең төрле уйлар кайный иде. Тиз генә саубуллаштым да Хафиз картларга киттем. +Өйләренә кереп тормадым, ишекләрен шакып, өйалдына гына чакырып чыгардым. +- Әйт әле, сөннәт бабай, теге чакта күпмегә сатылдың син Рәдифкә? - дидем. Һәм, шырпы сызып, йөзен яктыртып карадым. +Башка вакытта бернәрсәгә дә алай шаккатмый торган Хафиз карт бу юлы каушап калды, башта ни әйтергә дә белмичә, ык-мык килеп торды. +- Нигә җавап бирмисең? Зелпе җыеп йөргәндә күрдем, дип, нигә ялганладың? -дидем мин, ярсып. +- Туктале, олан, ипләп кенә әйт әле син: кем әйтте сиңа мин нахак сөйләгән дип? - диде Хафиз карт, ниһаять, үзен кулга алып, батыраеп китеп. +- Кем әйттеме? Рәдиф үзе әйтте! Давай, боргаланмыйча гына сөйләп бир тизрәк: нигә ялганладың син миңа ул чакта? Нигә минем тормышны боздың? +- Сәбәбе шул тамак инде аның, олан, - диде ул, калтыранып. - Тамак тәмугка кертә ул! Үзең дә беләсең, бик авыр заманаларые бит ул чакта. Ә Рәдиф кулында ризык барые. +"Синдә генәмени ул тамак, башкаларда юк иде микәнни" дип әйтергә һәм ипи шүрлегенә бер менеп төшәргә бик кыҗрап торсам да, Рәдиф белән бүген генә булган хәлне искә алып, мин үземне тыеп калдым һәм: +- Ярый, урының җәннәттә булыр инде болай булгач! - дидем дә, ул кабахәт картның йортыннан чыгып, атыма утырып кайтып киттем. +Гаҗәеп тын, айлы кич иде. Һава саф, салкынча. Сулап туймалы түгел. Ат, ара-тирә пошкыргалап, үз көенә генә атлап кайта. Мин, арбага сузылып ятып, күктәге йолдызларга карап уйланып барам. Кемнәр генә йөрмәгәндер инде бу йолдызлар астында? Нинди генә хәлләргә шаһит булмагандыр инде алар? Хәзер менә мине, мин ахмакны күреп торалар. Мондый да кешене күргәннәре бар идеме икән әле аларның?.. Юктыр, булса да, бик сирәктер... +Нишләргә соң инде миңа? Кая барырга? Рәдиф айныганны көтеп, аның белән үзара мөнәсәбәтне ачыклаганчы шушылай тыныч кына, берни дә дәшмичә генә торып торыргамы? Әллә иртәгә үк улым Ирек белән Сәкинәм янына чыгып китәргәме?.. Вакытының шундый мәшәкатьле чагы туры килүен әйт әле син аның! Бүген-иртәгә көзге чәчү башланырга тора бит! Андый чакта үзең көнтөн карап-тикшереп торсаң да, таманга гына килә әле ул. Узган көз әнә чәчүлек орлык ташучының берсен җавапка тарттырмыйча тәки булмады. Үз күзең белән карап эшләтүгә җитми инде ул. Ышан, әмма тикшереп тор, дип тикмәгә генә әйтмәгән инде Макаренко!.. +Анысы шулаен шулай да, ә мин чәчү чәчтереп йөргән арада, Рәдиф эшне судка бирсә? Кабыргасы сынган, диде бит анда Закир абзый... Хәер, сынмаган булса да, рәхәтләнеп рәшәткә артына тыктыра ала ул мине. Гаепләр өчен маңгаендагы ярасы да бик җиткән!.. Шаһит эзләп йөрисе юк: Закир абзый барысын да күреп торган бит! Аның да миңа үпкәсе бар... Юк, сузарга ярамый бу эшне! Үзләрен үк алып кайтып булмаса да, һич югында, Сәкинә белән Ирекне күреп, алларына тезләнеп гафу үтенергә кирәк... +Уйладым-уйладым да болай итәргә булдым, туган: Оренбургта минем әнинең бертуган абыйсы яши иде. Җитмешкә җитеп килә торган ул ялгыз карт әле быел җәй генә минем янга кайтып, айга якын торып китте. Менә шул абый бик авыр хәлдә икән, тиз генә килеп җитәргә кушып, телеграмма суккан, дип, үз урыныма беренче бригада бригадирын калдырдым да, иртән-иртүк торып, Сәкинәм белән улым Ирек янына юл тоттым. +Казанга барып, поездга утырганнан соң бик нык пошына, борчыла башладым. Билгесезлек өзгәли иде күңелне. Кем белә анда - Чиләбедә нәрсә буласын? Бәлки, Сәкинә инде күптән башка кешегә кияүгә чыккандыр. Яисә, кияүгә үк чыкмаса да, берәрсен яратып йөридер. Андый чибәр, яшь һәм акыллы хатынга берәрсенең күзе төшмәгәндер дип кем әйтә ала?.. Әгәр мин барып кергәндә, ул ире яки яратып йөри торган кешесе белән утыра торган булса?.. Мине күрергә теләмәсә?.. Алай итәргә дә тулы хакы бар ич аның: үз иркендә яшәүче ләбаса ул хәзер! Дүрт ел ярымнан артык бит инде безнең күрешкәнебез юкка. Ул арада ниләр генә булмагандыр дисең?.. +Әгерҗене узганда, әллә барып та йөрмим микән, дип борылып кайтып китмәкче дә булган идем. Ләкин аннары кире түндем. Юк инде, бер кизәнгән икәнсең, әйдә сук, гомер буе саргаеп, берни белмичә яшәгәнче, ичмаса, үз күзләрең белән барысын да күреп-белеп кайтырсың... +Кулымдагы адрес буенча сорашып килеп кергәндә, мине, шактый өлкән яшьләрдә булса да, әле нык, җитез һәм ягымлы гына бер карт каршылады. Башта чак кына сәерсенебрәк торса да, кем икәнлегемне, нишләп йөрүемне белешеп алганнан ары, Фәхретдин абзый кинәт яктырып, ачылып китте: +- Кияү тиешле кеше буласың икән алайса! Әйдә, ишек катында гына торма! - дип, шундук түр якка алып керде. +Өйдә ул ялгызы гына иде. Карчыгының Казанда яшәүче малайларына кунакка киткәнлеген, Сәкинәнең эштә булуын, ә Ирекнең урамга уйнарга чыкканлыгын әйткәч: +- Зыян юк, энекәш, үз вакытлары белән бар да кайтырлар. Ә менә килеп чыгуың яраган, бик әйбәт булган анысы! - диде. +Ике бүлмәле квартирада бер дә җитешмәгән нәрсә юк кебек. Аяклы машиналары да, зур гына радиоалгычлары да бар. Стеналарында ике бүлмәдә ике зур-зур келәм. Зал идәнендә дә бик әйбәт берсе бар - өстенә басарга аяк тартмый. "Мондый кешеләрдә яшәгәч, Сәкинә, шәт, азыптузып йөрмәгәндер әле. Алай булса, Фәхретдин абзый үзләрендә тотмас иде", - дип, бераз тынычланып куйдым мин, аларның өй эчен күздән кичергәч. +- Кунакның ризыгы үзе белән йөрер, дип бик дөрес әйткәннәр икән. Какрас чәй өлгертеп тора идем, әйдәле, чәй янында сөйләшеп утырыйк! - дип, Фәхретдин абзый мине кухняларына алып керде. +Чәе генә түгел, мәе дә бар икән картның. +- Син, энекәш, миңа үпкәләмә, мин үзем булдыра алмыйм аны. Яшь чагында тоткалый торган идем дә, хәзер ярамый ул миңа. Син үзең чамала инде, яме! - дип сөйләнгәләп, анысын да китереп куйды. +Мин инде байтактан эчмәвемне әйткәч, мине дә кыстап тормады. Гаҗәпләнеп телен шартлатып кына куйды да аерылышуыбызның сәбәбен сорый башлады. +- Ала-а-ай! - диде ул, мин бөтенесен аңлатып биргәннән соң, чалара башлаган мыегын сыпырып. - Алай икән! Ашыгыбрак типкәнсең икән шул тәртәгә, энекәш. Сез, яшьләр, кайчакта ашыгычрак кыланучан шул. - Беркавым тынып торды да дәвам итте: - Туганы булганга болай сайрый инде бу дип уйлама, мин сиңа дөресен әйтәм: бик уңган хатын ул Сәкинә! Кадерен белеп кенә тотарга кирәк булган аны сиңа. Авылдан малаен ияртеп килеп кергәннән бирле бездә яши, ник бер андый-мондый кыек эше сизелеп карасын ичмаса! Кемнәр генә килмәде инде үзен сорап, берсенә дә әйләнеп карамый. Минемчә, сине оныта алмый бугай ул, энекәш. Үзе сиздерергә дә теләми теләвен. Әнә шул искитмәгән атлы булып күренергә тырышуы үзе үк сине яратуының бер билгесе инде ул. +Шунда туктап, икебезгә дә тагын берәр чынаяк чәй ясады да янә сөйләргә кереште: +- Безгә килеп кергәндә, йөзенә карарга куркыныч иде Сәкинәнең. Саргаеп, ябыгып беткән иде. Килеп эшкә урнашкач та, берничә ай бик боек йөрде. Шәһәр тормышына күнегә алмыйча интекте бугай. Хәзер ияләште инде. Ә малаең тач үзеңә охшаган инде менә! Синеке төсле үк зәп-зәңгәр күз, бакыр чәч, шундый ук калын каш. Хәтта сипкеленә тикле шушылай синеке төсле үк куе, чуп-чуар. Шуңа тиз танып алдым мин сине. Килеп кергәч дигәнем. +- Минем дөньяда барлыгымны беләме икән соң ул малай, Фәхретдин абзый? Әтисе барын беләме, кайда, дип сорыймы? +- Сорамыймы соң инде, энекәш! - диде ул, тирән итеп көрсенеп. +- Нәрсә дисез соң аңа? Сәкинә ни дип җавап бирә? +- Ирек өчен солдат син, энекәш! Әле һаман армиядә хезмәт итә дип белә ул сине. Барыбыз да аңа шулай дип аңлатабыз. Сәкинәдә синең сугыш елларында җибәргән бер рәсемең бар. Шул рәсемне күрсәтәбез Иреккә. Башта "әтием безне фашистлардан саклый" дип куанып, мактанып йөри иде. Ә хәзер инде "ник кайтмый соң ул, нигә бик озак тора анда" дип аптырата. +Мин ни әйтергә дә белмичә аптырап утырганда, Фәхретдин абзый кинәт кенә урыныннан купты да: +- Әй, бу карт кешенең башкайлары, бер генә дә юньләп эшли белми бит! Үзем сиңа шул малай турысында кайчаннан сөйләп утырам, ә үземнең шуны чыгып апкерергә уема килмәгән. Әйдәле, апкайтыйк әле үзен! - дип, мине ияртеп алып китте. +Әллә ни ерак та булмаган икән Ирек: күрше йорт ишегалдында иптәшләре белән пыр тузып туп тибеп йөриләр иде. Фәхретдин абзыйны күреп алуга очып кына килде дә картның муенына менеп асылды. +Уф!.. Ул минутлардагы кичерешләремне сөйләп кенә аңлата торган түгел, туган. Уйлап кына кара: малайга инде тугыз тулып килә, ул инде тәмам үсеп беткән, ә мин аны нибары атна-ун көн генә күреп калган кеше бит. Миннән башка, мин юләр атасыннан башка үскән ләбаса ул! Минем хәлгә калуны дуска дип әйтмим, дошманга да күрсәтмәсен... +Фәхретдин абзый дөрес әйткән: Ирегем бетеп үземә охшаган икән! Күзе-кашы гына түгел, авыз-борыннарына тикле, колакларына тикле нәкъ минеке. Буй-сынга да үзем шикелле үк эре буласы... +Мин аның атасы, ул миңа әйләнеп тә карамый ичмаса. Тырнак очы кадәрле дә игътибары юк. +- Нишләп йөрисең, бабай, ник килдең монда? Әни эштән кайтмадымы әле? - дип, Фәхретдин абзый белән мәш килә. Ә минем аның белән сүз башларга йөрәгем җитми. Урынлы-урынсыз сүз ычкындырып, өркетеп, үпкәләтермен дип куркам. +Күрәсең, һаман артларыннан ияреп килүемә сәерсенеп булса кирәк, подъездга кереп баскычтан күтәрелә башлагач кына, Фәхретдин абзыйга елышты да: +- Бу абый ник гел безгә ияреп килә, бабай? - дип сорап куйды. +Җавабы әзер түгел иде булса кирәк, Фәхретдин абзый бер мәлгә тотлыгыбрак калды. Аннары Ирекне миңа таба борды да: +- Яхшылабрак кара әле, улым, кемгә охшаган бу абыең? - диде. +- Мин каян белим аның кемгә охшаганын? - диде Ирек, һич тә исе китмичә генә. +- Бу синең әтиең була инде, улым! +Ирек пырхылдап көлеп җибәрде дә, шундук җитди төс алып: +- Ялганлап торма әле, бабай! Нинди минем әти булсын ди бу кеше? Минем әти солдат бит ул! - диде. +- Әтиең инде, улым, алдамыйм мин сине. Солдаттан башта авылдагы әбиеңнәргә кайткан ул. Солдат киемнәрен шунда калдырып килгән. Чын әйтәм, әтиең бу, улым! Кергәч, рәсемен алып карарсың әле менә. +- Карап тормыйча да бик яхшы беләм мин: минем әти түгел бу! +Сизеп торам, инде миңа да сүзгә катнашырга, ничек булса да Ирекнең күңелен табарга, үз ягыма тартып карарга кирәк. Ләкин ул сабыйда үземә хөрмәт уятыр өчен ни әйтергә, эшне нәрсәдән башларга соң? Гадәттә, кеше белән беренче очрашу һәм шул вакытта аның әйткән сүзләре гомер буена сакланып кала бит! +- Әйдә әле, Ирек, берәр уенчык кибетенә алып бар әле син бабаң белән мине! Беләсеңме уенчык кибетен? - дидем мин, ни газапланып та шуннан да юньлерәк сүз дә, тәкъдим дә таба алмыйча. +Үзенә ошаган берәр уенчык алып бирү әллә нинди матур сүзләрдән дә әйбәтрәк булыр, дип уйлаган идем. Дөрес фикер йөрткәнмен икән: шундук күзләре очкынланды малайның. +- Беләм, абый, безнең йорт янында гына ул! Әйдә алып барам! - дип, Ирек мине җитәкләп дип әйтерлек уенчык кибетенә алып керде. Ә инде үз теләге буенча башта уенчык машина, аннары кием-салым кибетеннән әйбәт кенә костюм-чалбар алып биргәч исә бөтенләй үз итеп, күптәнге танышыдай ияләшеп китте. Әй бу гөнаһсыз сабыйлык!.. +Шулай да үз әтисе булуыма Ирек бөтенләй үк ышанмаган иде әле. Әйләнеп кайткач та, әнисенең альбомындагы минем рәсемне алып, байтак кына бер миңа, бер рәсемгә карап торды. Аннары: +- Чыннан да минем әтиме бу, бабай? - дип сорады. Бары тик Фәхретдин абзый тагын бер кат: +- Чынлап та әтиең бит инде, улым! Куркып торма инде, бар, кочаклап ал үзен! Бик сагынып кайткан бит ул сине! - дигәч кенә, кыяр-кыймасрак килеп, алдыма менеп кунаклады. +- Ә син китмисеңме инде, әти? Бөтенләйгә кайттыңмы син? - диде ул, мин куанычымнан тәмам тилерер чиккә җитеп, аны озаклап сөйгәннән-үпкәннән соң. +- Минме?.. Китәргә туры килә шул, китәбез, улым. Сине дә, әниеңне дә авылга алып кайтырга килдем. Бик рәхәт безнең авылда! Синең шикелле малайлар да күп. Шулар белән уйнарсың, урманга йөрерсең. Безнең бакча артында гына урман. Кайткач, мин сиңа гармун да алып бирермен әле, яме! +Ләкин Ирек алай тиз генә ризалашырга ашыкмады. +- Ә бабайны алып кайтмыйбызмыни? - диде ул, гаҗәпсенеп. +- Кайтса, аны да алып кайтырбыз, балам! +- Кайтасыңмы, бабай? Кайтабызмы әти белән? - диде Ирек. Ялт итеп Фәхретдин абзый каршына барып басты. +- Бик кайтыр идем дә, өйдә кеше калмый бит, улым. Мин дә синең белән кайтып китсәм, мәчебез ялгыз кала ич, аны кем карар? +- Әйе шул, бабай, мәче бар бит әле безнең! - Аннары малай кинәт миңа мөрәҗәгать итеп: - Юк, кайтмыйм мин авылга! Ә гармунны кайткач посылка белән... +Шунда кисәк кенә ишек кыңгыравы чылтырап куйды. Каян сизенгәндер Ирек: +- Ура! Әнием кайтты! - дип кычкырды да ишеккә атылды. +- Әнием, әтием кайтты! - диде ул, ишекне ачканны да көтмичә куанычын белдерергә ашыгып. +Сәкинә килеп кергәндә, үле дә, тере дә түгел идем. Ул да мине күргәч тукталып калды. Минем дә сүз башларга йөрәгем җитми, аның да башлап сүз катасы килми иде, ахрысы. Иа Рабби! Ул хәзер элеккегә караганда да чибәрләнеп, яшәреп киткән ләбаса! Әй, килешә дә икән соң үзенә шәһәр киеме! Аягында биек үкчәле ялтыравыклы кара туфли, өстендә зәңгәрсу костюм. Чәчләрен кистергән, бөдрәләтеп җибәргән... +Коточкыч кыен хәлдән мине улым Ирек коткарды. Әйтергә көч таба алмыйча торган арада әле Сәкинәгә, әле миңа карангалап алды да, гаҗәпсенеп һәм куанып: +- Әллә танымыйсыңмы, әти? - диде. - Безнең әни бит инде бу! Нигә күрешмисең? +- Шулаймыни, улым? - дигән булып, мин Сәкинә янына бардым һәм ояла-курка гына кулымны суздым: - Нихәл, Сәкинә? Әйдә, күрешик инде. +Ул озын керфекләрен сирпеп, сагышлы күзләрен күтәреп карады да: +- Әйдә, күрешик алай булгач, - дип, йомшак, җылы кулын бирде. +Күрешмәгәнебезгә инде күпме гомер узган, әмма шундый таныш, шундый якын, шундый үз кул иде ул! Күңелем шундый тулган, нечкәргән, дулкынлану катыш шатлыгым шундый дәрәҗәгә җиткән иде - авыз ачып бер сүз дә әйтә алмадым. Күзләремнән тәгәрәп чыккан яшь бөртекләрен Иреккә күрсәтмәс өчен, аннан да бигрәк Сәкинә белән сөйләшә башларга сүз таба алмыйча, тиз генә икенче бүлмәгә кереп киттем. Сизми дә калганмын, без Сәкинә белән бер-беребезгә карашып, күрешеп торганда, Фәхретдин абзый да шунда кереп утырган булган икән. Мин килеп керүгә: +- Тукта, мин башта үзем сөйләшим әле Сәкинә белән, - дип, зал якка чыкты да: - Бар әле, улым, әтиең янына кереп тор әле! - дип, Ирекне минем янга кертеп җибәрде. +Ун-унбиш минутлап мыдыр-мыдыр сөйләшкәннән соң, Фәхретдин абзый минем янга керде. Кыяфәте бик җитди иде аның. +- Бик каты тора әлегә, энекәш, - диде. - Ләкин син егет бул! Әгәр ипләп кенә, җаен белеп, егетләрчә сөйләшсәң, алай бик үк этеп җыкмас дип уйлыйм. - Аннары Ирекне җитәкләде дә: - Әйдәле, улым, без синең белән кибетләргә чыгып керик. Атаңның иртәдән бирле ашаганы юк икән, бик ашыйсы килгән, аңа тәмле әйберләр алып кайтыйк әле! - дип сөйләнә-сөйләнә урамга алып чыгып китте. +Күкрәгемнән сикереп чыгардай булып гөрселдәп типкән йөрәгемне тотып, өч мәртәбә тирән итеп суладым да, ниһаять, тәвәккәлләп, олы якка, Сәкинә янына чыктым. Ул өстәлгә таянып, башын ике кулы белән тотып, уйга чумган килеш, аска карап утыра иде. Мин янына килеп баскач та, күтәрелеп карамады. +Шунда аны кысып кочаклап, күтәреп аласым һәм, теге чакта сабан туеннан соң озата баргандагы шикелле итеп, онытылып үбә-үбә, зыр-зыр әйләндерәсем килде. Ләкин йөрәгем җитмәде. Кочып алырга түгел, чәчләреннән сыйпарга да курыктым. Үпкәләтермен, ачуланыр кебек тоелды. Шул ук вакытта болай багана шикелле басып тору да читен иде. +- Яңагыма чап әле минем, Сәкинә! - дидем мин, уйлап-уйлап та шуннан бүтән әйбәтрәк сүз таба алмыйча. +Ул бөтенләй игътибар итмәде. +- Мин ялгышканмын, Сәкинә! +Күтәрелеп тә карамады. +- Кичерә алырсыңмы икән син мине, Сәкинә? Улыбыз Ирек хакына булса да кичерүеңне үтенәм мин синнән! +Әллә ташка әйттем, әллә аңа: һаман шулай тик кенә утыра бирде. +- Мин сезне алып кайтырга дип килдем. Бер дә юкка рәнҗеткәнмен мин сине. Рәдиф үзе шуны әйтте: "Сәкинәңә ачу итеп, сине минем урынга куясы булганга үч итеп кенә алдаштым мин", - ди. Хафиз картны да шаһитлыкка ул яллаган булган икән... Йә, әйт инде берәр сүз? +Бары шуннан соң гына башын күтәрде Сәкинә. Мөлдерәп аккан яшьле күзләре белән шактый гомер аптырап, гаҗәпләнеп һәм үпкәләп карап торды да, ниһаять, телгә килде: +- Шулаймыни? Рәдиф шулай дип әйттеме? Шул ук сүзләрне мин үзем дә сиңа әйтмәгән идеммени, Өлфәт? +- Әйтүен әйткән идең дә бит... Үзем ялганлый белмәгәч, мин аңа ышандым тагын... Беләм, кадерлем, авыр сиңа. Авыр булса да, кичер син мине! Улыбыз Ирек хакына кичер! Яратасың бит син мине! Яратмасаң, башта мин сугыштан кайтканчы дүрт ел ярым, аннары менә шушылай тилереп йөргәндә янә дүрт елдан артык ялгыз яшәр идеңмени? +- Кайдан беләсең? Бәлки, мин монда Чиләбедә... +Йөрәк энә кадагандай чәнчеп, авыртып китте. +- Юк, Сәкинә... +- Ярый, - диде Сәкинә, әле һаман агып торган күз яшьләрен сөртеп. - Сине оныта алмавым да хак! Ярый, мин сиңа ияреп кайттым да ди. Ләкин йә сиңа, йә миңа ачу итеп, берәрсе тагын берәр нәрсә ялганласа? Ул чакта нишләрсең? Тагын шулай, күземә күренмә, диярсеңме? +- Беркем дә бутый алмас хәзер безнең араны, Сәкинә! +- Дөнья бит ул, Өлфәт. Председатель бит син хәзер. Ә председатель хатыннары турында чәйнәүчеләр күп була ул. Әйдә, үзеңә дә бәла алып, минем дә йөрәгемне бозып йөрмә инде син! Бер кискән ипине ябыштырып торма! Барыбер ныклап ябыштыра алмассың син аны. +- Бернинди кискән икмәк юк, Сәкинә! Рәдифнең вак җанлыгы аркасында килеп чыккан аңлашылмау гына лабаса бу! Аерым яшәсәк тә, күңелем белән гел синең янда, гел улыбыз Ирек янында булдым мин. +- Әллә син мин уйламаган дип беләсеңме, Өлфәт? Яратмаган булсам, сугышка китәреңә дүрт-биш сәгать вакыт калганда үзем ияреп кайткан булыр идеммени? Биш елга якын көтәр идеммени, син сугыштан кайтып куып җибәргәч тә көттем мин сине. Көн дә менә килеп җитәр, менә килеп керер дип көттем. Ләкин бу сугыш вакытындагы төсле көтү түгел иде инде. Кавышырга өметләнеп, бергә яшәрбез дип көтү булмады монысы... Сүз катып караучылар да булды миңа. Тик берсенә дә ризалашмадым. Әгәр кияүгә чыгып куйсам, син, гаебе булган икән моның, Рәдиф белән типтергән икән бу, дип уйларсың төсле тоелды. Менә ни өчен генә көттем мин сине, Өлфәт! +Мин бу дөрес сүзләргә шаккатып, аңа каршы куярлык бернинди дәлил таба алмыйча башымны иеп, өнсез булып утырдым. Ә ул ипләп кенә, ашыкмыйча гына сөйли бирде: +- Инде менә минем турылыклы булуыма, ниһаять, ышангансың икән. Хәзер минем җаным тыныч. Ирекле тол мин хәзер. Нәрсә телим, шуны эшли алам, кем белән телим, шуның белән сөйләшә алам! Ә сиңа кайтасым килми. Куркам! Дуамал син, Өлфәт! +- Туктале син, алай кызма әле, Сәкинә! - дидем мин, җайлы гына башланып киткән сүзнең шушылай куркыныч якка борыла башлавына аптырап. - Ну, булган инде, зур хата эшләнгән... Үз гаебемне танып алдыңа тезләнеп гафу үтенәм бит менә! Шуңа килдем. Синсез, улым Ирексез яши алмаганга килдем! +- Ничава, яшәрсең әле! Мин дә башта шулай дип уйлаган идем. Син куып кайтарып җибәргәч, әллә батып үлимме икән, дип, өч көн рәттән бәке буена төштем. Әни генә тыеп калды: өчесендә дә, артымнан төшеп, борып алып менде. +- Барысын да бик яхшы аңлыйм! Ләкин мин ул чактагы Өлфәт түгел инде хәзер! Зинһар, кичер син мине! Алдагы матур тормышыбыз хакына кичер! Беләм бит, яратасың син мине! Әйт әле, яратасың бит? +- Шул яратуым аркасында шушылай сызланам да инде мин, Өлфәт... Мин тегү фабрикасында эшлим. Анда безнең барысы да хатын-кызлар. Кай чакта ял вакытларында үзара сөйләшәбез шулай. Беренче мәхәббәте белән, яраткан кешесе белән бәхетле яшәүчеләр сирәк икән. Ә менә өзелеп яратмаган кешеләре белән яшәүчеләр һәм бик әйбәт яшәүчеләр шактый. +- Мәхәббәтсез, болай просто үзең хөрмәт иткән кешең белән яшәү - чын яшәү буламы икән соң, Сәкинә? +- Анысын әйтә алмыйм, Өлфәт. Һәрхәлдә, адәм баласына җан тынычлыгы да кирәк бит. Яратам, дип кимсетелеп яшәгәнче, үзең чынлап торып яратмасаң да, сине ярата торган, сине кеше итеп саный торган ир белән яшәү артыграктыр, бәлки. +- Нигә һаман шул бер сүзне тукыйсың, Сәкинә? Әйтеп торам бит инде, элеккесе-ахырысы шул!.. Аннары улыбыз Ирекне дә чуттан чыгарып ташларга ярамый ич. +- Җитәр, Өлфәт, әйдә туктатыйк бу хактагы сүзне. Никтер күңелем ышанмый төсле минем сиңа. +- Димәк, минем белән кайтмыйсың? +- Юк, кайта алмыйм, Өлфәт! +- Бәлки, син торыр урыныбыз юклыктан, өебез булмаудан куркасыңдыр, Сәкинә? Әгәр шулай булса, һич тә аптырама! Бер ай эчендә өй салдырып куям. Тик кайтыгыз гына! +- Әйтәм бит, ышанып җитмим мин сиңа. Холкың дуамал, бер дә юкка көнләшәсең, шуңа шикләнәм. +- Бу юлы кайтмасаң, өй салдыру белән тагын алмага киләм мин сине! +- Йөрмә, Өлфәт! Килмә бүтән! +- Алайса, улыбыз Ирекне алып китәргә рөхсәт ит! Ялгызың гына калгач, иркенләбрәк йөрерсең. Сиңа мәшәкате кимрәк булыр! - дидем, болай әйтүемнең һич урынлы булмавын белсәм дә тыела алмыйча. +- Юк, Өлфәт, - диде ул, һаман шулай тыныч кына, - анысы булмас инде! Аны бик яхшы тәрбияли алам мин. Сугышның иң кыен елларында да артык булмады! Ә хәзер беркемгә дә бирмим мин аны! +Моннан ары да сүз озайтып торуның мәгънәсе юк иде инде. +- Әйтүем шушы, Сәкинә, - дидем мин аңа, кискен итеп. - Синсез яши алмыйм мин. Белеп тор: тагын алмага киләчәкмен! +Шулай дидем дә, Сәкинәмне кинәт кенә күтәреп алып суырып үптем һәм, ул өненә килергә өлгергәнче, тиз генә чыгып китеп, туп-туры вокзалга юнәлдем. +Шулай итеп, йомшак җәйсә дә, шактый катыга утыртып җибәрде мине Сәкинә. Шуның өстенә алда ни булачагы, авылда мине ниләр көткәнлеге ачык түгел иде. Кем белә бит кайткач нәрсә буласын? Бәлки, Рәдиф мине инде күптән судка биргәндер дә, мине хөкем итү өчен көтеп кенә торалардыр. Шаһит эзләп тә йөрисе юк - Закир абзый бар. Ике арабызда булган хәлләрдән соң миңа ачу саклап йөрмидер дисеңме әллә аны?.. Колхозда эшләр ничек бара икән? Мин юкта берәр мөгез чыгып куймаса ярый инде... +Чиләбедән әнә шулай уйлап, бик аптырап-алҗып кайттым. Ә кайтып төшкәннән соң мәсьәләнең мин уйлаганнан да четереклерәк һәм куркынычрак икәнлеге мәгълүм булды: Рәдифнең ике кабыргасы ук сынган, һәм ул больницада ята булып чыкты! +Башта мин, әллә янына барып, сөйләшеп-аңлашып, гафу үтенеп карыйммы икән, дип уйлаган идем. Ләкин соңыннан, барыбер гафу итмәс, андый кеше түгел ул, тәмле телеңне әрәм итеп йөрүдән башка нәтиҗәсе булмас, дип, уемнан кире кайттым. Ни булса - шул, дип көтә башладым... +Ә колхоз эше өчен юкка борчылганмын икән. Бер дә андый-мондый хәл булмаган. Барысы да үз җае белән бара. Трактор чәчкечләре дә, атлы чәчкечләр дә әйбәт кенә эшлиләр иде. +Гаҗәп тә инде бу тормыш! Сәкинәм белән улым Ирекне тәки алып кайта алмадым. Больницадан чыккач, Рәдифнең ни кылачагы шулай ук мәгълүм түгел. Ләкин менә шундый хәлдә дә кешенең өмете, ышанычы югалмый икән. Чиләбедән кайтып төшкәннән ары ике-өч көн үтүгә үк, райбашкармага барып, өй салдыру өчен агач юллап кайттым. Аннары аны лесхоз эшчеләрен яллап кистердем, үзебезнең колхозда эшләүче автоколонна шоферлары белән сөйләшеп, бер төн эчендә ташытып куйдым да идарә эшеннән бушаган араларда шул өйгә дигән бүрәнәләрнең кабыкларын каезлый башладым. Әйтерсең минем бүтән хәсрәтем юк, әйтерсең дөньяда иң мөһим эшем - йорт салу!.. +Беркөнне шулай идарәдә иртәнге эшләрне бетергәч, йорт саласы урынга барып, тагын шул бүрәнәләрне каезларга тотынган гына идем, берәү: +- Куеп тор әле, яшьти, балтаңны! -дип эндәште. Әйләнеп карасам - Рәдиф! Кулымнан балтам төшеп китә язды. +- Син икәнсең әле, әйдә, утыр! +Балтамны бүрәнәгә чабып куйдым да, нинди ниятләр белән килде икән инде бу, нәрсә әйтмәк була икән, дип көтә башладым. +Ул бүрәнәгә килеп утыргач: +- Ни хәлләрең бар соң, Рәдиф, нишләп йөрү? - дидем. +- Менә килдем әле, - диде ул. Янчыгын чыгарып, тәмәке төрергә кереште. - Күптәннән күрешкән юк бит, сөйләшәсе сүзләр бар иде синең белән. +- Әйдә, сөйләшик алайса, - дип, мин дә аның янына барып утырдым. +Больницадан чыкканнан бирле кырынмый йөргән, ахры, сакал-мыеклары бик җиткән иде аның. Үзе исерек булмаса да, аракы исе әллә кайдан бөркелеп тора, куллары калтырап-калтырап куя. Күрәсең, кичә эчкәнлектән махмырлый иде. +- Син минем бүлнистә ятып чыкканны ишеткәнсеңдер бит? - диде ул, ниһаять, тәмәке төреп кабызгач. +- Андый эш ишетелми калмый инде ул. +- Кабыргаларым сынганын да беләсеңме? +- Анысын да әйттеләр. +- Кайда сынганы да мәгълүмме сиңа ул кабыргаларның? +- Барысы да мәгълүм, Рәдиф. +- Нишләтим икән соң инде мин сине? Таш капчыкка яптырыйммы? Бик ансат яптыра алам бит, теләсәм. +- Әйе, яптыра аласың, әлбәттә. Ләкин сиңа аннан нинди җиңеллек һәм ни файда булыр? Дәүләт судыннан башка кешенең үз суды, үз хөкеме, үз вөҗданы да булырга тиеш ич! Шул хәлгә үзең җиткердең бит син мине. Аннан тыш та байтак этлекләрең бар. Хәтта өемне дә син яндырдың бит! +Инде әйтеп киткәнемчә, өйгә кем ут төрткәнен мин әлегә кадәр тәгаен генә белмим, Рәдифкә дә "син яндырдың" дип белеп әйтү түгел, ачу килгәннән генә әйттем. +Шунда ул бик аз гына вакытка каушап калды да: +- Ә син күрдеңме мин икәнен? - диде. +- Бөтен хикмәт тә шунда шул - күрмәдем. Күрсәм, шул утның иң кызу янган җиренә тотып аткан булыр идем мин сине! +- Күрмәгәч, сөйләнеп йөрмә! +- Ә минем сөйләнгәнем дә юк, сүз җаеннан үзеңә генә әйтүем. +- Һи! - диде ул, бер-ике минут чамасы уйланып утыргач. - Димәк, куркасың төрмәдән, ә? +- Эш куркуда түгел. Гаиләмнән, җан сөйгән кешеләрдән аердың син мине. +- Ә мин сине шулай да утырттырып куйсам? +- Анысы ихтыярың. Без бер-беребезгә бурычлы түгел инде. Алыш-бирешебез беткән, арабыз өзелгән! Син мине аңларга тиеш, Рәдиф. Үзеңне дә хатының ташлап киткән бит. Шуның хәсрәтеннән тагын да күбрәк эчә башлагансың, шулай ич? +- Эчүен күптәннән эчәм инде мин, - диде ул, тәмәке төпчеген бүрәнәгә басып сүндерә-сүндерә. - Шуңа түзә алмыйча китте дә ул. Акылга керергә бик вакыт иде инде миңа да... Белеп торам, эчүемне ташласам, кире кайтачак минем хатын. Ә менә тыела алмыйм! +Кызганыч иде ул бу минутларда, йөзе ап-ак, иреннәре кипкән һәм дер-дер калтырана иде. Гаҗәп бит, ә: кеше үзенең ялгыш эшләвен дә белә, әмма шуны төзәтергә көч таба алмый! +- Алайса, менә болай итик без, - диде ул, кинәт урыныннан кубып. - Ярый, калдырам мин сине иректә. Үзең өчен түгел, хатының белән балаң өчен калдырам! Давай, син миңа бер литрлык бир дә, син мине белмисең, мин сине белмим. Шуның белән бетсен! Үзең күреп торасың, кәеф шәптән түгел минем, баш бик авырта. +"Шунда да кимсетеп китмәкче буласың, ә, шул көнгә төштеңмени, Рәдиф?" - дип әйтүдән чак кына тыелып калдым да, тагын ачуым чыгып, кесәләремне актара башладым. Кызганычка каршы, янымда бер тиен дә акчам юк иде... +Рәдиф, аксак булса да хәйран тиз атлап, бата-калка барыбер кибет янына китеп барды. +Ә шул көнне кич мине, бригадирларга наряд биреп, идарәдән кайтырга чыккач, Закир абзый артымнан җитеп туктатты. +- Тыңларга вакытың булса, бер-ике сүзем барые сиңа, прсидәтел, - диде ул. +- Әйтеп кара, Закир абзый. +Ул, нидәндер шикләнгәндәй, як-ягына каранып алды. +- Юк, Өлфәт, урамда сөйләшә торган сүз түгел ул, бик важный мәсьәлә. Бүлмәңдә кеше калмадымы анда синең? +- Юк, бикләп чыктым. +- Әйдә, алайса, шунда кереп утырыйк әле. +- Бик мөһим эшмени соң ул, Закир абзый, иртәгә калдырырга ярамыймыни? +- Ярамый, Өлфәт туган. Бүген үк, хәзер үк хәл итә торган эш! Мәсьәлә менә болай тора, - дип башлады ул, идарәгә кереп утыргач. - Сезнең авылның теге син кабыргасын сындырган Рәдиф бездә ята. Бик исерек. Авызында теле дә юк. Хатын әйтә, төшкә хәтле үк килеп кергәние инде, ди. Кергәндә үк салмышые, ди. Үзе белән бер бүтилкә аракы алып кергән булган, анысын да эчеп бетерә язган инде. Закир абый кирәк миңа, аны күрмичә китмим, дип әйтә, ди. Прсидәтелегез Өлфәтне төрмәгә тыктырырга йөрим, шуңа кирәк миңа Закир абзый, дип әйтә, ди. Мин бүген МТСка гәрүчи алып кайтырга барганыем, әле яңарак кына кайттым да, хатын шушы сүзләрне әйткәч, синең янга йөгердем. Рәдиф йоклап калды. Нишләмәк була икән соң ул, Өлфәт энем? Әллә теге күпердән ташлаган өчен тавыш куптармакчымы икән? Ул хакта ике арагызда сүз булдымы соң? +- Сөйләшкән идек, Закир абзый, - дидем мин, Рәдифнең шулай итенеп йөрүен башыма сыйдыра алмыйча. - Бүген иртән генә сөйләшкән идек. +- Ничек-ничек килеп чыкты соң ул чакта сезнең чәкәләшү? +Мин аңа барысын да әйтеп бирдем. +- Алай икән эшләр! -диде ул, мине тыңлап торганнан соң уйга калып. +- Әйт әле, Закир абзый, ул көнне минем урында булсаң, син ни эшләр идең? - дидем мин, аның фикерен беләсем килүдән бигрәк, авыр тынлыктан котылыр өчен. +- Минме? - Ул, чигәсен кашыган булып, тула эшләпәсен маңгаена ук төшереп куйды. - Мин синең урында булсаммы? +- Әйе. +- Туктале, башта бер тарих сөйлим әле мин сиңа, наный. Сугыш елларында булган хәл ул. Синең сүзләрне тыңлап утырганда искә төште. Кырык беренче елда, сугыш башланган айларда ук, нимесләргә әсирлеккә эләктем мин. Кырык өчнең башына тикле алар кулында яшәдем. Бары шуннан ары гына, ничек кирәк алай качып, үзебезнекеләр ягына чыктым. Ишетеп беләсеңдер, әсирнең бөтен тормышы сак астында үтә аның. Эшкә барганда да сак астында, эшләгәндә дә сак астында, кайтканда да сак, кайткач та сак. Бүтәне турында әйткән дә юк инде, дажы бәдрәфкә барганыңны да карап-күзәтеп торалар. Әмма сакчыларның да төрлесе барые. Кайсылары, без әсирләргә ярдәм итмәсә дә, тәк торганда зыян да эшләми. Кушканын үтәсәң, шул җитә. Ә кайберләре фашисның да фашисы инде. Ничек итеп синең җаныңа тию, кимсетү, мыскыллау турында гына уйлый. Беркөнне шундый кабахәтләрнең берсе безне, биш әсирне, урманга агач кисәргә алып барды. Кышкы салкын көние. Башта без эшләгәнне карап, ашыктырып, әрле-бирле сызгыргалап йөрде бу. Аннары туңа башлады булса кирәк, мине чакырып учак яктыртты да шуның каршында җылынып утыра башлады. Ә үзенең күзе һаман бездә, "шнель! шнель!" дип туктаусыз өреп тора. Әз генә туктап, тын алырга да ирек бирми. Үзе бик шат, үзләренчә нидер мыгырдана, тинтәк кеше сыман, тик торганда кычкырып-кычкырып көлгәләп куя. Тора-бара учак җылысы да туйдырды булса кирәк, берәр аршын буе саллы гына агач ботагы кисеп алды да шуны безгә атып уйнарга тотынды бу. Ул томыргач, кайсыбызга килеп тисә, агачны шул кешедән китерттерә. Үзе шашып-шашып көлә. Миңа да өч тапкыр эләктерде. Бер сүз дә әйтмәдем, агач килеп тигән җирем бик каты авыртса да, өчесендә дә тыныч кына илтеп бирдем. Бәлки, тынар, кызганыр, дип өметләнгәнием. Юк, малай, кая ул сиңа туктау! Әле беребезгә, әле икенчебезгә тондырып кына тора. Шуннан соң дүртенче тапкыр бәрде бу миңа. Бу юлы маңгаема ук туры китерде, күземне чак кына чыгармый калды. Мин, авыртуга түзә алмыйча, маңгаемнан аккан канны җиңем белән каплап туктатырга азапланган арада, агачын китерергә кушып, автоматы белән янап, тагын акырырга тотынды бит бу. Шуннан мин нишләде дисең? Йә тәки атып җыгар, ике дә уйлап тормас, дидем дә дүртенче тапкыр илтергә киттем таягын. Бер кулым белән ярык маңгайны тотканыем, берсендә - тегенең агачы. Мин килеп җиткәч, тинтәк алаша шикелле кешнәп көлә-көлә, башта агачын тартып алды, аннары, кулымны сугып төшереп, маңгайдагы яраны карады да, "гуд!" дип кычкырып, яңакка чапты. Ант итеп әйтәм, шуңарчы ул фашиска кул күтәрү турында күңелемә дә килмәгәнне. Әмма яңакка чапкач, секунд эчендә әллә нишләп киттем дә, алдын-артын уйлап тормастан, мин дә авызына берне менеп төштем моның! Минем ише коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына булган кешенең сугуы андый әзмәвердәй фашиска нәрсә инде ул? Чебен тешләгән шикелле дә булмагандыр. Ну миңа шуның өчен эләкте! Шундый каты типкәләп кыйнады - ничек исән калганыма әле дә шаккатам. Белмим, ничек атып үтермәгәндер инде. Менә шундый хәлләр... Ну мин шул вакытта бер тамчы да үкенмәдем! Хәзер дә үкенмим. Вчүтки бер иң әшәке фашисның яңагына чаптым бит әле, дип, ул заманнар искә төшкән саен куанып куям. - Чак кына тынып, уйланып торды да Закир абзый тагын дәвам итте: - Әсирлектән котылганнан соң, үзебезнекеләргә кушылып сугыша башлагач, әй бирдем инде үзләренең дә кирәкләрен: очраган бер нимесне пүдрәт кырып бардым. Ник дисәң, үзләре бинават, үзләре җиткерделәр мине шул хәлгә... Инде килеп, син теге аксак малайны тәвәккәлләгәнсең икән. Минем урында булсаң, нишләриең, дип сорыйсың. Кистереп кенә әйтүе кыен, кәнишне. Бер караганда, синең дә сәбәбең җитди. Шулай да күпердән үк тотып атарга кирәк булдымы икән? +- Соң, ул Рәдифнең әле генә үзең сөйләп үткән фашисттан кай җире ким, Закир абзый? Бары тик көнчелек аркасында гына минем бөтен тормышымны бозып, туздырып ташлады бит ул. +- Ул яктан караганда, аермасы, ихтимал, әллә ни зур түгелдер. Әмма синең хәл белән минем ул чактагы хәлем арасындагы аерма җир белән күк арасы бит! Миңа нәрсә, мин тоткындаем ул чакта. Бернинди бүтән чарам да югые минем. Бүген үтерәләрме, иртәгәме - аның анысы әллә ни әһәмиятле түгелие миңа. Ә син бит иректәге кеше! Сиңа башкачарак эшли алырга да булырые... Әй Өлфәт, турысын әйткәнгә хәтерең калмасын, кызурак канлы кеше шул син, олан! Башың да хәйран яхшы эшли, гаделлегең дә зур, ну кайчакта кирәгеннән артыграк кыланып ташлыйсың. Исеңдәме, салам көрәргә барган җирдән мине ничек итеп куып кайтарганыең? +- Ул заманнарны искә алмыйк инде, Закир абзый, - дидем мин, оятымнан нишләргә белмичә. - Атта да, тәртәдә дә булды инде ул чакта. +- Анысы шулай, узган эш. Әмма андый хәлләрне дә искә төшереп алу зыян итми кайчакта. Әйтик, син ул вакытта тузынганда, минем дә кызып китүем барые бит. Шулаймы? +- Соң сез, эш эшлисе урында, карта суга идегез ләбаса! +- Анысы хак сүз. Ну бит син әле яңа кеше иең. Нинди эш майтара алачагыңны белмидериек ич әле без. +- Бөтенесен дә бер калыпка сапларга ярамый, Закир абзый. Үз районыбызда да хезмәт көненә әйбәт кенә биреп килүче колхозлар бар иде ләбаса ул чакта да. +- Авызымнан тартып алып әйттең бу сүзләрне! - диде Закир абзый. - Имынны шулай шул менә. Хәйран хәлле генә колхозлар барые. Ә син аның нилектән алай булуын беләсеңме? Әйтимме сиңа аның галәмәтен? +- Әйтеп кара. +- Хикмәт колхозның дилбегәсе кем кулында булуда, энекәш. Ә бездә сугыш башланганнан бирле юньле прсидәтел булмады. Балык башыннан бозыла ул. Рәдиф тә шундый черек булды. Салу белән булышты. Әшнәлек, кода-кодагыйлык хөкем сөрде. Менә шуңа каршы иде халык. Ә хәзер, син ничава гына бүлеп бирә башлагач, тагын эшләргә тотындык бит. - Ул, бераз нидер уйланып утыргач, кинәт урыныннан купты да сүзне бөтенләй икенчегә борып җибәрде: - Ә син, Рәдиф алай-болай эшне зурга илтер, дип бер дә шикләнмә. Пычагымны да эшләтә алмый ул! Гаеп үзендә булган ич аның. Шулай булгач, яклый алмыйм мин аны. Бәлки, ул мине шаһит итеп, гаепләүче итеп чакырттырмакчы буладыр. Тотсын менә... Иртән торгач, айныгач, бик хәтәр итеп сүгәм әле мин аны! +Закир абзый белән шушы сөйләшүнең икенче көнендә үк, балта осталары яллап, мин өйне бурата башладым. Рәдиф эшне зурга җибәрсә, бүленеп калуы да мөмкин икәнен дә белә идем. Шулай булса да үземә бертөрле үҗәтлек белән тизрәк йорт җиткерергә ашыктым. Чиләбедән кайту белән Сәкинәгә дә хат яздым. "Кайтырсызмы икән, Сәкинә? Кайтыр булсагыз, ым гына как - шундук барып алам мин сезне", - дидем. +Бу юлы озак көттермәде ул. Ун көн эчендә җавап килде: "Әйбәт кенә яшибез, тик син киткәннән бирле Ирек кенә: "Әти кая китте, ник безне калдырып китте, алып кайтам, дип әйткән иде бит ул безне, нигә алдалады икән?" - дип аптырата башлады. Ләкин мин һаман шул элекке уемда калам. Ю ләрләнеп килеп йөрмә! Әгәр кайтырга уйласам, үзебез дә кайта алабыз ла без", - дип язган иде. +Әнә шуннан соң канатланып йөри башладым мин. "Кайта алабыз" дигән бит! Кем белә, бәлки, шушы араларда ук тып итеп кайтып та төшәрләр дип, көн дә аларны көтеп яши башладым... +Йорт та салынып бетте. Колхоз эше дә ярыйсы бара. Закир абзый җитәкчелегендә арба ясау эшен дә көйләп җибәргән идек. Әйтергә онытып торам икән, сугышка хәтле "Ватан" колхозында арба ясау бик нык алга киткән иде. Көрнәле арбаларын районыбызда гына түгел, күрше районнарда да яхшы беләләр һәм бик теләп сатып алып китәләр иде. Сугыш башлангач, ул эш тукталып кала. Бу ел җәй менә шул хәйран табышлы эшне җайга салып җибәрдек... +Вакыт һаман су урынына ага да тора. Кыш та үтеп китте, яз да килеп җитте. Ә менә Сәкинәнең һаман "кайтам" дип өзеп әйткәне юк әле. Көтә торгач, сагына торгач, ниһаять, түзә алмадым: килергә кушмаса да, язгы чәчүне әйбәт кенә башкарып чыгып, колхозда бераз эшләр җиңеләйгәч, ял көненә барып керерлек итеп, тагын Чиләбегә улым Ирек белән Сәкинәм янына киттем. +Мин килеп кергәндә, Фәхретдин абый карчыгы белән танышларына кунакка киткән, ә Сәкинә белән Ирек өйдә иделәр. Бу юлы Сәкинә дә, мине күргәч, артык шаккатмады, мин дә беренче баргандагы шикелле телсез-өнсез калып тормадым. +Ә Ирек, шундук танып алып: +- О-о! Әтием килде. Безне апкайтырга килдеңме, әтием? - дип, алдыма ук менеп утырды. +- Әйе, улым, сезне алып китәргә килдем! - дип, башта аны кочаклап үбә-үбә сөйдем дә: - Теләсәң нишлә, Сәкинә, ләкин бу юлы сездән башка кайтмыйм мин! - дидем. +Ул көнне тагын ниләр сөйләшүебезне тәфсилләп торуның кирәге юктыр, туган. Билгеле, мин әйтү белән үк ризалык бирмәде Сәкинә. Байтак уйланып, икеләнеп утырды. Бары тик Фәхретдин абзый да кайтып: +- Җитәр, сеңлем, һәрнәрсәнең чамасы була! Үзеңне дә, Өлфәтне дә җәберләп, Сак белән Сок шикелле икегез ике якта яшәүгә чик куярга кирәк инде. Гомер ике килми ул, чәчәктәй вакытыгызны заяга үткәрмәгез! - дип, мине яклап бик нык үгетләгәннән соң гына, ниһаять, риза булды. +Шулай итеп, минем дә, ниһаять, дөньям түгәрәкләнде һәм без, чын кешеләрчә, матур гына яши башлаган идек. Әмма... +Бу урында мин сиңа шактый сәер булган һәм минем чәчләрне агарткан хәлләрне сөйләп китәргә мәҗбүрмен, туган. +Берсе сиңа инде билгеле Гөлүсә аркасында булды. Сәкинәмнән шул шашкын хисле чәчбикә тагын колак кактыра язды. +Теге чакта институтка килеп сөйләшүдән соң, ул мине аңлаган сыман булган иде. Йомышы төшеп, идарәгә килгәндә, урамда очраган вакытларында, гадәтенчә үтә ягымлы, үтә ачык сөйләшсә дә, күз карашы белән һаман әле мине яратуын сиздерсә дә, тел белән әйтеп, әрсезләнеп йөрмәде. Мин үзем дә мөмкин кадәр җитди, рәсми булырга тырыштым һәм бер дә алай икеле-микеле уйланырга урын калдырмаган шикелле идем. Әмма ул өметен өзмәгән, һаман мине көтеп, ышанып йөргән икән. Ә өмете өзелгәч... +Инде әйткәнемчә, Сәкинә белән Ирекне алып кайтып, куанып-шатланып эшләп йөри башлаган чагым иде ул. Август ае ахырларында беркөнне районга барырга дип ат җигеп тора идем, шул укытучы Гөлүсә яныма килде дә: +- Сезне районга бара икән дип әйткәннәр иде, зинһар, мине дә утыртып алып барыгыз әле? - диде. +- Йомышыгыз бармы, әллә теге чактагы шикелле болай гына барырга уйладыгызмы? - дидем мин, шактый кырыс итеп. +- Ә сезгә барыбер түгелмени, Өлфәт абый? +- Юк, барыбер түгел, Гөлүсә! Йомышыгыз булса гына алып барам мин сезне. +- Йомышым бар иде шул, Өлфәт абый! - диде ул, зәпзәңгәр күзләрен очкынландырып. +- Барырсыз инде алай булгач, авыл мөгаллимәсен калдырып китү ярамас. Кайтыгыз да әзерләнеп, көтеп торыгыз. Китешли ала китәрмен. +Ул, кинәт яктырып: +- Ә мин инде әзер! - диде дә башта кулындагы портфелен тарантаска китереп куйды, аннары үзе менеп утырды. +Киттек без моның белән. Башта ул да ничектер уйчанланып, моңланып, миңа сүз катмыйча гына барды. Мин дә көннең матурлыгына, җылылыгына рәхәтләнеп, кырдагы игеннәребезнең инде җыелып бетеп баруына куанып килә идем. Үзебезнең "Ватан" межасын үтеп, Качкалак урманы дип аталган кечерәк кенә урманга барып кергәч, Гөлүсә кинәт миңа сыенарак төште дә, күзләрен майландырып: +- Беләсеңме, Өлфәт абый, бу юлы да бер йомышсыз киләм бит мин синең белән! - диде. +Мин эсселе-суыклы булып киттем. Атны туктаттым да, ачуланып: +- Нигә болай юләрләнеп йөрисез сез, Гөлүсә? Әйдә, төшегез тарантастан! - дидем. +- Ә син тыңлап бетер, Өлфәт абый! - диде ул, кырыслыгыма һич тә исе китмичә. - Әйе, минем районда бүген дә бер йомышым да юк. Ләкин минем синең белән бергә, бер тарантаска утырып барып кайтасым килде. Соңгы мәртәбә синең белән бергә утырып каласым килде минем, аңлыйсыңмы син шуны, Өлфәт абый, соңгы мәртәбә, дип әйтәм мин сиңа! +- Аңлавым ни дә, аңламавым ни... +- Аңласаң, мине кума, Өлфәт абый, яме! Хәтереңдәдер, кырык алтынчы елның кышында сиңа утырып кайтканда, син өйләнмичә, шушы Көрнәледән китмим, дигән идем мин сиңа. Менә мин сүземдә тордым: син Сәкинәңне алып кайтмыйча китмәдем. Ә хәзер китәм! Ронодан расчет алдым инде мин. Хәзер миңа монда яшәүнең бер кызыгы да юк. Әйдә, туктатма атыңны, йомышым булмаса да, үзең белән алып барып кайт инде син мине бүген. Биш-алты ел үзеңне яратып йөргәнем өчен, бер кечкенә генә теләгемне үтә әле, ичмасам. +- Зинһар, җыен юк-барны сөйләмәгез әле, Гөлүсә! - дидем мин, тәмам аптырашка калып. - Безнең ике арада бернинди гыйшык-мишык та була алмаячагын аңларга күптән вакыт иде бит инде сезгә! +- Акыл белән мин үзем дә шулай уйлый идем, - диде ул, сабырлана төшеп. - Үземне шуңа ышандырырга тырышып та карадым. Ләкин акылдан тыш йөрәге дә бар бит әле адәм баласының. Аны берничек тә акылга буйсындырып булмады шул. Нигә шулай каршылыклы икән бу кеше тормышы? Син яраткан кеше нигә сине яратмый икән? Нигә син үзең күрергә дә теләмәгән кешеләр синең өчен саргаеп-кибеп йөри икән? Шушы Көрнәледә генә дә ничә егет йөрде артымнан! Ә мин аларга әйләнеп тә карамадым. Неужели шулай үзем яратмаган кеше белән гомер итәргә туры килер миңа да? +Мин, хәтта инде нигә бүген районга барырга чыгуыма үкенеп, үземне-үзем тиргәштереп бара идем. Гөлүсә иңнәремнән тотып, илереп күзләремә текәлгәч, башта, әллә тарантастан куып төшеримме, дип тә уйладым. Ләкин аның йөзендәге сагышны, үкенүне һәм газапны күргәч, ул уемнан кире кайттым да, юатырга тырышып: +- Борчылмагыз, Гөлүсә, нигә алай булсын ди! Сез дә яратырсыз әле, миннән йөз мәртәбә акыллырак, шәбрәк кешене яратырсыз! - дидем. +Ул күзләрен мөлдерәтеп тагын бераз миңа текәлеп карап барды да: +- Мин үз хәлемне үзем беләм, Өлфәт абый, син миңа акыл биреп азапланма инде, яме! - диде. +Юатыр сүз таба алмаганлыктан, мин дәшмәдем. Аны ишетмәгәнгә салынып, атның дилбегәсен кагып куйган булдым. Ат җиңел генә юртып китте. Чокыр-чакырлы урман юлы тарантасны шактый нык чайкый башлагач, Гөлүсә тураебрак утырды. Мин, үзен кулга алды, ахры, бу кызыкай, дип, җиңел сулап куйдым. Ләкин шулчак һич тә көтелмәгән бер нәрсә булды. Гөлүсә кинәт минем кулдан дилбегәне тартып алды да, атны шып туктатып, йөрәк тавышы белән: +- Их, Өлфәт абый! - дип куйды. Аннары ниндидер бер кыргый көч белән кочып алып, яшькә чыланган озын керфекләрен битемә тидерә-тидерә, мине үпте. +Кайнар иреннәре биткә тигәч, мин дә аны кочып үпми калалмадым... Акыл белән түгел, ничектер үзем дә сизмәстән... +Нәкъ шул чакны якында гына: +- Алла куәт бирсен, Өлфәт абый! - дип кычкырып көлешә башлаган малайлар тавышын ишеттем һәм, ни әйткәнемне үзем дә абайламыйча: +- Рәхмәт! - дип куйдым. Корт чаккандай сискәнеп, тарантастан сикереп төштем дә тавыш килгән якка бара башладым. Ләкин көлешүчеләрнең берсен дә яхшылап күрә алмый калдым: алар куелыкка йөгерешеп кереп киттеләр, артларыннан куак ботаклары гына селкенеп калды. Миңа шунысы гына ап-ачык иде: ул малайлар - чикләвек җыярга килгәннәр һәм мине белә торган малайлар... +Мин юлымны дәвам иттем, ә оялуыннан мәк чәчәге төсле кызарган Гөлүсә исә: +- Кичер, Өлфәт абый, мин юләрне, минем аркада килеп чыкты бу, - диде дә авылга кайтып китте. +Кичен мин районнан әйләнеп кайтканда, Сәкинә өйдә юк иде. Мине ташлап, Янтыкка, үз авылларына кайтып киткән иде ул. Теге безне урманда күргән малайлар арасында минем Ирек тә булган икән һәм ул, кайткач, әнисенә барысын да сөйләп биргән. Башка чакта шундый сабыр Сәкинәм бу юлы түзә алмаган, Иреккә "әтиең минем арттан килеп йөрмәсен" дип әйтеп китеп үк барган. +Гөлүсә дә, урманнан борылып кайтып, әйберләрен җыештырган да үз якларына кайтып киткән булып чыкты. +Шулай итеп, тагын Сәкинәсез калдым мин. Шул ук кичне артыннан барсам да, кайтырга түгел, сөйләшергә дә теләмәде Сәкинәм. Мин кергән ишек ябылганчы ук өйләреннән чыгып китте. +Көн саен диярлек Янтыкка барып, кайтырга айдан артык өндәвемә дә карамастан, Сәкинәнең һич тә кайтыр исәбе юк, һаман шулай бик нык хәтере калган килеш тора, йомшар чамасы күренми иде. Хәтта ул Янтыкка инде үзенең яраткан эшенә дә урнашкан, үзебезнең "Ватан"дагы шикелле үк, сыерлар сава башлаган иде. +Белмим, мондый аяныч хәл тагын күпмегә сузылыр иде икән, ләкин үз башы җитептерме, кеше киңәше буенчадырмы, Гөлүсә үзе бозган эшне үзе җайлады бит, туган. Күрәсең, Көрнәледә калган дусларыннан берәрсе безнең аерылышуны һәм аның сәбәбен хәбәр иткән булгандыр инде, бер дә бер көнне яңа урнашкан эш урыныннан - Актаныш ягыннан - минем Сәкинәгә хат язган бу. Ул хатның кайбер юлларын хәзер дә бик яхшы хәтерлим әле мин: "...Ишетүемә караганда, син Өлфәтне миннән көнләшеп ташлап киткәнсең икән, Сәкинә, - дип язган иде ул. - Син мине яхшы беләсең бит, Сәкинә, алдаша торган гадәтем юк минем. Ы шан миңа: Өлфәтнең энә очы кадәр дә гөнаһсы булмады ул чакта. М ин, бары тик мин генә гаепле бу эшкә. Яшермим, синең Өлфәтеңне ул сугыш т ан кайт каннан бирле чын-чынлап яратып йөрдем. Арагыз бозылышып, син аерылып киткәннән соң яратуымны аңа ачыктан-ачык әйткәләп тә карадым хәтта. Ләкин ул сиңа, бары тик сиңа турылыклы булып калды... +Ә урманда мин аны үзем кочаклап, үзем үптем. Син теләсәң ни әйт, Сәкинә, ләкин, минемчә, алай зурлап шаккатарлык нәрсә юк монда. Ул мине яратмаса да, мин аны алты ел буена сөеп йөргән һәм, дөресен әйтим, син кайтмасаң, бәлки, үземә булыр дип тә өметләнгән кеше бит... Ш ул өметем дә өзелгәннән соң сезнең авылдан бөтенләй китеп барырга карар кылгач, күңелем алгысып, хискә бирелеп киткәнмен икән - аннан гына дөнья җимерелмәгәндер бит. Син дә азрак мине аңларга тырыш инде, Сәкинә. Хатын-кыз лабаса син, безнең затның хыялга һәм хискә кайчакта кирәгеннән артыграк бирелеп китүчән булуын үзең дә беләсеңдер... Сүз дә юк, ул чактагы тилелегем өчен соңыннан минем үземә дә бик читен булды. Ш уңа күрә, синең күзеңә күренергә кыенсынып, шул ук көнне җыенып, Көрнәледән чыгып киттем дә мин..." +Шушы хатны алып укыганнан соң гына, ниһаять, игә килде Сәкинәм. Шуннан соң гына без, ниһаять, яңадан кавыштык. +Кавышуын кавыштык, әмма ул арада минем чәчләрнең яртысы агарырга өлгергән иде инде. +Кайбер кешеләр яртылаш агарган чәч белән дә шактый гомер йөриләр. Ә кайберәүләрнеке тәмам соңгы көннәренә тикле шулай яртылаш агарган килеш кенә кала. Әгәр тыныч кына, борчылмыйча, пошынмыйча, янмый-көйми генә яшәгән булсам, ихтимал, мин дә шул яртылаш агарган чәч белән хәзергәчә йөргән булыр идем. Ләкин алай йөри торган кеше түгел шул мин. Алай йөри дә алмыйм. +Сәкинә белән кавышып, матур гына яши башлагач та, үземнең әлеге кыбырсык холкым аркасында, байтак кына читен хәлләрдә калгаларга туры килде. Хәтерлисең булыр, илленче елларның азагында авыл хуҗалыгын алга җибәрү өчен кукурузны күбрәк чәчәргә кирәк, дип аңлата башладылар. Һәр колхозга аерым-аерым план җиткерелде. Безнең "Ватан" да ике йөз гектар чәчәргә тиеш булды аны. Шуннан соң бик нык пошаманга калдым мин. Чәчүен чәчәрбез дә, унбиш мең пот бодай үсәчәк җир әрәм булып калмасмы?.. +Шикләнергә урын да бар иде. Сугыш елларында Михайло исемле бер украин егете белән бергә хезмәт иткән идем мин. Шунда без бик нык дуслашып киттек һәм соңыннан да хат язышып тора башладык. Ул инде сугышка кадәр үк институт тәмамлаган кеше иде. Сугыштан соң үз авылларында агроном булып эшли башлады һәм хатларында кукуруздан бик зур уңыш алуларын әйтеп яза иде. Шуннан кызыксынып китеп, мин аннан бер гектарлык кукуруз орлыгы соратып алдырып, үзебезнең кырга чәчеп карадык. Ләкин ул безне көткәнчә үк куандыра алмады, ни тырышып тәрбияләсәк тә, телгә алып әйтерлек уңыш бирмәде. +Менә шуңа күрә башта илле гектар гына кукуруз чәчтек без. Ихтимал, юл буена сузып, үткән-барган кешегә биш йөз гектар булып күренерлек итеп чәчелгән булгангадыр инде, районнан килеп карап киткәләсәләр дә, башта аны-моны әйтүче булмады. Әмма "кырын эш кырык елдан соң да беленер" дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр шул. Көзләр җитеп, уңыш җыю көннәре башлангач, шул эш өчен мине шактый нык итеп башта "пешекләделәр", аннары шелтә эләкте. +Анысыннан арынып күп тә эшләмәдем, тагын бер шелтә - бу юлы инде катысы ук. Бервакыт безнең хуҗалыкка да тавык һәм үрдәк үрчетә башларга кушылды: тавыгы ике меңнән артык, үрдәк мең ярым булырга тиеш иде. Шулчак тагын аптырабрак калдым, туган. "Тавыкчебеш" кенә булсалар да, аларга да тәрбия кирәк ләбаса. Үсеп җиткәннән соң итләре бик тәмле дә соң, ләкин үсеп җиткәнче ярты картайта бит әле алар сине. Колхозчының йортында күп дигәндә ун-унбиш баш чебеше була һәм аларны бала-чагасы, карчык-корчыгы туктаусыз ашатып-эчертеп, кош-корт күзеннән саклап тора, ләкин шулай да әлеге ун-унбиш чебешнең барысын да исән-сау килеш үстереп җиткерә алучылар бик сирәк ич... Ә монда, мә сиңа, меңләгән тавык-үрдәк үстерергә кирәк!.. +Ярый, тавыкларын ничек кирәк алай үстерергә дә булыр ди инде. Нәни чакларында тилгән-козгыннардан, исәя төшкәч, төлке һәм сасы көзәннәрдән саклап кала алсак, тавык планын ничек тә үтәрбез. Ә менә үрдәкләр мәсьәләсен ничек хәл итәргә?.. Ник дигәндә, су юк бездә. Кечкенә-кечкенә өч бөртек чишмәдән агып чыккан су күпме генә инде ул? Буып куйганнан ары да мең ярым үрдәк берьюлы сыярлык булмаячак!.. +Шулай да тавык чебиләрен дә, үрдәк бәбкәләрен дә алып кайттык без һәм кулдан килгәнчә тәрбия итә башладык, туган. Күпме тары ярмасы, күпме он ашаттык, тик файдасы гына булмады. Үрдәк бәбкәләреннән элек тавык чебиләребез кырыла башлады. Аннары канат чыгып, тәмам исәеп килә башлагач, ниндидер чир йогып, үрдәкләребез үләргә тотынды. Ветврачлары да ул чирнең серенә төшенә алмады. Без үзебез аны иркенләп йөзәрлек су булмаганнан күрдек. +Әллә соң кошчылар юньләп тәрбияләмиләр микән дип, аптырагач, сыер савудан алып, бер сукраныбрак йөри торган хатын урынына үземнең Сәкинәне дә куеп караган идем. Барыбер нәтиҗәсе булмады. +Икенче елны, әле кар бетәр-бетмәс борын ук, инкубатордан үрдәк бәбкәләре килеп алырга шалтыраттылар. Аннары, без барып җиткәнне дә көтмичә, МТС тракторына арба тагып, үзләре китерделәр үрдәк бәбкәләрен. Ә без тоттык та хәл иттек: тукта, ни булса - ул, озатыйк әле боларны Казанга. +Казан безгә ерак түгел, нибары туксан километр гына. Икенче көнне кичкә үк әйләнеп тә кайтты сатарга барган кешеләр. Үрдәк бәбкәләрен талашып алып бетергәннәр иде. +Ә көз җитеп, колхозлар кош-корт тапшыра башлагач, идарә членнарын җыеп киңәштем дә, колхозчылардан бодайга алмаштырып үрдәк, тавык җыярга карар чыгардык. Ышансаң ышан, ышанмасаң - юк, туган: өч көн эчендә план буенча тиешле тавык һәм үрдәкне җыеп алдык без. Үзебезнең авылдан гына түгел, күрше авыллардан да китерделәр. "Ватан" үрдәк планын йөз дә бер процентка үтәде, дип, район газетасында хәбәр дә чыкты. +Ләкин кайчакта мактауның орышудан битәр нәтиҗәгә китергән очраклары була икән, агай-эне. Ул елны минем белән дә шундыйрак хәл булды. Газетада теге хәбәр басылганнан соң, миңа район күләмендә үткәреләчәк авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсендә ничек итеп кошчылык өлкәсендә шушылай зур уңышка ирешүебез турында сөйләргә, ягъни тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим иттеләр. Ялганларга теләмәдем, чынын сөйләп көлкегә каласым килмәде һәм мин, начальствога шалтыратып, ул җыелышта сөйли алмаячагымны әйтеп, сәбәбен аңлатып бирдем. Бая әйткән каты шелтә миңа әнә шул эшем өчен эләкте... +Бер кирегә китсә китә икән ул эшләр, туган. Өстемдә кара тап булып, күңелемне сызлатып торган теге шелтәдән котылырга да өлгермәдем, аннан да яманрак хәлгә дучар булдым. Һаман да шул үземнең тыйгысызлыгым аркасында инде... +"Колхозчылар сыер, сарык асрап, аларга печән җыеп, тиресләрен түгеп мәшәкатьләнергә тиеш түгел, бәлки, шәһәрдәгечә, сөтен дә, маен да, итен дә әзер килеш, колхоздан гына сатып алып торырга тиеш" дигән фикер алга сөрелә башлады. Ялгыш аңлауга урын калмасын өчен, алдан ук әйтеп куям: эшче белән колхозчы тормышы арасындагы аерманы бетерүгә мин дә каршы түгел идем. Хәзер дә хуплыйм мин ул нәрсәне. Ахыр чиктә, ниһаять, шулай булырга тиеш тә ул. Эшләр шуңа таба бара. Әйтик, безнең фермада эшләүчеләр, нәкъ шәһәрдәгечә, атнага биш көн һәм көненә сигез сәгать алмашынып эшли хәзер. Бәйрәм көннәрендә эшләүчеләргә, шулай ук шәһәрдәгечә, хезмәт хакын икеләтә түлибез. Ә колхоз буенча һәр колхозчының эш көненә уртача хезмәт хакы өч сумнан да артыграк туры килә. Ул яктан эшче белән колхозчы арасында хәзер үк инде аерма юк дип әйтергә була... +Ләкин бит бу хәзер шулай. Ә ул елларда эшләр әле башкача иде: көненә өчәр сум түгел, атнасына да ул хәтле эләкми иде колхозчыга... +Башка якларда, белмим, ничек булгандыр, әмма безнең тирәләрдә корылык булды ул елны. Игеннәр дә, печән дә начар иде. +Бүтән елларда халык ничек тә җаен таба: колхоз кырыннан бер сыер һәм өч-дүрт баш сарыкны кыш чыгарырлык печән әзерли торган иде. Әмма ул елны иген дә, печән дә уңмагач, шуның өстенә колхозчыга сыер тоту артык мәшәкать ул, дип тә әйтеп торганда, тирә-як авыллар сыерларын йә суеп сатарга, яки дәүләткә тереләтә тапшырырга керештеләр. Сатучы күбәйгәч, сыерларның бәһасе бик арзанайды. Әйтик, башка елны башмактан бозаулаган һәм җиленнәре кәҗә җилене хәтле генә булган сыер кисәген дә юлың уңса гына сатып алырга мөмкин булган акчага ул елны егермешәр литр сөт бирә торган бурадай сыер алу берни тормый иде. +Сыер чебеш түгел: ел саен үсеп, өлгереп тормый. Димәк, быел ике йөз илле сум торган сыерны киләсе елга биш йөзгә дә табып булмавы мөмкин... +Исәпли-уйлый торгач, менә мондый фикергә килдем: колхозга сыер җыя башласак ничек булыр икән? +Шул ук көнне идарә членнарын чакыртып киңәштек тә колхозга савым сыерлар җыярга булдык. Азык запасын исәпләп караганнан соң, туксан биш баш сыер алырга мөмкин, диде зоотехник. +Азык булмагач, сез ни белән туйдырмак булып җыярга ниятләдегез ул сыерларны, диярсең инде син, туган. Хикмәте менә болай аның: күпьеллык үләннәр ул чорда инде тәнкыйтькә дучар ителсәләр дә, әлеге дә баягы, үҗәтлегем белән, люцерна җирен сөрдермәгән идем. Күрәсең, язгы дым белән ныгып калган булгандыр, иген белән печән уңмаса да, люцерна бик шәп иде безнең ул елны. +Сыерларны карап, яхшыларын, күп сөт бирә торганнарын гына кабул итү өчен, бер күз салу белән хайванның нинди икәнен белеп ала торган әлеге шул Галим абзыйны билгеләдек. Колхозларны берләштергәндә, безнең "Чулпан" да "Ватан"га кушылган, һәм Галим абзый хәзер ферма мөдире булып эшли иде. +Терлекләр инде кулга кергән, суясы яки сатасы хайванны бер көн ашату да крестьян өчен бик исәпле чак булганлыктан, нәтиҗә без көткәннән дә әйбәтрәк килеп чыкты. Ун көн эчендә тирә-як авыллардан сиксән өч баш сыер китерделәр. Сатарга теләүчеләр әле һаман күп иде. Әмма дәүләткә терлек кабул итү пункты мөдире, бу хәлне сизеп алып, Хәкимов миңа аяк чала, дип, районга барып тавыш куптарган. Шуннан соң мине чакыртып алдылар да, башта сыер җыюны туктаттылар, аннары, җитәр инде, күп чиләндек без синең белән, дип, мине җавапка тарту турында мәсьәлә куйдылар. Мин берни дә эшли алмадым. Чөнки формаль яктан мин, чыннан да, хаклы түгел идем. Эш шунда, без сыерларның һәр килосын дәүләт бәясеннән биш тиенгә кыйммәтрәк алдык. Бу, бер яктан, закон бозу сыманрак хәл, икенчедән, тирә-як авыл халкы, сыерларын дәүләткә тапшырудан туктап, безнең колхозга ябырылган иде. Биш тиенгә кыйммәтрәк җыйган өчен түгел, әлбәттә. Дөрес, анысы да җирдә аунап ятмый. Дүрт йөз килолы сыер тапшырган кешегә егерме сум дигән сүз ул... +Мине шунда бер буйдан эшемнән алырга да ниятләре юк түгел, Гадел абый урынына килгән секретарь шуны үземә дә сиздереп куйган иде. Әмма эш аңа ук барып җитми калды. +Тормыш гел бер килеш кенә бармый икән, туган. +Тора-бара авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләргә мөнәсәбәт тә, шул җәһәттән авыл халкының хәле дә бик нык үзгәреп китте. Эштә инициатива, эшне яңача оештыру аеруча хуплана башлады. Аннары килеп, хезмәт хакына түләү шартлары да колхозчылар файдасына авышып һәм тотрыклыланып калгач, колхоз эшеннән читләшеп йөрүчеләр дә эшне үзләре сорап алып эшли башладылар. Халык белән эшләү бик нык җайланды, күңеллеләнде... +Ләкин шул ук вакытта бик зур борчуым да бар иде минем, туган. Җәзага эләккәнемә күңелем сыза, шуңа йөрәгем әрни, шуңа үз-үземне тирги идем. +Мең төрле уйларга батып, бик күп тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергәннән ары, ниһаять, тәвәккәлләп, кичерүне үтенеп шикаять язган идем. Бәхетемә каршы, озак көттермәделәр. Бөтенесе мин дигәнчә булып бетте. +Ә аннан соң, ике-өч ел вакыт үткәч, минем өчен көтелмәгән бик зур яңалык булды: мең дә тугыз йөз алтмыш җиденче елда миңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирделәр. Анысы ни өчен икәнен тәфсилләп торасым килми. Башкаларга ни өчен биргән булсалар миңа да шуның өчен, Указдагыча итеп әйткәндә, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүдә ирешелгән уңышлар өчен бирделәр. +Бу хәлгә мин шатландым да, офтандым да. Шатландым, чөнки ул исемне бер минем генә хезмәтемә түгел, бәлки безнең "Ватан" колхозчыларының барысының да тырышлыгын искә алып бирелгән дип санадым. Дөресе дә шулай бит, туган. Әгәр Галим абыйлар, Таифә, Маһисәрвәр апалар, Закир абыйлар һәм алар кебек үк башка бик күп колхозчылар чын-чынлап тырышмаган булса, ничек кенә әйбәт эшләмим, мин берүзем берни дә майтара алмас идем... +Офтандым, чөнки минем дә, ниһаять, макталып телгә алына башлавымны Сәкинәм-җан кисәгем күрә алмыйча калды. Сыерлар савуда яхшы гына эшләп йөри торган җиреннән кинәт авырый башлады һәм җиде ай түшәктә ятканнан соң дөнья куйды. Казанга гына түгел, Мәскәүгә үк алып барып, профессорларга да күрсәтеп караган идем үзен, әмма: "Хәзер соң инде, берни дә эшләп булмый. Рактан терелтә торган ышанычлы дару әлегә табылмаган", - диделәр. +Хәсрәтемнән үземне үзем кая куярга, нишләргә белмичә өнсезләнеп йөрдем. Искиткеч акыллы, сабыр, тыйнак, ягымлы кеше иде бит минем Сәкинәм. Ирне зур иткән дә - хатын, хур иткән дә - хатын, дип бик дөрес әйткән борынгылар. Председательнең эше болай да бик тынгысыз. Кояштан алда торырга, кояштан соң ятарга туры килә аңа. Яткач та, иркенләп йокларга бирмиләр әле. Тугыз йөз илле йортлы хуҗалыкта ("Ватан" хәзер биш авылны берләштерә) еш кына төннәрен дә кичектергесез мәсьәләләр килеп чыга. Озынга сузмыйча гына әйткәндә, тәүлек буе эшли председатель. Фәлән сәгатькә кайтам, дип хатынга әйтеп китеп тә, вакытында кайта алмый калган чаклар турында әйткән дә юк инде. Ә бит хатын, бичара, менә кайтыр, менә кайтыр, дип, ике күзен дүрт итеп көтеп тора. Әмма мин Сәкинәнең шундый чакларда беркайчан да үпкәләгәнен хәтерләмим. +Ярый әле ул елны улым Ирек укуын тәмамлап кайткан иде. Укыган елларында ул, эшкә башка авылга китәм, үзем укыган мәктәптә, үземне укыткан укытучылар белән бергә эшләргә кыенсынам, дип йөргән иде. Инде менә эшләр болайга киткәч, мине ялгыз калдырма, улым, дип, мин үзем дә аның авылга кайтуын үтенгәч, үзебезнең Көрнәле мәктәбенә кайтып математика укыта башлады. Шулай аталы-уллы икәү кыш чыктык. Ә язын, Ирекнең укытуы беткәч, мин аны өйләнергә кыстый башладым. Малай каршы килмәде. Институтта укыганда яраткан кызы булган, укып бетергәч, ул кыз да безнең күрше районга эшкә кайткан икән. Җәйге каникулында шул кызны алып кайтты да, шуннан бирле матур гына яшәп яталар. Өлфәт абзаң хәзер бабай булды инде - оныгыбыз бар. +Үземнең сәламәтлек тә әйбәт әле. Тиз генә бирешергә исәп юк. Тик менә Сәкинәмнең вакытсыз үлеп китүе генә аяныч. Ул вафат булганга да ике елдан артты инде. Әмма мин аны һаман да шулай тере, чибәр һәм акыллы итеп күз алдымда тотам. Күңелемнән һәрвакыт аның белән сөйләшәм, киңәшләшәм... +Инде шушында сүзне туктатырга да мөмкин булыр иде. Ләкин... +Заманында Көрнәледә укыткан теге Гөлүсә белән тагын бер мәртәбә очрашуымны әйтми калдырсам, хикәям тулы булмас төсле. +Узган ел декабрь аенда Казанга барырга туры килде шулай. Килгән-килгән, берәр спектакль дә карап китим әле дип, үзебезнең татар театрына барган идем. Театрның күргәзмә залында артистларның рәсемнәрен карап йөри идем, иреннәрен, кашларын бик хәтәр итеп буяган бер хатын кояштай балкып яныма килде дә: +- Үзегез танып күрешмәссезме дип көттем-көттем дә, таныр чамагыз булмагач, үзем башлап сүз кушарга булдым. Нихәл, Өлфәт абый? - дип, күрешергә кулын сузды. +Мин аны тавышыннан танып алдым һәм аптырап калудан аркан авып китә яздым. Үзгәрсә дә үзгәрә икән адәм баласы! Тал чыбыгыдай нечкә билле, зифа буйлы, озынча чибәр йөзле элекке Гөлүсәгә тамчы да охшамаган иде ул. Битләре тулган-түгәрәкләнгән, биле колач җитмәслек булып юанайган, элек беленер-беленмәс кенә төртеп торган түшләре зурайган, хәтта заманында кап-кара булган чәчләренә тикле аксыл-сарыга әйләнеп калган иде. Хәер, анысын буяткан булгандыр инде... +Мин каршымда торган шул симез ханым белән элек бездә укыткан чибәр кыз арасында ниндидер охшашлык табарга теләп, әмма һичнинди охшашлык таба алмыйча шаккатып торган арада, ул, сүзләрен пулеметтан аткандай сиптереп, үзегез һаман шул "Ватан"да эшлисезме әле, һаман председательме, улыгыз кайда, Сәкинәнең ни хәлләре бар, дип сораштыра башлады. Мин барысын сөйләп биргәч, көрсенеп куйды да: +- Ә теге сез кабыргасын сындырган Рәдиф кайда хәзер, гел шулай эчәме? - дип сорады. +Мин сиңа әйтеп китәргә онытып җибәргәнмен икән, туган. Рәдиф шулай ук гүр иясе булган иде инде. Алтмыш җиденче елның кышында, буранлап торган ачы салкын көнне күрше авылга барып, бик каты эчкән дә шуннан кайтып килешли туңып үлгән иде ул. +Шул хәлне сөйләп биргәч, Гөлүсә әллә ни гаҗәпләнмәде: +- Тәки барып чыккан икән! - диде дә, кемнәндер шикләнгән сыманрак итеп, як-ягына каранып алды. Аннары туп-туры күземә карап: - Теге вакытта Качкалак урманындагы тыйнаксызлыгым өчен сез миңа үпкәләгәнсез инде, Өлфәт абый әйеме? - дип сорады. +- Ул көннәрне искә төшереп тормыйк инде, - дидем мин, нык кына итеп үзен ачуланып ташларга телем кычытып торса да, сүз озайтырга теләмичә. - Әйтегез әле, Гөлүсә, үзегез ничек тормыш итәсез, кайда яшисез? - дип сорадым. +- Казанда мин хәзер, Өлфәт абый. Беркайда да эшләмим, - диде ул, соравын җавапсыз калдыруыма игътибар итмичә. - Хәтерегездәдер, сез икенче курста кышкы сессиягә имтиханга килгәндә, мин, институтыгызга барып, сезне кинога чакырган идем. Шунда мин сезгә бер доцент артымнан йөрүен дә әйттем. Исегездәме? +- Исемдә. +- Исегездә булса, менә шуның белән яшим инде мин. Сезнең белән булган хәлдән соң, үз ягыбызга кайтып бераз укыттым да, бөтен дөньясына үч итеп, Казанга киттем һәм туп-туры шул доцентның квартирына барып кердем. Ул мине бик куанып каршы алды, һәм без аның белән тора башладык. Хәзер ул зур кеше булды инде - профессор. Профессор хатыны мин, Өлфәт абый! Шуңа беркайда да эшләмим. +- Профессор хатыннарына эшләргә ярамыймыни соң? +Ул авыр сулап алды да, кинәт уйчанланып китеп: +- Ярый, нишләп ярамасын! - диде. - Бик эшләр идем дә, профессорым рөхсәт итми. Бик көнче ул, хәтта Колхоз базарына ит алырга да үземне генә җибәрми. +- Ярата торгандыр. Шуңа алай көнләшәдер. +- Һей! - диде Гөлүсә, кычкырып көлеп җибәреп. - Аның коры яратуы миңа пычагымамыни? Их, Өлфәт абый, белсәң иде син минем хәлләремне. Мин бит... +Ул сүзен әйтеп бетерми калды, яныбызга ябык кына, кечкенә генә гәүдәле һәм пеләш башлы бер кеше килде дә, миңа бөтенләй әһәмият бирмәстән, Гөлүсәнең җиңеннән тотып: +- Әйдә тизрәк, чиратым үтә юкса, - дип, театр буфеты ягына ымлады. +Гөлүсә, "менә шушы инде ул профессор" дигән мәгънәне аңлатып, ризасызлык белдереп, миңа күз сирпеп алды да теләр-теләмәс кенә ияреп китте. +Соңгы сүз +Менә мин вәгъдәмне үтәдем, туган. Үз башымнан кичкән һәм әле дә минем күңелне борчып торган, төнлә төшләремә кереп йөдәткән нәрсәләрне бер дә арттырмыйча-киметмичә сөйләп бирдем. Калганын син үзең кара инде, нәтиҗәсен үзең чыгар. Мин үз эшләремә үзем бәя бирергә теләмим. Теләсәм дә, дөрес бәяли алмас идем. Мин бары тик шуны гына әйтә алам: барлык эшләремне дә, үземчә, яхшы ният белән, кешеләргә кулымнан килгәнчә изгелек итү максаты белән эшләдем. Хәтта минем өчен җанын бирергә әзер торган һәм мин үзем дә аны өзелеп яраткан Сәкинәмне аерып җибәргәндә дә дөрес эшлим дип уйлаган идем. Ә соңыннан, үзеңә мәгълүм, әнә нинди хәлләр килеп чыкты... Күрәсең, адәм баласының табигате шундыйдыр инде: нинди генә эш кылырга тотынса да, башта үзен хаклы саныйдыр, шуңа инанып тотына торгандыр. +Хәер, алай дип кистереп әйтү дә бик үк дөрес булмас. Андый хәлләр мәсьәләне һәрьяклап уйлап җиткермәү, кызулык аркасында килеп чыга бит алар. Ә нәтиҗәләре йөрәккә уелып кала да гомер буе җанны әрнетеп, чәнчеп тора. +Әлбәттә, фәлсәфәгә бирелеп, уйлана-эзләнә башласаң, минем ул вакытта юләрләнеп китеп бер гөнаһсызга Сәкинәмне җәберләвемне дә, Рәдифнең, Хафиз картның әшәкелекләрен дә, Гөлүсәнең хикмәтләрен дә аңларга һәм билгеле бер дәрәҗәдә акларга мөмкин. Фашистлар китергән аяусыз сугыш нәтиҗәләре дип санарга була аларны. Бер караганда, чыннан да, шулай бу. Егерме яшем дә тулартулмас фронтка китеп, дүрт ел буена көнен дә, төнен дә пуля астында йөреп кайту бер дә эзсез генә калгандыр дисезме әллә? Авылның менә дигән ир-егетләрен сугышка алып китеп бетермәгән булсалар, Рәдиф тә ул тикле азына алмаган булыр иде, билгеле. Гөлүсә дә алай ук әрсезләнеп йөрмәс, аңа да үз тиңе, күңеленә ошаган бүтән егет табылыр иде... Ниһаять, колхозлар һәм колхозчылар тормышы да ул тикле үк кытлыкка калмас, гөрләп барган булыр иде... +Әйе, алары шулай. Ләкин шул ук вакытта бар гаепне сугыш кыенлыкларына гына кайтарып калдыру да дөрес булып бетмәс, чөнки сугыш мәхшәрләреннән әйләнеп кайтып, менә дигән итеп яши һәм эшли башлаучылар меңнәр, миллионнар булды! Димәк, хикмәт сугышта гына түгел монда... +Атом көчен һәм коралын уйлап таптылар. Унбиш-егерме ел элек кенә акыл җитмәстәй эш булып тоелган Айның да серләрен ачтылар. Ә менә кеше холкының, кеше психикасының серләренә ахырынача төшенү, аны бары тик яхшы психика гына итү өчен бик күп тырышасы бар әле. Бер минутлык дуамаллык аркасында бер гомерлек фаҗига эшләп ташлаучылар бер мин генә түгел, бар бит әле алар, туган, бар. Һаман шулай булырга тиеш түгел ич инде бу. Космосны өйрәнүгә генә түгел, үз холыклары белән идарә итү чараларын өйрәнүгә дә ныграк игътибар итсен иде кешеләр. Әгәр шуның серләренә төшенсәләр, минем ише шырпысыз кабынып китүчеләр дә, үз хисләрен үзләре йөгәнли алмау аркасында, бүтәннәргә дә бәхетсезлек китереп, үзләре дә бәхетсез калган Гөлүсә кебек кыбырсык җаннар да, башта башкаларның тормышын бозып, соңыннан үз башларына үзләре җиткән Рәдиф ише яман бәндәләр дә булмас иде. +1968-1969 +ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК +Беренче бүлек +Алар Барсайга килеп кергәндә, иртәнге әбәт тирәләре иде. Көн чалт аяз. Кояш бар көченә кыздыра. Җил булмаганл ыктан бөркү, тирләтә. +Унсигезенче елның егерменче июле иде бу. Көнне-төнне белмичә урак ура, печән чаба торган чак. Бүтән елларда мондый көннәрдә авыл урамнары буп-буш, өйләрнең тәрәзәләре ябык, капкалары бәйле була торган иде. Ә быел әнә капкаларда бәйләр күренми, тәрәзәләр ачык. Урамда гайре табигый җанлылык: авыл кешеләре икешәрләп, өчәрләп капка төпләренә җыелып, нидер сөйләшеп торалар. Йөзләре борчулы. Бөл арда урак кайгысы түгел, болай булгач. Күрәсең, ниндидер җитдирәк хәлләр килеп чыккан булырга тиеш... +Миңнулла әнә гнуларны уйлап барганда, авылның иң матур җиренә - су буендагы тугайлыкта үзе бер кечерәк авыл сыярлык урын биләп торган зур агач бакчалы, ике катлы йорт турысына килеп җиттеләр. Бу йорт Миңнуллага таныш иде. Февраль аенда Миңнулла шушы йортта Барсай халкын җыйнап җыелыш үткәрде. Ул җыелышта авылның ярлылар комитетын сайлап куйдылар, һәм бу йортны шул комитет карамагына тапшырырга карар кылынды. Ә йортның хуҗасы Сәйфи бай, күрәсең, үз хәлен үзе чамалаптыр инде, Октябрь революциясеннән соң, семьясын төяп, каядыр чыгып сызган да, шуннан бирле тыны-көне юк. "Мөгаен, берәр чит илгә киткәндер, элек тә Әнглияләргә, Мисырларга барып кайткалаган адәм ие ул", - дип сөйләгәннәр иде Миңнуллага аның турында. +Миңнулла олаучысы Заһит абзыйга атны Сәйфи йортының бакча коймасы янында туктатырга кушты. Үзе ялт кына арбадан сикереп төште дә таш түшәп бакча аша салынган, ян-якларына сәрви агачлары утыртылган сукмак буйлап өйгә таба китте. Ләкин болдырга менгәч, аның юлына ау мылтыгы тоткан бер кеше аркылы төште: +- Тукта, энекәш, ярамый сиңа анда керергә! +Мөгаен, бу авылда контрлар корткычлык итә башлагандыр, шуңа идарәгә кораллы сакчы куярга туры килгәндер, дип уйлап алды Миңнулла һәм: +- Ярар, абзый, күрдек: постыңда әйбәт торасың икән, молодец! - дип, эчкә үтеп китмәкче булды. +Әмма сакчы, дәү һәм таза гәүдәсе белән ишекне каплап, селкенмичә дә тора бирде: +- Әйттем бит инде, керергә ярамый, дип! +- Миңа ярарга тиеш, агай, - диде Миңнулла, каны кыза башлаганга шактый ук кискен итеп. - Мин өяз башкарма комитетыннан килгән вәкил! +- Беләм, энекәш, - диде сакчы, һич тә исе китмичә. - Кайдан килүеңне дә, кем икәнеңне дә бик әйбәт беләм: үткән кыш безнең Барсайда кәмитет битната сайлатып киткән Гайсин Миңнулла син. Мужыт, әле үзең дә мине хәтерлисеңдер, ул чакта син бездә кунып киткәннең ич. +Кояш яктысыннан кинәт күләгәгә кергәч күзе алмашынып киткәнгә генә танымыйча торган икән Миңнулла, хәтерли ул бу агайны, бик тә яхшы хәтерли иде. Әйе, Зәйнәпнең, Миңнулла өчен дөньяда иң кадерле, иң якын, иң акыллы һәм иң чибәр Зәйнәпнең әтисе Сафиулла абзый иде бу! Узган юлы килүендә Миңнулланы менә шушы агайларга фатирга куйганнар иде. Шунда күргән иде Миңнулла Зәйнәп-сылуны. Шунда гашыйк булган иде Миңнулла ул чибәргә. Дөрес, Миңнулла ул кыз белән зурлап сөйләшәтаныша да алмады. Шулай да аз-маз сүз каткалап карады һәм шул чакта бик мөһим бер нәрсәне сизенеп калды: кыз да аңа битараф түгел, күз карашлары җылы, елмаюлары ягымлы, сүзләре тәмле, дустанә иде. Көлгән чакта бит алмалары уймакланып, тагын да чибәрләнебрәк китә, сүзләрен каушамыйча, кыю итеп әйтә торган шул кыз Миңнулланың күңел түренә әнә шул чакта кереп утырды да гел балкып, гел үзенә тартып тора иде. Миңнулланың башта волком үзәге Карыйга - үзенең туган авылына кайтмыйча, шушы Барсайга килүе дә асылда әнә шул Зәйнәп-сылуга барып тоташкан иде. Шул кыз белән иркенләбрәк бер сөйләшеп, сөйләшергә җае чыкмаса, ичмаса, күреп кенә булса да китәргә иде Миңнулланың исәбе... +- Гафу ит, Сафиулла абзый, син икәнсең бит әле! - диде Миңнулла. - Йә, ни хәлләрдә яшисез соң? Әминә җиңги белән Зәйнәп туташ исән-саулармы? +- Хәлләрнең рәте-чираты китебрәк тора шул әле-е-е! - диде Сафиулла агай. Аннары баш бармагы белән өске катка күрсәтте: - Әнә, тыңлап кара әле анда ни кыланганнарын. +Сафиулла агай белән мавыкканга гына игътибар итмичә торган икән Миңнулла, колак салу белән абайлап алды: өйнең өске катында шактый нык шаулашалар, кайсыдыр хәтта җыр башлап җибәрергә дә азаплана, тик кирәкле сүзләрен генә табып алып китә алмый иде. +- Сәйфи байның олы малае Шакир типтерә, - диде Сафиулла агай, Миңнулланың сораулы карашына җавап итеп. - Кичә төннә кайткан. Үзе белән тугыз-унлап солдат та ияртеп кайткан. Тәмам котырган ул нәрсә. Кичә бөтен авыл халкын урам уртасына җыйдыртып, кәмитет битната персидәтеле Хәкимҗанны үз кулы белән атып үтерде. "Сәвит яклы кешеләрнең барысын да менә шушы хәл көтә, берсен дә калдырмыйча, менә шушылай атып үтереп бетерәчәкбез", - диде. Кичә минем кызны урамда күреп, тотып алган да, мин сине күптәннән күзләп йөридер ием, әйдә, минеке бул, дип тинтерәтергә тотынган. Тик кешеләр җыелып кына коткарып калган. +Миңнулланың башлары әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте. Ярлылар комитеты председателе Хәкимҗан абзыйны ул бик яхшы белә иде. Коммунист ук булмаса да, Хәкимҗан агай дөньяның ачысын-төчесен күп күргән, акыллы, гадел кеше иде. Авыл халкы арасында дәрәҗәсе дә бар, председатель итеп тә бертавыштан сайлап куйганнар иде үзен. Инде менә шул кеше дөньяда юк икән... Ә Зәйнәп!.. Ну кабахәт Шакир!!! +- Соң, шулай булгач, нигә син ул бандитны саклап торасың монда? - диде Миңнулла, бар ачуын Сафиулла агайдан алырга теләгәндәй каты итеп. +- Башыңа төшкәч, сакламый нишлисең инде, энекәш? - диде тегесе, гел шулай бер дә пошынмыйча гына. - Бүген иртән Шакир ике солдаты белән өйгә килеп керде дә, мин синең киявең булырга телим, кызыңны бир миңа, дип давайлый башлады. Ярый әле кызны төнлә шыпырт кына күрше авылга, туган тиешле кешеләребезгә илтеп кайтканыем. Югыйсә яман буласые хәлләр, +- Кыскарак кына итеп әйтеп бир әле, Сафиулла абзый! - диде Миңнулла, түземсезләнеп. - Шуннан нишләде теге кабахәт, ни белән бетте? +- Нәрсә булсын? Мин кызның кайда икәнен белмим, кичә син урамда тотып бәйләнә башлаганнан ары кайтып кына күренде дә, әти-әни, бәхил булыгыз, мине эзләп мәшәкатьләнеп йөрмәгез, бу хурлыкка түзеп тора алмыйм, башкайларымны юк итәм, дип, без алай-болай аңыбызга килгәнче, өйдән чыгып та китте, шуннан бирле кайтканы юк, дип җавап бирдем. Хатын да минем сүзләрне куәтләде. Шуннан ары теге кабих, төкерекләрен чәчеп: "Ах, шулаймы? Син әле кызыңны миңа бирергә теләмисеңме? Алдашып маташасыңмы? Кызыңның кайда икәнен әйткәнчегә кадәр ишек төбендә сакта тор алайса!" - дип, менә шушы мылтыкны тоттырып, шушында бастырып куйды. И һәм әйтте: "Әгәр качып китәсең икән, - диде, - җиде кат җир астыннан булса да табып, фәлән җиреңнән асып куям, бел аны!" - диде. +- Кулыңда мылтык лабаса синең, Алла бәндәсе! Җитмәсә, ике көпшәле бит әле. Адәм мәсхәрәсенә калып, ул контрны саклап торганчы, шушы мылтыгың белән аның үзен атып үтерергә ярамый идемени? +- Әй, ансат та инде, ә! Әй, җиңел дә соң кешегә акыл өйрәтүләре! - диде Сафиулла агай да, ниһаять, кыза башлап. Һәм мылтыгының патроннигын ачты. - Син башта менә моны кара! +Ике көпшәнең дә патрон урыннары буш - мылтык корулы түгел иде. Бу хәлгә аптырабрак калып, Миңнулла ни әйтергә белмичә торган арада, Сафиулла агай дәвам итте: +- Так шту, менә шулай, агайне! Даже бу мылтык корулы тәкъдирдә дә, син әйткәнчә эшләп булмасые. Патамушты әнә анда, өске катта, Шакирны тагын өч солдат саклап тора әле. Ә тагын алтысы үзе белән бергә типтереп яталар. Шуның өстенә алар кулында минеке шикелле корылмаган мылтык кына түгел, бумбыларына тикле бар аларның анда. Ә мин нәрсә? Мине ул прусты кызык итеп, кызны бирмәгәнгә ачу итеп кенә бастырып куйган монда. +- Кызылгвардиячеләр отряды бардыр ич авылыгызда?! Нигә гнуларны ярдәмгә дәшмәдең? +- Кызмасана, энекәш, юкка. Синдәге баш миндә дә бар ла анысы әзрәк. Әйе, барые безнең әтрәт. Мин үзем дә шуның бер әгъзасы булып йөридерием. Унҗиде кеше иек без. Ну узган атнада ундүртебезне фрунтка апкиттеләр. Өчебезне, ярамыйсыз, дип алмадылар. Мин үзем, например, менә шушы сул аяк бөгелмәү аркасында калдым. Уналтынчы елда гирман сугышында ранный булганыем. Карале, энекәш, син менә әтрәт тә әтрәт дисең. Үзеңнең әтрәтең кая соң синең? Сине өяздә әтрәт башлыгы булып йөри дигәннәрне бит. +Отряд башлыгы гына түгел иде Миңнулла. Зуррак иде аның дәрәҗәсе. Пермь губернасының Усы өязе башкарма комитеты председателе урынбасары һәм кызылгвардиячеләрнең өяз штабы члены иде ул. +Өязгә караган авылларда контр элементлар кыбырсый башлавы турында соңгы көннәрдә хәбәрләр ишетелә башлаган иде. Шуңа күрә партиянең өяз комитеты өяз башкарма комитеты хезмәткәрләрен, шул мәсьәләне тикшереп, кирәк булса, контрларга карата катгый чаралар күреп, кыскасы, җирле комитетларга ярдәм итеп кайтырга дип, авылларга чыгарып җибәрде. Миңнулланы, синең эшнең нәтиҗәсе зуррак булачак, дип, Карый һәм Кече Ашап волостьларына керә торган авылларга билгеләделәр. Миңнулланың Усыдан чыгып китүенә бүген өченче көн. Кичә ул Ильиновка авылында булды. Анда алай зыянлы нәрсә юк иде. Ярлылар комитеты дилбегәне кулында нык тота икән. Тик урта хәллегә караганда байга якынрак торган, шулай да авыл халкының миһербанлылыгы аркасында сөрелмичә калган һәм соңгы көннәрдә, барыбер озакка бармаячак бу советлар, тиздән безнең якларга азатлык армиясе килеп җитәчәк тә иске тәртипләрне яңадан кайтарачак, дип, халык арасында лыгырдап йөри башлаган бер бәндәне авыл советына дәштереп, ару гына пешекләп чыгардылар да, шуның белән эш беткән иде. Ә бүген Миңнулла Барсай ярлылар комитетының хәлен белеп, кирәк булса, ярдәм дә итеп, кичен үзенең туган авылы Карыйга, әти-әниләре янына кайтып кунарга ниятләгән иде. Ләкин монда мәсьәләләр катлауланган булып чыкты бит әле. Эшнең болайга ук китәрен белсә, Миңнулла үзе белән Шакир-контр шикелле тугыз кешелек кенә түгел, унтугыз кешелек кораллы отряд алып килгән булыр иде дә бит, ләкин... +- Бөтен бәла дә менә шунда, Сафиулла абзый, отрядсыз гына килгән идем бу юлы! - диде Миңнулла, бик нык үкенеп. - Әгәр отряд... +Аның сүзе шунда бүленеп калды, чөнки өске каттан кемдер бик әшәке итеп сүгенеп, абына-сөртенә аска төшеп килә башлаган иде. +- Бар, энекәш, ычкын исән чакта! - диде Сафиулла агай, коты алынып. - Бар, тизрәк Усыга кайт та әтрәт алып килү җаен чамала! +Миңнулла йөгерә-атлый урамга чыкканда, Заһит абый кырпу бүреген салып куеп, кәләпүштән генә калган да, арбасына аяк бөкләп утырып, әле шешәсендәге сөтен, әле кулындагы ипи кыерчыгын каба-каба, бик тәмләп ашап утыра иде. Миңнулла, аның янына килеп: +- Әйдә, Заһит абый, ашавыңны куеп тор да, кузгалыйк әле моннан тизрәк! - дигәч, дерт итеп сискәнеп китте. +- Һәй, юлың уңгыры, син икәнсең ич әле! Котымны алдың, - диде ул. - Кай арада эшеңне бетереп чыктың соң син? Атның аркалыгын төшереп кенә өлгергәнием бит әле, - дип мыгырдана-мыгырдана, шешәсен бөкеләп, икмәген төреп капчыгына тыкты. Шуннан ары гына Миңнуллага күтәрелеп карады һәм, шаккатып: +- Ни булды сиңа, олан? Йөзең аппак булган лабаса! Әллә бер-бер хәл килеп чыктымы? - диде. +Олаучысының куркак кеше икәнен белә иде Миңнулла. Өченчекөн Карый һәм Ашап волостьларына барасы икәнен белгәч үк: +- Әллә бүтән кеше белән сөйләшеп карыйсыңмы, наный. Бер дә кузгаласым килми, аягым тартмый шунда барырга. Әллә ниткән хәвеф-хәтәрләргә таруыбыз бар, - дип, шактый карышып азапланган иде бу агай. +Тик Миңнулла, кесәсеннән наганын чыгарып: +- Менә бу нәмәрсәкәй безнең белән булганда, шайтанның үзеннән дә курыкма син, Заһит абзый! - дигәч кенә, анда да шул наганнан шикләнеп кенә ризалашкан иде. +Юлда килгәндә дә әледән-әле тынгысызланып: +- Ай-Һай, наный, напраснырак кузгалмадык микән? Шушы карап торган бердәнбер атымнан да колак кактырырга йөрмисең микән син мине? Яхшы чакта әллә борылып кайтып кына китәбезме? - дип сөйләнеп килгән иде. +Хәзер аңа Барсайның комбед председателен атканнарын һәм әтисе йортында Шакир-контрның ни кыланып утыруын әйтсәң, йөрәге ярылачак. +- Чүп тә юк, Заһит абзый! Мин барында берәүдән дә шикләнмә син! - диде Миңнулла, тегене тынычландырмакчы булып. +Әмма олаучы тынычланмады: +- Алла, диең, наный! Әстәгыфирулла, диең! Алтатарлы кеше бер син генә түгелдер дөньяда. Бу заманда синнән башка да җитәрлектер андыйлар, Алланың бер үзенә тапшырдык, дип сөйләш, ичмаса, аны! +Заһит агай әнә гнуларны такмаклый торган арада, Миңнулла тиз генә аркалыкны күтәрде, ат башына кидереп куелган солылы капчыкны салдырып алды да, дилбегәне үз кулына тотып, атны кайтыр якка борды. Зәһәр генә итеп сыптырып та алды. Әллә ни шәп җилдерә алмаса да, ат ару гына юыртып алып китте. +Ул минутларда Миңнулланың күңелендә бер генә уй бөтерелә иде: "Тизрәк Карый волкомына кайтырга да, шуннан кораллы отряд алып килеп, айнып җиткәләгәнче, Шакир-бандитны да, аның шайкасын да кулга алырга!" +Ләкин Карыйга алай тиз генә кайтырга язмаган икән шул. +Инде авылдан чыгып барганда гына, тыкрык буендагы каравыл өе янында җыйналган утыз-кырыклап кешене күреп алды Миңнулла. Күреп алды да, атын туктатып, Заһит агайга шул туктаган урыннарында көтеп торырга кушты. Үзе, теге кешеләр янына барып: +- Исәннәрмесез! - диде. +Ләкин аңа берәү дә игътибар итмәде. Җыендагыларның барысы да, муеннарын сузып, каравыл өенең ниргәсендә кызып-кызып нидер сөйләп торган яшь кенә, чибәр генә, кара мыеклы кешегә текәлгәннәр һәм, мөкиббән китеп, шуны тыңлыйлар иде. Миңнулла да ул кешене күрү белән танып алды: үзләренең Усы өязендәге Чирканды авылы мулласы малае, әле узган елда гына Уфада "Галия" мәдрәсәсен тәмамлап кайткан Хәйретдинов Хәйрулла иде бу. +Тагын нәрсәләр лыгырдап йөргән була икән монда дип, Миңнулла аның сүзләренә колак салды. +- Әле менә шушы араларда гына яңадан тортызылган Милли Шура әгъзасы вә үзебезнең милләт язмышын кайгыртучы хак мөселман буларак, - дип сөйли иде теге, - мин сезгә кыл дөресен генә әйтәм, җәмәгать: безгә патшасы да, камунистлары да сукыр бер тиенгә дә хаҗәт түгел! Патшасы да гомер-гомергә без мөселманнарны кимсетеп, талап килде, камунистлары да игелек күрсәтәчәк түгел. Камунистлары хәтта патшадан да залимрәк аның, беләсегез килсә. Патша заманында без мөселманнарны "гололобый" дип мыскылласалар да, аң-белем алырга ирек бирмәсәләр дә, ичмаса, денебезгә вә Аллага тел тидермәделәр. Ә менә бу камунист дигәннәре, совет дигәннәре Аллага вә дингә каршы чыгучылар алар! Әйе, җәмәгать, мин сезгә кыл дөресен әйтәм, денебезне бетермәкче безнең ул камунистлар. - Нотыгы халыкка ничегрәк тәэсир иткәнен чамалау өчен булса кирәк, Хәйрулла, шунда туктап, беркавым җыен дагы ларга карап торды. Тегеләрнең селкенмичә дә тыңлаулауларын күргәч, тагын да көдрәебрәк дәвам итте: - Шулай, җәмәгать, моннан да зуррак золымның һичкайчан булганы юк әле. Үзегез уйлап карагыз: без сезнең белән күпме кан түгеп, күпме көч куеп бер залимнән - рус патшасыннан котылу өчен революция ясадык, ә влачны кемнәр алды? Влачны камунистлар тартып алды. Бу ни дигән сүз? Бу менә нәрсә дигән сүз, җәмәгать: бер залимнән күп залимнәргә, патшасына караганда да яманрак залимнәргә килеп каптык без. Ә бит революцияне без ирек өчен дип, хөррият өчен дип ясаганыек, җәмәгать. Хәлбуки безгә хөррият дигән нәрсә тәтемәде. Камунистлар дәүләт башында утырган тәкъдирдә тәтемәячәк тә ул безгә. Ни өчен дисәгез, камунистларны безнең ише мөселман динендә булган бәндәләр генә түгел, урыслар үзләре, вә һәм Җир шарында иң бай, иң көчле Америка вә Англия илләренең патшалары да яратмый. Нимечләр, чихлар, мадьярлар вә шулар ише бүтән бик күп халыкларның совет влачына каршы икәнен әйтеп тә торасы юк инде. Тик шуны гына исегезгә төшереп үтүне лязим күрәм: менә шул милләтләр барысы берләшеп, камунистларга, советларга каршы сугыш башлап җибәрде. Безгә аларга каршы торып азапланудан хасият юк, җәмәгать. Без, татар вә башкортлар, үзара бер булып, үз өязләребездәге вә вулысларыбыздагы совет влачын алып ташлап, үзебезнең ирекле милли мәмләкәтебезне - ИделУрал дәүләтен төзергә тиешбез. Ошбу изге максатны гамәлгә ашыру өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк соң? Безгә моның өчен иң элек үзебезнең милли гаскәребезне төзергә кирәк, җәмәгать! Аннары шул гаскәр сафларына бөтенебез бердәм булып басып, борынгы ата-бабаларыбыз шикелле арысланнардай батыр булып, аяусыз булып дошманга каршы көрәшергә кирәк. Шунсыз безнең татарбашкортка ирек вә хөррият булачак түгел! Шунсыз безнең мөселман халыкларына якты көн килмәячәк! Шунсыз... +Миңнулла шуннан арыгысын тыңлап торуны кирәк тапмады, чөнки "мөселман кардәш"нең бу нотыгы аңа таныш иде инде. +Узган елның декабрь аенда Усы өязенең земская управасы каршындагы Милли Шура оешмасы өяз мөселманнарының съездын үткәрде. Усы укомы* председателе Емельян Петрович Колеговның тәкъдиме буенча Миңнулла да шул съездда катнашты. Миңнулла ул чакта үзләренең Карый волостенда эшли, съездга аны шул волость делегаты итеп җибәргәннәр иде. Делегатларның күпчелеге, әлбәттә, сәүдәгәрләр, куылудан калган байлар, мулла-монтагайлардан гыйбарәт иде. Съездны намаз укып ачтылар. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр артык күп булганга, аларны хәл итүне ансатлаштыру максаты белән берничә комиссия төзеделәр. Укымышлы, шуның өстенә тагын сугышта да булып кайткан кеше буларак, Миңнулланы хәрби комиссия составына сайладылар. Ә ул комиссиягә оешачак милли гаскәрнең структурасын бил +* У к о м - уездный комитет (өяз комитеты). геләү бурычы йөкләтелгән иде. Менә хәзер Барсай авылында, бәләкәй генә бер йортның ниргәсендә, төкерекләрен чәчә-чәчә, авыл апайларына нотык сөйләп торучы Хәйрулла да шул комиссиядә булып, анда да нәкъ менә шушы сүзләрне лыгырдаган иде. Миңнулла нәкъ менә шушы бәндә аркасында милләтчеләр кулына каба язып калган иде дә ул чакта! +Миңнулла ул съездда чыгыш ясарга тиеш түгел, аңа съездда каралган мәсьәләләр һәм съезд кабул иткән программа белән танышып кайту бурычы гына йөкләнгән иде. Ләкин әлеге шушы Хәйрулла менә хәзер такылдап торган нотыгы белән чыгыш ясагач, Миңнулла түзеп тора алмады. Председательлек итүче кешенең рөхсәтен сорап тормастан, атылып трибунага менде дә: +- Иптәшләр! - дип кычкырды. +Моңарчы чыгыш ясаган делегатларның барысы да сүзләрен "әфәнделәр" дип башлаганнар иде. Шуңа Миңнулланың "иптәшләр"е залдагы милләтчеләргә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте: алар ду килеп шаулаша башладылар. Ләкин Миңнулла янә бер тапкыр, бу юлы тагын да ныграк итеп "Иптәшләр!" дип кычкыргач, кинәт шып булып калдылар һәм трибунага текәлделәр. Миңнулла бик нык дулкынланып, әмма сүзләрен ачык әйтеп сөйләп китте: +- Минемчә, без биредә юкка гына вакыт үткәреп, һич кирәкмәгән нәрсәләр турында баш ватып утырабыз! Менә миннән алда бик дәртләнеп сөйләгән адәмнең нотыгына игътибар итик. Ул ярты сәгать буена татар-башкорт милли дәүләтен төзергә, ә аның өчен башта милли гаскәр оештырырга кирәклеге хакында сүз алып барды. Әйе, милли гаскәрне чыннан да оештырырга кирәк безгә. Ләкин ул, әлеге адәм уйлаганча, буржуйларны яклап керәшә торган гаскәр түгел, бәлки Совет дәүләтен саклап калу өчен көрәшә торган гаскәр, революция гаскәре, татар белән башкортларның азатлыгы өчен генә түгел, бөтен Россиядәге барлык халыкларның азатлыгы өчен көрәшә торган гаскәр булырга тиеш! Ә теге адәм әйткәнчә, милли гаскәр төзергә тырышу - контр сүзе, революция дошманнары тарафыннан уйлап табылган нәрсә ул! Ул өйрәткән юлдан китсәк, чит ил дошманнары белән берләшеп, байларбуржуйлар бик тиз кулга алачак безне. Киресенчә, Рәсәйдәге барлык милләт халыклары белән берләшеп, бер нык йодрык булып, революция дошманнарына, чит ил капиталистларына каршы күтәрелергә кирәк безнең мөселман халкына. Миннән алда сөйләгән бәндә үзе әйтмешли, без мөселман кардәшләребезне менә шул бөек һәм изге максатка әйдәргә тиешбез! Тик шул чакта гына безнең татар халкы бүтән халыклар белән тигез хокуклы булыр, тик шул чакта гына безнең халкыбыз хөррияткә һәм якты көн күрә башлауга ирешер! Бу минем үз фикерем генә түгел, иптәшләр. Бу - чын мәгънәсендә ирек һәм тигезлек өчен көрәшүче Коммунистлар партиясе фикере, шул партиянең бөек җитәкчесе Ленин фикере! +Хәйрулла нотыгыннан соң залны дер селкетеп кул чапкан милләтчеләр, Миңнулла сүзен тәмамлагач, бер мәлгә телсез калып тордылар. Тик ул трибунадан төшеп, урынына утырырга бара башлагач кына өннәренә килеп, төрлесе төрле яктан кычкыра башлады: +- Кызыл әтәч! +- Большевиклар шыпиуны! +- Милләт сатучы! +- Денсез, кяферләргә сатылган нәрсә! +Миңнулла шулайрак буласын алдан ук чамалап торган иде. Шуңа тегеләрнең кычкырышуына артык әһәмият бирмәде. +Тәнәфескә чыккач, Миңнулла янына аңа электән таныш булган бер делегат килде дә: +- Сиңа хәзер үк моннан китәргә кирәк, егет. Большевиклар агенты дип кулга алырга җыеналар сине. Чирканды Хәйрулласының Чегән Гата белән шул хакта сөйләшеп торганын үз колагым белән ишеттем! - диде. +Әйе, Миңнуллага бу контрлар җыенында калу, чыннан да, куркыныч иде хәзер. Һәм калып торуның әллә ни хаҗәте дә юк иде. "Съезд мәсьәләләренең күбесе инде каралды, программасы, нигездә, ачыкланды - чеп-чи милләтчеләр программасы булачак ул. Шулай булгач, инде кайтып китәргә дә ярый торгандыр", - дип, Миңнулла болдырга чыккан гына иде - каршына, мыскыллы елмаеп, Чегән Гата килеп басты: +- Гайсин Миңнулла әфәнде син буласыңдыр бит? +- Әйе, мин - Гайсин. Ләкин әфәнде түгел! +Миңнулла шуннан бүтән сүзгә килешеп тормыйча гына үтеп китмәкче булган иде, әмма Гата аның кулыннан тотып алды һәм, гел шулай ачу китергеч елмайган килеш: +- Ярый, анысы ни важны. Анысын ошатмасаң, "иптәш" дияргә дә була. Без алай артык нәзберек халык түгел. Тик син, Гайсин иптәш, ашыкма китәргә. Мин сине Идел-Урал мәмләкәте исеменнән кулга алырга тиеш булам хәзер, - диде. +- Беренчедән, синең съезд делегатына кагылырга бернинди дә хокукың юк! Икенчедән, андый дәүләт булганын мин белмим! +- Белмәсәң, белерсең! Мин сине булачак, төзелеп ята торган Идел-Урал мәмләкәте исеменнән кулга алам, Гайсин! Каяле, кесәләреңне тикшереп карыйк, коралың юкмы икән? +Эшләр болайга ук китә башлагач, Миңнулла наганын тартып чыгармакчы иде, кызганычка каршы, өлгерә алмый калды: арттан аның кулларын тотып алдылар да каерып бәйләп тә куйдылар. Миңнулла кычкырырга итә башлагач, башта авызын уч белән капладылар, аннары тире бияләй тыктылар. Төрткәли-типкәли, съезд бара торган йортның ихатасына алып чыктылар. Анда җигүле пар ат тора иде. Тиз генә Миңнулланың башына капчык кидерделәр һәм аны чанага төртеп ектылар. Шыгырдап капка ачылганы ишетелде. Кемдер ачы итеп сызгырып җибәрде. Кайсыдыр чыжлатып чыбыркы белән атларга сукты. Атлар урыннан ук кушаяклап торып чабып китте. +Ләкин күп тә үтмәде, мылтык аткан тавышлар ишетелә башлады. Миңнулланы алып китеп баручылар: +- Булмады, янабыз, ахрысы! - дип, башта бик каты сүгенешеп алдылар, аннары Миңнулланы чанадан ташлап калдырып, артларыннан куа килүчеләргә ата-ата, ары киттеләр... +Гата шайкасы кулына әнә шулай чак-чак кына эләкмичә калган иде Миңнулла. Уком председателе Емельян Петровичка рәхмәт инде: андый-мондый хәл килеп чыга калса дип, съезд бара торган йортны күз уңында тотарга кушып, дежурга биш кешелек отряд билгеләп куйган булган икән. +Миңнулланы коткарган отряд кешеләре шул ук көнне Гатаны һәм аның ике ярдәмчесен дә тотып алып кайтып, өяз каталажкасына ябып куйганнар иде. Ләкин хөкем итәргә өлгерә алмый калдылар. Иректә калган шайкадашлары коткарган тегеләрне. Төн уртасында, каталажканы саклаучы агай йокымсырап утырган чакта килеп кергәннәр дә, аны куркытып, каталажка ишеген ачтырганнар һәм Гаталарны чыгарганнар. Аннары кулын артка бәйләп, авызына чүпрәк тыгып, каталажкага сакчының үзен бикләп киткәннәр иде. Соңыннан тагын шунысы да ачыкланды: бу эш шулай ук менә хәзер Барсай мужикларын милли Идел-Урал дәүләте төзергә үгетләп торган Хәйретдинов Хәйрулла коткысы белән эшләнгән булып чыкты... +Хәйрулланың әнә шул чактан бирле күзгә-башка күренгәне юк иде, инде менә тагын каяндыр калкып чыккан, хәерсез! Күрәсең, аклар белән тыгыз элемтәдә булгандыр да, ак бандалар һәм унбиш миллионга чит ил буржуйларына сатылган Басарик җитәкчелегендәге чехословак корпусы гаскәрләре бу якларга үрмәләвен сизенеп, тагын үзенең кабахәт эшенә керешкәндер. Яки акларның үзләрендә үк хезмәт иткәндер дә тегеләр аны яшерен агентлары итеп бу тирәләрдәге хәлләрне тикшереп, хәбәр итеп торырга кушып җибәргәннәрдер. +Әле һаман Барсай халкын үгетләвен дәвам иткән Хәйруллага карап торган арада менә шундый уйлар үтеп китте Миңнулла күңеленнән. Һәм ул, әллә шушында атып ук үтерим микән бу ата контрны, дип, кесәсендәге наганын капшап куйды. Ләкин коралсыз кешегә тиктомалга ату егетлек булмас дип, уеннан кире кайтты һәм, ни кылганын үзе дә сизмәстән, нәкъ узган елгы Милли Шура съездындагыча, ялт кына Хәйрулла янына - өй ниргәсенә менеп басты да, тегене тыңлап торучы халыкка мөрәҗәгать итеп: +- Иптәшләр! - диде. +Хәйрулла телен тешләгәндәй тынып калды. Ә Миңнулла муенын кысыбрак торган күлмәк якасының төймәсен ычкындырып җибәрде дә кызып-кызып сөйләп китте: +- Сез бу кешегә тамчы да ышанмагыз, иптәшләр! Милләтне яклаган булып дошман сүзен сөйли бу бәндә. Совет власте бетмәячәк! Коммунистлар шулай ук бетмәячәк. Чөнки аларның башында Ленин үзе тора! Ә Ленин ул гаделлек яклы, эшчеләр һәм крестьяннар яклы! Халык җилкәсен кимереп, халык мөлкәтен ашап, симереп яткан байларга каршы ул Совет дәүләте, халыкны алдап көн күрүче муллаларга каршы! Ә менә сезне ниндидер милли мәмләкәт төзергә вәгазьләп тора торган бу адәм - Чирканды мулласы малае! Шуңа совет властен яратмый ул, шуңа коммунистларга каршы сөйли. Ә дин Саятыннан бер дә хафаланмагыз, иптәшләр: совет власте дингә кагылмый ул. Дин тоту-тотмауны халыкның үз иркенә куя. Икенче төрле итеп әйткәндә, дин дәүләт эше итеп каралмый, хөкүмәт аның өчен акча тотмый. Тотмаса тотмас, иптәшләр, патша хөкүмәте дә ул эш өчен безнең халыкка бер тиен дә бирми килде ләбаса! Шулай булгач, бу мәсьәләдә сезгә һичнинди зыян тимәячәк. Безнең бүгенге көндәге төп бурычыбыз менә нәрсәдән гыйбарәт, иптәшләр: хәзер без, бар көчебезне биреп, ак бандаларга, яшь Совет дәүләтен буып ташларга тырышучан чит ил дошманнарына, байларга һәм менә бу Чирканды мулласы малае кебек контр элементларга каршы көрәшергә тиешбез! +Миңнулла боларны бер тын белән шундый ышанычлы, шундый тәэсирле итеп сөйләде, авыл агайлары исләре китеп, сулу да алмыйча тыңлап тордылар. Хәйрулла да теш агартып сүз катмады. Тик Миңнулла сөйләп бетергәч кенә, кодрәтләнеп китеп: +- Менә, җәмәгать, бу бәндә камунистның иң азгыны инде! Камунистлар менә шушындый әтәч халык инде алар: очып кунарга гына торалар. Мин әле сезгә әйтәсе сүзләремнең яртысын да әйтергә өлгермәгән идем, ә менә бу адәм, кешенең сүзен бүлеп, үзенекен такылдап та алды. "Рөхсәт итегез, җәмәгать, миңа сүземне дәвам итәргә", - дип, сандугач урынына сайрый башлаган иде, ләкин авыл агайлары: +- Мәтәшмә, энекәш, юк белән. Әйтәсе сүзең бар икән, менә шушы камунист егет шикелле өздереп, кыска гына итеп әйтергә кирәк аны, ничу су буе итеп сузарга! - дип, аңа ирек бирмәделәр. Миңнулланы урап алдылар да: - Син өяздән килгән нәчәнник бугай, наный, әйт әле безгә, өяз сәвите ни карый соң анда? Нигә бу араларда дилбегәне бик йомшаттыгыз? Куылган байлар тагын кайта башлады лабаса! Тагын мужикка көн бетә бит инде, болай булса! - диешеп, төрле яктан сукранырга тотындылар. +"Әһә, бу агайларның совет властена карата иманнары нык икән!", дип куанып куйды Миңнулла. Һәм ул ипләп кенә аларның сорауларына җавап та бирә башлаган иде. Әмма шулчак җыендагыларның берсе: +- Карагыз әле, җәмәгать, тагын кайсыларыдыр килә анда безнең авылга! - дип, халыкның игътибарын җәлеп итте. +Барысы да ул күрсәткән якка борылдылар. Артларыннан тузан болыты күтәреп, атларын бик нык куалап, Барсайга дүрт җайдак якынлашып килә иде. Халык төрлечә фараз кылып торган арада, тегеләр ут өермәседәй ажгырып килеп тә җитте. Аларның өчесен Миңнулланың күргәне юк, әмма берсе таныш - шурачылар съездында үзен кулга алган әлеге Чегән Гата иде. +Бүтәннәре җыен читендә тукталып калды, ә Гата аты белән халык арасына ук килеп керде дә: +- Старостагыз мондамы? - дип кычкырды. +- Юк, монда түгел, - диделәр аңа. +- Кайда ул? +- Сәйфи бай малае Шакир кайтты, ул дәштергәние бугай аны. +- Латны. Ә дисәтникләрдән монда кемнәр бар? +Гатага җавап бирүче булмады. +- Дисәтникләрдән кемнәр монда? - дип акырды Гата. +Тик шуннан соң гына кап-кара сакал-мыегына күптән пәке тимәгән, сәләмә генә киемле, чандыр гына гәүдәле бер кеше тегеңә якынрак килде дә куркып кына: +- Мин ием дисәтник, Гата туган, - диде. +- Синең ише туган белән мин күпер башында к... юган! Нигә ирләрне Васкрисинскигә кумыйсың, өтек? Әйткәннәрдер бит сиңа бар булган ир-атларны, коралландырып, Васкрисинскигә аппарырга кирәк икәнен? +- Безгә бер дә ул хакта әмер биргән кеше булмаганые шул, Гатаулла. Дисәтник булырсың, дип тә Шакирҗан миңа бүген иртә белән генә әйткәние әле. Безнең ир-атлар нигә дип барырга тиеш була икән соң ул урыс авылына? Ниткән корал икән инде ул тагын? +Гатаның чыннан да нәкъ чегәннәрнеке кебек каратут йөзе бүртенеп, тагын да каралыбрак китте: +- Ах, туң ми! Син әле коралның нәрсә икәнен дә белмисеңмени? Менә шушындый була ул корал! - диде дә, кесәсеннән наганын тартып алып, шул наган түтәсе белән десятникның күкрәгенә төртте. Бичара агай һык итеп китте дә хәлсезләнеп җиргә чүкте. Ә Гата, аңа бөтенләй игътибар итмичә, ике тапкыр рәттән һавага атып җибәрде. Куркышып-аптырашып калган авыл агайларына карап, калын һәм карлыккан тавыш белән җикеренергә тотынды: +- Нигә авызларыгызны ачып торасыз, ахмаклар! Мин әйткәнне ишетмәдегезмени? Барыгыз, хәзер үк өйләрегезгә кайтыгыз да мылтыклары булганнар - мылтыкларын, мылтыгы булмаганнар сәнәк-күсәкләр алып, менә шушында җыйналыгыз! Бер сәгать вакыт бирәм мин сезгә! Кем дә кем бер сәгать эчендә килеп җитми - миңа әбижәтсе итмәсен! Җәһәннәм тишегеннән табып, кулымдагы менә шушы наган белән атып үтерәчәкмен! Ишеттегезме?! +Түгәрәк ак сакаллы бер бабай: +- Без анда барып ни эшләрбез икән соң, Гатаулла? - дип сораган иде, Гата аңа: +- Баргач күрерсең шунда, ә хәзер, бар, тизрәк кушканны үтә! - диде дә каядыр китмәк булып атын бора башлады. Шулчак теге "мөселман кардәш" аның каршына чыкты һәм, башы җиргә тиярдәй итеп бөгелеп: +- Әссәламегаләйкем, Гатаулла абзый! - диде. +- Чукын инде! - диде Гата, тегенең сәламен алып тормыйча гына. - Син дә мондамыни әле, Хәйрулла әфәнде? Ниләр кыдырып йөрү? +- Безнең эш билгеле инде, Гатауллаа бзый: Милли Шура съезды карарларын гамәлгә ашыру артыннан йөргән көн. +Гата гамьсез генә сорап куйды: +- Ничек соң, эшегез барып чыгар төслеме? +"Мөселман кардәш" әле һаман таралырга ашыкмыйча, тегеләрнең сүзен тыңлап торган авыл агайлары арасыннан Миңнулланы күрсәтте: +- Менә монавындый денен вә милләтен кяферләргә саткан адәм калдыклары булмаса, барып чыгар иде дә, шушылар аяк чала шул, Гатаулла абзый! Бәлки әле, хәтерлисеңдер: үткән ел Усыда уздырылган мөселманнар съездында көфер сүз сөйләп бөтен съездның тәртибен бозган, аннары килеп сезнең башыгызга җитә язган ата камунист Гайсин Миңнулла дигән адәм инде бу! +- Шу-у-лаймы-ни? - диде Гата, бик каты исе киткән атлы булып. Аннары, бармагын изәп, Миңнулланы үз янына чакырды. - Ну-ка, ну-ка, кил әле монда, денеңнән язган нәрсә! +Миңнулла бер сүз дәшмичә баскан урынында торуын дәвам иткәч, Гата атыннан сикереп төште дә үзе Миңнулла каршына килеп басты. Берничә секунд икесе дә күзгә күз терәшеп тордылар. Гатаның иләмсез зур һәм таза гәүдәсенә, бәбәкләрен кан баскан нурсыз соры күзләренә карап тору бик читен булса да, түзде Миңнулла - карашын читкә бормады. Текәлеп бер карау белән теләсә кемнең өрәген ала торган Гатаның бу хәлгә җен ачуы чыкты: тешләрен шыгырдатып куйды да утын тукмагы кадәр йодрыгын Миңнулланың ияк астына китереп терәде: +- Яле, дөресен генә сөйләп бир әле, кызыл әтәч: ни эшләп йөрисең син монда? Һаман шулай халыкны денсезлеккә өндәп, милләткә каршы котыртыпмы? Яле, яхшы чакта бөтенесен дә ипләп кенә әйтеп бир әле! +- Иң элек мин допрос алырга җыенучы кешенең үзе кем булуын белергә теләр идем, - диде Миңнулла, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып. - Әгәр ул кешенең шуңа вәкаләте бар икән, мин аңа җавап бирергә әзер! +- Ах, кызыл әтәч, әле сиңа вәкаләт кирәкмени?! Менә сиңа ул вәкаләт! +Гата Миңнулланың күн курткасы изүеннән шундый итеп тотып тартты - дүрт төймәсенең дүртесе дә берьюлы шатырдап өзелеп, атылып киттеләр. Аннары Гата үзе белән килгән җайдакларга боерды: +- Яле, бөркетләр, акылга утыртып алыгыз әле бу ахмакны! - Тегеләр атларыннан төшкән арада, Гата: - Каяле, коралың юк микән, Алладан җәяүләп качкан нәрсә! - дип, Миңнулланы тентергә үрелде. +"Коралны алсалар - бетте баш. Ичмаса, үзен дә дөмектереп калыйм!" дигән уй йөгереп үтте Миңнулла күңеленнән һәм ул: +- Тукта, үзем бирәм! - диде дә куртка кесәсеннән наганын алып, атып җибәрде. +Атуын атты, ләкин тидерә алмады. Гата читкә тайпылып калды. Ул арада Гатаның ярдәмчеләре килеп җитеп Миңнуллага ябырылдылар һәм наганын каерып алырга тырыша башладылар. "Тере килеш бирелмәскә!" - дип уйлап алды Миңнулла. Әле һаман кулыннан ычкындырмаска тырышкан наганын үзенә таба борып, чакмага басты. Ләкин пуля аның күн фуражкасын тишеп кенә үтеп китте. +Ниһаять, Гата аның наганын тартып алды. Аннары каерылып яңагына сукты. Ул шунда берочтан Миңнулланы атып үтермәкче дә булган иде, тик ярдәмчеләренең берсе, аның кулыннан тотып: +- Ашыкма, Гатаулла, моңарчы кеше үтермәгәнне, хәзер генә гөнаһлы булма! Синнән башка да үтерүчеләр табылыр, - дигәч, тыелып калды һәм, суярга салган дуңгыз тавышы белән чинап җибәреп, Миңнулланың колак төбенә тагын берне сугу белән генә чикләнде. +Аннары ярдәмчеләренең икесенә Миңнулланың аягынкулын бәйләргә кушты, ә берсенә, арбада дер калтырап утырган Заһит абыйны күрсәтеп: +- Син әнә теге мәхлукның атын тугарып алып кил. Менә бу "яшь әтәч"не, шуңа атландырып, Васкрисинскигә илтергә кирәк булыр, - диде. Һәм бик дустанә рәвештә Хәйрулла белән сөйләшә башлады. +Ләкин теге кеше (Миңнулланы үлемнән саклап калган агай) атны тугармыйча гына алып килде. +- Мин сиңа нәрсә дип әйттем? - диде Гата, тегеңә күзенең агы белән карап. +- Әллә җиккән килеш кенә аппарыйкмы дигәнием, Гатаулла. Арбасы белән сбруе да ару гына күренә бит. +- Дурак булсаң да, акыллы сүз әйттең бу юлы! - диде Гата, тегенең карары белән килешеп. - Әйе, шулай итү хәерлерәк булыр. Как раз тегеләрнең камандиры, берничә подвода алып кайта алмассызмы, дип калганые. - Аннары йөзенә мәет төсләре иңгән Заһит абыйга карады да: - Ә син нигә өнеңнән чыгып утырасың әле? Өегезгә кайтып, корал алып килергә дигән боерыкны ишеткәнсеңдер ич! Марш тизрәк өеңә! - диде. +- Мин бу авыл кешесе түгел, Гатаулла туган, - диде Заһит абый, усак яфрагыдай калтыранып. +- Кайсы авылныкы суң син? +- Усыныкы. +- Ә монда нишләп йөрисең? +"Миңнулла белән килгәнне әйтсәм, йә мине дә бәйләп салырлар да әллә ниләр сорап дупруслый башларлар" дип курыкты Заһит абый. Шуңа күрә: +- Сыерыбыз җугалганые, шуны эзләп йөрүемне, - дип алдашты. +- Латны, пунятны! Бар, эзлә инде алайса. Ә атың безгә кирәк, без алып торабыз. Исемең ни атлы синең? +- Заһит. +- Ә фамилияң? +- Зариф улы. +- Латны. Пунятны! Ә мин ат карагы Гата булам. Чегән Гата дип йөриләр мине. Ишеткәнең бармы? +- Ишетмиләрме суң инде, Гатаулла туган, бик күп ишеткәнем бар синең хакта. Әмма ләкин сине ярлы кешеләрнең атларына тими дип әйтәләрие ләбаса. Нигә дип мине шушы бердәнбер арык алашамнан мәхрүм итмәкче буласың? +- Белеп сукалыйсың син, Заһит кордаш. Дөрес, ярлыябагайны әбижәт итә торган гадәтем җугые минем. Ну бу юлы, бигайбә, синең атыңны алып торырга туры килә. Син бер дә хафаланма, атыңны, хаҗәте бетүгә, прәме үз өеңә китереп бирерләр. +- Юк инде, Гатаулла туган, шушындый мәхшәрдә, ата - улны, ана кызны белмәгән заманда, бердәнбер атымнан аерыла алмыйм инде мин! Теләсә ни әйт, әмма алашамны кая алып барсагыз - мин шунда барам. Эшегез беткәч, үзем алып кайтырмын. +- Син ул атны кая апкитәсен беләсеңме суң, туң ми? Хәрби часка апкитәбез бит без аны! Ә анда сугышка кертеп җибәрергә дә күп сорап тормаслар! +- Хет дөньяның аргы ягына җибәрсеннәр. Мин атымнан калмыйм! Атсыз ни эшлим мин, алты баламны ничек туйдырыйм? Җитмәсә тагын, хатын да инде елдан артык урын өстендә ята! +Гата, өметен өзеп, кулын селекте: +- Чукын инде алайса: раз яхшылыкның кадерен белмисең икән, бар! Ну миңа үпкәлисе булма соңыннан! +- Әй, Алланың рәхмәтле бәндәсе! - диде Заһит абый, үз алашасына өстәп тагын бер алаша биргәндәй куанып. - Сине безнең ише фәкыйрь-фокрага шәфкатьле дигәннәрне, тәки шулай икәнсең, Гатаулла! +- Ярый, артык күп сайрама. Кая, кил әле монда! - дип, Гата Заһит абыйны якасыннан эләктереп арбадан җиргә алып куйды. - Атыңның койрыгына алай бик каты береккәнсең икән, менә болай итәбез инде аны! - дип сөйләнә-сөйләнә, Заһит абыйның билендәге эзәрен чишеп алды һәм шул эзәре белән кулын каерып бәйләде. Аннары ансат кына итеп тегене яңадан арбасына күтәреп куйды. Ярдәмчеләре Миңнулланың да аягын-кулын бәйләп куйганнар иде, Гата аны да шул ук арбага сузып салып, арбадагы йөк җебе белән үрәчәгә бәйләде. Аннары ярдәмчеләренең берсенә, әлегә шул Миңнулланы аттырмыйча калганына: +- Мә, тот дилбегәне дә атлатып кына Васкрисинскигә алып бара тор! Без озакламый артыгыздан куып җитәрбез. Килеп җитмәсәк, авылга үзең генә барып кермә, Бурсык чокыры турында көтеп тор, яме? - диде. +Миңнуллаларны илтүче агай башта әсирләргә бөтенләй игътибар итмичә, тик үзенә генә аңлаешлы көйгә борын эченнән ниндидер җыр мөгрәп барды. Аннары, кинәт тынып калып, Миңнуллага борылып утырды да: +- Син укымышлы кешегә охшагансың, әйт әле миңа, энекәш: нишли бу замана, кая таба бара? - дип сорап куйды. +- Ә синең, агай, аның кая таба баруын һаман төшенә алганың юкмыни әле? +- Һаман төшенә алганым юк шул әле! +- Алайса тыңла яхшылап: узган ел илдә революция булды. Менә синең белән безнең ише ярлы крестьян халкы һәм шәһәрләрдәге завод-фабрик эшчеләре үзара берләшеп, гомер-гомергә хезмәт халкын талап килгән патша һәм байлар хакимлеген туздырып ташлап, үзебезнең хакимлекне, эшче-крестьяннар хакимлеген урнаштырдылар. Аңлашылдымы? +- Надан дигәч тә, син мине бөтенләй үк башсызга санама, малай! - диде агай, шактый ачулы итеп. - Боларын мин аның синнән башка да беләм: үз күз алдымда булган хәлләр! Җүнле бәндә булсаң, син миңа менә хәзер дөньяда ниләр барганын аңлатып бир. Этү, панимаеш!.. +- Ә син ашыкма, абзый кеше, сабыр ит чак кына. Аннары менә болай булды: безнең Рәсәйдә дәүләт хакимлеге эшче-крестьяннар кулына күчкәч, чит ил буржуйлары... ә син буржуй дигән сүзнең мәгънәсен беләсеңме?.. Ярый, кызма, белсәң бик әйбәт! Әнә шул чит ил буржуйлары, үзләрендә дә революция килеп чыкмасын дип шыр җибәреп, барысы берләшеп, безнең яшь Совет дәүләте өстенә ябырылдылар. Ягъни безгә каршы сугыш ачтылар. Аларга революция көннәрендә чит илләргә чыгып сызган үзебезнең элеккеге байлар һәм буржуйлар килеп кушылды. Менә шулар хәзер совет властен юкка чыгарып, яңадан иске тәртипләрне, яңадан үз хакимиятләрен кайтарырга маташалар. Ә без, большевиклар, эшчекрестьяннар белән берлектә шул явыз көчләргә каршы көрәш алып барабыз! Иә, ничек, төшенеп барасыңмы? +- Болары аңлашыла. Үзем дә азрак чамалыйдырыем. Син миңа менә шул нәрсәне ачык кына итеп әйтеп бир: кайсылары җиңеп чыгар икән суң аларның? Аклармы, әллә сез - кызыллармы? Вәт бит нәрсәдә хикмәт! +- Ни атлы син, агай? +- Элек Нуретдин ие, ә Гата хәзер Ябалак дип йөри. +- Нигә? +- Минем күз төнлә дә шәп күрә, шуңа. +- Зыян юк. Анысы аның кушамат кына. Ә үзеңнең чын исемең әйбәт икән: диннең нуры дигән сүз. +- Йә, ярый, син мәсьәләне читкә алып китмә: кайсылары өстен булып чыгар икән бу аклар белән кызылларның? +- Син үзең ничек уйлыйсың соң, Нуретдин абзый? +- Ничек дип уйларга да аптыраган инде. Сезнең ише сәвит яклыл ары килә дә, безгә иярегез, безнең эшебез хак, без җиңәбез, диләр. Сәвиткә каршылары әйтә, без генә дөрес юлдан барабыз, безгә иярегез, безнең белән барсагыз гына игелек күрерсез, ди. Бер караганда, сезнеке хаклыдыр шикелле, икенче карасаң, тегеләрнеке дә дөрес булып чыгар сыман. Ә пука тегеләре дә, болары да крәстиян хисабыннан, аны талап көн күреп килә әле. Ахыры ни белән бетәр - анысын бер Алла гына белә торгандыр. +- Бер ул гына түгел, без кызыллар җиңеп чыгачагын меңләгән, миллионлаган кешеләр белә, Нуретдин абзый. Шулай буласына чын күңелләреннән ышаналар! Һәм шул җиңү көнен якынайту өчен көрәшәләр! Синең шикелле әүле-тәүле булып, бүген кем көчлерәк булса, шуның җырын җырлап йөрүче кыйбласыз адәмнәр дә бар барын. Әмма, бәхеткә каршы, андый аумакайлар күп түгел. +- Син, давай, мине алай кыйбласызлар чутына тыкма, парин! Пука мин берегезнең җырын да җырламыйм әле. Иманым шаһит, шушы көнгәчә нә сезгә, нә тегеләргә кушылганым юк! +- Ничек алай була инде ул? Гата җырын җырлап йөрисең бит син! +- Тучны! Әйе, Гата белән йөрим. Ну бит Гата шулай ук берегез яклы да түгел! "Карап карыйк, кайсылары өстен чыгар, шуннан ары кай якка кушылырга икәнен күз күрер, - ди ул. - Ә хәзер ничу безгә алар белән буталып йөрергә. Без үз кәсебебезне белик тә ипләп кенә, дөньяда яшәүнең кадерен белеп кенә яши бирик, - ди. - Кеше үтермибез, кан коймыйбыз, ярлы крәстиян малына кагылмыйбыз. Байларныкын урлап кына көн күрәбез ич", - ди. +Миңнулла тегеңә ни дип җавап бирергә белмичә аптырап калды. Гатаны һәм аңа ияреп йөрүче менә шушы Нуретдин агайны ул гап-гади ат караклары гына дип уйлый иде. Ә аларның әнә үз фәлсәфәләре, дөнья хәлләренә үз карашлары бар икән ләбаса! Үзләрен юлбасарлар итеп түгел, гадел, әйбәт кешеләргә саный икән бит алар!.. +- Караклык теләсә кайчан караклык булып кала инде, Нуретдин абзый! - диде Миңнулла, шуннан да шәбрәк җавап таба алмыйча. +Болай да тын алырга куркып, бер авыз сүз дәшмичә килгән Заһит абый, Миңнулла тегеңә әнә шулай дип әйткәч, бөтенләй елар чиккә җитеп: +- Җитеп торыр мәллә инде сиңа, олан! - диде. +Ләкин аның бу кисәтүе Нуретдин агайга ошамады: +- Тик кенә тор, надан! Үз акылың юк икән, ичмаса, акыллы кешеләрнең сүзен тыңлый бел! - Аннары, Миңнуллага мөрәҗәгать итеп: - Алай дип карасак, сезнең сәвит блачыгыз да шулай ук карак булып чыга түгелме суң,парин? - диде. +- Ничек алай булып чыга икән ул, Нуретдин абзый, аңлатып бирә алмассыңмы? +- Ничекме? Ә менә ничек: сез талап кына калмадыгыз, байларның үзләрен дә Себергә сөрдегез ләбаса! Хәлбуки без байларның үзләренә беркайчан да кагылмадык. И һәм кагылмабыз да! Артык малларын гына урлыйбыз без аларның. +- Син, Нуретдин абзый, кармак белән бармакны бутама! Беренчедән, без революцияне сезнең кебек төнлә, качапоса түгел, бәлки көпә-көндез, ачыктан-ачык ясадык. Бөтен ярлы халык белән бергәләп ясадык. Икенчедән, байлардан тартып алынган җирләрне шул җирләрне эшкәртеп иген игә торган кешеләргә - крестьяннарга бүлеп бирдек. Завод-фабрикаларны бөтен халык милкенә, дәүләт милкенә әйләндердек. +- Ә без урлаган ул малларны кая куя дип беләсең син? Без дә аларны шул ук крәстиянгә сатабыз лабаса! +- Менә шулай шул - сатасыз! +- Суң бөтенләй үк бушка биреп булмый бит инде! Безнең дә тамак бар, безнең дә хатыннар, бала-чагалар бар, аларны туйдырырга кирәктер бит! +- Юк, Нуретдин абзый, юлбасарлык дигән нәрсә, кай ягыннан гына килеп карасаң да, юлбасарлык булып кала инде ул. Юньле юлда йөрмисең син. Ул Чегән Гатага ияреп, менә шушылай аның уң кулы булып йөрүеңне алга таба дәвам иттерсәң, башың харап булачак синең! +Миңнулла кыек атып туры тидерде булса кирәк, Нуретдин агай исе китеп аңа карап куйды: +- Ә кем әйтте әле сиңа мин аның уң кулы дип? +- Әйтмичә дә бик әйбәт күренеп тора! +- Кит аннан? +- Бер дә китәсе юк, дөресе шулай! +- Һы, һы-һы!.. +Нуретдин абзый әнә шулай дип куйды да, тынып калып, нидер уйланып бара башлады. +- Карале, Нуретдин агай, муендагы бауны аз гына бушат әле, бөтенләй сулыш алыр хәл калмады бит монда, - диде Миңнулла, аның уен бүлеп. +- Шулаймыни? Хәзер рәтлибез аны! - дип, Нуретдин абзый Миңнулланың муенындагы бауны бөтенләй чишеп үк алды. Аннары арба төбендәге печәнне җыеп, егетнең баш астына мендәр итеп куйды да: - Ничә яшьтә син, энем? - дип сорады. +- Быел унсигез тула. +- Икмәктер, диген. +- Икмәктер, шулай! +- Ә мин сиңа егерме бишләр тирәсе бардыр инде дип торадырыем. +- Шулай бик олы күренәммени? +- Шулай олы күренәсең шул, наный. Хәер, яшь кенә башыңнан өяз тикле өяздә эшләп йөргәч, шулай булмый хәлең дә булмас. Ә син миңа ничәләр бардыр дип уйлыйсың? +- Илле бишләрдән дә ким түгелдер инде. +- Ни-һи-һи! Кырык икене дә тутырып җиткерә алганы юк бу абзаңның! Угрылык белән көн итү кешене еллап кына түгел, сәгатьләп картайта икән ул, олан! Әле моннан бер ел элек кенә янып торган егет ием мин. Ә хәзер әнә син миңа илле бишне бирдең. +- Семьяң, бала-чагаларың бармы, Нуретдин абзый? +- Шушы яшькә җитеп аларсыз буламы суң. Ике кыз, бер малай атасы инде мин. - Бераз уйланып барды да тирән итеп көрсенеп дәвам итте: - Алтынчы ай китте үзләрен күргән юкка. Кешеләрдән сораштыргалап торам, болай исән-саулар үзләре. Акчага да интектермим. Таныш-белеш аркылы җибәреп киләм. Ну менә үзләрен күрә алмыйм. +- Кайда соң алар? +- Барда ягында. +- Ә нигә кайтып күреп килмисең? +- Һы, ансат кына сиңа. Бар, кайтып күренеп кенә кара, хәзер тотып трибуналга озаталар да расхутка чыгаралар мине анда! Фрунттан качкан кеше бит мин. +- Патша армиясеннән качкансыңдыр бит? +- Патша армиясеннән качкан булсам, уйлап та тормасыем мин! +- Шулай-мы-ниии? Үзебезнең армиядән качкан дезертирмыни әле син? +- Шулайрак булганые шул. +- Ник качкан идең соң? +- Япь-яшь кенә көенчә үлеп каласы килмәде. +- Бу кәсебең дә сугыштагы шикелле үк куркыныч бит синең. Монысына йөрәгең җиткән, ә? +- Ничек итеп булса да көн күрергә кирәк бит инде. Бүтән барыр җирең калмагач, шулай тәвәккәллисең икән аны. +- Алга таба ничек көн итәргә исәбең? +- Ул хакта уйлаган юк әле, бүгенгесе кыйбат. +- Уйланырга кирәк, Нуретдин абзый. Хәзер, дөньяның буталчык чагында гына болай иркен йөрисез сез. Акларны җиңеп илдә тәртип урнаштыргач, көн бетәчәк сезгә! +- Анысы шулаен шулай да бит, ну, ни эшлим? Ул көнгә калмас өчен кая барырга, ни кылырга кушасың син миңа? +- Хәзер безнең аяк-кулларны чиш тә, әйдә, китик бергәләп. Котыл шул Гата шайкасыннан. +- Хуш. Шуннан син мине кая аппармак буласың? +- Усыга. +- Һы, ансат кына икән! Анда мине рифкумга тапшырып, трибуналга озаттырасың киләмени? +- Ревкомга баруын барырбыз. Тик син трибуналдан курыкма. Трибуналга җибәрмәсләр. Мин барысын аңлатып бирермен дә, хәлеңә керерләр. Аннары йә фронтка озатырлар, яки Усының үзендә кызыл отрядчы итеп калдырырбыз. +- Карап-карап торам да, бик белгән атлы булып, "мин" дә "без" дип кенә сөйләнәсең син, малай актыгы! Кем суң син, берәр төрле нәчәнник мәллә анда? +- Өяз башкарма комитеты председателе урынбасары мин. +- Ышанмыйм! +Миңнулла Заһит абыйны күрсәтте: +- Менә бу агай раслый ала! +Нуретдин агай әле һаман куркуы бетмәгән Заһит абыйга борылды: +- Йә, нишлим, ышаныйммы мин бу малайга, кордаш? Чыннан да өяз кәмитетендә эшлиме ул? +- Мин аның кайда эшләгәнен дә, кем икәнен дә белмим - беренче күрүем бүген! +- Менә ишеттеңме инде! - диде Нуретдин агай, Миңнулланың "ялганын тотканга" кәефе килеп. +Заһит абыйның җавабына Миңнулла шаккатты. Ләкин аның белән бәхәскә кереп тормады. "Шулай әйтүне кирәк тапкандыр. Болай да минем аркада нужаланып йөри бит, бичара" - дип фикер йөртте ул. Һәм тирә-якны тыныч кына күзәтеп бара башлады. +Сулда - юл буенда ук шактый текә тау. Тау бите - урманлык. Ләкин агачлары куе түгел. Аланлыклары күбрәк. Ә аланлыклар тап-такыр: печәннәре чабып алынган. Аннары көтү дә йөргән булса кирәк: сыер "коймаклары" бик еш күренә. Бу таудан кыш көне чаңгы шуарга бик шәптер. Миңнуллаларның үз авыллары тирәсе типтигез, рәхәтләнеп чана-чаңгы шуарлык бер генә тау да юк. Шуңа, тау күргән саен, күңеле җилкенеп куя аның!.. Ә уң якта - бодай кыры. Урыны-урыны белән бәбкәләр дә күренә. Ура башлаган булганнар. Ләкин хәзер кырда бер адәм заты юк. Воскресенск җирләре инде бу. Воскресенск халкының да кайгысы уракта түгел булса кирәк. Хәер, нинди урак кайгысы булсын ди: Чегән Гата әнә Барсай ир-атларын да Воскресенскига куып калды бит әле анда. Тикмәгә йөрми торгандыр инде. Тукта, бәлки, бу агай да белә торгандыр андагы хәлләрне. +- Нуретдин абзый, тагын шул Гата хакында сорыйм әле: Барсай мужикларын нигә Воскресенскига апкилмәкче ул? +- Нәрсә дидең әле син, малай? +Ниндидер үз уена чумып бара торган Нуретдин абзый Миңнулланың соравын абайламыйчарак калган иде. Миңнулла соравын кабатларга мәҗбүр булды. +- Ә-ә-ә-ә, син аны әйтәсең икән! - диде теге, ниһаять, уйларыннан аерылып. - Васкрисинскидә акларның бер звуд солдаты килеп урнашкан бугай. Әмма ләкин звуд командиры кызыллардан шикләнә икән. Ни өчен дисәң, бу тирәләрдә ниндидер Колчин дигән бер кеше зур гына кызыл әтрәт оештырган, ди. Көтмәгәндә килеп чыгып, шуның әтрәте акларга күп зыян китереп тора икән. Бүгендә таңында ул әтрәт Васкрисинскигә дә һөҗүм итүе ихтимал, имеш. Шул әтрәткә каршы тору өчен тегеләр күрше авыллардан ир-атларны җыйнарга булганнар бугай. Тәгаене шулайдырмы - кырт кистереп кенә әйтә алмыйм. Ни өчен дисәң, тегеләрнең камандиры Гатаулла белән сөйләшкәнен мин читтән генә тыңлап тордым. Ну ишетелгән сүзләреннән әнә шул сиңа әйткәнчәрәк аңладым. +- Син русча язу таныйсыңмы, Нуретдин абзый? +- Китапча хәрефе белән язылганны гына аз-маз браматлыйм, әмма кулдан язылганны - булмый! +- Алайса, менә минем күкрәк кесәсендәге язуны ал әле!.. Инде шуның китап хәрефләре белән язылган җирен укып кара! +Нуретдин абзый барган уңайга гына укый башламакчы иде, арба дыңгырдаганга хәрефләр сикерә башлагач, атны туктатып торырга мәҗбүр булды. +- Тәк! - диде ул, Миңнуллага Усы өяз башкарма комитеты тарафыннан бирелгән белешмәне шактый зур азап белән укып чыккач. - Карале, син, малай актыгы, чынлап та өяздә зур урында эшлисең, ахры, ә? +- Әйттем бит инде мин сиңа, өяз башкарма комитеты председателе урынбасары, дип! +- Мине коткарып кала алам дип ихлас әйтәсеңме син, наный? Чынлап та мине трибуналдан саклап калырлык кодрәтең бармы? +- Сине алдап ни файда миңа? Әйдә, бор атны читкә дә, Гата килеп җиткәләгәнче, китик кереп урман эченә! +- Адашмабызмы суң? Усыга исән-имин генә барып җитә алырбызмы? +- Курыкма, күземне бәйләсәләр дә, адашмыйм мин бу тирәләрдә. +- Ярый, энекәш, Аллага тапшырып тәвәккәлләдек алайса. Гата Чегән әйтмешли, беткән баш беткән, муен калса, җиткән, әйдәле, алаша! Әнә как раз тауның да сөзәгрәк җиренә җиткән икәнбез... +Урманга борылып, алар инде берәр җир буе чамасы китәргә дә өлгергәннәр иде. Ләкин шуннан артыгын булдыра алмадылар. Башта ату тавышы ишетелде, аннары әлеге ике ярдәмчесе белән Гата үзе куып җитте. +- Кая олагыргае ниятең, Ябалак?! - диде ул, Нуретдин абзыйга бик хәтәр җикеренеп. +- Мин килеп җитмәсәм, көтеп тор, дип үзең әйткәннең түгелме суң, Гатаулла? - диде тегесе, бер дә аптырап тормыйча. - Кеше-кара күз алдында торганчы, ышыккарак кереп көтеп тору хәерлерәк булыр дигәнием. +- Шулай дисәң генә инде, - диде Гата, шундук йомшый төшеп. Аннары Миңнуллага ымлады: - Бу денен саткан нәмәрсә ничек, тыпырчынмыймы? +- Кая анда тыпырчыну! Син аның муенын шундый итеп кысып бәйләгән - җан тәслим кыла язды, бичара. Бавын чишеп, баш астына печән салып кына коткарып калдым үзен. +- Яраган. Әйбәт иткәнсең анысын. Безгә аны тере килеш илтеп тапшырырга кирәк, әҗерен зуррак итеп бирерләр. +- Карале, Гатаулла, сорарга да онытып торам икән: син бит Барсайдан халык җыйнап апкилмәк булып калганыең, кая суң ул халык? +- Аналарын сатасы бар ул Барсай мужикларының! - диде Гата, әрем капкандай чыраен сытып. - Шул җыелып торган чакларында барысын сөреп кенә алып киләсе калган икән аны! Таралдылар да, ярыкка кереп качкан тараканнар шикелле, юкка чыктылар. Ник берсе әйләнеп килсен, ичмаса! Ну, ничава, анда Сәйфи бай малае Шакир унлап солдат ияртеп кайткан, ди. Мин анда әлеге Чирканды мулласы малае Хәйруллага шул Шакир янына барып, Воскрисинскидәге хәлне аңлатып бирергә әйтеп калдырдым. Бик отчайный нәрсә ул Шакир дигәннәре. Бәлки, ул берәр әмәлен табар әле. +Воскресенск урамы халык белән шыгрым тулы иде. Солдатлар дә күп, гражданскийлар тагын да күбрәк. Русы, татары, ире-хатыны, хәтта бала-чагаларына тикле шунда кайнаша. Әйтерсең кырмыска оясын кемдер туздырган да шуның кырмыскалары өскә чыккан! Воскресенскиның үзендә генә бу тикле кеше булырга тиеш түгел иде. Мөгаен, бүтән авыллардан да килгәннәрдер. Солдатларның барысы да диярлек сугыш мылтыгы аскан. Ә гражданскийларның кораллары бик чуар: ау мылтыгыннан башлап, кылыч, сөңге, сәнәк, багор һәм гап-гади күсәк тотканнарына кадәр бар. "Ак бандитларга ияргән фетнәчеләр икән инде болар, - дип уйлап куйды Миңнулла. - Әгәр Гата атларны туктата калса, мөгаен, шушында безнең башка җитә инде бу тилергән халык!" +Ләкин Гата урамда тукталып тормады. Туктатырга теләп, ат башыннан тотарга үрелә башлаган кешеләргә дә: +- А ну-ка, брысь! - дип, тегеләрне атының күкрәге белән читкә кактырып, юл ярып барды. +Миңнуллаларны чиркәү каршындагы ике катлы өй каршына китереп туктаттылар. Шундук атыннан сикереп төшеп, Гата өйгә кереп китте. Ә Нуретдин абзый Миңнуллага борылып карады да, Гатаның җайдаклары ишетмәсен өчен, акрын гына: +- Ярар, наный, Аллага тапшырдык инде. Без дигәнчә барып чыкмады шул! - диде. +- Алданрак тәвәккәлли алмадың бит! +- Документыңны баштарак күрсәтмәдең ич. +Дүрт солдат ияртеп, өйдән бер офицер чыкты. Ул иң элек, каршына ук килеп, күзенә керердәй булып, Миңнуллага, аннары Заһит абыйга текәлеп карап торды да: +- С прибытием вас, голубчики! - дип мыскыллап көлеп куйды. Аннары солдатларына ишарә итте: - А ну-с, принимайтека-с как следует! +Тегеләрнең икесе - Миңнулланы, икесе Заһит абыйны арбадан алып аттылар да, кул-аякларын чишеп, типкәлитипкәли ихатага алып кереп, караңгы таш сарайга яптылар. +Солдатлар төртеп җибәргәндә таш стенага бәрелеп, Миңнулланың яңагы сыдырылган да кан ага башлаган иде. Тиз генә кулъяулыгын алып, шул сыдырылган төшенә басты. Ә Заһит абыйга тагын да катырак эләккән булса кирәк, бик нык ыңгырашып, ул һаман идәндә ята иде. Миңнулла аның янына килеп чүгәләде: +- Хәлең ничек, Заһит абый? +- Миңнулла-а-а, синме? - диде Заһит абый, ыңгырашуын дәвам итеп. +- Мин, Заһит абый. Хәлең ничек, дим? +- Ни ачуың бар иде миндә? Нигә дип үтерергә алып чыктың мине, ә? +- Болай буласын белсәм, сине алып чыгу түгел, үзем дә Барсай ягына аяк атламаган булыр идем дә бит, нишлим соң, белмәдем, Заһит абый! +- Әйтмәдеммени мин сиңа, әллә сабыр итеп торыйкмы, дип? +- Хәзер үкенүдән файда юк, буласы эш булган инде. Нигә бик ыңгырашасың, әллә берәр җиреңне сындырдылар укмы? +- Тән авыртканга түгел, җан авыртканга сыкранам! Тотып атсалар, хатын нишли инде анда минем? Балалар нишләр? +Бу бандитлар кулына бер килеп капкач, исән котылуларына ышанычы бик аз булса да, Миңнулла аны юатырга тырышты: +- Кайгырма, Заһит абый! Менә күрерсең, тикшерерләрсорашырлар да бүген үк кайтарып җибәрерләр әле. Мине тоткарласалар да, сине җибәрерләр. Синең белән нишләсен алар? +Заһит агай яткан җиреннән торып ук утырды. Өмет тулы карашын Миңнуллага төбәде: +- Чынлап та исән калырбыз дисеңме, олан? +- Ул хакта шикләнмә дә, Заһит абый! Бая Нуретдин абзый әйткәнен ишеттең ич: безнекеләр шушы Воскресенскига таба килә, диде бит ул. Бәлки, бүген төнлә үк килеп җитеп коткарырлар әле! +- Рәхмәт, туган, яхшы сүзеңә! Фәрештәнең амин дигән сәгатьләренә туры килә күрсение инде берүк! Шушы тоткыннан исән-имин котыла алсам, Корбан бәйрәмендә танамны суеп, бөтен авыл халкын корбан ашына дәшәрием, Аллаһы бирса! Колһуаллаһы әхәде-аллаһы сама-а-ады, ямиәлиде... +Емельян Петрович Миңнуллага, ярлылар комитетларына ярдәм итәргә кирәк булуы мөмкин дип, шактый зур сумма акча бирдертеп җибәргән иде. Ул акчаларны Миңнулла, хәвефсезрәк булсын дип, аякчуына урап, итек кунычына тыккан иде. Заһит абый җаны-тәне белән бирелеп әлеге "Колһуаллаһы"ны укый башлагач, Миңнулла әнә шул акчаларны хәтерләде һәм: "Боларны моннан барыбер табып алачаклар. Бандитлар кулына эләккәнче, ичмасам, шушында ятсыннар", - дип, ул акчаларны сарайның стена ташлары арасына кыстырып куйды. +Тәрәзәсе берәү генә, ул да кечкенә булганлыктан, сарай эче ярым караңгы иде. Шуның өстенә Заһит абый мөкиббән китеп укынып утыргач, Миңнулла аны берни сизми калды дип уйлаган иде. Ләкин агаебыз алай ук гамьсез булмаган, Миңнуллага күз салып торган икән. Догаларын укып, теләкләрен теләп бетергәннән ары, Миңнулла утырган улак буена килде дә: +- Нәрсә кыстырдың син анда, олан? Акчамы? - диде. Нәм Миңнулланың җавап биргәнен дә көтмичә: - Мә, минекен дә кыстыр шунда үзеңнеке янына, теге кяферләр кулына калып әрәм булмасын! - дип, өч тәңкәлек акча сузды. +Бу заман өчен өч тәңкә акча чүп кенә иде, әлбәттә. Ләкин Миңнулла ул хакта сүз озайтып тормады. +- Бик дөрес әйтәсең, Заһит абый! Монда булса, беркая да китмәс алар. Шайтаннан яралган шушы акларны җиңгәч, минекен дә, үзеңнекен дә килеп алырсың, ярыймы! - дип, тегенең өчлеген дә үзенең акчалары янына кыстырып куйды. +Кеше ишетеп тормыймы дигән сыман итеп, Заһит абый башта як-ягына каранып алды, аннары Миңнулланың колагына пышылдады: +- Синеке ничә тәңкә соң, олан? +"Кара инде син бу адәм баласын, үлем бусагасында басып торганда да һаман акча белән кызыксына бит!" - дип, күңеленнән бик нык гаҗәпләнсә дә, Заһит абыйга бу уйларын сиздермәскә, тегенең гайрәтен чигермәскә булды Миңнулла. +- Җитәрлек, Заһит абый. Синеке шикелле ике ат алырлык бар! +Заһит абыйның күзләре шундый ялтырап куйды - сарай эчләре яктырып киткәндәй булды. +- Чыннан әйтәсеңме син моны? И шул акчаны миңа бирмәк буласыңмы?! +- Мин беркайчан да яхшы кешеләргә ялган сүз сөйләмим, Заһит абый! +- Әй, рәхмәтле җан! Бар бит, агай, Ходайның изге бәндәләре! Рәхмәт, Миңнулла, мең яшә, олан! +- Әйт әле, Заһит абый: бая теге безне монда алып килгән Нуретдин агайга нигә мине белмим дидең? Әгәр син шул чакта дөресен әйтеп, минем сүзне раслаган булсаң, без хәзер менә бу таш сарайда ятасы кешеләр түгел идек. Иректә буласы идек без хәзер. +- Әй, наный, искә төшермә, ичмаса, шул ахмаклыкны! Ник алдаштыммы? Надан булганга, баш җитмәгәнгә инде! Теге адәм барыбер безнең белән качып китәргә риза булмый, янәсе. Ә минем синең белән бергә йөри торган кеше икәнемне белсәләр, мине дә тотып ябулары ихтимал. Ә белмәдем-күрмәдем дип барсам, атымны биреп торган өчен рәхмәт әйтәләр дә кайтарып җибәрәләр, имеш. Ну тинтәк тә булган инде үзем дә! Ә алар, кем син, нишләп йөрисең, дип сорап та тормадылар, арт якка дыңк иттереп тибеп, яптылар да куйдылар. Ней, болай буласын белгән булсам! Алдашып торган булырыеммы, җүләр!.. +- Ашыкма, сорарлар әле, Заһит абый. Җиде бабаңнан алып җиде әбиеңә тикле сорашырлар. Син инде шул сүзеңнән кайтма, ничек кенә талкысалар да, син мине белмисең дә моңа кадәр күргәнең дә булмаган. +- Шулай итимме, әллә сине белүемне, синең олаучың булып килгәнемне әйтеп, дөресен сөйләп бирим микән, наный? Ни өчен дисәң, карга карганың күзен чукымый, мужыт, тегеләрнең нәчәнниге синең дә нәчәнник икәнеңне белгәч, хәлеңә керер дә тоткынлыктан азат итеп кайтарып җибәрер. Менә шул чакта, синең аркада, мужыт, мин дә котылырмын дип әйтүем инде бу. +- Юк, Заһит абый, бу очракта алай булуы мөмкин түгел. Икебез дә карга булсак, әлбәттә, ул мине чукымас иде. Ләкин мин карга түгел, мин бөркет бит. Син дә бөркет. Тоткында булсак та, икебез дә бөркет без синең белән. Ә ул - карга. Һәм ул карга без бөркетләрне беркайчан аңлый алмаячак. Шулай булгач, сиңа мине белмим дип барудан хәерлесе булмас. Югыйсә... +Тышкы якта, ишек тирәсендә, ачкычлар чылтыраганы ишетелде. +- Кемдер керә, ахрысы, тагын безне кыйнарга микән? - диде Заһит абый. Һәм, качып котылырга теләгәндәй, сарайның караңгы почмагына сыенды. +Ишек авызында кулына мылтык тоткан, табак битле, курнос борынлы, бая Миңнулланың яңагын ерттырган солдат пәйда булды. Аның мичкәдән чыккандай калын, котсыз тавышы яңгырады: +- А ну, красные татары, вылазь! +Әсирләрне өйнең бер бүлмәсенә алып керделәр. Нечкә кара мыеклы, чандыр гәүдәле, күкрәгенә Георгий тәресе таккан офицер кукраеп өстәл янында утырган килеш кенә Миңнулладан сорау ала башлады. Исем-фамилиясен сорады. Миңнулла әйткәч, өстәлендә яткан кәгазьгә карап алды. Күрәсең, Миңнулланы белә торган берәр кешедән сорашып, язып куйган булгандыр да, алдашмый микән дип, хәзер тикшереп каравыдыр. +- Туган елың? - диде аннары офицер. +- Тугыз йөзенче. +Офицер иңбашларын сикертеп куйды: +- Мин шаярганны яратмыйм, Гайсин. +- Ә минем шаярырга җыенганым да юк. Нигә алай шиккә калдыгыз әле? +- Бик яшь икәнсең бит. +- Хикмәт яшьтә түгел, башта! +- Кара син нинди кыю икәнсең! Туган урының? +- Усы өязенең Карый авылы. +Ул тагын кәгазенә күз салып алды. +- Так! Хәзер кайда һәм кем булып эшлисең? +- Усыда. Өяз башкарма комитеты председателе урынбасары . +Офицер янә теге кәгазенә күз төшереп алды һәм аның чырае яктырып китте - мөгаен, үзендәге мәгълүматлар белән Миңнулла биргән җаваплар туры килә иде булса кирәк. Ләкин офицер үзенең канәгатьлеген сиздерергә теләмәде, тагын элеккечә бик җитди булырга тырышып, сорау алуын дәвам итте: +- Барсайга ни өчен килгән идең? +- Эш белән. +- Мин дә уйнап йөрүең булгандыр дип уйламыйм. Нинди эш белән, дип сорыйм мин синнән?! +- Кызлар күзләп кайтырга иде исәп. +- Димәк, әйтергә теләмисең? Яхшы. Соңыннан әйтерсең. Безнең түземлек җитәрлек, көтеп тә тора алырбыз. +Аннары ишек төбендә торган сакчыга боерды: +- Тегеләрне алып кер әле, Мирон. +Барысын да ишетеп, көтеп үк торганнар иде, ахры, сакчы ишекне ачып дәшүгә, Гата белән Хәйрулла кереп җиттеләр. +Офицер, бармак изәп, Гатаны үзенә якынрак китерде дә Миңнулладан сорады: +- Таныйсыңмы бу кешене, Гайсин? +- Бер-ике тапкыр күргәнем бар. +- Кем ул? +- Ат карагы Гата. Кушаматы - Чегән. +- Нигә атып үтерә яздың син аны? +- Кызганычка каршы, язып кына калдым шул, үтереп булмады. +"Ишеттеңме?" дигәнне аңлатып, офицер Гатага карап алды. Гата ачуыннан "и-их!" дип акырып җибәрде дә Миңнуллага ташланмакчы иде, ләкин офицер, сикереп кубып, "стоп, не горячись!" дигәч, тыелып калырга мәҗбүр булды. +Аннары офицер Миңнулланың каршысына ук килеп басты да: +- Ә син ошыйсың миңа, разбойник! - диде. +- Разбойниктан ишетәм! +- Булды, Гайсин, әйдә, җитди сөйләшүгә күчик. Карый отрядында бүгенге көндә ничә кызылгвардиячегез бар? +- Өч йөзгә якын. +- Төгәлрәк итеп әйтә алмыйсыңмы? +- Ике йөз илле тугыз. +- Кораллары нинди һәм күпме? +- Барысында да сугыш мылтыгы. Биш пулеметлары бар. +Офицерның күзләре шар булды: +- Каян килгән аларга ул пулеметлар? +- Дутов гаскәреннән качкан пулеметчылар алып кайткан. +- Ялганлыйсың бит, кызыл эт! +- Минем этнең кызылын очратканым юк әле, ә ак этләр тулып ята! +- Молчать! Телеңне артык озайта башласаң, маңгаеңа пуля җибәрергә дә күп алмам мин! +- Җибәреп кенә карагыз. Мине атсагыз, сезне безнекеләр ике көн дә яшәтмәячәк! +- Ә кемнәр соң ул "без-не-ке-ләр"? Кайда алар?! +- Адым саен. Тик алар, сез аклар шикелле, бугаз киереп, шаулап йөрми, эш эшлиләр! +- Минем нервлар нык, Гайсин! - диде офицер, тешләрен кысып. - Ну, кара аны, һәрнәрсәнең бер чиге була, шул чиккә китереп җиткермә мине! Әйт әле, соңгы мәртәбә Ашапта кайчан булдың? +- Өченчекөн. +- Анда ник барган идең? +- Ашап отрядына өяздән корал илттек. +- Күпме һәм нинди кораллар? +- Ике йөз утыз бер сугыш мылтыгы, сигез йөз "кыяр"*, өч пулемет. +- Ашап отрядында ничә кеше? +- Дүрт йөз җитмеш өч. Барысында да ау, сугыш мылтыгы. Өч пулеметлары бар. Шуның өстенә бер рота солдат та килергә тиеш иде. Ихтимал, инде килеп тә җиткәннәрдер. +Офицер, пошаманга калып, ишекле-түрле йөренгәләп алды. Аннары, Гатага мөрәҗәгать итеп: +- Ишетәсеңме, Чегән? - диде. - Ничек уйлыйсың, ышанырга буламы моңа? +Бая Миңнуллага ыргылганда үзен тоткарлаганы өчен офицерга бик нык хәтере калган иде Гатаның. Шуңа тегеңә теләр-теләмәс кенә җавап бирде: +- Мин берни дә әйтә алмыйм: бу арада ул тирәләрдә булганым юк. +- Мин синнән Ашапта кайчан булдың дип түгел, әсир әйткән сүзләргә ышаныргамы дип сорыйм! +- Анысы инде үз ихтыярыгыз, гаспадин афитсир. Ә мин үзем күрмәгән, үзем белмәгән нәрсә хакында берни дә әйтә алмыйм. +- Яхшы. Алайса күреп-белеп кайтырга кирәк булыр. Бар, хәзер үк чарасына кереш. Иртәгә, иртәнге сигездән дә соңга калмыйча, Ашап отряды турында төгәл мәгълүматлар әзер булсын! +- Ә күпме түлисең? +- Курыкма, ким-хур итмәм. Бар, юлыңда бул! +"Менә ул нинди икән! - дип уйлап калды Миңнулла. - Ат карагы гына түгел, шымчылык белән дә шөгыльләнә икән бит бу адәм актыгы!" +Гата чыгып киткәч, моңарчы акыллы песи генә булып утырган җиреннән калкынып, Хәйрулла да: +- Олег Васильевич, можно мне кое-что уточнить? - дип, телгә килә башлаган иде, ләкин тегесе аңа тик торырга ишарә ясады. Тере мәет булып бер читкә поскан Заһит абый каршына килеп басты да: +- Әйдә, мужик, инде синең белән гәпләшеп алыйк! - Диде. +- Мин урычча белмим шул, знакум, - диде теге бичара, бер Миңнуллага, бер офицерга тилмереп карап. +* Формасы кыярга тартым булганга, ул заманда бомбаны шулай дип атаганнар. +- Он, Олег Васильевич, говорит, что по-русски не понимает, - диде Хәйрулла, куштанланырга ашыгып. +- Ну вот и переведите ему мои слова. +Хәйрулла әсәрләнеп торып ук басты һәм, Заһит абыйның борын төбенә килеп: +- Сөйләшеп алыйк, ди ул сиңа! - диде. +- Ә-ә-ә! Шулай димени? Сөйләшергә булыр анысы, нигә булмасын ди. +- Он говорит, что готов с вами беседовать... +- Спроси у него: откуда он, кто и что может сказать по поводу красных отрядов. +Ләкин Заһит агаебыз офицер теләгән әңгәмәче булып чыкмады. Исем-фамилиясен һәм югалган сыерын эзләп йөрүен генә әйтте дә тегенең барлык сорауларына да "белмим" дип кенә барды. Заһит абыйны кара тиргә батырганчы тинтерәтеп тә бернинди юньле мәгълүмат ала алмагач, офицер Хәйруллага: +- Ташла, барыбер рәт чыгачак түгел бу ахмактан! - дип кул селекте. Ләкин шултикле тырышуының аз гына булса да әҗерен алып каласы килде булса кирәк: - Дурак! - дип, йодрыгы белән Заһит абыйның күкрәгенә төртте. +Заһит абый, бичара, "гыңк" итеп артка мәтәлде һәм шул чакта аның башындагы бүреге белән түбәтәе төшеп китте. Түбәтәй кызыл эчле иде. Шуны күреп алгач, офицер күркә шикелле кызарып-кабарып чыкты: +- Ах, менә ничек! Татар кызылгвардиячесе икәнсең бит син, идиот! - Шулай диде дә түбәтәен алырга дип иелгән Заһит абыйны тибеп екты. Заманында бик шәп булган, әмма хәзер беләүләнеп беткән кызыл сатин эчле түбәтәйне офицер үзе иелеп алды. - Кара син аны, нинди пароль уйлап чыгарганнар! Карале син аны... - дип сөйләнә-сөйләнә, түбәтәйне әйләндергәләп карады да өстәленә куеп, Миңнулла янына килде: - Ну-ка, синеке дә шундыймы? - дип, аның да башындагы күн фуражкасын салдырып карамакчы иде. Миңнулла ирек бирмәде. Фуражкасын үзе салды да ачу белән: +- Мә, кара! - дип, тегеңә сузды. Офицер фуражка эченнән Миңнулланың булмаган түбәтәен эзли башлады, ә Миңнулла сүзен дәвам итте: - Унбиш ел элек тегелгән инде ул агайның түбәтәе. Һәм аның кызылгвардиячеләргә бернинди мөнәсәбәте дә юк! +Ләкин офицер аның ул сүзләрен ишетмәгәнгә салышты. Түбәтәе булмаганга җене чыгып, Миңнулланың фуражкасын ертып ук ыргытты. Аннары ишек төбендә торган сакчыга әсирләрнең кесәләрендәге әйберләрен алырга боерды. +Заһит абыйның кесәсеннән ипи валчыгы да чыкмады. Миңнулланың Зәйнәпкә бүләк итәргә дип әзерләп куйган алтын йөзеген, Барсайда үзен күрергә туры килмәсә, берәрсе аркылы калдырып китәрмен дип Зәйнәпкә язган хатын һәм армиядә хезмәт иткән чагында Гәрәй абый бүләк итеп биргән кесә сәгатен алдылар. +Аннары, ниһаять, кайчаннан бирле нәрсәдер әйтергә кыҗрап утырган Хәйруллага чират җитте. +- Ә хәзер, Хәйрулла Хәйретдинович, сез әйтеп карагыз инде: Карый һәм Ашап отрядларында күпмешәр кеше һәм аларның күпмешәр кораллары бар? - диде офицер, өстәл янына барып утырып. +- Мин нәкъ менә шул турыда әйтергә теләгән идем дә инде, - диде Хәйрулла, кош тоткандай куанып. - Гайсин әйткәннәрнең берсе дә дөрес түгел, Олег Васильевич. Карый отрядында ике йөз илле тугыз түгел, нибары егерме тугыз кеше. Шуларның нибары унберендә генә сугыш мылтыгы бар, бүтәннәрендә ау мылтыгы. Аларының да яртысы берәр көпшәле генә әле. Ә пулемет дигән нәрсә аларның төшенә дә кергәне юк! +- Ишетәсеңме, Гайсин? - диде офицер, канәгать елмаеп. +Хәйрулла әйткәннәрнең барысы дөрес иде. "Тәки аклар агенты икән бу, кабахәт!" - дип уйлап алды Миңнулла. Ә офицерга: +- Ишетәм, ләкин ул моннан ярты ел элек булган хәлләр хакында сөйли! - дип җавап бирде. +- Ну, сез нәрсә әйтерсез, Хәйрулла Хәйретдинович? +- Ышанмагыз, Олег Васильевич, Карыйда мин нибары дүрт көн элек кенә булдым, - дип чәрелдәде теге. +- Ә мин әле кичә генә шунда идем! - диде Миңнулла, һич тә бирешергә теләмичә. - Хәзерге заманда өч көн эчендә әллә нинди үзгәрешләр булырга мөмкин. +Офицер икеләнебрәк калды. Ләкин артык исе китмәгән атлы булырга тырышып: +- Дәвам итегез, Хайретдиныч! Ашапта эшләр ничегрәк тора? - диде. +- Ашаптамы? Ашапта да хәлләр ул әйткәнгә якын да килми. Нибары җитмеш өч кенә кеше аларның отрядында. Бер рота түгел, бер солдат та юк анда. Пулеметлары шулай ук юк. Җитмеш өч кешегә утыз җиде мылтыклары бар, гнуларының да күбесе ау мылтыклары гына! +Хәйрулла биргән мәгълүматлар бу юлы да дөрес иде. "Китаптан карап укыймыни, кара син аны, ничек барысын белеп-ятлап алган, кабахәт!" - дип уйлады Миңнулла һәм, һаман да сүзен куәтләп: +- Сафсата! - дип кычкырды. - Мин Ашаптан бүген иртән генә чыккан кеше - барысы да нәкъ мин әйткәнчә андагы хәлләр! +Офицер кем фикеренә күбрәк ышангандыр - анык кына итеп әйтүе кыен. Тик шунысы бәхәссез: ул шактый аптырашта калган иде. Әмма бүтән төпченеп тормады. Икенче бүлмәдән аюдай таза бер солдатны дәшеп чыгарды да, Миңнулланы күрсәтеп: +- Менә бу "кунак"ны Богородскига штабка илтергә кирәк. Тиешенчә "сыйлап" озатыгыз. Ләкин кисәтеп куям: "сый" эзләре күренеп торырга тиеш түгел! Теге чактагы шикелле, Николай Харитонович тавыш куптарырлык булмасын! - диде. +- Бузделыны, вашесокородие! - дип, солдат Миңнулланы ишегалдына алып чыгып бастырды да: - Менә болай килешәбез, парин: хәзер мин сиңа берне сугам, шунда егылып китмичә түзеп кала алсаң, бүтән кагылмыйм. Әгәр егылсаң, үпкәләмә, тагын кабатларга туры киләчәк! - диде. Һәм кизәнеп тә тормастан утын тукмагы кадәрле йодрыгы белән китереп орды. +Үпкә-бавырлары өзелеп киткәндәй булды Миңнулланың. Әмма түзде - егылмыйча калды. +- Вот эт-та да! - диде солдат, күңеле булып. - Менә монысы шәп! Күпме кеше арасыннан мин сукканда аягында калучысы син тик икенче кеше! Әгәр минем ихтыярымда булсаң, каһәрләнеп китим, менә шушы минутта ук өеңә кайтарып җибәрер идем мин сине. Ну, ни хәл итмәк кирәк, безнең Олег Васильевич ул эшкә бара торган кеше түгел шул. +Миңнулланы Богородск авылына алып бардылар да тикшерү комиссиясе карамагына тапшырдылар. Комиссия элек волость идарәсе булган таш йортның бер бүлмәсендә урнашкан иде. Комиссия председателе - куе кара сакаллы, гражданский киемдәге кеше - Миңнулланы алып килгән солдатларның берсе (аны монда ике солдат китергән иде) биргән пакетны ачып укыгач, кәефе килеп, үзалдына елмаеп куйды. Аннары шул пакет эчендә килгән, Зәйнәпкә дип язылган хатны тотып, Миңнулла каршына килеп басты: +- Сезнекеме бу, Гайсин әфәнде? +- Әйе. +- Рәхим итегез. +- Рәхмәт, - диде Миңнулла, хатны алып. - Ләкин минем бүтән әйберләрем дә бар иде. +- Нәрсәләр иде, мәсәлән? +- Кесә сәгате белән алтын йөзек. +Сакал пакетны алып килгән солдатка шундый итеп карады - теге куырылып калды. +- Җир йотсын, без алмадык, вашесокородие! - диде ул, үрә катып һәм честь биреп. +- Алайса кайт да командирыңа әйт: Гайсин әфәнденең сәгате белән балдагын бүген үк китереп җиткергән булсын! +- Слушаюсь, вашесокородие! - диде солдат һәм өреп очыргандай юкка чыкты. +Сакал өстәл янына барып утырды. Папирос кабызды. +- Ә хәзер, Гайсин әфәнде, менә монда өстәл янына килеп утырыгыз да ачыктан-ачык сөйләшүгә күчик. +- Мондый шартта андый сөйләшү була микән? +Сакал елмайгандай итте: +- Замечаниегез урынлы. Ләкин сез үзегезне әсир итеп түгел, ә минем коллегам дип хис итегез. +- Бу мөмкин түгел. Коллегалар - бертөрле һөнәр ияләре, ә безнең һөнәрләребез - капма-каршы. +- Бу замечаниегез белән дә килешәм. Ну, алайса, мине үзегезнең иң якын кешегез дип уйлагыз. +- Якын кешеләр бер-берен яхшы белергә тиеш. Ә мин сезне беренче күрәм. +- Сез хаклы. Кичерегез, гаеп миндә. Таныш булыйк: Николай Харитоныч, - диде ул, кулын сузып, - Кошкарев. Тикшерү комиссиясе председателе. +- Гайсин, - диде Миңнулла, кулын биреп. Аннары тегенең өстәлендә яткан донесениегә ымлады: - Ә калганнары сезгә инде билгеле. +- Анысы шулай. Ләкин безнең эштә кайбер формальностьларны сакларга туры килә. +Нәм ул әле донесениедә язылганга, әле Миңнуллага карый-карый, аның исемен дә, туган җирен дә, эш урынын да сорашып-тикшереп чыкты. Аннары Карый һәм Ашап отрядлары хакында төпченергә тотынды. Миңнулла аңа да нәкъ Воскресенскидагыча җавап бирде. +- Ә менә болары инде бөтенесе дә ялган! - диде сакал, никадәр генә тыныч булырга теләсә дә сабырлыгын җуя башлап. Күрше бүлмәнең ишеген ачты да кемгәдер: - Юрий Сергеич, рәхим итегез! - диде. +Ул дәшкән кеше килеп кергәч, Миңнулланың күз аллары караңгыланып китте. Чөнки ул кеше Миңнуллага таныш. Усы өязенең хәрби штабы члены Юрий Сергеевич Михайлов иде. Сабыр гына, акыллы гына күренгән кырык бишләр тирәсендәге бу агай беркайчан да артыгын сөйләми, үзенә тапшырылган эшне һәрвакыт төптөгәл үтәп бара торган иде. "Бу бичараны да эләктергәннәр икән", - дип уйлап куйды Миңнулла. Ул арада Юрий Сергеевич та Миңнулланы таныды һәм: +- О-о-о-о! Кого я ви-жу! Здравствуй, Миңнулла, здравствуй, дорогой! - дип килеп, кочаклап ук алды. +Михайловның авызыннан бик зәһәр аракы исе килә иде. Аның сүзләреннән бигрәк Миңнулла әнә шунысына игътибар итте. Хикмәт шунда, әле күптән түгел генә өяз башкарма комитеты хезмәткәренең туган көнендә бергә утырганда, менә шушы кеше, миңа ярамый, егетләр, дип, грамм да эчмәгән иде. Ә хәзер әнә чөгендер күк кызарып чыккан. Ләкин Миңнулланы барыннан да бигрәк шаккатырганы Михайлов өстендәге ак офицер киеме булды. "Әллә акларга сатылган микән бу!" - дип тетрәнеп куйды Миңнулла. +Михайловның артык төчеләнүен сакал ошатып бетермәде: +- Ярый, ялашуларны туктатып торыйк, Юрий Сергеич! - диде дә Миңнуллага эндәште: - Сезгә танышмы бу кеше, Гайсин әфәнде? +- Юк, таныш түгел. +- Ишетәсеңме? - диде сакал, мыскыллы елмаеп. - Сине танымыйлар! Бәлки, син, чыннан да, аны күргәнең юктыр? +- Ах-ха-хах-ха! Ул мине танымый! - диде Михайлов һәм, очынып килеп, Миңнулланың яңагына сукты. Аннары күзенә керердәй булып сорады: - Йә, таныдыңмы инде? +- Юк, танымадым! - диде Миңнулла. Шул уңайдан тегенең эченә тибеп җибәрде. +Михайлов мәтәлеп барып төште. Берәр минут чамасы тынсыз ятты. Аннары, сикереп торып, тагын Миңнуллага кизәнә башлаган иде, Кошкарев юл куймады: +- Азрак кан таратып алдыгыз, җитеп торыр! Ә хәзер бер сорау сиңа, Юрий Сергеич: Карый һәм Ашап волостьлары отрядларында ничәшәр кеше бар һәм аларның кораллары күпме? +Михайлов чалбар кесәсеннән бәләкәй генә блокнот чыгарды да, шуннан карап, бөтенесен төп-төгәл итеп әйтеп бирде. +- Ә менә Гайсин әфәнде әйткән саннар бөтенләй бүтән төрле бит әле монда! - диде Кошкарев. +- Алдаша ул! Мин әйткәнгә ышаныгыз, Николай Харитоныч, мин бит аларның хәрби штабында учет бүлегендә эшләдем! +- Ә без синең сатлыкҗан икәнеңне баштан ук белдек, шуңа һәрвакыт ялган мәгълүматлар гына биреп бардык! - диде Миңнулла. +Кошкарев дәшми торды. Аннары, кисәк кенә күтәрелеп, Михайловка әйтте: +- Синең бу Гайсиның яхшылап сөйләшкәннең кадерен белми икән бит. Давай телен башкачарак ачтырып кара. Башларга мөмкин! +Михайлов Миңнулланы коридорның аргы башындагы эт оясы хәтле генә бүлмәгә алып керде. Анда өстәлфәлән юк, тик бер иске урындык кына бар һәм ул урындыкта мир үгезе шикелле дәү гәүдәле бер солдат утыра иде. Түгәрәк тулы битле, калын кара кашлы һәм кысынкырак кара күзле кеше иде ул. "Үзебезнең Пермь ягы татары булырга тиеш" дигән фикергә килде Миңнулла. Ә солдат әйтерсең аның бу уйларын сизеп алды да, шуңа ачуы чыгып, уң кулы белән Миңнулланың изүеннән каптырып тотты, сулы белән яңагына чапты. Миңнулланың күзеннән бер көлтә ут очты, колаклары чыңлап куйды. Йә, ничек, дигән сыман итеп, теге татар Михайловка карады. Михайлов хуплап баш каккач, каерылып торып, тагын берне китереп орды, Миңнулла чайкалып китте, ләкин егылмады. +- Син нәрсә, ашамадың мәллә бүген, рядовой Халитов? - диде Михайлов, солдатка ризасызлык белдереп. - Бүтән чакта болай озак мәтәшми торган идең бит! Әллә юри шулай акрын кыланасыңмы? +- Үзем дә аптырыйм инде, гаспадин Михайлов, - диде теге. - Адәм генә түгелдер бу, тимердән яратылгандыр! Минем кул авырта, ә ул уйлап та бирми! +- Каяле, карап карыйк әле! - дип, Михайлов солдатын читкәрәк какты да, йодрыгын боксерларча йомарлап, Миңнулланың күкрәк авызына китереп төртте. Миңнулла, сыны катып, идәнгә чүкте. +Ул сулу ала башларлык хәлгә килгән арада, менә шулай итәргә кирәк аны, Халитов, дип, Михайлов солдатка акыл өйрәтә торды, Миңнулла, ниһаять, әзрәк хәл алып, аягына баскан иде, Кошкарев килеп керде: +- Йә, Гайсин, дөресен сөйли башлыйсыңмы инде? - диде. - Чыгымлап торудан мәгънә булмаячак. Усы, Орда, Барда өязләре хәзер безнең кулга күчте. Шушы ике-өч көн эчендә Пермь үзе дә, Пермь губернасы да тулысы белән безнең карамакта булачак! +- Син бу әкиятеңне әбиеңә сөйләрсең, Кошкарев, яме! Самодержавиене туздырып ташлаган совет власте аның калдык бандитларына гына бирешеп тормый инде ул! +- Ах, син әле һаман акылыңа килмәдеңмени! - дип чинады Кошкарев һәм алар өчәүләшеп тагын Миңнулланы дөмбәсләргә тотындылар. +Тигез, зур болын. Бил тиңентен үлән. Үлән арасында - чәчәкләр. Миңнулла чалгы белән шул чәчәкле үләнне чаба. Көн эссе. Тирләтә. Миңнулла, маңгаена агып төшкән эре һәм тозлы тир тамчыларын учы белән сыпырып, чалгысын янап ала да каерылып-каерылып чабуын тагын дәвам итә: чажж-чожжж, чажжж-чожж... Аның артыннан кечерәк тау теземе шикелле булып печән покосы сузылып килә... Ай!.. Кинәт печән арасыннан сызгырып кара елан килеп чыкты да Миңнуллага ташланды. Ләкин чага алмады - Миңнулла читкә тайпылып калды. Чалгы сабының түтәсе белән еланның башын дөмбәсләргә тотынды. Ә елан бирешми. Һаман тартыша, кырыкка бөтәрләнеп, һаман Миңнулланың аягын чагарга омтыла. Аптырагач, Миңнулла болгап торып китереп суккан иде, шартлап, тотка турыннан чалгы сабы сынып чыкты. Ә еланга берни дә булмады. Елан башын читкә борырга өлгереп калды. Аннары, Миңнулланың буш кул белән калганын күреп, үзе һөҗүмгә күчте. Хәзер инде аннан качып кына котылырга мөмкин иде. Миңнулла җанфәрманга йөгерә башлады. Шулчак кинәт дөньяны кара болыт каплап алды. Чәчәк һәм үләннәрне бөгеп, ачы җил исәргә тотынды. Елан каядыр юкка чыкты. Еракта, Урал тавы итәгендә Зәйнәп пәйда булды. Миңнулланы күреп, үзе янына килергә чакырып, кул изәде. Миңнулла аңа каршы йөгермәкче иде, ләкин булдыра алмады: ниндидер бер яшерен көч аның аякларын җиргә беркетеп куйган да кузгалырга ирек бирми иде. "Мин бара алмыйм, Зәйнәп, үзең кил!" - дип кычкырмакчы булды Миңнулла. Ләкин тавышы чыкмады. Кул изәмәкче булды - кулы күтәрелмәде. Миңнулланың хәлен аңлап алды булса кирәк, Зәйнәп үзе аңа таба йөгерә башлады. Шундый да җиңел, шундый да ансат йөгереп килә, әйтерсең аңа үләннәрне җиргә кадәр бөгеп исә торган ачы җил бөтенләй тоткарлык итми, әйтерсең аңа канат куйганнар һәм ул очып кына килә. Аралары һаман якыная бара. Әнә Зәйнәпнең елмаюларына тикле күренә башлады инде. Хәзер, хәзер килеп җитәчәк тә... Юк, булмады. Миңнулла күрешергә кулын сузгач, әллә кайдан гына аэроплан кадәр бер каракош пәйда булды да һәркайсы берәр аршын буе тырнаклары белән Зәйнәпне эләктереп алды. Ләкин очып китмәде. Миңнулланың буе җитмәслек кадәр генә күтәрелде дә колак яргыч ямьсез тавыш белән шаркылдап көләргә тотынды. Зәйнәпне коткармакчы булып, Миңнулла үрелеп-сикереп карый, әмма һич кенә дә буе җитми... Аннары теге хәшәрәт кешечә сөйләргә тотынды: "Әйдә, егет кисәге, тырыш, ныграк сикер! Бармак очың белән генә кызга кагыла алсаң да - кыз синеке!" - ди. Ә үзе Миңнулла Зәйнәпкә үрелеп җитәм дигәндә генә, ялт, күтәрелеп куя. Ә Зәйнәп, коты чыгып, телсез калган. Бер сүз дә әйтә алмый. Бары яшь тулы күзләреннән генә аның бөтен өмете Миңнуллада икәнлеге, коткар, дип ялваруы күренеп тора... Аннары, әйдә, алайса куып тотып кара, дип, хәшәрәт кош, түбәнтен генә очып, тауга таба китте. Миңнулла да аның артыннан иярде. Йөгерә, йөгерә, ләкин җитә алмый бит тегене куып. Ә хәшәрәт кош коточкыч ямьсез итеп шаркылдап көлә: "Эх син, кызыл әтәч! Мине дә куып җитә алмагач, нигә дип Кошкарев белән тарткалашып азапланасың? Яхшы чакта аның шартын кабул итеп кал, югыйсә соң булуы мөмкин!" - ди. Үзе, хәзер җитәсең, хәзер җитәсең, дип, Миңнулланы алдалап гел тауга таба оча. Ә Миңнулланың көче һаман кими, сулышы һаман кысыла бара... Менә ул инде тәмам хәлдән таеп, һушсызланып егыла ук башлады һәм... уянып китте. Йөрәге читлегеннән чыгардай булып гөрсгөрс тибә, бөтен тәне сызлый, башы авырта һәм үтереп эчәсе килә иде. +Ул йөзтүбән ята, болай яту аңа бик уңайсыз иде. Әйләнеп ятарга ярамый: телгәләнеп беткән арка тиресе кунадай каткан, селкенгәндә дә үзәкләргә үтеп сызлый иде. Шулай да көч-хәл белән генә торып утырды. Тирәягына карады. Кичә тегеләр кыйнап ташлаган бүлмәдә ялгызы гына иде ул. Болын да, Зәйнәп тә, каракош та, Урал тавы да юк. Бүлмә буп-буш. Хәтта кичәге бердәнбер урындыкны да алып чыгып киткәннәр. Тимер рәшәткәле тәрәзәдән төшкән кояш нурлары күзне чагылдыра. Дөнья тып-тын. Стенага тотынып кына аягына басып, Миңнулла ишек янына барды. Этеп карады. Ишек бикле иде. +Тышкы яктан татарча әйткән тавыш ишетелде: +- Ни кирәк, олан? Тышка чыгарга кысталдыңмы әллә? +Миңнулла, эчәсем килә, дип әйтергә теләгән иде, авызы кипкәнлектән тавышы чыкмады. Ишекне шакырга мәҗбүр булды. +Сакчы, ишекне ачып, эчкә башын тыгып карагач, Миңнулла кулы белән ишарәләп, эчәсе килгәнен аңлатты. +- Хәзер, наный! - диде сакчы агай һәм бүтән бүлмәдән бер стакан су алып килеп бирде. +Эчкән шикелле дә булмады Миңнулла - ике генә йотты. Шулай да сүз әйтә алырлык хәлгә килде һәм теге мәрхәмәтле агайдан, тагын бер стакан алып килә алмыйсыңмы, дип сорады. Коридорда беркем булмаса да, агай шикләнеп як-ягына карап алды. Аннары суны чиләге белән үк алып килеп, Миңнулла алдына куйды: +- Мә, тиз генә туйганчы эчеп кал! Күрсәләр - беттем, сиңа бер йотым да су бирмәскә кушканнарые. +Миңнулла чиләк янына тезләнгән генә иде, болдыр баскычыннан менеп килүче кешенең аяк тавышы ишетелде. Агай секунд эчендә сулы чиләкне үз урынына кертеп чыкты да: +- Әйдә, әйдә, бетмәде инде синең кысталуың! - дигән булып, Миңнулланы "бәдрәфкә" алып чыгып китте. +Аннары, аны тагын тикшерү бүлмәсенә алып керделәр. +Кошкарев бүлмәдә үзе генә утыра иде. Бүген ул кичәге кебек тәмле телләнеп тормады. +- Менә нәрсә, Гайсин, - дип, турыдан-туры эшкә кереште. - Синең алда хәзер ике мөмкинлек бар. Йә син безнең взводны Ашапка алып барып, волость башкарма комитетын кулга алырга ярдәм итәсең, яки без сине атарга мәҗбүр булабыз. Әгәр беренчесенә риза булсаң һәм шуны уңышлы башкарып чыксаң, мин үзебезнең югары командованиедан сиңа хәрби чин һәм яхшы хезмәт хакы биреп, үзеңне ким дигәндә рота командиры итеп билгеләүләрен сораячакмын. +Бу тәкъдим шундый көтелмәгән нәрсә булды - Миңнулла ни дияргә дә белмичә тотлыгып калды. Аның хәлен Кошкарев та сизде бугай. +- Ашыкма, Гайсин, уйла яхшылап! Ун минут вакыт бирәм мин сиңа, - дип, ялгызын гына калдырып чыгып китте. +Авыр мәсьәлә иде бу Миңнулла өчен. Нишләргә? Әгәр бу бандитның тәкъдимен кире какса, тотар да атар. Кыяфәтенә һәм сөйләшүенә караганда, шактый зыялы, мәрхәмәтле кеше сыман күренсә дә, асылда, таш бәгырьле бәндә икән бит. Кичә, җене кубып, ахырдан әнә ничек тешләрен ыржайтып тотынды! Йодрыгы белән генә түгел, наган түтәсе белән төйде Миңнулланың башын... +Әллә, Кошкаревның тәкъдименә риза булган булып, отрядларын ияртеп барырга да безнең отрядлар урап алырлык җиргә китереп кертергә тырышырга микән? Алай барып чыкса бик шәп булыр иде, ләкин уйлаганча гына барып чыгар микән соң? Ярый ла безнекеләр Ашапта авыл башларына күзәтүчеләр куйган булса. Ә куймаган булып, болар отряды бернинди тоткарлыксыз барып керсә һәм безнең отряд кешеләрен кулга төшерсә? Ул чакта аның турында нәрсә дип уйлар халык? Әлбәттә, Гайсин сатлыкҗан булып чыккан икән, диячәкләр. Аның изге ният белән йөрүен кайдан белсен алар? Кайчаннан бирле революция эше өчен, советлар власте өчен көрәшеп йөрсен дә, менә хәзер шул эшләрен берьюлы юкка чыгарып ташларгамы? Юк, алай егетләрчә булмый... +- Мин сезнең тәкъдимне кабул итә алмыйм! - диде Миңнулла, Кошкарев әйләнеп кереп сораулы карашын төбәгәч. +Теге әйтерсең аның сүзләрен бөтенләй ишетмәде. Өстәл артына барып утырды. Кесәсеннән бер сәгать белән бер йөзек чыгарды да: +- Менә, Гайсин әфәнде, рәхим итегез! Болар сезнең әйберләр. Воскресенскидан китерделәр, - дип, Миңнуллага сузды. +Әйберләр, чыннан да, Миңнулланыкы иде. +- Рәхмәт инде кайгыртуыгыз өчен, - диде Миңнулла, әйберләрен барып алгач. +- Йә, хәл иттегезме? - диде Кошкарев. +- Мин сезнең шартыгызны кабул итә алмыйм! Үзем чын күңелемнән инанып йөргән эшкә хыянәт итәргә намусым кушмый! +- Син ныклап уйладыңмы, Гайсин? Яшьлек кирелеге, ялган горурлык кына түгелме бу? Син бит әле бик яшь, неужели яшәүдән туйдың да инде? +- Яшисе бик килә. Ләкин сатлыкҗан булып түгел, кешеләрчә яшисе килә! +- Димәк, үз фикереңдә каласың? +- Әйе, мин революция эшенә турылыклы булып калам! +Кошкарев бүтән бер сүз дә дәшмичә нидер язды. Үзе янына тагын ике кешене чакырып кертте дә шул язуын тегеләргә укытып, икесеннән дә кул куйдыртты. Аннары, Миңнулла каршына килеп басып, шул язуын үзе кычкырып укып чыкты. Бу - тикшерү комиссиясенең Миңнулланы атарга хөкем иткән карары иде. +- Соңгы сүзең итеп нәрсә әйтергә телисең? +- Сезгә әйтүдән ни мәгънә? +- Что ж, - диде Кошкарев, - теге дөньяга китәргә алай бик атлыгып тора икән, ярдәм итик бу яшь кешегә. Каяле, сиңа аларның барыбер кирәкләре булмас инде анда, - дип, Миңнулланың йөзеге белән сәгатен алды. +Шул ук Кошкарев боерыгы буенча, күн курткасын, күн итеген һәм чалбарын салдырып алып, Миңнулланы эчке күлмәк белән эчке ыштаннан гына калдырдылар. Аннары мылтык аскан ике солдат һәм наган таккан бер офицер аны атарга алып китте. +Иртәнге сәгать тугызлар тирәсе иде бу. Бүген дә көн кичәгечә бик эссе иде. Богородск чиркәве тирәсендә чиркәү чәүкәләре чыркылдаша. Авылның аргы башында чаптырып барган атлы арба тавышы, шуның артыннан өтәләнеп өргән эт тавышы ишетелә. Бер генә тәрәзәле, җиргә иңгән өй каршында ике бәләкәй малай төчергәләнеп нигез туфрагыннан "бәлеш" ясап утыралар иде. "Минем дә шушылар шикелле гамьсез, рәхәт чакларым бар иде бит", - дип уйлап алды Миңнулла... +Авылны чыккач, чишмәдән су алып кайтып килүче бер карт марҗа очрады. Ул, Миңнулла үтеп киткәндә тукталып: +- Господи, опять ведут! Какой молодой! Господи, помилуй! - дип сөйләнеп, чукынып калды. +"Берәр җиргә барырга чыкканда тулы чиләккә очрасаң, юлың уңа, ди торганнар иде. Пычагым да дөрес түгел икән! Менә бу карчыкның ике чиләге тиң тулы булудан миңа ни файда хәзер!" - дип уйлап куйды Миңнулла. Менә хәзер, нибары берничә минуттан, үзен атачакларын бик яхшы белә иде ул. Ләкин шуңа каршы торырлык бернинди дә чарасы юк иде. Күрәсең, әнә шул чарасызлык нәтиҗәсендәдер, ул бер дә хафаланмый, кайгырмый иде. Күңеле моңарчы беркайчан булмаганча битараф, уе ачык иде аның. Менә хәзер елга буена алып барырлар, туктатырлар, аннары офицер солдатларга "Целься!" дияр. Тегеләр мылтыкларын төзәгәч, офицер "Пли!" дип кычкырыр. Һәм атып җибәрерләр. Шуның белән барысы да бетәр, юкка чыгар. Берни дә тоймый калыр Миңнулла. Тик шунысы гына кызганыч: кичә Зәйнәпне күреп китә алмады. Их, могҗиза булсын иде дә хәзер, менә шушы су буеннан Зәйнәп сикереп менеп бассын иде... Юк, алай итмәсен. Алай итсә, аны да тотып атар бу кабахәтләр. Тегеләргә күренмичә, Миңнулланың үзенә генә күренеп һәм үзе дә Миңнулланы күреп торсын иде ул кыз... Миңнулла аңа, хуш, Зәйнәп, сау бул, мин сине ярата идем, ләкин яратканымны әйтергә теге чакта кыймадым, ә бүтән вакытта сезнең якларга барып чыгарга туры килмәде, дияр иде... Йә менә хәзер Миңнуллага әти-әнисен күреп калырга мөмкин булсын иде. Ике айдан артты бит инде аларны күргәне юкка. Аннары соңгы тапкыр аерылышкан чакларында да бик үк әйбәт килеп чыкмаган иде. Әтисе, бичара, әллә барып йөрмисеңме инде ул Усыга, синнән башка да кеше табарларые әле, әллә шушы үзебезнең Карыйда гына эшләвеңне дәвам иттерәсеңме, улым, син монда булсаң, безгә дә тынычрак булырые, ичмаса, дип калган иде. Менә шунда Миңнулла, ярар, әти, хатынкыз башы белән әни сүз әйтмәгәндә, син кирегә сукалап утырма, үзеңнең кулыңнан килми икән, кулыннан килгән кешегә карышма, яхшы теләк теләп кал, ичмаса, дип, артыгын дорфарак әйтеп ташлаган иде. Шуның өчен әтисеннән гафу үтенеп кенә булса да каласы иде менә хәзер... Ә әнисе ничек тә аңлар Миңнулланың хәлен. Ул яктан молодец аның әнисе. Син инде балигъ булган кеше, улым, ни эшләгәнеңне үзең беләсеңдер, дип кенә тора. Миңнулланың бер эшенә дә каршы килми, киресенчә, аның совет органнарында эшләп йөрүенә горурлана гына иде ул. Менә хәзер Миңнулланы ни өчен атарга хөкем иткәннәрен белсә дә, мөгаен, дөрес эшләгәнсең, балам, сатлыкҗан булып гомер иткәнче, гаделлекне яклап шәһит китүең артыграк, дияр иде ул... Елар иде елавын. Әмма, тегеләргә хезмәткә күч, дип әйтмәс иде... Атканда кисәтеп тормыйча, Миңнуллага сиздермичә, арттан гына атсыннар иде, ичмаса. Ә башта менә шушы елгадан туйганчы бер су эчәргә рөхсәт итсеннәр иде. +Шул үтенечләрен әйтмәкче булып, Миңнулла артына әйләнгән иде, сакчы: +- Атлавыңны бел! - дип, штыгы белән төртеп, авыз ачарга да ирек бирмәде. +Елга яры буйлап берәр чакрым чамасы баргач, бик зур бер баз сыман чокыр янына җиттеләр. Миңнуллага шуның янында туктарга куштылар. Өстенә бастырык юанлыгы ике агачтан басма салынган ул чокырда егерме-утызлап мәет ята, алардан авыр ис килә иде. +- Күрдеңме? - диде офицер, читтән торып кына. +- Мин күрәм, ә син нигә якынрак килеп карамыйсың? +- Менә нәрсә, Гайсин, - диде офицер, - шушында ятып каласыңмы, әллә Николай Харитоныч әйткәнгә риза буласыңмы? Бу - синең тормышыңны сайлап калу өчен соңгы мөмкинлек. Бер минут вакыт бирәм уйларга. - Аннары солдатларга боерды: +- Приготовиться! +Солдатларның мылтык затворларын тартып куйганы ишетелде. +Миңнулла өчен иң кыен, иң хәлиткеч секундлар иде бу. Шунда, секундның меңнән бер мизгелендә генә, әллә риза булыргамы дигән уй да килеп китте аның күңеленә. Ул чак кына тыелып калды. Бу яман уйның тагын әйләнеп килүе мөмкин иде. Шуннан куркып, тизрәк әйтеп калырга ашыкты: +- Хатын-кыз түгел бит мин кат-кат сөйләшергә! +- Тагын егерме секунд вакытың бар әле, Гайсин, уйла! - диде офицер. +- Атыгыз инде тизрәк! +Офицер тәки минут үткәнче сәгатенә карап торды. Аннары Миңнуллага чокыр аша салынган басмага керергә кушты һәм солдатларга боерды: +- Целься! +"Менә хәзер, хәзер, аталар да барысы да бетә. Тоелмый да калачак!" - дип, үзен-үзе юатты Миңнулла. Тегеләр атканчы ничек тә егылып төшеп хурлыкка калмаска тырышып, тар басмадан аягын шудырып кына атлавын дәвам итте. Менә ул басманың уртасына да килеп җитте, ләкин һаман "Пли!" дигән команда булмады әле. Шул чакта офицер аңа: +- Кире борыл! - дип кычкырды. +Миңнулла туктап калды. Ләкин борылырлык хәле юк, аяклары тартышып калган иде аның. Моның шулай икәнлеген офицер да төшенеп алды булса кирәк, әле һаман мылтыкларын Миңнуллага төбәп торган солдатларга: +- Отставить! - дип кычкырды һәм Миңнуллага басмадан чыгарга ярдәм итәргә кушты... +Миңнулланы яңадан Богородскига алып кайттылар. Атарга дип алып киткәндә салдырып алган киемнәрен китереп бирделәр. Киенергә куштылар. Ләкин Миңнулла - мәет тулы чокыр өстендә басып, аркасына мылтык төбәлгәнне тоеп торган кеше - тегеләрнең бу әмерен үти алмады: киемнәрен кулына тоту белән һушыннан язып, идәнгә ауды. +Ул башта кешеләр сөйләшкән тавыш ишетте һәм: "Монда да нәкъ дөньядагыча сөйләшәләр икән!" - дип гаҗәпсенеп уйлап алды. Чөнки ул үзен инде үлгән дип белә иде. Аннары күзләрен ачты. Тирә-як караңгы иде. "Монда кояш юк икән", - дип нәтиҗә ясады Миңнулла. Акрын гына кулын кымшатып карады - кымшанды! Икенчесен селкетте - анысы да селкенә иде. Аннары үзенең эчәсе килгәнен тойды һәм: "Монда да шулай сусыз интектерәләр микәнни?" - дип кайгыга калды. Ә мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышлар әле һаман ишетелә иде. Бәлки, монда торып йөрергә дә була торгандыр, бәлки, монда эчәргә су да бардыр, дип, шуны тикшереп карамакчы булып, ул торып утырды. +- Ыһы, һушына килде теге иптәш, - дип, Миңнулла янына ике кеше килде. +Шуннан соң гына Миңнулла үзенең теге чокырдагы мәетләр арасында түгел, ә тере кешеләр арасында икәнлеген аңлады. +Үзара сорашу-сөйләшү башланды. Менә бу - алар утыра торган караңгы таш келәт - тикшерү комиссиясенең КПЗсы* икән. Монда утыручылар, Миңнулладан башка тагын биш кеше, төрлесе төрле волостьтан һәм төрле сәбәпләр буенча аклар кулына эләккән кешеләр. Аларны да инде берничә кат тикшергәннәр, кыйнаганнар. Яңаклары, күз төпләре кара янып шешеп чыккан. +- Сине кичә көндезге сәгать унберләрдә кертеп ташладылар. Сулыш алганың да сизелмидерие. Без сине, беткән, ахрысы, бу егет, дип уйлаганыек инде! - диделәр Миңнуллага. - Үлмәсә дә үлми икән адәм баласы: нәкъ бер тәүлек ятканнан ары өнеңә килдең менә! +Миңнулланың киемнәрен дә шушында кертеп атканнар иде. Теге иптәшләрнең ярдәме белән киенде дә, хәле бетеп, тагын йөзтүбән ятты. Болай яту аңа кыен, әмма чалкан ятарга һич мөмкин түгел - аркасындагы яралары бик каты сызлый иде. +Бераздан кичә атарга алып барган солдатларның берсе кереп, Миңнулла янына килеп карады да: +- Әһә, тере икәнсең! - дип, нигәдер куанган сыман итеп чыгып китте. +Аннары Миңнулланы тагын Кошкарев янына алып керделәр. Кошкарев аны күптәнге әшнәсен каршылагандай елмаеп каршы алды. Култыклап алып килеп, өстәле янына утыртты. Миңнулланы алып кергән солдатны чыгарып җибәрде дә, дустанә елмаеп: +- Бәлки, башта бергәләп иртәнге ашны ашап алырбыз, ә? - диде. +- Ике-өч тәүлеккә бер тапкыр азрак ашап алу зыян итмәс иде, - диде Миңнулла. - Ләкин мин, әгәр мөмкин булса, башта бер туйганчы су эчәр идем! +- Нигә су? Без аның судан шәбрәген дә табабыз! - диде Сакал һәм, күрше бүлмәнең ишеген ачып, ике кешелек ашамлык кертергә кушты. +* К П 3 - вакытлыча ябып тору камерасы (камера предварительного заключения). +Күрәсең, алдан ук әзерләп торганнардыр, шундук парлары чыгып торган ит бәлеше, ике буш стакан һәм бер графин аракы кертеп куйдылар. Кошкарев ике стаканга да яртышар итеп салды да: +- Йә, сезнең исәнлеккә! - дип эчеп куйды. +Эчәсе килүдән бигрәк тамак чатнавын басар өчен, Миңнулла да тотты. +Икесе дә сүзсез генә бераз ашап алдылар. Аннары Сакал Миңнулла стаканына тутырып ук салды да: +- Тагын берне күтәреп җибәрегез, комиссарлар эчәргә ярата, диләр! - диде. +- Үзегезгә дә салыгыз, урядниклар да кимен куймый торган иде! - дип, Миңнулла да тегенең стаканына тутырып салып куйды. +Кошкарев сискәнеп китте: +- Минем урядник булганны син кайдан беләсең, Гайсин әфәнде? +- Кыяфәтегездән күренеп тора! - дигән булды Миңнулла. Ә чынында аңа Кошкаревның Чернушка ягында урядник булып эшләгәнен әлеге караңгы келәттәге әсирләрнең берсе әйткән иде. +Теге ярты стакан аракы Миңнулланың кан тамырлары буйлап таралырга өлгергән иде инде. Шунлыктан тәнендәге җәрәхәтләрнең сызлавы да басыла төшкән кебек булган иде. Шунда аның күңеленә монысын да тәвәккәлләп куйсам тагын да җиңелрәк булып китмәсме дигән уй килде. Һәм ул: +- Әйдә, якты киләчәк өчен боларын да күтәрик, булмаса! - дип, тагын эчеп куйды. +Кошкарев та: +- Мин риза бу тостка! Рәхәтләнеп эчәм мин моның өчен! - дип, тамчысын да калдырмыйча йотып җибәрде. Аннары: - Үзем рус булсам да, яратам шушы татарларның ит бәлешен, ну шәп тә нәрсә инде! - дип, комарланып бәлеш ашарга тотынды. Табаның төбенә төшеп җитә язгач, "гы-ы-ык" иттереп бер кикерде дә, кашыгын куеп, тагын сүзгә кереште: - Шәп әйттең әле син киләчәк турында, - диде ул, Миңнулланың баягы тостын искә алып. - Ул якты көннәргә күп калмады инде. Фронтлардан көн саен куанычлы хәбәрләр килеп тора бу араларда. Чиләбе - бездә, Самара - бездә, Уфа - бездә, Оренбург - бездә. Тиздән кызылларның тагын бер бик мөһим үзәге - Казан шәһәре дә безнең кулга күчәргә тиеш! Аннары боҗраны кыса-кыса китереп, Пермь дә, Кунгур да безнең кулга күчәчәк! Беләсеңме син бу ни дигән сүз?.. +Кошкарев бик белдекле кыяфәт белән әйткән бу хәбәрләр Миңнулла өчен берсе дә яңалык түгел, ул аларны Усыда чакта ук белә иде инде. Шуңа ул Сакалның лыгырдавын исе китмичә генә тыңлый бирде. +- Бу, - дип дәвам итте Кошкарев, үз соравына үзе җавап биреп, - безгә, азатлык армиясенә, карышып торудан мәгънә юк, без барыбер кызыл этләрне туздырып ташлап, көлләрен күккә очырачакбыз дигән сүз! Бу - бая син әйткән якты киләчәк тиздән, бик тиздән килеп җитәчәк дигән сүз! Бу - Советларны юкка чыгарганнан ары без синең белән типтереп яшибез дигән сүз! Ә син, юләр, кичә киреләнеп, Алла үзе кулыңа китереп тоттырган форсатны ычкындыра яздың. Рәхмәт әйт инде миңа туры килүеңә. Минем урында башка берәү булса, теге мәетләр чокырыннан кире кайтарып тормас иде. Кешенең нинди икәнлеген бер күрүдә сизәм мин. Белдем мин синең менә шушылай акылга утырачагыңны, шуңа саклап калдым тормышыңны. Әйдә, якты киләчәк өчен тагын берәрне күтәреп куйыйк әле!.. +Кошкарев, графинны алып, башта үзенә салды. Аннары Миңнулла стаканына үрелгән иде, ләкин Миңнулла стаканын учы белән каплады да: +- Миңа җитеп торыр, болай да күз алларым әлҗемөлҗе килә башлады, - дип, читкә алып куйды. Һәм әйтте: - Кичерегез, Кошкарев әфәнде, ләкин без икебез ике төрле телдә сөйлибез булып чыкты бит әле! Мин тостымны үзем көткән, үзем ышанган якты киләчәкне - коммунистик киләчәкне күздә тотып әйткән идем! +Кошкаревның күзләре шар булды. Ул нидер әйтмәкче иде, әмма ачуы килүдән буылып, беркавым тынсыз-өнсез торды. Аннары, кабалана-кабалана, стаканын тутырып салды, голт-голт итеп эчеп җибәрде. Стаканын болгап торып идәнгә бәрде дә, Миңнулланың каршына килеп басып: +- Әле син мине һаман аңламадыңмыни, сволочь?! - Диде. +- Кызганычка каршы, бик үк төшенеп җитә алганым юк шул әле, үз ягыгызга аударып, минем белән нишләмәкче буласыз соң сез? - диде Миңнулла салкын гына итеп. +- Курыкма инде, ахмак! - диде Кошкарев, тагын ягымлыга әверелеп. - Көчең җитмәстәй эш кушмыйбыз без сиңа. Булдырырдаен гына тапшырачакбыз! +- Конкретрак мөмкин түгелме? +- Алдан ук серне чишеп куярга тиеш булмасам да, үзеңне якын иткәнгә әйтәм инде алайса: без синең үзебездәге мөселман солдатлары арасында агитатор булуыңны телибез. Бигрәк тә әсир ителгәннәр белән эшләргә, аларны безнең якка өндәргә кирәк булачак. +"Ыһы, менә нәрсә өчен тырыша икән бу Сакал! Менә ни өчен мине атарга алып барган җирдән кире алып кайтарткан икән, паразит!" - дип уйлап алды Миңнулла. Ә үзе тыныч кына җавап бирде: +- Ышанычыгыз өчен рәхмәт, Кошкарев әфәнде, ләкин аклый алмам мин сезнең ул ышанычны. Сөйләү осталыгым юк минем. +- Аңа осталык кирәкми! - диде теге, әсәрләнеп. - Үзеңнең элек кем булганыңны һәм үзең теләп безнең якка чыкканыңны әйтеп, әсирләрне дә шулай эшләргә чакырсаң - шул бик җиткән! Отлично булачак! +"Ах, менә ничек? Үзегез асып, атып, өркетеп, максатыгызга ирешә алмагач, Гайсин аркылы эш итмәкче буласызмыни? Тотыгыз менә..." +- Әйдә, болай эшлик, Кошкарев әфәнде, тотыйк та безнең якка чыгыйк! Шулай акыллырак булыр ул. Һәм без сезнең белән, чыннан да, менә дигән итеп бергәләп эшләрбез. +Кошкарев шуннан ары бер сүз дәшмәде. Күзен тутырып беркавым Миңнуллага карап торды да, сакчыны чакырып: +- Минемчә, акылга җиңеләйгән бу егет. Бар, алып китеп әсирләр янына ябып куй үзен! - диде. +Кошкарев Миңнулланы бүтән чакыртмады. Ә икенче көнне иртән, әле кояш та чыкмас борын ук, тоткыннарны урамга алып чыгып, икешәрләп тезделәр һәм кулларын артка каерып бәйләделәр дә акларның тыл ягына - Янапай авылына бара торган олы юл буйлап алып киттеләр. Кичә, Миңнулла Кошкарев белән "әңгәмә" алып барган арада, теге караңгы келәткә тагын егермеләп әсир китергәннәр иде. Аннары янә бер тапкыр унберне, икенчесендә унҗидене китерделәр. Шулай итеп, алар иллегә якын кеше җыйналганнар иде. +Әсирләрнең күбәюе күңелле хәл түгел иде, әлбәттә. Тагын да яманы шул, ул кешеләр бер тирәдән генә түгел, төрлесе төрле җирләрдә әсир ителгәннәр. Усы, Орда өязләрендә, хәтта Көңгер өязендә аклар кулына капканнары да бар иде. Бу - аклар әлеге өязләрдә шактый көчәя бара дигән сүз иде. Шул ук вакытта әсирләр белән сөйләшүнең Миңнулла өчен куанычлы ягы да булды. Әсирләр барысы да кызыл отрядчылар һәм кызылармеецлар булып, кайсы аклар ягына разведкага барганда, кайберләре отряд алдында дозорда барганда эләккән кешеләр иде. Ә иң мөһиме шул: ул иптәшләрнең әйтүенә караганда, безнекеләр Көңгер, Уинск, Усы, Орда һәм Ашап якларыннан һөҗүм итеп, атларны куып киләләр иде! +- Тиздән Богородскига да килеп җитәргә тиешләр, Кошкарев безне шуңа болай таң тишегеннән озату ягын карады, - диде Миңнулла белән рәттән баручы агай. Карап торырга йомыкый гына күренсә дә, сүзгә бик җәптәш һәм дөньяны шактый күргән кеше булып чыкты ул. Уинскида әсир иткәннәр аны. Ә үзе шул өязнең Харис авылыннан икән. Өяз базарыннан үз авылларына кайтып барган атлы булып, разведкага барган чагында эләктереп алганнар. Дүрт бала атасы. Кырык тугызынчы яше белән бара икән. Агай бер дә алай аһ ормый. +- Ничава, - ди, - беренче генә плин төшү түгел, нимесләрендә дә, пүләкләрендә дә булган бар инде. Так шту боларыннан әллә ни өреккән юк. Ни әйтсәң дә, болар үзебезнең урыслар әле! - ди. - Аннары тагын шунысын чуттан чыгарырга ярамый: фрунт эшләрен Ленин үз кулына алган, ул тотынса, барыбер үз дигәненчә алып барып чыга инде - барыбер капут ясаячакбыз ул акларга! - ди. - Канса кансоф, алай-болай аклар баганага элә или маңгаеңа пуле җибәрә икән, анысына да шаккаткан юк, туган: минем балалар үсеп бетте инде, ә хатынны мин болай да яратып тормыйдырыем. Безнең заманда көчләп өйләндерәләрие. Мине дә әти-әни көчләп өйләндергәннәрне. Бер кавышкач ияләштек, тату гына тордык. Ну яратып тору булмады инде ул. Так шту, хатын дип тә алай ис китте юк! - ди. - Ә менә сине алай-болай итә калсалар, анысы начар булачак, энем! - ди. - Син әле яшь. Самый каймак чагың. Өйләнеп торып җибәреп, дөнья гөрләтеп яшәр чагың синең! - ди. - Аннары килеп, яшь кенә булсаң да, зур урында эшләгәнсең икән. Значит, башың бардыр, башың булмаса, шушы яшеңнән өяз тикле өязгә эшкә алмасларые. Ну шулай да бер хата җибәргәнсең. Шушындый чакта әтрәтсез юлга чыгарга ярыймы суң? Үзең белән алып баралар аны, - ди. Аннары тагын юатырга тотына: - Ярар, туган, адәм баласының берсе дә хатадан хали түгел аның. Бик алай аптырама. Эшең өчен дә артык хафаланма. Синең урынга бүтән берәүне куеп торырлар әле. Мужыт инде куйганнардыр да. Синең урынга гына түгел, патшалар урынына да кеше табалар, - ди. Беркавым нидер уйланып дәшми бара да янә сүзгә керешә: - Карале, туган, яшь кенә булсаң да, байтак ил-җир гизгән икәнсең: Мәскәвендә дә, Казанында да, Питрбурында да булганың бар икән инде. Әйт әле миңа, Ленинны күрергә туры килгәне булмадымы сиңа? - ди. Миңнулла, юк шул, Сәмигулла абзый, дигәч: - Ах-ма! Анысы бик жалкы икән! Үзем күрә алмасам да, ичмаса, аны күргән кешене генә булса да күрәсие бер! Безнең ише прастуй адәм генә микән ул, әллә Аллаһы Тәгалә тарафыннан илче итеп, безнең ише ярлы халыкка ярдәм итәргә җибәрелгән берәр фәрештә-мазар микән? - ди... +Ә вакыт һаман үтә тора. Әсирләр Богородскидан егерме бер чакрымдагы Янапайга якынлашканда, кояш төшлеккә җитеп килә иде инде. Бүген дә көн бик эссе. Күк йөзе чип-чиста. Дөнья тып-тын. Тик еракта, Орда якларында ара-тирә туп тавышлары ишетелгәләп кенә Миңнулланың болай да борчулы күңелен тагын да ныграк борчуга сала. Тирләтә. Миңнулланың эчке күлмәге аркасына ябышкан. Тозлы тир сеңгән ул күлмәк болай да сызлап торган яраларга ышкылып, үзәкләргә төшеп авырттырып бара. +Бәлки, шушында туктап бераз ял иттерерләр дип өметләнеп килсәләр дә, әсирләргә Янапайда су да эчермәделәр. Авыл халкы, бу кемнәр, кая алып барасыз боларны, дип кызыксына башлаудан шикләнеп булса кирәк, басу капкасы төбендә үткән-сүткәнне тикшереп торучы сакчылар аларны, Янапайның урамына да кертмичә, ындыр артлатып кына үткәреп җибәрделәр. +- Димәк, бу авылда акларның хәле мактанырлык түгел икән! - диде әлеге Сәмигулла абзый Миңнуллага. - Хәлләре ару, көчләре җитәрлек булган чакта, алар, менә без кызылларны ни эшләтәбез, дип мактаныр өчен, әсирләрне юри авылның уртасыннан үткәрә торганнарые. +- Аларын ук каян беләсең, Сәмигулла абзый? Әллә аклар кулында да булганың бармы инде? +- Һы, бармы? Ничә тапкыр, дип сора син. Унберенче майда Оринбур тирәсендәге Ново-Сиргиефка дигән стансаны саклап азапланганда, Дутыф бандитлары камап алды безнең әтрәтне. Унҗиде кеше иек, унҗидебезне дә берьюлы әсир иттеләр. И рәтләп сорау алып та тормастан, эшкә - акуп-траншилар казырга куштылар. Җүнләп ашату юк, ә эшне бер караңгыдан икенче караңгыга тикле эшләтәләрие. Унике көн шулай чиләндек. Ярый әле, бәхеткә каршы, ул катржаннар хезмәтеннән Блюхер әтрәте коткарды. Егерме өченче майда әлеге шул Оринбурдан ерак булмаган Сырт дигән стансыда Дутыф гаскәрләрен кырып ташладылар да, безне коткарып, үзләре белән бергә ияртеп киттеләр. Аннары без ак казаклардан Оринбурны алдык. Ну, аны үз кулыбызда озак тотып тора алмадык. Май ахырында чихлар курпысы фетнә күтәреп ак казаклар белән Дутыф гаскәрләренә ярдәм итә башладылар да бишенче июльдә безне кысрыклап чыгарып, Оринбурны тагын үз кулларына төшерделәр. Шул чакта мин, бәхетсез, янә акларга каптым. Ну бу юлы алай артык тинтерәтергә җитешә алмый калдылар. Этап белән Чиләбе ягына куа башлагач, икенче төнне үк бер урманлыкта җаен туры китереп сыпырттым мин алар кулыннан! Арттан ата-ата куып караганнарые да тидерә алмадылар. Кайда нәрсә туры килә, шуның белән ризыкланып, көндез кырларда, чокыр-чакырларда посып ята-ята, төнлә-төнлә генә үзебезнең якларга кайтып җиттем. Кайтсам, бездә дә тынычлык юк, бездә дә шул аклар и фетнәчеләр дөньяны болгатып яталар икән. Мин, кәнишне, кайту белән үзебезнекеләр әтрәтенә язылдым. Инде менә тагын әсирлеккә эләктем. Менә шулай, энекәш, эшләр. Шундый хәлләрне башыннан кичергән кеше бу абзаң! +Янапайдан соң әсирләрне Уфа тракты буйлап алып киттеләр. Биш-алты чакрым баргач, юл урманга килеп керде. +- Зур урман булырга тиеш бу, - дип куйды Сәмигулла агай. - Куллар бергә бәйләнмәгән булса, качып китәр өчен бик шәп икән дә, кулларыбыз бәйле шул. +Ул бу сүзләрне акрын гына, Миңнулла ишетерлек итеп кенә әйткән шикелле иде. Ләкин яннан килүче сакчының колагы очлы икән: +- Йә, чыгыгыз әле сафтан! - диде ул татарчалатып. +Сакчы белән шаяру хәтәр эш - буйсынырга туры килде. +Шул арада колонна башында баручы атлы офицер да борылып килеп җитте һәм, кызарынып-бүртенеп, ни булды тагын, дип җикеренә башлаган иде, сакчы ипләп кенә: +- Зыян юк, менә монысы кече хаҗәтенә бик кысталган, гаспадин әфицир, - дип, Сәмигулла абзыйны күрсәткәч, артык төпченеп тормады: +- Давай, тиз генә эшен бетерсен дә - сафка! - дип, тагын алга китеп барды. +Сәмигулла абзый, чалбарын чишә-чишә: +- Әй, әүлия дә кеше икәнсең, кордаш, прәме чыдар әмәл калмаганые! - дип рәхмәт укырга тотынган иде, ләкин сакчы аңа җәелергә ирек бирмәде: +- Тик кенә тор да мине тыңла! - диде ул пышылдап кына, ләкин бик җитди итеп. - Син безнең күрше авылныкы икәнсең. - Миңнуллага ымлады: - Бу егет тә ару гына нәрсә күренә. - Колонна артыннан барган сакчыга ымлап: - Ул да минем авылдаш. Без, аның белән сөйләшеп, сезнең икегезне коткарырга булдык. Озакламый бер күпергә җитәбез. Анда урман бик куе. Шунда җиткәч, мин сезнең кулыгыздагы бауны кисәрмен дә тиз генә урманга кереп сызарсыз, яме. Мин артыгыздан сезгә тидерерлек итмичә генә ата-ата чапкан булырмын. Ә хәзер, барыгыз, сафка! Иң арттагы рәткә басыгыз да тыныч кына атлавыгызны белегез. +Сакал-мыегын тап-такыр итеп әле бүген иртән генә кырган, өстенә яшел инглиз гимнастеркасы, аягына ыштыр урап инглиз ботинкасы кигән бу сакчы агайга икесе дә күңелләреннән алдан ук рәхмәт укып, сафка барып бастылар. Икесе дә үзләрен инде иректә дип хис итә башлаганнар иде. +Ләкин аларның өмете акланмады. Күпер төбенә җитәргә берәр җир буе ара калгач, тегеләрнең ниятен сизенеп алгандай, атлы офицер чатырдап тагын колонна артына төште дә Миңнулланың яныннан гына бара башлады. Ул монда чакта сакчы агай тегеләрнең кулларын бәйләгән бауны, әлбәттә, кисә алмый иде. Бөтен өмет күпер тирәсендә, һичьюгы, күперне чыккач булса да, теге тоз күз офицерның алга китүендә иде. +Күпергә дә җиттеләр, күперне үтеп тә байтак ара киттеләр. Ләкин офицерның алга чыгарга уенда да юк иде. Әсирләр урман куелыгын үтеп, ачыклыкка җиткәч кенә колонна башына китте ул. +- Булмады... - диде сакчы агай, теге киткәч тозлапборычлап бер сүгенеп. - Сизенде бугай теге тәре - ирек бирмәде! +Бүген августның сигезе. Миңнулла һаман исән әле. Һаман дошман кулында. Башта аларны Пермь губернасының Атыр Чишмә, Алмаз авыллары аша Уфа губернасының Бирск өязендәге Аскын авылына алып бардылар. Бик ашыктырып, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр куып алып барганнар иде. Ләкин ашыгуларының нәтиҗәсе булмады: әсирләрне Аскында кабул итмәделәр. Яңадан Пермь губернасына - Алмазга кайтардылар. +Болай арлы-бирле йөртүләренең сәбәбе соңыннан ачыкланды: Стәрлетамак, Шафран якларыннан Бирскига таба Блюхерның партизан отряды һөҗүм итеп килә икән, шуңа әсирләрне Аскында алып калырга курыкканнар. Миңнуллалар төркеменә Аскында тагын унөч әсир кушып җибәргәннәр иде, моны шулар әйтте. +Әсирләрне Алмазда бик зур бер таш амбарга яптылар. Анда аларга кадәр дә җиде әсир утырган булган икән. Шулай итеп, җәмгысы алтмышка якын җыелганнар иде. Ләкин аларны аз-азлап алып китеп бетерделәр. Аклар үзләренә окоп казырга һәм башка шундый эшләргә озаттылар булса кирәк. Кайберләрен атканнар, имеш, дип тә сөйләнделәр. Сәмигулла абзыйны да монда килгәннең икенче көнне үк алып киттеләр. "Минем ише прастуй солдатны атып ни файда аларга. Берәр авыр эшкә илтеп тыгалар инде мине. Ну мин алардан барыбер ычкынам, энем. Ә менә син нишләрсең икән?" - дип киткәндә дә үзе өчен аптырамыйча, Миңнулла өчен борчылып китте, бичара. Аны ни эшләткәннәрдер - билгесез... Ә Миңнулланы тик бер тапкыр гына чакыртып, кем идең, кайда әсир иттеләр, фәлән дә фәсмәтән дип сораштылар да шуннан бирле борчыганнары юк әле. Кичә кичтән бу келәттә ул ялгызы гына калган иде. Төнлә тагын бер кешене китерделәр. Алмаздан кырык чакрымнар тирәсендәге Чернушка тимер юл станциясе начальнигы урынбасары булган ул. Моннан бер атна элек станциягә аклар бәреп кергән. Ә бу агай - Степан Петрович Соловьев - соңгы минутына кадәр безнекеләрне эвакуацияләү белән мәшгуль булып, качып китәргә өлгермәгән. Аклар кулына эләккән. Башта аны атып үтермәкче дә булганнар. Ләкин кем икәнен белгәч, тимәгәннәр генә түгел, күтәреп дип әйтерлек йөртә башлаганнар. Шулай булмый хәле дә юк: станция начальнигы урынбасары (ә начальнигы эвакуациягә китеп өлгергән) уен түгел ул сиңа! +Тыштан тегеләргә бик теләп хезмәт итеп йөргән атлы булган Степан Петрович. Ә үзе безнекеләр белән бәйләнештә торган: ниндидер "бик җитди" сәбәпләр табып, тегеләр йөге төялгән составларны йә вакытында җибәрмәү ягын караган, яки алданрак озаткан. Һәм, билгеле инде, моның составлары "нигәдер" гел безнекеләр кулына эләгә башлаган. Шуннан аклар шиккә калган. Степан Петровичны, кулга алып, Алмазга озатканнар. +- Тагын бер генә тәүлек тегеләргә сиздермичә эшли алган булсам да, үзебезнекеләр килеп җитәчәк иде, ну, кызганычка каршы, сизенделәр шул бандитлар! - дип үрсәләнде Степан Петрович. Аннары, тынып калып, караңгы амбарда әрле-бирле нидер уйланып йөрде дә, Миңнулланы култыклап алып, бергәләп качып китәргә өнди башлады: - Монда сезне олы хаҗәткә бәдрәфкә алып чыгалар икән. Шуннан файдаланып калырга кирәк. Төнлә, беребез кысталган атлы булып, ишекне ачтырабыз да, сакчыны тынсыз итеп, шыпырт кына чыгып сыптырабыз. Мин ишек ярыгыннан карадым, монда урман якында гына икән, күп куйганда да бер чакрымнан артмас. Урманга исән-сау барып җитә алсак - котылдык дигән сүз! +Аның шулай артык дәрәҗәдә ашкынып, әле юньләп белеп тә бетермәгән кешегә серен бик тиз ачуын ошатып бетермәде Миңнулла. Моны мине провокацияләү өчен утыртканнар булса кирәк дип шикләнде. Шуңа күрә, күңеленнән тегенең фикере белән тулысынча риза (ул үзе дә качып китү турында баш вата иде) булса да, тыштан битараф кыланып: +- Сез нәрсә, дөньядан туйдыгызмыни? - дигән булды. +- Туйган булсам, мин син маңканы качарга үгетләп тә тормас идем, - диде Степан Петрович, чын-чынлап Миңнуллага үпкәләп. +Миңнулла аңа амбарны төнлә бер генә сакчы түгел, ике сакчы саклавын әйткәч тә аптырап калмады: +- Ә сакчыларны сәгать ничәдә алыштыралар? - дип сорады. Миңнулла сигездә алыштыралар икәнен әйткәч, тагын да кодрәтләнебрәк китте: - Бик шәп алайса, эш пеште дигән сүз! Сигезенче яртыларда караңгы төшә башлый. Сигез туларга ун минут кала - сакчы әле ялгыз чагында - тотабыз да бәдрәфкә дип ишекне ачтырабыз. Монысын мин эшлим. Син миңа караганда яшьрәк, җитезрәк. Көчлерәк тә күренәсең. Син минем арттан атылып чыгасың да, сакчыны күз ачып йомганчы буып алып, авызына менә минем кулъяулыкны тыгасың. Тыны да чыкмый кала тегенең. Ә мин шул арада аның мылтыгын алам да кулын артка каерып бәйлибез. И - әйдә су буена! Анда елга аркылы ару гына басма бар. Шул басманы үзебезнең арттан суга алып ташлыйбыз да - урманга! Аннан кичке караңгыда эзләп табып карасыннар инде безне! +- Монысы турында уйлап карарга ярый шикелле, - диде Миңнулла. Ләкин әле һаман аклар агенты түгелме икән дип шикләнеп: - Шулай да берәр көн сабыр итәргә кирәктер, - дип өстәде. +- Юк! - диде Степан Петрович, Миңнулла белән һич тә килешергә теләмичә. - Иртәгәгә калдырсак - беттек. Акларның хәле монда көнләп түгел, сәгатьләп начарлана бара. Алар үзләре дә сәгате-минуты белән китеп барырга приказ гына көтеп торалар. Мине алып килгән сакчыларның сөйләшүеннән шулай аңлашылды. Син бер нәрсәне яхшы аңла: киткәндә үзләре белән сөйрәп йөрмәячәк алар безне. Обязательно шушында атып калдырачаклар! +Шуннан ары гына Миңнулла, ниһаять, бу агайның чынлап торып сөйләвенә ышанды һәм ул дигәнчә тәвәккәлләп карарга ризалык бирде. +Алар билгеләнгән вакытның килеп җитүен түземсезлек белән көтә башлаганнар иде инде. Ләкин максатларына ирешү мәсьәләсе бик шиклегә әйләнеп китте әле монда. Алар сүз беркетеп куюга ун минут үтте микән, сакчы: +- Соловьев, киттек! - дип, Степан Петровичны алып чыгып китте дә шуннан кайтарганнары юк әле. Кайтарырлармы-юкмы - билгесез. +Шулай да көтә Миңнулла. Ә көткәндә, үзегез беләсез, вакыт коточкыч акрын үтә. Тоткында чакта бигрәк тә! Моның шулай икәнлеген Миңнулла бик яхшы белә инде. Унбишенче елның ахырында Петербургның жандарм участогында утырып чыккан иде инде ул. Хәер эстәп көн күргән чагы иде. Ашарлык кына юнәтә иде юнәтүен. Әмма торыр урыны юк - шунысы бик тә кыен иде. Шуңа күрә, ичмаса, туйганчы бер җылыда йоклармын дип, үзе теләп эләккән иде ул. Каурыйлы эшләпә кигән бер ханымның кибетчегә сузган акчасын тартып алган иде дә шуның өчен ябып куйганнар иде аны. Анда, чыннан да, җылы иде. Туйганчы ук булмаса да, ару гына ашаталар иде. Ә барыннан бигрәк - җаны тыныч иде Миңнулланың. Тамак туйдыру өчен хәер эстәп, йөз кызартып йөрисе юк иде. Тик бер ягы гына кыен - вакыт бик акрын үтә иде анда. Ул инде анысына күнегә дә башлаган иде. Ләкин анда да озак тотмадылар. Кем син, әти-әниләрең кем, кайда тудың, дип тинтерәттеләр дә, Миңнулла, әти-әниемне дә, туган җиремне дә белмим, хәтта чын исемемне дә белмим, дип, үз сүзендә бик каты торгач, атна тулган көнне үк, бар, үз көнеңне үзең күр, ну бүтән урлашу белән шөгыльләнмә, дип, артына тибеп чыгарып җибәрделәр... +Ә менә монда, Алмаз баеның таш амбарында, жандарм участогында яткандагы шикелле генә түгел. Монда бүген вакыт андагыга караганда мең мәртәбә акрынрак үтә. Ниләр генә уйлап, нәрсәләр турында гына хыялланып карамады инде Миңнулла! Усыда хәзер ниләр бар, анда эшләр ничек икән? Хәзер кайтып керсәң, иптәш Колчин нишләр иде икән дип тә уйланып утырды. Моннан исәнсау котыла алсам, киләчәктә акыллырак булыр идем - ерак юлга чыкканда, үзем белән кимендә дүрт-биш кешелек кораллы отряд алып чыгар идем, дип тә планлаштырып куйды... Әй, үзем дә булмаган җан шул мин, шунда Барсайга барган җирдә әтисеннән Зәйнәпне кая илтеп куйганын да сорап китә алмадым инде, дип үкенүе дә күп булды... Акылы булган кеше үз якларына командировкага чыккан чагында иң элек туган авылына, әти-әниләре янына кагылыр иде. Ә мин, юләрләнеп, башта авыл советларының хәлен үз күзем белән күреп кайтыйм дигән булып, Ильиновкаларга, Барсайларга барып йөргән булдым, дип, үзен кат-кат орышып та алды... +Ә менә хәзер үзенең бала вакытларын күз алдына китереп, шулар хакында уйлана башлады. +...Миңнуллаларның өендә әтиләре түгел, әниләре хуҗа иде. Төскә-биткә чибәр, гәүдәгә баһадирдай таза булса да, әтиләре чамадан тыш юаш кеше аларның. Яшьләй ятим калып, үз авылларының бер баенда, Галәветдин байда, башта йомышчы малай, аннары хезмәтче булып үскән. Белеме дә бик чамалы: әнисе исән чакта мәдрәсәгә бер кыш кына йөреп калган. Анда да юньләп түгел. Өс-башына рәтле киеме булмаганга, кышкы суыкларда унар көн укуга бара алмый яткан чаклары еш иде. Аннары үзе дә алай укыйм дип атлыгып тормаган булса кирәк. Нигәдер Миңнуллага шулай тоела. Эшкә дә кулы әллә ни ябышып тора дип әйтеп булмый. Җир, иген эшен, дөрес, белә, яратып эшли анысын. Әмма бүтәнгә юк инде бичараның. Хәтта ир-атларның иң пешмәгәне дә булдыра ала торган нәрсәгә - тавык чалырга да йөрәге җитми... Ә менә Миңнулланың әнисе!.. Ир-ат булып туган булса, нишләмәс иде икән ул? Әле менә шушы хатын-кыз башы белән дә... Галәветдин байның бердәнбер кызы булган ул. Шуңа бик кадердә үскән. Ни сораса, әтисе шуны алып биргән аңа. Ә кыз әллә ни күп нәрсә сорамаган: бәләкәй чагында үзе шикелле авыл балалары белән җиләккә йөргән, таш-таш уйнаган, ә исәя төшеп остабикәдән укырга өйрәнгәч, китапка хирысланган. Аның бу хирыслыгын әнисе бик үк ошатып бетермәсә дә, әтисе хуплаган. "Укысын! Укыса, остабикә булыр да кадер-хөрмәттә генә йөрер", - дигән. Кыз, чыннан да, әтисенең өметен аклар шикелле күренгән. Авылларындагы остабикә "мәктәбен" дә иң алдынгы укучы булган. Галәви агай зур расходларга төшеп, аны Петербургка хатын-кызлар гимназиясенә урнаштырырга да тырышып караган икән, ләкин нияте гамәлгә ашмаган: безнең уку йорты тик христиан динен тотучылар өчен генә, дип, кызны укырга алмаганнар. Шуннан соң Галәви агай Гайниҗамалны үзләренең кибетендә сату итәргә өйрәткән. Ә үзе сәүдә эшен тагын да киңәйтеп, төрле шәһәрләргә йөри башлаган. +"Нихәл, әтием, юлларың уңдымы?" - дип сораган кыз, бервакыт атасы Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайткач. "Синең бәхеткә булсын инде, балам, - дигән Галәви бай, - уңды, бик уңды: үз гомеремдә күпме сату-алу итеп, бу тикле үк отышлысына туры килгәнем җугые әле", - дигән. "Әтием, - дигән аңа кызы Гайниҗамал, - эшләрең уң булып кайтсаң, мин сиңа бер бик зур үтенечемне әйтермен дип адарынып торганыем. Әйтсәм, үтәрсең микән шуны?" - дигән. "Малымның яртысыннан артыгын ук сорамасаң, үтәрмен, кызым!" - дигән әтисе. "Курыкма, әтием, - дигән кыз, - синнән бер тиен көмеш тә сорамыйм мин. Үзебезнең Хәлиуллага кияүгә чыгарга хәер-фатихаңны бирсәң - миңа шул җиткән!" +Кызының бу сүзләрен ишеткәч, Галәветдин агай лып итеп кәнәфигә утырган да шактый вакыт теленнән язып торган. Ә теленә килгәч: "Беренче һәм соңгы кабат әйтәм, кызый, тыңла яхшылап, - дигән. - Мин сине шул уҗым бозавына муеныма пычак салсалар да бирәсем юк! Бүтән ул хакта теш агартып сүз әйтәсе булма миңа!" Кызы Гайниҗамал һич кенә дә аптырап калмаган: "Нишләргә икән суң инде безгә, әтекәем? Без Хәлиулла белән тора башлаган идек шул инде", - дигән. Аннары, болай да авызын ачып катып калган әтисен тәмам шаккатырып: "Бергә торгач, балабыз да булыр инде!" - дип тә өстәгән. Ә үзләре кая әле анда бергә тору! Хезмәтче Хәлиулланың Гайниҗамалга ул хакта сүз әйтү түгел, күтәрелеп караганы да булмаган. +Кызы белән ике араларында булган әнә шул сөйләшүдән соң Галәветдин авыруга сабып, өч көн урын өстендә яткан. Ә терелеп аягына басу белән хезмәтчесе Хәлиулланы дәштереп керткән дә, бугазлап алып: "Син чынлап ук минем кызым белән яши башладыңмыни инде, ахмак?!" - дигән. "Бүтән торыр җирем булмагач, нишлим суң инде, бай абзый", - дигән егет, тегенең ни әйтергә теләгәнен бөтенләй аңламыйча. Галәви агай исә аны бик белеп җавап бирде дип уйлаган да: "Бар, эттән туган нәрсә, хәзер үк күземнән югал! Минем йортымда бүтән эзең дә булмасын!" - дип, типкәләп чыгарып җибәргән. +Шул ук көнне байның кызы Гайниҗамал да өйләреннән чыгып китеп, алдан сөйләшеп кую буенча, сиксән яшәр бер карчыкка фатирга кергән. Ә икенче көнне кая барырга, ни эшләргә дә белмичә каравыл өендә утырган Хәлиулланы әлеге карчык аркылы чакыртып китергән дә болар чынлап ук бергә тора башлаганнар. +Хәер-фатиха бирү турында әйткән дә юк инде, хәтта кызын күрергә дә теләмәгән Галәветдин агай. Кайгысыннан сәүдә итүен ташлап, эчүгә сабышкан. Әмма кызның әнисе яшьләрне ташламаган. Галәви агайга сиздермичә генә тегеләргә әйберләр илткәләп, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтеп торган. Шулай елдан артык вакыт үтеп киткән. Боларның беренче балалары - Миңнулланың абыйсы Зәйнулла дөньяга килгән. Шуннан соң да кызы белән киявен күрергә теләмәгән Галәви бай. Тик Зәйнулла аягына басып, урамнарга чыккалап йөри башлагач кына, ниһаять, түзә алмаган: кояш белән бергә торып, үзенең иң шәп юртагын җиккән дә өчесен дә төяп өенә алып кайткан. Ул чакта Миңнулла тик ана карынында гына булган әле. +Галәветдин бабасы белән Гайшәбикә әбисен Миңнулла төштә күргән шикелле генә хәтерли. Аңа өч тулганда - әбисе, дүрткә чыккач, кинәт кенә бабасы үлеп киткәннәр. Миңнулла аны-моны аңлый башлаган чагында, алар гаиләсендә сәүдә белән шөгыльләнүче кеше юк иде инде. Шулай да тормышлары нык иде аларның. Һәр елны кышка ике баш ат, ике сыер, егермеләп сарык калдыра торганнар иде. Болар - барысы да Миңнулланың әнисе тырышлыгы нәтиҗәсе. Әтиләре шул җир сөрү белән терлек асты чистартудан башканы белми дә, белергә дә теләми иде. "Көч белән эшли алудан тыш, адәм баласы азрак кына булса да баш белән дә эшли белергә тиеш ләбаса, Хәлиулла! Нигә шул хакта азрак уйлап карамыйсың? Нигә бер дә кешеләр белән аралашмыйсың? Нигә дөнья хәлләре белән кызыксынмыйсың?" - дип, әнисе күпме генә әйткәләп караса да, әтисе ыжлап та бирми: кайчак та бөтенләй дәшми кала, ә кайчакта: "Куйсана инде, әнисе, булмастай нәрсәләрне сорап җанны кыйнамасана инде! Кемгә кияүгә чыкканыңны алдан ук белеп чыктың бит!" - дип кенә куя да шуның белән бетерә торган иде. +Аның әнә шул тиешле урынында ир була белмәве аркасында ундүрт яшеннән укуын ташлап, бер башы чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булды да инде Миңнулла. Бабалары вафат булганнан соң сату-алу белән эш итүне ташласалар да, һәртөрле мулласыдыр, побыдыр, өяз начальникларыдыр, чуртыдыр-гуртыдыр Карыйга килгән чакларында, иске гадәтләре буенча, фатирга Миңнуллаларга туктала торганнар иде. Кунак килсә, ит пешә, ит пешмәсә, бит пешә бит инде. Итне кызганмый торган иде әниләре. Мул итеп пешерә иде. Ә менә шул пешкән ит белән кунак сыйлап табын янында утыруны һич тә яратмый. Кунак сыйлау ир-ат эше булырга тиеш дип саный. Ә әтиләре андый чакта ничек тә бер эш тапкан булып, чыгып китү ягын чамалый да, кунакны тәрбия кылу әниләренә кала иде. Ә килгән кешеләрнең төрлесе була. Кайберсе алдан кабып кергән була, кайберсе кесәсенә берәр чәкүшкә кыстырып керә дә, бик нык туңдырды, эчкә суык үтмәсен, аш астына салып калдырыйк әле, дигән булып, табын янында сала торган иде. Ә капкан кеше, үзегезгә мәгълүм, кирәкмәгән нәрсәләрне дә лыгырдый башлый бит инде. Әнә шундый әрсез һәм ямьсез кунаклар киткәч, әнисенең: +- Сөйләшмәсәң сөйләшмә, ашамасаң ашама, ичмаса, табын янында утырсаң да ярар иде! - дип, әтиләренә үпкәләп елап җибәргән чаклары була торган иде. +Барсай бае шадра Сәйфи аларга аеруча еш керә һәм әнисенең дә, Миңнулланың да ачуын китереп, аеруча күп сөйләнә иде. Теге чакта да шулай булды. Кышын Сарашта мәдрәсәдә укып, Миңнулланың җәйге ялга кайткан вакыты иде ул. Миңнулла шуннан алып кайткан күчтәнәчләр белән чәй эчеп купканнар гына иде, әлеге шул шадра килеп керде. Кабып кергән: табак кадәр бите белән сугым пычагы җитмәслек юан муены кара-кучкылланып кызарып чыккан, хәтта теле дә билтәкләнә башлаган. Миңнулла бу кешене бүтән чакта да өнәми иде. Ә менә шундый ямьсез хәлендә килеп кергәч, ул көнне бөтенләй күралмас булды. Шуның өстенә тагын, әнисе чәй яңартып, чәй утырткач, Сәйфинең теле отыры озынаеп китте дә Миңнулланың җен ачуларын чыгарды. +- Әйдәле, абый, тотып ярыйк шушы шадра тәрене! - диде Миңнулла, урманга барырга ат җигә башлаган абыйсы Зәйнулла янына ишегалдына чыгып. +Ләкин абыйсы: +- Кит моннан, нәрсә сөйләп торасың син, төрмәгә кереп утырасың киләмени? - дип, ишетергә дә теләмәде. +Абыйсы да әтисенә охшаганрак шул аның. Юаш. Ә әтиләре өйдә юк иде. Хәер, өйдә булса да мондый эштә ярдәм көтеп булмый инде аннан. Миңнулла ни эшләргә белмичә аптырап өйләренә кергәндә, Сәйфи һаман әрсезләнүен дәвам итә иде әле: +- Шушы матурлыгың була торып, ничек яшисең син шул мокыт Хәлиулла белән? - дип лыгырдап тора. Миңнулла кече якка үткәч, тагын да ныграк йөгәнсезләнеп китеп: - Бер кочаклаттырсаң да ярты байлыгымны бирер идем мин сиңа! - дип үк ычкындырды бу. +Менә шуннан соң Миңнулланың түземе төкәнде инде. Ни кылуын үзе дә белештермичә, ботаклы башы теленмәгәнлектән кистәнгә охшап калган чыра агачын эләктереп, ул атылып олы якка чыкты да, исерек бай аны-моны абайларга өлгергәнче, шул агач белән тегенең маңгаена китереп тә орды. Бай шундук өнсез калып, сыеры лып төште. Ә Миңнулла: "Менә сиңа матур хатын! Менә сиңа, шадра тәре!" - дип, тагын берничә мәртәбә тамызды да әле чыгып китәргә өлгермәгән абыйсын дәшеп кертте. Икәүләп көчкә сөйрәп, байны ишегалдында аты җигүле торган тарантасына чыгарып салдылар. Бәладән башаяк дип, Миңнулланың абыйсы шундук урманга китеп барды. Ә Миңнулла, урамга чыгып, кеше-кара күренмәгән чакны саклап торды да, әле һаман өненә килмәгән Сәйфинең юртагын, ишегалларыннан чыгарып, Барсай ягына кайтарып җибәрде. +Ике көннән, Миңнулланы кулга алырга дип, өйләренә урядник килде. Урядникка ияреп барырга һич ярамый - төрмәгә тыгып куячаклары көн кебек ачык иде. Шуңа күрә Миңнулла, хәзер, бәдрәфкә генә чыгып керәм, дигән булып, бакча артлатып кына авылларыннан сызды. +Ачтан үлмәс өчен, ул авылдан авылга хәер эстәп йөрде. Шулай йөри торгач, Оренбургка барып җитте. Мондый кәсеп белән көн күрүчегә бер урында озак юанырга ярамый - ояты бик зур иде. Аннары ул, үзенең исәнлеген белгертеп, аның өчен борчылмаска кушып, әнисенә хатлар да язгалап тора иде. Хат салган җирдә шулай ук тоткарланырга ярамый, шул хатларындагы штемпельләре буенча эзләп табулары бар иде. Шуңа ул әнисенә хат язып ^салган саен икенче җиргә күчеп китәргә мәҗбүр иде. Йөри торгач, Оренбургтан Казанга, Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Петербургка барып җитте. Петербургта жандарм участогында утырып чыккач, яңадан Мәскәүгә, аннан Казанга килде. +Унбишенче елның соңгы ае кергән иде инде. Казанга килеп төшүнең икенче көнендә үк ул бер офицерга юлыкты. Юлыгу дигәнебез әлеге шул хәер эстәгәндә булды инде. Егетнең бәхетенә каршы, офицер кешелекле булып чыкты. Миңнулла бер кибет янында: "Ярдәм итә алмассызмы?" - дип торганда, офицер аны кеше күз алдыннан читкәрәк дәшеп алды да: +- Дөресен генә әйт әле, егет: шушы тазалыгың белән нигә бер җирдә дә эшләмичә хәер сорашып йөрисең син? - Диде. +- Бик эшлисе дә - эш юк! +- Эш табып бирсәм, эшлисеңме? +- Ат урынына эшләр идем, абый! Ләкин мине эшкә алмыйлар бит. +- Анысы өчен хафаланма, мин әйткәч, алырлар! +Офицер Миңнулланы берничә байга тәкъдим итеп карады. Ләкин аны, документы юк дип, берәү дә эшкә алмады. Дөресен генә әйткәндә, Миңнулла үзен эшкә алмаганга сөенде генә. Эшли башласам, жандармнар табып алып, төрмәгә утыртып куярлар дип курыккан иде ул. +- Нигә болай сукбайлыкта йөрисең син, энекәш? Туган җиреңне, әти-әниеңнең кемнәр икәнен генә булса да әйт, ичмаса. Мин сиңа бары яхшылык кына телим бит! - дип, офицер бик үтенгәч, Миңнулла аңа үзенең серен ачмыйча булдыра алмады. +- Менә монысы икенче мәсьәлә! - диде офицер, куанып. - Димәк, сиңа авылыгызга кайтырга да, берәр җиргә эшкә урнашырга да ярамый икән. Алайса әйдә, риза булсаң, мин сине үзем белән фронтка алып китәм. +- Мин риза да соң, ләкин армиягә яшем җитми бит әле минем, - диде Миңнулла. +- Анысы өчен борчылма! - диде офицер. - Буең-сының килгән. Калганын үзем җайлармын мин аның. +Һәм, чыннан да, барысын да җайлады ул: Миңнуллага, 1895 елгы итеп, ягъни аны биш яшькә олыгайтып, белешмә юллап алып бирде дә аны үзе белән ияртеп фронтка китте. +Миңнулла башта әлеге офицерның денщигы, аннары адъютанты булып йөрде. +Гәрәй исемле иде теге офицер. Фамилиясе - Гарипов. Артиллерия батареясы командиры иде. Сөйләшүенә карап кына бер дә татар димәссең: русчаны су урынына эчә. Миңнулла белән дә кеше алдында гел русча сөйләшә торган иде. Русча сөйләшергә дә, русча укырга да һәм артиллерия эшенә дә Миңнулла шул Гәрәй абзыйдан өйрәнде. Ә унҗиденче ел башында Гәрәй абзый Миңнулланы үзе белән яшерен революцион түгәрәк утырышларына да йөртә башлап, сәясәткә алып кереп китте. Шунда Миңнулла партиягә керде. Февраль революциясе алдыннан түгәрәк членнарыннан унике кешене, шул исәптән Гәрәй абзый белән Миңнулланы да кулга алдылар. Ләкин суд ясарга өлгерә алмадылар: революция булды да, алар, төрмәдән котылып, үзләре хезмәт иткән частька кайттылар. Шунда аларны полк комитетына да сайлаганнар иде. Әмма Вакытлы хөкүмәт тарафдарлары кулга алу куркынычы килеп чыккач, комитет җитәкчесе аларга бүтән частька күчеп китәргә киңәш итте. +Анда да озак эшли алмадылар. Бер провокаторның чагуы нәтиҗәсендә Гәрәй абзыйны тагын кулга алдылар. Болай булса, минем дә эзгә төшәрләр дип, Миңнулла шуннан соң, армиядән качып, туган авылы Карыйга кайтты. +Язган хатлары килеп торганга (армиядә хезмәт итә башлагач, хатларны курыкмыйча яза иде инде), Минңулланың әнисе артык хафаланмаган, ләкин бик нык сагынган иде. Ә әтисе, күрше авылга тегермәнгә барып кайткан кеше белән күрешкәндәй генә итеп: +- Нихәл, малай, син дә кайттыңмыни? - дип кенә сорады да шуның белән вәссәлам. +Абыйсы Зәйнулла да әллә ни шаккатмады. +- Әле ярый авылдан чыгып качарга башың җиткән, югыйсә эшләрең харап булырые. Син киткәч, үзеңне ел буе эзләп-сагалап йөрделәр! - диде дә каядыр чыгып китте. +Әнисеннән сорашып, Миңнулла Шадра мәсьәләсен дә ачыклады. Ул имансызга пычак та булмаган. Миңнулла тукмаган көнне үк аңына килгән һәм Карыйга, волость уряднигына жалоба белән чапкан. +Миңнулла әйләнеп кайтканда, заманнар шактый үзгәргән: Карыйда һәм Карый волостена кергән авылларда патша власте вәкилләренең дәрәҗәсе шактый кимегән иде инде. Карыйга кайтып, кемнең кем икәнен аера башлагач, Миңнулла үзенә фикердәшләр туплап, халыкны байлар кулындагы җирләрне тартып алырга һәм совет оештырырга өнди башлады. Аннары күрше авыллардагы революцион фикерле кешеләр белән дә элемтә урнаштырып, агитация эшен тагын да киңәйтеп җибәрде. +Ләкин контрлар да тик кенә ятмаган иде шул. Унҗиденче елның август ахырларында, ярлы халыкны Вакытлы хөкүмәткә каршы көрәшкә оештыруда гаепләп, Миңнулланы тагын кулга алдылар. Башта аны Усыга өяз суд тикшерүчесенә илттеләр. Аннары Көңгер төрмәсенә алып барып яптылар. Унбер тәүлек шул төрмәдә утырганнан соң, үзе оештырган революцион комитет членнарыннан өч кеше, дүрт йөз тәңкә залог калдырып, Миңнулланы порукага алдылар. Шуннан соң... +Шуннан соңгысы билгеле инде: Октябрь революциясе булды. Патша самодержавиесе бәреп төшерелү турындагы хәбәр килеп җитүгә, ревком членнары белән бергәләп, моңарчы волость үзәге булган Карыйда волость советы төзеделәр. Аның председателе итеп бертавыштан Миңнулланы сайлап куйдылар. Шул көннәрдә Усыда өяз советы да оештырылган иде. Өяз советы башкарма комитетының кушуы буенча, Миңнуллага күршеләрендәге ЮгоОсокино һәм Ашап волостьларында да советлар оештырып йөрергә туры килде. Аннары аны шушы елның февраль аенда өяз башкарма комитетына эшкә алдылар... +Миңнулланың уйларын бүлеп, келәт ишеге ачылды да, сакчы: +- Гайсин, әйдә, сине чакыралар! - дип кычкырды. +Степан Петровичны ни эшләткәннәрдер - анысын Миңнулла белә алмады. Ә менә ул үзе әсирлектән исәнимин котылып бара бугай инде. Миңнулла хәзер Алмаз урманында. Ябалдаш чыршы астында утыра. Урман тыптын. Яфрак арасында тычкан кыштырдап куюын исәпкә алмаганда, шылт иткән тавыш та юк. Әйтерсең дөньядагы барча җан иясе үлеп беткән. Шомлы, куркыныч тынлык. Үч иткәндәй, җил дә исми, ичмаса. Аз гына агачларны шыгырдатса да ярар иде. Ә болай Миңнулланың сулу алганын ишетүләре бар. Аны куып килгән солдатлар нибары утыз-кырык адымда - урман буенда гына. Алар Миңнулланы сагалыйлар. Пошкырып, аяклары белән таптанып, тынлыкны бозмасыннар өчен, куа килүчеләрнең башлыгы атларын да ераккарак алып китеп торырга боерды. Ә җәяүгә калган солдатларга: +- Аның әллә кая качарлык арасы юк әле. Шушы тирәдә генә булырга тиеш ул, эзләгез яхшылап! - дип, бик каты кисәтеп куйды. +Башы эшли икән имансызның! Дөрестән дә, Миңнулланың ерак китәргә арасы булмады. Ишек ачкан сакчыны кисәк кенә касыгына төртеп тынсыз итте дә пуля урынына очты Миңнулла. Ә сакчы өненә килеп, разбуй саласала мылтыгыннан атарга керешкәндә, Миңнулла елга буена төшеп җиткән иде инде... +Дөрес, барысы да алдан уйлаганча шома барып чыкмады чыгуын: басманың бөтен такталарын да алып ташлап тора алмады Миңнулла. Шулай да аргы як ярдагы бер торыгын алып ташларга өлгерде. Шул аңа бик ярап куйды. Куа килүчеләр басма юклыкка аптырашып, суга сикерергә кыймыйча торган арада, Миңнулла шактый ерак китеп өлгерде һәм урманга тегеләрдән алдарак барып җитте. Ул башта, йөгерүен дәвам итеп, урман эченә үк кереп качмакчы булган иде. Ләкин аяк астында чыбык-чабыклар бик шатырдый башлагач, тукталып калырга мәҗбүр булды һәм бер яшь, ябалдаш чыршы ботаклары арасына кереп посты... Ихтимал, әлеге шул чыбыкчабыкларны, коры яфракларны кыштырдатып йөгергәндә куа килүчеләр аның кайда икәнен сизенеп, урап алган да булырлар иде. Ләкин, Миңнулланың бәхетенә, шул тирәдә генә бер тукранның бик кызып тукылдатып торган чагы туры килде. Тегеләргә аның кайда икәнен абайларга шул ирек бирмәде. Куа килүчеләр, тукраны да шул кызыллар яклы бит, дип, бик каты сүгенешеп, мылтык атып куркытканнан соң гына тынып калды ул. Рәхмәт ул изге кошка! +Миңнулла качканда сигез тулып килә иде. Хәзер тугызлар бардыр инде. Кирәк чакта, үч иткәндәй, караңгысы да тизрәк төшми бит аның. Куа килүчеләр сүгенешеп һаман урман буенда йөри. Ичмаса, ачуын китереп, тамак төбе кытыклана башлады Миңнулланың. Шулкадәр тамак кырып бер рәхәтләнеп йөткереп җибәрәсе килә - түзә торган түгел. Ничек тә чыдарга кирәк инде. Йөткерсә - бетте!.. Әһә, тегеләр янына, атын бик каты чаптырып, тагын кемдер килде. Өлкән командирлары булса кирәк - җикеренә башлады: +- Нигә урман буенда терәлешеп каттыгыз? Нигә качкынны эзләмисез? Үзе сезнең янга килеп чыгар дип көтәсезме әллә? +Тегеләре дә югалып калмады. Берсе: +- Бар, бик акыллы булсаң, үзең кереп эзләп кара! - ди. - Ләкин шуны исеңдә тот: син аны тапканчы, кызыллар үзеңне эләктереп алмасын! Әле кичә кич кенә шушы тирәләрдә кызылларның разведкачылары йөргәнне үз күзләрем белән күреп кайттым! +"Әһә, боларның үз хәлләре дә бик үк шәптән түгел икән әле!" - дип куанып куйды Миңнулла. +Тегеләр тагын бераз тарткалашып тордылар да, бәхетең инде, кызыл эт, тота алмадык, тота алсак, тереләй тунаган булыр идек, дип сүгенешеп кайтып киттеләр. +Берәрсен сакка калдырмадылар микән дип, Миңнулла алар киткәч тә шактый гомер шым гына утырды. Аннары сакланып кына урман буена чыкты һәм тимер юл ягына таба китте. Степан Петрович, кача алсак, шул якка китәрбез, безнекеләр шунда булырга тиеш, дип әйткән иде аңа... +Август аенда гына була торган тып-тын һәм салкынча төн иде бу. Агачыннан өзелеп ботакларга бәрелә-бәрелә төшкән нарат күркәсе, коры яфрак арасында нидер эзләнеп йөрүче тычкан кыштырдаулары, адәм баласы елаган аваз чыгарып, мәче башлы ябалаклар кычкырып куюы - барысы да Миңнулланы сискәндереп, сагайтып җибәрә иде. Шулай бара торгач, баягы тукран исенә төште. Бер уйлаганда, чыннан да, гаҗәп бит, тукран булып тукран кешегә ярдәм итә: Миңнулланың тормышын саклап калышты. Ә менә кешеләр, ни эшләгәннәрен аңлап эшли торган һәм аңлап эшләргә тиешле кешеләр, бер-берсен ничек үтерү өчен әллә ниләр кыланалар. Мылтыклар, пулеметлар, туплар уйлап тапканнар, кешелек акылы ирешкән иң зур нәтиҗәләрнең берсе булган аэропланны да хәзер бер-берсен үтерү өчен файдалана башладылар - бомбалар ташлыйлар. Ныклабрак уйлап карасаң, коточкыч хәл бит бу! Дөньяда иң усал, ерткыч җанварлар да бер-беренә тимиләр ләбаса! Дөрес, кайчакта бәрелешепсугышып алалар. Ләкин бит алар хайваннар, аңсыз җан ияләре. Кешеләр шул аңсыз хайваннардан да аңсызрак микәнни соң инде? Бер хәзер генә түгел, элек-электән берберләренә каршы сугышып, бер-берләрен кырышып килгән бит адәм балалары. Нигә алай икән, нидән башланды икән аларның үзара шулай дошманлашуы? Әгәр алар үзләренең бөтен тырышлыкларын, акылларын бары тик бер-беренә ярдәм итүгә, бер-беренә гел яхшылык эшләүгә генә юнәлткән булсалар, бу җир йөзендә күптән менә хәзер без төзергә тырышып йөри торган тигез хокуклы кешеләр дәүләте төзелгән булыр иде инде. Ә алар, кызганычка каршы, тарихның буеннан-буена һич кирәкмәгән нәрсәләр: бер-берен үтерү, берәүне икенче берәүгә хезмәт иттерү, берсенең илен икенчесе яулап алу белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсендә менә дигән хан сарайлары урынында таш өемнәре генә утырып калган. Зур-зур шәһәрләр җир белән тигезләнгән. Кем өчен, нигә шулай эшләнгән бу? Ниндидер ахмак ханнарның яки патшаларның нәфесен, мин-минлеген канәгатьләндерү өченме?.. Тик шуның өчен генәме? Әллә кешеләрнең табигатенә үк хасмы икән мондый явызлык?.. Юк, алай булырга тиеш түгел. Совет илендә андый хәлләр булмаячак! Тик менә аның дошманнарыннан гына тизрәк котыласы иде бит!.. +Урман буйлап сигез-ун чакрым баргач, Миңнулла тимер юлга килеп чыкты да, Степан Петрович өйрәткәнчә, көнчыгыш якка - Чернушка станциясенә таба китте... Бичара Степан Петрович ничек качарга, кая качарга, кайчан качарга икәнен барысын да исәпләп-уйлап куйган иде, ә үзе шул максатына ирешә алмады. Менә хәзер алар икәү бергә булса, ничек әйбәт булыр иде! Миңнулланың бу юлдан гомерендә бер тапкыр да ни җәяүләп, ни поезд белән үткәне юк. Ә Степан Петровичка мондагы һәр шпал таныш булгандыр. Менә бит дөньяда нинди үкенечле хәлләр була. Картлар моны язмыш дип атый инде. Ә бу... +- Тукта, кем килә! +Үзенең уйларына бирелеп бернинди дә хәвеф-хәтәр көтмичә барганда, Миңнуллага кинәт әнә шулай дип кычкырдылар. Ул аны-моны абайларга өлгергәнче, кинәт җир астыннан калыккандай, юлның ике ягыннан ике солдат килеп чыкты да Миңнулланың күкрәгенә штык терәделәр. +- Кем син? +- Мин - кеше! +- Кеше икәнеңне күрәбез, син безгә шунысын әйт: акмы син, кызылмы? +- Ак та түгел, кызыл да түгел. +- Кая барасың, ни эшләп йөрисең? +- Эш белән йөрим. +- Нинди эш белән? +Төн караңгы булганлыктан, солдатларның аклармы, кызыллармы икәнлеген һич тә аерырлык түгел иде. Шуңа Миңнулла тегеләргә җавап биреп тормаска булды һәм ипле генә итеп: +- Ә ни эшләп йөрүемне һәм кая баруымны мин бары тик сезнең командирыгызга гына әйтәчәкмен! - диде. +Тегеләр артык төпченеп тормады. Миңнулланың кесәләрен тентеп, бер әйбер дә таба алмагач (аның бар булган әйберләрен Богородскида Кошкарев алып калган иде бит), кулларын артка каерып бәйләделәр. Аннары берсе шул урыннарында сакта калды, берсе Миңнулланы үзе барган уңайга - Чернушка ягына таба алып китте. +Байтак баргач уңга борып, солдат Миңнулланы урман эченә әйдәде. Тар гына сукмак буйлап дүрт-биш чакрым баргач, тирән чокыр ярына ясалган бер землянкага килеп керделәр. Землянка эчендә җиделе лампа янып тора. Идәндә өч солдат йоклап ята, ә ике солдат зуррак кешенең уч төбе кадәр генә булган өстәл янындагы бәләкәй бүкәннәрдә йокымсырап утыралар иде. Солдатлар барысы да яшел чалбар, яшел гимнастерка кигән. Утыручыларының башларында фуражка. Ятканнарының да, утырганнарының да иңнәрендә погоннары юк. Күкрәкләрендә һәм җиңнәрендә кызыл тасмалар да күренми иде. "Аклар, ахрысы, болар! Котылып кына барганда тагын килеп каптым, болай булгач!" - дип уйлап алды Миңнулла. Читләтебрәк бармыйча, тимер юл буйлап килгәненә үкенеп^ үзен-үзе орышып куйды. +Йоклаучыларның берсе башлыклары икән. Аны уяттылар. Кырык белән илле арасындагы чандыррак кына гәүдәле ул агай, йокысыннан айный алмыйча, беркавым күзләрен ышкып торды. Аннары әлеге солдатлардан бушаган урындыкларның берсенә үзе утырды, икенчесенә Миңнулланы утыртты да, кем син, нишләп йөрисең төннәләтеп, дип сораштырырга тотынды. Тегеләрнең аклармы, кызыллармы икәнен тәгаенли алмаганга, Миңнулла аңа да баягыча җавап бирде һәм үзен штабка илтүләрен таләп итте. +- Шунда мин барысын да сөйләп бирермен. Ә хәзер, гафу итегез, мин сезгә берни дә әйтә алмыйм, ярамый! - Диде. +- Яхшы, - диде тегеләрнең командиры, өметен өзеп, - бу киребеткәннән барыбер рәтле сүз ишетеп булмас, ахры. Бар, Семенычка илтегез! Ул бик тиз ачар аның телен. +Миңнулланы тагын урман эчләтеп алып киттеләр. Алар ун-унбиш йортлы гына бер авылга килеп җиткәндә яктырып бетә язган иде инде. Кырый йортның ишегалдында ике солдат ат эчертеп торалар иде. Миңнулланы алып килгән кеше алардан: +- Командир тордымы әле? - дип сорады. +Тегеләр, бар, кереп кара, дип шаярып җавап биргәч, сакчы Миңнулланы өйгә алып керде. Анда тәртип ягы бик чамалы: ике өстәлнең икесендә дә кыр сумкалары, карталар, револьверлар аунап ята; берсендә тартылып бетмәгән тәмәке төпчеге пыскый; стена буенда кылычлар сөялгән... Командир дигәннәре инде торган, ләкин юынырга өлгермәгән иде булса кирәк: чәчләре тузгыган, күз кабакларының йокы шешенкелеге бетмәгән иде. Шулай да Миңнулла аны танып алды: узган ел фронттан качып кайтканда, Миңнулла белән Әгерҗедән Карыйга тикле бергә кайтып, Миңнуллаларда ике кич кунып, мунчалар чабынып киткән Лысьва кешесе Александр Семенович Колчин иде бу! "Дядя Саша, здравствуй!" - дип кычкырасы килде Миңнулланың. Ләкин тегенең акмыкызылмы икәнен белмәгәнлектән, тыелып калды. Шул арада Александр Семенович үзе дә Миңнулланы танып алды һәм: +- Миңнулла, кадерлем, син бит бу! - дип, гимнастеркасын төймәләп тә бетермичә, кочаклап үбәргә тотынды. Икесенең дә күзләреннән шатлык яше бәреп чыкты. Аннары, берсен берсе бүлә-бүлә, узган ел Карыйда аерылышканнан бирле кайларда булулары, ниләр эшләүләре турында сорашырга керештеләр. +Теге чакта Миңнуллаларда кунып киткәннән соң, Александр Семенович Лысьвага кайтып җитә алмаган. Аны юлда тотып алганнар да яңадан фронтка озатканнар. Анда штраф ротасында немецларга каршы сугышып йөргән. Аннары тагын качып киткән. Әмма бу юлы Лысьвага кайтырга ашыкмаган. Барда тирәләренә кайтып җиткәч тукталып, үзе шикелле өч "дезертир" белән бергә, качкын булып, урманда яши башлаган. Байларның һәм сәүдәгәрләрнең малын урлап көн күргәннәр. Бер байның юлына каршы чыккан чакта, болар белән бай арасында атыш башланган да Александр Семенович шунда яраланган. Ярасы төзәлгәнче өч айга якын "эшкә чыга алмыйча" урманда, бүген Миңнулла күргән землянкада яткан. Ә иптәшләре "эш"не дәвам иткән. Акларга хезмәт итәргә теләмәгән кешеләр хисабына качкыннар төркеме һаман зурая барган. Ярасы төзәлеп "госпитальдән" чыккач, качкыннар үзләре белән җитәкчелек итүне тагын Александр Семеновичка тапшырганнар. Аклар бу якларга да килеп җиткәч, Александр Семенович үзенең егетләре белән акларның кечерәк обозларына һөҗүм итүдән дә тартынып тормаган. Шулай итеп, алар кулына кием-салым һәм азык-төлек кенә түгел, корал да эләккәли башлаган. Әнә шулай акрынлап үрчи-арта килеп, аның группасы хәзер шактый зур отрядка әверелгән. Утыздан артык атлары, ике пулеметлары, хәтта бер җиңел туплары да бар. Шактый зур районны үз контрольләрендә тоталар икән. +- Ләкин шушы көнгә кадәр Кызыл Армия гаскәрләре белән бәйләнешкә керә алганыбыз юк әле, - диде Александр Семенович. - Коралны да, кием-салымны да, хәтта азык-төлекне дә гел үзебез юнәтергә туры килә: аклар һәм контрлар хисабына яшибез. +- Бик кыен түгелме соң алай? - диде Миңнулла. - Аклардан ничек сакланасыз? Ни әйтсәң дә, алар кадровый гаскәр бит. +- Әйе, сугыш тактикасын белү ягыннан алар, чыннан да, бездән өстен. Корал мәсьәләсендә дә иркенлек аларда. Сан ягыннан өстенлекләрен әйткән дә юк инде. Ләкин без алардан куркып тормыйбыз. Безнең үз өстенлекләребез бар. Беренчедән, җирле халык безнең яклы. Икенчедән, безнең отряд җыйнак һәм бердәм: тиз генә күченеп китә, маневр ясый ала. Өченчедән, отрядтагы кешеләрнең яртысыннан артыгы шушы тирәнекеләр - урманнардагы һәр агачны ук булмаса да, һәр сукмакның кая алып барганын күз бәйләп тә белә алалар. Дүртенчедән, без тагын үзебез ише ике отряд белән элемтәдә торабыз. Менә иртәгә дә Биктанышов җитәкчелегендәге Бирск отряды һәм матрос Морзыев отряды белән бергәләп, Алмаздагы акларга налет ясап кайтырга исәп бар әле. Андагы хәлләр турында син нинди мәгълүматлар бирә аласың? +- Минем мәгълүмат белән генә әллә кая барып булмас, Александр Семенович. Анда караңгы таш амбарда ятып нәрсә күрәсең дә ни беләсең? Миңа калса, солдатлары артык күп түгел бугай. Аннары безнекеләрдән шикләнәләр дә икән. Урман буенда мине эзләп йөргән чакларында сөйләшүләреннән шулайрак сизелде. +- Куркулары яхшы. Ләкин аларның анда көчләре аз түгел. Ике батальон солдатлары бар. Кораллары да күп. +- Алай булса, ниятегез барып чыгар микән соң? +- Тәвәккәлләргә туры килә. Бөтенләй үк туздыра алырбыз дип әйтүе кыен, ну безгә алар кулындагы әсирләрне коткарырга кирәк. +- Мин соңгы әсир идем бит инде анда! +- Юк, брат! Син утырган урын бөтенләй башка, үлемгә дучар ителгәннәр арасында утыргансың син! Синең белән булганнарның күбесен атып бетергән алар. Анда тагын бер гади әсирләр төркеме бар әле. Соңгы мәгълүматларга караганда, өч йөзгә якын кеше булырга тиеш. Менә гнуларны коткарырга кирәк безгә! +- Монысы - изге теләк. Монысы өчен тәвәккәлләргә була! +- Булуын булыр инде ул, Миңнулла. Тик беләсеңме нәрсә... Синең планнарың ничегрәк? Кая барырга, ни эшләргә уйлыйсың? +- Мөмкин кадәр тизрәк өязгә кайтырга иде исәп. Кайда югалды икән бу дип аптырап беткәннәрдер. +- Анысы шулай, әйе, көтәләрдер. Ләкин хәзергә анда кайта алмассың әле, дустым. Усының бу ягындагы барлык волостьлар да диярлек дошман кулында. Мин синең исән-сау кайтып җитәреңә ышанмыйм. +- Алайса, ни эшләргә икән соң миңа? +- Мин сиңа Усы өязен дошманнан чистартканчы отрядта калып торырга киңәш итәр идем. +- Мин бит әле тере мәет. Чыкмаган җаным гына бар. Зыяннан башка бернинди файдам тиячәк түгел. +- Ничек кенә тиячәк әле! Мин синең отряд комиссары вазифасын өстеңә алуны телим. +- Комиссарың юкмыни? +- Бар. Бик әйбәт кеше. Ләкин ул - рус. Ә минем отрядның яртысыннан артыгы татарлар. Бер дә русча белмәгәннәре күп. Кыскасы, миңа татар комиссар кирәк. Син кирәк миңа, Миңнулла! +- Комиссар кеше сугышчыларга һәр яктан үрнәк булып торырга тиеш. Бу хәлемдә мин аларга нинди үрнәк күрсәтә алам? +- Аңлыйм, дустым, хәлең җиңел түгел икәнен бик яхшы аңлыйм. Ләкин мин синнән мылтык тотып атакага баруны таләп итмим. Сугышчыларга Совет дәүләтенең сәясәтен һәм, шуңа бәйләп, отряд алдында торган конкрет мәсьәләләрне аңлатып бирсәң - бик җиткән. +- Башкаларга аңлатудан элек, ул бурычларны мин үзем дә юньләп белмим бит әле. +- Ленинның "Барысы да Көнчыгыш фронтка" дигән мәкаләсен укыганың бармы? +- Бар. +- Совет дәүләтен саклап калырга кирәк икәнен, ә аның өчен бөтен эшче-крестьяннар ак бандаларга каршы аяусыз көрәшергә кирәк икәнен беләсеңме? +- Беләм. +- Соң тагын атаңның башы кирәкмени инде сиңа! - диде Александр Семенович, әсәрләнеп. Һәм, бүтән сөйләшеп торырга урын калдырмаслык итеп: - Шушы минуттан үзеңне комиссар дип исәплә! Ә мин хәзер отрядны сафка тездертәм. Сине сугышчыларга тәкъдим итәм дә бераз сөйләшеп алырбыз үзләре белән, - дип чыгып китте... +Башта Александр Семенович икешәр рәт булып сафка баскан һәр сугышчыны бик җентекләп карап-тикшереп чыкты. Кайберләре янында тукталып, исемнәрен әйтеп, хәлләрен сорашты. Кайберләрен мактап алды. Кайсыларына замечание ясады. Шуннан соң "Вольно!" командасын бирде дә дүрт-биш минут чамасы речь тотты. Аның рече, нигездә, Миңнуллага бая әйткәнне тулырак итеп, шактый гына "тозлы" сүзләр дә кыстырып сөйләп чыгуга кайтып калды. Аннары ул акларның кабахәтлекләре хакында сөйләргә кереште һәм әнә шуның нәтиҗәсе итеп, сугышчыларга Миңнулланың кара көеп, тоташ кутырга әйләнеп беткән аркасын ачып күрсәтте: +- Монысы гына ничего әле, - диде ул, сүзен дәвам итеп. - Ни генә булса да, иптәш Гайсин исән-имин качып котылган әле ул бандитлардан. Ә менә аның белән бергә әсирлектә булган алтмышлап бүтән иптәшләренең барысын атып үтереп бетергәннәр! Алмазда булган бу хәл. Шул ук Алмазда хәзерге моментта нәкъ менә минем белән сезнең шикелле үк Совет яклы өч йөзләп кеше аклар кулында тоткында ята. Аларны шулай ук үлем көтә. Хәзерге моментта безнең алда торган иң изге, иң зур бурыч - әнә шул иптәшләрне ак бандалар кулыннан азат итү! Ничек кенә булса да, иртәгәдән дә калмыйча, без менә шушы бурычны үтәп чыгарга тиешбез, иптәшләр! Ә аны үтәү өчен... +Аннары Александр Семенович отряд кайчан һәм кайсы юнәлештән һөҗүм итәргә тиешлеген аңлатып бирде дә: +- Все поняли, товаригци, то, что я вам говорил? - дип сорады. +- По-о-няли! - дип җавап бирде сафтагыл ар. +Александр Семенович алгы рәттә торган нык гәүдәле, кап-кара кашлы, кара күзле чибәр генә бер агайны бармак ишарәсе белән үзе янына чакырып китерде дә: +- А ну-ка, Шакирзян, расскажи-ка мне, что ты понял? - диде. +- Я бит паруски низнает, товаригц командир, - диде теге. +- Менә күрдеңме инде? - диде Александр Семенович Миңнуллага. - Менә ничек "понятно" аларга. Мин сөйләгәннең яртысын да аңламады алар. Яле, үзегезнең туган телегездә сөйләп бир әле шуларга! +Миңнулла отряд командиры сөйләгәннәрне тәрҗемә иткәч, йөзләре үк яктырып китте безнең агай-эненең. Миңнулланың "аңладыгызмы" дип сораганын да көтмичә: +- Күптән шушылай чарт ярып әйтеп бирергә кирәгие аны! +- Менә хәзер төшендек, ичмаса! +- Маладис, энекәш, мең яшә! - дип кычкырдылар. +Колчин отряды авылдан кичке эңгер төшкәч чыгып китте. Алмаздагы әсирләрне азат итү операциясе иртәгә иртән генә башланырга тиеш булса да, төнлә уңайрак позиция алып, һөҗүмгә барасы урыннар белән әйбәтрәк танышып куярга кирәк дип, Александр Семенович шулай алданрак кузгалуны мәгъкуль күрде. +- Дошманның башын чабармын дип үк вәгъдә итә алмыйм. Ләкин кылыч тотарлык һәм ат өстендә торырлык кына рәтем бар. Мин дә барам! - дип сорап караса да, Александр Семенович Миңнулланы алып бармады. +- Сабыр ит, Миңнулла, өлгерерсең әле. Ә хәзер сиңа дәваланырга һәм бик яхшылап ял итәргә кирәк! - диде дә, отрядның лазаретына үзе илтеп куеп, андагы фельдшерга: - Менә бу иптәш безнең яңа комиссарыбыз! Ләкин син аңа комиссар итеп түгел, ә гап-гади авыру сугышчы итеп кара. Дәвала. Беркая чыгарма! - дип калдырып китте. +Лазарет дигәннәре авыл карчыгының алты почмаклы йортының түр ягыннан гыйбарәт иде. Анда ашыгыч кына әтмәлләп куйган биш агач карават булып, гнуларның өчесендә яралы сугышчылар ята. "Госпиталь" начальнигы - чандыр гына, җитез генә, бик хәтәр итеп ике якка бөтереп җибәрелгән кара мыеклы, өстенә ак халат, башына ак кәпәч кигән һәм кыяфәтенә карап кына ничә яшьтә икәнен һич тә чамаларга мөмкин булмаган Гыйлемдар агай - Миңнулланы кырыс кына каршыласа да, ахырдан гаҗәеп әйбәт кеше булып чыкты. Үзе Оренбургныкы икән. Сугышка кадәр ат фельдшеры булган. +- Ә хәзер менә атларны гына түгел, кешеләрне дә дәваларга туры килә. Минем врачлык чамалы гына инде, энекәш, - диде ул. +Үзе турында әнә шулай артык зур фикердә булмаса да, эшнең рәтен белә икән. Миңнулланың аркасын ниндидер дарулар белән майлап җибәргән иде - җаннары рәхәтләнеп китте егетнең. Аннары: +- Мә, шушыны йотып җибәр дә төренеп ят! - дип, ясмык кадәр генә бер дару каптырган иде, Миңнулла кичке уннардан алып бер уянусыз иртәнге тугызга кадәр йоклаган. +Александр Семеновичның: +- Миңнулла, тор! Тор инде! - дип аягыннан селкетүенә уянып китте ул. Торып утырырга да өлгермәде, тегесе балаларча куанып, пулеметтан аткандай сиптерергә тотынды: +- Әйткән идемме мин сиңа, отрядтагы татар иптәшләргә мәсьәләне үзегезнең телдә аңлатып бирергә кирәк, шул чакта арысланнардай сугышачак алар, дип. Тәки шулай булып чыкты бит! Бүгенге сугышта татар дуслар ут өерде акларны! Морзыев отряды белән бергәләп, сиздермичә генә Алмаз янына ук килеп, иртәнге биштә, акларның рәхәтләнеп йоклаган чакларында "ура!" кычкырып авылга бәреп кердек тә тотындык урырга, тотындык урырга - тегеләр киемнәрен дә рәтләп кияргә өлгерә алмыйча чыгып качарга мәҗбүр булдылар. Ну мылтыкларын калдырмаган, сволочьлар! Ярый әле Алмазның көньягына Биктанышов отряды засадага куелган иде. Ну кызык хәлләр булган соң анда. Аклар Алмаздан чыгып кача башлагач, Биктанышовныкылар да эшкә керешмәк булып күтәрелгәннәр икән, тегеләрнең командиры: +- Братцы! Безгә ярдәмгә киләсезме? Әйдә, тизрәк булыгыз, югыйсә эшләр харап! - дип, боларга үзе каршы чыккан. +- Әйе, - дигәннәр аңа, - сезгә ярдәмгә киләбез. Яле, ташлагыз әле коралларыгызны да күтәрегез әле кулларыгызны! Каршылык күрсәтергә маташудан файда юк, сез - чолганышта! +Ак сволочь ак сволочь булып кала шул инде. Шунда да солдатларына: +- Бирелмәскә! Ятарга һәм соңгы сулышка кадәр сугышырга! - дип кычкырган теге паразит һәм револьверыннан безнекеләргә атарга тотынган. +Ну, эш алайга киткәч, билгеле инде, Биктанышовныкылар шундук тынсыз иткән тегене. Шунда бер уңайдан каршылык күрсәтергә маташкан солдатларын да хәл иткәннәр. +- Ә әсирләрне коткара алдыгызмы соң? - диде Миңнулла, түземсезләнеп. +- Ничек кенә коткардык әле! Берсенә-бер кагылырга өлгерә алмый калды аклар. Конюшняның ишеге бикле иде, ачкычын, күрәсең, качканда сакчы үзе белән алып киткәндер. Ишекне үз кулым белән ватып ачтым да: +- Хәзерге минуттан сез ирекле, иптәшләр! Дүрт ягыгыз кыйбла: кая телисез - шунда китә аласыз! Кемнәр коткарды дип сорасалар, Колчин отряды кызылгвардиячеләре коткарды, диярсез! Шуннан башка без сездән берни дә таләп итмибез! - дидем. +Колчакчылар шултикле куркытып, өннәрен алып бетергән бичараларны - әсирләр башта аптырап, ышанмыйча тордылар. Тик, каным кызып китеп: +- Ике минут эчендә урамга чыгып тезелмәсәгез - яхшылык көтмәгез! - дип кычкыргач кына, урамга чыгып тезелделәр. Санаткан идем - ике йөз дә илле җиде кеше булып чыкты. +- Бүтәннәрегез кая, сез бит болай гына булырга тиеш түгел идегез? - мин әйтәм. +- Кичә кичтән утыз икебезне каядыр алып киттеләр, - дип җавап бирделәр. +- Ярый, - мин әйтәм, - монысы аңлашылды. Инде хәзер, барыгыз, таралыгыз - сез ирекле. +Ышанасыңмы, Миңнулла, ник берсе урыныннан кузгалып карасын тегеләрнең! "Без беркая да китмибез, китеп тагын аклар кулына эләгәсебез килми! Давай, ал безне үзеңнең отрядыңа, командир!" - диләр. +- Шуннан? +- Шуннан нәрсә? Миңа аларны отрядка алудан ни мәгънә? Үзләре ябык, хәлсез, үзләренең ни юньле киеме, ни коралы юк. Шулай булгач, мин аларны отрядка алып нишлим? Сәяси-тәрбияви яктан чыгып караганда, аларның үз илләренә, үз өйләренә кайтып китүләре отрядта калуларына караганда күп мәртәбә файдалырак бит! +- Сез моны нәрсәне күздә тотып әйтәсез? - диде Миңнулла, тегенең эшне кая таба борганын төшенеп җитмичә. +- Ул әсирләрнең ике йөз иллесе, кайбер авыллардан яки шәһәрләрдән икешәр-өчәр кеше булган дип исәпләгәндә дә, кимендә йөзләп авыл һәм шәһәргә кайтырга тиеш, шулаймы?.. Шулай. Ә кайткач, алар аклар турында ничек дип сөйләячәк тә аларны үлемнән коткарган без кызыллар турында ни дип сөйләячәк? Совет властен яклап, аңа ярдәм итәргә кирәк дип сөйләүче менә дигән агитаторлар булачак бит алар! +- Карале, чыннан да шулай икән ич! - диде Миңнулла, тегенең белән килешеп. Аннары сорады: - Соңыннан нишләде ул иптәшләр, кайтып киттеләрме? +- Тәмам интегеп беттем бүген мин алар белән. Сырып алдылар да һаман, отрядыңа яз да, отрядыңа яз, диләр. Берсе-бер китәргә теләми. Нишләргә хәзер? Уйладым-уйладым да тегеләрне ике рәткә тезеп, яшьрәк-егәрлерәкләрен, безнең авыр шартларда да бирешмичә сугыша алырдайларын сайлап алдым. Утыз тугыз кеше булды андыйлары. Ә калганнарына, гафу итегез, иптәшләр, башкаларыгызны алырга һич тә мөмкинлегем юк, дидем. Шуннан соң да күбесе китәргә теләмичә, мине генә ал инде, диешеп торалар иде әле. Ну, бәхеткә каршы, шул чакта отрядның бер отделениесендәге егетләр дошманның биш олавын эләктереп алып килделәр. Йөкләрен чишеп карасак, берсендә безгә әҗәл даруыдай кирәкле патроннар, ике йөге - пешкән икмәк, ә калган ике йөгендә өр-яңа солдат мундирлары белән солдат ботинкалары! Үзең беләсең, минем отряд егетләренең киемнәре алай зарланырлык түгел. Ә артык әйбер төяп йөрүнең безнең ише күчмә халыкка шулай ук хаҗәте юк. Шуңа күрә тоттым да киемнәрне әлеге әсирлектән котылган кешеләргә өләшергә куштым. +- Барысына да җиттеме? +- Гимнастеркалары белән чалбарлары җитте, хәтта азрак артып та калды әле. Тик ботинкалары гына җитеп бетмәде. "Ну анысы өчен бигайбә инде, иптәшләр, - дидем мин аларга. - Заказ биреп кайтарткан әйберләр түгел. Ә хәзергә сау булыгыз! Исән-имин генә өйләрегезгә кайтып җитүегезне телим! Отрядыңа алмадың, дошманнарны кыйный алмый калабыз инде дип бер дә борчылмагыз. Совет властеның дошманнары тылда да, кызганычка каршы, җитәрлек әле, шулар белән көрәшегез!" - дидем. Аннары, юлыгызга булыр дип, теге ике олау икмәкне бүлеп бирдерттем. Тик шуннан ары гына таралыштылар. +- Кызганыч, мин гнуларның берсен дә күрә алмыйча калдым бит, - диде Миңнулла, үзенең авыру булуына үкенеп. +- Анысы, әйе, чыннан да кызганыч, - диде Александр Семенович, аның белән килешкәндәй итеп. - Ә шулай да бу җиңүне җиңел аягың белән син алып килдең безгә! Моңарчы күпме бәрелешләрдә булып, бу кадәр зур уңышка ирешкәнебез юк иде әле. Ә үзең катнаша алмаганга артык хафаланма. Дошманның тиз генә бирелергә исәбе юк әле анда. Киресенчә, һаман совет властен кысрыклап килүен дәвам итә. Сугышырга өлгерерсең. +Икенче бүлек +Ләкин Миңнуллага ныклап торып сугышырга язмаган икән. Ул - егерме өч тәүлек буена дошман кулында, типке астында яшәгәндә бирешмәгән кеше - Колчин отрядында комиссар вазифасын үти башлагач, тәнендәге җәрәхәтләре инде төзәлеп килүгә һәм ашау яклары да арулануга карамастан, көннән-көн ябыга, хәлсезләнә барды. Ә иң яманы шул: еш кына кан төкерә башлады. Бу, әлбәттә, Кошкарев белән "дустанә сөйләшүләр", таш амбарның җир идәнендә тәүлекләр буе һушсыз ятулар нәтиҗәсе иде. Моның шулай икәнлеген Миңнулла үзе дә яхшы белә. Ләкин ул, Колчин бу егет сугыштан шүрли икән, тылга китәсе килә икән моның, шуңа авыру булып кылана дип уйламасын өчен, сер бирмәскә, сәламәт булып күренергә тырыша иде. Шулай ул дошман белән бәрелештә бер катнашты, ике катнашты, өч катнашты. Ихтимал, әле алга таба да шулай дәвам иткән булыр иде, ләкин беркөнне Колчин аны "җинаять" өстендә тотты. +Шактый озак тартышканнан соң, ниһаять, унбер генә йортлы бер авылны аклардан азат итеп, шунда ялга туктаганнар иде. Мондый киеренке вакыйгалардан соң хәле тагын да кыенлашасын белеп, Миңнулла фатирга ялгыз гына урнашты. Азрак ял итеп алырга дип яткан гына иде, Колчинның адъютанты килеп керде: +- Әйдәгез, иптәш комиссар, Александр Семенович минуты белән килеп җитәргә кушты! +Акларның бер мичкә самогонын кулга төшергәннәр икән. Колчин азрак татып та караган иде булса кирәк, болай да түгәрәк тулы йөзе тагын да тулышып, алсуланып киткән. Миңнулланы да килеп керү белән кыстый башлады. Нишләсен, ул да азрак авыз итеп куйды. Ләкин кызмача кешедән тиз генә котылып буламыни? +- Шушы стаканыңдагыны бетереп куймасаң, мин синең белән бүтән сөйләшмим дә! Атакага барганда алда идең бит, шулай булгач, монысын да ялт иттереп куярга тиеш син! - дип, чәер урынына ябышты теге. +Бәлки, командир хаклыдыр, бәлки, авыруыма сихәте тияр дип, Миңнулла да тәвәккәлләгән иде, шундук күңеле болганып, укшыта башлады. Миңнулла тиз генә ишегалдына чыкты һәм гөрләтеп кан косып җибәрде. Ул арада Александр Семенович та чыгып җитте һәм, егетнең хәлен күреп, исе китеп торды. Аннары әйтте: +- Син, Миңнулла, минем үзем өчен дә, отряд өчен дә бик кадерле, ифрат дәрәҗәдә кирәкле кеше! Отрядка син килгәч, ярты кайгым беткән иде минем. Халыкны ышандырып, ялкынлы итеп сөйли аласың. Сүз белән генә түгел, сугыш вакытында да үрнәк күрсәтәсең аларга. Ләкин, шулай булса да, мин сине менә шушы минуттан комиссарлыктан азат итәргә тиеш булам, кадерлем. Хәлең бик шәптән түгел икәнлеген моңарчы да сизенә идем. Әмма үтәр әле дип уйлый идем. Ә синең эшләр әнә кая ук барып җиткән икән! Тыныч җирдә, урынга ятып дәваланырга кирәк сиңа, егет! +Миңнулла, зыян юк, үтәр, эчкәннеке генәдер бу, сез мине бөтенләй үк сызып ташларга җыенмагыз әле, Александр Семенович, дип караса да, Колчин эшне бик кызу тотты: +- Мин - коммунист, иптәш Гайсин, күрә торып кешене үлемгә дучар итәргә минем хакым юк! - диде дә, ун кешелек атлы отряд биреп, Миңнулланы икенче көнне үк Усыга озаттырып куйдыртты. +Эш сәгате инде күптән чыккан булса да, өяз башкарма комитеты председателе Емельян Петрович Колегов кайтып китмәгән иде әле. +- Ниһаять, кайттыңмы, иптәш Гайсин! - диде ул, куанып. - Сине эзләтә-эзләтә чәчләр агарып бетә язган иде инде монда! Берсе әйтә, исәндер ул, ди. Икенчесе әйтә, үтергәннәр аны Воскресенскида, үтергәннәрен үз күзләре белән күрүчеләр булган, ди... Әйдә, әйдә, якынрак килеп утыр да сөйлә әле: кайларда булдың, ниләр күрдең, ничек исән калдың?.. +- Ярый, ничек булса да булган, иң мөһиме шул - үзең исән-сау әйләнеп кайткансың! - диде ул, Миңнулла аңа башыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәч. - Ну шулай да мин бер нәрсәне һич тә аңлый алмыйм: теге чакта йә Карый, йә Ашап волкомыннан отряд алмыйча, нигә башта Барсайга ялгыз гына барасы иттең син? +- Волкомга караган авыллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп кайтмак булган идем, Емельян Петрович. +- Юк, минемчә, син нәрсәнедер яшерәсең монда! Күзеңнән күреп торам - яшерәсең! +Эшләр болайга киткәч, Миңнулла серне ачарга, Зәйнәп турында сөйләп бирергә мәҗбүр булды. +- Менә монысына мин ышанам! - диде Емельян Петрович. - Үзем дә шундыйрак бер нәрсә түгел микән дип уйлаган идем аны. Эх, егет, егет! Яратам дип, хатын-кыз артыннан йөри торган заманмы соң хәзер? Ил күләмендә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә буржуйларга каршы иң кискен көрәш барган хәзерге вакытта гына түгел, тыныч заманнарда да менә дигән ир-атлар харап булган лабаса шул мәхәббәт дигән чир аркасында. Хатын-кызның итәге киң аның, энем, аңа барысы да сыя. Тарихка гына күз сал азрак: күпме сугышларның башы шул хатын-кызларга барып тоташа! Күпме байлык туздырылган, күпме халык кырылган, күпме балалар ятим калдырылган, күпме патшалар тәхетләреннән колак каккан шул ярату дип атала торган йөгәнсез хис аркасында! Инде килеп, менә син... Шулай башсызланып йөрергә ярыймы соң инде синең шикелле җаваплы эштә эшли торган кешегә! Уком председателе урынбасары лабаса син, Гайсин! +Рәхмәт көтмәгән иде Миңнулла. Ләкин бу агай мәсьәләне болай тирәнгә алып кереп, тарихка һәм сәясәткә үк китереп терәр дип тә уйламаган иде. Шулай да бирешергә теләмәде. +- Тарихта сез әйткәннәрнең киресен раслый торган мисаллар да аз түгел, Емельян Петрович. +- Мәсәлән? +- Мәсәлән, теге сез әйткән зиннәтле сарайларның җимертелүе генә түгел, салдырылуы да шул ук мәхәббәт дигән нәрсә белән бәйләнгән бит. Аларның күбесе хатынкызлар хөрмәтенә, хатын-кызлар истәлегенә яки шуларга атап салынган! +Миңнулланың бу җавабына каршы куярлык дәлиле юк иде булса кирәк, Емельян Петрович нервланып ишекле-түрле йөренеп алды һәм, ныклап ук ачулана башлап: +- Син, егет, мине андый юк-бар белән бутарга маташма! - диде. - Үзең уйлап кара азрак: күпме көч, күпме кан түгеп яулап алынган революция язмышы кыл өстендә торган хәзерге вакытта башкалар да, менә шушылай синең кебек, дөньяларын онытып, яраткан кызы артыннан чаба башласа һәм дошман кулына синең кебек барып каба башласа, кая китәр ул аннары? Кем сугышыр ул дошманга каршы, кем саклап калыр совет властен? +- Ярар ла инде, Емельян Петрович, очраклы гына килеп чыккан бер нәрсәдән әллә нинди зур нәтиҗәләр ясамагыз, зинһар. Сүз дә юк, мин гаепле. Гаебемне таныйм һәм кичерүегезне сорыйм. Ләкин шунысын да әйтми кала алмыйм: әгәр әнә шул Барсай кызын яратмаган булсам, аклар шул тамаша кыйнаганда мин, ихтимал, түзә алмаган булыр идем! +- Йа Рабби! - диде Емельян Петрович, аптырап. - Ул әле һаман бернәрсә дә аңламаган икән! Ну, егет, әгәр бүтән чакта шушылай сөйләнеп утырсаң, билләһи дип әйтәм, минут та тотмыйча берәр атнага каталажкага ябар идем мин сине! Кызганычка каршы, вакыты андый түгел. Син миңа менә болай, - ул муенына баш бармагы белән аркылы сызып күрсәтте, - кирәк хәзер! Шуңа гына кичерәм мин сине. Ә хәзер, давай, конкрет эшкә күчик... +Емельян Петрович өяз башкарма комитеты аппаратларындагы хәлләрне аңлатып бирде. Миңнулла "командировкада" йөргән арада анда да шактый үзгәрешләр булган икән. Кайбер иптәшләр үзләре теләп фронтка киткән. Кайберләрен эшләрен тиешенчә алып бара алмаганга азат иткәннәр. Ә берсе теге сатлыкҗан Михайлов белән аклар ягына сызган. +- Шулай да хәзер эшләр ярыйсы инде, - диде Емельян Петрович. - Тик менә үземә урынбасар итеп куярлык кешене генә таба алмыйча йөри идем әле. Синең кайтып төшүең бик тә яхшы булды. Давай, иртәгәдән үк шул постка җигел дә йөкне бергәләп тарта башларбыз! +- Андый эшне эшләрлек хәлем булса, Колчин отрядыннан да китәсе түгел идем мин. Сәламәтлекнең рәте китебрәк тора шул, Емельян Петрович. Кимендә ун-унбиш көн ял кирәк миңа. Шуңа күрә үзебезнең авылга кайтырга да әти-әни тәрбиясендә булып, азрак рәткә кереп килергә иде исәп. +Петрович, күңелсезләнеп китеп, берәр минут чамасы уйланып торды да: +- Революция язмышы хәл ителгән бу көннәрдә безнең җиңүне теләгән бер генә кеше дә авырырга тиеш түгел! - диде. - Ә коммунист кеше, иптәш Гайсин, бигрәк тә! +- Барысын да бик яхшы аңлыйм, Емельян Петрович. Ләкин сез дә мине аңлагыз: хәлем әйбәт түгел минем. +Өстәлдә яткан кызыл йолдызлы фуражкасына карап, Петрович беркавым уйланып утырды. Аннары, кинәт кенә дәртләнеп китеп: +- Яхшы, - диде. - Алайса, син дигәнчә эшлибез. Урынбасар мәсьәләсен хәзергә ачык калдырып торабыз. Ә син иртәгә үк үзеңнең Карыеңа кайтып китәсең. Шунда ял итәрсең, дәваланырсың. Ләкин шул ук вакытта кайбер эшләр белән дә шөгыльләнергә туры килер. Мәле, тот әле кулыңа каләм белән кәгазь дә язып бар әле ниләр эшләргә кирәк булачагын. Башладык: а) Карый волостена караган авылларда партия ячейкалары төзергә; б) җирле халыктан кызылгвардиячеләр отрядлары оештырырга; в) волость хәрби комиссариаты төзергә; г) фронтка кешеләр мобилизацияләүне оештырырга; д) комбедларга продналог җыюда ярдәм итәргә. Булдымы? +- Булуын булды да, Емельян Петрович, ләкин мин боларның... - дип, Миңнулла авыз ача башлаган иде дә тегесе: +- Ярый, Гайсин, иртәгә бәйрәм түгел, кайтыйк инде, - дип, сүз озайтып торырга юл куймады һәм: - Сау бул! Ә иртәгә секретарь килгәч, мин сиңа вәкаләт мандаты яздыртып бирермен, - диде дә, кайда тукталдың, кереп кунар җирең бармы, дип сорарга да онытып, кайтып китте. +Миңнулла исә кичкырын кеше борчып йөрергә арусынмады, өяз кызылгвардиячеләр отряды штабына барып кунды. +Карый волкомында хәлләр шәптән түгел икәнлеген Емельян Петрович сүзләреннән үк сизенгән иде Миңнулла. Әмма андагы эшләр ул көткәнгә караганда күп мәртәбә мөшкелрәк булып чыкты. +Теге чактагы шикелле көтелмәгән күңелсезлекләргә юлыгып, тагын әти-әнине күрми калмагаем дип, Миңнулла бу юлы Карыйга, туп-туры өйләренә кайтып керде. Әтисе дә, әнисе дә өйдә иделәр. Әтисе, гадәтенчә, бер дә алай исе китмичә генә каршы алды: +- Син дә исән икәнсең әле, улым, нихәл? - дип кул биреп күреште дә, эше шуның белән беткәнгә санап, шыпырт кына сәкегә барып утырды. +Ә менә әнисе, бичара, ни эшләргә белмәде инде! Башта: +- Әй, балакаем, әй, җанкисәгем, исән икәнсең ләбаса! Исәннәр генә икәнсең, күз нурым! Сине Бугурутскига апкитеп атып үтергәннәр, имеш, дип котларыбызны алып бетергәннәрие бит безнең! - дип, дөньядагы бар кешенекеннән дә йомшак җылы куллары белән Миңнулланың битләрен, киемнәрен сыпыра-сыпыра, сөенеченнән бер елап алды. - Кайларда гына булдың, ниләр эшләттеләр сине, бала: коры сөяк белән тирегә генә калгансың ич! Кай җиркәйләрең авырта? Бигрәкләр бетерешкәнсең бит! - дип, кайгырып, икенче тапкыр елады. Шуннан соң, әй, үзем дә инде, онытылып утырам икән, каяле, чәй куеп җибәрим әле, дип, самавырга тотынды. Үзе шунда, эш арасында, Миңнулланың кайларда булганын инәсеннән җебенә хәтле сораштырырга да онытмады. Аннары үзләрендә булган хәлләрне сөйләргә кереште: +- Алланың каһәресе генә төшсен инде, улым, акларына да, байларына да. Шулар болгата бөтен дөньяны. Менә әле атна-ун көн элек кенә безнең дә котларыбызны алып, тәңкәләребезгә тиеп беттеләр. Теге Чирканды мулласының малае Хәйрулла дигән нәрсә җиде төн уртасында дүрт мылтыклы кеше ияртеп керде дә, бер каммуныңның башына җиттек, икенче каммуның кая, дип, Зәйнулланы таптырырга тотынды. Ярый әле шуннан ике көн алдан гына абыең фрунтка язылып китеп барганые. Мин тегеләргә, кайда икәнен белмим, сугышка алып киттеләр аны, дигәч, әлеге шул Хәйрулла дигәне, әһә, анысы да сәвитләрне яклап сугышырга киттемени, дип, тешләрен ыржайтып килеп, яңагыма чапты. Аннары, малайларыңның байларны талап җыйган алтыны кая, дип дупрусларга тотынды. Безнең өйгә андый нәрсәнең кергәне дә җук, нахак сүз сөйләп гөнаһлы булма, дигәч, малайларың гына түгел, син үзең дә камунист, ахры, җен карчыгы, дип җелегемә тиде. Аннары бер сарыгыбызны суйдылар да итен үзләре белән алып киттеләр. Йөрәк-бавырларын да калдырмадылар. +- Абыйга ник бәйләнә соң алар, әни? Коммунист түгел иде бит ул. +- Камунист булды шул инде ул да. Сине үтергәннәр дип ишеткәч, аның урынына үзем калам дип, камунист булганые. Һәй, улым, безнең Карыйдагы хәлләрне белсәң син! +- Ниләр булды тагын, әни? +- Ярар, сөйләп кенә бетерә торган түгел ул. Вулкумга баргач, үзең күрерсең, тикшерерсең әле. Әйдә, дөнья хәлләрен куеп торып, һәйбәтләп бер чәй эчик әле башта. Синең өчен кайгырып инде кайчаннан бирле җүнләп чәй дә эчкәнем җугые. +Миңнулла волком бинасына барып кергәндә, барлык бүлмәләр дә шыр ачык һәм буш, тик ишегенә "Председатель" дип язганында гына сакалын ялт иттереп кырган, башына колакчын бүрек кигән бер агай, дөньясын онытып газетага текәлеп, өстәл янында утыра иде. Миңнулла кергәнне әллә сизмәде, әллә сизмәгәнгә салышты - күтәрелеп тә карамады. Тик Миңнулла юри каты итеп икенче тапкыр сәлам биргәч кенә, ниһаять: +- Безнең хәлләр ничава. Әмма моңарчы безгә ишек шакып керә торганнарые! - диде. Ләкин Миңнулланың комиссарлар кия торган күн тужуркадан, бил каешына наган тагылган икәнен күргәч, кинәт йомшара төшеп: - Әйдә, түргә уз! Сине кем дип белик, кайдан килеш? - дип тезеп китте. Урыныннан торып, өстендәге брезент кожанын рәтләгәндәй итте. Кожан эченнән пинжәк кигән, пинжәген каеш белән буган һәм шул каешына кылыч тагылган иде. "Волком дежурные булса кирәк", - дип уйлап алды Миңнулла. +- Мин шушы авыл егете. Өяздән килдем. Исемем - Миңнулла. Фамилиям - Гайсин. Ә сез үзегез кем буласыз? +- Безме?.. Кая, дукумитыңны күрсәт әле, энекәш. +Миңнулла үзенең Карый волостена өяз вәкиле буларак андагы эшләрнең торышын тикшерергә җибәрелүен, кирәк очракта хәтта волком составын үзгәртергә дә вәкаләте булуын раслаган мандатын сузды. +- Рәхим итегез! +Агай бик зур дикъкать белән, ләкин хәрефләрне йөзтүбән тотып "укый" башлады. "Шыр надан, ахрысы! - дип уйлап алды Миңнулла. - Кем икән соң бу?" +- Тәк, - диде агай, мандатны "укып" чыккач. - Пунятны. Значыт, уязни кәмиттән килгән иптәш буласың икән? Бик хуп, бик хуп, әйдә, түргә уз. Зерә дә кирәк чакта, зерә дә вакытында килеп төштең бит әле син! Этү безнең эшләрнең рәте-чираты китеп, эт - баш, сыер аякка әйләнеп барадырые монда. Фамилияңне ничек дигәннең әле? +- Гайсин. Ә сез үзегез кем буласыз соң? +- Безме? Без, иптәш Гайсин, шушы Карый авылыныкы Сабитов Сәгыйдулла булырбыз. +- Мин сезне нигәдер белмим, Сәгыйдулла агай? +- Белмәвең гаҗәп түгел, беләм, дисәң гаҗәп булырые. Күп еллар читтә йөргән кеше мин. Кайтуыма ике ай да тулмаган әле. +- Кайда идегез? +- Баку якларында. Нефте эшендә чиләндем. +- Нигә кайтасы иттегез соң? +- Туган илемне сагынып кайттым. +- Ә волкомда кем булып эшлисез? +- Кучер булып эшләгәнием. Ну пука вулкум персидәтеле урынында эшләп торырга туры килә әле. +- Ә председатель үзе кайда? +- Аклар ягына сызды ул. +- Кайдан беләсез? Сезгә әйтеп киттемени кая барасын? +- Әйе. Мине дә үзе белән китәргә кыстаганые. Ну мин бармадым. +- Нишләп? +- Каку й интирис миңа симияне, бала-чагаларны ташлап, әллә кемнәргә ияреп йөрергә? Болай да өч ел чегән тормышында яшәттем инде ул бичараларны. +- Кем иде соң ул председатель?.. +Сораша торгач, Миңнуллага менә нәрсәләр мәгълүм булды: июль ахырларында Советка каршы элементлар Карыйда фетнә күтәргәннәр дә элекке волком председателен атып үтергәннәр икән. Волком членнарыннан өч кешене кулга алып, каядыр озатканнар. Өяздән отряд китереп ул фетнәне бастыргач, волком аппаратын яңадан оештырырга туры килгән. Әмма әлеге шул контрларның тырышлыгы белән аның составына күбесе Советка каршы кешеләр кертелгән. Председатель итеп билгеләнгән Шәйхелислам Шәйхетдинов белән секретарь итеп билгеләнгән Гарифулла Таҗиевлар, эшли башлауларының беренче көннәреннән үк контрлар коткысына бирелеп, шулар мәнфәгатен кайгырта башлаганнар. Ә менә хәзер, бу якларга кызыл гаскәрләр якынлашып, тегеләрнең артларына су керә башлагач, волком эшен ташлап, төннәләтеп аклар ягына сыптырганнар. Волость идарәсе комиссары шулай ук аларга ияреп тайган. Менә шул хәлләрдән соң, бөтенләй үк хуҗасыз булып тормасын дип, волком председателе вазифасын Сәгыйдулла агай үз өстенә алган да кулыннан килгәнчә эш итеп торган көне икән. +- Сез партия членымы? +- Түгел. Теләктәш ләкин. Партиягә керергә исәп бар иде дә, укый-яза белмисең дип, алмадылар. +- Минем мандатны укыдыгыз бит. +- Мин болай гына, фурмысы килсен өчен генә укыган атлы булдым. +- Председательлек итү читен түгелме соң? +- Бу заманда кемгә җиңел инде ул, энекәш. Кыен булса да, түзәргә туры килә. +- Кайчаннан бирле председатель инде? +- Бүген атна була. +- Ниләр эшләдегез шул бер атнада? +- Шәйхеттинев заманында, фронтка кешеләр җыйнап җибәрергә кушып, өяздән кәгазь килгәние. Авылларга шул хакта күрсәтмәләр җибәрдем. Аннары авыл ярлылары кәмитетләренә прутналук җыярга кушып хәбәр иттердем. +- Ничек соң, үтиләрме күрсәтмәләрегезне? +- Бик алай ашкынып тормыйлар шул үтәргә. Бер кеше дә, бер олау икмәк тә җибәргәннәре юк. Миннән һаман сорашасың да сорашасың, үзеңнән дә сорыйм әле: син үзең нинди эш белән чыккан кеше соң? Әллә шул прутналук белән мибилизация буенча йөрүме? +- Алар белән дә кызыксынам. Эшлисе эшләр күп иде, Сәгыйдулла агай, ләкин кайдан башларга аптырабрак калдым әле. +- Әгәр син безгә ярдәм итеп, безнең эшне юлга салырга дисең икән, иң башта син минем автарититны күтәрү чарасын уйла. Иң башта Карый халкы да, вулыс авылларындагы халык та мине персидәтел итеп танырга тиеш! Югыйсә минем белән исәпләшергә теләмиләр. Бүтәннәре турында әйтеп тә тормыйм инде, хәтта хатынга тикле, синнән персидәтел чыкканчы, кызыл кар явар, шайтан да кушмаганга йөрмә куштаннанып, дип, нирбыга тия. Менә шуның авызын томалар өчен дә, бүтәннәрне ышандырыр өчен дә миңа бик һәйбәт кенә пичәт кирәк булыр. +- Волкомның печате булгандыр ич. Кая соң ул? +- Кая булсын, әлеге шул Шәйхеттинов апкиткән инде. Син мине тыңлап бетер әле. Аннары килеп, вулкумда палитаттил, зиматтил, прутаттил вә һәм шуның ише башка аттиллар да булырга тиешле бит инде. Шуларны да тергезеп җибәрергә туры килер. +- Алары шулай. Ләкин, укый-яза белмәгәч, председатель булып эшли алырсыз микән соң, агай? Бик мәшәкатьле эш бит ул. +- Камунист түгел дип кенә әйтмәсәң, анысы өчен хафаланма, энекәш. Башы эшләп, сиклитары әйбәт булган нәчәнниккә уку-язуны белүнең алай артык кирәге юк аның. Дукумитларга кул куя белсә, шул җиткән. +- Ә секретарь итеп кемне алмак буласыз соң? +- Алып торасы юк, эшли инде ул. +- Кем ул, кайда? +- Үземнең малай. Йомыш белән бер җиргә генә җибәргәнием әле. +- Русча укый-яза беләме? +- Әйе. +- Кайда укыган иде соң ул? +- Кайда дип, алай мәптекләргә йөреп үк укыганы булмады булуын. Тегендә, нефте чыгара торган җирдә, урысы-татары бергә яшидерие. Урыс малайларыннан өйрәнгән инде шунда. +- Ничә яшьтә улыгыз? +- Озакламый унҗидегә чыга. +"Миннән бер генә яшькә кече икән, - дип уйлап куйды Миңнулла. - Чыннан да укый-яза белсә һәм терерәк булса, берәр эшкә тартырга кирәк үзен". +- Волкомыгызның хуҗалары качып киткәнен өязгә нигә шушыңарчы хәбәр итмәдегез, Сәгыйдулла агай? +- Башта үзеңә бер сорау бирим әле, энекәш: син безгә ялгызың гына килдеңме, әллә әтрәт беләнме? +- Отряд белән. +- Туты шул менә! Ярый әле әтрәт алып чыгарга акылың җиткән. Берүзең генә чыксаң, минем белән менә шушылай итеп төпченеп тора алмаган булырыең. +- Нишләп? +- Ялгыз юлга чыгулар бик хәвефлегә әйләнеп китте бу араларда. Әле кичәгенәк кенә Усыга барырга дип кузгалган ике кешенең башына җиткән контрлар. Кешеләре кемнәр диген әле син аның: алтмышка җиткән бер карчык та алты-җиде яшендәге бер сабый бала бит! +Эш майтара алырдай һәм совет властена турылыклы кешеләрне табып, Карый волкомын яңабаштан оештырганчы атнадан артык вакыт үтеп китте. Ярый әле Сәгыйдулла абзыйның малае Фәйзулла булды. Миңнулла шикелле яшьтән революцион түгәрәкләрдә катнашып йөргән кеше булмаса да, сәяси яктан бик әйбәт мәгълүматлы һәм акыллы егет иде ул. Кулына эләккән газеталарны, китап һәм брошюраларны берсен дә калдырмыйча укып бара икән. Унынчы сентябрьдә Казанның, уникенче сентябрьдә Сембернең аклардан азат ителүен дә белә. Ленинга һөҗүм булганын да ишеткән иде. Тик, Ленин тикле Ленинга атарга кемнең кулы барсын икән дип, ул хәбәрнең чыннан да дөрес булуына гына ышанмаган. Хәтта Миңнулла Ленинның Каплан тарафыннан яралануы турында газетада басылган мәкаләне күрсәткәч тә, юк, барыбер ышанмыйм, минем өчен барыбер исән ул һәм гомерем буена шулай исән булып калачак, дип, үз фикереннән кайтмады. +Волкомга председатель сайлау мәсьәләсе килеп баскач, Миңнулла, һич икеләнмичә, ул урынга әнә шул Сабитов Фәйзулланы тәкъдим иткән иде. Әмма, булдыра алмас, яшьрәк әле ул дип, аның фикерен хупламадылар. Фәйзулла үзе дә риза булмады: +- Бүтән теләсә нинди эшкә куйсагыз да риза, ләкин андый зур җаваплылыкны үз өстемә ала алмыйм, - диде ул. - Тәҗрибәм дә, андый эшкә маһирлыгым да юк минем. +- Алайса, кемне тәкъдим итәсез соң? - диде Миңнулла. - Ягез, кемнәрдә нинди фикерләр бар? +Сәгыйдулла агай урыныннан торды да, бүреген йомарлый-йомарлый: +- Кемне дип, менә... мин... моңарчы эшләп килдем ләбаса. Нүжәли артабан да эшли алмам икән, - диде. +Җыелыштагылар мыек астыннан гына елмаешып куйдылар. Хуплап сүз әйтүче булмады. +Председатель булырга бүтән кулай кеше дә, теләүче дә юк иде. Ахырдан Миңнулланың үзенә килеп туктадылар. +- Минем хәлем әйбәт түгел, иптәшләр. Авырып йөрим. Дәваланып, азрак ял итеп китәргә дип кайткан кеше генә бит мин. Ярдәм итүен итәрмен, ләкин председатель итеп үзегезнең арадан берәрегезне куегыз! - дип караса да, тегеләр: +- Син бит аяклы авыру. Курыкма, артык борчымабыз. Безгә синең киңәшең кирәк, эшнең рәтен белеп-әйтеп торуың кирәк. Калган ягын үзебез чамаларбыз без аның. Волком эшләрен бер кат тәртипкә салганчы гына эшләп тор инде, энекәш! - дип чат ябыштылар. +Аннары әлеге укымышлы егет Фәйзулла да: +- Әгәр син председатель булсаң, урынбасарың булып эшләргә мин каршы түгел, - дигәч, Миңнуллага ризалык бирүдән башка чара калмады... +Хәле шәптән булмаса да, җаваплылыкны өстенә алгач, Миңнуллага шул көнне үк эшкә керешергә туры килде. Ә эш муеннан иде. Аннары килеп, аны һәрнәрсәне дөрес хәл итә ала торган җитәкче дип санасалар да, ул үзе дә мондый эштә башлап йөргән кеше түгел иде бит әле. Шуңа беренче көннәрдә бик кыен булды. Волком председателенә дип килгән кешеләр, Миңнулла бүлмәсенә кергәч, аның председатель икәнлегенә ышанмыйча интектерделәр. Зур көрәк сакаллы, дәү таза гәүдәле бер рус карты белән булган әнә шундый аңлашылмау күңеленә аеруча нык сеңеп калды Миңнулланың. Башта ишек шакып, тыйнак кына булып килеп кергән иде ул карт. Ә менә өстәл артында әле яңа гына мыек чыга башлаган Миңнулланы күргәч, сәлам дә биреп тормастан: +- Тфү, черт, тагын урынында түгел икән! - дип кире борылып чыга башлады. +- Ә кемне эзли идегез соң сез? - диде Миңнулла. +- Волком председателе Гайсин кирәк иде лә! +- Рәхим итегез алайса. Мин - Гайсин. +- Лыгырдап тормасана, молокосос! +Шулай диде дә, ишекне шартлатып ябып, чыгып та китте. Күрәсең, волком ишеге төбендә постта торучыга ник мине алдап керттең дип бәйләнгәндер, болдырда кычкырышкан тавышлар ишетелә башлады. Аннары сакчы, аркасына мылтык терәп, картны Миңнулла бүлмәсенә алып керде дә: +- Уф, нишләтим икән, иптәш Гайсин, бу томананы? Синең волком председателе икәнлегеңә һич кенә дә ышанмый бит! - диде. +- Ни йомыш иде сезнең, агай? - диде Миңнулла, каны кыза башласа да, тыштан тыныч булырга тырышып. +- Йомышымны мин бары тик волком председателенә генә әйтергә телим. Кая ул? - диде карт, гел үз туксанын туксанлап. +Инде Миңнулла да кызды: +- Мин председатель, дип әйтеп торам бит инде сиңа! +Карт барыбер ышанмады. +- Давай алайса мине председательнең урынбасарына алып кер! - диде ул сакчыга. - Бу молокососка сөйләп сүз әрәм иткәнче, ичмаса, председатель урынбасарына сөйләрмен. +- Атып кына үтеримче, иптәш Гайсин, шушы төнтекне? - диде сакчы, картка ачуыннан тәмам калтырана башлап. - Бер ахмакны үтергәннән генә дөнья харап булмас әле. +Ләкин картның исе дә китмәде: +- Кемне атып үтермәкче буласың әле син, анаңнан ялангач туган нәрсә?! - диде ул, бер дә ашыкмыйча гына сакчыга борылып. - Кулыңа мылтык тоттырганнар икән, кемне атсам да ярый дип уйлыйсыңмы әллә син? Әй, афәт! Атарсың менә, аттырырмын мин сиңа! Әйдәле, председатель урынбасары янына алып кер әле мине. Күрсәтим әле мин сиңа кемне атарга исәп иткәнеңне! +Бу картны Сабитов янына кертеп торудан мәгънә юк - аңа да ышанмаячагы көн кебек ачык иде. Шул ук вакытта йомышын йомышламыйча чыгарып җибәрү дә ярамый, чөнки аның ниндидер мөһим эш белән килгәнлеге кыяфәтеннән үк күренеп тора. Шуңа Миңнулла кискенрәк чара кулланырга булды: +- Әгәр үзегезнең кем икәнлегегезне һәм нинди эш белән килүегезне хәзер үк әйтмисез икән, мин сезне кулга алырга мәҗбүр булам, бабакай! - диде ул. - Йә, кайсына риза буласыз? +Бары шуннан ары гына йомшарып китте карт. +- Ярар, сөйлим инде алайса. Тик башта сакчыңны чыгарып җибәр әле. +Сакчы чыгып киткәч, карт өстәл янына ук килеп утырды да: +- Матвеевка авылыннан Степанов Григорий булам. Григорий Петрович. Пожалуйста, менә туу турындагы таныклыгымны да алып килдем, - диде. Миңнулла ышанмаудан бигрәк картның күңеле булсын өчен генә таныклыгын карап кире биргәч, Григорий Петрович, пышылдап кына: +- Мин синең Гайсин икәнеңә ышанам, ну шулай да син дә берәр документыңны күрсәт әле, энекәш, - диде. +Миңнулла мандатын сейфтан алып күрсәткәч, картның йөзе кояштай яктырып китте һәм ул ни гомер көттереп йөдәткән серен чишәргә кереште... +Григорий Петрович җентекләп, озаклап сөйләгән ул сернең асылы бик гади һәм менә нәрсәдән гыйбарәт иде: Матвеевка авылында урта хәллеләр чутында йөри торган җиде кулак бар һәм алар артык икмәкләрен дәүләткә тапшырырга теләмичә, яшереп саклыйлар икән. Григорий Петрович аларның икмәкләре кая яшерелгәнен белә, әгәр Миңнулла волостьтан продотряд җибәрсә, отрядка ярдәм итәргә дә әзер икән. +Картның бу тәкъдиме бик мөһим: кулакларның яшергән икмәген табып, фронтка озатырга кирәк иде. Ләкин отрядсыз кая барасың? Ә отряд ул көнне өйдә юк, азыктөлек бүлеге начальнигы белән икенче бер авылга киткән иде. +- Әйдә бүген үк барыгыз минем белән! - дип, карт бик ашыкса да, Миңнулла аны: +- Шушы араларда барып чыгарбыз, тыныч бул, Григорий Петрович, - дип ышандырып калырга гына мәҗбүр булды. +Аклар кулында тоткын булып яткан чагында, Миңнулла, әгәр исән-имин кайта алсам, иң элек әти-әнине, аннары Зәйнәп-сылуны күреп сөйләшер идем, дип күңеленә беркетеп куйган иде. Нинди генә ашыгыч эшләре булса да, берсе белән дә исәпләшеп тормастан, Барсайга барып кайтырга иде исәбе. Карыйга кайтып эшли башлаганына инде менә икенче атна китте, әмма кичектергесез көндәлек эшләр артыннан йөреп, тәки шул Барсайга бара алганы юк иде әле. +Ул кайчан шул максатына ирешер иде икәнен әйтүе кыен, әмма, Григорий Петрович чыгып китү белән, Зәйнәп үзе волкомга килеп керде. +Узган җәйдә ул тагын да чибәрләнебрәк киткән. Йөреш-хәрәкәтләре сылу-салмакланган. Кыяфәтендәге балалык чалымнарының эзе дә калмаган. Күз карашлары җитдиләнгән, хәтта кирәгеннән артыграк та җитдиләнеп киткән шикелле. Буйга да сизелерлек үскән. Ә күзләре нишләптер бик моңсу. Аннары тәнгә дә бик ябыккан. "Замананың авырлыгы безнең ир-ат халкына гына түгел, кыз балаларга да кагылмыйча үтми икән шул", - дип уйлап алды Миңнулла. Әгәр менә шушы кызны күрсә, сөйләшеп сүзе бетмәс шикелле тоела иде Миңнуллага. Ә менә хәзер, кыз аның янына килеп кергәч, ул нигәдер югалды да калды. Әйтәсе сүзләре кинәт онытылды һәм теле тотлыкты. +- Нихәл, Зәйнәп? - диде ул, ниһаять, телгә килеп. - Үт әйдә, тарсынып торма! +- Син булгач, тарсынмыйм инде, - дип, кыз өстәл янына килеп утырды. +- Кайчан килдең, Зәйнәп? Шушындый мәхшәрдә ничек курыкмыйча юлга чыктың? +- Авыл кешеләренә ияреп килдем. Куркып кына ятып булмый гел. Курка-курка туеп та беттем инде. +- Барсайда ниләр бар соң? Сафиулла агай белән Әминә апа ару гына торалармы? +Кызның ике күзеннән дә мөлдерәп яшь чыкты: +- Син әле ишетмәдең дәмени, иптәш Гайсин, бездә ниләр булганын? +- Нәрсә, әллә берәр күңелсез хәл булдымы, Зәйнәп? +- Әти белән әни юк инде минем, - диде кыз, тыелгысыз аккан күз яшен сөртә-сөртә. - Сәйфи бай малае Шакир атып үтерде икесен дә. +Миңнулланың башы әйләнеп китте. +- Ни өчен, Зәйнәп? +- Шул ми... минем өчен инде. Кызыңны бир, дип бик аптырата башлагач, әти мине башка авылга илтеп куйган иде. Шуннан теге, табып бирегез кызыгызны, дип, башта әнине дә, әтине дә кыйнаган, аннары аларның күз алдында безнең өйне яндырган. Әти белән әни минем кайда икәнне һаман әйтмәгәч, икесен дә атып үтергән. Ә мине күрше авылдагы туганнарыбыз яшереп асрады. Сине волком председателе итеп куйганнар дигәч, монда килдем әле менә. Миңа берәр эш таба алмассыңмы икән дигән идем. +- Эше булыр ла аның. Тик менә ниндирәге кирәк соң сиңа? +- Мин барысына да риза. Волкомыгызга җыештыручы итеп алсагыз да ярый. Шушында кунып йөрергә рөхсәт итсәгез, миңа берни кирәк түгел. Ә авылга кайтмыйм мин. Теге хәшәрәт Шакир килеп чыгып үземнең дә башыма җитәр дип куркам. +- Азрак укый-яза белмисеңме соң, Зәйнәп? +- Укый да, яза да беләм. +- Кит аннан! Кадимчәме, җәдитчәме? +- Җәдитчә. +- Соң нигә күптән шулай дип әйтми утырасың аны! Молодец та кеше булып чыгасың бит әле син, болай булгач! Алайса, әгәр риза булсаң, мин сине волкомга секретарь итеп алам, яме! Шунда минем янда азрак русчасын да өйрәнерсең дә аннары үзеңне халык мәгарифе бүлегенә алырбыз. Әле өченчекөн генә мәгариф бүлеге ачарга дип өяздән күрсәтмә килгән иде. +- Ә мин русчасын да ипилек-тозлык кына сөйләшә алам. Аз гына укый да, яза да беләм шикелле, - диде кыз кыю гына итеп. +Аның бу сүзләре Миңнулланы тәмам хәйран итте. +- Син минем сорауны яхшылап ишетеп җавап бирдеңме, Зәйнәп? - диде ул, кызга ышанып бетмичә. - Русча сөйләшү һәм русча укый-яза алу турында сораган идем мин синнән. +- Мин дә шул турыда әйтәм. Бала чагымда бездә фатирда рус тимерчесе торды. Аларның минем шикелле кызлары бар иде. Шул чакта мин аннан русча сөйләшергә һәм азрак кына укырга-язарга өйрәнеп калдым. Ә ул кыз миннән безнең татар телен өйрәнде. +Миңнулла, өстәлендә яткан газетаны алып, Зәйнәпкә сузды: +- Менә шушы газетаны укып кара әле! +"Правда" газетасының унберенче сентябрьдә чыккан саны иде ул. +Алай бик үк йөгерек итеп булмаса да, Зәйнәп шул газетаның баш мәкаләсен хәйран ипле генә укып китте: "Казань взята. Белые бегут по шоссе к Симбирску. Важнейший передовой пост белогвардейского движения пал..." +- Молодец, - диде Миңнулла, көченнән килсә айга сикерердәй куанып. - Булды бу! Менә шушы минуттан үзеңне волкомның халык мәгарифе бүлеге мөдире дип сана! +- Ой, андый зур эшне булдыра алырмынмы икән? +- Ничек кенә булдырырсың әле, дустым! Курыкма, бергә эшлисе бит. Ярдәм итәрмен. +- Алайса тырышып карармын. +Азрак ял итеп, какшаган сәламәтлеген "ремонтлап" килү нияте белән кайткан Миңнулланың ял итәргә түгел, ял турында уйларга да вакыты юк иде хәзер. Дөрес, әнисе Гайниҗамал апа тырыша инде тырышуын. Үзләренең сыеры иртә буаз булганлыктан инде күптән ташланса да, каяндыр табып, сөтен-каймагын да, мәтрүшкәсен дә, тагын әллә нинди шифалы үләннәр дә кайнатып эчертә. Бурсык мае да тапкан. Миңнулла яратмаса да, аны да көчләп-көчләп эчертә. +Әллә әнисенең әнә шул тырышлыгы нәтиҗәсе булды, әллә бу егет көн-төн эш белән мәтәвекләнеп йөри, моның миңа игътибар итәр чамасы бөтенләй күренми, барыбер җиңеп булмас, ахрысы, бу ташбашны, дип, авыру үзе курыктымы - Миңнулланың хәле Карыйга кайткач сизелерлек яхшырды: аңа ит куна башлады, эченнән кан килүе туктады. +Ә өяздән тагын яңа күрсәтмәләр килә торды. Элек Кызыл Армиягә, нигездә, үзе теләгән кешеләрне генә алган булсалар, хәзер сәламәтлекләре ярардай унсигез яшьтән алып кырык яшькә кадәрге барлык ир-атларны фронтка озату мәҗбүри итеп куелды. Сугышка барырга яраксыз дип табылган ир-атлардан авылларда хәрби дружиналар төзү, июль-август айларында кулаклар коткысы белән күп кенә авылларда оештырылган бунтлар нәтиҗәсендә таркатылган ярлылар комитетларын яңадан оештыру, сугышчы кызылармеец семьяларына ярдәм итү, тагын шуның ише мең төрле мәшәкатьләр - барысы Миңнулла өстендә. Кыскасы, кая анда ял да, кая анда авыру турында уйлап торырга вакыт. Хәтта тәүлегенә дүрт-биш сәгать кенә эләгә торган йокысын да тыныч кына йокларга ирек бирмиләр, кайбер мәсьәләләрне төн уртасында торып хәл итәргә туры килгән чаклары да бик еш була. +Бүген дә Миңнулланы бик иртә уяттылар. Кичә волостьның бер авылында фронтка кешеләр җыеп озату белән шөгыльләнеп, аннары партячейка җыелышы үткәреп йөреп, Карыйга төнге берләрдә генә кайтып яткан иде ул. Ә иртәнге биштә волком дежурные килеп җитте: +- Әйдәле, наным Гайсин, синсез эш чыгарып булмый анда. Бажук авылы мужиклары үзләренең комбед персидәтелен тотып алып килгәннәр дә, каталажкагызга ябып куегыз шушы бәндәне, дип тинтерәтәләр. Волком персидәтеле рөхсәтеннән башка беркемне дә ябарга хакыбыз юк безнең, дигән идек, бик каты тавыш күтәрделәр. Персидәтелнең үзен алып кил алайса, диләр. Араларында берсе аеруча нык җикеренә. Өяз ривкумыннан килгән вәкил мин, давай әйткәнне тизрәк үтә, ди. Югыйсә үзеңне дә ариставайт итәрбез, ди. +Миңнулла Бажук председателен - япон һәм герман сугышларында катнашкан, соңгысыннан бер кулын өздереп кайткан Харисов Мөхлис агайны яхшы белә иде. Волостьта иң ышанычлы һәм иң эшлекле председательләрнең берсе ул. Тик Миңнуллага ошап бетмәгән бер ягы бар: чамадан тыш таләпчән һәм кирәгеннән артык кызыбрак китүчән. +Миңнулла волкомга килеп кергәндә дә, Мөхлис агай дежурный белән каты гына әрепләшеп тора иде. +- Нихәл, Мөхлис агай? Тагын кысыр хатыннан бала таптырып йөрисеңме әллә? - диде Миңнулла, уенын-чынын бергә кушып. +- Син алай уенга борма әле, иптәш Гайсин. Бу юлы мин таптырмыйм, бу юлы минем үземнән таптырырга маташалар әле! +- Кемнәр ул? Ни өчен? +- Кем икәнен шайтан белгәнме аның! Ниндидер бер дурак нәрсә килеп чыкты да аристовайт итеп алып килде менә! +- Әйдә, коридорда тормыйк, кереп сөйләшик әле! - дип, Миңнулла Мөхлис агайны бүлмәсенә алып кергән иде - шаккатып калды: бүлмә тәмәке төтене белән тулган һәм шул төтен эчендә унлап кеше ду килеп сөйләшеп утыралар иде. Барыннан да гаҗәбрәге шул булды: теге кешеләрнең берсе Миңнуллага инде күптәннән таныш - әлеге "милләт хадиме" Хәйретдинов Хәйрулла иде. +Хәйрулла да аны танып алды бугай: нидер лыгырдап торган авызын япты да, секунд эчендә кара көеп, телсез калды. +Миңнулла, тиз генә сакчы янына чыгып: +- Отряд командирына әйт, хәзер үк биш кеше алып, монда, минем янга килсен! - диде. Үзе бүлмәсенә яңадан керде: - Сез кайда, иптәшләр, волком председателе бүлмәсендә утырасызмы, әллә каравыл өендәме? +- Без персидәтелне көтеп утырабыз! - диде араларыннан берсе. +- Бик әйбәт. Менә мин булам инде председатель. Ә хәзер, менә бу иптәшегездән башкаларыгыз, - ул Хәйрулланы күрсәтте, - барыгыз да бүлмәдән чыгып торыгыз! +- Алар минем белән килгән кешеләр. Аларның да әйтәсе сүзләре бар! - дип, Хәйретдинов ризасызлык белдерә башлаган иде, ләкин Миңнулла: +- Мин берьюлы ун-унбиш кешене тыңлый алмыйм: Наполеон булып Наполеон да берьюлы тик ике кеше белән сөйләшә алган! Бер дә курыкмагыз, алар белән дә вакыты җиткәч сүз булыр! - дип, эшне бик коры тотты. - Йә, синнән башлыйк, Мөхлис агай, - диде ул, Бажук мужикларын чыгарып җибәреп, форточканы ачып куйгач. - Кемнәр һәм ни өчен кулга алдылар сине? +- Кичә кич, - дип башлады Мөхлис агай, - минем янга идарәгә менә шушы кеше килеп керде дә: "Мин өяз вәкиле, халыкка аңлатасы нәрсәләр бар", - дип, төнләләтеп җыелыш җыйдыртты. Җыелышка килгән кешеләрдән: "Ярлылар комитетыгыз ничек эшли? Сезне кыерсытмыймы?" - дип сораштыра башлады. Андый чакта, үзең беләсең, зарланучылар табыла инде ул. Берсе әйтә, камбид кешеләре минем ашлык суга торган машинамны алды, ди. Икенчесе әйтә, минем атымны алып фәлән кешегә бирделәр, ди. Җиребезне кисеп алдылар, дип тә кычкыра башладылар. Артык малларын законлы төстә алганны әйтми бит алар. Алдылар, ди и шуның белән вәссәлам! Ә менә бу адәм, - ул тагын Хәйруллага ишарәләде, - тегеләрне тыңлап торды да прәме шул җыелыштагы халык алдында ук, ул атларны нинди дикрит нигезендә канфискатсияләдегез, җирләрне нинди дикрит нигезендә кисеп алдыгыз, фәлән дә фәсмәтән дип мине тыкырдата башлады. Ә безнең кулда чыгарып күрсәтергә бернинди дә дикрит юк. Вулыстан язып җибәрелгән күрсәтмәләр белән авыл ярлылары җыелышларының беркетмәләре генә бар бездә. Мин шулай дип әйткәч, менә шушы имансыз нәрсә бөтен халык алдында торып басты да: "Сез боларның берсен дә закон нигезендә эшләмәгән, шуңа күрә менә шушы минуттан мин сезнең камбидны таратам, камбид председателен кулга алам", - диде. Аннары халыкны таратты да мине үзе белән менә монда алып килде. Ярлылар комитеты тарафыннан үзләрен кимсетелгән дип санаучылар да аңа ияреп килде. Әлеге ул кеше әнә шулар иде инде. Менә шул, иптәш Гайсин. +Мөхлис абзый сөйләгән хәлләргә Миңнулла күңеленнән бәя бирә барган иде. Ләкин бер дә алай законга каршы килә торганын тапмады. Барысы да әле шушы елның унберенче июлендә Ленин имзасы белән игълан ителгән декрет нигезендә эшләнгән кебек тоелды аңа. Урыннардагы совет власте бит ул - ярлылар комитетлары. Шулай булгач, авылларда тигезлек урнаштыруны гамәлгә шул комитет ашырмыйча кем эшләсен ди инде? +- Мөхлис агай сөйләгәннәр дөресме? - диде Миңнулла Хәйруллага. +- Мин барысын да законча эшләдем! - диде теге бик батыр итеп. +- Июнь аенда ярлылар комитетлары һәм җирле советлар турында декрет чыккан иде. Сез ул декрет белән танышмы? +- Таныш. +- Шулай булгач! +- Анда ярлы халыкны кимсетмәскә кушкан. +- Әйе, ярлы халыкны шул менә! Ә Бажук комбеды ярлыларны түгел, байларны гына "кимсеткән". +- Байлар инде барысы да качып бетте. +- Калганнары да җитәрлек әле аларның! Әйтегез әле, сез кем? Һәм нигә сез волком белән сөйләшмичә, аның рөхсәтеннән башка Бажукта җыелыш үткәрдегез? +- Без күптәнге танышлар бит инде, иптәш Гайсин! - диде Хәйрулла, ыжлап та бирмичә. +- Мин ул турыда әйтмим. Кайда һәм кем булып эшлисез, дим мин! +Кесәсеннән алып, Хәйретдинов командировка кәгазе сузды. "Моны күрсәтүчеХ әйретдинов Хәйрулла Хәйретдин улы, — диелгән иде анда, - җирле партия һәм совет органнарына агитация-масса эшен яхшыртуда практик ярдәм итү өчен Карый һәм Ашап волостьларына җибәрелә. Бу эшне тормышка ашыру барышында җирле совет органнары иптәш Хәйретдиновка һәрьяклап булышлык күрсәтергә тиеш..." +Үз күзләренә үзе ышанмыйча, Миңнулла командировка бланкасына язылган әлеге сүзләрне тагын бер кат укып чыкты. Ләкин анда барысы да дөрес, барысы да нәкъ менә шулай иде. Хәтта өяз идарәсе комиссариатының печатенә хәтле ап-ачык булып төшкән һәм РКП(б)ның өяз партия ячейкасы секретаре имзасы да дөрес иде. Тик өяз идарәсе комиссариатының командировканы теркәү номеры гына куелмаган иде анда. Ә ул куелган булырга тиеш, чөнки шул хакта катгый күрсәтмә бар иде. Миңнулла менә шуны искәрткәч, Хәйретдинов: +- Миңа аны теркәтергә кирәк икәнен әйткән кеше булмады, - дип җавап бирде. +"Кем белә инде аның дөресен генә, - дип уйлап алды Миңнулла. - Бәлки, чыннан да, бу адәм үзе белмәгәндер, ә искәртүче булмагандыр". +- Ярый, - диде Миңнулла, ризалашырга мәҗбүр булып. - Анысы шулай да булсын ди. Ә менә өяздән килгән, хәтта губерна үзәгеннән килгән вәкилләрнең дә волбашкарма рөхсәтеннән һәм волбашкарма вәкиле катнашыннан башка бер генә авылда һәм бер генә төрле җыелыш та үткәрергә хакы юк икәне мәгълүмме сезгә? +- Мин укомда яңа гына эшли башладым. Барлык күрсәтмәләрне белеп бетермәвем дә мөмкин. +"Сөйләшә белә, кабих! Неужели әле кайчан гына совет властеның кан дошманы булып йөргән шушы адәм, фикерен үзгәртеп, безнең җырны җырлый башлады микән?.." +- Сез партия әгъзасы түгелсездер бит, Хәйретдинов? +- Нигә алай шикләнеп кенә сорау бирәсез? Узган елдан бирле партия әгъзасы инде мин! +- Мин Милли Шура турында түгел, Коммунистлар партиясе турында сүз алып барам, Хәйретдинов! - диде Миңнулла, тегене шаярып сөйләшә дип уйлап һәм ипи шүрлегенә менеп төшүдән үзен кыенлык белән генә тыеп. +Ул Хәйретдиновның бүтән теләсә нинди сүзенә, теләсә кем булуына ышанырга әзер, әмма аның Коммунистлар партиясе члены булуын һич тә күз алдына китерә алмый иде. +Ләкин Хәйрулла аны шаккатырып үзенең партия билетын сузды. Билет, чыннан да, Хәйретдинов исеменә бирелгән иде! Барыннан да гаҗәбрәге шул, Хәйретдиновның бу билеты РКП(б)ның өяз комитеты тарафыннан бирелгән. +- Соң син әле моннан бер ай элек кенә контр идең бит, Хәйретдинов, ә билетыңда партиядә унҗиденче елдан бирле тора дип язылган. Моны ничек аңларга инде? +- Мин беркайчан да контр булмадым! - диде теге, күзен дә йоммыйча. - Аклар лагеренда партия заданиесен үтәп кенә йөрдем мин! +- Барсай мужикларына сөйләгән нотыгың да партия заданиесен үтәү йөзеннән идеме? +- Әйе. +"Карале син бу паразитны, кызармый да бит, ичмаса!" +- Безнең өйгә җиде төн уртасында килеп кереп, минем абыйны таптырырга теләп, әнинең теңкәсенә тиюең һәм соңыннан безнең сарыкны суйдырып алып чыгып китүең дә партия кушуы буенча булмагандыр бит?! +- Әйе, анысы да партия кушуы буенча! Гайсин акларга сатылган дигән хәбәр таралган иде. Шуңа күрә азрак тикшерү үткәреп алырга туры килде. +Юк, тегенең сүзләренә дә, документларына да ышанып җитә алмады Миңнулла. Хәйретдиновның өяз вәкиле булып килүен, күрсәтмәләр бирергә хокукы бар икәнлеген, аның күрсәтмәләрен үтәмәсә, соңыннан үзенә кыенга туры килүе мөмкинлеген бик яхшы белеп торса да, бу юлы бернинди кагыйдәгә дә буйсынмаска булды: +- Сез мине гафу итегез, Хәйретдинов, - диде ул, - кайбер нәрсәләрне ачыклаганга кадәр мин сезне кулга алып торырга мәҗбүрмен. +- Кемне? Мине, өяз башкарма комитеты вәкиленме? Миңа кагылырга бернинди дә хокукың юклыгын беләсеңме син, Гайсин? - дип, Хәйретдинов әтәчләнә башлаган иде, әмма Миңнулла аның белән артык вакланып тормады. Тегенең партия билетын да, командировка кәгазен дә үзенең сейфына салып куйды да, инде килеп җитеп, әмер көтеп торган отряд командирына: +- Менә бу кешене КПЗга илтеп ябыгыз әле, иптәш Ногманов! - диде. +Аннары Хәйретдиновның биографиясен һәм партиягә ничек, кайчан кергәнлеген бик җентекләп тикшереп, шул хакта үзенә хәбәр итүләрен үтенеп, шуңарчы аны сак астында тотачагын әйтеп, өяз башкарма комитеты председателе һәм өяз партия ячейкасы секретаре исемнәренә язу язды да аны, бер кызылгвардиячегә биреп, Усыга җибәрде. Шуннан соң, безнең дә сиңа сүзебез барые, дигән теге Бажук "кимсетелгәннәре" исенә төшеп, алары ни җырлар икән, аларын да тыңлап карарга кирәк дип, коридорга чыккан иде, волком дежурные: +- Юк инде алар, иптәш Гайсин. Башлыкларын сак астында алып киткәнне күргәч, шыпырт кына таралып бетте алар! - диде. +Ишеткәне булса да, Миңнулланың Матвеевканы моңарчы күргәне юк иде әле. Урман буена сыенып утырган матур гына бер авыл икән. "Контрларга чыннан да бик уңай икән шул монда, - дип уйлап куйды Миңнулла, Григорий Петровичның волкомда әйткән сүзләрен исенә төшереп. - Урман орынып тора: ашлыкны гомер таба алмаслык итеп яшерергә мөмкин". Авыл зур түгел. Йөзйөз егерме йорттан артык булмас. Чиркәүләре дә күренми. Димәк, бик борынгы авыл булырга тиеш түгел. Аннары тагын шунысына игътибар итте Миңнулла: авыл өйләренең түбәләре күбесенеке йә калай, йә черепица яки такта белән ябылган, бер генә салам түбә дә юк. Каралтылары да нык. Күбесе биек койма белән уратылган. Ә бит, яшерен-батырын түгел, рус авылларында өйләр гадәттә зур булса да, каралтылары болай төзек һәм нык булмый торган иде. Бу авылда зур-зур таш келәтләр дә байтак күренә. Хәтта икешәр катлы йортлар да бар. "Димәк, тормышлары таза боларның. Мөгаен, иген игүдән тыш, тагын ниндидер кәсеп белән шөгыльләнәләр булса кирәк", - дигән нәтиҗәгә килде Миңнулла. +Авылга килеп кергәч, беренче очраган ир уртасы кешедән : +- Ярлылар комитетыгыз кайда? - дип сораган иде, теге: +- Безнең андый нәрсәне ишеткәнебез юк! - дип җавап бирде. +- Ә авыл советы бармы соң? +- Әнә шул тыкрыктан уңга борылгач, сул яктан икенче йорт председательнеке булыр. +Теге кеше күрсәткән өй турына килеп, Миңнулла атыннан сикереп төшүгә, өр-яңа урыс капка ачылып китте дә, баһадирдай киң җилкәле, имән түмәркәседәй нык һәм юан гәүдәле, каны бәреп чыгарга торган кып-кызыл йөзле, утыз-утыз икеләр тирәсендәге бер ир килеп чыкты. "Авылга кереп җитмәдек, инде икенче тап-таза ир кешегә юлыктык. Болар нигә фронтта түгел икән соң?" Миңнулла әнә шулай уйлап алган арада капкадан чыккан кеше, каш астыннан гына сөзеп карап, Миңнулланы һәм аның белән килгән кызылгвардиячеләрне тикшереп чыкты да, ясалмарак кына елмаеп: +- Исәнмесез! Кемнәр буласыз, кайдан киләсез? - диде. +Ул шулай сөйләнгән арада, Миңнулланың колагына болдыр баскычыннан кемнәрдер бик ашыгып кына төшеп, абзар ягына йөгерешкән шикелле тоелды. +- Саумысыз, - диде Миңнулла. - Авыл советы председателе сез буласызмы? +- Әйе. +- Алайса, бик яхшы. Без волкомнан идек. Минем фамилиям - Гайсин. Ә сезгә ничек дип мөрәҗәгать итәргә? +- Волкомның кайсы бүлегеннән? +- Мин волком председателе булам. Сезнең авыл хәлләрен белеп китәргә дип килү иде. Кайда сөйләшәбез: өегезгә алып керәсезме, авыл советыгызның махсус бинасы бармы? +Миңнулла әнә шулай кыю тотынгач, теге, шактый йомшарып: +- Мин - Сидор Андреевич Шишков, - диде. - Безнең әлегә авыл советы бинабыз юк. Монда, минем өйдә генә сөйләшербез. Бер генә минут көтеп торыгыз инде, зинһар. Безнең өйдә тәртипсезрәк чак иде. Рәхим итеп, атларыгызны ишегалдына урнаштыра торыгыз! +Сидор Андреевич шактый озак торып чыкты. Ләкин бу юлы иң якын туганнарын каршыларга чыккандай бик ачылып чыкты һәм Миңнулланы да, аның белән килгән дүрт кызылгвардиячене дә кыстый-кыстый өйләренә, аның да әле түр ягына ук алып керде. Анда инде өстәл әзерләнгән, табын тутырып ризык куелган иде. Эчемлекләре дә җитәрлек күренә. Өй эче кәбестәле аш исе, ит исе һәм аракы исе белән тулган. Кыскасы, бу йортта кунаклар булганлыгы әллә кайдан сизелеп тора. Ләкин өйдә Сидор Андреевичның хатыны һәм ике баласыннан башка беркем дә юк. "Бая хуҗа безнең каршыга чыгып сөйләштереп торган арада ишетелгән тавышлар кунакларныкы булган, күрәсең, - дип фикер йөртте Миңнулла. - Кызык, нинди серле кунаклар булды икән ул? Хуҗа нигә аларны безгә күрсәтүдән курыкты икән?.." +Сидор Андреевич табынга кыстый башлады. Мондый ризыклардан баш тарту гөнаһ булыр иде. Аннары утызкырык чакрым юл килеп, тамаклары да ачыккан иде. Миңнулла кыстатып тормады. Иң алдан өстәл артына үзе кереп утырды да тартыныбрак торган гвардиячеләренә: +- Әйдәгез, иптәшләр, раз әзер ашка туры килгәнбез икән, ашап алыйк, - диде һәм, хуҗаның шешә ачып стаканнарга аракы сала башлавын күреп: - Ә сез ул нәрсә белән мәшәкатьләнеп тормагыз, Сидор Андреевич, безнең арада эчә торган кеше юк! - диде. +Бәлки, күңелләреннән бик үк риза булмаучылары да булгандыр, әмма гвардиячеләр Миңнулланы дөрес аңладылар һәм барысы да берьюлы диярлек, әйе, әйе, Сидор Андреевич, беребез дә эчми безнең, дип, аның сүзен куәтләделәр. Хуҗа да ялынып тормады: +- Ихтыярыгыз, алайса. Теләмәгән кешенең авызыннан коеп булмый. Ну мин үзем, гафу итегез, бераз тотыйм әле, - дип, ярты стакан эчте дә ул хакта сүз шуның белән бетте. +Бертын ашап алдылар. Сүзне Сидор Андреевич башлады: +- Сез шул продналог мәсьәләсе буенча килгәнсездер инде, иптәш Гайсин? +"Теге җиденең берсе шушы үзе түгел микән әле?" - дип уйлап алды Миңнулла. Алдан ук өркетеп куймас өчен артык исе китмәгәндәй генә җавап бирде: +- Аның белән дә кызыксынабыз. +- Тәк-тәк! - диде хуҗа, Миңнулланың җавабыннан бик үк канәгать булып бетмичә. - Тагын да мөһимрәк эшләрегез бармыни әле бездә? +- Әйтегез әле, Сидор Андреевич, ярлылар комитеты бармы сезнең авылда? +- Юк. +- Нигә юк? +- Авыл советы әйбәт кенә эшләп килгәч, аны оештырып торуның хаҗәтен күрмибез. +- Кемнәр ул "без"? +- Совет членнары һәм халык. +- Ә Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә кешеләр җыйнау мәсьәләсе ничегрәк тора? Соңгы айда, мәсәлән, армиягә авылыгыздан ничә кеше озаттыгыз? +- Бу айда китүче булмады. Ә узганында өяздән бер иптәш килеп вәгазьләгәч, ике кеше үзләре теләп киткәннәр иде. +- Ә сез Совет дәүләтенең унсигез яшьтән алып кырык яшькә кадәр булган ир-атларның хәрби хезмәткә яраклылары барысы да армиядә хезмәт итәргә тиеш дигән карарын беләсезме? +- Безгә ул хакта күрсәтмә килгәне юк әле. Кайчан чыккан иде икән соң ул карар? +- Моннан өч ай элек үк инде. Сезнең аны белмәвегез сәер, бик сәер, Сидор Андреевич! +- Өяздән дә, волость үзәгеннән дә еракта яшибез бит, иптәш Гайсин. Һәр яңалык безгә бик соңлап килә. +- Дәүләткә икмәк тапшыру мәсьәләсендә эшләрегез ничегрәк? Һәр крестьян семьясы үзенә ашамлык һәм чәчүлектән арткан икмәген дәүләткә тапшырырга тиеш икәнлеген беләме авылыгыз халкы? +- Беләләр. Анысын кат-кат аңлаттык без аларга. +- Ничек соң, аңладылармы, тапшыралармы? Күпме икмәк җыеп озаттыгыз? +- Җыюын күп кенә җыйган идек. Тик дәүләткә тапшыра алмадык. Усыга илтергә барган чагында олауларга юлбасарлар һөҗүм иткән дә бөтен икмәкләрен талап алып киткәннәр. +- Кызганыч, бик кызганыч. Ә авылыгызда партия ячейкасы бармы, Сидор Андреевич? +- Юк, ләкин партиягә керергә теләүчеләр бар. Мәсәлән, мин үзем дә керер идем. +- Авыл халкының гомуми җыелышларын кайда үткәрәсез? +- Минем җыелышлар үткәргән юк әле. Күптән түгел, сентябрь аеннан гына председательлек итәм әле мин. Ә болай җыелышлар каравыл өе янында үткәрелә торган иде. +- Алайса, менә болай итегез: шул каравыл өе янына халыкны җыйнагыз! Әлеге шул продналог, РККАга мобилизация, партиягә кабул итү мәсьәләләре хакында халык белән сөйләшеп алырга кирәк булыр. Авыл советыгызның йомышчысы бардыр бит? +- Барын бар анысы. Ләкин халыкны мин үзем дәшеп чыгармын. Йомышчыга гына артык исе китми безнекеләрнең. +- Анысы сезнең ихтыярда, Сидор Андреевич. Ләкин сәгать икегә халык җыелып беткән булсын. Монда эшне бетереп, мин бүген үк кайтып китүгә тиеш. +- Тырышып карармын, әмма, ай-һай, икегә үк җыйнап булыр микән. +- Әйдә, алай булгач, икәүләп өй борынча йөреп чыгабыз. +- Што сез, што сез, иптәш Гайсин! Волком председателен өй борынча халык җыеп йөртергә ярыймы соң? Юк, юк! Хәзер, мин үзем, үзем!.. Безнең авыл зур түгел бит, хәзер җыеп алабыз без аларны! +- Сезнең авылда Степанов Григорий дигән кеше бармы? +- Степанов Григорий... Григорий Степанов... Петрович түгелдер? +- Әйе, Петрович! +- Бар андый адәм. +- Ниндиерәк кеше ул? +- Ничек дип әйтергә инде сиңа? Ярлы гына, куштан гына бер карт инде шунда. +- Сез аны җыелышка кадәр минем янга чакырыгыз әле, зинһар. +- Ярый, чакырырбыз. +Сидор Андреевич сәгать икенче яртыга әйләнеп кайтты. Ләкин Григорий Петрович һаман килеп җитмәгән иде әле. Ник озаклады икән ул агай дип сорарга Миңнулла авызын ачкан гына иде, Шишков үзе үк әйтеп бирде: +- Степанов өйдә юк икән. Күрше авылга тегермәнгә киткән. +- Кызганыч, ләкин ни хәл итмәк кирәк. Ә халык җыелып бетәме инде? +- Мин әле генә каравыл өеннән кайттым. Нигәдер килгән кеше күренми әле анда. Бераз көтәргә туры килер инде. +Ике дә тулды. Өч тә үтеп китте. Дүрт тә булды. Ә каравыл өендә янгын сакчысыннан һәм Миңнулла белән Сидор Андреевичтан башка адәм заты күренми иде әле. Миңнулла, бу хәлгә бик нык гаҗәпсенеп, нигә җыелмый икән халык, әллә сез аларга бөтенләй әйтмәдегезме, дип сорагач, Сидор Андреевич: +- Үзем дә аптыраган инде. Барысына әйтеп чыктым, киләбез дип калганнар иде. Ни көтеп ята торганнардыр, шайтан белсен! - дип куйды. Әмма үзе, Миңнулла ни кыстап караса да, авылны тагын бер кат әйләнеп чыгарга теләмәде: - Бер әйтелгән бит инде, җиткән. Килергә тиешләр! - дип, гел үз сүзендә кала бирде. +Ахыр чиктә ул хаклы булып чыкты. Бишенче ун минутларда җыела башлаган халык бишенче яртыга җыелып та бетте. Җыелышка җитмеш-сиксән кеше килгән иде. +Сидор Андреевич җыелышны ачып җибәрде дә "сүзне кадерле кунагыбыз, волком председателе иптәш Гайсинга" бирде. +Миңнулла продналогтан башлады. Фронттагы кызыл сугышчыларга һәм шәһәрдәге завод-фабрика эшчеләренә икмәк җитмәвен, аларга бары тик крестьяннар гына ярдәм итә алуын һәм ярдәм итәргә тиешлеген аңлатып бирде дә: +- Ләкин, иптәшләр, - диде, - менә шушы бик тә мөһим эшкә нигәдер сез салкын карыйсыз. Шушы көнгәчә Совет дәүләтенә бер пот ашлык та тапшырганыгыз юк икән әле! +- Как так тапшырмаган! Әле узган атнада гына йорт башыннан өчәр пот та бишәр потлап җыйдылар бит! - дип кычкырдылар халык арасыннан. +- Анысы шулай. Ләкин ул икмәкне сез Совет дәүләтенә түгел, бәлки аның дошманнары кулына тапшыргансыз ич! - диде Миңнулла. +- Ну анысы инде безнең гаеп түгел. Аннары килеп, ул икмәкне талап алган кешеләр дә шул ук бер Алла бәндәләре бит. Аларның да тамагы бар, аларга да ашарга кирәк ләбаса! - диде калын тавышлы бер кеше. +Җыелыштагылар, кайсы аны хуплап, кайсы аның белән килешмичә, нык кына шаулаша башладылар. Ләкин калын тавышны хуплаучылар күбрәк иде. Шуңа Миңнулла, бу мәсьәләне куертып, тавышка куеп тормады: +- Ярый, артык ашлыгыгызны дәүләткә үз ризалыгыгыз белән бирергә теләмисез икән, продотряд китертеп җыйнатып алдырырга туры килер алайса! - диде дә, Кызыл Армиягә кешеләр мобилизацияләү мәсьәләсенә күчеп, Совет хөкүмәтенең шул турыдагы декретын укыды. +- Аңладыгызмы? - диде ул, тып-тын калган җыелышка мөрәҗәгать итеп. +- Аңлавын аңладык, ну без сугышка бармыйбыз! - дип кычкырды берсе. - Җитәр, сугышып туйдык инде! +Тагын берничә кеше "шулай", "дөрес", "беребез дә сугышка барырга теләми" дип, тегене яклап тавышланышып алдылар. +"Нишлибез инде хәзер" дигәнне аңлатып, Миңнулла Сидор Андреевичка карады. Ә Сидор Андреевич берни дә булмагандай тыныч кына утыруын дәвам итте. Аның бу мәсьәләгә битарафлыгы кыяфәтенә үк чыккан иде. "Димәк, моңа таянып булмаячак" дигән фикергә килде Миңнулла. Инде бер башлаган эшне ничек тә ахырына җиткерү өчен мәсьәләне тавышка куйды: +- Кем дә кем Совет дәүләтенең гомуми хәрби бурыч турындагы декретына җавап итеп, үзе теләп фронтка китәргә риза - гнуларның кул күтәрүләрен сорыйм. +Бер кул да күтәрелмәде. +Бу авыл советының исеме генә бар, эше юк икәнлеге, шуңа күрә дә контр элементлар өстенлек алганлыгы көн кебек ачык иде хәзер Миңнуллага. Мондый шартта бер мәсьәләне дә ирекле рәвештә тавышка кую юлы белән хәл итү мөмкин түгел иде. Шуңа Миңнулла җыелышны таратырга да иртәгә иртән отряд белән өй борынча йөреп, эшне урында хәл итәргә дигән фикергә килде. +- Ярый, иптәшләр. Алайса, җыелышны шушының белән тәмамлыйбыз. Өйләрегезгә таралырга мөмкин. +- Юк әле, көн тәртибендә тагын бер мәсьәлә бар иде бит әле! - дип кычкырды теге калын тавыш. +Инде караңгы төшкән, ә өстәл янындагы бердәнбер фонарьның яктысы шул өстәл тирәсеннән ерак китә алмаган лыктан, ул кешенең үзен күреп булмый иде. Миңнулла, аның сүзләрен болай гына, кызык өчен әйтелгән сүзләр генә дип уйлап, җавап биреп тормаска иткән иде. Ләкин җыелыштагылар берсе дә урыннарыннан кузгалмагач һәм теге адәм әлеге соравын тагын бер кабатлагач: +- Сез нинди мәсьәлә хакында әйтәсез? - дияргә мәҗбүр булды. +- Партиягә дә язасың икән дигәннәрне бит сине. +Бүтән мәсьәләләргә каршы чыккач, монысына да каршы булачак инде болар, дип, Миңнулла ул турыда сүз дә кузгатып тормаска уйлаган иде. Ә алар әнә үзләре башлады. +- Партиягә язмыйлар, абзый кеше, - диде Миңнулла. - Партиягә кабул итәләр. Әллә партиягә керергә исәбегез бар идеме? +- Бар иде шул менә! +- Бик әйбәт. Җыелыштан соң, рәхим итеп, минем янга килерсез дә сөйләшербез-киңәшербез. +- Безнең арада партиягә керергә теләүчеләр тагын бар әле! - дип тавыш бирделәр халык арасыннан. +- Шулаймы? Алайса, болай итик: теләге булган иптәшләр барыгыз да калыгыз, ә башкаларга өйләренә кайтырга мөмкин. +Җыелыштагыл арның берсе дә урыннан кузгалмады. +- Бәлки, сезне тыңларлар?! - диде Миңнулла, Шишковның һаман шулай гамьсез утыруына исе китеп. +- Әйткәнне ишеттегезме? - диде теге ваемсыз гына итеп. - Партиягә керергә теләгән кешеләр генә калсын, диелде. +- Ә без барыбыз да керергә телибез! - дип кычкырды калын тавыш. +- Сүз Коммунистлар партиясенә кабул итү турында булачак, иптәшләр, - диде Миңнулла. +- Беләбез! +- Ә коммунистлар партиясенә тик эшчеләр һәм ярлы крестьяннар гына кабул ителә! Һәм һәркем аерым-аерым кабул ителә. +Җыелыштагылар тагын ду килә башлады: +- Ул нинди кеше аралау ди тагын! +- Кайда монда гаделлек? +- Без бөтенебез берьюлы керергә телибез! +- Барыбызны партиягә алмыйсың икән, яхшылык көтмә! +Эшләр болайга киткәч, Миңнулла моның алдан уйлап куелган провокация икәнен төшенеп алды да: +- Тавышланмагыз, иптәшләр, таралышыгыз. Болай аяк өсте генә хәл итә торган мәсьәлә түгел бу. Җыелышны иртәгә иртән дәвам итәрбез. Шуңарчы мин иптәшләр белән сөйләшеп, киңәшеп куярмын да нәкъ уртак бер фикергә килербез, - диде. +Әмма халык һаман таралырга уйламый да иде әле. +- Сез ник бер сүз дә дәшмисез, иптәш Шишков? - диде Миңнулла, Сидор Андреевичның телен йоткан шикелле тын гына утыруына җене чыгып. +Тик шуннан ары гына теге йокысыннан уянып киткән кешедәй сискәнеп куйды да, сикереп урыныннан торып: +- Ишеттегезме сез җыелыш ябык дигәнне?! Тагын ничә тапкыр кабатларга кирәк? - диде. +Ул моны артык каты итеп тә әйтмәгән иде. Ләкин җыелыштагылар минуты белән таралыштылар да беттеләр. +- Теләсәгез, сез ул халыкны "Барыня"га да биетә аласыз, ахрысы, Сидор Андреевич! - диде Миңнулла, кайтырга чыккач. - Моның сере нәрсәдә: куркамы алар сездән, әллә шулай нык хөрмәт итәләрме? +- Төрлесе бардыр инде, - диде Сидор Андреевич. - Ә тыңларга тиеш алар мине. Үзләре сайлап куйган кешене дә тыңламасалар кая китә ул аннары? Шулай да бүген канәгать түгел әле мин алардан. +- Артык шаулашканга әйтүегезме? +- Анысы да булды. Аннан да бигрәк, озак җыелдылар. Сез бит бүген кайтып китмәкче идегез. Ә хәзер менә кунарга туры килер инде. Төнләләтеп юлга чыгып йөрмәссез бит. Якын гына ара түгел. Аннары төрле кораллы бандалар да күбәйде бу араларда. +- Кунарга туры килер шул инде, болай булгач. Эшлисе эшләрнең берсенең дә юньләп очына чыга алмадык бит әле. Иртәгә иртүк сезнең белән һәм авыл советы членнары белән өй борынча йөреп, кемнең күпме ашлыгы барын исәпкә алырга да артыгын дәүләткә тапшыру чарасын күрергә кирәк булыр. Шунда берочтан фронтка барырга яраклы ир-атларның исемлеген дә терки барырбыз. +- Ыһы, шулай итәрбез. +- Сидор Андреевич, әлеге бөтен авыл халкын берьюлы партиягә кертергә тырышу кем коткысы белән эшләнгән нәрсә икән ул? +- Бер дә әйтә алмыйм шул, иптәш Гайсин. +- Шулаймы? Ярый, анысы соңыннан ачыкланыр. Әйтегез әле, Сидор Андреевич, җыелышта нигә алай битараф утырдыгыз сез? Нигә бер мәсьәлә буенча да миңа ярдәм итмәдегез? +- Начальник кеше үзе беләдер ни эшләргә кирәген дип уйладым мин. Шуңа белер-белмәс тыкшынып, комачаулыйсым килмәде. +"Ай-Һай, шулай булды микән? Киресенчә, мине көлкегә калдырырга түгел идеме икән исәбең?" - дип уйлап алды Миңнулла. Ләкин уен тегеңә әйтмәде. Чөнки ул әле Сидор Андреевичны бик аз белә, ялгышырга да мөмкин иде... +Кай арада өлгергәндер, Сидор Андреевич Миңнулла белән килгән кызылгвардиячеләрнең дүртесен дүрт фатирга урнаштырып та куйган иде инде. Ә Миңнулланы ул үзләренә алып кайтты. Бу авылның кайбер кешеләренә карата да, Сидор Андреевичның үзенә карата да Миңнулла күңелендә сәбәбе әлегә үзенә дә бик үк анык булмаган ниндидер шик туган иде. Шуңа ул, дөнья эшен белер хәл юк, төнлә андый-мондый хәл килеп чыга калса, бөтенебез дә бергә булу хәерле дигән фикергә килде: +- Юк, Сидор Андреевич. Сез безнең барыбызны да бер фатирга урнаштырыгыз инде! +- Алай булгач, нишләргә икән соң? - дип, Шишков бераз уйланып торды да: - Әһә, алайса болай итебез. Ишегалдында минем тагын бер бәләкәй өй бар анда. Хәзер шуны ягып җылытабыз да - эше бетте! - диде. +Бәләкәй дигән өе дә әйбәт кенә булып чыкты тегенең. Ике агач караваты, дүрт кешегә җитәрлек урын-җире дә бар иде. +- Егетләрең шунда ятсын, ә үзең зур өйдә кун, - дип, Сидор Андреевич бик кыстап караса да, Миңнулланың күңеле тартмады. +- Мин яшь кеше, миңа монда да ярар. Ә зур өйдәге йомшак урында менә бу агай йоклар, - дип, иң өлкән кызылгвардиячене калдырып, үзе бәләкәй өйгә чыкты. +Алар ут сүндереп яткач күп тә үтмәде, ишегалдында кемнәрдер бик каты шаулаша башлады. Ни булды икән дип, Миңнулла сикереп торып чалбарын кия генә башлаган иде, фонарь тотып, ажгырып, алар янына балта һәм күсәкләр тоткан алты кеше килеп керде. +- Ни булды, агайлар? Ник болай кычкырышасыз? - диде Миңнулла. +- Кычкырышабыз икән, значит сәбәбе бар! - диде мир үгезедәй тазасы һәм Миңнуллага инде тавыш калын тавышлысы. - Давай, киен дә чык әле безнең белән урамга. Шунда сөйләшербез! +"Әһә, менә син нинди шәп кеше икән! - дип уйлап алды Миңнулла. - Барысыннан да күбрәк тавышланып, җыелышны таркатуың гына җитмәгән, инде монда да килеп җиткәнсең. Димәк, ата контр инде, болай булгач!" +- Нәрсә сөйләшмәкче буласыз сез? Нигә җыелышта әйтмәдегез әйтәсе сүзләрегезне? - диде Миңнулла, сабырлыгын югалтмыйча. +- Давай, телеңә күп салынма! - диде калын тавыш. - Ыштаныңны тизрәк төймәлә дә - киттек! Шунда барысын да аңлатырбыз без сиңа! +Бүтәннәр дә шаулаша башлады: +- Әйе, әйе, шунда күрсәтербез без сиңа күрмәгәнеңне! +- Карале син, анасының табут тактасын... безнең актык икмәкне талап алып китеп, үзебезне сугышка, пуля астына озатмакчы була икән! +- А ну, давай, тизрәк кыймылда! +Инде аңлашылды: бу кешеләр яхшы ният белән йөрүчеләр түгел. Юк, боларга ияреп чыгарга һич тә ярамый иде хәзер! +- Әйтәсе сүзләрегезне иртәгә әйтерсез, - диде Миңнулла. - Ә хәзер, барыгыз, кайтып ятыгыз! Мин бүген сезнең белән сөйләшергә теләмим. +Ул арада, нигә алып чыкмыйсыз инде шул кызыл этне, дип, өйгә тагын җиде-сигез кеше килеп керде. Хәл тәмам куркынычка әйләнде. Ичмаса, гвардиячеләр дә ярдәм итә алырлык түгел - кылыч, мылтыклары түр почмакка сөяп куелган, ә үзләре торырга өлгермәгәннәр иде. +Теге яңа кергән кешеләр ябырылып үзенә таба килә башлагач, Миңнулла өстәлдә яткан "кыярын" тиз генә үрелеп алды да: +- Туктагыз, мужиклар! Тагын бер генә адым атласагыз да, менә шушы бомбаны ташлыйм һәм барыгызны да шартлатам! - дип кычкырды. +Аның шул тәвәккәллеге ярап куйды. Бунтчылар шүрләп шып туктап калдылар. +- Хәзер үк чыгып китегез моннан! - диде Миңнулла, тегеләргә өннәренә килергә ирек бирмичә. - Мин өчкә кадәр санаганчы чыгып китмәсәгез, бөтенегез дә күккә очачаксыз! Бер... ике... +Миңнулла җиңде: бунтчылар шыпан-шыпан гына башта өйдән, аннары, сүгенешә-сүгенешә, ишегалдыннан ук чыгып киттеләр. Ул арада гвардиячеләр сикерешеп торып, киенеп беткән иде инде. +Сез нигә миңа ярдәмгә килмәдегез, нигә шундый бунтчыларга юл куясыз, дип әйтмәкче булып, Миңнулла Шишков янына зур өйгә керергә теләгән иде, өйалды ишеге тыштан бикле булып чыкты. Шишков каядыр киткән. Кая китте икән? Гаҗәп, өйләрендә хатыны, ике баласы һәм бер гвардияче агай да бар иде бит әле анда. Аларны өстән бикләп китте микәнни?.. +Бунтчылар әле һаман таралышмаган, Миңнулланы сүгеп, һаман капка төбендә торалар. Яңадан котырып килеп керә күрмәсеннәр дип, Миңнулла капканы эчтән бикләде дә, Шишковның кайдан һәм ничек кайтып кергәнен саклап торырга кушып, йортның ал һәм арт капкалары төбенә берәр гвардияче куйды. Үзе калган ике гвардияче белән әлеге бәләкәй өйгә керде дә, азрак ял итә алырга ниятләп, чишенеп тормыйча гына урынга ятты. +Ләкин мондый чакта адәм баласының күзенә йокы керәмени? Миңнулла ирексездән әле яңа гына булып үткән хәл турында уйлана башлады. Уйланмаслык та түгел бит. Кара син ул контр элементларны! Җыелышны өзүләре генә җитмәгән, Миңнулланың үзен дә үтермәкче булып килгәннәр. Имеш, ул аларны фронтка, үлемгә җибәрергә дип килгән. Имеш, икмәкләрен тартып алырга җыена... Үзе өчен түгел, Совет дәүләтен саклап калу өчен көрәшкә җибәрергә тели ләбаса ул аларны! Закон буенча йөри. Икмәкләрен дә келәтләреннән себереп алып чыгарга җыенмый. Чәчүлеккә һәм семья членнарына яңа өлгергәнгә җитәрлектән артыгын гына җыймакчы иде бит ул. Шулай дип, җыелышта шар ярып әйтеп тә бирде. Тагын ник явызланып йөри икән бу агайлар? Кем коткысы белән шушылай төнләләтеп бунт күтәрмәкче булды икән болар?.. Ә Шишков үзе каядыр чыгып тайган. Миңнулланы үтергәннән соң җавап бирергә туры килсә, берни белмим, берни күрмәдем, мин ул чакта бөтенләй өйдә үк юк идем, дип әйтмәкче булгандыр инде ул. Кем белә, бәлки, җыелышны соңга калдыруны да шул ук Шишков юри оештыргандыр. Председатель булуыннан файдаланып, корткычлык белән шөгыльләнеп ятмый микән ул? Нәрсәдер бар монда, бар... Дүрт кешелек отряд белән генә тәртип урнаштыру мөмкин булмас бу авылда. Соңыннан, зуррак отряд белән килеп, совет властен бөтенләй яңабаштан оештырырга кирәк булыр. Ә хәзер... Хәзер Шишковның кайтканын гына көтеп торырга да, кайтып керү белән аны кулга алып, Карыйга алып китәргә һәм шунда ныклап торып сөйләшергә кирәк... Авыл агайларының холкы кызык: нинди җикеренеп, кабып йотардай булып килеп кергәннәр иде, бомбаны шартлатам дигәч, минут эчендә чыгып тайдылар. Кешене үтермәкчеләр, ә үзләренең җаны кадерле... +Миңнулла менә гнуларны уйлап ятканда, урам як капка төбендә торган сакчы килеп керде дә: +- Зур гына сакаллы бер кеше килде анда, мин - Степанов, миңа Гайсин кирәк, аның белән сөйләшәсе сүзем бар, ди. +- Хәзер үк минем янга керт! Үзең сакта торуыңны дәвам_ ит! +- ИаА лла! - диде Григорий Петрович, Миңнулла янына кергәч. - Исән икәнсең әле, улыкаем! Үтерергә теләгәннәр бит сине! Әйткән идем бит мин сиңа бездә ныклы совет власте юк әле, килгәндә, әйбәт кенә кораллы отряд алып кил дип. Сөйлә әле, балакай: ничек башыңны саклап ала алдың? +Миңнулла өстәлдә яткан бомбага ымлады: +- Әнә шул нәрсә коткарды. Ә сез моңарчы кайда булдыгыз, Григорий Петрович? Мин сезне авылыгызга килү белән чакырткан идем, Шишков, өйдә юк, тегермәнгә киткән, дип кайтып әйтте. +- Тегермәнгә? +- Әйе! +- О-о-о! Алайса, барысы да аңлашыла! Аның эше икән, димәк. Ә ул үзе көндез минем өйгә килеп керде дә: "Мин бүген Полянкага барган идем, шунда кызың Мария очрады. Зинһар, әйт әле әтигә, тизрәк килеп җитә күрсен, улыбыз бик нык авырый, дип калды, диде. Барсам - онык җен урынына уйнап йөри. Мария әйтә, мин Шишковны күргәнем дә юк, ди. Шуннан уйга калдым: раз Шишков мине монда алдалап җибәргән икән, димәк, аңа миннән котылып тору кирәк булган. Димәк, ниндидер этлек эшләргә әзерләнә. Ул бик яхшы белә, мин авылда чакта барысын да бик яхшы күреп-белеп торам. Төнге каравылчы бит мин. Раз, мин әйтәм, Шишков мине алдаларга уйлаган икән, тукта, болай авыз ачып, кунып ятмыйм, шыпырт кына кайтып, ниләр мәтәштергәнен карап карыйм әле моның. Шулай дип уйладым да - әйдә авылга. Кайтсам, әйтәләр: каравыл өендә җыелыш булды, диләр. Анда ниләр булганын да сөйләп бирде күршем Петр. Шунда җыелыштан кайтканда, теге беркөн мин әйткән контрларның, болай бармый бу, бүген төнлә волком әтәченең муенына кызыл муенса тагарга яки бүтән берәр төрле әмәлен табып юк итәргә кирәк, дип сөйләшкәннәрен дә ишетеп калган. Менә шуннан ары мин... +Григорий Петровичның сүзе шунда бүленеп калды, чөнки сакчылар, аркасына мылтык терәп, Шишковны алып кереп киләләр иде. +- Бу нинди тамаша бу, иптәш Гайсин? Мине тоткарларга ни хаклары бар аларның? - дип, Шишков Миңнулланы күрү белән бик кызып тотынган иде, Миңнулла, аңа бөтенләй игътибар итмичә, сакчыларга: +- Арестантның кулын бәйләгез! - диде. Шишков тагын да ныграк тавыш куптара башлагач, йоклаган кешеләрне уятмасын дип, авызын да томалатты. Аннары олы өйнең ачкычы кайда икәнен сорады. Шишков, белмим дип, баш чайкагач: +- Яхшылык белән әйтмәсәң, өйалды ишегеңне ватабыз, - дип тә куркытып карады. Әмма Шишков һаман белмим дип барды. Тик Миңнулла, тотып атам хәзер, дип маңгаена наган терәгәч кенә, яшергән җиреннән ачкычны алып бирде. +Кече якта, берни тоймыйча гырлап, Миңнулла белән килгән кызылгвардияче агай йоклап ята һәм аның авызыннан аракы исе килә иде. "Тәки алдалаган - исерткән икән үзен Шишков-контр!" - дип уйлап алды Миңнулла. Аны уятырга кушты да олы якка үтте. Зур агач караватта, өсләрендәге юрганнарын ачып ташлап, ике сабый - Шишков малайлары йоклый, ә хатыны Клавдия түтәй, өстенә киенгән килеш, бер почмакта сулкылдап елап басып тора иде. +- Елама, Клавдия түтәй, үзеңә дә, балаларыңа да тимәбез без, - диде Миңнулла, бичара хатынны кызганып. +- Ә Сидорны нишләтәсез? +- Аны үзебез белән алып китәргә туры килә. +Клавдия түтәй кычкырып ук еларга тотынды: +- Ой-йой-йой! Аллакай гынам! Аллакай гынам минем!.. +Аның тавышына уянып, балалары да куркышып еларга тотынды. Шул гөнаһсыз сабыйларга карагач, тәннәре чымырдап, күңелләре әллә нишләп китте Миңнулланың. Әйе, әтиләренең совет властена дошман, корткыч икәнен белми шул алар. Тик яраткан әтиләре итеп кенә беләләр. Ихтимал, Шишков аларны үзе дә бик яраткандыр, аларга карата гадел булырга тырышкандыр, аларга гел яхшылык кына эшләгәндер. +Миңнулла Шишковка хатыны һәм балалары белән хушлашырга кушты. Шишков балаларын да, хатынын да кочып-кочып үпкәннән соң, тегеләр өчесе дә, аңа ябышып, отыры үзәк өзгечрәк итеп елый башладылар. Шуңа Миңнулланың гвардиячеләргә, әйдә, алып китегез инде тизрәк, дип әйтергә теле бармады. Ул арада Григорий Петрович, килеп, аның колагына: +- Әллә калдырасыңмы, энекәш, балалары бик кызганыч бит, күз яшьләре төшәр, - диде. +- Үзем дә шулайрак уйлап тора идем, Григорий Петрович. Ләкин калдырсак, корткычлыгын тагын дәвам итәр бит ул. +- Итмәс. Шүрләде инде ул. +Шуннан соң да байтак икеләнеп торды Миңнулла. Ахырдан балаларны кызгану хисе җиңде һәм ул үз кулы белән Шишковның кулларын чиште дә: +- Ярый, Сидор Андреевич, балаларың һәм Клавдия түтәй хакына бу юлга кичерәм мин сине. Ләкин кара аны, алга таба да контр эш алып баруыңны дәвам итсәң, миңа үпкәлисе булма! Шушы көннәрдә үк сезнең авылга тагын киләчәкмен. Шуңарчы продналог җыюны юлга сал! Ярлылар комитеты оештыр! Кызыл Армиягә яраклы иратларыгызның исемлеген төзеп куй! +- Бөтенесен дә эшләп куям, иптәш Гайсин! - дип, Шишков Миңнуллага мең-мең рәхмәтләр әйтеп калган иде. Ләкин... +Миңнулла Матвеевкадан кайтканга ике тәүлек тә тулмаган иде, яман хәбәр китерделәр: төнлә каравылда торган чагында Григорий Петровичны үтергәннәр иде. +Унбиш кешелек отряд белән Миңнулла шул ук көнне Матвеевкага барды. Григорий Петровичны танырлык та түгел - шултикле каты кыйнаганнар. +Миңнулла эшне авыл советы председателе Шишков белән сөйләшүдән башламакчы булган иде, ул нияте барып чыкмады: Сидор Андреевич өйләрендә юк һәм аның кайда икәнен берәү дә, хәтта хатыны Клавдия түтәй дә белми иде. +- Кичә кичке аштан соң өйдән чыгып киткән иде, шуннан бирле кайтканы юк, кайда йөри торгандыр, - дип җавап бирде ул, үзе дә бик нык кайгырып. +"Димәк, Григорий Петровичны үтерүдә Шишковның да катнашы бар инде, болай булгач! - дигән уй телеп үтте Миңнулланың миен. - Их, теге чакта кулга алгач ычкындырасы калмаган икән аны! Кызганган булдым бит. Аннары Григорий Петрович та балаларын кызганып, калып торсын, дигән иде. Ә Шишков, паразит, әнә Петровичның үзен кызганмаган! Ну, кабахәт җан! Ну, әгәр минем кулга тагын эләксәң..." +Миңнулла авыл советының бүтән членнарыннан сораштырып караса да, Григорий Петровичның үлеменә кагылышлы бернинди мәгълүмат ала алмады. Шуннан соң ул Матвеевка халкын кайгы митингысына җыярга кушты. Халыкны Григорий Петровичлар ишегалдына җыйдылар. Болдырга мәрхүмнең табутын чыгарып куйдылар. Шул табут янына басып, Миңнулла сүз алды. Ул Григорий Петровичның гаделлек сөюче, туры сүзле һәм чын күңеленнән совет властена бирелгән кеше булганлыгын әйтеп китте дә: +- Шушы яхшы кеше инде менә безнең белән бергә эшли алудан, сөйләшә алудан мәхрүм, - диде. - Аның гомерен контрлар кискән. Ул контрлар сезнең авылныкы. Кайберләре, бәлки, менә хәзер дә сезнең арагызда басып торадыр әле. Аларны табарга һәм хөкем итәргә кирәк. Ләкин моны без - волком хезмәткәрләре генә башкарып чыга алмыйбыз. Сезнең ярдәм кирәк безгә, иптәшләр! Григорий Петровичның үлеме - авыл советы председателенең корткычлык юлына басуы нәтиҗәсе. Менә хәзер дә председатель Шишков каядыр юкка чыккан. Моннан алдагы килүемдә миңа каршы бунтны да, һичшиксез, ул оештырган булгандыр. Кыскасы шул: сезнең авыл советы үз вазифасын үти алмады, иптәшләр. Совет властен ныгыту өчен тырышасы урында, авыл ярлыларына һәрьяклап ярдәм итәсе урында, корткычлык эше алып барган ул. Шуңа күрә менә шушы минуттан авыл советыгыз таратылган дип исәпләгез. Ә хәзер, әйдәгез, Григорий Петровичны мәңгелек йортына илтеп кайтыйк та, каравыл өе янына җыелып, авыл советының яңа составын сайлап куярбыз. Кемнәрне сайлау турында уйлаша торыгыз. Шунысын исегездән чыгармагыз: авыл советы составына тик ярлылар гына сайланырга тиеш!.. +Миңнулла бүген дә теге көнге шикелле тавыш-гауга чыкмаса ярар иде дип шикләнгән иде. Әмма җыелыш гаҗәп тыныч һәм эшлекле үтте. +- Сезнең арагызда Коммунистлар партиясе члены бармы? - диде Миңнулла, Григорий Петровичны җирләп кайткач, яңадан җыйналган халыкка мөрәҗәгать итеп. +Дөресен әйтергә кирәк, ул моны коммунист булуына ышанып түгел (әле өченчекөн генә берәү дә юк иде бит), болай гына сораган иде. Ләкин аның гаҗәпләнүенә каршы, халык арасыннан "бар!" дигән тавыш ишетелде. Ул да булмады, тавышның иясе, үзе дә алгарак үтеп: +- Мин - коммунист, иптәш Гайсин, - диде. +Чынлап сөйли микән бу кеше дип, Миңнулла тегеңә сынабрак карады. Башына колакчын бүрек, өстенә солдат шинеле кигән, урта буйлы, сул кулын сөлге белән бәйләп муенына аскан утыз биш-кырык яшьләрендәге бу кеше алай шаярып сөйләшүчегә охшамаган иде. +- Монда, минем янга рәхим итегез, иптәш! - дип, Миңнулла тегене үз янына дәшеп китерде. +Агайның исеме Сергей, фамилиясе Семенов, атасының исеме Степан икән. Шушы авылда туып үскән. Ярлы крестьян малае. Шушы елның сентябрь аенда үзе теләп акларга каршы сугышка киткән. Пермь губернасында, Өченче армия сафында хезмәт иткән. Шунда партиягә кергән. Көңгер юнәлешендә дошманга каршы сугышта яраланган. Ләкин аны госпитальгә алмаганнар. Синең яраң әллә ни авыр түгел, син аяклы яралы, аннары туган җирең дә якын гына, кулың төзәлгәнче, өеңдә дәвалана тор, ә бездә авыр яралыларга да урын җитми, дип кайтарып җибәргәннәр. +- Бик әйбәт булган әле кайтарулары! - диде Миңнулла, чын күңеленнән куанып. - Югыйсә сезнең монда бер коммунист та юк иде. Сез менә бу кешене беләсезме? - диде аннары, халыкка мөрәҗәгать итеп. +- Беләбез! - дип кычкырдылар аңа. +- Яхшы беләсезме? +- Яхшы беләбез! +- Алайса, авыл советы составына мин менә шушы иптәшне тәкъдим итәм. Кем дә кем Семенов Сергей Степановичны авыл советына член итеп сайларга ди - кулларыгызны күтәрегез! +- Яхшы. - Миңнулла үзе белән рәттән басып торган отряд командирына карады: - Яле, тиз генә санап алыйк, Федор Михайлович! +Сергей Степановичны сайларга ризалык белдереп, кырык алты кеше кул күтәргән булып чыкты. +- Ә каршылар? - диде Миңнулла. +Каршылар егерме өч кеше булды. +- Бер якка да кул күтәрмәүчеләр? +Андыйлар җиде кеше иде. +- Шулай итеп, - диде Миңнулла, - күпчелек тавыш белән иптәш Семенов Сергей Степанович Матвеевка авыл советына член итеп сайланган дип исәпләргә! - Аннары, карандашын тешләп ни язарга белмичә аптырап калган беркетмә язучыга карап: - Беркетмәгә менә шулай дип язып куярга кирәк! - диде. +Тагын ике кешене сайларга кирәк иде. +- Кемдә нинди тәкъдимнәр бар, иптәшләр? - диде Миңнулла. +Бер кеше, миндә тәкъдим бар, дип кулын күтәреп алгарак үтәргә итенә башлаган иде, ләкин аны, тик кенә тор син, Фрол, сүз монда байлар советы турында түгел, ярлылар советы турында бара, дип, аңа ирек бирмәделәр. Сергей Степанович тәкъдиме белән советка тагын ике ярлы кешене сайладылар. +Аннары Миңнулла яңа сайланган совет алдында торган бурычларга тукталып, хәзерге чорда шул бурычларның иң мөһиме дәүләткә икмәк тапшыруны юлга салу икәнен аңлатты. +- Ә сез, - диде ул, җыелыштагыл арга мөрәҗәгать итеп, - авыл советына менә шул ифрат дәрәҗәдә мөһим бурычны тизрәк гамәлгә ашыру өчен кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә тиешсез. Сезнең авылда икмәк бар. Мәсәлән, мин үзем дә җиде кешегезнең яшерелгән икмәкләре булуын беләм. Кимендә иллешәр поттан артык икмәкләре бар аларның. Ә Кызыл Армиягә икмәк кирәк! Завод эшчеләренә икмәк кирәк. Аларга көненә нибары бер әчмүха бирелә торган икмәкнең дә җитмәгән чаклары була. Ә монда иллешәр потлап икмәк яшереп яталар. Шушы җыелыш алдында катгый итеп әйтеп куям: икмәкләрен яшергән кешеләр әгәр иртәнгә кадәр үзләре килеп миңа икмәкләренең кайда икәнлеген әйтеп бирмәсәләр - үзләренә үпкәләсеннәр. Без аларны, Совет дәүләтенә каршы корткычлык эшләүчеләр буларак кулга алып, үзегезнең авыл халкы алдында ук атып китәчәкбез! Миндә икмәк барын белми торгандыр әле дип уйламасын ул кешеләр. Минем кулда Григорий Петрович язып калдырган исемлек бар. Ул исемлектә кемнең икмәге кайда яшерелгәнлеге дә күрсәтелгән. Григорий Петрович төнге урам каравылчысы иде бит. Ул барысын да күзәтеп, белеп торган. Кулаклар шуңа үтергән аны. Тагын шунысын да искәртеп куям: икмәкләрен үз ихтыярлары белән дәүләткә тапшырырга риза булган кешеләргә тимәячәкбез. Ә бүтәннәре рәхим-шәфкать көтмәсен... +Аннары Миңнулла сүзне икенче көн тәртибенә - партиягә кабул итү мәсьәләсенә күчереп, Коммунистлар партиясе членнарының бурычларын, хокукларын аңлатты һәм партия сафына тик ярлылар гына кабул ителүен әйтте дә: +- Менә шул бурычларны үтәргә әзер торган иптәшләрнең кул күтәрүләрен сорыйм, - диде. +Җыелыштагыларның тик икәве генә кул күтәрде. +- Беркөн бөтен авылыгыз белән партиягә кермәкче булган идегез бит, хәзер кире уйладыгызмыни? - диде Миңнулла, бу хәлгә азрак сәерсенеп. +- Беркөнгеләр бүген монда юк инде, энекәш! - диде кул күтәрүчеләрнең берсе. - Син отряд белән килгәнеңне белгәч, аннары Григорий Петровичлар ишегалдында каты гына итеп сөйләп тә алгач, сыпыртты инде алар җыелыштан. +- Зыян юк, җыелыштан китсәләр дә, совет властеның гадел хөкеменнән ерак китә алмаслар! - диде Миңнулла. - Ә партиягә керергә теләгән иптәшләр белән җыелыштан соң аерым сөйләшербез. +Кызыл Армия һәм аңа ярдәм итү мәсьәләсенә күчкәч, Сергей Степанович сүз сорады. Аның ни сөйләячәген Миңнулла белми, шуңа аңа сүз биргәндә эшне бутап ташламаса ярый инде дип шикләнебрәк кенә биргән иде. Әмма Сергей Степанович сәяси яктан да, ил һәм фронт хәлләреннән дә хәбәрдар һәм хәйран шома телле кеше булып чыкты. Башта халыкка Совет хөкүмәтенең шушы елның унбишенче гыйнварында кабул ителгән "Эшче-Крестьян Кызыл Армиясен төзү турында"гы карарын аңлатты, аннары июль аенда Советларның Ү Бөтенроссия съезды булып, анда Совет Конституциясе кабул ителүен һәм ул Конституциядә совет халыкларына ирек, тигез хокук бирелү белән беррәттән социалистик Ватанны дошманнардан саклап калу өчен унсигез яшьтән алып кырык яшькә кадәр булган ир-атларның хәрби хезмәт итүе мәҗбүри итеп куелуын сөйләп бирде дә сүзен партиянең Урал өлкә комитеты мөрәҗәгатеннән: "Уралның ирек сөюче уллары, көрәшкә күтәрелегез! Кызыл Армия сафларына басыгыз! Сезнең тирәдәге Урал таулары ярыкларында, чокыр-чакырларында хыянәтчеләр һәм контрреволюционерлар үзләренең каберләрен тапсын! Кызыл Урал куркыныч астында! Барыгыз да кулларыгызга корал алыгыз!" - дигән юлларны укып тәмамлады. Степан Сергеевичның нотыгын хуплап кул чаптылар. +Җыелыштан соң теге ике иптәшне партиягә кабул итеп, Матвеевка авылы тарихында беренче партия ячейкасы төзеделәр. Аның секретаре итеп Степан Сергеевич сайланды. +Аннары авыл советы членнары арасында эш бүлештеләр. Арабызда синнән дә тәҗрибәлерәк кеше юк, дип, бертавыштан тагын шул Степан Сергеевичны авыл советы председателе итеп сайладылар. +Авыл советы һәм партия ячейкасы членнары бергәләшеп, ашлыкларын яшереп ятучыларның исемлеген төзеделәр. Андыйлар, ягъни кимендә илле поттан артык ашлыгы булган кешеләр, мәрхүм Григорий Петрович әйткәнчә, җидәү генә түгел, егерме өч булып чыкты. +Дәүләткә тапшырырга тиешле икмәкләрен әле тапшырып бетермәгән һәм тапшырырга алай атлыгып тормаган кешеләр дә байтак иде. Аларның исемлеген төзеп, үзләрен авыл советына чакыртып сөйләшергә булдылар. +Ахырдан Кызыл Армиягә кешеләр җибәрү мәсьәләсенә тукталып, армия хезмәтенә ярарлык ир-атларның исемлеген төзеделәр. Бу авылда андыйлар да күп - утыз ике кеше иде. "Башка авылларның ир-атлары барысы да диярлек сугышта. Дөрес, бөтенесе дә безнең якта түгел. Дошман ягында йөрүчеләре дә бар... Утыз-кырык чакрымда гына фронт сызыгы. Бер якта аклар, бер якта безнекеләр. Аклар, ничек кенә итеп булса да, Пермьгә бәреп керергә, тимер юлны үз кулларына төшереп, Урал аръягындагы гаскәрләре белән кушылырга тырыша. Ә бу авыл мужикларына әллә бар ул сугыш дигән нәрсә, әллә юк. Сәбәбе нәрсәдә соң моның?" +- Бөтен хикмәт урманда! Урманның якын булуында! - диделәр Миңнуллага. - Кызыллар килеп армиягә җыя башласа да, аклар килеп мобилизация игълан итсә дә, урманга кереп качалар. Урманда аларның кыш торыр өчен землянкаларына кадәр бар, дип сөйлиләр. Менә күрерсез әле, теге беренче исемлеккә кергән кешеләрне иртәгә эт белән эзләп тә табып булмас. Төнлә шыпырт кына сызып бетәр шулар!.. +Ләкин, асылда, эшләр алай ук начар булмады. Йорт саен тикшереп йөри башлар өчен, иртән отрядына күрсәтмәләр биреп торганда ук беренче исемлеккә эләккән кешеләрнең бишесе, үзләре килеп, Миңнулладан, син кичәге сүзеңдә торасыңмы, энекәш, дип сорадылар да, Миңнулла, әйткән сүз - аткан ук, дигәч, артык икмәкләрен үзләре алып килеп тапшырдылар. Тагын дүртесенекен - тентү вакытында, җидесенекен авыл советы һәм партия членнары күрсәтүе буенча таптылар. Шулай итеп, егерме өч кешенең уналтысыннан дүрт йөз потка якын икмәк җыеп алынды. Ләкин җидесенең икмәкләрен дә, үзләрен дә таба алмадылар. Бу яктан теге агайның сүзе хак булып чыкты. Әмма икмәкнең җыйналган кадәресе дә аз түгел иде. Аннары егерме ике кешене фронтка озаттылар. +Ләкин иң мөһиме шул: Матвеевкада, ниһаять, чын мәгънәсендә совет яклы кешеләрдән гыйбарәт булган авыл советы, чын мәгънәсендә коммунистлардан торган партия ячейкасы төзелде! +Ә теге контр элементлар, әлегә качып котылсалар да, әллә кая китә алмас, бүген булмаса, иртәгә аларның койрыгы кысылачагына Миңнулланың шиге юк иде. +Матвеевка байларыннан җыеп алынган икмәкне унбиш олауга төяп Карыйга кайтып кергәндә, Хәйретдинов Хәйрулла мәсьәләсе буенча җибәрелгән гвардияче Усыдан әйләнеп кайткан һәм Колчин аңа менә шушы язуны биреп җибәргән иде: +"Иптәш Гайсин! Мин синең Хәйретдиновка карата күргән кискен чараңа бик гаҗәпләндем. Без монда тикшереп карадык. Аның биографиясендә бер дә алай шикләнерлек нәрсә юк. Хәйретдинов унҗиденче елдан бирле партия члены. Ш ушы язуны алу белән үк аннан гафу үтен һәм аны тоткыннан азат ит! +Бездәге мәгълүматларга караганда, сезнең яктагы волостьларда хәлләр көннән-көн кыенлаша - контрлар активлаша бара. Ничек тә түзәргә тырышыгыз! Хәзергә сезгә корал белән дә, кешеләр белән дә ярдәм итә алмыйбыз, чөнки үзебездә дә эшләр сәгать саен кискенләшә бара. Рухыңны төшермә! Җиңү барыбер безнең якта булачак! +Коммунистларча сәлам белән - Е.Колчин". +Колчинның бу җавабы Миңнулланың җен ачуын чыгарды. Чөнки аның мәсьәләне җентекләп тикшереп тормавы, ашык-пошык кына, кул астындагы документларга карап кына җавап биргәнлеге көн кебек ачык иде. Ә иң яманы: Емельян Петровичның Миңнулла әйтеп язган фактларга ышанмавы ярылып ята иде. Әгәр ул Миңнуллага ышанса, үзең кара инде, Гайсин, мин сиңа ышанам, ничек кирәк тапсаң, шулай эш ит ул Хәйретдинов белән, дип, яки, һич тә булмаса, син аны сак астында безгә озат, без монда яхшылап тагын бер кат барысын да тикшерербез, дип язар иде. Ә ул, үз-үзенә бик нык ышанып, Миңнулла сүзләрен бөтенләй искә дә алмыйча, "азат ит!" дип боерган. Ә бит ул аңа Хәйретдиновны инде күптәннән һәм яхшы белүен, аның совет властена кан дошман икәнен ап-ачык итеп язып җибәргән иде югыйсә!.. +Миңнулла башта, әллә үз кулым белән атып үтерим микән шул кабахәтне, аның контр икәнлеген исбатлый торган фактлар җитәрлек бит инде, дип тә уйлаган иде. Әмма соңыннан бу заманда ниләр генә булмый, бәлки, Хәйретдинов, чыннан да, аклар ягында партия заданиесе буенча гына йөргәндер, бәлки, ул, чыннан да, коммунисттыр дигән шик күңеленә килде дә Емельян Петровичның боерыгын үтәргә булды. Ләкин гафу үтенергә күңеле һич тә тартмады. +- Бар, Хәйретдинов, - диде аңа Миңнулла, - бу юлга азат итәм мин сине. Әмма, кара аны, бу якларда бүтән эзең дә булмасын! +- Рәхмәт, Гайсин! Бу изгелегеңне мәңге онытмам! - дип өтәләнеп чыгып китте теге. +Миңнулла өйләренә төшке ашка кайтып килмәкче булып курткасын киеп торганда, аның янына, бик ашыгып, өч хәрби килеп керде. +- Мин - Пенза полкының батальон командиры Мидхәт Мостафин! - диде аларның өстенә кайры тун кигән һәм бил каешына наган такканы. +- Бик әйбәт. Ә мин волком председателе Гайсин Миңнулла булам. Үтегез, утырыгыз! +Соңгы көннәрдә Миңнулла хәрбиләргә инде күнеккән, фронтка китеп баручы частьларның командирлары аның янына еш сугыла торганнар иде. Кайсылары Карыйда кунып китәргә ниятли дә солдатларын фатирларга урнаштыру өчен ярдәм сорап керә. Кайсыларына олаулар кирәк була. Кайсыларының азык-төлек мәсьәләсе койтыланган була да шул җәһәттән ярдәм итүне үтенеп киләләр иде. Әлеге батальон командиры да шундыйрак бер үтенеч белән кергәндер дип уйлаган иде Миңнулла. Ләкин эш ул көткәнгә караганда күп мәртәбә җитдирәк булып чыкты. +- Безнең утырып торырга да, озаклап сөйләшергә дә вакытыбыз юк, иптәш Гайсин, - диде теге агай. - Хәл бик җитди: без чигенергә мәҗбүрбез, аклар үкчәгә диярлек басып килә! Ә сез хәзер, менә шушы минуттан ук, волкомыгызны һәм волкомда эшләүче коммунистларның семьяларын эвакуациягә әзерли башлагыз! +- Кайдан килә соң ул аклар? - диде Миңнулла, тегеңә ышанырга да, ышанмаска да белмичә. +Фронт сызыгының бу якларга да якынлашып килүен, Колчак бандалары кысрыклавы нәтиҗәсендә безнең гаскәрләр чигенергә мәҗбүр булуын Миңнулла белә иде. Карыйның дошман кулына калу мөмкинлеген дә сизенеп йөри иде. Ләкин ул хәл менә шушылай кинәт кенә, көтмәгәндә генә килеп чыгар дип башына да китерми иде. Гомумән, артык борчылырга урын юк, чөнки волостька караган авыллардан бер дә андый хәвефле хәбәрләр ишетелми иде. Әмма Мидхәт агай уйнап сөйләшми иде булса кирәк: +- Подъелничная - Верхотурка - Комарово юнәлешеннән! - диде ул. +Монысы инде Миңнулла өчен бөтенләй көтелмәгән нәрсә иде. Ни өчен дигәндә, ул юнәлеш иң нык, иң ышанычлы санала иде моңарчы. Анда Кама җыелма полкы тора. Аның командиры Козьминыхны Миңнулла бик әйбәт белә - полкка азык-төлек белән ярдәм иткәне бар иде. Шул чакта Миңнулла аның белән андый-мондый хәл килеп чыгып волкомны эвакуацияләргә туры килә калса, корал һәм сугышчылары белән ярдәм итү хакында сүз куешып та кайткан иде. Ни карады икән соң анда ул Козьминых? Нигә акларны болай тиз генә үткәреп җибәрде икән? +- Козьминых дошманга сатылган! - диде Мидхәт агай. +Аның бу сүзләре Миңнулланың башына чүкеч белән суккандай булды. +- Сез ни әйткәнегезне белеп әйтәсезме, иптәш Мостафин? - диде ул, шаккатып. +- Мин моны бик белеп әйтәм, энем! Күп сөйләшеп торыр чак түгел, хәзер үк эвакуация чарасына керешегез! +- Алай булгач, иң башта икмәкне чыгарып калырга кирәк була инде. Ә аны без үз көчебез белән генә майтара алмабыз. Ярдәм итә алмассызмы икән безгә? +- Анысыннан гына эш калмас. Икмәгегез байтакмы әллә? +- Тугыз йөз потлар чамасы булыр. +- Кайдан килде ул кадәр хәзинә? +- Байлардан һәм продналог түләргә тиешле крестьяннардан җыйдык. +- Кайда ул икмәгегез? Нигә дәүләткә тапшырмадыгыз? +- Соңгы ике көн эчендә җыйналган икмәк ул. Биш йөз потлабын әле бүген генә алып кайттык. Шуңа Осага озатырга өлгермәгән идек. Ә икмәкнең кайда икәнен күрсәтергә хәзер берәр иптәшне җибәрермен сезнең белән. +- Аңлашылды. Алайса, без аны хәзер!.. +- Сезнең уегызча, аклар кайчан Карыйга килеп җитәчәк, иптәш Мостафин? +- Иң күп куйганда да ике сәгатьтән монда булачак алар! - диде комбат, бер дә икеләнеп тормыйча. +- Ә сез аларны Карыйга кертмичә күпме тоткарлый алырга ниятлисез? +- Аңламыйм, ничек инде "тоткарлый алырга"? +- Соң сез безне бөтенләй сугышсыз гына дошман кулына калдырып китәргә җыенмыйсыздыр лабаса?! +- Ә-ә-ә! Син әнә нәрсә турында әйтәсең икән! Юк инде, агай-эне, аклар белән тартышырлык мөмкинлегебез юк безнең. Соңгы ике тәүлек эчендә генә дә, әнә шул каршы торырга тырышып, батальонның яртысыннан артыграгын югалттым инде мин. Ул чакта, ичмаса, санаулы гына булса да, патроннарыбыз бар иде. Ә хәзер кеше башына берәр патроныбыз да юк. Шулай булгач, ничек итеп баштанаяк коралланган дошманны тоткарлый алмак кирәк? +Батальон командиры Миңнуллага әнә шулай дип җавап бирде дә, ничек ашыгып килеп кергән булса, шулай ук ашыгып чыгып та китте. +Миңнулла бер киңәшчесез, бер ярдәмчесез торып калды. Бөтен нәрсә аның җаваплылыгында иде хәзер. Дөрес, икмәк мәсьәләсе хәл ителде, анысы дошман кулына калмас: батальон командирының икмәк өчен чукынырга әзер икәнлеге кыяфәтеннән үк күренеп тора иде. Ләкин икмәкне урнаштырудан тыш та эшлисе эшләр бетәсе түгел иде бит әле. Барыннан да элек волком документларын җыйнап-төреп куярга кирәк. Аннары килеп, волком аппаратында эшләүче иптәшләрне, аларның семьяларын һәм, гомумән, ак бандалар кулына калырга теләмәгән Карый кешеләрен бөтенесен дә ничектер җайлап кына, артык өркетмичә генә эвакуациягә әзерлисе бар. Әти-әниләрен калдырып китү шулай ук куркыныч: аклар Карыйга басып кергәч, малаегыз волком председателе булган икән, коммунист икән дип, теге чакта Хәйрулла тинтерәткән шикелле тинтерәтә башлаулары, хәтта кулга алулары да бик мөмкин. Ниһаять, Зәйнәп... Ул кыз волкомның халык мәгарифе бүлегендә бик теләп һәм тырышып эшли башлаган иде. Зәйнәп волостька кергән авылларның укыйяза белгән һәм Совет яклы булган кешеләрен җыйнап, балаларны яңача, советча укыта башлау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәргәч, шул киңәшмәдә катнашкан өяз мәгариф бүлеге вәкиле - тәҗрибәле педагог һәм коммунист иптәш, аны бик нык ошатып: +- Бу кызны мәгариф бүлегенә алып дөрес иткәнсез, иптәш Гайсин. Яшь кенә булса да, тырыш, кыю һәм иң мөһиме, эшне оештыра белә икән. Кыскасы, укыту-тәрбия мәсьәләсендә Ходай биргән сәләте күренеп тора! - дип канәгать булып киткән иде. +Шул киңәшмәдә һәр авылга кимендә берәр укытучы билгеләнгәннән соң, Зәйнәп ул авылларга укыту биналары, ягъни мәктәпләр булдыру мәсьәләсен хәл итү өчен янып йөри башлаган иде. Байтак авылларда мәктәп биналары билгеләнгән дә иде инде. Ләкин, кызганычка каршы, Зәйнәп ул эшне ахырына кадәр җиткерә алмады - өченчекөн кинәт кенә тиф белән авырып китеп, аяктан егылды. Хәле бик авыр. Вакыт-вакыт саташып китеп, кешеләрне дә танымый. Аны алып китәргәме, калдырып торыргамы? Алып китсәң, болай да хәл эчендә генә яткан кешенең бөтенләй өзлегеп китүе мөмкин. Калдырып китәр идең, беренчедән, фатир хуҗасы үзе дә кылт-мылт кына йөри торган карчык. Икенчедән, аклар басып кергәч, Карыйдагы контрлар Зәйнәпне шул ук сәгатендә сатачак. Дөрес, Зәйнәп әлегә партия члены түгел түгелен. Ләкин аклар партия членнарын гына түгел, совет органнарында эшләгән кешеләрнең барысын да дошман саныйлар бит! Аннары шунысы да бар: Карыйга аклар белән бергә Шакир кабахәт килеп кермәс дип кем әйтә ала?.. +Өченче бүлек +Пенза полкының батальон командиры ничек кенә ашыктырса да, эвакуациягә ике сәгать эчендә әзерләнеп чыгып китә алмадылар. Һәм алай ашыгуның кирәге дә булмады. Мостафин батальоны үтеп киткәч, Карыйга аклар түгел, үзенең штабы белән Бирск бригадасы командиры Василий Иванович Дедкин килеп керде дә: +- Эвакуациягә китәргә туры килер, анысыннан бөтенләй үк котылып булмас, - диде. - Ләкин артык кабаланмагыз. Яхшылап җыеныгыз. Коммунист семьяларының берсен дә калдырмагыз. Чөнки аклар гадәттә эшне коммунистларның семья членнарын җәзалаудан башлыйлар. Без, һичьюгы, иртәнгә кадәрле булса да дошманны Карыйга кертмәскә тырышырбыз!.. +Күченә башлагач мәшәкате күп була икән аның. Волком әйберләрен олауларга төяп озатып җибәргәнче генә дә тәүлеккә якын вакыт үтеп китте. Ярый әле шул кичтә Фәйзулла Чиркандыдан кайтып җиткән иде. Эвакуация олауларын Миңнулла аның җаваплылыгына тапшырып җибәрде. Фәйзулланың әтисе Сәгыйдулла агай да, мин дә аклар кулына калмыйм, монда калсам, Шәйхетдинов әйләнеп кайтачак та, теге чакта үзе белән ияреп китмәгәнгә ачу итеп, әбизәтелне минем башка җитәчәк ул, дип, олаулар белән китәргә булды. Гомер буе ат җигеп юл йөргән кеше булуын искә алып, Миңнулла аны Фәйзулланың ярдәмчесе итеп билгеләде. +Ә Миңнулланың әти-әнисе Карыйдан китәргә теләмәделәр. Әнисе, кырт кисеп: +- Без үзебезнең Карыйдан бер җиргә дә китмибез, улым. Шушы яшебезгә җитеп, бу дөньяда берәүгә дә зыян китергән кешеләр түгел без. Шулай булгач, Колчак солдатлары гына түгел, Никулай патша үзе килсә дә, куркырлык эшебез юк! - диде. +Бәлки, әти китү ягындадыр, бәлки, ул әнине китәргә күндерә алыр дип өметләнгән иде Миңнулла. Шуңа: +- Әллә китү хәерлерәк булыр микән, әти? - дип әйтеп караган иде. Әмма әтисе бу юлы да аның өметен акламады: +- Әнкәң әйтсә - белеп әйтә, улым, калырга туры килер инде, - дип җавап бирде дә, терлекләргә печән биреп керим әле дип, ишегалдына ук чыгып китте. +Әнисенең бер әйткән сүзеннән кире кайта торган гадәте булмавын яхшы белгәнгә күрә, Миңнулла ул хакта бүтән сүз озайтып тормады. +Ә Зәйнәп мәсьәләсе тәки хәл ителмичә һәм бик үкенечле булып калды. +Каласыңмы, китәсеңме дип сорарга Миңнулла башта аның янына барган иде. Ләкин кыз, җан тиргә батып, саташып ята булып чыкты. Аннары Миңнулла киңәш сорап әнисенә килде. +- Безнең теге волкомның мәгариф бүлегендә эшли торган кыз тиф белән авырый бит әле, аны нишләтик икән, әни? +- Авыру кешене кузгатып йөрү ярамас, улым! - диде әнисе. +- Калдырып китү дә хәвефле шул. Ни юньләп карар кешесе юк аның. Аннары килеп, волкомда эшләгәнен белсәләр, аклар бер-бер хәл ясавы да бар. +- Үзе нәрсә ди соң ул бала, сорадыңмы үзеннән? +- Сөйләшә алырлык түгел шул. +- Алайса, әйдә хәзер үк барыйк та үзебезгә апкайтыйк без аны, улым! Гафифә карчык андый хастаны тәрбия кылырлык кеше түгел, үзе кеше тәрбиясенә мохтаҗ ул, бичара. Мин үзем карап торырмын ул баланы. Бәлки әле, сез чыгып киткәнче хәле дә арулана башлар да, китәсе килсә - китәр, каласы килсә - калыр. +Әни кеше сизмиме соң? Сизенә иде бугай ул Миңнулланың Зәйнәпне яратканын. Һәм моның шулай булуын күңеленнән хуплый да иде бугай. Беркөнне Миңнулла төшке ашка кайтмагач, аңа төшке аш китерә килгән чагында волкомда Зәйнәпне күреп: +- Бигрәк тә мәхәббәтле инде шушы бала, үз кызым шикелле күрәм үзен! - дип тә әйтеп куйган иде. +Зәйнәпне өйләренә алып кайткач, аны чыннан да үз кызы шикелле якын итеп карый башлады. Кыз икенче көнне аңына килеп сөйләшә башлагач: +- Күптән үзебезгә апкайтасы калган икән аны! Әнә безнең йортка килү белән хәле рәтләнә башлады балакайның! Юк, беркая да җибәрмим мин аны, - дип, куанычыннан ни эшләргә дә белмәде. +Әмма Зәйнәпнең каласы килми. Ул: +- Китәм! - дигән иде. +Ләкин... +Усыга аклар бәреп кергәнлектән, ул якка юл тотарга һич ярамый. Көңгер дә куркыныч астында, анда бару шулай ук мөмкин түгел. Аннары килеп, олы юл буйлап барырга гомумән мөмкинлек юк, чөнки анда бертуктаусыз - кайсы чигенү ягына, кайсы акларга каршы - безнең гаскәрләр агылып тора иде. Әмма иң кыены шул булды: волком олауларын кая таба озатырга икәнен Миңнуллага беркем, хәтта бригада командиры Василий Иванович та тәгаен генә әйтә алмады. Маршрутны, тәвәккәлләп, Миңнулланың үзенә сайларга туры килде. Шишмәрә - Харис авыллары аша Таныкка бара торырга кушты ул Сәгыйдулла агай белән Фәйзуллага. Ә үзе волкомның кызылгвардиячеләр отряды белән Карыйда калды. Чөнки Василий Иванович, махсус приказ биреп, Карый отрядын үзе командалык итә торган Бирск отряды составына керткән һәм аның командиры итеп Миңнулланы билгеләгән иде. +Миңнулла Карыйда каласы булгач, "Алайса, мин дә калып торам, киткәндә үзең беләк алып китәрсең, яме!" - дип, Зәйнәп тә калган иде. +Миңнулла отрядына Василий Иванович бригаданы азык-төлек һәм аклар бик нык кыса башлап, чигенергә туры килгәндә кирәк булачак транспорт белән тәэмин итү бурычын йөкләгән иде. Бригада Карыйны саклап өч тәүлек буена каты сугыш алып барды. Ул көннәрдә Миңнулла үзенең отряды белән гел транспорт мәсьәләсе белән генә шөгыльләнде: волостьның әле дошман кулына эләкмәгән авылларыннан иллегә якын җигүле ат җыйнап алып кайтты. Дөрес, ул атларны бөтенләйгә түгел, вакытлыча, бригада йөкләрен икенче җиргә күчерү өчен генә җыйдылар. Соңыннан хуҗаларына кайтарып бирелергә тиеш иде ул атлар. Ләкин ат хуҗалары барысы да диярлек үзләре ияреп килде. Миңнулла аларга: +- Хәвефле юлга чыгасыз бит, агай һәм апайлар, алайболай юлда дошман белән бәрелешергә туры килеп, пулямазар тиеп куйса, ни эшләрсез? - дип әйтеп караса да, аны тыңларга теләмәделәр: +- Йә атларны калдырасың, яки атлар белән үзебезне дә алып барасың! - диделәр. +Кызганычка каршы, Миңнулланың шиге урынлы булып чыкты. Бригада йөген төягән олаулар Карыйдан кузгалып күп тә китмәгән, аклар засадасына юлыккан һәм шунда теге ат хуҗаларының уникесе һәлак булып калган иде. +Бирск бригадасы киткәннән соң да Миңнулла үз отряды белән Карыйда бер төн кунды әле. Чөнки Василий Иванович аңа: +- Син, Гайсин, отрядың белән Карыйда каласың һәм, бригаданың чигенүен тәэмин итеп, соңгы чиккә кадәр дошманны тоткарлап торасың! - дип боерып киткән иде. +Чамасыз озын тоелган гыйнвар төне чагыштырмача тыныч узды. Дошманның биш кешелек атлы разведкасы, тугыз кешелек чаңгычылар группасы Карыйга килеп керергә омтылып караганнар иде, әмма отряд егетләре аларны якын да җибәрмәделәр. Шул бәрелеш вакытында ике колчакчыны әсир иттеләр. Әсирләрнең әйтүенә караганда, Карыйдан биш-алты чакрымдагы күрше авылда акларның күпсанлы гаскәре тупланган. Ләкин аклар алга барырга шикләнәләр, чөнки Карыйда кызылларның көче зур дип уйлыйлар, шуңа үзләренә ярдәмгә яңа көчләр килгәнне көтеп торалар икән. +- Ә өстәмә көчләр кайчан килеп җитәргә тиеш соң? - дип сорагач, әсирләр, анысын тәгаен генә әйтә алмыйбыз, ләкин бер-ике көнсез булмас әле, дип җавап биргәннәр иде. Әмма асылда алай булып чыкмады. +Әле яхшылап яктырылып та җитмәгән иде, Карыйның көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш ягыннан чакрым ярым киңлегендәге фронтны иңләп, дошман һөҗүмгә күтәрелде. Ә Миңнулла отрядында нибары егерме өч кеше булып, аларның дүртесе авылның икенче башындагы юлны саклап торырга җибәрелгән иде. Мондый хәлдә меңләгән аклар гаскәренә каршы торып азапланудан мәгънә булмас иде. Шуңа Миңнулла болай да бик санаулы гына булган патроннарны аттырып тормады. +- По ко-оням! - дип команда бирде дә теге дүрт иптәшне дә алып китү нияте белән, отрядны ияртеп, авылның икенче башына ыргылды. +Ләкин авылның ул очыннан дошман сугышчылары инде бәреп кергән һәм, "ура!" кычкырып, күпергә якынлашып киләләр иде. Ә безнең сакчыларның берсе дә күренми. Алар ни караган, нигә дошман бәреп кергәнне сизми калганнар - бу хакта Миңнуллага берни дә мәгълүм түгел иде. Хыянәт иткәннәр дияргә дә нигез юк. Чөнки шул дүрт кешенең берсе Миңнулланың бертуган абыйсы - Зәйнулла иде ләбаса! (Ул аягы яраланып, әле атна-ун көн элек кенә фронттан кайткан һәм, ярам артык зыянлы түгел, атка атланып йөрергә була, тик ятканчы, ичмаса, аз булса да файдам тияр, дип, волком отрядына язылган иде.) Бүтәннәре хыянәт итсә дә, ул үз энесенә хыянәт итмәс бит инде. Йомшаграк холыклы булса да, беркайчан да иманын сата торган кеше түгел иде ул. Аннары фронттан шактый үзгәреп, сәяси яктан активланып, тереләнеп кайткан иде... +Ләкин ни булса да булган, сакчыларның берсе дә күренми иде. Ә аклар өч яклап һаман якынлаша, һаман боҗраны кысып киләләр. +Зәйнәп тә Миңнулла белән китәргә тели, һәм Миңнулла аны алып китәргә вәгъдә дә биреп куйган иде бит әле. Ләкин хәзер, эшләр менә шушылай көтелмәгәнчә килеп чыккач, аның өйләренә кайтып ат җигеп (авыру Зәйнәпне бары шулай гына алып китеп була!) торыр арасы калмагач, аклар кулына эләкмәс өчен, секунд та тормыйча, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр иде. Ул: +- Отряд, минем арттан! - дип боерды да, атын читән аша сикертеп, кыр өсләтеп кенә авылдан чакрым ярым чамасындагы урманга таба элдертте. +Үз сугышчылары дип уйладылар булса кирәк, башта аклар аларга атмады. Тик отряд инде урман буена барып җиткәч кенә ут ачтылар. Шулай да отрядның ике атын, бер кешесен яралап өлгерде кабахәтләр! Яралы атларны калдырып китәргә туры килде, ә яралы агайны, ияргә салып, үзләре белән алдылар. +Туып үскән җирләре булганлыктан, Миңнуллага бу урманның һәр сукмагы таныш иде. Әнә шул үзе генә белгән сукмаклар буйлап бик зур саклык белән Миңнулла отрядын Карыйдан сигез чакрымдагы Бажук авылына алып барды. Бажук урамнары гаскәриләр белән дыңгычлап тутырылган иде: безнең гаскәрләр, чигенеп баручы гаскәрләр. Миңнулла алар янында тоткарланып торырга теләмәде. Отряд Бажукны ындыр артлатып үтте дә тагын урман сукмаклары буйлап арыга - Шишмәрә авылына таба китте. Шулай итеп, Зәйнәп-сылу аклар басып кергән Карыйда калды. Зәйнулла абыйсы белән теге өч кызылгвардияченең язмышлары Миңнуллага шулай ук билгесез иде. +Миңнулла отряды Шишмәрәгә килеп җиткәндә, кышкы ялкау кояш инде батып та бара иде. Олы юл белән килгәндә, Шишмәрә Карыйга әллә ни ерак түгел, нибары утыз биш-кырык чакрым гына. Ә менә бүген кача-поса урман сукмаклары аша килеп җиткәнче көн үтеп китте. Инде кар шактый калын иде, шуңа атларны артык куып булмады. Болай да салкын көн кичке якта тагын да ныграк суытып җибәрде. Аннары атларны да ял иттерергә кирәк иде. Шуңа Миңнулла бүген Шишмәрәдә кунарга ниятләп, авыл советын сораштыра башлаган иде, Карый волкомының обозы да шушы авылда туктаган икәнлеге мәгълүм булды. Фәйзулла белән аның әтисе Сәгыйдулла агай җитәкчелегендәге ул обоз Шишмәрәгә өченчекөн үк килеп җиткән. Ләкин дошманга юлыгудан шикләнеп, Сәгыйдулла агай шунда туктап торуны кирәк тапкан. Шикләнергә нигезләре дә булган шул: Шишмәрәгә килеп җитәр алдыннан аларга ниндидер кораллы банда һөҗүм иткән һәм арттагы ике олауны кулларына төшергән икән. Ул олауларда килүче биш кеше дә (икесе ир-ат, бүтәннәре хатын-кызлар) шунда тегеләр кулына эләккән. +- Ярый әле Шишмәрә якын булды, - диде Фәйзулла Миңнуллага. - Ераграк чакта һөҗүм иткән булсалар, харап иде безнең хәлләр! +- Син үлемнән шулай нык куркасыңмыни, Фәйзулла? +- Үзем өчен курыкмыйм ла! Үлдең - беттең. Нәрсәсе бар аның ул хәтле. Хатын-кызлар, бала-чагалар бар бит безнең белән. Шуларны кызгандым. +Вакытның һәр минуты алтынга тиң: Шишмәрәгә төнлә аклар килеп җитүе мөмкин - олауларны монда калдырырга ярамый иде. Отряд кешеләре һәм атлары инде нык кына йончылган булса да, Миңнулла Шишмәрәдә ялга тукталып тормаска, олауларны Харис авылына - тынычрак урынга алып китәргә карар кылды. +Аларны юлга әзерләгән арада аяк өсте генә диярлек тамак ялгап һәм атларын ашатып-эчертеп алдылар да тагын кузгалдылар. Отрядының яртысы белән Миңнулла үзе алдан китте, яртысын обозларны арттан саклап барырга калдырды. +Юлда аклар белән дүрт тапкыр чәкәшеп алырга туры килде. Дөрес, алар унар-унбишәр кешеле аерым группалар гына иде. Әмма барыбер шактый зыяннары тиде: отрядның өч кызылгвардиячесен үтерделәр, олауда бара торган ике кешене яраладылар, атларга дигән фураж төялгән өч олауны кисеп алып калдылар, бер атны яраладылар. Акларның үзләренә дә ару гына эләкте: җиде атлары, биш-алты кешеләре сафтан чыгарылды. +Ләкин болар гына отрядның югалтуын җиңеләйтә алмый иде. Миңнулланың тик бер генә юанычы бар: "Ярый әле, башлары җитеп, Фәйзулла белән Сәгыйдулла агай Шишмәрәдә отрядны көтеп торган. Үзләре генә юлларын дәвам иткән булсалар, бандитлар берсен дә калдырмыйча кырып бетерәсе икән. Ярый әле сабыр иткәннәр", - дип кенә азрак тынычландырды ул үзен. +Отряд Харис авылына килеп кергәндә, сәгать иртәнге тугыз тулып унынчы киткән иде. Кешеләр дә, атлар да арыган, ачыккан. Аларны фатирларга урнаштырырга, ял иттереп, кунып китәргә кирәк, шунсыз юлны дәвам итү мөмкин булмаячак. Авыл халкының әйтүенә караганда, бу тирәләр әлегә шактый тыныч, акларның күпләп күренгәне юк. Аннары авылның, биш-алты гына кешедән гыйбарәт булса да, үзенең дә кызылгвардиячеләр отряды бар, һәм ул отряд членнары, чиратлашып, Харисның ике башында, олы юл өстендә дежур торалар иде. Шуның өстенә тагын ул отрядның командиры да Миңнуллага таныш кеше - аклар кулында тоткында чагында Богородскидан Алмазга тикле этапта Миңнулла белән бер бәйдә барган, бергә качарга җыенган Сәмигулла агай булып чыкты. +Сәмигулла агай барыбер үз дигәнен иткән: аклар аны теге чакта Алмазга алып барып япканның өченче көнендә үк качып китеп, туп-туры шушы үзләренең Харис авылына кайткан. Июль аенда контрлар оештырган бунт вакытында бу авылның ярлылар комитеты да таркатылган һәм Сәмигулла агай кайтып төшкәндә дә башлыксыз торган булган. Шуннан Сәмигулла агай, тәвәккәлләп, комбед председателе вазифасын үтәүне үз өстенә алган һәм ару гына эшләп килә икән. +Миңнулланы танып алгач, ул бот чабып, исе китеп торды. Аннары: +- Әйткәнием бит мин сиңа, исәнлектә очрашырга язсын, дип! Менә тагын очраштык бит, энекәш! - дип, аркасыннан кагып куйды. +Сәмигулла агай да ял итеп, кунып китү ниятен хуп күрде һәм олауларны икешәрләп-өчәрләп фатирларга үзе урнаштырып йөрде. Ә Миңнулланы: +- Андый-мондый хәл килеп чыгып, маминт кына күтәрелергә туры килә калса, бер күчтә булуыгыз хәерлерәк, - дип, отряды белән бергә ике катлы бер зур йортка урнаштырды. +Узган көн ак бандалар белән чәкәләшкән чакта яраланган атны суеп, итен үзләре белән алып килгәннәр иде. Итле аш пешереп, табынга утыргач, өй турына унлап җайдак гаскәриләр килеп туктады. Барысының да аркаларында сугыш мылтыгы, бил каешларында - кылыч. Тик берсенең генә мылтыгы юк. Анысы бил каешына агач кобуралы маузер таккан, иңенә кыр сумкасы, күкрәгенә бинокль аскан иде. Озынчарак каратут йөзле, кыска кара сакаллы, үткен карашлы, урта буйлы, өстенә нык кына кыршылган күн тужурка, башына кызыл тасмалы папаха кигән ул кеше иң беренче булып өйгә килеп керде дә: +- Исәнмесез, иптәшләр. Сез кемнәр буласыз? Командирыгыз кем? - диде. +- Исәнмесез. Мин - командир, - диде Миңнулла. Әмма нишләп йөрүләрен әйтергә ашыкмады. Сораучының кем икәнлеген ачыкламыйча торып, капчыкны чишеп ташларга ярамый иде. - Фамилиям - Гайсин. Исемем - Миңнулла. Ә сез үзегез кем буласыз? +- Кара син аны нинди кыю сөйләшә! - диде маузерлы кеше. - Сиңа ничә яшь, иптәш Гайсин? - "Иптәш" сүзен юри басым ясап әйтте. +Миңнуллага әле өченчекөн генә унсигез тулган иде. +Дөресен әйтсәм, маузерлы тагын, нигә бик яшь, фәлән дә фәсмәтән дип төпченә башлар, дип уйлады ул. Шуңа: +- Егерме өчтә! - дип җавап бирде. +- Оһо! - диде маузерлы. - Ә мин сиңа унҗиде-унсигездән ары юктыр дип уйлаган идем. +- Сез минем сорауга җавап бирмәдегез бит әле, - диде Миңнулла. Бу хәрбинең сүзне гел шаяру ягына борырга теләвенә эче поша башлаган иде аның. +- Ах, да, кичер, иптәш Гайсин, - диде маузерлы, дустанә елмаеп. - Кичер, зинһар, онытып торам икән. Блюхер мин. +Миңнулланың чәчләре үрә торды. +- Урал партизаннары отряды командирымы? - диде ул, тегенең сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмичә. +Блюхер турында ул инде шактый күп ишеткән, газеталардан да укыганы бар иде. Һәм әнә шул ишеткәннәре, укыганнары нигезендә Миңнулла аны инде яратып та өлгергән иде. Ләкин ул аны ничектер гайре табигый итеп, Алып батыр сыман таза, дәү кеше итеп күз алдына китерә иде. Ә бу... Шул күкрәгенә аскан бинокле белән бил каешына аскан маузеры булмаса, үзе белән килеп кергән кызылармеецлардан һич тә аерылып тормас иде. +- Оһо! - диде Блюхер. - Болай булгач, миңа үзем турында сөйләп тә торасы юк икән. Әйе, нәкъ шул кеше мин. Бәлки, хәзер сез дә үзегез белән яхшылабрак таныштырырсыз, иптәш Гайсин? +Миңнулла аңа барысын аңлатып бирде дә: +- Табын әзерләгәндә килеп кергән кешегә безнең халыкта мактап йөрисең дип әйтәләр. Сез дә менә мактап йөрисез икән әле. Әйдәгез, табынга рәхим итегез, - Диде. +- Без монда нәкъ менә шул тамак ялгап алу нияте белән тукталган идек тә! - диде Василий Константинович. - Ләкин без күбәү - унбер кеше. Сез ашыгызны безгә исәп тотып пешермәгәнсез бит. +- Зыян юк, Василий Константинович. Бары - бергә, югы - уртак, диләр безнең халыкта. Ашы җитәр, анысы мул итеп әзерләргә кушылган иде. Тик менә... - Миңнулла әйтергәме-юкмы дип икеләнеп калды. +- Нәрсә "тик менә"? +- Ат ите пешергән идек без, Василий Константинович. +- Ах, әнә нәрсә! Сез руслар ат итен ашар микән дип әйтмәкче буласыз инде, әйеме? Бер дә борчылмагыз, иптәш Гайсин. Талымлап тора торган заман түгел хәзер! - Ул үзе белән кергән кызылармеецларга карады: - Шулай бит,егетләр? +Аңа бертавыштан: +- Так точно, иптәш командир! - дип җавап бирделәр. +Ашын да, итен дә кунаклар бик яратып ашады. Василий Константинович карап торырга шактый кырыс, күңелсез адәм булып күренсә дә, асылда, йомшак күңелле, җор сүзле кеше икән. Отряды белән дошманга каршы көрәшә-көрәшә, Урал тауларын үтеп безнең якка чыккан чагында, үзенең партизаннарына коралны да, кием-салымны да, азык-төлекне дә дошманның үз кулыннан тартып алырга туры килгәнлеген мәзәк итеп сөйләп алды да: +- Хәзер дә эшләр җиңел түгел. Колчакның көче күп, аңа бөтен дөнья капиталистлары ярдәм итә, - диде. - Ләкин җиңү барыбер безнең якта булачак! Чөнки хаклык безнең якта. Эшче халык безнең якта! Ә халык белән хаклык икесе бергә булганда, аларны бернинди корал белән дә җиңеп булмый! +Хуҗаларына рәхмәт әйтеп, табын яныннан купкач, Василий Константинович Миңнулланың үзен генә дәшеп алды да: +- Так, - диде. - Инде ни эшләргә, кая юл тотарга уйлыйсыз? +- Мин үзем Сарашка бару мәслихәтрәк булмасмы дип тора идем. +- Нинди максат белән? +- Бездәге мәгълүматларга караганда, Сарашта хәзергә тынычрак икән. Шуның өстенә анда Кызыл Армия частьлары да байтак, аларга Сарашны ничек итеп булса да саклап калырга боерык бирелгән, ди. Аннары, минем белүемчә, анда телефон да бар. Пенза бригадасы командиры иптәш Дедкин карамагында безнең бу отряд. Ул үзе белән бәйләнеш тотарга боерган иде. Бәлки, мин ялгыша торганмындыр. Бәлки, сез яхшырак киңәш бирерсез, Василий Константинович? +- Юк, шуннан да яхшырак киңәш бирә алмыйм, иптәш Гайсин, - диде Блюхер. - Без монда Сараш аша үтеп килдек. Әйе, хәзергә анда тыныч. Аклар тиз генә үтеп керә алмас Сарашка. Киресенчә, андагы безнең гаскәрләр үзләре һөҗүмгә әзерләнәләр. Шунда юл тотудан да хәерлесе булмас сезгә. Тик олы юлдан бармагыз. Аклар засадасына эләгүегез мөмкин. - Ул сумкасыннан карта алды да, шул картадан күрсәтеп, аңлатырга тотынды: - Менә моннан, урман эчләтеп, бәләкәй юллардан, Искилде, Танып авыллары аша барыгыз, ярыймы! - Аннары ул үз отряды кешеләренә мөрәҗәгать итте: - Йә, бөркетләр, җылындыгыз, тамакларыгызны туйдырдыгыз. Ә хәзер иптәшләргә барысы өчен дә бик күп рәхмәт әйтик тә по ко-о-оням! +- Сер булмаса, әйтегез әле, Василий Константинович, сез кая барасыз? - диде Миңнулла, озатырга чыккач. +- Республика реввоенсоветына чакырганнар, шунда барам, - диде Блюхер. Аннары: - Ярый, иптәш Гайсин, сау булыгыз! Уңыш телим сезгә! - диде. Адъютанты инде әзерләп тотып торган атына җиңел генә менеп атланып, юырттырып китеп барды. +Отряд та, олаулар да Сарашка хәвеф-хәтәрсез барып җиттеләр: бәхетләренә каршы, юлда ак бандалар очрамады. +Василий Константинович белеп әйткән: Сарашта безнең гаскәрләр, чыннан да, бик күп иде. Шунлыктан үз җаваплылыгындагы алтмышлап кешегә ничек фатир табарга инде дип борчылган иде Миңнулла. Ләкин бу мәсьәлә дә чагыштырмача ансат хәл ителде. +Сарашта волком телефоныннан тыш фронт телефон станциясе дә урнашкан иде. Шул станция аша Миңнулла, Бирск бригадасы командиры Василий Иванович белән бәйләнешкә кереп, үзләренең хәлен аңлатты. +- Молодец, - диде аңа комбриг, - Сарашка килеп бик яхшы иткәнсез, иптәш Гайсин! Хәзер отрядың да, олауларың да шунда торып торсын. Якын көннәрдә безнең бригада Карый һәм Ашап волостьларын дошманнан азат итәргә тиеш. Шуннан соң олауларыгызны кире алып кайтырсыз. Ә хәзергә отрядың белән Сарашка якын-тирәдәге авыллардагы кулак амбарларын тикшереп, яшереп яткан икмәкләрен җыйный тор! Бригаданың иң кыен мәсьәләсе - азык-төлеккә бәйле мәсьәлә. +- Тырышырбыз, Василий Иванович. Сез үзегез кайда соң хәзер? +- Мин хәзер Усыда, өяз башкарма комитеты бинасында! +- Ничек инде ул Усыда? - диде Миңнулла, исе китеп. - Усыны аклар басып алды дип үзегез әйткән идегез бит! +- Әйе, алганнар иде. Ләкин без аларны аннан бәреп чыгардык инде! Ярый, боерыкны үтә, иптәш Гайсин. Эшнең барышы турында миңа көн саен телефон аша хәбәр итеп тор! +Икмәк мәсьәләсендә эшләр менә болайрак тора иде. Күрше авыллардагы байларның амбарлары барысыныкы да шып-шыр. Булган икмәкләрен башта аклар, алардан калганын безнекеләр алып бетергән. Яшергән икмәкләре барын-югын берәү дә әйтә алмый. Булса да, кар астыннан эзләп табу мөмкин түгел иде. Шулай да байларда икмәк бар, тик ул сугылмаган, эскертләргә өеп куелган килеш тора. +Ә сугу машиналарын йә ватканнар, йә яшергәннәр. Ләкин Миңнулла барыбер җаен тапты. Чәпләр ясатып, үзләре белән килгән коммунист семьяларындагы эшкә яраклы кешеләрдән һәм отрядындагы кызылгвардиячеләрдән теге игеннәрне суктыра башлады. Шулай итеп, ике йөз җитмеш потлап арыш һәм бодай суктырган иде инде ул. +Ә бүген эшләре тагын да әйбәт бара: бер байның сугу машинасын яшергән җиреннән табып алып, шуның белән фуражга солы суктыра башлаганнар иде. +Көндезге сәгать уннарда Миңнулланы телефонга чакырдылар. Василий Иванович шалтыраткан икән. +- Нигә минем боерыкны үтәүнең ничек барышы турында хәбәр итмисең? Мин сиңа көн саен хәбәрләшеп торырга кушкан идем бит. Ә синең инде өченче көн бер тапкыр да шалтыратканың юк! - диде ул Миңнуллага, шактый нык ачуланып. +Миңнулла аңа әллә ничә тапкыр шалтыратып караган иде. Әмма ул сөйләшергә теләгәндә Василий Ивановичны таба алмыйлар, ә Василий Иванович үзе шалтыратканда Миңнулла каядыр киткән чак туры килә иде булса кирәк. +- Ну, ничек соң анда синең эшләр? - диде Василий Иванович, Миңнулла шул хакта аңлатып биргәч, йомшара төшеп. - Икмәк әзерли аласыңмы азрак? +- Көн-төн шуның артыннан йөрим инде, Василий Иванович. +- Йөрүен аны ахмак та йөри ала. Нәтиҗәсе бармы соң ул йөрүнең? Күпме ашлык әзерләдең? +- Ике йөз җитмеш потлап арыш белән бодай суктырып куйдык инде. Бүген атларга фуражга солы сугабыз. Машина ватылмаса, кичкә утыз-кырык потлап солы булырга тиеш. +- Неужели! - диде Василий Иванович, куанып. - Синнән бернинди дә хәбәр булмагач, рәт чыкмады бугай моннан дип, бик каты ачуланып йөри идем үзеңә. Болай булгач, рәхмәттән башка сүз юк инде. Карале, энекәш, анда сезнең тегермән яклары ничегрәк тора. Берочтан тарттырып та алып булмас микән ул ашлыкны? +"Бәлки, сиңа ипи итеп пешереп тә бирергә кирәктер", - дип уйлап алды Миңнулла. Ләкин Василий Ивановичның үзенә алай дип әйтергә батырчылык итмәде. Күңеленнән дошман кулына эләкми калган тегермәнле авылларны барлап чыкты. Андый авыл икәү иде. Тегермәннәре эшлиме аларның, юкмы - анысын Миңнулла белми иде. "Икесенең берсендә ничек тә эшли торгандыр әле", - дип уйлап алды да: +- Тырышып карарбыз, иптәш бригада командиры, - дип җавап бирде. +- Тырыш әле, улкаем, яме! Югыйсә эшләр кыен безнең монда... +Шул сәгатендә үк Миңнулла һәр ике авылга да тегермәннәрнең хәлен белешеп кайтырга кешеләр җибәрде. +Кичкә мәсьәлә ачыкланды. Тегермәннәрнең тик берсе генә төзек һәм аның да ташы бик акрын әйләнә булып чыкты. Берни эшләр хәл юк. Шулай булса да, Миңнулла икенче көнне иртүк шул тегермәнгә ике олау бодай җибәрде. +Ташы акрын әйләнсә дә, тегермән һаман тарта торды һәм әзер онны бригадага алып китә бардылар. Шулай да тартасы ашлык байтак, тагын өч-дүрт көнгә җитәрлек иде әле. +Ләкин аны тартып бетерә алмадылар. Беркөнне кичкырын Василий Иванович үзе Сарашка, Миңнулла янына килде: +- Давай, хәзер үк үзегезнең олауларыгызны юлга әзерли башла! Кире Карыйга кайтасыз. Ашапны аклардан чистарттык, хәзер Карый өчен сугышабыз. Сезнең олаулар кайтып җиткәндә, Карый да безнең кулда булачак! - диде ул. +Туган авылларына кайтырга чыккач, кешеләр генә түгел, хәтта атлар да аеруча бер дәрт белән ашкынып атлаганнар иде. Тик аларга Карыйга кайтып җитү насыйп булмаган икән. Василий Иванович дөрес әйткән. Ашап, чыннан да, Бирск бригадасы кулында, хәтта бригаданың штабы да шунда күчеп өлгергән. Ә Карый һаман дошман кулында иде әле. Аклар аны калдырып китәргә һич тә җыенмыйлар иде. +Хәлнең менә шушылай четерекле икәнен күреп, Миңнулла олауларны яңадан Сарашка илтеп торырга да ниятләгән иде. Әмма Василий Иванович бик ышандырырлык итеп әйтте: +- Алай мәшәкатьләнеп йөрүнең кирәге юк, Гайсин. Бүген без, һичшиксез, Карыйны алачакбыз! - диде. +"Бүген" дә үтте, аннан соң да ике көн узып китте, әмма Карый һаман дошман кулында кала бирде. +Канкойгыч авыр сугыш көн-төн дәвам итә. Бригада солдатлары утыз биш градуслы суыкта тәүлекләр буена җылы өй күрмичә, япан кырда кар өстендә ятып, әледәнәле атакага күтәрелеп, дошманга каршы батырларча сугыш алып бара. Соңгы көннәрдә коралга да кытлык әллә ни зур түгел: теләгәнчә атарлык булмаса да, патроннары, снарядлары һәм гранаталары да бар. Ләкин дошман көчле. Аның чигенергә нияте юк кына түгел, киресенчә, үзе һөҗүмгә күтәрелергә план корып ята. Сугыш барышында әсир ителеп, безнең кулга эләккән солдатлары да шул турыда әйтә, дошман ягыннан өзлексез явып торган пуля һәм снарядларның көннән-көн арта баруы да шуны күрсәтеп тора иде. +Миңнулла бик үтенеп сораса да, Василий Иванович аның отрядын сугышка кертмәде. +- Синең хәрби хезмәткә өйрәтелмәгән һәм гомумән сугышка яраксыз ул кешеләрең белән генә әллә ни зур эш майтарып булмас, Гайсин. Бригаданың үз сугышчылары да үз түгел, тик аларны туйганчы ашатырга гына кирәк. Тамаклары тук булса, берсе биш кешегә торырлык алар. Син бу як авылларда кайда нәрсә барын, кемнең кем икәнен бик яхшы беләсең. Давай, син бригаданы азык-төлек белән тәэмин итүне кайгырт! - диде. +Сүз дә юк, сугышчыларны икмәк белән тәэмин итү, әлбәттә, бик мөһим. Моны Миңнулла бик яхшы аңлый. Ләкин, шулай булса да, үзенең туган авылы өчен барган сугышта мылтык тотып катнашасы килгән иде аның. Ә авылы - Карый - әнә орынып кына тора. Иң күп куйганда да алгы сызыктан чакрым-чакрым ярым чамасында гына. Кычкырыбрак сөйләшкән чакларында, дошман солдатларының тавышларына кадәр ишетелә. Шул авылда аның әнисе белән әтисе... Шунда аның сөйгән кызы Зәйнәп... Миңнулла алар белән саубуллаша да алмыйча китеп барды бит теге чакта... Алар аны ике күзләрен дүрт итеп көтәләрдер... Улларының икесе дә Совет яклы, икесе дә коммунист, икесе дә Кызыл Армиядә икәнен белеп, аклар бик каты җәберләмәсә генә ярый инде үзләрен... Аннары килеп, абыйсы Зәйнулланың да кайда булуы һәм, гомумән, исәнме-түгелме икәнлеге билгеле түгел бит әле Миңнуллага. Ә белергә һич тә җай юк. Карыйга барып килү турында уйларга да ярамый: анда акларның бер полк һәм чехословакларның бер батальон гаскәре тора. Кешене түгел, чыпчыкны да якын җибәрмиләр. Аннары Миңнулланың алайлар итеп, үз кайгысын кайгыртып йөрергә хакы да, вакыты да юк. Чөнки ул - отряд командиры. Аның отрядына сугышчан задание - бригаданы азык-төлек белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән. +Якын-тирәдәге авылларның барысында да диярлек бандитлар булып киткән. Ә алар аягы баскан җирдә юньле нәрсә каламыни? Халыкның чәчүлеккә дип, күз карасыдай итеп, үзләре ач булсалар да, ашамыйча саклап тоткан икмәкләрен, карап торган бердәнбер атларын, сыерларын гына түгел, хәтта соңгы кәҗәләренә тикле талап алып киткән ул кабахәтләр! Ә ир-атлары безнең Кызыл Армия сафларында булган семьяларның исә, икмәкләрен һәм малларын гына талап калмыйча, үзләрен дә атып йә асып үтереп киткәннәр. Кыскасы, гади халыктан икмәк юнәтүгә исәп тотып булмый, киресенчә, ачтан үлмәсеннәр өчен, аларның үзләренә ярдәм итәргә кирәк иде. +Ә шулай да Миңнулла отряды үзенә йөкләтелгән бурычны үтәп чыкты! Ярлы халыкның соңгы кадак ашлыгын тартып алсалар да, ак бандалар байларга кагылмаган иде. Киресенчә, Василий Иванович бригадасы кысрыклый башлагач, ашыгыч кына чигенергә мәҗбүр булып, үзләре белән алып китәргә өлгермәгән икмәкне әлеге шул байларга калдырып киткән иде алар. Ә байлар халыкның үз икмәген үзенә ун бәясенә сатып, спекуляция белән шөгыльләнеп яталар. Үз икмәкләрен исә инде көздән үк бик нык яшергәннәр: ындыр артларына, бакчаларга күмгәннәр; каралты коймаларын ике катлап, койма араларына тутырганнар; тезмәгә печән араларына тыкканнар; урман куелыкларына базлар казып, шул базларга илтеп күмгәннәр; идән асты базына тагын бер баз казып, шул базларга тутырганнар; изге урын дип тормаганнар, чиркәү һәм мәчет идән асларына яшерүгә кадәр барып җиткәннәр иде. +Барыбер барысын табып алып чыктылар. Отряд гвардиячеләре дә бик нык тырышты, әлбәттә. Ләкин, барыннан да бигрәк, бу эштә авыл халкының ярдәме зур булды. Байлардан табылган ике пот икмәкнең бер поты авыл ярлыларына бүлеп биреләчәк, дип игълан иткәч, эш аеруча җанланып китте, биш көн эчендә бригада сугышчыларын өч атна туйдырырлык икмәк җыйналды. Шул ук вакытта ачлыктан инде шешенә башлаган авыл ярлыларына да шактый зур ярдәм булды. Отряд эшен бетереп киткән чакта, ул бичаралар елый-елый рәхмәт укып калдылар. +Әмма барыннан да мөһимрәге шул: әлеге икмәк әзерләү барышында һәр авылның туксан биш процентын тәшкил иткән ярлы халыкта Кызыл Армиягә һәм совет властена карата ышаныч туды. Колчакның солдатлары гына түгел, Колчак үзе килеп үгетли башласа да, совет властена булган иманы какшамаячак инде ул халыкның... +Анысы шулай. Ләкин Карыйдагы дошманның коралы да, сугышчылары да Бирск бригадасыныкыннан икеөч мәртәбә артык һәм аны чигенергә мәҗбүр итү мөмкин түгеллеге көн кебек ачык иде. Башта бик оптимист булып йөрсә дә, соңыннан Василий Иванович та моның шулай икәнлегенә, ниһаять, ышанды булса кирәк. Егерме икенче февраль көнне Миңнулланы штабка чакыртып китерде дә: +- Мылтык тотып сугыша алырдай гвардиячеләреңне генә үзең белән калдыр да бүтән барлык кешеләреңне һәм обозыңны тылга озату чарасына кереш! - диде. - Бригаданың фланглары ышанычлы түгел. Ә күршеләребезнең хәле безнекеннән дә начаррак. Усыны тагын дошман басып алды. Өяз башкарма комитеты таратылган, аның урынына Икенче армиянең политбүлеге каршында өяз революция комитеты оештырылган. Бер бездә генә түгел, бөтен Көнчыгыш фронтта хәлләр кыенлашып бара. Өченче армиядә дә югалтулар бик күп. Монда, Көңгер һәм Пермь юнәлешендә, Англия, Япония, Америка капиталистлары тарафыннан һәрьяклап бик яхшы тәэмин ителгән Колчак армиясенең яңа көчләре, чехословак гаскәрләре сугышка керде. Тиздән безгә чигенергә туры киләчәк. Шуңа күрә обозыңны һәм кешеләреңне тизрәк озатып калырга кирәк. +- Кая озатырга икән соң аларны, Василий Иванович? +- Кая озатыргамы? Тукта, карап карыйк әле... - Ул, иңенә аскан кыр сумкасыннан алып, картасына текәлде. Көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш яклар тоташы белән дошман кулында. Тик төньякка таба гына чигенергә мөмкин иде. +- Югары Сипкә озатырга кирәк булыр. Хәзергә шуннан да ышанычлырак урын юк! - диде Василий Иванович. +Миңнулла отряды волком олауларын Югары Сипкә илтеп тәүлек ярым вакыт үткәреп кайтканда, Бирск бригадасы Ашапны калдырып, Чиркандыга чигенергә мәҗбүр булган һәм анда да көч-хәл белән генә тотынып тора иде. Василий Иванович Миңнулланы күрүгә, ни хәл барып кайттыгыз, дип сорашып та тормастан: +- Молодец, Гайсин, бик вакытлы кайтып җиттең! Гвардиячеләрең минем карамакка кала. Ә үзең хәзер үк артиллерия батареясына барып кайт әле. Ул батареяга Овчинники - Турай һәм Овчинники - Воронино юлы буйлап бәреп керергә омтылган дошман гаскәрләрен тоткарларга боерык бирелгән иде. Ләкин нигәдер юньләп атканнары ишетелми, - диде. +Миңнулла барганда, батарея командиры лаякыл исерек һәм авыл башындагы бер йортта ниндидер ике хатын-кыз белән рәхәтләнеп эчеп, күңел ачып утыра иде. Аның белән сөйләшүдән мәгънә чыкмаслыгын белеп, Миңнулла батарея тупчылары янына барды. +- Нигә дошманга атмыйсыз? - диде Миңнулла, ачуланып. +- Бушка атудан ни файда? - диде берсе. - Координацияләүче юк. Шуңа дошман якынлашкач туры наводка белән генә атарга мәҗбүрбез. +Миңнулла ни эшләргә дә белмичә аптырап торган арада, атын кушаяклатып чаптырып, Василий Иванович үзе килеп җитте. +- Ни булды? Нигә атмыйсыз? - диде ул, нигәдер тупчыга түгел, Миңнуллага мөрәҗәгать итеп. +Миңнулла хәлне аңлатып бирде. +- Ах, сволочь Егоров! - диде Дедкин. - Менә эш нәрсәдә икән! - Аннары адъютанты белән ярдәмчесенә боерды: - Барыгыз, шул хәерсезнең коралын алып, үзен дә, кәнизәкләрен дә бәйләп, штабка илтегез! - Тегеләр киткәч, Миңнуллага борылды: - Йә, Гайсин, әйтеп кара әле: минем урында син булсаң, менә шушындый хәлдә ни эшләр идең? +- Командирлыктан азат итәр идем. +- Мин дә күптән шулай эшләгән булыр идем дә, ләкин батарея белән командалык итәргә бүтән кешем юк шул минем! Шуңа түзәргә туры килә. Ә ул, адәм актыгы, шуны бик яхшы белә һәм, патша армиясендәге гадәтен куып, вакыт-вакыт менә шушылай чыгырыннан чыгып китә. Эх, нишләргә соң инде, ә? Снаряд булмаса да бер хәл иде. Снарядлар җитәрлек була торып, дошманга ут яудырырга мөмкинлек юк бит! +- Рөхсәт итсәгез, батарея утын үзем координацияләп карар идем, Василий Иванович, - диде Миңнулла. +Коры теләк, яхшатлы булып күренер өчен генә әйтелгән сүз түгел иде бу. Герман сугышында Гәрәй абзыйның адъютанты булып йөргәндә, Миңнулла аннан артиллерия эшенә дә бераз өйрәнеп калган иде. Дөресрәге, син әле яшь, дөнья булгач, бәлки, кирәге чыгар, дип, Гәрәй абзый аны үзе өйрәткән иде. +- Әгәр шушы батарея белән командалык итә алсаң, ул чакта мин сине... +Василий Иванович сүзен әйтеп бетерергә өлгермичә калды, чөнки аның янына икенче батальон командирының элемтәчесе йөгереп килде дә, еларга җитешеп: +- Иптәш комбриг, аклар алгы сызыкка бөтенләй якынлашты, тиздән урап ала башлаячаклар. Комбат берәр чара күрүегезне үтенде! - диде. +- Хәзер, хәзер, - диде Василий Иванович сабыр гына итеп. - Хәзер бирербез без аларның кирәкләрен. Бар, улкаем, бар, комбатыңа шулай дип әйт. Бер адым да чикмәскә боерды Дедкин, диген! - Аннары Миңнулланың иңенә кулын куйды: - Йә, энекәш, Аллага тапшырдык. Бөтен ышаныч синдә. Ничек тә дошманны тоткарларга, ничек тә иртәнгә кадәр генә булса да түзәргә кирәк! Армия командующиеның боерыгы шундый. +Аклар, кара болыт шикелле ишелеп, һөҗүм итеп килә. Ә безнең алгы сызыктагы пехотачылар, каушап калып, тәртипсез рәвештә чигенә башлаганнар иде. Тик Миңнулла командасы буенча туплар беренче залпны биргәч һәм Василий Иванович, үзе аларның каршына чыгып: "Бер адым да чигенмәскә! Минем боерыкны тыңларга!" - дип, бик зәһәр итеп кычкыра башлагач кына тукталды алар. +Ә тупчылар тагын рәттән өч залп биреп, снарядлар дошман солдатлары арасына төшеп ярыла башлагач, аклар куркып, тукталып калды. Бу хәлиткеч момент булды. Дошманның каушап калуын күргәч, гайрәтләнеп китеп, безнең пехотачылар да чигенүдән туктап ут ачтылар. Аклар ятарга мәҗбүр булды. Алар да мылтык һәм пулеметлардан бик нык ата башлады. Күрәсең, туплары килеп җитмәгән булгандыр - туптан атмыйлар, шуңа күрә өстенлек әлегә безнең якта иде. +Шулай ике яктан да атышып, ләкин бер як та уңышка ирешә алмыйча, тәмам караңгы төшкәнче тартыштылар. Аннары атуны туктатырга боерык булды. Безнең як туктауга, шуны гына көтеп торган шикелле, аклар да тынып калды. +Сугыш тукталса да, ут позицияләреннән китмәскә дип боерган иде бригада командиры. Көндез дә җилсез һәм куе зәмһәрир суык булган иде. Ләкин сугышчылар туктаусыз хәрәкәтләнеп, нервыланып торганлыктан, ул турыда уйларга вакыт юк, шуңа әллә ни зыянлы тоелмаган иде. Ә менә атышлар тынгач һәм караңгы төшкәч исә, җилекләргә үтеп туңдыра башлады. Миңнулланың үзенә ул хәтле үк куркыныч түгел, аның аягында өйләреннән киеп чыккан, әле олтан да салынмаган яңа киез итек, башында җылы төлке бүрек. Әтисенең бүреге. Улының эвакуациягә китәргә тиешлеген белгәч, әнисе: +- Хәзер картуз киеп йөри торган чак түгел. Кыш уртасына кереп барабыз. Ки әтиеңнең шушы бүреген, кимәсәң, мәңге риза-бәхил түгел! - дип көчләп кидерде. +Рәхмәт аңа! Фуражка кигән булса, менә хәзер нишләр иде? Дөрес, күн курткасының җылысы әллә ни түгел түгелен. Ләкин аягы белән башы җылыда булгач, түзәргә була. Ә менә тупчыларның хәле яман. Күбесенең аякларында чорнау урап кына кигән ботинка. Төкерегең җиргә төшеп җитмәс борын ката торган шушы суыкта япан кырда төн кунарга тиеш алар. Инде төнге унберенче, ләкин ашарга китергән кеше юк әле. Җылы аш ашап алганда да азрак хәл булып китәр иде. Авыл да ерак түгел кана. Нибары дүрт-биш йөз метрлар чамасында гына. Ләкин анда барырга ярамый: позициядән бер адым да китәргә рөхсәт юк. Катып үлмәс өчен, солдатлар әүмәкләнешкән, биешкән, йөгерешкән булалар. Ләкин көне буе сугыш мәхшәрендә кайнаган сугышчыларның да түземе төкәнергә мөмкин ич. Әле алда ел озынлыгы төн бар лабаса! Ә Василий Ивановичтан бернинди хәбәр юк иде. "Бу тупчыларны монда тоту акыллы кеше эше түгел. Беренчедән, дошман төнлә һөҗүм итмәс. Чөнки ул узган көн дә көне буе сугышты. Аның солдатлары да тимер түгел, аларга да ял итәргә кирәк. Икенчедән, батареядан алда, ким дигәндә ярты чакрымда, бригаданың пехотачылары тора. Дошман атакага ташлана калса, аны башта шулар тоткарлаячак. Шулай булгач, тупчыларны авылга алып кайтып, җылы өйгә урнаштырудан һәм чиратлап кына булса да йоклатып алудан да хәерлесе булмас. Шушы ук кешеләрнең иртәгә тагын сугышасылары бар бит. Ял итеп алсалар, иртәгә яхшырак сугышачак алар", - дигән фикергә килде Миңнулла һәм, тәвәккәлләп, тупларны да, тупчыларны да авылга алып кайтты. Аннары шул турыда Василий Ивановичка әйтмәкче булып һәм тупчыларны ашату мәсьәләсен хәл итүне дә күздә тотып, бригада штабына барды. Миңнулла рапорт ясаганда, боерык булмыйча торып позициядән киткән өчен комбриг ачуланыр инде дип шикләнебрәк торган иде. Хәвефләнүе бушка гына булды. +- Бик дөрес эшләгәнсең! - диде комбриг, куанып. - Батареяны алып кайтып бик яхшы иткәнсең! Разведка мәгълүматларына караганда, безнең каршыдагы дошман гаскәрләренә ярдәмгә тагын акларның Ишим полкы да китерелгән. Ихтимал, алар иртән тагын һөҗүмгә күтәрелер. Ә бездә аларга каршы торырлык көч юк инде. Үткән көндә дә югалтулар бик зур булды. Хәзер барлык частьларга да, дошманга сиздермичә генә позицияләрен калдырып, чигенә башларга боерык бирәм. Шулай кирәк. Бүтәнчә мөмкин түгел. Ә син, бар, хәзер үк батареяң белән Фокага таба кузгал! +- Ә Егоров айнымадымыни соң әле? +- Ә ул хәзер мәңге айнымаячак! - диде Василий Иванович, кырт кисеп. - Аттым инде мин аны. Мин аның кыланышларына алыштырырга кеше булмаганга гына түзеп килгән идем. +- Димәк, аның үлеменә мин сәбәпче булган булып чыгам?! +- Нигә син буласың ди! +- Мин аны алыштырмаган булсам, ул бүген дә исән булыр иде бит. +- Юк, исән булмас иде. Тәмам гарык иткән иде инде ул безне. Бар, Гайсин, боерыкны үтә! +- Ә волком олаулары нишләр икән соң, Василий Иванович? Алар да минем җаваплылыкта бит! +- Алар өчен кайгырма! Урынбасарларың бар бит синең анда. Мин аларга обозларыгызны да, кешеләрегезне дә Фокага күчерергә боерык бирдем инде. +Волком олаулары Фокага барып җитә алмаган. Атлары арыганлыктан, Фокадан дүрт-биш чакрымдагы бер бәләкәй генә авылда туктап торалар иде. +Батарея сугышчылары ярдәме белән олауларны Фокага илтеп җиткергәч, өяз ревкомы да шушы волостька караган Михайловский заводында урнашканлыгы мәгълүм булды. +Фатирларга урнашып, атларын тугарырга да өлгермәделәр - Миңнулланы ревкомга чакырттылар. Ревком председателе Олег Николаевич Шапошников дәштергән иде аны. Ул Миңнулланың кайдан килүен, ни эшләп йөрүләрен сорашты да, шул сәгатендә үк бригада командиры Василий Иванович белән телефоннан сөйләшеп, аны батарея командиры вазифасын үтәүдән азат иттерде. Аннары ревкомның чираттан тыш утырышын үткәреп, шул утырыш карары нигезендә Миңнулланы Яңа Уртавыл волостена ревком председателе итеп билгеләделәр. Аның карамагында Кызыл Яр, Елпачиха һәм Сараш волостьларыннан эвакуацияләнгән һәм совет органнарында эшләү буенча аз-маз тәҗрибәләре булган иптәшләрне (алар барысы унбер кеше иде) тапшырдылар да: +- Үзегезне фронтка барабыз дип исәпләгез - Яңа Уртавыл хәзер фронт полосасында! - дип, юлга чыгарып җибәрделәр. +Озатып калганда, Шапошников, Миңнулланы читкәрәк алып китеп: +- Барып җиткәч, синең карамакка тапшырылган бу иптәшләргә, сәләтләренә карап, эшне үзең бүлеп бирерсең, яме! - диде. - Барып урнашу белән, иң элек, ревком председателе буларак, егерме сигезенче дивизия командиры Азинның үзен күреп сөйләш һәм алга таба аның күрсәтмәләре буенча эш итәргә кирәк булыр. Ул волостьта моңарчы продналог җыюга бөтенләй игътибар ителмәгән. Төп эшең итеп икмәк хәзерләүне сана! Эшләгән эшләрегез һәм ревкомдагы хәлләр турында язма рәвештә йомышчы аркылы миңа хәбәр итеп тор! Сау бул! Эшеңдә уңыш телим! +Яңа Уртавыл өяздәге иң зур волостьларның берсе булып буйга - кырык, аркавы егерме биш чакрым мәйданны биләп тора иде. Өяздә эшләгән чагында Миңнулланың бу якларда да булгалаганы бар, ә Тирән Күл, Ваҗады һәм Сөзәк Тау авылларын аеруча яхшы белә иде ул. Тирән Күлнең ярлылар комитеты председателе Миңнуллага Яңа Уртавылга капыл гына барып кермәскә, башта отряды белән разведка ясап кайтырга киңәш итте. +- Югыйсә ул тирәдә хәлләр бик ышанычлы түгел, бәлагә таруыгыз бар, - диде ул. +Шуңа Миңнулла олауларны Тирән Күлдә калдырып, ун кешелек отряд белән Яңа Уртавылга китте. Анда хәлләр Шапошников әйткәнгә караганда да хәтәррәк булып чыкты: волком аппараты үзенең төп эшен - авылларда совет властен ныгыту һәм аңа ярдәм итү, ярлы крестьяннар мәнфәгатен кайгырту турында уйламый гына түгел, киресенчә, корткычлык белән шөгыльләнә: ярлыларны кимсетә, аларга түли алмаслык налоглар сала, ә байларны яклый, аларга һәр җәһәттән ярдәм итеп килә икән. Авылның биш-алты атаклы контры аклар ягында хезмәт итеп йөри, шул ук вакытта семьялары белән дә тыгыз элемтә тоталар, хәтта ун-унбиш көнгә бер өйләренә дә кайтып киткәлиләр икән. Кыскасы, волком составында ышанычлы, Миңнуллага ярдәм итәрдәй юньле кеше дә юк иде. +Менә шул мәсьәләне ачыклагач, ул волком членнарын җыйнады да аларга Усы ревкомының Яңа Уртавыл волкомын тарату турындагы карарын укыды. +- Без ул карарга буйсынмыйбыз! - дип, волком членнарыннан берничә кеше тавыш күтәрә башлаганнар иде дә, Миңнулла, бик коры гына итеп: +- Димәк, сез совет властена да буйсынмыйсыз? Ә андый кешеләрне кулга алырга туры киләчәк! - дигәч, авызларын йомып шыпырт кына кайтып киттеләр. +Аннары Миңнулла үзе белән килгән иптәшләрдән ревком төзеде. Ревкомда финанс, хәрби, җир, азык-төлек, тәэминат, идарә бүлекләре оештырылды, аларга бүлек мөдирләре билгеләнде. Ревком председателе булуы өстенә Миңнулла хәрби һәм идарә бүлекләре белән җитәкчелек итүне дә үз өстенә алды. Харитонов Игнатий укый-яза белүче, заманында диңгезче булып хезмәт иткән, эш рәтен белә торган тәвәккәл һәм акыллы кеше иде. Шуңа аны үзенең урынбасары итеп билгеләде. Ә Хәбибрахманов, киресенчә, йомшак характерлы, армиядә гомумән хезмәт итмәгән, тыныч шартларда гына эшләргә өйрәнгән, ләкин үз эшен һәрвакыт җиренә җиткерә торган иптәш булып чыкты. Аны Миңнулла хуҗалык һәм социаль тәэминат бүлеге мөдире итеп билгеләде. +Юлда килгәндә үк Миңнулла Уртавыл волостена керә торган авылларның ындырларында сугылмаган эскертләргә игътибар иткән иде. Яңа оешкан ревкомның беренче эше итеп ул әнә шул мәсьәләне күтәрде. Волостьның әлегә аклар басып алмаган авылларыннан ярлылар комитеты председательләрен чакыртып китереп, аларга Кызыл Армия гаскәрләрен азык белән тәэмин итү бүгенге көннең төп бурычы икәнлеген аңлатты. +- Шушы бурычны үтәмәгән комбед председательләре хәрби приказга буйсынмаган булып саналачаклар һәм сугыш чоры законнары нигезендә кискен җавапка тартылачаклар! - диде. +Бу эш тизрәк гамәлгә ашсын өчен, шул ук җыелышта һәр авылга ике җаваплы кешене (берсе ревком вәкиле, берсе комбед председателе) билгеләделәр. +Яңа Уртавыл үзе дә ике мәхәлләле зур авыл. Ныклап торып тотынганда, аннан да байтак икмәк җыеп алырга мөмкин икәнлеген әйткәннәр иде инде Миңнуллага. Шул хакта халык белән сөйләшү өчен авылның гомуми җыелышын җыйдыртты. Волость авылларына икмәк әзерләү оештырырга барырга тиешле ревком членнарын да шул җыелышка чакырды. Докладны үзе ясады. Башта илдәге гомуми хәлләрне, Совет дәүләте алдында торган мөһим бурычларны аңлатты. Шуннан губерна, өяз хәлләренә кайтты һәм, ниһаять, үз волостьлары алдында торган конкрет бурычлар турында сөйләде. Докладны, нигездә, игътибар белән тыңладылар. Ләкин ахырдан, фикер алышулар башлангач, өстенә сары яңа кайры тун, пеләш башына кара бәрхет түбәтәй кигән бер агай торып басты да: +- Сайравын матур сайрыйсың син, җегет, - диде. - Ике сүзеңнең берендә сәвит блачы дисең, аны саклап калырга кирәк, аны саклап калыр өчен фрунттагы салдатларга икмәк кирәк, икмәк тапшырыгыз, дип давайлыйсың. Ә менә минем шуны беләсем килә: без сәвит блачына ярдәм итәбез итүен дә, әмма дә ләкин сәвит блачы үзе ник бер дә ярдәм итми икән суң без керәстиянгә? Бүтәне турында әйткән дә җук инде, хәтта чалбар тегеп кияргә манфактура да кайтармый башлады бит суңгы вахытларда! Алга таба да болай барса, шыр ялангачка калдырмас микән безне ул сәвит блачы? +"Каян китереп төрттерергә кирәген белә бу адәм!" - дип уйлап алды Миңнулла, аптырабрак калып. Аннары, шыпырт кына, үзе белән рәттән президиум өстәле янында утырган Уртавыл ярлылар комитеты председателеннән сорады: +- Ниндирәк кеше бу? Продналогын түләп бетергәнме? +- Бер кадак икмәк тә биргәне юк! - диде председатель. +Миңнулланың эченә җылы кереп китте һәм ул пеләшнең үзенә сорау бирде: +- Иң элек син миңа шуны әйт әле, агай: совет властена үзеңнең күпме ярдәм иткәнең бар? Мәсәлән, конкрет алганда, быел дәүләткә күпме икмәк тапшырдың? +- Карак белән дөнья тулган хәзерге заманда, тапшырырсың сиңа! Узган атнада унҗиде пот әзерләп куйганыем, иртәгә илтеп бирәсе төнне бөртеген дә калдырмыйча урлап апчыгып киттеләр. +Теге агайның бу җавабына каршы Миңнулла ни дип әйтергә дә белмичә төртелеп торган арада, Уртавылның комбед председателе сикереп торды да: +- Урлатырга теләгән кешенекен шулай урлыйлар инде, Мәҗит абзый! - диде. - Син, караклар да фәлән-фәсмәтән дигән булып, авыл халкына яла якма, яме! Ул икмәгеңне кемнәр "урлаганын" бик яхшы беләбез без. Малаең армия хезмәтеннән качып урманда дезертирлыкта йөргәч шулай була инде ул! +- Син аның кайда йөргәнен каян беләсең? Күргәнең булды мәллә? - диде пеләш, ачуыннан чөгендер шикелле кызарып. +- Күргәнем булды шул! - диде председатель. - Синең икмәгең урланганнан ике көн элек кенә төнлә өегездән чыгып китеп барганда күрдем. +- Күргәч тоталар аны! +- Бик тотасы идем дә эләктерә алмый калдым шул - ул атлы, ә мин җәяү генә идем. +Тик шуннан ары гына пеләш телен тешләп, тынып калды. Баштарак нык кына шаулаша башлаган бүтәннәр дә койрыкларын кысарга мәҗбүр булдылар. +Җыелыш продналоглары түләнмәгән кешеләр ике-өч көн эчендә түләп бетерергә тиеш дигән карар кабул итте. Суктырылмыйча эскертләрдә яткан игеннәре җыйнаулашып сугып, ашлыгын дәүләткә тапшырырга дип яздылар. +Чиктән тыш ярлы семьяларга һәм сугыш инвалидларына комбедның ярдәм фондын булдыру мәсьәләсен шулай ук карарга кертеп, законлаштырып куйдылар. +Ә икенче көнне Миңнулла Азин дивизиясе штабына барды. Штаб Казан тимер юлындагы Куяды станциясендә урнашкан иде. Ул килгәндә, штаб начальнигы да, дивизия командиры Азин үзе дә урыннарында юк, частьларга киткәннәр иде. Аларны өч сәгатькә якын көтеп торырга туры килде. Командир белән штаб начальнигы икесе бергә кайттылар. Штаб дежуры Миңнулланың командир белән сөйләшергә теләвен әйтеп чыкканнан соң ун минут чамасы үткәч, Азин аны үзе дәшеп кертте. +- Тыңлыйм сезне, ни йомыш? - диде Азин, кырыс кына итеп. +- Мин - Яңа Уртавыл ревкомы председателе Гайсин. Усы өяз ревкомы кушуы буенча сезнең белән элемтә урнаштырырга дип килдем. +Миңнулланың "Гайсин" дигәне аңа "Азин" дигән кебегрәк ишетелде булса кирәк. Владимир Мартынович беркавым Миңнуллага текәлеп карап торды да, тагын да кырысрак итеп: +- Нинди Азин ул тагын? - диде. +- Азин түгел, Гайсин! +Шуннан соң гына Владимир Мартыновичның йөзе яктырып китте: +- Алай булса, икенче эш! +Аннары ул Миңнуллага урын тәкъдим итте. Миңнулла утыргач, аның документларын сорап алды. Аларны җентекләп тикшереп чыкты һәм, бу юлы инде шактый ягымлы итеп: +- Яхшы, - диде. - Партия членымы син, иптәш Гайсин? +- Әйе. +- Яхшы. Димәк, синең белән җитди сөйләшергә мөмкин булачак. +- Әлбәттә. +Азин Миңнулланың кайда туып үскәнен, кайларда укыганын һәм эшләгәнен, Уртавылга ничек килеп җитүләрен, килгәч ниләр эшләүләрен сораштырды. Аннары: +- Соңгы көннәрдә безнең фронт полосасында Колчак шпионнары күбәеп китте. Сезнең тирәләрдә сизелмиме андыйлар? - диде. +- Өзеп кенә әйтүе читен, - диде Миңнулла. - Бу якка килеп эшли башлавыма нибары өченче генә көн бит әле. Дезертирлыкта йөрүчеләр бар икән. Мөгаен, шуларның кайберләре аклар белән элемтә тота торгандыр. +- Обязательно ул дезертирлар кайтып йөри торган йортларны күзәтү астына ал. Кил әле бирерәк! - дип, ул Миңнулланы үз янына чакырып утыртты да Яңа Уртавыл волостеның барлык авыллары да күрсәтелгән картасын алып, аңа конкрет задание бирергә кереште. - Менә, - диде ул, Ушья-Тау авылын күрсәтеп, - сез шушы авылдан алып Яңа Уртавылга һәм Яңа Уртавылдан алып Урадыга кадәрге арада ышанычлы сак урнаштырырга тиешсез! - Аннары Азин кулындагы карандашы белән Яңаулга төртте. - Дөрес, бу авыл сезнең волостька керми. Бирск өязенә карый ул. Һәм үзе волость үзәге булып тора. Ләкин син менә шушы Яңаул станциясендә яшерен пост булдыр, һәм ул пост белән даими тыгыз элемтә тот. Ә икмәк әзерләргә керешүең бик шәп булган. Хәзер иң кирәкле нәрсә - икмәк! Азык-төлек әзерләүне алга таба да дәвам ит! Бигрәк тә байларның амбарларын кат-кат тикшерегез. Килеп, үзегездәге хәлләр белән мине таныштыруың өчен рәхмәт. Киләчәктә шулай элемтәдә тор. Уңыш телим! +Азин, эшне беткәнгә санап, капыл гына урыныннан купты һәм саубуллашу өчен кулын сузды. +Сузган кулны кире кагып булмый иде, Миңнулла да аңа кул бирде. Ләкин китәргә ашыкмады. +- Менә сез, иптәш дивизия командиры, - диде ул, - безгә Ушья-Таудан алып Урадыга кадәрге арада сак урнаштырырга боерык бирдегез. Минем белүемчә, ул ара ким дигәндә унбиш километр, ә минем отрядта нибары егерме ике генә кеше. Әле кичә генә гнуларның бишесен укырга җибәрергә, унысын Кызыл Армия карамагына тапшырырга дип өяздән күрсәтмә килде. Шулай итеп, волком отрядында нибары җиде кеше кала. Алар белән ничек саклармын икән мин ул унбиш-егерме километр араны да ничек Яңаулда яшерен пост урнаштыра алырмын икән? Аннары бит безнең корал ягы да бик сыек, иптәш дивизия командиры. +- Отрядыңны зурайтырга, кимендә илле кешегә җиткерергә кирәк! - диде Азин. - Укырга китәргә тиешлеләрен тотма, җибәр. Ә Кызыл Армиягә хәзергә берсен дә озатмый тор. Мин Усының өяз ревкомы белән бу хакта үзем сөйләшермен, ул яктан тыныч бул. Шулай итеп, унҗиде кешең кала. Тагын утызны волость авылларыннан үзең җыйнарсың. Ә мин сиңа бер генә солдатымны да бирә алмыйм, Гайсин, чөнки һәр кешем санаулы, һәр кешем алтынга тиң хәзерге моментта! +- Кеше белән ярдәм итә алмасагыз, һичьюгы, бераз корал бирегез инде, иптәш Азин. +- Яз, нәрсәләр кирәк! - диде Азин, син бәйләнчектән барыбер котылып булмас дигәндәй, кырыс итеп. +Миңнулла егерме сугыш мылтыгы, йөз граната, биш ящик мылтык патроны, биш йөз наган патроны сорап гариза язды. Азин аның гаризасын укыды да, син нәрсә, корал заводы бар дип беләсеңме әллә бездә, дигән шикелле итеп, күзен тутырып беркавым карап торды. Ләкин бер сүз дә әйтмәде, Миңнулла гаризасы өстенә кыйгачлап: "Биш рус винтовкасы, ун граната, бер ящик винтовка патроны, ике йөз наган патроны биреп җибәрергә", - дип язды. Аннары Миңнуллага сузды һәм: +- Бар, складтан алырсың. Шушыннан артыгын берничек тә бирә алмыйм. Коралны үзегез табарга тырышыгыз: акгвардиячеләрне һәм шуның ише бүтән контрларны күбрәк кулга төшерегез дә коралларын үзегезгә алыгыз! - дип, ишеккә кадәр килеп, аны озатып калды. +Февраль аенда фронтта әллә ни зур үзгәрешләр булмады. Күрәсең, көннәр бик салкын торгангадыр, аклар алай зурдан кубып һөҗүм итмәде. Ләкин алар кул кушырып, тик кенә ятмый, бик тырышып сугыш эшенә өйрәнәләр. Тирә-як авыллардагы ярлы халыкның актык сарык һәм сыерларын талап суялар. Соңгы кадак оннарын тартып алып, шул оннан көмешкә куып, типтереп яталар. Шуның өстенә авыллардагы контр элементлар да ул бандалар белән тыгыз элемтә тота, аларга һәрьяклап ярдәм итеп тора иде. +Шунлыктан бу чорда ревкомның эше җиңеләймәде генә түгел, киресенчә, тагын да арта төште. Яшерен рәвештә безнең якка үтеп кергән ак бандалар һәм үзләре безнең якта булсалар да, күңелләре белән совет властеның бетүен теләп торган кулаклар тарафыннан эшләнгән корткычлыкларны тикшерү өчен волостьның берәр авылына барып кайтмый калган көне бик сирәк була Миңнулланың. +Менә бүген дә биш кешелек гвардиячеләре белән Кульга авылыннан кайтып килеше. Ярлылар комитеты утырышы барган вакытта, тәрәзәдән атып комитет председателен яралаганнар һәм шул ук төнне өен дә яндырганнар иде. Чана җигеп йөрү хәвефле булганлыктан (контрлар һөҗүм иткәндә качып котылырга алай бик уңайсыз), Миңнулла үзе дә, кызылгвардиячеләре дә җайдак иделәр. Көне алай чамасыз салкын булмаса да, бик җилле. Яхшы ук буранлап та тора. Кар кашларга, керфекләргә сылана. Юл бөтенләй диярлек кар астында калган. Әле ярый атлар акыллы: үзләре чамалап баралар. Ул бичараларга да кыен: тез тиңентен кар ерып атларга кирәк бит. Җитмәсә, җиле каршы... Атларның да керфекләре ап-ак. Кисәккисәк аеруча котырып куйган җил карны бөтереп аларның колак һәм борыннарына да тутырмакчы. Шуңа күрә атлар әледән-әле пошкырып, башларын чайкап барырга мәҗбүр... +Ап-ак кыр уртасына куелган кара стена булып урман күренде. "Шөкер, исән-сау гына монда да килеп җиттек, - дип уйлап алды Миңнулла. - Димәк, кайтасы юлның яртысыннан артыгын уздык дигән сүз. Ә урманда ул кадәр үк салкын булмас. Юлы да арурак булырга тиеш - өстән әллә ни күп яумый бит. Бәлки, урманны, биш-алты чакрым араны, юырттырып кына үтеп булмасмы әле..." +Урманга кереп бераз баргач, гвардиячеләр: "Бик туңдырды, азрак туктап, аякларны җылытып алыйк", - диделәр. Миңнулланың үзенең дә тешләре тешкә тими башлаган иде, рәхәтләнеп риза булды. Атларыннан төштеләр дә тизрәк җылыныр өчен бияләй атып уйнарга тотындылар. Шул уен белән мавыгып, алар урман юлыннан бик шәп артлы чанага утырып өч кеше килеп чыкканны абайламыйча калдылар. +Бу очрашу чанадагылар өчен дә көтелгән хәл түгел булса кирәк, алар да бер мәлгә каушап калды. Ләкин алар алданрак исләренә килде: атларын туктатып, берсе пулеметтан, икесе наганнан гвардиячеләргә атарга кереште. Миңнулла, мәсьәләне аңлап алып: "Агач артына посыгыз да - сугышка!" - дип команда биргән арада ике кызылгвардиячене сафтан чыгарып өлгерделәр: берсе, башына пуля тиеп, шундук үлде, икенчесенең кулы яраланган иде. +Ә бандитлар, атларын кирегә борып алып, качып китәргә маташалар иде инде. +"Тере килеш ычкындырмаска кирәк!" дигән уй йөгереп үтте Миңнулланың башыннан, һәм ул үзенең гвардиячеләренә: +- Атларына атыгыз! - дип боерды, үзе дә, тегеләрнең бер атына төзәп, рәттән ике пуля җибәрде. +Кем пулясы тигәндер, бандитларның кирегә чаба башлаган атларының берсе башта сөрлегеп китте, аннары кызганыч итеп кешнәп җибәрде дә гөрселдәп егылды. Икенчесе, мичәүдәгесе, постромкаларын өзеп, чабып китте. Чанадагыларның икесе сикереп төшеп урманга кереп качмакчы булган иде. Ләкин гвардиячеләрнең пулясы икесен дә аяктан екты. Ә өченчесе, пулемет калканы артына ышыкланып чанада яткан килеш, һаман атуын дәвам итә иде әле. "Зыян юк, - дип уйлап алды Миңнулла, - атар-атар да патроннары беткәч бер туктар. Күпме генә тыпырчынса да, хәзер барыбер безнең кулдан ычкына алмый инде ул!" +- Атуны туктатырга! - диде Миңнулла үз гвардиячеләренә, чөнки калкан артына яшеренгән кешегә тидерү мөмкинлеге бик шикле иде. Аннары шул чанадагыга кычкырды: - Әй, син дә туктат файдасызга атуыңны да яхшы чакта үзең бирел! +Чанадагы кеше атудан туктады, ләкин бирелергә исәбе юк иде. +- Биш минут вакыт бирәм уйларга! - диде аңа Миңнулла. - Әгәр шуннан соң бирелмәсәң, безгә үпкәләмә! +- Тот менә!.. - дип татарчалатып сүгенеп җавап бирде теге. Аның тавышы бик нык таныш шикелле тоелды. Ләкин кем тавышы - анысын Миңнулла һич тә хәтерли алмады. +Миңнулла биш минут көтте. Шуннан соң гвардиячеләренә урман эчләтеп шуышып барып, теге явызны урап алырга боерык бирде... +Дүрт кешегә берүзе каршы тора алмаслыгын сизенеп, теге адәм эшне зурга җибәрмәс дип уйлаган иде Миңнулла. Ләкин ул көткәнчә булмады. Тере килеш бирелмәде чанадагы. Соңгы чиккә кадәр әле пулеметтан, әле наганнан ата-ата каршылык күрсәтте дә: +- Хыялланма мине тереләй кулыңа төшерергә, кызыл әтәч! - дип, соңгы патронын үз маңгаена атты. +Миңнулла ялгышмаган, чанадагы контр, чыннан да, аңа таныш булган икән. Чирканды мулласы малае Хәйретдинов Хәйрулла иде ул. +Хәйрулланың кесәләрен тентегәннәр иде, бер кесәсеннән Колчак армиясе офицеры билеты, икенчесеннән Коммунистлар партиясе билеты чыкты. Ә чана башына тагылган ике капчыкка бик күп кәгазь һәм алтын акчалар тутырылган иде. +Хәйрулланың кая һәм нинди максат белән баруы булгандыр, анысын тәгаенли алмадылар. Кызганычка каршы, аның иптәшләре шулай ук икесе дә җан тәслим кылганнар иде. +Март башында, төгәлрәк итеп әйткәндә, дүртенче числода, чит ил капиталистлары тарафыннан корал белән дә, кием-салым белән дә тулысынча тәэмин ителгән йөз утыз мең кылыч һәм штыклы Колчак гаскәрләре бөтен Көнчыгыш фронт буйлап һөҗүмгә күчте. Колчакның планы - Уралдан көнбатышка таба барып Иделгә бәреп чыгу һәм, шунда акгвардиячеләрнең һәм интервентларның бүтән группалары белән кушылып, Мәскәүгә юл тоту иде. +Әйтергә кирәк, ул көннәрдә колчакчыларның һөҗүме шактый уңышлы барды. Алар унынчы мартта Бирскины, унөченче мартта Уфаны, унсигезенче мартта Минзәләне һәм Минзәлә өязенә караган Актаныш, Байсар, Пучы авылларын басып алдылар. +Уртавыл волостена аклар әлегә тоташ һөҗүм итеп килеп җитмәсәләр дә, аерым группалары белән халыкны талауларын көннән-көн ешайта баралар иде. Ревком карамагындагы илле-илле биш кешелек, аның да яртысы җәяүлеләрдән торган отряд белән генә егерме чакрым сузылган фронтта ышанычлы сак куеп, дошманга каршы уңышлы көрәш алып бару, әлбәттә, мөмкин түгел иде. Миңнулла өяз ревкомына да, егерме сигезенче дивизия командиры Азин исеменә дә шул хакта рапорт язып, һичьюгында, тагын бер илле кешелек отряд һәм корал җибәрүне сорап караса да, файдасы булмады. Ревкомнан, мөмкинлегебез юк, дип җавап бирделәр. Ә Азин: "Кешеләр белән дә, корал белән дә ярдәм итә алмыйм, иптәш Гайсин. Монда, фронтның алгы сызыгында, безнең эшләр сезнекеннән дә читенрәк. Отрядыңны җирле кешеләр хисабына тулыландыр. Коралны аклардан яулап алыгыз. Чигенергә аерым приказ булганга кадәр ничек тә түзеп тору кирәк! Әзерләгән икмәкнең һәр потын дивизиянең азык-төлек бүлегенә тапшыра бар!" - дип язып җибәргән иде. +Шулай да егерме сигезенче мартта өяз ревкомы боерыгы буенча волость ревкомы карамагына унике кешелек атлы отряд килеп төште. Һәм бик вакытлы килеп төште. Чөнки егерме тугызынчы мартта акларның бер ротасы Уртавылга һөҗүмгә ташланды. Менә шул чакта әлеге атлы отряд бик ярап куйды. Теге көнне Хәйрулладан калган пулеметны алып кайтып, аңа шактый гына патроннар да юнәткәннәр иде. Шулай итеп, волком отрядындагы җитмешләп кораллы кеше һәм бер пулемет белән аклар ротасына каршы күтәрелделәр һәм тегеләрне чигенергә мәҗбүр иттеләр. +Ләкин акгвардиячеләрнең моның белән генә тукталып калмаячагы, монысы аның капшап, разведка ясап караулары гына икәнлеге ачык иде. Разведка мәгълүматларына караганда, Уртавылга тегеләрнең ике полкы һөҗүмгә әзерләнә, һәм ул һөҗүм иртәгә иртән башланырга тиеш иде. Шуңа күрә Миңнулла утызына каршы төндә Карый волкомы һәм Уртавыл ревкомы кешеләрен һәм әйберләрен Уртавылдан утыз чакрымдагы Чыгакул авылына озатты. +Разведка мәгълүматы дөрес булып чыкты: аклар утызы көнне иртүк ике полк белән Уртавылга һөҗүм башлап, аны урап алырга керештеләр. Мондый чакта барлыюклы корал белән шултикле зур көчкә каршы торудан мәгънә юк иде. Миңнулла отряды Ваҗадыга чигенергә мәҗбүр булды. +Йә Уртавылны сугышсыз-нисез кулга төшерү куанычыннан бәйрәм ясарга булганнардырмы, яки авылны талау белән шөгыльләнгәннәрдерме - утыз берендә аклар күренмәде. +Утызында аклар Яңаулны да басып алганнар иде. Ә утыз берендә Миңнулла егерме сигезенче дивизия штабы белән телефон аша бәйләнешкә кереп, Азинның бронепоезд белән Балыкчы станциясеннән Яңаулга, аны аклардан азат итәргә дип киткәнлеген белде. Һәм ул Уртавылны калдырырга туры килгәнлеген әйтеп, алга таба ни эшләргә, кая барырга икәнлеге хакында киңәшеп кайту нияте белән Азинны эзләп үзе Яңаулга китте. +Яңаулны алгач, аклар станциядән бер-ике чакрым җирдә тимер юл рельсларын һәм шпалларын сүтеп куйганнар икән. Азин бронепоезды шул төшкә җиткәч туктап калырга мәҗбүр булган. Шуны гына көтеп торган аклар, авыр тупларыннан атып, бронепоездны сафтан чыгарганнар. Дөрес, ахыр чиктә азинчылар Яңаулны аклардан кире кайтарган иде кайтаруын. Әмма "каты яраланган" бронепоездны "һушына китерә" алмаганнар иде әле. Миңнулла Азинны әнә шул бронепоездны төзәттерергә тырышып йөргән чагында туры китерде. +Азинның бик ашыкканлыгы, кәефе шәптән булмавы кыяфәтенә үк чыккан иде. "Болай да кырыс кеше, мондый чакта хәлне аңлатканны юньләп тыңлап торса ярый инде" дип, Миңнулла аның янына шикләнебрәк кенә барган иде. Ләкин Азин аны куанып каршы алды: +- О-о-о! Иптәш Гайсин! - диде ул, аны шундук танып алып. - Бик шәп булды бит әле синең монда килеп чыгуың! Нихәл соң? - дип кул биреп күреште һәм мәш килеп шул тирәдә кайнашкан тимерьюлчылар яныннан читкәрәк алып китте дә: - Ну, давай, сөйлә, сезнең эшләр ничек анда? Уртавылны кулыгызда тотасызмы әле? Икмәк әзерлисезме? - дип сораштырырга тотынды. +Миңнулла Уртавылны калдырып китәргә мәҗбүр булуларын әйткәч, Азин: +- Шәп түгел анысы! Мин килеп җиткәнче ничек тә түзеп торырга иде, - диде. +Миңнулла акларның Уртавылга ике полк белән һөҗүм иткәнлекләрен, шунлыктан аларга каршы торуның барыбер нәтиҗәсе булмаслыгын әйткәч кенә: +- Алайса, чигенеп дәрес иткәнсең! - дип, Миңнулла карары белән килешергә мәҗбүр булды. Аннары күңелсез генә дәвам итте: - Әйе, бу араларда бер сездә генә түгел, дивизиядә дә, бөтен фронтта да хәлләр кыенлашып китте шул. Вакытлыча чигенергә туры килә. Әле менә сиңа да, әгәр үзең килмәгән булсаң, ревкомны һәм большевиклар семьяларын Михайловский заводына эвакуацияләргә кушып хәбәр иттермәкче идем. Бар, хәзер үк кайт та шул боерыкны үтәргә кереш! +- Мин ревком кешеләрен һәм олауларын Чыгакулга озаткан идем инде, иптәш дивизия командиры! +Азин, башта ризасызлык белдереп, Миңнуллага күзенең агы белән карап алды. Аннары, "а ну-ка, ну-ка, нука" дип, кыр сумкасыннан картасын алып Чыгакулны эзләп тапты. +Чыгакул фронт сызыгыннан Михайловскийга караганда эчкәрерәк, тынычрак урында иде. Моның шулай икәнлеген Азин да төшенеп алды бугай, бу юлы инде Миңнуллага баягыча өтеп ала торган итеп түгел, җылы итеп карап: +- Әйе, обозларыңны Чыгакулга эвакуацияләп, ихтимал, син дөрес иткәнсең, Гайсин! - диде. - Ә отрядың кайда хәзер? +- Баҗадыда. +- Ул тирәдә хәлләр ничек? +- Анда да озак түзеп булмас, иртәгәләрдән дә соңга калмыйча дошман тагын һөҗүмгә күчәргә тиеш. +- Ә син ни эшләргә, акларны тоткарлау өчен нинди чара күрергә уйлыйсың? +- Менә шул хакта сездән киңәш һәм ярдәм сорарга дип килдем дә инде мин! Үз көчебез белән генә тоткарлый алмаячакбыз ул акларны. Уртавылга ике полк белән һөҗүм итте алар. Разведка мәгълүматларына караганда, аларга өстәмә көчләр килүе һаман дәвам итә. Әгәр аларны Ваҗадыга кертмичә торыйк дип саныйсыз икән, минем отрядка ярдәмгә кимендә бер полк җибәрүегезне үтенәм, иптәш дивизия командиры. +- Менә нәрсә, - диде Азин, гадәтенчә кискен тонга күчеп, - син, давай, булмастай нәрсәләрне сорап баш катырма, яме! Сиңа полк түгел, бер солдат та бирә алмыйм. Минем дивизиянең фронты йөзләрчә километрга сузылган хәзер. Ваҗадыны дошман кулына бирмичә тору өчен мөмкин булганның бөтенесен эшлә. Дошманны бер сәгать тоткарлап торуның да әһәмияте зур хәзерге моментта! +"Дивизия тикле дивизия командиры, ә үзе берни белән дә ярдәм итә алмый", - дип күңеле төшеп, Миңнулла китәргә дип атына атлангач, Азин аның янына килде дә: +- Син миңа үпкәләмә, Гайсин, - диде. - Мөмкинлегем юк бит. Алга таба барлык мәсьәләләр буенча да өяз ревкомы күрсәтмәсе нигезендә эш итәрсең. Әгәр аклар бик нык кысрыклый башлап, чигенергә туры килсә, Михайловский заводына чиген. Сау бул! Колчак бандаларын туздырып ташлагач күрешербез дип уйлыйм. +- Ә сез нигә мине отрядым белән үз дивизиягез составына алмыйсыз соң, иптәш Азин? +- Бик алган булыр идем дә, өяз ревкомы рөхсәт итми шул. Мин хәтта синең үзеңне генә алырга да сорап караган идем, шуңа да риза булмадылар! Ярый, хуш хәзергә! Уңыш телим! +- Сезгә дә шулай ук, Владимир Мартынович! +Беренче апрельдә колчакчылар күпсанлы гаскәр белән Ваҗадыга һөҗүм итте. Миңнулла отряды, Азин боерыгын үтәп, аларга каршы батырларча сугышты. Сан ягыннан аз булса да, отрядның позициясе уңайрак (отряд тау өстендә, ә аклар астан, болынлыктан һөҗүм итә) иде. Дошман никадәр генә ярсып килсә дә, аның өч атакасын отряд кире какты. Ләкин колчакчылар дүртенче тапкыр, бу юлы инде тагын да зуррак көч белән ябырылгач һәм отряд гвардиячеләренең патроннары беткәч, Миңнулла Ваҗадыны калдырырга боерык бирергә мәҗбүр булды. Авылның икенче башында инде иярләп куелган атларына атландылар да Чыгакул ягына юл тоттылар. Аннан Михайловский заводына китмәнчеләр иде. Ләкин Чыгакулда тукталып, кунып китәргә туры килде. Чөнки ревком олауларына Чыгакулга җитәр алдыннан ак бандалар һөҗүм итеп, ике кешене үтергәннәр, өчесен яралаганнар икән. Олаучылар тагын һөҗүм булудан куркып, ары китәргә батырчылык итмичә, Чыгакулда торалар иде. Шуңа күрә Михайловский заводына икенче апрель көнне кич кенә барып керделәр. +Олауларын һәм отрядын фатирларга урнаштыру өчен ярдәм сорарга һәм ары таба ни эшләргә, кая барырга икәнен ачыкларга дип, Миңнулла өяз ревкомына килде. +Өяз ревкомы председателе урынында Шапошников түгел, бәлки Миңнуллага бөтенләй таныш булмаган бер кеше утыра иде. +- Соколов, - диде ул, Миңнулла кереп исәнләшкәч, - Сергей Владимирович. +Миңнулла үзләренең хәлен сөйли башлаган иде, ләкин Соколов, аны тыңлап та бетермичә: +- Нигә, кем рөхсәте белән чигендең? Яңа Уртавылда акларның исе дә юк бит әле! Син - хыянәтче! Мин сине хәрби кыр судына озатам, коралыңны хәзер үк өстәлгә куй! - дип җикеренергә тотынды һәм, шундук телефонга ябышып, милиция чакыртты. +Миңнулла, бил каешына тагылган наганын алып, тегенең өстәленә куйды. Эчке кесәсендә бер ак офицердан алган браунингы да бар иде. Аны бирмәде. Ә Соколов тентеп тормады. Гомумән, бүтән сөйләшеп торуны кирәк тапмады Соколов. Аның чакыруы буенча кергән милиционерга: +- Мин бу кешене кулга алдым. Алып китегез дә утыртыгыз. Ә иртәгә Сарапулга хәрби кыр судына озату турында приказ бирермен! - диде дә шуның белән эшен бетерде. +- Әле мин отряд һәм ревком кешеләрен фатирларга да урнаштырмаган бит. Йөзгә якын кеше урамда көтеп тора мине! Бәлки, гнуларны урнаштырырга гына рөхсәт бирерсез, Сергей Владимирович? +- Алар өчен кайгыртуны мин үз өстемә алам, - диде теге. - Телеңә салынып торма, бар, атла! +- Нигә болай кулга алды ул сезне, иптәш Гайсин? - диде милиционер, урамга чыккач. +- Ә сез мине каян беләсез? +- Кече Ашаптан мин. Сез укомда эшләгәндә безнең авылга да килгәнегез булды бит. +- Әйе шул. Сезнең исем-фамилиягез ничек, иптәш? +- Иван Тимофеевич Поздяев. +- Бик әйбәт. Мине нигә кулга алдылар дисез инде сез, ә, Иван Тимофеевич. Алла белсен ни өчен икәнен! Ә ул Соколов нинди адәм соң? Кайчан куйдылар аны ревком председателе итеп? +- Бер атна чамасы гына әле безгә килеп эшли башлаганына. Кайдан килгәндер, нинди адәмдер - анысын әйтә алмыйм. +- Минемчә, ышанычлы кеше түгел ул! +- Ышанычлы булмаса, андый җаваплы эшне тапшырмаслар иде, иптәш Гайсин. +- Анысы шулаен шулай. Ләкин нәрсәседер, кай җиредер ошамады аның миңа. +Шулчак Миңнулланың күңеленә "Әгәр бу милиционердан партиянең өяз комитетына алып кереп чыгуын үтенеп карасам, риза булмас микән?" дигән уй килде һәм ул шул фикерен Поздяевка әйтте. +- Рәхим итегез, - диде Поздяев, берсүзсез риза булып. +Партиянең өяз комитеты председателе Кибардин әле кайтып китмәгән, комитет секретаре Ясыйров белән нәрсә турындадыр сөйләшеп утыра иде. Миңнулла мәсьәләне аңлатып бирде дә: +- Сезнең буС околов дигән кешегез фронт хәлләре белән йә бөтенләй таныш түгел, яки ул сатлыкҗан! - диде. - Уртавылда акларның исе дә юк әле, сез аны үзегез алдан ук дошманга ташлап качкансыз, ди. Ә мин аннан отрядны соңгы чиктә, дошманга каршылык күрсәтер чама калмагач кына алып киттем. Мин өченчекөн генә егерме сигезенче дивизия командиры Азин белән сөйләшеп, аңа да хәлне аңлаттым. Миңа гына ышанмасагыз, ул тирәләрдәге хәлләрне Азинга шалтыратып белешә аласыз. +Кибардин белән Ясыйров Миңнулланы зур игътибар белән тыңладылар. Ләкин сак астыннан азат итмәделәр. +- Без сиңа ышанабыз. Әмма мәсьәләне ачыклаганга кадәр Соколов боерыгын үтәргә туры килә, - дип, Миңнулланы өяз милициясе бүлегенә җибәрделәр. +Милициядә аны бер буш бүлмәгә яптылар. Бераздан Поздяев аңа ипи белән сөт кертте. Тамак ялгап алгач бераз хәл булып китсә дә, Миңнулланы йокы алмады. Дошман кулына эләккән булса бер хәл: анда инде берни дә эшли алмыйсың, ул кадәр үк ачуың да килмәс иде. Ләкин менә җаның-тәнең белән хаклык өчен, совет властен саклап калу өчен көрәшеп йөргәндә сине хыянәт итүдә, ил сатуда гаепләсеннәр әле. Йокы качу гына түгел, акылдан язарсың бу хурлыкка! +Ә бит Миңнулла ревкомга килгәндә үзен шушылай ябып куярлар дип түгел, рәхмәт ишетермен дип көткән иде. Чыннан да, рәхмәт ишетерлек кенә эш башкармадымы әллә ул Уртавыл ревкомында?.. Михайловскийга килгәндә Миңнулла, өяз ревкомыннан сорап, Карый якларына кайтып килергә дә (яшерен генә, авыл крестьянынча киенеп кенә, әлбәттә) ниятләп тора иде. Әти-әнисенең, абыйсының һәм бик авыр хәлдә калган Зәйнәпнең язмышлары һаман билгеле түгел, шуңа бик борчыла иде ул. Менә хәзер ул үзе тоткында, сак астында ятарга мәҗбүр... Ә бит Соколов аны аттырып үтерергә дә мөмкин. Хыянәтче дип, дошман күренмәс борын ук постын ташлап качып киткән, дип язып җибәрсә - хәрби кыр суды өчен шул бик җиткән! Кибардин тикшерербез дип калды калуын да, ләкин Пермьнән яисә армия штабыннан ниндидер бик ашыгыч, бик мөһим күрсәтмә килеп төшеп, Миңнуллаларны онытып җибәрүе дә ихтимал лабаса аның!.. +Ябылуда ятуына тәүлек тулып килгәндә, сакчы ишектән башын тыкты да: +- Әйдә, Гайсин, сине Соколов чакыра! - дип, үзе белән ияртеп алып китте. +"Ни эшләтмәк була икән ул мине? - дип уйлады Миңнулла юлда барганда. - Азат итәрме, әллә чыннан да кыр судына озатырга ниятләде микән? Әгәр шулай итәргә маташа башласа, билләһи, кесәмдәге браунинг белән башта аның башына җитәм, аннары үземә атам!.." +Кабинетында Соколов ялгызы гына иде. Йөзе чытык, нидәндер канәгать түгеллеге әллә кайдан сизелеп тора. Ул башта: "Бар, хезмәтеңне дәвам ит!" - дип, сакчыны чыгарып җибәрде. Аннары өстәл тартмасыннан кичә Миңнулладан алып калган наганны алып бирде дә: +- Мин сине кызгандым, иреккә чыгарырга булдым, Гайсин, - диде. Ашыкмыйча гына папирос кабызды, тирән итеп ике-өч тапкыр суырды. - Ләкин син революция алдындагы, совет власте алдындагы җинаятеңне йолу өчен Яңа Уртавылга, волостьны эвакуацияләргә бүген үк кире китәргә тиешсең. +- Сезгә ничә тапкыр әйтергә кирәк инде Уртавыл аклар кулында дип! Анда барудан хәзер ни мәгънә? - диде Миңнулла, җен ачулары чыгып. +- Ансат эшне аны ахмак та эшли. Ә син менә кыен шартларда эшләүнең җаен тап! - диде Соколов, һаман үз кирелеген өстәп. +- Ярый алайса, болай итәбез: Уртавылга, әйдә, сезнең белән бергәләп киттек, яме! +- Юк, мин үзем бара алмыйм! Минем урында булсаң, син үзең дә китә алмас идең. Мондый җаваплы моментта мин ревкомда булырга тиеш. Әгәр алай бик таләп итәсең икән, синең белән бергә аппараттан берәр иптәшне җибәрергә мөмкин булыр. +- Мөмкин генә түгел, кирәк! - диде Миңнулла. - Югыйсә сез миңа тагын ышанмаячаксыз бит. +Соколов стена шакып күрше бүлмәдән бер юан гына, бәләкәй генә һәм бик куркак кыяфәтле кешене чакырып кертте дә аны Миңнуллага тәкъдим итте: +- Таныш булыгыз: ревкомның финанс бүлеге мөдире Култышев Иван Митрофанович. +Миңнулла да үз исем-фамилиясен әйтте. Соколов, Миңнулла белән кая барырга, ни эшләргә туры киләчәген аңлаткач: +- Юлга хәзер үк кузгалырга кирәк, иптәшләр, - диде. - Башта Уртавылны, аннары волостька караган авыллардагы икмәкне эвакуацияләрсез. Ләкин барыннан да элек йөз илле-ике йөз баш җигүле ат җыйнап монда минем карамакка озатырга кирәк булыр. Моны сугышчан бурыч итеп санагыз! Бу эшкә җаваплы итеп сине билгелим, иптәш Гайсин. Ә син, иптәш Култышев, иптәш Гайсинга ярдәмче булырсың. Менә сиңа, иптәш Гайсин, шул хакта мандат! - дип, бер кәгазь сузды. Анда болай дип язылган иде: +РСФСР +Усы өяз ревкомы +3 апрель, 1919 ел +№ 1319 +Михайловский заводы +Мандат +Моны күрсәтүчеГ айсинМ иңнулла Хәлиулла улы Усы ревкомы тарафыннан Яңа Уртавыл волостена эвакуация үткәрү өчен җибәрелә. +Волостьтагы авыл ярлылар комитетлары үзләренең эшләрен ип. Гайсин күрсәтмәләре нигезендә алып барырга тиеш. +Ревком председателе - С.Соколов +Секретаре - А.Катряев. +- Синең бу мандатыңа исе китәр инде колчакчыларның! - диде Миңнулла, басыла башлаган ачуы яңадан кабарып. +- Әгәр ревком боерыгын үтәргә теләмисең икән, мин сине тагын кулга алырга мәҗбүр булачакмын, Гайсин! - дип, янә милиция чакырмакчы булып, Соколов телефон трубкасына тотынды. +"Юк инде, бүген алай ансат кына кулга ала алмассың син мине!" дигән уй йөгереп үтте Миңнулла башыннан һәм ул наганын тартып чыгарды да теш арасыннан гына: +- Куй трубканы урынына, Соколов, югыйсә атам! - Диде. +Соколов секунд эчендә агарып чыкты, өтәләнеп трубканы кире куйды. Сизелер-сизелмәс кенә аның кулы да калтырый башлады. Кыскасы, аның аптырап-каушап калганлыгы әллә кайдан күренеп тора иде. Миңнулла күңеленә кичә үк килгән провокатор түгел микән бу адәм дигән шик тагын да арта төште һәм ул: +- Әйдә, киен, Соколов, партия өяз комитетына, Кибардин янына барабыз! - диде. +- Миңа боерык бирергә хакың юк икәнен беләсеңме, Гайсин? - дип, Соколов башта карышырга маташа башлаган иде, ләкин Миңнулла, совет властена каршы эш итә торган кешеләрне минем хәтта атарга да хакым бар, дип, бик каты тотынгач, буйсынырга мәҗбүр булды. +Миңнулла үзенең болай итәргә хакы булмавын да, моның өчен үзен утыртып куярга мөмкин икәнлекләрен дә бик яхшы белә иде. Ләкин шул ук вакытта, әлегә ачык дәлиле булмаса да, Соколовның Совет яклы кеше булмавына да бөтен күңеле белән инанган иде. "Провокатор булмаган кеше мин әйткәнгә ышаныр, йөзгә якын кешене эвакуация ясарга дигән сылтау белән инде күптән дошман кул астында калган Уртавылга җибәрергә боерык бирмәс иде!" - дип фикер йөртте ул. Шуңа тегене җилтерәтеп партиянең өяз комитетына алып барган иде. Кызганычка каршы, уком председателе Кибардин урынында юк, каядыр киткән булып чыкты. Ә уком секретаре Ясыйров, Миңнулланы тыңлап та бетермәстән: +- Син үзеңне генә коммунист дип, тик мин генә совет власте өчен янып йөрим дип уйлама, Гайсин. Без барыбыз да коммунистлар һәм барыбыз да, нәкъ синең шикелле үк, Совет иленең дошманнарына каршы көрәшәбез. Һәркайсыбыз үзенә тапшырылган эшне башкара һәм шуның өчен үзе җавап бирә! Минемчә, синең иптәш Соколовка бәйләнергә бернинди нигезең дә, хакың да юк. Әгәр соңыннан кыен хәлдә калуыңны теләмисең икән, бар, хәзер үк аның боерыгын үтәргә кереш! - дип кырт кисте. +Моннан ары да карышып торуның мәгънәсе булмаячагы көн кебек ачык иде. +- Ярый, - диде Миңнулла, ниһаять, сыкранып кына ризалашырга мәҗбүр булып, - ярый, мин сезнең боерыкка буйсынам. Ләкин, карагыз аны, бу эшнең ахыры өчен җаваплылыкны мин үз өстемә алмыйм. +- Син боерыкны үтә! - диде Соколов, Ясыйров та аның яклы булганга аеруча көдрәеп. +- Ә безнең волком кешеләре һәм олаулар кайда соң хәзер? Аларны ни эшләтергә боерасыз? +- Алар өчен хәсрәтләнмә, - диде Соколов, - мин аларны юллап озаттым инде! +- Ничек озаттың? Кая озаттың син аларны? - дип, Миңнулла тегенең өстенә килә башлаган иде, араларына Ясыйров килеп кереп, якалашырга ирек бирмәде. +- Хафаланма инде юкка! - диде Соколов, бик нык каушаган булса да, сиздермәскә тырышып. - Әллә кая түгел, Уртавыл волостена бара торырга куштым мин аларга! +- Кайчан җибәрдең аларны? +- Бүген иртән. +- Ә отряд кайда минем? Аны да берәр җиргә озатмагансыңдыр ич? +- Тугыз кешең калды, утыз сигезен фронтка озатырга туры килде. +- Әһә, син мине шул кабахәтлекләрне тынычлап эшләр өчен ябып тоттыңмыни әле, әшәке җан! - дип, Миңнулла наганын алды да Соколовка төбәп атып та җибәрде. +Ул аның маңгаена тидермәкче иде. Ләкин нәкъ курокка баскан чагында гына әлеге шул Ясыйров аның кулын аска басты һәм пуля Соколовның сул ботына эләкте. Ләкин Соколов аягында торып калды һәм, Миңнулла өстенә ыргылып, аның кулындагы наганын сугып төшерде. Култышев, коты алынып, чыгып йөгерде. Соколов Миңнулланы тибеп екты һәм кобурасыннан наганын алды. Ул, ихтимал, Миңнулланы шунда атып та үтерер иде, тик бу юлы да араларына Ясыйров кереп, коткарып калды. Кыска һәм юантык гәүдәле, карап торырга үшән генә булса да, ул агай гаҗәп җитез һәм көчле кеше булып чыкты: Соколов наганын Миңнуллага төзи башлауга, яшен ташыдай атылып, тегенең наганын каерып алды. Шуннан соң гына, ниһаять, тынып калды алар. Аннары, ике милиционер ияртеп, Култышев та әйләнеп керде. +Милиционерлар кергәч, бу кабахәт җан Соколов мине тагын яптырып куя инде, болай булгач, дип уйлаган иде Миңнулла. Шул хакта тегенең әмер бирүен көткән иде. Соколов, чыннан да, әмер бирде. Ләкин аның әмере Миңнулла уйлаганча түгел иде: +- Нигә авызыгызны ачып калдыгыз? - диде ул милиционерларга. - Әйдәгез, яраны бәйләргә ярдәм итегез! +Өстәл тартмасында мамыгы да, бинты да, йоды да бар икән. Соколов чалбарын төшереп, күрсәтмәләр биреп торды, тегеләр булдыра алганча тырышып, аның ярасын бәйләделәр. Ярасы алай зыянлы түгел, пуля Соколовның сум итен тишеп кенә үткән иде. +- Икенең берсен сайла, Гайсин, - диде Соколов, тыныч кына итеп, - йә хәзер үк минем боерыкны үтәргә чыгып китәсең, яки мин сине тагын кулга алырга мәҗбүр булачакмын. +Тоткында ятуга караганда иректә булу хәерлерәк иде Миңнуллага. Аннары аны олаулар белән киткән кешеләр язмышы да бик нык борчый иде. Шуңа ул, аягы һич кенә тартмаса да, Култышевны һәм отрядыннан калган тугыз кызылгвардиячесен ияртеп, Михайловскийдан чыгып китте. +Дүртенче апрель киче иде бу. Көндез җепшетеп, кояш ашап иләкләткән юл кары туңып, пыялага әверелгән. Ул пыяла ат тояклары астында чылтырап ватылып бара иде. "Их, акгвардиячеләрне дә менә шушы пыяла карны ваткан шикелле ансат кына сытып барасы иде", - дип уйлап куйды Миңнулла. +Урман эчләреннән үткән чакта инде уяна башлаган бөре, ылыс һәм нарат сагызы исләре аңкый. Ул исләр борынны рәхәт кытыклап кына калмыйча, эчкә, тәннең бөтен күзәнәкләренә үтеп кереп, күңелләрне җилкендерә. Инде туйдырып бетергән иярдән төшеп, җәяүләп, шушы хуш исләр белән тулы һаваны сулап, урман моңын, урман тавышын тыңлап, таңга кадәр Зәйнәп белән серләшеп йөрисе килә Миңнулланың... +Ләкин бу мөмкин түгел. Аңа хәзер ашыгырга, мөмкин кадәр олауларны куып җитәргә тырышырга кирәк. Югыйсә аларның дошман кулына барып кабуы бик мөмкин. +Әмма аның бу теләге тормышка ашарга язмаган икән шул. Степановка авылына килеп җитәргә ярты чакрым чамасы калганда, аларны бер төркем хәрбиләр туктатты. Степановкага Икенче армиянең бер часте килеп урнашкан, теге солдатлар шул частьның сакчылары икән. Сакчылар Миңнулланы часть командиры янына алып бардылар. Кичә бу частька армия штабыннан вәкил килгән булган. Ул да часть командиры янында иде. Алар белән сөйләшкәч, Миңнуллага менә нәрсә мәгълүм булды: әлеге часть Степановкага килеп кергәндә, Соколов озатып җибәргән Усы һәм Уртавыл волкомнары олаулары да шунда барып җитеп, ялга туктаган булганнар. Ләкин армия штабыннан килгән вәкил - интеллигент кыяфәтле һәм ут борчасыдай җитез хәрәкәтле, үзе татар булса да, русчаны су урынына эчә торган бер агай иде ул - аларга озаклап ял итеп торырга ирек бирмәгән. Кая баруларын, ни эшләп йөрүләрен сорашып белгән дә: +- Уртавыл күптән колчакчылар кулында, ул якка барырга һич тә ярамый безгә! - дип, хәрби олауларга ияртеп, волком олауларын Сарапул - Әгерҗе - Вятские Поляны маршруты белән тылга озаткан иде. +Алайса, без дә кузгалыйк тизрәк, югыйсә куып җитүе тагын да кыенлашыр дип, Миңнулла да үзенең кечкенә отряды белән олаулары артыннан китмәкче булган иде, әмма армия штабы вәкиле: +- Алай итүнең хаҗәте юк. Алар үзләре дә әйбәт кенә барып урнашыр. Ә сез, иптәш Гайсин, хәзер ятып ял итеп алыгыз да иртәгә кире Михайловскийга кайтып, өяз ревкомы карамагында эш итә башларсыз! - диде. +- Менә бу иптәш ревком вәкиле, - диде Миңнулла, Култышевка ымлап. - Ул ни әйтер икән соң? +- Минемчә дә, Михайловскийга кайтырга кирәк. Никадәр тизрәк кайтсак, шулкадәр яхшырак булачак! - диде Иван Митрофанович. +Кайтуын кайтасы да, ләкин Соколов аларга ике йөзләп җигүле ат алып кайтырга кушкан иде бит әле. +Менә шуңа күрә, һичьюгында, ун-унбиш баш җигүле ат алып кайтып булса да ярар дип, Миңнулла Шумково авылына кагыла кайтырга уйлады. +Шумковода аларның эшләре әйбәт кенә булды. Кичтән акларның ун кешелек отряды килеп, Шумково авылына утыз биш җигүле ат әзерләп, йорт башына берәр мич ипи пешереп һәм йөз капчык он хәстәрләп куярга әмер биреп киткән булганнар икән. +Колчакчыларны сөенешеп көтеп алган контр элементлар, куштанланып, унөч җигүле ат, утыз дүрт капчык он әзерләп куйган һәм авыл халкына үзләренең оннарын биреп, кырык бер мич икмәк салдырганнар. Ул икмәкне җыйнап алып, инде олауларга да төяп куйган булганнар. Тик аклар аларны алып китәргә генә өлгермәгән. Бандитлар кулына калганчы, үзебезнең халыкка эләксен, ичмаса, дип, Миңнулла икмәкне дә, олауларны да үзләре белән Михайловскийга алып кайтырга карар кылды. +Алар кайтып кергәндә, Михайловскийда Усы ревкомы урнашкан бина урынында кара күмер генә өелеп калган иде. Ни булганын сорашырга дип, Миңнулла партиянең өяз комитетына барды. Ләкин анда да берәү дә юк, бөтен бүлмәләр буп-буш иде. +Инде ни кылырга, кая барырга белмичә торганда, Миңнулла янына бер рус карчыгы килде дә: +- Син Гайсин түгелме, улкаем? - дип сорады. +- Әйе, мин Гайсин булам, әбекәй. +- Алайса, мә, Петр Иванович моны сиңа тапшырырга кушып калдырган иде, - дип, карчык Миңнуллага конверт бирде. +- Сез Петр Ивановичның кеме буласыз? - диде Миңнулла, конвертны ачып, эчендәге хатын алган арада. +- Беркеме дә түгел. Мин укомның җыештыручысы идем. +Миңнулла хатны укырга тотынды: "Иптәш Гайсин! - диелгән иде анда. - Ю гарыдан килгән күрсәтмә нигезендә, уком Михайловскийдан эвакуациягә китәргә тиеш булды. Казан губернасының Арча өязенә барачакбыз. Ш ушыя зуныа луб елән,с инд ә,ү зеңб еләнб улганб арлык иптәшләрне җыйнап, әлеге маршрут буенча юлга чык. Моны укомның катгый боерыгы дип сана. +Соколов мәсьәләсендә син мең тапкыр хаклы булгансың, иптәш Гайсин. Әйе, хыянәтче булып чыкты ул. Бүген төнлә ревком карамагындагы барлык акчаны, бөтен кыйммәтле әйберләрне һәм Кызыл Армиягә озатырга дип авыллардан җыйган утыз сигез җигүле атны алып, үзенең иярченнәре белән Колчак ягына качып киткән. Киткәндә Ясыйровны атып үтергән. Һәм документларга да ут төрткән. "Их, кичә атып үтергән булсам шул кабахәт җанны!" - дип уйлап алды Миңнулла һәм язуны, укуын дәвам итте: - Ул явызның тагын да кабахәтлекләр эшләве мөмкин. Әгәр аның имзасы белән сиңа берәр төрле күрсәтмә килә калса, зинһар, үти күрмә аны! Әгәр үзеңә алай-болай очрап куя калса, уйлап та тормыйча кулга ал шул контрны! Нигә алдың дип җавапка тарттыра башласалар, минем шушы язуны күрсәтерсең. +Сау бул. Тизрәк безне куып җитәргә тырыш. +Кибардин. 5/IV. 1919". +- Уком кайчан авылдан чыгып китте? - диде Миңнулла әле һаман үзе янында басып торган теге карчыкка. +- Бүген иртәнге сәгать җиделәрдә. +Миңнулла сәгатенә карап алды - уникенче киткән иде. +- Рәхмәт, апа, әманәтеңне үтәвең өчен! +- Рәхмәт белән тамак туймый, улыкаем. Коры рәхмәт белән генә калдырма инде син мине. Азрак ярдәм дә итеп кит! +Акча бирмәкче булып, Миңнулла кесәсеннән бумажнигын чыгарган иде, карчык кулын гына селекте: +- Юк, улыкаем, акча кирәкми миңа! Хәзерге заманда акчаның кадере юк аның. Син миңа, булдыра алсаң, берәр бөтен генә булса да икмәк калдырып кит, икмәк булмаса, он да, ярма да ярый. Тик ашый торган әйбер генә булсын! +- Өеңдә кемнәрең бар, әбекәй? +- Берүзем генә мин. Синең шикелле ике малаем бар иде дә, берсен аклар үтергән, икенчесе исәнен исән бугай әле дә, тик ул миңа ярдәм итә алмый шул - фронтта. Кибардин барында ярый иде, ул рифкумнан ипи паегы бирдертеп тора иде. Тик ул да китеп барды шул инде менә. +Карчыкның шушы сүзләрен тыңлагач, Миңнулланың күз алдына үз әти-әниләре килеп басты. Алар да менә шушы карчык шикелле тилмереп йөрмиләр микән?.. +- Тукта, әбекәй, мин олаулар янына барыйм әле. +- Ай, рәхмәт, улыкаем, ай, рәхмәт! - дип такмаклап, карчык җайдак Миңнуллага ияргән иде дә, Миңнулла, аны кызганып, шушында капка төпләрендә генә көтеп торырга кушты һәм тиз генә олаулар янына барып, өч бөтен пешкән икмәк җибәрттерде. +Никадәр тырышсалар да, өяз комитеты олауларын куып җитә алмадылар. Хикмәт дүрт-биш сәгатькә соңга калып чыгуда гына түгел иде монда. Фронт хәлләре сәгатьләп кыенлаша бара иде. Шуңа күрә олауларны аклар кулына төшерүдән сакланып әллә нинди урау юллардан үтәргә мәҗбүр булдылар. Шулай да унҗиде олауның бишесен югалтырга, бер кызылгвардиячене һәм Култышевны юлда җирләп калдырырга туры килде. Ә турыдан барсалар, хәлләр тагын да хөртирәк булган булыр иде. +Өяз комитеты олаулары Арчада туктаган иде. Икенче армия вәкиле тарафыннан хәрби олаулар белән бергә Вятские Поляны юнәлешенә озатылган Карый һәм Яңа Уртавыл волостьлары олаулары да исән-сау килеш бу якларга килеп җиткән икән. Алар Арчадан дүрт-биш чакрымда гына Кәче авылына урнашканнар иде. +Партиянең Усы өяз комитеты председателе иптәш Кибардин Миңнуллага башта олауларны Арчада торган хәрби частька тапшырырга кушты. Аннары Карый һәм Уртавыл волкомнарының печатен, архивын һәм барлык материалларын өяз комитетына тапшырдылар. Отрядындагы кызылгвардиячеләрне һәм Сәгыйдулла агай малае Фәйзулланы Арчадагы хәрби частьның штабы карамагына алдылар. Карый һәм Уртавыл волостьларыннан эвакуациягә килгән кешеләрне, шул исәптән олаулар башлыгы булып килгән Сәгыйдулла агайны да, Кәчедә урнаштырып, социаль тәэминатка куйдылар. Ә Миңнулланың үзен Казанга, Икенче армиянең политбүлеге карамагына җибәрделәр. +Ул көннәрдә Казаннан Кукмарага, Кукмарадан Казанга поездлар бик еш йөреп торса да, аларга утыру мөмкин түгел: Казаннан килүчеләре - фронтка баручы солдатлар, сугыш кораллары белән, Казанга баручылары сугышта яраланган сугышчылар белән шыгрым тулы була иде. Шуңа күрә Миңнулла Казанга җайдак кына барды. +Икенче армиянең политбүлегендә аны Таежников фамилияле бер кеше кабул итте. Куе кара мыеклы, утыз биш-кырык яшьләр тирәсендәге ул агай Миңнуллага Арчадан Усы өяз комитеты тарафыннан биреп җибәрелгән белешмә-характеристиканы бик җентекләп укып чыкты да, бүтән берни сорап тормастан: +- Яхшы, - дип кире сузды. - Хәзер губерна хәрби комиссариатына барыгыз. Анда сезгә кунарга урын һәм паек бирерләр. Шунда кунарсыз, ял итәрсез дә иртәгә иртән яңа төзелеп ята торган мөселман бригадасының командиры Ибраһимов карамагына барырсыз. Мин сезнең хакта аңа телефоннан әйтеп куярмын. Уңыш телим сезгә! +Миңнулла шул чорда төзелә башлаган татар бригадасы турында белә иде инде. Ул бригаданың Алатырь шәһәрендә туплануы һәм аның Икенче армия составына кертелү-кертелмәве икеле икәнлеге дә мәгълүм иде аңа. Ә аның бары тик Икенче армиядә, аның да Азин дивизиясендә каласы килә иде. Шуңа ул Таежников яныннан чыгып китәргә ашыкмады һәм, тәвәккәлләп: +- Мине Икенче армиядә калдыруыгызны үтенер идем, - диде. +- Мин сезнең үтенечне бик рәхәтләнеп канәгатьләндерер идем, иптәш Гайсин. Икенче армиягә дә сугыш эшен һәм политик эшне сезнең шикелле әйбәт белә торган кешеләр бик кирәк. Ләкин алай эшләргә минем хакым юк. Чөнки Республика Революцион Хәрби Советының татар милләтеннән булган барлык сугышчыларны, ә командирларны һәм политхезмәткәрләрне бигрәк тә, төзелеп ята торган татар бригадасына җибәрергә дигән катгый күрсәтмәсе бар. +- Анысы шулайдыр. Ләкин һәр кагыйдәнең чыгармасы була бит, иптәш Таежников. Үтенечемне канәгатьләндерсеннәр өчен миңа кая, кемгә мөрәҗәгать итеп карарга киңәш бирәсез? +- Бу мәсьәләне тик Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясенең политбүлек мөдире генә хәл итә ала. Ләкин, белмим, ул да уңай хәл итәр микән сезнең үтенечне. Чөнки татар бригадасына сугыш эшен белә торган тәҗрибәле командирлар җитми. Ә мин сезне Ибраһимовка полк командиры урынбасары яки аерым батальонның командиры итеп тәкъдим итәргә ниятләгән идем. +- Ышанычыгыз өчен рәхмәт, иптәш Таежников. Шулай да мин башта Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясенең политбүлек начальнигы Камил Якуповка мөрәҗәгать итеп карар идем. +- Әллә сез аны беләсезме? +- Күреп түгел, газеталарда басылган мәкаләләре буенча гына. +- Күреп белсәгез, тагын да яхшырак буласы икән дә, ни хәл итәсең бит. Мин каршы түгел, теләсәгез, аңа мөрәҗәгать итеп карагыз. +Дөресен әйтергә кирәк, Миңнулла Камил Якупов янына кергәндә, сиңа тагын ни җитми инде, барысы да менә шушылай, синең шикелле үз мәнфәгатен генә кайгыртып, минем янга килә башласа, кая китә ул аннары, дип ачуланмагае дип шүрләбрәк кенә кергән иде. Ләкин кереп аны күрү белән курку-каушавы шундук бетте. Чөнки Камил Якупов, дәрәҗәсе зур булса да, ифрат ягымлы адәм икән. Кыйгач кара кашлы, яфраклары кабарып торган кылыч борынлы, кечкенә, әмма үткен күзле, артка тарап куелган озын, калын коңгырт чәчле ул кеше Миңнулланы күптәнге танышыдай якын итеп каршылап, кул биреп күреште дә бүлдермичә генә аның гозерен тыңлады. Шуннан ары ипләп кенә: +- Совет властен яклап кайсы армиядә сугышсагыз да барыбер түгелмени, иптәш Гайсин? - диде. +- Барыбер түгел шул, иптәш Якупов! - диде Миңнулла, тегенең артык каты кыланмаганына куанып һәм шуңа батыраеп китеп. - Безне чигенергә мәҗбүр иткән дошманны шул ук юллардан кирегә кууда катнашасым килә минем. Үземә таныш җирләрдә сугышканда совет властена ярдәмем күбрәк булыр дип уйлыйм. +- Бары шул гынамы Икенче армиядә калырга теләвеңнең сәбәбе? +"Тагын атаң башы кирәкмени инде сиңа?" - дип уйлап куйды Миңнулла һәм ни әйтергә белмичә төртелеп калды. Минем анда Кошкарев, Шишков, Соколовлар кебек контрлар белән исәп-хисапны өзәсем бар, дияргә теләсә дә, ул аларны белми бит, дип кире түнде. Әти-әнисенең, абыйсы Зәйнулланың һәм, ниһаять, сөйгән кызы Зәйнәпнең язмышларын ачыкларга омтылуын әйтергә шулай ук җөрьәт итмәде. Шушындый зур эшләр турында сүз барганда, вак-төяк шәхси нәрсәләр белән баш катырып торалармыни, дип, Якупов ачулануыннан шикләнде. Әмма шулай да ул, һаман үз фикерен алга сөреп: +- Моннан да җитдирәк сәбәпнең булуы мөмкин дә түгел, минемчә. Һәм сез минем үтенечемне кире какмассыз дип ышанам, иптәш Якупов! - диде. +Миңнулланың бу сүзләре, әтисе әйтмешли, фәрештәнең амин дигән сәгатенә туры килде, ахры: Якупов сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды да, бүтән бер сүз әйтмичә, Миңнулла белешмәсенең арткы ягына: "Иптәш Гайсинны Икенче армиядә калдырырга мин каршы түгел", - дип язып һәм кул куеп бирде. +- Рәхмәт сезгә, Камил абый! - диде Миңнулла, куанычыннан очып китәрдәй булып. +- Исән бул, энекәш! Уңыш телим сиңа! Ә хәзер Таежниковка бар, - дип, Якупов аны, ишек төбенә тикле килеп, кул биреп озатып калды. +* * * +Башта аны Икенче армия штабы каршында оештырылган политхезмәткәрләр курсында ун көн укыттылар. Аннары, ул чорда Әгерҗе тирәсендә акларга каршы кискен сугышлар алып бара торган егерме сигезенче дивизиянең (Азин дивизиясенең) ике йөз кырык җиденче полкына беренче батальон комиссары итеп билгеләп, фронтка озаттылар. +Ул килеп җитәсе көнне генә әлеге батальонның командиры дошман пулясыннан һәлак буласын һәм аңа батальонда эшне комиссар түгел, ә командир булып башлап җибәрергә туры киләчәген Миңнулла белми иде әле. +1971-1975 \ No newline at end of file diff --git "a/workdir/900_artifacts/\320\237\320\276\320\262\320\260\321\200\320\270\321\201\320\276\320\262_\320\237\323\231\320\271\320\263\320\260\320\274\320\261\323\231\321\200 \321\202\320\260\322\243\321\213. \320\240\320\276\320\274\320\260\320\275 (\320\263\320\260\320\273\320\270\320\274\322\227\320\260\320\275 \320\270\320\261\321\200\320\260\322\273\320\270\320\274\320\276\320\262 \321\202\321\203\321\200\321\213\320\275\320\264\320\260 1)(\321\201\321\203\321\204\320\270\321\217\320\275)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2004).txt" "b/workdir/900_artifacts/\320\237\320\276\320\262\320\260\321\200\320\270\321\201\320\276\320\262_\320\237\323\231\320\271\320\263\320\260\320\274\320\261\323\231\321\200 \321\202\320\260\322\243\321\213. \320\240\320\276\320\274\320\260\320\275 (\320\263\320\260\320\273\320\270\320\274\322\227\320\260\320\275 \320\270\320\261\321\200\320\260\322\273\320\270\320\274\320\276\320\262 \321\202\321\203\321\200\321\213\320\275\320\264\320\260 1)(\321\201\321\203\321\204\320\270\321\217\320\275)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2004).txt" new file mode 100644 index 0000000..0ca6419 --- /dev/null +++ "b/workdir/900_artifacts/\320\237\320\276\320\262\320\260\321\200\320\270\321\201\320\276\320\262_\320\237\323\231\320\271\320\263\320\260\320\274\320\261\323\231\321\200 \321\202\320\260\322\243\321\213. \320\240\320\276\320\274\320\260\320\275 (\320\263\320\260\320\273\320\270\320\274\322\227\320\260\320\275 \320\270\320\261\321\200\320\260\322\273\320\270\320\274\320\276\320\262 \321\202\321\203\321\200\321\213\320\275\320\264\320\260 1)(\321\201\321\203\321\204\320\270\321\217\320\275)(\320\232\320\260\320\267\320\260\320\275,2004).txt" @@ -0,0 +1,2192 @@ +Ишелеп-ишелеп яуган кар биек итеп үрелгән читәннәрне дә, ярлыларның аннан-моннан әтмәлләгән тәбәнәк абзар-кураларын да, тавык кетәге зурлыгы вак-вак өйләрне дә күмеп, әле монда, әле тегендә тау-тау булып өелде. Тик ул япма карлар, күпме генә ярсып-шашып өем-өем ябырылмасыннар, байларның ерактан караганда ук солтанат кыяфәтле горур байбичәләрен хәтерләтеп торган биек, чибәр, купшы йортларның биленә дә җитә алмый әле. +Авыл халкының ярты гомере көндез кар көрәп үтә. Шулай да моңа берәү дә сукранмый: кар ява — икмәк ява. Әлбәттә, эш нык бүленә. Ярлы-ябагай ир-атның бил бөкрәйтеп, күз чекерәйтеп чабата ясыйсы, бәләкәй чана тартып утынга барасы, хатын-кызның чыртлатып сагыз чәйни-чәйни бәйләм бәйлисе, авыр тормыш төсен чагылдырып торган кылка киемнәрнең ертык-мыртык урыннарын ямыйсы, болардан тыш тагын тавык та чүпләп бетерә алмаслык мең төрле вактөяк шөгыльләре бар. Аларны гөрләшә-гөрләшә, кайгы-хәсрәтләрне уртаклаша-уртаклаша, күңел ачу өчен вакыт-вакыт җырлый-җырлый, кич утырып та эшләргә мөмкин булыр иде. Ләкин күпләрнең, ичмасам, сукыр лампалык та майлары юк. Шулай да Ходай мул итеп биргән бу озын, моңсу, таң аттыра алмый ялыктырган газаплы кышкы төннәрне эшсез заяга үткәрмәү җаен табучы эзле, юньчел кешеләр дә бар. Алар чыра яндыра. Әмма аның да әллә күпме четерекле яклары бар. Чыра яндырсаң — өй ыслана. Ул ыс танау тишекләреңә керә, әрсезләнеп, авызга тула, керфек очларына, чәч төпләренә сеңә, күз алмаларыңа кадәр сарылып, яшь түгәргә мәҗбүр итә. Әле аның анысына да түзәр идең, чыра өчен каен агачы табу — үзе бер зур бәла. Анысы да аның байларда гына була. Халык күбрәк салам, торф, җәй көне юнәтеп киптереп куйган сыер тизәкләре яга. Бәләкәй чана тартып бара икән урманга, аннан чыбык-чабык, коры-морды гына төяп кайта ала. Чырага ярарлык шәмдәй зифа каеннарны кисәргә аңа ярамый. +Бәгъзе берәүләр бу кытлыктан чыгу җаен да таба. Бергәләшеп, күмәк-күмәк җыйнаулашып, кич утыручаннар. Берсе — берсен, икенчесе — икенчесен, өченчесе өченчесен үзе белән алып килә. Шуннан тамчылардан күл җыелган кебек була. Бу "бәхеткә" эләкмәгән ярлы-гидай баш астына әлеге кырык ямаулы бишмәт-фәләнен, сырмасын, тунын-мазарын сала да как сәкегә тәгәри. Мамык мендәр, түшәк, иркәләп кенә йоклата торган йомшак юрган аның җиде ятып бер төшенә дә керми. Ә бит шул шырпы кабы зурлыгындагы балчык өйләрнең күбесендә җиде-сигез, бәгъзесендә ун-унике каптык иясе бар. Бер-бер артлы туган ул балалар өй эчендә мичкәгә тозларга тыгызлап-тыңкычлап тутырган балык урынына мыжылдашып тора. Дөрес, халык бу очракта да мәмрәп югалып калмый; ярлы тәкәббер, горур икәнлеген дә онытмый. Төкерәм мин синең ефәк юрганыңа, мамык мендәреңә, ди дә, сәке буйлатып, алагаем салам түши. Анда урын җитмәсә, саламны җир идәненә җәя. Нишлисең: Ходай җан биргәнгә юнь бирә — ярлы ямана да юана, бай җайлана да майлана. Бүгенге көчле буранда ярлылар, иртәнгә чаклы өйләрен кар күмеп китәчәкне белеп торсалар да, ишекләрен көчкә-иллалла ябып, әрсез-усал җил даими рәвештә сызгыра-сызгыра кереп мазасызлаган тишек-пошыкларның авызын томалап, җитез йомраннар кебек, өй эчендә җыйнаулашып сеңәргә мәҗбүр булалар. +Бу — ял түгел. Бу — зур газап. Җил-буран йә ач бүре булып улый, йә котырган эт кебек чиный, йә яшь бала шикелле елый. Бала бала инде. Яткач та әле алар бермәл "кхи да мыхи", "чыпт та пыш", "ыр да мыр" килеп шаярышырга тотыналар; ул да булмый, чеметкәләшеп, төрткәләшеп, елашып та алалар; аз гына ирек куйсаң, бөтенләй давыл куба: саламнар оча башлый, берсе икенчесенең колагын бора да аны кәҗә итеп бакырта, аннан йодрыклар хәрәкәткә килә. Мондый гау-ызгыш ата кеше матчадагы чыбыкны алгач кына тына. Аннан соң инде балалар, көчле атакадан исән-аман калып ялга туктаган солдатлардай, тирән-тәмле йокыга тала. +Ата-ана күңеле һаман әле мең төрле уйлар давылы өермәсендә адашып йөри, һәр бала — бер каптык. Ун бала — ун кашык. Иртәгә һәр кашыкка чеметеп салырлык та он юк. Ун бала аягына егерме чабата кирәк. Балалар берсенең бишмәтен икенчесе киеп үсә. Кием эләккәне көндез тыш һавасын иснәп, карда бер аунап керү бәхетенә ирешә ала. Киемсезе, күшеккән тавыкка охшап, өй эчендә моңаеп утыра бирә. Болар — Һәм шуның кебекләр — Һәр ярлы өчен уртак кайгы. Шуларны уйлый-уйлый җиде төн урталары җитә. Ә керфеккә йокы күләгәсе кунмый да кунмый. Шаулатып, моңлы итеп, йөрәкләрне ярсытып, беренче әтәч кычкыра. Юк, йокы алмый. И-их!.. Алып батырга бирмәстәй гаярь ир-егетләрнең алтын вакыты әнә ничек харап була. +...Авыл әле йоклый. Кар катламына күмелеп, изрәп йоклый. Тик Гыйрфан өендә генә икенче әтәчкә чаклы унлы лампаның яктысы сүнмәде. Ул да, зилзилә мәлендәге куркынычны хәтерләтеп, котырынган бу буранлы төндә, оҗмах - җәннәт хозурлыгындагы голәма кебек, гамьсез-моңсыз гына вакыт үткәрүче бер пошамансыз зат түгел иде. Ярый, кар кирәк. Күп кирәк. Мул кирәк. Бу инде һәр мужикның аягындагы чабатасы, һәр мулланың башындагы чалмасы кебек мәгълүм хәл. Әмма ләкин табигатьнең иблис кебек болай җенләнүе, җил-давылның, кыямәт көне якынлашканда, шайтаннарның котырынуы чамасында кыланып, ярлы-ябагайның бармак белән төртсәң аварга торган өй түбә саламнарын туздырып ташлавы, бөл ай да авыр тормыш кичергән адәм балаларына мең төрле мәшәкать-газап китерүе кемгә хаҗәт? Бүгенге авыл халкы Хәятындагы китек-митек, ертыкмыртык яклар, хәерчелек, һәр язны ачлык белән каршылау аның да йөрәк тамырларына кара кайгы сөреме булып сарылган. Ул — мулла. Мөэмин-мөселман кешесенең әдәпле, миһербанлы, шәфкатьле булырга тиешлеге турында вәгазь сөйли, бер Алланы зурларга, хөрмәт итәргә, аның өчен сәҗдәгә китәргә өнди; намаз укырга, мәчеткә йөрергә, алдашмаска, урлашмаска куша. Чөнки ул — авылда дин, Алла тарафыннан куелган иман мөнәүвире. Авылда иман нуры, фәрештәләр канатларына төяп даими ташып торган гыйззәтлелек, илаһилык кодрәте саклансын, алар рәхмәте илә иңдерелгән бөек-гали аклыкка инсаният күңелен томалаучы кара тап төшмәсен! Әмма ләкин... ач кешенең ачуы яман. Ач кешене матур сүз белән сыйлау бик кыен. Ач булса, аюны да биергә өйрәтеп булмый бит. Боларны ул ихлас күңелдән, самимиилаһи хис-тойгысы белән аңлый. Шуңа күрә карт-корыга, күп балалыларга, гарип-горабага иганәсен кызганмый. Бу кадәресе бер Алланың үзенә дә мәгълүм. Ходайга шөкер, бу җәһәттән илаһият алдында йөзе ак, йөрәге пакь, күңеле саф. +Болары инде аны туктатырга аслан имкян* 2 булмаган даими агып яткан агымсу төсле, һәркөн, һәр сәгать, һәр минут, һәр тын алганыңда эшләнә торган иҗтиһадлылык. Ә менә остабикәсенең — хәләл җефете Хәсәнәнең — өч тәүлек буе тоткан тулгаклавы, аңа дүртенче бала бүләк итәргә җан-фәрман килүе (иманы камил — малай булачак; ул моны төшендә күрде) — хосусан вакытлы күренеш. +— Остабикә!.. Вакыт җитте, шәй... сызланасың түгелме?.. Әллә Әхмәдулланы Хәмдия абыстайны... кендек әбисен дип әйтүем... алып килергә җибәрәбезме?.. — дип, өченчекөн үк сораган иде. +— Юк, юк, мулла, әле иртәрәк... — диде ул, бу көчле буранда хезмәтчеләре Әхмәдулланы җибәрергә кыенсынып. +Аннан, Ходайга шөкер, исән-имин генә төн үтеп китте. Төнлә дә аның йөрәк җимеше — бу фани дөньяга киләчәк нәние — үзенең ана карыныннан чыгып, инде хәзер йомшак - нәфис күз нурларында иркәләнергә тиешлеген, шуңа ашыгуын сиздереп кенә торды. Кичтән хәле ул кадәр мөпткелкуркыныч түгеллекне тәмам аңлагач, Гыйрфан мулла тыныч ланып ятып йоклады. Төнге сыкрану-сызлануны остабикәсе аңа сиздермәскә тырышты. +Ходайның рәхмәте киң дигәндәй, иртән дә, көндез дә әлеге йөрәк җимеше бу якты дөньяга ул кадәр ашкынып-җилкенеп торуын нык сиздермәде. Шуңа күрә мулла абзый үз эшләре белән мәшгуль булды: ат карады, абзар тазартты, малларга печән салды, кар көрәде... Әмма әлеге "җимешнең" дулап-дулап алган чаклары да еш була. Ә инде мулласы килеп керсә, — әллә күз карашларында бер-бер шифанур бармы, югыйсә, — үзендә шул мизгелдә үк җиңеллек сизә башлый. +Шулай итеп көн үтте. Икенде намазын, ахшам намазын, ястү намазын парлап укыдылар. Хәсәнә абыстайга — йөкле кешегә — бөгелеп-сыгылып, бер ятып, бер торып, элеккечә мулласы белән ярыша-ярыша, намаз уку бик кыен иде. Әгәр авыру кешенең басып торырга хәле юк икән, аңа утырып укырга рөхсәт ителә. Утырып та мөмкинлеге булмаса, уң ягына ятып, кыйблага карап башкара ала бу изге эшне. Монысына да көч җитмәсә, аякларын кыйблага сузып, чалкан яткан килеш гамәлгә ашыра ала. Әгәр инде авыру бөл арның һәммәсеннән дә мәхрүм чиккә җитсә, намаз кичектерелә. Шулай да ул моны Аллаһы Тәгаләгә җиткерергә тиеш. Гыймран сүрәсендә: "...Кем дә кем баскан килеш, утырып һәм уң ягына яткан килеш: "И Раббыбыз! Син моны бушка гына барлыкка китермәдең. Сиңа дан, шөһрәт булсын! Син безне ут газапларыннан сакла инде!" — дип, Аллаһы Тәгаләне искә алсалар, һәм күкләрнең, һәм җирнең барлыкка китерелүе турында фикерләсәләр..." — дип әйтелә. +Мулла, әгәр авыр булса, остабикәсенә укымаска, әнә шул сүзләрне әйтеп кенә ялварырга кушкан иде. Әмма Хәсәнә абыстай әле хәзергә үзен ул чиккә үк җиткән итеп тоймады. Биш вакыт намаз фарыз. Ул бик авыр вакытларда да укыла. Ә инде бала көткәндә, бер генә ана да җиңеллек эзләми. Берчә басып, берчә утырып укыды Хәсәнә абыстай намазны . Ястү намазыннан соң да әле үзен сират күперен үтәрдәй алиһә итеп санады. Әмма ярты төн уртасыннан соң, янә нык авыраеп китте. Мулла абзый киенә үк башлады. +— Атасы... сиңа әйтәм... кая бөл ай... төн заманында?.. +— Хәмдия абыстайны алып киләм... +һаман шул бер үк сүзләрне кабатлады остабикәсе: +— Юк, юк, мулла, кирәкмәс, мәшәкатьләнмә, бу күз ачкысыз буранда бата-чума ни эшләп йөрмәк кирәк; әле хәлем син уйлаганча бер дә авыр түгел; таң аткач, Алла боерса, тагын да парлап иртәнге намазны укырбыз, аннан соң кирәк булырдай тоелса гына алып килерсез абыстайны, көн күзендә... Бик еракта торалар бит... +Шулай да иртәнге намазны парлап укырга насыйп булмады. Таң алдыннан Хәсәнә абыстай ныклап авыраеп киткәч: +— Инде Ходай үзе шаһит булсын, моннан ары синең бер кәлимә сүзеңә колак салмыйм, остабикә, алып киләм, — дип, аягына олтанлы киез итекләрен, өстенә толып, бантына кырлы бүреген киеп чыгып китте. +Өйалды ишеген ачып җибәрсә, карның болдыр-күтәрмәгә үк тулганлыгын күрде ул. Ә буран һаман котыра, җенләнә, атлап китәргә ирек бирми. Алдына гүя йөзләгән хәерчеләр тезелделәр дә икмәк-нан бирмисез дип, йөзенә вак таш томырырга керештеләр. Ләкин хәзер боларның берсенә дә игътибар бирү форсаты юк. Алдыңа мең тимер киртә корып куйсалар да, син аны, ватып-җимереп, таптап-сытып үтеп китәргә тиешсең. Шулай да ул кичә хезмәтчесе Әхмәдулланы Корманай авылына җибәрүенә, бер-икене кунып кайтырга рөхсәт итүенә нык үкенде. Эчтән генә үзен тиргәп тә алды: акылсыз баш аякка тынгылык бирәмени ул, дип әрнеде. Әхмәдулла өйдә булса, әйтү белән, җәһәт киенеп, яшен ташы урынына томырылыр иде кендек әбисен алып килү өчен. Ярый, үткән эшкә салават, ди, хәзер инде бөл ай гамьсез күркәдәй басып торуда бер хасият тә юк. Бөтен көчен җыеп, үзен крепость алырга әзерләнгән солдаттай нык тотарга тырышып, бата-чума урамга чыкты. Кара син аны: Ходайның рәхмәте, әллә бу күк йөзе бөтенләй тишелдеме, бөтен йолдызлар кар булып ябырыламы, ни хикмәт инде бу — кичә кич кенә көрәгән тап-такыр урыннарда янә кар таулары кукраеп утыра. Бу җиле тагын. Аның кайсы яктан искәнен дә чамалап булмый. Әле йөзеңә китереп бәрә, әле сул колагыңны йодрыклый, әле уң колагыңа тондыра. Бәй, менә син агай, бусы нинди галәмәт була инде моның тагы: бер кар өере төрле яктан китерде дә кысты. Ул хәзер әйтерсең ап-ак ефәккә уралган хур кызлары кочагына эләгеп изрәде. Юк икән шул, юк икән, берләр генә дә хур кызлары түгелләр икән, рәхмәт төшкере, түгел икән; бу кар өермәсе аз гына иркәләп торгандай итте дә, янә котырынган җенгә әйләнеп, биленнән алагаем кысып күтәреп алды да мулла абзыйны, һавада аз гына бөтерелдереп, уйнатып, яңадан җиргә китерде дә салды. Иа Хода, монысы ни инде тагын? Әллә мең-мең шайтан котырамы югыйсә? Мулла кеше, Ходай бәндәсе, гөнаһсыз зат дип уйларга тиешләр ләбаса алар. +Бик озак ятмаска тырышты мулла абзый. Кеше-мазар күрмәсә ярар иде дип, тизрәк аякка басу җаен карады. Кешеләр юк иде әле. Кем йөрсен мондый әшәкедә? Яхшы хуҗа этен дә оясыннан чыгармас. Нигә котыра буран? Кем үч итә? Нишләп бала көткәндә болай көйсезләнә соң әле бу табигать? Юлы уңсын өченгә аз гына укынып алды ул: "Раббәнә әтинә фид-дүнья хәсәнәтән вә фил-ахыйрәти хәсәнәтән вә кыйнә газабән-нар. +Шулай укына-укына, усал буран-давыл белән көрәшә-көрәшә, бата-чума, әле егылып, әле торып китеп, мең газап кичерә-кичерә барып җитте ул кендек әбисенә. Тик монда да аны итле бәлеш төбе көтеп тормаган икән. Хәмдия абыстайның җиргә сеңгән балчык өенең морҗасы гына күренеп тора. Нишләргә хәзер? Казып чыгарыр иде — көрәк юк. Күршесе Галләметдингә сугылыргамы? Килешерме? Беркөн әйткәләшеп алганнар иде бит. Сүгенгәне өчен шелтәләгән иде. Хәер, Галләметдин эчкерле кеше түгел. Яманлыкка әйтмәгәнне аңлагандыр. Бәй, бәй, бирәсе килгән колына, чыгарып куйган юлына, ди; әнә үзе үк килә. Кулында — агач көрәк. Димәк, йомран хәлендә бикләнеп калган Хәмдия абыстайны якты дөньяга чыгару өчен ашыга. Күрше хакы — Тәңре хакы дип тә уйлыйдыр, бәлки. +Төннең кара пәрдәсе ертылып, яктылык канат кага башлаган иде инде. Гәрчә буран һаман чүл бүресе урынына чыелдап, күзләргә китереп бәреп торса да, йөзгә-йөз килүче берберсен танымый калырлык түгел. Сүзне Галләметдин башлады : +— Әссәламегәләйкем, мулла абзый, бик иртәләгәнсез, Хәсәнә абыстай авырып китмәгәндер бит? +— Вәгаләйкем әссәлам, Галләметдин туган, күңелең сизенә икән, шулайрак булып китте бит әле, тик менә Хәмдия абыстай гына... +Галләметдиннең шаярта торган гадәте дә бар иде. Әле дә менә, авыр эшне җиңеләйтү нияте белән кылангандай, җор сүзләр чәчәргә тотынды: +— Хәмдия абыстай өчен болай күмелеп калу оҗмах ул, мулла абзый. Нигә дисеңме? Тәрәзәдәге тишек-мошыклардан җил өрми. Бишектәге бала кебек изрәп тик ята ул. Ә буран ыжгыруы аның колагына моңлы җыр булып кына ишетелә. +Галләметдин өстенә каткан кыска тун, башына иске мескен бүрек кигән иде. Аягында ыштыр белән урап кигән чабата. Өзлексез сөйләнә-сөйләнә, агач көрәге белән кар ергаларга тотынды. Тәүдә "каты холыклы", "акман-токман" бураны турында азрак такмаклап та алды: +Хәмәлдә әмәлеңне +Котыртырмын, дигән. +Март ишектән бактырыр, +Сәнәк-көрәк яктырыр. +Акман-токман алты көн, +Алты айдан да каты көн. +Хут чыга, +Хәмәл керә. +Эшкә мулла абзый да дәртләнеп тора иде. +— Бир әле көрәгеңне, Галләметдин, азрак ял ит, мин дә кар көрәмәгән кеше түгел бит, — диде ул. +Гыйрфан мулланың теләсә нинди кара хезмәттән курыкмаганлыгын, дөньяны дер селкетеп көткәнлеген Галләметдин яхшы белә. Шулай да әле бер дә эшем иясенә охшамаган. Толып киеп кар көрә, имеш. Моны мулла абзый үзе дә сизде. Хәтта ахмаклыкка исәпләде. Нигә кигән ул аны? Әлеге кашавойларга утырып чыгып китү гадәтеннән калганмы? Ат җигеп килмәкче дә булган иде ул. Әлеге дә баягы көрттә чумып ятудан, вакыт әрәм итүдән курыкты. +Шулай да Галләметдин хезмәтен уртаклашмый калмады ул. Кулындагы көрәген алып, тиргә батканчы кар көрәде. +Хәмдия абыстай үзен кар капламыннан коткарырга килүчеләр барлыгын сизде. Иртән ата-ана, ябылган бишекне ачып, баласының нурлы йөзен карарга ярата. Гәрчә илле яшьләр чамасында булса да, әле үзен сабый бала хөкемендә хис итте ул. Әйтерсең ул әле бишектә, ата-анасы, ябылган япманы ачып, аның сулышын тоярга ашкыналар. Тыштагылар карны көрәп бетергәч, ишекне эчке яктан үзе ачты ул. +— И Галләметдин, юкка гына намаз укыган саен сиңа бәхет-тәүфыйк теләп дога кылмыйм икән; рәхмәт инде, балакаем, Ходай озын гомер биреп, мине сөендергәнең өчен, урының җәннәттә булсын, — дип сөйләнде. +Галләметдин үзенчә шаяртты: +— Тәүфыйк дигәне син теләгәнчә генә бирелмәс аның анысы, Хәмдия абыстай, бәхет дигәне дә шылайрактыр, бу фани дөньҗада безнең ише кара халык, аңгыра сарыкка тәтемәде инде ул, тешләрен генә ыржайтып күрсәтте, ә мына 2 җәннәткә өметләндерүең белән килешәм, җимеш ашап, хур кызларын кочып, ә... хи-хи... +Алар өй эченә шулай шаян сүзләр сөйләшә-сөйләшә керделәр. Башта Хәмдия абыстай мулла абзый барын шәйләмәгән иде. Күреп алып, сәлам биргәч, аптырап, уңайсызланып китте. Толып киеп, бу буранлы иртәдә мулла кешенең ярлыябагай янына килүенең бер дә юкка түгел икәнлегенә дә төшенде ул. Дөрес, кендек әбисе бер ул гына түгел. Үзләре тирәсендә — якында гына да бар. Ләкин ул барысына кара ганда да мәртәбәлерәк. Имеш, кулы җиңел. Ул көткән сабый якты дөньяга тизрәк килүчән. Бу, имеш, аның эчкерсез, матур күңелле булуына бәйләнгән. Бөтен авылга шундый изге хәбәр таралмаса, олы бантын кече итеп, мулла кеше таң күзеннән синең артыңнан килер идеме? Сүзне үзе үк башлады кендекәй (аны яратып шулай дип тә йөртәләр): +— Хәсәнә авырып киттеме? Шылай булыр тип уйлаган идем лә аны, кичә йөзендә үк сизелеп тора ите, мына син агай, нишләмәк кирәк... +Мулла абзый гафу үтенгәндәй сөйләште: +— Ат җигеп киләм дисәм, юлларны көрт баскан... +Хәмдия абыстай сөйләнә-сөйләнә киенде: +— Син шылай димә әле... кем... Гыйрфан... Әйе... Ике аягым исән булсын. Мәккәгә тәпи-тәпи китәрлекмен... Мәккәгә... Шылай мына... аңгыра тавыктай... ызба эчендә бикләнеп ятыр чагыммы... +Ул киенгән арада, мулла абзый өй эченә игътибар итте. Саман балчыктан өелгән бу өйнең тәрәзәсе дә карындыктан. Җир идән. Сәке белән ишек арасы ике адым чамасы гына. Әгәр сәкегә озын кеше сузылып ятса, аягы, һичшиксез, ишеккә тиеп торачак. Хәмдия абыстайга бу фикерне әйтергә ярамый, билгеле. Ул үз тормышыннан канәгать. Ач тамагым, тыныч колагым, дип, шупты бәләкәй ояда яши бирә. +Гыйрфан мулла мондый караңгы баз кебек балчык идәнле өйләргә керергә, утырып дога кылырга бер дә кыенсынмый. Әле дә, бәләкәй йортка олы фатиха булсын дигәндәй, башта аз гына укынып алды, аннан соң амин тотты. Галләметдин, ияк астын гына сыпырып куйса да, Хәмдия абыстай мулла догасына ихлас күңелдән кушылды. +* * * +Буран, чабышта ярсып килгән атның хәл алгандагы мәле кебек, бераз тынып торгандай итте. Авыл халкы, дәррәү күтәрелеп, тагын кар көрәргә чыкты. Бу дулкыннан Гыйрфан мулла да читтә ыргытылып калмады. Менә Ходай уң кылса, дөньяга дүртенче баласы борынлар. Аннан соң дус-иш, кардәш-ыру, күрше-күлән, карт-коры, туган-тумача дулкыны агымы башланачак. Авылда үзенең чибәрлеге, инсафлыгы, шәфкатьлелеге белән мәртәбәле булып өлгергән аның остабикәсе Хәсәнә абыстай янына кешеләр төркеме чылбыры өзелмәячәк. Шуңа күрә ихатаны, капка төпләрен, аларгакилә торган юлларны көрәп, ялт иттереп куярга кирәк. Гыйрфан мулла ялкау, мәгънәсез, дөнья көтә белми дип уйламасыннар. +Аягына олтан салган киез итек, өстенә кыска тун, башына мескен бүрек киеп: +— Хәмдия абыстай, сиңа тапшырдым, Хәсәнәнең хәле бик шәптән түгел шикелле, кара инде, син авылда иң иҗтиһадлы кендек әбисе бит, — дип, кар көрәргә чыгуын әйтте. +Хәмдия абыстай Гыйрфан мулланың кара сакалларына кадәр дерелдәп торуын, остабикәсе язмышы өчен нык борчылуын йөрәге, күңеле белән сизде. +— И-и... мына тагы... шыл ай бик кайгырырга ярамый бит инте... Авылның бер генә ызбасында да минем хәер-фатихамсыз дөньяга килгән бала юктыр... шылай булгач... бар, бисмиллаңны әйтеп, эшеңә кереш... ыңгырашма... Мына тигән туптай малай көтеп торыр әйләнеп керүеңә, Алла боерса... +— Афәрин!.. Хәмдия абыстай!.. Әйткәнең фәрештәнең "амин" дигән чагына туры килсен!.. +* * * +Кар көрәргә тыныч күңел белән чыгып китте ул. Агач көрәк кулында уйнаклап торды. Хәер, кырык биш яшьлек ирнең гайрәтен дә тоймаса, нинди көрәк була инде ул. Карны әле бу якка, әле теге якка чәчкәләгәндә, һаман яраткан хәләл җефете Хәсәнә язмышы, туачак бала, аның киләчәге турында уйланды. +һәй, гамьсез балачак, тиле яшьлек еллары, аннан соң бил бөкрәйтеп, күз чекерәйтеп дөнья көтү, балалар тәрбияләү, матур яшәү өчен көрәш... Ә тормышның чишмә башы ифрат саф, бәрәкәтле, бәхетле булган лабаса. Әхмәт ахунны — аның картәтисен — бирегә Бөре ягыннан алып килгәннәр. Аның улы Нурмөхәммәт — бу Солтанморат авылында имам. Нурмөхәммәтнең сигез улы, дүрт кызы була. Гыйрфан — Нурмөхәммәтнең өченче улы. Әтисе Нурмөхәммәтнең унике баласы — унике тамыр. Ул тамырлардан янә кәүсә хасил була, аннан ботаклар тармаклана, ботаклар яфрак яра; шулай итеп, нәсел-нәсәп арта, үрчи, еракларга тарала. Гыйрфан башта Уфадан әллә ни ерак булмаган Кыешкы авылында Мирсәяф ахун мәдрәсәсендә укый. Аны тәмамлагач, гәрчә яхшы мәгълүматлы булса да, эш таба алмау сәбәпле, анда пишкадәм булып кала. Шулай да ул бу хезмәт өчен артык түбәнсенми. Чөнки тиздән танышлары Троицк шәһәренә мөдәррис итеп чакыра. Анда Рәхимкуловлар мәдрәсәсендә хисап, Коръән язу буенча укыта. +Әнә шунда таныша Гыйрфан Хәсәнә белән. Кызның әтисе Җиһангир хәлфә иде. Ул инде шактый өлкән яшьтә, берничә бала атасы. Гыйрфанны ул тырыш, тәртипле, иҗтиһадлы, низамлы, оста мөдәррис булганы өчен яратты. Җиһангир хәлфә үзе дә шәкерт язмышын һәрвакыт уңай хәл итү, ал арның күңелен яктырту, кешелек сыйфатларын югары тоту өчен көрәшүче кеше иде. Карт хәлфә белән яшь мөдәррис йөрәген шундый уртак күркәмлекләр якынлаштырды шикелле. Буйдак егет Гыйрфанны ул еш кына үзләренә чәйгә, алттка чакыра торган булып китте. Җиһангир хәлфәнең остабикәсе Газизә абыстай аны гел якты чырай, күтәренке күңел, җитди бер ихласлык белән каршы алды. Илле яшьләр чамасында булса да, ак һәм мөлаем чыраенда яшьлек матурлыгы чаткылары һаман әле сизелеп тора иде. Мөкиббән елмаюы, күз карашларының ягымлылыгы, сүзләренең татлылыгы аны күркәм сыйфатлы бөек ана итеп таныта иде. Йөзен күрсәтмәскә тырышып йөргән кызы Хәсәнә әнисенә караганда да чибәр, ипле, итагатьле, инсафлыдыр кебек тоелды аңа. Ул уртача гына буйлы, бик хәрәкәтчән, тиз йөрүчән дә иде. Бер килгәндә, әнисе өйдә юк булу сәбәпле, чәй табынын ул әзерләде. Ап-ак күлмәк кигән. Җил-җил атлап әллә ул йөри, әллә аккош үтеп китә. Ашамлыкларны җитез-җитез китереп куйганда, мамык йомарлагы төсле бәләкәй генә ап-ак кулын да күреп калды. Зур ак самавырны җилтерәтеп күтәреп алып килгәндә дә әлеге аккоштай йөрү дәрәҗәсен аз гына да киметмәде. Әмма алдан бәйләгән ефәк ак яулыгы һаман әле йөзенә рәхәтләнеп тутырып карарга комачаулап тора. Ул гына да түгел, самавырны, ашамлыкларны куйганда ул әле йөзен читкә борырга да онытмый. Гыйрфан, билгеле, бу матурлык фәрештәсенә күз атып утыруын, бер күрергә зар-интизар булып авыз суын түгүен, үз җанының аның җанына кушылып китүен сиздермәскә тырыша. Чөнки мөселман кызлары йөз күркәмлеген, намус сафлыгын яулык каплап сакласа, мөселман егетләре дә ул сафлыкка үтә әдәпле кагылырга кирәк икәнлекне яхшы белә. Тешләргә безелдәгән кигәвендәй кылану аслан килешми. Ахмак кызлар күрсә, кыза, тизрәк кулын суза, дигәне дә бар. Ахмаклык күрсәтә торган урын түгел бу. +Аптап, чәй эчеп туйгач: +— Менә бу Хәсәнә чиккән сөлге, менә монысы ул теккән күлмәк, — дип, әтисе кызының алтын куллы икәнлеген дә искәртеп куйды. +Болар егетнең болай да ашкынып-кымырҗып торган йөрәген тагын да ярсытып, күңелен мең кәррә җилкендереп җибәрде. Ул чигүләрдә кызның кайнар хисе, күз нурлары, йөрәк ялкыны балкып тора кебек тоелды. Бер күзе аның бармак очларыннан тамган матурлык белән чигелгән чигүдә булса, икенче күзе, әтисенә сиздермәскә тырышып, суда йөзгән балыктай шома атлап йөргән кызны күзәтү иде. Ни гаҗәп, Җиһангир хәлфә әлеге чигелгән, тегелгән әйберләрне алып куйганда, кызның йөзен рәхәтләнеп, күз тутырып карарга насыйп булды. Иа Хода! Әллә ай балкыды, әллә көяпт нур сипте. Әлеге зур корсаклы ак самавырны күтәргәндә булды бу. Өздереп бер карап алмасынмы Гыйрфанга. Гел шулай ач кеше икмәккә тилмереп карагандай ымсынып утырасың, мә, күр, кинән дип уйладымы? Чибәрлеге белән масаю өчен эшләдеме моны? Әллә өмете бармы югыйсә? Гыйрфан да төшеп калганнардан түгел лә инде. Кара чибәр дип йөртәләр аны. Сызылып киткән кара мыек, карлыгач канатыдай куе кара кашлар, елкылдап торган кара, йомшак, куе чәчләр, шомырттай кара күзләр, уртачадан аз гына озынрак килешле гәүдә, сүз көрәштергәндә фикер тирәнлеген күрсәтә белү... — тагын да әллә күпме уңай яклары бар ич аның. Белемле, кешелекле булу да бизидер әле аны. Шулай бул маса танышлары авылдан шәһәр мәдрәсәсенә мөдәррис итеп чакырмаслар иде. Әйе, ул кара чибәр. Ә Хәсәнә ак чибәр икән. Монысы тагын да шәп. Бөтен хыялы ак чибәрне сайлау иде бит. Холыкларда да капма-каршылык бар. Әтисе беркөн кызының ифрат дәрәҗәдә йомшак күңелле, әдәпле, инсафлы булуы турында әйткән иде. Гыйрфан үзен алама кешегә санамый. Шулай да холык-фигыленең корырак икәнлеген белә. Бу хакта танышлары, дуслары, туганнары да әйтә. Каты холыклы ир, тырт-мырт итеп, сызган шырпыдай тиз кабынып китә торган хатын белән килешеп тора алмый. Эче караңгының йөзендә нур булмас, ди бит. Бу йөздән караңгылык эзләү — йомыркадан җөй эзләү булыр иде. +Хәсәнәнең җылы агым кебек бер йомшак карашы гына да йөрәгендә мәңге сүнмәстәй ут кабызды да куйды. Тик ул җылы агымда, рәхәтләнеп, колач җәеп, йөзә генә алмады әле ул. Монысы киләчәк. Бик якын киләчәк. Әгәр аның йөзен якты ай йөзенә тиңли икән, ике арага болыт пәрдәсе дә тартылырга мөмкин. Чибәр кызларга тозак салучылар бетмәгән. Кызлы йорт — кызыклы йорт, дип тә әйтәләр. +Ул төнне юньләп йоклый алмады Гыйрфан. Аккоштай йомшак кына басып йөргән, җылы агымнар чәчеп өздереп бер карап алган, йөзендә генә түгел, нечкә билле нәфис гәүдәсендә дә нур балкып торган Хәсәнә күз алдыннан китмәде. +Гыйрфанда кыюлык та бар иде. Икенче көнне әтисе, әнисенең өйдә юклыгын белеп, китап сораган атлы булып, тагын да килде ул кыз янына. Өй һәрвакыттагыча таза. Җыештырылган. Ниндидер әйтеп аңлата алмаслык бер сихри нур, нәфислек балкып тора. Бөтен өй эче биредә уңган хуҗабикә булу турында сөйли. Кыз бала — өй зиннәте, дигәне шушыдыр . +Бүген Хәсәнә алсу күлмәк кигән иде. Интек шакып, рөхсәт сорап кергән Гыйрфанны күрү белән, башына әлеге ак яулыгын салып, тиз генә йөзен яшерде. +— Мин Җиһангир әфәндене өйдәдер дип уйлаган идем... Гафу итегез... болай килеп керүемнең сәбәбе... бер урысча китап сорап тору иде... — дип, өзек-өзек җөмләләр белән сөйләде ул, үзен бөл ай тышкы яктан үтә кыю күрсәтергә тырышса да, эчтән мәлҗегәнен сизде. +Кыз моңа игътибар итмәде. +— Ниндие... кемнеке... кирәк соң сезгә, Гыйрфан әфәнде?..— дип, оялып кына әйтеп куйды да шкафтан бер китап алып китереп бирде. Әмма йөзен күрсәтмәде, читкә борды. Кызу канлы Гыйрфанны кызның һаман шулай юаш болан баласыдай кылануы, йөзен гарәп кызлары кебек каплап йөрүе ярсытты да җибәрде. +— Хәсәнә!.. Мин бүген нурлы йөзеңне туйганчы карарга килдем... — дип, моны үзенчә бер уенга санап, тиз генә яулыгын тартты да алды. +Кыз өчен егетнең бу мутлыгы бик сәер тоелды. +— Ни эшләвегез бу, Гыйрфан әфәнде, нигә болай әдәпсез кыланасыз, хәзер әти кайтачак, икебезгә дә уңайсыз булачак, бирегез яулыгымны...— дип ялынды кыз. Яулыгын алырга дип үрелгәндә, Гыйрфан янә бер мутлык күрсәтеп өлгерде: кызның кулыннан тотты да алды. +Тагын да нинди тарткалашу булыр иде — бөл арның икесе өчен дә мәгълүм түгел — өйалдындагы аяк тавышы аларны сискәндереп җибәрде. Хәсәнә, яулыгын тартып алып, эчке бүлмәгә йөгерде. Җиһангир әфәндене Гыйрфан берни булмагандай каршыларга тырышты. Шулай да эчтән калтырана иде ул. +— Әлхәмделилла!.. Кунак бар икән ләбаса! Ходайга мең шөкер!.. Тик нигә ул түргә узмый, нигә ишек төбендә каккан кадак кебек басып тора икән, — дип, ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле булырга тырышты Җиһангир хәлфә. +Гыйрфан судан коры чыгу ягын карады: +— Минем урыс телен начар белүемне, моның өчен ифрат түбәнсенүемне аңлыйсыз, Җиһангир әфәнде, шуны яхшырак өйрәнү өчен дип, китап сорарга килгән идем, әмма сезнең өйдә юклыкны белмәдем, шуңа күрә Хәсәнә туташтан сорарга туры килде, ул китереп биргәч, әле менә чыгарга гына тора идем... Үзегезгә мәгълүм... шәһәрдә яшәп, урысча сөйләшә белмәү бик читен... +Җиһангир хәлфә аның ихлас күңелдән, мөкиббән сөйләгән сүзләрен җөпләп куйды: +— Әйе, әйе, ифрат дөрес әйтәсең. Син бик зирәк кеше, тиз өйрәнерсең... +Шуннан хуҗа егетне түргә узарга кыстады, чәй эчәргә тиешлекне әйтте. Ләкин Гыйрфанда ашау кайгысы юк иде. +— Танышларым көтеп тора, тиз генә кайтырга куштылар; зинһар, гафу итә күрегез инде, — дип, җәһәт кенә чыгып китүне мәгъкуль күрде. +* * * +Мәхәббәт дәрьясына батты егет. Уф, ул дәрьяның тирәнлеге, киңлеге. Йөз бер аркылы, бер буй, чум төбенә, эзлән, кирәк энҗеләрне тапмый калма. Ул әле сине диңгез төбендә генә яткырмый, аннан тартып чыгарып, бер караганда, канатлы кош итә, зәңгәр күк төпкеленә алып менеп китә дә әллә нинди аңлаешсыз саф-садә дөньяда очырып йөртә; икенче вакыт, җиргә төшереп, чәчәкле болыннарда йөгертә, кошларның сихри моңнарын тыңлата, алсу таңнарда, айлы кичләрдә акылдан шашар чиккә җиткереп моңландыра. +Хәсәнәнең чибәр булуы турында ишеткәне бар иде аның. Ләкин бөл ай уктыр дип уйламый иде. Ни гаҗәп, ак чырайлы кешенең чәче сары, күзе йә яшькелт, йә соргылт булучан. Ә моның чәчләр кара бәрхет кебек елкылдап тора. Юан камчы шикелле үрелгән ике толымы аркасы буйлап сузылган. Алар җанлы, сихерле, тылсымлы булып тоела. Зур кара күзләрдә моңсулык, ямансулык, уйчанлык чаткылары сизелә. +Матурлыктан саба җиле агымыдай бөркелгән садә мәхәббәт аны акыллы да итте, тилертте дә; төн йокыларын качырып, берникадәр йомшартты, бәлтерәтте дә; сират күперен кичеп, җәннәткә эләккән җан ияседәй, хозурландырып та җибәрде. +Хәсәнәнең үзе белән сөйләшергәме? Ачыктан-ачык, йөрәкне йөрәккә куеп, күз нурларын бүләк итешеп, мәхәббәт моңнарына манчылган күңел җепләрен бер-береңә сузышып. Ләкин моннан ни файда? Ата-анадан рөхсәтсез өйләнү шәригать тарафыннан тыелган. Кыз белән егетнең аулакта очрашып сөйләшүе — зина кылу белән бер. Сөйләшер, киңәшләшер өчен авылга — әти-әнисе янына кайтып килергәме? Ике як та риза булмаса ни эшләрсең? Чыбыкны тоткан җирдән үк һәр очракта сындыра алмаса да, мәсьәләнең мөгезеннән эләктерә белә торган гадәте юк түгел иде Гыйрфанның. Кыюлыгы ычкынмаслык итеп кулына йомарлап, Хәсәнәнең әтисе белән маңгайга-маңгай куешып, ихлас күңелдән, чын егетләрчә, мөкиббән сөйләшергә булды ул. Сөйләгәндә бөтен күңеле, йөрәге, бар булмышы белән яратуын әйтүдән дә тыелып кала алмады; кызын бәхетле итү өчен тау-тау вәгъдәләр дә биреп ташлады, өрмәгән җиргә утыртмаячагын әйтте. +Кызлы өйгә егетләрнең кызыгып караганлыгы билгеле хәл. Килмәделәр түгел. Күп килделәр Хәсәнәнең кулын сорап. Ата кеше тиз генә җавап бирми, "карарбыз әле", "уйлашыйк", "бераз сабыр итик", "Хәсәнә унҗидедә генә бит әле" кебек сүзләр белән очлый мәслихәтләшүне. Чөнки берсе дә тиз генә күңелгә ярып керә алмый: йә төсе юк, йә буе кыска, йә сүз рәте белми. Егет җиле белән йөрер, ди бит. Килгәннәрнең берсендә дә җил әсәре сизелми. Ә менә ачык күңелле, берникадәр шаян табигатьле, кыю, кара чибәр Гыйрфан бик тиз генә йөрәк төпкеленә керде дә утырды. Шулай да егетнең күләгәле, китек-митек, ырдым-мырдым яклары, күңелгә шик чаткылары кебегрәк нәстәкәй салуы, җиде үлчәп, бер кисәргә дә куша. Берникадәр кырыслык, мутлык, усаллык та юк түгел ич анда. Кыз бирү — муллага хәер бирү түгел. Кияү сайлау — кибеттә яки базарда күлмәк-ыштан сайлау гына түгел. Шулай уйланды кызның әтисе. Ләкин тора-бара китек-митек, ертык-мыртыклар ямала, егет тирәсендәге күләгәләр акрын-акрын гына кояш нурлары эченә йотыла башлады, һәр кытыршы як шома шәмгә әйләнде дә куйды. Ата-бабаларыбызның "Егет булса, мут булсын, ике күзе ут булсын"; "Юаш эткә таяк белән, усал эткә ачык күңел белән бәр"; "Тырыш булган — кырыс булыр" кебек мәкальләрен искә төшереп, булачак киявеннән алып йөрәкле ир-егет ясады да куйды. Шулай да әдәплелек саклап, этептөртеп бирә бу дип уйламасын өчен, озак кына ялындырып маташты. +— Хәсәнәгә иртәрәк бит әле, ашыкма әле син, кабалануны берәү дә мәгъкуль күрми: китап та, бәндәләр дә... +Гыйрфан кырт кисте: +— Юк инде, Җиһангир әфәнде, кабалануны хуп күрмәү вакыты үткән; үзегезгә мәгълүм, мәдрәсәдә унбиш ел чиләнү, эш булмаганлыктан, анда пишкадәм булып тору, монда мөдәррислеккә килү... Хәзер инде минем өчен уты, ялкыны бергә. Әйләнәм. Вәссәлам... Уналты яше тулган кыз энә өстендә бии, дигәнне ишеткәнегез бардыр... +Егетнең тәвәккәллеге, яратуын чын ир-егетләрчә, ихлас күңелдән, матур итеп аңлатып бирүе Җиһангир әфәндегә нык ошады. Дәртен яшергән, дәрманын тапмас, ди. Бу дәртен дә, ялкынын да, утын да яшереп маташмый. Шуңа күрә бу изге эшне һаман җилем урынына сузуда бер фәтва да булмас. Вәгъдәне ул хәтта шаярыбрак та бирде: +— Ярый, күрәм, син мут егеттән котылып булмастыр: язмышыгызны бер Ходайның үзенә тапшырдык, тик Хәсәнәнең йомшак табигатьле, оялчан, инсафлы икәнлеген онытма,— дип, аның кулын кысты. +Кул кысышу, билгеле, вәгъдәне иман белән беркетү кебегрәк иде. +Аннан соң кияүләп йөрү, ике яктан да кода-кодагыйлашу, куйлар, елкылар суеп чакырышу, бихисап бәлеш, сумса, коймаклар белән сыйлану китте; туй мәшәкатьләренә күмелеп, тынгысыз көннәр, вакыт-вакыт юкка-барга вак-төяк низаглашу, үпкәләшү кебек күңелсезлекләр дә булгалап алды. +Ярсу диңгездәй дулкынланулар бервакыт тынып калды. Яшь йөрәкләр аерым бер бүлмәдә баллы-майлы айларын үткәреп, сөю-сөелүнең кадерен белеп, мәхәббәт кайнарлыгыннан исереп-әсәрләнеп яши башладылар. Ике яшь йөрәк тә, ике якның ата-аналары да бик канәгать иде бу илаһи хозур, нурлы, бәхетле тормыштан. Тик күп тә үтми кияү кешенең әлеге мут, кырыс, усал яклары үзенең барлыгын башта акрын-акрын, азлап-азлап, аннан күпләп-күпләп, тиз-тиз сиздерә башлады. Беркөн ни теләгәнен ярды да салды ул: +— Шәһәр тормышы миңа ошамый, үз авылыма — Солтанморатка кайтам, мал асырап, иген игеп, чын крестьян булып яшисем килә, — диде. +Башта Җиһангир хәлфәнең күзләре шардай булды, ачудан бөтен тән әгъзалары дерелдәп куйды, чәчләре үрә торды. +— Ялгышасың, кияү, үз бәхетеңә үзең аяк чаласың, алай тиз генә шайтан котыртуына бирелмә әле син; үкенерсез бит, бәгъзе берәү калага килеп ничек борын төртергә белми, ә син, һавадагы торнага алданып, кулыңдагы былбылны очырасың. Тәгаен, шайтан котыртуы бу. Тәүбәгә кил. Чыгарып ташла бу яман уеңны башыңнан. +Бу яктан сөйләшүнең файдасы тимәгәч, мәсьәләне кызы язмышы белән аңлатмак булды ул. +— Хәсәнә шәһәрдә туып үскән кыз, аның авылда кара кулга әйләнүен һич теләмим, — дип киреләнде. Хәтта куркытып, катырак итеп тә әйтеп карады. Әмма төрле янау-куркытуларга да, үгет-нәсихәтләргә дә бирешмәде Гыйрфан. Киявенең сынмас-бөгелмәс зат-шәхес икәнлеген аңлагач, инде бантны ташка орырдай булып кылануның да файдасы сукыр бер тиенлек кенә булгач: +— Ярый инде, юлыгызга ак җәймә, — диде бабай кеше. +Мондый рәнҗүле фатиха белән канәгать түгел иде Гыйрфан. Ярый, үзенең күңеле кителсен дә ди. Ләкин Җиһангир әфәндене хафага салырга теләми ул. Шуңа күрә максатны ачыграк, башка төрлерәк итеп әйтергә булды: +— Без анда үзебез яңа мәктәп ачып, мөгаллим-мөгаллимә булып эшләячәкбез. Моның өчен минем дә, Хәсәнәнең дә мәгълүматы җитәрлек икәнлекне беләсез ич инде... +Бу сүзләрне ишеткәч, Җиһангир хәлфәнең аксыл-саргылт йөзе ачылып, нурланып киткәндәй булды. Киявенең кулын кысуы эченә йөгергән җылыны аңлату билгесе иде. +* * * +Ихатаны, капка төпләрен көрәгәндә, Гыйрфан мулла шул хакта уйланды. Ә кар-буран, юкка мазасызланасың, абзыкай дигәндәй, гүя бөтен дөньяны күмеп-җимереп ташларга теләп, һаман котырына да котырына. Ялап куйгандай тап-такыр урыннарга карны китереп сылап кына тора. Мулла абзыйның үз күңелендә дә буран давылы гарасаты иде. Кызын озатканда, ниләр генә әйтмәде ул: +— "Хәсәнә" дигән сүзнең мәгънәсе бик зур, кияү — гүзәл, күркәм, матур, изге, яхшы дигәнне аңлата. Әмма ләкин, кояптта да тап булган кебек, Хәсәнәнең дә җитешсез яклары юк түгелдер. Аны бетерү, аңа шәфкатьлелек, тәүфыйклылык нурын даими өстәп тору вазифасы инде сиңа йөкләтелә. Иншалла, ул якты тормышыңа беркайчан да кара пәрдә япмас. Катылыгыңны беләм. Шуның белән син хәлфәләр арасында да өстен идең. Инде хәзер кирәк чакта хәләл җефетеңнән миһербанлык мөмкинлегеңне дә кызганма. +— Кайгырма, бабай, Хәсәнәдән Ходай матурлык-инсафлылыкны да, хатын-кыз өчен хас булган кешелек-күркәмлелекне дә, барлык асыл сыйфатларны да кызганмаган. Низаг белән яшәмәбез, мин аны түгел, ул мине низамлы итәр әле. Ул — минем бәхетем-сәгадәтем. Шундый илаһи фәрештә затны тәрбияләвегез, аны миңа бүләк итүегез өчен сезнең алда чиксез мәэсүрмен. +Әтисе Нурмөхәммәт имам әйтүенчә, ул башкалардан зиһенлелеге белән мөмтаз, имеш. Шуңадыр, бәлки, Гыйрфанның күңеле даими рәвештә үзе дә аңлап-төшенеп бетмәс дәрәҗәдә ярсу булды. Ниндидер яктылыкка, матур, күңелле тормышка, әллә нинди иҗтиһадлыкларга ашкынды. Әллә язмыш, әллә ялгыш дигәндәй, вәгъдә иткәнчә, мәктәп ача алмады; шуннан шашкын күңелен ул җир эше белән басмак булды. Мал үрчетүдә дә ниндидер рәхәтлек тойды. Боларда да ул кадәр дан табылмагач, чабыш атлары булдыру хәстәрен күрә башлады. Әмма иң зур, мөкаддәс, садә хыялы — ерак тарих төпкеленнән килгән нәсел-нәсәп тамырларына беркем тарафыннан да балта белән чабарга ирек бирмәү, ә бәлки, ул тамырларны һаман ныгыта бару, җир йөрәгенә янә тагын да ныграк үтеп керерлек итәргә кирәклекне аңлап яшәү. Моны ул һич тә эрелек өчен эшләми. Бу олуг максатны аңа сүздә дә, басмада да җиңел генә, өстән-мөстән генә исбат итү бик читен. Моның өчен әгәр хаслап сөйләшсәк, күп бала булдыру, аны мөкамәл 21 үстерү, адәм арасында ким-хурга калмаслык итеп тәрбияләү лазем. Арадан, һичюгы, берсе генә булса да тирә-якка нур чәчеп, әлеге чал тарих төпкеленнән килгән тамырларны алтын кәүсәгә әйләндереп яшәсен. Кәүсә киләчәктә ботаклар җибәрер, ботаклар яфрак ярыр. Агачта яфрак ничаклы, алар нәселе шулчаклы булсын. +Әмма һич тә чама чамага туры килми, һәр чама салулый торган чанага төялгән кебек. Дөресен генә әйткәндә, беренче җимешенең үк ир бала булуын өмет итте ул. Тик кыз бала пәйда булды бу фани дөньяга. Әнисе Хәсәнә кебек ап-ак йөзле чибәр иде. Төрле исемнәр тәкъдим ителде. Шулай да Гыйрфан мулла күңеленә берсе дә ошамады. Бер булсын, бердәнбер булсын, икенчесе малай булсын дип, аңа Фәрдәнә исеме куштырды, һәр атаның ир бала көтүе табигый хәл. Ләкин кыз туса да, ул һич тә ризасызлык белдерми, һәркем үз ризыгы, үз бәхете, үз язмышы белән килә бу якты дөнья күзенә. Әйдә, яшәсен, бәхетле-сәгадәтле, шәфкатьле-мөрәүвәтле булсын. Гыйрфан мулла да шулай уйлады. Әмма Фәрдәнә озак яшәмәде — мәңгелек дөньяга ашыкты. +Икенчесе дә кыз бала булды. Аңа да исемне озак эзләделәр. Бу юлы да аны ата кеше тапты — Нәгыймә* 2. +— Ир бала көткәнеңне беләм, Гыйрфан, тик нигәдер...— дип, аны юатмакчы да булды остабикәсе, ләкин мулла абзый беркайчан да акланырга, моның сәбәбен тикшереп маташырга, вакланырга форсат бирми. Гаепне үз "вөҗданына" алып, Хәсәнә абыстайның күңелен шаян сүзләр белән күтәрергә ашыга: +— Ни чәчсәң, шуны урасың инде ул, әй! +Мөселман халкында ир белән хатынның бер-берсенә исеме белән эндәшү сирәк очрый торган хәл икәнлекне белә Хәсәнә абыстай. Бер-берсенә игътибарлы, шәфкатьле, ягымлы булу өчен "син" дип сөйләшүчәннәр. Гыйрфан исә артык үз итеп, яратып, берникадәр шаяртып гәпләшкәндә "әй" ымлыгын кулланырга ярата. Әлеге "Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигәнгә, "әй"дә өстәлгәч, Хәсәнә абыстайның күк кабагы нык ачылып китә. Ә инде "Нәгыймә" сүзе Хәсәнә абыстайның бөтен теләге ачып салырлык булгач, мулласының (иренең) шуның өчен җан-фәрман тырышканлыгын аңлап, ул ифрат дәрәҗәдә нык шатланды. +Янә ике елдан соң абыстай "әй"енә ир бала бүләк итте. Аңа Шакирҗан дип исем куштылар. Ир бала өчен бик тә шөкер, рәхмәтле, риза иде мулла абзый. Кеше кадерен белүче җан булсын дип, "җан" сүзен дә "җилемләп" куйдылар. Бик яратып, якын күреп, ягымлы итеп эндәшкәндә, Хәсәнә абыстай, иреннән үрнәк алып, үзе дә "әй" ымлыгын кыстыра башлады. +— Иншаллаһ, Ходаем насыйп итте, инде теләгем кабул булды. Аллага шөкер, синең нәфсеңне канәгатьләндердем, әй, — дип шатланды балага исем куптып, өй эчендә икәүдән - икәү генә калгач. +Исеме җисеменә туры килә дигәндәй, Шакирҗан, чыннан да, изге күңелле, әдәпле, инсафлы, кеше кадерен белүче булып үсеп килә. Акылы да, зиһене дә, уйлау сәләте дә бар. Тик әнисе кебек йомшак табигатьле булуы гына берникадәр күңелне кыра. Ни дисәң дә, бу таләпчән-каты тормышта ныклы, мәртәбә яулардай откырлык, урыны белән хәтта усаллык та кирәк. Шакирҗан тормыш дулкыннарында оста йөзә белүче шәхсән бер пәйгамбәр була алмас кебек. Көрәш мәйданында, тормыш сукмакларында, яшәү дәрьясында ниләр булыр — бу хакта әле аның гаме юк. Әмма әнисенә еш кына: +— Нигә минем энем юк? — дип, сорау биргәләп кенә тора. +Менә аның да — Шакирҗанның да — теләге кабул булыр чак җитте. Әнисен өч көн инде тулгак тота. Кемне алып кайтыр икән әнисе аңа: энекәшме, сеңелкәшме? Әлбәттә, энекәш булуын тели Шакирҗан. Ул үсә төшкәч, Кондызлы күлгә бергәләп балык тотарга барачаклар. Зәңгәр чишмә суын учлап-учлап эчү дә күңелле булачак. Исәнбикә болыннарында чәчәкләр җыярлар иде. Яманташ дигән урын куркынычрак. Ә инде көзен андагы янып торган кып-кызыл миләш тәлгәшләрен карап йөрүгә ни җитә. Авыргазы белән Турсәгәле елгасы кушылган урын... Шунда су керүләр... +Авыл тирәсендәге бөтен матурлыкны Шакирҗанга әтисе күрсәтә. Ә инде булачак энесен, үсә төшкәч, кулыннан җитәкләп, ул — Шакирҗан — йөртер иде. Әмма энекәш һаман юк та юк, күз ачкысыз ачулы буран һаман котыра да котыра. +* * * +Кендекәй килгәндә, Хәсәнә абыстайның хәле шактый мөшкел иде. Сызлана. Үрсәләнә. Авырлыкны теш кысып, урт чәйнәп үткәрергә тырыша. +— И Раббым!.. Илаһият көч бирсен!.. Бу киң вә иркен хәятка чиксез нигъмәте, бәхете-сәгъдәте, мәсгудияте, тәүфыйгы белән килсен... Мин шуңа шәһадәт булыйм... Алла хөкемен тәсдыйк итим... — дип укынды кендек әби. +— Ак түти... сине күрү белән тыннарым иркенәеп китте... Иншаллаһ, вөҗүдкә чыгарырга муаффыйк булсын...— дип, теләккә каршы теләк белән җавап бирде Хәсәнә абыстай. +Кендек әбисе аның чәчләреннән сыйпады, йөзеннән сөепназлап алды, күз карашларына ягымлылык нурлары бөркеде. Үзе һаман сөйләнде дә сөйләнде: +— Һи, мәрхәмәтлем, бигрәк садә вә тәкәллефсез бит син, нигә мине — ком гарәбе төсле кап-кара йөзле бер мескенне — Ак түти дип әйтәсең әле, адәм куркырлык ямьсезмен ләбаса... +— Шөйлә исә дә ... син матур... Бу атаманы мин түгел, бөтен авыл халкы биргән бит... Күңелең ак булганга... +Алар, шулай сөйләшә-сөйләшә, чәй эчте. Гыйрфан мулланы да якты йөз, күтәренке күңел белән каршыладылар. +— Вакыйган 2... өй эченә нур өләштең, Хәмдия абыстай, икегез дә балкып утырасыз, — дип шатланды Гыйрфан мулла, — синдәй мөктәдир кеше юктыр бу дөньяда. Җитмәсә, буран да басылырдай булып тора... +Әйе, буран вакытлыча тынган шикелле иде. Хәсәнә абыстайның да нык сыкрануы сизелми. Шуңа күрә кендек әби кайтып китмәкче булды. Әмма Гыйрфан мулла аны җибәрмәде. Ул китсә, ниндидер күңелсез хәл килеп чыгар кебек тоелды. Ул шулай булды да. Кичкә таба шималь җилләре исте, тагын да коточкыч буран купты. Тышта нидер ыжгыра. Буран тәрәзәләргә чатнатып китереп суккандай тоела. Дөнья әйтерсең зилзилә хәвефенә эләкте. Гүя кыямәт көне якынлаша. Хәсәнә абыстайны тагын да нык тулгак тотарга кереште. Гыйрфан мулла, Нәгыймә белән Шакирҗанны күршеләргә кертеп куеп, инде туачак баланың башкача тагын да ялындырып маташмаячагына инанган хәлдә, ихатада тегесенең тегеләй, монысын бөл ай итеп, абзарда малларга печән, салам салыштырып йөрде. Әмма күңелен даими рәвештә ниндидер бер кара мәче тырнап торгандай булды. Аны һаман бер үк сораулар борчыды: "Нигә котырына бу буран?", "Нигә туачак бала бу фани дөньяга бик ялындырып килә?" +Дүртенче баланың чынлыкта галим булачагы турында әйтәләр. Бирсен Ходай. Бәхете, тәүфыйгы, кешелек гыйззәте белән килсен! Ул, бу хакта әле берәүгә дә сер ачмаса да, ифрат дәрәҗәдә ир бала көтә. Тик давыллы-буранлы көндә туганнарның тормышы да шикаять вә низаг белән үтәр, ди бит. Ник басылмый буран? Нигә табигать аның теләген коточкыч салкын-ыжгыр буран белән күмеп тора? +Чү! Бу ни хәл? Нигә Ак түти чәчәрдәй булып килеп чыкты? Хәсәнә, ниһаять, котылганмы? Юк, бер дә аңа охшамаган. Ниндидер күңелсез хәл бар кебек. +— Гыйрфан мулла!.. Харап булдык... Әйдә тизрәк,— диде дә, суга чумган балык кебек, тиз генә юк булды. +Гыйрфан, селәүсендәй ыргып, ишеккә ташланды; бәреп кереп, өс-башын да салып тормыйча, караватта тынсыз яткан остабикәсе янына барып басты. +— Хәсәнә!.. Хәсәнә!.. Хәсәнәм!.. — дип өзгәләнде ул. +Ләкин Хәсәнәсе җавап кайтармады, өнсез-тынсыз ята бирде. Бер мизгелдә әллә күпме чуалчык уйлар килде башына: "Дөнья белән хушлашуы шушымы?"; "Кая алып барырга хәзер аны?"; "Бәлки, җаны да чыкмагандыр әле?"; "Уфага алып китәргәме?"; "Өч ат җигеп чапса, кар-буран өемнәрен дә ерып үтәр, бәлки?"; "Алай дисәң, күз белән каш арасы юл түгел бит — сиксән чакрым чамасы"; "Барып җитә алырмы?" +Тормышына фәкать күркәмлек, яктылык, нур биреп яшәүче булганга, күңеле ифрат күтәренке мәлдә, мең-мең рәхмәт яудырырга теләгәндә, искиткеч ачылып китеп, "матурлык фәрештәм" дигән чаклары да була иде. Әле менә, артык гасабиланып китеп: +— Хәсәнә!.. Хәсәнәм!.. Матурлык фәрештәм!.. — дип, аның йөрәгенә сул колагын куйды: тибәме, җаны бармы, калдырып китмиме — шуны беләсе килә иде. +Әллә артык дулкынланудан, әллә чыгырдан чыгардай кыланудан, әллә күңеле шашар дәрәҗәгә җитеп тетрәнүдән — колак төбендә матурлык фәрештәсе йөрәге тибүнең әсәре дә сизелмәде. Шуннан, җан ачуы белән өс-башын салып ыргытып, ниндидер бер җенлелек кыяфәтенә кереп, матурлык фәрештәсен кочаклап алды да авызына тын өрергә кереште. Озак шулай итте ул. Ни өчен икәнлеген үзе белмәде дә. Бу мәлдә әйтерсең остабикәсенә фәкать аның тыны җитми. Тын өрсәң — ул яшәячәк, шалкандай тере малай бүләк итеп, аны мәңгегә шатландырачак, бәхетле ир итәчәк. Ни гаҗәп, Хәсәнә бервакыт күзен ачты, ирен күреп, хәтта елмаерга тырышты: кайгырма, җаным, мин тере, үлемгә алай тиз генә бирелмәячәкмен, яратуың көчле икән, мәхәббәтеңне кайнар тының белән аңлаттың, минем өчен кыйммәтле бер мизгел булды бу дигән мәгънә аңлатты да, елан кебек бөгәрләнеп, вакыт җиткәнлекне сиздерде. Кендек әбисе, ым кагып, аңа чыгып китәргә кирәклекне белгертте: +— Ак түти... Хәмдия абыстай... мәгәр... сиңа инабәтем зур... Матурлык фәрештәмне коткарсаң... бер күлмәк... — диде ул, чыгып киткәндә. +Кендек әбисе күлмәк тә, яулык та, исле сабын да... — бер нәрсә дә өмет итми иде. Ул дөньяга яңа кеше килүгә шат. Дөнья яңгыратып, ачы тавыш белән елап туа бәгъзе бер бала. Ул гүя, мин килдем ләбаса сезнең сафка, ишетегез тавышымны, дәгъвам зур, бәхетле итегез, дип оран сала. Тавыш никадәр көчле яңгыраса, кендек әбисенең дә шатлыгы шулкадәр зур була: туды бала, сау-сәламәт, ниһаясез өн чыгарды — иншаллаһ, яшәр, гомер итәр, тормыш диңгезендә үз колачы белән йөзәр. +Шулай да артык акырып-бакырып, чәүчәләкләнеп, елапыңгырашып килмәде якты дөньяга өзелеп-тилмереп көткән бу бала. Менә, ниһаять, мин дә пәйда булдым дигәнне сиздереп, бер аваз салды да тынды. Тереме? Яшәрлекме? Бөтен мөчәсе дә тигезме? +Ходайга шөкер, барлык әгъзалары да урынында. Булырдайның буыныннан билгеле дигәндәй, карап торуга ук терекөмештәй тере икәнлеге сизелеп тора. Ир бала. Гыйрфан мулланың үзе кебек текә-биек маңгайлы, кара малай. Кар давыллары котырынган мәлдә туды. Тормыш давылларын җиңеп яшәсен! +1887 елның 12 март (яңа стильдә) көне иде бу. Гыйрфан мулланың шатлыгы дөньяга сыймады. Үзенчә, һичкемгә әйтмичә, Таш маңгай дип тә атады әле аны. Хәсәнә абыстайның да күңеле гали хәят күгендә йөзде. Нәкъ мулласына охшаган тере малай тапканына ихлас шат иде ул. Хәмдия абыстайның да күк кабагы тиз генә ябылмаслык булып ачылды: авылга — Солтанморат авылына — бер адәми затның өстәлүе әйтерсең аның маһирлыгына бәйләнгән иде. Нәгыймә белән Шакирҗанның да шатлыктан аяклары җиргә тимәде. Кулларын чәбәкәй итә-итә, бер басасы урынга биш басып, сикерә-сикерә очкынланып йөрделәр. +II +Кеше туды! Бөек-гали зат иясе! Илаһи җан!!! Гарше көрсиләрдән — күк тәхетләреннән — яңа җан иясенә нур-шәфкать агылды. Гавам халкы, бәхет-сәгадәт теләп, алагаем кул чапты. Янә бер мәшәкать — исем табу. Исеме җисеменә туры килердәй булсын. Йөрәк тибешен, эчке дөньясын, күңел хәзинәсен, холык-фигылен... — бар вөҗүден аңлатып торсын. Бик борынгы заманнарда төрки халыклар исемне баланың туган вакыты-мизгеленә карап та кушканнар. Бу үзенчәлек әле дә сакланмый түгел. Шуны искә алып, көндезге мәлдә туганга, Көнбатыр дип исем кушарга тәкъдим итүчеләр дә булды. Кабул итмәде мондый "кыланчык" исемне Гыйрфан мулла. Дөнья күзенә буран-давыл-гарасат ярып чыкканга күрә, Буранбай дип атарга да тырыштылар. Бу исем Гыйрфан мулланың да, остабикәнең дә күңеленә ятмады. Арыслангали тәкъдим ителде. Арысландай көчле, гаярь, пәһлеван булсын, янәсе. "Батыр", "буран", "арыслан" кебек җисмәни көчне тәгъбирләүче сүзләрне кеше исеменә сылап куюны яратмый иде ата кеше. Алар мәрхәмәтле-шәфкатьле ана күңеленә дә хуш килмәде. Коры, тышкы, җисмәни көчне чагылдыручытасвирлаучы "ялтыравыклы" исемнәргә исләре китми ич аларның. Ниндидер эчке сыйфат-күркәмлекне, бөтен мөчәәгъзаларында кайнаган гакли вә җисмәни көчне, аның һәммә тәрәккыятен бизәүче исем булсын. +Шушы үзенчәлек табылмаса, исеме җисеменә аслан туры килмәсә, бик кадимге ата-бабаларыбыз унсигез яшьләргә җиткән ир баланың исемен алыштырырга мәҗбүр булганнар. Аны "ир аты" (ир исеме) дип атаганнар. Бу очракта ирегетнең унсигез ел буе сыналып, тормыш бизмәненә салып үлчи-үлчи килгән барлык үзенчәлекләре, — тышкы һәм эчке сыйфаты, рухи халәте, холкы-табигате, хезмәткә мөнәсәбәте,— кыскасы, һәммә мөмтазы искә алынган. +Кадимге төркиләр балага исемне үз сүзләре белән кушкан. Ай, кояш, җил, йолдыз, чәчәк, таң, көн, күз, чәч... — ниләргә генә игътибар ителмәгән. Исем эзләүдә алар чын мәгънәсендә иҗади зирәклек күрсәткән. Ә инде унынчы йөзләрдә, ислам дине кабул ителеп, гарәп-фарсы сүзләре дулкын-дулкын агыла башлагач, әлеге иҗади ялкын сүрелә төшә. Исем табу өчен зыялылар, ишаннар, муллалар баш ватарга тиеш була. Аларның бертөрлеләре гарәп-фарсы теленнән кергән сүзләрнең эчке мәгънәсен, аһәңен, асыл сыйфатын аңлап эш итә: балага исемне нәсел-нәсәбенә, ата-ана абруена, үзенең төс-битенә, сизелеп торган табигатенә карап сайларга тырыша. Икенчеләре — ул сүзләрнең мәгънәсен белгәннәре — бәгъзе берәүнең баласына аңлы рәвештә, "начар" эчтәлекле исем эзли — авызыннан юньле сүз чыкмаган, коега төкереп, кешегә кабер казып, тырнак астыннан кер, алтын базыннан чүп эзләп йөргән ахмакка матур исем әрәм итәсе килми. Ул сүзнең тышкы яңгырашы болай һич тә күңелсез түгел. Әмма эчтәлеген әлеге надан-томана ата-ана белми. Шулай да исем кушучыга атаананың рәхмәте дә, садакасы да, мәрхәмәте дә ифрат зур. Ә инде өченчеләре — гарәп-фарсы сүзләренең мәгънәсен бөтенләй белмәгән наданнары — исемне сүзнең эчтәлеген аңламый куша. Гавам халкы — әлифне таяк дип белмәгәннәре — мондый надан дин әһелләренә дә зур инабәт 2 баглый. +Мәдрәсәдә унбиш ел буе шәкерт булып михнәт чиккән, гарәп-фарсы сүзләрен ятлап ми череткән, соңыннан шул ук мәдрәсәдә пишкадәмлек хезмәте үтәп чиләнгән, аннан Троицк шәһәренең атаклы мәдрәсәсендә мөдәррислек әһеленең бөтен нечкәлекләрен белеп эш иткән Гыйрфан мулла бөл арның барысын да биш бармагы кебек яхшы белә. +— Исем табуда акыл да, зирәклек тә, мантыйк та кирәк, — диде ул остабикәсенә. +Бу хакта мең-мең баш ватып, тәмам гаҗиз булып, исе акылы чуалган җептәй буталып беткән иде инде Хәсәнә абыстайның : +— Соң, мулла, исем кушарга нибары ике көн вакыт калды, Ходай язмаган эш булмас, шул мин әйткәнне — Гайнән дигәнне — тотыйк та тәвәккәллик инде, — диде, бер сөйләшкәндә. +Гыйрфан мулла, ут кебек кызып, тузынды да китте: +— Соң, Алла колы, Гайнән, "үзгәртмичә", "ничек булса, шул көенчә" дигән мәгънәне аңлата бит ул. Мин баламның дөньяны үзгәртмичә, ничек булса, шул килеш яшәвең теләмим. Әтиең абыеңа бу исемне белеп кушкандыр, бәлкем. Әллә ул шуңа яшьли дөнья куйгандыр. Яраткан абыеңның исемен йөрәгеңдә йөрткәнеңне беләм анысы. Әмма ләкин минем улыма бу исем һич тә муафыйк түгел. Акыл белән уйлау, әтрафлы мөхакәмә кирәк монда. +Шуннан Гыйрфан мулла җиде буынын тикшерергә кереште. Аны белү һәр мөэмин-мөселман баласының изге, Мөкаддәс бурычы. Локман улы — Ибраһим, Ибраһим улы — Хисаметдин, Хисаметдин улы — Әхмәт, Әхмәт улы — Нурмөхәммәт, Нурмөхәммәт улы — үзе — Гыйрфан. Нәсел тамырлары ифрат ерактан килә. Ул тамырлар җир-ана йөрәгенең төпкеленә җибәрелеп җәелсен. Картәтисе Әхмәт — Солтанморатта ахун. Әтисе Нурмөхәммәт — имам. Җиләктәй дүрт кыз, сөлектәй сигез ул үстерә. Гыйрфан — шул "сөлекләрнең" берсе. Хәзер тирә-юньгә нур чәчеп, дан шаулатып, ут уйнатып дөнья көтүче мәртәбәле бөек зат. Менә бу буран-давылларны ерып дөньяга килгән Таш маңгай андагы яшәү чаткыларын хосусан ялкынга әйләндерерлек көч-кодрәт булсын иде. Юк, бу, кемдер фараз иткәнчә, айга сикерергә чамалаган ахмак арыслан түгел, яшен ташын учында уйнатырдай пәһлеван гына да түгел, җиде кат күк дөньясының, җиде кат җир астының серләрен ачучы, зиһене белән зилзәбәрләрне җиңә белүче, дәвер пәйгамбәре исемен йөртерлек укымышлы, акыллы, галим кеше, алтын баш булсын иде. Әһә, тапты исемне! Эзли, чокчына торгач, мантыйкны авызлыклап эшкә җигә белгәч, үзеннән-үзе пәйда булды бу исем аның ми күзәнәкләрендә. Бу эзләнү, ихласлап әйтсәк, әллә күпме тау актарып, бер бөртек алтын табуга бәрабәр булды. Аның Таш маңгае киләчәктә зур ачышлар ясый алачак дәвер пәйгамбәре — галим кеше булачак. Исеме җисеменә туры килгән . Алтын савытка каплаган алтын капкач кебек мач килеп тора. Галим дигән ат-исем кушарга. Исеме дә галим, үзе дә галим булсын. Юк, ул гына да җитенкерәми. Бисмилласын, +Әтрафлы мөхакәмә — төрле яклап уйлау, хөкем чыгару. иншалласын әйтеп, Алла исеменнән "җан" сүзен дә җилемләп кую мәслихәт булыр. Димәк ки — Галимҗан. Ул үзе дә төшеп калганнардан түгел. Әмма бала атадан батман артык туарга тиеш. Ата данын бөек тотарлык булсын! +Шушы фикерен остабикәсенә әйтте. Аз гына арттырырга, әлеге тау-тау балчык арасыннан алтын бөртеге табу җиңел түгеллекне мантыйкка бәйләп аңлатырга кирәклекне әйтергә, фикере өчен мактанып алырга да онытмады. +— Менә шулай, әнкәсе, пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәламне беләсең, — берчак гәпләшкән идек бит, — безнең дә нәсел тамырыбыз Ибраһим хәзрәттән килә, кем белә, шул Ибраһим пәйгамбәр затыннандырбыз, бәлкем; шуңа күрә фамилиясен дә картәтисе Нурмөхәммәттән алмыйк, һаман шул Ибраһим көяпты балкысын. Иштә... Галимҗан Ибраһимов була бу Таш маңгай. Алла зур бәхет, матур тормыш, галимлек мәртәбәсе насыйп итсен! Син дә, мин дә эчкерсезбез. Гөнаһка баткан адәми зат түгелбез. Иншаллаһ, бер Ходай теләгебезне кабул итми калмас. +Хәсәнә абыстайның да күңел күге чалт аяз кояшлы көн кебек иде. Баладан соң, ул тагын да матураеп, балкып, сылуланып, яшәреп китте. Кыз чактагы садә, самими, чибәр вакытларын сагынып, искә төшереп, кешегә сизелер-сизелмәслек кенә итеп, битенә кершән-иннек сөртте, ике бит очына бик аз гына ал якты. Көзгегә карагач, әле яшьлек ялкынының, нурсөйкемлелекнең бөтенләй үк җуелып бетмәвен тойды. +— Тфү, тфү, күз тимәсен, син чын фәрештә булдың да киттең ләбаса, әйкәем, яшьлегеңә кире кайттың, — дип, Гыйрфан мулла аны әллә ничә мәртәбә мактап та алды. +Авылда башкортлар, мишәрләр, алатыр татарлары яши. Авыл халкы арасында бала тапкан кешегә аш-су китерү гадәте элек-электән килә. Гәрчә моңа мохтаҗ булмасалар да, Хәсәнә абыстайга да ташып кына тордылар. Хәер, Хәсәнә абыстай, авылда кем генә бала тапмасын, үзе дә аш-су тулы табак-савыт күтәреп йөгерергә ашыга. Шулай инде ул: бәйрәм ашы — кара-каршы. +Беркөн башкорт Котлызаман бичәсе Көнсылу бишбармак пешереп китергән. Башта ул алып килгәнен бирергә кыенсынып торды: +— Һәй, Хәсәнә абыстай, мин һинең кеүек аш-һыуга һис кенә лә оста түгелмен дә инде; бына үземсә бишбармак бешергән булгайным, килтермәйенсә калыузы бер генә лә килештерә алманым шул; ерәнмәһәң — аша, ерәнһәң — мал дарыңа бирерһең... — дип уңайсызланды. +Хәсәнә абыстай аның күңелен тиз тапты: +— Ни сөйлисең, Көнсылу, чакырышып йөрибез ләбаса, гомер бакый синең бишбармак, бәлеш, сумса, коймакларыңны мактап ашаганны әллә оныттыңмы? Ни эшләп мин син кадер-хөрмәт итеп китергән нигъмәт-ризыкны малга бирим ди. Аштан олы булу — үзеңне иманнан югары тоту кебек бит ул. +Алар утырып чәйләп тә алдылар. Көнсылу аннан биш-алты яшькә кечерәк. Көнсылу — кара чибәр. Уйнаклап торган шомырттай кап-кара күзләр. Куе кара кашлар. Төн карасыдай елкылдап торган кап-кара чәчләр. Ачык йөз. Эчкерсез, мөлаем караш. Энҗедәй тезелеп киткән тешләр. Алсу иреннәр. Уртачадан югарырак буй. Тал чыбыгыдай бөгелеп-сыгылып торган нечкә бил. Дала тавышлары чыгарып шыңгырдатып җырлавы, бер бөртек кайгы күрмәгән иркә кыздай яңгыратып көлүе, һәр сүзнең ямен-тәмен татып сөйләшүе, башка күркәм сыйфатлары аны болын чәчәкләре арасында гына үскән илаһи бер гүзәл зат итеп күрсәтә. Алты бала тәрбияләүче утыз биш яшьлек хатын дип берәү дә әйтмәс. +Гыйрфан мулла ал ардан чабыш аты колыны сатып алган иде. Аларның дуслык җебе шул чакта ныклап төйнәлеп китте. Көнсылу аңа бервакыт болай дигән иде: +— Һәй, абыстай, мин дивана, күлмәгем менән генә ике катлы бер бәндә, һин ауылыбыҙга килен булып төшкәе, юк йомошомдо бар итеп, һеҙгә һинең сибәрлегеңде бер карап китергә килә торгайным. Матурлыкка һоклана белеү күңелде оторо күтәреп, сафландырып ебәрә бит ул. +Әле дә менә мактап бетерә алмады: +— Карасы... тфү, тфү, күз теймәһен бер үк... Ихлас әйтәм бына... яңынан ныклап матурайып киткәнһең... хәс тә бешкән алма... гупси йәшәргәнһең... Теге ни... нисек әйтәйем һуң... хур кыҙҙары кеүек... һәй, әттәгенәһе... һәй, йән кисәккәйем... +Бу гөнаһлы дөньяны афәт-фаҗига гарасаты белән күмәргә, бөтен кара-пычрак якларын калын ак кар белән капларга, яшәүгә фәкать аклык теләгәндәй котырынган-шашынган буран тынганга өч көн булып китте инде. Дус авыр язмыш хәл ителгәндә сынала дигәндәй, Хәсәнә абыстайның бу юлы баланы үтә кыенлык-җәфа белән табуы күрше авылларга да барып ишетелгән. Бу хәбәрне әллә ыжгыр җил-буран, әллә кешеләр бер-берсе аша җиткергән. Буран басылып, авыллар арасына янә юл салынгач, ат җигеп, биш чакрым ераклыктагы Юламаннан чуаш дуслары Әптерәй дә бичәсе Кәтринә белән килеп җиткәннәр. Аларның танышып-дуслашып китүе дә тиктомалдан гына түгел. Уллары Әләксәй — ат чабыштыру остасы. Үткән җәй сабан туенда Гыйрфан мулланың чабыш атына аны атландырдылар. Тоҗырылып кына килде тимер күк. Беренчелекне алды Әләксәй. Мәгәр Гыйрфан мулланың түбәсе күккә тиде, мәртәбәсе гарше көрсигә җитте, йөргәндә, шатлыктан аяклары җиргә тияр-тимәс атлый башлады. +Әптерәй белән Кәтринә (Солтанморат халкы Андрей белән Екатеринаны шулай дип атады), пар күгәрчендәй гөрләшеп килеп кереп, өстәл өстенә күпереп пешкән бодай күмәче китереп куйдылар. Бу тирәдә чуашлар күп яши. Алар өч телне белә: үзенекен, урысныкын, татарныкын. Дөрес, татарныкын ватып-җимереп тә сөйлиләр. Шулай да бер генә чуаш та йөрәгендә кайнаганын, күңел түрендә йөрткәнен, тел очында булганын аңлатмый калмый. Башта Әптерәй такылдарга кереште: +— Гирпан мылла... пес пәпәйне кутлар үчун килгән... Бына пудай икмәге. Динепес пер пулмаса да, кунүпес пер бит... Гунах пула тисәңес... ашамакыс... малга пирекес... +Сүзгә Кәтринә кушылды: +— И... Кәсәнә әпестәй... и мылла апзый... кәеп итмәкес инде... икмәген күңелескә әллә укшар, әллә укшамас... пуш кул пелән килмәс үчун генә инте... Пынауы пит... парапыс та парапыс... ашкынды да турды... Мылла апзый да, Кәсәнә әпестәй дә пик простойлар, ти... Знакум да пулып киткәч... +Гыйрфан мулла аларны да юатырга тырышты: +— Әптерәй кордаш... Кәтеринә туташ... Ислам дине башка дин тотучыларны дошман күрергә кушмый. Адәм баласы, нинди генә диндә булмасын, бәндәчелекне бер Ходай үзе кушканча югары тотарга тиеш. Кешелеклегең булмаса, Алланы искә алуда да, динле булып кылануда да бер фәтва да юк. Бер акыл иясе — шагыйрь — әнә ни дигән: +Бер сәгать гадел кылмак яхшырак, +Кем гыйбадәт алтмыш ел озаграк. +Алар шулай сөйләшә-сөйләшә, гөрләшә-гөрләшә, тирлитирли чәй эчтеләр. +Инде алда янә бер зур мәшәкать — бәби туе көтә. +* * * +Бу көннәрдә Гыйрфан мулла ифрат нык дәртләнеп, бөтен инсанияткә, хәятка, кешеләргә фәкать изге хәерхаһта булып, күңеле белән җиде кат күк дөньясында йөзде. Бәй, бәянелхак имкям инде: Гыйрфан сүзе үзе үк: аң, белем, тәрбия дигән мәгънәләрне аңлата. Исеменең чын асылы, дәхи дә тирәнрәк фикер йөртеп сөйләшсәк, "белем вә тәрбия арасында барлыкка килгән булдыклылык" икән. Бәс, шулай булгач, аның кояштай балкып яшәргә тиешлеге заһир имди. Тик шулай да әллә Ходай насыйп итми, бу олуг максатка хосусан ирешеп бетә алмады шикелле. Бәй, ни хикмәт, заманы да шулай томанлы килә бит әле аның. Монда берүзең башыңны ташка бәрә-бәрә үрсәләнсәң дә, әллә ни кырып булмый. Син, кояшка үрелгән гөл кебек, яктылыкка омтыласың, кемдер килеп, итәгеңнән бөтереп ала да караңгылыкка тарта. Хәзер менә бу "таш маңгайларда" инде өмет. Шөкер, мәдрәсәләрдә яңача укыту турында баш ваталар икән. Бирсен Ходай! Иншаллаһ, киләчәк дилбегәсе, хәяти мәшәкать, икътисади, сәяси хәлләр ал арның корыч кулында булыр. Дилбегәне кылдан ишеп, мәңге ычкынмаслык итеп нык тота алсалар, ул куллардан хөр яшәү кодрәте ычкынмаса, яшәүхәят ялкыны даимән дөрләп торса, дөнья корабы теләсә нинди давылда да оста вә тигез йөзәр. Ә хәзергә борын төбендә борчып торган иң мөкаддәс максат — бик мәртәбәле итеп, югары һәм илаһи дәрәҗәдә бәби туе үткәрү. Моның өчен Аллаһы Тәгалә үзе шаһит, бөтен авыл халкын шаккатырырлык итеп әзерләнде. Туй бала туганнан соң җиденче көнне үткәрелергә тиеш. Хәдисләрдә заһир ителүенчә, моның өчен бер куй-сарык фида кылу сөннәт 2* санала. Авылда тугантумача, кардәш-ыруг, дус-иш, күрше-күлән бихисап. Берьюлы өч куй-сарык чалды Гыйрфан бай. +Бәбидән исән-имин котылгач, Хәсәнә абыстайның да шатлыгы эченә сыймады. Ниһаять, ул мулласына төсе-бите, текә маңгае, шомырт кара күзе, бөтен вөҗүде-сыйфаты белән ике тамчы су кебек охшаган ир бала табып бирде. Илаһым, суйган да каплаган инде менә. Дәхи дә... мулласының шулкадәр биниһая илһамланып китүе, төн заманында кендек әбисенә кар-буран ера-ера үзе баруы, яшәү вә үлем белән көрәшкән авыр мәлдә шифалы-вөҗүб тынын өреп, сөеп-сөенеп яшәү хәяты бүләк итүе, Хәмдия абыстайга бәбидән соң ук күлмәк алып бирүе, һәм дә ки шуларга охшаш мең төрле зур һәм вак мәшәкатьләрне калын җилкәсенә чын ир-егетләрчә ала белүе... — җәмгысы аның пәһлеван вә ихлас ир икәнлеген тәсдыйк итте. +— Минем өчен бу арзуларың бик гайрәтле, гаярь, шәфкатьле ир икәнлегеңне күрсәтте, муллакаем, әйкәем, рәхмәт инде; Ходай Тәгалә икебезнең дә күңел канатыбызны, бөтен рухыбызны һаман шулай иман нуры белән ныгытып, һәр мөчә-әгъзаларыбызга саулык-сәламәтлек, уйларыбызга аклыкпакьлек биреп, балаларыбызны тәүфыйклы, кешелекле итеп тәрбияләп, тигез яшәргә насыйп булсын инде, — дип амин тотты Хәсәнә абыстай, бәби туе мәшәкатьләре үтеп киткәч. +— Әйткәнең фәрештәнең "амин" дигән чагына туры килсен, әйкәем, остабикәкәем, әлгаязе биллаһи, Ходай хәвеф-хәтәрләрдән сакласын берүк, бигайниһи ир бала табып биргән хәләл җефетенә кайсы ирнең рәхмәте илаһи зурдан булмас икән... — дип, ихлас күңелдән шатланганлыгын белдерде мулла абзый. +Әмма ул, бу әле тормыш җимешләребезнең бик азы гына, моңа һич кенә дә канәгатьләнергә вә разый булырга ярамый, күңелеңне киң тотып, иҗтиһадлылыгыңны аз гына да киметмичә, киләчәк авыр-мәшәкатьле тормышка җиң сызган дигән мәгънәне әйтер өчен, бер гәп куертканда, сүз чылбырын өзмәскә уйлап, тагын да дәвам итте: +— Алгы итәгеңне бала бассын, арт итәгеңне мал бассын, дигән сүзләрне кабатларга ярата иде картәти. Әнинең алгы итәгенә унике бала басты. Мәгәр пакь-пөхтә, горур, авырлыкка баш имәс, сыкранмас булды. Ә менә арт итәгенә мал бастыру — монысы инде ир кеше эше. Андый ата: "Әлхәм шөкер, җилкәм чокыр, ашарга ныкмын, эшкә юкмын", — дип яши алмый. Бала башында — бер кайгы, ата башында — мең кайгы, дигәнне дә әйтергә ярата иде картәти. Ата кеше һәммәсен мөлдерәмә тулы үтәргә тиеш. +Мондый ихлас күңелдән, мөкиббән, йөрәкне йөрәккә куешып, пар күгәрчендәй гөрләшеп сөйләшү сирәк була. Иртә таңнан кичке эңгер-меңгергәчә эш артыннан әвәрә булып мәш килү. Мең төрле дөнья мәшәкате дулкынына чуму, ястү намазыннан соң инде тәмам арып-алҗып, вакыт-вакыт кыл өзәрлек көч калмау чигенә җитү... — әйтәсе килгән иң кадерлемөкаддәс сүзне дә күңел сандыгында һаман бикләп яткыра бирә. Эшкә бер күмелеп китсә, бөтен иҗтиһады белән керешсә, Хәсәнә абыстай аның янына барырга, гәрчә бик ипленизамлы рәвештә генә сүз катарга теләге көчле булса да, үзенең болай да сабыр табигатен тагын да сары алтынга әверелдерергә мәҗбүр була. Ә инде эштән бушап бер ачылып китсә, сөйләшергә тел кычытып торса, әйтер сүзләре күп булса, сандугач урынына сайрый башлавын әйкәе үзе дә сизми кала. Болай матур, эзле, мәгънәле сөйли. "Борынгылар шулай дигән", "ата-бабаларыбыз болай әйткән" дип, фикерләрен мәкаль-әйтем белән беркетеп, бизәп куярга да ярата. Әле аның нәкъ менә шулай ихлас күңелдән ачылып китеп, сөйләшергә сайрар теле кычытып, түземсез йөрәге ашкынып, шашкын күңеле дулкынланып-җилкенеп торган чагы. Ул менә ошбу гаҗәп мәшәкатьле, авыр көннәрдә, бермәл бик берәгәйле генә черем итеп алганда, үзләренең нәсел-нәсәп тарихы сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язып куярлык илаһи бер тәмле-татлы төш күргән икән. Төшне ул тәмләп-тәмләп, урыны-урыны белән әле сизелер-сизелмәс кенә көмешләнә башлаган кара сакалын сыпыра-сыпыра, менә минем тел-лисан сәнгатем нинди кодрәтле дигәндәй, ихлас бер мөкиббанә белән сөйләде. +Ул, имештер, төшендә җир белән күк йөрәге кушылган урында кешеләрне бәла-казадан коткаручы сәмруг кош булып очып йөри. Әүвәл искиткеч караңгы төн, давыл-гарасат, коточкыч җил-давыл була. Бервакыт бөтен кара-кучкыл дөнья шартлап-ертылып, сызылып алсу таң ата. Караңгылыкны ярып, канатына алсу таң нурлары төяп килгән Аллаһы Тәгалә илчесе-хәбәрчесе Мөхәммәт пәйгамбәргә Алла тарафыннан мөкәүвән ителгән 21 Коръән Кәримне иңдерүче Җәбраил фәрештә белән очраша. Җәбраил фәрештә аңа дүрт нам-кодрәт булу турында әйтә: берсе — Аллаһы Тәгаләнең дусты Ибраһим, икенчесе — Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре Муса, өченчесе — Аллаһы Тәгаләнең мәхлугы Гайса, дүртенчесе — Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре Мөхәммәт. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җәбраил аркылы Мөхәммәт пәйгамбәргә шул вәхи ителмештер: бәндәләр бу фани дөньяда камиллек-бәхет хасил итеп, аны мәңгелеккә хәят нуры урынына мөкаддәр кылырга тиешләр. Аллаһы Тәгаләнең кәрәмкяр дусты Ибраһим бу бәхет-сәгадәт нурларын җир өстенә мул итеп өләшүче кояшның үзе булып исәпләнә, имеш. Ибраһим нәселеннән булып, инсаният бәхете өчен яшәүче Нурмөхәммәт улы Гыйрфан шул кояш нурларының бер чаткысы икән ләбаса. Менә ни өчен Җәбраил, киң вә талмас канатларына утыртып, аны оҗмах-җәннәттә йөртеп алып кайтты. Анда Гыйрфанны кәүсәр күлендә коендырды. Бу су шундый саф, йомшак, ләтыйф — ул сине сабый балага әйләндерә дә куя. Күлнең тирә-ягында үскән җимеш агачлары, аллы-гөлле ефәкләргә уралган хур кызлары, тагын да янә мең төрле күркәмлек-гүзәллек дулкыннары матурлыгы әйтеп тә, язып та аңлатып бетерерлек түгел. Шул дулкыннар, хозурлыклар, алсулыклар эчендә ләззәтләнеп озак-озак йөреткәч, Җәбраил аны янә Җир йөзенә алып кайтып бастырды. Монда да бөтен матурлыкка мәгъдән сәҗдә итәрлек иде — пәйгамбәрләр дөньяга килә торган алсу, моңсу, илаһи гүзәл-хозур таң. Аның дүртенче баласы — Таш маңгае — буранлы-давыллы көндә түгел, нәкъ менә ошбу ләтыйф 2 таңда — пәйгамбәр таңында туган, имеш. Шуннан Җәбраил аның колагына өрде, аннан йөрәгенә керде. Гыйрфан мөхикъ сахабәгә әйләнде. Ул да әйтте: "Балаң пәйгамбәр таңында туды, пәйгамбәрләрне заман-дәвер барлыкка китерә, улың дәвер пәйгамбәре булыр",— диде. +Уянып киткәч, һуптына килә алмыйча, озак кына иңкетиңке килеп утырды ул. Шуннан киштәдән Коръәнне алып, беренче битенең үк бер кырыена "Пәйгамбәр таңы" дип язып куйды. +Сөйләп бетергәч, ни әйтерсең дигәндәй, сораулы караш ташлады ул хәләл җефетенә: +— Менә шулай, остабикә, хосусан бер гаҗәп төш булды бу!.. +— Әйе, әйе, матур төш, — дип, аның сүзләрен тәсдыйк итте Хәсәнә абыстай, тик ниндидер нәтиҗә чыгара алмады. Ана бәхете — балада дип уйланды. +Бу вакытта аларның икесе дә әле бишектә тын гына яткан Таш маңгайның киләчәктә яшьлегенең бер матур таңында: "Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә... Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә", — дип язып куячагы турында аз гына да уйлый алмыйлар иде. +Давылда туган улларының тормышның искиткеч кара, гарасатлы-өермәле, котырган давыллары эчендә кайнаячагынчайкалачагын, матур, изге, бөек яшәү өчен көрәшеп, гомер буе коточкыч авыр чир кичерәчәген, "халык дошманы" дигән "дан" алачагын, шуны раслау өчен кулына каләм биргәч, шул каләмнең очлы ягы белән җан ачуы килеп үз күзенә үзе кадаячагын болар һич кенә дә акылларына китерә алмыйлар иде, билгеле. +ТӘПИ БАСЫП КИТКӘЧ...... +И газизем, аяк бастың киң дөньяга, +Юлдаш булсын зур бәхетләр — +атла алга; +Гөлләр сипсен +фәрештәләр юлларыңа, +Авыр булса, һич сыкранма — +түз барына. +Ана фатихасы +I +Һәр сәнәнең үзенчәлеге бар. Быелгысы, Ходайга шөкер әле, майлы табада шуган коймак кеби, җай, шома гына бара. Усал мартта агачлар, өй бүрәнәләре шартласа да, акман-токман бураннары бөтен дөньяны кырып бетерердәй җенләнеп, котырынган арыслан шикелле кыланса да, бервакыт көннәр, каты көрәшләрдән соң капылт тынып калган сугыш яланыдай, тынычланды да куйды. Авыл халкы: "Көннең аягы озын атлый, мартның буыны шартлый",— дип шатланды. +Гыйрфан мулла һәр ел-сәнәнең "холкын", "гореф-гадәтен", "кәеф-кыяфәтнамәсен" яза бара. Шуның белән ул яз, җәй, көз, кышның ничек килерен алдан фараз итә. Бу хосуста тирән, ышанычлы караш булдыру өчен, аның уйлавынча, табигатьнең йөрәк серен, күңел хәзинәсен, тын алыптын, җанын-вөҗүден белү лазем. Быелгы язмалары үзе бер дәфтәр була язды. Шуның белән бергә ул башка елгыларныкын да карап алырга онытмый. "Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр"; "Май яңгыр күп булса, арыш уңар" дигәннәрне әнә 1879 сәнәдә үк язып куйган икән. +Апрельнең егермеләрендә дә әле, елак-көйсез баланы хәтерләтеп, кар катыш яңгыр яуды. Бу чорда да күзәтте ул апрель аеның ничегрәк күкрәк тутырып сулыш алышын. Май аенда исә табигать йөрәгенә әле уң колагын, әле сул колагын куеп тыңлауны, хиссиятене игътибарда тотуны ул тагын да көчәйтеп җибәрде. Үлән, чәчәк, гөл, каен, карама, тал, имәннәрнең тын алышына, җилнең нинди көнне кайсы яктан исүенә, кояш, ай, йолдызлар йөзенә... — барына, һәммәсенә нык игътибар итте. Табигатьнең кәеф-сулышында, йөрәк тибешендә, үлән-үсемлек, хайваннар дөньясында сизелгәнкүренгән һәр яңалыкны дәфтәренә теркәп барды. Дәхи дә 1883 елда ук: "Карама агачында чәчәк күп булса, карабодай уңар",— дип язып куйганына да игътибар итте. Вакыйган, сынамышлар тәсдыйк ителде. Май салкыны иген туклыгы китерде. Шулар җөмләсеннән аның карабодае да уңды. Авыл халкы болай "кыш бабай" алдына елый-елый, яшь түгәтүгә икмәк сорап бармастыр, һәркемнең бура төбе хәзергә ыңгырашып ятмый әле. Халыкның кышны җай үткәрәчәгенә иманы камил. +Инде декабрь. Чатнама суыклар башланды, һәркем үз ызбасында, үз ихатасында, үз дөньясында, үз эше-мәшәкате белән мәшгуль. Бүген уникесе. Таш маңгай туганга нәкъ тугыз ай. Ни гаҗәп, ошбу көнне тәпи басып китте Галимҗан. Нинди вакытта бит әле. Таңда ук торып, бер-бер артлы тәһарәт алып, алар парлап иртәнге намазны укыды. Аннан бергәләп, балалар белән гөрләшә-гөрләшә, иркенләп чәй эчтеләр. Көндезгелеккә Хәсәнә абыстай карабодай боткасы пешерде. Аны Таш маңгай бик тә яратып ашый. Әнә шул ботканы ашау өчен табын әзерләгәндә, тәүге мәртәбә тәпи басты Галимҗан. Басты да бер мизгел хәрәкәтсез торды. Нәкъ тораташ. Өй эчендәгеләр, тын алырга куркып, сабыйның беренче адымын көтә. Ни булыр? Атлап китә алырмы? Егылмасмы? Менә ул беренче адымны ясады. Ике кул алга сузылган. Алар очып китәргә әзерләнгән кош канатын хәтерләтә. Әлбәттә, анда әле һич тә очып китү гаме юк. Фәкать бер максат — тәүге адымны ясау. Менә икенче адым. Уң кулы артка таба хәрәкәтләнде. Күрәсең, куллар гәүдә тигезлеген саклау, егылып китү куркынычын булдырмау өчен кирәк. Менә өченче адым. Әһә, уйлап баса, тигезлек саклана, тәгәрәп китмәүнең барлык чаралары күрелә. Шуннан... инде булды, тәмам төшенеп алдым, хәзер җилдерәм генә дип уйлады булса кирәк: беренче мәртәбә чабып китәргә ирек куелган тай кебек, кинәт алга ыргылмасынмы бу; ыргылды да маңгае белән как идәнгә барып та төште. +— И Ходаем, харап булдык, бантын бәрде, — дип, Хәсәнә абыстай аны йөгереп килеп күтәреп алды. +— Иә, җитеп торыр, алай тиз генә булмый ул, өйрәнер әле, берәү дә, әкияттәге батыр кебек, "ә" дигәнче йөгереп китмәгән, әйдә ашап алыйк,— диде әти кеше. +Әмма бер генә кашык та ботка ашата алмадылар аңа. Әнисенең алдыннан шуышып кына төшә дә тагын тәпи баса. Бер адым... ике... өч... дүрт... тагын тәгәрәп китә, тагын барып торгызалар. +Әтисе: +— Инде җитте, ашатыгыз бу Таш маңгайны, кара син аны, нәкъ чабыш аты, — дип, бер үк сүзләрне мең кәррә кабатласа да, берәүне дә санга сукмады сабый: ни боларга ашарга ирек бирмәде, ни үзе бер тәгам ризык капмады. Басып торатора да китә дә бара, янә тәгәри, янә торып китә; әлеге Таш маңгай бәрелә-бәрелә күгәреп бетсә дә, мәгәр ыһ та итми, күздән яшь чыгаруның ни икәнлеген дә белми; ул гүя тамаша кылып торучыларның әле көлүләренә, әле егылганы өчен әрнүләренә үч итеп шулай кылана: күрегез, белегез, күңел сандыгыгызга салып куегыз, мин һич тә сезнең кебек йомшак җан булмам, артка чигенмәм, куйган максатыма алдымдагы мең каршылыкларны җимерә-җимерә барырмын, дип әйтә иде. +Ботканы ул тәки ашамады. Нык басып китә алганчы кыланды. +— Мотлакан, ир-егет солтаны булыр бу, сүзен сүз итеп яшәр, теләгенә ирешү өчен Таш маңгаен ташка бәрүдән дә курыкмас,— дип горурланды ата кеше. +Фәрдәнә, Нәгыймә, Шакирҗан, әнә, яшьләре үткәч кенә тәпили башлаганнар иде. Анда да әле менә бу Таш маңгай кебек, ярсу атка охшап, тиз генә, бер тын алуда уптым илаһи йөреп китә алмадылар. Атна буе иза чигеп, кат-кат маңгай канатып, курка-курка, көчкә-көчкә-иллалла йөреп киттеләр. Вакыйган, борынгыларның шул: "Булырдайның буыныннан билгеле", — дигәннәре рас инде. Мондый сөземтәне аслан бантка балаларын кимсетү өчен ясамый ул. Менә бу ир-егет солтаны булачакның бер селтәнүдә һәммәсен тәгамә итердәй кылануыннан чыгып фикер йөртә. Тегеләрнең телләре дә ике-өч яшьтә генә ныклап ачылды. Ә бу ташбашның фикере гали булачагы да сизелеп тора. "Эттә", "әннә", "мәммәм" кебек сүзләрне биш-алты айда әнкәсе артыннан тәкрарлый да башлады. Ә хәзер,— әле нибары тугыз ай гына бит, — теле һич кенә дә тик тормый, әллә ниләр пупалый, сөйли дә сөйли; инде килеп, тәпи басуының беренче көнендә үк, ярсый-ярсый йөгереп китә язды хәтта. Афәрин! Йөрү рәвешен күр син аның, йөрү рәвешен! Шул кош тәпие зурлыгындагы аяклары белән идәнегезне сындырам дигәндәй, каты баса бит. Кара син аны! Менә Ходайның рәхмәте! Вакыт-вакыт әнкәсенә кушылып җырлап та җибәрә бит әле ул! +Бер-бер артлы ике кыз тапкач: "Ни чәчсәң, шуны урырсың", — дип борчылган иде бит ул. Аннан соң дөнья йөзенә пәйда булган ир баласы өчен дә, гәрчә ул су сөлеге кебек матур-фәсахәт булса да, әллә нигә артык шатлык-горурлык кичермәде. Әлбәттә, бу хакта ул хәләл җефетенә бер кәлимә сүз әйтмәде. Шулай да ана кешенең моң тулы сизгер күңеле, бала язмышы өчен һәрдаим сыкранып-өзгәләнеп типкән йөрәге атаның балага нинди карашта булуын тоемламый буламы? Әллә илаһилыгым җитмиме, алиһә була алмыйммы, аналык кабилиятемне сиздерә белмимме дип борчылып яшәде Хәсәнә абыстай. Әнә ничек язылган Коръән Кәримнең ӘлМөлек сүрәсендә: "Сүзегезне әйтсәгез дә яки әйтмәсәгез дә Алла белә: нинди серләр ята күңелегездә"; "Ничек белмәсен инде ул үзенең яратканын Ул бит күрә һәрбер сернең төбендә ни ятканын". Димәк ки, Аллаһы Тәгалә ана күңелендә, бала йөрәгендә нинди энҗе-мәрҗән сакланганын тәгаен белеп тора. Бәс, шулай булгач, Ходай Тәгалә тарафыннан яратылып бирелгән җаның-тәнеңдәге һәммә асыл сыйфатларны бала күңеленә алтын хәзинә итеп сала бару хәерле. Дөрес, барысы да балага карыныңда чагында ук бирелә: төсең-битең, кыяфәтең, саф-самимилегең, кан йөрешең, сулау дәрәҗәң... Тугыз ай буе ана карыны дөньясында яши бала. Аңа барлык илаһият алган сулышың, җыйган ризыгың, сөйләгән сүзләрең аша сеңә бара. Әмма бу йөрәк җимеше тышкы дөньяга дә аслан битараф түгел. Сизеп-белеп ята ул. Тышкы дөнья рухы аңа ананың тән күзәнәкләре аша үтеп керә. Низаг, акырышу-бакырышу, сүгенү аны зур хафага сала. Тәмле-татлы сүз, җыр-моң, күңел сафлыгы аның бөтен вөҗүденә рух нуры булып сеңә. +Менә шул арны искә алып, йөрәк җимешенең карында чакта ук өлгерә башлавын теләде ана кеше. Баланың әмәле, ананың гамәле дигәндәй, теләк кенә аз, билгеле. Теләгеңне гамәл фарыз. Намазны пышылдап укуга күчте ул. Аның пышылдау аһәңендә, кайнар тынында, моңлы авазында бала өчен әйтерсең яшәүнең мәңгелек шифасы бар. Ул хәтта хосусан балага багышланган нәфел намазы* 2 укый башлады. Берүзе генә калганда карынындагы "гәүһәр төшен" (ул аны шулай итеп тә күз алдына китерә иде) җыр-моң белән дә иркәләде. Бу мизгелдә инде "гәүһәр төшен" карында түгел, ефәк бәллүдә ята дип хис итте. Көе-моңы да — үзенеке. Кайдадыр, кемнәндер ишеткән түгел. Сүзләре дә йөрәк түреннән кайнап чыкты: +Син хәзергә йокла, ял ит, и газиз җан, +Шифа булсын — җыр-моңнарым белән назлан. +Син тугачтыйн сихәт булыр кайнар сөтем, +Оҗмах кошым, җәннәт гөлем, и өметем! +Гәрчә буранлы төннәр давылындагы авырлык белән килсә дә бу фани дөньяга, аны җыр-моң каршы алды. Җыр-моң иркәләп йоклатты. Җыр-моң назлап уятты. "Эттә", "әннә" дигән сүзләрне ул даими рәвештә тәкрарлап торды. Әмма "әттә"не күбрәк әйттерергә тырышты. Аның теле әнә шул мәгънәви куәте гали-шөһрәт булган "әттә" сүзе белән ачылды. Ата кеше аны кулына алса, "әттә", "әттә", "әттә" дип такылдарга керешә. Әйтерсең шуның белән ул атаның анага булган зур ихтирамын, баланың сөю-сөелүенә изгелек кылучы серле мәсьәләләрне хәл итә. Җыр-моңга да ул бик иртә кушылып китте. Мулла абзый игътибар белән карап тора-тора да: +— Илаһым, хосусан бер оста шагыйрь ясыйсың бит син, әй, бу Таш маңгаебыздан. Карачы, бөтен йөрәк моңыңны үз йөрәгенә сала бара бит бу шатлыгыбыз, — ди. +Остабикәнең бу мактаулардан күңеле мең кәррә күтәрелеп китә. Соңрак ул инде сүзләрнең тамырларын гына түгел, кушымчаларын да катлауландырып әйттерә башлады: "Әттә-ттә-тә", "әттә-тә-тә", "әттә-тә-тә-тә". "Тә"нең берничә мәртәбә кабатлануы "тәтәй" дигәнне аңлата иде. Димәк ки, "әттә тәти", "әттә тәти", "әттә тәти" була. Боларны ишетеп, Гыйрфан мулла шатлыгыннан буылып-буылып көләргә тотына. Ул гына да түгел, остабикәсе инде аны әллә күпме сүз әйтергә дә өйрәткән. Дөрес, ул әле мөстәкыйль сүзләрне кушып, алар белән билгеле бер фикерне аңлату өчен, җөмлә төзү осталыгын белми. Шулай да аерым-аерым, өзек-өзек әйтелгән сүзләр сабый күңелен аңларга ярдәм итми калмый. Ул гнуларны да әйтә ала: "Әттә-тә-тә-тә... әннә-нә-нә-нә... я-ра-та...", " Әт-тә-тә-тә-тә... ма-ма-ма-тур..." +Гыйрфан мулланың фикер йөртүенчә, Галимҗанның, башка балалары белән чагыштырып караганда, болай якты дөньяда үзен тиз балкыта алуы, шөбһәсез, матур күңелле, сәләтле анасының тәрбиясе җимеше. Моны башкача аңлату гөнаһ саналадыр. +Ә инде баланың тәпи басып китүе, шул көнне иң яраткан карабодай боткасын да авызына кабып карамавы (аны ашатуны барлык гаилә әһелләре теләгән иде дә бит), һаман бер тәгәрәп китеп, бер яңадан аякка басып йөрүе, далага томырылган яшь тай урынына кылануы, маңгае күгәреп бетсә дә, үзен әзмәверләрчә тотарга тырышуы, беренче адымнарыннан зур ләззәтлек, илһам, горурлык алуы, үзен шуның өчен генә дә әллә кем итеп чамалатырга тырышуы бөтен өй эченә бәйрәм, тантана төсе кертте, шатлык шаукымы иңдерде. +Сабыйның бүген идән мәйданында шөһрәт казануы атаананы да, апасы Нәгыймәне дә, абыйсы Шакирҗанны да зур шатлык-куаныч дәрьясында йөздерде. Беренче адымы котлы булсын! Тәпиләре ныгысын! Аны киләчәктә киң дөньяга алып чыксын! Амин! +II +Әти! Әти! Кара сакалыңа ак бөртек кайдан төшкән? +— Һм ... кайдан , кайдан , имеш ... Тор - мыш бүләк итте... +— Кем соң ул тормыш? +— Тормышмы? Шушы инде... Аллаһы Тәгалә биргән үз хәятыбыз... +— Алла бабай кайда яши? +— Чү, гөнаһлы булма... Алланы бабай димиләр. Ул барлык бабайларны... бөтен кешеләрне... инсаниятне барлыкка китерүче... Сине дә, мине дә... +Галимҗан кычкырып көлеп җибәрде: +— Хи-хи-хи... Белмәдең... Мине Алла ясамаган... Әни мине Әбелхәяттән алып кайткан... Үзе әйтте... Безнең әни алдаша белми... +Ата кеше кызды да китте: +— Иә, җитәр, әллә ниләр сөйләп, мине гөнаһка батырып бетерәсең, Алла сугар үзеңне... +Малай матчадагы чыбыкка карап алды: +— Алла кай төшкә сыздыра? +— Башыңа. +— Синең кебек арт аякка түгелмени? +— Әниең, мин өйрәткән сабакларны гел кабатлап торсаң, тәүфыйклы булсаң, Алла бер җиреңә дә сукмас, ахирәттә җаның оҗмахта булыр. +— Ахирәт кайда? Оҗмах кайда? +— Уф! Җитте диләр. +Әле алар өй эчендә икесе генә иде. Остабикәсе кендек әбисе Хәмдия абыстай янына китте. Сырхабрак тора икән. Сумса, каймак, катык-сөт, күмәч...— тагын да әллә ниләр алды. Ул инде намус вә инсаф кагыйдәләрен шәригать кушканча үти. +Хәмдия абыстайга олуг вә изге кадер-хөрмәт тиеш. Инде бишенче баласы аның — шәфкатьлелек-мөрәүвәтлек белән күңеле тулы кешенең — йөрәк кайнарлыгы кушып биргән фатихасы белән килде дөньяга, һәммәсе аның җылы кулы аша үтте, барысын да нурлы күз карашлары белән коендырды. Хәят йөзенә билхәер кабул итүе, риясыз булуы бөтен галәмгә билгеле. Нәгыймә белән Шакирҗан әле җиләк җыярга китте. Яшь ярымлык Нәфисә бәллүдә йоклап ята. Аратирә, анда-санда аны да барып караштыргалап ала Гыйрфан мулла, һай, рәхмәт төшкере, әллә бер-бер тәмле төш күрәме югыйсә: чиядәи алсу иреннәрен чәпелдәтеп, йокы аралаш елмаеп-көлеп ята бит, әйтерсең рияз кочагына чумган. Билләһи, исеме җисеменә тач туры килә. Нәфис Нәфисә бу! +Әле авыл халкының иркенләп, күкрәк киереп тын алган мәле. Бер көне ел туйдыра торган язгы чәчү чоры гөрләп үтеп китте. Алда — сабантуй бәйрәме. Печәнгә төяткәнче ул кадәр зур мәшәкатьләр күренми. Быелгы яз да башкаларыннан әллә ни аерылып тормады. Авыргазы, Турсәгәле елгалары шашынып алды. Боз киткәнне карап торулар үзе бер хозурлык. Хәяти җирлегеңне онытып, өй зурлыгы боз кисәкләре өстенә баскан килеш, әллә нинди хыялый дөньяга агып китәсе килә. Урамнарда аккан гөрләвекләрдә дә ниндидер моң бар кебек. Болары да үтеп киткәч, бакчаларда алма, чия агачлары, сирень, сәрби куаклары чәчәк атты. Бөтен авылда сулап туя алмаслык хуш ис аңкып тора. Болыннар мең төрле чәчәкләр япмасына күмелде. Ерактан караганда ук диңгезне хәтерләтеп торган Кондызлы күл кешеләрне даими рәвештә үзенә су коенырга, балык тотарга чакыра. Исәнбикә болыны, Яманташ тирәсе урманнарындагы чыпчык башы зурлыгы пешкән кып-кызыл җиләкләр һәркемне яннарына чакырып, йөрәкне ярсытып торалар. +Бу бай-нигъмәтле җирләрне ташлап, кемнең генә шәһәрнең таш диварлары арасына барып кысыласы килер икән. Ярый, кысылдың да ди. Алар унике бала шаулашып-гөрләшеп үстеләр. Бер уйласаң, бу үзе генә дә ата-ана өчен искиткеч зур каһарманлык бит. Менә мин ничек яшәдем дип, йодрыгы белән күкрәген төеп сөйләшергә батырчылыгы бар. Унике баланы җил-яңгырдан саклап үстергән Нурмөхәммәт шулай итте дә. Күкрәк төеп сөйләште. Ата юлыннан китте Гыйрфан. Ходайга шөкер, бишенче бала бәллүдә булачак энеләрен, сеңелләрен өмет итеп ята. Иншаллаһ, булырлар. Бала һәр җәһәттән атаны уздырып җибәрергә тиеш. Бәй, шулай булмаса олы максат куеп яшәмәсәң, нигә ишәк урынына зур колаклы, кыска ботлы булып гомер сөрергә бу кунакка килгән фани дөньяда? +Ул шулайрак фикер йөртә. Аларның барысы да чынбарлыкка туры килеп тә бетмидер, бәлки. Җәһаләтлек көчледер. Чөнки дөнья үзгәрә, алга тәгәри, ә синең сакалың һаман агара, тормыш мәшәкатьләре аңа кырау төшерә. Җитмәсә, менә бу Таш маңгай, миллион сораулар биреп, башны диңкетә. Аңа бит әле нибары дүрт кенә яшь. Ә укый башласа, уйлап кына кара, фикер йөрт, нинди генә сораулар биреп диварга китереп терәмәс тә, бер кәлимә сүз әйтмәслек итеп, авызыңны алагаем ябып куймас, ә?! Менә бит ул мәсьәләнең мөгез өлеше кая барып терәлә. Менә терәкә. +Әле алар, бишектә гамьсез генә йоклап яткан Нәфисәне исәпләмәсәк, өй эчендә Галимҗан белән икесе генә. Мәгәр үзенә охшап, гәрчә әле дүрт кенә яшьтә булса да, күңеле белән бу серле галәмнең әллә күпме яшерен якларына үтеп керергә чамалап маташа. Әллә нинди катлаулы сораулар биреп башыңны бутап бетерә. Афәрин! Ибраһим пәйгамбәр ише генә дә булмас әле, бәлкем!.. +Янә шунысы бар: эш арасында анысын алай, монысын болай итеп йөргәндә, — әллә аңлый, — ул бит беркайчан да назлы мәче урынына килеп сырынмый сиңа. Ул менә бүгенге көнге кебек тыныч мизгелне күзәтеп тора (ничек бантына килә диң син аны). Әтисенең эштән аерылып җиңел тын алуын шәйләсә, килә дә сарыла. +— Әти! Әти! Әни кая китте? +— Кендек әбисенә, улым. +— Кендекнең дә әбисе буламы? Менә бит минем кендегем. Кем аның әбисе? +— Менә тагын... юньсез малай... Тапкан бирер сорау... Бәләкәйсең әле... Үскәч белерсең монысын... +— Мин үскән инде... Менә...— Галимҗан дүрт бармагын күрсәтте. +Ата кеше алдында зур башлы, зур колаклы, биек маңгайлы малай басып тора. Кешеләрне сынау, хәяти тәҗрибә, бизмәнгә салып үлчәү ягыннан караганда, әтисенә улы өчен горурланырлык сыйфатлар күп икән ләбаса. "Акыллы баш зур булыр, кечкенә колак бур булыр", — диләр бит. Моның колагы, ай-һай, шәп: әрекмәнмени!"; "Биек маңгайлы кеше акыллы булыр", — дип тә әйтәләр. "Борыны зур кеше гайрәтле булыр", — дигәне дә бар бит әле аның. Моның борыны да сөбханалла икән ләбаса. "Чәче йомшак кешенең табигате йомшак", — дигәне дә юк түгел. Чәченең катылыгын әйтеп торасы да юк. Ала башласаң, пәке кире сикерә. Әйтерсең ул чәч түгел, тимер бөртеге. Ә менә Шакирҗанныкы ефәк белән бер иде. Шулай булса да әле, чәчен ала башласаң, куркак куян шикелле, терт-мерт итеп, соры күзләрен яшьләндереп, ал арны бер ачып, бер йомып, мәлҗерәп утырыр иде. Ә бу Таш маңгайның һич гамендә юк. Кытырдатып кырасың шул тимерчыбыктай каты чәчен, ә ул ых та итми утыра бирә. Авыртса да аслан сер бирми. Түзә. Яшь турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Елатырсың аны. Тик артык үзсүзле булуы гына саруны кайната. Шакирҗан аңа җанын өзеп бирергә әзер тора. Нәгыймә дә шулай. Әмма ләкин вакыт-вакыт икесенең дә сүзләрен колагына да элми. Бәй, беркөн шулай, тышка уйнарга алып чыгу өчен, Шакирҗан бишмәтен кидермәкче булды. Ә бу — Таш маңгай — карышыпмы-карыша. Шуннан Нәгыймә ярдәмгә килде. Ул, янәсе, арада иң өлкәне, аны тыңламый калмас. +— Галимҗан, акыллым, алай ярамый, Шакирҗан сиңа абый кеше, ә абыйның сүзен тыңларга кирәк, ки бишмәтеңне,— дип, әнисенә охшап, йомшак кына итеп әйтте. +Ә бу әрекмән колак, изгелеккә явызлык кылгандай, гаҗәп киреләнеп, кулына тоттырган бишмәтен атты да бәрде. Бәй, хәзердән әнисен тыңламаса, анасының, абыйсының сүзен аяк астына салып таптаса, мин мин микән, мин кем икән, дип, борын чөеп үссә, киләчәктә ниндирәк рәтле адәм чыгар икән бу үзсүзле, кирегә бөтәшкән нәмәкәйдән? Шуны уйлап, ыргытып бәргән бишмәтен алып кияргә әмер бирде ул. Юк, ата булып ата кешене дә санга сукмады. Шуннан, матчадагы тал чыбыгын алып, чажт итеп, арт ягына берне тамызып алды. Мәгәр еламый. Шомырт кара күзләрен әйләндереп-тулгандырып, акайтып бер карады да, синең күңелең кырылмасын өчен генә инде, бу нәмәстәкәегезнең пычагыма да кирәге юк, дигән кыяфәт күрсәтеп, Нәгыймә бишмәтен янә кидерә башлагач, яңадан карышып маташмаска булды. Ачулы Галимҗан Нәгыймә апасына да, Шакирҗан абыйсына да, гәрчә икесе ике яктан килеп кулыннан алсалар да, җитәкләргә ирек бирмәде; сарык тәкәседәй тып-тып басып, башын шактый югары тоткан хәлдә, горур гына атлап чыкты да китте. Апасына, абыйсына аңа иярүдән башка чара калмады. Ишек ябылгач, чыбыгын тагын да матчага кыстырып, озак кына үртәлептәләһһефләнеп торды ата кеше. Аннан: +— Ай-Һай, эре бәрәңге булмакчы, хәзердән үк шулай, үскәч ни эшләр бу? — дип кәефсезләнде. +Остабикәсе аны юатырга тырышты: +— Тынычлан әле, атасы, үзеңне кулга ал, кызу канлылык тәртә арасына сыймаган пырдымсыз ат кебек бит ул. Ипсез ат тәртә сындырыр, холыксыз кеше өен туздырыр, дигәнне ишеткәнең юкмыни соң? Тотасың да чыбыкка үреләсең. +— Аларны башкача җиңеп буламы? Әти дә аз ашатмады тал чыбыгын. Аркамда эзләре һаман бар. +— Тыңламагансыңдыр. Кире булгансыңдыр. +Бу урында ул елмаеп куйды. +— Кирелек галәмәте бар иде инде ул анысы... +— Әтиең унике бала караган, әле бит безнеке... бишәү дисәм... аның да берсен җирләдек... Баш бала бәхетле була, диләр иде. Баш баланы да саклый алмадым бит, үзем гаеплемендер инде, үзем... +— Иә, куй әле, анасы, йомшаклыкны, күз яше яратмаганымны беләсең бит... Ходай шулай кушкандыр... +— И... Ходай, сакланганны саклармын, дигән бит әле ул. +— Үлгән артыннан үлеп булмый бит инде. +Бала тәрбияләү, аларны аякка бастыру, кеше итү турында сөйләшү даими рәвештә булып тора. Шулай да ул беркайчан да җәбер дәрәҗәсенә барып җитми. Хәсәнә абыстайның сабыр холкы, түземлелеге, акыллы эш итүе мулла абзый йөрәгендә кайнаган теләсә нинди дулкын-давылны баса да куя. Үзен-үзе онытып, чыгырдан ычкынып кәефсезләнгәндә, остабикәсенең мөлаем, садә, самими, сабыр йөзенә карарга гадәтләнеп китте ул. +— Иә инде, бозма холкыңны, ир кешегә болай чәбәләнү, утка баскан мәче урынына кылану бер дә килешкән эш түгел, — дип әйтеп торган кебек була ул. +Шул мизгелдә үк үзендә ниндидер бер уңайлык сизә мулла абзый. Ә инде чыбык белән балага кизәнүне дә, сугуны да Хәсәнә абыстай бик авыр кичерә. +— Атасы, безнең ише диндар кешеләргә матчада чыбык тоту һич кенә дә килешкән эш түгел, әллә алып ташлыйсыңмы, вакытлыча куркыту көчсезлек билгесе ич ул, — диде остабикәсе ул чакта, балалар тышка чыгып киткәч. — Әле менә син шул күз алмасы кебек нәни балага суккач, күз алларым караңгыланып китте, аңа түгел, минем йөрәгемә пычак белән чәнечкәндәй тоелды. Сугылган-кагылган балада акрынлап кире сыйфатлар күбәя тора. +— Ярый, моннан бүтән сукмаска тырышырмын, ә чыбык хәзергә торсын әле, шунсыз булмый, — дип, бу хакта башкача сүз көрәштермик дигән төс-кыяфәт күрсәтте ул. +Алар тышка чыкты. Ни гаҗәп, Галимҗанның бишмәте болдыр рәшәткәсендә эленеп тора иде. Димәк, бишмәтне өй эчендә әтисе чыбык белән сыйлаган өчен генә кигән булган, ә инде тышка чыккач, апасы белән абыйсының көче җитмәячәкне аңлап, яңадан салып ыргыткан; тегеләре исә моны кереп әйтергә курыккан: усал атаның тал чыбыгы өчесенең дә аркаларын кашып алырга мөмкин ич. +Көн кояшлы, матур, җылы иде. Нигә мондыйда аңа бишмәт киеп йөрергә? Шуны аңлаганмы акылы кот булган бу малай? Эчке сиземләве, тоемлавы көчлеме? Ә көн һаман җылына барды. Бишмәт бәхәсе акрынлап Галимҗан файдасына хәл ителде, һәммәсен дә кияргә көчләүнең һич тә хаҗәте булмаганлыкны аңлады. Ә инде чыбык чыжлатып, баланың йомшак җирен бүрттерү тәгаен ахмаклык икәнлек көн кебек ачыкланды. Шул инде: "Бала багуы — елан агуы", — дигәннәр бит. Елан агуын бүген ата кеше чәчте. Моның кирәкмәгәнлегенә хәзер иманы камил дә бит, ләкин соң инде. "Өстән бишек тирбәтеп, астан баланы чеметмә" дигәне дә бар бит әле аның. Бала алдында иманың саф булырга тиештер ул. Галимҗан кебек дүрт яшьтә үк үзенең һавалызиһенле икәнлеген адым саен сиздереп торганнар каршында бигрәк тә. +* * * +— Әти! Әти! Әни нигә кайтмый? +— Хәзер кайтыр. Сабырсызланма. +— Нәгыймә апа, Шакирҗан абый?.. +— Алар җиләккә китте бит. +— Ә нигә миңа әйтмәгәннәр?.. +— Йоклап калдың. +— Ә нигә уятмаганнар? +— Син бәләкәйсең әле. +— Мин зур инде, Нәфисә бәләкәй... +Әллә үзенең тавышын ишетеп уяндымы югыйсә. Башта, ыгы-мыгы килеп, үзенчә мыгырданып ятты да (яшь ярымлык булса да, тәпи дә йөрми, сөйләшә дә алмый әле ул), әллә минем өн-тавышымны ишетмисезме, күрсәтим әле үземнең кем икәнлегемне, үрле-кырлы китерим әле дигәндәй, кычкырып еларга да тотынды. +— Ай-Һай ла, кыланган булуы, тавышын күр син аның, таң тынлыгын ярып кычкырган әтәчнекеннән аз гына да ким түгел: әйтерсең ишетмиләр, бер ул гына бу дөньяда Алланың кантка тәкәсе; соң, әнкәң-гүзәлең кайтып җиткәнне көтсәң, шул тәмле төшләреңне күрә-күрә тыныч кына йоклап ятсаң булмаганмы инде,—дип сөйләнә-сөйләнә барды ата кеше бәллү янына. +Барса, ни күзе белән күрсен: өстендәге япмасын тибеп очырган, аяк-куллары очып китәргә канат кагынган кош канатыдай өзлексез талпына, хәрәкәт итә: ә инде елавы бер дә юкка түгел икән — асты юешләнгән, "сары буяу" барлык та сизелә. Бәллүнең икенче ягына Галимҗан да килеп тотынды. +— Ихи-хи-хи-хи, хе-хе-хе-хе, кәкәй иткән, шуңа елый, хаха-ха...— дип, бер көлде, бер чыраен сытты, бер борынын җыерды ул. +Йнде ни эшләргә? Менә син агай! Нигә һаман юк та юк остабикәсе? Ни эшләп болай озаклады соң әле? Әллә Хәмдия абыстайның хәле авыраеп киттеме? Әллә бер-бер күңелсез хәл булдымы? Менә сиңа кирәк булса тагы!.. Йчмасам, кызы Йәгыймә кайтып җитсен иде тизрәк — бер-бер хәл кылыр иде. Ул инде, әнисенә охшап, теләсә нинди эшне тиз гамәлгә ашыра. Юк бит, кайтмый, кайтмый, кайтмый... Ә Нәфисә, үч иткәндәй, менә этлән әле әнкәй өйдә юк чакта, бала карауның кадерен бел, мин шуны аңлату өчен дөнья яңгыратам дигән кебек, ныклап сөрән салырга тотынды. +— Йә, җитте инде, җитте, тавышыңның таш ярырдай икәнлеген аңладым лабаса: таманысы, булгач та булырсың икән, уф, карачы; әттә ә-ттә-тә-тәт... ыгы-ыгы, тайт-тайт, әнә шулай, әнә шулай, менә терәкә, гел шулай көлеп кенә, елмаеп кына ят, озак яшәрсең, акыллы булырсың...— дип сөйләнгәндә, әһә, җиңдем мин сине, үземә буйсындырдым, әни юкта барымны да белми идең, менә хәзер янымда энәгә баскан кешедәй кылан инде дигән шикелле, бернитиклем "ыгы-ыгы", "үә-үә", "эммә-эммә" дип, үзенчә сөйләнеп ята да тагын күгәреп-катып бакырырга керешә. Шуннан ата кеше аны янә җылы сүзләр белән сыйлауга күчә: — Тукта әле, Нәфисә кызым, тыңла әле син менә аз гына, кешеләрчә тыңла, мәгәр яныңда дүрт яшьлек абыең Галимҗан басып тора, ул бит тугыз ай дигәндә йөгереп китте, теле дә тәтелдәп кенә тора иде, бәллүдә без аның беркайчан да ыңгырашканын күрмәдек, ул бит сугып җибәрсәң дә еламый, сиңа бит инде, күбәләккәем, яшь ярым, әмма ни тәпи басу турында уйламыйсың, ни бер кәлимә сүз әйтергә кодрәтең юк, җитмәсә, акырган - бакырган буласың,— дип сөйләнде. +Әтисенең ихлас күңелдән әйткәннәрен тыңлый сабый. Әмма ләкин сөйләүдән туктагач, тагын да оран сала. Аңлый ата кеше: ни пычагыма кирәк синең бу "кызык" сүзкәйләрең, әткәччәем, хәлем бик мөшкел ләбаса, бел шуны, зинһар, коткар мине тизрәк бу юеш оядан, дип әйтә инде. +Ата кеше, ниһаять, аңлады кызының әмәлен, инде үзенең гамәлен күрсәтәсе генә калды. Бала акырып-бакырып ята бирде, ә ул, җиз таска җылы су салып, кызын әлеге "баткаклыктан" коткару чарасын күреп йөрде. Барысы да җиренә җиткерелгәч, кызын бишектән алды да тастагы җылы суга китереп бастырды, үзенчә бөтен шартын җайлап, аны юарга кереште. Үзе даими рәвештә сөйләнеп торуын да онытмады: +— Әттә-тәт, әттә-тәт, әллә-ләл, әллә-лә, нигә шулкадәр тыпырчынасың әле син болай, бакыруыңа карап, җырчы булыр дип уйласам, инде тиберченүең буенча фикер йөрткәндә, оста биюче булырсың, шәт,— дип сөйләнде ул. +Бу минутта Галимҗанның ни уйлаганын аңлау кыен иде. Ул күзләрен тоҗрайтып карап тик тора. Ничек кенә булмасын, зәңгәр күзле, сары чәчле, алсу иренле сеңлесе Нәфисәне бик ярата ул. Аның елавын, борчылуын, әле менә юештә ятуын һич теләми. Әтисе алып юа башлагач, иркен тын алып куйды: әһә, яраткан сеңлесе зур бәладән котыла, янәсе. +Әтисе хәтта Нәфисәнең чүпрәкләренә кадәр юып элде. Бу мәшәкатьләр бетүгә, остабикәсе дә, җиләкчеләр дә кайтып керде. Җиләкчеләрнең юлы уңган: икесенә чүмәкәй тулы ике савыт җиләк алып кайтканнар. Нәгыймә, Галимҗанга уч тутырып, җиләк алып килеп бирде. Ләкин энесе аны кабул итмәде. Моңа барысы да аптырап калды. Сәбәбен әтиләре аңлатты: +— Ияртмәгәнгә үч итә, янәсе, әллә-ләл; кара, нинди икән бу. Үзенчә мәгърурлык күрсәтә, мин төшеп калганнардан түгел, ди инде. +Аннан сүз Хәмдия абыстайга күчте: +— Озаграк тордым шул, тиз генә чыгып китеп булмады, авызына берни капмый икән, шулай да мин алып барганнарны ашады. Килүемә бик шатланды, мәгәр кат-кат рәхмәт әйтте. Иртәгә, Алла боерса, тагын да барырмын инде, — дип сөйләнә-сөйләнә, кулына кызы Нәфисәне алды ул. +Шунда Гыйрфан мулла кызы Нәфисә белән булган маҗараларны көлә-көлә сөйләп бирде: +— Мин бер хакыйкатьне аңладым әле, әнкәсе, бу дөньяда бала караудан да авыр эш юк икән. Унике бала тәрбияләп үстергән әнкәемнең нигә кадерен белмәдем икән мин? Хәзер менә яңадан балага әверелсәм, бернинди кирелек тә күрсәтмәс идем, әти-әни әйткәнне гел тыңлап кына йөрер идем... +Хәсәнә абыстай да шаярыбрак сөйләшүгә күчте: +— Әтиеңнән арттырып җибәрмәк буласың ич... димәк, безнең балаларыбыз ундүрт... уналты... унсигез... +Гыйрфан мулла бантын тотты: +— Җитте, җитте, шашма, ул кадәр үк... +III +Бисмиллаһир-рахманир-рахим!.. Башладык, улым, әйдә, изге сәгатьтә, Ходай кулыңа көч куәт, йөрәгеңә дәрт, күңелеңә илһам бирсен; +әмма ләкин бик ашыкма, каудыр кыланма, пычкының аның үз көне бар, шул көйне тапмадыңмы — беттең дигән сүз. +Бисмилласын-Алласын әйтеп, Шакирҗан улын да шулай пычкы белән утын кисәргә өйрәткән иде ул. Әмма Шакирҗан бер тында, ых дип әйткәнче, юан каен бүрәнәне кып итеп кенә кисеп ташламакчы. Бөтен җан көче белән баса пычкыга. Ә үзе күз ачып йомган арада кара тиргә бата. Шулай булмасын өчен улы Галимҗанга пычкы тартуның бөтен серен, хикмәтен, җаен сөйләп бирде ул башта. Ләкин тарта башлагач, шул ук хәл кабатланды. Дөрес, монысы Шакирҗан кебек каушап-калтыранып калмады, үзенең төпсез чуманнан төшеп калган малай түгел икәнлеген күрсәтергә теләп булса кирәк, менә мин нинди эш әһеле дигәндәй, алагаем кизәнеп, кызу-кызу тартырга кереште. +— Әй, һәй, ашыкма бөл ай, әйттем ләбаса инде, аңлатып бирдем, җаена гына тарт, дидем; әнә шулай, әнә шулай, ә-әх, булмады, кыек киттек; басма, минем арттан гына ияр, ата юлы белән киткән бала салуламый ул... +Бераз тарткач, әти кеше пычкының барачак юлын кадак белән сызып куярга мәҗбүр булды. +— Менә шушы сызык буенча гына барсын пычкың, аң бул; тормышта да шулай ул: юлың-сызыгыңнан тайпылдыңмы — упкынга тәгәрәвең бар. Бу фани дөнья кылдый-былдый, кыек-мыек, кәкре-бөкре юлдан җилдерүчеләрне яратмый. Ярый, күп сүз китапка гына яхшы, әйдә, киттек... +Җәйге кояшлы көн иде бу. Ихатада әтәч, тавыклар мәш килеп йөри. Хәсәнә абыстайның да үз шөгыле бар: яшелчә бакчасына кереп, кыяр, суган түтәлләрен уташтырып, анысын алай, монысын бөл ай итеп йөрде; җае туры килгән саен, утын кисүчеләргә дә күз ташлап алырга онытмый. Үзе һаман бер үк төрле уйлар давылы эчендә тибрәнә: и Ходаем, алты яшьтә генә бит әле, аның пычкы тартыр җире бармы; илаһым, куллары да күгәрчен тәпие зурлыгында гына бит әле; бантка бай-муллалар симез ит, бәлеш төбе ашап, кикереп, хозурланудан башканы белмиләр; җиткән балалары урамда трай тибеп йөри әнә; ә бу һаман шул киндер күлмәген, киҗеле ыштанын кия дә теркелдәп эшләп тик йөри; җитмәсә, сабыйларга да тынгылык бирми, икенче бер мулла әнә әллә ничә хезмәтче тота, ә бу шул бердәнбер Әхмәдулласын да юньләп эшләтми... +Моны Гыйрфан мулла үзе дә яхттты белә. Әле менә остабикәсенең читләтеп кенә кырын караш ташлап киткәнен дә сизеп тора. Аңлый: улын кызгана. Ә бит үзе — остабикәсе — баланы карында чакта ук тәрбияләргә кирәклек турында әйтә. Ә инде туу белән бишек тәрбиясе башлана. Җыры-моңы-көе белән керә бала йөрәгенә. Нәгыймәне энә тотарга өч яшьтән күнектерде. Хәзер Нәфисә белән мәшгуль. Ә ата кеше ир балаларын ни-нәрсәгә өйрәтсен икән? Ир баланың кулы балта, пычкы, чүкеч тотарга биш-алты яшьтә үк күнегә башларга тиеш ләбаса. Соңладың — оттырдың дигән сүз. Абзар эчендә менә дигән остаханә дә төзеп куйды ул. Әнә Шакирҗан... иптәшләре белән шунда мәш килә. Барысы да бар: балта, аркылы пычкы, бәләкәй пычкы, өтерге, чүкеч... Бәгъзе бервакыт куллары кара канга тузып бетә. Бетсен. Канасын. Әтисе Нурмөхәммәт карт та аларны әнә шулай хезмәтне бәләкәй чакта ук татып белергә өйрәтте. Әллә-ләл, каты булды, әллә-ләл "миһербансыз" иде. Бәй, дөрес эшләгән ул: ир балаларының мүктән төргән бер хәчтерүш булуларын теләмәгән. Дөнья күзенә алтынчы баласы пәйда булды инде. Габделхәким дип исем куштылар. Әле ул бәллүдә изрәп йоклап ята. Анысын да өйрәтергә кирәк булачак киләчәктә пычкы, балта тотарга. Дөньяның ачысын-төчесен татып үссеннәр. Ә бит ул ташбашлар, балык кеби үрчеп китеп, бервакыт бөтен ызбаны бассалар, ун... унике... уналты... тфү... тфү... бөртек булсалар, ничек бөтенесенә берьюлы тоттырырсың адәм баласын илаһи кеше итә торган эш коралын? .. +— Менә шулай, әнә шулай, әһә, әһә, төшендең бит, әй, тиз төшендең, сөбханалла, укуга гына түгел, эшкә дә кулың ятыр кебек, Алла боерса: иншаллаһ, әзмәвер ир-егет булып үсәрсең. Ир-егетнең көче йөрәгендә дә, беләгендә дә ул, улым!.. +Ата кеше, үзенә сиздермәскә тырышып, улына анда-санда күз ташлап ала. Хәтта көләсе килеп тә куя. Сизә: малайның беләкләре тала, күз аллары караңгылана; хәзер инде ул йончу хәленә җитте. Әмма сер бирми, җебегәнен сиздерми, текә маңгаена чыккан тир бөртекләрен дә сөртеп алмый, үзенчә бер гайрәт күрсәтмәк була инде. +Пычкы җай гына тартыла башлагач та әле, шатлыгын хәзер бөтенләй аз гына да яшерә алмыйча, һаман сөйләнде дә сөйләнде ата кеше: +— Әнә сиздеңме?.. Сиз!.. Тыңла!.. Пычкының җае-көе генә түгел, җыр-моңы да бар аның!.. Ә бит җырлап тора. Ни ди ул, ә? Бөл ай ди: +Уйнап торыр пычкы, балта +Галимҗанның кулында +И-и-х!.. +Утлар чәчрәп чыгып калыр +Аның йөргән юлында. +Бүрәнә ул кадәр юан түгел иде. Шәмдәй төз, тиз, җиңел киселә торган каен агачы иде бу. Җитмәсә, пычкыны алдан бик нык үткерләп-игәүләп куйган иде әти кеше. Хезмәтнең михнәткә әйләнмәскә тиешлеген яхшы белә ул. Артык күп эшләтергә дә кирәкми. Беренче көнне үк күңеле сүрелмәсен. Берничә буын кискәч, пычкысын тиешле урынга илтеп куеп, кулына балтасын алды Гыйрфан мулла: +— Хәзер карап кына тор, эшчән улым, — монысы әле сиңа ярамый, — мин ярып торам, син аны әнә теге койма буендагы урынга әйбәтләп, рәтләп тезелгән утыннар янына ташы, аннан соң икәүләп өярбез; кыш көне инде май кебек җылы өйдә безгә бик тә рәхәт булыр. Тормыш шулай бит ул: диңгез кеби, ә без — корабль — шунда оста йөзәргә тиешбез, ыххым, ыхы-хы, уһу-һу, ә йөзә белмәсәң — батасың. Бәс, шулай булгач, хәрәкәт кирәк, хәрәкәттә — бәрәкәт... +Галимҗан әтисенең сүзләрен шул зур колак яфракларын торгызып, ихлас тыңларга тырышты, ә үзе, башка вакыттагыча, аны әллә нинди сораулар белән мазасызламады. Чөнки урыны ул түгел. Хезмәт, диләр моны. Ә хезмәт һич тә бәрәңге ашау кебек җиңел бер шөгыль түгел икән. Монда кулны да, бантны да эшләтергә кирәк. Шулай да үзен борчыган, аңлап бетерә алмаган нәрсә турында сорамый калмады ул: +— Әткәй, Габдрахман абзыйлар әнә кышкылыкка дип, сыер тизәкләре җыеп киптерә, ә нигә алар да каен утыны әзерләми? +Бу сорау ата кешене нык уйланырга мәҗбүр итте. Кара син аны ни уйлый? Ә бит Шакирҗан белән дә кистеләр утынны, әмма ләкин мондый сорауны ул беркайчан да бирмәде. Нигә кирәк булган әле бу Таш маңгайга мондый четерекле, каршылыклы, серле якларны тикшерү? +"Дөнья шулай инде, улым, адәм балалары өчен ул һич тә тигез корылмаган" дип әйтергәме? Әгәр моны әйтсәң, шуның артыннан сиңа мең төрле яңа сорау яудыра башлаячак: "Нигә тигез корылмаган?"; "Нәмәстәкәй соң ул дөнья тигезлеге?"; "Нигә берәү ак калач ашый, ә икенченең кара икмәге дә юк?.." Мондый сорауларга аның башы җитә. Бер төпченә башласа, җиде буыныңа төшә, тәкатеңне корытып бетерә, миеңне утлы борау белән бораулый. Җавабың дөрес булмаса, кантын җыера, әрекмән колагын торгыза, текә маңгаен киереп, күзеңә чәчрәп керердәй булып карап тора. Сүз әйтми, билгеле. Ул, бәлки, белмәгәнеңне белеп, эчтән генә каһкаһә көлеп торадыр. Шул арны уйлап: +— Ярый, ярый, бик тирәнгә кермәле син, батарсың, нигә шулай икәнлеген соңрак аңларсың, үсә төшкәч... — дип, утын ярырга кереште ул. +Аның шактый юан бүкәне бик тигез итеп киселгән. Шуның өстенә ярачак утын кисәген куйгач, әле тиз генә эшкә керешми. Чөнки мәсьәлә монда һич тә утын яруда түгел. Аны Әхмәдулла да эшли ала. Мәсьәлә — бу ташбашны эшкә өйрәтү. Монда да башта аның фәһем бирә торган өлешеннән башлый. +— Карап тор, улым, иң әүвәл аякларны менә шушылай ике якка аерып куярга кирәк: алай-болай һич аңгармастан ялгыш балта тиярлек булмасын. Инде... моны эшләгәч... балтаң белән... һоп... Әмма ләкин... бер сугуда утын... шундук кап урталай ярылып... икесе ике якка очарлык булсын... Төшендеңме? Әткәй мине шулай төгәл булырга өйрәтте. һоп... менә терәкә... +Ләкин ата кешенең әмәле гамәлгә ашмады бу юлы. Утын шундук ярылып, ярымтыкларның икесе ике якка очмады, Галимҗанга бу җитә калды. Бу юлы ул хәтта астыртын мыскыллау, киная беләнрәк көлде: +— Хи-хи-хи... утын ике якка ярылып очты... Ха-ха-ха... Каргалар, чәүкәләр кебек очты... Хи-хи-хи... +Малайның кинәт болай мыскыллап көлүе әтисенең күңелен рәнҗетте: +— Тукта, ашыкма әле син, Таш маңгай, һәр селтәнүдә бөтенесе дә ал да гөл булып тормый ул; барып чыкмаса, аны икенче төрле кыландырасың, менә болай... әһә, монда, каһәр төшкере, ботак бар икән ләбаса... Хәзер икенче балта белән без аңа... һоп... һоп... Шуннан ярыла да китә ул... +Утын яруның төрле ысулларын күрсәтеп, бу эшне түгәрәкләп куйгач: +— Хәзер инде, минем көләч улым, болай итәбез: син ат буласың, йөк ташучы ат, ә мин төяп торучы. Суз әле ике кулыңны алга, әмма хәзергә күп төямим, берничәне генә салам, авыр булып, билеңә сукмасын. Хезмәт ул күңел кайтарырлык булырга тиеш түгел. Артык майлы аш ише бер маемлатса, аңа карыйсы да килми башлый. Булды. Җитте. Атла, на-а-а... Әйдә... +Галимҗан урыныннан кузгалмагач, әти кеше тагын да сөйләнә башлады: +— Әһә, авырракмы? Бәс, шулай булгач, димәк ки, берсен алырга кирәк. Баштук әйтәләр аны. +— Юк, юк, әткәй, алма, тагын берне сал. И-и-и... җипҗиңел лә инде... Бер тавык авырлыгы да юк бит соң бу... +Гыйрфан мулла кычкырып көлеп җибәрде. +— Ха-ха-ха... Хи-хи-хи... Ә-ә-әх... Минем Таш маңгаем бәләкәйдән үк көч-куәт күрсәтмәкче була инде. Менә, алайса, тагын берне... һоп... җитте... Кузгал, малкай, на-а-а!.. +Шулай шаярыша-шаярыша, көлешә-көлешә тәмамладылар эшне. Әти кешенең күңеле бик шат иде. Ә бит беренче мәртәбә төягәндә, Шакирҗан чыраен сыткан иде. +— Авыр түгелме, балам, әллә берәрсен алыйммы? — дип сорагач, ифрат дәрәҗәдә шатланып: +— Ал, әткәй, ал, бик авыр бит бу, алып барып җиткергәнче минем кулларым талыр,— дигән иде. +Әлеге: "Булырдайның буыныннан билгеле",— дигәнне янә бер мәртәбә күңеленнән кичерде әти кеше. +* * * +Еллар! Еллар! Адәм балаларын бер караганда сөеп-назлап, икенче тапкыр тукмап-йончыгып килгән мең-мең, миллион-миллион еллар! Синдә яшәүнең мәгънәсе ни? Фани дөньяның кабилияте нинди? Инсаниятнең мең-мең ата-аналары үзләренә, күз алмасыдай газиз-мөхтәрәм күргән баланарасыйларына бәхет-сәгадәт теләп ялвара Хак Тәгаләдән. Алар ярма бөртеге зурлыгы әйбернең үзәк-күзәнәгендә дә самими-сәгадәтле яшәү өчен чиксез энҗе-гәүһәрләр булуын күңеле, бөтен әгъза-вөҗүде белән тоя. Бу гәүһәр-энҗене гомер буе эзли. Шуны табу өчен бәгъзе берәү гомеренең алсу таңында ук изге максат куя. +Җиде буынга өзелмәс, тутыкмас алтын чылбырдай сузылган нәсел-нәсәп тамырлары Гыйрфан муллага ачык мәгълүм. һәр баласы — бер гәүһәр бөртеге. Бу гәүһәр бөртекләрен ничек утка да бирешми торган алтындай нык итеп үстерергә? Мондый әгъла максат, дәхи дә килер буын язмыпты турында уйлану адәми затны Аллаһы Тәгалә каршында да, халкы алдында да зурлый һәм көчле итә. Әмма беренче атлап киткәндә үк җир күкрәгенә ут чыгарырдай басып, менә әле утын кискәндә дә үзенең мөмтаз икәнлеген күрсәтергә маташкан улының, гәрчә аның киләчәктә нәсел тамырыннан үсеп чыккан бер балкыш булачагына бөтен йөрәге белән ышанса да, унтугыз яшьлек чагында ук намуслы яшәү өчен шундый олуг, уйландыргыч, адәм балаларына иман шартыдай тәэсир итә торган: "Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә... Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, бантка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә", — кебек сүзләрне язып калдырачагы турында хәзергә аң түгел иде әле. Бу яшәештә пычкы моңының да бер хасияте бар. +Әмма яшәеш пычкы моңы гына түгел. Яшәеш — миллион-миллиард моң-матдәләр җыелмасы. Шушы бихисап моңматдәләр эчендә адәм баласы мәңге аңлап бетерә алмаслык илаһи серлелек. Бу серлелекне һаман ача бару өчен һәр заманның үз пәйгамбәре кирәк. Егерме яшькә дә җитмәгән Галимҗанның илаһияте, изге, бөек яшәү турындагы уйлануы — пәйгамбәрләр кыйбласына бәрабәр. Ләкин инсаният бәхете өчен олы, максатлы көрәш юлында һәр пәйгамбәр зур авырлык кичергән. Киләчәк бәхет, матур яшәү өчен хәят мәйданына аяк баскан Галимҗанны да алда коточкыч салулаулар, чокырлы-чакырлы юллар, тирән упкыннар көтә. Авыр чир. Зиндан. Халык бәхете өчен көрәшүче "пәйгамбәр" йөзенә салынган "халык дошманы" дигән кара тамга. Бу нахакны, хурлыкны, ак күңеленә кара дегет булып тамган пычраклык авырлыгын күтәрә алмый Галимҗан. "Халык дошманы" икәнлеген тәсдыйклап имза куяр өчен аның кулына җәллад каләм тоттыргач, ул шул каләмнең очлы башы белән, яңадан бу шәхси кәгазьне һәм палачны күрмәс өчен, үз күзләрен үзе чокып алып үлә. +...Пычкы тартуда да зур мөмтазлык күргән ата улының бу киләчәк авыр язмышы турында аз гына да уйлый алмый, әлбәттә. +Икенче бүлек +БӘЛА - АЯК АСТЫНДА...... +Тормыш юлы түгел бит ул +шома көзге — +Көрәшәләр анда яман белән изге; +Йөргән җирең булмас +һәрчак чәчкә дә гөл, +Аяк асты тулы бәла — син шуны бел. +Ата-ана кисәтүе +Чатнатьп-дөбердәтеп күк күкрәде. Су Уйнаклап-чәчрәнләп яшен яшьнәде. Коеп-ишеп яңгыр яварга тотынды. Иртән көн бер дә болай көйсез булыр кебек түгел иде. Таң кызыллыгы ахшамсафа гөле чәчәге балкышын хәтерләтте. Сандугачлар моңлы-аһәңле тавышлары белән һәр тарафны мактап, сөеп сайрадылар. Дөнья илаһилык, күңеллелек тәэсирендә җәйрәде. Ә кичә кичен Галимҗанның әнисе борынгы Мисыр һәм Кәнган илләрендә булган вакыйгаларга бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән мәхәббәт риваяте "Кыйссаи Йосыф" турында бик тәфсилләп, күңелләрне тетрәндереп, сихерләү дәрәҗәсенә җиткереп сөйләгән иде. +...Зөләйха төшендә бер матур сурәт күрә. Күркәмлек, матурлык, җисмәни көч иясе Йосыф Мисыр солтаны-газизе, имеш. Бер күрә сурәтне, ике, өч... Бу хакта Зөләйха әтисенә җиткерергә, мәхәббәт хис-тойгыларыннан йөрәге тәмам телгәләнү, йөзе сулу, акылы шашу дәрәҗәсенә җитү турында әйтергә мәҗбүр була. Зөләйханың әтисе Мисыр патшасына бу хакта бәйнә-бәйнә тәгъбир итеп хат яза. Мисыр патшасы Зөләйханың йөрәк ялкыны тулы мәхәббәтен кабул итә. Үз янына килергә куша. Зөләйханың әтисе зур бүләк белән озата кызын. Юл газабы — гүр газабы дигәндәй, мең бәла, газап, ифрат күп авырлыклар чигә-чигә, ком сәхрәләрен ераера килеп җитә кәрван-каравышлар Мисыр солтанына. Әмма ни гаҗәп, Зөләйханы төшендә күргән матур сурәт түгел, Мисырның картаеп беткән солтаны-патшасы Кыйтфир каршы ӘЛӘ,. +Шулай да соңыннан әлеге гүзәл сурәт — Йосыф белән очраша Зөләйха. Йосыфны ^агалары коега сала. Аны юлчылар-кәрванчылар коткара. Йосыфны Мисырда кол сыйфатында саталар. Аңа үзе авырлыгы алтын ^сорыйлар. Зөләйха аны шул алтын бәрабәренә сатып ала. Йосыфның җитмеш төрле һөнәре була. Чибәр, акыллы, әдәпле, шәфкатьле, мөрәүвәтле, алып йөрәкле, күп телләр белүче, кырык ирдән артык җисми көче булуы белән ул тирә-якка нур чәчеп яши. +Улың^ сагынып, әтисе пәйгамбәр Ягъкубның күзләре сукырая. Йосыф пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрелә. Бервакыт Мисыр мәлиге-патшасы була. Ул ил, халык мәнфәгате белән яши. Сабах җиле атага дөньяда яраткан улы Йосыфның барлыгы, кешелекле, кечелекле, матур, саф күңелле булуы турындагы изге хәбәрне алып килә. Ягъкуб саба җиленең күбрәк, ешрак, даими рәвештә исеп торуын тели: +Акрын искел, сабах йиле, нә үтәрсән, +Хакыйкать Йосыфымда ич дотар сән. +Җәрәхәтем уңалдырмага сән йитәрсәң, +Сән искәли шат-хөррәм улдым имди. +Сабах җиле Ягъкубның йөзенә яшәү шифасы булып сарыла. Шуннан ата кешенең күзләре ачыла. +Бервакыт Йосыф янына әлеге аны коега салган агалары да килә. Йосыф үч алмый. Зур йөрәклелек, кешелеклелек, инсаниятлелекнең иң асыл сыйфатлары мул булуны күрсәтә. +Күп сөйләде әнисе сабах җиле, пәйгамбәрләр, фәрештәләр турында. +— Фәрештәләр, улым, канатларына бәхет-сәгадәт төяп, тирә-якка нур чәчеп, гарше көрсидән адәм балаларына алып килгән илаһилыкны мул-мул ташлап китәләр. Шул арны сабах җиле кешеләргә өләшеп йөри, — диде ул. +Галимҗан, никадәр генә зирәк, үткер булмасын, әнисе сөйләгән хәдисләрнең эчтәлеген бөтен нечкәлекләре белән йөрәк - күңеленә сыйдырып бетерә алмый. Әнисен һаман сораулар белән диңкетергә тотына: +— Фәрештәләр нигә күзгә күренми? +— Элек пәйгамбәрләр күп булган, нигә хәзер юк? +— Сабах җиле ул фәрештәләр алып килгән бәхетне нигә кешеләргә тигез өләшми? +Хәсәнә абыстай мондый мәгълүматларны һәр баласына биреп барырга тырыша. Мулласы бу җәһәттән шәп кеше. Тик Галимҗан, бантка балаларыннан аермалы буларак, әтисен дә, әнисен дә һаман әле ерып чыга алмаслык сораулар давылы эченә алып кереп китә. Аның биргән сөальләре җебе сузыла да сузыла. Шуңа күрә әткәсе кебек, ана кешегә дә: +— Монысын соңрак, үскәчрәк белерсең, — дип чикләнергә туры килә. +Ә инде "Кыйссаи Йосыф"ны Галимҗан аеруча яратып тыңлый. Йосыф пәйгамбәрнең кешелеклелек, кечелеклелек сыйфатлары, аның зинданда утырганда да бәндәләргә карата булган миһербанлылык тойгылары белән яшәве, Зөләйханың искиткеч маҗаралы мәхәббәте... — барысы да сабый күңеленә яшәүнең бер биниһая яктырткыч көче булып салынасеңешә бара. +Әнисенең сөйләгәндә матур елмаеп куюы, вакыт-вакыт тирән сулыш алуы, ягымлы-шәфкатьле, кешеләргә илаһи бер зур мәхәббәт белән яратып-сөеп карый торган нурлы күз карашлары бүләк итүе, йомшак куллары белән башыннан, йөзеннән сыйпап алуы, бит очларыннан назлы гына итеп үбеп шатландыруы... — Һәммәсе дә әнә шул күк тәхетеннән алып килгән бәхетне өләшеп йөрүче канатлы фәрештәләр иркәләведәй тоела. Әйтерсең матур сәхрәләрдә искән сабах җиле күзләрне назлый, бөтен тәнгә сеңеп, йөрәккә шифа булып кереп сарыла. +Кичтән шундый хис-тойгылар назында йокыга талган иде Галимҗан. Әнисе барысын да, — Нәгыймә апасын да, Шакирҗан абыйсын да, Нәфисә сеңлесен дә, әле бәллү белән хушлашырга бик ашкынып тормаган Габделхәким энесен дә, — шулай назлап-иркәләп йоклата, иртән назлап-иркәләп уята. Хәзер инде ул Нәгыймә апасына, Шакирҗан абыйсына фәрештәләр, пәйгамбәрләр турында бик тәфсилләп сөйләми. Хәер, ал арга әйтеләсе әйтелеп бетелгәндер. Хәзер инде тыңларга иң ихлас кеше булып ул — Галимҗан — калгандыр. +Аның әнисе вакыт-вакыт күрше балаларын да җыеп сөйли бит. Кадер кичәсе көнендә әнә әллә унлап күрше-күлән түтиләр, җиңгиләр балаларын ияртеп килгәннәр. Кич буе китап укыды, риваятьләр сөйләде, пәйгамбәрләр тормышы турында бик кызыклы хәлләрне хикәя кылды. Барысы да йотылып тыңлый. Алар чыгып киткәч, һаман сөйләде дә сөйләде әнисе. Әмма аны Нәгыймә апасы, Шакирҗан абыйсы мөкиббанә тыңламады. Күпне белергә тырышкан Галимҗан монда да соравын бирми калмады: +— Ә нигә Нәгыймә түткәй белән Шакирҗан абый син сөйләгәнгә әллә ни колак салмадылар? +— Мин бу хакта аларга әллә ничә кат бәян кылган идем инде, улым, бер белгәнне һаман кабатлап тору һич кенә дә күңелле түгел ул, шуңа күрә ана кешегә һаман-һаман яңаларын табып торырга кирәк. Синең өчен бигрәк тә. Әле берәүнең дә әтиеңне дә, мине дә гелән генә сораулар белән бу кадәр аптыраткан бала юк иде. Синең күпне, бик күпне беләсең килә бит. Аннан соң син тыңларга да яратасың. Колакларың белән генә түгел, йөрәгеңне куеп тыңлыйсың. Соңгы вакытта әтиең дә, мин дә күп укый башладык. Сиңа һәрдаим үзебезнең белгәнне күбрәк бирергә тырышабыз. +Бу вакытта, би. псле, Галимждн киләчәктә — хәятының сикәлтәле юлларында — Йосыф пәйгамбәр кебек кат-кат зинданда утырачагы, анда әнә шул зур йөрәкле илаһи затларга охшап, үзен ничек тотачагы, кешелеклелек сыйфатларын ни дәрәҗәдә саклап калачагы хакында аз гына да хәбәрдар түгел иде. Ошбу матур җәйге кичтә дә ул, ана назын бөтен йөрәге белән татыган хәлдә, аның җыр-моңын ефәк юрган итеп ябынып, тирән йокыга талды. Иртән ана иркәләве дә, тәрәзә аша кергән кояш нурлары назы да уятты аны. Озаграк йокларга хәзергә Нәфисә белән Габделхәкимгә генә рөхсәт ителә. Башкалар аякка кояш нуры белән бергә басарга тиеш. Телгә шактый оста ата кеше "борынгылар шулай дигән", "ата-бабалар болай әйткән", "әткәй әйтмешли" дип, эшчәннәр, ялкаулар турында әллә күпме мәкаль-әйтемнәрне тәкрарлап кына тора: "Икмәге юк — ач, ялкау кеше — ялангач", "Иренгәннең йөрәгенә мүк үсәр", "Иренчәк белән ялкау өметтән буш калыр"... +Иртән — Һәркемнең үз шөгыле. Ата-ананың иң тәүге Мөкаддәс эше — намаз укып алу. Аннан Хәсәнә абыстай сыер сава. Моңа Нәгыймә дә ярдәм итә. Гыйрфан мулла абзаркураны, малларны карый. Шакирҗан да шунда кайнаша. Малларны көтүгә кугач, әти һәм әни кеше кыр эшенә китә. Арбага ат җигеп. Бәгъзе бер көнне әти кеше арбага барысын да төяп алып китә. Нәгыймә, Шакирҗан хәзер инде яхшы эш кулы. Быел Галимҗан да тырма тырмарга, сабан тоткасы тотарга өйрәнде. Ә инде иртән көн менә-менә еларга торган чытык бала йөзен хәтерләтсә, балалар өйдә кала. Ул вакытта өй эчендәге эш арканы хуш күңелле Нәгыймә кулына күчә. Ул нәкъ әнисе сымак булырга тырыша. Иренми, йөзеп, ихлас күңелдән эшләп йөри. Башкаларга да боегып утырырга ирек бирми. +Бүген, гәрчә иртәнчәк көн шат күңелле кешенең елмаюын хәтерләтеп торса да, Гыйрфан мулла кырга берүзе генә китте. Чөнки әле язгы чәчү бетеп, иркенләп тын алган мәл. Озакламый печәнгә төшәчәкләр. Максаты да әллә ни зурдан түгел иде югыйсә — басудагы шытымнарны, болындагы печәнлекләрне карап кайту. Бармаса да мөмкин иде. Ләкин түземсез күңеле аны кырларга, болыннарга тартты. Аның бит әле шушы мәлдәге табигать серләрен күзәтәсе, ал арны махсус дәфтәренә язып куясы да бар. Ләкин өйлә якынлашып килгәндә, чатнатып-дөбердәтеп күк күкрәде, уйнаклапчәчрәнләп яшен яшьнәде, коеп-ишеп яңгыр яварга тотынды. Ни кызганыч, Нәгыймә белән Шакирҗан җиләккә киткәннәр иде. Үзләре белән Галимҗанны да иярттеләр. Киләчәк фаҗигане ана күңеле сизми буламы соң? Сизде ана. Ниндидер күңелсез хәл булыр кебек тоелды. Шуңа күрә Галимҗанны җибәрмәскә тырышты. Әмма балалар һич тә ирек куймады шул. +— Әнкәй, бер күңел ачып кайтыр, алып китик аны да,— дип инәлде Нәгыймә. +— Аның тездән төшәр вакыты күптән үтте бит инде, әнкәй, ә син аны һаман нык иркәлисең, дөнья күзеннән яшереп тотмак буласың, — дип үпкәләде Шакирҗан. +Балаларның сүзендә ихласлык та, дөреслек тә, чынлык та бар иде. Атасы да аңа бантка балаларына караганда игътибарны күбрәк бирә. Әлеге дә баягы шул "дәвер пәйгамбәре" ясарга тырышу хикмәтедер инде. Ул үзе дә Галимҗанны артык карый, күләгәдә тотарга тырыша, хәтта уенга чыгарырга да бәгъзе бермәл риза булмый. Ана йөрәге Галимҗанның сәламәтлеге йомшак булуын сизә. Төнлә өстенә япканны тибеп очыручан. Тәмле-татлы йокысын бүлеп, ана кешегә аны да барып карап килергә кирәк. Тирләүчән дә ул. Бу да йомшаклык билгесе. Ашауга да бик исе китеп бармый. Саташып, әллә ниләр мыгырданып ята торган гадәте дә бар. Буранлы мәлдә туган балалар шундый була, имеш. "И Ходаем, чирләшкә булмаса ярар иде!" дип әрнегән чаклары күп була Хәсәнә абыстайның. Бала күңеле бик сизгер була. Ал арны алдау — гаҗәп кыен хәл. Галимҗанны артык иркәләгәнне Нәгыймә дә, Шакирҗан да сизә. Моны алар җае чыккан саен әйтә киләләр иде. Ә инде бүген җиләккә җибәрергә куркып торгач, алар үзләренең ризасызлыкларын ачыктан-ачык әйттеләр. Шуңа күрә җибәрми чарасы булмады. Кайтып кергәндә алар күшеккән тавыктан һич тә ким түгелләр иде. +Нәгыймә белән Шакирҗан чыныкканнар инде. Аларга берни дә булмас. Галимҗан өчен нык кайгырды Хәсәнә абыстай. Ул нык өшегән: калтырана. Теше тешкә тими. Лычма су киемен салдырып корыны кидерсә дә, ул һаман әле бизгәк тоткан кеше сымак калтырануыннан туктамады. +— Яңгыр яуганда нигә берәр җирдә ышыкланып тормадыгыз? Яшеренер урын бетмәгәндер ләбаса? — дип әрнеде ана. +— Яшеренгән идек, ул агачны яшен сукты, — дип җавап бирде Нәгыймә. +Аның сүзләрен Шакирҗан дәвам итте: +— Ярый әле аннан китеп өлгергәнбез... Бераз ераклашкач... агачны яшен уты китереп бәрде... Без һуштан язып егылдык... Җыйган җиләгебез дә шунда түгелгән... һушка килгәч... йөгерәбез дә йөгерәбез... яңгыр коя да коя... +Ана үзен-үзе кая куярга да белмәде: +— И балакайларым... И гөлкәйләрем... Үлемнән көчкә котылып калгансыз бит... И Галимҗаным!.. Ник җибәрдем икән... Аның сәламәтлеге болай да яхшы түгел иде бит... — дип өзгәләнде. +* * * +Галимҗан төне буе авырып чыкты. Тәне ут кебек кыза. Иреннәренә кадәр дерелдәп тора. Өзлексез су сорый. Тамагына кичтән дә, иртән дә берни дә капмады. Шулай да ул үзенең көчле ут эчендә ятканлыгын, үлем белән яшәү дулкыны арасында тибрәнгәнен сиздермәскә тырыша. Әнисе килеп: +— Хәлең ничек, балам, кай җирең авырта? — дип сораса: +— Хәлем әйбәт, әнкәй, бер җирем дә авыртмый, — дип җавап бирә. +Әтисе сораса да шул ук сүзләрне әйтә. +Нәгыймә белән Шакирҗанга да кыен иде. Әниләренең каршы килүенә карамастан, алар көчләп алып киттеләр бит җиләккә. Алар хәзер әниләренең күзенә туры карарга да куркып йөриләр. Гәрчә сүз әйтмәячәген белсәләр дә, әниләренең әрнүле йөзен күреп тору бик кыен иде алар өчен. Әтиләре, җае туры килгән саен, гел әниләрен битәрләп торды: +— Җибәрмәскә кирәк иде, кырлар, болыннар белән хозурландырырга аларны әллә үзем алып бара алмыйммы... — кебек сүзләрне әйтеп кенә торды. +Балаларына тел тидермәскә тырышты ана: +— Мин гаепле монда... Көн бик матур булгач, бар, улым Галимҗан, күңел ачып кайт, дип әйткән идем шул, — дип сыкранды . +Ананың бөтен кайгыны үз җилкәсенә алырга тырышуы балаларны тагын да авыр хәлдә калдырды. Нәгыймә, әтисенең ниндидер авыр сүз әйтүеннән куркып: +— Әткәй!.. Әткәй!.. Монда әнкәйнең бер гаебе дә юк... Ул Галимҗанны җибәрмәскә тырышкан иде... Без көчләп алып киттек... — дигән сүзләрне әйтергә мәҗбүр булды. +Апасының сүзләрен Шакирҗан да раслап куйды: +— Әйе, әйе, әткәй, Нәгыймә апа дөрес әйтә: бөтен гаеп бездә... +Ата кешегә ал арның яклашуы ошамады. +— Иә, җитте, барыгыз да судан пакь, сөттән ак булырга тырыша, күз буяп яшәмәкче буласызмы, юл куймам моңа, чыбык сынганга масаясызмы, әллә аны табу бик авырмы, — дип, бу хакта башкача тел тибрәтмәслек итеп, үзенең каты ата икәнлеген янә бер мәртәбә күрсәтү өчен идәнгә алагаем уң аягы белән тибеп алды. +Өч көн ятты ут эчендә Галимҗан. Уфа шифаханәсенә алып китәм дип, әллә ун мәртәбә ат җиккәндер Гыйрфан мулла. Моңа остабикәсе гел каршы төште дә торды: +— Мулла, харап итәбез баланы... Ерак юлга чыдый алмаячак Галимҗан... Анда кем кулына туры килә бит әле ул... Кемгә газиз синең балаң... — дип сөйләнде. +Гыйрфан мулла, авыр мәсьәлә хәл иткәндә мөгезне күпме генә үзе куярга тырышмасын, остабикәсенең акыллы сүзенә колак салмый калмый. Уфада яшәгән таныш Сәфәргали мулла биш яшьлек баласын әнә шул гамьсез табиблар кулына тапшырып харап итүе хакында сөйләгән иде бит. Үпкәсенә салкын тигәч, илткәннәр дә салганнар шифаханәгә. Шифаханә түгел, "агуханә" булган ул. Җил өреп торган тәрәзә янындагы урынга салганнар баланы. Юньләп карамаганнар. Тиешле даруы да бирелмәгән. Нәтиҗәсе мәгълүм инде: сабый шул җил өреп торган тәрәзә янында күзләрен мәңгелеккә йома. Бердәнбер бала иде бит әле ул. Сәфәргали мулла бу хакта соры күзләреннән яшь коя-коя, коңгыртсары чәчләрен уа-уа тәләһһефләнеп, аһ орып сөйләде. Шуларны искә алып, остабикәсенең фикерен дә тыңлап, авыру улын озын юлга алып чыкмаска булды ул. +Якындагы биш-алты авылга, һич югында, бер табиб булса, ни әйтер идең дә бит, юк, юк, юк... Әлбәттә, им-том белән шөгыльләнүче әби-сәбиләр дөнья тулы. Бермәл, аңа ун яшьләр булганда, эче белән бөгәрләнде дә катты ул. Шуннан әтисе Нурмөхәммәт әлеге шул им-томны белүче Гайникамал карчыкны алып килде. Әллә нәрсә кайнатты да эчерде бит бу. И ачы, и тәмсез, и костырта... Әйтерсең зәкъкум агачының яфрагын кайнатып эчерде. +— Тәгаен бетердең баланы, үтердең, харап иттең, — дип, Гайникамал карчыкны куып чыгарган иде ул вакытта әтисе (ә бит әтисе өчен ул киләчәктә нәсел орлыгын үрчетергә тиешле кадерле бала иде). Шуннан соң теләсә кемнең шифасыз кулына, алдак тулы нурсыз күзенә, ихлас булмаган күңеленә ышанмый башлады ул. Андыйларга иман зәкяты бүләк итүне үзе өчен зур гөнаһ санады. Бу һич тә кешегә ышанмау бәласе түгел. Күп яхпты, изге күңелле, шәфкатьле бәндәләр. Әнә шул арның саф йөзенә тап төшерүче, авызыннан тере саескан очыручы алдакчылар да аз түгел. Алдашуның урлашуга беренче адым икәнлеген дә яхшы аңлый хәзер Гыйрфан карт. "Ертык киемне җил табар, ялган сүзне чын табар" дигәне дә бар. Чын сүз белән капларга кирәк ялган йөзен. Теге вакытта Гайникамалның ялган йөзе әтисе Нурмөхәммәтнең чын сүзе белән капланды. +— Акны карадан аера белмәгән надан башың белән адәм баласын алдап йөрмә моннан ары, — дип тә әйткән иде. +Боларга карап кына им-томга ышануын бөтенләй үк югалтып та бетермәде Гыйрфан мулла. Табигать серләрен, шифалы һәм агулы үләннәрнең эчке хосусиятләрен үзе үк ныклап өйрәнә башлады. Ютәлләү, томау төшү, салкын тию вакытында нинди үләннәр кайнатып эчү кирәклекне ул үзе дә белә. Ал арны остабикәсе белән бергә киңәшләшеп өйрәнәләр. Әмма ләкин үпкәңә салкын тисә, ныклап белми торып, сыналмаган теләсә нинди үлән суын эчеп кенә сихәтләнеп булмый. Авыл баласының күбесе әнә шул чир белән харап була. Ныклысы чыныга-чыныга үсеп китә ала. Йомшагы фани дөнья белән ахирәт чигендә имгәнеп харап була. Ахирәт җиле суыра андыйларны. Баш балалары Фәрдәнә мәрхүмә дә шул җил шаукымына эләкте шикелле. Ярый, анысы инде үткән бәла. Остабикәсенең йомшаклыгы булды бугай. Хәзер инде аның өчен терсәкне тешләп булмый. Менә бу Таш маңгайны коткарырга кирәк. Әллә тышкы күренеше генә ташмы? Эче йомшак көпшәме? +Авыруның дүртенче көнендә Галимҗан нык хәлсезләнде. Авыр тын ала. һаман шулай ут эчендә изрәп ята. Авызына судан башка берни капмый. Ә инде бишенче көнендә телдән язды, сөйләшмәс булды. Күзләре мәзәкләнеп, иреннәре көеп калды. Җитмәсә, Хәсәнә абыстай үткән төндә күңелсез төш тә күргән иде: кулындагы балдагы кое төбенә төшеп югалды. Моны ул беркемгә дә әйтмәде. Иртәнге җилгә генә сөйләде. Җил аны каядыр алып китеп адаштырырга тиеш иде. +Эш шуңа барып җитте: Галимҗанга ясин чыгарга булдылар. Бу инде гөнаһсыз сабыйны җәннәт кошы итү дигән сүз иде. Башта аны әйтергә Гыйрфан мулла үзе дә, Хәсәнә абыстай да куркып торды. +— Хәзер инде икеләнеп тору вакыты үтте, остабикә, кая, булмаса, тәһарәт алыйм да ясин укыйм, яки син үзеңме?..— диде ул. +— Юк, юк, мулла, мин булдыра алмам, күңелемнең йомшак икәнлеген беләсең, елап җибәрермен, әйдә, үзең генә укы инде... +Ясинны артык кычкырмый, моңлы итеп, йөрәкләрне әрнетер дәрәҗәдә хис-тойгы белән укыды ата кеше. Хәсәнә абыстай еламас өчен тешләрен кысты, уртын чәйнәде, ике йодрыгы белән күзләрен каплап торды. Шулай да эчке хистойгыларын ничек кенә җиңәргә тырышмасын, булдыра алмады, елап җибәргәнен сизми дә калды. Нәгыймә дә, Шакирҗан да аңа кушылып яшь түкте. Мәсьәләнең төбен-тамырын аңлап бетермәгән Нәфисәнең дә күзләре яшьләнде. Хәтта тәпи басарга чамалап, бер егылып, бер торып йөргән Габделхәким дә, кеше кыланганны кыланырга кирәк дигәндәй, ару гына басып барган җиреннән егылып китеп, кычкырып еларга тотынды. +* * * +Дус-иш, кардәш-ыру, туган-тумача, күрше-күлән килеп кенә тора. Ләкин аларның да төрлесе бар. "Тегеләй ит", "болай ит", "фәлән ит", "төгән ит" дип, бантны тәмам каңгыратып бетерәләр. Әрекмәнгә төрү, күкрәгенә үги ана яфрагы каплау, яңа суйган яшь бәрән тиресенә урап яткыру, төрле шифалы үләннәрне кайнатып, шул арның суын эчерү...—төрлечә кыландырып карадылар. Берсенең дә файдасы тимәде. Шулай да ясин укыганнан соң, Галимҗан йомык күзләрен ачты, иркенләбрәк бер тирән сулыш алып, яшәргә бөтенләй үк өмет бетмәгәнлекне белдерде. +Нәкъ шул вакытта кендек әбисе Хәмдия абыстай килеп керде. Ул инде монда әллә ничә мәртәбә булган иде. +— Иң җараткан улымны... мына шылай бәлтерәп... терелтмичә каламмы сың, — дип сөйләнә дә үзенчә төрле дәва кулланып чыгып китә. +Соңгы килгәндә ул: +— Әйе, әйе, күп баш ватасы түгел, тәгаен үпкәсенә салкын гына тигән мының, даруын беләм дә сың, безнең авылда җук бит ул, чуашларда былмый калмас, шыларга киттем, — дип сөйләнде. +Әле менә яшь кызларга хас җитез хәрәкәт белән килеп керде дә төенчеген чишәргә тотынды. Иң оста табиб сыман кыланды ул. Үзе һаман сөйләнде дә сөйләнде: +— Мына шылай инде ул тырмыш... Бәла аяк астында... Абынасың да җыгыласың... Ә безгә җыгылганны тыргызырга кирәк... Тик сез, газизкәйләрем, барыгыз да чыгып тырыгыз... Мына күрерсез, Аллаһы боерса, иртәгә үк аякка басыр... И-и-и... шылай яшь түгеп... кеше терелтеп быламы... Былмай... былмай... +Галимҗан ике тәүлектән соң аякка басу дәрәҗәсенә җитте. Дөрес, ул бик хәлсез иде әле. Шулай да хәзер сөйләшә, азлап-азлап ашый, хәтта берникадәр елмая башлады. Елмаерга аны кендек әбисе мәҗбүр итә. Әллә ниләр сөйләп ташлый: +— Мына, Алла боерса, син терелгәч, бер хикмәт сүйләрмен әле... кош булып ычып, җәннәт-оҗмахларны карап кайткан синең кебек бер үткер-изге малай турында... Ходай кушса, сине дә җибәрермен. Канат куермын да... күкнең җиде кат дөнҗасын күреп кайтырсың. Мына шының өчен тизрәк терелергә кирәк сиңә... Син бөркеткә... +Икенче ана назын ала Галимҗан кендек әбисе Хәмдия абыстайдан. Әнисенең ап-ак чыраенда күпме миһербанлылык-шәфкатьлелек бар. Аның әнисе чибәр булганга нык яратыладыр, бәлки. Ә менә бу кара йөзле ямьсез кендек әбисендә ни эшләп шулкадәр яраттыру көче бар икән? Аны Ак түти дип тә йөртәләр бит әле. Кара шадра икәнлеген әллә күрмиләрме? Тирән шадра дип тә әйтәләр. Әмма әнә шул һәр шадра-чокыр эчендә шәфкать нуры балкый төсле. Күңел аклыгы ал арның барысын да каплап торадыр. Шулай фикер йөретте Галимҗан. Ә нигә, бу хакта уйланырлык чамасы юкмы аның хәзер? Кешеләрне аера белү сәләте юкмы? Бар ул. Бар. +Ярый, дүрт-биш тәүлек кайгыдан даимән энә очына басып тору, шомлык кылу, котырынып-шаулап искән җил шикелле, шөкер, инде үтеп китте. Малай аякка басты. Бу эштә Ак түтинең өлеше бәяләп бетергесез. Дөньядагы иң оста табиблардай җиң сызганып ул тотынмаса, — тфү, тфү, хәзер инде әйтү дә, уйлау да куркыныч, — баш балалары Фәрдәнә язмышына охшап, моның да кыл өстендә торган гомере өзелү мөмкин иде бит. +— Ничек терелттең, нинди дәва-шифалар кулландың, Ак түти, Хәмдия абыстай, нигә яшерәсең, нигә әйтмисең?.. — дип сорашты Гыйрфан мулла. +— Һм... Сезгә барын да сайрап салырга кирәктер шыл... Көллегез хәйран былдыгыз да калдыгыз... — диде дә шул каратуткыл йөзендә, шадра чокырларында нур балкытып, кеткелдәп көлеп җибәрде. — Минем эчемдәге тышымда икәнлекне, күлмәгем белән генә ике кат былыуымны беләсез ич инде... Мыны да әйтмичә калмам, тик көлмәгез, ачуланмагыз ... +— Сиңа бер күлмәк, Ак әби. Сөйлә, тартынма... +Бәй, кара син аны, менә Ходайның рәхмәте, әллә ни катлаулы сере дә юк икән ләбаса. Ярдәмгә чуаш дуслар кул сузган. Көмешкә фәкать ал арда гына бар. Солтанморатта аны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Моны белә Хәмдия абыстай. Китә җәяүләп әлеге Гыйрфан мулла ызнакумы Әптерәйләргә. Мәсьәләнең җитдилеген, баланың яшәү белән үлем кылы өстендә басып торуын, дәвалау өчен көмешкә кирәк булуын ашыга-ашыга сөйләп бирә. Көмешкә белән алагаем, бөтен тән күзәнәкләренә генә түгел, һәммә эчке тән әгъзаларына үткәрерлек дәрәҗәдә сыларга кирәк. Шуннан ап-ак сөлге-тастымал белән кысып-кысып урау зарур. Моны кат-кат эшләү таләп ителә. Бер үк вакытта дуңгыз мае белән дә, һич җирәнми-нитми, лачкылдатып-лачкылдатып сылау кирәк. Чуаш халкы им-томның төрлесен белә. Алар да зәһәр чос халык. +— Ә ниңә Гыйрфан мулла пезгә үзе килмәде, күпме ярсуп турган чабыш атлары пар пит, ниңә сине епәрте? — дип кызыксынды Әптерәй. +Хәмдия абыстайга серне ачарга туры килде: +— Һәй, әллә алар дуңгыз маена, көмешкәгә риза булырлар идеме?.. +Моны әйткәч, Әптерәй кеткелдәп көлеп җибәрде: +— Хи-хи-хи... Ха-ха-ха... Бик яхпты куртка пит син... Хәмдия апыстай... Пеләм пит мин сине... +Шуларны сөйләп биргәч, Гыйрфан мулла да, Хәсәнә абыстай да рәхәтләнеп бер көлеп алдылар. +— Мин ул Әптерәй ызнакумны бер куй суеп сыйлыйм быел, Алла боерса, — дип, сүзен тәмамлады Гыйрфан мулла. +* * * +Әйе, сабан туе көннәрендә пар куй да суелды, туган-тумача, кардәш-ыру, күрше-күлән дә, шулар белән бергә ызнакум дус Әптерәй дә сыйланды, Хәмдия абыстай да яңа күлмәк киде. Галимҗан ныклап аякка басты. Тик ул вакытлыча гына булды шикелле. Галимҗан чирләшкәгә әверелде. Авылда һәр малайның кушаматы бар: Тыңкыш, Чәүкә, Кара борын, Чыпчык, Песнәк, Ярканат, Кысык күз. Ә Галимҗанныкы юк иде әле. Дөрес, Таш маңгай дип әйткәләделәр. Бу әлеге дә баягы шул атасы авызыннан урам авызына күчте шикелле. Ничек кенә булмасын, бу һич тә дәрәҗә төшерә торган кушамат түгел. Аны ишетү Галимҗан өчен горурлык кына иде. Чөнки әтисенең "Ахмак кешенең башы кечкенә", "Акыллының маңгае киң булыр", "Батыр башы ташка бәрелгәнгә еламас" кебек мәкаль-әйтемнәрне җае чыккан саен ни өчен кабатлаганын Галимҗан белә иде инде. Ә менә чирдән сәламәтләнеп, йомшап калгач, урамда уйнаганда ачуланышып китсәләр, малайлар аны Чирле чәүкә дип үрти башлады. +Бу атамадан да ул кадәр шүрләп калмады Галимҗан. Ни дисәң дә, ул әле кешелек сыйфатын төшерә торган "чәүкә" дә, "чыпчык" та, "куян" да түгел. Дөньяда Хәмдия абыстай дәрәҗәле оста "табиб"лар булса, аңа беркайчан да түшәккә сеңәргә ирек куелмас. Чир табигать тарафыннан бирелгән икән, шул ук табигать аны бервакыт барыбер үзе алмый калмас. +Шулай да бөтенесе дә үзе һәм әтисе, әнисе уйлаганча ук килеп чыкмады. Үпкәгә тигән салкын, вакыт-вакыт үпкә чиренә әверелеп, һаман үзенең барлыгын сиздереп торды. +КЕШЕ КҮҢЕЛЕ ~ ТИРӘН ДӘРЬЯ +Дәрья төбе +энҗе-мәрҗән белән тулы, +Аны чүпли оста ир-егетләр кулы; +Чүплә, улым, +тормыш диңгезеннән энҗе, +Син шатландыр +аклың-холкың белән безне. +Ата-ана таләбе +* * * +Жүгенге кич Гыйрфан мулла гаиләсе өчен ила +һи бер хозурлык, матур тойгылар белән +башланды. Иң әүвәл Галимҗан имәнеч нык +шатландырды. Ул, алтын тапкан кешедәй куанып, әнисе янына йөгереп килде дә ахшамсафа гөленең чәчәк атуын хәбәр итте. Хәсәнә абыстай әллә күпме гөлләр үстерә: тамчыгөл, рәйхангөл, лаләгөл, сөмбелгөл... Нәфисә тугач, аңа исем кушарга бер көн калганда, Көнсылу янә бер яңа төр гөл шытымы китереп бирде, һәй, уйнаклап-уйнаклап, шул чегән кызларыныкына хас өзелеп төшәргә торган нечкә билен мең төрле боргалап, шомырттай ялтырап торган кап-кара күз алмаларын әйләндереп-тулгандырып, үзе белән дала-болыннар матурлыгын алып килүен хәтерләтеп, керер-керешкә тәтелдәргә тотынды: +— И Хәсәнә абыстай! һин биш бала таптың, ә мин алтыны. Был дөньяны ауыр тиҙәр. Һәй, һәй, уны кем күтәреп караган инде. Ибетә. Ул турала уйларга вакыт бармы һуң. Ходай фатихаһы менән йыл һайын шалкандай бер малайлы карт ирем Котло^аманга бүләк итәм дә торам. Хи-хи. Ә ул, мәхәббәтһе?, кысык күгәрен киреп, йо.дхжтай кабарып торган бит остарын бейетеп, кәзә һакалын алагайым һелкетеп, йылмайып карап тора-тора ла аркамдан бер һөйөп куя. "Аллага шөкер, бисәм уңдырышлы булды" тип мактай. һәй, һәй, башкорт баланан туямы һуң. Ибетә. Әсе теллелеге, тогролого өсән кайһы берәүләр яратмай ү^ен. Теле каты булһа ла, күңеле йомшак икәнлекте аңламай^ар. Кешелекле бит ул. Әле бына нимә ти: ни, ти, иртәгә, ти, Гирфан муллалар кызарына исем куштыралар икән, ти, нимә бүләк итербе? икән, ти, шуның өссп баш ватып йөрәйөм, тигән була. Кызарына Нәфисә тип исем кушалар икән, тинем, бер күреп сыктым, тинем, гөл кеүек нәфис, матур кыз, тинем, ахшамсафа гөле бүләк итәм, тинем. Бына әле шуның шытымын килтер^ем. Бәбәй туйыгы? котло булһын! +— И Көнсылукаем! Син үзең дә гөл кебек балкып килеп керәсең бит. Рәхмәтләр генә яусын инде бу гөл өчен! Аны үзем дә эзли идем әле. Шул тиклем игътибарлы булырсың икән. Әле иртәгә бәби туена чакырырга дип, Нәгыймәне сезгә җибәрергә тора идем. +— Юк инде, абыстай, юк, без килә алмабы?. һе??ең ише оста? кешеләр табынында ултыруы һи? килешмәй. +— Алай димә әле син, Көнсылу, Гыйрфанның да, минем дә кеше аермаганны беләсез бит инде. Дуслык җебен ярлылык төйнәтә, байлык өзә, дигәнне ишеткәнең бардыр бит. Әгәр килмәсәгез, үпкәбез зур булачак. Ул вакытта без дә сезгә аяк басмабыз. +Көнсылу, мөлаем карашларыннан шатлык нурлары чәчеп, елмаеп-көлеп, Хәсәнә абыстайны килеп кочаклады: +— И Хәсәнә абыстай, башкорт әйтмешләй, гәүһәр төндә лә күренә: һин караңгылыкты яктыртыусы йонды? бит. +Алар һәрвакыттагыча сөйләшә-сөйләшә, гөрләшә-гөрләшә, тирли-тирли чәй эчтеләр. Хәсәнә абыстай аны бик җылы сүзләр белән озатты: +— Рәхмәт, Көнсылукаем, бик зур бүләк китергәнсең — күңел бүләге! Мәңге онытылмаслык бүләк! Мондый бүләкне синең кебек матур күңелле кеше генә бирә ала. +...Ахшамсафа гөленең тышкы һәм эчке матурлыгы бар. Тышкы күрке башка Гөлләрнекеннән әллә ни аерылып тормый. Тамырлана. Үсә. Яфрак яра. Ә инде эчке сере-сыйфаты янып торган алсу-кызгылт чәчәге балкышында төсмерләнә. Ул ахшам вакытында — кояш баеган мәлдә — чәчәк ата. Шуңа күрә "ахшам" исеме бирелгән. Чәчәге нәкъ офыктагы ахшам кызыллыгы төсле балкый. Анда җете кызыллык та, шәмәхә төс тә, алсулык чаткылары да бар. "Сафа" да — гарәп сүзе. Рәхәтлек, кәеф, хозурлык, кайгысызлык дигән мәгънәләргә ия. "Ахшам" гөле кояш баешы мизгелендә аткан чәчәген таңда коя. Димәк, ахшам вакытында гына ул кәеф-сафа сөреп, рәхәтлек, хозурлык, кайгысызлык мәле кичерә. Шуңа күрә халык "ахшам" атамасы янына "сафа" сүзен дә китереп кушуны мәгъкуль күргән. Шулай итеп, ул "ахшамсафа гөле" була. +Бу вакыйгага — ахшамсафа гөлен утыртуга — дүрт ел үтеп китте инде. Нәфисә дә дүрт яшьне түгәрәкләде. Ахшамсафа гөле дә, тармакланып-тармакланып, колач җәеп, бөтен тирә-якка сыймастай булып үсте. Әмма дүрт ел эчендә әле бер мәртәбә дә чәчәк атмады. Бәлки, атадыр да. Ул бит бер мизгелдә — әнә шул аяз көнне офык балкышы мәлендә — чәчәк ата икән. Ә таңында инде коела. Кем аны саклап тора ала? Ел да атмыйдыр да әле ул! Табигатьнең серле бер гөле икән — аннан теләсә нинди мәгънәвият, эчке яшерендек көтәргә мөмкин. Бу хакта балаларына да, аларның әткәсенә дә кат-кат сөйләгән иде инде Хәсәнә абыстай. Әле аның эчке серендә янә дә бер илаһият бар икән: кем дә кем чәчәк аткан чакны тәүдә күрә, шул бәхетле була. +Ана кеше, билгеле, һәр баласының бәхетле булуын тели: бармакның кайсын тешләсәң дә авырта ич ул. Шулай да бу чәчәкне иң башта Галимҗан күрүгә ифрат шат иде ана. +Галимҗан әйтү белән, ахшамсафа гөленең чәчәген күрергә дип, фәрештә бәхет өләшкәндә ятып калмыйм әле дигәндәй, һәммәсе йөгерешеп барды. Көне дә нинди иде бит. Апаяз. Зәңгәр күк йөзендә кул яссуы кадәр дә болыт әсәре күренмәде. Чатнап торды көн. Эссе булды. Шырпы сызсаң, кабынып китәрлек. Икенде белән ахшам арасында кояш ут шарын хәтерләтеп торды. Баегач, офык йөзендә санап бетергесез алсу-кызгылт төсмерләр калдырды. Ахшамсафа гөле чәчәген нәкъ әнә шул ахшам кызыллыгына охшатып атты. +— И улым, Галимҗаным, күз нурым, йөрәгем минем, син ахшамсафа гөленең безнең өйдә чәчәк атуын иң тәүдә күрүче, бик-бик бәхетле булырсың, Алла боерса! — дип шатланды Хәсәнә абыстай. +"Әх, остабикә сүзне чамаламыйрак ычкындырды лабаса, акыллы баш та бәгъзе берчак уйламыйрак фикер йөртер икән, нигә әле бөтен бәхетне аның алдына гына алтын арба белән китереп түгәргә, әле булганнар, тагын туачаклар да бар бит" дип уйлады да: +— Әйе, барыбыз да бәхетле булыйк, бөтен гаиләбез өчен кәттә бәхет-сәгадәт булып балкысын бу чәчәк, — диде дә, шуны раслагандай, тамак кырып куйды мулла абзый. +Шуннан, икәүсе генә калгач, Галимҗан әнисен килеп кочаклады : +— Әнкәй, әнкәй, мин ахшамсафа гөле булам. +Ана кешенең фикере бөтенләй башка иде. Ул бит ахшамсафа гөле серләрен һич тә шуңа охшар өчен сөйләмәде. Гөл — гөл инде. Ә кеше — кеше булып кала. Гөл вакытында чәчәк ата. Кеше дә шулай. Аның яшьлеге шул чәчәк ату вакытыдыр, бәлки. +Әнисе Галимҗанны күкрәгенә кысты: +— И улым, күз нурым, сез барыгыз да минем өчен гөлчәчәк инде. Тик үзеңне гөл чәчәгенә тиңләргә ашыкма. Гөл чәчәге вакытлы ул. Ә кеше — мәңгелек. Үзе үлсә, нәселетокымы кала, токым корымый... +Шундыйрак сөйләшү булып алды. Аның эчке мәгънәсен, табигый ки, бала күңеле аңлап та бетерә алмады. Хәер, ничек кенә булмасын, бу сөйләшү Галимҗан күңелендә киләчәк яшәү өчен үзенчә бер орлык булып тамырланды. Ул орлык шытты, кәүсәләнде, яфрак ярды. Тик... аның өчен әлеге ахшамсафа гөле чәчәк аткан көн генә рәхимле-рәхмәтле булмады. Бер уйласаң, баш та җитми, күңел дә ышанмый моңа. Кем хатасы? Аныкымы? Әтисенекеме? Бәй, бер дә юктан чыкты тавыш. Иртән аны — Галимҗанны — галим җанлы кешене — абыйсы Шакирҗан рәнҗетте. Имеш, ул — Галимҗан — Шакирҗанның яшереп куйган чынаяк ватыкларын урлаган. Әлбәттә, Шакирҗан инде чынаяк ватыклары белән уйный торган яшеннән үтеп киткән иде. Шулай да һаман табылып торган тәтиләрне ул гел җыя бара. Нинди дә булса бер матур, зиннәтле, кыйммәтле чынаяк ватылса, бөтен гаилә өчен кайгы-хәсрәт була. Ә Шакирҗан өчен — шатлык: әлеге иске тәтиләр өеменә яңалары өстәлә. Ал арны ул келәт почмагы астына яшереп куя иде. Бүген барып караса — юклар. Шуннан... тотынмасынмы бу Галимҗанга бәйләнергә. +— Син генә алгансың, кая куйдың, китер хәзер, — дип җикеренде. +Чынында исә аларны Галимҗан алмаган иде. Гомумән, ул — Галимҗан — чынаяк ватыклары җыю белән артык мавыкмады. Аны хатын-кыз шөгыле дип исәпләде. Шулай да аларга карата бөтенләй үк битараф та түгел ул. Чөнки болар — матурлык. Матур әйбернең ватылуы аркасында барлыкка килгән бизәкләр-тәтиләр. Әмма Шакирҗан җыеп барган тәтиләрне ул урламаган иде. Ни өчен абыйсы шундый ахмаклык күрсәткәндер инде? Нигә, син генә урлагансың, дип, аның якасыннан алгандыр? Галимҗан гаделсезлекне авыр кичерә иде. "Урлагансың" дип якасыннан алгач, абыйсының кул аркасына үткер тешләрен батырды. Шакирҗан исә, әллә нинди карт кәҗә тавышлары чыгарып, бөтен дөньяны яңгыратып кычкырды: +— Җитте, юньсез малай, әшәке җан, — дип, аягы белән тибеп җибәрде. +Нәкъ шул вакытта, алар якалашкан мәлдә, әтиләре килеп чыкты. Аларны аеру өчен әлеге матчадагы тал чыбыгы ярдәм итте. Икесенең дә арт якларына — йомшак җирләренә — чаж да чож җибәрмәсенме бу. Ә тегеләр: +— Әттә-тәтәт, әттә-тәт...— дип, елан чаккандай сызлаган җирләрен угаларга керештеләр. +Ата кеше исә гаепнең юан балтты кемдә икәнлекне тикшереп тормады. +— Белегез... акылсыз малайлар... тагын шулай кылана торган булсагыз... бу тал чыбыгы сезнең өчен күп чажлар әле, — дип, чыбыкны матчага янә кыстырып куйды. +Әтиләре чыгып киткәч, Шакирҗан, матчадагы чыбыкны алып, аны җан ачуы белән сындырып ташлады. Аның бу кыланышы "чыбык заманы" бетүне аңлата иде. Мәсьәләгә бу яктан караганда, әлбәттә, аның кыюлыгы бәяләп бетергесез. Тик әнә шул баһадирлык җәһәтендә куркаклык күрсә түе генә күңелсезрәк килеп чыкты. Әтисе әйләнеп кереп, ике арадагы низаг дулкынын басу өчен матчага караса, анда әлеге "шифа бирү таягы" юк иде инде. +— Кайда?.. Кем алган чыбыкны?.. — дип ярсыды ата кеше. Шуннан ул әле Шакирҗанга, әле Галимҗанга шелтәләп карады. — Син алдыңмы, Шакирҗан? +— Мин түгел лә инде... +— Синме, Галимҗан? +Атаның көр, имәнеч калын тавышыннан Шакирҗан дер калтырап тора иде. Ә Галимҗанда өркү-шүрләү чаткысы аз гына да сизелмәде. Киң маңгаен киереп, күзләрен тоздай итеп, аз гына елмайган хәлдә, әтисенә карап тик торды. +— Димәк, синең эш бу, Галимҗан?.. +— Әйе, мин сындырып ыргыттым чыбыкны... +Менә тагын бер галәмәт килеп чыкты. Кыюлык күрсәтә, курыкмый, янәсе. Шакирҗан өчен үтергеч гарьлек булды бу. Ни эшләп һич уйламый болай ялганлады соң әле ул? Ни күзе белән карар киләчәктә энесенең йөзенә? Аңа абый була белү шөһрәтен күрсәтергә кирәк ләбаса. Ярый әле, соң булса да тиз генә үзенең хатасын аңлап алды. +— Юк, юк, әткәй, ул түгел, мин сындырдым, — дип акланды. +Мондый җаваптан тәмам гаҗиз булган ата ни эшләргә дә белмәде. +— Кара инде син боларны... икесе дә "мин" дип танау киереп торалар... Бер-берсен яклашалар, алдашырга өйрәнәләр...— дип, җилкенеп тышка чыгып китте. Хәсәнә абыстай да аңа иярде — мулласын тынычландырырга кирәк иде. +Тышта якты иде әле. Офык һаман ахшамсафа гөле чәчәге кызыллыгын хәтерләтеп балкый. Абыстайның алсу йөзе дә шуларга охшабрак тора. Ул әле ике улын кызганудан, мулласының артык ярсып китү кайгысыннан да ут кебек яна. Хәсәнә абыстайга моңа чаклы да әллә ничә мәртәбә әйткән сүзләрне кабатларга туры килде: +— Мулла, тынычлан әле, болай гел генә кызып китүең һич кенә дә килешкән эш түгел, балаларны бу юл белән тәрбияләсәк, каты бәгырьле булып үсәрләр, аларның алдашуы да шуңа бәйләнгән; күрдең ич Шакирҗанны — коелды да төште балакай, чыбыкны сындыручы ул бит, куркуыннан гына әйтмәде башта... +Алар шактый озак сөйләште. Гыйрфан мулла бантка вакытта "Тавыкны йомырка өйрәтми", "Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска", "Хатын әйткәннең киресен эшлә" дип уйлаучанрак иде. Бүген исә, гәрчә остабикәсенең һәр сүзе күңел кылларын кытыклап-мытыклап алса да, урынсыз ирлек горурлыгыннан котылу җаен карады ул — хәләл җефетенең алтынга торырдай акыллы сүзләрен җитди тыңларга мәҗбүр булды. Чыннан да, бөтен авылга шәфкатьлелек-мөрәүвәтлелек нуры чәчеп яшәгән, һәркем тарафыннан макталып телгә алынган остабикәсенең йөрәк җылысына төренеп бирелгән шифалы сүзләренә нигә колак салмый, ни өчен игътибарсызлык күрсәтә соң әле ул? Алай дисәң, мәсьәләнең икенче ягы бар бит әле ул: "Ир — баш, хатын — муен",— диләр бит. Хакыйкать ки, ул баш имәндәй каты, калын муен өстендә утырырга тиеш. Бәс, шулай булмаса, кибәк тутыргандай җиңел баш белән, ай-һай, эш итәлмәссең, һәлак булырсың. Тик... менә бу муен, карап торуга гәрчә сыек-йомшак сыман тоелса да, артык катыланып бара түгелме? Дәхи дә... һич кенә дә муен булып кына калу чамасы юк, бантка үрмәләп маташа. Ул — баш, син муен булып калуың да мөмкин. Менә кайчан комга сеңгән су урынына юк була синең ирлек шөһрәтең. +— Менә шул, мулла, әйкәем, һаман бер үк сүзләрне кабатлыйм: матчада чыбык тотмыйк без, чыбык тәрбиясе алган балада ваемсызлык көчле була. Баланы садә итү өчен атаананың акыллы сүзе, шәхси өлге-үрнәге, башкаларга уңай йогынты ясый торган үз иҗтиһаты кирәк. Галимҗанны төшендә таң пәйгамбәре итеп күргәнсең. Галимҗанда сиңа охшап кире сыйфатлар да җитәрлек. Кире кешенең күңел кылы бик нечкә була. Ялгыш кагылдыңмы — өзелде китте дигән сүз... +Бәй, бәй, бу "муен" тәгаен "бантка" әйләнеп бара лабаса, түбәгә кунып, сандугач булып ук сайрарга тотынды: менә әкәмәт, менә ирлекнең һәлак булуы, менә терәкә дип уйлады мулла абзый. Шулай да яңадан йонын кабартып маташмады. Бер олыныкын, бер кеченекен тыңла, дигәне дә бар бит әле аның. Ир — келәт, хатын — йозак, дип тә әйтәләр. Ирлек гайрәтен, гаярьлекне, көч-куәтне акылың келәтенә җыя бару гына җитмидер, аның йозагы да булырга тиештер, күрәсең, дип уйлады да, кулын селтәп куйды ул. Кул селтәү галәмәтен аңлап бетерә алмады Хәсәнә абыстай. Ризалашу билгесеме, синең сүзләрең минем өчен тишекле бер тиен, дип әйтүеме? Чынында исә бу селтәнү, аныңча, ярар инде синеңчә булсын, бәхәстә хатын-кыз өстен булырга тырыша, киләчәк күрсәтер кемнең хак икәнлеген, дип әйтүе иде. +Бераздан өй эчендә барысы да үз җаенда иде инде. Нәгыймә әлеге ахшамсафа гөле чәчкәсенең өлгесен ала. Аны канвага җайлаштырып, йә сөлгегә, йә кулъяулыгына чигәчәк икән. Нәфисә, мөлаем карашлы күзләрен чекерәйтеп, аңа карап тора: их, тизрәк үссәм, апам кебек табигать матурлыгын мин дә сөлгегә, кулъяулыгына күчерер идем дип уйлыйдыр, бәлки. Габделхәким дүрт аяклап әле тегендә, әле монда җилдерә. Галимҗанга охшап тиз генә ике аяклап тәпиләргә бик ашыкмый, күрәсең. Шакирҗан кычкырып китап укый. Галимҗан, әрекмән колакларын торгызып, мөкиббән тыңлап утыра. Бала ачуы — искән җил, дип тә әйтәләр бит. Ни арада ачуланышалар, ни арада дуслашып та алалар. Билхак остабикәсе ихлас дөрес әйтә: ал арның вак-төяк ыгы-зыгысына, ык-мык килүләренә һәрвакыт чыбык белән кизәнү бөтенләй лөгатькә сыймый торган бер ахмаклыктыр. +— Ярар, әнкәсе, кая, булмаса, мин абдәстханәгә киттем, ястү намазы якынлаша икән ләбаса, ачу-кочуны онытыйк, намаз алдыннан килешми, — диде ул, бөтенләй йомшап, миһербанлы ир-ат кыяфәте күрсәтеп. +Ястү намазыннан соң, мулла абзыйны әлеге ахшамсафа гөле чәчкәсен күрсәтергә тагын да алып килде абыстай. +— Менә, муллакаем, әйкәем, карачы моның чәчкәсен, тфү, тфү, күз тимәсен, билҗөмлә ахшам кызыллыгы бит монда. Бөтен өй эче матурлыгы булып балкый бит бу, сөбханалла... +— Әйе, әйе, шулай икән шул, — дип килеште мулла абзый,— шулай икән шул, гөлләрең дә үзең кебек чибәр була синең, Хәсәнә, синең көләч йөзеңне хәтерләтеп балкый бит бу!.. +Тик... икенче көнне, ни гаҗәп, иртәнге намазга торганда, ахшамсафа гөле чәчәге коелган иде инде, һәй, гомерләр!.. Чәчәк гомере!.. Кеше гомере!.. +* * * +Таңнар атып тора, сабах җилләре исеп тора, гомер дигәнең үтеп тора. Болары инде аның кеше маңгаена язылган язмыш кебек табигый хәл. Аслан үзгәртә торган түгел. Тик менә шул маңгайга язылганны вакытында белеп булсын иде дә, укып булсын иде. Их, шуның буенча гына яшәр идең дә бит: юк икән, юк, һич син уйлаганча барып чыкмый бу фани дөньяда. Троицк шәһәрендә бабасына биргән вәгъдәсен дә үти алмады Гыйрфан. Мәктәп ачабыз, Хәсәнә белән икебез дә балалар укытабыз, дигән сүзләре язгы мәлдә бер көн явып икенче көн эрегән йомптак кар кебек кенә булып калды. Кем гаепле моңа? Аңламассың. Хәсәнә инде хәзер алты бала анасы. Җитмәсә, башы-аягы белән чумды дөнья мәшәкатенә. Балаларны укыту, ал арга дөрес тәрбия бирү, күзләрен ачу... — бөтенесе аның өстендә. Дөрес, бу юнәлештә Гыйрфан мулланың да өлеше шактый зур. Чыбык белән генә түгел, кулыннан килгәнчә балаларны аң даирәле итү өчен бөтен мөмкинлеген бирә. Шулай да ал арны укыту күбрәк ана җилкәсенә йөкләтелә. Чөнки ул — инде чын мәгънәсендә мөгаллимә. Мәктәп ачып, бөтен авыл баласы язмышын аңа тапшырганда, бик шәп булыр иде дә бит, әмма һич тә син фикер йөреткәнчә килеп чыкмый. Уфага барып, яңа төр мәктәп ачу турында сүз кузгаткач, үзенә бер-бер артлы сорау биреп карадылар. Кылыңны төрле яклап тарткалыйлар икән анда. Мантыйк , һәндәсә* 2 сарыф , нәхү, тарих, фәлсәфә...— тагын да әллә нинди фәннәр дөньясына алып кереп адаштырдылар аны. Тәҗвиттә 6 ул сынатмады. Тарихел-әнбиядә дә мах бирмәде. Ысулы тәгълим буенча да уй казанының буш түгел икәнлеген исбатлый алды. Ә менә мантыйк, һәндәсә, фәлсәфә буенча бирелгән сораулар аның ми күзәнәкләрендәге дулкыннарын бутап кына бетерде. Аңа, җайлап кына, ислахте гыйльмия турында сөйләп бирделәр. Фөнүне җәдидә кояшы балкыячак, имеш. +Шул арны уйлап, инде үзенең яңа шартларда аслан оста мөгаллим була алмаячагына төшенгәч, "мәктәп" сүзен күңеленнән сызып ташларга булды ул. Мәктәп мәдрәсә генә түгел, күрәсең. Анда — мәктәптә — бөтен дөньяны танып-белә торган фәннәр укытыла, янәсе. Хуп, мәйле булсын, Ходай бирсен! +...Шакирҗан өченче ел укый инде бу яңа мәктәптә. Үзе, остабикәсе укытучы булмаса да, мәктәпне ачарга бөтен көчен куйды ул. Акчалата ярдәм дә итте хәтта. Сәет исемле бер егетне китерделәр. Болай карап торыр күзгә бик иҗтиһадлы, булдыклы, белемле егеткә охшаган. "Мәктәп" дип түгел, "учительская школа" дип атады әле ул аны. Димәк ки, урысча укыту була. Әмма теләсә ни булсын. Әнә гаярь егетләр әллә кайларга — Төркиягә, Бохарага — барып әһле гыйлем булып кайта. Алар инде адәм арасында йолдыз булып балкырдай әһелләр. Булмады инде үзеннән. Булмады. Бөтен өмет — балаларында. Бигрәк тә Галимҗанында. +"Школа" дигәне дә аның бик тә абруйсыз бер өй эче генә бит әле. Өч еллык ул. Өч сыйныф кына. Анда хәлле кеше балалары гына укый. Әлеге ызба эчендә мыжгылдап торган балалар йөрми монда. Кайсысының киеме юк, бәгъзе берсенең уку ике ятып бер төшенә дә керми. Аның өчен җил мәгъриптән исте ни дә, мәшрикътан исте ни. +Галимҗан бу "школага" әйткәндәй, шактый чарланып, игәүләнеп, шомарып барды. Әтисе Нурмөхәммәт әйтте бервакыт Гыйрфанга: +— Бу малаең — Галимҗаның — бик башлы булмакчы, Гыйрфан улым, сакла син аны, киләчәктә мәгариф яулар гайрәте сизелеп тора, — диде. +Шуны уйлап, кулыннан килгәнчә, Галимҗанны мәгълүмат-мәгариф диңгезендә өч-дүрт яшьтә үк йөздерә башлады ул. Әлбәттә, барлык ата кебек Әбҗәдне башына сеңдерергә кереште: "Әбҗәд, һәүвәз, хоттый, кәләмән, сәгъфәс, коришәт, сәхоз, зазог..." Бу сүзләрнең мәгънәсен Гыйрфан мулла үзе дә аңлап бетерми иде. Бәләкәй чакта, әтисе Нурмөхәммәт ишан өйрәткәндә, шул арны ятлап тәмам мие череде. Ләкин тиз генә ала алмый иза чикте ул. Кич ятлаган иртәнгә онытыла да куя. Бер сүздә ялгыштыңмы, ата кешенең күзе әлеге матчадагы тал чыбыгын эзли башлый. Әмма менә бу Таш маңгай — дүртенче баласы Галимҗан — бер әйтүдә су эчкән кебек йота да куя. Икенче көнне сорасаң — сандугач урынына сайрый да бирә. Менә кемнең ми казаны яхпты эшли, менә кемдә зиһен, менә кемдә хәтер... Шуңа күрә башка балалары арасында газиз бер пәйгамбәргә әйләнде дә куйды ул, асыл сыйфатка әверелде. Әлбәттә, аның белән күбрәк әнисе шөгыльләнде. Чын мәгънәсендә бөек мөгаллимә була алды. Әкият дөньясына алып кереп китү, төрле риваятьләр сөйләү, җыр-моң диңгезендә йөздерү... — берсе дә калмый. Укытучы кулына башлы, зиһенле, көчле укучы буларак барды ул. +Укытучы өч сыйныф балаларын да шул бер бүлмәгә утырта. Әлбәттә, монда "парта" дигән төшенчә әле аслан юк. Әлеге дә баягы шул мәдрәсәдәгечә идәндә аяк бөкләп утыралар. Галимҗан беренче сыйныфка барганда, Шакирҗан өченчедә иде инде. Укытучы һәр сыйныф өчен махсус эш бирә. Беренче сыйныф укуны "а" аваз-хәрефеннән башлый. Икенче сыйныф иҗекләрне куптып укырга өйрәнә. Бәгъзе берсе йөгерек укуны да үзләштереп ала. Өченче сыйныф грамматикага төшә: сарыф (морфология), нәхү (синтаксис) өйрәнә. +Бөл арның бөтенесе дә Галимҗан өчен бик кызыклы, әһәмиятле, күңелле иде. Ләкин бервакыт ул тәртип боза башлады. Мөгаллим хәтта моны ата-анасына җиткерүне мәгъкуль күрде. +Озын гына буйлы, ачык йөзле, мөлаем карашлы, егерме биш яшьләр чамасындагы бу мөгаллим авыл халкы арасында абруй казанып өлгергән иде инде. Моны Гыйрфан мулла да, Хәсәнә абыстай да яхшы белә. Шуңа күрә аны яхшы, якты йөз, күтәренке күңел, ачык чырай белән каршы алдылар. Тик Галимҗанның тәртибе бик шәптән түгел икәнлек әйтелгәч кенә, ата-ананың йөзен шундук кара сөрем каплады . +— Ни эшләгән соң ул, нигә алай тәртип боза икән? — дип сорады Хәсәнә абыстай. +Сүзгә Гыйрфан мулла да кушылды: +— Әйе, безнең бик беләсебез килә... Аның бит укуга дәрте гаҗәп зур... Шулай булгач, ни эшләп дәрес вакытында сөйләшеп утыра икән ул, ә?.. +— Ул башкаларга комачаулый... йә көлеп җибәрә, йә аларны мыскыл итә... — дип зарланды мөгаллим. +— Ярар, килүең өчен рәхмәт, үзебез сөйләшербез, моннан ары алай тәртип бозмас ул, — дип, улын тәртә арасына кертергә сүз биреп калды ата кеше. +Ә инде ныклап тикшереп карасалар, гаеп һич тә Галимҗанда гына түгел икән. Дөрес, аның уй-фикерендә мөгаллимне хөрмәт итмәү хис-тойгысы юк түгел түгеллеккә, чөнки мөгаллим Сәет, мәдрәсә хәлфәсе кебек, даими рәвештә тал чыбыгы чыжылдатып тора икән. Тыңламаганнарга, "кибәк башларга" тамызып алырга да күп сорамый, имеш. Галимҗанга да кизәнгән беркөн. Шулай да сугарга батырчылыгы җитмәгән. Текә маңгаен киереп торуыннан, утлы күз карашыннан курыккандыр, бәлки. Абруйлы-низамлы ата-анасы барлыкны да искә алгандыр. +Галимҗан үзләренә — беренче сыйныфка тиешле дәресне бик тиз үзләштереп ала икән. Урыс алфавитын бер көн эчендә ятлаган да бетергән. Ә инде сыйныфташлары, мышмыш килеп, еш-еш борын тартып, корчаңгы алаша урынына кашынып утыралар, имеш. Галимҗан кебек сәләтле "шәкерт", кирәген җәһәт алып өлгергәч, дәрестә башкача һич тә тын гына утыра алмый. Ул тынгысызлана, борчыла, иҗтиһадлыкны киметә башлый. Галимҗанга бит әтисе дә, әнисе дә, инде өченче сыйныфта укыган абыйсы да ярдәм итә. Ул инде тиз арада икенче, өченче сыйныфныкын да үзләштереп алды. Гәрчә өч ел буе иза чиксә дә, куптып укый белмәгән мәмәй авызлар да бар әле. Укый башласа, бәгъзе берсенең борын очыннан тир ага, мөгаллим таягыннан куркыптыр инде, тавык урлаган кеше кыяфәтендә, дер-дер калтыранырга тотына. Мондый чакта Галимҗанның көлеп җибәрә торган гадәте дә бар. Дөрес, ул мыскыл да итми, үзен шөһрәт өчен көрәшүче итеп тә күрсәтми, белдекле булып кыланырга да теләми. Мөгаллимгә олылаудан бантка берние дә юк. Ә инде аның чыбык чыжлатуын Галимҗан да, Шакирҗан да аслан килештерми. Чөнки алар матчасыннан "тәрбиянең" бу "коралы" мәңгелеккә алып ташланды ич инде. +Гыйрфан мулла үзе дә авызы белән йолдыз чүпләп йөрүчеләр чирүеннән түгел лә инде. Вакытына күрә шактый абруйлы шәһәр мәдрәсәсендә мөдәррис вазифасын башкарды. Яман сабак бирмәде. Остабикәсендә мөгаллимәлек шөһрәте күренеп үк тора. Яңача мәктәп ачып, аны мөгаллимә ясый алмавына үкенеп бетә алмый Гыйрфан мулла. Ярый, монысы шулай булсын ди. Үткән эшкә салават. Җилне кирегә истереп, суны үргә агызып булмый. Ә менә мөгаллимне вакытында урынына җаилап-маилап утырту кирәкле вә әһәмиятле шәйдер. +— Сәет туган, мин дә мөгаллимлек кылган кеше, уку-укыту эшләренең авыр, четерекле, кытыршы якларын белмим түгел, әмма ки җәбер белән алдыру бик кыен. Дәхи дә шулай булгач, һәр баланың үз имкямен искә алу мәслихәт булыр. Галимҗан инде бик күп нәрсәгә кадир кеше. Аны без дә канат астына алыйк. Сез дә дәресләрне өсте-өстенә биреп торыгыз. Кем әйтмешли, зур карапка зур диңгез кирәк. Сай елгада йөздерсәк, аның комга төртелеп харап булуы бар. Иштә, аны тирән йөздерү дөрес булыр. Мин аны һич тә амиранә әйтмим. Бала язмышын килешеп, мәслихәтләшеп хәл итү лаземдер. Ә инде чыбык чыжлату мәсьәләсенә килгәндә... +Соңгы фикеренә йомгак ясый алмады мулла абзый. Аны мөгаллим дәвам итте: +— Сезнең матчадагы чыбык та чыжылдарга гына тора бит?.. +Гыйрфан мулла елмаеп куйды: +— Әйе, елан белән бер иде. Әмма ул еланның башы өзелде инде. Хәсәнә абыстаңны беләсез: өй эчендә дә, кешеләр күңелендә дә агулы елан булуны яратмый. Ул минем эчтәге елан агуын да шифалы сүзләре белән юк итеп бетереп бара шикелле. +— Күңелегездә елан булуга ышанмыйм, мулла абзый, халык сезне нык хөрмәт итә, миңа да файдагыз күп тиде. Абыстай да, сез дә чын мәгънәсендә халык укытучысы... +Гыйрфан мулла күз буярга тырышуны яратмый иде: +— Куй, мактама, килешми, ә елан дигәне һәрберебездә бар ул: берәүдә — күбрәк, икенчедә — азрак; ал арны, Хәсәнә әйткәнчә, чыбыклап түгел, акыл белән бетерергә кирәктер. Моны соңгы вакытта әти карт та аңлаган иде шикелле. Ләкин канга сеңгәнне тиз генә юып ташлап булмый. Минем канны да озак кайнатты ул агулы елан. Инде котылдым бугай. Шуны сиңа да киңәш итәм. Шәт, аңларсыз дип уйлыйм. Безгә фидаилек җитеп бетми. +Мондый ихлас, чын күңелдән, маңгайны маңгайга куептып сөйләшү, фикер алышу, бәхәсләшү еш була башлады, Сәет Илһамовка Гыйрфан мулланың үз-үзен хөкем итүе өптый иде. Аныңча, үзеңне-үзең аңлау, танып-белү, гәрчә алар әллә ни күп булмаса да, кара ягыңны күрү дәрәҗәсенә күтәрелү — аңлы кешеләр эше. Халык күңелендәге мондый асыл сыйфатларны ул үзенчә гыйлем билфигыль дип атады. Халыкның: "Кеше күңеле — тирән дәрья", — дигәненә ихлас ышанды. +Өченче бүлек +Хуш авылым, хуш инде!.. +Сабах җиле исеп тора илләр буйлап, +Исә төрле язмыш белән уйнап-уйнап; +Син яшәмә, +язмышлардан узмыш юк, дип, +Чын яшәүнең мәгънәсе дә +узмышта бит. +Бала озатканда уйланулар +Җәй белән Көзнең кул кысышып, бил алышып аерылышыр вакыты җитте. Әйтте Жәй: "И Көз! Китәм инде. Хуш инде! Начар якларым булса — бигайбә". "Күз өчен Җәй яхпты, авыз өчен Көз яхшы", — диләр. +"Мин болыннарны аллы-гөлле, яшелле-зәңгәрле, алсу-кызыл чәчәкләр белән күмдем. Дөнья йөзен мең төрле матурлык белән бизәдем. Бу гүзәллекне бөтен гавам халкы мөкиббанә хәйран калып, вакыт-вакыт хыялый хис-тойгыларга бирелеп, галибанә илаһи сихерләнеп күзәтте. Бу бизәк, зиннәт җиһан-җәннәтне сөеп карый торган мең-миллионнарның нурлы күз төпләренә сарылып, йөрәкләренә арзу шифа булып ятты. Ходай Тәгалә бүләк иткән ошбу кырларда күпертеп-күпертеп иген-нигъмәтләр үстердем. Кабул кылып ал инде, Көз агам! Әмма минем җитди васыятем дә бар: "Аллаһы Тәгаләдән чын-чыннан оялыгыз, чөнки ул сезнең алдыгызга ризыкны ничек бүлсә, әхлакны да нәкъ шулай ук күңелләрегезгә бүлгәләп салган. Мөхәммәд пәйгамбәрнең үгетнәсихәтләрен дә искә алыгыз: мираска калдырган малны бүлешкәндә, бер-берегезне рәнҗетмәү, адәмнәргә карата инсафлы булу, дошман белән сугышканда куркаклык күрсәтмәү, табышны үзара бүлешмәс борын аңа кул тыкмау, залимнәрдән изелгәннәрнең-кыерсытылганнарның хакын алу; көчләүчедән көчсезнең хакын яулау. Васыятем белән мирасым аерылгысыз. Васыятем мирасымны дөрес файдалану өчен истинтаҗ"1. +Моңа каршы җавабында әйтте Көз: "И матур Җәй! Ямьле Җәй! Нурлы Җәй! Тыныч күңелең белән кит. Син быел инсаният алдында мәрхәмәтле иҗтиһадлы булдың. Җилләрең вакытында исеп, яңгырларың вакытында яуды. Күпер теп үстергән игеннәрең, иншаллаһ, бураларга кыйммәтле алтын-гәүһәр булып агыла. "Бәләкәй генә бөкре — бөтен кырны бетерде", — дигәнне онытма. Бәләкәй генә бөкреләр — кыр ураклары — чормалардан алынып, үткерләп-игәүләп куелды. "Күз өчен Җәй яхшы, авыз өчен Көз яхшы", — дигәнеңне мөкиббән аңлыйбыз. Әмма: "Аяк тәпелдәмәсә, авыз чәпелдәми",— дигәнне дә онытма, Җәй! Кыш буе авызларны чәпелдәтү өчен, Көз абзаң билен биштән буып куйды". +Әлбәттә, җәй — җәйгә, көз — көзгә, кыш — кышка, яз — язга бер тамчы су дәрәҗәсендә охшамый. Кешеләр дә шулай. Бармаклар да тигез түгел. +Бу җәй Гыйрфан мулла гаиләсе өчен, арттырып әйтсәк, җәйрәп яткан яшел болын төсле булгандыр. Яшеллек — яшьлек төсе. Җәйне көзнең яшьлеге дип исәпләсәк, көзнең яшьлеге сау-сәламәт, ап-ару, җегәрле-гайрәтле булды. Эшнең каты икәнлегендә шик-шөһбә юк. 70 — 80 дисәтинә җиргә чәч. Бодаен, тарысын, арпасын, арышын... яшь баланы иркәләгәндәй, сөеп-назлап үстер. Көзен җыеп ал. "Елга бозлары нинди көндә киткән булса, игенне шул көнгә туры китереп чәч", — дип, табигать серләренә зур колакларын сала белгән Гыйрфан мулла яз көне үк сөйләнеп йөрде. Вакыт-вакыт хәтта тын алмый күзәтте яз балкышы галәмәтләрен. Шул Табигать-Алла кушканча, эшләргә тырышты. Аннан соң бөтенесен җәй ихтыярына тапшырды. "Җәйнең җәймәсе киң, ләкин дә җәелеп утырмауны бел", — дип кисәтте һәрвакыт. +Атасының кырыс табигатенә, гаделлегенә, эш сөючәнлегенә гадәтләнгән балалар аның һәр сүзен иман шарты чамалы кабул итәргә гадәтләнеп киттеләр: "Ата әйтә — хак әйтә"; "Ата сүзе — иман"; "Ата йөзе — ил йөзе"... +Үткән ел коен яңгырлар булып, игеннәр җиргә бөркеп чересәләр, быел, киресенчә, халыкның миен кайнатырдай эссе кояш нурлары хөкем сөрде. Бер куркыныч: алай-болай көтелмәгән яңгыр башланганчы, булган кадәресен җыеп, келәт авызына салу. Аннан соң инде ул халык авызына юлны үзе табар. +Бу максатка да ирешелде шикелле. Каты куллы Гыйрфан мулла яз, җәй, көз айларында гаилә бөртекләрен уптым илаһи җигә белде. Кызганмады. Аямады, һәрберсен кәҗә мае чыгар дәрәҗәдә эшләтте. Бәй, шунсыз булмый. Ни пычагыма: "Хәят — тереклек", — дип әйтәләр. Бәс, шулай булгач, хәятта ирәеп, җиң салындырып, авызыңнан ала карга очырып, тереклек хакында уйламый яшәп буламы? Булмый. Мең кат булмый. Ихлас. +Бөл арның җәмгысы Гыйрфан мулла гаиләсе өчен җәй кыздырган, көз сүрәнләнгән кояштай мәгълүм. Әйе, әле көннәр сүрәнләнә бара: артта — көләч җәй, алда — моңсу көз. +Менә шушы моңсу көздә Галимҗан, әтисе җиккән арбага Шакирҗан агасы белән парлап утырып, Ырынбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсенә укырга китәргә тиеш. Моңа кадәр алар Солтанмораттан биш-алты чакрым ераклыкта булган Кешәнкедәге Гарифулла мәдрәсәсендә дә укыдылар. Димәк ки, берүк вакытта ата-ана биргән ихлас, нигезле, җирле мәгълүмат, авылдагы "Русская школа" тәгълиматы. Кешәнке мәдрәсәсендә алган белем таянычы бар. +Мәдрәсәләрдә уку язын умырзая кар астыннан баш төрткән мәлдә тәмамлана. Гәрчә әле ул җиде-сигез яшьлек кенә шәкерт булса да, буыннары шыгырдык арба шикелле кәкшәкләп торса да, әйтәләр аңа: бар, оланкай, бу кырыс тормыш телән генә китап бите ялауны хуп күрми, билеңне бөк, тезеңне чүк, сабан сөр, тырма тырма, иген ик һәм дә ки шуңа охшаш мең төрле эш башкар — крестьян баласы җир йомарлагы булып үсәргә, игәлергә, чарланырга тиеш. Мәдрәсәләрдә уку иген бөртекләре бураларга шыбырдашып тулып, әлеге бәләкәй генә бөкре чормага янә менеп кунаклап, беренче күбәләк карлар канат җәйгән мәлдә генә башлана. Бу катгый канун Гыйрфан мулла гаиләсе өчен дә ят түгел. Кыр эшләре бетеп, авыл халкы күкрәк киереп иркен тын алып куйгач, Гыйрфан мулла Ырынбурга сәфәр чыгачак. Шулай да кыш килүен хәбәр итүче уйнак карлар күренүне көтмәскә булды. Алдан килгән урын өчен, арттан килгән тамак өчен, дигәнне искә алып, ике баланы яхшылап урнаштыру нияте белән, иртәрәк кузгалырга булды. +— Атасы, балалар кыр эшендә бик йончыды, нигә ул кадәр ашыгасың әле, һич югы, атна-ун көн хәл алсыннар иде: бөл ай коры тотуыңны аслан мәслихәт күрмим, — дип карады балалары язмышы өчен һәрдаим борчылып яшәгән ана. +Гыйрфан мулланың үзенең дә сәфәргә әле менә бүген генә аягы тартмый иде. Сәбәпсез сәнәк тә урыныннан алынмый дигәндәй, аяк карышуның берничә сәбәбе бар. Кичә капка башына кунып, койрыгын өй ягына куеп, өч мәртәбә шыгырдады бер юньсез саескан. Бу инде — афәт килүне хәбәр итү. Юлдамы? Менә хәзерме? Анысы гына очып киткән иде — бер карга килеп кунды. Монысының: "Кар-каркар, — дип каркылдавы, — юлың тар-тар-тар, курыкмасаң, барбар-бар", — дигәндәй тоелды. Ул бит әле, ләгънәт, тиз генә очып китәргә чамаламый, синең икеләнүеңне белеп ирештергәндәй, каһкаһә мыскыл иткәндәй, борынын сузып, һаман каркылдавын белә. Аптырагач, җирдә яткан бер бәләкәй ташны алып томырырга мәҗбүр булды. Үзе тирә-якка караштырып алды: карга, саескан белән низаглашып йөрүен күрмиләрме, янәсе — мулла кешегә аслан килешми ич мондый шөгыль. Ярый, бу көрәшнең авызы шул таш белән капланды шикелле. Ихатада үзенең өстенлеген сизеп, эре генә атлап китсә, койма башына бер чыпчык килеп кунды. Канатларын кагып, чырылдарга керешмәсенме монысы тагы: "Чепчеп-чеп, чек-чек-чек, — дигәне гүя,— чык-чык",— дигәнне аңлата. Саескан, карга, чыпчык кебек кошлар "лыгырдавын" тыңлап йөрүенә үзе дә аптырады Гыйрфан мулла. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар ла: ал арның җаны бик сизгер бит, шайтан алгыры. Ә инде күктә торналар тезмәсе: "Торыйк-торыйк-торыйк", — дигән аһәң калдырып киткәч, вактөяк кошлар тавышы бөтенләй онытылды да куйды. Ал арның моңлы тавышы да җәй белән көз хушлашуын хәтергә төшерде. Еракка-еракка, җылы якларга сәфәр чыктылар. Уйландыра, хисләндерә, әллә кайларга чакыра торган бу моң Гыйрфан мулланы да юлга өндәгәндәй тоелды. +Аяк тартмауның икенче бер сәбәбе — остабикәсенең сабырланырга кушуы. Вакыт-вакыт аның да зиһене кошлар сизгерлеген сиздереп куя лабаса. Шулай да мәсьәләнең янә бер җитди ягы бар. Мәдрәсәдә берничә ел ми кайнаткан шәкерт-мәкертнең бәгъзе берләре җәен төрле тарафка акча эшләргә тарала. Алар көзен уку башлануга гына кайта. Чөнки аның ышанычлы урыны бар. Ә инде беренче сыйныфка барганнар бу бәхеттән мәхрүм әле. Бусы — бер булсын, ди. Икенчесе — сәбәпнең иң берәгәйлесе шул: мәдрәсәгә әле сине иң әүвәл кылычтан үткер, кылдан нечкә сират күпере аша үткәрәләр. Имтихан дигән нәмәстәкәе дә бар. Йөзеңә, төсеңә, буй-сыныңа, барлык сыйфатыңа игътибар ителә. Сәләт тә, сәламәтлек тә кирәк. +Гыйрфан мулла мөдәррис буларак Троицк мәдрәсәсендә беренче сыйныфка шәкертләр кабул иткәндә харап кыйлана иде бит. "Буш тубал" белән килгәннәрне җене сөйми иде аның. Барысын да нечкә иләктән иләргә яратты ул. Булмастай хәлсез хәчтерүшне үткәрмәскә тырышты. Үтмәгәннәр — бантка мәдрәсәгә китә. +Шакирҗан белән Галимҗанның башында җил уйнамый. Бу хакта уйласа, аның күңеле — күктә. Гыйлем мәсьәләсендә алар арасында мөнәсәбәт юк түгел. Галимҗан өстенрәк тә. Кешәнке мәдрәсәсендә дә кояш булып балкыды. Солтанморат шкулында да йолдыз булып елтырады. Мөгаллим Сәет Пуш... Пуш... кем соң әле?.. Әйе... Пушкин язган китап бүләк итте. Җитмәсә... әйткән... Пунткин, дигән, унтугызынчы гасырда, дигән, урыс дөньясында пәйгамбәр булды, дигән, син бик башлы, Галимҗан, егерменче гасырда татар пәйгамбәре бул, дигән. +Сәет мөгаллим үзе дә башкалардан үзгә бәндәләргә, гыйлем-мәгърифәткә гашыйк зат икән ләбаса. Аңлаган бит Галимҗанның акыл казанында нинди алтын ятканлыкны. Гыйрфан мулланың үзенә дә җиткерде ул бу изге хәбәрне. Галимҗанны, диде, Ырынбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсенә җибәрергә кирәк, диде, анда хәзер яңача укытылачак, диде, тик, диде, урысчасын ташламасын, диде. +Моның шулай тиешлеге Гыйрфан мулланың үзенә дә мәгълүм хәзер. Галимҗанның кара болыт эченнән якты кояш булып балкып чыгару өчен бер пот тоз ашагандыр инде. Иллә дә мәгәр кояш та һәрдаим балкып кына тормый бит әле ул. Болыт аның йөзен кешеләрдән яшерергә генә тора. Галимҗанның сәламәтлеге шәптән түгел, Троицкида, алтын базыннан чүп эзләгәндәй, үзе теләсә кемнең вөҗүденнән энә очы зурлыгы шик капшап караган кебек, "Хөсәения"дә дә шулай миһербансыз кылансалар, пәйгамбәр буласы балаң үтмәсә, егыл да үл. +Шулар хакында әйтте ул остабикәсенә. Иртәрәк баруның сәбәпләрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде дә: +— Син инде, остабикәм, ал арны язын ашлык чәчтергәнгә, тырма тырматканга, җәен утау утатканга, көзен иген урдырганга, сабан сөрдергәнгә мине битәрләмә; максатым анык вә ачык: аларның бөтенлеге өчен кара сакалыма кырауның иртәрәк төшкәнен беләсең; бернинди атна-ун көн юк, әзерлән, иртәгә юлга чыгабыз, вәссәлам. Ходай язмаган эш булмас. Язмышларын бер Аллага тапшырдык. Канаты җиткән кошны ояда озак тотып булмый. Ул инде очып китәргә тиеш. Иншаллаһ, яман очмаслар!.. +— Әйе, анысы да дөрес, юлларына ак җәймә инде, бәхет орлыклары уңдырышлы булсын балакайларымның, — дип, дога кылып куйды абыстай. Шулай да аның эче тулы ут иде. "И Ходаем, сәламәтлегенең йомшаклыгына карап, Галимҗанны анда кабул итмәсәләр, бу кайгыларны ничек күтәрә алыр икән ул? Чынлыкта Галимҗанның чирләшкә булуында ул үзе гаепле бит. Нигә җибәрде ул аны теге вакытта җиләккә? Бер ялгыш адым харап итә шул адәм баласын. Бер ялгыш адым. И Раббым!.. Киләчәк бәлаләрдән үзең сакла инде. Юлларына фәрештәләр ак җәймә җәйсен, чәчкәләр сипсен!.. Ходай үзләрен шайтан күзеннән сакласын... +Шундый уйларны кичерә-кичерә, сәяхәтчеләргә ак юл тели-тели, ал арны тәмле-татлы йокыдан бүлмәскә тырышып, төне буе юлга ризык-нигъмәт әзерләде абыстай: сумса, бәлеш пешерде, ит кыздырды — таңны тамчы да черем итми каршылады... +II +Алсу таң атты. Мич алдында төне буе мәш килүдән алсулантан Хәсәнә абыстайның да йөзе птупты таң балкышы төсле иде. Никадәр генә арыган-алҗыган булмасын, тәһарәт алып, мулласы белән бергә иртәнге намазны укып алды ул. Үзләренә, халыкка, бөтен инсанияткә, дөнья йөзенә, хәяти яшәешкә бәхет-сәгадәт, иминлек, җан тынычлыгы теләп, дога кылдылар. Балалар да аякка басты. Аптапэчеп алгач, ата кеше ат җигәргә чыгып китте. Оһ, каһәр төшкере, оһ, гөнаһ шомлыгы, күтәрмәдән төшсә, аны әллә кемнең кара песие каршы алды. Кем песие бу? Нигә кергән? Ни кирәк аңа? Әх, юньсез нәмәстәкәй, әх, йөзе кара!.. Бак син аңа, күзләрен тоздай итеп карап тора. Имансыз... Перрәс... Ул әле кугач та китми тора. Чыбык алгач кына сыпырды. Әллә кая кереп посты, ләгънәт!.. +Кара песи юлга ак җәймә түгел, кара җәймә җәюче иде. Күңеленә янә шом төште мулла абзыйның. Яшәештә була торган ак-кара көрәше ак песи белән кара песигә дә бәйләнгәнме? һм, җиңәрсең Гыйрфан мулланы. Якалашып кара син аның белән. Ул — мөмтаз зат. Әллә нинди ырым-мырымнардан мең кәррә өстен тора. +Шулай уйланып йөргәндә, ишегалдында җигелүне көтеп сәфәргә ашкынып торган арбаны, юлда сынатмассыңмы дип булса кирәк, янә бер караштырып-тикшереп алганда, бик җитди, әмма куркыныч кыяфәттә Хәсәнә абыстай килеп чыкты. Аның йөзендәге таң алсулыгы сүнгән иде инде. Ул йөздә хәзер — курку катыш кайгы сөреме. Ниндидер күңелсез хәл булганлыкны ахмак та аңларлык. +— Мулла, атыңны җикми тор әле... +— Ни булды тагы да? Нигә күгәреп каттың? +— Галимҗан коса да коса... Бантын тоткан идем... ут кебек яна... +— Ә нигә уянгач та әйтмәгән чирләгәнен? +— Ул бит авыруны кешегә сиздермәскә тырыша... +* * * +Галимҗан өч көн ут эчендә ятты. Аннан, аякка басып, акрын-акрын йөри башлады. Атна дигәндә инде, шактый сихәтләнүен сиздерде. Шулай да юлга чыгарга кабаланмадылар. +— Ашыккан — ашка пешкән, сабыр иткән — морадына җиткән, дигәнне беләсең бит инде, атасы, бер дә ул кадәре ут йотып йөремә әле, берәүнең бәхет арбасына икенче утыра алмый, ал арга тиешле урынны бер Ходай үзе тәгаенләп куйган инде ул, — дип юатты Хәсәнә абыстай мулласын. — Тагы да бераз хәл җыйсын инде Галимҗан. +Хәсәнә абыстай юлга чыгарга дип ялкынланган ата кешенең йөрәк утын басып тору уе белән, үзен даими рәвештә сабыр итеп күрсәтергә тырышты. Әмма үзенең күңел уты бер дә аныкыннан ким түгел иде. Инде җәй аеның соңгы җилләре көзгә ашыккан мәл булса да, көннәр һаман җылы тора әле. Кыр эшләре тәмамланган көнне, шул шатлыктан булса кирәк, Шакирҗан белән Галимҗан су коенырга китте. Әйтте ана Шакирҗанга: +— Галимҗанның йомшаклыгын беләсең, су суык булса, артык озак кермәгез берүк, — диде. +Көне буе тирләп янган тән су салкынлыгын башта әллә ни тоймады. Алар балыктай йөзеп тә киттеләр, кат-кат чумдылар да, су чәчрәтешеп тә уйнадылар. Ә бервакыт Шакирҗан Галимҗанның иреннәре күм-күк булганны, бөтен тәне калтырана башлаганны күрде. +— Әйдә, чыгыйк инде, Галимҗан, сиңа салкын тиюе бар, — дигән сүзләренең энесенә кире тәэсир иткәнлеген сизми дә калды ул. +Бу сүзләрне Галимҗан түбәнсетү дип уйлады. Бөл ай да "чирле чәүкә" дигән даны бар. "Салкын тиюе бар" дигән сүзләрне шуның өчен әйткәнлекне әллә ул аңламыймы? Инде килеп бертуган агасы кимсетәме? Юк, ул беркем тарафыннан да үзен кыерсытырга беркайчан да юл куймас. Үзенең шактый эре бәрәңге икәнлеген чамалый ул. Агасына үч итеп, әле балыктай йөзеп китте, әле чумып ләззәтләнергә кереште, су чәчрәтеп уйнарга тотынды. Шуны сөйләп биргәч: +— Сүзне һәркемнең табигатенә карап сөйләргә кирәк, Шакирҗан улым, Галимҗанның холкы корырак; күңел — пыяла, дөрес чиртмәсәң — уала, диләр бит, ул нахакны бик авыр кичерә; аң бул, юкка рәнҗетеп ташлама тагы, аны Ырынбурга сиңа ышанып җибәрәбез... — диде әнисе. +— Аны күп вакыт тыңлатуы кыен, әнкәй, ул бит чыгымчы ат белән бер. +— Кадерен белүеңне сиздерсәң, чыгымчы ат та карышмый, балам. Нык күз-колак бул. Ул унике яшьтә генә бит әле. Шуны уйлап, икегезне бергә җибәрергә булдык. Кешедән кактырма-суктырма. Моны колагыңа киртеп куй. +Шакирҗан шаяртуга күчте: +— Киртек колак белән ничек укырмын, әнкәй? +Хәсәнә абыстай да елмаеп куйды: +— И Ходаем, атасына охшап, монысы да шаяртырга гына тора тагы. +III +Галимҗан, сәламәтләнеп алгач, ерак сәфәргә чыкканчы, үз авылы табигате дөньясында сәяхәт кылып алырга булды. Мең мәртәбә көмеш суын эчеп ләззәтләнгән зәңгәр чишмә буйлары, ерактан караганда ук бөтен гүзәллекне үзенә җыйган диңгезне хәтерләтеп торган Кондызлы күл, мәңге сөеп карап туймаслык Исәнбикә болыны, Түрсә гөленең Авыргазы елгасына килеп кушылган урыны... — барысын, һәммәсен янә бер кат күрәсе, аларга һәрвакыттагыча күз алмаларың талганчы карап торасы, зәңгәр күк йөзендә җәйге төсен сизелер-сизелмәс кенә үзгәртеп йөзгән кояшның җылы, бәлләвер нурларында көннәр буе иркәләнәсе, хозурланасы, үзе дә аңлап бетермәгән илаһи бер хис-тойгылык белән ләззәтләнәсе килә иде аның. Дөньяның җәннәте-оҗмахы булып тоелган бу табигать гүзәллегендә хәзер Шакирҗан абыйсы белән йөзәсе килми иде инде аның. Чөнки алда әле аның белән бергә булачак саналмаган көннәр, атналар, айлар, еллар бар. Бергәләп менәсе таулар, йөзәсе сулар, укыячак китаплар — бихисап. Шуңа күрә ул бу көннәрдә әбиләр чуагы матурлыгын һаман җуймаган табигать кочагында Мохтар белән бергә булырга тырышты. Мохтар — аннан ике яшькә генә зур туганнан туган абыйсы. Күрше булып яшиләр. Әмма Галимҗан аңа беркайчан да "абый" дигән сүзне әйтмәде. Ике яшь арасы аларның берсен зур, икенчесен кече итеп күрсәтмәде. Мохтар холкы белән Шакирҗанга тартымрак иде. Әгәр Галимҗан белән уен вакытында аз-маз чәкәләшеп алсалар, ул да озакка бармады, ачу төеннәре, кем әйтмешли, чыпчык канат кагып алган арада чишелде. Иң әүвәл колакларны ярырдай итеп каты сызгырырга Мохтар өйрәнде. Бу һөнәрне чын әһелләрчә үзләштерү Галимҗанга да әллә ни авырга туры килмәде. Тора-бара ул хәтта Мохтарныкына караганда да ачырак сызгыра башлады. Уенга бер-берсен сызгырып чакыра торган булып киттеләр. Ә инде парлап сызгыра башласалар, арттырыбрак әйтсәк, әллә ничә чүл бүресе чыелдаган тавышлар ишетелә. Мондый чакта олылар аларны битәрләп-гаепләп тә ала. +Бөтенесе дә вакытлыча гына. Балалык шуклыгы, шаянлык, гамьсез үткән еллар сагынып сөйләргә генә кала. Ырынбурдагы тирә-якта дан тоткан "Хөсәения" мәдрәсәсенә барачак Галимҗанга хәзер унике яшь. Ул инде үзен балалык бакчасыннан чыгып, яшьлекнең яшел бакчасына аяк баскан зат итеп тоя. +Беркөнне Галимҗан кендек әбисе Хәмдия абыстай янына бармакчы булды. Аны ул икенче ана дәрәҗәсендә хөрмәт итә. Ул — аны ана карыныннан якты дөньяга иң беренче хөрмәтләп кабул итүче алиһә. Ул — аны теге вакытта үлемнең үткер тырнагыннан тартып алып калучы бөек тран. Аның кара шадралары эчендә йолдызлар бар кебек. Йөзен шул нурлар балкытадыр, мөгаен. Ул нурлар йөрәк түреннән үк киләдер әле. Бу нурлар кешеләргә чәчелә. Кешеләрне назлый, иркәли, аңлап бетерә алмаслык ниндидер матурлык дөньясына өметләндерә. Үз әнисенең моңын, илаһилык белән типкән йөрәк сулышын аның карынында чакта ук үз йөрәгенә, тән күзәнәкләренә, бөтен күңеленә шифа итеп сеңдереп яткан. Аннан соң алиһә ананың йөрәк моңы, үтә дә сөеп карый торган күз нурлары бишектә чакта аңа бәхет-сәгадәт нурлары булып агылган. Ак түти дә аңа шундый ук нурларны чәчә кебек. Аның иркәләп-сөеп каравы, миһербанлылык-шәфкатьлелек белән тулы елмаюы, башыңнан эчке бер җылылык белән сыйпап куюы үз анаңнан алган мең төрле назлану мәсгудиятенә янә мең төрле рәхәтлекләр өсти. Ул бит әле берүзе генә түгел. Ак түтинең җылы кулыннан үткән Галимҗан кебекләр авылда йөзләгән. Ак түти бит гнуларның барысына да йөрәк җылысын, күз нурын, сөйкемле елмаюын өләшә белә. Ул йөрәктәге матурлык гәүһәрләре һич өләшеп бетерә торган түгелдер. Шуңа күрә инде хәзер җитеп беткән кызлар, егетләр дә аңа матур итеп, өздереп, ихлас бер мөкиббәнлек белән яратып, йә Ак түти, йә Кендекәй, йә Кендек әби, йә Хәмдия абыстай дип эндәшәләрдер. Башка авылга кияүгә китәсе кызлар да аңа фатиха алырга килә. Бәхет эзләп шахтага, урман кисәргә, заводка китәсе егетләр дә Ак түтинең хәер-фатихасына мохтаҗ. +Моны Галимҗан яхшы белә. Аңа да башкалар кебек Ак түти алдында сәҗдәгә китү кирәкме? Ә ничек эшләргә моны? Аңа нинди җылы сүзләр әйтергә? Бу кадәресен ул аңлап бетерми иде шикелле, һаман шул кешеләрнең күңелен, йөрәген, тын алышын аңлаучы күз карасыдай газиз әнкәсе ярдәмгә килде. +— Балам, Галимҗан улым, теге көнне сез сәфәргә әзерләнгәндә, Хәмдия абыстай өйдә юк иде, шуңа күрә әйтмәдем, ул инде кунактан кайткан, бар, аңа хәер бир, менә сиңа акча...— дип, кулына бер көмеш тоттырды. +Бу көмеш аның өчен бәхет кошыдай тоелды. Аны нык итеп учына кысты. Юлда гүя аның очып китүеннән куркып, һаман шулай көмешне учына кыскан килеш атлады. +Бәй, килеп җитсә, монда бит бөтенләй бантка хәят. Ал арның йорты ике катлы. Ул сирень, сәрби, алма, чия агачлары эчендә кукраеп утыра. Бакчада төрле чәчәкләр, гөлләр. Ә биредә? Бармак белән төртсәң, авып китәрлек тузган читән. Аларныкыдай купшы итеп эшләнгән капка кайда инде ул. Капка урынына утыртма читән кебегрәк итеп үрелгән бер нәмәстәкәй. Ул да үлем алдыннан соңгы сулышын алып интеккән сырхау кеше кебек бер якка хәлсезләнеп кыегаеп төшкән. Күрәсең, капка урынына булган аралыкны ачып вә ябып торуның хаҗәте юктыр биредә. Ихатада өй ишегенә алып бара торган тар сукмак. Аның тирә-ягында әрем, кычыткан, тигәнәк урманы. Тавык кетәге зурлыгындагы абзар бөтенләй ишелеп төшкән. Балчык-саманнан өелгән өй дә кайгы-хәсрәттән бите танымас дәрәҗәгә җитеп җыерчыкланган туксан яшьлек картны хәтерләтеп тора. Өйнең кыеклап ябылган түбәсе юк. Төп-төз түбәгә җәелгән балчык өстенә кеше буе алабута үскән. Бу күренешкә хәйран калып озак кына карап торды Галимҗан, һәм, ниһаять, кулы чабата киндерәсеннән эшләнгән ишек бавына үрелде. Ачып керсә, өйалдындагы җир идәндә ниндидер бер каккан казыкка бәйләнгән кәҗә басып тора. Башта караңгырак иде. Чөнки күз тышта калган. Тора-бара алар бер-берсе белән бик тиз танышып алды. Кәҗә, башта сакалын аз гына да селкетми, күзләрен тоздай итеп, аңа мөкиббанә карап торды. "Син кем? Исемең кем синең? Нинди язмыш җилләре ташлады сине бу өйгә?" — ди кебек иде ул. Аннан соң, ниһаять, кәҗә телгә килде: "Мә-ә-ә, мә-ә-ә, мә-ә-ә",— дип куйды. Син: "Мә дә мә", — дисең, миңа бер бирер әйберең дә юк ла инде дип уйлап, ярый, ачуланышмыйк, дус булышыйк дигән хис белән ул кәҗәнең башыннан, мөгезеннән, сакалыннан сыйпап куйды. Аннан өй ишегенең тоткасына үрелде. Ул да аларныкы ише тимердән түгел икән. Агачның чатлы ботагыннан эшләп кадакланган бер гарип тоткыч. Ишекне акрын гына шакыгач, эчтән ниндидер ирнең шактый калын, шул ук вакытта тупас, тутык тавышы яңгырады: +— Кәҗә... мәлгунь... Әле мин бәйләп куйган җебеңне өздеңме?., һич тынгы бирми бу сакаллы мөртәт... +Галимҗан ни эшләргә дә белми аптырап тик торды. Ак түтинең өйдә юклыгын, монда ниндидер ирнең хуҗа булуын аңлады ул. Ачуы килеп, җенләнеп, үзен-үзе кая куярга белмичә, кәҗәнең бер мөгезеннән сыйпап алып, яңадан ихатага чыкты: кире кайтып китүдә иде исәбе. Бераз басып торгач, бу уеннан да кире кайтты. Әтисе бервакыт әйткән иде бит: +— Кире чигенү — ир-егет өчен хурлык, — дигән иде. Димәк ки, нинди генә авыр шартлар булмасын, тоткан юлыңнан тайпылма, салулама, мәлҗемә, кыйблаңа кыю атла. Шуны уйлап, янә икеләнеп-микеләнеп тормыйча, кире борылып килде дә, кабат шакып-нитеп маташмыйча, ишекне алагаем ачып, эчкә керде. Керсә, ни күзе белән күрсен, сәкедә утыз биш яшьләр чамасындарак бер ир җәелеп утыра. Монда да җир идән икән. Сәке дигәне түр башына җәелгән. Анда сузылып ятсаң, биш-алты кешене тыгызлап-тыңкычлап урнаштырырга мөмкиндер. Мич тә шул, чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, бәләкәй өйнең чамасын исәпләп салынган. Шулай да ул мич, кайбер ярлы кешеләрнеке кебек, алалы-тиләле түгел, ак йөзле. Ак түти аны бик яхшылап, пөхтәләп агарткандыр. Бердәнбер тәрәзә кашагасына эленгән сөлге ике яклап асылынып төшкән. Бу үзенчә, өй эченә аз булса да нәфислек, матурлык биреп тору өчендер инде. Сул як диварда намазлык эленеп тора. Кыскасы, бу бәләкәй өйгә шуннан артык җәннәт нуры өстәү мөмкин түгелдер. Ничек кенә булмасын, Ак түтинең өй эчен үз күңеле кебек матур итәргә тырышканлыгы сизелеп тора. Ә инде шул бәләкәй, тар сәкедә ишелеп утырган ир кешенең сәерлеге һич тә бантка сыя торган түгел. Җитмәсә, аның алдында аракы, икмәк сыныгы, бер кисәк суган. Кем бу? Ни пычагыма Ак түтинең ак күңеленә кара тап ябып йөри ул? Авыл халкы беләме моны? Белсәләр — нигә юл куялар? Шундый сораулар яшен тизлегендә талап үттеләр аның ми күзәнәкләрен. +Әле генә менә, кәҗә белән күзгә-күз карашып калган кебек, алар бер-берсенә сөзеп караштылар. Галимҗан аның алдында телсез иде. Теге дә, иманын йоткан бер кеше шикелле, телен аркылы тешләп, Галимҗанга карап катты. Аның алдында башына түбәтәй, өстенә аксыл күлмәк өстеннән камзул, аягына читек кигән малай басып тора. Моның бай оясыннан чыккан "кош" икәнлеген исәр дә аңларлык. Ярый, монысы шулай да булсын ди. Аракы шешәсе алдында кукраеп утырган кеше кем ул? Галимҗан өчен бер сер иде бу. Ул әле берникадәр маймылны да хәтерләтә. Шәп-шәрә утыра. Күкрәге йон белән тулы. Озын чәч үстергән. Әллә чалбар, әллә ыштан кигән, аны аеру бик кыен: һәрхәлдә, киндердән әтмәлләгән бер нәмәрсәкәй булса кирәк. Күкрәге киң. Алып батырныкы кебек. Мускуллары гер ташы ишедәй бүртеп чыккан. Галимҗан хәтта аңа кызыксынып карап торды: их, минем дә тышкы күренешемдә шундый җисмәни көч балкып торса икән, дип уфтанды. Аның балттына: "Әллә Алып батыр дигәннәре шушы үземе?" — дигән сорау килде. +Бераз карашып торгач, "Алып батыр" сүз башлады: +— Син, пәнимәеш, нигә әле миңә күзләреңне чекерәйтеп карап каттың, минем шыл ай көмешкә эчеп ытыруым, суган кимереп... зәкусивәт итүем, шыр ялангач келмәксез былывым ыкшамыймы? +Галимҗан аның бу урынга күптән килеп утырган мишәрләр теле белән сөйләшүен аңлап алды. Урыс сүзләрен катнаштырып лыгырдавы буенча фикер йөрткәндә, аның зимагур затыннан икәнлеген исбат итү дә кыен түгел иде. Ә шулай да кем соң бу? Шадралыгы буенча фикер йөрткәндә, ул Ак түти туганы булырга тиеш. Дөрес, моның шадрасы кара шадра түгел. Ак шадра. Шадра чокырларының төбендә Ак түтинеке кебек, кара тимгелләр күренми. Ак шадра. Кара шадра. Кызык та инде. Боларның аермасын, мәгънәсен, эчке хосусиятен ачыклау да кыен. Ничек кенә булмасын, "шадра — йөрәк яндыра" дигәне дә бар бит әле. Билгеле, бол арның Галимҗан өчен сукыр бер тиенлек тә кирәге юк. Артык киңәймәскә тырышып, "Алып батыр"га җавап бирде ул: +— Мин Кендекәйгә хәер китергән идем. +"Алып батыр" аңа янә карап катты: +— Хәер?.. Хи-хи-хи. Ха-ха-ха... Дә-ә-ә... Аңа хәер бирәләр. Пәчәму? Пәтәмүште ул кендек әбисе... Вәт кәк... ул битнәшкә шыл тиннәр белән яши дә... Шыннан килгән акчага бер кәҗә бәкәе сатып алганныйы... Ул үсте инде... ыйалдында бәйләүле тыра ана... Кергәнсеңдер... Ну мут хайван да инде... Кетүгә чыгарсаң, сакалын мәминт бер селкетеп, күзләрен акайтып, кетүчегә кыйрыгын гына күрсәтеп, прәме... сыпыра гына... Тавык ырлаган малаймыни... Шыннан... мин сиңа әйтәем... артыннан эзләмәсәң... вопче кайтмый... Кайда гуләйт итә... Шайтаным белсен... Вәт сабака диң син аны... Нәстәйәшши хам... Хи-хи... Шыңа керә бәйләп тыта аны Ак түти. Кешегә баш бирмәй... Бы яктан караганда... ул миңа ыкшаган... Бирмә махны кешегә... ивчу... тәк бит... жизин... бырат... Ярай... сүздән аркан ишеп булмый... Син өзең былай бик чибәр көренәсең... Кем малае быласың соң әле?.. +— Гыйрфан мулла улы булам мин... +— Ә-ә-ә... әһә... прикраснә... атаең шәп кеше... билләһи... Былтыр сабантыйда сезнең Алмачывар беренчелекне алды бит әле... ну ат әй... дәртле урыс марҗасы шикелле биеп тора прәме... Ат җаратам бит мин... ат җаратам... Шыңа күрә Ат карагы дигәнгә гүпчи гәрләнмим... Күкрәк йонымның бөртеге дә селкенми... вәт тәк... пәнимәеш... Ә син кырыкмайсыңмы ат карагы алдында басып торырга?.. +Галимҗан тиз генә җавап бирмәде. Маймылга охшаган бу шөкатьсез бәндә аңа башта бик куркыныч, хәтта берникадәр җирәнгеч булып тоелган иде. Ә хәзер аның сүзләрен тыңлавы күңелле. Галимҗан ишан хәзрәт, муллалар, зыялылар нәселеннән. Җиде бабасының нәсел-нәсәп тамырын белә хәзер. Аларның өй эчендә, туган-тумача, кардәш-ыруг арасында бөтенләй бантка тел. Нинди тел ул? Үтә дә нәзакәтле, күркәм, сылу-матур тел! Бөгелмәле-сыгылмалы, бизәкле-чачаклы, аллы-гөлле тел! Боз күңелләрне эретә, рухсызларны рухлы итә, шәфкатьсезләрне шәфкатьле итә, йөрәккә таш урынына шифа бирә торган тел! Ә биредә бөтенләй башка тел. Таштай каты, боздай салкын, әремдәй ачы тел. Галимҗанны баллы-татлы тел тәрбияләп үстергән. Бу халыклар каты тел, тәртипсез тел, агач тел белән сөйләшә. Ә шулай да тыңлап тору кызык. Галимҗан тыңларга аеруча ярата. Хаклыкны бигрәк тә. Менә бу "Алып батыр" үзенең ат карагы икәнлеген дә яшерми хәтта. Аның белән мактанадыр да әле. Әнә ул нинди көчле кеше, пәһлеван, янәсе. +— Юк, агай, курыкмыйм, — дип, кыска гына җавап бирде Галимҗан. +"Алып батыр", далада әллә нинди айгыр кешнәгән тавышлар чыгарып, кычкырып көлеп куйды: +— Ха-ха-ха, хо-хо-хо... Вәйт мәләдис... Мин шындыйларны... синең кебек куркак булмаганнарны җаратам... пәнимәеш ли... куркак бәндә әпәсне ул... Куркакмы?.. Әй, ул куркак... Беләсеңме?.. Куркак атасын да, анасын да сатарга мужыт... Ә син... Гыйрфан мулла малае... Хи-хи-хи, ха-хаха... Әпәт тәки... һм... Мин буталдым... Мына нимә... синең анаң... Хәсәнә абыстай, ул бит фәрештә катын!.. Аңлыйсыңмы син шуны, юкмы?.. Ә?.. +Галимҗанга аның сүзләре һаман әле төрле яклап тәэсир итеп торды. Әтисен, әнисен зурлавы аеруча мөкаддәс иде. Ата рухы, ана фатихасы белән яшәргә кирәклекне ул белә ич инде. Монысы аның әле бер хәл. Болар инде аның өчен чәйнәп ташланган сагыздай мәгълүм нәрсә. Ә менә аның алдында утырган "Алып батыр" — ачылмаган китап сәхифәсе. Ниләр бар аның күңел сәхифәсендә? Хәзер инде Галимҗанның шуны беләсе килә: +— Агай, сез нигә ат урлыйсыз? +"Алып батыр", олы авызын колакларынача ерып, әллә нинди тутык тавышлар чыгарып көлде: +— Хо-хо-хоу-у-у... Ни өчен ат ырлыйммы? Шыны да белмисеңме? Хәзер әйтәм... +Көлгәндә аның тешләрен дә күреп алды Галимҗан. Аларның күбесе төшеп беткән шикелле. Калганнары — сап-сары. Күрәсең, беркайчан да агартылмаганнар. Ул шешәсендә бетеп барган аракысын кире чынаякка акрын гына койды да, тәмләп-тәмләп йотып, ипи кисәге белән суган кабып куйды. Аннан бераз торгач, ат пошкырган тавышлар чыгарып, ямьсез итеп төчкереп җибәрде. Өй эченә суган белән аракы катнашуыннан хасил булган имәнеч сасы ис таралды. +— Нигә ат ырлыйммы? Хәзер әйтәм. Сезнең ничә ат бар? Ә? Эндәшмисең. Пәчәму минем ат юк? Ә? Пәтәмүште мин ярлы. Бермәл шылай сезнең Алмачыварны чәлдермәк булдым. Җук... намыс җитмәде. Пәчәму? Пәтәмүште әтиең, әниең яхшы кешеләр. Алма агачыннан җырак тәгәрәми ул. Шакирҗан да, син дә, башкалар да шылай миһербанлыдыр. Беләм бит мин сезне. Теге җылда атаең ачлыктан алып калды. Вечны онытасым җук. Ынытсам... сабакы булыйм... Вәт тәк. Мин алама кеше атын ырлыйм. Ырлагач, әле атнаун көн фарсит итәм. Пәтәмүште мин дә үземне атлы кеше дип пәнимәет итәм. Ат ырлаумы?.. Хи-хи... ха-ха... Аңа йөрәк кирәк. Сиртсы. Вәт тәк. +"Алып батыр"ның фәлсәфәсе күпмегә сузылган булыр иде — билгесез. Өйалдында Хәмдия абыстайның кәҗә белән сөйләшкәне ишетелде. "Мына шыл ай ул, мына шыл ай, җүнсез кешегә дә, җүнсез малга да көн җук бу дөнҗада, алама малны бәйләп тоталар, алама кешене таптап изәләр",— дип сөйләнә-сөйләнә керде ул. Керү белән, бер як кырыйда басып торган Галимҗанга игътибар итмәстән, "Алып батыр"га ташланды: +— Нигә син көпә-көндез минем өемдә аракы эчеп... +— Аракы түгел бу, Ак түти, көмешкә, теге ни... ызнакум чуаш Ычтапан бирде... Ишеген төзәткән өчен... +Ак түти, ниһаять, Галимҗанны күреп алды: +— Бәй, бәй, мына син агай, улым килгән ләбаса, күрми дә тырам, и-и-и... Нишләп?.. Нигә киләсе иттең?.. Кара, мына дигән җегет булып киткәнсең бит. Синең ише тәтәй җегет керә торган базмы соң бу... — дип сөйләнә-сөйләнә Галимҗанны кысып-кысып сөеп куйды Ак түти. +Галимҗан, ниһаять, инде кайчаннан бирле уч төбен кычытып торган көмешне Хәмдия абыстайга сузды. +— Әнкәй хәер җибәргән иде. +— Әй Ходаем, әле беркөн генә Хәсәнә абыстай үз кулы белән дә биргән иде бит инде, Шакирҗан белән Галимҗан Ырынбурга укырга китә, хәерле юл теләп, дога кыл, дигән иде. +— Без ул вакытта бара алмый калдык шул... +— Әйе, ишеттем... +— Бер-ике көннән китәбез. +Ак түти, көмешне алгач, "Алып батыр"га ташланды: +— И җүнсез, и имансыз, нишләп син ул "җыланыңны" мында алып килеп эчәсең, җәшер җәтрәк, ки күлмәгеңне... +"Алып батыр" калган көмешкәсен сәке астына яшерде дә почмакта яткан киндер күлмәген алып киде. Шуннан соң гына Хәмдия абыстай, дога кылып, Галимҗанга хәерле юл теләде: +— Барыр җулларыгызга фәрештәләр гөл сипсен, балакаем, Аллаһы Тәгалә тырмышның ачысын-кайгысын күрсәтмәсен, Ходай үзегезне җил-давылдан гел саклап тырсын!.. Амин!.. +Галимҗан, саубуллашып, инде чыгып китәргә торганда, бер чибәр хатын килеп керде. Керде дә "Алып батыр"ны тиргәргә кереште: +— И дөнҗасын ыныткан... и ыятсыз... Тагын эчкән... Миннән качып эчә... Әллә сизмәс, диме... Эчсә... аның бер кашы сикерә башлый... Танавы җыерыла... Ана, күрдегезме?.. +Галимҗан, бу чибәр хатын әйтмәсә дә, аның вакыт-вакыт бер кашын сикертеп, борынын җыерып-җыерып куйганлыгын хәтерләгән иде инде. Бу кыяфәт, бу ямьсез йөз, бу йонлы күкрәк аның күз алдында озак вакытлар котсызлык тамгасы булып торачак әле. Бу чибәр хатын аның хәләл җефете икәнлекне дә аңлап алды ул. Хатыны матур, чибәр. Өстендәге киндер күлмәге дә аның матурлыгына һич тә кара якмый. Ул әле, Галимҗан уйлаганча, артык чибәр дә түгелдер, бәлки. Әмма көләч йөзе, миһербанлы күз карашлары аны ифрат дәрәҗәдә сөйкемле итеп күрсәтә. +Сөйкемле хатын Галимҗанга да игътибар итте: +— Бу нинди тәти җегет суң әле? +Аңа Ак түти җавап бирде: +— Гыйрфан мулла улы Галимҗан бит. Хәер китергән. +Сөйкемле хатын Галимҗанга тутырып карады: +— Әйт әле, акыллым, бу җөнле күкрәк ат урлау белән мактанмадымы? +— Мактанды. +— Ни диде? +— Мин ат карагы, диде. +Сөйкемле хатын, көмеш тавышлар чыгарып, кычкырып көлеп җибәрде: +— Нинди ат карагы булсын. Кешенең энәсенә дә тими бит ул. Бервакыт төшендә ат урлаган да, авызын тутырып, шуны чын итеп сөйләп йөри. Аның әтисен "Алдакчы Айдар" дип йөреткәннәр. Алдауга килгәндә, мынысы биш өлеш арттырып җибәрә. Аңа Хөрмәтулла дигән матур исем кушканнар. Аннан соң Хөрмәйгә әйләнде. Хәзер инде Хәрти булып калды. Мына шышы сүзне ишетсәм, җөрәгем телгәләнә, күңелем җарсый, җир тишегенә керердәй булам. "Сугыш чукмары" дигән даны да бар. Тик... үзен дә изәләр. Дөнҗа шыл ай бит ул, Ак түти, әйт бәгъзе берәүгә авыр сүз, ул да сиңа әйтә; тукма берәүне, ул да сине тукмый; рәнҗет бер бахырны, ул да сине рәнҗетә. Мына шыны аңламый бу җөнле күкрәк, шыны аңламый, һы, ат урлый җәнәсе дә. Аңа җөрәк кирәк. Ул синдә җук... +Тора-бара "Алып батыр"ның кем икәнлеген тәмам аңлады Галимҗан. Былтыр сабан туенда кинәт сугыш чыккан иде. Шуннан бервакыт халык арасында төрлечә кычкырыш китте: +— Хәрти килә, җәмәгать, Хәрти, юл бирегез. +— Мәгәр изә хәзер. +— Боламык ясый. +— Кемне яклар икән? +— Аның өчен барыбер. +— Арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит. +Хәрти килеп кенә керде дә сугыш мәйданына, көрәктәй куллары белән әле берсенә, әле икенчесенә чәпәргә кереште. Сугып җибәргәч, бәгъзе берсе биш-алты адым ераклыкка мәтәлеп барып төшә. Шулай "урды-урды" да, сугыш мәйданыннан чыгып, киң күкрәген алга киергән хәлдә, озак кына басып торды. Аннан, тирә-якка усал үгездәй бер карап алып, акрын гына атлап китеп барды. +Кемне яклаган? Кайсы якны? Ни өчен кергән сугыш мәйданына? Моны соңыннан шулай сөйләделәр. Ул, гомумән, берәүне дә якламаган. Кулына ирек бирүнең ике сәбәбе бар икән. Беренчесе. Болар, имеш, сугыша белми. Сугышулары хатын-кызның чәч йолкышуы кебек кенә. Ул, янәсе, ирләр сугышуының чын "сәнгатен" күрсәтә. Икенчесе. Сабантуй — күңел ачу мәйданы. Анда, шуны аңламыйча, әтәчләнеп йөрүнең бер кирәге дә юк. Нигә шуны төшендереп бирмиләр сабантуй ямен җибәреп йөрүче теләсә нинди әтрәкәләмгә? Моны Хәрти йодрык белән аңлатмакчы булган. Моннан болай сабантуй күркен җибәреп йөрмәсен бу кыл койрыклар, янәсе. +Янә шундый хәбәр йөрде колактан колакка: тегеләр, берләшеп алып, бер җаен туры китереп, Хәртинең үз измәсен дә ару гына изгәннәр, кабыргаларын сындырып, тешләрен коеп бетергәннәр. +Галимҗан бу хакта хәбәрдар иде. Әмма ул аның йөзен теге вакытта сабантуйда ныклап күрмәгән иде. Әле менә кендекәй кайтканчы, бу чибәр хатын килеп кергәнче, берникадәр сизенгән иде сизенүен. Димәк, бу "Алып батыр" дөреслекне йодрык белән исбат итәргә йөрүче бәндә булып чыкты. +Хатыны бик битәрли башлагач, торыр да чукмардай йодрыгын эшкә кушар кебек тоелган иде Галимҗанга. Ләкин киресенчә булды. +— Җарый, Мәликә чибәрем, сүкмә инде, мин бит балалар күрмәсен, син күрмәсен өченгә мында килеп эчмәк булдым... Хәмдия түтинең барасы җире булганга... Ычтапан биргән көмешкә генә ул... Вәт кәк... Ә мин Ак түтинең күңелен ачыйм дип... гармунны да култык астына кыстырып килгәнием... Ачыланганчы... Лутчы бер җырлап җибәр... Мәликә җаным... +Моңа Ак түти каршы төште: +— Кит, исәрләнмә, көпә-көндез гармун уйнап, җырлап утырырга җарыйдыр шыл, ишетелсә, хәзер ыстараста җүгереп килеп җитер. +Хәртинең үз туксаны — туксан иде: +— Көндез гүпчи ишетелми ул. Ыстарастаның бездән җырак тормаганын беләсең бит, Ак түти, птына күрә уйнарга да сиңа килдем. Ә мин әкрен-әкрен, сикен-сикен... +Ул сәке астыннан үзенең кәшәкә йодрыгыннан әллә ни зур булмаган гармун тартып чыгарды да, җайлап кына каешын киеп алгач, башта бераз телләрен челтерәтеп торды. Аннан әле сандугач сайраган, әле кәккүк кычкырган, әле күгәрчен гөрләгән тавыш чыгара башлады. Шуннан, уйнавыннан туктап, шул тавышларны үзе үк чыгарырга тотынды: йә сандугач булып сайрый, йә күгәрчен булып гөрли, йә торна булып торкылдый. Мәликә түти аңа ниндидер бер эчке җылылык, мөкиббәнлек, гыйззәтлелек белән карап тора. Ак түтинең дә йөзендә бая сизелер-сизелмәс кенә булган ачу чаткысы шундук сүнде. Ул да бөтен күңеле, йөрәге, шәфкатьле йөзе белән сандугачлар моңы, күгәрченнәр төре, кәккүкләр моңы дөньясына кереп югалды. Галимҗан да шул ук дөньяда йөзде. Кем уйлаган шундый ямьсез, шөкәтсез бәндә күңелне сөендерүче булыр дип? +Хәзер инде Галимҗанның баздай караңгы, җиргә сеңгән бу өй эченнән һич тә чыгып китәсе килми иде. Бу "баз" аңа сандугачлар оясы, моң оясы, мөкатдәс бер урын булып тоела башлады. Аның алдында хәзер "Алып батыр" гына түгел, "Алтын батыр" утыра кебек. Аның нык тәэсирләнүен, самими ихласлык белән тыңлавын, кеше йөрәген аңлау сәләте барлыгын Ак түти янә бер мәртәбә ныклап аңлады. Аркасыннан сөеп куйды да: +— Тыңла, балам, тыңла, асылташ һәркемнең күңелендә бар ул, син шул арны хәзердән үк күрергә өйрән, — диде. +Әмма болары әле асылташның бер ярма бөртеге кадәресе генә булган икән. Чын асылташның зурысы үзе уйнап, үзе җырлый башлагач балкыды. Башта ул җырламый гына уйнадьк Юк, аны җырламый уйный дип әйтеп тә булмыйдыр әле. Йөрәге җырлый аның. Гармун моңына кушылып, йөрәге кычкырып куя. Ниндидер таныш булмаган моңнар чыга. Ул моңнарда Зәңгәр чишмә чылтыравы да, Исәнбикә болынында сайраган мең төрле кошлар тавышы да, җилле көндә дулкынланган Кондызлы күл шавы да бар кебек. Шуннан ул моңнарга үзе дә кушылып җырлый башлады. Акрын, кычкырмый, йөрәк моңын чыгарып. Гармун моңы белән йөрәк моңы бергә кушылып агылды. +Зәңгәр чишмәкәйнең суын эчтем, +Суын эчтем йөрәк янганга; +Кайгырмагыз, дуслар, кайгырмагыз, +Гомеркәйләр бик аз калганга. +Бәй, тора-бара бу асылташка Мәликә түти күңелендәге асылташ килеп кушылды. Алар парлап җырлый башлады. Гармун да бик акрын, тавыш түгел, моң чыгарып уйный. Болар үзләре түгел, йөрәкләре җырлый. Әдәпсезләнеп авыз ачып, көчәнеп, тырышып җырлау юк. Авызлар ачылмый да кебек. Иреннәр генә азрак дерелдәп куйгандай итә. Кычкырып җырларга ярамаганны Галимҗан белә. Гармун уйнау да тыела. Нигә шулай икән ул? Бөтен табигать моңы кеше йөрәгендәге моң белән бәйләнгән. Шул моңны менә шушындый баз кебек өй эчендә яшереп яткыр, имеш. +Галимҗан, инде чыгып китәм дип торганда, ишектән унике яшьләр чамасы бер кыз килеп керде. Галимҗан шундук аның боларның кызы икәнлекне аңлап алды. Чөнки кыз белән ана ике тамчы су кебек охшашлар. +— Инәкәй, әткәй, нигә кайтмыйсыз инде, бер кеше килде, ул сезне таптыра, — диде ул, өй эчендәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә әдәпле генә караш ташлап. +— Җарар, көтер әле, сезгә әллә кем килмәс, — диде Ак түти, сабыр булырга тырышып, — мына безгә дә кунак килгән бит әле, Мәдинә кызым, син аның кем икәнлеген белмисеңдер дәле: бумы... Галимҗан бу — Гыйрфан мулла улы, икегез бер көнне тудыгыз бит, син Галимҗаннан аз гына соңрак килдең бу фани дөнҗага, икегез дә минем балаларым буласыз, икегезгә дә иң әүвәл дөнҗа күзе күрсәтүче мин булам... +Галимҗан белән Мәдинә бер-берсенә җиңелчә генә карашып алдылар. Ак түтинең моңа чаклы да бу хакта әйткәне бар иде шул. Бер үк көнне сөлектәй чибәр ир баланы, җиләктәй матур кыз баланы кулыма алырга насыйп булды. Аллага шөкер, икесе дә тормыш чәчкәсе кебек, ди иде. Мәдинә әнисе кебек ак чибәр икән. Шундук Галимҗанның башына Акчәчкә бу дигән уй килде. Алар аз гына вакыт тын тордылар. Тынлыкны Акчәчкәнең әтисе бүлде: +— Галимҗан алданрак тугач, сиңә агай тиешле була инде, кызым, җәле, агаеңа бер җырлап күрсәт әле, әкрен генә, элекке кеүек җөрәк моңың белә, курыкма, оялма да, мында ят-чит кеше җук бит... +Шулай диде дә әлеге үзенең йодрыгы зурлык гармунын сайрата да башлады. Мәдинә, оялып-тартынып, һәрберсенә күз сирпеп алды. Аның бит очларына ниндидер алсулык йөгерде. Бу әлеге акчәчкә уртасындагы алсулыкны хәтерләтә иде. Ул җыр башларга озак кына дәртсенми торды. Әнисе шикелле чәтрәнләп килеп керсә дә, хәзер инде юаш болан баласына охшап калды. Ак түти аны кысып бер сөеп куйды да: +— Җә инде, кызым, җә, җалындырма. Кендекәең кушкач, һич кенә дә оялып торма, — диде. +Ак түтинең сүзләрен Мәдинәнең әнисе куәтләде: +— Әйе, тартынма, кызым, җырла, авыр булса, үзем дә кушылырмын; шул... мин өйрәткәннәрне җырла. +Җыр башларга Мәдинәнең кыюлыгы һаман җитми торды. Әнисе "җырла инде" дип янә бер мәртәбә ым каккач кына, күкрәк тутырып сулыш алып, акрын гына, үзен бик әдәпле тоткан хәлдә, җырлап җибәрде ул. Ике җыр җырлады Мәдинә: +Их, дусларым, сезгә әйтәм: +Яшь гомердән туймагыз; +Яшь гомернең чәчәкләрен +Вакыт җитми коймагыз. +Кара күзләр түзем була +Кайгылар күргәндә дә; +Кара күзем, иркә гөлем, +Онытмам үлгәндә дә. +Матур җырлады Мәдинә. Әнисенә кушылырга, ярдәм итәргә дә кирәк булмады. Әтисе, әнисе сыман һич көчәнми, ашыкмый, иркен тын белән җырлый. Чын мәгънәсендә Акчәчкә бу! Өстендәге ак киндер күлмәге аның ак йөзенә ярашып тора төсле. Ап-ак кар төсле ак ул күлмәк. Киндер икәнлеге дә беленми хәтта. Әнисенең карар күзгә үк алтын куллы икәнлеге сизелеп тора. Ат яхшысы — тездән, хатын яхшысы күздән билгеле, дигәнне ишеткәне бар Галимҗанның. Күз карашлары ук аның бик тере, булдыклы, сөйкемле икәнлеген сиздереп куя. Мәдинәнең башындагы ак яулыгы да ак нур бөркеп тора. Аркасына яткан ике озын толымы гына да күңелеңне сихерләрлек. Җырлаганда бит очларындагы әлеге алсулыклар янә куера төшә. Алар инде хәзер — хас та ахшамсафа гөле чәчкәсе. Галимҗан аларга әллә ни игътибар итмәскә тырышты. Чөнки кыз балага сөзеп карарга ярамаганлыкны аңлый ич инде ул. Шулай да матурлыктан карашны яшерү бик кыен икән. Ул матурлык бер карауда гына да күңел түреңә җылы нур булып сирпелә. Бу матурлыкны ташлап, Галимҗанның хәзер чыгып китәсе дә килми иде инде. +— Җә, җитәр, безне көтәләр, китик инде, гаепләмә, Ак түти, үзең дә барып утыр; үлән чәй, якты чырай дигәндәй, әллә ни булмаса да...— диде дә ата кеше, гармунын култык астына яшереп, кузгала да башлады. +Ак түти аз гына сабыр итәргә кушты. +— Чәй кайнатыйм, казан чәе булса да... +Мәликә моңа юл куймады: +— Җук инде, Ак түти, килгән кешене көттерү килешми... +Ак түтине нидер канәгатьләндерми иде: +— Бәй, булгач булсын дигәндәй, Мәдинә кызым, теге үзең чыгарган нине... шигырьне дә әйтеп бирәсең мәллә? Әйт, әйт, тартынма, оялма, Галимҗан ишетеп китсен әле. +Бу фикерне әнисе дә кабатлады: +— Әйе, Ак түти тели икән, әйтми чараң җук, кызым! Теге... җаз көне чыгарганын... +Мәдинә бер шигырь әйтеп көлдерде: +Көннәр ямьләнә, +Эпиләр тәмләнә; +Кояш югары, +Эпи юк әле. +Барысы да рәхәтләнеп бер көлеп алдылар. Аннан соң Галимҗан да, тегеләр дә кайтып китте. Ак түти, һәркайсына хәер-фатихасын биреп, бәхет-сәгадәт, җан тынычлыгы теләп калды. +* * * +Галимҗан акрын гына атлады. Моңсу да, ямансу да иде бу көз урталары көне. Кояш җәйге эсселеген бик азлап, мыскаллап кына киметә бара. Җәй көне ул алтын нурлар койса, хәзергесе көмеш аклыгы, тоныклык хәтерләтә. Дөнья, акрын-акрын, ашыкмый гына яптел чапанын салып, соргылт япма белән төренә. Озакламый бу соргылт төс тә җуелып юк булачак. Усал җилләр бермәл агачлардагы соңгы хәлсез сары яфракларны өзеп ыргытачак. Көзге яңгырлар. Пычрак юллар. Баткаклык. Беренче карлар. Салкынлык. Кышкы бураннар. Матурлык белән котсызлык гел шулай алышынып торамы? Алар тәңгәл дә яши бит әле. Авыл читендә балчык-саманнан өелгән вак-вак өйләр. Эче баз кебек. Бу төшләрдә гүя ниндидер фаҗигый хәят ыңгыраша. Авыл уртасындагы өйләрнең күбесе балкып, гөлбакча эчендә кукраеп утыралар. Матурлык — ямьсезлек. Әллә матурлык эчендә дә ямьсезлек бармы? Киресенчә дә буламы? Ямьсезлек эчендә матурлык гәүһәрләре яшиме? Ак түтинең караңгы баз төсле ызбасы. Шуның эчендә ак күңелле кешеләр. Алар уйный, көлә, шаяра, җырлый. Хөрмәтулла — Хөрмәйгә, аннан Хөртигә әйләнгән. Ат карагы дигән даны бар икән. Ә үзе кешенең энәсенә дә тими, имеш. Сугыш чукмары булып йөри. Дөреслекне йодрык белән аңлатмак була. Эче тулы моң. Аның җыры, моңы тышкы ямьсезлегенә матурлык нуры булып каплана. Егет көче беләктә дә, йөрәктә дә, дип тә әйтәләр бит. Беләге, йөрәге, эчке матурлыгы, үткенлеге белән яулагандыр ул чибәр кыз мәхәббәтен. Монда да әллә шул капма-каршылык канунымы: бер чибәргә — бер ямьсез, бер яхшыга — бер яман... +Уйлар! Уйлар!.. Су буе. Дәрья буе. Дөнья буе. Шул дәрья-дөнья эчендә әлеге Акчәчкә елмаеп басып тора. Җыр. Моң. Шигырь. Әтисе, еш кына: "Халык күңеле — тирән дәрья", — дигән сүзләрне әйтергә ярата бит. Алай дисәң, андый дәрья үз өй эчләрендә дә, үзләренең күңелләрендә дә бар ич. Үзләрендә бертөрле дәрья, тегеләрдә икенче төрле дәрьямы? Әтисе: "Тормыш — кара урман", — дияргә дә ярата. Ниләр генә юк ул кара урманда. Бәй, менә сиңа кирәк булса, кара урман эчендә дә теге Акчәчкә балкып тора. Акчәчкә! Акчәчкә! Акчәчкә! Җырлый. Моңая. Елмая. +Галимҗан, борылып, килгән ягына карады. Анда Мәдинә-Акчәчкә кул болгап торадыр кебек тоелды. Их, апткынаашкына, тилерә-тилерә, очып-очып барасы иде дә озак-озак сөйләшеп утырасы, җырлатасы, бергә-бергә күңел ачасы иде. Ни бу? Авылда Галимҗанның бергә уйнап йөргән дуслары шактый. Дус эзләгәндә ул "бай", "ярлы" дигән төшенчәләрдән ерак булырга тырыша. Хәер, дусны эзләп йөреп булмый ич ул. Дуслык фикердәшлек белән, туганлык-кардәшлек белән, дигәнне дә ишеткәне бар. Иә уйнаганда, йә сөйләшкәндә, йә балык тотканда дуслашып китәсең. Апуш әнә Ак түти вә башка бәгъзе бер ярлылар кебек, шул тавык кетәге зурлык өйдә яши. Аның чибәрлеге дә юк. Өстендә даимән ямаулы киндер күлмәк белән киндер ыштан. Әмма күңеле матур аның. Алдаша белми. Үзен юкка башкалардан өстен куярга тырышмый. Авылда аннан да остарак балык тотучы юк. Әгәр бүген синең кармакка аз эләккән икән, ул инде үзенекен бүлеп бирергә әзер тора. Галимҗан аның белән әнә шул кешелеклелек сыйфатларын аңлап дус булды. Тик әле ул Акчәчәккә карата дуслык хисләренең кабынып китү сәбәбен генә аңлап бетерми. Ир бала белән кыз баланың бергә уйнап үсә торган гадәте бар анысы. Бусы аның бәләкәйрәк чакта була. Хәзер инде андый йөгәнсез чаклар үткән. Акылыңны да, хисеңне дә йөгәнләр вакыт җиткән. Бу яшьтә инде ир бала белән кыз бала дуслыгына чик куеладыр. Акчәчәккә тартылган күңел әллә гыйшык-мәхәббәт чаткысының дөрли башлавымы? Гыйшыктан җан тынмас, дуслыктан җан тыныч булыр, дигәнне дә ишеткәне бар ич аның. Апуш янында җан тыныч. Ә бу Акчәчкә җанга ялкын сипте. Нәрсә бу? Моны ничек аңларга? Бер-бер кодрәтме бу? Мәхәббәт очкынымы? Әле очкыны да көйдерә. Ялкынга әйләнсә нишләрсең? Әмма үзе бу хакта уйларга да курыкты. Андый хис-тойгының күңелендә тиз кабынып китүенә аптырады. Әллә аңарда хатын-кызга хас йомшаклык та бармы? Ул бит матурлыкны да ярата. Айлы кичләрдә, алсу таңнарда, җәйге моңсу көннәрдә хыялый булу дәрәҗәсенә җитә. Чәчкәгә, гөлгә, йолдызларга гына түгел, матур ташларга да хисләнеп карап тора. Бу мөнәсәбәт аның ир-егетлек табигатен кечерәйтмиме? +Шундый уйлар давылы эчендә кайтып керде ул өйгә. Ничек итеп кендек әбисе Ак түтигә хәер бирүе, әлеге Хөрмәтулладан Хәртигә әверелгән кеше һәм аның гаиләсе белән очрашуы турында әнисенә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. +— Ул кеше Ак түтинең туганнан туган энесе була, бик усал нәстәкәй инде, сиңа алай-болай бәйләнмәдеме соң? — дип, Хәсәнә абыстай күңелендәге итик-шөбһәсен дә сиздереп куйды. Галимҗан мондый очракта сүзне су буе сузарга яратмый иде: +— Юк, — дип, бер сүз белән генә җавап кайтарды ул. +Шулай да ананың күңелендә: "Нидер яшерә, юкка җибәргәнмен баланы, үзем генә барасым калган", — дигән уй кайнашты. Аннан соң: "Хәер, һәммәсен күреп-белеп яшәсен, акны карадан аерырга өйрәнсен, йомырка эчендәге чебеш түгел лә инде ул хәзер", — дигән нәтиҗә-сөземтә ясады. +IV +Хәрти сарык урлаган... Бу хәбәр бөтен авылны тетрәндерде. Иң әүвәл ул ыстараста Тәхлискә мәгълүм булды. Мөбахис мәзин килде дә аңа: +— Тәхлис туган, күз белән каш арасында кара сарыгым юк булды. Эзләмәгән җир калмады. Өч көн инде ут йотабыз. Үгез дәүмәллеге иде бит югыйсә. Сугымга дип тота идек, - диде. +Ыстараста Тәхлис сарык эзләү мәшәкатен башта үз җилкәсенә алмаска тырышты: +— Соң, мәзин абзый, мин бит гавам халкы арасындагы низагларны булдырмау, тәртип саклау өчен сайлап куелган ыстараста, югалган малны эзләү-табу минем вазифам түгел лә инде. +— Анысы шулай. Моны гына аңларлык баш бар бездә, Аллага шөкер. Әгәр ул малны беркемсәсе чәлдергән булса, бу гавам халкы йөзенә кара ягу түгелмени, ә? Эндәшмисең? Бу бит иманга, дингә, бәндәләрнең ак күңеленә хилафлык кылу. Әллә бу низаг тудырмыймы? Хак Тәгалә насыйп иткән иманыбызга кара ягучыларны, урлашучыларны тәртип тәртәсенә кертү, ал арга тиешле чара күрү ыстараста эше түгелме? Зур гөнаһ белән шакшы булмас борын, бу бәндәне һич кичекмәстән гакылга утырту лаземдер. +— Тел төбеңне аңладым, мәзин абзый: димәк ки, сарыгыңны бер явызы урлаган булып чыга. Кемгә йөгерә күңелең? Әйт ярып кына. Нигә уратасың? Нигә сузасың? +— Син аны үзең дә белергә тиеш. +— Мин әүлия түгел лә инде. +— Аяк өсте йоклап йөрсәң, ыстарасталыгыңнан да язарсың. +Мәзин абзыйның бу сүзләре Тәхлисне утлы табага бастырды. Кечкенә буйлы ул ыстараста Тәхлис. Шуңа күрә Бүксә Тәхлис дип тә йөртәләр. Әлифне таяк дип белмәсә дә, ике бозауга кибәк аерып сала алмаса да, үзен белдекле, башкалардан өстен, зиһенле итеп күрсәтергә тырыша. Әлбәттә, аның таш ярырдай тавыпты бар. Ул тавыш, гәрчә юньсез кәҗәнекедәй чәрелдәп чыкса да, вакыт-вакыт йомшак сөякле кешеләрнең тез буыннарын ару гына калтырата ала. Кипкән балыкныкыдай чандыр гәүдәсе аңа һич тә җилдәй җитез йөрергә комачауламый. Баскан җирендә ут чыгара, дип тә әйтәләр аның хакында. Башы аның Хәрти йодрыгы зурлыгында гына. Борыны борчак кадәр генә. Тар маңгае ике илледән һич тә артык булмас. Кешеләрне куркытырга кирәк булганда, ут чәчеп торган соры күзләрен акайтып карый торган гадәте дә бар. Акылы юк башның маңгаенда акаеп торган чәркәдәй күз булыр, дигән мәкаль әйтерсең аның өчен чыгарылган. Ничек кенә булмасын, түрәләр алдында аның үзен мөмтаз зат итеп күрсәтә белү сәпәрәйлеге дә бар. Ыстараста дәрәҗәсен алуда шушы сыйфатлар да ярдәм иткәндер. Түрәләр тегермәненә су коя белсәң, алар сине коры итмиләр лә инде. Әмма түрәләр бик усал. Җайларына сыпырта белмәсәң, җидееллык шөпшә урынына тешләргә генә торалар. Әле менә мәзин абзыйның: "Аяк өсте йоклап йөрсәң, ыстарасталыгыңнан да язарсың", — дигән сүзләре дә аның бәләкәй башындагы акыл казанына бер бөртек агу тамызгандай тоелды. Аның күңеле Ат карагы Хәртигә йөгергән иде инде. Шулай да аны әйтергә тиз генә теле әйләнмәде. Кылган гамәлең нахакка чыкса, яшәү әмәлең җимерелде дигән сүз. Шуңа күрә "каракның" кем икәнлеген тәгаен генә әйтергә ашыкмады ул. Әмма хәзер, мәзин абзый шөпшәдәй тешләп алгач, уй җебен һаман җилем урынына сузып маташмаска булды ул. +— Үзегезгә мәгълүм инде, мәзин абзый, Солтанморатта Ат карагы Хәрти яши, тикшерүне шуннан башларга кирәк булыр; һич тә нәүмиз булмагыз, борчылмагыз, минем каты куллылыкны беләсез, сарыгыгызны таптырмый калмам,— диде. +Мәзин абзый бу җавапка ифрат канәгать иде: +— Менә бу сүзләрең синең алтын бәрабәрендә, күрсәт егетлегеңне, түләт сарыгымны шул ристаннан, шунда белербез дәхи дә кем икәнлегеңне, — диде. +* * * +Бу сөйләшү әлеге Хәмдия абыстай өендә аз гына вакыт эчендә күңел ачып, хозурланып, дөнья мәшәкатьләреннән бераз аерылып торган чакка туры килде. Мәдннә-Акчәчкә кемдер килү турында хәбәр иткәч, аның ыстараста булуы хакында берәү дә уйламаган иде. Ә инде Хәрти кайтканчы, барын да тикшереп, ыстараста сарыкны фәкать ул урлау турындагы мөһерне салып та куйды. Чөнки күршедәге Хәмәтдин карт кичә бу ызбадан ит исе аңкуы турында әйтте. Әмма моңа гына ышанып бетмәде әле ыстараста. Мондый четерекле мәсьәләләрне хәл итү өчен мәгълүм бер мисал булу лазем. Шуңа күрә Хәртинең ызбасына килергә мәҗбүр булды ул. Кызы Мәдинәне әтисен эзләп алып кайтырга җибәргәч, бөтен дөньясын бер итеп тикшереп чыкты. Ихатада сарык кабыргасы сөяге табылгач, ул инде үзен иң оста шымчыларның да остасы икәнлеген раслый белүче һөнәрмәнд дип уйлады. Моннан да артык дәлилнең булуы мөмкин түгел. Шушы мәсьәлә ачыкланып, башкача бу хакта баш ватып маташуның артык булуы беленгәч, сарыкны Хәрти урлаганлыгы бермәбер ачыкланды да куйды. Мәзиннең сарыгын Хәрти урлау турындагы яман хәбәр капыл бөтен авылга кара канат җәйде. Ул хәбәр колактан колакка, йөрәктән йөрәккә усал-ярсу җил булып кагылып үтте. "Ат урлавы җитмәгән, инде сарыкка керешкән", "Ул зобанидан бөтен этлекне көтеп була", "Иманын йоткан гыйфрит", "Авылдан әллә кайчан сөрергә кирәк иде аны" кебек сүзләр йөрде. "И Ходаем, нахак кына була күрмәсен иде инде", "Ул да адәм баласы лабаса", "Чит җирләрдә йөреп бозылып бетүендә кем гаепле" дип, ихлас, хакиманә борчылып фикер йөртүчеләр дә күп булды. Хәлбуки Хәрти соңгы чиктә сарык урлаучы дип кабул ителде. Бу хәбәр бөтен авылга кара сөрем булып сибелде. +* * * +Бу кара сөрем, җанлы-гәүдәле кеше сыйфатында, Гыйрфан муллаларның да ишеген бәреп керде. Ни гаҗәп, инде сәфәр чыгыйк дисәләр, аяк астыннан бер кара бәла тешләрен ыржайтып янә башын күтәрә. Ырынбурга китәргә ат җигелгән иде. Хәрти турындагы хәбәрне ишеткәч, ук кебек атылып, Галимҗан ишекне бәреп чыгып китте. Урамга ташланса, ни күзе белән күрсен, Хәртине ат койрыгына тагып сөйрәтәләр иде. Мондый әкәмәтләрне Галимҗанның ишеткәне бар инде. Урлашучыга халык "урам хөкеме" ясый. Хөкем ителүчене ат койрыгына тагып йөртәләр. Имеш, башкаларга сабак булсын. Гарәп илләрендә әнә кеше әйберенә тигәннең кулын чабып өзәләр икән. Мондый "халык хөкеме" бантка илләр Э-540 97 дә дә бар, ди. Бездә исә ат койрыгына тагып җәфалыйлар. Әлбәттә, бу хөкемне теләсә кем күтәрә алмый. Җисмани яктан йомшак булган бәгъзе берәү шундук җан бирә. Кайсыберсе рухи яктан хурланып харап итә үзен. Хәрти белән ни булыр? Ул, билгеле, гайрәтле кеше. Үзенең җисмани вә рухи көчен исбат итә алыр. Әнә ничек бара ул. Шәп-шәрә тәне суелып-суелып канга тузган. Авыртудан сакланыр өчендер инде, ул даими рәвештә йомгак шикелле әйләнә-әйләнә, тәгәри-тәгәри барырга тырыша. Әмма аны булдыруның да читен яклары күптер. Чөнки кулы артка каерып бәйләнгән. Шулай булмаса ул әле тәнен ышкылып канатудан саклап, куллары белән дә берникадәр хәрәкәт итәр иде. Тик ул бу мөмкинчелектән дә мәхрүм. Ләкин "аю үлсә, теше кала" дигән кыяфәт күрсәтеп, ул әле үзенең авыр хәлен аслан сиздермәскә тырыша. Берара Галимҗан аның елмайганын күреп калды хәтта. Монысы: "Их, сез, кешеләр, бер-берегездән курыкмасагыз, Алладан оялыр идегез азрак", — дигәнне аңлата иде шикелле. +Галимҗан, билгеле, Хәртине мондый мөшкел хәлгә төшерү өчен күпме кеше кирәк булганын яхшы аңлап алды. Теге вакытта сабантуйда унлап сугыш чукмарын чәпәп-чәпәп җибәргәнен искә алганда, бу пәһлеванны сузып салыр өчен кимендә егерме адәми зат кирәк булгандыр. Ничек кенә булмасын, ат койрыгына тагылган Хәрти көлә-көлә күз алдыннан юк булды. Галимҗан күңелендә тирән кичереш, канлы яра торып калды. +Җигелгән ат турында бөтенләй онытты ул. Хәзер аңа югалган сарыкны эзләргә, табарга кирәк иде. Иманы камил, бу Хөрмәтулла абзый эше түгел. Кем белән эзләргә югалган кара сарыкны? Моңа Шакирҗан риза булмаячак. Чөнки аларның бар белгәне тизрәк Ырынбурга укырга китү. Ярып сызгыру остасы Мохтарга ым кагаргамы? Ул да ышанычсыз кебек. Дус өчен йөрәген өзеп бирергә әзер торучы Апуш дусты янына йөгерде ул. Апуш — ярлы кеше баласы. Әлеге шул тавык кетәге зурлыгы ызбада унлап кеше мыжылдашып яши. Бергә балыкка, җиләккә, кузгалакка йөргән чаклары булды. Әлбәттә, Апушка икмәк, сумса, ит тә тәкъдим итә иде Галимҗан. Тик Апуш ярлы тәкәббер булып калды шикелле. Чөнки күп вакыт Галимҗанның ярдәм кулы сузуын кабул итмәде. Син, туганкай, Галимҗан, кешене түбәнсетмә, аны икмәк кисәге белән генә алдап булмый, ул тамакка сатыла торган зат түгел, дуслыкны андый вак-төяк алдаулар белән вакламыйк дип уйлады булса кирәк. Әле менә, вакыйганы бәйнә-бәйнә сөйләп биреп, сарыкны табарга кирәклек турында әйткәч, Апуш, Галимҗанның бу тәвәккәллеге өчен ифрат шатланып, кем әйтмешли, башы-аягы белән ризалашты. +— Мин дә шулай уйлыйм, Галимҗан, ул сарык берәр чокырга төшеп чыгалмый ятадыр әле, Ат карагы сарык урлау кебек вак-төяк белән маташамы,— диде. +* * * +Бу вакытта Гыйрфан мулла өендә буран купты, давылгарасат котырынып, һәркайсының йөрәк-күңелен дер селкетте. Ат җигелгән. Пар ат. Тарантаска түгел, мең потлы дию пәрие утырса да, тәгәрмәчләре аз гына да ыңгырашмаслык нык арбага җикте ул пар атын. Чөнки ни дисәң дә, дүрт йөз чакрым чамасы юлга чыга. Көненә йөз чакрымлапны үтсәң, дүрт тәүлек мәшәкать дигән сүз бу. Кайтуга да шул чама кирәк. Тегендә — Ырынбурда — күпме торасың бит әле. Аның анысы бер Ходайның үзенә генә мәгълүм. Димәк ки, җиңелчә генә исәпләгәндә дә, ким дигәндә, атларга ун көнлек азык кирәк. Печәнен, солысын, тегесен-монысын кичтән үк төяп куйганнар иде. Шуның өстенә балаларның кирәк-яраклары, юлда гына түгел, тегендә баргач та әле ашарга тиешле ризыклары... — барысы шул бер тимер арбага җайлаштырылды. Инде кыласы догасын кылып, ак фәрештәләр юлга ак җәймә җәюне теләп, кузгалырга торганда, күз ачып күз йомган мизгелдә юк булды Галимҗан. Ай күрде, кояш алды, дигән кебек булды бу. Кая китте? Җир тишегенә кердеме? Гарше көрсигә күтәрелдеме? На Хода! Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә, дигәне шушыдыр инде. +Башта Гыйрфан мулла бу хәлне соңгы вакытта үзенең йомшарып китү сәбәбенә сылтады. Матчага бер карап алырга да онытмады. Әмма анда теге "тәрбия коралы" юк иде шул. Әлбәттә, булган хәлдә дә ул аңа үрелмәс иде инде. Чөнки мөгаллим Сәеткә дә андый ахмаклык белән вакланмаска киңәш итте бит. +Хәрти сарык урлаган, имеш. Соң, андый хәбәрләр даими рәвештә ишетелеп тора лабаса. Галимҗанның ни кысылышы бар анда? Нигә яшен утыдай чыгып чапты шул хәбәрне ишетү белән? Каракны ат койрыгына тагып үлгәнче йөртү дә яңалык түгел. Шуны күрү өчен җан атамы? +Әлбәттә, аның каты куллы ата була белү шөһрәте әле аз гына да йомшамаган. Бармаклар да тигез булмаган кебек, балаларның холык-фигыле дә бердәй түгел икән шул. Ьәрберсенең күңел кылына үзенчә чиртә белергә кирәктер ул. Нигә менә әле Шакирҗан чыгып чапмады да, Галимҗан күз белән каш арасында юк булды? Моның сәбәбен ахыр чиктә остабикәсенең артык дәрәҗәдә сабыр табигатьле булуына, балаларны кирәгеннән артык назлап-иркәләп үстерүенә китереп бәйләде. 4 99 +— Син, остабикә, Галимҗанны артык очындырып, күз өстендәге каш итеп үстердең, нәтиҗәдә ул кем булып чыкты, — дип шелтәләде. +Хәсәнә абыстайга бу сүзләрне ишетү бик кыен иде. Бала тәрбияләүдә аның үз өслүбе бар. Бу ата-ана каныннан ук килә. Ул инде аның акыл-хыялына, хис-тойгысына, йөрәк тамырларына, бөтен тән күзәнәкләренә сеңешкән. Ул сүгү ысулыннан ерак тора. Моны мулласы яхшы белә ич инде. Нишләп әле менә балалардагы китек-митек, кырлы-мырлы, кара якларны аңа гына аударды да куйды? +— Минем ызгыш яратмаганлыгымны беләсең ич инде, атасы, бу миңа Ходай Тәгаләдән бирелгән сыйфаттыр. Галимҗан — үз иманына тугрылыклы. Бәндәләрне үз иманыннан читләштерүнең аны юк итү икәнлекне беләсең лә инде. Әле дә ул бер дә юкка торып йөгермәгәндер. Бер сәбәбе бардыр аның. Хәзергә ачуланышмыйк, тузынмый торыйк. Йомгакның очы табылгач аңлашылыр. +Ата кеше кызды да китте: +— Һм... һм... эһһем... һаман бутлый, һаман ефәккә урау ягында... +Шуннан ул Шакирҗанга җикеренде: +— Нигә син, пошмас җан, балтасы суга төшкән кеше кебек бәлтерәп торасың, ә? Бар, эзлә Галимҗанны, тапмый кайтма, күземә күренәсе булма, ишетсен колагың. +Атаның бөркет күзләре почмактарак басып торган Нәгыймәне дә эзләп тапты: +— Син нигә мәлҗедең әле, Нәгыймә, нигә эреп төштең, бар җәтрәк, эзләш Галимҗанны, җир тишегенә кермәгәндер бит, илаһым, уф!.. +Нәгыймә белән Шакирҗан чыгып киткәч, Гыйрфан мулла ишекле-түрле йөреп алды, кулындагы еландай бөгәрләнеп торган каеш чыбыркысын почмакка атып, остабикәсенә акаеп карады. Акайган күздә акыл булмый, дигәнне ул үзе күптән белә. Монда ананың гына гаепле түгел икәнлеген дә аңлый. Бала тәрбияләү өчен каты куллы ата, матур күңелле ана кирәклек инде көн кебек ачык. Ходай Тәгалә аларга бусын да биргән ләбаса. Ләкин дә һәр адымда салулау, һәр адымда чокыр-чакыр, илаһым!.. +Йомшак күңелле остабикәсе аны һәрвакыттагыча тынычландырырга тырышты: +— Атасы, юлга чыкканда болай авыр хәлдә булу һич кенә дә килешми ләбаса, тынычлан әле, Ходай кушмаган эш булмас, Алладан сабырлык сора, — диде. +Сабыр гына, мөлаем генә сөйләшсә дә, абыстайның үз күңелендә дә борчылу уты дөрли иде. Тик ул аны сиздермәскә генә тырыша. Бала тәрбияләүдә булган үз өслүбен сөйли: +— Бәгъзе берчак ахмаклыкта да акыл була, атасы; һәй, бу хакта сиңа сөйлисе бармы, син бит миңа караганда мең кәррә мөмтаз, теләсә нигә үткер; Галимҗанның бу акылсызлыгында бер акыллылык булмый калмас, менә күрерсең, — диде. +* * * +Барлык урамнарда шулай ат койрыгына таккан килеш йөртә-йөртә, инде тәмам эштән чыгып туктагач, авырлыкны зәһәр елмаю белән капларга тырышу галәмәте дә сүнгәч, Хәртине Нәҗметдин байның салкын келәте эченә китереп ыргыттылар да өстеннән бозау зурлыгындагы йозак белән бикләп куйдылар. Әле авыл халкының урам хөкеме булмаган икән. Әйткәннәр, имеш, Хәртигә: +— Әгәр сарык урлавыңны танмасаң, барысын да дөрес сөйләсәң, Мөбахис мәзингә сарык хакын бишләтә түләргә сүз бирсәң, коткарабыз сине, — дигәннәр. +Хәрти барыннан да баш тарткан. +— Мөбахис мәзиннең теге вакытта, моннан биш ел элек булса кирәк, аты югалган иде, аны мин урлап саттым, ә сарыгына тимәдем, мине Ат карагы дип хөкем итегез, — дигән, ДИ. +Шуннан егерме кеше ябырылып, Хәртине тукмап ташлаганнар да, ат койрыгына тагып, "кәмит" ясамак булганнар. Хәзер Хәрти яшәү белән үлем арасында яр башына ыргытылган балыктай үрсәләнеп ята, имеш. Урам авызы киң вә тирән. Җәһәннәм казаны зурлыгы бар. Анда мең имеш-мимешне, мең юк-барны, мең гайбәтне салып кайнатып була. Иртән бу казанга чебен зурлыгы имеш-мимеш салсаң, кичен ул фил дәүмәллегенә җитеп кайнарга тотына. +Хәрти турындагы имеш-мимеш тә, чебеннән филгә әверелеп, колактан колакка сөйләнелеп, Гыйрфан мулла гаиләсенең дә өй эченә тәрәзәсен чатнатып ватып килеп керде. Нәгыймә белән Шакирҗан Галимҗанны тапмый кайттылар. Шуннан ата кеше Шакирҗанның үзен генә утыртып алып китмәк булды. Ләкин бу уеннан да кире кайтты. Үзен-үзе кая куярга белмичә, башын ташка бәрердәй булып үрсәлән - де-үрсәләнде дә, бер мизгелдә мең төрле шомлы уйларны башыннан кичереп, пар атны тугарып ташлады. Өй эчендә авыр, куркыныч, коточкыч тынлык урнашты. Ата кешенең йөзе кара көйгән иде. Ул инде хәзер нинди дә булса сүз әйтүне иләккә су салу кебек кенә күрә башлады. Сезгә әйтсәң ни, җилгә әйтсәң ни дигәнрәк төс белән йөрде. Шакирҗан белән Нәгыймә аның гаепләү карашыннан ераграк булырга тырышты. Хәсәнә абыстайга да кыен иде. Галимҗан өйгә гаиләнең әнә шулай ифрат авыр сулаган вакытында, көяпт баер-баемас торган мәлдә кайтып керде. Апуш белән икәүләп көне буе сарык эзләсәләр дә, алар аны таба алмадылар. +— Кайда йөрдең?! — дип каршылады аны әтисе. +Галимҗан тиз генә җавап бирмәде. Киң маңгаен киереп, зур колакларын куянныкыдай торгызып, кара күзләрен чекерәйтеп карап тик торды. Анда курку-өркү галәмәте юк иде. Аның болай сугышта җиңеп чыккан солдаттай торуы ата күңелен мең кәррә ярсытып кына җибәрде. Ул соравын кабатларга мәҗбүр булды: +— Кайда йөрдең, диләр? +Сарык эзләүне әйтмәде ул. Әгәр инде тапкан булса, бер кешене үлем җәзасыннан коткарып калырлык кыюлык, каһарманлык, батырлык эшләсә, көне буе ашамый-эчми Апуш белән бөтен тирә-якны айкап йөрүен аслан яшермәс иде. Хәзер инде ул — юкны бушка әйләндереп йөрүче. Әтисе андый кешеләрне яратмый. Балаларының да көндез далада җил куып, кичен авызлары белән йолдыз чүпләп йөрүен һич теләми. Галимҗан хәзер әтисенең бу сыйфатына ихлас күңелдән нык ышана. Әтисенең алдашырга яратмаганлыгы да аңа биш бармагы кебек мәгълүм инде. Шуңа күрә менә хәзер гадел холыклы әтисен алдау аның өчен иман белән сату итү шикеллерәк тоелды. Аның сарык эзләп йөрүе Хөрмәтулла абзыйны үлем җәзасыннан коткару өчен ич. Бәс, шулай булгач, шул аянычлы язмыш тирәсенә бәйләнгән сүз әйтергә кирәк. Бусы инде һич тә алдашу булмас. +— Без Хөрмәтулла абзыйны карап йөрдек, — диде ул. +Ата кеше тагын да ныграк кызып китте: +— Ниен карыйсың аның? Урлаганмы сарыкны? Урлаган. Безсез дә хәл итәрләр... +— Сарыкны ул урламаган. +— Ә кем? +— Белмим. +— Уф, тиле малай. Синең аркаңда сәфәр чыга алмый калдык. +— Мин бармыйм Ырынбурга. +— Ә?! +Ата кешенең әйтәсе сүзләре бугазына таш булып утырды. Ул таш хәтта тынын буды. Шул ташны төкереп ташлау нияте белән булса кирәк, ниндидер яманлык эшләп куюдан да шикләнеп, тышка чыгып китте ул. +Бу ярсулы мизгелләрне үткәрү ана өчен дә җиңелдән булмады. Галимҗанны эчке бүлмәгә алып кереп, аның белән үзе генә, күзгә-күз текәшеп, йөрәкне йөрәккә куешып сөйләшергә булды. +— Улым, хәзер чынын әйт инде, бая әтиең сораганда, дөрес җаваптан курыкканлыгыңны күңелем сизеп торды. Әтиеңнән кайчак нидер яшерсәң дә, минем алда син гел генә ихлас булдың бит. Бу сыйфатыңны киләчәктә дә югалтма, күз нурым! +Галимҗан дөресен сөйләп бирде. Шунда Хәсәнә абыстай үз өслүбенең өстен икәнлегенә янә бер кат ышанды. Курыккан бала йөрәген ата-анага беркайчан да ачмый. +* * * +Кичен Гыйрфан мулла янына Мөбахис мәзин килде. Әлеге югалган сарыгын урлаучыга тәмам бер чара күрү өчен сөйләшергә. Дөрес, алар арасында беркайчан да мөкиббанә дуслык, халык, ил язмышы турында гәпләшкәндә фикер уртаклыгы булмады. Гыйрфан мулла, фикер алышканда, ык-мык итүне, кылдый-былдый мантыйк белән сүз йөртүне, алдакмолдакны җене сөйми. Ул турыга ярырга, маңгайга бәрепчәпәп сөйләшергә, дөреслекне мөгезеннән тотып алып бәхәсләшергә ярата. Бу сыйфаты аның картинәсеннән, әтисеннән үк килә. Бу үзенчәлеге үзен белгән бөтен тирә-як кешеләре күңеленә илаһи бер якты нур булып сибелгән. Шуңа күрә җыеннарда, урам хөкеме вакытында теге яки бу авыр, четерекле, җитди, бәхәсле мәсьәләне чишкәндә, хәлиткеч соңгы сүз аңа бирелә. Аның сүзе инде теләсә нинди җилгә бөгелгән тал чыбыгы түгел. Аның сүзе — давылларга бирешми торган горур имән белән бер. Тимерләнгән тамырлары ҖирАнаның тирән йөрәгенә киткән мәһабәт-гаярь имәнне мең адәми зат этеп аудара алмаган кебек, Гыйрфан мулланың көчле, иман мантыйгы белән әйтелгән сүзләрен бөтен бер җәмәгатьчелек егып сала алмый. Гыйрфан мулла әйтте — бетте. +Мөбахис мәзин белән Гыйрфан мулла Троицк шәһәрендәге мәдрәсәдә мөдәррис булып эшләгән вакыттан бирле таныш. Беренче ел укуга алганда, ул аны энә күзеннән үткәрүче, нечкә иләктән иләүче дә булды. Ул вакытта Гыйрфан аны яратмады түгел. Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Мөбахис — бәхәс итүче, сүз көрәштерүче дигән мәгънәдә. Гыйрфан мөдәррис берничә сорау биреп карагач, гәрчә төпле җавап булмаса да, аның бәхәскә төшүе, сүз көрәштерүе начар тәэсир калдырмады. Тирәнрәк уйласаң, мантыйк дигәннәре шул бәхәскә, капма-каршы фикерләрне ача белүгә корылган бит. Җитмәсә, Мөбахис мәзәк сөйләп, көлдереп тә алды. Монысы да аны мәдрәсәгә кабул итүчеләрнең күңеленә хуш килде. Ә инде укый башлагач, аның катлы-катлы кәбестә шикелле икәнлеге дә ачыкланды. Кирәк икән, ул үзен авыру хәленә куя ала. Хәсрәтләнә белә. Ул вакытта яшь Гыйрфан бөл арның һәммәсен шәкертнең җитди бер сәләте дип карады. Теләсә нинди сыйфат-халәткә керә белү һәркем кулыннан килми ич. Моңсу, ямансу, боеклык күләгәләре тулы шәкертләр күңелен аз гына булса да җанландыру, дәртләндерү өчен, әлбәттә, Мөбахис кебек шаян табигатьле затлар да кирәк. +Бермәл алар аерылышты. Укуын тәмамлагач, Мөбахис икенче бер мәдрәсәдә пишкадәм булып торды. Гыйрфан хәлфә өйләнеп, туган авылы Солтанморатка кайтты. Ә инде Мөбахис озак вакытлар диңгездәге йомычка хәлендәрәк булды. Дулкыннар аның белән теләсә ничек шаярды. Бер җирдә дә рәтле урын таба алмагач, борын төртер чамасы булмагач, киңәшкә, дөресрәге, ярдәм сорап, элекке өлкән хәлфәсе Гыйрфан мулла янына килде ул. Башта Солтанморатта бер генә мәчет иде. Гыйрфан тиздән өч мәхәлләгә өч мәчет булачакны әйтте. Ахун да, ишан да, муллалар да, мәзиннәр дә кирәклек көн кебек ачык иде. Мөбахискә ул Солтанморатка мәзин булып килергә киңәш бирде. +Элекке хәлфәсенең болай хөрмәт кылып чакыруына ул нык рәхмәт әйтте. +— Гомерем буе тугрылыклы колың булырмын, мулла абзый, бу сүзләремне Аллаһы Тәгалә үзе ишетсен, фәрештәләр ак күңелеңә язып куйсын, иманым белән ант итәм,— дигән иде ул чакта Мөбахис әфәнде. +— Син алай "кол" дигән сүзләр белән шаярма да, сату да итмә, Мөбахис туган, минем холкым-фигылемне Троицкидан үк беләсең, шәт, иштә бәндә баласына изгелекне аяк табанымны ялату өчен кылмыйм, андый гадәтем юк, — диде Гыйрфан мулла. Ул аңа гаиләсе белән күчеп килү, тәмам урнашу өчен бөтен көчен куйды. +Мөбахис мәзин башта үзен бик ипле, итагатьле, миһербанлы, яхшы кешеләргә хас сыйфатлар дәрәҗәсендә тотты. Моңлы итеп азан әйтте, кешеләр белән бөгелеп-сыгылып, вакытвакыт уң кулын йөрәгенә куеп исәнләшүе, кечелекле булырга тырышуы авыл халкы арасында аны тиз арада абруйлы диндар итте. Авылда шундый диндарларның берләшүенә Гыйрфан мулла ифрат шат иде. Әмма ул шатлыкны күбрәк эчтә тотты, аның үзенә сиздермәскә тырышты. Чөнки мактасаң, Мөбахис мәзиннең бик тиз очынып китеп, үзен әллә кемгә куеп, масаеп йөри торган гадәте бар. Аның бу кыланышын Гыйрфан мулла Троицкта чактан бирле белә. Шулай да Гыйрфан мулла кешегә бәяне андый китек-митек, вак-төяк, ул кадәр әһәмияте булмаган үзенчәлек-сыйфатлар буенча гына бирми. Аның өчен адәм баласының иң әүвәл әле аны бизи торган кешелеклелек сыйфаты булу шарт. Монысы — Һәркем өчен кояш нуры балкышы. Кыяфәтендә, рухи дөньяңда, эчке халәтеңдә бар икән караңгы яклар, әнә шул нур балкышы ал арны башкаларга күрсәтми, яшереп, каплап торырга мөмкин. Әлбәттә, андый ук нур балкышы күрмәде Гыйрфан мулла Мөбахис диндарда. Әмма ләкин бизмәнгә салып үлчәсәң, кара төергә караганда, ак якларының авыррак тартачагына ышанды. +Шулай булып чыкты да. Тиздән Мөбахис мәзиннең хыялында адәмчә, матур, күркәм яшәү ялкыны барлык ачыкланды. Оҗмахка тиңләшердәй бай, гүзәл табигатьле авылга урнаштырганы өчен ул Гыйрфан муллага рәхмәтне мең тапкыр әйткәндер. Бик матур йорт салып, ямь өстенә ямь булсын дигәндәй, тирә-якка агачлар утыртты. Алма, чия бакчалары... Бу яктан ул Гыйрфан мулланың үзеннән дә уздырып җибәрде шикелле әле. Булсын. Ходайга шөкер. Бер тарлык та юк. Матур яшәү өлгесен иң әүвәл зыялылар күрсәтсен. Иншаллаһ, аңа акрынлап урта хәллеләр, ярлылар да иярер. Ходай Тәгалә адәм баласына һәммә байлыкны биргән — файдалансыннар әйдә: рәхәт, бәхетле, хозур яшәсеннәр. Амин! +Мөбахис мәзингә Гыйрфан мулла матди вә рухи ярдәм күрсәтеп торды. Йорт тергезгәндә, кирәк булса, акчасын да кызганмады. Шулай итеп, дустанә яшәү дәвам итте. Низаг кебек күңелсез хәлләр булмады. Әмма тора-бара Мөбахис мәзиннең комсызлык чаткылары башта бизмәненең караны үлчи торган ягына мыскаллап-мыскаллап тамса, соңга таба потлап-потлап өелә башлады. Эшенең таңында хәерне бик назланып, суфиланып, кыенсынып алса, соңга таба күп бирергә тиешлекне үзе үк сиздереп торудан да тайчанмады. Вакыт-вакыт үзен артык белдекле, Хода бәндәсе икәнлекне күрсәтергә тырышып, бәла-казага очраган кешеләргә "ярдәмгә" ашыкты. Моның өчен бәгъзе бер ярлының соңгы кәҗәсен алып суеп ашаудан да оялмады. Остабикәсе Хәернисаның да нәфесе бугазыннан табан астына төшкән булып чыкты. Мәзинен күп садака алырга котыртып кына торды. Ал арның бу кыланышы Гыйрфан муллага да, Хәсәнә абыстайга да тамчы да ошамады. Авыл халкы да аларның чаманы белмәүләренә борчыла башлады. Солтанморатта юк иде ич әле андыйлар. Кайдан килеп чыкты мондыйлар? Гыйрфан мулла, чит кешеләр икәнлекләрен искә алып, никадәр генә маңгайга бәреп сөйләшә торган гадәте булмасын, ал арга башта каты орылмады. Ә инде чамалары чаналарына сыймый башлагач, әйтте беркөн: +— Безнең авыл халкы, — мәзинме ул, мулламы, ишанмы, хәзрәтме, — эшләп ашауны хуп күрә, Мөбахис туган, бу мәсләктә миннән дә, ягъни мәсәлән, элекке остаз-мөдәррисеңнән дә өлге-үрнәк ал ал асың, син чаманы онытма әле, ярлы кешеләрне йончытма, — диде бер сөйләшкәндә. +Шунда Мөбахис мәзиннең бантына капыл бер уй килде: әһә, Гыйрфан мулла аннан көнләшә икән ләбаса; муллалыгын алырга омтыла дип тә уйлыйдыр әле, бәлкем. Кеше күңелендә нинди кара төер ятмас. Карбыз түгел бит ул, ярып карап булмый. Кисәтү-шелтәләү ешая төшкәч, аның бу уйлары янә кабарынды. Хәтта дошманлык белән эшли дигән фикергә килде. Бу фикернең һич тә шайтан котыртуы икәнлеген аңламады ул. +Гыйрфан мулланың: +— Хәерне безгә түгел, Хәмдия абыстай кебек ярлыларга бирегез әнә, — дигән сүзләрен ишетеп, ярылыр чиккә җитә ул. +Тик нигәдер аңа бәла-каза күбрәк килүчән. Теге чакта аты югалган иде. Ул вакытта да: +— Ат карагы Хәрти урлаган, — дигән аяклы хәбәрләр йөрде авылда. Ләкин Хәрти өйдә юк иде. Ул кайта-китә йөри. Тотылмаган бур — бур түгел. Ул чакта ат югалуны Хәртигә сылтый торган бер дәлил дә табылмады. Ә бу юлы — бар. Аның өй эченнән ургылып чыккан тәмле ит исе күршесе Хәмәт дин картның борынын кытыклап, ач карынына кадәр үтеп кергән дә эчәк, бавырларына уралып, авызыннан сулар китергән. Ыстараста ихатасыннан сарык кабыргасы тапкан. Менә шул. Нинди дәлил кирәк тагы да?! Иртәгә иртүк Хәртигә урам хөкеме булачак. Каты җәза көтелә. Соңгысы. Гыйрфан мулланың, гәрчә каты куллы булса да, кеше яклый торган гадәте бар. Чыгарачак хөкемне челпәрәмә китереп ташламасын. Шуңа күрә җайлап, ипләп, мәсьәләнең асылын аңлатып сөйләшү, җәза бирү өчен алдан бер нигезле фикер тупларга дип, ыстараста Тәслих белән Мөбахис мәзин Гыйрфан мулланың өенә килергә мәҗбүр булдылар. +Гәрчә икесе ике төбәктә туып, бер-берсенең дөньяда барлыгын белмичә яшәсәләр дә, аларның тышкы һәм эчке охшашлыклары да бар. Икесе дә кипкән йөзле, тар маңгайлы, бәләкәй борынлы, соргылт чепи күзле, чандыр гәүдәле. Аерма шул: ыстараста Тәслих — кәтүк буйлы, Мөбахис мәзин, сөбханалла, колгадай озын кеше. Янә бер аерма: ыстарастаның мыегы карар күзгә әйбәт кенә тоела, ә менә сакал чыгасы урында ике-өч бөртек бала йоны гына җилфердәп тора. Мөбахис мәзиннең исә, киресенчә, борын астында ирләрнекечә мыек түгел, ат кылына охшаш, берникадәр тимерчыбыкны хәтерләткән шырпы башы буйлыгы гына каты йон төртеп чыккан. Сакалдан бөл ай Ходай мәхрүм итмәгән. Тик аны да биткә-йөзгә ир коты бирә дип әйтеп булмый. Сакалы кәҗәнекеннән бер дә артык түгел. +Эчке охшашлыклар: икесе дә чәрелдек тавышлы, куркып-шүрләбрәк яшәүчән, комсызлар, хәйләкәрләр. Шулар өстенә мәзин абзыйның еш кына төчкереп йөри торган гадәте бар. Моны ул үзенчә төрле сәбәпләргә сылтый: аңа, имеш, мунчадан соң томау төшкән; салкын җил бәргән, имеш; күлмәкчән килеш янып-пешеп утын кискән дә... тире катканчы өстенә бишмәт кияргә оныткан, янәсе. +Алар бер-бер артлы килеп керде: мәзин — алдан, ыстараста — аннан соң. Ә менә мәзин абзый шәригать кануннарын белеп-үзләштереп бетермәгән диндар икәнлеген шундук күрсәтте. Аның шулай икәнлеген Гыйрфан мулла да, Хәсәнә абыстай да, хәтта балалар да сизеп алды: сул аягы белән атлап керде тупсаны. Кеше идәненә иң әүвәл уң аягы белән басарга тиеш адәм баласы. Ярый, надан ыстараста бәгъзе бер гореф-гадәтне, шәригать канунын, кешене кимсетә торган сыйфатларны белеп тә бетермәсен ди. Ә инде адым саен Алла исеменнән сөйләп йөреп, башкалар күңеленә иман нуры таратырга тиешле затның ак юлга энә очы зурлыгы гына булса да кара тап төшерүе аслан килешкән эш түгел. +* * * +Сөйләшү шактый озакка барды. Хәсәнә абыстай, мөселман хатын-кызларына хас әдәплелекне саклап, йөзен башындагы ак яулыгының бер як чите белән каплаган хәлдә, чыгып китте. Балалар да таралышты, һәркайсы үз шөгыле белән мәшгуль булды. Тик Галимҗан гына, сүз Хөрмәтулла абзый язмышы турында барачакны белгәч, алар дан ерак китмәде. Эчке бүлмәдән, әлеге әрекмән колакларын тырпайтып, тегеләрнең ярыша-ярыша, кычкырыша-кычкырыша, ярсыйярсый сөйләшүләрен тыңлап торды. Дөрес, сүз башта җилсез көндә җай гына аккан елга суы кебек тыныч барды. Сүз сарык урлаучыга нинди җәза бирү турында куергач, мәзин "тереләй күмәргә" дигән тәкъдим керткәч, әлеге тыныч елга давыллана, котырына башлады. Гыйрфан мулланың тавышы тәрәзә пыялаларын чатнатырдай булып яңгырады: +— Син нәрсә, Мөбахис, иманыңны сатмагансыңдыр бит, бер баш сарыкка кеше башы ашарга йөрисең, оят кирәк,— дигән сүзләре бүлмә тактасын җимереп чыгып, әлеге зур колак барабаннарын тетрәндереп кенә калмады, Галимҗанның йөрәк капкачын ачып кереп, бөтен тән әгъзаларына йөгерде. +"Дөрес әйтәсең, әткәй, мин дә шулай уйлыйм, бер сарык өчен кеше үтермиләр" дип кычкырасы килде. +Чыпчыкның да бизмәне бар дигәндәй, һәр бәндә күңеленең үз бизмәне булуны аңлады Галимҗан. Мөбахис бик күп вакыйгаларны үз бизмәненә салып үлчәргә тырышты. Имеш, күрше авылда әнә бер бидрә бәрәңге урлаган өчен, берәүне тереләй кабергә күмгәннәр. Ә инде ыстарастаның бизмәне бөтенләй ике яклы хәнҗәр кебек икән. Аңа арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит. Ул үз җанын саклый. Хөрмәтулла абзыйны тереләй күмәләр икән — күмсеннәр. Тик аңа сүз генә килмәсен. Исән-сау калдыралар икән — калсын. Әмма моның өчен аны гаепләмәсеннәр. +— Ул сарык, бәлкем, исәндер, берәр җирдә адашып йөридер... Ни хакың бар шуны ачыкламый торып кешене ат койрыгына тагып урам буйлап йөретергә, — дип җикеренде Гыйрфан мулла. +— Мин бит, мулла абзый, үзем генә түгел, башкалар фикеренә колак салам, — дип акланды ыстараста. +Әтисе аның һәр сүзен капканга эләктерә барды. +— Диңгездәге йомычка син... Менә кем... Чайкаласың да чайкаласың, үз мәсләгең, үз кыйблаң, үз иманың юк... +Мөбахис мәзингә дә ару гына чәпәде әтисе: +— Комсызлыгың котырта сине, ахыр чиктә муеныңа елан булып уралыр әле ул, буып чагып ташлар. Минем дә бар кара сарык, Аллага шөкер, әйдә, җитәкләтәм дә җибәрәм,— диде. +Менә кем икән аның әтисе! Корырак, усалрак булганга, яратып бетермәгән чаклары да бар иде. Кеше күңеле — тирән дәрья, дигән иде әнисе беркөн. Аның әтисе күңелендәге дәрья иң тирәнедер әле. Әллә нинди асылташлар бардыр ул дәрья төбендә. Ата горурлыгы белән яшәргә куша иде бит әнисе. Моны аңлап бетерми иде әле ул. Ә нигә горурланмаска мондый ата белән! +— Иртәгә Ырынбурга китәм, мин кайткач хәл итәрбез, онытыгыз урам хөкемен хәзергә, ишетсен колагыгыз, — дип бетерде ул сүзен. +Бу сүзләрдән соң Галимҗан әтисенең каты куллы, олы җанлы, горур кеше икәнлеген аңлады. +* * * +"Кунаклар" киткәч, Гыйрфан мулла үзен-үзе кая куярга белми аптырады. Аның каны тәмам кызган иде. Эчке бүлмәдән чыгып, улының каршысына килеп басканлыгын сизми дә калды хәтта. Дөресен сөйләргә өйрәнгән Галимҗан өчен алдашу иман сату белән бер иде. Ә инде ата кешене алдау намусны да, вөҗданны да, йөрәкне дә нык кыра. Шуңа күрә ахмаклыгың өчен сызланып йөрегәнче, туп-турысын әйтеп бирү хәерле. +— Әткәй!.. Әткәй!.. Мин бүген көне буе Апуш белән Мөбахис мәзиннең югалган сарыгын эзләп йөредем... +— Ни өчен син? Ни өчен бантка берәү түгел? +— Хөрмәтулла абзый ат карагы түгел. Мәзин абзыйның сарыгын да ул урламаган. Яхшы кеше бит ул Хөрмәтулла абзый. +— Кайдан беләсең? +— Беләм инде... +Ул арада Хәсәнә абыстай килеп керде. Аның йөзе моңсу, кайгылы, борчулы иде. Бер-берсенә яшь әтәч белән карт әтәч көдрәшкәндәй карашып торган ата вә баланы күргәч, йөрәге жу итеп китте, йөзендәге курку күләгәсе тагын да куера төште. Галимҗан, гәрчә әнисенең керүен сизсә дә, ятып калганчы атып калыйм дигәндәй, сүз чылбырын өзмәскә булды. +— Әткәй!.. Әткәй!.. Апуш белән без ул сарыкны тапмый калмаячакбыз... Иртәгә дә эзләячәкбез... Ырынбур качмас әле... Китми торыйк... — диде. +Хәсәнә абыстай бөтенләй коелып төште, үрле-кырлы килеп, үзен-үзе өзгәләп ташлар чиккә җитте. Менә инде тиле малай: ни-нәрсә сөйли бит, илаһым, күр инде син аны, күр, торышына кара, атасының каты карашы аның өчен сукыр бер тиенлек кенә; инде мең сәбәп бәла белән сәфәр һаман тоткарланып килгәнгә, әтисенең утка баскан мәче шикелле кыланып йөрүен белмиме әллә?.. Уф, Алла!.. Хәзер менә өй эчендә тагын давыл чыгачак, буран котырачак. Нәкъ уйлаганча килеп чыкты. Гыйрфан мулланың бала йоннары кабарып, маңгае сөзергә торган карт үгезне хәтерләтеп җыерылды. Ата белән бала арасында боз тавы килеп өелгәндәй тоелды ана өчен. Бәй, бәй, Ходайның рәхмәте, мынагаеш, күз ачып йомган арада калыккан боз тавы шундук эреп агарга да кереште. Сөзәргә торган карт үгезне хәтерләткән ата кешенең маңгаендагы җыерчык өеме кул белән сыпырып ташлагандай юк булды. Ул гына да түгел, ата кеше елмаеп, көлеп җибәрде хәтта. Ул елмаюда йөрәк кайнарлыгы бар идеме? Шул эретеп агыздымы әлеге боз тавын?! Галимҗанны чын аталарча кочаклап алды да Гыйрфан мулла, аркасына йомшак кына суккандай итеп: +— Бар, йокла, күземә күренмә, — диде. +Хәсәнә абыстай сыны белән катты. Галимҗан чыгып йөгергәч тә әле озак кына исенә килә алмыйча да торды. Мулласының кыланышы зиһенен алды аның. Ачуланасы, битәрлисе урынга әнә ничек йомшарды да төште. Хәзер инде үзе дә эреп аккан боз тавына охшап калды, һәй, бу ирләрне аңламассың: әнә кара — усал бүре ул, менә кара юаш колын ул. Бәгъзе бервакыт үзе дә бөтенләй балага әйләнә дә куя. +Остабикәсенең кичерешен аңлады Гыйрфан мулла. +— Әнә нинди малай үстерәбез, — дип горурланды. +Кайбер утын авыз кебек "Хәрти" дими бит. Матур итеп, авыз тутырып, олыларны кадер-хөрмәт итү йөзеннән, эчке бер җылылык, илаһилык белән "Хөрмәтулла абзый" дип әйтә. Димәк ки, һәр адәми затны кешегә саный. Ул гына да түгел, аның язмыпты өчен ут йотып, үрсәләнеп йөри. Көне буе югалган сарыкны эзләп иза чиккәннәр. Дөрес әйтә бит, шайтан алгыры: "Ырынбур качмас әле", — ди. Әйе, Ырынбур качмый да, югалмый да, җир дә упмый аны. Ә кеше югалса! Тап син аны яңадан бу фани дөньядан. Менә бит ничек зур уйлый Галимҗан. Пәйгамбәрләр банты бар анда. Пәйгамбәрләр баттты! +Шул арны аңлатып бирде дә остабикәсенә: +— Китмибез иртәгә, — дип кырт кисте Гыйрфан мулла. +Дүртенче бүлек +Алда әле башланмаган олы юллар, — +һәрберсендә күпме +бәхет-сәгадәт бар? +Юллар илтә бәндәләрне +киң дөньяга, +Шунда гына ул үзенә гәүһәр таба. +Гәүһәр! Аны диңгез төбеннән чумып эзлиләр. Әмма ул анда, диңгез төбендә, таудай өеп куелмаган. Аны табу, башка асыл ташлардан аерып алу өчен, бисмиллаңны мең-миллион кат әйтеп, диңгез төбендә, бер өем чүптән ярма бөртеге эзләгән тавык шикелле, чокчынырга, чокчынырга кирәк. Тормышта бәхет-гәүһәр табу һич тә аннан ким түгелдер. Авыррактыр да әле. Бу хакта һәр ата-ана җитди уйлана. Борчыла. Фикер йөртә. Гыйрфан мулла, Хәсәнә абыстай өчен бу көннәр аеруча көчле пошаманлык дулкыны эчендә үтте. Ни гаҗәп, мәсьәләнең мөгезеннән тотарга, кылны кырыкка ярырга гадәтләнгән Гыйрфан мулла да соңгы көннәрдә берникадәр бәлтерәп калды. Аяк астыннан һич көтмәгән бәла-каза, низаг-мизаг килә дә чыга. Хөрмәтулла мәсьәләсе бөтенләй аяктан екты. Ата-бабаларыбыз чыгарган мәкальләрне дә искә алды ул: "Йөз юл — мең хата". Янә: "Карның белән кар ярып, борының белән боз ярып булса да, юлыңны тап"; "Ниятең^ кәкре булса, юлның турылыгы файда итмәс"... +Йөз юлда мең хата булу — анысы инде аның табигый хәл. Пәйгамбәрләр дә хатасыз яшәмәгән. Бу да аларның дөнья серен аңлап бетермәвеннән килә. Әйтик, шимбә — хәйлә көне. Шуны белми юлга чыккан алты пәйгамбәр (Салих, Нух, Гайсә, Муса, Ибраһим, Мөхәммәт галәйһиссәлам) бәхетсезлеккә очраган. Менә бит йөз юлның мең хатасы нигә барып бәйләнә. "Борының белән боз ярып булса да тап юлыңны". Менә терәкә! Ай-Һай, каты әйтелгән! Ләкин дә юлда ниятең дөрес булсын. Шунсыз сиңа ак җәймә җәймиләр. +Бөл арны Гыйрфан мулла яхпты белә. Биш бармагы кебек. Әмма ләкин юлга чыкканда көн сайлау мәсьәләсе дә, әгәр арттырып әйтсәк, хатын ярәшү кеби җаваплы эштер. Гыйрфан мулла моны да яхшы аңлый. Җомга — мөселманнарның бәйрәм көне. Адәм галәйһиссәлам дөньяга килгән көн бу. Аңа дога кылып, сәҗдәгә китеп, илаһилык эчендә хозурлана торган көн. Мондый чакта юлга чыгу килешеп бетмәс. Пәнҗешәмбе дә яман көн түгел. Аллаһы Тәгаләнең җәннәте вә җәһәннәме шушы көндә барлыкка килгән. Җәннәте — әйбәт, җәһәннәме — шомландыра. Сишәмбе — Кабил Хабилне үтергән көн. Үтереш, суеш — мәңгелек яманлык. Чәршәмбе. Бу көнне Юныс пәйгамбәрне балык йота. Ибраһим пәйгамбәрне Нәмруд ләгыйнь утка сала. Якшәмбе — мөселманнар өчен бәрәкәтле көн түгел, һәр көнне Аллаһы Тәгалә үзе яраткан. Шулай да һәр көннең үзенчәлеге бар. Юлга дүшәмбе көнне чыгарга кушалар. Бу көн, имеш, алда башланмаган юлларны искәртә, һәрберсендә булган бәхетсәгадәттән өлеш чыгара. Бу юллар бәндәләрне киң дөньяга алып чыга. Шунда һәркем үзенә яшәү гәүһәре таба, имеш. +Дүшәмбе көнне чыкты юлга Гыйрфан мулла. Аның уенча, изге юл бу: Аллаһы Тәгалә юлга ак җәймә җәйгән мәл. Сызылып таң атып килә. Аның алсу нурлары бөтен инсаниятне назлый, иркәли, юата, кайгылардан араландырып, үзенчә бер рухи шифа өрә төсле иде. Ләкин дә юлчыны син өмет иткән оҗмах түгел, көтелмәгән тәмуг каршы ала икән. Авылдан чыгып китү белән, әлеге таң алсулыгын кара-кучкыл болыт каплады, әллә нинди салкын җилләр исеп, коточкыч буран купты. Җил әле бер яктан китереп суга, әле икенче яктан китереп бәрә. Ул гүя юлчыларның ныклыгын сыный, аз гына йомшаклык күрсәтсә, очырып, җәһәннәмгә алып олактырмак була. +Әле ни арба, ни чана түгел чак. Гыйрфан мулла әлеге теләсә нинди дыңгырдык юлдан үтәрдәй тимер арбасын пар атка җикте. Печәнен, солысын, азык-төлеген... — бөтенесен шунда төяде. Дилбегәне башта Шакирҗанга тоттырды: мә, йоклама, оеп барма, аң бул, инде шәләй-вәләй малай түгел, ир корына җитеп килүче, янәсе. Шулай да бераз баргач, дилбегәне үз кулына алды ата кеше. Чөнки, ни генә димә, ат дилбегәнең кем кулында икәнлеген тиз сизә. Дилбегә тимер кулга эләксә, ул, колагын каты торгызып, башын күтәрә төшеп, аякларын каты-каты басып атлый. Камыр кулга эләксә, колакларын юешләнгән бияләй урынына салындыра, башы бәлтерәп кыегая башлый, аяк атлаулары ташка үлчимгә әйләнә. Дөрес, пар атның икесендә — ике төрле җәһәтлелек, сизгерлек, тоемлау. Туры бия, минем өчен Әхмәтдин ни, Мөхәммәтдин ни дигәндәй, кеше кулы сайлаучан түгел — үз җаена җилдерә бирә. Тимер-күк — башка калыптан: шәйләмирәк калсаң, холкын бозсаң, чыгымчылый торган гадәте бар хәтта. +Әлбәттә, атның юлда уңганлыгы аны җигә белүгә дә бәйләнгән. Бу җәһәттән Гыйрфан мулла осталыгына җиткән кеше авылда гына түгел, бөтен тирә-якта юктыр әле. Дугасы аның, тәкәббер кеше маңгае кебек, аз гына алга киерелеп торсын. Мәгәр нык торсын. Мең дию пәрие уптым илаһи берьюлы өрсә дә, ослан селкенерлек булмасын. Ерак юлга чыккач, атка бер минут та йомшаклык күрсәтергә ярамый. Кирәк чакта йөгерт. Чаптырып та ал. Тау итәгендә атлат. Ат йөртә белү — ир-егет эше. Ат — ир канаты ул. Шуларны өйрәтә-өйрәтә чәченә, сакалына кырау төште инде. Әмма ләкин һаман төрле яклап тәртә арасына кертеп булмый бу юеш борыннарны, һич кирәкмәгәнгә дилбегәне әле уңга, әле сулга тарткалыйлар бит. Ни файдасын күрәдер шуның. Мондый катканак, кылдый-былдый юлда тәгәрмәчең бер түмгәккә эләксә — арбаң авып, әллә кая мәтәлеп барып төшүең бар. Менә сиңа мең хатаның берсе. +Дилбегәне үз кулына алырга булды ата кеше. Шакирҗан: +— Әткәй, үзем... син ял ит... — дип караса да, тыңламады. +— На-а-а... һәй, малкайлар, уңганнар, һайт, — дип, калын тавыш белән бер кычкырып, үзенең каты куллы икәнлеген сиздереп алгач, аңладык ниятеңне, хуҗа-әфәндем дигәндәй, атлар дәррәү уянып, җай гына юыртып киттеләр. +Галимҗанны ул толып белән төреп утырткан иде. Дөресрәге, моны әнкәсе эшләде. +— Кем... сиңа әйтәм... әйкәем... Галимҗанны берүк саклый күр инде... салкын тимәсен... гелән генә авырый да тора бит... — диде. +Шуңа охшаш янә мең төрле вәгазь әйтте. Дөрес, мондый чакта, үгет-нәсихәт тау-тау өелсә, Гыйрфан мулланың ачуы кабара, тәне кызыша, аркасы буйлап кырмыскалар йөгерешкәндәй тоела бантлый. Аның бу кыргыйрак гадәтен, сүз белән кытыклауны яратмаганын остабикәсе белепме-белә инде. Шулай да ул хатын-кызга хас өйрәтү-төпченү үзенчәлеген, бала өчен ана йөрәгенең ни дәрәҗәдә өзгәләнгән-сызланганлыгын, бөтен илаһи бәхетенең шулар да икәнлеген сиздерми калмый. +Галимҗан, әнисенең сабак урынына кат-кат тугылаган йөрәк сүзләреннән чыкмаска тырышып, толып эчендә майдай "эреп" барды. Пәри туендагыдай уйнаклап-муйнаклап, котырынып искән салкын җилдә дә, кар катыш яуган яңгырда да әллә ни гаме юк иде аның. Үткән хатирәләр давылы эчендә йөзде ул. Давылларда, Алып батырны хәтерләтеп, Хөрмәтулла абзый кайнаша. +Нәҗметдин мәзин келәтенә ябып куйгач, болар өчен аны коткаруның бер авырлыгы да юк иде инде. Чөнки Галимҗан, Апуш, мәзин малае Кәли — балыкка бергә йөрүчеләр. Алар, әйтергә уңайлы булсын дип, исемнәрен дә кыскартып бетерделәр. Габдулла — Апуш, Кәлимулла — Кәли, Галимҗан Галим булып калды, һәрберсенең икенче кушаматы да бар. Галимҗан — Чирле чәүкә, Габдулла — Чуртан, Кәлимулла — Кикрикүк. Чуртан кушаматы Апушка суда оста йөзгәнгә бирелде. Кәли әтәч булып кычкыра белә. Галимҗанныкы — чиргә бәйле. +Күп вакыт алар бер-берсенә әнә шул икенче кушамат белән эндәшергә ярата: моңа берәү дә үпкәләми. Бу — дусларча шаяру. Дуслык, янәсе, вак-төяк кети-метиләрдән өстен тора. +— Сарыгын әллә табабыз, әллә юк, әйдә, Чуртан, Хөрмәтулла абзыйны коткарабыз, — диде Галимҗан балыкчы дустына. +Тегесе җилкәсен кашып алды, аз гына уйланып торды: +— Ә ничек? Йозагы бозау зурлыгы бит... +— Кикрикүккә әйтик: ачкычын урласын... +— Башың тубал кебек синең, Чирле чәүкә... +— Соңыннан макташырбыз. Эшне гамәлгә ашыргач... +Барысы да, майлы табада шуган коймак шикелле, бик җай гына барды. Кикрикүккә ачкычны табу да, инде төн уртасында авыл тәмле йокыга талгач, йозакка аны ярату да әллә ни кыенга туры килмәде. Җитмәсә, каравылчы Садретдин карт та кайтып киткән. Тукмалып, имгәнеп беткән кеше түгел, бу таш келәтне шайтан үзе дә ватып чыга алмас, дип уйлагандыр инде. Тик бөтен эшне Хөрмәтулла абзый үзе бозды. Башта, билгеле, төн заманында ачып кергәнгә аптырап калды ул. Кем? Ни өчен? Аларга аннан ни кирәк? Дөрес, аның бу кичерешен ачып керүчеләр белми. Чөнки караңгы. Ай яктысы бераз төшсә дә, бер-береңне танырлык түгел. +Алар башта, ни кылырга белмичә, беравык тын торды. Аннан, үзләренең кем икәнлекләрен әйтеп, дуслары исеменнән Галимҗан сөйләде. Каравылчы картның кайтып китүе, ачкыч табып, ишекне ачулары, коткарырга килүләре турында әйтте. +— Сез хәзер качыгыз, Хөрмәтулла абзый, — диде Галимҗан. +Хөрмәтулла тиз генә җавап бирмәде. Сөйли башлагач, аның көчкә-көчкә тын алуын, авыр хәлдә булуын аңладылар. +— Җук, малайлар, качмыйм, җарамый... Пәчәму?.. Пәтәмүште... җарамый... Мин ул ысволыч карун мәлгунь... мөртәт... кара җөрәк... ач күз Мөбахис хәсиснең сарыгын ырламаган... и вчу... Сарык ырларга минем бантыма тай типмәгән бит... вәт тәк... мин шуны халыкка... урам хөкеме вакытында аңлатып бирергә... дакәзәйт итәргә тиеш... Качсам... сезгә дә сүз килер бит... Белмәй калмаслар... Минем өчен хатыным... балаларым ыстырадайт итәчәк... Качсам... сарыкны дисвителне шул Хәрти урлаган, диерләр... Ат карагы дигән "дан"нан курыкмыйм мин... Вәт тәк... пәнимәйт нады... Сарык буры даны алганчы... җыгылып үлим... и вчу... +Малайларга аның бу кыланышы бик сәер тоелды. Галимҗан өчен бигрәк тә. Теге вакытта беренче карашка гәрчә начар тәэсир калдырса да, аның эчендә ниндидер асылташ барлыгы аңлашылган иде. Ул асылташ әле менә зурая барды, зурая барды. Тора-бара ул кешелеклелек, горурлык бизәге булып балкыды. Әтисенең дә, әнисенең дә "Кеше күңеле — тирән дәрья" — дигән сүзләре раска туры килә. Тулган айдай балкып торган җәмәгате Мәликә түти дә, ак чәчәкне хәтерләткән кызы Мәдинә дә аның күз алдына фәрештә сынлы булып килеп басты. +Мондый очракта Галимҗан үзе нишләр иде икән? Качар идеме? Качмас иде. Бу бит намусыңнан качу була. Үз авылында начарлык калдырып китәсе килми Хөрмәтулла абзыйның. Дөреслек, намус өчен ул йодрыгы белән дә көрәшкән. Хәзер дөреслек өчен үлемгә бара. Чыннан да, тереләй күмеп куюлары бар бит. Мондый хәбәр тирә-як авыллардан килеп кенә тора. Хөрмәтулла абзый шуннан да курыкмыймы? +II +Икенче көнне Хөрмәтулланы халык хөкеменә алып чыктылар. Хөкем Алпавыт урамы уртасында булачак. Төне буе нур сипкән табактай ай, вәхшәтне мин дә күрим дигәндәй, яктыргач та әле зәңгәр күк йөзеннән күзләрен чекерәйтеп карап торды. Ул күзләр көянтә-чиләк күтәреп торган Зөһрә сылуныкы иде төсле. Нурлар, бәлкем, шул саф, садә, моңсу күзләрдән түгелгәндер. Зөһрә ул моңсу сафлыкны Айга җир дөньясыннан алып менгән бит. Димәк, Ай йөрәге белән Җир йөрәге бер-берсенең сөю-мәхәббәт ялкыннары кайнарлыгын тоеп тибә. Шулай да Айның йөзе бүген боек, борчулы, кайгылы иде. Әллә Зөһрә-Алиһәнең Җир кешеләре язмышы өчен сызлануымы бу? Җир шартлап ярылырдай зур гөнаһлар эшлисез, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында ни җавап бирерсез, Адәм балалары фани дөньядан мәңгелеккә саф күңел белән килергә тиеш, диме? +Чулпанның да йөзе бүген башка көннәрдәгегә караганда сүренкерәк, моңсурак, хәсрәтлерәк тоелды. Ул таңны уятырга куркыбрак торды, хафаланмады, сабыр итәргә тырышты сымак. һәркемнең үз йолдызы бар, ди бит. Димәк ки, Җир йөрәге белән Ай йөрәге, Кеше йөрәге белән Йолдыз йөрәге эчке нурлар, эчке яшәү җепләре, эчке чылбырлар аша берберсенә тоташкан. Кем белә, Чулпан — Хөрмәтулла абзый йолдызыдыр, бәлки. Шул йолдызның йомшак нурлары иркәләве хозурында килгәндер якты дөньяга. Шул кешене үлем көтә. Нахак бәла тактылар. Бу гаделсезлекне, бу фаҗигане, бу коточкыч хәлне күреп тетрәнмәсме Таң сылуы Чулпан? Тетрәнер, әлбәттә. Йөрәге ярылыр чиккә җитәр. Нур урынына яшь түгәр. Шулай да чыдар. Ыңгырашканын сиздермәс. Түзәр. Йолдызлар түземле була. Җир-Ана да түземле. Алар фани һәм ахирәт кануннарын белеп яши. ҖирАна секундына 30 чакрым тизлек белән оча. Кояш җиле чапаны итәгенә ябышып. Әмма башка планеталарга орынмый. Үз юлы белән җилдерә. Адашмый. Белеп. Аңлап. Әдәплелек саклап. +Кешеләр әдәпсезләнә. Бер-берсен ашый. Ерткычлана. Ай белән Чулпанның йөзе бүген шуңа кайгылы булгандыр. Уттай янып чыккан кояш йөзләргә кызгылт нурлар сипте. Хәзер дөньяга мин хуҗа дигәндәй, колачын җәеп, акрын гына күккә күтәрелә башлады. Тегеләр шул кызгылт нурлар пәрдәсе артында яшеренеп калды. +Хөрмәтулланы кояш дилбегә буе чамасы күтәрелгәч алып килделәр. Алпавыт урамына, һәркемнең үз дөньясындагы шәхси мәшәкате саеккан мәл. Иртәнге намаз укылып, чәйләр эчеп алынган. Көтүгә маллар куылган. Хәзер һәр кешенең, "менә мине күр", "кичә дә яныма килмәдең", "нигә тотынмыйсың" дигәндәй, кырык җирдә кырылып яткан кырык эше борынын сузып тора. Шуңа чаклы "Хәрти эшен" тозлап-борычлап, җайлап-майлап, яңадан мәңге баш күтәрмәслек итеп тапталган үлән кебек бастырып куярга кирәк. +Ыстараста Тәхлис, таң күзеннән торып, итәк астыннан ут йөртү хәстәренә кереште. Сүзе сыярлык һәркемнең — дусиш, таныш-белеш, күрше-күлән, кардәш-ыру — капкасын какты. Дөрес, утны ул моңа чаклы да әллә кемнәрнең итәген көйдерер дәрәҗәдә йөртте. Аңа сүзен өскә чыгарырга кирәк. Сүзен боз капламасын. Кешеләр арасында адәм мәсхәрәсенә калдырып, аның өчен яшәү җәймәсе булып җәелгән вазифасыннан кибәк урынына җилпеп ташламасыннар. "Тереләй күмәргә" дигән карар чыгару өчен өч шаһит булу зарур. Ал арын да тапты. Дөресрәге — яллады. Акча тамызып. "Бәхет бакчасы" вәгъдә итеп, кул кулны юа дигәнне аңлатып. Бер ярма бөртегенә алданып, пычак астына кергән аңгыра тавык кебек, Ходаның сынык икмәккә җан сатучы ахмаклары беткәнмени. +Мөбахис мәзин исә ыстараста төрткән хәйлә утына даими рәвештә ялкын өстәп торды. +— Чын ир-егет икәнлегең, пычрак эшләргә каршы көрәшүче илаһи зат булуың, кешелеклелегең менә шушы изге эшне мәртәбәле итеп башкарып чыга алуыңда күренер; Аллаһы Тәгалә алдында йөзең ак, намусың пакь булыр, — дип котыртты. +Тәхлис — хәйлә ялгашыннан бер пот тоз ялаган бәндә. Мөбахис ялкынын тиз генә дөрләтеп җибәрү ягында түгел. Аның да үз туксаны — туксан. +— Син шулай дисең дә ул, мәзин абзый, ул бит миңа гына бәйләнмәгән; кара халык — аңгыра сарык, дип сөйләшсәк тә, кара халыкның бөркет күзле, бүре тешле булганнары да бар; бәгъзе берсе бугазыңны чәйнәргә әзер тора, — диде. +Йодрык зурлыгы башын тотып, бераз уйланып торгач, ул янә дәвам итте: +— Үткер тешлеләр, үзең беләсең, байлар арасында да чәчеп үстергән кебек. Бар син, якалашып кара Гыйрфан мулла белән, җаныңны суырып алып, уч төбеңә китереп салыр. Теле белән тегермән тарта, акылы белән дөнья кайната, үткерлеге белән кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күперен үтә белә. Андыйлар белән чәкәләшү, ай-һай-һай... +Мөбахис мәзин, яктылыктан курыккан ябалак шикелле, Гыйрфан мулланы беркемнән дә мактатасы килми иде. Киресенчә, алтын базыннан чүп эзләгәндәй, аның үзенә дә, гаиләсе һәм балаларына да, җае туры килгән саен, пычрак ату ягын хуп күрде. Әле дә менә аның бакчасына таш атарга тотынды: +— Ходай каршында энә очы зурлыгы да гаебем юк, Тәхлис туган; үзең шаһит: Солтанморатка ямь өстәрдәй менә дигән дөнья тергездем, күпләр миннән өлге ала, тик птупты хакыйкатьне Гыйрфан мулла аңламый, мине адәм рәтле яшәгәнгә битәрли. Дәхи дә үз урынын яулап алуымнан шүрләп йөри. Бәс, шулай булгач, кем әйтер аны кара эчле түгел, дип. Кара эчлелек — мөселман бәндәсе өчен ифрат дәрәҗәдә түбән сыйфат ул. Без Гыйрфан кебекләргә Аллаһы Тәгаләнең бәндәләргә биргән миһербанлыкларын аңлатырга тиешбез. Бу изге эш өчен көрәшү зарурдыр. Әлгаязе билләһи, дөрес эш өчен бер Аллаһының рәхмәте киңдер. +Адәм баласы Алла исеменнән әнә шундый төрле җаһиллеккә барудан һич тартынмый. Ап-ак сөт өстенә дегет тамызудан курыкмый. Бу мәсьәлә Мөбахис мәзин файдасына хәл ителсә, бөтен Солтанморатның ак күңелле халкы намусына кара тап сарылырга мөмкин. "Солтанморат" сүзе үзе үк тирән мәгънәгә ия. Солтан — хөкемдар, патша, газиз дигәнне аңлата. Морад — максат, теләк, теләнгән әйбер, аңлатылырга, белдерелергә уйланган нәрсә. Димәк ки, хөкемдарлылык, газизлек, мәһабәтлелек, изгелектә максатыңа ирешү өчен уйланган эшеңне сафлык илә гамәлгә ашыр. +Гыйрфан мулла кебекләр күңелендә птундый уй-хисләр кайнашты. Аңа киңәшкә якыннары, фикердәшләре, дус-ишләре килеп торды. Башкорт Котлызаман да кара кашлы, шомырттай кара күзле, өзелеп китәрдәй нечкә билле, бер басасы урынга биш басып торган дәртле бичәсе Көнсылуын ияртеп килеп җитте. Күрше авыл чуашы Ычтапан да көтмәгәндә пәйда булды. Гыйрфан мулла үзе дә аптырашта калды. Кем ул? Патшамы? Хөкемдармы? Әллә бу чуалган җеп очын ул гына табарга тиешме? Моның өчен берникадәр горурланып та ала. Эчтән генә. Беркемгә дә сиздермичә генә. Аның белән исәпләшәләр икән, димәк ки, ул тишек арба төбеннән төшеп калганнардан түгел. Ә инде Галимҗанның түбәсе күккә тия яза. Әнә кем икән аның әтисе! Халыкны, авылны афәттән, ялганнан, бәладән саклаучы олы җанлы, туры сүзле, миһербанлы кеше икән! +Галимҗан, һәр мөмкинлектән файдаланып, ал арның сүзен әрекмән колакларын торгызып тыңларга тырышты. Ул сүзләрне күңеленә, йөрәгенә салып, янә ми күзәнәкләре дулкынында чайкалдырып, шулар аша кешеләргә бәя бирде. Ычтапан картны яхшы белә ул. "Кирфан ызнакум, пына син тыңна әле, бер пикер килде пашка" кебек сүзләр әйтәәйтә килеп керә дә, кулларын болгый-болгый сөйләргә тотына. Бу юлы да шулай итте. Исәнлек-саулык сорашып алу белән сүзгә кереште: +— Кирфан мылла ... аны ... Кәртине ... Кәрмәйне ... әй лә... Күрмәтулланы... пик якшы пеләм пит мин... Ишек ясап пирде... Кулы алтын прәме... Нәстәяшчи мужик... Шуңа акча пирдем. Ул акчага Әпсәләмдә сарык ите сатып алган... Шул итне пешергәндә... теге күршесе ач күз Кәмәтдин поронына тәмле ис килеп пәрелгән икән... ну пит сарык ырлаган дигән сүз түгел... Аптакач кабырка суйәкләрен ишегалдына чыкарып ташлаган икән... Пында кумакай Мүкәпис пәзин сарыкының ни катнашы пар... Ай-яй-яй, ай-яй - яй... Султанморатта пынтай алама кәлнең пулганы юк ите пит әле... Мин Күрмәтуллага азырак күмүшкә дә пиреп йебәргән идем. Әйдә, мин әйтәм, тутыккан табак төбен бер юып алсын... Жәл пит парин... +Ычтапан агай сөйләде дә сөйләде. Шуларның бөтенесен дә урам хөкеме вакытында әйтәчәген белдерде. +Галимҗанның моңа чаклы Ычтапан картка нык игътибар иткәне юк иде. Бүген аның ихлас күңелдән, чын йөрәктән, кеше язмыпты өчен кайнар хис белән сөйләвенә мөкиббән бирелеп, эчке бер җылы тойгылар белән, һушы китеп тыңлап торды. Үзе бәләкәй генә ул Ычтапан бабай. Мондый кешене "кәтүк" дип йөртәләр. Ябыклыгы кипкән балыкны хәтерләтеп тора. Калак сөякләре дөя өркәче кебек калкып чыккан. Эчкә баткан яңаклары, нуры сүнеп кысылган күзләре, самавыр күрегенә охшап җыерылган тар маңгае...— барысы ачы, авыр тормыш тамгасы икәнлекне аңлатып тора. Шул карга күтәреп алып китәрлек карт чуашның эчке дөньясында, күңелендә, йөрәгендә күпме рухи байлык, кеше язмышы өчен яну-көю, сызлану... +Язгы кояш кебек балкып, җил-җил атлап, көлә-көлә, уйнаклый-уйнаклый, чегән кызларына хас кыюлык һәм җитезлек белән килеп керә торган Көнсылуны Галимҗан яхпты белә. Ә менә ире Котлызаман кыяфәтенә беркайчан да сынау лы караш ташлаганы юк иде. Аның бөтен гәүдәсе карт аюны хәтерләтеп тора. Карашы гүя сөзәргә әзерләнгән үгезнеке. Ике бит очы куш йодрыктай бүлтәеп, кабарып тора. Күзләре асылынып төшкән маңгай белән шул "йодрыклар" эченә кереп кысылган. Муены — самавыр юанлыгы. Дөрес, очларын бөтереп ике якка җибәргән (алар карлыгач канатын хәтерләтеп тора) куе кара мыегы йөз шөкәтсезлеген берникадәр күләгәләп тора. Яшь чагында ул ун ел буе өзлексез мәйдан тоткан, имеш. Сабантуйда берәүгә дә бил бирмәгән, ди. Шул батырлыгына, җисмәни көченә, кара мыегына, аюныкыдай гәүдәсенә кызыкканмы булдыклы, алтын куллы, эш сөючән, чибәр Көнсылу түти? +Бу юлы Котлызаман агай үзе генә килде. Әлеге дә баягы шул Хөрмәтулла абзый язмышы турында фикер алышырга, киңәшләшергә, мәслихәтләшергә. Галимҗан, бер почмакка посып, аны да тыңлап торды. Бу инде Ычтапан дәдәй кебекләрнең утызын арт ягына утыртып каезлардай пәһлеван. Галимҗан өчен шунысы сәер тоелды: бервакыт ул Хөрмәтулла абзый белән көч тә сынашкан икән. Мәгәр бирешмәгән Хөрмәтулла абзый. Моны ишетеп, Галимҗанның колаклары, чәчләре үрә торды. Әлбәттә, Хөрмәтулла абзый да нык кеше. Ләкин ул — Котлызаман агайның яртысы гына. +Мәсьәлә болай тора икән. Котлызаман агай көрәшүнең бөтен серен, нечкәлеген, җаен бәләкәй чакта ук өйрәнеп алган. Ә менә сугышканы булмаган. Сугышта бәгъзе берәү ерткыч бүрегә әверелә. Анда төлкегә хас хәйлә дә була. Гәрчә көрәштә әллә күпме еллар мәйдан тотса да, Котлызаман агай, Хөрмәтулла абзый кебек, сабан туе ямен җибәреп сугышучыларны йодрыклап йөрмәс иде. Менә сиңа адәм баласы. Менә сиңа инсаният хәяты. Менә сиңа бәндәнең бәләкәе, зурысы, бәхетлесе, бәхетсезе. Галимҗанның күз алдында әлегә өч сын: күшеккән тавыкка охшап калган Ычтапан дәдәй, аю кыяфәтле Котлызаман агай, маймылга тартым Хөрмәтулла абзый. Авырлыкларны үлчәү өчен бизмәнгә салсаң, беренче урынны — башкорт Котлызаман, икенчене — мишәр Хөрмәтулла, өченчесен чуаш Ычтапан алыр. Ә инде аң-акылларын салсаң бизмәнгә, ниндидер аерымлыклар булса да, өчесенеке дә бертигез тартырга мөмкин. Бу аларның авыр чакта да кешелекле була белүләренә бәйләнгән. Котлызаман агай да бит, нәкъ Ычтапан дәдәй кебек, Хөрмәтулла абзый язмышы өчен сөйләшергә килгән. +— Башкорт мактанырга яратмый, мулла абзый, ундай гәзәт миндә лә юк, үзең беләһең, һугышыусыларзы ла енем һөймәй; көрәштә майдан тотһам да, мәгәр кешегә үлеп асыуым килгәндә лә тырнак менән сиртмәнем; тик был юлы Хөрмәтулланы тереләй күмергә йөрөүселәрзе бына был кәшәкә йозрогом менән һыйлайым әле... +Сөйләшү, фикер алышу, сүз куешу шактый озакка барды. Нәтиҗә-сөземтәне һәр очракта Гыйрфан мулла ясады. Ычтапан дәдәй, гәрчә күңеле саф булса да, сөйләгәндә, тел осталыгы җитмәгәнлектән, салулый торган гадәте бар. +— Уйламый әйтелгән бер сүз — аз ашка салынган күп тоз, Ычтапан кордаш, әгәр сөйләсәң, сүзләреңне чамалап чыгарырга тырыш, буталырлык булма, — дип кисәтте аны Гыйрфан мулла. +Котлызаманга да кисәтү ясады: +— Йодрык — берне, акыл меңне җиңгәнлекне беләсең бит инде, Котлызаман туган, син алай бик әтәчләнмә әле, мондый буталчыклыкта уйлап эш итү хәерлерәк булыр, — диде. +III +Алпавыт урамы уртасына халык умарта күче урынына ябырылды. Карт-коры, бала-чага, әби-чәби, бичә-чәчә, кыз-кыркын, аксак-туксак, гарип-гораба... — кемнәр генә юк анда. Бәгъзе берсе, мулла-мәзин, мәтәвәли-фәлән, хәлле-мәлле кебекләре — җомгага, гаеткә барганда, аш-суга йөрешкәндә генә кия торган затлы чапан, казаки, түбәтәй, итек-читек кигәннәре — андасанда тамак кырыштыру, үзләрен бөркет оясындагы асылташны эләктерә ала торган каһарман ир-егет икәнлекләрен күрсәтергә тырышып, чыт-пыпт сөйләшеп йөриләр. Өсләренә укалы чибәр камзул, аякларына болгар читекләре кигән, башларына аллы-гөлле яулык бәйләгән байбичәләр төркеме дә агыла. Алар, инде түл җыеп та мәңге гәпләшеп туя алмаган ана үрдәкләрдәй, үзенчә бер горурлык сакларга тырышкан кыяфәт белән, мыгыр-мыгыр сөйләшеп атлыйлар. Ак күлмәк өстеннән кара камзул, аякларына көзгедәй елтырап торган күн итек кигән, бер басасы урынга биш басып торган түбәтәйле кыланчык, көяз, шаян, хәлле егетләр дә төркемтөркем булып масаеп йөри. Алар икенче бер төркемгә — Һәрберсе бер чәчкәне хәтерләтеп торган кызлар җыелмасына — кырын-кырын карап узалар. Берсе — ак, икенчесе — кызыл, өченчесе — зәңгәр, дүртенчесе көрән күлмәк кигән бу кызлар ак, кызыл, зәңгәр, көрән чәчәкне төсмерләтә. Ак калфак өстеннән бәйләгән яулыклары да бер-берсенекенә охшамаган. һәрберсендә бер чәчкә төсе бар. Алар нидер сөйләшә, серләшә, сүзләрдән бетмәс-төкәнмәс мәзәк тапкандай, егет-җиләнгә, өлкәннәргә сиздермәскә тырышып, җиңелчә генә көлешеп куя. Әлбәттә, әлеге кыланчык егетләргә бу купшы кызлар, йөзләрен усал караштан саклау өчен каплаган яулык читен ачып, анда-санда күз атып алырга да онытмыйлар. Үткеррәк егетләр моны сизеп тә ала. Ул яулык эчендә сөрмәле серле күз, ал яккан бит очы, пешкән чиядәй тулышкан ал иреннәр барлыкны аңлый. Шул гүзәллек эченә кереп чумасы килә аның. Ләкин — ярамый. Өлкәннәр кушмый. Алар — әдәплелек иманын яклаучылар. Егетләрнең йөрәген яндырырга, нәфесләрен тагын да ныграк кымҗыртырга, өмет чаткыларын дөрләтеп-ялкынландырып җибәрергә тырышып, кызлар өзелергә торган нечкә билләрен бөгелдереп-сыгылдырып, аркаларына сузылып яткан калын, нәфис толымнарын чайкалдырып, чулпыларын чыңлатып алырга да онытмыйлар. +Әбиләр чуагының иң матур кояшлы бер көне әйтерсең Солтанморатның хәлле кешеләренә бер-берсенә бәйрәмнәрдә генә кия торган иң затлы киемнәрен күрсәтешеп алу өчен бирелгән. Инде җәйге, көзге эшләр, кем әйтмешли, тозлапборычлап тәмамлап куелган, саламы-печәне ташылып, лапас түбәләренә өелгән, бодае, борчагы, арпасы, солысы, тарысы...— Һәммәсе, һәммәсе үзләренә тиешле бурага салынган. Халык гүя Хөрмәтулланы тереләй кабергә күмү өчен түгел, сабан туендагы тамашага җыелгандай, көзге икмәк туе бәйрәменә агыла. Дөньяда әйтерсең бернинди дә гөнаһ, шомлылык, күз яше түгү, низаг-хәерчелек юк, фәкать матур киенгән затлы кешеләр һәммәсе тантана итә. +Бодай арасында буталган кырлыктай, гөлбакчаны ямьсезләгән чүп үләнедәй, матур-чибәр төслеләр тирәсендә алама-солама киемле гавам халкы да кайнаша. Җеп бишмәт киеп, билен тыгызлап буган, аксыл-саргылт сакаллары түшенә төшкән авыру күзле чуашлар да, алача күлмәк-ыштан кигән башкортлар да, алатыр татарлары да, мишәрләр дә, типтәрләр дә бар. Ертык-мыртык, кырык ямаулы кием кигәннәр үзләре бер тирәдә төркем-төркем булып йөри. Тегендә шау-шу, монда шау-гөр, бер урында чыш-пыш сөйләшү, икенче җирдә кычкырып-кычкырып, кул болгый-болгый бәхәсләшү китте, һәркем булачак фаҗигагә карата үзенең хөкемен алдан ук әйтеп куярга ашыга. +Ыстараста Бүксә Тәхлис, хөкемне язып барырга тиешле сәркатип Галинур, Мөбахис мәзин, авылның кайбер куштаннары, бер әчмүхә чәйгә сатылган шаһитлар халык җыенының урта бер җирендә танавын танауга, колакны колакка куеп гәпләшә. Боларның бөтен максаты шул: Хөрмәтулланы тизрәк кара җир куенына тыгу. +Гыйрфан мулла, беркем белән дә әңгәмә-мәңгәмә кылмыйча, хөкемдарлардан әллә ни ерак булмаган бер урында басып торды. Галимҗан әтисе янында булырга тырышты. Хәсәнә абыстай, Хәмдия кендекәй, Көнсылу... тагын да берничә сылу-сылу, чибәр-чибәр киенгән хатын-кыз алардан ерак булмаган урында үзләренчә сөйләшеп тора. Аларның йөзләре боек, күңелләре сүренке, рухлары төшенке икәнлек әллә кайдан сизелеп тора. Шулардай ерак түгел бер урында — Хөрмәтулла абзыйның җәмәгате Мәликә түти, кызы Мәдинә. Галимҗан ал арга әледән-әле күз сирпеп ала. Мәликә түти дә, кызы Мәдинә дә теге вакыттагыча киенгән. Мәликә түти, кадаклап куйган тораташтай, шул урында катып калган. Мәдинә аның янына басып каткан. Алар кырына берәү дә килми. Алар беркем белән дә сөйләшми. Хәер, аларның сөйләшер хәлләре дә юктыр. +Галимҗан бер нәрсәгә аптырады: Чуртан белән Кикрикүк кайда икән? Бантка малайлар чыж да выж йөреп тора. Ә алар — юк. Әллә һаман сарык эзләп йөриләрме? Нигә бу юлы Галимҗанга әйтмәгәннәр? +Менә бервакыт: +— Киләләр... — дигән каты тавыш яңгырады. +Халык дулкыны тынып калды. Өч каравылчы куллары артка каерып бәйләнгән Хөрмәтулланы алып киләләр иде. +Галимҗанның йөрәге жу итеп китте. Теге вакытта, төнлә, гәрчә ишектән аз гына ай яктысы төшсә дә, аның йөзен ул күрмәгән иде. Бу йөзгә хәзер карарлык та түгел. Бит очлары, маңгае, ияге күгәреп-бүлтеп чыгып, кара канга манчылган. Теге вакытта Алып батырны хәтерләтеп торган пәһлеван хәзер бәләкәйләнеп, кечерәеп, өтек күркәгә охшап калган. Аның нык кыйналганлыгын җүләр дә аңларлык. Бетергәннәр кешене. Изгәннәр. Мескен иткәннәр. +Менә аны мәйдан уртасына китереп туктаттылар. Анда — бәләкәй генә өстәл. Өстәл артында вакыйганы язып барырга тиешле сәркатип Галинур утыра. Аның янында юан мичкә. Кыска буйлы Ыстараста Тәхлис шул мичкәгә басып сөйләргә тиеш. Менә ул, әллә күпме кешеләр ярдәмендә, шунда күтәрелде. Аннан, күрәсезме гайрәтемне дигәндәй, халык дулкынына күз йөртеп чыкты; үзенең мәртәбәле кеше икәнлеген аңлатырга тырышып булса кирәк, берникадәр мактану төсе дә сиздереп, байларча тамак кырып алган булды. Аннан, кулларын болгый-болгый, булган хәлне гавам алдына ачып салды, әмма хөкемне үзе әйтмәде — анысын шаһитларга калдырды: бу аның буталчык суда йөзмәгән балык икәнлеген күрсәтү өчен иде, сүзне ул Хөрмәтулланың күршесе беренче шаһит Хәмәт дин картка бирде. +Хәмәтдин картның яшереп тәмәке тартуын һәркем белә. Моны гәрчә кешегә сиздермәскә тырышса да, тәмәке төпчегеннән саргаеп каткан бармак-тырнаклары, сирәк тешләре, ярылып ергаланган иреннәре, ике-өч адымнан ук аңкып торган сасы исе әйтеп тора. Әлеге көнне Хөрмәтуллалар ягыннан тәмле ит исе килүе турында сөйләде. Үзенең еллар буе бер ит шулпасы капмавы, Хөрмәтулланың исә кеше сарыгы суеп ләззәтләнүе турында ачыргаланып әйтте. Әмма ул да, хәйләкәр Тәхлис кебек, хөкемен әйтмәде. Бу аның куркаклык билгесе иде. Ыстараста бер хәйләкәр төлкенең җиде бүрене сугыштырганын яхшы белә. Хәйлә тозагына эләккән Хәмәтдин карт ерткыч бүре түгел — куркак куян. Аны өркетү — бәрәңге ашау кебек җиңел хәл. +— Һәр юлның бер очы, һәр сүзнең бер азагы, сөземтәсе була, Хәмәтдин абзый; ул синең борыныңа тәмле ис алып килгән сарык итенең Мөбахис мәзин сарыгы ите икәнлекне яхшы беләбез, бу хакта сөйләп тору кирәкми инде. Сез хәзер шуны әйтегез: сарык урлаучыга ни җәза бирәбез? +Хәмәтдин карт кырык җирдән тишелгән, бәлшәеп беткән киез эшләпәсен салып, аны, шуның белән киңәшләшеп алгандай, учында кат-кат йомарлады; аннан, куркудан агарынып каткан йөзен халыктан яшерергә тырышып, башын аска иде, дер-дер калтыранып, җебеп төште. Ыстараста кат-кат әйтеп, аны йокысыннан айнытырга тырышты, әгәр тиешле сүзен ярып салмаса, Хөрмәтулла урынына үзен гаепләячәк белән куркытты. Шуннан соң гына, тотлыга-тотлыга, ыстараста алдан өйрәтеп куйганча, мең авырлык белән: +— Мин... ни... шуны әйтәм... Хәртине... Хөрмәтне... тереләй күмәргә... ыххым... +Шундый ук сүзләрне Тәхлис үзе әзерләгән янә ике шаһиттан — сатлык җаннардан әйттерде. Аннан, үзен ныгытма алган солдаттай горур тотып, тәмам җиңгәнен сизеп: +— Шуның белән халык хөкеме тәмам, җәмәгать, өч шаһит раслады, таралырга мөмкин, — диде. +Хөрмәтулла сүзсез генә басып торды. Башкалар да өнсез иде. Әйтерсең һәммәсе авызына су капкан. Шул суның түгелеп китүеннән курка. Әмма авызлар ачылды. Сулар түгелде. Халык диңгезе кайнашырга тотынды. Әллә күпме сүзләр яңгырады: +— Бу нинди ахмаклык... +— Авылның өч ачыган ялкавы кеше башы ашый... +— Сатылганнар алар ... +— Халык хөкеме болай булмый... +Умарта күче урынына бераз гөжләп алгач, мәйдан уртасына Гыйрфан мулла чыгып басты. +— Мин дә бу хөкемгә каршы. Хөрмәтулланың сарык урлавына тамчы да ышанмыйм. Башкалар да сөйләсен. Алар да минем фикерне әйтер, — диде. +Аның сүзләрен башкорт Котлызаман куәтләде: +— Гирфан мулла дөрес әйтә... уның Һүдләренә кушылам... Хөкем эше түгел был... Этем эше... +Аның соңгы сүзләреннән җиңелчә генә көлеп тә куйдылар. Чуаш Ычтапан кул күтәргәч, көлү янә көчәеп китте: ни әйтер инде бу "телсез", янәсе. Ул да күп сөйләмәде. Тиешен генә әйтте: +— Пез пер намәне аңлап петермәйпес... Кем күргән Күрмәтулланың сарык урлаганын?.. Перәү дә күрмәгән... ул миңә ишек ясады... Шуңа акча пирдем... шул акчага ул сарык итен сатып алган... Мин Кирпан мулла яклы... хөкем дөрес түгел... +Халык дулкыны янә чайкала башлады. Бер-бер артлы төрле сүзләр ыргытырга керештеләр: +— Гыйрфан муллага кушылабыз... +— Хөрмәтулла сарык урламас... +— Мөбахис мәзиннең комсызлыгын беләбез... +Бер үк вакытта мәзин яклылар да күтәрелде: +— Каракны яклау — оят ... +— Тереләй күмәргә... +— Беләбез Хәртине... +— Ат карагына сарык урлау бәрәңге ашау кебек кенә... +Тавышны Гыйрфан мулла бүлде: +— Туктагыз әле, җәмәгать, суган базары түгел ләбаса бу, шауламагыз, сүзне Хөрмәтулланың үзенә бирик... +Гыйрфан мулланың калын тавышыннан соң, йөзләгән күзләр канга манчылган Хөрмәтуллага төбәлде: аның нидер әйтүен көттеләр. +Хөрмәтулла ашыкмады. Күкрәк тутырып бер тын алды да "уф" дип куйды. Халык аның хәле авыр икәнлеген аңлады. һаман да эндәшмәгәч: +— Әллә телдән калдымы... +— Бәй, шулкадәр тукмалуга... +— Изгәннәр бит... +— Моны күмәсе дә калмаган инде... +— Болай да җан бирү чигенә җиткән... — диештеләр. +Хөрмәтулла янә бер авыр тын алып куйды. Аның күзләре мәзәкләнде. Бөтен тәне калтыранырга тотынды, һаман эндәшмәгәч: +— Бетте бу...— диде кемдер. +Ләкин ул бетмәгән иде әле. Аның авызы тулы кан. Халык алдында шуны төкерергә кыенсынып торды. Хәзер инде, сүз әйтергә кирәк булгач, аны эчкә йотарга булды. Бусы да бик авырга туры килде. Төкерек йотар рәте дә калмагач, хәленең чыннан да мөшкел икәнлеген аңлады ул. Сөйләргә дип авыз ачса, тамак төбе гыжлады, тик сүзе генә чыкмады. Халык арасында тагын төрле сүз китте: +— Бетте бу... +— Ни сөйли ала инде ул... +— Нигә кирәк аның сөйләве... +Тавышны янә Гыйрфан мулла бүлде. Бу юлы ул гаепләнүченең үзенә мөрәҗәгать итте: +— Хөрмәтулла туган, монда синең язмышың хәл ителә. Күрәм — авырсың. Шулай да әйт бер-ике сүз. +Халык шактый озак көткәч, ниһаять, берничә сүз әйтерлек көч тапты ул: +— Мин... сарык ырламыйм... Мине төбәнсетмәгез... Мин ат карагы... ат ырлыйм... "ат карагы" дип хөкем итегез... +Халык шым булды. Күпләрнең күзе акайды хәтта. Кем инде үзенең ат карагы икәнлеген әйтеп торсын ди. Әллә акылдан язамы югыйсә? Бу сүзләрнең төбендә берәр серле хикмәт бармы? Ә инде Мөбахис мәзин өчен бу җитә калды: +— Менә, җәмәгать, ишеттегезме моның сүзен. Теге вакытта әйтә килдем, әйтә килдем, атымны шушы мөртәт кенә урлау турында әйттем. Сүзем өскә чыктымы? Чыкты. Хәзер аны "ат карагы" дип тә хөкем итәбез... +Баштан ук сүз әйтергә ярсып торган Мәликә: +— Туктагыз!..— дип кычкырып җибәрде. +Ул, атылып, мәйдан уртасына чыкмак булды. Кемдер аның беләгеннән тотып алды. Бу "ярамый" дигәнне аңлата иде. Хатын-кызга ир-ат алдында сөйләү гөнаһ, янәсе. Шулай да ул чигенмәде. Бу пычрак гайбәт бөтен нәсел-нәсәп өстенә ябыла бит. Тәмам ярсыган Мәликәне тотып тордылар. Ә ул, ут чәчәрдәй булып, сөйләвен белде: +— Ат ярата ул... Бервакыт төшендә ат урлаган... Шуннан, мәзәк итеп, үзен "ат карагы" дип сөйләп йөри... Кешенең энәсенә дә тигәне юк аның... Әле менә "сарык буры" дигәнгә гарьләнүеннән әйтә... "Ат карагы" данлырак, янәсе... Хөрмәтулла!.. Нигә ялганлыйсың?.. Ат урласаң, болай ярлы яшәмәс идек бит... +Тәмам ярсыган Мәликә, үзенең халык алдында икәнлеген бөтенләй онытып, үксеп-үксеп еларга тотынды. Нәкъ шул вакыт сарык алып килгән дүрт малай күренде. Муенына җеп бәйләгәннәр. Бау — Апуш кулында. Арттагы өчесе сарыкны әткәләп-төрткәләп килә. Сарык, күрәсең, барырга карыша. Алҗыган-йончыгандыр, бәлки. Әллә ят кулларны сөймиме? Бик мөмкин. Хайванда хәйләкәрлек тә җитәрлек була. Ә малайлар сарык белән аслан исәпләшми. Өстерәпме-өстериләр. +Менә алар, тамаша кылып карап торган халыкны ера-ера, мәйдан уртасына җитте. Апушның үткен күзләре Мөбахис мәзинне эзләп тапты. Тапты да җепнең очын аңа китереп тоттырды. +Бу Мөбахис мәзиннең кара сарыгы иде. +IV +Галимҗан, бу хәлләрнең барын да күңеленнән кат-кат кичереп, барлык вакыйгаларны акыл казанында кайната-кайната, аларны соңыннан үз хис-тойгы бизмәненә салып үлчи-үлчи барды. Иң үкенечлесе шул булды: сарык эзләргә соңгы мәртәбә барганда, Апуш аңа әйтмәгән. Моның ни сере, ни хикмәте, ни яшеренлеге бар икән тагы? Әллә аны, чыннан да, Чирле чәүкә дип кимсетәләрме? Көченә, чослыгына, үткерлегенә ышанмыйлармы? Андый-мондый көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыкса: +— Кайгырма, балам, бер яманлыкның бер яхшы ягы булмый калмый ул, — дип юата иде әнисе. +Шуны уйлап, яманлык чүмәләсе эченнән яхшылык гәүһәре эзләргә тырышты ул. Күп чокчына торгач — тапты: әгәр Апуш белән тагын да сарык эзләп киткән булса, ул мондагы халык диңгезе манзарасын күрми калыр иде. Яхшылык белән яманлык кына түгел, әнисе әйткәнчә, матурлык белән ямьсезлек тә даимән тәңгәл йөриләрдер, күрәсең. Әтисенең көче, гаделлеккә җанын фида кылырга торуы, җиңеп чыгуы, кеше язмышы өчен йөрәк ялкыны белән көрәшүе аның күңелендә мәңге сүрелмәслек горурлык уты кабызды. Тик Хөрмәтулланың кыланышын гына аңлап бетермәде ул. Ни өчен үзен ат карагы итеп күрсәтергә тырыша? Үлем чигендә дә үзсүзле пәһлеван булып калырга телиме? Шуның белән бәндәчелек кодрәте күрсәтәме? Ничек кенә булмасын, Хөрмәтулла абзыйсы аның күңелендә, теге вакыттагы кебек, яхшы тәэсир калдырды. +Мәликә түтинең чәчрәп чыгуы, ире язмышы өчен утка керергә әзер торуы, йөрәген өзеп бирердәй итеп сөйләве дә Галимҗанның күңел кузын күпкә дөрләтеп җибәрде. Янында сулыш алырга да куркып торган кызы Мәдинә чын мәгънәсендә Акчәчкә иде бит. Галимҗан аңа да вакыт-вакыт күз сирпеп алырга онытмады. Дөрес, Акчәчкә шиңеп бара төсле. Бу, мөгаен, әтисе кайгысыдыр. Шулай да ул һаман әле, шундый авыр мәлдә дә, усал җилләргә, кырауларга, көзге салкыннарга бирешми торган дала чәчкәсен хәтерләтә. +Яхшылык белән яманлык, шәфкатьлелек белән шәфкатьсезлек, бәхетлелек белән бәхетсезлек чәкәләште. Маңгайны маңгайга куешып якалаша-якалаша — элек тә шулай булганмы? Бу күңелсезлек гомер бакый дәвам итәрме? +Вакыйгалар да тиз үзгәрә. Көннәр дә, атналар да, айлар да, еллар да. Ул көнне җылы иде әле. Шуңа күрә халык җәйчә дә, көзчә дә киенгән иде. Яки яшьләр — җиңелчә, картлар — калын. Икенче көнне болар юлга чыкканда да, сандугачлы алсу таң ук булмаса да, табигать җәйчәрәк тын ала иде әле. Бераз баргач, җәй җилләре кайдадыр сеңде, аны көз җилләре алыштырды; ул гына да түгел, кара-кучкыл болытлар куера, канатына кар катыш яңгыр төягән усал, салкын җилләр котырынып килде. Галимҗан толып эченә чумды. +Атасы толыпны алмаска да тырышкан иде. +— Һи, әнкәсе, әле әбиләр чуагы лабаса, — дип карышкан иде. +— Соң, атасы, юлга чыкканда борынгылар да җәйге челләдә тунны калдырмаска кушканнар бит, — дип, үз сүзен сүз итте әнисе. +* * * +Уйлар диңгезендә йөзә-йөзә, Галимҗан, акрынлап, әвен базарына китә башлады. Йокларга теләмәгән иде ул. Гәрчә күз кабаклары авыраюын сизсә дә, бөтен тәненең ниндидер рәхәтлек эчендә оеп баруын тойса да, ул ләззәтлелектә эрергә теләми иде. Шулай да йокы җиңде. Татлы хыяллар толып тышында калды. Толып эчендә ул икенче бер хыялый дөнья дулкынында йөзә башлады. Дулкын. Ниндидер ефәк дулкын. Шул дулкыннар, төреп алып, аны күккә чөйде. Бераздан ул янә җиргә төште. Бакса, җир өстен ниндидер кара дулкын каплады. Ул дулкын Галимҗанга таба да ябырылды. Инде бетәм, үләм, кара дулкын астында калам, дип куркып торганда, имәнеч зур канатлы бер кош очып килеп, аны тагын да күккә күтәреп алып менеп китте. Алып менеп тә китте, бер очлы тау башында калдырып, үзе икенче очлы тау башына барып кунды. Бәй, бервакыт ул өй дәүмәллеге ак кош кешегә әверелде. Бу кеше Хөрмәтулла абзый булып чыкты. Хөрмәтулла абзый тора-бара коточкыч зур Алып батырга әверелде. Киеме алтыннан, имеш. Үзе ул мәчет манарасыннан да озын. Балтты казан дәүмәллеге. "Казанга" шул ук зурлыкта алтын такыя кидерелгән. Аягындагы искиткеч зур итекләре дә алтыннан. Бер алтын кош очып килде дә әнә шул алтын такыяга кунды. Бусы аның җәмәгате Мәликә түти булып чыкты. Мәликә түти башына бәләкәйрәк икенче бер алтын кош килеп кунаклады. Монысы — Акчәчкә. Бераз торгач, Хөрмәтулла абзый, ал арның икесен ике уч төбенә утыртып: +— Курыкмагыз, акыллыларым, кара дулкын өстенә мин ак җәймә җәям; ул ак җәймә бөтен кешегә бәхет китерәчәк,— диде. +Бер өргән иде, чыннан да, кара дулкын өстенә көмештәй елкылдап торган ак җәймә җәелде. Шуннан ниндидер кодрәт белән Галимҗанны да үз янына тартып алды ул. Тартып та алды, Акчәчкә белән икесен бергә бастырып та куйды. Шулай итеп, алтыннан киенгән ике пар — ике куш мәхәббәт басып тора хәзер. +— Мин пәйгамбәр, син дә пәйгамбәр, Галимҗан, ә болар — фәрештәләр,— ди Хөрмәтулла абзый. +Бәй, ни гаҗәп, "Хөрмәтулла пәйгамбәр", "Мәликә фәрештә", "Акчәчкә фәрештә" бермәл очтылар да киттеләр. Галимҗан берүзе калды. Дөньяны караңгылык каплады. Шул караңгылык эчендә очты да очты Галимҗан. Ул яктылык эзләде. Ә яктылык юк та юк. Оча-оча канатлары сына башлады. Бу аның соңгы сулышы, соңгы минуты, яшәү өчен көрәшнең соңгы секунды иде. Сулыш кысылып, минутлар, секундлар өзелеп, канат челпәрәмә килгәч, ул караңгы базга гөпелдәп килеп төште. +Озак ятты базда Галимҗан. Калкыныр иде — аны ниндидер авыр таш белән бастырып куйганнар. +Менә бервакыт ташны кемдер алып ыргытты. Галимҗан аякка басты. Аны коткаручы кеше Хөрмәтулла абзыйсы иде. +Хөрмәтулла бер өргән иде — алсу таң атты. Кинәт әнисенең Галимҗанны пәйгамбәр итеп төшендә күрүе хәтеренә төште. Димәк, бу алсу таң — Галимҗанныкы. Бу — пәйгамбәр таңы! +Уянып китсә, аның толыбы ачылган икән. Йоклаганда тирләгән булса, хәзер салкын җил өрә икән. Аның янында чикмәнгә төренгән Шакирҗан йоклап ята. Кар катыш яңгыр һаман сибәли дә сибәли. Кәжән кигән Гыйрфан мулла артка әйләнеп караштыргаласа да, Галимҗанның хәлен шәйләмәгән иде. Хәзер инде аңлап алып, атларны туктатырга мәҗбүр булды. +— Йх, юньсез малай, мин бит сине толыпка төргән идем, нигә ачтың, карачы, күшеккән тавык кебек булгансың бит, — дип тиргәде Галимҗанны әтисе. +— Йоклап киткәнмен бит, әткәй... +— Тыңламыйсың. Киресең. Шуңа "чирле чәүкә"сең... Мәдрәсәдә синдәйләрне бик яратмыйлар. Ярый ла кеше булалсаң, яхшы укысаң... +* * * +Әтисенең соңгы сүзләре — "ярый ла кеше булалсаң" дигәне — Галимҗанның йөрәгенә ут якты. Ә нинди кеше булырга? Хөрмәтулла абзый кебек кара дулкыннарга ак җәймә җәючеме? Җәя алырмы? Әллә үзен шул кара дулкыннарга ташлап изәрләрме? Аны азат иттеләр. Әмма авыл буйлап имеш-мимеш давылы котырынып йөреде. Имеш, Гыйрфан мулла Ырынбурга киткәч, Хөрмәтулла абзыйның хөкем эшен яңадан караячаклар. Мөбахис мәзин җиңелеп кала торганнардан түгел, янәсе. Ул әле киләчәктә, Ходай уң кылса, Гыйрфан мулла кебекләр белән гарше көрсидән торып сөйләшәчәк. Инде ни кирәк? Нахакка Хөрмәтулла абзыйның измәсен изгәннәр, кабыргаларын, кулларын сындырып, канга батырып ташлаганнар. Сарык табылды бит. Хәзер Мөбахис мәзиннең үзен хөкем алдына тезләндерергә кирәк. Ә ул, Ходайдан курыкмыйча, һаман келәт астыннан өреп яткан эт кебек кылана. Кеше булырга?! Нинди кеше?! +Бу сорауга тәгаен генә җавап бирә алмый иде әле Галимҗан. Хәер, кәбестә шикелле катлы-катлы булган бу мәсьәләнең асылына кем төшеп җиткән инде. "Көрәш" дигәне әллә үзе шулмы? Кем өчен кирәк ул көрәш? Кеше язмыпты өченме? Бөтен дөньядагы кешеләр язмышы өченме? Бу уйлануларның йөрәгенә орлык булып сибелүен Галимҗан аслап аңламый әле. Ул орлыкларның шытып тамырлануын да аңлап бетерми. Киләчәктә шушы уйланулар аны зур язучы итәчәк турында хәзергә аның гамендә дә юк. Унтугызынчы гасырның соңгы айлары. Алар укырга килә. Ырынбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсенә. Нәкъ птупты 1899 елда булачак татар классигы Гаяз Исхакыйның "Тәгаллемдә сәгадәт" исемле әсәре нәшер ителгәнне Галимҗан белми әле. Шушы ук елда киләчәктә үзе кебек үк зинданнарда иза чигәчәк Гаяз Исхакыйның Пушкин әсәре "Капитан кызы"н тәрҗемә иткәнлеге аның әле ике ятып бер төшенә дә керми. Ул тирәякка даны таралган "Хөсәения" мәдрәсәсенә укырга бара. 1902 елда Гаяз Исхакыйның "Хөсәения" мәдрәсәсенә хокук белеме мөдәррисе буларак килүен алдан белсә дә, аның әллә ни исе китмәс иде. Чөнки аңа Гаяз Исхакый ни, тегесе ни, монысы ни — барыбер. +Тик Галимҗанга, Шакирҗан абыйсы кебек, Гаяз Исхакый дәресләрен тыңларга насыйп булмаган икән. Шакирҗан абыйсының эшләре һәрвакыт майлы табада шуган коймак кебек шома бара. Ә нигә Галимҗанга җил гел кире яктан исеп тора? Әтисе-әнисе әйткәнчә, әллә кешенең уңай сыйфатларын билгели торган холык-фигылендә кире яклар булгангамы? Ә ничек бетерергә ул кирелекне? Канга сеңгәнне пычак белән кырып ташлап та булмый, имеш. Ул, самавыр юшкыны шикелле, мәңге шулай каткан килеш торырмы? +Алмадылар Галимҗанны "Хөсәения" мәдрәсәсенә. Безне капчыкта яткырып булмый шул. Сәламәтлеген тикшергәндә, Гыйрфан мулла, оятын олтырак итеп булса да, алдашу юлына басты: +— Абыйсы Шакирҗан кебек инде... +— Бер чире дә юк... +— Белеме дә Аллага шөкер... — дигән сүзләрне әйтте. +Нәкъ шул вакыт Галимҗан буылып ютәлләргә тотынды. Ишек төбендә торган бер савытка барып кан төкерде. Юлда әлеге ачылган толыптан өргән җил, күрәсең, аның үзәгенә үткән. +— Мондыйны без кабул итә алмыйбыз,— диде табиб. +Мәдрәсә башлыгы мөдәррис аның сүзләрен хуплап куйды. +Гыйрфан мулла сүз көрәштерүнең файдасы юклыкны аңлады. Троицк мәдрәсәсендә үзенең дә шулай рәхимсез кылануын искә төшереп, үкенеп тә куйды. Кешегә аткан таш үзеңә кайтыр, җилгә төкергән төкерегең үзеңә чәчрәр, ди. Бу әллә шуның бер яшерен, серле гыйльләсеме? Син бит, үзеңчә, дөреслеккә барам дип уйлыйсың, кыек юлга кереп киткәнлегеңне сизми дә каласың. Менә хәзер, авыру дип кеше исәбеннән чыгарып, кайда куярга баланы? Кире алып кайтып китәргәме? Бу авырлыкны Хәсәнә күтәрә алмаячак. Мондый очракта "төртергә" кирәклекне белә Гыйрфан мулла. Әмма аның кешелеклелек сыйфаты, ялган юлдан качарга тырышып яшәве, дөреслек иманын тотарга тырышуы "төртү" кебек күңелсез хәл белән һич килешә алмый. Шуңа күрә, язмыштан узмыш юк, дигән канунга буйсынып, Шакирҗанын калдырып, Галимҗанны "Хөсәения" мәдрәсәсеннән алып чыгып китәргә мәҗбүр булды ул. Белә: монда Вәли мулланың кадим мәдрәсәсе бар. Әмма ул җыен калдык-постык, гарип-гораба, надан-маданны кабул итә торган мәдрәсә. "Хөсәения" тау башында арыслан булып горурланса, бу — тау итәгендәге мескен куян. Шунда калдырыргамы баланы? Рухи яктан имгәнеп бетмәсме? Пәйгамбәрдән иблис килеп чыгуы мөмкин. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың бит. Вәли хәзрәт арбасының төбе тишек, күчәренең черек агачтан икәнлеген яхпты белә ул. Нишлисең, кем әйтмешли, бодай юк икән, арпа чәчәсең. Тик арпаны бодай итеп кенә булмый. Галимҗанны Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә калдырып китәргә туры килде. +V +Ырынбурдагы Вәли мулла мәдрәсәсе ике катлы таш йорттан гыйбарәт иде. Аның беренче каты җирне уеп эшләнгән. Ул берникадәр солдат землянкасын хәтерләтә. Аның диварлары, эчтән дә, тыштан да суланып, мүкләнеп беткән. Тәрәзәләре карыш каткан. Идәннәр пычрак. Икенче кат та шуннан әллә ни ерак китә алмаган. Тар гына коридор. Ике якта ике ишек, һәр ишекне ачып керү белән синең борыныңа күңел болгаткыч сасы ис килеп бәрелә. Килеп керүче аның ишек төбендәге чүп өелмәләреннән чыккан ис, ләгәндәге болганчык су буы кушылмалары исе икәнлеген абайламаска мөмкин. Янә аңа бик сирәк мунча керү аркасында шәкертләр тәненнән, киеменнән чыккан әчкелтем-төчкелтем ис өстәлә. Пычрак идәннән күтәрелгән тузан, шулар белән аралашып, кеше үпкәсе өчен зарарлы һава ясый. +Вәли әфәнде Гыйрфан мулланы хөрмәт илә каршы алды. Утырып дога кылышкач, ару гына хәер төртте дә Гыйрфан мулла: +— Мөхтәрәм Вәли әфәнде, бала язмышын бер Хода вә дә ки сез остазга тапшырдык инде; ул, иншаллаһ, йөзебезгә кызыллык китермәс, пәйгамбәрләр зиһене булса да, зирәк күренсә дә, сәламәтлеге әлегә бигүк күркәм түгел шул, — диде. +Вәли мулла аның белән тәкъдирен хөрмәт итеп, олылап сөйләште. Галимҗанның сәламәтлеге йомптак икәнлекне искә алып, үткен җил тимәсен өчен, аны тәрәзәдән ераграк торган урта бүлмәгә урнаштырдылар. "Бүлмә" дигәне тактадан түгел, чүпрәктән эшләнгән. Кияү өчен әзерләнгән чаршау, дип әйтергә дә мөмкиндер аны. Чаршау белән әйләндереп алынган һәр "бүлмә"дә икешәр, өчәр, дүртәр шәкерт тора икән. Вәли мулла иҗтиһады белән Галимҗан ике кешелек бүлмәгә урнаштырылды. +Гыйрфан мулла Вәли әфәндегә бихисап рәхмәтләр әйтеп, аңа янә дә өстәмә хәер төртеп, аның сау-сәламәтлеге, бәхетсәгадәте өчен даимән дога кылып яшәргә вәгъдә бирде. Дөрес, бу кадим мәдрәсә аның күңелендә, табигый ки, яхшы тәэсир калдырмады. Троицкиныкында сафлык хөкем сөрә иде. Моны ул, уратып-чолгатып булса да, Вәли мулланың күңеленә кылчык кадамаска тырышып, саклык белән генә сөйләп тә бирде. +Вәли әфәнде Гыйрфан мулланың шактый мәгълүматлы, заһир, мөхтәрәм шәхес икәнлеген нык аңлады. Аның тәнкыйди сүзләрен чырай сытыбрак кабул итсә дә, тамак кырып, һич кирәкмәгәнгә сакалын сыпыргалаштыргалап, чалмасын рәтләштергәләп алып, ачу-фәлән, үпкә-сапка белдермәскә тырышты. Улы Галимҗанга даимән күз-колак булып торырга, аны кирәк чакта якларга сүз бирде. +Галимҗан әтисенең ачык күңелле, шактый киң даирәле булуы, кешелеклелек сыйфатлары ошады Вәли әфәндегә. Гыйрфан мулланың данлыклы Троицк мәдрәсәсеннән китеп, авылда җир эшләре, хуҗалык, малчылык белән шөгыльләнүенә хәтта шатланып та куйды. Баксаң, Вәли мулланың үз хыялында да андый омтылыш, һавалану, ярсу булмаган түгел икән. Әмма алар, үзе әйтүенчә, иртән төшкән чыкның кояш күтәрелә башлау белән юкка чыгуы кебек булып калган. Кыскасы, Вәли әфәндегә Гыйрфан мулла мисалында табигать кочагында яшәү насыйп булмаган. +Алар шулай фикер-фәтва алышып, киләчәктә хатлашып торырга сүз куешып, дусларча аерылыштылар. +— Укуда мөмтаз булачагың шөбһәсез, таш маңгаем, әмма ләкин бәндәчелек өчен ул гына җитми әле, үзеңне шәкертләр арасында да, Вәли мулла, хәлфә, мөдәррис, пишкадәмнәр, башка зыялылар алдында да инсафлы тотарга тырыш, — диде атасы хушлашканда. +Галимҗан: +— Ярар, әткәй, син дигәнчә булыр, кайгырма, исән-аман кайтып җит, — димәкче иде, әмма тамак төбенә ниндидер төер килеп тыгылды. Ул ютәлләргә кереште. Кан төкерде. +Кайткач, Гыйрфан мулла остабикәсенә юлда булган мәшәкатьләрне, табигатьнең рәхимсез булуын, мәдрәсәдәге хәләхвәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Тик Шакирҗанның "Хөсәения" мәдрәсәсенә, Ходай кушу буенча, бик җиңел үтеп китүе, Галимҗанның анда эләгә алмавы турында хәзергә әйтми торуны мәгъкуль күрде. Чөнки остабикәсенең шактый ябыгып, моңсуланып китүен сизде ул. Йөзендә, күз төпләрендә ниндидер аңлаешсыз кайгы күләгәсе. Аңлый: ул Шакирҗан һәм Галимҗан өчен борчылу галәмәте. Шуңа күрә, остабикәсен борчымаска теләп, ул вакытлыча алдашу юлына басты: икесен дә "Хөсәения"дә калдыру турында әйтте. +Гыйрфан мулла — алдашырга гадәтләнмәгән зат. Ул гомумән алдаша белми. Әгәр алдарга тырыша икән, бу кара якны каплап, аклыкны өскә чыгару өчен. Ләкин андый чакта да аның алдашканы күз карашыннан, бигүк ышанычлы сөйләмәвеннән, йөзен яшерергә тырышуыннан сизелеп тора. Бөл арны Хәсәнә абыстай яхшы белә. Бу юлы да аның сөйләүләре нигезендә ниндидер яшеренлек барын сизде ана күңеле. Хәсәнә абыстай кат-кат төпченеп, ныклабрак сөйләп бирүен үтенгәч: +— Соң, Алла колы, әйттем бит инде, икесенә дә бүлмә, "Хөсәения" мәдрәсәсендә калдылар, — диде дә, тотылудан куркып, башын читкә борды. +Зирәк күңелле Хәсәнә абыстай моны барыбер сизми калмады . +— Нидер яшерәсең, атасы, — дияргә теләгән иде, әйтмәде, юлдан арып кайткан кешене борчыйсы килмәде. +VI +Галимҗанның күңеле китек иде. Тирә-якта дан тоткан "Хөсәения" мәдрәсәсенә абыйсы Шакирҗанны алдылар. Нечкә иләктән бик шәп үтте. Ә ул, Галимҗан, иләктән үтми калган көрпә. Шакирҗан абыйсы белән бер бүлмәдә торса, әнисе, Нәгыймә апасы биргән йомшак тәрбия, наз, сөелү хисе һаман өзелмәгән булыр иде. Дөрес, әтисенең үтенеп соравы сәбәпле, аны мәдрәсәнең тынчу һавасын инде биш ел сулаган, шәкерт тормышының газапларын күп татып каешланган, озын гына буйлы, какча гәүдәле, ябык йөзле, аксыл чырайлы, карар күзгә үк миһербанлы, шәфкатьле, әдәпле булып күренгән Иосыф исемле бер мәхдүм белән урнаштырдылар. Ул, Иосыф, Вәли хәзрәт әйткәнчә, олыларга да, мәдрәсәгә яңа килгән, Галимҗан кебек йомыркадан бу фани дөньяга күптән түгел генә чыккан чебеш шәкертләргә дә кадер-хөрмәт, ихтирамилтифат, мөкиббәнлек белән карый. Аның шулай икәнлеген Галимҗан беренче көнне үк белде. Әтисе хуптлаптып китү белән, боегып калган сүренке йөзле Галимҗанның күңелен күтәрергә, аны шундук берникадәр хыялый-матур хәят манзаралары дөньясына алып китәргә тырышты. Моның өчен кайгы-хәсрәт тарата торган мәзәк, риваять, әкиятләр сөйләп алды, әйберләрен җайлап-җайлап куярга булышып, чәй кайнатып эчерде. Галимҗан кечкенә өстәл өстенә әнисе җибәргән тәм-томнарны чыгарып куйды. Йосыф та саранланмады . ^Чәйдән соң ныклап танышу китте. +Йосыф Бөре өязенә кергән Илеш авылыннан икән. Илеш үзе — волость үзәге. Ул яклар, Йосыф сөйләвенчә, укырга Казан мәдрәсәләренә китә, имеш, Йосыф нәсел-нәсәп чылбырының унике буынын сөйләде. Буынның чишмә башы авылга нигез салучы шул иҗтиһадлы, хезмәткәр Илеш бабайдан башлана икән. Йосыфның әтисе Нургали ишанның бер туганы Ырынбурда яши икән. Шуңа күрә Йосыфны шушында укытуны мәслихәт күргән. +Йосыф әти-әнисе, туганнары, авылының табигате белән горурланды. Быел җәй, ямьле июль аенда, әтисе апы Казап каласына алып барган. Пароход белән. Монысын Йосыф шигъри матур тел, хис-тойгы, йөрәк җылылыгы, күңел кайнарлыгы белән бәян кылды. Менә җырларда җырланган, үзендә сихри гүзәллекне саклаган ак сулы Агыйдел. Ул, имеш, тыйнак кына, моңсу гына, инсафлы чибәр кыз елмаюын хәтерләтеп ага. Бервакыт ул кара сулы Чулманга барып кушыла. Ак су — кара су. Агалар да агалар. Ләкин кушылып, аралашып китәргә ашыкмыйлар. Ак су. Кара су. Ак су — чибәр кыз. Кара су — баһадир егет. Чибәр кыз назлана, ояла, кыенсына, егет кочагына йомылырга ашыкмый. Баһадир егет кайнар мәхәббәтен аңлата, бу ләззәтле, сәгадәтле, бәхетле минутларны мең-миллион еллар тилмереп көтүе турында әйтә. Аннан соң да әле әдәпле, инсафлы, күркәм табигатьле кыз егет кочагына атылырга бик ашыкмый, сөйкемле елмая-елмая, назлана-назлана ага бирә. Бу сөйкемлелек, бу инсафлылык, бу илаһилык егетне тәмам ярсыта, шашындыра, акылдан язу чигенә җиткерә. Кыз үзенең чибәр, сылу, назлы булуын гына түгел, горур, көчле, каһарман икәнлеген дә әйтә. Аны шулай маһир, камил итеп Урал-Бабай тәрбияләгән. Урал-Бабай аңа матурлыгын-батырлыгын теләсә кемгә әрәм итмәскә, Урал буйларыннан алган гүзәллекне саклаган хәлдә, гөлләр-чәчәкләр, таулар-урманнар арасыннан нәфислек саклап агарга, Урал данын ерак-еракларга алып барырга кушкан. Аңлый егет кызның уй-хыялын. Аны җан-күңелдән гаять кабул вә олылау белән үзенә хөрмәт кыла, уй-хыялларын гамәлгә ашыру өчен ерак-еракларга, матур-матур илләргә алып барырга вәгъдә бирә. Шуннан гына алар, бер-берсенең кочагына мөкиббән керешеп, тәмам бер җан булып, бер йөрәккә әверелеп ага башлыйлар. Ак су, Аңа 1661 елда Илеш исемле бик иҗтиһадлы, җегәрле, кыю кеше нигез сала. кара су аралашуыннан икенче сыйфатлы су барлыкка килә. +Бервакыт алар Идел-Ана кочагына барып сыена. ИделАна аларны Хәзәр диңгезенә җитәкләп алып китә. +Галимҗан моны хискә бирелеп тыңлады. Йосыф хәзер унҗиде яшьтә икән. Димәк ки, Галимҗаннан биш яшькә өлкәнрәк дигән сүз. Үзеннән шулкадәргә яшьрәк кешегә һич иренми әллә ниләр сөйләве, Вәли хәзрәт әйткәнчә, аның бик тә миһербанлы, кечелекле икәнлеген күрсәтә. +— Сандугач сайрашып, ат кешнәшеп, адәм баласы гәпләшеп таныша, син дә үзеңнең кайдан, нинди нәселдән, кайсы яктан икәнлегеңне сөйлә инде, Галимҗан, кеше үзеннән яшерсә дә, дустыннан яшерергә тиеш түгел, — диде Йосыф, бар булганын сөйләп бетергәч. +Галимҗанның күңеле Кондызлы күл, Зәңгәр чишмә, Исәнбикә, Түрсәгәле буйлары матурлыгына йөгерде. Андагы гүзәллекне, хозурлыкны, күркәмлекне сөйләп бетереп буламы? Янә шунысы бар: тыңларга яратса да, сөйләргә, Йосыф абыйсы кебек, артык һәвәс түгел ул. Аның күңелендә әле үзе дә аңлатып бирә алмаслык ниндидер давыл купты. Тыштан сиздерергә тырышмаса да, эчтә ул давыл кайный, котыра, үрле-кырлы килә. Ниндидер гүзәллек белән аралашкан давыл ул. Бу давыл-матурлык, бәлки, Агыйдел-кыз белән Чулман-егет мәхәббәте ялкыны тәэсиреннәндер. Ничек кенә булмасын, олы кеше алдында берникадәр тартынып, кыенсынып, сүз белән аны артык бимазаламаска тырышып, булган кадәресен, белгәнен сөйләп бирде; авылның күркәм табигатен, аның кешеләрен Йосыфның күз алдына китереп бастырырга тырышты; нәсел-нәсәбен, җиде буын ата-бабалар чылбырын сүтеп күрсәтергә дә иренмәде. +Бу вакытта Галимҗанның күңелендә ниндидер яшерен шигъри моң, табигать гүзәллеге энҗеләре балкышы, хәяти аһәң чаткылары, кешеләр рухыннан алган садәлек, тагы да әллә нинди сихри нәрсәләр бар иде инде. Йосыф абыйсы аны үз авылы, Агыйдел, Чулман матурлыгы хакында сөйләп әсәрләндерде. Әмма Галимҗан киләчәктә зур язучы булачагы турында аз гына да уйламый әле. Шушы мәдрәсәдән куылу белән, 1907 елда, "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" дигән беренче хикәя язачагы аның өчен болыт артындагы кояш кебек әле. "Яз балтты" исемле хикәясендә (1910 ел) үз авылының табигать матурлыгын шундый чагыштыру белән тасвирлаячагын әле ничек белсен ул. +"Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры һәм матур карый. Бөтен җир йөзе язның гүзәллеге белән чолгана, һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә. +Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. Аның бөтен килешенә җәелеп яткан киң яшел тугай китә. Бу киң вә тулкынлы үлән диңгезенең нәкъ уртасыннан назлы кыз йөреше кеби боргаланып-боргаланып аккан елга үзенең көмештәй ялтыраган төсе белән бөтен тирә-якның күркен әллә ничә кат арттырып җибәрә". +...Йосыф сөйләгәннән соң, Галимҗанның әллә кайларда, ерак-ерак илләрдә, ниндидер серле-серле дөньяларда буласы, шул Агыйделнең Чулманга кушылган урыннарын, Йдел елгасын, Хәзәр диңгезен, тагын да бик күп җирләрне күрәсе килеп куйды. +Галимҗан, тартынып-кыенсынып кына булса да, үзе дә начар сөйләмәде шикелле. Югыйсә: +— Авылыгызны бер барып күрәм әле, мин дә сиңа үзебезнекен күрсәтермен,— димәс иде Йосыф мәхдүм. +VII +Кызык икән бу мәдрәсә тормышы. Әле генә бәгъзе берәү үз бүлмәсендә ялгыз сандугачКызык икәнкеби моңаеп утырса, йә булмаса, болар сыман, икәүдән-икәү чәй эчеп сайраша, кичен, шәкертләр җыелгач, шау-гөр, уен-көлке, җыйнаулашып шаярышу башланды. Өлкәнрәк шәкертләрнең Вәли хәзрәткә кышлык өчен утын кисәргә, аннан соң ниндидер баз казышырга, янә бантка эшләр башкарырга киткәнлеген ишеткән иде Галимҗан. Әле менә, зур крепость алган солдатлардай горур атлап, имәнеч каты тавыш белән шаулашып-гөрләшеп, алар төркеме кайтып керде. Янә тагын әле тегеннән, әле моннан кузгалган шәкертләр, төнен аяк басылгач сунарга чыккан тычканнар өере кебек, тыз да быз йөрергә кереште. Ни бу? Нинди кайнашу? Әйтерсең дөньяның асты өскә әйләнә. Йа Хода! Чырчу, шау-шу, тавыш-гауга купты. Гүя кыямәт көне. "Бисмилләһиррахмәнир-рахим", "ләхәүлә вә лә куәте", "әлгаязе билләһи" кебек сүзләргә сүгенү-кычкырынулары да катнашып китә. Хәтта динне, мулланы, мәдрәсә башлыгын тиргәү сүзләре дә яңгырый. Моның ни галәмәт икәнлеген Галимҗан белми әле. Йосыф мәхдүмнән сорар иде — ул кайдадыр чыгып китте. Ә төркем, бал алганда өркетелгән умарта күчедәй, гөж-мөж килеп йөрүен белде. Менә алар боегып, әллә нинди тирән уйларга чумып, үзен-үзе кая куярга белмичә утырган Галимҗан бүлмәсенә кереп тулды. Аларга, янәсе, яңа килгән шәкертнең акыл кылын тартып карау лязим. Берәүнең кулында шактый дөнья күргән, тузган чикмән. Шул чикмән белән төреп, Галимҗанга аның күтәрелгән җиңеннән карарга куштылар. Шул җиңнән әллә күпме йолдыз күренә, имеш. Галимҗан, карагач, ничә йолдыз күрүе турында әйтергә тиеш, һәй, бу надан шәкертләр!., һәй, бу томаналык!., һәй, бу күңел караңгылыгы!.. Мәдрәсәдә инде җиде-сигез ел ми черетеп, газап чигеп, сасы-тынчу һава иснәп, җиңнән карап йолдыз күренмәгәнлекне дә белмиләрме? Белә алар. Яңа килгән шәкертне белми дип уйлыйлар. Андыйлар да бардыр. Әмма ләкин нигә шундый вак-төяк кызык-мызык белән шөгыльләнергә? Яңа килгән шәкертнең зиһенен, аң-акылын, фикер йөретү офыкларын сынау өчен бантка мәгънәлерәк "уен" юкмы? Бу хакта Галимҗан белә иде инде. Аны әтисе дә әллә ничә тапкыр көлә-көлә сөйләгән иде. Чикмәнгә төренгәч, син кемдер тартып торган җиңгә башыңны тыгарга тиеш. Шуннан бер ахмагы йә салкын, йә эссе су коя. Син су комагы хәлендә каласың. Аннан, чикмәнне ачып ташлап, шырык-шырык, ихахай-михахай, лых-лых көләргә тотыналар . Шулмы егермегә җиткән ир-егетнең ун-унике яшьлек баланы мәсхәрәләп ләззәтләнүе? Шулмы кешенең аң-акылын сынар өчен оештырылган кәмит? Шулмы егетлек? +Галимҗан бу хакта ләм-мим белмәгән атлы булып, чикмән эченә керде. Әмма җиң эченә башын тыкмады. Тыккан атлы булып: "һәй, шәкертләр, мин инде бик күп йолдызлар күрдем. Алар бик матурлар. Барысы да чекерәешеп яналар",— кебек җөмләләр әйтте. Комганнан су кою вакыты җиткәнен шәйләгәч, башын җиңнән чыгарып, чикмән эчендә катып калды. Су коелды. Аның тамчысы да тимәде Галимҗанга. Ул шунда утыра бирде. Ә тегеләр: "Бетте бу, коенды, эссе су таракан ясады, әллә тончыкты инде",— кебек сүзләр әйтә-әйтә шырык-шырык көләргә тотындылар. Көлү чикмәнне ачып карагач кына тукталды. Тамчы да су тимәгән Галимҗанны күреп, алар шаккатты. Галимҗан сер бирмәде. Берничә йолдыз исемен әйтеп гаҗәпләндерде: +— Мин Чулпан, Җупитер, Марс, Пләйтән 2 йолдызларын күрдем, — дип алдашты. (Болар хакында аңа урыс теле мөгаллиме Сәет Илһамов сөйләгән иде.) +Галимҗанга бәгъзесе күзен чекерәйтеп, бәгъзесе кулын каш өстенә куеп, бәгъзесе коелып төшеп карады. Мәдрәсәгә яңа килгән күпме шәкерт-чебешне коендырдылар. Ә бу судан коры чыккан. Әллә бер-бер сихере бармы бу маңка малайның? Әллә йөзлеклеме? Галимҗан шәкертләрнең: "Нәрсә ул Җупитер? Нәрсә ул Пләйтән?" — дигән сүзләрен ишетеп, шул атамаларны да белмәүләренә аптырады. Шуннан соң аңа төрле сораулар яуды: +— Апаң бармы? Чибәрме? +— Әлиф белән таякның аермасы нидә? +— Мөхәммәт пәйгамбәр кайда, кайчан, ничәнче елда туган? +Беренче сорауга ул бик матур, төпле, шәкертләрнең күңелен җилкендерердәй җавап бирде: +— Нәгыймә исемле апам бар, бик чибәр, сөйкемле, акыллы,— диде. +Өлкән шәкертләр авыз суларын түгеп, күзләрен ялтыратып, дәрт кабынудан үзләрен кая куярга белмичә сулкылдап, чыдаша алмыйча көлешеп куйдылар: +— Уй-буй, аһ-уһ, үтерде бу маңка малай... +— Апасы тәгаен үземә, берәүгә дә түгел... +— Каениш, апаң минеке... +Калган ике сорауга Галимҗан, алар уйлаганча, маңка малай, селәгәй түгел икәнлеген аңлатырлык итеп җавап бирде: +— Әлиф белән таяк ни икәнен сораган кеше әлифне таяктан аера белмәүче мәхлук, пәйгамбәрнең туган көнен миннән белергә тырышу сезнең өчен түбәнлек,— диде. +Өлкән шәкертләр тораташтай катып калды. Берсенең авызы чалшайды. Икенчесенең күзе кылыйланды. Өченчесенең борыны борылды. Алар алдында торган маңка шәкертнең "буш тубал" белән килмәвен аңлау кыен түгел иде. Шуңа күрә сорауны кыскарттылар. Мондый маңка малайга сорау биреп, үзеңнең адәм ыстырамына калуың бар бит әле. +Алар таралышкач, Галимҗан иркен тын алып куйды. Аның ял итәсе, ятып йоклыйсы, шуның белән бөтен болганчык-кара уйлардан арынасы килә иде. Тик барып чыкмады. Күрше бүлмәләрдә кемнеңдер дуңгыз тавышы белән чыелдавы, бәгъзе берсенең карт алаша кешнәгәндәй хахайлавы, бәгъзесенең кәҗәдәй кычкыруы Галимҗанны бөтенләй айнытып, шул мәзәкләр арасына барырга кызыксындырды. +Барса, ни күзе белән күрсен, мендәр сугышы купкан. Бүлмәнең берсендә бәрешәләр-бәрешәләр, орышалар-орышалар да, анда сугышып туйгач, икенчесенә чыгып китәләр. Анда яңа көрәш башлана. Кем кемне чәпи, кем кемгә теш кайрый, кемдә кемнең ачуы бар — белмәссең, шайтан да аңларлык түгел. Зурлар, мендәрнең бер почмагыннан тотып, бәләкәйләрнең бантына китереп ора. Теге мескен, чатай-ботай килеп, әллә кайда тәкмәчләп барып төшә. Шуннан, гаҗәеп бер кәмит күргән кебек, шаркылдап көләргә тотыналар. Моның ни мәзәге бар икән? Аны Галимҗан һич кенә дә башына сыйдыра алмый. Берара, син дә калҗасыз калма дигәндәй, бер калын гәүдәлесе Галимҗанга да китереп чәпәде. Кем уйлаган йомшак мендәрне шулай каты тияр дип? Күзләреннән аллы-гөлле утлар чәчрәде Галимҗанның. Идән уртасында орчыктай бөтерелеп торды-торды да, башы әйләнеп, әллә кая барып сеңде. Бераздан берсе кулыннан тартып торгызган иде, икенчесе янә колак төбенә китереп сылады. Галимҗан тагын да туптай тәгәрәп китте. Тагын да шаркылдап-мыркылдап, ихахайлап-михахайлап көләргә керештеләр. Әллә нинди казан кыргандагы тутык тавышлар чыга. Кайсысыныкы бүре улаганны хәтерләтә. Бәгъзесенеке үгез мөгрәве кебек. Ал арның бөтенесе бергә кушылгач, җен-пәриләр чыелдагандай тоела. Җитмәсә, берсе, Галимҗанны янә торгызып: "Син бая йолдыз санарга ирендеңме, безне алдап калдыңмы, хәзер кәҗә маеңны чыгарыйкмы?!" — кебек сүзләр әйтә-әйтә такылдады. Тагын да сугып җибәрергә тешләрен кыҗырайтса, аның мендәрен кайдандыр ялт килеп кергән Йосыф тотып алды. Йосыфка әллә күпме әшәке, нахак сүзләр яуды: +— Әле шул маңка малайны яклыйсыңмы? +— Сатылдыңмы? +— Сумсасы тәмле булдымы? +Тотындылар хәзер Йосыфның үзен тәпәләргә. Мендәр белән әле берсе китереп ора, әле икенчесе, әле өченчесе. Шуннан, бер мендәрне алып, Йосыф үзе дә тегеләргә чәпәргә кереште. Араларында Йосыфны яклаучылар да табылды. Тиз генә икегә бүленеп алдылар. Мендәрләр умырылып, ертылып бетте. Каз мамыгы белән идән тулды. Әйтерсең ап-ак кар йоны. Мамык, пыр тузып, очып та йөри. Гүя кар бураны купты. Мондагы мендәрләр эштән чыгып беткәч, икенче бүлмәгә күчтеләр. Анда да шул ук хәл. Өлкәннәр бәрешә. Бәләкәйләр тамаша кылып кына йөри. Хәзер инде төрлетөрле тавышлар яңгырый: +— Тимә минем мендәргә... +— Үз мендәрең белән сугыш... +— Туктагыз... җитте... +— Ахмаклык бу... +Башта ул шаяру гына иде шикелле. Әмма уеннан уймак чыкты. Тора-бара бер-берсенә булган ачуларын да чыгара башладылар: +— Син үткән ел җеназа вакытында миңа дигән хәерне чәлдердең, тирес бит... +— Үзеңне бел, азгын җан, сасы Мәрүскә янында иснәнеп йөрисең... +— Хәмер белән шаярганыңны хәзрәткә әйтсәм әле, чучка борын... +— Мин синең кебек тәмәке төпчеге җыеп йөрмим бит әле, эт җан... +Боларны ишетү Галимҗанга бик кыен иде. Ул үз колакларына үзе ышанмый торды хәтта. Абыйсы Шакирҗан мәдрәсәсендә дә — "Хөсәения"дә дә шулай микән? Юктыр. Анда мондый вәхшилек булмас. "Вәли мулла мәдрәсәсе җәһәннәм төбе кебек ул" дигән сүзләрне ишеткән иде шул. Монда башка мәдрәсәгә үтмәгән җыен шәләй-вәләй, ачыган ялкау, чихут-михут, сантый-мантый, сугыш чукмарлары, кибәк башлар гына укый, имеш. Бәгъзе бер елда шәкерт саны җитми дә кала икән әле. Андый очракта Вәли мулланың коты оча. Чөнки, шәкертләр килмәсә, мәдрәсәнең абруе, дәрәҗәсе тагын да түбәнрәк төшә. Аңа бөтенләй ябылып кую куркынычы да яный әле. Шуңа күрә Вәли әфәнде һәр килгән яңа шәкертне илаһи бер күтәренке күңел, ачык йөз, шәфкатьлелек күрсәтеп каршы алырга тырыша. +Мендәр сугышы тынгач, бүлмәләрне җыештыру башланды. Кайбер бәләкәй шәкерт, мендәрсез калуына ачынып, елап та җибәрә. +Кичен чәй эчкәндә, Йосыф мондый хәлнең еш булуы турында сөйләде. Шулай да бу кадәр күңелсезлеккә барып җитмәгәнлекне әйтте. Бу шаяруның кайбер сәбәпләре дә бар икән. Аларның бәгъзесе бу тынчу дөньяда ун ел чамасы кибеп-корып яши икән. Ә менә җәй көне, түл җыйган үрдәк кебек, алар авылда шактый хәлләнеп килгән. Хәзергә әле алар маена чыдаша алмый кайнаша. Каннары кызган чагы. Дәртләре ташып тора. Кая барып бәрелергә-сугылырга белми аптырыйлар. 20-25 яшьлек егет йөрәгенә ни кирәген алар аңлый. Әмма кирәге табылмый. Аяк астында аунап ятмый ич ул. Рухи азык, күңел юанычы, яшәү хозурлыгы кирәк бөл арга. +Шулар хакында берникадәр үзенчә фикер йөреткәч: +— Син бик боек күренәсең, Галимҗан, беренче көнне үк күңелеңне нык төшерделәр, ләкин гел бөл ай булмый ул, укырга тотынсалар, кикрикләре шиңә, кайберсе кипкән балыкка әверелә,— диде Йосыф. +Бераз уйланып торгач, янә дәвам итте: +— Күңел ачулар да була: җыр, бию, кубыз тарту, курай, сукыр тәкә уеннары... Адәм баласына барысы да кирәк. +Аның шул сүзләрен хуплагандай, кайсыдыр бүлмәдә кубыз тарткан тавыш ишетелде. +Йосыф янә сөйләп китте: +— Әнә... Әйттем бит... башланды... Алар инде мендәр сугышын оныткандыр. Шәкерт ачу сакламый. Моны шәригать тә кушмый бит. Өч көн саклаган ачу агуга әйләнә. Ә агу кешенең йөрәген кимерә. Ул акрынлап юньсез затка әверелә. Әйдә, Галимҗан, тамашадан калмыйк. Монда сарык тиресе ябынып, үз уйлары белән генә бикләнеп яшәүчеләрне дә бик яратып бетермиләр. Беренче көннән үк барын да күреп-белеп йөрүең хәерле. Яхшысын да, яманын да. Яхшысына — йөрәк капкачыңны ач, яманына — биклә. Кайгырма, Йосыф абзаң янында ким-хур булмассың. Әйдә, Аллага тапшырдык. +Алар бер зур гына бүлмәгә барып керде. Монда шул баягы мендәр белән сугышучылар иде. Тик ул инде, Йосыф әйткәнчә, онытылган, күрәсең. Чандыр гына гәүдәле бер өлкән шәкерт кубызда уйный. Башкалар аңа карап каткан. Тын алырга да куркып торалар. Галимҗан, сиздермәскә тырышып, әле берсенә, әле икенчесенә карап ала. Берсендә ул йөрәк әрнеше барлыкны сизә. Икенчесенең күңеле тулганлыгын аңлый. Өченчесе елап җибәрер чиккә җиткән. Дүртенчесе елмаеп-елмаеп куя. Моң адәм баласын төрле сыйфатка кертә, күрәсең. Галимҗан бу минутта Хөрмәтулла абзыйсы, Мәликә апасы, Мәдинә яшьтәше моңнарын да хәтеренә төшерде. Гүя шул моңнар белән бу моңнар аралашып китте. Аралашты да Галимҗанның үз йөрәген дә тетрәндерде. Әллә ул моңга тиз бирешүчән йомшак җанмы? Аның шулай икәнлеген башкалар сизмәдеме? Шуны уйлап, ул үзен-үзе нык тотарга тырышты. +Уйнап туктагач, шәкертне кул чабып алкышладылар. Алкышлау шактый көчле булгач: +— Акрын... тыптка ишетелмәсен... йә хәзрәт, йә казый килүе мөмкин бит... — диде Йосыф. +Шуннан акрынрак уйнарга, йә тышкы ишекне бикләп куярга, йә чиратлап сакта торырга сүз куештылар. Акрынрак уйнарга кирәк. Ишекне бикләү килешми. Эчтә ниндидер "этлек" булуны аңлаячаклар. Иң яхшысы — ихатада сакта тору. Хәлфәме, хәзрәтме яки башка кемдер күренсә, тиз генә кереп әйтергә. +Сакчы кую белән Йосыф җитәкчелек итте. Башта ул үзе торып керде. Аннан берәм-берәм башкаларны чыгарды. +Менә бервакыт: +— Нигә Кылычбай бүген курай уйнамый, уйнасын, уйнасын, — дип шаулаша башладылар. +— Бында бит беззең арала кемдер итәк астынан ут йөрөтә, минең курай уйнаганды хәзрәткә әйтә; Вәли мулла үткән йыл да асыуланды, уйнаганыңды тагы ла бер ишетһәм, бына ошо салмалы бантым менән ант итәм, мәзрәсәнән кыуам үзенде, тине. +Сөйләшүе буенча да, төс-битенә карап та Галимҗан аның башкорт егете икәнлеген аңлап алды. Шәкертләр исә янә шау-гөр килде: +— Уйнамаслык булгач, нигә кураеңны алып килдең? +— Кем икән ул әләкче дуңгыз? +— Тотып измәсен изәргә кирәк ул хаинның. +Шуннан соң башкорт ялындырып тормады. Курайда берничә моңлы көй уйнады. Аңа да алкышлап кул чаптылар. +Галимҗанның күңеле күтәрелеп китте. Бу караңгы дөньяны яктыртырга теләүче йолдызлар да бар икән әле. Җиде төн уртасында да алар күңел ачып, кат-кат самовар чыжлатып, алып килгән күчтәнәч, ризык-нигъмәт белән сыйлашасыйлаша, әле берсендә, әле икенчесендә җыйнаулашып чәй эчтеләр. Аннан соң тагын да уен дәвам итте. Вакыт-вакыт үкенечле сүзләр дә яңгырап ала: +— Их, егетләр, үтә бит яшь гомерләр... +— Ун ел буе мәдрәсә тузаны эчеп... +— Картаеп барабыз... бер җылы кыз кочагы күргән юк бит әле... +VIII +Шәкертләр таң алдыннан гына тәмле йокыга талды. Галимҗан, мендәренә ятып, әллә кайтләр таң атләр таң ачан сеңмәкче иде. Ул, башкалар кебек, арыпалҗып килгән генә түгел, шуның өстенә авыру да бит әле. Гәрчә "Хөсәения" мәдрәсәсендә кан төкерсә дә, монда килгәч, авыруы хакында ләм-мим белдермәскә тырышты. Чирле чәүкә дигән кушамат авылда чакта да күңеленә кара сөрем койды да торды. Анда ул сөремне туздырып ташлау, аның урынына ак нурлар салу, үзен өстен күрсәтү, малайлар белән яхпты мөнәсәбәт булдыру мөмкин иде. Мондагы киеренкелек әллә ничек. Шайтан үзе дә аңларлык түгел. Аз гына курку күрсәтсәң, әллә нинди яман атама салып куюлары бар. Аннан соң аны пычак белән дә кырып ташлап булмас. +Үзен ничек кенә нык тотарга, ихтыярлы итеп күрсәтергә, бирешмәскә, җебеп төшмәскә тырышмасын, безне капчыкта саклап булмаган кебек, эчтәгене йөзгә чыгармый калу мөмкин түгелдер, күрәсең. Зирәк табигатьле, үткер күзле, сынап караучан Йосыф мәхдүм: +— Галимҗан, син юлда йончыгансың, ят булмаса, мондагы тамаша бетмәс, сиңа авырып китүдән саклану хәерле булыр,- диде. +Галимҗан аны тыңламады. Кәҗә дә бакчага сәбәпсез керми дигәндәй, тыңламауның ике сәбәбе бар: беренчесе — әлеге "селәгәй малай" атамасы алудан курку, икенчесе — шәкерт дөньясы эченә беренче көнне үк керергә тырышу. +— Юк, юк, минем әле һич тә йокым килми, йончымадым да, авырмадым да, — диде ул. +Йосыф мәхдүм аның аркасыннан сөеп куйды: +— Ярый, йокы песигә генә моң, алданмыйк аңа, уйныйк, күңел ачыйк бүген; әле сүләшәсе сүзләр бик күп. +Галимҗан яткач та тиз генә йокыга китә алмады. Уй давылы эчендә миңгерәде ул. "Әгәр бик тә иҗтиһадлы булып, ваемсызлык күрсәтмәсә, тырышып укыса, иншаллаһ, улыңыз янә ун елдан мөлля һәм мөдәррис булыр", — диде Вәли мулла аның әтисенә. Бу сүзләр әүвәл Галимҗанның колакларын назлап, күңеленә илаһи бер ләззәт биреп торды. Вәли мулла андый сүзләрне зур ышаныч илә әйткәндер. Ә менә хәзер, таң караңгылыгында үз уйлары-хыяллары белән япа-ялгыз гына калгач, хәзрәт вәгъдә иткән ун ел, әллә нинди җанлы сурәткә кереп, Галимҗанга йодрык төя, теш ыржайта, тел чыгарып күрсәтә кебек. Янә ун ел!.. Ул вакытта Галимҗан егерме өч яшьтә була. Ә монда унбиш ел укыганнар да бар икән әле. Алар әле мөдәррис тә, мулла да түгел. Бу тынчу, сасы, караңгы оядан кош кебек очып китеп, әллә кайларда үзенең асыл зат икәнлеген исбатлау бәхетенә ирешкәннәре дә бардыр. Ә бит бу төчкелтем дөньяда унбиш-уналты ел укып, саргаеп, кибеп, корып бетеп тә һаман әле канат ярмаган, очып китә алмаган, хәят мәсгудияте күрмәгән бахырлар да бар. Бәгъзе пишкадәмнәрнең дә язмыпты аянычлы. +Ни чыгар Галимҗаннан? Ун-унике ел заяга үтмәсме? Чәчкәләр, гөлләр арасында, оҗмах-җәннәттән аз гына да ким булмаган бай, матур, гүзәл табигать кочагында, аның саф һавасында хозурланып, әнисенең йомшак тәрбиясендә назланып-иркәләнеп үскән бәхетле-сәгадәтле бала бит ул. Шул оҗмахтай табигать куенында иркәләнеп үскән малай бу тәмугны хәтерләтеп торган дөньяда бетеп, теткәләнеп, сугышып таланган әтәчкә охшап калмасмы? Әнә бит ничек үкенәләр, ничек өзгәләнәләр, әйтерсең ал арның артында калган юллар гөнаһлы, күңелсез, караңгы, ә алда упкын көтә. +Шундый буталчык, болганчык, очына чыгу кыен булган уйлар парә-парә кискәләде Галимҗанның йөрәген. Аннан соң үз уйларыннан үзе курка башлады ул. Нигә алтын базыннан чүп эзләп маташа әле? Бу бит куркаклар, адәм баласының ак күңеленнән кер эзләүчеләр, иҗтиһадсызлар эше. Әтисе: "Йолдыз караңгыда яктырак яна", — дигән иде берчак. Ул хакта әнисе дә әйткән иде. Ян караңгыда йолдыз булып. Нурыңны башкаларга сип. Ул нурдан дөнья яктырсын. Әтисе гел шулар хакында тугылап торды лабаса. Башыңа, бөтен тән күзәнәкләреңә сеңсен дигән кебек. +IX +Галимҗан, Авыргазы елгасының Агыйдел, Чулман, Идел белән кавыша-кавыша Хәзәр диңгезенә барып җиткәнен белгән кебек, өлкән мөдәррис Вәли мулла торган унике еллык кадим мәдрәсәнең соңгы чиге ниндирәк офыкка барып тоташачагын да аңларга тырышып йөрде. Халыкның "Акыллы — тыңлар, акылсыз — такылдар" дигән әйтемен авылда чакта ук ишеткән иде инде ул. Ул тыңларга ярата. Ә менә сөйләргә беркайчан да атлыгып бармый. Бу табигатен хәзер ул яхпты белә. Тик кеше акылын "тыңлау", "тыңламау" бизмәненә салып үлчәргә ашыкмый. Бу сыйфат аңа ата-ана каныннан киләдер, бәлки. Әткәсе дә, әнкәсе дә шулай бит: кирәген әйтә, буш сүз уйнату белән шөгыльләнми. +Башта Галимҗан яңа килгән шәкертләр арасында үзсүзле буларак танылды. Ярык күргәнгә дә көлгән кыз кебек, һәр мәзәккә авыз ерып, ихахай да михахай, кыхый да михый килеп йөргән җил акыллы бәгъзе шәкертләр тиз арада аңа әллә күпме атамаларны сагыз урынына ябыштыра да башладылар: "Бер сүзенә бер бозаулы сыер сораучы", "телен йоткан ябалак", "акайган күз"... Тагын да әллә ниләр, әллә нәрсәләр. Шулар арасыннан Акайган күз дигән кушамат аңа сыланды да куйды. Күрәсең, башкалар, ярыша-ярыша, тел чертләтә-чертләтә, уттай кабына-кабына, үзен күрсәтергә теләп сүз көрәштергәндә, Галимҗанның чупай ябалагы кебек тын гына, ләм-мим дими, чукаеп утырганы аларга сәер тоеладыр. Акыллы, мәгънәле фикерне колак торгызып, күзен зур ачып тыңлый торган гадәте дә бар. Димәк ки, ачылган күз бәгъзе берәүләр өчен акайган күз булып күренә. Акайган күздә акыл юк, дип тә әйтәләр. Әмма Галимҗанның ул "акайган күзләр" нурында нинди акыл барлыкны кети-мети уйлап, үз борын астын күрми йөргән шәкертләр белми шул әле. "Акайган күз", "ябалак" дигән сүзләрне әйтә башладылар хәтта. +Ордым-бәрдем була алмавы аны йомшак көпшә итеп тә күрсәтә шикелле. Әмма тиздән аның йомптак көпшә түгел, ә бәлки каты имән икәнлеге ачыклана башлады. Хәтта Йосыф аны Мисыр күгәрчене дип атады. Мисыр күгәрченнәренең бер төре энҗе чүпли, имеш. Моның өчен аңа ифрат дәрәҗәдә күп эзләнергә, күп очарга, шул үзенең гәүһәр бөртеген хәтерләтеп торган нәни борыны белән җирне актарырга кирәк икән. Бу иҗтиһадлык аңа Алла тарафыннан бирелгән, ди. Бәгъзе бер күгәрчен кеше авызына зар-интизар булып карап яши: бирсә — ашый, бирмәсә — юк. Йнсаният өчен аның матурлык-гүзәллек сыйфаты гына бар. Ә бу күгәрченнәрнең тышкы күренеше тегеләрнекенә караганда да сылурак. Әлеге эчтәге энҗе бөртекләре каурыйларында, түшләрендә дә җем-җем килеп тора, имеш. Аларның энҗе чүпләүче күгәрчен икәнлекләрен шуннан беләләр икән. Аллаһы Тәгалә ал арны җирдә исраф булып яшеренеп яткан энҗеләрне җыю, аларны халыкка өләшү өчен яраткан. +Моны Йосыфка ниндидер бер акыл иясе сөйләгән. Шәкертләр ни өчен Галимҗанны Мисыр күгәрчене дип атавы турында төпченгәч, Йосыф аларга барын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. +Моның сере шактый тирән, яшерен. Мәдрәсәдә унар-унике ел укып та, мең-миллион кәррә сабынлап юсаң да агармый торган карга кебек, аң-акылларын агарта алмаган карт шәкертләр бар. Ал арның бәгъзе берсе, гәрчә моны тыштан сиздермәсә дә, үзенең надан икәнлеген яшерергә тырышса да, яшь гомерләренең заяга үткәнлеген аңлап, эчтән генә сыкрап, янып-көеп йөри. Моны алар җае чыккан саен: "Их, егетләр, үтә бит яшь гомерләр, бер кыз кочарга тилмереп яшибез. Кем чыгар бездән?" — кебек ачыргаланып әйткән сүзләреннән дә аңлады Галимҗан. Ләкин алар, әлеге теге төлке хәйләсенә алданып, койрыгы бәкедә бозга каткан бүре хәлендә калуларының серен аңлап бетермиләр. Ун ел буе гарәп сүзләрен мәңге чәйнәсәң дә, мае чыкмаган чүбек урынына чәйнәп, алар мәгънәсен белми яшиләр. +Әгәр унике ел тырышып укыса, Галимҗанның бу мәдрәсәдә мөдәррис булачагы турында әйтте Вәли мулла. Шул сүзләрне ишеткәч, әтисенең йөзе башта кояштай балкып куйды. Аннары ул кояш балкышын тиз генә болыт күләгәсе каплагандай булды. Монысы ни өчендер — аның сәбәбен Галимҗан, кем әйтмешли, төбе-тамыры белән аңлап бетерә алмады. Әтисе вакыт-вакыт Троицк мәдрәсәсендә шактый мәшһүр мөдәррис булуы хакында сөйли иде. Аны ташлап китүенә үкенгән чаклары да була. Китмәсә, имештер, аннан шаккатарлык гыйлем иясе чыгар иде. Вәли мулла Галимҗанның унике елдан соң мөдәррис булачагын әйткәч, әтисенең күк кабагы дәррәү ачылуны аңлау кыен түгел иде. Димәк ки, нәсел-нәсәп кояпты киләчәктә бөтен тирә-якка нур чәчәчәк әле. Ул нурлар алама-кара болыт эчендә йотылмасын. +Зирәк, сизгер күңелле, мәсьәләнең асылына төшәргә тырышкан Галимҗан аңлый боларның һәммәсен: уку "Шәрхе Габдулла" Дан башланырга тиеш икән. Бу хакта аның мәгълүматы юк түгел. Кешәнне мәдрәсәсендә дә, гәрчә ачыктан - ачык булмаса да, ул турыда колак очына эленеп калырдай гына төшенчә бирделәр. Әтисе дә мең тапкыр тугылагандыр: +— Менә Ырынбурдагы зур мәдрәсәгә барырсыз, "Шәрхе Габдулла" ны укырга туры килер, аңа чаклы менә бол арны, менә шушыларны бел, — дип, телән генә бер үк нәрсәләрне тәкрарлап торды. Шакирҗан абыйсын да шуңа өйрәтә иде. Аннан соң тора-бара икесенең дә акыл кылларын тартып карый. 1 +Ике ел буе "Шәрхе Габдулла"ны ятлап, аны, кем әйтмешли, су урынына эчкәч, нәхү төшәргә тиешләр икән. Әтисе аның да кагыйдәләрен ятлата-ятлата тәмам бәгыренә тия иде. Ләкин берәр сүзнең мәгънәсен сораса, әтисе йә җилкәсен кашырга, йә сакалын сыпырырга керешә. Аннан: +— Аның сиңа кирәге юк, мәдрәсәдә бу хакта әйтмәячәкләр дә, сорамаячаклар да, — дип ачулана иде. +Ничек кенә булмасын, рәхмәт әтисенә, улы өчен зур гыйлемгә юл ярган. Ата күрсәткән йолдызга карап атлау горурлык та, рәхәт тә, җиңел дә. +Шуннан соң алар әнмүзәҗ 2не өйрәнергә тиеш икән. Мулля дигәне дә бар. Монысы — мантыйк, имештер, сүз көрәштергәндә, фикереңне ачык, анык, мәгънәле әйтә белү өчен зарур. Бусы хакында да Галимҗанның төшенчәсе юк түгел. Әтисе мәдрәсәдә аның буенча шәкертләргә сабак та биргән хәтта. "Суның тирәнлеген таяк белән, кеше акылын телефикере белән үлчиләр", "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел", "Күңеле аламаның теле алама" кебек мәкаль-әйтемнәрне һәр очракта тәкрарлап торырга ярата иде. Шуның белән ул үзенең маһирлыгын, мәгълүматлы, фикерле икәнлеген аңлатырга тырышты, күрәсең. Әнисе турында әйтеп торасы да юк. Үзе бер алиһә ич ул! Сөйләгәндә авызыннан энҗе чәчә. Сүзләре йөрәгеңә, күңелеңә сары май булып ята. Әлеге күгәрченнәр чүпләгән энҗе әллә шундый матур сөйләүчеләрнең сүзеннән коелганмы җиргә?! +Галимҗан үзе хәзергә авызыннан энҗе коючы күгәрчен түгел. Әлегә ул — энҗеләрне үзе җыючы, һәр мулла, хәлфә, мөдәрриснең сүзен, әлеге дә баягы шул зур колакларын торгызып, йөрәгеңә үтәрдәй карашлы күзләрен зур ачып, мөкиббән китеп тыңлый. Тик, ни гаҗәп, әлеге күгәрченнәр чүпли торган энҗеләр табылмый. +Солтанморатта мөгаллим Сәет һәр көн үткәрә иде дәресне. Башта үзе сөйләп аңлата. Шуннан укып белергә, аны кабатларга куша. Өйгә эш тә биреп җибәрә. Икенче көнне сорый. Ә монда әллә ничек, бөтенесе дә чуалып беткән җеп кебек. Очы кайдадыр — монысын Ходай үзе генә белә, күрәсең. Мәдрәсәдә җәмгысы алты хәлфә. Алар шәкертләрне бүлеп алды. Галимҗанга озын гына буйлы, кылыч борынлы, ач яңаклы Зарф исемле хәлфә туры килде. Ул беренче дәресне "Шәрхе Габдулла"дан башлады. Озын буйлы булганлыктан, шәкертләр аны Колга дип атады. Бу атаманы да бирмәсләр иде, бәлки. Анысы аның — ачудан. Чөнки укы туының рәте-чираты юк. Ул кулына озын чыбык тотып керә. Башта, яшен уты уйнагандай, аны берничә кат чыжлатып ала. Бу сезнең өчен, янәсе. Шуннан үзе берни сөйләп тормый. Укырга фәлән биттән фәлән биткә хәтле бирә дә, чыбыгын янә уйнатып, күз белән каш арасында юк була. +Икенче көнне көтсәләр, әллә җир уптымы үзен, эзе дә юк. Кайда йөри? Нигә килми? Шайтан белсен. Озакка сузылган болытлы көзге көннәрдә әллә нидә бер күренгән кояш шикелле, атнасына бер генә килеп киткән чаклары була. Анда да, берәр шәкерт ык-мык итеп торса, яткызып, әлеге чыбыгы белән "сыйларга" тотына. +* * * +Чыбык сыен көннәрдән бер көнне Галимҗан да чак татып карамады. Ул Зарф хәлфә тарафыннан бирелгән кадәресен тиз үзләштерә. Уй казанында җил уйнаган кайбер шәкертләр кебек, мыш-мыш килеп, кашына-кашына, озак-озак күз чекерәйтеп утырмый. Чөнки аның уй казанында әтисе-әнисе салган гыйлем орлыгы бар. Анда әтисе-әнисе ташлаган чаткылары да җитәрлек. Фән-гыйлемнән ул энҗе-гәүһәр бөртекләре генә җыярга тырыша. Бөтенесен уптым илаһи кочаклап алырга омтыла. Бәгъзе бер шәкерт, хәлфә сорый башласа, бизгәк тоткандай калтыранырга тотына, рухы, җисмәни көче юк булу чигенә җитә. Галимҗан исә, киресенчә, әллә нинди сораулар биреп, хәлфәнең үзен аптырата. "Шәрхе Габдулла" - да әллә нинди шәкелләр бар. Аларның төрлесе төрле мәгънә аңлата. Бервакыт ул "зар"ның мәгънәсен сорады. Хәлфәнең моңа үлеп ачуы килде. +— " Зар - зар " ның акырып , кычкырып - кычкырып елау икәнлеген өч-дүрт яшьлек бала да белә; синең шуңа да башың җитми, — диде. +Шәкертләр тынып калды. Хәлфә дәвам итте: +— "Зар-интизар"ын да әйтеп бирергә кирәкме? +Галимҗан авызының бер як чите белән генә елмаеп куйды. Аның бу гадәтен хәзер хәлфә дә, шәкертләр дә белә. Сүзсез генә елмаюы гаҗәпләнүне аңлата. Гәрчә Галимҗан аны кешедән каһкаһә көлү нияте белән эшләмәсә дә, башкалар тарафыннан ул шулайрак кабул ителә. "Зар"ның гарәптә тавыш белән елаучыны, иңелдәп, үкереп елаучыны, дәрмансыз, көчсез булуны, зәгыйфьлекне аңлатканны белә ул. Аның "Шәрхе Габдулла"да икенче мәгънәсе бар: "үзе кушылган исем белдергән әйбернең күп була торган урынын белдерүче куптымча ("лык", "зар" мәгънәсендә); мәсәлән, гөлзар — чәчәклек". +Кат-кат төпченә-төпченә шуны сорады Галимҗан. +Хәлфә икеләнеп сүзсез калды. Шомлы хис-тойгы кичерде. +— Бу кадәресе сиңа зарури түгел, — дип, бу хосуста үзенең сай йөзгәнлеген сиздерде дә чыбыгын чыжлатып алды. +Шулай да Галимҗан чигенмәде. Зарф хәлфәгә җае чыккан саен, һәр форсаттан файдаланып, сорауны яудыра бирде. "Зариф" гарәп телендә ягымлы, нәзакәтле, чибәр, күңелне тартып торырлык итеп сөйләшүче кеше, оста сүзле кеше кебек мәгънәләрне аңлата. Ә нигә бу хәлфә үзен "Зариф" дип түгел, "Зарф" дип йөртә? "Зарф" гарәпчәдә "савыт", "футляр", "конверт", "дәвам", "эч" дигән төшенчәләрдә йөри. Бу сүз "Шәрхе Габдулла"да да бар икән: зарфе заман (вакыт рәвеше), зарфе мәкян (урын рәвеше). +"Зариф" хәлфәнең рухи халәтенә, эчке үзенчәлегенә аслан туры килми. Чөнки ул ягымлы да, нәзакәтле дә, чибәр дә түгел. Ул, ягымлы сөйләшкән кешеләр кебек, һич тә күңелне тартып тормый. Киресенчә, күңелне кайтаручы, эч пошыручы наданлык. Мендәргә җәелеп утыра да тотына әллә ниләр такылдарга. Мондый мәлдә ул, мактана-мактана, үзен пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрә. Ул, имеш, бәхәс вакытында әллә күпме ишан, хәзрәт, муллаларның авызын каплаган оста мантыйкчы. Ә инде Галимҗан кебек гыйлем диңгезендә тирән йөзәргә килүчеләр мантыйк кылын тарткалый башлагач, ул кылның тутыклыгы, өзелергә торуы сизелде. Галимҗан "зариф" белән "зарф" аермасын сорагач, аның төссез соры күзләре песинекедәй елтырады, ач яңагы эчкә тагын да ныграк баткандай тоелды, колгадай озын буе чайкалып куйды. Димәк, әйтә алмый, белми. Бу юлы Галимҗан, бантка вакыттагы кебек, авыз чите белән елмаеп кына калмады. Икесенең дә мәгънәсен чатнатып әйтте дә бирде: +— "Зариф" "ягымлы" дигәнне аңлата, "зарф" "савыт" була,— диде. +Бераз торгач янә: +— Буш савыт була,— дип өстәде. +Хәлфә сыны белән катты. Ә шәкертләр, әллә нинди нәзек-тутык тавышлар чыгарып, мәдрәсәнең черек диварын аударыр чиккә җиткереп, шаркылдап көлеп җибәрделәр. Хәлфә дә чыгырыннан тәмам чыкты шикелле. Җенләнгән кеше төсенә кереп, Галимҗанга кизәнеп килде. Галимҗан да кызып китте. Бер мәлдә аңа әллә шайтан көче кердеме? Хәлфәнең чыбыгын, ялт тартып алып, ике кулына тотып, тезләренә бәрә-бәрә сындырып ыргытты. +Шәкертләр аһ итте. Ал арның күзләре тоздай булды. Әллә нинди атамалар тагып бетергәннәр иде бит Галимҗанга. Хәзер кемгә тиңләргә инде аны? Арыслангамы? Бөркеткәме? +Мәдрәсә тарихында булган хәл түгел бу. Моны унар ел шушында ми чиләндерүче берәр аю гәүдәле шәкерт эшләсә, бер хәл иде әле. Күрер күзгә әле һич тә ул кадәр каһарманлык сыйфаты сизелмәгән яшь шәкертнең болай кылануы акылга сыйгысыз. Әллә ул бер диванамы? Андый сәер яклары турында моңа чаклы да уйланмадылар түгел. Өчдүрт ай эчендә, хәлфә әйткәнне дә көтмичә, әллә кайда керде дә китте. Ике елга дип тәгаенләнгән "Шәрхе Габдулла"ны ерып чыкты. Дәхи дә әллә нинди урыс китаплары таптый. Хәлфә сораганга аһ та итмичә чатнатып җавап бирә. Әллә аңа Ходай үзе әйтеп торамы? Берәр сихерле көч гыйлем серләрен колагына өрәме? Шул зур колаклар аша ул тиз генә ми күзәнәкләре дулкынына барып керәме? +Аның турында шундыйрак фикер йөртәләр иде. +— Син бик бәхетле, Галимҗан, — дигән сүзләрне әллә ничә мәртәбә әйткәндер инде бүлмәдәше Йосыф. +Ә менә бу ахмаклыкны ничек аңларга? Барлык бүлмәләрдә шул хакта сүз барды. Бүлмәдәше Йосыф исә әлеге бәхетлелекнең киресен әйтте: +— Су эчкән коеңа төкергән кебек, үз бәхетеңә аяк чалу бит бу, Галимҗан, — диде. +Бу хәбәр яшен тизлегендә "Хөсәения" мәдрәсәсенә барып җитте. Икенче көнне, иртәнге намаздан соң ук, абыйсы Шакирҗан килеп җитте. Ул бик борчулы, кәефсез, кайгылы иде. Ләкин, кырыс холыклы икәнлеген искә алып, җай гына сөйләшергә тырышты: +— Алай ярамас иде, Галимҗан энем, менә сине хәзер мәдрәсәдән куачаклар; әти-әнине нинди авыр кайгыга салганыңны аңлыйсыңдыр... — диде. +Сөйләшкәндә бүлмәдәше Йосыф та бар иде. Ул сүзсез генә тыңлап торды. Бераздан авыр тынлык урнашты. Аннан янә Шакирҗан телгә килде: +— Вәли мулла алдында да кыен бит әле. +Галимҗан гаҗәпсенеп карады: +— Ә монысы ни өчен тагы? +— Сине бит "Хөсәения"гә алмадылар. Вәли мулла да башта каршы килгән. Тик ул әтинең ялынуы аркасында гына ризалашкан. +— Мин хәзер сәламәт инде, теләсә нинди мәдрәсәгә китәрмен . +Бер-ике айдан Галимҗан чыннан да үзен яхпты сизә башлады. Моңа бик шат иде ул. Шакирҗан исә аның сәбәбен үзенчә ачыклады. Әнисе аны нигәдер артык иркәли иде. Монда ана канаты юк. Шәкерт халкы чирле бәбкә кебек йөрүчеләрне яратмый. Таңда сикереп торырга, салкын су белән тәһарәт алырга, намаз укырга, чиратлап эшләргә, үзеңә ашарга юнәтергә кирәк. Әтисе бер мәртәбә килеп киткән иде инде. Акчаны Шакирҗанда калдырды. Чөнки әткәсе Галимҗанның акча тота белмәгәнен аңлый. Ә Шакирҗан аңа, Галимҗанга, акчаны азлап-азлап кына тамыза. +Ярый, кем әйтмешли, болары әле аның баш ярылып күз чыгардай галәмәт кайгы түгел. Менә монысы инде — хәлфә чыбыгын сындырып ыргыту кадәресе — аслан акылга сыя торган түгел. Бу хакта сүз кузгалгач, Галимҗан абыйсы Шакирҗанга да, бүлмәдәше Йосыфка да: +— Шулай кирәк, — дип кенә куйды. +Бу күңелсез хәлне Зарф хәлфә иң тәүдә Заһидулла хәзрәткә җиткерде. Заһидулла хәзрәт исә мәдрәсә хуҗасы Вәли муллага йөгерә-атлый китте. Алар өчесе җыйналып, Галимҗанга каты җәза бирү турында озак кына гәпләштеләр. +— Чыбык белән бик каты, тәмам хәлдән тайганчы, телдән язганчы каезларга кирәк, — диде Зарф хәлфә. +— Әйе, шулай мәслихәт булыр,— диде Заһидулла хәзрәт. +Мәдрәсәдән шуннан соң гына куу муафыйк булыр, дигән фикергә килделәр. +Галимҗанның, дини сабаклардан тыш, ниндидер урыс китаплары, "әхлаксызлыкка" өйрәтә торган әллә нәрсәләр укуы, барлык акчасын шуңа сарыф итүе бөтенесенә дә мәгълүм иде инде. Аның бу "ахмаклыгы" да боларны уттан курыккан бүре хәленә куя башлаган иде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, инде бу кыланышы болай да тирә-якка яманаты чыккан мәдрәсә өстенә кара сөрем булып капланды. Чүпне вакытында утамасаң, иген басуын да каплап китә, бакчаларны да харап итә. Вакытында котылмасаң, мондый тыйнаксызлар, мәдрәсәң эчендә ике аяклы шайтаннарның мыжылдап үрчүен көт тә тор. Әле мәдрәсәгә борыны гына кергән. Әмма шәкерт борыны түгел бу. Пычрактан ризык-нигъмәт эзләгән дуңгыз борыны. +Февраль урталары иде бу. Март аенда уку тәмамланачак. Шуңа күрә, икенче елга килмәсен өчен, сүзне җеп урынына сузып маташуның аслан файдасы юк; мәдрәсәнең эчке низамына яраклы рәвештә, моннан канатын сындырып чыгарып җибәрү хәерле булыр. Мондый динсез, әхлаксыз, ашаган табагына төкерүчеләрне асрап, Аллаһы Тәгалә каршында үзең гөнаһлы булып калуың бар. Ходай сакласын! Ходай сакласын! +Шулай да алар бер изгелек күрсәтмәк булды. Югары сыйныфта булса, менә бүген үк җилперләр иде. Аның үзен Нишләптер аңа хәзрәт исеме бирелгән. генә чыгарып җибәрү куркыныч. Авыллары шактый ерак. Әтисе килеп алсын. Моның өчен Гыйрфан муллага хат язарга булдылар. Бу "мөкатдәс" эшне Вәли мулла үз җилкәсенә алды. Хатны ул болай артык тузынып язмады. Үзен инсафлы, Алла каршында гөнаһсыз, әдәпле итеп күрсәтергә тырышты. Менә ул: +"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Сезки гыйззәтле вә хөрмәтле булып торгучы Гыйрфан әфәнде! Үзеңә вә хәләл җефетеңә күптин-күп сәламнәр күндерәм. Сәлам соңра сезләр өчен бигүк күңелле булмаган хәл турында хәбәр кылырга мәҗбүрмен. Мәгълүм ки, улыңыз Галимҗан йомшак вә бимар бала иде. Шул сәбәпдин аны "Хөсәения"гә дә алмадылар. Бән үзем, сезнең мулла икәнлеңегезне, мәдрәсәдә мөдәррис булуыңызны да искә алып, сезнең белән муалят 1 2 мөгамәләгә кереп, авыр булса да, ихтирам-хөрмәт йөзеннән, улыңызны алып калырга җөрьәт иттем. Сез улыңыз Галимҗанны мактаган идеңез, билфигыль 4 5 билгакес* килеп чыкты. Бу һич кенә дә муасигъ түгелдерб. Мәдрәсәнең низам-интизам кадәресе дә аның өчен гүяки бер нафилә 7нәрсәдер. Хәтта ки, Зарф хәлфә белән якалашу чигенә барып җитте. Ул гайре табигый мохтәслек колы. Нахәлял 8 эшләр белән мәшгуль. Илтифатлылыкның ни икәнлеге аның уенда да юктыр. Буның шулай булуы безем өчен би нишан. Алла сакласын инде. Бинабәрин безләр — мәдрәсәнең хәзрәте Заһидулла, хәлфәсе Зарф җәнаплары, дәхи дә башка гыйлем ияләре — билмөшарәкә" фикер алышкач, моназарә кылгач, улыңыз Галимҗанны мәдрәсәдән азат итәргә дигән карарга килдек. Иншаллаһ, безләрнең бу карары аның киләчәк язмышы өчен илаһи бер сабак булыр. Башка урында андый хилафлык кыйлмас. Алла үз канаты астына алсын инде. Чирне вакытында кисеп ташлау хәерле. Шулай итмәгән хәлдә, Ходай Тәгалә каршында сез дә, без дә бихисап гөнаһлы булып калыр идек. Азларны үз иманына билмөшәрәкә кайтару безем иң мөкатдәс максатыбыздыр. Улыңыз әлегә биттәфсыйлъ +"Билмөшарәкә — берләшеп. гә килерлек имәс. Вәләкин, яшен искә алып, аны әле бүгендин үк мәдрәсәдән чыгарып җибәрү ягында түгелмез. Шулай эшләсәк, безнең тарафтан бәндәчелексезлек күрсәтелмеш булыр иде. Бинабәрин улыңызны үзеңез килеп алыңыз /" +Жатны алгач, Гыйрфан мулланың оҗмах-җән +нәткә тиң өй эче капылт тәмугка әйләнгән +дәй булды. Ата кешенең куллары хатны +укыганда ук дер калтырап торды. Бөтен тәне-вөҗүде камырдай йомшап, күзләре чекерәеп, колаклары тонып калды. Түбәгә кемдер чукмар белән китереп тондыргандай тоелды. Илаһым! Бар икән күрәчәкләре. Ни гөнаһлары бар икән аның Аллаһы Тәгалә каршында? Инсаниятчелек дигәндә — кем аның илаһи ак намусына кара тап төшерә алыр икән? Ә менә балалар төшерә. Шакирҗаны мәмәй авыз булды. Ни караган шунда? Нигә энесе янына даими килеп йөрмәгән? Нигә күзәтмәгән? Нигә үгетләмәгән яхшы якка? һәр нәмәрсәкәйне бозыла башлаганчы карау мотлак. Бозыла башладымы — шул төшен кис тә ыргыт, кис тә ыргыт. Ник ул мәмәй авыз шулай итмәгән? Нигә энесенең һәр ертык урынын ямый бармаган? Селәгәй. Кибәк баш. Буш җилек. Уф! Егыл да үл. Җир тишегенә кер. Чәнчелеп кит. Гарьлеге ни тора моның. Дус бар, дошман бар, туган-кардәш бар. Алар ни әйтер? Җиң сызганып көн-төн эшли, чукынырдай булып дөнья көтә, артына ут капса да, биш вакыт намазын калдырмый, вәгазь сөйли, үгет-нәсихәт кыла, ә менә бер маңка малаена көче җитми, диннән язган, иманын саткан, шуңа күрә мәдрәсәдән куганнар, диярләр, илаһым! Баланың тездә чакта сөйдерүе, тездән төшкәч көйдерүе птупты икән. Көйдерә болар. Йөрәгеңне яндыра. Күңелеңне өтә. Менә сиңа таш маңгай. Менә сиңа пәйгамбәр. Менә сиңа нәсел орлыгыннан шытып үсеп чыккан агачны һаман үстерү, яшелләндерү, күркәм сыйфатта тоту. Үстерде ди. Тот капчыгыңны. Үстерми болар. Корыталар. Алар бүгенге көн кояшы белән яши. Үз корсагы кояпты кыйммәт аңа. Аның өчен нәсел кояшы, халык кояшы, ил кояшы сукыр бер тиен дә тормый. Күктәге кояш менә бүген сүнсә дә, гамьнәре юк. Әллә-лә-ләләл. Әллә-лә-лә-ләл. Уф! Илаһым! Бердәнбер ышанычы иде бит. Бердәнбер. +Хатны ул, үзе дә сизмәстән, учында йомарлады. Остабикәсе, ни дип әйтергә дә белми аптырап, тик торды. Мулла +Биттәфсыйль — җентекләп аңлату. сының акайган күзләрен, көзге яфрактай дерелдәп торган иреннәрен, җыерылган маңгаен күреп, яман хәбәр килгәнлекне аңлау кыен түгел иде. Ул һаман шулай элеккечә тыныч, салкын канлы булырга, шул салкынлык белән иренең утын сүндерергә тырышты: +— Мулла, син бөтенләй бетеп калдың. Аңлыйм: яхпты мәктүп түгел, шулай да Ходайдан сабырлык сора, үзеңне кулга ал. Аллаһы Тәгалә авыр кайгыларга да бирешмәскә кушкан бит...— дип, янә дә шуларга охшаш күпме җылы сүзләр әйтеп юатмакчы булды. +Ләкин ул баллы-майлы, җылы-кайнар, ялкынлы сүзләр мулласының таштай каткан йөрәген эретерлек түгел иде. Киресенчә, бу мәлдә алар ачуын гына кабартты, җенен генә кузгатты: +— Мә, укы, — диде дә Гыйрфан мулла, хатны остабикәсенең битенә бәрде. +Аның лөгатькә сыймаслык бу кыланышы "баланы син генә боздың" дип әйтү билгесе иде. +Моны эшләгәч, үзен кая куярга урын тапмыйча җенләнеп-котырынып, тышка чыгып китте. +Хәсәнә абыстай бер мизгелгә ни кылырга да белми аптырап тик торды. Мулласы артыннан чыгаргамы? һаман шулай: +— Атасы, бу кадәр сабырсызланма әле, Ходай кушмаган эш булмас, тынычлана күрче, балаларга кайгылы йөз күрсәтү килешми, — кебек сүзләрне әйтә-әйтә, тәкрарлый-тәкрарлый юатыргамы? +Бәгъзе берчак аңа да килми бит әле ул — кулын гына селтәп җибәрә: кит, янәсе, мыегымны чуалтып йөрмә. +Шундый уйларны кичереп, үзен кулга алгач, идәндә йомарланып яткан кәгазьгә күзе төште. Аның эчендә ниндидер дәһшәт, давыл, өермә бардыр кебек тоелды. Шул дәһшәт аның йөзенә ут йомгагы булып томырылды. +Кәгазьне абыстай курка-курка гына алды кулына. Аны өстәлгә җәеп, әйбәтләп укырлык дәрәҗәгә җиткәнче төзәтте. Укып чыккач, никадәр генә йомшап китмәскә тырышмасын, Ходайдан сабырлык сорап изаланмасын, күз яшьләре аның ихтыярына буйсынмады. +Әле иртә иде. Балалар эчке бүлмәдә йоклый иде. Ярый, рәхәтләнеп, йөрәктәге кайгы утын түккәнче, күңелен тәмам бушатканчы елаганын күрмәделәр. Тик ул ялгышкан икән. Кызы Нәгыймә, һәрвакыттагыча песи кебек йомшак кына басып, башкаларны уятмас өчен авыр тын да алмыйча, бу якка чыккан икән. +— Әнкәй, әнкәй, ни булды, нигә елыйсың? +— Еламыйм, кызым, менә күземә чүп кергәнне. +— Юк, юк, әнкәй, яшерәсең. Әллә әти рәнҗеттеме? +— Иртәнге сәгатьтә нинди рәнҗетү булсын. +Хәсәнә абыстай, кызына күрсәтмәс өчен, елаудан шешенгән күзләрен яулык чите белән каплап, тышка чыкты. Ә менә хатны алырга оныткан. Өстәл өстендә калдырган. Аны укып чыккач, барын да аңлады Нәгыймә. Әнисе кебек, әлбәттә, буылып-буылып еламады, оһ итмәде. Башта бу мәсьәләгә битараф кеше кебегрәк кыланды. Шулай да бу усал хәбәр аның да йөрәген таштай катырды. Әтисе хәзер яраланган арыслан кебек кыланачак. Әнисе мескен кайгы утында яначак. Өй эчендәге низаг зилзиләдән ким булмас. Бу хурлыкка әтисе түзә алмас. +Менә әнисе бераздан әйләнеп тә керде. Ул инде күз яшьләрен ныклап сөрткән. Бая яулык эченнән чыгып торган чәчләре дә күренми хәзер. Шулай да ул һаман да әле кызына туры карамаска тырышты. +Нәгыймә: +— Әнкәй, әнкәй, бик борчылма инде, Галимҗанның табигатен беләсең бит, ул барыбер үзенекенә эшли, — дигәч, ана йөрәге дерт итеп китте. +— Нигә алай дисең әле, кызым, ни булган... — дип, барын да яшерергә тырышты. Кызының кулындагы хатын күргәч кенә мәсьәләне аңлап алды. +Нәгыймә үзенчә аз гына үпкә белдерергә дә онытмады: +— Әнкәй, нигә мондый хәлләрне миннән яшерәсең әле, бала түгелмен дә инде хәзер,— диде. +Әйе шул, нигә кайгыны да, шатлыкны да уртаклашып яшәгән кызына бу авыр хәлне белдермәскә тырыша соң әле ул? Җитмәсә, Нәгыймә менә-менә канатланырга торган гүзәл кош ла инде. Хәсәнә абыстайның бианасы, 12 бала тәрбияләп үстерү белән горурланган. Шул арның берсе — аның ире Гыйрфан мулла. Бу минутта Нәгыймәнең 16 бала анасы булачагы хакында әнкәсе ялгыш кына да уйлый алмый әле. +Шул көнне үк Гыйрфан мулла юлга чыгарга — Ырынбурга барырга әзерләнә башлады. Шул көнне үк хәләл җефете Хәсәнә абыстай түшәккә ятты. Башы чатнап ярылырдай булып сызлый. Вакыт-вакыт күз аллары караңгылана. Керфек очларында да хәтта гер ташыдай ниндидер авыр нәрсә асылынып торгандай тоела. Ара-тирә аягын нык кына көзән җыера. Тамак төбенә әллә нинди имәнеч зур төер килеп тыгылгандай була. +Шулай да төшкә чаклы аны сиздермәскә тырышып йөрде. Өйлә намазын укыганда, намазлыкка тәгәрәп китүен абайламый да калды. Аны ястыкка алып салдылар. +Гыйрфан мулла ике ут арасында калды. Бер ут — остабикәсе. Икенче ут — Ырынбур. Кайсы утны сүндерергә башта? Әлбәттә, монысын. Бу утны сүндерми торып, юлга чыгарга ярамый. Ә нишләп шулай, ваба чиренә эләккән кешедәй, капыл-кинәт тәгәрәп китте соң әле ул? Галимҗан кайгысы шулай иттеме? Юк, ул гына түгел иде. Андый кайгыларга аслан бирешми иде бит ул. Киресенчә, аның үзен авыр кайгылардан аралап яшәргә тырышты. Бер-бер күңелсез хәл килеп чыкса, гел борчылмаска кушты. Юк, аңа гына түгел, кыен мәлләрдә күрше-күлән, кардәш-ыруг, дус-иш...— Һәммәсенә, һәммәсенә сүз шифасы таба алды, назлы карашларын бүләк итте, йөрәгенә үтеп керде. Юк, әле менә Галимҗан кайгысы гына екмады аны аяктан. Иренең юньсезлеге яткызды түшәккә. Йомарланган хатны тот та аның йөзенә бәр, имеш. Бу инде — илтифатсызлыкның илтифатсызлыгы. Бу инде — әдәпсезлек. Бу инде — шәфкатьсезлекнең шәфкатьсезлеге. Бу — бәяләп бетергесез ахмаклык, юләрлек, түбәнлек. Шундый фәрештә күңелле остабикә бит әле ул. Кырт-мырт итеп торган, кылдый-былдый йөргән, синең бер сүзең өчен авызыңа мең берәгәйле сүз каплаган зәһәрле хатын булса, әллә-лә-лә-ләл, бәрер идең битенә болай. Бәрсәң дә, ул синең ипи шүрлегеңә табагач белән китереп сылар иде. Матурлык-изгелек фәрештәсенең ак-нурлы йөзенә кара-пычрак кул белән кизәнгән иблис кебек булды бу. Шул гарьлеккә чыдый алмый ауды ул киселгән агач урынына. +Алтыдагы — алтмышта, дигәне шушымы? Йишләтергә бу холыкны? Әйтәләр ләбаса: "Акылыңа акыл куш, ачуыңа сабыр куш", "Ачу — акыл дошманы", "Ачу алдан йөри, акыл арттан йөри". Тагын да әллә ниндиләре бар әле аның. Әтисе дә, картәтисе дә әйтә иде. Борынгылар сүзе, дип. Алтын бәрабәренә торырдай ул акыллы сүзләр бер колагыннан кереп икенчесеннән чыгып китеп торганмы? Миенә барып җитмәгәнме? +Нишләргә хәзер? Барып гафу сораргамы? Ул, әлбәттә, кичерәчәк. Әмма ләкин аннан ни файда? Ичмасам, шартлап ярылырдай итеп бер авыр сүз әйтсен иде. Бу ахмак күңелгә бер тукмак булыр иде. +Шундый утлы уйлар өермәсе эчендә бөтерелеп йөрде Гыйрфан мулла. +Хәсәнә абыстай исә капыл тәгәрәп китү сәбәбен аннан эзләп бимазаланмады. Ир хакы — Тәңре хакы. Әле әнә бәгъзе бер ир хатынын изеп ташлый. Шулай да түзә, йөрәк канын эчкә йота, күгәргән битен, сынган кабыргасын кешегә сиздермәскә тырышып йөри. Сорасалар, "егылдым" дип җавап бирә. "Ир хакы — Тәңре хакы" дигәнне ул яхпты аңлый. Ә шулай да: "Хатын хакы ни икән?" — дигән сөаль дә борчый аны. Шул сөальгә җавап булып томырылдымы йөзенә әлеге кәгазь йомарлагы? Ул, әлбәттә, нык гарьләнде, түбәнсенде, чыдый алмас хәлгә җитте. Шул изде шикелле аны. Шул екты. +Менә бервакыт мулласы аның янына килде. Салкын кулы белән кайнар маңгаена кагылды. Сизә: кулы дерелдәп тора. Димәк, ул борчыла. Кылган ахмаклыгы өчен үкенә. СызЛе1Не. +Менә ул сүз башлый: +— Иә, остабикә, ачуланышмыйк инде, кичер мин юньсезне, гаеп тәртәсе икебезнең дә йөрәккә килеп төртеләдер. Галимҗанның болай тәүфыйксыз булуында икебез дә гаепледер. +Гыйрфан мулла нык дулкынлана иде. Сөйләгәндә аның калтыранып-калтыранып алуын, сүз таба алмый интегүен сизде Хәсәнә абыстай. Акрын, салмак, йомшак тавыш белән сорап куйды: +— Юлга әзерсеңме? +— Анысы аның качмас иде лә ул. Менә син бит әле... Чирле кешене нишләп ташлап китим... +— Юк, юк, атасы, аңа карама, Нәгыймәнең уңганлыгын беләсең... бүген үк чык юлга... +— Бүген соң инде, остабикә, иртәгә иртүк кузгалырмын, дүшәмбе көн юлга чыксаң, фәрештәләр ак җәймә җәя, имеш. +— Галимҗанга бик каты авыр сүз әйтмә инде, мулла, андыйны яратмый ул, үзең беләсең; һәркемдә бер кире сыйфат булмый калмыйдыр шул инде. +— Ярый, анасы, фатихаңда бул инде, каты рәнҗеттем, үпкәләмә берүк... +XI +Гыйрфан мулла эшне иң әүвәл мәдрәсә хуҗҗаасы Вәли мулладан башламак булды. Атын аның капкасы төбенә үк китереп туктатып, шундагы бер баганага бәйләп куйды да, тамак кыракыра, эчкә узды. Ишек шакыгач, башына кызыл фәс кигән унике яшьләр чамасы бер малай килеп чыкты. Гыйрфан мулла аның йомышчы икәнлеген аңлап алды. +— Вәлиулла галиҗәнаплары өйдәме, улым? — дип сорады ул. +— Өйдә,— дип җавап бирде малай. +— Керергә рөхсәт сорасаңчы. Мин ерактан килдем. Галимҗан мәхдүмнең әтисе булам. +Малай ялт өйгә кереп китте, бераздан әйләнеп тә чыкты. +— Вәлиулла галиҗәнаплары сезне көтә, — диде дә янә юк булды ул. +Шуннан Гыйрфан мулла, арбасы янына янә әйләнеп килеп, аннан ике тозлаган каз, бер савыт кәрәзле бал, тагын да вак-төяк күчтәнәчләрен алып, өй эченә юнәлде. Вәли мулла түр башында тәсбих тартып утыра иде. Ул болай ару гына мөлаем күренә. Түгәрәкләнеп торган кара сакалы килешле генә. Башындагы Бохара дуплысы да кызарып торган бит очларына ямь өсти кебек. Биш билле кара камзулы "менә мин нинди зыялы әфәндене затлыйм" дип мактана шикелле. +— Әссәламегаләйкем! — дип, үзенчә бер түбәнчелек, әмма ләкин гаҗәп олылау, зур мөхтәрәмлек белән сәлам бирде Гыйрфан мулла. +— Вәгаләйкемәссәлам! — дип тамак кырып, үзен гарше көрсидә утырган илаһи зат хәлендә күрсәтергә теләп, эре кыяфәт белән каршылады аны Вәли мулла. +Башта сүзләр әллә ни берекмәде. "Әйе", "ә", "җәме", "җә" кебегрәк файдасыз, салкын, кыенсынып сөйләшү дәвам итте. Гыйрфан мулла алып килгән күчтәнәчләрен аның алдына тезеп куйгач кына, тегесенең һавалы йөзе бераз ачыла төште: шунда гына ул тәсбихен куеп, ерактан килгән кешегә илтифатлылык лазем булуны аңлады. Шулай да, эре кыяфәтен тиз генә вакларга ашыкмыйча, үзен әллә кемгә куеп, мөхтәрәмлелек югалмасын дигәндәй, һаман әле ачылып китәргә ашыкмады. Гыйрфан мулла аның ихлас булмавын беренче күрешкәндә дә сиземләгән иде. Ә хәзер инде, улы шундый хәлгә төшкәч, аның тәкәбберлеге янә мең тапкыр артачак — мәгълүм хәл. Бу аның сүз башлавыннан ук сизелде . +— Ху-у-у-ш, Гыйрфан әфәнде, ни йомыш? — дип сорады ул, улы Галимҗан турында ләм-мим хәбәрдар булмагандай бер пошамансызлык белән. Әйтерсең булган хәлләр аның өчен әһәмиятсез бер вакыйга иде. +Гыйрфан мулла үзен бик түбәнчелекле тотарга тырышты. Биредә сырт кабартуның хәләл җефет алдында кәпрәю түгел икәнлекне аңлый иде ул. +— Сезнең хат буенча килдем, Вәлиулла галиҗәнаплары, шул инде: әлеге дә баягы углым Галимҗан хакында... — диде ул, итагатьлелекне сакларга тырышып, юаш, басынкы тавыш белән. +Сөйләшү шактый озакка сузылды. Вәли әфәнде Гыйрфан мулланы бетереп тә ташламады, күккә күтәреп мактамады да. Сүзләренә караганда, аның тел төбе Галимҗанның гаиләдә яхшы тәрбия алмавына барып төртелә иде. Имештер, Галимҗан гәрчә ак нәселдән булса да, нәҗес эшләр белән мәшгуль. +Шуннан сөйләшү, акрын гына аккан агымсу үз юлын тапкан кебек, чыбык мәсьәләсенә барып төртелде. Галимҗанның Зарф хәлфә чыбыгын сындырып ыргытуы, Вәли мулла уйлавынча, көфернең Мөхәммәд пәйгамбәргә таяк белән кизәнүе кебек икән. Мондый нәҗеслек мәдрәсә хәятендә моңача әле булмаган. Аның "тәрбиясез" улы Галимҗан мәдрәсәдән шуның өчен куыла. Бетте китте. Вәссәлам. +— Мондый нәүгъларны безем мәдрәсәдә тоту нәмәхрәм шул, Гыйрфан әфәнде, — дип сүзен тәмамлады ул. +Шулай да Гыйрфан мулла язгы кардай эреп төшмәде, куркак куяндай кирегә бөкләргә дә ашыкмады. Әйдә, чәнчелеп китсен аның башбирмәс малае, укыйсы килми икән, кайтсын, сабан сөрсен, тырма тырмасын, иген чәчсен, иген урсын, печән чапсын; Ходайга шөкер, анда эш җитәрлек. Муеннан. Тик, көрәш мәйданында бил сындырган йомшак җан кебек, болай җиңелеп кайтып китүе кыен бит әле. Вәли мулла аны тәгаен мыскыл итте. Бала тәрбияли белмәгән бер мәмәй авызга чыгарды. Бу хурлыкны күтәреп кайтып китсенме ул Солтанморатка? Юк инде. Булмый. Ул бит әле теләсә кем түгел. Троицк мәдрәсәсендә баш мөдәррис булган абруйлы шәхес. +Гыйрфан мулла шул арны янә бер мәртәбә искәртеп үтүне мәгъкуль күрде. Шуннан килеп, улы Шакирҗанның өй матчасындагы чыбыкны сындырып ташлавы турында да әйтте. Чыбыктан мөгаллим Сәетнең баш тартуын да искә алды. Чыбык белән "тәрбияләүнең" гүзәл нәтиҗә бирмәячәген ярып салды. +Аларны, билгеле, салкын кан белән, ашыкмыйча, һөҗүм кылмыйча аңлатырга тырышты. Акрын-акрын, уйлап-уйлап, җиңү дәрте белән сөйләште. Вәли мулланың уй казанында фикер сыек булганлыкны аңлады ул. Ахмакны һәр очракта акыллы сүз белән җиңеп булмаячакны да белә. Шулай да монда ордым-бәрдем белән эш итү дә бик читен. Кинәт күз алдына остабикәсенең битенә кәгазь йомарлыгы белән бәрү ахмаклыгы килеп басты. Галимҗанны бөтенләйгә алып кайтса, мәдрәсәдән мәңгелеккә мәхрүм итсә, аның күзенә ничек карар да, ялварулы карашларына ни җавап бирер. Телең булмаса, күзеңне әллә кайчан карга чукыр иде, шул бала язмышын хәл итәр рәтең дә юк икән, дип сыкранырга мөмкин. Бөл арны ул, әлбәттә, әйтмәячәк. Әнә шул әйтмәве үтерә бәгъзе бер ^вакыт. +Йомшак, әдәпле, мөкиббән сөйләшкән саен, Вәли мулланың һавалана баруын, борын чөюен, очынуын аңлады ул. Шуңа күрә бүртеп торган кызгылт бит очларына салкын җил истерүне мәгъкуль күрде. +— Мәдрәсәгез бик йончу, безнең авылда мондый бинага малны да япмыйлар, низам-интизам юк, Вәлиулла әфәнде, мин шикаять кылам, буны аслан да тәһдид ысулы дип кабул итмәгез,— диде ул. +Гыйрфан мулла аның нәкъ авырткан җиренә китереп басты. Ул инде әллә күпме ел шул шикаять дигәннәреннән куркып яши. "Кадим мәдрәсә" дигән яманаты бар. Аңа килергә ашкынып тормыйлар хәзер. Менә шушындый Гыйрфан кебек мөмтаз, гайрәтле, гаярь ирләр җыйнаулашып шикаять кыла башласа, мәдрәсәң, кем әйтмешли, карга оясы урынына туздырылырга мөмкин. Шуны уйлап, баштук каты итеп тоткан сүз тезгенен акрынлап-акрынлап бушата барырга уйлады ул. +— Хи-хи-хи, хи-хи-хи... усаллык белән алдырмак буласың инде алайса, хәерле булсын. Алла ярдәм итсен үзеңә, мин синдәй кыю кемсәләрне бик якын күрәм, яратам ук,— диде. +Сөйләшә-сөйләшә, фикерләшә-фикерләшә, уйлаша-уйлаша, уртага салынган авыр мәсьәлә Гыйрфан мулла файдасына хәл ителде. Галимҗанны мәдрәсәдә калдырырга булдылар. +— Үзең килү бик муафыйк булды, алып кайтып кит, икенче сыйныфка китереп куярсың, Аллаһы боерса; тик шундый шарт белән инде, Гыйрфан әфәнде: бундан булай андый ахмаклыклар, нәҗес эшләр кыйлмасын,— диде Вәли мулла. +* * * +Март азаклары иде инде. Бәгъзе бер урын кардан тәмам әрчелеп беткән. Алалы-тиләле җирләр дә бар. Койма төпләрендә кояш күзеннән мәхрүм булган кар өемнәре дә күренгәли. Алар инде бозга әверелгән. Өсләрендә пычрак-чачрак, ләпек-чәпек, алама-солама... — тагы да әллә нинди нәҗес әйберләр дөнья ямьсезләп тора. Ә инде урам уртасындагы юллар хәзер тап-такыр. Аз гына җил иссә, тузан күтәрелергә тора хәтта. Әмма яз кояшының йомшак, җылы, шифалы нурлары һәр кемсәне, һәр тарафны, һәр тереклекне илаһи бер олы, сөйкемле мөкиббәнлек белән иркәли. Бу нурлар гарше көрсидән адәм балаларына фәкать савап рухы алып килә кеби. Фанилыкта әле менә әйтерсең һичнинди яман эшләр кылынмый. Гүя һәммәсе ал да гөл. +Юк, гөнаһ шомлыгы, барысы да алай түгел икән шул. Түгел. Түгел. Мең кат түгел. Вәли әфәнденең мәнсезлеге Гыйрфан мулланың кәефен нык кырды. Әгәренки Гыйрфан мулланың өенә моңача һич таныш булмаган бер адәм заты мохтаҗлык илә килеп керсә, буш кул белән чыгарып җибәрер идемени? Юк, җибәрмәс иде. Аслан җибәрмәс иде. Ә бу җаһил диндар ерак юлдан йончып килгән Алла бәндәсенең авызын да чылата алмады: бер чынаяк чәй дә куймады. Күңел өчен генә булса да: "Самавыр куйыйк, Гыйрфан әфәнде",— дисен иде. Ә ул, Гыйрфан: "Юк, Вәли әфәнде, мәшәкатьләнмәгез, эчкән чаклар булыр әле",— дияр иде. Санга сукмаслык әллә нинди бер брәдәк түгел бит әле ул. Троицкиның данлыклы мәдрәсәсендә баш мөдәррислек эше кылган шәхес. Кирәк иҗһар булсын, кирәк тәфсирне аңлау булсын, ул бит өстенлек күрсәткән диндар. Әллә аңламыймы ул җаһил Вәли мулла мантыйгының менә хәзер таралып төшәргә торган шыгырдык арба хәлендә икәнлеген? Илаһым! Кеше белән кеше аермасы — җир белән күк аермасы, дип юкка әйтмиләр икән. Үлемнән оят көчле, дигәне дә бар. Ояла белми икән бу җаһил. +Шундый уйлар давылы борчыды Гыйрфан мулланы. Вәли мулла капкасы төбеннән киткәч, башта ул атын үз иркенә куйды. Аннан, ашыгырга кирәклекне уйлап, юырта башлады. Вәли мулланың гамьсез күркә кебек кабарынып утыруы исенә төшсә, дилбегәсен ачу белән каты гына тартып, чаптырып та ала. Бу вакытта тимер арбаның тәгәрмәчләре, шаңгыр-шоңгыр өзек тавышлар чыгарып, артта куе тузан болыты сузып калдыра. Аңа хәзер җәһәт кенә "Хөсәения" мәдрәсәсенә барып җитәргә кирәк. Аннан Шакирҗанны алып, Галимҗан янына ашыгу мәслихәт булыр. Шәһәрне чыккач, беренче авылда атны ял иттерерләр, кичегеп китсә, шунда кунып калулары да ихтимал. +Шакирҗан янында артык озак мәшәкатьләнмәде ата кеше. Кереп табу белән тиз генә әйберләрен җыярга кушты да тизрәк Галимҗан янына ашыгырга кирәклекне әйтте. +— Әткәй, чәй эчеп алыйк,— дисә дә, Шакирҗан, гәрчә тамагы нык кипкән булса да, чәйләп утыруны ул бу мәлдә мәгъкуль күрмәде. +— Галимҗанда бергәләп эчәрбез, Алла боерса, арбада әнкәгез җибәргән сый-нигъмәт тә бар, әйдә, улым, җәһәт кылан, — дип ашыктырды. +Мәдрәсәдән күпләр киткән иде инде. Якын авыллардан булганнары үзләре җәяүли. Бәгъзе берләре, югары сыйныфтагылар, төрле завод-фабрикаларга, шахталарга, алтын приискаларына эшкә китә — киләсе ел уку өчен акча кирәк. Икенчеләре казахлар арасына юл тота. Язын-җәен анда мөгаллимлек кылып, бераз адәм рәтенә кереп, азрак көрәеп, кесәсен хәлләндереп кайта. Шакирҗан да дәртсенгән иде. Сәбәпсез сәгать тә йөрми дигәндәй, ике сәбәп аның җилән итәгеннән тартып туктатты. Беренчесе — атадан рөхсәт алынмаган: икенчесе — Галимҗан бәласе. +Бу хакта, ашыга-ашыга әйберләрен җыештырганда, мәдрәсәнең менә бүгенге хәлен аз гына булса да күз алдыңа китереп бастырыйм дигәндәй, әтисенә җайлап-җайлап әйтеп бирде Шакирҗан. Әткәсе ал арны юньләп тыңламады да. +— Һм... нигә кирәк сиңа әллә кая китү, әллә өйдә эш беткәнме,— дип кенә куйды. +Галимҗан өчен әтисе нык ачуланыр дип курыккан иде Шакирҗан. Шуны уйлап, әтисен төрле-төрле сүзләр белән әвәрә кылырга тырышты. Ни дисәң дә, әле шәкертләр китеп бетмәгән. Тыз да быз чабып йөргәннәре дә, йокымсырап утырганнары да, чәй эчү белән мәшгуль булганнары да бар. Әтисенең кызу канлы икәнлеген белә Шакирҗан. Галимҗан өчен менә хәзер үк, шул тыз да быз йөргән шәкертләр туктап тыңлар дәрәҗәгә җиткереп, сүгә башлар кебек тоелган иде. Шулай килеп чыкмасын өчен, янә бер яңалык әйтеп ташлады: +— Әткәй, монда Гаяз Исхакый дигән бер бик мәгълүматлы мөдәррис киләчәк икән, ул китаплар да, әдәби әсәрләр дә яза, имеш, — диде. +Әткәсе өчен бу яңалык та ике чабатаның бер кием булганы сымак кына тоелды. Галимҗанны карамаган, күзәтеп тормаган өчен Шакирҗанның колагын менә хәзер үк борырга иде аның нияте, әмма ләкин тыелды: кеше йортында авыздагы кара канны да төкерергә ярамаганны белә ич ул. +Әйберләрне җәһәт-җәһәт чыгарып бетереп, арбага төягәч: +— Әткәй, син юлда арыгансыңдыр, кая, атны үзем тотыйм,— дисә дә Шакирҗан, ата кеше ризалашмады. +— Җәтрәк менеп утыруыңны бел, теләсә кемгә баш бирә торган байтал бардыр шул миндә, — диде коры гына. +Шакирҗан сизә: әткәсенең кырт-мырт килеп торуы, утка баскан кебек кылануы, дөньяга сыймастай булып чабалануы — Галимҗан өчен. Ә инде үзен, һаман шул элеккечә, җиде кат күк түбәсенә куеп, балалары башына кимсетеп карый: "Теләсә кемгә баш бирә торган байтал бардыр шул миндә", имеш. Үтерде ул бу сүзләре белән Шакирҗанын. Егетлек дәрәҗәсен челпәрәмә китерде. +— Әткәй, нигә әле син мине ул кадәр түбәнсетәсең? — дияр иде — ярамый: ата кеше сүз кайтарганны яратмый. +Хәер, аны әйтергә форсат та юк. Әтисе, дилбегәне тоту белән, аны шактый нык кагып, байталга җәһәтлелек кирәклекне аңлатты. Байтал, колакларын торгызып, шундук ут кебек томырылды. Әйтерсең Сабантуйдагы чабыш мәле. Әтисенең эчендә җил-давыл, өермә барлыкны аңлады Шакирҗан. Бер сүз әйтсәң, әтисе шартлап ярылып, ул давыл-өермә үзенә ябырылыр кеби тоелды. Әллә кансыз дамы аның әтисе? +Юк, алай ук түгел. Бердән, Галимҗан өчен үлеп ачуы килсә, икенчедән, берникадәр кызганып та куйды әле Шакирҗан улын: кипкән, корыган, яңак сөякләре калкып чыккан — менә ни дәрәҗәгә төшерә бу мәдрәсә хәяте адәм баласын. +Менә Су урамы белән Татар тыкрыгы чаты. Менә Вәли мулланың кадим мәдрәсәсе. +— Тыр-р-р... +Байталны ат бәйли торган махсус баганага бәйләп куйдылар . +— Әйдә, чәй эчеп, тамак ялгап алыйк та, аннан кайтыр якка тәвәккәлләрбез, караңгы төшкәнче якындагы берәр авылга барып баш төртеп алырга кирәк булыр, — диде дә ата кеше, ризык-ашамлык төйнәлгән төенчекне күтәреп, капка аша үтте. Шакирҗан аннан калмаска тырышты. +Ихатага кергәч, ал арны әллә нинди нәҗес чүп өемнәре каршы алды. Гыйрфан мулла, шуларны күреп, чыраен сытты, маңгаен җыерып, тәмам гаҗиз булып калды. Күз алдына әле генә борчак чүмәләседәй кукраеп утырган Вәли мулланы китерде. Бу чүп өемнәре дә әнә шул борчак чүмәләседәй җәелеп утырган Вәли мулланы хәтерләтте. Ул өемдә ниләр генә юк: иске чабата, күгәреп-череп каткан җирәнгеч чүпрәк-чапрак, сасыган бәрәңге кабыклары, тагын да әллә ниләр, әллә нәмәкәйләр... Алардан ниндидер сыек зәңгәр бу-төтен күтәрелә. Әллә көя, әллә яна — шайтан да белерлек түгел. Шулардай тирә-якка косасыны китерә торган тәмсез, әчкелтем-төчкелтем, сасы ис таралган. Илаһым! Боларны күреп, адәм йөзе генә түгел, кояш йөзе кызарырлык бит. Кит инде. Кит! Ничек җаннары түзә? Ничек йөрәкләре әрнеми? Ничек ертылмыйлар боларны күреп? Гарьләнеп үләрлек бит, валлаһи! Ислам дине адәм балаларының рухи хәяте дә, тыпткы дөньясы да, күңел халәте дә саф вә пакь булуны таләп итә. Бу пычрак өемнәр якты дөньяга, инсаниятнең ак йөзенә, хәтта ки гарше көрсинең үзенә кара сөрем җибәреп тора лабаса. Гыйрфан мулла да мөдәррис булды бит. Тазалык — сәламәтлек нигезе, дигән иманга тугрылыклы булдылар. Ихата кардан әрчелү белән, бөтен чүп-чарны түгеп, тирә-якны ялт иттерәләр иде. Мәдрәсә эчендә тәмле исләр генә аңкып торыр иде. Ун-унике ел шушы чүп-чар арасында чиләнгән мескеннән адәм рәтле нинди диндар, зыялы бәндә чыксын ди дөнья күзенә. Бу бит кешедән, якты дөньядан, милләтеңнән, хәтта ки Аллаңнан көлү дигән сүз. Иренчәклеккә йөз тоткан бәндәнең шайтан алдында калтырап шүрәле кеби булуын аңламыймы болар? Зур гөнаһ бу. Гарьлек. Нәҗеслек. +Инде беренче каты җиргә сеңгән таш мәдрәсәсен күр. Ташка үлчим. Таш араларына яшькелт мүк, күгәргән мәшкә, тагын да әллә ниләр сыланган. Сытык йөзле туксан яшьлек картны хәтерләтеп тора. +Шакирҗан әтисенең кешегә үтә җитди, таләпчән, сынау күзе белән караганлыгын яхшы белә; шулай да әткәсенең бер дә юкка юньсезлек кылмаганлыгын да аңлый. Әле менә чыраен сытып, кашын җыерып, күңелсезләнеп карап торуы тикмәгә генә түгел: мондагы чүп өемнәре аның саруын кайната. Бу күренеш Шакирҗанның үзен дә гаҗәпләндерде. "Хөсәения"дә мәдрәсәнең эчен, тыптын тазартып таралыштылар бит. Нигә монда ашыкмыйлар? Матур яз мондый пычраклык белән килешми ич. +Гыйрфан мулла: +— Тфү!.. Эт бәйләсәң дә торырлык түгел бит монда,— диде дә атлап китте. +Шакирҗан аннан калмаска тырышты. Күпме генә ачуы килсә дә, фикерен "эт" сүзенә бәйләп аңлатуны көтмәгән иде ул. Ничек кенә булмасын, әтисе хәзер үзен һич кенә дә яраланган коточкыч җанвардан ким тотмый. Аны Галимҗан язмышы шулай тотнаклылык чылбырыннан ычкындырганлыкны, җенләнү дәрәҗәсенә җиткергәнлекне аңлый ул. Хәзер Шакирҗанның бөтен курыкканы шул: килеп керү белән кеше арасында Галимҗанны сугып җибәрмәсә ярар иде. Кан кызганда, җан да кыза, диләр бит. Җаны кызган бәндә аны-моны уйламый, ни кылганын да белми. +Йөзенә, тән күзәнәкләренә, бөтен күңеленә әллә нинди нәҗес нәмәкәйләр үскән туксан яшьлек картның эчке дөньясы да саф-пакь түгел икән. Килеп керү белән аларны шундый ук чүп өемнәре, сасыган сулы ләгән, шалкан чәчәрдәй пычрак идән, тегендә-монда аунап яткан каткан киемнәр, комганнар, чүмечләр каршы алды. +Гыйрфан мулла хәзер бөл арга игътибар итмәскә тырышты. Хәтта бантына шундый уй килде: саф күңелле, ачык йөзле, пакь вә ак куллы остабикәсе пешергән ризыкларны бу пычрак җирдә ашап утыру гөнаһ булыр. Иң муафыйклысы шул: Галимҗанны алырга да тизрәк таярга моннан. Чәй эчәр урын бетмәс әле. Ходай җан биргәнгә юнь биргән. Бу — хакыйкать. Хакыйкатькә, кем әйтмешли, хөкем юк. +Ул, кызу-кызу атлап, Галимҗан бүлмәсенә үтте. Ләкин анда Галимҗан юк иде. Утыз яшьләр чамалы бер кемсә басып тора. Аның хәлфә икәнлеген аңлау кыен түгел иде. Бүлмәләрне тикшереп, караштырып йөридер. Әле монда да шәкертләр китеп бетмәгән. Күрше бүлмәләрдә көлешкән, бәхәсләшкән тавышлар да ишетелә. Галимҗан да, бәлки, шулар арасында буталып йөридер. Озын буйлы, ач яңаклы, соргылт күзле бу кемсә — Зарф хәлфә иде. Алар арасында шундыйрак сөйләшү булып алды: +— Сез хәлфә буласыз шикелле? +— Әйе, Зарф хәлфә булам. +— Минем улым Галимҗан кая китте икән? +— Улыгыз Галимҗан юк инде. +— Ничек инде ул юк? +— Юк нәрсә юк була. Мантыйк... +— Ул сезнең чыбыкны сындырган икән? +— Күрәм: сез аның атасы буласыгыз? +— Әйе, атасы. +— Галимҗан юк инде, кабатлап әйтәм. +— Аңлыйм, сез миңа ачулы. Шулай да Галимҗан... +— Галимҗан качты. +— Качты? +— Әйе. Качты. Җирдә дә юк, күктә дә... +Бишенче бүлек +Килә шатлык булып бу дөньяга бала. +Бөтен җиһан аны сөенеп каршы ала; +Ярты гомерен бирә һәр балага ана, +Нигә бала аны кайгыларга сала? +Ана зары +Я? +Грсу йөрәкле чибәр кыздай елмаеп-көлеп, ал +су таңнарын балкыта-балкыта, юмарт-мул +с/С/ь' кояш нурлары белән бөтен тирә-якны иркәләп-сөеп, сүнгән йөрәкләрдә яшәү дәрте кабыза-кабыза, менә тагын да бер яз килде. Басу-кырлар өстенә ап-ак йөмптак мамыктай түшәлгән карлар эреп, аның сулары Җир-ананың йөрәге-бавырына шифа булып сеңде. Урамнарда шаулап аккан гөрләвекләр җылы яз күкрәгеннән кайнап чыккан мең төрле көй яңгыратып торды. Аларга сыерчыклар, сандугачлар моңы килеп кушыла да үзенчә бер гаҗәеп нида-симфония хасил итә. Ләйсән яңгыр явып, кояшның җылы нурлары белән парланып-иркәләнеп иркен тын алгач, җир сабый бала кебек шатланып-куанып калды. Аны гүя оҗмахтагы кәүсәр суы белән юдылар. +Мондый чакта Гыйрфан мулланың йөрәге чабышка әзерләгән тулпарныкыннан ким ярсымый. Сабаны, тырмасы, чәчү тубалы...— бөтен кирәк-ярагы әзерләнеп куелган була. Җитмәсә, аны әле кырыкмаса-кырык якка тарткалап җәфалыйлар. Берсе чәчү орлыгы сорый, икенчесе — сабан, өченчесе — ат, дүртенчесе — тырма. Тормыш бит борының белән боз ярып, тешеңне кысып, уртыңны чәйнәп булса да алга барырга куша. Түбә сайгагына төкереп ятып, песи шикелле көне-төне йокы симертеп яшәп буламы? Итәгенә ут төртсәң дә ыжламый бәгъзе берсе. Ишәкне алтынга урасаң да, ишәк булып калган кебек, кабыргасын очлы без белән төткәләсәң дә, ялкау ялкау булып кала, илаһым! Бу нинди мәйсезлек? Бу ниткән иҗтиһадсызлык? Кайчан күзе ачылыр безнең крестьянның? Кайчан яшәргә өйрәнер?.. Хәят түгел бу! Яшәү түгел бу! Йокымсырау. Мәлҗү. Мәмрәү. Гарьлек. Дөньяны шулай матурлап буламы? Ни калдырабыз киләчәк буынга? Бездә, караңгыда гөл үстереп буламы? Булмый. Баз кебек өйдә тончыккан баладан ни көтмәк кирәк? Кырмыскалар көн-төн хәрәкәттә. Бал кортлары. Кошлар. Ходай Тәгалә һәрберсенә эшләп ашарга куша. +Җитмәсә, "Гыйрфан мулланың җире яхпты", "аңа Ходай Тәгалә үзе ярдәмгә килә", "аның авызы бәхетле" кебек сүзләр канат җәеп таралган авылда. Бәхет әйтерсең борчак чүмәләсе, алдыңа китерәләр дә өяләр, һм, тот капчыгыңны. Өйделәр ди. +Гыйрфан мулла үз җирләрен дүрт төргә бүлеп карый. Беренчесе — кара туфрак. Икенчесе — каралыгы уңа башлаган. Өченчесе — катнаш. Дүртенчесе — уңдырышсыз кызгылт балчык. Шул түбән сыйфатлы урыннарда да күпереп торган бодай үстерә ул хәзер, һәр кишәрлек җир тиешле тирәнлектә сөрүне таләп итә. Сабанны шуңа яраклаштырып көйләргә кирәк. Мәсьәләне ул гына да хәл итми әле. Җирең гәрчә яхшы сөрелгән, менә дигән итеп тырмаланган булса да, елы әйбәт кенә килсә дә, орлыгың гәрәбәне хәтерләтеп тормаса, көзен бура төбеңнең ыңгырашканын көт тә тор. "Ашлаган җир аш бирә!" — дип, бик борынгы ата-бабаларыбыз да әйткән, һәр бөртекне тирес белән сыйлап, тукландырып торырга кирәк җирне. Иген игү бөек бер сәнгать ул! Тирән сер, илаһи бөеклек. Аны әле иң әүвәл акылыңда, уй казаныңда, йөрәгеңдә, күңелеңдә, хис-тойгыңда үстерәсең. Бик борынгы заманнарда ук әйткән бит бер алтын баш: +Ирләр зарлана җирләр яман, дип, +Җирләр зарлана ирләр надан, дип, — дигән. +Менә терәкә! Каты әйткән бит. Чатнатып. Надан бантка нишләп җир буйсынсын, ди. Атабыз Адәмне, анабыз Хаваны яраткан җир бит ул. 930 ел яшәгән атабыз Адәм галәйһиссәлам. Әллә аңа җиңел булганмы? Эшне тырыптып эшлә, дөнья авызлыгын вакытында нык тешлә, дигән сүзләрне әтисе дә, картәтие дә даими рәвештә тугылап тора иде. Авызлык җитми күпләргә. Авызлык. Авызлыклап алгач, чыбыркыларга да кирәктер әле. +Мисалга әллә кая китәсе түгел. Әнә Хәмәт дин карт. Басуы янәшәдә. Бәрхеттәй елкылдап торган кап-кара җир. Ни сөрүе, ни чәчүе, ни тырмалавы, ни утарының рәте юк. Мыскыл итә җирне. Көлә җирдән. Каһкаһә көлә. Аннан алаптай авызын ерып, черегән тешләрен ыржайтып, эчкә баткан нурсыз соры күзләрен тоздай итеп карап тора-тора да синең игенеңә: "Ходай Тәгалә ашлыкны да кешесенә карап кына бирә", — дип үрсәләнә. Җитмәсә, оятын олтырак итеп, чәчү орлыгы сорап килгән. "Монысы соңгысы, балттка вакытта мазасызламам, Мөбахис мәзингә бара алмыйм бит мин, ул комсыздан кытттын кар сорап та алып булмый", — дип юмакайлана. Шул җитте бит Хөрмәтулла бантына. Шул Хәмәтдин җаһил җитте. Имеш, борынына ит исе килеп бәрелгән. Хөрмәтулла Мөбахис мәзиннең сарыгын суеп ашаган. Шул әләкләмәсә, Хөрмәтулла тукмалмый иде. Шул кыйналудан соң сәламәтләнмәде бит Хөрмәтулла. Кан коса икән. Үлем түшәгенә яткан, ди. Шул арны уйлап, куып кына чыгарасы иде дә бит ул Хәмәт дин дигән хәсисне. Юк, булмый. Әлеге: "Таш белән атканга аш белән ат",— дигән борынгылар сүзе канга сеңгән. Аңларлар, дисең. Балалары ач калмасын, дисең. Өлге-үрнәк алсыннар, дисең. Юк. Юк булгач — юк. Зилзилә гарасаты белән дә кузгата торган түгел. Мүкләнгән таш. Тутыккан тимер. +Әллә нинди акыллы башлар әйткән сүзләрне әлеге гамәл дәфтәренә язып та куйган иде бит: "Яхшы игенче — кешелек хәятенең беренче игелек иясе"; "Игенче — бөек кеше"; "Ипи валчыгы ат башы кадәр алтыннан да авыррак"; "Икмәк — тормыш ул, ана кебек..." +Троицк мәдрәсәсеннән хәлфәлекне ташлап кайтуы да иген игү сәнгатен үзләштерү өчен бит инде. Быелгы яз да шул хис-тойгылар давылы эчендә үтте. Биш вакыт намаз. Йокысыз төннәр. Борчулы көннәр. Җирнең җылы куенына гәрәбәдәй орлыкларны салып калдыру өчен җан ату. Ходайга шөкер, бөтенесе дә ал да гөл булды шикелле. Инде чәчүләр бетте. Матур гына итеп, яңгырлар явып үтте. Җир суга туенды. Ел яхшы килер кебек. Алда — сабан туе. Ат чабыштыру. +Тик... нигә бу "бәхет" дигән илаһилыкның бер як чите гелән генә китек була? Шул китекне, кем әйтмешли, уртыңны чәйни-чәйни, тешләреңне алагаем кыса-кыса, йөрәк бәгыреңне мең тапкыр әрнетеп, ямап куясың. "Инде булды" дип, күз кабагың ачылып, үткән эшкә тәһарәт алып, дога кылакыла салават әйтеп, амин тотасың, әмма янә дә алданган буласың: бәхет казаныңның янә дә икенче бер урыны тишелгән булып чыга — тагын да ямарга кирәк. Галимҗанның — киләчәктә нәсел-нәсәп тамырыннан алтын кәүсә-багана утыртырга тиешле Таш маңгаеның — җир упкандай юк булуы бәхет казанының тишелүе генә түгел, шартлап ярылуы — күңелсез хәл. Уф, ни гөнаһлары бар икән? Нигә Ходай бу тиклем рәнҗетә аны? Әгәр кирәк булса, булдыра алса, коры җәйдә кеше игененә яңгыр булып явар иде; яки яңгырлар шәйсез күпкә китсә, биниһая зур канатлы сәмруг кошка әверелеп, күктәге болытларны таратып йөрер иде, вә дәхи дә күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгы төннәрдә илаһи бер нур булып, кәрван юлын яктыртып торыр иде. "Яраткан бәндәсен Ходай төрлечә сыный", — дигәне дә бар. Әллә шуның бер галәмәтеме бу? +Хәлбуки, бу кичерешләрне, йөрәк януларны, бәгырь телгәләнүне остабикәсенә сиздермәскә тырышты ул. Чөнки аз гына караш катылыгын йомшартсаң, теле белән чеметкәләргә тотына. "Холыксыз ир тормыш яме ала, хатыны йөрәгенә яра сала", — дип ычкындырды беркөн. Дөрес, аны ул аңа төбәп түгел, икенче бер холыксыз иргә карата әйтте. Шулай да тел төбенең үзенә барганлыгын аңлады мулла абзый. Әйтсен анысы. Моңа бер тарлык та юк. Ирләр хатын-кызның лачкылдатып сагыз чәйнәвенә түгел, акыллы сүзенә мохтаҗ. Адәм иткән дә хатын, әрәм иткән дә хатын, дигәне дә бар. Шулай да беркөн Нәгыймәне күзләргә Бәгәнәш авылы мулласын остабикәсенең ошатмавы аның күңеленә берникадәр кырпак кар төшерде. Ике арада кырач җиле — сырт җиле исеп алды. Остабикәсенең әйтүенчә, юньле адәми зат булса, ул Бәгәнәш мулласы Хафиз хәзрәт утыз бишкә җиткәнче өйләнми йөрмәс иде. Имештер, тыштан күренеп, күзгә бәрелеп тормаса да, аның эчке хосусиятендә кылдый-былдый, кәкре-бөкре, кытыршы-мытыршы яклары бардыр. Булса соң? Адәм баласының берсе дә хатадан хали түгел. Берәүне дә корычтан коеп куймаганнар. Иң әүвәл аның кешелекле булуы кирәк. Монысы — йөрәк иманы. Калганнары — шул иманны яктыртучы нурлы йолдызлар. Хафиз муллада ул иман бар. Монысы бер булдымы? Бер булды. Соңгы вакытта муллаларның әлеге каһәр төшкән "зәмзәм суы" белән авыз пычратулары шәйләнә башлады. Хафиз муллада андый гадәт аслан юк. Ике булдымы? Ике булды. +Битендә азрак шадрасы бар икән, аңа карап кына кешене түбәнсетергә ярыймы соң? Шадра — йөрәк яндыра, диләр ич. Яндырыр әле. Бардыр эчендә яндыра торган галәмәте. Әллә Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң килгән Әбүбәкер, Гомер, Госман, Гали кебек хәлифәләрнең "китек" ягы булмаганмы? Булган. Тормыш һәммәсен дә акрынлап төзәтә — ямый бара. +Остабикәсенең йөзендә ык-мык итү чаткылары сизелгәч, ым кагып, тышка алып чыгып китте ул булачак киявен. Абзарга барып, кул кысыштылар да куйдылар. Шуның белән вәссәлам. Бетте-китте. Бу җитди мәсьәлә соңгы ноктасына җитте. Нәгыймәгә кияүне ныклап күрсәтмәделәр дә: кәҗәләве бар — соңгы вакытта кызлар "мәхәббәт" дип авыз суы түгә башлады. Әнисе дә хәтта бер арада үз гамәл дәфтәренең бер сәхифәсенә язганын укып күрсәтте: "Мәхәббәт — бик нәзберек үсемлек сыман, әгәр аны һаман күз яшьләре белән сугарсаң, беркайчан да озак яши алмый". Кем сүзләредер — монысы ата кеше өчен караңгы. Шундый мәгънәле, матур, күркәм сүзләрне остабикәсенең язып куя торган гадәте бар. Хәер, аның үз теленнән дә гәүһәр тама. Җыр чыгара. Шигырьләр яза. Вакыт-вакыт моң дәрьясында йөзә. Үз сүзләредер, бәлки. +Бу сүзләрне дә башта үз йөрәгенә алды ата кеше. Хәтта ачыктан-ачык әйтте: +— Тормыш булгач, табак-савыт шалтырамый тормый, анасы, күз яшьләре дә чыккалый, әмма безнең "гыйшык-мыйшык" дигәнебез һич тә син уйлаганча түгел лә инде, — диде ул. +Абыстай мәсьәләне ныклабрак аңлатып бирде: +— Син барысын да үз күңел сандыгыңа гына җыя барма әле, атасы, без яратышып кавыштык, Аллага шөкер, моңа бер Ходай үзе шаһит; мин бу сүзләрне Нәгыймә язмышы өчен борчылып әйтәм; үзеңә мәгълүм ич: ул да минем кебек нечкә күңелле, йомшак табигатьле, артык итагатьле... +— Хатын-кызга каты күңеллелек әллә килешәме? Әмирҗан әнә хатынын ни өчен изә? Каты телле булганга. Әле кичә генә аяк-кулларын сындырып бетергән. +— Әмирҗан үзе кем соң? "Чупай ябалагы" дигән даны бар. Теле каты булса да, хатыны Оркыяның күңеле йомптак аның. Шуны аңлыймы соң ул Чупай ябалагы? +Ничек кенә булмасын, туй кебек зур мәшәкать тә шаулап-гөрләп, җилләнеп-давылланып, ызгыш-мызгыш белән, тирә-якка дан чәчеп үтеп китте. Гореф-гадәттәгечә, кода-кодагыйлашу, ике яктан да кунаклашу, атлар, сыерлар, тәкәләр сую — берсе дә калмады. Кардәш-ыру, туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән сыйланып рәхәтләнде. Башкорт дуслар Котлызаман, Көнсылу, чуаш дуслар Әптерәй, Кәтринә, тагы да әллә кемнәр, әллә кемнәр туй шатлыгы кичерде. Хәзер инде Нәгыймә мулла куенында. Рәхәт яшәсеннәр. Бәхетле булсыннар. Ходай олы мәхәббәт бирсен. Әмма Нәгыймәнең мулласына уналты мәхәббәт җимеше — уналты бала бүләк итәчәген әле берәү дә белми. Бу яктан ул җиде буында булмаган дәрәҗәгә ирешә. Менә нәсел-нәсәпнең тамырлары ничек үрчи. Кем әйтмешли, мыжылдашып тора. Нәгыймәнең соңгы баладан соң дөнья куячагы хакында да берәүнең дә ике ятып бер төшенә дә керми иде әле. Ни бу? Язмыш җилләренең кире яктан исүеме? Анысы инде аның бер Ходайга гына мәгълүм. +II +Көннәрдән бер көнне Галимҗан кайтып керде. Берүзе генә түгел — бүлмәдәше Йосыф мәхдүм белән. Кичкә таба иде бу. Кояш, бөтен дөньяны яз сулышы белән хозурларга-сөендерергә теләгәндәй, гүя, баесам, шифалы нурларымнан мәхрүм булырсыз дип, күк читенә-офыкка ашыкмый гына хәрәкәт итә. Хәер, аның хәрәкәте дә аслан сизелми. Ул, әйтерсең, туктап калып, һәркемне күзли, сынаулы күз карашлары белән аңа мөкиббән китеп карап тора: дус булыйк, дөньяны бергәләп ямьлик, ди. Кояш дөрес уйлый: якты йөз-чырай белән караса, кешеләр күңеле аяз-күтәренке була, болыт белән капланса, адәм балаларының йөрәгендә кара йомгак хасил була, шунлыктан ул боегып кала. +Кояш бүген берәүне дә боектырмаска тырышты. Аның көләч йөзен каплардай болытның әсәре дә булмады. Гыйрфан мулланың зур-зур тәрәзәләреннән пөхтә өй эченә үтеп кергән кояш нурлары да гүя һәр гаилә әгъзасына яшәү хозурлыгы, күңел илаһилыгы, бәхет-сәгадәт гәүһәрләре өләшә иде. Галимҗанның суга төшкән балтадай юк булу кайгысы һәрберсенең җилкәсенә кара көйгән тау булып өелсә дә, һаман шулай бер килеш йөрәк сызлануы белән яшәү мөмкин түгел иде. +Газапны Ходай башта тауга биргән — күтәрә алмаган: биле сыгылып, чүккән, җиргә убылган, урынында су хасил булган. Әгәр бу дәвам итсә, дөньяны су басар иде. Шуннан кайгыны Аллаһы Тәгалә адәм баласына биргән. Күтәрә адәм баласы. Чыдый. Түзә. Бөгелми. Дөньяның рәхәтеннән михнәте күбрәк, дигәне дә бар. Шул хакта уйланды Гыйрфан мулла. Аннан соң һәр килгән кайгы өчен утка бастырылган шайтан урынына үрсәләнүне шәригать тә мактамый бит әле. Бу — кешелеклегеңне тәмам югалту дигән сүз. Ахыр чиктә ул адәм баласын гөнаһ сазлыгына өстери, иманга хилафлык китерә. Аллаһы Тәгалә каршында булган саф вөҗданыңа кара күләгә төшерә. Остабикәсенә дә "баланы син боздың", "иркәлек һәркемне ирәйтә", "иркә бала итәк ерта" кебек төшенчәләрне аңлата торган бозлы караш ташлаудан тукталырга тырышты. Вакыт-вакыт эчтән кара көйсә дә, тыштан ялтырауны максат итте. Гаилә башлыгы күңелендәге кара төернең хәләл җефетенә вә балалар күңеленә күчү хакыйкатен белә ич ул. Күчте дә инде. Остабикәсенең бөтен хәяткә, табигатькә, инсанияткә сөеп карый торган күз карашлары мәзәкләнеп-зәгыйфьләнеп калды. Көләч йөзенә хәсрәт пәрдәсе тартылды. Сөйләшкәндә, матур иреннәре вакыт-вакыт көзге яфрак шикелле дерелдәп тора. Кипте. Ябыкты. Корыды. Хәзер инде ул әйтерсең балык сеңере. Әлбәттә, аның да эчтәге утны тышка чыгармаска, йотарга, йөрәгендә калдырырга тырышуы сизелеп тора. Ул гына да түгел, ул бит әле сине дә кайгыга баш имәскә, арыш боламыгыдай мәлҗемәскә, йөрәк януын кешегә сиздермәскә өнди. Чын мәгънәсендә алиһә инде! +Шундый хисләр дулкыны эчендә тибрәнеп йөрде ул бүген. Бу дулкын-хисләр көне буе баш очында елмаеп, адәм балаларына сәҗдә кылып торучы кояш нурлары дулкыны белән аралашып, аның күңел дөньясына яктылык хозурлыгы өстәде. Нәгыймәнең шушы бүгенге яз кояшы кебек балкып килеп керүе өй эчендә капылт-кинәт икенче бер кояшның пәйда булуын хәтерләтте. Дөрес, әле ул үзе генә килгән. Мулласының шөгыле бар икән. Шуңа килә алмаган. Әйткән Нәгыймә моңа: "Ак калфагымны алырга онытканмын, иртәгә ашка шуны киеп барырмын дигән идем, ерак ара түгел бит, байталыңны җигик тә тиз генә барып киликче, әткәй-әнкәйне мәшәкатьләп, чәй-фәлән дә эчеп тормабыз",— дигән. Әйткән моңа мулласы: "Мине бит бер бабайга ясин чыгарга чакырдылар, тарантаска байталны җигәм дә теге син ошаткан терекөмештәй тере кучерны утыртып, юлыгызга ак җәймә җәеп озатып калам", — дигән. +Килеп керү белән Нәгыймә, ашыга-ашыга, шул хакта сайрап салды да кучер малайның әле аты белән капка төбендә калуын әйтте. Ата-ана моңа ифрат шат иде. Ир кеше хатынын ялгыз килеш бер җиргә дә җибәрми. Имеш, шәригать кушмый. Аннан соң, арбаның төбе юк, Алланың кеме юк дигәндәй, ялгыз йөри торган хатын турындагы берәүнең гайбәте бик тиз урам авызына күчә. Бозык авызлар "ул хатын фәлән дә төгән", "ирле ирдәүкә", "иргә баш бирә торган түгел" кебек гайбәтне, чүбек чәйнәп май чыкмаганлыкны белсәләр дә, мәңге өзелмәс сагыз урынына чыртлатып чәйни бирәләр. Бу — хатын-кызга ышанмау бәласе. Хәләл җефетеңне арыш капчыгына тыгып, авызын чабата киндерәсе белән алагаем кысып бәйләп яшәтергә тырышу галәмәте. +Гыйрфан мулла, Ходай үзе шаһит, нинди генә җитешмәгән-килмәгән яклары булмасын, җир алиһәләрен алай читлектә яшәтү кебек күңелсез хәл белән килешә алмый. Хәсәнә абыстай да ата кешенең бу күркәм сыйфатлары өчен меңмең шөкрана итеп яши. Кияүләре Хафиз мулланың да ахмак күңелле ирләр арбасына утыра торган зат булмау табигате аларның күңелләрен җиде кат күккә күтәреп җибәрде. Әлбәттә, ата-ана Нәгыймәгә бу хакта әйтмәде. Артык сүз — аркага аркан дигәндәй, бу хакта гәп кузгату баш әйләндерү генә булыр иде. Нәгыймәнең елмаеп-көлеп килеп керүе, әтиәнисен кочаклап алуы, Габделхәкимне кысып-кысып сөюе, күз карашларының ягымлылыгы, ап-ак йөзенең шатлык тойгылары бөркеп торуы... — барысы аның тарантаска утырып түгел, бәхет арбасына утырып йөрүе турында сөйли иде. +Бөтен гаилә шундый шатлыклы хис-тойгылар дулкыны эчендә сәгадәтле минутлар кичергән мәлдә, Галимҗанның ниндидер тәти егет белән бергә кайтып керүе янә бер кояшның балкуы кебек тоелды. +Килеп кергәч тә, иң әүвәл, Йосыф мәхдүм йомшак, моңлы тавыпты белән "Әссәламегаләйкем!" диде. Гыйрфан мулла күрешү шатлыгын йөзенә ул кадәр чыгармаска тырышып, ата горурлыгын саклаган хәлдә, җиңелчә генә тамак кырып, "Вәгаләйкемәссәлам!"не әйтте. Аннан соң, тораташтай катып, сүзсез генә бер-берсенә карашып калдылар. Галимҗанның эчен курку шайтаны тырный иде: әтисенең, котырган үгездәй ташланып, йә сугып җибәрүе, йә тел камчысы белән теткәләве бар — кеше алдында бу һич тә килешә торган эш түгел. Шулай да Галимҗан, булачак давыл-гарасат алдында нык торырга кирәклекне аңлап, каушап-җебеп калмады, йөзенә курку галәмәтенең мыскалын да чыгармаска тырышты. Әткәсенең йомшак җилекле кешене, мәмәй авызны, куян йөрәклеләрне яратмавын белә ич ул. Мескен белән киңәшмә, дигән сүзләре дә хәтерендә. +Дөрес, сөзешергә әзерләнгән үгезләрдәй карашып тору озакка бармады. Киметеп әйтсәк, чыпчык канат каккан вакыт та үтмәгәндер. Авыр тынлык, эссе кояш нурында тиз таралган сыек болыттай, ә дигәнче юк булды. Ул болытны таратучы Ана-Алиһә иде. +— И балам! Галимҗаным!.. — дип, шул йөрәк канына манчылып чыккан ике сүз аша күңел яраларын, әрнү-өзгәләнүләрен аңлатып, улын килеп кочаклагач, бер-берсенең күз карашларын бәйләп торган авырлык җебе кинәт кенә үткер кылыч белән тураклап ташлангандай булды. Галимҗанны сабый чагындагыдай кысып-кысып сөеп, бит очларыннан чүтчүт үбеп алгач, ананың күзләре яшькә тыгылды. Елап җибәрмәскә бөтен көче белән тырышты ул. Чит кеше алдында, бала каршында ярамый, килешми. Шулай да, башкалар исәнлек-саулык сорашып күрешкәндә, аның сабыр ихтыярына һич буйсынмыйча, йөрәк итен ярып чыгып, керфек очына эленгән әрсез гәүһәр күз яшен яулык чите белән тиз генә сөртеп алырга онытмады ул. +Бу авыр очрашу ата кешене дә нык тетрәндерде. Ни эшләргә, шанлап җибәрергәме, кем әйтмешли, эттән алып эткә салып сүгәргәме? Ярамый. Ни өчен? Беренчедән, чит кеше бар; икенчедән, бу күренеш әнкәсенең йөрәген шартлатырга мөмкин; өченчедән, балалар алдында килешми; дүртенчедән, таш маңгайга сугып, үз йодрыгыңның челпәрәмә килүе ихтимал. Соңыннан сайрашырлар, барысы да ачыкланыр. Ә хәзергә илтифатлылык саклау хәерле булыр. +— Нихәл, улым, исән-аман гына йөреп кайттыңмы? — дип килеп күреште ул, эчтә котырынган ачу өермәсен тыптка чыгармаска тырышып. Кыскасы, хәзергә ике арада бернинди шайтан тавы булмаганлыкны аңлатуны мәслихәт күрде. Шулай да күрешкәндә, күзенең бер як чите белән генә булса да, аның өчен эчендә боз барлыкны сиздерми калмады. Яраткан атлы булып аркасыннан сыйпаганда да, элекке кебек, аталык хисе җылылыгы тоелмады. Моның күңел өчен генә икәнлекне юләр дә аңларлык. +Галимҗан зур җәнҗал-буран көткән иде. Хәзергә буранның дәррәү купмавы, тиз арада кадер кичәсе көнендәгедәй тынычлык урнашуы аның күңелен күтәреп җибәрде. Гаилә җылылыгын хәзергә, тышкы яктан гына булса да, күрсәтеп тору Йосыф абыйсы алдында аеруча кирәк иде. Шундый авыр минутларны үткәреп җибәргәч, ул күзләре белән ашардай булып карап торган Нәгыймә апасы белән барын күреште. Аннан энесе Габделхәкимне барып сөйде. Йосыф мәхдүмне дә һәммәсе белән күрештереп чыкты. Шуннан соң Хәсәнә абыстай: +— Син юкта бик изге эшләр дә булып алды, Галимҗан улым, Нәгыймә апаңны Бәгәнәш мулласына бирдек; бик затлы нәсел мәгәр, үзебез кебек тамырлы кешеләр, — дигәч, өй эчендә янә шатлык хисе канат җәйде. +Хәзер инде бер-берсенә булган карашлары язгы җылы агымны хәтерләтә иде. Инде табын әзерләп, күгәрчендәй гөрләшә-гөрләшә, кичке ашка чаклы җыйнаулашып чәйләп аласы гына калды. +— Нәгыймә кызым, син ашыкма әле, табын әзерләш...— дип, Хәсәнә абыстай, элеккечә, яшь кызлар кебек, җиңел хәрәкәтләнеп, үзенең хәзергә чыгып торуын белдерде. Галимҗан белән кунакка берәр бүлмәдә ял итеп торырга кушты. Ләкин Нәгыймә кайтып китәргә кирәклекне әйтте: +— Мин, әнкәй, аңа икенде намазына кайтып җитәргә вәгъдә биргән идем, юл кешесенең юлда булуы хәерле, чәйләп тормыйбыз инде, ерак ара түгел бит, йә үзегезне чакырырбыз, йә үзебез килеп җитәрбез, җизнәсенең Галимҗанны күрәсе бик килә,— диде. +— Кучерың ач түгелме? +— Түгел, әнкәй, түгел. Кайткач, сыйлармын әле... +* * * +Хәсәнә абыстай өстәл әзерләү мәшәкатенә күмелде. Нәгыймә хушлашып чыгып китте. Аңа Галимҗан да иярде. +Галимҗан өчен Нәгыймә апа гына түгел, сердәш тә, дус та иде. Хәер, балттка гаиләләрдә дә ир бала белән кыз бала күбрәк дуслашучан. Бәлки, табигатьтәге шушы яшерен серлелек чаткылары алар йөрәгенә дә тәэсир иткәндер. Шакирҗан абыйсы белән тарткалашкач, сүзгә килгән, хәтта якалашкан чаклары да була. Ә инде Нәгыймә апасы белән аның арасында беркайчан да сырт җиле исмәде. Нәгыймә апасы — әнисе табигатьле. Берәр сер сөйләсәң, аны йөрәге белән кабул итә. Ачуланырга тиеш булганда да, төсен бозмый, авыр сүз әйтми, үзен зурга куеп масаймый. Теге вакытта Мәдинә белән булган хәлне дә бәйнә-бәйнә сөйләп биргән иде. Аның җырын, моңын мактады, үзен "Акчәчкә" дип атавын әйтте. Бу яңалык Нәгыймә өчен көтелмәгән хәл иде. Шуңа күрә ул аңа һич тә битараф калмады. Уйланып торды-торды да: +— Синең борыныңа ис керә башлаган, кара аны, малай, сак бул, уйлап эш ит, андый нәрсә белән уйнамыйлар, — диде. +Галимҗанның шаярта торган гадәте дә бар. Бу юлы да уйнап-көлеп җавап бирде: +— Акчәчәкне ярату язык түгел, минем күзем шайтан таягына төшмәгән бит әле. +Әле дә менә, чыгу белән, шаярып сөйләшүгә күчте: +— Син, Нәгыймә түткәй, тагын да матурланып киткәнсең, җизнинең кочагы бик кайнармы әллә? +— И хәчтрүш, тапкан сүз, әллә кайда йөреп, бозылып кайткан. Кайда булдың? +— Анысын аңламассың. Башка вакытта сөйләрмен. +— Күрдеңме әнкәйне? Кипкән таяк булып калды бит. Синең кайгың шулай итте аны. Әткәйнең сакалын кара. Син агартып бетердең аны. Җитмәсә, шаярып маташа. Әле синең зур киләчәгең алда. Укыйсың, кеше буласың бар. Шуны бел: ата-ананы рәнҗетеп, ата-ана фатихасы алмаган бала бәхетле булмый ул. +— Син телә бәхетне. +— Чыбыкларга кирәк сине. Колагыңны борырга... +Нәгыймә капкага таба китте. Чөнки әйләнеп кенә чыгасы булгач, атны алар ихатага да кертеп тормаган иде. +Галимҗан апасыннан калмады. Үз өйләренә якынлашканда ук ул капка төбендә җигүле ат һәм ун-унике яшьләр чамалы кучер малайны күргән иде. Димәк, ат аларныкы булып чыкты. +Ян капкадан чыккач, Нәгыймә тарантаска менеп утырды. Кучер малайның дилбегәне кагуы булды, ат җил җитезлеге белән кайтыр якка очты. Артта тузан болыты күтәрелде. Галимҗан, алар күздән юк булганчы, карап торды. +III +Чәй табынында сүз ул кадәр куермады. Хәсәнә абыстай ясап тора — тегеләр эчеп тора. Ата кеше улының Йосыф мәхдүм белән кайтып керүенә шат иде. Чөнки Ырынбурда Галимҗанның ниндидер өлкәнрәк шәкерт белән бер бүлмәгә урнаштыруын үтенгәч, Вәли мулла шушы Йосыф шәкертне китереп күрсәткән иде. Йосыф тышкы кыяфәте, җылы-ягымлы күз карашы, матур сөйләшүе, инсафлылыгы белән биләгән иде аның күңелен. Мәдрәсәдә уку беткәч, үзләре әйтмәсә дә, Галимҗанның шушы мәхдүмгә ияреп китүе хакында фараз итте ата кеше. Шуңа күрә, бер-ике чынаяк чәй эчкәч, Гыйрфан мулла сүзне үзе үк башлады. +— Ху-у-ш, шәкертләр, инде мәдрәсәдән качып китеп, кайдадыр югалып йөрүегез хакында сөйләсәгез иде,— диде.— Мин бит башта Шакирҗан янына бардым, аннан Вәли мулла мәдрәсәсеннән сине алып китүдә иде уем, Галимҗан, әмма ләкин анда сезнең арттан җил генә искән... +Җавапны Галимҗанның үзеннән көткән иде ата кеше. Әмма ул уйлаганча килеп чыкмады. Әллә Галимҗанны авыр хәлдән коткару нияте белән, әллә гаиләдә ызгыш-низаг чыкмасын дип уйлап, бу "бәла"не үз өстенә алырга булды Йосыф мәхдүм. +— Бөтен гаеп миндә, Гыйрфан бабай, Галимҗанны үзебезгә кунакка алып китәргә мин өндәдем,— диде ул. +Ләкин сизгер күңелле, дөреслек яратучы, ялганны җене сөймәгән Гыйрфан мулла мәхдүмнең сүзләре белән килешмәде : +— Син, Йосыф улым, теге вакытта ук белгәнемчә, затлы нәселдән, яхшы ата-ана баласы; бәс, шулай булгач, мантыйкта ялгышма, фикерләреңдә салулама; Галимҗан арбага таккан дегет чиләге түгел бит, ул теләсә кемгә тагылып йөрергә тиеш түгел, аның әти-әнисе бар, шулар белән киңәшләшмичә, үз белдеге белән каядыр китеп югалырга аның хакы юк. Аның аркасында мин Шакирҗанның да тиресен күп каезладым, остабикәмне дә аз рәнҗетмәдем. +Шул сүзләрне ишеткәч, өй эчендә авыр тынлык урнашты. Галимҗан әле әнисенә, әле әтисенә карап алды. Бала өчен ата-ананың күпме йокысыз төннәр үткәрүе, әрнүе-сызлануы, башын ташка бәрердәй булып үрсәләнүе турында иптеткәне бар аның. Ата-ана рәнҗетүче андый балаларга аның нәфрәте дә чиксез иде. Мин беркайчан да алай булмам, әткәм-әнкәмне кайгыларга салмам, дип эченнән иман әйткән чаклары күп булды. Тик тормышта һич тә син уйлаганча килеп чыкмый икән. Алла шайтаныннан адәм шайтаны яман, дигәнне ишеткәне бар аның. Әллә ул адәм шайтаны котыруына биреләме? Әллә иң абруйлы Йосыф шәкерт тә шайтан булып чыктымы? Алай дисәң, ул гаепле түгел ич. Әлеге мәдрәсәдән куылганын белгәч, кайтып, әти-әнисе, туганнары күзенә күренүнең авырлыгы турында сөйләде ул. Йосыф мәхдүм аның кайгысын үз йөрәгенә алды. +— Алайса, әйдә, Галимҗан, безгә кунакка китик. Мин сине Илеш бабай авылы табигате, аның матур күңелле кешеләре белән таныштырырмын, аннан соң, Солтанморатка килеп, сине ата-анаң кулына тапшырып китәрмен, аңа чаклы үпкә-сапкалары да басылыр,— диде. +Галимҗан шатланып ризалашты. Илеш авылының матурлыгы, Сөн, Агыйдел, Чулман елгаларының гүзәллеге хакында сөйләп, ул Галимҗанның күңелен тәмам ярсыткан иде инде. Галимҗанның шул гүзәллекне күрәсе, шул гүзәллектә иркәләнәсе, шул гүзәллектә хозурланасы килде. Әлбәттә, үз авылының табигате дә оҗмах-җәннәттән ким түгел. Ләкин бит моңача таныш булмаган чит җирләрне күрү — үзе бер яңа дөнья белән ләззәтләнү. Аннан соң Йосыф абыйсы аны пароход белән Казанга алып барачагы, барганда, әлеге Агыйдел белән Чулман кушылган урыннарны күрсәтәчәге, аннан Иделгә барып чыгачаклары турында әйтте. Болары да әле аның ул кадәре әһәмиятле түгел. Иң әһәмиятлесе — алар Казандагы "Мөхәммәдия>>_мәдрәсәсендә укыячак. Вәли мулланың кадим мәдрәсәсе Йосыф мәхдүмне дә канәгатьләндерми икән. Галимҗанның Вәли мәдрәсәсеннән куылуы — зур бәхетсезлек. Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга баруы — зур бәхет. Менә бит ничек тора эш. Бәхет, кем әйтмешли, үзе үк сандугач урынына уч төбенә килеп кунарга тора. +Бөтен әйткәннәрен җиренә җиткереп үтәде Йосыф абыйсы. Казанда аның әтисе ягыннан танышлары да бар икән. Әтисе белән туганнан туган агасы Габдрахман хәзрәт Казан шәһәрендәге Акмәчеттә эшли икән. Ул боларны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укытырга вәгъдә бирде. Аларда атна-ун көн кунак булып, Казанның барлык тарихи-истәлекле урыннары белән танышып чыккач, хәтта дарелфөнүн залларында да башта куяндай курка-курка, аннан соң әрләндәй әрсезләнә-әрсезләнә, ахырда бөркеттәй канатлана-канатлана йөреп, вакыт-вакыт төлкедәй иснәнеп, "их, шушындый оҗмах-җәннәт кеби җирдә укырга" дигән татлы хыяллар дулкынында ләззәтләнеп, әмма ул хыялларның кайдадыр җиде кат күк дөньясы артында икәнлеген аңлаган хәлдә, алар пароходка утырып китә, Уфага барып, аннан Солтанморатка юл тоталар. +Табында чәйне чынаяктан акрын гына чөмерә-чөмерә, тәмтомны һич тә кабаланмый, итагатьлелек саклаган хәлдә каба-каба, гәпкә ялкын кушмаска тырышып, сүз шәкертләрнең әнә шул сәфәре хакында барды. Сәфәр турында күбрәк Йосыф мәхдүм сөйләде. Әлбәттә, Гыйрфан мулла вакыт-вакыт үзен энә очында утыргандай хис итте, менә-менә ярсып, кабынып, Галимҗанны дөмбәсләп ташлау чигенә җитте. Андый чакта аның йөзенә чыккан ут ялкынын Хәсәнә абыстайның сабыр карашы салкыны сүндерә. Кеше алдында үзеңне нык тот, кигәвен тешләгән аттай чәбәләнмә, хәзер генә кымырҗып, пычагымны да кыра алмыйсың, ди аның карашы. Бусы — бер. Икенчесе шул: Йосыф мәхдүм бик килештереп, чама белән, сүзенә су да, корым да кушмыйча, матур итеп, тәмләп, мантыйкны эшкә җигеп сөйли. Сүзе — еланны йоклатырлык, үгез котырынуын басарлык, кабарган күркәнең канатларын төшерерлек. Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый дигәндәй, Гыйрфан мулла хәзергә ал арның тоткан юлына аягын аркылы салмаска булды. Аның үзенеке үткән инде. Үткән гомер — сүнгән күмер, ди. Ялкынланган. Сүнгән. Беткән. Әйдә, болар ялкынлансын. Алтын — утта, адәм михнәттә сынала, дигәне дә бар. Михнәт күрәкүрә чыныксыннар. Утырган таш шикелле мүкләнүдән ни файда? Зынҗырлы аю түгел лә инде алар. Шулай да авыз йомып калмады Гыйрфан мулла. Ул үз фикере тәртәсен теләсә кемнән бордырырга тиешме? Юк. Аслан юк. +— Беркая да китмисез, ашны казанда кайнаттың ни, чүлмәктә кайнаттың ни; кайната белмәсәң, барыбер тәмсез була ул, — диде дә Ырынбурда Вәли мулла белән мәсьәләнең мөгезеннән тотып сөйләшүе, аның якасыннан алагаем эләктереп алуы, шуннан куркып, Галимҗанга укуын дәвам итәргә ризалашуы турында әйтте. +Шулай да Гыйрфан мулла тегеләрнең авызын нык томалауны сүз капкачын тәмам каплауга санамый иде әле. Бу әле ал арның уй кылын тартып карау гына. Мондый гадәт әтисендә дә бар иде. Вакыты белән кырт кисә. Давылда чайкалган агач кебек, боргаланырга-сыргаланырга аслан җаең калмый. Әмма ул һич тә җиде уйлап бер кискән фикер түгел икән. Җилегең катымы? Уй-фикерең тишек иләк түгелме? Баскан җиреңдә салулап китмисеңме? Шуларны сынар өчен, кырт кисә икән ул. Бала ялганга ышанса — чүбек баш дигән сүз. Хакыйкатьне аңламаса, аңгыра карга була. Ул, күрәсең, кылыңны төрле яклап тартып карап, һәммә сыйфатыңны сынап, сине билгеле бер низам-тәртип калыбына сукмак булган. Ат аунаган җирдә төк кала, ата рухыннан балага йөк кала, ди. Нинди йөк? Матди йөк? Рухи йөк? Атаның барлык рухы бөтен күңелеңә сеңешмәсә дә, тән күзәнәкләреңдә, хәтта чәч бөртекләреңдә, күз төпләреңдә яшидер ул. Гыйрфан мулла әле шул арның фәкать берсен — уй голувиятен үстерү үзенчәлеген искә алды. Әйтте. Бетте. Вәссәлам. Хәзер уйлансыннар. Фикерләрендә нык тора алырлармы? Салуламаслармы? Адәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас, ди. Тыштан кояштай ялтыраса да, Иосыф мәхдүмнең эчендә ни барын кем белгән. Нигә әле бала язмышын чит кеше кулына уптым илаһи тапшырып куярга? Янә дә әллә нинди зыян-зәхмәт булмасын кем белә? +Чәй табыны шундыйрак сөйләшүләр, шундыйрак фикер йөртүләр, шундыйрак фараз-мараз итүләр кысасындарак үтте. Дөрес, бу әле самавырны кат-кат бушата-бушата, тир сөртеп юешләнгән тастымал-сөлгене мең мәртәбә сыга-сыга, илаһи бер иркенләп, җәелеп, дөнья мәшәкатьләрен онытып эчә торган чәй түгел иде. Бу әле җиңелчә, юлда тамагы янган ике шәкертнең сусынын бастыру өчен генә әзерләнгән чәй. Аннан соң Гыйрфан мулла Патша әтәчне чалды. Бу әтәчтә мең төрле табигать төсе бар: ак, кызыл, яшел, зәңгәр, сары, кара... һәр каурыенда — бер төс. Әйтерсең Ходай Тәгалә аның бөтен җиренә болын-дала чәчәкләренең һәммә төсен китергән дә буяган-каплаган. Кикригендә дә гүя гәүһәр бөртекләре җем-җем итеп тора. Муенына асылынган бармак башы зурлык кечкенә шарчык кебек нәмәстәкәйләр дә энҗе-мәрҗән кеби ялтырый. Аһ, аның горурлыгы! Шул мең төрле бизәкләр белән төсләнгән матур башын югары тотып, шундый ук бизәкләр белән чигелгән галәмәт киң түшен генералныкыдай киереп, тавыклар арасында ай-һайлап, үзен төрек солтаныннан мең өлеш өстен куеп, дөньяга сыймастай булып йөрүен күрсәң икән. Моның дәрәҗәсенә җитмәсә дә, аңа охшаш әтәчләр ел да булып тора. Әмма бу ал арны яшәтми: йә чукып үтерә, йә ихатадан куып чыгара. Шуңа күрә Патша әтәч дип аталды ул. +Мондый гали затны мең-мең яшәтергә иде. Әмма ләкин соңгы вакытта артык комсызланып китте. Ихатада иллеләп тавык җырлап йөри. Агы бар, карасы, чуары, саргылты... Аларның да бәгъзе берсе мең төрле чәчәк төсе белән нәкышләнгән. Карап, сөеп туярлык түгел. Шулар арасында ул берүзе генә күкрәк киереп йөрсен, имеш. Тагы бер-ике әтәч булса, нигә, әллә дөнья тармы аның өчен? Әллә нинди ахмаклыклар кыла башлады: тота да күрше тавыклары янына кереп китә. Ярый, керсен, бер күңел ачып чыксын: күрше хакы —Тәңре хакы, дигәне әтәчкә дә кагыладыр, бәлки. Ләкин бит анда инсафлы гына йөреп, күрше тавыклары матурлыгы белән илаһи бер сокланып, тыныч кына күңел белән кайта белми. Иң әүвәл ал арның әтәчләренә ташлана. Үтергәнче чукый, изә. Ике як күршедән дә хәзер әллә нинди колак ишетмәс, җан күтәрмәс ачулы бәддогалар ява: Гыйрфан мулла, имеш, күрше әтәчләрен кырдыру өчен, усал эттән дә яман әтәч тота. Бер юньсез әтәч өчен күршеләр белән низаглашып, якалашып яшәргәме? "Әтәч азса — хуҗа башына, патша азса — халык бантына" ди бит. Бисмилләһиррахмәнир-рахим!.. Хуш, азгын Патша! Хуш инде! Бәхил бул! Яшең дә шактыйга китте шикелле. Вакытында яшьнәдең. Горур булдың, һәрнәрсәнең чамасы бар. +Патша янында янә бик иркәләнеп, ыспайланып, җырлап йөргән ике симез "Патшабикә"не дә тотып чалды Гыйрфан мулла. Хәсәнә абыстай ал арны пешекләү, йоннарын йолку, аш салу эшенә кереште. Эш белән әвәрәләнгән вакыт тиз үтә. Кояш исә, гәрчә адәм балаларының аһ-уһ килеп мәшәкатьләнүен күреп торса да, бер генә секундка да аларга артык вакыт бирми, Алланың үзе кебек тугрылыклы булып, куйган максатына ирешү юлыннан читкә тайпылмый — җай гына бара бирә. +Бүген дә ул тәртиплелек иманына тугрылыклы булды. Ут шарына әйләнеп, баерга ярты дилбегә чамасы калгач, бөтен җир йөзенә алсу-кызгылт нур сибеп, икенде намазы җиткәнлекне искәртте. Кырык эш кырык җирдә кырылып ятса да, аларны хәзергә бер як кырыйга куеп, Гыйрфан мулла остабикәсе Хәсәнә абыстай белән парлап намаз укыды. Икенче бер бүлмәдә шул ук фарыз эш ике шәкерт тарафыннан да башкарылды. Әлеге ярты дилбегә буе ара, кем әйтмешли, күз белән каш арасы кебек кенә. Кызыл шар төсенә кергән кояш офык читендә сылу кыздай елмаеп торды-торды да, утлы нурларын җир өстенә тагын да мулрак сибеп, таулар артына яшеренде. Менә Ходайның рәхмәте: нәкъ шул вакытта ахшамсафа гөле, нәкъ кояпт кызыллыгы кебек итеп, янып торган кызыл чәчәк атты. Бу юлы да аны башта Галимҗан күрде. Күрде дә барысын да гөл янына чакырды. Бу, үзенчә, ниндидер күренмәгән киләчәк, булачак бәхет балкышы иде. +* * * +Шакирҗан балыкка киткән иде. Нәкъ ахшамсафа гөле чәчкәсе балкышы вакытында елмаеп-көлеп кайтып керүе, үзен кәүсәр күлендә юынып чыккан кешедәй хозур тотуы, күзләренең ниндидер бер җылылык сирпеп торуы бу балкышка яңа төс, илаһилык, күңеллелек өстәгәндәй булды. +Балыктан буш кул белән кайтса, аның сөмсере коелган, маңгае җыерылып, күз бәбәкләре мәзәкләнгән, борыны салынган була. Әле борын салынмаган, киресенчә, тәкәббер кешенеке кебек, күккә чөелгән. Димәк, балыкны күп чәлдергән. Аның юлы уңган яки уңмаган вакытта үзен ничек тотуын Йосыф мәхдүмнән башкалар яхшы белә. +Шакирҗан тышкы кыяфәте белән чын балыкчыга охшап тормый иде. Чөнки ул, балыкка киеп барган киемнәрен чоланда калдырып, гадәти чалбарын, күлмәген киеп килеп керде. Алып кайткан балыгын да чоланда калдырды. Галимҗан белән Йосыфны күреп, берчә аптырап, берчә гаҗәпләнеп торды ул. Хәзер инде Галимҗанның Вәли мәдрәсәсендә Йосыф шәкерт белән бергә гаип булуын аңлау кыен түгел иде. Мал да ашаган җиренә кайта. Моның гадәте дә шуның шаенчә икән. Тик бу уй-хиснең тамчысын да сиздермәскә тырышты. Әйтерсең бернинди кәкре-бөкре эшләр булмаган: болар көндез бал-май белән чәй эчеп калган, ул, Шакирҗан, кунак егете өчен тәмле-тәмле балыклар алып кайтырга китеп барган. +Сокланышып, гаҗиз булып карашып тору озакка бармады. "Әссәламегаләйкем", "вәгаләйкемәссәлам" әйтелешеп, күрешеп алынды. Аннан соң, авызларына су капкан кешеләрдәй, янә сүзсез тын калдылар. Авыр тынлык иде бу. Кем ни әйтергә белми тик торды. Тынлык катылыгын ата кеше җимерде: +— Күз кабагың нык ачылган, Шакирҗан улым, димәк ки, Кондызлы күл сиңа бүген артык мәрхәмәтле булган... +— Әйе, әткәй, бу кадәр дә күп эләккәне юк иде, кунакларның ризыгы киң икән... +"Кунак" сүзен ишетү белән, Галимҗанның әрекмән колаклары тырпаеп, төсе берникадәр бозылып куйды. Сүзне кунак ягына борып, әлеге ал арның теге вакытта җир упкандай юк булу мәсьәләсе калкып чыгарга мөмкин. Аннан инде китә авыздан саескан очырулар. Шакирҗанның беркатлылыгы да көчле, һич уйламый-нитми, әллә ни әйтеп ташлавы бар. Аның әле берникадәр мактана торган гадәте дә юк түгел. Шуны уйлап, башта сүзне шаянга борды Галимҗан: +— Минем кармакныкына караганда, синекенә азрак эләгә иде, Шакирҗан абый, әллә бүген, оясына туры килеп, балыкны сөзеп кенә алдыңмы? +Аның бу сүзләреннән соң бәгъзе берсе көлеп җибәрде, бәгъзе берсе елмаеп куйды. Өй эчендә җанлылык хасил булды. Шуннан Галимҗан: +— Мин шаярттым гына, безнең Шакирҗан абый балыкның телен белә, шуңа күрә алар аңа күбрәк каба; әйдә, карыйк әле, Кондызлы күл балыклары сагындырды бит, төшләремә керде, әйдә күрик әле үзләрен, — дип, тышка чыгып китте. +Шакирҗан белән Йосыф аңа иярде. +Өйалдында кәрзин тулы балыкны күреп, һәммәсе ләззәтле минут кичерде. Ә Шакирҗан исемнәрен әйтергә тотынды: +— Корбан балык... кызыл балык... мыеклы балык... табан фалык... +Йосыф мәхдүм дә балык төрләрен яхпты белә. Чөнки алар авылы янындагы Сөн елгасында да, тирә-яктагы күлләрдә дә балык, арттырып әйтсәк, мыжлап тора. Шуңа күрә Шакирҗанга сорау бирде ул: +— Әллә сезнең якларда корбан балыгы белән табан балыгы бер үк суда йөзәме? +Шакирҗан ачыклык кертте: +— Юк, алай түгел: табан — күл балыгы, корбан — елганыкы. Без бүген Мөхөмәй белән бик озак йөрдек. Корбанны — елгадан, табанны — күлдән тоттык... +* * * +Кичкелекне ашап, ястү намазы укыгач, алар өчесе,— Галимҗан, Йосыф, Шакирҗан — ишегалдына чыкты. Йа Хода! Нинди матурлык! Кояшның офык читендә калдырган кызыллыгы әле һаман янып тора. Хәзер инде ул кызыллыкта күксел-зәңгәр, сыек-зәңгәр, алсу-зәңгәр, чия-көрән...— тагы да әллә нинди төсләр, бизәкләр бар. Ахшамсафа гөле чәчкәсе дә шулай бит. Анда ахшам кызыллыгы өстенә әлеге төсләрнең барысы да бөрчек-бөрчек булып сибелгән. Әллә күк белән җирнең сөешүеннән, үбешүеннән хасил булганмы бу могҗиза-чәчкә? Табигатьнең нинди сере бу тагы? Халык шушы серлелекне ничек аңлый икән? Әллә аның йөрәге табигать йөрәге белән бәйлеме? Кендекләре кояш нурларыннан ясалган күренмәс серле тасма белән тоташканмы? +Табигать күренеше белән хозурланганда, һәркем әллә күпме хис-тойгылар кичерде. Галимҗан белән Шакирҗан, берсе икенчесен бүлә-бүлә, кунакка ахшамсафа гөле атамасының серен сөйләп бирде. Шуннан һәрберсенең күңел күгендә ахшамсафа гөле чәчкәсе бәхет күбәләге булыпталпынгандай тоелды. +Болар чыкканда, шәфәкъның кызыллыгы һаман уңа барган төс белән аралашкан зәңгәр кич иде. Акрынлап, назлы кызны сөяргә-иркәләргә ипләп-җайлап кына килгән әдәпле егет кебек, бу күксел-зәңгәрлеккә төннең кара күз алмасыннан сыек кара нурлар килеп кушыла башлады, һаваның тәмен һич аерыр хәл юк. Әле кибеп тә бетмәгән язгы җирнең йомшак бу-парына кичке савым вакытында таралган җылы сөт исе сеңеп калган кебек. Дәхи дә шуңа йөзләп морҗалардан чыгып җәелгән төтен исе килеп кушылган. Алар яшь үлән, яшь кычыткан, яшь яфраклар исе-тәме белән аралашкан. Шуларның һәммәсе уптым илаһи бергә кешеләргә фәкать сихәт бирә торган шифа булып кушылган диярсең. Җиңел, йомшак, тәмле һава борын очларын кытыклау белән үк син инде үзеңдә искиткеч бер көчле ләззәтлелек тоясың. Сикерәсе, ыргыйсы, йөгерәсе килә. Ә инде зәңгәр күктәге миллионлаган йолдызлар җирдәге бәндәләрнең илаһи бу матурлык эчендә хозурланып яшәүләреннән көнләшәләр кебек. +һәркемнең сөйләшәсе килә иде. Шакирҗанның бөтен теләге — айлар буе боларның кайда югалып йөрүләрен белү. Бу хакта ул сорамый калмады. Галимҗанның^аз сүзле икәнен яхшы белә. Шуңа күрә сорауны күбрәк Йосыфка бирде. Йосыф мәхдүм, һич икеләнмичә, түкми-чәчми дигәндәй, бар булган кадәресен бөртекләп сөйләп бирде. Шулай да берәүнең дә сүз дәрьясына кереп чумасы килми иде. Чөнки монда, сүзләргә караганда, хисләр өстенлек ала. Табигать күп сөйләргә кушмый. Йомшак куллары белән, шәфкатьле аналар кебек, ул аларны һаман әле назлап-иркәләп тора. +— Юл газабы — гүр газабы, арыгансыздыр, әйдәгез керик, ятыйк, иртәгесе көн безнең кулда, тагы да иркенләп сөйләшербез, — диде дә Шакирҗан, икесенең дә аркасыннан җиңелчә генә назлап куйды. +Өйгә кергәч, һәркем үзе өчен тәгаенләнгән урынга барып ятты. +* * * +Хәсәнә абыстай үзләре өчен урынны беренче каттагы сәкегә җәйде. Мамык түшәк, мамык ястыкка чумгач, "ә" дигәнче, тәмле, татлы йокыга кителер кебек иде. Бу фани дөньяда зур эшләрдә генә түгел, хәтта йокыда да көткәнеңнең киресе килеп чыга. Менә күз йомыла, менә әвен базарына киттем, чәнчелеп катсын дөнья мәшәкате, көне-төне буе эшләп ватылган тәнеңне ял иттерү өчен бирелгән, дип уйлыйсың да песи йокысы белән изри башлыйсың; нәкъ шул вакытта каһәр төшкән бер юньсез уй баш миеңә чәчрәнләп килеп керә дә бөтенесен дә челпәрәмә китерә. Бераз тын гына яткач, мулла абзый азрак сайрашып-гәпләшеп алмакчы, Галимҗан турында мең-мең уйлап, таштай каткан башын аз гына йомшартмакчы, шуның белән күңел күгендәге кара болытын берникадәр таратмакчы булды. Тора-бара бу уеннан да кире кайтты. Аңа остабикәсе дә кызганыч иде. Аның да йоклый алмавын сизеп ята. Авыр-авыр тын алуы, анда-санда "уф" дип куюы, үрсәләнү-өзгәләнүе бол ай да талган-алҗыган йөрәккә без белән чәнечкәндәй була. Шуңа күрә эндәшмәскә, аны борчымаска, бала кайгысыннан яраланган җәрәхәтенә тоз сипмәскә тырышты. Бәгъзе бервакыт, үз уйларыңа пәрәвез җебенә уралгандай чолганып, эндәшми-нитми, мыштыммыштым гына, тирән вә киң хыял-хис дөньяңа чумып, фәләнфәсмәтән итәм, дип тилереп яту хәерле. Кайгысы да, шатлыгы да, уеңның тәмлесе дә, тәмсезе дә үзеңнеке. Кайгы ул — шатлыкка тагылган дегет чиләге. Бәй, кайтты, күңелгә нур сипте, сүнгән йөрәккә җылы өрде, өй эченә җан керде; булды, Ходайга шөкер, хәят коянтын каплаган кара пәрдә ертылды, дисең; ләкин һич алай булмаган икән, шатлыкка икенче дегет чиләге килеп тагылды, кояптны янә кара болыт каплады: Казанга китәбез, дип хыяллана. Нәселе яман сыердан үле бозау туар, ди. Бер бала да үле тумады анысы. Ә менә туганын саклап булмый. Әнисенең йөрәк җимеше нәфис Нәфисә дә озак яшәмәде. Нәркис гөледәй назлы, матур, сылу иде бит. Атасының уң канаты булырдай Гобәйдулла да, бу авыр фани дөньяны нигәдер хуп күрмичә, оҗмах-җәннәткә ашыкты. Инде бу таш маңгай Казанга барып кайнамакчы. һм, кайнарсың да... пешеп, өтелеп, канатсыз калып миңгерәрсең. Яман чир тиз йога, яман гадәт тиз керә, ди. Яман чире дә бар бит әле үзенең. Яман гадәт артыннан кууы да юк түгел. Әтисен, әнисен кайгы кочагына ташлап, әллә кая китеп олагуы яман гадәт түгелмени? Юк, җибәрмим әллә кая, тыңламаса, чыбыкка, чыбыркыга кире кайтырга туры килә, дип, елга буе уйларына буа буды ул. +* * * +Остабикәсе дә, шул хакта уйлап, мең төрле фаразлар дулкынында тибрәлеп ятты. Уйлар әйтерсең аның күз алдында санап бетергесез аллы-гөлле күбәләкләр булып оча. Кайсын тотып алырга ул йөз-мең төстәге күбәләкләрнең? Әмма берсе дә керфек очыңа да, уч төбеңә дә килеп кунмый. Шаярталар алар сине. Уйныйлар, үртиләр. Илаһым! Шул күбәләк-уйларның иң зурысы — Галимҗан белән әтисе арасында булачак көрәш уты. Икесе дә чыбыкны тоткан җирдән сындырырга ярата. Галимҗан хәзер Вәли мәдрәсәсенә бармас өчен теше-тырнагы белән каршы торачак. Әтисе үз сүзен сүз итү өчен җан атачак. Бу инде — яңа низаг, яңа якалашу, яңа ызгыш. Ә аңа, ана кешегә, кайдадыр барып, берсенә дә күрсәтмичә, балавыз сыгып алырга туры киләчәк. +Уйлар! Уйлар! Очы юк. Кырые юк. Диңгездәй тирән. Дөньядай киң. Әмма йокы да үзенекен итә. Аның кануннары бар. Адәм баласын әдәпкә кертә торган канун. Кешенең яшәеше, сәламәтлеге, рухи вә җисмәни ныклыгы йокыга бәйләнгән. "Сәламәтлекнең иң түре — йокы" дигән борынгы ата-бабалар. Тора-бара аларның икесенә дә йокыдан тегелгән ефәк юрган ябылды. +* * * +Балалар икенче катка (өске бүлмәгә) җайлашты. Анда ике карават, бер кәнәфи-диван. Караватлар ике түр почмакка урнаштырылган. Уртада — язу өстәле. Галимҗан, Габделхәкимне кочаклап, уң як почмактагы караватка ятты. Нәгыймә апасын якын күргән кебек, Габделхәким энесен дә нык ярата ул. +— Шәкерт абый, минем чынаяк тәтиләрем бик күп хәзер, у-у-у, дөнья хәтле, иртәгә күрсәтермен әле менә, — дип, Галимҗанның куенына песи баласыдай йомарланып ятты ул. +— Ярый, акыллым, шулай итәрсең, икәү уйнап та алырбыз әле менә; тик кара аны, тәтиенә кызыгып, чынаякны юри вата күрмә, — дип, энесен кысып кочаклап, бер сөеп тә алды Галимҗан. +Алар, тегеләргә ишеттермәслек итеп, колакны-колакка куешып, чыш-пыш, ык-мык килешеп, аз гына гәпләшеп алдылар. Әмма ул озакка бармады. Көне буе уйнап-йөгереп, андамонда чабып, малайлар белән бөтен урамны пыр туздырып йөреп арыган-алҗыган Габделхәкимне йокы тиз басты. Аннан әле яшь бала исе дә китмәгән кебек. Аның керпе чәнечкеседәй тырпаеп торган каты чәч төпләреннән, бөтен тәненнән, тын-сулышыннан тышкы һава исе, яз һавасы исе, кояш нуры исе, җир исе аңкып тора. Ул хуш-исләрнең барысы бергә кушылып, туган җирнең илаһи бер ямен, тәмен, ләззәтен искә төшерә. Аның куенында әйтерсең мышный-мышный энесе түгел, болыннардан җыеп ясалган бер зур чәчәк йомарлагы ята. Сагыну тойгыларының никадәр көчле, мөкатдәс, сихерле икәнлеген шушы минутта янә бер тапкыр ныклап аңлады Галимҗан. Әтисен, әнисен, Шакирҗан абыйсын, кендек әбине, Акчәчкәне, кырларны, болыннарны, атларны, сыерларны...— барысын, һәммәсен өзелеп сагынды ул. +Шулар арасыннан илаһи бер зат-фәрештә калкып чыга. Бу фәрештәнең мамык-ефәктән торган ике канаты бар. Шул канатлар белән кочакласа, син гөнаһсыз сабый-нарасый балага әвереләсең. Йомшыйсың, эрисең, шатлык диңгезенә чумасың. Бөтен кайгы, әрнү, алама як кул белән сыпырып ташлагандай юк була. Йомшак-нәфис куллары белән чәчләреңнән, битеңнән сөйсә, үзеңнең назлы колынга охшаганыңны сизми дә каласың. Күз карашлары җылысы белән иркәләсә, шифалы саба җилләре исеп, алар бөтен тәнеңдә уралып, сеңеп, йөрәгеңә ниндидер сихри яшәү оеткысы салынгандай тоела. Бу — ана-фәрештә канатлары. Бу — ана-фәрештә куллары. Бу — ана-фәрештә карашлары. +Тик бу матур, сөйкемле, гүзәл фәрештәнең күркәмлегенә тормыш авырлыгының кара пәрдәсе тартыла башлаган. Күз карашларында моңсулык, уйчанлык, хәсрәт сөреме... — тагы да әллә ниләр сизелә. Яңаклары эчкә баткан. Йөзендә ниндидер сары самавыр шәүләсе бар төсле. Юк, тормыш авырлыгыннан түгел бу. Бала кайгысы авырлыгы шулай киптергән аны. Галимҗан кайгысы. Нәгыймә апасы чатнатып әйтеп китте ләбаса инде. Ул — туры сүзле. Кылдый-былдый, ык-мык, килделе-киттеле кылануны аслан белми. "Кемнеңдер сүзе тугры булса, ул кешенең матурлыгы һәм кадере артык булыр",— ди бит. "Күрдеңме әнкәйне? Кипкән таяк булып калды бит. Синең кайгың шулай итте аны",— диде. Моны әйткәндә, Нәгыймә апасының иреннәре дерелдәп, күзләре мәзәкләнеп, бөтен тәне калтырап куйды. Ананың газизлеге, бөеклеге, илаһилыгы әнә ничек икән. Бу хис-тойгыны Нәгыймә апасы күз сирпеп алган мизгелдә күрсәтә белде. Ә ул, Галимҗан, нигә алай түгел? Әллә кара йөрәклеме ул? Таш бәгырьлеме? Юк, юк, Ходаем сакласын андый бозлы сүзләрдән. Изге күңелле, олы йөрәкле, матур табигатьле, сөйкемле анасын өзелеп-өзелеп сагынды ул. Йөрәгендә анасына карата утлы, кайнар мәхәббәт бар. Ул ут, кайнарлык эчкә сыя торган түгел. Әгәр өреп тышка чыгарсаң, боз тауларын эретерлек. Менә шуны ничек белдерергә? Кемгә әйтергә? Ә нигә белдерергә? Йигә әйтергә? Эчтә саклансын. Анага зур мәхәббәт саклаган йөрәк — олы йөрәк ул. Анага булган зур мәхәббәт баланы бәхетле итә. Бүген ахшамсафа гөленең чәчәк атуы да, мөгаен, шуның бер хикмәте-хасиятедер әле. Ана белән бала мәхәббәтен нурландыру-бизәкләү өчен чәчәк аткандыр ул ахшамсафа. +Күпме генә әйтмә, әллә нинди тирән, биниһая зур фикерләр йөртмә, ана мәхәббәте, баланыкына караганда, мең-миллион өлеш зуррактыр ул. Шулай булмаса, "Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада" димәсләр иде. һич югында, Шакирҗан абыйсына әйтеп китәргә кирәк булган. Баланың бер ахмаклыгы ана йөрәгенә тау дәүмәллеге кара кайгы булып ята икән. Баланың бер кайгысы ананы әллә ничә елга картайта икән. Менә кем икән ул ана! Ананың балага булган мәхәббәтеннән дә бөек мәхәббәт юк ул дөньяда!!! Юк, юк, юк... +Нәгыймә апасы тагын ни диде соң әле? "Әткәйнең сакалын кара. Син агартып бетердең аны", — диде. Димәк, аның югалу кайгысы ата йөрәгенә дә кара таш булып яткан. Каты бәгырьле кешегә санап йөри иде ул әтисен. Катылык эчендә дә йомшаклык, илаһилык, кешелеклелек була икән ләбаса. Аның хәбәрсез югалуы әтисенең сакалын тагын да ныграк агарткан. Димәк, ул әтисе өчен дә бик-бик кадерле. Йосыф мәхдүмнең әтисе: +— Һәр эшнең ахырын фикерләп һәм уйлап эш кылмаган кешенең балтты бәла вә кайгыдан чыкмас,— диде бер сөйләшкәндә. Әллә ул моны аңа, Галимҗанга, төрттереп әйттеме? Йосыф шәкерт Галимҗанның ни өчен алар ягына барып чыгуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде ич. Димәк ки, ул аның бу кыланышын килештереп бетермәгән. +Мең, миллион төрле утлы-давыллы уйлар диңкетте аның башын. Диңкетте. Йзде. Мәмрәтте. Шул уй дулкыннары аны урап-чолгап алды. Шул дулкыннар эчендә, бишектәге сабый баладай тибрәнеп, тирән йокыга талды бервакыт. +* * * +Йосыф шәкерт тә уйсыз түгел иде. Илештә ал арның да йорт-курасы, миндәй зиннәтлене көндез чыра яндырып эзләсәгез дә таба алмассыз дигәндәй, хан сараен хәтерләтеп, әллә кайдан балкып, горур пәһлеванга охшап күренеп тора. Боларныкы да шул сыйфаттарак икән. Артыграк тадыр әле. Чөнки Йосыфларныкы бер генә катлы. Ә боларныкы — аслы-өсле өй, ягъни ике катлы. Аннан соң аскы өйнең дә, өске өйнең дә тәрәзә каенагаларында, киштәләрендә, төрлетөрле чөйләрдә абыстай һәм кызы Нәгыймә чиккән сөлгетастымаллар, челтәрләп, нәкышләп эшләнгән ниндидер япмалар эленеп тора. Мендәр, ястык, түшәк өемнәре дә ал, кызыл, зәңгәр, яптел, сары, тагы да әллә күпме төстәге җепләр белән чигелеп эшләнгән япкычлар белән ябып куелган иде. Стеналарда да төсләрен санап бетергесез җеп белән нәкышләнеп эшләнгән матур-матур келәмнәр эленеп тора. Идәнгә җәелгәне дә — шулай ук зиннәтле, күз явыңны алырлык матур, искитмәле. Аңа абыстай һәм кызы Нәгыймәнең йөрәк кайнарлыгы, күңел уты, хатын-кызда була торган үтә нечкә хис-тойгы ялкыны куптып чигелгәндер. Ул җәйгечкә аяк белән басу да килешми кебек. Гөнаһ булыр төсле. Өй эчендәге нурлылык, төрле гөл чәчәкләреннән килгән хуш-ис, чисталык-тазалык күңелеңне тәмам исертә, әсир итә. Син үзеңне ниндидер матурлык дөньясына килеп эләккәндәй тоясың. Бөтен күңел зәвыгын кушып, телеңне йотарлык тәмле аш пешерү, өй эчен оҗмах-җәннәт кебек итеп тоту, илтифатлылык — хатын-кызның иң уңай сыйфаты бит ул. Ананың йөрәк кайнарлыгыннан, җылы күз карашларыннан, матур хис-тойгыларыннан сирпелгән шәфкатьлелек баланы зыялы, күркәм сыйфатлы, бәхетле итә!.. +Хәсәнә абыстай күлмәк кенә түгел, хәтта хатын-кызлар читеге дә, чүәк тә тегә икән әле. Галимҗан, җаен туры китереп, аз гына вакыт эчендә ал арын да күрсәтеп өлгерде. Димәк, әнисенең алтын куллы булуы белән ул бик нык горурлана. +Бакчадагы шау чәчәккә күмелгән алма, чия, карлыган агачлары, матур булып тезелеп киткән түтәлләр ата кешенең дә, Шакирҗанның да иҗтиһадлылыгы, эш сөючәнлеге, җегәрле икәнлеген сөйләп тора. +Беренче чәйдән соң, икенде белән ахшам арасындарак, Галимҗан аны ат абзарына алып барды: +— Менә монысы туры бия, менә бусы алмачуар,— дип горурланып, берникадәр мактану тойгысы белән сөйләп, атларның ялларын биш бармагы белән тарый-тарый, муеннарыннан кочаклап сөя-сөя, маңгайларыннан үбә-үбә, һич аңлатып бирә алмаслык күңелле хисләр кичерде. +Монда килүенә бик шатланды Йосыф мәхдүм. Күп ил күргән — күпне белгән, ди. Яхшы кеше белән аралашкан — җанына ризык тапкан, ди. Биредә җан ризыгы, рухи байлык, күңел хозурлыгы бар. Әмма хәзергә шул аклыклар өстенә ата белән бала арасында килеп чыккан низаг-үпкәләшүнең кара пәрдәсе ябылган. Әтисе Вәли мулланы Галимҗанны мәдрәсәгә яңадан кабул итәргә күндереп кайткан. Ә болар Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укымакчылар. Әлбәттә, зур тарткалаш, көрәш, күңелсезлекләр булачак. Кем җиңәр? Монысын хәзергә бер Ходай үзе генә белә. +* * * +Шакирҗан да утлы уйлар өермәсе давылында чайкалып ятты. Галимҗан өчен әтисе, үз тиресенә сыя алмаган арыслан шикелле котырынып, аның өстенә йодрыкларын төйнәп ташланды, вакыт-вакыт чәйнәп ыргытырдай ерткычтай кыланып, "у-у-у", "уф-уф" кебек ымлыклар белән аһ итеп, юләр кешедәй тешләрен шакылдатып, әллә нинди түбән сүзләр белән кимсетте: +— Син, — диде, — мәхлук җан иясе, бердәнбер энеңә күзколак булып тора алмадың, җебегән, арыш боламыгы, черегән көпшә,— диде. Галимҗанның югалу кайгысын тау-тау итеп, аның җилкәсенә алагаем өеп куйды. +Кайчак әнисенең ялыну-ялвару сүзләрен дә ишетте ул: +— Атасы, Ходайдан сабырлык сора, бу кадәр кылануларың һич кенә дә яхшылыкка түгел, Шакирҗанның ни гаебе бар монда,— дип юатты аны әнисе. +Ничек кенә булмасын, Шакирҗанга бик кыен иде. Әтисенең холыксызрак, кырыс кеше икәнлеген белсә дә, бу кадәр намус күтәралмаслык сүзләр әйтер дип уйламаган иде. Шакирҗан әтисенең эчендә дөрләп янган утның кайнарлыгын да белә: бала югалту ата кеше өчен энә югалту түгел бит. Ләкин Шакирҗан нахак сүзне бик авыр күтәрә. Эшләгән гөнаһ өчен тукмак алудан аслан курыкмый ул. Гаебеңне чатнатып, күзеңә, йөзеңә бәреп әйтсеннәр. Ялган балдай баллы сүзгә караганда, әремдәй әче дөрес сүзнең өстенлеген аңлый ич инде ул. +Бусы бер булсын ди. Икенче кире галәмәте килеп чыкты бит әле, шайтан алгыры, бу четерекле мәсьәләгә бәйләнешле. Үз агаңнан кач та чит-ят кешегә ияр дә кит. Аны абыеңнан өстен күр. Әтисе аны янә әллә ниләр әйтә-әйтә битәрләячәк: +— Туганлык җылысы юк синдә, мәмәйсең, авызың ачык каргасың,— диячәк. +Уйлап карасаң, чыннан да шулай бит. Нык күзәтсә, һәрвакыт күз уңында тотса, янына еш килеп йөрсә, чын ага була белсә, мондый күңелсез хәл килеп чыкмас иде. Тирәнрәк уйласаң, гаепнең тәртә балтты ахыр чиктә аңа килеп төртелә. Намуслы, кешелекле, әдәпле икәнлеген белә ул. Әллә адәм баласын чын шәхес итәрлек шулардай өстен янә бер хикмәт бармы? Остазның да остазы була, диләр бит. Ул остазлык кәбестә шикелле һаман-һаман катлаулана барадыр. Аннан, үрмә гөлгә әверелеп, өскә, югарыга үрлидер. Аңа инде унҗиде яшь. Кем әйтмешли, яшьлекнең яшел бакчасына алагаем аяк баса, егетлек кодрәтеңне хакыйкый эшләр белән күрсәтә, ташып торган көчеңне исбат итә алырлык чак. +Юк, Галимҗанны Казанга җибәртмәячәк ул. Моңа әтисенең дә, әнисенең дә көче җитмәячәк. Ә менә Шакирҗан, авыр мәсьәләне чишкән кебек, гаиләне бу кыен хәлдән коткарачак. Кеше күңеле җиде кат җир асты кебек тирән булса да, Шакирҗан ул тирәнлеккә чума да белә. Анда адәм бәндәсенең күңел кылы бар. Әнә шул кылны табу, аңа чиртә белү кирәктер. +Төне буе диярлек Галимҗан күңелендәге шул кыл турында уйлап ятты ул. Йокыга киткәч тә шуның белән саташты: кыл, кыл, кыл... +IV +Патша әтәч хәзер юк инде. Иң әүвәл ул таңны яңгыратып кычкыра иде. Тавышы үлем йокысы белән йоклаганнарны уятырлык каты, таш йөрәкләрне хисләндерердәй моңлы, барлык тавыкларны дәртләндерерлек көчле була иде. Әйтерсең бөтен авыл әтәчләренә Патша әтәч кисәтү ясаган: "Тирә-якта иң бөек Галиҗәнап кикрикүкмен, булыр-булмас тавышыгыз белән миннән алда кычкырып адәм көлдерсәгез, дөнья ямьсезләсәгез, шушы кылычтан үткер томшыкларым белән чукыйм да үтерәм, берегездән дә матур таңның котын җибәртмәячәкмен", — дигән. Җәнлек, хайван, кош-кортларның теле бар, диләр бит. Аларның "га-га-га-га", "бак-бак-бак", "ку-ку-ку-ку", "мә-әә", "өм-мә-ә-ә" диюләрендә әллә күпме мәгънәле сүзләр бар, имеш. Патша әтәч, "ки-к-ри-күк" дип сөрән сала-сала, үзенең "генераллыгын" аңлаткандыр. Көндезге шау-шу, ыгызыгы эчендә аның сөрәне әллә ни сизелмәскә дә мөмкин. Әмма таңда аның тавышы таш яра. Иң башта ул кычкыра. Аны башкалар күтәреп ала. Шулай итеп, әтәчләр моңысимфониясе башлана. Бүген ул юк инде. Патша әтәч белән сугыша-сугыша, чүкешә-чүкешә, бер-берсен канатыша-канатыша, Ак әтәч башлап җибәрде бүген симфонияне. Аның да тавыпты бөл ай сөбханалла икән. Үлем йокысына сеңгәннәрне дә сикертеп торгызырлык. Хәер, гәрчә бер генә әтәч тә мазасызлап кычкырмаса да, Чулпанның таңны уятканы, таңның кешеләрне торгызганы һәр крәстиәнгә аягындагы чабатасы, өстендәге киндер күлмәге, башындагы бәлтерәгән эшләпәсе кебек мәгълүм бер хәлдер. Бу вакытта ул барыбер уяна. Аның бит әле аңа төбәп әйтелгән әллә күпме мәгънәле хикмәтләре бар: "Кем көяпттан алда тормаган, шул иң уңмаган"; "Ялкауны таң әтәче дә уята алмас"; "Йокыга моң кеше әтәч тавыптын сөймәс". +Әлбәттә, тәмле таң йокысыннан үзеңне суырып алу берәүгә дә җиңел түгел. Әмма җиңел-җилпе эзли-эзли, чуртан авызына эләккән чабактай, аварлык авызына барып кабуың да көн кебек ачык. Гыйрфан мулла гаиләсендә бу мәсьәлә таштан койган коймадай кагыйдәләшкән. Иң әүвәл йорт хуҗасы сикереп торды. Аннан — хуҗабикә, балалар. +Тиз-тиз, берәм-берәм, аллы-артлы тәһарәт алдылар. Мулла абзый бүген иртәнге намазны мәчеткә барып укыячагын әйтте. Аңа Шакирҗан да, Йосыф та, Галимҗан да иярде. Капкадан чыгу белән, Мөбахис мәзиннең; иртәнге намазга азан әйткән моңлы тавышы яңгырады. Йосыф мәхдүмнең күңеленә ул бик хуш килде: +— Менә кемдә икән моңның илаһилыгы, — дигәнен сизми дә калды ул.— Мондыйны бөтен Ырынбурдан таба алмассың . +Галимҗан аның бу ак фикеренә кара тамызды: +— Ул моң эчендә кара шәүлә бар, Йосыф абый. +Бу сүзләр Йосыф шәкертне тәмам нәүмиз итте. Сәбәбен сорарга уйлаган иде, намаз алдыннан сүз көрәштерәсе килмәде. Галимҗан бәхәс ярата. Гәрчә аннан күпкә кече булса да, бәхәстә гел өстен чыгарга тырыша. Бу гадәте хәзер аның канына сеңгән. Хәер, ул һәрвакыт үз фикерендә нык торып, кешене ышандырып, мантыйк белән сөйләп сүз көрәштерә. Моң эчендә кара шәүлә булуның бер хикмәте бардыр. Бу хакта соңыннан сорар — Галимҗан әйтми калмас. +Иртәнге намаздан соң алар бергә кайтты. Авыл беразга гөж-мөж килеп торды. Башта сыер көтүе китте. Аннан — сарыкныкы. Шакирҗан белән Галимҗан да үз малларын капка ачып урамга чыгарды. Бервакыт ишегалдында Галимҗан белән Йосыф мәхдүм икесе генә калды. Шунда сөйләп бирде Галимҗан әлеге моң эчендәге каралыкның ни икәнлеген, Мөбахис мәзиннең кара сарыгы югалу, шуны Хөрмәтулла дигән кеше урлаган, дип, аңа нахак бәла тагу, аны үлем чигенә җиткереп тукмау, соңыннан югалган малның табылу хәлләрен бөртекләп сөйләп бирде. Бу күңелсез хәлнең бөтен авылда кара кайгы тудыруын әйтте. +Галимҗан күп сөйләргә яратмый иде. Ә бу юлы, бер ачылып киткәч, аның сүзләре ничектер чишмә суыдай агылып торды. Тик ул сүзләрдә чишмә суы сафлыгы түгел, ә сафлыкны бозучы керлелек бар иде. Бөтен йөрәге белән әрнеп, күңеле тетрәнеп, вакыт-вакыт тешен кыса-кыса, уртын чәйни-чәйни сөйләде дә: +— Менә нинди ялган диндарлар бар, Йосыф абый, Алладан да, хаклыктан да, иманнан да курыкмыйлар, адәм балттын ашау алар өчен чебен^ үтерү урынына да тормый. +Бу сүзләрдән соң Йосыф мәхдүм алдында Галимҗан дәррәү үсеп киткәндәй булды. Димәк, аның күңел дөньясында ак-кара уйлар дулкыны көрәшә. Аклык өскә чыгарга тиеш. "Кешелеклелек" дигән төшенчә дә сеңгән аның канына. Кан йөрәк аша үтә. Тормыштан алынган кире сыйфатлар ул канны кайната, ярсыта, ургыта. Боларның барысы да Галимҗанның кырысфөзенә аламалыкка каршы нәфрәт ташкыны булып чыкты. Йосыф шәкертнең шул тукмалган кешене күрәсе килеп куйды хәтта. +— Мөмкин булса, Галимҗан, әллә шул кешене барып күрәбезме? +— Тик әти-әнигә әйтергә ярамый. +— Нигә? +— Каршы килүләре бар. Яманлыкны алар миннән яшерергә тырыша. Алар өчен мин әле һаман йомырка сарысы. +Бераздан аларны Шакирҗан аскы өйгә чәйгә чакырды. Керсәләр, өстәл өстендәге сый-нигъмәтне күреп исләре китте: табада майда йөздерелгән коймак өеме, бер як кырыйдарак чәкчәк, гөбәдия, тагы да әллә ниләр бар... +* * * +Чәйдән соң Галимҗан белән Йосыф мәхдүм матур гына киенеп алдылар: өстә — җилән, башта — түбәтәй, аякта — читек... Шулай киенү — вакытына күрә килешеп тора: әле яз белән җәйнең кул кысышкан чагы — көн салкын да, эссе дә түгел, җылымса гына. Кояш та бүген, җәйге челләдәгечә, бөтен дөньяны көйдерердәй булып, уттай янып чыкмады. Офыктан дилбегә буе чамасы күтәрелгәндә дә, аның йөзе салкын канлы кешенекен хәтерләтә иде әле. Әлбәттә, төшөйлә вакытларында аның чырае кайнар йөрәкле кешенекедәй кайнап торырга мөмкин. Ә хәзергә һава уртача. Көтү киткәндә күтәрелгән тузаннар инде, аз гына вакыт аралыгы эчендә аерылышу-сагыну хисләре кичереп, аналарын сөепяратып яшәгән нарасый балалардай, Җир-Ана өстенә күптән кабат төшеп түшәлделәр. Әле кибеп тә бетмәгән җир пары исе аңкый. Уйсулыкларда, елга буйларында, Кондызлы күл өстендә ефәктәй аксыл, юка томан эленеп тора. Алар тиздән Җир-Ана белән аерылачакларын сизеп моңаялар төсле. Дөрес сизенгәннәр: кояш нурлары аларны үбеп-сөеп-назлап торды-торды да бервакыт үз кочагына алды. +Ата кеше, Шакирҗанны ияртеп, печәнлекләрне карап кайтырга дип китте. Аннан ары ишегалдында Галимҗан белән Йосыф шәкерт кенә калды. Алар күңелләрне күбәләклән - дерә торган иртәнге саф һава, йөрәкләрне җилкендерердәй матурлык, гүзәллек белән илаһи сәҗдә китеп, ләззәтләнепхозурланып, инде китәргә дип торганда, өй эченнән мич каршында аш әзерләүдән бит очлары алсуланган Хәсәнә абыстай килеп чыкты да, ай-һай, боларны тагын да югалтмыйм дигән төс күрсәтеп, борчулы тавыш илә: +— Кая барасыз, Галимҗан улым, бик еракка түгелдер бит? — дип сорады. +Галимҗан әнисен тынычландырырга тырышты: +— Без йөрештереп кайтабыз, әнкәй, борчылма, әллә кая китмәбез, Йосыф абыйга авылны күрсәтәсем килә... +— Кунакны бик йончытма, кара аны, ишетсен колагың, әллә кая китеп олакмагыз. +Галимҗан җавапны шаяртыбрак бирде: +— Юк, юк, әнкәй, менә күрерсең, кояш кебек әйләнеп, тиздән кайтып та җитәрбез. Кайнар сумсаларыңны суытмый СЯКЛӘ,. +Капкадан чыгып бераз киткәч, аларга Апуш очрады. Ул, балтасы суга төшкән кешедәй, бик кайгылы кыяфәттә, гамьсез генә атлап килә иде. Аның бите, кулы пычранып беткән. Кырык ямаулы киндер күлмәге, киндер ыштаны аның бик ярлы тормыш баласы икәнлеге турында кычкырып сөйләп тора. Галимҗан шушы кергә каткан тәкәббер Апушны да, терекөмеш Әптерәйне дә, кысык күзле Мөхәммәтне дә, тагы да кара борынлы, үткер карашлы, сандугач телен, төлке хәйләкәрлеген белгән авыл малайларының барысын да, һәммәсен дә сагынып кайтты. Тик әле менә Апуш нигәдер сырт йонын кабартып тора. Галимҗан кулын сузгач, аны кабул итмәде. Үз кара кулы белән шәкерт дустының ак кулын пычратасы килмәде, күрәсең. Сүзләр дә, киселгән икмәк телемедәй, нигәдер берекмәде, таркау, ятышсыз булды. Чөнки Апуш бу мәлдә үзен гөл бакчасындагы шайтан таягы итеп сизде. Башта бит Мөбахис мәзиннең югалган сарыгын бергәләп эзләгәннәр иде. Ә инде соңгы мәртәбәсендә Галимҗанны ияртми генә киткәннәр. Әлеге Чирле чәүкәне йончытмыйк дип уйлаганнардыр, бәлки. Бу хакта да әйтми калмады Галимҗан: +— Дуслыкны боздың, Апуш, теге вакытта сарыкны эзләргә миңа әйтми генә киткән булдыгыз,— диде. +Апуш берничә сүз белән генә җавап бирде: +— Кем тапса да барыбер түгелмени? +— Миңа ул вакытта бик кыен булды. +— Сарык табылуда ни файда? Хөрмәтулла абзыйны нахакка рәнҗеткән өчен Мөбахис мәзингә берни дә булмады. Карга күзен карга чукымый шул. Аны яклаучылар күп. +— Хөрмәтулла абзыйның хәле ничек? +— Ә сез барып карагыз... Ул телдән калган, кан төкерә, ди. +Апуш теш арасыннан чыртлатып бер төкерде дә китеп барды. Болар юлларын дәвам итте. +Галимҗан юлда барын да сөйләп бирде. Хөрмәтулланың гармунда уйнавын, хатыны Мәликә, кызы Мәдинәнең моңлы итеп җырлавын, кыскасы, аларның моң эчендә олы йөрәкле булып яшәүләрен бәян итте. Мәдинәне Акчәчкә дип атавын, әле менә аны күрәсе килүен дә яшермәде. +Жөрмәтулла өенең тышкы күренеше, ихатасы, +абзар-курасы башка ярлыларныкыннан ар +тык та, ким дә түгел. Шул ук җимерек читән, +картайган капка, күп кайгы кичергән лапас, дөнья авырлыгының коточкыч төс-йөзен чагылдырып торучы балчык өй. Алар, бик мәдәнилек-илтифатлылык саклап, акрын гына интек шакыдылар. Башта җавап булмады. Шакуны шактый көчәйткәч тә әле эчтән бернинди тавыш ишетелмәде. Галимҗанның бантына өч төрле уй килде: беренчесе — өйдә берәү дә юк; икенчесе — авылда, шәһәрдәге кебек, ишек шакып тормыйлар, шуңа күрә бу дөбердәтүне гәрчә ишетсә дә, Хөрмәтулла абзый аңа игътибар итмәскә мөмкин; өченчесе — Хөрмәтулланың телдән калуы турында әйтте бит Апуш, бәс, шулай булгач, "керегез" дигән сүзне әйтә алмый ич ул. Яшь зурлыгы ягыннан чыгып хөкем йөрткәндә, тырышлыкны хәзер Йосыф мәхдүм күрсәтергә тиеш иде. Тик ул кунак кеше — ярамый. Шуңа күрә Галимҗан кыюлыкны үз кулына алырга мәҗбүр булды: ишекне ачып, дәррәү эчкә үтте, Йосыф аңа иярде. +Өй эче Ак түтинеке кебегрәк. Шул ук җир идән. Озын кеше сузылып ятса, аягы ишеккә тиеп торырлык кыска сәке. Көн яктылыгын өй эченә аз гына төшереп торучы карындык тәрәзә. Шулай да өй эчендә пөхтәлек, җыйнаклык, күркәмлелек сизелә. Морҗа — агартылган. Ул Мәликә түтинең ак, көләч йөзен хәтерләтә. Тәрәзә кашагасына элеп куелган чигүле сөлге Мәликә түти белән Мәдинә-Акчәчкәнең моңнарыннан нәкышләнгән диярсең. Мондый хис-тойгы Галимҗанның уй даирәсендә дулкынланды. Ә инде Йосыф мәхдүм күңеле әле ул хисләр дөньясында йөзә алмый иде. Чөнки ул болар хәятен белми. Шулай да Галимҗан ал арның ниндирәк һава сулап яшәү рәвешен сөйләгән иде инде. Димәк ки, аңа да Хөрмәтулла абзый, Мәликә түти, кызы Мәдинә турында фараз итү мөмкинлеге юк түгел. +Хөрмәтулла, йокыга мәңге моң булган песи шикелле йомарланып, сәкенең уң як почмагында ята иде. Ул, бәлки, йоклаган булгандыр, шуңа күрә шакыганда тавыш бирмәгәндер. Аның баш астында үзенең йодрыгы зурлыгы гына мендәр. Өстенә үзе белән бергә дөньяның мең авырлыгын кичергән ямаулы чикмән ябынган. Ят кешеләр килеп кергәч, бик авырлык белән булса да, ул торып утырды. Сез, тәти егетләр, яктылыктан качкан ярканатлар шикелле, ни эшләп әле мондый караңгы базга килеп кердегез дигәндәй, гаҗәпләнеп, соры күзләрен чекерәйтеп карап торды. Күзләр дигәннән, аларның инде хәзер сорылыгы да, күрү өчен иң кирәк-әһәмиятле бер әгъза булуы да сизелми. Чөнки тирәнгә, эчкә батканнар. Яңаклар да суырылып эчкә береккән. Башы теге вакыттагы йодрыгы зурлыгында гына калган. Әлеге гер ташыдай мускуллар шиңгән бәләкәй шалканны да хәтерләтми. Шәлпек иреннәр яңгырсыз елда эсселектән корып кипкән яфрак диярсең. Керпе энәләредәй тырпаеп торган каты чәче йодрык зурлыгы калган баш түбәсен авырттырып, кытыклап тора сымак. Кыскасы, ул инде хәзер карга күтәреп китәрлек хәл-әхвәл фаҗигасе дәрәҗәсендә. Бөтен рухында шәлпәйгәнлек күләгәсе шәйләнә. Мендәр янында көл салынган ярык чәркә тора. Димәк, Апуш әйткәнчә, кан төкерүе дөрес булып чыга. Шунысы гаҗәп: әлеге ярык чәркәдән әллә ни ерак булмаган урында кесәгә сыярлык гармуны. Димәк, шуны уйнап, вакыт-вакыт ял ала, күңел күтәрә, җантәслим кылыр чагын моңы белән берникадәр озайта бара. Ул моңга Мәликә түти дә, Мәдинә-Акчәчкә дә кушыладыр. Шуларның бөтенесе уптым илаһи йөрәк утын, күңел дулкынын, җан сызлануын, нахакка рәнҗетелү газабын бераз басып торадыр. +Ул нидер әйтергә теләде. Теле күпме генә тибрәнсә дә, әлеге кипкән яфракны хәтерләткән иреннәре күпме генә дерелдәсә дә, аның сүзе чыкмады. Бугазына гүя кырлы таш утырган. Юк, таш түгел, укмашкан кан төере икән. Көчәнепкөчәнеп, күкрәген тотып, бизгәк тоткан кеше шикелле дерелдәп торганнан соң гына ул чәркәгә йөрәктән килгән канын төкерде. Төкергәч, чәркәдәге көл порыхлап күтәрелде. +Галимҗан килгәненә үкенеп тә куйды. Йосыф абыйсы алдында аңа бик кыен иде. Аның бит әллә ни уйлавы бар. Хәзер инде капыл гына ташлап чыгып китү дә килешми. Бу кешене санга сукмау була. +Шулай да ул бераздан телгә килде: +— Сез... сез... ни эшләп җөрисез?.. Сезгә миннән ни кирәк?..— дип сорады авырлык белән. +Җавапны Галимҗан бирде: +— Мин Гыйрфан мулла улы Галимҗан булам. Ак түтиләрдә танышкан идек бит. Ә бу — Йосыф мәхдүм. Ырынбурда бергә укыйбыз. +Хөрмәтулла, тамагына балык кылчыгы утырган кешедәй, сүзләрен янә әйтә алмый торды. Бераздан, чәркәсенә тагын да бер лачкылдатып төкергәч, һаман шулай бөтен күкрәге белән авыр тын алды да: +— Җарый... сине аңладым... Җахшы нәселдән... ә бу җегет... әллә тагы да миңа нахак бәла тагарга җөрүчеме? — дип куйды.— Тагыгыз... мин аннан тамчы да кырыкмаем... Гүпчи... Вәт кәк.. Пәтәмүште... Мин ырлашмаган... Анысын бер Ходай үзе белә... Шул... шул... сез... аксөякләр... ярлы-ябагай өстенә кара пычракны лаканы белән аударсагыз... Алладан куркырга кирәк аз гына... +Бу сүзләрне, сакау кеше кебек тотлыга-тотлыга, йөрәк утына чыдый алмыйча, вакыт-вакыт җен суккан кешедәй калтырана-калтырана, күңелендә кайнаган давыллы дулкынын көчкә тыеп, әрнеп-әрнеп сөйләде Хөрмәтулла. Аның җаны елаганны, йөрәге өзелер чиккә җиткәнне таш бәгырьле кеше дә аңларлык. Булып үткән коточкыч афәтне, фаҗигый хәлне, нахак корбанына әверелүен кемгәдер сөйлисе килгәндер, күрәсең. Башта йөрәк тамырларын сыкрандырып, сызландырып килгән кара кайгы каны тамак шешен яра-яра үтсә дә, сүзе бөтенләй чыкмый иде. Ә инде кара кан төере сүзләргә юл ачкач, йөрәк-бавыр, аң-акыл, хис-тойгыга сеңгән кара сөрем, кубып, кан артыннан тышка сүз-сөйләмгә әверелеп чыга башлады. +Галимҗан үзе дә кан төкергән кеше. Кан аны "Хөсәения" мәдрәсәсендә хәлфә, мөдәррис, мулла, шәкертләр алдында хур итте. Ул вакытта җир ярылса, җир тишегенә кереп китәр иде ул. Кан аны, бөтен тирә-якны дан тоткан шөһрәтле "Хөсәения"дән, Шакирҗан абыйсы белән бер бүлмәдә тору бәхетеннән аерып, җәһаләт Вәли мулланың караңгы базына китереп тыкты. Кан, кан, кан... оһ, ул каннар!.. Әллә кан Хөрмәтулла агасы белән икесен бер язмышлы итмәкче буламы? Шул кан уртаклыгы алып килдеме әллә аны монда? Тик менә хәзер нишләргә? Ни өчен килгәнлекне ничек әйтергә?и Әйтми чыгып китү дә әллә ничек. Бу авыр минутларда Йосыф абыйсы ничек уйлыйдыр — монысы аның өчен әле ул кадәр әһәмиятле түгел. Әһәмиятлесе — Хөрмәтулла агасының күңел кылына дөрес чиртә белү. Аның горур, баш имәс кеше, "ярлы тәкәббер" икәнлеген дә яхшы белә. Хәйләне, икейөзлелекне, боргалануны яратмый. Ташны балта түтәсе белән бер бәрүдә сугып ярырга ярата. +— Без хәлегезне белергә дип килгән идек, Хөрмәтулла абзый,— диде ул, үзенең авыр сулаганын, кыенсынганын белгертмәскә тырышып. +Хөрмәтулла әлеге, эчкә баткан песинекедәй соры күзләрен акайтып, маңгаен җыерып, бөл ай да бозылган төсен аңламаслык дәрәҗәдә үзгәртеп, гасабиланып карады да чәркәсенә янә бер кан төкереп куйды: +— Хәлме?.. Күреп торасыз бит... Кешене үтерү җиңел, ә менә үлгәнне терелтеп булмый... Тәк бит... Ну... миңа былтыргы күзегез белән карамагыз... Аны гүпчи җаратмыйм... Жәлләмәгез дә... Мин маңка малай түгел... И вчү... Мондый тукмалган эт көнендә сасып җатучы әллә мин генәме?.. һи-и-и... алар дөнҗа тулы... Вәт тәк... Ә сез... тәти егетләр... тутый кошлар... укымышлы, башлы кешеләр... Җазыгыз мына шушы хакта... Дөнҗага бер гыйбрәт булсын, хи-хи... +"Языгыз" дигән сүз шәкертләрнең икесен дә тирән уй диңгезенә китереп салды. Чыннан да, кешелеклелек-кешелексезлек, шәфкатьлелек-шәфкатьсезлек, яхшылык-яманлык турында сөйлиләр ич. Киләчәктә яхшылыкның җиңүе турында фәлсәфә саталар. Коръән, дин, укулар да шуңа корылган. Әмма ләкин меңнәр, миллионнар шушылай нахакка рәнҗетелсә, кешелеклелек җиңмәячәк. Матурлык фәрештәләре нур чәчеп йөремәячәк. Хөрмәтулла абзый язарга куша. Шушы минутта меңнәр-миллионнарның рәнҗетелгән, яраланган йөрәге шуны көтеп ятадыр, һәр яманлыкның, йогышлы авыру кебек тиз таралып, дөнья йөзенә кара ягуыннан куркалардыр. Мең-миллион үкчәле итек белән таптап изәсе иде ул яманлыкның башын. Яхшылыкның башы да, гәүдәсе дә мәңгелек бәхет пәйгамбәре булып калсын иде. +Берникадәр авыр тынлыктан соң сүзне бу юлы Йосыф мәхдүм башлады: +— Хөрмәтулла абзый! Мин, сез уйлаганча, бер дә нахак бәла тагарга йөрүче кеше түгелмен. Менә сез язарга кушасыз. Бик һәйбәт фикер. Ләкин бит без сезнең үткәнне белмибез... +Тагын да шактый озакка сузылган авыр тынлык булып алды. Хөрмәтулла теле белән әлеге кипкән иренен ялап куйды, хәлсез куллары белән керпе энәседәй чәчен сыпырып, нурсыз күзләре белән боларга карап катты. +— Әйе... эчтә кайнаган кайгыны кемгәдер сөйләсәң, җөрәккә җиңел булучан... Пәтәмүште... берәүнең җөрәге икенчесенеке белән бәйле дә була... Аны Ходай шулай җараткан... Күрәм... Икегез дә бөл ай миһербанлы күренәсегез... Тыңлагыз әле минем гыйбрәтле хәлемне. +* * * +"Безнең әти карт... мәрхүм... авыр туфрагы җиңел булсын... нәсел-нәсәпнең унөч буынын белер иде. Вәт кәк. Пәтәмүште, борыны озын ерактан сизәр дигәндәй, беләк буе борыны белән мең төрле алтын базын казып, ул алтыннарны, чүп-чардан аера-аера, синең алдыңа таудай өеп куяр иде. Акыл алтыны бу, туганкайлар. Сүз алтыны. Буйга биек үскән кешенең акылы тубыгыннан, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Аның буе кыска иде. Кәтүк дип җөреттеләр. Ә баш, мин сиңа әйтим, Мөбахис мәзиннең казаныннан гүпчи дә ким булмас. Әнә шул казанда алагаем кайната иде ул акылын. Чәпчим кайнатып бетергәч кенә аны кешегә кашыклап-кашыклап өләшергә тотына. Вәт сөйләр иде. Прәме... авызына карыйсың да катасың. Картәтинең әткәсе Салават батыр чирүендә булган. Әх... ыхым... ни... Салават аны кәпитән итеп куйган. Вәт кәк. Бу ни шуткы, брат, ышту син. Теләсә нинди ахмакка тәтетмиләр аны. Улмы? Җанаралга җиткән булыр иде. Канлы көрәштә шәһит була мәрхүм". +"Канлы" сүзен әйткәч, бугазына таш утырган кешедәй, капыл-кинәт тын алалмас булды Хөрмәтулла. Эчкә баткан соры күзләре мәзәкләнеп китте. Башын артка ташлап, җим көткән кош баласыдай, авызын ачты. Ул гүя әллә кешеләрдән, әллә табигатьтән, әллә гарше көрсидән, сүнеп барган гомерен озайтыр өчен, тәненә-вөҗүденә, йөрәгенә ниндидер яшәү шифасы өмет итә иде. Кем тамызыр аны? Бер бөртек гомер җимешен? Корыган тәнгә аз гына яшәү чаткысы бирердәй матдәне? Шул хакта уйланамы Хөрмәтулла? Бу мизгел-секундта, чалт аяз күктән яңгыр өмет иткәндәй, киселеп барган гомерне сипләрлек нәмәстәкәйләр эзләү хыялы аның башында әле аслан юк иде. Әйтәсе килгәннәрне, мөлдерәмә тулы чиләкнең суы түгелүеннән курыккан кебек, тиз генә әйтеп калырга ашыкты ул. Сүзләре дә, майлы табада шуган коймактай, ничектер җай гына агылып торды. Ходай ярдәм итте шикелле бу минутларда. Ә менә, ап-ак сөткә тамган дегет тамчысыдай, тамак төбенә әлеге кан төере килде дә утырды. Башын күтәреп, аны кире йотарга уйлады ул. Чөнки кеше алдында көлле чәркәгә кан төкереп утыру килешми. Ләкин ул канын йота алмады. Чәчәде. Горык-чорык ютәлләргә кереште. Буылып-буылып ютәлләде. Эчен тотатота, тәгәрәп китә-китә ютәлләде. Галимҗанның күңеленә: "Бетте Хөрмәтулла абзый ^бәхилләшә бу якты дөнья белән", — дигән шомлы уй килде. Йосыф мәхдүмнең дә ак йөзе күгәреп катты. +Шулай да Хөрмәтулла бирешмәде. Әлеге чәркәгә алагаем кан төкерде дә, сүземне дәвам итәргә әзермен, курыкмагыз, мин әле ул тиклем йомптак җан иясе түгелмен, дигән төс күрсәтте. Ул, мөмкин кадәр үзен кулга алырга тырышып, җаным чыгып китмәсен дигәндәй, учын нык йомарлап, төртелә-төртелә, тагын да сөйли башлады: +— Ызначит тәк... Зур авызлы адәм сүзчән була дигәндәй, атай мәрхүмнең борыны гына түгел, авызы да ифрат зур иде. Сүз... прәме... чишмә суы урынына агыла... и вчү... ыххым... Ул әйтер иде... Картәти мәрхүм... Тә-ә-к... Әлеге Нәпәлиүн сугышына катнаша... Ул да бантын сала... Вәт тәк... Кем өчен? Ил өчен!.. Халык өчен... Киләчәк өчен... Ыштубы да мазасызлык булмасын... Виш кәк... Шуннан атай карт үзе дә китә... Касыйм түрә белән бергә сугыша. И... прәме... теге нигә... Әх... тел төбендә генә... каһәр төшкере... Пар... пар... пар... Парижга барып керәләр... Тәки оялатмыйлар Париж җыланын Мәскәү җылысында... Пәтәмүште... анда оялап алса... ул бит... Уралга таба да ыслар иде... Шуңа күрә ул җыланнарны үз ояларында дөмектереп кайтканнар... +Әткәй әле ул чакта бик яшь, өйләнмәгән була. Нәпәлиүнне чәнчелдереп кайткач, яраланган арысландай, ары сугыла, бире бәрелә, башын ташка бәрердәй булып кылана, пәтәмүште жит нады... Өйләнеп алгач та, бәхет дигән хитри нәмәкәй койрыгын тоттырмый. Әйтә иде мәрхүм: Эстәрле өязендә, диер иде, пәмиччикләрнең часный ат заводы бар, диер иде, вәт кәк... кхым... ыхы-хы... Минзәлә өязендә Әхмәтов дигән пәмиччикнең дә ат заводы булган... Тәкме?.. Тәк... Анда, җанкисәккәйләрем, "башкорт породасы" дигән атлар... Картәтәң, диер иде әткәй, әнә шунда этләнгән... Көн-төн тир түккән, бил бөккән, тез чүккән, диер иде, мәгәр үзенә ат җүнәтү түгел, җүгәнен алырлык та кәликә эшләй алмаган, диер иде. И вчү... кәнис-мәнис-нәкәнис... Ат җанлы булган ул. Ат җараткан. Атның тирен, исен исни торган булган. Ә үзен пәмиччик Әхмәтовның бер усал айгыры тибеп үтергән. Прәме... арт аяклары белән маңгаена гына бәргән... И вчү... кәнис-мәнис... +Әйтер иде әткәй: сез укып җөрегән Әринбур губернәсендә 69 алтын базы... әй лә... оныттым... при... при... прискә бар, диер иде... Шул арның утызы, диер иде, часнәй кулда, диер иде... Шуларда этләнгән әткәй... Ат башы зурлыгы алтын табып биргән бер прискә хуҗасына... Ә үзенә птипт... Кәпикә дә тәтемәгән. Шуннан... Киткән бу агач загатовит иткән җиргә... Җагу өчен... өй... йорт салырга да... Көнҗак Урал завутларына җылгадан агач озатып торганнар... ыххым... вәт кәк... Анда да рәт булмагач... киткән авылга... көтү көтәргә... Җитмеш җәшендә дә сыер, сарык, кәҗә артыннан җүгереп җөри әле. Әнә ничек куа дөнҗаны. Әмма куып җитә алмый. Хәлсезләнә. Үпкә авыруы эләктерә. Бер котырган үгез сөзеп үтерә моны... мәрхүмне... Бик шат кеше иде дә бит... Алдарга да җарата иде. Ул бәгъзе берәүнең акылын сынап карау өчен алдаша иде. Ышанмастайны ышандыра. Ә теге чүбек баш җалганга ышанса, олы авызын колагынача җырып, шаркылдап көлеп җибәрер иде. Мәгәр кешенең кәпикәсенә дә тимәде. Харам мал, диер иде, ашказанында тирес корты белән бер, диер иде. Их, әткәй, әткәй!.. Их, әткәй, әткәй!.. +Ул сөйләвеннән тагын да туктап калды. Ата фаҗигасе күзенә яшь китерде, күрәсең. Әлеге тамак төбенә килеп тыгылган кан төере кебек, бу да йөрәк канына манчылып чыккан канлы яшьтер, бәлки. Аны ул боларга күрсәтмәскә тырышты. Сөртеп тә алмады. Иә үзеннән-үзе кибәр, йә килгән юлына кире китәр дип уйлагандыр. +Шәкертләрнең икесенә дә кыен иде. Тыңлавы күңелле, билгеле. Ләкин Хөрмәтулла артык интегеп, газапланып, авырлык белән сөйли. Ә үзенең йөрәгендә кайнаган барлык кара кайгыларын, күңел көлләрен, эч-бавырын өзгәләгән әрнү энәләрен ... — барын-барын менә шушы мәлдә чыгарып түгәсе килә кебек. Шуларны газаплана-газаплана әйтү өчен кемнеңдер килүен көткәндер ул, бәлки. Аның салкын, нурсыз, әрнүле күз карашлары да хәзер боларны ашыкмаска, ташлап чыгып китмәскә, тыңларга өнди сыман тоела. Бу исә шәкертләрне чыгып китүдән тотып тора. Алар һаман шулай баскан килеш тыңладылар. Сәке читенә утырсаң, Хөрмәтуллага җилкә күрсәтеп тору була. Ә утыргыч-урындык дигәне монда бөтенләй юк. Шуны уйлаптыр, бәлки, ул кунакларны утырырга кыстамады да. Хәзер менә чыгып китсәләр, килешеп бетмәстер шикелле. Аннан соң ал арның әле Хөрмәтулланың үзе турында бер-ике сүз ишетәселәре килә. Шуны аңлагандай, бераз тын алгач, ул, авыр бер көрсенеп, сүзне үзе үк башлады: +— Минме?.. Картәти, әти карт сукмакларыннан да җөрдем. Күп җөрдем. Завут, шахты, күмер базы...— берсе дә калмады, нәкәнис... Ыһым... уф... Кхи... Җаратмыйм мин завут, шахты хәҗәеннәрен... Көллесе хамнар... алдакчылар... Көтү дә көтеп карадым... Бу да батмый. Пәчәму? Пәтәмүште бер көн бай хатыны сыерымны имгәнсең, дип җәбеште... вәт иблис... Кешенең энәсенә дә тимием мин... Әти карт әйтмешли, йөрәк кимерә торган тирес корты бит ул. Ат ырладым, дип җүри әйттем. Әткәй мәрхүм ышандырып алдый иде. Ә миннән булмый. Шабаш. И вчү. Сез минем телдән көләсездер. Шахтыларда, завутларда тел бозылып бетте. Сүз тапмаганда урыччаны кыстырып җиффәрәм. Үземнең җаны читәнне сыер тизәге белән сылаган кеше кебек икәнлегемне беләм мин. Аңлыйм. Әле мына әллә ниләр сайрап саласы килә. Тик... сандугач теле бездә юк шул нидеул, бәгырькәйләрем. +Аны Йосыф мәхдүм юатты: +— Сез бик мәгънәле сөйлисез, Хөрмәтулла абзый. +Сүзгә Галимҗан да кушылды: +— Әйе. Безгә тыңлау бик күңелле. +Шуның белән аларның сүз җебе өзелде. Бераз тын торгач, өзелгән җепне Хөрмәтулла үзе ялгап җибәрде: +— Күрәм... сез мине жәллисез... Бая әйткәнчә... кирәкми. Нахакка тукмалуымны да җөрәгегезгә авыр алмагыз. Шахтыда Ычтапан бабай әйтер иде: бәхет өчен көрәшергә кирәк, диер иде, былай эт көнендә җәшәү никуды ни гәдитсә, диер иде. Мына... терелеп аякка баскач, Алла боерса, шушы хакта кәнкритнә уйланырга туры килә. Завуткамы, шахты - гамы китермен, пожалуй. Рабучи брат арасында күңел ризыгы бар. Аларда чистый душа. Вәт тәк. И вчү... Хәзер бит безнең ише братка бераз ысвобуды бирелде... Ана, әти картның агасы теге ни заманында... крипосной права чорында... бер иблис пәмиччиктә этләнгән... Бәйләп куйган эт хөкемендә... Аннан ни шагу... Ни куда... әйтерсең аны шунда сумала белән җәбештереп куйганнар... Китеп кара... Җә илле камчы калҗасы, җә смирт... И вчү... Аннан аны... теге нине... тагы оныттым... Ә... Әйе... Крипосной праваны үзгәрткәннәр... Теге ни... ничәнче җылда соң әле?.. 1861 җылда үзгәрткәннәр... туис... бетергәннәр... Хәзер без бер пәмиччик корсагын гына калынайтучы әдәми зат түгелбез. Дүрт җагың кыйбла... и вчү... +Хөрмәтулла, сүзләрем сезнең өчен карга борчак чәчү шикелле генәдер дигәндәй, сөйләүдән туктап калды. Инде чыгып китсәгез дә ярый, дигәнрәк төс күрсәтте. Шәкертләр моны сизде. Шулай да аның йөзендә әле җибәрмәскә тырышу галәмәте чаткысы да беленде. Тагын да нидер әйтергә теләгәнен аңлау кыен түгел иде. Ул, чыннан да, шулай булып чыкты. Бер көрсенеп, авыр тын алгач, ул өзелгән сүз чылбырын янә ялгап алып китте: +— Әмма ләкин... дүрт җак кыйбла да... Мең төрле кара язмыш көтә сине... Пәчәмү?.. Пәтәмүште... Кешене чәпчим кеше дип белмиләр... Мына мине эт урынына изеп ташладылар... Мин бит адәм баласы!.. Бер адәм баласын нахакка үтерүнең гөнаһасы... ай-яй-яй... шуны аңламыйлар... Кешене түгел, тычканны да үтерергә җарамый. И вчү... Бер тычканны үтердеңме? Үтердең. Мының белән син миллион тычканны юк иттең. Пәчәмү? Пәтәмүште... унлап тычкан җитмәсә, бер төлке пропал... Унлап төлке җитми икән, арыслан ачтан чәнчеләчәк... Бер арыслан ким булды ди... мында инде, туганкайларым, үләксә ашаучы мең төрле козгыннар пропал дигән сүз... Җир үләксә белән тулса... җәшәү чәпчим чери башлый... Шуннанмы?.. Шуннан... ахыр заман җиткәнче үк, барлык адәм баласы... мескен ачтан үлә... И вчү... Мынымы?.. Мынымы?.. Мыны, җанкисәккәйләрем, шахтыда чакта Ычтапан дигән бер дәдәй сүләгән иде... Жизен шулай ул... Вәт тәк... +Бөл арны сөйләп бетергәч, Хөрмәтулла тагын да буылып ютәлләргә кереште. Кан төкерде. Шәкертләр хушлашып чыгып китәргә торганда, Мәликә белән Мәдинә кайтып керде. Икесенең дә кулында ниндидер иске япкыч-чүпрәк белән төрелгән зур төенчек иде. Төенчекләр, күрәсең, тартыпсузып, көчләп-көчләп бәйләнгән. Чөнки алар нык бүселеп тора. Япкыч очлары бер-берсенә җитмәгәнлектән, алар чабата киндерәсе белән озайтылган. Бәйләгән урыннардан балтырган яфраклары чыгып тора. Димәк, алар урманга шуның өчен барган: үлән белән тукланалар. Икесе дә төенчекне сәкегә куйгач, өй эченә яшь үлән исе таралды. Аларның үзләреннән дә урман исе, болын исе, чәчәк исе бергә аралашкан хуш ис аңкып тора иде. Мәдинәнең кулында бәләкәй генә чәчәк бәйләме дә булган икән. Төенчеген сәкегә куйгач, аны әтисе кулына китереп тоттырды. Моның күңел күтәрү өчен икәнлеген аңлау кыен түгел иде. Бу хәрәкәтләр бик тиз — күз ачып, күз йомган арада эшләнде. Бер үк вакытта алар бер-берсенә караш сирпешеп алырга да онытмады. Бусы да гаҗәп тиз — "ә" дигәнче кылынды. Мәдинә, чәчәк бәйләмен әтисенә биргәч, болан баласыдай матур хәрәкәт ясап, боларга йөзен күрсәтмәскә тырышкан хәлдә, юк эшне бар итеп дигәндәй, мич алдына барды, кулына әремнән ясалган себерке алып, нидер сыпырыштыргандай итте. Мәликә түти исә ягымлы, сораулы карашлары белән шәкертләргә карап катты: нинди җилләр ташлады, нинди язмышлар китерде сезне, тәти егетләр, бәйләп куйган шайтан да тормастай бу караңгы базга, ди иде аның гаҗәпсенү тойгысы. Бу тойгыны Хөрмәтулла да сизде шикелле: +— Шәкертләр хәлемне белергә килгән, Мәликә җаным, бар икән дөнҗада җакшы кешеләр, шулар өчен генә булса да җәшәрлек, — диде дә әлеге кызы бүләк иткән чәчәк бәйләмен иснәп куйды. +Шул мизгелдә аның эчкә баткан күз төпләрендә, яңак чокырларында, керпе энәседәй тырпаеп торган чәч бөртекләрендә киләчәк өчен яшәү өмете чаткылары, адәм балалары күңеле төпкелендә яшеренеп ята торган кешелеклелек гәүһәрләре, хәяти самимилек балкып киткәндәй тоелды. Аның сүзләрен Галимҗан җөпләде: +— Әйе, Мәликә түти, без Хөрмәтулла абзыйның хәлен белергә килгән идек, — дип, Йосыф мәхдүмнең кем икәнлеге, Ырынбурда бергә укулары, бирегә ничек килеп чыгулары турында ашыгып-машыгып, өстән-мөстән, эш кешеләренең вакытын алудан куркып кына сөйләп чыкты. +Хөрмәтулланың хәзер "Хөрмәт", "Хәрти" дигән атамалары гына түгел, "Хөрти" дигәне дә бар. Димәк, "хөрт кеше" була. Әле менә Галимҗан "Хөрмәтулла абзый" дип, матур итеп авыз тутырып әйткәч, Мәликә түтинең күңеле тулып китте хәтта. Әтисе Гыйрфан мулланың кара халыкка "аңгыра сарык" дип карамавын, һәр кемсәне зурлавын, кешеләргә кешеләрчә җылы мөгамәләдә булуын белә ул. Бу хакта аларның матур, җәннәткә тиң, илаһилык балкытып торган дөнья-тормышларында даими кайнашкан кендек әбисе Хәмдия абыстай да әйтеп тора. Шул инде: борынгылар белми әйтмәгән: өзелеп төшкән алма агачыннан ерак тәгәрәми. Оясында ни, очканында шул. Яхшы оядан очкан баланың канаты — нык, акылы — җитү, зиһене зирәк була. +Шулай уйлады да: +— И гөлкәйләрем, и акыллыкайларым, и йөрәккәйләрем, безнең ише кара кешене санга санап килүегез, олылавыгыз өчен бетмәс-төкәнмәс рәхмәтләр яусын үзегезгә. Ходай Тәгалә юлыгызга ак җәймә җәйсен, авыр укуыгызны җиңел итсен,— диде. +Алар хушлашып чыгып киткәч тә, озак кына матур, ләззәтле, күркәм хис-тойгылар дулкыны тибрәнде Мәликә күңелендә. Әллә ниләр уйлап бетерде ул: бу дөнья, кешеләр күңеле, яшәү рәвеше әллә бик-бик серлеме? Бу серне адәм балалары аңлап бетермиме? Әгәр аңлап бетерсәләр, яшәү тигез, бик күңелле, гаҗәп күркәм булыр иде. +Шәкертләрнең килүе Мәдинәнең дә күңел кылларын кытыклады. Аның өчен бу килү ышанмаслык иде. Җитмәсә, чыгып киткәндә, Галимҗан "абыйсы" аңа ниндидер утлы, көйдергеч, аңлаешсыз караш та бүләк итте. Никадәр генә күз ташламаска тырышмасын, булдыра алмады Мәдинә. Башкаларга сиздермәскә тырышып, Галимҗанга күз тутырып бер карап алды. Йөрәк төпкеленнән үк килгән кайнар хисләр агымы икесенең дә күз карашлары ялкынында очрашты. Бер мизгел. Секунд. Бу кайнар мизгел әйтерсең тойгылар җебен мәңге чишелмәс мөкатдәс серләр белән төенләде. +* * * +Алардан чыкканда, кояш төшлек төбәгенә якынлашып килә иде инде, һәр тараф тын. Моңсу. Ямансу. Дөнья үзендә ниндидер тирән сер саклый сыман. Яхшылыкмы ул? Яманлыкмы? Аклыкмы? Каралыкмы? Шәфкатьлелекме? Шәфкатьсезлекме? Кеше боздай караңгы йортта яши. Ә тышта — яктылык. Монда энә очы зурлыгы да кара тап юк кебек. Вакыт-вакыт әтәчләр кычкырып куя. Юк, кычкыру түгел, сайрау бу. Сандугач сайравы. Аннан да артыграктыр әле. Сандугачныкы еракка яңгырамый. Әтәчнеке таш ярырдай була. Юк, ташны түгел, йөрәкне яра ул. Йөрәк күзәнәкләренә әллә нинди ярсыткыч, җилкендергеч, шаштыргыч моң салып, сине бераз тилертеп ала, әллә нинди кайгы-хәсрәтсез якты дөньяга әйди, күңелеңне хозурлык биләве белән били. Әтәч караңгы, яңгырлы, котсыз-шыксыз көннәрдә бөл ай моңлы кычкырмый. Андый чакта ул өнен дә чыгармый әле. Димәк, әтәч моңы дөнья, яшәеш, хәяти моң белән бәйле. Аны көн матурлыгы, кояш нурлары назы, җир белән күкнең берберсен хөрмәтләп сөешү мәле-мизгеле шулай сайрата. Мондый көндә эт тавышлары да моңлы була. Алар кемгәдер ачу, нәфрәт белән өрми, кара тормыш авырлыгына әрнеми, хуҗасы өчен мәңге сакта торган тоткынлык язмышына зарланмый, ә фәкать, иркә бала ата-ана алдында шатлыктан бер очынып куйгандай, көяптлы көләч көндә дөнья йөзенә үзенең бер рәхмәтен белдерү җәһәтеннән моңлы өн чыгарып ала. Мондый чакта әтәч моңы, эт моңы, кеше моңы, табигать моңы, тагын да әллә нинди серле моңнар үзенчә бер зур моң йомгагы хасил итә. +Караңгы баздай өй эчендә яшәгән Хөрмәтулла абзый, Мәликә түти, Мәдинә-Акчәчкә кебек мең-миллионнарның да йөрәк моңы табигатьтәге вак һәм зур әйберләр хәрәкәте моңы белән бәйле түгелмени? Ничек кенә бәйле әле. Әгәр Хөрмәтулла абзый шул йодрык зурлыгы гармунын сайратып җибәрсә, Мәликә түти белән Мәдинә-Акчәчкә аңа кушылып җырласа, шул караңгы, бәләкәй өй эче мең өлеш яктырып, зураеп китәр, йөрәкләрне олайта, хозурландыра, ярсыта торган моң белән тулыр иде. Хөрмәтулла абзыйсының гармун моңын, Мәликә тутасының, Мәдинә-Акчәчкәнең җыр-моңын бик-бик тыңлыйсы килгән иде Галимҗанның. Әрнү-сагыш, шатлыккайгы, яшәү-гомер итү тойгылары белән аралашкан ул илаһи моңны Йосыф агасына да ишеттерәсе иде. Тик Хөрмәтулла абзыйсында хәзер гармун уйнау дәрте ялкыны сүнгән шул инде. Балтырган җыеп кайткан Мәликә түти, МәдинәАкчәчкә, гәрчә шат йөзле булып күренергә тырышсалар да, шактый нык арыганнар. Хәер, ал арның җыры, моңы турында бәйнә-бәйнә сөйләгән иде инде Галимҗан Йосыф мәхдүмгә. Хәзергә ул шул кешеләрне — моңлы йөрәкләрне күрсәтә алуына да канәгать. Киләчәктә, бәлки, моңнарын тыңларга да насыйп булыр. Өмет итик. Шайтан гына өметсез була бит ул. +Шундый уйлар дулкынында йөзде Галимҗанның күңеле. Алар сүзсез генә атлады. Бүген үк ул Йосыф мәхдүмгә авылның тирә-як табигатен дә күрсәтмәкче иде. Әмма ул фикерләреннән кире кайтты. Иртәгә дә көн бар лабаса. Барын да берьюлы кочакларга тырышып, һәммәсеннән мәхрүм калуың бар. Төшке ашка кайтып җитмәсәләр, аның югалуыннан болай да яраланган ананың йөрәге тагын да ныграк сызлаячак. Моны ул Йосыф агасына да әйтте: +— Мин Зәңгәр чишмә, Кондызлы күл, Исәнбикә болынын, Яманташны күрсәтермен дигән идем, төшке алттка соңларбыз кебек,— диде. +— Авылның табигате, аның кешеләре белән горурлануыңны беләм, Галимҗан, барын да карарга, күрергә җитешербез әле, Алла боерса, ә менә Хөрмәтулла абзый янына алып баруың өчен мең-мең рәхмәт!.. +— Нигә? +— Мин бәләкәй генә кешенең олы йөрәген аңладым. +Аның сүзләренә төзәтмә дә кертте Галимҗан: +— Мин кешеләрне бәләкәйгә, зурга аермыйм. +— Анысы шулай, Галимҗан. Бәләкәй төркемгә мин гавам халкын кертәм. +— Гавам халкы зур ул, Йосыф абый! +Йосыф мәхдүм мондый сүз башлавына үкенеп куйды. Галимҗан күп сөйләшергә яратмый. Юк-бар бәхәскә катнашмый. Буш сүз турында зур фикер йөртүне далада җил куып йөрүгә тиңли. Бу хакта аның үзенең дә чатнатып әйтеп куйганы бар. Шәкертләр арасында зур фикер осталыгы күрсәтергә, сүз мантыйгының чынлыгын ачыкларга, чуалчык мәсьәләләрне анык-дөрес чишәргә кирәк булганда гына барып керә бәхәс дулкынына чумучылар уртасына. Ә бу — кеше турында сөйләшү — очсыз-кырыйсыз вакыт таләп итә. Үз фикерендә котырынган давылларда да селкенмәгән таштай торган Галимҗанны хәзер тынычландырырга кирәк иде. +— Әйе, Галимҗан, килешәм синең белән, безнең заманда кешеләрне вакка, зурга бүлү — җәһаләтлек-наданлыкның бер күренешедер ул. +* * * +Алар кайтып кергәндә, аскы катта ниндидер бәйрәм тантанасына охшашрак күңеллелек сизелә иде. Күрше-күлән, дус-иш, кардәш-ыру җыелган. Алар арасында Көнсылу белән Котлызаман да бар. Әптерәй һәм Кәтринә дә шунда кайнаша. Бер якта Әләксәй басып тора. Шакирҗан да, әтиләре Гыйрфан мулла да әйләнеп кайткан басудан. +Шәкертләр икесе бергә "әссәламегаләйкем"не әйттеләр. Аларның тавышлары моңлы, йомшак, ягымлы иде. Җавап урынына шундый ук күркәм тавыш белән "вәгаләйкемәссәлам" әйтелде. Йосыф мәхдүмнең һәммәсенә сөеп, эчке җылылык, миһербанлылык белән каравы, чибәр йөзе, Галимҗанның да шактый үсеп китүе барысының да игътибарын җәлеп итми калмады. Бер мәлгә карашып тору, күз карашлары белән дә исәнләшү булып алды. Шулай да ул озакка бармады. Иң әүвәл Көнсылу тәтелдәргә кереште: +— И Галимйән, йәнкисәкәйем, куркыттың бит, куркыттың, әсәйең, атайың гына түгел, һинең капылгара шулай югалу кайгыһыннан без зә ут йотоп йөрөнөк, Котлозаман агайыңдың да телендә гел һин булдың, ай-һай-һай, бөтә ауыл халкының исе-акылы китте... +Сүзгә Котлызаман да кушылды: +— Әйе, Галимйән туган. Көнһылу еңгәң рас әйтә, был кайгыны бик ауыр кисерзек, инде Ходай быннан ары башкаһын бирмәһен... +Аның сүзләрен Әптерәй куәтләде: +— Бес тә уштан языр чиккә еттек, Галимьян, телепестә гел син пулдың; әле пына кайтканыңны ишеттек тә парыпыс та килеп тә еттек... +Галимҗан Йосыф мәхдүмгә әтисе-әнисенең башкорт, чуаш дуслары булуы, аларның башкарак тел белән сөйләве, килеш-килбәт, буй-сыннары хакында да әйткән иде инде. Шуңа күрә әле менә аларның кем икәнлекләрен аңлатып торуны кирәк тапмады. Ул хәзер бер хакыйкатьне, кем әйтмешли, төбе-тамыры белән аңлады: бу ахмаклыгы ата-анасын, туган-тумачасын гына түгел, барлык дус-ишләрен, аларга теләктәшлек күрсәтеп яшәгән бөтен авыл халкын, тирә-якны зур кайгыга салган. Ата-ананы санга сукмау, бер гөнаһның тамырлары бик ерак китү, аның әллә кемнәр, әллә кемнәр йөрәгенә кара шытым булып керүе, иҗтиһадлылыкны югалту, мин-минлек... искиткеч куркыныч хәл икән. +Галимҗан, өй эчендә ертык-мыртык киемле кешеләр дә булганы өчен, Йосыф мәхдүм алдында берникадәр кыенсынды да. Чуаш Әптерәй аеруча кылка киемнән иде. Киндер күлмәк, киндер ыштан, озын сары чәч, сары сакал аны бик котсыз, ямьсез күрсәтә. Бакча карачкысы итеп куйсаң, бер генә кош-корт та якын килмәс иде. Шулай да моның өчен ул артык нык борчылмады. Чөнки Йосыф мәхдүм, бәгъзе бер аксөяк кебек, кешеләргә югарыдан торып караучы ваемсыз зат түгел. +Чыннан да, Йосыф мәхдүмнең башында андый уйның әсәре дә юк иде. Ул үз әтисенең зыялы мулла икәнлеген яхшы белә. Әмма алар ихатасына ертык-мыртык киемле, чабаталы мужиклар бик аяк басмый. Эче караңгының йөзендә нур булмас, ди. Мондагы кешеләрнең йөзендә нур балкып тора. Димәк, эчләре караңгы түгел. Гыйрфан мулла, Хәсәнә абыстай шундыйлар белән дә дус була, адәм балаларының кадерен белә торган зат икән. Бу үзенчәлекләре Галимҗанга күчкән. Шулай булмаса, үлем белән көрәшеп яткан Хөрмәтулла янына алып барыр идеме аны? Алып бару гына түгел, аның язмышын үз йөрәгенә ала бит әле ул. Аның өчен сызлана, өзгәләнә, аны үлем авызына вакытсыз китереп тыккан комсыз Мөбахис мәзинне күралмый. +Җыйнаулашып көндезге ашны ашаганда да, чәй эчкәндә дә бер-берсенә карата булган күркәм мөнәсәбәт, җылы караш, күңеллелек тойгылары сүнмәде-сүрелмәде. Иске кайгыны искә алу яңаны чокып чыгара, ди. Иске кайгыны берәү дә телгә алмады. Ходай яңасын күрсәтмәсен. Гыйрфан мулла да бу күңелсез хәлне кара йөз күрсәтеп түгел, якты чырай белән капларга тырышты. Хәтта мәзәк сөйләп, мәҗлесне җанландырырга, килүчеләрнең күңелен күтәрергә тырышты, вакыт-вакыт көлдереп тә алды. Хәзер инде Иосыф мәхдүм алдында Галимҗан әтисенең күңел күге икенче бер сыйфаты белән ачылды — шаян табигатьле дә икән әле үзе. Хәзер инде ул эчтән генә үзен тиргәп тә утырды. Әллә кая алып китеп, әтисен-әнисен, туган-тумачасын, дус-ишләрен авыр кайгыга саласы калмаган. Йх, бу тилелек! Их, бу наданлык! Их, бу акыл җитмәү бәласе! +VI +Йосыф мәхдүм Солтанморатта ике атна чамасы кунак булды. Болай озак торырмын дип һич тә уйламаган иде ул. Өч-дүрт көннән дә арттырмаска иде исәбе. Ләкин төрле сәбәп чыкты да торды. Сәбәпсез сәнәк тә урыныннан кузгалмый, агач яфрагы да селкенми, дигәнне дә яхшы белә. Сәбәпкә сылтанып, кеше мазасызлап яшәү һич тә муафыйк эш түгел, ваемсызлык була. Ләкин аны җибәрмәделәр. Ул халыкның "Кунак — беренче көнне алтын, икенче көнне — көмеш, өченче көнне — бакыр" дигән сүзләрне дә әйтеп көлдерде. Яхшы-акыллы кунак кояштай балкып килер, кояштай балкып китәр, кояшны болыт каплаган кебек, аның да йөзенә кара күләгә төшүе ихтимал кебек сүзләрне дә әйтеп карады. Әмма Гыйрфан мулла да сүз өчен кеше кесәсенә керә торган зат түгел икән. Ь1к-мык, кылдай-былдай килмәслек, боргаланыр-сыргаланырга урын калдырмаслык итеп чатнатып әйтә дә куя. +— Син ашыкма-кабаланма әле, Йосыф улым, "Сабыр төбе — сары алтын, сабыр иткән — морадына җиткән" дигәнне ишеткәнең бардыр, — диде ул бер сөйләшкәндә. Сабырсызлык-пырдымсызлыкны Мөхәммәт пәйгамбәр дә яратмаган. Ә инде Ягъкуб пәйгамбәр улы Йосыф пәйгамбәр, монысы үзегезгә дә мәгълүмдер, артык шашып, чыгырыннан чыгып, мәхәббәт кайнарлыгыннан ярсып барган Зөләйханы әнә ничек юата: +Сабыр берлә эшләгел ошбу эши, +Сабыр берлә эшләнер эшләр башы; +Морадына тиз йитәр сабырлы кеше, +Бу эш эчрә күрекле сабыр кылгыл имди. +Алар, һәр форсаттан файдаланып, озак-озак гәпләшеп, фикер алышып, бәхәсләшеп ала торган булып киттеләр. Атабабаларыбыз — болгарлар — кем булган? Мәҗүсилек чорында алар ничек яшәгән? Йи өчен күп Аллага табынганнар? Ислам динен болгарлар бик соң — унынчы йөздә генә кабул иткәннәрме? Әгәр без болгарлардан килеп чыкканбыз икән, ал арның да чал тарихта ерак ата-бабалары булырга тиеш бит. Кемнәр алар? һуннар, аланнар, сарматлар, хазарлар, кыпчаклар... — тагын да әллә нинди көчле кавем-ыруглар булган. Болар төрки телдә сөйләшкән. Кайда алар хәзер? Нигә комга сеңгән су кебек юк булганнар? +Гыйрфан мулла Троицкида шәкертләргә дин тарихыннан да сабак биргән иде. Аны кавемдәш-кабиләдәшләренең дә ерак тарихы кызыксындырды. Әмма ләкин, бу галәмнең чиксез-кырыйсыз икәнлеген һич тә күз алдына китерә алмаган кебек, ерак кавемдәшләренең тарихы-тамыры кайдан килгәнлекне аслан ачыклый алмады ул. +— Ни өчен бәгъзе бер кабилә яши, тарих көзгесе була, тантана итә, ә икенчесе тапалган үлән кебек бетеп-череп кала? — дигән сорауга шәкертләр дә төпле җавап бирә алмады . +— Көчле көчсезне җиңә,— диде Йосыф мәхдүм. +Галимҗан да шулайрак әйтте. Әмма ул үз фикерен шаяртулар, чагыштырулар аша аңлатты: +— Вак балык — чуртанга азык; чуртан — акула ризыгы; акула — кит ашказанына майлы аш. Халыклар да шулай: вагын — эресе, эресен — аннан да эрерәге, аннан да эрерәген иң эресе йота^ Бу — табигый хәл. +Боларны Йосыф мәхдүм дә белә иде. Шәкертләр арасында бермәл бәхәс вакытында бер алтын башлысы әйтеп салган иде. Тик мәсьәләне алай куертып, тирәнәйтеп сөйләүне ул килештермәде — кеше өендә ярамый: инсафлы булырга кирәк. Ә инде Галимҗанның олылар алдында үзен шулай зирәк күрсәтүе әтисен дә, әнисен дә гаҗәпкә калдырды. Ни дисәң дә, хосусан Шакирҗан вә Йосыф мәхдүм белән чагыштырып караганда, ул бит әле тай янындагы колын кебек кенә. +Хәлбуки бу минутта Галимҗанның янә җиде елдан — 1907 елда — Казанда чыгачак "Әль-ислах" газетасында "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" дигән беренче хикәясе басыл ачакны, тиз арада зур язучы булып китәчәкне, бер үк вакытта, җиң сызганып, әлеге кардәш-ыруг кавемнәренең ерак тамырын-тарихын өйрәнәчәкне, зур галим булып китәчәкне берәү дә белми иде әле. һәр алсу таңның кичке шәфәкъ балкышы, һәр караңгы төннең якты көне булачак һәрберсенә бинүбармагы кебек мәгълүм. Әмма Галимҗанның киләчәктә Йосыф пәйгамбәр кебек җитмеш төрле һөнәр иясе булачагы берәүнең дә ике ятып бер төшенә дә керми әле. +...Йосыф мәхдүмне барысы да: Гыйрфан мулла, Хәсәнә абыстай, Шакирҗан, кардәш-ыру, туган-тумача, дус-иш нык яратты. Тиз генә җибәрмәскә тырышуның бер сәбәбе шул иде. Алар өчәүләп — Иосыф мәхдүм, Шакирҗан, Галимҗан — даими рәвештә балыкка йөрде. Кондызлы күл, Зәңгәр чишмә буйларында, Исәнбикә болыннарында булу, Түрсәгәле белән Авыргазы елгасы кушылган урыннарны күрү, Солтанморатның искиткеч матур табигате белән ләззәтләнү, хозурлану ал арның күңелен илаһиландырып, хис-тойгыларын баетып җибәрде. Мондагы бәгъзе бер чәчәкләрнең озынлыгы, арттырып әйткәндә, кеше буедай булыр. Ал арның башы — үзе^бер гөләп-йөз төрле төс белән нәкышләнгән гөл бәйләме. Йосыф мәхдүм көннәрдән бер көнне бу халыкка Ходай Тәгаләнең ни өчен мондый оҗмахтай ямьле урын бирүе, ни өчен авылның Солтанморат дип аталуы белән кызыксынды . +Моны ал арга Гыйрфан мулла бәян кылды: +— Һәр кавемнең, һәр ыругның, һәр кабиләнең, һәр халыкның чишмә балтты була, балалар, — дип сөйләп китте ул, инде яртысы диярлек көмешләнгән, йөзенә гаярьлек-сөйкемлелек, бераз кырыслык биреп торган матур, түгәрәк сакалын сыйпап, җитдилек өчен чын көчле ирләрчә тамак кырып.— Бу хосуста без берникадәр гәпләшеп алган идек инде. Хосусан ата-бабал арыбыз, ал арның яшәү рәвеше, иҗтиһадлылыгы, килер буынга, ягъни дә мәсәлән, безгә, ниндирәк эзяктылык калдырулары хакында. Бәс, шулай булгач, сүзне асла дилбегә буе сузмыйча, кыскача гына әйтәм. Мәгълүм ки, һәр чишмә бу якты дөньяга мең газап-авырлык чигеп, тауташ күкрәген бәреп чыга. Чишмәнең чыгышы нинди — суыагышы да шундый. Көмештәй ялтырап чыга икән — суы да көмеш. Иштә безнең Зәңгәр чишмәнеке кеби. Шуңа күрә андый саф чишмәгә кадер-хөрмәт тә, гавам халкының дикъкате дә, ихтирамы да зур. Аны күз алмасыдай хис кылып саклыйлар. Ә инде чишмә суы көмештәй ялтырап түгел, бакыр төсле булып чыкса, һаман шулай агып торса, бәндәләр аңа чырай сытып карый. +Шуннан мулла абзый, артык җәелеп китмәдемме дигәндәй, остабикәсенә, башкаларга күз сирпеп алды. Ул, мөдәррис-мөгаллим буларак, сүз җилемен һәрвакыт бертөрле тартып торуны яратмый, вакыт-вакыт, җае килеп чыкса, сүз тәменә, аның сәнгатенә әллә ни зыян китермичә, көлдереп тә ала иде. Бу юлы да шулай итте. Әлеге "бәндәләр аңа чырай сытып карый" дигәнгә "кара чырайлы усал хатын йөзенә караган ир-ат кебек" дип куйды. Барысы да, шаулашып, бер көлешеп алдылар. +Хәсәнә абыстай, ансын алай, монсын бөл ай итеп, тавык чүпләсә дә бетмәслек үз шөгыленә күмелеп, ихлас күңелдән мөкиббән эшләп йөрсә дә, болар сүз-фәлсәфәсенә дә һич тә игътибарсыз түгел иде. Кулы — эштә, колагы мулласының авызында булды. Барлык мөселман хатын-кызлары кебек, ирләр сүзенә катышырга яратмаса да, бу юлы үз фикерен әйтми булдыра алмады: +— Сиңа әйтәм, атасы, ни эшләп әле олы башың белән шәкертләр алдында шундый мәгънәсез сүз әйтеп утырасың? — диде. +Гыйрфан мулла җилкәсен кашып куйды: +— Ңик мәгънәсез булсын? +— Йөзе кара булса да, күңеле актыр, бәлкем, ул хатынның. Ак түтинеке кебек. Кемнең эчендә нинди асылташ ятканны кем белә. +Галимҗан түземсезләнә башлады: +— Әткәйне бүлмик әле, әнкәй! +Гыйрфан мулла янә тамак кырып куйды: +— Әйе, бүленгән сүз — өзелгән чылбыр. Аны соңыннан ялгау бик кыен була. Хәзер ялгыйбыз, Алла боерса. Әйе, кабатлап әйтәм, һәр кавемнең чишмә башы булган шикелле, һәр авылның да, ягъни мәсәлән, Солтанморатның да, чишмә башы, үз тарихы бар. Аллаһы Тәгалә бу урыннарга уңдырышлы җир, күркәм табигать, чәчкәле болын, көмеш сулы чишмә, мыжылдап торган балыклы күл, елгалар биргән. Ходайга шөкер, бу яктан бәхетлебез. Авылның исеме дә бик күркәм, мәгънәле, олылыклы. Солтан — гарәп сүзе. Патша, хөкемдар дигәнне аңлата. Солтанат дисәк, мәһабәтлелек, олылык, зурлык кеби төшенчәләр аңлашыла. Морат та — гарәпнеке. Максат, теләк, теләгән әйбер, аңлатылырга, белдерелергә уйланган нәрсә. Бәс, шулай булгач, сезгә һәммәсе биш бармагыгыз кеби мәгълүм инде. Кыскартып әйтсәк, Солтанморат мәһабәтлелеккә, зурлыкка ирешү өчен максат куеп яшәү була. Бу изге максатны аклый алдымы Солтанморат халкы? Аклады. Зәңгәр чишмәнең дә суы әйбәт. Саф. Пакь. Ләкин дә ераграк. Авылга су кертергә кирәкме? Кирәк. Имән торба ясап, авылга кем су кертте? Солтанморат халкы. Чөнки ул иҗтиһадлы, эшчән, батыр йөрәкле. +Аның сүзен янә Галимҗан бүлде: +— Ялкаулары да җитәрлек, әткәй! +— Бармаклар да тигез түгел, улым! +— Ә шулай да? +— Басудагы игенгә дә бәһане бер ялкау кишәрлегенә карап бирмиләр. Тормыштагы кара якларга гына карап яшәсәң, алтын базыннан чүп эзләүчегә әверелүең бар. +— Ярый, әткәй, хәзер авылның ни өчен Солтанморат дип аталуын, аның кем булуын әйт инде безгә. +— Солтанморатмы? Ул гаярь, йөрәкле, каһарман кеше булган. Бу урынны аңа патша зур көрәштә батырлык күрсәткән өчен биргән. Иле, халкы, Ватаны өчен теләсә нинди утка, суга керүдән аслан курыкмаган. Әмма ләкин авылыбыз халкы бик чобар. Әллә кемнәр, әллә кайлардан килеп җайлашканнар. Шулай бит ул: әле генә Галимҗан әйтмешли, чуртан вак балыкны йоткан кебек, эре дулкыннар вак дулкыннарны тарткан шикелле, зур авылларга бәләкәй авыллар күчүчән, аңа матурлыкны үзе төзи алмаган юка җилкәләр кызыгып караучан... +Бу юлы аны Шакирҗан бүлде: +— Әткәй, авыл халкының чобар булуы нәрсәне аңлата? +Ата кеше, иркен тын алып, янә һәрберсенә җәһәт кенә күз сирпеп, монысын аңлату шактый кыен-авыр, дигән төс күрсәтеп, бераз аптырабрак торганнан соң, тагын да сөйләп китте: +— Ул бит, балалар, әлеге дә баягы тарих вакыйгаларына, бәндәләр язмышына, яшәү рәвешенә бәйләнгән хәл-әхвәл күренешләре. Зур тарих кешеләрнең күңел сәхифәләренә языла бара. Бер акыллы баш әйтмешли, алтын хәрефләр белән. Ул хәрефләрнең күбрәге, дәхи дә күңел иләгеннән үткән иңиң эреләре, зирәк-зиһенле-акыллы затларның ми күзәнәкләрендә. Бу күзәнәкләрдәге акыл энҗеләре икенче алтын башның ми күзәнәкләренә күчә бара. Аны, Ходайга шөкер, иҗтиһадлы галим кешеләр китапка терки. Теркәлмәгәне, монысы үзегезгә мәгълүм, күңел китабына языла. Ул "чобар" турында, соңыннан укып карарсыз, әнә теге Коръән эченә дә бер кәгазьгә язып салган идем. Сезгә әле ерак буыннардан килгән тарих галәмәтләренең бүгенге көнгәчә бәндәләр күңеле аша килеп җиткәнлеген бәян итәм. Болай, 1691 сәнәдә, ягъни дә мәсәлән, елда бик каты ачлык була. Кайда дисезме? Казан якларында. Идел буенда. Үләннәр корый. Җирләр ярылып кибә. Малга, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табарлык бер бөртек үлән булмый. Атлар, сыерлар, сарыклар, кәҗәләр тәгәрәп үлә, бәндәләр чебен урынына кырыла... +Гыйрфан мулла, шул урынга җиткәч, тамагына таш утырып, кинәт тыны кысылган кешедәй, сүз чылбырын капыл өзеп куйды. Нигәдер аның киң маңгае җыерылып, әле яшьләрнекедәй гайрәт чәчеп торган күз карашлары моңсуланып калды, йөзендә кайгы-борчылу күләгәсе хасил булды. Моның моннан ике йөз елдан артык элек яшәгән кешеләрнең фаҗигасен, авыр язмышын үз йөрәгенә алу икәнлекне аңлау кыен түгел иде. Хәтта аның берникадәр күңеле тулып китү хәтлесе дә сизелде. Тик ул йомшаклыкка бирелмәде, мәмрәп төшмәде, тиз арада үзен кулга ала белде. Ә тыңлаучылар "хикәят"нең дәвамын түземсезләнеп көтте: +— Шуннан? — дип куйды Галимҗан. +— Шуннан... — дип, янә берникадәр сүзсез торгач, күңеле белән һаман шул ач халыклар арасында йөргән хәлдә, хис-тойгыларны йөгәнләп, салкын канлы булырга тырышып, җай гына сөйләп китте: — Шуннан... Богдан Ирбулат улы Әхмәтов хәләл җефете һәм күп балалары, кардәш-ыру, туган-тумача, таныш-белеш, дус-ишләре белән бай табигатьле, уңдырышлы туфраклы башкортлар җиренә күчәргә булалар. Күчәләр. Ни өчен, ягъни дә мәсәлән, безнең авылда Богдановлар күп? Әнә шуңа күрә. Менә сезгә бер чобарлык. Инде икенчесе. Бусының тарихы, Ходай үзе шаһит, тагын да ераграк, әллә кайда, әллә кайларда. Уникенче гасыр башында ук әле пол... пол... поляклар һөҗүме була. Хәзер егерменче гасыр бантымы? Әйе, егерменче гасыр башы. Димәк ки, сигез гасыр элек була бу хәл. Сигез йөз ел элек. Урыслар белән дә су болгана. Шуннан... Сембер җирендә гомер иткән Алатыр мишәрләре күчмәк була якка. Әнә бай җир кайдагы адәм балаларын үз кочагына тарта. Алатыр мишәрләре бармы Солтанморатта? Бар. Күп. Дәхи дә бер чобарлыкмы? Дәхи дә бер чобарлык. Менә бит аның хикмәте кайда? Шуннан... киң күңелле башкорт дуслар үзләре бер урам төзи. Янә бер чобарлык. Тегеннән-моннан да күп күчеп киләләр Солтанморатка. Менә бит ул ничек. Кояш нуры барлык тереклекне үзенә караткан кебек бу. Безнең нәсел-нәсәпнең җиде буыны, яхттты оя эзләгән сыерчык шикелле, төрле урында җылы оя эзләп йөри. Солтанморатка минем картәти Әхмәтне Бөре өязеннән чакыртып китерәләр. Ул анда ахун булган. Мәдрәсә тоткан. Үзе белән шәкертләрен дә алып килгән. +Сүз һаман әле су буе сузылгач, Гыйрфан мулла, һәрберсенә җиттеме инде дигән караш ташлап, туктарга кирәклекне белдерде. Хәсәнә абыстай да, шәкертләр дә бу сөйләшү өчен бик канәгать иделәр. Тел белән әйтмәсәләр дә, күңел балкышлары шуны сиздереп торды. +VII +Көннәр, бер-бер артлы җепкә тезелгән-теркәлгән гәрәбә кебек, үз җае, шау-шуы, мәшәкате белән үтеп торды. Сабантуйлар гөрләп үтте. Ул көннәрдә Гыйрфан мулла, яшь егетләрчә мең мәртәбә дәртләнеп, шул ук вакытта Тулпарының чабышта сынату-сынатмавы турында борчылып, аһ-уһ килеп йөрде. Моның белән ул әллә ничә ел шөгыльләнә инде. Чабышкысы беренче урынны алса, түбәсе күккә тия, үзен гарше көрсидәге илаһи бер бөек — гали зат итеп тоя, ә инде андый бәхет тәтемәсә, борыны салына, җир тишегенә керер чиккә җитеп гарьләнә, атны да, үзен дә җебегәнлектә гаепләп котырына. Башкорт дусты Котлызаман да ат ярата. Аларның күңел җебен, йөрәк кылларын әнә шул ат мәсьәләсе бәйләде дә. Аю гәүдәле, карап торуга ук әкияттәге Сәетбаттал батырны хәтерләтеп торган Котлызаман көрәштә дан тотты. Шуңа күрә сабантуй мәйданына атын түгел, үзен әзерләде. Әмма ат җене кагылган, атның колын чагында ук басып торышы, күз карашы, боты, бәкәле, башын ничек тотуы буенча ук нинди булачагын эчке сиземләве белән аңлаган башкорт чабыптка һич тә битараф булмады. Ул чабыш атлары үстерергә яратты. Туры биясе аңа болан баласыдай матур, үткер күзле, нык бәкәлле колын бүләк иткәч, ул йөгерә-атлый Гыйрфан муллага килде: +— Мулла абзый, һәй, әттәгенәһе. Тәгәлә бирергә теләгән колына сыгарып куйган юлына тигәндәй, аттан һинең дә, минең дә бәхет бар икән, Туры бейәм бөгән таңда карап туймаслык колын килтер^е бит, Толпар тип исем куштым, теге әкияттәге толпар аттан мыскал да кәм булмаясак был, мин уни һиңә сабышка үстерәм,— дип такылдады. +Ике елдан соң аны Котлызаман Гыйрфан мулла кулына үзе китереп тоттырды. Бәясен сорагач, Котлызаманның кашы җимерелде, сөмсере коелды, әлеге бит очларындагы тавык йомыркасын хәтерләтеп торган бүлтәймәләре биеште: +— Бин, мулла абзый, мине түбәнһетәһең, әллә ниндәй бер мыйылдык, комһоз бәндәгә һанайһың; башкорт әйтмешләй, дуслык малга корылмаган, бүләк өсөн акса алырга мин бит оңкот ә.утм түгел,— дип үпкәләде. +Аңлады ул вакытта Гыйрфан мулла башкорт дустының йөрәген. Зур, эчкерсез, илаһи йөрәкне аңлап шатланды. +Атлар дөньясы — үзе бер зур хәят. Ниндиләре генә юк аларның. Күктә йолдызлар ничаклы, алар төре шулчаклы. Тулпар дигәне әллә шул йолдызларның берәрсеннән җибәрелгән җан иясеме? Булыр да. Тулпар — галәм киңлекләрендә очып йөри торган канатлы ат ич ул. Аның хакында әллә күпме риваятьләр йөри. Шуларның берсен Котлызаман мулла абзыйга сөйләп бирде: +— Бына һин тыңла әле, мулла абзый, акыллы тыңлар, дурак һөйләр, ти, әй.у), мин шул элеккесә диуана булып калайым, һин акыллы булып кал. +Гыйрфан мулланың хәтере калды: +— Тукта әле, Котлызаман, әллә кайсы якка борма сүзеңнең тәртә очын, кайчан минем сине диуанага санаганым бар. Ә? +— Юк, юк, мулла абзый, былай шаярып кына әйтәм, якын күреп. +— Шулай диләр аны; әйдә, сөйлә, бүлмә. +— Бәй, шулай инде ул, мулла абзый, әйе, бына былай, мин бары тик кешенән ишеткәнемде әйтәм: "Атабыз О.уәм менән һауаны күктән ергә аткае, ер өстөндә кешеләр ишәйеп йәшәй башлагас, күктә тороп калган фәрештәләрзең дә ергә төшкөһө килгән. Улар, хәйлә табып, Алланы алдамаксы бул гандар. "Ергә О.уәм яраттың, улар унда гөнаһ кылалар, беззе лә ергә төшөр, без уларзы хөкөм итәрбез", — тигәндәр. Алла ике фәрештәгә Әләмгә булган нәфсене биреп, гөнаһ эштәр кылмаска һүззәрен алып, береһен казый, икенсеһен мөфтөй итеп, ергә төшөргән. Шунан былар хөкөм итеп йөрәй башлагандар. +Бер мәлде ирле-катынлы берәүзәр казыйга хөкөмгә килгәндәр. Был ирзең катыны шул тиклем һылыу булган, казый ирзе генә хөкем итеп, зинданга ултыртырга уйлаган, ә һылыу катынды үзенә алмак булган. Мөфтөй :р казый карарын хуплагас, ирзе зинданга ябып куйгандар был ар. Бына хәзер былар катын өсөн талаша башлайзар. Катын да һәтти үк акыллы булган. Был арга шарт куйган: "Беренсе шартым шул: миңә дөньядагы иң матур йөзөктө табып бирегез, икенсе шартым — хәзер хәмер эсегез. Кем күп эсә — мин гнуныкы",— тигән. +Теге икәү осоп йөрөп, катын һораган йөзөктө табып килтереп, тегенең камыш кеүек бармагына кейзереп куйгандар за кемузарзан хәмер эсергә тотонгандар. Катын был Мауыззарга ерәнеп карап торган-торган да гәрлегеннән илай башлаган. Быны күреп, ике фәрештә, күктән төшөп, катынды күккә осороп алып киткән. Зөһрә үзенең йөзөгө менән күктә шул көндән бирле балкып тора башлаган. Ана, Зөһрә йондоз калай барлыкка килгән. Ерзе бик һагынган сагында, Зөһрә һылыу Толпарзы үз янына сакыра, ти. Сакыра ла уга эс серзәрен һөйләй, Ергә кайтып уны бер үбеп, көмеш шишмәләрендә битен йыуып ләззәтләнәһе килгәнде әйтә икән. Тыңлай Толпар. "Ә" тигәнсе атландырып, канаттарын йәйеп, кояш нуры тизлегеннән әллә нисә миллиард артык тизлек менән көнө буйы осоп, кискә уны тагы ла үз урынына илтеп куя икән. Бына ниндәй ул Толпар". +Гыйрфан мулла аны исләре китеп, илаһи бер мөкиббән - лек, хис-тойгылар давылы белән тыңлады. Котлызаманның хәләл җефете Көнсылуның телгә оста, тәтелдәп-чәтрәнләп торуын, вакыт-вакыт сандугач булып сайравын, йөрәккәеңне өзеп ташлардай тирән моң белән җырлавын, чылтырап аккан Зәңгәр чишмә тавышлары чыгарып көлүен, талдай нечкә билен чегән кызлары кебек бөгелдерә-сыгылдыра йөрүен белә ул. Кыскасы, бер болын-дала чәчкәсе инде. Баштарак, танышканның тәүге мәлендә, ни эшләп бу болын чәчәге аю гәүдәле, куркыныч кара йөзле, тупас кыяфәтле Котлызаманга барды икән, дип уйлый иде. Котлызаман тыпырдатып бии дә бит әле ул. Биегәндә, аяк табаннарыннан ут чәчри кебек. Бу вакытта инде аның аю гәүдәсе бөтергечтәй уйнаклап тора. Ике кулын бөркет канатына охшатып җәеп тә җибәрсә, менә-менә күккә очып китәр сымак. Мондый чакта аның шомырт кара күзләре очкынлана, кара йөзендә ниндидер дәртләндергеч нур уйный, үзе белән бергә әлеге бит очларындагы тавык йомыркасыдай бүлтемнәр дә бии. Бу мизгелдә Гыйрфан мулла аннан аз гына көнләшеп тә куя. Нигә ул да шулай түгел? Нигә өздереп биергә өйрәнмәгән? Аның да яшь чагы булды лабаса. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бию — шул һөнәрнең берседер әле ул. Әтисе алдашмаска, иҗтиһадлы булырга, хезмәт сөяргә өйрәтте, иман нуры белән яшәргә кушты. Әмма ләкин даими рәвештә мөселман халкы өчен бию, кычкырып җырлау, музыка, рәсем сәнгатенең гөнаһ булуы турында әйтеп тора иде. Әнисе дә шул рухта тәрбияләде. Дин кушмый, янәсе. Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган. Мөхәммәт пәйгамбәр бу хакта үзе ничегрәк фикер йөртте икән? Әллә уйларга вакыт-форсат булмаганмы? Гавам халкы таба лабаса җаен. Уйный. Көлә. Бии. Җырлый. Соңгы тиененә гармун сатып ала. Сигезәрунар бала үстерә. Ач. Ялангач. Торырга юньле куыпты юк. Әмма күңел ача белә. Барлык кайгысына, авырлыгына төкереп яши. Бу яктан да ул вакыт-вакыт алардан көнләшеп куя. Хөр күңелле, кешелекле, гади-садә булганнары өчен. +Ә инде Котлызаманның ат кадәр ат бүләк итүе, шундый илаһи йөрәкле, олы җанлы, матур күңелле булуы Гыйрфан мулланы дөнья, яшәеш, кешелеклелек турында тагын да тирәнрәк уйланырга мәҗбүр итте. Әлбәттә, бу бүләкне ул бише белән кайтарачак. Бер яхшылыкка биш яхшылык эшләү аның канына сеңгән. Әтисе мәрхүм дә шулай иде. Таш атканга аш белән атарга өйрәтте. Монысы авыр мәсьәлә, билгеле . Бер дуңгызы сине котырган үгез урынына сөзәргә килсен, ә син аның юлына ак җәймә җәеп тор, алапай ач авызына ризык-нигъмәт сал, имеш. Нишлисең, яхшылык, кешелеклелек җиңсен дип яшисең. Моны аңламаган чучкалар да бар. Ә бәгъзе берсе аңлый. Ташына аш бирсәң, бервакыт алдыңа килеп тезләнә. Ә син иркен тын алып куясың: бер дуңгыз бәндәне яман уйлардан коткардым, янәсе. +Котлызаман кебек тышы салкын, эче ялкын, тышы котсыз, эче гәүһәр булган кебекләр күп, билгеле. Ходай бәхетне һәммәсенә өем-өем бирсә, ай-һай ла, шәп булыр иде дә бит. Ләкин... +Ярый, монысы бер хәл. Хәзергә икенчесе шул: Котлызаман биргән Тулпар сабантуйда беренчелекне алды. И аның матурлыгы. Илаһым! Төсе — бурлат. Елкылдап тора. Шәфәкъ нуры белән төренгән диярсең. Бармак очы тидерергә дә куркып торырлык. Тигезсәң, әлеге елкылдап торган шомалык, шәфәкъ нуры япмасы бозылыр төсле. Ялы — ефәк көлтәсе. Ул әле җем-җем итеп тора. Күз явыңны алырлык. Балтты аның, горур егетләрнеке кебек, һәрвакыт югары. Маңгаенда — йолдыз. Әйе, әйе, йолдыз. Әллә Зөһрә йолдыз үземе? Зөһрәне дөньясыннан Җирне үбәргә алып төшүче Тулпар шушы үземе? +Сабантуйда беренче килгәч, аңа сокланмаган кеше калмады. Матур кыз кебек бит бу, дип кычкырды кемдер. Ә Тулпар, гүя моны ишетеп, шуны аңлап, башын һаман югары тота, чибәрлеге белән мактанып тора, ярсыганлыгын да сиздерми. +Чабышка аның өстендә Котлызаман улы Хәерзаман барган иде. Бу исә ике гаиләнең дуслыгын мәңге өзелмәс алтын чылбырлар белән бәйләп куйды. Гыйрфан мулла бер кысыр бия, өч сарык чалып, бөтен авылны бәйрәм иттерде. Күрше-күлән, ярлы-ябагай, дус-иш, кардәш-ыру... берсе дә калмады, һәммәсен сабантуй шатлыгы белән сөендерде. Чөнки бу аныкы гына түгел, бөтен Солтанморат даны иде. Ә инде авыл даны — бәләкәй төшенчә түгел. Котлызаманга исә бер сөтле сыерын бүләк итте. Хәерзаманны баштан алып аягына хәтле чем-ясау итеп киендерде. +...Йосыф мәхдүм сабантуйлар үткәч китәргә җыенды. Ләкин әлегә кайда укыячаклары мәсьәләсе төене һаман әле чишелмәгән килеш кала килде. Ул төенне чишәргә Гыйрфан мулла да артык кабаланмады. Ниндидер бер җае чыгар кебек тоелды. Аптыгып ашка пешүдән курыкты. Әлбәттә, Йосыф шәкертнең кылын кат-кат тарткалап карады: +— Йосыф улым, үзең теләсә нишлә, тик мин Галимҗанның әллә кая китеп югалуын һич мәслихәт күрмим бит әле, — диде бер сөйләшкәндә. +Бу минем өчен һич тә катлаулы мәсьәлә түгел дигән кыяфәт күрсәтеп җавап бирде Йосыф: +— Мин аны көчләмим, котыртмыйм да, мулла абзый, үз иркендә... +Хәсәнә абыстай белән икәүдән-икәү генә сөйләшкәндә дә шундыйрак сүзләр әйтте. +Соңгы чиктә Шакирҗан белән киңәшләшеп карарга булды ата кеше: +— Син, Шакирҗан, Галимҗанга ага кеше ләбаса, энеңнең язмышы бер дә борчымыймыни соң, һаман шул элеккечә гамьсез күркә кебек йөри бирәсең,— диде. +Ата кешенең бу сүзләре Шакирҗанның рухын җимерде. Ул бөтенләй икенче төс алды. Берникадәр усаллык галәмәте күрсәтмәк булды. Чөнки "гамьсез күркә" дигән атама гарьләндерде аны. Шул эчтә кайнаганны әйтми калмады: +— Гомер буе мин сезнең өчен "гамьсез күркә", Галимҗан "пәйгамбәр" булды, әткәй, аны, артык иркәләп, үзсүзле иттегез, бөл ай ук кирәкмәс иде. +— Соң, балам, чирләшкә булды бит, шуңа күрә күбрәк игътибар аңа бирелгәндер инде. +— Мин әнине кызганам. Галимҗан Казанга китсә, ул нык борчылачак. Әни йөрәген тоткалый. Авырта шикелле. Безгә сиздермәскә генә тырыша. +— Әниең өчен үрсәләнүең әйбәт. Минем хакта аз гына булса да уйламыйсызмыни? +— Минем өчен икегез дә бер. Ата-ана бала өчен ике канат. Тапшырыгыз Галимҗан эшен үземә. Мин аны алып кала алам. Сез уйлаганча, бер дә "гамьсез күркә" түгелмен. +Бу сүзләрне Шакирҗан бик тыныч кына әйтте. Тик ул тынычлык эчендә көчле давыл бар иде шикелле. Ул давыл җиңү көче булып тоелды. Шакирҗан улы гүя атасы алдында кинәт кенә янә бер карышка үсеп китте. +* * * +Шакирҗан Галимҗан белән үзе генә сөйләште. Әлбәттә, "синең сәламәтлегең начар", "еракка китәргә ярамый", "уку кайда да бер" кебек үгет-нәсихәт бирә торган сүзләр әйтүдән сак булды ул. Галимҗанның холкын белә. Андый сүзләр аны ярсытып кына җибәрәчәк. +Йосыф мәхдүм шигырьләр яза икән. Үзе өчен генә булса да. Киләчәктә шагыйрь булып китә алырмы-юкмы — анысын бер Ходай үзе белә. Ләкин шигырь язган кеше барыбер шагыйрь йөрәкле була. Шагыйрь йөрәклелек адәми затны зыялы, матур күңелле, хис-тойгылы итә. Мондый үзенчәлек Галимҗанда да сизелә. Мандолина уйный. Җырлый. Дөрес, ул бөл арны беркемгә дә сиздермәскә тырыша. Күрәсең, үзенең әле бик оста уйнамаганлыгын, җырламаганлыгын аңлый. Ул бит җиңеп яшәргә ярата. Кешедән түбән буласы килми. Ул табигать матурлыгына исе китеп, илаһи бер соклану, гаҗәпләнү белән карап тора. Кешеләр язмышы өчен борчыла. Китаплар күп укый. Вакыт-вакыт язарга теләге булуны сиздереп куя. +Быел яз Шакирҗан укыган "Хөсәения" мәдрәсәсенә мөдәррис булып бик зур язучы киләчәге турында хәбәр таралды. Кайчан киләчәген тәгаен генә әйтүче юк. Мәгәр бик гыйлемле, зыялы, гали зат, имеш. Ә үзенә егерме яшь чамасы гына икән. "Тәгаллемдә сәгадәт", "Кәләпүшче кыз" әсәрләре, "Бай угылы" романы, "Өч хатын берлә тормыш" драмасы язган, ди. Шулар өстенә тагын "Теләнче кыз" романының беренче кисәген тәмамлаган икән. +Шул хакта сөйләп биргәч, Галимҗанның күзләре шардай булды, йөзе яктырып китте, шул ук вакытта уйчанланды да. +— Кем икән соң ул? — дип сорады, бераз тын торгач. +— Гаяз Исхакый, диләр. +Галимҗан Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин кебек фикер ияләрен, галимнәрне, укымышлыларны яхшы белә. Каюм Насыйриның 1895 елда нәшер ителгән "Әнмүзәҗ" исемле хезмәтендәге кагыйдәләрне ятлый-ятлый, башы диңкеп беткән. Гаяз Исхакый хакында да әллә күпме имеш-мимешләр йөрде. Имеш, аның татар Пушкины булыр чамасы бар. Пушкин сүзе Галимҗан йөрәгенә аеруча якын. Мөгаллим Сәет авылдагы өчьеллык урыс мәктәбен яхшы тәмамлаганы өчен Пушкин әсәрләре белән бүләкләгән иде бит аны. "Пушкин — унтугызынчы гасыр урыс әдәбияты пәйгамбәре, ә син, Галимҗан, егерменче гасыр пәйгамбәре бул,— дигән иде. Әнә кем алыштыра икән татарда Пушкинны. Гаяз Исхакый дигән бөек зат. Егерме яшендә әллә күпме әсәрләр язып өлгергән. Галимҗан Пушкинның "Капитанская дочка" дигән әсәрен әллә ничә кат укып чыкты. Аның теле дә бик сәнгатьле кебек. Эчтәлеге дә кызык, мавыктыргыч. Пугачевның язмыптын белү генә ни тора. Тик... аңлап бетереп булмый. Әлеге татарда Пушкинны алыштырырдай пәйгамбәр Гаяз Исхакыйның шул "Капитанская дочка" дигән әсәрен татарчага тәрҗемә итүеме, итәчәгеме турында да сүз йөрде. Шәкерт колагы күпне ишетә, шәкерт күзе күпне күрә, шәкерт аягы күп йөри. Дөрес, мондый яңалыклар күбрәк дини китаплар белән генә чикләнмичә, качып-посып барып булса да, кибеттән төрле-төрле әсәрләр сатып алып укыган алдынгы, мәгълүматлы, зиһенле шәкертләр авызыннан чыга. Берсе элеп алса, икенчесе селкеп сала, өченчесе дөньяга тарата; шуннан авыздан чыккан хәбәр канатлы кошка әверелә, шәһәр буйлап очып йөри, тәрәзәләрне, ишекләрне ватып кереп, кешеләрнең колаклары аша күңел сандыгына үрмәли. +— Мин сине үз яныма, "Хөсәения" мәдрәсәсенә алырмын, Галимҗан, ул Гаяз Исхакый кебек бөек кеше кулында уку безгә бик күңелле булачак,— диде дә озак-озак Ырынбурга китәргә өндәде энесен. +Галимҗан барыбер тиз генә җавап бирмәде. Чөнки аның Йосыф мәхдүмгә биргән вәгъдәсе бар ич. Шулай итеп, ул ике ут арасында калды. +— Ярый, абый, иртәгә әйтермен: кичке акыл — ярты, иртәнге акыл — бөтен, диләр бит,— диде. +* * * +Озак уйланып ятты Галимҗан. Йокыга таң алдыннан гына китте. Ьәм гаҗәп уйландыргыч төш күрде. Имештер, Казан белән Ырынбур арасына салават күпере тартылган. Галимҗан яланаяк килеш шуны үтәргә тиеш. Бәй, читенә килеп басса, атлап китим дисә, салават күпере сират күперенә әверелә. Ул кылдан нечкә, кылычтан үткер икән. Шуны белеп, Галимҗан кире чигенә. Әй тотына йөгерергә, хәлләре бетә, күзләреннән утлар чәчрәп чыга. Шуннан ул "куркак" дигән тавыш ишетә. Артына әйләнеп караса, күктә бер фәрештә талпына. Шул кычкырган икән. Ул янә тавыш бирә: "И куркак адәм баласы, сиңа бит бу сират күперен барыбер бер үтәргә туры киләчәк, яшь, гөнаһсыз чагыңда тәвәккәлләвең мең өлеш яхшырак булачак",— ди. +"Куркак" дигән сүз Галимҗанның ачуын китерә, җенен кабарта, үрле-кырлы сикертә. Иөгереп-чабып килә дә ул сират күперенә менеп тә китә. Чыннан да, кылдан нечкә, кылычтан үткер икән. Ләкин, ни гаҗәп, ул бара да бара, кош җиңеллеге белән бара; кылыч аякны кисми дә, канатмый да. Димәк, аның, фәрештә әйткәнчә, бернинди гөнаһы юк әле. Аска караса, гаҗәеп матур күренеш: гөлбакча, җимешлек, кәүсәр күле, хур кызлары... "Син, акыллы зат, оҗмах өстеннән үтәсең" дип кычкыра әлеге фәрештә. "Үткәч, оҗмахта хур кызлары белән бергә яшәрсең". "Миңа оҗмах та, хур кызлары да кирәкми, минем җирдә яшисем килә" дип кычкыра Галимҗан. Шуннан кинәт кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күпере өзелеп китә, Галимҗан оҗмахка оча. Ләкин оҗмах түгел, тәмуг уты булып чыга бу. Яна. Яна. Яна. Әмма күмергә әйләнми Галимҗан. Әллә нинди утлы чүкечләр белән башын төяләр. Утлы кылычлар белән телгәләп бетерәләр. Шулай да ул тышкы кыяфәтен югалтмый. Мең, миллион, миллиард еллар гына түгел, мәңге-мәңге шулай булачак, диләр аңа. Бервакыт икенче тавыш ишетелә: "Юк, ул мәңге янмаячак, аны җиргә кире кайтарам, ул әле гөнаһсыз". Бу әлеге фәрештә тавыпты икән. Фәрештә аны җәһәннәм төбеннән тыны белән тартып чыгара да үз ягына ала, канатларына утыртып, җиргә китереп куя. Бәй, бусы нәрсә инде моның тагы да: фәрештә әлеге Ырынбурга киләчәк яңа хәлфә Гаяз Исхакый булып чыга. Әмма Ырынбур дигәне Казан каласы икән. +Уянгач, озак кына уйланып ятты Галимҗан. Ырынбурга китәм дисә, янә Казанга барып чыккан. Төштә күргәннең киресен эшләргә кирәклек аңа мәгълүм инде. Ул, димәк, Ырынбурга китәргә тиеш. Юк, төш кенә аны җиңмәде. Көндез бер уй давылы эченә кереп чумсаң, шул төшеңә керми калмый. Төш сине әллә нинди кыяфәтләргә кертә. Монда икенче мәсьәләнең мөгезеннән тотарга кирәктер. Әти, әни, абый, тагын да әллә кемнәр... аның Ырынбурга баруын тели. Шакирҗан абыйсының күз карашлары, өндәге сөйләшүе һич кенә дә дикъкатьсез калдырырлык түгел. +— Ата-ананы рәнҗетеп яшәгән бала бәхетле була алмый, Галимҗан туган, — диде ул, эчке бер әрнү белән. Бераз тын торгач, янә дәвам итте: — Ата-ана фатихасы бала өчен Алла биргән кодрәт белән бер, мәңгелек иман ул синең өчен. +Бу сүзләр нык тетрәндерде Галимҗанның күңелен. Нәгыймә апасы да шулайрак әйтте ләбаса. Димәк, апасы да, абыйсы да кеше язмышы турында зур уйлый. Ә ул, җилне кирегә истерергә маташып, сырт кабартып йөргән була. Алай булмыйдыр ул тормышта. +— Җиңдең мине, Шакирҗан абый, рәхмәт, син әйткәнчә булыр,— диде ул иртәнчәк. +Шакирҗан абыйсы аны кочаклап сөеп куйды: +— Үзеңә рәхмәт, Галимҗан, әткәй-әнкәй бик шатланыр инде... +* * * +Шатлык бик зур булды: өйгә, ихатага, авылга, дөньяга сыймаслык. Гыйрфан мулла Шакирҗанга элеккечә кырын күз беләнрәк түгел, миһербанлы караш текәп карый башлады. Галимҗанның Казан ягына караган уй тәртәсен Ырынбур уңаена борырга бик ышанып бетми иде әле ул. Ә менә Шакирҗан һич көтмәгәндә капыл каерып борды да ташлады. Хәзер инде ата кеше эчтән генә, берсенә дә сиздермичә, үз уйлары утында янып, сыкранып йөри. Нигә ул моңа кадәр Галимҗанны гарше көрсигә күтәргән дә, Шакирҗанны тәпи-тәпи генә йөреткән? Нигә бала аерган? Җисмәни вә рухи көчнең иң илаһилысы Шакирҗандадыр, бәлкем. Ул бит әле үзен авылда гали бер мулла, оста игенче, ат чаптыру өчен җан атып йөрүче дип кенә хис итми, Троицк мәдрәсәсендәге хәлфәлек-мөдәррислек һөнәрен дә даими искә алып, мөгаллим-укытучы дип тә исәпли иде. Үз баласының эчке халәтен, рухи дөньясын, йөрәк тибешен аңламаган ата ни эшләп чын хәлфә-мөгаллим була алсын ди? +— Рәхмәт, улым, бер бәладән коткардың, көч бар икән үзеңдә, Аллага шөкер, синнән менә дигән мөдәррис-хәлфә чыгачак, Ходай уң кылса,— дип, Шакирҗанны кысып-кысып сөеп куйды ата кеше. +Бу минутта Гыйрфан мулла Шакирҗанның чыннан да оста мөгаллим-укытучы булачагы, үзенең бөтен гомерен халык мәгарифе эшенә багышлаячагы, яшь буынны тәрбияләүдә зур маһирлык күрсәтәчәге, кеше бәхете өчен яшәячәге турында, билгеле ки, аслан аң-хәбәрдар түгел иде әле. 1937 елда Галимҗан "халык дошманы" дип кулга алынгач, ул фаҗигале елларның кара сөреме белән төренгәч, бу сөремнең бөтен нәсел-нәсәпкә, шул исәптән Шакирҗанның ак-саф күңеленә төшәчәкне кайдан белсен ди инде ата кеше. Аның әле бөтен уй-хисе — балалар үрчетү, җирдә, бу фани дөньяда ныклы нәсел тамыры, якты эз калдыру. Ә инде Йосыф шәкерт белән махсус үзе сөйләшергә булды ул: +— Син, Йосыф туган, бу хәлгә авырсынма инде, бик ипле, инсафлы, зыялы икәнлегеңне беләм, майлы чүлмәкнең тышыннан билгеле дигәндәй, төсең-битең үк балкып тора. Казанда урнашып алгач, хат яз, араны өзмик, яхшы кешеләр белән мөнәсәбәткә керү минем гомерлек хыялым ул, — диде. +— Минем сезгә рәхмәттән башка тагын да әллә нәрсәләр, әллә күпме изге теләкләр әйтәсем килә, мулла абзый, сүз генә таба алмыйм; биредә яшәү өчен бик күп фәһем алдым, сез искиткеч шәфкатьле, ачык күңелле кешеләр, Аллаһы Тәгалә барлык кайгы-хәсрәтләрдәнараласын, бала бәхете күрергә язсын,— дип дога кылды Йосыф мәхдүм. +Пар ат җигеп, Йосыфны Уфага хәтле илтеп куйды Гыйрфан мулла. Берочтан ул Шакирҗанны да, Галимҗанны да алды. Аны Уфа белән Казан арасында йөри торган пароходка утыртып җибәрделәр. Моннан аңа әллә ни ерак түгел. Бөре, Дүртөйле, Йсмаил пристаньнарын үткәч, Аю пристане бар. Әнә шунда төшеп калачак Йосыф мәхдүм. Аюдан аның туган авылы Илеш күз күреме җир генә... +VIII +Әй күңелле үтте. Зур мәшәкатьләр белән. Печән чабу. Урак уру. Көлтә бәйләү. Антлык сугу. Башта боларның һәммәсе менә алмас - тай текә кыя сыман тоелып тора. Әмма ул кыя крәстиәнне хафага салмый. Җиң сызгана да ул, крепость алырга әзерләнгән солдаттай, күкрәген киң киереп ташлана кыяга. Бөтенесен уптым илаһи тозлап-борычлап җиренә җиткергәч, яз, җәй көннәрендә такырайган бура төпләрен көзен янә алтын бөртекләр белән тутыргач, крәстиән иркен тын алып куя: ул үзен әлеге текә кыя түбәсенә менгәндәй хис итә. +Эш каты була, билгеле. Уңган игенче кояшны басуда каршылый. Эшеннән кояш офык артына күмелгәч кенә туктый. Җәйге төн — бер тотам. Төн уртасы җиткәндә дә әле караңгылык куермый. Кара-зәңгәрсу төстә була ул. Төн таңга авышкан мәлдә генә ниндидер караңгы пәрдә тартыла. Тиздән ул да сыеклана. Караңгы чырайлы кешенең кинәт кенә йөзе яктырып киткән кебек. Ул арада таң әтәчләре сайрарга керешә. Ярсый-ярсый, ярыша-ярыша, ут чыкканда чаң каккандай сөрән салалар: җәй йоклаган — кыш ризык тапмаган, дигән кебек. +Шакирҗан белән Галимҗан да баштанаяк эшкә күмелде. Колач җәеп, тирли-тирли печән чабу, ямь-яшел печән исен йөрәккә шифа итеп алу, аннан соң иген исләре белән исерү, басуда кунып ятканда, төнге зәңгәр һаваны юрган итеп ябынып иркәләнү, таңның алсу нурларында коену...— боларның барысы да аларны җисми һәм рухи яктан ныгытты. Әйтерсең һәрберсенең тәне-вөҗүде таң төсе, көн йөзе, шәфәкъ балкышы, сихерле төн күзе нурларыннан җыелган гәүһәрләр белән нәкышләнеп чыныкты. Ал-ял белми, таңны — эңгер-меңгергә, көнне төнгә ялгап, ярсый-ярсый, вакыт-вакыт кара тиргә батып эшләгәндә, Галимҗан нык ябыкты, коры сөяккә калды. Әмма үрмә гөлгә охшап, буе һаман үсте, артты, калыкты. Бу яктан Шакирҗан абыйсын куып җитә язды. Кыр эшләре саегып, иркен тын алгач, әлеге коры сөяккә ит куна башлады. Беләк мускуллары ныгып, катып китте. Каз йомыркасы зурлыгында ук булмаса да, анда ниндидер бүлтәймә калыкты. Йөзенә төс керде. Карашлары җитдиләнде. Ул үзенең егет корына җитди якынлашуын, җир өстенә каты-каты басып йөрердәй гайрәте барлыгын сизде. Китәргә ике көн калгач, Галимҗан Кендекәйгә янә хәер илтеп бирде. Ни гаҗәп, анда Мәдинә-Акчәчкә дә бар иде. Галимҗан аңа карамаска, игътибар итмәскә, үзен кулга алырга тырышты. Шулай да вакыт-вакыт, ара-тирә күз сирпеп алырга да онытмады. Хәерен биреп, Кендек әбисенең фатихасын алгач, тиз генә чыгып китмәкче иде ул. Хәмдия абыстай моңа ирек куямы соң? Мең төрле сорау белән күмеп ташлады. Нигә Ырынбурның Вәли мәдрәсәсеннән качкан? Нигә Казанга барган? Үзе белән килгән шәкерт кем ул? Яхшы заттанмы? Йәселе кем? Ат азгыны тайга ияргән кебек, нигә монда ияреп килгән? Тегесе-монысы, анысы-шунысы, фәлән-фәсмәтән... Ал арның һәммәсенә җентекләп, җитди, төпле җавап бирү дә кыен. Хәер, Ак түти боларның барысын да белә инде. Нигә һаман шул бер балык бантын чәйнәргә? Олы кешенең шул инде: ялыктырырлык, җилегеңә үткәрерлек, каннарыңны кайнатырлык итеп нотык укый. Кендекәй дә шулай итте: +— Мына син акыллы җегет бит, Галимҗан улым, әйе, хәзер җегет дисәм дә җарый, ай-һай-һай, зрә чибәр булып үсеп киткәнсең, хур кызлары күз атырлык... Әмма ликин ата-ана җылатып, баш бирмәгән мүкләк кәҗә кебек, әллә кайда шылай пыранлап җөрергә җарыймы соң... Җарамый... Ананың бер фатихасы — мең бала өчен мең иман. Мыннан кире аслан ана фатихасын бозып җөремә... Ишетсен колагың. Мин сиңә икенче ана. Кендек әбисе икенче ана ул. Фатиха алырга килүең өчен рәхмәт, колынчагым. Ходай Тәгалә авыр юлларыңны җиңел итсен, бетмәс-төкәнмәс зиһенакыл бирсен, теләгем, берүккенәсе, фәрештәнең амин дигән чагына туры килсен!.. Сине сагалаган шайтаннарның күзе сукрайсын. Мына тттылай... +Ак түти сөйләде дә сөйләде, теләк чүмәләсен аның алдына тау-тау өйде, фатихасын дөнья зурлыгында бирде. Тыңлый-тыңлый тәмам арып, Галимҗан чыгып китәргә җыенгач, аңа Мәдинә-Акчәчкәне дә ияртте: +— Бар, кызым, бар, Галимҗан абыеңны озатып куй. Икегез бер көнне тусагыз да, ул сиңә абый була. Бу фани дөнҗага әз генә булса да алданрак килде бит. +Тышка чыккач, алар бер-берсенә карап каттылар да калдылар. Акчәчкә! Әйе, ак чәчкә кебек матур ул Мәдинә. Ак йөз. Бит очлары кып-кызыл булып янып тора. Аны киндер күлмәге дә, су кызыныкыдай таралып төшкән чәче дә ямьсезли алмый. +— Акчәчкә!..— диде дә аның кулларыннан алды Галимҗан, озак кына сүзсез торгач. +Мәдинәнең төсе үзгәреп, бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. +— Акчәчкә?! Нинди Акчәчкә, Галимҗан абый? — Мәдинә кулларын тартып алды. +Галимҗан шунда ук үзенең каушавын, шуның аркасында ялгыш эндәшүен аңлады. +— Ни... Мәдинә... Мин... Мин... синең белән сөйләшергә телим... Әйдә... берәр җиргә... +Мәдинәне бу сүзләр тәмам гаҗиз итте. Кызның ак йөзенә ниндидер томан сыекчасы тартылды, бит очларындагы кызыллыкка янә кан йөгерде, алсу иреннәре дерелдәп куйды. +— Җарамый, Галимҗан абый, әллә птыны да белмисеңме: син — мулла малае, мин — җарлы кызы; бодайга кырлыкны кушмыйлар, — диде дә, кырт борылып, курыккан сарык бәрәнедәй тып-тып басып китеп барды. +Галимҗан, кулындагы тәти кошны ычкындырган кешедәй, аның артыннан үкенеп карап калды. +* * * +Өйгә кайтса, ни гаҗәп, артыннан ук Хөрмәтулла бастырып килеп керде. Мал — малга җитә, газраил — җанга җитә, ди. Үлем белән көрәшә-көрәшә, әллә ничә мәртәбә җан сорап килгән газраилның үзен дөмбәсли-дөмбәсли, йөрәк казанында кайнаган кара канны тәмам төкереп бетереп, ниһаять, аякка басты ул. Ни-нәрсә ярдәм итте? Җәйнең саф һавасымы? Сандугачлар моңыннан алган рухи илаһилыкмы? Ирегет гаярьлегеме? Ходай Тәгалә аны алты баласы ятим калмасын өчен саклаганмы? +Бу хакта авыл урамнарында төрле-төрле аяклы хәбәр йөрде. Ул хәбәр, кешеләрнең йә ишеген, йә тәрәзәсен алагаем ачып кереп, башта колак яфракларына эленде, аннан ми күзәнәкләре дулкыннарында чайкалды, шуннан авызга күчеп, янә урамга чыга-чыга, бөтен тирә-якка гайбәт ташкыны булып җәелде. Гайбәтчеләрнең авызы — алапай казан, тешләре — үткер кылыч, сүзләре — җидееллык шөпшә. Алар башта әнә шул аяклы хәбәрне алапай авыз казанында кайната, аннан үткер кылыч тешләре белән тураклый, шуннан соң ул сүз, шөпшәгә әверелеп, гавам халкына тарала. +Хөрмәтулла, көчкә аякка басып, кешеләрнең үтеп-сүтеп йөрүләрен күзәтү, өзелеп-өзелеп сагынган киң дөньяны күрү теләге белән беренче мәртәбә үзе кебек кәкшәнләп беткән капка төбендәге ташка чыгып утыргач, әлеге гайбәтчеләрнең тел тегермәне талтты дер-дер әйләнә башлады: "И-и-и... шөйлә аякка басты бу иблис", "Таштан яралгандыр ул мәлгунь", "Шайтан затыннанмы әллә үзе", "Ат карагы ике йөрәкле була"... Шуларга охшаш мең төрле фараз-мараз, ялган-йолган, имеш-мимеш кара канат какты. Болар — адәм баласын чебеш урынына да күрмәгән таш йөрәклеләр. +Аяклы хәбәрнең икенче төрләре дә булды: "Илаһым, вакыт җитмәгәч, үлми икән бәндә", "Бетеп-беткән иде бит ул", "Аллаһы Тәгалә балалары бәхете өчен үз канаты астына алгандыр инде", "Эчкерсез бит ул, риясыз", "Бер гөнаһсыз кешене әрәм иттеләр бит", "Әй, бу нахак бәла тагучылар"... Мондыйлар — олы-матур йөрәклеләр. Алар күңелендә иман нуры, Алла кодрәтенә ышану, кешелеклелекнең гүзәл сыйфатлары бар. Шул илаһилык тәэсире шифасы белән коендырылгандыр Хөрмәтулла, бәлки. Шулар тартып алгандыр аны миһербансыз үлем тырнагыннан. +Гәрчә аякка басса да, аның хәле мөшкел иде әле. Эсседә әлсерәгән каз бәбкәсен хәтерләтеп торды. Шулай да акрынлап-акрынлап исәйде, көч җыйды, җәй азакларында урамнан элеккечә каты-каты басып китәргә тырышты. Менә килгән бит әле. Ни өчен? Ни хикмәт? Ни кирәк? +— Әссәламегаләйкем! — диде ул, килеп керү белән. +— Вәгаләйкемәссәлам! — диде Гыйрфан мулла. +Шуннан озак кына бер-берсенә карашып тордылар. Бу авыр тынлык һәрберсенең күңелен бозландырды. Бозны мулла абзый эретте: +— Ху-уш, Хөрмәтулла, әйдә, үт әле, утыр, нигә болай чит кеше кебек торасың, — диде ул, нык якын итеп, миһербанлы булырга тырышып. +Хөрмәтулла аягындагы чәчкә аткан чабатасына карап алды: мондый аяк киеме белән сезнең зиннәтле келәмегезгә басарга ярамый, дигәнне аңлатты ул. Киндер күлмәк өстеннән кигән кырык ямаулы бишмәте дә, киндер ыштаны да, башындагы тиргә каткан тишекле-мошыклы киез эшләпәсе дә аны бу җәннәт кебек нур чәчеп торган өй эченең түренә үтүдән тыеп тора кебек. +— Җук, мулла абзый, мин үтәргә килмәдем. Ни... ничек әйтим... мына шыл ай... шыл ай булды инде... +Ул уңайсызлана иде. Әйтерсең бүре алдында калтыранган сарык. Моны мулла абзый да, Хәсәнә абыстай да, Шакирҗан да, Галимҗан да сизде. Әмма Хөрмәтулла һаман әле үзен ятьмәгә эләккән балыктай хис итте. Аны авыр хәлдән Хәсәнә абыстай да коткарырга тырышты: +— Син инде, Хөрмәтулла, алты бала атасы, батыр йөрәкле ир-егет, нигә бөл ай коелып төштең, әйдә, үт әле түргә, үт, үт.. . +Әнисенең сүзен Шакирҗан куәтләп җибәрде: +— Әйе, Хөрмәтулла абзый, болай килешми бит инде, балачага кебек... +Тик Галимҗан гына кысташуга катышмады: олылар алдында килешми. Ә Хөрмәтулла һаман каккан казык урынына тора бирде. Бу минутта ул атасыннан нык кыерсытылган төшенке күңелле мескен балага өхптый иде. Әлбәттә, гәрчә тешләрен кыса-кыса, уртларын чәйни-чәйни, адәм рәтенә керергә өметләнеп йөрсә дә, аның хәленең мөшкеллеге күзгә бәрелеп тора. Яңаклар эчкә баткан. Очкын чәчеп торган чая күзләр тонган балыкныкыдай төссезләнеп калган. Ямьсез булса да, аның йөзендә ниндидер мәхәббәтлелек, горурлык, җитдилек чаткылары бар иде. Инде хәзер алар да сүнгән. Гәүдәсе дә бәләкәйләнеп калган. Аны гүя башыннан аягына хәтле бу авыр дөньяның кайгы кәфене белән ураганнар. Ул әле хәтта менә-менә елап җибәрер кебек кыяфәттә тора. Шулай да элекке горурлыгын барыбер югалтмаган икән. Ул тотлыга-тотлыга, авыр тын ала-ала, көч-хәл белән шундый сүзләрне әйтте: +— Сез... мулла абзый... Хәсәнә абыстай... Шакирҗан... Галимҗан... җакшы кешеләр... Тик миңа ылай... кызганып карамагыз... Вәт тәк... Мин гүпчи дә жәлке кеше түгел... Иртәгә завутка китәм... и вчү... +Ул тагын да нидер әйтмәкче булган иде, ләкин теле тибрәнде, сүзе чыкмады. Өй эчен янә авыр тынлык басты. Кешеләр телен тынлык җебе бәйләде. Бераздан ул җепне Гыйрфан мулланың сүз кылычы өзгәләп ташлады: +— Әллә юлга акчаң юкмы, Хөрмәтулла? Булмаса, кыенсынма. Алмак бар, бирмәк бар дигәндәй... +— Җу-у-ук... Мин аның өчен төгел... Мулла абзый... Фатихагызны алырга килгән ием... Тәк бит... җулга шылай чыгалар... +Ул әлеге кырык ямаулы бишмәте кесәсенә тыгылды, калтыранган куллары белән эзләп алып, аннан бакыр акча чыгарды. Бер аңа, бер боларга карап, үтә нык кыенсынып, аны Гыйрфан муллага сузды: +— Хәер китергән идем... мулла абзый... Аз булса да... кабул итеп алчы... Җулга т ынсыз чыгарга җарамый... Догада булсагыз икән... +Гыйрфан мулла аны бик кыенсынып алды. Син бит балаларыңның соңгы тиенен алып килгәнсең, нигә болай кыланасың, фатиханы ансыз да бирә алам ич, дияр иде — ярамый . Хәерне кире кагып булмый. Дога кылырга кирәк. Хөрмәтулла, күпме генә кыстасалар да, түргә үтмәде. Шуңа күрә мулла абзый уң яктагы кәнәфи янына ике урындык китереп куйды. Алар икесе шунда парлап утырдылар. Барысы да дога кылды. Гәрчә укый белмәсә дә, Хөрмәтулла үзе дә, килештерергә тырышып, ике кулы бармакларын бер-берсенә якын китереп, өчпочмак шәкеле ясап укыгандай итеп утырды да башкалар белән беррәттән битен сыйпап куйды. Шуның белән эш бетте, фатиха бирелде, инде ак юл, бәхет телисе генә калды шикелле. Мулла абзый китмәскә, берникадәр сабыр итәргә, ныклап сәламәтләнергә кирәклекне әйтергә дә уйлаган иде, ләкин аның буш үгет-нәсихәт, коры вәгазь булачагын аңлады. Хөрмәтулланың холкын белә ул: бер дә юкка борчак чәчкәнне яратмый. Тик шуны гына әйтә алды: +— Иртәгә дүшәмбе, бу көнне сәфәр чыккан кешенең юлы уңмый калмый, без дә Ырынбурга китәргә дәртләнеп торабыз, Алла боерса, — диде. — Әле көннәр дә бик һәйбәт тора. Бозылып киткәнче, ашыгырга туры килер. Бәгъзе бер елда көзге көннең күге елак бала белән бер була — яше чыга да тора. +— Җарар... Мулла абзый... Хәсәнә абыстай... фатихагыз өчен рәхмәт... Җул кешесенең җулда булуы хәерле... шылай диләр бит... Китием инде...— ул урыныннан калкынды . +— Сабыр ит әле, Хөрмәтулла, сабыр төбе — сары алтын, диләр бит, алтын ук булмаса да, сиңа бирәсе әйберем бар иде. — Мулла абзый эчке бүлмәгә кереп китте дә бераздан бер төенчек алып чыгып, аны Хөрмәтулла кулына тоттырды. Хөрмәтулла, бер төенчеккә, бер Гыйрфан муллага карап, ни дияргә белми аптырап тик торды. +— Ни... ни... нәмәкәй соң бу, мулла абзый? +— Аз булса да акча... +— Кирәкми... Мин хәер эстәүчеме... +— Исәрләнмә. Биргәннең битенә төкермиләр. Алмасаң — үпкәлим. +— Мулла абзый ... +— Иә, йә, котырынма... +— Алайса... бу... мин аны түләрмен... Шахтыга китәрмен мужыт... Анда зарпулатыны шәп, диләр...— ул урыныннан кузгалды. +Баядан бирле тын торган Хәсәнә абыстай телгә килде: +— Хөрмәтулла, утыр әле, утыр, мулла абзыең әйтмешли, сабыр ит, хәзер чәй эчәрбез. +— Рәхмәт, абыстай!.. Сездән күргән җакшылыкны мәңге онытачагым җук... Вәт тәк... и вчү... Теге шәкерт белән Галимҗан бездә булдылар бит... Санга санап килүләрен әйт... Мына т ындай кешеләр күп булсын иде дөнҗада... Сезнең кебек... Җарай... Китим инде... +— Чәй ... +— Җук, җук, абыстай, оялмыенча... +Күпме генә кыстамасыннар, Хөрмәтулланы чәйгә калдыра алмадылар. Мулла абзый, Хәсәнә абыстай аны озата чыкты. Ишегалдында көтәргә кушып, икесе дә чоланга кереп киттеләр. +Хөрмәтулла ихатадагы күркә, тавык, үрдәкләрнең көзге кояшлы көнгә сокланып, ләззәтләнеп, рәхәтләнеп горур гына йөрүләренә аптырап карап торды. Бер күркә, кабарынып, гол-гол-гол итеп куйды. Үрдәкләр, башларын югары күтәреп, бак-бак-бак, дип бакылдарга тотындылар. Ал арның тавышы "тап-тап-тап" дигән кебек. Димәк, ашарга таптыралар. Ачыкканнар. Түшен алагаем киереп, байларның самавыры дәүмәллеге бер әтәч йөри. Аһ, аның горурлыгы. Иркә, сылу, назлы тавыклар аның тирәсендә кыланчыкланып бөтереләләр . +Менә тегеләр дә чыкты. Хәсәнә абыстайның кулында ниндидер бәләкәй капчык. Ул бүртеп тора. Эчендә нидер бар шикелле. Мулла абзый сул беләгенә бишмәт салган. Икесе дә килеп туктагач, сүзне Хәсәнә абыстай башлады: +— Менә монавында азырак ярма бар иде, ал әле шуны, Хөрмәтулла, бер генә дә авырсынма, ал, ал, ал... +— Абыстай... инде былай да... акча... +— Иә, йә, күп сөйләнмә, синнән аз файда күрмәдек, ул печән чабуларың, ул урак уруларың, ул абзар төзәтүләрең — кулың алтын бит синең... +Хөрмәтулла алмаска тырышып караса да, Хәсәнә абыстай чарага куймады: +— Аз гына тары ярмасы, балаларга ботка пешереп ашатырсыз, сиңа түгел, аларга бирәм, алмый чараң юк, — диде дә кулына тоттырды. +Абыстай әйткәнчә, ул һич тә аз түгел иде. Ярты пот чамасы булыр. Шуны сизде Хөрмәтулланың кулы. +Алар үзара килешкәч, Гыйрфан мулла аңа әлеге сул беләгендәге әйберне бирде: +— Бу — минем бишмәтем, Хөрмәтулла; иштә сиңа таман булыр, үзеңнеке бик тузган бит; син төсеңне бозма әле, кыенсынма да; кайткач, киеп карарсың... +Моның өчен Хөрмәтулла авыз тутырып рәхмәт әйтергә тиеш иде. Ләкин әйтә алмады. Күңеле тулды шикелле. Әмма мулла абзый белән абыстайга тел рәхмәте кирәкми инде. Йөрәге белән әйткәнлеген алар икесе дә аңлады. +Хөрмәтулланы капкага хәтле озата бардылар. Бәләкәй капкадан чыгарып җибәргәч, алар икесе дә тын калды. Чөнки Хөрмәтулланың атлап китмәве, олы капкага килеп сөялүе сизелде. Алар шунда колак салырга мәҗбүр булды. Ә Хөрмәтулланың мышык-мышык елаганы ишетелде. Ни өчен? Рәнҗетмәделәр ләбаса. Авыр сүз дә әйтмәделәр. Бу елау шатлыктан иде. Вакыт-вакыт шатлык та, кайгы да күздән яшь китерә. Кайгы яше —ачы, шатлык яше төче була. Шатлык яше гәүһәр төсле җемелди. Хөрмәтулла Гыйрфан мулланың капка төбендә гәүһәр яшь калдырып китте. Ул гәүһәрдә ярлы-ябагайның йөрәк җылысы, күңел кайнарлыгы, бәхет өмет итү чаткысы. Ул гәүһәр — җанлы, тере, мөкатдәс. Анда — кеше йөрәге. Кешелеклелек! Мәрхәмәтлелек! Шәфкатьлелек! +IX +Кояш аязга баеды. Аннан офыкта озак кына кан-кызыл ут балкып торды. Тора-бара ул ут яңа төсләр белән алышынды: шәмәхәкызыл, алсу-кызыл, күксел-кызыл, кара-кучкыл-кызыл... Янә бераздан төсләр буталышып, бер-берсенең эченә керешкәч, нәрсә хакындадыр серләштеләр-серләштеләр дә, озак кына кул кысышып торып, төрлесе төрле тарафка таралышты. Шулардай җанлы әйберләргә охшаш әллә нинди шәкелләр оеша-ясала башлады. Берсе аюга охшап тора, икенчесе — әтәчкә, өченчесе — кәҗәгә, дүртенчесе... дүртенчесе...—Тулпарга. Нәкъ ал арның Тулпары лабаса бу. Их, атланып алып, көмеш ялларына тотынып, менә хәзер үк Ырынбурга җилдерәсе иде. "Ә" дигәнче барып җитәрләр иде. Бишенчесе... бишенчесе... бишенчесе... тукта-тукта... хас та теге әкиятләрдә сөйләнелгән су кызы. Чәчен тарап утыра. Тукта, тукта, Мәдинә-Акчәчкәгә дә охшый түгелме соң бу? Әйе, әйе, шул. Шул үзе... Әнә кайда менеп утырган табигать баласы. Айдагы Зөһрә кыз кебек. Күк белән Җир йөрәгенең кешегә күренмәс сихри ефәк җепләр, нурлар белән тоташуы шушымы? Җирдәге тереклек, матурлык, яшәеш сурәтләрен, күктә рәсем итеп, Ходай Тәгалә адәм балаларына яңа сыйфатта күрсәтәме? Мәңгелек дөньяда яшәүнең бер манзарасымы бу? +Галимҗан ал арга исләре китеп карап торды. Менә шушы бәләкәй генә дөньядан, ал арның ихатасыннан, күпме галәм уч төбендәгедәй күренеп тора. Их, әлеге күктәге Зөһрәне көн дә чишмәдә юынырга, Җир битен үбәргә алып төшә торган Тулпарга атланып, ай-йолдызлар илен гизеп кайтасы иде. Мондый хис-тойгы, тирән кичереш, йөрәк ярсуы анда еш була башлады. Бигрәк тә менә шушындый сихри кичләрдә, айлы төннәрдә, алсу таңнарда, моңсу иртәләрдә... +Ата кеше ихатада анысын алай, монысын бөл ай, тегесен тегеләй итеп йөрде. Иртә таңнан сәфәргә чыгу өчен, арбаны, камытны, дуганы, атларны — Һәммәсен, һәммәсен янә бер мәртәбә караштырып чыкты. Өйдә ныгынып чыкмасаң, юлда тиз бушанырсың, диләр бит. Юл газабы — гүр газабы, дигәне дә бар. Кояш, Ходайга шөкер, аязга баеды: иртәгә көн, Алла боерса, яхпты булачак. Пар ат белән җилдерәчәкләр генә. Гүр газабы күрергә насыйп булмасын. +Ата кеше берара авызы белән кош тотарга чамалаган кешедәй күккә карап каткан улына эндәште: +— Галимҗан улым! Кереп ял итәр идең. Иртәгә иртүк юлга бит. +— Хәзер, әткәй, әнә теге Тулпарга аз гына карап торам да... +— Беләм инде, улым, беләм, табигатьнең күзенә керәсең килә. +— Ырынбурда болар юк бит. +— Анда да бар ул, улым, карамыйсыз гынадыр. Табигать йөрәге матур кешеләргә генә ачыла. +Галимҗан әнисен генә матур фикерле, сүз тәмен нык белүче, ихлас күңелле дип уйлый иде. Әтисе дә, гәрчә кырыс холыклырак булса да, күңелендә әллә күпме асылташ саклый икән. Йосыф мәхдүм алдында ул асылташларын аеруча нык балкытты. Әллә нинди риваятьләр, әкиятләр, хәдисләр сөйләп, үзен чын мөдәррис-мөгаллим итеп күрсәтте. Уфада аерылышканда, Йосыф мәхдүм бу хакта Галимҗанга дулкынланып әйтте хәтта: +— Минем әти дә зыялы, белемле, итагатьле мулла, ләкин дә синең әтиең кебек бөтен эч серен ачып салмый, безнең белән иркенләп-ачылып сөйләшеп утырмый, риваятьләр дә сөйләми; синең әтиең дә, әниең дә телгә бай, телгә бай кеше фикергә бай була; аларның бу уңай сыйфаты сиңа күчми калмас, Галимҗан, аларны күп тыңла, — диде. +Моны Галимҗан үзе дә сизә. Әтисе дә, әнисе дә вакытвакыт бик кыйммәтле, мәгънәле, зур сүзләр әйтеп куя. Әле дә менә ни диде әтисе: "Табигать йөрәге матур кешеләргә генә ачыла", — диде. Моны бит кайдадыр язып куярлык. Иң яхшысы — күңел дәфтәренә язу. Аннан аны берәү дә күчереп ала алмый. Ул ертылмый да. Аны көчле давыллар да очырып китә алмый. Ә үзе кем соң ул? Матур йөрәклеме? Табигать аңа берәр мәл ачылырмы? Ачылыр, ачылыр, ачылыр. Ул адәм балалары кебек. Кешене сөйсәң генә, сине сөяләр. Табигатьне яратсаң гына, ул сине ярата. Кешене тукмасаң, ул сине тукмый. Табигатькә йодрык күрсәтсәң, ул синең башыңа утлы чукмар белән тондыра. +Шундый уй-хис давылы эчендә кайнашып керде Галимҗан өй эченә. Билгеле инде, әнисе юлга ризык-күчтәнәч әзерли. Ул шат. Иөгерә-атлый йөри. Мич алдында озак шөгыльләнүдән бит очлары кып-кызыл булып янып тора. Ул гүя тагы да әллә күпме яшькә яшәреп киткән. Гаҗәп матур, нәфис, сөйкемле күренә ул. Әгәр менә хәзер ихатага чыкса, рәсеме әлеге теге су кызы янына күчерелер иде. Аның әнисе шул су кызыннан да матуррак булып күренер иде әле. +Шакирҗан абыйсы да үз шөгыле белән мәшгуль. Җыештыра. Бәйли. Төенчекләр ясый. +— Галимҗан, син әллә кайда йөрисең, әйберләреңне караштырмыйсың,— дияргә дә онытмады ул. +Галимҗан шаяртыбрак сөйләште: +— Мин, Шакирҗан абый, күктәге матур сурәтләрне күрдем. Менә гнуларны тутырып бәйләргә иде синең төенчегеңә. +— Нәрсәләр бар соң анда? +— Барысы да... Табигать балалары да... +— Син хыяллана башладың соңгы вакытта. +— Мине табигать хыялландыра. +Шакирҗан банткача сүз әйтмәде. Бу минутта Галимҗан киләчәктә "Табигать балалары" дигән хикәя язачагы, аны 1914 елда "Аң" журналы нәшрияты чыгарган "Әдәби альманах"та бастырачагы турында аслан уйлый алмый иде әле. Зур язучы булу өчен, кешеләрне сөяргә, аларның кайгысын да, шатлыгын да үз йөрәгеңә алырга, табигатьнең иркә баласы гына түгел, зур көрәшчесе булырга кирәклекне әле кайдан белсен ди ул. Әмма ләкин аның чаткылары күңеленә, йөрәгенә һаман салына бара. Ул чаткылар әтисе белән пычкы тарткандагы хезмәт моңыннан, гәрчә әле бигүк урынлы булмаса да, Вәли мулла белән чәкәләшүдән, Хөрмәтулла кебек рәнҗетелгән язмышлардан киләдер. Шул очкыннар ялкынга әйләнәчәк бит бервакыт. +'стүдән соң, башка көннәрдәгечә, юк эшне бар +/ итеп дигәндәй, китап-мазар укып фикерләш +( 1/ мәделәр: сәфәр алды төне тыныч йокы, күтәренке күңел, сәламәт кәеф таләп итте. Юл низам-тәртип ярата. Башкалар, бер-берсенә тәмле йокы теләшеп, рәхәтләнеп ятып йоклады. Тик Хәсәнә абыстай гына ашыкмады. Иртәнгә тәбикмәк изеп куйды, юлга ит кыздырды, сумса, бәлеш пешерергә булды. Ул өйдә каласы кеше. Болар киткәч, күзе бик йомылып мазасызлый, йөрәге ойый башласа, баш терәп алырга мендәрне сатып аласы юк. +Ләкин алсу таңга чаклы йокларга насыйп булмады. Икенче әтәчтән соң, кыямәт көнендә купкан тавыш-низагка охшап, бөтен авыл гөж килә башлады. Ямьсез итеп, котырынып, ниндидер фаҗига барлыкны искәртеп, чаң кактылар. Аннан: "Янгын, янгын, янабыз, җәмәгать, су, су, тизрәк, тизрәк, харап булабыз, бетәбез",— дигән ачы тавышлар яңгырады. Махсус кешеләр, уянсын өчен, капкаларга күсәкләр белән сугып йөрде. Бер үк вакытта әлеге "янгын", "янгын", "янгын" дигән сүзләрне дә кабатладылар. +Хәсәнә абыстай һаман ятмаган иде әле. Хәер, бу хакта ул уйламады да. Чөнки сәфәрчеләр торганчы тәбикмәкне пешерә башларга кирәк. Бу тавыш, гауганы ул ишетмәскә тырышты. Йоклаучыларның да тынгысызланмавын теләгән иде. Шулай да теләге фәрештәнең "амин" дигән чагына туры килмәде. Иң әүвәл ата кеше сикереп торды. Ул, җәһәт киенеп, Шакирҗанны, Галимҗанны уятты. Алар да күз ачып, күз йомган арада аякка басты. Мондый чакта мәгълүм инде: һәркем бер сулы чиләк алып йөгерергә тиеш. Болар да шуны эшләде. +Капкадан чыгу белән, алар — ата кеше, Шакирҗан, Галимҗан, ут чыккан якка йөгерде. Ал арга башкалар да кушылды. Дөрләп янган ут күренә. Ә менә кемнеке икәнлеге билгесез. Аларга каршы атка атланган берәү чабып килә иде. Үзе чаба, үзе кычкыра: "Янгын, янгын, янгын, тиз булыгыз, Мөбахис мәзин яна, Мөбахис мәзин яна, Мөбахис мәзин яна". +Ара шактый ерак иде. Шулай да берәү дә ыңгырашмады, соңгы көчен җыеп, чиләктәге суын түкмичә, йөгерде дә йөгерде. +Алар барып җиткәндә, Мөбахис мәзиннең йорты яртылаш янган иде инде. Ул шундый коточкыч яна, тәмуг уты да бу кадәр булмас. Кешеләр кырмыска урынына кайнаша. Берәүләр су сибә, икенчеләр көрәк белән җир казып ыргыта, өченчеләр, ут читкә китмәсен өчен, озын саплы тимер ыргак белән янган бүрәнәләрне, такталарны җиргә тартып төшерә. Су менә кайчан күп кирәк. Авыргазы, Түрсәгәле елгалары, Кондызлы күл дә ерак. Кое дигәне урамга берәү генә. Ярый әле тырыш Солтанморат халкы үзләре мең бәла белән ясаган имән торбалар аша авылга су китерде. Ләкин көчле янгын вакытында аның суы да шул ташка үлчим кебек кенә икән. Чиләк белән сипкән суны ялкын ялмап алып кына тора. Ул ялкын әйтерсең суга сусаган мең башлы дию пәрие теле. Суны аны үлемнән коткару өчен алып киләләр. Шуңа шатланып, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп эчеп тик тора ул. +Суны Мөбахис мәзиннең ике ягындагы өйгә дә сибәләр. Чөнки әлеге ялкын теле ал арны да ялмап-ялмап ала. Ялкын аларга күчсә, бөтен авылның харап булуы бар. Ходайга шөкер, ул куркыныч булмады. Утырды да янды Мөбахис мәзин дөньясы. +Янгын сүнгәч тә халык җәһәт кенә таралышмады. Мондый вакытта төпченү, сәбәп эзләү, фараз итүләр башлана: кайдан чыккан ялкын, ни өчен, кем гаепле?.. +Гыйрфан мулланың имеш-мимеш тыңларга вакыты юк иде. Аның сәфәр чыгасы бар. Шуңа күрә Шакирҗанны, Галимҗанны ияртеп кайтып китте. +* * * +Шатлыкны — кайгы, кайгыны шатлык алыштыра. Авылда янгын булу — фаҗига, күңелсезлек, кара кайгы ул. Утырды да янды Мөбахис мәзин дөньясы. Аның ялкыны бөтен авылны балкытып торды. Шул ялкын-балкышка иш-куш булыйм дигәндәй, кояш та уттай янып-кызарып чыкты. Төне буе мич алдында мәш килгән Хәсәнә абыстайның бит очлары да шул иртәнге кояш кызыллыгы төсле янып тора иде. Аллага шөкер, ул үз вазифасын җиренә җиткереп башкарды: юлга бөтен ризык-нигъмәт әзер — тамакларына аш булсын! Ходай Тәгалә тәннәренә-җаннарына сихәт бирсен. Тик әлеге шатлык белән кайгы аралашуы гына күңелгә көл сипте. Юньләп йоклый да алмадылар. Ничек чыга алалар инде алар шул килеш ерак юлга? +— Сиңа әйтәм, муллакаем, әйкәем, әллә сабыр итәсезме, бүгенгә ял итеп аласызмы, иртәгә чыгар идегез юлга, Ходай биргән көннең барысы да бер лә инде ул, — дип карады. +— Юк, юк, остабикә, һич кенә дә бер түгел, юл балтты өчен дүшәмбе көн әйбәт, сишәмбе көн юлга чыгып беркайчан да уңганым булмады; кем әйтмешли, йокы песигә генә моң, үлмәбез әле; күрмисеңмени, көне нинди матур, җәй уртасы диярсең, әйтерсең Ходай үзе безгә шундыйны бүләк итеп бирде, — дип, тәртәсен үз ягына таба каерды ата кеше. +"Бүгенге эшне иртәгә калдырма", "Тәвәккәл таш яра", "Уйлаганнан кире кайту — кирәгеңне югалту" дигән мәкаль-әйтемнәрне дә искә алды ул. Үзен бөл ай бик иркен, шат, шаян тотарга тырышты. Юлга чыкканда, балтасы суга төшкән кешедәй йөрүне, борын салындыруны, ык-мык килүне гомумән яратмый ул. Юл күтәренке күңеллелекне, хозурлылыкны, егетлелекне ярата. Бу — бер. Икенчедән, өйдә калачак хәләл җефетенең дә матур дога кылып, зур фатиха биреп, хәер-догада торуын тели ул; Шакирҗан белән Галимҗан да, юлга чыкканда, ачык йөзле, күтәренке күңелле, дәрт-дәрманлы булсыннар. +— Ай-Һай ла, көне дә көне, кояшын күр, ничек нур чәчеп килеп чыкты ул, нәкъ пәйгамбәрләр туган таң инде менә,— дип, бергәләшеп ат җиккәндә, дәртләнеп, егетләргә җиңеллек күрсәтеп сөйләнеп йөрде Гыйрфан мулла. +...1900 ел. Унтугызынчы гасырның кояшы баеды. +Егерменче гасыр кояшы... Нинди кояш булыр ул? Җиһанга нинди нур чәчәр? Ул нурда адәм балалары мәңге-мәңге, гомер-бакый таңнарга, кояшка, айга, йолдызларга карап, тирән сәҗдәгә китеп теләгән бәхет булырмы? Нурлардан бу мәшәкатьле хәяткә, авыр тормышка, кара көннәргә яктылык сирпелерме? Аның уллары ничек каршылар бу яңа гасырны? Уйлыйлармы бу хакта? Баш ваталармы? Әллә ике ятып бер төшләренә дә кермиме? Бала күңеле — серле урман, ди бит. Эчкерсез кебек тоелсалар да, сиңа иң кирәк булганын әйтеп салмый алар. +Ат җиккәндә дә, утырышып чыгып киткәндә дә, капка төбендә Хәсәнә абыстай яулык очы белән күз яшен сөртеп алганда да шул уйларыннан аерыла алмады ата кеше. Күңеле нидер өмет итсә дә, егерменче гасырда улы Галимҗанның әдәбият пәйгамбәре булачагы хакында аз гына да, ялгыш та уйлый алмый иде әле ул. +Менә тагы?.. Ни хикмәт?.. Кендек әби нигә чәчәрдәй булып килә?.. Бер-бер күңелсез хәл бармы?.. Инде пар атка тулы куәт биреп, чаптырып китәм дип торганда... +— Тр-р-р... тр-р-р... Малкайлар! — Ярсып торган атларны көч-хәл белән туктатты мулла абзый. +Алар бер-берсенә карашып алдылар. Кендек әбинең тыны тәмам куырылган, кобарасы очып, төсе киткән, хәтта сүзен дә әйтә алмый тора. +Мулла абзый түземсезләнеп сорады: +— Ни булды, Хәмдия абыстай, нигә бизгәк тоткан кеше кебек калтыранасың? +Хәмдия абыстай, юлга чыккан кешеләрне хафага салмыйм дип, курку вә калтырану сәбәбен яшерергә тырышты: +— Юк, юк, берни дә булмады, сезне озатып калыйм дип ашыктым, мына шылай йөгерә-атлый килеп, тәмам тончыктым; Аллаһу Тәгалә сезгә олы фатихасында булып, фәрештәләр барыр җулыгызга ак җәймә җәйсен. Амин! +— Фатихаң өчен рәхмәт, Хәмдия абыстай! Әйе, изге сәфәргә чыктык, Аллага шөкер! Рәхмәтле догаңда бул! Әмма ләкин нидер яшерәсең. Бу хакта йөзең, күзең, бөтен кыяфәтең сөйләп тора. Әйт, нинди күңелсез хәл булды? Мин юлга синең кайгылы йөзең күләгәсен алып китә алмыйм. +— Әй-һәй, Гыйрфан мулла, мәгәр үткер күзле, зирәк акыллы, сизгер җанлысың да инде; мәйтәм, җул кешесен борчымыйм, Хәсәнә белән генә мәслихәтләшием, дигән ием, былай булгач, җәшерә алмыйм инде, җук, җук, җук... +— Сөйлә, Хәмдия абыстай!.. +— Хөрмәтулланы, тагын да эт урынына тукмап, теге ни... Нәҗметдин мәзин келәтенә ябып куйдылар бит. +— Ни өчен? +— Мөбахис мәзин йортына утны ул төрткән, җәнәсе дә... +— Кем күргән? +— И... һәй, кем күрсен... Кичә, сездән чыккач, шылар йорты җаныннан үтеп киткән. Китсә соң. Адәм баласы җөрмиенче торамы? Теге ни... аның күршесе имансыз җан Хәмәтдин әләкләгән Мөбахис мәзингә: ни дигән, синең дөнҗаңа Хәрти ут төртте, дигән; Ходай шаһит, үз күзләрем белән күрдем, дигән; тотып алырга уйлаган идем, качты мәлгунь, дигән. Шышы хәбәре өчен Мөбахис мәзин аңа бер әчмуха чәй, бер кадак шикәр, ярты пот он вәгъдә иткән. Судта да шыл арның тамчысын да калдырмыенча ярып салырсың, дигән Мөбахис мәзин шыл Хәмәт дин хәсискә. И... и... и... җөрәгем җыртыла җазды, җөрәгем. Алар бу җалган җала сазына сине дә батырмакчылар икән. +— Мине?! Ни өчен?! +— Кичә Хөрмәтулла сездә булдымы? +— Булды. Моның ни гаебе бар? +— Имештер, Хөрмәтулланы Мөбахис мәзин җортына ут төртергә син котырткансың. Бу ачу теге вакытта сарык өчен мир җыенында Хөрмәтулланы яклаудан ук килә икән. Уф, Алла!.. Ни әйтием? Ниләр генә эшлием... Хөрмәтулла бу авырлыкны күтәрә алмас инде... Күп торса... ике көн торыр... +Бу сүзләрне ишеткәч, барысының да йөрәге шартлар дәрәҗәгә җитте. Дилбегәне Гыйрфан мулла үзе тоткан иде. Ул әле һаман Шакирҗанга да, Галимҗанга да ышанып бетми: арбага җигелгән пар атны уйнатып кына алып бару җиңел шөгыль түгел. Авыл урамнарын үткәндә, яшен уты урынына томырылырга кирәк. Җебегән борын, коры куык, чепи күзлеләр шаккатып, исе-акылы китеп, бөгелеп-сыгылып карап калсыннар. Тик... шайтан юлга тагын да киртә тотты. Тфү!.. Хәмдия абыстайның ялварулы карашы барын да аңлатып тора: ул ярдәм сорый. +Гыйрфан мулла артына борылып карады. Галимҗанның күзләре маңгаена менеп, калын иреннәре көзге яфрактай дерелдәп тора. Менә хәзер аның, теге вакыттагыча, арбадан төшеп йөгерүе, Хөрмәтулланы коткару чарасына ташлануы мөмкин. Булдыра аламы-юкмы — ул әле аны уйлап бетерми, куркыныч давылына ташланырга гына тора. Шакирҗанның да кобарасы очкан. Дөрес, ул сабыр табигатьле. Түземле. Юкка-барга, пыр-пыр, мыр-мыр килеп, шайтан алыштырган нәмәстәкәй шикелле кыланмый. Шулай да барыбер аның йөзенә дә аптырау-гаҗәпләнү, кайгыру-хәсрәтләнү күләгәсе тартылган. +Гыйрфан мулла үзен ике ут арасында калган кешедәй хис итте. Менә хәзер чаптырып китеп барыргамы? Ихатага кире кереп, атларны тугарып ташларга да Хөрмәтулланы үлем базыннан өстерәп чыгару чарасын күрергәме? Монысын да эшләргә мөмкин. Ләкин көч җитәрме? +Барысын да Хәмдия абыстай хәл итте: +— И... Әйтәсем калмаган. Нигә мына шыл ай җулга чыккан кешене җаман хәбәр белән албыратам инде. Җүнсез мин. Акылсыз. Беркатлы... +Барысы да, авызларына су капкандай, беразга тынып калдылар. Тынлыкны Кендекәй бүлде: +— Җә... мына шыл ай... аңгыра тавыктай... миңгерәп тормыйк әле... Мин Хәсәнә җаным җанына керәм, ә сез җулыгызда булыгыз... +Гыйрфан мулла җан ачуы белән дилбегәсен тартты. Атлар, хуҗа ачуын чыбыркыдан да ныграк-катырак тоеп, пыр туздырып чабып киттеләр. Алар артыннан тузан болыты күтәрелеп калды. +* * * +Ул тузан, бер яхшылыкка тагылган мең төрле кара-куе болытны хәтерләтеп, алар артыннан авылны чыккач та һаман әле бик озак ияреп барды. Гыйрфан мулла атларын кара тиргә батканчы куды да куды. Әйтерсең бөтен ачуын шул ардан ала. Аның каны кайный, күңеле шаша, йөрәге парә-парә өзгәләнә иде. Алда, Ырынбурдан кайткач, янә зур көрәш-низаг булачак. Җиңәргә көче җитәрме? Мөбахис мәзин җыен ялагай, йомакай, бер мыскал онга адәм баласын сата торган имансызларны җыеп алды үз канаты астына. Инде хәзер аңа, Гыйрфан муллага таба борды ачу-агу сөңгесен. Соң бит, анда сугылып, монда бәрелеп, өтәләгән тавык кебек булып беткән иде. Алып килде шул өтәләгән тавыкны, ашатты-эчерде, кеше итте, юлга бастырды, адәм рәтенә керергә ярдәм итте. Биниһая шул антка хәзер канлы-кара таш ата. Уф! Ничек җир йотмый шундыйларны? Әллә җир җирәнәме югыйсә? Булыр да. Җирнең дә җаны бар аның. Бар, бар, бар... Ярый, аның үзенә пычагым да булмас. Хөрмәтулла жәл. Таланган чебеш хәлендә калган иде бит мескен. Шуннан... ир-егетлек көчен йодрыгына төйнәп, чебештән янә арысланга әверелеп килә иде. Тагы да борчак измәсе урынына изгәннәр. Инде хәзер измәдән адәм рәтенә күтәрелә алмас. Бусы Хөрмәтулланың соңгы изелүедер. Тфү!.. Фәрештәнең "амин" дигән чагына туры килмәсен берүк. +Галимҗан да шул хакта уйлап бара иде. Теге вакытта, Йосыф мәхдүм белән аларда булганда, нинди матур сүзләр сөйләгән иде Хөрмәтулла абзыйсы. Нәсел-нәсәп, ил-ватан, узган-булган гыйбрәтле хәлләр, киләчәк өчен өмет... Шуларны язарга кушты бит әле ул. Ә ничек язарга? Бу үзе зур тарих бит. Шул тарих дулкыннары эчендә — адәм балаларының авыр тормышы, даими хәрәкәте, киләчәк матурлык өчен җан атуы. Җәренгә, укып ялга кайткач, аның белән тагын да очрашыр иде, сүзләреннән күп фәһем алыр иде, читкә ыргытылганнарның йөрәк тибешен, җан әрнешен, күңел сыкрануын тагын да ныграк аңлар иде. Тик... Хөрмәтулла абзыйсын яңадан күрә алмас инде ул. Барысы да бетте. Ватылды. Җимерелде. Чәнчелде. Челпәрәмә килде. Әтисе өйдә булса, бер җаен табып, яклар иде әле аны. Хәзер батырачаклар Хөрмәтулланы. Үлем түшәгенә ятарлык итеп тукмаганнардыр. Алар Ырынбурга барып җитмәс борын ук аның җан тәслим кылуы бар. Алты бала ятим калырмы? Мәликә түти нишләр! Мәдинә-Акчәчкә бик нечкә күңелле шикелле. Әтисе үлеме кайгысын күтәрә алырмы? Ул бит баш бала. Тормыш авырлыгы аның җилкәсенә нык төшәчәк. Калганнары, энеләре, сеңелләре ниндидер икән? Аларын да күрәсе килгән иде аның. Тик беркөн, Йосыф шәкерт белән барганда, өйдә булмадылар. Берәр җиргә уйнарга китеп барганнардыр, бәлкем. Кояшлы матур көндә бала-чаганы өйдә тотып буламы? Әллә ниләр сөйләде-сөйләде дә язарга кушты бит Хөрмәтулла абзыйсы. Ничек язарга? "Кыйссаи Иосыф", "Хөсрәү вә Ширин", "Мәхәббәтнамә"ләр кебек итепме? Ай-Һай, һай, андый әсәрләр язу өчен бер генә түгел, биш пот тоз ашарга кирәктер ул. Андыйны Шакирҗан абыйсы сөйләгән... Теге ни... кем соң әле... Гаяз... Гаяз... Исхакый... Әйе... Гаяз Исхакый кебек пәйгамбәр җанлы бөек затлар гына булдыра аладыр ул. Их, Ырынбурга тизрәк барып җитәсе иде дә... шул Гаяз Исхакый әфәндене бер күрәсе иде... +Шакирҗан да бу минутта гамьсез күркәдәй кукраеп утырып бармый иде. Аның да йөрәге шул бер үк уй-кайгы утында янды. Нигә тормыш болай корылган? Йи өчен кешеләр берберсен ашый? Нишләп дөньяга ялган-нахак албасты канат җәя? Бусы — бер хәтәр кайгы. Икенчесе — шушы минутта әтисен кызгану. Ул әле атларны шартлап ярылыр дәрәҗәгә җиткән йөрәген басар өчен шулай куалый. Ул гүя авылда алган кара кайгы капчыгын төшереп калдыру, аның арттан иярмәвен теләп шулай шашына. Әтисенең гамьсезлекне, нахак бәлаләрне, имансызлыкны яратмаганын, җене сөймәгән - леген белә ич ул. Тик... менә кирәгеннән артык ярсый бит әле. Котырган үгез белән бер. Тәгәрмәчләр җиргә тияртимәс әйләнә. Атлар күбеккә батты. Әллә акылыннан яздымы әтисе? Гәрчә кызу канлы булса да, юлда чакта бу кадәр дә котырынганы юк иде ич аның. Болай чапса, йә атларның януы, йә тәгәрмәчләрнең кырылуы, йә бер-бер кырын җирдә арбаның каплануы бар. +— Әткәй!.. Әткәй!.. Син арыдың, ял ит бераз, дилбегәне үзем тотыйм,— дип тә карады Шакирҗан. +Бу сүзләр әти кешене ярсытып кына җибәрде. Тавыкны йомырка өйрәтми, дип уйлады да, үзен сабантуйда чабыш аты өстендә утырган малайдай хис итеп, атларны алагаем куалый бирде. Бераздан нәкъ Шакирҗан уйлаганча килеп чыкты. Бер сөзәк урында, әллә нинди дүңгәләккә орынып, арба да капланды, атлар да тәгәрәп киттеләр. Дөньяның гүя асты-өскә килде... +Алтынчы бүлек +Бу дөньяга күзен ачкан мәлдә +Әверелер агу язмышка. +Ни ул шөһрәт — адәм үтерүме? +Йә үлүме? Ни дип кан куша? +Гомәр Хәйям +I +Караңгы, авыр, кайгы-хәсрәтле язгы төн. Шәкертләр ястү намазын да кичтән рәтләп укымады. Моназарә-бәхәс тә бүген бантка вакыттагыча уттай кызмады. Түлле тавышлар мәдрәсә эчен җимерердәй итеп яңгырап тормады. Ни галәмәт? Кыш буе үпкәгә яткан кара тузан балалык-яшьлек ялкынына кургаш пәрдә булып сарылдымы? Яңаклары эчкә баткан саргылт йөзләрдә, хәлсез күзләрдә, алҗыган карашларда яшәү өмете чаткылары сүндеме? Язның көтелмәгән караңгы, шөкәтсез төне авырлыгы бастымы күңелләрен? Шуларның бөтенесе берьюлы сеңдердеме тирән вә татлы йокыга? +Галимҗан йокламады. Кичен, ахшам вакытында ук, карлы-бозлы яңгыр явып үтеп, давыл купкан иде. Ул, адәм балаларын хөсетлек утында яндырырга шашынган иблис шикелле, һаман әле котырына: бер караганда, коточкыч дию пәриедәи шыңшый, икенче мәл яраланган арысландай үкерә йә ач бүре булып улый. +Иа Хода! Кем әйтмешли, хәерле каза булсын! Билхәер! Әмма ул давыл-гарасатлардан билхәерлек-изгелек көтү — шайтаннан шәфкатьлелек өмет итү кебек кенәдер. Табигать ул кешеләр сыман. Аның җаны бар. Ач кеше — ачучан, диләр. Ач кешенең ачуын китерсәң, Ходай күрсәтмәсен, ул инде җенләнә-шашына белә. Бәндәләрдәге шул сыйфатларны сизгән табигать йөрәге дә үрле-кырлы килә. Башта мәдрәсәдә дөнья корылышын әллә ничек томанлы итеп аңлаттылар. Җирне, имештер, үгез мөгезе күтәреп тора. Күп шәкерт моңа ышана. Бәгъзе берсе дөнья читен безне әйләндереп алган офык сызыклары белән чикли. Ә инде җәгърафия өйрәнә башлаганнар иде, дөнья-галәмнең искиткеч серле, киң, зур икәнлегенә инандылар. Рәсәй акыл җитмәс дәрәҗәдә зур икән ләбаса. Аның янында Япония тузан бөртеге генә. Шул тузан бөртеге Порт-Артурны яулап алды. Бу бит черкинең филне җиңүе белән бер. Ай-Һай, нык какшаган икән Рәсәй — нәкъ ярлы кешенең таралып төшәргә торган иске арбасы. +Бу арбаны төзәтергә кирәк, имеш. Тәгәрмәчләре тимердән булсын, янәсе. Бантка илләр белән ярышка чыкканда, ул тәгәрмәчләр беркайчан да ватылырга тиеш түгел, ди. Моның өчен тәгәрмәче кырылырга торган патшаны тәхеттән тәгәрәтеп, аның урынына Йосыф пәйгамбәр ише җитмеш төрле һөнәре булган, адәм балаларына бәхет, мул тормыш китерердәй илаһи бөек затларны куярга кирәк икән. Шул җәһәттән давыл-гарасат купты. Аны инкыйлаб дип атадылар. Инкыйлаб давылы иң әүвәл Мәскәү, Петербург, Казан кебек зур калаларда котырынды. Аннан Ырынбурга да килеп җитте. Урамнарда халык ташкыны ургылды. Ул ташкынга яңалык эзләүче шәкертләр дулкыны да килеп кушылды. Галимҗан дулкын үзәгенә ыргылды. Ул үзәктә Шакирҗан да бар иде. +Үзәкне эшче-рабочий халкы тәшкил итә. Алар бер-берсенә тимер чылбыр белән бәйләнгән. Шул чылбыр комсыз, кеше җилкәсендә яшәүче капкорсакларның муенын буачак, янәсе. Бер уйласаң, бәхет дигәнең һич тә әллә кайда, Каф тау артында түгел икән ләбаса. Ятьмә белән балык сөзеп алган кебек, аны әлеге тимер чылбырлар белән кама да ал. Бәй, кемнең рәхәт яшисе килми кунакка килгән бу якты фани дөньяда? Эшчеләрнең гадәттән тыш авыр тормышын шәкертләр дә яхшы белә ич. Ал арның күбесе җәйге көннәрдә шахтага, заводларга эшкә китә. Кыш укыр өчен акча әзерли... Тәүлегенә ундүрт-уналты сәгать, бәгъзе бервакыт аннан да күп этләнеп, ач-ялангач, салкын баракларда иза чиккән эшчеләрнең аяныч тормышын шәкертләр үз күзләре белән күрде. Тик әлеге чылбыр йомшак икән шул әле — юкәдән ишкән иске дилбегә шикелле генә. Ул дилбегә тиз өзелде. Тормыш тәгәрмәче коргаксыган булса да, патшаның халыкны буарга әзерләгән тимер чылбыры хәзергә каты икәнлек беленде. Патша рәхимсез, кансыз, миһербансыз икән ләбаса. Петербургта әнә үзләренең җитди таләпләрен аңлатырга барган эшче-туганнарны патша гаскәре кыра да сала. Халык каны урамда елга булып ага. Бу хәл башка шәһәрләрдә барлык эшчеләрнең йөрәген ярсыта. Канлы хәбәр чит илләргә дә яшен тизлегендә барып җитә. Жандармнар Ырынбурда чит ил социаль-демократлары җибәргән язмаларны таба. Канга — кан, җанга — җан, ачуга — ачу дигәндәй, бөтен җирне инкыйлаб дулкыннары чолгап ала. Дулкын Уфа заводларына да җәелә. Дулкынга солдатлар да, крәстиәннәр дә кушыла. Тик дулкын һаман-һаман инкыйлабчылар каны белән тирәнәя бара. +Шул дулкыннар арасында бәхет эзли-эзли ике мәртәбә нахак бәлагә юлыккан Хөрмәтулла да йөзеп йөри кебек тоелды Галимҗанга. Хөрмәтулла!.. Мөбахис йортына ут төрткән, дип, аны тагын да борчак измәсе урынына изеп ташлаганнар. Суд-хөкем ясап, аны Себер җибәргәннәр. Шул кадәр изелүләрне тагын да күтәрә алды микән? Әле исән микән? Исән булса, әлбәттә, кеше бәхете, гаделлек өчен көрәшкә ул да күтәрелгәндер. "Көрәш кирәк" дигән сүзләрне кат-кат әйткән иде бит. Ә нинди көрәш? Ничек көрәшергә? Нинди сыйфатта? Галимҗан моны үзе дә аңлап бетерә алмый әле. Ул әле мәдрәсәдә уку-укытуны яңарту, аңламаган гарәп сүзләрен ятлатудан арыну, динне генә түгел, тарих, җәгърафия, әдәбият, математика, физика һәм бантка фәнне укытырга кирәклек өчен көрәшә. +Ни белән чикләнер бу көрәш? Дөньяны инкыйлаб дәһшәте чолгап алды. Давыл. Гарасат. Кан коеш. Табигать йөрәге шуны күреп әрниме? Тышта җил-давыл шуңа котырынамы? Торыгыз, йоклап ятмагыз, күтәрелегез, ялкаулар, изелгәннәр мәңге бәхетсез, диме? Җил шуның өчен ач бала имчәк сорап акырган кебек елыймы? +Кешенең баш миендә ундүрт миллиард чамасы күзәнәкнейрон бар, имеш. Алар да тормыштагы, табигатьтәге вакыйга-күренешләр, адәм балалары йөреше-кыланышы кеби, даими дулкынланып, чайкалышып торалар икән. Ул күзәнәкләрдә табигать, яшәеш, галәм-дөнья хәрәкәт-манзаралары чагыла, ди. Димәк, кешенең йөрәге табигать йөрәге белән бәйле булган кебек, аларның миләрендәге әллә күпме миллиард нейроннар да бер-берсенә керешеп яши булып чыга. Тормыш, яшәеш, фани дөнья манзаралары Галимҗанның колагына "яз, яз, яз" дип пышылдагандай. Аннан ул сүзләр колактан күңел түренә, йөрәк төпкеленә үтә, ми күзәнәкләре дулкынына үрмәли, уйландыра, ярсыта, яшәүне авырлашты - ра. Ми күзәнәкләре дулкынына хәзер инкыйлабый-революцион көрәш турындагы мең-миллион бөрчекләрдән торган хис-тойгы, уй чаткылары килеп керде. Алар да ярсыта, үрле-кырлы китертә, күңелне шаштыра. Кешеләргә фәкать бәхет теләп, тышкы котсызлыгы белән күпләрне өркеткәнкуркыткан, әмма эчендә гәүһәр йөрткән, нахак бәлаләрдән изелеп-тапталып та, кешелеклелек сыйфатын саклап кала алган Хөрмәтулла шикелле мең-миллионнар азатлыгы өчен көрәш мәйданына чыгарга иде. Мәдинә-Акчәчкә төслеләргә ничек бәхет китерергә? Ал арны караңгы баздан, тормыш фаҗигасеннән нинди көчләр белән тартып чыгарырга? Уйлар! Уйлар! Уйлар! Алар тыштагы давыл-гарасаттан ким ярсымый. Бу ярсу, шашу, котырыну шаукымы белән тилергән йөрәк ташкынының бөтен Рәсәй киңлегендәге революцион көрәш дулкынына барып кушылачагын Галимҗан һич тә бантына китерә алмый әле. Мөселман комитеты рәисе, ялкынлы революционер Мулланур Вахитовның ярдәмчесе булачагын, Ленин белән очрашачагын кайдан белсен ди Вәли мулла мәдрәсәсе шәкерте Галимҗан. Аның әлеге ми күзәнәкләрендә ниндидер көрәш кирәк булачак уй-хис дулкыннары гына кайнаша. Ул дулкыннар Галимҗанны төн буе йоклатмады. Ә таң алдыннан: +— Торыгыз!.. Иртәнге намазга!..— дигән тавыш яңгырады . +Тик Галимҗан моны ишетмәде. Ул инде уй дулкынына түгел, йокы дулкынына чумган иде. +Бүлмәдәше Шәһит, әлеге тавыптка сикереп торып, тиз генә киенеп алды. Ашык-пошык, йөгерә-атлый, кабалана-кабалана барып, ничек җитте, шулай тәһарәтен дә алып килде. Ә Галимҗан, җәннәттәге кайгысыз хур егете сыман моңсызланып, һаман йоклый иде әле. Шәһит аптырап китте. Ул бит Галимҗанның мондый мәнсезлеген беркайчан да күрмәде. Бөтен эшне йөзенә кызыллык китермәслек итеп башкара. Вакытында ята. Вакытында тора. Ни булган аңа бүген? Әллә авырып киткәнме? +— Галимҗан!.. Галимҗан!.. +— Әү... +— Тор!.. Мин инде әллә кайчан тәһарәт алып килдем... Иртәнге намазга соңлыйсың бит... +Галимҗан шаяртуга күчте: +— Син бүген минем өчен дә укы әле, Хак Тәгалә... +Йосыф Казанга "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә күчкәч, Галимҗан бер бүлмәдә Шәһит белән яши башлады. Алар тиз дуслашты. Шәһит ятим бала икән. Әтисе дә юк, әнисе дә. Ул бай шәкертләргә самавыр куеп, аларның төрле вак-төяк эшләрен башкарып яши. Моның өчен аңа, аз булса да, акча бирәләр. Вакыт-вакыт калган ашлар да эләгә. Башта Галимҗан аның бу гадәтен килештереп бетермәде: түбәнсенү, кеше табан астын ялау була, янәсе. Шәһит моны башкачарак аңлый икән. Авыл мәктәбендә дә ул кешеләргә хезмәт итә-итә укыган. Бу — аның маңгаена язылган язмышы. Аның фикеренчә, язмышлардан узмыш юк. Мәдрәсәдә дә язмыш аны көлеп-елмаеп, шатланып, чәбәкәй итеп түгел, тешләрен ыржайтып, йодрык төйнәп каршы ала. Боларны ул Галимҗанга беренче чәй табынында ук сайрап салды. Мәзәк итеп, бер урында сүзләрен чигүләп-матурлап, икенче урында майлап-баллап, өченче урында чәнечкеләп-кылчыклап сөйләде. Аның көр күңелле булуы, сүзнең җаен-чамасын белүе, авыр хәлен җиңеләйтеп, хәтта көлкеле итеп сөйләве ошады Галимҗанга. Ә инде бай шәкертләргә чәй кайнатуы, аш пешерүе, вак-төяк эшләрдә ярдәм итүенә ул аз гына да түбәнсенми. Моны да язмышка бәйли. Ходай шулай кушкан, ди. +— Мин бит урламыйм, Галимҗан, кешеләргә хезмәт итәм; моны шәригать тә, инсаният тә яклый, — дигән иде ул вакытта. +Шәһитнең нур сибеп торган моңлы күз карашлары, ягымлы сөйләшүе, матур елмаюы, чибәр йөзе, сөйкемлелеге һәркем тарафыннан яратырлык сыйфатлар иде. Ал арны ул беркайчан да югалтмады. Кешеләргә карата булган ярату хисләре аны һаман-һаман олы йөрәкле итеп күрсәтте. Дөрес, аның кайбер гадәтләрен Галимҗан яратып та бетермәде: бай шәкертләргә тамак өчен вак-төяк хезмәт итү бервакыт аны артык вакламасмы, ир-егетләрдә була торган горурлыкны чүпләмәсме? Шуларны уйлап, акча белән дә, ашау ягыннан да ярдәм итәргә тырышты. Ләкин андый чакта Шәһитнең матур, көләч йөзе кинәт үзгәреп китә, моңсуланып кала, күз карашлары мәзәкләнә, хәтта иреннәре калтырап куя. Моны ул хезмәт итми генә тамак өчен кешеләргә ымсынып, кул сузып йөрүче теләнче эше дип исәпли иде. +Укуда ул, Галимҗан дәрәҗәсендә үк булмаса да, һәрхәлдә, алдынгы шәкертләр исемлегендә йөрде. Хәлфә соравына җавап биргәндә, бәгъзе бер йомшак бәдәнле шәкерт шикелле, аркасында чыбык чыжлаудан куркып, мескенләнеп-калтыранып тормады. Хәер, хәзер инде белеме, бәхәс вакытларында мантыйк эзлеклелеге күрсәтүе, акылы буенча алдынгы шәкертләрне генә түгел, мәдрәсә хуҗасы Вәли мулла, Заһидулла хәзрәт, Зарф хәлфәләрдән нык өстен торган Галимҗан бүлмәсендә яшәп, нишләп әле Шәһит шәкертләр койрыгында болгансын ди. +"Шәһит" дип изге көрәшләрдә хаклык өчен җан тәслим кылган мөселман бәндәләренә әйтелә. Шәһитнең исеме җисеменә туры килә. Ул күңеле белән хак кеше. Шуңа күрә Галимҗан аны, яратып, якын күреп, берникадәр шаяртып, "Хак Тәгалә" дип атады. Тик әле менә Галимҗанның "Хак Тәгалә" дип эндәшүе, иртәнге намаз алдыннан шаяртып маташуы ничектер сәер тоелды. Шулай да Шәһит моңа әллә ни игътибар итмәскә тырышты. Соңга калмас өчен, кабалана-кабалана, иртәнге намазга йөгерде. Ә инде Шәһит әйләнеп кайтканда, Галимҗан яңадан йокы чүлмәгенә чумган иде. +II +Ни гаҗәп? Нигә болай? Нишләп һаман тормый ул? Галимҗанның вакыт-вакыт авырып китүен белә Шәһит. Шуның өчен "Хөсәения" мәдрәсәсенә алмаганнар бит. Икенче ел укыганда, абыйсы Шакирҗан, кем әйтмешли, теше-тырнагы белән тырышып караса да, максатка ирешә алмады. Сәламәтлеген тикшергән чакта, Галимҗан тагын да нык ютәлләп җибәргән. Шулай да Галимҗанның моңа әллә ни исе китмәде. Кайда каралганмын, шунда агарыйм, дип, Вәли мулланың шушы караңгы мәдрәсәсендә үзен агартырга булды. Ә инде сәламәтлеге начарая баруын беркемгә дә сиздермәскә, үзен гел-гелән "горур", күтәренке күңелле, вакыт-вакыт шаян табигатьле итеп күрсәтергә тырышты. +— Галимҗан!.. Галимҗан!.. Мин инде иртәнге намаздан кайттым, ә син һаман йоклыйсың, хәзрәт-фәлән килеп керсә, өстеңә мең төрле кара бәла ягачаклар; тор, дускай, болай ярамый, мәдрәсәнең эчке тәртибен онытмагансыңдыр бит. +— Юк, юк, Шәһит дускай, онытмадым. Ә намаз өчен борчылма. Мин аны төшемдә укыдым. +— Шаяра торган вакыт түгел, Галимҗан! +— Ә мин чын әйтәм. +Дусты һаман-һаман төрткәләп торгач, хәтта чеметкәләп алгач, Галимҗан торып утырырга мәҗбүр булды. Шуннан ул бер строфа шигырь әйтте: +Бу дөньяга күзен ачкан мәлдә +Әверелер агу язмышка. +Ңи ул шөһрәт — адәм үтерүме? +Йә үлүме? Ни дип кан куша? +Шәһит тәмам гаҗиз булды. +— Галимҗан!.. Син саташасың. Шигырь укып утырыр вакытмыни, валлаһи! Аңлыйм инде кичерешеңне. Әгәр Гомәр Хәйям әйткән агу язмышка әверелгән икән, аны төзәтеп буламы? Әгәр бүген адәм үтерү кем өчендер шөһрәт икән, Ырынбур урамнарында кан ага икән, ул кан елгасын гәүдәң белән генә буа алмассың бит. +— Ырынбур урамнарында гына түгел шул, Шәһит дускай, бөтен ил буенча. Син шуны бел: бу әле инкыйлаб каны диңгезенең чишмә банты гына. Ул каннар, аһ, күп булачак. +— Галимҗан!.. +— Ярый, Хак Тәгалә, борчылма. +— Ник борчылыйм. Төне буе җил-давыл котырынды да, иртәнгә басылды бит әнә. Инкыйлаб гарасаты да шулай булыр. +— Син өстән-мөстән уйлыйсың, Шәһит дус! +— Ә син һәрнәрсәнең төбенә төшәргә тырышып бетерәсең үзеңне, авыруың турында да уйламыйсың. Сәламәтлек — кешенең көзгесе, дигән иде беркөн теге табиб. +— Сәламәтлекнең түре — йокы, Хак Тәгалә! +Шәһит кызып китте: +— Соң, шулай булгач, нигә бүген төне буе йокламадың? Үрле-кырлы килдең? +— Сәламәтлекне күз белән күрмиләр, колак белән ишетмиләр, тик җан-тән белән генә сизәләр. +— Соң, сиз алайса, җаның-тәнең белән той. Башыңда мең төрле хыял, һәрберсе мөмтаз, изге булсын. Авырулар кешене сазга батыра. +— Ә мин әле сазга йөз тотмыйм. +— Йолдызларгамы ? +— Без — йолдыз балалары . +— Оһ! Тагын да хыял.— Шәһит кул селекте. Бәхәстә, сүз көрәшендә сине җиңеп булмас, дигәнне аңлата иде бу. +Аларның низаглашуын бүлмәләр арасында акыра-бакыра йөргән Зарф хәлфәнең казан төбе кырган тавышлар чыгарып чәрелдәве бүлде: +— Шәкертләр!.. Мәдрәсәгә Вәли мулла җәнаплары үзе килде. Аның сезгә әйтер сүзе бар. +* * * +Мондый вакытта шәкертләрне махсус бер зур бүлмәгә җыялар. Аның сәкесе бар. Мәдрәсә хуҗасы Вәли мулла, тамагын кыра-кыра, үзен Мөхәммәт пәйгамбәрдән дә өстен бер олы зат-шәхес санап, аның өчен махсус тәгаенләнеп куелган йомшак мендәргә менеп утыра. Аның кулына Зарф хәлфә сузылган еланны хәтерләтеп торган бер чыбык китереп тоттыра. Монысы инде аның "тәртип коралы" була. Сүз башлар алдыннан бу коралны уйнатып ала торган гадәте дә бар. Бу — аның үзен алып батыр кебек гайрәтле итеп күрсәтергә маташу галәмәте. Мондый чакта шәкертләрнең күзе тоздай була. Бәгъзе берсе бүре алдында торган мескен сарыктай калтырана. Болары — куркаклар. Икенчеләре үзләрен төлкечә тотарга тырыша. Болары — хәйләкәрләр. "Ни рәвешле ярыйм сиңа, и Вәли әфәнде җәнаплары", — дип уйлаганнар. Өченче бер төрлеләре аңа каты карый. Мондыйлары: "Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи",— дип хис иткәннәре. Астыртын караучылар да була. Алар — астан кисеп, өстән ямый торганнар. Астындагы мендәрен тартып алып, аны как сәкегә утыртырга теләүчеләр. +Шул ук хәл бүген дә кабатланды. Шәкертләр җыелганда, Вәли мулла ике кат йомшак мендәр өстендә кукраеп утыра иде инде. Чыбыкны чыжлатып алса да, шәкертләргә ул мөлаем карарга тырышты. Әллә нинди куркыныч заман килгәнне әллә белмиме ул? Белә. Бәгъзе шәкерт, аның уйлавынча, ямансызлыкның чигенә чыкты. Бөтен бәла әлеге дә баягы шул инкыйлаб дулкыннарының ярсуында. Имансыз шәкертләр шайтан котыртуына тиз бирелә. Шундыйларның берсе Гыйрфан мулла улы мәхдүм Галимҗан Ибраһимов булып чыкты. Әтисе кем? Нәсел-нәсәбе кем? Ә менә балалары — динсез, дәһри. Аттан ала да туганы, кола да туганы шушыдыр инде, илаһым! Күпме ут йотты, җан атты Вәли мулла аны кеше итәр өчен. Мәдрәсәдән бер куылгач, бер юньсез кеше булса, аны монда яңадан эз дә бастырмас иде. Теге вакытта "котылдым бу дуңгыздан" дип уйлаган иде Вәли мулла. Әмма ләкин дә әтисе Гыйрфан мулла килеп ялынгач, сүзләре белән йөрәгенә сары май булып төшкәч, баласының киләчәктә төзәләчәге хакында ант иткәннән соң, янә укытырга ризалашты Вәли мулла. Ит яхшылык — көт явызлык, дигәне шушы икән. Тагын әллә нинди мең төрле таләпнамә язып килгән. Имеш, кадимчә уку хәзерге шәкертләрне кызыксындырмый. Яңалык җилкәдән ала, янәсе. Барлык фәннәрне укытырга кирәк. +Әллә бу хакта Вәли мулла белмиме? Белә. Әллә баш ватмыймы? Вата. Башын ташка бәрердәй була бәгъзе бер вакыт. Бәрсәң — баш ватыла. Биреп кара син Зарф хәлфәгә ул теге ни... илләр өйрәнә торган фәнне... ягъни дә мәсәлән... җәгърафияне... Үз авылының кай төбәктә икәнлеген белмәгән кибәк баш... Әлеге теге ни... Парт... Парт... Парт... ар... ар... ничек соң әле, каһәрең?.. Әйе, Пуртартурны тартып алып... Русия ярасына тоз сипкән Җан... Җан... Җапуниянең кайсы төштәрәк икәнлеген ничек чамалый алсын да... шәкертләргә аны хәритәдән ни рәвешле таптыра белсен. Хасиятсез бер кибәк баш бит ул. Тыштан кояштай балкыган була. Эчендә, баш миендә, мең пот аңгыралык шаукымы. +Монысы бер булсын, ди, ягъни дә мәсәлән. Икенчесе шул: хәзер монда килүче хәлфә-мөгаллим юк. Имештер, Вәли мулланың мәдрәсәсе караңгы баз белән бер. Анысын да рас әйтәләр. Ләкин бит диварлары череп, туксан яшьлек карттай бәлтерәп торган ул мәдрәсәне күз ачып йомган арада алтын сарай итеп булмый. Моның өчен Алла кодрәте кирәк. Ә ул бәндәләрдә юк. +Янә азгын шайтан урынына кытыклап торган өченче бер куркыныч бар: Вәли мулла үзенең уй тубалында җил уйнаганны яхшы белә. Ә инде Зарф, Шәех, Хәмзә кебек хәлфәләр монда башка мәдрәсәдә артык калҗа булганга килде. Ярлының бура төбен мең кат себерсәң дә, бер уч он чыкмаган кебек, мәдрәсә таягы белән көн дә яткырып мең мәртәбә тукмасаң да, аларны инде хәзер адәм рәтле хәлфә-мөгаллим итеп булмый. Шулай да Вәли мулла өчен алар — ифрат дәрәҗәдә кыйммәтле асылташлар: синең белән бәхәсләшә алмыйлар, табан астыңны яларга әзер торалар, мәдрәсә эчендәге кара тапны һич тә урамга чыгармыйлар. Галимҗан кебекләр ул селәгәйләрнең авызын тиз томалый шул инде хәзер. Аларныкын бикләп, Вәли мулланың үзенекен капламакчы. Шул котыртты шәкертләрне. Хәзер алар оясына таяк тыгып болгаткан кырмыскалар урынына кайнаша. Бу низагның янә дә шулай котырынуы мөмкин түгел. Котылырга бу шайтан арбасыннан төшеп калган имансыздан! Моның өчен Заһидулла хәзрәт, әлеге шул Зарф, Шәех, Хәмзә хәлфә-мөдәррисләр белән киңәшләшү булды. Алар әле, патшаның тән сакчыларына охшап, Вәли мулланың як-ягында утыралар. +Вәли мулла, үзенең шөһрәтен вә мөмтазлыгын күрсәтү өчен, иң әүвәл дөнья хәлләре турында берникадәр сафсата сатты. Япон сугышын искә алды хәтта. Борының сыймас - тай тишеккә башыңны тыгарга маташма дигәндәй, киң дөньяга сәяхәт иткән булып, теленең капкынга эләккәнлеген сизми дә калды. +— Рәсәйдән биш мәртәбә зур Җапуния мәгърибдән, сугыш башлап, Пуртартурны алды, — дигән иде, мулланың хатасын тиз аңлаган шәкертләр, кых-мых килеп, көлеп җибәрде. Вәли мулла, шау-шуны басар өчен, чыбыгын чыжылдатып алды да янә иҗтимагый-сәяси хәлләр дөньясына кереп китеп, соңгы вакытта булган инкыйлабый вакыйгаларны, кан коелу мәсьәләләрен телгә алды. Боларның халык бозылудан, динсез-дәһриләр арта барудан, күпләрнең Аллаһы Тәгаләне бар дип белмәүләреннән килүен әйтте. Баксаң, андый дәһриләр менә шушында, аның әйтүенчә, дин вә изгелек бакчасында тамыр җәя башлаганнар. Бусы инде, Ходай үзе сакласын, гөлбакчадагы шайтан таягы кеби. Шундыйларның берсе — иң куркынычлысы — Гыйрфан мулла улы Галимҗан Ибраһимов. Вәли мулла, тамак кыра-кыра, ашыкмыйча, җайлап-майлап кына, Галимҗан өстенә чиләкләп-чиләкләп пычрак су коярга тотынды. Имештер, Галимҗан башта мәгъсумлек, сафлык, тырышлыкның гүзәл өлгеләрен күрсәтүче мәгърур шәкерт булган. Ә хәзер мәгыйшәтлек, нәҗеслек, аламалык юлына баскан. Аны күп мәртәбәләр сыраханәдә күргәннәр. Сары сакаллы урыслар белән аракы эчеп, тәмәке тартып, кәнтәй Мәрүскәләр янына барып йөри, имеш. Дәхи дә адәм балаларын юлдан яздыра, йә котырта, көфер итә торган китаплар укый икән. Шундый шайтан җанлылар күбәйсә, Ходай үзе сакласын, мәдрәсәне яшен сугуы ихтимал. Бүгенге Рәсәйдәге канкоеш Галимҗан кеби бозык канлы кешеләр аркасында. Аллаһы Тәгалә бәндәләргә авырлыкны шуның өчен сала. Хөрриятпәрвәр булам дип, бәйдән ычкынган эт шикелле, үз нәфесең өчен генә яшәү — Алла алдында зур гөнаһ эшләү. +Озак сөйләде Вәли мулла. Тәмләп, ләззәтләнеп, түгәрәк сакалын сыпыра-сыпыра, вакыт-вакыт кикерә-кикерә, тәмам ышандырыйм дигән ният белән сөйләде. +— Әлхасыйль, шәкертләр, Гыйрфан мулла утлы Галимҗан мәхдүмне без мәдрәсәдә моннан ары бер генә көн дә тота алмыйбыз, чүп үләнен вакытында юк итү хәерледер,— дип бетерде сүзен. +Шуннан соң сүз тынлыкка бирелде. Озак торды тынлык. Дәшмәде. Нәүмиз булып калдымы? Уйланырга мөмкинлек бирдеме? Адәм балаларының сабырлыгын авыр, караңгы, куркыныч мизгелдә сынап карыймы? Аларның яктылыкны күрмәүләренә хәйран калдымы? Шәкертләрнең бәгъзесе — оһ, бу шомлы таяк минем башыма төшә күрмәсен, дип шүрләп утырганы коелды да төште. Икенче бер төрлесе — Галимҗанга карата булган сүзләренең нахак икәнлеген аңлаганнары — Вәли мулланың бүлтәеп торган кызыл бит очларына барып ябыша язды. Өченчеләре — Вәли мулла сүзләренә ышанган аңгыра-җиңел акыллылары — эчтән генә Галимҗанның тетмәсен тетте: аның аркасында бөтен мәдрәсә йөзенә кара ягыла, янәсе. +Тынлык сабыр булды. Тынлык эндәшмәде. Тынлык сүзне янә Вәли мулланың үзенә бирде. Вәли мулла хәзер Галимҗанны мәдрәсәдән куу өчен язылган әмернамәне укырга тиеш иде. Ләкин Галимҗан моңа ирек куймады. Аягүрә басты да тынлыкка колак салды. Тынлык ашыкмаска, каушамаска, нык торырга, көрәшергә кушты. +Ашыкмады Галимҗан. Каушамады. Калтыранмады. Иң әүвәл Вәли муллага карап катты. Каты карады. Ул караштан Вәли мулланың әлеге ике бит очындагы кызыл бүлтәймәсе күгәреп катты, кулындагы чыбыгы төшеп китеп, күәс чиләге юанлыгы гәүдәсе калтыранып куйды. Шуннан Галимҗанның утлы карашы Заһидулла хәзрәтнең дә йөзен көйдерде, табан яларга яратучы хәлфәләрнең дә кашын җимерде. Аннан утлы караш ялкыны һәммә шәкертнең йөзен берәм-берәм ялмап алды. Куркак күзләр, агарып каткан йөзләр, салынып төшкән борыннар күрде Галимҗан. Әмма күпләрнең йөрәге үзенеке белән бергә типкәнлекне, каннары бердәй кайнашканлыкны, бер хис-тойгылар кичергәнлекне сизде Галимҗан. Шәһит тә, сикереп торып, Вәли муллага менә-менә ташланыр арысландай утыра. Шәһит яклылар Галимҗанның Вәли мулланы он-талкан итәрдәй бик каты сүз әйтүеннән дә курыкмадылар. Галимҗанда усаллык та җитәрлек ич. Шулай да көткәнчә килеп чыкмады. Тынлыктай тыныч иде Галимҗан. Ул Вәли муллага Япониянең мәгърибтә түгел, мәшрикъта икәнлеген әйтүне дә кирәк санамады. Карганы кырык мәртәбә сабынлап юсаң да агартып булмаган кебек, карт наданның миенә кырык көн буе ак нур өрсәң дә, аны барыбер аңлы итә алмассың. +Галимҗан, үзен һаман шулай горур тотып: +— Юк, кирәкми, укымагыз, мин, сез кумасагыз да, мәдрәсәгездән китәргә җыйналып беткән идем инде,— диде. +Вәли мулла иркен тын алып куйды. Бәй, Ходайның рәхмәте, бу авыр төен бик җиңел генә, бернинди низагсыз чишелә ләбаса. Әмма Галимҗанның соңгы сүзләре Вәли мулланың капкорсагын чак шартлатмады. +— Карга оясына бөркет беркайчан да кунмаячак, кара базга көяпт бервакытта да төшмәячәк,— диде дә тып-тын басып чыгып китте. +Галимҗанның хәзер киная белән, мәкаль-әйтемнәр кыстырып, үткен сөйләвен һәммәсе белә иде инде. Вакыт-вакыт ул надан башка аңлавы кыен булган чагыштырулар да куллана. Әмма бу кадим мәдрәсәсен карга оясына охшатуын дивана да аңларлык. Ә бөркетләр кем? Үземе? Иә булмаса шул "ирек-азатлык" дип җан аткан, селәгәй агызган әтрәкәләмнәрме? "Кара баз", имеш. Кояшы нәрсә? "Яктылык өчен көрәш" дип авыз ерталар. Үзләрен кояшка саныйлармы? Әллә-ләл, әллә-ләл, мәгыйшәтне, тормышны, "ә" дигәнче, кояш нуры белән коендырмак булалар. Тот капчыгыңны! Юкара кулыңны мең кәррә сабынлап... +Галимҗан чыгып киткәч, кара болыт таралып, әнә шул якты кояш ялтырагандай тоелган иде. Ләкин аслан алай түгел икән. Уртага Шәһит чыгып басты. Мәдрәсәдә үз гомерен башкаларга хезмәт итеп үткәргән, аз сүзле, миһербанлы, күндәм, мөлаем йөзле бу шәкерттән фәкать яклау сүзләре көткәннәр иде. Тик ул, фикер тәртәсен бөтенләй бантка якка борып җибәреп, суны Галимҗан тегермәненә коярга кереште: +— Сезнең әмернамәгез белән килешмим. Галимҗанның күп укуы дөрес. Аның хәзер белмәгәне юк. Ул һич тә кирәкмәгән китап укымады. Нигә сез сыраханәләрдә, кярханәләрдә, фәхешханәләрдә йөргән, ун ел буе ми черетеп, әлифне таяк дип белмәгән җәһаләт шәкертләрне кумыйсыз, ә? Нигә шәкертләр арасында үзен пәйгамбәр итеп күрсәтә алган Галимҗанга каныгасыз? Бу пычрак эшегез өчен мин сезнең өстән Уфага — әһле мәгарифкә язачакмын. Ә хәзер, Галимҗан китсә, мин дә аннан калмаячакмын!.. — дип, шуларга охшаш тагын әллә күпме куркыткыч сүзләр әйтеп, чыгып китте. +— Мин дә китәм... +— Мин дә... +— Галимҗаннан калмыйбыз... +— Нигә яшереп тәмәке тарткан Гыйсмәтне күрмисез?.. +— Фәхешханә юлыннан кайтмаган Рәхмәй ал да гөл яши. +— Хәмер чөмергән чучка борын Шәйхисламны куарга кирәк. +— Шушыларны әһле мәгарифкә язмый калсаммы... +— Оясын туздырабыз... +— Нәләт бу мәдрәсәгә... +— Ләгънәт... +Шундый сүзләр әйтә-әйтә, хәтта йодрыклар күрсәтә-күрсәтә, Шәһит артыннан егермеләп шәкерт чыгып китеп, Галимҗан бүлмәсенә кереп тулдылар. Аларның барысы да ярсу иде. Бәләкәй бүлмәдә аяк басар урын да калмады. Хәмит исемле шәкерт Галимҗан, Шәһит чыгып киткәч булган хәлләрне кыскача гына бәян итте дә: +— Барыбыз да мәдрәсәдән бүген үк китәбез,— диде. +Ләкин Галимҗан моңа каршы төште: +— Юк, дуслар, алай ярамый, мәдрәсәдә "Шәкертләр иттифакы" төзедек. Сез аны таркатырга тиеш түгелсез. Көрәшергә кирәк. Мин үз урыныма Шәһит Әхмәдиевне калдырам. +Шәһит аның сүзен бүлде: +— Юк, юк, Галимҗан, мин синең белән... +— Ярамый, Шәһит дус, очрашырбыз әле, хатлашып торырбыз. +— Ә син кая китмәкче буласың? +— Казанга. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә. Анда остазым Йосыф мөдәррис икән инде. Сәләтле иде ич ул. Соң, хатын укып күрсәткән идем бит инде, Шәһит. +Сүзгә төптән үк юан үскән калын тавышлы Хәмит кушылды : +— Галимҗан, мин гаҗиз булып калдым, нигә сиңа китәргә ярый да, безгә юк, ә? +Галимҗан уратмый-чуратмый, гади генә итеп аңлатып бирде: +— Миңа калырга ярамый, туганнар! Күз алдында әмернамә язылган бит инде. Алар өчен иң куркынычлы кеше идем. Ә хәзер сезгә тимәячәкләр. Чөнки куркалар. Мәдрәсә шәкертсез калса, Вәли мулла армиясез генерал кебек булачак бит... +III +Аллаһы Тәгалә көферләрне нык күзәткән вә үз рәсүленә каршы көрәшүчеләр булуны искәрткән. Мөхәммәт пәйгамбәр (Аңа данлау һәм хөрмәт булсын) үзе урынына туганнан туган энесе Гали Ибне Әбуталипны калдырып кача. Аллаһы Тәгалә исә Мөхәммәтне үтерер өчен сагалаучыларга йокы җибәрә. Мөхәммәт киткәч, аны эзәрлекләүчеләр йокыдан арынып өйгә килеп керсәләр, Мөхәммәт урынына Әбуталипны күреп хәйран калалар. +Их, Мөхәммәт пәйгамбәр кебек булса икән Вәли мулла. Үзе урынына мәдрәсә башлыгы Заһидулла хәзрәтне калдырып, якасыннан алучыларны йоклатып, күзләрен сукырайтып бетерергә иде. Мәдрәсә хәзер рәсүл алдында калтыранып торган мәҗүс хәлендә калды. Укырга килүчеләр саны елдан-ел кими бара. Шәкертләр бар — мәдрәсә бар. Шәкерт юк — мәдрәсә юк. Ач күз Заһидулла хәзрәткә, Зарф кеби җебегән авызларга ышанып шушы көнгә калдымы ул? Әллә үзенең ми казаны тишек булып чыктымы? Беркөн теге эт авыз Габдрахман сәүдәгәр: +— Япония җиһанның кай төшендәрәк? — дип сорагач. +— Мәгърибтә,— дип җавап биргән иде бит. +Алдаганмы тирес бит, кеше алдында аны адәм көлкесенә калдырырга уйлаганмы, әллә үзе дә белмиме? Ул бит Җапунияне Рәсәйдән мең кат зуррак дигән иде. Монысын да аны сынар өчен көлеп әйткәнме хәшәрәт? Ни эшләде бу кешеләр? Нигә аннан каһкаһ көлә башладылар? Нигә Алладан курыкмыйлар? Әллә Аллага ышанмый башладылармы? Алласы бармы бу яхшыдан туган яман Галимҗанның? Беләме ул үзе бу диннең чишмә балтты кайда икәнлекне? +Галимҗан бөл арны белә иде инде. "Борынгы ислам мәдәнияте" дигән хезмәтендә менә ничек яза ул: "Пәйгамбәрнең тормышын һәм эшләгән эшләрен белү — шәригатьчә тиешле икәнлеге, хәлифәлекләр заманында һәм гадел хәлифәләр заманында булган яулап алу сугышларының үзенчәлекләрен аңлауның хөкемнәрен үтәүдә зарурияте, хәдисләрнең дөреслеген тикшерү кирәклеге кебек хәлләр — мөселманнар арасында ислам тарихын, пәйгамбәрләр тарихын, ислам дине эшлеклеләренең тәрҗемәи хәлләрен, яулап алу сугышлары тарихын мәйданга чыгарырга мәҗбүр итте. Мәгариф гыйлеме дәверенә кермәс борын ук тарихның тууына сәбәп булды. Болар башта телләрдә генә йөрелә, телдән укыла иде. Бара торгач, китаплар языла башлады. Ислам тарихы бөтен тармаклары белән барлыкка килеп, ислам каләмнәре тарафыннан тарих китаплары язылды. +Ислам тарихына караган иң беренче китап язучы һиҗри белән 93, милади белән 711 елда вафат булган Гарвәт бине Зөбәердер. +һәр гыйлемнең, һәр фәннең, хәтта һәр хакыйкатьнең тамыры бар. Галимҗан бөтенесен дә әнә шул төбе-тамырыннан башлап өйрәнә. Үзлегеннән өйрәнә. Бервакыт мәдрәсәдә Коръәнне кем язу турында бәхәс купкан иде. Берсе дә әйтә алмагач, үзен бик белдекле санап, йөзенә менә мин сез җаһилләргә кем икәнлегемне күрсәтим әле, дигән төс чыгарып: +— Коръәнне Мөхәммәт пәйгамбәр язган,— диде чатнатып. +Галимҗан анда да Вәли мулланың ялган авызын каплады: +— Мөхәммәт пәйгамбәр укый-яза белмәгән бит. +Сүкте дә китте Вәли мулла Галимҗанны: +— Ахмак... мин сине аңлы шәкерт дип йөрсәм... Кеше алдында әйтә күрмә бу сүзләреңне... +Бу хакта Галимҗан шәкертләргә аңлаткан иде инде. Коръәннең гасырлар буе халык күңеле иҗат иткән энҗе-гәүһәрдән торуы, анда яшәү рәвеше, әхлак кануннары туплануы, сафлык-инсафлылык, намуслылык, кешелеклелек-инсаниятчелек рухының югары дәрәҗәдә куелуы, һәр сүзенең күп мәгънә аңлатуы, асылташтай кыйммәтле булуы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп биргән иде. Вәли мулланың шуны да белмәве шәкертләрне нык аптыратты. Шуннан соң Вәли мулла шәкертләр арасында артык буталып йөрмәүне мәслихәт күрде. Күп эшне мәдрәсә башлыгы Заһидулла хәзрәткә йөкләде. Хәзрәт исә төлкедәй койрык болгаучы булып чыкты. Күп очракта шәкертләр белән килешү җаен чамалады. +Боларның һәммәсен биш бармагы кебек белә Вәли мулла. Үзенең һаман-һаман упкынга таба тәгәрәвен дә сизә. Әгәр җәренгә шәкертләр килмәсә, әһле мәгариф мәдрәсәнең ишеген алагаем кадаклап куячак. Бу Галимҗан дигән текә маңгайга кагыласы калмаган. Егермеләп шәкерт, анасыннан калышмаска тырышкан үрдәк балалары шикелле, аңа иярделәр бит. Әллә акның, караның кем ягында икәнлеген беләләрме шайтан алгырлары? Нинди замана килә соң әле? Егерменче йөз. Башы ук юньсезгә таба юл тотты. Ачлык. Сугыш. Атыш. Үтереш. Илаһым! Ни белән бетәр бу? Бер Ходайның үзенә генә мәгълүм. +Шундый тирән борчылу, хафалану, йончу уйлар давылы дулкынында кайтып керде Вәли мулла өенә. Үзе кебек үк юан, утар бияседәй симез, табак битле, кылыч борынлы, хәйләкәр елмаюлы остабикәсе Гыйззелбанат каршы алды аны. Бантка вакытта, мулласы кайтып кергәч, инде карт биягә әйләнүенә карамастан, аның алдында куштанланып, боргаланып-сыргаланып торырга ярата иде ул. Ә бүген симез бәдәне аз гына да уйнакламады, песинекедәй соры күзләре елтырамады, кабарынкы куллары хәрәкәт итмәде. Чөнки мулласының сөмсере коелган, борыны салынган, күз карашларына кадәр мәзәкләнеп калган иде. Аңа якын бару да куркыныч. Менә-менә кеше йотарга әзерләнгән дию пәриенә охшап тора иде. +* * * +Менә бервакыт Галимҗан, Шәһит бүлмәдә икесе генә калды. Аларның икесенә 38 яшь бит инде. Яшьлек дәртенең ташып, кайнап, ургылып торган чагы. Быел җәй йә казакълар арасына бала укытырга, йә Рәмиевләрнең алтын приискаларына эшкә китмәкчеләр иде. Бу хакта Казанга — Йосыф хәлфәгә дә хат язган иде. Ул һаман әле Галимҗанны үз янына чакыра. Анда Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал кебек каләм осталары булу турында язган. Йосыф абыйсы үзе дә берничә шигырь бастырган. Галимҗанда да язучылык бөресе барлыгын әйткән. Әгәр Казанга барса, ул бөре ачылып китәчәк тә чәчәк атачак, имеш. Ул бөренең барлыгын Галимҗан үзе дә сизә. Шигырьләр язып карый. Ләкин, Йосыф абыйсы өмет иткәнчә, ул бөре чәчәк булып балкымый, ниндидер чәнечкеле шайтан таягы булып килеп чыга. Аны ул бүлмәдәше Шәһиткә дә күрсәтми хәтта. Укып карый да, күңеленә ошамагач, ертып ыргыта, утка яга. +Галимҗан, үзен кая куярга белмичә, озак кына сүзсез басып торды. Шәһит белә гадәтен: мондый чакта аңа сүз әйтүнең бер файдасы да юк. Авыр мәсьәләне ул күбрәк үзе чишәргә ярата. Әле ул бер бантын кая куярга белмәүдән гаҗиз. Хөрриятпәрвәр булу ягыннан Шакирҗан абыйсы аннан уздырып та җибәрде хәтта. "Хөсәения" мәдрәсәсе шәкертләре үткән елда ук баш күтәрде. Яңача укыту кирәклек мәсьәләсен кузгаттылар. Әмма горур башлар шул күтәрелгән килеш калды. Башлар түбән иелмәде. Тик аларга түрәләр каты сукты. Утыз өч шәкертне мәдрәсәдән кудылар. Алар арасында Шакирҗан да бар иде. Әтисе Шакирҗан - нан баш тартты. Шуннан Шакирҗан Орскига китеп, анда Әхмәт Исхакый мәдрәсәсендә укый башлады. Күпме генә хат язмасын, әтисе җавап бирмәде. Әнисе Хәсәнә абыстай гына бер хат күндергән иде. Ул әрни-әрни, сыкрана-сыкрана, өзгәләнеп язган. Хатка күз яшьләре тамган хәтта. Анда шундый сүзләр бар иде: "И балам! Күз нурым! Йөрәк парәм! Әтиең бик котырына, бик дулый, бик җенләнә. Нигә алай шәригать кануннарына каршы киләсез? Үзегезнең нинди нәселдән икәнлегегезне әллә оныттыгызмы? Галимҗан кырысрак холыклы. Шулай да ул моны эшләмәде. Мондый башсызлыкны синнән аслан көтмәгән идек. Инде энең Галимҗан шундый ялгыш юлга баса күрмәсен берүк. Аннан минем якты көнем караңгы төнгә әйләнәчәк. Турыдан гына әйтмәсә дә, әтиең гел мине битәрли. Мин, имеш, сиңа дөрес тәрбия бирә алмаганмын. Әгәр Галимҗан да синең юлга басса, бу дөньяда яшәүнең бер кызыгы да калмаячак". +Бу хатны Шакирҗан Галимҗанга җибәргән иде. Аны укып чыккач, Галимҗан ни уйларга да белмәде. Шакирҗан абыйсының тел төбен аңлады ул. Аның юлын кабатламасын, янәсе. Ата-ана хакы бар бит. +Ата-ана! Алар хәтерен саклап яшәү кирәк тә бит. Ә ничек сакларга? Тормыш бөтенләй башкача яшәргә куша. Атаана әйткәнчә түгел. Әтисе үзе дә мәдрәсәне ташлап киткән бит. Авылга кайткан. Дөнья көтәргә. Янә дүрт елдан соң — 1910 елда — әтисенең муллалыкны бөтенләй ташлаячагын белми әле Галимҗан. Дөрес эшлиме ул? Иманы йөрәгендә кала. Аллага ышана. Намазын өендә укый. Адым саен "Алла" сүзен әйтеп, халык алдап яшәүче Мөбахис мәзин кебекләр белән бер сафта намаз укып йөрергә яратмый ул. Алла исеме аның канында, җанында, йөрәгендә. Алланы алдарга ярамый. Дин кешелексезлек, әдәпсезлек, миһербансызлыклар белән килешә алмый. Шуны иман итеп алырга тиеш диндарлар. +Озак уйланды Галимҗан. Аның уйларын Фәсыйх мөдәррис килеп кереп бүлде. Бу әле күптән түгел килгән яңа мөдәррис. Троицк мәдрәсәсендә укыган. Шәкертләр аны тиз үз итте. Аны хәтта намускяр дип атадылар. Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Фәсыйх — гарәп теленнән кергән сүз. Матур һәм килешле итеп сөйләүче дигән мәгънә аңлата. Сөйләме дә матур, холкы да күркәм, ак, чибәр кеше. Дөрес, әле ул түбән сыйныфларда сабак бирә. Шуңа күрә Галимҗанга аннан мәгълүмат алырга туры килмәде. Шулай да бәхәс-моназарә вакытларында фикер алышалар иде. Бу мәдрәсәдә уку унике елга исәпләнгән. Кумасалар да, Галимҗан быел кайдадыр китәргә җыена иде инде. Чөнки җиде елда ул унике еллык кына түгел, әллә күпме белем алды. Әгәр Заһидулла хәзрәт аны "ярамаган" китаплар, урыс әдәбияты укыганы өчен даими рәвештә битәрләп торса, Фәсыйх мөдәррис, киресенчә, моның өчен Галимҗанны һәрвакыт мактап телгә алды. Чөнки Фәсыйх мөдәррис үзе дә әдәби әсәрләр укырга ярата икән. Тургенев, Толстой, Достоевский, Пушкин, Лермонтов әсәрләре буенча алар фикер алыша торган булып киттеләр. Урыс телен Галимҗан Солтанморатта мөгаллим Сәетнең өч еллык школасында ук ару гына өйрәнгән иде. Урыс әдәбиятын укый-укый, ул һаман ачыла барды. Мәдрәсәдән әллә ни ерак тормаган бер урыс белән танышып алды хәтта. Шуның белән сөйләшә-сөйләшә телен чарлады. Кол Галинең "Кыйссаи Иосыф"ы, Әбелкасыйм Фирдәүсинең "Шаһнамә"се, Каюм Насыйриның "Фәвакиһелҗөласә"се... кыскасы, кулына ни эләксә, шуны укыды Галимҗан. Фикер алышканда, ул бәхәснең очын кешеләр язмышына, инсаниятлелек мәсьәләсенә китереп тери башлады. Мондый очракта теге яки бу сәбәпнең нигезен гомум яшәештән эзләде. Бер сөйләшкәндә, безнең эрага чаклы ук яшәгән борынгы грек философы Аристотельнең: "Дәүләт кануны һәркем өстеннән хакимлек итәргә тиеш", — дигән сүзләрен әйткән иде. Безнең эрага кадәр яшәгән грек философы Платон сүзләрен дә искә алды. Ул болай дигән: "Әгәр кануннарның көче булмаса һәм ул аерым шәхесләр кулында гына яшәсә, мин андый дәүләтнең тиздән фаҗигагә очраячагына ышанам". +Бу сүзләрне Галимҗан дәфтәренә язып куйган. Дәүләт кануннары кем өчен чыгарыла? Нигә алар үтәлми? Нигә ул кануннар аерым патшалар кулында гына яши? Ни өчен Хөрмәтулла кебек меңнәр, миллионнар нахактан рәнҗетелә? Ни өчен Мөбахис мәзин кебекләргә канун юк? +Мондый тирән уйланулар Галимҗан күңеленә 1905 елгы революция дулкыннары аша килеп керде. Бер теле кычытканда, бу хакта Фәсыйх мөдәррискә дә әйткән иде ул. Фәсыйх мөдәррис, әдәби әсәрләрне күп укыса да, фәлсәфә белән шөгыльләнүче борынгы зур шәхесләрне белми иде. Үзенең һәм башкаларның бу мәдрәсәдә Галимҗаннан бик түбән торуларын аңлады ул. +Ничек кенә булмасын, Фәсыйх мөдәррисне кешелеклелеге, намускярлелеге, аңлылыгы өчен яратты ул. Яңа гасырның мәдрәсә тормышына да яңалыклар алып килә башлавына шатланды. Тик андыйлар диварлары черегән мондый мәдрәсәдә бик озак тормыйлар шул, китеп баралар. "Хөсәения"гә килгән Гаяз Исхакый да надан, җаһил мөгаллим-мөдәррисләр белән тыныша алмады. Галимҗан анда еш барды. Бер сөйләшкәндә әйтте Гаяз Исхакый: +— Сиңа язарга кирәк, Галимҗан туган, — диде. +Бу вакытта Гаяз Исхакыйның берничә әсәрен дә укыган иде инде ул. +Шушы ук фикерне аңа Фәсыйх мөдәррис тә әйтте: +— Фикерең дә зур, сөйләмең дә үткен, кеше язмыпты турында да нык уйланасың, сиңа язарга кирәк, Галимҗан,— диде. +Әле дә ул шул фикерне әйтергә кергән. Моннан ике атна чамасы элек ниндидер йомыш белән У фага киткән иде. Кайту белән, мәдрәсәдәге күңелсез хәбәрне ишетеп, Галимҗан янына аның кайгысын уртаклашырга кергән. +— Мин моны көткән идем, Галимҗан туган, ләкин син кайгырма, кит Казанга, анда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укырсың; остазың Йосыф мөдәррис тә анда бит, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал әфәнделәр белән аралашып яшәрсең, сиңа язарга кирәк, — диде. +Галимҗан тиз генә җавап бирмәде. Мәдрәсәдән куылуына кайгырмый түгел ул. Әтисе Шакирҗан абыйсыннан баш тартты. Шул ук язмыш, кайгы Галимҗан башына да төшәчәк. һәр елны, җәйге ялга кайткач, уку мәсьәләләрен сораштырып, кызыксынып торды әтисе. Галимҗанның күп белүенә исе-акылы китә. Чыннан да, нәселдән бер пәйгамбәр чыкты лабаса, дип уйлый. Бу фикерен Галимҗанның үзенә дә әйтте. Ә менә хәзер башлы пәйгамбәр түгел, башсыз пәйгамбәр булып чыкты. Әтисе сүгәчәк. Әнисе күз яше коячак. Алларына мәдрәсә бетерү турында шәһадәтнамә алып кайтып салса, түбәләре күккә тияр иде дә бит. Тик ул бәхет тәтемәде. +Язарга? Нәрсә язарга? Ничек итеп? +.. .Фәсыйх мөдәррис чыгып киткәч, сүзне Шәһит башлады: +— Галимҗан, безнең йә казакълар арасына, йә Рәмиевләрнең алтын приискаларына барып эшләү нияте бар иде бит? +— Бу ният барып чыкмас шул инде хәзер, Шәһит дус! +— Ни өчен? +— Әткәйгә ярдәмче кирәк. Ул күп иген чәчә, һәр җәйне нык эшләгәнне беләсең бит. Шакирҗан абый да өйдә юк. Әткәй аннан баш тартты. +— Әтиең мәдрәсәдән икенче мәртәбә куылганың өчен сине... +— Анысын да аңлыйм. Башта әйтмирәк торырга кирәк булыр. Белсә дә, әллә нишләп булмый. Бер давылланыр да туктар әле. Нигә хакыйкатьтән качарга? Мин инде, Ходайга шөкер, унтугыз яшьлек егет. +IV +Солтанморат авылы, үз шатлыгын, үз кайгы сын кичерә-кичерә, бер-бер артлы булып торган авыр дөнья мәшәкатьләрен җиңәҗиңә, кем әйтмешли, чыгырдан ычкынмаска тырышып, яши бирә. Елның дүрт фасылы, кунакка һич кичекми килгән тәртипле кеше кебек, вакытында пәйда була да куя. Күңелләргә якты нур бөркеп, йөрәкләрне ярсытыр дәрәҗәдә сихерләп, сандугачлы яз килә. Аны чәчәкле җәй алыштыра. Аның артында — чуар көз. Шуннан соң кыш бабай җирне мамык кар юрганы белән каплый. Әмма соңгы елда дөнья бозылды. Әгәр Алланың бер ахмагы йә аягы, йә таягы белән күпме көч түгеп, җәфа чигә-чигә, сокланып туя алмаслык матур итеп өйгән кырмыска оясын бутаса, ул мескен изге җаннар күпме михнәт чигә, адәм балаларының шундый ерткыч, түбән җанлы, җаһил булулары өчен рәнҗи, аларга бәддога кыла. Кош-кортка, хайваннарга, бөҗәкләргә рәхимсез нәҗес җаннар дөнья тулы шул әле. Кеше җәмгысын таптый, изә, сыта. Инде хәзер бер-берсен үтерешү кебек хурлык, гөнаһ юлына бастылар. Суешу. Кан коеш. Ерткычлык. Япон сугышы, инкыйлаб җилләре, бөтен Русияне айкап-байкап, котырына-котырына, шыңшый-шыңшый исте дә, елый-елый, ач бүредәй улап, Солтанморатка аһ орып килеп җитте. Авыл халкы, әлеге кансыз хәшәрәтнең пычрак аягы белән туздырылган кырмыскалар шикелле, айкала-чайкала башлады. Берәүләр патша хезмәтенә китә. Икенчеләре "революция" дип җенләнә. Өченче бер төрлеләре байларга теш кайрый. Дөнья астына тәмуг уты ялкыны җибәргән зур казан урынына кайный. Яхшылыкка түгел бу. Түгел. Мең-миллион мәртәбә түгел. Илаһым! Кешеләрнең бер-берсен үтерешүеннән чәчрәгән кан дөнья йөзенә гөнаһлы кара тап булып ягыла. Гөнаһлы илдә бәндәләр имансызга әверелә. Имансыз ил күгәрә, чери, таркала. Ходаем, бу яңа гасыр шулай канга манчылып башланамы? +Әллә шуның тәэсиреме? Быел язы да дию пәриедәй котырынып, аждаһадай үкеренеп килде. Әле карлы-бозлы яңгыр ява, әле агачларны төбе-тамыры белән суырып алып ыргытырдай шашкын җил исә, әле яуган бозлар тау-тау булып өелә. Тик менә бүген генә елмаеп кояш чыкты, дөнья йөзенә нур сибелде. Кешеләр күңеле җылынып китте. Әлхәмделилла, яхшылыкка булды бу!.. +Иртән ихатада, абзар-курада, тегендә-монда ансын алай, монысын бөл ай итеп, бүгенге дөнья турында уйланып йөргәннән соң, өйгә кереп чишенгән иде Гыйрфан мулла; көтмәгәндә, бүгенге ялтырап чыккан кояш кебек, улы Галимҗан кайтып керде. Илаһи бу киң дөньяга ике кояш берьюлы чыктымыни! +Мулла абзый, быелгы язның шулай котсыз килү сәбәбен ачыкларга теләп, кулына ел фасылларының кәефе-холкы хакында теркәп барган язмаларын алырга уйлаган иде. Хәсәнә абыстайның шул инде: тавыклар гына түгел, бөтен дөнья күгәрченнәре чүпләп тә бетерә алмаслык үз эше — әле ул аш-су бүлмәсендә табак-савыт юу белән мәшгуль. Ата һәм ул башта бер-берсенә озак кына карашып торды. Галимҗанның карашы аңлаешсыз иде. Анда моңсулык та, кайгы да, берникадәр кайту шатлыгы да бар. Ул кулындагы төенчеген бер якка куеп, өстендәге җиләнен салып чөйгә элгәч, ата белән ул бер-берсенә янә карашып калды. Ата кешенең карашы каты һәм сынаучан иде. Мәгълүм инде: ул карашның төбендә, ачылып җитмәгән бөре кебек, кавышу шатлыгы чаткылары да яшеренгән. Ата кеше, шулай бераз карашып торгач, улын барып кочаклап алмакчы булды. Иллә мәгәр моны эшләмәде. Ниндидер яшерен сихерле көч, ашыкмаска, уйларга куптып, күлмәк итәгеннән тотып торды. Бераздан ул: +— Нихәл, улым, исән-аман кайттыңмы, нигә чит кеше кебек түргә узмый торасың? — дип, ике кулын сузып килеп күреште. +— Исән-имин генә кайттым, әткәй, бөтен килеш, күреп торасың ич, барлык мөчәләрем төгәл, кителгән-мителгән җирем юк, — дип, Галимҗан салкын гына елмаеп куйды. +Ничек кенә булмасын, "барлык мөчәләрем төгәл", "кителгән-мителгән җирем юк" дип шаян сүзләр белән җавап бирүе ата күңелен җылытып җибәрде. Галимҗан һаман шулай шаярып сөйләшүчән. "Кителгән-мителгән җирем юк" дип әйтүе, димәк ки, камил акыл белән кайтканлыкны да аңлата. Ата кеше янә барып күреште дә аннан соң, әле миндә ирлек гайрәте йомшармаган дигәндәй, улының ике беләгеннән тотып селкетте. Аннан аркасына чын аталарча сугып алган булды да: +— Әнкәсе, һәй, сиңа әйтәм, таш маңгаебыз кайтты бит, чык монда, ташла табак-савытларыңны, — дип кычкырды, шатлыклы, ярсулы тавыш белән. +— Мин бит табак-савыт юмыйм, атасы, сумса пешерәм, әллә ана күңеле бала кайтасын сизмиме, бүген төшемә үк кергән иде, — дип сөйләнә-сөйләнә чыкты да улының күкрәгенә барып капланды. Ана белән бала бер-берсенең кочакларында озак иркәләнештеләр. Хәсәнә абыстай җитеп беткән улын сабый чактагыдай кысып-кысып сөйде дә, калтыраныпйомшап, яшькә тыгылды. Бала алдында яшь күрсәтмәү ана иманының бер күркәм сыйфаты иде. Әмма ләкин бу юлы иманының бер як чите кителде. Күпме генә үзен кулга алырга, ярсыган күңелен басарга тырышмасын, буаны ерган көчле су кебек, йөрәк төпкеленнән үк килгән ачы яшьләр өзлексез агарга кереште. Бөгелеп-сыгылып, рәхәтләнеп, сабый бала шикелле үкседе ул. Гыйрфан мулла аны төрле сүзләр белән юаттыр +— Иә, җитәр инде, анасы, нишләвең бу, гомергә булмаганны, син бит болай түгел идең, исән-имин кайткан лабаса, үзе әйткәнчә, бөтен мөчәсе — тән әгъзалары төп-төгәл, акылы камил... +Галимҗан, әнисенең күз яшьләренә ялкын өстәмәскә, күңелен күтәрергә тырышып, шаян сүзләр кыстыра-кыстыра сөйләште: +— Әткәй дөрес әйтә, әнкәй, һәр яздагыча, үземдә булган барлык мөчәләремне быел да кире алып кайттым, юлда бересе дә төшеп калмады. Аллага шөкер. Дәхи дә шуны әйтим: егет корына җиттем, акыл казаным зурайды, иманым артты, тирә-ягымда ырылдап йөргән шайтаннарны куар өчен Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән вә дә сезнең илаһилыктан алынган рухи һәм җисмәни көч-куәтем, гайрәтем бар. +"Шайтан" сүзе килеп кушылгач, ата кеше хәтта көлеп җибәрде. Хәсәнә абыстай да елмаеп куйды. Дөрес, ул сүз гөлбакчасында үскән шайтан таягын хәтерләтте. Шаярып сөйләшкәндә, Галимҗанның каты-каты сүзләр кыстыра торган гадәте бар шул. Ул бәгъзе берчак күңелгә кадак булып та кадала. Бу аның усаллыгы гына түгел, бер сүз белән күп мәгънә аңлату галәмәте дә. Гыйрфан мулла үзе дә шулай лабаса: тормыш ямьсезләүче шайтаннарны җене сөйми. Вакыт-вакыт ал арны чәйнәп ыргытырдай була. Димәк, улы, аңа охшап, яшәү максатын куйган. Ә нишләп шулай булмаска тиеш әле? Аның каныннан, аның җаныннан, аның кабилиятеннән ләбаса! Дөрес әйтә каһәрең: үз тирәсендә буталып йөргән барлык убырлы, шайтаннарны капкынга эләктерәчәк бу таш маңгай. +Галимҗанның шаян сүзләре ананың күз яшьләрен дә корытты. Бу йомшауның шатлыктан икәнлеген дә аңлатырга тырышты ана. Чөнки Шакирҗан югалу кайгысы аның төн йокыларын качырды. Шундый хәл Галимҗан тарафыннан да эшләнә күрмәсен, Ходаем, дип үрсәләнде. Әгәр Галимҗан да шул юлга басса, Аллам сакласын, йөрәгем ярылыр, дип курыкты. Галимҗанны күрү шатлыгыннан түгелгән гәүһәр яшьләр алар. +— Сумсам хәзер өлгерә, атасы, син Галимҗан белән сөйләшә тор, озакламый чәй табыны әзерләрмен,— дип, тагын да аш-су бүлмәсенә кереп китте Хәсәнә абыстай. +* * * +Чәй табынында башта тынлык хөкем сөрде. Кайнар, тәмле, авызда эреп торган сумса ашап, бер-ике чынаяк чәй эчкәннән соң, сүз тезмәләре өстенлек алды. Ул башта изге күңелле кешеләрнең мөбарәк тәсбих төймәләрен берәмләп-берәмләп тартуын хәтерләтте. Тора-бара мөбарәк тәсбих өзелеп китте. Төймәләре чәй табынына чәчелде. +Сүзне ата кеше башлаган иде. Әлбәттә, йомшак кына, җай гына, аталык дәрәҗәсен саклаган кыяфәттә. Ул иң әүвәл юньсезлеге өчен Шакирҗаннан баш тартуын аңлатты. Аннан соң, җайлап-җайлап, Галимҗанның күңел кылларына чиртә башлады. Укулар ничек бара? Вәли мәдрәсәсе ни хәлдә? Вәли мулланың үз сәламәтлеге ничек? Шәкертләр арасына инкыйлаб шайтаннары кермиме? Тегесе-монысы, фәлән-фәсмәтән... +Галимҗан туры гына җавап бирмәде. Шаяртып маташты. Ул мәдрәсәдән куылу мәсьәләсенең җеп очын хәзергә яшереп торырга уйлаган иде: әтисен, әнисен борчыйсы килмәде. Әмма безне капчыкта яшереп тотып буламыни. Бервакыт тишеп чыга бит ул. Вәли мулла әтисенә хат язмый калмас. Чөнки алар дуслашып та киткән иде. Барган саен, әтисе аңа зур бүләк — күчтәнәч бирә. Хат килсә, мәдрәсәдән ни өчен куылганлыкны тәсдыйк итсә, аңа, Галимҗанга, әтисе, әнисе алдында тагын да авыррак булачак: "ялганчы" дигән шелтә сагызы ябыштырачаклар маңгаена. Әйдә, уты-ялкыны бергә булсын. Куылуын ул башта туры гына әйтмәде. Әлеге әтисе соравына җавап биргәндә: +— Революция шайтаннары күбәйде, әткәй, мәдрәсәдә, мин — шул арның берсе,— диде. +Ата кешенең күзләре маңгаена менде. Хәсәнә абыстай да калтыранып куйды. Сөйләшә-сөйләшә, сүз шуңа барып җитте: Галимҗан мәдрәсәдән куылуын ачыктан-ачык әйтергә мәҗбүр булды, һәр ат карагының "һөнәре" энә урлаудан башлана. Вак-төяк алдау кешене зур алдакчы булу дәрәҗәсенә җиткерә. Соңгы чиктә ул икейөзле явызга әверелергә мөмкин. Бөл арны Галимҗан яхпты белә. +абигатьтә, яшәештә, кешеләр йөрәгендә, бө +тен матди дөньяда, галәм киңлекләрендә — +капма-каршылык. Көннәр бу арада тормышны, бәндәләрне, табигатьне яратмаудан мәңге эче пошып, сыкранып, үрсәләнеп йөргән кара йөзле кешенең аһ оруы кебек булып торды. Аннан соң матур күңелле, олы йөрәкле, хистойгыларга бай кешенең елмаюын хәтерләтеп торган кояшлы аяз көннәр киләчәге — табигый хәл. Килде. Ялтырап кояш чыкты. Җиһан әле якты-җылы нурлар эчендә изрәп ләззәтләнә. Ә йөрәкләрдә — давыл, гарасат, томан. +Шул хакта уйлап ятты Галимҗан. Көне буе матур, җылы, кояптлы көн булды. Кояш, офыкка якынлашканда, кып-кызыл ут тәгәрмәчедәй булып янып торды. Офыкка килеп терәлгәч, ул алсу-кызгылт төскә әйләнде. Бу вакытта ул бит очына ал сөрткән көләч кызны хәтерләтте. Ә инде өске ягындагы сыек зәңгәрлек гүя сөрмә тартылган күз карашлары балкышы. Офыкта кояш моңаеп торды-торды да көне буе күк йөзендә исән-аман йөзүнең чигенә амин тотып, бәндәләр саулыгына дога кылып, матур төн үткәрергә фатихасын биреп, шифалы-йомшак нурлар калдырып баеды. Хәзер моңсу зәңгәр төн. Тынлык. Өскә кояш нурларыннан алып кергән йомшак юрган ябылган. Әмма эчтә давыл. Өермә. Зилзилә. +Галимҗан белән Габделхәким икенче катта йокларга булдылар. Галимҗан уң як стена буендагы караватка ятты, Габделхәким — сул яктагысына. Габделхәким хәзер ун яшьтә инде. Сабакны башта әти-әнисеннән алды. Хәзер мәдрәсәдә һәйбәт кенә укый. Җәй көне, җае туры килгән саен, аның белемен Галимҗан да тикшереп кенә торды. Башта алар бераз сөйләшеп яттылар. Габделхәким шул ук әтисе-әнисе биргән сораулар белән фөдәтте. Нигә куганнар мәдрәсәдән? Хәзер кайда укыячак? Иә хәлфә, йә мулла, йә мәзин булырга хокукы бармы? Тегесе-монысы... +Галимҗан башта аны шаяртып маташты. Комсыз Мөбахис мәзинне беркем дә яратмый, ул шуның урынына кайткан, мәчеттә моңлы итеп азан әйтәчәк, имеш. Аның моңыннан бөтен авыл халкы сокланып ләззәтләнәчәк. Шуннан Галимҗан аны икенче бер төрле моңнар арасына алып кереп китте. Җыр моңы, дала моңы, йөрәк моңы турында сөйләде. Тик аларны Габделхәким тыңлап бетерә алмады. Тирән, татлы йокыга чумды. Андый йокы белән Галимҗанның дә рәхәтләнәсе бик килгән иде. Ләкин уй чәнечкеләре йөрәген даими чәнчеп торды. Мәдрәсәдән куылганлыгын әйткәч, әтисенең күзләре котырган бүренекедәй ялт-йолт килде, тешләре озак кына шак-шок итеп торды, калын иреннәре тегермән ташы дырылдавын хәтерләтеп дерелдәде. Бу минутта аңа бер сүз әйтү дары мичкәсенә шырпы сызып ыргыту булыр иде. Шулай да Галимҗан сүзсез калмады. +— Әткәй! Дөреслекне якларга, иманга турылыклы булырга, алдашмаска син безне үзең өйрәттең бит; әнкәй дә шул рухта тәрбияләде,— диде. +Ата кешене бу сүзләр ярсытып кына җибәрде: +— Мәдрәсәдән куылу дөрес юлмы? +— Кайгырма, әткәй, югалмам. +— Ни эшләмәк буласың? +— Мәдрәсә бетмәгән бит. +— Һм... Кәккүк кебек оя сайлап йөрмәк буласыңмы? +Сөйләшү шактый озакка сузылды. Галимҗан, әллә күпме вәгъдәләр биреп, әтисен юатырга тырышты. Ике улының дә мәдрәсәдән куылу кайгысын күтәрү атага җиңел түгел. Моны аңлый Галимҗан. Тик бер яманлыкның яхпты ягы булуны аңлату кыен. Вәли мулланың кадим мәдрәсәсеннән куылу — яманлык. Аннан котылу, икенче мәдрәсәгә барып уку — яхшылык. Шул хакта да әйтте ул әтисенә. Әмма әтисе, комнан аркан ишеп булмый, дигәнне аңлатып, кулын гына селекте дә: +— Оят! Адәм арасында оят! Авыл халкы бот чабып көләчәк,— дип гайрәт чәчте. +Әнисе сүзсез генә торды. Ул эчтән кичерә. Эчендә кайгы уты икәнлекне Галимҗан белә. Аны кызгана. Шакирҗан өчен хәсрәтләнеп, ярты гомерен югалтканлыкны аңлый Галимҗан. Шуның өстенә икенче тетрәү. Бер ана йөрәге бит ул. Ул йөрәктә ана мәхәббәте, сафлык, садәлек, аклык сакланырга тиеш. Ләкин балалар ул йөрәккә кара яга, ут сала. Әлбәттә, Галимҗан тынычландырыр яраткан, матур күңелле, олы йөрәкле анасын. Шундый уй-хисләр давылында йокыга талды ул. +Ата белән ана аскы каттагы сәкегә урын җәеп җайлаштылар. Гыйрфан мулла орчык урынына бөтерелеп-бөтерелеп ятты. Сизә остабикәсе: мулласының йөрәге яна, күңеле ярсый, үзен-үзе өзгәләп ташлау чигенә җитә. +Абыстай аны һаман шул элеккечә йомшак сүзләре белән юата: +— Мулла! Акылыңа кил! Ходайдан сабырлык сора! Әгәр ярсу йөрәгеңне баса алмасаң, иртән әллә нишләп ташлавың бар. Бу Галимҗанга кире тәэсир итәчәк. Аның әллә кая китеп югалуы мөмкин. +Остабикәсенең үгет-нәсихәтен аңлый мулла. Пырдымсызлыгын да таный. Шуның аркасында бәла-каза күрүен дә белә. Шакирҗанның кайтмавы да шуңа бәйләнгән. Теге вакытта җенләнеп китеп ат куу, бер сөзәк җирдә арба аву, атлар тәгәрәп китү...— боларның барысы да пырдымсызлык сөземтәсе. Андагы этләнүләрне Ходай дошманыңа күрсәтмәсен. +— Ярый, остабикә, син әйткәнчә булыр, кудым җанымны ярсыткан җеннәрне, иртәнге намазны бозык күңел белән каршыламыйк; иштә Ходай кушмаган эш булмас; Галимҗанны җиңү авыр хәзер, ул Таш маңгай баш бирмәс байтал кебек, йоклыйк әйдә, — дип, мулла абзый үзе үк остабикәсен тынычландырырга тырышты. +VI +Кеше күңеле бәгъзе бер вакыт бөтен галәмне сыйдыра ала. Яки ул матди дөнья әйбер-җисемнәрен уч төбендә биетергә ярата. Биетеп-биетеп рәхәтләнгәч, учын йомарлый. Учында калганнарны, илаһилык мәрҗәнен ычкындырмаска тырышкан изге күңелле зат кебек, кысып тотарга тырыша. Әйтерсең шунда аның бәхет орлыгы, киләчәк язмышы, гомер сукмагы. +Кондызлы күлнең текә яр башында уйга чумып, моңаеп, хис-тойгылар ташкынында газапланып утырган Галимҗанны да әле шундый кемсәләрнең берсенә охшатырга мөмкин. Бирегә еш килә ул. Эш юкта, һәр форсаттан файдаланып. Җәй зур мәшәкатьләр белән үтеп китте, һәр елдагыча иген игү, печән чабу, урак уру, ашлыкны келәткә салу кебек эшләр башкарылды. Галимҗан һәркөн басу хезмәтенең үзәгендә-күзендә булды. Болай риядан гына түгел, ихлас күңелдән, ләззәтләнеп, ялкынланып, авыр кыр хезмәтенең үзенчә бер сәнгатен тоеп эшләде. Кичләрен Авыргазыга йөгерде, балыктай йөзеп, чумып-чумып, арыган-алҗыганлыгын елга дулкыннарына агызып җибәрде. Судан чыккач, үзен бөтенләй эшләмәгән, арымаган, җиңел сөякле кеше итеп тойды. Кыскасы, җисмани һәм рухи яктан чыныкты. Үзен рәйхан мае белән сөртелеп җиңеләйгән кешедәй хис итте. +Бүген сентябрь уртасы. Хәзер үзенчә бер матурлык. Агач яфракларында мең төрле бизәк: яшел, яшькелт, ямьяшел, сары, саргылт, сап-сары, кызгылт, соры-кызгылт, сарыкызгылт...— тагы да әллә ниндиләр. Табигать яшелдән сарыга тиз генә күчәргә ашыкмый. Адәм балаларының күз явын төрле төстәге бизәкләрен күрсәтеп алмак була, күрәсең. Аннан инде ул бизәкләр тәмам уңып бетә. Саргая. Корый. Көзге усал җилләр аларның язмышы белән нык шаяра: башта берәмләп-берәмләп, аннан күпләп-күпләп, ана имчәгенә ябышкан баладай үз ботагында иркәләнеп-эленеп торган яфракларны туздырырга, өзеп-өзеп ыргытырга тотына. Яфраклар, имчәктән аерылган бала кайгысын тоеп, яралдырып дөнья күрсәткән ботак — аналарыннан күз яшьләрен түгә-түгә аерылырга мәҗбүр булалар. Алар җиргә түшәлә. Аларны таптап-таптап үтәләр. Алар өстенә бервакыт кар катламы җәелә. +Ләкин моңа шактый вакыт бар әле. Хәзергә — сентябрь уртасы. Әмма көн җылы. Җәйдәге кебек. Ай башында да шулай булды. Җылылык җәйнекеннән әллә ни аерылмады. Тик моның кире ягы да бар икән. Сентябрь шулай булса, кешеләр сәламәтлегенә зыян килә, имеш. Монысын Галимҗанның әтисе әйтте. Ул сынамышлар белән шөгыльләнә. Бөтенесен дә гамәл дәфтәренә яза бара. Андый көннәрнең серле-сихри кире йогынтысы, чыннан да, йомшак бәдәнле шәһәр халкының бәгъзеләрен бәлтерәтәдер, кан басымын күтәреп, әлсерәгән тавыктай йөрергә, йөрәк авыртуыннан зарланырга мәҗбүр итәдер. Авыл халкының бу хакта уйларга, йөрәк тотып җебеп утырырга, тышкы тәэсирләр белән гасабиланырга аслан мөмкинлеге юк. Аңа кышлык азык әзерләп куярга кирәк. Шуның өстенә ул баланын, миләшен, гөлҗимешен, шомыртын, мәтрүшкәсен — тагы да әллә ни төрле җимешләрне, шифалы үләннәрне җыеп куя. Ул җимешләрдән, ул үләннәрдән аңкыган хуш ис тәнеңә сарыла, борын тишекләреңне ярып кереп, бөтен эчке әгъза күзәнәкләренә сеңә. Менә сиңа шифа! Менә сиңа дару! Менә сиңа сәламәтлек!!! +Кешеләр әле һаман су керә. Елга аларны көләч йөзе белән каршылый. Үз кочагына алып, дулкыннары белән иркәли. Елгага адәм баласы ашкынып, ярсып, йөгерә-йөгерә килә. Алар елганы ярата. Шуңа күрә елганың да бәндәләргә карата булган мәхәббәте ифрат зур. Ул кешеләрне чыныктыра, сәламәтләндерә, матур күңелле итә. +Тик, җәй белән чагыштырганда, күк зәңгәрлегендә, көннең үз нурында үзгәрешләр дә юк түгел. Күк йөзенә, сизелер-сизелмәслек кенә булып, куе зәңгәр төс килеп кушылды. Өйләдән соң, кичкә таба ул аеруча нык сиземләнә. Көн яктылыгына бәлләвер төс өстәлә. Шуның белән бергә, күк йөзенә дә, көн яктылыгына да көзге моңсулык нурлары сибелә. +Галимҗан әле шушы моңсулыкны күзәтә. Кондызлы күл яры башында зур гына бер таш бар. Ул утынлыктагы бүкәнне хәтерләтә. Өсте тип-тигез. Әйтерсең Ходай Тәгалә аны кешеләр утырыр өчен махсус шулай эшләп куйган. Шунда утырып, Галимҗан озак-озак матурлыкка карап соклана. Якында гына йодрык зурлыгы янә бер таш ята. Анысында җемелдәп торган вак-вак бөрчекләр бар. Ул бөрчекләр энҗе-мәрҗәнне, гәүһәрне хәтерләтә. Әллә, чыннан да, бу ташның эче тулы энҗе-мәрҗәнме? Асылташ дигәннәре шушымы әллә? Әллә якут ташымы бу? Килеп утыру белән, Галимҗан аны кулына ала. Шул энҗе-мәрҗәннәргә сокланып, исе-акылы китеп карап тора. Кеше өчен табигать нинди генә гүзәллекләр ясамый дип уйлый. Ул бүген дә шулай итте. Шул энҗе-мәрҗән, гәүһәр белән бизәлгән ташны кулына алып, озак кына илһамланып карап торгач, аны кире урынына куеп, күзен табигать гүзәллегенә ташлады. И табигать! Җанлы син! Олы йөрәкле син! Шагыйрь син! Илһам чыганагы син! Адәм балаларына аң-акыл, хис-тойгы, яшәү дәрте бирүче син! +Шундый татлы, тирән, серле, сихри уйлар дөньясында йөзә әле Галимҗанның күңеле. Ул иртәннән бирле табигать белән хушлашып йөрде. Авыргазы, Түрсәгәле, Исәнбикә буйларында, Зәңгәр чишмә янында булды. Табигать әйтерсең аның сөйгән кызы. Ул — шул кызны иркәләүче солтанат егет. Иртәгә ул Уфага китәчәк. "Галия" мәдрәсәсенә. Менә ни өчен хушлаша табигать белән. Авыл табигатен ташлап китү яраткан-сөйгән ярдан аерылу белән бер икән. Ә менә моннан, Кондызлы күл яры башыннан, бөтенесе дә уч төбендәге дәй күренә. Шул ук Авыргазы белән Түрсәгәле елгаларының бер-берсе кочагына ташланган һәм үбешкән урын. Зәңгәр чишмә. Исәнбикә болыны. Тугайлар. Болыннар. Кырлар. Ал арның һәрберсенең йөрәге бар кебек. Ул йөрәкләр бер-берсенә мәңге өзелмәс хәяти чылбыр белән тоташкан. Чылбырлар буйлап йөрәк каны ага. Йөрәк каны, йөрәк тамырлары аларны илаһи бербөтен табигать җисеменә әверелдерә. Бу җисемнән, гарше көрсидәге кебек, үзенчә бер яшәеш тәхете барлыкка килә. +Әле төш күптән авышып, кояшның баерга табан юл тоткан мәле. Кояшның йөзе ачык, тонык, ап-ак. Җәй көнендәге кебек эссе нурлары белән көйдерми. Шулай да җылы. Хәзер икенче төрлерәк нур: көзге, моңсу, сабыр нур. Күк йөзе — куе зәңгәр. Ә җирдә — кырлар, болыннар, тугайлар, елгалар, күлләр, гөлләр, чәчәкләр, җир рәйханнары, миләүшәләр, сөмбелләр, лаләләр... Әллә боларны ташлап китмәскәме? Әтисе кебек җир кешесе булып калыргамы? Өйлән. Дөнья көт. Җир сөр. Сукала. Тырмала. Чәч. Ур. Ат, сыер, сарык, кәҗә, каз, күркә, тавык асра. Әтисе, гәрчә птупты эшләрне сөепяратып башкарса да, Галимҗанга алай кыланырга ирек бирми. Укырга, тәмамланган мәдрәсә белеме алырга куша. Галимҗан башта Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен сайлады. Йосыф хәлфә кулы аша үтсә, бик тә яхшы булыр иде. Ләкин тора-бара ул уеннан кире кайтты. Ул үз кендегенең шупты туган җир кендеге белән нык бәйләнгәнлеген сизде. Аны өзеп булмаячакны аңлады. Ул үзен каты холыклы, кырыс табигатьле, усал кешегә санап йөри иде. Сагыну хисе көчле икәнлеген аңлагач, бу уеннан берникадәр кире кайтты. Үзен йомшаклыкта гаепләде. Ләкин бусы да дөрес үк түгелдер. Сагыну олы йөрәкле, матур күңелле, хис-тойгы бай кешеләргә хас, имеш. Моны бер акыллы баш әйткән. Галимҗан аны кайдадыр укыган иде. Димәк ки, сагына белүгә катылыкның, йомшаклыкның кысылышы юк. Ә инде боз йөрәкләр, хис-тойгыдан мәхрүм мескеннәр, кешелексезләр сагына белми, ди. Уфа ерак ара түгел. Кайтыр да килер, кайтыр да килер. Сагыну ялкыннарын урманнар, күлләр, елгалар, гөл-чәчәкләр арасында балкып утырган туган авылының мөхтәрәм кешеләре арасына кайтып басар. +Шундый уйлардан соң, ул табигатькә янә бер күз сала. Озак-озак моңаеп карап тора. Юк, бу моңаю гына түгел. Ярсу, хыяллану чигенә җитү, уй-хисләрнең иң тирән диңгезенә чуму бу. Шушы бай, моңсу, сихерле, шигъри табигать хозурландыра, шашындыра, җенләндерә аның күңелен. Бу сихерле табигать эчендә мең-миллион адәм балалары уйный, шаяра, матурлык белән ләззәтләнә кебек. "Табигать балалары" дигән хикәясе шуның бер манзарасы-күренешеме әллә? Шушы табигать сихерләдеме аның йөрәген? Шушы табигать уяттымы матур тойгылар? Шушы күркәм табигать кешеләрдәге матурлыкны күрә белергә өйрәттеме? Киләчәктә зур язучы булып китүендә шушы илаһи бай табигатьнең дә җуелмас шаукымы барлыкны беләме әле ул? Белми. Әмма сизенә. Күңелдә ниндидер яңа, моңа чаклы булмаган хистойгы давылы купты. Ул давыл котыра, җенләнә, үрле-кырлы сикертә. +Ул әле "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" дигән беренче хикәясен ничегрәк итеп язу турында да хыяллана. Гаяз әфәнде Исхакый язарга кушты. Ул кешеләрне дүрт төргә бүлде. Беренчеләре — тормыш баскычының иң югары өлешендә торучылар. Болар — ил, халык мәнфәгате белән яшәүче Йосыф пәйгамбәр кебекләр. Халыкка инсафлылык, әдәплелек, кешелеклелек дине булган ислам динен иңдерүче соңгы пәйгамбәр Мөхәммәт галәйһиссәлам дә шуңа керә. Икенче төркем беренчеләрнең эш-гамәл тегермәне куласасына шифалы су коеп торырга тиеш, имеш. Яки алар ил, халык мәнфәгате дилбегәсен бергә тотарга хаклылар. Гаяз Исхакый әфәнде җәнаплары казакъ халкының бөек акыны Абайның бер шигырен дә әйткән иде. Галимҗан аны язып алды да соңыннан ятлады: +Ант итеп, антын бозган җаны корсын, +Кыска көндә кырык җиргә киртә куеп +Йөрүче хәйләкәрләр тагын корсын, +Бер атна йөз үзгәргән йөзе көйгер, +Үз-үзенә масайганның аты корсын. +Әйе, өченче төргә хәйләкәр кешеләрне керткән иде Гаяз әфәнде. Алар — әлеге беренче һәм икенчеләрнең кылган әмәлен үзенеке итеп күрсәтергә тырышучы кыл койрыклар. Дүртенче төрне ахмаклар тәшкил итә. Болар, Гаяз әфәнде әйткәнчә, хәйләкәр генә түгел, ә бәлки, кешенең хәяти сукмагына аркылы сузылып ятарга маташучы аңгыра сарыклар. Бу дүртнең үз эчендә тагын мең-миллион төрлелекләр бар, ди. Гаяз Исхакый җәнаплары әйткәнчә, язучы әнә шул төрлелекләрне аң-акылы, йөрәк хисе, күңел тойгысы белән сиземләргә тиеш. Ә ничек сиземлисең? Бармы соң Русия җирендә беренче төргә керүчеләр? Николай патшамы? Юк инде. Аның үзен бәреп төшерергә кыҗрыйлар. Революция шуның өчен булды. Әмма ул ялкынланды да сүнде. Күмере, көле генә калды. Иллә мәгәр ул күмергә янә дә ут салып, кабыза-кабыза, дөрләтеп җибәрәчәкләр, имеш. Революция тагын да катырак, берәгәйлерәк, ялкынлырак балкыячак, янәсе. Патшаны тәхеттән бәреп төшерми торып, барыбер тынмаячаклар, ди. Нинди тәрәккыйпәрвәре булмаган патша ирәеп утырыр йомшак кәнәфиле алтын тәхеттә тагын да? Йосыф пәйгамбәр кебек хөрмәтле вә гыйззәтле була алырмы? Илгә, халыкка бәхет өләшерлек, ал арны тәшвишкә салмаслык акылы, кодрәте булырмы? Бөтен Рәсәйне тәмуг төбенә әйләндереп ясалган өченче революциядән соң, тәхеткә Ленин утырачакны Галимҗан аслан белми иде. Милли эшләр тәкъдире Сталинның уч төбендә уйнаячагы аның ике ятып бер төшенә дә керә алмый. Мөселман комитеты рәисе Мулланур Вахитовның ярдәмчесе булачагын әле мәдрәсә шәһадәтнамәсе дә алмаган шәкерт-мәхдүм Галимҗан кайдан белсен ди. Язмыш ике төбәйле, диләр. Аның башында әле мең төбәйле уйлар, йөрәгендә кайнар хис-тойгылар кайнаша. Алар гавам халкы язмышына бәйле. Әтисе җирне дә дүрт төргә бүлеп карый. Бәлки, бөтен галәм якынча дүрт катламнан торадыр: күк тәхете, безнең кояш иле — галактикасы, кояпт белән җир арасы, җир үзе. +Шул хакта уйлап, мең мәртәбә баш вата-вата бөтен галәм киңлеген айкап чыккач, Галимҗанның күңеле янә җиргә — үз авылының изге туфрагына әйләнеп кайтты. Алланың нинди кашка тәкәсе керә беренче төргә? Авыл ыстарастасы Тәхлисме? Юк. Ул — сатлык җан. Җаһил. Аның өчен арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит. Кеше язмышы, кеше бәхете, кеше киләчәге — аның өчен сукыр бер тиен. Андагы тәкъвасызлык галәмәтен шайтан да чүпләп бетерә алмас. Хөрмәтулла абзыйның фаҗигале үлеме — аның аркасында: "сарык буры" дигән нахак бәла тактылар. Сарык табылды. Мөбахис мәзиннең өенә ут төрткән, дип, Себер җибәрделәр. Соңыннан ачыкланды: мәнсез остабикәсе абзар артына күмерле көл түккән булган; утлы күмерне җил очырып, коры салам арасына китереп салган. Монысы Ходай эшедер, бәлки. Чөнки харам мал бервакыт барыбер янарга тиеш. Мөбахис мәзин дөньясын яңадан тергезде. Менә дигән йорт салды. Ярый. Булсын. Яңа бер тарлык та юк. Хөрмәтулла абзый төрмәдән кайта. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, Мөбахис мәзиннең җирән кашкасы югала. Авылда янә "Хөрти урлаган" дигән хәбәр тарала. Бу юлы Мөбахис мәзин теге вакыттагы үчен җиренә җиткерү максатын куя. Сүзе аста калмасын, янәсе. Хөрмәтулла абзыйны тереләй күмәләр дә ташлыйлар. Галимҗан булса, моны эшләтмәс иде, билгеле. Ул инде ир корына җиткән егет кеше. Чәйнәшер иде. Тешләшер иде. Сүзе белән дә егар иде тегеләрне. Әтисе дә өйдә булмаган. Мондый вәхшилеккә ирек куймас иде. Көрәшер иде. Мөбахис мәзин үз табан астын ялаучы ярлыларны җыйган да хөкем чыгарганнар да куйганнар. Ике бозауга кибәк аерып бирә белмәгән надан, җаһил ыстараста Тәхлис Мөбахис мәзиннең кубызына биегән. Бу бит — түбәнлек, имансызлык, хурлыкның иң пычрагы. +Бу гаделсезлекне, бу вәхшилекне, бу ерткычлыкны күтәрә алмый Мәликә түти. Акылдан яза. Кулына күсәк тотып килә дә Мөбахис мәзиннең тәрәзәләрен кыра. Шуннан унлап ир килеп, кулларын артка каерып бәйлиләр дә Нәҗметдин мәзиннең таш келәтенә китереп ябалар. Ул башта җан әчесе белән гел җырлап ята. Аннан тына. Өч көннән соң җан тәслим кыла. Баш бала Мәдинә-Акчәчкә хәзер ике энесе, өч сеңлесе өчен ана да, ата да булып калды. +Акчәчкә! Галимҗанның беренче мәхәббәте ич ул. Кайткан саен күрми калмады. Эч серен ачып салгач, кендек әбисе Хәмдия абыстай аңлады Галимҗанның күңелен. Бервакыт шул караңгы базында очраштырып, үзе чыгып китте. Тик Галимҗанның мәхәббәтен кабул итмәде Мәдинә-Акчәчкә. Теге вакытта: +— Кырлык белән бодайны бергә кушмыйлар, Галимҗан абый,— дигән иде. +Димәк, ярлы баласы булганга, үзен кырлыкка саный; бай нәселдән чыккан Галимҗанны бодайга тиңли. +Бу юлы: +— Җитен борчасы җитен чәчәген харап итә бит ул, Галимҗан абый,— диде. +Димәк, ул Галимҗанны җитен чәчәге дип исәпли, ә үзен шул чәчәкне харап итүче борчага охшата. +Кызның үткен телле, авыр табигатьле, шигъри күңелле, тәкәллефсез булуы Галимҗанның йөрәген янә мең мәртәбә ярсытып җибәрде. Акыл ияләренең мәхәббәт турында әйткән сүзләрен дә тугылады, кат-кат тәсдыйк итте ул. Мәхәббәтнең бай, ярлы баласы булуга нигезләнмәвен дә аңлатырга тырышты. Мәхәббәтнең асылы күңел байлыгына бәйләнгән. Галимҗан шул иманга инанды. Мәдинә — бай күңелле кыз. Шул җиткән. Аныңча, калганы тормыш көткәндә, майлы табада шуган коймак шикелле, үзеннән-үзе җайга салына. Мәхәббәт ул — бөек сафлык! Галимҗан, Ырынбурда чакта Галишер Нәвоине укыганда, аның бу хакта әйткән сүзләрен ятлап та алган иде. Шул арны җиткерде, кат-кат тәкрарлады ул Мәдинә-Акчәчкәгә: +Гыйшыкка сафлык җан кебек кирәк, +Чуар хисләрне сыйдырмый йөрәк. +Аларның икесендә ике тел иде: Мәдинә-Акчәчкә сүзләрне авылча "чәчә", Галимҗан зыялыларга хас назлы, йомшак, купшы лисан-тел белән эш итә. Шуның белән ялгышты да ул. "Гыйшыкка сафлык җан кебек кирәк" дигән сүзләрне Мәдинә-Акчәчкәнең йөрәге кабул итмәде. Чөнки ул үзен саф җан дип исәпләми. Әйтерсең аның җанына ярлылык кере сеңгән. Җитмәсә, әтисенең төрле яклап "пычрануына" Мәдинә бик нык кыенсына иде. Нигә шундый керлелек белән ак нәселнең саф чәчәге булган Галимҗанны караларга? "Чуар хисләрне сыйдыра алмый" дигәне дә тетрәндерде Мәдинәне. Хисләре нинди Мәдинәнең? Чуармы? Кем белсен. Караңгы баз кебек өйдә яшәгән ярлы кызының хисләре томанлыдыр инде ул. +Бу очрашу былтыр булган иде. Аларның икесенә утыз алты яшь иде бит инде. Мәхәббәт, яратышу, сөешү турында һич икеләнми, мөкиббәнә, эчкерсез сөйләшер вакыт. Шулай да Мәдинә-Акчәчкә кулын да тоттырмады, кочакларга да ирек куймады. Бу очракта да ул, хис-тойгысын халык әйтеменә нигезләп: +— Галимҗан абый, соңгы сүзем шул: минем сыерчык оясына ялгыш килеп эләккән чыпчык буласым килми, моннан ары болай әдәпсез кыланмагыз, чакырмагыз, очрашулар файдасыз,— диде дә матур гына елмаеп чыгып китте. +Бу Галимҗан өчен түбәнлек иде. Ул янды, көйде, үрсәләнде, йодрыгы белән маңгаен төйде. Ак түти кайтканчы чыгып китмәде. +Ак түти мәсьәләнең мәсләген тиз сизде. +— Ул сине җарата бит, балакаем, нык җарата, әллә птыны аңламыйсыңмы... Бакчи... кобараң очкан, төсең киткән, шылай җарамый бит инде... Ул җарлы кызы булганга кәмсенә...— дип, Галимҗанны төрлечә юату ягын карады. +Галимҗан исә: +— Юк, Ак түти, ул мине яратмый,— диде дә, ачуын уч төбенә йомарлап, кырт кына чыгып китте. +Чынында исә Галимҗанга гашыйк иде Мәдинә. Аны беренче мәхәббәте дип исәпләде. Ләкин... ләкин... ак күңелне каралыйсы килмәде Мәдинәнең. +Кешеләрне төрләргә бүлгәндә дә күңелгә әнә нинди уйлар килә икән. Югарыга әтисен дә куеп карады ул. Ләкин ул башлык түгел. Шуңа күрә ил, халык мәнфәгате белән яшәү ягыннан караганда, аны өстән аска таба икенче баскычка бастырырга мөмкиндер. Яхшы, иҗтиһадлы башлыкка ул җанын фида кылырга да әзер тора. +Өченче төркемгә Мөбахис мәзин кебек хәйләкәрләр керә. Дүртенчесенә — ыстараста Тәхлис ишеләр. Ә менә Хөрмәтулла абзый сыманнарны кая куярга? Андыйлар, гәрчә үзләре кыерсытылган булсалар да, башкаларга аслан яманлык теләми. Димәк ки, олы йөрәкле, матур күңелле, кешелекле булып чыгалар. Аларны икенче төркемнең бер күзәнәгенә "сылап куярга" мөмкиндер, бәлки. +Авылга Мөхәммәтгали исемле яңа ахун килде. Аны мактыйлар. Кешелекле, иҗтиһадлы, эзлекле, имеш. Әйдә, аны югары шүрлеккә мендерик. Белеме, акылы, шәфкатьлелеге белән авылга иман нуры чәчсен, бәндәләрнең рухын күтәрсен, Ходай Тәгалә кушканны гавам халкына түкми-чәчми җиткерсен. Амин! +Күңел сандыгына күп нәрсә җыелган икән. Аңа менә шушы күркәм табигатьнең аллы-гөлле чәчәкләр хуш исе сеңгән. Шушы гүзәллекнең энҗе-мәрҗәннәре, гәүһәрләре җыелган ул күңел сандыгына. Табигатьтән бар булган матурлык алынган. Ул булачак язучының йөрәк төпкеленәчә үтеп, бөтен эчке әгъзаларына таралган. Әллә нинди сихри көч аның колагына "яз, яз, яз" дип пыт ылдый; бу матурлык эченә генә сыеп бетмәс, аны башка урыннарда яшәгәннәргә каләмең белән сурәтләп-тасвирлап күрсәт, табигатьтән алганыңнан мең өлеш артыграк итеп сылулап-чибәрләп бир, ди. "Яз балтты", "Табигать балалары", "Сөю-сәгадәт", "Диңгездә", "Яшь йөрәкләр" кебек гүзәл әсәрләр птупты табигатьтән алган илаһи матурлыкны халыкка тагын да күркәмрәк итеп күрсәтәчәген Галимҗан хәзергә белми әле. Мөбахис мәзин кебекләрнең чын йөзен ачачак "Карак мулла" дигән хикәя дә язылачак. Халыкның авыр язмышы, Хөрмәтулла абзый кебек кимсетелгәннәр, тормыш төбендәгеләр "Карт ялчы", "Көтүчеләр" исемле әсәрләрендә чагылдырылачак. "Кызыл чәчәкләр", "Тирән тамырлар", "Безнең көннәр" кебек зур күләмле повесть, романнарда инкыйлабый-революцион көрәш тасвирланачак. Ул инде табигать матурлыгы белән әсәрләнүче, хисләнүче, шашынучы хыялый зат кына түгел, тормышның әчесен-төчесен татучы, гаделсезлек, хаксызлык, юньсезлек өчен сыкранучы, Хөрмәтулла кебек миллионнарның язмышын үз йөрәгенә алучы шәхес булып та җитлекте. +— Җазыгыз менә гнуларны,— дигән иде теге вакытта Хөрмәтулла абыйсы. +Әле дә менә мең-мең юксыллар, ярлылар аның колагына: +— Яз, яз, яз, — дип пышылдыйлар сыман. +— Язам, язам, язам, — дип ант итте Галимҗан. Менә шушында. Табигать кочагында. Гөлләр-чәчәкләр арасында. Туган туфрагында. Күп тә үтми, бер елдан соң, 1907 елда Фатих әфәнде Әмирхан мөхәррир булган "Әль-ислах" газетасында аның "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" дигән хикәясе басылачак. Ул 1907 елның октябреннән башлап 1908 елның 2 июленә кадәр барлыгы 17 санда чыгарылачак. "Өмид" матбагасында китап итеп бастырганда, Галимҗан Ибраһимов шундый сүзләр язачак: "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" — минем үз гомеремдә беренче мәртәбә каләм сынап караудан килеп чыккан бер нәрсәм. Мин аны 1907 елда Кавказда мөгаллим булып торган чагымда җәй көне язган идем. Шул көзне Фатих әфәнде Әмирханов җәнапләренең кулына төшеп, ул аны яңа чыгара башлаган "Әль-ислах" газетасының фельетонында дәрҗ кыйлды. Хәзер инде китап шәклендә чыгармак булам. "Әль-ислах" фельетонындагы хикәя белән бу рисаләчек арасында аерма булмаячак. Башлап язылганда ничек булса, әле дә нәкъ шул рәвештә калдырам. Бер җирен үзгәртмим, бер хәреф арттырмыйм, киметмим, тик имлясын гына бераз төзәтәм". +* * * +Озак утырды Галимҗан бүген Кондызлы күл яры башындагы бүкәнне хәтерләткән таш өстендә. Ул әйтерсең авылының бөтен табигать матурлыгын су урынына эчә, йота, бөтен әгъзаларына сеңдерә, чалбар кесәләренә тутыра, яңа мәдрәсәгә бер кышка җитәрлек хуш ис, болын һавасы, чәчәкләр шифасы алып китә. Ул бүген мәдрәсәдәгечә, шәкертчә киенмәде. Әнисе теккән кара чалбар, ак күлмәк киде. Күлмәкне чалбар эченә тыкмады, тышкы якта калдырып, билен әнисе ясап биргән бармак юанлыгы гына ефәк билбау белән буып куйды. Аның ике очы да биленең уң ягына туры килеп, шуның берсе озынрак калдырылды. Ул оч чачаклы-чачаклы булып, ун-унбиш сантиметр чамасы аска төшерелеп, асылынып тора. Очында төрле бизәкле җепләр. Ул чачаклы мәкне дә, чачаклы канәферне дә хәтерләтә. Күлмәге төз якалы. Изүе ачык. Сул як яка төз тора. Уң яктагысы өчпочмак шәкелендә кайтарылып төшкән. Җәй буе үскән кара чәчләр аны ифрат сөйкемле, нык, гайрәтле егет итеп күрсәтә. Чәч үстерүне башта әтисе дә, әнисе дә килештермәде. +— Улым, мөселман кешегә бер дә муафыйк түгел бит әле бөл ай төксем булып йөрү,— диде беркөн әтисе. +Әнисе аның сүзләрен куәтләде: +— Әйе, әтиең дөрес әйтә, улым, озын чәчтән иман качар, — ДИ. +Галимҗан, берникадәр шаяртып, шул ук вакытта чын хакыйкатьчә җавап бирде: +— Иманым чәчемдә түгел, әткәй-әнкәй, йөрәгемдә, аның белән беркайчан да сату итмәячәкмен, борчылмагыз. +Галимҗанны бөгү авыр икәнлекне әтисе дә, әнисе дә яхшы белә. Аңа теге яки бу мәсьәләне тәфсилләп аңлатырга тырышу — ут чыкмаганга чаң кагу. Шуңа күрә бу хакта башкача сүз куертып маташмадылар. Дәхи дә шунсы мәгълүм: Троицкида да, Ырынбурда да, Казанда да шәкертләрнең чәч үстерә башлавы турындагы аяклы хәбәрләр йөри. Бәхәс, сүз көрәше, фикер мантыйгы буенча теләсә кемне егып сала торган Галимҗан ни эшләп әле шундый яңалыкның койрыгында өстерәлергә тиеш? Яңалык ул ташны тишеп үскән үлән белән бер. Аны аслан туктатып булмый. Такырбаш Галимҗан бертөсле иде. Чәчле Галимҗанга бөтенләй икенче мәһабәт сыйфат керде. Матураеп, гаҗәп күркәмләнеп, карап туйгысыз егет булып китте. Бу килеш Галимҗан үзен мәдрәсәдәге чапан яки җилән кысасы эчендә йомылган ирексез кеше итеп тоймый. Бу кием аны ирекле итә, үзенчә яшәргә илһамландыра, инде чын егет булып җиткәнлекне ышандыра. Хакыйкатән, шулайдыр. Әтисе-әнисе аны бүген сөйкемле күз карашлары белән озатып калды. Әнисе хәтта урамга чыкты: +— Галимҗан улым, бик озак йөрергә тырышма, иртәгә сәфәр чыгасы бит, аннан ары сөйләшеп тә утырырбыз; күпме генә карасам да сиңа, күзләрем һаман туймады әле, — диде. +Галимҗан һаман шаяртып маташты: +— Ярар, әнкәй, озак йөрмәм; кайткач, каршыңда төп кебек утырырмын да ике сәгать селкенмәм, тәгъзим кылырмын, ә син мине күз нурларың белән иркәләрсең. +Хәсәнә абыстай елмаеп куйды: +— Әниеңнең ике сәгать буе сиңа тилмереп карап торырга вакыты бардыр шул, әле юлга кирәк-яракларны да әзерләп куя алмадым. +— Бернәрсә дә кирәкми, әнкәй! Үзеңне-үзең бетермә. Борчылма. Ял ит. Беләм инде: бәлеш, сумса, коймак, чәкчәк... Төн йокламаячаксың. Кояш зурлыгы бер бодай икмәге булса, шул җиткән миңа... +Галимҗан артык ашыкмый, ләкин җитез-җитез атлап, китеп барды. Гәүдәсе төз. Адымы нык. Башы югары. Кул хәрәкәтләренә кадәр ипле, чамалы, бәгъзе бер кылтым егетнеке шикелле кылдый-былдый килми. Хәсәнә абыстай, күз нурларын җылы агым итеп, элеккедән мең кәррә артык сөеп-назлап карап, аналарда гына була торган бөек хис-тойгы белән, улы күмелгәнче аңа бәхетле-сәгадәтле киләчәк теләп торды. Шакирҗанын исенә төшереп, балавыз да сыгып алды. +Менә бервакыт мулласының лап-лоп атлап килгәне шәйләнде. Ул тиз генә күз яшьләрен сөртте дә ихатага керде. Елаганын сиздермәскә тырышып, яулык очы белән битен каплады да мулласыннан ерагаерга тырышты. Сәбәпсез Сәми дә сәндерәгә менми дигәндәй, сизде мулла абзый яулык белән капланган битнең сәбәбен. +— Син тагын да йомшаргансың, остабикә, — диде мулласы. +Хәсәнә абыстай, моны йөрәге кушмаса да, алдашырга мәҗбүр булды: +— Юк, юк, мулла, еламадым мин, күземә чүп керде... +Галимҗан боларын белми. Ә инде әнисенең күзләре талганчы озатып карап калуын белә. Шактый киткәч бер әйләнеп караса, әнисе һаман капка төбендә моңаеп басып тора иде әле. Ана! Бала өчен йөрәген ярып бирергә әзер тора ул. Ананың бөтен гомере "бала" дип үтә. Ул үзе өчен рәхәт тормыш та теләми. Фәкать баласы өчен яхшы булсын. Йокысыз төннәр. Бөтен кайгыны үз йөрәгенә алу. Бала аркасында михнәт чигүләр. Нинди яхшылык күрсәтергә мондый бөек анага? Ана-алиһәгә? Фәрештә-анага? Уфадагы "Галия" мәдрәсәсен тәмамлап, кулга шәһадәтнамә алгач, алар Галимҗанның йә мөдәррис, йә мулла, йә ахун булуын телиләр. Әнисен-әтисен шуның белән канәгатьләндерергәме? Язмыш җилләре аны әллә кайларга, әллә нинди ят җирләргә алып китеп диңкетмәсме? Кайда егылырыңны белсәң, шунда салам түшәп куяр идең, диләр бит. Тормыш бабай аслан әйтми ул кай төштә башыңа чукмар белән тондырасын. Ә инде әсәр язарга теләк барлыкны әйтсәң, янә гауга, низаг, зилзилә бураны котырачак. "Нигә кирәк ул лыгырдыкнамә, синдә бит пәйгамбәрләр башы, андый вак-төяк шөгыль шалапайлар өчен хас",— диячәк әтисе. +Шул уйларны да, тәсбих төймәләре шикелле итеп, башыннан кичерде Галимҗан. Тирә-ягына янә бер каранып алды. Таш бүкән яныннан ук чабылмаган озын үлән мәйданы сузылып китә. Үләннәр арасында төрле-төрле чәчкәләр. Ал арның бәгъзе берләре, гәрчә җәйге кебек җылы булса да, көз сулышына бирелеп, зәгыйфьләнгәннәр. Кайсыберләре әле горур чибәр кызны хәтерләтеп балкып утыра. Таҗлары түбәтәй зурлык булганнары да бар. Әллә яңадан чәчәк аттылармы? Булыр да. Шундый үзенчәлекле көз бит бу: алмагачлар, чияләр икенче мәртәбә чәчәк атты. Картлар моны төрлечә аңлата: берәүләр яхшылыкка юрый, икенчеләр — яманлыкка. Галимҗанның әтисе моны уңай күренеш дип исәпли. Урыс-япон сугышы, инкыйлабка бәйле рәвештә халыкка искиткеч авырлык килде. Яхшылык белән яманлык, аязлы-болытлы көн кебек, алмашынып торучан. Шул яманлык артыннан Аллаһы Тәгалә бәндәләргә матур көз бүләк итте, янәсе. Бирсен Ходай! Шулай булсын! Табигать матурлыгы белән назлану, ләззәтләнү, хозурлану кешене олы йөрәкле итә. +Үлән мәйданы бик озынга сузылмый. Аннан кара урман башлана. Анда җиләк, гөлҗимеш, шомырт, миләш, балан үсә. Аның эченә кереп китсәң, син үзеңне оҗмах-җәннәткә сират күперсез генә килеп эләккән кешедәй хис итәсең. +Чү! Кем җырлый? Урман эчендә көмеш моң агыла. Мең сандугач моңы бергә килеп кушылган диярсең. Галимҗан аягүрә басты. Урманга карап йөгерергә уйлады. Ләкин тыелды. Йөгерсә, ул моң өзелер, киселер, югалыр кебек тоелды. Хәтта тын алырга да курыкты. Әйтерсең тыны белән җылы һава дулкыныдай агылып торган моңны каплый. Галимҗанның алдыннан гына әллә күпме ак күбәләк очып китте. Алар уйный, шатлана, көн матурлыгына куана. Гомерләре бигрәк кыска шул. Нибары бер көн. Изге әрвахларның җаны күбәләк булып җиргә кайта, дигән сүз дә бар. Моның өчен ал арга фәкать бер көн вакыт бирелгән, имеш. Кайта да, бала булса, ата-анасын, туганнарын, туган туфрагын, авылын күреп китә. Күбәләкләр уйнаклашып, очынып, назланып очтылар-очтылар да гөлләргә, чәчәкләргә, үләннәргә тезелешеп кундылар. Алар да әлеге урман ягыннан килгән моңга әсәрләнделәр шикелле. Очмый, селкенми, канатларын салындырып, шул моң эченә йотылдылар. Бераз шулай тын гына торгач, янә һавага күтәрелделәр. Икесе урман ягына таба җилпенеп очып китте. Кем белә, алары Хөрмәтулла абзый белән Мәликә түти җаннарыдыр, бәлки. Җырлаган кызның Мәдинә-Акчәчкә икәнлеген аңлады Галимҗан. Хөрмәтулла абзый белән Мәликә түтинең җан иясе булган ике күбәләк М әдинә- А кчәчкәнен моң эченә барып керәчәк. Чү! Галимҗанның ике беләгенә ике ак күбәләк килеп кунды. Мөгаен, карап туймаслык бу якты дөнья белән бик иртә хушлашкан сеңелләре Фәрдәнә белән Нәфисәнең җан гәүһәрләредер алар. Галимҗан нишләргә дә белми аптырап тик торды. Каушады. Йомшады. Әсәрләнде. Бик авыр вакытларда да, ишелеп-ишелеп кайгы-хәсрәт килгәндә дә, дөреслек өчен кешеләр белән якалашканда да болай җебеми торган иде бит ул. Әле менә коелды да төште. Күбәләкләрнең икесен дә алып сөясе, иркәлисе, назлыйсы килде. Ләкин курыкты. Саксыз кыланып, имгәтеп ташлавы бар. Кул белән кагылсаң, алар очып китәчәкләр. Моны Галимҗан теләми. Озак-озак шулай иркәләнеп, назланып, хозурланып торсыннар әле абыйсының беләгендә кунаклап. Ә урман эчендәге моң агыла да агыла. Теге вакытта, кендек әбисе өендә җырлаганда, Мәдинә-Акчәчкәнең тавышы, гәрчә бик моңлы булса да, бала-чаганыкы кебек кенә иде әле. Ә хәзер инде ул җиткән кыз. Тавышы көр. Моңы тирән. Йөрәгеңне кисә. Үзәгеңне өзә. Күңелеңне телгәли. +Нәкъ шушы урында Галимҗанның сандугач сайраганын тыңлап торганы бар. Ул гел бер моң белән генә сайрамый. Бер моң белән бераз сайрагач, кешеләр күңелен икенчесе белән хисләндерим дигәндәй, башкасына күчә. Алар бик күп. Сансыз. Чамасыз. Бихисап. Мәдинә-Акчәчкәнеке дә шулай икән. Моңнарны ул алыштырып кына тора. Берсендә шушы гүзәл табигатьнең кешеләр йөрәгенә матур тойгылар салуы, күңелләрен күбәләктәй канатландыруы, хис-тойгылар дөньясында ләззәтләндерүе булса, икенчесендә әтисе-әнисе язмышы өчен өзгәләнү, өченчесендә авыр тормышка каргыш яудыру кебек моңнар сибелә. Бу моңнарны күбәләкләр, үләннәр, гөлләр, чәчәкләр, бөтен урман тыңлый. Шул моңнар шаукымында Җир белән Күк үбешеп ала төсле. Баерга юл тоткан Кояш та аптырап туктап калды шикелле. Ул гүя хәзер ашыкмый, моңлы кызны калдырып китәсе килми. +Галимҗан һаман шулай бер килеш басып торды да торды. Барыргамы янына? Барса, билгеле, ул җырламаячак, моң киселәчәк. Ә инде аның киселүен теләми Галимҗан. Бармаса, иртәгә Мәдинә-Акчәчкәне күрми сәфәр чыгачак. Аның хәзер авылга башка сукмак белән кайтып китүе дә бар бит әле. Юк, барырга. Янына барырга! Рәхәтләнеп, эч серен бушатканчы, күңел булганчы, йөрәкне йөрәккә кушып, бер сөйләшергә. Моннан да уңай вакыт-урын мәңге-мәңге табылачак түгел. Урман. Табигать кочагы. Чәчәкләр. Гөлләр. Алар икәү генә. Яшьлек тилелеге белән ярсыган, шашкан, гасабиланган йөрәкнең давыл-ташкыннарын мәхәббәт шифасы белән басарга кирәк. Иртәгә юлга... +Галимҗан башта акрын гына атлады. Теге ике күбәләк тә бара аның белән. Әмма... әмма... Шәп-шәп атлап китим дисә — әллә аны сөешүдә җиңү казану тәмам ярсыттымы — аяк астындагы бер түмгәккә абынды да егылды. Шулай да ул озак ятмады. Ата селәүсен тизлеге белән дәррәү сикереп торып, өстен каккалап алды. Каударлыгы, мәхәббәт алдында сөмсез кемсә шикелле кылануы өчен эчтән генә үзен сүгеп-битәрләп тә куйды. Ә теге ике күбәләк-әрвах — сеңелләренең җан ияләре очып киткәннәр иде инде. Ярый, егылганда сытылмаганнар. Моның өчен шат Галимҗан. Әнә алар әле һаман уйнаклап-уйнаклап очалар. Әйләнеп-тулганып очтылар-очтылар да авылга таба юл тоттылар. Димәк, Фәрдәнә белән Нәфисә җаны туган йортына китте. Анда бакчадагы сирень куакларына, алмагач ботакларына кунып шатланачаклар. Әтисе-әнисе чыкса ихатага, карап куаначаклар, җилкәләренә барып кунарлар, бәлки. Бер җай табып, ачык ишектән өйгә үтүләре дә мөмкин. Анда — ахшамсафа гөле, рәйхан гөле, сөмбел гөле... Шул арның чәчәкләренә кунып рәхәтләнәчәкләр. Хушыгыз ике күбәләк — ике җан иясе! Кайта торыгыз. Мин дә озакламам. Туган йортта очрашырбыз! Тизрәк очыгыз! Тизрәк! Тизрәк!!! +Күбәләкләрне күздән югалганчы карап торды Галимҗан. Аннан соң тирән хис-тойгылар, күңел тетрәнү, йөрәк ярсу аны урман ягына — мәхәббәте-бәхете янына ашыктырды. Ләкин аңа анда барырга туры килмәде. Чөнки йөрәгенең парәсе Мәдинә-Акчәчкә үзе монда килә иде. Ул инде хәзер җырламый. Ике кулында ике төенчек-капчык. Алары аның җимештер инде. Иә балан, йә миләш-фәләндер. +Каккан казыктай басып тик торды Галимҗан. Нишләргә дә белмәде. Ә Мә динә-Акчәчкә, яшьлек ярсуларымны түкми-чәчми сиңа тапшырам дигәндәй, туп-туры аңа таба килә. Бераздан Галимҗан да, бәхет сандугачын тизрәк эләктерергә чамалап, ашыга-ашыга атлап китте. Менә очрашты алар. Мәдинә-Акчәчкәнең ике кулбашында ике ак күбәләк иде. Әкияттәге сыман бу. Серле дөньяның мәңге ачылмас серләре диярсең. Бу гүя оҗмах-җәннәтнең үзе. Ике ак күбәләк Галимҗанга да кунды. Мәдинә-Акчәчкәнең дә кулбашларында тын гына иркәләнеп утыралар. Болар инде, мөгаен, әтисеәнисенең җан ияләре. Мә динә-Акчәчкә ашыкмый, җай гына, бик акрын атлап килде. Шул әрвах-күбәләкләрнең очып китүеннән курыккандыр, бәлки. Килеп туктагач, ипләп кенә, тәнен-бәдәнен төз тоткан хәлдә, ике төенчеген сак кына җиргә куйды. Аның берсе тузган-ямаулы капчык иде. Аны ул аркылы-торкылы чабата киндерәсе белән бәйләгән. Таралып төшүдән куркыптыр инде. Эчендә нәрсәдер — анысы Галимҗан өчен мәгълүм түгел. Икенчесе — ашъяулык булса кирәк. Анда күп итеп балан төрелгән. Ашъяулык та шактый иске, ямаулы, тормыш авырлыгы төсен сиздереп тора. Ул дүрт почмагын бергә китереп төйнәп куелган. Шул төйнәлгән җирдә буш калган урыннан кызарып пешкән баланнар җемелдәп күренеп тора. +Алар кул бирешеп күреште. Нәкъ шул вакыт әлеге ике күбәләк очып китте. Авыл ягына. Болар икесе дә алар күздән язганчы карап тордылар. Аннан, бер-берсенә карашып, катып калдылар. Мәдинә-Акчәчкәнең киемендә берникадәр үзгәреш тә бар. Ул кышкы көннәрдә Галимҗанның әнисе янына килеп, аннан тегүгә, чигүгә өйрәнгән икән. Шуннан кул белән кешеләргә күлмәк тегеп бирә башлаган. Монысы инде энә белән кое казу кебек. Шулай да күлмәкләрне бик ипле, килешле, матур тегә икән. Галимҗанның әнисе белә кул белән күлмәк тегүнең авырлыгын. Кызгана моны. Шуннан аны аяклы машинада тегәргә өйрәтә. Көндезләрен килеп, бер көн эчендә бер күлмәк тегеп китә. Чигүгә дә тиз өйрәнә Мәдинә-Акчәчкә. Кияүгә китәсе кызлар сөлге-тастымал, кулъяулык, ашъяулык кебекләрне аннан чиктерә башлады. Шуның белән шөһрәт казанды ул авылда. "Алтын куллы Мәдинә" дигән даны бар хәзер. Хәсәнә абыстай аны укырга-язарга да өйрәтте. Моңа да ул тиз төшенде. Чөнки һәр эшкә ихлас, мөкиббән, йөрәге белән бирелеп керешә. Дөрес, җәй көне, Галимҗан мәдрәсәдән кайткач, ал арның өендә бик буталып йөрмәскә тырыша. Галимҗанның күзенә чалынудан курка. Шулай да беркөн очраштылар. Чигүгә кызыл җебе беткән икән, Хәсәнә абыстайдан шуны сорап килгән. Галимҗан берүзе генә иде. Моны белгәч, кыз тиз генә чыгып китү ягын карады. Тик Галимҗан ирек куймады. Кулыннан алды да: +— Мин бүре түгел, Мәдинә-Акчәчкә, ашамам әле үзеңне, әйдә үт, — дип, аны кәнәфигә китереп утыртты. +— Сез мине нигә "Акчәчкә" дисез, Галимҗан абый, бу миннән көлүегезме? +— Мин, Акчәчкә, кешедән көлмим, андый гадәтем юк, кеше бөек ул! +— Шайтан таягын акчәчкә итеп буламы? +— Син алай түбәнсенмә, Мәдинә-Акчәчкә! Әнкәй сине нык мактый. Белмәгән эше юк, акылы да алтын, кулы да алтын, ДИ. +— И... Хәсәнә абыстай бит ул кешенең яхпты ягын гына күрә, яманында эше юк; үзенең күңеле матур булганга шулайдыр инде; кайда инде ул безгә алтын булу, бакыры да җиткән. +— Син тиз генә бакырга әйләнмә әле. Минем өчен Акчәчкә син. Ак чәчкәгә охшагансың. +— Сез, Галимҗан абый, матур сөйлисез. Андый тел бездә юк инде ул. Бездә агач тел, чәнечкеле тел. +— Ә мин чәнчеп сөйләүчеләрне дә яратам. Әгәр ул урынлы чәнчә белсә. +— Сез яхшы күңелле, Галимҗан абый! Әтиең дә, әниең дә шулай. Хәер, картлар әйтмешли, алма агачыннан ерак тәгәрәми бит. +— Синең дә әтиең-әниең яхпты күңелле кешеләр, Мәдинә-Акчәчкә, ал арны аңлый белергә кирәк. +— И... аңлыйсың ла ул, Галимҗан абый, аңлау белән генә булмый икән шул; әнә, әтинең өстенә күпме нахак пычрагы өйделәр, җитмәсә, имгәтеп ташладылар. +— Килер бер көн, Мәдинә-Акчәчкә, кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәт булыр, алар бер-берсен рәнҗетмәс, аңлашып яшәрләр. +Мәдинә елмаеп куйды: +— Кызыл кар яугачмы, Галимҗан абый? +— Кызыл кар яугач түгел, кызыл көчләр алып киләчәк андый тормышны. +— Мин аларны аңламыйм, Галимҗан абый! +— Кызыл көчләрме? Хәзер аңлатам. Ул болай... +Нәкъ шул мәлдә Хәсәнә абыстай кайтып керде. Боларның сүзләре, кинәт өзелгән җеп кебек, капыл туктап калды. +— Кунак бар икән ләбаса, ә мин күршегә кергән идем... Хәзер менә чәй эчәрбез, — дип елмайды Хәсәнә абыстай, керә-керешкә. +— И... нинди кунак ди инде ул, абыстай, еш киләм бит, әле менә кызыл җебем бетте дә... +— Кызыл җепме? Табарбыз, гөлкәем, табарбыз. +Хәсәнә абыстай Мәдинәне өске бүлмәгә алып менеп китте. Галимҗан ялгызы гына калды. +Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, Мәдинә-Акчәчкә Хәсәнә абыстайның яхшылыкларын мең өлеш кире кайтару уе белән йөрде. Бер килгәндә, "ә" дигәнче ике катның да идәннәрен ялтыратып юып чыга, икенче тапкыр керләрен чайкап бирә, өченчесендә янә нидер эшли. Яз көне бакчада түтәлләр казый. Аннан чүп үләннәрен утарга килә. Көзен урак урыша. Нинди генә хезмәткә тотынмасын, кем әйтмешли, эш аның кулында биеп тора. Менә шундый киленең булсын иде, карт көнемдә рәхәтләнеп кенә яшәр идем, дип уйлый Хәсәнә абыстай. Бервакыт бу фикерен Галимҗанга да әйтте ул. +— Бәй, әнкәй, сакла алай булгач Мәдинә-Акчәчкәне минем өчен, мәдрәсәне тәмамлап кайту белән туй ясарбыз, — диде Галимҗан, берчә шаяртып, берчә чынлык белән.— Ул минем беренче мәхәббәтем, моны кендекәй дә белә, син дә сизенәсең булыр. +— Атаң авылда мәдрәсә ачарга хыяллана. Шунда мөдәррис булырсың. Мәдинә укырга-язарга тиз өйрәнде. Бик зирәк бит ул. Бергә яши башлагач, мәгълүматын үзең дә күтәрерсең, ул бөтен нәрсәгә тиз төшенә. +Бу сөйләшүдән соң, Галимҗан әнисен кочаклап үбеп алды хәтта. Үз анасының олы йөрәкле булуын янә бер мәртәбә ныклап аңлады ул. Димәк, ул кешеләрне ярлыга, байга аермый. Ул күңел байлыгы, күңел ярлылыгы буенча эш итә; ярлы күңелле бай, бай күңелле ярлы булуны аңлый. Әтисе дә шулай лабаса. Димәк ки, Мәдинә-Акчәчкәне шушы өйнең нуры итүгә ул да каршы килмәячәк. Әтисе-әнисе капма-каршы холыклы булсалар да, дөньяга караш, күңел байлыгы, кеше йөрәген аңлау ягыннан бер-берсенә ике тамчы су кебек охшашлар икән. Алар гүя икесе бер җан сыйфатына әверелеп кәрәзләнгән. Шундый мәсләкле, иманлы, олы йөрәкле, бөтен авыл өчен мөхтәрәм вә хөрмәтле ата-ана кулында тәрбияләнүенә үтә канәгать Галимҗан. Дөрес, шау-шу, низаг, өермә, давыллар булгалап ала. Хәер, тормышта табаксавыт шалтырамый тормый, диләр. Шалтырауга ата-анасы түгел, күбрәк үзләре гаепле. Ата-ана өчен бала тәрбияләүнең никадәр авыр икәнлеген Галимҗан үзе дә ныклап аңлады инде хәзер. Соңгы ахмаклыгы да аларны аз йончытмады. Инде киләчәктә булмасын. "Галия" мәдрәсәсен алар йөзенә кара тап якмаслык итеп тәмамларга язсын! Амин! Быел бит әле ул киләчәк өчен искиткеч матур өметләр белән китә. Әнисе Мәдинә-Акчәчкәне килене итәргә җыена. Рәхмәт сөекле ана! Бөек ана! Фәрештә ана! Алиһә ана! +Менә аның күз алдында Мәдинә-Акчәчкә үзе басып тора. Зәңгәр ситсы күлмәк өстеннән ак алъяпкыч бәйләгән. Аягында читек. Артка чөеп бәйләгән ак яулыгы астыннан ике калын толым сузылып аркасына яткан. Ул толымнар алтын төсле елык-елык килеп тора. Тын алганда, калку күкрәге дулкынлана. Моңа чаклы күзләренә тутырып караганы юк иде. Зәп-зәңгәр икән алар. Зәңгәр күк төсле. Тирән. Серле. Уйчаннар. Ике бит очы алмадай кызарып тора. Әллә бу кызыл сөртеп куштанланып та йөри башлаганмы дип уйлаган иде башта Галимҗан. Юк, алай түгел икән. Ул кызыллык, бәлки, кояштандыр. Анда, бәлки, эчке йөрәк кайнарлыгы бәреп чыккандыр. Яшьлек дәрте кызыллыгыдыр. Әллә, матур күрсәтер өчен, төн фәрештәсе кызыл якканмы аның бит очларына? Андагы сизелер-сизелмәс сипкелләр энҗе җемелдәвен хәтерләтә. Аксыл йөзгә ал арның барысы да бик килешле, урынлы, табигый кебек. Уң як бит очында, әлеге энҗе-сипкелләр арасында, зәңгәрсу миң бар. Анысы хас та кыйммәтле мәрҗән. Авызы уймак кебек кенә. Пешкән чиядәй кызарып янып торган сутлы иреннәр таш йөрәкне дә эретерлек. Бу иреннәр нишләп шулкадәр кызыл, әллә буяганмы дигән уй килгән иде башта Галимҗанның күңеленә. Ләкин бу очракта да ул ялгышты. Ул кызыл иреннәрне дә аңа табигать бүләк иткән икән. Моны ничек дип атарга? Урман кызы? Су кызы? Табигать кызы? Ә нишләп урманга бу кадәр матур киенеп килгән ул? Әллә Галимҗанның монда икәнлеген белгәнме? Барырга йөрәге кушканмы? Җимеш җыюы бер хәйлә генәме? Белмәссең. Аңламассың. Гаҗәп нәрсә. Ә бит үзе элекке кебек йөзен дә, карашын да яшерми. Зур зәңгәр күзләрен чекерәйтеп карап тик тора. Мин синеке, Галимҗан абый, курыкма, тартынма, кочакла дигән кебек. Авызга керердәй булып тора. Бүген әйтерсең Ходай Тәгалә үзе очраштырды аларны. +Галимҗан аның мамыктай йомшак кулларыннан алды, аннан ипләп кенә бөтен гәүдәсен үзенә таба тартты. Аннан кысып кочаклап, бит очларыннан чут-чут үбәргә кереште. Мәдинә-Акчәчкә ләм-мим бер сүз әйтми тик тора. Үз гомерендә беренче мәртәбә татыган бу ләззәттән ул гүя йомшарды, эреде, җебеде. Кыздан кояш нурлары белән аралашкан чәчәкләр исе, урман исе, дала исе килә иде. Галимҗан шул хуш исләр сихеренә йотылды. Мондый сөешү бәхетенең аңа да тәүге мәртәбә елмаюы бит әле. Нинди кадерле минутларны, Ходаем, нишләп әле сөлектәй егетне унтугыз яшенә хәтле шушындый татлы рәхәтлекләрдән мәхрүм итеп килдең? Дөньяда барыннан да өстен торган сөешү кебек мәңгелек, сихри бер бөек көч бар икән. Алар сөешүне озак кына дәвам итте. Ләкин берсе-бер сүз әйтмәде. Хәзер инде аң-акыл да, уй да болар иркендә түгел. Тик хис-тойгы, ярсу, шашып сөешү генә хөкем сөрә. Мә динә-Акчәчкә үзе үк таралып төшкәндәй булды. Йомшарды. Хис давылына күмелде. Аның өчен хәзер бөтен дөньясы сукыр бер тиен тора. Аның өчен сөешү кебек бөек ләззәт кенә бар. Ул үзе дә Галимҗанны кысып-кысып сөя, күзләреннән, маңгаеннан, бит очларыннан чутчут үбә башлады. Аннан иреннәр очрашты. Монысы — иң кайнар үбешу. Мин — синеке, син — минеке, дигәнне аңлата торганы. Йөрәкләр йөрәккә беректе. Кысыша торгач, алар гүя икесе бер-берсенең тән күзәнәкләренә керешеп, бербөтен мәхәббәт илаһилыгына әверелделәр. Бервакыт, киселгән агачтай, кочаклашкан-үбешкән килеш җиргә ауганнарын үзләре дә сизми калды. Аннан алар берникадәр зәңгәр күккә карап яттылар. Сүз һаман юк. Фәкать ике яшь күңелне шашындырган, ярсыткан, җенләндергән кайнар хис-тойгылар давылы гына бар. Бераздан алар, яткан килеш кочаклашып, янә үбешергә керештеләр. Мәдинә-Акчәчкәнең ирененнән бал тәме, чәчәкләр хуш исе тәме килә. Алар янә кысышты. Икесе бербөтенгә әверелде. Мәхәббәт йомгагы дияргә мөмкин моны. Сулып-шиңеп барган көзге чәчәкләр, яшел төсләрен җуеп, кибә башлаган озын үләннәр арасында барлыкка килгән яңа адәми чәчкә дип атарга да мөмкиндер, бәлки. +Бервакыт Мәдинә-Акчәчкә һуптына килде. Ялт сикереп торды да ое-бантын каккалады. Күлмәген рәткә китерде. Яулыгын яхшылап бәйләде. Аннан соң, кинәт җендәй кыланып, сөешү хисләре исереклегеннән һаман айнымый яткан Галимҗанны кулыннан тотып җилтерәтеп торгызды. Алар арасында шундый сөйләшү булып алды: +— Галимҗан абый, сез мине алдап кына йөрисезме? Мыскыл итәргә уйлыйсызмы? +— Мин, сөеклем, урынсызга беркайчан да кешедән көлмим. +— Мине хатынлыкка алырга уйлыйсызмы? +— Әйе. Әнкәй дә мактый үзеңне. +— Әгәр алсаң, чәчем белән җир себерер идем. +— Алай түбәнсенмә, Акчәчкә. +— Мин бик усал бит, Галимҗан абый, бу яктан әткәйгә охшаганмын, түзәрсеңме? +— Син акыллы усал. +— Бу холкым белән Хәсәнә абыстайны хафага салмаммы? +— Әнкәй кешеләргә бәяне йөрәгенә карап бирә. +— Энеләремә, сеңелләремә ярдәм итәрсеңме соң? +— Мин бу хакта, син әйтмәсәң дә, уйланам. +— Син бик изге күңелле, Галимҗан абый! +— Тормыш чәчәгем булырсың, Мәдинә! +— Һи, син бит иртәгә китәсең. +— Киләсе җәйдә туй ясарбыз. Көт. +— Көтәрмен лә ул. Кайткач, алмасаң? +— Мин вәгъдәле кеше. +— Вәгъдә — иман. +— Әйе. Вәгъдә — иман! +— Галимҗан җаным! +— Әү! +— Озакка сузмыйк моны. +— Ничек алай? +— Син мине хәзер үк хатын ит. +Бу сүзләрне ишеткәч, Галимҗанның аркасыннан меңләгән кырмыскалар йөгерешеп үткәндәй булды. Аның исеакылы китте. Йөзенә кара коелды. Ул арада Мәдинә, әллә нинди мәзәк-сәер тавышлар белән шаркылдап көлеп чалкан ятты да тәүфыйксызланып, тәкатьсезләнеп, Галимҗанны янына чакырды: +— Кил, җаныем, курыкма, монда берәү дә юк бит. Алмасаң да, баламны сиңа такмам. Төсең итеп тотармын. +Галимҗанның җен ачуы чыкты. Кызып китте, Мәдинәне җилтерәтеп торгызды да: +— Исәр икәнсең,— диде. +— Ә син куркак. Бай балалары шулай җебегән була. Сез бит йомшак көпшәләр. Ха-ха-хау... +Бераз тырпаеп торгач, ямьсез итеп көлде дә Мәдинә: +— Тот... тот... тота алмыйсың... — дип, тыр-тыр йөгереп китте. +Шулай итеп, бер мизгелдә барлыкка килгән олы мәхәббәт күз белән каш арасында кәмиткә әйләнде. Галимҗан йөгермәде аның артыннан. Мәдинәне кат-кат чакырып карады. Ләкин ул якын килмәде, тәкәбберлек күрсәтте. Менә бервакыт, әтисе тарафыннан рәнҗетелгән сабый бала шикелле, баскан урынында кычкырып елап җибәрде. Галимҗан аның акылы җиңеләйгәнлеген аңлады. Димәк, әтисе-әнисе кайгысы аны да бөккән. Йа Хода! Ник син оҗмахтай бу матур җир йөзендә Мөбахис мәзин, Тәхлис кебек бәндәләр язмышы белән шаяручыларны яшәтәсең? +Галимҗан, куянны качырудан куркып атлаган саклык белән акрын гына атлап, Мәдинә янына барды: +— Мәдинә-Акчәчкә! Әйдә кайтыйк. +— Иртәгә туй ясарбызмы? +— Ясарбыз. +Мәдинә аның күкрәгенә башын куйды: +— Мин бит, Галимҗан абый, синең монда икәнлегеңне белеп килдем. Шуңа матур киенергә тырыштым. Әллә бу күлмәгем, бу алъяпкычым ошамыймы сиңа? +— Оптый, Мәдинә-Акчәчкә, син бик гүзәлсең; әйдә, кайтыйк . +— Юк, кайтмыйк, Галимҗан абый, куныйк шушында гына. Безне берәү дә күрмәс. Иртәгә никах укытырбыз. +Мәдинә сөйләде дә сөйләде. Сүзләрендә ул нык бутала, ялгыша башлады. Галимҗан кайтырга күпме генә кыстамасын, тыңламады, киреләнде. +— Мәдинәм! Акчәчкәм! Энеләрең, сеңелләрең көтәдер; алар ачтыр, әйдә, кайтыйк, — дигәч кенә берникадәр акылына килде. Бер төенчекне Мәдинә үзе алды, икенчесен — Галимҗан. +Юлда Галимҗан гел яхшылык турында гына сөйләргә, Мәдинәнең сорауларына нык уйлап җавап бирергә тырышты. Чөнки тагын да акыл эзеннән язмасын өчен, аның күңелен даими күтәреп торырга кирәк иде. +* * * +Галимҗан Мәдинәне юл буена гел юатып барды. Ул йә елап җибәрә, йә шаркылдап көлә, йә Галимҗанга әллә нинди күңелсез сүзләр әйтә. Галимҗан исә аның өчен сүзләрнең гел матурларын сайларга тырышты. Яхшы сүз котырган бүрене дә тынычландыра, дигәнне ишеткәне бар иде аның. Чын икән. Аның шашынган вакытында бер яман сүз ычкындырсаң, ул тагын да мең өлеш җенләнеп китәргә мөмкин. "Син бик чибәр, Мәдинә-Акчәчкә", "Энеләрең, сеңелләрең өчен кайгырма, аларны үзем карармын", "Без бик матур яшәрбез" кебек сүзләрне әйтсә, Мәдинә тынычлана, моңсулана, тирән уйга чума. +Шулай парлашып, икесе ике төенчек тоткан хәлдә, авылга кайтып җитеп, урам буйлап атладылар. Үзләренең өе яныннан үткәндә, аларны Хәсәнә абыстай күреп калды. Икенде намазын укыгач, ул, Галимҗанның озак кайтмавына хафаланып, капка төбенә чыккан иде. Ал арның парлашып үтеп китүләре Хәсәнә абыстайны тирән борчуга салды. И илаһым, бу нинди ахмаклык инде тагы да, и бу Галимҗанны, һаман балалыктан аерылмый, халык ни әйтер, көпә-көндез никах - сыз җиткән егет белән кыз урамда парлашып төенчек күтәреп йөрсеннәр, имеш, дип сыкранды. Кычкырыйм, чакырыйм дисә, алар шактый ераклашканнар иде инде. +Галимҗан Мәдинәне Ак түтигә алып барды. Ал арны кендекәй якты йөз, күтәренке күңел белән каршылады. Шул ук вакытта аның чыраенда нык гаҗәпләнү чаткылары бар иде. Мәдинәнең үзен генә калдырып, Галимҗан кендекәйне ишегалдына чыгарга ымлады. Чыккач, мәсьәләнең барын да сөйләп бирде. +— И... бигрәк миһербанлы булдың инде, балакаем, ничек түземлекләрең җитте монда алып килергә, берәү булса, ташлар да китәр иде, — дип, Галимҗанның аркасыннан кат-кат сөеп куйды Ак түти. +— Хәзер кайтып, мин моны әнкәйгә әйтәм, ул монда килми калмас, кендекәй, борчылма инде, Мәдинәгә авыр сүз әйтә күрмә. +— Әйтмәм, балакаем, әйтмәм. Кешеләргә болай мәрхәмәтле булганың өчен, Аллаһы Тәгалә үзеңә таудай бәхет, корычтай сәламәтлек, пәйгамбәрләрнекедәй акыл бирсен! Барыр юлларыңа фәрештәләр гөл сипсен! Намаз арты саен олы бәхет теләп дога кылырмын үзеңә. Мин бит синең икенче анаң. Кендекәйнең изге теләге кабул булмый калмый ул... +— Рәхмәт, кендекәй, әйткәннәрең фәрештәнең "амин" дигән чагына туры килсен; фатихаңны Ходай Тәгалә үзе кабул итсен дә аннан миңа кайтарсын,— дип чыгып китте Галимҗан. +Ул кайтып кергәндә, әтисе белән әнисе аскы өйдә иде. Галимҗан бар булган хәлне түкми-чәчми сөйләп бирде. Мәдинәне әле кендекәйдә калдыруын әйтте. Аннан соң: +— Әткәй, әнкәй, ал арга ярдәм кирәк, безнең мөмкинлек бар бит, игеннәр дә быел, сөбханалла, каерылып уңды,— диде. +Әтисе улының бу сүзләренә матур җавап бирде: +— Әйе, улым, әлхәмделилла, игеннәр быел Аллага шөкер!.. Дин кануннары буенча без икмәкнең кырыктан бер өлешен ятимнәргә, ярлыларга, Ак түти кебек карт-корыга бирергә тиешбез. Тәңрем үзе шаһит, мин аны биш тапкырга арттырам. Яшь кенә көеңә кеше язмышы турында болай җитди уйлануың сине бик зурлый. Андый зат-шәхесләр бәхетле була. Иншаллаһ, Аллаһы Тәгалә моның өчен беркайчан да рәнҗетмәс үзеңне! +Хәсәнә абыстай да сүзсез калмады: +— Әйе, әтиең дөрес әйтә, балам, яхшылык җирдә ятмый, ул адәм баласының үзенә кире кайта. Мин инде аларга болай да кулдан килгәнчә ярдәм итеп торам. Әле менә Мәдинәгә ак күлмәгемне, читегемне, алъяпкычымны биргән идем. Ул үзе дә бит бик ярдәмчел. Быел, үзең беләсең ич, ярты урагыбызны Мәдинә урды. Җен кебек эшли бит ул. Җен кебек. Тик бәхеткәйләре генә булмады. Бәхеткәйләре генә. Нигә шулайдыр инде. Үтә эчкерсез, гөнаһсыз, матур күңелле кешеләр иде бит югыйсә. И Аллам! И Ходаем! +Остабикәсенең сүзләрен мулла абзый дәвам итте: +— Әйе, бигрәк уңган кыз иде бит. Тик... син, Галимҗан улым, борчылма, тыныч күңел белән кит, без монда күз-колак булып торырбыз, киемен дә юнәтербез, ашлыклата да ярдәм итәрбез; Ходайга шөкер, буралар быел аркылый тулды, бодай, арыш, тары... Аларны ач итмәбез, әтиләре, әниләре дә миңа күп файда итте; авыр туфраклары җиңел булсын! Кем уйлаган ал арның гомере шулай күңелсез өзелер дип. Кем уйлаган. И бәндәләр, бәндәләр! Нигә болай котырыналар икән? Бер дә юньлелеккә түгел бу. Бервакыт Ходай Тәгалә моның өчен аларны утлы табага бастырачак бит. Мондый әшәкелек бөтен илне какшата ул. Бөтен илне. Әгәр дә мондый яманлыклар дәвам итсә, Ходаем үзе сакласын, киләчәктә илебез бик мөшкел хәлгә төшәчәк бит. Мөшкел хәлгә. Гөнаһлы ил озак яшәми. Чүп баскан бакчага әверелә ул. +Шулай итеп, үзе дә сизмәстән, сүз иярә сүз чыгып, киләчәк дөньясына, халык, ил язмышы мәсьәләсенә, инсаниятлелек тойгыларына кереп китте мулла абзый. +— Син, атасы, әллә кайда, гарше көрсидә, чүпләнгән бакча эчендә йөрмә әле, аяк астындагыны, борын төбендәгене күр, — диде мулласының сүзен бүлеп Хәсәнә абыстай. +— Нәрсә бар борын төбендә? +— Һм... и бу ирләрне... Әллә Мәдинә язмышы борчымыймы сине? +— Соң, остабикә, шуңа ут йотып утырабыз бит. +— Харап икән берәүләр: ут йота. Ә кем су сибәр? +— Менә тагы... иманлы авыздан яман сүз... Сиңа ни булды бүген? +— Сезнең гамьсезлек аркасында килеп чыга шундый күңелсез хәлләр. Йокымсырыйсыз. +— Менә тагы... +Әнисенең сүзләрен Галимҗан куәтләде: +— Әнкәй дөрес әйтә, әткәй. Әлхак, начарлыкка каршы көрәшә белмибез. +— Аллаһы Тәгалә иртәме-соңмы залимнәргә, җаһилларга, юньсезләргә үз хөкемен чыгармый калмый ул, балам! +— Алла хөкемен көтеп ятарга кирәкми, әткәй! +— Чү! Аллага тел тидермә. Иманыңнан язарсың. +— Имансыз кеше буш тубал ул, әткәй. Ә минем буш тубал буласым килми. Иманым үзем белән. Алласыз кеше дә буш капчык. Минем буш капчык та буласым килми. Аллам үзем белән. Йөрәгемдә, күңелемдә. Зиһенемдә. Минем өчен кайгырмагыз. Дингә ышанган булып, Алла исеменнән яманлык кылучылар борчый мине. Әгәр бу юл белән китсәк, киләчәктә Алланың да, мулланың да, диннең дә кадере калмаячак . +— Мин монысын аңлыйм, улым, дөрес әйтәсең, әмма ләкин... +Галимҗан әтисенең сүзен бүлде: +— Әткәй! Менә хәзер мин синең үз иманыңны тикшерәм. Тыңлап тор. Әнкәй син дә тыңла. "Әмәнтү билләһи үә мәллә икәтиһи үә күтүбиһи үә рүсүлиһи үәл-йәүмил. Әхири үәл-кадәри хайриһи үә шәрраһи минәл-лаһи тәгалә үәлбәген бәгдәл-мәүти". Аңладыңмы, әткәй? +— Аңладым. +— Алайса, үз телебезгә тәрҗемә ит, мәгънәсен әйт. +— Коръән тәрҗемә ителми. +Галимҗан көлеп җибәрде: +— Тыңлагыз, әткәй-әнкәй: "Иманым Аллаһы Тәгаләгә вә дәхи Аның фәрештәләренә, вә дәхи Аның китапларына, вә дәхи Аның пәйгамбәрләренә, вә дәхи ахирәт көненә, вә дәхи тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына, вә дәхи үлгәннән соң янә терелүгә". Менә, әткәй, иманны ничек аңларга кирәк. Коръән теле гаҗәп серле, шигъри, мәгънәле. Ә сез аның мәгънәсен белмисез. Бу сезнең динне, Алланы, Ходайны алдавыгыз түгелмени? Әмма ләкин, син уйлаганча, әткәй, дөньяны надан муллалар белән генә алып барып булмый. Галәм — зур, серле, баш җитмәслек чиксез. Аны халыкка аңлату өчен, диндарның тарих, җәгърафия, физика, математика, һәндәсә-геометрия, мантыйк, тел, әдәбият фәннәрен белүе мотлак. Чөнки киләчәктә дарелфөнүн-университет тәмамлаган акыллы башлар күп булачак. Мин үзем дә шундый изге максат белән яптим. Күп китаплар язачакмын. Халкыбызның тарихы, тел, әдәбият, сәнгать, психология, педагогика, методика... — мине барысы да кызыксындыра. Ул сарыф, нәхү, әнмүзәҗләр искерде, әткәй! Яңаларын мин язачакмын. Алла боерса! +Ата-ана бер-берсенә карашып алды. Менә кем икән безнең улыбыз, дигәнне аңлата иде ул карашлар. +Галимҗан дәвам итте: +— Әткәй! Син күп нәрсәне аңлап бетермисең. Синеңчә, Шакирҗан абый юлдан язган, имансыз, Алласыз. Бер дә алай түгел. Рәнҗетмә аны. Хат яз. Эрет ике арадагы бозны. Шакирҗан абый матур күңелле, йомшак табигатьле, ул менә дигән мөгаллим-укытучы булачак. +Бу сүзләрдән соң Галимҗан ата-ана алдында янә тау дәүмәллеге булып үсеп китте. Хөрмәтуллалар язмыпты өчен янып-көеп йөрүе, хәзер кызы Мәдинәгә җанын ярып бирергә әзер торуы, Шакирҗан абыйсының йөрәк-күңелен шулай тирән аңлавы, кешелеклелек, гомумкешелеклелек тойгылары белән яшәве, аң-акылының бәяләп бетергесез камил булуы ата-ана күңелен күк тәхетенә хәтле күтәрде. Гыйрфан мулланың Уфада да мәгълүматлы дуслары юк түгел. Алар үзләрен әллә кемгә санап, зур куеп сөйләшә. Менә шул арны улы Галимҗан белән моназара кылдырасы иде. Үзләренең йомшак җирләрен тиз сизәрләр иде. Масайган мәйсезләр. Шул: пәйгамбәрләр банты бар монда. Пәйгамбәрләр балтты! +— Ярар, улым, ниятең изге, карашың киң, акылың алтын, пәйгамбәр башы бар үзеңдә... +— Пәйгамбәр булу өчен, әткәй, хәзер бөтенләй башка, баш кирәк. +Бәхәснең озакка сузылачагын сизеп, Хәсәнә абыстай ал арның сүзен бүлде: +— Иә, җитте инде, атасы, сүзне җилем урынына сузуда бер файда да юк; акыллы тыңлар, юләр такылдар, дигәнне дә онытма, иртәгә юлга чыгасы, шуңа әзерләнегез; мин Ак түтиләргә барып кайтыйм әле. Хәер дә бирәсем бар иде. +* * * +Хәсәнә абыстай, зур бер бодай икмәге, чәй-шикәр, майфәлән алып, Хәмдия абыстайларга китте. Ул барып кергәндә, кендекәй белән Мәдинә ару гына сөйләшеп утыралар иде. Идәндә әлеге ике төенчек ята. Хәсәнә абыстай, исәнлек-саулык сорашкач, Ак түтигә хәер бирде, иртәгә Галимҗанның сәфәр чыгачагын әйтте. Шуннан алар тиешлесен эчтән генә укып, дога кылдылар. Бу изге эшкә Мәдинә дә катнашты. Тик... "Галимҗан" дигән сүз генә аны тетрәндереп җибәрде. Хәтта сорау бирергә мәҗбүр итте: +— Галимҗан кайчан кайтыр, Хәсәнә абыстай? +— Киләсе язда, акыллым, Аллаһы боерса! +— Ә иртәгә безнең туй булмыймыни? +— Туймы? Ярый, балам, уйлашырбыз. Борчылма. Әйдә, үзегезгә барыйк. +Хәсәнә абыстай "киттек" дигәнне аңлатып ым какты да Ак түтигә күз ташлады. Бер төенчекне алып чыгып та китте. Икенче төенчекне Ак түти күтәрде. Мәдинә нишләптер аңа әллә ни игътибар итмәде. Ак түти, төенчегенең бер урынына ябышып, гамьсез генә атлый бирде. +Мәдинәнең Җәмилә исемле бер сеңлесе — унбиштә, Хәдимә исемлесе — унөч яшьтә, Сәлимәсе унбердә инде хәзер. Тугыз яшьлек Мөхәммәтҗан, җиде яшьлек Газизҗан... — барысы да өйдә иде. Килеп керү белән, чөйдә эленеп торган ашъяулыкны алып, аны сәкегә җәеп, Хәсәнә абыстай әлеге кабарып пешкән зур бодай икмәген телемләп ташлады. Бер савытка салып, маен да куйды табынга. Моны күреп, балаларның күзләре тоздай булды. Моның чынлыгына ышанмый тордылар хәтта. Ә Мәдинә, берни булмагандай, көлеп карап торды да энеләрен, сеңелләрен сөяргә тотынды. Мәгәр андый-мондый сүз ычкындырмады. Акылына килде дип уйлады Хәсәнә абыстай. Аңа ашыгырга кирәк иде. Галимҗанны юлга әзерлисе бар. Шуңа күрә исәнләшеп чыгып китте. Ак түти дә аннан калмады. +— Мин монда куна калам, Хәсәнә абыстай, хафаланма берүк, берни дә булмас, Аллаһы боерса, тыныч күңелең белән кит,— диде дә Ак түти кире өйгә кереп китте. +VII +Кызарып кояш чыкканда, сәфәрчеләр юлга әзер иде инде. Хәсәнә абыстай төне буе диярлек юньләп керфек какмады. Бантка вакыттагы кебек юлга ашамлык әзерләде: ит кыздырды, бәлеш, сумса, коймак, чәкчәк пешерде. Гыйрфан мулла да черем итеп кенә алды. Юлга чыгасы булса, аның тынычсызлану гадәте яшь чагыннан ук килә. Бүген бигрәк тә җаны түзмәс булды. Чөнки Уфада танышлары да күп. Шуларның берсенә — Габдрахман хаҗиларга керәчәк ул. Күчтәнәчләрне Хәсәнә остабикәсенең иң югары сыйфатлы итеп әзерләячәген яхпты белә. Бу яктан күңеле тыныч. Алмачуарны тимер арбага җигеп барырга уйлады ул. У фа — Ырынбур кебек ерак түгел, 70 — 80 чакрым чамасы, бер көнлек юл. Тарантас җигеп кенә дә җилдерергә булыр иде. Шулай да, кем әйтмешли, чамага — чанасы, чанага — чамасы туры килми. Фырт егеттәй кылануда фәтва юк. Ходай эшен кем белә: ул әле сине Уфада ике-өч көн кунарга кушар. Тегендәмонда борын төртеп, базарына-мазарына барып печән, солы эзләп, ух-пух килеп йөрүне җене сөйми Гыйрфан мулланың. Ярый, бардың да ди. Солтанморат болыннарында үскән туклыклы печән — моны ул ант итеп әйтә ала — ихластыр менә, бөтен тирә-якта гына түгел, җир йөзендә юктыр. Солтанморат бит ул! Ходай Тәгалә аңа оҗмах бакчасының бер як читен кисеп биргән. Мөбахис-Төбахис, Тәслих-Мәслих ише бәндәләрнең җилкәсен кимерүчеләр, Хәмәтдин-Мәмәтдин шикелле ялкаулар булсалар да, уптым илаһи алганда, аның кешеләре — иҗтиһадлы, гаярь, хезмәт сөючән. Аллаһы Тәгалә бу авыл кемсәләренә шуңа күрә биргәндер оҗмахтай җирне. Аның кара бәрхеттәй кабарып торган туфрагында бүртеп үскән туклыклы солысы да — монысы өчен дә ул кулына икмәк тотып ант итә ала — бер җирдә юк; хәтта ки көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Алмачуар бик назлы, нәзберек. Ул әле теләсә кемнең, ни җитте кешенең солысын, печәнен ашамый да, суын да эчми. Аңа, тәмле тамакка, оҗмахтагы кәүсәр күле суы тәме килеп торганы гына кирәк. Солтанмораттагы Зәңгәр чишмә суы кебек. Шуңа күрә үзенең Исәнбикә болыныннан чапкан чәчкә печәнен дә тимер арбага мул төяп, солысын да, арыш икмәген дә (Алмачуар — тәмлетамак аны да бик яратып ашый) күп алып, кичтән хәстәрләп бетерә алмаганнарын иртәнге намаздан соң җиренә җиткереп куйды. Юлга ул Кояш-бабай җир йөзенә сөйкемле карашларын ташлаганда, күңелләргә моң, йөрәкләргә дәрт, бөтен бәдәнеңә куәт бирердәй нурлар сипкәндә чыгып китәргә ярата. Бүген дә шулай итте. Иртәнге намаз укылган. Чәй эчелгән. Ат җигелгән. Йөрәк кагып, ярсып тора. Күңелләр шат. Атны Галимҗан белән бергә җиктеләр. Ата кеше гел сөйләнеп эшләде: +— Пәйгамбәр улымны, башлы, зиһенле улымны Уфага "һә" дигәнче илтеп куям. Ә таңы нинди, көне нинди, нәкъ пәйгамбәр туган таң төсле. Карачы: бөтен офык кызарып янып тора. Сәфәр алдыннан Ходай безгә шундый матур таң бүләк итте. Пәйгамбәрләр таңы! Пәйгамбәрләр таңы! Сиңа да, улым, Таш маңгаем, дәверебезнең пәйгамбәре булырга насыйп итсен. +Капка ачык. Алар, печән төягәннән соң, алда үзләре өчен калдырылган махсус урынга менеп җайлаштылар. Галимҗан — сул якта, әтисе — уңда. Дилбегәне үзе алмакчы булган иде Галимҗан, ләкин әтисе ирек куймады. Бу картлач һаман әле безнең көчкә, ныклап ат тота алуыбызга да ышанып бетми, күрәсең, дип уйлап, җиңелчә генә елмаеп куйды Галимҗан. Әнисе әллә ничә мәртәбә кысып-кысып сөйгән иде инде. Арбага менеп утыргач, йөгереп килеп, янә иркәләргә тотынды. Әтисе: +— Иә җитте инде, әнкәсе, әллә кайда, җәһәннәмгә китми ләбаса, Уфа ерак җир түгел, үзебез дә барып торырбыз, ул да кайтыр да килер, йә, кит инде, кузгалабыз, тәгәрмәчкә уралуың бар, — дигәч кенә, Хәсәнә абыстай аерылырга мәҗбүр булды. +Дилбегәне аз гына, сак кына кагу белән, Алмачуар тоҗрылу ягын шәйләде. Аның, пырдымсызның, башын чайкыйчайкый, дулап-дулап китүе дә бар. Шуны уйлап, дилбегәне нык тартып тотарга, Алмачуарга җендәй ярсып чабарга ирек куймаска тырышты мулла абзый. Әмма капканы чыгу белән, ул алды да китте. Берәр җиргә орып, тончыктыруы да бар бит әле аның. Гыйрфан мулла, тешләрен кыса-кыса, дилбегәне урап-урап тотып, авызлыгын нык каергач кына, Алмачуар, хуҗасының көчле кулын тоеп, ахмакларча артык шашынмаска булды. +Хәсәнә абыстай, алга төшереп бәйләгән яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп, алар күмелгәнче моңаеп карап торды. Күмелгәч, кереп, янә бер мәртәбә утырып дога кылды. Исәнаман барып җитүләрен, мулласының исән-сау әйләнеп кайтуын теләде. И Ходаем, балаларга, барлык бәндәләргә бәхет бир, бозыклыклардан сакла, илдә тынычлык булсын, дип амин тотты. \ No newline at end of file